Логотип Казан Утлары
Повесть

ХЫЯЛДА ТУГАН КАЛАМ


АВТОБИОГРАФИК ПОВЕСТЬ
Сез аңларсыз, белом,
Сез аңларсыз мине. Кешеләр!
ервакыт, авылга шалтыраткан чакта, телефонистка, ничектер, Б миннән авылдан кайчан киткәнемне, Казанда күпме вакыт яшәвемне сорады. Мин Казанда гомеремнең дүрттән өч өлешен яшәгәнемне әйткәч:
— Ә-ә, алайса, сез — безнеке түгел икән инде, сез —Казан кешесе,— дип. миңа кирәкле номерны җыярга кереште.
Тана алмыйм, ул чакта (бәлки әле хәзер дә) үземне авылдан, туган- үскән җирләрдән шулай катгый рәвештә аерып куярга, үземне чын Казан кешесе дип әйтергә җөрьәт итмим. Озак еллар калада яшәсәм дә. туган җирләр белән бәйләнеш өзелмәде. Авылны хәзер дә сагынам. Сагынам да шунда кайтам, һәм... өч-дүрт көннән соң ук Казанны сагына башлыйм. Казанны сагынып кайтам. Аллага шөкер, авылга да, Казанга да кайгам. Китмим...
Казансыз да. авылсыз да миңа тормыш юк. Димәк, телефонистка хаклы дип тә, хаклы түгел дип тә раслый алмыйм.
Димәк ки, кайбер нәрсәләрне ачыклый, фикерли төшәргә, кайбер вакыйгаларны искә төшерергә тиешмен, һәм менә мин хәтерлим, күз алдына китерәм...
_ вылым, туган җирем, халкым биргән бөтен барлыгымны биштәрләп. ерак офыкларга табан атладым. Офык артында — яңа киңлекләр. ихтыяр, язмыш... Язмышыма табан атлап киттем.
1951 елның яп-якты, ямь-яшел июнь көнендә, Агыйдел буйлап пароход килә. Мин инде аның үзәкне өзә торган ямансу һәм җилкендергеч тавышын ишетәм. Агыйдел буйлап, Кама аша Зур иделгә мине шул пароход—Тукай исемен йөрткән пароход алып китәчәк.
Балачактан бирле күз яшьләре төсле чиста сулары белән җаныма дәрман биргән җырчы чишмә, колачлап-колачлап йөзәргә өйрәткән моңлы суым Базы елгасы мина рәнҗемәсләр.
Китәм инде. Ялыкканнан түгел, Туган җирдән ничек бизәсен' Тар суларга сыймый ярсу күнел. Кин суларда килә йөзәсем
Бу сәфәргә чыгу теләге кайчан туды икән? Үземне белә башлаганда ук дисәм, иң дөресе булыр кебек. Чынлап та, оясыннан очкан кош баласының тәвәккәлләп канат җилпүе гомер буйлата сәяхәткә китүенең башы бит. Минем дә юлым балачактан башлана. Чемоданымда диясем килми, биштәремдә — шул чаклардан ук туган хыяллар, беренче талпынышлар, истәлекләр...
Базы елгасының аръягында, күрше авылның басу капкасыннан ары. кояш баю ягына борылгач, кояшның үз нурларыннан да яктырак булып, ниндидер якты утлар ялтырый башлый. Утлар шулкадәр матур җемелди, бии. шулкадәр күңелле шаяралар ки. алар күңелдә үзләре төсле якты сөенеч кузгаталар. Бу чакларда кичке табигать үзе дә шушындый ук көчле шатлык белән тула һәм аның шатлыклары музыка булып яңгырый башлагандай тоела. Тавышсыз музыка бу. Ләкин ул җанны тавышлы моңнардан да көчлерәк әсәрләндерә. Шаян матурлык, сихерле сер вәгъдә итеп, сине үз янына чакыра, һәм син шул якка йөгереп китәрдәй буласың, барып җитеп, вәгъдә ителгән серне кулларың белән тотып, сыйпап карарга телисең. Әмма сиңа яланаяклы малайга, алай ук ерак китәргә мөмкинлек юк шул әле. Сабыр ит. бераз үсә төш...
Әйе. көтәргә, үсә төшәргә гуры килә, һәм син көтәсең, һәм син ниһаят. бераз үскәч тә, үзенә дәшкән ялтыравыклы матурлыкка таба ашыгасың. Ләкин...
Ләкин анда нәрсә күрдең соң?
Анда әкият и сарай күрергә өметләнгән җирдә нибары сәмәннән ясалган, ярым җимерек, ташландык ферма гына икән ләбаса. Кичке нурлар шул ферманың ярым ватык тәрәзә пыялаларына төшеп балкыган икән Кая инде ул сихерле серләр! Шундый кызганыч фәкыйрьлек, хет утыр да ела.
һәм син, өметләрдән гайрәтең чиккәнен тоеп, алданган, бөлгән, бәхетсез хәлдә, кире өеңә кайтып китәсең.
Ярый әле тормыш шулай корылган, хисләр үзгәрә, хыяллар яңара белә һәм берзаман шул ук Базы аръягында, шул ук кырлар артында, тик тагын да ераграк, яңа матурлык пәйда була Офыкның нәкъ читендә Күк белән Җир кушылган төштә, башын күккә чөйгән пәһлеван ат-аргамак басып тора Тиз арада кешнәп җибәрәчәк тә. үлчәнмәгән киңлекләр аша. әлегә исеме табылмаган билгесез җирләргә үзенең бар көченә ук шикелле а гылачак Ул ат сине көтә. Үзен йөгәнләгәнне һәм атланып, чабып китәр чагыңны көтә Вакыты җиткәч, нәкъ шулай булачак. Шулай булачагына ышанып, вакыты килгәч, син, тагын юл аласың
Әмма тагын бер кабат алданганыңны барын җиткәнче үк төшенеп, гуктап каласын Әнә күр. кара! Арт аякларына басып кешнәгән ат урынында әйе. бар булганы шул ат рәвеше барлыкка китереп, өч өянке жуылдап утыра икән.
Юк. әкияттәге атка атланып чабарга язмаган сиңа. бар. җәяү кайтып кит. атла...
Хыялыңа таба күпме мәртәбәләр шулай бардың икән? Исәпсез-сансыз мәртәбә Дөньяның киңәя баруы бәрабәренә, син гомерең офыкларыңа таба ашыктың, ләкин барып җитә алмадың Матурлык, хыял, мәхәббәт, берзаман барлыкка килеп, икенче вакыт үзгәрә һәм ... синең хыялыңа хыянәт итә.
Турысын әйтергә мәҗбүрмен. алар мине һәрвакыт диярлек алдый килделәр, ә кайчакларда артык рәхимсез рәвештә...
Яшь өстәлү, тәҗрибә арту бәрабәренә фантазия кимергә тиеш кебек булса да, миндә, нишләптер, арта гына барды ул. Аерым әйберләр һәм тере затлар гына түгел,— шулай дип әйтик,— ә бәлки төрле вакыйгалар, төрле күренешләр, хәтта бер авыл, шәһәрләр, илләр укмаша башладылар.
Нәкъ Казан артында Кырлай дигән, Тамбов урманнары уртасында Сыркыды дигән авыллар бар икән. Алардан соң—күз алдына китерү ысулы белән — Казан исемле кала иҗат ителеп, ул минем хыялымда әкертсн-әкертен, әйтергә мөмкиндер, берәр кирпечләп, һәр укылган китап исәбенә төзелә, үсә, зурая килде.
Мин мәктәпкә кадәр үк укый башладым. Түшәмгә^ өй диварларына ябыштырылган газеталардан, сурәтләрдән хәрефләр (әйе, шулай мөмкин икән!), сүзләр, җөмләләр җыям. Газета исемнәреннән башланып, эшләр абыйларымның һәм мәктәпкә йөргән күрше малайларның уку китапларына. дәреслекләренә барып җитте.
Ә беренче китап? Ахрысы, ул олыларның наданлыгын бетерү өчен махсус чыгарылган уку китабы иде. Тиз арада мин ул китапны тулысын- ча ятлап, кычкырып укый идем инде. Ул китап һәр өйдә бар. Шул исәптән, каравыл өендә. Шунда көн саен диярлек барып, ат караучыларга укый идем. Шулай итеп, мәктәпкә инде мин шактый укымышлы малай булып барып кердем. Икенче сыйныфка. Мәктәп елларында дәреслекләр һәм хрестоматияләрдән тыш, башка күптөрле китаплар, мисал өчен, «Мең дә бер кичә», «Корыч ничек чыныкты», (Н. Островский). «Сәгать» (Л. Пантелеев) дигән китаплар аерылмас юлдашларым булдылар. Татар язучылары белән танышлык, билгеле инде. Г. Тукайдан башланды. Аннары—һ. Такташ. Н. Баян. Ш Маннур. Г. Кутуй һәм тагын күпләр. Такташның бертомлыгы — кызыл тышлы. Барча шигырьләре үзләрен- нән-үзләре ятландылар.
Шул ук малайлык елларында миндә А. Пушкинның татарча проза һәм шигырьләреннән торган бертомлыгы булып, аның да барлык шигырьләрен яттан белә идем.
Китапларны санап бетереп булмый. Мин аларны монда тик бер сәбәп белән искә алдым—ул китапларның бөтенесен бер исем берләштерә иде — Казан дигән тылсымлы исем. Әсәрләр аша хыялда бөтен бер кала укмашты. Казан каласы...
Уйлар офыгында күктәге йолдызлар санынча яңа утлар кабынды. Алар кайчандыр елга аръягында ялтыраган кичке нурлардан да яктырак иде бугай һәм мин, ихтимал, үземнең таныш күк аргамагыма атланып, шул калага юл тотарга, барып җитәргә тиешмен.
Тиеш дигән, теләк дигән нәрсә бер, ә мөмкинлек дигәне бөтенләй икенче төрле шул. Күп вакытлар кичте. Аргамак табылмады, мин юлга чыга алмадым. Менә күпме еллардан соң. ниһаять, хыял чынлыкка ирешергә тиеш. Ләкин бу юлы ничек булыр? Хыял мине бу юлы да алдамас микән?
Күңелем төпкелендәге бер тойгы бу юлы икенче төрле булачагына ишарә итә. Беренче галәмәтләр шуңа ышандыра.
Менә инде мин Агыйдел буенда. Хәтерлим, пристаньга мине бер таныш судья (исем-фамилиясен оныткан өчен ул мине гафу итә күрсен)— Андреевка участогы судьясы (безнең районда шундый авыл бар) тарантаска утыртып китерде. Яшь егеткә кайдан шундый ихтирам дисезме? Сере зур түгел, ул чакта районда мин бердәнбер баянчы, ә ул. судья иптәш, музыкага .мөкиббән киткән зат. Шул гына.
Менә без ярдан дебаркадерга төшәбез. Ә аннан безне хатын-кыз— икенче судья (Югары Яркәй участогы судьясы) елмаеп каршылый. Ул Казанга үзенең кардәш апасын озата икән, һәм мине булачак юлдашым белән — Рокыя апа белән таныштырды. Әйтәм бит, хәерле башланды _____________________
Казанда тукталырга фатир эзләп интегергә туры килмәде. Рокыя апа мине үзенең Нариман урамында урнашкан өенә чакырды
Анда ун көнгә якын торылды. Хәзер дә яхшы хәтерлим. Рокыя апа һәм аның гаиләсе мине үз туганнары төсле күреп кунак иттеләр Рокыя апа хәтта шул вакыт эчендә керләнеп өлгергән күлмәгемне юып бирде Ә соңрак танышлары аша: «Ник ул безгә килеп йөрми икән9» дигән хәбәр җибәрә иделәр Чынлап та, хискә кагылырлык бит Бар бит шундый яхшы кешеләр! һәм шулай булырга тиеш тә Казан дигән кала бит ул!
Шулай, мин инде өнемдә күрәм, Казан бу. Менә ул Казан!
Максатым укырга керү.
Әмма мин. беренче эш итеп, институтка яки университетка барырга тиешле кеше, ни өчендер. Кремльгә, китаплар һәм әни сүзләре аша күнгән таныш булган Сөембикә манарасына ашыгам Аның иң өске ярусына күтәрсләм. Карыйм. Тирә-якта ямь-яшел. зәп-зәңгәр киңлек Идел Аннан ары таулар, биек ярлар. Шундый да киң. шундый да матур дөнья!
Сулышлар иркенәеп китте. Кинәт күзләргә яңа дөнья ачылгандай, зиһен яктырып киткәндәй тоеһды. Тарихлар буе чит кавемнәрнең бу сахраларга ни өчен кызыгулары, аларны кулга төшерү өчен төрлечә хәйлә корулары, җәнҗәл оештырулары, сугышулары һәм. ниһаять. каланы яулап, аны канга батырулары аңлашылды.
Без башлангыч сыйныфларда укыганда. Казанны канга батырган явыз патшаның хәтта урта гасырлар өчен дә кыргыйлык саналган вәхшилекләрен һәм Казанны саклап сугышкан татарларның каһарманлыгын тарих фәне таный иде. Соңынгын бу сүзләр тыелды. Рәсми рәвештә халыклар дуслыгы, тигезле», милләтләрнең үзбилгеләнү хокуклары хакында бөтен дөньяга игълан кылган адәмнәр бүтән дәүләтләрне колониягә әйләндерүне прогрессив күренеш дин атый башладылар Бу хәл үзләрен гуманистик караш тарафдарлары дип зурлаган кешеләрнең чынлыкта вәхши ата-бабалары эшен, баскынчы патшалар сәясәтен дәвам итүче икәнлекләрен күрсәтә иле.
Югарыдан, манара биеклегеннән каран, мин кара тарихның ничек сулаганын тойдым һәм үз уйларымнан хәтта куркыныч булып китте. Җаныма салкынлык иңгәнен сизгән хәлдә, түбәнгә төштем Анда төшкәч. манараның аскы катында истәлекле тактага карап, кәеф янә бер тапкыр кырылды. Язылганны күрергә күзләр карыша Мәгәр күрми хәлең дә юк Шулай, манараны тагар осталары төземәгән икән, аны ятлар килеп салганнар. .
Ничек була инде? Безнең халык, безнең авыл, минем әни бу һәйкәлгә баскынчыларга әсир төшмәс өчен, Сөембикә зәңгәр биеклектән ташланып түбәнгә мәңге оча биргән легендалы манарага юкка гына табынын яшәт он булып чыгамыни? Кыйблага карагандай, караш ларын алар ятлар корылмасына төбәгәннәрме?
Нәрсәдер дөрес түгел, ниндидер ялгышлык бар монда
Кремльдән балачакта тойган таныш алдану хисе белән, әкияттән килгән тылсымлы сарайны һәм күк аргамагымны югалткан чактагыча, күңел төшенкелегенә бирелеп чыгам
Бу минем күңел кайту, яңача гайрәт чигүләремнең багны түгелме? Шушы рәвешле, минем хыялымнан Казан үзе дә. каядыр китеп, юкка чыкмасмы?
Икенче көнне юридик институтта укыган бер якташымны очраттым Ул мине Казан кеше ләренең яра т кан ял урынына Маркиз ярыму травы- на чакырды Ап-аяз. якты көн Идел, минем күңелдәге ямансу уйларга һәм кичерешләргә игътибар итмәстән, үзенә хас булганча иркен, рәхәт сулап я 1.1 Җиләс, талгын җиле белән җаныма бераз тынычлык иңдерә
Әмма трамвайда кайтышлый. Казансу үзәнендә ниндидер сәер корылма күрен, шуның нәрсә икәнлеген сорыйм Якташым аңлатканча, бу
Казанны алганда һәлак булган урыс сугышчылары каберлегенә салынган һәйкәл икән. Башта ышанасы килмәсә дә, кайбер икеләнүләрдән соң, аңлашыла — тарих белән бәхәсләшү җайсыз. Дөресе шулай, яманлыкның бер яхшы ягы була. Бу һәйкәл, ни әйтсәң дә, хакны күрсәтеп тора: без үз теләгебез белән бирелмәгән, ә мөстәкыйльлекне бирмәс өчен каһарманнарча сугышканбыз. Дошманның явызлыклары аңа җиңел җиңү китермәгән, тантана бушка бирелмәгән...
Дошманга каршылыксыз бирелгән халыклар ихтирамга лаеклы түгелдер. Әйе, шулай булып чыга ки, җиңелүенә карамастан, безнең халкыбыз ихтирамга лаек.
Шуны уйлагач, күңелгә бераз җиңеллек иңеп. Казанга килү максатын искә төшерергә мөмкинлек туа*.
Хәзер нихәтле гаҗәп тоелмасын, нәкъ шулай булды: мин әле кайсы ишекне шакырга кирәген белмим икән. Әдәбияттан, бигрәк тә чит илләр әдәбиятыннан укып кайбер зур язучыларның әдәбиятка юриспруденция аша килгәнлеген беләм. Шунлыктан, алар үрнәгенә иярмәкче идем. Шул теләк белән юридик институтка киттем.
Ишек янында кешеләр басып тора. Студентлар. Арада институтны тәмамлап килүчеләр дә бар икән. Алар мине дә студент дип белделәрме, сүзгә катнашуыма гаҗәпләнмәделәр. Әлбәттә инде, мин гәпне үзем теләгән якка борырга тырышам. Соңгы курстагыларның нәрсә уйлауларын.^ нәрсәгә өметләнүләрен, нәрсә эшләргә җыенуларын бел мәкчемен. Йә, ничегрәк соң? Алар үз язмышларының ничек, кай таба борылачагын әйтә алмыйлар. Чөнки бит илдә шундый ныклы тәртип яшәп килә ки, асылда юристларга шөгыль аз калган. Институт тәмамлаучыларның кайберләре, ихтимал бүтән профессиягә күчеп, эшне үзләре эзләргә мәҗбүр булыр. Шул сәбәп белән, югары инстанцияләр, университетта юридик факультет ачып, институтны ябарга җыеналар икән. Ә кайбер студентларга Свердловск институтына күчәргә туры киләчәк. Бу хәл исә минем максатка һич тә туры килми. Мин Казанга килдем, бары тик шушында гына калырга тиешмен.
Күңел тынычлыгы дигәнең, шушы рәвешле, янә бозыла төште, һәм мин, нишләргә белмичә, күпмедер вакыт Ирек мәйданы буйлап йөргәннән соң. Бауман урамына төшәм. Анда, бәхетемә, үземнең икенче якташымны — Зыя Мансурны очратам. Без моңарчы аның белән хат алыш- калый идек һәм ул мине Казанга чакыра иде.
Беренче итеп, минем шигърияттәге эшләрем белән кызыксынды. Үзем белән булган шигырьләрне бирдем. Зыя Мансур, үзенә хас сак әдәп белән, шигырьләрнең бернигә яраксыз икәнлеген аңлатыр өчен кирәкле сүзләрне табачак. Ул, кибет тәрәзәләре янындагы тимер култыксаларга сөялеп укыган чакта, мин шундый уй белән басып торам. Беркемгә кирәге булмаган, сәясәттән ерак лирик шигырьләр язганымны беләм бит. Андый әсәрләргә җәмгыятьтә хәҗәт юк шикелле.
Мәгәр бераз ялгышкан икәнмен. Зыя абыйга шигырьләрем ошады һәм ул мине «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясенә алып керде. Икенче шагыйрь. Гали Хуҗи - газетаның җаваплы редакторы — безне дусларча каршылады. Шигырьләрне шунда ук укып чыккач, якын көннәрдә, мин шәһәрдән киткәнче үк басып чыгарырга вәгъдә итте. Сүзендә торды да. Берничә көннән соң шигырьләрем басылган газета минем кулда иде инде. Бу — республика югарылыгында чыккан беренче басма. Минем шигъри биографиям шуннан башлана. Икеләнүләремне белгәч, шуннан соң 3. Мансур миңа катгый рәвештә Казан университетына, тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә киңәш итте, һәм кабул итү комиссиясе бүлмәсенә минем белән бергә керде. Дөресен әйтергә туры килә, чынлыкта ул мине җитәкләп китерде дияргә була.
Ләкин шушы урында көтелмәгән хата килеп чыкты — минем сәламәтлек турында белешмәм юк икән. Нишләргә? Иң якында урнашкан полик-
линикага килам. Регистратура бүлмәсендә утыручы кыз: «Яшәгән уры-ныгыздагы поликлиникагызга барыгыз», дип кырт кисте. Паспортымны күрсәтәм. Авылдан киткәнмен, ә монда пропискага керелмәгән әле. Нишләргә мондый хәлдә?
— Берничек тә ярдәм итә алмыйм, тәртип булгач, тәртип
Аңлыйм инде, төшенәм. бу — минем өчен фаҗига. Чүп дәрәҗәсендәге кәгазь аркасында, тагын бер елымны суга салырмын микәнни’! Болай да күп югалган бит инде!
Әмма шушы вакытта чибәр хатын кыяфәтендә коткаручы фәрештә пәйда булмас диген син Нәкъ үзе. Кәҗә тояклары белән шак-шок килеп җитте дә, мина тынычланырга куша, кычкыруның сәбәпләрен сораша. Мин регистратор кызга әйт көннәремне кабатлыйм. Әй. Алла. әй. Тәңрем минем! Мөгаен, мина игелекле гамәл кылырга дигән уйны бу фәрештә зиһененә син иңдергәнсеңдер. Бар лабаса. казна күрсәтмәләреннән өстен яхшылык бар икән дөньяда Хатын-кыз мине үз бүлмәсенә алып керә дә. йөрәгемнең ничек типкәнен, күкрәгемнең ничек сулаганын тынлап карагач. тиз генә белешмә язып га бирә. Бу кәгазь мине ким дигәндә оҗмахка алып керәчәк.
Катгый нәтиҗә: менә нинди шәфкатьле икән ул Казан.
Казан күз яшьләренә ышана!
Мондый кешеләр белән очрашу — үзе бер бәхет, үзе бер уңыш бит ул. Мин аларпы кабул итү имтиханнары вакытында да очраттым. Рус теленнән язмадан һәм немец теленнән генә «дүртмле. калган фәннәрдән гел «бишмле куйдылар. Группага староста итеп билгеләделәр һәм. иң мөһиме, тулай торакка урнаштырдылар. Читтән ярдәм алмаган кеше мин фа>ир өчен акча түләп тора алмаячак идем Алдан ук сизенүемчә, бөтенесе хәерле килеп чыкты.
Мин студент.
Әлбәттә, биш елга сузылган студентлык чоры бик тә шома узды дисәм, арт I ыру булыр иде. Тормыш тормыш бит инде. Хаталар, уңы- шсызлыклар. кәеф кырылулардан гел генә котылып буламыни Ләкин әйтергә кирәк, бу авырлыклар, шигырь язарга мәҗбүр итүләре белән, хәтта файдалы да булгандыр, бәлки. Блокнотка, мәсәлән, шундыйлардан «Топольләр» исемле шигырь язып куелган:
1953 елда язылган бу шигырьгә курсташ дус: «Булачак җыентыгыңда почетлы урыннарның берсен алачак шигырь», дип язып куйган
Алай ук була алмады алуын. Шулай да. истәлек буларак, ул чордан калган язмалар минем өчен әле дә кадерле
Шунысын өегәргә кирәктер, «Йөрәкләрдә эз калдырган борчылулар һәм хәтер калуларда» Казанның гаебе юк. Мондый хәлләр күбесенчә яши белмәү, ихтимал, яраклаша белмәүдән киләдер, дин уйлыйм Шул сәбәпкә бәйле очраклардан, мәсәлән, декан урынбасары Л Л. Тузов ялга киткәч, аның урынына калып торган Шофман фамилияле укытучы, бер
Ой артында үскән топольләрнең Яфраклары күптән коелган Ботаклары бәсләр авырлыгын Күтәралмый. җиргә сыгылган.
Өсләрендә вак йолдызлар госле Кар җемелди кичке нурларда Тукталдым да килен яннарына. Бирелдем мин бүген уйларг а
Өй артында тополь агачлары Баш имиләр ләкин салкынга Тирән сулап, алар язны көтә Яфрак ярыр айлар якында
Җирдә яшәү җинел генәмени.
Күпме була туңу, янулар Йөрәкләрдә бетмәс эз калдырган Борчылулар, хәтер калулар
Халкым котә миннән бер көрәшче.
Җинүемә өметем кимемәс Бәхетле мин килер көнем белән. Юк. һичкайчаи башым иелмәс.
Яшьлек үзе биргән өмет, ялкын. Сүнмәс җилдә, сүнмәс салкында Топольләр дә шулай язны көтә Яфрак шаулар чаклар якында
дәрестә безнең группаның бер студенты лекция язмый утырган өчен, миңа шелтә бирергә азаплана...
Берзаман татар теле әдәбияты кафедрасы мөдире Хатип ага Госман, мин авырып дәрескә килмәгән бер көнне, бөтен группа алдында мине «меченый атом» дип атап: «Кайчан, кайда гына шартлар инде ул»,—дип борчылуын белдергән.
Ә сәбәп кечкенә: әдәбият дәресләренең берсендә мин: «М. Җәлил — безнең чорның иң зур шагыйре, ни өчен аның иҗаты өйрәнелми?»—дип сораган идем Җавап кыска булды: «Мондый сорауларны органнарга бирегез!»
Аңлашыла ки. мин тиешсез җиргә борын сузмаска тиеш булганмын...
Хәер, агай хаклы булып чыкты бугай. Ахрысы, мин чынлап та еш шартлый торган булдым. Әмма беркемгә дә зыян китермичә, бары тик үземне генә җәрәхәтләп шартлый торган булдым. Ләкин бит, әйтүемчә, вак-төяк күңелсезлекләрдә түгел хикмәт. Иң мөһиме шул: фәкыйрь студент булсам да, тулы канлы тормыш белән яшим, яраткан Казанымда кайныйм. Лекцияләр, сынаулар, имтиханнар күзләрне киңрәк ачарга ярдәм итә. Җанны якты кыйтгалар киңәйтә- бәйрәмнәр, кичәләр, концертлар, спектакльләр—уку башланган көннәрдән үк.
Хәтерлим, иң беренче итеп, Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» пьесасы буенча куелган спектакльгә ашыктым. Аны караганда алган ләззәт әле булса күңелдә саклана.
Опера спектакльләренә аеруча еш йөрелде. Гастроль спектакльләрен дә кушып, бер генә яңа спектакльне дә карамыйча калмаганымны әйтә алам.
Ул елларда Свердловскидагы опера һәм балет театрында эшләгән атаклы җырчы Нияз Даутов еш килә иде. Ул катнашкан бер генә спектакль дә каралмыйча калмады. Бермәлне. «Евгений Онегин» операсын караганнан соң. шигырь язылды.
1954 елның 23 апрелендә язылган шушы шигырьне группадаш бер кыз спектакльдән соң артист янына барган да: «Мин —сезнен поклонница- гыз. тик менә миннән дә важныйрак поклоннигыгыз бар»,— дип, Н Даутовның үзенә тапшырган.
Артистның рәхмәт сүзе башка факультет кызлары аркылы да килеп җитте.
Укуга бөтен көч диярлек сарыф ителсә дә, шигырьләр дә языла һәм басыла тордылар Татарстан радиосында эшләгән чагында. Зыя Мансур миңа шигырьләр тәрҗемә итәргә биргәли иде. Стипендиягә азмы-күпме өстәмә, дигән сүз.
Яшьләр газетасы белән ара өзелмәде. Университетта үзем әдәби түгәрәк җитәкчесе булган чакта да «Татарстан яшьләре»ндәге түгәрәкнең бер утырышын да калдырмыйча йөри идем.
Активлык әдәбият белән кызыксыну зурлыгы белән генә түгел, түгәрәк утырышларның кызыклы, мәгънәле булуы белән дә бәйләнгән булгандыр.
Син моңсу җыр итеп яңгыраттың Шашып сөйгән шагыйрь йөрәген Сының калды минем күз алдында Рәсеме булып гүзәл көйләрнең.
Ил күгендә янган йолдызларның Кайберләре, бәлки, яктырак Моңнарны мин инде күп ишеткән. Синең җырың, никтер, татлырак.
Татлы итеп шулай, чын моңнарны Йөрәкләргә чәчтең син безнең.
Җәйге таңда искән җил шикелле, Чайкалдырып хисләр диңгезен.
Пушкинның бит. беләм. булмагандыр, Мондый уе, мондый өмете — Белмәгәндер үзенең Ленскиен Җырлар диеп татар егете.
Син моңсу җыр итеп яңгыраттың Шашып сөйгән шагыйрь йөрәген. Гәүдәң калды минем күз алдында. Рәсеме булып гүзәл көйләрнең.
Ул чакта түгәрәккә шагыйрь Шәрәф Мөдәррис җитәкчелек итте. Жанр үзенчәлекләре, формалар төрлелеге теоретик планда да. тәгаен әсәрләр җирлегендә дә тикшерелә, өйрәнелә иде Ш Мөдәррис, әсәрләрне һәм алар хакындагы фикерләрне тыңлаганнан сон. йомгак ясауны чираглап безгә тапшыра иде Мөстәкыйль фикерләүгә күнегү өчен бу әңгәмәләрнең файдасы тигәндер дип уйлыйм
Гамәли яктан да шулай. Кулга алырдай шигырьләрнең чыга килүе белән бергә, күләмле әсәр — «Ташлы сукмаклар» («Ике аккош») исемле поэмам беренче мәртәбә шушы газета битләрендә дөнья күрде
Шигырь һәм поэмалар уку. үзара тәнкыйтьләшү ярышларында катнашкан дистәләрчә кешеләр арасыннан язучы буларак хәзер дүрт-биш кенә исем калды шикелле. Әмма әдәбиятны, матурлыкны чын мәгънәсендә тоеп, яратып калучылар шактый күптер һәм алар түгәрәк у сырышларына йөрүләренә үкенмиләрдер, дип беләм. Әдәбиятка мәхәббәт алар- ның җаннарын баетмыйча, гомерләрен теге яки бу төсләр белән бизәмичә калмагандыр.
Әйе. шактый еш кабатланган читенлекләргә, студентларга хас фә-кыйрьлеккә. интегүләргә карамастан, зур мәгънәләрдә Казан мине алдамады. Хыялдагы аргамагым ярыйсы ук матур тормышка алып килде Булды, барысы булды—күз яшьләре дә, мәхәббәт тә. илһамлы көннәр дә.
Уңышлар да булмады түгел. Биш ел эчендә барлыгы дүрт кенә «дүрт»ле. ә калган фәннәрдән «биш»ле булды, һәм шуннан сон яна тормыш башланды. Бүтән төрле имтиханнар
ш эзлим.
э, Ул чакта газетада әдәби сотрудник булып эшләгән шагыйрь Зәет Мәҗитов рекомендациясе белән «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясенә киләм Буш урын юк Шулай ла. тәртип бозып булса да. мине махсус хәбәрче (разъездной корреспондент) итеп алдылар. Тәртип бозу дигәннәре шунда бу эштә КПСС әгъзасы гына эшләргә теш икән Партия газетасы бит Командировкалар вакытында партия җыелышларыңа, бюро утырышларына партбилетсыз узу кыен.
Хәерле булсын диик, эш табылды. Ләкин яшереп булмый, менә шушында башланды хәсрәт дәрьясын кичүләр!
Гаиләм белән чынлыкта урамда калдым Фатир эзлим юк. Урамнар буйлап узам күпме йорт, күпме тәрәзәләр Ичмасам, бер генә тәрәзә минеке булса икән! Тәрәзәләрдә күпме утлар балкый Ичмасам, бер генә тәрәзәдән бер генә лампа минем өчен яктырса икән лә! Юк. юк. Ә бит студент елларында нинди әйбәт иде. Кайда алар? Кайда сез. минем алтын көннәрем?! Кайтыгыз, кире кайтыгыз!
Сорарга, ялварырга, түзәргә гуры килде Ниһаять, өч ел узгач, фатир бирделәр. Баш өстемдә хәзер түшәм бар Шуңа ия булдым, гәрчә түбәлән су үтә торган булса да...
Мәгәр мондый ваклыкларга гына түзмәслек түгелдер без Түзәргә дәрман биргән төп мәгънә шунда ки. ниһаять, менә тагын гулы хокуклы Казан кешесемен. Яраткан шәһәрем, яхшымы-яманмы. сыеныр урын биргән, шуның өчен рәхмәт әйтергә кирәген тоеп яшәдем Аның көндәлек эшләрендә катнашырга тырыштым Тыйнаксызлык тоелуы ихтимал булган бу фикерне кайбер фактлар белән ныгытып карыйм әле
Илленче еллар азагында Казан сугыш шартларына гартым хәлдә яшәде Аңа зур диңгез суы «һөҗүм итә» иде Илле сигезнең язында хәл куркыныч төс аллы шәһәрнең су астында калуы мөмкин иде Ул кадәрге җитмәсен өчен киеренке эшләр алып барылды Су басута
2 «к у.»ми П
туфанга каршы көрәштә (сугышта диясе килә) барлык хөкүмәт һәм хуҗалык оешмалары катнашты. Су саклагыч корылмалар төзү буенча эшләр кайнады —дамбалар өелде, канаулар казылды, язгы суларны Иделгә күчерүче насос станцияләре төзелде. Бу станцияләр бер генә сәгатькә дә тукталып гормый, ә туктаган очракта, чын мәгънәсендә тревога куба.
Шундый бер эпизод хәтергә төшсә, хәзер дә тәннәр чымырдап куя. Тимер юл станциясе янында насос станциясе эшләми Җир астындагы зур торбага чүп тыгылган. Су җыела торган кое тулып, аның өсте озакламый күлгә әйләнәсе. Тыгылган урынны йортларда торбаларны сантехниклар чистарткан ысул белән — тимер аркан төшереп чисгарт- макчы иделәр. Барып чыкмады. Бер генә юл калды кемдер бозлы су тулы коега төшәргә тиеш. Кешеләр нишләргә белми —аптыраш. Ләкин бер егет табылды -әлләни уйлап тормастан. эчке киемнәренә хәтле чишенде дә, упкынга чумды. Кулында ни булганын хәтерләмим. Шунысы истә нык калган, егет чумганнан соң ике-өч минут үткәч тә, суы хәрәкәткә килде, бөтерелә башлады һәм егет, бауга тотынып, коедан чыкты Юеш тәнгә киемнәрен кигән чакта, янда торучылар, шул исәптән мин аңа батырлыгы өчен мактау сүзләре әйтмәкче идек тә, егет кул гына селтәп, тиз арада китеп тә барды.
Мондый эпизодлар байтак булды. Үзләрен кемнәрнеңдер коткаруын кешеләр белми, уйлый да алмыйлар иде. Шәһәр гадәттәгечә хезмәт итә, тыныч йоклый бирде.
Билгеле булганча, сугыш вакытында фронт газеталары чыккан бит. Судан саклану корылмалары төзелешендә шундыйрак махсус бюллетень чыгарылып, аның хәбәрчеләренең берсе мин булдым. Тездән пычракка бата-бата, үзенең мәңгелек иреген югалтырга теләмәгән Идел ярларын аркылыга-буйга кичеп йөри идем. Ләкин елга буйсынмыйча булдыра алмады. Ямьле, якты көннәрнең берсендә, язгы стихия шаулап тынганнан соң, кала үзе каршында чайкалган гаҗәеп гүзәл диңгез күреп, аһ итте.
Төзелешне халыкта, шаярыбрак бугай, икенче фронт дип агыйлар. Ә мин монда шаяру күрмим. Уйлыйм ки. нәкъ шулай да ул.
Бик үк гөрләп булмаса да, Казан төзелүдә дәвам итә. Чиратта — икенче гигант төзелеш, органик синтез заводы төзелеше. Газетадагы вазифам буенча, күп чакрымнарга җәелгән төзелеш кырлары буйлап, җәен-кышын, язын-көзен. аркылыга-буйга. мин тагын, бата-чума, пычрак юллар гизәм. Үзебезнең газета өчен очерклар, мәкаләләр язам. «Правда» газетасы өчен коллектив репортажлар, хәбәрләр оештырам. Үзләренең килешүләр буенча кабул иткән йөкләмәләрен үтәсеннәр өчен үзәк газеталарда басылган материалларны союз ведомстволарына юллау җиңелрәк, җайлырак иде. Шундый ысул белән без төзелешкә ничек булса да ярдәм иттек, дип расларга җөрьәт итәм. Сөекле калабыз хакына бер генә түгел, берничә пар аяк киеме тузган икән, бу юкка түгелдер, дип уйлыйм.
Ә анда эшләр төзүчеләр өчен генә түгел, бәлки безнең каләм әһелләре өчен дә куркынычсыз түгел иде, әлбәттә.
Менә мин төзелеп килгән фенол-ацетон цехында. Гадәти йортның бер катыннан биегрәк итеп, стеналар инде салынган. Шушы биеклектә, стеналар буена такта күперләр салынып, алар өстенә өем-өем кирпечләр һәм измә тулы ләгәннәр куелган. Астан, басмалар буйлап шул төшкә кызлар измә һәм кирпеч ташуны дәвам итә. Ташчылар кирпеч тезә. Акбулат Маукаев дигән бригадир белән без. алар янына күтәреләбез. Стена белән кирпеч өемнәре аралыгында кызлар-егетләр белән, бер сәбәпсез диярлек, көлешеп, әңгәмә корабыз. Бер мизгелдә басмалар буйлап, носилка тоткан ике кыз менеп килгәнен шәйлим һәм берни дә күрми башлыйм Мин аңымны җуям, мин — юк. һушыма килгәч, үземне кирпечләр, такталар өеме астында икәнемне төшенәм. Ишетә дә башлыйм. Әле бая гына хихылдашкан, шаярган кызлар ачыргаланып кычкыра, елашалар. Бригадир абыйларын ярдәмгә чакыралар. Нинди җай
бсләндер егылмый калган бригадир, әлбәттә, ашыга, кызларга өем арасыннан чыгарга булыша
Кызларның берсе катырак яраланган икән, Акбулат аны күтәреп алып китте. Ә мин, нишләргә белмичә, кирпечкә күмелгән хәлдә һаман торам ла торам икән. Әйе. миңа да өем эченнән чыгарга кирәк ләбаса. Кузгалам, гүяки, суда йөзәм. Йөзеп чыгам һәм адәмчә икс аякта басып торам, гәрчә сул аягым канга манчылган икән. Мәгәр атлап була Кая икәнен аңышмастан, атлап китәм. Кемнеңдер киңәше белән медпунктка таба атларга кирәклеген чамалыйм. Столбняк дигән авыруга каршы укол алгач, өйгә кайтып китәм. Бюллетень белән атна чамасы өйдә яткан арада, бригадир исеме белән «Акбулат» дигән очерк языла
Язылу датасы 1960 ел.
Бу чакта мин редакциянең промышленность бүлеге хезмәткәре идем I960 елның сентябрь аенда (бер уйласаң, кызык кына -минем теге яки бу эшкә керү һәм күчүләр гел сентябрь аена туры килә!) әдәбият-сәнгать бүлегенә күчтем Башта әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире. Җаваплы редактор Галим Рябков тыныч холыклы, әдәпле кеше иде Ил корабының чайкалуын һәм шуның газета битләрендә чагылуын исәпләмәгәндә. шәхси мәгънәдә кытыршылыклар булмады Газета Мәскә- үдән телетайп аша килгән докладлар белән тулып чыга. Тәрҗемәчеләр гнуларны көн-төн тәрҗемә итә. без җыйнаулашып редакциялибез Иртәнге сәгать бишләргә чаклы эшләргә туры килгән көннәр күп булды. Иртәнге тугызга, күзләрне уып, тагын эшкә ашыгасың.
Зарланмадык, түздек.
Соңынтын. җаваплы редактор булып Шәмси Хамматов килгәч, хәлләр үзгәрде. Үзхолыклы, тынгысыз кеше. Редакция таяк тыгып кузгаты т- ган кырмыска оясына охшап кигте Мәңге селкенмәстәй тоелган имән кәнәфиләр шыгырдап, олы-олы агайлар, апалар, җил очыргандай, гиз арада китеп бардылар. Редакция шактый яшәрде.
Партия оешмасы составында калганлыктан, бу агайлар җыелышларда һич курыкмыйча тәнкыйть белән шөгыльләнә башлагач. Шәмси Хә- бибуллович. аларны учеттан төшереп, йорт идарәләре оешмаларына, торган адреслары белән озатты.
Моның уңай ягы да. тискәре ягы да булгандыр, әлбәттә.
Ничек булса да. минем бу җәһәттән җан тыныч, өстәлләр һәм кәнә филәр тәмен-кадерен белә алмадым Бөтенесен эш хәл игә дип уйлый идем. Нинди беркатлылык!
Үзара мөнәсәбәтләр хәл иткәнлекне сизгән дә кебекмен, ләкин икенче төрле була да белмим. Вак-төяк командаларны «ишетмәвем» редак торга ошамый. КПСС өлкә комитетындагы административ күнекмәләрен редакциягә алып килгән җитәкче мөстәкыйльлекне ихтирамсызлык дип бәяли. Ә чынлыкта мин аңа ихтирам белән карый идем
Ул бигрәк тә шуңа минем креслога чатырдап ябышмавыма гаҗәпләнә, моны җитдилек җитмәү. малайлык дип атый. Бәлки, чынлап та шулай булгандыр Әгәр шулай икән, мин гомерем буе малай булып калдым, дияргә гуры килә.
Менә бит нинди хәл. Гагаринның Галәмгә очкан көне Бөек вакыйга Махсус әдәби биг оештырдым Күпчелек урында шигырьләр Берсе үземнеке Бит әзер Үземнең кизү торган көн иде кул куеп җибәрдем. Ха галарның төзәтелүен тикшерим дип типографиягә менсәм, ни күрим, минем шигырь юкка чыккан. Сәбәбен иптәш Хамматовтан сорыйм Елмая:
Үз газе гасында үз шигырьләрен чыгара диюләре бар ич
Алай ярамыймыни?
Килешми.
Шуны ишеткәч, тиз арада үз бүлмәмә төшеп, ак кәгазьгә ашыга- ашыга сүзләр тезәм. Мәгънә шундый: иҗатка комачау итүе сәбәпле мине әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларыннан азат игүегезне үтенәм
Сәгать кичке сигезләр булуга карамастан, үз урынында утырган редактор өстәленә гариза китереп куйгач, аның гаҗәпләнүе!
— Җиңел, кара, ничек җиңел!—дип кенә куя алды җитәкчем.
Иртән эшкә килүемә газета бите мин кул куйган рәвештә басылып чыккан иде.
Бүтән сүз булмады. Эш дәвам итте.
__ зучының иҗаты—аның биографиясеннән аерылгысыз бит. һәр- я кемгә билгеле булган бу хакыйкать мине генә читләтеп узмагандыр, әлбәттә.
«Социалистик Татарстан» газетасында эшләгәндә, сәнгатьнең һәм әдәбиятның төрле күренешләре һәм актуаль мәсьәләләре буенча үз фикерләремне даими әйтә торырга туры килде. Төрле җыелышлардан информацияләр, мәкаләләр, махсус битләр бирү белән беррәттән, газета битләрендә аерым жанрлар буенча бәхәсләр оештырдым. Аерым алганда. бүгенге театр һәм драматургиянең торышы һәм «Татар совет прозасының бүгенгесе һәм проблемалары» дигән темаларга дискуссияләр булды.
Драматургиягә кагылышлы бәхәсне йомгаклау рәвешендә басылган мәкалә турында кешеләрдән уңай фикерләрне күп ишеттем. Бигрәк тә язучы Фатих ага Хөсни сүзләре хәтердә нык саклана.
— Әйбәт мәкалә.— диде ул. кабинетка кереп туп-туры узгач, кул биргән чакта ук. һәм. мин рәхмәт әйтергә җыенгач кына, башка суккандай итеп —Үзең яздыңмы?— дип өстәде.
Редакция исеменнән чыккан ул мәкаләне, бүлек мөдире буларак, мин әдәби сотрудникка әйтеп торып яздырган идем. Әллә ул да авторлыкка дәгъва итәме, дип уйлап, конкрет һәм җитди җавап бирергә тырыштым:
Үзем... ягъни диктовать иттем. Машинистка басты
Фатих абый рәхәтләнеп кеткелдәде һәм
Ярый, ярый, мин болай гына.— дип, тиз арада чыгып та китте.
Хәтер калгандай булды. Ләкин соңыннан белүемчә, ялгышканмын, аның гадәте шундый — үзенә ошаган әйбер турында шулай шаярта икән Аның бу сүзләрен моннан ары да ишетергә туры килгәләде Атап әйткәндә, проза турысындагы бәхәскә багышланган мәкаләне укыгач та. шул сүзләрен кабатлады ул.
Проза турындагы бәхәскә йомгак ясау өчен язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында җыелыш булды Миңа анда доклад кебегрәк кереш сүз сөйләргә туры килде. Җитди фикерләр белән бергә, сәеррәкләре дә хәтердә калган, чыгышта коммунистның әхлак кодексы хакында әйтелгән сүзләр дә бар иде. Бу кодексны уйлап тапкан лидерларның үз әхлак дәрәҗәләре ул чакларда безгә билгеле түгел иде шул әле.
Бәхәсне йомгаклап язылган редакцион мәкаләдә Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» һәм «Мәңгелек кеше». М. Әмирнең «Саф күңел». Ф. Хөснинең «Утызынчы ел» романнарын әдәби казаныш буларак билгеләп үткәнмен. Алар белән беррәттән Г. Ахунов. Ш Бикчурин, Б Камалов өметле яшьләр сыйфатында телгә алына. Әмма бүгенге көндә тере классик дип танылган язучыбыз Әмирхан ага Еникигә карата җылы сүз әйтергә ярамаган...
Гомуми караш буларак, теоретик фикернең акрын үсүен күрсәтүче мисаллар китерелә. Әсәрләрнең тематикасын баетуга, катлаулы тормышның күпьяклы сурәтләнүе зарурлыгына басым ясала.
Күрәбез ки, әдәбиятның төп бурычлары үзгәрешсез диярлек кала бйрә. Мондый таләпләрне бүгенге көннәрдә дә куярга мөмкин булыр иде.
Әдәби җәмәгатьчелекнең һәм үземнең фикер эволюциясен күзәткәндә, бу чор хакында уйлану минем өчен кызыклы, әһәмиятле тоела
1962 елның көзе. Минем тормышта күчеш-борылышларның гел сентябрь аена туры килүен әйткән идем бит Тәкъдир кушуы буенча диярсең, тагын шулай килеп чыкты.
Көннәрдән бер көнне мине Татарстанның һәм Башкортстаннын чиктәш районнары буйлап йөрергә һәм сәяхәтнамәләр язу өчен командировкага җибәрделәр Бурычны үтәп кайтуыма гаҗәп хәл. Газетада Бадамшин фамилияле бер кешенең татар теле мәсьәләләренә карата үтә дә реакцион мәкаләсе басылган Гадәттә, безнең бүлек аша чыга торган материал. Шуңа күрә язучылар бу материалны мин чыгарган дип уйладылар бугай Алар, протест белдереп, өлкә комитетына барып җиткәч, гаепле кеше дип. мине күрсәткәннәр булса кирәк. Чынлыкта моңа минем каршы киләчәгемне сизгән редактор ул мәкаләне мин югында ашыгып үзе чыгарган иде Ә күләгә минем өскә.
Җайсыз хәл Югарыда редактор ничегрәк сөйләшкәндер, әйтү кыен. Тик нәтиҗәсе шундый булды аның белән безнең ара шактый суынды, кискенләште. Сизәм, баш өстемдә болытлар айкала
Шикләнүләр акланды да. Бер көнне редактор секретарь аша чакырга. Моңарчы турыдан-туры үзе дәшә иде. Билгеле инде, сагаеп керәм Утырырга тәкъдим итә. утырмыйм. Җитди чырай тагын да карала төшә. Җайсызрак хәлдә булса да. сүз әйтелергә тиеш бит инде Карандаш- ручкаларын «тәртипкә китереп» алганнан соң. ниһаять, ул минем элекке бүлегемнең промышленность бүлеге икәнлеген искә төшерә Шунда кире кайтырга тәкъдим итә
Сәбәп?
Промышленность җитди тармак, аны энергичный кеше белән ныгытырга кирәк
Моңарчы үзем дә бүлектән бүлеккә күчүләрне табигый нәрсә дип исәпләсәм дә (редакциядә мин эшләмәгән бүлек калмады да бит инде, дөресен әйткәндә), бу юлы. нишләптер, җенем котырды. Инициатива минем яктан булмаганга күрәме?
Алдарак эштән китү хакында бер гариза биргәнемне әйткән идем Аннан соң тагын бер кискен вакытта «Җаваплы редакторның эш принциплары белән килешмәвем сәбәпле», дип. икенче гариза да калдырган идем. Шударны искә төшердем:
Ник ул гаризаларга игътибар игмәгән идегез?
Берничә елдан соң Шәмси Хәбибуллович бу гаризаның үз архивында саклануын берничә мәртәбә хәтергә гөшерәчәк Башка кешеләр аша ни өчен аңа рәсми төс бирмәвен хәбәр итәргә тырышачак. Җаваплы редактор КПСС сәясәтен алып бара, аның принциплары белән килешмәү партия сәясәтенә каршЫ булу дигән сүз. Әгәр шул нәрсә барып җитсә. Ирек мәйданындагы иптәшләр минем банттан сыйпамаслар иде Шулай итеп, редактор миңа яхшылык эшләгән булып чыга Ә шуны аңламаган мин. җитмәсә, кабат сорап торам
Нишләп шул гаризага кул куймадыгыз?
Җилкә җыеру җавап юклыкны аңлата.
Шулай булгач, өченче гариза язылырга тиеш
Сатулашмыйча гына үз бүлмәмә чыктым да өченчесен язын, җилтерәтеп кенә кертеп тә бирдем Монысы инде редакциядән бөтенләй китү турында иде
Кул куймады Өч мәртәбә яңадан чакырып, калырга үгетләде Аннары урынбасарлары аша сөйләште. Номенклатурада һәм махсус больница! а беркетелгән килеш калуымны аңлаттылар. Әмма карарым катгый иде. Ниһаять, өч-дүрт көннән сон. таризата кул куелды
Моннан соң булган бер эпизодны шушы язмалар төгәлләнеп килгән көннәрдә. «Шәһрн Казан» газетасының баш редакторы урынбасары Әт ъ- зам Фәйзерахманов өстәде Гаризама кул куелганны көткән арада һәм
яңа мөдир килгәнче, ун-унбиш көн эчендә бүлеккә килгән хатлар байтак җыелып өлгергән икән. Күбрәк гонорарлы эшне сөйгән әдәби хезмәткәр аларга игътибар итмәгән. Шуны сизгән хатлар бүлеге мөдире, Фазыл Мөбәрәкшин дигән кеше, яңа редактор алдында дәрәҗәсен күтәрмәк булып: «Менә, элекке мөдир хезмәт ияләренең хатларына ничек төкереш караган, аны судка бирергә кирәк!»—дип, гауга куптарган. ;б
Ә. Фәйзрахмановның әйтүенә караганда, t хатларга берничә бүлек кешеләре җыйнаулашып җавап язганнар.
Шулай да, моңа карап, Фазыл абзыйның дәрәҗәсе күтәрелеп китмәгән иде. Шул ук көннәрдә, башка яшьтәшләре артыннан, аны да пенсиягә озатканнар. Бермәлне күрәм тегене, каршыма ярты квартал кадәр җирдән елмаеп килә...
һәр күчеш, бигрәк тә мондый кискен күчеш, нервыга сукмый калмый бит. Рәсми урында эшләмичә, гонорар исәбенә яшәү, профессионаллыкка чыгу ул чакта әле мөмкин түгел. Язучылар союзы идарәсе председателе Мирсәй ага Әмир, Союзга гариза язарга тәкъдим итсә дә, беренчедән, мин әле әгъза итеп алынмаган. Ә иң мөһиме: иҗат эше белән гаиләне матди тәэмин итү мөмкинлеге юк. Газетаны мин шушы хәлдә ташлан киттем... Шуңа күрә, өлкә комитетына барырга мәҗбүрмен. . I
Идеология секретаре Мөнәвир Закирович Тутаев әйбәт каршылады. Хәлне сөйләп күрсәткәч, гаҗәпләнмәде. Димәк, белә...
— Минем янда иптәш Баянов утыра. Сез нишләдегез анда? Әйе, без бит алай сөйләшмәдек. Андый егетләр белән... разбрасываться итмәскә кирәк иде.
Трубкадан: «Кешене көчләп тотып булмый бит»,—дигән сүзләр ишетелеп куя.
— Хәзер ничегрәк соң? Аңлашылды. Ярый.
Трубканы куйгач та, иптәш Тутаев. елмая төшеп, редактор сүзең җиткерде:
— Ничек, сез күнмәдегезмени?
— Эштән күчерерлек сәбәп күрмәдем.
— Ә Бадамшин мәкаләсе? Ниндирәк?
— Җитди теманы утрировать иткән әйбер.
— Нишләп чыгардыгыз?
— Мин юкта чыккан, нишләптер.
— Ну барыбер принципиальлегегез җитмәгән. Фикер әйтмәдегез бит.
— Эш узгачмы?
— Барыбер.
Тавышына, чыраена карап, сизәм, иптәш секретарь җәза бирергә җыенмый, форма өченрәк тәнкыйтьли. Шуңа күрә түзеп, җавап бирми уздырам. Яңадан ул сүз башлый:
— Хамматов әйбәт сүзләр әйтә, көчле журналист, ди. Башкалардан да ишеткәнем бар иде.
Шуннан соң тагын нинди сүзләр булганын хәтерләмим. Ничек төгәлләнүе онытыла торган түгел: г
— Номенклатураның кадерен белмәдегез инде. Ләкин эш табарбыз. Элеккесе кебек үк булыр.
Рәхмәт әйтеп, чыгып киттем.
Конфликт хәл ителде дияргә була. Ләкин, ул чактагы түрәләр әйтергә яратканча, юллар инде аерылды. Бөтенләйгә. Берничә елдан соң Шәмси Хәбибуллович редакциягә яңадан кайтырга чакырса да, моның инде минем өчен кирәге калмаган иде. Мин инде профессиональ язучы. Языласы әсәрләр берсен-берсе ашыктыра торган чак. Башымда туган языласы әсәрләрнең, фикерләрнең чиге күренми. Вакыт та җитмәс иде, тик арып, хәлдән тайгач, тукталып торырга туры килә. Иртәгесен эшкә өр-яңадан дигәндәй керешәсең...
Шуңа күрә, Шәмси Хәбибулловичка һич икеләнүсез:
— Редакциядән китү дөрес булды бит? — дим.
Элекке җитәкчем үз карашында нык тора
Дөрес булмады.— ди ул
Кабатлап әйтәм. бу сүзләр биш елдан сон - мин инде «Казан утлары» журналында эшләп киткәннән соң әйтеләчәк һәркайсыбыз үз теләге белән һәм үз юлы белән китсә дә. аклашу соңгарак калса да. барыбер, килештек
Язучылар союзыннан «Коктебель» дигән иҗат йортына юллама алган идем. Тынычланып диярлек, шунда сәфәр чыктым.
Шигырьләр язылды. Берсе «Карыйм таулар ягына» дигәне туры- дан-туры әлеге вакыйгадан килеп чыккан иде:
Ятсам да авырып ышыкта.
Карыйм таулар ягына.
Зур дауга чыгар алдыннан Ял гына бу. ял гына.
Иҗади ялдан кайтуга, икенче көнне үк. таң-иртә белән дигәндәй. «Совет әдәбияты» журналы редакторы Абдулла Гомәр өйгә үзе керде КПСС өлкә комитеты мине журналның җаваплы секретаре игеп билгеләгән икән. Минем өчен яңа дәвер башлана, димәк
Журналга күчкәч күп тә үтмәстән, шагыйрьләр секциясе утырышына чакырдылар. Мине союзга алу мәсьәләсе карала икән
Утырышны Сибгат ага Хәким алып барды. Көн тәртибенең идарә тәкъдиме белән куелганын әйткәннән соң. минем әсәрләр хакында сөйләде. Арада: «кешёлекле поэзия» дигән сүзләре хәтердә калган
Чыгышларның күбесе уңай яктан идс. Тәнкыйть булмады диярлек. Шуңа күрәдер, тәнәфес вакытында хәтта «Синең аркаңнан тагын күпме сыйпарбыз икән?» дип шаяртучылар булды.
Тәнкыйтькә тартым сүз дигәндә. Хәсән ага Туфан «Союзга алырга кирәк Без талантсызларны да (исемнәре белән әйтте, ләкин кемнәрнеңдер хәтерен калдырмас өчен, кабатлап тормыйм) аллык. Бу галантлы егет. Ләкин строфаларны боза, иҗек саннарын санга сукмый Моны ул киләчәктә истә тотарга тиеш», диде.
Утырыш, ниһаять, азагына җитеп. Сибгат ага мәсьәләне тавышка куйды Каршы тавыш бирүче булмады Хәсән абый да кул күгәрде
Секция Ә. Баянны Союз членлыгына бергавышган гәкъдим итә дип. С. Хәким утырышны япты. -
Ләкин бу мәсьәләнең хәл ителүе түгел иде
Сәбәпме?
Сәбәп — үземдә.
Идарәдә яшь язучыларны Союз членлыгына кабул итү комиссиясе бар бит. Сират күпере. Комиссия председателе Гариф Гобәй дигән кеше идс. Нәкъ шул көннәрдә кечкенә нәрсә белән шуның ачуын кузгаттым
Журналда Г. Гобәйнең ниндидер әсәре басыла. Тәгаен хәтердә калмаган А Гомәр бүлмәсендә утыра бу Алдагы санга төшә торган әсәрләрне папкасы белән күтәреп кергән идем. Җаваплы редактор Г Гобәй әсәрен фотосурәте белән чыгарырга тәкъдим итә
Моңарчы авторларны фото белән бирү гадәте юк иде Чөнки типографиянең ул чакта мөмкинлекләре чамалы булганга, портрет бирүне өнәмиләр Өстәвенә, номер инде әзер, бер рәсем өчен тоткарлауның мәгънәсе юк. Шуңа күрә әйтәм
Булмас инде, башта уйланылмагач
Абзыйлар ләм-мим. Редактор ник минем сүзне аста калдырасың дими, автор әфәнде иреннәрен кысып кына куя Мин чыккач ничегрәк сөйләш көннәрдер, анысын белмим, әмма бу хәлнең нәтиҗәсе озак көттермәде.
Кабул игү комиссиясендә минем кандидатура каралган Председатель булган Г Гобәй, сүз башлаганда ук. тональностьны дип әйтик, үзенчә
билгеләгән: «Талантлы дип әйтәләр. Ләкин бераз иртә. минемчә. Сабыр итә төшсен». Г. Халит исемле тәнкыйтьче шул сүзне куәтләгән: «Талантлы булган өчен генә кешене Союзга алалармы?»
Ярый, болар шулай әйтә алсыннар да, ди. Аларны кичереп тә буладыр. Ә менә Хәсән ага Туфан? Ул да бит шул сүзләрне кабатлаган: «Талантлы булган өчен генә Союзга алырга димәгән. Ижек саннарын вата, строфаларны җимерә. Төзәтсен. Бераз кичектереп торырга кирәк».
Акыллы кешеләр болай әйтмәс, дисезме? Валлаһи, беркетмәгә шулай язылган иде.
Карар шундый: «Киләчәктә яңадан карау шарты белән кичектереп торырга».
Кабул итү комиссиясе секретаре В Нуруллин беркетмәне күрсәткәч, күзләремә ышанмый торам. Әлеге беркетмә бәлки әле дә исәндер. Исән булмаса, В. Нуруллин раслый ала - акка кара белән язылган әле мин китергән сүзләр. Нинди абсурд!
Г. Гобәйгә түгел, Г. Халиткә дә түгел, Хәсән ага Туфанга хәтерем калды Соңыннан берни булмагандай сөйләшсә дә, җае килгәндә хәтта аркадан сыйпап калгаласа да, мин аңа бер сүз әйтмәс булдым, хәтта сәламен дә аласым килмәде.
Билгеле, дөрес сәясәт түгел иде бу. Күреп торам лабаса, кешеләр Союзга керергә, яисә бүтән максатларын тормышка ашырырга теләгәндә, бөтенләй икенче төрле кыланалар. Файда эшли алырлык кешеләргә ярарга тырышалар, нинди дә булса яхшылык кылырга җай эзлиләр, табалар. Ләкин минем әдәбиятка караш икенче төрле иде шул. Әдәбиятта кемнәрнеңдер яраклашып ирешкән уңышларына чирканып карый идем...
Бераз алга китеп, шуны да әйтергә ярыйдыр: кичектерү дигәннәре өч елга сузылды. Тагын да сузылуы ихтимал иде. ләкин гайре табигый чара күрелде. Съезддан соң биш елга сайланган кабул итү комиссиясен таратып. идарә яңа комиссия төзеде. Союз тарихында мондый очракның булганы юктыр һәм. ихтимал, бүтән булмастыр. Бер кеше өчен бөтен бер комиссия таркатылды!
Бу эшнең инициаторы Мирсәй ага Әмир булгандыр. Чөнки беренче тәкъдим аныкы иде бит. Өч ел элек...
Союзга кабул ителгәч, тагын өч ел чамасы узганнан соң, Хәсән абый белән яңадан дуслаша алдык. Хәзер инде безнең хокуклар тигез, кемнең дә: әйбәт мөнәсәбәттән файдаланып, үзенә ниндидер яхшылык өмет итә,— дия аласы юк. Шул ук вакытта, берничә мәртәбә иҗат йортында бергә яшәгәндә, бер-беребезне тәмам белештек дияргә дә була.
Бервакыт Юрмала шәһәрендәге Дубулты иҗат йортында, минем бүлмәдә озак кына сөйләшеп утырганнан соң. кап-караңгы кичтә, ул гаҗәп сүз әйтә:
— Әйдә әле, теге поселок бакчасындагы клумбадан чәчәк орлыклары урлап кайтыйк әле,—ди.
Нинди урлау инде, гаҗәпләнмәгез, карлы-бозлы көз көнендә өзелми калган гөлләр - теләсә кем җыйсын.
Киттек. Ким дигәндә аркылысы-буе ун метрлы түгәрәк чәчәклек. Хәсән ага, шунда менеп, орлык җыйды. Күтәренке күңелләр тагын да күтәрелә төште. Кайтышлый мин:
— Истәлек язарга туры килсә, шушыннан башлыйм бит, Хәсән абый,—дип шаяртам. Җайсызрак та әйтелгән бугай. Ләкин ул көлде генә...
Болар алгарак китеп әйтелгән сүзләр булды инде. Яңадан редакция эшенә кайтыйк.
Җаваплы редактор булган А. Гомәр үзе көчле дип исәпләгән сүзе үтә торган язучыларга хезмәт итә. Мондый кешеләр белән минем арада потенциаль конфликт ята. Ходай сакласын
Көчле шәхесләр әсәр китерергә вәгъдә итсә. А. Гомәр журналны производствога төшермичә тора. Автор, гадәттә, сонга калып китергәнлектән. журнал берәр айга тоткарлана. Мин монда эшли башлаганнан соң озак та үтмәстән, журналга язылу кампаниясенә багышланган җыелышта чыгыш ясап: «Журнал әсәрне көтеп ятарга тиеш түгел, ә әсәр чират көтәргә тиеш»,- дип. редакторга тел тидерергә мәҗбүр булдым.
Җыелышны алып барган М. Әмирнең:
— Монысы кечкенә мәсьәлә.— дигән репликасына:
Кечкенә, ләкин укучыларда зур ризасызлык тудыра.— дип җавап кайтардым
Редакторның хәтере калды, мөнәсәбәт кырыслана төште. Тора-бара бу кытыршылык нинди рәвешкә керер иде. әйтү кыен. Әмма тормыш аны үзенчә хәл итте. Язучыларның шул чакка туры килгән съездында А. Гомәр идарә составына узмаганлыктан, редакторлыктан алынды. Җаваплы редактор итеп, яшь язучы Газиз Мөхәммәтшин куелды. Аның белән эшләү җиңел һәм. әйтер идем, хәтта күңелле иде.
Съезддан соң булган беренче зур җыелышка өлкә комитеты секретаре М. 3. Тутаев килде. Дөнья вакыйгалары хакында сөйләгәннән соң. Язучылар союзындагы хәлләргә күчкәч, журналга карата да кайбер теләкләрен белдереп:
«Совет әдәбияты» журналында хәзер бик әйбәт кешеләр эшли. Яңа редакторга, алар белән бергәләп, эшне әйбәт итеп оештырасы гына кала,— диде.
Янымда утырган язучылар, шул җөмләдән. А. Расих, бу сүзләрнең кем адресына әйтелгәнен аңлап, минем беләкне кысса, ераграк утырганнар баш кагып елмаештылар. Өлкә комитетының ышаныч белдерүе ул чакта зур әһәмияткә ия иде әле. Шулай да. дөресен әйтим, бу ышанычны аклый алдым, дип булмый шул.
Әйткәнемчә. Газиз белән көйле генә эшләп киттек. Нәтиҗә нинди булды дигәндә, алары чыгарылган журналлар. Теләгән кеше аларга карап, бәя бирә ала
Газиз белән икәүләп. «Совет әдәбияты» дигән исемнән баш тартып, аны «Казан утлары» исеме белән чыгара башладык. Журналның сыйфаты, тәэсир куәсе дә үсә төште дип расларга җөрьәт итәм Тиражның күтәрелә баруы шуның күрсәткече булды, дип уйлыйм Шул ук вакытта. А Гыйләҗев- нең «Өч аршын җир». Ә. Еникинең «Рәшә» повестлары кебек гадәти булмаган әсәрләр чыккач, югарыдан безгә шикләнебрәк карый башладылар. Җитмәсә, аларга минем «Сез аңларсыз мине» дигән поэмам да өстәлде.
Поэманы укучы кабул итте Шигьри әсәрләргә хас булмаганча, укучылардан күн хатлар килде. Язучыларның ла күпчелек өлеше аны таныды. Ләкин сәяси җәһәттән әсәр идарә җитәкчелеген пошаманга төшерде Журнал чыкканның икенче көнендә үк С Хәким М Әмир бүлмәсеннән:
Абзыйларның мыегы тырпайган. дигән хәбәр алып керде.
Абзыйларны тыңлыйм. Ул чакта тормышны гел мактап, партияне зурлап кына язулар канга сеңгән бит. Традиция әле үз көчендә Бу әсәрдә исә. яшь автор бөтенләй киресенчә яза
Шундыйларны беләм алар хыялында
Махсус машиналар.
Больницалар.
Ашханәләр, асры.м дачалар
һәм башкалар.
Тик үзләре керә алган
Махсус ишекләрне
Ничек алар горур ачалар!
Алар мина дошман!
Партократия диктатурасы тулы куәтендә булган ул елларда аның мат ьрур чиновникларына шулай гашланып кара син!
Мондый юлларның язылуы, ә бигрәк тә басылып чыгуы гайре дә табигый хәл иде. әлбәттә. Әгәр редакциядә үзем эшләмәсәм, чыгасы да булмагандыр.
Югары оешмаларга гына түгел, җитмәсә, аерым шәхесләргә дә ошамаслык юллар бар иде:
Чагалмады мине һичбер елан. Кайда гына ләкин булсам да. Үзем белгән бер хам Саматов та. Төзек җөмлә төзи белмәс «шагыйрь»— Укучысыз «даһи» Саламторхан да.
Башкасы да...
Коридорларда кызык итеп сөйләнелгән бу юллардан соңрак баш гарттым.
Беренчедән, дөрес үк түгел иде, дияргә туры килә. Чактылар, ничек кенә! һәм бер генә мәртәбә дә түгел, кабат-кабат, гомер буе!
Икенчедән. И. Гази әйткәнчә, «казларны котыртмау хәерлерәк» буласы булган. Хискә артыграк бирелүдән котылып булмый шул. Монысын да гомер буе дияргә мәҗбүрмен. Ходай үзе шулай яраткач, нишли аласың соң! Аннан котылу өчен лирик булмаска кирәктер...
Нәкъ көтелгәнчә, ел йомгакларында тиешле кешеләр тиешле сүзләрен әйттеләр. Әмма гаҗәпләнмәдем, артык бирешмәдем, дия алам. Укучылардан да: «Бирешмә, ул кешеләрнең акылдан язып барганнарын онытма!»,— дигән хатлар килүе дә күтәрелеп бәрелмәскә ярдәм итте бугай. Әйе. хаклыгымны тою хисе кимемәде. Шушы поэмадан башланган юнәлеш борылмаларсыз алгы елларда да дәвам итте.
Г. Мөхәммәтшинның әйтүенә караганда. Тутаев аңа: «Поэманы басмаска кирәк булган»,—дип искәрткән. Бу — өлкә комитетының миңа карашы үзгәрде, дигән сүз иде. Тиешле кешеләр моны тиз сизәчәкләр дә, җай чыкса-чыкмаса, мине чукырга, шул ысул белән батырлык күрсәтергә, ә иң мөһиме, үзләрен өстенрәк күрсәтергә мөмкинлек алачаклар.
Аңлаучылардан «аңламаучылар» күбрәк Бигрәк тә китап нәшрияты ... Әсәрне чыгару хакында сүз кузгаткач, кара коелдылар. Якын да китермиләр Нишләргә белми йөргән көннәрнең берсендә миңа Сибгат ага Хәким. «Әсәрне сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп. Мәскәүгә җибәрергә кирәк»,— дип, киңәш бирде. Әнвәр Давыдов подстрочник ясагач, шулай эшләдем дә. «Советский писатель» нәшриятына — илнең дәрәҗәле нәшриятына җибәрдем. Озак ук көттермичә, җавап та килде. Үз адресыма гомер буе ишетмәгән мактау сүзләре!
Ул чакта ил күләмендә популяр булган шагыйрә — Аделина Адалис: «Подстрочники Баянова выгодно отличаются от многих других, предлагаемых национальными поэтами...»—дигән, һәм шул рухта дәвам иткән: «Речь его прямодушно-бесстрашна и правдива Он пишет о чувстве чести, о верности, о любви к Родине, и читатель ему верит. «Вы поймете меня» это поэтическая исповедь».
Икенче рецензент Анисим Кронгауз. «Это заметное явление не только для татарской, но и для всей многонациональной лирической поэзии»,— дигән.
Нәшриятның ул чакта татар поэзиясен яхшы белгән редакторы Николай Сидоренко шушы фикерләр белән килешеп, әсәрне рус укучысына җиткерү өчен һөнәр осталыгы гына җитмәячәген, ә югары тойгыларга ия тәрҗемәче кирәк булачагы хакында әйткән иде.
Бу хәл 1965 елның җәендә, ягъни, поэма басылганнан соң бер елдан артык вакыт узгач булды. Китап үзе 1968 елда басылып чыкты
Поэманың Мәскәүдә ничек кабул ителүе ишетелә башлагач, аны аңлаучылар күбәя төште, әлбәттә. Н. С. Хрущевның властьтан китүе дә
бераз җиңеллек китермәде түгел Чөнки әсәрдәге ятим гаиләне талап качкан «печәнче ир»не кайберәүләр шул кешегә ишарә дип тә кабул иткәннәр иде Шулай да Татарстан китап нәшриятына тапшырылган җыентыкны поэма исеме белән атарга мөмкин булмады. Өлкә комитеты аны тематик планнан сызмасын өчен үзенә күрә конспирациягә барырга, җыентыкны «Мәңге зәңгәр күгебез» дип. яктыртырга туры килде. Нәшриятның ул чактагы баш редакторы X. Гобәйдуллинның корыч ихтыяры текст эченә дә яктылыкны шактый өстәргә мәҗбүр итте. Көпшәкләнгән хәлдә булса да, чыгарырга риза булмый хәлең юк. «Советка каршы» әсәр авторы данын күгәреп йөрисе килми бит. Әсәр басылу әз булса да җиңеллек китерергә тиеш иде.
Әмма язучылар арасында бераз сулыш иркенәя төшсә дә. хәлләр җайлана ук алмады шул. Мәскәүдә «Вы поймете меня» дигән исем белән китапның 1968 елда гына чыгуы (кулъязманың законлы хәрәкәте шулай сузыла бит) һәм аңа чаклы кайбер бүтән сәбәпләр аркасында, бәйләнүләр дәвам итте. Моның өчен җайны, билгеле инде, үзе** дә җитәрлек кадәр бирә килдем.
1965 елның май санында, тышлыкның икенче битендә, башка бер сүз дә өстәлмичә, бармак зурлыгы хәрефләр белән белдерү басып чыгардык
«Хөрмәтле иптәшләр!
1965 елның июнь аеннан «Совет әдәбияты» журналы «Казан утлары» исеме белән чьна бантлаячак...
Редакция».
Белдерү язылганчы ниләр генә булмаган бит әле. Исем алмаштыру идеясе әүвәл Газиз белән минем башта туган. Аннары Язучылар союзы идарәсе рәисе М Әмир белән ничәмә кабат сөйләшенгән. Эш КПСС өлкә комитеты каршында куелган. Аннары КПСС Үзәк комитетының матбугат бүлегенә барып җителгән һәм. карар көтеп, берме, икеме ел вакыт узган.
Исем үзе дә күктән төшмәде Бишме, алтымы вариант тәкъдим иттек Исемнәрне үз кулым белән теркәп, үз кулым белән Союз идарәсе диварына элеп куйдым. Язучыларга шундый үтенеч язылган иде кем кайсы исемне кабул итсә, плюс билгесе куйсын Үзенә күрә конкурс Анда күпчелек билгеләрне «Казан утлары» исеме алды.
Шунысы сәеррәк иде. «Казан углары» дип чыгарыла башлагач, журналның абруе кинәт күтәрелеп, ана игътибар көчәеп китте. Аңа беренче булып кем кул куярга лаеклы булуы хакында идарә утырышында кайнар бәхәсләр купты. X Туфан тәкъдиме белән, журналның алтынчы санына С. Хәким кул куярга тиеш булды. Җиденче санга. С. Хәким риза бул маганлыктан. кул кую миңа туры килде
Бөтен булганы шушы Ләкин язучы М Мәһдиев башта үзенең «Казан утлары» журналында чыккан истәлекләрендә, аннары Татарстан радиосы аша, журналның тарихы турында сөйлән «Баш мөхәррир булып килгәч. Рафаэль Мостафин үз эшен «Совет әдәбияты» журна тының исемен алмаштырудан башлады», дигән фикер әйтте М Мәһдиен язучы гына түгел, галим дә бит әле Аның фикерләренә башкаларның ышануы ихтимал Чынлыкта шулай булды да Р Мостафин юбилее уңаеннан. М Мәһдиевнең бу фикерен «Шәһри Казан» газетасы, кабатлап. күпсанлы укучыларына таратты
Күрәсез ки. М. Мәһдиев теләсә дә. Р. Мостафин «үз эшен журналның исемен алмаштырудан» башлый алмалы Ышанмаган кеше журналның төпләмәсен алын карасын.
Әдәбияттагы «көчле шәхесләрнең» һәм өлкә комитетының журналга бәйләнүе артык та активлашып киткәнлектән, Г. Мөхәммәтшин эштән китәргә мәҗбүр булгач, идарә җитәкчелеге тынычлык урнашыр дип өметләнгән идс. Ләкин киресенчә, хәлләр соң дәрәҗәдә кискенләште генә. Бу чакта өлкә комитетының идеология секретаре булып М Ф Вәлиев, культура бүлеге мөдире булып М. М. Мусин эшли башлаган иде. Язучылар союзы партоешмасы секретарьлыгына Г. Гобәй дигән балалар язучысы куелды. Сайлау дигәне формаль рәвештә генә була иде бит. шуңа күрә «куелды» диюем.
Өчесе дә — «яңа себерке яхшы себерә» дигән мәкальне тулысынча акладылар. *
Г Гобәй журналга атаклы «Коръән серләре»н китергән чак Дингә каршы сугышчан әсәр. Бернинди тикшерүсез, бәхәсләрсез нәфис сәнгать әсәре буларак басыла башлады. Җаваплы секретарь булган килеш, миңа моны журналга салынгач, корректура хәлендә генә укырга мөмкин булды. Укып карыйм, нәфислек сизелми. Гомер буе ата-баба табынган Аллага һәм Мөхәммәт пәйгамбәргә каршы памфлет...
Үземне артык динле кеше дия алмасам да. минем дә ачуны кузгатырлык әсәр булып чыкты бу. Иң принципиаль ягы — сәнгатьчә язылган әсәр түгел. Күп дигәндә, публицистика бүлеге аша чыгарга тиешле.
Шундый нәтиҗәгә килгәнлектән, Р Мостафин иҗади ялга киткәч, мин ул язманы чынлап та публицистика бүлегенә күчереп бастырдым. Хәрефләр кечерәю белән бергә, авторның гонорары да кимеде, дигән сүз. Ул моны гафу итә алмады. Әйе, «сизде эшне Шүрәле дә. кычкыра да бакыра», һәм максатына да ирешә. Р. Мостафин ялдан кайту белән, саннан саннарга сузылучы роман хәтле памфлетны яңадан нәфис әсәрләр бүлегенә журналның беренче битләренә күчереп куйды.
Шуның белән эш беткәндәй тоелса да, каршылык эчкә яшерелгән булып чыкты.
Давылның чыны «Яшьлегемне эзлим» повесты язылгач купты.
Әсәрне редакциягә 1966 елның көзендә тапшырдым. Җаваплы редак- гор Р Мостафин үзенең фикерен бик ачык итеп: «Әсәр протест уята»,— диде. Мәсьәләне бер сүз белән хәл итсә дә, хакы булгандыр. Ләкин ул редколлегиягә куярга булды. Махсус җыелган редколлегия утырышында повестьны ике кеше —Сибгат Хәким белән Әмирхан 'Еники генә яклап чыкты. Әмирхан аганың бер җөмләсе хәтердә саклана: «Повесть — көйрәп торган утлы күмер, тотып та булмый, ташлап та булмый».
Күпчелек каршы булса да. авторга әсәрне яңадан карап чыгарга, ягъни «утлы кисәүләрне» сүндерә төшәргә тәкъдим ителде. Мин исә, саламга тотынырга мәҗбүр. Мөмкин кадәр «төзәткәннән» соң. Рафаэльгә тапшырып, үзем иҗат йортына киттем. Яңа әсәрләр - шигырьләр язам, имеш. Кая ул! Артымнан ук Рафаэльнең хаты куып җитте: «Син ки I ген дә котылдың, ә безнең башка бәла калдырдың. Мин повестьның башын яңадан укып чыктым. Син бит аңа бик аз каләм төрткәнсең, һәрхәлдә, повестьның бөтен рухы-юнәлеше искечә калган».
Сызыласы кайбер җөмләләр һәм абзацлар китерелгән, аннары ин принципиаль каршылык бәян ителгән: «Әмма иң җитди момент милиционер Шәйми турында. Ул нәкъ элеккечә язылган — син аны халыкны җәберләүче жандарм итеп күрсәтәсең. Әлбәттә, совет журналында андый карашны үткәреп булмый»
Сүз шушылай катгый булганлыктан, бер генә юл калды — повестьны өчтән бер өлешеннән «коткарырга» ризалык бирергә туры килде. Ләкин алай да үзем котыла алмаган булып чыктым.
Иҗат йортыннан кайтуыма, мине политбюро утырышы көтеп тора. Чыгыш ясаучылар әзерләнгән Кемгәдер гонорар күбрәк, кемгәдер кимрәк язылган. Җаваплы секретарь —гаепле, ә җаваплы редактор—җавапсыз.
Повесть басылу ихтималын беләләр. Мин үзем шунда эшләгән өчен генә басыла икән Ник монда бирдең?— Әйтерсең, башка журнал бар.
Редакциядән язга чыккач, май аенда китәргә жыена идем. Ашыга төшәргә, 1967 елның гыйнвар аенда китәргә туры килде
Утырыштан алынган тәэссорат «Шәрә башлар» дигән шигырьгә әверелде:
Шәрә башлар мәҗлесендә булдым. Эшләр, әйтим, булды бик җайсыз. Бер юньсезен чәчсез дигән идем. Ул башсыз ук икән, имансыз.
Баш урнына хәзрәтләрдән чәлгән Буш комтанны йөртә икән бит.
Ул көннәрдә җыелышларда: «Г. Гобәйнең «Коръән серләре» ачылып бетте», дигән сүзләр ишетелеп торды Ләкин миңа карата булганнары яшертен килеш калды. Давыл тынарга чамаламый иде әле. Редакциянең үзендә дә. •
Утызынчы елларда җидегәнчелек җиле тиеп төчкергән агайларның берсе, сәяси сизтерлек күрсәтергә җай күреп, редакторга: «Әгәр ул әсәрне бастырсаң, редколлегиядән чыгам!», дип. ультиматум игълан иткән икән. Яңадан редколлегия җыярга мәҗбүр булганнар Шунда гына, ниһаять, җаваплылыкны үз өегенә алучы табылган. Ибраһим ага Гази: «Мин Советка каршы бер җөмлә дә уздырмам, ышансагыз, бирегез повестьны үземә», дигән Телефон аша Рафаэль миңа шуны хәбәр итә
Ибраһим Газига ышанасыңмы?
Ышанам.
һәм акланды ышаныч. Укып чыккан да Ибраһим ага. «Советка каршы» бер җөмлә дә тапмыйча, хәтта кыскартмыйча чыгарырга мөмкин дип, кулъязманы Рафаэльгә кире кайтарган. Үземне күргәч, сөенче ала:
Повестьны мактаячаклар! ди.
Юк. Ибраһим ага. тиргәячәкләр, дим мин.
Өлкән иптәшнең гаҗәпләнеп караганы хәтердә.
Кызганыч ки. повесть басылып чыкканнан соң. тиз арада ачыкланганча. артыгы белән хаклы булып чыктым
1967 елның көзендә мин өйдә ток чакта башлангыч партия оешмасы җыелышы. Бюро секретаре Г. Гобәй повестьны сәяси зарарлы дип игълан иткән. Өлкә комитеты секретаре М. В. Вәлиев шуны раслап, мөһер суккан, һәм дәвам итте, ягъни, купты бая без әйткән давыл Өр-яңа коч белән!
Бер яктан, үземә һәм редакциягә кочак-кочак хатлар килә Икенче яктан, өлкә комитетының басымы көчәя Тиешле кабинетта баш редакторга эшлекле күрсәтмә: әсәрне дөньяга ңыгарган редакция аны үзе үк тар-мар итәргә тиеш. Шуны ишеткәч. Вәлиев исеменә хат җибәрәм Моның өчен (сер чишкән өчен) баш редакторның башын шактый катырдылар. ул төрле мыскыллауларга дучар ителде. Җыелышларның берсендә Вәлиев Рафаэльне «слюнтяй» дип мыскыллады. БМО өстәлен түфли табаны белән кыйнаган җитәкче үрнәгендә, партиянең башка әһелләренә болай тына кылану ул инде бик тә табигый хәлгә әйләнгән иде Минем өчен шунысы җайсызрак булды, чынында бит. ак эт бәласе кара эткә. Мәгәр минем «благоразумного чакырып» язган хагым азмы-күпме тә-эсир итте, ахрысы. Тар-мар итү бурычы «Казан утлары» өстеннән алынып. «Социалистик Татарстанпга тапшырылган иде. Газетаның гулы бер битен гутырган дилбегә буе мәкаләне күпләр анонимка дип атадылар. Әмма янә шунысы кызганыч, минем аркала тагын башка иптәшләргә дә өлеш мул гигән иде Бер генә кешегә сәхифә багышлау ваклану төсле тоелгандыр, күрәсең
Журналда кыскартып чыгарылган әсәрне тулы килеш чыгару өмете белән Татарстан китап нәшриятына биргәч, ташка басылган тематик план өлкә комитеты бюросында тикшерелгән вакытта, минем фамилия кызыл кара белән сызылган иде. Нәшриятның ул чактагы баш редакторы X Гобәйдуллин (Гобәйләрдән бәхетем зур, ә?) астыртын гамәлгә рәсми төс бирер өчен редакция советын җыймыш. Анда X. Госман. Г Минский, t М Әмир (беркетмә күчермәсеннән күренгәнчә) үзләренә тапшырылган ' бурычны «намус белән» үтәгәннәр иде.
л еллар КПСС өлкә комитеты коммунистларның сәяси белемен күтәрү буенча, әдәбият-сәнгать әһелләре өчен фәнни яки хуҗалык мәсьәләләренә багышлап, аена бер тапкыр семинар үткәрә иде. Чираттагы семинар Кама буе төзелешләре һәм нефть районнарына сәяхәт рәвешендә оештырылды. Ракетага утырып, юлга чыктык.
Егерме-утыз язучы, утыргычларда тезелеп, тыныч кына барабыз. Юлның яртысы тирәсе узылгандыр, берзаман тыныч кына утырган иптәшләр дәррәү аягүрә басмасынмы. Күтәрелеп карасам, өске каттан бик ыспай гына киенгән - эшләпә һәм затлы плащтан, кырык биш-илле яшьләр тирәсендәге, аксыл зәңгәр чырайлы, ургача зурлыктагы зәңгәр күзле бер кеше төшкән дә, ишек төбендәрәк тукталган. Олы-олы, чал чәчле агайлар, мөмкин кадәр шат елмаешып, буйларын бөгә-сындыра, аның белән исәнләшергә урыннарыннан куптылар. Мин ул кешенең кем икәнен белмим әле. Танымыйм. Танысам да, әгәр ихтирам итәрлек түгел дип исәпләсәм, карар идем әле. Шуңа күрә, урынымнан кузгалмадым. Зур залда үз урынында калган бердәнбер кешене зәңгәр үткен күзләр тиз күреп алдылар, әлбәттә. Күреп алдылар да, гаҗәпләнеп, текәлеп карадылар Шулай да. мин ул карашка чыдагач, кеше читкә борылырга тиеш булды һәм. шаян сүзләр әйтә-әйтә, агайлар белән гәп кора башлады. Матур гына әңгәмәдән соң, яңадан үз биеклегенә менеп китте. Залда урыннарга утырган агайларның яңадан башланган тыныч әңгәмәләрен-нән Мөдәррис Мусинович, Мөдәррис Мусинович. дип тәкрарлавыннан мин теге кешенең кем икәнлеген төшендем. Мусин белән беренче танышуым шулай булды. Беренче һәм ныклы танышуым, дип әйтим. Аннан соңгы очрашулар байтак булса да. ул аларын. әлбәттә, оныткандыр, ә менә беренчесен хәтерендә саклавына иманым камил.
Шулай, ракета су өстеннән очуын дәвам итте.
Беренче тукталыш Красные ключи пристане. Яр буенда - пионерлар. Район җитәкчеләре. Ипи-тоз. Фанфаралар Кама өсте шулар шау- шуыннан чуарланган төсле. Бөтен гүзәл киңлек быргылар, трубалар тавышы, пионерлар котлаган сүзләр, декламацияләр һәм җырлар белән күмелде. Хәзер онытылган күп сүзләр һәм авазлар арасыннан: «Не пищать, не пищать!»—дигәннәре колак төбендә әле дә яңгырап торадыр кебек Бу сүзләр миңа әдәбият-сәнгать әһелләренә күрсәтмә һәм кисәтү буларак кычкырыладыр шикелле тоелды. Шунысы гына сәеррәк, нишләп өле алар безгә тантаналы рәвештә пионерлар тарафыннан җиткереләләр?
Моны ишеткәннән соң, тормышка ризасызлык сиздереп кара син!
Район һәм предприятие җитәкчеләре белән көндезге рәсми сөйләшүләрдән соң, кичен —тантаналы очрашу. Шигырьләр укыйбыз Мин «Дөньяга ялвару» һәм «Сарбайларны яклап» дигән шигырьләр укыдым.
А, Дөнья!
...Күрсәтмә син купшы парад, тантаналар Батырларны зурламаган юха фанфаралар Тондырмасын колагымны — Сакла тиле шау-шулардан
Шигырьнең икенчесе болай төгәлләнә:
Этләр өрә, этләр талый, этләр тешли Ихгимал ки, дөрес эшли.
«Ясалма юлдашлар» гыйбарәсе шактый кискен ишеге.Тсә дә. юлдаш-ларымның күбесенә шигырьләр ошады. Кул кысучылар булды. Фольклорчы галим Илбарис Надиров сәхнәгә менеп:
Беренче шигырең әйбәг. тирән, заманча,—дип бәя бирде һәм
Икенчесе артык турыдан әйтелде, кемнәргәдер туп-туры килеп бәрелде,— дип өстәде
Мин моны объектив фикер дип кабул иттем. Ул чакта И Надировны миңа каршы агитацияләп өлгермәгән булганнардыр инде Соңрак ул миңа карата шактый суынды.
Идарә секретаре Г Ахунов: «Союз члены булып каласың килсә, икенче тапкыр бу шигырьләрне укыма».— дип кичтән үк әйтсә. М. Мусин үзенең катгый күрсәтмәсен икенче көнне иртән җиткерде:
Сезнең басылып чыккан әйбәтрәк шигырьләрегез бар. шуларны укыгыз, дип боерды
Аңа да. Гарифка да әлеге шигырьләрдә сәяси ха га юклыгын ачык әйткәнлектән, икенче көнне миңа сүз бирмәделәр. Өченче көнне исә. шигырь уку гомумән тукталды. Сәбәп аңлашылса кирәк, мин «пищать» иткән булып чыктым.
«Яшьлегемне эзлим» повестен бастыру юлында ике дистә ел буе йөрешли. КПСС өлкә комитетында М. Мусин белән танышлык тирәнәя барып, булган әңгәмәләрдә, сәяси катылык белән бергә, шәхси мотивлар да сизелә килде дисәм, дөреслеккә хилафлык кигермәм, дип беләм.
Шәрехләргә бирелмәстән. бер генә эпизод белән чикләнәм. Очрашуларның берсендә иптәш Мусин, үз көченә нык ышану һәм шуның белән артык рухлану аркасында, минем өскә сәяси гаепләрне шулкадәр күп өйде ки. хәтергә утызынчы еллар килеп, мин. хәтта елмаер!а тырышып, аның матур зәңгәр күзләренә бактым:
- Сезнең бу сүзләрегез дөрес булса, мине бит агарга кирәк, дим
Аның исә күзләреннән бозлы, күк очкыннар гына сирпелде
Хәзергә атмыйбыз!
Шаярырга, әйе. ярамый иде шул Тарихи шартлар, социаль психология. шәхси мәнфә! а 1 ьләр. мөмкинлекләр... азмыни сәбәпләр
Ул чорда дөньяда «диссидент» дигән куркыныч сүз ишетелә башлаган иде. Аның эчке мәгънәсен һәм авырлыгын миңа үз җилкәмдә күпмедер тоярга, үз җилкәм белән күтәрергә туры килде. Ә кемнәр өчендер ул кызык сүз генә иде.
Ярлык булып Iагылган ышанычсызлык тамгасыннан котылырга тырышу фарыз лабаса. Ничек? Нишләргә?
«Сез аңларсыз мине» поэмасы белән салынган таныш юлдан китәргә кирәк булды. Повестьның юлын-юлга ясалган тәрҗемәсен «Советский писатель» нәшриятына җибәрдем. Тагын иң югары дәрәҗәдә!е бәяләр
Минем өчен иң кызыклы фикерләрнең берсе: «К достоинствам книги надо отнести так же то. что характеры героя и всех действующих лиц даны в развитии», дигән сүзләр. Безнең татар тәнкыйтендә әсәрнең бу сыйфатына бөтенләй дә ш ъгибар итү юк иде бии
Нәшрият редакторы биргән гомуми бәядә «Писателю чуждо упрощенчество. однобокое представление о людях, и это мы хорошо видим на примере героев повеет», диелгән Үзебезнең тәнкыйтьтән авыз тутырып әйтелгән мондый сүзләрне әле булса ишеткәнем юк. диясем килә Менә бш. таныш булма! ан кешеләр ничек яза да. мине бс пән кешеләр сүзне ничек теш аркылы гына чыгара. Шушыны аңлау миңа азмы-күпме тынычлык китерә, үз-үземә, үз көчемә ышаныч тудыра иде
Повесть 1969 ел планына тәкъдим ителеп, ул 1970 елда чыгарга тиеш иде. Ләкин 1971 елда гына дөнья күрде.
Сәбәбе болай. Башта тәрҗемәгә Вл. Солоухинга бирмәкчеләр иде. Ләкин, кызганычка, нәшриятта партбюро секретаре булып эшләгән, шигърияткә катнашы булмаган тәрҗемәче, әсәрне бик ошатып, тәрҗемәгә үзе алынмакчы булган. Мин ризалашмыйча торган арада, әсәр икенче ел планына күчерелгән. Риза булмасам, өченче елга да калдырылуы ихтимал булганга, чигенергә мәҗбүрмен Чыкмавына караганда, сыйфаты кимебрәк булса да чыгуы мөһим әле минем өчен. Үземне сәяси каһәрдән коткарырга тиешмен ләбаса...
1971 елда (май аенда ук) кулга керү белән аны КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусинга үз кулым белән «бүләк» иттем. Аның ничек иреннәрен кысып елмаюын күз алдына китерү кыен түгелдер...
Кабинетында булмавы сәбәпле, М Ф. Вәлиевкә дигәнен канцеляриядә калдырдым.
Шуннан соң озак та үтмичә, М Ф Вәлиев мине С Хәким аша үз бүлмәсенә чакырды Дусларча сөйләштек. Укыган. Теге чакта алама сүзләрен доносларга таянып кына тәкрарлаган булгандыр инде. Элеккесе белән чагыштырганда, хәзерге фикерләре — җир белән күк арасы. Татарча чыгарырга вакыт җиткәнен әйткәч, минем алда ук нәшрият директорына Г К. Камалиевка шалтыратып: «Өлкә комитетында «Яшьлегемне эзлим» повестына карата булган тискәре фикер юк, әйе, бетә (снимается). Пожалуста, чыгарыгыз».— диде.
Директорга ашыгам. Ачык елмая:
- Булды, сөйләштек, хәл изелде.
Мәгәр өч-дүрт көннән соң керсәм, чырае тагын дөм кара Уйлыйм инде: Можәһит Фәтхиевич минем алда бер төрле, ә соңыннан икенче төрле әйткән икән Шул хакта кечкенә, хат язып җибәргәч Вәлиев өйгә шалтырата:
- Мин нишләп ике төрле сөйләшим ди? Әйтелгәнчә, үз фикеремдә калам.
- Камалиев тагын киресен сөйли бит. Бүлек каршы, ди.
- Син хәзер Мусинга кер, алайса.
Мусин, гадәтенчә, кырыс
Нәрсә. Вәлиев басарга ук дип әйтмәгәндер ич?
Басарга ук диде. Ышанмасагыз, үзегез сорагыз.
Иреннәрнең кысылып елмайгандай итүе. Таныш бит?
Мин нәшриятка шалтыратуын үтенәм. Ул директорга түгел, ни өчендер баш редакторга. Марс Шабаевка шалтырата:
Әхсән Баянның «Яшьлегемне эзлим» повестена безнең каршылык юк. Ләкин тиешенчә әйбәтләп редакцияләп чыгарыгыз.
Әйбәтләп дигәне шул булды: повесть табак ярымга кыскартылып, 1975 елда, ягъни ун еллык газаплардан соң гына, ниһаять, татарча да дөнья күрү бәхетенә иреште. Ун ел тартыш, бәхәс, көрәшләр белән узды, дигән сүз. Тынычлык төшкә дә керми иде. ичмасам.
Рухи кысанлыкның төннек-җиллекләре 1969 елда «һәйкәл» драмасы сәхнәгә куелгач. 1971 елда «Ут һәм Су» романы басылгач ачылып куелгаласа да. дөресен әйтим, артык иркенәеп китәргә барыбер мөмкинлек тумады. М. Мусинның бәйләнүе (каныгуы, диясе килә) кимемәде. w '
«һәйкәл» спекзаклен Әлмәт шәһәрендә күрсәткән чакта, киң җәмәга-тьчелек катнашында әңгәмә үткәрелә Тамашачы алдында обком кешеләре дә яман сүз әйтергә кыймаган, күрәсең. Мусин да уңай сүз әйтергә тиеш тапкан. Шуңа ышанган инструктор ханым хәтта: «Дөреслек барыбер җиңә!»—дип тә җибәргән икән Әлмәгтән кайткач, әңгәмәдә катнашкан башка язучылар, шул исәптән Г. Ахунов, мине котлап, әйтелгән җылы сүзләрне үземә кайтарып җиткерделәр. Рәхмәт аларга.
Әмма күп тә үтмәстән, газетада хәбәр: «һәйкәл» спектакле Г. Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим ителгән Режиссер исеме бар. автор исеме төшеп калган Ни өчен? М Мусин әмере белән Машинистка хатасы түгел...
Әле кайчан гына әсәрне мактаган иптәшләр шуннан сон киресен тукылдый башламасыннармы? Идарәдә бухгалтер булып эшләгән Флера ханымның «Бар бит кешеләр, исләрен китмәле!»—дип аһ оруы хәтердә калган. Чибәр ханым, кешеләрне бик үк белеп бетермәгән булгансың шул әле син!
Мине «аклый» язган «һәйкәл», ярдәм иткән «Ут һәм Су» романы гидростанция төзелеше күренешләре белән кызыксынудан башланса да. мине Камаз куып житсп. роман үзем уйламаганча, көтмәгәнчәрәк яңгыраш алды. Өлкә комитеты шуннан соң төрле конференцияләргә, актив җыелышларына чакыра башлады. Бу хәл яңачарак мөнәсәбәт дигәнне аңлата иде Әсәрне ялындырмыйча диярлек китап итеп тә чыгардылар. Шәхси яктан караганда, моның әһәмияте мина профессионал буларак нужа күрмичә яшәргә мөмкинлек бирүендә иде. Кайчакларда, кайбер язучыларга хәт га әҗәткә акча биреп торырга да туры килгәләде. Шуның шагыйрь Марс Шабаевка бәйле бер мисалы үзем өчен шактый кызыклы тоела.
Аңа, дача салганда, ашыгыч рәвештә акча кирәк булган икән Элеккеге бәя белән ике йөз сум акча биреп тордым Тиз арада кайтарды Зур ярдәм дә түгелдер Кешеләр арасында андый гына ярдәмләшү бик тә гади нәрсә би 1 Әмма шушы кечкенә нәрсәне оныта алмадым Сәбәбе дә зур түгел, югыйсә.
«Тау ягы повесте» журналда басылгач. (1974 ел), кулъязманы нәшриятта баш редактор булган М Шабаевка укырга бирергә тиеш таптым Ялындырмый гына укыды, һәм бик уңай, матур фикерләренә өстәп
Кулъязманы нәшриятка китер Тешем-тырнагым белән яклаячакмын! диде.
Күпмедер вакыттан соң китердем. Кулъязмага сәяси яктан бик тә сак тәнкыйтьче Хәсән ага Хәйри уңай рецензия язган. Инде баш редактор теше-тырнагы белән яклап, әлбәттә, планга кертәчәк бит Ышаныч зур. йөз процентлы. Шундый зур ышаныч белән яшәп, планнар төзелеп беткән бер мәлдә нәшриятка килсәм, исемлектә мин юк. Нишләп?
М Шабасв күзен дә йоммый. Кәгазьләр күрсәтә. Нәшрияттан кемнәрнең күпме гонорар алганлыгы хакында бухгалтериядән мәгълүмат алган икән.
Иң күп гонорар алучыларның берсе син' ди баш редактор.
Булса соң?
- Түзеп тора аласың, дигән сүз.
Соң биг... гонорардан үзен дә баш тартмыйсың
Минем кешеләргә бурычка биреп торырлык акча.м юк Ә менә син биреп тора аласың
Кем әйткәндәй, бер кызардым, бер агардым «Тешләрең дә. тырнакларың да коелдымыни, нишләп якламыйсың’» диясем килде Телем әйләнмәде Шаккаттым да калдым Нишләргә белмим, көләргәме, еларгамы? Ул чакта көләсе килмәсә дә. хәзер елмаеп искә алам. Әҗәткә биреп торган өчен рәхмәт әйтү ысулы буларак, шактый мәгънәле сабак бит! Ә?
Нәтиҗәсе шул булды. «Тау ягы повесте» биш елдан соң гына дөнья күрә алды М Шабаев хаклы да булып чыкты түзеп тора алдым, интегүләрсез генә профессионал язучы булып яши бирдем
Унбер еллык иҗади тормыш гомернең иң матур һәм нәтиҗәле чоры булды, дип саныйм «Яшен исе». «Ике аккош». «Елларга ышаныгыз». «Сез аңларсыз мине». «Җәй яшел кош». «Елларга сәяхәт» дигән шигырь китаплары. «Ут һәм Су» романы. «Язмыштан узмыш». «Тау ягы повесте» исемле проза җыентыклары шул фикерне раслый, дип беләм.
Шушы төштә кечкенә генә чигенеш ясап, язган вакытта һәр әсәрнең үзенә генә хас халәт кичергәнем хакында да ике-өч сүз әйтим әле.
Авылдан китәбез дә. аны сагынып яшибез бит. «Яшьлегемне эзлим» сагынуга түзә алмыйча язылды. Язылгач исә. күңел җиңеләеп, тынычландым дияргә була. «Тау ягы повесте»н язганда еш кына күз яшьләре комачау итсә дә, шулай ук күңел бушап, кинәт дөнья яктырып китте. «Аязучан болытлы һава» язылган чакта, ел буе диярлек тәнем кычытты. Хәтта врачлар белән киңәшергә туры килде. Ярдәм итә алмадылар. Әсәр төгәлләнгән генә иде. сырхауны әйтерсең жил очырды. Гел күтәренке хисләр кичерелгән әсәр дигәндә. «Төлке тоту кыен түгел» дигән повестьны. аерым шигырьләрне сагынып искә алам.
Киләчәктә дә шушы темпны саклау мөмкинлеге бар иде. Ләкин көннәрдән бер көнне —1977 елның җәендә — мине КПСС өлкә комитетының культура бүлегенә чакырдылар. «Тау ягы повесте» буенча өч серияле телеспектакль куелуы минем өчен көйле тормышка нокта куелуы да булды, ахрысы. Тамашачылардан килгән бер папка хат бүләк итеп бирелгәннән соң. бер чор төгәлләнеп, катлаулы да, гыйбрәтле дә булган яңа чор башланды...
__ азан утлары» журналына баш редактор урынбасары кирәк. Ул «к чактагы баш редактор, авыруы сәбәпле, күп вакыт иҗат йорт-
ж ларында, санаторийларда була. Түгәрәкләп әйткәндә, елның яртысын читтә үткәрә. Нигездә, аның вазифаларын да башкара торган кеше таләп ителә. Җиңел генә ризалашмадым.
Языласы әйберләр бар. Редакциядә эшләү комачау итәчәк бит.
Мөдәррис Мусинович аптырап кала торган кеше түгел, кырт кисте:
Әнә Нәҗип Җиһанов гомере буе ректор булып эшләде, иҗат активлыгы да кимемәде.
Язылганнарын да күрсәтергә кирәк бит, эшләгәндә җайлырак булыр, дип. Гариф Ахунов фикерне үзенчә үстерде.
Ни булса шул. өлкә комитеты тапшырган йомыштан баш тарту ул чакларда мөмкин булмаган хәл диярлек. Озак ялындырмыйча, ризалык бирергә мәҗбүрмен.
Иҗади активлык дигәнебез сизелерлек кимесә дә. үкенәсе килми. «Мәңгелек бәхәс» исемле фәлсәфи повестька материалны бары тик редакциядә эшләү чоры гына бирә ала иде. Үзем өчен бу әсәрнең язылуын әһәмиятле нәрсә дип исәпләгәнлектән, редакциягә бирелгән биш ел гомерне заяга узды диясем килми. «Сине очып барган чакта атып төшерделәр»,— диючеләр булса да. Аннары бит әдәбиятка хезмәт итү үзе генә дә кайбер югалтуларны исәпкә алмаска куша.
Дөрес, югалтулар шактый зур булды, иҗади якны исәцкә алмаганда да. мораль җәһәттән. Редакциядән һәр минут китәргә әзер булуыма карамастан, бу эшкә дәгъва кылучылар, минем уемны белмәгәнлектән, минем җәмәгатьчелектәге дәрәҗәмне төшерү өчен бернинди түбәнлекләрдән дә чирканмадылар, һөҗүм төрле яклап көчәя торды. Бигрәк тә сыналган, сәяси юнәлештән. Шуларныңбер мисалы.— Н. Исәнбәтнең бер мәкаләсе белән бәйләнгән иде.
Нәкый ага Исәнбәткә сиксән яшь тулу уңае белән аның хакында мәкалә яздыру редакциянең тәнкыйть бүлегенә тапшырылды. Нишләптер, яздыра алмадылар. Шуның аркасында язучының үз материалын сорарга туры килде. Авторның гарихи темага язылган мәкаләсе алынды. Редколлегия әгъзасы буларак. Н. Юзиевтән уңай рецензия килде. Бүлек редакцияләп, кул куеп кертте. Бераз бәйләнерлек җөмләләр булса да, өлкән авторга, бигрәк тә галим кешегә артык бәйләнмичә генә, мин дә
кул куеп җибәрдем. Главлиттан да узды. Бер елга якын бернинди шик- шөбһә сиздерүче булмады. Бер ел чамасы вакыттан сон. редакциягә КГБ кешесе килеп керле. Журналны даими укып бара алмавын, больницада ятканда күп кенә саннарны әле генә укыганлыгын хәбәр итә ул. Ниндидер зарарлы әсәр чыккан, ахрысы. Тел төбеннән шул аңлашыла Иллә дә атап әйтми. Мин сорамыйм Тәки шул килеш китеп барды, җанны пошамаша салып..
Пошынып йөргән көннәрдә, өлкә комитетына чакырдылар Нәкый Исәнбәт мәкаләсендә икән «коточкыч» нәрсәләр Бер деталь хәзер дә хәтердә Ишек бавы дигән сүз. Каян килеп чыккан9 Илне Явыз Иван басып алгач, татар өйләрендә бернинди дә металл әйбер калдырмаганнар. чөнки аның коралга әйләнүе бар Шуңа күрә өйләрдә тимер тотка урынына каешмы, җепме бау куйганнар Сәяси хатамы9 Хатаның да ниндие әле! Бөтен гаеп минем өскә. Галим рецензент белән, бүлек мөдире белән уртаклашмакчы булам, кая ул! Син. баш редактор буларак кул куйгансың, син гаепле, башка беркем дә түгел. Ярый инде, мин икән, мин Китешли М Мусиновичның: «Артык хафаланма, обидага бирмәбез!»— дигән вәгъдәсенә карамастан, җилкәдә сәяси гаеп авырлыгын тоеп, чыгып киттем
Берничә көннән КГБдан беркөнге иптәш шалтырата сөйләшүнең ничек узганын сораша.
Менә шулай инде, каты әйттеләр. Соңыннан гына Мусин йомшарта төште. Сиңа бәйләнүчеләр бар. ләкин без сине в обиду не дадим, лип куйды, дидем
- Үзегездәге кешеләр куерта.— ди әдәпле иптәш
Явыз Иван идеясенең бүгенге көндә патшалык итмәскә тиешлеген ул сизгән иде булса кирәк.
- - Әйе шул. дим.— мине монда көчләп үк диярлек куйганнар иде. хәзер көчләп үк диярлек чыгармакчылар
Аңлашылмас нәрсә юк. хәл ачык. Миңа китәргә кирәк 3. Нури чираттагы ялыннан кайткач, ике айга дип отпуск алам да иҗат йортына кигәм. Дубулгы дигән җиргә. Күпмедер вакыттан соң М Мәһдиев килә.
Редакция тирәсендә әллә нинди сүзләр йөри анда, хәерле бетсен инде,— ди.
Тәгасн нинди сүзләр икәнен мин сорамыйм (чөнки чамалыйм бит), ә ул сөйләми.
Бер ай йөреп кайткач, тагын бер аен өйдә эшләгәч кенә, китү хакында гариза язып бармакчы идем редакциягә, ләкин 3 Нури шалтырата
Югарыдан кушалар, син эшкә чык инде, соңыннан карарсың, ди.
Эшкә чыкканның икенче көнендә үк Гарифтан үтенеч мин аның янына барып, мөһим бер нәрсәне хәл итәргә тиешмен Эш нәрсәдә9
- Синең редакциядән китәм дигән сүзең бар иде. Ул Мусинга барып җиткән Мин аның сүзен генә җиткерүче
Шулай. 1981 елның гөрләвекле язында, шактый кызыклы һәм сәер рәвештә, редакциядән китәргә туры килде
Аңлашылып, ачыкланып җитмәгән кайбер нюанслар һәм персонажлар кала биргәнлектән, бу чор хакында җентекләбрәк язуны киләчәккә калдырып торырга туры килә Алда тагын күз күрер
Ягъни дип әйтик, яңадан профессионал язучылык эше башланды. Монысының чиге үземнең гомер озынлыгы белән билгеләнәчәктер Ә арпа калган бишьеллык мәгънәсе дүрт юлга сыя бугай
Тешәлмәдең җиргә син хаялдан.
Каһәрләрең булды сою сыман Аваз өмет иттең каберләрдән. Көттең бозык кыздан тапсыз вөҗдан
Һади Такташка багышланган поэмадан кайбер юллар шулай ук хәзер үземә кайта:
Беләм. беләм,
Казан урамнарын
Мин аныңча соям яратам.
Аңарга да кемдер ташлар аткан.
Кем. сөюен кушып, кар аткан.
Әмма гагын. тагын кабатлый алам. Казан Казан инде ул. «Илдә бер дус калмаса гәр, ил бөтен дошман түгел». Сөю кушып атылган кар йомгакларыннан битәр, ташлар күбрәк булса да, элегрәк язылганча: «Ялалардан, бәлаләрдән мин арып егылмадым.» Ташларның зурысы, бәләкәе бардыр. «Аерма юк, сиңа атылган». Шулай да, сукранмыйча, сызланмыйча гына шуларның кайберләрен күтәреп, сезгә дә күрсәтим әле.
1974 елда урта мәктәп дәреслекләренә өстәмә итеп, «Юлдаш» исемле җыентыкта минем «Ут һәм Су» романыннан өзек бирелгән иде Үзләре сорагач, ничек каршы киләсең. 1975 елда «Юлдаш»ның шигъри китабына да катнашуымны сорадылар. Ялындырмыйча гына, тапшырдым, әлбәттә Ләкин шуннан соң нәшриятның яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә кайбер шагыйрьләр көчле басым ясый икән: проза әсәрләре җыентыгында чыкты бит инде, монысында чыкмасын,»- диләр. Редакторлар әйтүенчә, олыгаеп барган шагыйрьләр йөри икән шулай!
1987 елда, минем русча нәшер ителгән шигырь китаплары нигезендә, яшь шагыйрь С. Малышев газетада бик әйбәт мәкалә бастырган .иде. Шуның өчен ул күп кенә татар шагыйрьләреннән каты шелтә ишеткән. Икенче юлы. минем бер җыр текстын тәрҗемә итәргә тәкъдим булгач, композиторга:
— Аның дошманнары күп икән, усал кешеләр. Мин аны тәрҗемә итмим Сиңа да аның шигырен китабыңа кертмәскә киңәш итәм,— дигән.
Тәнкыйтьчеләрне, җәмәгатьчелекне әнә шулай өйрәтә, «акылга утырта» килделәр.
Бер елны бер төркем татар язучылары минем туган районыма — Илешкә әдәби атналык оештырдылар. Кем генә бармады. Ә миңа әйтмәделәр. Авылларда йөргәндә, әдәбият турында сөйләгәндә, мине искә дә алмаганнар. Андый кеше юк. Райондашларым соңыннан, аларга бик рәнҗеп калдык, дип сөйләделәр. Бусы мине рәсми рәвештә кимсетү сәясәте. Сәбәп нәрсәдә?
Мондый ваклыкларның мәгънәсен бер зирәк язучы, яшертен мактау, читләтеп әйтелгән комплимент, дип аңлата. Берзаман, миңа артык каныгуларга игътибар итеп, бер күренекле артист: «Җимешсез агачны селкетмиләр», дигән иде.
Кызганыч ки, андый «комплиментлар»ны шактый ишетергә насыйп булды. Булмаса да ярар иде дә биз...
Кемнәргәдер миңа карата «дөрес уйларга» бирелгән күнекмәләр, шәхси мөнәсәбәтләрдән узып һәм җәмәгатьчелек фикеренә әйләнеп, матбугат битләренә күчә торды. Хикмәттер, кичә генә дус булган кешеләр иртәгесен кара чырайлыга әйләнә.
Язучы М. Юныс белән аралар дусларча иде. Аның беренче әсәрләренә бәя бирүче, киләчәгенә юл ачучыларның берсе мин илем. «Ут һәм Су» романы басылгач: «Синең романыiuia бер тамчы да су юк. ул гел уттан гына тора», дип хат язган иде. Аннары, күпмедер елдан'соң. Чаллы темасына язылган романнарның кечкенә бер мәзәктән кайтыш икәнлеген «раслап», матбугатта язып чыкты. Дус кеше «дөрес курска» керде
Язучылар союзына әгъза булып керергә җыенган В Юпысов. Мәскә- үдә очрашкан чакта: «Әсәрләрегезне с удовольствием укып барам».—
дисо. күп тә үтмичә, минем әсәрләрнең укылмавы хакында памфлет бастырды
Хәл шундый ки. еллар бус мин ике фронтта көрәшергә мәҗбүр ителдем Беренчедән, социалистик реализм кысаларына сыя алмаганлык- тан. югары оешмаларның һөҗүмнәренә дучар булсам, икенчедән, шул җайлы ситуациядән файдаланган көндәш төркемнәр куак асларыннан чыгып, өскә ташлана тордылар. Алар күп. ә мин берүзем Көрәшеп нишлисең? Көтүгә ияреп йөрү хисе — яхшыдырмы бу. ямандырмы миндә була алмады. Бердәнбер диярлек шундый ысул калды: аларга түбәнсетеп карау (русча презрение дию дөресрәк кебек) һәм әсәрләр белән җавап бирә тору. Көрәшнең сизелерлек нәтиҗәләр бирмәве шуның белән аңлатылса кирәк.
Шушы җәһәттән, язучы М. Галиев «Синең имиджың үзеңә бөтенләй туры килми бит, ә үзең син аны төзәтергә тырышмыйсың», дигән иде. Әйтелгәннәргә шуны өстисе кала: карачкылар белән сугышырга табигатем кушмады бугай. .
Беркемне да дошман күрмәдем. Ә үзем. имеш, кемнәрнеңдер до- шманымын. Ни өчен? Беркемгә бернинди зыян китергәнем, аяк чалганым булмады, дип игълан итә алам Мин комачау иткән бер кеше дә юк дип белом. Андый кешеләр табылмаячак. Дәрәҗә сөйгән кешеләрнең дәрәҗә, бүләк алуларына да риза булып, кул күтәрә килдем, гәрчә минем кандидатура тикшерелә башласа, үзләре каршы килсә дә. һәм алар миңа таш аталар
Таш кынамы! Кургаш атарга теләүчеләр дә булган бугай әле. Бер язучы ханымның «Борынгы заман булса, сине дуэльгә чакырып, үтергән булырлар иде!» дигән сүзләре хәтердә.
Минем икс томлы проза әсәрләренә кереш сүзендә Әмирхан ага Еники «Әсәр артыннан әсәре чыкса да. ул обоймага эләкмәде, исеме кирәксә-кирәкмәсә дә тәкрарланып тормады, киресенчә, шактый вакыт ул ничектер бер читтәрәк кала килде, һәм тагын да гажәбрәге шунда, аның моңа бер дә исе китми иде кебек. Югыйсә бит игътибар җитмәү язучыны еш кына рәнҗетә, борчылырга мәҗбүр итә. (Хәер, бу очракта Әхсәннең күңелендә пиләр туганын ул үзе генә белә торгандыр инде») дип яза.
Менә хәзер «үзем генә бел тәнне» язып каралым инде
Әсәрләремне яклый белмәдем, үз көннәрен үзләре күрсен дигән фәлсәфә белән томер кичте. Бәлки, бу минем язмышка әйләнгән зур ялгышым булгандыр
Сәнгать әсәренә карашым шундый булып кала, кемдер чын күңелдән ярата алса, шул җигә Шунда гына ул яшәргә хаклы Хаксыз икән, аны ясалма рәвештә яшәтүдән файда юк Синнән сон ул барыбер I из арада үләчәк бит Бәлки бу караш та минем кимчелегем, хатамдыр?
Г. Ахунов га бервакыт: «Әсәрләреңне чыгарырга көч куясың, ә аларны таныту өчен бернәрсә дә ипләмисен», дигән иде А Гый- ләҗевнең. «Еламаган балага имчәк бирмиләр», дигән сүзен берничә кабат ишеттем.
Дррсс сүзгә җавап юк. Елый белмәдем. Әсәрләрем, геройларым гафу итсеннәр Үзем якламагач, башкалар да якламады Киресенчә, алдагы мисаллардан күренгәнчә, аларга каршы аяусыз көрәшүчеләр җитәрлек булды.
«һәйкәл» әсәрән башлап Нәкый ага Исәнбәттән укыткан идем Шул хакта сөйләшеп утырганда, гадәттә үзенчәлекле әсәрләрнең тәнкыйтькә ешрак юлыгуы турында сүз чыккач, мин Исәнбәт дигән язучының та гомер-т әмергә дигәндәй тиргәлеп килүен хәтерләп
Еллар буена сузылган тәнкыйтьне ничегрәк кабул итә идегез.’ дин сорадым.
Остаз ихлас елмайды
— Йөрәккә уклар шул хәтле күп кадалды, алар бер катлам өслеккә әверелеп, бүтәннәре җәрәхәтли алмый башладылар.
Бүгенге көннәрдә мин дә үземне шундыйрак халәттә дип хис итәм.
_ әйкәл» дигәннән, миңа болай драма әсәрләре, гомумән, ят бул- «ь мады. Табигыйдер ки, кеше, үзен белә башлаганнан алып, сәнгать белән яши бит. Үсмер чакта ук төрле спектакльләрдә катнашырга һәм кайчак үземә дә пьесалар язарга туры килгәли иде.
1962 елда Язучылар союзы рәисе Мирсәй ага Әмир:
— Поэма язган кеше, гадәттә, пьеса да яза. Синең язганың юкмы?— дип сорады — Ниятең юкмы?
Ниятем генә түгел, яза башлаган әсәрем дә бар иде. Күпмедер вакыттан соң, аңа шул әсәрне укырга бирдем. Тагын күпмедер көннәр узгач, янына кердем:
— Укып чыга алмадыгызмы?
— Укыдым.
— Алайса, мин сезнең хөкемегездә.
— Хөкем каты булачак.
Мирсәй абый бу сүзләрне чын җитдилек белән әйтсә дә, минем елмаясым килде. Хәтердә калган хөкем сүзенең төп мәгънәсе әле дә ап-ачык:
— Куела торган әсәр түгел. Социалистик реализм әсәре мондый була алмый. Кешеләрнең җиңеп чыга алмаслык фаҗигаларын сайлагансың.
Шулай булгач, ни әйтә аласың? Бәхәсләшмәдем. Кәефем кырылганын да хәтерләмим. Мирсәй ага гадәттә әдәпле сөйләшә бит, бәлки шуңа күрәдер.
Соңрак, иҗат йортында очрашкач, пьесаны А. Гыйләҗев укып, икенче төрлерәк әйтте. Әсәрне эшләп бетерергә мөмкин икән. Аның киңәше белән, пенсиягә әле генә чыккан режиссер Габдулла Йосыповка күрсәттем. Аның тәкъдимнәрен искә алып, берме, икеме кабат төзәткәч, ул театрга илтергә киңәш бирде.
Академия театрының баш режиссеры Ширияздан ага Сарымсаков, тагын берничә кабат төзәттергәннән соң, пьесаны художество советына чыгарды. Фикерләр, әлеге дә баягы, төзәтү хакында. Киңәшләр, тәкъдимнәр. Галимә апа Ибраһимова репликасын оныта алмыйм. Сирәк очрый торган, мөлаем артистка. Студент елларында шигырләремне" радио аша укыганы бар иде.
Күңелдә сакланган матур күренешне харап итмәсә ярар иде, дип. аңа текәлсәм дә, юк, бозмады сүрәтне. Нәкъ әүвәлге хискә туры килгәнчә әйтте сүзен:
— Автор бик әйбәт укымады. Шулай да яхшы аңлашылды. Фаҗига- лы язмыш. Героиня үлеме. Ул үзенең иң тирән серен үзе белән алып китте...
Сөйләшүләрнең күпчелеге мондый серләрдән ерак иде.
Әдәби бүлек мөдире Зәмирә Саликова үлемнең ни өчен килеп чыкканын аңламый:
— Айса ник үлә? Во имя чего?!
Таныш шаукым, төп персонаж үлмәскә тиеш. Совет кешесе үлми. Әгәр үлсә, зур идеал хакына, геройларча гына үзен корбан итә ала. Шул какшамас мәзһәбкә каршы киләм.
— Ә ник тәгаен шундый сорау куясыз? «Во имя чего?» түгел, ә бәлки «Ни өчен?» дигән сорау тиештер?
Оратор өчен бу көтелмәгән сорау булгандыр, күрәсең Аптырабрак калды.
— Шулаймы? Эһе, бәлки шулайдыр?
Сөйләүләр тәмам.
Директор Рәшидә апа Җиһаншина. тыныч утыруыма гаҗәпләнеп бугай, сөйләүләрне минем ничек кабул итүем белән кысыксынды
Ничек соң9 Эшлисезме?
- Соң. Кабул изсәгез, эшлим, кабул итмәсәгез. эшләмим. Монда бит кабул итмибез дигән сүз булмады Шулай бит9 Шулай, шулай, диештеләр иптәшләр
- Ярый, договор гөзербез. Киләсе сезонга китерерсез
Бу сөйләшү яз көне булган иде. Көз көне, режиссер белән нык кына эшләгәннән соң. әсәрне директорга тапшырдык. Тагын җыелыш. тагын фикерләр. Бу юлы аларнын күбесе режиссерга. СССРнын халык артисты исемен алачак Фуат Халитов хәтта тавышын китәрә төшеп әйтте:
Без бит мондый үзгәреш көтмәгән идек Романтик әсәр иде Ә хәзер ул җиргә төшкән Автор синең сүзне тыңлаган
Рәшидә ханым Җиһаншина да шундый ук сүзләр әйткәч, бәхәсләр тагын кыза, киңәя төште Шулай да. бераз суына язып, репетицияләргә тотынырга дигән карарга килделәр. Ләкин бу автор тынычлыкта калды, дигән сүз түгел иде әле Артистлар, очрактан файдаланып, үз мөнәсәбәтләрен дә ачыклыйлар шикелле иде Чәчрәгән очкыннар миңа да кагыла бирде. Эш азагына җитә язганда килеп чыккан, ызгышка тартым бәхәсләр миңа бөтенләй диярлек бәйләнмәгән иде Героиня характерына дөрес кереп, образны эшләп бетерә язган Нәҗибә Ихсанованы икенче составка күчереп, моңарчы эшкә катнашмаган артистка белән алмаштыру коллективтагы эчке каршылык галәмәте икәнлеге күзгә бәрелеп торды. Бу хәл. Нәҗибәнең кәефен бозу белән чикләнмичә, т ому ми үртәлеш кит ереп чыгаруы белән пьеса язмышына тәэсир итмичә ка тмады Генераль репетиция алдыннан гына пьесадан бөтен бер образның, тискәре персонаж булган профсоюз лидерының алынып ташлавын бары тик эчке кар-шылыклар белән генә аңлатырга мөмкин иде.
Спектакльне тапшыру өчен күрсәткәч профсоюз жые тышы Минутларга сузылган, шактый шомлы тынлык. Актан-жарадаи сүз әйтүче юк Бераздан гына тынлыкны Габдулла Шамуковның әче тавышы чатнатып чыгарды:
Кая китте Хатамтаев?! Бөтен бер образны сызып ташларлык булгач, ничек итеп спектакль бөтенлеге турында сөйләшергә мөмкин9
Сорау түшәмдә асылынып калды. Аңлыйм, сүзне сәясәт агына борасылары килми Татын аптыраш, татын сүзсезлек Җыелышны сәхнә биеклегеннән алып барган профком председателе Гәүһәр Камалова тавышында ихлас борчылу Мөгаен, аның да Хатамтаевның профсоюз җитәкчесенең тискәре образ булырга тиеш түгеллеген куәтләгәне булган бәлки кыскартуда катнашкан
Йә. нишлибез? Спектакль язмышын хәл итмичә таралышабыз- мыни9
Ниһаять, кешеләргә җан керде Кемнең башлан сүз әйтүен, кемнәрнең нинди сүз әйтүен тәгасн хәтерләмим. Мәгънәләре шул: зур эш башкарыл- Iан. спектакльне сәхнәгә чыт арырга кирәк һәм премьерадан соң җәмәгатьчелек фикерен тыңларга
Җәмәгатьчелек, чыннан да. җыелды Күпчелек язучылар һөҗүмнәр тагын режиссерга. Беренчеләрдән булып. Шәйхи ата Маннур чәчрәп чыкты
' Пьесаны кискәләп бетергәнсең. Автор талантлы Күренеп тора, син бозгансың. Әсәр койрыксыз мәче хәленә калган.
Әхмәт ага Исхак:
Спектакльгә фельетон төсе бирелгән z
Без шундый кызганыч хәлдә яшибезмени инде9 Монысы Фатих Хөсни чытышының «йөзек» кашы
Театр белгече Хәсән Гобәйдуллин
— Бу — драматургның беренче әсәре. Фатих Хөсни аны үзенең беренче әсәрләре белән чагыштырсын иде.
Профессор Мөхәммәт ага Гайнуллин — тормышның ачысын-т өчесен күп күрсә дә, куркусыз:
— Әсәр моңарчы булмаган, әһәмиятле яңалык алып килә. Күрмәскә тырышмасак иде.
Чыгышларга йомгак рәвеше биргән Мирсәй Әмир, үзенә хас әдәплелек белән, минем шагыйрь буларак уңышларымны, үзенчәлекләремне күрсәтүдән башлады.
— Шулай да, анда бунтарьлык көчле. Шул сыйфатын ул пьесасына да алып килгән.
Ишарасе сәясәткә караса да, «бунтарьлык»ның мәгънәсен ачмады. Эшне тирәнгә җибәрәсе килмәгәндер инде.
Чират Ширияздан ага Сарымсаковка җитте. Гадәтенчә, сабыр, олпат кыяфәт белән, алмая төшеп кенә иптәшләргә үз өлешләрен кайтарды ул.
— Күңелле хәл, Маннур да театрга килгән. Дәвамлы булсын. Ни хәл итәсең, пьесаны кыскарта төшәргә туры килде. Койрыксыз мәче, диделәр. Ләкин койрыксыз мәче бик усал була ул. Калган кадәресе дә җитәрлек икәне аңлашылды бит...
•Шулай килеп чыкты ки, фикер алышуга мин нокта куярга тиеш булдым.
— Каты әйткән кешеләргә үзләренчә үк җавап бирәсе килә. Ләкин алай эшләмәскә булдым. Кемнең ни өчен нинди сүз әйткәнен яхшы беләм, контекстны аңлыйм. Дөрес, артыграк үзгәртергә, кыскартырга туры килде. Бу—минем беренче сәхнә әсәрем. Режиссерны, беренче укытучымны тыңларга туры килде. Әйбәт теләктә булганнарга рәхмәт.
Таралышканда, каты сүз әйтүчеләр дә премьера белән котладылар. Алар белән бергә Мирсәй Әмир дә елмаеп кул кыскач, хәтта гаҗәпләнеп куйдым. «Болай әйбәт итеп котларык булгач...» дигәнне уйда гына калдырып:
— Алайса, ник алай әйттегез соң? — дип сорадым.
Ул җавап биргәнче чираттагы кеше кулымны кысып, безне артык сүзләрдән коткарды. Әсәрнең иптәшләрне сагаерга мәҗбүр иткән төп мәгънәсе әйтелмичә, һәркемнең күңелендә китте. Ныклап уйласаң, алар- ны гаеп итү кыен. Кешеләрне аптырашта калдырган сәбәп — пьесаның үзендә, төпкел мәгънәсендә бит.
Конфликтның чатнаган үзәге баш героиня булган Айса йөрәге аша уза. Диплом эше буларак, аның проекты буенча салынган йорт кап урталай ярылып чыккан. А. Шамуков гыйбарәсе белән әйткәндә, идарә башлыгы Хәмитов, «ярык диплом белән килгән» кызга яхшылык күрсәтеп, аны эшкә ала һәм үзенең сердәшенә әверелдерә. Уртак зур сер — планда каралган бөтен бер йортны салынган дип кабул иттерә алу һәм чынлыкта салмыйча калдыру. Ялган йорт, ялган төзелеш. Моның өчен тиешле документлар Айса кулы белән эшләнә. Ялган йорт урынына матур итеп бакча утыртыла. Ялган бакча. Вакыты җиткәч, ялган фаш ителәчәк. Шул җөмләдән — ялган геройлар. Ләкин алар тормыш үзәгендә калачак...
Сиздекме инде ишарәләрнең нинди «кирәкмәгән» якка крнәлгәнен?
Чынбарлыгыбыз— 1960 еллар уртасы — башлыча ялган төзелешләргә әверелә. Ярык бина, салынмый калган йорт, ялган матур бакча — болар соң нәрсә? Тәгаен вакыйгамы, әллә метафорамы? Автор исәбенчә, метафора. Ләкин җәмәгатьчелек әйтеп бетермәде шикелле. Ниндидер шикле нәрсә.барлыгын сизәләр, ләкин тәгаен нәрсә ул. күренеп, анлап бетермиләр, атап әйтмиләр Әгәр дә эш зурга китә калса, ник сүз әйтмәдегез дип бәйләнә калсалар, без фикеребезне әйттек, диярлек дәрәҗәдә генә тәнкыйтьләделәр Моның өчен иптәшләргә рәхмәт әйтергә кирәктер. Әмма бит минем уем барыбер яхшылыкта иде. ялганны фаш итү, чын әхлаклы җәмгыять төзү, ә шушы юл белән дәвам иткәндә исә.
иҗтимагый корылышның һәлакаткә киләчәген кисәтү... Ләкин, дөресен әйткәндә, мине аңламадылар һәм аңларга да теләмәделәр. Сай җирдә йөзделәр Әгәр тирәнгәрәк кереп, мәгънәне ачыклаган булсалар9 Әйтү янә кыен, бәлки ул чакта әсәр тыелган да булыр иде. Ничек булса булды ки. языла башлаганда «Яшен ташы» дип аталган драма, эш барышында «Күзләре нинди иде. .» дигән исем алып. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә гәүдәләнеш тапты. Ул чакта, тамашачының өчәр, дүртәр пәрдәле пьесаларга күнеккән булуы аркасында, спектакльнең иртәрәк бетүе аерым кешеләрдә ризасызлык тудыруга карамастан, әсәр тулы бер сезон дәвамында уңышлы барды, дия алам. Әгәр Ширияздан ага Сарым- саков театрдан китмәгән булса, тагын берәр сезонга чыдаган булыр иде. дип ышанып әйтәм.
Спектакльдә Хәмитов ролен башкарган күренекле артист, тамашачы аңлап җиткерми дип. ялган өйгә актлар төзүне Айсага кушканда, автор сүзләрен үзгәртеп, ачык текстка күчә. Яңа^билгеләнгән баш режиссер М. Сәлимҗанов моны автор кимчелеге дип кабул итте. Шул караш аркасында. икенче сезонда репетицияләрне яңартучы булмау, спектакльнең хуҗасыз калуы сәбәпле, ул икенче ел репертуарына кертелмәде
Шулай да матбугатта, тәнкыйтьтә аның хакында сүзләр тиз арада гына тукталмады. Истә калган кайбер бәяләрне телгә алу урынлы булыр кебек.
Драматург Т Миңнуллин («Гүзәлем Әсәл» премьерасын карагач)
— Тулы килеш чыкса, синең әсәр дә шушының кебек яңгырарга тиеш иде.
Драматург Ш. Хөсәенов:
— Шекспир мәктәбенә караган әсәрләр безнең татар тормышында уңыш казана алмый. (Шекспирмыни? Ә Баяновның дөньяга үз карашы юкмыни?)
Шагыйрә Г. Зәйнашева:
— Спекталь безнең театрда куела торган спектакльләргә охшамаган Мәскәү театрларындагы кебек.
Театр белгече И. Илялова:
— һәр театрның үз характеры, үз стиле була. «Күзләре нинди иде » Г. Камал театры юнәлешенә туры килгән әсәр түгел иде.
Ул чакта «Казан утларымның баш редакторы булган Р Мостафин спектакльне үзе карамаган иде булса кирәк «Советка каршы әсәр дип сөйлиләр», диде. Ләкин укучылардан пьесаның басылып чыгуын сораган хатлар килгәнлектән, аны журналга бирергә тәкъдим игте Тик басылып чыгуына ышанып бетмәгәнгә күрә, мин әсәрне журналга да. нәшриятка да тәкъдим итмәде
Дөресен әйтим, әле телгә алынган бәяләрнең барысы белән дә килешәм. диярлек. Әмма театрның асылда бер генә юнәлештә калуы белән беркайчан да килешә алмыйм. Академия театры, әлбәттә, үз исеменә муафыйк рәвештә үсәргә тиеш иде
Моннан соң «Чалбарлы кыз» исемле пьеса язылып, анысы ла пенсионер режиссер Г. Йосыпов фатихасын алса да. академия театрына күрсәтмәдем. Күчмә театрга биреп караган идем. Режиссер Р Тумашев «Сәхнәгә чыгарасы килә», дисә дә. ни өчендер озак яткыруын аңламыйча, кире алдым. '
Шул ук чорда «һәйкәл» драмасы язылды Нәкый ага Исәнбәт фатиха биргәнлектән, аны Г. Камал театрына М Сәлнмҗановка илттем.
Әсәр аңа ошады Үзе үк куярга алынмакчы иде Ләкин тора-бара, икенче төрлерәк сөйләшә башлады Башымны кискәгә куеп әйтә алам, аның үз сүзендә тормавы кайбер тар күңелле кешеләр йогынтысы аркасында килеп чыкты Үзе баш тартканнан соң әсәрне Н Исәнбәткә биргән һәм ул да нигездә уңай фикер әйтеп, әйдә, эшләп бетерик, дигән иде Очрашу өчен вакыт билгеләдек. Бер мәртәбә, ике мәртәбә Әйткән вакытында килмәг өнлектән. өченче тапкыр инде мин аның янына бармадым Үзләре соравы буенча. Минзәлә театрына җибәрдем
Кабул иттеләр. Ихлас күнел белән, яратып эшләделәр. Әмма анда да шома гына булып чыкмады. Репетицияләр «полный хут» барган бер вакытта, мине чакыртып, драманың финалына үзгәреш кертергә киңәш иттеләр. Мин каршы килгәч, эш өзелә язды. Мәгәр соңыннан кайбер аерым артис!ларның аерым-аерым килеп киңәш бирүләрен тыңларга, әсәрнең азагын бераз «кызартырга» дучар булдым. Нишлисең бит, вакыты шундый- алда Бөек Октябрьнең кырык еллыгы тора. В. И. Ленинның йөз еллыгы якынлаша...
Академия театрында мондый ультиматум куелмаган булыр иде. дип уйлыйсы килә.
Шулай да театрга үпкәләрлек түгел. Үзләренең төп спектакльләреннән санап, берничә ел буе уйнадылар, Казанга алып килделәр, башка зур шәһәрләргә алып бардылар Әлеге дә баягы, баш режиссер алмашынгач кына, әсәр сәхнәдән төште.
Спектакль барган араларДа яңа әсәр языла башлап, аның «Зәңгәр күгем кыйпылчыгы» дигән беренче.варианты шулай ук театр коллективында тикшерелеп, нигездә уңай фикергә киленгән иде. Баш режиссер алышыну белән, анысы буенча да бәйләнеш өзелде. Шуннан соң пьесаны Академия театрына тапшыргач, тагын коллективка укылды. Фикерләр янә уңай. Күләме озынрак икән, диючеләргә Фуат Халитов минем өчен:
Озынны кыскартып була,— дип җавап бирде. .
Гомуми фикер әйбәт булгач, яраткан әнисе, күренекле артистка Нигъ- мәтуллина да: «Алырга кирәк, алырга кирәк!» — дип торганда, баш режиссер бер үзе генә каршы сүз әйтә алмый бит инде. Шунлыктандыр дим, ул, минем үзенчәлекле автор булуымны, бу әсәрнен дә үземә хас стиль белән, художникларча язылуын билгеләгәннән соң, шактый оста нәтиҗә ясап:
- Мин бит чабаталы реҗиссер. мондый романтик әсәрләрне куя белмим,- дип тыйнаклык күрсәтте.
Фуат Халитов тагын җавапсыз калмады:
Уфадан Исрафиловны чакырырга була...
Шул ният белән таралыштылар. Әлбәттә инде, чакырулар белән мәшәкать чикмәделәр. Кузгалыш сизелмәгәнлектән, ел чамасы вакыт узгач, пьесаны алырга бардым.
— Нишлисең, шулай инде,—дип, кызгану белдергәннән сон, Марсель Хәкимович бигүк ерак ятмаган пьесаны табып бирде.
Егерме елдан соң, әсәр, ниһаять, Татарстан телевидениесендә куелды. «Зәңгәр кыңгыраулар»...
Ярыйсы яңгырады. Күргәнсездер, актуальлеге кимемәгән, киресенчә, бәлки арткандыр әле. Шигъри-музыкаль образы күп кенә шагыйрьләрне рухландырып, җырларга, шигырьләргә күчте. Хәтта шул исем белән аталган җыр ишетелде.
Инде икенче әсәргә күчик.
Драматургия жднрына караган чираттагы әсәр — «Алтын кашбау» трагедиясе. Берничә елга сузылган хезмәт. «Казан утлары» журналында басылды. Аннары Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып чык1ы һәм, шул рәвешле, аның да үз биографиясе башланды.
Нәшриятта корректура укыганда, бөтенесе тәртипле иде. Зур хаталар юк, булганнары төзәтелде. Әмма ни хикмәттер, китапта әсәрнең иң үзәк фикерләренең берсен шундый оста итеп бутаганнар, хәйран калмалы. Төп персонажларның берсе булган Алсылуның:
Җыен хәшәрәтне өскә алып чыккан Дәүләт үзе чыгачактыр юкка.—
дигән сүзләрен хыянәтче Балтамарга «бүләк иткәннәр». Ә Балтамарның үзенең түбән нәселдән булуын таныган «Мул тормышта яши торгач, безнең дәвам булыр юлбарыстай» — дигән сүзләрен Алсылудан әйттерәләр.
Юкка түгелдер, юкка түгелдер, диясе кала. Ләкин әсәрнең тормыш юлы моның белән төгәлләнә алмады, киресенчә, башланды гына әле.
Сөялеңә бассалар, сөялеп тора алмассың, дигән халкыбыз. Катырак бассалар, кычкырып җибәрүең дә ихтимал. Хәзер сүз барасы очракта мин шундыйрак хәл тойдым бугай
Эш ерак Ташкент каласыннан килгән бер хаттан башланды. Хатның авторы Хәлим Гыйззәтуллин — Татарстан китап нәшриятында басылган «Алтын кашбау» исемле шигъри трагедия хакында яза һәм шуңа бәйләнешле рәвештә кайбер җитди мәсьәләләр кузгата, сораулар биреп, «Идел» журналында (автор яшь кеше, күрәсең) шул әсәр буенча фикер алышырга чакыра. Сораулар, нигездә, шулардан гыйбарә! иде:
Әсәр опера либреттасы була алыр иде бит Нишләп аны театрга тәкъдим и I мисез? Әллә опера язарлык композиторлар юкмы? Н Җиһа- нов үзенә алмашка шундый композиторлар тәрбияли алмаганмыни?
- Нишләп хәзерге композиторларның күбесе рок -музыкасы белән генә мавыга? Зур күләмле җитди шигъри әсәрләр популяр түгел. Моның сере нәрсәдә?
Күрәбез ки, сораулар бер әсәргә генә кайтып калмый. Шуңа күрә — иҗтимаг ый әһәмиятле мәсьәләләр куелганга күрә - хат авторының теләген искә алып, аңа «Идел» журналы аркылы ачык хат юллаган идем. Кичерегез, тагын халык сүзенә мөрәҗәгать итәргә туры килә, чөнки нәкъ шулай булды бит:
Хатлар яздым утырып.
Ак кәгазьләр тутырып.
Хатым китте, үзем калдым.
Язган җирдә утырып.
Утырып калуым анысы хак. ә менә хат? Әйе, китә алмады хат, редакция өстәлләрендә айлар ятты, икеме, өчме ел ятты һәм югалды . Укучы хатын да, үземнекен дә кире кайтаруларын үтенеп берничә мәртәбә Фәиз Зөлкарнәевкә мөрәҗәгать итсәм дә, таба алмадылар
Байтак вакыт узып җиткәч, хатларда кузгатылган фикерләр искергәндер, әһәмиятләрен җуйгандыр дйп, үзем дә суына язган идем инде Ләкин шушы көннәрдә яңадан укып карагач, бөтен нәрсәнең искечә кала бирүе аңлашылды. Тормышыбызны ул хәтле тиз «үзгәртеп кора» алмадык шул әле
Әллә миңа гына шулай тоеламы? Әллә соң ал да гөлме хәлләребез?
Бисмиллаһир-рахманир-рахим. китап укучыларга язган хагымны бергәләп укып, уйлап карыйк
«Хөрмәтле Хәлим иптәш Гыйззәтулрин!
Сезгә әйтәсе килгән беренче сүзем, әлбәттә, шул: хатыгыз өчен, әйбәт сүзләрегез өчен зур рәхмәт.
Укучы фикерен беләсе килү һәр авторның иң беренче, табигый теләге бит Язучының иң беренче дусы, киңәшчесе дә. хөкемдары да —укучы Шуны истә тоткан хәлдә, хатыгызны игътибар белән укыдым. Рәхмәт йөзеннән, теләгегезне үтәргә тырышып карыйм
Дөресен әйткәндә, бу җиңе i эш түгел, чөнки сезнең фикерләрегезгә мин бит ту лысынча кушылам. Каршы дәлилләр эзләргә. бәхәсләшергә, үзеңнекен исбат итәргә җай юк. Фикерләрегезне яклаган хәлдә. аларны дәвам итәргә һәм кайбер мисаллар өстәргә генә мөмкинлек кала.
«Алтын кашбау»ның китап басмасына сүз башында әйтелгәнчә, әсәрнең төп чыганагы ерактан туган җирдән. Агыйдел буйларыннан, балачактан башлана. Бүтән һичбер тәэсир булмаса да. ул барыбер язылган булыр иде. Мәгәр аңа заказ да булмады түгел. Шул ук сез әйткән опера һәм балет театрыннан.
Әсәр язылганчы дистә ел чамасы элек театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Земфира ханым шушы темага уйлануымны һәм либретто язуымны үтенгән иде Язарга ук йөкләмә алмасам да. уйланырга вәгъдә биргән идем. Ләкин, күңелдә трагедиянең сюжеты, вакыйгалары, образлары табигый рәвештә укмашканчы байтак вакыт узып, ул арада театрның әдәби бүлек мөдире алмашынып, андый әсәрне кирәксенүче калмады. Башкача аны миннән сораучы булмады.
Ләкин әсәр барыбер язылды, театрга бәйле булмаган рәвештә барлыкка килде.
Әсәр язылгач, ник үзегез инициатива күрсәтмәдегез, дип сорарга мөмкин. Тик бу очракта җавап бирү җиңел. Сәбәп гади һәм тәгаен — безнең милли музыка тормышында урнашкан тәртипләр. аянычлы хәлләр.
Сез: «Нәҗип ага Җиһановның бу темага язарлык берәр укучысы калдымы икән, юкмы?»—дип сорыйсыз.
Мин андый композиторларны белмим, калмады дип исәплим.
Бу, әлбәттә, олы композиторның зур кимчелегедер. Әмма сәбәп бер генә кеше җаваплылыгында түгелдер, ә барыннан бигрәк, иҗтимагый, сәяси хәлләр белән аңлатыладыр.
Өстенлек иткән сәясәтнең илдәге халыкларга төрлечә карашы, җитмеш еллык тырышлыгы культурага, аеруча татар культурасына мөнәсәбәте— бөтен нәрсәне асылда әнә шул хәл итте.
Милли изелү — безнең борын-борыннан килгән язмышыбыз. Явыз Иван чорында башланган геноцид. Казан—Болгар илен тураклау юлы белән (бүлгәлә һәм хакимлек ит!), көчләп чукындыру, күтәрә алмаслык ясаклар салу, ач үлемгә дучар итү юлы белән тарихи җиңүләргә иреште. Милләтебез халыклар төрмәсенең иң караңгы һәм тынчу почмагында гомер сөрергә мәҗбүр булды. Колонизаторлык миссиясен уз өстенә зур теләк белән кабул иткән интернационализм сәясәте бу юнәлештә аеруча зур казанышлар яулады.
Формаль яктан игътибар һәм аталарча кайгырту галәмәтләре күрсәтелеп. чынлыкта исә астыртын рәвештә, ә «җепшетү» һәм торгынлык дәверендә — республикаларны өлкәләргә әйләндерергә азапланган, республикалар конституциясеннән милли телләрне дәүләт теле статусыннан мәхрүм иткән чорда—милләтләрне юкка чыгару өчен көрәш ачыктан- ачык, оятсыз төстә барды. Илне бер генә милләттән торган монолит дәүләт итәргә ашкыну, советлаштыру исеме белән руслаштыру реаль лозунг, партия программасына акка кара белән язылган максат иде. Бу чорда ирешелгән уңышлар патша хөкүмәтенең, барча төр империалист, шовинистларның төшенә дә кермәгәндер. Чөнки патшалар көрәше гел бер төрле — ачыктан-ачык барганлыктан, халыкларның каршылык күрсәтү кирәклеген аңлау дәрәҗәсе зуррак иде. Ә илдәге «халыклар дуслыгы» эмиссарлары озак еллар буе хәйләле тактика белән эш итте—дус булып, кайгырткан булып, яшертен. Шуңа ышану аркасында -яшерен явызлыкны сизмәү сәбәпле — милли организмның чиргә, үлемгә каршы көрәшү иммунитеты бетү дәрәҗәсенә җитте. Организмда иммунитет җитмәүнең нәрсә икәнлеге хәзер бөтен дөньяга билгеле.
Борыннан килгән гадәт белән, татар исемен йөрткән халыкка, аның культурасына, теленә каныгу аеруча рәхимсез булды.
Бөек Ватан сугышына чаклы Казанда булган татар мәктәпләре сугы- - штан соң тиз арада һичбер каршылыксыз (иммунитет мәсьәләсе!) ябылды. бетте. Ә соңгы елларда бу афәт авылларга да таралды...
Культура өлкәсендә дә күптәннән бирле хәлләребез шул чама.
Дәүләтнең халыклар культурасын чәчәк аттыруга багышланган хәләл капитал салымнары хисабына (бөек шагыйребез М. Җәлил катнашында) сугыш алды елларында Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылган иде. Татар театры. Ләкин сугыш чыгу белән иң талантлы, иң өметле композитор иң беренчеләрдән булып, фронтка озатыла. Чистай шәһәрендә йөзләгән Мәскәү әдипләре ышанычлы ышык
тапкан оер. вакытта, йөзләрчә, меңнәрчә чиновникка бүләк ителгән бронь дигәннәре бер генә композиторга табылмаган.
Сугыштан соң эре жанрда эшли алырлык, карап торырлык бердәнбер Җиһанов кала. Бөтенесен кадрлар хәл итә. ләкин юк кадрлар. Ярый әле МәЬкәү бар. ул ярдәм итә — башка милләт әһе i юре'.
Башка милләт әһелләре безгә консерваторич һәм музыка училищесы укытучылары буларак ярдәм итәләр Еллар дәвамында йөзләрчә белгечләр, музыкантлар тәрбияләнә Тик күпчелек, нишләптер, шул ук башка милләт- вәкилләре булып чыга шул. Нәтиҗәдә, училище да. консерватория дә. опера һәм балет театры да үз телен белми -- татарча җырлый да уйный да алмый. •
Хикмәти хода, театрга инде татарча язылган бик күп жанрлар кирәкми, аеруча — опера, балет...
Дөрес, сугыштан соң да опера язарга талантлы композиторлар чык- каладьс Хәзер дә күренгәли кебек. Алар бәлки күбрәк һәм әйбәтрәк чза алган булырлар иде. Ләкин зур әсәрләр өчен түләргә культура министрлыгының акчасы җитми Композиторны язарга үгетли tap теге риза да була һәм Эш башлана дигәндә, гонорар сандыгының бучи икәнлеге беленә. Шулай итә-итә. комппозитор сәбәпләрне ачыкларга керешә, җыелыш юрга, киңәшмәләргә катнаша, үзен икенче яклап, оратор буларак раслап, сөйли. Сөйли торгач, илһам дигәне сүзгә күчә. Хәзерге көндә опера да. балет та хаҗәт түгел аңа. Җиңелрәк юл бар эстрада. Синтезатор һәм башка төр дөбер-шатыр.
Хәер, анысы хакында да җәелеп сөйләргә һәм сөйләшергә мөмкин. Анда да проблемалар җитәрлек. Әйдә, башка очракка калып торсын
Хөрмәтле иптәш Гыйззәтуллин!
Бездә ни өчен опера әсәрләре язылмауның, яшь композиторларның. модага ияреп, рок-опералар белән мәшгуль -булуының сәбәпләрен сез үзегез дә яхшы сизәсез икән. Ул театрга, композиторларга минем мөрәҗәгать итмәвем шул сәбәпләр белән бәйләнгән.
«Алтын кашбау», әдәби әсәр буларак, уз тормышы белән яшәп китте. Язмышы нинди булыр, анысы миннән тормый хәзер. Мин намусым кушканча эшләдем, акча өчен дә. шөһрәт өчен дә түгел халыкка нинди дә булса файда эстәүне генә күздә тоттым. Калганын халыкның һәм әдәби җәмәгатьчелекнең мәдәни-әхлакый дәрәҗәсе хәл итәр
Инде килеп, «мондый әсәрләрнең киң халык арасында популяр түгеллеге» хакында
Төп сәбәп, әле генә без искә алганыбызча, милләтнең гомумкульт\расына бәйләнгән. Асылда, монысы да тарихи шарт нәтиҗәсе
Гасырлар буе милләтебезнең акыл көче төрлечә кысрык шулар, чукындырулар һәм җайлашу аркасында башка милләтләргә күчеп, кими килгән Башка милләтләргә, аеруча күп төстә рус мәдәнияте үсешенә хезмәт иткән. Рус милләтенең акыл куәтен генетик хәзинәсен баеткан Карамзиннан башлап Булгаковка чаклы татар каны булмаган язучы, мәгърифәтче. фән эш леклссен табу кыен
Шулай да халыкның үз хәлен яңарта, торгыза алу сәләте UI Мәрҗа- ни. Р Фәхретдинов. Дәрдемәнд. Тукайлар мисалында күренә килеп, совет чорында дәвам иткән Ләкин гасырыбызның утызынчы е i шрында яңа зур югаипу кичерергә туры килгән аңа Шул вакытлардан баш юнган рухи буш 1ЫК әлсгәчә үзен нык сиздерә. Тәгаен әйткәндә чын галимнәр чын әдип top урынын алган кызыл ударникларның хо аякларын гыйльми дәрәҗәләрен форма шштыруда. сәяси шарт tap безән бергә, алфавитыбызның ике тапкыр үзгәртелүе дә билгеле роль башкарган, әлбәттә А ларның эшчән- леге асылда, законнан тыш булып калган элекке галимнәр фикерен кабатлауга кайтып ка зды. бер урында таптану килеп чыкты Үзләре рәтләп укый белмәгәнлектән. элгәрге китапларны таный белгән карчыклардан укытып доктор бу зган кешеләр дәрәҗәгәменде Бу га зимнәрнең бе te мсез- леге. аларнЫң куркытылган. өркетелгән булуы шулай ук фәнни сыйфатка
тәэсир итмичә калмады, һәрхәлдә, алардан кыю фикер, әһәмитле яңа ачышлар коту кыен иде. Уңай яклары дигәндә, шуны әйтер идем: алар арасында агрессив холыклы шәхесләр куп түгел иде. Ә менә яңарак шартларда белемлерәк булып, аларны алмаштырган буын, куркытылмаган буын исә. аларның шушы уңай сыйфатларын да кабул итә алмады. Болары астыртын эш йөртү, усаллыкның барча төр мөмкинлекләрен файдалана белү белән аерылып торалар
Үзләреннән тирәнрәк фикер йөртә алучыларга юл бирмәү алар өчен кыен эш булмады. Сәләтләрен үстерә алмыйча калу, хәтта Казанны ташлап китү очраклары була торды.
Шул рәвешле, безнең рухи тормышыбызда торгынлык чоры дистәләрчә елларны эченә алды.
Моның өчен иҗтимагый шартлар әзер, бер үк кеше иң җайлы эшләрне үз кулына эләктерә ала—студентларга дәрес бирә, аспирантлар тәрбияли. югары мәктәп һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр яза. нәшриятта редколлегия әгъзасы. КПСС өлкә комитетында киңәшче булып тора һ. б. һәр урында ул үзенең субъектив карашларын тормышка ашыра. Ә карашлар. принциплар билгеле: алар өстенлек итүче сәясәткә гел дә туры килгән, казна рухы белән сугарылган, сәнгатьчәлеге чамалы булган, җиңел кулдан язылган дус-иш әсәрләрен төрлечә яклау, пропагандалаудан, чор сәясәтенә туры килеп бетмәгән, яки дус-иш булмаган кешеләр иҗат иткән әсәрләрне игътибарсыз калдыра барудан гыйбарәт.
Ул тәрбияләгән белгеч аның эшен лаеклы дәвам итә. Яшь белгеч тә бит адәм баласы — фатир кирәк аңа. гыйльми дәрәҗә, мактау, бүләкләр...
Бу кешеләрнең төп җинаяте халыкның рухи-мәдәни үсешен тоткарлауда булды. Күп кенә югары сәнгать әсәрләренең халык күңелендә тиешле яңгыраш таба алмаулары (популяр була алмаулары), башлыча, әнә шул тоткарлык белән аңлатыла да.
Әдәбиятны чын-чынлап аңлый, тоя торган, киң. объектив фикерли алган, намуслы галимнәр һәм тәнкыйтьчеләрнең юк дәрәҗәсендә аз булуы хәзерге көндә дә зур афәт, явызлык булып кала.
Бәхетемә дип әйтимме, минем әсәрләр беркайчан да бу төр тәнкыйтьчеләр яклый торган әсәрләр рәтенә керә алмадылар.
Монысы — беренчедән.
Икенчедән, популярлык кимәленә жанрның үз хасиятләре дә йогынты ясаганлыкны исегезгә төшерер идем. Алайга китсә. Шекспир. Пушкин трагедияләрен дә халык, шул исәптән рус һәм инглиз халкы да ябырылып укый дия алмыйбыз бит.
Борынгыдан килгән традиция буенча, зур күләмле шигъри әсәрнең (поэма. драма, трагедия) нигезен мәңгелек дәвамында дөрес булып кала торган тормыш картинасы тәшкил итә. Мондый әсәрләрдә конфликт чишелеше — хәрәкәт — кеше табигатендәге үзгәрмәс, төпкел сыйфатларны ача.
Ихтимал, кеше психикасындагы кайбер шундый сыйфатлар «Алтын кашбау»да да юк түгелдер. Мөнәсәбәтләрдә бер кешенең икенче бер кешене үзеннән талантлырак итеп күрергә ашыкмавы серме әллә? Болгар илендә, мәсәлән, бик күп матур йолалар белән беррәттән, начар гореф-гадәтләр дә хөкем сөргән: башкалар белән чагыштырганда акыллырак икәнлеге беленгән кешеләрне юк итү (күккә озату) йола буларак ныгып урнашкан.
Табигатьтән килгән бу тойгы-омтылышларны мин адәм баласының мәңге кала биргән, хәзер дә киң таралган, тагын, тагын дәвам итәчәк кара сыйфаты дип исәплим.
Автордан көндәлек тормыш, нәкъ менә бүгенге көнкүреш маҗаралары көткәннәргә, шуңа күнеккән кешеләргә мондый әсәрләр кызыксыз тоелса, гаҗәпләнмәскә мөмкин.
Әсәрнең күләмен, уку һәм аңлау өчен җиңел ук түгеллеген шулай ук исәптән чыгармаска туры килә. Мин җитди эш башкарырга тырышканмын икән, укучылардан да шундый ук җитдилек өмет итәргә тиеш булам, укучыдан зиһен хезмәте таләп ителүен аңлап эш итәм.
Әйтер.-.) кирәк ки. зур күләмле әсәрләр генә түгел. кечкенә күләмле кайбер әсәрләр дә игътибар зурлыктан бик }к «җәфа чикмиләр». Атап әйтсәк, традицион, җитди лириканың хәле шундыйрак. Классик шагыйребез Дәрдемәнд җыентыгының («Исә җилләр») китап кибетләрендә сатылмыйча еллар буе ятуы—бик тә гыйбрәтле мисал бит минемчә Рус классикасыннан А Блок поэзиясен дә әдәби әзерлеге югары булган укучылар^ гына кабул итә ала. Мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин булыр иде.
Бу тор лириканы кабул итү күңел ачудан бигрәк, акыл хезмәте таләп иткәнлектән, күп кенә укучылар, хәтта шагыйрьләр үзләре дә җиңелрәк юл эзлиләр. Соңгы дәверләрдә лириканы гади публицистик әсәрләр кысрыклавы шул мәгънәдә табигый хәл булып калды Бу жанрны утилитар фикерләүләр рәвешендә кабул итүгә күнегә барабыз
А. Блок, Дәрдемәнд һәм башка шундый юнәлештәге шагыйрьләр лирикасы күрсәткәнчә, шигърият ул күңел сурәте, хәрәкәттәге тойгылар гәүдәләнеше. Чын лирик әсәрләрдә рухи донья халәте — настроение р- гәрешләре тасвирлана. Шигърият кеше күңеле, кешеләр җанының мәгънәле гармониясе, фикерләр, уйлар яңгырашы кичерешләр музыкасы. Анда контрапунктлар рәвеше алган каршылыклы омтылышлар, фаҗигале хәлләр. ямьсез күренешләр дә матурлык һәм дөреслек хакына хезмәт итәләр. Анда бөтен нәрсә табигый һәм шул ук вакытта серле, могҗизалы. Акы з белән генә ул әсәрләрнең тирәнлегенә төшеп җит} әлбәттә, мөмкин түгел. Укучының да автор кебек кичерә алуы шарт. Ә Ходай нечкә зәвык биргән андый укучылар артык күп була алмый ш) л
Дөреслек дигәннән. Асыл лириканың тагын бер хасиятенә игътибарны юнәлтәсе килә. Тукай әйткәнчә, дөньяда «шагыйрәңә ялган» дигән төшенчә бар бит әле.
Сәнгать ич (шул исәптән лирика) тормышны көзге шикелле төгәл күрсәтә алмый, әмма ул аны көзгедән төплерәк, мәгънәлерәк итә ала. Фикер һәм сурәтнең чынга (тышкы рәвешенә) охшаш булуы укучыда (тамашачыда) аңа ышану те юге тудыра. Бу теләк шигъри идеягә дөреслек дәрәҗәсе бирә, ягъни ышандыра Икенче төрле әйткәндә, автор идеясе белән укучы теләгенең туры килүе (диалектик берлеге) шигъри дөреслекне барлыкка китерә Димәк ки. ышандыра алу. яки ышандыра алмау шигъриятнең чынлыгын яки ялган икәнлеген күрсәтә торган критерий булып чыга. Күп кенә әсәрләрне укыгач, авторларның бг критерийны сизеп бетермәүләре яки санга сукмаулары күзгә ташлана Мондый очракта «шагыйрәнә ялган яның чын ялган икәнлеге, әйтер идем, хәтта ки. авторның әхлакый дәрәҗәсе ачыклана.
Кемдер шигъри сурәтләрне гомер сарыф ит} бәрабәренә үзенең кичерешләре. күзәтүләре аркы зы тапса, икенче берәү аның әсәр зәрендәге детальләрне чүпләп, бераз гына үзгәртә дә үзенеке итә. Кемдер детальләрне тормыштан бөртекләп тапса, икенчесе китап-җурналлардан. газеталардан учлап җыя. һәм җиңел кулдан әсәрләр чза. Ышандыру-ышандыр мау хакында уйлау юк. Янәсе, «шагыйрәнә ялган...»
Беренче очракта әсәр тормышның үзеннән килсә, икенче очракта i л суррогат Беренче очракта эш. икенчесендә уен Яшерен-батырын түгел. бездә ялган (икенчел поэзия) еш кына зуррак уңыш юрга ирешә, чөнки рл бик җиңел, аны аңлар өчен уй юнасы, хезмәт куясы юк.
Монысы мәсьәләнең бер ягы Аның икенче чгы да бар һәм анысы да шулай ук әхлак дәрәҗәсенә тоташа
Кемдер р әсәрен күрсәтүгә, пропагандалауга зур көч куйса, икенче берәү моны кирәксенми әсәрнең р көчен белергә тели Бит бервакыт киләчәк, әсәрләр үз көннәрен үзләре күрергә тиеш булачаклар Як тучысыннан. хуҗасыннан башки йөрерлек хәле булса. яшәячәк. б» змаса юк Ләкин кемгәдер уңыш, шөһрәт бүген кирәк, һәм менә шуннан башлана да инде барча ыгы-зыгы, оештыру, эшчән зек. кода-кодагыйлык Җые зызи зарда, ку зуарларда. мәҗлесләрдә шагыйрьлек даулау. чынны юкка чыгарз
өчен көрәш, аерым җөмләләр. үткен сүзләр табып, күккә чөю ярышлары һ. 6. һ. б. галәмәтләр, гадәтләр.
Бик тә кызганыч, әхлакка каршы бу гамәлләргә әдәби хәрәкәттәге тәртипләр (дөресрәге—тәртипсезлекләр). структур шартлар булышлык итә. Ә иң беренче чиратта — мәйдан тарлыгы. Бу елларда әдәби журналның һәм нәшриятның бердәнбер булуы, аларга ярдәм итәрлек яки ярыша алырлык бүтән матбугат органнарының юклыгы әсәрләрне дөньяга чыгаруда субъективлыкка, фикер монополиясенә юл калдыра килде. Җайлы һәм хәлиткеч позицияләр алырга тырышу, карьерачылык күренешләре шул хәлләр белән аңлатыла. Нәтиҗәдә, шактый ямьсез көрәш бард, дәвам итә. Үзенә күрә, монысын да борын-борыннан килгән традиция дияргә була. Бөек немец шагыйре һ. һейне әйткәнчә, әдәби джунглида законнар кырыс—кем өлгерә, шул кимерә.
Әдәби хулиганнарның күзгә күренгән һәм күренмәгән төркемнәре — шайкалары — матбугат урманнарында һәр куак, һәр яфрак ышыгына поскан. Үзләренең лаеклы лидерлары—вожаклары сызгыруын көтеп яталар. Сызгыру ишетелүгә, шайка әгъзалары һөҗүмгә ташлана килде, ташланалар һәм ташланачаклар. Аларның холык-фигыльләрен. аяусызлыкла- рын минем үземә байтак сынарга һәм татырга туры килде.
Алар шулай оешкан төстә үзләренең яшәү мәйданнарын киңәйтәләр. Дуслар макташуы, келәмнәр бүлешү, барча шау-шу урта кул әсәрләрне алгы планга чыгару наменэ җәелдерелә. •
Урта кул әсәрләргә соклану сәнгатьне үстерүгә түгел, үтерүгә хезмәт итә...
Җыеп әйткәндә, әсәрләрнең популяр булуы яки булмавына аларның характер һәм эчтәлек үзенчәлекләре, жанрларның үз хасиятләре, шул ук вакытта, тарихи һәм әхлакый факторлар йогынты ясый.
Эшләребез уңышлы барсын өчен, беренче чиратта, тормышның үзен рәтле итәргә кирәк. Иң төп мәсьәлә, хәлиткеч гомуми бурыч республикабызның һәм экономик, һәм мәдәни үсешенә, ялгансыз мөстәкыйльлегенә ирешүгә, шул җирлектә принципиаль проблемаларны хәл итүгә кайтып кала.
Аерым алганда, музыка мәктәпләрендә. училищеларда, консерваториядә (фәннәргә, предметларга карап) татарча һәм русча тигез дәрәҗәдә укыту опера театрын чынлап та татар театры итәргә мөмкинлек бирер иде. Полиграфия базаларын киңәйтү газета-журналлар чыгаруны юлга салу, махсус әдәби нәшрият булдыру өчен җирлек тудырыр иде. Мәктәпләрдә үз телебездә укытуны яңадан кайтару журналист кадрларны җитәрлек кадәр тәрбияләргә булышыр иде. һ. б.
Иң мөһим изге максат — декларатив бәйсезлектән реаль азатлыкка ирешү. Моның өчен чуртан ярдәменә исәп тоту килешмәс.
Бәлки, тиз генә барысы да без дигәнчә була алмас Ләкин дә бит өметсез — шайтан. Гомум халыкка һәм аерым-аерым гражданнарга ышанырга кирәк.
Җимерелгән һәм имгәтелгән тормышыбызны аякка бастыруның тиз арада гына хәл ителә алмаслыгын белгәнгә күрә, безнең күзләр бигрәк тә яшьләргә төбәлгән.
Март, 1991».
уш, дип әйтик. Инде килеп, хәлләребез тәмам үзгәрде, төзәлде һәм мондый проблемалар юкка чыкты дип игълан кыла алабызмы соң? Бармы шуңа жай? Ай-Һай ла. булса икән!
Укучы белән булган әңгәмә онытылып торган арада үземдә кечкенә булса да бер үзгәреш булды булуын — «Кара кош» исемле тагын бер шигъри трагедия барлыкка килде һәм «Мирас» журналында басылып
чыкты. Анысына карата да аерым хатлар һәм телефон аша безгә инде таныш булган сораулар бирелеп, бер үк мәсьәләләр куелды. Димәк, шәхси яклап та хәлләр бер көе калды. Шулай итеп, әллә өч әсәр: «һәйкәл». «Алтын кашбау». «Кара кош» — өч трагедия фаҗигале язмышка дучар булды дияргәме9
Әмма әйтергә тел бармый. Укучы күңелендә әсәр ниндидер фикерләр, тойгылар уяткан икән, шуңа канәгать була белергә дә кирәктер ләбаса. Аннары бит бу хәл бер генә язучыга кагыла торган нәрсә түгел. Бу инде традициягә әйләнгән Традиция һ Такташның «Җир уллары трагеди- ясе»ннән башланган. Нишлик, сәбәпләр бездән көчлерәк. Сәбәпләр, әлеге дә баягы тормышның үзендә.
Тормыш, әлбәттә, үзгәрә тора, әмма да әлегә тискәре якка үзгәрә шул. Бер дә без теләгәнчә, без көткәнчә түгел.
Әйтик, мөстәкыйльлек дип тәкрарларга яратабыз. Шушы иң хәлиткеч мәсьәләдә тынычланырга мөмкинмени? Киресенчә, сагаерга тиешбез. Ник дигәндә, үзебезне халыкара хокуклы дәүләт дип игълан итү белән ниндидер дәрәҗәдә максатыбызга ирештек дигән тойгы туып, канәгатьләнеп калу куркынычы барлыкка килде бит. Эйфория дигән хискә бирелеп. «ассоцияцияләнгән» рәвештә. Рәсәй дәүләтенә буйсынып калуыбызны шәйләми калуыбыз бар.
Димәк, тынычлану — үлемгә тиңдәш. Тынычлану — көрәш тойгысы бетте дигән сүз. Организмның каршылык күрсәтү сәләте — иммунитеты бетте дигән сүз.
Сәяси кыенлыклар аркасында, мәдәният өлкәсендә дә унышлар шатланырлык (бигрәк тә-- мактанырлык) була алмады Культура әһелләре, шул исәптән язучылар авыр хәлдә яши бирәләр Әсәрләргә түләү иң түбән дәрәҗәдә. Газеталарда чыккан мәкаләләргә алынган акча, мәсәлән, бер мәртәбә мунчага барырга дә җитәрлек түгел. Югары оешмалардан бирелгән «хәер акчалары» мәсьәләне хәл итә алмаячак Боларны ваклык дип атыйкмы? Ләкин дөресе шул бит. нишлик соң?
Полиграфик мәйдан мәсьәләсе Үзгәрдеме? Әйе, начар якка. Нәшриятыбыз мәгълүм сәбәпләр аркасында үзенең китап чыгару күләмен бермә-бер киметергә мәҗбүр булды. «Мәгариф» нәшриятыннан кала, аңа ярдәм итәрлек башка нәшриятлар барлыкка килмәде Барлыкка килде дигәннәренең бөтен эше болай да барлңгюклы полиграфик базада милли әдәбиятны кысрыклауга, сәнгатьтән ерак торган ыбыр-чыбыр продукция бастырып чыгаруга кайтып калды.
Кысынкы шартларда әхлакый проблемалар көчен җуймады гына түгел, бәлки кискенләшә генә барды һәм шулай дәвам итә
Агай-эне ак мыек... әһле әдәбият шул тәртип белән гөр килеп яши бирә.
Тормыш үзе шулай куша дип. акланырга җай бардыр Димәк, без (әгәр киләчәктә адәмчә яшәргә теләсәк), тормышның, дәвернең үзеннән көчлерәк булырга тиешбез һәм. бәлки, шуңа дучарбыз
Каршылыкларның җиңелә баруына ышанасы, һич югы өметләнәсе килә.
Үзең язу белән бергә, сирәк-мирәк, башкаларның язганын да уку кирәк, дигән акыллы шагыйрьләребезнен берсе
Дөнья әдәбиятын искә алмастан. газетада һәм журналда эшләгән елларда башкаларның әсәрләрен уку гына түгел, әлбәттә инде редакцияләргә. язмышларын хәл итүгә күп тапкырлар катнашырта гуры килде. «Совет әдәбияты»нда Ә. Еникинең «Рәшә». А Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повестьларын, әгәр дә мин ныклап якламаган булсам, көрәшмәгән булсам, ул вакытта, ай-һай. чыга алган булырлар иде микән, дип уйларга җөрьәт итәм.
1970 еллар азагында «Казан утлары»на яңадан килгәч, чираттагы эшләрне дәвам иткән хәлдә, нинди әсәрләрнең басылмый ятуы, кире кагылуы белән кызыксындым. Шуларның берсе М. Мәһдиевнең «Гомер агышлары» исемле повесте иде. Өлкә комитетындагы иптәшләр вето салган, главлит уздырмаган. Шуны укып, яңадан хәрәкәткә җибәргәч, редакцияләгәч, «Кеше китә — җыры кала» исемле повесть, язучының иң камил дип саналган әсәре дөньяга чыкты. Гәрчә автор әсәрнең язмышын хәл иткән һәм редакцияләгән кешеләрне онытса да—баш редактор урынбасарына һәм проза бүлеге редакторына түгел, ә бөтенләй ул чакта бүтән урында эшләгән иптәшләргә рәхмәт әйтсә дә — бу гамәлне мин әдәбиятыбызга күрсәтелгән игелегемнең бер мисалы буларак хәтергә төшерәм. Мондый мисалларны байтак санарга мөмкин булыр иде. дип уйлыйм. Бу яктан үкенергә туры килгәне юк. Ә менә әсәрләрдән тыш, кешеләр язмышын хәл иткән очракта, хәзергә хәтле уйландырган бер вакыйга булды, дияргә туры килә.
Газетада эшләгән вакытта, мин Татар дәүләт академия театрында художество советы әгъзасы идем. Байтак пьесаларны һәм спектакльләрне кабул иткәндә, шул исәптән Н. Исәнбәтнең «Гөлҗамал», И. Юзеевнен «Янар чәчәк» әсәрләрен кабул иткәндә, чыгыш ясап, нигездә уңай бәя биргәнем хәтердә. Ә үкенүгә якын мисал диюем болайрак.
Алтмышынчы еллар башында. Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлап, бер төркем яшь артистлар кайтып төште. Буш урыннар җитәрлек түгел. Ә яшьләрне эшкә алырга, театрның киләчәген кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә, конкурс үткәрелеп, кайбер артистларны кыскарту мәҗбүри булып чыкты. Мәсьәлә художество советына куелды.
Мин Азнакай ягында чираттагы командировкада идем. Бермәлне район газетасы редакциясенә керсәм, миңа үзебезнең газета редакторына шалтыратырга тиешлегемне әйтәләр. Шалтыратам. Командировканы бүлеп. Казанга кайтырга кушыла. Өлкә комитетыннан шундый әмер бирелгән. Көнендә үк самолет белән очып кайткач, культура бүлеге мөдире Булат Гыйззәтуллинга шалтыратам. Кереш сүзләрсез үк шундый хәбәр:
Иртәгә театрда худсовет утырышы. Анда сезгә мәҗбүри катнашырга кирәк.—һәм хәбәрнең азаккы өлеше русча әйтелә: — Там все обговорено.
Аңладым, билгеле. Ләкин уйланырга урын да калган иде. Утырышта— капма-каршы ике фикер. Яшьләрне кабул итәргә. Гәүһәр Камалова һәм Асия Харисова кебек атказанган артисткаларны театрдан мәхрүм1 итәргә кирәк Кеше язмышы. Җайсыз хәл. Кешеләр икегә аерылган кебек, күңелдә шундый ук каршылык. Нишләргә?
Баш режиссер (Ш Сарымсаков) фикер әйтмичә утыра. Сүз әйтергә миңа чират. Чыгышымның бер өлеше: «Баш режиссерның сүз әйтүе кирәк иде. Бәлки безнең карашлар ачыклана төшәр иде». Мин соңыннан сәеррәк фикер әйттем бугай:
— Соңрак, яңа конкурс игълан итеп, ул иптәшләрне театрга кире кайтарырга мөмкин бит?
— Ничек мөмкин булсын?
Сорауга каршы сорау. Димәк, хәл итү— һәркемнең үз эше. һәркемнең үз эше тавышка куелды. Бер тавышка өстенлек белән яшьләр кабул ителде.
Бер тавыш белән. Кем тавышы? Күтәрелгән кулларның берсе хәл иткән булып чыга. Алар күбәү. Ләкин икенче көнне Мәскәү вәкиле — кем булып эшләгәнен белмим — минем янга килде. Хатын кеше. •
— Баш режиссерның чыгыш ясамавына карата сез дөрес замечание ясадыгыз,— ди,— ләкин... Ялгыш тавыш бирдегез. Әгәр сез икенче төрле тавыш бирсәгез, Камалованы чыгара алмыйлар иде. Әйбәт артистка...
— Икенче төрле тавыш бирсәм, яшьләр кала. Алар белән нишләргә?
Ханым нишләргә икәнен үзе дә әйтә алмый. Аңа бары тик әйбәг артистка кызганыч Минем өчен дә шулай ләбаса. Сөйләшүдән мәгънә юк. Поезд киткән.
Соңыннан ачыкланганча, яшь артистларның да барысы да бер дәрәҗәдә булмаган икән Аларның кайберләре, безнең ышанычны аклый алмыйча, геатрдан киттеләр. Чыгарылган артисткаларыбыз кире кайттылар. Әмма ишетүемчә, Гәүһәр Камалова да, аның әнисе Фатыйма апа Камалова да миңа нык рәнҗегәннәр, тиргәгәннәр. Асия Харисова, очрашкан чакта, инде ничә дистә елдан соң, үпкәсен һаман сиздерә Ни өчен тәгаен миңа? Нишләп хәл итүче тәгаен мин булып чыктым икән? Бүтәннәргә түгел, ник миңа рәнҗиләр9
Акланырга мөмкинлек бар, ләкин акланасы килми. Сабак булсын. Бүтән юлы кемнең кем икәнен (бу юлы яшь кешеләрнең мөмкинлекләре нинди булып чыгачагын) алданрак белергә тиешсең Белмәсәң, катнашма. Сабак булсын.
Сабак онытылмады. Икенче юлы. Татар дәүләт филармониясе художество советы утырышында, шушыңа охшашлы хәлдә үземне дөресрәк тоттым дия алам.
Миңа таныш булмаган артистлар. Гади тел белән әйткәндә, фокусчылар Филармониянең репетицияләр залына күтәрелгәч тә, бер абый, күптән таныш кеше сыйфатында, кояштан яктырак елмаеп, баш иеп исәнләште дә хәл белән таныштырды Пенсиягә ике генә ел калган, ә аның штатын кыскартмакчылар Гомер буе яраган, хәзер килеп яраксызга чыгармакчылар. Сынамак өчен алардан яңа программа әзерләгкәннәр дә, хәзер шуны безгә күрсәтәчәкләр икән. Мин, аны-моны уйлап тор- мастан, катгый рәвештә:
Пенсиягә чаклы чыгармаска тиешләр, дигәч, шушы сүзгә абзыйның ничек сөенгәнен күрсәгез! Әйтерсең, бөтенесен мин хәл итәм Икенчесе хатын-кыз. марҗа апа. Ул да. тыйнаграк булса да, шушындый ук реверанс ясагач, анысына да баягы сүземне кабатладым. Тагын бер-ике артист бар иде шикелле. Истә ныклап калганы шушы ике кеше. Алар белән сүз беткәннән соң. залга уздым. Художество советының башка әгъзалары белән дә сөйләштеләрме, юкмы, белмим Әмма шунысы хак, миңа беренче сүз кушкан артист үзенең иллюзион номерларын күрсәткәндә, тамашачылардан ярдәмгә чакырган шаһит сыйфатында мине сайлап, ниндидер әйберләрен минем кесәдән табып алды Кыюлы гым җитми торса: «Шикләнмәгез, әйбәт булачак!» - дип. тынычландыра иде.
Имтихан концерты тәмам. Утырыш Аны филармониянең директоры Первин фамилияле яһүд абзый алып барды Торып баскач та. үзенчә бик оста рәвештә безне дөрес курска кертергә, юнәлеш бирергә тырышып, ихлас елмайды
Болар миңа кирәкми. Булмасалар да юксынмас идем Бриг алаларга да кирәкмиләр Шулай дигәч, безнең рәттә утырган Илһам Шаки- ровка елмайды Илһам да аларны алмас иде
Ә мин реплика ташларга ашыктым:
Анысы» инде Илһамның үзеннән сорарга кирәк
Илһам сүзсез елмайган мәлдә, абзый миңа сагаеп карады Танышлык чамалы Бүтән чакта худсовет утырышларында бик катнашмый иле Ниятемне сизгәч, ул миңа сүз бирергә ашыкмаячак. Әлсгечә, репликаларга исәп тотарга кала. '
Первин иптәш, утырышның камертонын бигүк уңышлы чиртә алмавына аз тына да борчылу сиздермичә, баштагыча шаян тавыш белән дәвам итте: w „
Ярый алайса, фикер алышыйк, уйлашыйк.
Минем янда гына күренекле артисткабыз Зөләйха Хисмәтуллина утыра. Ишетелер-ишетелмәс кенә, татарча: «Пенсиягә хәтле аларга кагылырга ярамый, әлбәттә».—дип. гүяки үз алдыма сөйләнеп куям. Ә директор шулкадәр сизгер, минем адрессыз үгетне дә бүлдерер өчен:
— Зөләйха Гатаулловна. сезнең сүзегез бар шикелле,— дип, аны ашыктыра.
Ләкин Зөләйха апа, ерактанырак булса да, һәм сынауга куелган артистларның чыгышына мөкиббән китмәвен сиздерсә дә, хәлне төшенгән иде.
— Алар ва-банк бардылар!—дип, томанлырак бәяләрдән соң, нәтиҗә чыгарып: — Шулай да шулай да, пенсиягә хәтле түзәргә мөмкин,— дип сүзен ачык әйтте.
Әйе,—дип, җөпләргә ашыктым мин.—түзмәслек түгел, программа хәтта кызыклы бит.
Иптәш Первин миңа бөтенләй илтифатсызга әйләнде, сүземне ишетмәс булды. Мәгәр соң иде. Художество советы әгъзаларына шәфкать тәмам йоккан иде инде. Калганнар да Зөләйха Хисмәтуллина төслерәк сөйләп чыккач, күпчелек тавыш белән: артистларны пенсиягә чаклы штатта калдырырга, дигән карар кабул ителде.
Татарстан радиосының художество советында һәм «Казан утлары» журналы редколлегиясендә озак еллар безгә Сибгат ага Хәким белән янәшә эшләргә туры килде. Катгый сүз әйтергә кирәк чаклар күп булса да, бу оешмаларда кешеләр язмышы хәл ителерлек дәрәҗәдәге каршылыклар очрамады. Татарстан язучылар берлеге идарәсендә 1974 елдан шушы көннәргәчә эшләгән дәвердә дә. үкенерлек гамәлләргә дучар булмадым дия ала/и. Әмма әдәби фонд идарәсенә килгәндә, алай ук кистереп әйтергә кыенсынам бугай...
Татарстан язучыларының унберенче съездында (17—18 май, 1989 ел) сайланган идарәнең беренче оештыру утырышы алдыннан идарә рәисе Ринат Мөхәммәдиев шалтырата. Гадәттәгечә, хәл-әхвәл сорашу. Эшкә күчәбез. Идарә әгъзаларына вазифалар йөкләнә. Җөмләдән, миңа да шактый җаваплы эш тәкъдим ителә—Әдәби фонд идарәсе рәисе вазифасы. Бераз уйларга вакыт сорыйм.
— Уйла. Әхсән абый, тик баш тартмаска тырыш инде.
Кайбер язучылар белән киңәшкәннән соң, ризалык биреп шалтыраттым. Идарәдә, башка эшләр белән беррәттән, минем вазифа да расланды. Ринат әйткәнчә, хәзер идарә әгъзасы мактаулы исем генә түгел, ә бәлки җитди эш башкаручы.
Әйбәт кенә эшләп киттек. Еллар буе, дияргә кирәк. Әмма дөнья без теләгәнчә генә барса икән лә. Үзгәртеп кору афәтләре үзенең хәтәр зәхмәтләре белән, беренче чиратта дияргә ярыйдыр, язучыларга ташланды бит.
Эшләр җайсызлана башлагач, Әдәби фондта моңарчы көйле генә эшләп килгән Шаһинур Мостафин, 1992 ел азагында директорлыктан китеп (моңа, мөгаен, айлар буе тиешле хезмәт хакын ала алмау һәм йөрәк өянәкләре дә сәбәпче булгандыр), үз урынына Рафис Корбанов дигән яшь шагыйрьне тәкъдим итте. Аның теләге булуын да исәпкә алып.
Яшь иптәш беренче көннәрдән үк үзен яңа тарихи шартларга муафыйк кәсепче итеп күрсәтергә тырышты. Ә без исә. мондый гамәлләрдә— ике кулсыз. Шул сәбәп аркылы, яңа директорның инициативаларына комачау итмәскә, юл бирергә бурычлыбыз.
Ә планнар зурдан. Тиз арада Биектау районында без дистәләрчә еллар буе төзергә хыялланган иҗат йорты салына башлаячак. Директор аның проект сызымнарын ук күрсәткәч, мин, мәсәлән, аһ иттем. Район хакимияте инде җир дә бүлеп биргән икән. Карар — кулыбызда. Өстәвенә, сәүдәгәрлек белән баеп китәчәкбез, имеш. Директор үзенә бу эштә ярдәмгә үзеннән дә зуррак хезмәт хакы белән урынбасар чакырып китерде. Төзелеш эшләре белән матди байлыклар тудыру өчен махсус бригада.
язучыларга юридик ярдәм күрсәтү өчен консультация бүлекчәсе, медицина пункты булдыру Берсеннәгт-берсе матур башлангычлар, әйе бит? Мондый эшләр кузгаткан кешегә ничек итеп юл сапмыйсын инде' Ә юл сабу шуннан гыйбарәт булды
- Мәсьәләне хә-1 ИТҮ өчен мин Әдәби фонд идарәсен җыярга тәкъдим иттем. Мәгәр яшь иптәш, моны кабул итмичә, барлык язучыларны гом^жли җыелышка чакырып, хатлар җибәргән.
Җыелыш алдыннан яна тәкъдим Яңа башлангычларга киң мәйдан ачылсын өчен яшь иптәшкә директорлык вәкаләтләре тар икән. Икәүдән- икәү очрашкач, ул миңа серен ача
Әйдәгез. Әхсән абый, эшләрне алмашыйк, сез директор булыгыз, ә мин — председатель. Сез мине тәкъдим итсәгез Сезгә дә хезмәт хакы булыр Бу заманда бушка эшләп булмый бит
Көтелмәгән тәкъдимнән күңелемдә бераз гына шик туса да. аны шундук җиңен, киләчәккә булган зур уңышлар хакына ризалык бирдем
Бик рәхәтләнеп, мин әйтәм, сине председательлеккә тәкъдим итәчәкмен
Ә конференция җыелды Язучыларның алтмыш проценты килгән. Кворум җитә
Җыелышны кереш сүз белән үзем ачтым һәм алып бардым. Сүзнең төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт:
Татарстан азучыларының Әдәби фонды исемсез һәм паспортсыз калды. Ул элек РСФСР язучылары Әдәби фондының Татарстан АССР бүлекчәсе дип йөртелә иде Татарстан Язучылар союзы идарәсе РСФСР Язучылар союзы белән договор төзегәч, һәм аннан рәсми аерылгач, безнең Әдәби фонд бүлекчәсе дә гамәлдә бүлекчә булудан туктады Аның мөһере элеккечә калганлыктан, хәзер дәүләт банкы бу исем белән безне кабул итми Без. димәк, финанс эшләреннән коры калдык Димәк. Әдәби фондка исем кушарга кирәк
Статус мәсьәләсе. РСФСР әдәби фондыннан аерылгач, безнең Әдәби фондны мөстәкыйль юридик зат итен үзгәртү мәсьәләсе куела
Әдәби фондның уставы искерде Яңасын тикшерен, кабул игәсе бар Әдәби фонд идарәсен яңарту турында тәкъдим бар.
Әдәби фонд Россия әдәби фонды тарафыннан финанслана иде. Бу керем ябылгач, безнең фондның хәле авырайды. Аның акчасы штатны сакларга да җитми хәтта. Язучыларга ярдәм итә алмаган оешманың кирәге калмый Димәк, аңа кәсепчелек белән шөгыльләнерлек вәкаләт ләр кирәк Яңа директор шундый вәкаләтләр сорый
Шунты мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Сездән фикерләр көтәбез
Көн тәртибе көтелмәгәндә куелган очракта була торган тынлык Нишлибез? Сөйләшмибез дисәгез, таралышырга мөмкин
Мин шулай дигәч, янымда утырган директор көлеп куйды
Әгәр дә Әдәби фонд идарәсенең миңа кадәрге председателе хәзерге идарә әгъзасы Азат Әхмәдуллин
Җыелгач, сөйләшергә кирәк! димәсә. ни булыр иде икән? Аның кыю авазын кабатлаучылар булды. Әңгәмә башланды. Чыгыш ясаучыларның берсе минем кереш сүзне үстерде Бер кеше еллар буе үгез асрый икән Шуны җигеп, еллар буе печән ташый. «Үгезне ни өчен асрыйсың?» дип сорыйлар моннан «Печән ташырга үгез кирәк бит». «Ә печәнне ни өчен әзерлисең?» «Үгезгә печән кирәк ләбаса»
Фондның мондый хәле белән, әлбәттә, килешү мөмкин түгел Базар башбаштаклыгында үзенә һәм үз әгъзаларына ярдәм итә алырлык оешма булдыру фикерен куәтләделәр. Тавышка куйгач, күпчелек тавыш белән Татарстан Республикасы азучыларының мөстәкыйль әдәби фонлы дигән статус билгеләнде. Яна устав кабул ителде Дүрт еллык вәкаләт белән яңа идарә сайланды
Идарәнең беренче утырышы. Анысын да мий ачтым.
— Җыелышта бу хакта сөйләштек инде. Директорыбыз кәсепчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнү өчен әлеге вәкаләтләр җитәрлек түгел дип саный. Ул идарәнең председателе булырга тели. Мин Рафис Кор- бановны председатель итеп сайларга тәкъдим итәм. Шуңа кушылуыгызны үтенәм. Сез ризамы?
Идарәгә әле генә сайланган язучы Мәгъсум Хуҗин, минем кебек үк, яңа башлангычларның уңышлы барып чыгачагына ышанган иде булса кирәк, катгый төстә:
—- Әйе, без риза,—дип кул күтәрде.
Тавышка кую белән мәсьәлә хәл ителде.
Шушы ук утырышта мине директор һәм председатель урынбасары итеп сайладылар Фәнзаман Батталның: «Үзе ризамы соң?»— дигән соравына Корбанов: «Без алдан сөйләшкән идек,»—дип җавап бирде. Әйткәнемчә, мин риза, эшләр генә барып чыксын.
Шулай итеп, идарә, базарга кермәк булып, яңарды. Иллә дөресен әйтим, күңелдә ышаныч тудыра алырлык гамәлләр күзгә чалынмады (пул. Киресенчә, бик тә сәер тормыпьбашлаңды. Акча туздыру җәһәтеннән зур эшчәнлек гөрләде. Югары эш хакы белән директорның коммерция буенча урынбасары аркылы сәүдә кызды. Яңа рәисебез идарәдән юридик консультация, медицина пункты, төзелеш бригадасы оештыру хакында карар кабул ителүен сорады. Карардан эш калмаса да, бары тик кәгазьдә генә калды...
Тормыш шулай дәвам итте. Бер көнне Союз идарәсенең киңәйтелгән утырышына чакыралар. Төп мәсьәлә: Әдәби фонд — банкрот. Р. Корбанов эштән китү хакында гариза биргән. Әдәби фонд идарәсенә түгел, үзе аерылып чыккан Союз идарәсенә..
Союз идарәсендә бәхәс тумады. Карар: унбер кешедән торган идарә биш кешегә калдырылып, Әдәби фондны бөтенләй таркатмас өчен бер штатка — бухгалтерга хезмәт хакы табарга вәгъдә итеп, мөмкин булганча эшли торырга кушылды. Союз идарәсе карарына рәсми төс бирер өчен, без Әдәби фонд идарәсен җыярга тиеш булдык.
Утырышны мин алып бардым. Хәлне аңлатканнан соң, беренче сүз:
— Идарә эшләренә бер кешенең — председательнең генә җитәкчелек итүе аркасында, аның эшләре контрольсез калды. Шул сәбәпл? зур хаталар килеп чыкты. Нәтиҗә күз алдында, без— банкрот. Корбановның эштән китү турында гаризасы бар. Нишлибез, җибәрәбезме, юкмы?
Ходайның хикмәте, җибәрмибез, диючеләр табылды. Корбанов: «Мин бушка эшләргә җыенмыйм»,— дигәч кенә, җитдиләнделәр. Карар кабул ителде. Чиратта — төп мәсьәлә:
— Әдәби фонд идарәсен саклап калабызмы, әллә үзебезне үзебез таратабызмы?
— Саклап калырга кирәк.
— Алайса, аның председателе булырга тиеш. Кемне сайлыйбыз?
— Идарәнең элекке председателе бар бит, шуны,—диделәр.
Тәкъдимне тавышка 3. Мансуров куйды. Ягъни, тагын мине сайладылар. Бернинди финансларсыз тагын яши киттек. Аннан соң ничек көн күрүебез хакында миңа Татарстан язучыларының 12-съездында сөйләргә туры килде. Хәлне кыскарак аңлату нияте белән шул чыгышны хәтергә төшерәм. Кыскарта төшкәндә менә шулар:
«Әгәр патшалар еш алмашынып торса, моның илдәге хәлләрнең нин- дилеген күрсәтә торган галәмәт икәнен без яхшы беләбез. Фонд директорларының ни өчен китә торуын да шул мәгънәдә аңларга мөмкин. Турысын әйткәндә, хәлебез мактанырлык түгел. Беренче һәм хәлиткеч сәбәп финанс дигән нәрсәгә кайтып кала. Татарстан хөкүмәте безнең Әдәби фондны үз бюджетына сыйдыра алмады Бүтән килер җир юк. Шул рәвешле. Әдәби фонд фондсыз калды.
Сье зд алдында информация ясау хакында сүз чыккач, кайбер иптәшләр «Әдәои фондны ничек итеп таратуыгызны сөйләрсез инде».— дип. шаяртырга тиеш тапты Мондый сүзләрнең чынлап әйтелгәннәрен дә ишет- кәләгәнгә күрә, моңа җавап бирергә кирәктер. Ә җавап шулдыр: кыргый оазар афәтләрен без уйлап чыгармадык. Әдәби фонд идарәсе илдә иң фәкыйрь бәндәләр булып язучылар калсын дип тырышмады.
п *™е‘,?лгаРге байтак автономияле. хәтта союздаш республикаларда Әдәои фонд вазифа зары язучылар союзлары идарәләренә тапшыры зып. Ф(,"д булудан туктады Аңлашылса кирәк, безнең монда катнашыбыз юк Ә безнең хәл исә. бераз икенчерәк. Рәсми яктан караганда, аны хәтта әйбәт дияргә дә җай юк түгел
Татарстан азучыларының әдәби фонды Халыкара иҗтимагый-әдәби фондыр составына кабул ителде. Ягъни, аның статусы элеккеге союздаш республикалар әдәби фондлары статусы белән тигезләште. Иҗат йортларына юлламаларны хәзер шуннан алабыз
Ачыклык өчен шуны да искә төшерергә туры килә. Союз идарәсендә бу яңалыкка каршы кешеләр дә бар иде. Ә без. Халыкара иҗтимагый-әдәби фонд составына керү өчен мөстәкыйль рәвештә док\ ментлар әзерләп, идарә әгъзасы булган М. Хәбибуллинга вәкаләт бирдек Документка мин кул куйдым. Вәкилебез аны Халыкара әдәби фонд идарәсенә тапшыргач. мәсьәлә уңай хәл ителде Иҗтимагый шартлар шуңа мөмкинлек бирде. Күрәбез ки. бу бер генә кеше хезмәте түгел.
Акча керемнәре тукталганнан соң. Әдәби фонд штатында бердәнбер берәмлек булып, бухгалтер калды. Ул фондның булган мөлкәтен саклаучы да. бүлмәләрне тәртиптә тотучы да. бермә-бер кимегән төп вазифа шрны үтәүче дә үзе.
Мөлкәт хәзергә тулысынча исән. Аккош күлендәге дачаларны искә алмаганда. Аккош күлендәге дачалар, Союз идарәсе карары белән, шунда озак яшәгән язучыларга бушлай бирелде
Алдагы көннәр хакында.
Мин киләчәкне бөтенләй өметсез димәс идем. Ләкин моның өчен кайбер шартлар кирәк булачак. Татарстанда авторлык хокукларын саклау оешмасы ныклип эшли башларга тиеш. Әдәби фондка аның аша күпмедер акча керә алыр иде
Шул ук вакытта республикада китап басу эшен юлга салу хәлиткеч чараларның иң әһәмият ичедер. Китап басудан килгән күп медер процентның Әдәби фондка л)Ч}г законлы хәл. Әгәр китап басылмый икән. Әдәби фондның гына түгел, ә гомумән, язучыларның кирәге калмый, дигән сут Базарга безнең хәзер ук инде кирәгебез бик тә чамалы •
Базар дигәннән, ә юәттә. Әдәби фондка кәсепчелек тә рөхсәт ите зә. Моның белән шөгыльләнсен өчен бермәлне без директор итеп бер яшь иптәшне куеп карадык. Король Лир шикелле, үзебезнең барча вәкаләтләребезне аңа тапшырдык Ул эшләп тә карады сату итте зур-зур планнар корды. Мәгәр кәсеп шундый булып чыкты ки. фондның соңгы тиеннәре. төтенгә әйләнеп, торбадан очты
Әдәби фзондка язучыларның үзләреннән өлеш кертү хакында да уйлышы бар Тарихка күз салсак, иң әүвәл кирәк чакта ярдәмләшү өчен фонд язучыларның у? акчаларыннан җыелган бит. Безнең заманда исә. кассадан акчаны алу хакында гына сүз бара Ахрысы шундый заман җитте ки. кирәк чакта синең турында кайгыртсыннар өчен Әдәби фонд язмышы хакында барыбыз бергәләп һәм берәм-берәм хәзер без кайгыртырга тиеш булабыз...»
...Чыгыш әнә шулай тәмамлана.
Съезддан сон бер ел вакыт узды Авторлык хокукларын саклау оеш* масы эшли башлагач. Әдәби фонд әзме-күпме тернәкләнә башлады, дияргә була. Инде китап басу эшенен җанлануын кәгәргә кала.
леккерәк елларда: «Китап—иң әйбәт бүләк!» — дигән сүзләр э еш ишетелә иде Соңгы вакытта онытыла төште һәрхәлдә, минем
ишеткәнем юк диярлек. Әмма хәзер дә шундый фикер белән яшәп ятам. Китапны бүләк кенә түгел, иң әйбәт бәйрәм дип тә беләм. Бу караш миндә күптәннән бирле ныгып урнашкан.
Өченчеме, дүртенчеме класста укыган чакта, мәктәп китапханәсеннән Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестен алып чыккан идем Китапны сумкага салмадым. Кулда тотып барам. Адым саен дип әйтерлек, күз ташлап, кулдагы бәхетемә сокланам Аяклар җиргә тими.
Китапның тышында—диңгез сурәте. Болай зур да түгел үзе, кечкенә. Ләкин диңгез диңгез инде ул, дулапмы дулый. Зәңгәр чиксезлектә ак дулкыннар йөгерешә. Китап тышлыгында гына түгел, хыялда гына да түгел, әйтерсең ки, тормышның үзендә, мин атлаган кыр буйлата тезем- тезем булып йөгерешә чал дулкыннар. Алар — минем аяк астында. Шуларга, тезем-тезем дулкыннарга баса-баса, мин дә йөгерәм.
Чалт аяз көн. Кояш нәкъ минем шатлыгым төсле балкый. Җил. Тыгыз февраль җиле. Җәяүле буран. Рәт-рәт булып кыр буйлата агылган, юк, диңгез буйлата чабышкан дулкыннар шул бит инде. Ак дөнья, зәңгәр дөнья минем белән бергә шатлана. Ул көнге шатлыктан ихласрак бәйрәм хисе тоюымны хәтта хәтерләмим дә кебек. Шундый хис белән өйгә кайтып җиткәч, шундый ук сөенеч белән, китапны бер утыруда укып та чыктым. Кояш баеп эңгер төшкәч, соңгы битне яптым. Әсәр үзе дә кичке шәфәкъ төсләре белән тәмамланды. Акчарлаклар тавышы белән...
Мондый күренешләр төгәл генә кабатланмаса да. китап аркасында килгән бәйрәмнәрем күп булды. Шунысын да әйтим, еллар уза торгач, нәүбәте җитеп, үземнең дә утыздан артык китабым басылып чыкты. Әмма ак дулкыннарга баса-баса йөгерерлек үк шатлык тоярга туры килмәде. Шуңа күрә әйтүем, укучы шатлыгы язучы шатлыгыннан зуррак булырга да мөмкин икән...
Нәшрият кешеләре шулай күпме укучыга бәхет тараткан, бәйрәм китергән. Шуннан изгерәк эш хәтта юктыр да сыман.
Басылып чыккан китаплар санынча булмаса да, онытылмас эшләр күп. Җитмеш ел эчендә аларның саны югалгандыр да инде бәлки. Әмма бер нәрсә югала алмас, татар классик әдәбиятын барлыкка китергән әсәрләр — җыентыклар, томнар.
Үсеш сугыш алды елларында, хәтта сугышның үз елларында да тукталмый. Ә менә хәзер, тыныч заманда. Хәлебез шундый ки, Татарстан дәүләте үзенең ике бөртек нәшриятына да тиешенчә ярдәм күрсәтә алмый. Аны кыргый базарга тапшыра. Тагын да уйлый төшик, халыкны әдәбият кебек бөек рухи азык белән тәэмин итә алмаган дәүләт ул нинди дәүләт булыр?
Китап чыгаруның асылда тукталуы язучылар иҗатына, аларның көнкүрешенә тәэсир итмичә калмады. Аларның күпчелеге хезмәт хакыннан мәхрүм калды.
Дөрес, президент фондыннан азмы-күпме ярдәм күрсәтелә килде. Ләкин, беренчедән, бу ярдәм язучыларның тормыш хәлен җиңеләйтә алырлык булмаса, икенчедән, әхлакый яктан кирәкле нәрсә түгел. Эшләмәгән өчен акча алу кешелек дәрәҗәсенә суга. Бушка акча алудан оялмый торган, хәтта шуны алу өчен низаглаша торган адәмнәр барлыкка килде...
Шушы уңайдан, күптәннән бирле хәтердән чыкмый торган, китапка кагылышлы тагын бер очракны искә алыйм әле. Бишенче, алтынчымы класста укыган чак. Сугыш вакыты. Булган китапларның барчасы укылып, ятланып беткән. Яңалары авыл кибетләрендә юк. Китапханәләр ябык. Район үзәгендә «Культмаг» дигән кибеттә бар— рәт-рәт тезеп куелган китаплар. Авылыбыздан унике чакрым ераклыктагы шул кибет
кә барып йөрим китапларга карап кына булса да торыр өчен барам. Сатып алырга, билгеле инде, акча юк.
Шулай ничө мәртәбә барганмындыр, әйтә алмыйм. Мәгәр шунысы хәтердә уелган, сатучы апа миңа игътибар итте. Бер көнне елмаеп каршылады. Мин китапларга кызыгып тагын бераз торгач, сүз кушты:
- Складка барып китаплар алып киләсе бар иде Ярдәм итә алмассыңмы икән?
Мин уйлап тормыйча да риза булгач, кибетне тиз генә бикләде апа. Чама белән ярты сәгать эчендә склад дигән җирдән зур гына төргәк китаплар күтәреп кигердем Эчкә кергәч, апа төргәкне чишеп тә тор- мастан. киштәләрнең берсеннән мин кызыккан китапларның берсен алып, миңа сузды:
Сиңа эш хакы түләргә акчам юк. Риза булсаң, менә шушы китапны ал.
Ямь-яшел тышлы «Колхида» исемле китап. Язган кешесенең фамилиясе - Паустовский. Мәктәптә географиядән без үткән темаларның берсе—субтропик зона табигате турында, һич арттырусыз кош тоткандай сөенеп кайту белән сукыр лампа яктысында төн буе укыдым. Бигүк мавыктыргыч |үгел икән Шулай да. апа-абзыйларның агачлар, чәчәкләр үстерү, шул яшеллекләр эчендә сөйләшүләре һәм андагы табигать үзе матур хатирә булып күңелемдә саклана Мәгәр бу очракны искә төшерү максаты сатучы апага карый Мөгаен, ул мина китапны бушка бирергә дә теләгәндер Ләкин мине бушка алырга өйрәтмәс өчен, кешелегемне кимсетмәс өчен ул миңа эш бирде, эш өчен түләде..
Менә бит китап сатучы аналар нинди булган. Ә аны яза торган кешеләр? Лаеклы булмаган хәлдә акча (һәм башка төрле бүләкләр) алу өчен тырышкан, әхлак дәрәҗәсе хакында уйламаган кеше язучы була аламыни.’ Уйласаң, уңайсыз булып китә.
Әйе. миңа үз гомеремдә утыздан артык китап чыгару насыйп булды. Хыялда туган калам диварларына алар да кирпеч арты кирпеч булып, һич югы минем карашымча. Казан тормышына азмы-күпме рухи байлык өстәгәндер, диясем килә.
Шуның белән бергә, гомумән, татар китабын башка калаларга, башка республикалар!а җикерү эшендә дә. сөйгән калам вәкиле буларак йөргән чакларны искә аласы килә. Шуларның берсе - Башкорт стан. Анда Тукай көннәре. Каршымда зур зал тулы халык Сүзне, гадәттәгечә, күңелле йоладан, йомыш үтәүдән башлыйм
Хөрмәтле иптәшләр, дуслар, кардәшләр!
Үзегез беләсез, татар язучылары Башкортстан турында сүз барганда тыныч кына кала алмыйлар. Бу юлы да шулай: безнең Уфа! а баруыбызны ишеткәч. телефон аша да, болай күрешкәндә дә үзләренең сәламнәрен әйтергә ашыктылар. Әманәткә хыянәт кылмыйча, бер дә авырсынмыйча, без ул сәламнәрне юлда түкмичә һәм чәчмичә, китереп җи! кердек һәм шуларның барчасын ихлас күңелдән сезгә (апшырабыз. (Мондый сүзләрдән сон кул чабу гадәт и бит? Шулай булды).
Тукайның йөз еллыгы уңае белән Казанда гына түгел, илебезнең шагыйрьгә мөнәсәбәте булган күн кенә башка шәһәрләрендә дә Шигырь бәйрәмнәре уздырыла Без. мәсәлән. Әстерханда узачак бәйрәмгә барырга тиеш идек Ләкин үзегез күреп торасыз, без Уфа каласында булып чыктык һәм бу юлыбыз, ничектер. Тукайның үз юлын хәтерләтеп куйды
Билгеле булганча. 1912 елның язында Тукай Петербург шәһәренә барырга җыена һәм «юл уңаеннан» Уфага килеп чыга. Казаннан Петербургка Тукайның иң гуры юлы Уфа аша уза (Шушы урында халыкның гөрләп кул чабуы әдәп хакына гына булмагандыр, диясе килә)
Шагыйрьнең бу маршрутын гадәти логика ярдәмендә аңлату, әлбәттә уңышсыз ип. Әмма аны яхшы белгән кешегә бу шигъри хатаны аңлау кыен түгеч Ник дигәндә, әгәр ныклабрак уйласаң. Тукайның бөтен гомере, язмышы нәкъ шундый юл аркылы узган бит
Кырлайдан киткәннән соң. Җаек шәһәрендә күпме генә вакыт эчендә үзенең бөек остазлары иҗатын, төрки әдәбияттан тыш. рус һәм Көнчыгыш әдәбиятын, гарәп-фарсы шигъри системаларын үзләштереп өлгергән.
Язмышыннан аңа иҗат өчен нибары җиде ел вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә ул ун мең шигъри юл һәм илле табак проза язып калдырган Шул вакыт эчендә азатлык һәм мәгърифәткә караган барлык темаларны, шулай ук бөтен жанрларны — лирика, сатира, тәнкыйть, публицистика жанрларын буйсындырырга көч тапкан.
Җиде ел — биш том әсәр!
Могҗиза кебегрәк. ышану кыен шикеллерәк. Мәгәр могҗиза юк. Нәт иҗә күз алдында, без аны үз кулларыбыз белән тотып карый алабыз. Бик яхшы аңлашыла—Тукай бу нәтиҗәгә үзенә иң хас, иң туры юлдан килә алган Дөреслек аша. хакны әйтә алу батырлыгы аша килгән. Юкка гына халык аны «Туры Тукай» дип атамаган бит.
Теләсә нинди шартларда халык уйлаганны әйтә алу аңа «язар азык» муллыгы биргән. Бу батырлыкны аңа чор һәм халык биргән. Халык аны үзе тәрбияләгән — күңеленә, холкы-фигыленә үз гадәтләрен, үз кичерешләрен, үз рухын салган. Шул юл белән татар халкының тарихи моңы шаг ыйрьнең әсәрләренә күчкән. Халык язмышы Тукай әсәрләренең төп мәзһәбен, эчтәлеген, музыкасын билгеләгән һәм барлыкка китергән. Бөтен сер шунда — даһилыкка иң туры юл халык йөрәге аша уза.
Иң кыска һәм иң туры юл!
Бу көннәрдә яңа гасырларга, яңа йөзъеллыкларга узып барышлый, Тукай үзенең шул таныш юлыннан тагын бер тапкыр, менә безнең белән Уфага килеп чыкты, дип фаразлыйсы килә. Ныклап уйласаң, шулай да ул. Без сезгә бүләк итеп алып килгән портрет шул'фикернең дәлиле түгелмени?
Бүгенге Тукай үзенең томнарында яши. Без аларны да алып килдек сезгә.
Тукайны аның остазларыннан берсе булган Кол Галидән башка күз алдына китерү кыен. Шуңа күрә без «Йосыф кыйссасы»н да Тукай китапларына кушып алып килдек.
Бу очрашу 1986 елның 26 апрелендә булды.
Рәсми бүлек тәмамлангач, банкетка тартым кичке аш. Өстәл янында кичәне алып барган шагыйрь Мостай Кәрим, өлкә комитеты секретаре язучы Таһир Ахунжанов, композитор Заһир Исмәгыйлов. Башкортстан ягучылар берлеге рәисе Әсгать Мирзаһитов, шагыйрь һәм галим Гыйлемдар Рамазанов. Башкортстан Министрлар Советы председателе урынбасары Баймурзина (ай-ла, исемен әйтмәделәр), истә калмаган тагын кайбер язучылар, шагыйрьләр, галимнәр.
Минем урын Баймурзина янына туры килде. Икенче яктан үзем белән килгән Рәдиф Гатауллинга урын калдырдым
— Рәдиф кайда соң? —дип сорый Мостай ага
Рәдиф бер-ике ел Уфада укыган. Курсташ кызлары белән сөйләшкәнен күргән идем. Шуңа күрә:
— Рәдиф, гадәтенчә, кызлар белән,— дидем.
Ә сезне кызлар кызыксындырмадымы?—диде бер шаян иптәш.
Мин дә бит кызлар янында, -дим, янымдагы нык гәүдәле, чибәр ханымга ишарәләп.
— Ул — сезнең Мансур Хәсәнов урынындагы кеше.
Министрлар Советы председателе урынбасары дигән сүз инде бу. Зур җитәкче. Шуңа күрә.
— Кем янына утырырга кирәген беләм инде мин,— дигән булам. Белмәсәм дә диген,— дип, шаяртып дөресли Мостай ага.
Ризыкка чират җиткәч, (Горбачев «зирәклек» күрсәткән дәвер бит), Таһир Исмәгыйлович гафу үтенгәндәй:
__ Банкег аракысыз гына инде,— дип, миңа елмая.
Зчмәскә өйрәнеп киләбез инде,— дип, кунакка хас тыйнаклык күрсәтәм, янәсе.
Тагын ни?
Ун елга якын арадан соң. истә калганнары шулар.
Г. Рамазанов минем Башкортстаннан аерылмавымны искә ала.
КҮПТӘН түгел генә «Аязучан болытлы һава» исемле повесте чыкты. Әйбәт кенә. Безнең Рахмановны Рамазанов дип алып, язган.
Мостай аганың хәмерсез лә кәефе шәп
— Син аны үзеңә кабул итмәдеңме соң? ди ул.
— Юк. алай кабул итмәдем
Тагын нәрсәләр’
Композитор 3. Исмәгыйлов безнең татар композиторы Рөстәм Яхин* ның хәлен сораша:
Бу арада дөньяга чыкканы күренми, авырмыймы?
— Юктыр, мин әйтәм.— Берәр зур әсәр язадыр
Кызганыч ки. ул хаклы булып чыкты
Аракысыз булса да, чын мәҗлестәге төсле күңелле генә утырдык. Мәҗлестән соң зур гына концерт күрсәттеләр Анда да Казан темасы әдәбияты, татар сәнгате үзәктә булды
Концерт төгәлләнеп, урамга чыккач, шагыйрь Рафаэль Сафин, минем чыгышны истә тотып
— Тукайның үз кимәлендә булды, дип кулымны кыегы.
— Әхсән оялгандай гел тыйнак йөри үзе, диде шулай ук кул кысканда Муса Гали
Табигатем шундыйдыр инде, дйп хисап бирергәмени?
— Эшләр оялырлыктыр инде. күрәсең, дигән булам
Уфа урамнары буйлап атлаганда, хатирәләр тагын яңарды. Әлеге дә баягы. Тукайга кагылышлы уйлар. Уфа авиация техникумында укып йөргән чак
Математ ика укытучысы Фәхре гдинов дигән абый (исеме һәм әтисенең исеме русчага көйләнгән, шуңа күрә микән, истә калмаган) дәрес вакытында төрле темаларга сөйләшеп алырга ярата. Ул кайчандыр Казанда яшәгән
— Казан матур шәһәрме? дип сорыйлар малайлар Ма гур, әйбәт шәһәр
— Уфадан да матурракмы9
- Уфаның үз өстенлеге агачлар күп. Казан урамнарында агачлар азрак.
- Сез Тукайны күргәнсез, диләр
— Дөрес, күрә идем
— Ул ниндирәк төсле иде?
Бераз уйга калып, барыбызны да күздән кичергәч, абзыйның карашы миндә тукталды
— Менә. Баяповка охшаган иде ул. диде.
Валлаһи, билләһи.
Бу вакыт бөтен группаның күзе миндә Әңгәмәнең дәвамы да миңа кагылмыйча узмады Абый киләчәктә кемнең кем булырга хыяллануын сорашты. Күбәсе авиатор, инженер
Ә син. Баянов, кем булырга хыялланасың?
Минем инде музыкант, композитор, юрист «булып караганым» бар Хәзер исә,сүз сөрешеннән икенче максат алга чыкт ы Бераз элегрәк район газетасында кайбер шигырьләр бастырып өлгергән мин. уйлап тормыйча гына игълан кылам
Язучы булырга
«Хыялланам» дип әйтер идем, тавышым чыкмады
«Язучы! Язучы!» дип көлеште малайлар, артык зурдан кубуымнан көнләшепме, гаҗәпләнепме
Моннан соң күп еллар үткәч, инде мин чынлап та язучы булганнан соң. Баку шәһәрендә дә шундыйрак очрак булган иде. Ашуг Әлиәскәр юбилеена багышланган шигырь бәйрәме азагында, банкетта урыным шагыйрь Рәсүл Рза һәм аның хатыны каршысына туры килгән иде. Бераз сүз дә алмашып өлгергән идек. Алар Муса Җәлил белән таныш булганнар икән. Шулай сөйләшеп утырган бер мәлдә, кайбер башка тостлардан соң. Әзербайҗан Язучылар берлеге рәисе Мирза Ибраһимов татар халкының бөеклеген, Җәлил кебек герой уллары булуын искә алып тост әйткәч, миңа басып сүз әйтергә туры килде. Янымда гына бөек режиссер Сергей Образцов кояштай елмаеп карап тора. Каршыда бая әйткән Рзалар сүз көтә. ’
— Татар халкына, Җәлилгә карата әйткән олы бәягез өчен бик зур рәхмәт. Мин ул сүзләрне халкыма җиткерергә ысул табармын,— дигәч. Рза хатыны:
— Мәкалә язарсыз.— дип куйды.
Президиум Кебек өстәл янына барып (аларның чакыруын тыңламыйча булмый бит), җитәкчеләр белән рюмка чәкештергәннән соң, үз урыныма утыргач. Рәсүл Рза хатыны:
— Муса Җәлил сезгә охшаган иде,— дип өстәде.
Гаҗәпләнеп куйдым, әлбәттә. Бер үк бәндә ике кешегә охшый аламыни? Мин моны бер генә нәрсәгә юрый алам: мөгаен, Казан кешесе булачагым һәм булуым тумыштан ук минем маңгаема язылган булгандыр инде. дим. Чыраемда сөекле калам чалымныры чагылгандыр...
Төрле хәлләргә юлыкканмын, ачысын-төчесен күргәнмен. Әлбәттә, күбрәк ачысын. Боегуымны, җиңелеп-югалып калуымны теләүчеләр, шуңа тырышлык куючылар, ихтимал, күп очрагандыр Әмма юк. Азмы- күпме, булган эшләрем, күзгә күренми торган рәвештә булса да. Казан хәтеренә урнашкандыр, дияргә батырчылык итәм. Гафу итегез.
Хәерле булсын, иң зур хыялың тормышка ашкач, сөйгән Казаныңда яшәгәч, шуны чит җирләрдә дә танучылар очрап торгач, калган нәрсәләр өчен борчылмаска мөмкиндер һәм яшәүне үз мәсләгеңчә дәвам итү дөресрәктер. Шулай бит?
арча шатлыкларым Казан белән бәйле, барча кайгыларымның. Б борчуларымның да иң чыннары һәм зурлары аның өчен, аның хакында.
Үзең турында, дәвамың, киләчәгең турында кайгырту Казан һәм ил турында, дөнья язмышы турында кайгыртуга тоташа.
Беренче карашка бөтенесе бик гади: шәһәрме, авылмы ул, барыннан бигрәк,— йортлар, урамнар, һәр кешенеке кебек үк, һәр авылның, һәр каланың үз йозс. үз төсе була. Гәрчә бик тә үзенчәлексез биографиясезләре дә юк дип булмаса да. Казан андыйлардан түгел. Узып барышлый аны күргән шагыйрь Т. Шевченконың: «Казань городок — Москвы уголок»,— дигән бәясе белән килешү мөмкин түгел. Артык тенденциоз яки чынлыкны күреп җиткермәгән кеше генә шулай әйтә алыр. Казанда Көнчыгыш һәм Көнбатыш культуралары кушылуын күргән бөек мәгърифәтче һәм язучы А. И Герцен исә үзенең объективрак һәм зирәгрәк икәнлеген күрсәткән.
Якын-тирәдә зурлык ягыннан безнең шәһәрне куып узган өлкә яки хәтта республика башкаласы булган шәһәрләр байтак. Ул шәһәрләрдә яшәүчеләр белән әңгәмәләр вакытында бик тә зыялы дәрәҗәле кешеләр безнең шәһәргә, минемчә, бик тә дөрес бәя бирделәр .«Безнең шәһәрдә метро төзелүгә карамастан, ул барыбер провинциаль булып кала. Ә Казан — метросыз да башкала».
Казан башкала, чөнки кайчандыр ул мөстәкыйль дәүләтнең мәркәзе булган. Әүвәлдән үк үз теле, үз мәдәнияте, үз Кремле булган.
Казанның, битеннән-чыраеннан борынгылык галәмәтләрен беркемнең сөртә, бетерә аласы юк
Безнең үсешебезне тоткарларга тырышуларга карамастан. Казан, вакыт агышы аркасында, гәрчә әкренлек белән булса да, төзелә, үсә һәм, уйлыйм ки. яхшы якка үзгәрә килгән. Гәрчә аның үсеше канәгатьлек тойгысы гына түгел, ачы хисләр дә кузгатса да.
Әйе, шундый вакытлар булды, без: «Казан биш диңгез порты!» дип горурланып җырладык Чынлап га, табигый күренешләре сокландыргыч лабаса Бәген җирдә шәһәр, бөтен җирдә су. Ләкин Идел үзенең Ходай биргән мәңгелек агышыннан мәхрүМ ителгән. Кайберәүләр аны диңгез дип түгел, ә череп килүче сазлык дип атыйлар
Мин гигант дип мактаган «Оргсинтез» заводы, шәһәребезгә миллионлы кала статусы алырга ярдәм иткән башка зур предприятиеләр белән беррәгтән, агулы явым-төшемнәргә сәбәпче булып, күгебезне ыслый, бакча-урманнарыбызны көйдерә.
Калабызның үзәге дияргә мөмкин булган Ирек мәйданы минем күз алдында үз йөзен үзгәртә, алмаштыра килде. Минем күз алдында М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры торып басты В И Ленин һәйкәле пәйда булды. Консерваториянең концерт залы барлыкка килде.
Консерватория дигәннән, шунда бераз тукталып торыйк әле.
Мин Казанга укырга килгән чакта, бу бинага ВКП(б) өлкә комитеты урнашкан иде Ул КПСС өлкә комитетына әверелгәч, ана бу йорт кысанга әйләнде. Өлкә комитеты үзенә алты катлы зур пулат төзеде Ләкин тора-бара, анысына да сыймый башлап, анысыннан өч-дүрт мәртәбә зуррак икенче яңа йорт салын, анысын да үзе биләде. Партия бюрократиясе шундый гөрләп, яшьнәп-күкрәп үсте, чәчәк атты ки. шундый темп белән җәелде ки, әгәр дә хәзерге «демократик» бюрократия тартып алмаган булса, ул, өченче, дүртенче, ә бәлки бишенче биналарын да салып, бөтен кварталны биләп алган булыр иде. Ихлас ышанып әйтәм.
Бер үк вакытта без бу биналар шәһәрнең төсен боза дип тә әйтә алмыйбыз Шулай ук элекке В И. Ленин мемориалы, кыяфәте кремато- • рийга тарТым булса да. ничек кенә димәсен. анда барлыкка килгән мәйданга һәм Казансу ярына ямь кертте.
Башка мәйданнарга һәм урамнарга күз салсак, алар да яңара, нигездә әйбәт якка. Гәрчә тагын да ныграк яхшыру мөмкинлеге калса да.
Ләкин ничек кенә әйтсәк тә безнең шәһәребез. Үзем турында әйтсәм, бу иң иргә бала чакларымнан башлап, хыялда барлыкка килгән шәһәрем Хыялда туган, сөйгән калам
Белүебезчә, мәхәббәт сагышсыз була алмый
Югарыда: шәһәр ул иң баш га йортлар, урамнар, дигән идем Ә бәлки ул иң әүвәл кешеләрдер?
Кешеләр миллион кыяфәтле Гәвам миллион тавышлы Аның да үз холкы булып, анысы да үзгәрә тора. Кызганыч ки. соңгы елларда һич тә яхшы якка үзгәрә дип булмый.
Баштарак телгә алыптан сизгер күңеллелек, ярдәмчеллек, вөҗданлык һәм намуслылык кебек сыйфатлар соңгы елларда акыл зәгыйфьлеге булып исәпләнә бантлады. Әхлакның базары төште Пычрак, алама җаннар өскә үрмәлиләр. Иң түбән инстинктлар уянып, шул хисләр белән шашынган алдакчылар, мошенниклар Һаман-һаман активрак. оятсызрак эш итә баралар. ,
Бу гөр бәндәләр, шәһәрнең әхлакый дәрәҗәсен төшерү генә түгел, аның тышкы кыяфәтенә дә шомлы төсмер бирәләр
Шәһәр, әйтик, төрле вак кибетләр һәм кот теджлар белән дыңгычлана Алар пейзажны матурлыйлармы? Ай-Һай. Тирә-юньнәрендә ерткычлыклары төсләренә чыккан молодчиклар кайнаша Караклыкка, сугышка, үтерешкә гадәти күренеш булып әверелергә мөмкинлек китергән шартлар барлыкка килде Ямьсез хәлме? Коточкыч хәл!
Әйе, гомер дәвамында, табигый булганча, мина төрле кешеләр белән очрашырга туры килде. Арада тәрбияле, затлы кешеләр аз түгел. Әмма аралашырга туры килгәндә: «Аһ, фарт килмәде, их. язмыш, ник мине шушындый кабахәтләр белән бәйләнешкә керергә насыйп иттең?!»- дип уфтандырган чаклар да аз булмады шул.
Ничек кенә аяныч булмасын, танырга мәҗбүрмен, хәтта безнең язучы агай-эне арасында да әхлак категориясен бары тик дипломатик хәйләләр өчен генә яраклы дип белгән кешеләр юк түгел.
Казанга диңгез килгән чакта, аңа су басу куркынычы янаганда, без, сусаклагыч корылмалар төзеп, шәһәрне һәлакәттән сакладык. Хәзер кыргый базар дигән болганчык дәрья һөжүм итә. Безне күмеп китүе ихтимал булган, тагын да куркынычрак, афәтлерәк стихия яный һәм һөжүм итә.
Артык соңга калмыйча, ниндидер чаралар күрергә кирәк бит?
Иң әйбәт шәһәрләр арасында безнең Казаныбыз мәгълүм вакытларга кадәр чисталык һәм төзеклек җәһәтеннән әлләни аерылып тора алмады. Шәһәр җитәкчеләре адресына шелтәләр күп әйтелә торды. Бервакыт, шушы темага багышланган шәһәр һәм республика баш архитекторларының әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуында, аларга күп төрле кискен сорауларга җавап бирергә туры килгән иде. Мин Кабан күле һәм Болак елгасы язмышы хакында сорау бирдем.
Студент елларында без су кергән һәм су спорты белән шөгыльләнгән Кабан күле агуланды. Болакның башы киселде.
Республика баш архитекторы бу сорауга бик сак җавап бирде Шулай да аның хәлне үзгәртергә вәгъдә бирүен аңларга мөмкин иде Менә без инде вәгъдә ителгәнне өч ел түгел, ә утыз ел көтәбез. Күлнең сулышы иркенәйми Болакның кисек башын яңадан ялгый алмадылар. Аның хәле—торба. Шулай диик, чөнки ул Казан-су белән бер торба аша гына тоташа. Баш урынында — цирк. Начар түгел, әйтергә мөмкиндер, хәтта матур кебек. Әмма аның матурлыгын тоярга Болакның ирек таләп итеп тиберченүе комачау итә.
Шулай да без киләчәккә ышанычны югалтмаска тиеш булабыз. Гәрчә белеп торабыз:
Юл кисәргә теләүчеләр читтә генә түгел, үз өебездә дә яшәп яталар. Әйтерсең, мәңгелек кунаклар.
Бая искә алынган очрашу барышында күренекле әһелләребезгә һәйкәл кую мәсьәләсе дә күтәрелде. Шәһәр баш архитекторының (Солдатов дигән адәм иде) җавабы катгый булды:
һәйкәл куярлык кешеләр булса икән! ’
Ни өчен шушы вакытка чаклы С Сәйдәшев, И. Шаляпин. Н Җиһанов кебек күренекле кешеләребезгә һәйкәл куелмавы хәзер бөтенебезгә аңлашыла һәйкәлләр барлыкка килсә дә, кайбер очракта аларга уңайлы урын табылмый Чит кешеләр утарында гүя шулкадәр җайсыз басып яки утырып торалар ки. хәтта аларны кызганып куясың. Ул урыннардан тиз генә китеп барырлар иде дә, тик, авыр постаментка мәңгелеккә ябыштырылып. Ходай тарафыннан мәңгелек җәзага хөкем ителгәнгә күрә, куба, кузгала алмыйлар...
Бик тә ихтимал, бу— минем шәхси тоемымдыр. Ләкин шунысына шигем юк, бу җәһәттән безнең эшләребез, гәрчә сөенерлек җайлар булган
Бөекләрнең улый океаннары, Диңгезләре шаулый зурларның. Ә минем бар койрыксыз Кабаным, Башсыз гәрчә, һәм бар Болагым
Диңгезем юк. әйе, океан ерак. Алар шаулап торган киңлеккә
Чыгар юлда илләр таптап узмам,— Иделем бар, миңа шул җитә.
Уңга бәрелмичә, сулга сугылмыйча. Үз кыйблама табан барышым.
Юл басмасын катыйль — Бары шул.
хәлдә дә, әлегә һич тә мактанырлык түгел. Бу сүзне әйткәндә, мин Кремльнең мәһабәт биналары янында үз дәрәҗәсен югалтмаган һәм анда!ы башка йортлар вә корылмаларны түбәнсетмәгән М Җәлил һәйкәлен күздә готам. Мәгънәви-тарихи хакыйкатьне тулыландырып, ана хәзер көрәштәшләре килеп кушылдылар.
Дәвернең яңа агымнары тәзсирендә. элеккерәк елларда телдән әйтелә дә алмаган проблемалар барлыкка килә. Урам исемнәрен тәртипкә китерү гнуларның берсе. Әйтик. Татарстанга бернинди катнашы булмаган йөзләрчә ят исемнәрнең эре-эре хәрефләр белән күзгә бәрелүе бик тә хәжәт нәрсәме? Безнең бер үзәк мәйданыбыз татар халкына карата шактый зур явызлык кылган Куйбышев исемен йөртә Үзен ихтирам иткән нинди халык шушыңа түзеп тора алыр иде икән? Ә шул тирәдә яшәгән, дөнья күләмендә танылган мәгърифәтче галимебез Шиһабетдин Маржами мәйданы юк
Икс тел тагар һәм рус телләре дәүләт теле и ten игълан ителүгә карамастан, шәһәребез чынлыкта бер генә телле — рус телле генә булып кала бирә.
Шул рәвешле, сораулар җаваплардан күбрәк булып чыга. Аларнын кайберләре тулысымча хәл ителерлек, ә күпләрен хәл итү өчен безнең чикләре тарайган мөстәкыйльлегебез мөмкинлек бирә алмас, бәлки. Шулай да. хәл итәргә тырышу һәр гражданинның намус эше.
һәркем дигәнебез ул мин. син. һәркем үз ысуллары белән, мөмкинлекләренә муафыйк рәвештә үз өлешен кертергә бурычлы, дип әйтик. Моның өчен бер генә шарт таләп ителә бурычны аңлау, үзебез һәм балаларыбыз хакына хезмә! итү теләге. Аларны ярату. Туган шәһәребезне, халкыбызны ярату. Шул очракта гына үз халкыбыз, үз калабыз дип сөйләшер! ә мөмкиндер.
Гәрчә монда гумасам да, срактарак үссәм дә. Казанны үз шәһәрем дип санарга хокуклымын дип бсләм
Бераз элеккерәк елларда, миннән: «Ни өчен туган җирәннән киттең?» дип сорыйлар иде. Җавабым үзгәрми: минем туган җиремнән киткәнем юк. Ватанымның тарихын начар белмим, дип уйлыйм Безнең туган җирләр әлеге дәвердә Татарстанга ксрмәсә дә. Явыт Иван басып алганга кадәр Болгар дәүләтенә, аннары үзәге Казан булган ханлык территориясенә кергән. Димәк, мин үз тарихи дәүләтем җирендә туганмын. яшәгәнмен һәм яшим. Казан минем тарихи башкалам Минем тарихи дәүләтем башкаласы.
Мин үземне Казаннан башка итеп күз алдына китерә алмыйм Биографиямә кагылышлы, үзем өчен әһәмиятле булган бөтен нәрсә шатлыкларым. кайгыларым Казан белән бәйләнгән
Гомерем тиешенчә яшәлгәпме. юкмы ул шушында узган
Казан иң әүвәл минем хыялымда туган калам.
Казан минем тормышым
Казан минем мәхәббәтем.
Язмышым
1994 1995.