РОМАННАРДА — СӨЕМБИКӘ ОБРАЗЫ

Бу бөек зат бездә күптәннән инде үзенен талантлы әдибен. аның дикъкатьле карашын, күңел җылысын көтә иде. Ул бөтен барлыты, кешелек сыйфатлары белән зур сәнгатьнең түрендә булырга лаеклы. Сөембикә язмышы, бер үк вакытта, милләтебезнең йөз аклыгын һәм драматик тарихын да гәүдәләндерә. Аның яшәешендә гүзәллек, мәһабәтлек белән ачы фаҗига аралаша. Сөембикә —татар халкының йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәлмәс ярасы да ул. Татар халкы Сөембикәне дүрт ярым гасыр буена хөрмәт белән күңелендә саклап килгән, поэтик иҗатында, бәет, риваятьләрендә тасвирлаган. Язма әдәбиятта исә 1917 елга кадәр Һади Атласи белән Ризаэддин Фәхретдиннең хезмәтләре. Фатих Әмирханның «Сөембикә» хикәясе басылды. Әмма большевистик режим вакытында безнең әдәбиятта ханбикә турында бер генә әсәр дә дөнья күрмәде. Әй герсең, милләткә нинди дә булса зыян салган берәр гөнаһлы бәндә турында сүз бара! Шулай итеп, Сөембикә образы әүвәл үз илендә түгел, чит илдә иҗат ителде. Торек әдибе мөхтәрәм Нәүрүзхан аның хакында тарихи роман язды Ниһаять, үзебездә дә тарихыбыз битләрен актарып карау мөмкинлеге ачылды Ханбикә турында пьеса, шигырь, поэмалар ижат ителде. «Мирас» журналында М Хәбибуллиннын «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» әсәре басыла килә. Сөембикә хакында Батулла зур күләмле роман язды. Бу әдип моннан алда гына «Юл буенда зәңгәр чәчәк» исемле бик матур роман бастырган иде. Шуңа күрә янасын. «Сөембикә» исемлесен. мин зур кызыксыну, өмет белән кулга алдым Аның журнал варианты «Идел», «Казан утФәрит Хатипов лары»нда донья курын иде Ләкин бу хәлендә әле романга, ничек дип әйтим, бөтенлек, тулылык, эзлеклелек җитеп бетмәгәндәй тоела иде. Әмма, шунын белән бергә, аның ныклы, ышанычлы кул белән язылганлыгы да күренеп тора иде Инде менә китап та' кулга керде Әдип Сөембикә тормышын, башка әсәрләрдән үзгә буларак, дөньяга килгәннән алып соңгы көннәренә кадәр тасвирлый, гаҗәп үзенчәлекле хәятын җанлы, мавыктыргыч итеп күз алдына китереп бастыра. Татын шунысы да бар әдип бу затның гадәтилектән ют ары торуына басым ясый, гүзәлләрнең гүзәле, чаяларның чаясы, батырларның батыры, тапкырларның тапкыры итеп күрсәтә, милләтебезнең үсеше, алга китеше, азатлыгы, тигезлеге өчен җан атып яшәүче патриот, кешелекле, миһербанлы, тирәк фикер иясе булуын раслый. Әдип бу реаль шәхесне еш кына борышы күренекле әдәби образларта илтеп тоташтыра Ул, мәсәлән. Сөембикәнең сылулыгын Зөләйха. Ләйлә. Зөһрәләр матурлыгына тиңли, аны көнчыгыш поэзиясендәге каһарманнар белән бер сафка куя. Бу ноктада хәзерт е әсәрләр белән дә билгеле бер уртаклык, якынлык сизелә Нәүрүзхан исә үзенең романын иң отышлы, мавыктыргыч мәлдән, Сөембикәнең җиләктәй өлгереп җиткән чатын тасвирлаудан бантлый Әсәрнең бер персонажы. Исмәгыйль мирза, аңа карап «Машалла. Аллаһе Тәгалә яратса да яратыр икән, кыз түгел, фәрештәдер бу»2 . —дип соклана Әсәрләрдә аның тиңсез матурлыгына кат-кат басым ясала Һади А гласи бодай хикәяли «Бикә чик т ән тыш магур һәм сөйкемле вә шуның илә бәрабәр бик гакыллы бер кыз иде Нот ай кызлары арасында Сөембикәгә охшаган кыз булмадыгы кеби. Казан һәм рус йортларында да ана тиңдәш булырлык кыз ток иде»III IV Тик М Хәбибуллин тына, бәхәскә кергәндәй. Сөембикәне гадәти. уртача чибәрлек гот е. башкалардан аерылып тормаучы бер хатын итеп күрсәтә кебек. Ханбикә һәм укытучысы Җәмилә турында авгор болай хикәяли: «Ахирәте Җәмилә кай ягы бе ләндер Сое мбикәнең үзенә охшаган иде. Кайчак аларны бутап та куялар. Күбрәк бу хәл алар икесе дә бертөрле ку змәк. баш киемнәре кигәндә була торган иде Аларны хәтта, игезәк зәрме ә з лә сез. дип интектерүчеләр дә булгалады. Ә бер тапкыр отыры купкан Җангази. хатыны Сөембикә дип. Җәмиләне артыннан килеп кочаклаган иде»4 Батулла романының дәвер төпкелләрендәге әсәрләр белән бәйләнеше сюжет оештыруның кайбер элементларында да күренеп кала. Безнең борышы поэзиядә сш кына сөеклеңне төштә күреп гашыйк булу очраклары тасвирлана Кол Гали кыйссасында Йосыф һәм Зөләйха тоштә табышып кына калмыйлар, гөш аркылы гөлләшәләр, аңлашалар, ният ләрен уртаклашалар, үзара киңәшләр бирешәләр әсәрдә, шулай итеп, төштәге диалог яктыртыла Сөем туташның яшьлек хыялларын. ззләнү-омтылышларын хикәяләгәндә дә автор шушы алымга мөрәҗәгать итә. Сөем туташ төшендә гаҗәп матур бакча, шул бакчада, ап-ак аргамак өстендә, шәм кебек тоз гәүдәле Шәддад патшаны күрә, чакырып дәшкәнен ишеткәндәй була. Борышы әдәбиятыбыздагы кебек, әдип Сөем туташны да мәхәббәтенә ирешүдә актив табигатьле итеп гәүдәләндерә Ул дус кызлары белән әлеге бакчаны һәм Шәддад патшаны эзләп ерак емфәргә китә һәм. байтак каршылык, кыенлыклар күреп, ахырда Кабул шәһәренә барып чыта Монда ул гөштәтедән дә матуррак бакча күрә. Бабур патша һәм улы Хумаюн солтан белән очраша, алар хозурында әшәмәтә катнаша, фикер алыша һәм аларны. әдип сурәтләвенчә, гүзәллеге, чибәрлеге белән генә түгел, акыл иясе, философ булуы белән дә танга калдыра, алар алдында хөрмәт казана Патша белән сол тан: «Атак IM фәйләсүф- мр мәшһүр суфилар берлә бәхәс кылырдай мәгълүматлы кыз үстергән ләбаса пюрки-татар даласы», дигән нәтиҗәгә килә зәр !185 б 1 Романнан күренүенчә. Хумаюн солтан Сөем туташка ташыйк була, никахлашыр! a тәкъдим ясый Ләкин кыз анын бу теләген кабул итә алмый, үз мәмләкәтенә кайгырта, ырулар арасындагы ызтыш-талашларны. сугышларны бетерү, тагулык бердәмлек урнаштыру очен гырышырта үзен бурычлы дип саный Нугайга кайткач та ул байтак ханзадәләрнең, абруйлы мирзаларның 1 Батулла Сөембикә Кыйсса Катай Тат кит нәшр. 1942 4156 Иттаг Ваһап Нәүрүзхан Сөембикә: Тарихи роман Чапы «Камаз» и. Сөембикә. «Аҗаган». 1992. № 1.5 6. IV и IT ( «нгмбнкә ханбикә һәм Ипаи Гротын «Мирас» 1993.№ I. яучыларын борып җибәрә. Ахырда Казан ханы Җан Галигә чыгарга ризалык бирә. Әсәрдән Сөембикәнең гаилә тормышы, мәхәббәте үтә каршылыклы, чуалчык булганлыгы күренә. Җан Гали Касыйм ханы Шаһ Галинең энесе, гомере буе Мәскәүдә яшәп, урыс тәрбиясе алган. Казан тәхетенә дә Мәскәү кулы белән утыртылган хан. Аның бөтен теләге — урысларга ярау, шулар мәнфәгатен кайгырту, бар нияте -урысларга аркалану, аларның терәген тою Кешелек сыйфатлары белән ул бик булдыксыз, буынсыз, ихтыярсыз булып чыга. Кемгә килеп юлыкканын белгәч, Сөембикә ачы күз яшьләрен түгә. Ләкин шулай да хәсрәтен читләргә сиздерми, көнчеләргә, хөсетлеләргә авыз чайкарга җай бирми, язмышына буйсынып, иренә тугрылыклы булып кала Җан Галигә йогынты ясап, казнаны ныгыту, гүзәл бакча, бай китапханә булдыру хәстәренә керешә, бер үк вакытта ханга дәүләтнең бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге, куәтле булуы турында кайгыртырга киңәш игә. Ханның да күз карашында мәгънә чаткылары ялтырап китә, кулы катылана башлый Ләкин нәкъ менә шушы үзгәреш урыс тәлинкәсен ялаучы Булат бәк Ширин ишеләргә ошамый. Алар Җан Галине ауга чыккан җирдә үтерәләр. Нәүрүзхан романында Сөембикәнең Җан Галигә мөнәсәбәте беркадәр баш- качарак бәяләнә. Әдип сурәтләвенчә, Сөембикә аңа бурыч кушуы буенча бара Ул үзенең вазифасын ханга тәэсир итүдә, хан сәясәтен. Мәскәү коллыгыннан арындырып, милләт мәнфәгатенә таба юнәлдерүдә күрә. Автор раславынча, үзгәрешсез калган тәкъдирдә ул Җан Галине юлдан алып ташлау ихтималын да бөтенләй үк чит итми, бу мәсьәләдә башкалар фикеренә кушыла Җан Гали күңелендә Сөембикә сүзләренә колак салырга кирәклеге хакында уй да туа, бу юнәлештә ул кыю гына адым да атлый. Ләкин тәхет тирәсепдәгеләр карашында ул һаман да Мәскәү колы булып, үз милләтен Мәскәүгә буйсындырып тотарга тырышучы курчак хан булып кала бирә. Бер ауга чыккан көнне Булат бәк аны әнә шуның өчен үтерә. Батулла Җан Галине мәхәббәткә, токымны дәвам иттерергә сәләтсез мәхлук итеп сурәтли Ә Нәүрүзхан хикәяләвендә Сөембикә үзе аның тойгыларын уртаклашмый, үз халкына каршы булганы өчен, күңелендә аңа карата жылы хис уянмый, ханны куенына алырга теләми. М. Хәбибуллин исә: «Җангалидән ул кыз бала тапты. Тик әллә нигә баланы үз янында үстерә алмады.— дип яза— Баланы имезүче инәй хатын баланы атнага бер генә күрсәтеп китәр иде Ана буларак, бу эше өчен Сөембикә үкенү тойды, кайчак баласын төшендә күреп, елап уянып китте» Ләкин нилектән үз янында тәрбияли алмавын автор аңлатмый. Шушы җөмләдән соң ук христианнарның гөнаһлардан арыну йоласы хакында хикәяләүгә күчә. Кызның язмышы турында әсәрдә төрлечә сөйләнә. Җиденче бүлектә Жан Гали бәбине утырмага җибәрү хакында әйтә. Моңа Сөембикә дә каршы килми кебек. Ә уникенче бүлектә урыс есаулы Гавриил Җан Галигә кызның Кирмәнгә озатылуы турыңда хәбәр китерә. Шуннан соң. М Хәбибуллин язуынча. Җан Гали үтерелә, Сөембикә белән бүтән очраша алмый. Әмма егерме алтынчы бүлектә автор кабат сабыйны озату вариантына әйләнеп кайта. Моннан күренүенчә. Җан Гали нарасыйны, Сөембикәгә әйтмичә генә. Кирмәнгә үзе биреп җибәргән булып чыга, ә Сөембикә алдында: «Мин сине тапмадым», — дип аклана. Автор кызны югалтуның өч вариантын да әсәренә кертүне кирәк тапкан, дөресрәге, автор башта бәбинең утырмага җибәрелүе, аннан соң тууы, бераздан есаул кешеләренең аны Кирмәнгә озатуы, ахырда Җан Галинең үзенең аны Кирмәнгә биреп җибәрүе хакында сөйли. Дүртенче вариантта: «Мин баланы Кирмән калага озаттым, сиңа бала кирәкми, күрәсең. Сөембикә»,— ди Җан Гали хан. Бу вариантта Сөембикә моның өчен ханга рәхмәт әйтә М Хәбибуллин Сөембикәне Казандагы урысларга каршы фетнә оештыручы итеп күрсәтә. Әсәрдә ул: «Кылыч корбан сайламый», дип белдерә Озак та үтми. Юныс бәк «калада бер генә урыс та калмады», дип рапорт бирә. Автор аңлатуынча, Казанга килеп кергән Сафа Гәрәй дә кыру эшен дәвам ит терә Есаул Гавриил болай ди: «Калада сыңар урыс та калмады. Урыс яклы Хөршидә ханәкә. ир-каиаты Булат бәк Ширин да ошбу дөнья белән бәхилләштеләр. Сафа Гәрәй хан урыс тарафдарлары мөселманнарны да турады». Шулай итеп. Сафа Гәрәй Казан каласына керә-керешкә үк ишле этник төркемне кылычтан үткәргән җәллад кыяфәтендәрәк тәкъдим ителә. Нәкъ менә шушы фетнә көннәрендә, әле Җан Гали исән вакытта. Тамгачы Сираҗи өендә яшеренеп яткан чакта, автор Сафа Гәрәй белән Сөембикәне никахлашкан итеп, шәех Колшәриф, тәртип-низам, йола белән исәпләшмичә. uij на фатиха биргән, хәтта үзе үк тәкъдим керткән итеп күрсәтә Моны ишетеп. Жан Гали Сөембикәне гаиләгә хыянәт итүдә гаепли, шулай итеп. Сөембикәнең әхлакый сафлыгына күләгә төшә. Ләкин бодай тасвирлау гора-бара авторның үзенә дә ошамый башла! ан булса кирәк. егерме бүлектән соң ул яна вариант тәкъдим итә. Бу юлы инде Сафа Гәрәйнең Казан капкасы төбендә икс атна көтеп торганлыгы күренә Батулла сурәтләвендә исә, Жан Галинең еллыгын үткәргәч. Сөембикә Нугайга. әтисе Йосыф әмир йортына кайтып китә. Казанга икенче тапкыр хан булып Сафа Гәрәй кайта Батулла аны Казан халкының зур шатлык, ихлас куаныч белән каршы а |уын. Хансарайга, кулдан төшермичә, күтәреп баруын сурәтли Сафа Гәрәй хан егер.ме ике яшьлек тол Сөембикәне дүртенче хатын итеп ала Әдип тасвирлавынча Сөембикә Сафа Гәрәйне төшендәге Шәддад патша. Кабулдагы Бабур падишаһ. Хумаюн солтан белән чагыштыра һәм Сафа Гәрәй барысыннан да мәһабәтрәк икән, дигән нәтиҗәгә килә «Менә шушы икән бипг иныц беренче һәм coi/гы мәхәббәте Сафа Гәрәй .хан икән'.» Сафа Гәрәй дә аны бөтен күңеле белән соя. Батулла бәяләвенчә. Сафа Гәрәй Казанның соңгы ханнары арасында ии батыры, булдыклысы, ка гы рухлысы була Аның Мәскәү белән тыныч тык та. тату яшәргә омтылышы, тәкин Иванның һич тә тынгылык бирмәве. Сафа Гәрәйнең мона кыюлык, зирәклек белән җавап кайтаруы, патшаның алты тапкыр ишле гаскәрен пыр туздырып ташлавы, күп җиңүләргә ирешүе, явыз Иванның чәчен йолкый-йолкый елан үз йортына чигенүе барлык әсәрләрдә дә. нигездә, бертөрле бәян ителә Әмма Сафа Гәрәйнең икенче тапкыр Казаннан чьпып китүе Нәүрүзханда үзгәрәк Шаһ Галине тозакка эләктерү уены кебегрәк аңлатыла Батулла исә моның үлә драматик хасиятен төшендерүгә басым ясый Анын хикәяләвенчә. Сөембикә һәм Сафа Гәрәй ут лы Ү|әмеш Гәрәйнең исем туенда Мәскәү куштаннары. Булат бәк Ширин өере Сафа Гәрәй яктыларның һәммәсен дә кылычтан уткәрмәкче булалар Дала яктан һәм Мәскәүдән зур һөҗүм оештырылачагы беленә «Үтәмеш Гәрәй солтанның исем туенда кымыз бал, буза урынына гөрләп мөселман каны акш». шп яза Ь.иулла Сафа Гәрәй хан хатыннарын, бата ларын. якыннарын алып Болт ар капкасыннан чьп ып кача Ахырда Нугайдан. Кырымнан көчле гаскәр туплан, өченче тапкыр үз урынына. Казан тәхетенә кайта Сафа Гәрәйнең үлемен аңлатуда да әсәрләр арасында төрлелек күренә Сөембикә тормышы i урында беренче чыганакларга, ярлыкларга нигезләнеп шактый җентекле очерк яман Һади Атласи моның сәбәбен ачыклауны, махсус тукталуны кирәк тапмый. Нәүрүзхан исә аның һәлакәтен очраклылыкка кайтарып калдыра, агы өркеп, тәмам котырып, урмандагы агачка бәреп үтерде, дип раслый Шундыйрак хәл Батулла әсәрендә дә тасвирлана. Исмәгыйль мирза гарип оланны ә те ныклап өйрәтелеп тә җитмәгән холыксыз, дуамал яшь айгырга атландыра да. мылтыктай агын, ашы куркытып җибәрә. Күзе-башы тонган айгыр сабыйны урмаша алын кереп китә Шунда, аркылы үскән юан ботакка тиен, баланын баш чүмече яры ы Монда сүз күрәсез, рәтләп ат күрмәгән зәгыйфь нарасый турында бара Ә Сафа Гәрәй күп яуларда җиңгән корыч куллы батыр Aiы да хуҗасының үкчә хәрәкәтен, өзәңгенең кабыргага тиеп алуын да сизәргә, шуңа буйсынырга өйрәтелгән булуы ихтимал, дип фараз кылырга нигез бар Батулла исә шьтибарны мәсьәләнең фаҗигале. үкенечле ягына юнәлтә. Сафа Гәрәй ханны татарга хыянәт иткән сатлык җаннар агулап үтерде, дип раслы и Батулла романында Кошчак образы бик мөһим урын били Китап вариантында ул. тагы ы алгырак штанга чыгарылып, калкурак, эзлеклерәк бирелгән, кырыс ачы язмышы кешелекле, ярдәмчел, тугрылыклы табигате, зирәклеге, тиңсез батыр тына як I ыргыл ан Әсәрдән күренүенчә, нугай даласында! ы Дн тазар морза үчләшеп, ызгыш-талаш чыгарып, мәмләкәтнең төп б.наналарыннан берсе санап an lapii.ni ыруының тамырын корыта, тик шушы нәселдән үсмер Кошчак кына ы iai а качып котыла. анда авыру мосафир Мохәммә (ъярга ютьна Алар Йосыф мир л Йоргыиа. Хаҗитарханы барып чыгалар Кошчак Кырым ханлыгының м ыннар мәк гәбендә тәрбияләнә. Сафа Гәрәй хан белән гаскәр башлыгы сыйфатында Кашта кило, сугышларда ханның уң кулы була, зур [батырлык тар күрсәтә Сафа Гәрәй вафатыннан сон уты Үтәмеш Гәрәй хан дип игълан ителгәч, дәү.тәг бе 1ән и 1арә игү < «ч-мбикәю тапшырыл!ач. ханлыкны ныгып, мөегәкыи- льле!ен сак ых HIKII ю (. осмбикәпең бердәнбер ышанычлы, тугрылыклы терәге булып гаскәр башлыгы Кошчак кала. Ул Иванның күпләгән кара явына каршы тора, гаскәрен тузгытып, чигенергә мәжбүр итә. Ләкин Гәүһәршад бикә. Булат бәк Ширин аның аркасына пычак кадамакчы. кырымлыларның барчасын кырып бетермәкче булалар Кошчак углан белән өч йөз егет, хатыннарын, балаларын калдырып, төн уртасында Казаннан чыгып качарга мәжбүр булалар. Ниятләре — Нугай. Кырымга барып. Иван гаскәренең артына төшү була. Ләкин берсе дә исән котыла алмый Капка төбендә дошман торган мәлдә, Казан гаскәре башлыксыз кала. Яуга каршы көрәшне оештыру бурычы үзеннән-үзе Сөембикә жилкәсенә төшә. Кайбер хезмәтләрдә Сөембикәнең кыз чагындагы чаялыкларын, ахирәтләре белән, ирләрчә киенеп, сугыш һөнәренә өйрәнүләрен, даладагы гаделсезлекләргә чик куярга тырышып йөрүләрен өнәп бетермәү сизелеп кала. Ләкин бу тема татар фольклоры, язма әдәбияты өчен бөтенләй үк чит күренеш түгел бит. Ирләр киеме киенеп мәдрәсәдә укып йөргән җиде кыз турында бәетләр, Т Гыйззәтнең «Кыю кызлар» драматик әсәре, Г Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми?» исемле повесте (беренче варианты) һәм башкалар ижат ителгән. Н Фәттахның «Итил суы ака торур» романында Койтым бикәнең, ыруын саклап, ирләр белән бер сафта кулына кылыч алып көрәшүе сурәтләнә. Сөембикәнең сугыш һөнәренә өйрәнеп йөрүләре милли әдәби традиция белән генә түгел, образның бөтен романтик рухы белән дә бәйләнгән. Җитәкчесез калган гаскәрне төшенкелек, сүлпәнлек биләп алгач, Сөембикә ханбикә үзе. кулына кылыч, сөнге алып, ахирәт кызлары белән көтмәгәндә дошманга һөҗүм игә, ун кыз өч һөжүм вакытында Иванның йөзәрләгән сугышчыларын кырып сала. Барыннан да мөһимрәге - алар казанлыларның рухын күгәрәләр, күңелләрендә дәрт угы кабызалар «Ун жен кызы Казан эчендәге утыз мең яугирне уятса, һичшиксез, дошманны җиңәчәкбез»,—ди Сөембикә Бу вакыйга татар хатын-кызларының Казанны саклаудагы фидакарьле) ен, Сөембикәнең азатлык, бәйсезлеккә ярсулы омтылышын, илбасар алдында тез чүкмәвен, халкына тугры калуын бик матур гәүдәләндерә. Кызларыбызны)! мондый батырлыклары да халык иҗатында, аерым алганда, «Кырык кыз» риваятендә чагылган. Әсәрләр халыкның Сөембикәгә керсез мәхәббәтен, риясыз ихтирамын, якын, үз итүен тойдыралар. Батулла романының жанрын «кыйсса» дни би.иелә1ән. Борынгы дәвер әсәрләрендә бу сүз еш кына очрый. Аның бер мә)ънәсе изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең тормышы турындагы фантастик хикәя, риваять, легенда дигәнгә туры килә. Автор, халык акындагыча, Сөембикәне изгеләштереп, бөек итеп сурәтли, әсәрендә ривая ть, легендалар) а хас тос-бнзәкләрне. романтик гасвнр алымнарын куллана. Әмма асыл затның язмышын хаинлек, хыянәт фаҗигале якка борып җибәрә. Булат бәк Ширин яклылар Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәй ханны явыз Иванга тоткын итеп биреп җибәрергә карар кылалар, шуның бәрабәренә сугышны туктатырга өметләнәләр. Иваннан мәрхәмәт көтәләр. Бу юлларны укыганда. ул чактагы хәлләрне күз алдына кигергәндә, йөрәк кысылып куя. Сөембикәнең гүзәл кешелек сыйфатларына соклану никадәр зур булса, хыянәтчеләргә карата күңелдә шулкадәр нәфрәт хисе кайный Әсәрдән күренгәнчә, Сөембикә. Сафа Гәрәй хан кабере белән хушлашкач, улы белән җәһәт кенә якындагы манарага менеп китә дә Гәүһәршад бикә белән Булат бәк Ширингә бө)ен дөньяга, киләчәк буыннарга ишетелерлек итеп нәләт укый, каргыш яудыра. «Кяферләр. мәҗүсиләр, дөньяның иң кабихләре Исламга зарар кыйлса— ул табигый ки, ул зарарны аклап була, аңлап була, яклап була, чөнки алар кяферләр. мәҗүсиләр, тәһарәтсездер. нәжесләрдер; әмма Ислам йортына. Казан-Идел, НугайКырым>а Гәүһәршад бикә белән Булат бәк Ширин вә аларның өере салган зыян-зәхмәтне дөньяның бөтен кабахәтләре бергә җыйналса да эшли алмас иде. » — ди Автор сурәтләвенчә, ханбикәнең каргышын ишетеп. Гәүһәршад бикә ни кылырга, кая барып бәрелергә дә белми, елан чаккандай үрсәләнә, ачыргалана, тизрәк Сөембикәнең авызын томаларга, атып үтерергә тели. Һади Атласи Сөембикәнең кадерен белмәгән өчен, яклап, саклап кала алмаган өчен, ханбикә белән ханны үз кулы белән тоткынлыкка биреп җибәргәне өчен казанлыларга да үпкә, шелтә белдерә. Басып алу логикасы раслаганча, илбасарның ерткыч рухы гүзәл ханбикә белән генә хушлашмый, әлбәттә. Иван бөтен татар дәүләтен йоту ниятенә керешә. Моны, әсәрдән беленүенчә, соңлап булса да, моңарчы гел Мәскәү күзенә карап торган, аңа ярарга тырышып көн күргән татар бәкләре, мирзалары да, ниһаять, аңлап алалар, уянып, сискәнеп киткәндәй булалар. Оятларына көч килә, хурлыгын ничек кү гәрергә белмиләр. Казан каласына бер могҗиза белән килеп ирешкән h

Реклама