Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСӘ ҖИЛЛӘР...

Калом! Кальбсндо нн сер бар таян ит. Килеп кичмешләр әхвалсн бәян нт Цорскимд Әллә нинди гасыр бу егерменче йөз! Бер карасаң, искиткеч ачышлар. тиһен җитмәслек фәнни һәм техник ка iHHiaiii.iap. уй белән ниләргә момкин булматяи галәм китекләренә сәяхәт, нн гы.гсымлы әкиятләрнең лә фанташясеи юныклая- дырырг а сәләтле акыл «антанасы. тагын әллә вәрсә-тәр. әллә имләр... Икенче карасан. коточкыч киеренке вакыйгалар (ашкыны: сутыньтар, революцияләр, бәрелешләр; таулар, башбаштаклык. ачлык, кан. дәһшәт. үлем... Капма-каршы тосләрнс, алымнарны, таконнарны үтенә туплаган, берберсен канын инкяр итүче ике гарафнын бәй-юнешеннән гыйбарәт бу .и ян с.тер I асыр бу ет ермеиче йот... Бу хакта хәзер еш уйланалар. Бу парадокска әле бет тора-тора кайгырбыт. Бу ятмамда мин фикеремне таман һәм кеше менәсәбәтеиә юнәлтергә ниятләндем. ырлый, тар бит әле: «Су өсләре сары абага, авыр килде беттә замана » Ә ни дәрәҗәдә авыр сон ул замана, билгеләп буламы икән аны** К Снбгату.тлин бу турыда өзеп, бетереп әйт те Авыр димим сине. жинс I димим. ҮЛЧӘП булмый сине. Замана Утыз яшькә ки1к<ж егетләрнең икенче кат чәче агара Чынлап та. кайг ы-хәерөг лорне, күнсл газапларын, җан ачыргалануларын кайсы берәмлекләрдә ү тчәртә мөмкин? Аналарның. сабый.тарның күт яшьләрен нинди бизмәннәргә салыйк’ Ялган, жәбер. золым, хыянәт, хурлык тарнын микъдарын нинди дорожа лорда күзалларга’’ Нинди кешеләр сон без'1 Нинди донья сон бу? Нинди сон син. Бүтснгсбсз'’ Бумеранг кебек кире кайтып данына суккан бу сорауларның каный гыгыннан гажнт калгач, ирсксездән. Зөлфәт шнтырендәте манара нитезено гере килеш бикләп калдырылган кыз сыман итләшердәй буласын «Тышта кайсы гасыр* Сездә кайсы шсыр’» Ярый, инде замана дигәннәрен үлчәп булмый икән, бәлки төп сыйфаг тарын билге юргә момкнндер’ Исемагама гары күп Заманыбышын үдтәртеп кору хәбәрдар тык. уяну чоры Кемнәрдер аны Бишенче ел инкыйлабына гин карыйлар, «боз кузгалды!» ¥• 131 Җ дип шатланалар (кемнәрдер исә кисәтергә ашыга: «Боз кузгалды диеп сөенәбез, кузгалмады, бары чатнады »). «Дәверебез — милли-азатлык хәрәкәтенә күтәрелгән дәвердер», -дип раслыйлар кайберәүләр һәм өзлексез алга әйдиләр Кемдер үткәндәгеләрне сүгә, кемгәдер бүгенге сәясәтнең башында баручылар золым чыганагы булып күренә, өченчеләре тегесенә дә, монысына да тәнкыйть яудыралар. Дүртенчеләр «бусы да яла» дип юкка чыгарырга итәләр. Бишенчеләр Кыскасы, мең кешедә мен фикер, һәркемнең үз инануы, үз мәшәкате. Тукайга ияреп әйткәндә: Һәр заманны монда хәлләр шул икән, һәркем үз хәле белән мәшгуль икән. Шулай да. һәр заманда асыл, намуслы ул-кызларның уй-хыяллары иң әүвәл җәмгыятьне, яшәешне ялганнан арындыру булды дисәк, шаять, чынлыктан ерак кил мәбездер Гомумән, кешелекнең үсеш закончалыгы хакыйкать һәм ялганның тартышыннан гыйбарәт тә бугай әле. Кайсы көчнең өстенлек алуына нисбәтән I ас ырлар «алтын дәвер», «яңарыш чоры» яки «болганчык, гаугалы заман» дип каралдылар. Бер карасаң, бик гади сыман: табигате белән кеше ялганга каршы булырга, хакыйкатькә генә табынырга тиеш. Ә чынлыкта исә, нигәдер гел киресе Бу мөгаен, ялт анның характерсыйфатыннан киләдер. Эпитетларына гына игътибар итик: баллы ялган, татлы ялган Хәтта «изге ялган» дигән төшенчә дә очрый Хакыйкать исә, әнә ул, үзен ничек бар шулай атауны таләп итә: кырыс, ачы... Авырлыклардан, тормышның ерып чыккысыз каршылыкларыннан чарасыз калган. җаны талчыккан адәм баласы ихтыярсыз Ялганның ымсындыргыч дөньясына тартыла башлый. Биредә матурлык бар Ямь бар. Ләззәт бар Дөрес, болар барысы да ясалма, барысы да зәһәр агуны яшерүче тышкы ялтыравык кына Шуна күрә ул исерткечстимуляторлардан айну процессы гаять газап, җәфаланулар белән бара. Күпләр бу сынаулар уза алмый кабат Ялганның изрәткеч рәхәтлегенә ташланырга ашыгалар. Рухы нык булганнар да аптыраудан, гаҗизлектән азат түгелләр. Чөнки Ялган, хамелеон сыман, кинәт төс-кыяфәтен үзгәртергә сәләтле. Бар, җиңел генә танып кара аны! Үзен яклау, аклау өчен әллә нинди чараларга бара, кирәк булса өркетергә, кирәк икән ялагайланырга оста ул Ялган' Миеңне томалый, зиһенеңне чуалта, уеңны адаштыра, кыйблаңны бутый ул Ялган! Гасырларда адашып йөрмичә, үзебезнең якын тарихка, өзлексез сөйләнә- сүтелә торгач, телләргә төер булып урнашкан 1917 елдан соңгы чорны гына алыйк. Вакыйгалар агышындагы җитди үзгәрешләр, кагыйдә буларак, хакимият иясе алмашынудан башландылар. Чираттагы идарәче үз башбаштаклыгын, үз ялгышларын һәм җинаяте өчен җавапсызлыгын аклау өчен иң әүвәл үзенә кадәрге власть хуҗасын гаепләп чыкты. Бу да ялганның бер формасы һәм, әйтергә кирәк, бик тә отышлысы иде. Чөнки яна хаким халык белән бергә моннан алдагы «коллегасы» кылганнарга нәфрәт яудырырга керешә, тетә, юкка чыгара Аның бу юнәлештәге гаять тырышлыгын күреп, халыкта кабат өмет уяна, гаделлекнең, ниһаять, тантана итәчәгенә ышаныч туа. Шул сәбәпле, ул яна идарәченең кайбер ялгышларына да күз йома, аерым кыланышларын да гафу итә. Мәкале дә бар бит: дүрт аяклы ат та сөртенә. Ләкин аң булырга иде. гади кеше сөртенсә, бары тик аның гына тез башы авыртыр, ә идарәче абынса, ил белән йөзтүбән капланырга мөмкин Үз мәнфәгатьләре өчен власть алдагы ялганны фаш итә һәм үз ялганын тудыра, чираттагы ялган монысын да юкка чыгара. Менә, тотып кара син шулай булгач Ялганны! Кирәк вакытта, кәлтә елан сыман койрыгын корбан итеп булса да. котылырга тырыша ул, Ә идарәче-хакимдә ялган — бихисап! Вәгъдәләрне мулдан сибә, чөнки аңа бүгенге рәхәтлек кыйммәт, бүген үз ялганыңа ышандыра алу кирәк Л. Зөлкарнай нәкъ шундыйлар турында әйтә дә инде: Башка сугып имлиләр дә. Илтеп чыгармаса юлы. Минем кулым түгел, диләр. Гайшә Батман кулы. Ә сәдака — Кесә тулы! Соң дәрәҗәдә җитлекмәгән дәүләт төзелеше гарип идеологиягә нигез сала килде, гарип идеология үз чиратында демагог идарәчеләрне яки диктаторларны 132 тудырды. Шулар аркылы властька үрмәләгән Ялган тырышып-тырышып үз тугры хезмәтчеләрен тупларга кереште, икейөзлелек, әләк, гайбәт, мәкер, ялагайлык. хыянәт барысын да үзмаксатларында файдаланды. Ин куркынычы шул иде. галиҗәнап Сүз дә анын мәнфәгатьләрендә корбан ителде Ялган идеологиягә корылган әдәбият, сәнгать, фәлсәфә, тарих китаплары чорнын җинаятьчел сәясәтен аклау юлында армый-талмый хезмәт итүгә буйсындырылдылар. Галижәнап Сүз шул рәвешле үченең хакыйкый кодрәтеннән ләббәкәйлек вә шамакайлык мохитенә ташланды Монын аянычлы нәтиҗәләре дә озак көттермәде Коръән тәгъбирләрендә тәрбияләнгән халкыбыз ташка басылган сүзгә гомер бакый ышанды, изге итеп таныды, иманы белән табынды “Китапка язылган» дигән дәлил бөтен шик-шөбһәләрне юкка чыгара, бәхәскә чик куя иде Ялган шул көчне дә үз максатларына буйсындырды Бу юнәлеш гә ин аянычлысы ялган тарих китапларының зәһәрле эшчәнлеге булды. Тарих бит чынбарлыктагы вакыйгалар. конкрет шәхесләр, төгәл дата вә факт тар белән эш итә. үткәннәргә тәфсилле анализ ясап, жәмгыятьнен үсеш закончалыкларын ачыклый Монда болгатырлык нәрсә булмаска тиеш тә бит. ләкин бар икән, умырткасыз, «йомшак кабыргалы» сүз-дәлилләрне кая теләсәң, шунда борырга мөмкин икән Мин тарихчылар адресына нәгьрө орырга җыенмыйм Ахыргы сүз киләчәк буыннарда Ә ул карар гаять кырыс, рәхимсез булачак М Сервантесның шундый сүзләре бар «Ялган тарихчыларны, ялган акча ясаучылар кебек үк. хөкем итәргә кирәк иде» Шуна күрә, үткәндәге башбаштаклыклар халыкка рәхмәтләр укып бетерә алмаслык магур тормыш тәэмин итте, дип раслаган калын-калын тарих чүпләренә карыйм да. гомерләре заяга узган галим әфәнделәрне ифрат кызганырга керешәм һәм киләчәк буыннардан аларга хәл кадәри мәрхәмәтле булу тарый сорап калам Хәер, кем белә, киләчәктә безнең заман идеолог иясен дә. шуңа нисбәтән безнең ялганнан котылуда сайлаган юлыбызны .ia тетеп, сүтеп ташларлар әле Ерактан яхшырак күренә, диләр бит Шул хәл була калса, моннан бер генә нәтижә ясарга мөмкин ялган безнең дә эшгамәлләрсбезнс. уй-хыялларыбызны чуалткан, адаштырган һәм без фанилардан каһкаһәле көлгән булган икән Бәлки, соң сулышыбыз киселгәндә без ачыргаланып Дәрдермәнд сүзләрен кабатларга мәҗбүр булырбыз Җитте ләфнем вакыты. Кәфнем бүзләрем маналмалым' Вейля! Дорн-и-и-пЛ Бүзләрем мана ал мал ым' Ә хәзергә: Каләм! Кальбсндо ни сер бар таян ит Гасырдан азрак вакыт тчендә вакыт эчендә ил халык өстснә ябырылган дәһшәт-афәтләр турында уйлыйсын да. гәрчә җавап алмзячагынны белгән хөллә, үз-үзеңә чарасыз сорау бирәсең Ник болай.’ Ник нәкъ менә без’ Ник. нигә, ни өчен С ораулар ташкыны аркылы Туфанның ерактагы әриүлс тавышын ишет кәйдәй булам Кемгә тидек? Кемне рәнҗеттек сон"’ Кем сон безне шулай каргалы' Без. бәлки, чынлап га каргалган бер илдер, кавемдер? Бу дөньяга кнлгәчне үк .тәүхе гмәхфузебенә каһәрле ярлык теркәлгән бәхетсез буындыр без. бәлки*’ Хакыйкать эзләү, дөреслеккә ирешүдән без бөтенләй д.« мәхрүмдер'’ Хакыйкать дмганнөрс. гомумән, (һәрхәлдә, бешен өчен) юктыр’ Тукайның - Чын вә Ялтан» шигырендә әйтелә бит Әүыые дөньяда жир юк. су гына булган. диләр. Анда йөзгенвәр. имеш, тик Чы т белән Я ттан, дмлор Бераздан, табигый, алар арасында сугыш куба һәм нәтиҗәдә Кичте кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ли до. Чын багып киткән. ли. чыкмаска киһанг з мәңгегә Вәссәлам! Бәс, шулай икән, көрәшеп азапланудан ни файда? Агымга каршы йөзүдән мәгънә юк, җай гына, ипле генә аның тирбәлешенә ярашырга кирәк. Әнә шулай рәхәт була, йокы баса башлый, изрәтә... Хәерле булсын дисең, тәкъдирдә язылгандыр дип сабырланасың, язмыштан кем узган дип акланасың. Тынычланасын Бар нәрсәгә кул селтәп, битарафлык, гамьсезлек дәрьясына күмелә баруыңны тоясың. Инде беттем, югалдым дигәндә, кемнәрнеңдер сынаулы карашларын тоеп, сискәнеп куясын, сагаясың Авыр күз кабакларыңны күтәреп тирә-юньгә карыйсында. җаныңа ышаныч, өмет иңдерүче Нәфисәләрне, Акъәбиләрне күрәсең. Әнә алар -халыкның вөҗданы, намусы, рух сакчысы булып якты нурдай балкып торалар Кыен вакытларда, тормыш агышының хәтәр борылышларында ярдәмгә беренче булып алар ашыгалар. Баласына куркыныч янаганда ярдәмгә иң әүвәл ана киек ташлана Җәмгыятьтә дә шулай икән бит: милләт очен иң авыр вакытларда алгы сафта галиҗәнап Татар хатын-кызы барды Мин Республикабыз өчен гаять киеренке көннәрдә Азатлык мәйданын тутырып ташыган халыкның беренче рәтләрендәге ак яулыклы, ак чәчле татар әбиләрен хәтеремә китерәм Безнең коргаксыган җаныбыз бүген Акъәбиләргә мохтаҗ икән, димәк, милләтебезгә һәлакәт яный, димәк, кайдадыр читтә генә азатлыгыбызны бугазларга әзер ерткыч йори. Аналар сизгер затлар, алар юкка борчылмас. Ил, халык намусының символы булып күтәрелгән Нәфисә. Акъәби янәшәсендә мин бүген «Таң җиле» романындагы Нурнасманы күрәм Шокерана итәм, әхлак, иман, вөҗдан төшенчәләрен маяк итеп алган затлар сафына бер көнлек лилипут «геройлар» төркемен ерып, лаеклы юлдаш өстәлде. Милләтебез өчен гаять катлаулы бер заманда килде дә керде ул әдәбиятка. 1992 ел бик авыр, борчулы ел булды дисәк тә, үзенчәлекле язучы Фоат Садриев каләме белән «Таң җиле» романын бүләк иткәне өчен рәхмәтле булыйк аңа «Тан җиле». Беренче карашка, гап-гади авылның гадәти кешеләре турында бу роман. Әмма вакыйгалар агышына керә барган саен, әсәрнең мәгънәсе, тирәнәя, асыл максатының җегәре саллылана баруын тоясын Роман—яшәү белән үлем хакындагы мәңгелек фәлсәфәгә нигезләнгән. Әсәрдә ул Нуриасма образы аркылы укучыга бәян ителә. Романның беренче җөмләсе үк сүзнең югары, олуг тема хакында баруына ишарәли. «Аны фәрештә дип уйларга мөмкин иде. Кардай ак озын күлмәк, кардай ак яулыгы аегыннан күренеп торучы кардай ак чәчләр...» Нуриасма шулай ак фәрештәдәй бөтен кешелек дөньясын яңа туып килгән көн тарафына сәфәргә озата. Әнә ул. Җир-Ана сыман, урман-кырларын, тау- суларын сөеп күздән кичерә, җиһанга алсу нур иңдереп күтәрелеп килүче кояшны сәламли: «Әйдә, рәхмәтен белән, хәерең белән кил!» Ләкин, «хәере белән килмәде бу көн...» Әсәрнең тыныч агышына утлы хәнҗәрдәй айкап хәбәр килеп керде: «хәере белән килмәде...» Сискәнергә мәҗбүр итүче, тетрәндергеч вакыйгаларга ишарәләүче шомлы хәбәр бу Әсәрдә үзәк сюжет сызыгы шундый дәһшәтле тоннан башлана. Хәтергә Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы килә: «Фәхрине үтереп ташладылар...» «Таң жиле»ндә дә вакыйгалар башы тыгыз, шартлаулы ситуациядән гыйбарәт авылның бер дигән асыл ир-егете Рәмзинең гомере фаҗигале өзелә. Бу трагедиянең төп сәбәпчеләре, гаепле кешеләре бар, димәк, Рәмзине дә «үтереп ташладылар». Игътибар иткәнегез бармы, без соңгы вакытта авария корбаннарына күнегә барабыз бит. Машина-трактор һәлакәтенә эләгеп гомерләре киселгәннәр тетрәнерлек саннарны тәшкил итәләр ләбаса Андый фаҗигасе булмаган берәр авыл калды микән әле? Фаҗигаләр бүген гадәти хәлләргә әверелеп бара коточкыч бит бу? Кайчандыр кеше аянычлы, үкенечле вафат булса, исемен яд итеп бәет чыгарганнар, хәзер исә милиция көндәлегендә цифрлар булып чагылыш таба. Бу да заманага хас күренеш микәнни соң? «Таң җиле» романында да фаҗига исерек шофер Гарифҗан, текә үрдән төшкәндә, машинасы белән каплана. Үзе җәрәхәтләнеп шифаханәгә эләгә, ә янәшәсендәге Рәмзи тәгәрәгән машина астында кала... Йортка, гаиләгә кайгы килә. Кешеләргә ифрат ярдәмчел, хәмер кебек нәрсәләрне бар дип тә белмәгән типсә тимер өзәр ир-егет гүр куенына кереп ята. Барысын да калдырып китә Рәмзи, хатыны Мәдинәне, ике газиз баласын, әти- әнисеп, туганнарын Иртә белән генә саусәламәт булган, шаярткан, рәхәтләнеп көль»» ирнең гомере мизгел эчендә өзелә, һәм бу үлем шулкадәр көтелмәгән була ки. беркемнең дә моңа ышанасы килми. Ничек инде Рәмзи үлсен ли. анын бит әле яшьнәр генә чагы. балаларының игелеген күреп, сөенеп, башкаларны да сөендереп яшәр чагы. . Ахыр чиктә анын ике ниргәсе генә утыртылган бурасы бар ич әле. бура почмагына чабып кына куелган балтасына кадәр аны көтә бит1 Хәер, шагыйрь әйтмешли: «һәрбер үлем үкенечле, һәрбер үлем көтмәгәндә» Рәмзи үлеме дә, бәлки, тора-бара авылның башка мәшәкатьләре артында , калып тоныкланыр, тик гаилә жанында гына вакыт-вакыт сыкрап алучы жөй булып калыр иде Ләкин бу әле төп эчтәлеккә кереш буларак кабул ителә, автор укучыга сиздерми генә аның зиһенен башка мәсьәләләргә юнә.тгә бара, шуларга бәйле рәвешлә романда башка ситуацияләр хәрәкәткә килә, вөҗдан һәм бурыч яссылыгыннан күзәтелә торган характерлар, вакыйгалар алгы» планга чьи а Гарифҗанга исерек килеш руль артына утырырга колхоз рәисе Хөснуллин әмер биргән икән, ул гына түл ел. машина председательнең үзенә бүрәнәгә җибәрелгән булган Фаҗига шул рәвешле үз тирәсендәге әлегәчә күләгәдә калып килгән типларны алгы планга чыгара Хәер. Хөснуллин бу очракта да судан коры чыгачагына ышана. Ул инде больницадан Гарифжаннын айнык булганлыгы турында белешмә яздыртырга өлгергән. Рәмзи үлеменең шаһитларын ла үз ягына аударуга ирешкән Тикшерүче дә аның күзенә генә карап, һәр боерыгын үтәргә әзер тора. Шулай Рәмзи эше дә туктатылыр, бераздан тәмам онытылыр иде Әмма астыртынлык, ялган юлына гаделлекнең, хакыйкатьнең үзе булып Нуриасма калка Рәсми власть гамәл-ниятенә каршы Нурнасманын бары тик дөреслекне генә кыйбла итеп алган яшәү принцибы күтәрелә Романда -Чын вә Ялг аннын» көрәше шул конфликттан этәрелеп китә Рәмзи Нурнасманын мәрхүм ире Сәгыйдулла белән бертуганнар, бу. әлбәттә. дөреслекне дәгъваларга тулы хокук бирә Икенчедән. Нуриасма шофер Идрисовнын рәис боерыгы буенча исерек килеш рульгә утыруын үз күзләре белән күргән кеше Ләкин төп сәбәп эчтәрәк. Рәмзинең үлеме Хөснуллинга чирап агы бер мәшәкать булса (анда да үзенә кагылганы өчен), гаилә өчен бу сыгылып төшәрлек коточкыч зур кайгы-хәсрәт. җандагы канлы җәрәхәт Ьу югалту гөнаһ сыз балаларның канлы күз яшьләренә әверелә Нуриасма менә моны беркайчан да онытмаячак. Язучы бу күренешне тетрәнерлек итеп сурәтли «Быел сигезенче класста укыйсы кызлары Гүзәлнең кеше кыяфәте калмаган Ул когы очып әг исенең үле гәүдәсенә карап ала да. сыннары катып, елый башлый» Мәрхүмне зиратка озатырга кузгалган мизгелдә, алты яше тулмаган Рөстәмнсн Әтием әтием, әтием! дип ачыргаланып кычкыруы ишетелде Анын тавышы үзәк өзгеч нечкә һәм ялварулы иде Ул жената артыннан йөгереп куып җигүгә гуганчы юлга капланды һәм сынсыз булып катты Хатын-кызлардан кемдер аны күтәреп, өйгә таба алып китте, сабый елыйслый һаман «әтием, әтием, әтием!» дип кычкырды җиргә төшәргә теләп, аяк -куллары белән чәбәләнде » Зиратта Нуриасма Хөснуллннны бөтен барлыгына күрә Рәис, «кендек тишеген хәтерләтүче кечкенә күзләрен бөрештереп», готлыга-ялгыша мәрхүм хакын.та кәгазьдән мактау сүзләре укый. Нуриасма тынсыз-өнсез када «Үзең үлеменә сәбәпче булган кешенең изге рухын, жена га марәсимен аның якыннары алдында халык каршында үзеңне аклау өчен файдалану кебек гөнаһны эшләү өчен ни дәрәҗәдә намуссыг булырга кирәк?!» Ачу рәнжеш. нәфрәт тудырган сорау тар Нуриасманын бөтен җанын бөтереп алалар «Гаделлек, кешелсклск кануннары хөкем иткәндә, халык хәзер Хөснуллннны аяк астына салып таптарга тиеш иде кебек Ни өчен сон халык түзә, хәтта моны сизми дә9 ' Иң котычкычы шушы түгелмени?!» Нуриасма тишәрдәй булып Хөснуллинның йөзенә текәлә, бу Ялгаштың үзе! Танып калырга кирәк аны. хәтергә сеңдерергә кирәк' Икейөзлелеген мәкерле кайгырт учанлык битлеге астына яшергән бу бәндә белән Нуриасма бүгеннән аяусы г көрәш башлаячак Ә Хөснуллин инде Ялганның жинү тантанасы биюен башкарырга әзерләнә Нурнасманын гәпчек улы Мизхәг тә эчке, газаплы көрәштән соң (чөнки жди дусты Гарифҗанның язмышы хәл ителә бит) аяган аңлатма бирергә күнә Председатель Рәмтннсң тол калган хатыны Мәдинәне дә «беркемне гаепләмим» дигән гариза язарга мәҗбүр итә Бу очракта ул артист зарча оста уйный, төче телләнә, кайгы-хәсрәтеннән болай да зиһене томаланган бичара хатынны пемхо- тогик атака белән бөтенләй исәңгерәгеп ташлый «1 арнфжаннарга китергән бәхегсезлеклөр өчен Рәмзи сиңа рәнҗемәсме икән *» дип. ш улы ишсен чәнчи Ялг ан «Сии үзеңне аның хатыны, балалары, авыру әнисе урынына куеп кара»,— дип җәрәхәтле жанга астыртын суга Ялган. Монысы хәтәр. Моны тогуы да, инкарь итүе дә кыен. Әхлакый яктан тыелган алым сынсыз итә, каушата, фикерне чуалта, үз гамәлләреңнең хаклыгына шик уята. Мәдинә дә бала анасы. Үзенә кайгы килгән ана башкаларның хәсрәтенә битараф кала аламыни? Мәдинә дә чигенә, ниндидер чит көчнең, сизелми торган бер агым кебек, һаман үзе теләмәгән якка этәрүен сизә, җиңелә баруын тоя Бары шуны гына эшли ала Мәдинә, тикшерүчегә барганда, Рәмзи рухыннан елый-елый гафу сорый... Ә Хөснуллин өчен бу—сөенеч! Ул тантана итә! Иң борчуга салган, шөбһәләндергән кешеләр дә аның сүзен җөпләргә булдылар бит Менә Нуриасманы гына күндерәсе иде Хөснуллин аңа турыдан-туры үзе мөрәҗәгать итүдән тайчына, чөнки ул аннан шактый шикләнә һәм ул гына түгел, өркә дә. Гаделлекне кыйбла игеп алган кеше ниләр әйтмәс тә, ниләр ишеттермәс! Рәис бу уен Мизхәт белән Гарифҗанның әнисе Хәдичә аркылы тормышка ашырырга ниятли. Ананың улы белән сөйләшүе кыска була «Без әгиең белән гомер буе саклаган изге әйбергә тап төшердең син!»— ди ул.— Мин исән чакта безнең өйдә ялган була алмый. Менә шул: йә мин... йә син...» Бу — Нуриасманын яшәү принцибы. Гаделлеккә куркыныч яный башлаганда ул кырыс сугышчыга әверелә. Тормышта ачы, авыр вакытлары күп була, иң якын кешеләренең күңеленә авырттырып кагылырга да туры килә аңа, ләкин беркайчан да намуска каршы бармый. Булдыра алмый Шуна да, шуның өчен дә ана улын шактый кырыс шартларда тәрбияли, кечкенәдән эш-мәшәкать Мнзхәтнең җилкәсеннән төшми Гамьсез уйнап йөргән яшьтәшләре арасыггда кимсенгән, гарьләнгән чаклары да еш була аның. Ләкггн Нуриасма гамәлләренең асылында бик тирән мәгънә салынган булганлыгын без соңрак аңларбыз Кырыс мөнәсәбәт артында ананың баласын өзелеп яратуы, улы белән баглы иң изге өмстхыялы ишерелгән булган икән... Нуриасма белән Хәдичә мөнәсәбәте исә — башка. Романда киеренке психологик кичерешләр төененең иң чуалчыгы да шушы ике характер арасында төйнәлгән. Язмышлар кануны, тәкъдир шаяруы, газаплы кичерешләр, рәхәт истәлекләр, тагын әллә ниләр, әллә кемнәр белән гомер юллары бергә аралашып, буталып, берегеп беткән ике кыз, ике ана. ике тол хатын Аларның дөньяга карашлары, яшәү принциплары гаять каршылыклы һәм шул ук вакытта ифрат аваздаш та. Менә шушы парадокс заман фәлсәфәсен тәшкил итә дә инде. Нуриасма белән Хәдичә үз чорыньгн балалары, без хәзер туздырып, угы- чугы китереп ташлаган заман вәкилләре. Нуриасма — эштә-тормышта һәрвакьп беренче булырга тырышып, эш өчен тәүлегенә егерме дүрт сәгать кенә булуына сызланып дөнья йөген тартып баручы кеше (Күрегез: яшь Нуриасма гаҗәп дәрәҗәдә Нәфисәне хәтерләтә бит Бу инде кырык еллар элек иҗат ителгән героиняның янә бер кат тормышчан булуын исбатлый.) Авырып аяктан егылган вакытта да кулыннан сәнәген, көрәген, чалгысын ташламас зат Бушка. Хисапсыз налог-заемнарга да зарланмый, коммунизм була дигәнгә куанып яшәүче, киләчәктәге яхшы тормыш хакына шулай газаплар чигәбез дип, гаделлек бар, дөреслек тангана итәр дип игганып гомер сөрүче замана баласы Хәдичә исә дөньяда хакыйкать юклыгына үз тәҗрибәсеннән чыгып инанган адәм. Меңнән артык хезмәт көненә тулар-тулмас бер капчык ашлык тигәннән соң кан яшьләре белән дөньясын каргаган, кол хәлендә булуына бәргәләнгән, аһлар койган күпләгән авыл хатыннарының берсе Алны-ялны белми заманага риза булып эшләгән дә эшләгән Нуриасма аньгн нәфрәтен уята: «Кем очен ертыласың7—дип кычкыра ул аңа.— Бушка бит, бушка! Сизмисеңмени: иелгән саен, бил бөккән саен ныграк мыскыл итәләр, ныграк җәберлиләр!» Түрәләр исә Нуриасманы үрнәк итеп күрсәтеп. Хәдичә кебекләрне тагын да усалрак кыерсыталар. Нуриасма әнә шулай, телиме-теләмиме, система кулындагы лозунгка да әверелә. Менә, ике төрле фәлсәфә, ике төрле яшәү принцибы Кайсы хак та. кайсы нахак? Аерып кара, ярлык сугып кара! Әйтеп кара, кайда ак та. кайда кара! Нәрсә, тоталитар режим хакыйкатьне дә шулай өзгәләп. ике тарафка ыргыта алдымы икәнни? Ике язмыш, ике корбанмы? Әллә, кайдадыр алтын уртасы булып, шулмы заман фәлсәфәсе? Бу сораулар мине әсәр буенча эзәрлекләделәр һәм киләчәктә дә. белеп торам, тыныч калдырмаячаклар әле. Нуриасма белән Хәдичәнең дә фәлсәфәсе шулкадәр үзара чуалып, чәбәләнеп беткән, шуңадырмы, гомер юлында аларта еш сынашырга туры илә Әйтерсен тәкъдирнең әмере шундый аерылып та китә алмыйлар, якынаеп та бетмиләр. Гомер ахырында язмыш ал арны соңгы сынауга алып килә Биредә бар да бутала Хөснуллин. Гарифжан Мәдинә Хәдичә Миз- хот . Нуриасма сизә, күреп тора Рәмзи рухы өстендә Яттан калыкты. Менә шунда ул үз жанында нидер кузгалганын тоя Чөнки Нуриасма инде томернен шундый борылышына җиткән бу үткәннәргә борылып карап, фикер Йөртү , бар тормышына бәя бирү, адәм баласының хәтер көзгесендәге сурәтенең нинди булачагы турында уйлану чоры Яшәлгән кадәрсссн күңелдән кичерә дә Нуриасма. нсе-акылы китеп хәвефле уйлар чолганышында кала баксаң, ялган дигәннәре гел анын янәшәсендә генә йорегән бит' Хөснуллиннар әле алар ялганнын бәләкәе генә «Әле югарыдан ук килгән олы ялган бөтен халыкны һәр минут дистә еллар буе агулап килгән олы ялган бар бит! Авылны күтәрәбез, чәчәк аттырабыз, диделәр Күтәрелмәде дә. чәчәк тә агмады авыл» Нуриасма. шул рәвешле килә-килә. ялганнын ин югары формаларын таный башлый « егерме елдан коммунизм була дигәч, и куанган иле Нуриасма' Ә хәзер нн үзгәрде? Әйберләрнең хакын күтәрмибез, дип сөйләделәр, сөйләделәр дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән бәяләр ясадылар ла куйдылар» «Ин югары мөнбәрләрдән торып «Азатлык алыгыз, һәр милләтне чәчәк аттырыйк», дип. һәр тумыш көн авызларыннан төкерек чәчәләр, ә үзләре кораллы гаскәр танклар белән шул сөйләгәннәренә каршы куйдылар» Нуриасма шул мизгелдә сискәнеп ала «Ә кем алдашмый сон?» Дөньясын ялгап каплагач, анын гына «ак карга» булуыннан ни мәгънә'’ Әнә. Хәдичәләр җәһәтрәк, олы ялганга каршы алар үзләрснен бәләкәй алдау-хәйләләрен куя беләләр Ьу аларнын үзләренчә гаделсезлеккә каршы протестлары Иә. кан тамырлары шартлардай булып дөнъя тәртәсенә ябышкан Нуриасма нәрсәгә иреште? Ялгагг кимемәде, киресенчә кочәйдс генә Ялганлаучылар исә тагын да мәкерлерәк була бара «Бәлкем бу дөньяда ялганламыйча яшәп булмыйдыр7» ди тәмам хәйран калган Нуриасма Ләкин бу минутлык кына каушау була Нуриасма бу дөньяда ни өчен яш.звен шул мизгелдә аклый Дөнья күрелмәс дивар белән икегә бүленгән. Әнә ул куркыныч рәвештә аның өстснә авыша Нуриасмага бер генә алым ясарга кирәк һәм ул диварның гегс ягында булачак вә сау-сәламәт калачак Бары бер адым' Аннан дивар авар да җиһанда бары тик Япанның шашынып хахылдавы гына янгырап торыр Нуриасма үзен шул алымны атлаудан саклап кала Ул белә әгәр ул да чигенсә, кешелек коточкыч һәлакәткә дучар булачак Әйтәләр бит. Аллаһы Тәгалә тереклекне кара көчләрдән саклау өчен жлргә ак көчләр җибәрә икән, дип Нуриасма шутар ютыннан Бу анып язмышы да. тәкъдире дә. бәхете лә. яшәү мәгънәсе дә АндыЙлар сирәк була Безмен гомеребездә аларнын да өлеше бар Туксанынчы еллар башыннан Нуриәсмалар яшьлеге калган чорга нәгърө оручылар, белегез, яшәвегез белән сез заманның кыенлыкларына. дөньяның ялган белән шыплап тулуына карамастан, тормыш жебен озми киләчәккә ялгый алган әнә шул фидакарьләргә бурычлысыз Зарланудан, карганудан арынып үткәннәргә ихластан карасаң, анда таяныр табыныр кешеләрне күрергә мөмкин Нуриасма шундыйлардан. «Аны кемнәр генә нинди генә хурлыклы сүзләр белән тамгаласалар да. кемнәр генә нинди ген.» ачулы күл карашлары белән чәнчесә тар .ы. Нуриасма үзенең алар өчен буй җитмәс биеклектә торуын аклады Бү лиыи күптамиәи төзегән сафлык дөньясы, аңа ул үзе генә папиа. күпме генә, ничек кеиә һөҗүм итмәсеннәр, бу патшалыкка беркемнең дә теле дә. кулы да зарар сала алмаячак иде» Әнә ул сыкранмый, зарланмый, заман җил-давылларына бирешми гомер кыры буйлап узып бара Аның җирдәге миссиясе ак нур булып башкаларны үз янына чакыру һәм үзеннән сон ла сынмый, сыгылмый торган нәсел дәвамчысын ка лдыру Ул егылса Бу хакта да уйлар вакыт җитә Нуриасмага Мизхәт Менә кемгә тапшырырга тиеш ул тормыш ктафетасын' Үзе кебек үк пакь жмнтыгз. хакыйкатьне кыйбла итеп алучыга йөрәк парәсенә' Менә ни өчен Нуриасма улын кечкенәдән кырыс шартларда үстер.» иркә булмасын, чыныксын нык булсын Анын киләчәктәге миссиясе лә башкалардан үзгәрәк, олырак мәрыбәлерәк булачак Шунын өчен дә Нуриасма шәхси мәнфәгатьләрне һәрвакыт икенче планга калдыра һәм моны бозарга җөрьәт иткән улына бәгырьгә үтәрлек итеп әйткән очраклары була. Чөнки Мизхәт аның дәвамчысы, нәсел, нигез, ниһаять, гореф-гадәт, тел дәвамчысы бит. Соңгысы — Нуриәсманы бик борчый торган мәсьәлә. Балаларын гына кара... Фәритнең күмер чапкан якларда туган ике кызы бөтенләй татарча белмиләр Шәрифжаны маржага өйләнгән. Илсөяре үзбәктә кияүдә... Нуриасманын бар ышаныч-өмете Мизхәттә. Карар катгый: нәселнең тамырын корытырга ирек бирмәячәк ул! Ата-баба нигезеннән аерылган бәндә, чит туфракка утыртылган гөлдәй, тернәкләнеп китә алмый, милләт буларак сула, корый, югала. Бала туган туфрактан аерылмаска тиеш! Әнә, Фәритнең «дүрт яшенә кадәр ун-унбиш сүз әйтә алмаган, башы чирдән чыкмаган» Мараты, авылда калдырганнан соң, бер ел эчендә сихәтләнеп, ныгып китә, рәхәтләнеп сөйләшә башлый Шатлыкларыннан хушсыз кала язган әти-әнигә Нуриасма моның сәбәбен бик гади аңлата «Бала туфракта аунап, шуны ашап үссен ул. Туфракта хикмәт. Үзебез дә шул туфрактан яратылган ләбаса». Бәндә хатадан хали түгел дигәндәй, үз алдына олы максатлар куеп яшәгән Нуриасма шәхси мәнфәгатьләргә мөнәсәбәттә ялгышып та куйгалый. Мизхәт белән Зөбәрҗәт арасында дуслык көчәйгән бер вакытта авылда сүз тарала: имеш, кыз егетне үзенең шәһәренә алып китәргә ниятли икән Гайбәтнең сыланчык дымы Нуриасманын зиһенен чуалтып ташлый. Ул белмимени, шәһәр адәм баласының йөрәген, хәтерен үтерә, шәһәр телне, милли гореф-гадәтләрне йота, сындыра, чүпкә чыгара Боларнын һәммәсен авыл гына саклый, авыл гына хәтерләргә сәләтле. Шәһәр Нуриасманын өч баласын тартып алды, шулай булгач, «дүрт баласының берсен булса да шәһәргә бирмәскә хакы бардыр бит аның?!» «Зинһар алып китмә аны! Калдыра күр...» — дип үтенә ул кыздан. «Мине ятим итмә»,—дип ялвара. Тик соңыннан, инде Зөбәржәт авылдан китеп югалгач, Мизхәтнең жан ачысы белән «үтерсәң дә, оныта алмыйм» дип өзгәләнүен ишеткән Нуриасма сискәнеп, тетрәнеп китә. «Йә аллам, мин бит бала гомеренә кергәнмен!»—бу хәтәр уй аны үз ялгышын төзәтергә ашыктыра. • Ашыгырга кирәк Нуриасмага, дөнья эшләрен дөньялыкта бетерү фарыз Гомер дигәннәре йомгакланып килә. Үкенечтә калмасын... Нуриасма да мәгълүм чиккә житеп килүен тоя. Чикнең теге ягы — мәңгелек. Әлегә ул бу якта, әлегә анын уй-хыяллары, зиһене, аңы тиздән ул калдырып китәчәк тормышка, кешеләргә береккән. Китү — котылгысыз, моны аңлау үткән гомерне янә бер кат хәтердә яңартуны таләп итә. Нуриасма «... бер сәер хәлне сизеп гаҗәпләнде: ул әле генә яшәп яткан тормышны һәм үзен ничектер читтән, бик ерактан күзәтә, үзенең һәм башкаларның гамәлләренә әллә кайдан ук торып бәя куя иде». Үз гомерендә беренче мәртәбә булса кирәк, Нуриасма урын өстендә ята. Ләкин моның өчен үзендә уңайсызлану да, хәлсезлегеннән гарьләнү дә сизми. Чөнки белә, бу—адәм баласына килә торган иң дәһшәтле һәм иң соңгы авыру, бу—әҗәлгә тигән чир. Әнә шулай бер гомер бакыйлыкка күчеп бара... Әлеге халәттә үтә монлы, сагышлы талгын музыка агылганын ишеткәндәй буласың. Ул көй сагайта, сискәндерә. күңел кылларына кагылгалап зыңлый, нәрсәдәндер хәбәр бирә, кемнәргәдер инәлә, кемнедер кисәтә, әллә ниләр боера, каядыр чакыра Әйтерсең. Тормыш сәхнәсендә фанилык һәм бакыйлык фәлсәфәсенә корылган спектакль уйнала. Укучы тамаша залында. Менә скрипка кылларыннан сызылып чыккан аһәң җанга тула, тирә-юнь моңга, сагышка күмелә. Бу — бәхилләшү көе. Нуриасма урынга егылган мизгелдән башлана ул көй, һәм аның йомшак кына, әмма сизелерлек итеп йөрәкне кыса баруын тоясың, бугазыңа төер утыра һәм ошбу халәт инде сине әсәр ахырына кадәр ычкындырмый. Нуриасманын авылдашлары белән хушлашу күренешендә әлеге музыка инде бөтен «арлыгыңны биләп ала. Әнә алар — чордашлар, ахирәтләр соңгы мәртәбә бергә җыелып, үткән гомерләрен искә төшереп күңел бушаталар. Болар үзгә буын кешеләре. Алар гомер буе эшли-эшли гарипләнеп беткән, үзләре өчен берни дауламаган, тормыш авырлыгыннан зарланмаган татар хатыннары. Әнә Маһинур — унбиш яшеннән пенсиягә чыкканчы колхоз сыерларын сауган, өе — салам түбәле фәкыйрь алачык, ае-ае белән ит шулпасыннан авыз итми яшәү аның өчен табигый хәл. Инде аяклары шеш, кул бармаклары бөгелми, һәм шушыларның бар рәхмәте—унике сум пенсия... ...Колхозда печән чапса да, сабан сөрсә дә, урман киссә дә ирләрдән уздырган, эшкә ябышса, ei ылырын. үләрен белми гырмашуы өчен “буран» ләкабе алган Разия. Заманында авылнын иң сылу кызы хәзер әнә көянтә кебек жиргә бөгелгән, шулай йөри, сулышын зур авырлык, газап белән генә ала. Күп эшләүдән көч килгән. жене тарта, диләр шулар нәтижәсе. ...Гомер буе кешеләргә яхшылык эшләүдән тәм тапкан, үз хәле, үз язмышы белән килешеп, кояшлы һәр гаңны куанып каршы алып, дөньяга (анын ниндилегенө карамастан) булган мәхәббәтенә хыянәт итми яшәгән Гыйздениса. Ире белән бердәнбер улы сугыш кырында ятып калганнар, кыйшаеп беткән өендә ничәмә-ничә елларны ялгыз үткәрә Зарлану юк. уфтану юк, рәнжү-үпкә юк Акны ак. ди. караны кара Үлемне дә ул гади бер нәрсә, бер халәттән икенчесенә күчү дип кенә атый Үлем анын сөйләвендә моңлы мөнәҗәт булып күзаллана «И, гомерләр диген Нур- иасмакасм! Уйлап карасаң, кемнәр бар иде дә кемнәр юк' Каргым белән Рәхмәтулламның сөякләре икесе ике кыйтгада яталар Рәхмәтуллам бит япон сугышында иде Исемнәрен дә. каберләрен дә белүче юк Без бит бәхетле, Нуриасмакасм. безне үзебезнең авылга жирлиләр. ага-бабаларыбыз белән янәшә ...» Нуриасма аларны әрнү катыш сокланып күзәтә. Тавыш-тынсыз, дәгъвасыз авыл хатыннары. «Аларның авырып үз гомерләренә бер мәртәбә дә хастаханәгә барырга вакытлары юк. Аларның даруы жир дә һава, кояш та үлән» Әгәр дә колхоз елга бер мәртәбә ике центнер бодай сатып (') бирсә, болар өчен шатлык була, башлары күккә тия. колхозны да, хөкүмәтне дә макгап бетерә алмыйлар Азга да канәгать булып, һәр тыныч кәшә шекерана кылып гомер сөрәләр. Нуриасма, болардан аермалы буларак лидер, дәгъвачы Үзе өчен түгел, нәкъ менә шушы авылдаш-ахирәтләрснсн хакын хаклап инстанцияләр буйлап йөри, төрле түрәләрнең кабинетларына үтеп керә Күпмедер уңышка да ирешә. Әмма барысына да. барыбер, ярдәм итеп бетер.» алмый Өлгерми Өлг ерә алмады Хәзер әнә ул аларның соңгы сурәтләрен хәтеренә алу өчен сокланып га. яратып та, сагышланып та карап ята Нуриасмалар буыны киткәч, авылда мондый буын кешеләре калмый инде Алар соңгылары Укучы, танып кал аларны, хәтеренә сеңдерергә тырыш Күңел күзең белән карап уйлан да. үз авылындагы шундый аналарны исеңә төшер Алар инде азаеп баралар Өлгерә күр. Алмашка каты буын, ашыгучан. кабаланучан төксе буын килә "Тормыш мәгънәсе хакында ашыкмый уйланырга вакыг кызганучы, бер көн белән яшәүче кешеләр кавеменә Разияләр. Гыйзденисалар. Мосалиятәр. Маһинурлар яраша алмыйлар инде Кешелек әнә шулай үзенең кабатланмас, беркайчан да кире кайтмас буыны белән хушлаша. ... С крипка баягы үзәк өзгеч көйне инде иң нечкә сыңар кылында гына уйный Әллә уйный, әллә шулай елый Дөньялыкта башкарыласы бер эше калып килә Нурнасманын Мизхәтне башлы-күзле игеп калдыру һәм шушы берничә көн эчендә Бу олы һәм четерекле йолада ашыктыру ярап бетмәгәнен сизсә дә. тәвәккәлләргә карар кыла Ана күреп китәргә кирәк Нәселнең, нигезнең, кабилә тамырының дәвамы булачагына инанып китәргә кирәк Бу карар катгый һәм моның хакына Нуриасма исән чагында бер кем алдында да чигенмәячәк Шул рәвешле романда икс тараф у тем һәм тормыш туе очраша Ьер гәмер инде төгәлләнеп кило, икенчесе исә олы юлга тәүге адымын атларга әзерләнә Дәһшәтле дә. ганганалы да манзара' Ләкин романда ул аклана, нәкь менә Нуриәсмага бәйле булган өчен, анын ихтыяры белән ипләнгәнгә күрә бу хәл таоиг ый итеп кабул ителә Гади генә кеше түгел шул ул Нуриасма Анын яшәү рәвеше дә. ми-гамәлләре дә күптән инде олы хөрмәткә ия булганнар Бу ю ты ла ананың ниятенә ризасы г- лык белдерүче табылмый Нуриасма әйткәч, шу тай кирәктер, шулай булырга тиештер Нуриасма исә үлемен чит ендерә чит ендерә Мизхәт ослән Зөбәрҗәткә соңгы әманәтен тапшыру минутын көтә Үлем куркытмый Нуриәсманы Дөрес яшәде, үкенерлек эшләр кылмады Соңгы юлга җыенганда балалары, ин якыннары янында Зиһене чиста, фикерләре чуалмаган Әйтәсе сүзләрен әйтеп, ил йотасын тапшырып калдырырлык кешеләре бар Шугы да Нуриасма үт хәлен тыныч, сабыр кабул итә «Барыбыз да жнр куенына кср«<6ез. ди у т ссңзехс Кифаягә Үзем әйтергә әлгермөсом. син аң бул берүк табутка сала күрмәгез рөхсәтем юк. Ләхет алып күмсеннәр Гомер буе җирне яраттым, жиргә терәлеп ятасым килә. Чип-чиста апак кәфен белән күмегез мине Чиста жиргә чиста килеш...» Шушында, бәгырьне телгәләп, Акъәби искә төшә, үтә заманча балаларының туң йөрәкләренә бәрелеп чәлперәмө килгән соңгы гозере, ачыргаланып әйткән сүзләре, иясез калган васыяте хәтергә килә Нуриасма бу җәһәттән күпкә бәхетле. Матур яшәде, матур китә дә. Менә, бу жөмләне яздым да, сәерсенеп куйдым: матур үлем буламыни? Тарих мондый фактларны хәтерли Безнең эрага кадәр I гасырда яшәгән Мисыр патшасы Клеопатра матур үләргә теләгән Риваятьләр сөйли: гүзәл хөкемдар ханым үзенең иң затлы киемнәрен кигән һәм чагуга үтерә торган елан салынган кәрзингә кулын тыккан.. Ләкин бу күбрәк тышкы матурлык, форма затлылыгы. Ә Нуриасма бәхилләшүе эчке матурлык булып, яшәү рәвешеннән килә торган олуглык, мәртәбәлек, бөеклек белән сугарылган. Гомумән, романның икенче өлешендә Нуриасма. конкрет персонаж булудан битәр, гореф-гадәтләрне, буыннардан-буыннарга тапшырыла килә торган яшәү кануннарын, халыкның акылын, тәҗрибәсен үзенә туплаган символ-образ итеп күзаллана. Ул образда татар халкының гамәл-хыяллары да, язучының милләт язмышы турындагы уйланулары дә гәүдәләнеш алган. Нуриәсманың Мизхәт белән Зөбәрҗәткә тапшырган соңгы әманәте — Коръән — гасырлардан килә торган иң мөкатдәс әманәт Биредә дә олы, тирән мәгънә салынган: кем икәнлегезне, кайдан килүегезне, ил-көн алдында бурычыгызны онытмагыз, хак яшәп ошбу изге китапны пакь кулларга тапшыра күрегез... Романда вакыйгалар әнә шул рәвешле фәлсәфи гомумиләштерүләр, «тормыш— кеше гамәл» яссылыгыннан торып, эчке мәгънәви уйланулар белән бергә үрелеп бара Бу хәл. әлбәттә, беренче чиратта Нуриасма образы аркылы тормышка ашырыла Төп игътибар үзәк персонажга юнәлтелү сәбәпле, кайбер образлар ачылып бетмәгәндәй тәэсир кала. Шул җәһәттән аерым сораулар да туа Мәсәлән, Мизхәт белән Гарифҗан мөнәсәбәте ничек булыр9 Монда да бит вөҗдан һәм бурычның котылгысыз бәрелеше сизелеп тора. Дөрес, автор фараз кылу рәвешендә үз фикерен сиздереп уза. Ә шулай да, күзгә-күз очрашсалар, ниләр әйтерләр иде икән бу «тәпи йөри башлаган чактан ук тәгәрәшеп, бер кашыктан ашап үскән» ике дус? Бу да бит кырыс чынбарлык тудырган четерекле проблемаларның берсе. Аннан сон, Нуриасма бәхиллегеннән мәхрүм калган Бәриянең бәргәләнүләренә ышанмыйм мин Бәрия кебек типлар өчен хак яшәү турында уйланулар, эчке газапланулар гайре табигый хәл. Мондый рухи, әхлакый бөкреләрне бары тик кабер генә төзәтә. Романда гомер турында әйтелгән сүзләр бик тә гыйбрәтле: «Бәндәләрнең яшәүләре тан җиле генә шул Бик кыска гына арада, табигатьнең уяныр-уянмас серле, моңлы чагында сизелмичә исә дә үтә» Бу хакта һәрберебез уйланырга тиеш һәрберебезнең. иртәме-соңмы, яшәлгән елларына, кылган эшләре хисап бирер вакыты җитә Әлеге юллар шуны тагын бер кат искәртә һәм үз гомеренә, һәм кешенекенә игътибарлы булуны таләп итү дә, янәшәңдә кемнәр яши. тирә- юнеңнән кемнәрнең гомерләре узып бара—шуларга күңел күзе белән карау тиешлеген ассызыклау да бар ул сүзләрдә. Искән җилләрне тыңлый белсәң, әллә ниләр, әллә кемнәр турында сөйләрләр иде алар... Романның ахырында вакыйгаларга фон булып килгән моңлы, сагышлы көй инде күбәләк канатыдай сизелер-сизелмәс кенә тибрәнә. Бу шулай Нуриасма гомеркәйләренең соңгы аккорды уйнала. Гомумән, роман музыкаль поэма сыман, яки ниндидер көшле зур әсәр соралып торган җыр кебек күзаллана. Романнын башлангыч һәм соңгы өлешләре үзара охшаш, аваздаш булып, әсәргә бөтенлек, фәлсәфи мәгънә бирәләр. Вакыйгаларга кереш сыман өлештә Нуриасма изге теләкләр теләп таң каршылый. Ахыр минутларында да табигатьнең шушы мизгелен көтә. Хәере белән килерме яна кон9 Нуриасма инде бу уйлардан азат, бу сорауны инде ул калганнарга тапшырган Беренче ал нурлар өйгә кергәндә Нуриасма дөньядан үтә. «Таңның тәүге саф тирбәлеше., аның тән һәм җан җылысын сеңдереп, Нуриасма гомере буе омтылган, җанына рәхәтлек, йөрәгенә көч алган Ык буйларына, болыннарга, әрәмәләргә, иген басуларына шул җылыны таратырга очты, аның инде бүтән беркайчан да алар янына килмәячәген хәбәр итәргә ашыкты...» «И мөкаддәс моңлы сазым...»