ҖАННЫҢ ҖИДЕ ТӨСЕ

Коесы булсын да чыккан суы тәмле булсын, энә бемн казыдыңмы. дип сорамаслар. Татар халык мәкале

Габдулла Тукайның Уральскндан Казанга килт әч тә Галиәсгар Камал белән беренче күрешү-танышуына охшашрак хәл безпен талантлы рәссамыбыз Илдар Зарипов тормышында да булып ала. Бер елны шулай, хатыны Светлана белән бергәләп, рәссам Кырымга, ижат йор- 1ына бара Шунда ул үзе белән бергә Суриков институтында укыган, хәзер инде Ленинградта яшәп ятучы рәссамны очратып, дустанә !енә күрешә. Монын сабакташы исә үзенен юлдашына: - Болар Казаннан килгән иптәшләр. - дип авыз ачарга да өлгерми, тегесе, өлкәнрәк яшьтәге сәнгать белгече. Бәй. Казаннан булгач, сез анда Илдар Зарнповны да беләсездер әле?' дип •тәктерсп ала да мактау сүзләре яудыра башлый. Илдар белән Светлана бер-беренә карашып алалар да тыйнак кына елмаешалар.

Әти мәрхүм, авыр гуфрагы җиңел булсын, берәүнең до хәлләнеп-тернәкләнсп китүен күпсенмәде, берәүдән дә көнләшә белмәде Фәлән кешеләр бура буратканнар, яисә, күршеләр уракка төшкәннәр, дигәнне ишетсә, һич кайгыга сабышмыйча, сабыр гына ихлас күцелдән: «Алла ярдәм бирсен инде үзләренә!» дия торган иде Гажәеп кин күңелле, көчле рухлы кеше генә әйтә ала андый сүзләрне Әтинең әнә шул сыйфаты, юрТчә аның шикелле көчле булмасам да, миңа да күчкән. Шәхсән мин үзем гомеремдә берәүдән дә көнләшмәдем Үзебезнең татар халкына файдасы-хезмәте зуррак булган өчен генә көнләшмәссең нч инде! Шагыйрьләр һәм прозаиклар хезмәтенә дә. әдәби тәржемә осталарының энә белән кос казуына да гомерем буе сөенеп яшәдем. Әнә шундый ук сыйфаты Илдар Зариповта да очратып, сабыйларча сөендем Югыйсә биг еш кына ижат кешеләренең бер-беренә көнләшеп каравына юлыгасың Андый чакны, кеше бит гадәттә, икенче бер һөнәрмен ирешкән уңышка тыныч кына карый алмавын, шуңа гасабилануын сиздермәскә тырыша Әгәр дә инде түрә-фәлән булса, үзеннән күп мәртәбә сәләтлерәк һөнәрдәшләренә мэтр булып, югарыдан карарга, акыл өйрәтер! ә маташа Моннан биш-ун ел элек Күргәзмә залында тугандаш кыргыз рәссамнарының картиналарын гамаша кылган идек Әнә гнул күргәзмәгә икс төрле караш үземне тетрәндергән иде Берөвссе әйтте Син дустым, ул күргәзмәгә барып вакытыңны әрәм итеп йөрмә Безнең урга кул рәссамнар хәтле дә тшлй белмиләр икән дип пичәт сукты Икенчесе, таланглыраг ы: Анда шактый гына үзенчәлекле әсәрләр бар Көчле рәссамнар Үзенчәлекле. эзләнүчән художниклар Гыйбрәт алырга була алардан диде. Күргәзмәдә, чыннан да, сокланырлык, анда менә дигән сәнгать әсәрләре куелган иде Берсе о ie да кү з аддымда Залга килеп керү белән, өстеңә агылырга әзер булган, ыжгырып торган табын айгырына тап буласын Тымызык бер төн Тау-таш арасы Аг лар чемченеп йөри гор Маг ур матур колыннар аналарына сыенышкан Карал туймассың үзләренә. Көтүдә һәммәсе дә үзен тып-тыныч тота Алар язмышларын айгырга ышанып тапшырганнар Көтүче айгыр исә башын күтәргән, күзләре ут уйный Аның бөтен гәүдәсе дошманы өстенә ыр Габдулла Тукайның Уральскндан Казанга килт әч тә Галиәсгар Камал белән беренче күрешү-танышуына охшашрак хәл безпен талантлы рәссамыбыз Илдар Зарипов тормышында да булып ала. Бер елны шулай, хатыны Светлана белән бергәләп, рәссам Кырымга, ижат йор- 1ына бара Шунда ул үзе белән бергә Суриков институтында укыган, хәзер инде Ленинградта яшәп ятучы рәссамны очратып, дустанә !енә күрешә. Монын сабакташы исә үзенен юлдашына: - Болар Казаннан килгән иптәшләр. - дип авыз ачарга да өлгерми, тегесе, өлкәнрәк яшьтәге сәнгать белгече. Бәй. Казаннан булгач, сез анда Илдар Зарнповны да беләсездер әле?' дип •тәктерсп ала да мактау сүзләре яудыра башлый. Илдар белән Светлана бер-беренә карашып алалар да тыйнак кына елмаеша гылырга әзер икәнлеген исбатлый. Бүре ише вак-төякне әйткән дә юк, арысланың белән дә алыша алыр иде бу айгыр. Ул — көтүнен иминлеген саклый. Илдар Зарипов исә бер караудан тамашачының күңеленә сеңеп калырдай камил, зур тәэссорат көченә ия булган сәнгать әсәрләреннән гыйбрәт алырга һәрчак әзер Ул берәүгә дә кимсетеп карамас Галерея-мазарда йөргәндә дә үзенә ошамаган картиналарны күрмәмешкә салышып узып китә, ә инде ошаганнары янында тукталып, соклануын яшермичә, озаклап карап тора Мөгаен, авторның мондый камиллеккә ничек итеп ирешкәнен ачыклый, картинага анализ ясый, профессиональ яктан чыгып бәя бирә булыр. Шулай булыр, гыйбрәт ала булыр... Чын зыялылар барчасы да шундый булырга тиешләр дә бит, кана Гомумән. иҗат кешесенә, теләсә нинди һөнәр иясенә иң зур зыян китергән нәрсә — ул да булса мин-минлек галәмәте. Әгәр дә мәгәр кеше үзенең һөнәрендә бәләкәй генә үрне яулап алу белән чикләнә икән, артына борылып, түбәндәгеләргә масаеп карый икән.шул мизгелдә үк аның башы әйләнергә тотына, ул, бичара, баскан урынына лып итеп утырырга, һич югы чүгәләргә мәҗбүр була. Кая инде аңа күк йөзенә, югарыдагы тауларга баш күтәреп карау — ул алардан бөтенләйгә үк ваз кичә... Ә менә Илдар Зарипов һәрвакыт киң күңелле, бүтәннәргә теләктәшлек кылучан зат Ирешкән үрләренә мөкиббән китмичә, масаюның ни икәнен дә белмичә, сәнгатькярләрнең һәркайсына ул ижат кешесе итеп, хөрмәт белән карый Гомумән, жаны-тәне белән милли сәнгать өчен янып көюче, аның казанышларын ишәйтергә омтылучы һөнәрмән, чын сәнгать әһеле, чын ижатчы буларак, һәр милләт вәкилләренең дә үз халкына хезмәт итәргә, сәнгатьне баету дәрте белән янарга тиешлеген аңларга анын зиһене житә. Менә ни сәбәпле ул хөсетлек- көнчелеккә бирелми. Телефоннан хәбәрләшү, күргәзмә-мазарда очрашу дисеңме —рәссамның халәте рухаясен аңлау нисбәтеннән боларның һәркайсы үзенчә кадерле, үзенчә игътибарга лаек Әйтик, телефоннан тавышын ишетү белән, үзең хөрмәт иткән кешенең исән-имин генә яшәп жимертеп эшләп ятуына, кәефе әйбәт икәненә инанасың, изге теләкләреңне күндерәсең... Әмма рәссамның остаханәсендә күрешү-сөйләшүгә җитми инде Монда син аның тәмамланган эшләрен күрәсең-өйрәнәсең, композициясен генә түгел, төсләр гармониясен дә күңелеңә сеңдерәсең. Сәнгатьтәге камиллек, гүзәллек, илаһи матурлык, табигатьтәге матурлыктан үзгә буларак, игътибарны аеруча нык җәлеп итә, хәтердә озаграк саклана, кайсыбер очракта хәтта гомерлеккә исеңдә кала. Моңа, ихтимал, сәнгатькярнсң табигатьтә син үзең әллә нигә бер генә, әле анда да берән-сәрән күргән-очраткан гүзәллекнең һәммәсен бергә туплап, линза фокусында күрсәткән шикелле киндердә тасвирлап бирүе тәэсир итәдер. Сәбәбе гап-гади: анда-санда, берән-сәрән күргәндә әле син еш кына абайлап та өлгермисен, матурлыкка лаек бәянне дә биреп җиткермисең. Ә инде олуг талант иясе әнә шул матурлыкны, табигатьнең үзендә әллә кайларга чәчелгән-сибелгән гүзәллекне рәссам күзе белән әллә кайлардан абайлапкүреп, аны берәмтекләп җыеп, һәммәсен бергә туплап, анда да әле хыялы белән баетып, нәкъ менә киндергә табигый булып ятардай төсләрне-бизәкләрне сайлап, табигатьтән килгән талантына йөрәк жылысын да кушып, дәртләнепканатланып ижат итә икән инде — аның ижат җимеше, әлбәттә, г/зәл килеп чыгачак, автор олуг камиллеккә ирешәчәк. картинасында сәнгатьчә дөреслекне гәүдәләндерүе белән синең күңелеңне җәлеп итәчәк. Картинаны ерактан да караштырасың, якынрак килеп тә күзәтә- сен—һич кенә дә карап туймыйсың, аерыла алмыйсын. Кызык хәл бит, хәйран кызык хәл: шулчаклы зур мәгълүмат туплаган, сине таң калдырган киндер янында минутлар гынамы соң' сәгатьләр узганны да абайламыйча басып торырга әзерсең; аяклар да арымый, күзең дә талмый. Табигатьнең үзендә гаҗәеп күренешләргә очрыйсың. Куе урман эчендә гөмбә җыеп йөргәндә синең мөлдерәп торган күлгә юлыгуың ихтимал. Әйтик, агачлар сирәгәеп, аланы сөзәкләнеп, камышлар калкынып, ярлары баткакланып, шуларның уртасында күл хасил булса, гаҗәпләнмәс тә идең. Монда бит болар- нын берсе дә юк: урманның куелыгы һич кимемәде, һич көтмәгәндә бер дИгән күл пәйда булды да куйды, һушыңны җыйгач, як-ягыңа карана башлыйсың. Искиткеч ямьле. Гүзәллекнең үзе. Барыннан да ныграк хәйран калдырганы шунда ки, әлеге күл бу урман өчен чит-ят түгел, аның кыяфәтенә һичбер төрле хилафлык китерми, әле. киресенчә, йөзек кашыдай, аның сихри гүзәллеген көчәйтеп җибәрә, ямь өстенә ямь өсти. Менә сиңа илаһи бер гармония!.. Табигатьнең әнә шундый тан калырлык халәтен, илаһи бер гармонияне Илдар Зарипов киндерләрендә күреп, тамашачы хәйран да нык тәэсирләнә, әлеге күренеш аның күңеленә сенеп кала, матурлыкка битараф яшәмәскә өйрәтә һәркем уйланыр! а мәжбүр була — авторның бу чаклы гүзәллекне җайлардан табып бетерүе һәм ничек итеп шул кадәрле оста сурәтли алуы хакында баш вага Чынлап та, автор безнен һәркайсыбызга очравы ихтимал булган могҗизалы сюжет һәм күренешләрне табигатьнең үзеннән эзләп таба, аны рәссам кузеибслән күңел күзе белән күрә белгәнгә хәтеренә сеңдерә, этюд иттереп кәгазьгә яисә картонга төшерә. Ә инде яңа әсәрен язарга керешер алдыннан мона файдаланырлык әзер этюдларын барлап чыга Әмма кичә язган этюды үз-үзенә кырыс һәм таләпчән рәссамны бик сирәк очракта гына канәгатьләндерә һәрхәлдә, рәссам аны шул көенчә картинасына күчереп утыртмый, бәлки үзенең хыялына таянып, сайлаган сюжетына яраклаштырып үзгәртү ягын да чамалый Искиткеч зур талантка, олуг бер кодрәткә ия була торып га. яна теманы язарга керешкәндә рәссам үз көченә бик үк ышанып бетми Киндерне грунталаган чагына туры килеп, сораштыра калсаң, ул. рәнҗетмәгәем дип шөбһәләнгән сыман, каты бәрелмәскә тырышып кына Үзем дә белмим бит әле нәрсә килеп чыгарын. ди һәм Син керешәсең бер теманы язарга, бер күренешне сурәтләп бирергә килеп чы! а бөтенләй икенче нәрсә.—дип төшендереп бирергә ашыга Буягычнын сабы белән көмеш йөгергән башын кашьнандай ит.» һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрә Кайчагында берни килеп чыкмый! Андый хәлләр дә булгалый шул Бу бит әле теманы һойбәтләп өйрәнгән хәлдә, һәммә нәрсәне күзаллаган килеш әйтелгән сүз. һәм үзенең бәясен күтәрү өчен генә әйткән сүз дә түгел, ихластан сөйләү, күңел түрендә яткан дөреслекне яшерми-нитмн әйтеп бирү Ана ышанмаска, шаярту гына дип кабул итәргә синең хакың юк. Ул чынлап та һәр яна картинасының ни рәвешле очланасын алдан ук әйтә алмый. Ә инде үз-үзенә кирәгеннән артык ышану яки масаю анын табигатенә һич тә хас нәрсә түгел Нинди сәләтле һәм әзерлекле була торып та ул сш кына «буразна!а төшә алмыйча» төсләрнең нәкъ бу урында кирәклекләрен таба алмыйча иза чигә Ә инде төсләрне сиземли Зарипов, искиткеч шәп сиземли' Чынлап та. математика галиме төрле саннарны, формулаларны исендә тоткан шикелле, рәссам да әллә күпме сюжетны, күренешне хәтерендә саклый Дөресрәге, ул теләсә кайчан үзенә кирәкле хәлне, күренешне жинсл генә күз алдына китерә һәм шуны тасвирлап бирә алыр иде сыман Әмма Илдар аны тулаем әзер килеш, үзе уйлап чыгарган яки хәтер сандыгыннан актарып алган һәм күз алдына аермачык китергән хәлендә язып куюдан ерак тора ’Эшли башлау белән, элек уйланган сюжетны үзгәртә Аннары инде язу ысулын бик нык үд|әртә Илдар Зарипов кичә үзе ирешкән уңыштан канәгать катмый, тагын да алгарак китү өчен, сәнгатьтә нәкъ менә үз сүзен әйтү өчен, янадан-яңа ысуллар уйлап чыгара экспериментлар ясап баш вата Менә нилектән анын әсәрләре арасында бер-берен тулысынча кабатлаган эшләрен танмассың Ә бит рәссам кайчагында үзенең әле’генә тәмамлаган яки элегрәк язып ташлаган берәр әсәреннән канәгать булмыйча, шул ук сюжетка яна әсәр я гари яңачарак берәр эксперимент ясарга.тотына Әйе. үзенең ижатына башка төрле хезмәтенә чын мәгънәсендә таләпчән килгәндә, сәнгать остасына эзләнүнең чиге юк Кайчагында Илдар иптәшләре-дуслары камилгә санаган, тәмам зшләнеп беткән дигән әсәреннән дә автор буларак үзе канәгатьләнү-юаныч тапмый, хуплау-маклау сүзләрен тыңласа да. үзе генә күргән кимчелекләргә күз йома алмый һәм әлеге картинасын, әйдә ярар, дип кенә күргәзмәгә илтергә бик алай ашыкмый Йа хода! Әле үзе. тәгаен зше бетте, бу инде картина буларак җитлекте, дип * санаган, барча тамашачы күргәзмәдә сокланып караган, сәнгать белгечләре үтереп мактаган, күзнең явын алырдай гүзәл әсәрен дә камилләштерергә керешә Ярый да бит күркәмлек өчен берәр төрле чәчәк бизәк кенә өстәсә яки анда-санда буянып куерга-сыскландыра төшсә' Ара-тирә автор үзгәртү-камн гләштерү дәрте белән артыграк мавыгып китә дә әсәрне бөтенләй үзгәртеп-бозып ташлый Андый аянычлы хәлләр дә булгалый шул ижат кешесенең гомерендә Экспери мент ясау, яна ысуллар пләү белән мавыгучы рәссам иҗатында бигрәк тә Рәссам Илдар Зарипов ижатына кат ылышлы берәр сүз әйтсәң, сш кына Ул портрет зар ясыймы соң* дип сорап куялар — Ясавын ясый да. фотографиядәге төЛтллектән бигрәк. сәнг атьчәлеккә омтыла ул. - дисен . Гәптәшенә әнә әлеге сү зең генә кирәк икән, ул бик акыллы кеше сыман Шулайдыр, шулайдыр Фотографиядәге төгәллекне һәркем биреп жнг керә алмый шул. ә портретный бөтен кыйммәте «игә шул төгәллектә' дип куя калый. Көннәр бигрәк җылы бит. бераз этюдка чыгып кермәкче идем, авылга барып кайтасы иде Берәр кәшә кичектерә алмыйсыңмы соң?- дип самими генә сорау бирә Йә. ничек итеп рәнҗетәсең ди үзен? Килешми хәлең юк. Янә бер атнадан, җомга көнгә дип вәгъдәләшәсең. Дәртләнеп эшләргә яратучы талант иясенең болар белән матавыкланып, көне буена берни майтара алмассың дип. очрашасы көнне өченче яртыдан ук торып, эшкә утырганы соңыннан гына безгә мәгълүм була. Фотограф Дамир белән без килеп кергәндә, рәссам жин сызганып эшләп, яна бер киндерен язын ята иде Иңе-буе бер чамадарак картина, әллә ни зур түгел, метр ярым чамасы i ына Игътибар үзәгендә тәрәзә. Тәрәзәнең тирәягын астан да. өстән дә. шулай ук уңнан да. сулдан да кар баскан, бәс сарган Бүрәнә рамына мул булып яткан кар салкын кыш хөкем сөргәнен сиздереп тора Шунда үсеп утырган ак каен ботаклары тәрәзәнең бер чи ген каплый һәм үзенә күрә i армония китереп чыгара, һәй. бүрәнәләрдә дә. каенда да түгел, тышкы суыкларга контраст сыйфатында тасвирланган эчке бер халәттә икән ләбаса хикмәт! Синең соклануыңны, таң калып каравыңны мәгъкуль күреп, автор үзе елмая, кулын болгый-болгый, хыяллары белән уртаклаша: - Бу авылның чите бит. Шүрәлеләр килә төнлә белән. Монда нинди чибәркәй мунча керә икән. дип. куакларны аралап, агачның ботакларын аергалап, мунчаый җанвар да бар. ничек диләр әле. рысьмы? Бу рәвешле акыл саткан кеше белән бәхәсләшеп торуда һичбер мәгънә юк. Ул синең сүзеңне ишетмәячәк, дәлилләренә колак салмаячак, аның үз тугызы тугыз. Ә инде Илдар Зариповның портрет өлкәсендәге уңышын, нинди зур камиллеккә ирешүен күрсәтү өчен, кайбер әсәрләре «Бишбалта сылуы». «Алсу». «Казан кызы Венера». «Зөлфия» белән «Настасья» кебек гүзәл вә камил әсәрләре Ленинград сәнгать белгечләре тарафыннан хупланып. Рус музеена кабул ителгәнен әйтеп үтү дә җитәдер Хәер, моңа әле тагын «Айсылу». «Батыр»' һ б әсәрләренең Мәскәүдәге Третьяков музеенда саклануын да. шактыеның Европада танылуын да. төрле музейларны бизәвен дә өстәп булыр иде Атналар-айлар буе Илдарның осзаханәсенә эләгә алмый азапланам. Телефоннан вәгъдәләшергә дип кенә торасың инде - ул сине һич якын җибәрми. — Эшләр! ә кирәк бит. абзыкай, бик дәртләнеп эшләп ятам. Килерсең әле берәр, күрешербез ничек тә.— дип котылу я! ын карый Инде шимбә көнгә тәмам вәгъдәләшкән булам, ул тагын кирегә су Ай нуры (1989 ел). — Безнең авылда селәүсен диләр бугай. — Әнә шулар да бар. Куе урман Тайга - Илдар бераз уйга калып, әзер кое яткан буягычын кулына ала да ап-ак мунча бүрәнәсенә кыйгачлап кара сызык сызып куя Аннары буягычлы уң кулын дирижер сыман югары күтәргән килеш, читкәрәк китеп, әле генә сызган сызыгына, ничек төште икән бу дип карап тора. Анда саллы итеп салалар өйне, калын бүрәнәдән Менә бола-а-ай анда бүрәнәләр, тигез, калын үзләре. Тайга бит Урман Автор үзе шулай кулларын дирижердай болгаганда гүя тирә-якка мон чәчелә кышкы суык чыңлап ала да, бөтерелеп, читкә авыша, анын зрынына җанга ягышлы бөтенләй икенче көй агыла башлый Монысы мунчаның ныгытып ягылганын, суының кайнар, парының эссе икәнлеген сөйли' Бигрәк га инде себерке белән чабынып утыручы сылу затның матурлыгын мактый анын чибәрлегенә мәдхия җырлый Автор гажәеп куе итеп җылы төсләрне юкка гына салмаган шул сары, көрән, кызгылт төсләр берсе белән берсе аралашып хәрәкә г. юк, алай гына түгел, җылы хисләр, якты өметләр китереп чыгара Моңа карап һич тә син дәртләнмичә кала алмыйсың. Хыялга бирелүеңне автор шундук шәйләп ала. Янына килеп баса да хәйран дәртләнеп — Җылы гына нәрсә килеп чыта бит Кызык бит* Бер чәчәк шикелле утыра ул чибәркәй Нинди нәфис үзенең тәннәре. дип куя. Син дә аның сүзен җөпләп: — Тән симфониясе инде, һич тә бүтәнчә әйтеп булмый. - дисең Авторның шунда әйткән: Чибәр дә инде бездә, безнең авылда, безнең Дөбьяз ягында хагын- кызлар! Бүтән бер җирдә дә юк андый чибәрләр, дигән сүлләре алын дөнья күргән егет икәнлеген, чибәрлеккә соклана белгәнен, кеше таныганын исбат тый Әмма үзенең һич кенә дә әкият дөньясыннан аерылырга исәбе юк —Шүрәлеләр чынлап та карыйлардыр инде төнлә белән тәрәзәдән Урманда салкын, ә монда мунчадан эссе бәреп гора. Эчтә жылы шундый Өстәвенә бер чибәркәй хушланып утыра сихәтләнеп Кызыга шүрәлеләр кызыкмый хәле юк. шул тикле нәфис тәнне күргәч. Үзеңдә кызыгырсың, әй* дип. яңгыратып көлеп җибәрә. Ул арада очып кына картинасы янына бара да янә бер сизелер-сизелмәс кенә сызык сызып куя Аннары сиңа сер итеп кенә әйткәндәй - Мин үзем до яратам авыл өенә тәрәзәдән карарга Әнә бер <)би утыра жсп эрләп Теге өйдә яшь кенә бер хатын ай шикелле түгәрәк битле кыз баланын чәчен үреп маташа Монысында ике малай шашкамы, шахматмы уйнап утыралар. Шашкадыр инде ул дип сөйләп җибәрә, ахырдан гына ү ишен һөнәрен.» якын нәтиҗә чыт арып куя . Аларнын бит һәркайсы әзер сюжет Мен.» мондый сюжет, менә мондый рәсем, картина, тотасы да язь'сы Илдарның сөйләгәннәренә өстәп, син дә авылны мактый башлыйсын Ни әйтсәң дә. авыл халкы уңганрак була шул Тик утырганнарын күрмәссең һичбер вакыт Шәһәрнекеләр бит еш кына телевизорга каштана да кала, бар дөньясын оны га Хәер, минем сүзләр гәптәшемә кагылмый һич тә Сөйләшкән арада да ул язылып яткан әлеге дә баягы «Бәхет» картинасының икс ягына бәләкәйрәк кенә ике әсәрен кигереп КУЯ Аларын килештереп бетермичә, башкаларын куеп карый, тагын алмаштыра Иң ахырдан ун кулда авыл урамы, көянтә бсюн сулы читок лор аскан бер яшь хатын-кыз. сул кулда авыл очы булып күренердәй кышкы урман кулай табыла. Әңгәмәгә һәм сайлавына үзенчә нәтмжә ясагандай — Менә без синең белән триптих уйлап чыгардык, дип. яна идеясен бүлешә. һәй. шул чагында баш кагып кына торасы иде дә биг юк. мин аңарга изге теләкләремне белдерү йөзеннән киңәшләремне биреп агапланам Даһилар бит гадәттә, олы җанлы оулучан Илдарым да һич күтәрелеп бәрстми. көлә генә Ярар, шулайрак эшләрбез аны1 дигән була Әлеге этюдларын, грипгих идеясен хуплап: Бу эшләрен бнгрәкдөгал. натурадан язгансыңдыр иңде? дим Нинди хыялга бай иҗатчым да: Әйе. дөрес әйтәсең Болай гына уйтап чыгарып булмый Натурадан язарга кирәк Авына бара торам Әле менә монысын узган шнмбодә генә ягып кайг г ым ди Триптихка нигез ташлары булып ятасы картиналарын төрле яктан торып, баштан кыегайта-кысгайта я надан карап чыга да — Бик свежи әле бу. Мичтән генә чыккан ипи шикелле. Берәүнең дә күргәне юк әле. Син беренче күрәсең,—дип куя. Кышкы иртә (1992 ел). Шул чагында остаханәнең ишеге ачылып китә дә—бер сакал бай пәйда була. Рәссам Саша Переслегин икән, хатыны Зинаны да иярткән. Эмоциягә бирелүчән. шаулап сөйләргә яратучан бу рәссамны күрмәгәнгә шактый вакыт узган иде, әле Ригадан килеп кенә төшкәннәр икән. Илдар яна кунакларга соңгы елларда язган картиналарын күрсәтергә ниятли. Иренмичә-нитмичә дистәләрчә әсәрен берәм-берәм чыгарып күрсәтә. Остаханә соклану вә хуплау авазлары белән тула Мин сөенеп бетә алмыйм, чөнки Илдар үзе иҗат иткән әсәрләрне кабат-кабат күрсәтергә яратмый, миңа гел яңаларын, «мичтән генә чыкканнарын» күрсәтү белән чикләнгән, сүз дә нәкъ әнә шулар тирәсендә әйләнгән иде. Хәзер исә береннән-бере гүзәл киндерләр күңелемне җәлеп итә. Өйгә кайтулар да онытыла, эшлисе эшләрем дә истән чыга — мин гүзәллек дөньясын гизәм, сәнгать һавасын иркенләп сулыйм, картиналарның музыкасын-аһәңен рәхәтләнеп тыңлыйм, киндердә сурәтләнгән сылуларга сокланам. хозурланам. Кунаклар да биһуш була. Саша: — И чем старше он становится, тем он моложе в своих картинах,—дигән мактау сүзләрен әйтә. (Үзе олыгайган саен картиналарында яшәрә бара.) Илдар үзе дә сәнгать әсәрләренә соклана белүен яшерми. Узган елны Германиядә аның шәхси күргәзмәсе була. Брауншвейг дигән бәләкәй генә бер шәһәрдә бугай, рәссамыбыз музейда мондый хәлгә юлыга. — Зал буп-буш. Бер генә абзый урындыкка сеңгән, тынын да чыгармыйча утыруын белә. Бу нинди хикмәтле нәрсә икән, дип, ул караган картинага күз салсам — Рембрандт! Шаклар каттым. Юкса мин әйбәт беләм бит инде Рембрандтны. Мондый автопортретын һич күргәнем юк иде. Үзенең сурәтен генә түгел, бөтен мохитен биргән, якыннарын күрсәткән. Тик алары аның арткы планда, әсәрне баетыр өчен эшләнгән. —дип сөйли дә: —Теге абзый шикелле, мин дә. тәмам сихерләнеп, урындыкка сеңдем дә ике сәгать буена кымшанырга да куркып утырдым шул.—дип сүзен тәмамлый. Журналыбыз тышлыгындагы картинаны да игътибарсыз калдырмыйк. Аида сагышлы-сары төсләрдә татар халкына жан атып торган, аз гына вакыт эчендә күп изгелек кылган Сөембикә ханбикәнең гүзәл образы тасвирлана. 1550 ел. Явыз Иванның күңелен күрергә тырышып, әле кайчан гына урыс явын кире кайтарган ханбикәне әсирлеккә дучар итәләр—Мәскәүгә җибәрәләр. Соңгы ханбикәбезнең илдән сөрелер алдыннан бәхилләшү мизгеле мәңгеләштерелгән. Арткы планда Казан каласының символына әверелгән һәм ханбикәнең исемен йөрткән, мәгърур башын болытларга чөйгән мәһабәт манара да сурәтләнгән. Сөембикә манарасы хакында сүз чыккач, әңгәмәбез куерып, рәссамның янә дә бер гүзәл сыйфаты ачыла Илдар Зарипов иҗатчы рәссам, һич тә фотограф түгел Нинди генә әйберне дә күчереп сурәтләү белән канәгатьләнә алмый Анын һәммә нәрсәгә дә үз күзе, сәнгатькяр күзе белән карый торган гадәте бар. Сөембикә манарасын тасвирларга күптән хыялланып йөри. Әмма озын манараны фотографча тасвирлау. ягъни түкми-чәчми, төп-төгәл итеп рәсемгә төшерү - иҗатчыга кызык түгел Халкыбызның кору-төзү сәнгатендә йөзек кашы саналган манараның илаһилыгын аңлый рәссам, яхшы анлый. Тик менә шуның гүзәллеген, илаһилыгын сәнгатьчә ышандырырлык итеп ни рәвешле гәүдәләндерү җаен таба алмый газаплана. Моңарчы яшәп килгән фотолар янына тагын берне өстисе килми. Сөембикә манарасына лаек, шундый ук тәэссорат көченә ия булырдай гүзәл сәнгать әсәре иҗат итәргә хыяллана. Хыялга бай сәнгатькяр моңа ничек тә ирешер, дип өметләник. Мольбертка яңадан-яңа әсәр куела, шу ларның гүзәллегенә сокланып, камиллегенә хәйран калып утыра бирәм Шулай ук бу чаклы сәнгать әсәрләрен бер генә рәссам язып өлгерде микәнни9 Безнең татар халкында шушындый маһир илаһи кодрәткә ия һөнәрмәннәр бар микәнни? Булган тәкъдирдә без аларны санга сугабыз микән дә үзебезнең мөстәкыйль Татарстан Җөмһүриятендә кадерләрен беләбез микән—ошбу талантлы сәнгатькярләребезгә лазем халык рәссамы .гигән исемне. Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирәбез микән, нипаять заманыбызның асыл затлары белән горурланабыз микән? Әллә инде югыйсә, фәләнфәләничләрдән калышмаска тырышып, кино-теле-видео секс-бомбаларг а мөкиббән китеп, менә бит Америкада искусство развиваться итә. бездә ничава падуб* нывы нит. дип. татарның үзендә туып-үскән даһи затларга, бөтен дөньяны сокландырган шәхесләргә, чын-чыннан милли сәнгатебезгә күз йомып караудан уза алмыйбыз микән?.. Сәнгатьсез генә суверенитет юк бит ул. егетләр, юк

Реклама