Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧЫТЫРМАНДА КОШ ОЯСЫ

Быелгы сабантуен Әхнәфтән дә ашкыныбрак көлүче булды микән0 Иртәгә бәйрәм буласы көнне өйгә дә кайтмады ул. Әле кич булып беткәч тә Бәдри бабасы белән «Йолдыз» тирәсендә бөтерелде, йөгәненә каештан ясалган җыйнак, матур кара чуклар тагып куйды, җиз тәңкәләр белән бизәде Ул кайтып киткәндә инде йолдызлар калыккан, Күперле урамнарында бәйрәм алларында гына була торган күңеллелек хакимлек итә иде. Күктә сызылып кына яңа ай туган. Коры елга буенда бакалар чурылдый, баш очыннан гына пырхылдап адашкан бер кош очып үтте.
Бәйрәм көннәре Гөлҗиһанга куаныч китерми, бәйрәмгә каршы төндә исә төне буе күзенә йокы керми, яткан урынының җаен тапмый, түшәгендә ауный торгач, тәмам изелеп, алҗып бетә. Кемнәрдер кунаклар көтә, шау-гөр килеп күңел ачалар. Кайсылары үзләре каядыр кунакка китеп баралар, андый чакта йорт-җирләренә күз-колак булып торырга Гөлҗиһанга тапшыралар. Күрше хакы—тәңре хакы. Гөлҗиһан авырыксынмыйча гына риза була, гадәттә, бәйрәмнәр ике-өч йорт арасында йөгереп үтә дә китә. Үзе кунак төшергән кешедән ким мәшәкатьләнми ул.
Шулай, аларга кунак киләсе дә юк. үзләренең барасы җире, чакырган кешеләре юк. Шәйхаттар абыйсы да таш йөрәкле булып чыкты, кайтып күзгә күренү түгел, елына бер-ике хат салса сала, салмаса анысы да тәтеми. Эштәге уңышлары өчен берничә ел элек Зуравылга. алдынгы терлекчеләр җыелышына һәм ак он тегермәне дигән булып Әмәкәйгә барып кайтуны уйламаганда. Гөлҗиһанның Күперледән чыкканы да юк иде. Зуравылга зоотехник белеме алып кайткан яшь кенә егетне куйганнар иде. Ул инде баш күтәрми эшләүче Гөлҗиһан апасын бик тә үз итте, жай килсә, мактап, иң беренче аның исемен атый башлады. Моңарчы Сәйфинең каныгуларыннан башканы белмәгән хатын, мактау сүзләре ишеткәч, бөтенләй үсенеп китте, иңенә басып торган төшенкелек, күңел күген каплап торган шыксыз болытлар тарала башлады. Гыйльметдин килеп кергән төннән сон.. Ул бөтенләй үзгәреп китте шикелле, офыклар киңәйде, йөрәгендә, еш кына, кинәт актарылып төшкән язгы ташудай хисләр өермәсе кузгала. Мондый чакларда, сизмәстән өй түренә эленгән зур көзге каршына килеп баса Карый да исе китә — ул әле үз-үзен ышандырып йөргәнчә, җилкә сөякләре төртеп чыккан, өзлексез авыр эштән кул бармаклары бирчәеп каткан, авыр уйлардан, кайгы-хәсрәт- ләрдән бөкшәеп калган карчык кыяфәтендәге бетәшкән хатын түгел! Көзгедән аңа шактый яшь йөзле, төскә-биткә чибәр, мөлаем хатын карап тора, һи-и. иреннәренә елмаю да килеп кунакласа. Шәмси түти әйтмешли, егетләрнең иң кәттәләренең дә бантларын әйләндереп бетерә әле ул! Күзләреннән тамам-тамам дип торган сагышлы моңсулык та аңа килешеп кенә тора икән Гәүдәсе чандыр булса да. сөякләре төртеп торган арык түгел, тыгыз бәдәнле, йомры гәүдәле хатын Кул-аяклары да. сөбханалла, килешле. Җиңсез юка күлмәге аша тулы күкрәкләре төртеп тора «Йә. Раббем. дип сөйләнә ул үзалдына, минем бит әле сөеп-сөелеп туймас чагым, яшәүнең чын тәмен белеп яши башлар чагым... Нигә мине ким яра гтың соң Син?! Башкалар кебек минем дә бәхеткә хакым бардыр бит. »
Фермада, терлекчеләр йортында бергә җыелышып утырган чакта, ир-ат заты күренмәсә. хагын-кызларның сүзе, әлбәттә, гыйшык-мыйшык эшләренә килеп терәлә. Аяусыз сөйләшеп өйрәнгән Гөлзада. Куян Сәйфинең йодрык хәтле генә хатыны, аякларын алга сузып бер киерелеп ала да һәрнәрсәнең «исем-фамилиясе» белән атап, тел чарлый башлый:
И-и малайкайлар, кияүгә чыккан мәлләрдә ир белән йоклауның тәмен белеп буламыни ул?!. Мин дә шулай идем инде. Сәйфинең мышнап азаплануына әлсерәп ягасың да. бетге-кигте. Чиратың үткәнгә сөенеп йокы ягын каерасың. Ни рәхәте, ни ләззәте дигәндәй. Икенче малай тугач, үземне җен алыштырдымыни, малайкайларым. Сиздем бит эшнең нәрсәдә икәнен Хәзер, уйнап әйтү түгел. Сәйфинең кыбырсый башлаганын гына көтеп ягам. Үземнең кайда ятканымны онытыплар бетерәм инде.. Әле кичә Сәйфи эштән соң печән алып кайтты, төн уртасына кадәр чинлек түбәсенә кертеп өйдек Яткач, мин сиңа әйтим. Куяным артын куйды да. мырлап йокыга да китеп маташа. Алай боргаланам, болай боргаланам.селкенми тә теге. Эш-эш ди торгач, тәмам йончыган бу һи-и. ниятенә кергәч, үземнекен итмичә каламмы соң! Тәки уяттым тегене.
Куеннарында ир асраучы хатыннарны тотып тыям димә инде, шуны гына көт көннәрмени, бу темага башлаш ан әңгәмәнең кызуын сүрелдермәскә тырышып, учакка һәркайсы үзенең өлешен өстәргә тырыша. Күзләр яна. гелләр-телгә йокмый, үт тәре шырык-шырык көләләр. Бу «нечкә мәсьәлә» кечкенә ваклыкларына кадәр тикшерелә башлый Мондый күтәренкелек. мондый җанлылык башка мәсьәләләрне хәл иткәндә сирәк күзәтелә юргандыр Бер читтә нәүмизләнен утырган Гөлҗиһан алар өчен әллә бар. әллә юк. Берсе туктамас борын, икенчесе сөйләргә тотына, чыр-чу, көлеш
Мондый чакларда Гөлҗиһан оялып, кимсенеп, үзалдына бикләнеп тик утыра Ярый да ниндидер сәбәп чытып, туктап каласы итсәләр Башкача алар гынарта уйламый тар ла. Гөлҗиһан тәмам аптырашка төшә Чытып китсә, тете хатыннар үз артыннан мыскыл итеп калырлар сыман, берәрсе йөрәкне көйдереп алырлык сүз әйтергә лә тайчынмас. Калсалар-калырлар инде, бу пычрак сүзләрдән тарык Ул түзми, ферма өснең авыр ишеген ачып, тышка агыла
абантуе буласы урыша Гөлҗиһан соңлап килде Мәйдан инде гөж килә Соңгы көннәрдә яңгырлар яугалап торган иле. бүген исә көн сорап алган кебек Кояш юмартланып нурын сибә, җанга рәхәтлек биреп, ара-тирә талгын җил исеп куя Дымга туенып.
С
чатнар дәрәҗәдә сусылланган үләннәр келәм кебек җәйрәп ята, аяк атлаулары рәхәт. Чиста зәңгәр күккә анда-санда каурый болытлар типчеп куйганнар Мәйдан тирәсенә җыелган халык бар гамен онытып, сабантуй мәйданын күзли: уртада исә ихлас дәрт белән малайлар бил алыша. Йөзләгән күз алдында «яшь әтәч»ләрнең һич тә сынатасы килми, сөлгеләрен билләренә җүнләп салырга да өлгермиләр, түгәрәк буйлап зырлап бөтерелә дә башлыйлар: мең кат кәҗә майларын сыккан, азу ярган көрәшчеләр кебек җиргә кадәр сыгылып төшәләр, уңга-сулга тарткалаган булалар, аякларын саташтырып чөңкәеп тә киткәлиләр, икенче карауга инде икәүләп чирәмдә мәтәлеп яталар Гөлҗиһанның мәйдан уртасында барган бу күңелле галәмәтне бик карыйсы килсә дә, озак тоткарланмады. Яланның аргы башында ат җитәкләп, чабышка хәзерләнеп йөрүче үсмерләр янына ашыкты. Әхнәфне башкалар арасыннан ерактан ук танып алды. Ак майка, кара чалбар кигән Әхнәф «Йол- дыз»га минут та тынгылык бирми, тезгененнән җитәкләгән дә әрле- бирле теркелдәп йөри, атын әкренләп кыздыру эшенә керешкән иде. Әнисен күрүгә, малай, атын җитәкләгән көйгә, аның каршысына килә башлады.
— Әнкәй, чабышка баручылар язылды инде, диде ул бик мөһим яңалык әйткәндәй.— Мин дә язылдым. — Урынында биеп кенә торган «Йолдыз»ның маңгаеннан сыйпап алды. — Бәдри бабай әйтә, быел «Йол- дыз»ны узар ат күренми, ди. Җай белән генә узышсаң, мәхәтле, беренчелек синеке, ди.— Узыш белән тәмам сихерләнгән малай үзенең шөбһәләрен дә әйтеп алды:—Сәйфи абзый камчысы белән уйнарга ярата, аннан сак булырга кирәк...
Озын торыклы, ялтырап торган тыгыз бәдәнле чабыш атын күргәч, Гөлҗиһан борчуга төште.
— Беренче киләсеңме, унынчымы — сак бул инде, улым. Ат өстеннән егылып төшә күрмә. Сезнең ише малай-шалай белән Сәйфи абыең ярышып йөрмәс инде, кана.
— һи-и, Бәдри бабай әйтә, Куян Сәйфи шул чүпрәк-чапрак өчен үлеп китә, ди. Ел саен чабышка барып, тавыш чыгармый калганы юк ич. Хәрәмләшеп булса да беренче бүләкне алып кала. Шуның өчен ярышка да үзе бара, югыйсә малаен атландырса да була инде.
Сәйфинең эшкә жигеп йөрүче Туры биясе дә чабышкылар нәселеннән булып, «Йолдыз»дан калышкан җире юк икән. Үз дәрәҗәсен белеп, арт ■саннарын уйнатып баруын гына күр син аның!
Чабышка әзерләнгән атларны зоотехник Мәхмүт абый әле язылган чакта ук җентекләп тикшергән иде, Коры күперне чыккач, янә бер мәртәбә күздән кичерде, аннан ярыш тәртибен аңлатты да мотоциклга атланып, иң алдан Айтык чишмәсе буена җилдерде.
Әхнәфләр барып җиткәндә, Мәхмүт ике юл читенә кечкенә әләмнәр кадап куйган, итек үкчәсе белән шактый тирән итеп аркылы эз ясалган — бусы кузгалып китү сызыгы инде. Кабат ярыш тәртибен аңлатып, атларны чабыш сызыгына тезеп, шактый вакыт үтте.
әйфи үкенеп бетә алмый, бик уңайлы чаклар булды, тик аяк астында шушы бүрек кадәр малайның уралып йөрүе һәрчак җентекләп төзелгән планнарны да жимерә дә куя иде шул. Их, Гөлҗиһанга кызыкгы да инде ул! Авыруга сабышкан мәлләре дә аз булмады. Кысыр хыяллар белән күпме көннәр, төннәр үткәрде ул. әмма яшь хатынның кайнар кочакларында эрергә насыйп булмады шул. Аннан инде ачуына чыдаша алмый, Гөлҗиһанга өзми-куймый бәйләнә, аның эшеннән гаеп табарга тотына. Узган елгы вакыйгадан соң үзара дошманлык хисе бигрәк көчәйгән иде.
С
.„Үткән жәй. уку тәмамлангач та, Әхнәф бозаулар көтәргә кергән иде Башта Мәхмүт абыйсы. «Син бәләкәйрәк шул әле. көн саен иртүк торып эшкә йөрүләре авыр булыр», - дип. аны читкәрәк кагарга омтылып караса да. малайның туктаусыз диярлек артыннан ияреп, ялварып йөрүе үзенекен итте, рөхсәт бирми булдыра алмады. Аннан, көтүне үзе генә көтми бит, янәшәсенә үзе кебек үсмерне куйсаң, эш бөгештәй үк өмегсезгә әйләнмәс, дип тә уйлады ул.
Әхнәфнең исә көтү кәгәргә керүенең дә сәбәпләре бар. Беренчедән, алар яшендәге барлык малайлар да колхоз эшенә катнаша башлый инде, кем үҗәт, өлгеррәк, шуңа эшнең төшемлерәге эләгә. Акча мәсьәләсе бик мөһим, малайның яшерен хыялы жәй буе эшләгән акчасын җыеп, үзенә өр-яңа велосипед алу иде. Икенчедән, ел саен, беренче сентябрь көнне бәйрәм линейкасына тезелгәч, колхоз җитәкчеләре эштә ка гнашкан укучыларга бүләк тапшыралар. Тегенди-мондый эшләрдә йөреп вакыт үткәрүчеләргә көндәлек, циркуль ише «бүләкләр» тия; комбайн ярдәмчеләре, көтүче булып эшләүчеләрне зурлап телгә алалар, тәбриклиләр, бүләге дә, әлбәттә, мулдан була Әхнәфнең бүләккә әллә ни исе китми, әмма мондый укучыларга мәктәптә караш икенче була инде, хәтта классташлары арасында да андыйларга башка мөнәсәбәт: алар белән киңәшләшәләр, хисаплашалар иде. Малайның эш күрсәтәсе, Iизрәк зур булып үсәсе, егет буласы килә иде шул. Үзең эшләп тапкан акчага алынган велосипедка атланып җилдереп кенә укырга килүләре, эре-эре атлап мәктәпкә кереп китүләре ни тора' Әтисез үскән малайның башкалар алдында кимсенеп йөрисе, сынатасы килми иде.
...Мәхмүт абыйсыннан рөхсәт алган көнне малай кош готкайдай йөрде Көтүгә чыгарга атлыгып торган икенче малай Рәфит иде. Әхнәф белән икәүләп эшкә башладылар. Икесенә дә атланып йөрү өчен атлар бирделәр Бәдри бабай әйтмешли, көтүче атсыз буламыни'
Әхнәфнең өлешенә кыш көпе силос базына гөшкән чакта аягын имгәткән «Очар» кушаматлы алаша туры килде. Үзенә аксак ат бирүләренә кәефе ки ген йөрсә дә. күндәм холыклы тимеркүккә Әхнәф гиз ияләште Җаен табып, бахбайга тәмлерәк ризык җүнәтә. җәйләүдә эшләүче Өлфәт абзыйдан кон саен ялынып-ялварып бер чиләк апара алып чыта. «Очар» тәмлегә өйрәнеп киткәч, малайның артыннан энә артыннан йөргән җеп кебек тагылып кына йөри башлады. Тимеркүкнең шушы гадәте бик ошый иде Башка малайлар белән очрашырга туры килсә, агы өстеннән сикереп кенә төшә дә, ниндидер эш табып кайсыдыр тарафка китеп барган була, «Очармда аннан калмый, артыннан әллә кайларта барып керә иде Яшьтәш малайларның бу хәлгә исләре китә, гаҗәпләнеп, үзләренчә сынау оештыралар: Әхнәфне әле бер якка җибәрәләр, әле икенче якка ат тәмам сихерләш әп кебек, хуҗасы артыннан теркелдәвен белә. Малайлар инде Әхнәфнең «өйрәтелгән» атына, чын-чынлап көнләшеп карый башлыйлар.
Җәй урталарында «Очар» тазарды, матураеп кипе. Җәйләүдә Әхнәфне күрсә, озын аксыл ялларын жилдә тузгытып, гәүдәсен уйнатып хуҗасының каршысына чабып килә, хәтта йөгән кигерткәндә баш бирми, кылтая, малайны ирештерергә дә чамалый башлады Мәхмүт абыйсының: «Атның аяк сеңере зыянланган, көч кигермәсән, әкренләп рәтләнер». дигән сүзләре дөрескә чыкты. «Очар»ның аксап йөрүе бетте дияргә дә була иде
Рәфит белән тыныч, гату эшләделәр, бозаулар белән дә хәвеф- хәтәр күрергә язмаган икән, жәй матур гына узып та китте Сатучы Шәрифҗан абый, сорауны үтәп, Зуравылдан Әхнәфкә велосипед алып кайтып бирде Беренче сентябрь көнне тәбрикләүләр дә булды, ул елгы • хыяллар гулысынча тормышка ашкан иде Барсы да әйбәт бара иде.
.. Укулар башланып берничә кон үткәч. Әхнәф мәктәптән бик күңелсез кайтып керде Әнисе дә яңарак кына эштән кайткан, өй җыештырып
йөри иде. Күңелсезләнеп кереп килүен аяк тавышыннан ук тоеп, эшеннән бүленеп, улына сораулы карашын текәде.
Ник болай балтаң суга төшкәндәй кайтып кердең әле?—диде ул тизрәк мәсьәләнең асылына төшенергә теләп.— Мәктәптә бер-бер хәл булмагандыр бит?
Малай җавап кайтармады. Өйгә үтеп, букчасын чөйгә элеп куйды һәм урындыкка барып утырды, һаман авызыннан бер сүз чыкмый. Башка вакыт булса, тизрәк өстәл тирәсенә сырышыр иде, бүген бөтенләй үзгәреп кайткан бу малай.
Әнисе хафаланып, кабат сорады:
— Йә, ни булды, сөйлә инде.
Әхнәф яшь тыгылган күзләрен читкә борып, борынын пышкылдатып алганнан соң, телгә килде.
«Очар»ны ит нәрәтенә җибәргәннәр...
Кем әйтте? Савыккан иде түгелме соң инде ул?
Иртән мәктәпкә барганда күреп калдым. Куян Сәйфи белән Гариф абый куып алып киттеләр. Ташлыяр юлы буйлап. «Очар»да бар иде анда. Әллә мине күрде инде, туктады да урам якка карап кешнәп җибәрде. Мин житешә алмадым, Сәйфи камчы белән каезлый-каезлый төркемгә китереп кушты мескенкәйне. Мине күргәндер ул. күрми калмагандыр.
Малай үксеп елап җибәрүдән чак тыелып утыра иде. Гөлҗиһан улын тынычландырырга ашыкты:
Аръяк басуга алып чыкканнардыр. Көтүгә. Трактор арбасын өстерәрлек атларны ит нәрәтенә җибәрәләрмени!
Мин дә башта шулайдыр дип уйлаган идем. Урамда Мәхмүт абый белән Гөлзада апаның сөйләшеп торганнарын ишеттем. Гөл зада апа: «Сәйфи бүген кайтамы?»- дип. Мәхмүт абыйның каршысына чыкты.
Мәхмүт абыең нәрсә диде соң?
Кичкә кайтып җитәрләр, диде, унҗиде баш атны ит нәрәтенә илтеп тапшыра алсалар, эшләре бетә. Ташлыяр качкан җир түгел, утыз чакрым араны икешәр көн үтмәсләр инде. ди. Гөлзада апа да син әйткәнне сөйләде. «Ни йөзегез белән ул атларны ит нәрәтенә җибәрәсез?» ди. «Ун яшен тутырган барлык атларны ит нәрәтенә җибәрергә задание килде. Райкомга карышып булмый инде».—диде Мәхмүт абый Гөлзада апа шәп әйтте үзенә дә...
- Нәрсә диде соң ул?
«Тыч... райкомыгызга!» диде.
Кирәкмәгәнне ишетергә оста син! — Гөлҗиһан улын шелтәләп алды. Башка кешеләргә сөйләп йөри күрмә тагын.
Әхнәф аның сүзен ишетмәгәнгә салышты, һаман үзенекен уйлый иде булса кирәк.
«Очарга» ун яшь туласые бит.. Эләккән инде, бичара..
Шушы әңгәмәдән соң Әхнәф көне буе күңелсезләнеп йөрде. Йокларга да соң гына ятты.
..Таң алдыннан сикереп торды ул. Ашыгып әнисен уята башлады.
— Әнкәй... әнкәй, дим. Тор әле...
Гөлҗиһан таңгы йокысы бүленүгә ризасызлык белдереп, сөйләнеп алды:
— Ни булды тагын? Ник йокламыйсың?..
— Әнкәй. «Очар» кайтты!
— Саташып ятма инде. Шул атың белән хыялланасың инде.
— Саташмыйм, бакча башында ат кешнәп алды...
— Яланда атлар күп булыр ул.
Гөлҗиһан сүзен әйтеп бетермәде, ап-ачык итеп ат кешнәвен ишетте дә тукталып калды.
- «Очар» бу, әнкәй, «Очар» кайткан!..
■ Ничек кайтсын ди ул? «Алып киттеләр» дисен ич...
— Ничек кайтуын белмим. Мәгәр «Очар» тавышы бу.— дип Әхнәф ашыгып киенде һәм тышка чыгып йөгерде. Яктырып килә иде. Гөлҗиһан улынын шактый озак керми торуына борчылып ятты-ятты да. үзе дә киенеп ишек алдына чыкты. Чыкса, исе китте — Әхнәф арт утарда, ат тирәсендә мәш килә.
— Кайткан, качып кайткан.— дип сөйләнде ул куанычын яшермичә Аннан әрнеп атның сыртындагы кан саркып торган буй-буй эзләргә күрсәтте. .
— Куян каезлаган, мескенне...
Гөлҗиһан улының олы телләнеп, өлкән кешене кушаматы белән атауны өнәмәсә дә. ат сыртында ярылып яткан камчы эзләрен күреп, тын калды Әхнәф бакча артындагы печәнлектән курпы чабып кайтырга да өлгергән. Ат алдына чиләк белән бераз солы да чыгарып салды
Шуннан соң гына тынычлангандай булды малай. Өйгә кереп, ашык- пошык чәй эчте, әле вакыт бар. черем итеп алырга исәпләп, урынына барып ауды.
Әнисе аптырый төшеп, сорады:
Атны нишләтмәкче буласың соң. улым? Болай бездә тора алмый бит инде ул.
— Мәхмүт абыйга ялынсам, яңадан жибәреп тә тормаслар
Ул бу сүзләрне бик ышанып әйтте...
...Озак йокларга туры килмәде.
Ишек алды ягында кычкырып сөйләшкән ирләр тавышына уянып киткән уңайга тәрәзәгә капланган иде. йөрәге «жу» итеп китте. Күзләр башта әлҗе-мөлҗе килеп торды, ишек алдында Сәйфине күргәч, йокы мизгел эчендә юкка чыкты. Сәйфи «Очар»ны лапастан алып чыккан, кычкырып әнкәсенә нидер аңлата иде. ахры Әхнәф үз-үзен белештермичә тышка атылды. Әхнәфне күреп алгач, Сәйфи тагын да кычкырыбрак сөйләргә кереште:
— Ташлыярга илтеп җиткерсәмме! -ул гайрәтләнеп атның йөзенә селтәнде. - үз кулларым белән бугазлыйм мин моны! Аннан әнкәсенә борылды. Бикмәч сыртыннан күтәрелгәндә кинәт ешкынлык арасына ыргылды, паразит...
Әхнәф үзен белештермичә Сәйфинең кулына урап тоткан нуктага барып ябышты.
— Кем кушты сиңа безнең ихатага керергә! диде ул ярсып «Очар»ны бирмим мин сиңа, хәзер Мәхмүт абый янына барам.
Арыслан-киек кебек ыргылып ат янына килеп баскан малайга Сәйфи сәерсенеп карап торды. Кулы белән Әхнәфне читкә этәрде.
Аяк астында уралма, малай актыгы. Үзе нәрсәдәндер шикләнгән сыман атны капкага габа куалый башлады.Әхнәф чарасыз иде. Ул урынында бөтерелеп алды да. өй артында, кадакта эленеп торган чыбыркыга ташланды Чыбыркыны эләктереп, урамга йөгереп чыкты, шул шәпкә, атка атланып маташкан Сәйфине аягыннан жиргә сөйрәп тә төшерде.
Җибәрмим. «Очар» безгә үзе кайтып керде! дип үрсәләнде Әхнәф.
Сәйфи ачуыннан кызарынып-бүртенеп. малайга ташланды Муеныннан каптырып алды һәм шартлатып капкага табан борды, күн итеге белән артына тибеп җибәрде.
Күрсәтермен мин сиңа Сәйфи абыеңның кем икәнен! Ул яшьләрчә җитез итеп ат өстенә сикереп менде, атның янтыгына итеге белән төртеп, чөңгереп куйды.
На. паразит!
Әхнәфнең бирешергә исәбе юк иде әле. Үҗәтләнеп, ат артыннан торып йөгерде һәм бар көченә селтәнеп, камчысын Сәйфинең аркасында уйнатып алды Юка пинжәк аша чыбыркы шактый саллы төште бугай.
Сәйфи чиелдап кычкырып жибәрде һәм барган хутка жиргә сикерде, тезгенен кулыннан ычкындырмаган хәлдә, ишек алдына кереп киткән Әхнәф артыннан атылды. Сәйфинең үкереп, сүгенеп капка төбенә җитүе булды. «Очар» кинәт башын югары чөеп җибәрде. Сәйфинең кулындагы тезгене ычкынып китте, ат дулап урам буйлап чабарга тотынды. Сәйфи, бер капка артына посып торган Әхнәфкә, бер урам буйлап киткән ат ягына тартылып чайкалды да, әшәке сүзләр белән кычкыра-кычкыра, тилергән кеше кыяфәтендә ат артыннан элдертте.
Баштагы мәлдә югалып калган әнисе орыша-орыша Әхнәфне өйгә алып кереп китте. Куанычка. Сәйфи «Очар»ны көне буе куып ia тота алмаган булып чыкты, малай Мәхмүт абыйсы янына барып, хәлне сөйләп биргән иде, белмим, әллә ит нәрәте үтәлеп торган чак булганмы, әллә Мәхмүттә хайванны кызгану тойгысы уянганмы — алашаны ул елны ит нәрәтенә җибәрмәделәр...
ул көннән соң, бу ике кеше үсмер Әхнәф белән ир уртасы булган Сәйфи бер-берсен күрә алмас дәрәҗәдә йөри башладылар. Язмыш аларны янә очраштырды, менә хәзер ат өстендә, янәшә басып торалар. Әхнәфнең күңеле күтәренке.
Ниһаять, Мәхмүт: «Әзерләнергә!» — дип, кулын өскә күтәреп тирән тын алды, ул да булмады, һаваны ярып: «Киттек!» — дигән фәрманы яңгырады. Моңарчы кысылып, менә туктыйм-туктыйм дип типкән йөрәкләрне кайнар ут көйдергәндәй булды. Җайдаклар ай-һайлап кычкыра- сызгыра атларын дәртләндереп куалыйлар. Әхнәфнең бу очрак өчен өйрәтеп куйган «сихере» бар иде: Мәхмүт абыйсының кулы һаваны төшүгә, ул «Йолдыз»ның башын кинәт сулга борып, атны алга томырылудан бер генә мизгелгә тыя төште Сәйфинең этлегеннән котылуның бердәнбер чарасы иде бу, һәм Әхнәф морадына иреште дә. Сәйфи, фәрман бирелү белән атының янтыгына китереп типте, камчысын селтәп алды, ләкин камчы очы, Сәйфи уйлаганча, «Йолдыз»га түгел, ә аның алдына атылып чыккан Сарашлы чаптарына эләкте Моны көтмәгән чаптар гөрс итеп читкә тайпылды, җайдакның нидер кычкырып, кулындагы камчысын Сәйфи аты сыртына табан сыздыртырга маташуы күзгә чалынып китте. Әхнәфкә нәкъ шушы гына кирәк иде. «Мине нигә тыясың».— дип рәнҗегән сымак булып калган «Йолдыз»ның касыгына үкчәсе белән сиздерерлек итеп чәнчеп алды да, күнегелгәнчә, ачы итеп сызгырып җибәрде. Тезгеннең бушаганын сизеп алган малкай алга уктал- ды. «Йолдыз»ны дуамал ашыктырып, җай гына башланган эшне харап итәргә ярамый иде. Бәдри бабай өйрәткәнчә, ярты юлны Туры биядән бер гәүдә чамасы калышып барды.
Ә аннан соң тезгенне тәмам бушатып бетерде, ат үз иркендә, аңа хәзер Әхнәф бернинди комачау да ясамый иде. Ул атның муенына сеңәрдәй булып ятты, колак төбендә җил сызгыра да. алда Туры биянең җилдерүе шәйләнә.
Калган атларның иң якын дигәне дә «Йолдыз»дан биш-алты дилбегә калышып баралар, алар инде атларын яндырганчы кусалар да. җитешә алмаячаклар. Сыртны үтүгә, чуар болыт сыман сабантуй барган атау күзгә чалынды. «Әйдә, Йолдыз, сынатма!»—дип пышылдады Әхнәф, әйтерсең аның өзгәләнеп эндәшүен ат аңлый...
Малкай узышның сихри көченә буйсынып алга томырыла, тирә-якка тояк астыннан күтәрелгән дымсу балчык кисәкләре генә очып кала Узыш тәмам буласы урынга чирек юл калып килгәндә «Йолдыз» Туры биядән бер баш алга чыкты. Сәйфи каһәрле сүзләр белән акыра-бакыра Туры бияне камчылый, аның камчы очы ара-тирә янәшәдә генә дулкынланган «Йолдыз»ның кабыргасын да өтеп ала Туры биянең көче инде
Ш
чиккә җитеп килә, әмма хуҗасының каезлавыннан котылырга теләп, соңгы мәртәбә бар көчен җыеп яңа ыргым ясарга ниятләде, күрәсең, берара «Иолдызмны артка калдыра башлады ул.
Моңа Әхнәф әлләни борчылмады. «Йолдыз» әле бирешергә тиеш түгел, ә менә Туры биянең ахыргы көчен җыеп чабуы аның ыңгырашкан сыман тын алуыннан ук сизелеп тора. Менә шунда Әхнәф уяулыгын җуйды —ул янәшәдәге җайдакның Сәйфи икәнлеген онытып җибәргән иде. Куян Сәйфи «Йолдыз» бераз арткарак калуга үзенең пычрак алымын янә бер мәртәбә эшкә җикте. Чапкан уңайга артка борыла төшеп «Йол- дыз»ның башы өстендә камчысын уйнатып алды. Бу уйсу җирдәге сулы пычрак аша сикереп үткән чакка туры килде. Сәйфи юлны алдан ук җентекләп өйрәнеп куйган иде булса кирәк. Әллә камчы «Йолдыз»ның зур булып киерелгән күзенә эләкте, ул чыдый алмаган кебек кинәт башын чайкап алды, шушы мәлдә сырт җиргә җайлап басарга өлгермәде, ал аякларына сөрлегеп китте. Бу шулкадәр тиз һәм Әхнәф өчен көтелмәгән хәл булды, искәрми дә калды — ат сыртыннан куптарып та алырга мөмкин түгел сыман күренгән малай, «Йолдыз» сөрлегеп киткән мизгелдә сикертмәдән очкан чаңгычы кебек, ат башыннан шуып чыгып, юл читенә мәтәлде. Берара зәңгәр күк белән кара җир буталып алды, ул да түгел, баш тирәләрен нәрсәдер яндырып үтте, күз алдында кызыл шәүлә биеп алды һәм малай бер Тын эчендә төпсез караңгылыкка чумды.
... Гөлҗиһан чабышка киткән атлар күздән югалганчы артларыннан карап калган иде, инде алар сырт урынны үтеп, бөтенләй эреп беткәч тә. җаны тынгысызлана башлады. Көрәш кызган мәйдан янында бераз юангандай булды да, җуелган тынычлыгына дәрман табу нияте белән Коры елга күперенә табан китте.
Көткәнгә —ел дигәндәй, Гөлҗиһанның түземлеге төкәнгән иде инде. Менә берзаман урман ягыннан бер кара тап пәйда булды. Ул бик гиз зурая барып, инде аның томырылып чапкан аг икәнен дә шәйләргә була иде. Аның артыннан башка атлар да күренде. Алар чабып түгел, йөзеп килгән сыман иде. Гөлҗиһанның бер мәлгә күз аллары караңгыланып китте, ул хәле беткәнен сизеп, күпер култыксасына сөялде. Ул арада мәйдан өстеннән кемнеңдер: «Атлар килә!» дип сөрән салуы ишетелде. Шуны гына көткән сыман, мәйданга җыелган халык аллы-гөлле елганы хәтерләтеп күпер буена, атлар үтәчәк олы юлга табан агыла башлады
Шактый ара булуга карамастан, күпер буен сырып алган малай- шалай да дөнья шаулаталар:
«Йолдыз» килә, «Йолдыз» беренче! Юк. Туры бия алга чыга бугай!
«Йолдыз» бирми апа. күрәсеңме тагын куып тота!
Гөлҗиһанның күз аллары томаланган, шәүләләрен күрә, кемнең кем икәнен һич асра алмый Инде атлар юлга чыктылар, аларнын тояк тавышларына кадәр ишетелгән сыман. Башта килгән атлар күз ачып йомган арада уйсу җирдә күмелеп алдылар да. янә җир астыннан атылып чыккан сыман, бар килешләренә күренделәр
Кинәт җыелган халык «аһ» итеп куйды. Алдан томырылып килүче атның җайдагы юклыгы аермачык күренә иде Гөлҗиһанның фикере чуалды, геле чатнап аңкавына ябышып калган иде. Ул ялгышмый, җан-фөрман сузылып чабучы ат Әхнәфнең «Йолдыз»ы иде Яннан гына агылып. «Йолдыз» үтеп китте. Аның артыннан ук кулларын буташтырып җилдерүче Сәйфинең шашкан кыяфәте чагылып үтте. Халык нәрсә булганын беләсе килеп сабырсызлана, юраулар кипе. Өченче булып килгән Рәфитнең чапкан шәпкә ачыргаланып кычкырганы ишетелеп калды
Әхнәф егылып калды!.. Әхнәф кал-ды-ы...
Гөлҗиһан да нидер сойләнә-такмаклый шунда таба йөгерде. Үкснү- ле-хәсрәгле тавышын аннан башка беркем дә ишетми, чигәләре сулкылдап гибә. аяк баскан җире йомшак, шуышып торган тасма кебек
— И-и Ходаем, кичермәслек гөнаһларым өчендер инде бу газапларын...— дип яшь аралаш сөйләнде ул. Гыйльметдин белән үткәргән төненең эзсез югалмасын бөтен барлыгы белән тоеп яшәде. Әмма ни өчен аның гөнаһсы өчен кадерле улы. йөрәк парәсе түләргә тиеш икән?
... Гыйльметдин барып җиткәндә, Әхнәф мотоцикл бишегендә ята, Мәхмүт ашыгып кузгалып китәргә маташа иде. Гыйльметдин килгән шәпкә атыннан җиргә сикерде.
— Нәрсә, әллә сынган-имгәнгәнме?
Мәхмүтнең йөзе агарып калган иде Әхнәфкә ымлады:
— Башы белән төшкән шул... һушы юк...
Гыйльметдин артыгын сорашып тормады. Бишектә хәрәкәтсез яткан малайны күгәрә төшеп, үзе дә шунда кереп утырды, Әхнәфне җайлап алдына яткырды. Малайның колагыннан кан саркый иде.
— Мәйданга!—дип кычкырды ул. һаман үзен кулга алырга өлгермәгән Мәхмүтне исенә китерергә тырышып Тыны кабып Гөлҗиһан да килеп җитеште, күзенә ак-кара күренмәгән хатынга озаклап аңлатырга вакыт юклыгын басым ясарга теләгәндәй. Гыйльметдин мотоцикл үкерүен басарлык каты тавыш белән кычкырды.
— Гөлкәй, арткы утыргычка утыр, тиз!.. Тиз!. Машина табып На- ратлыга хастаханәгә алып китәргә кирәк малайны. Бичаракай, аңын югалткан гел...
Мәхмүтнең күпне күргән мотоциклы сабантуй мәйданына таба тәгәрәде. Комиссия урнашкан станга җитүгә, аларны халык әйләндереп алды. Бәйрәмнең күңелле җанлылыгы шөбһәле юраулар, Гөлҗиһанның хәленә керергә тырышу, хәсрәтне уртаклашулар алыштырды. Ул арада кизүгә билгеләнгән машина килеп тә җитте, Әхнәф тирәсендә шәфкать туташы бөтерелә башлады. Машина әрҗәсенә каяндыр табып китергән калын аслык җәйделәр, башы ак марляга биләнгән Әхнәфне шунда сузып салдылар.
Кемдер Гөлҗиһанны машина әрҗәсенә күтәреп меңгерде. кемдер. «Киттек»,— дип кычкырды... Болар барсы да төштә кебек кенә тоелды Гөлҗиһанга. Ул улы янына чүгәләде, бертуктаусыз такмаклый-такмак- лый Әхнәфнең күкрәкләреннән, сары төс иңгән битеннән кытыршы кулы белән сыйпады, малайның җылы кулларын үзенең учына алып битенә кыса-кыса сөяргә тотынды.
Инде кузгалып ки i тек дигәндә, машинага Әүхәт сикереп менде. Фәймә чыр-чыр кычкырып, иренә ташланды:
— Төш инде. Алла колы, ат дагалаганда бака боты кыстырып йөрмәсәң! Малларга печән кем алып кайта?!
Әүхәт әрҗәгә атланган килеш, күн итек кигән сыңар аягын болгап, хатынын читкәрәк китәргә мәҗбүр итте.
— Йөрмәле карчык Менә малайны Наратлыга илтеп кайткач нитәрмен...
Бер читтәрәк кызып алган ир-ат халкы Куян Сәйфине уратып алганнар да. астыртын гамәле өчен аннан җавап тоттыралар иде. Җыелган халык алдында Рәфит чатнатып әйтеп салган иде инде:
— Сәйфи абзый камчысы белән башына сукмаса. «Йолдыз» сөрлекми иде...
Сәйфи җан-фәрманга тарткалаша, үлсә дә моның ише начарлыкны эшләргә, сәләтле түгеллеген расларга маташып, антлар эчә иде. Бер үсмер «Йолдыз»ны җитәкләп әлеге төркем янына килде Атның сул күзе кызарып чыккан, аннан бертуктаусыз яшь ага иде. Атны күргәч. Сәйфи шым булды, кемдер селтәнеп Сәйфинең антлар итүдә яңа гына туктаган авызына китереп тондырды. Сәйфине кызмача ирләрдән аралап хәлдән тайган, чәчләре тузгыган Гөлзада әллә кайсы төшеннән чыккан чәрелдек тавыш белән сөрән салды.
— Үтерәләр, коткарыгыз, карап торып кеше үтерәсез! Җыен..! Усы- рык җиле тигәнгә ат өстеннән очкан малай өчен нишләп Сәйфи җавап 100
тотарга тиеш! Тагын берегез сугып кына карагыз, яме. сугып кына карагыз, ник туганыгызга үкендерәм мин сезне!
Сәйфи чак кына юныграк тавыш белән хатынына кушылды
Үтерәләр. Карчык, кем сукканын карап тор, судка бирәм! Бавырга типтеләр!.. Үләм, үләм. Миндә теләсә нинди әтрәкәләмтә типтерә торган бавыр юк! Үтерәләр!..
Гөлзада тирә-якны сасытып акырган Сәйфигә аптырап карап торды да, башка ирләрнең читкә. Әхнәф атланып чапкан ат янынарак китүеннән файдаланып, иренен колак төбенә ямады
Улама, хәсис, синең бавырыңа типкән кеше юк әле. авызыңны төйделәр, каныңны сөрт ичмасам.. Ничә мәртәбә әйттем, бала-чага кебек ат чаптырып йөрмә дип, менә бүләгеңне алдыңмы инде9!
Бәдри бабай йөгереп диярлек килеп. «Йолдызмның муеныннан кочаклап алды.
— Баланы да. малкайны да харап итте, Сәйфи мөртәт
үхәт белән Гөлҗиһанның юллары аерылышкач, алар бик сирәк кисештеләр. Гөлҗиһан баштарак аның турында уйламаска тырыша иде. Барысы да берьюлы өелде фермада тынгысыз эш. улын аякка бастырырга кирәк, дөнья көтү мәшәкатьләре дисеңме Әү- хәтне уйлап, җанын корытырга чамасы да калмады Бу хәл белән ризалашмыйча мөмкин түгел.
Әүхәткә килгәндә, гомере буе Гөлҗиһан белән очрашудан куркып яшәде ул. Сүз дә юк, яраткан иде ул Гөлҗиһанны Фәймәнең мәҗбүридән диярлек үзенә кияүгә чыгарга ашкынып йөрүен баш га сабыр гына кабул итсә дә, күпне күргән хатыннар сыман сырышуларыннан тәмам туеп, гайрәте чикте, йөрәге аны читкә какты Күзе Гөлҗиһанга төшкәч, Фәймәдән бөтенләй кача башлаган иде ул. Нишлисең, тормышның үз кануннары: яратып өйләнгән хатыны аны җанына якын итмәде, инде менә ялгыз гомер кичерә: ул исә Фәймәнең бертуктаусыз бәйләнүләренә, юктан да тавыш чыгаруларына түзеп яшәргә мәҗбүр
«Үсү» теләге белән укып йөрүе дә аңа уңыш бирмәде Әлбәттә, укуын тәмамлап кайткач, «Чапаев» колхозына партия оешмасы секретаре итеп билгеләнде билгеләнүен. Хатыны өстенә янә бер бичә алып кайтуына райкомда рәхмәт әйтмәделәр, шулай да үзебезнең кадр, ха галарын аңлар дип. хатын-кызлар белән яңадан чуалмаска вәгъдә биргәч, үзенең орденлы фронтовик булуын, каникулга кайткан җәендә алны-ялны белмичә авылдан авылга йөреп пар I ия карарларын аңлатудагы тырышлыкларын да исәпкә алып, телдән шелтә бирү белән чикләнделәр Әүхәт бәхетсезлегенә күрәме, әллә бәхетенәме бу йөкне озак тарта алмады. Болай. вазифаларына үтә җитди караса да, партиянең төп коралы гел мәсьәләсендә зур кимчелекләре барлыгы беленде яңа кадрның Чыгыш ясый башласа, җөмләсен әнә шул «ниттем»нәренә төртелеп, халык ал-дында партиянең абруен төшерерлек мәгьнәсезлекләр ду кигереп чыгар- галавы шәйләнә иде.
Бер 1 енә кыш эшләп калды ул секретарь булып
Ызандаш ике колхозның язгы чәчүгә әзерлеген тикшергән көнне «янлы» Әүхәт Йөрделәр, тикшерделәр, ахырда, йомгак ясау өчен зур җыелыш ясадылар һәр ике авылдан җитәкчеләр, механизатор тар җыелды, тәбрикләү өчен пионерлар килгән Кызыл ситса ябылган өстәл артында карашына даһилыкның асыл сыйфатларын сыйдырган райком секретаре утыра
Күрше колхозның ут борчасыдай партком секретаре трибуна артына басып, авызыннан кошлар очырды. Ялкынлы сүзләрне каян табып бетерә диген,сайрады гына инде һәр җөмләсен партия карарларыннан алыптан
Ә
саллы өземтәләр белән ныгытып куя. Бу чыгыштан соң тыңлаучыларның берсендә генә дә — тагын өч-дүрт елдан соң Америка башкисәрләренең күз чалымы җитмәслек ераклыкта калачакларына. аларнын сиксәненче елларда тәгәрәшеп ачтан үлеп бетәчәкләренә шик юк иде. Бу афәт Америка коммунистларына гына кагылмаячак иде. «Коммунизм» дип аталган бөек киләчәк тә, Коры елга буенда күк чикмән киеп йөрми, ул инде ындыр башына килеп җиткән: бакча киртәсендә ике кулын куеп карап, авыл эшчәннәрен соңгы хәлиткеч һөҗүмгә рухландырып тора икән. Тракторчылар дәррәү басуга чыгу белән, ул авылга килеп керәчәк. Иптәш Хрущев исән булсын да, кукурузга кара карга төшеп, киләчәк уңышны харап итмәсен!..
Сүз «Чапаев» исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре Әү- хәт Гайсинга бирелде. Әүхәт чыгышын көйле генә башлап җибәрде. Кулында кәгазь, укуы шома. Ләкин чыгышының яртысына җиткәч, укыган фикерләрен шәрехләп тә алмакчы булып, күзен кәгазьдән аерган иде... Менә шунда башланды инде... «Нитәргә!.. Ниттермәскә!.. Нитәек, иптәшләр!.. Ниен нитәек!..» Халык тын гына көлешә башлады. Райком секретаре чыраен сытып алдындагы кәгазьгә текәлеп утыра... Бурлаттай кызарды, пеләшенә кушылып шактый киң дигән фикер уятучы тар маңгаена тир бәреп чыкты. Ниһаять, Гайсин сүзенең ахырына җитеп, райком секретарена ярты гәүдәсе белән борылып, дәртле партия чакыруы ташлады:
— Иптәшләр! Партия игенчеләрдән зур эш көтә. Әмеркәләрне нит- мәенчә... узып китмәенчә туктарга тиеш түгелбез. Иптәш Хрущев шулай нитә, өйрәтә. Яшәсен ни... әнә теге кызыл ни!..— дип ул райком секретаре артындагы кызыл әләмгә төртеп күрсәтте. Кызганычка күрә, әлеге рухландыргыч чакыру да, Әүхәтнең тырпаеп торган озын имән бармагы да нәкъ райком секретарена төбәлгән шикелле килеп чыкты. Әүхәт канәгать рәвештә трибунадан төште, халык гөрләтеп кул чапты һәм., бу Әүхәт Гайсинның партия оешмасын җитәкләвенең соңгы көне булды.
...Фәймә исә чая да, өлгер дә хатын булды, һәр ике ел саен бер бәбәй алып кайтып кына тора. Шәмси түти әйтмешли, Әүхәтне дөнья түгел, бала басты. Өченче баласы тугач Фәймәгә: «Инде бусы соңгысыдыр»,— диләр икән. Тегесе күзен дә йоммаган: «Мөмкинлекләр чикләнмәгән, Әүхәтнеке чукланмаган, минеке бикләнмәгән!»—дип кенә җибәргән, ди...
Шәмси түти, зур яңалык әйткәндәй, Гөлҗиһанга пышылдап ал- галый:
— Фәймәнең сер бирәсе килми, шулай да беркөн миңа зарланып торды. «Эчеп кайтса, йокы бирми,—ди.- Төн урталарында җилтерәтеп торгыза да, Гөлкәй белән Әхнәф улымны кая җибәрдең, нишләп куып чыгардың, дип җәфалый, ди. Холыксыз, ичмасам, кешегә сөйләп эчләремне дә бушата алмыйм бит»,—дигән була... Шулай инде, кеше бәхетен урлап, бәхеткә тиенеп булмый ул.
Шәмси түтинең сүзләрен колакка элмәгән кыяфәттә Гөлҗиһан чәй әзерләп йөри. Үткәннәрне кузгатып ни файда да. карчыкның әңгәмәсенә кушылудан ни мәгънә...
...Әхнәф укырга кергән ел иде бугай. Кичкырын Әүхәт аларга килеп кергән иде. Нәрсәгә юрарга да белмәде хатын. Әүхәт салмыш иде. авызыннан суган, аракы исе бөркелеп тора. Шушы кыюлык өстәүче эчемлек авызына кермәсә, билгеле. Әүхәт тә Мөлековлар өен әллә каян, читтән урап үтәр иде. Гөлҗиһан Әхнәфнең уенга киеп йөри торган чалбарын ямап утыра иде. Әүхәт ишек катыннан узасы итмәде, кемгәдер әләкләшкән сыман, аяк очларына карап сөйләнә башлады:
— Мин бик әшәке кеше бит, Гөлкәй... Сине Фәймәгә inn әргә, алыш-тырырга тиеш идемме соң, ә...—Ул йөрәк януына чыдаша алмагандай күкрәкләрен уып алды, - Фәймә — иблис ул... Нинди хәлгә төштем бит... Авылдашлар белән ачылып сөйләшеп тә булмый, мине чит итәләр.
хәшәрәткә чутлыйлар. Барсы да шул Фәймә аркасында.. Их, Горькийга китеп бармаган булсам Фәймәне шунда очраттым, ул юлга таш түшәп йөридерие Юл эшендә. Эндәшми-тынмый узып китмәкче идем дә. һи аның күземе! Очлы күз бит ул. Күрмәгән-белмәгәне юк. талаша башласа, атлы-җәяүле җитешә алмый Шулай тискәре нәмә ул. Ие-е Ул бер карчыкта фагирда тора иде. Мине бер чакыра бу. ике чакыра Шуннан китте инде Ни инде... Үзең беләсең
Гөлҗиһанның битараф, салкын карашын күтәрә алмый сүзеннән бүленде.
Бар. кайг өенә. Әүхәг. Минем сездә бер эшем дә юк.
Мин ни инде Гөлкәй, синнән якты чырай өмет итеп килмәдем Менә Әхнәфкә укырга барырга букча алган идем дә. әллә кайчан инде Кертеп чыгарга җай табылмады, теге иблис тавыш куптара бит
Ул пинжәге астына кыстырылган букчаны алды һәм аны мич янына куйды. Гөлҗиһан инде аптырап калган иде. Әүхәт урынында таптанып торды да көрсенеп чыгып китте.
Әхнәф ул букчага якын да килмәде, әле хәзер дә зәңгәрсу букча чоланда тузан җыеп ята
ашина Наратлы авылындагы участок хастаханәсе каршына килеп туктады. Шәфкать туташы дилбегәне үз кулына алган иде инде, монда да эшне тиз тотты. Йөгереп кизү табибны алып чыкты. Гөлҗиһанны юатып нәрсәдер әйтеп алырга да онытмады, аны бер читкә алып китеп, сабыр булырга өндәп азапланды
Апа. тынычланыгыз, диде табиб Инде улыгыз безнең кулда. Зуравылдан «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырттым, сез килеп җиткәнче үк Күперледән шалтыратып әйттеләр бит. Озакламый килеп тә җигәр. Зарланып га алды: Бүген эссе көн булды әле. Күптән түгел ике егетне алып килделәр. «Урал» мотоциклы белән «очканнар», хәлләре шәптән түгел. Үзебезнең машина шуларны илтә китте. Алар барып җиткәнче. Зуравылдан янә машина чакыр 1ырга гуры килде. Әхнәф яткан карават янына килеп утырды. Хирург кулы кирәк егеткә, болай бирешмәскә исәпли, нык күренә. Баш шуткы түгел . Күренеп тора, аның Гөлҗиһанны бераз тынычландырасы килә иде
Табибның сүзләре тәэсир итте, хатынга бераз җан керде Ул елап шешенгән күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп, ишеккә табан кузгалды Аның артыннан озак тормый шәфкать туташы чыкты
Операция кирәк булачак, диде ул белдекле рәвештә Баш сөягенә зыян килгән Мие селкенгән. Ярый әле каны читкә аккан, эчкә сауса Яшь кыз кайтырга ашыга иде Мин кайтып китәм инде. Гөлҗиһан апа. сиңа Зуравылга барырга туры килер, операция ясалса. Әхнәфне карарга кирәк булачак. Берүк терелә күрсен инде, дип шәфкагь туташы машинага таба атлады
...Зуравылга килеп җиткәч. Әхнәфне туры операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Гөлҗиһанның өзгәләнеп йөрүенә артык игътибар итмәделәр. бу табибларча салкын канлылык күрсәтү иде булса кирәк. «Кирәк булса чакырырбыз, шушы гирәдә генә йөреп тор», дип. аның борыны турында операция бүлмәсенең ишеген ябып куйдылар
Үз гомерендә кайгылы, хәсрәтле көннәр кичергәне булды Гөлҗиһанның. ләкин шушы чактагы кебек. Әхнәфкә операция ясаган дүрт сәгатьлек вакыттагы кебек газаплы, гегрәнүле гомерне ничек үткәреп җибәрә алуын ул сөйләп гә аңла га алмас иде
...Аттан егылган җәйне Әхнәф хастаханәдә озак ятты. Маңгай сөяге чәрдәкләнеп, сөяк кыйнылчыкларын чүпләп алганнар икән Баш сөяге дә зарарланган, мие дә селкенгән кыскасы, бу чабыш малайга кыйммәткә
М
төште. Укулар башланыр алдыннан гына хастаханәне калдырып чыкты ул. анда да әнкәсен табиб кат-кат кисәтте:
— Сак була күрегез, апа. Егеткә чын-чынлап сәламәтләнер өчен еллар кирәк булачак. Иң мөһиме— тынычлык, юк-бар нәрсә белән борчымау. Иптәшләренә, классташларына да әйтегез, укытучыларга да кисәтергә онытмагыз, чак кына көен дә көйләргә туры килер. Ул бит үлемнән калган егет! Кызып китүчән, ярсучан булып калуы да мөмкин...
Моның шулай икәненә Гөлҗиһан тиздән ышанды да. Зуравылны җәяүләп чыгып, ашкынланып-дулкынланып аккан Ык ярына аяк басу белән Әхнәф, гомердә булмаганча, үҗәтләнә башлады:
- Су керәм, җәй буе ябып яткырдыгыз, дип биек ярдан төште дә китте.
Әнкәсенә малайны бу ниятеннән кайтарып, юмалап кире олы юлга алып менгәнче (исәбе - Ык күпере төбендә юлаучы машиналар көтеп тору иде) шактый изаланырга туры килде. Табиб сүзләрендә хаклык булган икән...
Укулар башланып, көннәр үткәч, укытучылар җай табып Әхнәфнең сәер гадәтләре хакында «тишә» башладылар.
— Дәрес вакытында Әхнәф әллә нишләде бүген. Парта өстенә сикереп менде дә, әтәч булып кычкырырга тотынды. Аптырадым да калдым инде...
— Апа, Әхнәфкә әйтеп караргыз әле, бигрәк узынды — дәрес вакытында кулымнан журналымны тартып алды да, бирмичә җәфалады. Елап беттем. Ун ел укытып, моның ишене күргән юк иде әле...
Малаеңа әйт, Гөлҗиһан. Дәрес буе шамакайланып утырды, дәрестән куып чыгардым үзен...
Баштарак Әхнәфнең кыланмышларына гаҗәпләнеп караган классташлары, Гөлҗиһанның алдан әйтеп куюына да карамастан, малайдан көлә, мыскыллый башладылар. Еш кына «җүләрләнгән», «исәр» кебегрәк сүзләр дә ычкындыралар икән. Моны ишеткән үсмер бөтенләй шаша, котырып үзен хурлаган иптәшен куып алып китә икән...
Болай барса да ярар иде әле. Укытучылар да сабыр булырга тырыштылар Моңарчы күзгә генә карап утыручы, акыллы, ипле малайның, имгәнүдән соң кинәт үзгәреп калуын алар үзләре дә авыр кичерә иделәр. Әмма... гафу итмәслек эшләрне дә эшләп ташлады Әхнәф.
Язга чыгып килгәндә кылган тәртипсезлеге аркасында бөтенләй мәктәпкә йөрмәс булды.
..Күперле урта мәктәбенә физкультура укытырга институт тәмамлап яшь кыз килде. Беренче дәрестә үк укучыларны «аһ» иттергән иде ул. Аның ясаган күнегүлуренә карап кына да башлар әйләнеп бетте. Гәүдәсенең боргалануларына, тәгәрмәч кебек бөгәрләнеп тәгәрәп китүләрен күреп, «моның тәнендә сөяк-мазар юктыр» диеште укучылар. Укытучы кыз бер дәрестә «күпер» ясау серләрен өйрәтә башлады. Иң элек, бөтен шартын китереп күнегүне үзе ясап күрсәгмәкче булды ул. Шуны гына көтеп торган кебек, сафта басып торган Әхнәфне «шайтаннары» когырта башламасынмы тиз генә йөгереп чыкты да укытучы кызның кендек тирәсендә чапы-чопы учларын биетеп тә алды. Китте көлеш, ыгы-зыгы... Кыз гарьләнеп, аккан яшьләрен сөртергә дә онытып, директорга йөгереп керде. Әхнәф исә куркуыннан классына да кереп тормыйча, яланөс өйләренә шылды.
Гөлҗиһан, әле Әхнәф хастаханәдә яткан чакта ук. колхоз рәисенә ялына-ялвара фермадагы эшен калдырып, клубка җыештыручы булып күчкән иде. Эштән соң өенә кайтып керсә — улының мич янында дер-дер калтырап утыруын күреп чак кычкырып җибәрмәде. Әле дәрес бетәргә шактый вакыт бар, малайның төсе киткән, авызыннан күбекләр килгән. Ә күзләре. . Куркудан шашыр дәрәҗәгә җиткән мондый күзләрне гомердә дә күргәне булмады Гөлҗиһанның. Әхнәф әнкәсенең сорауларына җүнләп җавап та бирә алмады, каушый, дулкынланудан теле тотлыга...
Гөлҗиһан мәктәпкә барып хәлне аңлаткач, укытучы кыздан кат-кат гафу үтенеп кайтты кайтуын да.
Әхнәф тагын ике-өч көн укуга барган булды, әмма теге хәлнең шаукымы бетмәгән булып чыкты укудан соң, Әхнәф чаңгы тагып, тау шуарга киткәч булды бу.
Гөлҗиһан соңгы тынычсыз көннәрдән сон бераз хәл алып, өйләр җыештырып йөри иде. «аһылдап» Әхнәфе кайтып керде. Үзе тавышсыз гына елый, ике бите буйлап яшь ага. Тагын коточкыч бәлагә таруларын тоеп Гөлҗиһанның чигә тамырлары кысып алды, ул егылып китүдән курыккандай, өстәл кырыена тотынып, улына текәлеп катып калды. Әхнәфнең авыз-борыныннан кан килә, күз төпләре дә күгәреп беткән - беренче карашка Гөлҗиһан аларын абайлап кына җиткермәгән. Кипкән телен әйләндереп сүз әйтергә өлгермәде, ишек ачылып китте: сынган чаңгыларын күгәреп Рәфиг килеп керде. Гөлҗиһан улына ташланды, ашыгып өс-башын чишендерде, башындагы яулыгын тартып алып малайның авыз-борынын сөртте, тиз-тиз урын җәйгәндәй итеп. Әхнәфне яткырган арада. Рәфит нәрсә булганын түкми-чәчми сөйләп бирде
— Без тау шуып кайта идек Каршыга Рәкыйп абый килә. Гөлҗиһан белә: Фәймәнең энесе Рәкыйп физкультура укыткан кыз Фәридә артыннан йөргән булып азаплана иде Аракы эчкәнме шунда, кызмача идс. - дип дәвам итте Рәфит Әхнәф белән нәрсәдер сөйләшеп кайтабыз шунда. Рәкыйп абый безне үткәреп җибәрәсе урынга, икебезнең дә сырмалардан эләктереп алды. «Кайсыгыз Фәридә апагызны мыскыл итте?» ди. Мин әйтәм: «Без түгел». Китмәкче генә булган идек. тә. Әхнәф кычкырын елый башлады. «Башка алай итмәм! ди Җибәр инде, Рәкыйп абый?» дип ялына. . Рәкыйп абыйга шул гына кирәк, «Әле синмени ул? Мин сине дөньяда яшәрлегеңне калдырмыйм!» дип дөмбәсләде генә. Гыйльметдин абый килеп чыкмаса. Әхнәф беткән иде. Мин елап та, ялынып та карыйм, үземә дә эләкте.
...Бу кыйналудан соң Әхнәф мантымады. Төне буе ут янып, саташып чыкты. Әнкәсе малайга Шәмси түти өйрәткән үләннәрдән дарулар ясап эчертте, мендәр астына догалыклар кыстырып яткырды әмма рәтләнеп китәр дигән өмете акланмады. Малайны тагын хастаханәгә озатырга туры килде.
Әхнәфне кыйнауның икенче көнендә, иртәнге якта шәүлә сыман тавыш-тынсыз гына Әүхәт килеп кергән иде Башын сузып түр якка, караватта ыңгырашып яткан Әхнәфкә карап торды. Бик борчылган кыяфәттә:
Нык ниткән икән,— дип сузды.
Гөлҗиһан Әхнәфне хастаханәгә озатырга кием-салымнарын хәстәр-, ләп йөри иде. Эндәшәсе килмәде
Әүхәт юкка гына кермәгән икән
Син. Гөлкәй, бу эштә Рәкыйпны буяма инде, яме Егет ни бит характер белән Малай бик пырдымсыз, тыйгысызга әйләнде Ул шикләнеп, Әхнәф ягына карап алды Рәкыйп әйтә: «Гөлҗиһан апага әйт, ди. мин бүген үк авылдан чыгып китәм, суд-хөкем эшләренә бәйләнмәсен», ди... Хөкем эше. күтем эше. анда эләксәң, үзен беләсең Син нитмә... әләкләшеп йөрмә инде
Гөлҗиһан Әүхәтнең килү сәбәбен төптән аңлап алган иде. күңелендә нәфрәте ташып, ярсу тавыш белән ирнең артыннан кычкырды
Җәллад кайнешенне кызганып йөрисен икән, бичара! Миндә ул кабәхәт кайгысы юк Кулы корысын балага суккан өчен Улым гына терелсен, ул хәшәрәтне мәңге күрмәсәм дә ай-һаем юк Моннан соң тупсамны атлап керәсе булма, җан көеге!
Чыннан да. Рәкыйп кайгысы юк иде анда 1өн буе күзгә йокы кермәде, черем итеп алырга форсат га булмады инде. Әхнәф күтен йомса саташа башлый, нидер сөйләнә, ялына, ялвара, ачыргаланып кычкыра Малайның башында мәхшәр иде. күрәсең. Иртәнге нәрәт вакыгы җигәр-
җитмәс колхоз рәисенә йөгерде. Машина сорап. Әхнәфне Зуравылга илтергә кирәк иде.
Рәис хатынга мыскыллы караш ташлап, һавалы кыяфәттә, теш арасыннан кысып бер-ике җөмлә чыгарды:
Малаең сугышкан саен минем машина белән Зуравылга чапмак- чы буласың икән дә... Ялгышасың, Мөлекова! Кара әле, синең малай бит инде ул, теге укытучы кызныкын капшап караучы, ә?! Ха-ха-ха... Ну. хәзерге бала-чага! Хатын кайтып сөйләгәч, көлә-көлә үләм дип торам Автобус тукталышына чыгып басыгыз, кул күтәрергә иренмәсәң. берәрсе алып китәр - Рәис сасы исләр аңкытып кикерә-какыра үзен кәгеп гөрләп утырган машинасы янына ашыкты.
ушы кыйналудан соң, Әхнәфнең уң ягы начар хәрәкәтләнә, үзенә буйсынырга теләми башлады. Эш эшләргә тотынса, куллар тыңламый, иптәшләреннән калмаска тырышып, укуга тотынса, сызлауга түзә алмыйча, башын тота да караватка каплана. Укытучыларга мең рәхмәт, ничек итсәләр-ит геләр, тарта-суза Әхнәфне сигезенче классны тәмамлаттылар. Иң үзәккә үткәне — хәзерге бала- чагада кызгану, кеше хәленә керә белү хисе булмау иде. Әхнәф урамга чыкса, аяк атлар хәле юк, әллә кайдан малай-шалай килеп чыга, тотына-лар үсмер егетне мыскылларга, үртәргә. Бу ирештерүләргә Әхнәф ярсып кыза, бала-чага артыннан йөгереп хәлдән тая, аннан өйгә кереп урынга ава, елый, холыксызлана иде.
Чәчләренә вакытсыз чал кергән ана улы өчен борчыла, көннәр буе кулыннан эш китеп йөри, инде Әхнәфнең сигезне бетергәненә дә өч ел. Ана төннәр буе йокламый чыга, әллә нинди ниятләр белән яна, әмма барыбер бу хәлдән котылу юлын таба алмый иде. Табибларга барсаң — бер сүз: авыр эш эшләмәсен, тынычлык кирәк. Таулы-диңгезле якларга дәваланырга барып карагыз, имеш. .
Үз гомерендә Зуравылның аръягына чыкмаган Гөлҗиһан авыру малаен кая алып бара белсен, кем белән, ничек сөйләшсен. каян юлын тапсын... Шушы уйлар аны тәмам диңкетеп бетерделәр, хәтерсезгә әйләндерделәр. Болай кул кушырып ятып та булмый иде. Әхнәфнең гомере башланып кына килә, тормыш итәргә, яшәргә кирәк. Иң яхшысы —Әхнәфкә җиңелчә, әмма абруйлы һөнәр бирергә — укытырга кирәк дигән карарга килде ул. Йөри торгач, гарипләр оешмасыннан ярдәмгә килделәр -Мәскәү тирәсендә бер уку йорты бар икән, киноаппаратлар төзәтүче һөнәренә укыталар икән анда. Шунда җибәрергә кирәк дип карар иттеләр. Тик гарип икәнлеген раслый торган язу кирәк, моның өчен ай чамасы хастаханәдә ятып чыгарга туры килә икән Егет үзе дә киләчәге турында җитди уйлана башлаган иде. укырга дигәч, ашау-эчүне онытты.
..Гөлҗиһанның җилкенеп йөрүе урынсыз түгел иде: бүген Әхнәфнең хастаханәдән кайтырга тиешле көне Ул бит әле сипләп салынган өйләрен дә күрмәде, осталар нәкъ ул Зуравылга киткән көнне килеп, эшкә керештеләр. «Курчак өенә әйләнде бит, кайтса сөенеп бетә алмас инде».— дип дәртләнә-дәртләнә ишек алларын себереп чыгарды Гөлҗиһан. Мунча ягып җибәрде, йөгертеп кенә чишмәдән су алып кайтты, самава- рын гөжләтте. Күңеле нигәдер очына, җанына рәхәтлек иңде, кычкырып көләсе, яшь чактагы сыман йөрәкләрне җилкендереп, җырлап җибәрәсе килә.
һай, бу дөнья дигәннәре! Бер утларга сала, бер суларга. Тауларга күтәрә, упкыннарга очыра. Шәмси түти белеп әйтә торгандыр инде: Ходай Тәгалә безне дөньяга сынау өчен генә яраткан, шул сынауларны үтә алсаң гына, чын яшәү тәмен татырсың ансы фани дөньядан киткәч
Ш
була инде. Җиргә килгәнсең икән, сынмый, сыгылмый, кешелегеңне югалтмый яшәргә тиешсең. Яшәү дигән хикмәтле нәрсәнең асылы шул икән аның..
...Җил капка ачылып китте. Ул да булмады, Әхнәфнең җилкенүле, шат тавышы ишетелде.
— Әнкәй, без кайттык! Өйне танымый торам, чүттән үтеп китмәдек. Гел икенче төс кергән урамга.
Гөлҗиһан улының сөенечен уртаклашырга ашыкты, кулындагы себеркесен өй почмагына сөяп, капка ягына атлады. Улының «кайттык» дип күплек санда сөйләшә башлавына исе дә китмәгән иде. Күңеле көр булса, Әхнәф шаяртудан туймый. Әмма капка ягына игътибар белән караса, үз күзләренә ышанмый тора — сөбханала, Әхнәф артыннан кояштай балкып, сөйкемле кыз бала кереп килә. Гөлҗиһан тып туктап калды Өндердәй гәүдәле Әхнәф елмаеп әнисе янына килеп җитте, сәерсенеп туктап торган әнкәсен кысып кочаклады һәм сулуы капкан кеше сыман сүзләрен өзә-төтә бөтенләй көтелмәгән хәбәр әйтеп салды:
Әнкәй... Мин өйләндем... Киленеңне каршы ал. Әфүзә исемле.
Кыз Әхнәфкә сыенып, Гөлҗиһанга кулын сузды:
- Исәнмесез, Әни... Әнкәй димме?—Ул якты күзләрен Әхнәфкә күтәрде.
Гөлҗиһан исен җыя алмый иде әле. Ихтыярсыз сузылган кулларына көч биргәндәй сөйләнеп алды.
Исәнмесез, исән-сау гына йөрисезме? ., дип хәл-әхвәл сорашу сүзләрен тезде ул.
Әхнәф шаяртырга җай тапты.
Бик исән генә торабыз әле, әнкәй. Капка төбендә ярты сәгать таптанабыз инде.
Гөлҗиһан аптырауның чигенә җитте, капыл баскыч төбенә барып утырды
Өйләндем, дип улым... Алдан хәбәр итү юк. киңәшләшү юк.. Туй ясыйм дисәң, бер тиен акча юк чак белеп торасың, сыерны сатып, өй сипләттек...
Әхнәф әнкәсен култыклап, урыныннан торгызды.
Әйдә, әнкәй, өйгә керик әле. Барысын да аңлатырбыз. Әйдә, Әфүзә, син дә өйгә үт...
Өйгә кереп, йола буенча дога кылып алгач та. каршысында утырган кызга шактый сынаулы караш ташлады. Бер кашык су белән йотып җибәрерлек кызның ярым гарип улына ияреп кайтуына, телгә килеп: «Без инде ир белән хатын, әнкәй Ачулансаң ачулан, яратыштык, фатихаңны бирсәң, безгә артыгы кирәкми». - дип чатнатып әйтеп салгач та, Гөлҗиһанның шикләре таралмады. Бу хәлгә ул никадәр тырышса да, ышанып белмәде. Дөньяда кеше ышанмастай хәлләр дә була икән.
Бар тәҗрибәсен, сиземлеген туплап, алдагысын юрарга омтылды Үрсәләнеп, күрәзәлек кылып интегүдә мәгънә чыкмас кебек. Кызның сабыйльн ы да бетеп җитмәгән кебек. Алсу иреннәре арасыннан энҗедәй тешләре күренеп китә. Әйтсә, өздереп әйтә дә белә икән Әнә ничек ди бит. «Ир белән хатын», ди Берәү булса, яшереп азапланыр иде. Аның ишегә осталыгы юк. ахрысы. Чытлыклана да белә икән Әхнәфнең кулын үзенең нәфис, йомшак учларына алган да, арык бармакларын аралап, уйнап утыргандай кылана. Ара-тирә иреннәре читеннән генә тынын өреп маңгаена төшкән җитев төсле йомшак чәчләрен җилфердәтеп алулары киленгә тагын да самимилек өстиләр. Елмайганда бит урталары чокырланып ала. дөнья көткәндә катлаулырак нәрсәләр килеп чыккаласа, «юып» җибәрү өчен бераз гына алдашып та җибәрергә булдырыр кебек Ха гын-кыз өчен монысы да кирәк, дөресен сөйлим дип. иреңә барсын да тотып җилпи башласаң, башың тавыштан чыкмас Хатын-кыз үзе генә белә торган серләр дә шактый була ул
Әфүзә зәңгәр күзләрен каплап торган озын керфекләр астыннан гына өй эчен дә караштырып алырга онытмый. Гөлҗиһанны җентекләп «тикшереп» чыгарга өлгерде. Чандыр гәүдәсе өстенә ак җирлеккә вак зәңгәр чәчәкләр төшкән күлмәк кигән. Бизәнү-сылануны өнәп бетерми, ахрысы, чама белән генә ягылган иннек-кершән, сизелер-сизелмәс тартылган сөрмәләр...
Әхнәф тә ким-хур булырлык егет түгел-түгелен. Сәламәтлеккә генә туймады. Уң аягын өстерәбрәк атламаса, анысы сизелмәс тә иде, югыйсә...
Беркайчан да булмаганча, бәхеттән исәңгерәп утырган Әхнәфкә карап Гөлҗиһанның да эченә җылы йөгерде, күңелен сөенеч биләп алды. Ничә еллар дус-ишләреннән кимсенеп, үзенә тагылган иләс-миләс атамадан хурланып, кичләрен клубка да чыгарга кыенсынып яшәгән улы, ниһаять, авыр тойгылардан арына төшкән, эчке хәсрәт баскан гәүдәсен турайткан шикелле тоелды аңа. Килен-балакайлы булды менә. Уена килгән әлеге сүзләрдән Гөлҗиһан сөенечле оялу кичерде, күкрәк турысын нәрсәдер иркәләп узган сыман булды, инде килен белән килешеп, матур яшәргә язсын...
Самавыр кайнап чыккан иде. күңелле гөрләшеп табын хәзерләделәр, кысташа-кысташа чәй эчтеләр. Сөйләшергә әлегә сүзнең җае табылмаган. Әхнәф белән Әфүзә ара-тирә бер-берсенә серле, ягымлы карап алган булсалар да. үзләренең кыланмышларына үзләре үк кыенсынгандай. янә тын калалар. Чәй эчеп туйгач, Әфүзә әйткәнне көтеп тормыйча. Гөлҗиһаннан алъяпкыч сорап алды, җитез хәрәкәтләр белән өстәл җыештыра. чынаякларны юа башлады. Эш арасында:
— Әнкәй...— дип әйтте һәм бераз тын калды.—«Әнкәй» сүзе әйтергә йомшак, шундый ягымлы яңгырый икән.— Әфүзәнең тавышы калтыранды кебек. -Моңарчы беркемгә дә әнкәй дип эндәшкәнем юк иде...
Гөлҗиһан килененең бу сүзләренә куанып, аның какча иңсәләреннән сөеп алды.
— Кызым юк иде, сине «кызым» дип йөртермен, яме.- Аннан бик мөһим нәрсә исенә төшкәндәй, сорап куйды:—Сездә ана кешене ничек дип атап йөртәләр соң, кызым?
— Миңа, әнкәй, ана назын күрергә язмаган икән.— Әфүзә тәрәз кашагасына эленгән алсу чәчәкләр чигелгән челтәргә текәлде.— Балалар йортында үстем мин. Үземне белә башлаганнан бирле шунда... Аннан һөнәр училищесына җибәрделәр. Шәһәрдә яшисем килмәде, Зуравылга кайттым. Мин шунда туган булганмын... Таныш кешеләрем бар иде. шулар хастаханәгә эшкә урнаш гырдылар. Әхнәф белән танышып киттек. Сине дә күрдем, әнкәй, Әхнәф янына килеп йөри идең бит. Әхнәф сиздермәсә генә ярар иде дип курыккан идем, алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр бит. Егет икән, чишелмәде. Ачуланма инде, әнкәй... Ничектер, көтелмәгәнчә килеп чыкты...
Әфүзәне тыңлагач, килене күңеленә бигрәк тә якын булып китте. Аны кочаклыйсы, иркәләп юатасы килде.
Хәзер ачуланмыйм инде, кызым.—Ул күз яшьләрен сөртеп алды Үзегез килешкәнсез икән, мин нәрсә әйтим, ди?! Төшкән урынында таш булырга язсын, кызым. Төкле аякларың белән килүләрен булсын. Ходаем. Шулай да күңелендә кыбырсып торган уйларын тышка чыгармыйча түзмәде: — Әти-әниләрең... бар идеме соң? Беләсеңме диюем?.. Булсалар, хәбәр итик, белеп торсыннар!
— Булгандыр инде. -Әфүзә сәер рәвештә авызын бөрештереп куйды Мин булганмын бит... Зуравылдагы туганнарым сөйләделәр: өч яшемдә әни тиешле кеше мине балалар йортына тапшырып, каядыр китеп барган. Шуннан бирле килеп күренгәне булмады.— Күренеп тора. Әфүзәгә болар хакында сөйләве авыр иде. Гөлҗиһан башка сораштырырга кыймады.
...Никахны теркәү мәсьәләсендә кыенлык килеп чыкты. Әфүзә паспортын кайдадыр i эшерепме, онытыпмы калдырган икән
Кайда куйганымны һич кенә белмим инде, диде ул, аптыраулы кыяфәттә кулларын як-якка җәеп.— Фатирның астын-өскә китереп эзләдек тапмадык Әхнәф белән икәүләп актармаган җирне калдырмадык инде. Ул бит соңгы көннәрдә минем фатирда кунып йөрде Кич. караңгы төшкәч кайтабыз, иртән иртүк хастаханәгә йөгерәбез
Аз гына булса да шартына килә торсын дип, муллалык вазифасын башкарып йөрүче бабайны чакыртып, никах хөтбәсен укытып алдылар да, язылышуны Әфүзә икенче паспорт алганчы кичектереп тордылар. Туйлар үткәреп торырлык чама чыннан да юк иде. Әхнәф белән Әфүзә үзләре дә яңа чыгымнар ясауга каршы иделәр, шул рәвешле тормыш итә башладылар.
Өйләнгәч, Әхнәф дәртләнеп йөри башлады. Инде укырга китү нияте үзеннән-үзе онытылды. Хәер, китәм дисә дә. ике дистә еллар элек Шәмси түти әйткән сүзләр кабат хәтерендә яңарып, моңа бигрәк тә Гөлҗиһан теше-тырнагы белән каршы чыгар иде. «Өйләнгән кешене укырга җибәрсәң, чумаданнарыңны җый да, иреңнең ниндирәк чәчби ияртеп алып кайтуын көтек утыр!» Ир кеше үтүк кебек - теләсә ничек аяк арасында уралып та йөрмәсен, кирәк чакта кул астында гына икәнен дә белеп торырлык булсын. Әхнәф өйләнеп, хатынының назына ияләшеп киткәч, эш күрсәтергә ашкына башлады. Җәйләүдәге малларга азык ташучы йөкче булып эшли, ирт үк чыгып ки>ә, кич кенә кайта
Әфүзә исә балалар бакчасында аш-су хәзерләүче булып эшли башлады. Укыган һөнәре шул икән. Өйдә әллә нәрсәләр пешереп куандыр- маса да, пылауны оста пешерә иде килен Көннәр үтеп, бер-берсенә ияләнә төшкәч, Гөлҗиһан сөйкемле киленнең кайбер сәер гадәтләре барын да искәреп өлгерде: яшь килен гаҗәеп дәрәҗәдә оста итеп, кат- катлы, төрләндереп сүгенә белә икән Билгеле, ул Гөлҗиһанга бу яктан булдыклы булуын күрсәтергә ашкынып iормый, әмма Әхнәф белән икәүдән-икәү калып, юктан сүзгә килешкәндәй итсәләр, киленкәй ир- җанашын алтын баганасын шундый итеп керендереп ташлый. Әхнәф, бичара, моның ише серкәлс-борычлы сүзләрне иң каты сүгенүче дип исәпләш ән авылдашы Миңнегали абзыйсыннан да ишеткәне булмаганга, авызын ачып кала да, күзен мелт-мелт йомып тик тора
Гөлҗиһанга бер-ике мәртәбә читтән генә әлеге хикмәтле аңлашуларның шаһиты булырга гуры килде. Әфүзә ничек тиз кызса, шулай мизгел эчендә сүрелә дә. Әхнәф аңына килгәнче аны шаярта, җаен белен кенә иркәли дә башлый. Теге мәхлук яшь хатынының назлы сулышын тоеп, бөтенләй икенче дөнья кешесенә әверелә дә куя. Хәер. Әфүзәнсң ачуы ныклап кабарса, аның белән сүз көрәштереп маташуы файдасыз
Моны Әхнәф үзе дә яхшы сынады
Берчакны, Әфүзәне, «Чишмәгә суга бармыйсың, әнкәй эштән кайткач. су ташып аяксыз кала инде», дип битәрли башлаган иде ник авыз ачканына үкенде. Әхнәф нәрсә булганын да аныша алмый калды Әфүзә шактый гәүдәле ирен идән уртасына бөтереп кенә салды да өс генә менеп тә атланды. Үзенең тәне калтырана, күзләре ялт-йолт килә. Җен кебек көчле икән Әхнәф никадәр чәбәләнмәсен, хатынының аегыннан чыгар әмәл тапмады. Ялынып та карый, куркытмакчы да була, тегесе кымшанмый да. ярый, әнкәсенең судан кайтуын чамалап алдылар, югыйсә. Әхнәфкә идәндә шактый аунарга туры килер иде
Әнкәсе өйгә кергәндә инде бар да ал да гөл калганын май кап га үзең бел иде. Әнкәсе юкка гына Әхнәфнең аптырап торган чакларында, күңеле сизенеп, киленен кызгана төшеп әй ген куя
Балалар йорты тәрбиясе, улым, әги-әни тәрбиясе булмас инде. Әкренләп җүнгә керер, сабырлыгыңны югалтып ганыш чыгара күрмә, кеше геленә керсәк, киленне түгел, безне яманларлар. Ага-аналы килеш үсеп гә нинди хәлләргә төшә адәм баласы Ә безнең килен шыр ятим.
нинди тәрбия күргән, дисең. Кем көчле — шул хаклы булгандыр анда... Аллага шөкер, эшендә дә зарланмыйлар, өйдә дә җебеп тормый,—дип төгәлләде ул.
арт аеның буранлы көнендә Әфүзә тупырдап торган малай алып кайтты.
Тудыру бүлеге Наратлыда иде. «Бәбәйне килеп алырга» дигән хәбәрне дүрт күз белән көттеләр. Бу көн җиткәнче үк Гөлҗиһан хәстәрлек эшләрен күргән иде. Чормага менеп, иске бишекне алып төште. Мунчада кайнар су белән пешекли-пешекли сабынлап-мунчалалап юды. Кайчандыр әтисе Фәрвәҗетдин матчага каккан чөйгә сиртмә элде. Сиртмәдә гәрәбә төсенә кергән тал бишек балкый, сап-сары каешлар табып алды, аларны бишекнең ике башыннан астан ук алып тигезләп тарттырды, сиртмә ычкынып бала башына килеп төшмәсен дип, сиртмәнең эченнән янә бер каеш үткәреп бер башын чөйгә, икенче очын бишеккә төйнәп куйды. Чөйлегеп китәрлек түгелме дип, кат-кат тирбәтеп карады, каешларны бер кыскартты, бер озайтты. Килен кайтасы көнне мунча ягып өлгертте. Мәтрүшкә кушып бәйләгән хуш исле каен пиннеген пешекләде. Ялт иткән өй эченә тәмле тавык шулпасы исе таралды. Кыскасы, бәбәйне алып кайтырга тиешле машина турларына килеп туктаганда, каршы алу эшләре төгәлләнгән, бар нәрсә әзер, җитеш иде.
Шаулап-гөрләп өйгә Әхнәф, Әфүзә. шофер егет килеп кергәндә, Гөлҗиһан каударланып киемнәрен кочаклап бер ишеккә, бер түргә чабулап йөри иде. Әхнәф ак биләүгә биләп, зәңгәр тасма белән уралган «төенчек» күтәргән. Күзенә бәби чалынгач, Гөлҗиһан кинәт ныгып киткәндәй булды, ашкынып оныгын күтәреп алды, такмаклый-такмаклый зур мамык мендәргә китереп салды:
— Хәерле сәгатьтә, бәбкәем. хәерле, изге сәгатьтә. Ходайның «амин» дигән чакларына туры килеп, төкле аякларың белән, нарасый. Бәхетле, тәүфыйклы, сау-сәламәт, әти-әниле. алтын канатлы булып үс Туган-үскән нигезеңнең котын арттырып, дәүләтле бала бул!
Гөлҗиһанның хәрәкәтләренә, сүзләренә илаһилык иңгән иде. Бис- милласын әйтеп, бәбинең йөзенә капланган ак челтәрне кайтарды, сабыйның йөзенә бакты. Оныгы бик тере булмакчы иде. әллә инде күзенә яктылык төште, ул сискәнеп китте (кырыгы тулганчы бала бернәрсә дә күрми дигән булалар тагын). Дәү әнисенең борчуына ризасызлык белгерткән шикелле кашларын җимерде, яңгыравык тавыш белән «үә»ләп җибәрде. Әфүзәнең бала өстенә иелергә теләвен сизеп, Гөлҗиһан аңа нәсихәт биреп алуны кирәк тапты:
- Салкыннан кергән көйгә бик туздырып ташлама, сабыр ит. кызым,— дип өстәл хәзерләргә кереште.
Әхнәф телен йоткандай, шофер егетне өстәл тирәсенә кыстарга онытып, бәби бишеге тирәсендә таптана. Бәхетле мизгелләр Гөлҗиһанны яшәртеп, җиңеләйтеп җибәрделәр. Өйне ду китереп тупырдатып биисе. Әхнәфен, киленен, хәтта шофер егетне дә кочаклап үбәсе, күңелләре бушаганчы җылыйсы, урамда үткән һәр кешене өйгә алып кереп оныгын күрсәтәсе, бәби чәеннән авыз иттерәсе, сөенче аласы килә иде.
Чәйләр эчелеп, шофер егеткә «бәби» күчтәнәчләре төреп бирелгәч, бала тәрбияләү мәсьәләсендә беренче бәхәс тә чыгып алды. Әфүзәнең баланы һич тә бишеккә саласы килмәде.
— Бишеккә өйрәнгән бала көйсез булып үсә. - диде ул, йөзенә ризасызлык билгеләре чыгарып.— Әнә үзбәкләрдә балаларын тугач та как сәкегә салып куялар икән. Көйсезләнүнең нәрсә икәнен белмиләр, ди...
Гөлҗиһан да чигенергә теләмәде. Эченнән генә киленен шелтәләп тә алды, «һи-и, менә сиңа. мә. Ул ничә көн шушы бишек белән изаланды,
М
бәби кайтканчы тәртипкә китерәм дип ут йотты. Баксаң, юкка адарынып йөргән икән ләбаса! Тапты чагыштырыр нәрсә Үзбәкләр ди бит, алар- ның ничек бала үстерүен барып караганмы ул? ...Тере үзбәкне күргәне юктыр әле. Тудыру йортында хатын-кыз бер-берсен котыртып ята, беләм инде... Үзләренә барып карасан, берсе дә балаларын как сәкегә кайтарып салмагандыр әле».
Үзбәкләрдә эшем юк, кызым,—диде Гөлҗиһан җайлабрак. Шул ук вакытта тавышына ныклык чаткылары да сизелерлек чыккан иде. Без оланны ата-бабадан калган гадәт буенча бишектә тирбәтеп үстерик. Туган нигезнең кадере бишектән башлана.
Әфүзә үз эшләре белән мәшгуль иде, мин малай алып кайтып бирдем инде, теләсә нишләгез — сүзем юк дигәндәй, баланы бишеккә салып азапланган Гөлҗиһанга күз кырые белән генә карап алды да ишек алдында тоткарланган Әхнәфкә ниндидер йомыш кушу өчен чыгып китте.
.. Бәби алып кайтканнан соң Әфүзә үзгәрде дә куйды. Сөйләшми, үз эченә бикләнеп йөри, еш кына тәрәзә янына килә дә. ерак офыкларга карап тын кала. Әхнәф хатынының бер алдына, биш артына төшә, аның күңелен күтәрмәкче, мондый төшенкелекнең сәбәбен белмәкче булып өтәләнә. Тик Әфүзә иренә игътибар итми, тегесе артык сырпалана башласа. иреннәрен зәһәр кысып, читкә этәреп җибәрергә дә күп сорамый
Көндезләрен баласын кулына алгаласа да. төннәрен Шамилне карау (бәбигә шулай дип исем куштылар) Гөлҗиһанга калды. Бала тынычсызланып уянса, килен сикереп торырга ашыкмый. Дәү әнисенең:
И-и. наный, балык каптырдыңмыни? дип сөйләнә-сөйләнә баланы бишектән күтәреп алуына, чүпрәкләрен алыштыруына ризасызлык белдереп. Әфүзә мыгырдап ала:
Шаулама әле, әнкәй. Төн уртасы дип тормыйсың, бөтен өйне аякка бастырасың!
Нәрсә сәбәп булгандыр, өйгә кайткач. Әфүзә баланы имезмәде
Күкрәгемә сөт төшми, дип акланды ул. Үзе исә качып-посып кына туптай тыгызланган күкрәген савып ала да, җәһәт кенә бер арада кайда да булса чыгарып түгә иде
Беркөнне Әфүзә, гадәттәгечә, сүзсез генә утырган җирдән. Әхнәфкә сынаулы карап:
Минем нәрсә уйлаганымны беләсеңме? дип, кисәк сорап куйды
Бел-мим шул. дип суза төште Әхнәф, аптыравын яшермичә. Ул әле яңарак кына кибеттән сиртмәле арба алып кергән иде. шуны көйләү белән мәшгуль булып, бар дөньясын онытып җибәрә язган иде Хатынының тимер салкынлыгы бөркелеп торган сүзләрен ишетеп, идәнгә тезләнгән хәлендә Әфүзәгә карап катып калды. Хатынның йөзендәге үзгәреш хәйран калырлык га иде шул. Димәк, ул шаяртмый, бу аның нкндидер ният белән Әхнәфнең күңел кылларын тарткалап каравы иде Әфүзә тезләрен тез өстенә куеп утырган җиреннән ялтырап торган балтырларын сыйпап алды, йөзенә мыскыллы елмаю чыгарды
Әйдә, чыгып китәбез!..
Ничек? Кая чыгып китмәкче буласың?
Бергәләп дим бит мин сиңа, аңгыра күке! Табарбыз китәр җир Дөнья чите Күперлегә килеп терәлмәгән ич.
Әхнәфнең эченә шом йөгерде.
Акылыңа кил. бәбидән соң терелеп, тернәкләнеп кенә киләсең. Шамил генә көйсезләнә, әллә сыер сөте эчен авырттыра инде. Җүләр уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Ныклап дөнья көтә башларга кирәк безгә Быел авыл көтүенә керергә исәп Эшне пешергәнче сиңа әйтми юра идем Өй салырга кирәк бит Әнкәйне дә дөңья нык кыйнады. күреп торасың, сәламәтлеккә дә туймый Безнең өчен. Шамил өчен җан атын йөри Кигәбез, дип. шаяртып кына әйтсәк тә, канатлары каерылачак аның Берүк бу сүзләреңне әнкәйгә әйтә күрмә, яме
— Син әллә кайларга кереп китәсең,—диде Әфүзә. гаҗәпкә каршы, шулай ук сабыр тавыш белән.— Мин терелдем инде, анысына кайгыр- масаң да була. Шамилгә,— әни кеше бала изрәп йоклап яткан бишекне ике бармагы белән аска табан басып алды.— шешәсе булса, шул җиткән Юри ими авызландырмадым... соңыннан аеруе кыен була. Хәзер сыер сөте чупылдатып тик ята. Тиресен текмәгәннәр, бездән башка да үсәр.
үген Әфүзә иртүк торды. Ашык-пошык чәй эчте, өйдәгеләрне аптырашта калдырып, моңарчы булмаганча киенеп-ясанып алды, шөбһәле тынлыкны куарга теләгән шикелле, йомшак тавыш белән Гөлҗиһанга эндәште:
- Әнкәй. Зуравылга барып кайтам, паспортсыз яшәп булмый бит инде. Фотога төшеп кайтырга кирәк... Киеп торырга плащыңны бир әле миңа.
Килененең район үзәгенә барып кайтуына каршы килерлек сәбәп булмаса да. Гөлҗиһанның хәтере калды. «Кичә үк әйтеп куйса ни була?..»
— Шамил төне буе көйсезләнеп чыкты. Авырып тора. Әллә бүген бармыйсыңмы соң? .. Сабыр итсәң дә була торгандыр бит, күпкә түзгәнне инде.
Әфүзәнең карары нык иде, күзендә ачулы очкыннар уйнап алса да, тышка чыгармады.
- Китешли медпунктка кагылып, әйтеп чыгармын мин. Килеп китәрләр. Эшләре шул. Бөтен авылга бер яшь бала бар.. Зуравылдан дарулар да алып кайтырга кирәк, мондагы кызларда бер җүнле дару юк.
- Ярый ла, автобус йөреп торса. Иртән килсә — көндез килми алар, бер дә кеше куандырмыйлар. Син ничек тә көндезгә кайтып җит инде, кызым —Гөлҗиһан кием шкафыннан, узган ел алып та. бер мәртәбә киеп карамаган зәңгәрсу плащын Әфүзәнең кулына тоттырды. Тегесе сөенеп, плащны киеп көзге алдында бөтерелеп алды. Килен биана туфрагыннан яралыр ди, Әфүзәгә плащ таман гына булып чыкты.
Юлга кузгалыр алдыннан, бишектә яткан Шамил янына килде. Әфүзә баланың җылы кулларын сыйпап шактый озак карап торды. Юка иреннәре җиңелчә калтыранып киттеләр, битенә кызыллык йөгерде. Шуннан соң мич ягып азапланган Гөлҗиһанга күз салды, маллар яныннан кергән, әле яңа гына өстәл артына утырган Әхнәфкә текәлеп торды. Әхнәфкә кичен Зуравылга барасын әйткән иде ул, кесәсендә йөргән акчаларын да сорап алды. «Үзеңә килешле костюм-чалбар алмый булмас, өстеңә кияргә җүнле киемең дә юк бит. Тик син әнкәйгә әйтми тор әле»,— дип кисәтеп тә куйган иде...
— Мин сине каршы алырмын,—-диде Әхнәф тынлыкны бозып.— Көндезгә эшең бетәр бит?..
Интегеп йөрмә... Үзем дә кайтып җитәрмен.—Әфүзә тәвәккәл адымнар белән ишек ягына атлады. Авыр ишек зарланып шыгырдады... Ишек ябылырга өлгергәнче дигәндәй, Әфүзә ашыгып:
— Сау булыгыз,—дип кычкырды. Аның болай саубуллашуы, ак- кара күрми чыгып китәргә ашкынуы сәер тоелды. Ишек тавышына уянып киткән Шамил кычкырып елап җибәрде. Әхнәф ашавыннан бүленеп. бишек янына ашыкты, улын күкрәгенә кысып, ишекле-түрле йөри башлады.
Ә-ә-ә, улым... Әннә тү-түт китте, сиңа мәмәй алып кайта...
Төшкә кадәр көтсәләр дә, шәфкать туташы күренмәде. Гөлҗиһан аларга үпкәләп тә куйды. «Безнең ишегә дигәндә Күзләр күгәрде инде көтеп. Яшь кенә кызлар, каян өйрәнгәннәр кешеләрне аерырга. Колхоз рәисе-мазар булсак, хәзер йөгереп килеп җитәрләр иде...»
Б
Әфүзә көндезге автобус белән кайтмагач. Әхнәф, аптырап, тукталыш ягына китте. Юл уңаена медпунктка кереп, шәфкать туташы булып эшләүче кызларны бераз кыздырып та алды.
— Инде Әфүзә кереп әйткәнгә биш былтыр. Килеп тә карамыйсыз Бала бит ул!
Кызлар башта күзләрен зур ачып, аңышмыйча тордылар. Инде сүзнең авыру бала хакында баруын аңлап алгач, бер-берсснә карашып, беравыздан:
— Без белмәдек. Әйтүче булса...—дип, ашыгып киенә дә башладылар.
Караңгы төшкәнче Әхнәф тукталыш яныннан китмәде. Ул көнне дә. аннан соң да Әфүзә кайтмады. . Шундый борчулы көннәрнең берсендә. Гөлҗиһан клубта эшен тәмамлап, ашыга-ашыга өенә кайтып бара иде. Каршысына Гөлзадә йөгереп чыкты. Башка чакта теленә шайтан төкергән Сәйфи хатыны сүзен башларга җай таба алмый изаланган сыман тоелды Аның ничек тә йомшаграк, үз итеп эндәшергә тырышуы ярылып ята иде.
— Син кайтканны күрми калмыйм дип тәрәзә яныннан китмәдем, Гөлкәй. Күзләрем күгәрде, чистый, - диде ул еш-еш тын алып. Әйтәсе хәбәрем бар иде сиңа.
Каршысына кинәт йөгереп чыккан Гөлзадәне күргәч. Гөлҗиһанның болай да тынычлыгын югалтып типкән йөрәге чәнчеп алды Ул барган җиреннән шып туктап, елаудан кызарып беткән күзләрен Гөлзадәгә күтәрде. Аның йөзе хәсрәтле югалтудан саргаеп кибешкән, күзләре эчкә батып, күнегелгән җылы-моңлы нурның әсәре дә калмаган иде. Хазыңның карашын тоеп, Гөлзадә бер мәлгә куырылып алды.
— Кичә Зуравылга барган идем. Бульнискә, - диде ул Гөлҗиһанга якын ук килеп. Үзе шикле кеше килеп чыкмасын дигәндәй як-ягына каранып алды. Сәйфинең бүсере кузгалды бит. Сәнәк тә күтәрә алмый, килә дә чыга... Шунда бер хатынны очраттым. Күперледән икәнлегемне белгәч и төпченде, и сорашты бу. Җыештыручы булып эшли икән. Җавап табып бетермәле түгел... Сезне сорашып үзәкләргә үтте. Сәйфи белән сөйләшеп тә булмады. Киленегезнең юкка чыгуын белеп алгач, шапылдатып бот чапты, малайкаем. Сезнең үзегезне белми икән. Киленегезне бик әйбәт белә икән. Менә бит ул, дөнья, буялган йонга, буялса иде мамыкка, рәхәт булыр иде халыкка Гөлҗиһанның сабырсызлана башлавын күреп, Гөлзадә сүзенең эзенә төште Әстәгым, ди. шул хатын әйтә, тагын дөньяга бер бәхетсез нарасый арттырган икән, ди. Инде акылга утыргандыр, басылгандыр дигән идем, кая ул бер тәртәдән чыккач, кире кертеп булмый инде аның ише намәкәйне, ди. Тагын чыгып тайган икән дигәч, шаклар каттым. Эзләсәләр дә таба алмаслар, бик шома нәмәкәй ул, ди.
Бик сорашып караган идем, автобуслардан калдым шуның аркасында, артыгын ачылмалы. «Баласын кем карый соң?» дип сорашты Бала туганнан бирле бианасы кулында дигәч, ис-акыллары кипе, малайкаем Китмәслек тә түгел шул. Син әүлия бит. Мин булсам Киленең арт туңкайтып ятсын, үзең аның баласын имезеп йөр.
Әманәте шул сине чакырды ул. Вакыт табып минем янга килеп китсен әле, ди. Әхнәф милициягә килгән икән, хатынын эзләтергә биргән, минем янга кереп чыкмаган. Югыйсә, безнең өйлә булганы да бар бит аның. ди... Ишегкән икән, миннән юри сорашкан булган
Бала белән җәфаланмасыннар, балалар йортына тапшырсыннар, ул хатын инде җәһәннәм читенә китеп олаккандыр, ди. И-и. малайкаем, песи дә баласын ташлап китми, бу намәдән ни көтмәк кирәк. Аның кайтып күренмәве хәерле инде
Гөлҗиһан өнсез калып, нәрсә дип җавап кайтарырга белми тора иде, Гөлзадә бер кызган шәпкә башка яңалыкларын да тезде
Күптән сизенеп йөри идем, сина әйтергә кыенсындым Сәйфигә ачуланып йөргәч ни. мине генә гаепле итеп бетерерләр, дидем Мин дә
8, «К У » №12 113
балалар бакчасында эшлим бит, барысын да күреп тордым. Кеше арасына керсәң... Ул хатын...— Киленен болай атавымны өнәп бетерер микән дигәндәй, Гөлзадә Гөлҗиһанга караш ташлап алды. Әмма тегесе һаман исәнгерәүле халәттә торуын дәвам итте.— Әллә ничә мәртәбә сынадым, ир-ат күрсә, күзе-башы тона иде, малайкаем. Зуравылдан килеп кәтильни төзәтеп, көйлә!еп яткан иде бер адәм. Шул мыеклы урыска чат ябышты киленең. Икәүләп кәтильга кереп киткәннәрен әллә ничә күрдем. Артларыннан кереп эләктерим дип кызган чакларым да булды, Сәйфи каршы төште, кеше арасына кермә, бик чая хатын күренә ул, диде. Бер көнне газ баллонын алып кайтып биргән идем, ди, бакчага. «Рәхмәт, Сәйфи абый. Килеп утыр, сөйләшеп ятарбыз»,— ди, иблис хатын. Үз гомерендә мондый оятсыз сүзләрне ишеткән юк иде, ди. Сәйфинең дә һушы киткән...
Гөлҗиһанга болары әһәмиятле түгел иде инде. Иң мөһиме — Әфүзә- не белгән кеше бар, аның хакында сорашырга, чак кына булса да билгесезлектән арынырга мөмкинлек дигән сүз иде бу. Зуравылда туганнары хакында аның сүз кузгатканы бар иде, нигәдер шулар янына барып кайтырга, танышырга җай чыкмады. Эш дигән булып җәй үтте, аннан кышы...
Бала тугач, өйдән чыгып китү турында уйга да китерергә мөмкин түгел иде. Гөлзадәнең сүзләре күңелдә сөенеч уятырлык булмаса да, өмет чаткылары кабызды. Бәлки., бәлки әле барсы да кире кайтарып булмаслык дәрәҗәдә бетмәгәндер. Әфүзә дә кеше бит, аның да сагыну, юксыну . хисләре башкаларныкы кебек үктер... Ятимлеге, гомер буе балалар йортында кимсенеп үсүләре исенә төшәр, бу эшнең яшьлек хатасы икәнен таныр, кире әйләнеп кайтыр. Әхнәф тә. Гөлҗиһан да аны кабул итәрләр, уйламый эшләгән әлеге адымын искә төшереп бәгырен телгәләп тормаслар. Кайтсын гына иде, үз балаларын үзләре үстерсеннәр
..Хастаханәдә эшләүче хатынны тиз эзләп таты ул. Ансы да, әйтерсең, Гөлҗиһанны көтеп кенә торган, бала күтәреп килеп керергә өлгермәде. каршысына килеп тә басты.
Сез Күперледәнме?. — дип сорады ул Гөлҗиһанга сынаулы караш ташлап.
Гөлҗиһанның тез буыннары калтыранып куйды, бала күтәргән кул-ларының хәлсезләнә башлавын тойды. Кипкән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып:
— Әйс... —дип кенә әйтә алды. Ак халатлы таныш булмаган бу хатын Гөлҗиһанны аулаграк почмакка алып китте, каяндыр буш урындык табып алып килде. Йокымсырап ял кан Шамилнең биләвен чак кына ачып, кызганулы карашын сабыйга төбәде.
- Бала да алҗыган... Тирләгән, мескенкәем.—диде ул шыпырт кына. Йөз кыяфәте әллә кайдан «мин Әфүзә малае» дип тора... Бераз гына көтеп торыгыз инде. Киемнәрне алыштырып чыгам Ярый әле эшем беткән чакка туры килдегез,— дип, йөгерә-атлый китеп барды. Ул озакламады. «Кунакларны» Зуравылның аскы, чокырлы-чакырлы урамына. үзләренең өенә алып китте. Юл буе көрсенеп
Менә бит эшләр кая китте,—дип сөйләнеп алгалавын исәпләмәгәндә, башка сүз сөйләшмәделәр, һәркайсы үзенең борчулары эчендә атлады. Берсен ничек сүз башларга, дигән уй җәфаласа, икенчесе: тагын нәрсәләр ишетергә язган икән. Ходаем, дип шөбһәләнеп бара иде.
Өе Ык буенда ук икән. Хуҗабикә газ плитәсен кабызып, чәй кайнатырга куйды. Гөлҗиһан түр якта Шамилне таратып салып, чүпрәкләрен алыштырып азапланганда, ул да бала янына килеп басты. Күренеп тора. Гөлҗиһанның сүз башлавын, сораштыруын көтә иде ул. алай уңайрак булыр дип уйлый иде. ахрысы. Түзмәде, үзе сүз башлады:
Мин сезгә бу хакта әллә кайчан әйтергә тиеш булганмындыр, бәлки. Күперлеге кияүгә китүен ишеткәч, йөрәгем жу-у итеп китте. Җитмәсә, кемгә диген. Хатын йомшаграк сүз эзләп бер мәлгә тын
калды - Кешесен дә тапкан. Ул чакта өйдә юк идем. Чаллыга, кызым янына кунакка киткән идем. Әфүзә миндә фатирда торды. Туган тиешле кешемнең кызы ул. Үзем кунакта чагында минем урында эшләп торган иде. Хастаханәдә, санитарка булып... Бәлки, гел шунда эшкә урнаштырырмын дигән өмет тә бар иде Хатын «сез»дән «син»гә күчте.
Синең малаең белән шулай танышып киткәннәр инде алайса... Кайтуыма өстәлдә хат ята. Хаты һаман да тора әле. дип. кием шкафыннан кечкенә букча алып балага шешәдән сөт имезеп утырган Гөлҗиһанга каршы утырды Сөте суыктыр бит
— Башыңа төшсә, башмакчы булырсың. Суынмасын дип. култык астында тотам мин аны. Дөнья өйрәтә. Йоклаганда да култык астында шешә...
— Менә ул хат. Әйдә, сабый имә торсын, мин укып бирим. «Халисә,—дигән,—Хатын укуыннан бүленде. Югыйсә, мин. әнисе белән бер яшьтә, «апа» дип әйттерә алмадым, хәерсезгә. Халисә, дигән, мин Күперле авылыннан бер егеткә кияүгә чыктым. Моңарчы хатын-кыз заты күрмәгән «җонлы кукы». һе. азу ярган егет булса, синең кем икәнеңне ярты чакрымнан чамалап алган булыр иде дә... Халисә, телеңә хуҗа бул, андый-мондый сүз җибәрсәң чамала, минем кул озын, беләсең... Авылда яшәп карарга исәп. Тын алырга кирәк. Ир кисәге, торган җире, кешеләре ошап китсә, кем белә, гел калырмын да. Хәер, моңа бик ышанып та җитмим, мин бит оеп кына бер урынла яши алмыйм. Алга табан күз күрер. Хуш, күп сөйләнеп йөрмә!» дигән
Менә шушы хатны укыганнан бирле тынгы тапмый йөдәдем. Нинди егетне харап итте икән, мин әйтәм. Аннан тынычлангандай иттем, бер дә тавыш-тыннары ишетелми, әйбәт кенә яшәп яталар, ахры, дип уйладым. Унбиш көннәр элек автовокзал янында күреп алдым мин моны. Матур плащ кигән, бизәнгән, ясанган. Бик сылу бит ул үзе, шул чибәрлеге аркасында ир-атның башын әйләндерә дә куя инде, шайтан хатын. Сорашыйм әле. мин әйтәм. пичек яшәп яталар икән, килеп тә чыкмыйлар дип янына бара башлаган идем, җитешә алмадым. Үтеп баручы җиңел машинаны туктатты да. ай күрде, кояш алды машина артыннан тузан гына күтәрелеп калды. Әфүзә утырып га киткән. Чаллы ягына китте инде. Җиңел машиналарда сиптерерлек акча каян тапкандыр Хәер, аның акчасы үзе белән инде тузмый да, кимеми дә... Ләтчә белән бер ул.
Абзар-кура ныгытырга дип акча җыештырган идем Шуны табып алган. Әхнәфнең костюмга дигән акчасын үз кулыбыз белән биреп җибәрдек. Кем уйлаган., диде Гөлҗиһан ачынып
Акча пшене җир тишегеннән дә табып ала. диде Халисә һәм Гөлҗиһанны телсез калдырып ярып салды. Урлашкан өчен ике тапкыр төрмәгә кереп чыкты инде ул Белмәгәне, күрмәгәне юк. Ел буе тыныч кына ничек яшәгәндер сездә Ял итеп алам диюе дөрес булгандыр инде. Еш кына миңа: «Бала тапкан хатын сәламәт була. Бала табасым килә», дип сөйләнә торган иде. Менә бу баланы да сәламәтлеген ныгыту уе белән тапкандыр инде, ул Шамилне кулына алып күкрәгенә кысты Нинди сөйкемле бала. Елап та карамый бит. сабый Бик авыр түгелме соң? диде Халисә хәлгә кергәндәй
Гөлҗиһан Шамилне караватка салды
Елаган чак та була инде, әйеме. улым?! Бу сабыйга караганда, әтисе өчен борчылам. Нишләргә дә белми инде, бичара. Кайтмас микән инде, сабыен кызганмый микән, ә?.. Күзенә яшь гыгылуын тоеп, калтыранган тавыш белән кызыксындырган соравын бирергә ашыкты Әти-әнисе бармы сон'.’ Әфүзәнең дим. Үзең аңа якын туганмы, чыбык очы-тал башымы, дигәндәй
Әтисе ягыннан ерак туганы мин аның. Әфүзә тәпи йөргәнче үк әтисе белән әнисе аерылышканнар Әтисе икенче хатын алды. Әнисе эчүгә сабыш гы. И-и. эчеп тә карады инде. Ахырдан эчеп үлде, мескен Бу 8* 115
бала ничек исән калгандыр — Ходай үзе белә. Кем якты чырай күрсәтсә, шунда булды. Шәһәрдә яшәсәләр дә, безгә дә кайткалап тора иде Сигезенче класста укыганда урлашып, колониягә эләкте. Аннан чыккач, миндә бер айлап яшәде дә. өч-дүрт ел югалып торды. Беркөнне эштән кайтсам, күземә күренәме дип торам—Әфүзә өйдә утыра. Үзбәкстанга барып чыккан икән. «Бай үзбәк агаеның башын әйләндердем,—дигән була. Аңа ике үзбәк малае алып кайттым да. эзне суыттым,—дип мактанып өнемне алган иде. Шаклар каттым. «Ничек?»—дип соравыма кулын гына селтәде- Үзбәкләр бала ярата, исең китмәсен.—ди. - Иремә малайларны калдырдым, үзем эләктерә алган кадәр акча алдым да тайдым, ди. Унтугыз яшь иде аңа...
Плитә өстендә калай чәйнекнең түземсезләнеп капкачы шылтырый башлады, күрәсең, кайнап чыгуына да байтак вакыт үткәндер, сүзгә мавыгып чәй кайгысы онытылып киткән иде. Халисә капыл урыныннан кузгалып, кече якка чыкты. Кабалана-кабалана чәй әзерли башлады.
— Бала кызганыч, диде ул, кычкыра төшеп Инде нишләрсез микән? Балалар йортына бирсәгез генә инде. Әле бу адәм булганчы...
— Юк инде,— диде Гөлҗиһан ныклы тавыш белән. Ул инде Әфүзә- нен кем булуын аңлап алган, Халисә сөйләгән чакта аркалары чымырдап торды. Өметнең соңгы чаткылары да сүнгән, һәм гаҗәп, Әфүзәнең кире кайтуын теләми дә кебек ул. Баланы үзебез үстерәбез. Тапкан ана түгел, баккан ана, үземнең улым сыман ул миңа...
* * ♦
өтүләр кузгалганчы авылга әйләнеп кайтырга тырышса да. Гөлҗиһан уйлаганча барып чыкмады.
Халисәләрдән туры автовокзалга йөгерде. Ләкин инде көндезге автобуслар киткән, кичкеләре юлга чыгарга да шактый вакыт бар Бала күтәреп шушы тирәдә йөрергә, арыгач, автовокзалның тынчу бүлмәсендә утырып торырга гына калды. Кассир бүлмәсенең шап-шоп бер ачылып, бер ябылып торуы башларга капты Кемнәрдер керә, кемнәрдер чыга. Эчтә кычкырып сөйләшәләр, билет сатучы ихахайлап көлә, өзлексез телефон чылтырый, кыскасы, бала өчен тынычсыз урын булды бу. Болай ук утырырмын дип уйламаган иде Инде Шамилнең сөте дә бетте Ярый. Халисә чәй ясап җибәргән иде. Бәхетсезлеккә. Зуравыл кибетендә сөт булмады. Халисә сыер асрап яшәми икән. Шуңа күрә, сабый кыбырсый башласа, чәй йоттырып котыла, инде дә булмаса. почмак якка борылып үткән-сүткәннең күзеннән яшереп изүен чишә. Ничек тә баланы түздерергә, алдап-йолдап булса да исән-имин кайтарып җиткерергә кирәк иде.
Шамил, авызы алҗыганчы, буш имине суыра-суыра да. янәдән йокым-сырап китә Ай-Һай. бу вакыт дигән нәрсә! Көтә-көтә тәмам көтек булып бетте Гөлҗиһан. Кичке сәгать биш туларга ун-унбиш минутлар кала, бүлмә идәненә утырган бер илле калынлыктагы тузанны күтәрмәскә теләп, сак кына атлап касса төбенә килде, инде учында күп әүшәли торгач дымланып, бөгәрләнеп беткән акчасын тигезләгәндәй итте дә йодрык сыярлык кына тәрәзәчектән эчкә сузды:
Күперлегә бер билет...
- Ал акчаңны!.. Күперлегә юк!
Көтелмәгән хәбәрдән Гөлҗиһан каушап, коелып төште
- Нәрсә юк. үскәнем?.. Кай арада билет бетте соң әле’. Мин бит бала белән, үскәнем . Яшь бала Өч кенә айлык .
- Балаңда эшем юк,—диде кассир хатын Гөлҗиһанның этләнеп нәрсәдер аңлатырга тырышуына гаять дәрәҗәдә ачуы килеп. Саңгыраумы әллә? Күперлегә автобус юк! Азнакайга кайтып китте. Следующий!
К
— Тукта инде, үскәнем Күперле автобусы яна гына тәрәзә каршында тора иде бит әле. И-и. Ходаем, ничек кайтып җитәрбез инде. ә?..
Кассир шартлатып тәрәз капкачын ябып куйды
Гөлҗиһан Шамилнең чүпрәкләрен җыештыра-җыештыра. бу каһәрле алачыктан урамга таба атлады. Аннан, баланы җүнләп төрмәгәне исенә төшеп, якындагы утыргычка чүмәшеп, баланы әйбәтләп биләүләде һәм әрнүле уйлар эчендә Ык буена, олы күпергә табан кузгалды Боген ышаныч Күперле ягына кайтучы машиналарда идс. Берәр миһербан- лысы килеп чыгар, яшь балалы хатын яныннан күзен йомып үтеп китмәс, дигән өмет чаткысы бар иде әле. Кабат Халисә өенә кайтып, аларда төн үткәрергә микән дип тә уйлап алган иде. нигәдер ул якка кабат аягы тартмады
Әфүзә турында җанны тетрәтерлек хәбәрләр ишеткәч, кабат-кабат күз алдына килененең гәүдәсе килеп баса Мөлаем йөзле килененен һич кенә дә. Халисә сөйләгәнчә, шомарып беткән сукбай хатын булуына ышандыра алмый иде ул үзен, башка сыярлык хәл түгел бит бу!
Бу дөньяны аңламассың, әйеме. улым9 дип, Шамилне күкрәгенә кысып сөйләнде ул.— Берәүләр бәби табу бәхетеннән мәхрүм булып хастаханәләр юлын тапт ыйлар, яшертен генә им-томчылар янына барып йөриләр Газапланалар, күз яшьләре түгеп Алладан рәхим-шәфкать сорыйлар. Бер дә булмаса. ятим баланы уллыкка йә кызлыкка алып, ана ана назы бирергә тырышалар. Ә сау-сәламәт хатын тегендә дә. монда да үзе тапкан балаларын ташлап китсен дә барсын инде, йә9 Кеше ышанмаслык хәл бит бу!
Тәмам өмет өзелде, дигәндә. Наратлыга кайтучы машина туктап, аларны утыртып алып китте. Гөлҗиһан моңа да сөенде: Наратлыдан җәяүләп тә кайтып җитәргә була
Шамилне гүздереп торулары кыенга китте шул аз-маз алдалап торырга баллы чәй дә бетте. Бала ачыгып, тынгысызлана, көйсезләнә башлады. Әле ярый, сабыр игә. үзенең нинди хәлгә төшкәнен аңлаган кебек ул.
Наратлыга кайтып җиткәч, шофер агай Гөлҗиһаннарны юл буенда калдырып, төялгән йөген бушату өчен сельпо ягына китеп барды Хатын уйга калды. Монда, юл буенда машина көтеп ятудан мәгьнә чыгармы- юкмы. ансын белгән юк. әмма җәяүләп кайта башласа, ике-өч сәгатьсез Күперлеге кайтып җитә алмаячак ул. Унбиш чакрым юл бит. Башы әйләнә, хәлсезлек сизә. Көне буе кояш аегында йөрү, тузанлы сасы вокзалда бушка вакыт сарыф итеп яту үзенекен иткән, ахрысы Бала ач. шыңшып кына тора, җитмәсә... Озаклап баш ватудан файда юк иде. Гөлҗиһан тәвәккәлләп авыл чигендәге беренче өйгә aiлады Исәбе сыерлы хуҗадан сөт сатып алып, баланын гамагын туйдыру иде Шунсыз Күперле ягына аяк атлау турында уйлыйсы да түгел. Беренче өйдән буш кул белән чыгарга туры килде сыерлары зыянлап, күптән түгел генә суйганнар икән. Шулай да кыяфәтенә талчыгу чыккан бу хатынны алар болай тына чыгарып җибәрүне яхшысынмадылар, хуҗа хатыны үзе үк аны күршеләренә ияртеп алып кереп китте. Гөлҗиһан авыз ачканчы ук аларга хәлне аңлатып та бирде Алар исә. Гөлҗиһан тарыган хәлдән хәбәрдар булып чыктылар Яхшы хәбәр таш астында, яман хәбәр тау башында дигәндәй, бер хатынның яңа туган баласын гашлап юкка чыгуын ишетеп, якын-тирә авыллар шаулаганнар иде инде Сөт кайнатып. аны шешәгә салып, чиләктәге салкын суда суытып, таманлап алдылар. Шамилнең тамагы туйганчы имезделәр Гөлҗиһанны да кыс- тый-кыстый чәй эчерделәр, шуннан соң урга мәктәптә укучы уллары бишекле мотоциклда Гөлҗиһан белән Шамилне өйләренә үк каш арып та куйды.
Карашы төшкән. Әхнәф әнисенең кайтып җитмәвенә пошаманга төшеп, ялгызы ут га элми өйдә утыра иде Юлчылар кайтып керүгә кабаланып утны кабызып җибәрде, өмет тулы сагышлы күзләрен төбәп:
— Инде кайта алмассыз, дигән идем, автобус килмәгән бит, көтүдән кайткач ике урадым ул яктан,— диде.
Гөлҗиһан кайтып җитә алуларына сөенеп, җил-җил атлап, йоклаган баланы бишегенә салды. Бишекне тирбәтә биреп, Әхнәфкә борылды:
— Егет дисәң дә була безнең улыбызны. Зуравылдан әйләнеп кайт-канчы елап карамады. Көйсезләнеп алгалады алуын, мәгәр, түзде.
Гөлҗиһан юлда күргән-кичергәннәрен сөйли-сөйли ашарга әзерләргә кереште...
Боларның барсы да Әхнәфне кызыксындырмый дисәң дә була иде. Ул әнисенең Зуравылга ни өчен барып кайтуын яхшы чамалый, көтелмәгән югалтудан, соңгы көннәрдә җанын талкыган шыксыз уйлардан катып калган күңеле җылы хәбәр көтә иде. Әлегә әнисе бу хакта сүз кузгатмый, һаман суза, оныкны мактавын белә..
Әнисенең җитди сөйләшүдән качарга тырышып, юри төрле юк-бар сөйләп вакыт үткәрүен сизеп, Әхнәф башын түбән игән хәлдә төн караң-гылыгына чыгып китте.
Ул шулай төн җитсә, өй артындагы утыргычка утыра да йолдызлар сибелгән төпсез күккә карап тын кала. Узган ел да алар Әфүзә белән кич буе икәүләп шушында утырырга яраталар иде. Әфүзә сөйли, Әхнәф тыңлап туймый. Әфүзәнең укымаган китабы юк иде бугай Башка вакытта сүзгә саран хатын шушы утыргычка чыгып утырса, бөтенләй ачылып китә иде. Әхнәфне аптырашка салып, әллә нинди җырлар суза. Үзе Әхнәфнең авыз ачып калуын күреп кычкырып көлеп җибәрә:
— Балалар йортында өйрәнгән репертуар бу! Исең китмәсен...
Әхнәф җавап бирергә өлгерми, Әфүзә тагын аны телсез калдыра:
— Син, Әхнәф, нигә тәмәке тартмыйсың, ә?.. Киерелеп, ләззәтләнеп тәмәке суырган кыяфәт ясый —Ир кеше булсаммы?! Рәхәтләнеп тәмәке тартыр идем. Аракы эчмә, тәмәке тартма, шул да булдымы ир кеше!
Хатыны сүзенә карап, Әхнәф кибеттән папирос сатып алган иде Кеше күзеннән качып, абзар артына чыгып тартып та маташкан иде, ләкин шунда ук гайрәте чикте. Бер-ике суырган иде. буылып йөткерергә тотынды, башы әйләнеп, укшый башлады. Күптән җәфаламаган баш өянәге башлангач, бу эшеннән бөтенләй ваз кичте, папиросын кабы белән мич башына ташлады. «Дөнья булгач, кирәге чыгар әле. Утын, печән алып кайтсаң, тракторчылар үз көйләрен көйләтергә осталар, таптыра башлыйлар моның ише нәрсәне...» Тик бу папирос аннан тиз юкка чыкты. Әфүзәдән тәмәке исе килүен сизә иде ул, кызыксынып, тәвәккәлләп сорасы итсә, Әфүзә күзен дә йоммый иде:
- Бакчада ремонт бара Пар казаны төзәтә бер урыс. Шуңа булышырга кушканнар иде. Авызыннан тәмәкесен өзми Киемгә сеңгәндер инде...
... Әхнәфнең тәненә суык йөгерде. Ул өйгә кереп яту нияте белән урыныннан кузгалды. Көт-көтмә, әнкәсе аңа бүген бернәрсә дә сөйләмәячәк иде. Димәк, ул күп нәрсәне белеп кайткан, хәзер боларны Әхнәфкә ничек итеп җиткерү хакында уйлыйдыр. Үзенә түземсезләнеп сорарга да уңайсыз. Күрәсең, болар хакында сөйләргә әнкәсенә шулай ук җиңел түгел.
уравылга барып кайтканга атна чамасы үтсә дә, Гөлҗиһан бу сәфәрдә ишеткәннәрен Әхнәфкә сөйләп бирергә уңайсызланып йөри иде. Улының күңел түрендә янган соңгы өмет чаткысы да сүнсә, әллә нәрсә булыр, улы бу яман хәбәргә бирешер, акылсызланып бер-бер хәл кылыр кебек иде.
З
Әмма моны яшереп тә булмый, бүген әйтергә дип ныклы карарга килде ул. Билгесезлеккә нокта куярга кирәк, җайлап әйтә алса, бәлки Әхнәф ул кадәр күтәрелеп бәрелмәс тә әле. Аннан, көн артыннан көн үтә, күңел җәрәхәтенең сызлаулары кими дә төшкәндер...
Ул шундый уйлар белән ашарга әзерләде. Әхнәф көтүдән кайткан уңайга чәй генә эчә дә. йә өй артындагы утыргычта ял итеп ала. йә ятып тора. Аннан, көн эссесе сүрелгәч кенә, кичке ашны ашыйлар. Гөлҗиһан өйалдына чыгып. Әхнәф йоклый торган чоланга карады, урын буш. димәк, ул утыргычында.
Шулчак Гөлҗиһанның колагына сагышлы җыр ишетелеп китте. Гөл-җиһан сак кына ишек алдына чыкты. Әйе, Әхнәф үз урынында оеп утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылыкта ул бөтенләй таш сыман кебек күренә. Кулларын баш чүмеченә кушырып, стенага терәлгән, һавада җемелдәшкән вак йолдызларга карап, әкрен генә җыр суза иде. Сүзләре дә. көе дә Гөлҗиһанга таныш түгел, әмма йөрәккә үтеп керерлек моңлы иде җыр
Ак томаннар төшсен үзәннәргә.
Яңгыр яусын аңа карама
Кайт яныма, иркәм, сары көзнең Салкын җилләреннән арала...
Йолдызларны болыт каплап китсен.
Көмеш нурын ай да сипмәсен.
Тан җилләре булып кайт та. иркәм.
Мәңге яннарымнан китмә син.
Еллар аша карыйм күзләреңә.
Кулларыңның тоям җылысын Өметләргә инде карлар ява. Сагынуга ничек түзим соң?.
Гөлҗиһан сүзсез генә улы янына килеп утырды. Әхнәф, әнкәсеннән уңайсызланган сыман, читкәрәк шуышты.
Гөлҗиһан бераз эндәшми горды да Зуравылга барган көнне нәрсәләр ишетеп кайтуы хакында гүкми-чәчмй сөйләп бирде. Әхнәф бу хәбәрләрне бик авыр кабул итте.
Ә бит мин аны ярата идем. — дип уфтанып, тез башларына сугып куйды ул.
Сабыр итәргә кирәк безгә, улым, диде Гөлҗиһан. Әхнәфнең пырдымсызланып урыныннан кузгала башлавын күреп. Мин бу хакта сиңа әллә әй 1 мим микән дә дигән идем. Әйтмичә дә кала алмадым, син сабый гүгел. аңларсың дип уйладым. Хәзер менә мине ачулансаң ачулан ... Эчтә бикләп йөрүләре авыр шул. Ичмасам, син дә кысыр хыял белән йөрмәссең. Үзем дә кайтуын бик өмет иттем. Акылына килер, кайтыр, дидем. Сөйләшербез, аңлашырбыз, үзегезнең баланы бергәләп үзегез үстерерсез дип уйладым. Әгәр минем белән торасыгыз килмәсә. ансына да каршы гүгел идем Хәзерге яшьләр әти-әни белән торуны өнәп бетермиләр шул Юк биг. бернәрсә сиздермәде, ташлады да чыгып китте.
Әйтте ул. әнкәй, чыгып китик диде. Тик Шамилне сиңа калдырып.. Мин риза булмадым.
һе... Баланы гел ташлап калдыруда булган икән уе... Эчендә җаны юктыр аның, улым Сабыр итәргә кирәк инде. нишлисең
Әхнәф кабынып китте.
Син. әнкәй, һәрвакыт сабыр булырга кушасың Үзеңдә гомер буе сабыр игеп яшәргә тырыштың. Шуның аркасында бәхетеннән дә коры калдын Нәрсә рәхәт күрдең инде. ә?.. Син ирсез калгансың, мин әтисез үегем Инде килеп, кеше алдында начар күренмик дип. Әфүзәнең кылан-
мышларына түзеп яшәдек. Бәлки аны башта ук бөтен халык алдында рисвай итәсе калгандыр?..
— Алай гына акылга утыртырлык булса... Әйтәм ич, Халисә карточкасын күрсәтте, томыраеп торган ике малаен ташлап качкан бит... Эздән чыккан булган инде ул, монда эзләп табарлар дип. качып ятуы гына булгандыр. Менә син, улым, сабыр итәргә кушасың дип, мине битәрлисең. Нәрсә дим соң?. Мин Әфүзәдән шикләнеп тә куйган идем, әгәр дә шул чагында, ягъни синең акылың томаланган, күзеңә шул хатыннан башка беркем дә күренмәгән чакта, шикләремне сиңа әйткән булсам — тыңлап торыр идеңме9 Юк шул.. Ярата идем дисең... Мәхәббәт шундый нәрсә — ул акылга буйсынмый. Ә бит үзеңнең кешелегеңне саклап калырга кирәк, Шамилне аякка бастырырга кирәк—сабыр итми, нәрсә эшләмәк буласың?
— Әйтсәң, кеше ышанмас — әнисе була торып, әнисез бала...
— Әле син ишетмәгәнсеңдер, баланың теле ачылып килә. Мина «әннә» дигән була...
VI
закка киткән көзге яңгырлардан юллар тәмам изрәп беттеләр. Гөлҗиһан тау асты чишмәсеннән көч-хәл белән кайтып керде.
Суын өйалдыңдагы җыйнак мичкәгә бушатты да, шалтыр- шолтыр көянтә-чиләкләрен урнаштырып, өй ишеген ачып җибәрсә, аптырап кире артка чигеп куйды — түрдә, өстәл янындагы урындыкта аңа таныш булмаган ир-ат утыра иде Ир кеше Әхнәфкә нәрсәдер сөйләп, аңлатып торган җиреннән Гөлҗиһанга каерылып карады, аннан кабаланып урыныннан күтәрелә башлады Кунакның йөз чалымнары якын, үтә дә таныш иде. Хәтере мизгел эчендә әллә кайда калган ерак елларга, әтисе сугыштан кайткан чорларга сикерде «Күземә күренәме, әткәйнең сугыштан кайтып кергән төс-кыяфәте бит бу. Киемнәре генә заманча...» Гөлҗиһан аптыраулы халәттә ишек катында туктап калды. Ул арада ир кеше аңа таба атлады. Калтыранган тавыш белән:
— Гөлкәй, исәнме?..—диде. Күзләре сәер елтырап китте. Куллары ирексездән Гөлҗиһанга сузылдылар.— Әллә танымыйсың дамы? Мин бит бу - Шәйхаттар...
Гөлҗиһан исенә килеп, Шәйхаттарны кочаклап алды.
— Шәйхаттар., абый! Сине дә күрер көннәр бар икән. Ни гомерләр үтте бит!—дип сөйләнә-сөйләнә абыйсының салкынча кулларын үзенең кытыршы учларына алды.— Ничекләр кайтасы иттең? Эчеңдә җаның булмагандыр, абый. Ничә еллар бит. ничә еллар авылдан чыгып киткәнеңә... диде ул кабат абыйсының киң иңсәләреннән сөеп.— Мин инде синең төс чалымнарыңны да онытып бетерә язган идем. Әткәйгә охшатып кына таныдым үзеңне.
Күрешү шатлыгы, ыгы-зыгы белән түргә үттеләр. Шәйхаттар кире, яңа гына кузгалган урынына кереп утырды. Әхнәф тә җанланып китте:
— Мин ни... Кем микән, әллә налуг җыючы Киршин кереп килә микән дип аптырап торам.
— Әйе, —дип сузды Шәйхаттар.— Инде авылдан чыгып киткәнгә дә егерме биш ел тулды. Шушы көздә нәкъ егерме биш ел. - Күренеп тора, озак еллар чит-ятларда йөреп, җитмәсә, марҗа белән гаилә корып яшәү нәтиҗәсендә татарча сөйләшү аның өчен шактый кыен иде. Әмма ул һич тә чит сүзләр катнаштырмаска тырыша, тансыклаган сыман сүзләрнең тәмен татый-татый сөйләшә Менә Әхнәф тә ир булган, үзенең малае үсеп килә икән.—диде ул уенчыклары белән мәш килеп уйнаган Шамилгә елмаюлы караш ташлап. Гөлҗиһанның күңелсезләнеп китүен күреп, бу хакта сүзен тизрәк очларга ашыкты Беләм, беләм. Гөлкәй... Әхнәф сөйләде... Сезгә дә кыенлыкларны күп күрергә язган икән...
О
— Агач башыннан йөрми инде, абый, бәндә башыннан йөри...
— Дөрес Мин дә саулыкны югалттым менә...— Шәйхаттар идәндә яткан таягын үрелеп алды. -Җир жимертеп йөргәндә... Дөнья куып, кайтырга вакыт тапмаган булдым, таякка калгач кайтып егылырмын, дип, башка да килмәгән иде дә...
Нәрсә булды, абый?—Гөлҗиһан сызланган кыяфәт белән Шәй-хаттарның аякларына текәлде.- Әллә сындырдыңмы0 Тауларда йөрим дип язгач та күңелемә килгән иде. Күнелдәгесе - алдында диләр иде. хак икән...
Таякка калдым шул,—дип кабатлады Шәйхаттар.— Инде икенче ел авырыйм. Нинди казага юлыкканмындыр — табиблар да белми Тормыш та көйле генә бара иде дә.. Асты-өскә килде Эшләп булмый, пенсия акчасы ачтан үлмәслек кенә.. Гаиләдә тавыш китте. Үзем, бераз кыймылдый алганда, авылга кайтып егылыйм дидем...—Ул Гөлҗиһанның сәерсснүле карашын тотып, тын калды.
Әйтәм җирле.. Ничә хатка бер җавап язмадың соңгы елда.
Терелермен кебек иде Савыксам, иң беренче эшем итеп авылга, нигеземә кайтып дога кылу иде исәп Алга китеш юк шул... Күрәм, үзегезнең дә хәлләр җиңел түгел икән. Иң зур гаеп үземдә. Пешмәгән бәрәңге булдым Бер генә мәргәбә кайтып, хәлләрегезне белеп китсәм дә, болай булмас иде. Акчасын да таптым эшләгәндә, мөмкинлегем дә бар иде. Сезне җиргә сеңгән өйдә яшәтергә тиеш түгел идем дә. Ул үкенүле уйларның тышка бәреп чыгуыннан гаҗиз калып, кулын селтәп җибәрде Хәзер соң инде...
... Чәйләр эчеп, бераз эчләрне бушатып алгач. Гөлҗиһан абыйсына урын җәйде Үзе һаман Шәйхаттарның сөйләгәннәрен күңелендә яңарта, торган саен җаны әрни, тынгысызлана иде. Ахырда түзмәде, үзалдына сөйләнеп алды:
Икебезнең беребезгә бәхет елмаймады, ичмасам... Мин ирдән, син хатыннан уңмадык...
Шәйхаттар сөйләгәннәр шактый гыйбрәтле иде шул.
... Егет Тын океанда хезмәген тутыргач, туры, авылга кайтып тормыйча. Урта Азия якларына китеп барды. Исәбе бераз акча эшләп, киенеп, көязләнеп, мая туплап, авылга кайту иде. Күперледә туган-тумача юк, сеңлесе генә гомер кичерә Ул да соңгы хатында: «Ирем белән аерылыштык, улым туды. Хәзер улым белән икәү кире үзебезнең нигезгә кайттык». - дип елап язган иде. Буш кул белән авылга кайтудан ни мәгънә дип уйлады Шәйхаттар. Кайткач-кайткач, йорт салырлык акча эшләп табарга кирәк.
Таҗик егете Латыйфка ияреп, таулар иленә китеп барды ул. Анда да эш уңай гына бара флоттан кайткан таза егетне геологлар үз яннарына сыендырдылар, гади эшче итеп алдылар. Шәйхаттарның аягы җиңел булды яңадан-яңа ятмалар ачтылар, егет үзе дә әлеге эш белән чын- чынлап кызыксына башлады. Институтка керде, күп тә үтми өйләнеп җибәрде: бер-бер артлы икс балалары туды Укуы тәмамлангач, эзләүчеләр партиясенә җитәкче итеп билгеләделәр. Көн-төн эзләнүләр, яңа ачышлар.
Шәйхаттарның даны артты, дәрәҗәсе үсте. Эшләр тәгәрәп кенә барган кебек Андый чакларда әллә кайдагы Күперле авылы да. сеңлесе белән Әхнәф исемле таныш булмаган энекәше дә ике ятып бер төшенә кермәгән чаклар була ул. Марҗа хатын мул тормыштан канәгать, Шәйхаттар акчаны көрәп ала. кыз белән малай ай үсәсен көн үсәләр Бу якты дөньяда нәрсә кирәк адәм баласына” Шулай келтерәп кенә барган җирдән, авырый башлады ул. Йөрмәгән җире, күренмәгән табиб калмады авыруның сәбәпләрен дә, дәвалау чарасын да таба алмадылар. Ахырда, аңа пенсия билгеләп, вакытлыча ялга җибәрделәр, ургылып кергән акчалар кимеде, почет грамоталары, ордеи-медальләрнең бер
файдасы да тими икән, кулыңнан эш киткәч... Теңкәгә тигәне -хатыны кага башлады.
Иң элек ялгызын аерым бүлмәгә куып чыгардылар. Ашарына аерым хәзерләде, үз киемнәрен үзеннән юдырта башладылар. Инде терелүгә өмет калмагач, өйдән үк куа башладылар. Балалар да әнисе сүзен кабатлый икән.
Аларга нәрсә- үзем исән-сау чагымда да сирәк кайтып күренә идем бит. Гел: «Акча, акча!»—дип авыз суын корыткан хатынның туймас нәфсессн басар өчен җан да фида булгандыр инде...
Улы белән кызы турында сүз кузгалса. Шәйхаттар бөтенләй төшен-келеккә бирелде. Хатынының кыланмышларына караганда балаларының хыянәтен авыррак кичерә, аларны аклый да. кичерә дә алмый иде ул
Кечкенә чакларында кулларымнан төшермәдем үзләрен. Өйгә кайтып керсәм, икәүләп муенга асылыналар иде, дип күз яшьләрен сөртеп алды ул.— Хәзер икесе бер авыздан: «Убирайся, татарин! Надоели твои стоны!»—дип аяк тибеп кычкыралар. Ачу итеп төн урталарына кадәр магнитофон акырталар, шакылдыйлар мәхшәр башланды. Ә мин нишли алам?. Бөтен гәүдәм сызлый, аяклар тыңламый. Соңгы вакытта ашарга да үзем әзерли башладым. Хастаханәгә салмыйлар — чиреңне белмибез, дип аяк терәп каршы торалар Бер табибтан икенчесенә тикшерүгә җибәреп кенә котылалар. Сизәм, озакламый гел аяктан язачакмын, аптырап уйландым-уйландым да авылга, сезнең янга кайтып киттем... Ни булса шул була, хет әткәй-әнкәй янына күмәрсез..
Их. абый. абый... дип көрсенде, сүз әти-әнисенә килеп җиткәч Гөлҗиһан. Әткәй дә чит авыл зиратында ята бит Кабере күрше авылда...
Ничек алай? Миңа бу хакта язмадың да..
Ул чактагы кайгы-хәсрәт. борчулар аркасында язылмагандыр инде, абый Бигрәк болгавыр чак иде бит...
Инде Гөлҗиһанның абыйсына үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләп бирми чарасы калмады. Әхнәф иртәнге чәйдән соң ук эшкә киткән иде. ике туган ул төшке ашка кайтканчы сөйләштеләр. Сөйләшкән саен, сагыну-сагышлар, үкенечләр тагын да тирәнәя, йөрәк яралары бәгырьләргә үтеп сызлый иде...
аштагы көннәрдә Шәйхаттар бераз хәрәкәтләнеп, йөреп азапланса да. әллә ерактан кайту артык йончыткан, әллә инде айдан артыкка сузылган пыскак яңгырлар килешмәдеме ул ятып кына тора башлады Гөлҗиһан бу хәлдән тәмам кайгыга калды. Төрле дарулар юнә1еп. абыйсының аяк, кул буыннарын шыбыр тиргә батканчы сыласа да. файдасы тимәде. Аяклар да, куллар да баһадирдай гәүдәле иргә бө генләй буйсынмый башладылар, зур түмәргә тагып куйган утын пүләннәре сыман җансызлар, сөйләшүенең дә рәте китте Юк кына нәрсәне дә аңлата алмыйча җәфаланып бетә иде ул...
Мондагы табиблар белән дә киңәшеп карады Гөлҗиһан. Наратлыга алып барды абыйсын, аннан Зуравылга җибәрделәр. Анда исә мондый сәер авыруны теләми генә кабул иттеләр. Авыру турындагы белешмә таптыра башладылар. Шәйхаттарның авызыннан «быкы-быкы»дан башка сүз чыкмый, аның өчен Гөлҗиһан ярсып-ярсып аңлатырга тырыша иде.
Каян булсын инде аның картечкәсе, йә Алла коллары?! Хатыны куа башлагач, чыгып киткән инде, мескен. Үз татарың булса да. бер хәл булыр иде. Хат та язып карар идем.. Үзен-үзе белгәндер инде, кайтты да егылды. Нинди зәхмәтләр кагылгандыр инде, сез брачлар да белмәгәч...
Табиб аптырый төшеп, Гөлҗиһанны бүлдерде.
Б
— Шундый зур шәһәрдәге табиблар белмәгәнне, без каян белик ди инде9! Аларда тиешле җиһазлар да бар. тәҗрибәле табиблар да а түгелдер. Монда бит юк кына нәрсә өчен дә Казанга, йә Чаллыга •җибәрәбез кешене. Менә абыйның йөрерлек рәте юк, ә гариплеген раслау өчен Чаллыга барып кайтырга тиеш ул. Шунсыз пенсия ала алмаячак. Тәртип шулай.
— Чаллыга?... И-и, брачкаем, анда аны кем альт барсын ди. Әле җир җимертеп йөргән кешегә дә калхуз машина бирми Безнең ишесенә кус та юк инде ул...
Табиб бераз уйланып утырды да, сеңдереп сөйли башлады.
Апа, теләсә нәрсә әйтегез, әмма абыегызны монда калдыра алмыйбыз. Аңа тәрбия кирәк, сабый баланы караган кебек тәрбия. Бездә андый кешеләр юк. Санитар хатын-кызларыбыз җитешми Үзегез килеп, карап торыр!а да мөмкинлек юк. дисез... Казанга илтсәгез, рәхим итегез, кирәкле кәгазьләрен бирәбез, алып барыгыз, урнаштырыгыз. Иң яхшысы - Табиб Гөлҗиһанның колагына пышылдады...— Сез аны. апа, интектереп йөрмәгез инде, авылга алып кайгыгыз Яшәгән кадәр яшәр дә... Без дәвалый торган авыру түгел бу. Анализларын алып карадык, өметле түгел. Геолог иде дисез биз. Бер шигем бар эзләнүләр вакытында сәламәтлек өчен куркыныч казылмага юлыккандыр, бәлки. Радиоактив матдә дип атала. Үзе аңлата алганча, ул нәкъ шушы юнәлегцтә эш алып барган да инде.
... Шәйхаттарның сызланулары, ухылдап тын алулары өйнең бар тынычлыгын алды. Ул үзе аек акыллы, һәрвакыт тирән уйда ята Ишек ачылса, өмет белән тулы зур. тере күзләрен керүчегә төби. Андый чакларда Гөлҗиһанның үзәге өзелеп төшәрдәй була. Ул белә абыйсы түземсезләнеп улы белән кызының кайтып керүләрен көтә. Әти кешенең балаларына мәхәббәте шулкадәр көчле ки, Шәйхаттар карават каршы- сындагы урындык артына улы белән кызының фотосурәтләрен сөяп куйган да. көннәр буе пышылдап кына алар белән сөйләшеп күңелен юата иде. Гөлҗиһанның колагына ара-тирә абыйсының тетрәндергеч рәвештә:
Сергей... Татьяна... - дип балаларына эндәшүе, аларны үз янына чакыруы ишетелгәләп китә иде.
Абыйсының өзгәләнүенә түзә алмыйча, урыс теле укытучысы аркылы Шәйхаттарның хатынына хатлар яздырып җибәреп тә каралы Баштагы хатлар суга iөткәндәй эзсез тределәр Бишенче хатны алгач, марҗа җиңгинең сабырлыгы төкәнде, ахрысы, җавап язып салды Хат килү белән Гөлҗиһан таныш укытучы янына йөгерде. Үзе дулкынлана, күңеленнән әллә нәрсәләр уйлап бетерде. Кабынырдай булып мәктәпкә йөгереп килде, дәрестән укытучы кызны чакырып чыгарды, ашыгып аңа ерак ran килгән хатны сузды:
Тәки хаг язып җибәргәннәр бит Җиңгидер инде Урысча анламасам да, язып шомарган кешегә охшаган кулы
Хатны чыннан да Шәйхаттарның хатыны, балалары бергәләп язып җибәргәннәр иде. Аны укып чыккач, укытучы кыз башта пи әйтергә белмичә эндәшми торды Болай сүзсез калуның мәгънәсезлек икәнен абайлагандай, Гөлҗиһан апасына күтәрелеп карамыйча гына
Укыдым, укыдым да. Гөлҗиһан апа. дөрес аңласам, монда алар- ның өчесе дә бер үк нәрсәне язганнар бугай, диде ул, хатынга күтәрелеп карамыйча.
Әллә, кайта алмыйбыз, дип, язганнармы. Ходаем? Гөлҗиһан кулларын кая куярга белмәгәндәй, талпынып алды Инде абыйның аларны көтүләре Ашаудан язды бит, гел туларның исемнәрен генә пышылдап яга
Укытучы авыр сулап куйды.
Кайта алмыйбыз дип кенә язсалар бер хәл иде әле Хатыны да, балалары да Шәйхаттар абыйдан баш тартулары хакында әйтеп язган
нар. Яшь кызның бу кадәр рәхимсезлеккә. мәрхәмәтсезлеккә акылы җитми иде булса кирәк, аның күзләреннән яшь сытылып чыкты.
Гөлҗиһан лапылдап таш стенага сөялде.
Ничек?.. Кемнән баш тарталар алар? Гомер иткән иреннән, карап үстергән әтиләреннәнме?..
Бу эш өчен үзен гаепле санагандай, укытучы кыз акланып алды.
Югыйсә, әйбәтләп язган идем инде,— диде ул.— Алардан Шәйхаттар абыйга башка бернәрсә дә кирәкми — кайтып күзенә күренеп китсәләр дә. сөйләп аңлатып булмаслык сөенеч булачагын төрлечә аңлатып язган идем Шулай ук Гөлҗиһан апа, синең дә алардан бер нәрсә дә өмет итмәвеңне әйттем...
Гөлҗиһан кызны җөпләп куйды:
Нәрсә кирәк булсын ди. җүләркәем. Барысы да җитеш, җан тынычлыгы гына булсын.
Кыз дәвам итте:
Минем язганнарны дөрес аңлаганнардыр дип уйлыйм. Иң гаҗәбе шул: шушы сүзләр өчен хат язучыны, ягъни мине инде тетмәсен теткәннәр. Кайту кая ул! Ачуланганнар чакырган өчен—Ул хатны укый- тәрҗемә итә башлады -Тыңлап кара син, Гөлҗиһан апа. боларда на- мус-мазар юктыр дисәң инде. —«Монда да аның теләсә нәрсә сөйләнеп ятуыннан туеп беттек. Ике сүзнең берендә «Туган якларга кайтыйк»— дип теңкәгә тиде. Инде менә кайтып киткән икән, артын басып тик кенә ятсын!»—дигәннәр...
Иманнары юк икән...
еге йөрәк тетрәндергеч хат Гөлҗиһанның исеннән бер генә минутка да чыкмый. Кайгыга сабышты хәтта. Ул тамак төбенә килеп утырган кайнар төерне йота да кабат уфтанып ала.
Шушы кешедән акча сорап ята бит, ләгыйнь... Их, үзебезнең татар кешесенә өйләнгән булса! Инде шушындый хәл килеп чыкса да, эчемдәгесен түкми-чәчми җиткерә белер идем аңа. Ул марҗага нәрсә дип язасын инде. Шәйхаттар абыйсы сөйләвеннән белә ул татарларны далада сарык көтеп йөрүче ярым затлар итеп кенә күз алдына китерә икән бит Абыйсын да. Шәйхаттар дип түгел, «Чыңгызхан» дип йөрткән. Ничә ел торып, татарларның искиткеч зирәк, кулларыннан эш килә торган халык икәнен аңлаттым, юк. җене белән каршы килә иде. Монголларда каян килеп акыл, белем, син әйткәнчә, авыллар, шәһәрләр төзеп, аларны үрнәк тәртиптә тоту мөмкин булсын, дип авызыннан күбекләр килгәнче бәхәсләшә иде,— дип көрсенгән иде Шәйхаттар ул чакта — Татарлар белемле булса, кулларыннан эш килсә, космоска очарлар иде! Ха-ха-ха! Космоска маймыл сыман сынау өчен дә җибәрергә яраксыз халык бит сез Тотарсыз да кирәкмәгән бер кнопкага басарсыз. Ипи урынына, капкач ачылып китәр дә, урындыгың-ниең белән космоска мәтәлерсең. Йөр аннары, аяк-кулыңны бутап-акырып. Син. ярый инде, ничек кешегә охшап тугансыңдыр, шул флотта чарлаганнардыр инде. Югыйсә, сарык көтүчесеннән артык җирең дә юк кебек. Сөен, кеше иттем мин сине! Ха-ха-ха!..
Андый чакларда Шәйхаттар кызып бәхәскә ташланмакчы була да, тынып кала, чөнки белә, тарих дәреслеген кат-кат укыган кеше татарлар, чыннан да. монгол нәселеннән, башкача булуы да мөмкин түгелдер, дип уйлый. Китапларда шулай язылган Йөз-кыяфәтләре белән ул халыкка охшамаганнар охшавын. . Галимнәр белмичә язмаслар инде. Хатыны аны ачуланып та ташлый. Кайвакыт:
— Сез. татарлар, безнең Смоленскины җир белән тигезләгәнсез. Сез — явыз халык. Минем сезнең якларга кайтасым, шул кыргыйларны 124
Т
күрәсем дә килми! Сезнең бабаларыгыз варварлар булган. Хәзер генә кеше чутыннан сөйләшәсез Ярый. Иван Грозный оягызны туздырып, сезгә бераз иман керткән. Югыйсә, һаман кеше талап, урысларны җәберләп гомер итәсе идегез!
Бәхәскә шушы урында нокта куела..
...Шәйхаттар аһылдап көрсенеп куя. Тәне авыртуга түгел, җаны сызлауга түзә алмый ул. Гөлҗиһан чәй ясап, абыйсының күгәргән иреннәренә чәйле чынаяк китерә Абыйсы йотлыгып хуш исле чәй эчә. күз карашы белән генә изге күңелле сеңлесенә рәхмәт әйтә.
Бүген Гыйльметдин киләм диде. Мунча яктым. «Пешкән каен себеркесе белән кәҗә маен чыгарам әле. яшьтигә файдасы тимәсме».— ди. Узганында файдасын күргән кебек булган иде бит. Атна чамасы телең ачылып, сөйләшеп, үз кулың белән ипи тотып ашадың.
Гыйльметдин исемен ишетүгә Шәххаттарның йөзендә елмаю пәйда булды. Авылга кайтканнан бирле, аның янына әледән-әле кергәләп торучы. хәлләрен белеп кирәк-яракларын табарга тырышып йөрүче бердәнбер кеше яшьлек дусты Гыйльметдин иде.
Суык февраль көнендә Шәйхаттар соңгы сулышын алды. Үләсе төнне ул сызланмады да. сыкранмады да. Изрәп йоклагандай ятты- ятты да. таң агкач уянып китте һәм соңгы сулышын алганчы урындык аркасына сөяп куелган икс фотосурәткә текәлеп хәрәкәтсез тик ятты. Үлгәч тә аның ярым ачык күзләре һаман улы белән кызын багалар кебек иде...
...Абыйсы Шәйхаттар Күперледән бик еракта чакта, фотосурәтләре буенча гына таныш татар канлы урыс балалары үстереп яткан вакытта. Гөлҗиһан болай ук үзен ятим, таянычсыз сизми иде әле. Юк дисәң дә. таянырдай кешесе, абыйсы барлыгын һәрдаим тоеп яшәде ул Әкренләп Әхнәф тә аякка басты. Шамил дә үсеп, тәпи йөгереп китәр, абыйсы да хатынын, балаларын ияртеп кайтып төшәр кебек иде Танышырлар, дуслашырлар, моннан соң инде гел аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәрләр сыман иде. Инде шушы бердәнбер терәге имән агачыдай мәһабәг гәүдәле, килешле буй-сынлы абыйсы кышкы көндә шаулап ауды, суык гүргә кереп ятты. Аны. васыяте буенча, үзе кебек үк япь-яшь килеш үлеп киткән газиз әнкәсе янына җирләделәр
VII
ллар үткән саен, Гөлҗиһан үзендә гаҗәп үзгәрешләр сизгән кебек.
Иң сәере шул ул яшәү дигән серле нәрсәнең асылына төшенмәкче булып баш ватарга һәвәсләнеп кипе Уйлап карасаң, кызык бит. . Кеше бу якты дөньяга ни өчен туа икән'’ Нигә дип яши? Яшәүнең асылы нәрсәдә? Берәүләр туганнан бирле юрмышның хәсрәтле, борчу төягән йөген тарта, шуңа да шөкер итеп, барлы-юклы шатлыкларына, табышларына сөенеп яши Икенчеләренен гомер арбалары теркелдәп кенә бара Барсы да җитеш, җаның ни тели, шуны ал Әмма өйләрендә кот юк. ызгыш-талаш
Карап гора да Гөлҗиһан, янә исе китә. Элек болай түгел сыман иде бит. Ә хәзер... Кешеләр арасындагы дуслык дигән бөек хисне генә алып кара. Кая ул эчкерсез, бер-берең өчен утка керердәй дуслык' Барсы да исәп-хисапка корылган бит. Бүген син кирәк син миңа дус. Иртәгә кирәгең юк икән синең биргән сәламеңне дә алырга атлыгып тормый кичәге җан ахирәтең Борылып та карамый хәтта Дан-дәрәҗә өчен иң якын кешеләрен дә саталар, һи-и. кешене сату гына нәрсә ул! Әнә Әүхәгнең малае райком тирәсендә бер-ике ел чуалган иде. хәзер Казанга алдылар. Кара машина белән генә кайтып йөри
Гөлҗиһан тагын очсыз-кырыйсыз уйларына чума.
Е
Нәрсәгә дип тудырды икән аны әнкәсе?.. Тугач, ярый, «Кыз туды, абыйсы Шәйхаттарга сеңел, иптәш булыр!» —дип сөенгәннәрдер инде. Ә аннан соң? Ни күрде бу тормышта Гөлҗиһан?.. Балалык еллары булмады да сыман Авыр сугыш еллары каплап китте уйнар-көлер чакларын. Ул да түгел, ачлыктан шешенер дәрәҗәгә җиткән көннәрдә дөньяда иң кадерлесе әнкәе үлеп китте. Шәйхаттар абыйсына мең рәхмәт, сеңлесен ач үлем тырнагына бирмәс өчен җан-фәрман казганды, мең әмәлен тапты, әмма әҗәлне өйләрен урап китәргә мәҗбүр итте. Үсмер еллары менә шул гарасатта үтеп тә китче.
Аннан, әтиләре сугышчан кайтып, эчкә бераз җан. күңелләренә аз гына сөенеч иңгән мәлләр. Әтисенең балаларда артык кайгысы булмады булуын. Кайтуының икенче көнендә колхоз дилбегәсен үз кулына алды. Көн-төн колхоз дип чапты, белеме юк, кычкыру-җикерү өлге булган заманда якын-тирәдә сирәк күренеш кешеләр белән уртак тел тапты, шул тыйгысызлыгы, эш булсын дип тырышуларын авылдашлары күреп, аңлап аңа ярдәм итәргә омтылдылар. Башка авылларда ярты колхозчыны төрмәгә җибәреп, корсак киереп йөргән рәисләрдән аермалы буларак, Мөлековның беркемгә дә зыян-зәүмәте тимәде. Дуамаллыгын хисапламаганда, авылдашларын артык рәнҗетерлек хилафлык кылмагандыр ул.
Әтисенең дә гомере кыска булды шул. Кабаланды, чапты, вакытсыз гүр иясе дә булды. Инде килеп. Гөлҗиһан ни-нәрсә күрде үсеп җиткәч?... Бер рәхәт тә күрмәде бит шушы гомер эчендә...
Нәрсә өчен мондый михнәтләр аңа9 Аның кемгә зыяны тигәне бар? Әхнәфнең, Шамилнең ни гаепләре бар? Якты дөньяга килгәннән бирле кайгы да хәсрәт, сагыш... Берсе малай чактан бирле гариплектән кимсенеп яши Ә аны шундый хәлгә төшерүчеләр типтереп яши бирәләр. Ике ятып бер төшләренә дә керми торгандыр Әхнәф кичергән газаплар. Шамил исә үзенең чын әнисе барлыгын да белми үсә. Дәү әнисенә «әнием» дип дәшә, шуңа чын күңелдән ышана.
Ул бәхет дигәннәре нишләп Гөлҗиһан тирәсен читләтеп үтә икән соң? Кайда йөри ул?! Ярый. Гөлҗиһан шундый язмышка дучар булды ди, ә менә башкалар үзләрен бәхетлегә саныйлар микән?
Ул Әүхәтне әйт... Көн-таң атса, култык астына балтасын кыстырып, якын-тирә авылларга чыгып китә. Караңгы төшкәч кенә сөйрәлеп кайтып җитә. Адымнары авыр Үзе бөкерәеп беткән булыр, очраган кешеләргә күтәрелеп карамас, исәнлек бирсәләр, нәрсәдер мыгырданганы ишетелә исәнлек алганы шулдыр инде, бирмәсәләр үзе эндәшмәс. Йөзенен ачылган чагын күрмәссең Иңсәләре төртеп чыккан Җүнле кием кимәгәненә биш былтыр. Авызында тәмәке пыскыр. Сакал-мыек баскан чырае көлү-шатлану галәмәтләрен дә онытып бетергәндер инде. Өенә кайта да, мал-туар арасына чыгып китә. Олы малае кара машиналарда сабан туена кайта, Әүхәт ат җигеп урманга утын әзерләргә китеп бара. Сабан туе көнне утын хәстәрләп йөрүче бердәнбер кеше ул. Әхнәф аттан егылып төшкәннән соң. аның сабантуйга аяк басканы юк.. Хатыны, бала-чагасы, барсы да аннан акча даулый, акча таптыра. Әүхәт шул дулкында яши. ашый, йоклый...
Фәймә үзен бәхетле хис итә микән? Үз гомерендә кешегә яхшылыгы тидеме аның? Ә бит көн саен авыл советына күпме кеше керә, һәркай- сының ниндидер йомышы бар, шуны тиз генә йомышлыйсы, күп сүзгә җитми генә үз юлы белән китеп барасы киләдер дә... Фәймә янына кергәч кычкырышмый, талашмый, күңелеңне рәнҗетерлек сүзләр ишетмичә чыгам димә инде. Кыз чагында алай түгел иде бит соң. Нәрсә булды аңа. нигә һәр нәрсәдән җәнҗал гына эзли ул?.. Әгәр авыл кешеләренең Фәймәгә җыелган бар рәнҗеше берьюлы төшәсе булса. Коры елганың элекке ташу төшкән чагы сыман булыр иде ул. Фәймә йомычка урынына агып китәр иде рәнҗеш ташуында. Төшми бит менә, һаман шул эшендә, авылдашларының күз яшьләрен җыя килә. Шуннан рәхәт тә таба бугай әле. җитмәсә.
Инде килеп, типтереп яши дигән Куян Сәйфиен ал. Гөлзадәсен. Сәкинә белән Гыйльметдинне ал — бу дөньяда кайсы үзен бәхетле итеп тоя икән. ә?.. Барсы да бәхеткә омтыла, ымсындыргыч бәхет ишекләре якынла гына кебек тә — кулын белән сузылып җибәр дә. рәхәтләнеп кереп утыр юк шул, күзгә күренә, буй җитми. Берсе бер нәрсәдән мәхрүм, икенчеләре бөтенләй башка нәрсә хакында уйлап җан ата һәркайсы дөнья куа. арба күчәрләре һич уйламаган җирдә орылыша, китә үзара ызгыш, бер-берсенә пычрак ату... Көнчелек, яла ягышу Яшәү шулай булырга тиеш микәнни сон. жә?.. Авыл буйлап йөреп чык. кемгә кермә борчу, сагыш, күз яше. Картлар яшьләреннән зарлана, яшьләре өлкәннәрне күралмый Олыны олы. кечене кече итү юк Гаеп эзләү, тырнак астыннан кер табарга маташу — һәркайда шул. Берәүләр балабыз булмады дип көннәр буе салкын түшәгенә яшь коя. картаер чакларын уйлап, кемнәр кулына калырбыз дип ут йотып чыгалар Ә балалары булганнар кайгы-хәсрәтсезме? Үстерәләр, укыталар. Тегеләре исә үз көннәрен үзләре көтәрлек булгач, картаеп килүче ата-аналарын ташлыйлар да калаларга чыгып сызалар. Авылныкылар китә, алар башкарасы эшләрне чит-яттан җыелган килмешәкләр эшли. Колхоз рәисе дисенме, экономист, хисапчы, мәктәп директоры авылда нинди белгеч бар барысы да читтән килгән кеше Хәтта урта мәктәпне бетереп клуб мөдире, китапханә мөдирләре булып эшләүче япь-яшь кызлар да башка яклардан килеп эшләүчеләр Авыл белән килмешәкләр идарә итә. Ә үз авыл кешесе белем алып кайтса, нинди хәлгә төшә? Аларнын иң үзәк-ләренә үткәне теге килмешәкләр түгел, ә үз авылдашлары бит Нәрсә әйтсәләр, хәтта кинәш белән авылдашлары, яшьтәш иптәшләре янына килсәләр дә, аларга килмешәкләргә булган чаклы кадер-хөрмәт тә юк биг Бичаралар, берәр ел шулай авылдашларының мыскыл итүләренә тешләрен кысып булса да түзәләр дә. кесәләренә дипломнарын тыгып, башка якка сәфәр чыгып китәләр.
Бәйрәм вакытларында авыл урамнары шаулап ала да янә тынып кала Бүгенге яшьләр Гөлҗиһаннар чорындагы сыман кичке эңгер төшүгә клубка ашкынмыйлар инде Бердәнбер гармунчы Гыйльметдиннең бармак араларыннан нинди көй түгелер дип. зар булып га җилкенеп утырмыйлар, һәркайсының кулында магнитофон Колакларына әллә нинди әйберләр кияләр дә шул тартма уйнаган көйгә чайкалышып тик торалар. Гармун уйнаучыдан көлеп кенә карыйлар хәзер
рамда мәктәптән кайтучы бала-чаганың чыр-чу килгән тавышлары ишетелеп аллы. Ул арада җил капкадан Шамилнең килеп керүен күреп алды ул.
Әмма Шамилнең кайтып керүе бүген бөтенләй башкача булып чыкты. Бик күңелсез керде өйгә Башка көннәрдәге кебек тизрәк өстәл тирәсенә лә сырышмады Теләмичә генә чишенде, эндәшмичә генә «үрдәге урынлыкка барып утырды Гөлҗиһанның күңеленә әллә нинди шикле уйлар йөгерде. Йөрәге гасабиланып тибә башлады. Шамилнең әле укый башлаганчы болан сөмсере коелып кайтып кер«әне юк иде Нәрсәгә дә булса кәефе китсә, гадәт тә, мышык-мышык килгән булып уенчыклары белән уйнап азапланган була иле. Күз яшен күрсәтмәс әмма Бүген исә үз-үзен «отышы бөтенләй үзгә иде малайның. Гөлҗиһан иңнәрен салындырып утырган Шамилгә карап алды да. сабырлыгын җуеп:
Нәрсә булды, улым. Балтаңны суга төшереп җибәрдеңме әллә? дип сорады Үзе сүзне шаяртуга борырга теләгәндәй, йомшак кына көлеп куйды Йә әйт инде, үскән егет мышкылдап утырырмыни!
Шушы сорауны кеткәй кебек. Шамил үтә җитди карашын әнисенә төбәде.
У
Кешенең... ике әнисе... булмый бит...—диде ул, һәр сүзен өзеп.
Көтелмәгән сүзләр түгел иде бу Гөлҗиһан өчен. Көтә иде ул сүзләрне, кайчан да булса ишетәсен тоеп яшәде. Тик менә хәзер, уйламаганда дигәндәй. Зиһене чуалуын сиздермәскә тырышкандай, әкрен генә әйтеп куйды.
Ике әни?.. Ике әни булмый шул, улым...
— Ә нишләп минем ике әни булган?
Шамил зур булып ачылган зәңгәр күзләрен Гөлҗиһанга төбәде. Ул күңелен кузгаткан шушы котсыз сорауга җавап көтә иде.
Гөлҗиһанның бәгыре өзелеп төште. Шулай була икән ул... Кайчанда булса бер дөресен сөйләп бирергә туры килә икән бит... Итәк астында яшереп саклый торган сер түгел. Ул үзен кулга алырга тырышты. Малайга артык аптырап, каушап калуны сиздерү кирәкми, дип уйлады ул. Ниндидер гаеп эш өстендә тотылгандай кыланып, Шамилнең күңелен тагын да ныграк җәрәхәтләү генә була түгелме соң? Башына килгән беренче фикер шул булды: «Бу хакта нәрсә белә? Аңа моны кем әйткән?..»
— Кем әйтте, улым, алай дип.— Күпме тыныч булып күренергә тырышса да. Гөлҗиһан үзенең маңгаена тир бәреп чыкканын сизде. Иреннәре тартышып, калтырана башлады. Үзе Шамилнең җавабын ишетми калмыйм дигәндәй, урындыгын малай янына ук күчерде, Шамилнең аркасыннан кочып алды.
Шамил инде бу сүзләрен нигә әйткәненә үкенә башлаган сыман тоелды. Ул бер читкәрәк тартыла төшеп, башын аска иде.
— Сәкинә апа әйтте...—диде ул кашын җыерып.
- Аңлатып сөйлә, нәрсә диде соң ул?
Шамилнең күзеннән яшь атылып чыкты да алсу бите буйлап түбән тәгәрәде.
- «Әбиең ни эшли? Сине яратамы?» дип сорады.— диде малай еламсырый төшеп.— «Минем әбием юк бит»,— дидем мин. Ә ул көлде. «Гөлҗиһан синең әбиең булмый кем булсын инде.—диде. Бөтен малайлар да ишетеп торды. Ә ул һаман кычкырып көлә, кулларын бутый шунда. «Үзеңнең әниеңнең исеме Әфүзә була. Әле һаман әйтмәгәннәр икән әле. әстәгем»,—дип бот чапкан була. «Хәбәре юкмы, хаты килмиме?» дип тә сорады.
Малай тын калды. Гөлҗиһан әйтер сүз тапмый иде әлегә.
Өстәл өстендә җиз самавыр гөжләп утыра, һәм аның шулай гамьсез көйләп утыруы сару кайната, күңелгә тия иде.
— Әйе, улым, кешенең ике әнисе булмый.—диде ул уйларының очын күрергә теләп һәм әкрен генә сүз башлады.—Тик синең дә әниең берәү генә бит.
— Син генә бит әйеме, әнием7..— диде малай Гөлҗиһанга елышып.
Шамилне кайнар кочагына алды да Гөлҗиһан мөмкин кадәр баланың күңелен җәрәхәтләмәскә тырышып, үзе өчен үтә дә кыен нәрсәләр хакында сөйли башлады. Булдыра алганча, малайга чын дөресен әйтергә, аңлатырга тырышып карарга кирәк дигән фикергә килгән иде ул. Бу сер барыбер чыгачак, эчкәрәк яшергән саен, яман шеш сыман ямьсезрәк төс алачак иде. Әнисенең сүзләрен тыңлаганнан соң, Шамил олыгаеп киткән кебек тоелды. Ул инде Гөлҗиһанның иреннәре арасыннан чыккан ачы сүзләрне тыңламый да шикелле, торган саен үз уйларына кереп чума бара. Гөлҗиһанның күкрәгенә башын куйган да, сулыш алырга да кыенсынган кебек тавыш-тынсыз гына утыра бирә иде.
Ахырдан, Шамилнең тыңлаусыз чәчләрен сыйпап, Гөлҗиһан сүзен йомгаклады:
— Менә, шулай, улым... Теләсәң, мине әбием дип йөр. Син хәзер зур үстең инде. Мәктәп -укучысы... Барсын да аңлыйсың, әйеме?
Шамил Гөлҗиһанның күкрәгенә капланды.
— Син минем әнием.— Малай күтәрелеп Гөлҗиһанга карады. Кечкенә йодрыгы белән күзләрен сөртеп, Гөлҗиһанны кочаклап алды. — 128
Әни берәү генә була ул, әйеме, әнием! Минем дә әнием берәү генә — син генә!
Малай белән аны багып үстергән ана шулай бер-берсенә сыенып озак утырдылар
Адәм баласына, үзен бәхетле итеп сизү өчен, күп тә кирәкми шул. Таш пулатлар да. машиналар да, кесә тулы акча булуы да им түгел. Менә шулай улың белән зурларча сөйләшеп, җанына басып торган ташны алып ташлый алсан да. бәхетле итеп тоясың икән үзеңне Кешегә, иң беренче, җан тынычлыгы кирәк шул, Янә шушы сабыйның «әнием» дип йөгереп кочаклап алуы бәхет түгелмени! Аны исән-сау үстерә алуыма авылда кем генә ышанды икән? Сөенерсең дә шул. Үсеп тә җитте. Инде киләчәк Iурында уйлый башлады Әнә нәрсә ди бит «Әнием, үскәч Сәйфи абыйларныкы кебек зу-ур итеп өй салырбыз, яме. дип хыяллана ул.— Әүхәг абыйларныкы кебек ишек алдына кое да борауларбыз Сиңа Тауасты чишмәсенә барулары бик кыен бит. әнием Гел тәнем сызлый дисен» Мондый сүзләрен тыңлап утырган мизгелләр күңелгә күпме рәхәтлек бирә! Бала хыялы кайларга йөгермәс, шуны аңлаган хәлдә д' Гөлҗиһан үзләрен зур өйле, ишек алдында коелы итеп күрә башлый...
Тауасты чишмәсенең суы тәмле бит аның, тәнгә сихәтле.
Булса да. кое кирәк инде, ди малай сүзен бирергә теләмичә.
Гөлҗиһан җиңел генә урыныннан кузгалып, шактый бушаган сәгать чылбырын шаулатып тартып куйды. Ул үзенә җиңеллек тоя. очасы, өй тутырып әйләнәсе килә иде
VIII
нием, нигә әшәке кешеләр була икән, ә?
Шамил җавап көтмәстән. ипи кыерчыгын мул итеп тешләп алды да. чөйгә үрелде. Ул бүген әтисенә көтү кәгәргә булышырга чыккан иде. Менә атка атланып әбәт алырга кайткан. Гөлҗиһан ашыга-кабалана Әхнәфкә ашарга хәстәрләнеп йөри иде. Кызыксынуын яшерә алмыйча малайга төбәлде
Каян уйлап чыт ардың? Әшәке кешеләр кемнәр сон алар синеңчә?
Кичә Гыйльметдин абый мине тракторга утыртып турларына кадәр алып барган иде. Минем кабинада утыруымны күреп алгач, Сәкинә апа Гыйльметдин абыйга әллә нәрсәләр кычкырды. Котырган кеше кебек кыланды.
Котырган кешене күргәнен бармыни?
Булмаса да инде Малай тартынып куйды. Кычкыра бит Гыйльметдин абыйга теләсә нәрсә «Баһау тәре, һаман шул Гөлҗиһанның уйнаштан туган малаен миннән дә артык күрәсең», ди Малай- шалай кебек. Сәкинә апа тракторга утырып йөрмәс инде, әйеме. әнием? Мине кабинадан җилтерәтеп кенә төшерде Әллә тагын мин гаеп эш эшләгән Гыйльмет тин абый үзе туктап утыртты бит
Кичәгене бүген сөйлиләрмени инде?
Әй. кичә онытылган
Аның ишенең онытылуы әйбәт, улым. Гыйльметдин абыең нәрсә диде сон?
Мине җитәкләп олы юлга чыгарды да. үзе эндәшми кереп кигге Сәкинә апа кычкырын калды шунда. Юаш ул. Гыйльметдин абый, әйеме?
Акыллы кеше юкка-барга кычкырып, көн ямьсезләп йөрми, улым
Шамил белән сүзгә мавыгып, өйгә чит кеше килеп керүен дә сизми калганнар икән Кинәт ншегетгән
Өегезне күтәреп китсәләр дә, сизмисез икән Сөйләшүләре сөйләшү! дигән сүз тәр гәп икесе дә сискәнеп, сәерсенеп, ишек ятына карап
Ә
катып калдылар. Ишек төбендә бөркү һавадан тирләгән-янган ят хатын- кыз тора иде. Шамил, бу кем була инде? дигәндәй сораулы карашын әнисенә төбәде. Әнисенең үзеннән дә битәр аптырап, хәтта ачылган авызын да ябарга онытып торуын күргәч, гаҗәпләнүе тагын артты.
— Әфүзә. диде Гөлҗиһан куркынган, шомлы тавыш белән.
— Әйе, мин булам,—диде хатын ясалма елмаеп.— Ә бу үскән жегет Шамил инде.. Әхнәфкә охшап үсә икән Хатын, әйтүне көтеп тор- мастан, түргә узды, лапылдап урындыкка килеп утырды Күпне күргән иске урындык сыкрап, сукранып алды.— Йә. исәнме! —дип җитү тырнаклы кулын Шамилгә сузды Әфүзә. Малайга «улым» дип тә эндәшмәкче булган иде, ахрысы, нигәдер бу сүз аның иреннәре арасында буталып, югалып калды Нигә сөзеп карап торасын? — Ул Гөлҗиһанга күтәрелеп көлгәндәй итте.— Үзенә күрә түгел бу, усал булмакчы. Әллә дөньяда әниеңнең барын белми идеңме, бик аптырап калдың? Мин инде бу, синең әниең! диде ул карлыккан тавыш белән.
һәр хәрәкәтеннән тупаслык, ясалмалык бөркелеп торган бу хатынга чирканып карап тора иде Шамил. Хатынның үзенә сузылган кулларын читкә зтәреп, ашыгып Гөлҗиһанга барып сыенды ул. Үтерсәләр дә, авызыннан аракы исе аңкып торган хатынны «әни» дип атый алмаячак иде ул. Көтелмәгән кырыс, усал тавыш белән:
— Син минем әни гүгел!—дип кычкырды ул.— Минем үз әнием бар!—Малай Гөлҗиһанны чытырдатып кочып алды. Гөлҗиһан баштагы югалып калудан арынып килә иде инде. Баласын давылдан саклаган бөркет-кош шикелле. Шамилне кочагына алды:
Каян килеп чыктың, җирбит? — диде ул ярсый төшеп. Инде монда эзең суынганга да биш былтыр бит. Тагын кайларда. кемнәрнең башын әйләндереп йөрдең? Балага ягыласы булма! Йөрәге күкрәген ватып чыгардай тибә баланың. Котын алдың, хәшәрәт...
Әфүзә аның сүзләрен колак турыннан гына үткәреп җибәрде. Үзен мондый сүзләр белән генә өркетеп булмасын сиздереп, урындык аркасына ята төште.
- Чәй эчәргә дә кыстау юк диген, ә! Йә ярый, анысы вак мәсьәлә. Баланы алып кигәргә кайттым, — диде гадәти нәрсә хакында сөйләшкәндәй. Күрәм. сез аны миңа—үз әнисенә каршы котыртып бетергәнсез икән. Ул Шамилгә табан иелде.— Минем белән китәсеңме, улым0 Шәһәргә . Шәһәр малае буласың килмимени? Монда нәрсә, һаман да шул җиргә сеңгән өй, сыер, сарык тизәге. Өй салып керсәләр, бәлки уйлап та карарга иде исәп. Мужет гел шушында калыр идем, диде ул үтә җитди итеп.— Тормалы түгел өегез. Калмыйм, малайны да монда күгәртеп яткырмыйм.
һи-и. адәм тәганәсе, страм. нәрсә сөйли бит. диде Гөлҗиһан үчектергәндәй көлемсерәп.— Синең безгә кирәген бар дисеңме? Әле бала кирәк булдымы?! — дип җикерде ул. Мондый җегәр. көч каян килгәндер шушы минутта бу әрсез хатынга ташланырга, аны ботарлап ташларга да әзер иде ул. Аның эчендә нәфрәт ташкыны кузгалган иде. Гөлҗиһандагы тыелгысыз ярсуны күреп. Әфүзә еламсыраган булып кылана башлады.
— Нигә миңа әллә нинди ямьсез сүзләр әйтәсең, әнкәй. Җитмәсә, бала алдында. Сезне сагынып кайттым. Беркатлы дип уйламагыз, кайтышлый ук авыл советына кереп чыктым, мине әле ана хокукыннан мәхрүм шкән кеше юк. Бала нәрсә белә ул. Кем нәрсә сөйләсә — шул дөрес. Миңа каршы котыртып бетергәнсез, күренеп тора. Бүрегә караган кебек карап тора бит. Мин ул хәтле нәрсә эшләгән? Үз балам, синнән бирәсеңме-юкмы дип сорап тормыйм...— диде ул кабат тимер салкынлыгы чыккан тавышын күтәрә төшеп Менә Шамил үзе әйтсен — минем белән шәһәрдә яшисе киләме аның, юкмы?! Анда автобуста гына йөрисе, мороженое атлаган саен. Көтү көтеп йөрисе дә юк. җәй буе су буенда кызынып ятасың. Рәхәтләнеп яшибез без анда, чын әйтәм сиңа.— Үз сүзләреннән үзе үк кызыгып, авызыннан селәгәе бүселеп чыкты хатын-ның.— Бик күңелле шул анда... Шәһәрдә дим...
— Юк! -дип кисте малай куркудан калтыранган тавыш белән.— Минем әнием, әтием бар Син минем әни түгел. Син...— малай нинди сүз әйтергә белми туктап торды да,—әшәке апа син!—дип. Гөлҗиһанга тагын да ныграк сыенып, туктап калды. Аның бу хатынга башка әйтер сүзе юк иде.
Бу кадәр дә кире беткән, үҗәт булыр икән.—дип шаккаткан булды Әфүзә. Гел кирегә сукалый бит.
~ — Бала кирәк булса, үзбәктә калдырган малайларыңны алып кайт, диде Гөлҗиһан ачу белән. -Миңа димәгәе, әллә кайларга бар. әмма сиңа дигән бала бездә юк. диде ул катгый рәвештә. Үземнең улым, үземнең алтын бөртегем! —диде ул горурлык белән
Ха-ха-ха... Берәүкәйләрнең улы бар икән! — дип, Әфүзә буынсыз булып, көлүен дәвам итте - Ха-ха-ха Соң син аның кем малае икәнен дә белмисен бит. мескен. «Үземнең улым», ди бит. Егылып үләрсең Кем малае икәнен беләсең киләме7 — дип күзен чепиләндерде ул Гөлҗиһанга. Бик беләсең килсә, пар казаны өстендә яткан кара мыектан сорап калыргае аны! Ха-ха-ха...— Сүзнең нәрсә турында барганын Шамил аңламый иде. Әфүзә өйне сасытып кычкырып көлә башлау белән. Гөлҗиһанның кочагыннан ычкынды да тышка атылды ул. Гөлҗиһанның башына күсәк белән китереп орган сыман булды.
Җитте сиңа, дип ачыргаланып кычкырып җибәрде ул. Хәзер үк өйдән чыгын кит! Югыйсә.
Йә-йә. нәрсә эшләтмәкче буласың мине? — диде Әфүзә мыскыллы елмаеп һәм урыныннан кузгалды Мине бернәрсә дә эшләтә алмыйсың. түтекәсм Артыңны кыс та тик кенә тор. яме Әле бу турыда үзең генә беләсең, кирәк булса, бөтен авылыгызны сасытам.
Нинди шакшы хатын син. дип чарасыздан кире урынына сеңде Гөлҗиһан Шамилнең Әхнәфкә охшаганын үзең дә әйттең бит Тач әтисе. Нигә өстеңә тагын бер гөнаһ аласың?
Бала-чаганы кемгә ошатсаң шуңа ошый ул. юк өчен баш ватма, диде Әфүзә, ниһаять, бу алышта өскә чыкканлыгын сизеп. Кем малае икәнен чуртым белсен аны, баш әйләнгән чак иде. Мин әйттем дә оныттым. Бу нәрсә мине борчымый Ул хәйләкәр көлемсерәп, Гөлҗиһанга карап алды. Тегесенең чыкмаган җаны гына калуын күреп, кызуы сүрелгәнче төп мәсьәләгә күчге. Тәк. өй салырга җыенасыз икән Авыл советында әйггсләр. Мин китәм. малай да кирәкми, үзегезне дә күрәсем килеп тормый. Миңа акча кирәк, шунсыз китеп булмый. Аның күзләре ут яна. иреннәре зәңгәрләнеп кысылган иде.
Ак-ча?.. диде Гөлҗиһан гаҗәпләнә төшеп. Ул Әфүзәнең тел гәбен аңлап бетерми иде әле Нинди акча ул? Калдырган акчаң бар идемени9
Аңламаган булып кыланмасана! Мин сезгә бушлай бала калдырып китәр дип уйлыйсызмы?! Мин сезгә аны... хе-хе-хе. . Сатам, теләсәгез Риза булмасагыз, үзегезгә үпкәләгез. Акча бир, шуның белән вәссәлам Мин китәм. бала сезнеке. Киресенчә булса җелегегезгә үтәчәкмен!
Гөлҗиһан башы чатнап авыртура түзә алмыйча ыңгырашып куйды Безнең нинди акча булсын. Үзем үстергән баланы ничек сатып алырга тиеш ди әле мин Акылга сыя торган эш түгел дип сызланды ул Аннан бераз исенә килгәндәй Әфүзәгә туры карап сорау бирде Күпме акча кирәк сиңа, җирбит?
Күпме, дип Чутлашып тормыйм инде, күпме акча бар шуны бир дә, мин кит тем. диде ул һавалы итеп Кибет ябылганчы өлгерергә кирәк, баш авыртып тора. Чаллыдан утырып килгән идем. Урманда кундык, башкорг ягына машина куалар. Аракысы җитәр-җитмәс кенә булды мыкырның. Ә теге үзбәк малайлары өчен Халисәнең кирәген бирем әле. диде ул сүгенеп. Телен тыймаса
Гөлҗиһан калтыранган куллары белән шкаф тартмасын ачты. Ар-касында Әфүзәнең сулышын сизен, кабалана башлады. Иске калай чәй тартмасыннан акчалар алып, хатынга сузды.
- Мә, күргәнең-күрмәгәнең шул булсын.
— Хәерчеләнгән булма инде, диде Әфүзә кулына акча керүгә сөенеп, шул ук вакытта азсынган да сыман. Әмма яңадан да сүз куертып торуда исәбе юк иде аның. Акчаларын кесәсенә салып куйды да. эндәшеп тормый-нитми ашыгып чыгып китте. Ул баскыч такталарын дөбердәтеп узды, җил капканың шапылдап ябылганы ишетелде Өй эче киңәеп киткәндәй булды. Гөлҗиһан Әфүзәнең кереп чыгуын төшендә генә күргәндәй саташулы халәттә тора иде әле.
өлҗиһан баш түбәсенең кызышуына түзә алмый, өйгә борылды. Күз аллары караңгылана башлавын сизеп, белгән догаларын эченнән укый-укый. киереп ачып ташланган өйалды ишеген шапылдатып япты да өйгә үтте. Гаҗәп, кояш төшмәсен дип пәрдәләрне тартып куйганга сүрән тоелган өй эче кинәт яктырып, нурга коенган сыман күренде аңа. Түрдә, өстәл янында, кайчандыр таныш булып та инде хәтереннән җуела башлаган бер карчыкның утыруын күреп, бусага янында тукталып калды ул. Кипкән иреннәре арасыннан «Исәнме, әбекәй» дигән ике сүз саркып чыкты.
Гөлҗиһанны күрүгә, карчык кулындагы җиләк тәлгәшләрен кире өстәлгә куйды. Шамил биргән тәлгәшне Гөлҗиһан үзе өстәл өстендә калдырган иде. «Тәки авыз итәргә өлгергән юк бит әле!»
Карчык урыныннан кузгалып, Гөлҗиһанга табан атлады.
Бик исән әле. кызым. Менә, юл төшеп сезнең якка килеп чыккач, күрми китмәем дип. кагылып чыгарга уйладым.
Гөлҗиһан үзенә сузылган, тамырлары беленеп торган кулларны учларына кысты Карчыкның коргаксыган куллары салкынча иде. Әмма күзләреннән, йөзеннән нур чәчеп торган кебек. Өй эчен тутырган, бөтен тәнгә җиңеллек, изрәткеч рәхәтлек бирүче яктылык та шушы арык кына гәүдәле әбидән таралган сыман. Карчык кире үз урынына барып утырды.
— Быел җиләк уңган икән. Тәмлекәйлекләре! — диде ул бер күзен кыса төшеп, мәзәк кенә йөзен дә сыткандай итте. Җиләкнең әчкелтем тәме тешләрен камаштыра иде булса кирәк.
Гөлҗиһанның зиһене ачылып китте Әллә кайчан, әле сугыш вакытында ук аларга килеп кергән, ятим сабыйларны юатып, төне буе алар- ның ертык киемнәрен рәткә китереп, ямап азапланган изге күңелле саилче карчык гүгелме соң бу? Әле ул бер җыр да җырлаган иде. Ул җыр һич хәтердән китми.
Ак балыклар уйный, ай, иркендә.
Агыйдел суының төбендә.
Аннан соң күпме сулар акты, җилләр исте. Ул чакта хәлсез, ябык тәнле кечкенә бер кызчык иде. Гөлҗиһанның хәзер үзенең дә чәчләренә чал керде. Ә изге күңелле карчык һаман да шул төсен ташламаган Әллә соң бу... әллә соң бу карчык Үлмәсбикә әби микән’’.. Үз гомерендә Гөлҗиһан аны берничә мәртәбә күреп алгандай итте, һаман бер үк йөз чалымнары, хәтта киеме дә үзгәрмәгән бугай.
Карчык. Гөлҗиһанның уйларын сизгән шикелле, көлеп куйды:
Мин һич тә истән чыгармыйм сезне. Юлым төшсә, күрмичә дә китә алмыйм үзегезне.. Өй салырга җыенасыз икән. Бәрәкалла, бәрәкалла Бик зур эш тора алдыгызда, Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Улың да. сөбханалла, тәки аякка басып, рәтләнеп килә
Г
икән Теге чакта, мин әйтәм һич тә кеше булырга охшамаган иде. һай. авыр иде бит хәлләре. Сәламәтләнергә боерган булса, ир-ат халкы бер ныгып китсә, җир җимертеп йөри башлый ул. Сихәте югалса гына кызганыч ирләр
— Чәй яңартып алырга кирәк.— дип. Гөлҗиһан самавырга үрелде.
Карчык Гөлҗиһанга каршы төшәргә ашыкты:
- Кирәкми, кызым. Мәшәкатьләнмә самавыр дип Мин озаклап утырырга кермәдем. Әле генә чәй яныннан кузгалдым
Гөлҗиһан чын-чынлап аптырап калды
— Кайда эчтең чәйие, әбекәй?
Карчык көлемсерәп кенә куйды. Ул инде кузгала башлаган иде. Көтмәгәндә карчык Гөлҗиһанны ачуланып ташлады
- Әй, кызым, кызым.. Бик бетеренгәнсең ләбаса син. Гел уй да уй икән башыңда. Уй кешене бетерә ул. кызым. Адәм баласын тәмам эштән чыгара. Бераз гына үзең турында да онытма. Син бик яшь бит әле һич тә якгы дөньядан китәсе килми бит. Үзеңне кара әле көзгедән? — дип, ул Гөлҗиһанны көзге каршына китереп бастырды Көзгедән аңа йөзе сулып агарган, чәчләре тузгыган шактый кыяфәтсез бер шәүлә карап тора иде. Күзләр суырылып эчкә баткан сыман, һәм үзе белән янәшә басып торган карчык юк иде көзгедә Фәкать Гөлҗиһанның шыксыз кыяфәте генә сөрәсп тора
Танымыйсыңмы үзеңне? диде карчык. Гөлҗиһанны үчекләгәндәй. Болай ярамый, кызым Син биг кемнеңдер күңел түрендә йөрисең, кемгәдер яшәргә канат бирәсең. Ә үзең. нинди хәлгә төшкәнсең.
Бу кадәр йөрәккә үтеп керердәй ягымлы тавыш бетәшкән карчыкның кай җиреннән чыга икән, дип уйлап алды Гөлҗиһан.
Әйбәтләп киен, кызым, - диде карчык. Ул. зур сер сөйләгәндәй, пышылдый ук башлады Яңа күлмәкләреңне ки. оегыңны да сал, башкасын ки. - дип, салам чүпләре ияргән иске оекбашына ымлады карчык Чәчләреңне дә җыеп куй. Кискән ишек бит, кем килеп кермәс, дисең. Синең пөхтәлекне, ыспайлыгыңны, чибәрлегеңне күреп «аһ» итсеннәр, диде карчык кеткелдәп. Йөзендә бая сүрелә башлаган нур янә «гөлт» итеп кабынып китте аның. Гөлҗиһан, ихтыярсыздан. җан-фәрман карчык әйткәннәрне үтәргә кереште Күз ачып йомганчы киемнәрен алыштырды, чәчләрен тарап, ике чатка үреп куйды
Карчык ишек төбендәрәк эндәшми-1ынмый Гөлҗиһанның киемнәрен алышIыруын, төзәтенүен-ясануын күзәтеп торды. Эш беткәч, сак кына хатынны кабат көзге каршына кигереп бастырды. Гөлҗиһан үз күзләренә үзе ышанмады. Инде көзгедән яшь. чая чактагы кыяфәте балкый иде Хәтта арганлык билгеләре күренми. Аны ул тоя гына, әмма йөзгә чыкмаган.
Карчык, күңеле булып, хатынның аркасыннан сөеп алды.
Менә шулай, кызым. Гел сөйкемле, матур булып йөр Ә хәзер ял ит инде, миңа да китәргә вакыт Карчык сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, ниндидер көчле куллар Гөлҗиһанны карават өстендәге мендәргә ки герен саллылар. Кемдер моңлы көй көйләп, аны тирбәтә башлады. Ул тирән йокыга талды.
ак кына ишекне ачып кергән Әфүзә бигенә кисәк килеп бәрелгән кайнар җиллән чак кычкырып җибәрмәде Бермәлгә аны курку биләп алды Әмма инде өй эченә кереп җигеп килә, кире борыласы итмәде, ясалма күтәренкелек белән сөйләнеп, тчкә үтте.
Бер йомышым калган бит, әнкәй. Тагын керергә туры килде бит Ачуланма инде, яме Хагын букчасыннан Гөлҗиһанның зәңгәр пла
С
щын тартып чыгарды.—Теге вакытта киеп киткән идем... Кире кайтарып бирәм... менә...
Ул башын күтәреп карады, һәм... өйдәге тәртипсезлекне күреп исе китте. Идән уртасында Гөлҗиһанның салып ташлаган киемнәре чәчелеп ята. ә үзе өр-яңа киемнәр киеп, яхшылап җыештырылган карават өстенә менеп яткан. Күзләре йомык, йоклый, ахрысы. Сулу алуы да сизелми.
Әфүзә сак кына атлап Гөлҗиһан яткан карават янына килде. Тереме- юкмы белмәссең. Плащны аяк очына куйды. Гөлҗиһанның күкрәк тирәләре җиңелчә тибрәнеп алды.
Моңарчы ирексездән кысылып торган тынын шаулатып тышка чыгарды Әфүзә. Куркуы да артка чигә төште. Аннары, нидер исенә килгәндәй, мәче җитезлеге белән шкаф янына килеп басты. Янә карават ягына күз салды, шылт иткән тавыш та юк иде. Тимер боҗрасыннан тартып, шкафның пыялаланган ишеген ачып җибәрде* «Шыг-ырт...»
Сискәнеп янә караватка карады. Инде ике күзен дә Гөлҗиһаннан алмый иде ул. Сыңар кулы елан кебек шкаф эченә кереп китте, тимер савыт артына яшеренгән зур гына төргәкне эләктереп алды да ялт кына букчасына шудырды.
Нәкъ шул вакытта өй турысында трактор тавышы ишетеп, ул егылып китә язды. Таныш, бик таныш иде аңа бу җай гына гөрләп торган трактор тавышы. Ул. идәнгә чүгә төшеп, тракторның өй турысыннан келтерәп үтеп китүен көтеп тора башлады. Трактор үч иткән шикелле үрмәләп килде-килде дә. өй турысына җиткәч кенә туктап калды. Аның дырылдаган көенә өй эчендәге бар нәрсә сизелер-сизелмәс кенә биегән кебек иде. Менә тракторның ишеге шапылдап ачылды, кемдер лапылдап җиргә сикереп төште. Нәрсәдер эшләп азапланды кебек Монда кереп маташа түгелме соң? Әфүзә кыргый җанвар шикелле өйалдына сикерде, инде аяк тавышлары баскыч тирәсендә үк ишетелә иде. Әфүзә каерып ачылган өй ишеге артына кереп посты. Йөзенә тузанлы пәрәвез сыланды, чолан такталары ярыгыннан салкынча һава бөркелә иде. Тычкан сидеге исе килә. Җанны шом басты. Күз ияләшмәгәнгә караңгы иде монда. Ул, бөтен тәнен биләп алган калтырануны басарга теләп, иреннәрен умырып тешләде дә өнсез катып калды..
1993
Чаллы