Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЕЛСЕЗ


_ ин барысын да әйбәт хәтерлим.
м„ Сугыш вакыты бу. Җәйге челлә — болын, печән өсте. Картлар. карчыклар, хатын-кызлар, без—үсмерләр, бала-чага—барысы да болында. Атлар, этләр, хәтта мәчеләр дә. Бар авыл болында! Инде килеп сыер-сарыклар да якында: әнә. Ашыт суының теге ягында гына утлап йөриләр.
Көн иртәдән үк чын могҗиза. Зәңгәр күк йөзе уңган килен әле генә юып алгандай чип-чиста. Елга буендагы куакларда очына-очына кошлар сайрый, аллы-гөлле бихисап чәчәкләргә күбәләкләр килеп куна. Их. шушы иркен сәхрада. шушы рәхәтлектә сәйран кылып кына йөрисе иде дә бит Фани дөньяның матурлыгына, гүзәллегенә сокланып кына. Тик кая ул! Аклы яулыклар, ямаулы күлмәкләр белән чушчуар болында, кирәкне биреп кыздырган кояшның кайнар нурлары астында, иртәдән кызу эш. Картлар, анда-санда гына күренгән, әле сугыштан алып кайткан ярасы төзәлеп тә җитмәгән ирләр, хатыннар, үсмерләр — көченнән килгән һәркем чалгы селти. Чаҗыт-чоҗыт. чаҗыт-чоҗыт Боларга моңлы булып чалгы янаган тавышлар кушыла. Әмма болары аның безнең өчен әллә ни матур музыка түгел. Болындагы халык өчен әмма дә матур, ягымлы музыка исә кояш Әтнә өстенә менеп, төш вакыты җиткәч ишетелә башлый. Бу вакытта пешекче Нәгыймә апай үзенең төбе камыр белән ямаулы бик зур. яшел табагын югары күтәрә дә. аның төбен агач кашыгы белән кага башлый. Даң-дон. даң-дон! Ягъни, килегез, килегез! Менә бу инде, ичмасам, безнең кәефләрне күтәреп, талган йөрәкләргә ял биреп җибәрә торган музыка. Ул ишетелүгә, һәркем чалгысының йөзен печән астына яшерә дә җәтрәк Ашыт суы буена ашыга Барысы да бирегә ашыга! Елга аръягындагы көтүчеләр, басуларда пар җирен сөрүчеләр, тирес чыгаручылар да. хәтта болында үлән арасында үз эшләре белән йөргән этләр-мәчеләр дә.
Ә монда инде, елга ярына уеп ясалган учаклар өстендәге ике зур казанда, аш пешеп өлгергән. Бу эшнең зур остасы Нәгыймә апай үзе пешергән, һушыңны алырлык тәмле исләр таратып торган, инде иртәдән
бирле зарыт ып көтелгән аш. Көненә бер генә тапкыр, анысы да әле менә шушы печән өстендә генә эләгә торган, ап-ак токмачлы аш! Ул гынамы әле ул гынамы?! Казаннар янәшәсенә чирәмгә жәелгән шакмаклы ашъяулыкларда ит калҗалары ята бит. Анысы да аның крәстиянгә җәй көне, шул печән өстендә генә эләгә һәркемгә тутырып бер тәлинкә аш. бер кисәк иг |ия Һәркем бу тәлинкәне кадерләп кенә тотып, үзе удырган урыша алып килә. Бисмилласын әйтеп, ашыкмыйча, тәмен татып кына ашый Эг-мәчеләр исә бер читтә сабыр гына сөяк-санак көтә. Авыл ач булганда анда яшәүче кешеләр генә түгел, барча җәнлекләр дә ачыга бит Хатта идән асты сычканнары да.
Әле кешеләр ашап та бетерми, кулына солдат котелогы тотып казан янына көтүче Кәрим абый килеп баса. Кәрим абый —сугыштан кон- тужин булып кайткан кеше, шуның зәхмәтеннән авызы белән сагыз чәйнәгәндәй туктаусыз күшәп тора.
Допапкашы юкмы моның. Нәгыймә җиңги? ли ул сакауланып
Бик олы гәүдәле, үзенең хисапсыз киң күлмәгеннән дә киңрәк күңелле Нәгыймә апай Кәрим абыйның тәбәнәк кенә кеше булса да зур гамаклы икәнен, шушы «допапкамны өмет игеп ашыгып, бүтәннәрдән уздырып ашаганын белә. Мондый зур тамаклылар өчен казан төбендә аның азрак ашы да калган була.
Сиңа салам инде. Кәримулла җанашым Шушы эсседә малларны берүзең көтеп йөргән көнең биг Ничскләр итеп түзәсеңдер Сиңа салам инде, ди ул һәм куанычыннан күшәвем дә онытып торган Кәрим абыйның котелогына ярты чүмеч аш салып җибәрә. Кәрим абый артыннан тагын бер кулы чулакланып, йөрми торган булып калган Солтан абын, аннан бик юан. шадра Мәймүнә апай, ian.ni берничә кеше казан янына килә. Шул өстәмәне соран, ояла-кызара гына инде
Ай. заманалар! Адәм балаларын ярты чүмеч аш өчен шундый хәлгә куйган заманалар.. Йа. раббым. башкасы булса булсын, тик алар гына кире кайта күрмәсен!
Аштан соң кешеләр үз кишәрлекләренә 1аралалар Әмма эш башланмый әле. Эссе кояш астында төшкә кадәр чалгы селтәп җыелган кургаштай авыр арыганлык печәнчеләрне аяктан бәреп ега. Кем чалгысын җиргә кадап җәймә кора, кем печәннән нәни куыш әмәлли гошгән сон һәркем җиргә ава. Хәзер инде монда йокы патшалык игә. барысы да печәнчеләр, өстснә ябынган шакмаклы җәймәсе астыннан ямау.ты оекбашлары күренеп торган Нәгыймә апай, зур казаннар, озын саплы чүмечләр, теге ярдагы сыер-сарыклар изрәп йоклый. Хәтта атлар да. баскан җирлән ара-гирә койрыкларын гына селтәп, йокымсырый Бөтен болын, бөтен дөнья тирән йокыда.
Чөнки бик тә авыр! Печән калын, кояшның кайнар ну рлары-әлсерәт- кеч. ачлы-туклы килеш көнозын чалгы селтәүләре бик тә авыр һәм шушы авыр дөньяда, шушы кыен заманда, уттай эш өстендә кемнеңдер йөрәгендә мәхәббәт учы янадыр дип кем әйтер? Кемдер дөньясын оныгын. шашынып сөядер, татлы газаплар дәрьясында йөзәдер дин кем уйлатan?
Минем чаба торган җирем Сәләхи бабайлар белән Фазыл абыйлар кишәрлекләре уртасында Сәләхи бабай какча йөзле, ап-ак түгәрәк сакаллы, башына киң кырыйлы салам эшләпә кигән карг печәнне үзенең килене Сәгыйдә белән бергәләп чаба Алар авы лның бик хәсияг ге. хәлле кешеләре, болынга өсче ябулы кечкенә агач чиләк белән салкын катык, тастымалга төреп ипн алып төшәләр Ул ипине безнең авылда алардан кала тагын кем генә ашый ала юргандыр, мин моны белмим дә. Сәгыйдә әле яшь килен Аның ире. ягъни Сәләхи бабайның иң кече улы Хәбибулла озын буйлы, авылдагы егетләрнең солтаны, бик кызу канлы, бер сугыш чукмары егет иде Яшьли тимерчелектә эшләде, у ге бик булдыклы, оста иде Алар гуй ясан икс-оч ай үт теме икән. Хәбибул ганы сугышка алып кит теләр. Аны эчеп-иссргәч. артыгын кыланып. Сәгый тэта
кем белән булса сөйләшүне дә тыеп, бик янап киткән икән дип сөйләделәр. Ул заманда хәтта сугышка чыгып китүчеләрнең дә бик сирәге генә эчеп-исереп китә, мондый хәлне авыл халкы бер дә өнәми, юньлсгә юрамый иде. Ә безнең авылга Шимбер ягыннан килен булып төп/кән Сәгыйдә исә бик тә чибәр: зур зәңгәр күзле, һәрвакыт бит урталарын батырып елмаеп кына тора иде. Өстендәге күлмәге дә күзләре гөсле зәңгәр, ак алъяпкычы да үзенә бик килешә. Без. үсмерләр, эчтән генә барыбыз да аңа гашыйк идек.
Икенче як күршеләр — Фазыл абыйлар исә өчәү. Фазыл абый үзе инде армия чутыннан чыккан, олы гәүдәле, һәрвакыт төксе, җимерелгән кашлары астыннан сиңа текәлеп, куркытып карый торган, кырыс кыяфәтле кеше. Тагын аның олы улы Хәйдәр һәм кечесе Рәшит Хәйдәр урта буйлы, киң иңсәле, чем кара чәчләре дулкынланып торган күркәм, чибәр егет. Әтисеннән үзгә буларак, аның йөзендә һәрвакыт ниндидер серле, йомшак елмаю, күзләреннән җылылык сирпелә сыман Печән чабуның, чалгы кайрауның да зур остасы Хәйдәр. Табигать үзенә көч-куәтне дә җәлләми биргән. Тик менә бер ягы бар: шушындый егет тумыштан телсез-чукрак. Ул бернәрсә дә ишетми, бер генә сүз дә әйтә белми. Аның белән өйдәгеләре дә. авылдагы барча халык та кулларын бутап, төрлечә ишарәләп кенә сөйләшә. Мондый чакта Хәйдәр балалар гөсле беркатлы елмаеп, үзенең нурлы күзләрен сиңа дикъкать белән теки, сине аңларга теләп көчәнүдәндер инде, «ыггы-ыггы» дип ыңгырашып ала. Янәшәсендә кешеләр җырлый башласа, үзенең дә кушыласы килүдән, ахры, шулай ыңгыраша ул. Әлбәттә инде. Хәйдәр авылдагы бер генә кыз белән дә йөри алмый, кичләрен тау астындагы яшьләр уеннарына төшсә дә. анда катнашмый, бер кырыйда гына тора. Хәер, авылда егетләргә нинди зур кытлык булса да. кызлар үзләре дә аңа нинди дә булса ярату чаткысы белән, өмег баглап карамыйлар, бары тик ничектәр кызганып, курку, шикләнү белән генә күз төшерәләр. Инде өйләнер вакытлары бик җитсә дә. Фазыл абый да аңа үзенә гиң килердәй бер кыз табып бирә алмый, дөньялар бераз рәтләнгәнне көтә, күрәсең. Менә шундый хәл. Фазыл абыйның кече малае Рәшит белән без кордашлар, бер класста укыйбыз. Әмма аларның йорты югары очта, шуңа күрә бергә уйнап та үсмәдек.
Ярый монысы. Беркөн мин төштән соң үземнең кишәрлеккә килеп, инде кибә башлаган печәннән өеп күләгә ясадым да. шунда сузылып яттым Абау, бүген бигрәк тә кыздыра, бигрәкләр дә бөркү Әлләни арада бар халык кайсы кая посып бетте, йокыга талды Кем әйткәндәй, колак төбендә мылтык атып та уята алмаслык йокы бу. Инде мин үзем дә бик гәмләп кенә «куера» башлаган идем. Шунда ниндидер бер кыштырдау ишетеп, сискәнеп киттем. Башымны күтәрергә иренеп кенә гирә- якны күзәтәм Шунда... чү, бу ни хәл бу тагын!? Минем җир аша Хәйдәр шуыша. Нәкъ теге кинодагы дошман тылына үтеп кергән солдат гөсле: бик тә саклык белән, бер-икс генә талпына да. башын аз гына күтәреп, тирә-юньне күзәтеп тора, аннан тагын шуышып китә. Сәләхи бабайлар ягына! Никадәр арган булсам да минем йокыларым бердән качты. Күзәтәм тегене шыпырт кына. Якынлаша бу Сәләхи бабайлар кишәрлегенә. менә-менә килеп җитәчәк.. Ә анда кара-каршы җиргә кадаган ике чалгыга җәймә корып Сәләхи карт белән аның килене Сәгыйдә йоклый. Бабай үзе түрдәрәк, йөзтүбән ятып башы белән печәнгә күмелгән Ә Сәгыйдә бераз читтәрәк, аякларын җыйный төшеп яны белән ята. Миңа аның түгәрәк алсу йөзе, йомылган күзләренең озын керфекләре, ак алъяпкычын калкытып торган йомры күкрәкләре, тулы, матур балтырлары аермачык күренә Шунда мине ниндидер шик. хәвеф куырып алды. Тукта әле. нигә дип шуыша бу телсез егет алар ягына? Нәрсә уйлаган, ни кырмак була ул тагын анда? Сәер бит бу Мин инде башымны күгәреп Хәйдәргә ым какмакчы идем дә. тегенең йөзенә чыккан ниндидер татлы, шагыйрәмә бәхетле елмаюны күреп, тукталып калдым. Сабыр итим әле бераз, күңелендә начар уй йөрткән кеше болай итеп елмаймас.
Менә Хәйдәр Сәгыйдә янына шуышып килде Тирә-якны бик жентек- лән күзәтте дә. шунда чүгәләп утырды. Саклык белән генә, муенын сузыл кына Сәгыйденең йөзенә карады Ул карады ә мин тетрәнеп киттем. Телсез егетнең яшь хатынга текәлгән күзләрендә, кашлары киң булып җәелеп киткән каратут йөзендә шундый тирән ген ярату, сөю. ихтирам игү хисләре чагыла иде ки. мин моны сүзләр белән сурәтләп бирә алмам. Менә ничек икән эшләр..
Тәмам гашыйк икән бит бу бичара! һәм кемгә диген
Шактый вакыт утырды егет үзенең яратканына шулай текәлеп. Аннары кулын сак кына күтәреп Сәгыйдәнең ачык маңгае, калку күкрәкләре, балтырлары, бөтен гәүдәсе өстендә йөртеп алды. Учын якын кигереп, әмма һич тә тидермичә генә Әйтерсең. Сәгыйдә аның өчен кеше кулы орынырга да ярамаган илаһи бер зат иде Аннан аз гына йөзенә ислә төште, иреннәрен сузып үбү рәвешен ясады, кат-кат ясады Менә ул башын аргкарак ташлый биреп, чигенә төште Мин тагын тетрәнеп куйдым Хәзер инде телсез егетнең йөзендә әйтеп бетерә алмаслык сагыш, үкенеч иде Шул мәлдә Сәләхи карт яткан җиреннән кымшанып, кузгалып куйды Хәйдәр моны күреп алды. ахры, шунда ук нәкъ оясына кереп поскан йомран кебек җиргә сеңде
Икенче мәлдә ул үз кишәрлекләрен.» габа шуыша иде инде Үзләренең печән оемс янына килеп җиткәч, ул инде җайлап кына, кулларын багны астына салып, күккә төбәлеп ятты, борылып Сәгыйдәләр ягына тагын бер карап алды. Егетнең йөзендә тагын хыялый елмаю иде
Мин дә төрле уйлар эчендә ятам Бар икән бит бу дөньяда хәлләр' Ни арада өлгергән бу Мәҗнүн, ни арада гашыйк булган? Шушындый хәлгә килеп... Ярар иде бер кызга яисә тол хатынга булса, алары авытда тулып яга. Әле генә килен булып төшкән яшь хатынга, авылның шөһрәтле кешеләре Сәләхиләр килененә' Шушында, печән өстендә күргәндер дә. тәкатьсез булгандыр инде. Ни хәл итәсең, ни ярый, ни ярамый икәнен дә бик аерып бетерми бит ул бичара Ул миннән берничә яшьләр олы булса да. Хәйдәр белән без балачактан ук дуслыкта Кулларны ишарәләп аның белән оста сөйләшәм, аның «ыггы-ыггывларын да күн тыңладым һәм мин бу хәлне беркемгә дә сөйләмәскә, сиздермәскә булдым Авыл халкы сизеп алса, аннан бетте! Адым саен төрлечә үртәп, әллә нәрсәләр ишарәләп күзен ачырмаячаклар бичара егетнең Үзе инде буй җигкереп гә акылы һаман балаларныкы булып калган егетне мин чын күңелемнән җәлли идем
Тик дөнья бер миннән генә г ормый икән шул.
Телсез егетнең сөйгәне янына шулай кешеләр йоклаганда, кача-поса гына барганына, куллары белән кагылмыйча гына аны ипчек иркәләгәненә. аның йөзенә текәлеп ләззәтле минутлар кичер!өненә мин берничә тапкырлар шаһит булдым Тик миңа тагын башкаларын да күрергә туры килде шул Беркөн шулай Хәйләр үзенең уңышлы сәяхәтеннән сон бик бәхетле төстә үзләренең ял иткән урыннарына кайтып кына җиткән иде. капылт тукталып катып калды. Нәкъ теге, куркыныч күреп кинәт сагайган кәлтә елан кебек башын күтәреп. Карасам, Фазыл абый уяшан. үзенең күзләрен Хәйдәргә текәгән Ше пә. ачу белән ту ты күхтәрен Ата белән улы бер-берсенә текәлеп тордылар
У-у сине, хәерсез нәрсә! диде Фазыл абый ярсу белән пышылдап һәм бик хәтәр итеп улына бармак янады
Ыггы-ыггы.. диде тегесе башын селкеп Әллә «мин ана кагылмыйм». әллә «бүтән алай эшләмәм» лиде, монысын инде мин аңлый алмадым Шулай күндәм төстә үзенекен аңлатты та башын куллары белән каплап йөзтүбән ятты. Әле шунда да Фазыл абый аягы белән тупас игеп улының янтыгына тибеп куйды Менә шулай Тәңре үзе җәберләгәнне кешеләр дә өнәп бетерми икән Хәпа туганнары да Фазы i абын да үзенең бу телсез улын бик яратмый, аңа бер дә юктан кычкырып, җикеренеп кенә тора, кул да күтәргәли иде
Тагын икенчесендә Хәйдәр, шул пластуннарча шуышып, хәвеф-хәтәрсез генә Сәләхи бабайлар кишәрлегенә килеп җитте. Инде бәхегле елмаеп Сәгыйдә өстенә калкынган да иде Шулчак егетебезнең иңбашына таяк килен төшмәсенме! Сәләхи картның үзеннән калдырмый йөртә торган, бер башы кәкре, нечкә генә, әмма бик нык. җилкәңә төшсә яхшы кашырлык чия таягы! Эшне алдан ук сизеп алган да, күзләп, әзерлектә яткан икән, карт тәре!
Кыяфер!... Алла үзе каргаган нәрсә... Югал күземнән. Безне рисвай итеп Югал, кыяфер! -дип җикеренде бабай тәмам каушап, ни эшләргә дә белми аптырап калган егеткә. Тик бабай да эшне белә иде, пышылдап кына җикеренде, таягын да артык күтәрмәде. Ул да эшне зурга җибәрүдән. тирә-яктагылар күреп, бу хәлгә шаһит булып торудан бик курка иде. Ул арада Сәгыйдә дә уянды. Янәшәсендә генә чүгәл&п утырган Хәйдәрне күреп, куркып калды.
- Абау... әткәй! Бу егет нишләп йөри тагын монда? Телсез егет түгелме соң ул?
- Син бер дә курыкма, килен... Син ят. ял ит әле. Минем янга, тәмәке сорап килгән ул.— дип тынычландырды киленен бабай һәм астыртын гына Хәйдәргә тагын таяк янады.
Торып китте Хәйдәр. Үзләренең кишәрлегенә түгел. Ашьп суы буена китте ул. Башын иеп. иңнәрен салындырып кына яр буендагы камышлар арасына атлады. Мин исә ул-бу булмагае, егет үзенә бер-бер хәл тартмагае дип, куркынып яттым. Сагаеп тыңладым. Юк. су чупылдаганы да. андый-мондый тавышларда ишетелмәде. Ул арада йоклап та киткәнмен. Мин уянганда инде Фазыл абыйлар эшкә башлаганнар. Хәйдәр чалгы селти иде.
Шуннан инде хәлләр бераз үзгәрде. Сәләхи бабай ничектер җаен тапты да, бу кишәрлекне калдырып, киленен алып, киң болынның аргы башына ук күченеп китте. Хәйдәргә дә «пластун» булып йөрүнең мәгънәсе калмады. Тик инде йөрәккә бер килеп кабынган мәхәббәт ялкыны алай гына сүнәме, сөю хисләре белән тулган күңел һәртөрле тыюлардан ризалашамы? Хәйдәр дә үзенең Сәләхи килене Сәгыйдәгә булган хисләрен берничек тә яшереп саклый алмады. Төшке ашка җыелалар. Менә таягына таянган, бөкерәйгән Сәләхи карт янәшәсендә үзенең зәңгәр күлмәге, ак алъяпкычы белән күбәләккә охшап, матур балтырларын уйнатып Сәгыйдә килә. Яшь. матур, сөйкемле. Бар халык Сәгыйдәгә карап, ирексездән елмаеп куя. Ә инде Хәйдәр... Үзе кайда гына: аш чиратында яисә чирәмдә табын янында булмасын, аның нурланып торган күзләре Сәгыйдәдә генә иде. Ул аны әллә кайдан ук күреп, каршылап ала. Дөньясын оныта, ахры, «ыггы-ыггы» сы да ишетелә. Әлбәттә инде, моны Сәгыйдә үзе дә сизмичә булмый. Яшь киленнең йөзенә алсулык бәреп чыга, ул ояла, егетнең утлы карашыннан яшеренергә теләгәндәй, йөзен чигкә борып, астыртын гына кешеләргә. Сәләхи картка да карап ала. Мин бер-ике тапкыр аның кешеләрдән оялып. Хәйдәрне шелтәләп, «һай. мәхәббәтсез... кара инде син аны...» дип пышылдаганын да ишеттем, һәм. иң гаҗәбе, бу пышылдауда үртәлү юк, ә ниндидер җылылык, җәлләү сизелә иде.
Хак тәгаләдән яшермәгәнне кешеләрдән яшереп буламы соң аны? Телсез егет Хәйдәрнең Сәләхиләр килене Сәгыйдәгә күз атып, утлар йотып йөрүен тиз арада бөтен авыл белеп алды. Минем бик нык гаҗәпләнүемә күрә, бер генә кеше дә егеттән көлмәде, аны үртәмәде, битәрләмәде. Бары тик кызгандылар гына.
И-и җаныем, күр инде син ул бичара җанны. Ул да ярата белә икән.
һай, сөйләшергә телләре булса! Ниндәен чибәр, сөйкемле бит ул. Ниндәен кызларны үзенә каратмас иде. Йөрмәс иде инде базары үткәннәргә күз атып.
Әйбәт бала би г ул үзе. Алла саклар, андый-мондыйга бармас әле Бер акылына килер әле. .
Авыл хатыннары әнә шулай сөйләштеләр
Тормыш дигәнең бернигә дә карамый, гел алга бара ул. Колхозда да эшләр берсе артыннан икенчесе өлгереп кенә тора Печән өсте үгүгә. урак ялганып кигге. Аннан инде басудан көлтә кертүләр, әвен су|улар Авыл билен бөгеп, башын күтәрмичә эшләде дә эшләде. Атна саен диярлек кем дә булса газиз улының ялсә иренең үлгән хәбәрен алып, кара кайгыга баткан авыл. Басуында игеннәр өлгерсә дә. үзе ачлы-туклы яшәп яткан авыл. Комсомоллар, яшьләр әле көнозын басуда эшләгәннән соң да кайчакларын кичке өмәгә чыгалар. Төнлә, ай яктысында көлтә кертәләр, амбар алдында ашлык аералар
Әйе. тормыш бернигә карамый алга барды. Тик хатыннарның юравы гына юш килмәде Телсез гашыйк Хәйдәр, тәки акылына килә алмады Кайда гына: басуда, әвендә яисә амбар алдында булмасын, ул гел Сәгыйдәге елыша, аның янәшәсендә булырга тырыша, ул күгәрәсе авыр капчыкларны үз иңнәренә сала, елмаюлы карашын Сәгыйдәдән алмый иде Яратканы белән янәшә булудан, бергәләп эшләүдән, ана ярдәм итүдән ул үзен чиксез бәхетле хис итә иде. күрәсең Мондый минутларда Хәйдәр тирә-юньдәгсләргә ничектер үзен өстен куеп карый, бодай да киң иңсәләрен киерә төшеп, күкрәген алга чыгарып, бик олпат, җитди кешеләрчә дәү-дәү атлап йөри. Тирә-юньдәгеләр аңа ымлап, бер-берсснә елмаеп куялар Ни хәл игмәк кирәк, зур бер бала инде' Бүтәннәр шулай, тик менә Сәгыйдә үзе генә егетнең бу карашларына, ярату гулы гамәлләренә бернинди илтифат итми сыман Егеткә жавап игеп бер елмаймый да. ичмасам Аннан гына әлләни булмас иде бит инде!
Тик шулай да... Тик шулай да мин Хәйдәрнең ялкынлы мәхәббәте бер дә җавапсыз да калмагандыр дип фараз итәм. һәм мона саллы гына дәлилем дә бар . Ул көнне көндез яңгыр яулы, кичен комсомоллар, барча яшьләр һәм аларга ияреп без үсмерләр лә өмәгә чыкгык Амбарда ашлык чистартырга Амбар алдындагы өсте ябулы урында егетләр жил- гәрү машинасын әйләндерәләр, кызлар ашлык салып тора Өмәдә, комсомолка буларак. Сәгыйдә дә бар. Ул булган жирлә инде Хәйдәр дә калмый Инде гөн урталары ла жиг ге. барыбыз ла бик ардык, һәркемнең аяк-куллары. бәген гәүдәсе кургашын тутыргандай авырайды һәм һәркем кая да булса урнашып, бераз йоклап алу ягын карады Инде эш тәмам тынды, комсомол оешмасы секретаре, карчыга күзле Фәризә үзе дә башын капчыкка салган Мин амбарга кердем, чистартып санап ашлык өстеннән шуышып иң ерак, аулак почмакка кереп яп ым
Инде гөнөрә геггә башлаган илем, ниндидер бер пышылдау ишеттем Башымны калкытып карасам, ерактан төшкән зәгыйфь кенә яктылыкта амбар почмагында ниндидер карамчыклар күренә Күзем бераз ггя ләнә төшкәч абайлап алдым Сәгыйдә белән Хәйдәр' Минем йокыларым бердән җилгә очты, игггетү-күрү сәләтем ун тапкыр артты Тукта, ни эшлиләр болар монда?! Күрем, әлләни үк эшләмиләр икән Сәгыйдә аркасын амбар стенасына сөяп ашлык өегенә утырган Хәйдәр исә янәшә яга. башын Сәгыйдәнең тезләренә салган Сәгыйдә акрын гына, назлап кына егетнең чәчләреннән, маңгаеннан сыйпый Үзе пышылдый
Юләрем син минем Акыллым Чәчләрең синең йомшак Күзләрең йолдыз кебек нурлы... Бәхетсез кошым син минем
Бу пышылдау ярату белән, гирәнтен сагыш, үкенеч белән мөл дерәмә тулы бу кайнар пышылдау минем күңелемне пешереп алгандай име. Ничек гер үз-үземнән оялып, имәнеп киткәндәй булдым Бу ике йөрәкнең серен бозасым килмәде Бик зур саклык белән амбарның аргы башына шуышын кит тем. һәм бу серне, уйлыйм ки. авылда миннән кала бүтән беркем дә белмәде. Мин аны беркайчан да. беркемгә лә сөйләмәдем
Шуннан бирле мин кечкенәдән үк бик күзәтүчән. гәэсирләнүчәр малай бик ачык сизендем: бу ике яшь йөрәк арасында бик яшерен элемтә урнаш ты, ниндидер килешү төзелде. Хәзер инде Хәйдәр дә тынычлана. басынкылана төште. Бергә килсәләр дә Сәгыйдәгә алай ачыктан, әрсезләнеп карамый, эчендәгесен бүтәннәрдән яшерә белә иде. Әмма мин сизенә йөрдем, очрашканда алар бер-берсенә астыртын гына, мәгънәле итеп карап алалар иде. Ә менә яшертен очрашулар тагын д5 булдымы икән, анысын төгәл әйтә алмыйм, һәрхәлдә, авыл халкы арасында имеш-мимешләр ишетелмәде. Ә авыл халкының күзе-колагы һәм башка әгъзалары да бик үткер, бик цизгер аның. Аннан ни дә булса яшереп, сиздермичә калуы ифрат кыең эш. Алай да Сәләхи бабай Хәйдәрне һаман да күрәлмый, каршысына телсез егет очраса, урамның теге ягына чыга, кулындагы чия тая!ы белән янап:
«У-у, мур кыргыры! Башың муен астына килгере нәрсә!» -дип. карганып үтә иде. Өйдә киленен дә бик коры тота икән, дип сөйләделәр.
Авылда тормыш шул бер көенә бара. Сәләхи карт белән Фазыл абыйларны борчуга салырлык ул-бу ишетелми иде. Әмма шул көз үтеп кыш керүгә үк хәл бик нык үзгәрде.
Кыш башында Сәләхи бабайның улы. Сәгыйдәнең ире Хәбибулла сугыштан кайтып төште Без. үсмерләр, капка төбенә чыгып баскан Хәбибулланы күрен шаклар каттык. Аның төймәләнмәгән шинеленнән җиз прәшкәле киң каеш белән буылган солдат гимнастеркасы күренеп тора, бу гимнастеркада ике орден, өч медаль ялтырый иде! Үзе дә болай берни булмаган кебек, карашы элеккечә горур, башы күтәренке, сары чәчләре әтәч кикереге төсле кабарып тора. Әмма шундый горур карашлы. чибәр бу кеше, авылның оста тимерчесе бөтен түгел иде шул. Аның уң аягы тездән түбән киселгән, тездән түбән ак марляга төрелгән калдык кына Бу хәл аның бөтен гәүдәсен ямьсезли, фасонын боза Хәбибулла үзе култык таякларына таянып гора иде. Без аның медальләренә сокланып торгач, күзләребезне ирсксездән гарип аягына төшердек. Хәбибулла моны шунда ук сизеп алды
Ничего, егетләр... Моның белән жить итәргә була әле. Мин протез куйдырам. Мин тимерчелеккә төшәм әле! —диде ул һәм иреннәрен нык итеп кысып куйды.
Ул заманда, кулын-аягын калдырып, гарип-гораба булып кайтса да. фронт ган исән килеш әйләнеп кайта алган һәр кешегә авыл куана иде. Хәбибулланы да шулай каршы алдылар.
һи җаным Зур бәхет инде. Башкайларын исән алып кайта алгач. Ниткән ул...
- Аяк кына нәрсә ул.. Аяк башына таяк га куеп була.
Акылы-фигыле төзек. Ике кулы үз урынында. Тагын ни кирәк дисең...
— Иа аллам, безнекеләр дә шулай кайтсын иде әле.— дип сөйләштеләр авыл хатыннары.
Хәбибулланың сугыштан исән кайтып төшүе авылда тик бер кешене—телсез егет Хәйдәрне бик аптырашта калдырды, тәмам кара кайгыга салды. Ул бичара үзенең бала акылы белән тормыштагы вакыйгалар барышын аңлап та бетермәгәндер инде. Кем белә, бәлки ул авылдан бик елап, җырлап чыгып кигкән яшь кешеләр инде кабат әйләнеп кайтмыйлар дип тә белгәндер. Яисә, гөнаһка кереп, нәкъ менә Хәбибулланың кайтмый калуын теләгәндер, һәрхәлдә. Сәгыйдәнең ире Хәбибулла кайтып төшкәч. Хәйдәр бик кыен, кызганыч хәлдә калды.
Беркөн югары очка менеп барам. Ерактан ук күреп алдым. Хәбибулла белән Сәгыйдә капка төбенә чыгып басканнар Нидер сөйләшәләр, көлешәләр. Хәбибулла кулын Сәгыйдәсенең иңбашына салган. Бәхетле кешеләр. Шунда күрәм. урам буйлап каршыга Хәйдәр төшеп килә. Менә ул тегеләрне күреп алды һәм. барган җиреннән сөрлегеп, тоткарланып калгандай булды Әмма үз-үзен кулга алды, күрәсең'
бөтенләй үк тукталып калмады. Тегеләргә кат-кат борылып каралы, аларны сәламләгәндәй ым какты һәм баруында булды Менә без кара- каршы килдек һәм мин тетрәнеп киттем. Егетнен гадәттә елмаюлы йөзенә кара коелган, күзләрендә шундый да тирән сагыш, күңел ачынуы иде Ул бу юлы хәтта мина кулын да бирмәде Тик. нык кысылган иреннәрен кисәк ачып, «нык!» итеп кенә куйды Бу анын «барысы ла бетте. үлде, юкка чыкты!» дигән ишарәсе Җаны авырткан кешедәй «ыгты-ыггы» дип ынгырашып шулай үгте дә кигте Артыннан борылып карадым: егет башын түбән игән, иннәре салынып төшкән, ул бөтенләй бер сырхау кешедәй атлый иде
Ачык кына әйтә алмыйм: Хәбибулла солдат Хәйләр белән Сәгыйдә арасында!ы мөнәсәбәтләрне, телсез егетнен үз хатынына гашыйк булып, утлар йотып йөргәнен белдеме икән.’ Бу хакта ана озын телләр җиткерде микән? Минемчә, юктыр. Хәйдәрне әләкләргә берсенең лә вөҗданы җитмәгәндер. Бу очракта гайбәтчән авыл халкы зур тыйнаклык күрсәтте бугай. Телсез егетнең бәхетсез мәхәббәтен кешеләр сүз белән пычратырга ярамаган изге, гөнаһсыз бер нәрсә кебек күреп кабу т ит теләр. Ә Хәйдәр бичара азаплана иде. Аны тамактан калган, төннәрен йокламый шыңшып, ыңгырашын чыга икән, дип сөйләделәр.
Шик тә юк, Фазыл абыйлар йортыннан тынычлык китте. Әмма Сәлөхи бабайлар йорты ла борчусыз калмады. Авыл хатыннарының Хәбибуллага карата «акылы-фигыле төзек» дигән фаразы дөрескә чыкмады. Эш нәкъ менә шул акыл-фиг ыльдә иде. Ире кайткач Сәгыйденең тәрләшеп яшәүләре, капка төбенә чытып кеше кызыктырып торулары, бәхетле көннәре бер-ике атнага гына барды Аннан сон инде Сәгыйдә кибет юлында сш йөри башлады Кулына үзләренең яшел төстәге зур калай чәйнеген тотып Аракыга . Ул заманда аракыны кибеттә шешә белән гүтел. мичкәдән генә саталар, авыл халкы аны бик сирәк, кирәге чыкканда гына, әнә шулай чәйнеккә, су чүмеченә яисә бүтән бер савытка салып алып кайта иде Инде йөзендәге шат гыклары сүнгән, үзе сулып калган Сәгыйдә кибеткә сирәк гүтел. күп йөрде. Чөнки сугышка кадәр дә сайгаларга ярагкап Хәбибулла баш ташлап эчә башлады Кем белә, япь-яшь. гап-таза килеш бер аяксыз калу хәсрәтеннәндер, бәлки. Тик бу хәсрәт өйдәгеләр, аеруча үзенең хатыны Сәгыйдә өсгенә дә авыр йөк булып төште. Җитмәсә, аек чагында да шактый холыксыз Хәбибулла аз гына эчеп алды исә. үзенә яңа шөгыль, яна юаныч ташы.
Шулай бер көнне урамнан барам. Кышның ямьсез коне, буранлап та тора. Буран арасыннан каршыма Сәгыйдә килеп чыкты Шәлен маңгаена ук төшереп бәйләгән, үзе алга йөгенгән, иңнәренә бау салып. «уфалла» чанасы тартып килә бу. Ә үрәчәле чанасының түрендә җәелеп, уңайлап Хәбибулла утыра. Анын йөзе кызарынган, бүртенгән, өстендәге каптырмалары ычкынган шинеле ачылып, аннан орден-медальләре күренеп юра. Кулындагы таягын югары күтәргән Мине күргәч, табигый ки. Сәгыйдә югкарлана гөште
На хайван! Ник тукталасың тагын! дип акырын җибәрде исерек Хәбибулла һәм кунык таягы бе тән хатынының артына китереп гөрпе. Менә шу гай катать итәбез без хәзер, знекәш! Күрдеңме нинди яхшы атларда. Ха-ха! Без кан койдык. Адар ла татысын дөньяны Менә хатынны шулап тоталар аны! дип мактанды ул гонган күзләрен миңа кү гәреп
Сәгыйдә үзен мәсхәрә игүдән, кеше алдында шулай түбәнсетүдән тәм тапкан ирен тартып, башын иеп үтеп кипе Мин бу хәлгә шаклар кагып басып калдым Котырынып ачуларым чыкты. Бу Хәбибул ганы, бу паразитны. чанадан карга сөйрәп төшерәсем килде. Сугышта яра алган булуына карамастан Тик чит кешеләрнең гаилә тормышына ничек иген килен кысыласың?! Юк авылда андый хәл.
Хәбибулла бу кылануларың куймады. Аны өендә дә әнисе Сылу әби белән әтисе Сәләхи бабайга көн күрсәтми икән, бер-бер сүз катсалар.
киленнәрен якларга итсәләр, кычкырып кына жибәрә икән, дип сөйләделәр. Ә инде хатыны Сәгыйдәне ат урынына җигеп урам әйләнеп йөрүләре гадәти бер күренешкә әйләнде Бөтен авыл халкының күз алдында яшь хатынга таягы белән төрткәләп, ямай әшәке сүгенеп, аны гәмам адәм хуры итеп Ни хәл И1мәк кирәк, адәм баласында анда яхшылык бармы-юкмы. әмма менә әшәкелек, яманлыкның иге-чиге юк. Монысына инде авыл халкы ничек гә булса күнегеп килә иде. Безне яклап ут эченә кергән, кан түккән, газап чиккән бит. Ни кыланмас дип... Тик бу хәл тиз арада тагын да зур драманы, чын фаҗигане китереп чыгарды.
Исерек Хәбибулла, гадәтенчә Сәгыйдәне җигеп, югары очка менеп баралар. Капка гәбенә тәмәке тартырга чыккан Хәйдәр бу хәлне күреп ала. Хәбибулла инде, юлында кем дә булса очраса, аңа үзенең хатынын ничек тотканны, аннан ничек көлгәнен күрсәтмичә кала алмый. Хәйдәрне күргәч тә шулай эшләмәк була ул. таягы белән Сәгыйдәге кизәнә Тик сугарга өлгерми кала. Егет ике сикерүдә аның янына килеп җитә, таягын кулыннан йолкып ала һәм әллә кая еракка, тирән кар эченә атып ташлый. Башы резиналы, заводта матур итеп ясалган, әнә шул каһәр төшкән таякны! Аннан ике күмердәй янып торган күзләре белән Хәбибуллага чәйнәп ташлардай булып карап, аның өстене килә. Тик... сугыштан имгәнеп кайткан кешегә аның да кулы күтәрелми. Ул бары бик ачулы, янаулы итеп «ып ы-ыггы!»сын гына әйтеп куя.
Аннары Хәйдәр Сәгыйдә янына да килгән. Үз алласы итеп күргән, бөтен барлыгы белән яраткан кешесе янына. Юк. күкрәгенә кысмаган ул аны. Үзенең сөйгәнен мондый шикле, авыр хәлгә куймаган. Тик яшь хатынның йөзенә, күзләренә карап кына торган. Мәңге исендә калдырырга теләгәндәй. Аннан инде бик авыр ыңгырашып, башын иеп читкә киткән. Сәгыйдә дә, хәтта бераз айный төшкән Хәбибулла да аның артыннан бик сәерсенеп карап калганнар.
Шул китүдән китте шул Хәйдәр. Мәңгегә китте.
Берничә көннән авылда хәвефле хәбәр таралды. Фазыл абыйларның телсез улы Хәйдәр югалган! Аның авыл башындагы юлдан мари авылы Шиншегә таба китеп барганын күргәннәр. Шиншедә Фазыл абыйларның белеше Настә түтәй бар. Хәйдәр кайчак үзе генә чыгып китеп аларга баргалап. утыннарын кисешеп йөри иде. Инде берничә көннәр үткәч, Настә түтәйләргә барып карадылар. Хәйдәрне тапмадылар. Шуннан соң инде чаң суктылар. Кемдер Хәйдәр авылдан чыгып киткән көнне буран күтәрелгәнен хәтерләде. Юл буйларын, авыл читендәге елга-ерымтылар башларын йөреп чыктылар. Милициягә хәбәр бирделәр Юк. табылмады. Югалды Хәйдәр бу дөньядан. Картайган әти-әнисен, бөтен авылны кара кайгыга салып югалды
Җанашым... Буранда адашыплар үлде микәнни?
- Япь-яшь көе төшеп югалды
Әллә инде, бичара, үзең-үзе харап итге микән?
Авыл хатыннары күзләрен яулык чите белән сөртеп, әнә шулай сөй-ләштеләр.
Хәйдәрнең үле гәүдәсен инде язга таба энесе Рәшит табып алды. Юлдан шактый читтәге коры елга башыннан. Рәшит үз абыйсының үле гәүдәсен генә булса да табудан өмс1ен өзмәде, кыш буе авыл тирәли басуларда, елга-ерымтыларда эзләнеп чаңгыда йөрде һәм менә бер көнне ул яз кояшы эретә башлаган кар астыннан чытып торган карамчыкны күреп алган...
Вакыт дигәнең әллә нинди хәлләрне дә рәткә кертеп куя. авыр күңел җәрәхәтләрен дә төзәтә ул. Күп еллар үтте. Авыл халкы инде телсез егет, бәхетсез гашыйк Хәйләрне күптән онытты. Хәбибулла белән Сәгыйдә дә гомер буена алай булмадылар. Хәбибулла аягына протез куйдырды, гомере буена тимерчелектә эшләде, тагын орден-медальләр
алды. Соңыннан аңа җиңел машина ла бирделәр Сәгыйдә белән тату гына яшәп киттеләр, бала-чагалар үстерделәр, оныкларын сөйделәр
Тормыш дигәнен бернигә дә карамый алга бара бит ул.
_ ин. инде күптән читтә төпләнеп калган кеше, авылга кайттым. JM. Ындыр артыннан гына төшеп киләм. Зират эчендә Рәшит кордаш Янына кердем Икебез дә олыгайганбыз инде. узебезгә шушында килеп ятыр вакытлар җитеп бара.
Әрвахлар янына кердем әле менә, кордаш Каберләрен караштырам Әнә тегесе әнинеке, тегесе әтинеке, дип сөйләнде ул. өсләренә инде зур каеннар үскән каберләргә күрсәтеп Ә менә монысы Хәйләр абыйныкы. Мин аңа миләш утырт тым Миләш көзләрен саргая Матур булып, сары булып, сагыш төсле булып диде кордашым һәм көрәгенә Iаянын бераз гын горды Аннан әйтеп куйды Басудан абыйны мин үзем таптым. Адашып үлмәгән ул. юк. адашын үлмәгән. Шул Сәгыйдә апайга булган яратуыннан, шуның сагышыннан төшеп югалды ул. Үлгәндә дә күкрәгенә Сәгыйдә апаның фоторәсемен кысып яткан иде.. диде һәм акрын гына өстәп куйды Сиңа сер итеп кеттә әйтим, бу кабер янына Сәгыйдә апай үзе дә килгәләп йөрде Яшертен генә, соңгы елларга кадәр...