Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУҖА НАСРЕТДИН ОНЫГЫ


Замандашларыбыз арасында төрки милләтләрдән халыкара аеруча киң та-нылган ике атаклы әдип бар иде. Ике-сенең дә тамыры татардан — берсе кы- рымлылардан. икенчесе казанлылар- дан Әмма бик талантлы, бик мәшһүр булса, татар баласы нигәдер бик еш кына бүтән бер халыкның вәкиле һәм мактанычына әйләнеп китә Ярый әле болары бөтенләй үк ят кавемгә сеңеп бетмәделәр, берсе — төрек, икенчесе кыргыз әдәбиятын үстерүгә хезмәт иттеләр. Быелның июле шушы ике мәшһүр каләмдәшебезнең беренчесен — Газиз Нәсинне арабыздан алып китте. Әмма аның кыйммәтле әсәрләре төрекнең һәм хәтта тулаем төркиләрнең генә түгел, егерменче йөз бөтендөнья әдәбиятының алтын хәзинәсендә дә мәртәбәле урын алды
Соңгы дәвердә дөнья күргән беле-шмәләрнең берсендә (Б Нәжатигил. Әдәбиятыбызда исемләр сүзлеге. Ис- танбул. «Варлык». 1991) мин Г Нә- синнен төрекчә басылган китапларын санап карадым: ун роман, тугыз пьеса, утыз’ җиде хикәя җыентыгы, җиде ис-тәлек мәжмугасе. дүрт әкият җыентыгы. бер памфлет китабы, алты мәзәк тупламы, ике сәяхәтнамә, дүрт шигырь мәжмугасе. бер әңгәмәләр китабы, бер юмор анталогиясе — барысы сиксәнләп том! Шушы исемдәге китапларның беренче басмалары гына әле болар, аларга да авторның барлык әсәрләре кереп бетмәгән. Күпсанлы мәкаләләрен әйткән дә юк. хәтта байтак пьесалары да әле бу жыйнамада тупланмаган. Үзе тере чагында ук тәрҗемә
ителеп, дистәләгән телдә дөнья күргән бүтән аерым басмаларын да (гарәпчәләре генә дә йөздән артык) китереп кушсак, Г. Нәсиннең укучыларына тулы бер китапханә бүләк иткәнлеге беленер.
Аның әсәрләре сыйфаты хакында исә Төркиядә казанган өч әдәби премиясе. Болгарстан, Италия. СССР, Фи- липпиндәге халыкара ярышларда алган беренчелеге — алты бүләге бик ачык сөйли. Кыскасы, зур ижади байлык. чын мәгънәсендә кыйммәтле рухи хәзинә барлыкка китергән Г. Нәсин. Ничек моңа ирещкән ул? Кайсы тирәлектә туып-үскән, нинди тәрбия алган. ни рәвешле чыныккан? Язучылыктан тыш. тагын нәрсә белән шөгыльләнгән?
Шушы сорауларга жавап бирер өчен мин алтмышынчы еллардан бирле аның СССРда чыккан китапларын жыеп килдем, җитмешенче елларда ун новелласын татарчага тәрҗемә иттем, киләчәктә' Төркиягә барырга насыйп булса, беренче нәүбәттә Г Нәсин белән күрешергә ниятләп куйдым. Әмма, үкенеч ки. аның иленә юлым төшсә дә. сөекле әдибем белән очрашу форсаты табылмады. Аның белән күрешүне га-дәттән тыш вакыйга, үтә җаваплы эш санагангамы. Истанбулдан алтмыш чакрымдагы Чаталжага барып, мин аны иҗатыннан бүләргә базмадым. Уен-көлке, мыскыл тулы искиткеч әйбәт әсәрләр язганлыктан, ул миңа фани дөнья бәндәсе кебек тоелмый, күңелемдә һаман яшь, һаман дәртле-гай- рәтле бер хикмәт иясе булып яши иде.
1 Кайбер басмаларда («Краткая литературная энциклопедия», I том М -СЭ-. 1962 Бит 106; А Несин Эт койрыклары Казан. Таткитнәшер. 1991 Бит 5. «Большой энциклопедический словарь». М . «СЭ». 1994 Бит 23 һ б Г Нәсиннсн туган жире, чын исеме, фамилия алган елы дорос күрсәтелмәгән
Нигә ашыгырга9 Анын белән мәҗлес корырлык дәрәҗәдәге шәхескә әверелгәч тә өлгерермен әле. янәсе'
Бүген инде ул юк Әмма Истанбул, Төркия турында сөйләгәндә һәм язганда. төрек халкынын бер символына әйләнгән. егерменче йөз дөнья әдәбиятының иң күренекле юморчысы һәм сатиригы дәрәҗәсенә күтәрелгән бу мәшһүр затны телгә алмау гөнаһ булыр иде. Бу әле янә шунын өчен дә кирәк фән һәм мәдәнияттәге европоцентризм Шәрекъ, шул исәптән, төрки халыклар казанышын тарихи үткәндә дә, бүген дә лаеклы рәвештә танырга, ана тиешле бәяне бирергә бик атлыгып тормый Тамырында яһүдилек булса Г Нәсин дә. Ч Айтматов та, мөгаен, дөньядагы иң мәртәбәле әдәби бүләк Нобель премиясен инде күптән алган булырлар иде Г Нәсин хаклы рәвештә белдергәнчә, аның югарылы-гында иҗат итүче Европа һәм Америка язучылары турында гадәттә кычкырыбрак сөйләнә, алар күпертебрәк мактала. әсәрләре ешрак басыла җәмәгатьчелеккә киңрәк танытыла Шулай икән, нигә әле без үзебез чын сәнгать барлыкка китерүче асыл затларыбызны лаеклы бәяләп, гаделлекне тергезергә тырышмаска тиеш?
Булачак язучы 1915 елда Истанбул- дан ерак түгел бер авылда Мәрмәрә диңгезендәге һәйбәли утравында туа Ата-анасы ана «ярдәм» мәгънәсен белдерә торган Мәхмәтносрәт' исемен куша. чөнки фәкыйрь гаилә, чыннан да. ярдәмгә бик мохтаҗ була Ярлылыкта узачак тереклеккә Нөсрәтнең өч ир туганы ияләшә алмый - яшьли дөнья куялар Носрәт исә кырыс шартларга бирешми. кытлыкка зур чыдамлык күрсәтә исән кала Анасы нибары 26 яшендә вафат булгач, ана язмыш ачысын тагын да мулрак татырга туры килә Атасы, рухы белән дәрвиш булганлыктан (соңрак шәех дәрәҗәсен казана). байлык артыннан кумый, улын заманына хас мөселманча әхлакта тәрбияләргә генә омтыла. Носрәт яшьли укырга һәвәсләнә, дини әдәбият белән бергә дөньяви әсәрләрне дә мул «йота» Коръән аятләрен ятлый, намаз-ларны калдырмый, гыйбадәт кыла, шул ук вакытта рәсем ясау белән дә мавьиа. театр уеннары белән дә кызыксына. ун яшендә үк язучы булырга хыяллана башлый. Атасы ана «Тамагыңны туйдырырлык бер һөнәр
үзләштер, юк белән башыңны катырма!» дип «төпле» киңәшен бирә
Әдәбият-сәнгать белән кызыксынган малайга язмыш исә бүтән юлны әзерләп куйган була. Фәкыйрь балаларын бушлай киендереп, бушлай ашатып укыта торган уку йортлары Төрки- ядә бары хәрби тармакта гына булганлыктан. аякка басар өчен Нөсрәткә дә офицер һөнәрен сайларга туры килә — ул 1937 елда Хәрби-техник мәктәпне тәмамлый
Яшь офицер әүвәл илнен Европа өлешендә (Тракия). аннары төньяк-кө- нчыгышында (Каре), сонрак Анкарада хезмәт итә Буш вакыты табылды исә. әдәбиятка тартыла, шигырьләр һәм хикәяләр язарга һәвәсләнә. Гаскәрдә мондый эш хупланмаганлыктан. ул бе-ренче әсәрләрен матбугатка атасы Газиз исеменнән тәкъдим итә Төркиядә 1934 елда фамилияләр кулланышка кертелгәч. ул үзенә Нәсин. ягъни «син ни. кем?» мәгънәсендәге сүзне сайлап ала. Менә шулай Газиз Нәсин исеме пәйда була. 1944 елда ул инде үзен тулысымча әдәбиятка багышлый, әсәрләрен үз исеменнән бастырырга керешә
Хәер, ул әле мо>шан соң да балачак хыялларыннан тиз генә арынып бетми— башта Нәфис сәнгать академиясенең нагыш бүлегенә укырга керә, аннары университетта белем ала башлый. Ләкин аларны ярты юлда ташларга туры килә гаиләсен асрар өчен эшкә керергә мәҗбүр була
Матбугат һәм азык-төлек сатучы, фотограф, хисапчы, укытучы Г Нәсин теләсә нинди хезмәткә алына Әлбәттә. ул бер үк вакытта каләм кыштырдатуын да дәвам итә гәзит-жур- налларда мәкалә, репортаж, фельетон, шигырь һәм хикәя, полиция һәм мәхәббәт романнары бастыра
«Җиде көн» журналына. «Тан» гә- зитенә язышып беркадәр тәҗрибә туп-лангач. күренекле каләмдәше С. Гали белән бергә. «Марко паша» журналын чыгарырга керешә һәм анда усал сәяси фельетоннар, памфлетлар нәшер итә. «Авылдан хатлар» башы астында үткен һәм тапкыр мәзәкче исеменнән илдәге мөһим вакыйгаларны гади кешегә аңлаешлы тел белән сурәтли, халык файдасын кайгырткан булып кылану-чыларның чын йөзен ачып сала Хакимнәр моңа озак чыдамый. «Марко пашамы ябалар Әмма бу басма «Мәгълүм паша». «Мәрхүм паша». «Безнең
паша» исемендә тагын терелә! Журнал чыгаручыларның икесен дә зинданга илтеп тыккач кына, «паша» тәмам жан бирә Г Нәсин Бурса шәһәренә сөрелә, тәүлегенә ике мәртәбә полиция бүлегендә билгеләнеп торырга тиеш була. Әмма язучы шуннан сон да «акылга утырмый», кат-кат хөк^м ителеп, алты елга якын гомерен төрмә һәм сөргендә уздырып жәфалана.
Ничек кенә яхшы язмасын, мондый каләм иясе байтак нәширләрне өркетә, билгеле. Шуңа күрә Г. Нәсин шактый әсәрләрен бүтән исемнән бастырырга мәжбүр була — аның әдәби кушаматлары бер заман ике йөздән артып китә Шуның аркасында мәзәк хәлләр дә килеп чыккалый. Әйтик, кытайча имза куеп бастырган бер хикәясен күпмедер вакыттан соң икенче бер гәзит үз уку-чыларына «кытайчыдан тәржемә» дип тәкъдим итә Француз исемен куеп ба-стырган икенче хикәясе исә «Дөнья юморы антологиясе»нә француз әдәби-яты казанышы төсендә кертелә Бары тик халыкара конкурсларда беренче урыннарны алгач кына. Г Нәсин исеменә дә мәйдан бирелә башлый — нәш- риятләр аның аерым китапларын бербер артлы басарга керешә
Г. Нәсин белемен күтәрүгә, әдәби осталыгын үстерүгә даими игътибар бирә, ачлы-туклы яшәсә дә. иле тарихын. мәдәни мирасын тырышып өйрәнә. атаклы Хуҗа Насретдин һәм Бик- ташый мәзәкләре. Каракүз белән Хажи Әйваг әңгәмәләре төрек халкында са- тира-юморның тирән тамырлы сәнгать икәнлеген раслый. Гасырлар буе чар-ланып килгән көлкеле парчалар хәзерге заман мәдәнияте белән сугарылып, чәчәк атарга тиеш иде Нәсин таланты менә шушы авыр эшне үз өстенә ала М Твен, Б Шоу. Салтыков-Щедрин. Гоголь һәм бүтән язучыларның тәҗрибәсен үзләштерү ана дөнья әдәбиятының иң югары казанышлары дәрәҗәсендә язарга ярдәм итә.
Укучылар Нәсин хикәяләрен мавы-ктыргыч һәм үткен телле булган өчен ошата. Автор аларда эшсезлек, җирсез-лек, торак кытлыгы, идарәче даирәләрнең гади халык язмышына битарафлыгы, чит илләргә сукырларча табыну һәм башка күп мәсьәләләрне яктырта. «Фил Хәмди». «Яңа казан хөрмәтенә банкет». «Кайсы партия җиңәр?», «Үлгән ишәк». «Афәрин» һәм бүтән хикәяләрендә Төркия тормышының шыксыз яклары сатира утында көйдерелә, иҗтимагый һәм шәхси тормыш каршылыкларын чагылдыра.
X Туфан бервакыт безгә килгәч, шәхси китапханәмдәге төрки әдәбият-ларның асыл нөсхә әсәрләре белән кызыксынып. Г Нәсин. Ч Айтматов, К Кулиев китапларын актарып утырган иде.
Карале, Тәүфикъ, бу Нәсин Төр- кияне, төрек халкын гел яманлап гә-үдәләндерә. Безнең илдә аның китап-ларын шуның өчен генә еш-еш бастыр-мыйлармы икән? Нәсин әсәрләре укучыларда төрек халкы турында ялгыш фикер тудырмыймы’’ Торкияне кимсетү, аның дәрәҗәсен төшерүгә хезмәт итмиме икән алар9 дигән иде.
Мин ул чакта мәгьлүм бер фикер иясенең сүзләрен кабатладым: «һәр җитлеккән халык үз кимчелекләреннән көлә-көлә аерыла. Әдәбиятында юмор-сатира жанрының үсеше шул милләтнең җитлеккәнлеген дә күрсәтә», янәсе.
Шунысы кызык, Төркия хакимияте дә Г Нәсинне заманында илнең һәм халыкның яманатың сатуда гаепләде, шуңа ышанучылар элек тә булды, хәзер дә бар әле!
Автор исә үзе шундый гаепләүләрне истә тотып, ахры, болай дигән иде: «Хикәяләремдә хәзерге Төркиянең иҗ-тимагый күренешен сурәтләргә тыры-шам. Бу эшкә алынганмын икән, төрек хезмәт ияләре вәкиле буларак, кешелә-рнең һәм вакыйгаларның иҗтимагый бәлаләрен ачарга телим Чөнки мине үстергән халкыма үземне һәмишә бу-рычлы саныйм. Халыкка якынлашуның һәм халык арасында танылуның иң тәэсирле чарасы булганлыктан, юморны бер халык сәнгате кебек кабул иттем. Халкымнан алганымны хикәяләрем төсендә янә халкыма кайтарам. Бары көлдерер өчен генә әсәр язмадым, кешеләрнең күзен ачарга теләдем Күп кенә хикәяләрем күз яшьләремнән тупланган ачы каһкаһәләрем Кыскасы, хикәяләремне аңлап көлсеннәр, көлә-көлә аңласыннар» (Г. Нәсин Кор дөйүшү. Бакы, «Әзәрнә- шер», 1968. Бит 8.).
Чыннан да, төрек халык сатирасы кебек. Нәсин әсәрләре дә күпчелекне яклый, күпчелеккә хезмәт итә. Аның иҗтимагый кыйммәте менә шунлыктан да гаять зур. Язучының сатирасы гади кешеләргә хокук һәм ирек яулап алу, аны саклауга булыша. Аның әсәрләрендә югары әхлак оятсызлык белән көрәшә, хакыйкать ялганны мәсхәрәли, эчкерсезлек икейөзлелекне, киңлек тарлыкны җиңә, яңалык искелеккә һөҗүм итә Менә шуңа күрә дә Нәсин иҗаты төрле милләт укучыларына якын һәм бик кадерле.
Нәсин әсәрләрендә, көлке белән янәшә, һәрчак фикер яши Фикер йөртү
еш кына көлкедән калкурак та була. Чөнки язучы сатираны үтә җитди һәм көчле бер корал дип исәпли. Тормыштагы гаделсезлек белән, төрле тискәре сыйфатлар, хорафатлар белән көрәшү өчен аны бар егәрлегенә эшкә җигәргә тырыша Әйтергә кирәк, ул бу юлда байтак уңышларга ирешә Төркиянен «Дус» журналы 1968 елгы дүрт санын Г. Нәсингә багышлап чыгару да шул хакта сөйли Анда атаклы әдипләр, шагыйрьләр һәм драматурглар бертавы- штан:
— Җәмгыятебез — сатирик һәм юморчы әдип өчен менә дигән лабора-тория, Г Нәсин ул лабораториядә бик әйбәт эшләп килә.
— Газиз Нәсин —үткен каләм остасы, аның әсәрләре бүгенге Төркия тормышындагы барлык күренешләрнең көзгесе,- дип белдерделәр
Тәнкыйтьче Үнгәрән исә
— Газиз Нәсин хикәяләре киләчәктә илебез тарихынын билгеле бер дәверен өйрәнү өчен бәя биреп бетергесез әһәмияткә. Мисыр папируслары кебек кыйммәткә ия документ булачак.— дип раслый
Болай укучылар ихтирамын каза-нуның сере осталыкта Хикәяләрен-дә'язучының үзенчәлекле таланты алмаз кебек бөтен кырлары белән ялтырый: әле мутланып елмая, әле үтергеч мыскыл нуры булып кабына. Үткен гротеск, реалистик сурәтләү, халыкчан наянлыкны Нәсин бик уңышлы куллана. Аның осталыгы елдан-ел арта, фәлсәфи фикере елдан-ел тирәнәя, каләм шомара, күзе җетерәк күрә, хыялы би- ек-биекләргә күтәрелә, сәнгать чаралары байый. Аның шулай ижади җитлегүе, алдарак телгә алганымча, төрле жанрларда уңышлы эшләргә мөмкинлек бирә. «Хатынша ир». «Футбол короле Сәет Хупсәет», «Ирдәүкә Сәбә- хәт», «Хәзерге балалар даһи», «Яз- Мышнамө», «Яшәр ни йәшәр, ни йәшәмәс», «Бер юл» бу романнарның һәркайсы туган илендә дә. чит мә-мләкәтләрдә дә кат-кат басылды инде Аның пьесалары исә Австрия. АКШ, Болгарстан. Венгрия. ГФР, Полыпа. Румыйния, Франция, Чехия, Югославия һәм бүтән илләрнең сәхнәләрендә уйнала Тамашачылар бу пьесаларның психологик нечкәлегенә, гирән фәлсә-филегенә. форма ягыннан яңалыгына игътибар игә һәм кул чаба. Нәсиннең егерме бишкә җиткән сәхнә әсәрләре радио-1 слсвидение тапшыруларында да сш файдаланыла
Нәсин. балачагында гарәп хәрефлә-ренә күнеккәнлектән, башта әсәрләрен шул шрифгтө яза. аннары аларны кат- кат төзәтә һәм бары шуннан соң гына машинкада латинга күчерә Иҗатының беренче дәверендә ана ашыгырга туры килә, вакытлы матбугатта килешү буенча эшләгәнлектән — көн саен бер хикәя яки мәкалә язарга тиеш булганлыктан, «пешеп» җитмәгән әсәрләрен дә бастырырга туры килә Әмма сонрак. тамак ягы тәэмин ителгәч, нокта куйган әсәрен шундук укучыларга тәкъдим итәргә ашыкмый башлый, автор алар- га яна иҗат ялкынын өстәгәнче, кайберләре еллар буе чиратын көтеп ята! Каторга хезмәте!
— Шагыйрь ялкау да була ала. илһам килгәндә генә каләмгә тотына ала. анын эше кайвакыт әнә шулай да пешс- ргә мөмкин Ләкин әдип, драматург язмышы бүтән. Алар күпләр белән аралашырга, өзлексез укырга һәм язарга, язганны төзәтергә, җенләнергә, та- гын-тагын җин сызганып утырырга тиеш,—ди Г Нәсин
Төркиядә әдәби әсәрләр дә баса то-рган меңләгән гәзит һәм журнал чыга, кибет киштәләренә ел саен 1200 исемдә әдәби китап өстәлеп тора. Әдәби оеш-маларга берләшкән язучыларның саны 400 дән аша, алардан тыш каләм тиб-рәтүчеләр дә аз түгел Шуның өстенә халык күңелендә җуелмас урын ала то-рган классик мирасны, дөнья әдәбияты җәүһәрләрен дә онытмыйк Менә шушы матбугат диңгезендә әсәрең югалып калмасын, бүтәннәр арасында исемең телдән төшмәсен өчен бөтен ты-рышлыгыңны һәм сәләтеңне бергә туплау һәм армый-талмый эшләү генә каләм иясенә уңыш китерергә мөмкин
Нәсин моны бик яхшы белә һәм дистә еллар буе ял көннәре, бәйрәм көннәре барлыг ын да онытып, иҗатка бирелә Тик ул һаман канәгать түгез «Икенче тапкыр тусам, хәзергегә караганда шактый күбрәк һәм шактый әйбәтрәк эшләр идем» (А Несин Избранное М , «Наука». 1974. Бит 278). - ди
Әмма Г Нәсин бары иҗат эше белән генә чикләнә торган шәхес түгел Ул үзе дә яңа журналларга нигез сала, хәтта китап нәшрияте дә оештыра Ка-ләмдәшләре белән очраша. Төркня язучылары синдикатын барлыкка китерә һәм анын беренче рәисе итеп сайлана. тынычлыкны саклау, халыкара хезмәттәшлекне үстерү хәрәкәтендә ак-тив катнаша, төрле илләргә сәяхәтләргә чыга Ләкин аны, әлбәттә, төрек мә-дәнияте үсеше мәсьәләләре аеруча нык кызыксындыра, ул шушы өлкәне алга җибәрү өчен сәләтен дә. малын ла кыз- I анмый Шунын бер мисалын 1972 елда «Нәсин вакыфы»н оештыруда күрәбез
Әсәрләре зур тиражлар белән чит илләрдә басылу һәм күп кенә халыкара премияләр белән бүләкләнү әдипне яр-лылыктан чыгара. Заманында фәкый-рьлекне мул татыган Нәсин кеременең бер өлешен ел саен дүрт ятимне үз карамагына алып, аларны берәр һөнәр үзләштергәнче яки югары белем алганчы тәрбияләргә карар бирә. Чаталжа- да җир сатып алып, анда дүрт катлы ташпулат кора, бакча утырта. Хәзер аның вакыфы карамагында 34 бала тәрбияләнә «Нәсин вакыфы», моннан тыш. кайбер төрек язучыларының әсәрләрен бастыру, 1976 елдан бирле Төр- кия әдәбияты көзгесенә әйләнгән энциклопедик эчтәлектәге «Елнамә»ләр чыгаруга да көчен түгә. Бу эшне башкаруда үзе дә жиң сызганып катнаша. шуна җәмәгатьчелекне дә жәлеп итә. Ул үзенең ихтимал каләм хакының төп өлешен, туплаган малын алдан ук вакыфына васыять итеп куя. Хәләл тырышлыгы белән тупланган хәзинәсен! Мисалга, бары 1977 елда гына да АКШ, Албания. ГФР, Греция. Иран, Румыйния, Швеция. Югославиядә аның унбер китабы дөнья күрә, әнә шундыйлардан җыелган табышны хал-кына бүләк итә язучы.
Г. Нәсин сиксән елга сузылган озын гомерен киеренке халәттә яши. Табигый ки. дөньяга карашын да, заманына, белеме һәм тәҗрибәсе артуына бәйле рәвештә, байтак үзгәртә килә. Мәсәлән, ул утыз яшендә Коръән тәрҗемәсен укый һәм диннән, аерым алганда. исламнан шактый суына. Бер ара социализмның күпертелгән уңышлары. марксчылар пропагандасы тәэсирендә. Төркиянең алга килешен дә сыйнфый көрәштә хезмәт ияләре җиңүенә бәйләп карый башлый, иҗатында өстен сыйныфларны фаш итү белән мавыга. Сәлман Рөшдинен «Иблис аятьләре» әсәрен төрек телендә басуга катнашып, күп кенә ватандашларының бәддогасына дучар була. Г Нәсин ике мәртәбә өйләнә, дүрт бала үстерә, шу- ларның берсе — ислам, берсе христиан динен тота, икесе — аталары кебек, атеист, ягъни динсез («Аксиюн» ж.. 1995. № 12. Бит 39 Истанбул) Соңгы дәвердә марксизм гамәле һәлакәткә очрады, социализм төзегән илләр исә кире капитализм! а юл тота башлады, сыйнфый көрәшнең кешелекне бәхеткә илтмәвен таныды, алардагы һәр милләт үзенең элекке динен кайтарырга кереште. Төркиядә дә диннең көчәя баруы күзәтелә Менә шушы шартларда Газиз Нәсин кешенең вөҗдан иреген, дин тоту яки тотмау хөрриятен яклаган хәлдә, диннәрнең кеше тормышындагы әһәмиятен, унай ролен, ислам диненең исә, соңгы заманда барлыкка килгәнлектән. бүтән диннәрдән камилрәк булуын танып, европоцентристларның һәм АКШ ның «мөселман фундамен- тализмы» дип чаң кагуында милли, ра- сачыл һәм христианлык фундамента- лизмы гәүдәләнүен игълан итте
Нәсинне күреп белгәннәрнең сөйлә-венчә, аның китап шүрлекләре төрле милләт язучыларының әсәрләре белән тулы. Кунакларын ул һинд, кытай, гру-зин, цейлон чәйләрен үзе катнаштырып ясаган эчемлек белән сыйларга ярата, аның өендә төрле ил, төрле раса, төрле дин кешеләре еш була Ул теге яки бу фанатизмга каршы, халыкларның һәм дәүләтләрнең аңлашып, тату яшәүләрен тели, тигез хокуклылыкка, яхшы күңеллелекне яклый.
Истанбул белән танышып йөр! әндә мин Азия белән Европаны тоташтырган асылма күпердән көньякка, кояшта ялтырап яткан Мәрмәрә дишезенә карап хозурланып тордым Шунда, зәңгәр офыклар артында, Г. Нәсин туган һәйбәли утравы да булырга тиеш иде. Ике кыйтга арасындагы утрау! Истан- булда йөргәндә мин ватанымдагыга охшамаган байтак күренешләрне, ке-шеләрне тамаша кылдым, әмма алар миңа һич тә ят тоелмады. Чөнки мин инде алар белән Г Нәсин әсәрләре аша таныш идем. Ул әсәрләр элекке СССРның унбишләп теленда кырык мәртәбә чамасы басылган, шул исәптән, татар телендә дә аның «Эт койрыклары» исемле җыенгьпы нәшер ителгән иде. Билгеле, Газиз Нәсинне татар укучысына ганыту эше әле башлангыч баскычында гына. Замандашларыбызны матуррак һәм яхшырак яшәргә өйрәтә, намуслы һәм гадел булыр! а өнди торган сәнгатьчә камил әсәрләрнең кыйммәте беркайчан да җуелмас. Бөек горек кардәшебезнең кайнар йөрәк тибешеннән барлыкка кил-гән тылсымлы дөнья безне тугандаш Төркия белән якыннанрак танышырга, аны яратырга булышыр, адәм баласының киң кырлы тереклеген танып-беле- ргә, үз кимчелекләребезне тоярга ярдәм итәр Нәсин иҗаты белән танышкан укучы акыллырак, зирәгрәк, хуш күңеллерәк кешегә әверелер. Чөнки без Хуҗа Насретдин мәзәкләрен нәкь менә шуның өчен укып, сөйләп киләбез. Газиз Нәсин исә шушы халык каһарманының оныгы гына түгел, заманыбызның Хуҗа Насретдины да иде.