Логотип Казан Утлары
Роман

КИЧҮ


IV
артәтәй усал, ачы телле иде Кайбер яңа, ят сүзләрне ул үзенчә бозып әйтергә ярата иде Аннан соң. Шәмсебәнат кызының җаңсамул» улы килгән саен, аны бераз чеметкәләп алудан да тартынып тормый иде Шунлыктан Габделхәй аның белән сөйләшкәндә уйлабрак сөйләшергә һәм. гомумән, телгә-тешкә килмәскә тырыша иде
Картәтәй исә йончылган, хәлсез кыяфәтенә бер дә туры килми торган бер җитезлек белән чабата ясавында булды — бармакларын тиз-тиз алыштырып, як-якка таралып торган шелеләрне тартып-тартып куйды, учы белән, бармак битлә
выл турында, базар хәлләре, тегесе-монысы турында сораштырды Габделхәйнең Яңавыл хәлләре турында да. базар хәлләре турында да сөйләшәсе килмәде. Аның барыннан да бигрәк үзе турында — үзенең унны бетерүе, аттестатында барлык билгеләрнең отлично булуы. Казанга укырга китәргә ниятләве турында
сөйлисе килде. Картәтәсе аның быел унны бетергәнен әллә белми иде. әллә чабатасы белән артык мавыккан иде — Габделхәй сөйләргә теләгән нәрсәләр турында ул берни сорашмады
Утыра торгач. Габделхәй шулай да түзмәде, беренче булып үзе башларга булды һәм күңелендәгесен барысын да берьюлы сөйләде дә бирде
— һы. алай икән.— диде карт исе китмичә
Шуннан соң икесе дә тынып калдылар.
— Нәрсә алып килдең1 — диде картәтәй кинәт кенә.
Ул моны шаяртып әйтмәкче булды сыман, ләкин бу бик туры әйтелде, тупас итеп әйтелде. Картәтәсе холкын белгәнгә, Габделхәйнең моңа да әллә ни исе китмәде. Ул аның шулай дип сораячагын алдан ук сизенгән һәм җавабын да алдан ук әзерләп куйган иде.
Ахыры Башы 7 нче санда
ре белән сылап-сылап куйды һәм чандыр тез башында шакмакланып ак чабата күз алдында үсә барды. Шул ук вакытта картәтәй Габделхәйгә дә күз төшереп алды, бер-ике сүз белән Яңа-
— Картый кайтсын инде.— диде ул һәм шундук сүзне икенчегә
борырга ашыкты — Катнарга чабатаң бармы, бир әле үзем катныйм.— диде
Мондый тәкъдимгә куанган сыман, картәтәй як-ягына карап алды. Никадәр карт һәм хәлсез булмасын үз эшен ул үзе генә эшли, чит кеше кысылса кул бозыла, эш киреләнә, дип исәпли иде Ләкин Габделхәйне ул чит кеше дип белми иде. ахрысы Сике астыннан иелеп, ул калыплап куелган чабата алып бирде
— Тезеңә әнә теге чүпрәкне сал. чалбарсыз калырсың ату.— диде картәтәй. киңәш итеп
Габделхәй күрсәтелгән чүпрәкне тезе өстенә жәеп салды да эшкә тотынды
— Шелеңне яхшы тарт, шөшле сабы белән сугып-сугып куй Нык булсын.— диде Картәтәй. өйрәтеп, киңәш итеп
— Ярар, шулай итәрмен.— диде Габделхәй
Бераз вакыт сүзсез генә эшләгәч, картәтәй үз алдына зарланып куйды
— Юкагач ташуы авырайды.— диде — Бер барганда биш- алтыдан ары күтәреп булмый Бик бирештем быел, улым Күз дә начар күрә. Урманнан кайткач, ике-өч көн бил авыртып жө- дәтә Анысына да түзәриең. каравылчы тота. Яз көне балтамны алып калды, һы! Утырып кына жыламадым Кыяктай үткер балтам эт кулында калды
— Кайсы каравылчы7 — диде Габделхәй болай гына, сүз урынына сүз булсын өчен генә
— һы! Җалабикыф Сабачианны белмәскә' — диде картәтәй.— Маңкасын жыялмаган бер нәрсә. Шул этләр көненә калдык Бүә буе урманында икенче эзең булмасын — башыңны чабып өзәрмен. карт тәре, ди
— Син үзең тәре димәдеңмени? — диде Габделхәй
— һы. әйтмәгән кая ул! — диде картәтәй — Син ул тәре мин — хак мосылман дидем Аңлаймыни ул аны7 Бик бирештем быел, улым Үз урманың үзеңә, үз басуың үзеңә ирек түгел Безнең ул Бүә буйларын, урманын-болынын патша да тартып алалмаган — болар алды Денсезләр Берсен калдырмый тартып алды Эт көненә калдык. улым Безнекеләр күреп кайткан — башы-аягы астына килгере Сабачианның чоланында ята ди минем балта Әллә каян танырга була сабына тимер каккан
— Чоланында яткач, су эчәргә кергән буласың да. аласың да чыгып китәсең.— диде Габделхәй жиңел генә
— һы. алырсың эт авызындагы сөякне! — диде картәтәй— Бер көнне тагын финагин килеп кергән өйгә Пачай Матжан Анда карай, монда карай синең кебек «Көненә ничә кием чабата ясай- сың. карт7 — ди Ник кирәк ул сиңа, мин әйтәм. аягыңда күнитек. өстең ботен. тамагың тук — үгез кебексең чабата киеп йөрергә чамаламыйсыңдыр ич. мин әйтәм Синең чабатаң кирәкмәи миңә. ди На- лук түләтәм мин синнән, ди Калхуа эшенә чыкмыйча баеп ятасың, ди Эт көненә калдык, улым
Урман каравылчысы Сабачианның картәтәсенең балтасын алып калуы турында Габделхәй белә иде инде Бу хәл монан ике-өч ел элек булган Шулай да менә картәтәсе һич шуны оныта алмый — килгән саен сөйли, сөйләгәндә дә гел әлерәк кенә быел гына булган хәл итеп сөйли Ләкин чабатага налог түләтмәкче булулары турында Габделхәйнең әле ишеткәне юк иде
— Чабатага налук! Пачай Матжан үзе генә уйлап чыгаргандыр аны картәтәй — диде ул. ышанасы килмичә
— Һы. кем белә аларныкын.— диде картәтәй — Алар бездән сорап эшләмәй кирәк икән тарта да ала Тәкыйулланың алма бакчасын элегрәк мактап гәзитләргә язаларые Исәр әйткәндәй, әл-
лә утыз, әллә җегерме җыл карады, бала урынына тәрбияләп үстерде. Чичкә атканда ап-ак булып утырырые бетен авыл күрке булып Кисте. Үч итеп кисте. Ачудан Бар карап торганым шушы бакчае — анысы да харамга чыкты, диде Әлеге дә баягы. Миннегали таягы алма сатып баеп ятасың, дип налук китереп төшергәннәр Шуннан каста булды Һы булмай булырсың каста Тагын үзе килеп бәйләнә ди әле. ник кистең, сәвиткә каршы кул күтәрәсеңмени’ дип әйтә ди Эт көненә калдык, улым Бәрәкәт качты дөньядан Кот калмады Үзебез гаепле . алланы оныттык фасикъ булып беттек.— диде карт, фәлсәфи төстә сүзен тәмамлап.
— Чабата өчен налук түләдеңме соң шулай да' — диде Габделхәй мәсьәләне ачыклыйсы килеп.
— Һы! — диде карт үртәлеп.— Әнә иске туным, әнә иске киезем, менә ямаулы күлмәгем — ничә бет табасың, барысы да синеке! — дидем Тиргәп чыгардым — Кеше каны имеп симергәнсең.— дидем. Икенче килмәде.
Картәтәсенең мондый сүзләрен, мондый моң-зарын Габделхәйгә элегрәк тә тыңларга туры килә торган иде Кайчан гына тыңламасын. нәрсә турында гына тыңламасын, ул аны бик үк аңлый да алмый иде Картәтәсе аңа бүгенге кон кешеләре, бүгенге көн гадәтләре турында түгел, бәлки ниндидер үткән заман турында, үткән заман кешеләре һәм гадәтләре турында сөйли кебек иде. Аның моң-зары гына түгел, башка кешеләрнең моң-зары да Габделхәйгә нишләптер ялган һәм ясалма булып, элекке заманнардан калган бер аңсызлык булып тоела торган иде Зарланырга яратучылар, аныңча, бүгенге көндәге политик хәлне, илдәге төп законнарны, тәртипләрне аңламыйлар яисә аңларга теләмиләр сыман иде. Чабатага налук салу, әлбәттә, көлке, ләкин яшь юкә агачларын кисеп, урманны корыту да дөрес түгел! Җалабиков Сабачиан — урман каравылчысы Урман — хөкүмәтнеке Дәүләт милкенә кул сузу — җинаять. Моның өчен төрмәгә утырталар, сөргенгә сөрәләр Ярый әле картәтәи балтасын биреп кенә котылган. Әгәр сугыш елы законнары нигезендә алып киткән булсалар'’ Менә бит ул эшләр кая таба бара!
V
Утыра торгач, картәтәи үрелә торган чабатасы белән бергә тезендәге чүпрәген сыпырып төшерде дә аягына басты
— Җитәр Хәл юк.— диде һәм кунычы киселгән киезтекләрен өстерәп ишек төбендәге агач караватына барып ятты.
Кулларын баш астына куйды, аякларын сузып җибәрде. Үпкәләгән сыман озак кына тынып ятты да. коры гына.
— Инәң акча җибәрдеме9 — диде
— Юк.— диде Габделхәй.
Карт эндәшмәде Аның чыннан да үпкәләгән. хәтере калган икәнлеге хәзер үзеннән-үзе сизелеп тора иде.
— Һы. көтәрсең аннан! — диде ул бераздан һәм тагын тынып калды.
Габделхәйнең инәсе белән картәтәсе арасында күптән инде читләшү. салкынлык сыман бер нәрсә яшәп килә иде Картәтәйнең дүрт кызы, бер улы бар Кызларының барысы да читтә, башка авылларда Төп йортта — Вәлиәхмәт улы Башка авылларда булсалар да. ата кеше үзенең кызларын да онытмый Шулай да ул аларны мохтаҗлыкка төшкәч кенә исенә төшерә, ахрысы Мохтаҗлыкның исә бер генә көнгә дә бетеп торганы юк. Кызларының, кияү
ләренең тормышлары бик үк шәптән түгеллеген ул белми түгел, белә Кайберсенең тормышы аның үзенекеннән дә начаррак Бары тик Шәмсебәнат кына картәтәй исәбенчә. башкаларга караганда мулрак. иркенрәк тормышта яши Алай гына да түгел. Шәмсебәнат хәтта бик шәп яши Шәмсебанат акча суга. Шәмсебәнат кызының бай яшәвенә картның, билгеле, әз генә дә каршылыгы юк. Булдыра ала икән, кулыннан килә икән, яшәсен әйдә, рәхәтләнеп яшәсен Тик ■£ шулай да ата кеше кайчагында үзенең кызыннан көнләшеп тә куя х Көнләшү генәме. шартлар дәрәҗәгә житә'
Шәмсебанат аена йөз сиксән биш сум акча ала. житмәсә ире өчен * дә бушка акча килеп тора Дөрес, аның бакчасы да бакча түгел — бер-ике түтәл кишер, суган утыртырлык уч төбедәй жире бар « Сыеры да. кәжәсе дә юк Аның урынына — дүрт тамак Ләкин андый е нәрсәләрне карт күрмәмешкә, белмәмешкә салына Тамак өчен дә. өс- = баш өчен дә. аныңча. Шәмсебәнатка акча тотып торасы юк — бала- х лары да, үзе дә, аныңча, балалар бакчасында туеналар, киемен дә < хө- = күмәт»тән алалар Шулай булгач, игелексез, миһырбансыз Шәмсеба- * нат кызы аңа — карт атасына кимендә ун-унбиш тәңкә биреп барса s да, бер жире дә кителеп төшмәс иде һы. биреп барырга тиеш тә бит. бирмәй. бармак гел үзенә таба кәкере
Картәтәйнең күңелендә шундыйрак бер үпкә бар иде Аена бер-ике мәртәбә базарга чабата сатарга баргач, ул. бик керәсе килсә дә. кирелеген җиңә алмыйча, кызы Шәмсебәнатка керми китә Өйләре базардан әллә ни ерак та түгел, югыйсә Шулай ук кызы Шәмсебанат та. атасының холкын белгәнгә, туган авылына сирәк кайта, кайтса да. әтәсе белән бозылышып-ачуланышып китә
Бу турыда Габделхәй яхшы белә Олылар арасына аның керәсе дә килми, кемнең дөрес, кемнең дөрес түгеллеген ачыклыйсы да килми Менә хәзер яңадан шул күңелсез бәхәс шаукымы калкып чыккач. аның эче пошып куйды
— Мин укырга китәм бит әле. картәтәй.— диде ул. сүзне икенчегә бормакчы булып
Картәтәсе озак кына эндәшми ятты һәм үзенең берни аңлатмаган «һы дигән ымлыгын әйтеп куйды Габделхәй аны аз булса да кызыксыныр, ничек укыдың, кая барасың, кем буласың’’ дип әйтер, дип көткән иде Ләкин картәтәсенең шул хәтер калдыргыч «һы-сы аны тынып, бөрешеп калырга мәжбүр итте Шундый аглыгып. шундый сагынып килгән өй. авыл кинәт чит-ят булып тоелды Тәбәнәк өй эчендә аермачык булып ач чебеннәр безелдәве генә ишетелде -Инәкәй бөтенләй монда авылга кайтмакчы була тагын»,— дип уйлады Габделхәй, күңеленнән чиксез бер төшенкелеккә бирелеп Кая кайтасың, ник кайтасың монда” VI
VI
Алар шулай тынып калган арада теге якта кемнәрнеңдер кайтып кергәне ишетелде Габделхәй аларның кемнәр икәнлеген аяк тавышларыннан ук танып алды Эшен ташлады да чолан аша теге якка чыкты
— Китагай1 Гаптелхәй улым түгелме соң” — диде картый Габделхәйне күргәч
Карты кебек үк озынча, чандыр гәүдәле картый. мич алдына якын килеп, алъяпкычындагы чыршы күркәләрен бушатып ята иде Мич алды сикесендә. кояшлы болын исләре таратып, жиләк тулы агач савыт тора иде Яланбашлы бер малай чыршы күркәсе белән булашкан картыйсы ягына ялт-йолт каранып, савыттан учлап- учлап жиләк ашый иде Шунда ук малайдан зуррак бер кызый
да бар иде. Габделхәй абыйсын күргәч, жиләк буры тиз генә гөлбач артына шылды, кызый исә гажәпләнеп кунак абыйсына текәлде Болар яшь бабайның балалары — Габделхәйнең туганнан туган энесе белән сеңлесе иде Аларның берсе Зифун. икенчесе Сиринә дип атала иде Эне белән сеңелнең өс-башлары ярлы, йөзләре чырайсыз, тәннәре чыра кебек иде
Картын, чыршы күркәләрен бушатып, алъяпкыч итәген сыпырып куйды кулларын итәгенә сөрткәләде дә. елмаеп, дәртсез генә гөрелдәп Шәмсебәнат кызының зур улын яратып алды — аркасыннан каккандай. кочаклагандай итте
— Китагай! Үскән, акыллыланган Кайчан килдең9 Инәң нишләп ята — тазамы, чирләмәйсезме ’ Бер дә килмәйсез. ташладыгыз.— диде ул. бер-бер артлы тезеп
Шуннан соң. болай гына килешеп бетмәс дигән кебек, күз төпләрен чылатып алды, баш артына шуышып төшкән яулыгын тартыбрак куйды, һәм өстенә чигүле тастымал ябып куйган самавырга барып тотынды
— Гаптелхәй улым килгәч, самавыр куймый ярамас.— диде.
— Инәкәй сезгә күчтәнәч жибәргәние.— диде Габделхәй, шүрлектәге төенчеген алып
Аның кулындагы зур гына төенчекне күреп, картыйның куанычы арта төште Кузгатылган самавырын урынында калдырып, ул өстәл янына килде һәм калтыранган куллары белән төенчекне чишә башлады Шәкерт абыйлары алып килгән күчтәнәчне күреп, балалар телсез калдылар һәм комсызланып, түземсезләнеп төенчекнең чишелүен көттеләр
Өй эчендәге ыгы-зыгыны ишетеп, күрәсең, сикедәге кызый да йокыдан уянып китте һәм уяну белән ни өчендер шыңшып жыларга тотынды Аңа игътибар итүче булмады. Мендәр мамыгына баткан тузгыган чәчләрен тырпайтып, чытык йөзле кызый олылар янына килеп житте Ул арада комсыз Зифун. төенчекнең чишелеп беткәнен дә көтмәстән. кулын сузып нидер умырып алды һәм. башкалар исләренә килеп өлгергәнче, кулына эләккән нәрсәне авызына кабып та жибәрде Сиринә. энесе өчен уңайсызланып, кызарынып, шәкерт абыйсы ягына карап алды, аннары пышылдап, зәһәрле итеп: «Убыр1 — диде. ләкин убыр ның гына бернинди тәэсире юклыгын күреп, тәртипсез энесенең беләгеннән чеметеп алды.
Габделхәй аларның бу кыланышларын күрмәс өчен, читкәрәк китеп барды Соңга калдым, ахрысы, дигән сыман ашыгып, карт- әтәй килеп керде. Кунычы киселгән киез итекләрен өстерәп, буш капчык шикелле асылынып торган киндер ыштан төпләрен җилфердәтеп. түргә өстәл янына узды. Картәтәләрен күреп балалар тынып калдылар читкәрәк тайпылдылар Картәтәй. өстәл янындагы урындыкка килеп утырды да. балалар кебек үк түземсезләнеп, серле төенчеккә текәлде
— һы. самавыр куярга кирәк. Тамагы кипкәндер Гаптелхәйнең.— диде киңәш итеп
Нык тартылган төенне картый. ниһаять, чишеп жибәрде Төенчектән иң элек шундый кадерле һәм тансык ис бөркеп торган бер бөтен ипи — Яңавылда. тимер юлчыларның ипи заводында пешкән, чиле-пешле булып, ләчтә булып пешкән бер кирпеч ипи килеп чыкты.
— Их! — диде Зифун һәм онытылып тагын кулын сузды.
Чәче-башы тузгыган бәләкәй кызый шыңшудан чын-чынлап жы- лауга күчте. Сиринә исә шулкадәр зур байлыкка ышанырга да. ышанмаска да белмичә, сихерләнгән кебек карап тик торды
Казан яныннан, картый зур гына пычак алып килде, пычакның чыра телеп агарып, шомарып беткән йөзен алъяпкыч итәгенә сөртте
дә, ипинең әлерәк кенә Зифун сындырып алган почмагыннан бер юка телем кисеп алды Телемне өстәлгә куеп аны өчкә бүлде, аннан соң һәр кисәкне икегә бүлеп чыкты Олырак кисәкне ин элек картына бирде, икенче кисәкне кечкенә кызый Риммага тоттырды Кырые китек кисәк Зифунга. аның ише Сиринәгә булды
— Ии1 — диде Зифун шыңшып
— Шыт' Шул кирәк сиңа — комсызланмассың моннан соң! — диде Сиринә тантана итеп
— Биргәнгә рәхмәт әйтергә кирәк.— диде картәтәй коры гына Калган ике кисәкне картыи шүрлеккә куйды
— Монысы Гаптелхәй улым белән безгә.— дигән булды
Комсыз Зифун үзенә тигән кисәкне чәйнәп-нитеп тормады — шул көе йотып кына җибәрде Бәләкәй кыз Римма белән Сиринә исә, Зифунны кызыктырып, яңакларын күпертеп, үз өлешләрен авыз эчендә генә сакларга булдылар
— Китегез, кит' — диде картәтәй. балаларны өстәл яныннан куалап.— Җитеп торыр хәзергә
Төенчек эченнән тагын ике кисәк иллешәр граммлы бөртек чәй ярты кило чамасы эре шакмаклы шикәр, укмашып беткән карамель һәм шулай ук ярты кило чамасы печенье чыкты Боларның барысы да Шәмсебанат апаның авылга җибәрергә дип күптән инде әзерләп куйган байлыгы иде.
— Ьы! Шундый тәм-төмнәр генә ашап ятасызмы7 — диде карт әтәй Габделхәйгә
Ул моны комсыз бер гаҗәпләнү белән, атасын оныткан игелексез кызына карата ачу һәм көнләшү белән әйтте Аңа каршы Габделхәй берни эндәшмәде Балаларның, олыларның үз гомерләрендә беркайчан ипи. чәй-шикәр күрмәгән кебек кыланулары аңа бик авыр тәэсир итте
Ул. аларның ыгы-зыгысына катнашырга теләмәгәнлеген сиздереп. стенага ябештерелгән иске гәзит кисәген укырга тотынды
— Лыгырдама инде! Китагай! — диде картыи ачуланып.— Тутырып куйганнар ди анда Үзеннән, балаларыннан өзеп җибәргәндер әле Синең аркада көллесе өйдән бизеп бетте
— һы! Бизәр шул. ник бизмәсен Малайлар үсте, эшкә ярады Ай саен акча килеп тора. Бизәр шул.— диде карт тешсез уртлары белән әкрен генә ипи йомшагын әвәләп.
— Тутырып куйган ди акчаны' Утырасың шунда, карт самый' — диде картый кычкырып
Картыи үзе шикәр-кәнфиткә дә, печеньегә дә кагылмады, бары чәйне генә борынына бик якын китереп иснәп карады да төенчекне бәйләп, кире шүрлеккә куйды Шуннан соң ул шалтыр-шолтыр килеп яңадан самавырына тотынды
Картәтәй. хәлсез терсәкләре белән өстәл тактасына таянып, авыз эчендәге ипиен әвәли-әвәли. урынында торып калды Ашап бетергәч, өстәлнең бер башыннан икенче башына кулын сузып, әле генә корткасы ипи кискән төшне капшап карады Ләкин аңа кадәр балалар өлгергән иде бугай инде — ашъяулыксыз такта өсте ялап алгандай чип-чиста иде Картның кәефе кырылды Хәзер ул үз ягына чыгып тормады — бу якның ишек төбендәге гар сике- сенә барып ятты VII
VII
«һы. тәм-төм генә ашап яталар' - — дип уйлады ул тынычлана алмыйча Ул анда шикәр белән чәй эчсен, син монда карт
башың белән көн-төн бил бөгеп утыр, көн-төн балтырган шулпасы чөмер Изгелек юк хәзерге кешеләрдә, миһырбан юк һы, укыган кешедә ниндәй миһырбан булмак кирәк9 Үзләренә генә булсын аларның. карт атайга булмаса да ярай Катмас әле* Катса тагын Ипине менә мин ашарга тиешием дә, юк. тәтемәй. Укыган кешеләр ашай. Укыган икән, гәҗитен кимерсен. Ипине кем карап үстерә, шул ашарга тиеш. Юк шул. алай түгел — басуга аяк та басмаган тырманы сабаннан аера белмәгән әрәм тамаклар ашай. Фасикъ дөнья Бәрәкәт качты.
Фикерен ул шуннан ары үстерә алмады. Аның уйлары бер үк нәрсә тирәсендә буталды һәм уйлаган саен кәефе генә кырыла барды Кәефе кырылгач исә тупасланасы, кырасы-җимерәсе килде Бер кереп, бер чыгып, туктаусыз нидер эшләгән сыман йөреп торган корткасына кинәт ачуы килеп:
— Буламы инде анда, юкмы? — дип кычкырды.
— Була! Талагың ташыгандыр,— диде кортка, картның үзе кебек үк тупас итеп.
— Һы. син тотынсаң була инде ул иртәгә,— диде карт зәһәрләнеп.
Картый җавап кайтарып тормады. Картәтәй озак кына үз алдына сукранып, мыгырданып ятты. Корткасы белән алар, гомумән, тату, тыныч яшәмиләр иде Бернинди сәбәп юк чагында да корткасына кычкыру, җикерүне ул гадәти нәрсәгә саный, корткасы шулай ук җавапсыз калмый иде Читтән тыңлап торганда аларның үзара сөйләшүе дә тиргәшү, кычкырышу булып тоела иде
Аларның бу сәер гадәте дә. мондагы мохтаҗлык, ярлылык та Габделхәйгә ят нәрсә түгел иде. Шулай да. никадәр ярлы һәм мохтаҗ булмасыннар, килеп керү белән картыисы карбаздан иң элек салкын катык алып кереп бирә торган иде Бу юлы нишләптер күрмәделәр дә шикелле.
— Арыгансыңдыр, улым, ятып тор.— диде картый. Шәмсебәнат улының күңелсезләнеп утыруын күреп.— Чәй кайнап чыккач уятырмын
— Ятып торасы килми.— диде Габделхәй теләр-теләмәс кенә.
Картый кыстап тормады — балалар чыгып китүдән файдаланып күчтәнәчле төенчекне яңадан үрелеп алды да. яңадан чишеп өстәлгә җәеп салды да. чәй-шикәр ише нәрсәләрнең барысын да яңадан әвеш-түеш китерергә тотынды. Тиздән самавыр да кайнап чыкты, ташып, җиз капкачын дыңгырдатып, түгелә дә башлады.
— Әнә. кара! — диде картәтәй. яткан җиреннән башын калкытып.
Картый. авыр самавырны шактый җиңел күтәреп, өстәлгә утыртты Борыны китек чәйнүккә хуш исле бөртек чәй чеметкәләп салды да. чәй өстенә чыжлап торган кайнар су агызды, шуннан соң чәйнүкне шаулап торган самавыр өстенә утыртып куйды Әчкелтем-төчкелтем аш-умач исләрен куалап, чебен безелдәвен томалап, өй эченә җылы, тәмле исләр таралды.
— Җәгез. килегез.— диде картый. карты белән Габделхәйгә эндәшеп.
Картәтәй урыныннан торды, аякларын идәнгә төшерде һәм барыргамы. бармаскамы дигәндәй, тынып утырды да. урыныннан кузгалды. Кыстатып тормыйча Габделхәй дә өстәл янына килде. Алар килеп урнашу белән, картый йомырыларга чәй агыза башлады. * Шул чакны чыр-чу килеп тыштан бала-чага йөгереп керде.
— Актимер бабай килә1 — дип кычкырды беренче булып Си- ринә.
— Актимер-Күктимер! — диде Зифун. апасыннан калышмаска тырышып.
— Актимел-Күктимел! — диде бәләкәй Римма, көлә-көлә
— Ут чыкканмы әллә — ник чабышасыз0 — диде картәтәй
— Актимер килә ич! — диде Зифун
— Актимер? — диде картәтәй. сагаеп
— Килсәни. кеше килгәнгә тилерәләрмени’ — диде картыи
Картәтәй урыныннан торды, тәрәзәгә якын килеп урам якка ка- ° рады, аннары берни әйтмичә кире урынына килеп утырды ?
— һы. көтеп кенә торадырыем менә монда.— диде мыгырда- -
НЫП. о
Шул ук вакытта диярлек шыгырдап капка ачылганы ишетелде. < Барысы да. тын калып, керүчене көттеләр Бер-ике минут чамасы £ вакыт үтмәде, тышта ишек төбендә кемнеңдер кычкырып сәлам бир- ® гәне. '■Хуҗалар өйдәме7 — дигәне һәм таягын тукылдатып, чолан * баскычыннан менеп килгәне ишетелде Кунакны каршыларга дип < картәтәй урыныннан торды *
— һы. Шуктимер мактап кына йөри әле.— диде сукранып о.
Ачып куелган ишектән шомарып беткән таяк белән иске киндер i капчык тоткан бәләкәй генә, чандыр гына бер карт килеп керде Башына ул кулдан суккан киез эшләпә, аягына ак ыштыр урап, яңа чабата кигән иде. Чабата бавы балтырына аркылы-торкылы уратып, тезенә кадәр күтәртеп бәйләнгән иде Янтыктан төньяктагы Ар-Ура- зының Актимер карт картәтәйнең күптәнге белеше иде. Янтыкка килеп чыккан саен диярлек ул кордашы Кәрим агайларга сугылмый узмый иде
Актимер карт, таягын, капчыгын ишек төбенә куйды да. бер- ике адым түргәрәк узды, җирән сакалын сыпырып алды һәм кычкырып
— Ассаламагалайкум! — диде
— Әйдә, түрдән уз, Актимер.— диде картәтәй
— Саумы-исанме. Карим агай' — диде Актимер карт.— Исанлек- лар ничыграк. җингаи ' Исанлек-саулыкме’ А-ай. сездә кунак та бар икән. Гаптылхай иным түгелме соң’ Исанме. иным
Ул шулай һәркем белән исәнләшеп чыкты Исәнлек-саулык алгач. картыи юлаучыны чәй эчәргә чакырды, удмуртча белгән бердәнбер -пукче» (утыр) дигән сүзен әйтте Картәтәй үзе яныннан урын җайлады Актимер, башындагы эшләпәсен салып сикегә куйды да күрсәтелгән урынга килеп утырды Шуннан соң. хуҗаларга, табынга хөрмәт йөзеннән, кычкырып бисмиллаирахман ирахим диде
— Мактап кына йөрисең икән. Актимер,— диде картый чәй ясап
— Аллам сакласын сызны хурларга.— диде Актимер
— Базарысьа бертиськот? Суресет луиза’ — диде картәтәй. удмуртчага күчеп
Яшьрәк чагында ул бер ай Ар-Уразыда эшләгән, шунда беркадәр удмуртчага өйрәнгән Үзенең дә төшеп калганнардан түгеллеген күрсәтмәкче булып, чит кеше алдында да. удмуртлар алдында да ул шулай бер-ике сүзне удмуртча әйтеп куйгалыи иде
— Базардан. Карим агай,—диде Актимер карт — Ундым дисан да ярай. унмадым. дисан да ярай Сарык алып барганыем Карим агай Җыл да икы барән бирадырые Саттым Налукка кирәк җингаи Бугаздан алалар Җа налукны тулайсын. җа йортыңны язып чыгабыз, дйлар Җорттан колак кагасы килмай бит. Карим агай җингаи
— Шулай инде, шулай,— диде картый. Актимерның сүзен җүп- ләп — Җәле. Актимер, җитешеп кенә утыр әле
— Җорттан колак каксам нишлармын. дидым. Карим агай,— диде удмурт карты, үз алдына куелган ипи кисәгенә кагылырга да. кагылмаска да белмичә
■ Базардан кайтышмы’ Юлын уңдымы’
— Аша. аша. тартынма. Актимер — анысы синең өлеш.— диде картый — Бәхетле тамак икәнсең. Кызым җибәргән. Шәмсебанат
— Сарык кадерлемы. жортмы. иным9 — диде Актимер карт Габделхәйгә карап — Базардан кайтышлый ук кыреп түладым налук- ны Калганына шырпы-сабын алдым тыгеларьга. Карим агай.
— Аларга ышаныч юк. Актимер кордаш.— диде картәтәй — Язып та алырлар, куалап та чыгарырлар
— Нишләп кешене үз йортыннан куалап чыгарсыннар инде.' — диде Габделхәй, сүзгә катышып.— Элек кенә. . патша заманында гына ул куалап чыгарганнар Хәзер — юк. алай түгел ул.
— Дурысь. иным, шулайдыр.— диде Актимер карт, бик тиз килешеп.
— Китереп терәделәр, кордаш.—диде картәтәй. Габделхәйнең сүзенә колак та салмыйча.— Каманизмга китереп терәделәр Бай да юк. ярлы да юк — барыбыз да бертигез, барыбыз да хәерче!
— Хәерче' — диде картый кычкырып.— Булганына шөкер ит — алла сугар Алдың тулы ризык, шуңа канәгать итмәгәч'
— Дурысь. җиңгай,— диде Актимер, ярарга тырышып.
— Үзебезнең комсызлык аркасында шушы көнгә калдык.— диде картый.— Биргәненә шөкер итәргә кирәк. Элекке пигамбәрләр әнә күпме михнәтләр күргәннәр!
Картый үзенчә укымышлы иде Үз фикерен дәлилләү өчен ул еш кына китап сүзләре кулланырга, изгеләр тормышыннан мисаллар китерергә ярата һәм күңеле аеруча күтәренке чакларда элекке мөнәҗәтләрдән. хикәяләрдән кыска-кыска өзекләр сөйләп ала. тыңлаучы булса, бар белгәнен берьюлы чыгарып салырга да күп сорамый иде
— Безнең күргән берни түгел, ни күрмәгән Йосыф пигамбәр! — диде ул көйләп һәм. чәй эчүчеләрнең каршы сүз әйтә алмавыннан файдаланып. Йосыф пигамбәрнең михнәтләреннән бер-ике кыйсса сөйләп алды.
— Дурысь. җиңгай.— диде Актимер.— Игыньнарь ничек сун сызьдә. Карим агай9 Сабан ашлык бызда айбат булай. арыш кына сирак.
— Ничек булса да. безгә буласы түгел, Актимер.— диде картәтәй төшенке генә — Урак вакыты гына җитсен, килерләр дә ялмап та алырлар, бөртеген калдырмый алып китерләр Белмәйсеңме әллә9
— Дурысь. Карим агай.— диде Актимер карт уфтанып.
— Нишләп бөртеген дә калдырмасыннар инде, картәтәй?! — диде Габделхәй, картәтәсен оялтмакчы булып.— Йөз кило хөкүмәткә тапшырсаң, унбиш кило колхозчыга кала. Тырышып эшләгәндә
— Бик бирештем быел. Актимер.— диде Кәрим карт. Габделхәйнең сүзләрен ишетмәмешкә салышып.— Күзем да начар күрә, кул да калтырай Җегәр юк. Актимер, җегәр.
— Бызьга шул каберга барасы гына калды инды. Карим агай.— диде Актимер пошынып— Исымнан чыккан, бызның бит тыге Юлдаш карт та улде. Але шушы атнада гына Урыны уҗмакта булсын
— һы' —- дип куйды Кәрим карт, белеше Юлдаш картны кызганып.
— Мәрхүм.— диде картый да.— Корткасы исәнме соң әле9 Улы белән килене дә барые бугай.
— Барые, җингай.— диде Актимер.
— һы! — диде картәтәй.— Сиксәнгә җиттеме Юлдаш карт
— Җитм ы ш тугызда, дидылар.— диде удмурт карты.
Алар шулай дөнья хәлләре турында сөйләнгәләп әз-мәз ипи каптылар, җебетеп кенә шикәр суырдылар һәм туктаусыз чәй эчтеләр. Чәйне картый ясап кына торды Башта пешерелгән чәй җитмәде Борыны китек чәйнүккә яңадан бер-ике чеметем чәй салырга, сүрелә башлаган самавырга күмер өстәргә туры килде Ярый әле борынгы 80
«микулай- самавыры зур иде. хәзерге самавырлар булса, ихтимал, суы да җитми калган булыр иде
Биш-алты йомырыны бушаткач һәм тәненә, мангаена рәхәт тир бәреп чыккач. Актимер карт, хуҗаларга рәхмәт әйтә-әйтә. урыныннан кузгалды Гәпләшеп чәй эчкәннең соңында картәтәйнең дә күңеле күтәрелеп китте Бушап калган өстәл тирәсен шундук балалар яулап ° алды. г
Актимер карт бусагага утырды да. куеныннан чигүле янчык * чыгарып, караеп беткән төрепкәсенә тәмәке тутыра башлады
— Уйдә тартмаймын — курыкма, жиңгаи.— диде үз алдына * сөйләнеп. н
— Тупсага утырырга ярамый бит. Актимер, бәхетең булмас.— диде картый. *
— Син ачуланма инды. жиңгай.— диде удмурт карты канәгать = төс белән кеткелдәп.— Гумырга тупсага утырдым — бахытем шуннан * булмагандыр Кайнар чай ычкачь. торыпкамьне быр тартып жибар- = сам. миа хазырь шуннан артык бахыть киракмаи
— һы. кемгә — бәхет, кемгә — ләхет.— диде картәтәй. Актимер х картны яклаган сыман итеп.
Актимер карт, картый сүзен тыңлап, шулай да бусагадан торды, чакмасын чагып тәмәкесенә ут кабызды, таягы белән капчыгын кулына алды да. ике сүзнең берендә рәхмәт әйтә-әйтә. саубуллашып, әчкелтем тәмәке исе калдырып чыгып китте Киселгән киез итеген өстерәп. Кәрим карт белешен капкага кадәр озатып куйды
VIII
— Карале, сиңайтәм. Ибрайлар зыянлап сыерларын суйганнар икән.— диде картәтәй өйгә кергәч.— Әллә бер-ике кила ит алып кайтасыңмы7 Көтеп торырга бирерләр әле Кирәксә, чабата белән түләрмен. Болай да алардан ике кием өчен аласы бар
— Китагай! — диде картый шаккатып.— Сыйлы көнең — сыер Җәй уртасында . мескенкәйләрем! Акчасын чыгарсалар, ярый да бит
— Чыгармас Ибрай! Ике хакын чыгарыр әле ул Базарга алып барсалар, кулына да тидермәсләр.— диде картәтәй
— Көтәргә бирер микән соң7 — диде картый.
— Бирер, бирер.— диде картәтәй— Үз кешеңә дә бирмәгәч Качарга җыенмыйбыз. үләргә дә
— Гаптелхәй улым килгәч, бик әйбәт булыр Киленнәр дә эттәй арып кайталар.— диде картый. ризалыгын белдереп — Каяле. Сиринә- не генә җибәрәем.
— Ниндәй Сирина ул' — диде картәтәй— Сиринәгә кем ит тоттырып жибәрсен — бар үзең
Картый самавырын түгеп, өстәлен жыештырды да. башындагы яулыгын рәтләштереп, чыгып та китте Картәтәй аның Ибрайлар ягында күздән югалуын гына көтеп торды да. урам як тәрәзәне иңеләй ачып, бар көченә
— Сиринә! Сиринә! — дип кычкыра башлады
Тамаклары туйгач каядыр уенга чыгып киткән балалар карт- әтәләре тавышын ишетеп, озакламый көтүләре белән кайтып керделәр
— Син чакырдыңмы, картәтәй7 — диде Сиринә. картәтәсенең колагына якынрак килеп
— Кайда йөрисең кычкырганда7 — диде Кәрим карг кырыс кына.— Китмә. Көтеп тор
Шуннан башка ул берни әйтмәде Бик ашыгыч эше бар сыман авырткан аякларын җитез генә өстерәп, чоланга чыгып китте һәм
тузанлы әрҗәләр, капчык, чапчак ише нәрсәләр арасыннан нидер эзләргә тотынды Эзләгән нәрсәсен тапмагач, ашыгып кире өйгә керде, шүрлекне, сике астын, сандык артларын капшап карады. Шуннан соң нидер исенә төште дә янә лас-лос атлап, үз алдына сукранып, кире чоланга чыкты. Бераздан ул тузанга буялып беткән ярты литрлы кара шешә алып керде, шешәне чүпрәк белән сөрт- кәләп Сиринәгә бирде Бөтен өйдә бердәнбер дип әйтерлек буш шешә иде бу. Картәтәй аны корткасыннан да. бала-чагадан да яшереп саклый иде Булган барлык шешәне сугыш елларында, иң кадерле байлык сыман хөкүмәт кә биреп бетергәннәр иде Нимес танкларын шартлату өчен ул шешәләрдән бензинлы граната ясыйлар икән, дип сөйлиләр иде
— Мә. тиз йөре' Нык тот.— диде картәтәй
— Акча’ — диде Сиринә. шешәне кулына алып.
Картәтәй күлмәк изүенә кулын тыгып, яшерен кесәсеннән йомарланып беткән берничә берлек алды, санап кызга бирде
— Тиз йөре! — диде ул тагын кисәтеп.
Ибрайларга караганда магазин якынрак иде Аннан соң көндез анда әллә ни кеше дә булмый иде Сиринә тиз арада кайтып та җитте һәм ике куллап тотып кайткан авыр гына шешәне исән-имин картәтә- сенә тапшырды Җәйге-көзге эш вакытында сатуда аракы өзелеп тормый иде Аракыны Яңавылдан мичкәсе белән генә ташыйлар һәм кәрәчин саткан кебек, литрлап, чүмечләп саталар иде Тулы шешәне Кәрим карт калтыранган кулына алды, алдап җибәрмәгәннәр- ме дигән сыман, кәгазь бөкене ачып, иснәп карады, борынын җыерды, бөкене кире шешә авызына тыгып куйды да чоланга чыгып китте
Күп тә үтмәде, куанычыннан җиңел-җиңел атлап картый да кайтып керде Шакмаклы ашаулык кисәгенә төреп, ул зур гына ит тоткан иде
— Бирде, берсүзсез бирде, рәхмәт яугыры,— диде картый ишектән килеп керү белән — Китагаи' Бигрәк симез булган — кисәргә карасы юк Бичаракайларым безгә сөенеч тә сөенечен, үзләре зар җылыйлар шул Яшь балалары бар. сөтсез кыен булыр инде
Картәтәй итне кулына алды, башта авырлыгын чамалап карады, аннан соң яктыгарак килеп кыяфәтен карады Корткасына кире бирде дә канәгать бер төс белән:
— Бөтенләй сал.— диде
— Шуны да бүлгәләп торсаң! — диде картый эре генә.— Мондай эсседә ит саклап буламыни9! Исәпләшербез әле. белмәгән кеше түгел.— диде.
— Һы.— диде карт күңеле булып.
— Онытып торам икән.— диде картый нидер исенә төшереп.— Бүә буенда бер марҗаны үтереп ташлаганнар, ди Яшь кенә, ди Акчасы да күп булмаган Турыдан киткән булган икән, теге Тирән чокыр янында үтергәннәр, ди
Ишектән чыгып барган картәтәй туктап калды, аптырап, теле тотлыгып:
— һы' — дип куйды — Күрүчеләр булганмыни9 Кайчан?
— Гыйльмулла малае күргән.— диде картый — Берничә кеше җыелып кайтып киләләр икән, «стенә килеп чыкканнар Килеп җиткәндә теле булган, бичаракаемның Җөрәк турысына гына кадаганнар, ди. пычак эзе шул көе ярылып ята. ди
— һы! — диде карт исенә-акылына килә алмыйча.— Кем икән, тотмаган нармы 7
— Кем булсын — чуен юлдагы ышпана инде. Ничек Габделхәй улыма чыкмаганнар' Алла сакласын инде Гел турыдан йөри Ишетсен колагың, икенче турыдан йөрмә, улым,— диде картый бер читтәрәк эндәшмичә утырган Габделхәйгә.
— Ярар.— диде Габделхәй гамьсез генә.
— һы! — диде тагын да картәтәй— Алар шул хатын-кызга чыгалар да
— Милитсиәсе дә юк бит аның кирәк чагында. — диде картыи
— Бүә буена да милитсиә куеп булмый бит инде' — диде Габделхәй картыйның аңсызлыгына исе китеп
— Милитсиәсе ышпана белән бер сүздә булгач, куйсаңни. куйма- £ саңни.— диде картәтәй— Илдә бәрәкәт калмады, улым. Үз жиреңдә 1 үзең иркенләп йөри алмайсың Озакламый болар бер-берсен ашай о башларлар әле х
— Тәүбә-әстәгафирулла! — диде картыи коты алынып.— Авызың- * нан жил алсын — фирештәнең амин дигәненә туры килер' £
— Килсә килер инде.— диде карт — Фасикъ дөнья Илдән бәрәкәт е качты Олыны олы дип белмәиләр кечене кече дип белмәйләр х
IX
Кичкә таба, кояш баер алдыннан, печәнчеләр кайтты
Этәсе кебек бераз гына бөкрәеп йөри торган Вәлиәхмәт абзый ишектән беренче булып керде Аның артыннан кулына ак төенчек тоткан, бик нык арыган кыяфәттә хатыны керде Иң артта Иленура күренде Иленура әтәсенә дә инәсенә дә охшамаган — картыйсына тартым иде Бернинди ачлыкка-мохтажлыкка карамастан, аның барлык саны төгәл, күркәм иде Сылу ак йөзле, куе коңгырт чәчле һәм тере матур күз карашлы иде Иленура Кояшта матур булып янган нәфис, түгәрәк муенына ул эре кызыл гәрәбә, ике як колак очларына көмеш сыман алкалар тагып куйган иде Иленура Габделхәй белән бер яшьтәрәк иде Төссез, хәлсез ата-аналары. картыи- сы. картәтәсе һәм энеләре-сеңелләре янында Иленура ниндидер мог- жиза белән генә кырау сукмый калган алсу чичкәне хәтерләтә иде
Вәлиәхмәт абзый Габделхәйне күреп алды һәм теш казналарын тартып торган коры иреннәрен авырлык белән генә кыймылдатып, елмайгандай итте
— Габделхәй килгән ич — диде — Исәнме. Габделхәй
Шундый зур гәүдәле кешенең тавышы чыпчыкныкы сыман бик зәгыйфь булып чыкты Габделхәйнең күңелендә яшьбабасына карата кызгану һәм әрнү хисе калкып куйды
— Габделхәй дисеңме’ — диде яшәби. шундый ук хәлсез бер тавыш белән
— Габделхәй’! — дип кычкырды Иленура. бөтен өй эчен яшь. көр тавыш белән күмеп — Гомерле булырсың әле, бүген генә сине сүләдек лапса Әүлияме әллә син. Габделхәй”
— Кызык, минем турында нәрсәләр сөйләдегез икән’ — диде Габделхәй, печәнчеләр белән исәнләшкәч. Иленура янында озаграк тоткарланып
— Сүләдек инде. - диде яшәби. кызы өчен жавап биреп.— Бигрәк сагындым шул Гаптелхәине. ичмасам бер килеп тә чыкмай диде Иленура Кызлар күңелендә нәрсә булсын — сагыну да юксыну инде
_ Кит' — диде Иленура инәсенә кычкырып муенындагы гәрәбә шикелле кызарынып - Бер дә алай димәдем Укуында бетергәндер. ичмасам бер килеп тә чыкмай дидем лапса*
— Шулай дидеңмени соң әле? Истән чыккан.— дигән булды яшәби Шуннан соң кулындагы төенчеген кайнанасына бирде һәм аңлатып. Габделхәйгә карап Көнлек ризык — диде - Ярты кила он Печәнгә йөрүчеләргә жан башыннан өч йөз гырам он бирелә Безгә өч кешегә күп тия Яртысын болында пешереп ашайбыз ярты
сы өйгә кайта Хәзер инде тамак тук. Печәннең файдасы бар аның. Гаптелхәй
Бу сүзләрне ул Габделхәй алдында үзләренең һич тә ач түгел- лекләрен күрсәтергә тырышкан сыман итеп әйтте, ләкин чынлыкта бу Габделхәйнең түгел, үзләренең күңелләрен юату өчен әйтелде бугай Габделхәйгә уңайсыз булып китте. Төенчеккә төйнәп алып кайтыл- ган куш йодрыктай он өчен. Иленура өчен, яшәбисе өчен уңайсыз булып китте. Күрәсең, яшь бабай да шундый ук уңайсызлык кичерде — бернигә катышмыйча, хәлсез бер елмаю белән елмаеш- тырып. баскан урынында катып тик торды. Шуннан соң ул. кулындагы бишмәтен чөйгә элеп, аягындагы солдат итеген салып куйды, аяк астында диярлек аунап яткан бер мендәрне баш астына кыстырды да туп-туры как идәнгә сузылып ятты.
Эшчеләр кайткач, картәтәй дә үз ягына чыгып, ишек төбендәге сикесенә ятты Габделхәй, эш югында эш булсын, дип. картәтә- сенең калыплап куелган чабатасын катнарга тотынды.
— Печән ничек соң быел, яшьбабай? — диде ул бераздан.
— Печәне ярыйсы, эше авыр,— диде яшьбабай теләр-теләмәс кенә.
— Бодай уңган быел! — диде Габделхәй дәртләнеп.
— Шулай шул.— диде яшьбабай.
— Басу капкасына терәлеп утыра. Шундый биек! — диде Габделхәй. кирәгеннән артык мактауга бирелеп
— Аны әле җыеп аласы да бар. энекәем.— диде яшьбабай сүлпән генә.
— Комбайннар җитәрлекме соң быел, яшьбабай? — диде Габделхәй аның саен белдеклеләнеп— Комбайны булса, аны инде урып алуы берни түгел, иеме. яшьбабай ’
— Анда гына эш тормай.— диде яшьбабай.
Шул чакны, сике такталарын шыгырдатып, картәтәй урынында кыймылдап куйды.
— Машина эшләй. машина ашай хәзер, улым.— диде .Габделхәйгә эндәшеп.— Җире — безнеке, ашлыгы — хөкүмәтнеке. Сызыра да ала Синең үзеңә ашарга каламы, юкмы — сорап та тормай.
Картәтәсенең кирле-мырлы сүзләрен ишетү белән. Габделхәйнең барлык изге теләкләре, күтәренке уй-хисләре юкка чыкты Карт этәсенең дөрес сөйләмәгәнлеген дә яхшы белде, тик шулай да аның ише искелек калдыгы белән бәхәсләшергә үзендә көч тапмады. Бәхәсләшү түгел, аның белән хәтта җайлы гына, ипләп кенә сөйләшеп тә булмый сыман иде Ул үзе турында гына, үзенең бүгенгесе, хәзергесе турында уйлый ала. үзенең чабатасыннан башка бернәр- нәрсәне дә күрергә дә, белергә дә теләми. Бит мохтаҗлык Янлыкта гына Яңавылда гына түгел. Бөтен илдә шулай' Сугыш-та жимерелгән-кырылган авылларны, шәһәрләрне торгызасы бар. завод-фабрикаларны эшкә җибәрәсе бар. Украина. Белоруссия әле һаман җимерек хәлдә. Андагыларның хәле безнекеннән дә яманрак Ярый әле сугыш монда кадәр килеп җитмәгән — шуңа сөенергә кирәк. Ул әнә сөенә белми. Ул. гомумән, бер нәрсәгә дә сөенә белми бугай Политик аңсызлыгы турында инде әйтеп тә торган юк.
— Синең шул бер үк балык башы булыр инде, картәтәй.— диде Габделхәй картәтәсен җиңелчә шелтәләп.
Күңеленнән ул яшьбабасының үзен яклавын өмет итте Моңарчы еш кына аларның сүзләре килешә торган иде Элегрәк шулай өчәүләшеп чәкәләшеп киткәндә яшьбабай гел Габделхәйне яклый торган иде Ни әйтсәң дә. яшьбабай аңлырак, белемлерәк. Бөтен яшьлеге аның шау-шулы елларда — колхозлашу. культуралашу елларында үткән Белеме дүрт сыйныфтан ары узмаган. ләкин шаулы елларда ул үз авылының, үз чорының иң алдынгы. иң актив яшьләреннән исәпләнелгән. Башта каңсамул га. ан
нан фартия-гә кергән, шуннан ата каманис булып киткән. Карт- әтәй бик үк риза булмаган ләкин ул каршы килгән саен яшьбабай киреләнеп алдынгылар рәтендә йөри биргән Сугыш башлану белән ул беренче елны ук сугышка алына. Сталинград янында каты яраланып авылга кайта Ярты ел чамасы урында ятканның соңында яңадан аягына баса, ләкин ул вакытта инде хәрби хезмәткә яраклы бул- ° мый — сул як кулы гарипләнеп кала Сугышта булып кайтуын г исәпләмәгәндә, ул беркайчан читтә йөрмәгән Бөтен гомере авылда үт- s кән Актив комсомол, актив коммунист авылда нинди эшләр башкара алса, ул шуларның барысын да башкарган Колхоз оешкан * елларда фермада ат караган, колхозда яшелчә бакчасы оештырылгач, е шунда бригадир булган Яшелчә бакчасыннан соң «Алга- колхо- » зында жиләк-жимеш бакчасы утыртканнар Баш кеше итеп, бри- * гадир итеп тагын каманис- Вәлиәхмәт иптәшне куйганнар Сугыш- = ка ул шул чагында алынган Сугыштан яраланып кайткач, хәле * шәптән булмаса да. иң жаваплы эшкә — амбарга төнге каравылга бил- = теләгәннәр Ныклап торып аягына баскач исә шул ук амбарда аш- х лык кабул итүче һәм заф булган. Быел менә бригадир итеп s сайлаганнар
— Безнең әтәй әйтсә, әйтә инде ул.— диде яшьбабай гамьсез генә, бер якны да яклыйсы килмичә
— Мин әйткәнне тыңласагыз, эттәй уңган кеше буладырыегыз да. тыңламадыгыз.— диде картәтәи сикесеннән торып утырып — Әнә. бәләкәй авыллар сугышка чаклы да,сугыштан соң да машина кертмәделәр — үзләре эшләй. үзләре ашаи Ул чакта да әйттем мин сезгә
— Син әйтү белән генә бармай шул дөнья.— диде яшьбабай — Югарыда синнән дә акыллырак кешеләр утыра, әтәй. План килеп төштеме, үтәмәй хәлең юк
— Эшләү пылан белән, ашау гырам белән.— диде картәтәй
— Пыланын да үтәйсең Анысы гына үтермәй Пылан өстенә пылан килеп төшә - шунысы үтерә, энекәем.— диде яшьбабай — Былтыр көз орлыкка дип калдырган ашлыкны да илебатырга илтеп тапшырдык Быел язга чыккач, үзебезнең шул ук орлыкны хөкүмәттән үтичкә сорап алдык Анысы да ялынып-ялварып кына әле Көз көне икеләтә түләү шарты белән, дүрәкәй'
— Элек байга сорап бардык, хәзер — хөкүмәткә1 — диде картәтәй.— Бай бирсә үзенекен бирде, хөкүмәт — безнекен
— Байның да үзенеке булмаган ла. ул да ярлыдан алган.— диде Габделхәй
— Байның эшләгәне булды, эшләмәгәне булды,— диде картәтәй — Үз ашлыгын теләсә сатты, теләмәсә ярлыга таратты
— Тараткандыр! Табарсың байдан' — диде яшь жегет чамадан тыш остарып
Картәтәи эндәшмәде — бала белән сатулашып торуны күрәсең кирәксез санады
— Элек аның ялкавы гына, эш сөймәгәне генә ярлы булган энекәем - диде яшьбабай
— Машина бозды дөньяны, машина' — диде картәтәи ачу белән
— Алайса, яңадан сукага, агач тырмага тотыныргамени ' — диде Габделхәй
— Һы! - диде картәтәй — Элек, улым сука да агачые ашаган калачые Хәзер әнә сука да тимер тырма да тимер — б ны кимер! Ишеткәнең юкмыни’
— Әтәйнен шул инде атны сагына, суканы сагына.— дип куйды яшьбабай ялкау гына
— Сагынырсың! — диде карт уфтанып
— Сугышка чаклы аның җитәрлек аты да барые.— диде яшьбабай аңлатып — Бөтен эшне ат белән башкардык. Трактор шул кызык өчен генә Күпме атны сугышка алып кырдырдылар, дүрәкәй! Башкырт дивизиясе- дигән булып, атка атландырып танкка каршы сугышка җибәрделәр Әдәм әйтеп әдәм ышанмас кулда кылыч, агач мылтык.
— Агач мылтык'! — диде Габделхәй ышанмыйча.
— Чып-чын агач мылтык! — диде яшьбабай.— Ничек исән калганбыздыр — әле дә исем-акылым китә Күпме ат. күпме кеше кырылды' Таудай өелеп калдылар, дүрәкәй' Хәзер менә ат та юк Аттан бигрәк, эшләр кеше калмады
— Барысы да укымышлыга әйләнде.— диде картәтәй.
— Укымышлы' Тапкан бер сүз! — диде яшьбабай. әтәсенә кычкырып— Эшләрдәй кеше ничек тә читкә китәргә тырыша — укыганы да. укымаганы да. Тамак куалый, энем, тамак
— Ат та юк. кеше дә юк. шулай булгач, трактор-комбайн кирәкмимени9 — диде Габделхәй, яшьбабасының йомшак җирен капшап — Авылда никадәр машина күп булса, шулкадәр яхшырак түгелмени9 Әнә. алдынгы колхозларда шулай бит гәзитләрдә гел язалар.
— Болай караганда әйбәт ул.— диде яшьбабай беравык эндәшми ятканнан соң— Машина тиз эшләй. күп эшләй Ләкин ул бушка эшләмәм. Эшләгән өчен барысын да җыя да ала Натурплата. Ат белән эшләгәндә натурплата юк Хөкүмәткә тиешлесен илтеп саласың да. әзме-күпме үзеңә дә кала Машина эшләгәч, алай түгел. Иң әүвәл хөкүмәткә план тутыра алмый җаның чыга Анысын тутырасың — натурплата дигәнен сала башлыйсың Ягъни трактор, комбай эшләгән өчен мытыеска түләмсең Мытыес кемнеке? Хөкүмәтнеке'
— Ьы. аның чокырының тулганы юк.— диде картәтәй.— Күпме бирсәң дә ала — бир генә!
— Менә син шунысын да уйлап кара, энекәем.— диде яшьбабай Габделхәйгә.— Аның тагын шул ягы да бар ат белән эшләгәндә элек кеше, әйтик, гектарыннан йөз илле пот алган, трактор белән эшләгәндә кайчагында иллегә дә тулмай!
— Булмас ла. яшьбабай! — диде Габделхәй шаккатып.
— Ник булмасын, була! —диде яшьбабай — Шулай Җылдан җыл кими бара. Җыл да каерылып уңмай ул ашлык!
— Ничектер ышанасы килми.— диде Габделхәй икеләнеп— Әнә гәзитләрдә язалар: әллә нинди бай колхозлар, миллионер колхозлар бар. диләр. Сездә персидәтел булдыксыз — шуңа ул. яшьбабай.
— Их. энекәем! — диде яшьбабай. ачынып — Яшь шул әле син Китапчарак уйлаисың. Персидәтел бер үзе берни эшләй алмай Теләсә кемне утыртып куй — барыбер шул булачак
— Ник9!
— Ник дисәң, шул — персидәтелнең.кулы-аягы бәйле Гектарына мең пот алса да. халыкка, эшләгән кешегә тамагы туярлык бүлеп бирә алмаячак Халык барыбер ач калачак
— Шулай да — ник9 Нишләп алай’ — диде Габделхәй, төпченеп.
— Аңлаттым бит инде.— диде яшьбабай.— Үз планыңны тутырасың. өстәмә план килеп төшә. Күршеләр өчен, артта калган колхозлар өчен янәсе, үзара ярдәмләшү өчен Район планын тутырсаң, тагын әйтәләр: сез. нәрсә үз кайгыгызны гына кайгыртасыз — бөтен республика кайгысын кайгыртырга кирәк диләр
— Кеше кайгысын кайгырткан арада үз халкың ачтан кырылып бетәчәк.— диде картәтәй.
— Гектарына мең пот алып булса, ул чагында! — диде Габ-
делхәй. буш хыялга бирелеп.— Ул чагындамы яшьбабай9'
— Алырсың — тот капчыгыңны' — диде яшьбабай көлеп— Мин бит аны болай гына әйттем
— Мең пот алсаң да. ике мең пот алсаң да. шул булачак.— диде картәтәй үзенекен тукып
— Алырсың мең пот’ — диде яшьбабай да тынычлана алмыйча — Мытыеска гектар исәбе булсын да. натурплата булсын Гектарыннан * күпме чыга, анда аның эше юк Ашлык уңса да. уңмаса да. мытыес * үзенә тиешлесен каерып ала Ул сөреп чәчеп киткән урында ник ° шунда гөмбә үсми — гамендә дә юк Менә бит ул эшләр ничегрәк. * энекәем Җирне яхшыртабыз, дип. бозып кына бетердек ►
— Ничек бозып9 — диде Габделхәй, аңламыйча
XI
Ул. игенче булмаса да. колхоз, авыл тормышын яхшы беләм * дип исәпләде, чөнки буш вакытларында әледән-әле Сталин клубындагы китапханәгә керә, шунда гәзит-журнал укырга ярата иде Бүгенге көн политикасына кагылышлы озын-озын мәкаләләрне докладларны һәр төрле карарларны ул җентекләп укып, өйрәнеп бара иде Моңа ул сугыш елларында әвәсләнде Бит сугыш елларында, бигрәк тә соңгы елларда бер аның гына түгел бөтен илнең күзе — гәзиттә. колагы — радиода булды һәркемне фронттагы хәлләр иң соңгы хәбәрләр кызыксындырды Ул вакытта безнең гаскәрләрнең һәр адымы, һәр жиңүе турыдан-туры аның үзенә дә кагылган кебек, бәген илдәге ачлык, мохтаҗлык та һәм шулай ук һәрбер уңай яки кире үзгәреш тә турыдан-туры ана да кагылды Шунлыктан авыл, авыл хуҗалыгы, колхоз турындагы һәр яңалык белән кызыксынмау мөмкин түгел иде Ләкин бу мәсьәләдә ул күбрәк гәз.иттә язганга радиодан сөйләнгәнгә генә ышана һәм бары шуларны гына дөрес дип исәпли иде
— Трактор жирнең әрлән балчыгын чыгарып сөрә,— диде яшьбабай фикерен дәвам итеп —- Нурмысы аның — жегерме ике сантиметр Җегерме ике сантиметр тирәнлектә сөрмәсең — штраф Астагы әрлән балчыгын өскә чыгара, өстәгесен күмеп куя Арышның, боданный тамыры жегерме ике сантиметрга төшмәй. Өстә генә Күп булса, ун сантиметр
— Укыган кешенең шуңа да башы житмәй.— диде картәтәй
— Билчәннеке тирән китә.— диде яшьбабай
— һы' Башы булган кеше билчән белән арышны гына аерырга тиешие дә — баш юк Аңгыранумнар' — диде картәтәй
— Сүләсәң сүз күп инде ул. энекәем диде яшьбабай. көрсенеп _ Трактор, комбайн җирне таптап бетерә ташка әйләндерә Анда ниндәй ашлык үссен " Элек кеше җирне белеп, кадерләп торган Хәзер аның кадере китте Мытыеска җир кирәкмәй. колхозга - кирәкмәй. колхозчыга - шулай ук кирәкмәй
Ничек инде ул - кирәкмәи'9 — диде Габделхәй
— Шулай Кирәкмәй.— диде яшьбабай - - Әйтик, менә хәзер өләшен бир элеккечә һәр кешегә — беркем алмаячак, төкереп качачак' Халыкны җирдән биздерделәр Эш менә нәрсәдә, энекәем'
Кызык,- диде Габделхәй
Кызык шул,— диде яшЪбабай — Шундаен да кызык утырып кына җыласы калды, дүрәкәи' Калхуз да элекке калхуз түгел хәзер Элекке бердәмлек, тырышлык гаделлек юк
Үзе ашыга, үзе ачыга үзе баралмай. үзе тарал май Бел мәйсеңмени ’ диде картәтәй һәм янә көрсенеп, уфтанып куйды
— Син гел дошман сүзләр генә сөйлисең, картәтәй.— диде Габделхәй коры гына.
— һы. рәхмәт, улым.— диде картәтәй хәтере калып.— Мин инде күптәнге дошман Калхузга мин беренче булып кердем Җегерме жыл бил бөктем Менә хәзер күзем дә рәтләп күрмәй. аякның дә хәле юк Өйдә чабата ясап ятам Шулай да әле онытып җиткермәгәннәр — бау-шу ишәргә ^<ирәк булса, миңа китерәләр Акыллы кеше күптән төкереп качты шәһәргә, шахтыга. Без менә өелешеп ятабыз, дошман кешеләр..
Йомшак кына атлап чоланга яшәби килеп чыкты.
•— Нишләп -өелешеп ятасыз сез монда9 — диде ул. күрәсең, кай-натасының сүзләренә ишарәләп.
Аңа беркем җавап бирмәде
— Тиргәттегезмени’ — диде яшәби.
— һы. тиргәштек дисәң дә ярай.— диде картәтәй
— Лыгырдама инде юк-барны' — диде яшьбабай. әтәсенә кычкырып.
— Син быел укуыңны да бетердең бугай? — диде яшәби Габделхәйгә
— Бетердем.—-диде Габделхәй теләр-теләмәс кенә һәм картәтәсен күз алдында тотып Нәрсә әйтер икән’» — диде уйлап куйды Хәзер ул аннан ни өчендер шүрли башлагандай-булды
— Хәзер укыганнар заманасы,-— диде яшьбабай. Габделхәйне мактап — Безнең әтәй сүләй дә соң ул сүләвен. үзе томана иске- чә дә белмәй. яңача да.
— Укымасак та яшәдек әле.— диде картәтәй.— Бер дә кешенекеннән ким җиребез булмады. Җимертеп эшләдек, җимертеп ашадык Сез әнә укыган да бит. тамагың ач булгач, төкерәеммени?!
— Безнең Иленура назан калды инде.— диде яшәби пошынып, шулай да артык кайгырмыйча.— Җидене дә көчкә бетерештерде. Кеше арасында кием-салымы да булмады ашарына да юк Ач баланы интектергәнче дидек инде
— Һы. бер дә кешедән ким җире юк әле,— диде картәтәй. Иленура- ны яклап.— Укымагач, көн дә әнә үзеңнең яныңда, көн дә өч йөз гырам он алып кайта. Укыган булса, койрыгын да күрмәсиең.
— Укыса, синеке түгел инде ул балаң — хөкүмәтнеке,— диде яшәби. кайнатасына ярарга тырышып.
— Калды инде.— диде яшьбабай да.
— Теләсә, әле дә соң түгел.— диде Габделхәй җанланып.— Бездә торып укыр — җибәрегез безгә, яшәби Мин Казанга китәм. Иркенләп торырлар
— И энекәем! — диде яшьбабай.— Кая инде ул безгә!
Шул чакны тыштан Зифун килеп керде, әтәсе янына сузылып ятты да колагына нидер пышылдарга тотынды.
— Зифун менә укымышлы булыр! — диде яшьбабай. малаен мактап — Безнең Зифун этәсеннән дә. инәсеннән дә уздырыр, апасы өчен дә укыр. Гел дөнья болай тормас әле. рәтләнер.
— һы. көт. рәтләнер теге дөньяда! — диде үзсүзле карт
— Сифуннар. Типуннар авыз тутырып эпи ашарлар.— диде яшьбабай. янындагы улын иркәләп.— Мукчаларын тутырып китәр лабаса минем улым бер көнне мәптеккә'
— Мукча тулы эпи булырмы’ — диде бала, ихлас бер ышану белән.
— Мукчага эпи салмыйлар — китап-дәфтәр салалар.— диде әтәсе аңлатып.— Эпине син кесәңә салып барырсың
— Мин кесәне бик зур итеп тектерермен! — диде малый хыялланып.
— Капчык кебек итеп тегеп бирермен, улым.— диде инәсе
— Ыы шул. кулыма мукча тотармын кесәмне аркама асармын. - диде малай көлеп
— һы. капчык асып чыгасы гына калды' — диде карт сике такталарын шыгырдатып
— Җитәр инде пычрак каргасы' — диде яшьбабай. әтәсенә кыч- о кырып— Өзмәс тә. куймас та шул бер тотынса >
— Улың каманис булгач, пычрак каргасы булмай хәлең юк.— диде s картәтәй. тынычлана алмыйча
X
XII ь
я $
Казандагы итле аш. ниһаять, пешеп чыкты Бөтен өйгә бәйрәм төсе керде. Барысының да күңелләре күтәрелеп китте Балалар, ике өйне < бер итеп чыр-чу килеп куыштылар да. кинәт кенә тынып калдылар « Олылар исә. әле генә булып алган сөйләшүне онытып, әкрен генә ? өстәл тирәсенә җыела башладылар. *
Хатын-кызлар казан янында булашкан арада картәтәй. капшанып. " шүрлектән өч йомыры алды Йомырыларның зуррагын яхшырагын Вәлиәхмәт улы алдына, икенчесен Габделхәй алдына, өченчесен, сап- сызын үзенең алдына куйды. Шуннан соң. киезтекле аякларын шактый җитез хәрәкәтләндереп, чолан якка чыгып китте Аның шулай тыз-быз килеп йөрүенең серен бик яхшы аңлаган яшьбабай канәгать төс белән көлемсерәп куйды
— Безнең әтәйнең шул ягы әйбәт.— диде
Картәтәй. берәрсе берәр сүз әйтсә, шундук аны чукып алырга әзер булып, җитди, хәтта усал бер кыяфәттә яңадан өстәл янына килде, яртылы шешәне тантана белән улы алдына утыртып куйды, калтыранган бармаклары белән кагәзь бөкене ачты да хөрмәт йөзеннән •каманис» улына
— Әйдә, үзей кара. Түгәрмен кебек.— диде
Яшьбабай шешәне үз кулына алды, тулымы-түгелме дигәндәй чамалап бераз кулында тотып торды һәм ипләп кенә этәсенең иомыры- сына агыза башлады
— Мин эчмим Миңа салма.— диде Габделхәй ашыгып
— Һы. синең әле шундай өнәрең дә бармыни'’ — дигән булды картәтәй
— Эч Буыннарың йомшап китәр.— диде яшьбабай артык кыстамыйча гына
— Аның буыны болаи да йомшактыр. Укыган кешедә буын буламыни7 — диде картәтәй
Габделхәйнең ачуы килеп куйды Картәтәсенә үч итеп аның үзенең дә -буынлы икәнлеген күрсәтәсе килеп китте Әйткән сүзеннән кире кайтып ул инде эчәргә дә ризалык белдермәкче иде. ләкин шул чакны яшьбабай аракы агызудан туктап калды
— Нәрсә соң бу’ — диде ул аракы салынган йомырыны күзенә якынрак китереп. # •
һы! — диде карт эре генә — Каманис кеше ышанмай инде ул. Иснәп кара
— Иснәп1 Иснәп түгел, күзең белән кара син аңа иң элек' — диде яшьбабай йомырыны өтәсенең күзенә тёртеп
— Нәрсә бар? — диде карт каушагандай итеп һәм күрмәс күзләрен челт-мелт йомгалап. «йоМырыга текәлде — Берни күрмәимен Әллә чүп төшкән9 ,
• — Кара ич бу. язу карасы' — дип кычкырды яшьбабай
Нишләп кара булсын, ак ла баса! — дигән булды карт, шаярт- макчы булып Урыныннан торып, ул аракылы шешәне яктыгарак тәрәзә янынарак китереп карады
— Каралы шешә Яздан бирле йөридерие бер шешә буталып.— диде яшьбабай — Күзең чыккандыр карабрак бирсәң. Кем алып кайтты — Сиринәме7
— Күзем булса, мин аны Сиринәгә кушып тормаган булырыем.— диде карт, акланмакчы булып
— Нишләргә соң ’ — диде яшьбабай. икеләнеп — Каян килеп кергәндер бу каралы шешә безнең өйгә9
— Эчмәгез, эчмә.— диде яшәби. кулын селтәп — Әллә агуланырсыз.
— Әрәм бит әле.— диде яшьбабай.
— Әрәм булгач, эчәсең инде.— диде яшәби
Картның ачудан, уңайсызлыктан калку яңаклары, ирен читләре тартышты Үлсәм үләрмен, шулай да үземнекен эшләрмен, дигән бер кирелек белән үз йомырысын кысып тотты да шәмәхә төсендәге аракыны авызына якын китерде.
Барысы да. тыннарын кысып, аның авызына текәлделәр Карт чыраен да сытмыйча, үзенә тигән өлешне эчеп бетерде, шомарып беткән зур учы белән авыз читләрен сөртеп куйды, капшанып тәлинкәдән суган кисәге табып алды һәм. тамагын кыргалап. тешсез авызында әвәләргә тотынды
— Ай-йаи. булдырасың икән әле син. дүрәкәи' — диде яшьбабай. әтәсен мактап
— Төшеп калганнардан түгел,— диде карт тыйнак кына
— Булдырмас ул1 Чабатадай авызы килешеп кенә тора' — диде картыи пыраннап.— Агу салып бирсәң, агу эчәр. Яшь чагында авызына да алмады, карт самый' Кая ул чакта болай эчеп утырулар!
— һы. элек1 — диде карт канәгать бер төс белән.— Элек заманасы ниндәй булды9 Коллык заманы. Сәвит безгә азатлык бирде Хөрриәт Теләсәм эчәм. теләмәсәм — төкереп ташлыйм.
— Хөрриятне аракы эчәр өчен бирмәгәннәрдер лапса! — диде Иленура. сүзгә катышып
Картәтәсенең аракы эчеп, җитмәсә бозык, шикле аракы эчеп утыруы < н-н аңа Габделхәй алдында бик нык уңайсыз иде. Ләкин карт- әтәсе аны ишетмәде дә Ул хәзер, гомумән, беркемне ишетмәде, беркемгә игътибар итмәде — ашыгып, авызын пешерә-пешерә кайнар шулпа чөмерергә тотынды
— Шөкәтсез! Шөшле авыз! — диде картый тынычлана алмыйча, картын игәп
Ләкин картка инде берни дә тәэсир итәрлек түгел иде Бөтен өи эчендә, барлык ирләр арасында бердәнбер батыр кеше буларак ул. беркемгә дә күтәрелеп карамыйча ашавында булды Яшьбабай да тәвәккәлләп йомырысын кулына алды, яртысын эчте дә ашарга тотынды
— Ниме7 — диде бераздан яшәби борчылып
— Нәрсә ниме 7 — диде яшьбабай көлеп.
— Эчегезне актармадымы? — диде яшәби
— Актарса, иң элек әтәйнекен актарырые.— диде Вәлиәхмәт абзый.
— Аталы-уллы оят юк. тәүфикъ юк Көферлек арттырып. Балалар алдында — диде картый. тыела алмыйча
Шулай да бераздан ул да тынып калды — кайнар аш. итле аш барлык ачуларны кире тойгыларны юкка чыгарды Беркадәр тамак ялгап алгач, яшьбабай үзенең, этәсенең йомырыларына тагын аракы агызды һәм
— Әйдәле. әтәи. кайгыларны онытып , тагын берне. диде дә җырлап җибәрде
— Сандугачлар ояда.
Оялары пыяла.
Яшасен иптәш Ысталин.— Шәп яшибез дөньяда*
Иленура этәсе өчен оялып, кып-кызыл булды гафу үтенгән сыман Габделхәй ягына карап алды Габделхәй исә. күзләрен түбән иеп. эчүчеләр ягына карамаска тырышты Картый белән яшәби дә күрмәмешкә. ишетмәмешкә салындылар Картәтәй икенче йомырыны да кулына алды һәм улына җавап итеп
— Сандугачлар ояда.
Оялары пыяла Дөмексен иптәш Ысталин — Шат яшибез дөньяда! — диде
Шулай диде дә йомырысын авызына каплады Ул эчеп бераз торгач яшьбабай. шелтә белән
— Әтәй! Җырның сүзен бозма! — диде
— Лилин биргән хөрриәтне кысарга хакың юк! — диде картәтәй.— Теләсәм — җырлаимын, теләмәсәм — юк
— Хөрриәт булгач, мин дә җырлап күрсәтәем әле.— диде картый сүзгә кушылып һәм көйләп янә такмак әйтә башлады
— Исереккә сәлам бирмә
Бирсә дә ул. аннан алма. Исерекнең хәлен белмә. Алла диген бәдәвам
Иленура. авызын каплап, пырхылдап җибәрде Яшьбабай тик тор!- дигән сыман, яраткан кызына ачулы гына карап алды. Габделхәй исә, шагыйрь кеше буларак, картыйсының шигыренә шундук үзенчә бәя бирде -Йомшак эшләнгән Коры дидактика-.— дип уйлады «Коры дидактика-ны Антонина Семеновна әйтергә ярата иде Габделхәй дә. аннан күрмәкче. теләсә нинди шигъри юлга карата шундый тәнкыйть сүзләре кулланырга тырыша иде Ләкин коры дидактика- картәтәйгә бөтенләй көтелмәгәнчә тәэсир итте Корткасының җае чыккан саен китап сүзе сөйләргә, мөнәҗәт әйтергә яратуын ул болай да өнәп бетерми иде Хәзер аның шулай ирләр арасына кысылып, остарып утыруы картның тәмам күңелен болгатып җибәрде
— Тынычлап ашарга да ирек юк.*- диде ул үпкәләп — Ашаганың да күренә, эчкәнең дә. Үз акчама алган - сирекенә түгел.
• Шулай сөйләнә-сөйләнә. ул ашалып бетмәгән ашын калдырыл чайкалып урыныннан торды. Мысык-мысык борынын тарткалап өстәл арасыннан чыкты да ишек төбендәге сикегә. үз урынына барып ятты
Габделхәйгә кыен, бик кыен булып китте Менә хәзер кем дә булса торыр да. карт кешене барып юатыр, берәр җылы сүз әйтер шикелле тоелды Ләкин беркем аның янына бармады, беркем юату сүзе әйтмәде Барысы да тынып сагаеп калдылар
— Картәтәй җылай' — диде Иленура беренче булып, кызганып
— Җыласа Эчмәскә яхшы булыр моннан соң карт башына! - диде картый
— Үзеңне үзең белмәгәч, эчәсе түгелие дә соң,— диде яшьбабай да
Ярар инде, каныкмагыз барыгыз да бер кешегә' — диде яшәби
XIII
- Картый. ишеттеңме әле — Бүә буенда бер марҗаны чәнчеп ташлаганнар. диде Иленура картыйсына эндәшеп
- Ишеттем кызым диде картый,— Ходаем афәтле үлемнән сакла Тамак харап итә кешене Тамак тамукка кертә адәм баласын Гаптелхәй улым да турыдан гына килгән бит әле
— Турыдац?! — диде Иленура. ашавыннан туктап Кит, дивана' Икенче жөре тагын шуннан!
— Каян йөрим соң? — дигән булды Габделхәй
— Чигәсенә чәнечкәннәр. ди. мескенкәемнең.— диде Иленура. Габделхәйгә жавап биреп тормыйча.
— Мескен түгел, мәрхүмә кирәк.— диде картый. төзәтеп.
— Чигәсенә түгел, күкрәгенә — диде яшьбабай да сүзгә катышып.
— Юк. чигәсенә! — диде Иленура.— Аннан — аркасына. Сәли» мә әйтте
— Белә синең Сәлимәң! — диде яшьбабай. әтәсенә кычкырган кебек кычкырып.
— Белмәс инде! — диде Иленура. сүзен бирәсе килмичә.
Үз сүзенә ныграк ышандырасы килгән сыман, ул хәтта иңбашын сикертеп куйды һәм шулай ич. иеме9 дигәндәй, яклау эзләп Габделхәйгә карап алды
— Фәнзия апаның кызы бар икән лапса. ишеттегезме әле'’ — диде ул шундук, чигәсенә чәнечкән маржа кызын да. Сәлимәне якларга кирәген дә онытып.
— Монысы ничәнче инде9 Бишенче бугай9 — диде яшәби тыныч кына
— Бишенче.— диде Иленура.
— Кызлардан бәхете бар инде анысы Фәнзиянең.— диде яшьбабай
■— Бер малайлары да булмагач, күңелсездер ул. иеме. әнкәй9 — диде Сиринә. инәсенең авызына карап— Безнең Зифун бар. иеме. әнкәй?
Олылар җиңелчә генә көлешеп алдылар. Сиринә. гаеп сүз әйттем, ахрысы, дип уйлап, олыларның әле берсенә, әле икенчесенә карап-ка- рап алды, ләкин нинди гаеп сүз әйтүен аңлый алмады
— Менә, энекәем.— диде кызмача яшьбабай. бернигә катышмыйча утырган Габделхәйгә— Элекке заман булса. Фәнзиядән ярлы кеше булмасые
— Нишләп9 — диде Иленура.
— Ник дигәндә, шул. дүрәкәй. җир бүлгәндә кызларга элек өлеш чыкмаган, жир малайларга, ирләргә генә бирелгән.— диде яшьбабай аңлатып.— Менә шуннан әйтик, берәүнең биш малае бар ди. дүрәкәй Аннан килеп, үзе. ата кеше Булдымы алты9 Алты кеше, алты ир кеше, дүрәкәй. Моңарга хәзер, ызначытса. алты өлеш жир бирелә Берәүнең хәзер биш кызы бар. ди Фәнзияләрнеке кебек Атасыннан башка ир заты юк. Бирелә моңа, ызначытса. бер өлеш җир.
— Нигә алай соң ул? — диде Иленура аңламыйча.
Хатын-кызның хокукы булмаган патамушты.— диде яшь бабай, бөтен өйгә кычкырып — Хокукың юк — җирең дә юк Хатын- кызны чутка да тыкмаганнар. Менә шуннан, әйтик, безгә өч өлеш тия: әтәйгә. миә. Зифунга. Сезнең берегездә дә юк Аңлашылдымы?
— Кит! Яшәгәннәр инде шунда! — диде Иленура иңбашын сикертеп һәм шулай ич. иеме? дигән сыман. Габделхәйгә елмаеп куйды.— Безнең картәтәй генә мактай элекке заманны Яшәгәннәр эт көнендә.
•— Бер дә кешедән ким яшәмәдек.— диде картәтәй. сике ягыннан аваз биреп
— Әй! Син исәнмени әле. әтәй9 — диде яшьбабай көлеп.— Әйдә кил Ату бетерәм.
— Кил инде. кил. әтәй — ашың да суына.— диде яшәби ипләп кенә, ягымлы итеп
Карт жавап кайтармады Тагын бераз кызгандырып алырга теләгәндәй. ахылдады-ухылдады да торып утырды
Булмай Тәкать калмаган.— диде ялындырасы килеп
Габделхәй житез генә урыныннан торды, картәтәсе янына килде дә аны култыклап алды
— Әйдә, картәтәй' — диде
Менә игелекле бала булгач — диде картәтәй. Шәмсебанат кызының улын мактап һәм бернинди каршылыксыз өстәл янына үз £ урынына килеп утырды — Боларда шәфкать-миһырбан калмады. Z улым.— диде җыламсырап — Минем күзләрем йомылганны гына кө- 5 тәләр Калдырыр байлыгым да юк шөшлемнән башка Күз кырыена да чыгармаилар. улым Кайткач инәнә әйт. Шәмсебанат кызыма — * килеп алсын Бер көн торасым кил.мәй шушы зобаныйлар янында £
— Җә инде. әтәй. сүләмә юк-барны, әллә кеше ышандырырсың' — в диде яшьбабаи җиңелчә шелтә белән е
— Китагай! Аны гына кыерсыталардыр! — диде картый да * — Картәтәй. аша инде ашың суына лапса.— диде Иленура * Яшәби кайнатасы янына ашлы күбәтәсен этебрәк куйды һәм мөм- ? кин кадәр ягымлы итеп
— Аша. әткәй, аша.— диде— Син безнең алтын терәгебез Бар * карап торганыбыз — син Син булмасаң. икенче көнне үк коры таякка калабыз без Күңелеңә авыр алма безнең юк-бар сүзне Аша. әткәй, аша
Яшәбинең шулай юатып, юмалап, йомшак итеп әйткән сүзләреннән соң гына картәтәй кашыгына тотынды
— Рәхмәт киленгә, ул гына аңлый мине — диде
— Менә, маладис безнең әтәй' — диде яшьбабаи да. әтәсен мактап.
Шуннан соң ул буш йомырыга яңадан болганчык аракы агызды һәм йомырыны этәсенең алдына куйды
— Шуның өчен тагын берне күтәреп җибәр әле. әтәй.— диде — Хатын-кыз тиргәшә торсын Тиргәшмәсә ул хатын-кыз да булмай Хәзергә без — ирләр Ирләр авыр эш эшлән Шуңа ул ашарга да. эчәргә дә тиеш Шулай бит иеме. энекәем Гаптелхәй7
— Утырган була лапса1 — диде кийәт Иленура әтәсенә үпкәләп, матур иреннәрен күптереп Ләкин шундук Габделхәй ягына борылып карарга да онытмады Син тагын чынга ала күрмә аның сүзләрен' - — дигән сыман елмайгандай итеп куйды
— Хатын-кызның берниндәй хокукы булмаган аның, энекәем. — диде яшьбабаи. кулларын болгап.— Хәзер алар безнең белән тигез хокуклы Дөньяны менә шул бозды тигезлек'
— Шуңа да муенга атландылар,— диде картәтәй. улының сүзен куәтләп — Тын алырга да ирек юк
Хатын-кыз. ирләр, тигезлек-ти тезсезлек турында еш кына кузгалып куя торган бәхәснең башы чынлыкта, гомумән, барлык ирләр, хатын-кызлар арасындагы тигезлек-тигезсезлеккә кайтып калмый иде Чынлыкта бу картый белән картәтәйнең күптәнге бәхәсенә, үзара ниндидер каршылыкларына кайтып кала иде Габделхәй дә. башкалар да моны бик яхшы аңладылар һәм бер дә монда бөтен дөнья проблемаларын хәл итәбез, дип исәпләмәделәр Тынычлана башлаган сыман тоелган картның яңадан үзен «кыерсытулары- турында авыз ачуы булды картый да. эндәшми калуны кирәксез санап
— Шөшле авыз! Атланганнардыр синең муенга' — диде
— һы. иреккә чыктылар' — диде картәтәй. үзенә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләренә бу юлы бөтенләй игътибар итмичә Кияүгә барып өч кон тормайлар ирек алалар да кайтып киләләр Ирдән аерылып кайткан хатын бөтен авылга бер булырые булса Хатын кыйнаган кеше дә бөтен авылга бер булырые Андай кешене бөтен авыл халкы каһәрләрне
— Элек бит. әтәй, ирек улмаган. ирек! Хөррият! диде кызмача яшьбабай. — Хәзер бөтен нәрсә ирек. Сүләмә син элеккене
— һы. ирек, — диде карт мыгырданып. — Барысы да иреккә чыкты Берсенең ире кыйнай. икенчесенең хатыны кыйнай Фасикъ дөнья
— Ирек кирәкмәгәч алай, эчмә! — диде картый яңадан кыза башлап — Оят кирәк әзрәк, карт самый Шул яшеңдә. . балалар алдында Мәчит карты булып, сакалыңны сыйпап кына утыра торган бер вакытта
— Кая мәчитең7 Ник манарасын кисеп төшердең? — диде картәтәй.
— Ярар инде! Кит, тәмле ашның тәмен җибәреп,— диде Иленура
Картый белән картәтәй тынып калдылар.
XIV
— Фәнзиягә итле аш илтеп бирергә кирәк , баладан котылган кешегә. .— диде шул чакны яшәби, урыныннан кузгалып.
— Әнкәй, үзем барам!—диде Иленура.— Габделхәй, әйдә икәү’ Шунда кинога да керербез.
Әгәр Иленура кинога гына чакырса. Габделхәй әле берсүзсез риза булган булыр иде. ләкин аның бала тапкан хатын янына барырга чакыруы җегет кешенең хәтерен калдырды «Үзе кебек хатын-кыз дип белә микән?!» — дип уйлады ул
— Нинди кино ул тагын арыган көенә7 — диде яшәби кызының «кино» сүзен ошатмыйча.— Фәнзия апаңнарга барырсыз да кайтырсыз
— Һы! Кинага барма дип әйтеп кара син аларга1 —диде картәтәй сукранып — Элек без ата-ананың күз карашыннан да курка торга- ныек Куркыр болар1
— Курка торган заманалар үткән инде, картәтәй! — диде Иленура җиңел генә һәм, «иеме»7 дигән сыман, янә Габделхәйгә елмаеп алды
Габделхәйнең күз карашы исә бернинди теләктәшлек белдермәде
— Син нәрсә теләсә кемгә кычкырынасың әле7 — диде яшьбабай үзенең ата кеше икәнлеген күрсәтәсе килеп — Менә хәзер мин «барма» дип әйтәм икән, бармайсың' Ник дисәң, патамушты син минем кызым
— Карарлар синең сүзеңә! — диде Иленура үчекләшеп, иңбашларын сикертеп.
Үпкәләгән сыман ул өстәл яныннан ук торып китте. Күп тә үтмәде, анысын анда орып, монысын монда орып, затлырак, рәтлерәк киемнәрен барларга тотынды
— Ашап туйгач амин тоту юк, рәхмәт әйтү юк — торды да китте әнә. тәүфиксыз! — диде яшәби башбирмәс кызын шелтәләп һәм шул ук вакытта кайнанасы белән кайнатасына ярарга тырышып
— Шуңа да бәрәкәт качты өйдән, — диде картәтәй
— Кызыбыз кинога җыена Болай булгач, Фәнзиягә үзең барасың инде. — диде яшәби яшьбабайга, серле елмаеп — Фәнзия синең яраткан кызың ич. Хәлен дә белерсең
Яшьбабай аның сүзләрен ишетмәде, ахрысы, — гармун тарткандагы кебек кулларын җәеп җибәрде дә бөтен өй эчен яңгыратып җырларга тотынды:
— Кара каен саз саен.
Төядем чана саен
Алакаем-жаныкаем.
Карама кеше саен
“Саен күп кулланыла Ямьсез Коры дидактика*. — дип уйлады үз алдына яшь шагыйрь, яшьбабасының жыр сүзләренә игътибар итеп
— Кинога барып йөрисе юк — кәнсирт үзебездә башланды.-— диде яшәби көлемсерәп
Күп тә үтмәде, төзәнеп-ясанып Иленура Габделхәй янына килеп > басты. ?
— Әйдә, киттекме. Габделхәй9 — диде
— Киносы нинди > Нәрсә күрсәтәләр' — диде Габделхәй Илену- * раның мондый җитезлеген бик үк ошатмыйча <
— «Ибан Грузный- бугай. — диде Иленура £
— Теге мөселманнарны кырган Ибан Грузныймы9— диде кар- = тый исе китеп
— Шул булмый, шулдыр инде. —диде Иленура. х
— Тәүбә-әстәгафирулла!— диде картый. — Кайдагыны казып * чыгарганнар, илаһым Көфер һаман көферлеген итә алла дошман- ? нары, мәлгуньнәр! х
■— Фасикъ дөнья. — диде карт — Иреккә чыктылар Хөррият 1 — Мин аны күрдем инде Барасым килми. — диде Габделхәй Иленураның шат йөзе күңелсезләнеп калды Күңеле кырылганын күрсәтмәс өчен ул тиз генә читкә китеп барды Яшәби чигүле сөлге белән төреп бәйләнгән зур гына чүлмәк тотып кызы янына килде, чүлмәкне кызына бирде дә
— Кайнар Пешә күрмә, түгеп җибәрә күрмә. — диде Шуннан соң яратып кызының аркасыннан сөеп куйды — Иртән иртүк торасың бар. кинога кереп торма, кызым. — диде
— Карармын әле. — диде Иленура Чыгып китәр алдыннан, күрәсең, бер карарга килеп, кискен генә әйтеп куйды — Бармам.— диде—Нәрсәм калган соң минем анда9' Кайтырмын.
— Саваптан булсын — менә монысын да бирерсең. — диде каргый Иленурага кечкенә төргәк тоттырып — Шәмсебәнат кызымның күчтәнәче Күз каргамаслык кына чәй-шикәр Тизрәк савыксын, дип әйттеләр диген
— Әйтермен. — диде Иленура
— И. энекәем! — диде яшьбабай Габделхәйгә эндәшеп —Тотарсың хәзерге яшьләрне! Синең сүзеңне алар чүп урынына да күрмәй- ләр Шулар белән менә алып бар син калхуз эшен Син башлы җегет Маладис син! Без менә укымаган Илне туйдырырга кирәк, төзәтергә кирәк ул җимерек-ватыкны. Без дә эшләмәсәк. кем эшләр9 Без. беләсең килсә, эш аты. энекәем Бөтен әрәм тамакны туйдыручы эш аты Эх. энекәем1
Иленура чыгып киткәч, өстәл тирәсе бушап, күңелсезләнеп калгандай булды Вакыт инде соң иде. тышта караңгы иде Илену- раны озатып куйгач, яшәби күзләре йомылып беткән, шулай да олыларның сүзенә колак салып, кызык итеп утырган балаларны куалап йокларга яткырды Шуннан соң каинанасы белән икәүләп алар тиз-тиз генә табак-савытларны җыештырдылар Тамагы туйган, кү-ңеле түгәрәкләнгән картәтәи алпан-тилпән үз ягына чыгып китте Өстәл янында Вәлиәхмәт абзый белән Габделхәй генә торып калды Кызмача яшьбабай кычкырып җырлап-җырлап алды озын кулларын бутап сөиләнгәләп алды Айнык чагында бик аз сөйләшә торган яшьбабай. бераз салып алгач, шулай кирәгеннән артык сүзчәнләнеп китә иде
Тамагы тук булса да. Габделхәйнең эче пошты Аның монда
яшьбабасы сөйләнгән сүзләрне тыңлап та утырасы килмәде, шул ук вакытта үзен генә калдырып китәргә дә уңайсыз шикелле иде «Әллә Иленураны эзләп китим микән?» — дип уйлады ул утыра торгач Ләкин аның караңгы урамга да чыгасы килмәде Шулай нишләргә белмичәрәк утырганда Иленура үзе кайтып керде
— Әнкәй! Фәнзия апаның бәбәен күрдем! —диде ул килеп керү белән, кычкырып, шатланып.
— Хәле ничек Фәнзия апаңның? — диде инәсе.
— Хәле әйбәт Рәхмәт әйтте, — диде Иленура
— Исем кушканнармы соң әле? — диде яшәби.
— Юк. Әй-лә. Белмәймен. Сорамадым. — диде Иленура. — Бер дә кеше баласы кебек түгел ул. песи баласы кебек кенә.
— Кит. самый, сүләмә юкны. Кеше баласын песи баласына охшаталармыни?! — диде яшәби
— Нишләп самый булыйм мин? — диде Иленура инәсенең Габделхәй алдында үзен шулай дип атавына хәтере калып. — Ышанма- саң үзең барып кара.
— Ярар, хәзер китәм, — диде инәсе. — Менә әтәң белән икәүләп барып карарбыз Әйдәле. Вәлиәхмәт иптәш. Кәнсирт тәмам Җитәр Йокларга вакыт. Шешә төбендә дә берни калмаган.
— Нәрсә, мине әллә шешә төбендәген көтеп утыра дип белдеңме? — диде яшьбабай хатынына бәйләнмәкче булып. — Дөрес миңа житкән Артыгы белән җиткән. Миңә синең шешә төбең кирәк- мәй. йокың да кирәкмәй. Ни өчен дигәндә, шул: туйдым мин бу дөньядан' Көн-төн чабасың бушка, өч йөз гырам он өчен. Бер тиенгә кирәге юк дөньягызның! Балалар хакына гына Эх. энекәем Гаптел- хәй!
— Бик ватылдың бу арада. Вәлиәхмәткәем. — диде яшәби ирен кызганып — Тәмам хәлдән тайдың. Бу болганчык нәрсәң ярап куйды тагын. Зарары юк микән ул каралы савытның — шул гына эчемне тырнап тора. Тормышлар рәтләнгәч, су кебек чип-чистасын алып кайтып эчерермен әле мин сиңа. Вәлиәхмәткәем.
— Кирәкмәй су кебек чистасы да. болганчыгы! —диде яшьбабай киреләнәсе килеп. — Эчкече дип белдеңме әллә син мине7 Юк. эчкече түгел мин Сугышка кадәр әтәйдән яшереп тә эчкәнем булмады Сугышырга, мылтыктан атарга үрәтмәделәр, иң элек эчәргә үрәтте- ләр. Сугышка керер алдыннан үзләре бирәләр. Батырлык өчен, янәсе. Валлаһи, энекәем Эчмәсәң, потсут. Итәки үрәндем. энекәем Көн- төн камыт киеп тарттым Бөтен бригат минем кулда. Аларны бит эшләтергә кирәк Эшләткәч тамагын да туйдырырга кирәк, күңелен табарга кирәк. Бригадирмын дип кешедән артык гырам алганым юк Гырам' Намусым саф. Безгә харам килешмәй, энекәем Каманис булсам да. алладан куркам мин Алладан бигрәк, кеше сүзеннән куркам Ул бит синең күзеңә карап тора, алла урынына, патша урынына күрә сине. Минем үземә берни кирәкмәй. Бүген үлсәм дә үкенмәймен. энекәем
— Китагай! Лыгырдама инде син дә! — диде картый улына кычкырып — Көфер сүзе сүләп монда! Фирештәнең амин дигәненә туры килер, мордар китәрсең, әстәгафирулла-тәүбә!
— Ачуланма, инәй. — диде кинәт яшьбабай күндәм генә...
XVI
Көндез үк инде кояшның үтә нык кыздыруы, тупылдагы каргаларның кирәгеннән артык кычкырулары, шаулашулары, кичкә таба күптән көтелгән дымлы җил исеп куюы «яңгыр явар, ахрысы» дигән бер сизенү тудырган иде. Чыннан да. шулай булып чыкты Төн 96
■ рталарында барлык жанлы-җансызны уятып, дөбердәп күк күкрә- эне. аннан соң коеп яңгыр яуганы ишетелде Габделхәй куркып уя- 1ып китте. Чоланда яшьбабасының иске шинеле астында ул така түбәгә шапылдап, бәреп яңгыр яуганын һәм түбә кыегыннан
..кир өстенә өзлексез яңгыр суы коелганын тыңлап ятты Яңгыр бик о >зак яуды Әле тынып, басылып яуды, әле җилләп, яшенләп яуды. >
Җил. яңгыр, күк күкрәүләренә күнегә төшкәч, искәрмәстән Габ- 1елхәй яңадан йоклап китте Күпмедер вакыттан соң тишек түбәдән * ■ып-тып тамчы тамганын тоеп, тагын күзләрен ачып җибәрде Ба- * цына. аягына авыр булып салкын тамчы тама иде Караңгыда кулын < тузып ул идәннең корырак җирен капшап карады да. урынын чит- £ <әрәк күчерде
Яңгыр төне буе яуды Таң атып хатын-кыз сыер саварга чыга _ горган вакытта да әле өстән туктаусыз сибәләп тора иде Иртүк тор- < ган яшәби сөт савып керде, ләкин сыерны абзардан чыгармады * Болай өзлексез ява торган булса, көтүнең чыгуы икеле иде Сөтле I эидерәсен яңгырдан каплаттырып яшәби өйгә килеп кергәндә, өл- * көннәрнең барысы да уянган, казан астына ягылган, самавыр куелган иде.
— Ял булды әле бу. иеме. әнкәй? — диде Иленура. яткан җиреннән
— Ялын ял да. печәнгә барып булмаса. көндәгечә он кайтмаячак бит әле. кызым. — диде яшәби — Яңгыр яуганда да килеп кенә торсыные ул он дигән нәрсә
Яшәби белән Иленура өй эчендә сөйләштеләр Чоланда Габделхәй аларның һәр сүзен ишетеп, тыңлап ятты. Бераздан ул да торды һәм башкалар кебек өстәл янына килде Сүзсез генә, тәмләп кенә чәй эчтеләр, сибәләп яуган яңгыр тавышына колак салгандай иттеләр Яңгыр әле әкренәйде, әле көчәйде Бер-ике мәртәбә хәтта кояш та күренеп алды Ләкин тиз генә аязыр шикелле тоелмады Мондый чакта өйдә утырудан да хәерлесе юк иде
— Гаптелхәйне дә печәнгә алып барырбызмы дигәниек. алла бабай каршы төште бит әле. — диде яшәби үзалдына сөйләнеп.
— Бүген бармасак. иртәгә барырбыз, име. Габделхәй'’ — диде Иленура
— Иртәгә генә барып булмас әле. — диде яшьбабай — Бер башлагач. китте инде бу бер атнага
— Белгән юк инде ходайныкын. — диде картый
Габделхәй сүзгә катышмады Аның бик нык эче пошты Ул үзен тоткындагы кебек хис итте Бер атна буена шулай яңгыр яуса, нишләп утырыр икән соң ул монда күрәләтә артык кашык булып9
Төш урталарында яңгыр шулай да туктады Яңгыр бәргәләвенә каршы торып арып-алҗып беткән тупыл яфраклары кинәт хәрәкәтсез калдылар Бакчадагы җиргә яткан, егылган бәрәңге сабаклары хәлсезләнеп шулап ук тынып калдылар Канаулардан болганчык сулар акты Урамда ыштан балакларын күтәреп чабышып йөргән шат малайлар күренде. Кара ләпек сыланган авыр күнитекләрен көчкә өстерәп, урамнан ярым солдат киемендәге бер кеше узып китте
— Кангурга барып кайтаем әле мин дә. — диде яшьбабай урамдагы кешене күреп
Ул җыенып чыгып китәргә дә олгермәде. яңадан яңгыр сибәләргә тотынды
— Йөрмә интегеп, беркем юктыр әле анда. — диде яшәби
— Ничек түзеп ятмак кирәк өйдә’’ — диде яшьбабай
• Шулай шул — ничек түзеп ятмак кирәк монда " • — дип уйлады Габделхәй дә Аның да җыенып чыгып китәсе килде Әлегә ул кая китәргә, нәрсә эшләргә тиешлеген анык кына белмәде Аның, битге-
7 ,К > • I* •
ле. авылдан болай тиз генә кайтып китәсе дә килми иде, ләкин шул ук вакытта монда бер эшсез-шөгыльсез ятып та булмый иде кебек Аннан соң өзлексез аның күңелен бер уй. бер кайгы-борчу тынгысызлап торды. Аның хәзер теге Уфа кызын яңадан күрәсе һәм ничек тә аның белән яңадан килешәсе, үзенең тупаслыгы өчен гафу үтенәсе килә башлады. Аннан соң ул бит Казанга китәсе кеше! Шу- ' лай булгач. Казанда укый торган кеше белән бөтенләй үк бозылышу да дөрес булмас кебек Үзенең бу йомшаклыгын ул үз мин-минлеге алдында шулайрак дип акларга тырышты. Ни генә булмасын. Былбыл аңа хәзер бик кадерле һәм якын булып тоелды. Дөресен әйткәндә. ул аны чын-чынлап сагына һәм юксына башлады.
Бераз вакыт үткәч ул. икеләнүен җиңеп, юлга җыена башлады.
— Нишләп алай бик тиз? — диде яшәби.
— Тагын бер-ике көн тор әле. Габделхәй. Их. болынга да барып булмады! —диде Иленура өзгәләнеп.
— Кызлар белән танышырыең. — дигән булды яшәби шаярып.
— Минем әле документлар да әзер түгел Казанга китәргә,— диде Габделхәй.
— Ә. ие шул, — диде яшәби бик тиз килешеп.
Иленурадан башкалар аның шулай кисәк кенә китәргә ниятләвенә артык борчылмадылар да. ахрысы. Аңа бары кайткач сәлам әйтергә куштылар да. гафу үтенгән сыман: ’Гаеп итмә инде — алама . чакка туры килдең . — диделәр Картый исә Илгизем белән Фидаилемә .—дип. Габделхәй үзе алып килгән чүпрәккә төреп, икешәр пешкән күкәй бирде, пешкән бәрәңге һәм кичә үзе җыеп алып кайткан җир җиләген бирде.
— Күпер аша кит. — диделәр аңа озатып калганда
— Ярар. — диде Габделхәй.
— Үзем озатып куяем әле авыл чыкканчы. — диде Иленура. Габделхәй инде ишек тоткасына тотынгач.
Габделхәй көтәргә булды. Иленура мич артында гөлбәчтә киемнәрен алыштырды, көзгегә карап алды. Габделхәй янына килгәч, никтер көлеп куйган булды Ишектән алар икәүләшеп чыктылар.
— Дөньяңны онытма — бәрәңге күмәсе дә бар. — дип калды яшәби кызы артыннан.
Урам уртасы җырып чыккысыз пычрак, аяк асты юеш иде. Баскан саен аяк батып, таеп китә иде Габделхәй белән Иленура бераз җир янәшә бардылар да. урам читеннән корырак, катырак җир караштырып. бер-берсеннән аерым киттеләр Урамнан шулай әле бер-бер артлы, әле янәшә атлап бардылар Бөтен игътибарны аяк < астына, юеш. пычрак җир өстенә юнәлтергә туры килде Иленура әледән-әле кычкырып көлгән булды, нәрсәдер сөйләнгән булды. Закирҗан бабайларның капка төбендә өелешеп торган казлар янына килеп җиткәч исә куркып, -ай! дип кычкырып җибәргән булды.
Чишмә тыкрыгында Габделхәй урамнан читкә борылды.
— Сау бул. Мин моннан китәм. — диде ул Иленурага
— Ярар алайса. — диде Иленура. — Безне онытма. Их. рәтләп сүләшеп тә булмады! Казанга китсәң, хат яз. Безне онытма, кара аны!
— Язармын.—диде Габделхәй.
Иленурадан аерылгач, ул иркен сулап куйды. Пычранмасын өчен иң элек чалбар балакларын күтәрде, кадерле ботинкасын салып кулына тотты Юеш. тайгак җир өстеннән яланаяк барудан да җай- лысы юк иде. Чишмә чокырын чыгып, сөзәк калкулык өстенә килеп менгәч. Габделхәй артына борылып карады. Кояш нурында кибенеп утырган, чыланып беткән бакчалардан, авыл өйләреннән, тупыллар- дан башка берни күренмәде
Калкулык өстеннән беркадәр җир баргач, ул Яңавылга китә тор-
ган киң юлга барып чыкты Яңавыл юлы үргә таба күтәрелде. Бәләкәй әрәмә янында олы юлдан уңга тар гына икенче юл тармакланып китте. Ике ягында да яшел бодай басуы җәелеп яткан тар юл турыга— Сакат ягына бара иде Юл чатында Габделхәй туктап калды, икеләнгәндәй итте Өйдән чыкканда күпердән кит» дигән сүзләр . исенә төште. Аның күпердән түгел, турыдан, кичүдән китәсе килде £ Кичүдә, аннан да бигрәк, кичүгә якын болында аны кемдер көтеп g тора сыман иде Шул ук вакытта өйдәгеләрнең турыдан китмәскә * киңәш итүләренә дә колак салмыйча булмый сыман иде Әлерәк кенә ° кеше үтерелгән урман аша кайту, ни әйтсәң дә. бик үк күңелле бул- < маячак. *•
Кич булса, ул бернигә карамыйча күпердән киткән булыр иде. ® әлбәттә Караңгыда иң куркынычы — мәет өрәге. Караңгы урман аша * үткәндә кеше үтерүчеләр түгел, бәлки менә шул мәет өрәге аркылы х төшәргә мөмкин сыман иде Ләкин күк йөзендә балкып кояш көлеп * торганда, яңгырдан соң бөтен дөнья шундый саф. якты һәм ягымлы = булганда Габделхәй хәтта өрәкләрдән дә курыкмады — турыдан * китәргә булды. х
Бишенче бүлек
I
Райондагы барлык дәрәҗә кешеләре кебек, райбашкарма председателе иптәш Бикчурин да хезмәттә үзенә буйсынган кешеләр белән һәм шулай ук элекке таныш-белешләре белән шәхси мөнәсәбәткә керүне ярамаган нәрсә дип исәпли иде Шуңа күрә ул үзенең кабул итү бүлмәсендә дә. урамда-нидә очрашканда да андый кешеләр белән үзен мөмкин кадәр коры һәм рәсми тотарга тырыша иде Аны болай да районда коры һәм каты бәгырьле кеше дип беләләр Чынлыкта исә ул бөтенләй андый кеше түгел иде Районның баш кешесе хуҗасы. бәләкәй генә патшасы иптәш Сафин кебек, ул да үзен, икенче дәрәҗәдәге булса да. баш кеше, хуҗа кеше итеп тотарга ярата иде
Яңавыл районының барлык түрәләре сыман, ул да бу якта туып үскән кеше түгел иде Аның каян килүен, элек кем булуын рәтләп белмиләр дә иде Бары тик сайлау вакытларында игълан ителә торган кыскача биографияләрдә генә аның һәм аның кебекләрнең кайчан кайда туулары, кайда кем булып эшләүләре турында коры мәгълүмат бирелә һәм бары шул чагында гына серле башлыкларның әзме- күпме сере ачылып куела иде Баксаң, аларның берсе, әйтик. Борай. Тәтешле ягында, икенчесе әллә кайда көньяк Башкортстанда яки хәтта Себердә туган булып чыга Ләкин, кайда гына тумасыннар, аларның һәркайсы ярлы крестьян семьясында туган, бик тырышлык белән укыган, укыгач фермада, заводта, шахтада эшләгән, эшләгән чакта ук инде комсомол комитеты секретаре, партком секретаре була, аннан соң инде ниндидер курсларда укый Кайберләре армиядә хезмәт итәләр, сугышта катнашалар, батырлыклар күрсәтәләр, орден- медальләр белән бүләкләнәләр һәм. партия кая җибәрсә, шунда китәләр. иң җаваплы эшләрне башкаралар Аларны тотып кына нинди һөнәр кешеләре икәнлеген дә әйтеп булмый Игенче дисәң, игенче түгел, эшче дисәң, эшче түгел Укымышлы, интеллигент дип тә булмый. Дөрес, аларның күбесе элекке мулла, мөгаллим затыннан Ләкин алар инде күптән үз ата-бабаларыннан. үз авылларыннан үз халкыннан баш тартканнар һәм. югарыдан-югарыга үрләү җиңелрәк булсын өчен, үз чыгышларын оста итеп яшереп бетергәннәр Аннан соң сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда, кеше-
нең чыгышына-тумышына егерменче-утызынчы еллардагы кебек артык игътибар да итми башладылар.
Райбашкарма председателе итеп куелганчы иптәш Бикчурин район финанс бүлеге мөдире булып эшләде Финанс мәсьәләсендә ул. билгеле, әлепне таяк дип тә белмәде Шулай да ул монда үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте һәм озакламый аны райбашкарма председателе итеп күтәрделәр. Райфо бүлеге мөдире булып эшләгәндә аның үзенә буйсынган кешеләр арасында да. башка таныш-белеш- ләре арасында да якын дуслары юк түгел иде. Ул чакта әле ул үзен иркенрәк, гадирәк тота һәм авылдан килгән агай-эне белән, инспектор. бухгалтер белән сөйләшкәндә моңа ягымлы итеп карасам, үземә начарлык булмасмы, монысына кешечә җавап бирсәм, дәрәҗәм төшмәсме. дип кан калтырап утырмый иде.
Нәкъ менә шул чагында, ягъни иптәш Бикчурин райфо мөдире булып утырган чакта, алар Дәүләтгәрәй абзыйлар белән якынаеп калдылар да: бер-ике мәртәбә бер-берсенә кунакка бардылар, бер- ике мәртәбә уртак мәҗлестә булдылар, хәтта бер мәртәбә бергәләшеп Бүәдә балык та тоттылар Ләкин иптәш Бикчурин югары үрләгәч, андый барышу-килешүләр. уртак мәҗлесләр һәм Бүәдә чыланып, пычранып җылым тартулар кабатланмый башлады Бу үзеннән-үзе шулай килеп чыкты Дәүләтгәрәй абзый беренче булып үзе бармады, иптәш Бикчурин шулай ук аларның бусагасын атлап керү дөрес булыр дип исәпләмәде. Хәзер алар иптәш Сафиннар белән генә йөрешә башлаганнар иде Дөрес, алай-болай очрашканда Дәүләтгәрәй абзый белән дә бер-берсен күрмәмешкә салынып китмәделәр Кешеләрчә хәл-әхвәл сораштылар, йорт-җирнең иминлеге, хатыннарның, бала- чагаларның исәнлеге белән кызыксындылар. Күңелләре нечкәреп китсә, теге вакытта Бүә буенда балык тотып, балык пешереп яткан чакларны искә төшерделәр. «Эх, тагын бер барып чыгасы иде!» — дигән сүзләр дә ычкындырдылар Мондый сүзләрне күбрәк иптәш Бикчурин әйтте. Дәүләтгәрәй абзый — буйсынган кеше, түбән дәрәҗәдәге кеше буларак — тыйнаклык саклап эндәшми калуны артыграк санады.
Менә быел элекке дуслар тагын очраштылар. Ирләр түгел, хатын-кызлар очрашты
Ул көнне Фәрхәнә апа белән Былбыл, кирәк нәрсә карангалап, базарда, базар тирәсендәге магазиннарда йөрделәр. Шулай. -Раймаг* дип аталган һәм бөтен Яңавылда иң бай саналган магазинның ярым буш шүрлекләренә күз атып торганда, кеше арасыннан көтмәгәндә Наҗия килеп чыкты. Килеп чыкты да бу. бөтен магазин эчен шаулатып көлеп алды һәм урманда адашкан кеше сыман кычкырып:
— Туганкаем Фәрхәнә апа! — диде. — Исәнме-саумы9 Хәлләр ничек9 Исәнмесез! Теге бичырда рәтләп сүләшеп тә булмады, бер дә килмәй башладыгыз. Безнекенең вакыты юк — онытып бетердек берберебезне, туганкаем Фәрхәнә апа..
Наҗия шулай бер-бер артлы тезде-тезде дә. исәнләшәм дип уйлап күрәсең, Фәрхәнә апаның әле кулын кысты, әле беләгеннән тоткандай итте. Аннан соң. каршысындагы кешенең чыннан да Фәрхәнә апамы-түгелме икәнлегенә шикләнгән сыман, башын артка ташлап. күзләрен кысыштырып, сынап-сынап карагандай итте. Шул ук вакытта Былбылга да карап-карап алды һәм. бернинди әдәп сакламыйча. туп-туры сорап куйды:
— Бу кемнең шундаен да чибәр кызы соң әле? — диде
Соравын шундый тупас итеп, йөзгә бәреп әйтүе кунак кызына бик үк ошап җитмәсә дә. сорау үзе күрәләтә мактау рәвешендә булганга. бу шалтыравык хатынга Былбыл берничек тә ачулана алмады — рәхәт бер уңайсызлык тоеп, кызарынып басып тик торды.
— Минем Уфадагы абыйның кызы. Зәйнулланың. Казанда
укый унивирситта Әйтә дә белмим шуны. — диде Фәрхәнә апа көлештереп
— И. чибәрттәй! — диде Былбыл тагын да ныграк уңайсызланып.— Институтта гына диген инде, әйтәлмәгәч
— Булмый, тел күнми шундый ят сүзләргә. — диде Фәрхәнә апа
— Каяннар әйтеп бетермәк кирәк инде аларны. туганкаем Фәрхәнә апа! — диде Наҗия сөенеп. Фәрхәнә апаны яклап. — Без- | нең тел каткан инде Үз татарыңны белсәң, шул җиткән Саескан да - сандугач сайравына үрәнмәкче булган икән дә. теле көтек булып калган Кая инде безгә сандугач кебек сайраулар?! — Шулай, тын алырга < да ирек бирмичә, тиз-тиз генә сөйләде дә. ашыгып — Бездә дә Уфа £ кунагы бар лабаса. Фәрхәнә апакаем. — диде һәм үзенең шәп. елгыр « кеше булуына куанып, башын артка ташлап көләргә тотынды
— Теге чибәр җегетне әйтәсеңме? — диде Фәрхәнә апа. унынчы = классларның чыгарылыш кичәсенә килгән яшь лейтенантны күз ал- * дында тотып. =
— Шул инде. шул. туганкаем Фәрхәнә апа. — диде Наҗия һәм »> ялт кына артына борылды да. магазин залының икенче башында ни- ~ дер карап торган хәрби кешегә эндәшеп — Хәниф, кил әле монда! — дип кычкырды
Хәниф, үз исемен ишетеп. Наҗия апасы ягына борылды һәм ризасыз бер кыяфәттә, теләр-теләмәс кенә килә башлады Бу вакытта Былбыл Фәрхәнә апа белән Наҗиядән читтәрәк пыяла витринага иелеп, төймә ише нәрсәләргә каранып тора иде Ирексез- дән. ул хатыннарның үзара сөйләшкән сүзләренә колак салды һәм. "Хәниф» исеме чыккач та. сиздермичә генә аның ягына карап алды Лейтенант Хәнифне ул бер күрүдән таныган сыман булды
— Каяле. кил әле монда, үзеңнең авылдашың белән таныш, диде Наҗия яшь лейтенантның беләгеннән тотып алып
Аның шулай чит кешеләр алдында, кызлар алдында малай сыман итеп кулыннан тотып алуына, үзе турында бөтен магазинга кычкырып -гайбәт сатуына- Хәнифнең, билгеле, ачуы килде Фәрхәнә апа белән дә. Былбыл белән дә ул коры гына «исәнмесез- дип исәнләште дә тынып калды Ләкин шат күңелле җиңгәсе аңа боегып торырга ирек бирмәде
— Кара, кара! —диде ул аны җиңелчә генә шелтәләп — Яхшылап күреш, таныш Менә сиңа хәзерге яшьләр, туганкаем Фәрхәнә апа!
Хәнифнең йөзе үзгәреп китте, очлаебрак торган тәкәббер ияге муенына таба тартыла төште Шулай да ул хатын-кыз алдында ямьсезләнүдән тыелып кала алды — көч-хәл белән үз-үзен елмаерга мәҗбүр итте һәм әдәп саклап башта Фәрхәнә апа белән, аннан соң Былбыл белән исәнләште, үзенең кемлеген әйтте
— По-моему, без таныш. — диде ул Былбыл белән исәнләшкәндә — Только вот исемнәребезне генә белмибез
Фәрхәнә апа елмаеп куйды
— Танышмыни’ — диде
— Таныш. — диде Хәниф
— Шулай шул — таныш, — диде Былбыл да. лейтенантның сүзләрен дөресләп
— Менә сиңа хәзерге яшьләр, туганкаем Фәрхәнә апа' диде Наҗия көлә-көлә
II
Былбыл белән Хәниф беренче мәртәбә Уфа автовокзалының билет кассасы янында очраштылар Яңавылга баручы-кайтучы ча-
лык күп иде. автобус бер генә һәм буш урыннар бик әз иде. шуңа күрә касса алдында гадәттәгедән ныграк шау-шу һәм ыгы-зыгы иде Билет сатыла башлау белән, көтеп торучылар барысы берьюлы касса авызына килеп тыгылдылар Китте этеш-төртеш. китте кычкырыш1
Былбыл чиратка бик иртә баскан иде. аның урыны җиденче генә кеше иде. касса янында ныклы тәртип булганда, билет аңа җитәчәк тә җитәчәк иде. Ләкин, касса ачылу белән, чиратта торучылар янында күз алдында яңа чират барлыкка килде Алар барысы да ирләр, көчлеләр һәм оятсызлар иде Чираттагылар никадәр ныклык, усаллык күрсәтмәсен, аларның әле берсе, әле икенчесе акчалы кулын касса авызына китереп тыкты һәм кочактай билет алып китә торды
Менә бер заман Былбыл алдында ике генә кеше калды — берсе яшьрәк ир кеше, икенчесе начар гына киенгән авыл хатыны иде. Ир кеше касса янына исән-имин барып җитте, кулын сузып билет алды да акылдан шашкан сыман бәхетле елмаеп җибәрде Аның урынына шундук авыл хатыны басмакчы булды Шул чакны каяндыр икенче бер ир кеше барлыкка килде. Өстенә шакмаклы пинжәк кигән, киң аркалы, үгездәй таза җилкәле ир кеше, өтәләнгән авыл хатынын җиңел генә читкә этәреп, калкандай гәүдәсе белән касса авызына капланды Хатын чәрелдәп җибәрде, ярсып бар көченә үзенең законлы урынын яулап алмакчы була башлады. Шакмаклы пинҗәк аның чәрелдәвең чебен безелдәве урынына да күрмәде — тыныч кына билет алды да оятсыз һәм мәсхәрәле көлемсерәп читкә китеп барды. Аның урыны бушау белән касса алдындагы «дзот»ны күкрәге белән алтын погонлы яшь лейтенант каплады.
Сугыштан соңгы еллар булганга, чираттагы кара халык арасында хәрбиләр булуы бер дә гаҗәп түгел иде. Хәрбиләрнең теләсә нинди погонлысын теләсә кайчан һәм теләсә кайда очратырга була иде Хәрбиләр сугышта җиңүче булсалар да, кара халык чынлыкта аларны беркайчан яратмады Яхшы киемле, тук, таза кыяфәтле булган өчен, халык сакчысы, халык якчысы булуына да карамастан, үзен халыктан өстен куеп, халыктан аерымланып яшәве өчен яратмады. Өлкәнрәк яшьтәге, түбәнрәк дәрәҗәдәге хәрби кеше булса, халыкның әле. бәлки, ачуы да килмәс иде Ни әйтсәң дә, солдат авыл агаена, авыл апасына аңлаешлырак та, якынрак та. Сугышта да булгандыр. кан да койгандыр, хәзер бәлки демобилизациягә эләгеп, армиядән котылып, туган ягына кайтып барадыр. Андыйларга күңелләр дә ачык, кассаларга юл да ачык. Монда исә әллә нинди ялт итеп торган погонлы япь-яшь кенә лейтенантның әрсезләнеп чират алдына килеп керүе болай да аягында көчкә басып торган халыкны ярсытып җибәрде. Чираттагы хатыннар, ирләр тагын да яманрак шауларга, кычкырырга тотындылар. Былбыл алдындагы авыл хатыны әле татарчалап, әле урысчалап лейтенантны оялтмакчы булды, алай да тәэсир итмәгәч, беләгеннән тарткалап чыгармакчы булды.
Ачудан авыл хатыны гына түгел. Былбыл да шартлар дәрәҗәгә җитте Ничә сәгать аяк өсте басып торуы, иңбашларының, аякларының сызлавы, баш авыртуы — барлык газаплары өчен аңа бары шушы чибәр, тыныч һәм оятсыз лейтенант кына гаепле сыман тоелды.
— Ничек оялмыйсыз? Сез бит лейтенант! Халыкка яхшы үрнәк күрсәтү урынында! ...—дип кычкырды ул үз-үзен белешмәстән
Ул хәтта авыл хатыны кебек кулын сузып аның кителеннән дә эләктереп алмакчы булды, ләкин яшь лейтенант та алай үзенә кагылдыра торган, үзен кыерсыттыра торганнардан түгел иде бугай. Ялт кына артына борылды да, теш арасыннан гына сыгып:
— Чәрелдәмәгез, зинһар! — диде һәм кассага акча сузды
— Кертмәгез, кертмә!
— Өстерәп чыгарыгыз!—дип кычкырдылар арттан.
— Минем — бронь! Минем хакым бар. — диде лейтенант, аңлатырга кирәк табып
— Безнең дә хакыбыз бар! Безгә дә кайтырга кирәк' — диделәр чираттагылар.
Төрле яктан кысылган, тирләгән-пешкән һәм бер-берсен чәйнәп ташлар дәрәҗәдә ярсыган хәлдә, бер-берсенә тыелгысыз ачу-нәфрәт тойган хәлдә, беренче мәртәбә алар шунда очраштылар s
Ул көнне лейтенантның да хәле шәптән түгел иде. әдәп саклап. * хәтер саклап тора торган чак түгел иде Шуңа күрә ул үзенә кычкыр- * ган. үзен йолкып ташламакчы булган халыкка ярыйсы ук усал һәм < тупас сүзләр дә әйтте Шул исәптән әлбәттә, яшь. чибәр кызга да £ эләкте. ®
Тавыш артык зурга киткәч, каяндыр милиция сержанты килеп X чыкты, сыбызгысын сызгыртып, касса янында әзме-күпме тәртип < урнаштырды Бу вакытта инде яшь лейтенант билет алып китеп 2 барган иде. Лейтенанттан соң өтәләнгән авыл хатыны да билет алды £ Чират Былбылга җитте Былбыл акчасын сузарга өлгермәде, тар бүл- s мәдә. төннек сыман кечкенә тәрәзә артында бәхет өләшеп утырган кассир хатын, тәрәзә капкачын ябарга үрелде һәм
— Билет бетте. — диде
Нәкъ кинодагыча, нәкъ театрдагыча булды Шулкадәр зарыгып, өметләнеп көт тә. борын төбендә генә касса ябылып куйсын әле1 Утыр да җыла Йә бул м аса очраган бар нәрсәне кырырга-җимерергә тотын Дөньяның астын өскә китер Хәер. Былбылга инде болай да дөньяның асты өскә килгән сыман тоелды Болай да аның җылый- сы килде һәм үзенә тиешле билетны тартып алган лейтенантны өзгәләп-йолыккалап ташлыйсы килде
Бөтенесенә кул селтәп, ул өйләренә кайтып китте Бераздан тынычлана төште, халык алдында үзенең кызып китүе, ярсып китүе өчен үкенү сыман бер нәрсә кичерде. Тик шулай да яшь лейтенантның салкын, мыскыллы күз карашы, тупас сүзләре, тәнгә кадалган шырпы булып, бик озак аның күңелен әрнетеп-ачыттырып торды III
III
Көтмәгәндә таныш кешесен күреп, ул аптырап калды Уфадагы, автовокзалдагы барлык хис-тойгысы ташкын булып әз генә вакытка яңадан калкып чыкты кире кайтты һәм тагын шундый бер-бер хәл була-нитә калса, тагын шундый күз карашы, шундый ук сүзләр, шундый ук тавыш була калса, бар көченә ыргылырга әзер булып, күкрәк читлегендә тулып-чайпалып торды
— Танышмы9!—дигән булды Наҗия мут елмаеп, бармак янаган булып — Бер авылдан булгач, барысын да белеп тә бетерә алмассың, туганкаем
«Бер авылдан» сүзен ул аеруча яратып әйтте һәм үз-үзеннән канәгать булып, көлеп куйды Җиңгәсенең танышлыкка үзенчә мәгънә бирүе Хәнифкә, күрәсең, бик үк ошап җитмәде Шуңа күрә ул үзенең Былбыл белән кайда ничек танышуын кыска гына аңлатып бирергә кирәк тапты Ләкин аңлатканда үзенең тупаслыгын да хәтер калдыргыч сүзләр ычкындыруын да әйтми калдырды Аның сөйләвенә караганда, ул көнне чиратсыз билет алуы да. чираттагы халыкның кычкыруы, шаулавы да — барысы да бер шуклык, шаянлык кына булып тоелды Җиңгәсе, аның сүзен бүлдереп, кычкырып көлеп алды Фәрханә апа исә. бер якка да кушылмыйча, килешүчән бер төс белән көлемсерәп торды
Былбыл көлмәде дә. елмаймады да Ул Хәнифнең бер генә яклы итеп сейләвен күреп-ишетеп торды, күңеленнән моңа нәфрәтләнмичә
булдыра алмады Аның сөйләүчене бүлдерәсе, хатыннар алдында аның йөзен ертып. Юк. алай түгел ул' - —дип әйтәсе килде. Ләкин шул ук вакытта ул аның ялганлавына һәм ул чактагы тупаслыкны искә алмавына, ямьсез, күңелсез урыннарны читләтеп үтүенә хәтта сөенгәндәй булды Хәниф аңа тегендәге, теге вакыттагы кебек чит. дошман да түгел иде Ул инде аңа ничектер якынрак сыман да иде — тегендә очрашкан, бозылышкан өченме менә монда көтмәгәндә яңадан очрашкан өченме — бик күптәнге танышы кебек якын һәм аңлаешлы иде
Шулай итеп, ачу-нәфрәт сизмәгәндә юкка чыкты Бераздан Былбыл үз-үзеннән ояла башлагандай булды Теге чакта ямьсез итеп кычкыруы, тупасланып аны чираттан кысырыклап чыгарырга тырышуы. гомумән, андагы тотнаксызлыгы өчен ояла башлагандай булды Бер кызарып, бер агарып, ул төркемнән читтәрәк басып торды Яшь. чибәр һәм ягымлы лейтенантка күтәрелеп карарга да курыкты Аның алдында үзен хәзер бала-чага итеп, бернинди ихтыяры булмаган. бер нәрсәгә хакы-хокукы булмаган тәҗрибәсез бер кызчык итеп тойды.
Үзара сөйләнгәләп алар урамга чыктылар Урам уртасында Наҗия туктап калды
— Карале, туганкаем Фәрхәнә апа. — диде. — Бөтенләй читләшеп беттек бит әле бу арада Сез килмәйсез. без бармайбыз. Нишләп ташлаштык соң әле? Килегез әле Дәүләтгәрәй абзый белән парлашып.
— Бер дә җитешеп булмый бит. Наҗия,— дигән булды Фәрхәнә апа. «ташлашу»ның сәбәпләрен бик яхшы белсә дә.
— Дөнья мәшәкатенең беткәне юк аның, туганкаем.—диде Наҗия
Фәрхәнә апаны ул култыклап ук алды һәм кызулабрак китеп барды Яшьләр арттарак калдылар
— Карале, туганкаем Фәрхәнә апа. — диде Наҗия ярым пышылдауга күчеп — Синең белән тел яшереп торасы юк. Туп-туры әйтсәм, үпкәләмәссең. Әйдәле сездә бер шаулатып аш-су ясап ташлайбыз? Өегез иркен, кеше күзеннән җырак. Исмәгыйльне әйтәм. сүрәп булса да алып барам мин аны сезгә. Болай да инде аның аркасында дуслар белән бозылышып беттем.
Бик сәер тәкъдим иде бу. иптәш Бикчурин хатыны Наҗия генә әйтә алырдай кыю һәм әдәпсез тәкъдим иде Фәрхәнә апа эндәшмәде. Эндәшсә дә. күрәсең, каршы әйтергә батырлыгы җитмәс иде Аннан соң. аның алай каршы да киләсе килмәде Ул хәтта күңеленнән сөенеп тә куйды Наҗия андый-мондый кешенең хатыны түгел ич Аннан соң. алар бит элекке дуслар да!
— Кирәк нәрсәсеннән тормам — барысын да үзем җайлармын. Фәрхәнә апакаем Әзерләшергә дә үзем килермен. — диде Наҗия. Фәрхәнә апаның икеләнгәндәй итүен күреп.
— Әйдә инде! Сөйләмә юкны! —диде Фәрхәнә апа. — Кунак чакыру. аш-су ясау дигәндә безнең Дәүләтгәрәй үлә дә китә инде. Аңа шул балык булсын да. аш-су. мәҗлес булсын.
— Аларга шул балык та аракы инде, туганкаем! — диде Наҗия
— Килештек алайса. — диде Фәрхәнә апа ачылып, билгеле бер фикергә килеп. — Кайчанга7 Шушы ялга ничек булыр7 Кунагыгызны да калдырмагыз.
— Туганкаем Фәрхәнә апа1 — диде Наҗия балкып. — Тел яшереп торасы юк. турысын гына әйткәндә, шул кунакның күңелен табарга тырышам да инде мин Исмәгыйльнең вакыты юк. Үзенә генә күңелсез. Карале, туганкаем Фәрхәнә апа. синең бу Сандугачың, чыннан да. былбыл кебек икән бит! Безнең кунакка менә дигән пар буласы икән.
Чигенергә кирәк булса, сүзне уенга әйләндерергә жай калдырып, җылгыр хатын көлеп куйган булды Фәрхәнә апа тагын эндәшми калды Ул инде болай да сизенгән иде Аның һич тә Былбыл эшенә. Былбыл язмышына кысыласы килмәде. Аныңча, өлкәннәр, гомумән. яшьләр эшенә кысылырга тиеш түгелләр иде. Элекке заман- ф нарда картлар әнә яшьләр эшенә кысылып, күпме бәхетле язмыш- > ны газапка әйләндергәннәр. Картларның үзсүзлелеге, кирелеге, аң- = сызлыгы аркасында күпме фаҗига булган элекке тормышта. Бү- * ген андый фаҗигаләр булмаска тиеш. Бүген һәртөрле димләүләр. * ярәшүләр искелек калдыгы булып исәпләнелә. Башкалар өчен иске- < лек калдыгы булган нәрсә Былбыл өчен дә. әлбәттә, шулай исәплә- £ нергә тиеш иде. Инде чынлап та яратышып китәләр икән, анысы ® шулай ук яшьләрнең үз эше.
Бу мәсьәләдә Фәрхәнә апа шулайрак фикер йөртте
— Җиңгәйгә охшаган Безнең җиңгәй бик матур. Заманында ил- * дә бер чибәр булган. — диде ул. Былбылның әнисен мактап
— Хәнифне әйтәм. туганкаем Фәрхәнә апа. — диде Наҗия — х Бер дә рәтле кыз табалмай Читтә берәр марҗа башын-күзен әйлән- х дереп куймаса ярарые. дип куркам Әллә нинди белмәгән-күрмәгән кеше белән туганлашасы да кил мәй Без ичмасам бертуган кебек. Озакламай хезмәтен тутыра. Үзебезгә кайтырмы, Уфагамы. Казангамы— әлегә белгән юк. Әллә, мин әйтәм. чәчләрен чәчкә бәйлибезме шул дошманнарның7' Валлаһи дип әйтәм чукындырып салабыз без аларны. туганкаем Фәрхәнә апа!
— Чукындырырга дигәндә, бездән сорап тормаслар — бик теләп чукындырырлар. — диде Фәрхәнә апа — Ошашсалар, килешсәләр үзләре эше. Сөйләштек алайса, шушы ял алдыннан кичке якта рәхим итегез өчәүләп.
IV
Былбыл белән Хәниф. Фәрхәнә апа белән Наҗиядән калышып, әкрен генә арттан бардылар Аларга хәзер бернинди димче дә. арадашчы да кирәкми иде Алар болай да бергә, болай да таныш иде Шулай булса да. бер-берсенә карата бернинди якынлык хисе тоймадылар Киресенчә, аларның хәзер бер-берсеннән аерылып китәселәре. бер-берсеннән котыласылары килде. Беренче очрашу, шул чакта әйтелгән сүзләр, кыланышлар, шул чактагы хис-тойгылар тәэсире шундый көчле, шундый ямьсез һәм күңел кайтаргыч иде. — шул турыда яхшы белә торып, әле булса шуларны тиешенчә онытмый торып. менә хәзер кисәк кенә икенче җайга, икенче көйгә күчү, дуслашу. якынаю, гомумән, мөмкин нәрсә түгел сыман иде
Сүзсезлектән интеккән Хәниф бара торгач чалбар кесәсеннән көмешсыман портсигар чыгарды аны учында килешле генә тотып икенче кулы белән ■-Казбек» папиросы алды, шартлатып портсигарын япты да. икенче кесәсеннән зажигалка чыгарды, ут кабызды һәм хуш исле тотен өреп, кабаланып тарта башлады Төтенне ул читкә җибәрергә тырышты, ләкин үч иткәндәй төтен Былбыл ягына тартылды
— Гафу итегез. — диде ул төтенне куалап
— Тартыгыз әйдә тартасыгыз килгәч. — диде Былбыл
Хәниф йотлыгып бер-ике суырды да. утлы папиросын бармак очында әвәләп, читкә ташлады
— Сезнең Яңавылда булганыгыз бармы7 —диде ул сүз башлап
_ Бар _ диде Былбыл һәм. тәмәке төтененнән, ахрысы, тамагы карлыгып, сүзсез калды
— Минем әле беренче булуым,—диде Хәниф
— Ошыймы соң... безнең Яңавыл? — диде Былбыл.
— Ничек дип әйтергә... авыл инде, кара авыл. — диде Хәниф
— Миңа ошый. — диде Былбыл.
— О. сез авыл патриоты икән! — диде Хәниф.
Аның тавышында җиңелчә көлемсерәү сизелде Былбылның бу шундук кытыгына тиде. Аның аңа шундый ук мыскыллы көлемсерәү белән җавап бирәсе килде.
— Ие шул. авыл патриоты. — диде ул. көчәнүле бер горурлык белән. — Патриот булу сезгә ошамыймыни?
— Юк. што сез! — диде Хәниф, юл куючан бер өстенлек белән
— Юк. сез яратмыйсыз Яңавылны! —диде Былбыл кирәгеннән артык кайнарланып.
— Мин авылда тумаган, шуңадыр, күрәсең. — диде Хәниф. — Сез. чыннан да Уфаныкымы?
— Мин Яңавылныкы.—диде Былбыл үчекләшкән сыман һәм үз ялганыннан үзе көлеп куйды.
— Ник көләсез7 — диде Хәниф.
— Болай гына. — диде Былбыл. — Бер нәрсә искә төште Сез. нәрсә, чибәрттәй әйткәнгә ышандыгызмыни'1
— Нәрсә соң ул «чибәрттәй»? — диде Хәниф.
— Минем апа Әнә теге бездән алдарак бара торган «Фәрхәнә апа». — диде Былбыл. — Мин аны чибәрттәй димен. Бала чактан ук өйрәткәннәр Монда бездә апаларны төрлечә атыйлар чибәрттәй. чибәр җиңгәй. чибәр әби. чибәр бабай...
— «Бабай да апамыни? — диде Хәниф
— Анысы ялгыш әйтелде. — диде Былбыл көлеп һәм дәвам итте: — Актүтәй. актәй. мулләттәй. .
— Телеңне сындырырсың. — диде Хәниф
— Миңа ошый. — диде Былбыл. — Ник. ямьсезмени, баләби. балбабай. шикәрәби. шикәрбабай. картыи. картәтәй, яшәби. яшьба- бай, нәнәй. дүрнәй. җырак әби. җырак бабай... Нинди матур барысы да! Саф үзебезчә, татарча.
— Дүрнәй нәрсә7 Дурной дигән кебек. — диде Хәниф.
— Дүрнәй ул — «зур инәй» дигән сүз!
— Дүрнәй — дурной, дурной — дүрнәй. — диде Хәниф кабатлап, яратмыйча.
— Сез бик тупас! — диде Былбыл үртәлә башлап.
— Извините гафу итегез. — диде Хәниф. — Мин сезне оскорбить итәргә уйламадым. Просто так.
Бераз вакыт тагын сүзсез бардылар Сүзне бу юлы да Хәниф башлады Аның Былбыл белән сөйләшәсе һәм ничек тә үзе турындагы начар фикерне үзгәртәсе килә иде бугай.
— Нәрсә әйтте соң сезнең чибәрттәгез — нишләптер минем истә калмаган. — диде ул йомшаграк булырга тырышып.
— Кеше сүзен бик тиз онытасыз икән. — диде Былбыл.
— Кызлар хәтере кебек минем хәтер. — дигән булды Хәниф
— Кызлар хәтере сезнеке кебек булса!..— диде Былбыл.
— Шулай диләр ич, — диде Хәниф. — Мин сезне Яңавылга кайтып баручы берәр укучыдыр дип уйладым.
— Дөрес уйлагансыз. — диде Былбыл. — Чибәрттәй дә шулай диде ич
— Чибәрттәй» кем була соң сезгә? Үзегез әйтәсез: Яңавылныкы дисез, үзегез нишләптер аның белән йөрисез.—диде Хәниф.
— Аның белән йөрергә ярамыймыни? — диде Былбыл.
— Сез кеше сүзен юри кирегә борасыз икән. — диде Хәниф.
— Нишләп кирегә бору булсын71—диде Былбыл —Ул минем апам — әтинең бертуган сеңлесе. Без үзебез Яңавылдан ун чакрымда Каймаша дигән авылда торабыз. Әти минем колхоз председателе
Хәзер мин Яңавылда кунакта Аңлашылмыймыни?
Ул боларны шаяртмыйча, җитди итеп, үзеннән яшьрәк, аңсызрак малай-шалай белән сөйләшкәндәге сыман итеп әйтте Соңгы сүзен әйткәндә хәтта Хәнифнеке кебек көлемсерәү, өйрәтү, мыскыл тоны сизелеп китте Яшь чибәр лейтенант кызның шаяртуын аңлый алмады Ул бары үзен түбәнсетүләрен генә сизенде Бу аның мин-минле- £ генә тиде, күңелен кырды Ул яңадан чалбар кесәсенә тыгылды. I портсигар чыгарды, калтыранган бармаклары белән папирос кабы- х зырга азаплана башлады
— Аңлатуыгыз өчен рәхмәт Мерси. — диде ул папиросына ут < кабызгач, күрәләтә салкынлык белән
— Ауфвидерзайн!—диде Былбыл. ®
V
Шушы сөйләшүдән соң ике көн үткәч, алар тагын очраштылар, х Монысы инде кунакта. Фәрхәнә апаларда булды
Үзенең элекке хезмәттәшен, хөрмәтле иптәш Бикчуринны ашка алуга Дәүләтгәрәй абзый бик теләп, хәтта сөенеп риза булды Алар шундук әзерлек чарасына керештеләр Иң элек ризабыз, килешенгән көнгә, килешенгән вакытта өчәүләшеп килегез, дип Наҗиягә хәбәр бирделәр. Ялга каршы базарга чыгып. Дәүләтгәрәй абзый ярты сарык алып керде Шул ук көнне иртәннән башлап олы мичкә ягылды Фәрхәнә апа белән Былбыл көне буена диярлек мич тирәсендә, казан тирәсендә булаштылар Төштән соң зур-зур сумкалар күтәреп Наҗия килеп җитте Үзе белән күп кенә бал-май һәм ят азыклар алып килде. Бер килгәч-килгәч дип. озак кына Фәрхәнә апага булышты
Бер-ике сәгатьтән ул кайтып китте һәм көн кичкә авышканда, билгеләнгән вакытка яңадан килде Монысында алар өчәүләп килделәр Аларны тәрәзәдән карап, көтеп кенә торалар иде Кадерле кунаклар күренү белән, каршы алырга дип иң элек Дәүләтгәрәй абзый чыкты, аның артыннан Фәрхәнә апа чыкты Кунаклар кешечә җәяүләп кенә килгәннәр иде
— Капкагыз ачыкмы — без киләбез! — дип кычкырды ерактан ук шат күңелле Наҗия
— Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез! — диделәр Дәүләтгәрәй абзый белән Фәрхәнә апа бер-берсен бүлдереп.
Капкадан кергәч тә иптәш Бикчурин элекке хезмәттәшенә беренче булып кул бирде, елмайгандай итте, шулай да артык ачылып китмәде Наҗия исә шатлыгыннан Фәрхәнә апаны кочаклаплар алды Бары Хәниф кенә үзен мәҗбүр ителгән кеше сыманрак хис итте һәм. үзара куанышкан кешеләргә якын килмичә, бер читтәрәк таптанып торды
Жиңгәсе аны. чыннан да. мәҗбүр итеп алып килде Аның шулай ни өчен - чибәрттәй»ләргә кунакка алып баруын Хәниф аңламады түгел, аңлады Аның анда барасы да килде, шул ук вакытта аягы да тартмады Өченче көн урамда саубуллашыр алдыннан булган сөйләшүдән соң ул үзен җиңелгәнгә, түбәнсетелгәнгә санады Шуңа күрә, аныңча, ике арада әле сөйләшәсе сүз дә бетмәгән иде. тагын нидер ачыклыйсы да. нәрсәнедер хәл итәсе дә бар иде кебек тоелды Ләкин кызлар янына абый-җиңгәй белән бергәләп бару, аларга ияреп, тагылып йөрү чамадан тыш ахмаклык булачак иде Моңарчы ул кызлар янына беркайчан ярдәмчеләр белән йөрмәде һәм хәзер дә андый кешеләрнең кирәге юк иде сыман Ул кискен рәвештә баш тартты Тик Наҗия җиңгән аңа караганда үзсүзлерәк булып чыкты Аннан соң. ни әйтсәң дә. ул бит кунак кеше монда' Кунак хуҗа-
нын ишәге Кая алып барсалар, шунда бар. нәрсә эшләргә кушсалар, шуны эшлә.
Ни булса булды, ул килде. Килүен килде, ләкин хезмәттә аякны ничек атларга, кулны, гәүдәне, башны кайчан ничек тотарга җитәрлек дәрәҗәдә белем алган лейтенант иптәш Фәрхәнә апалар ишегалдына килеп кергәч, нишләргә дә белмичә, каушады да калды. Анын күңеленә иң әүвәл: Минем болай әрсезләнеп йөрүемә Былбыл ни әйтер’ — дигән бер уй килде Ул икеләнде, ул уңайсызланды. Ихтимал. бу аның үз гомерендә беренче мәртәбә чын-чынлап уңайсызлануы булгандыр.
Аны күргән Былбыл, чыннан да. ни әйтергә дә белмәде. Шатланса ачык йөз күрсәтсә, әдәпсезлек булыр сыман, ачуланса, караңгы йөз күрсәтсә, шулай ук әдәпсезлек булыр сыман тоелды Егет чибәр иде матур буй-сынлы иде. өстендәге хәрби киеме, түшендәге гвардия билгесе нур сибеп, әллә кайдан күзнең явын алып тора иде Ул горур, тәкәббер иде һәм аның менә шул тышкы ягы — горурлыгы тәкәбберлеге. кием-салымы, ялтыр-йолтыр нәрсәләре элекке барлык тупаслыкларын, ипсезлекләрен күмеп, томалап калдыра иде.
Кунаклар өйгә керделәр, яңа өйгә шаулатып сәлам бирделәр, туп-туры олы якка уздылар һәм мондый чакта булганча, анысын- монысын сөйләнгәләп. урыннарга утырыштылар, яңа өйне, өй җиһазын. тырыш, булдыклы хуҗаларны мактадылар.
Кунакларга өстәл тирәсенә якынаерга куштылар, һәркем үзенә билгеләнгән урынга утырды Өстәл уртасына зур мис белән кайнар аш китереп куйдылар Тәлинкәләргә аш бүленде Дәүләтгәрәй абзый рюмкаларга аракы салды һәм җиңел генә, шау-шусыз гына аш мәҗлесе башланып китте.
Былбылның урыны Хәнифкә каршы якка туры килде Былбыл һич тә тыныч кына, басылып кына утыра алмады — берәр йомыш тапкан булып әледән-әле кече якка чыгып китте, андагы тәрәзә төбендәге көзге каршысына килеп, уттай янган битенә карады, чәчен төзәткәләде. изүен төзәткәләде. Тынычлангандай итте дә яңадан олы якка ашыкты.
Ул ничек тә лейтенант ягына карамаска тырышты, ләкин их- гыярсыздан күз карашы шул якка борылды Мондый йомшаклыгы, җебегәнлеге өчен аның үз-үзенә. кунакларга ачуы килде. Аңа әллә нәрсә булды. Габделхәй янында да аңа -әллә нәрсә-' булган иде Ләкин аның янында ул үзен иркенрәк тоткан иде. үз-үзен шат һәм бәхетле итеп тойган иде
IV
Аш мәҗлесе тиз генә җанланып китә алмады Барысы да болай мәҗбүри җыелышып, ашап-эчеп утыруның урынсызлыгын. вакыт- сызлыгын бик яхшы аңладылар Шуңа күрә өстәл янындагы Хәниф белән Былбыл гына түгел, башкалар да үзләрен шактый кыен хәлдә сизделәр Хуҗа кешенең иң олы кунактан түбәнрәк дәрәҗәдә булуы да нәрсәнедер тоткарлап торадыр сыман тоелды Болай да начальниклар алдында буйсынучан Дәүләтгәрәй абзый хәтта үз өендә дә иптәш Бикчурин белән үзен тигез саный алмады һәм. кадерле кунакның хәтерен калдырудан куркып, ничектер тыелып-кысылып утырырга мәҗбүр булды.
Икенче рюмкадан соң иптәш Бикчуринның йөзе, ниһаять, ачылып китте. Шул чакны, өстәл янында, әйтерсең, балкып кояш чыкты. Кояш чыгу белән һәркемгә рәхәт, җиңел һәм күңелле булып китте Наҗия, чыккан кояшны болыт каплый күрмәсен дигәндәй, бөтен өйгә
шаулатып көлеп алды, көлә-көлә иренең аркасыннан сөеп куйган булды Бәхеткә, өстәл янындагы кояшның сүнәргә исәбе юк булып чыкты Райбашкарма башлыгы җанланганнан-жанлана барды, ике сүзнең берендә 'Хәтереңдәме. Дәүләтгәрәй?- дигәндәй сүзләр кыстырып, райфода бергәләп эшләгән чакларны, андагы кешеләрне һәм кайбер кызык хәлләрне исенә төшерде Дәүләтгәрәй абзый исә «Хәтердә хәтердә1 Нишләп хәтердә булмасын1 — диештереп. очлы, такыр башын сыйпаштырып, кадерле кунакны ашарга-эчәргә кыстады Үзе дә ипләп кенә берәр кызык хәл сөйләп алды Аларга хатыннар кушылды, көлделәр, гөрләделәр һәм аш мәҗлесе мәҗлес төсенә керә барды
Хәниф Йосыф янында утырды Ашаган-эчкән арада ул аның укуы белән, киләчәктә нишләргә, кем булырга ниятләве белән кызыксынды Йосыф кыска-кыска гына җаваплар бирде Алар арасында әллә ни сүз ялганып китә алмады Йосыф тамагы туйганчы ашады да. беркемгә дә бер сүз әйтмичә, өстәл яныннан торып ук китте.
— Кая барасың9 — диде Фәрхәнә апа аның каядыр җыенуын күреп.
— Рамусларга. — диде Йосыф
Бер-ике рюмкадан Хәнифнең дә күңеле күтәрелеп китте Йосыфның кирле-мырлы торуына аның әллә ни исе китмәде Йосыф каядыр чыгып киткәч ул. җаен туры китереп, шундук кыз янына күчеп утырды Бөтенесе алдында, бигрәк тә җизнәсе белән чибәрттә- се алдында аның шулай кыюлануы Былбылга әдәпсезлек булып тоелды
— Извините, сез миңа ачуланмыйсызмы9 — диде Хәниф
— Юк. нишләп мин сезгә ачуланырга тиеш? — диде Былбыл
— Болай гына>— диде Хәниф
Ул арада өлкәннәр урыннарыннан кузгала башладылар
— Ял итеп, җырлап-биеп алыгыз,— диде Фәрхәнә апа кунакларга.
— Дәүләтгәрәй абзый, туганкаем, әйдәле эскерипкәңне уйнап җибәр әле бер!— диде Наҗия
— Дөрес сүз бу, Дәүләтгәрәй,— диде иптәш Бикчурин да. хатыны тәкъдимен яклап
— И, җизнәй/уйнале, уйна!—диде Былбыл да
— Болай төрле яктан сорагач, уйнамый булмас. — диде Дәүләтгәрәй абзый тыйнак кына риза булып
Аның мондый күндәмлеген Наҗия үзенчә аңлаткан булды
— Яшьләр сорагач, шундук риза булды, туганкаем'— диде ихахайлап
— Уйнар, кем сораса да. уйнар,— диде Фәрхәнә апа
— Былбылны җырлатабыз!— диде Наҗия, кирәгеннән артык кыюланып.
Шулай сөйләнгәләп. ул яшьләргә якынрак килде, симез кулы белән стәл читенә таянып, Былбылның үзенә генә әйтергә тиешле ниндидер сүзе бар сыман, колагына иелде һәм
— Нинди җыр җырлыйсы килә, сеңлем9— диде.
Былбылның йөзенә ялкын үрләде, йөрәге дөпелдәп тибәргә тотынды «Якын килмә'» дигән сыман кулларын югары күтәрде, кузгалгандай итеп куйды, ләкин торып китә алмыйча кире урынына утырды
— Юк. юк!— диде ул, башын чайкап
— Җырлыйбызмы, гөрләйбезме9— дип кычкырды Наҗия бөтен өй эченә.
_ Каягыз әле., чыгарыгыз әле мине,— диде Былбыл, өстәл арасыннан чыгып китә алмыйча.
— Бетте, бетте, былбылым-күгәрченем!— диде Наҗия кире чигенеп.— Җырламыйбыз, туганкаем. Гөрләшегез, гөрләш!
— Наҗия,— диде шул чакны иптәш Бикчурин кырыс кына.— Кил ә^е монда!
— Әнә Исмәгыйль абый чакыра,— диде Хәниф җиңгәсенең симез беләгенә кагылып.
— Бетте, бетте, туганкайларым!—диде Наҗия һәм җиңел- җиңел атлап, бармакларын шартлатып, идәннең ачык җиреннән йөзеп-биеп китеп барды Ачык тәрәзә янында тәмәке пыскытып торган ире янына килде дә кыланчыкланып аны ике куллап кочып алды, үбеп алды.
— Ни булды, кем тия, картым?—диде.
— Сагындым. Утыр шунда гына,— диде Исмәгыйль абзый урындыкка күрсәтеп.
Наҗия китеп бару белән Былбыл, читлектән котылган кош кебек, кабаланып кече якка чыгып китте. Күңеле кырылган лейтенант, өстәл янында беркем юклыктан файдаланып, яртылаш кына эчелгән рюмкасын тутырды да, ялт итеп эчеп куйды һәм шулай ук торып читкә китеп барды.
Шул чакны Дәүләтгәрәй абзый, скрипкасын көйләп, «Әпипә»не чыңлатып җибәрде.
VII
Кече якта Фәрхәнә апа белән Былбыл шалтыр-шолтыр табак- савыт юдылар, нидер күчерделәр, нидер әзерләделәр. Көтмәгәндә алар янына Хәниф килеп керде.
— Берәр төрле булышчылар кирәкмиме сезгә?—дигән булды ул шаяртып.
— Булышчылар кирәк инде ул, Хәниф?—диде Фәрхәнә апа елмаеп.
Ашыгыч эше бар сыман ул тиз генә чыгып китте.
•— Извините, сез әле дә миңа ачуланасызмы?—диде Хәниф үзенә яны беләнрәк торган Былбылга.
— Мин сезгә әйттем: мин сезгә ачуланмыйм,— диде Былбыл коры гына.
— Мин сезне шундый усалдыр дип уйламаган идем,— диде Хәниф.
— Сезгә ни кирәк монда?!—диде Былбыл, билен турайтып, дорфа гына.
— О-о!— диде Хәниф күзләрен зур ачып.
Бер-берсен беренче мәртәбә күргәндәге кебек, тегендәге, авто-вокзалдагы кебек алар бер-берсенә сынап, ярсып, дошманнарча карашып тордылар. «Менә нинди икән бу?!»—диде Хәнифнең гаҗәпләнгән күз карашы «Урыныңнан гына кузгал — хәзер ботарлап ташлыйм!»—диде болай да тынычсыз һәм ярсыган кызның гүзәл- дәһшәтле кыяфәте.
— Җиңгәңнең мыскыл иткәне җитмәгән, тагын сез мыскыл итмәкче буласызмы?!— диде Былбыл өзек-өзек тавыш белән, авызыннан утлар чәчеп.
— Извините, җиңгәй өчен мин гаепле түгел,— диде Хәниф.
— Кем соң?!— диде Былбыл үз-үзен белештермичә.
Хәниф көлеп җибәрде һәм бала-чаганы юатырга, башыннан сыйпаларга ниятләгән батыр кыяфәттә, ярты адым чамасы алгарак атлап куйды.
— Килмәгез!— диде Былбыл.
Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче булган иде, киселеп калды —
көтмәгәндә кече якка Фәрхәнә апа килеп керде Ул яшьләрнең кыяфәтләренә бөтенләй игътибар итмәгән булып күренергә тырышты һәм тыныч кына, ипләп кенә Былбылга:
— Булдымы’ Самавыр куярбыз,— диде.
Хәниф шундук чыгып китте, олылар янына килде, папирос ф кабызды, ләкин өйдә тартырга ярамаганлыгын шәйләп, утлы папи- росын гөл төбенә төртеп сүндерде дә. үз-үзен кая куярга белмичә. g стенадагы фоторәсемнәргә текәлде а
Дәүләтгәрәй абзый скрипка уйнавыннан туктап калды, Наҗия ° кул чапты, аңа иптәш Бикчурин кушылды. Хәниф тә. нәрсә өчен < икәнлеген аңламастан, болай гына кул чапкан булды £
— Җитеп торыр хәзергә.— диде Дәүләтгәрәй абзый, скрипка- ® сын чөйгә элеп.— Бик булдырып булмый хәзер, Наҗия Бармак- ' лар да карыша.
— Ниндәй булмаган ди әле ул, Дәүләтгәрәй абзыкаем!—диде * шат күңелле Наҗия төчеләнеп. Z
— Булмый.— диде Дәүләтгәрәй абзый.— Менә минем Йосыф i үземнән шәбрәк булдыра.
Наҗия, аның сүзен үзенчә аңлап, шаркылдап көләргә тотынды.
— Уф. харап иттең, Дәүләтгәрәй абзыкаем'—диде күз яшьләрен сөртә-сөртә.— Кая соң әле ул Йосыф пигамбәр’ Йосыф пигам- бәребез кая булды соң әле безнең’ Әле генә шушындае бит!
Шулай сөйләнеп һәм туктаусыз көлә-көлә ул кече якка чыгып китте Ул чыгып киткәч тә Дәүләтгәрәй абзый ымлап ирләрне өстәл янына чакырды, рюмкаларга күздәй тутырып аракы салды да:
— Көлсәләр көләрләр инде. Әйдәгез әле күтәрик тегеләр күрмәгәндә!— диде
Кызмача ирләр рюмкаларын тоттылар, чәкештереп-нитеп тормыйча, аяк өсте генә эчеп җибәрделәр. Иптәш Бикчурин белән Дәүләтгәрәй абзый эчкәч эһ тә итмәделәр. Хәниф исә. яшь һәм тәҗрибәсез кеше буларак, чыраен сытты, тиз генә каранып өстәлдәге тәлинкәләр арасыннан яшел кыяр эзләп тапты, кетердәтеп ашарга тотынды Иптәш Бикчурин да өстәлгә күз йөртеп алды, уртадагы тәлинкәгә үрелеп, аннан бер кисәк какланган каз ите алды
— Эх. яратам шушы каз итен!—диде майланып, лычкылдап торган кара-кучкыл ит кисәген кабып
Аның артыннан ук диярлек Дәүләтгәрәй абзый да бер кисәк каз ите алды һәм тәмләп-тәмләп чәйнәргә тотынды.
— Син аны чәйнисеңмени. Дәүләтгәрәй?—диде иптәш Бикчурин гаҗәпләнеп.— Чәйнәмә син аны! Авызыңда тот—кәнфит кебек эреп кенә бетә ул.
— Шулай икән шул,— дигән булды Дәүләтгәрәй абзый бик тиз килешеп — Белмәгәнмен синең каз яратканыңны. Исмәгыйль иптәш Бикчурин. Җыл да каклап куям мин. Әле дә башланмаган ике казым бар. Берсе — сиңа болай булгач!
— Рәхмәт, Дәүләтгәрәй, рәхмәт!—диде иптәш Бикчурин. күңеле булып — Андый нәрсә минем кулдан килми Наҗияне әйткән дә юк. Рәхмәт. Дәүләтгәрәй туган.
Шулай рәхмәт әйтә-әйтә ул уң кулы белән Дәүләтгәрәй абзыйның иңбашыннан кочып алды, сул кулы белән Хәнифне кочаклады һәм әле берсенә, әле икенчесенә карап
— Иң якын кешеләрем — сез!—диде—Бөтен Яңавылда. бөтен дөньяда — сез! Минем бит монда барышып-килешеп йөрерлек туган-тумачам да юк Мин монда япа-ялгыз дияргә була Миңа киләләр икән, сорарга гына киләләр, зарланырга, тегесе җитми монысы җитми, анысын алай итәргә, монысын болай итәргә Нәрсә дисең аларга? Ярар, ярар дисең, карарбыз, уйларбыз, дисең Башкасы безнең кулдан килә торган түгел Эх! Бөтен Яңавылда иң якын туган-
нарым — сез.. Дәүләтгәрәй. Фәрхәнә апа Райфода да без бертуган кебек яшәдек Хәниф минем иң якын энем Сөлек кебек чагы. Эх!
— Әйдәгез әле тагын берне күтәрик!— диде Дәүләтгәрәй абзый җайлап кына, өстәлдәге буш рюмкаларга үрелеп.
— Мин эчмим.— диде Хәниф һәм абыйсының кочагыннан чыгып читкә китеп барды.
Дәүләтгәрәй абзый өченче рюмкага салып тормады Иптәш Бикчурин белән алар күтәрделәр, чәкештерделәр дә эчеп тә җибәрделәр Дәүләтгәрәй абзый таза, юантык Исмәгыйльдән озынрак иде. шуңа күрә чәкештергәндә аңа чак-чак кына иелергә туры килде Эчкәч, иптәш Бикчурин тагын каз итенә үрелде, бер кисәкне авызына капты да. үз-үзеннән. бөтен дөньясыннан канәгать бер төс белән
— Эх. яратам шушы каклаган каз итен!— диде.—Авыл искә төшә, яшь чаклар искә төшә, Дәүләтгәрәй.
Аның артыннан ук диярлек Дәүләтгәрәй абзый да бер телем каклаган каз ите алып капты, әлерәк кенә әйткән сүзләрен искә төшереп:
— Бер каз синеке, Исмәгыйль.— диде.— Әйткән сүз — аткан ук! Синдәй кешегә каз жәлләп тораммы соң?! Син безнең иң якын кешебез, туган-тумачадан да якынрак кешебез. Моннан соң да гел барышып-килешеп яшәргә язсын.
— Шулай. Дәүләтгәрәй!—диде иптәш Бикчурин һәм баягыча тагын каты, нык кулы белән хуҗаның биегрәк иңбашына үрелде, кысып тотып алды.
— Әйдәле менә монда утырып торыйк.— диде Дәүләтгәрәй абзый өстәл янындагы урындыкларны идән уртасынарак күчереп — Синдәй олы кешегә аяк өсте тору килешми.
— Синең янда килешә. Дәүләтгәрәй.— диде иптәш Бикчурин — Беләсең ич. иң якын кешем — син! Эх. Дәүләтгәрәй! Күңелемдә авыр төер бар. Олыгая барган саен шул борчый. Беләсеңме, мин бит. кеше үтерүче!
VIII
Бу шундый көтмәгәндә әйтелде, бу шундый ап-ачык итеп әйтелде. кызмача Дәүләтгәрәй абзый кинәт айнып китте, куркып китте, як-ягына каранып алды, күзләрен челт-мелт йомгалады. урыныннан торып ишеккә таба барып килде Ярый әле якын-тирәдә тыңлап торырдай беркем юк иде
— Туктале. тукта, иптәш Бикчурин..—диде ул каушап-кабала- нып.— Алай кычкырып сөйләшмик әле без.
— Мин аны сиңа гына әйтәм Синнән сүз чыкмаячагын беләм.— диде Исмәгыйль.— Эх. Дәүләтгәрәй' Юлбасар да түгел, талаучы да түгел, шулай да менә — кеше үтерүче мин Ничек дисеңме7 Ашыкма, хәзер әйтәм Чиләбе трактор заводын ишеткәнең бармы7 ЧТЗны7 Менә шуны без төзедек. Юк. юк. мин түгел. Без саклап кына тордык. Этләр, автоматлар белән Аңлыйсыңмы, төшендеңме хәзер7 Минем биографиядә бу турыда партия чакыруы буенча Чиләбе трактор заводы төзүгә китә, башта ташчы, аннан бетончы булып эшли; гади эшчедән бригадир булып күтәрелә, алдынгы була, фәлән-төгән, дип язылган Төшендеңме хәзер7 Мин ул таш-бетонның янына якын да барган кеше түгел. Аттык без Кешеләргә аттык. Дәүләтгәрәй!
Эчкәч иптәш Бикчуринның чишелә торган гадәтен Дәүләтгәрәй абзый элек тә белә иде ләкин аның авызыннан әле беркайчан мондый сүзләр чыкканы юк иде.
— Күп аттыгызмы7— диде ул. исен-акылын җыя башлап.
— Күп. Бик күп.— диде Исмәгыйль беравык эндәшми утыргач, авыр сулап.— Син сугышта булган кеше. Дәүләтгәрәй. Анда да без кеше үтердек. Ләкин анда без дошманны үтердек. Монда мин үз кешеләрне үтердем Урысын-татарын. арын-чирмешен берсе дә калмады. Үз кешеләр Беләсеңме, бер гаепсез кешеләр!
— Бер гаепсез7'
— Бер гаепсез. Дәүләтгәрәй.— диде иптәш Бикчурин — Башта ц конвойда йөрдем Аңгыралыгымны, наданлыгымны күрделәр дә * бәләкәй генә начальник иттеләр Шуннан китте. Соңыннан зуррак начальник булдым Зуррак начальник булгач, хата җибәрдем. Хатам шул — бер якташны, үзебезнең бер татарны кызгандым Сиз- £ деләр. тикшерә башладылар Атарга тиешләр иде Сугыш коткарды. үзем теләп сугышка киттем Яраландым Шуннан менә бу якка. е Яңавылга килеп чыктым Анысын беләсең. =
— Беләм.— диде Дәүләтгәрәй абзый.
— Бульдозерлар белән издерделәр кешеләрне, туфракка, вак х ташка катыштырып издерделәр. Дәүләтгәрәй. Күбесенә мин үзем л приказ биреп, карап тордым. Менә шунысы кыен. Искә төшә дә = йоклый алмыйм Әйтер кеше юк Наҗиягә сөйләргә куркам
— Синең монда ни гаебең бар соң. иптәш Бикчурин7 Минемчә, монда синең бер гаебең дә юк!—диде Дәүләтгәрәй абзый, кунагын тынычландырмакчы булып.
— Белмим Бар микән, юк микән — белмим Үземне үзем атып үтергән булсам, дөресрәк булгандыр кебек.— диде Исмәгыйль — Беләсеңме, ул кешене мин яңадан фронтта очраттым! Үз кулымда үлде Яхшылап күмдем Менә ул язмыш Эх!..
Дәүләтгәрәй абзый урыныннан торып әрле-бирле йөренде дә чөйдәге скрипкасына барып тотынды, ниндидер көй чыгармакчы булды — булдыра алмады, скрипкасын яңадан чөйгә элеп куймакчы булды, шулай ук булдыра алмады Уен коралын утын агачы кебек тсггып кече якка чыгып китте, ләкин анда да озак тора алмады — тагын Исмәгыйль янына килеп туктады
— Утыр әле. йөрмә. Дәүләтгәрәй!— диде иптәш Бикчурин
Дәүләтгәрәй абзый сүзсез генә үз урынына утыргач, ул ыргактай кулы белән аны яңадан эләктереп алды да:
— Эх. гармун юк. гармун!— диде — Яшь чакта мин бөтен тирә- якта беренче гармунчы идем. Дәүләтгәрәй Эх!
Шулай диде дә, бар көченә кычкырып җырлап җибәрде
— Биек тауның башларында
Карабодай күбесе
Бардыр але башларымның
Әлла ниләр күрәсе
Аңа әкрен генә, җайлап кына Дәүләтгәрәй абзый кушылды.
IX
Алар шулай кочаклашып җырлап утырганда, олы якка Наҗия килеп керде Килеп керде дә идән уртасында туктап калды һәм бот чабып көләргә тотынды
— Карале, кара, туганкаем Фәрханә апа — боларның дөньясы түгәрәкләнгән!— диде.
Наҗиядән беркадәр калышып, ике куллап зур гына таба белән кайнар бәлеш күтәреп. Фәрханә апа керде Бәлешне табасы белән өстәл уртасына, җәелгән чүпрәк өстенә куйды да. Наҗиянең сүзенә колак салмаган сыман булып күренмим дигәндәй тукталып, көлемсерәп карап торгандай итте
— Әйдә, кисә башла, Наҗия,— диде һәм ашыгып яңадан кече якка чыгып китте.
Алар шулай Наҗия белән икесе әле теге якка, әле бу якка чыгып, тегесен-монысын әзерләделәр Бөтен өйгә итле бәлеш исе чыкты. Иптәш Бикчурин белән Дәүләтгәрәй абзый дөньяларын онытып, парлашып җырлауларын белделәр. Тын алып, беркадәр тынычланып, тыштан Хәниф керде.
— Әйдәгез, утырышыгыз, кунаклар,— диде Фәрханә апа, кунакларны табынга чакырып.
Барысы да көттермичә яңадан урыннарына утырыштылар Былбылның урыны буш калды Аның юклыгына беренче булып Дәүләтгәрәй абзый игътибар итте.
— Кая соң. безнең сандугачыбыз7—диде ул.— Диздекәй дә күренми.
— Диздекәй йоклый,— диде Фәрханә апа.— Былбылның башына ис тигән бугай. Аның башы авырта
— Туктале, үзем алып килим әле,— диде Дәүләтгәрәй абзый, гадәттә булмаганча җиңел генә урыныннан кузгалып — Мондый чакта йоклап яталармыни71
— Ярар, йөремә инде, үзем барып карармын,— диде Фәрханә апа, иренең юлына аркылы төшеп.
Дәүләтгәрәй абзый күндәм генә кире урынына утырды, үзенең төп вазифасын исенә төшереп, рюмкаларга аракы сала-сала, кунакларны ашарга-эчәргә кыстады
— Әйдәгез әле, җитешегез, кунаклар,— диде.
— Бәлеше бик тәмле күренә, Дәүләтгәрәй, шайтан сидеге белән бутамыйча гына ашыйк әле,— диде иптәш Бикчурин кайнар бәлеш кисәген кулына алып.
— Ярар алайса,— диде Дәүләтгәрәй абзый.— Ашагыз, аша, кунаклар Хәниф, син дә җитеш.
Кунаклар бәлеш ашый башлаганда Фәрханә апа да килеп җитте һәм сүзсез генә үзенең урынына утырды. Былбыл турында бер сүз дә әйтмәде. Башкалар да аның исемен телгә алмауны яхшырак күрделәр Бары тик Наҗия генә түзмәде
— Их. мин булсаммы!— диде.— Мин булсаммы! Кызларның башы авыртканына карап тораммы?!
Ул моны ярым шелтә, ярым шаярту белән әйтте, алай гына да түгел, үртәлеп һәм гайрәтләнеп әйтте. Хәниф аның үзенә төрттергәнлеген бик яхшы аңлады Йөзе бозылды, матур кара кашлары бергә кушыла язды, авызы ямьсез булып бөрешеп калды
— Ярый әле син булмагансың,— диде иптәш Бикчурин.
— Мин булсаммы?! Мин булсаммы?!—-диде әдәпсез Наҗия бер үк сүзләрне кабатлап.
— Кирәкмәгән җиргә кысыласың, җиңгәй,— диде Хәниф телгә килеп.
— Ай алла, туганкаем! Бетте, бетте. Шуңа да ачуланып торырга син теге,— диде кайгыра белми торган Наҗия.
— Ашап кына утырыгыз әле, кунаклар,— диде Фәрханә апа.
Кунаклар ашап кына утырдылар. Ашап утыру озакка сузылды. Өй өче караңгыланып китте Тышта нидер дөбердәп куйды Ачып куелган тәрәзәдән саф, дымлы җил исеп керде һәркем күңеленнән яңгыр җиле» дип уйлады. Яңгыр күптән көтелә иде. яңгыр күптән кирәк иде. Дымлы җил шундук кешеләрнең кәефен үзгәрткәндәй булды Караңгы тәрәзәне ялт-йолт китереп тавышсыз гына яшен яшьнәп алгач, бернинди шик калмады — бүген яңгыр явачак иде. Тәмле аш һәм яңгыр җиле, яшең һәм күк күкрәү тәэсирендә мәҗ-лес үзеннән-үзе түгәрәкләнә башлады
Беренче булып иптәш Бикчурин торды, аның артыннан ук дияр-
лек Дәүләтгәрәй абзый торды. Хәниф торды Алар, тирләкән битләрен. маңгайларын сөрткәләп, ишеккә таба юнәлделәр тышка чыктылар.
— Ява бу, явачак.— диде иптәш Бикчурин, кара болытлар белән капланган тынычсыз күккә карап
— Яусын инде.— диде Дәүләтгәрәй абзый
— Ява башлаганчы кайтып китәбезме әллә7— диде Хәниф
— Без белмибез, җиңгәңә әйт.— диде иптәш Бикчурин
Аның әле кайтып китәргә исәбе юклыгы үзеннән-үзе сизелеп ° тора иде. х
— Кунып китәрсез.— диде Дәүләтгәрәй абзый
— Күп күрдем мин яңгырны.— диде иптәш Бикчурин — Карлы- « сын да. бозлысын да. кургашлысын да Яңгырдан куркып тормый- е быз әле, энем Хәниф Таңга кадәр күңел ачабыз! =
— Дөрес. картым!— диде арттан килеп җиткән Наҗия, иренең * соңгы сүзләрен куәтләп. х
— Мин нәрсә әйттем?—диде иптәш Бикчурин Хәнифкә карап. * кете-кете көлеп.— Мин — начальник, җиңгәң — прокурор. Закун' Ул ж ничек әйтсә, шулай
Хәниф кайту турында бүтән сүз кузгатмады Портсигарын алып папирос кабызды һәм теләмичә генә тартырга тотынды
Кунаклар яңадан өйгә керделәр Керү белән иптәш Бикчурин Дәүләтгәрәй абзыйга күз кысты һәм тулы рюмкага килеп тотынды
— Әйдәле, хатын-кыз күрмәгәндә генә —дигән булды Дәүләтгәрәй абзый.
Алар эчеп җибәрделәр Дәүләтгәрәй абзый тагын скрипка уйнамакчы булып карады, ләкин иптәш Бикчурин аны тагын кочып алды, урындыкка утыртты
•— Җырлыйк әле,— диде ул. якындагы буш урындыкка утырып
Алар икәүләшеп эчкечеләр җырлый торган такмакларны сузып җибәрделәр Фәрханә апа елмаеп куйды Наҗия көлеп җибәрде Җырны иптәш Бикчурин әйдәп барды Аның тавышы да көррәк, ягымлырак иде, җыр сүзләрен дә ул яхшырак белә иде Бер-ике тыннан соң аларга сыек, моңсыз һәм чәрелдек тавыш белән Наҗия кушылды Бераз гына җырлагандай итте дә. тамагы карлыгып, йөткеренеп алды Тын юлы алай да ачылып китмәгәч, кече якка чыгып кайнар чәй капты, яңадан ирләр янына килеп утырды һәм сул кулы белән ачык күкрәген тотып, кушылып китте Шул чакны ул күңелсезләнеп утырган Хәнифкә күз төшереп алды
— Әйдә син дә җырла!—диде
Хәниф эндәшмәскә тырышты Тынгы белмәс җиңгәй урыныннан сикереп торып каен энесен җырларга кыстый башлады Ирләр җырлауларыннан туктап калдылар
■— Наҗия!—диде иптәш Бикчурин бармак янап
— Әүкәй. Исмәгыйль7—диде Наҗия, эт кояшыдай ялтырап
Алар үзара аңлашкан арада Дәүләтгәрәй абзый скрипкасын көйләп җибәрде һәм. булдыра алган барлык осталыгын җигеп, янә дә Әпипәмне чирттерә башлады Иптәш Бикчурин Рәтен өйне дер селкетеп. бармакларын шартлатып, биергә керешеп китте Скрипка тавышына ул бик үк колак та салмады Бары үз коен, үз ритмын гына белде һәм үз-үзен дәртләндереп сызгырып-сызгырып җибәрде Биеп туктагач, «Эх!» диде дә кулъяулык эзләп кесәсенә тыгылды
Гармун юк. гармун' Без яшь чаклардагы гармун булсыные хәзер!— диде
Аңа кул чаптылар, мактау сүзләре әйттеләр
— Әйдә, хәзер — син!—диде Наҗия әлеге дә баягы Хәнифкә бәйләнеп
Мин болай бии белмим - диде Хәниф
— Нәрсә генә беләсең соң син. энекәем?—диде Наҗия ачынып.
— Мин тансовать итәм,— диде Хәниф
— Әйдәле. алайса, әйдә.— диде Наҗия һәм бер кызудан Хәнифне җилтерәтеп әйләндереп алып китте.
Хәниф бу юлы карышып тормады — җиңгәсе белән парлашып бии башлады Ләкин болай музыкасыз гына әйләнгәләүнең бернинди кызыгы булмады.
— Музыка кая, музыка7— диде Хәниф.
— Шул да булдымы бию7—диде иптәш Бикчурин, кулын селтәп— Баскан саен табаныңнан ут чыкмагач, бию буламыни ул?!
— Яшьләргә ярый инде.— диде Фәрханә апа көлемсерәп.
— Яшьләргә дигән буласың. Фәрханә апа туганкаем, бар әле күгәрченеңне алып кил.— диде Наҗия әйләнгәләвеннән туктап.— Нинди эш инде бу вакытта йоклап яту?! Тансы-мансы биесеннәр. Җегетебез ялгыз. Күңелсезләнәсең килмәсә дә күңелсезләнерсең.
Җиңгәсенең сүзләренә Хәниф бөтенләй ачуланмады, киресенчә, бу аңа кыюлык булып тоелды.
— Каяле, үзем генә алып килим булмаса.— диде ул.
Җилләнеп ул чоланга чыгып китте һәм беренче очраган ишекне тартып җибәрде — ишек эчтән бикле иде. Шул ук вакытта диярлек аның янына ашыгып Фәрханә апа килеп җитте
— Хәниф. Хәниф.— диде ул борчылып.— Анда түгел, акыллым Үзем әйтермен, үзем чакырырмын. Син бар, кереп тор.
Хәниф, кызмача булса да, үзен үзе аңламас дәрәҗәдә түгел иде.
— Мин бит болай гына , болай гына,— диде ул гафу үтенгән сыман сөйләнгәләп.
Аңа кинәт оят булып китте, үзенә-үзе бик кызганыч булып тоелды Аның хәзер Фәрхәнә апага зарланасы һәм аннан яклау табасы килде
— Мин үзем чакырырмын, үзем.— диде Фәрхәнә апа пышылдап.
Шулвакыт тышта бик каты нидер шартлап ярылгандай булды, ниндидер дөбердек тавышы ишетелде һәм. озак та үтмәде, такта түбәгә бик каты бәреп яңгыр ява башлады. Фәрхәнә апа куркып, шомланып өйгә кереп китмәкче булган иде. искәрмәстән тышкы ишек ачылып китте һәм караңгыдан ашыгып Йосыфның кайтып кергәне күренде.
— Яңгыр ява!— диде Йосыф килеп керү белән.
X
Сакат урманына җитәрәк яңгыр сибәли башлады. Көн дә караң-гыланмады. түбә өстеннән элеккечә елмаеп кояш карады, шулай да менә яңгыр сибәләргә тотынды. Гаҗәп инде бу җәй көне Яңгырдан котылмакчы булып, Габделхәй тизрәк урманга җитәргә ашыкты.
Менә ул йөгерә-йөгерә урманга килеп керде Ләкин урман ул көткәнчә булып чыкмады Яңгыр монда хәтта шәбрәк ява шикелле тоелды — бөтен тирә-як шаулап, шыбырдап тора иде. Юлдан читтә- рәк бер-ике чыршы күренде Чыршы астына кереп яңгыр туктаганны көтеп торырга булыр иде, әлбәттә Ләкин бүтән вакытта аңа шундый якын, аңлаешлы була торган чыршы да хәзер нишләптер чит, ят булып тоелды Ул анда кереп вакыт уздырмаска булды һәм юеш, тайгак юлдан бик кыенлык белән, саклык белән атлап, һаман алга баруында булды Ул инде тәмам чыланып бетте. «Кайткач кибенербез әле»,— дип уйлады ул, үзләренең коры, җылы өйләрен күз алдына китереп.
Тау төшүе бик читен булды. Бер-ике мәртәбә таеп, ул пычрак
юлга утырды чалбарын, кулын пычратты, янбашын авырттырды «Ярар, кичүгә җиткәч Бүәдә юармын әле».— диде ул янә күңелен төшермәскә тырышып. Шуннан соң ул корыган чикләвек таягы сындырып алды һәм аеруча тайгак җирләрдә таягына таянып төште Сакат тавының иң текә җирен узып, юл буендагы Тирән чокырга җитәрәк. кинәт теге чәнчеп ташланган яшь марҗа хатыны исенә килде Куркудан, яшь марҗа хатынын кызганудан йөрәге чемердәп ? китте -Әллә чокырны читтәнрәк. урман эченнәнрәк әйләнеп үтим * микән ?» дип уйлады ул икеләнеп Анда, чокыр төбендә кемдер аны көтеп, сагалап торадыр шикелле тоелды
Як-ягына каранып, курка-курка гына, ниһаять, ул чокыр туры- * сыннан да узып китте. Чокырдан ераклашкач туктап калды, исән- э имин котылуына ныграк ышанырга теләгәндәй, тирә-якка күз тө- е шерде, як-яктагы тавышларга колак салды Чокыр ягында да. күз = күреме җиткән урман эчендә дә шикләнерлек берни сизелмәде, берни * ишетелмәде Кинәт ул үзенең бик нык арыганлыгын, ачыкканлыгын = тойды Хәзер инде ашыкмасаң да була иде Кичүгә генә җитәсе дә. теге якка гына чыгасы да., анда инде Яңавылга күп тә калмый =
Ул яңадан кузгалып китте Түбә өстеннән шыбырдап, эчне пошырып өзлексез яңгыр яуды, агач башларындагы яфраклардан, яңгырга кушылып, эре-эре тамчылар коелды Биттән, муеннан яңгыр суы акты, тәнгә сылашкан, чыланган, авырайган киемнәр атларга, уй- хыялланырга комачаулады
Бу вакытта инде күкне тоташ болытлар каплап алган, көнне караңгылатып җибәргән иде.
Сакат тавын төшеп беркадәр җир тигезлектән баргач. Габделхәй күптән көтелгән кичү турысына килеп җитте Килеп җитүен җитте, ләкин шул чакны аның алдында гаҗәеп бер күренеш ачылды Бүә танымаслык булып үзгәргән. Бүәдә су күтәрелгән иде' Яр буендагы таллар, камышлар, куе үләннәр — барысы да кайдадыр су астында калган; башка вакытта пыяладай үтә күренмәле чиста су комланган, болганчыкланган, әле кайчан гына барлыгы-юклыгы да рәтләп сизелмәгән ягымлы, юаш елга бары язгы ташу чорында гына була торган дәһшәтле кыяфәткә кереп, коточкыч тирән һәм куркыныч ташкынга әйләнгән иде Бүә сай чагында әрсезләнеп яр астына ук төшеп үскән куаклар, муеннарыннан суга чумып, тын- чыгып-калтыранып утыралар иде Бөтен тирә-як каядыр омтылган һәм бар нәрсәне юып. күмеп, агызып алып китәргә көченнән килгән илаһи көч-куәт алдында тынып-йомылып калган сыман иде
Җәй көне Бүәнең бу кадәр ташыганын Габделхәйнең әле күргәне юк иде Ул бик озак исенә-акылына килә алмый торды Бер үк вакытта соклану, таң калу да, курку һәм шомлану да кичерде Үзе алдында берничә адымлык җирдә генә reiрәндергеч коч KV.-I чыганагы күрде, кыргый гүзәллек күрде Ирексездән ул аның алдында баш ияргә мәҗбүр булды һәм гоме ендә беренче мәртәбә серле табигать каршында үзенең ни дәрәҗәдә көчсез, ярдәмчесез һәм кечкенә икәнлеген аңлагандай булды
Адәм баласы әле куркып, әле онытылып, тулып аккан суга карап торды да торды Каты җирне җырып урман-таулар арасыннан җыландай боргаланып куышкан, туктаусыз агып торган бу шомлы, дәһшәтле ташкынга күпме карасаң да. ул сине ялыктырмый киресенчә, караган саен сихерли һәм үзенә тарта, суыра бара сыман иде Бу ташкынны тулысынча аңлау-төшенү өчен әйтерсең, аңа бары кушылырга һәм аның белән бергә каядыр агып китәргә генә кирәк иде
Габделхәй туктап калган җирендә каккан казыктай кузгалмыйча торды да торды Ул арада яңгыр шәбәя башлады Эре тамчылар су өстенә чупылдап-чупылдап коелдылар, чәчрәделәр һәм Бүәгә кушы-
лып юкка да чыктылар. Яңгыр пәрдәсе аша теге як бөтенләй күренмәс булды. Габделхәй туңа башлады Ул як-ягына карангалап ышыкланырдай урын эзләде.
Калку урындагы моңаеп утырган ялгыз карама аны үз янына чакырды Ашыгып ул шунда йөгерде, куе ботаклар астына керде дә калын, кытыршы кәүсәгә аркасын терәде. Сихерләнгән кебек, ул моннан да су өстенә карады Беренче тәэсир — курку, соклану, шаккату тойгылары кими төшкәч, ул үзенең хәзерге хәле турында уйлый башлады Нишләргә, кая барырга да, ничек итеп теге якка чыгарга? Күпергә китәргәме7 Күпер ерак Анда тиз генә барып җитәрлек түгел Моның өчен иң элек Сакат тавын менеп, яңадан олы юлга чыгарга кирәк булачак. Аннан соң, мондый ташуда күперне су агызып алып киткән булырга тиеш, чөнки Бүә күпере, гадәттә, җәйге вакыт өчен генә, җиңелчә генә салына. Елганы баз тоту белән, аны сүтеп алалар, сүтәргә өлгермәдеңме, яз көне аны су алып китә
Болай булгач, кире Янтыкка кайтырга, су кимегәнен шунда көтеп ятырга микәнни? Ләкин аның хәзер һич тә авылга күңеле тартмады Бу аңа нәрсәдәндер кире чигенү булып тоелды. Аның чигенәсе килмәде. Ул бары алга барырга, ничек тә Яңавылга кайтып җитәргә тиеш иде. Бит аны анда кемдер көтеп тора!
«Әгәр шушында төн кунсам?!»—дип уйлады ул билгеле бер фикергә килеп. Төнлә бәлки яңгыр да туктар, су да кимер Иртән, бәлки, кичү аша чыгарга да булыр
Аның өстендәге киеме бер генә кат иде, бер кулында таяк, икенче кулында ямалган ботинкасы белән картыйсы биргән төенчек иде Үзе ул суга баткан чебеш кебек чыланып беткән, туңган-бөрешеп беткән иде Читтән караганда аны хәзер хәер сорашучы берәр ятим бала дип уйларга булыр иде. Ләкин ул үзенең тышкы кыяфәтен күрмәде һәм тышкы кыяфәт сыман юк-бар нәрсә турында уйламады да Ул бөтенләй икенче нәрсәләр турында хыялланды Үзе туктап калган җирне яңгыр пәрдәсе аша түгел, бәлки күңелендәге алсу томан элпәсе аша гына күрде. Шушында, шушы карама төбендә ул чыбык-чабыктан корамаланган, өстенә хуш исле печән капланган коры шалаш, шалаш алдында утлы учак күрде Шалаш алдында, коры печәндә, имеш, елмаеп Уфа кызы Былбыл утыра. Ул әле генә су кереп чыккан Ул шундый сылу Аңа хәтта туры карап та булмый — күз ояла Аның тәнендә су тамчылары елтырый Учакта, корымлы бидерәдә балык пешә, бәрәңге пешә Алар бүген бергәләп кайнар балык, бәрәңге ашаячаклар Картый карбаздан салкын катык кертеп бирәчәк.
Салкын катыкны исенә төшергәч, ул суыктан калтыранып кинәт сискәнеп китте. «Карале, аяк өсте йоклап торам түгелме соң?»— дип уйлады исе китеп. Юк, болай аяк өсте йокларга ярамый Туктале, шушы тирәдә печән кибәннәре булырга тиеш ләбаса! Нигә шунда барып кешечә рәхәтләнеп йокламаска, лапса!
Иленура хәзер рәхәтләнеп йоклап ятадыр инде, дип уйлады ул үзен озатып куйган кыз туганын исенә төшереп Бигрәк тә аның менә шул «лапса»сы исендә калган да, матур муенындагы матур муенсасы исендә калган Кашлары да, тешләре, иреннәре дә матур Иленураның. Исеме генә әллә нинди. Чыны — Эленора Шуны бозып. Иленура диләр. Дездемонаны кем уйлап тапкандыр инде? Диздекәй дигәндә әле ярый, ләкин «Дездемона» диделәрме, әллә нинди ямьсез нәрсәләр күз алдына килә Барысыннан да матуррагы, әлбәттә. Былбыл' Сандугач Шәп исем, искиткеч матур исем
«Әһә, тагын йоклап китеп барам түгелме соң7— диде ул үз- үзенә — Юк, болай ярамый. Кузгалырга кирәк, китәргә кирәк моннан — әллә су тартып алыр Суны бит тарта, диләр Юк, юк, китәргә кирәк!
Күптән түгел печәнчеләр өеп куйган кибән кичүдән ерак түгел иде Габделхәй туры шунда кибән ягына китеп барды. Әле ныклап басылмаган печән кибәнен актарып үзенә оя ясады һәм башы-аягы белән күмелеп шунда кереп утырды Җылы һәм аулак иде монда Ләкин яңа урында ул тиз генә йоклап китә алмады Утыра торгач, каргыйсы биргән күчтәнәчләрдән авыз итеп карамакчы булды Баш- ° та бер бәрәңгене ашады, аннан икенчесен ашады бер уч тутырып г җиләк капты Бүгенгә җитеп торыр,— диде ул аннары үз-үзенә.— 5 Җитәр. Иртәгә дә көн бар.» о
Берзаман Габделхәй күзләрен ачып җибәрде һәм үзенең кайда- < лыгын чамалый алмыйча, озак кына уйланып ятты Баштарак аңа * ул үзләренең лапас түбәсендә печәнлектә йоклап ята сыман булып ? та. Янтыкта чоланда ята сыман булып та тоелды Шулай да бу * рәвешчә йокылы-уяулы яту озакка сузылмады Келт итеп кичәге “ күренешләр исенә төште. Котылгысыз сорау булып бөтен ихтыярын шундук рәхимсез чынбарлык биләп алды «Ничек икән’’»— дип уйлады ул ташыган Бүәне күз алдына китереп
Мүкәләп оясыннан чыкты, аягына басты Яңгыр туктаган, көн яктырган иде. Бөтен табигатьтән бары тик яңгырдан соң гына була торган бер тынлык, сафлык һәм гүзәллек бөркелә иде Үләннәр, агач яфраклары юеш. Кая карама, өзелеп төшәргә өлгермәгән яңгыр тамчылары асылынып тора, бөтен нәрсә җемелди, җир өстеннән җиңелчә бу күтәрелә Кайдадыр аяк астында, күктә, тирә-якта көн тууына сөенеп вак кошлар чыркылдый, әрәмә ягында моңсу да. шомлы да итеп ялгыз с ескан шыгырдый
Яңгыр туктагач, ташуның, һичшиксез, кире кайтачагына Габделхәй әз генә дә шикләнмәде. Ләкин ярга якынаю белән ул үзенең бик каты ялгышканлыгын аңлады Бүәдә су әз генә дә кимемәгән иде. Бүә, ярларына сыеша алмыйча, кичәгедәй шаулап-ургылып. каядыр ага да ага. каядыр ашкына иде
Габделхәй ярга якынрак килде һәм таң калып, куркып-шомла- нып. аккан суга карап торды да торды. Кичә ничек карап торган булса, бүген дә шулай ук карап торды Бүә дә. кичә ничек аккан булса, бүген дә шулай туктаусыз ага да ага. Әйтерсең, дөньяда берни үзгәрмәгән Каян килә аңа бу кадәр су. бу кадәр көч-куәт9 Гаҗәп бит бу! Иң гаҗәбе шул — елгада су әз генә дә кимергә уйламый иде бугай Чыннан да. каян килә бу9 Күрәсең, читтә, югарыда. Молотов өлкәсендә мондагыдан да көчлерәк яңгыр яуга дыр Анда әле. бәлки, һаман явадыр
Суга карап торган арада Габделхәй шуңа да игътибар итте кичәгенәк ул посып торган калку урындагы карама бөтенләй яр кырыенда калган иде. Бүә тагын берәр тәүлек тулып-артылып акса, карама агачы суга капланып төшәргә дә мөмкин иде
«Әгәр шунда мин йоклап утырган булсам9!»—дип уйлады Габделхәй. караманың төбе-тамыры белән суга ишелеп төшүен күз алдына китереп Куркып, тизрәк читкә китәргә ашыкты, калкурак җиргә килеп җитте дә тагын артына борылып карады — ул әле һаман суның сихереннән котылып җитә алмаган иде бугай
Елга ягына караштыргалап. ул төенчеген чиште һәм изелеп укмашып беткән бәрәңгеләрне тәмләп кенә ашый башлады «Нишләргә соң9»—диде үз-үзенә. аптырап Кире Янтыкка кайтырга һаман аягы тартмады Әгәр ул көтмәгәндә яңадан авылга кайтып төшсә, бу һич тә җегетлек булмас иде. әлбәттә
. Туктал е. монда бит кайдадыр шушы тирәдә Җобанайның сыер
фермасы булырга тиеш»,— диде ул үз-үзенә, уйлана торгач. Кичүдән үрдәрәк. калку җирдә һәр елны аларның җәйге фермалары була. Көймәләре юк микән7 Булырга мөмкин Бик мөмкин.
Күңеле күтәрелеп, максаты ачыкланган Габделхәй яңадан кузгалып китте Төш вакыты якынлашканда, ул арып-алҗып, киемнәрен ерттырып, чытыр аша Җобанайның җәйге фермасы турысына барып җитте Ферма теге якта, текә ярдан читтәрәк утыра иде Елга аша салам түбәле озын каралтылар, киртәләп алынган утарлар һәм тәбәнәк кенә йортлар аермачык булып күренеп тора иде Фермадан арырак, тигез җирдә, әрәмә буенда таралып сыер көтүе йөри, ләкин якын-тирәдә беркем күренми иде.
Габделхәй Бүә ярына якынрак килде, ачыграк, калкурак җиргә басты да, кулын авыз турысына китереп, бар көченә кычкыра башлады
Күпмедер вакыттан соң аны ишетеп алдылар Янында ук бидоннар тезелеп торган бәләкәй генә өйдән бер-ике хатын-кыз чыкты. Берни аңламыйча, аптырап, тавыш килгән якка карап тордылар- тордылар да, ярга якынрак килделәр һәм соңлап булса да:
— Нәмә-ә7— диделәр.
— Чыгарың әле! Көймәгез юкмы?—дип кычкырды Габделхәй.
Хатыннар аңлап җитмәделәр, ахрысы, тагын «нәмә?» диделәр, яр кырыена ук килделәр һәм, «кем соң бу?» дигәндәй, озаклап карап тора башладылар Габделхәй Бүә аша чыгарга кирәклеген көч-хәл белән аңлатып бирде Яңавылга кайтам, диде, Бүә ташыганны белмәдем. Янтыктан киләм, диде.
Алар елга аша сөйләшкән арада тәбәнәк өй ягыннан тагын берике кеше килде. Берсе ир кеше, икенчесе хатын-кыз иде Хатыннар Габделхәйгә төрле сораулар бирделәр, үзләренчә киңәш иттеләр. Берсе әйтте «Син инде бу якка чыгалмассың — Бүәдә су кайтмаячак»,— диде Икенчесе әйтте: «Күкнең төбе тишелгән — ишетмәдеңмени7» — диде Арада чибәррәге, чаярагы «Безнең янда калырга риза булсаң, үзем чыгып алам», — диде
Ярым солдат киемендәге яшь ир кеше, хатын-кызлар шулай юк- бар сөйләнгәндә эндәшмичә генә тыңлап торды да, билгеле бер карарга килеп:
— Көтеп тор! Хәзер чыгарсың! — дип кычкырды.
Тиз-тиз атлап, ул ферма ягына китеп барды Бер ярты сәгать чамасы үткәч, җигүле ат килгәне күренде Солдат киемендәге яшь ир кеше белән икенче бер олырак ир кеше яр кырына җиткәч, арбадан көймә төшерделәр Дилбегә белән уратып бәйләнгән иске генә, бәләкәй генә көймәне ирләр җайлап түбәнгә, суга таба шудырдылар Шуннан соң яшьрәк ир кеше көймәгә керде һәм кулындагы ишкәге белән ишә-ишә, Габделхәй ягына килә башлады Исән-имин килеп җиткәч, яр буендагы талны эләктереп алды да көймәне коры җиргә якынрак тарттырды һәм дусларча көлемсерәп:
— Әйдә, киттек, — диде
Габделхәй, агач ботакларына тотынып, яр читенә төште, сакланып кына көймә янына килде.
— Мә кулымны, мулла абзый!—диде ярым солдат киемендәге ир кеше, көлемсерәп, кулын сузып.
' Кем соң әле бу7 Кайда күргән идем соң мин аны7» — дип уйлады Габделхәй сабан туе батыры сыман таза ир кешенең көчле кулына тотынып.
Икенче як ярга килеп чыккач, җиргә аяк баскач, ул куанычыннан елмаеп җибәрде һәм беренче сүзе итеп
— Рәхмәт, абый! — диде
— Рәхмәт булмыйча' — диде ир кеше
Көймәгә җыеп салган дилбегә очын ул яр өстенә ыргытты. Яр
башындагы ир кеше дилбегәне тотып алды Бауга шундук хатын- кызлар килеп тотынды һәм шаулашып-көлешеп шундук көймәне югары тарта да башладылар.
Утырыгыз, тартып мендерәбез! — дип кычкырды хатыннарның берсе, яшьрәге, чибәррәге
Утырмай торсыннар әле! — диде икенчесе, олырагы
Җегете генә утырсын — үземә булыр. — диде хатыннарның яшьрәге
— Бар. үзең төш. икәүләп агып китәрсез. — диде хатыннарның олырагы
Көймәне тартып мендергәч һәм көймәчеләр үзләре дә яр өстенә килеп менгәч, әлерәк кенә шаулашкан-көлешкән хатын-кызлар кинәт тынып калдылар Барысы да кызыксынып Габделхәйгә карады Арада берсе хәтта Габделхәйне таный булып чыкты
— Гаптелхәй Мөхеттинеф түгелме соң син. бәбекәем’ — диде бу
Ул алай ана» булыр дәрәҗәдә карт та түгел иде. киресенчә, шактый яшь һәм чибәр иде
— Каян беләсең син мине’ — диде Габделхәй чын күңелдән гаҗәпләнеп.
— Бәт-тәч. белмәскә1 Шагыйрь Гаптелхәй Мөхеттинефне генә беләбез без, — диде хатын елмаеп, матур ак тешләрен күрсәтеп Габделхәйнең йөрәге атылып чыгардай булып тибәргә тотынды Шатлыктан һәм горурлыктан күз аллары томаланды Шагыйрь1 Аны имеш, монда да гап-гади кешеләр дә белә1
— Син үзең кем соң әле’ — диде ул хатынга, үзеннән-үзе ерылган авызын йома алмыйча
— Мин — Җәмиләнең апасы Кифая булырмын, бәбекәем, — диде хатын. — Сине бу якка алып чыккан менә бу «командир» — Җәмиләнең җи.знәсе Гали батыр булыр
— Минем исемем — Талия —диде барысыннан да яшьрәк, шаянрак хатын, кояштай балкып — Син — Гаптелхәй. мин — Талия Икебез дә пар килгәнбез!
Түгәрәк алсу битле, чем-кара кашлы һәм матур сынлы бу яшь хатынга Габделхәй башта ук игътибар иткән иде Үзе шикелле исеме дә матур икән Талия «Былбыл» дигән кебек Туктале. нинди Җәмилә турында сөйли соң бу Кифая дигәне’ «Сеңлем» ди. «җи.знәсе» ди
Алар шулай сөйләнгәләп ферма өенә таба атладылар Өй янына җиткәч. Талия ярым ачык калдырылган ишектән кереп китте Бераздан ул сөт үлчи торган литрлы чүмеч белән сөт алып чыкты
— Әйдәле, эчеп җибәр әле — булдыра алырсың микән’ — диде сөтле чүмечне Габделхәйгә биреп Моннан соң көтүдән аерылып йөрмәссең Чөмер-чөмер'
— Эч әйдә, эч! — Бездә сөт җитәрлек. — диде Җәмиләнең апасы Кифая да
Габделхәй, үзенә карап торучы хатын-кызлардан бераз гына тартынып. куе сөт тулы чүмечне авызына якын китерде һәм бер тында диярлек эчеп бетерде дә авыз читен сөртеп куйды пошкырып куйды, рәхмәт әйтте
— Укырга Казанга китәсеңдер ич инде’— диде бераздан Кифая үзенең бөтенесен белгәнлеген сиздереп — Безнең Җәмилә дә шунда китмәкче була Медицинскийга.
— Җәмилә?! — диде кинәт Габделхәй, кайсы Җәмилә турында сүз барганын әле яңа аңлап алып —Җәмилә безнең Җәмилә* Әйе. Казанга без бергәләп китмәкче булабыз Документлар гына әзер түгел Менә шуңа ашыгып кайтам да Авылда да озак торып булмады
— Җегетләргә кытлык бездә Әллә үзебездә генә каласыңмы’ — диде Талия елмаеп — Икенче алай кибән төбендә кунып йөрмәссең Өебез иркен Иркәләп кенә йоклатырбыз
— Казанга барсаң, сәлам әйт — анда минем дуслар җитәрлек. — диде «командир» Гали батыр да, сүзгә катышып
Ләкин Казанда кемгә сәлам әйтергә кирәклеген шулай да ул ачык кына итеп әйтмәде, Габделхәй исә төпченеп тормады.
— Җәмиләгә сәлам әйт күрсәң, — диде Җәмиләнең апасы.
— Әйтермен.—диде Габделхәй
Сыер таптап бетергән баткак юлдан ул Яңавыл ягына кузгалып китте Фермадан беркадәр ераклашкач, артына борылып карады. Өй янында җыелып торган хатын-кызлар аңа нидер кычкырган булдылар. кул болгадылар.
— Рәхмәт! Сау булыгыз, сау булыгыз! — диде Габделхәй, шулай ук кул болгап.
Юл буена ул шат күңелле чибәр Талия турында, Җәмиләнең апасы, җизнәсе һәм фермадагы барлык мәрхәмәтле кешеләр турында уйланып кайтты.
XII
Яңавылга, үзләренә Габделхәй кичке якта кайтып керде Ул кайтканда инәсе өйдә иде. бәрәңге пешерелгән, самавыр куелган иде Өйдәгеләр аны шаулашып каршы алдылар Кайтып керү белән Габделхәй яхшылап юынды, киемнәрен алыштырды да, гадәтенчә, өстәл янына килеп утырды. Бер-ике сүз белән авыл хәлләрен сөйләп бирде Шуннан соң комсызланып ашарга тотынды
— Улымны туйдырып җибәргәннәр икән, — диде инәсе, аның зур-зур кабып ашавына игътибар итеп.
— Туйдырдылар. — диде Габделхәй.
— Юк, туйдырмаганнар, — диде Фидәил
— Картый сезгә күкәй пешереп җибәргәние, юлда ашадым Ачу-ланмассыз инде. — диде Габделхәй энеләренә, гафу үтенгән сыман
— Хәердән булсын, — диде Фидәил олыларча.
— Габделхәй абый — комсомол. Комсомолга хәер алырга ярамый, — диде Илгиз.
— Миңа ярыймы соң? — диде Фидәил
— Утыр әле сөйләнеп! — диде Шәмсебанат апа кырыс кына. — Авызыңнан җил алгыры Хәер сорашасың гына калды
— Алайса Габделхәй абый картый җибәргән күкәйне кире бирсен, — диде Фидәил.
— Ашадым дидем ич! — диде Габделхәй
— Нигә безнекен ашадың9 — диде Фидәил — Картый аны безгә дип җибәргән!
— Күчтәнәч кирәк булса, үзең барырсың, — диде Габделхәй.
— Эшли башлагач та, иң беренче күчтәнәчне инәкәй белән сиңа алып кайтып бирермен, — диде Илгиз Фидаилгә.
— Эшкә алдылармы соң әле сине9 — диде Габделхәй Илгизгә
— Алдылар, — диде Илгиз
— Котлы булсын, — диде абый кеше.
— Синең үзеңнең эшләрең ничегрәк соң? — диде инәсе утыра торгач. — Паспорт та алмадың бугай
— Алган булсам, иң элек сезгә күрсәткән булырием. — диде Габделхәй
— Тимер кызганда сугыла. Дәүләтгәрәй абзаң әйткәч тә барып кайтыргае, — диде инәсе ничектер пошынган сыман
— Иртәгә барам, — диде Габделхәй. — Паспорт начальнигы өйдә юк. диделәр Иртәгә булачак
— Карале, абыйга язу бар бит Военкоматтан. — диде Илгиз
— Ә9! — диде Габделхәй ашавыннан туктап
Кичә кеРтеп киткәннәр. — диде Шәмсебәнат апа, тыелып кына Иртәгә сәгать тугызга килергә кушканнар
Армиягә алсалар. Казанга китәлми дә калырсың әле.—диде Илгиз, абыйсын кызганып
Сугыш вакыты түгел Ашаталар-эчертәләр. кием-салым бирәләр. — диде Шәмсебәнат апа
Погон тагарсың, китель киярсең!—диде Фидәил һәм. уры- ; ныннан торды да. кулларын хәрбиләрчә селтәп, идән әйләнеп килде - Габделхәй өчен дөнья кинәт туктап калгандай булды Бөтен өй эчен ниндидер куе караңгылык томалап алгандай булды, күз алдын- < дагы әйберләр күренмәс, тавышлар ишетелмәс булды Якындагы ке- £ шеләрнең сүзләре аңа каяндыр күктәнме, җир астыннанмы килгән ~ сыман тоелды Бары тик күкрәгендәге тынгысыз кошчык кына каядыр 9 иреккә чыгып китмәкче булган кебек, туктаусыз бәргәләнә баш- = лады. Армия Кительләр, погоннар мылтык-автоматлар Дөрес. * сугыш бетте Армиядә хәзер кеше үлми Ләкин үлү генә мени7 = Армиядә шигырь язарга, филолог булырга өйрәтмиләр Атарга, кеше > үтерергә өйрәтәләр, гәүдәне төз тотып шап-шоп басып йөрергә өйрә- = тәләр Шулай итеп, теләге булган кешегә шигырь язарга ярамый булып чыгамыни9 Ник9! Әнә фермадагы хатыннар да аны шагыйрь дип беләләр Бөтенесе аңа карап тора Аны Казанга китәчәк дип. олы кеше, атаклы кеше булачак дип өмет итеп торалар Солдатка китеп барса, аннан бит көләчәкләр'
— Сине алмаслар — курыкма! — диде Илгиз, өнсез калган абыйсын юатмакчы булып
«Ник алмаслар икән мине?» — дип уйлады Габделхәй, ләкин шул фикерне сүзгә әйләндереп әйтергә нишләптер хәленнән килмәде
— Әйтимме, әйтимме9 — диде шул чакны Фидәил. Илгиз абыйсы белән инәсенә карап.
— Утырма инде кыланып. — дигән булды Шәмсебәнат апа, кече улына ачуланып
— Нәрсә тагын9 — диде Габделхәй
— Син югында Сәкинә килде! — диде тишек авыз Фидәил
— Сәкинә9! — диде Габделхәй гаҗәпләнеп.
— Сәкинә белән Җәмилә. — диде инәсе —Сине сораштылар Казанга кайчан китә, диделәр, бергә китәриек. диделәр
«Армиягә алсалар. Сәкинәне Җәмиләне алдау да була бит әле бу», — дип уйлады Габделхәй үз алдына
— Күзгә-башка да күренми, югалды Габделхәй, диләр. — диде Илгиз
— һы. — диде Габделхәй картәтәсе кебек.
— Җәмилә әйтте, кереп чыксын әле безгә, диде. Сөйләшәсе сүзләре бар бугай. диде Шәмсебанат апа
— Сәкинә бер нәрсә дә әйтмәде, авызын җомып тик торды, диде Фидәил
— Сөйләшәсе сүзләре бардыр, кереп чык. улым. — диде Шансе банат апа үтенгән, үгетләгән сыман ягымлы итеп
Кайчагында Шәмсебанат апа. күрәсең, балалар бакчасындагы га- дәтенчә үз малайлары белән дә кирәгеннән артык ягымлы йомшак итеп сөйләшә иде Ләкин үзе белән мондый үгет-нәсихәт рәвешендә сөйләшкәндә Габделхәйнең еш кына ачуы кило торган иде Хәзер да инасенен артык ягымлылыгына ачуы килеп куйды Керермен күрермен менә, котеп торсыннар'. - диде ул үзалдына киреләнеп Ләкин инасенен кирәкмәгән ягымлылыгы эчен ачулануның Сәкинә белән Җәмиләга бернинди катнашы булмаска тиешлеген шулай да ул аңламый булдыра алмады -Чыннан да. сүзләре бардыр Күрергә сөйләшергә кирәк- дип уйлады бераздан Ашап туйгач корырак
рәтлерәк киемнәрен киенә башлады һәм мыштым гына чыгып та китте.
Урамга чыккач, ул Җәмиләләр ягына барыргамы, Сәкинәләр ягына барыргамы7 дигәндәй икеләнеп калды Бит ул Сәкинә белән очрашуга бармады! Хәзер очрашкач нәрсә дияргә аңа9 Ашыгыч эш чыкты, дип ялганларгамы? Ләкин аны бит Сәкинә түгел. Җәмилә чакырган.
Теләр-теләмәс кенә кузгалып китте. «Апаң сәлам әйтте диярмен, җизнәңне күрдем, диярмен-. — дип уйлады ул Җәмиләләр ягына баруына сәбәп табып Аның, билгеле, өченче якка да барасы килде. Чынлыкта аның күңеле бары шул өченче якка гына тартты да Шул ук вакытта Фәрхәнә апалар белән ике арада ниндидер каршылык, ниндидер киртә дә барлыкка килгән сыман иде. Иң туры, иң җиңел юл шулай да Җәмиләләр ягына илтә иде. ахрысы.
Көтеп кенә торган кебек. Җәмилә өйдә булып чыкты Габделхәй бернинди икеләнү, уңайсызлану тоймыйча, туп-туры аларның өйләренә барып керде. Кычкырып исәнләште, кычкырып авыз тутырып Җәмиләне белеште. Аның килүенә Җәмилә дә. башкалар да сөенделәр Барысы да өстәл тутырып ашап-эчеп утыралар иде Җәмилә тиз арада өстәл яныннан торып китте, киенде, ясанды да үзен көтеп торган Габделхәй янына килеп тә җитте.
Урамга чыккач. *алар әкрен генә атлап станция ягына китеп бардылар.
— Сәкинәгә дә кереп чыгарбыз. Бергә-бергә күңелле булыр. — диде Җәмилә.
— Ярар. — диде Габделхәй.
Ләкин Сәкинәләргә борыла торган төшкә җиткәч, икесе дә нишләптер аны исләреннән чыгарып җибәрделәр һәм. сүзләренә мавыгып, юлларын дәвам иттеләр. Габделхәй үзенең Янтыкта булуын. кичү янында тоткарланып, печән кибәнендә төн кунуын сөйләде. Аннары бик тәмләп, көлә-көлә ферма турысында Бүә аша чыгуын. Җәмиләнең апасын, җизнәсен күрүен — берсен дә калдырмый сөйләп бирде.
— Мин дә булдым алар янында кичәгенәк. Очрашкан буласыбыз икән. — диде Җәмилә.
— Кызык буласы икән. — дип куйды Габделхәй
Ул үзенең кичәге, бүгенге маҗараларын сөйләп бетергәч, тынып калды һәм алар беравык эндәшми бардылар да. Җәмилә, бик зур хәбәр әйткән сыман:
— Назиф килде, — дип куйды.
— Мәктәпкәме? — диде Габделхәй.
— Юк. безгә өйгә килгән. — диде Җәмилә ничектер серле итеп.
«Ә, шулаймыни9 Назиф та Казанга медицинскига барырга җыена микәнни9 - —дип уйлады Габделхәй артык исе китмичә.
— Колхоз предсидәтеле буласы килмәде микәнни? — диде ул Назиф турында, көлемсерәп
— Кем аны персидәтел итсен! — диде Җәмилә. — Шахтага кит- мәкче була.
— Шахтага9 — диде Габделхәй төшенеп җитмәгән сыман. — Ник шахтага9 Кайчан, ничек?
— Авылдан дүрт-биш кеше китә, ди Вербовщик килгән, ди. Губаха дигән җиргә Ишеткәнең юкмыни? Молотов өлкәсендә. Авылдан гел шул якка китәләр. Кием-салым бирәләр, ди, паек бирәләр, ди. акча төшә, ди Шулай булгач...
— Киңәш сорарга килгәнмени? — диде Габделхәй.
— Киңәш сорарга. — диде Җәмилә.
— Син нәрсә дидең соң. «кит», дидеңме?
— Юк. мин алай димәдем.—диде Җәмилә. — Шахтадан башка
эш беткәнмени дөньяда, дидем Ул әйтә, шахтага китәсе кешегә паспорт бирәләр, ди. армиягә дә алмыйлар икән, ди Армиягә киткәнче, шахтага китеп бер-ике ел эшлим дә барыбер үзебезнең Эткенәвылга кайтам, ди
Персидәтел булу уеннан баш тартмаган алайса"’ — диде Габделхәй
— Шулайдыр. — диде Җәмилә икеле-микеле итеп
XIII
Беркадәр вакыт сүзсез баргач. Габделхәй, үзенә кагылмый торган бөтенләй чит нәрсә турында сөйләнгән сыман
— Мине дә армиягә алмакчы булалар ди бит әле. — дип куйды
Моны ул мөмкин кадәр тыныч әйтергә тырышты Ләкин бу турыда шулай да бик үк тыныч та әйтә алмады — сугыш дәһшәте һәм армиягә алыну куркынычы әле булса аның канында саклана иде. Аның тавышы чак-чак кына калтыранып, кысылып чыкты Мондый хәбәр Җәмиләгә аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте Ул хәтта туктап калды, ирексез бер хәрәкәт белән Габделхәйнең беләгеннән тотып алды Аның кулы кайнар иде
— Ни сөйлисең’ Сине’! — диде ул — Син бит Казанга китәсе кеше!
— Шулаен шулай да. — диде Габделхәй — Военкоматтан повестка килгән Миңа да Назиф белән бергәләп шахтага китәргә туры килмәсен әле!
Шахтага китү, җир астына төшеп күмер чабу, күмер тузаны эчү турында ул. билгеле, беркайчан хыялланмады Шуңа күрә кычкырып әйткән үз сүзләре аның үзенә үк ялган һәм ясалма булып тоелды Көчәнеп кенә ул үз-үзеннән көлеп куйган булды
— Сез шахтага китәрсез дә., өйләнерсез. Без нишләрбез соң. Габделхәй’ Без дә бар бит әле дөньяда! —диде Җәмилә әкрен генә эчке бер әрнү белән
Беркайчан төшенкелеккә, күңел йомшаклыгына бирелми сыман тоелган Җәмиләнең тавышында каушау һәм шомлану сизелде Габделхәй аның янында үзен ни өчендер гаепле саный башлады
— Үз гомеремдә Сарапулдан ары барганым юк Куркыта Ничек барырсың Казанга, кемнәргә юлыгырсың барысын да уйларга туры килә. — диде Җәмилә, үз алдына сөйләнгән шикелле — Синең белән булсак, бергә-бергә күңеллерәк тә. җиңелрәк тә булырые
— Шахта турында мин шаярттым. — диде Габделхәй. Җәмиләне тынычландырырга кирәк табып — Мин инде нык уйладым шахтага да китмәячәкмен, армиягә дә Бары Казанга, университетка гына1
— Тормышта синең максатың бар. юлың бар. Габделхәй, — диде Җәмилә җиңел сулап —Синең тәэсирдә, ахрысы, без дә Сәкинә белән үзебезгә юл ярмакчы булдык Сәкинә нишләр, белмим Мин барыбер медик булачакмын Мин тырышачакмын Җизнәй әйтте, ярдәм итәрбез, диде Аңлы, акыллы кеше ул минем җизнәй
— Шәп кеше ул синең җизнәң' — диде Габделхәй дә
— Шахтага сине беркем мәҗбүр итә алмас, ләкин армиягә аласы булсалар, ничек котылырсын икән соң син. Габделхәй’— диде Җәмилә
— Университетка керсәм армиягә алмаячаклар. — диде Габделхәй — Керү турындагы кагыйдәдә шулай дип язылган
— Анысын мин дә беләм, —диде Җәмилә —Безнең институтныкына да шулай дип язганнар Ләкин сиңа иртәгә военкоматка барырга кирәк дисең' Әгәр шунда ук алып калсалар’ Уйладыңмы шул турыда’
Мондый сүздән Габделхәй кинәт башына китереп суккандай булды Чыннан да! Военкоматта күп сөйләшеп тормыйлар Приказ диләр дә өзәләр дә куялар Бу турыда нишләптер аның әле уйлаганы юк иде
— Ничек инде’.. Алай булмас, булырга тиеш түгел, — диде ул каушап, аптырап.
— Армия турында минем җизнәй әллә нәрсәләр сөйли, — диде Җгмилә — Беләсеңме, көтеп ятарга ярамый сиңа Нәрсәдер эшләргә кирәк! ,
— Бармыйча, качып калыргамы? — диде Габделхәй, көлеп.
— Көлмә!—диде Җәмилә. — Кирәк булса, качып та калырсың. Җизнәйләр янына барып киңәшеп карасак, ничек булыр икән7
— «Җизнәй» белән түгел, бәлки Василий Михайлович белән киңәшеп караргадыр? — диде Габделхәй уйланып — Минем ишеткәнем бар военкоматтагы капитан Зверев белән безнең Василий Михайлович әшнә икән.
— Василий Михайлович түгел, Антонина Семеновна әшнә капитан Зверев белән, бик беләсең килсә! — диде Җәмилә — Капитан Зверевның хатыны — Ленинград марҗасы. Инәләре элек Антонина Се- меновналар белән таныш булганнар, ди
— Син каян беләсең аны? — диде Габделхәй, исе китеп. — Җиз- нәң әйттемени9
— Җизнәй дә әйтте, үзем дә беләм, — диде Җәмилә серле итеп
— Кызык, син әллә нәрсәләр беләсең икән, — диде Габделхәй, күрәләтә мактау белдереп.
— Беләм Син генә мине бер нәрсә дә белми дип йөрисең. — диде Җәмилә.
— Алай түгел лә инде, — дигән булды Габделхәй — Алайса, мин Антонина Семеновна янына барам да әйтәм. шундый-шундый эшләр. Антонина Семеновна димен, капитан Зверев сезнең дустыгыз, танышыгыз икән, минем турыда бер-ике сүз әйтмәссезме димен
— Юк, бара күрмә. Габделхәй! — диде Җәмилә туктап һәм бая- гыча кайнар кулы белән юлдашының беләгеннән тотып алды — Син әле бер нәрсә дә белмисең икән. Габделхәй.
— Син беләсеңме9 — диде Габделхәй үчекләшкән сыман.
— Беләм! — диде Җәмилә беркадәр күтәренкелек белән. — Антонина Семеновна сине яратмый Ул безнең беребезне дә яратмый Начар укыган өчен түгел, татар булган өчен, акцент белән сөйләшкән өчен яратмый.
— Син бераз арттырасың кебек, — диде Габделхәй уйчан гына — Син үзең аны яратмадың, шуңа күрә ул сине, безне яратмый кебек тоела сиңа Минем белән ул гел ягымлы сөйләшә Миңа ул гел яхшылык теләде.
«Син әле Антонина Семеновна белән Василий Михайловичның рус теленнән сочинениене яңа баштан яздырганнарын белмисең Белсәң, болай сөйләнмәс идең», — дип әйтәсе килде Габделхәйнең Әйе, яздырдылар, төзәттерделәр, тик медален генә бирмәделәр
XIV
Габделхәйнең уйларын сизенгәндәй, Җәмилә кинәт тавышын әкренәйтә төшеп:
— Әйтимме бер нәрсә9 — диде. — Ачуланмассыңмы9
— Гаҗәп, — диде Габделхәй, каушагандай итеп. — Нәрсә икән ул9 Нишләп ачуланыйм мин сиңа — әйт.
— Рус теленнән сочинениеңне күчереп яздыңмы9 — диде Җәмилә сорау алгандагы кебек
Бу юлы инде Габделхәй туктап калды. Бу көтелмәгән яңалыктан ул кинәт телсез-өнсез калды
Син каян белдең аны? — диде ул бераздан карлыккан бер тавыш чыгарып
— Белдем инде, — диде Җәмилә җиңүче төс белән. — Менә, икенче минем белән уйлап сөйләшерсең Бер нәрсә дә белми икән бу ' дип хаталана күрмә
— Мин сине алай дип уйламыйм. — диде Габделхәй *
Җәмиләнең сүзләре, үз-үзен тотышы алдында аның мондый ак- ° лануы гына бик көчсез тоелды. к
— Сатмасаң, мин сиңа барысын да сөйләп бирәм —диде Җәми- ь лә ашыгып — Җизнәй әйтә. Габделхәйгә барыбер медаль бирмәс- я ләрие ди Ни өчен9 Татар булган өчен Аннан соң синең әтәң бит е ни булган. х
— Юк!—диде Габделхәй кызып китеп —Ул бер дә »ни» бул- * маган! Аны аклаганнар! Ул сугыштан яраланып кайтты, яңадан китте. - шунда ятып калды батырларча һәлак булды, дип язуы килде' >
— Мин анысын да беләм, — диде Җәмилә тыныч кына. — Мин = бит әле бернәрсә дә әйтмәдем Мин җизнәй әйткәнне генә әйтәм Җизнәй әйтә, фронтта иң батыры татар булган Ут эченә иң элек татарны җибәргәннәр. Шулай да «герой»ны да орден-медальләрне дә күбрәк башкаларга биргәннәр
— Сугыштан кайткан солдатлардан минем дә ишеткәнем бар андый сүзләрне. — диде Габделхәй — Ләкин монда фронт түгел Фронтта төрле ялгышлар, хаталар булырга мөмкин
— Билләһи газим! Беләсең икән! — диде Җәмилә күрәләтә мыскыл белән — Анда сугыш бетте Сугыш хәзер монда бара Сугышның тукталганы юк. Җизнәй шулай ди Назиф шахтага китәргә мәҗбүр, сине армиягә алмакчы булалар, дисең Авылларда — ачлык Яшьләр ирләр ничек тә читкә китәргә тырыша
— Анысы миңа кагылмый. — диде Габделхәй. — Син әйтмәдең — сочинение турында каян белдең9
— Шуны да белмәгәч! — диде Җәмилә җиңел генә, күрәләтә өстенлек белән — Халидә апа Эткенәавылныкы Назифлар авылыннан. Халидә апаның авызында сүз тормаганлыгын белмисеңмени9 Авылларына кайта икән дә. монда нәрсә булган, түкми-чәчми сөйләп китә икән
— Сиңа Назиф әйттеме9 — диде Габделхәй сизенеп
— Әйтте. — диде Җәмилә — Шигыреңә булышып син бер нәрсә дә күрмисең дә, ишетмисең дә Ул турыда бөтен класс белә
— Алай икән. — диде Габделхәй күңелсез генә
Аңа оят. хурлык иде Аның үләсе, каядыр югаласы килде Ул үзенең кем янында баруын да. кая баруын да сизмәде Аңа ул ничектер җир белән күк арасыннан шуып барган сыман тоелды Менә сиңа алтын медаль Менә сиңа укытучылар Чыннан да. ул берни белми икән шул Чыннан да. ул көтүдән аерылып калган бозау кебек икән Фермада теге телчән Талия дигән кыз шулай дигән иде
— Туктале, — диде ул бераздан, үзе өчен сер булган нәрсәне яңадан исенә төшереп — Ничек болай була соң бу9 Сочинениене мин хаталы язганмын Мин әле дә хәтерлим — кызыл кара белән Антонина Семеновна минем хаталарны төзәтеп чыккан Мин кызыл кара белән төзәткәнне яңадан язып бирдем Чип-чиста итеп Шулай булгач. сочинениедә бер хата да булмаска тиеш иде бит'
— Синең башта язганыңда бернинди хата булмаган Алар юри. төзәткән булып, хата ясаганнар' — диде Җәмилә тантана белән
— Юк. булмас! Ышанасы килми. — диде Габделхәй
— Буласы булган инде. — диде Җәмилә — Кая соң медалең — бирделәрме9
— Бу турыда мин күп уйландым. Василий Михайлович янына барам да. барысын да сөйлим дә бирәм! — диде Габделхәй кайнарланып.
— Син мине сатмаска булдың, — диде Җәмилә коры гына.
— Ярар, сине сатмам, — диде Габделхәй
— Мине сатмасаң. Халидә апаны. Назифны сатачаксың. Эш зурга китәчәк, — диде Җәмилә.
— Мин беркемне дә сатмаячакмын!—диде Габделхәй үртәлеп.
— Шулай булгач, аның янына барып торасы да юк, — диде Җәмилә.
Алар станциягә барып җиттеләр. Вокзалда, перронда, халык арасында йөренделәр дә кире кайтыр якка борылдылар Бу вакытта инде җир өстенә төн куна башлаган иде Озак кына сүзсез баргач, яңадан Габделхәй үзен борчыган нәрсәгә әйләнеп кайтты
— Миңа барыбер Василий Михайлович янына барырга, яхшылап сөйләшергә кирәк. — диде ул. — Медальне онытыйк. Булмаган икән, булмаган. Миңа хәзер военкоматтан котылырга кирәк, шахтага китмәс өчен. Антонина Семеновна булышмаса, Василий Михайлович булышыр. Укытучым ич ул минем!
— Медаль алырга булышмаган кебек, монда да булышмаячак, — диде Җәмилә — Хәзер аңа безнең кирәгебез дә юк Аттестатын бирде, чыгарып җибәрде. «Йөз процент өлгереш» булды Аңа шул җиткән Синең белән минем өчен кемнәргәдер барып, соранып, вакыт уздырып йөрмәячәк ул. Син бит аның Рамусын кыйнагансың, хур иткәнсең Оныттыңмыни’ Рамус кына түгел, Халидә апа да, Василий Михайлович та бик ачулы сиңа, бик беләсең килсә, иптәшкәем!
— Карале, син чыннан да әллә нәрсәләр беләсең икән! — диде Габделхәй исе китеп.
Әйе. уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк. Дәүләтгәрәй абзыйлардан. Фәрхәнә апалардан башка, чыннан да, ярдәм итәрдәй, киңәш итәрдәй беркем юк икән шул.
— Әйтеп бетер — синең әле тагын әллә нинди яңалыкларың бардыр. — диде Габделхәй Җәмиләгә.
— Юк инде, җитеп торыр. Мине сөйләндерер-сөйләндерер дә көләрие бугай. — диде Җәмилә.
— Көлә торган түгел, җылый торган сүзләр бу, Җәмилә, — диде Габделхәй.
— Шулай шул, — диде Җәмилә дә.
Аның әле тагын «җылый» торган бер сүзе бар иде. Әйтәсе килсә дә. монысын ул әйтмәскә булды Ул аны беркемгә дә әйтмәскә дип Назифка сүз бирде Назиф аңа. «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» диде Әгәр риза булсаң, икәүләп китәриек шахтага, диде Мин бит меди- цинскига укырга китмәкче булам, Назиф, диде Җәмилә Булсаң ни! Өч-дүрт ел эшләрбез дә, өс-башны бөтәйтербез дә. акча тупларбыз да. икәүләп китәрбез Казанга — син медицина институтына, мин авыл хуҗалыгы институтына керербез, — диде Назиф Берәр атна уйлыйм әле, диде Җәмилә. Аның ничек тә сузасы һәм Габделхәйнең хәлен беләсе килде Габделхәй чынлап торып Казанга китсә, аның белән ул теләсә кая китәргә әзер иде
Ләкин әнә аның да хәле шәптән түгел. Җәмилә, чыннан да, бер атна көтәргә булды. Габделхәй иртәгә военкоматта булгач, алар барыбер очрашачаклар бит!
Үзләренең урам яктагы агач бакчасы янында, капка төбендә аерылышканда Җәмилә шулай да тыела алмады — күңеле тулып җылап җибәрде һәм онытылып, кайнарланып, шагыйрь дустын кочагына алды
— Сау бул! Армиядән котылып кал! — диде ул пышылдап.
XV
Габделхәй төне буена уйланып чыкты Күпме генә уйланмасын берничек тә уеның очына-кырыена чыга алмады Күзгә күренмәгән кешеләр белән, киләчәк язмыш белән тарткалашып сугышып, бәргәләнеп ятты-ятты да искәрмәстән йокыга китте Ул бик каты йоклады һәм иртән бөтенләй икенче кеше — сау-сәламәт һәм ? кайгысы.з-борчусыз кеше булып торды Бары тик көндәгечә барлы- 5 юклы калдык-постык ризыкларны ашаштырып. тамагын туйдыргандай иткәч, теләк тә уй-фикерләр дә уянды һәм тынгы белмәс яшь * җан яңадан талана башлады *
Бүген ул үз гомерендә бик зур эшләр башкарырга тиеш Бүгенге I көнне ул күптән, бик күптән көтте Олы бәйрәм көткән кебек көтте. - Бүген ул паспорт алачак. Бүген ул үзенең чын кеше, совет кешесе = икәнлеген раслый торган документ алачак Паспорты булган кешегә * бу дөньяда яшәве мең рәхәт Паспортлы, документлы кеше кая тели = шунда китә, эшкә керергә телиме, укырга керергә телиме — барысын * да булдыра ала Тик менә шагыйрь булырга теләгән кеше шагыйрь = була ала микән, анысын әле ул бик үк белеп җиткерми Паспорт- лыга Советлар иленең теләсә кайсы почмагына юл ачык Шуңа да бит авыл кешесенә паспорт бирмиләр Алар авылда яшәргә, иген игәргә, мал асрарга тиешләр Паспорт бирсәң алар аннан качышып бетәчәк, бөтен ил ач калачак Тимер юллар эшләмәячәк, заводлар эшләмәячәк Сугыштан соң җимерелгән авыл-шәһәрләрне торгызып булмаячак Паспортны аны тиешле кешеләргә генә башкалардан яхшырак һәм кирәгрәк кешеләргә генә бирәләр Шахтага китсә. Назифка да бирерләр микән7 Ул да бит авыл кешесе Ярый әле ул. Габделхәй, авыл кешесе түгел Яңавылда тумаса да. ул Яңавыл кешесе Яңавыл — шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы, дип атала Димәк. Габделхәйне шәһәр кешесе дип тә әйтергә була икән Кызык Бик кызык. Әллә ничекләр бүлгәләнеп беткән бу кешеләр
Милиция бүлеге урнашкан йортка җиткәнче Габделхәй шулай үз алдына масаеп, үзенең шәп кеше булуына куанып килде. Ләкин милиция йортына якынлашкач, адымы да әкренәйде масаюлы. куанычлы уйлары да юкка чыкты Күңеленә бер дә юктан шик- шөбһә килеп керде һәм йөрәк турысында нидер борып, кымырҗытып үзенең барлыгын сиздерә башлады Эче дә авырткандай булды Тар һәм ярым караңгы коридорга килеп кергәч исә ул чын-чынлап курка башлады. Кемнән, нәрсәдән курыкканлыгын рәтләп төшенеп тә җитмәде, шулай да менә курыкты Коридордагы тынлыктан як- тысы.злыктан курыкты, бүрәнә стена буена тезеп куелган сынык- санык урындыклардан курыкты, каршыдагы тар. озынча ишектән курыкты Дөресен әйткәндә, ишектән урындыклардан да курыкмады — сораган нәрсәсен бирмәсләр, кире борып җибәрерләр дип курыкты
Дәүләтгәрәй абзый белән сөйләшкәннән соң ул инде монда булган иде Ул чакта аңа әйттеләр, фото алып кил диделәр Фотосын алып килгәч, кирәкле язуга кул куярга начальниклары өйдә юк булып чыкты Аны менә бүгенгә шушы вакытка чакырдылар Юк. чакырмадылар Шул көнне шул сәгатькә килергә рөхсәт диделәр
Габделхәй таныш коридорга килеп кергәндә монда бер кеше утырып тора иде. Габделхәй аның ирме-хатынмы яшьме-картмы икәнлегенә бөтенләй игътибар итмәде Буш урындыкка килеп утырды да көтә башлады Күпмедер вакыттан соң тар озын ишек ачылып китте аннан кызарынган чәчләре тузгыган бер агай килеп чыкты Сөйләшеп тормыйча ул үз юлы белән китеп барды Шуннан соң Габделхәй янындагы кеше дә урыныннан торды, көттереп кирәгеннән артык тыйнак кыланып, тар ишекне ачты нидер әйтте һәм керергә кыю
лыгы җитмичә, шул килеш көтеп тора башлады Эчтәге яшь хатын-кыз ачуланып, түземсезләнеп Керегез' диде татарча Теге кеше кереп китте, артына борылып ишеген япты — ябылып бетми калган ишек ярыгыннан Габделхәй аның шулай артына борылуын. ике куллап ишекне ябарга азаплануын күреп утырды Ләкин үзеннән дә куркаграк бу бәндәнең ирме-хатынмы икәнлеген шулай да аера алмады
Бу кешенең куркаклыгы Габделхәйгә кыюлык биргәндәй булды Аннан соң көтеп утырган арада ул инде тынычлана төшкән иде бугай Ник куркам соң әле мин?>—дип уйлады ул. үз-үзен шелтәләп Дәүләтгәрәй абзый сөйләшкән, фото бирелгән Кире борып чыгарырга хәзер аның хакы юк Нәрсә бу. нинди куркаклык бу9 Шагыйрь буласы кеше, ун класс белеме булган кеше шундый куркак булырга тиешмени9 Гел шулай начальниклар алдында кан калтырап төшә торган булсаң, киләчәктә ничек яшәрсең дә ничек эшләрсең9 Әгәр без барыбыз да теләсә кем алдында куркып кала торган булсак, фашистларны ничек җиңгән булыр идек?! Куркак булса, Александр Матросов атып торган пулеметка каршы күкрәге белән каплана алган булыр иде микән9 Менә бит ул эшләр кая таба бара. Габделхәй иптәш!
Уртасында зур гына өстәле булган кечерәк бүлмәгә килеп кергәндә ул. чыннан да. үзенең эчке каушавыннан котылган иде инде Өстәл хуҗасы Вәсимә апа өченче ел унны бетергәч тә. милициядә эшләүче Галләмов абыйга кияүгә чыккан Шуннан бирле менә шушында паспорт бүлегендә эшли. Вәсимә апаны Габделхәй ишетеп тә. күреп тә белә, хәтта яхшы белә Вәсимә апа да аны белә булырга тиеш Тик менә аның монда, бердәнбер тәрәзәсе тимер челтәр белән тотып алынган шушы бүлмәдә үзен элеккечә, кешеләрчә итеп түгел, ничектер коры һәм кырыс итеп тотуы гына гаҗәбрәк иде.
Габделхәйнең ■ исәнмесез-енә Вәсимә апа җавап та биреп тормады. яза торган язуыннан аерылып, башын да калкытып карамады Габделхәй. Вәсимә апаның эше бетүен, үзенә күтәрелеп каравын көтеп, өстәл янында катып тик торды
Ике колагында да борчак бөртеге кадәр генә алтын алка, түшендә бакыргач сыман ап-ак брошка ялтыраган Вәсимә апа. алдындагы калын дәфтәрне бер читкә этәрде дә. Габделхәйгә кырын күзе белән генә карап
— Утыр, — диде
Габделхәй утырды һәм Вәсимә апаның һәрбер хәрәкәтен, һәрбер тын алуын күңеленнән кичереп, тыйнак кына көтә башлады Вәсимә апа иелеп янындагы сейфтан язылмаган паспорт алды, калын дәфтәрен яңадан алдына җайлабрак куйды да. каләмен кара тушька манып. башын калкытмыйча гына сораулар бирә башлады Исемең, фамилияң ничек9 —диде.— Кайсы елда, кайда тугансың?* —диде. Габделхәй ачык итеп әйтеп торды. Вәсимә апа туктамыйча язып барды.
Шулай ук башын калкытып карамыйча гына Вәсимә апа
— Милләтең? — диде
Бу сорауга Габделхәй беркайчан да тыныч җавап бирә алмады Бу сорау исем-фамилия сораудан да. туган елыңны сораудан да кирәгрәк һәм әһәмиятлерәк иде Бу сорау үзеннән-үзе горурлык та, сагаю һәм каушау да тудыра иде Милләт турындагы сорауда кешенең җаны-рухы турындагы, атасы-бабасы һәм үзе белгән-аңлаган барлык уңай-кире яклары турында тулы мәгълүмат тупланган сыман иде Бу сорауның монда. Яңавылда аның өчен тагын икенче бер мәгънәсе дә бар иде.
— Татар. — диде ул Вәсимә апаның соравына җавап итеп, ап-ачык итеп
Вәсимә апа язып куйды, паспортның бүтән графаларын тутырып эшен бетергәч. Габделхәйгә якынрак килергә кул куярга кушты һәм паспорт өчен фәлән сум акча сорады Акчасын алып, анысына да кул куйгач, өр-яңа катыргыны яшь җегеткә тоттырды
Менә, рәхәтен күр. — диде гади генә, авылча гына итеп.
— Рәхмәт' —диде Габделхәй
«Вәсимә апа» дип өстәмәкче иде. әйтмәде, әллә ошатмас, хәтере калыр, дип уйлады Коридорга чыккач ул яктыга килде һәм милләте графасындагы сүзләрне укый башлады — кабинетта өстәл янында утырганда аңа монда нәрсәдер шикле сыман тоелган иде Аның шиге дөрес булып чыкты. -Татар» диясе урында аны башкорт» дип язып куйганнар иде Каушау, курку катыш сөенеч тойгысы хурлану һәм кимсенү белән алышынды Ишекне шакып-нитеп тормыйча, ул яңадан Вәсимә апа янына барып керде
— Мин бит «татар» дип әйттем. Вәсимә апа — диде ул ризасызлык белән, шулай да каты бәрелергә кыюлыгы җитмичә
Вәсимә апа беренче мәртәбә күтәрелеп карады Күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп карап торды да
— «Татар» булса ни. дә «башкорт» булса ни. барыбер түгелмени’ — диде
— Барыбер түгел. — диде Габделхәй
— Башкортстанда һәркем «башкорт язылырга тиеш.— диде Вәсимә апа. аңлатырга кирәк табып
— Урыс та, удмурт, мари дамы’ — диде Габделхәй, шаккатып
— Татар турында сүз бара' — диде Вәсимә апа — Татар болай да күп
— Төзәтеп языгыз, апа. — диде Габделхәй, бирешергә теләмичә
Вәсимә апа түшен киерә төште һәм
— Беләсеңме, энекәем’ — диде ниндидер усалрак сүз әйтергә җыенып. Шулай да әйтмәде, тыелып калды — Паспорттагы язу төзәтелми. — диде тынычрак булырга тырышып — Рәхмәт әйт тә әйдә, алдыңнан артың'
Әйе. шулай диде Габделхәй искәрмәстән тукмалган мәсхәрә ителгән кебек, кызарынып-бүртенеп чыгып китте
Хәтер калу һәм күңел тырналуга караганда паспорт шатлыгы шулай да көчлерәк булып чыкты Бер-ике сәгатьтән инде ул Вәсимә апасы бүлмәсендә булган күңелсез сөйләшүне оныта башлады Үз- үзенә урын таба алмыйча базарда, станциядә сугылып йөрде-йөрде дә. инәсенең эшләгән җиренә — балалар бакчасына юнәлде Паспортны иң элек инәсенә күрсәтәсе аны сөендерәсе килде Инәсе, чыннан да. бик сөенде
— Менә син дә кеше булдың, улым. — диде буяу исе килеп торган яңа паспортны караштырып «Татар» урынына "башкорт» язылуына аның әллә ни исе китмәде — «Башкорт- булуың әйбәт тә булган әле Читтә урыс арасында кыерсытмаслар ичмасам диде
Шуннан соң ул каядыр китеп барды, яңадан килде һәм тар гына почмактагы бәләкәй генә өстәлгә җылы аш китереп куйды, аш янына • әлүмин» кашык куйды
— Аша иркенләп, заф ронога китте — диде
Габделхәй иркенләп тормады, алдына килгәнне күз ачып йомган арада ялт итеп куйды һәм шунда ук чыгып китәргә дә җыена башлады Монда УЛ биш-ун минуттан артык торырга күнекмәгән иде Ул китәргә дип кузгалгач кына, өстенә ак халат кигән юан повар үз КУЛЫ белән сөтле кофе китереп бирде
’ _ Эч Заф өйдә юк. — диде ул да тынычландырып
Паспортлы Габделхәй эчте, рәхмәт әйтте һәм чыгарга юнәлде Инәсе озата чыкты
— Дәүләтгәрәй абыең белән Фәрханә апаңа да күрсәт инде пас-
портыңны. — диде ул. — Рәхмәт әйтергә оныта күрмә Алар тырышты Алар тырышмаса. булмасые.
— Әйтермен. — диде Габделхәй
XVI
Теге көнне Дәүләтгәрәй абзый белән Фәрхәнә апаның олы кунаклары таң алдыннан гына кайтып киттеләр. Дәүләтгәрәй абзый аларны ярты юл озата барды. Өчәүдән-өчәү генә калгач, олы кунакларның берсе — Наҗия шундук эчендәгесен тышка чыгара башлады.
— Бу кадәр җебегән булсаң да булырсың икән, туганкаем!— диде Хәнифкә — Ярый инде кеше алдында түзеп тордым, хәзер әй- тәм. йөрәгем түзмәй — менә дигән кызны кулдан ычкындырдың,
Хәниф эндәшмәде, абыйсы эндәшмәде. Аларның эндәшмәвен үзенчә аңлап. Наҗия аның саен узына бирде.
— Синең кебекләрнең инде укырга йөри торган балалары бар.— диде.— Кайчанга чаклы йөрмәкче буласың буй үстереп? Аның хәзер сына торган чагы, тотарга да сындырырга.. Юк инде, ник телкәемне әрәм итеп сүләймендер? Ник шушыңа вакыт әрәм итеп йөримендер? Ул лагуннарыңны ник такканнардыр сиңа, туганкаем, шуңа да ярар җирең булмагач?!
— Наҗия!— диде иптәш Бикчурин, янап.
— Нәрсә Наҗия’?—диде хатыны аннан да усалрак итеп.— Тумыштан бирле мин — Наҗия. Сүздән тыймакчы буласыңмы? Тыймый тор! Син эчкәнне мин дә эчкән. Мин сиңа ялынып килгән кал- хуз персидәтеле түгел. Тыймый тор! Булмады бу. туганкаем. Шаулатып бер туй ясарбыз дип хыялланганыем, булмады бу
— Наҗия, җитте сиңа!— диде ире тагын да усалрак итеп.
Җиңгәсенең сүзләре Хәнифнең күңелен телеп-телеп алды, ачуын китерде. Шулай да ул авыз ачып бер сүз эндәшмәде. Ул үзен көчсез итеп, чыннан да җебегән һәм булдыксыз итеп тойды. Аның әле беркайчан мондый хәлгә тарыганы юк иде бугай. Шулай да өйгә кайтып башын мендәргә терәү белән ул шундук йокыга китте. Ул алай күп уйланып, юкка-барга йөрәк бозып яшәргә күнекмәгән иде.
Ул көнне алар көне буе диярлек йокладылар һәм бары кичке бишләрдә генә уяндылар Юынгач, өстәл янына якынлашкан Исмәгыйль абыйсы белән иң элек баш төзәттеләр. Сөйләшмичә, артык сүз куертмыйча гына ашап-эчеп алдылар да, шуннан соң Хәниф төймәләрен ялтыратырга, күнитекләрен ышкырга-чистартырга тотынды. Шулай озаклап төзәнде-кырынды да, чистартынды, ялты- ратынды да Фәрхәнә апаларга китеп барды.
Урам очындагы яңа өйгә бу юлы Хәниф бөтенләй үз кеше булып барып керде Бусагадан атлау белән кычкырып сәлам бирде, хуҗаларның хәл-әхвәлен сорашты. Былбылны күреп, кайгыртучан төстә:
— Сәламәтлегегез ничек?—диде.
— Ярый, рәхмәт.— диде Былбыл тыныч кына һәм шундук күздән югалды.
Ялт итеп торган күнитекләрен шыгырдатып, матур хәрби фуражкасын кул очына тоткан килеш Хәниф кыю гына түргә узды.
— Баш авыртмыймы. Дәүләтгәрәй абый?— диде хуҗага, кичәгегә ишарәләп.
— Хикмәт, нишләптер беркайчан минем башым авыртмый, Хәниф,— диде Дәүләтгәрәй абзый.
Хуҗалар якты йөз күрсәттеләр. Фәрхәнә апа шундук табын әзерләргә тотынды. Дәүләтгәрәй абзый «өйдәгеләр»нең — ягъни иптәш Бикчурин белән Наҗиянең хәлен белеште. Юк-бар сөйлән- гәләп утырганда Хәниф күнегелгән гадәт белән чалбар кесәсенә тыгылды, портсигар чыгарды, папирос алды һәм портсигарын шарт-
латып япты да икенче кесәсеннән зажигалка эзләргә тотынды Аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торган Дездемона:
— Өйдә тәмәке тартырга ярамый Чыгып тарт'— диде һәм абый кешенең кулындагы папиросына үрелде
— Нәрсә9 Нәрсә9—диде Хәниф аңламыйча.
— Өйдә тартырга ярамый1—диде Дездемона
Бу вакытта Былбыл, тәрәзә төбендәге гөл савытларын күчер- ? гәләп, үзенчә тәртип урнаштырып йөри иде
— Кара, нинди әдәпсез икән бу Диздекәй!—диде ул. кечкенә кызый өчен уңайсызланып *
Дездемонаның әдәпсезлегенә башкалар да игътибар иттеләр, шун- н дук аны оялтырга тотындылар. я
— Чорсызланма. кызым.— диде Дәүләтгәрәй абзый тыныч кына * Фәрхәнә апа исә. беркайчан булмаган бер житезлек белән, тиз = арада сөекле кызы янына килеп җитте һәм кулыннан эләктереп * алып аны икенче якка алып чыгып китте =
Хәнифнең бүген күңеле күтәренке иде. мондый вак-төяк нәрсә- * ләрне күрер хәлдә түгел иде. =
— Мин бүген Былбылны танцыга приглашать итмәкче булам әле,— диде ул кулындагы папиросын әвәләп
Барысы да тынып калдылар. Беркемнең дә беренче булып сүз әйтәсе килмәде. Бу. билгеле, бик четерекле мәсьәлә иде Моны бары Былбыл үзе генә хәл итә ала иде
— Үзе ни әйтә инде.— диде Фәрхәнә апа, елмаеп
— Яшьләр арасына кысылып булмый.— диде Дәүләтгәрәй абзый да.
— Белмим шул,— диде Былбыл
Аның бу «белмим шул»ы «мин риза» дигәнне аңлатты Фәрхәнә апа моны шундук сизеп алды һәм ашыгып
— Барыгыз, бар,— диде.— Болай да гел өйдә ятасың Тансыларга йөрергә Йосыфның вакыты юк
— Барыгыз әйдә.— диде Дәүләтгәрәй абзый да. ризалык белдереп
— И чибәрттәй! Әйдә син дә!—диде Былбыл көтелмәгән бер куаныч белән
— Әйдәгез!— дигән булды Хәниф тә
Фәрхәнә апа көлеп кенә куйды
— Бик соңга калмагыз —диде ул шулай да кисәтеп Тансысы ошамаса. кинога керерсез Өйдә ята торган чак түгел инде яшь кешегә Безнең Йосыф кына ул һаман шул китабыннан аерыла алмый
— Әйдә. Йосыф, син дә!— диде Былбыл китабыннан аерыла алмаган Йосыфка
Йосыф яшьләр» ягына күтәрелеп тә карамады, бары авыз эченнән нидер мыгырданып кына куйды Габделхәй кебек, ул да Хәнифне өнәп бетерми иде Яшьләр исә ойдәгеләрнең өнәвенә-өнәмәвенә карамастан. тиз арада җыенып, тиз арада чыгып та киттеләр
Беренче кичне алар озак йөрмәделәр Сталин клубында кино башланган, танцы булмаячак иде Башкалар кебек, алар да тимер юл станциясенә таба юл тоттылар, юк-бар сөйләнделәр Икенче көнне иртәрәк килергә, килгәндә кинога билет алып килергә сүз биреп яшь лейтенант Былбылны өйләренә кадәр озатып куйды
Габделхәйнең күңеле гел Фәрхәнә апаларга тартып торса ла. шулай да анда бару өчен аны нидер тоткарлап та тора иде шикелле Габделхәй 6v «нидер-нең нәрсә икәнлеген дә белде сыман Шуңа
күрә анда бару өчен, һичшиксез, менә шул <нидер»не атлап чыгарга кирәк иде кебек. Паспорт алу аңа. әйтерсең, юл ачкычы бирде Паспорт белән хәзер иркенләп Казанга китәргә, университетка керергә генә түгел, хәтта яңадан Фәрхәнә апаларга да барып керергә була иде. Шулай да. паспорт никадәр кыюлык һәм иркенлек вәгъдә итмәсен. Габделхәйнең күңелендә ямьсез бер тойгы торып калды Ленин урамына килеп кергәч, әлеге ямьсез тойгы көчәя төште һәм аны инде паспорт шатлыгы да. ясалма горурлык та — берни дә җиңә алмас төсле иде
Менә ул ерактан ук нурлар балкытып утырган таныш өйнең таныш капкасы янына килеп җитте, капканы ачып ишегалдына керде һәм никтер карыша башлаган аякларын авырлык белән генә атлап, баскычка якынайды Нәкъ шул чакта ул алар белән очрашты
Өстенә ачык төстәге җиңел, сихри күлмәк кигән чәченә зур итеп, күбәләк канаты сыман итеп ак тасма бәйләп куйган Былбыл, бик зур куанычы бар кеше сыман, коштай очынып баскычтан төшеп килә иде. Аннан беркадәр калышып, погоннарын, китель төймәләрен, күкрәгендәге гвардия значогын елтыратып озын буйлы чибәр лейтенант килә иде Югарыда, баскыч өстендә тагын кемнәрдер бар иде — болары Дәүләтгәрәй абзый белән Фәрхәнә апа булды, ахрысы. Алар яшьләрне озата чыкканнар иде бугай.
Гөнаһ шомлыгына. Былбыл белән алар тар баскычта очраштылар. бер-берсенә орынып киттеләр. Былбыл, үзе дә сизмәстән, -а!» дип кычкырып җибәрде, учы белән авызын каплады да йөгереп тышка чыгып китте Габделхәй юл биреп, читкә тайпылып калды. Үзе яныннан җиңүче төс белән узып киткән лейтенантны әллә күрде, әллә күрмәде — күз алдын томан каплады, аяк астындагы бар нәрсә тирбәлә, чайкала башлагандай булды.
Берзаман ул кайдадыр еракта, ниндидер калын койма артында кемнеңдер: «Габделхәй».— дигән тавышын ишеткәндәй булды. Бик авырлык белән генә башын калкытты Аның каршысында гына, бер-ике басма өстәрәк. Фәрхәнә апа басып тора иде, ул аңа нидер сөйли, нидер аңлата сыман иде Габделхәйнең күңелен: Минем аның белән очрашканны ул күреп торган! -—дигән бер уй өтеп алды. Фәрхәнә апа алдында ул үзен нидер урлап тотылган сыман хис итте Аның моннан тизрәк качасы, иреккә, иркенгә чыгып китәсе килде Хәер, аны инде күрделәр. Аның турында өйдәгеләр дә. тегеләр дә барысын да белделәр. Хәзер инде качсаң да. качмасаң да. барыбер түгелмени?!
Фәрхәнә апаның ягымлы итеп эндәшүенә буйсынып, ул култыксага тотынды һәм әкрен генә атлап югары менде. Фәрхәнә апа һаман нидер сөйләнде, нидер аңлатты, ләкин Габделхәй әле булса берни аңлый алмады
Өй эчендә беренче булып Дәүләтгәрәй абзый очрады
— Әйдә, түрдән уз. Габделхәй,— диде ул сузып
Кулларын җәеп, ямьсез чырылдап Дездемона килеп җитте, чандыр беләкләре белән аны кочып алды
— Югалган мал. кайда йөрисең?— диде ул шырык-шырык көлеп.
Фермада «бозау дип атадылар, монда— «югалган мал», дип уйлады Габделхәй үзе турында
— Фидәил өйдәме, ыштаны чөйдәме7— диде телмәт Дездемона, туктаусыз тәтелдәп.
Габделхәй ирексездән елмаеп җибәрде. Башкалар да тыелып кына көлемсерәп алдылар, ләкин шул ук вакытта әдәпсез кызыйны оялтырга да тырыштылар.
— Кит. бәйләнмә Габделхәй абыеңа!—диде Фәрхәнә апа.
— Чорсызланма. кызым.— диде 'әүләтгәрәй абзый
- Мин -кызым' түгел, мин — Диз-де-муна'—диде кызый, кыланып
Тәрәзәгә. яктыга якын килеп өстәлнең бер башында Йосыф китап укып утыра иде Тавыш-тынсыз гына Габделхәй Йосыф янына кил- I де. шундагы бер урындыкка утырды
— Син укыйсың да укыйсың икән,— диде ул
— Син укымыйсыңмы’ -диде Йосыф
— Юк.— диде Габделхәй 5
— Безнең Габделхәйнең хәтере яхшы аның.— диде Дәүләтгәрәй абзый. *
Габделхәй аның шулай салпы якка салам кыстыруын яхшы *• аңлады, шулай да мактау сүзеннән җиңелрәк булып китте кебек
— Синең әле онытылып та бетмәгәндер. Габделхәй.— диде * Фәрхәнә апа да җайлап кына сүзгә кушылып
— Онытылырлык вакыт та үтмәде бит әле. Фәрхәнә апа.— * диде Габделхәй.
Өстәлдәге самавыр чыжлап утыра иде. савыт-саба җыешты- ' рылмаган иде Әллә соң хуҗалар ашарга да утырмаганнар иде = микән? Фәрхәнә апа. ягымлы елмаеп. Габделхәйгә якынрак килергә кушты
— Әйдәле. Габделхәй, утыр әле,— диде
Габделхәйнең ашарга утырасы килмәде Ул үзенең килгән саен монда ашка-суга юлыгуын исенә төшерде. Бүгенгесе өчен генә түгел. элеккеләре очен дә аңа оят. бик нык оят булды Юри ашаган чакта гына килеп керә дип уйлыйлардыр әле! ■— диде ул күңеленнән үз-үзен шелтәләп. Хәзер ул монда беркемгә, бернигә карата якынлык һәм күңел җылысы тоймады Тиз арада аның моннан чыгып китәсе килде, чыгып китте исә. беркайчан да бу өйгә килү түгел, хәтта әйләнеп тә карамас иде шикелле тоелды Монда ул һәркайда. һәр нәрсәдә үзен.» хыянәт иткән җилбәзәк кызны күргән дәй булды Ул да кыз да аны күрәдер сыман, никтер аннан көләдер сыман тоелды Юк. ул үзе генә түгел, җиз төймәле лейтенант белән бергәләп көләләрдер сыман тоелды Дәүләтгәрәй абзый белән Фәрхәнә апаның, шундый акыллы кешеләр була торып, күптәнге дуслар-танышлар була торып ниндидер Уфа кызыннан аны мыскыл иттерүләре инде берничек тә аңлашылмый иде
— Мин паспорт алдым. Дәүләтгәрәй абзый Фәрхәнә апа,— диде ул сүзгә башлап - Бик зур рәхмәт инде сезгә. Сез булмаса- гыз. мин аны гомеремдә дә алалмаган булырыем Инәкәй дә шулай диде Рәхмәт әйт. диде
Бөтенләй кирәкмәгәндә -инәкәй не искә төшерү өчен аңа кинәт оят булып китте Әйтерсең, рәхмәтне ул инәкәсеннән башка әйтә белми! Шагыйрь, имеш' Җебегән' Рәтләп кешечә сөйләшә дә белмисең' диде ул күңеленнән үз-үзен мыскыл итеп
— Яхшы булган. Габделхәй диде Дәүләтгәрәй абзый
— Менә, син дә кеше булдың. дип кунды Фәрхәнә ана
— Инәкәй дә шул ук сүзләрне әйтте диде Габделхәй
Аңа тагын оят булды Үзеңнең фикерең дә юкмыни Инәкәң сүзләрен генә кабатлыйсыңмыни хәзер’ диде ул үз-үзен.»
— Дөньяда иң Kiip'ie паспорт ДИД1 Ъ> ыи
Дәүләтгәрәй абзый шулай ук Иң кирә» е акча . дияргә дә ярата иде Аның мондый сүзләрен Габделхәй инде берничә мәртәбә ишеткән иде Кайсысы кирәгрәк соң акчамы, паспортмы Дәүләтгәрәй абзый?*—ДИП әйтәсе килде аның кисәк кенә Ләкин күңеленә килгән уен сүзгә әйләндерә алмады олы кеше хуҗа кеше белән бәхәсләшү, аның йөзен ерту оят эш хурлыклы яп булып тоелды -Ярар саубуллашам да чыгып китәм -дип уйлады ул урыныннан кузгалып
— Ярый, мин китим инде,— диде
— Утырмадың Габделхәй.— диде Фәрханә апа.
— Утырдым. Рәхмәт,— диде Габделхәй.
Шулай диде дә кинәт кызарынып куйды Аңа хәзер үзенең сүзләре, сөйләшү рәвеше ошамый башлады > Шуны аңлатып торалармыни’1 »—дип уйлады ул янә үз-үзен түбәнсетеп.
— Башка документларың әзерме соң. Габделхәй’ Кайчан китәргә -җыенасың?— диде Дәүләтгәрәй абзый.
«Документлар» турында сүз чыккач. Габделхәй тагын үзе дә сизмәстән йомшаклык күрсәтте.
— Военкоматтан повестка килгән бит әле миңа. Дәүләтгәрәй абзый. Фәрханә апа.— диде.
Бу турыда монда берни әйтмәскә, дип ул инде күңеленә беркетеп куйган иде Повестка турында әйтсә, бу. һичшиксез, Дәүләтгәрәй абзыйдан ярдәм үтенү һәм шул рәвешчә яңадан ялыну, түбәнсенү булыр сыман иде Үзенең чын кеше, паспортлы кеше икәнлеген. үз язмышын үзе хәл итә ала торган, теләсә нинди хыянәтчеләрдән. коры куык калай әтәчләрдән өстен кеше икәнлеген исбат итү өчен, әлбәттә, горур һәм бәйсез булып калырга кирәк иде. Менә алай була алмады Җебегән! Булдыксыз!»—диде ул үз- үзенә үртәлеп.
— Шулаймыни7—диде Дәүләтгәрәй абзый.— Кайчан барырга? Укырга алмакчы булалар микән әллә?
— Ленинградка, военно-морской училищега алалар икән.— диде Йосыф китабыннан башын калкытып.
<Кара! Нинди белемле!*—дип уйлады Габделхәй яратмыйча.
— Каян ишеттең соң әле син аны7—диде Дәүләтгәрәй абзый Йосыфка
— Рамус әйтте, аңа әтисе әйткән,— диде Йосыф.
Кабахәт' Һаман шуның белән дуслашып йөргән була!»—дип уйлады Габделхәй Йосыф турында.
— Безнең ышкулдан да бер малай шунда китмәкче була!»— диде Йосыф, китабыннан күзен алмыйча гына.
— Безнең Назиф та шахтага китә икән әле.— диде Габделхәй, бөтенесен шаккатырмакчы булып.
Чыннан да. Назифның шахтага китүе Йосыфның хәбәреннән тәэсирлерәк булып чыкты Дәүләтгәрәй абзый такыр башын кашып куйды. Фәрхәнә апа өстәл янында нидер эшләвеннән туктап калды һәм «тагын нәрсә әйтер икән бу? дигән сыман көтеп тора башлады.
— Япь-яшь көе нинди шахта инде ул балакайларга?!— диде Фәрхәнә апа, Назифны кызганып.
■Назифны кызгана, мине кызганмый .— дип уйлады Габделхәй Фәрхәнә апа турында.
— Мин дә китәрием әле. Ленинградка,— диде Йосыф.
— Бар. минем өчен кит алайса.— диде Габделхәй.
Үзенчә ул моны усал итеп әйтәм, дип уйлады, ләкин тавышы бер дә усал булып чыкмады. Йосыф аны әллә ишетте, әллә ишетмәде— һаман шул үзенең физика-сына төртелеп утырды.
— Урман кисәргә бару түгел инде ул. Габделхәй.— диде Дәүләтгәрәй абзый Йосыф өчен җавап биреп
— Авиационный институтка китәргә җыенучыларның берсен дә алмаячаклар, алар болай да военный булачаклар дип әйткәннәр...— диде Йосыф.
Мактана Янәсе ул авиационныйга әзерләнә Ул гына шәп кеше .— дип уйлады Габделхәй.
— Алай икән.— диде Дәүләтгәрәй абзый —Син. Габделхәй, бер дә кайгырма. Җайларбыз Военкомат әллә кайда түгел — үзебездә генә. Яңавылда.
■Рәхмәт инде'—дип уйлады Габделхәй киреләнәсе килеп.— Син гел җайларга күнеккәнсең. Дәүләтгәрәй абзый Анда җайла монда җайла Болай да хәерче кебек күп теләндем сезгә Моннан соң үзем сөйләшәчәкмен Аяк терәп Мин дә кеше'»
Күңеленнән ул шулайрак дип уйлады, ләкин өйдәгеләр белән саубуллашканда шулай да тавышы зәгыйфь һәм мескен булып ишетелде
— Сау булыгыз.— диде ул. ишеккә юнәлеп
— Сау бул. Габделхәй—диделәр аңа
Фәрхәнә апа хәтта баскыч төбенә кадәр озата чыкты Габделхәй. артына борылып карамыйча, алпан-тилпән атлап китте Ябылып җитмәгән яңа капка, аптырап моңаеп артыннан карап калды
XVIII
Көтмәгәндә Габделхәй белән очрашкач. Былбылның күңел күтәренкелеге кул белән алгандай юкка чыкты Хәни кә ул әз генә дә каршы да килмәде, юкка-барга киреләнмәде дә. шул ук вакытта аның белән ачылып, рәтләп сөйләшә дә алмады Башын иеп. уйланып. күңелсез бер кыяфәттә янәшәдән атлап тик барды Тиз арада җиңүгә ирештем дип хаталанган һәм шунлыктан башы-күзе әйләнә башлаган яшь лейтенант андагы бу үзгәрешкә бөтенләй игътибар итмәде Ул моны кызларга хас бер оялчанлык кына дип белде Юл буена Хәниф, кызның күңелен табам дип уйлап, башыннан кичкән кызык хәлләр турында сөйләде
Икәүләп алар Сталин клубына бардылар тансыга керделәр, бер сәгать чамасы әйләнгәләделәр дә яңадан урамга чыктылар һәм әлеге дә баягы станция ягына юнәлделәр Хәнифнең төне буе йөрисе. урам таптыйсы һәм сөйлисе, мактанасы килде Былбыл ярты юлдан ук кайту ягына каера башлады Бары шул чагында гына Хәниф кызның бүген ул үзе уйлаганча ук ягымлы һәм якын түгеллеген чамалап алды Бу. билгеле, аның кытыгына тиде Алар кинәт сөйләшмэс-эндәшмәс булдылар
Еракта чибәрттәләренең таныш йортлары күренгәч. Былбыл кызулый төште
— Әллә янамы7— диде Хәниф
— Әлегә янмый буган — диде Былбыл.
— Шулай булгач-’ — диде Хәниф
— Арттан куа киләләр түгелме соң7 диде Былбыл күрәләтә мыскыл итеп
— Сез һаман көләсез. - диде Хәниф
— Озатып куюыгыз өчен рәхмәт. Мин кайтып җиттем.— диде Былбыл, туктап калып
_ Кайтып җитәргә әле тагын йөз дә илле бер адым калды!— диде Хәниф
— Илле бер адым гына, диде Былбыл
— Юк. йөз дә илле бер адым'— диде Хәниф
_ Хушыгыз. Рәхмәт диде Былбыл урыныннан кузгалып
Болай булгач мин сезне тоткарларга мәҗбүриен,— диде Хәниф кызның беләгеннән тотып
— Алайса, болай килешик бер метр гына барыгыз да. калган иллесен үзем генә кайтырмын диде Былбыл, артык каршылык күрсәтмичә
Алар тагын кузгалып киттеләр һәм шулай килде-китте сөйләнеп. таныш капка янына килеп җиттеләр
Соңгы кат сезгә рәхмәт Мин кайтып җиттем, диде Былбыл. капка тоткасына үрелеп
— Мин сезне кертмим — диде Хәниф, кызның юлына аркылы төшеп
— Алайса мин кычкырам — ойдәгеләр чыгып алырлар,— диде Былбыл
— Торыйк әле.— диде Хәниф үтенеп, хәтта ялварып — Әллә ничек кенә булды Сөйләшәсе сүз дә бар иде Сөйләшеп тә булмады
Ул тагын аның кулыннан тотып алды һәм каушаган-кабалан- ган хәлдә аны үзенә таба якынайта барды.
- Тотынмагыз миңа*—диде кыз читкә тартылып.
— Ягез инде9 Ул кадәр усал булмагыз инде7 .— диде Хәниф, серле пышылдап.
— Юк. юк!— диде кыз
Аның тәне уттай яна. калтырый башлады Ул үзенең серле тавыштан йомшый башлавын тойды Аның ачуы килде, ләкин үзен мәҗбүр иткән, ихтыярын биләп алган кочкә. вәсвәсәгә каршы торырга нишләптер кыюлыгы җитмәде Яшь лейтенант аны якынрак китерде, искәрмәстән кочып алды, үбеп алды.
Кызның кинәт башы әйләнде, аяк астындагы каты җир чайкалып китте Күпмедер вакыттан соң. ул. ниһаять, җирне тойды, исенә-акылына килде Якында гына ул ниндидер чит кеше барлыгын күрде, аның каты, тупас кулын, калай төймәле киемен тойды Ни хакы бар аның?! - дип уйлады ул нәфрәтләнеп Ташып чыккан ачуына ирек биреп, ул каты кулны, каты киемне төртеп җибәрде. Хәниф чак-чак кына читкә авышты, аптырап китте. Авызын ачып ни дә булса әйтеп өлгергәнче, янындагы кыз юкка да чыкты.
Урам капкасы кебек үк. чолан ишеге дә эчтән бикләнмичә калдырылган иде Былбыл атылып ишектән керде, келәне эчке яктан бикләп куйды һәм. еш-еш тын алган хәлдә, бераз вакыт тыңлап торды — тышта бернинди тавыш ишетелмәде Былбылның урыны чолан якка җәеп куелган иде Өйдәгеләрне уятмаска тырышып, ул мыштым гына үз урынына кереп ятты
Берзаман. яңа көн тууын белдереп, әкрен генә таң ата башлады. Ишегалды чүмәләдәй булып, тир исе. сөт һәм сыгрыйк исе аңкытып яткан олы сыер, таң атуын, һава алышынуын сизеп, уфылдап. пошкырып куйды. Лапас эчендәге әтәч, йокымсыраган тынлыкны бозып, шаулатып кычкырып җибәрде Аңа җавап итеп, әле бер якта, әле икенче якта бүтән әтәчләр кычкырды. Тимер юл станциясе ягындагы паровоз тавышлары тоныграк, көчсезрәк булып ишетелгәндәй булды Көтмәгәндә авыр-авыр басып, такталарны шыгырдатып. Дәүләтгәрәй абзыйның тышкы якка чыгып баруы ишетелде Аннан соң күп тә үтмәде. Фәрхәнә апа да торып тышка чыкты Буш бидрәгә чыжлатып якында гына сыер сауган тавыш ишетелде
—- Капка бүген ябылмый калган икән.— диде җизнәй. йокылы тавыш белән.
Шуннан соң берни ишетелми башлады Былбыл, тынычланып, көтелгән йокыга чумды
Йокыдан ул бик соң торды. Җизнәй инде күптән эшкә киткән. Йосыф шулай ук каядыр китеп барган Өйдә бары чибәрттәй генә калган да. аннан соң Дездемона әле булса йокы симертә иде бугай Ашаганда да. аштан соң да Былбыл рәтләп сөйләшмәде. Ул сөйләшмәгәч. Фәрхәнә апа да төпченмәде.
Ашап туйгач, кунак кызы ашыгып автовокзалга китте Ләкин инде соңга калган булып чыкты. Уфага дигән автобус китеп барган, икенчесе бары кичкә генә булачак иде Былбылның кәефе кырылды. Аның хәзер үзе генә Яңавыл урамнарында йөрисе килмәде. Буш урамнардан китеп барды исә кирәкмәгән кемнәрдер очрар ямьле көннең ямен җибәрер шикелле тоелды Кичке автобускг! билет ал
ганчы шушында торам — дип уйлады ул һәм өченчеме-дүртен- чеме кеше булып чиратка басты.
Шулай бер ярты сәгать чамасы басып торгач, көтмәгәндә автовокзал янынарак көлсу төстәге өр-яңа 'Победа» килеп туктады Өлкән яшьләрдәге шофер, ишекне яртылаш ачып
— Кем Уфага?— диде.
Башкаларга караганда Былбыл машинага якынрак тора иде ?
— Мин — Уфага' Мин!—диде ул ашыгып һәм тиз генә шофер 5 янына килеп тә җитте Касса янындагы башка кешеләр урыннарыннан кузгалмадылар Кабинада, арткы урында юан гына, олырак * кына б р хатын-кыз утыра иде Шофер Уфага кадәр күпме түләргә * кирәк булачагын әйтте. Былбыл берсүзсез риза булды -
— Әйберләрең кая9 Әйберләрең бармы7—диде шофер, үзара * килешенгәч х
Былбыл үзенең кайсы урамда, ничәнче йортта торуын әйтте * Шофер, киңәш сораган сыман, арттагы хатынга борылып карады. = Хатын үзенең ризалыгын белдерде
— Әйдә, утыр менә бу яктан,— диде шофер 1
Былбыл, урталай бөгелә төшеп, кабинага, йомшак урынга кереп утырды. Машина кузгалып китү белән ул үзен иркендә. Яңа- вылдан читтә һәм еракта итеп тойды Аңа бераз гына моңсу-яман- су булып китте Кабина тәрәзәсе аша күренгән йортларга, кешеләргә ул хәзер бөтенләй икенче күз белән, икенче уй-теләкләр белән карады. Аңа хәзер шулай кисәк кенә бөтенесеннән аерылып, киселеп китү, шушы таныш урамнарны, йортларны, күк йөзен һәм шушы яктылыкны ташлап китү бик авыр, бик кыен булып тоелды Шул ук вакытта аның бу урамнардан, бу йортлар арасыннан тизрәк чыгып китәсе һәм тирә-ягында бары тик иген басулары, урманнар, болыннар гына булган киңлеккә, иркенлеккә барып җитәсе килде
Военкомат турысына якынлашканда, юл читеннән башын иеп барган Габделхәйне күргәч, ул сискәнеп китте Габделхәй военкомат ягыннан базар ягына таба китеп бара иде Аның йөзе боек һәм кайгылы сыман тоелды Югалган бик кадерле нәрсәне искә тошергән чактагы сыман яшь кызның күңелен сагыш һәм әрнү тойгысы телеп алды
■ Победа' кинәт туктап калды Алар Фәрханә апаларның капка төпләрендә тук ап торалар иде Былбыл ашыгып кабинадан чыкты, капкадан керде һәм йөгереп диярлек ишегалдын үтте дә атылып өйгә барып керде Аның сулуы капты, аяк-куллары хәлсезләнде
Куркып, шундук аның каршысына Фәрхәнә апа килеп җитте Ул. ахрысы, аның Победа- белән кайтып керүен тәрәзәдән күреп торган иде
- Ни булды7 диде ул.
— Мин кайтып китәм. чибәрттәй' диде Былбыл кабаланып һәм тыела алмыйча җыларга тотынды
— Райком машинасы бит ул' Иптәш Сафинныкы.— диде Фәр- х нә апа. коты алынып, әйтерсең. Былбылның кайтып китүенә шул машина гына гаепле иде
Кайтып китәм Уфага, чибәрттәй,—диде Былбыл тыңламыйча һәм ашык-пошык кием-салымнарын җыештыра башлады
— Нинди эш соң әле бу?—диде Фәрхәнә апа. нишләргә дә белмичә - Ничек утыртасы иттеләр7
Ачуланма инде, чибәрттәй Шулай туры килде.— диде Былбыл яшь аралаш
Фәрхенп апа. онлы кулларын алъяпкыч итәгенә сөрткәләп. әле кече якка чыкты әле Ш1Ы якка чыкты, тәрәзә янына килде.
Галия апа Сифонның хатыны —диде ул үз алдына сөйлән
гән сыман.— Кием кистерергә дә. чәч төзәтергә дә Уфага йөри икән, дип сөйлиләрие — дөрес икән Нишләп болай булды соң әле бу’
Былбыл, анысын анда орып, монысын монда орып, үз әйберләрен эзләп тапты, чемоданын тутырды, җылады. яшь аралаш көлеп чибәрттәсен юатты Шул ук вакытта башын иеп барган Габделхәйне дә уйлады Бүә буендагы кояшлы көнне, кичүне, хуш исле болыннарны, су керүләрне уйлады. Чемодан капкачын бик нык басып, беравык аны ябарга азапланып карады, ләкин капкач нишләптер ябылмады Капкачны ачып караса, нәрсәнеңдер тышкы якка чыгып, кысылып калганлыгын күрде. Капкачны яңадан япты да. чертләтеп бикләде дә. көчкә күтәреп-өстерәп ишеккә таба атлады. Нәкъ шул чакта шофер килеп керде
— Буламы, кызым?—диде.
Чемоданны җиңел генә күтәреп, шофер кире борылды. Шофер белән Былбыл аллы-артлы баскычтан төшеп барганда аларны Фәр- хәнә апа куып җитте. Былбылның кулына зур гына төенчек тоттырды.
— Әллә ничек кенә булды бит әле бу.— диде һаман тынычлана алмыйча.
— Ачуланма инде, чибәрттәй,— диде Былбыл сулкылдап — Кайткач та хат язармын.
— Сәлам әйт инде., күп итеп, барысына да.— диде Фәрхәнә апа.
Капкадан чыкканда аның күңеленә бер уй килде.
— Сорасалар, нәрсә әйтермен соң9— диде ул.— Берәр сүз әйтимме синнән9
— Юк. юк. берни әйтмә!—диде Былбыл
— Габделхәйгә9 Йосыфка?—дигән булды Фәрхәнә апа.
— Аларга да... әйт мә. —диде Былбыл, буталып.— Сау бул. чибәрттәй Хуш. сау бул. хат язармын
Шофер чемоданны артка, багажникка куйды, багаж *ик капкачын япты, бикләде дә үз урынына кереп утырды Былбыл алга, шофер янына утырды Тәрәзәдән капка төбендәге Фәрхәнә апага кул болгады, кош теледәй кулъяулыгы белән күзен сөртеп алды
Тын урамда янган бензин исе калдырып, көлсу төстәге машина җиңел генә кузгалып китте һәм озакламый күздән югалды.
XIX
Военкоматтан, капитан Зверев яныннан чыккач, балтасы суга төшкән сыман башын иеп кайтып килгәндә Габделхәй үз яныннан выжт!» иттереп узып киткән Победа-га игътибар итмичә булдыра алмады Победа лар Яңавылда күп түгел, көл төстәгесе. яңасы бары бер генә кешедә — район патшасы иптәш Сафинда гына.
Ихтыярсыздан Габделхәй машинага карады һәм андагы кешеләрне күреп алды. Моннан берничә көн элек кенә өзелеп, сагышланып уйлаган, үләрдәй булып күрәсе килгән теге кызны күреп алды Ләкин үзе теләгәнчә, үзе өмет иткәнчә ягымлы, аңлаешлы һәм дус кызны түгел, бәлки чит һәм дошман, хыянәтче кызны күрде Кичәгенәк теге лейтенант белән бергәләп баскычтан төшеп килгәндә ул әле башка кызлар кебек җилбәзәк кенә сыман тоелган иде Аны әле күпмедер дәрәҗәдә аңлап та. аңа карата нәфрәтләнеп тә була иде кебек Бүген, хәзер өр-яңа Победа'да утырып барган кызны инде аңлап булмый, аңа шулай ук ачуланып, нәфрәтләнеп тә булмый сыман иде Победа га теләсә кемнәр утыра алмый. Победа га бары шәп кешеләр—ике аяклы, ике куллы кешеләргә охшамаган, махсус рәвештә сайлап алынган, сайлап куелган һәм кара халык өстеннән хакимлек итәр өчен яратылган
аксөякләр генә утыра Алар шулай узучы-баручыларга йөзләрен дә ныклап күрсәтмичә, тузан туздырып, -выжт'- иттереп узып кына китәләр Машинадан төшкәч, алар аерым кабинетларда утыралар, боералар кушалар, өйрәтәләр һәм. әлбәттә һәр көнне туйганчы ипи ашыйлар, итле аш ашыйлар кайнар бәрәнге белән салкын катык ашыйлар, ямаусыз яхшы ботинкалар күнитекләр. шәп кительләр. затлы күлмәкләр кияләр Алар таза, чибәр һәм итләч була- ? лар Андыйлар белән кешечә сөйләшеп-аңлашып та. дуслашып- 2 яратышып та булмый Кая ул! Аларга хәтта ялгыш кына кагылып китсәң дә. алар сине чәйнәп бөркергә әзер Алар шулай икән. * син дә шулай
« Мескен, мескен1 —дип уйлады ул бераздан, үз-үзен битәрләп Z Сиңамы соң алар белән булышу, андыйлар турында хыяллану” - Оныт син аны., ал арны » =
Ул онытты Юк. онытып ук бетерә алмады Тик шулай да бар- * лык хис-тойгысын. аңын-ихтыярын богаулаган сихри тылсымлы = көч күз алдында юкка чыккандай булды һәм ике арада биек киртә * булып читләшү һәм дошманлык барлыкка килде Үзеннән, үзе кебек = үк барлык өлешсезләрдән, ач-ялангачлардан өстәрәк. югарыдарак торган һәммә тукларны, байларны, боеручыларны ул җене кебек күрде Андыйларга карата аның күңелендә һәрвакыт кискен каршылык һәм кыргый бер кирелек тойгысы яшәде Аларны ул гафу да итә алмады, алар белән килешүгә дә керә алмады
Менә әле дә ул шундыйларның берсе янында булып чыкты Чиртсәң кан чыгарлык кызыл йөзле, таза һәм зур гәүдәле капитан Зверев кабинетына ул. паспорт бирүче Вәсимә апа кабинетына керер алдыннан булгандагы кебек, тыелгысыз каушау һәм курку тойгысы белән керде Военкоматка килгәндә юл буена сүземне русча рәтләп сөйли алмам, фикеремне русча дөрес итеп аңлата алмам, дип борчылды Ярый әле түш кесәсендә яңа паспорты бар иде шул гына әзме-күпме кыюлык һәм үз-үзенә ышаныч тойгысы биргән сыман булды
— Мухутдинов, без сезне Ленинградский военно-морской училищега укырга җибәрәбез Әзер булып торыгыз — диде көр тавышлы капитан Габделхәйгә беренче сүзе итеп.
Үз-үзеннән канәгать, симез капитан тарафыннан бернинди шәфкать. миһербанлык булмаячагын Габделхәй бөтен күңеле белән аңлады Булган барлык кыюлыгын җыеп ул
— Нишләп ми е генә алырга булдыгыз, иптәш капитан’’— диде
Капитан Зверев, күрәсең, мондый сорау көтмәгән иде
— Беренчедән.— диде ул бераз уйлангандай иткәч - беренчедән. армиядә хезмәт итү — һәрбер совет гражданинының изге бурычы Икенчедән, военно-морской училищега без бары яхшы укучыларны гына тәкъдим итәбез
— Ләкин. СССР Конституциясендә язылганча, һәрбер совет гражданы укырга, белем алырга хокуклы.— диде Габделхәй
Сезне миңа яхшы укучы, ләкин үзсүзле дип әйткәннәр иде дөрес әйткәннәр икән — диде капитан, йомшый төшеп
Аңа Габделхәйнең СССР Конституциясе турында искә төшерүе тәэсир итте булса кирәк «Кем әйтте минем турыда’’■ —димәкче булды Габделхәй, ләкин тыелып калды
_ Без КОНСТИТУЦИЯГӘ каршы килмибез, без сезне укырга җибәрәбез,—диде капитан «укырга» сүзенә басым ясан
— Минем Ленинградтагы военно-морской училищеда укыйсым килми Мин Казан университетына кермәкче булам диде Габделхәй алдан ук әзерләп килгән сүзләрен исенә төшереп
- Ярар шулай да булсын Университетны бетергәч кем булыр»
га исәплисез инде сез?—диде капитан кызыксынып.
— Мин шагыйрь булачакмын!. — диде Габделхәй кызарынып.
— Шагыйрь —диде капитан һәм бер дә юктан өстәлдәге бармаклары белән барабан кагып алды.— Шагыйрь булу начар түгел, билгеле. Әнә Пушкин булган. Лермонтов булган. Шулай да әйтегез әле. сезнең телдә, татар телендә шигырь язып буламыни9
Мондый сорауга каршы Габделхәй нәрсә әйтергә дә белмәде. Капитанның мондый соравы туп-туры аның йөрәгенә, бәгыренә барып тиде Бу аның үзен генә түгел, аның телен, халкын мыскыл итү булып тоелды Кем соң бу — синең шулай иң нечкә җиреңә кагылып, сине кимсетүдән, мыскыл итүдән тартынмый торган, үзенең бөек халык вәкиле булуыннан тәм таба торган, масайган колонизатормы, әллә татарча шигырь язып булуын-булмавын да аңлай алмаган берәр туң башмы?
— Минем мондый сорауга җавап бирәсем килми,— диде Габделхәй караңгы чырай белән, утлы күз карашын шешенке күз кабаклы капитанга төбәп.
— Мине беләсем килә — татарда шагыйрьләр бармы соң? Чын шагыйрьләр.— диде военком, ягымлы булырга тырышып.
— Тукайны ишеткәнегез юкмыни?—диде Габделхәй үзе дә сизмәстән.
— Да. да! Ишеткәнем бар Такой — диде капитан үз хатасын танып.
— Такой түгел. Тукай!— диде Габделхәй.
— Токай икән. Токай. Такой-сякой дигән кебек.— диде капитан көлеп, дусларча кыланып.— Шигырьне армиядә дә язарга була, училищеда хәтта татар телендә дә! Анысы тыелмый. Өч мәртәбә ашау, кием-салым тулысынча дәүләт исәбеннән булачак. Укып чыккач, хәрби диңгез флотында хезмәт итәчәксез. Сез аңлы кеше — армия безгә һәрвакыт кирәк. Сугыш бетте, без җиңдек, дөньяда хәзер бер генә дошман да калмады дип уйласагыз, бик ялгышасыз
— Минем алай дип уйлаганым юк,— диде Габделхәй, капитанга күтәрелеп карыйсы килмичә
— Армиядә хезмәт итүдән баш тартуыгыз шуны күрсәтә,— диде капитан.
— Мин алай дип әйтмәдем, иптәш капитан!— диде Габделхәй кызарынып
— Алай дип әйтмәсәгез дә. тел төбегез шуңа бара.— диде капитан.— Без фашистларны җиңдек, ләкин киләчәктә безгә тагын да көчлерәк, тагын да зуррак армия кирәк булачак. Сез моны беркайчан исегездән чыгармагыз Дөньяда ике лагерь, ике блок яши. Империалистик блок һәм социалистик блок Ахыр чиктә социализм барыбер җиңәчәк! Сез укыган кеше, моны белергә тиеш. Кытай, һиндстан. Африка колонияләре империалистлар изүе астында интегә Алар бездән ярдәм көтә Шулай булгач. Совет Армиясен туктаусыз ныгыту, һәр төрле авантюрага тиешенчә отпор бирергә әзер тору — безнең изге бурычыбыз. Армиянең, хәрби флотның булачак кадрлары — сез. яшьләр Бөтен нәрсәне кадрлар хәл итә, диде иптәш Сталин
Соңгы сүзләрен капитан шулайрак тәмамлады, каршы әйтергә, каршы килергә бернинди чара калдырмый торган итеп тәмамлады Капитан Зверев империализм-социализмны. иптәш Сталинны теленә алгач. Габделхәй үзенең бирелә башлаганлыгын тойды. Аның моңа каршы тору түгел, хәтта бу мәсьәләдә икеләнергә дә көче җитмәячәк иде Иң куркынычы менә шул империализм-социализм* иде. Моннан беркая качып котылып та булмый, моны шулай ук аңлап, аңлатып та булмый иде. Моңа бары башыңны иеп буй-сынырга гына кала иде Монда инде шигырьләр дә. мәхәббәт тә.
ашау-эчү кайгылары да истән чыгып бетә иде Бүре авызына керер алдыннан бичара сарык нәрсә кичерә торган булса, империализм- социализм һәм иптәш Сталин алдында да мескен адәм баласы нәкъ шундый ук нәрсә генә кичерә ала иде Хәер, курку, кот алы- | нудан башка нинди дә булса кичерешнең монда булуы да мөмкин түгел иде
Шулай да кире һәм үзсүзле малай-жегет киң күкрәкле тук капитанга каршы сүз әйтергә батырчылык итә алды
- Мин укырга... Казанга китәргә булдым, иптәш капитан.— диде
Капитан беравык эндәшми утырды, һәр сүзенә басым ясап
— Аңлашылды. Мухутдинов.— диде— Мин сезгә оч кон вакыт бирәм Өч коннән соң килерсез. Барыгыз, уйлагыз Карагыз аны. ныклап уйлагыз'
Габделхәй уйланды Туктаусыз уйланды. Ләкин чынында инде ул җиңелгән иде. Бит аның очен барысы да алдан ук уйланып, хәл ителеп куелган иде
- Победа -ның алгы утыргычында утырып барган күптәнге танышын күрү белән, кинәт анда яңа бер көч барлыкка килде Чундук ул башын күтәрде, күкрәген киерә төште һәм тапталган каты, кара җиргә нык-нык басып бара башлады.
Ул һаман уйланып барды Ирексездән үзен диңгезчеләр кебек озын буйлы, төз гәүдәле һәм өр-яңа киемнән итеп күрде Аның белән бергә тигез атлап, штыклы автоматларын нык тотып, яшь моряклар колоннасы барды Күз алдыннан каскалы солдатлар узды. Бөтен урамнар, кырлар-басулар калканлы һәм сөңгеле, тәреле һәм йолдызлы сугышчылар белән тулды.
Если завтра если завтра п поход
— дип җырладылар сугышчылар, җирне-күкне дер селкетеп Якыннан гына дөбердәп, каты үкереп корыч танклар, ракеталар барды Күктә, түбә өстендә кара болыт бул> ш самолетлар очты Шул чакны ил өстендә якты кояш балкып китте трибунадан иптәш Сталин бәхетле Габделхәйгә аталарча кул болгады
Ләкин котм.нәндә кемдер бәхетле җегетнең яңагына китереп сукты Габделхәйнең күзеннән утлар чәчрәде, йөрәге әрнеп сулкылдарга тотынды Казан балшои. балшой. Масква малинки' дип. «Бей татар' дип кычкырдылар караңгы урамда малай-шалайлар, май ;ул-рамуслар. -Такой-сякой1’ диде капитан мыскыллап.
Юк. товарищ капитан, без такой-сякой түгел Без без сугышта юлбарыстан көчлебез. без тынычта аттан артык эшлибез' Б- < әле моряк та булырбыз, шигырь дә язарбыз!»- дип уйлады Габделхәй. эчке бер киеренкелек белән Яңавылның каты-коты урамыннан алга атлап
1056 — 1962 Һ»м 1988 1990 vi iap