Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХ

СӨЕКЛЕ ӘБИЕМ ФАКИЯ ФӘТХУЛЛА КЫЗЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ

Рух, рухи эшчәнлек мәсьәләсе фикер ияләренең бер генә буынын борчымаган Рух һәм аны аңлатуларның төрле юлларын эзләүнең зур тарихы бар. Традицион совет әдәбиятында исә рухка карата чикле һәм берьяклырак караш яшәп килде. Рух күбрәк матди дөньядан икенчел, аннан турыдан-туры килеп чыга торган нәрсә итеп каралды. Иҗтимагый аңнын төрләре хакында күп кенә китаплар, мәкаләләр чыга торса да. рәсми пропаганда кешеләрнең идея инанганлыгы хакында күп сөйләсә дә. рухның-асыл табигате мәсьәләсе һаман читтә кала килде. Табигать, материя — беренчел, аң, рух — икенчел, ә Алла — юк, дигән схемаларга гына корылган фәлсәфәдән башканы »көтеп тә булмый иде. Рухның үз табигате булуы, аның яшәештәге мөһим роле нәкъ менә шуннан килеп чыгуы фәлсәфә тарихында күптән танылган хакыйкатьләрдән санала. Мондый караш татар фәлсәфәсе тарихында да гәүдәләнә килде. Рухны коры схоластик бәхәсләр һәм фанатиклык сазлыгыннан алып чыгуда иң беренче адымнарны ясаучы, аны дин гыйлеменнән тыш итеп игълан итүгә нигез салучы Ш Мәржани булды. Коръәннең 17:87 (КР.) аятенә нигезләнеп һәм гарәп-мөсел- ман фәлсәфәсе, аерым алганда, әл-Газәли фикерләренә таянып, ул рухны кеше гакылыннан өстен һәм мәңгелек, шул ук вакытта Алланың затына да хас түгел, дип билгели.1 XIX гасыр ахырында формалашкан җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле эшлеклеләре Ш Мәржанинең мирасын дәвам итүчеләр буларак фикер йөрттеләр «Дин ислам каршында.— дип яза бу уңайдан Зыя Камали,—рух бөтенләй Аллаһыга башкадыр».5 6 М. Биги, 3. Кадыйри, Җ Абызгилдин һ. б. фикер ияләре дә шундыйрак мәсләктә тордылар. Алар рухны кешегә гыйлем һәм мәгариф бирелүдән килеп чыга торган күренеш буларак бәялиләр. Муса Биги, мәсәлән, рухның табигате- турындагы мәсьәләне И Кант нигез салган яңа фәлсәфи башлангыч нигезендә хәл итүне мәгъкуль санавын белдерә. Ул аны тәҗрибә һәм акыл аркылы гына ирешеп була торган нәрсә итеп саный.7 Гомумән, нәрсә соң ул рух? Билгеле булганча, ботен әйләнә-тирә дөнья, анда баручы төрле процесслар, ягъни табигать, җәмгыять үсеше һ. б бер-берсе белән бәйле рәвештә яшиләр Болар барысы яшәешне, ягъни барлыкны хасил итәләр. Яшәеш — чиксез, мәңгелек һәм үлемсез. Аның эчендә туктаусыз хәрәкәт булып тора, мәңгелек космик Цроцесслар. химик элементларның төрләнүе, туу һәм үлү. кеше тарафыннан матди һәм рухи байлыклар тудыру, төрле идеяләрнең калкып чыгуы һәм сүнә баруы, онытылуы һ б. күзәтелә Яшәеш, ягъни чынбарлык танып-беленә ала, һәрхәлдә, без аның бер өлешен билгели алабыз. Аерым әйбер яки кеше чынбарлыкны тәшкил иткән кебек, дөньяда рухилык Фа бар. Чынбарлык үз чиратында рухи, чөнки моны кешелекнең яшәеше раслап тора. Кеше тарафыннан үзгәртелә 5 Марҗа ни Ш Әл-Хикмәт әл-балига. Казан. 1888 81-82 66. 6 Камали 3 Фәлсәфәи исламия 1 кисәк Уфа. 1910. 313 б 7 Биги М Гыйлем әхваль рух. «Шура», 1909. № 22. 691 б Р торган табигатьтә, ягъни җәмгыять өлкәсендә бер генә предмет яки процесс та идея һәм акыл катнашуыннан башка тудырыла алмый Идея исә рухилыкның тышкы чагылышы булып, аның ярдәмендә рухның барлыгы тәэмин ителә Бу жәһәттән күренекле испан философы Хосе Ортега-и-Гассстның фикере кызыклы «Кеше дөньяны гуманлаштыра. ул үзен ана күчерә, идеальным үзгәрмәс асылын сеңдерә, һәм кайчан ла булса, ерак киләчәктә бу тышкы мәхшәр дөньясы кеше белән шулкадәр туенган булыр ки, без хәзер эчке дөньябызда фикер йөрткән кебек, бездән сон киләсе буыннар анда йөри алыр, дөнья, үз-үзе булудан туктамыйча. ниндидер матдиләшкән җанга әверелер . дип фараз итәргә мөмкин».8 9 ди философ. Гамәлдә бу күрәзәлек чынлап та тормышка ашармы, юкмы монысын әйтүе кыен. Ләкин X. Ортега-и-Гассетнын хаклыгы шунда кеше үзенең рухын идеягә таянып саклый, һәм бу аның киләчәген тәэмин итүче булып чыга Рух. саклануга, мәңгелеккә һәм чиксезлеккә омтылыш буларак чынбаргык- нын мөһим өлешен тәшкил итә. Аның тамырлары исә табигатькә барып тоташа Ләкин рухның табигать белән бәйләнеше каршылыклы һәм шактый үзенчәлекле һегельнен фикеренчә, рух табигатьне инкяр итеп, анын хакыйкатен ачуда ята. бу процесста табигать үзе юкка чыгып, рух идея булып мәйданга килә Ул рухны үзенең гәүдәләнешенә кадәр үк тудырылган нәрсә түгел, ә бәлки тән белән эчке бер бәйләнеш хисабына яши торган күренеш итеп тасвирлый ‘ Дөрес, һегель тән белән рух берлеген аларның «төшенчәмдә берлегенә нисби итә. монда анын фәлсәфи системасының үзенчәлеге сизелә һәм. гомумән, тән белән рух мөнәсәбәтен ничек күзаллаудан горле фәлсәфи алымнарның табигате ачык күренә Рух һәм тән. идея һәм матди җирлек берлеге юнәлешендә фикер йөртү, кайвакыт рухны кеше тормышында хисси күренеш буларак кына бәяләүгә дә этәрә. Аерым алганда, нигезләре белән 3. Фрейдка барып тоташучы экзисгснпн- аль фәлсәфә тарафдарлары үзеннән-үзе шул якка авыша Ләкин, мондый карашның файдалы яклары булуга карамастан, ана чикләнгәнлек, ягъни рухны анын бер гәүдәләнеше төре белән тәңгәлләштерү хас булып тора Рух үзе күпьяклы күренеш һәм аның бу үзенчәлеге тагар фәтсәфәсс очен яңалык та түгел. 3. Кадыйри. «Рух куәтләре өчдер Тәфкир (фикер), хис вә нрадодер (эстәү, ихтияр)’».- дип яза Рухнын хисси нигезе булса ла. асылда ул гакыли булып кала. Әле б. э. кадәр V VI гасыр элек яшәгән һераклит «Ксшенен табигате акыллы була алмый, ә илаһилыкныкы була ала».4 дип язган Я1 ьни борынгы грек философы, үз күзлегеннән карап, акылның чиксезлеккә. мәңгелеккә, илаһилыкка илтүен аныклаган булган. Әмма рухнын эчтәлеге акыл белән генә дә чикләнми, чөнки анын яшәештәге урынын билгеләүдә ихтыяр да катнаша Ихтыяр рух мөнәсәбәтләрендә ихтыярны алга чыгаруны А. Шопенгауэр һәм Ф Нищие башлангыч биргән фәлсәфи сызыкта очратабыз. Барлыкка килүе ягыннан ихтыярны чикләү рәвешендә пәйда булган рухның үзен аның көченнән башка күз алдына китерүе до кыен Их гыярны билгеләү рух эчтәлегендә мөһим роль уйный һәм бу анын асыл табигатеңдә чагылмый кала алмый Рухның төп үзенчәлекһәреннән берсе булып аның хәяте матдә яки әйбер хәлендә генә түгел, хәтта процесс яки вакыйга хәлендә дә була алманы гора /Рух һәрвакыт теге яки бу процессларга һәм матди җирлеккә үрелгән хәтдә. аиын бер ягы буларак кына яши Бу үзенчәлек рухнын асыл табигатен.» ачкыч хезмәтен башкара Рух һәрнәрсәнен бәйсез яш-юшкә сәләте ул һегель үтенең "Рух фәлсәфәсе» дигән әсәрендә: «Рухның асылы азатлык ул. яг ыш үз-үэенә гай- редән бәйсез булган мөнәсәбәте» дип билгели Ләкин ШУТ ук вакытта рух башка яшәешкә хас үзенчәлекләрдән тыш яши алмый Шуш күр-» бөек философ бик хаклы рәвештә; «Рухның азатлыгы... башкадан бәйсезлектә генә булмыйча, ул башкадан качу аркылы түгел, ә аны җиңеп чыгу аша барлыкка китерелә.» дип саный Рухның мондый үзенчәлеген, анын казаныш булуын һәм башка нәрсә аша барлыкка килүен бүтән кайбер фикер ияләре лә басым ясап әйтә Бу сытыкта рухнын күптөрле күренешләр һәм проиесхтариы кыю с«»тәте тагын да ачыклана төшә Нәкъ рух аркасында, мәсәлән, мәдәниятнең бөтенлеге тәэмин ителә дә инде Чыннан да. идеаль асылның төрле тарафларын тәшкил ' Ортега-в-Гассет X. Углубление в себя н обрашениость вовне «Философские ипукп», 1991. № 5 164 163 66. 9 Каршы г Гегель Г Энциклопедия философских наук Ч III Философик духа. М . 1956. 28 32 66 ’ К а иыПрн 3 Куәт һәм рух Уфа. 1910 32 6 ‘ Фрагменты ранних греческих философов Т I М . 1989 241 6 * Гегель! Күрсәтелгән «каре 416 ' Г Галилейга үлем җәзасы куллануга мөнәсәбәттә хәзерге фәндә башка төрпе караш та бари Уайтхед А Н Религия и наука. «Заблуждающийся разум? Многообразие вненауч- ного знания». М.. 1990 448 б. * итеп, җәмгыятьтә фән, дин, әхлак, сәнгать һ. 6 яшәеш төрләре рухның һәммә якларын чагылдыручы булып дөньяга килүләрен күрү кыен түгел. Аннан тыш, рухи мәдәниятнең бу өлешләре бер-берсеннән шактый ясалма рәвештә аерылуы хакында фикер йөртергә мөмкин. Матди җирлек белән бәйләнешләрендә һәм кеше тормышында уйнаган рольләре буенча алар төрләнсәләр дә, үзләренең килеп чыгышы, күп гомуми яклары белән бер-берсенә тартылып торалар. Кешелек мәдәнияте үзенең башлангыч чорында тармакланмаган хәлдә булуы бәхәссез кабул ителә Ә инде билгеле бер тарихи дәвердә аның төрләре аерымлануы үсешнең үзенә хас бер дәрәҗәсен чагылдыра Бу гаять мөһим процесс рухи эшчәнлекнен бүленүе шартларында аны биләү буенча аерым бер иҗтимагый төркемнәрнең үз мәнфәгатьләре өчен көрәшеннән дә азат була алмаган. Мәсәлән, тарихта бик еш кына дин белән фән арасындагы көрәшнең мисалы итеп чиркәү инквизициясенең галимнәрне эзәрлекләү, аларны хакыйкать - . ләреннән ваз кичтерү, хәтта физик юк итү очракларын да күрсәтәләр. Дин, фән һәм сәнгать һ. б. үсешенең билгеле бер баскычында күзәтелгән каршылыкларны мотлак итеп күрсәтү нәтиҗәсендә, әйтик, диннең фән белән бөтенләй капма- каршы юнәлештә булуын исбатларга тырышу әле хәзер дә күзәтелә. Бу каршылыкларның төп нигезе иҗтимагый көчләрнең тәэсире аркасында тууы игътибардан читтә кала. Хәлбуки мәдәниятнең бөтенлеге һәм бер рухи нигезгә корылган булуы җәмгыять үсешенең тәҗрибәсе белән раслана. Бу уңайдан инглиз философы А. Уайтхед китергән мисал гыйбрәтле. Үз вакытында мәшһүр галим-астроном Г. Галилей Җир — хәрәкәттә, ә Кояш тик тора, дип исбатлаган. Инквизиция исә моңа катгый рәвештә Җир — тикторыш хәлендә, ә Кояш аның тирәсендә хәрәкәт итә, дип раслый, һәм галимгә үлем җәзасы белән яный.' И. Ньютон идеяләре нигезендә эшләүче астрономнар исә соңыннан Кояш та, Җир дә — хәрәкәт хәлендә, дигән фикергә киләләр. Хәзер, билгеле булганча, тикторыш һәм хәрәкәтне аңлатудагы нинди концепциягә иярүгә бәйле рәвештә бу өч карашның да дөрес булуы ачылды.2 Хәер, хәзерге заман дин әһелләре тарафыннан да фән казанышлары тулысы белән танылып килә. Охшаш рәвештә билгеле бер дәвердә ислам дине тарафыннан сәнгатьнең кайбер төрләрен тыю, аңа иркенләп үсәргә ирек бирмәү күренешен дә анлатып була Ислам тарихының барлык чорларында да сәнгатькә мондый караш яшәмәгәнлеге билгеле. Ислам өйрәтүләре чынлыкта потка табынуны гына тыя. Үз чиратында сәнгать үсешенә ясалган кире йогынты бер төркем рухани катлавының рухи чикләнгәнлек күрсәтүе аркасында гына мөмкин булган. Моның дәлиле итеп җәдитчелек хәрәкәте тудырган яңарыш процессында бу каршылыкның тәмам хәл кылынуын, сәнгатьнең бөтен төрләренә юл ачылуын китерергә мөмкин. Икенче яктан мәдәниятнең төрле өлкәләргә бүленүеннән соң да алар арасында даими йогынты сакланып калган. Әдәбият һәм фәлсәфә, дин һәм әхлак бәйләнешләре шундыйлардан. Шулай булмаса. мәдәниятнең төрле яклары арасында арадашчы булып та, мөстәкыйль үзлекләрен озак вакытлар саклаган дини фәлсәфә, яки дини сәнгать, йә булмаса, дидактик әдәбият кебек мәдәни катламнарның яшәвен ничек аңлатырга? Соң чиктә фән, сәнгать, дин. әхлак кебек рухи байлыкларның үсеше үзеннән-үзе яңа баскычта бер-берсе белән бәйләнешләр эзләүгә этәрә һәм бу очракта да берләшүнең рухи ягы ачыклана төшә. Мәдәниятнең яңа бөтенлегенә ирешү һәрбер рухи эшчәнлек төренең үз табигатеннән һәм үсешенең төп юнәлешеннән килеп чыга Бу рухи бөтенлекнең өске, асыл ягын тәшкил итә. Моны дин мисалында күзәтеп карыйк. Борынгы община җәмгыятендә дини культ эшчәнлеге матди җитештерү һәм иҗтимагый тормышка үрелеп алып барыла. Этнографлар күзәтүенчә, шул чор дәрәҗәсендә торучы Австралиянең җирле халкында да бу нәкъ шулай сакланган. Ләкин торабара дини эшләр белән шөгыльләнүче аерым төркемнәр формалаша башлый. Шулар составыннан башта жрецлар төркеме (Борынгы Греция) яки дини каста (Борынгы һиндстан) аерылып чыга Ләкин алар әле дәүләт аппаратының бер өлеше буларак яши Урта гасырларда дин әһелләре аерым оешмалар төзи һәм алар ярдәмендә дин кагыйдәләрен саклауны тәэмин итә II—V гасырларда Рим империясендә барлыкка килгән христиан чиркәве шундый оешма буларак төзелә. Чиркәү иҗтимагый система буларак ике өлештән тора: берсе дини мәгълүмат тарату, дин кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү белән шөгыльләнсә, икенчесе дингә ышанучыларның киң катлавын тәшкил итә Әлбәттә. бу икс өлеш арасында аермалык һәм каршылыклар бар. ләкин алар вульгар социологик әдәбият сурәтләвенчә, мотлак түгелләр Әгәр мәсьәләгә җитдирәк караш ташласак, бу ике өлешнең аерылгысыз булуын һәм бср-берсс өчен яшәвен күрергә мөмкин Чөнки дингә ыШанучыларнын һәрвакыт йола ягыннан гына түгел, рухи яктан да берләшү очен ихтыяҗлары булса чиркәү шулай ук дини халыктан башка яши алмас иде Монда чиркәү һәм дин тарафдарларының дини рух аркасында берләшүе Ьәм моның теләсә нинди дини мөнәсәбәт һәм эшчәнлек өчен дә үзенчәлекле булуы ачык сиземләнә Шунысы да бар. әгәр югарыда әйтелгән үзенчәлек аркасында дини рух христианлыкта читләшкән рәвештә яшәсә, ислам динендә исә иҗтимагый институт һәм мөселманнар арасында рәсми бүленеш юк Ислам гамәлендә дини культ, аң һәм инану . шулай ук дин әһелләре һәм барлык мөселманнар гигез итеп таныла Индустриаль җәмгыятьтә чиркәүнең һәм диниен дәүләттән аерылуы нәтиҗәсендә дин әһелләре үзләренсн күп кенә иҗтимагый өстенлекләрен югалта Байтак илләрдә сәяси һәм идеологик төрлелек, вөҗдан иреге өчен хәрәкәтләр кин җәелә Христианлык үзгәртеп коруы нәтиҗәсендә туган протестантлык кеше һәм илаһият арасында нинди дә булса оешманың булуын күздә тотмый инде. Ислам үзгәртеп коруының җимеше буларак килеп чыккан җәдитчелектә кешенең рухи эшчәилегсн азат игү дин әһеленең хакимлеген түгел, ә дини рухнын тантанасын максат итеп куя. Шул рәвешле дин кысаларында кешеләрнең рухи берләшүенә нигез салына Бу диннең үз асылына кире кайтуы, дөньяны рухи үзләштерүдә яна адым атлавы итеп каралырга тиеш Фән-ге.хника казанышлары чәчәк аткан җәмгыятьтә диннең лаеклы урыны булуы шуның белән аңлатыла Дини рухның күтәрелүе әхлакның төрле сыйныф һәм милләтләрнең аны үз мәнфәгатьләренә яраштырырга тырышуларының нигезе какшау белән бергә бара Дөрес, бу әхлакнын үз габигагенә ярашты процесс б\ гарак яши Ьи.ненки. тарихи яктан әхлак хосусый милек һәм дәүләт килеп чыгу нәтиҗ.гссндә кешеләрнең бер-берсеннән читләшүенә җавап йөзеннән, кешелек ыругынын асылын саклауга омтылыш аркасында барлыкка килә Әхлакый идеянен төбендә кешелек дөньясының берләшү зарурлыгы ята Бүгенге көндә өскә калкып чыккан гомумкешелек кыйммәтләренең өстенлеге мәсьәләсе дә шуиын. ягыш әхлакый чагылышы рәвешендә танылырга хаклы. Ләкин әхлакнын иҗтимагый ягы да бар. шуңа күрә югарыда сурәтләнгән процесс тарихи үсешенең югары дәрәҗәсен, иҗтимагый институтларның камилләшүен таләп итә Мәсәлән, геге якгг бу милләтнең яшәеше өчен иң кирәкле шартлар да тудырылмаган бер очракта, аның хәтта алдынг ы вәкилләренең дә гомумкешелек кыйммәтләрен алга куюы шактый шөбһәле мәсьәләгә карый Бу нисбәттә рухнын хисси ягынарак авышкан милли сәнгатьмен үсеше аерым бер үзенчәлекләргә ия Ул милләт челек идеясен алга чыгаручы бер өлеш булып гәүдәләнә Шулай да аның яңарышы. Г Ибраһимов әйтмешли, «сәнгать яна заманның дине» булып әверелү әхлакый идеянең алга барышына иярертә тиеш- • легенә бәйләнгән. Шул рәвешчә, бер яктан, хәзерге заман мәдәниятенең берлеге аның рух тарафыннан «эретелүенә» гаянса. икенче яктан, горте мәдәни мичәнлек өлкәләрендә җәелгән бердәм хәрәкәт аны яна рухи гчтәлск белән баетуга с«<б*»пче була