Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЧЕ


Ибраһим Салаховка 80 яшь
Бүген — туксан беренче елның бишенче мае.
Гүзәл яз! Әүвал башлап шуны билгеләп, Хәтердә
төйнәп куйыйк. Ил белән катлаулы, буталчык
күчеш чоры кичерәбез. Базар бәяләре генә түгел, аң.
менәсәбәтләр тамырдан үзгәрә. язмышбызга.
тулаем яшәешебезгә, кылган бар гамәлләребезгә,
гамәл кылучыларга, тормыш баскычларына
бәһаләр алмашына. Бүген әйткәннәр иртәгегә
ярармы, кичә ордым бәрдем ычкындырган сүз-
фикер вчен кызарырга туры килмәсме — һәммәсен
җидегә тапкырлап җиде кат үлчәргә кирәк. Ары-
бире карангалап. терле тарафтан ыжгырган җилгә
колакны турылап, бүген «алкышлар астында,
бертавыштан» раслаган йомгаклау фикерләреннән,
тиз-тиз. «ай-һай. кеше күрмәсә ярар иде!« —дип
баш тартмабызмы?
Моңарчы тыелып торган, югары даирәләр
ачкан улакларга гына сыярга мәҗбүр ителгән сүз
ташкыны бүген катлы-катлы тушлап, фикер
буталышлары китереп чыгарды. Сүзгә, бәхәсләргә
бирелеп, кайда гаделлек, кайда хыянәт икәнен
аермас дәрәҗәгә җиттек. Тарих та. бүгенге кенебеэ
дә нык болгана, туктаусыз тулгана, ә иртәгеге кәй
хакында кыеп сүз әйтергә дә куркыныч.
Сүзләр, сүзләр, сүзләр... Сүзләрнең кадере калмады. Иллә мәгәр бүген күңелем борчулы
тыныч, әйтергә җыенган сүзем хак, уйларымда ярашу, юмалау, ялганның орнаты да юк. Туксан
бернең егерме бишенче мае. Азатлык мәйданында рухи яңарышның узаманнары ач тора,
милли каһарманнарыбыз Ил-көнебез. Идел-йорты- быз. бөек Татар дәүләте өчен җәфа чигә.
Бүген ялган уй йөртергә дә. хаксыз сүз ычкындырырга да рөхсәт юк. Бүген мин сүзне милләт
батыры, җирдә сиксән ел яшәп, үзенең кемлеген халыкка, илгә раслаган мөхтәрәм Ибраһим
ага Салахов турында алып бармакчы булам.
Егерменче гасыр — татар өчен иң фаҗигале гасырларның берсе. Явыз Иваннан исән кала
алган татар токымын егерменче гасырда дәүләт башына менеп утырган большевизм сытып-
изеп бетерә язды. Тоташтан һәлакәт, фаҗигаләр эскәнҗәсендә милләтебезне кемнәрнең һәм
ничек итеп саклап калулары турында әле тарих тугры хөкемен әйтер. Егерменче гасырның
татар өчен тар гына калган капкасын ябарга җыенабыз лабаса! Шартлатып ябабызмы без аны.
әллә юаш кына, курка курка кысып куябызмы? Уйласаң исең китәр: кыска гасыр дәвамында
җир-күге- без бозылды, елга-күлләр чүплек базына әйләнде, басу-кырларыбыз тереклек чыга-
нагы булудан туктап, кеше сәламәтлеген какшатырга керештеләр. Әдәбият сәнгать аксады,
моңыбыз җәрәхәтләнде, нәтиҗәдә — кеше күңеле бозылды. Күңеле бозык лар туган иленә
төкереп карый башлый, телен оныта, милли тарихыннан йөз чөерә, дошманнары кочагына һич
икеләнмичә күчә. Гасыр дәвамында ничәгә төрләнмәде татар! Шушы караңгы дәвердә сиксән
ел яши алган, милләтенә тырнак очы кадәр дә хыянәт итмәгән, җәһәннәм газапларына баш
бирмәгән, алай гынамы сиңа, каралык белән өзлексез көрәшкән олпат ирләребез арасында
Ибраһим аганың да якты исеме, гыйбрәт булырлык гамәлләре бар. Бу җәһәттән мин аны милли
каһарманнарыбыз Әмирхан Еники, Сибгат Хәкимнәр белән янәшә куяр идем. Әле Әмирхан
Еникинең фаҗигале язмышы тулысынча халыкка барып ирешмәгән, бу юнәлештә ул үзе
башлап сүз әйтте, журналыбызның 4 санында «Кем җаваплы?» дип исемләп, тормышының бер
сәхифәсен укып бирде. Сибгат ага Хәкимнең тирәнгә яшеренгән фаҗигасе бөтенләй
караңгылыкта кала килә. Сибгат агага ба гышлап хатирәләр язучылар сак һәм абай булсыннар,
бәгырьләрне өзә торган • Өянкеләр». «Фазыл чишмә«се җырлары, ярты сүздән аңлаешлы моң
гына түгел.
алар зирәк ил агасының ил колагына җиткерергә теләгән ораны да! Күлле Киме өянкеләре аша
шагыйрь җәрәхәтләр белән телгәләнгән йөрәгенең серен, моңсу иша рәләр аша безгә, алдагы
буыннарга җиткерергә омтыла. Әлегәчә безнең Әмирхан Еники, Сибгат Хәким язмышлары
аша тарих тирәнлегенә үтеп керергә тырыш каныбыз юк, без һаман сай сөрәбез, ярдан ерак
китмичә генә сайда быкырдыйбыз.
Ибраһим Салахов хакында без күбрәк беләбез. Әдипнең иң кадерле китабы, байтак еллар
качып посып тирән баз-тормәдә ятарга мәҗбүр ителсә дә, Ибраһим ага ның һәм татар
халкының йөз аклыгы булган «Тайгак кнчү» романы якты дөнья күрде. Соңра «Колыма
хикәяләре» дип исемләнгән бу мәшһүр романга керердәй элек, әдипнең икенче бер романына
— «Имәннәр тамыр җәйгәндә» әсәренә бераз уебызны юнәлтик әле.
Бу ике китапны бер берсеннән нигә аерып булмый икәнен алдарак күрербез.
Татар — зур милләт, бар аның токымы мәгърур кыпчаклардан килә торган ишле мишәре,
дөнья тарихында нугай дип аталып сеңеп калган икенче бер тармагы бар, әлегәчә тарихы
әдәбиятта тиешле бәя таба алмаган данлы Күчем хан дәвамчылары — себер татарлары бар.
Әле без брлмәгән. язмышлары урыс казаклары станына барыл ялганган «татар казаклары» да
булган. Мәшһүр ре жиссерыбыз, бүген нигәдер күзебездән китеп торган, картлыгында да
егетлеген сак лагаи, яшьләргә күп акыл биргән тынгысыз Габдулла ага Иосыпов үзенең «татар
казагы» булуы белән чиксез горурлана иде. һәм шушы без белмәгән, күрмәгән татар кабиләсе
казаклар арасыннан Ибраһим Салахов әдәбиятка һәм татар дөньясына ИЛЧЕ булып килде
Балтач ягы тумасы Ибраһим Салаховиы язмыш Күк- чәтау далаларына илтеп ташлый һәм ул
шул якның атаклы улына әверелә. Татар казакларының тормышын, көн-күрмешен, гореф
гадәтләрен, гаскәргә озату йолаларын, Сабан туйларын, сөю-сөешүләрен. татулыгын,
сугышчанлыгын әсәрендә ышандырырлык вакыйгалар аша ачып бирде.
Романның исеменә игътибар итегез: «Имәннәр тамыр җәйгәндә». Октябрь революциясе
алды чорын бәян иткән бу роман исеменең сере бик гади, фаҗигасе котеп торулар..
һәм тормыш бөтенләй кире якка, тормо-лаггрь юлларына кере <
нңнә|н*н куйган гади большевикларны да аямый I ■»вл
,»,||с 1.М.И
да ялмап йота. Аны да чәбәләнгән тарих - ч -. ■ »
роно илтеп ыргыта! һәм бу яңа дөньяның ту ты -• И.1Ч1
Күкчәтау ягына кайтып егыла In юлы ул ton н ой Сы кеш». i аның мең миллион корбаннар
исеменнән сойләрге тулы хакы бар.
чамасыз авыр..
Тырыш, үзара дус, гадел татар казакларының тормышы Россия империясендә җиңелдән
түгел һәм имәнгә тиң казаклар җәбер җәфалардан, кимсетелүләрдән котылу юлларын
эзләгәндә большевикларга юлыгалар. Большевиклар хакимияте, совет власте бу имәннәргә
мәңге нык булырдай тамыр җәяргә юл ачачак, дип ыша налар. Кашки! Шулай булсачы' Бу
роман — сабыйларча өмет баглаган большевизмның казакларны һәлакәткә илткән авыр юл
турында булып чыга. Әйе, боль шевиклпр ялган вәгъдәләренә, шалтыравыклы шнгарьләренә,
Ленин игълан иткән властьның «ашче-крестьян» власте икәнлегенә беркатлы инанган һәм
шул ыша нычлары белән бер дә юкка корбан ителгән асыл татарларга багышлый Ибраһим
ага бу әсәрен. Бездә хәзер большевикларга, коммунистларга бер төрлерәк караш ныгып кило.
Булган, октябрь идеалларына чын күңелдән ышанган, большевиклар ның саташулы
идеалларына баш биреп гомерләрен кызганмаган гадиләр булган. Алдарак офыкны яулап
алачак тираннар гадиләрнең ана шул ышануларыннан явызларча файдаланганнар да инде!
Роман озак һәм бик күн көч түгеп язылган. Әсәрен башлаганда Ибраһим ага үзе дә әле
яшьлек еллары, комсомол шаукымыннан арынып бета алмагандыр, чөнки совет власте,
большевиклар режимы геройларның якты өметләренә манчылып тасвирлана. Әле әсәрдә
имәннәрнең тамыр җәясенә тулы ышаныч яши Татар ка аякларының башын кыясы кылычлар
инде коелган булса да. иртәгесе көннең шушы кадәр явызлык китеросен берәү дә башына
китереп карамый Болары әле алда булачак. Октябрьгә берсүзсез ышанган, большевикларның
мәкерле планнарын, аларның канлы тирания™ омтылуларын аңламаган мең миллионнарның
озакламый Колыма. Магадан. Караганда лагерьларында һәлак ителәчәген бел бер ишарәдә дә
әле күрә алмыйбыз.
• Имәннәр тамыр җәйгәндә» бу якты өметләр, ышанулар, бүтәннәрне дә шуңа
ышандырулар, кешелек тарихының кискен каршылыкларын социализм идея лоре юкка
чыгара дип. алдагы көннәрдән бары тик гаделлек, яхшылык кына
Бу ике романны бер-беренең дәвамы рәвешендә һәм аларга уртак бәя биреп йөртергә
вакыт җитмәдеме икән? Бу ике романда күтәрелгән һәм дәвамлы чишелгән мәсьәләләр милли
казанышларыбызны бер баскыч өскә күтәрә алачак. Ибраһим Салахов кебек якты шәхесләр
милләтне югары күтәрсә, милләт тарафыннан кабул ителгән шәхесләр тарихны ныгыталар,
явызлар төрле тарафтан аны кимерергә вә җимерергә ташланганда корыч калкан ролен үтиләр.
«Имәннәр тамыр җәйгәндә* һәм «Колыма хикәяләре* — большевизм салган канлы юллар ча-
гылышы.
Заман көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Төпле акыл ияләребез ишәя, көнне генә түгел, кара
төнне дә үткен күз аша күрә алырлык яшь әдипләр барлыкка килде. Заманны татарча, татар
ихтыяҗларыннан чыгып аңларга омтылучы зыялылар көн туса арта тора: юристлар,
инженерлар, экономистлар, завод директорлары, соң булса да. үзләренең татар булуларын
искәрде. Иллә-мәгәр заман югарылыгында фикер йөртерлек тәнкыйтьчене генә күрә
алганыбыз юк. Юкса әдәби хәрәкәтебезнең үзәгендә торырлык әсәрләр иясе Ибраһим ага
Салаховның бу ике романын бер төпкә җигеп, аның алдынгы фикерләрен әдәби көрәш
мәйданына күптән чыгарырлар иде. Ибраһим аганың күңел сизгерлеге нәтиҗәсендә туган бу
ике әсәр бер берсен тутыралар, тулыландыралар, йомгаклау фикеренең кыйммәтен
арттыралар.
Быелның. ягъни туксан бернең тугызынчы маенда. Җиңү көнендә Ибраһим аганың
чираттагы хаты килде.
•5 май 1991 иче ел. Кызылъяр авылы.
Әссәламәгэлэйкем хөрмәтле дуслар — Аяз әфәнде һәм дә Нәкыя ханым. Хәерле көн.'
Сезгә, егетләргә, ихлас күңелдән сәлам. Дәрт-дәрман. илһам теләп догадамын. Хатыңны
алдым, рәхмәт. Ул. гадәттәгечә, тирән эчтәлекле һәм укырга авыр. Нишләмәк кирәк — ачы
хакыйкать шул. милләтебез аяныч хәлдә. Без үзебез боз өстендәге балык кебек чәбәләнәбез,
бер ярдәм кулын сузучы юк. (Алай гынамы, үзебезнең мөртәт-мордарлар аяк чала!) Әле монда
10 патшаның мәкерле килешү- капкыннары ябылды, үзебезнең диндәш, кардәш терки
түрәләр, кяферлар белән кочаклашып, безне танырга теләмиләр. Юкса казак ъ-төрекмән не.
үзбәк-кыргызны мәгърифәткә татар хәлфәләре, муллалары алып чыкты бит. Казакъ
зыялылары асыл татар кызларына өйләнеп кыяфәтләрен, җәлпәк борыннарын, җәенке
битләрен үзгәрттеләр. Инде бүген шулар татарга сәлам дә бирми. Менә шул аяныч хәлдән
чыгу өчен Күкчэтауда. ярты гасыр югалып торганнан соң. татар мәдәнияте үзәге
оештырдык. Менә аңа бер яшь тулды. 3 майда үзәкнең еллык эшенә йомгак ясау җыелышы
үткәрдек. (Имэнтау авылында Сабан туе. Тукай көннәрендә татар яшьләренең очрашу
кичәсе, чит төбәкләрдән татар ансамбльләрен чакыру, татарча уку-язу курслары, татар
матбугатын тарату һ. б. һ. б.)
Җыелыш башланыр алдыннан Нури Арсланов турында мин һәм бүтән иптәшләр
истәлекләр сөйләдек. аның пластинкага язылган шигъри авазын тыңладык Соңыннан зал
аягүрә басып үзенең кадерле җирдәшен искә алды. 60 ел югалып торган Күкчэтау татар
җыр һәм бию ансамбле җыелыштан соң концерт күрсәтте. Без былтыр ук Казаннан 6 мең
сумга татар милли киемнәре алдырган идек. Кос тюмнар да. концерт та тамашачыларга
бик ошады. »Татаринформ»ны эзлекле рәвештә таратабыз, бу юлы.— җыелыш көнне 150
данә килгән иде Халык бик кызыксынып алды. Инде татарча газета чыгару, радиода татарча
тапшырулар оештыру күздә тотыла. Алда Сабан туе) Планы әзер. Менә шундый
мәшәкатьләр казанында кайныйбыз.
•Жизнь Мухаммеда» китабы кулыңа төшсә, миңа җибәр эле
Иҗади уңышлар теләп, ихтирам белән — Маһинур апаң белән мин — Салахов*. Ибраһим
ага мәзкүр хатына бик җитди постскриптум теркәгән. Менә ул. •Аяз!
Кара эле. син үзең дә төрмә-лагерьлар ләззәтен татыган зек. Нигә инде Казанда
истәлек-мемориаль музей төзү эшен кузгатмыйсың! Ялгыз мин даладан кычкырганны бер
нэчәлник тә ишетми. Нури китте, мин чиратта. Исән вакытта бу зур эшкә ниндидер файда
күрсәтер идем. Мин үлгәч: «Әх, соңардык бит!» _________________________________
диярсез. Тотын үзең, башкаларга ышаныч юк!»
Афәрин, Ибраһим ага! Гомерең озын булсын, ил агасы! Сиксән яшеңә җитеп тә зиһенең
ап-ачык. кайберәүләр сыман бүксә киереп *Мин бик бәхетлемен!* — дип ялган чәчеп
ятмыйсың, һәр фикерең — дөнья бәясе! Халкы бәхетсез булган әдип бәхетле була ала димени?!
Сиксән яшендә көч-егәре таралмаган, халык га мен үзенеке иткән, гаделлек ИЛЧЕСЕ булудан
туктамаган Ибраһим ага алдында бүген тирән ихтирам белән башымны иям. Шәт иншалла.
алда да шулай булыр.