Логотип Казан Утлары
Поэма

Тәмуг кисәве


ПОЭМА МӘРСИЯ
Кыйсса башы
•Күрәчәккә бер сабәпме алла. Картлык басты илне, дәүләтне Мин ни сөйлим, исәр.
Килегез сез:
Күрсәтәсем килә <җәннәт*не
Дер селкетеп кинәт тирә юньне. Күк күкрәде, яшен яшьнәде.
Мин бу йортта өч ел җан асрадым. Мин бу йортта өч төн яшәдем .
Беренче төн
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА шагыйрә. -Яңгыр җиле I о.л.ләр елы исемле ли рика балалар очен һәм проза китаплары авторы. Казанда яши
Журнал варианты
Без бу йортны — картлар йорты түгел. «Оҗмах сарае, дин йөртәбез Шулай, әби: оҗмахына сине Вакытыннан алда кертәбез.
Шөкерана итеп түргә уз да Хуҗасы бул шушы бинаның. Сарби куаклары урап алган Тимер рәшәткәле койманың Тышкы ягы тәмуг булып калды. Калды.
калды.
калды ялгызы
Мин язмышын синен, ялгышын, дни.
Баш очында янган йолдызы
Сүнде кинәт: хәтереннән качты Шомырт тәмен бөркеп килгән яз Онытты үз исемен: Гайшәме соң? Галиябану? Бәлки. Сәрбиназ?.. Лта-баба белгән күргән эшме Картлар йорты һәрбер төбәктә Ятим бала диваналар йорты Сыкрау, сызлау сала йөрәккә
Шул йортларда җан асрый алар. Кирәклекне тоймый һичкемгә. Кунак көткән кебек әҗәл көтә. Ятлар җирли сине ят җиргә.
■ Гафу итәрсез бит. ярамаган Сүзләр КИТСӘ ӘГӘр ЫЧКЫНЫП' Күзләреннән укып язмышларын. Сөйли әби. көйли кычкырын:
<Каф тавына менәр балаларым Мүкле сазламыкта калдымы? Явыз шайтан әллә миңгерәтеп Нәселемнең ушын алдымы?
Ә бит баксаң, минем балалар да Дистә еллар белим көрмәде.
Ташка төренеп көн итәләр хәзер. Бар дөньясы әллә төрмәме?
Үзем сөйлим бүген, сезнең авыз Йозакланган, пешкән өчен дә. Сөйлим, сөйлим.
Бөтенесен сөйлим
Эт елының җомга кичендә...
Ничек аңлатырга япь яшь хатыннарнын Күкрәгендә сөте кибүен?
(.абыйларның ана сөте түгел.
Тана сөте имеп үсүен?
Күрәчәккә бер сәбәпме әллә. Картлык басты безнең дәүләтне. Мин ник сөйлим әле? Килегез сез; Күрсәтәсем килә «җәннәтне»...
Карап торам, тыңлап торам, уйлан горам Күңелеңнән ниләр табып булыр, Олан ’
Бармы анда рәхим шәфкать, кадер хөрмәс Мән мәнфәгать безнең өчен шулар кыйммәт
Бармы анда санга санау бәндәләрне.
Искә алу инде гүргә кергәннәрне?
Зиратларын каберләрен беләсеңме Яннарына башың иеп киләсеңме?
Милләт белән горурлану хисең бармы -Проклятый- дигәндә до син татармы*
Уйларында оеп утырганда Сискәнде ул таныш тавышка Арттан килеп кемдер күз каплады. Аваз салды < Привет, бабушка' .»
Исәнме, әбекәй' Күзләрен Нигә соң моң баскан бу кадәр? Җаныңны ни нәрсә телгәли. Алдыңмы куркыныч бер хәбәр? Сиэәм ич. үтәлн күрәм ич. Яшьләнгән күзләрең, яшьләнгән Ак яулык яшергән чәчләрең Агарган иртәрәк бәсләнгән Ни кайгың, әйтсәнә, әбекәй, Улларың, кызларың исәнме? Бармы соң оныклар татлылар. Авырмый сәламәт үсәме?
Барын бар.
Барын бар оныклар. Әмма дә җибәрдек зур ялгыш Шул ялгыш ясаган гариплек Гүрләргә кергәнче гел сагыш Ашкынып, дәртләнеп, яшәреп Беренче оныкны көтүләр Кемем бар. күрегез, дигән күк Урамнан ирәеп үтүләр. Булмастыр, дидем мин шул чакта Бәхетнең моннан да олысы. Булмастыр, башкада һич булмас (.абыйның моннан да нурлыгы Яраттым, уйнаттым: янәсе Заманнан бер адым калмасын
Үзебез белмәдек.— ул белсен — -Мама- дип әйттердем анасын Үзем дә аныңча. <лупалап-. (Бала бит. үпкәли күрмәсен i Ваттым да җимердем инде мин Урысның бичара җөмләсен. Тел белү зыянга китермәс. Өйрәнсен «зур агай - сабагын Ә алар мәктәпне яптылар. Ачтылар пивноен. кабагын Яптылар гел татар мәктәбен Туган тел укыту вәссәлам Кем сорап торды соң атадан Кай телдә укытыйк, мәсәлән ’ Балама ятлар баш булды да — Телемнең тамырын кистеләр Ни татар, ни урыс булмаган Имансыз төркемнәр үстеләр Бу безнең фаҗига, кадерлем. Кайтарып ал идең эш узган Өзелде буыннар. беркем юк. Беркем юк өч онык өч кыздан Байлык соң байтак бит күңелдә Әкият, мөнәҗәт, такмаза Әткәем җырлары әманәт Хуҗа юк. ни маза?
Б1м белән.
Йә төртеп күрсәтеп. Аңлатам үземә кирәкне Гарип бит телсез бит оныклар. Шул телә.
Шул телә йөрәкне'
Сәрби куаклары урап алган.
• Картлар йорты дигән бинаның Үзе иң түренә урнашса да. Яшел сандыккае сыймады
• Бушатырга- диләр әйберләрен Шырпы кабы кебек тартмага.
«Тумбочкага, әби. киреләнмә.
Искелеккә барма, ваклашча-
Буйсынмыйча ни кыйрата ала.
Кеше кулына калгач. картаеп
Сандыгына урын утынлыкта.
Рәнҗеп ятар имде. муртаеп
Иллар буе кул тимәгән малны Кузгатты шул. донья кымшатты Тоне буе әйбер барлады ул.
Тоне буе сандык бушатты
Лк ашъяулык чыкты сандыгыннан Киҗе мамык белән чигелгән Исенә тоште. табын тирәсенә Оныклары кайтып тезелгән:
Тутыкмасын, күгәрмәсен күңел кылың.
Әкиятемне сөйлим сиңа ә ул — озын.
Уттан кайнар булсын йөрәк ялкыннарың.
Күктән тирән, якты булсын акылларың.
Изге хисләр энже таштан кыйммәт калсын ('.атып алып, эзләп табып булмый аясын.
Карап торам, тыңлап торам, уйлап торам.
Күңелеңнән ниләр табып булыр, олан?
Икенче төн
Сәрби куаклары урап алган.
Карт корыны җыйган бинаның Яңа килгәннәргә ишек төбе. Түр башында инде мин аның
Киңәшем шул ■үземчә-не оныт.
Кирәк монда күндәм булырга 'Ят* дигәндә, ятып йоклау фарыз. • Бас* дигәндә, сикереп торырга. Өйрәнергә кирәк таныш тынсыз. «Теш агартмый • гына яшәргә. Рөхсәт белән генә селкенергә. Сәгать белән генә •күшәргә*.
Зиһене ачык чакта җыр тыңлады. Моң биләде фани дөньяны.
Баш бирмәгән уе ыргып үтте
• Җәннәт* ягын бүлгән койманы..
...Бала-чага өер булып йөрн. Иманнары качкан нилектән? Әнисенең авызына берсе Кайнаган су койган чәйнектән.
Тфү. тфү. мин күрмәдем моны. Шайтан күрде — китсен тәмугка. Кәфенлеккә төренер шәһитләрем Соңгы юлга чыкты табутта. Әкият түгел, баш бетмәле хәлләр. Шул газаплый, буа сулудан. Үзең сакла, аллам, маңкортларны Үстерүче ана булудан
<3нләйлүк*не җырлый, зыр-зыр килеп.
Дәверләрдән күчкән орчыгым Борчысам да. мин бит әниемне Үз телемдә генә борчыдым
Сәрби куаклары урап алган. Тимер койма торган бинаның Аръягында калды узган юлы. Үтте гомер,— a ул тоймады
Үтте гомер! Еллар аңлаттылар — Үтканенә аның сан югын Аңлаттылар. Ул бушата һаман Калаш чактан килгән сандыгын.
Ул бушата: күпме җан газабы. Күпме яшьләр аккан нахакка0.. Сабые киеп үскән башлык чыкты. Нур чәчрәде тиеп ахакка.
Күз алдыннан бала йөгереп үтте.
Әле көлә... әле телләшә.
Ә чынлыкта — яраланган күңел Шушы башлык белән сөйләшә:
— Бер бүлмәдә кырык кеше. Картлар йортына килдем. Шулай, олан, гомер булгач.
- Коммунизм >ны к^ рдем.
Хыялымда кайтам да бер. Яшь бала нәүбәтендә. Нәүмиз булып басын торам Өлешсез әбәтемдә.
Туган якны гаепләмим. Үпкәләмим халкыма Балаларым генаһ кылса. Кичер минем хакыма.
Тәүбә итә белгәннәрдә Миһербан булыр, дигән. Миһербанлы йөрәкләргә Сәгадәт тулыр, дигән
Кырдагы чәчәкләр барсы Киемгә күчәр, дигән. Заман ахырында сакал Кызларга үсәр, дигән..
Замана ахыры диеп
Сафсата сатам, имеш: Акыл бирәм даһиларга Картлар йортында килеш
Сыгылмалы чакта сыгып кал дип. Юлларыма күпләр чыктылар Яшен булып кына сукмадылар Тамырымның сутын сыктылар Үз йоламда мина ясин чыксын.
Үз телемдә дәшсен оныгым
Ник гарип ул? Кем калдырды мина Суты кипкән кәүсә сыныгын '
Сәрби куаклары урап алган. Катлы катлы соры бинаның Идәненә ак сөлгесен җәеп Бетен шавын онытып дөньяның Дога кылды. теләк теләде ул. Әрвахларга савап эстәде Бер намазын биш мәртәбә бу леп. Гөнаһына гөнаһ өстәде.
Күңел бит ул. иләсләнеп ала. Суыра да сыза уй сазы. Утын келәтендә ауный әнә Яшел сандык яшьлек җиһазы.
Әйтергә дә оят: •деревня• ул —
Кеше алдында дәшсә татарча
• Казан ич бу. диләр, шәһәр ич бу.
Мөслим түгел сиңа , йә Арча-
Туган көннән башлап куркытуга.
Янауларга түзде, җәбергә
Кабул кылсын гүре, бу доньядан
Рәхәт күреп китми кабергә.
Саргаюы арт и барган саен.
Җиргә иңә барды коймагыз
Җыелып килгән киңәш зарын сошли.
Соңгы сүздән аны тыймагыз'
Уңга барыр бөтен эшең. Уң аягың атла башлап Гадәтсезлек булыр китү Ярты юлда эшең ташлан
Чәчәк бирсәң, бүләк алсаң Суз тәти кул уң кулыңны Изге ният, изге сүздән Сызып җибәр үз юлыңны
Күрешкәндә якты итеп. Ике куллап күреш, балам Дөнья ярсу. бу дөньяда Тыныч фикер йөртү таман йомыш тотма, аң бул. зинһар. Мохтаҗлыктан килсә берәү
Иңнәреңдә бурыч йөртмә Әҗерен бик авыр түләү
Шөкер итә бер шатлыкка.
Исраф итмә дөнья малын Алыштырма усаллыкка Шәфкать тулы анаң канын
Мин сөйләгән йгиаларны Тормыш үзе иҗат иткән Васыятемне әйттем сиңа. Минем гомер инде үткән
Телсеалегең җан телсә дә Каһәрләмим. тотмыйм үч тә һич югында васыятемне.
Әкиятемне калдыр истә'
Өченче төн
Сәрби куаклары төргән йортка Дошманың да туган, килмәсен Тишка үлчим ярты мендәр белән Кабер кебек шыксыз бүлмәсен Килешмәде аңа • оҗмах > йорты. Тәм тапалмый сыек ашыннан Ятса торса оныклары кайтып Сөйли кебек сыйпап башыннан
Син сөйләгән әкиятләрдә
Чәчәкләр җирдә иде.
Калык сурәтләрдә түгел.
Елгада, күлдә иде.
Син сөйләгән әкиятләрдә
Диңгезләр зәңгәр иде Юл буйлары бәпкә үлән.
Егетләр мәргән иде.
Син сөйләгән әкиятләрдә Изгелек - савап иде
Тарактан үскән урманнар Савапка җавап иде
Син сөйләгән әкиятләрдә Юк иде газ. нитрат Дәрәҗәсен Һәм гайрәтен Җуймаган иде ир ат
Әкиятеңне агуладык.
Кипте Җирнең җелеге Ата белән бәяләнми Бүген насел кемлеге
Кирәксенмибез шифасын Яңгырын, чиста карын
Кайсы әкият сыендырыр Без яшәгән Җир шарын '
('.арби куаклары урап алган. Таш салкыны сеңгән бинаның Кешеләрен аңлап. тоеп йөрде Кешелекне генә тоймады Кыйбла белән Мәккә йорде уйда. Кайда ялган1? Кайда дөреслек? — Сагынып кына сөйләр өчен калды Баштан ашкан җирдә - хөсетлек.
Үзем әби: әбиемне менә
Искә алып уйлан утырам.
Кемне хәтерләсәң — шул кеше юк.
Бар бушлыкны бер мин тутырам
• Биш ир бала таптым бабагыздан.— Дия иде әби мәрхүмә
Астыртын эш йөртте кайберәүләр. Исләремә төшсә, ми түнә.
Без дигәнчә генә барды мени
Кемдер каһәрләгән тормышы Ир кадерен күпме татыдым соң. Дистә ел юк — бетен булмышы Күпме ләззәт күрде һәр тамчысын Сеңдерергә торган тәнебез?
Каян килсен тыныч хөкем йөртү. Каян булсын әдәп, мәнебез?
Биш баламны итәгемә төяп.
Буш өемдә калдым утырып Сыңар канат кизәнде дә кайчак. Сыңар канат куйды сыпырып
Эзгә салып кара табигатьне.
Югалгачгын күпме акыллар.
Ата тәрбиясе бирә алмый
Ничә буын бакты хатыннар
Сәрби куаклары урап алган.
Сез -оҗмах- дип йөрткән бинаның Салкын чәе күбегезне көтә.— Артын күрмәм димә, дөньяның.
Хәзер балай кадерсезгә калып. Картлар йортларында йөргәч тә. Уйлый уйлый акылым алмашынып.
Зар елагач, йәки көлгәч тә —
Заманында яп яшь ана иде.
Тудырды һәм бакты игезне
Качып кайтты бүген мәче булып.
Елый елый тырный нигезне
Баш тартабызмы әллә хакыйкатьтән.
Күңелләрен киттек, рәнҗеттек. Кулларыннан ямьне тартып алдык. Ни сөйләшсәк — шунда чит иттек
Нәрсә бирә, кая алып бара.
Имеш, надан әби мәктәбе.
Ялгышканбыз фәкать шунда булган Оят.
намус.
әдәп.
әхлагы.
Кире кагын шәфкать кануннарны.
Ямьнән мәхрүм иттек баланы... Оныклары йөгергәнне көтеп.
Кара көйде күңел аланы.
Каргый каргый бәрелеп сугыла ул. Кизәнә. соң кемне тукмасын?
• Рәнҗешләрем, аллам, кире алам. Үз баламны каһәр сукмасын.
Кем болгатты газиз бу Җиремне. Телемне һәм денне корытты?> .Акылы белән өмет өзде аннан. Тәмуг уртасына ыргытты
һәм дә әйтте Син янарга тиеш. Зәхмәтле син - тәмуг кисәве! Нәселеңнән җәяү качкан нәрсә. Нәләт сиңа ләгънәт исәвән!1 •
Сөйләмәче, зинһар, эч пошырып. Әбиеңнең серен, дидек без. «Әбиеңә барып сөйлә әнә». — Мыскыл итең шулай көлдек без.
Бик тә сөйләр идек әби сүзен. Аңламыйлар бүген оныклар: Егерменче гасыр торбасыннан Күңелләргә кунган тутыклар.
Йөрәкләрне юшкын басып киткән Баш миңгерәп йөргән арада: Өмет кипкән бары тәне туып. Аңы тумый калган балада.
Кыйсса ахыры
Телсез бала ,- сандык картлар йорты Калош чагы кайтты уена Хәтерендә елның шушы коне Туры килде кызыл туена
Сандыгыннан алып селкеде дә.
Туй күлмәген салды иңенә.
Картлар йорты керен бара иде
Гадәти бер кара тәненә
Күк күкрәде кинәт, бик якында Сызылып сызылып яшен яшьнәде Үкенечле шунсы: дәүләтләрнең Сырхау вакытында яшәде
Сандыгына барып капланды да. Ялварды уЛ күккә ходайга ■ Каһәрләмә, раббем. бу бәндәңне Каһәрләнгән бит мин болай да.
Ал жанымны: китим бу дөньядан.
Кешеләргә кыен салмыйча.
Каргыш калдырудан куркам, аллам. Интектермә жаным атмыйча ■
Ялварды ул башын бәрә-бәрә.
( айлыгына акты яшьләре
Ул бу йортта өч ел жан асрады.
Ул бу йортта өч төи яшәде
һәм шул төндә.
Шул караңгы төндә
Торган чакта яшен бер тынып.
Әүлиядәй. бер жан Куккә ашты
Тәрәзеннән картлар йортының...