Г. ИБРАҺИМОВ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ИСЕМ-АТАМАЛАР

 

Тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган ономастика дигән бер өлкәсе бар. Ул күп тармаклы. Шулардай берсе - шагыйранә (поэтик) ономастика. Ул, матур әдәбият әсәрләрендә барлык төр ялгызлык исемнәрен атау вазифасыннан тыш, характерлау, стилистик һәм идеологах функцияләрне өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Шагыйранә ономастиканы, икенче төрле, матур әдәбият әсәрләренә һәм әдәби каһарманнарга исем бирү сәнгате дип тә саныйлар. Атаклы сүз остасы Г. Ибраһимов татар прозасының шагыйранә ономастикасын тудыру, үстерү-камилләштерүдә дә матур үрнәкләр барлыкка китерде, күп кенә каләмдәшләренә бу өлкәдә дә остаз була алды. Аның әдәби әсәрләренең исемнәре җисеменә туры килә, эчтәлекне дорсс һәм тулы итеп ача. Ул үзенең кайбер хикәяләрен бер сүз белән, мәсәлән, «Диңгездә», «Көтүчеләр», «АдәМнәр» һ. б. дип атый Тамырдан гыйбарәт әлеге атама килеш яки күплек кушымчасы алган була. Урын- вакыт килеш кушымчасы алган «Диңгездә» хикәясенең исеме вакыйганың кайда баруын анык-төгәл атап белдерә Күплек кушымчасы алган «Көтүчеләр». «.Адәмнәр» хикәяләрендә тасвирланучы төп каһарманнарның берәү генә булмавы аңлашыла. Ул хикәяләрнең беренчесендә Әптерәш картны беркем дә, беркайда да әтисе һәм әнисе биргән тулы исеме белән Габдерәшит дип атамый. Бу исемне бик ярлы һәм авыр хезмәт кешесе |көтүче) булуына ишарә итеп, социаль функция дә башкара торган варианты белән «Әптерәш» дип кенә атыйлар. Әптерәш - татарларга гарәп теленнән кергән Габдеррәшит («үгет-нәсихәт бирүче, туры юлга өндәүче колы») исеменең диалекталь варианты. Бу исемнең татар теле шивәләрендә тагын: Гаптсрәшит. Габдрәш, Абдерәш, Әбдерәш, Әптерәшкә, Әбдрәк, Әбдрәү. Әбрә, Абдрүк, Рәш. Гаптекәй, Аптекәй һ. б. вариантлары да бар. Әптерәш картның бернинди мал-мөлкөте дә, хәтта үз йорт-җире. дә юк, улы Вахит белән бергә, кеше суюда гаепләнеп Ссбергә куылган Нурый карактан калган кечкенә бер ойдә, дөресрәге, алачыкта яши. Улы Вахиттән башка аның беркеме дә юк. Хатыны күптән үлгән Вахит - аның бер байлыгы, бердәнбер өмете. Әдип аны шуңа, исемен җисеменә туры китереп, Вахит дип атый Гарәпчә Вахит исеме «бердәнбер» дигән мәгънә белдерә. Г. Ибраһимовның күпчелек әдәби әсәрләре ике сүздән торган сүзтезмә, башлыча, «исемле исем сүзтезмә» яки «сыйфатлы исем сүзтезмә» белән аталганнар: «Яз багны». «Карак мулла», «Карт ялчы», «Табигать балалары», «Гыйшык корбаннары». «Кызыл чәчәкләр», «Яңа кешеләр», «Яшь йөрәкләр», «Безнең коннәр», «Казакъ кызы», «Тирәңтамырлар» һ. б. «Йөз ел элек» хикәясенең исеме исә өч сүздән торган сүзтезмә тәшкил итә. Татар теленең лексик-синтаксик структурасы төрле төр сүзтезмәләргә ифрат бай. Сүзтезмәләр исә әйбер, күренеш яки процессны, аерым сүзгә караганда, төгәлрәк, аныграк итеп атыйлар. Шул әйбергә, күренешкә яки процесска (гомумән, төшенчәгә) хас булган сыйфатларны, билгеләрне, үзенчәлекләрне тулырак, калкурак рәвештә күз алдана китереп бастыралар. Нәфис сүз остасы һәм туган телне нечкә тоемлаучы әдип һәм галнм-филолог татар телендәге сүзтезмәләрнең үзенчәлекләреннән әдәби әсәрләренә иссм-атама Гомәр САТТАРОВ (1932) филология фәннәре дикторы, профессор. "Ни »чги шулай аталган». • Татарстанның антропотоштимнары». «Исемең матур, кемнәр куйган?» җыентыклары— барысы егермеләп фәнни китап, торле телләрдә басылган йозләгән мәкалә авторы Татарстанның атказанган фән нилек лесе Казанда яши. Т бирындо бик оста файдалана. Күпчелек әсәрләрен укучыга төшенчә, ггредмет билк сск. сыйфатын билгеләүче, ачыклаучы, характерлаучы сүз «аергыч (пклит) I + аерылмыш» төзелмәсеннән гыйбарәт сүзтезмәләр белән атый: «Карак мулла». I «Кызыл чәчәкләр»... Күрәбез «аергыч + аерылмыш» төзелмәсен тәшкил итүче әлеге әсәр атамаларында аергыч сүз сәнгатьчә тел бизәү, стилистик тасвирлау чарасы эпитет булып кило. Уцышлы кулланылган эпитетлар ярдәмендә язучы сурәтләнә торган предмет яки күренешләрнең укучылар игътибарын үзенә җәлеп итәрлек асыл үзенчәлекләрен һәм билгеләрен аерып алып, калку итеп күрсәтүгә ирешә. Г. Ибраһимовныц халыкчан һәм актив кулланыла торган тсл-сурәтләү чараларыннан берсе булган эпитетлардан ифрат мул һәм яратып файдалануын әйтеп китәсебез килә. Ул әдәби әсәрләре исемнәрен «Кызыл чәчәкләр», «Яңа кешеләр», «Карт ялчы» һ, б. рәвешле эпитетлы сүзтезмәләр белән атаудан тыш, шу ларны әсәр теле тукымасында да бик еш, оста куллана. Фикеребезне раслау өчен. «Көтүчеләр» хикәясеннән бер мисал китерик: «Башында ертык бүрек, өстендә сәләмә кисм, билендә җеп, аягында тузган чабата, аркасында капчык, кулында озын чыбыркы улдыгы хәлдә, озын таякка таянган да, байып барган кояшка карап, авыр тирән уйга баткан». Шушы бер җомләдә генә дә, I Ибраһимов карт көтүченең тышкы кыяфәтен калку итеп укучы күз алдына китереп бастыру өчен, җиде эпитетлы сүзтсз- мәдән гаять урынлы файдаланган Г. Ибраһимов иҗатына табигатьне, аның җанлы күрке булган хайваннар дөньясын, бигрәк тә ат малын (колын, тай, байтал, бия. айгыр, алаша, чаптар, юртак, юрга, аргамак һ. 6.) соеп-яратып тасвирлау, хас. Әдип монда да эпитетларны эшкә җигә, ал арның сурәт тудырудагы тасвирый мөмкинлекләреннән оста файдалана Мәсәлән. «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылуның әтисе Сарсымбай җыч- кылары арасында күптәннән күзе төшеп йөргән һәм әтисеннән үзенә бүләк итүне сораган асау (ейротглюгац) ала айгырның тышкы кыяфәтгн сурәтләгәндә. Г. Ибраһимов эпитетларга сш мөрәҗәгать итә. аларны. сүзтезмә эчендә туры яки кире сүз тәртибендә китереп, эзлекле һәм уцышлы куллана: «БУТ озынча, зурлыгы уртача, чем-кара ял, койрык көлтәдәй тулкынланып, үэеннөн-үзе бөгәрләнеп уйнап тора, ботларында! ы бераз тышка бәреп торган калын, каты игләр белән кнц күкрәк, маңгайдан авызгача боргаланып төшкән яра кашка айгырның нечкә, сылу гәүдәсенә аерым бер оригиналь гөс бирәләр. Аскарак салынган иреннәре белән зур авыз эчендә тезел! оп ак. озын тешләр, ут уйнап торган ялкынлы зур күзләр. бигрәк тә. ут чыгаргандай каты, үткен, тиз баса торган Йомры, кечкенә ялтыр тояклар аның бу киң далада бик күп җылкыларга алын бирмәс йөгереклеген күрсәтәләр. Симезлек тән ялтырап торган чем-кара җон өстеннән аркасында, ялдан алып койрыккача, бераз гына тулкынланып сузылган ак буй эз, ШУНДЫЙ УК ак авыз белән ак аяклар бу Юрганы мең Юаш мал арасыннан бер күрүдә әллә кайдан танырлык итеп аерып Г. Ибраһимов .из 1Ы Г Ибраһимов кайбер хикөв һәм повестьларының исемен гади йә булмаса җыйнак Г. Ибраһимовның «Габдрахман Салихов» хикәясе кеше исеме һәм фамилиядән гыйбарәт тезмә белән аталган. Габдрахман исемен /бврараге Габдрахман иегмм шахгене) Салихов фамилияс е ачыклап, конкретлаштырып килә Фамилия бер гаилә яки нәсел кешеләрен вакыт ягыннан диахроник һәм синхроник яссылыкта бергә берләштерү җыйнап атау. юмумиләштгрү белән беррәттон, теге яки бу гаилә яки нәселне һәм аларның вәкилләрен башка гаилә яки нәселдән һәм аларның вәкилләреннән аеру, шәхесне аныклау вазифасын башкара. Татар әуәбиятыпда әдәби әсәрне конкрет исем-фамилия белән тәүте башдап |рукгуралы кушма җөмләләр белән дә атый Мәсәлән. «Сөю сәгадәт» хикәяссткә in ' м< име Д«». хәбәре дә исем сүз белән белдерелгән гади җыйнак хикәя жомуә бечән .ил м.ш « ч «ы сүшөн җәһәннәм» хикәясенең исеме исә иярченле кушма ҖОМУ и 'Н паибарөт Угы ( үшән иярчен аергыч җөмлә, җәһәннәм атау, баш ҖОМУӘ Кү|ыбгз. җыйнак структуралы бу иярченче кушма җөмләдә, атау ҖОМУ • V" iopi.ni б.пи җөмләне иярчен аергыч җөмлә ачыклап килә һәм җәһәннәмне VICH4 »М|'V """• n4 ‘V’1 '” 1 «оһәнноы» дин атый. Хәлбуки, җәһәннәм булгач. «Татар хатыны ниләр күрми» повестеның исеме үзенчәлекле раслау җөмлә белән аталган. Биредә инкяр формасы (күрми) аша раслау (күрү) белдерелә, ягъни тормыш чынбарлыгы инкяр формасы аша үзенчәлекле рәвештә расланып бәян ителә. Г Йбраһимовның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән тәүге хикәясенең исеме исә турыдан-туры атау җөмлә белән аталган. Күрәбез ки. Г. Йбраһимовның җөмләдән гыйбарәт әдәби әсәр атамаларына да җыйнаклык, мәгънәви тыгызлык, җөмлә белән коеп ясалган исем-маяк аша. әсәрнең сурәтләнәчәк эчтәлеген укучыга калку һәм төгәл итеп күрсәтү, исемен җисемгә туры китерү хас. Г. Ибраһимовта әдәби әсәр атамасы башлам барлыкка китерүдә һәм әсәрнең текстын ясау -оештыру да мөһим роль уйный, әсәр тукымасын бербөтен итеп бәйләүче. туплаучы әһәмиятле чара функциясен башкара. «Казакъ кызы» романы — прозабызның гүзәл үрнәкләреннән берсе. Бу романда Г. Ибраһимов иҗтимагый теманы көнкүреш мәсьәләләре, казакъ халкының гореф-гадәт картиналары, этнографик үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләп сурәтләү остасы булып күз алдына баса. Язучының үткен каләме казакъ халкы тормышының эченә үтеп керә, аның тирән тамырларын күтәрә, җәмгыятьнең социаль яраларын, каһарманнарның үзенчәлекле рухи дөньяларын сәнгатьчә ачып бирә. Моңа әдип романдагы каһарман исемнәрен, географик атамаларны, шәхескә иркәләп эндәшү сүзләрен, ыруг-кабилә исемнәрен (зтнонимнарны), хайван кушаматларын (зооним- нарны). милли тел үзенчәлекләренә туры китереп атый белүе, ягъни әсәрнең шагыйранә ономастикасын урынлы файдалануы белән дә ирешә. Автор «Казакъ кызы» романының баш каһарманын, казакъларга хас булганча, матур һәм җитез кош исеме белән иң башта Карлыгач дип атый Ләкин моның белән генә чикләнми. Даланың зифа булып буй җиткән бу гүзәл кызын тора-бара Кар- лыгач-Сылу дип исемли: «Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар — билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай, дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, КарлыгачСылу дип атыйлар иде». Карлыгач шәрекъ халыкларында матурлык һәм җитезлек символы булып санала. Г. Ибраһимов казакъ халкының антропонимик үзенчәлекләрен, атап әйткәндә, кыз һәм ир балаларга исем кушу йола-гадәтләрен бик яхшы белеп эш итә. Казакълар хатынкызга табигатьтәге матур, күркәм әйберләрнең, күренешләрнең (кош, гел. чәчәк, күк җисемнәре, кыйммәтле металл, асыл таш һ. б.) атамаларын исем итеп бирүчән. Шуңа таянып, Г. Ибраһимов та «Казакъ кызы» әсәрендәге каһарманнарына Карлыгач. Айбала («ай кебек чибәр кыз бала»), Гөлчәчәк. Алтынчәчәк, Чулпан, Миңсылу һ. б. кебек исемнәр бирә. Күпчелек казакъ исемнәрен төрки чыгышлы (үзтума) булуларын күздә тотып, гарәби чыгышлы хатын-кыз һәм ир-ат исемнәрен аз куллана, каһарманнарыннан оч-дүрт шәхесне генә гарәби чыгышлы исемнәр белән атый «Казакъ кызы» романында болар— Рөкыя бикә, Гөлсем, Якуп, Кәрим карт. Юныс карт. Казакъ халкы элек-электән далада, табигать кочагында яши. көн итә. Шуңа ул җанлы һәм җансыз табигатькә аеруча якын тора, аның белән нык аралашып гомер итә. Менә шуңа күрә исем һәм атамалар бирүдә аның әйләнә-тирәсе әһәмиятле роль уйный. Г. Ибраһимов моны яхшы белә. «Казакъ кызы» романындагы күпчелек каһарманнарның исемнәре казакъ халкы өчен яшәү-көнкүрешнең төп чыганагы булып саналган йорт хайваннары һәм кыргый кош-кортлар дөньясына нисбәтле рәвештә, аларның атамалары кушма сүздән гыйбарәт кеше исеменең нигезе итеп кушылган: Куйбагар, Ка^кырбай (бүре+бай). Тургайбай (чыпчык4-бай). Этбай кебек персонаж исемнәре әнә шундыйлардан. Мондый хайван һәм кош-корт атамаларына нигезләнеп ясалган төрки исемнәрнең асылында исә бик борынгы тотем һәм тотемистик ышанулар ята. Дала тормышының үзенчәлекле ягы малларга мул азыклы көтүлек җирләре эзләп бер урыннан икенче урынга күченү вакытында туган ир балага Кучәрбай исеме кушылган. Г. Йбраһимовның «Казакъ кызы» романындагы бер персонажы — көтүче Күчәрбай карт шушы исемне йөртә. Сарман ыругының ил агасы Сарсамбай («чәршәмбе») исемле. Яңгыр яуган көнне туганга, бер каһарман Яцгырбай атлы, икенчесе исә йолдызлы, аяз төндә туганга. Иолдызбай булган. • Арысланбай дигәне, чыннан да, арыслан кебек көчле, гайрәтле, курку белмәс егет. I Ибраһймов аңа исемне җисеменә туры китереп сайлаган I аиләдә ир балалар тугач та озак тормастан үлеп барсалар, баланын үлеме туктасын, бу ир бала инде яшәсен, торсын дигән теләктән чыгып, төрки халыкларда, шул исәптән казакъларда, ир балаларга туктасын, яшәсен, торгын һ. б. боерык- тсләк фигыльләре кергән исем кушу гадәт-йоласы булган. Әнә шулай Туктасын, Яшәсен, Горсын. Торсынбай һ. б. исемнәр барлыкка килгән. «Казакъ кызы» романында да бер персонаж Торсынбай исемен йөртә Күреп үткәнебезчә, «Казакъ кызы» каһарманнарының күбесе пай компонентлы кушма исемгә ия. Моның хикмәте нәрсәдә соң? Бай антрополекссмасы- полисемантик сүз. Электә төрки халыкларда бай сүзе «хуҗа; мал-мөлкәтле, олы дәрәҗәле ир кеше; әфәнде» мәгънәләрен белдергән Феодаль җәмгыятьтә өстен катлауларның сан-дорәҗә титулы булып йөргән Бай антропокомггонентлы исемнәр бу ир бала бай, мал-мөлкәтле, дәрәҗәле булсын; гаилә ыру башлыгы булсын, дигән ырымтеләктән чыгып кушылган «Бай»ны актив куллану кыпчакларга хас, ул аларның башка төрки халыклардан (угызлардан. уйгыр- лардан, карлуклардан һ. 6.) аерып тора торган иссм-тамга функциясен үтәгән, дигән караш та бар. Чыннан да, казакъ, кыргыз, башкорт, татар, үзбәкләрнең кыпчак ыругларында, нугай, каракалпак һ. б. кыпчак төркеменә керә торган төрки халыкларда бай компонентлы кушма төзелешле ир-ат исемнәре ифрат күн. «Казакъ кызы» әсәре каһарманнары арасында кайбер ис смнәр. конкрет шәхсс- ңс белдерү вазифасыннан тыш, социаль-ндеологик йөкне дә йөртә Найман ыругысы ил агасы Байтүрә морза һәм сарман ыругысы ил агасы Сарсымбайның ялчысы Җолкынбай исемнәре оно шундыйлардан Байтүрә морза исеме ике катлам титулы (бай һо.и тура) кушылып ясалган Бу исем аны атау, шәхес буларак белдерү белән бер үк вакьпга. .тын түрә, башлык, өстен сыйныф вәкиле булуын да күрсәтә. Җолкынбай («Җолкынып яшауче бай. ир кешг») исеме аның ярлылыгын, түбән катлау кешесе (ялчы) булуына да ишарә итә. Бу исемнең җолкын компоненты җолкыш, ярлы тамырыннан килүче сүз. Тулаем алганда. Җолкынбай исеме «ярчы бай» төшенчәсен белдерә. Казакъларда ир баланың тыныч табигатьле, сабыр холыклы булып үсүен теләве җирлегендә Тынычбай исеме барлыкка килгән. Әсәрдәге бер персонаж шул исемгә ия. Тынычбай исеменнән Тынычбаен фамилиясе ясалган. Лрыслаибайны сөргсннон йолын алган казакъ«адвокаты ШУШЫ фамилияне йөртә. XX йөз бангларында казак ь- ларда урыс теле үрнәгендәге фамилия башлыча укымышчылар арасында гына очрый әле. Найманнар ыругысы башлыкларыннан берсе булган Яңгырбайныц мулласы татар шәкерте Габдулла Әлказаиый Шәрскъчәрәк Әчказаный фамилиясе Габдулланың туган шәһәре Казанга нисбәтле рәвештә ясалган. Әхмәт исемле казакъ баеның мулласы Зәки Гайфи. Казакъларда бу вакытта аг пропои имик категория буларак фамилия әле актив кулланылышка ия булмаган Моны «Казакъ кызы» романында Байтүрә морза җиназасындагы фидиячеләрнең мулланы басның исеме белән генә атап чакыру эпизоды да бик ачык күрсәт.»: «illәхмәт молдасы, кил бире!» «Бүрсбай Молдасы, кил бире'» «Казакъ кызы» романында составында мсан сүзе булган исемне йөртүче каһарманнар очәү генә. Кызылкорт ыругының мәшһүр аксакалы Бнремҗан әкө. аның яшьли үлгән улы Җапбирдс һәм шигъри сүз остасы Былсымҗан акын. Язучы әчеге исемнәрне яратып тасвирлаган уңай геройларына биргән. Ә итнең үз исеменең Галим + җан булуын истән чыгармыйк «Казакъ кызы» романында Г. Ибраһймов шәхескә прг. >ч иг-яратып әйтү-эн- дәшү сүзләреннән һәм туганлык терминнарыннан, казакъ к ч< нгң милли хасиятен гаҗәеп <чта һәм урынлы файдалана. Әсәрдә: иркәм, иркә гдем. карагым /«<■««- ММ») чырагым (•■ялты.М"/. соулом («труы Йамм»), бавырым, кочынчагым ике күчем гәү чәмҗ.ш. ялгызым, җегггем, чнчәм («анам"). атам, карым, киленчәк, агам, әкә 1ЧК.1Ч дапыбикә («трак акыллы бикә»), ил агасы, ут агасы, аксакал, кимнер. молдакәм һ б кебек иркәләп-яратып эндөшү-морәҗогатъ игү сүзләре һәм шанчык терминнары белән очрашабыз. Г. Ибраһимов бу романда казакъ даласының табигате үзенчәлекләреннән чыгып җәйләү, кышлакларга һәм башка географик җисемнәргә тапкыр атамалар бирә. Мул үләнле, бай җәйләүләргә Якты-Күл, Алтын-Күл, Яшел-Сырт кебек исемнәр бирсә, суы кибеп, корып калган җәйләүләрне Кипкән-Үзән, Корган-Күл, Кызыл-Уйсу, Таштүбә, Яман-Чүл һ. б. исемнәр белән атый. Әдәби осталыкка өйрәтүдә Г. 11браһимов иҗатының шифалы йогынтысы, уңай тәэсире Г. Бәширов, Ә. Еники. Ф Хөсни, И. Гази, А. Гыйләҗев. Г. Ахунов, М. Мәһдиев. М. Хәбибуллин һ. б. прозаикларыбызның әдәби иҗатында сиземләнә. Шулай итеп. Г. Ибраһимов иҗатында әсәр атамалары, барлык төр ялгызЛык исемнәрне, тулаем алганда, шагыйранә ономастикасы төп максатка ирешүгә— тормышны реалистик рәвештә сәнгатьчә югарылыкта сурәтләргә, дөрес һәм тулы итеп чагылдырырга зур булышлык итә. Г. Ибраһимов әсәрләрендә урын алган барлык төр ялгызлык исемнәренең аңлатмалы сүзлеген төзү, минемчә зур әһәмияткә ия. Бездә әле бер генә классик язучының да шагыйранә ономастиконы төзелгәне юк. Хәлбуки, татар лексикографиясендә бу «чирәм җирне» күтәрә башларга вакыт җитте инде.

Реклама