ӘРЕМ ИСЕ ӘРНҮЛЕ

Хаҗитарханным челтәрле күперен чыгып, төньяк тарафка юнәләбез. Кыйблабыз — үз гасырында исеме күпме телләрдә кабатланган шәһәр— Сарай-Бату (Сарай әл-Мәхрус). Бөек Алтын Урда мәмләкәтенең тәүге башкаласы, мәшһүр кала урынын күрү! Сулда Бузан елгасы шәйләнә. Йөгерек юлның як-ягында кайнап торган сусыл яшеллек Гажәп куе, чук-чачаклы камышлыклар белән каймаланган күлләр ялтырап китә. Әкияттән ыргытылган түгәрәк көзге кебек түгәрәк күлләр отыры ешая. Шул күлләрнең тажы булып ап-ак челәннәр горур басканнар. Тын суга якты шәүләләре төшкән бу ыспай кошларның чыны суга төбәлгән яктамы, күккә караган яктамы - һич аера алмассың. Кинәт кенә чүл башланды. Шадра жил сурәте җыерчыклаган кызгылт барханнарга карагач, уалучан дөньяның хәрәкәттәге мәңгелегенә ышанасың. Кай урыннарда ком барханнары кар көрте кебек юлга аркылы салган Юл читендәге ихаталар янында, комнан яратылган шикелле, борынгылыкның сүзсез шаһитлары кебек, ваемсыз гына карап үркәчле дөяләр кала. Бераздан кызгылт комлыклар уйдык-уйдык чәнечкеле үләнле дала туфрагы белән алмашына. Уйланып барам Бу җирләрнең һәр карышы тарих каныннан сугарылгандыр. Җиле башка, һавасы бүтән, күге хәтерле. Гасырлар пәрдәсен ачасы иде дә. шул дәртле, гаярь, шанлы дәвер манзарасын бер генә мизгел тамаша кыласы иде Юк, болай эзсез җуелмас, каядыр күк катларында язылып калгандыр бу сурәтләр Йөзмеңнәрчә атлы гаскәрне сугыш театрына чыгарып, кылычка-кылыч китерү, җиһанны яуларга кызыгучы каһарманнарны ил сәхнәсенә чыгару юкка гына түгелдер Күк тәхетендә ут ыручы илаһи затларның бу бәлки, безнең аң җиткәнчә әйтсәк, шахмат уйнау рәвешедер. Зур һөҗүмгә керер алдыннан ни өчен соң әле Чыңгыз хан, үз тирмәсенә бикләнеп, берничә тәүлек буе Мәңге Күк- Тәңрегә эндәшкән? Шундый мизгелләр була: Чыңгыз хан ук яңгыры астында кала, янәшосендәгеләр ава. аңа исә ук тими. Наполеон ядрә яңгыры астында кала, кырыендагылар үлеп бетә, аңа бер пуля да тими, үлем эзләп ут эченә кереп карый, юк. үлем алмый Атаклы Искәндәр белән дә шундый хәлләр була. Сәбәп бер: димәк, каһарманны сәхнәдән алырга вакыт җитмәгән, әлегә уен бетмәгән — Күкнең әмере шундый Ә вакыты җиткәч инде аларны юк сәбәптән генә дан ияреннән иелеп алалар. Әйе. япан дала җиленә колак салып тыңлансаң, әллә нинди уйлар башка килә. Бату хан атларының тоягы тиеп киткән һәрбер таш чарланган үз телендә сиңа эндәшә, тамыры белән тирән гасыр катламнарын капшаган һәр үлән үз телендә пышылдый. Таланган, каһәрләнгән Алтын Урда йортының ятим калып, дала киңлекләрендә каңгырып йөргән ИЗГЕ ИЯСЕ күзгә күренмәс куллары белән сине кысып ала... леменә берничә ел кала (1225 еллар) Чыңгыз хан үзе биләгән иксез- чиксез мәмләкәтен дүрткә бүлеп, өлкән хатыны Бөртәдән туган дүрт улына да өлеш чыгара Кытай ягындамы, Европа тарафындамы, һәр улына алдагы көндә яуланачак һәм үз өлешенә кушачак илләрне дә әйтеп, васыять итеп калдыра. Олы улы Җучига мәмләкәтнең төньяк-көнбатыш өлеше — Алтайдан алып Уралга кадәр, көньягы Аму-дәрья елгасы һәм Арал диңгезенә чаклы җирләр тия «Җучи олусы» дип аталган бу олус Идел буе далаларына кадәр киңәеп. Җучи үлгәннән соң улы Багуга кала Соңыннан инде бу олус Каракорымнан бәйсезлек- кә ирешә, «Кыпчак патшалыгы», соңрак «Алтын Урда» дип атала башлый. Кул астына йөзмеңнәрчә гаскәр туплаган Бату хан. Урта гасырның яшәү рәвеше кушканча, һәм. бабасы белән атасы васыятына тугры калып, олус чикләрен киңәйтү, яңа җирләр яулауны үзалдына максат итеп куя. Иң якын көрәштәше, бик күп яуларда сыналган, күпме тау-кыяларны. елга күлләрне бергә Х Ү кичкән Сүбүдәе бар бит аның. Чигенмәс һәм җиңелмәс стратег, ияр өстендә сугыш уты сулап олыгайган сыңар күзле Сүбүдәй баһадирны алып ул Европага походка чы! а Зур шәһәрләрдән ин башта Киев алына. Килешү төзергә дип җибәрелгән илчеләрне үтерткән өчен киевлеләргә рәхим-шәфкать күрсәтмиләр Бату хан гаскәренең Карпат аша үтеп. Сайо елгасы буенда!ы хәлиткеч җиңүгә кадәрге сугыш театры җәмгысы 4—5 айны эченә ала Шушы кыска г ына арада Европаның ике көчле державасы Польша һәм Венгрия гаскәре юк ителә. Чехиянең армиясе сафтан чыгарыла» (И. Кара-Дауан). Бату гаскәренең аерым отрядлары Босния. Албания. Сербия. Болгария җирләрен тетрәтеп чыгалар Байракны «соңгы дәрьяга кадәр» ил гергә дигән максат куйган Бату хан Адриатик диңгезенең кипарислы ярларына барып җитә. Бу вакыт га инде бәлки Сүбүдәй баһадирның хәрби планында. Атилла эзеннән барып, шәһәрләр шәһәре Римне камау максаты да өлгергәндер Хәер, бу дәһшәтле. гарасатлы ташкынның Атлантик океанына барып чыгарга да кодрәте җитә, аерым-аерым куркута тошкән Европа илләрендә инде бу галәми ташкынны туктатырлык коч булмый. Әмма ләкин гәре походларыннан муеннан канга. гөнаһка баткан Европа!а. нишләптер. Алла йоз белән борыла Вена шәһәренә бер адым кала Багу гаскәре кинәт туктала Атларның тезгенен киредән көнчыгышка боралар 1241 тарихи ел була бу. Монголиянең башкаласы Кара- корымнан боек Үгсдәй ханның үлеме хакында кайгылы хәбәр алына. Багу ханның аг тоягы астында калма!ан Европа илләре Үтедәй каганның үлеменә бурычлы Шуннан соң гаскәр. Бату хан әмере буенча. Дунай гамагына кайтып туплана. Бату хан зирәк акыллы була Дәүләт кирәгеннән артык киңәеп җәелсә, үзеннән- үзе чатный, тарала башлый, аны бер йодрыкта тоту авырлаша Шуңа күрә дә ул Дунай буендагы киңәшмәдә шундый карар чыгарта яулаш ан Европа илләрен үз хөкемнәрендә калдырыр!а. Болгария белән Молдавияне кертеп. Җучи олу сынын көньяк-көнбатыш чиге игеп билгеләргә. Бу өлкәләрнең идарәчесе игеп Чышыз нәселеннән чыккан гөмәнбәк Нугай сайлана. Багу хан ерак Каракорымга кайтырга. ил башлыгын сайлау Корылтаенда катнашырга теләми. Идел буе даласында торып кала, оештыру-дәү ләг эшләрен кайгырта башлый Озак га үтми, мөселман осталары дәүләтен башкаласы Сарайны төзү өчен туплана башлыйлар Алтын Урда дәүләтен киңәйтеп, мәшһүр шәһәрнең беренче сарае нигезенә көмеш тәңкә куеп калдыр! ан. 1208 елда туып, кырык җиде яшендә вафат булган Багу хан. кеше буларак, нинди сыйфатларга ия сон' Тарихи фак, iapra үчле караштан чыгып түгел, ә вакыт каршында һәр сүзе өчен җаваплылык тоеп яисә үз күзе белән күргәнне язып калдырган итагатьле милләт вәкилләренә мөрәҗәгать итик Менә Каракорымда һәм Сарайда булган папа Иннокентии IVHCH рәсми вәкиле Плано Каринин (1182 -1252) язмасына ш ьтибар шик «...Багу менә дигән саран гога. анын МИ) меңлек гаскәре бар. Атка атланып йөргәндә анын янәшәсеннән баш очында зонгик гогып баралар. Бәген татар кенә г. тәре һәм аларнын хатыннары та шулай нгә. ...Хан станына кергәндә безне ике ут арасыннан үткәрделәр. У т кешене яман ниятләрдән чистарта, хәтта ишерелгән аг уын булса, анын га көчен бетерә, диделәр тагарлар. Бет берничә мәргәбә бнл бәген, чагырның бусагасына басмыйча гына эчкә үп ек. Багу үзенең бер хатыны белән гүрдә, тәхеттә угыра иде. Безне сул якка утырт гылар. Иннокентийның славян, г арәб. татар тс.ыәренә тәрҗемә нтелгән хагын Багу бик нгьгибар белән укып чыкчы. Ул үзе дә. яраннары ла алгый һәм көмеш савытлардан нидер эчеп куялар иде. Церемония вакытында гел музыка уннан, җыр аһәңе яңгырап горды. Батунын йозе кызгылт төстә, ул яраннарына ягымлы эндәшә, калганнарга исә бик кырыс иде. Яз га ул хәйләкәр, усал, тәҗрибәле булуы белән дан тота иде.» Түбәндәге өзекләр исә тагар-монго.тлар тарафыннан яулашан илләрдә яшәгән тарихчылар язмасыннан китерелә: «Бату хан акыллы һәм гидел дәүләт иплеклесе була. Ул битрәк гә шәһәр һәм сәүдәне үз канат аегында тота lop.ге тарафлардан анын станына сәүдәгәрләр кыгы.г мал гомп киләләр. Багу хан ү ге чыгып, һәртөрле товарларны готын карый, мулдан акча гүләп һәммәсен ала. Ана хезмәткә яисә сәүдә эше белән килгән берәү дә үзенә фай га алмыйча китми» (Әл ә т-Днн Жүвәннн фарсы тарихчысы). «Багу ханта һәрдаим патшалар. кенә гл әр. сәүдәгәрләр хакСына рәнҗетелеп. җнр-молкәгеннән коры калганнар килә. Ул аларнын эшен карап гадел хөкем чыгара, биләмәләрен, кенә злекләрен кан г арып бирә. У л ярлыкларны һәм ташлама ясалган грамоталарны юмарт тарата һәм аның ихтыярына кем дә каршы килә алмый нде». (Кнракос Гандзакеци— әрмән тарихчысы). «Бату хан кеше буларак гадел иде. Ул патшалык иткән дәвердә аныц хакимиятендәге ислам илләре анын үзеннән дә. төмәнбәкләреннән дә зыян күрмәде» (Әл Җурҗани—әфган тарихчысы). енә ул Сарай-Бату, күп калаларга баш кала! Шәһәрнең көнбатыш ягының гранит ярларын сыйпап аккан якты сулы Актүбә елгасы җилкәнен киергән кораблар белән мыжгып тора. Кайсы гына илнең байрагы күтәрелмәгән мачталарына Өчән (өч җилкәнле), бишән (биш җилкәнле) дип аталган татар корабларының дулкын ера торган алгы өлеше горур аккош муенын хәтерләтә. Пристаньнәр шау-гөр итеп тора: йөк төйиләр, йөк бушаталар. Дөньяның һәр тарафыннан килгән меңнәрчә ташчылар, нәкышчы рәссамнар, агач осталары — тагын әллә нинди һөнәр ияләре бер сулышта торгызган бу каланы Коллар эш-булдыклылык күрсәтүгә үк иреккә чыгарылганнар, үзенә йорт төзеп, һөнәрчеләр кварталында урын алганнар, һөнәре булмаганнарны, җир бүлеп биреп, «сабанчы» иткәннәр. Кулыннан гөл тамган һөнәр ияләрен, архитекторларны бәяли белгәннәр татар ханнары Бату хан үлгәч (1255), аның Александр Невский белән туганлашкан улы Сартак берничә ай гына тәхеттә утыра. Сартак та. аның энесе Улагчы да үтерелгәч. Батуның энесе мөселман динен кабул иткән Бәркә тәхеткә менә. Яшәгән еллары— 1209—1266. Ул гомере буе абыйсының даныннан көнләшкән була Шуңа күрә Сарай-Батуда калырга теләмичә, аннан да көчлерәк итеп Яна Сарай (Сарай әл-Җәдид) шәһәрен төзетергә керешә Шулай итеп, тиз арада Сарай-Бәркә шәһәре җәелеп китә, сәүдә үзәгенә әверелә. «Батуның варисы сәнгать һәм фәнгә гашыйк; үз янына рәссамнарны, галимнәрне тарта. Кыпчак башкаласын яңа биналар белән бизи һәм анда яшәүче россияннарга христиан динен тотарга иркенлек бирә»,—дип яза Н. М. Карамзин. Үзбәк хан (1312—1340) чорында Сарай-Бәркә бөтен дөньяга билгеле шанлы калага әверелә. Үзбәк хан берничә хатыны өстенә тагын Византия императоры Андроник кызына өйләнә. Византиядән ташчыосталар, архитекторлар китертә Мөселман осталары җитәкчелегендә бу чорда күпләп затлы мәчетләр төзелә. Рус өлкәләреннән монда шәп бүрәнә-саллар агызыла. Уралдан зәңгәр гранит, Кырымнан мәрмәр. Урта Азиядән майолик кирпечләр ташыла. Үзбәк хан турында замандашы, галим әл-Бнрзали менә нәрсә дип теркәп калдырган: «Ул тырышып ислам динен тота. Чибәр кыяфәтле, озын буйлы, зирәк акылы белән аерылып тора». Үзбәк хан Европа һәм Азия белән мөнәсәбәтләрне җайлау, тәхетне ныгыту өчен сәяси туганлашуга да бара Ул Мисыр халифе кызына өйләнә. Каһирәнең иң төп мәйданнарыннан берсе аның исемен йөртә. Кытай императоры Таган Тимернең Баялын исемле гүзәл кызын ул килен итеп Сарайга альт кайта. Европа һәм Азиянең дәүләт эшлеклеләре Үзбәк ханның һәр фикере белән исәпләшәләр. Сарай-Бәркә дөнья илләренең үзәк базарына әйләнә һиндстаннан тәм-том. җәсминле чәйләр, Персиядән затлы келәмнәр, Византиядән сулышка ияреп кабара торган парча-тукымалар. Урта Азиядән ефәк, Себердән күз явын алырлык ак. төтенсү. зәңгәр, кара-кучкыл мехлар. Франция. Венгрия, Грузиядән кояшлы шәрапләр, Мисырдан Мансур нәселле ыспай чабышкы атлары, төрекмәннән Ахәлтәкә нәселле аргамаклар, монголның «һава сулап кына да тора алган» тәбәнәк-түзем айгырлары, һәртөрле илнең сылу кол-кызлары — кыскасы, базарларда ерып йөргесез кеше һәм товар диңгезе, нинди генә телдә сөйләшмиләр, ә халыкара тел булып татар теле тантана итә. Татарлар эчке һәм тышкы базарга тире-күн, алтын-көмеш, асылташ бизәнү әйберләре, сәнгатьле эшләнгән сугыш кораллары чыгаралар. Эссе кояш астында салкын кымыз да монда бик югары бәяләнә. Идел, Актүбә. Бузан буйларында, бәрәкәтле җирдә үстерелгән кавын-карбыз. һәммә төрле яшелчәҗимешләр телеңне йотарлык татлы була. Базарлардан ерак түгел генә Генуя, Венеция, Византия малтабарларының, рус. кытай, яһүд, әрмән, болгар сәүдәгәрләренең үз кәрвансарайлары балкып тора Боларны төзегәндә инде, әлбәттә, үз илеңнең йөзен күрсәтү, бер-береңнән арттырырга тырышу, ярыш хикмәте хөкем сөргән. М «Урлашу, караклык, сәүдә эшендә алдашу, ялган мөнәсәбәтләр Урда көнкүрешенә хас булмый. Бүтән халыкларда гадәтн санатырдай аэ гына намуссыз эш кы.нан өчен дә татарны аяусыз җәза көтә. Намуслылык — татар холкының тасырдар кичен, безнен көннәргә килен җиткән ин күркәм сыйфаты» (М. Каратеев. «Русь и Орла»). Шәһәр үзәгендә -хан сарае. Халык телендә ул «Алтын таш» дип йөртелә Өч сажен биеклегендәге граниг дивар белән уратып алынган сарайнын фирүзә төсендәге мәһабәт гөмбәзенә, алтын аена дала ягыннан елмаеп чыккан кояш нуры төшүгә, илгә боек эшләр алып киләсе фани көн башлана Хорасан корычыннан бизәкләп коелган биниһая авыр, биек сарай капкалары горур гына ачыла. Як-якта сакка баскан торгаутлар озын сөңгеләрен тартыбрак куялар Тенте шәһәрнең иминлеген саклаган җайдаклар, мәйдан ташында тояк астыннан очкыннар чыгарып, сарайга кереп китәләр. Шул мәлдә йөзләрчә мәчет манарасыннан берьюлы иртәнге азан башлана. Сарай-Бәркәдә мавритан стиле дә. кытай бизәкләре дә. Мисыр чалымы да. Византия архитектурасы да мөселман ансамблендә урын алган Европа һәм Шәрекъ сәнгате кушылудан, ташка җан өреп төзелгән бу шәһәрне үз күзе белән күрүчеләр заманында. Сарай-Бәркә белән тиңләшер шәһәр җир йөзендә юк иде. дип язып калдырганнар Ул чорда Париж. Римнәрдә халык саны Сарайнын икедән берен генә тәшкил иткән Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә халкы эссе җәй көннәрендә табигать кочагына, аккошлы күл-елга буйларына җәйләүгә чыгып тирмәләр корган Шәһәргә көз җитеп, кояш бераз юашлана төшкәч кенә кайта торган булганнар Кайсыбер кыланчыг рак байлар икешәр катлы мәһабәт йорг ларының зал почмагына тирмә корып, кай көннәрдә шунда яшәп алганнар Бу. әлбәттә, гадәткә кергәнне канәгатьләндерүдән генә, салкьггг булган өчен түгел, монда биналар үзәктән җылытылган, керамик торбалар буйлап каннар пар да. чиста су да өйләргә үк кертелгән була Шәһәр зыялылары витраж тәрәзәле, зур гөмбәзле, идәне астан җылытыла юрган мунчаларда парланып, бассейнда коенып, го. шахмат уйнап, сәясәт, әдәбият турында гапләшеп, көне буе ял иткәннәр Тагар шәһәрләрендә һәртөрле дин тотучыларның храмнарына да урын җиткән. Тәхеткә менгән һәрбер хан православие чиркәве һәм монастырьларга тулы хокуклар билгеләгән указлар чыгара. Төрле диннәргә сак караш Чыңгыз ханнан бирле шулай килә. «Аягын Урдада башында епископ юрган рус епархиясе ипли, татарның ботен зур шәһәрләрендә православие храмнары, Сараи-Бәркәдә исә биш чиркәү була. Моннан шул нәрсә ачык күренә, бешен Чиркәү гагар хакимиятеннән бернинди гыю-чикләү күрмәде, киресенчә, урда ханнарыннан көчле яклау табып, үзебезнең рус кепәзләреинән тәтемәгән кин хокук һәм өстенлекләр алды» (М. Каратеев. «Русь и Орда»). Дәү лә г буларак, әле картаерга вакыты җитмәгән Алтын Урда, аның чәчәк аткан шәһәрләре ни очен кинәт кенә бетәргә дучар ителгән соң? Моның сәбәпләре хакында тирән ген өйрәнеп язылган фәнни хезмәтләр бик аз әлеге Милли аңы булган һәммә кешене бу сорау борчың, бәгырен телгәли Күк Урда. Ак Урда. Алгый Урда Тәхег өчен туктаусыз канлы көрәш Чыңгыз хан васыятына хыянәт игү Мөселманның берләшә алмау кебек мәңгелек чире Урга Азиядә дөньяны тетрәтәчәк Аксак Тимернең калкуы .. Туктамыш ханнын зирәклеге җитмәгән сәясәте. Хәер, тарихның үз логикасы, аңа бүгенге күзчектән карап хисчән бәя бирергә омтылу акылсызлыктыр Шулай булган, гнудай булырга тиеш Аксак Тимер 1391 елның язында Сәмәркандглн юлга чыга Олуг тау итәгендәге ташка ул. Туран солтаны Тимер икейөзменлек гаскәр белән Туктамышны каша батырырга бара, дип чокытып яздырта (бу таш Эрмитажда саклана) Шушы елның 18 июнендә Чкстай белән Самара арасында. Конлырчы дигән урында ике яктан да ике йозмеңләп яутир катнашкан коточкыч сугыш була Туктамыш гаскәре тар-мар ителә Ләкин бу жинелү әле Алтын Урда кебек зур мәмләкәтнең нигезен гетрою алмый Кайчандыр Туктамыш белән Тимербәк якыннан аралашып яшәгән булалар Туктамыш гаскәрен җуеп, яраланып кайткан чакларында аны Тимербәк күтәреп ала, тагын үзенең гаскәрен биреп тора. Әмма тәхет биеклегенә менеп, сәяси дулкынга эләккәч, кешелекле тойгыларга караганда хакими тойгылар өстенлек аладыр шул. һәрберсе үз максатына омтыла, алар кан дошманга әвереләләр. Икенче тапкыр яуга керер алдыннан Тимербәк аңа мондый хат юллый «Кодрәтле Алла хакына сорыйм: син кыпчак ханы, шайтан котыртыгы белән нигә дип тагып коралга гогындын? Соңгы сугышта көчеңне, байлыгыңны, хакимлегеңне көл иткәнемне оныттыңмыни, акылыңа кил, рәхмәтсез! Минем алда никадәр бурычлы икәнеңне хәтерлә. Әлегә вакыт бар: үчлекне булдырмый калырга момкин. Солых телисеңме, орышмы? Сайла. Мин кайсына да барам. Тик шуны онытма, бусында инде сиңа рәхим-шәфкать булмаячак!» Бу кисәтүдән соң икеләнебрәк калган Туктамыш ханны, данга кызыгып, яңа сугышларга атлыгып торган гаскәр башлыклары үз ягына аударалар, һәрвакыт- тагыча, халык язмышын берничә кеше хәл итә 1395 елның язында. Кавказ таулары арасыннан ургылып аккан Терек елгасы ярында ике гаскәр тагын кылычка-кылыч килә. Туктамыш кичү урынын сагалап аргы якта, Тимербәк бирге якта тукталып калалар Икенче көнне Тимербәк яр кырыйлап алга таба кузгала Туктамыш гаскәре дә, бер карышка да калышмыйча, урыныннан куба. Өч көн буе кара болыт кебек гаскәр күзгә-күз карашып баралар Төнлә Тимербәк шундый хәйлә кора: хатын-кызларга һәм әсирләргә шлемнар кигертергә, аларны яугир кыяфәтенә кертергә боера. Үзе исә, төп гаскәрне алып, төн эчендә кичү урынына төшеп җитә. Елганың аргы ягына чыгып, берни сизми калган Туктамышның артына төшә. Канлы, хәлиткеч сугыш нибары өч сәгать дәвам итә. Туктамыш хан кырылган, тапталган, изелгән сугыш кырын ташлап китә. Тиз арада гаскәр туплап, тагын бер талпынып карый Әмма Шушы елда Тимербәк Самара борылышына кадәрге Идел буе шәһәрләрен кырып чыга. Сарай-Бәркә, Сарай-Бату. Әстерхан калаларыннан да яу-гарасат үтә. Шәһәрләр талана, җимерелә, исән калган халкы әсирлеккә, коллыкка куыла. Тугандаш халыклар канга-кан килгән бу тарихи сугышны, тынын кысып. Европа күзәтә. Киләчәктә дә шушылай, мөселман илләрен чәкәштереп, эчтән көчсезләндереп тоту өчен бик нечкә, хәйләкәр сәясәт кирәклеген белеп күзәтә. Чөнки мөселман илләренә тынычлык бирдеңме, ниндидер тылсым өргәндәй, җәһәт кенә үсеш алалар да Дөньялыкта алар табынган ислам дине ин тыныч, кешелекле, сабыр дин икәне гамәли тормышта күренә башлар да... меңнәр чистарынып, исламият ягына авышмасмы?! Шуның өчен мөселман илләрен гел үзара чәкәштереп торырга кирәк... Бу сугышны һәрберсе үз каланчасыннан торып рус кенәзләре дә күзәтә. Аксак Тимер ягында яңгыраган җиңү фанфараларының кайтавазы Русьның чиркәү урманнары калкасы киңлекләрендә каһкаһә булып, шатлыктан бәргәләнә. «Үзләрен коткарабыз дип, i атарлар Русьны шундый язмыштан йолып калдылар ки, ул язмыш турында уйларга да куркыныч»,— дип яза Лев Гумилев. Шунысы гаҗәп: Идел капкалары ачылган, Руська яу чабарга бернинди киртәләр юк, ни өчен Мәскәүне тынычлыкта калдыра Аксак Тимер'? Беренче сәбәп: Русь — гадәттән тыш ярлы ил. Кызыктырмый. Алтын-көме- шләр, елкылдавык затлы мехлар — болар бар да рус язмаларындагы соңлап килгән әкияти хыял. Бу байлыкларга ирешү өчен гасыр ярым вакыт үтәргә тиеш тә, Казан ханлыгын. Урал-Себерне. Якутны басып алырга кирәк әле минемчә. Икенче сәбәп. Кырымда көчләр күп. Туктамыш тагын гаскәр туплый. Дон- Кубань арасында чиркәсләр кайный Мондый көчне тылда калдырып төньякка күтәрелү кирәкме? Өченче сәбәп: атаклы философ, шагыйрь, астролог Әлүй-Чуцайнын Чыңгыз ханга: «Атка атланып дөньяны яулап була, әмма атка атланып дөнья белән идарә итеп булмый»,— дигәнен Аксак Тимер яхшы белә. Билгеле бер вакыгта атны тыеп, иярдән төшү кирәклеге аның зирәк акылында икеләнү тудырмый. Тагын өч елдан аның кылычы асылташлы таулар иле һиндстанга сузылачак... Ә Русьның бөек кенәзләре, кирәк чакта ханнар каршында тезләнеп, фарсы келәменә маңгай орып, кирәк чакта йодрыгын артка яшереп, сәясәтнең хәйләле алымнарына төшенә-төшенә, сабыр гына түл җыялар. Төрки халыклар кайнарланып, гасыр буена үзара чәкәләшеп, бүлгәләнеп бетәләр дә... татарның хәлсезләнгән тәненә ике башлы каракош үткен тырнакларын батыра һәм хәтер җелеген суыра башлый. енә без ерак гасырларнын гүзәл шәһәре Сарай-Бату урынында басып торабыз. Күпме хыялланып га. инде килеп күргәч, йөрәк нәүмиз кыелып куйды Бер минут тынлык ышанасы килми иксезчиксез киңлекләргә җәелгән буш дала. Күз эләгердәй берни калмаган. Бары көмешсу әрем сабаклары гына кайнар дала жилендә моңсу тибрәнә. Кисәтүле. сагышлы, әрнүлс әрем исе Кабергә әйләнгән шәһәр өстеннән сак кына атлыйбыз. Анда-санда кирпеч, кызыл чүлмәк ватыклары күренә. Шәһәрдә тормыш сүнгән. Актүбә елгасы да берничә гасыр эчендә арырак чигенгән Ярында өянкеләр шаулый Монда казу эшләрен Мәскәү профессоры Рәшит Булатов житәкчелегендәге көньяк Россия экспедициясе башкара Алтын Урда шәһәрләрен беренче булып казый башлаган атаклы академик Г Федоров-Давыдовның укучысы Рәшит әфәнде. күренеп тора, үз эшенә бирелгән кеше Кайнар жил. кояш астында үзе дә ком гарәбенә әйләнеп беткән. Тарихны ярат ып, белеп сөйли, тик татар дигән сүзне бер дә кулланмаска тырыша 1395 елда таланганнан соң да әле Сарай-Батуда тормыш дәвам итә. бары тик 1480 елда гына яшәүдән туктый. Сарай-Бәркә исә көн эчендә көл ителә. Үзе яшәгән Самарканд тирәсенә кышлаклар төзетеп, аларга Шираз. Димә- шекъ, Багдад. Солтания кебек данлыклы мөселман шәһәрләре исемен бирдерт- кән Аксак Тимер, Самарканд дөньяның беренче шәһәре булырга тиеш, ди Шуңа күрәме, бүтән дәүләтләрнең башкаласын аеруча явызлык белән җимертә. Сарай- Бәркәнен һәммә кешесе, сонг ы тамчы канына кадәр суг ышып. батырларча һәлак була. Монда археологлар тапкан бер генә скелет та исән түгел, һәрберсе кылычтан. уктан яраланган, киселгән, туралган Шунысы гаҗәп: бу шәһәрләр берсе дә калыа диварлары белән әйләндереп алынмаган. Татарларның үз көченә артык ышануыннанмы бу?.. Аксак Тимер, үзе мөселман булуына карамасган. кардәш илнең башкаласында бернәрсәне дә аямый, алтышар манаралы бәһасез архитектура җәүһәрләре — мәчетләргә кадәр җимертә Кайчан г ына әле ул Шәрекънсң гүзәл шәһәре Исфаганда (Иран) җитмеш мең кеше баш сөягеннән пирамида өйдерткән була Кече Азия шәһәре Сиваста (Теркин) дүрт мең кешене тереләй күмдерә. Исфизарда (Әфганстан) ике мен гере кешедән, ватык кирпеч һәм измә белән кушып, манара төзетә Явыз шигърияткә хирес җанны шундый манзара белән сугарып тору кирәк булгандыр, күрәсең. Тимербәк Сарай-Бәркәдә дә баш сөягеннән өелгән манара калдыра Алтын Урда дәүләтенә кергән Идел буенда, хәзерге Волгоград өлкәсе саналган җирләрдә генә дә татарларның унтугыз шәһәр урыны билгеле Ә Украина далаларында. Кара диңгез буеңда. Молдавиядә күпме? Бөтенесе юк ителгән, җир белән тигезләнгән. Олы яулар узгач, цивилизацияле шәһәр урыннарына карындык тәрәзәле, җир идәнле, тегене эчкә гула торган фәкыйрь йортлар салып, рус крестьяннарын күчереп утырталар Болгардан алып Әстерханга. Кырымга. Кавказга кадәр шугай Дөньяда рустан да күчмәрәк халык юк Яхшы җирләрнең каймагын алып, габигагьнс туздырып, ярлыландырып бара да бара. Алдагы дишег ярына җиткәч кенә беразга туктала, аннары аргы якка чыгу хакында баш вата башлый, чөнки аны геге яктагы җирләр кызыктыра. Бу хәрәкәт, күчмәлекнең бүгенге көндә дә тукталганы юк Алтын Урда шәһәрләрен гасырлар буена талау бара. Әстерхан кремленең 6 X метр калынлыктагы дивары Сарай-Батудан алынган тагар кирпеченнән салынган Ул кирпечнең зурлыгы, формасы үзенчәлекле Кеше күзеннән яшерер өченме, кремль шварьшың тышын соңыннан хәзерге заман кирпече белән сипләп чыкканнар Әнә шулай итеп, Сарай-Бату хәрабәләрен 1578 елда Явыз Иванның улы Федор патша СҮТ терә С Петербург Академиясенең табигать белгече П С Паллас (1741 1811) узган гасырларда килгән чакта әле. ике Сарайда да мәһабәт бина калдыклары офыктан ук күренә, дип язып калдырган Паллас күз алдында, бер зур бина астыннан көмеш бедән тышлашВН табутлар табып алалар Ничә гасыр буе талау вәхшилегенә түзә алмыйча, табигать Җнл-Су-Кояш бу урыннарны комтуфрак белән күмәргә, усал ният те кешеләр күзеннән яшерергә тырышкан Әмма бөтен тән күзәнәге белән тоясың’ аста сулыш бар. шәһәр нигезе яши ә ге. чорларга тиң зурлыгының хәрабә юләрен ул килер буыннарга саклаган Монда үзебезнең археолог, тарих фәннәре докторы Әзһәр Мөхәммәдиен җитәкче гегендәге Казан университеты студентлары да казу этне алып барганнар М Без килүгә алар төрбә нигезен ачканнар иде Кеше кулы тимәгән кабер килеп чыккач, бик нечкә эш. төштән соң эшләп бетерербез, дип алар Актүбә елгасы буендагы палатка-учак янына төшәләр Ара да ерак түгел югыйсә, шул арада ниндидер бәндәләр, хәзинә эзләп, каберне пыр туздырып, сөякләрне таратып, мәсхәрә итеп китәләр Әнә шулай талау бүгенге көндә дә астыртын дәвам итә. Әллә нинди юлбасар шайкалар борынгы шәһәр урыннарында казынып, халыкның истәлеген хәкарә итеп йөриләр икән. Нишлисең, барысы да дала хөкемендә ята. хөкүмәт тарафыннан кайгырту юк. Шәһәрләр исән калмавын аңларга да була.— ди Әзһәр әфәнде, әрнүен эчкә яшереп — Унсигезенче гасырда Россиядә курганнарны талау башлана Кара диңгездән алып Алтайга кадәр бер генә исән курган да калмый Шәһәр урыннарында мавзолейлар еш табыла. Кабер ташларын, язуларны кайчандыр махсус кырып, җимереп чыкканнар Татарны күрәлмауны шулкадәр көчле сеңдергәннәр. Хәзер дә әле., борынгы шәһәр тирәсендәге рус авылы кешесеннән сорасаң. «Монда канэчкеч татарлар яшәгән».—дип җавап бирәләр. Әйе. ничә гасыр буена русны бәләкәйдән үк татарга каршы котыртып үстерәләр. Үчле тәрбияләнгән кеше кара күңелле, явыз булып үсә Ә шундый бәндәләрдән тупланган милләт нинди булырга гиеш? Ялган идея. ял!ан тарих белән рус халкының рухын бозарга тырышу сәясәте бу! Сарай-Батуда әрем исе. Әрем исе әрнүле. Гаҗәпкә калып уйланам: минем моннан дүрт мен ел элек салынган грек шәһәре Эфесны, сылу Клеопатра эзләре калган Бер1ама шәһәрләрен күргәнем бар. Алар икесе дә җир тетрәү аркасында җимерелгәннәр. Тип-тигез урам ташлары кичә генә җәелгән кебек Аерым колонналары. диварлары исән Җимерелеп төшкән бөтен ташлары урынында ята Амфитеатр да бик тиз төзәтерлек. Эфеста грек осталары, читтән таш кертмичә, колонналы мәһабәт бинаны торгызып яталар иде Китапханә бинасы икән. Мең еллар буена бу шәһәр хәрабәләре нинди генә халыклар, нинди генә дәүләтләр кулына калмаган Әмма бер ташына да тимәгәннәр. Төрекләр дә кагылмаганнар. Ә ташы нинди диген, ташы! Җемелдәп торган ап-ак мәрмәр. Бәхетле төбәктә туып үлгән шәһәрләр Россия җирендә булсамы! Парфеноныңны да сүтә, коллизе- еңны да җимерә һәм мал абзары ясый, ишек төбенә т үши яисә болай гына вата Алтын Урда шәһәрләрендә казу эшләре ныклы нигезгә куелмаган. Сарай- Батуда хан сарае — «Алтын таш» урыны билгеле. Әмма аны казып ачу өчен бик күп акча кирәк Үз тарихы да шушында килеп ялгана икәнен онытырга 1ырышкан Мәскәү акча бирергә теләми. Тарихи урыннарны казыганда чыккан уникаль әйберләр дистәләрчә шәһәрләрнең музейларына таратылган. Ә күпмесе урланган, яшерелгән, юк ителгән. Ә күпмесе шовинист 1алимнәр тарафыннан башка милләт казанышы итеп үзләштерелгән Моннан алынган байлыкларны бер кулга җыеп карасаң, бу бөек дәүләтнең, бу бөек халыкның никадәр алга киткән мәдәнияткә, сәнгатькә ирешкән булуын күреп шаккатыр идең. Археологларны кайсы олкә. кайсы шәһәр финанслый, чыккан байлыкны да шулар ала. Монда хәл шундый: борынгы бина калдыкларын ачалар, фотога алалар, сызымнарын төшерәләр дә киредән күмәләр Шулай итеп, шәһәрләр икенче мәртәбә үлемгә дучар ителә. Төзергә иде ике Сарай янында пристаньнар, ачарга иде хәрабәләрне, кайсыларын яңадан торгызып, музейлар, кунакханәләр төзеп китертергә иде дөнья галимнәрен, кызыксынган туристларны, ул чакта инде бөтен ялган тарихлар челпәрәмә килеп. Алтын Урданың бөеклеге башка халыклар күзенә ачылыр иде Сугышларсыз, җимерүләрсез ничек яшәргә, дигән дөньяви форумнар шушында үтәр иде. Үзен тудырган анадан ваз кичкән кебек. Россия Алтын Урда мирасына гомер буе кара якты, каһәрле тарих ясады, татарның хәтерен буып торды, үткән зурлыклардан ваз кичтереп. оялту халәтенә китерде Тарих капусын аз гына ачсаң да. урда рухыннан һәм урда җирлегеннән яратылган Россиянен үз элгәренә караганда ун башка арттарак калган дәүләт булып формалашуы фаш ителә. Ирек, мөмкинлек бирелсәме — татар белем, мәгърифәт ягыннан шунда ук алга сикереш ясый, хәтта хәрби өлкәдә дә һәр өч генерал, һәр өч маршалның берсе татардан чыгачак. Яу кырларында янәшә күмелгән өч сугышчының да берсе безнең милләттән бит. Үз-үзенә «киң күңелле» дигән мөһер таккан русның татарга карата гасырлык тарлыгы әнә шул хакыйкатьне ачык белеп хәвефләнүдән килә Бу аның үкенечле ялгышы Бүтән милләтләр арты белән борылса да. рус янәшәсендә татар калачак. Чөнки язмышлар чуалып һәм буталып беткән. Кайсы чакта ярсулы берәр шовинистка: «Көзгегә кара, гуган. күзләреңнән татар карап тора бит!» — дип кычкырасы килә.. Буг CHI е көндә Россиядән бәйсезлек алган илләр яңа тарих язачаклар Борынгы славян мәркәзе Киев тә Мәскәү басымыннан аеры тарихын тергезәчәк Менә шул чакта инде вакыт һәм яссылык ягыннан, шагрен күне кебек кечерәя һәм көтекләнә барган тарихын иңенә салган Русь, яңадан Алтын Урда тарихына кайтып сыену урыны эзләмәсме? Исемен атау да хәтәр милләтчелек саналган елларда «Жучи олусы»н фәнни яктан тикшергән Миркасыйм Госманов кебек сирәк галимнәргә һәрдаим каршылыклар белән көрәшергә туры килде Әмма алар тамак ялына эшләүче көнлекче галим-голәмә дәрәҗәсенә төшмәделәр Сталин коргаксыган кулы белән картада чикләрен билгеләгән республикабыз кысаларыннан чыгып, ниһаять, татарга үз тарихына, үз җирләренә киңрәк Kapapiа мөмкинлек туды. Быелнын август аенда Татарстан Фәннәр Академиясе Алтын Урданын 750 еллыгына карата үткәргән фәнни конференциясе шунын беренче, мәгънәле мисалы булды Шунда катнашкан бер төркем галимнәрнең Идел буйлап Әстерханга. Сарай-Батуга гыйльми сәяхәте әлеге конференциягә нәтиҗәле йомгак ясау иде еплоходта Алтын Урдага багышланган кинәшмәдә әйтелгән кайбер фикерләрнең сөземтәсен китерик «...Алтын Урда юктан барлыкка килмәгән. Ерак бабаларыбыз — һуннар безнен эрага кадәр үк корыч койганнар. Руник язмаларга кадәр мен еллар элек безнен язмабыз булган.» «...Казандагы конференциядә г лобаль идея күренмәде. Бу чорны татар халкы күзлегеннән чыгып кү гәрерг ә иде». «...Татарлар тарихта бер төбәкне өйрәнә башласалар, фил аягы астыннан чыккан гычкан кебек, аяк чалырга азапланучы мөтәг алимиәр табыла. Болгар белән шулай булды. Алтын Урдага кул сузучылар да табылачак.» «...Алтын Урда күпмилләтле дәүләт бу.пан. Әмма анын нигезен, дәүләтнен төп җитәкче, сәяси көчен татарлар тәшкил иткән. Ул — татар дәүләте.» «...Моңа кадәр без Россия эчендәге чыганакларны гына өйрәндек. Алтын Урдага багышланган чнг ил хезмәтләрен тиз арада тәрҗемә итәргә кирәк.» «...Узган ел Әстерхан өлкәсе һәм безнен дәүләт җитәкчеләре югарылыгында икеяклы килешү төзелде. Әстерхан өлкәсенә кергән гарихн ядькәрләребезне саклауны оештыруны бу килешүт ә аерым мәддә итеп керт ерт ә иде.» Шундый фикерләр, уйланулар, киңәшләр, борчу-эзләнүләр. Бу кннәш.мәдә катнашкан, беренче тапкыр гыйльми сәяхәткә барган Казан, башка шәһәр һәм чит ил т алим һәм азучыларының исемнәрен атап китү фарыз булыр Равил Фәхрегдинов. Шамил Мөхәммәдьяров (Мәскәү). Әбрар Кәрнмуллин. Индус Таһиров. Шәрифҗан Асылтәрәев. Әгьдәс Борһанов (Мәскәү). Тәлгат Галиуллин. Надир Дәүләт (Төркия). Хафиз Малик (АКШ). Равил Кузеев (Уфа). Калил Эллис (АКШ). Вахит Хаков. Нияз Мәҗитов (Уфа). Әзһәр Мөхәммәдиев. Дамнр Исхаков. Мостафа Өнәр (Төркия). Әмирхан Еники. Миргазиян Юныс (Мәскәү) Нәтиҗә Алтын Урда дәүләте бөек цивилизацияле дәүләт булган Аның мирасы томумкешелек мирасы Бу бәһасез мирасны өйрәнүне, киләчәк буыннарга җиткерүне, казылма ядькәрләрне халыкара хокук нигезендә саклауны оештыруны гамәлгә кертү өчен шушы кинәшмәдә катнашкан галим-язучылар исеменнән «ЮНЕСКО»га. күрше республика-илләрнең галимнәренә, дәүләт җитәкчеләренә мөрәҗәгать кабул ителде Татарстан Фәннәр Академиясе кузгаткан бу мөрәҗәгать киләчәктә, бәлки, дәүләткүләм ют арылыкта яңгыраш алыр Уян. хәтер! Доньяг а ишетелерлек итеп халык күңелендә чаң сук! Өстәлемдә Сарай-Бату туфрагыннан алып кайткан чүлмәк вагыгы. фирүзә төсен җуймаган кирпеч кисәге Тагын, бер учма әрем. Әремдә балбаллы боек дала хәтере, учаклардан атылган төтеннең әчкелтем төсе, тояк аегында калып га ranтала белмәү көче Әремдә көмеш-жил. ватан-жир исе

Реклама