Логотип Казан Утлары
Повесть

АК КАЗ


Мәгълүм ки, безнең татар халкы мал-туар, кош-корт асрауга м һәвәс. Йорт терлекләренә, кошларга ихтирамлы караш, аларны ихлас күңелдән кайгыртып тәрбия кылу, хәтта инде гаиләнең бер әгъзасы итеп күрү безнең халыкта борынгы бабалардан ук килә. Хәтерлим, сугыш алдыннан һәм аннан соңгы елларда да безнең әни сыерны савар өчен кыш көннәрендә өйгә алып керә иде. Әни башта аклы- кызыллы, бура чаклы сыерны абзардан чыгара, аннан үзе җәһәт кенә алдан өйгә йөгерә. Өйалдыңда сыерның тояк тавышлары ишетелүгә, өй ишеген киң итеп ачып аны каршы ала.
— Әйдә, минем сөтлебикәм, әйдә, җанашым! Бер рәхәтләнеп өйдә җылынып чык әле. Хәзер менә тәмле ризыклар да бирәм үзеңә,—дип сөйләнә әни. кадерле кунагын каршылагандай елмаеп. Сыер бусагада тоякларын шакылдатып, үзе белән салкын пар болыты ияртеп, авыр атлап өйгә керә. Керешенә әни аны сыртыннан кочып ала да борылырга булыша. Тәмле бәрәңге кабыклары салынган, өстенә тоз да сибеп җибәрелгән тагаракка башы белән борып куя. Аннан үзе сыер янына чүгәли, бисмилласын әйтеп, җиленен җылы су белән юып ала. чиста тастымал белән корытып сөртә дә, сава башлый. Өйгә гаҗәеп тәмле, җылы сөт исе тарала. Әни сыерны оста, җиңел хәрәкәтләр белән, ничектер көйләп, җырла гып сава. Сыер үзе дә моны бик ярата, ахры, ул рәхәтләнеп күзләрен йома, борыны аша тирән итеп, шаулатып сулый. Кайчак башын тагарактан алып, әнигә борылып карый, авызыннан идәнгә су агыза. Әмма моның өчен әни аны ачуланмый, тик:
— Аша, җанашым, аша! Бер дә тартынып торма. Идәнне аны мин үзем сөртеп алырмын, дип кенә куя.
Сыер бозаулыйсы көн дә бөтен гаилә белән көтеп алына. Инде кыш урталары үткәч, сыер сөт ташлап, табигать билгеләгән вакыты җиткәч, әни беркөн шатлыклы хәбәр әйтә:
— Безнең сыер җилен башлаган! Бүген иртә белән үзем тотып карадым.
Радик ФӘИЗОВ (1931) — прозаик. «Күңелем кыры». «Дусларым». «Бәхет» һ. б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Арчада яши.
Шуннан соң инде өйдә тынычлык югала, һәркем, тышка чыккан саен, лапаска керә, абзарга күз сала. Әти исә төнлә торып та фонарь яндыра, лапаска берничә тапкыр чыгып керә, һәркемдә бер кайгы, белми-нитми генә сыер бозаулап ята күрмәсен! Әгәр искәрми калсан. яна туган бозау салкында озак ятса - эш харап. Бәләкәчнең аяклары өшеп, тояклары төшүе, йә булмаса. үпкәсенә салкын тиюе ихтимал. Менә шуңа күрә бозау бөтен өй халкы тарафыннан ут йотып көтеп алына. Ул тугач инде, әни белән әти сыер яныннан китмиләр. Әнкәсе ялап чистарту белән, әти яңа туган бозауны кочагына күтәреп, өйгә алып кирә Без — балалар инде аны шатлыктан идәндә тыпырдап каршы алабыз.
— Менә сезгә тагын бер иптәш, балалар!—ди әти, үзе дә безнең кебек үк шатланып Күрегез әле аны. ниндәен сөйкемле ул!
Чыннан да, бозау искитмәле матур. Әнкәсе төсле аклы-кызыллы, күзләре бик зур, ялтырап торалар, колаклары да зур. Өсте кибеп бетмәгәнгә, ул әле туңа, күрәсең, кызганыч итеп мөгри, аз гына калтырана Без. өйдәге бала-чага, бу бәләкәчне сырып алабыз, аны идәнгә иске юрган җәеп, алдан ук әзерләп куелган йомшак урынга яткырабыз, маңгаеннан сыйпыйбыз.
— Сабыр итегез, борчымагыз аны. Ул бит монда ерак юллар үтеп килгән Ял итсен иркенләп, йокласын! — ди әни безгә.
' Чыннан да. әле беренче көннәрендә бозау гел йоклый, әнисе кергәч тә аны имәргә генә, анда да безнең ярдәм белән, аяклары идәндә тая-тая гына тора. Тик берничә көн үтүгә инде ул нәни тояклары белән идәнгә тык-тык басып йөри башлый, кайчак хәтта сикергәләп тә ала. Туктаусыз идәнне юешли. Әмма без аны барыбер яратабыз, гел муенына сарылабыз, матур ситса кисәкләреннән муенчак тегеп кидерәбез. Әти мич артына рәшәткә ишек куя. идәненә салам җәя дә. бозауны шунда кертеп яба Ана карап без бәләкәчне онытмыйбыз, аны гел карап, сыйпап кына торабыз.
Безнең абзарда әле тагын ике сарык бар. Алар бәтиләгәч тә шулай. Бәтиләр җылы язга тикле өйдә, безнең белән бергә торалар, бергә уйнап үсәләр
Бу хәлләр бер бездә генә түгел. Авылда кемгә генә килеп кермә, ишекне ачып җибәрешкә аның мич артында бозавы мөгрәп тора, өстәл астында бала-чага белән бергә сарык бәтиләре уйнап йөри, мич башында гаҗәеп терчә, гаҗәеп матур кәҗә бәтиләре сикерә Ә инде язга таба, карлар эри башлагач килеп керсәң, мич артындагы ояда йомыркалары өстендә утырган каз каңгылдап җибәрә.
Әйтәм бит, мал-туарга, кош-кортка гашыйк безнең халык. Шуның өстенә ярты кышны бозаулар, бәтиләр белән бергәләп көн итеп ятсалар да, өйләре дә бик чиста бит әле Беркемдә шапшаклык күрмәссең Вакытында карап, асларын чистартып торгач, исе дә сизелми диярлек
Монысы бозаулар, бөтиләр Ә менә безнең ак казны күрсәгез икән сез! Ничек буялмый торгандыр, һәрвакыт яңа яуган кар төсле ап-ак. авылдагы бөтен казлардан да зуррак, аның озын муены рәсемнәрдәге аккошларныкы кебек дугаланып, бөгелеп тора Бу беренчедән Икенчелән һәр күрше-күләнне иң кызыктыра, көнләштерә торганы, ул ел саен унбишкә кадәр бәбкә чыгара Авылдагы иң әйбәт саналган казлар ла ун-униксне чыгарганда. Җит мәсә, безнең ак каз чыгарган бәбкәләр һәммәсе дә гаҗәеп терчә, таза булалар, әни әйткәнчә, тупырдап торалар, берсе дә үлмичә, үсеп җигәләр. Ошбу каз безнең гаиләнең мактанычы' Алай гына да түгел, бөтен авыл халкы белә һәм таный аны Өченчедән, ул бик усал да, акыллы да. Тирә-юньдәге барча казларны куркытып, аларның башлыгы булып тора, тау астында аларны үзенчә ияртеп йөри Кич белән карап торасың, тау астыннан ниндидер бер ташкын сыман булып бөтен урамны тутырып, каңгылдашып каз көтүе кузгала Иң алдан барча бәбкәләрен ияртеп, башын бик югары күтәреп, безнең ана каз килә Ул горур төстә як-ягына карана, кайсы да булса аны үтеп китә
башласа, яман ысылдап, теге тәртип бозучыны хәзер көтү эченә куып кертә. Менә нинди ул безнең ак каз! _
Инде «без» дә «без» дигәч, азрак үзебез турында да әйтим. Әни безнең олы гәүдәле, озынча йөзле, туры борынлы, бик батыр, тәвәккәл холыклы хатын. Берәр авыр хәл, бәхетсезлек килеп чыкса, күрше-күрпеләр безнең әни янына киләләр.
— Гайшәбикә, чуар тавыгыбызның аягы сынган иде. Чалып кына
ташлар идек тә, кызганабыз, йомырканы күп сала. Син бер әмәлен тапмассыңмы? ~
— Гайшәбикә апай, улыбыз егылып иңбашын каймыктырган. Безгә кереп кенә чык әле.
— ...Сарыгыбыз бәтили алмый ята. Бәтие аркылы килмәде микән?
Безнең әни беркемнең дә гозерен илтифатсыз калдырмый, мондый чакта өйдәге бар эшен ташлап тора. Почмак яктагы савыт-саба куя торган киштәнең яшерен бер урыныннан борынгы зур, авыр акча чыгара. Көмеш тимерчыбык кысалы күзлеген киеп куя. Бер пыяласы нәни генә кителгән бу күзлек тә атаклы, авылда күзлек кигән хатын-кыз безнең әни генә бугай. Менә ул кулына игәү ала да инде яртысы ашалып беткән җиз тәңкәне игәүли башлый. Өстәлгә җәелгән кәгазьгә бакыр комы коела. Шушы бакыр комы — кошлар һәм терлекләр дә аякларын сындырса, менә дигән дару.
— Менә моны әчеткегә кушып бир. Бер атна дигәндә чуар тавыгың йөгереп йөрер, алла боерса!—ди әни һәм кәгазьгә төрелгән бакыр комын һәлакәткә очраган тавык иясенә тоттыра, һәм, чыннан да, бер атнадан тавык иясе хатын безгә тагын килеп керә. Аның авызы колагына җиткән, кулына йомарлаган күлмәк итәгендә бер дистә йомырка.
— Рәхмәтләр яусын инде сиңа, Гайшәбикә. Аллага шөкер, тавыгым терелде, йөгереп йөри. Менә монысы сиңа, кул ялы,—ди хатын, итәгендәге йомыркаларны күрсәтеп.
— Тавыгың терелүе әйбәт. Ә кул ялы — мин аны алмыйм! Син. дивана, балалар авызыннан өзеп. Кире алып кайт йомыркаларыңны! — ди әни. Ул ныклы итеп, өздереп әйтә ки. аны тыңламый мөмкин түгел.
Әни кулын каймыктырган малай янына да бара. Киреләнеп, елап яткан малай безнең әни кулларына килеп эләккәч, ничектер тынып кала. Әни йомшак кына итеп аның иңбашларын тотып, тикшереп карый, кулыннан тота һәм кисәк кенә бу кулны нык итеп үзенә тарта. Малай акырып җибәрә һәм... икенче мәлдә үк инде күз яшьләре аша елмая. .
Иңбашым инде сызламый. Сызламый!—ди ул гөрьян куанып.
Бәрәнли алмыйча газап чиккән сарыкны да коткара безнең әни. Ул чын табибларча җиңнәрен сызганып куя, бик әйбәтләп сабын белән кулларын юа. хуҗаларга идәнгә чиста чыпта җәяргә боера, үзе шунда тезләнә һәм тәвәккәллек белән эшкә керешә.
Хәзер, җанашым, хәзер була. Котыласың бу азаплардан,— дип иркәли ул бичара терлекне. Үзе аһ-уһ килә, көчәнә, маңгаена тир бәреп чыга. Әмма тиз арада чыптага ак бәти дә килеп төшә. Бичара хайван башын борып, әнигә карый, нәкъ рәхмәт әйткән төсле бәэлдәп куя.
Хуҗа хатын куанычыннан кулларын чәбәкли. Алъяпкычының эчке ягындагы яшерен кесәсеннән бөгәрләнеп беткән акчасын чыгара. Тик әни бу әҗерне кискен төстә кире кага.
— Нишлисең син, дивана! Барлы-юклы акчаларың белән. Үзеңнән арттыра алсаң, әнә балаларыңа конфет алып бир,— дип, тиргәп ташлый ул теге хатынны. Сүз дә юк, бу акча безнең йортта да бик ярап куяр иде. Тик безнең әни бервакытта да кул ялы алмады.
Колхоз эшендә дә шулай безнең әни. Кая гына барса да тәвәккәл, батыр Ирләр белән бергә торып печәнен дә чаба, атын да җигә, сукасын да сукалый ул. Кая кушсалар да, кире какмый. Кичтән бригадир Сафа абый килеп, безнең тәрәзәне шакый.
— Гайшәбикә, иртәгә сиңа урманга! Ат җигеп барырсың.
— Булыр, алла боерса. Тик Закирҗан миңа үзебезнең алашаны куйсын. Кичтән яхшырак ашатсын. Гайшәбикә кушты диген! —ди әни
- Гайшәбикә. чалгың әзерме9 Иртәгә печәнгә төшәбез
— Чалгым әзер, алла боерса. Тик мине Шәфикъ бабай белән янәшәгә куярсың Ул чалгыны әйбәт таптый. Минем анда кешеләрдән калышып торасым килми! дип кисәтә әни бригадирны
Монда бер аңлатма кирәк. Әле мин сөйләгән хәлләр утызынчы еллар ахырында, әле сугыш башланганчы. Әле колхоз чыкканга да әлләни күп вакыт үтмәгән. Авыл кешеләре үзләренең аерым хуҗалык вакытын, ничек итеп күмәк хуҗалыкка берләшеп йөрүләрен, әле кайчан гына шәхсән үзенеке булган, хәзер исә колхоздагы атларының исемнәрен дә онытмаган. Шуңа күрә атларны кеше исеме тагып. Сәет айгыры. Абдулла биясе. Гайшәбикә алашасы дип йөртәләр, һәм күмәк эштә дә һәркем, табигый инде, үз атын җигәргә тырыша. Ул бит инде аны артыгын кумый, чыбыркысын күтәреп кыйнамый да. тамагын да әйбәтләп кайгырта. Безнең әни дә шулай. Маңгаенда йолдыз сурәте төсле агы булган туры алашабызны җигеп. Мари урманына утынга барса, кичен аны өйгә алып төшеп тугара. Пешкән бәрәңгегә азрак онын да туглап, аны сыйлый. Аннары гына колхозның ат абзарына озатып куя.
Мин берчак үземә бик сәер булып тоелган бер хәлне дә күрдем Әни урманнан кайтты, ул утынны югары очта, колхоз кәнсәләре янында бушаткан, арбада печән астына яшереп, үзебезгә бер ярканы алып төшәргә дә онытмаган. Шунда ул туры алаша алдына үзенең гадәттәге сыен куйды да. ат йотлыгып ашарга керешүгә аның янына чүгәләде. Ниндидер сәер, авыр ыңгырашу чыгарып, муеныннан кочып алды Шунда мин имәнеп киттем. Минем безгә дә шактый кырыс торган, батыр әниемнең йөзе тәмам мескенләнеп калган, күзләреннән яше гама иде
Әни, әни! Нишләп елыйсың син? дидем мин бик аптырап.
— һай. улым. . Соң бу бит минем атым. Минем үз атым бу. Мин аны әнисе Карлыгачны пи саклап колынлатып, үзем кабул күреп алдым. Үзем карап, ялларын тарап үстердем. Хәзерге колхоздагы Гайшәбикә алашасы түгел иде ул. Теләсә кем җигеп, теләсә кем типкәләгән бичара малкаем Аның исеме дә бар иде. Минем Йолдыз Кашкам бу' диде әни өзгәләнеп Атның маңгаендагы йолдызсыман ак тапны бик кадерләп сыйпап утырды һәм авыр сулап, өегәп куйды. Син. улым, берни төшенмисең шул инде. Бүтән чор балалары инде сез..
Чыннан да. колхозның ат абзарына илтеп ябыласы ат янында әниемнең алай уфтанып утыруын мин ул вакытта аңлап бетермәдем шул
Ә менә безнең әтине исә әнинең нәкъ киресе дияргә була. Гәрчә исеме зимагур Габделхәй булса да. әти юаш вә йомшак кеше Ул үзе болай әнидән дә олпат гәүдәле, куллары бик дәү. учлары киң. көчле-куәтле кеше. Тик менә ат җигеп урманга ла бармый, ирләр рәтендә торып, печән дә чапмый Дөресен генә әйтим, булмый аннан бу эшләр Аны төрле урыннарга, богыл яисә эскерт салырга, әвендә көлтә кагарга куялар Ә кышларын исә. колхозда җыен вак-төяк эшләр беткәч, үзе кебек тагын берничә авылдашка иярен, әти авылдан бөтенләй чыгып китә Алар Брянск якларына китәләр. Берничә айлар буена шунда җир казып, субай сугып, акча лиләп кайталар
Безнең өйдә әни хуҗа
— Габделхәй, он бегкән Иртәгә үк тегермәнгә төш1
Ярый. Гайшәбикә. төшәрмен
— Габделхәй, Әтнә базарына җыен!
Ярый. Гайшәбикә. җыенырмын
Менә шулай Нәрсә генә кушса да. әти әнигә каршы бер сүз дә әйтми Тулысыңча матриархатлык, кыскасы. Ә алай да безнең әти әйбәт күңелле бик тәртипле кеше Ул гомеренә тәмәке тартмады, аракы эчмәде Аш янына биемилласын әйтеп утыра, амин итеп, торып китә иде Әти антны кызык итеп ашый, кашыкны тәлинкәдән алуга аның астына киң учын куя.
авызына кадәр шулай озата. Ашнын тамчысы алдына таммасын дип бугай. Терлек-туарны, аерата үзебезнең ак казны бик ярата ул. Сыер- сарыкларны. казны әти карый, әни өйдә юк чагында сыерны да сава. Ә каз йомыркалар салып, алар өстендә утыра да башлагач, әти инде тәмам тынычлыгын югалта. Колхоз эшеннән кайту белән ул мич артына кереп китә. Йомыркаларына тиюдән куркып яман ысылдаган, үзенең кулларын мәрхәмәтсез чукыган казны оясыннан күтәреп ала, кадерләп кенә күкрәгенә кыса. Агарышып яткан җылы йомыркалар өстенә иске бишмәт каплый. Алар суынып-нитеп, алла сакласын, эчләрендәге бибиләр үлмәсен өчен шулай эшли ул. Казны ишегалдына алып чыга, аның алдына иң кадерле ризыкны, суга вак итеп туралган ипи куя. Каз ашап туйганчы аны саклап тора, шулай ук күтәреп өйгә кертә дә, йомыркалары өстенә утырта.
Кадерле ризык дип шуңа әйтәм, ул елларда инде колхозлар шактый ныгып, хезмәт көненә ашлык бирсәләр дә, авыл кешесе пешкән ипине бик саклап кына тотты. Моның төп сәбәбе — хезмәт көненә бирелгән ашлыктан үзеңә ипи сала, терлекләргә фураж тарта торгач, ел тәүлегенә ул такы-токы гына чыга. Икенчедән, безнең халык ул ризыкка борынгыдан ук хөрмәтле булган, аны әрәм-шәрәм итмәгән. Ул заманда терлекләргә пешкән ипи ашату кайда ул! Үзебез дә ашны иписез генә эчәбез, ипине әни тастымалга төреп куйган җиреннән сирәк ала, бәрәңге яисә катык янына гына бирә. Анда да әле:
— Ипине саклап кына ашагыз. Валчыгы идәнгә коелмасын!—дип кисәтеп куя.
Ашау-эчү, гомумән, кысынкы. Әни көн саен шаулатып сыер сава, әмма безгә дигән катыкны аертылган зәңгәрсу сөттән оета, ашка да шундый сөт. Ник дигәндә, куе сөтне югары очның Гарифә апайларга алып менеп, сепаратта аертасы, ә аннан чыккан каймактан май язасы бар. Ул май бик-бик тәмле дә, әмма тагын безгә эләкми! Аны, әни әйткәнчә, хөкүмәт бабайга тапшырасы бар. Ел саен көз көне бер бозау, кимендә ике бәти сарык чалабыз. Тик менә итле шулпаны кыш көннәрендә генә ашап калабыз шул. Җәйгә чыктың исә тагын шул зәңгәрсу сөтле арыш умачы. Итнең иң әйбәт кисәкләрен әти Әтнә базарына алып китә. Ник дигәндә, тагын шул — хөкүмәт бабай. Аңа әллә никадәр акча түлисе бар, заемга да яздыралар. Шуның өстенә хөкүмәт бабай үзенә дә итне түшкәсе белән каерып ала. Инде дистәдән артык тавык асрап, безгә йомырка тәбәсе дә бик сирәк эләгә. Йомыркаларны әни зур тубалга тутыра да аны җыеп, хөкүмәткә тапшырып торучы Латип абыйларга меңгереп бирә. Йомырка тулы тубалны өстәлгә куйгач, әни әле өйдән чыгып киткәнче, өстәл янына утырып, хәл ала. Шунда ул әле өстәлдәге йомыркаларга, әле безгә — күзебезне шул тәмле йомыркалардан алмыйча кызыгып утырган балаларга карый. Аның гадәттә сабыр, кырыс чырайлы йөзенә сагыш чыга, куллары салынып төшә.
— һай, ходаем, һай балаларым! Пешереп кенә бирер идем шушы йомыркалардан сезгә тәбә. Табагымны тутырып. Ашагыз иде бер рәхәтләнеп. Булмый бит, булмый!... Ни эшләттеләр бит шушы дөньяларны, имансызлар Зәгыйфь булып, тилмереп үсәсез бит сез. Тамагыгыз юньле ризык күрмичә,— ди ул авыр сулап һәм аның күзләрендә яшь тамчылары җемелди.
Без тамагыбызның юньле ризык күрмәгәнен, чынлап та. үзебез дә яхшы ук чамалыйбыз. Юкса, аермаган сөттән оетылган гажәеп тәмле катыкны да, өстендә май күзәнәкләре йөзгән итле шулпаны да, сөткә тугылап пешерелгән сап-сары йомырка тәбәсен дә көн саен ашыйсыбыз килә. Болары безгә бик яхшы аңлашыла. Ә менә кемнәр, бу дөньяны ни эшләткәннәр, алар ник әле имансызлар икән? Монысын инде без — балалар һич төшенмибез. Алай да көннәрдән бер көнне ул «имансызлармның кем икәнлеген әни минем үземә генә бик яхшылап аңлатты. Әмма аның бу сүзләреннән минем котым алынды. Мин элеккедән дә битәр буталып, тәмам тетрәнеп, югалып калдым. Бу турыда сүз алга табарак булыр.
. *2лалаР димэггвн, эти белая аиинек без — ечэү Олыбыз Әдһәм аоыига инде унике яшьләр, ул дүртенче класста укый. Әдһәм абыйнын оорыны да. авыз уемнары да әнинекенә охшаган, күзләре дә әнинеке кеоек. ул кулына алган әйберләргә дә. китаплар укыганда да күзенә якын ук китереп, текәлеп карый Аның тагын бер һичкем ирешә алмаган сәер гадәте оар, яланаяк атлап барганда ул атлавыннан һич тукталмыйча, бер аягы белән икенче аягының балтырын бик тиз генә кашып ала. Ул моны бәлки үзе дәсизмәстән шундый өлгер эшли ки. ана күз дә иярми кала
Аннары Флүрә апай, ул да инде укый, икенче класста. Флүрә апай да әни шикелле озын торыклы, ә.мма аның йөзе әтинеке төсле түгәрәк, кара чәчләре бик калын, озын, ул аларны инде толымлы итеп үреп йөри
Аннары инде мин үзем Таһирҗан. Мин әле мәктәпкә киләсе елга барам.
Әдһәм~ абый белән Флүрә апайның үз дөньялары, алар мина бик катышмыйлар. Иртә белән торып ашауга, аякларына чабаталарын кияләр дә, әни тегеп биргән киндер букчаларын иңнәренә асып, мәктәпкә менеп китәләр. Төштән соң да алар өйдә түгел — басуга башак җыярга, чүп утарга чыгалар. Әдһәм абыйга өйдә дә эш җитәрлек, ул абзарларны җыештыра, тирес түгә, уфалла арбасына җигелеп, елга-ерымтылардан сыерга печән алып кайта. Аны киптерә, печәнлеккә өя бара Флүрә апай да гел эштә инде: ул су китерә, бәрәше әрчи, әти белән әни эштән кайтканчы аш та пешереп куя.
— Минем кызым уңган ул, үземә охшаган, дип мактый аны әни һаман саен.
Кичләрен без барыбыз бергә җыелабыз. Ашап-эчкәч, әни кучкардагы җиделе лампага ут кабыза да аны өстәлгә китереп куя Шунда Әдһәм абый белән Флүрә апай дәрес әзерләргә утыралар. Бик матур рәсемле китапларын укыйлар, мине кызыктырып каләмнәрен кара савытына мана-мана дәфтәрләренә язалар. Шунда инде мин түзмим, өстәл янына киләм дә аларның арасына кереп басам, муенымны сузып әле берсенә, әле икенчесенә карыйм. Тегеләр зарлана башлый.
— Кит әле моннан! Колак гәбендә ничек мышнап тора бит Кибәк ашаган сыер төсле. Кит хәзер үк! дип. куа берсе
— Әни. кара әле бу Таһирҗанны. Бернәрсә исәпли алмыйм. Гел мишәт итә дә тора. дип. әнигә чага икенчесе.
Мин алар кугач китәм дә, тагын киләм Тегеләрнең китапларына, андагы хәрефләрне ничек итеп укуларына, дәфтәргә язуларына күз салам. Шулай итеп, акрынлап мин укырга да өйрәнеп алдым Китапларда язылганны алардан бер дә ким итмичә укый алам. Алар китапларын миңа бирмиләр, кызганалар. Тик мин алар мәктәпкә менеп киткәч, өйдә калдырган китапларын барыбер алып укыйм.
Кичләрен безнең өйдә ничектер җылы, тыныч, күңелле була. Түрдәге зур сәкедә әни белән әти ашыкмыйча гына, шыпырт итеп кенә үзара сөйләшеп утыралар. Кемнең сыеры нинди бозау китергән, быел басуда игеннәр ничек, бәрәңге ничек булыр, кемнең казы күнме биби үстерә Аларның бар сүзе шулар турында. Әнинең кулында кич белән дә эш, ул йон эрли яисә оекбаш бәйли Эш арасында үзе гел авыл хәлләрен сөйли Әти исә дәү кулларын тез башларына салып, тыңлап кына утыра. Дәрес әзерләүчеләр куа торгач, мин дә әти белән әни янына килен утырам
Ә шулай да мин күбрәк ялгыз булуны, берүзем йөрүне яратам Шуңа күрә иптәш малайларым да күп түгел Кечкенәдән ялгыз уйнап үскәнмен Авылда нәни балалар йөри юрган ясле юк. азрак дәү малайлар йөри торган бакча гына бар. Әле мин тәпи йөри башлаганчы ук болай булган: әни Әдһәм абый белән Флүрә апайны бакчага менгезеп куйган да, мине ялгызым калдырып, үзе эшкә киткән Ишегалдына уртага казык кагып, мине күлмәк итәгемнән шул казыкка бәйләп калдыр! ан Өйгә кешеләр кайтканчы мин шул ишегалдында, җыен тавык-чебеш, мәчеләр белән бергәләп яшәп ятканмын, мүкәләп казык тирәли әйләнеп йөргәнмен
Кайчак күрше малайлар кереп, мина төрле уенчыклар күрсәткәннәр, «мүһ-мүһ!» дип. мине үз яннарына чакырганнар Мондый ялгыз калдырып китүләр бәлки әлләни күп тә булмагандыр, әмма алай да мин шушы эткә дәшкәндәй «мүһ-мүһ!»кә мүкәләп килергә өйрәнеп киткәнмен Монысын үзем дә хәтерлим: инде өч-дүрт яшемә җитеп югары очтагы балалар бакчасына йөри башлагач, тәрбияче Зәйнәп апай безне ашарга чакырганда мина «мүһ-мүһ!» дип эндәшә иде. Гәрчә инде бик әйбәтләп тәпи йөрсәм дә мин тәрбияче апайның күңеле булсын дип, эт кебек дүрт аякланып киләм. Шундагы бөтен апайлар да шаркылдап көләләр, минем аркамнан сөяләр. Җитмәсә, бик матур бизәкле агач җамаякка салып бирелә торган искиткеч тәмле баллы су да миңа бүтәннәрдән мулрак эләгә. Бакчада да мин бер читтә ялгызым гына, бер дә еламыйча уйнап утырам. Менә монысы өчен Зәйнәп апай да, бүтәннәр дә мине бик яраталар. Бакчада анда рәхәт, тәмле ашлар ашыйсың, уйнарга уенчыклар да күп, йомшак урынга ятып, көндезен дә йоклыйсың. Тик бу рәхәтлекләр озакка бармады шул. Биш яшемдә инде мине бакчадан чыгардылар. Ни хәл итәсең, бүтән балаларга да урын кирәк.
— Ак казның бәбкәләрен карап үстерү —сиңа. улым. Әнә Ильяслар, Нуруллалар белән бергә тау астына алып төшәрсең. Шунда бер очтан үзебезнең бозауга да күз-колак булырсың, диде миңа әни йомшак кына итеп һәм шунда ук ныклы кисәтеп тә куйды Бибиләрне тилгән-карга алмасын. Бозау казыкка чалынып егылмасын, ычкынып китмәсен. Кара аны! Юкса колагынны борырмын!
Без, Нурулла, Ильяс һәм мин. каз бәбкәләрен авыл астындагы нәни генә инеш буена алып төшәбез. Нурулла Түбән очныкы, тәбәнәк кенә булса да, бик кызу йөгерә торган, кып-кызыл битле, борын өсте гел кубалакланып торган, көчле малай. Ул ташларны бездән ераккарак ыргыта ала. Ильяс югары очтан, акрын гына сөйләшә, ак чырайлы, мактанчык кына бер малай. Алай да без дуслар. Без бибиләрне тау астына алып төшәбез дә, тиз арада алар турында онытып та җибәрәбез. Ник дигәндә, безнең ак каз бар. Ул барында инде бибиләр янына бер тилгән, эт яисә мәче килеп кенә карасын! Ак каз канатларын киң җәеп, муенын сузып, зәһәр елан кебек ысылдап, хәзер тегенең янына килеп җитә. Килеп җитә дә канатлары белән сугып, яман усал чукып, дошманының хәзер кирәген бирә. Шуңа күрә без каз бибиләре өчен тыныч булабыз. Ул заман тау асты тулы кузгалак, акбаш. Без аларны җыеп ашыйбыз, аннан китә көрәш, инешнең тирән төшендә ярыша-ярыша суга сикерү. Өйгә кич белән генә, арып-талып кайтабыз.
Өй димәктән, без яшәгән йорт Түбән очта. Инде авыл урамын чыгып китәм дигәндә генә, кисәк уң якка борылып кергән тыкырык бар. шул тыкырыкның иң түрендә атау кебек аерылып торган бер калкулык. Безнең йорт шул калкулык өстендә. Безнең ишегалдыбыз да күршеләр- некеннән әллә никадәр иркен, өебез дә биегрәк түшәмле, зуррак та. Җитмәсә, ишегалды түрендә, түбәле баз артында ниндидер иске, сүтеп алынган өй урыны кебек чокырлар да бар. Болар барысы да ничектер миңа серле, аңлашылмый. Мин бу хакта еш уйлап йөрдем. Ни эшләп безнең ишегалды алай иркен, ул нинди йорт урыннары? Әллә безнең ишегалдында элекке заманда тагын бүтән кешеләр дә тордымы икән?
Бервакыт, инде кичке ашлан соң. Әдһәм абый белән Флүрә апай дәрес әзерләп утырганда, безнең өйдә ут сүнде. Җиделе лампаның керосины беткән икән Инде авыл кибете күптән ябык, күршеләргә дә кереп карадылар, керосин табылмады. Шулай итеп, өй утсыз, караңгыда калды. Әдһәм абый белән Флүрә апай, шуны гына көтеп торганнар диярсең, җәтрәк өсләренә киенделәр дә, өйдән чыгып та тайдылар. Авыл уртасындагы Гани тавына менеп киттеләр алар. Анда малайлар-кызлар кара төнгә кадәр шугалак, чана шуа. уйный-көлә. Ул тирә төнгә кадәр гөрләп тора Бу инде кыш башы, әти дә иптәшләре белән Брянск ягына чыгып киткән иде. Без өйдә әни белән икәү генә калдык. Өй җылы, рәхәт.
тып-тын. кап-караңгы Менә шундый караңгылыкта, тынлыкта утырырга бик яратам мин. Төрлесен уйлап. Урынга да ятасым килми, әни дә әле ятмаган, каядыр шунда сәкедә, авыз эченнән генә нидер көйләп утыра. Шунда мин ана күңелемдә күптән әзерләп куйган сорауларымны бирдем.
Ни эшләп безнең ишегалды бүтәннәрнекеннән шулай дәү ул, әни? Баз артында нинди чокырлар бар? Әллә безнен янда тагын икенче кешеләр тордымы? дидем.
Ә? диде әни, минем бу сүзләремнән сискәнеп киткәндәй.— Бигрәк зиһенле бала булдың әле син. улым Әллә ниткән сораулар бирәсең... диде ул һәм тынып калды. Нидер уйланып, ахры, байтак вакыт дәшми утырды. Аннары ниндидер мина ят. хәсрәтле, ярым шыпырт тавыш белән сөйләп китте:- И улым, сез күп нәрсәләрне белмисез шул. Күп нәрсәләрне төшенмисез дә Алла үзе ярлыкасын инде сезне... Син бит. улым-җаным, мондый бала буласы түгел идеи. Бер дә мондый буласы түгел... Өстеңә иске, абыеңнан калган бишмәт, аягыңа тишек чабата киясе бала түгел идең син Әгәренки дөньяга шушы имансызлар баш булып алмаса -диде әни. серле итеп —Без бит сәвит чыкканчы, колхозлар чыкканчы мондый кешеләр түгел идек, улым. Хәзерге көндәге шикелле менә бу хәерче.. Без авылның бик хәлле, маллы кешеләре идек Минем әтием, синең бабаң Сәгъди өч ат тотты, әбиең Сәхипҗамал шаулатып ике сыер сауды.
— Өч ат! дидем мин. әни сөйлә!әннәргә таң калып.— Аның белән ни эшлисең, әни? Ана биг өч арба, өч чана кирәк? Аларны каян аласың?
— Бар иделәр, улым, һәммәсе дә бар иделәр,- диде әни сагышлы итеп. Безнен арба-чаналарыбыз өчәр генә дә түгел иде әле. Чыбыктан үрелгән чем кара тарантасыбыз, тимерле, кашуфкалы чанабыз да бар иде Карлыгачны җигеп, кунакларга гына йөри торган. Аннан килеп, безнең урак ура. печән чаба торган машиналарыбыз да бар иде. Машиналарга тикле... Ай аллам! Ничек гөрләтеп эшли, гөрләтеп яши идек бит без! диде әни өзгәләнеп.
— Ул урак ура торган машиналар ни эшкә тагын? Уракны бит аны колхозда гына уралар Безнең бит бернинди басу да, болын да юк. Басу-болыннар алар колхозда гына була бит инде, дидем мин. берни дә аңламыйча
— һай, улым, җанашым! диде әни Синең ул колхозныкы дигәннәрең.. Безнең басулар, безнең болыннар иде ул. Колхоз чыкканчы һәммә авыл кешесенең, һәммәсенең үз болыны, үз басуы бар иде. Үз аты, арбасы, сукасы-тырмасы Әни тагын шактый вакыт тын утырды. Сагышлы дәвам итте Ай, аллам! Әле моннан җиде ел гына элек бит Син туган елны колхоз чыкты, улым. Бөтен җирне, бөтен нәрсәне кешеләрдән тартып алдылар да уртак иттеләр. Эг тә җыймый торган уртак мал Сәвитләр шулай кушты, имансызлар кушты. Авыл халкы мескен ни эшләсен инде ул. Надан, кыйналган халык Бар җирен, атын, мөлкәтен колхоз авызына илтеп тыкты Менә шулай ул. улым, асылда Синең колхоз дигәнең шул була инде ул, дип сөйләде әни Ә безгә алар җәбернең дә-зурысын салдылар Кара син бу дөньядагы гаделсезлекне Алты почмаклы ак өебезне, келәт-амбарларны сүтеп алдылар Мхнчага тикле. Ул карал 1ы-кураларны бүтән кешеләргә сүтеп салдылар И улым, ярый әле, бабаең белән әбиең бәхетле җаннар икән Алланың рәхмәте, колхоз чыгар алдыннан алар икесе бер елны вафа! булдылар Котылдылар инде, котылдылар Юкса, картлар дип тормыйлар иде Икесен дә җилтерәтеп өтермәнгә алып китәләр иде
— Ни эшләп өгермәнгә? Ни өчен’ дидем мин. инде курка ук башлап. Өтермәннең ишек-1әрәзәләренә тимер челыр сугылган, кешеләрне ябып куеп ач тота торган бер бик тә шомлы йорт икәнен ишетеп белә
идем
Ни эшләп булсын, улым, имансыз ич алар диде әни ачынып Тамагы тук. өсте бөтен булып яши белгәннәре өчен Гомерләре буена
бил бөгеп, тырышып эшләгәннәре өчен, улым. Тәртипле, ипле, җитешле, динле адәмнәр булганнары өчен! — диде әни. инде нәфрәтле итеп.— Ярый әле, менә үзем акыллы була белдем, улым Бабаңнар вафатыннан соң, колхозга авылда иң беренче кеше булып мин язылдым. Сезнең хакка, балаларым хакына берниемне дә жәлләмәдем. Барча булган мал-мөл* кәтемне. атым-сыерымны колхозга менгереп бирдем. Юкса үземне дә алып кигүләре бар иде. Менә шулай ул бу дөньялар, улым.
— Ә . әти? Безнең әти кайда булды ул чагында?—дидем мин.
— Әтиеңнең безнең мал-мөлкәткә әлләни катнашы юк аның, улым. Ул җәен-кышын безгә булышып, ялланып эшләп йөргән бер егет иде. Шунда без аның белән тормыш та корып җибәрдек. Бергәләп эшли, бик әйбәт тора идек, һәммәсе дә җитешле иде. Менә шушы имансызлар гына бозды дөньяларны... Ай аллам, кемнәрнең генә каргышлары төште икән безгә диде әни авыр сулап һәм тынып калды.
Өй җылы, тын. Инде шактый соң да бугай. Тик минем әле һаман да йокым килми. Мине төрле сораулар борчый.
— Имансызлар... нинди кешеләр ул, әни? Кемнәр була инде алар?— дидем мин.
— Кемнәр булсын инде, улым. Шул бәлшәвикләр инде. Әнә безнең колхоз прсидәтеле Нәфикъ абыең төсле камунислар,— диде әни шыпыртлап кына —Адәмнәрнең мал-мөлкәтен талап, йолкып алучылар. Менә сине тишек чабата белән иске бишмәткә калдыручылар... Аларның Мә- скәүдә утырган башлыклары...
Әнинең шыпырт итеп, ниндидер җан ачысы белән әйтелгән бу сүзләреннән караңгы өйдә миңа шомлы була башлады. Мин прсидәтел Нәфикъ абыйны беләм дә бит әле аны, әллә ничә тапкыр күргәнем дә бар. Башына зур кызыл йолдызлы, әкәй чүнкәсе төсле яман кызыклы әйбер киеп йөри Аягында да, кайчан ялтырап торган итек булса да, күп вакытта чабата киеп йөри. Аның борыны битенә тагып куйган кишер төсле озынча, зәңгәр күзләре бик зур. Нәфикъ абый бер дә усалга, әйбер тартып алучыга охшамаган. Аның күзләре ничектер тирән сагышлы, үзендә сырхау кеше чырае. Урамда барганда ул кисәк тукталып кала да, койма буена борылып, косып җибәрә. Аннан бик озак эчен тотып, күзләрен сөртеп тора. Монысын мин үзем күрдем. Эче авыртудан азап чигеп йөри торган бу кеше юаш та бугай әле. Миңа бер тапкыр да усал итеп караганы юк аның. Алай гына да түгел, урамда күрсә, янымда туктала, елмаеп, башымнан сыйпап үтә. Шуңа күрә әнинең сүзләренә минем бик ышанасым да килмәде.
Бу сүзләрне әнием түгел, ә караңгыда посып кына утырган бөтенләй икенче кеше әйткәндәй тоелды. Тик анда бит ят кеше түгел, минем әнием генә утыра Куркуымнан, чарасызлыктан ни эшләргә дә белмичә, мин елап җибәрдем. Әни шунда ук сәкегә янәшәмә килеп утырды.
— Чү. балам, чү! Син елама инде, миңа үпкәләмә дә,— диде ул, үзенең җылы куллары белән минем башымнан сыйпап — Син минем бу сүзләремне уйлама, улым. Оныт син аларны. Мин аларны сиңа яңлышып кына әйтеп җибәргәнмен. Янган йөрәгемә чыдый алмыйча гына. Сез инде бүтәнчә белгән балалар шул... Алар сезгә ничек тәрбия бирәсен бик белә шул. Син мине төшенә алмыйсың шул инде, дип сөйләде әни һәм кисәк кеиә пышылдап, бик ялынып әйтте:—Син минем әйткәнемне кешеләргә сөйләп йөри күрмә, улым, яме! Беркемгә дә. абыең белән апаеңа да әйтмә. Бергә уйнаган малайларыңа да ычкындыра күрмә. Әгәренки әйтәсең икән, мине хәзер килеп өтермәнгә алып китәләр, улым. Кәтер җибәрәләр. Ишетсен колагың! — диде әни ялварулы да, усал да итеп.
Әле бала гына булсам да, минем дә әллә ниткән шомлы хәбәрләр ишеткәнем бар иде инде. Төнлә белән генә күн киемле, кара машиналы кешеләр килгәннәр дә, фәлән авылдан фәлән кешене алып киткәннәр икән. дип. Укытучыларны, хәтта инде Нәфикъ абый шикелле колхоз
прсидәтелләрен дә. Ул кешеләр бик тә хәтәр, яшертен адәмнәр булганнар икән. Хәтта Ленин бабайга, атабыз Сталинның үзенә дә каршы уйлап йөргәннәр икән. дип. Ул кешеләрне өтермәнгә алып китәләр икән дә. алар шунда хәбәрсез-нисез юк та булалар икән.. Явыз уйлы кешеләр... Әмма! Мин Ленин бабаебыз белән әтиебез Сталинны бик. бик яратсам да. үземнең әниемне барыбер алардан күбрәк ярата идем шул. Учлары җылы, озынча йөзе гаҗәеп тә шәфкатьле, алъяпкычыннан тәмле токмач исләре килеп торган, минем өчен иң кадерле, газиз әниемне Шуңа күрә аның бу кичгә әйткән сүзләрен мин күңелемнең иң түренә яшереп, бик күп йозаклар белән бикләп куйдым. Беркайчан да. бер генә малайга, бер генә дустыма, беркемгә дә белгертмәдем, һе әйтеп кенә кара син... Минем әниемне килеп өтермәнгә алып китсәләр, булыр аннары.
Тик. ни гаҗәп, күңелемнең иң түренә салынган бу сер минем үзем өчен дә гомерем буена диярлек чишелмәс бер сер булып калды Мин әниемне, нәкъ ул үзе әйткәнчә, тәки төшенә алмадым. Аны бик яратсам да. инде читтә яшәгәндә аны уйлап гел сагынсам да. аңа карата ниндидер анла- ешсыз, сәер, каршылыклы фикердә булдым Күпме еллар буена, хәтта инде әнием вафат булгач та. Ахырында: «Нәрсә әйтәсең инде монда. Надан бер авыл хатыны, нәселдән килгән крестьян. Кайчандыр үзенең шәхси милкенә ябышып яткан. Яңа тормыш төзү бәрабәренә Совет хөкүмәте, партиябез аны шушы милкеннән мәхрүм иткән. Шуңа күрә генә сөйләгән минем әнием андый сүзләрне. Дөнья барышын, сыйнфый көрәшнең асылын, коммунизм идеяләрен анлап җиткермәгәнгә күрә генә. Ә асылда әйбәт, гадел күңелле, бик эшчән хатын иде ул. Үзе эченнән тиргәп йөргән шул ук колхозда ирләр рәтендә торып эшләде бит Бу үзе генә дә аның бөтен ялгышларын тулысымча аклый», дип хәл иттем мин. һәм шунын белән күңелемне тынычландырып яшәдем.
Безнең йорт, әйткәнемчә. Түбән очта, авылның читендәге тыкырыкга булса да, безгә кешеләр күп керә. Күрше-күрпеләрне әйткән дә юк инде, югары очтан төшәләр, хәтта аргы яктан ла чыгалар, һәм бу хәлнең зур бер сәбәбе безнең ана каз. Ул яз көне йомыркалар салып, алар өстеяө утыру белән, безгә килүчеләр күбәя
- Гайшәбикә апай, алла боерса, быел көзен ак казыгызның бер бибисн безгә бирерсез. Аның нәселе таза.
— Гайшәбикә апай, безгә бер биби әбизәтелни
Безгә дә... Көз көне үскән бибигә алыштырып алабыз.
— Соң, бибилорнен барысы да ана булып чыкмас ич. ди әни соңрак килүчеләргә.
— Безгә ата булса да ярый. Ата казның да яхшы нәселле булуы мәслихәт бит. диләр сораучылар.
Шулай итеп, ул ак каз үзе дә бик-бик күп еллар буе яшәде, аның бәбкәләре дә гомерле булды Без аларның берсен дә диярлек үзебез чалмадык Көз көне авыл халкы үзендә үскән бәбкәләргә алмаштырып барды Әти сукрана иде:
- Безнең бибиләр нинди эре Ә алмаштырырга нинди вак челдем- биләрне алып китәләр...
Булсын! Кешеләргә бездән яхшылык булсын. Үзебезгә савап ул. дип кенә куя әни андый вакытта.
Мин бу ак казның үзе шундый зур. гайрәтле булуын, бибиләренең дә берсе дә үлмичә тупырдап үсүләрен үземчә юрадым Минем уемча, аның әнисе яз коне ray астында йөргәндә кыргый казлар оелән кушылган булырга тиеш. Иректә, узбуйлы яшәгән казлар белән Кыр казлары якындагы киң болынга очып килгәндә, бик сирәк кенә булса да. гау астына да кунгалыйлар Үзем күргәнем бар Алар кеше килә башласа, шундук очып китәләр Әмма йорт казлары белән аралашалар, бергәләп каңгылдаша чар Безнең ак казның башын югары күгәреп йөрүендә, бибиләрен саклап бик яман ысылдавында, бөтенесен куркыта алуында ниндидер бер кыргый, табигый коч бар. Көз көне, инде бибидәре үзе
хәтле булып. Шашы тау башына башак чүпләргә менгәч тә, ул аннан бүтән казлар кебек алпан-тилпән килеп җәяү төшми. Бибиләрен ияртә дә. алар йөгерә барып, һавага күтәреләләр. Басулар өстеннән авыл ягына очып кына төшәләр. Нәкъ кыр казлары кебек Канатлары киң җәелгән, салмак кына селтиләр, нәкъ алар шикелле үзара каңгылдашып, нидер сөйләшәләр. Карап торырга матур! Тау асты турысына җиткәч тә әле. шунда ук җиргә төшеп кунмыйлар. Зур түгәрәк биреп, авыл өстеннән бер-ике тапкыр әйләнәләр, гүяки үзләрен күрсәтәләр Инде тау астындагы яшел чирәм өстенә төшеп кунгач та. бик озак тынычлана алмыйлар. Киң җәелгән канатларын да җыйнамастан әрле-бирле йөренәләр, үзара тагын нидер сөйләшәләр, «һавада очып йөрүләре нинди күңелле. Зәңгәр күктә рәхәт, иркенлек анда. Безгә бу тау астыннан киң болыннарга очып китәргә кирәк!» — дип киңәшәләр бугай. Әмма, бәхеткә, ни өчендер очып китмиләр, һаман саен җиргә әйләнеп төшәләр дә. кич белән мин аларны алып кайтып, абзарга ябып куям. Ә бит теләсәләр, бездән бөтенләй очып китеп, кыргый кардәшләре белән бергәләп, иркенлектә яши аласылар үзләре. Алар ни өчендер моны эшләмиләр һәм бу миңа сәер тоела.
Кайчак мин кичләрен йокламыйча ятам. Көне буе ерактагы кеше йөрмәгән басуларда җим чүпләгән кыр казлары төн кунарга болынга юл алалар. Шул чагында алар безнең авыл өстеннән очып үтәләр. Караңгыда бер-берсен югалтмас өчен алар гел үзара тавыш бирәләр. Шунда мин аларның канатлары сызгырганны, «квыйк-квыйк!» дип кенә, акрын гына үзара сөйләшкәннәрен аерымачык ишетәм. Менә шул тавышны бу вакытта ояда, йомыркалары өстендә утырган безнең ак каз да ишетеп ала. Ишетеп ала һәм... үзе дә аларның сөйләшүләренә кушылгандай итә. Юк. каты итеп, йорттагыларны уятырлык итеп кычкырмый ул. Мич артыннан аның үзенең иректәге туганнарына җавап итеп ниндидер эчке, саңгырау тавыш белән нәкъ аларча «квыйк-квыйк!» итеп куйганы гына ишетелә. Мин инде озак йокыга китмичә уйланып ятам. Кыр казлары очып йөргән биеклекләрне күз алдына китсрәм. Аннан ерак-ераклар. Әтнә авылы, хәтта Казан каласы үзе дә күренә торгандыр әле. Ә безнең кечкенә генә, ярлы гына авылыбыз уч төбендә кебек инде. Әнә салам түбәле лапаслар, авыл башында зират, ә авыл уртасында үзенең очлы манарасын күккә сузып, мәчет утыра Их. кешеләрнең дә канаты булса иде. Шул кыр казлары янында теләсә кая очып йөри алсаң иде. ..
♦ ♦ *
_ выл никадәр кечкенә, чабаталы фәкыйрь, тамагы умач белән бәрәңгедән бүтәнне белмәгән булмасын, анда тормыш кайный. Кешеләр колхоз басуларында эшлиләр, сабанын сөрәләр, печәнен чабалар. урагын уралар. Башына җете кызыл яулык бәйләп, иңенә күн сумка асып, аякларын үзенә үлчәп тектергән хром итекләр киеп йөргән клуб мөдире Маһирә иң алдынгыларны — самолетка, уртачаларны — автомобильгә. ә ялкауларны инде ташбака өстенә утырта. Ул Югары очтагы янгын сарае стенасына зур калын кәгазь ябыштырды. Шул кәгазьгә матур гына итеп аэроплан, автомобиль, тарантаска җигүле ат җирдән шуышып барган ташбака рәсемнәре ясап куйды. Шул рәсемнәр турысына кешеләрнең исемнәрен язып куя да. атна саен алыштырып тора. Иртән басуларга, болыннарга барган кешеләр ул рәсемнәр янына тукталалар, бик кызыксынып карыйлар.
Кара әле Закир Нәсимәсен. Урак уруда тәки самолетка утырган бит. әй!
— Нәсимә апай бик оста уракчы шул ул. Аңа җитеп кара син.
Әнә карагыз. Гатау Шәнгәрәе афтамабилдә. Үзен күргәч, авызы ерылыр инде.
Иһи-һи Гафурҗан тагын ташбакага утырып калган. Ялкау. Шул кирәк аңа.
Без малайлар да бу күрсә г кеч тактаны карап кына торабыз. Кемнең әнисс-әтисе кайда? Ильяс белән Нурулла каршысында минем борын күтәренке Чонки безнең әни һәрвакыт самолетта була. Ә аларның әниләре автомобильдән үтә алганнары юк әле.
Алай да безнең өчен иң кызыгы — авылга кино килү. Әй. күңелле дә була инде безгә шул чакта! Сугышка кадәрге елларда без иң яратып караган, хәтергә гомергә сеңеп калган картиналар «Чапаев». «Валерий Чкалов», «Броненосец Потемкин». «Волга-Волга». «Александр Невский»... Күп инде алар. Без аларны ничә кат караганбыздыр, анысын бер алла гына белә, килгән саен керәбез. Әмма «керәбез» дип әйтүе генә ансат. Безнең өчен кинога керү үзе бер кино ул Кич белән кино башланганчы авыл башындагы клубның ишеге төбендә шул ук кызыл яулыклы Маһирә тора. Билет тикшерә. Олыларга рәхәт, алар киномеха-ник Хатиф абыйдан акча түләп билет алалар да, ашыкмый гына, күкрәк киереп, клубка кереп тә китәләр. Ә без малайларга әниләрдән кинога акча сорау турында уйлыйсы да юк. Бирмиләр. Юкны ничек бирсеннәр инде. Без мескеннәргә кинога ничек тә булса бушлай керү юлын эзләргә кала. Ә көндезләрен уйнап-көлеп кенә сөйләшә горган, болай үзе әйбәт кенә тоелган, әле кияүгә дә чыкмаган Маһирә апай безнең өчен кичләрен чын бер усалга, әшәкегә әйләнә. Син шунда олылар арасына посыпмы, ничектер яшеренепме клубка билетсыз керергә маташып кара. Хатиф абый белән авызын ерып нидер сөйләшеп горган Маһирә апай сине әллә ничек кенә күреп ала. Ул нәкъ ачуы килгәндәге безнең ак каз кебек ысылдап, очынып синең яныңа килеп җитә. Күзләрендә хәтәр яшькелт ут кабына. Иңбашларыңнан умырып тотып ала да сине җилтерәтеп баскыч төбенә алып чыга. Баскычтан үзенең очлы башлы итеге белән артыңа тибеп төшерә җитмәсә, мыскыллы итеп кычкыра:
Йолкыш! Акчаңны алып кил.
Хәзерге көнгә кадәр мин бер нәрсәне аңламыйм. Коммунистик тәрбия сагында уяу торган, сүз саен «Ленин бабабыз эше өчен! Сталин атабыз эше өчен! Коммунизмның җиңүе өчен!» дип авыз суын корыткан бу итәкле атаман пичек игеп үзе гади генә бер нәрсәне аңламады икән? Кино бит мейә дигән, гаять тә куәтле идеология чарасы. Ул чагындагы кинолар бигрәк тә. Алар дөрестән дә чын сәнгать әсәрләре, бик яхшы, барысы да уйлап эшләнгәннәр, аларның безгә тәэсире, тәрбияви йогынтысы әйтеп бетергесез көчле иде. Безне, авылдагы ун-унбиш малайны, кино караудан мәхрүм итәргә тырышып, бу кызыл кикрикле тавык үз-үзенә каршы килгән, чын бер ахмаклык эшләгән бит Нәкъ менә коммунизм эше өчен көрәшчеләр итеп тәрбияләүгә, үзе дә белмәстән, киртә куеп маташкан! Соң, кесәләрендә сукыр бер тиен акчалары булмаган малайларны кинога бушлай тына кертеп җибәрсә, бу бит тәрбия эшендә ярдәм генә булыр иде. Зур ярдәм. Ни эшләп ул чатында хөкүмәт бу мәсьәләне үзе хәл итеп, балаларны һәркайда кинога бушлай кертүне куймагандыр? Монысы да аңлашылмый Аннан тына Совет хөкүмәте бөлмәс тә, җимерелеп тә төшмәс иде әле. Җитмәсә, авыл халкында акча юк икәнен, бар булганын заемга, налоглар түләп үзенә үк кертеп бара икәнен дә яхшы белгәндер бит инде ул хөкүмәт дигәнең
Без, анысы, бер картинаны да карамыйча калдырмадык Авылга кино килү хәбәрен ишетү белән без. Ильяс. Нурулла һәм мин. бергә җыелабыз. Әле кичен кеше кер.» башлаганчы ук бер җаен туры китереп, клубка үтеп керәбез Аннан инде ялт түрдәге сәхнә астына Ә сәхнә аегы тәбәнәк, анда мүкәйләп кенә йөреп була, ятып кына тора аласың Анда тынчу, чат тузан, идәнендә әллә ниткән бөҗәкләр, хашәрәтләр шуыша. Җирдәге тәмуг дигәннәре шушы була торгандыр инде Ә шулай ла без кереп ятканда анда инде оч-дүрт малай Югары очтан, тагын Аргы якган бер-ике малай була Ягабыз шулай кайсыбыз кайда Күп вакыт үтми, төрле чыш-пыш башлана.
Ай. борыным кытыклана. Хәзер төчкереп җибәрәм.
— Төчкерә күрмә! Борын өстеңне кулың белән ышкы. Маһирә клуб тирәсендә генә бугай... Төчкермә, хәзер ишетеп ала, кара аны! дип кисәтәләр борын иясен.
— Малайлар, үләм... минем бик каты пес итәсем килә? — дип пышылдый берсе, гөрьян кайгы белән.
— Чыгып йөрмә. Җибәр шунда гына,—дип рөхсәт итәләр кысталучыга. Төрле исләр иснәп ятасы булса да, түзәбез инде. Әгәр кысталучы чыгып, Маһирә аны күреп алса, бөтенебезне сөреп чыгаруы бар бит. Безнең малайлар түземле анысы, берсе дә эшне бозмый.
Без кысталып, кычытып, җан атып ята торгач, бервакыт клубта хәрәкәт башлана. Ишектән, көлә-көлә сөйләшеп, Хатиф абый белән Маһирә апай килеп керәләр. Хатиф абый, дөп-дөп басып, идән буйлап йөренә, сәхнә каршысына ак пәрдә китереп элә, үзенең аппаратларын урнаштыра. Маһирә апай исә бик күп көлә, кайчак тыпырдап биеп тә ала, «Комсомолка Гөлсарамны җырлый. Ул арада алар бергә килеп, ни өчендер сәхнә артына керәләр. Бездән күп булса өч-дүрт адым арага. Без инде сөмрәк булабыз. Әгәренки шунда малайлардан кем дә булса төчкереп. йөткереп җибәрсә, яисә тегеләр шырпы сызып, сәхнә астына иелеп карасалар, без — мескеннәрнең эшләре харап! Хәзер сөреп чыгарачаклар Әмма тегеләрнең анда-монда эшләре юк. Алар кыштырдыйлар, чыштырдыйлар, ул тарафтан «чуп та чуп!» итеп үбешкән тавышлар ишетелә. Хатиф абый кайнар итеп пышылдый:
— Әйдә инде, Маһирә җанашым... Бер генә...
— Юк, юк. Хатиф Ярамый... Монда ярамый.. Хәзер әнә кешеләр дә килә башлый,— ди Маһирә дә, шулай ук кайнар пышылдап, һәм алар тагын «чуп-чуп!» итәләр.
Боларын мин гаеп итеп әйтмим анысы Алар арасында чын яратышу, мәхәббәт булгандыр. Берничә елдан Хатиф абый Маһирәне үзе торган район үзәгенә алып китте. Алар тату гына гомер иттеләр, балалар үстерделәр.
Менә клуб ишеге төбендә кешеләр сөйләшкәне ишетелә башлый. Хатиф абый белән Маһирә апай җәтрәк шунда китәләр. Кешеләр клубка керә, озын агач эскәмияләрне дөбердәтеп этә-төртә, урыннарга уңайлап утыра. Аннан жуылдаган тавыш ишетелә, клубта якты булып ут кабына. Бу инде көтүче, акылга берәз саерак Гафурҗан тәрәзә төбенә беркетеп куелган динамоны әйләндерә башлады дигән сүз. Халык Гафурҗанны төрлечә күәтли.
— Әпүр, тырыш әйдә!
— Кинаны яхшы күрсәтсәң, бер төрерлек тәмәке сиңа.
— Кәҗә койрыгын борган шикелле итеп бор.
Гафурҗан тырыша. Ул арада кино аппараты да үзенә хас тавыш белән чытырдап әйләнә башлый. Пәрдәгә беренче сүрәтләр төшә. Хәзер инде безнең чират. Малайлар сак кына булып яткан урыннарыннан кузгалалар, берәм-берәм сәхнәгә менәләр. Без киноны башта әле сәхнә артында торып кына карыйбыз. Кино ул пәрдә аша да күренә, тик бераз тонык кына була, сурәтләр дә кире якка хәрәкәт итәләр. Шунда аргы якның Шәркә, иң җитез, кыю малайлар, пәрдә кырыеннан гына залга төшеп, разведка ясап менә. Маһирә апай алдагы рәтләрдә утырмыймы? Әгәр ул анда утыра калса, безгә бит бөтен картинаны пәрдә аша гына карарга туры килә. Бәхеткә, ул һәрвакыт диярлек артта, аппаратлары янына баскан Хатиф абый тирәсендә була. Шәркә пәрдә читеннән башын тыгып безгә пышылдый:
— Төшегез, теге тәре монда түгел...
Кача-поса гына залга төшкәч тә, эш аның белән генә бетми әле. Ярым караңгылыкта сине беренче күреп алган кеше, кагыйдә буларак, синен башыңа яхшы гына итеп берне китереп ямый. Моңа ачулана да, шыңшый да алмыйсың. Монысы инде синең билетсыз икәнеңне белә торып та клуб мөдире Маһирәгә тотып бирмәгән өчен түләү хакы була.
Ул заманда әле кино тавышсыз Хатиф абый үзе аппарат ручкасын әйләндерә, үзе картинаның эчтәлеген дә сөйләп бара
Менә болары —аклар Әнә алар ничек рәхәтләнеп су коеналар Әле бер нәрсә дә белми ул хәчтерүшләр. Хәзер урман юлыннан үзенең отряды белән Чапай килеп чыгачак Күрсәтәчәк әле ул бу капкорсакларга. Әнә, әнә үзе дә күренде! Кара, ничек гайрәтле килә Чапай Әнә аклар ничек курыктылар, ничек качалар Хәзер Чапай аларны пулеметтан кырып сала әле. Юк, үзе атмый ул, кулы белән кая атасын күрсәтеп кенә тора. Шундый ул Чапай! Әнә. пулемет сиптерә дә башлады Әнә аклар ничек кырыла1 -дип. барысын да аңлатып бирә киномеханик Халык барысын да үзе күреш аңлап торса да. шым булып тыңлый Менә монысы Петя. Чапайның ординарецы Әнә анысы — Апка Гаять тә оста пулеметчы кыз ул. Бераздан ул акларның әфисәрләрен кырып салачак әле Шул хөрмәткә Чапай аңа үзе чәй эчерә' дип сөйли Хатиф абый горурлык белән. Клубка җыелган халык та картинаны горурланып, хисләнеп, тәмам бирелеп карый, Чапаев һәлак булганда чын күңеленнән тетрәнә. Әле картина беткәч тә. кешеләр дулкынланып, хисләнеп, урыннарыннан кузгалмыйча утыралар. Кызларның, яшьрәк хатыннарның күзләрендә яшьләре күренә
Ә без инде малайлар! Безгә бер картина карау атналар буена җитә. Без картинаны башыннан ахырына кадәр тагын бер кат күңелебездән кичерәбез, әйтерсең, аны үзебез уйнап карыйбыз. Тау астында, казлар саклаган җирдә, талчыбыкларны кисеп, селтәгәндә чыжылдап торган кылычлар ясыйбыз И китә шуннан тамаша' Ильяс, та-та-та! .тип кычкыра. «пулеметтан» сиптерә. Без кылычларны нәкъ Чапай шикелле селтәп. «дошман» өстенә ташланабыз. Кырып кына салабыз Син шунда безнең кулга чын корал тоттырып, чын дошманны күрсәт, без икс дә уйламыйча, үлемнән бер тамчы куркып тормыйча, ул дошман өстенә ташланачакбыз, һәм мин уйлыйм ки. кино-картиналарның тәэсире олыларга да нәкъ шундый иде «Кино сәнгате иң боек сәнгатьләрнең берсе» дигән фикерне Ленин гикмәгә генә әйтмәгән Ул заманда кино авыл халкының күңелен тулысынча биләп алган бик көчле идеология чарасы иде. Безнең әнинең исә кинога карата үз сүзе бар
— Анда нәрсә күрсәткәннәрен бик яхшы белом мин Барып йөрмәсәм дә. Анда аклар җиңелә, кызыллар һәрчакта җиңеп чыга инде Кызыллар барысы да бик әйбәт, батыр кешеләр, аклар ерткыч, адәм актыклары, куркак тычканнар инде Шуңа күрсәтәләр дә ул кино дигәннәрен алар сезгә. Ни эшләсен бик беләләр алар ди ул томанлы итеп һәм мин аны тагын һич кенә дә аңламыйм. Дөрестән дә. солдатны шомпол белән кыйнап үтерергә приказ биргән аклар полковнигы кем инде ул? Улмы ерткыч гүгел! Соң. безнекеләр акларны һәрвакыт җиңеп чыкмаган мыни'’ Нәрсә, алар җиңелергә тиеш иде мәллә? Безгә аклар кул аегында калыргамы, элеккечә 1агын байларга, алпавытларга кол булыргамы ”
— Бер нәрсә дә белмисең син. әни Кинога бармыйсың биг син. карамыйсың Ә үзең сөйләшкән буласын! дим. бик әтәчләнеп Әни минем белән бәхәскә кереп тормый.
Яхшы. яхшы, син бик беләсең инде. улым. Сез бик күпне беләсез инде хәзер. ди дә шуның белән бетерә. Әни бер нәрсә дә белмим дип. мин бик дөрес әйтмим Сугышка кадәрге елларда безнең авылда да наданлыкны бетерү курслары булды Укытучы Галия апай кышын, балаларны укыткач, төштән соң олы кешеләрне дә мәктәпкә җыйды Хәреф танырга, язарга өйрәтте Безнең әни. бик жеге акыллы, зиһенле әниебез шунда йөрен, гиз арада укырга да. язарга да өйрәнеп алды. Әти зимагурлыкта йөргәндә аңа хатларны да үзе яза торган булды
Ул елларда авылга тагын бер яңалык килде Биш чакырымдагы районнан болын аша безнең авылга телеграмм баганалары утыртып чыктылар Җепкә тезгәндәй туп-туры игеп Ул баганалар урам буйлап түбән очка кадәр гөште. хәтта безнең тыкырыкка да керде Билләренә
чылбырлы бик киң каешлар буган, аякларына галәмәт тә зур тимер тырнаклар таккан кешеләр бик ансат кына итеп шул баганалар башына менеп киттеләр. Анда ике яктан колак шикелле тырпаеп торган бик матур ак чәйнекләргә бәйләп, тимерчыбык суздылар. Стенаны тишеп, ул чыбыкның башын өйгә үк керттеләр. Түр стенага аш тәлинкәсеннән аз гына зуррак кара катыргы тәлинкә элеп куйдылар.
— Бу — радио. Ул сөйли. Мәскәүдән дә, Казаннан да төрле хәбәрләр тапшырып тора. Җырлап та җибәрә. Менә авылга кертеп кенә бетерик әле. Бер-ике көннән үзегез дә күрерсез!—диделәр.
Теге кешеләр өйдән чыгып китүгә, мин урындык куеп, катыргы тәлинкәне җәтрәк тотып карадым. Ул бик каты кәгазьдән ясалган түгәрәк булып чыкты. Уртасында тагын ниндидер йомры тимер, шнур ялгый торган нәмәрсәләр дә бар. Бу тәлинкәнең кеше шикелле сөйли аласына минем тамчы да ышанасым килмәде.
— Ничек итеп кәгазь сөйли алсын инде? Юк сүздер ул,— дидем.
— һе, сөйләмәс... Әллә ниләр сөйләп бетерер әле. Сәвит нәрсә эшләсен бик яхшы белә ул,— диде әни.
Чыннан да, бер көнне иртән ул радиода нәрсәдер кыштырдады, шытыр-пытыр килеп торды да, ап-ачык тавыш белән сөйләп тә җибәрде. Бөтен өйне яңгыратып, шәрран ярып Ярый әле, әти өйдә вакыт иде. Ул тәлинкә уртасындагы винтикны борып, аның тавышын әкренәйтте. Радио русча сөйли иде, мин аның нәрсә сөйләгәнен төшенмәдем. Әмма, «Слушайте, говорит Москва!» дигән беренче сүзләрен бик яхшы отып алдым. Әти урындык алып, радио астына утырды, үзе эшкә менеп киткәнче аны тыңлады. Ул чит җирләрдә күп йөргән кеше, урысчаны белә иде шул. Тик радио яныннан торып киткәндә әтиемнең йөзе сүрән, борчулы иде.
Дөньялар бер дә тыныч түгел, әнисе. Европада сугышлар бара, адәм балаларының каны коела. Фашистлар котырыналар, теләсә кая кулларын тыгалар,—дип аңлатты ул, кулларын алъяпкычы астына кушырып үзен көтеп торган әнигә.
— Безнекеләр дә тыгылмыйча булмастыр әле,— дип куйды әни. Белмәссең. Анысы да бардыр инде,— диде әти томанлы итеп.
Тиз арада бу катыргы тәлинкәнең өйдә бик кирәкле, бик әйбәт бер әйбер икәнлеге беленде. Кич белән безнең бөтен гаилә җыелып, сәкедә ашап утырганда ул кисәк кенә: «Тыңлагыз, Казан сөйли!»—дип, саф татар телендә сөйләп җибәрмәсенме! Ул арада моңарчы без беркайчан да ишетмәгән гаҗәеп хәбәр дә китерде: «Хәзер иртәгә булачак һава торышы. Иртәгә Казанда һәм Татарстанда аз болытлы һава, җил — көньяктан. Егерме-егерме ике градус җылылык». Бу хәбәрдән без барыбыз да кашыкларыбызны куеп, тын калдык.
Йа аллам, бар икән әле күрәселәр... Иртәгә нинди көн буласын да әйтеп бирә икән бит болар. Дөрес сүз булып чыгар микән сон бу?—диде әни.
— Ничек кенә дөрес була әле. Кайчак төп-төгәл туры килә,— диде әти.
— Менә онытмагыз. Иртәгә сынап карыйк әле шуны. Ни булыр икән...—диде әни, әле һаман ышанып бетмичә.
Әле дә хәтеремдә, радионың әйткәне иртәгесен тәки туры килде. Иртәдән аяз, ялт иткән зәңгәр күктә безнең ак каз кебек болытлар гына күренде. Җил дә йомшак, искиткеч җылы, рәхәт көн булды. Җылылык та туры килгәндер, ул вакытта безнең өйдә термометр кебек нәрсәләр юк иде әле.
Алай гына да түгел әле. һава торышын хәбәр итеп тагын нәрсәләрен сөйләп торды да, радиобыз саф татар телендә җырлап та җибәрде. Бөтен өйне яңгыратып, гаҗәеп матур, моңлы хатын-кыз тавышы белән. Шундый якында гына кебек инде менә. Әйтерсең, безнең өй түрендә, сәкедә бик матур тавышлы, үзе дә бик матур, бик сөйкемле бер апа җырлап
утыра иде. Ул бик озын, моңлы көйгә җырлады. Ахрысы. «Карурман» оулды. ьез тын калып тыңладык. Әнигә исә җыр бигрәк тә ошады. Ул иягенә таянып, дөньясын онытып тыңлап утырды да. җыр тукталуга, акрын гына елап җибәрде.
Абау, бигрәкләр дә өздереп җырлый ич бу Бөтен күңелләрем кузгалды. Кыз чакларымны искә төшерде .тип сөйләнде әни. үзенең бу йомшаклыгын аклагандай һәм алъяпкычы белән күзләрен сөртеп алды.
Шуннан соң инде радио безнең өйдә, әйтерсең, бер җанлы кешегә, хәбәрләр биреп, иртәгесе көннең ничек буласын әйтеп, -җырлар белән күңелебезне ачып торучыга әйләнде Үзе эшкә менеп киткәнче әти сәке читенә утырып яңалыкларны тыңлый. Ә инде кич концерт тапшыру вакыты җиткәнне бөтенебез, аерата әни көтеп ала. Хатын-кызлар да ирләр, хәтта балалар, бик күп кеше җырлый икән ул радиодан.
Борып җибәрегез хәзер үк. Хәзер җырлый башларга тиеш! дип кенә тора безнең әти.
vw"w* УнДый матур, кызыклы яңалыклары булса да. әллә нинди хәве- 111 фле, хәтәр, шомлы еллар иде бу Иллә бик тә явыз, әшәке.
мәкерле, хыянәтче кешеләр бар икән Халык дошманнары! Радио әледән-әле Мәскәүдә. башка шәһәрләрдә. Казанда да андый хәерсез бәндәләрнең эзләп табылуын, бик кагы. гадел хөкемгә тартылуын хәбәр итеп тора. Аларның кайберләрең атып та үтерәләр икән Шул кирәк аларга! Кара әле син. алар бит Ленин бабайны бер дә ярагмыйлар. ә сөекле юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталинның үзен үтереп ташларга җай гына көтеп йөриләр икән бит Илебезне менә хәзер ныклы адымнар белән бәхеткә, яктыга барган юлыннан борырга, эшчеләрне тагын кол итәргә, ә колхозларны бөтенләй дә таратып ташларга Безне бәхетле балалыктан, мәктәпләрдә укып йөрүдән, якты киләчәктән мәхрүм итәргә. Имансызлар! Радио бу хакта көн саен сөйләмичә калмый. Мондый хәбәрләрдән соң без бик нәфрәтләнәбез. Тик безнең әни генә монда да үзен бик сәер тота.
— Ай аллам, мәхшәр, мәхшәр бит бу.. Гөнаһсыз җаннар кыела, нахакка кан коялар бит... Бер дә гаепсездән. бер дә гаепсездән эшләнә булыр бу гөнаһлар Имансызлар, алласызлар' Ай Аллам, үзең ярлыка гаепсездән гаепле булган гөнаһсыз җаннарны дип. әллә нәрсәләр сөйләнә башлый ул. Әгәр шунда
— Син нәрсә сөйләнәсең соң, әни? Әллә инде шул халык дошманнарын жәллисеңме?—дисәң, җен ачулары чыга
— Тик кенә тор ичмасам! Син нәрсә генә беләсең сон әле Бәрәңге боламыгы тутырылган башың белән Менә сез дә шул имансызлар булып үсәсез инде. Шулар үстерәләр сезне . дип, тиргәп ташлый Халык дошманнары сирәк кенә булса да безнең тирә-юнь авылларда да табыла тора. Ниндидер кышкариларны. укытучыларны табып алып киттеләр Бер авылда ат караучы да халык дошманы булган. Колхоз атларына корчаңт ы ияртеп, эшкә аяк чалырга ниятләр корып яткан бит. явыз бәндә
Тирә-юньнән шундый хәбәрләр килеп торса да. бәхеткә, безнең авылны Алла саклады’ Безнең авылда андый яшертен уйлы кеше халык дошманы табылмалы. Әмма безнең авыл кешеләре арасында да бер- берсенә ышанып җитмәү, шикләнеп карау, җае чыкканда сынап та карау бар иде.
Югары очта атларга яна абзар салдылар Баш ат караучы Закир аоыи монда да баш булып йөрде. Нәкъ теге рәсемдәге Будённый кебек озын буйлы, зур борынлы, озын мыеклы кеше Шунда балга остасы Хәсән Закир абыйдан сорап куйды
— Бу багана төпләрен дегетләп утыртабызмы, Закирҗан абый.
— Ә нигә аны дегетләп торырга? Утыртыгыз шул көе генә! - дигән Закир абый. Бик ашыгучан, каударлы кеше иде ул. Шуннан үтеп барган Маһирә аның бу сүзләрен ишетеп ала.
— Шулай итеп, синеңчә багана төпләрен дегетләп торырга кирәк түгел инде. Закир абый, шулаймы? дип сорый ул, әле йомшак кына итеп.
— Кирәкмәс дип уйлыйм мин, сеңлем. Вакыты тар бит аның. Атларны көзге яңгырларга чаклы яңа түбә астына кертәсе иде,—ди берни абайламаган Закир абый. Маһирә шунда кызыл яулыклы башын артка чөя.
Ярый. Закирҗан абый, син дегетләмәдең дә ди. Син нәрсә, колхоз ат абзарының баганалары тиз чересен дисеңмени? Тиз җимерелеп төшсен дисеңме? Әллә син колхозның да тиз арада таркалуын көтәсеңме? А ну әйтеп бир әле син шуны?!—ди Маһирә, Закир абыйның каршысына ук килеп. Бу хәлдән агай тәмам югалып кала. Буденный гәүдәле агай кызыл яулыклы кечкенә генә кыз алдында гүяки җиргә ишелеп төшә.
— Сеңлем, җаным, ни сөйлисең син?!. Ни эшләп алай дип әйтим... Гомердә булмаганны. Шул колхозыбыз өчен тырышып йөрүләрем бит инде. Баганалар болай да имән, йөз ел торырлык. Андый сүзләреңне сөйли күрмә миңа карата, Маһирәбану сеңлем!—дип ялвара ул, клуб мөдире каршысында җиргә тезләнергә җитешеп.
Менә, менә, йөз ел торырлык булсын! Без төзегән колхозлар йөз ел да, мең ел да торырлар алар. Мәңге торырлар. Ә сиңа, Закир абый, андый кулак сүзләре сөйләшергә кирәкми!—ди Маһирә эре генә һәм итәкләрен җилфердәтеп китеп бара. Бичара Закир абый бик түбәнсетелгән. мескен кыяфәттә, кулларын салындырып басып кала. Бераздан исен җыеп, балта осталарына кычкырып җибәрә:
— Дегетләргә! Бөтен баганаларны да дегетләргә. Утыртканнарын казып алып...
Маһирә байтак кешеләргә бәйләнеп, аларның сүзләрен төзәтеп, акылга утыртып йөрде. Бервакыт Нурый абый, атын тугарып куйгач, арбасын сарайга кертә икән. Арба тәгәрмәчләренә пычрак ябышып каткан булган. Инде олы яшьтәге, күзе дә шактый сукыр Нурый абый монысын абайламаган, күрәсен. Әмма шул тирәдә йөренгән клуб мөдире моны күреп алган.
— Сарайга пычрак каткан арба куясыңмы. Нурый абый? Үз арбан булса, син тәгәрмәчләрне кагып кертә идең бит. Колхозныкы ярый, колхозныкы череп бетсен дисеңме?—дип, очып кунган ул Нурый абыйга. Тегесе тәгәрмәчләрне кагып кына калмаган, коедан су алып килеп, ялт итеп юып куйган. Кыек әйтеп гаеп таккан сүздән, бәлага тарудан бик курка иде авыл халкы. Сүзне бит аны һич уйламаганча кирегә борып була.
Монысы гына ярар да иде әле. Шундый бер ышанмаучылыкнын, бер-береңне сынап карауның ахыры зур фаҗига белән бетте.
Көзгә таба югары очның Муллагали абыйлар яңа өй котлату мәҗлесе үткәрделәр. Ул заман мәҗлесләр болай. Өйдә бернинди өстәл-урындык- лар калмый, аларны чыгарып торалар. Өйнең түр ягына тоташтан паласлар җәяләр. Үзләре иске чүпрәкләрдән тукыган паласларны. Аякка ар йон оекбаш, ак күлмәк, башка чигүле түбәтәй кигән кунаклар аякны бөкләп идәнгә, стена буйлап тезелешеп утыралар. Токмачлы итле аш зур-зур табаклар белән уртага чыга. Итле бәлеш тә шунда. Бәлешне мәҗлестәге борын санынча вак кисәкләргә бүләләр. Эчәргә аракы түгел, мондагы алтмыш-җитмеш кунакка аны төткәрә алмыйсың. Өч литр сыйдырышлы, чирекле дип аталган шешәләргә тутырып, өйдә ачытыл- ган бал куела. Эчә торган стакан да һәркем алдында түгел. Мәҗлес түгәрәген ике стакан әйләнә, һәркем үзе теләгәнчә эчә, моны гаеп итеш юк. тик исерүчеләр сирәк була. Стаканнар түгәрәкне бер-ике әйләнергә
өлгерми, тальян гармун телга яилө Купаялар болай гына да. бер-берсенө атап та җырлый башлый. Мәҗлес матур бара. Авылдагы мондый мәҗлесләрнең күрке Галимулла абый. Авылның күренекле кешесе, ат докторы. Ул инде барча малларны, колхоз атларын, кешеләрнең сыер-сары- кларын, эг-мәчеләрен дә карый Киң борыны астында ике якка таралып киткән калын мыеклы, кызыл йөзле, чибәр кеше. Үзенең гөбедән чыккандай калын, көр тавышы белән иң беренче җырны ул башлый:
Биек тауларнын башында
Бөтерелә бер үлән.
Их дусларым, сезнең өчен.
Бер тереләм. бер үләм
Бүтәннәр шунда ук аны күтәреп ала:
Галимулла абый, кеше икәнсең. Чикләвек төше икәнсең Мәҗлестә утырырга Беренче кеше икәнсең.
Без. малайлар, кәзәлектә, ягъни мич белән стена арасындагы куышлыкта. Безгә, билгеле инде, аш-су эләкми. Ә алай да йорт хуҗалары кайчак: «Монысы малайлар өлеше!»—дип кәзәлсккә берничә чәй ашы сибеп җибәрәләр. Өстен шикәр комы белән катырган бу гаҗәеп тәмле чәй ашларын без бер вакытта да идәнгә төшермибез. Хуҗалар өстебезгә сибеп җибәрүгә, һавада ук тотып алабыз. Табыш төгәл итеп санала, гадел төстә бүленә. Әмма бу сый безгә сирәк эләгә. Алай да без зур түземлек белән мәҗлесне башыннан ахырына кадәр тамаша кылабыз.
Муллагали абыйларның да яңа өй котлату мәҗлесе шулай тәртип кенә барды. Инде ул азагына да якынлаша иле. Галимулла абый инде үзенең эчмичә кыстатып утыручыларга карата чыгарган.
Кәримулла энем, син эчмәсаң, Кәчтүмеңө сибәрмен!
дигән җыруын да җырлады. Шунда әйтә куйды
— Кара әле, Котдус абзый юк бит бу мәҗлестә. Ул кайда икән?
— Кайда булсын инде ул болынында. Үзенең шалашында. Яшелчә бакчасын саклый.— диделәр сораучыга.
Безнең авылдан бер чакрымдагы болында. Ташлы елгасының боҗраланып кергән зур бер тугаенда колхозның яшелчә бакчасы бар. Котдус абзый, инде өлкән кеше, колхоз чыкканнан бирле яшелчәче булган. Ул кыяр, кишер, кәбестә, шалканнарны үзе карап, бик кадерләп үстерә, үзе үк төннәрен саклый да. Колхозныкы дигәндә, яман да саран, сакчыл кеше. Без ул галәмәт тәмле яшелчәләрне читтән генә күзәтеп, кызыгып йөрибез. Болынга су коенырга төшкәндә яшелчә бакчасына якын да килә алмыйсың. Кая ул! Анда әллә нинди ботаклы, озын таягына таянып, башына киң кырыйлы салам эшләпәсен кигән, мыеклары да салам төсле сап-сары Котдус абзый калкып тора. Килеп кенә кара! Аның эшләпәсе астындагы кысык күзләре карчыганыкы кебек
— Җенләнгән инде ул шул яшелчәләре белән Чакырган мәҗлесләргә дә килмичә шул болынында утыра, ябалак Шушы дөм тондә болында бер ялгызың утыр инде Бу кадәр ихлас кеше лә булыр икән диде йорт хуҗасы Муллагали.
Ә менә ихлас микән әле9 Алай сакчыл микән9 Әллә шалашында йокы симертеп яга микән9 дип күтәрелде шунда Галимулла абзый бик җай утырган җиреннән Колхоз малын күзәтүсез калдырып Менә шунысын тикшереп карарга кирәк әле Мин хәзер шунда болынга төшәм! - дип белдерде, ачы баллан шактый кызып алган ат докторы гайрәтләнеп.
— Ай, Галимулла абый, йөри күрмә! Төне бик караңгы. Күзгә төртсәң дә күренми торган. Зинһар, йөри күрмә,— диде Муллагали.
— Менә, менә, караңгы төн. Самый караклар йөри торган. Тикшереп карау кирәк,—дип кызды теге һаман.
— Ниткән карак? Безнең авылга кайдан килсен ди ул караклар? Йөрмә үз башыңа яэҗүз-мәэҗүзләр эзләп. Галимулла,—диде Хәбибулла агай.
— И Хәбибулла, бңгрәк беркатлы кеше син. Каравылчың гына йоклап ятсын. Карагы хәзер табыла аның... Юк, мин төшеп менәм әле. Күптән шикләнеп йөрим мин ул Котдустан. Бер дә гөнаһсыз булып юри генә кылана ул. Менә күрсәтим әле шуны!—диде Галимулла абый, һәм башына камчат бүркен киеп, ишек катыннан үзеннән калдырмый йөртә торган кәкре башлы чия таягын алды да, мәҗлес халкының ай-ваена да карамастан, чыгып та китте. Азрак яңгыры да төтәләп торган шомлы караңгылыкка.
Ну киткән кеше китте, аны тотып калып булмый. Аңа карап кына мәҗлес таралып төшмәде әле. Тагын бераз утырдылар, җырладылар, күңел ачтылар. Бөтен мәҗлес киткән бер кешегә карап «аһ» ормый. Кешеләр мәҗлестән таралганда төн урталары җиткән, яңгыры да көчәя төшкән иде.
Иртән без йокыдан торышка урамга көтү куарга чыккан әни шомлы хәбәр алып керде.
— Галимулла югалган. Кичә кич мәҗлестән торып, болынга төшеп киткән булган икән ул. Яшелчәче Котдус картны тикшерәсе килеп. Шуннан әлегә тикле өенә әйләнеп кайтмаган. Хатыны Маһинур урамда аһырып йөри. Ай аллам, нәрсә булды бу кешеләргә... Кара төндә нинди тикшерү икән инде ул. .—дип сөйләнде әни.
Иртән сәгать уннарда да Галимулла абый һаман да өенә кайтмады. Алар капка төбенә халык җыелды. Сораулар китте:
— Ни эшләп кайтмый икән бу Галимулла абый?
— Әллә районга ук китеп барды микән? Анда эшләре бетми торган иде.
— Соң, җәмәгать. Котдус картка барырга кирәк. Бәлки, ул берәр нәрсә беләдер.
Тиз генә Котдусларга йөгерделәр. Ул көндезләрен чәй эчәргә кайта, өендә була.
— Мин төн озын йокламадым бүген. Төне буе яңгыр сибәләп чыкты. Минем янга килүче-китүче булмады. Андый-мондый шикле авазлар да ишетмәдем.—дигән ул. Яшь егет Гайсә тиз генә Сәет айгырына атланып, район үзәгенә, ат больницасына барып кайтты. Галимулла анда да күренмәгән Инде төш вакытлары да үтеп киткәч, Галимулла абыйның хатыны Маһинур, бик юан. кәкре аяклы апай, аларның бала чагалары ишегалдындагы яшел чирәмдә ауный-ауный, бик яман кычкырып елый башладылар. Аларга ияреп, хатын-кызлар да елаштылар. Ул арада көне дә яман бозылды, кисәк эсенә салкынайтып җибәрде, күктән бертуктаусыз әллә ниткән вак, томан сыман ябышкак яңгыр сибәләде.
— Йа, хода, олы хәвеф бар микән? Әнә күге дә ничек елый бит аның... Нәрсәләр генә булып бетәр икән инде бу?—диделәр җыелган кешеләр.
Икенче көнне инде халык җыйналып, зур сөзгеч, багорлар алып болынга юнәлде. Ташлы елгасын сөзеп, Галимулла абыйны эзләделәр, яр буйларын, камыш араларын, карамаган җирне калдырмадылар. Өч көн буена, һәм өч төн буена шундый салкын, ямьсез, шыксыз һава торды. Табылмады Галимулла абый. Бөтен авыл ихтирам иткән, бөтен авылга кирәкле, тап-таза, әле ир уртасы гына кеше, бер дә булмагандай, юкка чыкты.
— Шул имансызлар коткысы гына бу. Шулар гамәле. Шулар өстерә халыкны бер-берсенә. Берсе артыннан икенчесен шпионлык итеп йөрергә... Ни булса да, Галимуллага шулар зәхмәтеннән генә булды. Йа, хода! Дөнья бәһаләре кеше иде бит үзе. Ниләр уйлап кына ялгышты икән?— дип сукранды безнең әни кичләрен.
Ә Галимулла абый, чыннан да. суга төшкән булып чыкты Бер атнадан кәгүчеләр аның камчат бүрке белән кәкре башлы таягын табып алдылар. Ташлы суы ярыннан, куе камышлар арасыннан. Шул көнне үк авыл ирләре тагын сөзгеч алып болынга төшеп киттеләр Бу юлы озакка бармады, бүрек табылган тугайда ук сөзгечкә ияреп, суга баткан Галимулла абыйның инде катып беткән гәүдәсе килеп чыкты Шунысы гажәп. авылның һәр кешеседәй бик яхшы йөзә белгән Галимулла сай гына, билдән аз гына тирән төшкә батып үлгән, ә аяк куллары кем беләндер көрәшкәндәй, кизәнеп-бөгелеп каткан иде. Аны ярга чыгарып салуга шунда йөренеп торган клуб мөдире Маһирә шик белдерде:
— Кем белән булса да сугышып үлгән булу ихтималы бар моның Кемгәдер каршы торып. Монда үтереш булмагае әле. Милиция чакыртмыйча булмый моңа. Ул килгәнче мәетне кузгатмаска!—диде ул. Бу әмергә буйсынмый чара юк иде.
Районнан атка атланган милиция икенче көнне генә килде. Аңарчы Галимулла абыйның үрмәкүч рәвешенә кереп бөгәрләнгән мәете шунда су буенда, чыпта өстендә ятты Муллагали абый белән бригадир Сафа төне буе каравыллап чыктылар. Билен киң каеш белән буган, тәбәнәк, юантык милиционер башта Галимулла абыйның гәүдәсен әйләндерә- тулгандыра карады, аннары тирә-якны. яр буйларын бик җентекләп тикшереп чыкты. Тәмәкесен тартып, әрле-бирле йөренде. Аннары инде шунда көтеп торган Маһирәгә бер дә яратмыйча, сөзеп кенә карап алды.
— Үтереш, имеш... Бернинди үтсреш-алыш юк монда. Яхшы ук исерек булган бичара. Юлыннан язып, караңгыда суга килеп төшкән Шунда батып та үлгән, дип хәл итте кулын селтәп. Тик Маһирәнең алай гына бирешәсе килми иде
- Ә ник әле ул кулларын болай бутаган алайсам? Кемгә кизәнгән ул? Сез миңа шунысын төшендереп бирегез1 диде ул. милиционер абыйның каршысына ук килеп.
— Кизәнгән пычагым! Ярга үрмәләп менмәкче булган ул. Менә башлаган да аягы таеп суга төшкән. Шулай тырмаша торгач, тончыгып үлгән дә. Әнә. яр читенә кул белән тырматкан эзләрне күрмисеңмени? Сукыр түгелсендер ич! -диде милиционер, аңа тупас кына итеп.
- Сип... Маһирә туташ, тырнак астыннан кер эзләп йөрисең инде. Безнең авылдан да бер-бер кешене гаепле итәсең бик килә инде синең Халык дошманы итеп башын отөрмәнгә илтеп тыгасың килә Башыңа әтәч кикриге киеп куйган гавык син! Ә гавык әгәч булып кычкырса, замана ахрыга була диде бригадир Сафа, нәфрәт белән җиргә төкереп. Шуннан соң гына Маһирә төпченүеннән туктады
Галимулла абыйны атлы арбага салып, өйләренә алып менделәр. Хәзер инде үрмәкүчтәй тырпаен яткан гәүдәне юарга, кәфенләргә кирәк иде. Моны ничек эшләргә? Җиназага җыелган агай-эне аптырашта калды.
- Күп итеп су җылытыгыз Мәетне шунда салыгыз да бераз вакытлар яткырыгыз Үзе акрынлап йомшый, языла ул. диде милиционер
...Галимулла абыйны зиратка озатканда бәген авыл халкы елап калды. Бөтен кешегә дә кирәкле, бөтен кешегә булыша юрган әйбәт җан иде ул. Ходайның хикмәте: ул югалып-табылын. атты җирләгән көннәрдә һавасы да гел начар булып, еламсырап торды Аны җир үз куйнына алгач кына, кояш чыгып, көне дә җылытып җибәрде.
л арада авылда моңарчы бер лә ишетелмәгән, әллә ниткән шомлы хәбәрләр йөри башлады
Динне бетерәселәр икән!
— Китче, гомердә булмаганны
Булмаганны?.. Дин генә түгел, муллаларның указын алып, үзләрен кәтер сөрәселәр ди.
Ай, аллам, ай, мәхшәр!
Мәхшәр.. Мәчет манарасын да кисеп төшерәселәр ди әле!
Тиз арада ул хәбәрләр безнең авылга да якынлашып, чынга әйләнә башлады.
— Кышлау мәчетенекен кискәннәр дә ди инде. Дөбердәп килеп төшкән ди, җанашым. Җирләр тетрәп киткән, ди. Бөтен халык карап елап торган. Йа, хода! Бар икән әле күрәселәр...
Безнең авыл мәчете авылның нәкъ урта өлешендә, шактый иркен буш урында. Тирә-ягы матур рәшәткә белән әйләндереп алынгач, өч буй бүрәнәләрдән салынып, такта белән тышланган мәчет авылда иң биек, иң иркен бина. Ул хәтта югары очтагы клубның үзеннән дә шактый зур. Түбәсе калай, ул түбәне ел саен матур итеп кызылга буйыйлар. Ә инде манарасы, манарасы! Тәрәзәләре әллә ничә, үзе күккә ашкан, очындагы гөмбәзе белән ае шундый биектә ки, кая гына барсаң да, күренеп тора. Түбән очтан, болын тау башыннан, хәтта инде без казлар көтә торган тау астыннан да. Җәйге иртәләрдә авыл өстенә күтәрелгән кояшның беренче нурлары шушы манараның гөмбәзенә, ә аннан инде тәрәзәләренә төшә. Ул тәрәзәләр ниндидер яшел, шәмәхә төсле нурлар чыгарып, балкып куялар. Шунда салкын иртә дә җылынып киткәндәй була.
Бу заманда инде безнең авылда указлы мулла юк иде. Утызынчы еллар башында карт хәзрәт вафат булгач, аның урынына яңасы килмәгән. Мулланың йорты торып калган. Мәчет каршысында гына биек коймалы, авылда бердәнбер калай түбәле, ике ишекле иркен бу йортта Рәхим абыйлар яши Мулласы булмаса да, мәчет авыл халкын һаман да үзенә тартып, ничектер, үзе янына туплап тора. Җәйгә чыктың исә, егетләр-кызлар мәчет янындагы яшел чирәмдә кичләрен әйлән-бәйлән уйныйлар, җырлый-бииләр. Кыш көне инде бала-чага шау килеп, кара төнгә кадәр мәчет тавында чана шуа. Дини бәйрәмнәр көннәрен дә әле халык бөтенләй үк онытып бетермәгән. Андый көннәрдә тимерче Каюм абзый манарага менеп, азан әйтә. Аның гаҗәеп моңлы тавышы бөтен авыл өстенә тарала. Мондый көннәрдә инде без—малайларга да чын- чынлап бәйрәм була. Кичләрен мәчеткә башларына чигүле түбәтәй, аякларына читек-кәвеш кигән карт-корылар, урта яшьтәге кешеләр дә җыйнала. Алар үзара акрын гына сөйләшеп, салмак кына атлап, мәчеткә кереп китәләр. Без дә мәчеткә керәбез, шома култыксалы киң баскычтан югары күтәреләбез. Тик шуннан ары инде безне үткәрмиләр Ишек төбендә өлкәннәрнең намаздан чыкканын көтеп торабыз Менә алар ашыкмыйча гына, вәкарь саклап кына ишектән чыгалар һәм... безнең һәркайсыбызга бер уч таракан җимеше бирәләр. Бер уч шулкадәр тәмле җимеш! Андый тәмле җимешне минем шул еллардан соң инде беркайчан да ашаганым булмады.
Шундый матур мәчетне манарасыз калдырырлар микәнни? Шундый биек, мәһабәт манараны кисеп төшерерләр микәнни? Бөтен авыл халкы борчуга төште. Бу хакта безнең өйдә дә берничә тапкыр сүз булды.
Шулай итеп, безнең мәчет манарасын да кисеп төшерерләр микәнни? Ышанасы да килми бит моңа,—дип куя әти кичке аш вакытында.
Кисәрләр. Бу имансызлар кеше башын да кисә ич. Бер дә гөнаһ- сызга. Мәчет манарасына җиткәч кенә, ник туктап калсын алар. Кисә дә кисә инде,—ди әни.
- Соң, анда кеше.. Аның чынлыкта дошман булып чыгуы да ихтимал әле. Монда бит манара Җансыз манара беркемгә дә дошман була алмый ич инде ул. Бу ниткән хәл була инде бу?—дип аптырый әти чарасыз төстә.
Аларга барчасы дошман. Мәчете дә, аның җансыз манарасы да. Алар бит инде барчасын бетерәбез, кырабыз дип керештеләр. Мөлкәтеңне дә, динеңне дә, денеңне дә... Алар халыкның үзен дә бетерә әле. Менә
карап кына гор! ди әни. Аның мондый сүзләреннән әти куркып кала, бер әнигә, бер безгә карый.
Кызып китәсең син, әнисе... Артык күп сөйләп ташлыйсың,- ди ул шелтәле и геп.
Менә уйлаган сүзеңне сөйләшергә дә ярамый шул инде. Жаныңа, телеңә богау салып куйды ул имансызлар. ди әни ачынып һәм гынып кала.
Ул арала, озак көз гермичә, манара кисүчеләр килеп тә җиттеләр Таза-таза, кып-кызыл чырайлы дүрз ир кеше. Болар төрле авыллардай җыелганнар, һәммәсе дә зимагурлыкза йөргән, икесе өтермәндә утырып та чыккан кешеләр икән, дип сөйләде авыл халкы. Үзләре болай гади генә киенгән кешеләр, кулларында да балта-пычкы. Гадәттә, безнең авылга читтән килгән кешеләрне, кое казучылар яисә балта осталарын кем дә булса үз өенә кертә, тәмле ашын пешерә, чәен куя, урынын җәен йоклата. Үзләре дә бик аз сүзле бу әзмәвер кешеләрне беркем дә үз йортына дәшмәде, авыл кешеләре алар белән кул биреп күрешмәделәр, сөйләшмәделәр дә. Мәктәп ашханәсендә аш пешереп Маһирә апай аларны үзе ашатты, каравыл өендә йокладылар
Берничә көн маташты кисүчеләр Үзләрен билдән бау белән бәйләп, дөбер-дөбер килеп мәчет түбәсендә йөрделәр. Манара төбеннән аның калаен каердылар. Нинди матур түбә җилкә турысын умырып алган адәм төсле гарипләнеп калды, ямьсезләнде. Аннары алар манара төбендә кайнашын, нәрсәләрдер кистеләр, шакылдаттылар Менә авыл өстеннән давыл кебек шомлы хәбәр үтте:
— Бүген кисәләр!!
Кара көз, инде аяк асты да туңдырган. Салкын җилле, әллә нинди шыксыз көн. Авылның яше-карты, бала-чагасы, бар халык иргәдән үк мәчет янына җыелды. Кешеләр мәчет рәшәткәсе тирәсенә ярым түгәрәк булып бастылар Кисүчеләр билләрендәге бауларын өстерәп, очырмага менеп киттеләр Җыелган халык алдына клуб мөдире Маһирә, колхоз рәисе Нәфикъ абый һәм авыл Советы рәисе Габдрәхим абый чыктылар
— Җәмәгать, артка чигенегез Алга чыгып баса күрмәгез, берүк' Тыныч кына торыгыз,—диде Габдрәхим абый халыкка Бүтән чакта җил-җил атлап йөри юрган, кискен сүзле бу кеше бүген үзе дә ничектер басынкы күренә. Сүзләрен дә уңайсызланып, йомшак кына итеп әйт те:
— Шулай игеп, алла йортына да кул күтәрәсегсзмени инде. Габдрәхим? Без инде мәчетсез дә торып каласыбыз микәнни'’ диде олпат гәүдәле тимерче Каюм абый. Зур башына һәрвакыт чигүлс түбәтәй киеп йөргән, аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган бу диндар агай халык төркеменең иң алдында басып тора иде
— Ни хәл игик соң, Каюм абзый Өстән фәрманы шулай аның Манараны «хәзер кисеп төшерәләр. Берни кылыр хәл юк., диде авыл советы рәисе
Шунда Каюм абзый үзенең көчле, моңлы тавышы белән ниндидер дога укый башлады. Кайбер ирләр дә ана кушылдылар. Хатын-кызларның күпчелеге, аларга ияреп хәзер ниндидер куркынычлы хәл буласын сизенгән бала-чага кычкырып, тавышланып елый башладылар Барлык ирләр башларыннан бүрекләрен салып, кулларына тоттылар. Халык аһыра, иңри, фаҗига көтә иде. Шунда Маһирә кызыл яулыгын җилфердәтеп. Каюм абзый каршысына килеп басты
Каюм абзый, хәзер үк туктал бу эшеңнән! Халык куркытып Сиңа ниткән дин? Мулла-мунтагай түгел бит син, гади бер тимерче Туктал хәзер үк!—дип җикеренде ул.
Тик тимерче үзенең баһадир гәүдәсе белән тимер багана сыман баскан, үзе каршысына килеп әтәчләнгән кызыл яулыкны гүяки күрми дә. ишетми дә. Бирелеп, илһамланып догасын укый Хатын-кызлар елый, балалар шыңшый. Ирләр тынычсызланып, бер урында таптана
Ул арада кисүчеләр дә эшне кызулатты. Аларнын берсе манараның очына ук диярлек бәйләнгән бик озын, юан аркан башын җиргә ташлады. Өчесе җиргә төшеп, шул арканга тотындылар, мәчеттән мөмкин кадәр еракка киттеләр. Өстә калганы аларга кискен итеп нидер кычкырды да, үзе, кулындагы балтасын ялтыратып, манара төбенә кереп китте. Анда нәрсәдер тиз-тиз шакылдатты. Манараның алдан ук кисеп куелган терәүләрен бәреп чыгарды, күрәсең. Менә гаҗәеп төз булып, зифа булып күккә омтылып утырган манара, авыр ыңгырашкандай яман шытырдап, бер якка янтайды. Аның каршы яктагы терәүләре шатырдап сындылар. Җыелган халык күкрәгеннән куркынулы аһылдау атылды. Ә кисүчеләр, баһадирны егып салырга теләгән явыз кәрләләрдәй, бердәм ябырылып, черәшеп, арканны тарттылар. Манара тагын тураеп басарга талпынгандай бер чайкалып алды да, үз күчәре тирәсендә әйләнгән көйгә, очлы ае белән һаваны сызгыртып ярып, яман шатырдап, гөрселдәп җиргә килеп төште. Тәрәзәләреннән өстәрәк өлешендә ул урталай сынды, бер-берсенә ышкылып кәкерәйгән калайлардан очкыннар чәчрәде. Пыялалары коелып төшкән тәрәзәләрдән бер көтү күгәрченнәр очып чыкты. Ул бичаралар соңгы мәлгә кадәр нәрсәгәдер өметләнеп, ояларын ташлап чыкмыйча утырганнар, күрәсең. Манараның оч өлеше Шәфикъ бабайларның бакча коймасын җимереп, бәрәңге бакчасына килеп төште. Ярый әле, инде бәрәңге алынып беткән иде. Тәмам тетрәнгән халык шым булып, кыймылдамыйча да басып тора иде. Без — малайлар исә җәтрәк йөгереп, шунда — манара очындагы ай һәм түгәрәк гөмбәз янына килдек. Аны тиз генә үзебезгә алабыз да бер урынга яшереп куябыз, ай белән гөмбәз үзебезгә була, дип, алдан ук сүз беркеткән идек. Манара исән вакытта аның очында, биекгә нәни генә булып күренгән бу ай белән гөмбәз якыннан караганда галәмәт дәү булып чыктылар. Тик без аны әйбәтләп карарга дә өлгермәдек, кисүчеләрнең берсе килеп тә җитте.
— һайт, малайлар, һайт! Йөрмәгез аяк астында буталып. Сезгә дигән ай түгел ул. Хөкүмәт үзе җыя аларны. Югалыгыз моннан хәзер үк! — диде ул тупас итеп һәм гөмбәз белән айны агач очлыктан шатырдатып каерып, йолкып алды да, аһылдап иңенә салды, Рәхим абыйлар ишегалдына алып кереп китте.
Шулай итеп, манара белән эш бетте. Әмма кешеләр әле тиз генә өйләренә таралышмадылар. Бу хәлләргә ышанмагандай аптыраган кыяфәттә. нәрсәдер көткәндәй дә булып, кайсылары әле һаман да күз яшьләрен сөртеп, тик басып торуларында булдылар. Манарасыз калган мәчет бөтен ямен, серлелеген, мәһабәтлеген югалткан, түбә калайлары кубарылып, бик ямьсезләнеп тора, ул инде гап-гади бер зур бина булып кына калган иде. Ә кешеләр исә мәчеткә һаман карыйлар да карыйлар. Инде колхоз председателе Нәфикъ абый йомшак итеп:
— Таралышыйк, җәмәгать, иртәгә эш көне,—дигәч кенә, кешеләр акрынлап тарала башладылар. Анда да әле, инде ерак киткәч тә, артларына борылып-борылып карадылар. Халык көн дә күреп ияләнгән манарадан мәхрүм ителгәч, авылның күге бушап, ямьсезләнеп калган. Авыл урамы күңелсез, ниндидер кайгы-хәсрәттә. Капка төпләрендә әбиләр кулларына калын дип китаплары тотып, кычкырып укып торалар.
Манара кискәнне карарга безнең әни менмәде Колхозда ат җигеп, печән чабып эшләгәнлектән, ул ураза тота алмый, бүтән дини йолаларны да бик үти алмый, әмма җае чыккан саен, бер-ике сум гына булса да, Каюм абзыйга сәдака бирә.
— Нигезебезгә дога укырсың. Каюм абзый,— ди.
Мин әнигә манараны ничек кискәннәрен, аның ничек әйләнеп, ың-гырашып авып төшкәнен кулларым белән күрсәтә-күрсәтә, хәтта шатырдаган тавышлар чыгарып сөйләп бирдем. Әни мине дикъкать белән тыңлады, яулык чите белән күзләрен сөртеп алды.
— И алла, кара инде син бу денсезләрне.. Нинди дөньяларга калдык бит Безнең ак каз да алыштырып куйган кебек бүген. Әллә ничә тапкыр 96
биж .моңлы игеп кычкырды, җанашым Менә хайваннар да сизә шул. Ьолаи булгач, динеңне тәмам бетерә инде болар. Аннан соң инде халык дигәнең дә бетә, дип сөйләнде әни үзалдына
Дин беткәннән халык ник бетсен ул? Алай түгел ул, әни. Дин бетсә, халык дини хорафатлардан арына гына Яңа тормыш килә авылга Ә син шуны исәпкә алмыйсың, .дип. каршы төште әнигә дәрес әзерләп утырган Әдһәм абый. *
Әйтмәсәң дә инде. Безнең әни кайчан әллә ниләр сөйли ул. Аның сүзләрен шңлап бетерсәң, — диде Флүрә апай да.
— һай. балалар Кем белә, бәлки алла рәхмәте белән заманалар бер үзгәреп китәр дә. сез минем бу сүзләремне дә искә алырсыз әле Тик ул чагында мин генә булмам инде, диде әни. көрсенеп
Манарасын кисеп ташла! ач, инде мәчет алла йорты булудан, дин учагы булуыннан гуктады Каюм абзыйга азан әйтергә дә. карт-корыга җыелып намаз укырга да урын калмады Мәчеткә йөрүдәи авыл халкы бөтенләй тукталды, безгә дә тәмле җимешләрне төштә генә күрергә кдлды. Мәчетнең бинасы әле иске гүгел. бик нык иде. Алай да безнең авыл мәчетен бүтән кайбер авыллардагы кебек ашлык амбары измәделәр Өч бүлектән горган бу йортиын иң түренә берничә елларга авыл Советы урнашты да. бүтән өлеше күп еллар буена, мәчет сүтелеп, югары очта башлангыч мәктәп итеп салынганчы, буш торды
Авыл уртасында утырган бу бинага халык һәрвакытта да ихтирам белән карады, аның рәшәткәләренә дә. ишек тәрәзәләренә дә кагылучы булмады. Төнлә белән эченә ялгыз керергә дә курыктылар. Авыл Советы секретаре булып эшләгән, әле кияүгә дә чыкмаган Рәхимә апай үзенен иптәш кызларына мондый хәлне сөйләгән.
Рәхимә көзге бер кичтә аулагөйгә бара. Гадәт шулай инде, егетләр- кызлар уйный-көлә торгач, төнге сәгать уникеләр җитә Өйләренә таралышалар. Шунда инде ялгызы гына калып, үз өйләренең капка төбенә кайтып җиткәч, капылт кына итеп Рәхимәнең исенә төшә. Ай Аллам, ул бит бүген мәчеттәге авыл Советы бүлмәсенең ишеген бикләмичә оныгын калдырды Барча документлар, язулар сакланган бүлмәне ачык калдырды! Кызларның эчләре «жу!» изеп китә. Ни лиләргә, ни эшләргә!? Комсомолка кыз ярдәм сорап кемгә лә булса әйтергә таргына Хәер, бу вакытта, яңгырлы кап-кара төндә ничек игеп кеше бимазалап йөрисең Ә бүлмәне биксез калдырырга яра.мый, һич тә ярамый! Моны белеп алсалар. әллә нинди нәтиҗәләр ясаулары бар Яшь башкайларыңны өтер- мәнгә кадәр илзеп тыгарлар һәм кыз тәкәккәлли. пычрак, дөм караңгы урам буйлап мәчет ягына ат тый Тәвәккәллекне бирсә, кыз балага да бирә ул Ходай Бар батырлыгын җыеп, җанын ике учы белән дә кысып, мәчет эченә кер.» бу. Баскычтан күтәрелә, эчке булмәгә үтә Тып-тын. зур тәрәзәләрдән аз гына яктылык төшә. Шунда кызның җаны урынына утырып, бераз тынычланып киткәндәй була Авыл Советы бүлмәсенең ачык ишегеннән кереп, шырпы сыза, өстәл тартмасыннан ачкычлар бәйләмен ала. Аннан үз-үзен тезгендә һаман да тотканы хәлдә, ишеккә юнәлә «Артка борылып карамаска! Борылып карамаска!» дип әмер бирә ул үз-үзенә Әмма инде бүлмә ишеген якканда түзә алмый Тәки артына борылып, дөм карашы бүлмәгә күз сала, һәм кызның бөтен гәүдәсе буйлап башыннан аягына кадәр көйдергеч кайнарлык йөгереп үтә. Менә нинди хәл күрә ул Бүлмә идәнендә, стена буена тезелгән урынлыкларның аяклары арасында бер карт мүкәйлөп йөри Ул картның гәүдәсеннән ниндидер яктылык сирпетә. бүлмә дөм карашы булса да. аның кәкре аякларын, елмаюлы йөзен, көрәктәй агг-ак сакалын аер-мачык итеп күрә Ярый әле. теге сихри карт кыз!а гуры карамый, үзалдына гына карап елмая Шунда туры карап алса Рәхимә үзенең мәчеттән ничек йөгереп чыкканын, көзге пычрак урамнан үз өйләренә ничек кайтып җиткәнен икенче көнне иртән лә. аннан соң да берничек тә хәтерли алмый. Ничек кирәк алай өйгә кереп, урынга менеп яткач га
тынычланмый ул, төнне йокламыйча үткәрә. Тагын да зур хәсрәткв төшә. Хәзер бит ул куркуыннан авыл Советы бүлмәсен генә түгел, мәчетнең тышкы ишеген дә бикләмичә калдыргандыр! Төн үтеп тәрәзәләргә аз гына яктылык төшү белән, кыз урыныннан сикереп тора да җәтрәк мәчеткә бара. Тикшереп караса, мәчетнең тышкы ишеге дә, авыл Советы бүлмәсе дә бикләнгән! Куркуыннан үз-үзен белсштермәсә дә, комсомолка кыз үз вазифаларына турылыклы булып кала...
Мәчет манарасыз да авыл уртасында бик күп еллар буена утырды. Аннары аны, әйткәнемчә югары очка авыл башына күчереп, мәктәп итеп салдылар. Бу бина әле дә, менә хәзерге көндә дә исән. Хәзер инде ул клуб булып тора. Әле дә тузмаган, тап-таза. Алай да, изге йорт салырга бүрәнәләрне сайлап ала белгән безнең бабайлар.
Сугыш еллары алдыннан авыл халкы арасында килеп туган бербереңә ышанмау, хөсетлек, көнчелек безнең йортка да үзенең җәберен салды. Дөресе, без үзебез дә, тирә-күршеләр дә бик яраткан ак казыбызга салды ул җәберне. Бәхетсезлегенә күрә, кешеләр генә түгел, ата казларда бик ярата иде шул. Язның бер көнендә, инде казлар бергә йөреп аталанган вакытта, безнең ак каз бер аягына бик нык аксап, канатларын салындырып кайтып керде. Ишегалдына чыгып карасак... «аһ»лар иттек. Казыбызның арт юлыннан бармак юанлыгы, ботаклы талчыбыгы тыр- паеп тора?
Ай аллам Кайсыдыр юньсезнең эше инде бу. Каз үзеннән-үзе чыбыкка килеп болай кадала алмас. Берсе безгә ачу итеп башкарган бу гөнаһлы эшне.— дип хәл итте әни. Ул ара да булмады, капкадан Сәхәп абыйлар кызы Мәймүнә килеп керде, гадәтенчә, җәлт итеп кенә борынын сөртеп алды.
— Гайшебикә апай, теге Чатан Саттар малае Вәли бар ич әле. Шул сезнең казыгызның эченә таяк тыкты. Мин үзем күреп тордым. Безнен ата казны аздыра ул, диде. Безнең ата каз үзебезнекеләрне басмый аннары, диде. Сезнең ак казны тотып алды. Кычкырса да, таяк тыкты ул аңа. Вәли ул начар малай икән әле,— дип хәбәр итте Мәймүнә.
Әти дә, без дә нишләргә дә белмичә каушап калдык. Әни исә ак казны кулына күтәреп алды, күкрәгенә сак кына кысты.
— Түз, җанашым, түз минем матурым. Хәзер коткарам үзеңне бу хәлдән.. — дип сөйләнә-сөйләнә, бик җайлап кына каз артыннан тырпаеп торган чыбыкны алырга итә башлады. Каз бичара яман кычкырды, канатларын җилпемәк булды. Әмма әни сабырлык белән һаман үзенекен эшләде. Канга буялган чыбыкны каздан тәки тартып чыгарды. Бичара казкайның инде тәмам хәле беткән иде. Әни кулыннан төшүгә ул шунда ук җиргә утырды, атлап китә дә алмады.
— Чалмыйча булмас моны. Быел йомыркалар да салмас инде ул. Бибиләр дә чыгармас, диде әти.
— Чалмыйсың! Быел булмаса, киләсе елга чыгарыр Минем ак казым ул! Үзем тәрбияләп тергезәм дә мин аны.— диде әни, нык итеп.
Әти белән Әдһәм абый бездән биш-алты йорт аркылы торган Саттар абыйларга менәргә, аның үзен дә. малае Вәлине дә урамга чакырып чыгарырга җыена башладылар. Безнең әти болай юаш кына булса да. ачуын чыгарсаң, яхшы ук кыза торган, көчле-куәтле кеше. Зимагур Габделхәй, диләр аны.
— Мин ул Саттарны урамга чакырып чыгарам. Аңа бер-ике генә сүз әйтәм әле мин! диде әти
Мин ул Вәлинең авызына берне кундырам анысы! -диде Әдһәм абый да. Тик «ларның бу яу чабуларына әни киртә куйды.
Йөрисе булмагыз! дип кырт кисте ул.— Гөнаһсыз кошны рәнҗеткән өчен аларга алланың каһәре төшәчәк әле. Ә сез тавыш кузгатып йөрмәгез. Тагын әллә ниткән үчлекләр ясарлар...
угыш башланып киткән көнне бик ачык хәтерлим. Кояшлы, җылы.
аз гына җиләс тә, гаҗәеп матур көн иде ул. Мин. инде мәктәпнең „ икенче классын бетергән малай, әнигә булышырга колхоз эшенә дә йөри башлаган идем Без — әниләр, кызлар һәм малайлар — аркылы юл буендагы югары басуда чүп утыйбыз. Шунда, инде төштән соң. авыл ягыннан атка атланып, бик каты чаптырып бер егет килде.
Сугыш башланган! Герман безгә сугыш ачкан Бүген иртән таң белән. Радио шулай хәбәр итте! — дип кычкырды ул, ат өстеннән генә һәм тагын бүтән басуга чапты.
_ Сугыш хәтәре турында сүзләр авылда инде әллә кайчаннан бирле йөрсә дә, бу хәбәр басудагы халыкка аяз көндә яшен суккандай булды. Барысы да эшләрен ташлап, юл буена чыгып басты Аһ-ваһ килде, хатыннар, аларга ияреп бала-чагалар да елый башлады Яп-якты. ап-аяз көн әллә ниткән шомлы, куркынычлы, караңгы сыман булып калды
— Ай Алла, бетәбез икән болай булгач...
— Герман кузгалса, бөтен дөньяны бетерә ди ул.
— Нимесләр хәзер галәмәт көчле ди...
— Ир-атларсыз калабыз икән инде. Ятимлеккә тарыйбыз икән, күр- мәгәннәрне күрәбез икән, дип, такмаклау белән елау көчәя генә барды Шунда минем әни уртага чыгып басты Минем бөтенесеннән дә озын, зифа буйлы, туры борынлы, матур әнием
— Хатыннар, елап тормагыз! Монда елау белән генә котыла алмыйсың,—диде ул, тавышын Маһирәләр кебек күтәрмичә гади генә итеп әйтте Герман ул тар җирдә утыра. Халкы кырмыска кебек күп. Ул бөтенесен алырга бик тырышып караячак. Монда да килеп җитәргә Менә бу басуларны, бу ашлыкларны үзенеке итәргә телидер Ирләребез, егетләребез иртә таңнан сугышка чыгып китәр Менә шушы малай- шалайлар белән эшләргә кала безгә, хатыннар Елап тормагыз' Әгәренки елап тормасак, без ул дошманны монда чаклы китермәбез Ирләребез кадәр итеп эшләсәк. Шәт иншалла, ул фашистлар бер дөмегер әле. Артыгын кыланганны Алла үзе җәзалый аны... дип сөйләде әни. һәм гаҗәп, бернинди җитәкче дә. агитатор да булмаган гади авыл хатыны-ның сөйләгәне кешеләрне җәлеп итте. Елау-сыктаулар шунда ук тукталды, басудагы бар халык тын калып, әнине тыңлады Аннары акрын гына эш урыннарына таралдылар...
Әнинең сүзе хак булып чыкты. Сугыш башланып, бер-ике көн үтүгә безнең әти. тагын байтак кешеләр фронтка китеп тә бардылар Радио күңелле хәбәрләр китермәде, сугышка китүчеләрнең «Тиздән җиңеп кайтырбыз!» дигәннәре дә чынга чыкмады Радио немецның һаман ил эченәрәк керүен хәбәр итеп торды Безнең әни инде көннс-төнне белмәде Көндезләрен ул басуда эшләде, ә кич кайткач, җәйге челләдә олы мичкә ягып, бәрәңге киптерә иде. Сугышка киткән әтиләргә җибәрергә Кич белән без Әдһәм абый. Флүрә апай һәм мин. капчыклы бәрәңге янына түгәрәкләнеп утырабыз. Әни безнең кулларга пычак тоттыра.
Менә шушы бәрәңгене арчыгыз Кара аны, әйбәт итеп, чиста итеп арчыгыз, токмач кебек итеп турагыз. Сугыштагы атагызга. Сафа абый-ларыгызга китәсе бәрәңге ул Шунысын онытмагыз' дип кисәтә ул безне Үзе яулыгын артка бәйләп, җиңнәрен сызганып, мич тирәсендә кайнаша. Ул хәзер хәтта ил түрәләрен, коммунистларны «леясезләр», «имансызлар», дип тиргәүдән дә тукталды
Фашистны җиңеп кенә кайтсыннар, алла боерса' Сугыш кына туктасын Бу дөньялар бөтенләй икенчеләнеп китәр әле ул чакта Тормышлар да әйбәтләнер. Безнекеләрне дә акылга утыртыр бу сугыш Халык канын тчә алмаслар моннан ары, дип юрады ул. без капчыгы- капчыгы белән бәрәңге арчыганда Ул бәрәңгеләрне безгә бөтен авыл җыеп китерә, ә киптергәнне районга илтеп тапшыралар иде
С
Шул җәйдә үк безнең авылга, өч атлы арбага төяп, ниндидер хатыннарны, балаларны кайтардылар. Бер ат безнең тыкрыкка да борылды, бездән ике өй аша гына постау торган Галимҗан абыйның капка төбенә тукталды.
— Ай Аллам, Мәскәүне дә алыр микәнни бу фашист? Болар — Мәскәү кешеләре. Урыслар болар...—диде тәрәзәдән күзәтеп торган әни.
«Урыслар» дигәч, миңа әллә ничек, шомлы булып кигте. Әлегә чаклы минем урыс кешесен бер дә күргәнем юк иде. Шунда ук йөгереп капка төбенә чыктым. Эчтән шактый шүрләп булса да, тегеләр янына бардым. Баксаң, куркып торырлык бернәрсә дә юк, төрле төенчекләр, мендәр- юрган, чемоданнар төялгән арба янында ике малай басып тора. Икесе дә минем буйлы малайлар, тик сап-сары чәчләре генә минеке кебек үткер пәке белән кырып алынмаган, маңгайларына төшеп тора. Икесенең дә күзләре җете зәңгәр. Алар икесе дә минем янга килделәр.
— Вовка, Петя! —дип, минем кулымны кыстылар.
Анда тагын ике хатын — безнең әни яшьләрендәге бер апа, инде олы, тәбәнәк, биле бөкрәя башлаган бер әби бар иде. Гаҗәп, үзләре хатын- кызлар, ә үзләренең чәчләре малайларныкы кебек кыска, башларына яулык та бәйләмәгәннәр. Әбисенең бите җыерчыклы булса да, күзләре бик дәү. матур, якты, ягымлы күренә. Ул минем яныма килде дә, иңнәремнән сыйпады,-кесәсеннән кәгазьле кәнфит чыгарып бирде. Мин бу күчтәнәч сөенеченнән җәтрәк өйгә йөгердем.
- Әни. урыслар алар алай усал түгел икән. Малайлары да, әбиләре дә. Әле марҗа әби кәнфит тә бирде. Менә!—дип мактаңдым мин.
— Алар да безнең шикелле үк кешеләр инде, улым. Барыбыз да Ходай бәндәләре. Тик менә бәхетләре генә юк. Мәскәүдән тиңентен монда кайтканнар. Ай Аллам, һцй бу дөньялар,— диде әни.
Мәскәүдән килгән урыслар белән без бик аралашып яшәдек дип әйтә алмыйм. Тик алар, безнең әни әйткәнчә, нәкъ безнең кебек үк кешеләр түгел иде. күрәсең. Тегеләр килеп берничә көн үткәч, әни җамаякка салып, миңа бер дистә йомырка бирде.
Мәскәүләргә кертеп чык. Тәбә пешереп ашасыннар. Тамаклары да ачтыр инде ул бичаракайларның. Ай Аллам...—диде әни.
Мин кайчкандыр кибетче Хабил абыйлар торган бик иркен, биек түшәмле өйгә кердем. Хабил абыйлар күрше авылга кибетче булып күченеп киткәнче бу өй һәрвакыт бик чиста, бөтен әйберләр үз урынына куелган була, көн дә юылган идәннәр ялтырап тора иде. Хәзер килеп керсәм, аптырап киттем. Идән чүпле, тузанлы, өйдә бернинди тәртип юк. Теләсә җайда ачык чемоданнар, урын-җир әйберләре таралып ята, кәгазь кисәкләре. Теге малайлар идәндәге түшәк өстендә таралышып, көпә- көндез йоклап яталар. Әби белән апа үзләре түрдәге өстәл янында утыралар. Аякларындагы күн әйберләрен дә салмаганнар. Менә инде, түр башында аякларына киеп утыралар! Дөрес, сугыш бара, кайгы- хәсрәт, кешеләр мондый вак нәрсәләрне уйлап та тормагандыр. Тик миңа—бернигә карамастан, өйдә саклана торган тәртипкә, чисталыкка күнеккән малайга — болар барысы да сәер тоелды. Әмма мине тагын да гаҗәпкә калдырганы икенче нәрсә булды әле. Өстәл өстендә бөкесе ачылган аракы шешәсе тора, аның янындагы стаканнарда яртылаш аракы бар. Теге әби белән апаның йөзләре өсте кызарып пешкән коймак төсле, үзләре елмаялар. Мин ирләрнең аракы эчкәнен беләм, исерек кешене күргәнем дә бар. Әмма үземнең әни шикелле хатын-кызның аракы эчкәнен ишеткәнем дә, исерек хатын-кызны күргәнем дә юк иде. Шуңа күрә ишектән кердем дә, тегеләргә карап, ни эшләргә дә белмичә аптырап калдым. Әби акрын гына урыныннан торды да минем яныма килде. Шунда мин тетрәнеп киттем: әбинең якты күзләре яшь белән тулы иде. Бактың исә, болар кайгыларыннан аракы эчеп, елашып утыралар икән! Әби үзенең бик нәни, матур куллары белән йомыркаларны алды да, кесәсеннән чыгарып җамаякка кәгазь акча салды.
Юк. юк, акча кирәкми. Әни бирде, бушка бирде!—дидем мин. акчаны кире сузып. Тик урыс әбие яшьле күзләре белән мина карап елмайды да. акчаны учыма кыстырып, мина таба этәрде.
Өйгә чыккач та, мин ашыгып сорау бирдем:
— Әни. хатыннар да аракы эчәмени?
— Эчми, улым Ә ни эшләп әйтәсең әле син алай дип?— диде әни.
- Әни теге марҗалар эчеп утыра ич әле. Мин үзем күрдем
- Булмас ла. дип ышанмады әни башта һәм аннары тагын сүзен кире алды. Ә нишләп булмасын икән ди. Ниндидәен матур Мәскәүне калдырып, безнең караңгы авылга кайтырга мәҗбүр булган бит ул бичаралар. Бәлки ирләре, туганнары сугышта һәлак булгандыр. Эчәрләр дә шул. улым Бик булыр. Урыслар болай да аракыга хирес ди бугай алар. Ишеткәнем бар иде Бу хәвефле заманада аракы түгел, әллә ниләр эчәрсең., диде әни.
Алай да мәскәүлеләрнең тормышы безнең авылда әллә ни авыр булмады. Аларга районнан алып кайтып пешкән ипи. чәй-шикәр кебек әйберләрне биреп тордылар. Авыл халкы да үз авызыннан өзеп, йомырка. бәрәңгене, кагык-сөтне керткәләп торды. Без. малайлар. Вовка һәм Петя белән дә дуслашып, аралашып китә алмадык. Алар урамга, капка төбенә сирәк чыгалар, анда да безнең танышлык бу малайларның матур чалбарларына, ялтыравык перәшкәләренә кызыгып карап торудан үтми Бер авыз сүз без русча, алар татарча белмәгәч, уйнап та булмый Хәер, аларның безнең белән бик уйныйсы да килми иде бугай Мәскәүлеләр авылда озак та тормадылар Җәй-көз үтеп, яңа еллардан соң. үз шәһәрләренә кире кайтып та киттеләр.
Эш белән, фронтта һәлак булганнарның ачы хәсрәте, күз яшьләре, заем, налоглар түләү авырлыгы белән иңрәп яшәгән авыл тормышын аз гына үзгәртеп, төрләндереп җибәргән тагын бер вакыйга булды Ул елларда лотереяларны бик уйнаталар, лотерея билетларына иңбашына һава чүкече күтәргән шахтер рәсеме төшерелгән була иде. Югары очның Камали бабайларга зур отыш чыкты автомобиль! Камали бабай үзе тәбәнәк буйлы, башына җәен-кышын чүпрәктән тегелгән әллә ниткән кәпәч киңп, күзләре гел яшьләнеп йөри юрган бер карт Колхоз җыелышларында чыгып сөйләмичә калмый, сайлаулар булганда клуб ишеге төбенә иртә таңнан ул менеп баса, иң беренче булып сайлый. Ул автомобиль откан икән дигән хәбәр таралгач, моңа бөтен авыл сөенде Авыл кешеләренең кайберләре әле ул автомобильне күргәннәре дә булмагандыр, район түрәләре утырган бик матур. ял1ырап юрган автомобиль безнең урамнан күп булса елына бер-ике тапкыр үтә. Без малайлар тәгәрмәчләр астыннан бигебезгә тузан болытлары бөркелүгә карамастан, аның ар1ыннан чабышабыз. Дәррәү кычкырабыз:
Тукта әле. утырт әле! Аз гына утыртып бар әле!
Машинада утырган ак күлмәкле, кызыл битле абыйлар безгә борылып карыйлар да көләләр Аларга кызыктыр инде Тик алар бер генә тапкыр булса да машинаны туктатмадылар, безне утыртып бармадылар шул.
Камали бабай автомобиль откач, төрлечә юраулар булды
Әһә. бер I уйганчы карыйбыз икән инде атсыз арбаны! Камали бабай ютын караганга гына ачуланмас әле Бәлки утыртып та йөртер әле. дип. фараз кылды малайлар
Камали бабайның оныгы Хәйдәрне укытып кайтарырга кирәк Авыл белән җыелышын Өйрәнеп кайтсын машина йөртерю Районга, больницага алып барыр иде Бик читен бит ун чакрым җәя> йөрүләре, дип өметләнде олылар Тик бөтен авыл көтеп торган бу машинаның язмышы икенче төрле хәл ителде. Беркөнне төштән соң басуларга ашыккан янгын сарае янында туктаттылар Халык алдына Камали карт чыгып басты. Башындагы кәпәчен салып, яшьле күзләрен сөртеп алды
— Җәмәгать, менәтерә нәрсә... Мин лоторинга афтамабил оттым бит әле. . Бик зур шатлык бит. менәтерә! диде Камали карт.
— Бәрәкалла, Камали абзый, игелеген күр!
— Үзең йөртә алмассың инде аны. Әнә оныгың Хәйдәрне укытып кайтартам. Мир белән ярдәм итәбез.
Авыруларны, балаларны больницага алып барыр. Акчасын үзебез түләрбез! — диделәр картка. Тик Камали, бу сүзләргә каршылыгын белдереп, башын гына сёлтәде.
Юк. юк, алай итмим мин, җәмәгать. Мин ул афтамабилне, беләсезме, ни эшләтәм әле! Кадерлебез иптәш Сталинның үзенә бүләк игеп бирәм мин аны. Тели икән, әнә үзе утырып йөрсен, тели икән, ярдәмчеләренә бирсен. Минем сүзем шул, менәтерә вәйт! диде ул, куанычыннан тавышы нечкәреп. Картның күзләре тагын яшь белән тулган, бу инде шатлык, дулкынлану яшьләре иде.
Маһирә белән Нәфикъ абый, аларга ияреп, Камали карт үзе дә кул чаптылар. Җыелган халык кул чапмады. Кешеләр бер сүз дә әйтмәделәр, җәтрәк басуга юнәлделәр.
Сугыш авыл өстеннән коточкыч бер өермә, *афәт булып үтте. Безнең кеп-кечкенә. нибары йөз йортлы авылдан җитмеш биш кеше әллә кайда ерак җирләрдә ятып калды. Шушы җитмеш биш кеше кемнең дә булса газиз улы. оныгы, әле һич сөеп туймаган ире, дөньяда бер генә, иң әйбәт булган әтисе, иң яраткан абыйсы, энесе, туганы икәнен искә алсак, башка афәтләрне инде әйтеп тә торасы юк.
Безнең әти сугыштан исән-сау кайтты. Бәхеткә, ул обозда йөкче булып йөргән. Берничә тапкыр җиңелче яраланса да. өйгә кайтып кергәндә сау-сәламәт, яралы төше күренми иде. Алай да сугыш безнең өйдән дә бер кешене суырып алды. Кырык дүртенче елны әле унҗиде яше дә тулмаган Әдһәм абыйны, армия исәбеннән дип, Уралга алып киттеләр. Ул хәтта заводта да түгел, Чиләбе өлкәсенең бер совхозында балта остасы булып эшли башлады...
Сугышның беткән көнен дә бик яхшы хәтерлим мин. Язның иртәдән кояшлы, иртәдән җылы, гаҗәеп ямьле көне иде. Әти белән әни иртәдән колхоз эшенә киттеләр, без Флүрә апай белән бәрәңге бакчасында җир китмәнлибез. Егерме биш сутыйлы диңгез чаклы бакчаны көрәк белән казып чыгу безнең өстә. Аңа шулай ук көрәк белән бәрәңге утыртасы, чүбен утыйсы, төбенә өясе алда әле. Инде кояш Күшәр өстенә күтәрелеп, кыздыра гына башлаган иде. Низами тыкрыгыннан хат ташучы Гайсәнең чиксез куанулы, яңгыравык тавышы ишетелде:
— Сугыш беткән! Әһ-әй, сугыш туктаган!
Без Флүрә белән авыр, кулларны кабартып, авырттырып бетергән каһәр суккыры көрәкләрне читкә атып бәрдек. Ызанга чыгып егылдык. И шатланабыз, көләбез, сикерәбез. Бакчалардагы бар халык шулай итә. Җиһан әби исә үз ызаннарына чыккан да, кагып куйган казык кебек тураеп баскан, кулларын югары күтәргән, кычкырып дога укый.
Сугыш елларында авылда күп терлекләр чалынды, сатып җибәрелде. Әмма безнең ак каз һаман да исән калды. Теге чактагы үзенә һөҗүмнән соң ул янә тазарды, тагын әле күп еллар унбишкә кадәр бәбкә чыгарды.
— улмады! Безнең әнинең: «Алла боерса, җиңеп кенә кайтсыннар. Сугыш кына туктасын. Дөньялар бөтенләй үзгәреп китәр. Безнекеләрне дә акылга утыртыр бу сугыш. Халык канын эчә алмаслар моннан ары!»—дип юраулары бер дә туры килмәде. Аз гына да ичмасам. Сугыш тукталу белән, бу никадәрле сәер ишетелмәсен, авыл халкына бернинди җиңеллек килмәде. Үлем хәбәрләре килүдән туктауны исәпкә аямасаң. Дәүләткә ит, сөт. май тапшыру, акча налогы, заемнар
түләү кимемәде Авыл халкын оятсыз төстә талау дәвам итте. Сугыш бетте, өч көн үттеме икән, төш вакытында авыл Советы рәисе Габдрәхим белән Маһирә безгә керделәр. Мондый вакытта Маһирәнең кулында, ни өчендер, сыгылмалы озын талчыбык була. Ул аны кулыннан төшерми, хәтта өйгә кергәндә дә үзеннән калдырмый
- Быел сезгә заем өч мең тәңкә. Гайшәбикә апай! Бер тиен дә ким түгел!—дип ярып салды Маһирә, ишектән килеп керешенә. Әйтерсең, кулындагы талчыбыгын чажылдатып селтәде. Бу сүзләрдән әни. беркемнән дә курыкмый, беркемгә дә баш ими торган безнең әниебез дә бөгелеп төште.
Булмый. Маһирә җаным, булмый. Ике меңе дә күп безгә. Әнә балаларның өчесенең лә бишмәте тузган... Күлмәкләрендә ямау...— дип санап кигкән иде әни, Маһирә аны тупас итеп бүлде:
Булыр! Әнә богыл чаклы ирең сугыштан исән кайтты Әле сугыш туктамас борын. Сыер тотасың. Ак казың ел саен унбиш бәбкә чыгара. Шулариы сатарсың, түләрсең! диде ул кискен итеп һәм. әнинең ай- васна да карамастан, кулын селтәде дә ишектән чыгып та китте. Кергәннән бирле бер кәлимә сүз дәшмәгән Габдрәхим абый аңа иярде. Әни исә бөгелгән җиреннән турая алмыйча торды да, хәлсезләнеп сәкегә килеп утырды
Авылдагы бөтен өйләрдә дә шулай инде бу. Заемга яздырырга төш вакытында, яисә кичен, кеше өйдә чагында керәләр. Бөтен кешегә бернинди ташлама ясамый, зарын тыңламый, элек кәнсәләрдә билгеләп куйган суммага заемга яздыра Маһирә Бөтен авыл халкының күз яшен коя ул.
Сугыш тукталу белән ачлык афәте дә карыш та чигенмәде Инде авылдагы беркемдә дә бернинди он. бөртек запасы калмаган Иртә яздан кешеләр былтыргы арыш, бодай басуларына чыгалар Пычрак ярып, әрле-бирле йөренәләр, был i ыргы чүмәлә, кибән төпләрендә коелып калган башакларны җыялар. Аннан ул башакларны түбәләргә җәеп, кояшта киптерәләр. Шуны уалар да коелган бөртекләрне табада кыздырып ашыйлар, яисә кул тегермәнендә тартып, көлчә пешерәләр. Ул арада авылда берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр таралды
-- Был г ыргы ул орлыклар агулы икән!
Шуның белән агуланып. Күшәрдә ике гаилә үлеп беткән, ди
- Канны сыеклый икән. Авыз-борыннарыннан кан киткән Бөтен стеналары кан белән тулган, ди...
Маһирә белән Габдрәхим халыкны янгын сарае янына җыеп алдылар.
- Җәмәгать, былтыргы башакларны җыюдан туктагыз. Ул быел кар астыннан агуланып чыккан Районнан шулай диделәр, диде Габдрәхим абый.
- Берегезне башак белән күрсәм, карагыз аны Басудан урлап кайт
канга чутлана! дип кисәтте Маһир»» «Урлаганга чутлана!» дигәнне ишеткәч, беркем дә каршы дәшмәде. Моның нәрсә икәнен һәркем бик яхшы белә '
Башак димәктән, башак белән булган бер вакыйга бөтен авылны тетрәндерде Машинасын Сталинга бүләк иткән Камали бабай үзе инде бернигә ярамаган, дөрселдәп беткән бер карт булса да. әле һаман да бик актив, кыбырсык Ул, әй гергә була, бөтен авылны, колхозны күзәтеп, барлап, кайгыртып тора. Әвендә эшләгән хатыннар кесәләренә салып, өйләренә арыш яисә борчак алып төшмиме, урак уручылар басуда ут ягып, таба белән бодай куырып ашамыйлармы, олаучылар арбаларына салам-печән салып кайтмыймы, басуда үсеп утырган игеннәргә кул сузучы юкмы? Ачы ганнан кара кичкә тикле басуларда, ындыр табагында, амбарларда йөренә Камали бабай Аның яшьләнеп юрган күзләре барысын да күрә, ул барысына да өлгерә, барысын да искәртә. Бу тырышлыклары бушка да китми. Көннәрдән бер көнне ул эләктереп тә ала.
Басуда инде арыш башаклары өлгереп килгән вакыт. Ә авыл халкының иске бәрәңгесе инде беткән, яңасы әле өлгермәгән иң авыр һәм фәкыйрь көннәре. Алма апайлар белән Камәрия әбиләрнең мәктәп яшендәге кызлары Гөлзада белән Тәслимә Әптерәмән тау башындагы арыш басуына баралар. Кесәләреннән кайчы чыгаралар һәм басу кырыенда гына торып, иң өлгергән башакларны кисеп ала башлыйлар. Кисеп алаларда кесәләренә салып куялар. Шул заман арыш арасыннан нәкъ болар каршысына Камали карт пәйда була Җир астыннан калкып чыккан җен, пәри, убыр сыман. Бичара кыз балалар качып китү юлы бар икәнен дә онытып, катып калалар.
— Килеп каптыгызмы, җанашларым! — ди Камали карг, үзе дә нәкъ тәти уенчык тапкан бала кебек куанып һәм тегеләрне кайчы тоткан кулларыннан эләктереп тә ала.
Кызларны колхоз кәнсәләрс янына алып кайттылар. Каяндыр чәчрәп Маһирә килеп чыкты. Велосипедына атланып, районнан участок милици-онеры, озын буйлы, ябык кеше Галимулла килеп җитте, Габдерәхим абый күренде. Алма апай белән Камәрия әби икесе дә монда, алъяпкычлары белән күзләрен сөртеп, пышык-пышык елыйлар Тагын берничә карт-коры куркышып карап тора. Теге бичара кызлар уртада, котлары алынып як-якларына караналар. Шунда Камали, картларча беркатлы, ахмак елмаеп, кызлар янына килде, аларның күлмәккә махсус чегелгән кесәләрен әйләндереп салды, һәр кесәдән җиргә берәр уч башак коелды. Моны күреп, җыелган халык өнсез калды. Бу бит инде дәүләтнең нигезен какшаткан җинаять иде Камали бабай кулын күтәреп, кояшта ялтыраган кайчыларны халыкка күрсәтте:
Менә аларның бурлык кораллары!..
— Ах. син. оятсыз!—дип. Маһирә кулындагы талчыбыгы белән үзенә якын торган Тәслимәгә кизәнде. Тик сугарга олгерми калды. Авылда зәһәрлеге белән данлы Камәрия әби очынып аның янына килеп җитте, кулындагы талчыбыгын тартып алды да, урталай сындырып, читкә атып ташлады. Эш аның белән дә бетмәде әле. Әби бар куәтен салып, клуб мөдирен шундый итеп этеп җибәрде ки, теге аркасы белән чирәмгә барып төште Игәге ачылып китте, ябык кына ботлары, хәтта ыштан төбе күренде. Ыштаны кырык ямаулы иде... Шунда халык та Маһирәнең бер дә аермалы, асыл зат түгел икәнен, ә гап-гади. ямаулы ыштан кигән бер авыл чәчбие икәнен күреп алды.
•— Ягылма минем оныгыма, җирбит! Ашаган табагыңа кәкәй иткән нәрсә Кечкенә вакытында ачтан бетә идең бит син. Вак бәрәңгеләремне биреп, мин генә алып калдым сине. Хәзер йөргән буласын., кызыл кикрик тагып. Тьфү!— дип төкерде Камәрия әби Маһирә тарафына. Гаҗәпкә каршы, тегесе бик тә каушап, куркып калган иде. Камәрия карчык Маһирә тарафына тагын ниләрдер әйтмәкче иде дә. аны милиция Галимулла туктатты:
Җигәр инде сиңа, әбекәй. Бик тә боевой әби булып чыктың әле син. Әгәр сугышка барсаң, бөтен немец куркып качар иде синнән,— диде ул көлеп Аңа кушылып бүтәннәр дә көлеп җибәрде. Тик бу кызык озакка бармады, карак кызларның язмышын хәл итәргә кирәк иде.
— Шулай итеп, миңа нарасыйларны үзем белән алып китәргә микәнни? Районга алып барсаң, боларга колония бит инде. Кимендә биш ел. диде Галимулла аптырап кына.— Камали бабай, син. тукта әле. Бәлки эш икенче төрлерәк булгандыр? Бәлки алар башакны басудан кисеп алмагандыр да әле Юл читеннән, былтыргыдан үскәнне алгандыр шунда Беткәнмени басуда башак...
Юк. юк! Ниткән ул. Үз күзләрем белән күрдем.Басудан, орлыкка дигән кишәрлектән алдылар, иптәш учаскавай! диде Камали карт ашыгып.
— Сез... нәрсә, иптәш милиционер?! Алып китәргә, утыртырга болар- ны Бүтәннәргә сабак булыр,— диде Маһирә. Ул инде җирдән торган, төзәтенгән, йөзендә элеккечә тәкәбберлек иде.
— Соң... миңа нәрсә Мин алам да китәм. -диде Галимулла.
Мондый хөкемне ишетеп кызлар да. Камәрия әби белән Алма апай, аларга кушылып шундагы барча хатын-кызлар кычкырып, тавышланып елый башладылар. Әйтерсең лә авыл өстенә мәхшәр якынлашып килә иде.
Туктагыз әле, җәмәгать. Әлегә яңгыр кирәкми, әле кичә генә яуды бит. Шулай булгач, күз яшьләрегезне тыеп торыгыз’ -диде Габдрәхим абзый, аз гына булса да кызык сөйләргә тырышып. Бу кызларны буш калдырып булмый анысы һәм без аларны җәзага тартабыз да Без көз көне алар гаиләсенә тиешле ашлыкның унар килосын тотып калабыз. Менә булыр бу - җәза!
— Иптәш прсидәтел. сез иптәш Сталин күрсәтмәләренә каршы килә-сез!—дип очынды Маһирә
Бер дә каршы килмим. Маһирә туташ. Иптәш Сталин матди җәзаны кулланырга да куша ул. Яшәсен кадерлебез иптәш Сталин! — дип кычкырды Габдрәхим абый
Моңа җыелган халык кул чапты. Алма апай белән Камәрия әби. йомшак төшләренә суга-суга. оныкларын өйләренә алып киттеләр
Сугыштан соң авылда ачлык кимемәде түгел, бәлки көчәйде генә Җәй көннәрендә өлкәннәр арасында хәтта ачка үлүчеләр булды Бөтен авылга чабата ясап торган Әхми абый ачтан үлде, югары очның Мәхмүт бабай хәер эстәргә чыгып киткән җиреннән Мари ягы авылларының берсендә, урамда ятып үлгән, аны шунда җирләгәннәр дә.
Бервакыт без малайлар югары басуга менәбез. У фалла арбасы тартып. әрем җыярга Күрәбез, аркылы юл чагында Низами бабай утыра. Шунда кечкенә капчыгы, таягы да янында. Хәер эстәүдән кайтып килеше, ял итеп утырадыр.
— Низами бабай, исәнме! дип дәштек без. Бабай җавап кайтармады, шул утырган килеш калды Инде арбаларны әрем белән тутырып, кире авылга төшәбез Шактый вакытлар үтте, көн дә кичкә авышгы. Күрәбез. Низами бабай һаман да шунда, шул килеш утыра, селкенми дә.
— Низами бабай, нишләп утырасың инде син монда? дип дәштек без. Бабай тагын җавап бирмәде. Шунда Ильяс аның янына барын, иненә кагылды һәм . бабай таш сын кебек түнеп китте Аякларын бөкләгән килеш Ул әллә кайчан үлгән, катып беткән икән инде! Безнең бу хәлдән котыбыз алынды. Акыра-бакыра җәтрәк авылга, олыларга хәбәр бирергә йөгердек
Шунысы да гаҗәп, сугыш вакытында авылда кеше әйберенә кул сузу, аракы >чү кебек ямьсез күренешләр булмады диярлек. Сугыш елларында авыл ул таркалмады да Шәхсән, безнең йөз йортлы авылда бер генә нигез дә бетмәде Авылның рухи һәм физик якган таркалуы сугыштан соң башланып китте.
Сугыштан соң авылның рухи һәм физик таркалуына төп сәбәп Сталинның һәм аның иярченнәренең авыл кешесен, крәстиянне гомумән адәми затка санамавы, аңа бары тик эш аты игеп кенә каравы буны Сугыштан соң авыл белән шәһәр тормышы кискен аерылды Эшче эшләгәне өчен акча алды, башка ярдәмнәр алды, ул кешегә саналды Ө крестияшә. колхозчыга сугыш тукталу белән бернинди җиңеллек бирмәделәр. ул һаман да бушка, бөтенләй диярлек бушка эшләвен дәвам итте..
Гәрчә коммунист түрәләр алай исәпләмәсә дә. авыл кешесендә дә җан. акыл вә зирәклек тә бар бит әле. Ул күрде аз гына кешечә, эшләгәненә тиешлесен алып яшим дисәң, авылны калдырып, шәһәргә таярга кирәк Туган-үскән, суын »чкән. тира тында ата-бабаларын яткан авылны калдырып, ничек тә булса таярга! Ничек булса да дин шуңа өйтәм ул заманда авыл кешесенә хәтта аның шәхесен раслаган паспорт та бирелмәде Тик кешеләр барыбер җаен таптылар, хәйләсенә керделәр Авыл яз көне гөж килеп эрегән кар өеме кебек таркалды.
Бу таркалу безнең авылга да килеп керде. Табигать законнары һәр нәрсәне чит-читеннән. баш-башыннан тарата. Безнең авыл белән дә шулай булды. Түбән очның Фәүзия, Ясминә. Маһинур апайлар, Котдус абыйлар Казанга эшкә ялланып киттеләр. Анда төзелештә эшләп, фатир алдылар һәм әти-әниләрен үз яннарына алдырдылар. Безнең тыкрыкка каршы урамда өч йорт берьюлы сүтелеп, урам кыскарып калды. Аннан югары очтан Хәсби, Сөнгать абыйлар, авыл уртасыннан тагын күп кешеләр читкә чыгып китте.
Бу таркалу очланып торган ике терсәген киң җәеп безнең өйгә дә килеп керде. Әдһәм абыйны Уралга алып китүләре хакында әйткән идем инде. Аннары нәүбәт миңа җитте. Мин авыл мәктәбендә алтынчы класска кадәр генә укып калдым. Авыл Советы рәисе Габдрәхим абый, районнан бирелгән нәрәд буенча мине Казанга, өченче номерле һөнәр училищесына җибәрде. Мин шунда токарь һөнәре алып, югары разрядлы эшче булдым.
Апам Флүрә. хәтта әби белән әни үзләре дә авылда торып калмадылар. Уралдагы бер совхозга урнашкан Әдһәм абый аларны үзе янына алдырды. Ул заман анда муллык, бар нәрсә арзан булган. Безнең хәерче авылыбыз түгел. Әдһәм абый кызыктырып хатлар яза, үзе кайтып кодалый торгач, картлар тәвәккәлләгәннәр. Йорт-җирне юк бәягә генә сатканнар да, гомер иткән авылны калдырып, Урал тарафларына юл алганнар. Әни аннан торып миңа хатлар язды:
«Свекле улым Таһирҗан! Без монда бик әйбәт яшибез. Ни теләсәк, шуны ашыйбыз, өстебез дә бөтен. Әмма дә ләкин авыл бик сагындыра. Үзебезнең капка-коймалар, Акый коесы сукмаклары, Әптерәмән таулары көндез — уебызда, төнлә — төшләребездә. Монда казлар кычкырганны ишетсәм, күңелләрем әллә нишләп китә. Үзебезнең ак казны искә тошерәм. Ул әле дә исән, каз дигәнең бик озын гомерле икән ул. Безнең авылдан киткәндә әтиегез аны чалын юлга алырбез дигән иде. Мин рөхсәт итмәдем. Без аны Алма апайларында калдырып киттек. Авылга кайтсаң, үзебезнең нигезгә утырып бер ял ит, улым, Алма апаеңа сәдака бир. Без ерактагылар өчен, туган туфрагыңнан аерылганнар өчен дога кылсын. Кайчак әтиең белән утырабыз да, елап күңел бушатабыз. Безнең сагынуларыбыз, безнең сагышларыбыз Урал таулары чаклы, улым».
, омерләр үтте. Дөньяның асты-өскә килде. Минем әнкәй «имансыз- |_ лар!» дип тиргәгән коммунистлар үз иманнарына үзләре хыянәт иттеләр, халык нинди авырлыклар белән, кан-яшь түгеп күтәргән, инде ихлас күңеленнән ышанган социализм эшенә хыянәт иттеләр. Хәер, эш башында әле дә булса шул ук коммунист-түрәләр, тик инде алар бөтенләй икенче иманны тукыйлар. Асылда халыкны икенче ялганга ышандырмакчы булалар...
Мин инде үзем дә картаеп килгән бер кала кешесе. Бик сирәк кенә авылга кайтам. Безнең тыкрык бөтенләй юк инде. Анда йортлар бетеп, урам тураеп кына калган. Алай да йорт урынын, үзебезнең нигезне табып була әле. Мин үзебезнең нигезгә килеп утырам. Хәзер әйләнә-тирәдә каралты-кура да, коймалар да юк. Бөтен тирә-як. тау аслары, анда йөргән ак казлар күренә. Кем белә, бәлки алар безнең ак казның нәселеннәндер Ә бәлки алар минем чит илләрдә туган якны сагынып, саргаеп яшәгән, инде күптән вафат әтием белән әниемнең җаннарыдыр... Кем
1994 ел. Арча.