Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКАЛАБЫЗ АТАМАЛАРЫНА — МИЛЛИ РУХ

Әлеге мәкаләбездә башкалабыз Казан атамаларына хас булган тари- хилингвистик-топонимик хасиятләр турында сөйләү тол максат ителсә дә сүзне бераз уратып алып китеп башлау урынлы булыр Атамалар тарихы шәһәр яки башка берәр торак пункт тарихыннан аерылгысыз булганга, болай эшләү мәҗбүри зарурият тә. 1977 елның җәендә газиз Татарстаныбызның башкаласы Казан шәһәренең нигезләнүенә (тарихи чыганакларга таянып, галимнәр Казан 1177 елда салына башлаган, дип саныйлар) 800 ел тулу датасЪ|Н олуг бәйрәм-юбилей итеп уздырырга тиеш идек. Бу хакта Татарстан хөкүмәте махсус карар да кабул итте Мәркәзебезнең ошбу тарихи бәйрәмен үткәрү өчен зур әзерлек алып бардык. Әмма күтәренке дәрт, матди һәм рухи өметләр белән көтелгән бу бәйрәм булмый калды. Дөресрәге. Казанның 800 еллык юбилеен олуг бәйрәм итеп үткәрергә Мәскәү рөхсәт итмәде, бөек шагыйребез Г. Тукай сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк. Мәскәүләр якадан тотты-. татар халкының һәм казанлылар- йың якты өметләрен аяк астына салып таптады Мәскөүнең рус тарихчы-акаде- миклары «Әле күптән түгел генә Мәскөүнең 800 еллыгын билгеләп үттек. Казанның 800 еллыгын үткәрү аның борынгылыгын, татарларның чал тарихлы мөстәкыйль дәүләтле халык булуын рәсми тану .—дип. башкалабыз Казанның 800 еллык олуг юбилеен үткәрергә фатиха бирмәделәр. 70 нче елларда Мәскәү рөхсәтеннән. Мәскәү фатихасыннан башка милли автономияләр нәрсә эшли ала иде соң? һәм әле хәзер дә нәрсә майтара алабыз? Нәкъ менә тагын ун елдан — 2002 нче елда—сөекле башкалабыз Казанның нигезләнүенә 825 ел тулачак. Бу олуг тарихи датаны, һичшиксез, күркәм һәм зәвыклы зур бәйрәм итеп үткәрү кирәк. Татарстан Республикасының суверен демократик дәүләт статусына ия булуы моның өчен мөһим алшарт, әлбәттә Иншалла. сөекле мәркәзебез Казанның 825 еллык юбилеен зурлап үткәрербез дип ышанам Юбилейга әзерлек эшләрен бүгеннән үк башларга, республикабыз һәм башкалабызның хезмәт коллективларын шушы тарихи дата уңае белән җитештерүчән хезмәткә, һәр эштә, һәр тарафта күңел биреп тырышып эшләргә * дәртләндерергә тиешбез. Шушы юбилейны, тиешле программасын булдырып, эзлекле эш алып барып уңышлы каршылау һәм нәтиҗәле итеп үткәрү өчен, озакка сузмастан Татарстан Президенты указы белән Татарстан Җөмһүрияте Премьер-министры җитәкчелегендә махсус комиссия оештыру зарурлыгы көн кебек ачык. Татарстан җөмһүрияте җитәкчеләренең хәзерге вакытта мондый олуг милли чараларны үткәрүдә уңай тәҗрибәләре бар инде Мондый күркәм тәҗрибәләр һаман туплана, үсә, байый баралар Мин биредә беренче чиратта, шушы елның маенда Татарстан халыклары корылтаен һәм 19—21 июнендә Бөтендөнья татар конгрессын оешкан төстә, гаять матур, бай эчтәлекле һәм нәтиҗәле итеп үткәрү тәҗрибәләрен күздә тотам Планетабызның торле илләреннән килгән делегат-кунакларны Казаныбызны бизәп-төзеклөндереп каршы алдык, йөзгә кызыллык килерлек булмады Уртак фикергә килеп тотынсак, барсын да булдыра алабыз икән бит Болары барсы да әйбәт, барсы да күркәм һәм яхшы. Әмма Бөтендөнья татар конгрессын үткәрү алдыннан башкалабыз Казан урамнарының исемнәрен үзгәртү, хәзерге вакытта 1800 дөн артык урамының яртысының урысча исемнәрен татарчалаштыру мәсьәләсе туган иде Шушы мәсьәләне хәл итү өчен гамәлдәге елның 28 маенда Казан шәһәр Советы каршындагы Топонимия комиссиясенең утырышы үткәрелде. Утырышны комиссия рәисе. Казан шәһәр Советы депутаты, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин алып барды Комиссия әгъзалары галим-топонимистлардан, тарих Ә чы галимнәрдән, филологлардан (арабызда атаклы татар академигы Әбрар Көримуллин да бар) архитекторлардан язучылардан, көтепханәчеләрдән музей хезмәткәрләреннән һ б. компетентлы белгечләрдән гыйбарәт Башта утырышта тарих фәннәре докторы Р Г Фәхретдинов Татарстан Фәннәр Академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм тарих институтының гыйльми Советы утырышында «Казанның тарихи өлешендәге урамнарның һәм мәйданнарның исемнәрен алмаштыру- турында рәсми тикшереп расланган исемлекпроект белән таныштырды Хәзерге вакытта Казан урамнарының 90 проценты урысча исем йөртүен бары тик 10 проценты гына татарча булуын хәбәр итте Казан урамнарының исемнәрен алмаштыру-үзгәртү проектында атамаларның 50 проценты урысча. 50 проценты татарча булуы күздә тотылуын, ягъни татарча һәм урысча атамалар - баш на баш- булырга тиешлеген аңлатты Болай эшләү Татарстан Югары Советы сессиясендә 1992 елның 8 июлендә -Татарстан халыкларының телләре турында- Законның җөмһүриятебездә татар һәм урыс телләрен тигез хокуклы дәүләт телләре итеп тануның реаль юридик гәүдәләнешенә туры киләчәк һәм гамәли хокукы чагылышын тәэмин итәчәк Топонимия комиссиясе Казанның Үзәк урамнарыннан Ленин урамын — Сөембикә урамы. Кремль эчендәге Шеикман урамына XVI гасырда Казан ханлыгы хөкүмәте башлыгы, боек бөк Нургали Ширин хормәтенә Нургали урамы, Профсоюз урамына Колшәриф урамы. Дзержинский урамына Гаяз Исхакый урамы. Карл Маркс урамына Бакый Урманче урамы Киров урамына Болгар урамы. К. Насыйри урамына Ш Мөрҗани урамы Париж Коммунасы урамына К Насыйри урамы, Н Ершов урамына Арча кыры урамы. Куйбышев урамына Рыбнорядский урамы Бауман урамына Проломная урамы Ирек мәйданына Азатлык мәйданы. Куйбышев мәйданына Татарстан мәйданы Татарстан урамына, Татарстан мәйданына кадәр дәвам иттереп Татарстан проспекты исемнәрен бирергә карар чыгарды Бу карар хакында Мөскәү (мәсәлән -Известия-) һәм Казан (<>Шөһри Казан ■ «Вечерняя Казань - «Ватаным Татарстан- һ. б ) газеталарында язып та чыктылар Топонимия комиссиясенең әлеге зарури һәм тарихи карарының Казан шәһәр Советы президиумы һәм администрациясе аппараты тарафыннан шушы көнгә кадәр расланганы, ягъни рәсмиләшкәне юк әле «Ватаным Татарстан» газетасы укучылары сорауларына Казан шәһәр администрациясе башлыгы Камил Исхаков җавабы урнаштырылган «Сезнең борчулар-*- ул безнең борчулар- дип аталган (исеме ни тора!) мәкаләдә («В Т -. 1992 ел. 18 июль саны) Казан урамнарының исемнәрен үзгәртү хакында бик вакытлы һәм урынлы сорау бар Сорау «Казан шәһәрендәге кайбер урамнарның исемнәрен үзгәртү озакка сузылды Шәһәр админстрациясе бу турыда уйлыймы? НасыйровҖавап «Әлбәттә, шәһәр урамнарының исемнәрен үзгәртү мәсьәләсе ад министрация аппаратында һәм шәһәр Советында берничә тапкыр тикшерелде Үткән ел шәһәр Советы каршында шәһәр урамнары мәйданнарының исемнәрен үзгәртү буенча депутатлар комиссиясе оештырылган иде Аның составына халык депутатлары Язучылар берлеге Тарих, тел әдәбият институты, университет. Татарстан дәүләт музее һәм башка оешмаларның вәкилләре керде Комиссия урамнарның, мәйданнарның исемнәрен үзгәртү принципларын эшләде Инде кайбер тәкъдимнәр дә бар Алар матбугатта басылып чыкты Озакламый кайбер урамнарның исемнәре дә үзгәртелерӘмма кайчан? Ни очөн һаман тартабыз-сузабыз? Казан шәһәр Советының чираттагы сессиясен көтәбезме'’ Топонимия комиссиясенең карары анда расланырмы? Әйтүе кыен Чонки Казан шәһәр Советының байтак кына татар депутатлары да татарлыктан, татарча, үзебеэчө җирле тол халыкныкыча булудан оркилөр. качалар, куркалар иоз чөерәләр бит Шулай итеп. Казанның үзәк урамнарының урысча исемнәрен татарча исем нөр белән алмаштырып зарур карарны тиешенчә рәсмиләштерел (Бауман урамын Проломная урамы дип тарих кара тамга салган урам исемен кире кайтару-торгызу бәрабәренә булса да) Ботендонья татар Конгрессы делегат лары һәм кунакларын татарча исем алган үзәк урамнардан йөртә алмадык Оркедек шүрләдек курыктык - Опкөн агай-ның хәтерен сакладык кәефен бозмаска тырыштык Милли үзаң милли атамалар, милли йөз рух һәм тарихыбыз хисабына Боларны инкарь итү. танымау уятмау-яңартмау бәрабәренә Татарлыктан, татарча булудан качып чал һәм бай тарихлы кагъбә-мөркөэебеэ Казаныбызның милли йөзен рухын рәнҗетү, сыту, юк итү хисабына Никадәр кыйммәткә төшкән авыр, хак һәм хурлыклы бәһа. Татарлармы без. татармы без? Казан — бөтендөнья татарларының баш мәркәзе, төп үзәге. Татарстан җөмһүриятенең башкаласымы? Әллә түгелме? Күпчелек вывескалары. урам- мәйдан атамалары, архитектурасы урысча булган Казан шәһәре башка урыс шәһәрләреннән, әитик. Рязаньнан, Владимирдан. Вологдадан йә булмаса. Ярославльдән нәрсәсе белән аерыла? Кайда суверен республикабыз Татарстанның башкаласы Казанның милли йөзе, милли архитектурасы, милли топонимиясе. эргонимиясе татарча рухы. җаны, сулышы, яшәеше, үткәне, хәзергесе һәм киләчәге? Кайда? Татарстан җөмһүрияте буйсынуындагы Алабуга, Азнакай Бөгелмә Зәй Зеленодол. Лениногорск Түбән Кама. Чаллы. Чистай, Әлмөт район буйсынуындагы Буа, Болгар Мамадыш, Менделеев, Норлат. Тәтеш. Әгерҗе кебек шәһәрләре эшчеләр поселоклары, хәтта күпчелек авылларының топонимиясе дә башлыча рус телле атамалардан гыйбарәт, татарча атамалары бармак белән генә санарлык. Шулай булгач, Татарстан Республикасы урбаноними- ясенең (шәһәр һәм башка торак пунктлар эчендәге топографик объектлар исемнәренең) үз милли йөзе милли рухы, татарча булуы кайда? Бармы соң ул? Юк, диярлек бит Шулай да бөтенләй өметсезлеккә. төшенкелеккә бирелмик әле Билгеле ки. табигатьтә һәм җәмгыятьтә барысы да хәрәкәттә, үсеш-үзгөрештә Халык саны ярты миллионнан артып киткән, зурлыгы ягыннан Татарстаныбызда икенче урынны биләүче тарихы чал. бүгенгесе яшь-яңа булган Чаллы шәһәрендә урам исемнәрен үзгәртү—яңартуга, татарчалаштыруга җитди мөнәсәбәт тиешле игътибар күрсәтелә башлады. Халкының зур күпчелеге яшьләрдән торган, татар яшьләре хәрәкәте »Азатлык»ның абруе мәртәбәле булган бу калада милли аң уяну, милли рух җанлану, яңару, үсү процессы бара. Менә шулар тәэсирендә Чаллы урамнарының атамалары яңара, үзгәрә, татарчалаша башлады Моннан биш айлар элек һәр җирле яңалыкны тиз тотып алучы һәм оста бәян итүче тәҗрибәле журналист Хәмит Мөхәммәтшинның -Ватаным Татарстан- газетасында - Атамалар яңара- дигән хәбәре басылды Анда -Чаллы урамнарында йөргәндә адым саен диярлек тоталитар системадан калган исемнәрне укый идең Чаллы шәһәр Советы каршында оештырылган топонимика комиссиясе хәзер проспект, урам атамаларын тәртипкә китерү ягыннан зур эш алып бара Соңгы утырышта Ленин, Мәскөү, Космонавтлар проспектларын Сөембикә, Мәрҗани, Колгали урамнары дип исемләргә тәкъдим ителде. Ленинград урамын Чулман буе урамы. Центральнаяны — Болгар. Комсомоллар урамын Яшеллек урамы дип үзгәртергә карар кылынды-.— диелгән иде Күптән түгел газетада әлеге карарның. Чаллы шәһәр Советында расланып, юридик яктан гамәлгә ашырылуы хәбәр ителде. Галим-топонимист буларак шушы сөенечле вакыйгага чиксез куану-шатлануымны шагыйранә хис-тойгыларымны белдерү өчен, шигъри юлларга кү- чәм: Сөембикә урамы С өен. Сөембикә. Чаллыярда Бер урам бар синең исемдә! Бу дөньяга туып яшәү кирәк. Күкрәү кирәк шунын өчен дә, Мәрҗани урамы Энже-мәржәннәр күп татарларда, Асылташтан асыл — Мәржани; Чал тарихны барлап, халкын нурлап. Сарыф булган гомер, дәү жаны Колгали урамы «Колгали» дигән күркәм урамнар бар Мәркәз Казан, чал таш Чаллыда. Исемен йөрткән урам булыр әле Бөгелмәдә. Ә^мәт. Баулыда Чулман буе урамы Агыйделкәй-елга жырга кергән. Җанга кергән безгә — татарга. Агыйделкәй койган. Чулман-елга. Мөмкин хәзер синен исем белән Урам исемнәрен атарга — Чаллы каласынын бер урамы «Чулман буе» диеп атала Болгар урамы Чал тарихы Чаллы каласында «Болгар» дигән урам бар икән, «Болгар» дигән ата-бабаларым Кадерен жуймас гүзәл яр икән Яшеллек урамы Яшеллек урамы — яшьлек һәм тиндәшлек. Идеыйдәй иргә. Иделгә: Идегәй урамнары. Идел киңлекләре кирәк безгә Чын азатлык алган илемә. Татар телле туган жирсмә Җөмһүриятебезнең башкаласы Казан урамнарында, аларның атамаларында милли рухыбыз һем йөзебезнең чагылмавы Казан урамнары исемнәренең 100 дөн 10 сының гына татарча булуы, соңгы елларда Казанга бернинди мөнәсәбәте булмаган, анда тумаган, яшәмәгән һәм эшләмәгән урыс академик лары, маршаллары, генераллары фамилияләрен биреп мәңгеләштерү җәмәгатьчелекне. бигрәк тә зыялыларыбызны гаҗәпләндерә, уйландыра, борчый Бу турыда матбугатта танылган галимнәребез (академик Ә Кәримуллин профессор Т Галиуллин, Г Саттаров һ б). әдипләребез (М Мөһдиев Р Фәйзуллин һ б.) берничә мәртәбә язып чыктылар Ни очен Казаныбызның урамнарына татар әдәбиятының якты йолдызлары булган шагыйрь Мохәммөдъяр Мәүла Колый. Утыз-Имөни Курсави Акмулла. Кандалый. Кормаши Дөрдмөнд, Сәгыйть Рөмиев. Мәхмүт Галөү Фәтхи Борнаш Сибгат Хәким. Н Исәнбәт һ б исемнәрен кушмаска’ Шулай эшләгәндә тарихи милли эчтәлекле шагыйранә урам атамаларыбыз барлыкка килер иде Атаклы галимнәребез аталыуллы Хөлфиннөр, Хосөөн Фөезханов. Риза Фөхретдинов. Садри Максуди Карл Фукс, Николай Катаное. Михаил Худяков Гайнетдин Өхмәров, Һади Атласи, Галимҗан Баруди. Йосыф Акчура. Газиз Гобөйдуллин халкыбызның данлы кызлары Сара Садыйкова. Саҗидә Солөйманова Фатыйма Ильская Голсөм Солөйманова. Сөхибҗамал Гыйззөтуллина Волжская сән- гать-театр эшлеклелөребезнең Мохтар Мутин Барый Тарханов. Абдулла Шаму- ков. Нәҗип Җиһанов. Заһид Хөбибуллин. Мансур Мозаффаров Җәүдәт Фәйзи Фоат Халитов. Хосөөн Уразиков кебек исемфамилияпөре кушылган урам атамаларыбыз һаман юк өле Алар моңа, һичшиксез, лаек Ни очен өле кайбер проспөкт-урамнарыбызга тарих һөм дастан геройларыбыз Чурабатор, Идегәй. Җикмәргән исемнәрен бирмәскә Тарихи датала рыбыз 30 нчы август урамы. 21 нчө март урамы 6 ноябрь урамы исемнәрен кушмаска? Моннан ике ел элек -Вечерняя Казань- газетасында Калинин урамына атаклы якташыбыз, шагыйрь һөм дәүләт эшлөклесе Г Державин исемен бирүне күтәреп чыктылар Без бу тәкъдимгә тулысынча кушылабыз һөм аны ихлас күңелдән хуплыйбыз 1990 елда халык депутатларының Казан шәһәр Советы каршындагы Топонимия комиссиясенең кайбер әгъзалары һөм Баш архитектура-производство идарәсе инициативасы белән безнең җитәкчелектә Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һөм көнчыгыш телләре факультеты студентлары тарафыннан Казан урамнарына киләчәктә кушу очен 500 дөн артык татарча күмәклек сүздән торган атама-берөмлөкнө эченә алган махсус топонимик банк булдырылды Әлеге топонимик банк апфавит тәртибендә төзелде һөм һәрбер татарча атаманың русча дорес язылышы (транскрипциясе) күрсәтелде. Мәсәлән Абруйлы урам. Азаккы урам Азатлык урамы. Ак урам, Ак бәхет урамы Аккошлар урамы, Актирәкләр урамы, Алмагач урамы. Арадаш урам, Аралык урамы. Аргамак урамы. Аркылы урам, Арткы урам. Аскы урам. Атау урамы Аҗаган урамы — русча транскрипциясе улица Аджаган һ. б. рәвешле Шәһәребезнең Баш архитектура-производство идарәсе һәм Топонимия комиссиясе әлеге топонимик банктан тиешенчә, урынлы файдалана башлар, андагы милли топонимик берәмлекләрне кирәгенчә эшкә җигәр, дип ышанасы килә Казанның Азино-2 микрорайонында җир астыннан чишме бәреп чыгып, агып яткан, яңа барлыкна килгән бер урамына Чишмәле урамы дигән күркәм исем бирелү моңа матур бер мисал, дәлил Казан урамнарының элекке һәм хәзерге исемнәрен махсус ойрәнү шәһәр төзелешләренең үсеше, үзгәреше, ландшафт үзенчәлекләре, халыкның тормышкөнкүреше. икътисады һем мөдәнияты. милли составы, тарихи-революци- он вакыйгалары, атаклы кешеләре белән яхшырак танышырга шәһәр һәм шәһәр халкы тарихын өйрәнергә булыша, боларга үзеннән зур өлеш кертә. Чал тарихлы Казан шәһәре топонимиясен (биредә Казанның урбаноними- ясеурамнары, проспектлары, тыкрыклары, мәйданнары, бакчалары, парклары. базарлары, магазин кино-театр, учреждение, предприятие, мәчет, чиркәү, стадион, күпер һ б. исеме тулаем күздә тотыла) формалаштыруда, байтак кына табигый һәм ясалма географик объектларның, аерым танылган шәхес һәм тарихи вакыйгаларның исем-атамалары катнашкан Шуңа күрә килеп чыгышлары һәм кулланылышлары ягыннан шәһәребез урамнарының һәм башка географик объектларының исемнәре күп төрле һәм катлаулы. Ләкин Казан урамнарының исемнәре тарихи-лингвистик аспектта фәнни яктан җитәрлек дәрәҗәдә тикшерелмәгән әле Элекке СССРдагы Вильнюс. Одесса. Ташкент, Сәмөрканд. Томск кебек шәһәрләрнең топонимиясе тарихи-лингвистик яссылыкта тикшереп-өйрәнелеп кандидатлык диссертацияләре якланды. Казан шәһәре һәм аның тирә-юненең топонимиясен кандидатлык диссертациясе темасы итеп соңгы җиде-сигез ел дәвамында Казан авыл хуҗалыгы институты баш архивариусы Асия Шәриф кызы Ганиева тикшерә. Аның бу теманы яктыртуга багышланган 5-6 мәкаләсе матбугатта басылды инде Әлеге диссертацияне тәмамлауны һәм яклауны тизләтү зарур. Якын киләчәктә. Мөскәү. Ленинград (хәзер яңадан Санкт-Петербург). Томск һ. 6 шәһәрләрнең урам исемнәре сүзлекләре үрнәгендә. -Казан урамнары һәм мәйданнарының аңлатмалы сүзлеге-н төзеп бастыру гаять актуаль һәм муафыйк лексикографик эш-бурыч булып тора. Ялгызлык исемнәре (кеше исемнәре, кушаматлар, фамилияләр, географик атамалар кабилә, халык исемнөре-этнонимнар, күк җисемнәренең исемнәре — космонимнар, хайваннар, кош-кортлар исем-кушаматлары — зоонимнар һ б ). тулаем алганда—тел чаралары белән бәян ителгән тарих, «чал тарих хәбәрчеләре- Менә шуңа барлык төр географик атамалар халкыбызның тузмас- тутыкмас күңел хәзинәсен, рухи һәм тарихи мирасын тәшкил итәләр Алар белән белеп һәм сак эш итәргә кирәк Җирле географик атамалар — тел. тарих, мәдәният һәйкәлләре. Бу кадерле һәм кыйммәтле мирасны тиешенчә барларга, тулыландырырга, чәчми сакларга, өйрәнергә, киләчәк буыннарыбызга тулы- бөтен килеш тапшырырга тиешбез. Милли географик атамаларыбызның тарихи чылбыр-яшәеше беркайчан да өзелмәсен! Иншалла башкалабыз Казан атамаларына да милли рух бөркелер, алар- ның милли йөзләре, төсләре, татарча исемнәре булыр. Замана, җәмгыять хәрәкәттә, яңара, үзгәрә, үсә Шушы заманчыл социаль-тарихи процесс географик атамалар дөньясына да. шул исәптән Казан урбанонимиясенә дә. үзенең тиешле милли тарихилингвистик йогынтысын ясамый калмас, әлбәттә