АЛТЫН КИРПЕЧ


Тышлыкның беренче битендәге рәсемне редакциябезгә тарих фәннәре кандидаты,
В. И. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты укыту чысы. археолог
Әзһәр Мөхәммәдиев алып килде. Ул менә күп еллар инде уни верситетта белем алучы
яшьләр белән борынгы Алтын Урда һәм Казан хан лыгына кергән шәһәр урыннарында
казыну-тикшеренү эшләре алып бара. Журналыбызның алдагы саннарында сез.
хормәтле укучылар, бу экспедиция ләр вакытында табылган тарихи истәлекләрнең
кайберләре белән танышты гыз инде. Аларның һәркайсы бабаларыбызның югары
зәвыклы сәнгатькә, зәргәрлек, һенәрчелек осталыгына һәм бу өлкәдә гаять дәрәҗәдә
камиллеккә ирешүе турында сөйли. Көнкүрештә кулланылган балчык, бакыр һәм
көмеш савыт-саба, тормыш кирәк яракларына. һөнәрчелек әйберләренә — барысына
да моннан йөзләрчә еллар элек яшәгән кешеләрнең йөрәк җылысы сеңгән. Алар әле
бүген дә күңелләребезгә әнә шул шифалы җылының тәэсирен оретәләр
Кызганыч, ваграк әйберләрне туган җиребез үз кочагына алып, киләчәк буыннар
өчен саклап калдыра алса да, ул заман сәяхәтчеләрен сокландырган. явыз
баскынчыларның күзен кыздырган мәһабәт шәһәрләр, гүзәл корыл малар безнең
көннәргә килеп җитә алмаган. Халкыбызның аяныч язмышы шаһитлары буларак, алар
үзләре дә янып көлгә әйләнгәннәр, исән калган нары исә баскынчылар тарафыннан
кирпече кирпечкә таркатылган, соңрак дәвердә аларны. хәтта кабер ташларын, йорт
нигезләренә салганнар, дуңгыз абзарлары төзегәннәр.
Инде безгә ул йортларның матурлыгын, гүзәллеген берәмләп, бөртекләп җыелган
таш һәм кирпеч кыйпылчыкларыннан күзалларга гына калды. Рәсемдә әнә шундый
ядкарьләрнең берсе — яндырып эшләнгән һәм ялтыравыклы зәңгәр глазурь өстенә
алтын йөгертеп бизәк төшерелгән кирпеч кыйпылчыгы. Тарихи чыганаклардан
күренгәнчә. Казан патшалыгындагы бай йортлар - хан сарае, мәчет мәдрәсә биналары,
бәкләр морзаларның ташпулатлары әнә шундый кирпеч белән тышлана торган булган.
Урыс явы белән килгән гаскәр җитәкчеләренең берсе — кенәз Курбский — Явыз
Иванның һәм башка сәргаскәрләрнең. Казанны беренче тапкыр күргәч, әкиятн
гүзәллектән телсез калуларын язып калдырган. Шундый ук мәгълүмат ларны Казан
ханлыгында егерме ел яшәгән, ислам динен кабул иткән һәм мәмләкәт тар-мар
ителгәч, янәдән христианлыкка күчеп. Явыз Иванның мәр хәмәтен алган билгесез
урыс авторы иҗат иткән «Казан патшалыгы турын да риваять«тән дә табарга мөмкин.

Реклама