Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СҮЗ ТАРИХЫННАН

 

Гап-гади бер татар-сүзенең килеп чыгышы, анын жанлы телдә гадәттән тыш тиз үзләшеп һәм та- бигыйләшсп китүе, тамыр җәюе, хәтта, өр-яңа үсенте-тармаклар жибәрүе турында сөйләргә ниятем. «Эшкәртү» сүзе ул. Без «тире-күн эшкәртү» «беренчел йон эшкәртү фабрикасы». «туфрак эшкәртү кораллары» дип сөйлибез һәм язабыз һәм бу сүзтезмәләр һәркемгә аңлаешлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» «эшкәртү» сүзенең төп биш мәгънәсен ачып бирә: 1) хәзерләү процессында нинди дә булса төскә, тиешле формага кертү, әйбер итеп ясау; 2) чәчү, утырту өчен хәзерләү (сөрү, тырмалау, культивацияләү); 3) киләчәктә куллана, файдалана алырлык хәлгә китерү, нәрсәне дә булса төгәлләү; 4) кемгә дә булса басым ясап, орышыптәнкыйтьләп. берәр эшкә мә- жбүр итү: 5) кыйнау, тукмау Сүзнең һәр мәгънәсен һәм мәгънә төсмерләрен дәлилләү өчен китерелгән мисаллар Ш Мөдәррис. К Нәҗми. Р. Ишморат. Г Әпсәләмов, М Җәлил. Б. Рәхмәт кебек әдипләр иҗатыннан алынган. Телебездә менә шушылай актив кулланылышта йөргән «чеп-чи татарча» сүзнең әле пенсия яшенә дә житмәгән булуына күбәүләр, бигрәк тә яшьләр ышанып бетми. Ерактан башлыйк. Менә Й Гига- новның 1804 елда Санкт-Петербургта басылган «Словарь российско-татарский» сүзлеге Монда урысча якта «обработка». «обработать», «переработать» кебек сүзләр теркәлмәгән Шуңа күрә бу иң элгәрге һәм абруйлы сүзлектә «эш» тамырыннан ясалган сүзләр арасында «эшкәртү» сүзен, әлбәттә, таба алмаячакбыз. Казан семинариясендә татар теле укытучысы булып эшләгән А Троянский тарафыннан төзелеп. 1833—1835 елларда Казанда ике томда нәшер ителгән «Словарь татарского языка и некоторых употребительных в нем речений арабских и персидских» сүзлегенә мөрәжәгать итик Без анда «эшләмәк», «эшләмәклек», «эшләү», «эшләүчән». «эш итмәк». «эшләтмәк». «эшләтмәк- лек». «эшләтү», «эшле», «эшләнмәк» сүзләрен генә табабыз. Ягъни А. Троянский сүзлеге дә «эшкәртү» дигән сүзне. гомумән, белми әле. Каюм Насыйринын 1904 елда Казанда нәшер ителгән (беренче басмасы 1892 елда чыга) «Полный русско-татарский словарь, с дополнениями из иностранных слов, употребляемых в русском языке как научные термины» сүзлегендә «обработанный» — мэгь- мүр. абад (жир)», «обрабатывать — иген икмәк, ашламак» сүзләре теркәлгән. Күрәбез. К Насыйри бүгенге «эшкәртү» сүзенең мәгънәсен фарсы сүзләре белән аңлатырга мәжбүр булган Үзебезнең дәвергә якынрак торган чыганакны актарыйк. Менә С Рахман- кулов һәм Г Кәрам төзегән «Русча- татарча мөкәммәл сүзлек» (1921). Бу сүзлектә «обработка — эшләү, эшләнү, игү; обрабатывать, обработать—эшләмәк, эшләп эшкә кертмәк. зирагать итмәк (соңгысы игенчелек мәгънәсендә). обрабатывать землю —иген икмәк. обрабатываться — эшләнмәк» дип бирелә. Игътибар итик, бу сүзлек беренче тапкыр буларак «эшкә кертү (кертмәк)» сүзен тәкъдим итә һәм. гомумән, ул үз элгәрләреннән бер баскыч югары тора торган белешмә санала XX гасыр башларында урысча фән һәм техника атамалары инде камилләшкән. әйтик, «обработка» сүзенең бүгенге төп мәгънәләре дә ныклап урнашып. карарлашып өлгергән була. Татарча атамалар исә яралгы хәлендә генә булып, терминнар, гадәттә, гарәби, фарсы яки интернациональ алынмалар рәвешендә яшәп киЛә. Ул вакытларда татар теленең ни дәрәҗәдә ирексезлән- гән. чүпләнгән булуы тел белеме һәм Г логика атамаларында аеруча ачык чагыла. Егерменче елларда татар телен гамәлгә кую бурычы алга сөрелеп, күпсанлы киңәшмә-конференцияләр уздырыла, тиешле карарлар кабул ителә, татарча мәктәп дәреслекләре, төрле фән өлкәләренә караган урысча-татар- ча терминологик сүзлекләр, инструкцияләр типография ысулы белән дә. гектографта да бастырып чыгарыла һәм таратыла Әлеге «обработка», «переработка» төшенчәләрен татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсе бу елларда ничегрәк тора сон? Алга китеш, тәрәккыят бармы9 Кулыбызда - «Новый русско-татарский словарь» (1929). Монда, «обрабатывать», «обработать» фигыльләреннән башка, «обрабатывающая промышленность» атамасы да теркәлгән. Беренчеләре «эшләп чыгару», «рәтләп эшләү», «эшләп эшк$ кертү» дип тәрҗемә кылына, техник термин исә «эшләп чыгару сәнәгате» дип бирелә, ягъни без монда төшенчәне саф татарча тәрҗемә итәргә омтылыш күрәбез. Ләкин төшенчә үзенең татарча тәңгәлен әле һаман таба алмый, аныц татарчасы бик якынча мәгънәгә генә ия һәм ул фәнни-техник әдәбиятта куллану өчен яраксыз. Әлбәттә, шул чордагы популяр мәкаләләрне һәм вак брошюраларны бусы да канәгатьләндергән. Г. Алпаровның «Тагар теленең им- ля сүзлеге» (Казан, 1927) «эш» тамыры кергән байтак сүзләрне туплаган. Без биредә «эшчекрсстьян». «эшчән», «эш- хәб» (эшче хәбәрче), «эшсезлек», «эш- фак» (эшчеләр факультеты) һ. б сүзләрне табабыз. Ләкин күренекле тел галименә «эшкәртү» сүзе мәгълүм түгел, чонки ул сүз «дөньяга килмәгән, тумаган» әле. Яки менә 1931 елны икенче басма булып чыккан «Татарча-урысча сүзлек» (Төзүчеләре проф М Корбангалиен. Р. Газизов. И Кулиев, беренче басмасы 1927 елда нәшер ителә) Аның фәнни яктан эшләнеше, әлбәттә, күпкә яхшырак һәм ул шул чорның лексика; сын тулы чагылдыра. Сүзлектә «эшләп чыгару производство», «эшләп чыг а- рыш производительность», «жир гш- лөү обрабатывать землю» терминал ры теркәлгән «җир эшләү». Бусы инде җыйнак лык ягыннан атама булып җигешкән дә кебек ЛӘКИН «эшләү» сүзе артык киң һәм күп мәгънәле булганга, терминолог ия ихтыяҗын канәг атьләндерә алмый, чонки «агама» сүзе үзе үк чикне белдерә. яг ыги мәг ънәнс чикләүне күздә тота 1938 елда Таттосиздат тарафыннан чыгарылган «Русча-татарча сүзлек»кә күз салыйк. (Мәгълүм ки. ул елны татар язуы әле урыс графикасына күчмәгән.) Сүзлекне төзүчеләрдән Г Нугайбәк «обрабатывать, обработать» сүзен татарча «эшкә кертү (эшкәртү), эшләп чыгару; җиренә җиткереп эшләү» дип тәкъдим итә «Перерабатывать. переработать» фигылен карасак, шул ук төзүченең бу сүзне татарчага «эшкәртү» дип тәкъдим иткәнлеген күрәбез. Шушы ук сүзлек ике елдан сон. беркадәр төзәтелеп һәм кнриллиңага күчерелеп. икенче тапкыр дөнья күрә Әлеге сүзләр нәкъ беренче басмадагыча калганнар. ягъни «эшкәртү» сүзе әле һаман тулы хокукка ия булып җитмичә, төзүчеләр һәм редакторлар нидәндер уңайсызланган, шикләнгән сыманрак. җәя эченә яшереп бирелә. Әмма шушы ук чорга караган терминологик сүзлек алай консерватив түгел. 1939 елда дөнья күргән «Русча- татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге «эшкәртү» сүзен тулысынча таный «обработка эшкәртү; обработка глубокая тирән эшкәртү; җирне тирән итеп сөрү; обработка мелкая сай эшкәртү, обработка поверхностная өстән эшкәртү; обработка предпосевная чәчү алдыннан эшкәртү» «Переработка» сүзе исә монда «яңадан эшкәртү» Дип бирелә. Сүзлектә «переработка молока сөтне эшкәртү (сөттән сыр. май. простокваша һ. б. эшләп чыгару)» Бусы да бер адым алга китеш «Политик-экономик терминнар» сүзлеге (1941) «обрабатывающая промышленность эшкәртү промышленносте» терминын канунлаштыра. Моннан соң нәшер ителгән татарчаурысча һәм урысча-татарча, шул исәптән. терминологик сүзлекләр дә. «эшкәртү». «эшкәртелү» һ б кебек сүзләрне теркәргә онытмыйлар «Эшкәртү» сүзе кергән кушма атамаларга, әйтик. «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге» (1971) аеруча бай Мәгълүм ки. бездә орфография сүзлекләре сирәк чыг арыла Кириллицага күчкәч, мәсәлән. 1941 елда бик ашыгыч төстә (төзүчеләрдән берсенең сөйләвенә караганда, сүзлек гозергә оч-дүрг көн вакыт биргәннәр) «Татар әдәби теленең орфография сүзлеге» басыла Беркадәр үиөрешләр кертелеп, шул ук исем белән ул 1948 елда кабат нәшер ителә. Бу сүзлекләр «эшкәртү» сүзен әдәби телгә кертергә җорын итмәгән Хәлбуки. ул елларда инде вакыт лы матбугатта. ки г ан-брошюраларда һәм радиода «эшкәртү» сүзе тәмам үзләшеп җиткән була. Бу сүзнен Муса Җәлил тарафыннан нәкъ менә «кулъязманы әдәби (!) яктан эшкәртү» мәгънәсендә кулланылган булуын искә төшерик. «Эшкәртү» сүзе татар теленең орфография сүзлегенә беренче тапкыр 1983 елда гына теркәлә. Без анда «эшкәр- телүчәнлек», «эшкәртелеш» сүзләрен дә таба алабыз. Тел һәм борынгы әдәбият белгече Ф Фасеевнын «Татар телендә терминология» дигән китабында (1969) «эшкәртү» терминының, «тартылма сүз» булып, «эшкә кертү — эшкәртү» әверелеше нәтиҗәсендә барлыкка килүе һәм бу алымның терминологиядә аңлы рәвештә файдалануы әйтеп кителә. Дөрес! Өлкән яшьтәге белгечләрдән ишетүемчә, «эшкәртү» сүзен телгә кертеп җибәрү мәсьәләсе, утызынчы елларның икенче яртысында, редакцион киңәшмәдә. чыннар да. аңлы рәвештә, фикер алышу юлы белән хәл ителгән. Моны беренче булып кем тәкъдим иткәндер—бусы. гадәттәгечә, билгесез булып кала Ләкин, минем фикеремчә, бу атама беренче чиратта авыл хуҗалыгы буенча китап-брошюраларда һәм мәкаләләрдә кулланыла башлагандыр, чөнки беренче ихтыяҗ шул өлкәдә («туфракжир эшкәртү») булган. Ихтимал. шул ук вакытга бу сүз мәшһүр Казан күнчеләре турында язучылар күңеленә хуш килгәндер («тире-күн эшкәртү»), һәрхәлдә, төгәл мәгънәле атаманың таралып, габигыйләшеп китүенә аңа булган ихтыяҗ ярдәм иткән. Мондый ихтыяҗ башка төрки телләрдә дә булган, әлбәттә Мин шушы чорга караган кыргызча-урысча. урыс- ча-казакъча, казакъча-урысча, урысча- каракалпакча. урысча-карачай-балкарча сүзлекләрне күздән үткәрдем, кырым татар теле, себер татар теле сүзлекчәләре дә, татар теленең диалектологик сүзлеге дә игътибардан читтә калмады Нәтиҗәдә, мин бу елларда әле «обработка» терминының төгәл эквиваленты табылмаган булуына ышандым. «Русча-төрекчә сүзлек»тә (Мәскәү, 1972) «обработка» термины, нигездә, «ишлеме», «ишлем» сүзләре аша бирелә. Төрек телендә бу сүзләрнең «возделывание», «вспашка» мәгънәләренә дә ия булуын «Торекчә-русча сүзлек» Тән (1977) күрәбез. . Җыеп кына әйтсәк, без төрки телләрнең күпчелегендә татар теле калыбында ясалган «эшкәртү» сүзен тапмыйбыз Тугандаш башкорт теле исә татарча әзер атаманы, ягъни «эшкәртү» сүзен тулаем кабул иткән дә куйган. 1954 елгы «Русча-башкортча сүз- лек»тә үк «обработать» сүзе «эшкә иңдерү», «эшкәртү, эшләү» дип тәкъдим ителә Ләкин әле «Обработать землю — җирне эшләү». 1958 елгы «Баш- кортча-русча сүзлек» исә «эшкәртү» атамасының тәмам үзләшеп җиткәнлеген күрсәтә Биредә без «экспедиция материалларын эшкәртү» терминын, «җирне эшкәртү» (эшләү түгел!) кебек сүзләрне очратабыз Шул рәвешле, татар телендә туган ясалма сүз башкорт теле өчен дә үз булып китә Бу очракта, билгеле, Башкортстанда татарларның күп булуы, татарча газеталар чыгып килүе зур йогынты ясаган дип уйларга мөмкин Хәер, ут күршеләренең шулай «лөгать алмашып» яшәве гаҗәпмени? Менә без бер сүзнен бөтен тарихын, аның кызыклы биографиясен күздән кичердек Бик гыйбрәтле тарих бу! Ул әдәби телгә катнашы булган һәрбере- безне теге яки бу атаматөшенчәнең тәңгәлен беренче нәүбәттә ана теле хәзинәсеннән эзләргә, ана теле мөмкинлекләрен һәм чараларын эшкә җигәргә өйрәтә, шуңа өнди, моның нәтиҗәле алымнарын күрсәтә. Бу исә соңгы вакытларда кирәксә-кирәкмәсә дә гарәп һәм фарсы сүзләрен «кыстырып» үтә ватанчы булып кыланган авторлар өчен дә. яңа төшенчәне белдергән сүзне, аны-моны уйлап тормастан. урыс һәм европа телләреннән күчереп кенә куючылар очен дә файдалы булыр дип уйлыйм Сүземне шушында түгәрәкләп, нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин Әйе, тагы бер нәрсә турында әйтмичә ярамастыр 1991 елда без Гаяз Исхакый әсәрләрен уку бәхетенә ирештек. Аның «Зиндан» исемле җыентыгы— сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре басылып чыкг ы Укучыларның хәтеренә төшерәм: Исхакыйны Казан зинданыннан чыгарып, туган авылы Яуширмәгә озаталар. Авылына кайтып төшкәч. Гаяз янына бәләкәй кызын алып чыгалар Гаяз моннан өч- дүрт ай гына элек хатыны белән аерылышкан була. Нарасый, бер дә ятсынмыйча, әтисе кулына килгәч, җыелган карчык-корчык: «Әй бала, атасын таный! Алла эшкәртә, әнисе генә бик кызганыч шул!..»—диешергә тотына. «Алла эшкәртә» дигән сүзләргә игьтибар итегез. Гаяз Исхакыйның «Зиндан» хикәясе, әдипнең үз кулы белән төзелгән библиографиясеннән күренгәнчә. 1906 елда Чистайда. хәбсс- ханәдә язылып. 1907 елда Казанда басылып чыга Ни дигән сүз була соң инде бу? «Эшкәртү» сүзе халык телендә 1906 елда ук гймәлдә йөргәнме әллә? Ул чагында без телгә алган сүзлек һәм белешмәләр сукыр һәм чукрак булып чыгамы? Кызганыч ки, күренекле әдипнен бу мәҗмугасында ялгыш киткән Төп нөсхәдә, һичшиксез, «алла әскәртә» дип язылган булырга тиеш. «Әскәртә» сүзе исә «Татар теленен аңлатмалы сүзле* ге»нә кергән. Анын мәгънәсе — белдерү, хәбәр итү. Китапны чыгару өчен җаваплы кешеләр татар теле этимологиясеннән азмы-күпме хәбәодар булган булсалар, яисә, һич югында, колакларын «алла эшкәртә» дигән сүзләрнең дорфалыгы, урынсызлыгы, мәгънәсез- леге сагайткан булса, мондый анахронизмга юл куелмыйча калыр иде. Сонгы вакытларда, иманыбыз яңарганда, байтак кына иске һәм хаксызга онытылган китаплар кабаттан басыла. әмма шунысы аяныч, аларда хәреф хаталары тулып ята. «Коръән тәфсире». Арча типографиясендә «Ядкәр» исеменнән басылган «Сөен-бикә» китапларын имля шапшаклыгы ягыннан рекорд ияләре дип атап булыр иде Сагынып, көтеп алынган китапларнын дәрәҗәсен болай зәвыксызланып төшермик әле, әфәнде-иптәшләр, оят бит дип әйтәсе килә Ләкин мин бу өндәвемнең теге мультфильмдагы инсафлы Леопольдның. «Жә инде, жегетләр. әйдә, дус кына яшәек әле!» — дигән сүзләре кебек һавада эленеп калачагын да беләм-белүен Шушында нокта куярга ашыгам, югыйсә бүтән бер тема башланып китә