Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сез — хөкемдар!


Дөньякүләм танылган шагыйрь, азамат ир Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәш дуслары Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфслмөлс- ков, Абдулла Алиш. Фоат Була юн. Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев. Абдулла Батгал. Зиннәт Хәсәнов. Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров кебек фидакарь затларның Алмани- ядәге Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелүләренә быел 25 августта 50 ел тулды.
Исән калган жәлилчеләрдән Кыргызстанның Ош шәһәрендә яшәгән Рушад Хисаметдинов (1992 елның 29 августында ул 81 нче яше-ндә йөрәк өянәгеннән вафат булды авыр туфрагы җиңел булсын...), Үзбәксганның Каршы шәһәрендә гомер кичерүче Фәрид Солтанбеков. Ташкенттан Гарәф Фәхретдинов, Казаннан Әмир Үтә- шев һәм башкалар яшерен оешмадагы иптәшләре турында чын дөреслекне чагылдыруда, аларның рухи ныклыкларын раслауда, намуслы исемнәрен халыкка, якыннарына кайтаруда үзләреннән биниһая зур өлеш керттеләр..
Ниһаять, мәңге эремәс булып тоелган торгынлык бозы кузгалды. Җәлил белән бергә фашист гильо-тинасы пычагы астында гомерләре өзелгән ун батырның һәммәсе дә 1990 елда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде, үлем алдыннан алар үпкән изге Коръән Казанга әйләнеп кайт гы. Инде менә хәзер мәңгелеккә күчүләренә нәкъ ярты гасыр тулган көндә Җәлил һәйкәле янәшәсендә ун каһарманның һәркайсы барельефтагы сурәт рәвешендә торып басты!..
Түбәндәге шигъри юлларны җәлилче шул баһадирларга багыш-лыйм.
Сынаулары белән сыный Тормыш Җиз иләмән к.и кат гкәрә Рух вә җаны көчле булганнарны Йолдыз итеп күккә күгәрә! Йолдыз итте Сезне дә ул. Җәлил Алиш. Кормаш. Гарәф. Рушад. Әмир1.
Йолдыз итте
Тиңсез батырлыкка таң калып Аяк-кулга зынҗыр салынса да.
Керәшә, көлә белә бу халык! Җырлый белә?
Кырык яктан үлем янаса да. Алмаз кебек нык сез. бөгелмәс! Иманына тугры күңелләрдән

Үлемсезлек җыры өзелмәс! Ургыла җыр!..
Зинданнарың, дошман. Туктаталмый хисләр ташкынын...
Ургыла җыр юллар, еллар аша.
Кайта Илгә, кайта ашкынып!
«Җырың белән дусны иркәли бел. Җырың белән җиң син
дошманны!» — Сезгә көч һәм гайрәт бирде Җәлил, Үтәр өчен халкым кушканны — Көлеп җиңәр өчен дошманны!.. Без беләбез:
Төп хөкемдар
тик фашизм түгел. Гильотинада башлар чапса да. Сезнең рухи ныклык.
җырга күчеп. Меңнәр күңеленә кайтканга. Сез ХӨКЕМДАР!!!..
Каныгыз белән язган һәр җырыгыз Гаепләү акты булды фашистка. Гаепләү акты булды хаиннарга! — Карарыгыз кискен һәм кыска! Сатлык җаннар яла-этдиновлар Сезне гестапога чакса да, Җыр тылсымы белән, сез алардан Алданрак басып чакмага. Җиңү яуладыгыз шул «дуэль»дә! — Хаклык сүзен кайтардыгыз
Илгә!
(Сезне һәркем белә, башын ия —
Алдыгызга, зурлап, чәчәк сибә!..) . Сынаулары белән сыный Тормыш. Моабитлар аша үткәрә...
Рух вә җаны көчле булганнарны Йолдыз итеп күккә күтәрә!
Йолдыз итте сезне дә ул, Җәлил. Фоат. Баттал. Саттар. Әхәт. Сәлим. Гариф. Әхмәт. Зиннәт. Фәрид. Әмир! —
Йолдыз итте
Күңел күкләрендә кабызыпГ- Көрәшчеләр рухы көч-дәрт бирә — Без яшибез Сезгә табынып!.