Укучы сүзе!

өрмәтле «Казан утлары»' Мин сезне озак еллар укып киләм. 5 санда басылган мөрәҗәгатегез белән дә таныштым Шул уңайдан күңелемдә туган уйларны язып җибәрергә булдым. һәр милләт үз җирендә яшәргә тиеш. Әмма язмышлар катлаулы, татар башына төшкән михнәтләр күп Илле-алтмыш яшь тулганда туган нигезне ташлап китү рәхәттән эшләнми Малтуарын, йорт-жирен калдырып, кулына төенчек кенә тотып иленнән аерылучылар гатарда меңләгән булды Жан сакларга кирәк иде. Сталин сәясәте аркасында. Татарстан күпме булдыклы игенчеләрдән, оста эшчеләрдән, бик күп укымышлылардан коры калды һөнәр ияләре, руханилар. тырыш кешеләр китте. Эшчән, укымышлы булулары очен алар төпләнгән яңа җирләрендә тиз арада хөрмәт казанды. Хәзер тарихи ватаныбызда сәяси хәл яхшырды. Без хәзер анда, төрмә- соргеннәргә җибәрелү ихтималы юклыгын белгәнгә, кайтырга омтылабыз Ләкин Татарстанда кайберәүләр безгә эмигрант итеп карый икән. Бу - бик сәер һәм гаҗәп, рәнҗетә торган мөнәсәбәт Музыка белән каршы аямасалар да. Татарстан ирексездән мөһаҗир булган милләттәшләребезгә шәфкатьле караса, кайтучыларга ачык йөз бирсә, татарның тарихи туплануы артыр иде Кайтучылар тагын бер мәртәбә дистә еллар буе казганган йорт-жирен, байтак малын ташлап калдырырга мәҗбүр. Димәк, аларга тарихи ватанда ярдәм күрсәтү дә кирәк Татарстан җәмәгатьчелеге моның бер мәжбүрият икәнлеген аңласа иде. Хөрмәт белән

Мадәрнк ХИСМӘТУЛЛИН Ташкент

БҮГЕНГЕБЕЗ ҮТКӘННӘРГӘ БӘЙЛЕ . .

Казан утлары» журналы белән беренче очрашуым 12—13 яшьлек XV чакларыма туры килә. Сугышка кадәр анда басылып чыккан «Идегәй» дастанын дулкынланып көтеп алып укуым, татарның горурлыгы булган халык иҗаты әсәрен бик якын кабул итүем хәтердә яхшы сакланган. Аннан соңгы Боек Ватан сугышы елларында да. колхозда эшләгәндә дә. 1944 елда армиягә алынып, җиде ел буе хәрби хезмәт иткәндә дә «Совет әдәбияты» журналы минем даими юлдашым, киңәшчем, дәрт-илһам бирүчем булды. Аны укып татар язучыларының әсәрләре белән даими танышып бардым Шуннан бирле бу журнал белән аерылганым юк. Хәзер дә аның аша татар әдәбиятының бүгенге торышы, андагы күренекле вакыйгалар, кеше күңелен куандырырлык әсәрләр белән танышып барам Соңгы елларда чәчмә әсәрләрнең, бигрәк тә роман, повестьларның күбрәк бирелүен, аларда халыкны дулкынландыручы проблемаларның бөтен кискенлеге белән куелуын уңай күренеш дип бәялим. Әйе. аларның язылышы төрле дәрәжәдә була. Әмма күпчелеге укучының зәвыгын канәтатьләндерә, уйландыра, төрле нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итә. Журналда басылып чыккан кайбер әсәрләргә туктап, аларга карата үз фикеремне әйтәсе килә. Күбесе безнең кңчәге һәм бүгенге тормышыбызны якгыр- тута багышлан! ан булулары белән ота. Фоат Садриевның «Таң җиле» романы үзенең бүгенге авыл тормышын бөтен проблемалары, каршылыклары белән күз 182 Х алдына кигереп бастыруы белән укучының күңелен гиз яулап ала Моннан оерничә е i »лек язг ан «Шаһзаманов эше» повестындагы кебек үк автор геройларның күңеленә, психологиясенә тггрәнтен керә белүе белән алдыра. Ботен әсәр Нуриасманыңуй-кнчерешләрен 1асвирлау1а, шуның аша образларны ачуга корылган Монда без аның бала чары, оныклары, тузаннары өчен янып-көеп йөрүче ана. әои кардәш булуын да тоябыз Мәхәббәт, көнчелек кебек хисләрнең дә ана ят булмавын күрәбез. Хаксызлыкка. тормышта яшәп килүче гаделсезлеккә кискен каршы Iөшүче бу гарак и күзаллыйбыз Әнә шуның аркасында да инде Нурнас- ма әҗәл чиренә юлыга Әмма әсәрдә укучыны ип дулкынландырганы да. күп кешеләрне пошаманга салганы да Нуриасманың үзе үтмәс чир белән авырып ятканда, үзе исән чакта, улы Мизхәгнс өйләндерергә. башлы-күзле итәргә тырышуы Бу. бер яктан караганда, безнең халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына һич тә туры килми кебек Ә инде апа васыяте буларак, улына яхшылык теләү, үзенең элекке хатасын төзәтү дип уйлаганда бу уңай кабул ителә Шуңа да әниләре үлем гүшөгепдә ятканда аның гомеренең сошы сәгатьләрендә Мизхәт белән Зөбәрҗәтнең туйлары булу гайре гаоигый эш итеп тоелмый Әлбәттә, әсәрдә бәхәс кузгатырлык урыннар да. күңелне рәнҗетердәй мизгелләр дә юк түгел Рәмзинең автомобиль һәлакәтендә үлгәннән сон. җирләү алдыннан йолага гуры кигереп юуларын тасвирлау озынгарак сузыла кебек Аннары шуны да әйтәсе килә: гореф-гадәтләр, йолалар, дин кануннары турында язганда безнең язучылар аның төгәл булуы, дөреслеге турында бик уйламыйлар Әлеге әсәрдә дә «Гыйздсниса өйләнешүчеләрне никахлады, туганнарына исем кушты, үлгәннәрне җирләште, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәреште» дигән юлларны укып. Ислам дине кануннарына хилафлык күрәбез Никахның хатын-кызлар тарафыннан укылуы дөрес түгеллек, балага исемне, азан әйтеп, ир-ат кушарг а тнешлег е турында дин әһелләренең вәгазьләрендә, мәкаләләрендә еш кына күрсәтелә бит. Бәлки элегрәк, дин яшерен яшәгән чорда, ничек тә йола үтәлсен дип. герлесе эшләнгәндер Ләкин бу аларны һич аңлатмасыз биреп, китапта канунлаштырырга хокук бирми. Әнос Галиевнең «Авылдашлар» романы да укучыны үзенә җәлеп итә. вакыйгалар эченә алып кереп китә, геройлар тормышы белән яшәргә, аларның язмышы өчен дулкынланырга мәҗбүр итә. Әмма башта ук шуны әйтәсе килә әсәрдә тискәре образлар хакимлек итә Анда Әлфия белән Мансур. Гөлсем ападан башка унай геройлар да юк диярлек. Юныс Гый гьмеглинович Григорий Лагутченко. Гөлчирә, Наилә. Мандрус. кибет мөдире Әхәг. хәрби комиссар Волков, гнәһәр финанс мөдире, теш куючы Хуртин, милиционерлар .га. институттагы партком секретаре, хәтта Әлфиянең апасы Зәйтүнә дә барысы да үзләре турында гына кайгыртучы, кеше мәнфәгатьләре белән исәпләшмәүче кешеләр Романны укып чыккач, «безнең җәмгыятьтә шул кадәр «кара таплар» бар икән, ай-һай кайчан соң чиста суга чыгарбыз», дигән фикер туа. һәм як-ягына каранасын га «юк. безнең кешеләр андый ук түгелләр, язучы буяуларын куерткан» дигән нәтиҗәләргә киләсең Икенче яклан алсаң, бәлки шулай кирәктер дә Бәлки безнең кешеләргә үз гирә-ягындагыларга карага таләпчәнрәк булырга булышлык игәр бу әсәр 1992 елда журналда басылган әсәрләрдән Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» повестен аеруча унышлылардан дияр идем Балачагы сугыш елларына һәм аннан сошы чорга туры килгәннәр, аны укып үзләренең ничек үсүләрен, нинди дәһшәтле чор,ы ла сьп ылып төшмәгәнлекләрен. кыенлыкларны җиңеп, бүгенге көннәргә килеп җитүләрен искә алырлар Монда гөп герой итеп Бамбук исемле аг алынса да. автор аның хуҗасы Кәбирне бик яратып, иҗади мөмкинлекләрен кнн файдаланып тасвирлый Биредә җәмгыятебездәге әшәкелек белән гаделлекнең кор.»- ше киң чагы гыш тапкан Ьөкебаш Галләметдин, ми гиңионер Сәйфу глин кебек, тормышыбызны ямьсезләүчеләргә каршы көрәш. Кәбир һәм аның әнисе Сания, башка гади кешеләрнең җиңүе белән төгәлләнә. Әсәрдә чуапг кызы Нәсгүкнең Кәбнрг.» булган ба галык M«ix.»66.iie иң сами ми, ин изге тойгы гар уята, укучыларга, бигрәк тә өлкәннәргә үзләренең балачак үсмер чакларын исләрен.» төшерергә, уйланырга мәжбүр итә T.rnai Галнх г.чнннын «Замана базалары» дигән язмасы «Публицистика» бүлеген ь» бирелгән Әмма шулай да у г бик җиңел укыла, укучыны чынлап торып Кама-Чх лмагг омг.ирг.ш.га барган күп кенә вакыйгалар белән таныштыра Дөрес, анда ангорның’шәхси кичерешләренә күп урын бирелгән Әмма бу әсәрнең иҗтимагый яңгырашын томалый алмый Заманында җөмһүриятебез тормышын да зхр роль хннлип партия әһелләре Фнкрәт Табсев. Гомәр Усманов. Рәшит Мусин Раис Беляев кебек шәхесләр турында шактый мәгълүматлар бирелгән биредә Аларның кеше буларак та. җитәкче буларак та йөзләре ачылган. «Замана балалары»нда кузгатылган тагын бер мәсьәлә турында әйтәсе кило. Кырымнан куылып килеп. Алабугада шактый еллар институтта эшләгән Кәрим Жаманаклы иҗатын барлау турында Язмыш мина күп җәбер-золым күргән бу әдип-галим белән күрешүне насыйп иткән иде. Лениногорск шәһәре автовокзалында мәрхүм язучыбыз Шамил Бикчурин белән аны озатып калуым әле дә хәтердә Аның әсәрләрен эзләп, җыеп, бастырып чыгару — Татарстан Язучылар берлегенең намус эше диясе килә Чөнки ул үзенен шактый гомерен җөмһүриятебездә үткәрде, анда эшләде. Журналның 12 иче саны да (1992 ел) талантлы яшь язучы Мансур Шаһимәр- дановньш «Кеше күңеле карурман» дигән повесте белән куандырды Бу әсәр җөмһүриятебезнең мөстәкыйльлеге өчен көрәш рухы белән сугарылган Хәзерге яшьләр образлары да шактый калку итеп бирелгән Үз милләтенә хыянәт итеп, аны инкыйразга илтүгә көч куючыларның инандырырлык итеп сурәтләнүе исә укучыларда аларга карата нәфрәт уята. Бу мәкаләдә тагын бер темага кагылмасам. әйтергә теләгән фикерем тулы булмас иде. Ю1 арыда без хәзерге заман тормышын сурәтләгән әсәрләргә тукталдык. Әйе. алар журналда күпчелек урынны алып юра. Әмма әле безнең үткәнебез. тарихыбыз, борынгы бабаларыбыз тормышы да күпләрне борчый, дулкынландыра Шунысы куандыра, соңгы елларда бу темага әсәрләрне журнал күбрәк бирә башлады Элекке елларда Нурихан Фәттах. Мөсәгыйть Хәбибуллин- нарның тарихи романнары татар халкына үзенең элгәренә, борынгы бабаларына рәхмәтле күзләре белән карарга мөмкинлек биргән иде. Ә инде соңгы ике-өч елда «Казан утлары »нда басылган әсәрләр халкыбызның фаҗигале дә. гыйбрәтле да булган тарихын тагын да тулырак ачуга юнәлдерелгәннәр. Гаяз Исхакый бүләге лауреаты Батулланың «Сөембикә кыйссасы» риваятьләр. бәетләр белән халык күңеленә кереп калган сөекле ханбикәбезнең тормышын. эшчәнлеген. аның куанычларын, каш ы-кичерешләрен шактый тулы итеп күз алдына китереп бастыра. Ә язучы Флүс Латыйфинын «Хыянәт» романы исә Казан ханлыгының соңгы чорында яшәгән бабаларыбызның тормышы белән безне шактый киң таныштырды. Монда төп герой Александр Савельевич Сәет Сәлим углының урыс кешесе булып, татар кызы Гөлйөземгә мәхәббәте аркасында гына Ислам динен кабул итүе. Казанның олуг сәүдәгәре булып китүе ул чактагы татар белән урыс арасындагы мөнәсәбәтләрне дөрес итеп күрсәтә. Әсәрнең сюжеты да каглаулы һәм мавыктыргыч, ул геройларның бездән 4—5 гасыр элек яшәгәннәрен дә аңларга, халкыбызның фаҗигале көннәре белән танышырга булыша. Җәмит Рәхимовның «Батырша» романы да үткән ел журналда басылган саллы әсәрләрнең берсе, ул да тарихи әдәбиятыбызны тулыландырды. Батыр- шаның патша таш кальгасында үзүзен тотышы, батырлыгы, хәтта үлеме дә укучыны сокландырмый кала алмый. Әмма юлбашчы буларак аның эшчән- легенең баш күтәрүгә өндәүдән уза алмавы укучыда канәгатьсезлек тойгысы уята Батыршаның патша Ялчыларыннан качып йөрүе дә бу батыр милләттәшебез образына уңай бизәкләр өстәми. Ринат Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» романы да халкыбызның якындагы тарихын ачыклый Сталин кебек вәхши монстрга каршы кыю көрәшкә чыккан каһарманыбыз Мирсәет Солтангалиевнең фаҗигале тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлый. Журналның үткән елгы беренче санында шагыйрь Әхмәт Рәшитнең «Колшәриф» поэмасы да. бу поэзия әсәре булса да. халкыбызның тарихын ачыклау буенча журнал башлаган игелекле эшнең эзлекле дәвамы дип саныйсы килә. Бу әсәр дә каһарман бабаларыбыз образларын тудыруга, аларның истәлекләрен кадерләүгә, олылауга юнәлдерелгән изге эш. Әсәрдә Колшәриф Сәеткә Сөембикә ханбикәдән китерелгән мәктүптәге үпкә сүзләре еш кына кабатланып килә торган «Гөнаһларын кая куярсың?» дигән мөрәҗәгате, хәзер җөмһүриятебездә мөстәкыйльлек очен көрәш барганда уяу булырга, үткәндәгеләрдән сабак алырга өнди Поэманың чәчмә юллар белән тәмамлануы, андагы «Раббем! Изге линебезне, телсбезнс-моңыбызны. ата-баба- быз йолаларын дәвам итү өчен һәммәбезгә иман һәм куәт бир Амин» дип дога рәвешеңдә тәмамлануы безнең үткәнебез белән бүгешебезнең тыгыз бәйләнгән булуын кабат искәртә, мөстәкыйльлек өчен көрәштә кыю булырга чакыра.

Зөфәр АБДУЛЛИН, Баулы.

Реклама