Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗИНӘЛӘР УРТАК

Кереш

Татар әдәбияты һәм сәнгате, иҗтимагый фикере үсешендә Торкия белән бәйләнешләребез беренче дәрәҗә әһәмиятле урын тота. Тоталитар совет режимы панна Русиясеннән мираска алган панюркнзм карачкысын бик тырышып файдалан) анлыктан. фикер ияләребез ул мөнәсәбәтләрне махсус яктыртудан әле) ә кадәр тыелып килде. Ул гына да түгел, шушы йөзнең егерменче елларыннан алып 6ai ланышларыбыз тулаем сүнеп калды. Бары хәзер, туксанынчы елларда )ына, без торек кардәшләребез белән өзелгән бат ланышларыбызны юлга салыр) а керештек, җитмеш елга сузылган кара бушлыкның табигый үсешебезгә салган каһәрле зыянын фәһемли башладык. Кардәш халыкларның үзара тьныз аралашуы, тату хезмәттәшлеге аларның аерым-аерым һәм тулаем көчәюенә, зуррак тизлек белән үсешенә этәртеч бирә. Без мона тагар-төрек мисалында да ышана алабыз. XIX гасыр—XX йөз башында ныгып киткән багланышларыбыз тагар халкынын кабат уянуына, мәтарнфе сан һәм сыйфат ягыннан алга таба зур сикереш ясавына, әдәбият ы-сәш ате җанлануына. вакьплы матбугаты барлыкка килүенә һәм кннәюенә, гере суы эчергәндәй, шифалы тәэсир итте (13, 14, 15. 26, 55, 65)'. Мондый тәэсир тете яки бу күләмдә борынгырак дәверләрдә дә татарның рухи тормышына дәрман өстәп торган (54. 55). Үз нәүбәтендә тагар халкының укымышлылыгы, иҗатка һәвәслеге һәм әдәби мираска игьтибарлыльп ы торек кардәшләргә шулай ук игелекле йогынты яса) ан (58), XX йөздә, бит рәк тә Руси- ядәге Ватандарлар сугышыннан соң күп кенә күренекле татар мәдәни, сәяси эшлеклеләренен Кече Азиягә күчеп килүе исә 1 оркнянен нҗтнмат ый фикере, гуманитар фәннәре үсешенә куәтле этәргеч биргән, дәүләтнен Көнбатыш казанышларын үзләштереп тизрәк көчәюенә хезмәт иткән (1, 22. 45. 52. 59. 69—№ 5641. № 5642. № 5669, № 5671; 70). Тәүфикъ ӘЙДИ (1941) — <эг)шт. «Елан угы» романы. «Боҗра» повесте, хикәя һәм эссе җыентыклары авторы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши. ‘ Саннар сызыкча аша бирелгәндә, беренчесе чыганакны, икенчесе шундагы битне күрсәтә. Тәүфикъ Әйди ХӘЗИНӘЛӘР УРТАК Татар-гөрек багланышларын яктыртуга бат ышлант ан махсус хезмәтләр күре- имәсә дә, бу тема кайбер басмаларда шактый дәрәҗәдә чагылдырыла. Күптомлы «Татар әдәбияты тарихы»нда, битрәк гә анын 3 томындагы «Кончыгыш граднпп- яләрен үстереп» бүлегендә (523-537 бб.) әдәби гәк-нрләргә кагылган байтак мәгълүмат китерелә һәм фикерләр белдерелә. Мондый мәгълү матларны «Галиәс- ■ ар Камал турында истәлекләр» (15), «Мохәммәттаят Исхакый» (45). «Тукай ■ урында замандашлары» (65). «Тукай турында истәлекләр» (66) ки1апларыннан. Ж. Вәлндинен «Тагар әдәбиятынын барышы» (10). Г. Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» (50) әсәрләреннән дә габып була. Ф. Кәрнминен «Истанбул мәкiәиләре» (38). Р. Фәхретдиннең «Әхмәт Мидхәт» (11-109) А. Айданын «Садрый Максу дн Ареал» (1). Ә. Канлыдәрәнен «Русия төрекләреннән Муса Җарулла Биги» (69-№ 5675), X. Миннет уловның «Сәйф Саран» (43), I. Б. Таймасның «Каганлы горек мәшһүрләреннән ике Максуд иләр» (52), Ә. Тимернен «Йосыф Акчура» (59) хезмәтләре татар-гөрек бәйләнешләрен күзаллар өчен инде тарихка әйләнгән бик күп серләрне ача. Төркия вакытлы матбугатында мәшһүр мөһажир татар.тарг а багышлаш ан мәкаләләр даими дөнья күрен тора, шулардай Н. Бннаркнын «Чагыбызнын бөек горек белгене Рәшит Рәхмәги Арат» («Каган» ж.. 1970. № 1. Анкара). «Габдулла Багга л» («Катан» ж., 1978, № 8), Т. I үләнсойнын «Әхмәт Тизгерен хәяте вә әсәрләре» («Ержийес» ж.. 1983. Кансәри). И. Исханнын «Акдәс Нигъмәт Курагын аркасындан» «Бәлгәләрлә горек гарихи дәртесе» ж.. 1971. № 7—8) аеруча игътибарга лаек. Мондый хезмәтләрнең тулырак тезмәсен «Төркия дышындакы төрекләр бнблиографиясе»нен 2 ■ омыннан (69—665-730) барларга мөмкин. Анда теркәлгән хезмәтләр арасында Г. Б. Таймасның «Каган төрекләре» китабының ике басмасы (53), аның ук төрле журналларда дөнья күргән, теагрыбыиа. му зеебызга, нәшрият сбей ә багышлаш ан мәкаләләре (69—№ 6031. № 6164), М. (аһнрнын белем һәм тәрбия бирүебезне, фольклорыбызны. Төркиядә яшәүче милләттәшләребез хәлен сурәтләгән мәкаләләре (69—№№ 5979, 6016. 6135), Н. Дәүләтнең «Урыслаштырмада Казан төрекләре үрнәге» (69—№ 6059). I. Мамашнын «Казан ханлыгының соңгы көннәре» (69—№ 6155) язмалары һ. б. бар. Тагар халкына кагылган ул хезмәтләрне Горкиядә яшәүче ми.гләг гэшләребез ижат итә. Алар арасында Йосыф Акчура, Рәшит Рәхмәти Арат, Әхмәт Тимерләр аеруча тырышлык күрсәтә. «Ислам энциклопедиясе», «Төрек дөньясы әл китабы» белешмәлекләренә Р. Аратның «Казан» (69-№ 5749), Ә. Тимернен «Төньяк төрек әдәбияты» (69-5970), «Татарларның җәелүе» (69- 6160) һ. б. мәкаләләр кертелә. Төркиядә шагыйрь һәм әдипләребез, т алнмнәребез һәм фикер ияләребез турында даими язып торалар. 111. Мәржани. Й. Акчура. Г. Исхакый. Г. Тукай. С. Максу ди, Р. Аратлар хакында аерым китаплар да. мәкаләләр дә, аларныц үз әсәрләре дә төрек укучысына күн мәртәбәләр тәкъдим ителә. Бу җәһәт тән «Төрек йорты» (Истанбул), «Мәгълүмат» (Истанбул), «Пени форум» ( Анкара). «Горек күлгүре» (Анкара), «Төрек дөньясы» (Истанбул), «Ержийес» (Кансәри), «Казан» (Анкара), «Кардәш әдәбиятлар» (Измнр), «Төрек гоньясы араштырмалары» (Истанбул), «Әмәл» (Анкара) журналлары аеруча итьтибар күрсәтә. Милләттәшләребез төрек, татар телләрендә нәшер иткән «Казан» журналы (1970—1980) Мөһаҗирләребезне һәм төрек халкын татар әдәбияты һәм сәнтаге, күренекле шәхесләребез белән таныштыруга мактаулы өлеш керпе. Анын сәхифәләрендә, алдарак саналган фикер ияләребездән гыш. һ. А гласи. I . Барудн, бертут ан Бубый- лар, М. 1 афурн. К. Насыйрн. I . Б. Таймас, М. Фәйзи, Р. Фәхретдин һәм башкаларның тормышы вә эшчәнлетс сурәтләнә, әсәрләреннән үрнәкләр асыл нөсхәдә һәм тәрҗемәдә ганытыла. Бу журнал ватаныннан читтә, башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышын да яктыртырга тырыша. Кызганыч ки, Татарстан җөмһүриятендә төрекләрне, а.тарнын рухи байлыкларын тагар укучысына таныту шундый ук күләмдә тамә.нә ашырылмады. Әмма нидер эшләнде — бу хакга киләсе бүлекләрдә сү з булыр. Бер күрешү бер гомер ез әле кайчан тына, борышы бабаларыбызны Идел-Кама буйларына VIII IX гасырларда килеп урнаша башлаган, дип саный идек Тарих фәненең үсеше, анда, ниһаять, татар галимнәренең дә жин сызганып эшкә керешүе бу күчешне 111 гасырга нисбәтләргә мөмкинлек бирде. Ләкин «свропалашуыбыз»ны III гасырга чигерү, бәлки. соңгы сүз булмас, төркиләрнең элг орете дулкыны Идел-Кама буйларына тагын да алданрак җәелә башлавы Б ачыклануы да бик ихтимал. Европацен гризм төркиләрне монда килмешәк итеп кенә күрергә теләгәнлектән, анын фәндә фәкать үзенә «ошаган» ачышлар гына ясап мавыгуы сер түгел. Нәкъ менә шуның тырышлыгы белән дә төрекләрнең Кече Азиядә төпләнүе Малазгирэ янында дошманнарны җиңгән 1071 елдан исәпләнеп киленде Урыс телендәге белешмәлекләрне актарсаң. Кече Азиядә XI йөздә генә сәлҗүк төрекләренең тамыр җибәрүен укыячаксың. Әмма чынлыкта Алгы һәм Кече Азиядә төрки кабиләләрнең әүвәлге дулкыны күпкә элегрәк б. э. к. 5000 елларда ук килеп урнашуы ачыкланды (67-56). Бу хакыйкать борынгы шумер, хури (хурри), һәтит (хетт), аккад халыклары составында төрки ырулар да булуы белән раслана—әлеге халыклардан калган чүлмәк шакмаклардагы язуларда төрки исемнәр, сүзләр һәм жөмләләр дә очрый. Шулай икән, төрек белән татар күптән аерылган, димәк. Үзәк Азиядәге ташъязмаларны (V—VIII йөзләр), XII йөзгә кадәр ижат ителгән әдәби әсәрләрне уртак мирас итеп санарлык җирлек тә бетә түгелме соң? Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Төркиләр Үзәк Азиядән бүтән тарафларга төрле вакытларда дулкын-дулкын күчкән, бу күчешләр һәрвакыт һәм мотлак бер генә юнәлештә баргандыр дип раслау да бик кыен. Ә уртаклыкны соңгы дулкын күчешләр дә барлыкка китерә ала лабаса. Ничек кенә булмасын, татар белән төрекнең бер ата-бабадан яралуы, алар- ның гореф-гадәтләре һәм телләре, шул телләрдә барлыкка китерелгән халык авыз иҗатларының уртаклыгы яки үтә якынлыгы берәүдә дә шик уятмый Тугызынчы гасырдан алып ике халыкның да ислам динен кабул итә башлавы бу якынлыкны, охшашлыкны ныгытуга өстәмә оеткы сала Төрки кабиләләр, халыклар яшәгән төбәкләр арасында сәүдә кәрваннары йөри. Идел-Кама буйларыннан Гарәбстанга мөселманнар хаж кылырга агыла — шуларнын һәммәсе төрле кабилә вәкилләренең чын мәгънәсендә «тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» аралашуына китерми калмый. Шуңа күрә аларга Үзәк Азиядә сакланган ташъязмалар аңлаешлы, уртак булып кала һәм. хәтта, изге васыять кебек кабул ителә. Мәхмүт Кашгарлыиың (XI йөз) «Диване лөгатет — төрек» сүзлеге. Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» (1069), Әхмәт Йөтнәкленең (XII йөз) «һибәтел- хәкаикъ» поэмалары. Әхмәт Ясәвинең (1166 елда вафат) «Хикмәтләр диваны» әсәре болгартатарны һәм госманлы төреген бердәй илһамландыра. Аралары ерак булса да, ул заманда әле Кече Азия һәм Йдел-Кама буе төркиләре теле хәзергедәй үк аерылмый, шуңа күрә болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Йосыф кыйссасы» (XIII йөз), Алтын Урда иҗатчысы Б Рабгузинен «Кыйссасел әнбия»се (XIV йөз) Анадулыда, сүз сәнгате җәүһәрләре «Сәет Баттал газый хикәясе», «Салсалнамә». Гашыйк пашаның «Гарибнамә»се, М Чәләбинең «Мөхәммә- дия»се Идел-Кама буйларында асыл нөсхәләрендә яратып укыла (54-465). Төрекләрнең атаклы «Дәдәм Коркыт китабы» безнең якларда шулкадәр яратып кабул ителгән ки. берзаман анын болгар-татар варианты та барлыкка килгән (54-536). Әмма, әдәби багланышларны җентекләп сурәтләргә керешкәнче, ике халыкның җанлы аралашуына киңрәк тукталу урынлы булыр. Болгар патшасы Әхмәт ибн-Җафарның 930 елларда хаҗга баруы билгеле (57-50). Ул һәм аннан соңгы байтак хаҗиларыбыз Мәккәгә Урта Азия һәм Багдад аша юнәлә, төрекләрнең Кече Азиягә күчеп китәргә өлгермәгән бер дулкын ата-бабалары белән алар шул юлда очрашкандыр дип фараз кылырга мөмкин. Хаҗга Кече Азия аша бару Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверендә, бигрәк тә госманлылар Константинопольце яулап алып (1453 ел), аны Истанбулга әйләндергәч, жайга салына Шушы заманда турыдан-туры сәүдә итү дә башлана: Идел. Дон елгалары буйлап Азак диңгезенә, аннан Кара диңгез аша Истанбулга бездән металл һәм күн әйберләре, затлы мех, бал. балавыз илтеп саталар, госманлылардан Казанга келәм, алтын-көмеш. салкын корал, кипкән җимешләр китерелә (57—77, 79. 88). Ике арада хаҗилар, сәүдәгәрләр генә түгел, рухи байлык иҗат итүчеләр дә йөри. Мисалга, Кече Азиядә туган шагыйрь Өмми Камал (Исмәгыйль. 1475 елда вафат) күп гомерен Идел буенда уздыра (54 464). Ул үзе бу хакта: «Гарибәм. горбәтә кәлдем илемдән»,— дип яза. Ата-бабаларыбыз белән аралашып яшәгәнлектән, аның иҗатына телебез һәм әдәбиятыбыз тәэсире ачык сизелә Үз нәүбәтендә Өмми Камал шигырьләре Кече Азиядә түгел, Идел буенда кулъязма рәвешендә киңрәк тарала. Аның иҗаты Төркиядә махсус өйрәнелмәгән хәлдә, татар укучылары тарафыннан сөеп укыла. «Диванмы Казанда берничә тапкыр нәшер ителә (35—60)—ул Идел буенда үз шагыйребез шикелле таныла. 1666 елның көзендә мәшһүр төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби Әстерхан һәм Сарай Бәркә шәһәрләренә дә килә, шуларга якын-тирәдәге татар авылларында 158 да була (72 234) һәм ата-бабаларыбыз зурында «Татарлар беркайчан да гайбәт сөйләми, ялганламый, яла якмый, берәүдән дә курыкмый Алр чирләми, нык гәүдәле... Җитезләр, кыюлар», дип хәбәр итә (72 137). Әстерхан. Сарай. Казан шәһәрләре халкынын гореф-гадәтләре, көнкүреше, дишә мөнәсәбәте. Идел буеның табигате хакында байтак кызыклы мәгълүматлар китерә, үзе аралашкан аерым кешеләр белән таныштыра. укучылар арасында кин гаралз ан гыйльми һәм әдәби әсәрләрне телгә ала. Ә. Чәләбине яңа буызз милләттәшләренә татар галиме Ризаэтдин Фәхретдин (1859 1936) таныта (71 143) Хажта укымышлы кешеләр ешрак барганлыктан, аларның байтагы (Г. Ба- руди. М Яташева һ. б.) изге сәфәрләре гурында хатирәләр яза. Бу нстәлекләрнен бер өлеше, туган телебездә вакытлы матбугат барлыкка килгәч, укучыларга килеп ирегнә (34 -36. 71 144) Мисалга, күренекле галимебез Шиһабетдин Мәр- җани хатирәсеннән без аның Истанбулга 1880 елда килүен, монда байтак күренекле укымышлылар, җөмләдән. Шәйхелислам Әхмәт Әсгать, гаделия министры Әхмәт Җәүдәт паша, тышкы эшләр министры Гасыйм паша һ. б. белән очрашуын беләбез. Татар галименең Госманлы империясе башка.тасына килүе турында Исганбул гәзитләрендә хәбәрләр басыла. Әлеге очрашулар вакытында Төркия һәм Идел буе. мөселман дөньясы рухи тормышы хакында фикер алышалар. Мәржани хужаларта үз әсәрләрен һәм якташларының әһәмиятле санаган китапларын бүләк итә (71 118 122. «Рихләтел Мәржани». Казан. 1898). Төркия укымышлылары Мәржанинең әсәрләрен саф гарәп телендә язуына соклана, аның тирән белеменә югары бәя бирә, киләчәктә дә хәбәрләшеп яшәргә сүз куеша. Тагар рухи тормытрындаты торгынлыкка, томаналыкка каршы беренче баш күгәргән ислахчыбыз Габденнасыйр Курсавинын (1776 1812) хаж сәфәре Истанбулда өзелә ул шунда чирләп китеп вафат була һәм Солтания мәчете янында Өскедар мәхәлләсендә күмелә (55 547) Күренекле шагыйребез Дәрдемәнд 1880 1881 елларда Истанбулда яши. хосусый рәвештә төрек теле һәм әдәбиятын өйрәнә, күңелен биләгән кайбер әдипләр белән аралаша (12 251). Фөзүли. Габделхак Хәмит (1852 1937). Тәүфикъ Рита. Габдулла Җәүдәтләр иҗаты белән танышу аның әдәби зәвыген үегерә. аны иҗат эшенә илһам тандыра Ватанына кайткач, ул төрекчәдән кайбер хикәя, романнар тәрҗемә итә башлый, үз шитырьләрен язганда да төрек каләмдәшләре тәҗрибәсенә таяна (56 196). 1888 елда Торкиятә татарның беренче романчысы Муса Акъегет күчеп килә. Ул монда «Молкия» тали мәктәбен тәмамлый, аннары шунда ук урыс геле укытырга керешә. 1908 елда ул монда «Мәзин» исемле матбага ача һәм шул ук исемдә 1ӘЗНГ чыгарырга тотына Бу эштә уңышка ирешмәгәч. Анадулынын (Кече Азиянең эчкәреге өлеше) бер өязенә хезмәткәр булып китә. Соңрак Истанбулда китапханәдә хезмәт итә (13 200. 56 82, 55 558). XIX йөз ахыры XX йөз башында тагар яшьләре арасында дөньяви ют ары белем алу теләге елданел арта бара, әмма панна Русиясе колониаль сәясәте бу омтылышка ныклы киртә сала, аларны илнең ют ары уку йортларына кабул итми. Алдынгы яшьләребез шуннан соң бар өметләрен чит илгә, башлыча Төркиягә зонәлтертә мәҗбүр була. Дин уртаклыгы. телләрнең якынлыгы. Госманлы империясе дәүләт эшлеклеләренең Руснядән килүче төрки кардәшләренә теләктәшчек күрсәтүе аралашуның көчәюенә китерә. Нәҗип Гасрый язганча, татар шәкертләренең Торкиятә барып, андагы гимназия һәм хәрби уку йортларына кереп укуы ихтыяҗга һәм модата әйләнә (17 66). 1891 елла Гобәйдулла Бубый. Харис Фәйзи. Фатыйх Кәримиләр Истанбул дарелфөнүнендә белем алырга керешә (II 117. 118). Алар монда горек, гарәп, фарсы телләрен камил үзләштерә, табигать фәннәре, математика, физика, тарих, әдәбият белән тирән ген таныша Фатыйх Көримн монда француз телен өйрәнүгә дә нык итътибар бирә (II 119) Төрек укымышлары белән якыннан аралашу аларның күңел дөньясын баета, туган илтә кайтып эшләр өчен белем дә. гайрәт тә өсти. Тагар дөньясында дан казант ан ал. тыш ы рухлы «Бубый». «Галия». «Мөхәммәдия». «Хосәения» мәдрәсәләрендә Төркия.тән атып кайткан дәреслекләр буенча Истанбулда белем алган яшьләребез укыта башлый (11 89) Харис Фәйзи теотрафия, гомум тарих, табнт а ть белеме буенча дәреслекләр яза (11 123) һәм «Хөсәення» дә сабак бирә Гобәйдулла Бубый туган авылы мәдрәсәсен үзгәртеп кора (I I 99). Булачак галантлы язучыбыз Шәриф Камал 1900 елларда Истанбулга килә һәм монда бер ел дәвамында «Дәрелмот аллим» дә сабак тынлый. буш вакытларында гамак хакына язу-сызу эшләрен башкара, әнә шулай төрек җәмгыятеисн төрле катламнары тормышы белән таныша (56 316) Мәхмүт Алмаев Истанбул- га килеп, типография эшләрен өйрәнә, һөнәр алу ана соңрак ватанга әйләнеп кайткач. «Чүкеч» журналын чыгарырга юл ача (15-—178). Галиәсгар Камал Истанбулга ике мәртәбә килә. 1901 елдагы сәфәрендә ул төрек язучылары, җөмләдән, Нәмикъ Кәмал белән таныша һәм Казанда ачкан «Мәгариф» китап кибетенә бик күп төрек әдәбияты җыйнап алып кайта, аны халыкка сатуны оештыра (15—9). 1912 елда ул монда «Йолдыз» гәзите хәбәрчесе сыйфатында килә. Ике ай дәвамында күп кенә төрек эшлеклеләре белән аралашып. матбугат дөньясын күзәтеп. Балкан сугышы вакыйгаларын ойрәнеп. анализлап. егермеләп мәкалә яза (15—179). XX йөз башында татарның беренче театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдрахман Кәрәм Истанбул дарелфөнүненең әдәбият -сәнгать бүлеген тәмамлый (18—276). 1905—1906 елларда хаҗга баручы Габдулла Бубый (1871 1922) да Истан- булда туктала. Ул инде күптән Әхмәт Мидхәтнең яңа мәдәниятне ислам дине белән килештерүгә, яраштыруга багышланган әсәрләренә ихлас куйганлыктан, монда фикердәшләрен барлый, үзе дә христиан динен кире кагу рухындагы уйларын уртаклаша (11—99). Әдәбият галимебез, профессор Габдрахман Сәгъди 1908 1911 елларда Истанбул дәрелфүнөнендә белем ала (18—425) Күренекле дин галиме Муса Биги дә Истанбул мөхите белән танышуга ихласлык күрсәтә (11 — 111). Күренекле шагыйребез Сәгыйть Сүичәләй 1926— 1927 елларда РСФСРның Измирдәге консуллыгында тәрҗемәче булып эшли (18-436). Югарыда саналган татар мәгърифәтчеләренең, язучыларының күпчелеге Төркиядә белем алу максатында яки хаҗга барышлый кыска вакытка гына тукталса, фикер ияләребезнең монда озаграк яшәп калучылары, хәтта гомеренең зуррак өлешен яки тулаем соңгы дәверен шушында уздыручылар да бар Габдерәшит Ибраһим. Йосыф Акчура. Гаяз Исхакый. Садрый Максуди Ареал. Габделбари Баттал Таймас. Рәшит Рәхмәти Арат. Хәмит Зобәер Кушай. Әхмәт Тимер — саный китсәң, алар бик күп. Татар уяныш, яңарыш хәрәкәтенең ялкынлы каһарманы Г. Ибраһим (1850— 1944. туган елы 1853 дип тә күрсәтелә, тәмам ачыкланмаган), мәсәлән Истанбулга әүвәл мәртәбә 1877 елда аяк баса. 1881 елда монда яңадан әйләнеп килгәч, ул төрек мәгърифәтчеләренең беренче дәрәҗә якты йолдызлары Нәмикъ Кәмал. Әхмәт Рәшит паша. Мөгаллим Нажи (1850—1893). Җамалетдин Әфгани. Әхмәт Мидхәтләр җыйналган даирәгә үтеп керә, алар белән бергә төрки кавемнәрне аурупалаштыру. аларны империалистлар тарафынйан изелүдән коткару, мәга- риф-тәрбия челтәрен яңарту программаларын һәм чараларын тикшерә 1895 1897. 1910 1917. 1918—1930. 1932—1933 елларда Төркиядә даимн яшәгәндә. Госманлы империясен һәлакәттән коткару. Торкия җөмһүриятен ныгыту. Торки- ядән1 тышта калган төрки кавемнәрне ят халыклар йогынтысыннан саклап калу хакында төрек фикердәшләре белән тыгыз хезмәттәшлектә яши Күренекле төрек шагыйре Мәхмәг Акыйф аның белән дуслашып кына калмый. «Сафахәт» поэмасында Габдерәшит Ибраһимны Фәез исеме астында зур мәхәббәт белән сурәтли. Матбагачы Әшрәф Әдип исә милләттәшебезнең сәяхәтнамәләрен «Сыйраты мөстәкыйм» журналында һәм аерым китаплар тезмәсе рәвешендә бастырып чыгара (73—31. 32. 33). Халкыбызның мәшһүр фикер иясе, иҗтимагый хәрәкәтебезнең күренекле каһарманы Йосыф Акчура (1876—1935) Истанбулга бала чаг ында 1883 елда килә, шушында үсә. белем ала. Ул 1889—1890. 1904—1908. 1917 1919 елларда — ватанында. 1899 1904 елларда Парижда яши. калган тормышын исә Төркиядә уздыра. Төрки халыкларны үзара якынайту, аларны бер максат тирәсенә туплау. Төркия дәүләтен яңадан көчәйтү хакына Й Акчура журналист, галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак җиң сызганып хезмәт кыла, юрки кавемнәрнең күренекле сәясәтчеләре. Төркиянең атаклы язучылары, матбагачылары. милләт- вәкилләре (парламент депутатлары) белән иңгә-иң эшли, матбугат чыгарыша, университетта укыта (50). Төркиядә. Франциядә туплаган белеменнән һәм тормыш тәҗрибәсеннән газиз халкына да өлеш чыгара Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих һәм география укыта. «Казан мөхбире» гәзитен редакцияли. (11 — 123). «Мөселман иттифагы» партиясен оештыруда башлап йөри, инде тәмам Төркиядә төпләнеп яшәргә керешкәч тә. «Вакыт» гәзитенә мәкаләләр җибәреп тора Габделбари Баттал Таймас язуынча (45—175). Гаяз Исхакый (1878—1954) Истанбулга беренче тапкыр 1909 елда килә һәм монда ике ел чамасы яши. Ул 160 Истанбулда тиз арада күренекле фикер ияләре һәм язучылар, журналистлар белән таныша, торек мәдәни хәрәкәтенә катнашып китә. Танылган әдип Сөләйман Назыйф һәм башкалар белән төрек әдәби теле хакында бәхәскә керә, бу бәхәс Агаһ Сырры Левенднен «Төрек дилиндә гәлишмә вә сәдәләшмә сафһалары» хезмәтендә дә чатылдырыла. Г Исхакый. гади (халыкчан) тел һәм купшы (сарай) тел табигатен аңлатып. «Сыйраты мөстәкыйм» журналында берничә мәкалә бастыра, төрек язучыларын гарәп-фарсы алынмаларыннан котылган гади төрки телдә. Анадулы игенчеләре һәм терлекчеләре жинел аңлый торган телдә язарга өнди. «Төрек дәрнәге»ндә татар әдәбиятына баглы интервьюлар бирә (28. 45-75). Г. Исхакый егерменче еллардан алып Төркиядә еш була. 1925— 1927. 1940 1954 елларда исә шушында төпләнеп яши Ул монда чакта да әсәрләрен, нигездә, туган телендә яза. милләттәшләрен ИделУралны азат итү. татар халкын бәйсез- леккә ирештерү көрәшенә тупларга тырыша Әмма төрек әдәбиятын да укын. «Торек йорты» журналына (45 11). бүтән басмаларга да мәкаләләр яза. төрек каләмдәшләре, фикер ияләре белән дә даими баг ланышта яши Бервакыт мин остазым Гаяз Исхакыйнын күренекле төрек язучысы Пәйә- ми Сафа белән әңгәмә корып торуына шаһит булдым, диде миңа Гали Акыш (25.VI.1993. Казан). П Сафа (1899 1961) «Ялгызбыз». «Без кеше» һ. б. әсәрләр. жәмгысе 15 ләп әйбәт роман авторы, китаплары кат-кат басыла иде. Гәп корып торганда Г. Исхакый аңа. «Пәйәми бәй. сез тормышчан, житди. сәнгатьчә матур романнар язасыз, шул ук вакытта кушамат астында секс, җинелчә мажара романнары да бастырып ятасыз Нигә сокландыргыч сәләтегезне затсыз язмалар! а әрәм итәсез?»- диде. Пәйәми бәй ана үкенечле төстә «Әгәр шу ларны язмасам. ачтан үләр идем мин»,—дип жавап бирде. Күренә ки. Г. Исхакый танылган төрек каләмдәшләре белән алариьш ижа- тын яхшы белеп аралаша, әдәбиятның халык өчен тормыш мәктәбе булыр!а. язучының халык күзен ачарга хезмәт итәргә тиешлеге хакында Төркнядагс каләмдәшләренә дә искәртеп тора Алда саналган башка эшлсклеләрсбезнең дә төрекләргә йөзләгән-менләгән җеп белән бәйләнүен расларга мөмкин Милләттәшләребез Төркиягә шулкадәр үзләшкән һәм сеңгән ки. монда аларнын ИделУрал буе татары икәнлеген күпчелек белми дә. Садрый Максуди (1879 1957). Рәшит Рәхмәти Арат (1900 1964), Габделбари Бап ал Таймас (1883 I960). Хәмит Зөбәер Кушан (1897 1984). Әхмәт Тимер (1912 дә туган), Әкътәс Нигъмәт Курат (1903 1971). Зәки Вәлиди Туган (1890- 1970) нәкъ менә шундый шәхесләрдән Алар Төркиядә югары уку йорларында укытучы, профессор. гыйльми җәмгыятьләр коручы, институтлар оештыручы, дәүләт һәм җәмәгать зшләрен төпкә җигелеп тартучы затлар Аңлашыла ки. бу шәхесләр көн саен, сәгать саен төрек кардәшләребез белән аралашып торган, хезмәттәшлек иткән Аларнын тормышы һәм зшчән- леге. казанышлары турында Төркиядә күп кенә махсус китаплар, мәкаләләр чыгарылуы (I. 45. 52 . 59. 69 һ б.) бер дә гаҗәп түгел милләттәшләребез татар-төрек багланышларын бөтен барлыклары белән гамәлгә куеп яшәгән ләбаса! Гаяз Исхакый бер чыгышында 1890 елларда Идел-Уралдан Төркиягә 50 меңләп гагар күчеп китүен сөйли (45 -298) Аларнын бер өлеше төрле михнәт- афәгләрдән голда вафат була, икенче өлеше кире борылып кайта, әмма күпчелеге изге дип саналган Госманлы җиренә барып житә һәм шунда тамырлана Әнә шулай татар-горек багланышлары тагын да киңәя, төркиләрнең ике тармагы арасында рухи хәзинәләр, тормыш тәҗрибәсе алмашу, үзара аңлашу һәм дуслашу яңа баскычка күтәрелә Торкия. аерым алганда. Истанбул шәһәре күп кенә татар язучыларына һәм галимнәренә (Г Курсавый. М Акъегет. Й Акчура. Г Исхакый ) яна вагай, аларнын мәңгелек йокыга оеган изге җир булып китә. Шул ук вакытта Торкия татар халкы мәдәниятен үстерүгә хезмәт итәчәк шәхесләрне дә бирә Язучыбьв Атилла Расих 1915 елда Истанбулда дөньяга килә (47—63.64) Ләбиб Каран (75 157). Гали Акыш (4. 73 98. 99). Надыйр Дәүләт (19. 20, 69) шушында белем-тәрбия алып. Мәхмүт Таһир. Әсфәндияр Чынбай (4. 6. 76) Анкарада чыныгып, милли азатлык көрәшебезгә кушылып китәләр, төрек телендә һәм туган шивәләрендә байтак әсәрләрен бастырып чыгаралар Аңлашыла ки. бу эшләр дә горек кардәшләребез белән бары тик аңлашып яшәу. алар ярдәменә таяну аркасында гына мөмкин була Татар-төрек аралашуы Идел буе җирлегендә дә бара Мисалга. XIX йөздә Казан университетының көнчыгыш телләре бүлегендә төрек Госман Котлышый 161 эшли (55—19). Шул дәвердә монда татар укымышлылары И. Хәлфин, М. Г. Махмудов. Ә. Дәминов. С. Мортазин һәм бүтәннәр дә хезмәт итә, димәк, танышу, дуслык элемтәләрен барлыкка китерү өчен алшартлар әзер була. XIX йөз ахырын күздә тотып. Галиәсгар Камал: «Мәдрәсәи Мөхәммәдиядә каравылчы булып эшләүче бер торек бар иде. Шуңардан горек теле өйрәнергә тотындым. Аз вакыт эчендә төрекчә сөйләшергә мәуффәкъ булдым»,—ди (15— 134). Шәриф Каюмовның хәтерләвенчә, 1904-1905 елларда Уральск шәһәренә Габделвәли исемле бер төрек егете килә. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыган Габдулла Тукай аның белән бик тиз дуслашып китә, «Тукайның төрек телендә сөйләшә белүе һәм фикердә бер булулары аларны якынлаштырды, дип уйлыйм,—ди Каюмов.— Төрек Вәли Төркиядән ниндидер сәбәп белән качыпмы, сөрелепме килгән егет булырга кирәк... Тукай ара-тирә төрек Вәли белән төрекчә җырлыйлар иде, ашханәгә бергә төшеп, бергә юынып, бергә ашап-эчеп тордылар» (66—61). «Язын көймәдә пикниккә чыгалар Мәдрәсә яныннан кузгалып киткәндә Тукан Гомәр хәлфә белән «Мөхәммәдия» дән: Чөн адәм җәннәтә керди. Южә I ыйззәтләри ирди, - дип җырлап җибәрәләр. Төрек Вәли дә шунда тыңлап бара» (66—64). «Мәдрәсә бабыннан сүз чыкса. Габдулла Тукай әфәнде иң матур хатирәгә шул шәкертне сөйли иде.— ди Г. Кариев — Шул шәкерт берлә алар җәй буе бергә җырлап, бергә йөреп, ач булсалар да. рәхәт, хозур үткәргәннәр. Габдулла әфәнденең иң матур җәе шул төрек шәкерте берлә үткән Ул төрек шәкертенең шигырьләреннән бәгьзеләрен Габдулла әфәнде 1907 елларда миңа Уральскида ■вакытта укыган иде... Шул төрек шәкерте белән торган заманнарда Габдулла әфәнде төрек романнарын. . бик яратып укый иде» (66—55, 56). Г Кариев хәтерләвенчә, «Г Тукайга төрек шәкертенең түземлеге, әхлак- лылыгы. гүзәл тәрбиясе бик нык тәэсир иткән» (66—55). 1910 һәм 1914 елларда Казанга Төркия премьер-министры Хөсәен Хнлмн паша килә һәм монда шәһәр җәмәгатьчелеге белән очраша Шул сәфәрләрнең берсендә ул Н Ф. Катановның 9000 томлы китапханәсен сатып ала һәм Истан- булга җибәртә. Бу хәзинәне Төркиягә күчеп барган язучыбыз Муса Акъегет тәртипкә сала (80—329). 1913 елның җәендә Төркия Шәйхелисламы Мәхмүт Әсгать Русия шәһәрләре буйлап сәяхәт кыла, шушы сәфәрендә ул Казанга да килә, монда язучы Фатыйх Әмирхан белән дә очраша (79—486). 1921 елның 16 октябрендә исә Фатыйх Әмирхан янына Төркия парламенты депутаты Исмәгыйль Сөбхи Суйсаллы килә һәм алар бер сәгать буе сөйләшеп утыралар (80—196, 197). Беренче дөнья сугышында Русия кулына меңләгән төрек хәрби әсирләре эләгә, аларның байтагы Идел-Урал, Себер өлкәләрендә — татарлар яши торган губерналарда да җәфа чигә. Милләттәшләребез хәвефле хәлдә калган әсирләрнең хәлен җиңеләйтү, аларны ачлык-ялангачлыктан коткару, иреккә чыгуларына булышу өчен кулларыннан килгәннең һәммәсен эшли. Бу кешелекле, кардәшләрчә ярдәмнең көчәюенә Төркиянеп Кызыл ай җәмгыятеннән 1918—1919 елларда рәсми вәкил булып килгән Йосыф Акчура да олеш кертә (59 — 58, 59. 61). Кардәшлек, дуслык теге яки бу як бәлагә тарыганда сынала. Төрек хәрби әсирләре тагар туганнарының шәфкатьле мөнәсәбәтенә рәхмәт укыгандыр, исән- сау илләренә кайткач та моны рәхмәт хисе белән хәтерләрендә тоткандыр, дип ышанырга тулы нигез бар. Озын бер тәнәфестән соң Татарстан белән Төркия арасында җанлы аралашу сиксәненче елларда яңадан юлга салына башлады - бер төркем татар язучылары турист сыйфатында Истанбулны һәм Измирнс, Эгей һәм Ак диңгез буйларың, данлы борынгы тарихи һәйкәлләрне, ямьле табигатьне тамаша кылып кайтты. Туксанынчы елларда инде галимнәребез, язучыларыбыз һәм артистларыбыз татар мәдәниятенең һәм фәненең тулы хокуклы рәсми вәкилләре рәвешендә Торкия туфрагына аяк басты Алар арасында Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһди- ев. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Мәдинә Маликова, Ринат Мөхәммәдисв. Разил Вәлиев. Әбрар Кәримуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Рафаил Мохәммәтдинев. Роберт Батулла һәм бу юлларның авторы да бар иде Төрки шигырь һәм фольклор фестивальләрендә, гыйльми симпозиум һәм конференцияләрдә, төрки язучылар киңәшмәләрендә, сәнгать бәйрәмнәрендә Татарстан вәкилләре эчтәлекле чыгышлары, эшлекле гамәлләре белән хезмәттәшлегебезне киңәйтүгә һәм ныгытуга лаеклы өлеш кертте. Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле, һәвәскәр балалар ансамблебез төрек тамашачылары алдында уңышлы чыгыш ясап, аларның кайнар мәхәббәтләрен казанды. Татар мәдәнияте, фәне илчеләренә Төркия матбугаты, радиотелевидениесе илтифатлы булды — төрек җәмәгатьчелеге Идсл-Уралдагы кардәшләре хакында шактый мәгьлүмат алды. Төрек язучылары һәм галимнәренең Татарстанга килә башлаулары безнең элемтәләрне тагын да ныгытып җибәрде Шагыйрь Яхъя Акьәнгин. әдипләрдән Сәвинеч Чокум. Гөнүл Пултар. галимнәрдән Туран Язган. Садыйк Турал. Фик- рәт Төрекмән. Шабан Караташ, Фәхретдин Кырзыуглы. Гөлчен Чадырлыуглы, Надыйр Дәүләт. Мостафа Өнәр һәм бүтәннәр Татарстанны тамаша кылып, укымышлы ларыбыз белән очрашып, безне Төркия казанышлары белән таныштырды. уртак мәнфәгатьләребезне кайгырту хакында киңәш-табыш итте. Кунакларыбыз матбугат-, радио-телевидение аша да чыгышлар ясады Тагын шунысы дә сөенечле: Татарстан капкалары тышкы дөньяга ачылгач ук. бөек остазларын тудырып үстергән жиргә. халыкка хөрмәт күрсәтү өчен ai ымдагы бәген эшләрен ташлап, башкалабызга беренче булып Йосыф Акчура. Садрый Максуди. Габделбари Баттал. Нигъмәт Куратларның шәкертләре бүген инде Төркия ижтимагый тормышында күренекле роль уйнаучы Нәвзат Карагил («Йени Баты Тракия» журналы мөхәррире). Нәвзат Төректән («Әр- җийес» журналы мөхәррире) һәм бүтәннәр аяк басты. Йөрәгендә туганлык хисләре кайнаган Нәвзәт Караг илнең төрек-татар җәмәгатьчелеге тупланган бер очрашуда ялкынланып "Мин Казанны бөтен төрки кавемнәрнең бөек бер гыйлем мәркәзе саныйм, төркиләрне йокымсырап ятудан уяткан, аларны тәрәкъкый юлына басарга өндәгән. Төркияне ныгытуга салмак өлеш керткән мәшһүр сәясәтчеләр, галимнәрнең ватанына килеп, чиксез күп рәхмәтләр илә баш ия алуымнан бәхетлемен Моннан соң без иңгә-иң алга атларбыз, үзара ярдәмләшеп яшәрбез, сезнең асылыгызга кайтуыгызга һәммәбез ярдәм игәр XXI гасыр төркиләр күтәрелеше гасыры булыр!» (1991 Казан) диюе әле дә хәтеремдә. Торгынлык елларында Төркиягә тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин. журналист Асия Хәсәнева белән аның каләмдәше Хәләф Гарданов кына бара алса, хәзер яңадан-яңа ижат эшлеклеләребез Татарстаннан Төркиягә күпер сала, халыклары- бызныгг төрле катламнары «Казан-Истанбул-Казан» һава юлы буйлап сәяхәт кыла. Мондый үсә барган багланышлар матди һәм рухи кыйммәтләр алмашуга, дуслыгыбызны ныгытуга тансык этәргеч бирә Күңелләр якынлыгы атарның мәгълүм фикер иясе Галимжан Ибраһимов бер хезмәтендә «Шулай ук безгә госманлы тәэсире дә зур булды. Кәлибули шагыйренең даһиәнә язган «Мөхәммәдия»се бездә һәм шигырь һәм жыр. һәм музыка уларак гасырлар буенча жан азыгы булды Истанбулның башка күп әсәрләре дә бездә үз игеп укылды» (26—353. 345). ди. Ул шушы фикеренә башка хезмәтләрендә дә кат-кат әйләнеп кайта, аны гагын да тирәнәйтә һәм киңәйтә төшә «Башка туфракта туып га. бездә үз әдәби малыбыз кабиленнән булып киткән әсәрләр(дән) бер груһы. «Мөхәммәдия». «Сәетбаттал» кеби. - госманлылардан керде Болар бездә гаммәнең кыйммәтле җан азыгы үзләшкән әсәрләре булганга, әлбәттә, шул вакытның тарихын тулы белү өчен бездә өйрәнелергә дәреслеккә кертелергә, әдәбият тарихыбызда, кайдан килүләре әйтелеп, тикшерелергә гиешләр» (26-356). ди Төрек кардәшләребез тарафыннан барлыкка китерелгән, алар үз телләренә тәрҗемә иткән әсәрләрнең Идел-Урал буенда борышы заманнардан бирле жан азыгы булып килүе бик күп мисаллар белән раслана Әйтик. Җәләлетдин Руми әсәр гәрсн халкыбыз асыл нөсхәдә укый Әбелмәних Каргалый. Һибәтулла Са ги- ховлар үт иҗатларын Җ. Руми •■Мәснәви»енә таянып га җәелдерә (58- 69) Җ Руми Фөзү.тн иҗатларын шагыйребез Шәмсетдин Зәки дә яратып укын (55 174). Руми әсәрләре татар нәширләре тарафыннан аерым да. күмәк җыентыкларга кер ген гә. асыл телендә дә. тәрҗемаләнеп тә бастырыла (55- 252). Гашыйк пашаның «Гарибнамә» поэмасы (1330) Идел буенча аеруча киң таралган Энциклопедик эчтәлектәге күренекле бу әсәр Җ Руминың «МәсиәТ ви»енә ияреп язылган. Шунысы игыкбарга лаек; аны» әлегә кадар мәгълүм 25 кулъязмасыннан уникесе тагар хәттатлары тарафыннан күчереп язылган. Төрки- ядә табылган нөсхәләре 12 мең юллы булса. Казандагы ике нөсхәдә 16 мен юл теркәлгән (54—461.462). Төрек шагыйре Әхмәт Гирмиянине» (1329 1412) «Йосыф вә Зөләйха» поэмасының хәзергә билгеле бердәнбер кулъязма нөсхәсе Татарстанда сакланган (54—544) Кастамунилы Шади 1359 елда Гали хәлифә улы Хөсәен каһарманлыкларын сурәтләгән дастан язган, ул 1713 елда бездә - Идел буенда күчерелгән (58—64. 65). Сөләйман Чәләби (1422 дә вафат) Мөхәммәт пәЙ1 амбәрнсң тормышы, тууы һәм соңт ы сәгатьләре турында безнең укучыларга да җиңел аңлаешлы «Мәүләден-нәби» поэмасын иҗат итә һәм ул Идел- Уралда сөеп укыла торган әсәрләрнең берсенә әйләнә. Г. Ибраһимов югары бәяләгән («даһиәнә»!) «Мөхәммәдия» поэмасы Мөхәммәт Чәләби (1451 дә вафат) тарафыннан язылган. Бу әсәр 1845 елда Казанда беренче мәртәбә басылып чыга һәм тиз арада укучылар арасында тур мәхәббәт казана (54—35). Татар укучысы аны үз хәзинәсе итеп кабул итә Борынгы әдәбиятыбыз белгече Марсель Әхмәтҗанов миңа бу әсәрнең Төркиядә хәтта мәгълүм дә түгеллеген. Каюм Насыйриның исә «Календаре»нда М. Чәләбине татар дип раславын хәбәр итте. Мөхәммәт Чәләбинең энесе Әхмәт Биҗан Язычы углының «Әнварел-га- шыйкыйн» (1450—1460) әсәрен дә татарлар яратып укый —ул да халкыбыз арасында киң таралган (54—545). Шул ук Марсель Әхмәтҗанов раслаганча. Әүлия Чәләбинең «Җиһаннамә»сен Шиһаб Мәрҗани һәм бүтән укы.мышлылары- быз әйбәт белгән. Билгеле ки. Болгар һәм Казан ханлыклары дәүләт архивлары, күп кенә сәнгать әсәрләребез илбасарлар тарафыннан рәхимсез төстә юк ителгән, алардан берән-сәрән ярлыклар, кулъязмалар, әйберләр генә исән калган Шундыйлардан Казан ханлытыва нигез салучы (1437) Олуг Мөхәммәт ханның 1428 елда язылган бер фәрманы Истанбулның Тупкапы сараена килеп эләгеп, сакланып килә (54— 544) XVI йөз урталарында Казанда яшәгән шагыйрь Мөхәммәтшәриф төрек солтаннарының берсе тәкъдиме буенча әсәр язган хәзер ул да Истанбулда саклана (54—546). Төрек-әзербайҗан шагыйре М. Фөзүли (1494 1556) шигырьләре дә бездә киң тарала. Аның традицияләрен XIX йөз тагар әдәбиятында Ш Зәки дәвам иттерә (56—527). Шунысы кызык. М. Лермонтовның «Пәйгамбәр» шигырен урысчадан тәрҗемә иткәндә (XX йөз башы). Г. Тукай аны Фөзүли рухындарак эшкәртә (56- 530). Татар шагыйре Утыз Имәни (1754- 1834) иҗатына Җ Руми һәм Гашыйк наша әсәрләре тәэсирен тоярга мөмкин (54 468). Бу шифалы йогынты аннан сон да дәвам итә. әйтик, күренекле шагыйребез Сәгыйть Рәмисв (1880 -1926) Руми әсәрләрен асыл нөсхәдә укый, байтагын ятлап та ала (56—182). Татар шагыйрьләре Өмми Камал иҗатын да яхшы белгән. Бу Мәүлә Колыйдан (XVII йөз) Дәрдемәндкәчә (1859 1921) каләм осталарыбыз иҗатында ачык сизелә. XVIII йөздә «Вакты сәхәр китабы» Ө Камал шигыре формасында языла, ул Тукайга да таныш була. О Камалның кайбер шигырьләре исә татар шагыйре Хөсам Кятибнең (XIV йөз) «Жомҗөмә солтан»ын искә төшерә. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки, алдарак язганыбызча. Ө Камал Идел буена килеп, атабабаларыбыз арасында яши Шунлыктан, анын аерым әсәрләре туган телебезгә бик якын һәм җиңел аңлаешлы Аның Идел буе язма әдәбияты белән танышуы да табигый. Мөхәммәт Гали (1893—1952) Ө. Камал хакында «Татарның борынгы һәм соңрак чор шигъриятендә үзенең эзен дә калдырганлыгы бик ачык» («Совет әдәбияты». 1941. № 5 61 б.). - дип яза. Борынгы төрек әдәбияты Идел буенда шулкадәр киң тарала ки. әдәбият галимебез Җамал Вәлиди 1912 елда; «Шүрлегендә йә мич кашында... Сәетбаттал булмаган татар өе сирәктер» (10),— дип белдерә. Шул ук вакытта Идел буеның бик күп борынгы әсәрләрне саклап калуын да әйтеп китү зарур. Әхмәт Ясәви (1166 да вафат). Сөләйман Бакыргаиый (1186 да вафат) шигърияте татарлар арасында сакланып, бүтән төркиләргә Идел буеннан кабат тарала (55—39). Әдәби багланышларыбызны ныгытуда төрек теленә тәрҗемә ителгән бүтән халыклар мирасы да әһәмиятле урын тота Әйтик, төрек шагыйре Суди XVI йөздә Хафизның «Диван»ын тәрҗемә итә. Сәгъдинең «Гөлестан»ына аңлатмалар яза — болар Идел буенда да игътибар казана (54—462). Сәгъди Ширазиның «Гөлестан»ын (1258) Сәйф С арай 1391 елда фарсычадан төрки-татарча! а тәрҗемәли һәм аны «Гөлестан бит-төрки» исемендә укучыларга тәкъдим итә (44 37). Дөнья классик әдәбиятының иң күренекле әсәрләреннән исәплән!он Сәгьди «Гөлестанны күп төрки телләр!ә. шул исәптән, госманлычага да берничә тапкыр тәрҗемә ителә. Шуның белән бергә, госманлылар С Сарай тәрҗемәсен дә укый Аның «Гөлестан бит-төрки»е турында төрек галимнәреннән Рагиб Холуси, Фуат Күпрүлсзадә мәгълүматлар бирә. соңгысы анын хакында: «XVI гасырда кыпчак телендә әдәби нәсернең моннан да i үзәл үрнәге булмас» (44 6). дип бәя бирә Профессор Фәридун Нәфис Үзлүк 1954 елда С. Сарай кулъязмасын (факсимиле) Анкарада бастырып чыгара, китапка кереш сүз яза. Алтын Урда әдипләре, галимнәре хакында мәгълүмат бирә. Заһир Бшиев (1870 1902) француз романнарын төрекчә тәрҗемәдә укый, әсәрләрен француз һәм төрек романнары юэсирендә иҗат игә (17 66). Француз язучылары әсәрләре белән шагыйребез Нәҗип Думавый (1883 1933) төрек телендә таныша (56 532. 533). XX йөз башында татар әдәбиятының башка төрки әдәбиятлар белән багланышы тагын да тирәнәя. Бу очракта горек әдәбиятына мөнәсәбәт, аның тәҗрибәсен үзләштерү алгырак сафка чыга. XIX йөз ахырында XX йөз башында иҗат иткән язучыларыбызнын байтагы горек вакытлы матбугатын даими күзәтеп бара, төрек әдәбияты-сәнгатсннән яхшы хәбәрдар яши Нәжип Гасрын язганча, сәүдәгәрләребез Истанбулдан горек китапларын алып кайтып сата бу җәдитчелек килеп чыгуга да мөһим этәргеч һәм җирлек бирә (17 65). Татарда яна әдәби жанрлар белән танышу төрек һәм урыс әдәбиятлары тәэсирендә башлануын профессор Габдрахман Сәгъди (1889 1956) дә күрсәтеп уза (50—76) Тагар мәдрәсәләренә һәм матбугат редакцияләренә Төркиядән китаплар, IOJHI-журналлар алдыру (66 34. 54) да танышлыкның тирәнәюенә уңай йогынты ясый Г. Ибраһимов безгә чьи тай (борышы үзбәк) әдәбияты тәэсирен телгә алганнан соң: «Икенче яктан, хаҗилар Истанбулдан. Ана тулыдан кайбер китаплар китерделәр «Мөхәммә;гия»ләр бездә үз җәүһәребез кебек урын алды Менә шул ике чьи тай һәм госманлы тәэсире аегында татарның борынгы әдәбияты яшәде, акрынлап үсте, эчтәлекне генә түгел. әдәбилекне дә. стильне, атаманы да шул тәэсир астында ясады» (27 217), ди. Аннары шуңа мисал итеп Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» романын кигер.» һәм «Акьаетпеп хикәясендә госманлык эзе юк түгел» (27 223). дип белдерә Татар реалистик прозасы һәм драма! у pi иясенә нигез салучы классигыбыз Гаяз Исхакый (1878 1954) 1897 елда төрек әдәбиятына ихлас бирә башлый (28). У I кардәш халык язучыларының күп кенә хикәяләре, романнары, пьесалары белән таныша. Нәмикь Кәмал. Әхмәт Мидхәт әсәрләрен аеруча ярата (29 637. 642) Төрек әдәбияты күренекле язучыбыз Шәриф Камал (1884—1942) ээвьпс калыплашуда да әһәмиятле урын тота. Европадагыча новелла жанрына нигез салган каләмдәше Халит Зыя Ушакльп и т иҗаты ана аеруча якын була (56 531) Шулай да. гатар-төрек әдәби багланышларына мисал эзләгәндә Галиәстар Камал (1878 1933). Фатыйх Әмирхан (1886 1926). Галимҗан Ибраһимов (1887 1938). Габдулла Тукан (1886 1913) исемнәрен генә алу урынлырак Аларнын һәммәсе урыс әдәбияты белән танышуга да зур әһәмият бирә, әмма яшьлекләрендә иң күп укыганнары төрек әдәбияты һәм матбутаты була Бу хәл горек теленең аңлаешлырак булуына тына бәйләнмәгән XIX йөз ахырында тагарлар һәм төрекләр алдында мәгариф һәм мәдәнияттә һәм. гомумән. рухи тормышта бер үк бурычлар гора фикердә һәм гамәлдә урта тасырдар торт ынлы! ыинан котылу, ислам динен, яшәеш фәлсәфәсен искергән төшенчәләрдән арындыру, дөньяви белем алу һәм кәсеп игүдә Аурупаның алдынгы халыкларына иярү Патша Русиясс бу яңарыш хәрәкәтенә даими аяк чалып торганлыктан, татарларның әлеге омтылышы XIX йоз ахырында да киң җәелеп кию алмый Сәяси бәйсезлеген югалтмаган Горкиядә исә. иҗшм.пый шартлар ничек кенә карашы һәм кысынкы булмасын, дәү тәгче текме саклау их1ыяҗы Икенче I абдел- хөмит солтанны кайбер яңалыкларга юл ачарга мәҗбүр ию Ул юхо ю утырган дәвернең ахырларында, мәсәлән, илдә 36 мең мәктәп, шул исәптән, урга һәм югары уку йортлары да эшли Хокук, моткия малчылык встеренария. сәүдә, инженерлык махсус итли мәктәпләре ачыла. Хәрби-медицина. Галатасарай ти- цейләрендә укучылар саны арI гырыла (21 188). 1876 1890 елларда төрек телендә 4 мең китап (елына 260 ар), шул исәптән, бер мен әдәби әсәр. 500 дәреслек, бер мен фәнни һәм фәнни-популяр басмалар нәшер ителә (21— 191). 1870 еллар ахырынача төрек теленә унлап роман һәм Мольернын кайбер пьесалары тәржемәләнә. 1880—1890 елларда Аурупа язучылары әсәрләрен төрекчәләштерү кискен арта һомер. Шекспир. Мольер, Бальзак, Гюго, Флобер, Золя. Байрон, Гете, Шиллер әсәрләре төрек укучысына тәкъдим ителә, аталы-уллы Дюмалар, Җ. Верн романнары аеруча кин таратыла, француз әдәбиятын бастыру тәрҗемәләр арасында беренче урыша чыга (21—204, 205), 1889-1890 елларда 1ына да алар саны 76 га җитә, әсәрләрне төрекчәләштерүдә язучылардан Әхмәт Мидхәт, Шәмсетдин Сами бәй, Әхмәт Рәсим. Хөсәен Рәхмиләр дә катнаша (21—206). Бу эш аларга. әлбәттә, әдәби осталык мәктәбе дә була. Фәнни-популяр китаплар арасында Б. Фуатның «Вольтер», Сәетбәй белән Р. Рәси.мнен «Төрле халыклар гореф-гадәте». Ә Рәсимнең «Гарәп мәдәнияте тәрәкькыйсе» һәм башка хезмәтләр дә басыла. 1882 елдан нәшер ителә башлаган «Мәшһүр кешеләр көтепханәсе» сериясендә Әбугалисина. Наполеон. Галилей. Гутенберг. Эзоп, Һарун әрРәшиг һәм бүтәннәр хакында китаплар чьи арыла (21 207). Бу китапларның байтагы Идел-Урал буена да килеп җитә. Үз алдына Төркияне яңарту бурычын куйган «Сәрвәтефөнүн» (1891 дә нигезләнә) фәннипопуляр журналы. 1896 елда Тәүфикъ Фикрәт баш мөхәррир булып килгәч, заманы өчен бик зур тиражда 4000 нөсхәдә тарала башлый. 1884 елда Халит Зыя Ушакльи ил Измир шәһәрендә төрек басмачылыгына нигез сала. 1879—1907 елларда Торкиядән тышта Париж. Женева. Лондон. Каһирәләрдә хөр рухлы 120 ләп гәзит нәшер ителә (21). Менә шушы шартларда төрек әдәбияты зур җанланыш кичерә Әхмәт Мидхәт ялгызы гына да 1876—1890 елларда 140 исемдә китап, брошюра чыгара, алар арасында 68 роман (29 тәржемә), 51 фәнни, фәнни-популяр очерк. 6 пьеса, 7 гәзит-журнал да исәпләнә. Ә Мидхәткә «язу машинасы» исеме тагыла! XIX йөздә төрек язучылары 75 роман бастырып чыгарса (7—261. 262. 263). бер 1910 елда гына да инде аларның саны унбергә житә (7 263). Нәмикъ Кәмалның «Госманлы империясе тарихы», Әхмәт Рәфикънең «Фазләкәи (кыскача Т Ә.) тарихы госмания» кебек дәреслекләре төрекләрнең данлы үткәнен сурәтләп игътибар казана. Заманы өчен шактый күп саналган шушы хәзинәнең зур i ына өлеше татар укучысына да тәкъдим ителә. Г. Камалның «Мәгариф» кибете өчен Торкиядән бик күп китап алып кайтуы хакында алдарак язып үтелде. Монда тагын шуны искәртәсе килә: Г Камал беренче нәүбәттә —язучы, фикер иясе, ин кайнар геләге — бай эчтәлекле, гыйбрәтле әсәрләрне мөмкин кадәр күбрәк укытып, туган халкын тәрәкъкый иттерү Шуңа күрә ул алып кайткан хәзинәсен иптәшләре һәм дусларына гына түгел, киң гаммәгә таныIу чарасын да күрә башлый. Мисалга. «Йолдыз» гәзитендә (1909. № 369) төрек галиме Мәхмүт Әсгатьнең «Тарихы ислам» китабын мактап яза. «Писаны төрекчәдәр. һәр ни кадәр мөхәррире госманлы исә дә. лисаны төрекчәнең бик жиңелләреннәндер. рөшдп мәктәпләрдә укытыр өчен яхшы бер әсәрдер» (32— 187),— ди. Бу язмадан аңлашылганча. Казанның «Милләт» матбагасы әлеге әсәрне асыл нөсхәсендәгечә 1908 елда бастырып чыгарган. Бу дәвердә ашыгыч кирәк тоелгән төрекчә әсәрләрне татар укучысына тизрәк җиткерү максатында тәрҗемәсез бастыру гамәлгә кергән була. Кәрим Әмири раслаганча, Г Камал мәдрәсә шәкерте чагында ук төрек әдәбиятын, матбу1атын уку белән мавыгып китә (15—133). Ул төрекчә шулкадәр күп укыган ки. әсәрнең исеме һәм авторы әителмәсә дә. бераз караштыру белән аның кемнеке һәм нинди әсәр икәнлеген чамалар хәлгә җиткән. Мәсәлән, «милли роман» дип басылган «Мошъүм чифтлек» («Явызлыкның җәзасы») әсәренең төрекчәгә тәржемә ителгән бер француз әдибе хикәясе икәнлеген ачыклаган (32—192. 193). Г. Камал шәкерт чагында ук. ата-анасыннан качып-посып. урыс театрына йөри башлый. Шул елларда ул төрекчә сәхнә әсәрләре белән дә таныша. Моны ул үзе болай искә ала: «Арадан Нәмикъ Кәмалның таш басмада язылып басылган «Зәваллы чуҗык» дигән драмасы килеп чыга Нинди зур байлык! Җитмәсә, мин инде төрекчә дә бераз сукалый башладым. Аны. кат-кат укып, аңлыйм... Н Кәмалның китабы мине кузгатып җибәрә дә, мин үзем уйлап’йөргән «Бәхетсез егет» дигән нәрсәмнең беренче редакциясен язып, укытучыма. . күрсәгәм» (32— 306). Г. Камал күңелен биләгән «Зәваллы чужык»ны 1899 елда татарчага тәрҗемәли һәм ул «Кызганыч бала» исемендә та тар сәхнәсенә күтәрелә Беренче татар профессиональ театры 1906 елның декабрендә Казанда «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» пьесаларын уйнап дөньяга килә. «Гыйшык бәласе» дә—Нәмикъ Кәмал әсәре («Мәхәббәт маҗаралары»), аны төрекчәдән Габдрахман Кәрәм тәржемә итә (18- 276) Менә шушы вакыша гына да татар театрын барлыкка китерүдә госманлы төрекләре нинди әһәмиятле урын тотуын ачык күрсәтә. Татар драматургиясенең ике алтын баганасы Г Камал белән Г Исхакый нәкъ менә төрек сәхнә әсәрләре белән танышып, әүвәлге сәхнә мәктәбен уза. Төрек телендә француз һәм бүтән чит ил пьесаларын уку. Истанбулда театр уеннарын тамаша кылу аларның сәхнә сәнгатенә мәхәббәтен тагын дә үстерә, зәвыкъләрсн күтәрә, ижади дәртләрен көчәйтә Казанда урысча спектакльләргә йөрү, анда куелган асыл һәм тәржемә әсәрләр белән танышу инде яхшы ук нык тамырланган белем һәм тәҗрибәне тагын да тирәнәйтү һәм баету өчен өстәмә этәргеч кенә бирә. Мона Г Камал ижаты белән кинрәк танышкан саен ныграк ышанасын. Г. Камал Истанбулга икенче мәртәбә баруында (1912—1913) төрек театрын янә тамаша кылырга тели, ләкин Балкан сугышы җәелгән заманда Истанбулда спектакльләр уйналмый тора. Сәяхәтчебез шуннан соң «Китап базарында булган төрекчә театр әсәрләренең һәммәсен дә җыйдым. Казанга кайтканнан сон ул китапларны берәм-берәм укып чыктым... «Дөхтәре һинд». «Әшбәр». «Тәзәр» исемендәге әсәрләр илә «Пенти Хәмит» дигән бер пьеса гына күзгә төшәрлек иде» (32—-274). ди. Г Камал бер төрек драматургының «Пенти Хәмит»ен тәрҗемәли ул Мольерның «Саранмы булып чыт1 Г. Камал озын ижат гомерендә туган теленә 100 ләп әсәр тәржемә итә. алар арасында төрек драматургиясе иң абруйлы урынны били, мисалга. Нәмикь Кәмалның «Вагай яхут Силистра». Габделхак Хәмитнең (1852 1937) «һинд кызы» татар сәхнәсендә озак еллар уңышлы уйнала Мондый бәхетле язмыш Н Кәмалның «Кызганыч балаясына да насыйп була (15—178). Г Камалның төрек әдәбиятына мәхәббәте революциядән сон да юкка чыкмый, аның төрекчәдән тәрҗемә итеп язган «Шәрекъ гыйшкы» пьесасы 1923 елда сәхнәгә куела (15 107) Г. Камалның ижади үсешендә һәм җитлегүендә төрек драматурглары, аерым алганда. Нәмикь Кәмал. Габделхак Хәмитләргген шифалы тәэсире бәхәссез. Аларның беренчесе гарәп, фарсы телләрен белүдән тыш. французчаны да яхшы үзләштергән укымышлы, алдынгы карашлы әдип, шагыйрь, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм публицист та Икенчесе инглиз, француз, фарсы телләрен яхшы белүче укымышлы дипломат, шагыйрь, драма әсәрләрендә (31 пьеса авторы) колонизаторларга, тирапиягә каршы нәфрәт, ирек һәм тигезлеккә сусау, фәкыйрьләргә шәфкать гулы Мондый затларның Г Камалга йогынтысы хасиятләрен ачу киләчәк эш Шул ук вакытта «татар театрының атасы» саналган Галиәсгар Камалның бик тиз аякка басуы, өлкән каләмдәшләре тәҗрибәсен иҗади өйрәнүе, таләпчән анализлавы, язучылык эшендә татар тормышына, милли гореф-гадәтләребезгә. үз әдәби традицияләребезгә нык таянуы аркасында, халыкчан телдә чын милли сәхнә әсәрләребезне тудыруы хак. Моңа «Төрек сүзе» (1914. № 10) гәзите дә игътибар итә: «Шималь төрекләре татарлар., яңа пьесаларының юклыгына шикаять итәләр. Хәлбуки, шималь төрекләренең Галиәсгар Камал кеби халык әдипләренең халык телендә язылмыш берничә пьесалары Истанбул теле белән язылып. Төркиядә сәхнәгә куелса, йөз мәртәбә уйналса билә ялыктырмаслар иде» (31 389). ди A Н. Островский. М Горький. Мольер һәм бүтән күренекле драматурглар нжатын ярагып өйрәнсә дә. Г Камал башлыча иҗтимагый хәятебез охшашлыгына бәйле рәвештәме, кабат-кабат Төркия мәдәни тормышына тартыла. 1912 елда ул «Йолдыз» (1912.XII 23) гәзигендә «Мәрхүм Әхмәт Мидхәт әфәнде» дигән мәкал.юсн бастыра Моггда ут төрек әдәбиятында роман һәм новелла жанрларына нигез салучы әдип, тарих, дин. фәлсәфә, география һәм башка гыйлемнәргә багышлап күп кенә китаплар язган галим, мәг ьрнфәтче турында вафаты уңаеннан мәгълүмат бирә, аны «бөтен ислам галәменең ин зур мөхәррир вә әдипләреннән һәм дә философларыннан» дип югары бәяли, гөрек җәмгыятенең шундый боек бер асыл затын тиешенчә хөрмәтли алмавына ачына Шушы мәкаләсендә ул «гүзәл сүз остасы, киң мәгълүмат иясе, мөгаллим» Исмәгыйль Хаккыйны да зур ихтирам белән телгә ала. Ә Мидхәт белән И Хаккыйны ике боек горек эшлеклессн соңгы юлга озатуда җәмәгатьчелекнең бик-бик аз катнашуына уфтана (32 270. 271) Бу хәл. бер яктан, артык гаҗәп тә түгел Чөнки солтан Икенче Габделхәмит заманында И Шинасинын (1826 1971) «Шагыйрьнең өйләнүе- Нәмикь Кәмалның «Гөлнихәл», «Кызганыч бала». «Ваган яхут Силистра». Габделхак Хәмитнең «Нөстәрин» («Кыр чәчәге») һәм башка әсәрләре. Тәүфикъ Фикрәт шигырьләре ватаннарында тыела һәм озак вакыт нәшер ителми (21 - 202). Төрек халкын хөррияткә чыгару, аның тормышын җиңеләйтү. Торкняне демократик рухта үзгәртеп кору тарафдарларына бәйсез илләрендә яшәү һәм якты максатларына ирешү очсн көрәшү бер дә җиңел булмый. Шуңа күрә «халыклар төрмәсе» Русиядә җәфа чиккән татар халкының алдынгы уллары һәм кызлары югарыда саналган төрек зыялыларын фикердәшләре, көрәштәшләре итеп күрә, алардан гыйбрәт алу. өйрәнү генә түгел, аларга терәк һәм ярдәмче булырга да тырыша. Яна төрек әдәбиятын яхшы белгән язучыларыбызның берсе Галимҗан Ибраһимов була Ул Ибраһим Шинаси иҗатын, Тәүфикъ Фикрәг романтизмын күңеленә якын итә. Әхмәт Мидхәтнең маҗаралы әсәрләрен кызыксынып укый. 1913 елда Ф Кәримгә язган чагында Гадбел.хак Хәмитнең әдәби куәтенә хәйран калуын белдерә («Совет әдәбияты». 1963. № 1. 108 б.) Нәмикь Кәмал. Әхмәт Рәсим кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләре, төрек галимнәренең әдәбиятка багышланган тикшеренүләре дә Г. Ибраһимовның шътибарын казана (56—531, 532). «Төрек әдәбияты дип мотлак итеп әйтелсә дә,— ди Г. Ибраһимов.— Әхмәт Мидхәт әфәнденең фән һәм дингә карата башкалар белән бәхәскә кереп язылган әсәрләре. Мәхмүт Әсгать вә Исмәгыйль Хаккыйларның дини фәлсәфәгә баглы язган әсәрләре түгел, бәлки Ә. Мидхәтнең «Хөсәен Фәллах». «Хөсәен Мәлләх» вә таныштырулары. Фөзүли. Синан паша. Гошшакыйзадә. Хәлит Зыя. Әхмәг Рәсим. Тәүфикъ Фикрәг, Хикмәт бәк вә саир әдип вә шагыйрьләрнең шигъри вә әдәби әсәрләре зиһенгә хозур итә вә шулар күздә тотыладыр» (26—21). Икенче бер әсәрендә Г Ибраһимов госманлы әдәбияты дигәндә Нәфгый Әкрам Кәмал. Хәмди Әмин бәк. Шинасилар күз алдына килүен дә искәртә (26—226). Г Ибраһимов үз хезмәтләрен язганда Тәүфикъ Риза белән Хөсәен Данишларның «Рөбагыять Гомәр Хәйям» китабын файдалана (26—431). Солтан Габделхәмит. Әхмәг Мидхәт исемнәре аның «Безнең көннәр» романына да килеп керә (25- 452). «Яшь йөрәкләр» романы каһарманы укымышлы Мәрьямнең китап киштәсендә Әхмәт Рәсим (1867-1932). Нәмикь Кәмал (1840—1883) кебек төрек язучыларының гыйшык романнары тезелеп тора (24— 110). Мәрьям кызлар мәктәбендә Төркиядә укып кайткан мөгаллимнәрдән сабак ала (24—105). Халит Зыяның (1866-1945) «Халидә» романын укыса — Халидә. «Фәрди вә Шөрәкя»сен укыса, үзен Һаҗәр итеп күрә, ләкин бәхетсезлеккә очрамый (24—104). Г. Ибраһимов — реалист язучы. Әгәр татар тормышы төрекләрнеке белән бергә үрелмәсә, ул һич тә Мәрьям кебек каһарманнарны сурәтләмәс иде Димәк, XIX йөз ахыры XX йөз башында татар-төрек бәйләнешләре әдәбиятыбыз һәм сәнгатебездә, мәгарифебездә бер кан әйләнеше системасы тәшкил итә. Г. Ибраһимов шуңа ишарә ясагандай: «Фатыйх Кәрими кебек кайбер мөхәррирләр... Тукай кебек шагыйрьләр., байтак вакытлар., ярым госманлы тәэсирендә бардылар» (27—225),-—ди. Әлбәттә, госманлы тәэсире татар язучыларына бердәй тимәгән, әмма XIX йөз ахыры XX йөз башында ул йогынтыны теге яки бу дәрәҗәдә татымаган укымышлыларыбыз. мөгаен, булмагандыр. Бу хәл мәдрәсәләребездә Төркиядә басылган дәреслекләр, әдәби, дини, фәнни китапларның күп кулланыла башлавы нәтиҗәсендә дә киң таралгандыр (Габдулла Бубый «Бубый мәдрәсәсе тарихы». Кулъязма КДУ фәнни китапханәсе. 207 т ). Әнә шулай төрек дөньясы күренекле язучыбыз Фатыйх Әмирхан иҗатына да килеп керә. Аның «Картайдым» (1909) хикәясе каһарманы Әхмәт Мидхәт эшчәнлеген белә, аңа охшарга теләп, фәс кия һәм миссионерларга каршы көрәшкә күтәрелә (77—44). «Татар кызы» (1909) хикәясендә Истаңбул, Айя-Суфия мәчете телгә алына (77 - 56) «Милләт тә- рәкькый иттерү» (1908) хикәясендә яна фикерле Хөсәен шәкерт «Гәнеҗ төрекләр» хәрәкәгеннән хәбәрдарлыгын күрсәтә (77—37) Фәтхулла хәзрәт (Шул исемдәге әсәр 1909). Сәетбаттал Газый сыманрак итеп тавыш чьи ара (78—76). Зәйнәп Әмииева раславынча. Фатыйх Әмирхан Әхмәт Мидхәт эшчәнлеге белән үзе дә бик кызыксынган (70—73). аны 1910 елда «милләткә хезмәт итүче китапчы һәм педагог» әсәрендә дә телгә ала (79—174). Ф Әмирхан татар укучылары игътибарын төрек мәдәниятенә. Торкиягә җәлеп итәр өчен даими тырыша. Мисалга «Әл-ислах» гәзитеидә (21.VII 1909) урысча чыгарылган «Турецкий сборник» җыентыгына рецензия бастыра, анда Төркия хәлләре белән танышу өчен бу җыентыкның файдалы булуын белдерә, әмма андагы «Төркиянең артта калуына ислам дине сәбәпче» дигән фикер белән килешмәвен искәртә (80—101. 102). Ф Әмирхан «Тәрбиятел әтфаль» (1907. № 1) журналында «Истанбул шәһәре» дигән мәкаләсен урнаштыра «Истанбул шәһәренең һавасы йомшак вә җылы- дыр. халкы бер миллионнан артыграк вә яртыдан күбрәге — төрекләрдер 670 тән артык мәежед. 560 һәртөрле мәктәп вә 146 мәдрәсәи руханиясе бардыр 40 ка якын гәзитә вә журналлар чыгадыр» (79—26. 27).— ди ул анда Язучы икенче бер мәкаләсендә («Йолдыз». 5.Х 1910) Казанга X Хилми паша килү хәбәренә бер төзәтмә кертә (80—110. 111), «Төрек милләтчелеге һәм Русия советлар власте» мәкаләсендә («Кызыл Армия». 22.VI 1920) Мостафа Кәмал җитәкчелегендәге Төркиянең Советлар Русиясе белән хезмәттәшлеген хуплый. Русия белән Госманлы империяләре мөнәсәбәтенә анализ ясап. Беренче Дөнья сугышының Төркняне бүлү максатында алып барылуын. Русиядәге революциянең тарихи дошманлыкка чик куюын, төрек милләтенең бәйсезлек көрәшенә ярдәмгә китүен аңлата (78— 386. 387). Русия революциясенең Төркиягә йогу хәвефе юклыгын, чөнки анда әле капиталистлар-буржуйлар барлыкка килергә өлгермәвен. Төркиянең чын байлыгы чит ил һәм төрек булмаган буржуйлар кулында туплануын, ул байлык мәмләкәт кулына күчсә, бөтен төрекләргә дә яхшы гына булачагын фараз итә (79-390, 391). Татар-торск багланышларының якты бер сәхифәсе Габдулла Тукай исеменә бәйләнгән Ул Уральскийның «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкерте дәверендә үк горек китаплары укырга керешә. Төркиядән куылган Галлелвәли Әмрулланың шушы шәһәргә килүе Тукайның госманлы матбугаты һәм әдәбияты белән кызыксынуын тагын да дөрләтеп жибәрә Замандашлары «Габдулла гарәп, фарсы һәм төрек телләрен бик яхшы белә иде (66 51). дип хәбәр итә.— Бер төрек шәкерте Габделвәли белән бик дус булды. Төннәр буе бер бүлмәдә сөйләшәләр, бәхәсләшәләр иде. Тукай аннан күп мәгълүмат алды булса кирәк Габделвәлинең шагыйрь булуын. Габдулланың аннан төрек телен өйрәнүен» бүтән шәкертләр дә белеп тора (66 49). Әнә шул дәвердә үк Тукай Нәмпкъ Кәмал. Габделхак Хәмит. Габделхәмит Зыя паша. Тәүфикъ Фикрәт. Халит Зыя. Габдулла Җәүдәтләр иҗаты белән таныша һәм аларны югары бәяли, байтак шигырьләрен ятлап та ала (56- 531) Иптәшләре искәртүенчә, мәдрәсә сабакларыннан бушаган чакларда ул ишекле- түрлс йори-йөри көйләп «Мөхәммәдия» укырга ярата (66 60) Вафа Бәхтияров хәтерләвенчә. Тукай төрек басмаларыннан «Җөмһүрият» (Париж). «Төрек» (Ка һирә) гәзитләрен. «Төрек йорты» (Истанбул) журналын укый. Сатирик журналлардан «Мулла Насретдин» (Тбилиси) һәм «Кара гүз» (Истанбул) белән танышып бара. Тукайның сатирик сәләте ачылуга һәм үсүгә, шомаруга, тирәнәюгә бу ике журналның йогынтысы зур булды дип аңларга тиешбез» (66-- 79) Г Тукай Н. Кәмалның «Гыйшык баласы» пьесасын Уральскида Г Карцев, К. Мотыйгыилар белән бергә уйнарга әзерләнә, репетицияләр ясый (66- 59. 60). II Кәмалның «Ватан яхут Силистра» трагедиясен тәржемә итәргә керешә (66 79). Тукай Казанның «Болгар» кунакханәсендә яшәгәндә, аның тәрәзә төбендәге китаплары арасында. Пушкин вә Лермонтов мәҗмуталәре белән бергә, Габделхак Хәмитнең «Дәхтәре һиндү» («һинд кызы») җыентыгы ята (66 77). Шәһер Шәрәф Тукай турында: «Миннән горек әдипләренең байтак китапларын алг.гп укыды, ди.- «Госманлы әдәбияты нәмүнәләре» исемле басманы укыгач, «бу китапта мцңа ярарлык нәрсәләр дә бар икән», дигән иде Габделхак Хәмитең берничә әсәрен алып укыгач, аның фикерләренең ачыклыгын шигырьләренең дә садә вә шигърияте куәтле булганын яратып сөйләде Фәкать аның «Нәстәрин» («Кыр чәчәге») исемле әсәре белән ташашкач кына «шундаен куәгле мәхәббәт берлән куәтле дошман гыкныгг бер күңелгә җыелуына минем хыялым жигми, Габделхак Хәмит тасвирларын башыма сыйдыра азмыйм», дип сөйләгән ггдс» (77— 104). Тора-бара Тукай Госманлы империясенең әдәбиятын гына түгел, анын тарихын, сәясәтен, эчке һәм тышкы көрәшләрен бик яхшы күзаллауга ирешә Төрек дөньясын вакытлы матбугаты һәм китаплары, анда булып кайткан кеше ләрнегг сөйләүләре аша яхшы белгәнлектән, аны иҗатында татар һәм бәген Русия чынбарлыгы белән янәшә чагылдыра Ул да бердәнбер бәйсез төрки дәүләтне хор. төрек халкын иркен тормышлы, зирәк аклы, бәхетле итеп күрергә тели ләкин чынлыкта аның күршеләреннән һәм алдынгы Ауру па илләреннән артта калуын күреп борчыла Әмма «И горек, иң әүвәл үк әйтим сина борының кылыч Гыйльмидә хикмәт базарында етшен урынын кылыч» (62 175) дип. кылыч борынлы Ибраһим Шинасый. Нәмикь Кәмалларны искә төшерә. әле яхшы үзгәрешләр буласына омег баглый Төрек җәмгыятендәге томаналыкны солтан «Габделхәмит исемле аюлар» (63 244) башбаштаклыгын. золымны камчылый. сатира угы белән көйдерә Ул яраткан, фикердәш санаган төрек язучыда- рынкам Нәмикъ Кәмал сөргенгә сөрелә, Габделхак Хәмит җәберләнә, Халит Зыя гаепләнә, аларның әсәрләре Казанга Төркиядән түгел. Көнбатыш Аурупадан, мөһаҗир төрек басмаларыннан килеп ирешә (21—186, 187; 63—214). Игалия-Торкия сугышы башлану сәбәбен мыскыл итеп, «былтыр, өенә карак кергәндә, хатыны белән сугышкан авыл мужигы кебек, Төркия зыялылары. Италия Траблисны талап ятканда, үзара җәнҗал вә скандал белән миләрен череттеләр» (64—232),—дип ачына шагыйрь. «Мин шушылар илә милләтче» (1908), дигән юморескасында Тукай: «Тәмәкенең дә «Госманлы сигарасы» исемлесен махсус Истанбулдан алдырам» (64— 76).— дип шаярткан була. Шул вакытта «Балкам көйләре» (1912) язмасында җитди рәвештә төрекләрне данларга омтыла (62—257) Шагыйрь «Тәмсил» (1911) шигырендә дә Алмания, Австро-Венгрия, Италияне мыскыл итә. Торкияне исә читләтеп яклый (62—193). «Ялт-йолт» (1912. № 44) журналында мыскыллы рәсем астына Тукай Балкан хәлләрен үзенчә гәүдәләндергән ике юллык шигырь урнаштыра: «Курыкмыймын. селкенми хәтта фәс чугым. Мә. кирәксә, дүртеңә дүрт Йозрыгым» (62—213). Әмма зәгыйфьләнгән Госманлы империясе шагыйрьнең өметен акламый. Шуннан соң Тукай Балкан сугышындагы төрекнең көчсезлеген мәзәк рәвешендә тасвирлый (64—252, 253) «Төркия — хәстә кеше, ул авырый» (64—246), дип белдерә. Тукай Төркия тормышын дөрес яктыртып, кыйммәтле мәгълүматлар биреп, милли матбугатыбызны баетканы өчен Йосыф Акчураны һәм Фатыйх Кәримине мактап телгә ала (64—249. 250), чынбарлыкны кәкре көзгедә чагылдырулары өчен кайбер төрек каләмдәшләрен исә «Мәддахе Истанбул шагыйрьләре»ндә (1908) болай шелтәли: «Ушбулар язган шигырьнең бик кызык шигърияте. «һа! — имеш, солтан тәти, «Йолдыз»* тәти, кызлар тәти!» (61—221). Госманлы империясендәге фетнәләр Тукайның игътибарын даими тартып тора. «Төркия янгын эчендә: монда ут һәм анда ут; Анда дерзиләр кабынган, монда сүнсә—арнаут» (62—175) ди шагыйрь аптырап. Башбаштак залимнең үлеме исә аны «Габделхәмит» (1909) шигырен язарга рухландыра: «Утыз ел. хөр фикерләрне үлтерт. Төрекләрдә азатлык тамрын корыт. Ватан яктыртучы шәмнәрне сүндерт. Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт,— Утыз ел казыган баз бик тирән шул. Менә инде Хәмитең шунда гөмберт! (62—27). Г. Тукай иҗатында төрек һәм Төркия темасы һәрвакыт үзәк урыннарның берсен алып тора. «Яшь төрекләр»гә мөрәҗәгать итеп, ул 1906 елда ук «Әлгас- релҗәдит» (9.XI) гәзитендә «Борадәреиә нәсихәт» шигырен бастыра һәм анда революцион яшьләрне икейөзле булмаска, көрәштә эзлеклелек һәм кыюлык күрсәтергә, хаклык һәм гаделлек өчен залим солтанга каршы күтәрелергә өнди Дәвамы киләсе санда.