Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮЗ ЯШЕБЕЗ


Ишетәсезме?
Егерме ел әллә кемнәр белән Бергә яшәп Аккош күлендә Өйрәнелгән инде сөйләшергә Шигъри телдә — аккош телендә
Ә бер төркем һәвәскәрләр килгән
Шул шигырьнең серен әйт, диләр.
Тик үзләре шигырь икәнлекне Белмиләр шул.
Дөрес әйтмиләр.
Сез сөйләшкән телдә яза алу. -
Аккош теле сезнең тел. димен
Сүг енергә өйрәтүче телдән
Кай яклары белән ким. димен Кайда яшәсәң дә ишетүе
Аккош авазына тиң, димен.
Ә-ә-ә .. Аккошмы? Күргән бар шул аны
Күргән идек зоопаркта.
Тик авазын гына ишетмәдек. Дөнья читләренә барып та.
Җирдә пычрак тулып яткан чакта Ай. йолдыз да балкый күгендә...
Күрәсезме?
Татар балалары Сөйләшәләр Аккош телендә—- Туган телендә.
1995, 1 сентябрь
Гәптенур җизнинең мәрсиясе
Шундый тимер затлар бар чагында, Алтын,
Көмеш,
Бакыр,
Җиз нигә?
Уела идем әйтеп, Коела идем. Сыена идем кайтып җизнигә.
Ул — шабашник, һәм әйтә дә иде: «Кагылмагыз.— диеп, балтама — Тота белсәң аны, йомычканың һәрбер кисәгеннән бал тама».
Ах итәсең кайчак әйткәненә — Аннан башка туган тел дә юк! Без уйлап га чыгарырлык түгел, Аның сөйләгәне телдә юк.
Юккамыни — ни гомерләр аңа Яшәдем мин үги ул булып. Әгәр бүген шигырь язам икән,— Бу мәрсиям—сөйләү ул булып:
«Ташла Казаныңны, Баш катырма. Тинтерәмә анда... Күч кенә!
Дөрес, син дә хаклы, бер агачтан Бер агачка күчә күч кенә.
Мин яратам кайнеш кай ягыңны?— Җилгә каршы бару синдә бар; Тик шунысы гаҗәп: матурлыкны Табам дигән җүләр син дә бар! Кеше җаны, дисәң!— Син аңарга
Аягыңны атлап кер генә — Бәлки чистартырга теләвеңдер: Кер генә шул анда, кер генә!»
Балта остасы иде. Кирәк булса. Күтәрә дә йортны, төшерә.
Акчасын да әйбәт, башкасын да Шактый гына әйбәт төшерә.
Баш авырту хәлен узып киткәч Тотып ала иде эч мәле.
Тир — тир белән. Чир — чир белән чыга. Тустаганлап түгеп эчмәле!
Хәл яманмы, җизни? һәйбәт түгел,—
Дигән кебек кенә баш кага.
Ходай ана олы һөнәр биргән. Багышламагандыр башкага
Идел-Чулман диеп үлә иде. Бик тә гашыйк иде суга ул. Әчгерханга бәрәңге төшереп Язларында акча суга ул. Акча аның гомер буе Дәва да булды шул. яра да. Эшли иде аны эш булмаса. Җиңел генә такта яра да.
Аннан башка мин ялангач калдым.
Аякта бар кисм.
Башта юк.
Аннан башка өске өлешем буш Кая бүрек?
Хәтта баш та юк!
Корыч бер зат иде Аннан башка
Алтын, Көмеш, Бакыр, Җиз нигә? Ярдай уела идем.
Комдай коела идем
Кайтып сыена идем җизнигә
Имчеләр бирә ят им. Мин ятим, ансыз ятим.
1993 1995
Диңгез эзли чишмә
Мәсьәләне күпме генә ясама син.
Ясама син.
Чишмә
Күз алдыңа килеп басар Акаеп шул Чечня.
Котылмас булсак да күпме
Авыз чайкап кына
Килеп гөргелдек.
Торабыз
Инде бай1ак кына!
Байтак кына микән инде. Әйе, байтак гасыр’?! (Халыкларның хыяллары, Бәлки, чынга ашыр.)
Алда өмет:
Әмма якты
Өмет түгел — томан...
Өметләнеп карау белән Ул таралмас сыман.
Җил булып исәргә кирәк. Таратырга кирәк — Аның өчен үз халкыңны Яратырга кирәк.
Төрки якын, гөржи, әрмән, Балтыйк якын жанга. һәммәсе дә якын безгә,— Без — Татарстанга.
Тагын нәрсә алда?
Тыгылмагандыр ул, димен, Дәүләт дигән чишмә... Диңгез чишмәсен эзләсә, Үзен эзли Чечня.
1995
Бер батманнан...
Мин «Идегәй» дастанында тудым,— һәм калырмын аның дастанында. Бәлки бераз калыккан чак булыр. Калган чак та булыр аста гына.
Ә барыбер шул дастанда тудым, Югыйсә бит әни тапкан иде..
Син—бер батман,— дисең.
Мин — бер батман,—
Шуңадыр да кереп баткан инде
Үзләреннән туеп, үз-үзләрен Үзләреннән әле куачаклар. . Әнә шунда янә бездән килеп. Шул дастаннан кабат туачаклар.
1995. октябрь
Тартып өзгән кебек
Уйнар булып телләренә басмый Тартып өзгән кебек күрекне.
Хатын-кызга ирек бирәбез, дип. Без өзгәнбез икән ирекне
Богау өзәбез дип өзгәнбез бит Үзебезгә юлны өзгәнбез.
Ана.
Апа. сеңел,
кызым, дигән
Изге сурәтләрдән бизгәнбез
.. һәм барабыз изге киләчәккә (Үткәнебез әле килбәтсез...) Кызым туган телсез Сеңел булды. Сеңел Апа булды — милләтсез
Шул милләтсез апаң Ана булыр. Ә булмыйча кая барасың Малае да бер көн нәселен эзләп Кычкырыр ят телдә: ...Ана-сын!
Богау өзгән кебек өзгәнбез бит Буын белән буын арасын
.. һәм барабыз якын киләчәккә. Күзләр күрми.
күзләр чагыла:
Алда рәшә... Ә син йөгерәсең Әнкәй белән балачагыңа.
Басу белән капка келәсенә. Гәрәбәдәй болдыр сап-сары. Апанһарның яшереп егетләргә Кулъяулыклар чиккән чаклары
Сәкеләрдә өем т үшәк-мендәр Атлап керү белән тупсадан. Әнкәң чиккән сөлге, түрләмәләр Шатлыкларыңа юк чик-чама
Өйдә коймак, бәлеш, токмач исе. Илнең сабантуйга кереше Әби. әни. апа
һәм җиңгиләр һәммәсе дә алар кул эше
Якты киләчәккә барасы бар Бу төш кенә, бары төш кенә Хатын-кызлар асфальт җәйгән чакта Ул шатлыклар хәзер кечкенә
Алар инде бездә тугарылган Йөк атлары кебек ирекле
Өздек инде
Телләренә басмый
Тартып өзгән кебек күрекне.
1995
(«Саумы, сәях дустым!..»)
Зөлфәт.
Илле яшь тә тулып килә икән, Ни хәлләрең бар соң, Зөлфәт энем! Минем кебек синең хәл хәлеңчә — Хәл хәленчә бүген милләтемнең.
Энем, дигәч, син үпкәли күрмә, Ара бер аймы соң, Ике аймы?
Милләт өчен кайгы басты башны — Шул кайгыдан башлар аңгырайды.
Ә чынлыкта милләт күзендәге —
Ике күзендәге күз яше без, Күзләреннән яше килә икән — Милләт яши, димәк, без яшибез.
Безнең язган юллар, күз алмасы Саклап тора күзне керфекләре... Теге елларда да Күз алмасы
Була алдык —
Дөнья өркетмәде.
Ник куркырга, хәзер, иманына Кайтып барган көне милләтеңнең.
Сиңа илле тулып килә, диләр, Тагын ел бар әле, Зөлфәт энем...
1995. сентябрь
Югалтканмын икән...
Бүгенге көн иң көйсез көн иде, Иң юньсез көн иде Иртәдән үк...
Тәгам шатлык, тәгам елмаю да Куйган кебек иде киртәләнеп.
Бүгенге көн баш-аягы белән, Бөтен ягы белән өнсез иде... Ул, ниһаять...
Башлануы белән Минсез иде.
Кысыла-кысыла чыктым Тар кочактан.
Кысыла-кысыла чыктым
Тар ишектән —
Чыгып киткән чакта ишеткәнне Кем ишеткән?
Кысыла-кысыла кердем трамвайга... Тән басымы.
жан басымы, тагы
кан басымы...
Мин бакчаның әллә кышка калган. Өшеп каткан кыргый алмасымы!..
Кинәт... Күрәм...
Алда ана булып Япь-яшь йөкле хатын утырып бара- Минем ышанычым ике куллап Өскә тотынып бара
...Бүгенге көн иң көйле көн булган. Иң юньле көн булган, Иртәдән үк...
Тәгам шатлык, тәгам елмаюны Югалтканмын икән иркәләнеп.
1995
Кешелеген кайтар бәндәгә
Кеше, барыбер, кеше булып кала: Ул дөньяга нидер бирә ала Ике кулы бәйле хәлдә дә.
Авызына чүпрәк тыкканда да, Кием итеп чайкап сыкканда да Күз карашы кала бәндәдә.
Кеше, барыбер, кеше булып кала Кайчагында кешелеген сала Эчке кием салган шикелле Тимгел-гимгел керле булса булсын Кием кере киемендә торсын.
Мохит аны шуңа китерде
Кеше, барыбер, кеше булып кала Ул нәрсәдер сала, нидер ала Тыкканда да хәтта кысага;
Дантедан да ашкан тәмугь узып. Соңгы чиктә аякларын сузып Кабахәтлекләрдән бушана.
Кеше, барыбер, кеше булып кала. Хайван итеп йөрткән хәлдә дә. Кешелеген кайтар бәндәгә син Кешелеген кайтар бәндәгә' Кайтар аны хужа булгач та - Шуның өчен мендең «влачмка!
1989