Логотип Казан Утлары
Роман

КИЧҮ


Сүз башы
Бу әсәрне мин бик күптән — теге таманда. 1956 елда ук им башлаган идем. Ин әүвал уйланылганча. ул вакытта мин бөтен дөньяны таң калдырырга тиеш булган киң күләмле, тирән эчтәлекле роман-эпопея иҗат итәргә тиеш идем. Роман эпопея ки меңдә дүрт кисәктән торырга һәм сугыштан соңгы еллардагы татар тормышын чагыл дырырга тиеш иде Мин тормышны әз генә дә бозмыйча бизәмичә күрсәтергә, һәр нәрсәдә — аеруча халык тормышын һәм милли мөнәсәбәтләрне тасвирлаганда дөрес лекне ярып салырга тиеш идем.
Роман баштарак «Таяныч* дип. соңга таба беркадәр китапчарак «Хыял вә хәят» дип аталды Әлеге исемнәрдән үк күренеп торганча, өсте безгә бик авыр йөк алмакчы идек без. Ләкин, нихәл итмәк кирәк, чынбарлык хәтта хыялдан да көчлерәк булып чыкты «Хыял вә хәят«не 1963 елга кадәр яздым да. ары дәвам итәргә куәтем җит мичә, тукталып калдым Ул елларда бар нәрсәне буып торган милли террор һәм рәхимсез мохтаҗлык әсәремне тиешенчә очлап чыгарга ирек бирмәде дисәм, мондый сүзләр хәзер аклану булып аңлашылмас дип уйлыйм Чөнки дөресе шулай
Утыз елдан артык вакыт үткәч, мин элекке кулъязмаларны яңадан карап чык тым һәм романның беренче кисәген укучыга тәкъдим итәргә ярый дигән фикергә кил дем. Бүген иңде мин аны. әлбәттә, элекке хәлендә калдыра аМмадым — беркадәр үзгәрттем, тулыландырдым һәм зур әсәрнең бер кисәге итеп түгел, бәлки аерым роман итеп эшләргә тырыштым. Романның күләме дә. калачы да башта уйланылганга кара ганда шактый кысыла тоште Шуңа күрә аның исеме дә тарайды һам конкретлашты Берничә кисәктән торган «эпопея*ны хәзер яшьлеккә хас бер хыял итеп кенә искә төшерергә туры килә. Шулай да. «Хыял вә хәят» тән үсеп, бүленеп чыккан шушы кый пылчыкта күпмедер дәрәҗәдә безнең яшьлек еллары чагылыш таба алган булса, аны сы өчен дә мин үземне чиксез бәхетле санар идем.
Август, 1990. Казан
Нурихан ФӘТТАХ (1928>— әдип. галим. ‘Сезнеңчә ничек**. ‘Ьала күңеле дилада*. •Этил суы ака торур*. ’Сызгыра торган уклар* романнары, күп кенә повестьлар, хикәяләр, әдәби һәм гыйльми мәкаләләр авторы. Татарстанның Лә.ч РСФСРның атказан ган мәдәният хезмәткәре Казанда яши
Редакция искәрмәсе авторның теләге белән, әсәрдәге байтак кына диалект сүлләре үзгәртүсез бирелә
Романны журнал өчен Т Әйди редакцияләде
Беренче бүлек итендә, маңгаенда рәхәт җылы тоеп. Габделхәй уянып китте. Каршыдагы зур тәрәзәдән бүлмәгә иртәнге кояш нуры төшкән Бу әле җылынырга өлгермәгән, тузан белән, һәр төрле әчкелтем- төчкелтем исләр белән буталмаган саф нурлар. Кичә кичтән яртылаш ачып куелган тәрәзә ябылмый калган. Биек түшәмле класс бүлмәсенә, кояш нурлары белән бергә, иртәнге салкынча һава кереп тулган Якында гына, урам белән мәктәп бинасы арасында гына үсеп утырган куакларда шатланып, дөнья бетереп чыпчыклар чыркылдаша Тәрәзә ба-шында. кояш чыгуына сөенеп, эретеп күгәрченнәр гөрли. Бөтен бүлмәдә, барлык исләрне күмеп, яңа чабылган болын исе. баллы чичкәләр исе. куе үлән исе аңкый.
Ел тәүлегенең шушы вакытында һәр көн кабатлана торган, һәр көн кабатланырга мөмкин булган гадәти бер иртә иде бу Шул ук вакытта моннан соң инде беркайчан кабатланмаячак әүвәлге һәм ахыргы бер иртә иде.
Өченче көн директор Уфадан кайтып төште Унынчылар да. укытучылар да аны инде күптән дүрт күз белән көтеп торалар иде. Унынчыларның тизрәк аттестатларын күрәселәре килде, укытучыларның исә уку елын тәмамлап, тизрәк ялга чыгасылары килде Аннан соң. директор кайту белән, чыгарылыш кичәсе булырга тиеш иде Иң кызыгы аның менә шул иде.
«Кичә»гә инде күптән әзерләнә башлаганнар иде Директорның кайту хәбәре тиз арада таралып өлгерде һәм мәктәптә, мәктәп тирәсендә, мәктәпкә катнашы булганнар арасында шундук җанлану һәм ыгы-зыгы башланды.
Кайту белән директор тиешле кешеләрне чакыртып алды, чыгарылыш кичәсен иртәгә үк уздырырга боерды Бу хакта тиешле кешеләргә хәбәр итәргә һәм. иң кирәклесе, кичәдән соң булачак күңел ачуга яисә мәҗлескә тиешенчә әзерләнергә кушылды
Мәҗлес өчен кирәк булган барлык нәрсә чынлыкта тулысынча диярлек әзер иде. тик шулай да каяндыр нәрсәдер табасы, каяндыр нәрсәдер алып киләсе, нәрсәнедер пешереп бетерәсе, кыздырып бетерәсе бар иде Аш-суга әзерләнү химия укытучысы Халидә апа белән унынчыларның класс җитәкчесе Фәрхәнә апага тапшырылган иде Халидә апа. директор хатыны буларак, җитәкче сыман саналса да. Фәрхәнә апа олырак та. дәрәҗәлерәк тә иде Аннан соң. чыгарылыш кичәләре уздыру, аш-су, мәҗлесләр уздыру белән аның инде күзе чыккан иде Шунлыктан җитәкчелеккә быел Халидә апа әллә ни дәгъва да кылмады—телгә-тешкә килмичә, сүзсез генә Фәрхәнә апага юл бирде
Директор белән, аннан да бигрәк. Халидә апа белән килешкәч, аңлашкач Фәрхәнә апа кичәгенәк унынчыларга иртән иртүк килергә дип кешеләр җибәргән иде
Бүген иртән мәктәпкә барырга чыккач. Җәмилә белән Сәкинә, кыек юлны туры итеп. Габделхәйләргә дә сугылдылар Ләкин Габделхәй, ашыгыч эшем бар. бара торыгыз, мин сезне куып җитәрмен, дип өеннән чыкмый калды Кызлар аның нинди ашыгыч эше барын бик яхшы белделәр Һәм. артык кыстап тормыйча, үз юллары белән китеп бардылар Габделхәйнең исә шигырь язасы, дөресрәге, язылган шигырен яңабаштан карап төзәтеп-шо- мартып чыгасы бар иде
Чыгарылыш кичәсендә сөйләячәк шигырен ул инде моннан бер атна элек язып ташлаган иде Шигырь аңа баштарак бик ошады, шундый ошады— басылачагына әз генә дә шикләнмичә, ул аны шул ук көнне «Коммунизм юлы «на илтеп тә бирде Редактор Разия апа шигырьне укып чыкты һәм шунда ук үзенең фикерен дә әйтте әйбәт булган — басарбыз диде Соңын- ф нан шулай да өстәп куйды азагы бераз килеп җитмәгән кебек, диде. Габ- > делхәй редакторның "басарбыз" дигән сүзен генә ишетте бугай соңгы £ сүзләренә бөтенләй игътибар да итмәде шикелле Аның күңелен чиксез куа- * ныч тойгысы биләп алды Ике өч көн буена ул әлеге куаныч тойгысы белән * дәртләнеп йөрде «
Кичәгенәк ул газетада басылачак шигырен яңадан укып карады Укыды £ һәм шигырь аны элеккечә үк сөендерә алмады Аңа хәзер монда нидер оша- 2 маган кебек булды Кат кат укый торгач, ул ошамаган нәрсәнең эзенә дә _ тоште Аеруча дәртле, тантаналы булып тәмамланырга тиешле соңгы юллар < ничектер көчсез, сүлпән һәм буталчык булып чыккан иде Аннан соң шн- * гырьдә иптәш Сталин образы да тулысынча ачылып җитмәгән иде бугай х Дөресен әйткәндә, иң күңелсезе аның менә шул иде Бит Сталин турында = язарга кыюлыгың җиткән икән, ничек тә аны тиешле политик югарылыкта яңгырата да белергә кирәк' Менә бит ул хикмәт нәрсәдә
— Рәхмәт сиңа, туган уку йортым. Боек Сталин — бәхет кояшы' — дип укыды ул. әле кычкырып, әле танышын әкренәйтеп һәм төрлечә үзгәртеп
Үз тавышына үзе колак салып тыңлагандай итте дә әлеге строфаның соңгы юлларын әйтеп карады
— Рәхмәт сиңа батыр туган халкым —
Улларыңның изге юллашы
«Монда ниндидер логик хата киткән.—дип уйлады ул ниһаять, билгеле бер фикергә килеп—Ләкин нишләп Разия апа шуны күрмәде икән дә. нишләп җиңел генә басарга риза булды икән’.—дип уйлады ул аннары исе китеп, әйтерсең, аның хатасы өчен ул үзе түгел, бәлки редактор гаепле иде
Соңгы дүрт юлны ул яңабаштан, өр яңадан язарга тотынды Ләкин күпме генә азапланмасын, күңеленә бер генә матур сүз дә. бер генә матур фикер дә килмәде Үз үзен көчләп шигырь язарга утырдымы, уйлары аның каядыр читкә гарала да китә Шул чагында инде кызлар килеп .Әйдә, Габ делхәй. безнең белән'.—дип әйтәләр икән шигырь дигән нәрсәгә аның ка рыйсы да килми башлый Ләкин бүген ул кызлар янына чыгар! а ашыкмады Җәмилә белән Сәкинә икесе бергә булганда аның күңелендә һәрвакыт кар-шылыклы хис-тойгылар барлыкка килә Кызларның берьюлы икесе белән дә түгел, бары берсе белән генә буласы килә иде кебек.
Шулай да бүгенге тантаналы көндә аның ойдә каласы килмәде Кызлар китеп беркадәр вакыт үтү белән, ул алар артыннан юнәлде
Габделхәй мәктәпкә килеп җиткәндә монда инде кызу эш бара иде Малайлар шау-шу килеп утын кисәләр Утын яралар Кайберәүләр ишегалды уртасындагы түбәсе ябулы кое янында булаша — чыгыр әйләндереп, тимер чылбырны чылтыратып, су күтәрәләр Кызлар су ташыйлар утын ташыйлар
Габделхәй үзләренең классына, үзенең партасына кереп утырды Зур тәрәзәләре кояш чыгышына караган иркен бүлмәдә — каршы як стенадагы озын кара тактасы, озын кара тактадан берничә адым читтәрәк озын .демонстрация өстәле». ишек янындагы ап ак миче, портретлары пыяла капкач лы шкафлары, таблицалары — барысы, барысы да таныш һәм кадерле класс бүлмәсендә сәер бер тынлык хөкем сөрә иде Бу бүлмәне һәрвакыт шау гөр килеп торган хәлдә күргәнгә, мондагы гынлык. моңдагы иркенлек һәм саф һава Габделхәйгә ничектер кызганыч булып тоелды Каршыдагы кара такта да. пәке очы белән юнылыгг-сырланып беткән парталар да пыяла шкафлар, шкаф эчендәге физика приборлары да — барысы да якын һәм кызганыч тоелды
Менә бүген ул монда соңгы кат утыра Моннан соң ул монда килерме-юкмы. билгесез. Килсә дә инде, күрәсең, монда башкалар утырыр, башкалар белем алырлар Хуҗа булып, батыр булып алар шаулашыр Никтер моңа ышанасы да килми, ләкин инде моңа ышанмыйча да булмый
Шулай беравык моңаеп, онытылып утыргач ул чалбар кесәсеннән әвәләнеп беткән кәгазь кисәге чыгарды "Моңаерга. Антонина Семеновна әйтмешли, барышнялар сыман җебеп төшәргә ярамый",—дип уйлады ул. Язарга кирәк, үз-үзеңне мәҗбүр итеп булса да язарга кирәк Николай Островский әнә бер дә җебеп төшмәгән, нинди кыен хәлдә дә көчле әсәр иҗат иткән Сталинград сугышында совет солдатлары барышнялар кебек моңаеп, җебеп төшсәлер. бернинди җиңү дә булмас иде. Гитлер безне күптән инде кабып йоткан булыр иде Шулай булгач .
Шигыренең соңгы строфасын ул тулысынча Сталинга— илебезне, халкыбызны коллыктан, үлемнән коткаручы Бөек Кешегә багышларга тиеш Ул — Кеше генә дә түгел, ул—аллаларга тиң изге зат Шигырендә Габделхәй Аның даһи образын тулырак, киңрәк ачарка тиеш. Дүрт юлда үзенең бәхет ле яшьлеге өчен, унынчыны уңышлы тәмамлап чыгуы өчен, хәзер инде үз алдында бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләр ачылуы өчен юлбашчыга кайнар рәхмәтләрен белдерергә тиеш. Ул моны һәркемнең исен китәрерлек итеп, оста һәм тапкыр итеп әйтеп бирергә тиеш.
Тиешен тиеш тә. тик менә аның күңеленә хәзер бер генә матур, оста һәм тапкыр фикер дә килмәде Аның уйлары хәзер кайдадыр читтә, еракта чабышып йөрде Бер дә кирәкмәгәнгә күз алдына усал, кыю Җәмилә килде, йомыкыйрак. уйчанрак Сәкинә килде Күз алдында әлерәк кенә үзе илтеп түккән җирәнгеч сыекча җәелеп ятты, борынына шундагы ачы. тәмсез исләр килеп бәрелгәндәй булды
Иҗади эш белән шөгыльләнгәндә иптәш Сталин, күңеленә тиешле фикерләр килмәсә. күн итекләрен шыгырт-шыгырт басып йөренергә тотына. Төннәрен ул йөри-йөри уйлый, йөри-йөри яза Уң кулында аның һәрвакыт төрепкә булыр. Ул көндез дә. төнлә дә яза ала. Менә ул нинди эшчән һәм корычтай нык ихтыярлы кеше! Шундый булырга иде аңа да Габделхәйгә дә! һо. ул чагында! Тәмәке тартуны зарарлы дигән булалар, ләкин тәмәке ул башны яхшы эшләтә ди. имеш Тәмәке зарарлы булса, иптәш Сталин туктаусыз төрепкә тартмас иде Ул бит аңа сөргендә чагында өйрәнгән Ярар, тәмәкесен тартмасаң да була, шулай да өстендә аныкы кебек шәп китель, аягыңда аныкы кебек шәп күн итек булса, шигырь, бәлки, үзеннән-үзе язы лыр иде.
Күңеленә аның шундыйрак уйлар килде Бөек шәхескә охшарга тырышкан сыман, ул парта арасыннан чыгып кара такта янына килде, әрле-бирле иоренде дә. яңадан урынына килеп утырды Юк. йөри йөри дә ул бернинди яңа фикер уйлап таба алмады Күңеленнән Сталин исеме белән янәшә куеп була торган мактау, данлау сүзләрен әйтеп карады, шул сүзләрдән төрлечә рифмалар ясады, ләкин аларның берсе дә канәгатьлек тойгысы тудыра алмады Аерым әйткәндә ярыйсы гына булып тоелган сүзләр бөек исем белән бергә әйтелмәде, төссез, хәтта мәгънәсез булды да калды Шуның өстәвенә, Габделхәй уйлап тапкан чагыштырулар чынлыкта кайчандыр, кайдадыр укылган, кайчандыр, кайдадыр ишетелгән һәм күптән инде гадәтигә әйләнеп беткән сүзләр иде.
Теләр-теләмәс кенә, көчәнеп кенә сайлана, чүпләнә торгач, ул шулай да баштагы «бәхет кояшы-на тукталырга булды «Кояшы«га рифмалаша торган ■ юлдашы-ны калдырыргамы, юкмы икәнлеген белмичә аптырабрак утырганда. класс ишегенең шыгырдап ачылганы ишетелеп китте Ипләп кенә, кыюсыз гына атлап бүлмәгә Җәмилә килеп керде Габделхәйгә кинәт аякланып, балкып ишектән кояш үзе килеп кергән кебек булды Аның күңеле яктырып китте, йөрәге шатланып тибәргә тотынды, битенә рәхәт кайнарлык йөгерде. Шул ук вакытта башы беркайчан булмаганча тиз-тиз эшли башлады Ләкин бу мәлдә «бөек образ» инде каядыр юкка чыккан иде. Үзенең кызарынуын. 6
шатлыгын күрсәтмәс өчен ул башын түбәнрәк иде һәм тынын кысып көтә башлады
Йоклаган кешене уятмаска тырышкан сыман, һәр адымын чамалап, йомшак кына басып Җәмилә кара такта белән демонстрация өстәле янындагы аралыктан үтте дә. әйләнеп Габделхәй утырган арткы парта янына килде *
— Нишләп боегып утырасың болай? — диде юри сузып
Шигырь язу Габделхәй өчен изге эш. яшерен эш исәпләнелә иде 3 Аныңча, кыз белән җегет үзара серләшкәндә чит кеше кысылмаска тиеш ♦ булган кебек, монда да кем дә булса карап торырга, кысылырга тиеш түгел * иде Җәмиләгә ул күтәрелеп тә карамады Шулай да ул аны куалап та <җибәрә алмады
— Рәхмәт сиңа, туган йортым уку йортым матур йортым даһи Ста ’ лин —дип кабатлады ул күңеленнән, вәсвәсәгә бирелмәскә, игътибарын < читкә юнәлтмәскә тырышып *
Җәмилә ак. матур кулын кара парта өстенә куеп беравык тын гына Габ- 2 делхәйгә карап торгандай итте дә уфтанып, хәтере калып i
— Абау' Бигрәк инде, күтәрелеп тә карамый кайберәүләр'—диде
Габделхәй борынын тартты, ашык пошык нидер сызгалап куйган булды Ләкин барыбер эндәшмәде. Ике арада күңелсез тынлык сакланды
— Гафу ит.—диде кыз күрәләтә үпкә белән —Василий Михайловичны гына күрмәкче булгапыем. — диде аннары ялганлап
— Аның кабинеты монда түгел.—диде Габделхәй телгә килеп
Бу сүзләрне ул үзенчә усал итеп, төрттереп әйтте, ләкин Җәмиләгә бу әз генә дә тәэсир итмәде Ул шундук елмаеп жибәрде һәм китәргә укталган җиреннән тукталып калды да. үтенгән дә. таләп итү дә сизелгән бер тавыш белән
— Без хәзер болынга чичкәгә барабыз Барасынмы3— диде
Габделхәй җавап бирергә ашыкмады Ни өчендер ул үзен Җәмилә белән һәрвакыт уйлап сөйләшергә, сөйләшкәндә дә оста, кырыс һәм бераз гына тупас итеп сәйләшерсә тиеш дип исәпли иде
— Сиңа соң Василий Михайлович кирәкме, әллә минем болынга чичкәгә баруыммы3—диде ул озын һәм катлаулы итеп
— Әй'—диде кинәт Җәмилә корт чаккандай —Билләһи газнм' Утыр ган була Әллә кем булган'
Чын күңелдән үпкәләп, ул кырт кына борылды да. малайлар кебек партага сикереп менде һәм парталар өстеннән зур зур атлап ишеккә ташланды Күз кырыеның яртысы белән генә Габделхәй анык артыннан карап калды Күзенең яртысы белән сенә караса да. арттан ул аның сокландыргыч сылу гәүдәсен күреп калды Көчле яктыга ялгыш туры караган чактагы кебек, кыз кешенең зифалыгыннан аның кинәт күзе чагылгандай булды зиһене бутал ды Шигырь исә үзеннән үзе онытылды
Ничә кон инде үзенең ниндидер көчле, тәэсирле сүзләр сайлап шигырь язарга азаплануы җан тирләре белән көчәнүе һәм үзе беркайчан да күрмәгән, тоймаган ниндидер чит. ят нәрсәләрне мактарга, данларга тыры шуы беренче мәртәбә ана коточкыч дәрәҗәдә мәгънәсезлек булып тоелды «Җәмилә турында, кызлар турында болын һәм хуш исле чичкәләр турында язарга иде шигырьне!»—дип уйлады ул хыяллану сыман бер нәрсә кичереп Җәмиләнең серле күзләре турында серле итеп сөйләшүе, көлүе, гүзәллесе турында Ләкин мондый шигырьләрне элек кенә язганнар Идеясе» кыйбла сыз буржуаз шагыйрьләр генә язган Алар заманында яраган Хәзер — юк Андый коткыга бирелергә ярамый
Шулай итеп, кабынып китә язган яшь күңелдәге шигъри ялкын үзеннән үзе сүнде һәм озын, кара тактадагы кебек күңел күгендә яңадан авыр, бәйләнчек һәм мәгънәсез сүзләр калкып чыкты Даһи Сталин — илебез коя шы боек Сталин—безнең юлбашчы чишмә башы Йоэек кашы атаң башы
II
Җәмилә китеп күп тә үтмәде, урам яктагы ишекнең шыгырдап ачылганы ишетелде Авыр ишек шапылдап ябылгач, тәрәзә, шкаф пыялалары сизе- лер-сизелмәс кенә дерелдәп-калтыранып куйды Бөтен игътибарын бергә туплап, тыштагы, читтәге һәр тавышка колак салып утырган Габделхәй ишектән килеп керүченең аяк тавышларын гына түгел, хәтта тын алуын да ишеткәндәй булды
Класс бүлмәсенә мәктәп директоры Василий Михайлович килеп керде Габделхәй ирексездән башын югары күтәрде, гәүдәсен турайтты, шулай да дәрестәге кебек аяк үрә басудан үз-үзен тыеп калды Иң беренче булып күзгә шул ташланды — Василий Михайловичның озынча яңаклары, чәчсез ачык маңгае һәм муены — кием капламаган барлык ачык төшләре утта пешкән кебек кызарып чыккан иде Бу исә аның озак вакыт тышта, кояшта булуы турында әйтеп тора иде Аягына ул ялт итеп чистартылган озын кунычлы күнитек. өстенә — кара төстәге галифе чалбар һәм ак күлмәк кигән иде Сыек, саргылт чәчле башы яланбаш иде
Василий Михайловичның мондый кыяфәтен һич тә гадәттәгечә дип әйтеп булмый иде. Гадәттәгечә булганда, аның түбәсендә хәрби фуражка, өстендә исә барлык төймәләре каптырылган погонсыз китель булырга тиеш иде.
Директорның өе белән мәктәп арасында нибарысы ике йөз. өч йөз адым чамасы гына булса да. беркайчан ул монда өйдәгечә яланбаш яисә күлмәкчән килми иде Укучылар да. укытучылар да. шулай ук аның белән очрашкан, аралашкан һәркем аны ярым хәрби формада күрергә күнеккән иде. Барлыгы аның галифе чалбар һәм кительдән торган өч костюмы бар Костюмнарның берсе ак төстә — нәкъ теге киноларда күрсәтелә торган адмиралларныкы кебек Икенче костюмы кара, өченчесе яшькелт төстә Ак костюмын ул җәйге-язгы көннәрдә генә кия. карасын — кыш көне, инглиз поставыннан тегелгән яшькелтен, яңасын бары тик тантаналы бәйрәм көннәрендә генә кия иде
Василий Михайловичның формалы кием яратуы һич тә аның элекке хәрби кеше булуына һәм шуңа күрә әле булса хәрби тормыштан аерылып җитә алмавына кайтып калмый иде Алай гына да түгел, заманында аңа хәрби хезмәттә булырга да туры килмәде Яшь чагында авыру сәбәпле, ул гомумән хәрби хезмәттә булмады Сугыш елларында исә шул ук ниндидер авыруы аркасындамы, райондагы дус-ишләре аркасындамы, янә армиягә алынмады Кеше рәтенә керердәй ирләр бармак белән генә санарлык калган куркыныч елларда ул Яңавылдагы кирпеч заводының баш инженеры булып исәпләнде Кирпеч заводы тимер юлга карый иде. тимер юлда эшләү исә армиядә хезмәт итүгә тиңләштерелә иде Хәрби киемгә ул шунда күнекте.
Ярым хәрби кием аны. беренчедән, сырма, тун. бишмәт-фәлән кигән теләсә кемнән аерып күрсәтсә, икенчедән, кара халык алдында элекке фронтовик кебек итәп^күрсәтә иде Аннан соң шунысын да әйтергә кирәк, кыршау сыман муенны кысып торган утырма яка. ялтыр төймәләре тезелеп киткән туры изү. калку күкрәк, тактадай иңбаш —кыскасы, шәп китель аны район җитәкчеләренә, хәтта һәр кабинетта, һәр почтмакта урысның иконасы урынына эленеп торган олуг дәрәҗә иясенең портретларына да охшата сыман иде Тик менә аның портреттагы дәрәҗәле кешенеке төсле куе. калын мыегы гына булмады Ул инде бер мәртәбә үстереп тә карады Ләкин аның төссез мыегы куе. калын булып чыкмады — нечкә генә булып үсте дә. тычкан койрыгы сыман очлаеп ике якка салынып төште Шулай да ул бераз вакыт оялмыйча кеше арасында шул мыегы белән йөрде <Учительская>да бөтен халык алдында, шаярткан булып, усал һәм зәһәрле итеп. Антонина Семеновна
— Бу мыегыгыз белән сез татар монгол игосы заманнарындагы кысык күзле варварларны хәтерләтәсез.—диде
Шулай диде Үзе ямьсез итеп көлеп куйды Башка укытучылар тып-тын калдылар Василий Михайлович башта агарынып китте аннан сон әкрен генә кызарына башлады Шулай да Антонина Семеновна Васильевага каршы сүз әйтергә йөрәге җитмәде — Антонина Семеновна рус теле һәм әдәбияты укытучысы иде *
Укытучы буларак мәктәп директорына буйсынырга тиеш булса да. баш * калар арасында ул үзен боек милләт вәкиле итеп, шунлыктан барлык татар I укытучыларыннан өстенрәк, дәрәҗәлерәк итеп тотарга күнеккән иде Аннан * соң аның шулай кеше йөзен җырга торган гадәте дә бар иде Моны ул «ту- * рысын әйтү», «дөреслек өчен көрәшү» дип атый иде <
Василий Михайлович, оятын хурлыгын йотып, үз-үзен елмаерга мәҗбүр £ игге, стенадагы көзге каршысына килде дә. җентекләп үзенең мыеклы мес- г кен йөзенә карап тора башлады Көзгедән ана, чыннан да. кысыграк күзле. = яңаклы, авыз читләренең ике ягына да салынып төшкән нечкә мыеклы вар < вар — «татар-монгол- карап тора иде *
♦ Шулай икән Бигрәк җирәнгечмен икән болай»—дип уйлады ул »■ күңеле кырылып. =
— Вы правы Антонина Семеновна. — диде ул аркасы белән мичкә терәлеп, кулларын пальто җиңнәре эченә тыгып утырган Васильевага— Бүген үк кырдырып ташлыйм
— Юк. юк. кырдырмагыз, болай бик матур'—диде Фәрханә апа дирек горның мыегын яклап
Антонина Семеновнаның иң яратмаганы Фәрхәнә апа иде Башкалар кебек Фәрхәнә апа Васильева алдында куркып яисә ялагайланып урысча сөйләшергә дә тырышмый иде. урысча сөйләшергә туры килгәндә исә сүзләрен коточкыч ватып җимереп сөйли иде Дөреслек, гаделлек яратучы Антонина Семеновна мондый чакта аны торлечә өтеп ала. йә булмаса урыс теленә хормәт күрсәтмәүдә, милләтчелектә гаепләп, тәнкыйтьләргә тотына һәм шуның белән бөтән кешенең кәефен кыра иде
— Кайберәүләрдә әле һаман монгол каны кайный.—диде Антонина Семеновна. Фәрхәнә апага карамыйча
Василии Михайлович шул ук көнне мыегын кыркып ташлады һәм шуннан соң беркайчан калын, куе мыеклы иптәш булу турында хыялланырга да батырчылык итмәде III
III
Яңавыл гагар урга мәктәбе укучыларының күбесе кебек. Габделхәй дә үзләренең директорларын яратып җиткермәде Ни өчен яратмаганлыгын ул. күрәсең, үзе дә тиешенчә аңлатып бир.» алмас иде Василий Михайловичны күрдеме шундук анда нидәндер курку, сагаю һәм үз-үзен якларга әзер булу тойгысы барлыкка килде Менә әле дә каршысында директорны күргәч ул. ниндидер ярамаган эш өстендә тотылган кебек куркуга якын бер тынычсы з- лык кичерде
— Исәнмесез. Василин Михайлович!—диде ул беренче булып ясалма бер күтәренкелек белән
Василии Михаилович та елмайгандай итте, парта арасыннан чыгын үзенә таба атлаган укучысына беренче булып кул бирде
— А а. Мухутдинов1 Исәнмесез, исәнмесез —диде
Мондый көтелмәгән хәлдән Габделхәй тәмам каушап калды кабаланып ике куллан директорның сөякчел каты кулын тотып алды
— Исәнмесез. Василий Михайлович' — диде тагын да, ялагайланып.—Күнгән кайттыгызмы. Василин Михаилович’ Без сезне көттек'
— Көткәнсездер. белом,—диде директор
Шулай диде дә. нидер оегәмәкче булды, ләкин вакытында тыелып кал ды Габделхәй аның ниндидер кирәкле сүз әйтергә укталып та әйтми калуын бик яхшы аңлады Ул хәтта директорның нәрсә әйтергә тиешлеген дә белде
Бу, әлбәттә, «аттестат» булырга тиеш иде Имтиханнарның барысын да Габделхәй «бишле*гә бирде Уфага да документлар гел «бишле» белән китте. Василий Михайлович Габделхәйгә аттестат кына түгел, алтын медаль дә алып кайтырга тиеш иде Бу хакта әллә ни шауламадылар, ләкин унынчылар да. укытучылар да. Габделхәй кебек үк. директорның алтын медаль белән кайтуын көттеләр Яңавыл татар урта мәктәбеннән әле беркемнең дә алтын медаль алганы юк иде. Дөрес, моңарчы аның алтын медальгә торырлык укучысы булмады. Быел менә андый укучы бар Ул да булса — Габделхәй. Бар өмет Габделхәйдә Алтын медаль ул Габделхәйнең үзе өчен генә түгел, бөтен мәктәп өчен, барлык укытучылар коллективы өчен үзе бер бәйрәм булыр иде Мәктәпнең дәрәҗәсе бермә-бер артыр иде.
Әйе. Василий Михайлович кайткан, әнә ул каршыда гына, якында гына басып тора, ләкин аның йөзеннән дә, сүзләреннән дә нишләптер бернинди куаныч тәэсире сизелми. Габделхәй моны бөтен күңеле белән тойды Имтиханнарны тапшырып бетергәннән соң, Василий Михайлович документларны алып киткәннән соң төн йокыларын калдырган татлы хыяллар, бәхет, дан — барысы да кинәт юкка чыкты Аның урынына күңелдә шыксыз, борчулы бушлык хасил булды.
Шулай итеп, директор әйтәсе сүзен әйтмәде. Габделхәйнең исә сорарга йөрәге җитмәде. Василий Михайлович партадагы дәфтәргә күз төшереп алды.
— Сез һаман шигырь язасыз икән.—диде ул.
— Язган булам шунда. Василий Михайлович.—диде Габделхәй бөтенләй чит нәрсә турында сөйләнгән кебек.—Ошамый әле. Кичкә өлгертергә кирәк.
—М-да,—диде директор берни аңлатмый торган бер мөңгерәү белән.— Кирәк дисез инде?..
Аттестат, медаль турында сүз кузгату урынсыз булган кебек, хәзер менә шигырь турында да сүз куерту урынсыз икәнлеген сизеп, Габделхәй сүзне тизрәк икенчегә борырга ашыкты.
— Бер-ике атна эчендә сез бик үзгәргәнсез. Василий Михайлович. Юлда йөрү килешкән сезгә,—диде ул, кирәгеннән артык кыюланып, ярарга тырышып.
— M-да, Мухутдинов,—диде тагын да директор —Шигырь шигырь инде ул. Но. однако, сезгә бүген шигырь белән генә ярамый Выпускной вечер- да бүген Сафин иптәш тә булачак
— Шулаймыни?!—диде Габделхәй. — Без бит аңа делегация белән бар- ганыек Безне аның янына кертмәделәр Әйттергән, киләлмим, вакытым юк, дигән.
— Делегация оештыруыгыз дөрес булмаган, Мухутдинов,—диде Василий Михайлович ярым шелтә белән—Но. однако. Мунир Мухлисович киләчәк Мин үзем сөйләштем аның белән Үзем.
— Шәп булган. Василий Михайлович!—диде Габделхәй куанып.
— Шәбен шәп тә, ул анда сезнең шигырегезне тыңлар өчен килмәячәк—диде Василий Михайлович.—Выступление әзерләргә кирәк. И непременно урычча Политически выдержанный. Йөзгә кызыллык китерерлек булмасын
Мунавир Мухлисович райкомның беренче секретаре иде Аның чыгарылыш кичәсенә килергә ризалык бирүе бик зур яңалык, бик зур шатлык иде, әлбәттә. Чыннан да. ул килә-нитә калса, барлык унынчылар өчен, бөтен мәктәп өчен бу чиксез зур дәрәҗә һәм тантана булачак Мунавир Мухлисо- вичның хатыны Галия апа элегрәк Яңавыл татар урта мәктәбендә башлангыч классларда укытучы булган Аны монда әле дә беләләр Ләкин ире беренче секретарь булгач та Галия апа балалар укытуын ташлаган һәм хәзер өйдә генә ята. беркайда эшләми бугай. Хатыны укытучы, үзе икенче секретарь чагында иптәш Сафин да мәктәпкә еш килгән. Беренче булгач менә килми башлаган Бит алар, өстәгеләр, беркайчан астагылар, түбәндәгеләр белән буталмаска һәм һәрвакыт саф һәм дәрәҗәле килеш калырга тырышалар Быел 10
әна килмәкче була икән Ник? Бәлки. Василий Михайлович алтын медаль алып кайткандыр да. медальне дә. аттестатны да беренче секретарь алдында .бирергә җыеналар7 Бик астыртын кеше инде ул Василий Михайлович Хәзер әнә берни сиздермәгән булып кылана. Анысы ярый, ләкин нишләп «выступ- ление»не урысча әзерләргә куша соң ул? Беренче секретарь татар хатыны татар, кунаклар татар, укытучылардан Антонина Семеновна да. немец теле * укытучысы гына урыслар 5
— Ләкин ни бит. Василий Михайлович —диде Габделхәй, нәрсәдер х каршы әйтергә җыенып. *
— Никаких «ни»!—диде Василий Михайлович, кырт кисеп—Әйтел < гән — эшләгез! £
Ялтыратылган күнитекләре белән шыгырт-шыгырт басып, директор - ишеккә таба атлады Тагып куйган кебек. Габделхәй аның артыннан иярде _
— Язып бетергәч тә минем янга керегез.—диде Василий Михайлович < коридорга чыккач, ләкин шундук фикерен үзгәртте дә —Впрочем, хәзер үк ' керегез Бер биш кенә минутка.—диде
IV
Үзара сөйләшкәндә директор «Василий Михайлович* булса да чынлык га ул урыс та. керәшен дә яки анда чуваш та. мари да түгел иде Ул чеп-чи татар иде Аның чын исеме Вәсби. атасыныкы — Муллахан иде. фамилиясе бик борынгыдан килә торган Суяргуллар затыннан иде Шул борынгыдан килә торган Суяргуллар затыннан булган Муллахан карт кайдадыр Борай ягында гомере буена җир тырнап иген иккән, мал туар асраган ярлы гына, кара гына бер кеше булган Күрәсең, атасы шундый кара игенче булганга улы Вәсби шундый ак кеше булырга тырышкандыр да инде Исемен бозып, урысчалатып әйткәнгә ул әз генә дә үпкәләми дә. ачуланмый да Кире сенчә. болай әйтү аның дәрәҗәсен генә күтәреп җибәрә сыман иде Үзенең чукындырылган яңа исеменә ул шул дәрәҗәдә күнегеп беткен иде әгәр дә мәгәр берәр укучы «Василий Михайлович» димичә «Вәсби абый» яки анда «Вәсби Муллаханович» дисә, директор абый, артык кызмыйча гына шулай да җанга тия торган итеп, сеңдереп кыздырырга тотына торган иде «Вәсби абый«ны укучылар түгел, укытучылар әйтсә. Василий Михайлович шулай ук һәр очракта төзәтергә, кисәтергә кирәк дип исәпли иле Мондый чакта ул гадәттә: «Нинди Мулла, нинди Хан инде ул. Замила Галиахметовна5' Мин инде сезне предупреждать иттем эндәшмәгез миңа шул извините за выра җепне авыл хатыннары кебек».—дия торган иде
Мәктәп директоры вазифасыннан тыш. Василий Михайлович югары классларда физика, математика фәннәре укыта иде Укытучы буларак ул әл лә ни мактарлык түгел, ләкин директор буларак бөтен районда хәтта бөтен республикада иң булдыклылардан санала иде Аның бөтен булдыклылыгы исә үзенә буйсынган һәркемне кулында кысып тотуга, югарыдан килгән күрсәтмәләрне бернинди каршылыксыз үтәүгә кайтып кала иде Иң мөһиме ул район җитәкчеләренең берсе белән дә телгә тешкә килмәскә тырыша иде
Район җитәкчеләре белен килешеп яшәсә дә. мәктәптә, үз коллективында аны бөтенләй диярлек хөрмәт итмәделәр Берәүләр аны ачыктан ачык дошман күрделәр, икенче берәүләр дошманлыкларын сиздермәскә тырыштылар Мондый мөнәсәбәтнең сәбәбе, барыннан да элек. Василий Ми ханловичның үтә коры һәм формалист кеше булуына кайтып кала иде буган Үзе физика математика укытучысы хатыны —химия укытучысы булганга күрә, ахрысы, аның өчен дөньяда бары физика математика да химия генә игътибарга лаек фәннәр исәпләнелә ала иде Аннары әлбәттә, урыс теле
Бу. билгеле. Василий Михайловичның шәхси карашы гына да түгел бу бөтен имә хөкем сөргән гомуми сәясәт басымы нәтиҗәсендә барлыкка
килгән мәҗбүриәт иде Менә шушы гомуми политика карашларын башкаларга көчләп тагарга тиеш булганга. Василий Михайловичның ин ачуын китергәне. эчен пошырып, үртәп торганы татар теле белән татар әдәбияты иде Тумыштан татар булганга ул. билгеле, үзенең татарлыгын да оныта алмый. хәтта аны онытырга да теләми, шул ук вакытта, коммунист һәм җитәкче буларак, татарлыкны ул онытырга, аңа каршы килергә, аны дошман күрергә тиеш сыман иде.
Габделхәйнең шигырь белән пычранып утыруын күргәч, аның күңелендә үзеннән-үзе яшьлек хатирәләре калкып чыкты Бит кайчандыр ул да яшь булды, киләчәктә нәрсәдер кырмакчы булып, очынып-тилереп йөрде’ Ул чакта әле хатын да. балалар да юк. җилкәңә таудай булып өелгән җаваплылык тойгысы да юк. Бары дәртле яшьлек бар да. тау-тау бәхетләр вәгъдә иткән матур киләчәк кенә бар Хәзер инде яшьлек тә. дуслар-иптәшләр дә. хәтта киләчәк тә юк Киләчәк ул беркайчан булмады бугай ♦ Киләчәк» ди гән вакыт инде күптән килде, бары тик ерактан шундый матур булып күренгән бәхет тә. байлык та. дан-шөһрәт тә кайдадыр качып-посып калды
Да бар иде заманалар* Иң гаҗәбе шул. Вәсби Алдынский да. ягъни яшь чактагы Василий Михайлович та. Мухутдинов кебек, шигырь белән җенләнә иде Да. да. рабфакта укыганда ул чын-чынлап шагыйрь булам дип тилереп йөрде Бер дә начар да язмады Рифмалары матур, килешле чыга торган иде Ул вакытта күпләргә шигырь җене кагылган иде Әле анда, әле монда шаулатып әдәби кичәләр үткәрәләр, бәхәсләшәләр талашалар Эх*
Берзаман ул иптәшләре арасында талантлы шагыйрь саналып йөрде. Да, талантлы Заманалар үзгәреп китмәсә. Вәсби Алдынскийдан менә дигән шагыйрь чыгар иде мужыт. Сәхип әл-Назаридан. хәтта Такташтан, Кутуйдан да талантлырак шагыйрь чыгар иде. Но. однако, менә чыкмады. Бөтен эшне замана бозды Бозылды замана Юк. Вәсби Алдынскийдан шагыйрь дә. беркем дә чыкмады Шагыйрь булу, боек кеше булу турындагы хыял «тормыш кыясына» бәрелеп челпәрәмә килде. Дәрт сүнде, күңел суынды, күңелдә бары ачу, үртәлү дә курку гына торып калды
Рабфакта укыганда аның шигырьләре сирәк кенә булса да гәзитләрдә, журналларда басылды Бер елны ул тырышып-тырмашып йөри торгач, аерым җыентык чыгару бәхетенә иреште Шигырь җыентыгы Китап. Вәсби Алдынскийның түбәсе күккә тиде Китапны үз күзләре белән күреп, үз кулында тотып карагач, ул берничә көн кая басканын белми йөрде Унысы бер белен калынлыгындагы китапларын кибеттән күпләп сатып алды да. барлык таныш кызларына, дус-ишләренә бүләк итеп йөрде
Шулай куанычтан исереп, кая басканын белми йөргән көннәрнең берсендә *Кояшлы иртә» исемле җыентыкка рецензия басылып чыкты «Өч тиенлек шигырьләр» дип аталган рецензия азагына «Гадел Тәрәшле» дигән им за куелган иде Да. Гадел. Тәрәшле Кончел. ялагай, икейөзле дуңгыз. Дуңгызның да дуңгызы Кешедә бары начар якларны гына күрә торган, тирестә тибенә торган тавык кебек, шуннан үзенә тәм таба торган бер бәндә.
Әлеге рецензиядән соң Вәсби Алдынский шактый вакыт исенә-акылына килә алмады Исенә-акылына килгән иде. шигырь язуга да. әдәбиятка да кинәт кенә күңеле сүрелде куйды Гадел Тәрәшленец кайбер сүзләре аңа хәзер дөрес сыман тоелды Аның бары үз-үзен таныйсы гына килмәде Әкренләп ул шигырь язудан гына түгел, әдәбияттан һәм шигырьче иптәшләреннән дә читләшә башлады Шулай итеп, әдәбият арбасына тагылып китә язган Вәсби Алдынский таулы ташлы юлда очраган беренче дыңгырдыкта ук. тәгәрмәчтән чәчрәп калган каты ләпек кебек читкә чәчрәп төшеп калды И шуның белән котылып та калды Утыз җиденче, утыз сигезенче елларда аның шигырьче иптәшләре, дус ишләре таныш-бе- лешләре бер-бер артлы кулга алынганда ул инде әдәбият дөньясыннан бик еракта иде. Гадәл Тәрәшледән дә усалрак, кансызрак тәнкыйтьчеләр аның • өч тиенлек- Ншгырьләр китабына нишләтер игътибар итмәделәр Шомлы дәһшәтле әлларда Яңавыл кирпеч заводында кара эшче булып эшләгән Вәсби Суяргулов барысын да белеп-ишетеп торды
Кирпеч заводына ул тикмәгә генә кермәде Нәрсә буласын алдан сизенгән сыман, укытучылыгын ташлап, монда ул үз теләге белән керде Бар лык тимер юлчылар кебек, кирпеч заводы эшчеләре начар яшәмиләр иде Тимер юлчыларның исә ашау-эчү дә яхшы, кием-салымга да мохтаҗлык юк Тимер юлчыга һәр торле талон бирелә Аларның магазиннары аерым, мәктәпләре клублары аерым, хәтта икмәк заводы да. электр станциясе * дә — барысы да аерым, барысы да аларныкы Тирә-яктагы авыл халкы. | Яңавылның ярлы-ябагае черек бәрәңге ашап шешенгәндә тимер ялчылар * пох! итеп яшәделәр Вәсби Суяргулов та бернинди мохтаҗлык күрмәде ♦ Дөрес. монда ул үзен һәрвакыт качкын итеп, яшеренеп ятучы итеп тойды * Кемдер аның элекке эшләрен белеп алыр да тиешле җиргә барып әйтер һәм * көтмәгәндә тиешле җиргә алып та китәрләр сыман тоелды Кайчан алып китәрләр — төнләме, таң алдыннанмы, әллә көпә көндез эш вакытындамы 8 аның өчен бөтен мәсьәлә шуңа кайтып калды <
Шул рәвешчә куркыныч утыз җиленче, утыз сигезенче еллар да узып « китте Кулга алулар турында бик үк ишетелми башлады Сугыш башланыр Z алдыннан Вәсби Алдынский тәмам тынычланып калды Аллага шөкер, исән * калды, ахрысы Сугыш башлангач исә бөтенләй икенче борчулар китте Да. уйласаң чәчләр үрә торырлык Күрде мескен башлар'
V
Коридордан шыгырт-шыгырт атлап барганда Василий Михайлович, әйтерсең, берни күрмәде Кабинет ишеге алдында туктап, гадәтләнгән бер хәрәкәт белән кесәсеннен ачкыч чыгарды да ашыкмыйча гына йозакны ач ты һәм үз артыннан ишекне ябып кабинетына керле Директорның шулай берни әйтмичә кабинетына кереп китүе, җитмәсә ишекне шапылдатып ябып куюы Габделхәйгә гаҗәбрәк тоелды «Үзе чакырды, үзе артына борылып та карамады».—дип уйлады ул хәтере калып Нишләргә белми көтеп торгандай иткәч, ул кыюсыз гына ишек шакыды
— Да1—диде эчтән Василий Михайлович, «керегез» дигәнне аңлатып
Габделхәй керде, түргәрәк узды, бернинди яПмасы булмаган озын шәрә өстәлнең бер кырыенда тукталып калды Василий Михайлович өстәл тартма сын ачып, бик игътибар белән аннан нидер эзләргә тотынды Ниһаять, ул кирәкле әйберсең тапты, өстәл тартмасын кире ябып куйды, бикләде дә. ба in ы н калкытты һәм ике куллап иягенә таянды
— Беләсезме, ник чакырдым мин сезне3 —диде ул бераз көтте pen — Шигырегезне күргәч исемә төште бер серьезно сөйләшергә кирәк сезнең белән Сез безнең ип алдынгы, талантлы укучыбыз. Мухутдинов
Габделхәй узенең алдынгы, талантлы укучы икәнлеген белә иле. ләкин аның бу турыла беркем! ә кычкырып әйткәне дә. сиздергәне дә юк иле шикелле Ул моны сер сыман итеп бары күңелендә генә саклый иде Үзе сер итеп тоткан яшерен нәрсәне чит кеше авызыннан — мактауга саран директор авызыннан ишеткәч, аның өчен бу көтелмәгән яңалык булып тоелды Шаг лыктан йөрәге җилкенеп куйды Шулай да. көтелмәгән шатлык тойгысы ташып чыкмасын өчен, ул тыелыбрак торырга кирәк тапты Чынында ул Васи лий Михайловичның моннан да зуррак, куанычлырак хәбәр әйтүен көпе Директорның өстел тартмасында нидер эзләве дә аңа тикмәгә генә түгелдер шикелле тоелды «Медаль турында әйтмәкче була» —дин уйлады ул шундук үз алдына Ләкин нишләп шул кадәр коперә. ялындыра соң ул? Медальнең алтыны булмады, көмеш кенә булды дип әйтмәкче була микәнни сон?
Василий Михайлович тагын күпмедер көттереп торгандай итте дә әкрен генә сүзгә башлады
— Ладно, унны бетердегез, апестат алдыгыз—дальше кая китәргә нишләргә исәп?—диде ул. дәрес сорагандагы кебек
— Ныклап уйлаган юк әле. Василий Михайлович.—диде Габделхәй теләр теләмәс кенә
Ул ялганлады һәм шул ук вакытта ялганламады да Ул үзен шагыйрь булырга. ниндидер бөек кеше булырга тиеш дип исәпләде Моңа инде ул күптән күнеккән иде. шуңа күрә бу яшерен хыялының кайчан да булса тормышка ашачагына әз генә шикләнми иде Ләкин, никадәр гаҗәп булмасын, шушы көнгә кадәр әле ул киләчәктә нишләргә тиешлеге турында да. ничек итеп хыялын тормышка ашырачагы турында да белми иде Бу турыда кем белән булса да фикер алышырга аның кыюлыгы җитмәде Укытучылар исә үзләре белеп аннан берни сорашмадылар. Алар, гомумән, аның киләчәге белән дә. хыяллары-ниләре белән дә кызыксынмадылар Алар бары үз өсләренә төшкән бурычларын гына үтәделәр дәрес укыдылар, дәрес сорадылар. билге куйдылар, кайчагында саран гына мактау сүзләре әйттеләр, кайчагында шелтә белдерделәр. Әгәр дә мәгәр Мухутдинов Габделхәй мәктәптә «иң алдынгы, талантлы» укучы булмаса, Василий Михайлович, бәлки, аны үз кабинетына чакырып та тормаган булыр иде һәм «алдынгы, талантлы» булмаган бик күп укучыларны моңарчы кулларына шыгырдавык кәгазь тоттырып, дүрт ягың кыйбла дигәндәй озатып калган кебек, аны да шулай озатып калу ягын карар иде.
— Шагыйрь булыргамы исәп. Мухутдинов?—диде директор көлемсерәгәндәй итеп.
— Шулай инде, Василий Михайлович,—диде Габделхәй кызарынып.— Сез бит беләсез.. әдәбиятне_яратам... шигырь язам.
— М-да Однако сез физиканы да яратасыз!—диде Василий Михайлович.
— Әдәбиятны ныграк яратам,—диде үзсүзле Габделхәй.
— Нәрсә яратканлыгыгызны сез әле үзегез дә рәтләп белмисез. Мухутдинов,—диде директор шактый коры итеп
Габделхәйгә бу бик сәер тоелды Үзенең нәрсә яратканын үзе дә белмәскә, шул кадәр аңгыра микәнни соң ул? «Алдынгы, талантлы» укучы шулай аңгыра булырга тиеш микәнни?1 Шулай да ул эндәшми калды Василий Михайлович белән бәхәсләшү, нәрсәгә булса да аны ышандырырга тырышу. гомумән, читен нәрсә иде.
— Сез әле яшь — күп нәрсәне аңлап та җитмисез,—диде директор, кы-рыслыгын йомшарта төшеп —Яшь чакта яраткан нәрсәң соңыннан онытыла Но кайчакта шулай да була: акыл кергәч карашлар, теләкләр үзгәрә, бөтен нәрсәнең асты өскә килә Киләчәктә шулай булмасын өчен сезнең яшьтә олылар сүзенә колак салу мишәйт итми Сезгә караганда мин күбрәк яшәгән, күбрәкне күргән Тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек, аллага шөкер. Бишектәге бала бишкә төрләнә, диләр картлар Була бит шулай? Була!
— Буладыр.—диде Габделхәй
— Секрет итеп мин сезгә шуны әйтим,—диде Василий Михайлович, бөтенләй үз кеше булып. —һәрбер талантлы кеше яшь чагында шигырь яза Шигырь язу гына шагыйрь булу дигән сүз түгел. Беләсезме, сезнең кебек чакта мин дә шигырь яздым.
— Сез дә?! — диде Габделхәй исе китеп
Василий Михайлович эндәшмичәрәк утырды
— Да. Мухутдинов, мин дә.—диде аннары дәртсез, шыгырдавык бер тавыш белән — Как это не удивительно, яздым Сезне мактаган кебек, мине дә мактадылар, шигырьләремне газеталарда, журналларда бастылар Даже бер китап та чыгардым Но мин вакытында акылга утыра белдем Шигырьгә дә. әдәбияткә дә кул селтәдем Хәзер менә шуның өчен сөенеп бетә алмыйм.
— Шуның өчен сөенеп? Ник’—диде Габделхәй аптырап
— Никме’—диде бераздан Василий Михайлович—Если ул вакытта мин профессиональ шагыйрь булып киткән булсам —«Мине сөргенгә сөрерләр иде» димәкче булды ул. ләкин укучысы алдында болай дип әйтергә ярамаганлыгын тиз арада шәйләп алды һәм сүзен башкачарак юнәлештә дәвам итте — ул чагында, беләсезме ну. ул чагында миннән Тукай да. Такташ да чыкмаган булыр иде Беләсезме, общество! а файдалы-
рак кешеләр кирәк. Шагыйрьләрнең хәле икеле-микеле аларның Гомергә шагыйрь булып яшәп тә булмый Мин менә физика-математика факультетын бетердем Физиклар, математиклар, химиклар һәркайла һәркайчан кирәк Везде и всегда Общество шуны сорый Хәзер шигырь, әдәбият заманы түгел Пушкиннар. Тукайлар заманы күптән узды Техника заманы хәзер Атом заманы Век атома1 Кая карама—машина, кая карама—техника Тех ника шигырьне, әдәбиятны йомшак күңелле кешеләрне кысырыклап чыгара Сез инде бала түгел, сезнең белән ачыктан-ачык сүләшергә була Беләсезме, ни өчен Пушкиннар Тукайлар юк5 Икенче Пушкиннар икенче Тукайлар менә шуның өчен И алар булмаячак та' Кайчандыр Англиядә сарыклар кешеләрне «ашап» бетергән кебек ул турыда беләсез ич вот хәзер дә тех ника шигырьне, шагыйрьне... әдәбиятне. культураны, даже бөтен халыкларны. нацияләрне ашап бара Менә шундый заманда шагыйрь булу турында хыяллану, извините за выражение, глупость булыр иде
Василий Михайлович гадәттә булмаганча бик нык җанланып, хәтта кы зып-кызып сөйләде. Күрәсең, бу аның күптән уйлап йөри торган, күптән инде чын күңелдән инанган үз фикерләре иде Менә ул тынып калды һәм. үз сүзләренең ничегрәк тәэсир ясавын белергә теләгән кебек, укучысына күз төшереп алды Ул аның берәр каршы сүз әйтүен көтте, әгәр дә мәгәр Габделхәй каршы сүз әйтсә, үзенең шундук яңа көч белән кызып китәчәген, ахмак җегет алдында дөрес һәм логичный фикерләрен киңрәк тирәнрәк итеп аңлатырга мәҗбүр булачагын уйлап алды
Ахмак җегет эндәшмәде Аның карашынча, әдәбият турында, шигырь язу язмау турында бары әдәбият укытучысы Фәрхәнә апа белән генә, аннары « Коммунизм юлы» редакторы Разия апа белән генә сөйләшергә була иде Бу мәсьәләдә бөтен Яңавылда алардан да ышанычлырак кеше дә юк Шуңа күрә директорның шундый ачы. зәһәрле сүзләре анда бары шикләнү, сагаю һәм ачу гына тудырды Василий Михайловичның беркайчан икенче Пушкиннар. Тукайлар булмаячак, дигән сүзләренә каршы аның үч итеп, ачу итеп « Менә мин булачакмын!»—дип кычкырасы килде Ләкин ул кычкыр мады Бу кабинетта, мондый сөйләшү вакытында ул үзен ничек тотарга кирәклеген чамалый алды һәм физика математика укытучысы әдәбият турында. шагыйрьлек турында нинди генә кимсеткеч сүзләр әйтсә дә. берннн ди коткыга бирелмәскә дип күңеленә беркетеп куйды
— Сезгә берәр технический вузга китәргә кирәк. Мухутдинов.—диде Василий Михайлович яңадан сүзгә башлап —Сез математикадан, физикадан начар укымадыгыз Taii.ni бераз тырышсагыз, шигырьләрегезне онытып тор сагыз
— Шигырь язуны мин ташламаячакмын. Василий Михайлович.—диде Габделхәй әкрен генә, ләкин нык игеп, үз үзенә ышанып
Беркайчан көлми торган Василий Михайлович башын чайкап үз үзеннән канәгать булып, көлеп куйды
— Да. сез шунысын да учтите —диде ул яшь җегетнең кирелегенә әз генә дә игьтибар итмәгән сыман —Сез бит татарча язасыз Онытмагыз татар теленең хәзер бернинди значеииесе юк Татар теле авыл капкасын чык капчы гына кирәк, ди горганые минем әтәй И дөрес әйткән Бу бит әле тг ге заманда Элек Татар теле хәзер авыл капкасын чыкканчы да кирәкми Ул бары авыл хатыннары, картлар теле генә Ун унбиш җылдан алар да үлеп бетәчәк Илле җылдан бер татар калмаячак Понимаете шуны?
VI
Яңавыл татар мәктәбе директорының татар теленә татар әдәбиятына кагылышлы фикерләрен Габделхәй болай да белә иле Элегрәк тә бу хакта аңа Василий Михайлович белән әйткәләшеп алырга туры килгәне бар иде Ләкин директорның әле беркайчан да үз укучысы алдында үз карашларын
шундый ачык итеп, шундый куркыныч һәм оятсыз итеп әйтеп биргәне дә. татар теленә карата ачыктан ачык шундый кнмсеткеч сүзләр сөйләгәне дә юк иде бугай
Директор кешенең, шундый чиста, пөхтә итеп киенгән кешенең бу рәвешчә сөйләнүе Габделхәйгә чиктән тыш ят һәм кыргый булып тоелды. Бөтен тәне, бөтен әгъзалары белән бөрешеп, ул бер йодрыкка укмашып калды
— Татар беткәч... кем генә калыр соң дөньяда?—диде еш-еш тын алып.
— Анысын тарих күрсәтер История покажет.—диде Василий Михайлович — Киләчәктә бөтен дөньяда бер генә тел булачак Так вот. иптәш Сталин әйтә ул тел немец теле дә булмас, француз, инглиз теле дә булмас, ди По всей вероятности, ул урыс теле булыр. И без шуңа барабыз да Киләчәктә бары урыс теле генә булачак, Башта Советлар Союзында, аннары— бөтен дөньяда Бу безнең интернациональ бурыч. Без. татарлар, үз телебездән никадәр тизрәк баш тартсак, шулкадәр яхшырак булыр. Тизрәк без мировой культурага ирешәчәкбез.
— Мин моны аңлый алмыйм.—диде Габделхәй.
— Согласен, аңлавы читенрәк.—диде Василий Михайлович — Но, одна ко. тормыш шуны күрсәтә Киләчәктә аңларсыз әле. Хәзергә сез — шагыйрь, татар шагыйре! Если сез турыдан-туры урычча язсагыз, тогда дело другое
Директорның авыз тутырып «шагыйрь », «татар шагыйре» дип әйтүе Габ-делхәйнең күкрәгенә килеп тыгылган авыр ташны ычкындырып җибәрде Аңа хәзер тын алуы җиңелрәк була башлады
— Мин бит татарча укыдым, татарча язарга өйрәндем!—диде ул Василий Михайлович белән хәтта бәхәсләшергә әзер булып.
— Вот-вот! Безнең бөтен бәлә дә шунда,—диде директор—Сезнең кебек талантлы кешеләрне татар мәктәбе харап игә дә инде. Сезне генә түгел. Элек мәдрәсә харап иткән кебек, вапшем безне татар мәктәбе харап итә Без сезне укытабыз, тырышабыз, государство күпме акча түгә, однако результат нинди? Соңгы оч-дүрт ел эчендә безнең Яңавыл татар мәктәбен бетереп чыккан йөзләп укучының күпмесе вузга керә алган дисез? Күп булса, унлап кеше Алары да разный пединститут, сельхоз. ветеринария... тоес. мал врач лары, картлар әйтмешли, бет бырачлары Вот вам простая арифметика! Ә технический вузларга, физика-математика факультетларына — ни одного! Оят бу безнең өчен Киләчәктә болай булмаячак Безнең өчен иң дөрес юл —әкренләп татар мәктәпләрен урыччага күчерә бару Беренче класстан башлап унга кадәр Шәһәрләрдә генә түгел, барлык авылларда Бары шул чагында гына без Москва Ленинград вузларына керә алырлык укучылар әзерли алырбыз Сезнең белән ачыктан-ачык сүләшергә була. Национальный мәктәп мәсьәләсендә безнең политика шундый Чуашларда. мари, удмуртларда күптән чын мәгънәсендә үз телләрендә урта мәктәпләр дә юк. Начальный классларда гына, кайберсендә җидегә кадәр генә үз телләрен предмет буларак укыталар. Төньяктагы чукчаларда үз телләрендә башлангыч класслар да юк Сплошь урычча
— Алайса Москва. Ленинград вузларында чукчалар гына укыйдыр хәзер?—диде Габделхәй усал итеп
Василии Михайлович ишетмәмешкә салынды һәм бер башлаган сүзен очлыйсы килеп: 1
— Татариядән. Башкириядән чит өлкәләрдәге татар авылларында да күп мәктәпләр урыччага күчте,—диде — Аларның кайберләрең угыз җиденче. утыз сигезенче елларда ук яптылар — Үзенең кирәкмәгәнне сөйли баш лавын аңлап, ул беразга тоткарланып калды, тынып торды да —Так вот —диде, —башка җирләрдә татар мәктәпләре дә бетә Без кемнән ким? Нигә безгә арзка калырга’ Без үзбәк тә түгел, әрмән, грузин да түгел Без—татарлар! Без беркайчан сыната торган халык түгел! ү '
Үзенең чамадан тыш кызып китүен күреп Василий Михайлович кинәт тынып калды. Галифе кесәсеннән зур кулъяулык чыгарып ТИРЛӘГӘН маңгаен сөртте, аннары кулъяулыгын авызы янына кигерде дә
•кых!» итеп җиңелчә генә төкереп куйды һәм беләгендәге сәгатенә карап алды
— Ладно, шуның белән бетереп торыйк,—диде —Шулай да уйлап карарга кирәк. Мухутдинов
— Уйлармын Шулай да —диде Габделхәй
Әйтәсе сүзен ул әйтеп бетермәде — беренче булып урыныннан кузгалды Бүтән вакыт булса. Василий Михайлович аны кире урынына утыртыр һәм өстәл пыяласын шакылдатып «Чтоб это был последний раз' Иди те!»—дип куалап чыгарыр иде. Ләкин хәзер ул алай итә алмады Ул хәтта кире беткән укучысының тупаслыгын да йотарга мәҗбүр булды һәм чыгарга рөхсәт итеп.
— Барыгыз, выступлениегезне языгыз.—диде аталарча
VII
Габделхәй кызарынып бүртенеп ишектән килеп чыкты һәм күзенә ак-кара күренмәгән килеш, коридордан китеп барды Коридорда аңа Антонина Семеновна очрады Рус теле укытучысы. гадәтенчә остенә ак кофта, кара юбка кигән, кыска, сыек саргылт чәчләрен күпертеп, тырпайтып куйган иде Габделхәй аны ничектер күзгә күз килеп бәрелешә яз!ач кына күреп алды, ясалма елмаеп, кычкырып исәнләште дә, читкә тайпылды
— Василий Михайлович кыздырган, ахрысы, сезне. Мухутдинов.—диде Антонина Семеновна дусларча, ярым шаяртып
— Кыздырды Юк. кыздырмады Болай гына.—диде Габделхәй, буталып.
— Василий Михайлович андамы?—диде Антонина Семеновна, сүз өчен сүз булсын дигәндәй
— Анда.—диде Габделхәй, ерагая барып
Ул озын коридорның аргы башына кадәр барды, сул яктагы соңгы ишекне ачты да. яңадан үзләренең бүлмәсенә — «физика кабинеты «на барып керде Яңадан үзенең тәрәзә янындагы, ин арттагы таныш партасына барып утырды һәм яңадан шигыренә тотынмакчы булды Ләкин аның хәле хәзер шигырь язуга җайланырлык түгел иде Хәзер аның бер нәрсәгә дә күңеле бармады Хәзер аның кәефе бозылган, күкеле кырылган, барлык хыяллары омет теләкләре челпәрәмә килгән иде
Аякларын сузып, аркасы белән парганың арткы тактасына бик нык терәлеп ул шактый озак утырды «Медаль турында copapia оныткан мын!»—диде ул бераздан, уйлана башлагандай итеп Шунда да сорамагач, кайчан сорыйсың тагын? Кичкә кадәр котәргә туры килә Яисә Антонина Семсновнадан сорыйсы калган Ул беләдер сер итеп кенә әйтер иде әле Юк. кирәкми Әгәр синең мәктәбең, телең бетә икән әгәр сиңа татарча шигырь язу ярамый икән, нәрсәгә кирәк ул медальләр фәләннәр5 Медальсез дә ул барыбер Казанга китәчәк, барыбер шагыйрь булачак Монысы инде хәл ителгән ташка уен язылган
Ләкин хәзер менә күңеле кырылган бер вакытта ул шигырь язу-язмау мәсьәләсендә билгеле бер карарга килде «Язмыйм Шигырен дә. выетупле- ниесен дә. — дип уйлады ул тыелгысыз бер кирелек белән—Барлык телләрне бер телгә калдырырга тырышучыларга телеңә, җаныңа тел ти дерүче агач директорга уч итеп язмыйм'»
Мондый фикергә килгәч, аңа ничектер җиңел булып китте Шул ук ва кытта эчтә, күңелдә бушлык хасил булды Аның хәзер каядыр барасы, нидер эшлисе килде Класс бүлмәсендә, парта арасында утырып кына берни эшләп булмый иде Ашыгып коридорга чыкты Директор кабинеты яныннан үткәндә ничек тә ул якка карамаска һәм ничек тә ул турыдан тизрәк узып китәргә тырышты
1 «К. У » М7 17
Урамга чыккач ул. уңга китимме, сулга китимме дигәндәй, беравык икеләнеп торды Сулга китсә, кызлар артыннан болынга барып чыгачак иде: баягынак ул тәрәзәдән аларның болын ягына китеп барганнарын күреп калды. Уңга китсә, тимер юл станциясе ягына барып чыгачак иде Икеләнүен җиңеп, уңга китте Тигезле-тигезсез урамнар читеннән атлап бара торгач, озакламый тимер юл вокзалы буена барып җитте.
Тимер юл вокзалы Яңавылда иң күңелле урыннарның берсе иде Көннең, төннең кайсы вакытында килмә, тормыш монда беркайчан тукталып тормый. Вокзал ишеге һәрвакыт ачык. Вокзал алдында җигүле ат-арба. каядыр китүче, каяндыр кайтучы капчыклы, чемоданлы кешеләр була. Монда үзенә бер төрле исләр килә, үзенә бер төрле тавышлар ишетелә. Агач-күмер төялгән, комбайннар, танклар, станоклар төялгән кызыл вагоннарын тартып, өй тәүмәлеге паровозлар узып киткәндә, аяк астындагы җир селкенә, вокзал тәрәзәләре калтырый Иң күңеллесе — пассажир поездлары Алар каяндыр ерактан — зәңгәрләнеп торган кырлар, урманнар, аксыл болытлар ягыннан киләләр Чаф-чож итеп, як-ягына кайнар пар бөркеп килгән тимер паровоз ^телеграф» йортын узып туктау белән, шыгырдап вагоннар да туктый. Вагоннардан бәхетле якларга юл тотучы бәхетле кешеләр коела Алар арасында бәрелеп-сугылып йөрүе дә күңелле. Аларның киеменә, йөзенә карыйсың, аларның сүзләренә колак саласың Алар һәрвакыт ашыгалар. Җиргә аяк басу белән, кайберләре бидерә тотып кайнар суга йөгерә, кайберләре якындагы базар ягына ашыга, кайберләре перрон буена—аяк асларына би- дерәләрен, кәрзиннәрен куеп, кулларына күбәтә тотып, юка гына көлчәләр, бәрәңге кәлҗемәләре сатып торган Яңавыл эспикүләннәре тирәсенә җыела. Алар беркайчан сатулашып тормыйлар. Аларның акчалары ундык та утызлык. йөзлек. Аларның өс-башлары менә дигән — бер җире тузмаган, бер җире ямалмаган
Паровоз кычкыртып кузгала башлау белән, алган нәрсәләрен кадерләп тоткан килеш, алар вагоннарга йөгерәләр. Вагонга утырыр алдыннан бераз гына ыгы-зыгы булып ала Вагон әкрен генә кузгала бара, кызулый башлый Бу вакытта инде барысы да утырып бетә, ләкин шул чакны соңга калган берәрсенең ашыгып йөгерүен күреп алалар да. кычкыра, көлешә башлыйлар Соңга калучы тоткага исән-имин килеп тотына Аны күтәреп алгандай тартып алалар. Вагоннар кызула- ганнан-кызулый баралар Иң азакта кулына төреп саргылт флагын тоткан проводник хатын һәм ике зур түгәрәк күз сыман булып буфер тәлинкәләре генә күренеп кала Паровоз моңсу һәм сагышлы итеп кычкырта-кычкырта зәңгәр билгесезлеккә китеп югала бара.
Хәзер дә Габделхәй, перронда озак кына бәлтерәп йөрде дә. станциядә туктамыйча, җилләнеп кенә узып киткән товарный вагоннарын санап басып торды Шуннан соң Себер. Урал якларыннан килүче пассажир поездын көтеп алды Пассажир поезды киткәч, бөтен дөнья бушап калгандай булды
Әле булса күңеле тынычлана алмаган ялгыз җегеткә монда да күңелсез була башлады Ул яңадан үзләренең мәктәпләре ягына борылды. Перронда төрле ашамлыклар күргәч, төрле кызыктыргыч исләр иснәгәч, аның өзде- реп-өздереп ашыйсы килде Ләкин әлегә ашау турында уйларга иртәрәк иде. Әлегә аны онытып торырга һәм ашауга кадәрге буш вакытны ничектер уздырып җибәрергә кирәк иде Моның өчен базарга кереп, анда-монда каран- галап. шулай ук халык арасында бәрелеп-сугылып йөрергә була иде. Дөрес, бүген базар кон түгел, ләкин анда беркайчан кеше өзелеп тормый Саталар’ алалар, кычкырып сөйләшәләр Анда күбрәк авыл халкы Ярлы халык ач һәм томана халык Шулай да үз халкың
Хәзер аның нишләптер базарга да кереп торасы килмәде. Яңавылның иң зур магазиннары, райком, райбашкарма. Сталин клубы һәм шундый хөкүмәт йортлары» урнашкан Ленин урамындагы универмагка да керәсе килмәде Аның күңеле һаман мәктәп ягына тартты Аның өчен бөтен Яңавылда иң якын җир бары шунда гына иде.
VIII
Болыннан кайтып килүче кызларны ул ерактан ук күреп алды Күреп ал ды да адымын кызулата төште. Юк. дөньяда әле бөтенләй үк күңелсез түгел иде. дөньяда әле яшәргә, язарга һәм нәрсәгәдер өмәтләнергә була иде бугай Ул. елмаеп, кызлар каршысына китте Кызларның һәркайсы кулларына болыннан жыеп алган чичкә тоткан Чак-чак кына арыган, йончылган күренәләр, шулай да һәркем шат. көләч Төркем алдыннан, гадәттәгечә. Җәмилә килә
Кызлар да аны ерактан ук күреп алдылар, ачуланган булып, шелтәләп, оялтып нидер кычкырган булдылар Барысы да бергә кычкырганга, аларның сүзләрен аермачык аңлап та булмады Кызлар белән ара бик нык якынайгач. Габделхәй кырт кына борылды да. мәктәп ягына китте Кызлар аннан көләргә тотындылар
— Курыкты! Курыкты!—дигән сүзләр ишетелде
Габделхәй исә мәктәпкә керә торган бәләкәй капка янына туктады да кызларның килеп җиткәнен көтеп тора башлады Кызлар килеп җиту белән ул эчке якка керде һәм капканың келәсен эләктереп куйды
— Билетыгыз бармы? Билетсыз кертмим1—диде Габделхәй беренче булып килеп җиткән Җәмиләнең юлына аркылы төшеп
— Кит әле!—диде Җәмилә һәм җиңел генә капкадан кереп китмәкче булды.
— Әйттем бит — билетсыз кертмим'—дип кычкырды Габделхәй батыраеп
Ул арада башкалар да килеп җиттеләр, кычкыра башладылар Җәмилә нең тавышы ныграк ишетелде Бер кулын капка ярыгыннан тыгып келәне ачарга азапланганда икенче кулы белән Җәмилә рәшәткә тактасына тотын ды Болыннан яңа гына өзеп алган хуш исле чичкәләр Габделхәйнең битенә үк килеп тигәндәй булды Шул чакны ул Җәмилә кулындагы чичкә бәйлә мен тартып алды да. читкә йөгереп китте
— Билләһи газим'—диде Җәмилә ярсып
Капканы каерып ачты да томырылып Габделхәй артыннан ташланды Алар куыша-куыша ботен ишегалдын әйләнеп чыктылар Габделхәй үзендә искиткеч җиңеллек тойды Җир өстендә аунап яткан утыннар, буш би- дерәләр өстеннән, туарылган арба. чүп. тирес өемнәре яныннан ыргылды гына Ара-тирә ул артына борылып карады Баштарак Җәмилә бик нык арт та калган сыман тоелган иде. ләкин куа килүченең аяк тавышлары озакла мый якынайганнан-якыная барды Бер әйләнеп каравында ул бик якында гына Җәмиләнең кызарынган ачулы йөзен күреп алды Шул чакны Габделхәй, малайлар белән куышкандагы кебек, кырт кына борылды да. менә-мснә ку ып җитәргә, тотып алырга тиешле кызны аптырашта калдырып, кирегә йөге pen китте Шатлыгыннан көлеп җибәрде, ишегалды уртасындагы фи «кулы у ра мәйданчыгына таба китте, атынгыч баганалары янына җиткәч артына борылды һәм җиңүче төс белән
— Тоталмадың!—диде
— Бир!—дип кычкырды кызарынган Җәмилә
— Мә!—диде Габделхәй, багана артына качып Кулындагы чәчәк бәйләмен кызга таба сузгандай итте. Җәмилә тотам дигәндә генә тартып ал ды да янә качып китте
— Бир диләр сиңа, бир!—дип кычкырды Җәмилә
— Тоталсаң —синеке! —диде Габделхәй
Физкультура мәйданчыгыннан ул мәктәпнең тәҗрибә участогы ягына — җилек-җимеш бакчасы ягына йөгерде Ачудан Җәмиләнең йөрәгенә капты хәле“Ветте. ләкин хәзер аның җиңел генә чигенәсе дә килмәде Шундый яратып, тырышып җыйган чичкәләрен кире тартып алмаса. аңа хәзер боте несе алдында хурлык булыр сыман тоелды Әнә алар — кызлар малай лар — читтән генә карап күзәтеп торалар, эт үскеткән кебек, төрле сүзләр кычкырган булалар Кайберләре хәтта Габделхәйгә ярдәмгә ташланды
Җиләк-җимеш бакчасы директор өе белән абзар-куралар арасындарак иде Габделхәй бакча капкасы янына җитте дә яртылаш ачык калдырылган капкадан эчкә керде һәм үзен куа килүче кызларның борын төбендә генә келәне эләктереп куйды
— Бирәсеңме, юкмы?—дип кычкырды Җәмилә
Габделхәй чичкәле кулын әле югары күтәрде, әле читкәрәк алды һәм Җәмиләнәң ачудан, нәфрәттән очкынланган күзләренә карап, шигырь такмаклады:
— Су анасы мин. Китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең углың карак!
— Үзең барып җыялар аны бик кирәк булгач! Ялкауланып ятмыйлар,— диде Җәмилә зәһәрле итеп.
Габделхәйне нидер өтеп, чеметеп алгандай булды. Беркайчан үзенә чын- чынлап ачулана алмас дип, ни әйтсәң дә. нәрсә эшләсәң дә кичерер, гафу итәр дип уйлап йөргән Җәмиләнең, үзен хәтта яшертен генә яратып йөргән Җәмиләнең усал сүзләренә шагыйрь җегет аптырап калды. Бөтен күңелен биләп алган дәрте һәм тилелеге, төртеп тишкән куык кебек, кинәт пыш-ш! итте.
— Мә. Эчеңә бәйлә,— диде ул кулындагы печәнне киртә аша ыргытып.
Аның күңеле кырылды Дөнья яңадан күңелсезләнеп, кызыксызланып калды. Җәмилә үзенең кадерле «печән»ен тотып алды Тотып алды да ашыгып китеп барды. Аның да күңеле кырылды, җылыйсы килде, ләкин бөтенесе авызын җырып карап торганда күз яшьләре күрсәтү җегетлек түгел иде, әлбәттә.
— Нәрсә, күрмәгәндәй карап каттыгыз?!—диде ул ачу белән иптәшләренә.
Авыраеп, төссезләнеп-тоныкланып калган чичкә бәйләмен ул киртә аша карагат, кура җиләк куаклары арасына ташлады да читкә китеп барды. Ә бит ул аны чынлыкта Габделхәйнең партасына утыртып куярмын бәлки диебрәк җыйган иде.
IX
Уку бетәргә бер ай чамасы вакыт калгач, башка еллардагы кебек, Василий Михайлович быел да чыгарылыш кичәсе үткәрү өчен әзерлек эшләренә кереште. Эшне ул. гадәттәгечә, таныш-белешләреннән башлады. «Заготзерно» да склад мөдире булып эшләгән бер танышы мәктәпкә күчтәнәч итеп ярты пот ак он бирде Кошчылык комбинаты шулай ук үз кеше идс — анысы ике йөз күкәй бирде, ит комбинаты бухгалтериясендәге «сеңлем Тәгъзимә» биш кило колбаса, күп кенә эчәк-бавыр бирде Май комбинатында Василий Михайловичның якын танышлары юк иде. шуна күрә майны базардан алырга. «раймаг»тан теләнергә туры килде. Бөтен районда атаклы «Алга» колхозы председателе иптәш Дәүләтбаев бер симез сарык җибәрде Укытучыларның үзара җыйган акчаларына мәктәп дирекциясе биргән фәлән тиеннәрне куштылар да, эчемлеген, конфетын-мазарын юнәттеләр Укучылардан бер тиен дә алынмады Шулай итеп, чыгарылыш кичәсенә шактый мул табын әзерләнде
Җәйге кояш сүрелеп, аның яктысы, кызуы кими башлагач та кичке сәгать алтыларда. Сталин клубына, военкоматка Һәм райкомга якын урнашкан беренче татар урта мәктәбенә «район җәмәгатьчелеге вәкилләре»—кадерле кунаклар килә башлады. Укучылар Һәм берничә яшьрәк укытучы аларны каршылау өчен алдан ук урам як капка янына чыгып бастылар
Беренче булып, сәгать алты тулар-тулмас борын, роно мөдире сугыш инвалиды аксак Чынтимеров килде Мәҗлес уздыру өчен мәктәпкә бер тиен 20
бирмәсә лә. монда ул үзен хуҗаларча тотты Укучылар белән дә, укытучылар белән дә теләмичә генә исәнләште һәм беркемгә карамыйча диярлек, үз йортына кергән кебек, туп-туры керде дә китте Укучылар да. укытучылар да никтер аннан бераз гына шүрлиләр иде. Шуңа күрә Чынтимеров белән очрашу да корырак һәм салкынрак булды Алдан кушылганча, укытучылар дан берәрсе аны директор кабинетына кадәр озатып куярга тиеш булса да. • роно модирен беркем озатып бармады ?
Чынтимеровтан соң вак-вак атлап як-ягына карап, елмаеп бәләкәй генә 5 гәүдәле, тере, сүзчән Разия апа килеп җитте «Коммунизм юлы»ның редак- ♦ торы Разия апа элекке укытучы иле. шуңа күрә монда ул үз кеше Бишенче * класста Разия апа Габделхәйләргә татар теле татар әдәбияты укытты Ул ва- н кытларда ук инде Габделхәй шигырь яза иде Аның беренче шигырьләрен ут I чәчеп торган матур кара күзле, кара чәчле, тезелеп киткән ак тешле Разия е апасы укыды һәм беренче киңәшләрне дә ул бирде Шуңа күрә Разия апа- * сын Габделхәй аеруча якын итә. аның сүзенә колак сала Разия апа үзе дә * быелгы унынчыларны «үз балалары» дип белә иде
Разия апа күренү белән, чыр-чу килеп кызлар шундук аның каршысына * бардылар, уратып алдылар, култыклап җитәкләп дигәндәй аны директор ка ' бинетына кадәр озатып куйдылар Разия апа да эреләнеп тормады—һәркемгә исеме белән эндәште, һәркемнән хәл-әхвәлен сорашты, якындагы малайларның. кызларның аркаларыннан сөеп куйды
Беркадәр вакыттан соң. үзеннән калкурак буйлы хатыны белән парла шып. кошчылык комбинаты директоры —юан гына таза гына Ибатуллин килде Алардан кала, алдан килешеп куйгандай, бер бер артлы «Заготзерно» вәкиле белән ит комбинаты вәкиле килде Укучылар яныннан алар башларын югарырак тотып, дәрәҗәле генә үтеп киттеләр, шулай да сәламгә кар шы сәлам бирделәр
Җиденче яртыларда иң олы кунакларның берсе — райбашкарма председателе иптәш Бикчурин күренде Кая барса да яшел «Победа»га уты рып йори торган председатель мәктәпкә бүген үз аягы белән килгән үзе генә дә түгел — өчәүләшеп килгән иде Аның бер ягыннан шат күңелле, чибәр һәм тук кыяфәтле хатыны Наҗия, икенче ягыннан ялт итеп торган хәрби киемле яшь кенә лейтенант атлый иде Тоташ карадан киенгән, түшендә орден медальләре булган, таза, тыгыз тәнле ак якалы иптәш Бикчурин капкага җитәрәк адымын әкренәйтә төште һәм яшь лейтенантны ал данрак уздырып җибәрү өчен читкә тайпылды Ләкин лейтенантның өлкән кешеләрдән алгарак чыгасы килмәде, ахрысы — юлдашларын уздырып җибәрмәкче булып, ул да читкәрәк тайпылды Яңавыл өчен гадәттән тыш шәп киенгән, баштан алып аягына кадәр ислемайга коенган җылгыр Наҗия ачык капкадан керә алмый торган ирләр яныннан җиңел генә узып китте дә. алтын тешләрен, ак. таза муенындагы муенсаларын ялтыратып, ихахайлап көлеп җибәрде һәм күзен башын уйнатып, шул ук вакытта «балакайлар» белән, укытучылар белән исәнләшергә дә онытмыйча, керт-керт атлап кереп тә китте
Райбашкарма председателе иптәш Бикчурин зур башлы, кызыл йөзле һәм калын кара кашлы бер кеше иде Хатынының шулай иркен генә узып китүенә ризасызлык белдергән сыман ул кашларын җыера төште Озын буйлы, яшь. бәхетле лейтенантның йөзендә исә шаян елмаю чаткылары күренеп калды. Алар шулай ят җиңел исләр таратып, укучылар белән теләр теләмәс кенә исәнләшеп узып киттеләр
Капка янында көтеп торучылар бу оч кунакны күреп кинәт телсез кал дылар Яшьләрнең күзе иң элек яшь лейтенантка төбәлде һәркемнең күңеленә «Кем соң бу?»—дигән сорау килде Иптәш Бнкчурннның шундый зур улы бар микәнни'’ дип уйладылар кайберәүләр Нишләп соң моңарчы күренмәде дә. ишетелмәде дә икән? диделәр икенче берәүләр Кызлар аны ишектән кереп киткәнче күзләре белән ашардай булып карап калдылар һәм шундук чыш пыш килеп гайбәтләшергә дә тотындылар Беренче булып Җәмиләнең тавышы ишетелде
— Уф. йөрәккәем, су бирегез — гашыйк булдым, билләһи газим'—диде ул бөтенесенә ишетелерлек итеп
Шулай диде дә. Габделхәй ягына астыртын гына күз ташлап алды Габделхәй исә аны бөтенләй ишетмәмешкә салынды
X
Менә сәгать җидегә якынлашты Озын коридор кунаклар белән тулды Кунаклар тыелып кына сөйләштеләр, тыелып кына көлешеп-көлешеп алды лар һәм әледән-әле ишек ягына күз төшергәләделәр Кунаклар гына түгел, хуҗалар да көтте Капка төбендә сакта калган укучылар килеп-килеп хәбәр итеп кенә тордылар -Юк әле. күренми».—диделәр Мәҗлесне башлап җибәрү өчен бөтен нәрсә әзер иде. тик менә бер кеше, иң кадерле, иң олы кеше генә килеп җитмәгән иде.
Василий Михайловичның тынычсызлануы йөзенә чыкты Ул инде ике-өч мәртәбә райкомга да. иптәш Сафинның квартирасына да шалтыратып кара ды. ләкин берничек тә Мунавир Мухлисовичны туры китерә алмады Аның хәтта кайда икәнлеген дә белмәделәр Василий Михайлович «м-да» диде, бармакларын шартлатты һәм кулъяулыгын чыгарып тирләгән маңгаен cop- теп-сөртеп алды
Көтеп тору озакка сузыла башлагач, кайбер укытучылар, сәгатьләренә карап, кыюсыз гына «Әллә башлыйбызмы соң?»—диделәр Василий Михайлович ашыкмаска булды
Шулвакыт, бөтенләй искәрмәстән дигәндәй, мәктәп капкасы янына аксыл төстәге өр-яңа «Победа» килеп туктады. Кемдер шатланып
— Килделәр!—дип кычкырды.
Коридорда ыгы-зыгы башланды Ишеккә якыннар тышка чыктылар, тәрәзәгә якыннар урам якны күзәттеләр Самавырдай җиз торбаларын ялтыратып, төрле тавышлар чыгарып, баядан бирле карлыккан тамагын чистартып азапланган оч-дүрт кешелек оркестр шатланып «туш» уйнап җибәрде
Райкомның беренче секретарен каршыларга Василий Михайлович үзе чыкты Иптәш Сафин белән алар мәктәп ишегалды ягында, бәләкәй капкадан ишеккә кадәр сузып салынган такта басмада очраштылар Райкомның беренче секретаре корсагы үсә башлаган олы гәүдәле, кара тут йөзле, кара чәчле, илле яшьләр чамасындагы чибәр генә бер татар иде Өстенә ул затлы яшел гимнастерка, шундый ук төстәге галифе чалбар, аягына озын кунычлы хром итек кигән, хәрби фуражкасын салып кулына тоткан иде Фуражкасының маңгаенда хәрби эмблемасы, кулбашында алтын погоннары, йолдызлары булса, аны. күрәсең, полковник йә генерал дип уйларга да булыр иде Тик шулай да аңа чын хәрбиләргә хас җыйнаклык һәм төзеклек җитеп бетми иде Бу барыннан да элек бил каешының бушабрак торуында, изү төймәләренең тулысынча каптырылмавында һәм. гомумән, үз-үзен тотышында сизелә иде Кием-салымы белән полковникларга генералларга охшаса да. иптәш Сафин фронтта булмады, сугышта катнашмады Яшь чагындагы хәрби хәзмәтен исәпләмәгәндә, ул, гомумән, армия кешесе түгел иде Сугыш елларында районда иң җаваплы эшләрдә эшләде орденнар медальләр белән бүләкләнде «Икмәк фронтында, зур җиңүләргә ирешкәне өчен әле былтыр гына аңа икенче мәртәбә Ленин ордены бирделәр Тыйнак кеше район җәмәгатьчелеге өчен үрнәк кеше буларак ул бүген орден-ме- дальләрен тагып тормаган, түшенә бары төрле төстәге шакмакларын гына кадап куйган иде
Иптәш Сафин Василий Михайлович белән кул биреп күреште бер ике сүз әйтеп хәл-әхвәл сорашты, соңга калуы өчен гафу үтенде дә үзеннән чандыррак, тәбәнәгрәк директорның иңбашына аталарча шәфкатьле кулын тиереп алды Алар шулай кочаклашкан сыман парлашып ишектән керделәр һәм туры директор кабинетына юнәлделәр
Иптәш Сафиннын тормыш иптәше Галия апа яисә Галя Гатовна машина дан соңлабрак чыкты Аны Халидә апа белән Фәрхәнә апа каршы алдылар Хатыннар, ирләргә бернинди катнашлары юк кешеләр сыман, бәхетле елмаеп. шатланып үз хәлләрен сораштылар һәм күңелле гөрелдәп, ашыкмыйча гына мәктәпкә керделәр
Коридорның ике ягында да аларны үрә катып укучылар укытучылар, кунаклар көтеп торалар иле Озакламый директор кабинетыннан иптәш Са фин белән Василий Михаилович чыкты һәм алар янәшә атлап, коридор уртасыннан килә башладылар Алардан бераз калышып Галия апа яисә Галя Гатовна белән Халидә апа һәм Фәрхәнә апа килделәр
Тантаналы кичә буласы класс бүлмәсенең абзар капкасыдай итеп ачып куелган ишеге янына килеп җитәрәк иптәш Сафин каршылаучыларны сәламләп. даһиләрчә кулын күтәрде һәм парад кабул иткәндәге сыман көр то- выш белән:
— Здрасьте. товарищи1—диде
— Здрасьте. Мунавир Мухлисович1—диде беренче булып бәхетле Антонина Семеновна
— Исәнмесез* Исәнмесез, иптәш Сафин*—диделәр башкалар бер бер сен бүлеп
Җиз торбалы, калай тәлинкәле һәм барабанлы оркестр шатланып, ду ки тереп тагын «туш» уйнап алды Командага, үрә катуга күнегеп беткән укучылар. укытучылар, кунаклар — гомуми күтәренкелек тойгысына бирелеп кинәт шып булдылар, гәүдәләрен турайта төштеләр һәм боек кешеләр узып киткәнчәтын алырга да куркып тордылар
XI
Түргә, стена буена сәхнә сыман итеп калку урын җайланган, калку урыша унлап урындык тезеп куелган иде Олы кунакларны калку урыннар!а утыргтылар Иң уртага, әлбәттә, иптәш Сафин утырды ain.ni бер ягына райбашкарма председателе иптәш Бикчурин. икенче ягына хәрби диңгез флоты офицеры сыман ап ак киемле Василий Михайлович урнашты Калган буш урындыкларга районның җәмәгатьчелек вәкилләре һәм хөрмәтле укытучы лар утырды Хөрмәтле укытучылар арасында элекке укытучы Галия апага яисә Галя Гатовнага да урын табылды
Олы кунаклар урнашып бетү белән, ашыгып бер берсен этеп төртеп бүлмәгә укучылар кереп тулды Шак шок килен дөбердәп шау шу ясап, алар үз парталарына урнаштылар Бик үк олы булмаган кунакларны сәхнәгә каршы яктагы беренче рәтләргә —парталар ягына утыртканнар иде Укытучыларның да кайберләре шунда бик үк олы булмаган кунаклар арасына кы сылды, кайберләре коридор ягында ишек төбендә торып калды кайбер яшьрәкләр унынчылар янына елыш ■ ы лар
Кичәне Василий Михайлович ачты Ул сәхнә белән парталар арасында гы буш урынга куелган һәм өстенә кызыл җәелгән остәл янына килеп басты да таман.П! кырды Баштарак директор парталар ягына карап сөйләде, ләкин болай ул олы кунакларга аркасын күрсәтә булып чыкты Василий Михайло вич моны тиз арада абайлап алды һәм иптәш Сафин ягына җиңелчә генә баш иеп «извините» диде дә. өстәлнең икенче ягынарак күченде һәм укучы лар массасына карата яны беләнрәк борылды Аннан соң янә сәхнә ягына күз төшереп алды
Кереш сүзне Василий Михайлович урысча сөйләде Иң элек ул бүгенге кичәнең ни өчен җыелуы турында әйтте, бу шатлыклы тантаналы кичәдә районыбызның беренче секретаре иптәш Сафиннын райбашкарма председа теле иптәш Бикчуринның район җәмәгатьчелегенең һәм шулай ук укучы ларның ата-аналары катнашканлыгын әйтте Район җәмәгатьчелеге арасын нан иптәш Минтимеров фамилиясен, аннан сон Разия апаны һәм төрле ком бинат директорларының исем фамилияләрен атады
Кереш сүзеннән соң Василий Михайлович кыска гына итен быелгы уку елы йомгакларына тукталды, партия тарафыннан үзенә ышанып тапшырылган мәктәп укучыларының фән нигезләрен тиешле дәрәҗәдә үзләштерүләре. бер класста утырып калучыларның былтыргыга караганда ярты процент чамасы азрак булуы, унынчы классны исә быел егерме дүрт укучының барысының да уңышлы тәмамлавы турында сөйләде.
Җыелыш саен диярлек Габделхәйне яхшы яктан гына түгел, начар яктан да телгә алалар иде Үзенә карата бер үк вакытта яхшы сүз дә. начар сүз дә ишетергә никадәр күнеккән булмасын, хәзер ул. йөрәге еш-еш типкән хәлдә, Василий Михайловичның үз исемен әйтүен көтте Ул, билгеле, яхшы сүз. мактау сүзе көтте, иптәш Сафинның. район җәмәгатьчелегенең аннан да бигрәк. Җәмиләнең һәм алтын погонлы чибәр лейтенантның ушын алырлык искиткеч хәбәр әйтүен көтте. Һәркемнең ушын алырлык хәбәр исә, аның исәпләвенчә, медаль булырга тиеш иде.
Унынчы класс турында сөйли башлагач, мәктәп директоры, чыннан да. Мухутдиновка киңрәк, озаграк тукталды Ләкин, гаҗәп хәл. медаль турында бер генә сүз дә әйтмәде.
— Мухутдинов барлык фәннәрне «отлично»га үзләштерде.—диде Василий Михайлович —Ун ел буена Мухутдинов Яңавыл татар урта мәктәбенең даны булды Без аңа ышанабыз — киләчәктә ул безнең йөзгә кызыллык китермәс, фән-техниканың теләсә нинди тармагына да үзеннән лаекле өлеш кертә алырлык югары квалификацияле белгеч булыр. И без аннан шуны өмет итәбез дә...
♦Әһә. кайсы якка бора!»—дип уйлады Габделхәй, директорның сүзләренә үзенчә бәя биреп Башкалар, аеруча түрдәге кунаклар, икенче төрлерәк уйладылар, ахрысы «Мухутдинов» исеме чыгу белән. «Кем ул? Кая ул?» дигән кебек, кызыксынып, укучылар ягына карап-карап алдылар. Хәтта иптәш Сафин да башын ия төшеп. Василий Михайлович урынына күчеп утырган хатынына нидер әйтеп алды Галия апа яисә Галя Гатовна нидер җавап бирде һәм алар икесе дә күз карашлары белән арттагы Габделхәйне эзләп таптылар Үзенең шәплегенә үзе гашыйк булып утырган өр-яңа лейтенантның да тәкәббер йөзендә кызыксыну билгесе чагылып калды Тик ул беркемнән бер нәрсә сорамады—әүвәлгечә күзен каядыр бушлыкка текәп, сәхнәнең иң кырыйдагы урындыгында тораташтай катып утыруында булды
Василии Михайловичтан соң унынчыларның класс җитәкчесе Фәрхәнә апа сөйләде Ул татарча сөйләде Ул да быелгы унынчыларның башка еллар- дагыга караганда тырышрак, тәртиплерәк булулары, фән нигезләрен яхшы үзләштерүләре турында әйтте Аннан соң иң яхшы укучыларның исемнәрен телгә алды Ул да Габделхәйгә аерым тукталды һәм ул да аңа зур өметләр баглавын белдерде.
Укучылар, укытучылар өчен директорның сүзләрендә бернинди яңалык булмаган кебек. Фәрхәнә апаның сүзләрендә дә бернинди яңалык юк иде Тик шулай да Фәрхәнә апаны барысы да яратып, үз итеп тыңладылар Мондагы кешеләрнең барысы да дип әйтерлек татарлар иде. татарча аңлыйлар, тагарча фикер йөртәләр иде Бер бүлмәгә җыйналган татарга икенче телдә —урыс телендә сөйләү күпчелекнең күңелендә каршылык, кирелек һәм шул ук вакытта мескенлек хокуксызлык тойгысы тудыра иде Директор сөйләгәндә тынын кысып, сагаеп утырган кешеләр Фәрхәнә апа сөйли башлагач елмаеп җибәрделәр. Сөйләп бетергәч исә шаулатып кул чаптылар.
Кул чабу туктар-туктамас борын, директорның сүз бирүен дә котмәстән. Антонина Семеновна урыныннан торды һәм кызыл җәелгән өстәл янына килеп басты Үзе алдында укучыларның да. укытучыларның да татарча сөйләүләрен, татарча сөйләшүләрен аның җене сөйми иде Укучыларының үз телләрендә лыгырдауларын ул әле ничектер гафу да итә ала иде ләкин татар теле, татар әдәбияты укытучысы Фәрхәнә апаны ул. гомумән берничек тә гафу итә алмый иде Теләсә кайчан • учительская.да директор
бүлмәсендә яисә җыелышларда авыз тутырып татарча сөйләшкәне өчен генә түгел, ул. ахрысы аны авыл хатыннары кебек таза, тупас һәм үзсүзле булганы өчен дә яратмый иде бугай. Ж.ае чыккан саен ул аны өтеп тә ала. төрлечә мыскыл да итә иде Кайчагында алар укучылар, укытучылар алдын да да эләгешеп киткәлиләр иде Мондый чакта Фәрхәнә апага, әлбәттә урысча җавап кайтарырга туры килә Фәрхәнә апаның урысчасы исә ташка * үлчим иде Үзара бәрелешләр еш кына Антонина Семеновнаның барысын ? орып бәреп, класстан чыгып китүе белән, хәтта башы йорәге авыртып урын- “ га егылуы белән тәмамлана иде Бу юлы Фәрхәнә апа урыс телен бозып та ♦ сөйләмәде, алай болай ана тел дә тидермәде Ләкин анын район җитәкчедә- * ре алдында рәхәтләнеп, оялмыйча «поганый» телдә болтать итүе Антонина £ Семеновнаны шактый чыгырдан чыгарды
Гомумән, бүген анын кәефе шәптән түгел иде Фәрхәнә апа сөйләгәндә ® ул әле кызарынып, әле агарынып көчкә тыелып утырды Кызыл өстәл яны- < на чыгып баскач та ул. дәресен белмәгән укучы кебек, кирәгенчә фикерен * туплый алмыйча һәм тиз генә сүз башлап китә алмыйча торды Сүз башла * гач инде, гадәтенчә, урыс теленең бөеклеге турында, урыс телен яхшы С белгән кешенең беркайчан беркайда аптырап калмаячагы, урыс телен белгән кешегә һәркайда барлык юллар ачык булуы турында тезеп китте Атаклы кешеләрнең урыс теленең бөеклеге, көчлелеге турында әйткән мәгълүм сүзләрен искә төшерде Бу тантаналы кичәдә тәнкыйть сүзләре ят ишетелсә дә, түзмәде, «кайберәүләрнең» укытучы була торып та урыс телен тиешенчә үзләштерә алмауларына, тиешенчә аны хөрмәт итмәүләренә кызгану белдерде
Антонина Семеновнадан соң Разия апа сөйләде Ул да куркып торма ды — Фәрхәнә апа кебек татарча гына сиптерде Шуннан сон райбашкарма председателе иптәш Бикчурин сүз алды Ул шулай ук татарча сөйләде Ан нан сон химия укытучысы Халидә апа кузгалды Ул болай да күбрәк урысча гына сойли иде Монда да ул күнегелгән гадәтеннән чигенмәде Алар бары сы да мактау сүзләре, тынычландыру, куандыру сүзләре генә әйтергә ты рыпггылар Алар барысы да яшьләрне зур тормышка аяк басулары белән котладылар, киләчәктә совет яшьләренең иптәш Сталинның, партиянең ышанычын аклаячакларына. илебез, халкыбыз өчен файдалы кадрлар була чакларына зур өметләр багладылар
Ил өчен, халык өчен файдалы кешенең ниндирәк булырга тиешлеген ачык кына күз алдына китерә алмасалар да. алсу битле, саф күңелле яшьләр күтәренке, купшы үгет-нәсихәт сүзләрен тын да алмый тынлап утырдылар Моңа кадәр тыңлаган барлык дәресләргә караганда да яратыбрак, бире лебрәк тынлап утырдылар
XII
Котлау һәм үгет-нәсихәт сүзләреннән соң тантаналы кичәнең икенче өлеше — ун классны тәмамлау турында аттестатлар тапшыру башланды Беренче булып фамилиясе «А» хәрефенә башланган Абдрашитова Галимә чык ты Менә ул директорның кыска бармаклы сөякчел каты кулыннан кадерле кәгазьне алды да. дәрестә җавап биргәндәге кебек чатнап торган яңгыравык тавыш белән атабыз Сталинга, туган илгә, мәктәп дирекциясенә рәхмәт сүзләре әйтте Аның рәхмәте әйтелеп бетү белән коридор ягындагы оркестр. барлык торбаларын, тәлинкәләрен, барабаннарын эшкә җитеп, бөтен дөньяны яңгыратып «туш» уйнады
Галимәдән соң Назиф чыкты Аннан соң Фәнәви чыкты Укучылар директор кулыннан ялтырап торган бер бит кәгазь алдылар кычкырып рәхмәз әйттеләр һәм музыка, кул чабу куанычлы чыш-пыш дулкынында җиңелчә генә тирбәлеп, алпан-тилпән атлап, урыннарына барып утырдылар Бу минутта бөтен дөньяда алардан да бәхетлерәк беркем булмагандыр, мөгаен
Габделхей иптәшләренең сүзләренә бөтенләй диярлек колак салмады. Мондый чакта ул үз фамилиясенең «А» яисә «Б» хәрефенә башланмавына үкенү һәм ризасызлак сыман бер тойгы кичерә торган иде Бу тойгыда түземсезлек һәм омтылыш та бар иде Хәзер дә ул бары ■•Мухутдинов» фамилиясе ишетелүен генә көтте Менә, ниһаять. Василий Михайлович, кызыл япкан өстәлдәге аттестат кәгазьләренең берсенә күз төшереп алды да Габделхәй көткән фамилияне кычкырды Болай да киеренке тынлык сагаеп калды Бөтен класс «Мухутдинов» ягына борылып карады һәм йөзләгән күз карашы аның урыныннан кубып, кызыл өстәл янына барып җитүен күзәтеп тордылар
Ул. билгеле, яшь лейтенант кебек шәп һәм таза түгел иде. Чандыр һәм ак чырайлы яшь шагыйрьнең өсте-башы да алтын погонлы лейтенантныкы кебек энәдән-җептән генә чыккан түгел Өстенә ул иске гимнастеркадан бозып теккән, уңган, юкарып беткән иске күлмәк-гимнастерка һәм киң балаклы озын чалбар кигән иде Иң күзгә ташланганы — озын чәч иде. Колакларын күмеп киткән, чүмеч артына төшеп торган чәчләре бераз гына Такташныкын хәтерләтә иде кебек Ләкин аныкыдай уттай янган күз карашы, ихтимал. Такташта да булмагандыр Аның ул рәтле, очкынлы күз карашында балаларча беркатлылык та, кыюсызлык та. шул ук вакытта үз-үзенә ышану, горурлык һәм тәкәбберлек тә бар иде.
Калын, шома кәгазь кисәген Василий Михайлович бүтәннәргә ничек тапшырган булса, аңа да шул рәвешчә тапшырды Дирекция һәм укытучылар коллективы исеменнән фатиха сүзләре әйтте, нык итеп аның кулын кысты. Шуннан соң оркестр «туш» уйнады Халык шаулатып кул чапты
Шуннан соң Габделхәй дә бүтәннәр кебек кычкырып рәхмәт әйтергә һәм, кызыл өстәл янында артык тоткарланып тормыйча, үз урынына барып утырырга тиеш иде кебек. Ләкин, Габделхәй исәпләгәнчә, «тантана» җитәрлек дәрәҗәдә| тантаналы булмады. Директор аңа бирелергә тиешлә тагын бер нәрсәне онытып калдырды сыман тоелды Бөтен халык алдында шул турыда Василий Михайловичның исенә төшерү бик зур әдәпсезлек булыр иде. әлбәттә. Ул моны аңлады, ләкин шул ук вакытта директорның ни дә булса әйтүен көтте Директор исә берни әйтмәде — башын иештереп. өстәлдәге аттестатларны әвеш-түеш китергән булды. Ул арада укучылар арасында чыш-пыш китте. Габделхәй үзе генә түгел, башкалар да директор медаль алып кайткандыр, күрәсең, аны бүген тантаналы кичәдә тапшыралар диебрәк уйлаштыралар иде.
Иптәшләренең чыш-пышын ишетеп. Габделхәй каушый башлады
— Нәрсә, выступлениегезне оныттыгызмы әллә, Мухутдинов?—диде Василий Михайлович
«Әйе шул — выступление .»—дип уйлады Габделхәй, үзенең хәзер генә нишләргә, нәрсә сөйләргә тиешлеген исенә төшереп Ләкин ул бит «выступление >гә әзерләнмәде’ Ярдәм сораган сыман, ул якындагы Антонина Семе- новнага күз төшереп алды «Каушама, сөйлә!»—диде Антонина Семеновна күз карашы белән елмаеп Фәрхәнә апа исә ишеттерерлек итеп:
— Шигыреңне укы. Габделхәй,—диде
Разия апа да шул ук сүзләрне әйтте Габделхәйгә кинәт җан керде, ләкин әле һаман ул каушавын җиңә алмады — нишләргә белмичә, өстәл янында басып тик торды
Халык көтте Башта тын да алмый көтте, аннары сабырлыгын җуеп, си- зелер-сизелмәс кенә гөжләргә тотынды Кемдер пышылдады, кемдер парта шыгырдатты Иптәш Сафин, яшь җегетнең уңайсызлануын күрмәс өчен, хатынына иелеп, нидер әйтеп куйды
— Башлагыз Кыюрак!—диде шул чакны якында гына Антонина Семеновна, команда биргән кебек
Торгынлык юкка чыкты һәм үзенә ышаныч кайта барганын тойган хәлдә Габделхәй, тамагын кыргалап
— Иптәшләр..—диде
«Иптәшләр*не ул татарча әйтте Макталган укучының уңайсыз хәлдә калуына болай да үртәлеп утырган Антонина Семеновна корт чаккандай урыныннан калкып куйды һәм дорфа гына
— Мухутдинов, говорите по-русски'—диде
— Гафу итегез.—диде Габделхәй һәм бернинди тоткарлыксыз «выступ ление»гә тотынды *
Сөйләгәндә ул берни турында уйламады Ул бары кайчандыр кемнәндер £ ишеткән, китаплардан, гәзитләрдән укыган сүзләрен генә исенә төшерде
— Без бүген барыбыз да зур шатлык кичерәбез.—диде ул дәрестә * җавап биргән кебек «шартлатып»—Шатланмаска момкинме соң? Бүген без * туган мәктәбебез белән, кадерле укытучыларыбыз белән саубуллашабыз. Без £ олы тормыш юлына аяк басабыз Безнең күгебез аяз. киләчәгебез якты ~ Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә бәхетле яшьлегебез, шатлыклы тор- _ мышыбыз өчен партиягә иптәш Сталинга шуны әйтәсем килә
Соңгы сүзләрен, бигрәк тә партиягә. Сталинга кагылышлы сүзләрне * аның аеруча күтәренке, тәэсирле итеп тәмамлыйсы килде һәм шигырь яз- - гаңда! ы кебек, иң кирәкле сүз таба алмыйча, бу юлы да төртелеп калды = Шулай да артык каушап, тоткарланып тормады — «безне яңадан яңа җиңүләргә алып баручы» дип шома гына ялгап алып китте Кирәкле сүзләрен әйтеп бетергәч ул. «уф. котылдым'» дигән сыман, шаулатып бер тын алды Аның шулай шаулатып тын алуын бөтен класс ишетеп торды Фәрхәнә апа. теләктәшлек белдереп, елмаеп куйды Тәртипсез Назиф кыч кырып көлеп җибәрде Аңа башкалар кушылды Күп тә үтмәде, шундый авырлыкны җиңеп чыккан батыр Мухутдиновка чын күңелдән шаулатып кул чабарга тотындылар.
XIII
Кул чабу озакка сузылмады Барысы да. Габделхәй белән эш бетте дип уйлан. Василий Михайловичның икенче фамилияне әйтүен көттеләр Bain лий Михайлович, чыннан да. нидер әйтергә җыенды
— Шушы кадерле кичәгә багышлап мин шигырь яздым,—диде Габ делхәй, кесәсеннән бер бит кәгазь чыгарып —Рөхсәт итсәгез, мин шуны укып күрсәтер идем
Ул моны директорка карап әйтте. Василий Михайлович. Габделхәй уры ныннан кузгалып китмичә сүз башлый алмаган кебек. Габделхәй дә аның рөхсәтеннән башка сүз башлый алмый иде. Директор, ишетмәгән сыман, эндәшми калуны артыграк күрде
— Укы әйдә, укы!—диде Фәрхәнә апа директор өчен җавап биреп
— Укы. укы!—диделәр башкаларда.
Габделхәйгә шул гына кирәк тә иде
— «Рәхмәт, мәктәп!» диде ул шигырьнең исемен әйтеп. Василии Михай ловичның җавабын котмәстән
Шуннан соң ул дәртләнеш укырга кереште һәм
Вакчадапя алсу ниләр кебек Чачак аттык синдә без, мактап Аңыбызга якты нурлар сибеп Сип үстердең безне иркәләп.
—диде яшь. көчле тавыш белән
Мәктәп һәм Яңавыл күләмендәге атаклы шагыйрьнең шактый озын һәм күңелсез шигыре. «выступление»сс кебек үк. дәрестә ишеткән, ки таплардан, гәзит-журналлардан укып белгән төссез, шома һәм политик тотнаклы сүзләрдән теркәлгән иде Василий Михайловичны исәпләмәгәндә, беркем дә монда шигырь белгече түгел иде Шулай да яшь шагыйрьнең кыч кырып һәм дәртләнеп таныш сүзләр көйләве тыңлаучыларга ярыйсы ук тәэсир итте
Рәхмәт сиңа, бөек туган халкым —
Улларыңның изге юлдашы.
Рәхмәт сиңа, туган уку йортым. Даһи Сталин — бәхет кояшы'
— дип тәмамлады Габделхәй, тәрәзә пыялалары зыңгырдарлык тавыш белән.
Фәрхәнә апа куанычыннан елмаеп җибәрде. «Булдырдың!»—диде Бөтен класс ду китереп кул чапты. Хәтта иптәш Сафин да башкаларга кушылып кул чапты, иптәш Бикчурин шулай ук калышмаска тырышты Бите, колак очлары уттай янган бәхетле җегет боларның барысын да күреп, тоеп торды һәм ашыкмыйча гына өстәл яныннан кузгалып китте.
Тәненең авырлыгын да. аягының кайсы якка, ничек атлавын да тоймас хәлдә җиңеләеп, үз партасына таба юнәлгәндә аның алсу томан элпәсе белән капланган күз карашына ачулы Антонина Семеновнаның тузынып коридорга чыгып барганы күренеп калды. «Кайтып китте. Килмәячәк бүген •>.— дип уйлады ул аның турында тыныч кына «Хәтерен калдырдым, ахрысы».—диде аннары үз-үзенә Ләкин бит аның да хәтерен калдырдылар1 Медаль юк Булмады Булмаячак Нәрсә ул шау-шу килеп кул чабулар алтын медаль белән чагыштырганда!
Урынына килеп утыргач та Габделхәй үзен биләп алган исерткеч тәэсирләрдән тиз генә арына алмады Әле генә нәрсә турында уйлаган иде соң ул? Ә-ә. Антонина Семеновна Юк. медаль бугай. Әйе. медаль. Булмады Булмагандыр, күрәсең. Нигә соң аны башта ук шулай дип әйтмәделәр икән? Нигә шуны сер итеп тоттылар икән?
Күпмедер вакыттан соң аның колагына бик ерактан, куе томан арасыннан ишетелгән сыман, кемнеңдер тавышы килеп җитте.
— Нәрсә?—диде ул артына борылып, илтифатсыз гына.
— Кәбестә!—диде Җәмилә. — Сәкинә кая?
«Сәкинә турында юри сорый. Сөйләшәсе килә».—дип уйлады Габделхәй үз алдына Әле күптән түгел генә ул. моннан соң беркайчан Җәмилә белән сөйләтмәячәкмен, дип үз-үзенә сүз биргән иде Хәер, ул инде аны шундук оныткан да иде. тик шулай да Җәмиләгә карата күңелендә энә очы кадәр генә кинә торып калган иде Аннан соң, хәзер генә шундый бәхетле, күңелле мизгелдә Җәмиләнең ут капкандай Сәкинәне таптыруы бөтенләй урынсыз иде.
— Сакина Тазиева юкмыни?—диде Василий Михайлович класска күз йөртеп
Барысы да бер-берсенә карашып алдылар. Төрле яктан:
— Юк. күренми.
— Кая булды икән соң ул?
— Әле генә шушындае,—диделәр.
— Нәрсә булган тагын?—диде директор кырыс кына
Иң арткы партада утырган Җәмилә Габделхәйнең аркасына төртеп алды
— Сәкинәне күрмәдеңме, димен мин сиңа!
— Нәрсә кирәк сиңа?—диде Габделхәй челәеп.
— Кычкырма ул чаклы!—диде Җәмилә пышылдап
Бер-ике сүз белән ул Сәкинә турында үзе белгәнне әйтеп бирде. Баягынак болынга барырга чыккач, алар —Җәмилә белән Сәкинә, әйткәләшеп киткәннәр. Үпкәчел Сәкинә ачуланып кире борылган Аның артыннан йөгереп караганнар, ләкин куып җитә алмаганнар Җәмилә аны мәктәпкә кайткандыр дип уйлаган Мәктәптә юклыгын күргәч өйләренә кайтып киткәндер, дип уйлаган. Аны, билгеле, өйләренә барып алганда да ярар иде, ләкин Җәмиләнең барасы килмәгән Аттестат кирәк булса, үзе килер әле дип уйлаган Ләкин Сәкинә менә юк Кайда булыр улэ Аның кайдалыгын Габделхәй дә белмәгәч, тагын кем белер? Бит алар йөриләр!
Сәкинәнең юклыгы Габделхәйне әз генә дә борчымады Ул Җәмилә кебегрәк «Аттестат кирәк булса, үзе килер әле»,—дип уйлады Шулай да 28
Җәмилә алдында бөтенләй кызыксынмаган кеше булып утыру да килеш ми иде.
— Чыннан да. кая кипе икән соң ул?—диде ул Җәмиләнең үзенә үк сорау биреп.
— Кит. билләһи газим! — диде Җәмилә —Бу кадәр булгач та булырсың икән! >
— Үзләре куалап җибәргәннәр дә. хәзер мин гаепле.—диде Габделхәй. g Сәкинәнең юклыгы җайлы гына барган тантаналы кичәнең тәртибен “ бозды Василий Михайлович *Тазиева*ның аттестатын бер читкә алып куй- * ды да. аннан соң икенче кешенең фамилиясен әйтергә әзерләнде Шул чак- < ны Җәмилә кулын күтәреп, парта капкачларын шакылдатып, урыныннан £ торды ®
— Василий Михайлович. Сәкинә Таҗиеванын өйләренә барып килергә _ рөхсәт итегез?—диде «
— Барыгыз.—диде диретор *
•Әйдә'»—дигән сыман Җәмилә Габделхәйнең кабыргасына төртеп “• алды, үзе белән бер партада утырган Нәзирәне җитәкләде дә. беркайчан z
түбә өстендә рәтләп тормый торган, читләренә аллы-гөлле бизәкләр төшерелгән зәңгәр кыекча яулыгын тозәткәләп. тиз-тиз атлап ишеккә таба элдерде
Җәмиләнең шулай санга сукмагандай кабыргасына төртеп алуы да. беренче булып, әйдәп китеп баруы да Габделхәйнең ачуын китерде Кем бул ган дип торырсың — этеп төртеп кенә йөртмәкче' Йөртми тор әле Киреләнеп. ул урынында утырып калды
— Әйдә киттек без дә1—диде шул чакны Назиф Габделхәй ягына карап.
— Әйдә, алайса.—диде Габделхәй теләртеләмәс кенә
XIV
Боларның барысы да кичәгенәк булды
Менә хәзер ул идәнгә озын өстәл янына сузылып яткан да. яңадан татлы йокыга китәргә азаплана Ләкин таң аткан, тышта якты, бүлмә! ә кояш нуры тулган.
Кичәге көн. дөресрәге, кичәге төн әллә төш. әллә он булып мәңге аның хәтерендә сеңеп калды
Кичәгенәк алар үз гомерләрендә беренче мәртәбә укытучылар белән, зур дәрәҗәле кунаклар белән мәҗлестә утырдылар Бергә, бер өстәл янында ашадылар, эчтеләр. Беркем бер сүз әйтмәде беркем бер шелтә-фәлән белдермәле «Эчте» дигәч тә. кызлар авызларына да алмадылар, малайлар да татып кына карадылар Әз генә, күз каргамаслык кына Хәтта директор Ва силий Михайлович алар белән стаканын чәкештереп йөрде Кызык инде Әдәм әйтеп әдәм ышанмас— шундый кырыс, шундый коры Василий Михай лович үзенең укучылары белән, укытучылары белән бергәләп аракы эчте’ Иптәш Сафин да. иптәш Бикчурин да эчте Бар рәвешен китереп, чын ирләрчә шаулатып, мактанышып эчтеләр
Чак-чак кына башына китеп алгач, дөресрәге, туйганчы ашаганның соңында күңеле күтәрелеп киткән Габделхәй утырган җирдән генә үзенең Яңавылга. Бүә буйларына багышланган яңа шигырен укыды Шундый хисле итеп, шундый оста игеп укыды —барысы да исләре китеп тын да алмый тыңлап I ордылар, аннары күкләр! ә чөеп мактадылар Хәер, аның үзенә генә шулай тоелды Дөресен әйткәндә, «район җәмәгатьчелегезнең әллә ни исе китмәгән с ыман күренде Бу вакытта инде алар аерым аерым төркем булып нидер гәпләшәләр, нидер хәл итәләр иде Иптәш Сафин исә үзенең бәлештәй симез, чибәр хатыны Галия апа яисә Галя Гатовна белән китеп тә барган иде бугай
Аны бары классташлары гына мактады, ахрысы. Малайлар арасында калкурак гәүдәле, көчлерәк Назиф Габделхәйне күтәреп алып югары чөймәкче булды Габделхәй аны юри бәйләнә дип уйлады Кем белә, бәлки чынлап та көнчелектән шулай кылангандыр ул? Чак-чак кына ызгышып китмәделәр Ярый әле вакытында Габделхәй үзенең хатасын аңлап алды Аңлап алды да. Назифтан гафу үтенергә тотынды. Шуннан соң алар икәүләшеп, кочаклашып тышка чыгып киттеләр Очынып, дәртләнеп караң гыда. салкынча һавада озак кына җырлап йөрделәр. Аларга Фәнәви килеп кушылды Алар беркайчан ачуланышмаска, мәңге дус-тату булырга бер-бер- сенә антлар бирделәр.
Шулай дөньяларын онытып, мәктәп ишегалдында әрле-бирле йөренгәндә. караңгыда көтмәгәндә каршыларына Җәмилә килеп чыкты
— Нишләп йөрисез монда бер-берегезгә тагылып?—диде ул исе китеп —Анда сезне югалтып яталар Сәкинә үпкәләгән. Абау, шул да булды мы — кызы янына барып та кйрамый1
Күп тә үтмәде. Җәмилә артыннан Нәзирә килеп җитте. Галимә килде Шуннан соң алар култыклашып, шаулашып, урамга ук чыгып киттеләр. Ләкин әллә ни ерак та китә алмадылар, озак та йөри алмадылар — Җәмилә барысын да кире борды Беркем каршы килмәде. Җәмиләнең боерыгына буйсынып, яңадан мәктәп ишегалдына кайттылар. Алар кайтып кергәндә бөркү класс бүлмәләрендә беркем калмаган — барысы да тышка, ишегалдына чыкканнар, җыр бию башлап җибәргәннәр иде. Бу вакытта инде оркестр да. кайбер кунаклар да кайтып киткәннәр, мәктәптә бары үз кешеләр генә, яшьләр генә калган иде. Күптән түгел армиядән кайткан, җыр һәм рәсем укытучысы Нәҗип абый өздереп гармун уйный, укытучы кызлар, яшь хатыннар бииләр башкалар исә күңелле шаулашып кул чабып торалар иде.
Сәкинә шунда гына, мәктәп ишегалдында гына булган Аны эзләргә китүчеләр тиз арада кире борылдылар Бераз соңлап булса да Сәкинә дә ат тестат алды Ләкин аңа карап кына Сәкинәнең күңеле күтәрелмәде Менә хәзер дә ул биюче укытучылар янындарак аерылып, бер ялгызы басып тора иде
Урамнан җыйнаулашып кайтып кергәндә Җәмилә тагын Сәкинәнең үпкәләве турында әйтте -Үпкәләмәсен, ул да шат күңелле булсын-.—дип уйлады Габделхәй үзенең йөргән кызы турында. Ләкин, нихәл итмәк кирәк Җәмилә Сәкинәдән яхшырак Гадирәк тә. аңлаешлырак та Буй-сын. чибәрлек ягына килгәндә. Сәкинәдән әллә кайда өстенрәк Тик менә укуы гына Сәкинәнекеннән кайтышрак Бигрәк тә ул урыс теленнән йомшак, физика- математикадан. химиядән йомшак. Аннан соң бик җиңел акыллы да бугай ул Бик тиз кызып китә, кычкыра «Язучы —кеше рухы инженеры- булса да. Габделхәйнең әле нишләптер Җәмиләнең холкын-фигылен, эчке кичерешләрен рәтләп аңлаганы юк Наданлык бу Шагыйрь буласы кеше башкаларны. бигрәк тә кызларны яхшы белергә тиеш Дөрес. Габделхәйнең, инде яратмау мәсьәләсендә үз карашы бар Аныңча, чын кеше бары тик яхшы укучы кызларны гына, эшчән, тырыш һәм акыллы кызларны гына яратырга тиеш Андый кыз бик үк матур булмаска да мөмкин Чын мәхәббәт тышкы матурлык белән түгел, эчке матурлык белән билгеләнә Сәкинә нәкь менә шундый кыз Сәкинәне яратмаска мөмкин түгел!
XV
Шулай уйлана торгач көтмәгәндә ул теге лейтенантны исенә төшерде Бер дә юктан диярлек кәефе кырылды Беренче күрүдә үк лейтенант аңа ошамады Ошамады гына түгел, ул аны хәтта җаны-тәне белән яратмас булды Яратмаса да әледән әле аның ягына карап алды аның турында әйтелгән өзек-озек сүзләргә колак салды. Берәүләр аны райбашкарма пред-
седателенең туганы икән, диделәр, икенче берәүләр, хатынының энесе икән, диделәр Венгриядәме. Румыниядәме хезмәт итә икән ялгачы бөтенләйгәме кайткан икән дә. шуннан файдаланып менә монда Яңавылга кунакка килгән икән, диделәр
Берни әйтеп булмый иптәш лейтенант чибәр җегет Барыннан да бигрәк аның менә шул чибәрлеге ачуны китерде бугай Киң җилкә калку күкрәк, кара каш. кара чәч Үзе озын төз гәүдәле Кәртинкә инде, кәртинкә Тик менә йозе нурсыз Эре Тәкәббер һәркемгә масаеп мыскыл итеп карый сыман Кызлар аның йөзенә карамыйлар да, энәдән-җептән чыккан шәп киемнәренә карыйлар да. алтын погоннарына кызыгалар Җәмиләнең авызында гел шул погон да китель, төймә булды Кичәгенәк лейтенант үзен шактый эре тотты Унынчыны бетереп кулларына аттестат алган җегетләрнсң берсе белән дә беренче булып сүз дә башламады алар ягына хәтта рәтләп карамалы да Шул ук вакытта малайларның башлары аша үрелеп. кызларга мактау сүзләре әйтте, кайберләре белән сөйләшергә дә тырышып карады
Габделхәй һич гә аның үзләре белән аралашуын теләмәде Ләкин бөтен игътибары аның һаман шул сөйкемсез лейтенантта булды Чибәр кунакның һәр сүзе, һәр кыланышы анда кире тәэсир тудырды Габделхәйнең генә түгел, бүтән малайларның да бу кирәкмәгән артык кашыкка ачулары килгән булып чыкты Икәүдән-икәү генә калгач. Назиф Габделхәйнең беләгеннән кысып тотты да. кайнарланып
— Әйдә тукмап ташлыйбыз шул погонлы күркәне'—диде
Назифның Җәмиләгә күзе төшеп йөри Моны белә Бервакыт ул хәтта «Мин аны оиләренә кадәр озатып куйдым» —дип тә макташ ан иде Назиф ның Җәмиләне көнләп дулавы Габделхәйгә бик үк ошап җитмәсә дә. аның шулай кунак җегетне тукмарга җыенуына каршы килмәде Назиф ул дуамал рак Ярсып китсә, лейтенантны чынлап та тукмап ташлавы бар Ләкин бит лейтенант—хәрби кеше' Ничек итеп аңа кул күтәрәсең? Аның әле кесә сендә наганы да бардыр Совет армиясенә каршы кул күтәргән дип алып китсәләр?!
Габделхәй Назифка шулайрак диде Мондый сүз ишетеп Назиф ы мы итте, үпкәләгән сыман итте, шулай да артык кысташып тормады Ул арада игиЬш Бикчурин хатыны Наҗия апа белән кайту ягына юнәлде Хуш исле папиросын төтәтеп, алар белән кунак лейтенант та китеп барды
Габделхәйгә хәзер барысы ла көлке тоелды Ярый әле дурак Назиф коткысына бирелмәгән Алай-болай эләгешеп киткән булсаң харап эшләр' ЯҮар идең менә монда хуш исле чичкә арасында иртәнге кояшта җылынып
Шуннан соң., шуннан соң алар яңадан үзләренең классларына керделәр, яңадан биеделәр, җырладылар Барлык кунаклар һәм укытучылар кайтып киткәч. Фәрханә ана белән бергәләп таңга кадәр диярлек төрле кызык хәлләр сөйләшеп, хыялланып утырдылар Фәрханә апа «Гөлмәрфуга. бар суга» дигән яка җыр өйрәтте Ул аны яшь чагында Казанда ишеткән икән Фәрхәнә апаның матур итеп җырлавына яшьләрнең исе китте Алар аны бөтенләй җырлый белми дип уйлыйлар иде Баксаң, ул да менә дигән итте pen, моңлы итеп, сузып-сузып җырлый икән'
Алар шулай урынлыкларын түгәрәкләп тезеп, бер-берсенә сыенып утырдылар, бер-берсеиең якынлыгын тоеп, күз керфекләре йомылганчы тамаклары карлыкканчы җырладылар да җырладылар Җырны күбрәк Фәрхәнә апа башлады Җырлап туктагач, бер ике сүз белән җырның тарихы турында белешмә бирде — монысын фәлән авылның фәлән кешесе чыгар ran. диде, монысын кызыллардан ишеттем, монысын солдатлардан ишеттем диде «Солдатларының нинди төстә булуын сорап тормадылар Барыбер түгелмени? Ак булса да кызыл булса да кемдер җырлаган үтебезчә татар ча җырла)ан Шул чактагы бер яшь кызның хәтеренә сеңеп калыр дип ул бәлки, уена да китереп карамагандыр Бәлки аны шул ук көнне атып үтергәннәрдер Җыры менә исән калган
Шуннан соң... шуннан соң кызлар бер бүлмәдә, малайлар бер бүлмәдә кая туры килде, шунда башларын төртеп йокыга талдылар. Фәрхәнә апа кайтып китмәде — кызлар янында калды
Дөресен әйткәндә, аларның йокы дигәне йокы да булмады. Бары бераз онытылып кына алдылар Менә Габделхәй көндәгечә уянып китге. Хәзер инде ничек йоклап ятмак кирәк?!
Йокылы-уяулы килеш беравык уйланып яткач, ул бүлмә эченә күз йөртеп чыкты Кичәгенәк бөтенесенең игътибарын үзенә җәлеп итеп торган кызыл япмалы өстәл урыныннан күчерелгән, кызылы яртылаш идәнгә салынып төшкән Идәндә, өстәл өстендә, парталарда, урындыкларда кәгазь кисәкләре, теләсә ничек чәчкәләнгән чичкәләр аунап ята. Идәндә төрлесе төрле кыяфәттә сузылып, бөгерләнеп малайлар йоклап ята. Тәрәзә аша елмаеп иртәнге кояш карый. Бөтен дөнья шундый тын, тыныч. Күңелдә шатлыклы, бәхетле бер омтылыш һәм туасы көнгә зур өмет тойгысы тирбәлә. Әйе. бу аның сабыйлык һәм балалык чорыннан чыгып, күптән вәгьдә ителгән олы тормышка — серле дә. аңлаешлы да сыман билгесезлеккә аяк баскан беренче һәм соңгы иртәсе иде.
XVI
Шул чакны урам якта көтүченең:
— Чыгары-ың!—дигән тавышы ишетелеп китте.
Шуннан соң чыбыркы шартлады. Күп тә үтмәде, шыгырдап капкалар ачылды Йокылы тавышлы ниндидер хатын-кыз сыерына, сарыкларына кычкырды. Анасыннан аерылып калган кәҗә бәтие колак тондыргыч чәрелдек тавыш белән кычкыра-кычкыра каядыр йөгереп китге. Ачык тәрәзәдән дымлы тузын исе катыш әчкелтем көтү исе килеп керде һәм мәктәп турысында беркадәр вакыт тигезле-тигезсез атлаган йөзләрчә тояк тавышлары, сарык кычкырган, сыер мөгерәгән тавышлар ишетелеп торды.
Көтү тавышына малайларның барысы да уянып киттеләр. Көтү киткәч йоклап ятарга ярамаганлыгыи уйлап урыннарыннан тордылар да. өс-башларын рәтләделәр Икенче бүлмәдәге кызлар да уяндылар, аякларына бастылар һәм бер-бер артлы тышка чыга башладылар.
Барысы да җыелып беткәч, кызлар Фәрхәнә апаны өйләренә кадәр озатып куярга дигән теләк белдерделәр. Кызларның теләгенә малайлар да кушылды Фәрхәнә апаның бер ягыннан Җәмилә белән Сәкинә, икенче ягыннан Габделхәй белән Назиф барды Башкалар аерым-аерым төркем булып, алданрак та. арттанрак та бардылар.
Фәрхәнә апа Яңавыл татар урта мәктәбенең иң өлкән укытучыларыннан санала иде Баштарак ул башлангыч классларда укыткан, аннан соң үзе укыган. Казанда, пединститутта. Шуннан сон. югары классларда татар теле, татар әдәбияты укыта башлаган. Аның күз алдында инде бик күп балалар үсеп буйга җитте, бик күп балалар менә шулай бүгенгечә «яңа тормышка > аяк бастылар һәм нәкъ бүгенгечә диярлек, күмәкләшеп аны өенә кадәр озата бардылар.
Өлкән укытучы исәпләнелсә дә, Фәрхәнә апа чын яшенә караганда яшьрәк һәм тазарак күренә иде Көне буе балалар шау-шуы. тузан эчендә гомер кичерә торган укытучыдй-н бигрәк, ул иртәннән башлап кичкә кадәр саф һавада була торган игенчене хәтерләтә иде. Тумыштан ул, чыннан да. игенче кызы булган, яшьрәк чагында ирләр кебек җир сөргән, печән чапкан, әтисе белән бергәләп урманга, тегермәнгә йөргән Шул ук вакытта кыш көннәрендә бер-ике ел мәдрәсәдә абыстайдан сабак алырга да өлгергән. Авылда укытучылар җитешмәгән чакта аны мөгаллимә итеп куйганнар. Шуннан башлап ул менә һәр көн диярлек мәктәп юлын таптый
Белемне ул бик авырлык белән ала. Колхозлашу елларында бик зур мох-таҗлыклар. кыенлыклар күрә Хәзер инде алынасы белем алынып беткән, михнәтләр онытылган, тормыш җайга салынган. Менә шулай чыгарылыш
кичәләре вакытында, яшьләр белән иске җырлар җырлап утырганда ул еш кына элеккеләрне исенә төшерә. Шул чагында яшьләр аны беренче мәртәбә күргән кебек булалар Дәрес вакытында ул. билгеле, үзе турында сөйләми хәзер исә. киресенчә, гел үзе турында элекке гадәтләр элекке җырлар, элекке кешеләр турында сөйли Шулай да ул беркайчан вәгазь дә укымый «Без үскәндә кыен булды, хәзер сез рәхәт яшисез».—дигәндәй сүзләр әйт ♦ ми Ул бары булганны гына сөйли Ләкин нишләптер ул беркайчан үзенен ; ту!ан якларын, туган авылын, аннан да бигрәк, утызынчы елларны исенә тө- ; шерми. Ул күбрәк үзенең Казанда укып йөргән заманнар турында гына ♦ сөйләргә ярата *
Әле дә. иртәнге урамнан төркемләшеп барганда да. ул тәмләп, тәфсил- ь ләп шул елларны исенә төшерде Беренче елны Казанда бик авыр булган : икән Башлангыч сыйныфта укытуын ташлап, кемгәдер ияреп киткән дә ё барган Казанга Танышы ярдәмендә пединститутны эзләп тапкан, «апшеҗи = тиегә» урнашкан Имтихандагы сорауларның берсенә дә рәтләп җавап бирә х алмаган Ярый әле имтихан алучы укытучы татар кешесе булган Кызганып * «яхшы» куйган да. шуннан җайланып киткән Укыган чагында ягылмаган > салкын бүлмәләрдә торган, трамвайда билетсыз йөргәннәр, көне буена рәт х ләп ашамыйча эчмичә, күңелсез лекцияләр тыңлаганнар Буш вакытлары булдымы, студентларны урам чистартырга, шәһәр читендәге төзелешләргә алып бара тор! ан булганнар Шулай да. ачлыкка, мохтаҗлыкка карамыйча ки'глэрен әдәби кичәләргә, җыелышларга, концертларга йөргәннәр Бер кичәдә Фәрхәнә апа бик бик якыннан Такташны да күреп калган, аның ялкын лаиып шигырь укуын тыңлаган
Һәркем үз уена бирелеп, яшьләр тын да алмый тыңлап бардылар Фәрхәнә апа сөйләгән һәр нәрсә аларга искиткеч булып тоелды
— Уф* Бездән булмас инде ул. Фәрхәнә апа.—диде Җәмилә, авыр көрсенеп
— Нишләп булмасын?—диде Фәрхәнә апа —Тәвәккәл таш йоткан Тәвәккәлләргә кирәк
— Тәвәккәлләп кенә булмый шул. Фәрхәнә апакаем.—диде Җәмилә — Без инде гәзитләрдә язылган бер белдерүне дә калдырмый укып барабыз Кайсына карама, беренче сүз изеп урыс теленнән имтихан дип куелган Урыс теле суя безне. Фәрхәнә апа Калганын без аның шартлатып бирериек
— Казан булып Казанда бер татарча институт юк.—диде Сәкинә дә сүзгә катышып —Татарча укытсалар, беребез калмый барып керериек
— Укытсалар дисең* Имтиханны татарча алсалар да әле*—диде Җәмилә
— Безнең заманда бар иде,—диде Фәрхәнә апа — Барлык институтлар да тагар теле укытыла иде
— Бик кызык булгандыр ул. иеме. Фәрхәнә апа*—диде Назиф
— Кызык инде үз телеңдә —диде Фәрхәнә апа —Пединститутта хәзер дә татар теле бүлеге бар диләр бит
— Безнең пединститутка керәсе килми шул,—диде Җәмилә көтте рсбрәк. — Без. Фәрхәнә апа. медицински!а кермәкче булганыек
— Нишләп үткән заманда сөйлисез?—диде Фәрхәнә апа — Ныклап уйламады! ызмыни әле?
— Нинди заманда сөйләшергә дә белмәссең инде. Фәрхәнә апа.—диде Җәмилә ничектер аңлаешсыз итеп
— Җәмиләнең фигыль заманнарын буташтыра торган гадәте бар биз аның. Фәрхәнә апа.—диде Габделхәй
— Абау! Син генә инде*—диде Җәмилә шундук
— Аттестат кесәдә — нинди заманда сөйләшсәк тә ярый*—диде Назиф остарып
Кы злар көлешеп алдылар Хәтга Фәрхәнә апа да елмаеп куйды Куаныч тан Назифның йөзе балкып китте Беркадәр араны яшьләр »фи!ыль» һәм «заман» темасын төрләндереп, көлешеп бардылар да. киләчәкнең һич тә көлке түгеллеген уйлап, янә тынып калдылар
XVII
— Их. Фәрхәнә апа’—диде Җәмилә бераздан тагын да авыр көрсенеп.—Дәрт бар. дәрман юк. Унны бетердек — инде нишләргә? Аптыраш. Янавылда каласы килми Монда рәтле эш тә юк. Читкә китәсе килә, кеше буласы килә.
■ Читкә китәсе, кеше буласы килә.. »—диде Фәрхәнә апа да үз алдына. Ул инде белә мондый нәрсәләрне. Заманында үзе дә шулайрак фикер йөртте Үз илендә, үз җирендә берни юк. читтә генә тутырып куйганнар сыман тоелды Юк, читтә дә тутырып куймаганнар Читтә мондагыдан да авыррак, кыенрак булачак Кайда гына җиңел соң ул?! Шулай да хәзер аның бу турыда сүз куертасы, яшьләрнең болай да иләс-миләс күңелләрен кырасы килмәде.
— Сез нишләргә уйлыйсыз?—диде ул Сәкинәгә эндәшеп.
— Белмим әле. Фәрхәнә апа.—диде Сәкинә теләр-теләмәс кенә.
— Нишләп белмисең?!—диде Җәмилә, —Менә шушы тиле Җәмилә белән Казанга медицинскига китәргә ниятләп торабыз диген, яр да сал!
— Аны син ниятлисең, мин түгел. — диде Сәкинә үзсүзләнеп
— Кит. билләһи газим! Бу кадәр булгач та булырсың икән!—диде Җәмилә дусын оялтмакчы булып.
— Янавылда чәйханә ачам, шуның директоры булам.—диде Назиф остарып.
Кызлар тагын көлешкән булдылар. Назифның көтмәгәндә шулай берәр тапкыр сүз әйтеп көлдерә торган гадәте бар иде Әйткән сүзе бик үк көлке булмаса да. кызлар аның һәр сүзеннән көләргә генә торалар иде.
— Мине официантка итеп алырсың, яме?—диде Нәзирә Назифның авызына керердәй булып.
— Тапты1 Сине генә аласы килеп торадыр.—диде Галимә.—Аның үз официанткасы бар ич!
Барысы да пырхылдап көлеп җибәрделәр. Назифның шат йөзе сүрелеп калды Җәмилә исә артына борылды да Галимәгә күзен акайтып алды.
— Чәйханәдә синең эшләр тәгәри инде. иеме. Назиф!—диде Галимә, Җәмиләнең ачулы күз карашына әз генә дә исе китмичә.— Безнең аяк очка сазлыкка йорт салырсың, сыер алырсың, үрдәк үрчетерсең.
— Чучка симертерсең,—дип куйды Сәкинә дә. Яшьләр тагын көлешергә тотындылар.
— Юк. мин чучка да симертмим, үрдәк тә асрамыйм.—диде Назиф, җитди итеп—Чучканың исеннән җирәнәм. Сез мине көферлеккә этәрәсез. Татар чучка асрамый, үрдәк тотмый Иң яхшысы мин корт асраячакмын. Минем. Фәрхәнә апа. беркая аягым тартмый. Барысы да институтка китеп бетсә. Яңавылда рәтле кеше дә калмас
— Син каласың ич рәтле кеше булып,—диде тагын да Сәкинә.
— Аңа бит чәйханәгә йөрүче кеше дә кирәк булачак.—диде Нәзирә.
— Чәйханәгә рәтсез кешеләр йөрсә дә ярый, директоры гына рәтле булсын.—диде Фәнәви. Назифны яклаган булып.
Юк. иптәшләр, чәйханәдә эш бармый. Акча да төшми, өскә чыгарга гына тора Лутчы мин үзебезнең Эткенәвылга кайтып. Җаббаров абый урынына колхоз персидәтеле булам!—диде Назиф—Йөрәк әрни. Колхоз күтәрәмдә. Халык ач-ялангач. Сез менә барыгыз да шәһәргә качып бетмәкче буласыз. Кем туйдырыр сезне?
— Син!—диде Сәкинә
Акылыгыз алтын икән!—диде Назиф. — Менә шулай качышып беткәнгә күрә авылда җүнле кеше юк.
Яшьләр тынып калдылар Назифның чын күңелдән сөйләвен һәркем яхшы белде. Аңа каршы ни дә булса әйтеп тә булмый, аның 34
сүзләрен көлкегә әйләндереп тә булмый иде Бу бик авыр һәм катлаулы мәсьәлә иде Бүген андый мәсьәләләрне искә төшермәгәндә дә яхшы булган булыр иде. Ләкин нишлисең. Назиф шундый инде Назиф—авыл малае, чын авыл малае
Шулай да. бара торгач, яшьләр сүзне яңадан уенга борып җибәрделәр һәм булачак колхоз персидәтеленнән төрлечә көләргә тотындылар Арада ♦ бер генә кеше — Габделхәй генә тупас шаяртуларга, тупас хыялларга катнаш- ? маска тырышты. Аның киләчәге башкаларныкы кебек томанлы, икеле-мике- * ле түгел Туып килгән яңа көн кебек якты һәм аяз. Аның өчен бар нәрсә ♦ ачык һәм аңлаешлы Менә шундый чакта ниндидер чәйханәләр, чучкалар. * үрдәкләр турында сөйләү — хәтта шаяртып кына сөйләү дә! — аның өчен *- күңел рәнҗеткеч бер нәрсә булып тоелды Бу әле бүтәннәрнең киләчәгенә ® кагылганда шулай Әгәр дә мәгәр мондый нәрсәләр аның үз киләчәгенә ка- ө гылышлы рәвештә сөйләнелсә аның өчен бу мең мәртәбә авыр һәм “ күңелсез булыр иде «Ярый әле мин Назиф түгел».—дип уйлады ул * күңеленнән сөенеп. J
Тик шулай да аның да киләчәге ал да гөл түгел Беренчедән, әле булса * аның күңелен медаль тырный Дөрес, өлгергәнлек аттестатында барлык фәннәрдән дә — «отлично» Ләкин шул ук вакытта Эх. искә дә төшерәсе килми' Аннан соң. Василий Михайловичның татар мәктәпләре, татар теле, татар әдәбияты турындагы сүзләре дә аны бик нык борчуга салды Ул. бил геле, аның бер генә сүзенә дә ышанмады, тик шулай да җитәкчеләр тара-фыннан татар теленә карата булган мөнәсәбәтне күрмәде-белмәде түгел Бо- лардан башка да кайгы-борчулар җитәрлек Бүтәннәр кебек ул да гә- зитләрдән иң элек белдерүләр укыды, кайда нинди институт барлыгы белән, кайда нинди фәннәрдән имтиханнар тапшырырга кирәклеге белән кызык сынды Аннан да бигрәк ул институтларның кемнәрне әзерләп чыгаруларына игътибар итте Институтларның барысына да диярлек агрономнар, инже нерлар. конструкторлар, укытучылар, медиклар, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр әзерләнә диелгән Тик аларның берсендә дә әдәбиятчы, шагыйрь дигән кеше әзерләп чыгарыла диелмәгән Бик гаҗәп нәрсә ңде бу Аныңча. Казанда һичшиксез татар шагыйрьләрен җитештерә торган ниндидер уку йорты булырга тиеш иде Ләкин Габделхәй. Разия апа янына кереп. Казаннан килгән татарча гәзитләрнс никадәр җентекләп укымасын, берничек тә андый институт барлыгын белә алмады Бу хакта аның кемнән дә булса со рыйсы килмәде — сорадың исә. «Шагыйрь буласы кеше, шуны да белми»,—дип көләрләр сыман тоелды
Габделхәйнең бернигә катышмый баруына иң элек Фәрханә апа игътибар итте
— Нишләп тынып калдың әле. Габделхәй?—диде ул —Син кая китәргә, нишләргә җыенасың?
— Кая булсын — Казанга, шагыйрьләр янына'—диде Җәмилә Габделхәй өчен җавап биреп
— Башта берәр атаклы язучыга самавырчы малай булып керер инде.—диде Назиф, шундук элеп алып
— Юк. башта Әхмәт байга приказчик булып керергә туры киләчәк аңа.—диде Нәзирә
— Әхмәт бай кармагына барып капкач, шагыйрь булалмый инде ул.— диде Фәнәви
— Бай абзыйның кызына өйләнеп җибәрсә, шагыйрь булып торасы да юк.—диде Назиф
— Әхмәт байны Әмрикәгә качып киткән диләр бит —диде Габделхәй, иптәшләренең шаяртуына җайлашып
— Китсәни! Син дә шунда китәрсең,—диде Назиф
«Надан!»—дип уйлады Габделхәй дусы турында Кем сине Әмрикәгә җибәрсен?! Шулай да уендагысын кычкырып әйтмәде —алар бит мәңге дус тату булырга аш бирделәр'
— Мин. әйдә. Мәскәүдән ары китеп йөрмәм инде,—диде ул
— Мәскәүгә?’—диде Фәрхәнә апа. чын гаҗәпләнеп Ул. ахрысы, яшьләрнең сүзенә бик үк игътибар да итми иде —Иң яхшысы Казан инде сиңа. Габделхәй.
— Без дә шулай дибез бит. Фәрхәнә апа.—диде Җәмилә. — Габделхәй Казанга барып урнашса, безне дә тарттырып алмас микән дибез.
— Алды, котеп тор!—диде Назиф —Казанга бер барып урнашса, бөек татар шагыйре Хаптел-эл-Хай безнең ишеләргә сәләм дә бирми инде ул!
Бу Назиф бер остара башласа, һич туктый белми Шуңа күрә яның шаяртуы еш кына үзара бозылышу белән тәмамлана да Хәзер дә аның шулай үзен шәп кеше итеп тотуы, туктаусыз үзеннән көлүе Габделхәйнең кытыгы на тиде. «Синең ише персидәҮелләргә әйләнеп тә карамасыем!—дип әйтәсе килде аның, ләкин әйтмәде, тагын кичәге антлары исенә төште Аннан соң алар инде Фәрхәнә апаларның өйләренә якынлашып киләләр иде
— Их. килеп тә җиттек!—диде Җәмилә үкенү белән.
— Киттек кирегә!—диде Назиф
— Персидәтел булгач та бу безне гел үзе артыннан ияртеп кенә йөрмәкче була.—диде Габделхәй.
— Кире китеп тормыйк инде, әйдәгез, безгә кереп чәй эчеп чыгыйк.—диде Фәрхәнә апа.
— Юк. юк. кермибезII
— Рәхмәт инде, Фәрхәнә апа!—диештеләр яшьләр
Ләкин аерылышып китә алмыйча озак кына саубуллашып тордылар һәркемнең әйтелми калган ниндидер кадерле, бик кадерле сүзләрен әйтәсе килде Ләкин кадерле, иң кадерле сүзләр дә иң гадәти саубуллашу сүзләре булып чыкты Кызлар, аналарына елышкан иркә балалар кебек, хискә бирелеп. Фәрхәнә апага елыша төштеләр, берсе бер яктан, икенчесе икенче як тан аның күкрәгенә капландылар. Фәрхәнә апа аларның башларыннан, аркаларыннан сыйпады, юату сүзләре әйтте.
— Фәрхәнә апакаем! Шундый яраттык без сине!—диде Җәмилә балаларча сулкылдап
— Килеп йөрегез, ташламагыз.—диде Фәрхәнә апа
— Килербез. Фәрхәнә апа,—диде Җәмилә, яшьле күзләрен сөртеп, көләргә тырышып. — Әллә нәрсә булды. Фәрхәнә апа Кичәдән бирле җылыйсым килә.
Кызлар укытучы апалары белән кочаклашып җылашканда малайлар тын гына читтә басып тордылар Менә кызлар да әкрен генә, ипләп кенә кузгала башладылар Артларына карый-карый малайлар да кузгалды
— Габделхәй!—диде Фәрхәнә апа китеп баручылар ягына эндәшеп — Онытканмын, вакытың булса, килеп чык әле бүген
— Ярар, килермен.—диде Габделхәй.
— Сау булыгыз! Сау бул!—диде капка төбендәге Фәрхәнә апа. ераклаша барган <-иптәшләр->гә кул болгап
Икенче бүлек
II
Үз артыннан капканы ябып, иркен ишегалга килеп керү белән. Фәрхәнә апаны башка төрле уйлар биләп алды Иң элек ул Дәүләтгәрәй абзыйны исенә төшерде — «Йокыдан тора алды микән, сыерны савып көтүгә чыгара алды микән’♦—дип уйлады Аннары Йосыф исенә төште Йосыф бүген төнлә балыкта булырга тиеш иде Кайтты микән? «Берәр нәрсә алып кайта алды микән?*—дип тә уйлады
Чолан ишеге ярым ачык иде — димәк, көтү киткәндә йоклап калмаган нар Фәрхәнә апа туры өйгә кереп тормады Күңелен тынычландыру очен иң элек абзар капкасын ачып карады Капканы ачу белән, борынына җылы тирес катыш чи печән исе килеп бәрелде Абзар буш иде Бары тик түбә астындагы печәнлектә бер тавык кына донья бетереп тавыш куптарып кытаклап ята иде Абзарга күз ташлап алгач. Фәрхәнә апа бакча ягына керде Бакчаның apn»j башында бәрәңге арасында тибенеп йөргән күрше тавыкларын куалап чыгарды да. үзе югында йорт-җирнең исән имин торуына тәмам ышанып, күңеле тынычланып, өйгә керде
Ул өйгә килеп кергәндә Дәүләтгәрәй абзый кече якта мич алдында самавыр куярга азапланып ята иде
— Йосыф кайттымы?—диде Фәрхәнә апа беренче сүзе итеп
— Кычкырма шул чаклы'—диде Дәүләтгәрәй абзый пышылдап, ярым йокылы тавыш белән
— Ни булды тагын? Йоклыймыни3—диде Фәрхәнә апа. иренең кисәтүенә артык исе китмичә.
Дәүләтгәрәй абзый җавап биреп тормады, самавырын көйләп яндырып җибәрде дә Фәрхәнә апаның беләгеннән тотып алды һәм • әйдәле. әйдә'» дигәндәй, серле бер кыяфәттә аны олы якка алып чыкты
Алгы почмаклы өйнең яртыдан күбрәген алып торган олы якның тү рендә. никельле карават янында ниндидер ят чемодан тора иде Караватта исә. түшәмнән идәнгә кадәр салынып торган бизәкле чаршау артында, йом шакта, кара чәчләре тәртипсез рәвештә таралып төшкән ниндидер яшь кыз йоклап ята иде Дәүләтгәрәй абзый әлеге кызны Фәрхәнә апага күрсәтеп алды да. күз тиюдән курыккан сыман чаршауның ачык калган итәген җыештырыбрак куйды Чаршау эченнән шәһәрчә ят исләр катыш җылы тән. җылы тын исе килеп бәрелде
Фәрхәнә апаның йөзе балкып кигге
— Былбыл түгелме соң?—диде ул пышылдап
— Былбыл дисәң дә ярый, сандугач дисәң дә ярый —диде Дәүләттә рәй абзый.
Аяк ачларына гына басып алар читкәрәк киттеләр Ләкин никадәр сак һәм йомшак атларга тырышмасыннар, икс авыр кешенең артыннан идән сай таклары шыгырдап калды Йомшак түшәккә чумып яткан кыз йокы аралаш нидер сизенеп, нидер ишетеп, урынында кыймылдап куйды Аннан соң аяк ларын сузып җибәрде, күзләрен ачты Өстендәге авыр ябынгычын бер якка селтәп ташлады да торып утырды, бер кулы белән чаршауга тотынып, икен че кулы белән карават башындагы күлмәкләргә үрелде Киенеп алгач, ялан аяк килеш тып итеп идәнгә басты Идән такталары ап ак. тигез һәм шома иде
Кызның аягына басканын күреп Фәрхәнә апа кире олы якка чыкты Ашыкпошык чәчләрен рәтләп иртәнге кояш сыман балкып елмаеп Былбыл Фәрхәнә апага таба а глады һәм яшь кайнар беләкләре белән янын тыгыз тәнен кочып алды
— Чибәрттәй! Исәнме, чибәрттәй'—диде ул сандугачныкыдай шат тавыш белән сайрап
— Карале. Былбыл' Нинди үскән, танырлык та түгел!—диде Фәрхәнә апа исе китеп
Былбыл җавап итеп көлеп җибәрде
— Өйдәгеләр тазамы саумы5—диде Фәрхәнә апа
— Барысы да исәннәр, кү үп итеп сәлам әйттеләр —диде Былбыл бөтен ой >чен күңелле шау гну белән күмеп
— Әти дә. әни дә исән, барысы да исән-сау.—диде Былбыл —Отпу- сканы икесе дә көз коне алачаклар, икәүләшеп Кнсловодскиг а китәчәкләр Әни әйтте, чибәр гтәңне минем өчен дә үп диде менә шулай менә шулай итен үп диде
Былбыл, әнисенең ничек итеп үбәргә кушканлыгын күрсәткән сыман Фәрхәнә апаның әле бер як битеннән, әле икенче як битеннән үбеп үбеп ал
ды. Фәрхәнә апа. әлерәк кенә үзенең укучылары янында уңайсыз елмаеп торган кебек, бу юлы да елмаеп тик торды
Олы якның ачык ишегеннән керергә кыймыйча торган Дәүләтгәрәй ао- зый үзенчә шаярткан булып:
— Картайдык Үбү түгел, кызлар хәзер безнең якка әйләнеп тә карамыйлар,—диде
— И-и. җизнәкәй, сине күргән дә юк.—диде Былбыл сөенеп.
— Кайчан килдең, ничек килдең?—диде Фәрхәнә апа
— И-и. чибәрттәй. мин инде кичәгенәк үк килеп җитәргә тиеши- ем,—диде Былбыл, ниндидер күңелсез нәрсәне исенә тошермәкче булып.
Ләкин бу минутта аның йөзендә әз генә дә күңелсезләнү билгесе күренмәде Аның йөзе, күз карашы, бөтен кыяфәте ташып торган шатлык- куаныч белдерде Ниндидер күңелсез нәрсә турында әйтергә тиешле сүзен ул азагына кадәр әйтеп бетермәде, шундук әтисенә күчте, аның әледән-әле авырып китүе турында, әле күптән түгел генә больницада ятып чыгуы, хәзер инде рәтләнә башлавы турында тезеп китте. Әтисенең бик каты авыруы турында әйткәндә дә аның йөзендә әз генә дә кайгы-борчылу сизелмәде. Ул, әйтерсең, гомумән күңелсезләнә белми иде, ул, әйтерсең, бары шатлана гына, бары колә елмая гына белә һәм шунлыктан үзе янындагы бар нәрсәгә яктылык, гүзәллек кенә тарата иде.
II
— Бүген мин таң тишегеннән килеп кердем сезгә,—диде Былбыл туктаусыз сөйләнеп.—Җизнәйне ныклап күрмәдем дә әле...—Шул чакта ул ишектә елмаештырып басып торган җизнәсенә карап алды да. өзелгән сүзен дәвам итеп—Исәнме, җизнәй тагын бер исәнләшик әле,—диде. — И-и чибәрттәй. мин индә кичәгенәк үк килеп төшкән булырыем. Беренче көнне билет алып булмадй’ Килгәндә машиналары ватылды Ике якта да урман. Туктадык та утырабыз. Син кайда булдың, чибәрттәй? Җизнәй әйткәнне—мәктәптәме? Мәктәптә, әйе? Вечер булдымы? И-и чибәрттәй, и-и җизнәй!. Шофер сүгенә Машинаны сүгә, начальствоны сүгә. Ачуым килеп бетте шуңа Төштек тә җиләк эзләргә тотындык. И-и чибәрттәй. җиләк шундый күп! Рәхәтләндек Кайчан җиләккә барырбыз икән? Гел шуны уйлап килдем. Әйдәгез бүген үк?! Менә бер заман шофер кычкыра башлады пип-та-пип! Ачуым килеп бетте шуңа «Әйдәгез, киттек!»—ди. Тотындык чабарга. Ботакка эләгеп, бер хатынның күлмәк итәге җыртылды. Үзем йөгерәм, үземнең көләсе килә.
Ул тыныбрак торган арада Фәрхәнә апа бер-ике сүз кыстырып куйды
— Карамый йөрсәң, шулай була ул.
— И-и чибәрттәй. кая ул анда карап йөрү?! Пип-та-пип! —кычкырта да кычкырта Ачуым килеп бетте шул шоферга,—диде кунак кызы һәм җыр- тылган күлмәк итәген күз алдына китереп, ахрысы, рәхәтләнеп көләргә тотынды.
Шуннан соң ул нидер исенә төшеп, ашыгып кече якка китеп барды, каяндыр бик ерактан үзенең туган якларын сагынып кайткан кеше сыман, өй эчендәге бөтен нәрсәне күздән кичерде, әледән-әле исе китеп: «Карале, кара' Нинди матур1»—диде, тәрәзә төбендә шау чәчәктә утырган тамчы гөл янына килде дә, беренче мәртәбә күргәндәй, аһылдап җибәрде, иснәп карады. нәфис бармаклары белән гөлләргә кагылгалап алды Шуннан соң яңадан үзенең юлда күргәннәрен сөйләргә тотынды.
— Килеп җиттек тә. чибәрттәй: «Булдымы, киттекме?»—дибез. —Бу вакытта кунак кызы су чәчрәтә-чәчрәтә кече якта битен-күзен юарга тотынган иде «Булды», — ди. машина астыннан кычкыра Юри чакырган икән. «Берәрегез ручканы әйләндерегез әле»,—ди Бу безне шуның өчен чакырган икән Ачуыбыз килеп бетте шуңа Әллә ничаклы маташты шул машина- 38
сы белән Караты төшә башлады Туктале. Йосыф кая сон? Мин аны күрмәдем, чибәрттәй
— Мин дә күрмәдем әле,—диде Фәрхәнә апа—Балыкка киткән бугай ул.
— Пассажирлар сукрана.—диде Былбыл, битен сөртә-сөртә чибәрт- тәсенең сүзләрен тынлап та тормыйча—Ух та вах киләләр, хәерсез юлга чыктык, диләр тон кунарга туры килә инде, диләр Мина кызык Машина сын төзәтә алмасыные мин әйтәм. төнне шушында кунарыек. мин әйтәм И-и, чибәрттәй. тәки теләгем кабул булды'—диде ул һәм кинәт көлеп җибәрде
— Җүләр,—дигән булды Фәрхәнә апа
— Әйтмәсән дә җүләр инде.—диде Былбыл бик тиз килешеп—«Җү ләр*не ул үзенә карата әйтелгән мактау сүзе дип белде, ахрысы—Төнлә урманда адашып йөрергә яратам мин. чибәрттәй' Минем әле төнлә Агыи делдә су кергәнем дә бар Быел әни җибәрмәде Куркыталар Нәрсәдән куркалардыр, исең китәр'
— Уфа автобусы кичке биштә килә түгелме сон?—диде Дәүләтгәрәй абзый, сүзгә катышып
— Биштә,—диде Былбыл —Без төнге өчтә килеп төштек Тан атканда И, шундый матур таң атканда' Таң атканны күргәнең бармы синең, чибәрттәй? Икенче мәртәбә беркайчан таң атканда йоклап ятмаячакмын
— Алайса синең йокың да туймагандыр инде. — диде Фәрхәнә апа
— Туймаса тагын'—диде кайгыра белми торган кунак кызы, үз-үзеннән көлеп, чак чак кына масаеп —Машинада килгәндә дә йокламадым мин, гел тирә-якны карап килдем Нинди матур сезнең яклар' Мин гел сездә генә то рырысм, чибәрттәй!
Сүзен әйтеп бетерер бетермәс ул яңадан олы якка чыгып кипе, әле бер тәрәзә янына, әле икенче тәрәзә янына килде, узышлый гына тагын бәләкәй өстәлдәге бәләкәй көзгегә карап алды, чәчләрен төзәткәләде ан пан соң бакча ягындагы тәрәзәне иңеләй ачып җибәрде дә тәрәзәдән ба шып тыгып
— И и. чибәрттәй!—диде —Нинди күңелле, нинди тыныч сездә* Был тыр килгәндә сезнең өегез кечкенәе. тәбәнәк кенәе Хәзер шундый иркен
— Былтыр түгел, былтырдан элекке җыл — диде Фәрхәнә апа төзә теп.—Ул чакта син үзең дә кечкенә идең
— Мин беркайчан кечкенә булмаганмындыр кебек—диде Былбыл
— Бик үскәнсең, үзгәргәнсең,—диде Дәүләтгәрәй абзый да кызны мактап
— Бик үскәнсең, үзгәргәнсең,—диде Дәүләтгәрәй абзый да кызны - мактап
— Чынлапмы җизнәй?—диде Былбыл һәм кырт кына җизнәсенә таба борылды да бөтен бите күзе белән, бөтен килеш-килбәте белән балкып, нур чәчеп, елмаеп җибәрде
— Чынлап булмыйча! Син хәзер — студент Элек килгәндә укучы гына идең,—диде Дәүләтгәрәй абзый
— Үземне бер дә студент итеп сизмим әле,—диде Былбыл чак чак кы на күңелсезләнгәндәй итеп
— Имтиханнарыңны бирдеңме соң’ —диде Фәрхәнә апа
— Бирдем,—диде Былбыл, артык исе китмичә —Тиз тиз генә бирдем дә. үзебезнең Уфага кайтып киттем Анда бер ике көн тордым да менә монда килдем
— Ничегрәк бирдең соң?—диде Фәрхәнә апа. төпченеп—Син инде анда да яхшыга укыйсыңдыр’
— «Яхшы» түгел, •отлично» Барысы да «бишле» Ошамый миңа анда Кешеләренә шәһәрләренә ияләшә алмыйм Яратмыйм Казаннарын гел үзе безнең Уфаны. Агыйдел буйларын сагынам Сезне сагынам
— Шулай булмыйча. Казанның аның бернинди яме юк —дип куйды Дәүләтгәрәй абзый кунак кызынып салпы ягына салам кыстырып
— Шулаймы, җизнәй? Шулай бит. исме, безнең Уфа матуррак бит. иеме?—диде Былбыл сөенеп.
— Шулай булмыйча’—диде тагын да Дәүләтгәрәй абзый.
Дәүләтгәрәй абзыйның яшь чагы Уфада узды Ул анда техникумда укыды, курсларда укыды Эше кушканга ай саен диярлек аңа Уфада булырга туры килә иде. Шунлыктан Уфа аңа танышрак та. якынрак та иде «Казан кызы > Фәрхәнә апа белән алар, уенын-чынын бергә кушып, кайчагында. Уфамы. Казанмы матуррак, ямьлерәк, дип җиңелчә генә бәхәсләшеп тә алгалый- лар иде. Хәзер дә Фәрхәнә апа иренең Уфаны мактаган булып Казанга тел тидерергә чамалавын сизеп алды һәм алдан ук үзенең бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдерергә кирәк тапты.
— Уфаны хурлыйсым килми, шулай да Казан яхшырак.—диде ул ярым шаяртып
— Теләсәң нәрсә әйт — Уфа Уфа инде,—диде Дәүләтгәрәй абзый да. бирешәсе килмичә.
— Ура!—диде Былбыл, балаларча кул чабып.—Чибәрттәй җиңелде!
— Ярар, хәзергә җиңелдем. — дигән булды Фәрхәнә апа. бик тиз килешеп.
Шуның белән бу турыда сүз дә бетте, бәхәсләшер җай да калмады Былбыл тынып калды Ләкин күп тә үтмәде, яңадан җанланып китте, ашыгып кече якка чыкты, шаулап утырган самавыр торбасын калкытып карады— торбадан төтеннең ничек чыгуын күрәсе килде, ахрысы Ул арада өйгә ачы төтен исе таралып өлгерде
— И, җүләр,—диде Фәрзәнә апа.
— Җүләр шул.—диде Былбыл, көлеп. — Мин аны янмый дип торам. Самавыр шаулавы ошый миңа, төтен чыгуы. Бөтен нәрсә ошый миңа. Сездә рәхәт. Суга барып килимме, чибәрттәй?—диде ул кинәт мич янындагы буш бидерәгә күз төшереп. — Нинди эшегез бар. әйтегез.
— Бакчага күрше тавыклары кермәде микән — бар. куып чыгар, алайса.—диде Фәрхәнә апа.
Ill
Мәктәп белән, сөекле укытучылары белән аерылышу тәэсиреннән тиз генә арына алмаган яшьләр беркадәр җир тын гына, моң гына атлап бардылар Шулай да мондый тынлык, моңсулык озакка сузылмады. Беренче булып тынлыкны Җәмилә бозды һәм барысы да берьюлы диярлек дөнья хәлләре турында яңадан сүз башлап җибәрделәр Донья хәлләре әлеге дә баягы бер үк нәрсәгә — «зур тормыш*ка аяк баскач нишләргә, кая ничек атлап китәргә, дигән тон мәсьәләгә барып терәлде. Берәүләр моңа җиңел караган сыман тоелды, күнгән инде эчеп тырнаган нәрсәне уен-көлке белән алыштырырга тырышты Икенче берәүләр исә уфтаныр!а. кайгырырга тотынды. Күпчелек беркемгә катышмыйча, эндәшмичә калуны артыграк санады.
Алар шулай бер зур төркем булып элегрәк бик үк сизелмәгән якынлык, туганлык тойгысы белән Яңавылның яртылаш чирәм баскан киң урамыннан бардылар да. Сталин клубы янындагы бакчага якынлаштылар Сталин клубы да. бакча да күпләрнең танышу, очрашу һәм аерылышу урыны исәпләнелә иде Клубка җитәрәк алар туктап калдылар Кемдер бакчага керергә, шунда сөйләшеп утырырга тәкъдим итте Ләкин анда кереп сөйләшер сүз дә, теләк тә юк иде инде, ахрысы Шулай бераз вакыт таптанып икеләнеп торганнан соң теләр-теләмәс кенә таралыша башладылар Назиф белән Фәнәви Эт- кенәвылга кайтып киттеләр Истәкләр — Истәккә. Уразылар —Уразыга юнәлделәр. Җәмилә. Сәкинә. Нәзирә Яңавылның бер ягыпдарак торалар иде. Кызлар бер-берсен култыклап алдылар, карлыгып беткән ташашлары белән -Гөлмәрфуга»пы койли-койли. шулай ук кузгалып киггеләр Габделхәй дә аларга иярде Ярты юлда Нәзирә үзләренә кереп калды Бер берсенә 40
үпкәләшкән сыман. Җәмилә белән Сәкинә дә. Габделхәй дә бик озак берни эндәшми бардылар Беренче булып Габделхәй телгә килде
— Кызлар янында болай бару килешми инде.—диде һәм Җәмилә белән Сәкинәнең икесен ике яктан култыклап алмакчы булды
Сәкинә шундук кулын тартып аллы, читкәрәк тайпылды Җәмилә алдында аның шулай киреләнүе Габделхәйнең хәтерен калдырды *
— Ярар болаи да —диде Җәмилә дә. Сәкинә кебек үк читкә тайпылып =: Башланып китә язган сүз башланмый калды Кыен күңелсез бер тынлык “ барлыкка килде «Соңгысы булсын' Моннан соң мин сине беркайчан озатып * куймаячакмын».—дип уйлады Габделхәй Сәкинә турында Алдан киле- < шенгән сыман, ләкин бернинди килешү булмаса да. Сәкинә белән Җәмиләне £ ул өйләренә кадәр озатып куярга тиеш сыман иде Иң четереклесе шун ® да — Сәкинәләрнең ое якынрак. Җәмиләләрнеке арырак иле Хәзер ул ни ® чегрәк хәл итәргә дә белмичә барды Яңадан сүз башлап карады, ләкин бу < юлы да сүз ялганып китә алмады Аның хәлен аңлагандай шул чакны * Җәмилә туктап калды һәм беркемгә дә атап әйтмичә генә саубуллаша баш- »• лады ’ ' *
— Тукта! Без сине озата барабыз ич'—диде Габделхәй каушагандай итеп.
— Рәхмәт Кифая түтиләргә кереп чыгасым бар — өйдә микән, фермада микән,—диде Җәмилә
Шулай диде дә. кызу кызу атлап, якындагы тыкрыкка таба кигеп барды Шушы тирәдә аның, чыннан да. бертуган анасы тора иде
Сәкинә белән Габделхәй ни әйтергә белми аптырап тордылар да берни эндәшмичә кире борылдылар Сәкинәләрнең өс икенче яктарак калган иде
— Никтер үпкәләгән,—диде бераздан Сәкинә
«Синең кебек». — дип әйтмәкче булды Габделхәй, ләкин әйтмәде — бая гы ярсуы онытылган иде инде
IV
Кон якты иде. кояш кыздыра иде Урамнарда берән-сәрән атлылар. җәяүлеләр очрады Парлашып серләшеп йөрү өчен һич тә уңай вакыт түгел Шулай да нидер сөйләшер!ә аңлашырга кирәк иде Чөнки моннан соң очрашу өчен бернинди сәбәп тә булмаячак Сәкинәне өйләреннән чакырып чыгару, бакчага фәләшә. кинога театрга алып бару мөмкин дә булмаячак Күптән инде Габделхәй үзенең сөйгән кыш бар дип исәпли иде Үзенә бик күңелсез чакларда ул аңа үзенең эч серләрен сөйли, аның белән кайгы шат лыкларып уртаклаша иде Кисәк кенә очрашмый серләшми башласалар аңа күрәсең бик кыен бик авыр булыр иде
Сәкинә белән янәшә атлап барганда ул беренче мәртәбә шул турыда уйлады һәм вакытның шундый гиз үтүенә имтиханнарның шулай тиз бетүенә чын чынлап үкенү хисе кичерде Ләкин үкенсәң дә. үкенмәсәң дә. хәзер инде берни эшләп булмый YIK.HI вакытны үткән имтиханнарны үткән ун елны, хәтта менә кичә инә бүген инә булган күңелле очрашуларны кайта рып та булмый Адәм баласының һәр адымы, һәр сулышы күз алдында — сизелеп, күренеп! — артта кала үлә һәм югала бара Шулай ук Сәкинә белән бергә бул!ан серләшүләр дә үлгән югалган Хәзер!ечә менә шулай эндәш мичә үпкәләгән сыман барулар да үләр онытылыр микәнни3 Нинди кыз ганыч!
Аңа кинәт моңсу булып кипе Күңеленә берәр ун килде исә шул кечкенә уен үстерә үстерә, ул әллә нинди нәрсәләр!ә барып җитә һәм нәтиҗәдә очына кырыена чыга алмас лык уй хыяллар арасына кереп бутала да аптырап туктап кала иде «Нишләп мина үткән гомер кызганыч булып тоелды икән соң әле?».—дип уйлады ул бераздан «Сәкинә белән аралашу кызганыч ми ңа»—диде ул аннары уй җебенең очына чыгып Җәмилә дә кызганыч Бик кызганыч Ләкин кайсы кызганычрак соң?
Шул ук минутта диярлек Сәкинә туктап калды һәм философ юлдашының катлаулы уйларын бүлдереп, гади генә итеп.
— Бар инде кайтып кит.—диде
Алар үзләренең гадәттәге чик буена — туктый торган таныш җиргә килеп җиткәннәр иде Бу — урам чаты, урам чатындагы амбар почмагы иде. Юл ягына чыгыбрак торган, бүрәнә башларына арба тәгәрмәчләре ышкылып киткән, сыерлар, сарыклар ешынып. төкләр, җеннәр эләгеп калган амбар почмагы иде бу Монда якында гына Яңавылның май заводы урнашкан һәм әлеге урам якка чыгыбрак торган амбар да май заводына карый иде.
Монда, акка буялган тәбәнәк ялгыз йорт ягында, һәрвакыт гүелдәп си- парат әйләнгәне, кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшкәне, шакы-шокы китереп, тимер бидоннар күчергәне ишетелеп тора Җәен-козен. хәтта язын-кышын шул яктан, саф һаваны бозып, ачыган-күпчегән сөт-эремчек. әйрән исләре килә Ләкин мондагы гүелдеккә. ят. авырсы исләргә Габделхәй инде күптән күнеккән Сәкинәне озатып куюының беренче көнендә үк аңа дөньяда май заводы булган җирдән дә матуррак бер җир дә юктыр сыман булып, күпчегән сөт-эремчек исләреннән дә татлырак бер ис тә юктыр сыман булып тоела башлаган иде Бу почмак артында, моннан бер йөз адымнар чамасы читтәрәк Сәкинәләрнең шомырт куаклары арасында бәләкәй генә өйләре балкып утыра Кызын озата килгәч аның әле бер генә мәртәбә дә шушы амбар почмагыннан ары узганы булмады — узарга рөхсәт юк.
Сәкинәнең инәсе авыру Түшәк өстендә ята. Этәсе элеваторда атлы эштә эшли Өйдә Сәкинәдән башка кул арасына керердәй беркем юк. Бөтен йорт эше. инәсен карау-тәрбияләү тулысымча Сәкинә җилкәсендә. Йорт эшләре күп — сыерлары, сарыклары бар. зур гына бәрәңге бакчалары бар Шуның өстенә тагын аларда ике бала ята Аларны карау, көн дә бакчага илтеп кую. бакчадан алып кайту шулай ук Сәкинәгә йөкләтелгән. Кайчан гына булмасын, мәктәптән кайтуына аны таудай эш көтеп тора. Сәкинәнең хәлен аңлаганга күрә, озата килгәч. Габделхәй аны беркайчан тоткарламаска тырыша.
Бүтән көннәрдә шулай булды Бүген аның тиз генә аерылышасы килмәде Сәкинәгә хәзер ниндидер бик кирәкле, бик кадерле сүз әйтәсе килде. аның белән ныклабрак сөйләшәсе килде
— Туктале, китмәле. — диде ул кызның кулыннан тотып.
— Җибәр.—диде Сәкинә
Тик шулай да тавышында башка көннәрдәге кебек кискенлек, кирелек сизелмәде Аның бу «җибәрүендә хәтта якынлык, җылылык та бар иде бугай Моңарчы үзенең кызыннан кирле-мырлы сүзләр генә ишетергә күнеккән Габделхәйне мондый җылылык, якынлык дәртләндереп җибәрде
— Әйдә тагын бераз йөреп киләбез,—диде ул.
Ипләп кенә, куркып кына ул аның йомшак кулына тотынды, яратып аны үзенә табарак тартты. Габделхәйнең ихтыярына буйсынып Сәкинә сүзсез генә урыныннан кузгалды һәм алар, амбар почмагы яныннан кузгалып, читкәрәк китеп бардылар
Габделхәйнең үз гомерендә беренче җиңүе булды, ахрысы, бу. беренче мәртәбә кызны үзенә буйсындыруы һәм беренче мәртәбә, буйсынуы да булды ахрысы Һич югы. аның үзенә бу шулай тоелды, чөнки моңарчы аларның яратышулары бер-берсе яныннан сүзсез генә атлап барудан ары уз- мады Бу хәтта чын мәгънәсендә яратышу да түгел иде бугай Моңарчы ул һәрвакыт кыз артыннан үзе тагыла һәм янәшә атлап барганда да аннан чак- чак кына артка калып бара торган иде Хәзер ул аны үзе ияртеп алып китте. Хәзер ул үзендә яна коч-куәт барлыкка килгәнен тойды
Беркадәр алар кулга-кул тотынышып бардылар Шулай да Сәкинә кулын ычкындырырга кирәк тапты — урамда таныш-белешләр очрап куярга мөмкин иде
— Болай да ярар.—диде ул.
Габделхәйнең хәтерен калдырудан курыккан сыман, ул моны ипләп кенә, ишетслер-ишетелмәс кенә игеп әйтте
— Апаңнан хат киләме?—диде Габделхәй, сүзгә башлап
— Юк.—диде Сәкинә
— Шуның балаларына бәйләнеп калырсың микәнни инде?—диде Габделхәй
Аның тавышында ♦шуның балалары»на карата ачыктан-ачык яратмау. Сәкинәгә исә теләктәшлек һәм ярдәм итәргә әзер тору сизелде
— Белмим,—диде Сәкинә, үлемгә дучар ителгән бер өметсезлек белән
Ул карый торган балаларның инәсе—Сәкинәнең бертуган апасы Уфада тора иде Сугыш елларында аның апасы медицина институтын бетергән, кияүгә чыккан Моннан бер ел элек ике баласын, хатынын ташлап, ире моның марҗага өйләнгән Сәкинәнең апасы ниндидер «кантур»да эшли икән Былтыр җәй Яңавылга кайткач, ул әлеге балаларын калдырып китте Киткәндә бөтенләйгә калдырам дип уйламагандыр инде Бер-ике ай торсыннар әле. килеп алырмын, дигән Аның әле фатир ягы да җайлы түгел икән. Ире белән аерылышсалар да. бер үк квартирада —берсе бер бүлмәдә, икенчесе икенче бүлмәдә торып яталар икән Мәхшәр инде, мәхшәр Менә шул квартираны суд аша бүлешеп, аерым-аерым фатир ясыйсы бар икән Хаста инәләре каршы килмәгән, калсыннар, ничек тә күз-колак булырбыз, дигән. Әтәләре дә каршы килмәгән. Сәкинәдән сорап та тормаганнар Балаларын калдырып киткәч, ана кеше көн аралаш диярлек хат язган, сагынам, фәлән- төгән. дигән Бер ай үтә. ике ай үтә—Уфадан кайтучы-килүче булмый Бераздан боларга хат килеп төшә ачуланмагыз инде, хәлем бик начар, акча җибәреп торырмын — кышка икесен дә бакчага урнаштырыгыз — фатир ягы җайланса, язга кайтып алырмын, дигән Менә кыш та үтте, яз да җитте Быел җәй балаларның монда торып калуына бер ел булды Апа кешенең хаты да юк, хәбәре дә юк Үзе кайтып төшәргә итә микән әллә3
Болар турында Габдехәй Сәкинәдән ишетеп белде Ж,ае чыккан саен ул Сәкинәнең апасын, балаларын белешеп торды Сәкинә, билгеле, гомер буена апасының балаларын карап ята алмаячак Хәзер аңа укырга китәргә, алай ла булмаса, берәр эшкә керергә кирәк булачак Моннан бер атна элек әтәсе- инәсе кече кызларыннан Уфага хат яздырдылар балаларыңны быел да кайтып алырга исәбең булмаса. үзең кайт Яңавылга таза кешегә монда да эш табылыр, җавабыңны озак көттермә, диделәр Хатны алар май башында сал-ганнар иде, хәзер инде июль
— Аңа тагын язарга кирәк!—диде Габделхәй —Беләсеңме, языйм әле үзем! Языйммы? Син күчереп җибәрерсең Оялтып, гарьләндереп язарга кирәк аны. тетмәсен тетеп! Нинди ана ул үз балаларыннан аерым яшәүче? Аның җаны юктыр Үзе институт бетергән, үзе врач Аның сеңлесе — син. ун класс белемен була торып, көн-төн сыер саварга, кош корт карарга, аның балаларын карарга тиеш1 Бүген үк яз син ана
— Язып булмый,—диде Сәкинә сүлпән генә
Аның шулай буйсынучан-тыныч тавыш белән җавап бирүе, әз генә дә бу гаделсезлеккә каршылык күрсәтергә тырышмавы Габделхәйнең кайнарлыгын сүрелдерә төште Ул аптырап калды Ул бит аңа — Сәкинәгә яхшы булсын өчен тырыша Сәкинә ничек тә бу тормыш баткагыннан котылырга, ничек тә укырга, кеше булырга тиештер ич'
Габделхәй карашынча, кешеләр ике төркемгә бүленәләр иде Аларнын бер төрлесе — укыган кешеләр, икенче төрлесе — укымаган кешеләр Укыганнарны ул тагын икегә бүлеп карый Тормышта ачык максаты булган, ниндидер зур эшләр башкарырга омтылган кешеләр, аныңча, иң беренче баскычта, югарыда торалар. Икенче баскычта, түбәндәрәк — укыган, ләкин бернинди максаты булмаган кешеләр тора
Аның уенча, укыган һәрбер кеше дан-шөһрәткә омтылырга һәм нинди дер бөек эшләр башкару турында хыялланырга тиеш Барлык тырышлыклары. барлык максатлары йорт-җир, кием-салым, тамак кайгысыннан узмаган кешеләрдән дә кызганычрак беркем юк
Сәкинә беркайчан аның кебек каядыр читкә китәргә ниндидер зур эшләр башкарырга омтылмады Аның күңелендә ниләр барын, гомумән.
белә торган түгел иде Бу яктан караганда ул һич тә Габделхәйгә тиң түгел. Аннары аны матур дип тә булмый—кыска буйлы, юантык кына, озын чәчләрен ике толымга үреп йөртә, күзләре яшькелт-зәңгәр. Ул бары укуда гына алдынгы Шулай булгач кайчан да булса ул барыбер югары үрләргә тиеш Начар укыган кеше югары үрли алмый. Аңа бары ярдәм итәргә, аны бары үгетләргә, ышандырырга гына кирәк.
Ни генә булмасын, аны монда сыер-сарык арасында, чит балалар янында калдырырга ярамый Ничек тә аны үзеңнең артыңнан ияртергә кирәк. Ре-волюционерлар укымышлылар кара халыкны агарту эшен иң элек хатын- кыздан башлаганнар Хатын-кыз әле дә иң нык изелгән, иң хокуксыз халык Татар хатыннары бигрәк тә Менә аның җанлы мисалы Юк, элек кенә ул шулай булган Хәзер билгеле, эшләр башкачарак. Ләкин шулай да Сәкинәне моннан. Яңавылдан, алып китәргә кирәк Кая? Әлбәттә. Казанга, бары Казанга гына!
— Карале,—диде ул бераздан. — балаларын илтергә дә ташларга Уфасына! Йортны, мал туарны синнән башка да карарлар Сиңа медицинскига түгел, берәр техническига китәргә була!
Уйламыйча, ләкин кычкырып әйтелгән үз сүзен ишетеп, Габделхәй кинәт тынып калды Хәзер ул үзе инанган фикерен түгел, бәлки башкалар фикерен әйтә иде бугай Василий Михайлович та аны шулайрак үгетләгән иде түгелме соң?!
— Юк инде, булмас, ахрысы,—диде Сәкинә теләр-теләмәс кенә.
Габделхәй эндәшмәде Сәкинәнең менә шул күңелсезлеге, дәртсезлеге еш кына аның кайнарлыгына салкын су сипкәндәй булды Мондый чакларда ул нәрсә әйтергә дә белми аптырады да калды Хәзер дә шулай булды Алар кешесез тар урамнан беркадәр җир бардылар да кире борылдылар һәм яңадан таныш исләр аңкыткан таныш амбар янына килеп чыктылар Сәкинә тәвәккәллек сизелеп торган бер үтенеч белән
— Сау бул инде Габделхәй Бар инде кит.—диде
— Ярый сау бул.—диде Габделхәй—Бүген кич Сталин клубына барасыңмы5 Бар Кинога керербез Мин сине кичке... сигездә көтеп торырмын
— Белмим әле,—диде Сәкинә—Өйдә эш күп булмаса.
— Чыгасың алайса5
— Иртәгә, бәлки?
— Ярар, иртәгә!—диде Габделхәй. — Бүген булмаса — иртәгә, иртәгә булмаса — берсекөнгә! Сәгать сигезгә!
— Сигезгә.—диде кыз әкрен генә.
V
Габделхәй үзләренең ишегалдына киртә аша гына сикереп керде дә, өй ишеген шакып тормыйча, тактадан әмәлләгән бәләкәй генә лапасның печәнлегенә менеп китте Монда, түбә астында аның үзе җайлаган бик уңай урыны бар иде Өс киемнәрен салып бер читкә куйды, иске ябынгыч астына кереп ятты да шундук йокыга китте.
Ул бик озак йоклады Берзаман йокы аралаш табан астының кытыкланганын тоеп, ул уянгандай итте һәм артык борчылмыйча гына «чебен микәнни?» дип уйлады Шулай да чебен аркасында гына йокысын бүлдерәсе килмәде —чебенне кугандай итеп аягын селтәде дә, икенче ягына әйләнеп, яңадан йокыга чумды Күпмедер вакыттан соң бәйләнчек чебен яңадан табан астында йөри башлады Габделхәй, аны-моны уйлап тормыйча, башын калкытты, торып утырды һәм тиз-тиз генә киенә башлады Бит аның каядыр барасы, кемнедер күрәсе бар иде бугай!
Шул чакны астан ипләп кенә кара әрем сузылганы күренде Җиргә төшә торган баскычка арты белән утырып торган килеш күлмәк җиңен рәтләп маташкан Габделхәйнең аркасын әлеге әрем очы кытыклый башлады Габделхәй моны ничектер күз кырые белән күреп калды «Әһә менә нинди
чебен икән!»—дип уйлады ул һәм. юри күрмәмешкә салынып, үз эше белән мәшгуль булды Әгәр артына борылып караса, әлбәттә, ул кече энесе Фидаилнең такыр башын һәм шат хәйләкәр йөзен күреп алган булыр иде Ул юри озаграк маташты Әрсез әрем очы һаман югарырак үрелде кыюланып абыйсының муенын кытыклады, колагына килеп җитте Түземлеге төкәнгән абый кеше, бәйләнчек чебеннең кулыннан эләктереп алмакчы булып * кисәк кенә артына борылды
Шат күңелле «чебен» абыйсының мәкерен сизмичәрәк калды Тоттыр- 2 мае өчен тиз генә иелергә йә булмаса баскычтан төшеп китәргә акылы ♦ җитмәде Карчыгадай өстенә ташланган абыйсыннан ул ялт кына читкә тай- * пылды Аның шулай тайпылуы булды, сөяп куелган ышанычсыз баскыч бер £ якка янтайды, малай исә икенче якка янтайды
Мондый тамашаны күреп. Габделхәй көләргә дә. җыларга да белмәде. ® Тиз генә төшеп аның энесенә ярдәм итәсе дә килде, шул ук вакытта тиз < генә төшеп булмаганлыгын да шәйли алды Фидәил исе беркадәр вакыт ты- * ны-өне бетеп, исенә килә алмыйча ятты да ыңгырашып куйды башын кал- ». кытты Габделхәй анда-монда тотынып җиргә төшеп өлгергәндә Фидәил дә * аягына басты Энесенең пычранып, юешләнеп беткән өстен-башын. кызга ныч кыяфәтен күреп, абый кеше тыела алмыйча көләргә тотынды
— Шул кирәк сиңа, чебен! Икенче йоклаган кешене уятмассың.— диде ул
Төшкән җире йомшак булганга. Фидәилнең берние дә имгәнмәгән иде бугай. Шулай да. җыларгамы җыламаскамы дигәндәй, икеләнебрәк торганда, абыйсының үзеннән көлүен күреп-ишетеп. хурланып малай акырып җибәрде Кинәт җылавыннан туктап калды һәм бар тавышына
— Сәкинә! Сәкинә!—дип кычкыра башлады
Габделхәйнең моңа әллә ни исе китмәде, тыела алмыйча һаман көлүендә булды
— Сәкинә кияве. Сәкинә кияве'—диде Фидәил бөтен тирә-якка ишетелерлек итеп.
Бу юлы инде Габделхәй көлүдән туктап калырга мәҗбүр булды
— Чебен! Күрсәтермен әле мин сиңа кияүне'—диде ул энесе артыннан ташланып
Фидәил артына борылып карый карый, үртәшә-үртәшә туп-туры өйгә йөгерде Абый кеше аның артыннан ашыкты Хәзер аның. Фидәилнең кирәген бирүдән бигрәк, өйдәгеләргә энесенең ничек итеп әрем белән кы тыклап азаплануын, ничек итеп җиргә егылып төшүен сөйләп көлдерәсе килде. Ләкин аңа кызык хәлне сөйләп көлдерергә туры килмәде Каршыга коты алынган Фидәил килеп чыкты Аның артыннан ук диярлек кулына корымланып беткән кыскыч тоткан инәләре күренде Габделхәй белән алар чак-чак кына бәрелешми калдылар
— Күземә күренмә! Туп-туры җылгага җөгер'—диде инәсе Фидәил артыннан кычкырып —Кичә генә юдым күлмәген Әдәм хуры җитмәсә шул көе өйгә килеп кергән.
Габделхәй инәсенең ачулы булуын тиз генә чамалый алмады Фидәилнең баскычтан егылып төшүе турында сөйләмәкче булып авызын гына ачкан иде. Шәмсебанат апа әрнеп, ачынып
— Йөрисең шунда, олы сабый.—диде —Тапкан көләр нәрсә, дивана*
Олы тормыштагы, яңа тормыштагы беренче көн Габделхәй өчен менә шулай башланды
VI
Габделхәйнең шундук авызы йомылды «Сәкинәне озатып куйганны яратмый микәнни?»—дип уйлады ул инәсе турында Шулайдыр Берәрсе күргәндер дә әйткәннәрдер әнә малаең кызлар белән йөри башлаган
дигәннәрдер Фидәил дә юкка сөйләнмәс Тыңлап торгандыр Сиздермичә тынлап торырга, читтән генә күзәтеп торырга аңа куш
Габделхәй өйдәгеләр ягына әйләнеп карамаска тырышып, ишек төбендәге почмак янына килеп, өстен-башын чишенә башлады Өф итеп кенә тота торган, яхшылыкка гына киелә торган пинжәген салып чөйгә элмәкче булган иде. пинжәктәге үрмәкүч авы сыман чүп-тузан күреп, шунда гына каккалый суккалый башлады Шуны гына көтеп торган кебек, инәсе шундук сукранырга тотынды:
— Как әйдә, как шунда1—диде —Көлеп торган була бит әле авызын җырып. Үрнәк күрсәтә! Бар тышка чык— әнә чалбарыңның да карар җире калмаган Кешедән көлгән була җитмәсә.
«Нәрсә булган соң шулкадәр? Нигә кәефе кырылган?»—дип уйлады Габделхәй эче пошып инәсе турында. Соңгы елларда инәсе бер дә тазалыкка туймый Тик торганда дигәндәй әле йөрәге, әле башы авырта. Бөтенләй көтмәгәндә кәефе кырыла Берәр кыек сүз әйтсәң дә. ялгыш өйдә кычкырып сөйләшә башласаң да. киреләнеп-карышып торсаң да. җитә кала — шундук йөзе бозыла, тавышы үзгәрә. Габделхәй аның кайчан нәрсәгә кәефсезләнүен дә белә кебек. Инәсе аның нишләптер Фидәилгә дә. Илгизгә дә артык ачуланмый, бары аңа — Габделхәйгә генә ачулана сыман. Анысы аның шулай тиештер дә. Бит өйдә инәсеннан кала иң өлкәне ул—Габделхәй Бөтен җаваплылык аның өстенә төшә Дөресрәге, инәсенең ул беренче ярдәмчесе, уң кулы. Сул кулы — Илгиз Фидәил — койрык Сәкинә турында тагын берәр авыз ачсын әле — «Койрык!» дияргә була «Чебен* дисәң дә шәп Теләсә нәрсә сөйләнеп, чебен кебек безелдәп йөрмәсен, маңка!
Габделхәй каршы эндәшеп тормады, чалбар балакларына карана-карана мыштым гына тышка чыгып китте дә өс-башын каккаларга-суккаларга тотынды Өйдә давыл тынсын өчен юри озаграк маташты Ул кире өйгә кергәндә чыннан да давыл тынган иде Инәсе башына тастымал урап, кызыл чичкәле мендәр өелгән агач караватына бөгәрләнеп яткан иде.
Габделхәй киемнәрен җайлап элеп куйды да тавыш-тынсыз гына түр почмакта эзләнә бшлады Монда, гадәттә, иске чүпрәк белән каплап куелган агач табакта һәркемнең үзенә тиешле көнлек азыгы була. Инәсе балалар бакчасыннан эштән кайтканда калдык-постык ипи кисәкләре, кайчагында хәтта пирүк. бәлеш кисәкләре алып кайта, шуларны тип-тигез итеп өч кисәккә бүлә дә әлеге табакка салып куя. Базардан, магазиннан сатып алынган йә булмаса өйдә пешерелгән ризыклар да тигез кисәкләргә бүленеп шунда куела иде
Габделхәй өйгә килеп кергәндә бердәнбер өстәлнең бер кырыенда Илгиз баш калкытмый нидер укып утыра иде. Абыйсының ашарга эзләнүен күреп, ул башын калкытырга кирәк тапты
— Мич алдында күбәтә белән сиңа бәрәңге бар.—диде.
Габделхәй төпченеп тормады—мич алдындагы калай күбәтәне өстәлнең икенче башына китереп куйды да. үзенә дип калдырылган ипи кисәге белән тәмләп-тәмләп бәрәңге ашарга тотынды. «Безнең бәрәңге беткәнне бит инде—каян алдылар икән шундый тәмле бәрәңгеләрне?»—дип уйлады ул ашаган арада Бу турыда нишләптер энесеннән сорыйсы килмәде Каян булсын. инәсе балалар бакчасыннан алып кайткандыр инде Ул шулай кайчагында аннан бәрәңге, бер ике кишер йә булмаса чөгендер ише нәрсәләр дә алып кайткалый «Артып калды да, бүлешеп алдык».—дигән була яисә «пу- быр бирде» ди Кем белә аны. әллә «пубыр» биргән, әллә үзе алган Дөресен әйткәндә, бу бит бу бит урлашу Социалистик милеккә балаларга тиешле өлешкә кул сузу Нинди хурлык, инди мәсхәрә' Шундый аңлы алдынгы укучы. кичәгенәк кенә шундый дөрес сүзләр сөйләгән укучы хәзер менә рәхәтләнеп, урланган бәрәңге ашап утыра'
Үз алдында ул шулайрак дип уйланды һәм уйлаган саен коры бәрәңге тамагына аркылы утыра сыман тоелды Яңа сауган җылы сот белән эчеп җибәрсәң, тамакка утырмас иде дә соң —аларның сыерлары да кәҗәләре дә. хәтта тавыклары да юк. Печәнлекләре генә бар Анысы да элекке
хуҗалардан калган Сөт булган көнне була, булмаган көнне — юк Сөтне Сәкинә генә эчә инде. Сыерлары да. май заводы да якында гына Ләкин сөт булсын өчен Сәкинәләр кебек көне төне эшләргә кирәк Ул менә шигырь язып, кызлар белән йөреп үткәрә Булмый болай Нидер эшләргә кирәк, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк
— Каян алдыгыз бәрәңгене?—диде ул Илгизгә утыра торгач
— Инәкәй базардан алып кайтты.—диде Илгиз
— Шулаймыни3—диде Габделхәй җиңел сулап
Өлкән улының талымлый торган гадәтен белгәнгә күрә Шәмсебәнат апа алдан ук Илгизгә шулай дип әйтеп куйган иде Абый кеше Илгизнең ялганына бер сүзсез ышанды һәм ярып пешерелгән тәмле бәрәңгене ашык мыйча гына ашавында булды Калай күбәтәдә ашар нәрсә калмагач, ирек- сездән аның күз алдында кичә ашаган ашлар килде Шәп ашаттылар аларны! Башта күкәйгә басылган токмачлы аш бирделәр, аннан соң пешкән бәрәңге белән ит. чәй бирделәр Иң соңыннан берәр стакан алсу морс булды Бит дөньяда кемнәрдер көн дә шулай ашап торалар' Нинди бәхетледер алар'
— Күрдеңме әле. синең шигыреңне гәэиткә басканнар—диде Илгиз утыра торгач бөтенләй көтмәгәндә
«Шигырь» сүзе ишетеп Габделхәй дерт итеп китте Ул аны бөтенләй исеннән чыгарып ташлаган иде Шигырь ул бары хыялда гына була торган нәрсә иде. чын тормышта исә бары чүпрәк белән ябылган агач табак, табак төбендә бер берсеннән аерып куелган ипи кисәкләре пешкән санаулы бәрәңге, агач караватында бөгәрләнеп яткан инәсе һәм тәрәзәгә бәргәләнеп безелдәгән чебеннәр генә булырга мөмкин иде Ашавыннан туктап, ул беренче мәртәбә энесенә игътибар беләнрәк карады Илгиз китап түгел. «Ком мунизм юлы»н укып утыра иде
— Менә, укы,—диде Илгиз газетаны абыйсына таба этәреп
Габделхәй, тынычлыгын җуйган хәлдә, шулай да тыныч булырга тыры шып. «Коммунизм юлы «и кулына аллы һәм күрмәс күзләре белән үзенең шигырен эзләп тапты Иң элек ул шигырьнең калын эре хәрефләр белән язылган исемен укыды, үзенең исем фамилиясен укыды Таныш юлларга озаклап карап торганнан соң. әкрен генә, иҗекләп кенә үзе язган сүзләрне укырга кереште Бер мәртәбә укып чыккач, үз үзенә, үзенең бөеклегенә сокланып. тан калып утырды да яңадан укырга тотынды Әйе. басканнар Чын нан да басканнар бит. малайкай' Бер генә хәрефен дә төшереп калдырмаганнар!
VII
Өйдән чыгып китү белән Габделхәй гадәттә көндәлек тормыш мәшәкатьләре турында уйламаска тырыша иде Мондый чакта дөнья аңа ма тур булып күңелле булып тоела, ләкин өйләренә кантын кердеме ишегалда гы. өйдәге таныш әйберләр, таныш кыяфәтләр таныш мөнәсәбәтләр белән күзгә-күз очраштымы, ботен нәрсә ran-гади һәм күңелсез була да кала Әле генә хыял вәсвәсәсе азындырган яшь күңелнең өндәге якын тирәдәге ботен дөньядагы мохтаҗлык һәм кысынкылык белән һич тә килешәсе килми башлый Ләкин шул ук вакытта ул үзенең бүген дә. иртәгә дә шушын да — һәрбер тишек-тошыгыннан ярлылык мохтаҗлык саркып торган тар. кысан өйдә яшәргә тиешлеген дә аңламый булдыра алмын Моңдагы барлы юклы әйберләргә, мондагы гадәтләргә, мондагы кешеләргә — инәсенә эне сенә ул ботен күңеле белән, кендеге белән береккән Шуңа күрә ул алардан әйтерсең, беркайчан да аерыла да алмаячак, беркайчан аларны ташлап кая дыр хыял өндәгән якларга китеп тә бара алмаячак кебек иде
Үз шигыренең газетада басылуы аны күз ачып йомган арада хуш исләр аңкыган, талгын җилләр искән каяшлы болыннарга, бәхетле шәһәрләргә алып китге Үз алдына елмаеп, ул озак кына тынып утырды Аның эндәшмәвен күреп Илгиз дә эндәшмәде инәсе дә тып тын урынында ята
бирде Хәер, инәсенең үз хәле хәл Өлкән улына ул бөтенләй игътибар итмәгән сыман тоелды. Чынлыкта ул бары аны гына күзәтеп ятты, кайчан ничек сүз башларга икән, дип уйлап кына ятты
Урам якта кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшә-сөйләшә узып барулары ишетелеп калды Урамдагы тупас тавышларны ишетү белән, шагыйрь җегет. хыял дөньясыннан аерылып, үзенең каты урындыгына төшеп утырды. Күзләрен ачыбрак караса, өстәл өстенә япкан шакмаклы ашаулыкның почмак турысында тишек булуы, ул тишекнең кичәгегә караганда зуррак булуы күренде Кемдер аны бармагы белән юри зурайткан иде бугай «Фидәил эше».—дип уйлады абый кеше. Беренче мәртәбә аңа хәтта ярып пешерелгән бәрәңге дә тәмсез булып тоелды. Бәрәңгенең яңасы җиткән вакытта иске бәрәңге ашап утыр, имеш! Шулай да каян тапканнар соң болар мондый вакытта шундый таза, яхшы бәрәңгене? Базардан, имеш!
— Ашап бетер,—диде ул бер-ике бәрәңгесе калган калай күбәтәне Илгизгә таба этәреп.
— Ярар.—диде Илгиз бик тиз риза булып
— Туйдың дамыни?—диде Шәмсебанат апа, тавыш биреп.
Габделхәй берни эндәшмичә көтә башлады Инәсенең тавышыннан ул хәзер үзенә карата шелтә, моң-зар буласын сизенгән кебек булды. Инәсе озак көттермәде, бернинди керешсез шундук тезәргә дә тотынды:
— Хәзер инде сиңа бер атна ашамасаң да була Атналыкны ашап кайт-кансыңдыр. —диде
Инәсенең сүзеннән кызык табып Илгиз көләргә тотынды.
— Нәрсә ыржаеп утырасың?!—диде абый кеше үртәлеп.
— Бер атна ашамый йөрсәң, Хуҗа Насырттин ишәгенә әйләнерсең! — диде Илгиз
Габделхәй энесенә усал итеп бер карап алды, ләкин шуннан да көчлерәк тәэсир итәрдәй башка чарага кулы бармады Шулай да ул ачуын йотты һәм, бик кирәкле эш башкарган сыман, шкафның иң югары шүрлегенә куелган иске дәфтәрләрен актара башлады. Монда Фидәилнең кулы җитми торган җирдә аның беренче шигырьләре, рәсемнәре, төрле кирәк-ярак язулары саклана иде.
Ул арада инәсе урыныннан торды, башындагы тастымалын салып ташлады да су эчеп куйды һәм караватында таралып яткан энә-җепләрен, ямаулыкларын алып гадәттәге шөгыленә —нидер ямаргамы, тегәргәме тотынды
VIII
— Мизал бирделәрме соң, улым?—диде бераздан Шәмсебанат апа, күтәрелеп карамыйча гына
Габделхәй иске дәфтәрләрен актарудан туктап калды, каушап, кызарынып инәсе ягына борылды Медаль турында ул нишләптер онытып җибәргән иде Чыннан да. бу дөньяда «шигырь» генә түгел, «медаль» дә бар бит әле Медаль* Ул да бары буш хыял гына булып чыкты Кемнәргәдер бирәләр, кемнәрнедер мактыйлар, данлыйлар —аңа менә тәтемәде Нинди хыялланган иде ул бер мәлне «медаль» дигән нәрсә турында* Әйе. булмады Баштарак булырына бик үк ышанып җитмәсә дә. соңыннан, бер вакыйгадан соң ул инде әз генә дә шикләнми башлаган иде
Яңавыл татар урта мәктәбендә барлык укучылар өчен иң куркынычы урыс теле иде Татар мәктәбе булгач, күпчелек фәннәр татарча укытылырга тиеш булса да. күпчелек фәннәр киресенчә, урысча гына укытылды Физика-математика— урысча, химия-биология, зоология, немец теле __________________________ шулай ук
урысча. Хәтта тарих та сигездән унга кадәр —урысча Укытучыларның күбесе—татарлар. Сөйләвен алар урысча сөйлиләр, ләкин берәр нәрсәне аңлап җитмәсәң. татарча аңлаталар Дәрестә урысча сораулар! а җавап бирергә тиеш булсалар да, шулай да башка вакытта укучылар үзләрен иркенрәк тоталар —чыш-пыш килеп татарча сөйләшәләр, бер-берсенә татарча хатлар
язалар Тәнәфестә инде бөтенләй татарча' Ләкин урыс теле, урыс әдәбияты дәресендә Антонина Семеновна дәресендә чебен очкан тавыш та ишетелми
Антонина Семеновна—Ленинград марҗасы Сугыш вакытында эвакуация белән килгән дә торып калган Монда килгәндә аның малае да булган Малаен сугышка алганнар Күп тә тормаган, үле хәбәре килгән Шуннан соң * микән. Антонина Семеновна бик нык холыксызланган Бәлки элегрәк тә | шундый холыксыз булгандыр Мәктәп ишегалдындагы иске генә бер өйдә - бер үзе тора, кеше белән аралашмый мондагы халыкны яратмый Аның бар ♦ юанычы шул урыс теле дә урыс әдәбияты бугай Дәрескә кереп утыру < белән дөньясын онытып Пушкин. Лермонтов. Толстой турында, дөресрәге £ алар иҗат иткән әсәрләр турында сөйли башлый Беркайчан китапка, -s дәфтәргә карамый Барысы да яттан Аныңча, дөньяда иң бөек әдәби 9 ят —урыс әдәбияты, ин даһи язучылар —урыс язучылары Урыс телен инде < әйткән дә юк. Урыс теле — иң бөек тел. иң көчле, изге тел Урыс телен * белмәгән кеше бу дөньяда кеше исеменә лаек була алмый Иптәш Сталин Z үзе урыс телендә сөйләшә, урыс телендә уйлый урыс телендә яза Бит ту * мыштан ул — грузин' «Урыс телендә дөрес язарга иптәш Сталиннан өйрәнегез».—дигән иптәш Калинин Менә бит ул эшләр ничегрәк тора Ватан сугышы елларында урыс теле барлык халыкларны цементлаучы какшамас көчкә әйләнде Совет халкы бары тик бөек урыс теле ярдәмендә генә тарих та тиңдәше булмаган җиңүгә ирешә алды Бүгенге көндә бөтен дөнья халкы үз теләге белән урыс телен өйрәнә Халыкара трибуналардан Пушкин теле. Толстой һәм Ленин Сталин теле яңгырый' Шикләнмичә әйтергә була — кы рык-илле елдан урыс теле бөтен планетаны яулап алачак'
Еш кына урысча дөрес сөйләшмәгән укытучыларны төзәтә, тәнәфестә берәрсенең ялгыш кына укучылар белән татарча сөйләшкәнен ишетеп калса, бернинди тәкәллефсез рәвештә замечание ясый Инде укытучылар киңәш мәсендә. үзара сөйләшеп утырганда укытучылар татарча сөйләшсәләр, аң сызларга ул карчыга булып куна
Дәрестә укучылар белән генә кал1анда аңа каршы беркем сүз әйтә алмый Урыс теленә җитәрләк дәрәҗәлә игьтибарлы булмаган укучыларны ул әледән-әле чиреккә, еллыкка «начар» кую белән, икенче елга класста утыртып калдыру белән куркыта Берәр кирерәк укучы шулай да үзенең татар лыгын. татар теленең дә тел булуын якларга, исбат итәргә тотынса. Антони на Семеновна аны кырт кисә дә. урыс теленең бөеклеге турында Ломоносов. Тургенев, тагын әллә кемнәр әйткән сүзләрне исенә төшерә һәм иң ахырда болай гына, кирәксез нәрсә турында сөйләнгән сыман гына «Берәр даһи язучының, галимнең татар теленең бөеклеге турында әйткән сүзләрен мин хәтерләмим».—дип куя
Мәктәптә аны беркем яратмый—укучылар да. укытучылар да Укучы лар аны «каз-күз» дип йөртәләр һәм бары «начар» алу. күчми калу куркыны чы булган өчен генә аның бер сүзенә дә каршы килмәскә тырышалар Урыс телен, әдәбиятын яхшы белергә кирәклеген беркем инкарь итми Беркемнең урыс теленә каршылыгы да юк. чөнки кая барма — бөтен эш урысча Өйдә, базарда, авылда, анда монда әле татарча сөйләшергә дә була, ләкин вокзал га. тимер юл буена төштеңме—дөнья үзгәрә дә куя Бөтенесе — урысча Алай-болай ялгышып кассир марҗага, идән себерүче марҗа!а татарча эндәшсәң, ул синең йөзеңә генә төкерми — эттән алын эткә салып, шундук синең үзеңне, телеңне, халкыңны мыскыл итәргә тотына
Шулай Барысы да шулай Быелгы унынчылар өчен урыс теле аеруча авыр булды Уку елы башыннан ук инде Антонина Семеновна күп кешенең, бигрәк тә якын-тирәдәге авыллардан — Эткенәвылдан. Истәктән. Уразыдан килеп йөрүчеләрнең котын алып куйды Тырышмасгагыз. сочинениедә кое лып калачаксыз, диде Өлгергәнлек аттестаты бирелмәячәк, аттестатыгыз булмаса. кем булырсыз да кая барырсыз? диде Барлык фәннәрдән яхшы укыган, тик урыс теленнән генә йомшаграк булган Фәния мескен, түзмәде, җылады Ул үте болай чит авылдай килеп тә йөрми, ул — Яңавылга кушылып
4 «К У • N° 7
49
бетә язган Җобанай кызы Ләкин өй тулы бала-чагалары булган Фәнияләр шундый ярлылар — Фәниянең яхшылыкка киеп йори торган күлмәге дә ике- өч җирдән ямаулы Фәниянең өйдә укып дәрес әзерләнеп утырырга вакыты да юк. шул ук вакытта аның иң зур хыялы —кая да булса читкә китү, институтка булмаса. техникумга керү, кеше булу
Урыс теленнән дә. Антонина Семеновнадан да бөтен мәктәптә диярлек бары бер генә кеше, бары Габделхәй генә курыкмады Урыс телен ул белом дип исәпләде. Антонина Семеновна да әледән-әле шуны тукый килде. Беркайчан ул аңа каты бәрелмәде, беркайчан аның йөзен җыртмады. Кайбер укучылар, Антонина Семеновна Габделхәйне яклый, диделәр Габделхәйнең үзенә бу бер дә яклау булып тоелмады. Аныңча, бу шулай булырга тиеш тә иде. чөнки ул урыс телен чын күңелдән тырышып укыды Башка фәннәрне онытса онытты — урыс теленнән бирелгән өй эшләрен дә онытмады. Антонина Семеновнаның киңәшләрен дә онытмады Анысы гына җитмәгән, үзлегеннән ул туктаусыз китап укыды Урыс классикларын — Гогольне, Пушкинны. Лермонтовны. Толстойларны. тагын әллә кемнәрне укыды Антонина Семеновна агитациясенә ул берсүзсез ышанды һәм үзен хәзердән үк коммунистик җәмгыятьтә яшәячәк чын кеше итеп тәрбияләргә булды Үз-үзенә ул хәтта шундый максат куйды башга урыс классикларын укып чыгам, аннан соң дөнья әдәбияты классикларын укый башлыйм, диде. Ул билгеле, татар әдәбиятыннан да йөз чөермәде, ләкин мәктәптә татар китабы юк дәрәҗәсендә иде Сталин клубы каршындагы китапханәдәге барлы-юклы татар китапларын ул инде күптән укып чыккан иде
Чыгарылыш имтиханында Габделхәй урыс теленнән сочинениене ирекле темага язды. Булачак шагыйрь кеше нишләп анда һәркем белгән, чәйнәлгән Корчагиннар. Маяковскийлар турында язарга тиеш? Шагыйрь кеше ул кайда да иҗат итәргә тиеш. Ул иҗат итте Бөтен бер дәфтәрне язып тутырды. Бе ренче булып бетерде дә. дәфтәрен комиссиягә тапшырды да. җиңүче тойгысы белән, җиңеләеп, масаеп мәктәптән чыгып ук китте «Отлично» булыры на ул әз генә дә шикләнмәде.
Өч-дүрт көннән барысын да җыеп, кемнең ничек язуын аңлатканда, көтелгәнчә, иң элек аны мактадылар, «отлично», диделәр -Уртача»лар күп булса да. «яхшы»лар да. хәтта икенче «отлично» да бар иде Икенче «отлично» Сәкинәнеке иде Шунысын да әйтергә кирәк, аттестат бирдермим дип янаган Антонина Семеновна беркемгә дә -начар» куймаган иде Унынчылар- ның түбәләре күккә тиде һәркем үзен бәхетле санады Сират күперен үткәч, калганы инде аның чүп кенә!
Класстан таралганда директор Габделхәйне көтеп алды һәм гадәттә бул-маганча серле һәм йомшак итеп
— Кабинетка керегез әле. Мухутдинов,—диде
Габделхәй керде, көтә башлады Василий Михайлович нишләптер сүз башламады — өстәл тартмаларын ачкалап, кәгазьләрен әвеш-түеш китергән булды Аның гадәте шул кем керсә дә. кем белән сөйләшсә дә, эшем кешесе булып, иң элек шулай өстәл тартмаларын актарып булыша Шакып-нитеп тормыйча шул чакны кабинетка Антонина Семеновна килеп керде Бүген ул бераз гына тынгысыз сыман тоелды Укучылар белән сөйләшкәндә дә ул бүген гадәтенчә башка суккан сыман мәҗбүри, катгый тонда түгел, ничектер йомшак, дусларча итеп, кешеләрчә сөйләште Габделхәй дә. башкалар да андагы бу үзгәрешкә игътибар итми калмадылар һәркем аның турында: соңгы очрашу булганга күрә шулай күңеле йомшагандыр, дип уйлады
Директор кабинетына килеп кергәч. Антонина Семеновна беркайчан ку-лыннан калдырмый торган калын кара портфелен өстәлгә бастырып куйды, актарынып аннан бер дәфтәр чыгарды һәм. дәфтәрне кулыннан ычкындырмыйча. Габделхәйгә карап сөйли башлады Ул сөйләгәндә икенче яктан төртеп тишәрдәй булып Василий Михайлович карап торды
— Сочинениеңнең эчтәлеге бик яхшы, Мухутдинов.—диде Антонина Семеновна —Синең мөстәкыйль фикерли алуың күренеп тора Ләкин кайбер сүзләрдә хаталар киткән Менә, карап чык.
Мондый көтелмәгән яңалыктан каушап калган Габделхәй калтыранган кулына дәфтәрен алды, актара башлады Һәр бит саен кызыл кара белән төзәтелгән хаталар күреп аның коты алынды Ул катты да калды Нишләп3 Ничек3 Мөмкин түгел! Хаталы сүзләрне ул укырга тырышып карады, ләкин укый алмады Ул бары шуны гына анлады күп кенә сүзләрдә ул «е» языла сы урында «и» язган, «и» языласы урында «е» язган иде Әйе. бу аның йом- ♦ шак ягы Ул аны үзе дә белә. ?
Василий Михайлович аңа башланмаган бер дәфтәр тоттырды һәм шы- 5 гырдап торган күңелсез, шулай да йомшаграк бер тавыш белән ♦
— Менә нәрсә. Мухутдинов,—диде —Без комиссия килештек тә. « шундый фикергә килдек Син хәзер үзегезнең класска кереп, төзәтелгән со- ь чинениеңне күчереп яз Ашыкма Без монда көтеп утырырбыз Аңлашылды- ® мы? е
— Аңлашылды.—диде Габделхәй, үлемгә хөкем ителеп тә ярлыкау * ишеткән җинаятьче кебек. х
Үзе дә сизмәстән ул җиңел сулап куйды Ьәм чыгып китмәкче булып Z урыныннан торды. >
— Чыгып йөрмәсен, шушында гына утырып язсын.—диде Антонина 1 Семеновна
— Алай да була.—диде Василий Михайлович —Син, Мухутдинов, алай са шушында гына яз. Бер ике сәгатькә без чыгып торырбыз Кабинетны эчтән бикләп куярсыз
Василий Михайлович шулай диде һәм сейфны, өстәл тартмасын шартлатып бикләде, ачкычларны кесәсенә салды Кабинет ачкычын ул Габделхәйгә тоттырды Чыгып киткәндә тавышын әкренәйтә төшеп, татарчалап
— Син инде аңлыйсың булыр —бу турыда ләм-мим'—диде
IX
Ләм-мим икән, ләм-мим Габделхәй бу турыда хәтта инәсенә дә әйтмәде, хәтта үз-үзенә танырга да теләмәде Бу эш аңа ничектер төштә генә булган сыман тоелды Ләкин инәсенең «мизал» турында сүз кузгатуы аны сагайта калды Фәрханә апалар. Халидә апалар дәрәҗәсендәге белемле булмаса да. инәсе аның китапча дөрес итеп сөйләшә ала һәм теләсә «мизал« дип түгел, «медаль» дип тә әйтә ала иде Аның шулай «мнзал» диюендә Габделхәй күрәләтә колү, хәтта мыскыл сыман нәрсә сизде Василий Михайло вич документларны алып Уфага киткәч тә улының куанычына, медаль була чак дигән сүзләренә Шәмсебәнат апа үзенең икеләнүен белдерде
— Медальне аны синең кебекләргә бирмиләр Юкка өметләнмә.—диде
Ул чакта Габделхәй бу турыда сүз куертып тормады Олы яшьтәгеләр гел шулай бер нәрсәгә дә ышанмыйлар Инәсе бигрәк тә Ләкин менә көтмәгәндә аның сүзе дөрес булып чыкты түгелме соң3 Инәсе янында Габ делхәй хәзер үзен кыен хәлдә сизде
— Медаль юк Алтыны да. көмеше дә.—диде ул төшенке генә
— Нигә юк — әйтмәделәрме3—диде инәсе
— Әйтмәделәр.—диде Габделхәй. Илгиз ягына карангалап —Уфа бирмәгән Аңлашыла ич инде Алар теләсә нәрсәдән хата табарга гына тора лар
— Хата тапканнар шул,—диде инәсе беркадәр күтәренкелек белән —Урысча язганыңа «уртача» гына куйганнар
— Булмас?—диде Габделхәй үзе дә сизмәстән, кызарынып-бүрте иеп —Сочинениедән мин «отлично«га яздым'
— Яздың'—диде инәсе —Бер язганны күчереп яздың Белми дисеңме әллә?
Габделхәй катты да калды
— Син каян беләсең аны3—диде ул беркадәр вакыт эндәшми торган нан соң.
— Беләм инде.—диде инәсе көлемсерәп.—Фәрхәнә апаң әйтте.
— Аңа кем әйткән?!—диде Габделхәй исе китеп
— Кем булсын. Халидә апаңдыр.—диде инәсе —Ир белән хатын ара сында сүз торамени’ Халидә апаңа Вәсби абыең әйткәндер Менә шулай тарала инде ул.
— Таралды микәнни?—диде Габделхәй эсселе-суыклы булып. Нинди хурлык' Иптәшләр белсә, алар ни әйтер?
— Тапкансың хурланыр нәрсә!—диде инәсе, яңадан үзенең ямау бәйләу эшенә тотынып
Габделхәй уйга калды Хәзер ул нәрсәгә аптырарга да белмәде Барын нан да элек аны Василий Михайловичның сүзендә тормавы, үзе эндәшмәскә кушып та. үзенең беренче булып серне чишүе гаҗәпләндерде. Директор кеше шулай буламыни? Сер сакларга дип килешкәннәр икән, иң элек ул үзе — директор — сер сакларга тиеш түгел идемени? Аннан соң аны күчереп язылган сочинениенең хаталы булып чыгуы да бик нык гаҗәпләндерде Димәк, аларның төзәттергәннәре дөрес булмаган. Димәк, башта ул дөресрәк язган булган Шулаймы? Аның моңа бик тә ышанасы килде, ләкин ул моңа бик үк ышана да алмады Гомер буена урыс теле, урыс әдәбияты укыткан югары белемле Антонина Семеновнаның кайда «е». кайда «и» язарга кирәклеген белмәвенә ышана алмады. Сочинениедә бәлки бүтән төрле хаталар тапканнардыр? Бәлки эчтәлеге ошамагандыр? Юк. берничек тә ул моңа ышана алмады Аның өчен бу чыннан да сер булып калды
— Ж.ә. улым, инде нишләргә исәп?—диде инәсе яңадан сүзгә башлап
Тынып, бөрешеп, кечерәеп калган Габделхәй кырын күзе белән генә инәсенә карап алды Ул аның тынычсызланган ябык чыраен күрде, гадәттәгегә караганда җитезрәк, кабаланыбрак хәрәкәтләнгән бармакларын күрде Тавышының ничектер тотлыгыбрак, калтыраныбрак чыгуын шәйләде һәм шундук барысын да аңлагандай булды Хәзер аның инәсен медальдән дә зуррак нәрсә борчый иде бугай. Аның менә хәзер шул борчыган нәрсәсен улына да әйтәсе килә иде бугай Инәсен борчыган нәрсәләрне исә Габделхәй болай да сизенә иде шуңа күрә ике арада булырга тиешле зур сөйләшүдә аның өчен әллә ни яңалык та булмаячак иде кебек.
— Мин сине. улым, орчык буе чагыңнан карап үстердем.—диде инәсе Габделхәйнең нәрсә дә булса әйткәнен дә көтмәстән. — Ун җыл буена атасыз карадым, ун җыл буена көггем мин шушы көнеңне. Кеше балалары арасында ким-хур булмасын, өсте бөтен, тамагы тук булсын дип тырыштым Борлыкмасыннар, сөмсерләре коелмасын дидем. Сез бит өчәү! Бер капканда да — оч кашык! Әтәгез киткәч күргәннәремне. интсккәннәремне. бер ходай гына белә Песи баласы кебек куеныма салып, җылы тынымны өреп авы зымдагын өзеп карадым мин сезне Ярый, күрдем бу көннәрне. Таралмыйча, әрәм шәрәм булмыйча, исән-имин үсеп җиттегез Хәзер инде сездән дә рәхәт күрәсе килә.
Габделхәй бүлдермичә, караңгы чырай белән тыңлап кына утырды. Үскән чакта үзенең үзләренең нинди авырлыклар нинди мохтаҗлыклар күрүләрен ул болай да белә иде Шуңа күрә бу турыда сөйләп, аңлатып торуның кирәге юк Сугыш елларында гына түгел, хәтта бүген дә —сугыш бетеп инде күпме вакыт үтүгә дә карамастан, әле булса алтын тауларының үсеп чыкканы юк Тормыш һаман элеккечә авырлык белән этеп-төртеп кенә барыштыра Анысы шулай Ләкин киләчәктә һичшиксез җиңел булачак, муллык-байлык булачак Моңа беркем шикләнми Бу турыда партия иптәш Сталин ап-ачык итеп әйтте Аннан соң. инәсенең элек гел үзем генә кара дым. үзем генә азапландым, дип әйтүе дә бик үк дөрес түгел Этәсе яраланып кайтып яңадан сугышка китеп барганда ул инде кул арасына керә башлаган иле Илгизгә күз-колак булу, Фидаилне тирбәтү, уйнату — барысы да аның өстендә иде Үсә төшкәч, җаваплылык тагын да артты Бары тик менә Илгиз үсеп арттан куып җиткәч кенә, соңгы бер ике елда гына җаваплылык кими төште сыман Габделхәйне гел карап үстердем, кеше иттем дисәң кеше ышанмас. Ул бары үз тырышлыгы белән генә алдынгы булды Мизал» 52
бирмәгәннәр икән, бирмәгәннәр Шунын өчен генә аны тырышмаган, көч куймаган, дип әйтерсеңме әллә3 Әнә Назиф авыл малае, тормышлары да начар түгел Барыбер әллә ни булдыра алмады Чәйханә директоры, колхоз персидәтеле булу турында хыяллана Институт турында хыялланмый, имеш ул Анда. имеш, шәһәр балалары гына, бай балалары гына укый, шуңа күрә Назиф институтларны яратмый, имеш Тәтемәгәч яратмый инде Син. * инәкәй, үзең гел дөресен сөйләргә кирәк дисең, үзең әнә тузга язмаганны £ сөйләп утырасың Габделхәең булмаса, Илгиз белән Фидаилне ничек карар * идең дә. ничек кеше итәр идең аларны? *
Үз алдына Габделхәй шулайрак дип уйланды, ләкин уйлаган уйларын < кычкырып әйтергә шулай да йөрәге җитмәде Аннан соң бу турыда ~~ әйтмәсәң дә була Бит боларның барысы да көн кебек ачык'
Шәмсебанат апа. көч-куәт җыйган сыман, беравык тынып утырды да. ® яңадан сүзгә башлады <
— Киңәш юк. табыш юк. инә кешегә әйтү юк —диде *
— Тагын ни булган?—диде Габделхәй түземлеген җуеп.
— Казанга биш җылга укырга китәсең ди ич Дөрес түгелме әллә? =
X
Габделхәйнең өй эчендәге беркемгә дә үзенең эч серләрен, уй хыялла рын белдергәне юк иде Унны бетергәч нишләү, кая китү-китмәү турында да әлегә бернинди сүз булмаган иде
— Кем әйтте?—диде ул
— Кем әйтсә дә. барыбер түгелмени?—диде инәсе —Тагын синең биш җыл укыганыңны кот Биш җылда кем бар да кем юк Мин үлеп китсәм, нишләрсез үзегез генә3 Илгиз белән Фидәил нишләр3 Уйладыңмы шул турыда?
Соңгы сүзләрен ул калтыравык-кызганыч тавыш белән әйтте Әллә чын лап та үзенең киләсе биш ел эчендә үлеп китү ихтималына ышанып, хәтта борынын тарткалап алды һәм кулындагы эшен ташлады да күлмәк кесәсендәге кулъяулыгына тотынды
— Моңарчы әле өстерәлештереп килдек.—диде —Син дә китеп барсаң мине дә эштән чыгарсалар
— Нишләп сине эштән чыгарырлар икән3—диде Габделхәй, берни аңламыйча
Инәсе озак кына җавап кайтармалы
— Мизал белән җиңел генә институтка кермәкче булгансың да. анысы на да керәлмәссең. ахрысы —диде ул кинәт үз үзенә каршы килеп
— Медальсез дә керәчәкмен Теләсә нинди институтка'—диде Габделхәй усалланып
— Үзеңә үзең артык ышанасың, улым.—диде Шәмсебанат апа коры гы на—Синең шигырең кемгә кирәк хәзер?1
— Инәкәй'—диде Габделхәй, урыныннан торып, кызарынып—Минем шигырьгә кагылма Шигырьнең монда катнашы юк
— Балалар бакчасындагы татар группасын ябачаклар.—диде инәсе, улының тузынуына әз генә исе китмичә
Бу сүзләрне ул тирән бер өметсезлек белән, эчке бер тетрәнү белән әйтте Габделхәй баштарак моны аңлап та җитмәде кебек, ләкин шул ук ва кытта ул йорәк турысында авыр таш барлыкка килүен тойды Акылы аңла ганчы күңеле инде барысын сизеп алган иде
Инәсе аның гомере буена диярлек балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде Балалар бакчасы аның икенче туган йорты сычаграк иде Габделхәй бакча! а йөрмәде, ләкин Илгиз белән Фидаилнең берничә елы шунда үтте Дөресен әйткәндә, ач үлемнән аларны шул балалар бакчасы гына коткарып калды Хәзер лә ул туйдырып исән имин саклап килә түгелме соң?
Инәсенең бу көтелмәгән хәбәре бөтен өй эченә килгән кайгы булып кына түгел, бәлки аннан да зуррак һәм шомлырак бер кайгы, фаҗига булып ишетелде Габделхәйнең моңа ышанасы килмәде. Кинәт кузгатылган күңеленә урын тапмыйча ул аягүрә басты, ашыгыч эше бар кеше сыман тышка чыгып китте, тар ишегалдында әйләнгәләде дә яңадан ойгә керде, яңадан өстәл башына килеп утырды һәм тагын тышка чыгып китте. «Булмас, булмас1 Мөмкин түгел!»—диде ул үз-үзен юатырга тырышып
— Минем урысчам такы-токы Бөтен нәрсә урыска әйләнгәч, без нишләрбез. улым?—диде инәсе Габделхәй яңадан өйгә килеп кергәч. Яңадан авылга кайтып китәрбез микәнни?
— Кем әйтте, каян ишеттең?—диде Габделхәй, телгә килеп.
— Сәлимә апаңа ронода әйтеп җибәргәннәр: быел көзгә әзерләнеп торыгыз—татар группасын ябачакбыз дигәннәр
— Ул нәрсә әйткән?—диде Габделхәй.
— Нәрсә әйтсен—аптырап кайткан Эшебез эш булмады, ашыбыз аш булмады Син берәр эшкә керсәң, ичмасам, Илгизне укытып чыгарырыек. Мин хәзер бүтән эшкә ярамыйм Нишләрбез, улым? _
— Япмаячаклар! Ябып кына карасыннар!—диде кинәт Габделхәй йод-рыкларын йомарлап—Хаклары юк! Булмас, ышанмыйм1
— Алар бездән хак сорап тормыйлар шул,—диде Шәмсебәнат апа көрсенеп. — Аларныкы замана Алар әйттеме — бетте!
— Бөтен кеше өчен закон бер Совет законы!—диде Габделхәй, инәсенең мескенләнүенә ачуы килеп.
— Уфадан сезнең теге директорыгыз бутап кайткан ди. Шул тыкшына теләсә кая. Аннан, имеш, сораганнар, ул әйткән, имеш, мәктәпне дә гел урыска күчерәбез, кадрлар җитәрлек, фәлән-фәсмәтән, дигән, имеш Башы аягы астына килгере, коры бугаз, тәмуг кисәве... Сугышка бармыйча качып ятты да. башкаларныкы кебек аның да мизал тагып йөрисе килә. Кара йөз!
Василий Михайловичның татар теле, татар әдәбияты, физика-математика турындагы сүзләренә Габделхәй тиешенчә игътибар итеп җиткермәде, ахрысы Менә хәзер турыдан-туры үзенә, инәсенә, энеләренә — бөтен күнегелгән тыныч тормышка чын мәгънәсендә куркыныч янавы беленгәч, аңла- ешсыз сыман булып тоелган сүзләр бөтенләй икенче яктан, чын мәгънәсе белән аңлашыла башлаган кебек булды. Шул ук вакытта Габделхәй үз гомерендә беренче мәртәбә мәктәп директорының ни дәрәҗәдә зарарлы, кара эчле кеше булуын да төшенде кебек. Үз-үзен, инәсен, энеләрен яклап аның көрәшкә ташланасы, мәкерле директорның барып бугазыннан аласы йә бул- маса караңгы төндә берәр җирдә сагалап торып, түбәсенә таш белән тондырасы килде.
— Юк, андый закон, юк!—диде ул ишекле-түрле йөреп.—Бетереп кенә карасыннар ябып кына карасыннар — Сталинга язам!
«■Сталинга язу» гаделлекне яклауның иң соңгы һәм иң көчле ысулы иде. Мондый ышаныч хәтта иң көчсезгә дә көч-куәт бирергә, хәтта үлене дә тергезеп аягына бастырырга мөмкин сыман иде Бу минутта Габделхәй чын нан да үзен тау-ташларны актара ала торган әкият батырыдай итеп хис итте. Аның шулай әтәчләнүенә инәсенең әз генә дә исе китмәде
— Синең кебекләр тимер юлга эшкә керәләр,—диде ул, бөтенләй икенче яктан суктырып.
— Кара эшче булыпмы?!—диде Габделхәй.— Майланып беткән сырма киеп майлы чүпрәк тотып... күмер тузаны эчеп?!
— Кара кием кисәләр дә. ак күмәч ашыйлар,—диде инәсе. — Кара кием киясең килмәсә, кантурга кер. Хисапчылар курсына укучылар кирәк ди әнә.
— Илектер станциясенә дә алалар малайларны өйрәнчек итеп,_______ диде
шул чакны Илгиз дә сүзгә катышып.
— Кер үзең бик кирәк булса!—диде абый кеше тупас кына
— Керермен дә шул!—диде Илгиз батыраеп
— Менә, үстерәсең-үстерәсең дә аларны игелек күрермен дип.
Өйгә бер тиен файдасы тиярлек булмагач, ник кирәк мина синең ун җыллык белемен3—диде Шәмсебәнат апа олы улына
— Туктале. инәкәй.—диде Габделхәй, тынычрак булырга тырышып —Унны бетергән малайларны армиягә алалар икән дигән сүз дә йөри Алып куйсалар, барыбер минсез каласың ич
— Булыр, булыр Алырлар да җибәрерләр дә Әле армиягә әле институтка Әдәм баласына бер дә үз илендә, үз өендә тормаска тиештер инде Алалар озаталар, таркаталар
— Менә, күрдеңме3! Синең өчен барыбер түгелмени?—диде Габделхәй *
— Барыбер түгел.—диде Шәмсебанат апа —Тимер юлга керсәң, арми < ягә дә алмыйлар, тамагың да тук була Барыбер түгел
— Мин тимер юлга эшкә кермәячәкмен. — диде Габделхәй нык итеп *
— Инәкәй'—диде шул чакны Илгиз —Китсен абый укырга Эшкә мин _ керермен — минем шагыйрь буласым юк
— Шагыйрь —диде Шәмсебанат апа —Нәрсә әйтергә дә белмим инде * мин сезгә Моңлы кеше бәхетсез була, диләрие элек Моңлы кеше, бәхетсез х кеше эше ул шигырь язу Затта юкны Каян кагылгандыр сиңа шигырь = җене
— Каян булсын — картыйдан, синнән'—диде Габделхәй
— Минем шигырь язганым булмады, кеше язганны гына күчереп яздым.—диде Шәмсебанат апа тыйнак кына —Без үскәндә ярыйдырые ул Хәзер әнә заманалар башка
— Инәкәй, мин монтерлыкка укырга керәм. —диде Илгиз, тагын үзе турында искә төшереп
Илгиз, абыйсыннан яшь ярымга кечерәк булса да. гәүдәгә аның белән бер чама иде Быел ул тугызны бетереп унга күчкән иде
— Бер җыл укыйсың калган, ничек була инде ул3—диде Шәмсебанат апа —Шул кадәр тырышып укыт та сезне, син тагын җилгә очырырсың микәнни ул тугыз җылыңны?
— Унынчыны кичке мәктәптә укырмын —диде Илгиз Күрәсең, бу турыда ул инде күптән уйлап куйган иде
Әллә улларының гел үзләренчә булырга тырышуларына, әллә чыннан да үз сүзен генә сүз дип исәпләгәнгә, ана кешенең тиз генә Илгизне дә як лыйсы килмәде Үпкәләгән сыман ул тынып калды һәм ашыгып бетмәс- төкәнмәс ямавына тотынды
XI
Киләчәк турында сөйләш-аңлашу шуның белән төкәнде Уртак фикер табылмалы, һәркем үз фикерендә калды Габделхәй дә. Илгиз дә инәләрен артык борчымаска теләп, шыпырт кына чыгып киттеләр Габделхәй үзенең бүген Фәрхәнә апаларга барырга сүз бирүен исенә төшерде Сәкин.» дә исенә төште Бит ул аңа да кичке сәгать сигездә очрашырга сүз биргән иде' Инде сәгать сигезенче Кая барырга да белмичә, ул бераз вакыт икеләнеп торды Акылы Сәкинә ягына тартты. күңеле нишләптер Фәрхәнә апаларга омтылды -Ярар, бүген әле Сәкинә үзе дә чыкмас, эше күптер —дип уйлады ул. билгеле бер карарга килеп — Бүген булмаса —иртәгә иртәгә булма са — берсекөнгә, дип килештек ич Шулай булгач .
Шулай булгач, ул Фәрхәнә апаларга барырга тиеш
Шәмсебанат апалар белән Фәрхәнә апалар гомер гомергә дус тату бул дылар. бер берсенә йөрешен. ярдәм итешеп тордылар Моның кайбер сәбәпләре дә бар иде Яңавылның үзәк урамы исәпләнелгән Ленин ура мының сазлы очына күченгәнче. Фәрхәнә апалар Шәмсебанат апаларга имән ой аша гына тордылар Элегрәк дөньялар имни чагында алар бер бер сенә ашка суга йөрештеләр Мондый дуслыкның сәбәбе билгеле өйләрнең бер берсенә якын урнашуында гына түгел иде Шәмсебанат апа Фәрхәнә апаның ире Дәүләтгәрәй абзый белән яшьтәшләр һәм авылдышлар иде Ан
нан сон Дәүләтгәрәй абзый Габделхәйнең әтәсе Котдус белән дә кордаш иде Ирләре сугышта чагында Шәмсебәнат апа белән Фәрхәнә апаның серләре тагын да ныграк килеште һәм өч ел буена алар чын мәгънәсендә бер гаилә кебек яшәделәр —кайгысы да, шатлыгы да. хәтта телеме дә уртак булды.
Дәүләтгәрәй абзый сугыштан Котдуска караганда иртәрәк кайтты. Әлбәттә, яраланып кайтты. Кайту белән үзенең элекке эшенә —райфога урнашты һәм сугыш беткәнче шунда утырып калды Аларның тормышы гөрләп, тәгәрәп барды Шулай да ике йорт арасындагы дуслык сүрелмәде, һич югы, Габделхәйгә шулайрак тоелды. Күпчелек вакытларын алар Фәрхәнә апаларда үткәрделәр. Габделхәйнең үзенә дә, энеләренә дә анда беркайчан караңгы чырай күрсәтмәделәр, кыек сүз әйтмәделәр.
Йосыф белән яшьтәш булгангамы, Фәрхәнә апа да. Дәүләтгәрәй абзый да Габделхәйне аеруча якын күрделәр Ни генә булмасын. Габделхәй дә аларны чын күңелдән яратты һәм. күрәсең, шуңа күрәдер, башкалар да үзен шул ук дәрәҗәдә яраталар, дип исәпләде.
Дәүләтгәрәй абзыйлар Ленин урамының иң кырыенда йорт урыны алып, шунда таудай яңа өй салып чыккач, аралар ерагайгач, ике арадагы мөнәсәбәтләр дә суына төшкәндәй булды һәм барып-килеп йөрүләр сирәгәя башлады Габделхәйнең быел җәй Йосыфларда бөтенләй булганы юк иде әле
Тоташ ак челтәрләр корылган, челтәр артында алсу чичкәле гөлләр елмаеп утырган зур, яңа тәрәзәләргә артык туры карамаска тырышып, шул ук вакытта челтәр аша кемнәрнеңдер үзен карап-күзәтеп торулары ихтима- лын уйлап. Габделхәй җиңел генә ачыла торган биек, яңа капкадан ишегалдына килеп керде. Шуннан соң, аяк астындагы кирпеч кисәкләренә басып, яңа киң баскыч алдына килде Такта чолан ишеге дә, өй ишеге дә ачып куелган. ачык ишекләргә чебен кермәсен өчен тәрәзәдәге кебек челтәрләр эленгән иде Ачык ишектән хуҗаларның шаулашып-гөрләшеп сөйләшкәне, Йосыфның, ахрысы, скрипка шыңгырдатканы ишетелеп тора иде.
Колагына шат гөрелдек тавышлары ишетелү белән, борынына тәмле аш исләре килеп бәрелү белән Габделхәй шундук үзләренең ярлы өй эчен һәм әлерәк кенә булып алган күңелсез сөйләшүне исенә төшерде Аларның өендә беркайчан менә шундый шат тавышлар да. скрипка шыңгырдавы да ишетелмәде, тәмле, итле аш исләре дә бөркелеп тормады, ахрысы. Габделхәйнең күңелендә шундук көнләшү һәм ачу тойгысы баш калкытты. Беркайчан берничек аңлатып булмый торган бер сиземләү белән ул үзен монда— бу иркен, яңа һәм бәхетле йортта ниндидер хәвеф-хәтәр көтеп торганлыгын шәйләгәндәй булды «Кунаклар бар Кире борылып китәргәме әллә?»—дип уйлады ул икеләнеп
Шулай да ниндидер кочкә буйсынып, ул ачык ишектән эчкә керде һәм бик авырлык белән атлап ары юнәлде. Чолан уртасында туктап калды һәм йөрәге еш-еш типкән хәлдә, өй эчендәге, өстәл янындагы тавышларга колак салды Юк. монда барысы да ниндидер ят. ямьсез тавышлы кешеләр иде бугай «Кермим!»—диде ул ныклы бер карарга килеп.
Ул инде кире борылып китәргә дә иткән иде. шул чакны нидер кычкырып өйдән Дездемона килеп чыкты Дездемона —Фәрхәнә апаның сугыш бетәр алдыннан туган бердәнбер кызы иде. Дездемона шатланып, кулларын җәеп, Габделхәйгә килеп сарылды Габделхәй аны күтәреп алды һәм алар сөйләнә-сөйләнә өйгә керделәр.
XII
Олы якның түрендә, тәрәзә янындарак Йосыф белән Рамус басып тора иде «Әһә. менә нинди ят тавышлы кеше бар икән монда! —дип уйлады Габделхәй чыраен сытып Рамус аның өчен иң яратмаган, иң җене сөймәгән кешеләрнең берсе иде
Рамусны ни очей яратмаганлыгын ул бик яхшы белә Беренчедән, аны үзеннән тазарак булганы өчен яратмый Икенчедән, аның төсен-битен, кыяфәтен җене сөйми иде Аннан соң Рамус — Василий Михайловичның олы малае иде Директорның үзен яратмагач, ул билгеле, аның малаен да ярата алмый иде
Атасы кебек агач йөзле, балык күзле, дәртсез-җансыз кыяфәтле булуы ♦ өстенә, Рамус дөньяга килмәгән бер җайсыз, чорсыз һәм тәкәббер нәрсә ? иде Ул беркайчан беркемгә, бернигә шатлана-куана да белми, гаҗәпләнә дә * белми сыман иде Аның өчен дөньяда, әйтерсең, барлык нәрсә таныш, бил- ♦ геле Ул инде бөтен нәрсәне күреп-белеп бетергән, барлык кайгы-шатлык- * ларны кичергән, бөтен җирдә булган, бөтен нәрсәне татып караган Шуңа ь күрә ул, әйтерсең, дөньядагы һәркемнән остарак, белемлерәк һәм £ тәҗрибәлерәк иде Кыскасы, бу дөньяда аның исен китәрерлек берни дә • калмаган иде. 1
Йосыф белән алар Яңавылның тимер юлга карый торган уникенче урыс * мәктәбендә укыдылар Быел менә икесе дә Габделхәй кебек үк унны бетер- ? деләр Урыс мәктәбендә чыгарылыш имтиханнары әзрәк Шуңа күрә алар * өлгергәнлек аттестатын да бер атнага элегрәк алдылар Инәсе татар теле “ һәм әдәбияты укытучысы бул!ангамы. Йосыф өйдә, тышта кеше арасында татарча сөйләшүдән әз генә дә тартынмый Рамус исә ничек тә урысча гына сөйләшергә тырыша иде Атасы директор булган татар мәктәбендә укучыларны ул. гомумән, кешегә дә санамый һәм шул нигездә Габделхәйгә дә гел кимсетеп карарга күнеккән иде
м Фәрхәнә апаның улы Йосыфның — Җөбанай ягында бергә уйнап үскән Йосыфның Рамус белән дус булуы, шуның белән ниндидер уртак сүз табып сөйләшеп-серләшеп йөрүе Габделхәйнең күптән инде саруын кайната иде Озак вакытлар аның Фәрхәнә апаларга килми йөрүенең сәбәбе дә Йосыф ның үзенә карата менә шул хыянәте булды бугай Менә хәзер дә аларның тәрәзә янында янәшә басып торган килеш чөке-чөке сөйләшүләре Габделхәйнең күңелен тырнап куйды «Юкка килдем».—диде ул тагын да үз- үзенә үкенеп
Аның килүен барысы да күреп алдылар, күреп алдылар да эшләреннән, сүзләреннән аерылып борылып карадылар Йосыф кулларын сузып күрешергә килде Габделхәй исә муенына сарылган Дездемонаны идәнгә бастырып куйды
— Исәнмесез.—диде ул. Йосыфка кул биреп, ләкин чынлыкта бөтен өй эче белән исәнләшеп
— Исәнме. Габделхәй,—диде Йосыф, елмаеп —Әйдә, түрдән уз
Күрешкәндә ул нык итеп аның кулын кысты һәм озак кына җибәрмичә селкеп торды Үзләре мәктәбендә ул яхшы спортсмен исәпләнелә һәм үзенең чынлап та спортсмен икәнлеген сиздерү өчен күрешкәндә шулай кул көчен күрсәтергә ярата иде «Көн дә итле аш ашасаң, кулың көчле була»,— дип уйлады Габделхәй. Йосыфның шулай кулны озак җибәрми торуын яратмыйча
— Котлыйм, кичәгенәк сез дә аттестат алгансыз икән.—диде Йосыф
— Алдык,—диде Габделхәй тыелып кына
Рамус та ашыкмыйча гына болар янына килде, авыз эченнән мыгырданып ниндидер котлау сыман сүз әйтте һәм. Йосыф кебек үк. Габделхәйнең кулын кысарга үрелде Габделхәй аның нәрсә әйткәнен рәтләп ишетмәде дә. шулай ук аның кул кысуын да тоймады Шул ук вакытта ул үзенең артында гына.
— Ә, Габделхәй икән' Менә әйбәт иткәнсең килеп,—дигән сүзләр ишетте
Кече якның ачык ишегендә кояштай балкып Фәрхәнә апа басып тора иде Ул анда мич алдында нидер пешерү белән булата иде бугай —бит очлары кызарып чыккан, ак таза беләкләре сызганып куелган иде
— Әле генә уйлаганыем — гомерең озын булыр әле.—диде Фәрхәнә апа —Күрдеңме соң, бездә кунак бар
— Күрдем.—диде Габделхәй, артык ачылып китмичә.
Күңеленнән уйлап куйды «Андый кунакны күргәнеңнән күрмәгәнең артык* Фәрханә апаларның яңа өйләре элекке байларныкы кебек олы яклы, кече яклы итеп салынган иде. Кухня хезмәтен үти торган кече як белән олы як арасында тар гына аралык калдырылган. Бер яктан икенче якка кергәндә- чыкканда менә шул аралык аша үтеп йөриләр иде. Габделхәй аралыкта, олы як ишеге янында тукталып тора иде Йосыф аны олы якка. Дездемона кече якка өндәде
Нишләргә белми аптырабрак торганда ул кече якка борылып карарга мәҗбүр булды Әле генә Фәрхәнә апа басып торган төштә ят бер кызны күреп ул дерт итеп китте Ул аны таныды Моннан берничә ел элек, бөтен өй эчләре белән килеп, алар Фәрхәнә апаларда ял итеп, кунак булып киткәннәр иде Фәрхәнә апаларның читтә, гомумән, туган-тумачалары күп иде Җәй саен алар Яңавылга ял итәргә кайталар, кайткан саен диярлек берәр балаларын калдырып китәләр иде Моннан ике-өч элек Уфадан кунакка әлеге кызыйның тагын ниндидер дус кызы да бар иде Алар бер-бер- сеннән калмыйча гел бергә тагылып йөриләр иде Шуңа күрә аларның берсен дә ялгыз гына туры китереп тә. сүз кушып та булмый иде Ул вакытта Габделхәй кызларның берсенә — менә хәзер кече як ишеге төбендә басып торганына чын-чынлап гашыйк булды һәм ай буе Йосыф янына керергә куркып, кыздан, үз-үзеннән оялып-качып йөрде Әтәсе-инәсе белән кыз Уфага кайтып киткәч исә үзен тоткыннан котылган кебек хис итте Ул чак тагы тәэсирләр, хисләр-тойгылар. беркайчан җуелмый торган нурлы тап булып. серле сурәт булып, мәңге аның күңелендә сакланып калды Еш кына Габделхәйгә ул үзе ярата алачак, үзен искиткеч бәхетле итәчәк хатын-кыз Сәкинә булып, хәтта Җәмилә булып та түгел, бәлки нәкъ менә шундый «нурлы тап > сыман булып тоелды.
XIII
Башына ул маңгай турысыннан кысып, бик килешле итеп, авылча ак яулык бәйләп куйган, биленә түшләксез алъяпкыч бәйләгән иде Ут тирәсендә, аш тирәсендә булашканга алсу бите тагын да ныграк кызарып чыккан Сызганылган матур беләгенә, бармакларына чак-чак кына он буялып калган иде Өсте-башы җыйнак, килешле — Габделхәйнең әле Яңавылда. Сталин клубында да. пассажир поездыннан төшүчеләр арасында да беркайчан мондый матур сынлы, күркәм һәм ягымлы кызны күргәне юк иде бугай.
Алар, бер берсеннән күзләрен алмыйча, күпмедер вакыт карашып тордылар Бу карашу әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә озак булып тоелды Шул ук вакытта бу карашу коточкыч тиз һәм аз да булып тоелды Бер дә юктан Габделхәй кызарына башлады, тик торганда, бөтенләй кирәкмәгәндә үзенең өс-башына игътибар итте Үз гомерендә беренче мәртәбә күргән сыман, үзенең тузанланган, катып беткән брезент өсле кара ботинкасына, сидрәп. таушалып беткән киң балаклы чалбарына, иске гимнастеркадан бозып тегелгән килешсез күлмәгенең җиң очларына карап алды Шундый сылу шәһәр кызыннан бөркелеп торган нәфислек, исерткеч гүзәллек янында ул үзен бик мескен, ярлы һәм ахмак итеп тойды. Үзенең шул ярлылыгы, мескенлеге, ямьсезлеге өчен шундук күңелендә, мәңге бетмәс сызлавык булып' гаръләнү-хурлану ачысы баш калкытты «Юкка килгәнмен- —дип уйлады ул тагын да төшенкелеккә бирелеп
— Исәнмесез. —диде ул шулай да беренче булып
Чибәр кыз җавап кайтармады—сөрмәле күзләрен тутырып аптыраган сыман карап тик торды Ике арада уңайсыз тынлык барлыкка килде
— Мин сезне беләм,—диде Габделхәй ашыгып
— Шулаймыни? Исәнмесез.—диде кыз
Ул моны ничектер бик җиңел генә, бер дә исе китмичә генә әйтте. Анын «исәнмесез.ендә Габделхәй хәтта үзенә карата саксызлык, салкынлык сизеп алды Бу аны үтереп ташлагандай булды Йөзендәге уңайсыз кызыллык шундук юк булды «Тук. Чибәр Шәһәр ялкаулары барысы да шундый».—дип уйлады ул кунак кызын түбәнсетмәкче булып
— Былбылны беләсеңдер ич. Габделхәй?—диде Фәрхәнә апа яңадан ишек янына килеп.
«Әйе. исеме Былбыл иде бугай»,—дип уйлады Габделхәй
— Беләм.—диде ул
— Син Габделхәйне беләсеңме соң’—диде Фәрхәнә апа бу юлы кызга эндәшеп —Габделхәйне дә белмәгәч Беләсеңдер Бердәнбер Габделхәебез инде ул безнең
Кулларын ак чалбар кесәсенә тыгып, алар янына Рамус килеп җитте Күрәсең, ул Былбыл белән Габделхәйнең сөйләшүен читтән генә тынлап торган иде Көнләшүенә түзә алмыйча, кыз алдында үзен шәп кеше итеп күрсәтмәкче булып, ахрысы, һәм гадәтенчә шактый тупас итеп
— Яңавылда Габделхәйне белмәгән бер эт тә юк —диде
Рамус үзе шаяртам дип уйлады, ахрысы —үз сүзеннән үзе кызык табып көләргә тотынды Дездемона да көлеп җибәрде Фәрхәнә апа белән Былбылның йозе үзгәреп китте Шулай да алар, ипсез кунакларының урынсыз сүзләрен уенга борып, елмаерга мәҗбүр булдылар Мондый шаяртуга бары Габделхәй генә елмая алмады Бөтен тәне белән ул бер йодрыкка йомарла нып калды Аның, ярсып, оятсыз Рамуска ташланасы килде* Ләкин кеше өендә, кунак кызы алдында мондый нәрсә мөмкин түгел иде Үз-үзен тыеп, шулай да таштай катып калган йөз белән Рамус ягына бер карап кына алды Рамус аның бозылган йөзен әллә күрде, әллә күрмәде — шул ук тупас, дорфа шаярту белән шаярткан булып. Габделхәйнең аркасына кагып алды Монысы инде чамадан тыш иде Габделхәй, үзе дә сизмәстән, шаяртучының ку лына сугып җибәрде һәм алай-болай сугышырга туры килсә дигән сыман ашыгып олы якка таба атлады
Ул кергәндә Йосыф яңадан үзенең скрипкасына тотынган һәм татарча ниндидер көй чыгарырга азаплана иде Скрипка тавышы ярсыган Габ делхәйне айнытып җибәрде Берни булмаган кебек, ул ике тәрәзә арасында гы этажерка янына килде, урындыкка утырды да этажеркадагы таныш китапларны караштыра башлады Шундук аның янына Дездемона килеп җитте, кылтаеп-чорсызланып кулына асылынды, нидер эзләп чалбар кесәсен актар ды Габделхәй, берни сизмәгәндәй, кулындагы китапка кадалып тик утырды Ләкин әдәпсез кызый куен кесәсеннән шигырь язылган куен дәфтәренә то тынгач, түзмәде, каты гына итеп карак кулны тотып алды да өйдәгеләр игъ тибар итмәс дәрәҗәдә тыелып кына
— Сиңа кирәкми ул.—диде
— Шигырь дәфтәре! Шигыреңне укы әле!—диде кызый, тарткалашып
Якында гына, идән уртасындагы озын аш өстәле янында. Былбыл табак-савыт урнаштыру белән мәшгуль иде Габделхәй аның нидер эшләвен күреп-сизеп утырды, ләкин бер генә мәртәбә дә күтәрелеп карамады Дездемонаның .шигырь» турында сүз чыгаруы аның җен ачуларын кузгатты
— Кит әле моннан' —диде ул. кызый кулын янә читкә этәреп
•Шигырь* сүзен Былбыл да ишетеп калды Эшеннән тукталгандай итеп ул Габделхәй ягына борылды һәм
— Бүгенге гәзиттә сезнең шигырь басылганмы әллә’—диде
Гәзиттә басылган шигырь астына авторның исем фамилиясе язылган иде. шуңа күрә аның кемнеке икәнлеген сорау урынсыз иде
— Минеке,—диде Габделхәй шулай да башын калкытмыйча iына
— Миңа бик ошады сезнең шигырегез,—диде Былбыл
Габделхәйгә рәхәт булып китте Ул инде чибәр кыз белән яңадан татулашырга да. ягымлы итеп сөйләшә башларга да әзер иде ләкин шул вакыт алар янына тагын сөйкемсез Рамус килеп җитте һәм Габ
делхәйне мактаган сыман, чынлыкта исә аның дәрәҗәсен төшерергә тырышып.
— Это—наша знаменитость!*—диде ,
Габделхәйнең йөзенә кан бәрде Ләкин ул. берни ишетмәгәндәй, башын калкытмыйча, тешен кысып, урынында берегеп утыруында булды «Күрсәтермен әле мин сиңа .знаменитость-ны!»—диде ул үз-үзенә көчсез бер ярсу белән
XIV
Ул арада Йосыф скрипкасын көйләп бетерде һәм җылатып. чыңлатып ниндидер ямьсез көй уйный башлады Уйнаучы алдында яхшы атлы булып күренергә тырышып, барысы да ахмакларча тынып калдылар Габделхәй тыңламады һәм үз-үзен мәҗбүр итеп, китаптагы ниндидер физик формуланы аңларга тырышты. Ул инде бер үк сүзләрне биш-алты мәртәбә укып чыкты, ләкин бер нәрсә дә аңлый алмады — бөтен игътибарын буташтырып, ачу һәм нәфрәт көчен таркатып, колак төбендә туктаусыз скрипка чыңлады
Йосыф уйнап бетергәч, беренче булып Рамус кычкырды:
— Браво' Браво! Во какие у нас таланты!III IV—диде.
— И-и Йосыф, шундый матур итеп уйнадың.—диде Былбыл сузып, кылтаеп.
Чытык йөзле Фәрхәнә апа. кече яктан сузылып карады да. Йосыфка эндәшеп, ләкин чынлыкта Габделхәйне күз алдында тотып:
— Йосыф, юынты суын гына түгеп кер әле.—диде
Габделхәй кичәгенәк мәктәптә дә Фәрхәнә апаның юынты суы түктерүен исенә төшерде һәм яратмыйча. «Нинди бетмәгән су инде ул?»—дип уйлады Уфа кызы исә. Рамус белән Йосыф алдында үзенең эш- чәйлеген күрсәтмәкче булып, тиз генә кече якка чыгып китте һәм бөтен өйгә чәрелдәп
— Үзем чыгарырмын, чибәрттәй!—диде.
Аңа булышка дип шундук маймул Рамус кузгалды, атасы кебек мыш- тырдык Йосыф кузгалды Ләкин алар килеп җиткәнче кунак кызы тулы чиләкне җилтерәтеп алып чыгып та китте Каш астыннан як-ягына каранга- лап. Габделхәй аларның шулай тыз-быз килүен ачу белән күзәтеп утырды «Эшләгез, шул кирәк сезгә1»—дип уйлады ул зәһәрләнеп. Маймул Рамус шулай да кызны куып җитте, ахрысы — Габделхәй аларның чыркылдашып тышкы ишектән чыгуларын ишетеп утырды «Нинди эшчән!»—дип уйлады ул. «маймул» турында Үзләрендә бер дә эшчән түгел Халидә апа нәрсә кушса да. эшлисе килмичә кырык сүзгә җитешә. Монда әнә нинди өлгер, нинди җитез!
Габделхәй карасына коелып, үз алдына үртәлеп утырганда каяндыр Дәүләтгәрәй абзый кайтып керде Ачык ишек аша Габделхәй аның кулында авыр гына сумка булуын күреп калды -Магазиннан кайтты».—дип уйлады ул яратмыйча. Дәүләтгәрәй абзый райфо кешесе Ниндидер начальник Бәләкәй генә начальник булса да. Яңавылдагы теләсә нинди олы начальник белән әшнә Яңавылда аны белмәгән кеше юк Кайда да аның сүзе сүз. Кирәк нәрсәне алар итәк астыннан гына алалар, менә шулай караңгы төшкәч кенә алып кайталар Үзләре алып кайтасылары килмәсә, китереп бирәләр Авылдан колхоз персидәтелләре тәпән-тәпән бал. түшкәсе белән ит калдырып китәләр Белми түгел, беләбез —барысы да күз алдында. Шуңа да аларда һәр көнне итле аш пешә, атна саен кунак була Яши белә ул Дәүләтгәрәй абзый! Беркем белән бозылышмый, беркем белән ачуланышмый
• — Бу безнең атаклы кешебез!
IV — Шәп! Шәп! Менә нинди талантлар бар бездә'
Кече якта сумкасын калдырып. Дәүләтгәрәй абзый олы якка чыкты Габделхәйне күреп алды да.
— Исәнме. Габделхәй.—диде салмак кына — Инәң нишләп ята. хәле ничек? Илгиз белән Фидаил ни хәлдә?
Дәүләтгәрәй абзыйның беренче булып исәнлек-саулык сораштыруы тыныч, ягымлы тавышы Габделхәйне юаткан сыман булды. Никтер аның * кинәт җылыйсы һәм Дәүләтгәрәй абзыйга зарланасы килде
— Инәкәйнең кәефе юграк әле.—диде ул *
— Чирләп киттеме әллә? ♦
— Шулай бугай.—диде Габделхәй *
— Сез борчыйсыздыр инде Илгизме. Фидаилме —диде Дәүләтгәрәй и абзый. £
— Борчымадык шикелле —диде Габделхәй
Дәүләтгәрәй абзый Габделхәйгә якын гына урындыкка утырды да бик < нык арыган кеше сыман, күнитекле аякларын сузып җибәрде Иогергәләп * аның янына Дездемона килеп җитте һәм нечкә генә куллары белән әтисе- Z нең күнитеген салдырмакчы булып көчәнә башлады Ул шулай олыларның * аяк киемнәрен салдырырга ярата иде Дәүләтгәрәй абзый урыныннан торды һәм. утырган урындыгын да алып, - ишек төбенә» — кече як белән олы як арасындагы аралыкка чыкты. Габделхәй үз урынында утырып калды Якынла гына Дездемонаның колә-колә чыр-чу килеп итек салганы. Дәүләтгәрәй абзыйның иренеп кенә үскән кызын мактаганы ишетелеп торды Дәүләтгәрәй абзый, җай гына, салмак кына сөйләшә иде. шуңа күрә аның кайчан ачулан ганын, кайчан шатланганын бик ук белеп тә булмый иде
Бераздан кайдадыр югалып торган Йосыф та скрипкасын күтәреп олы якка чыкты. Аның артыннан ук Дездемона белән Дәүләтгәрәй абзый килеп керде
— Әти. тыңлале,—диде Йосыф, яңадан скрипкасын шыңгырда гчакчы булып
Урысча укыса да. Йосыф шулай китапча «әти-әни» дип сөйләшә һәм сүз арасында Яңавылча булмаган кайбер ят сүзләр кыстыргалый иде Чыкылдап торган татар баласының әтәсе-инәсс белән урысча сөйләшүе ни дәрәҗәдә ят һәм кыргый булып тоелса. Яңавыл шартларында Йот ыфнын шулай «әти-әни» дип сөйләшүе дә ят һәм кыргый булып тоела иде Шулай да китапларда «әти-әни«не күп укыганга. Габделхәйгә аның тел бозуы әллә ни зыянлы булып тоелмады
— Тыңлыйм, улым, тыңлыйм.—диде Дәүләтгәрәй абзый тыныч кына—Бер җылда бер кой үрәнсәң. ярый инде
— Тыңлале син. әти. тыңлале!—диде Йосыф һәм әлерәк кенә уйнаган көйне яңадан чыжлата башлады
Дәүләтгәрәй абзый бирелеп тыңлады Аның белән бергә Габделхәй дә тыңлады Хәзер аңа Йосыфның уйнавы дәртлерәк, матуррак, дөресрәк сыман тоелды Берничә минут эчендә Йосыфнын шулай оста итеп уйнарга өйрәнүенә ул шаккатты «Менә ичмасам талант’*—дип уйлады ул үз азды на.
Шул чакны ашыгып, көлешеп олы якка Былбыл белән «маймул. килеп керде Йосыф һаман уйнавын дәвам итте, ләкин ягымлы скрипка тавышы Габделхәй өчен кинәт ишетелми башлады Тынычлык югалды һәм бөтен ой эче караңгыланып калгандай булды
XV
Ниһаять, күптән көтелгән аш өлгерде Терсәкләрен як якка тырпайтып, ике куллап зур. авыр мискинең тоткаларын чүпрәк белән тоткан килеш кече яктан Фәрхәнә апа чыкты Мискине җайлап кына олы яктагы өстәл уртасы на китереп куйды һәм канәгать төс белән елмаеп он эчендәге яшьләргә күз Йөртеп аллы Аның артыннан ук диярлек бер берсе остенә куелган кошта
баклар күтәреп Былбыл керде, җитез генә кыланып коштабакларны тезеп чыкты Ул арада озын саплы чүмеч тотып, кылтаеп, як-ягына каранып Дездемона килеп җитте. Фәрхәнә апа иркә кызының кулыннан озын саплы чүмечне алды да коштабакларга кайнар шулпа бүлә башлады
— Әйдәгез, кунаклар, утырыша башлагыз.—диде Дәүләтгәрәй абзый, яшьләрне табын янына чакырып.
— Әйдәгез, әйдә.—диде Фәрхәнә апа да.
Иптәшләрен кыстап-нитеп тормыйча өстәл янына беренче булып Йосыф утырды. Аның янындагы урындыкка тиктормас Дездемона менеп утырды Габделхәйнең урын сайлап торасы юк иде ул болай да өстәлгә якын гына утыра иде Шунлыктан урындыгын беркадәр күчергәндәй генә итте. Аның урыны Йосыфның икенче ягына туры килде Рамус, ниндидер сәбәп тапкан булып, һаман читтә буталды Бүтән вакыт булса, әйткәнне дә көтеп тормастан. өстәлнең түрге башына ук килеп утырган булыр иде Хәзер ул ашыкмады — Былбыл утырганны көтте Габделхәй моны бөтен күңеле белән сизеп утырды. Алай гына да түгел, ул хәтта алар арасында инде ниндидер сөйләшү-аңлашу булуын да чамалап алды
— Сиңа нәрсә әйтелде, ник утырмыйсың!—диде Дездемона. Рамус янына килеп—Әйдәле. әйдә!
Габделхәйгә кылтык кызның кыланышы беренче мәртәбә көлке тоелды. Канәгать йөз белән ул үз алдына көлемсерәп куйды. Рамус, Дездемонаның сүзен тыңлаган сыман итеп, өстәлнең ишеккә караган башына — Габделхәйгә каршы якка килеп утырды Аның бер ягында буш урын калды. Ул. күрәсең. Былбыл шунда утырыр дип чамалады. Ләкин буш урынга Фәрхәнә апа килеп утырды. Аңа моннан кирәк чакта торып китәргә, кече якка чыгып керергә җайлы иде Маймулның икенче ягында Дәүләтгәрәй абзый. Дәүләтгәрәй абзыйның икенче ягына Былбыл килеп утырды Габделхәй җиңел сулап куйды. Шәп булды Маймулга!
Ашый башлаганчы Дәүләтгәрәй абзый иелеп өстәл астыннан бер шешә ак аракы алды да. башта үз рюмкасына салды, аннан соң яшьләр алдындагы рюмкаларга тамызып чыкты
— Балалар, мине тыңлагыз әле.—диде ул яшьләргә карап. — Бүген бездә бәйрәм Бу көнне без күптән көттек. Әйтеп куйган сүзебез дә барые — Йосыф унны бетерсә, яшьләрне җыеп күңел ачарбыз, дип. Заманында безнең үзебезгә болай аш-су ясап, күңелле итеп утырулар төшмәде. Балаларыбыз рәхәт яшәсен, дидек. Сезнең өчен дә. безнең өчен дә куанычлы көн бүген Сез менә унны бетердегез, яңа тормышка аяк бастыгыз. Нур өстенә нур булып Уфа кызыбыз да килеп төште. Кая соң әле үзе?
Дәүләтгәрәй абзый кайчагында шулай шаяртырга ярата иде. Былбылны күрмәгән сыман кыланып, ул каршы яктагыларга игътибар беләнрәк карап чыкты Дездемона кычкырып көлеп җибәрде Дәүләтгәрәй абзыйның уң ягында утырган Былбыл шулай ук чын күңелдән көләргә тотынды.
— Монда ич мин. җизнәй!—диде ул.
— Әй. монда икәнсең!—дигән булды шат күңелле Дәүләтгәрәй абзый.
Юан бармакларының очы белән генә тотып ул тулы рюмканы кулына алды һәм бу юлы инде беркемгә дә карамыйча гына
— Сезнең хөрмәткә эчеп җибәрсәм, ачуланмассыз.—диде.
— Ачуланмыйбыз, ачуланмыйбыз!—дип кычкырды беренче булып әдәпсез Рамус.
Дәүләтгәрәй абзый аракының тамчысын да калдырмыйча эчеп бетерде дә тәлинкәдән каклаган каз ите алып чәйнәргә тотынды.
— Әйдәгез әле. иптәшләр... балалар, җитешегез,—диде Фәрхәнә апа яшьләрне ашарга кыстап.
_ — Сезне болай аздыру килешеп тә бетми инде.—диде Дәүләтгәрәй абзый. яңадан сүзгә башлап. — Әллә иң элек эчеп җибәрсеннәр микән. Фәрхәнә?
— Мин каршы түгел,—диде Фәрхәнә апа—Алар хәзер олы кешеләр. Үз акыллары үзләре белән.
— Без эчмибез, җизнәй. кыстый күрмә.—диде Былбыл
— Юк юк. эчәбез!—диде Маймул каршы килгән булып
— Әйдәгез әле. әйдәгез, ашагыз.—диде Фәрхәнә апа кыстап
— Кая сон минем кашык?—диде шул чакны Былбыл як-ягына каранып, эзләнеп
Барысы да ашауларыннан туктап, аның ягына борылып карадылар
— Үземә кашык куймаганмын ич мин!—диде Былбыл көлеп һәм тиз генә урыныннан торды да кашыкка дип кече якка йогерде
Былбыл чыгып китү белән Дәүләтгәрәй абзый ашаулык астына яше- релгән кашыкны алып Былбыл коштабагы янына куйды Былбыл кашык алып килеп яңадан үз урынына утырган иде. өстәлдә кашык күреп, чын күнелдән аптырап калды, аңлап алды да көләргә тотынды Ана ияреп бүтәннәр дә көлешә башладылар
— Кем эше бу? Йосыфтыр әле'—диде Былбыл Йосыф ягына каранып
— Иосыф булмый кем булсын5 — диде Дәүләтгәрәй абзый —Бар этлек шул Йосыфтан чыга Разведчик булыр, ахрысы, минем улым
— Түгел! Түгел!—диде Дездемона, кулларын чәбәкләп —Йосыф абый түгел, әти үзе!
— Балалы өйдә бур тормас.—диде Фәрхәнә апа —Ашап кына утыры гыз әле. иптәшләр балалар
Иптәшләр балалар ашап кына утырдылар да Бер коштабак токмачлы ашны күз ачып йомганчы ялт итеп куйдылар Аштан сон бәрәңге, кишер, кәбестә белән аралаштырылган йомшак бәрән ите килде Игкә тотыныр алдыннан Дәүләтгәрәй абзый тагын икенче рюмка тәкъдим итте, ләкин артык кыстап тормады — башкалар күрмәсен дигәндәй, үзе тиз генә эчеп җибәрде
— Белеп ашагыз — безнең иң олы кызыбыз Диздәкәй карап үстергән бәрән булыр бу.—диде Дәүләтгәрәй абзый
— Алдый, алдый' Үзә карады.—диде олыларча сөйләшергә ярата торган кызчык
Итле бәрәңге дә ашалып беткәч. Фәрхәнә апа зур табада томалап пешерелгән балык китерде Балыклы таба остенә бәлеш кебек итеп камыр кап ланган иде Табаны Фәрхәнә апа туп туры өстәл уртасына китереп утыртты пычак очы белән каерып камыр капкачны ачты һәм капкачны оске ягы белән буш коштабакка куйды Табада түгәрәк күзләре ап ак булып пешкән кушбашлар, алабугалар тезелеп ята иде
— Менә болары Рамус белән Йосыф тоткан балыклар.—диде Фәрхәнә апа аңлагып
— Монысын кем тотты?—диде Былбыл, иң зур балыкка күрсәтеп
— Мин!—диде Рамус
— Тоттың!—диде Иосыф көлемсерәп
_ — Тагын кайчан барасыз балыкка5 Мине дә алын барыгыз әле.
Йосыф.—диде Былбыл
— Браво' Барабыз'—диде Рамус
Фәрхәнә апа балыкларны һәркемгә тигез итеп бүләргә тырышты Тик менә иң олы кушбаш мәсьәләсендә генә икеләнгәндәй итеп калды
— Туктал е. монысын тоткан кешенең үзенә бирик,—дип уйлады Габделхәй. олы кушбаштан күзен алмыйча Башкалар да шулайрак дип уйлады, ахрысы
— Әтигә бир Иң олысы — әтигә'—диде Йосыф
— Ярар алайса,—диде Фәрхәнә апа шундук килешеп
Габделхәйгә бер кушбаш белән алабуга туры килде Балыкны ул теләр теләмәс кенә ашады Никтер апа нәкъ шул балыкларны Маймул Рамус тот кандыр сыман булып, ашый башлау белән аның бөтенесе алдында -Бу ба лыкларны мин тоттым'—дип кычкырыр сыман тоелды
Яшьләр балык ашаган арада Фәрханә апа ian.ni к. ч. якка 'IUH.IH итте аның чыгуын күреп. Былбыл да аның артыннан кузгалды Теге якта мич ал дьпгда шакы шокы килеп алар нәрсәнедер күчерделәр, нәрсәнедер әвеш- түеш китерделәр Балыкны да ялт итеп куйгач, өстәл якындагылар беравык
тынып утырдылар. Урыныннан беренче булып Дәүләтгәрәй абзый кузгалып китте. Аннан күрмәкче дигәндәй, Иосиф та кузгалды
— Таралышмагыз, хәзер баллы катык белән җимеш суы килә,—диде Фәрхәнә апа, кече яктан чыгып
— Мин җимеш суын эчтем инде,—диде Дәүләтгәрәй абзый.— Кунакларны сыйла, балаларны...
Стаканнарга салынган җимеш суын олы якка Былбыл алып чыкты Бал катыштырып тәмләтелгән салкын катыкны тыштан Фәрхәнә апа алып керде
— Катыгы үзебезнеке,—диде Фәрхәнә апа, аңлатырга кирәк табып.—Өрекләре. йөземнәре — Былбыл күчтәнәче
— И-и чибәрггәй, кеше алдында оятлы итәсең инде,—диде Былбыл уңайсызланып.
XVI
Баллы катык ашалып, җимеш суы эчелеп беткәч, яшьләр таралыша баш-ладылар. Йосыф скрипкасына тотынды. Фәрхәнә апа белән Былбыл олы яктан кече якка табак-савыт ташыдылар. Дәүләтгәрәй абзый тышка чыгып китте Габделхәй, Йосыфның скрипка шыңгырдатуын тыңлагандай итте дә. шулай ук тышка чыкты Бераздан скрипкасын күтәргән Йосыф та күренде. Алар баскычта тын алып, җилләнеп утырганда Рамус чыкты Аның баскыч төбендәгеләр янында туктап торасы килмәде — каядыр ары китеп барды, Йосыф туктаусыз скрипкасын көйләвендә булды Дәүләтгәрәй абзый белән Габделхәй аның уйнавына колак салгандай итеп, тын гына утырып тордылар.
— Ничек соң, Габделхәй, кая китәргә, нишләргә исәп?—диде бераздан Дәүләтгәрәй абзый. — Безнең җегетләр әнә Казанга, авиационныйга кермәкче булалар
Йосыфның Казанга, авиация институтына китәргә ниятләвен Габделхәй болай да белә иде, ләкин аның «җегетләр» белән китәргә исәпләвең ул әле белми иде. Димәк, бергә барачаклар Казанга, керсәләр — бергә укыячаклар.
Алар янына Былбыл да чыкты һәм өске басмада тоткарланып калды Дәүләтгәрәй абзыйның соңгы сүзләрен ул ишетеп калды бугай.
— Сез бит әле өчегез дә быел унны бетердегез, иеме?—диде ул
Соравын ул беркемгә дә төбәп әйтмәде, шулай да Габделхәй аны үзенә атап әйтелгән дип аңлады Бу тагын да баягынак кунак кызының «Бүгенге гәзиттә ул сезнең шигырь басылганмы әллә?»—дигәне сымаграк булды, чөнки аларның өчесенең дә, быел унны бетерүләре турында инде сүз булган иде.
— Сезгә филолог булырга кирәк, Габделхәй,—диде Былбыл. — Шигырь язучыларның барысы да филолог булалар Безнең университетта татар кафедрасы бар...
Габделхәй сагая калды -Университет», «кафедра» сүзләрен аның элек тә ишеткәне бар иде, тик менә аларның мәгънәләрен генә төгәл аңлап җитми иде «Филолог»ны ул, гомумән, белми иде. Ят, серле һәм аңлаешсыз иде ул «филолог» сүзе Хәзер менә Былбылның ят, аңлаешсыз сүзләрне шундый тиз һәм җиңел әйтүе Габделхәйгә гаҗәеп тылсым кебек тәэсир итте. Чибәр кунак кызы аңа искиткеч башлы һәм белемле булып тоелды.
Ике арада сүз шулай җайланып китәргә генә торганда каршыга көтмәгәндә Маймул килеп басты
— Фу. филолог!—диде, кулын селтәп.
Аңа беркем игьтибар итмәскә тырышты, ләкин тыныч кына утырганда безелдәп килеп җиткән, биткә, күзгә кунган черкигә игътибар итмәү мөмкин булмаган кебек, бу әдәпсез бәндәгә дә игътибар итмәү мөмкин түгел иде.
— Филологка ни булган?—диде Габделхәй тыелып кына
Рамус җавап биреп тормады, ямьсез көлеп тагын кулын гына селтәде. Ярый әле шул чакны Фәрхәнә апаның тавышы ишетелде — ул да тын алырга дип баскыч төбеңә чыккан иде.
1 — Граф Толстой да боек язучы булган
5. «К У • N® 7
65
— Университетта татар кафедрасы бармыни?—диде Фәрхәнә апа. бик нык гаҗәпләнеп
— Бар'—диде Былбыл —Кырык дүртенче елны ачканнар
— Без монда берни белми ятабыз, томаналар, —диде Фәрхәнә апа. үз- үзен тәнкыйтьләп
— Татар кафедрасында шагыйрьләр, язучылар укый.—диде Былбыл * — Әдәби кичәләр оештыралар, үзләренең газеталарын чыгаралар ?
— Без укыганда да әдәби кичәләр буладырые,—диде Фәрхәнә * апа. — Безнең янга да язучылар киләдерие Бервакыт Такташ килде ♦
— Такташ?1—диде Габделхәй —Сезнең әйткәнегез булмады бугай * — Исемнән чыккандыр.—диде Фәрхәнә апа —Кутуй да килә торганые t- — Фәрхәнә апаң ул Галимҗан Ибраһимовны үз күзләре белән күргән ® кеше.—диде Дәүләтгәрәй абзый беркадәр серле һәм тантаналы итеп
Мондый сүз ишетеп, баскыч тобендәгеләр тынып калдылар <
— Теге... халык дошманымы?—диде Габделхәй, үзенең белемле икәнле- « ген күрсәтәсе килеп х
— Утыра шунда юк-барны лыгырдап'—диде Фәрхәнә апа Дәүләтгәрәй * абзыйга ачуланып —Ул чакта кем белгән аның халык дошманы икәнен’ Маңгаена язып куймаган — кеше кебек кеше
— Кызык.—диде Былбыл —Сойләле, чибәрттәй. ничек күрдең? Безнең әти гел искә төшерә аны
— Кемне? Галимҗан Ибраһимовны”—диде Габделхәй коты алынып
— Галимҗан Ибраһимовны. Солтангалиевне. Гаяз Исхакыйны тагын әллә кемнәрне1—диде Былбыл
— Ярар, балалар, бик кычкырып сөйләшмәгез. — диде Фәрхәнә апа ты-нычсызланып. як-ягына каранып
— Әйдәгез, өйгә керик.—диде Дәүләтгәрәй абзый да
Барысы да кузгалышып куйдылар, керә торган якка борылдылар
— Хәзер дә безгә язучылар килә, диспутлар була, автографлар бирәләр.—диде Былбыл
«Нәрсә соң ул диспут, автограф?»—дип сорыйсы килде Габделхәйнең, ләкин сөйкемсез Рамус һәм Былбыл алдында надан булып күренмәс очен сорамаска булды Чынында ул андый ят сүзләргә игътибар да итмәде — аны хәзер каршылыклы уйлар биләп алды Шундый чибәр һәм акыллы кызның җиңел генә, хәтта тотнаксыз рәвештә үз әтисенең халык дошманы Ибраһимовны. фашистлар, империалистлар ялчысы Солтангалиевне. Гаяз Исхакыйны белүе турында авыз тутырып кычкырып сөйләве аңлашылып җитмәде
Үзенең бик зур хата җибәрүен Былбыл үзе дә төшенмәде, ахрысы
— Беләсезме, безнең университетта тагын кем укыган? Толстой'—диде ул сүзне икенчегә борып
— Кайсы Толстой әле ул?—диде Фәрхәнә апа
— И и чибәрттәи'—диде Былбыл —Шуны да белмәгәч инде'
— Ягучы Толстойлар икәү-өчәү булган түгелме соң’—диде Фәрхәнә апа. Былбылның тәнкыйтенә әз генә дә исе китмичә
_ Өчәү'—диде Рамус — Лев Толстой. Граф Толстой1 Алексей Толстой
— Боек Толстой бер генә—Лев Толстой'—диде Былбыл шактый тантаналы итеп
— Граф Толстой тоже был великим,—лиде Рамус
— Граф Толстой шул ук Лев Толстой бит инде’—диде Былбыл көлеп
Ләкин Рамуснын бирешәсе килмәде һәм ул кычкырып кулларын бутап Граф белән Левның икесе ике Толстой булуын исбатларга тотынды
Габделхәй бәхәскә катнашмаска тырышты Ул Былбылның чыннан да күп белүен күрде «Филологлар шундый белемле була торганнардыр инде,—дип уйлады Габделхәй Ул да филолог булырга тиеш Шагыйрь генә түгел, филолог та'
XVII
Толстойлар турындагы бәхәс өйгә кереп яңадан урыннарга утыргач та дәвам итте Былбыл Казан университетында укыган бик күп атаклы кешеләрнең исемнәрен әйтте Ленин, Лобачевский, Щапов... дип те зеп китте.
— Горький!—диде Рамус янә барысыннан да уздырмакчы булып.
Былбыл тагын каршы килде һәм Горькийның Казан университетында укымаганлыгын исбат итә башлады Рамус бирешергә теләмәде. Былбыл, як лау эзләп, башта Йосыфка, аннары Габделхәйгә карап алды Йосыфның әдәбиятка кагылышлы бәхәскә кереп торасы килмәде
— Мин инде литературадан экзамен бирдем, «отлично»га,—диде ул әтисе кебек тыныч кына
Былбыл да. Рамус та көләргә тотындылар Габделхәй көлмәде. Анын күңеленә бер уй килде »Казан университетында бер генә атаклы татар да укымады микәнни?»—диде ул үз-үзенә һәм дәрестә үткән, аннан-моннан укып белгән гыйлемен барларга тотынды Аның хәзер ничек тә берәр атак лы татар исеме әйтеп ялтырап аласы килде Ләкин, никадәр исенә төшерергә тырышмасын, андый кешене хәтерли алмады
— Белдем!—диде ул кинәт —Каюм Насыйри да Казан университетында укыган!
Былбылның кызып бәхәсләшүдән кызарып чыккан йөзе сүрелеп калды. Каюм Насыйриның Казан университетында укуын-укымавын ул. ахрысы, белеп җиткерми иде. ләкин Казанда берничә татар галиме булганлыгын шулай да чамалый иде, ахрысы
— Бездә Җәләй бар, Камай бар.—диде ул.
— Ну, пошло!1 Бездә, бездә —диде Рамус яратмыйча, хәтта нәфрәт белән—Подумаешь, великие татарские ученые!2
Маймулның бу мыскыллы сүзләре турыдан туры Габделхәйнең йөрәгенә килеп кадалды Аның бөтен эче-тышы актарылып чыкты, үзеннән-үзе йодрыклары йомарланды Ул яңадан тешен кысып эндәшми калырга мәҗбүр булды. Шулай да мондый киеренкелек озакка бармады — көтмәгәндә өйгә таныш скрипка чыңлап китте Чәче кыска игеп алынган, озынча зур башын чак-чак кына кыңгыр салып һәм бөтен гәүдәсе белән як-якка селкенгәләп, Дәүләтгәрәй абзый «Салкын чишмәмне сыздыра башлады Скрипка тавышы бераз гына карлыккан сыман тоелды, шулай да аның дәртле, моңлы һәм тынычландыргыч авазлары бөтен өй эчен тутырды, ачык тәрәзәдән тышка, кичке тынлыкка агылып чыкты
Шәп итеп, яхшы итеп скрипкада уйнарга өйрәнү Дәүләтгәрәй абзыйның күптәнге хыялы иде Ул аңа яшь чагында музыка түгәрәгенә йөргәндә өйрәнештереп калган иде Ләкин менә шул бик күптән өйрәнештереп калганыннан артыгын өйрәнергә аның вакыты да, момкинлеге дә булмады. Ул уйный белгән көйләр дә бик күптәнге иде, музыка түгәрәгендә отып калган көйләр генә иде Күңеле аеруча нечкәргән чакларда ул менә шуларны яңадан казып чыгара һәм тыңлаучылар алдында шуның белән бераз гына мактанып алырга да ярата иде «Салкын чишмәүдән соң ул тын да алып тормыйча *Уел»га күчте. «Уел»дан «Тәфтиләү»гә күчте
Үзе белгән, үзе яраткан көйләрне уйнап бетергәч, Дәүләтгәрәй абзый, тыңлыйлар микән дигән сыман, башын күтәреп карады, урындык аркасына элеп куелган кулъяулыгын алды да. битен, аеруча күз төпләрен сорткәләде Аңа шаулатып кул чаптылар Мактау сүзләре дә ишетелде Бераз вакыттан соң Дәүләтгәрәй абзый яңадан уйный башлады
— Менә монысы мин малай чакта ишеткән көй.—диде ул.
Уйнап туктагач, җиңүче төс белән яшьләргә күтәрелеп карады
— Кем белә. — нинди көй?—диде
— Харап, татарның бөек галимнәре, имеш*
Бу көйне ул. гомумән, сирәк уйный иде. шуңа күрә аның нәрсә уйнаганын хәтта Йосыф та әйтә алмады Йосыф исә күптән инде әтисенең барлык көйләрен отып алуны һәм аның кебек скрипкада өйрәнүне үзенең төп максаты итеп куйган иде Габделхәй бары тыңларга гына ярата һәм бер генә көйне дә хәтерендә калдыра алмый иде Күп белүче Былбыл белән Маймул- Рамус та авызларына су капкандай тынып калдылар *
— «Көзге ачы җилләрдә* түгелме соң?—диде Фәрхәнә апа—Яшьләр ? белмиләр андый җырларны 5
— Нинди матур көй. җизнәй*—диде Былбыл, телгә килеп *
— Татар бригадасы көе Кызыл әрмисләр марш атлап йөрерләрие шушы < көйгә.—диде Фәрхәнә апа аңлатып
— Безнең әти дә сөйли аларны татар бригадасын.—диде Былбыл
Дәүләтгәрәй абзый скрипкасын Йосыфка тоттырды
— Җәле, улым, син дә күрсәт өнәреңнедиде J
Йосыф кыстатып тормады, бераз гына ашыгып-кабаланып. үзе белгән х •Ком_бураны* белән «Әпипә*не уйнап алды Z
Йосыф уйнаганда Фәрхәнә апа кече якка чыгып китте һәм. гадәтенчә. * табак-савыт шалтыратырга тотынды Аның артыннан Былбыл да иярде Дәүләтгәрәй абзый шулай ук каядыр чыгып китте Олы якта үзләре генә калгач. Маймул. чыраен сытып
— Брось ты пиликать1—диде Йосыфка —Терпеть не могу разные там «Әпипә» Давай что-нибудь повеселее
Музыка тавышы тынып. Василий Михайловичныкына охшаш ямьсез шыгырдавык тавыш ишетелү белән. Габделхәй айнып киткәндәй булды Шундук ул үзенең янында гына иң явыз дошманы барлыгын исенә төшерде Музыка тәэсире бетте, тынычлык югалды һәм кем дә булса хәзер искәрмәстән йөзенә китереп сугар, йә аркасына кадар сыман тоелды
XVIII
Рамусның киңәшенә колак салган сыман. Йосыф шундук скрипка шыңгырдатуыннан туктап калды Тегесе кабаланып этажерканың аскы бүле меннән патефон тартып чыгарды, шапылдатып аны өстәлгә куйды да. тотка сыннан шыгыр-шыгыр әйләндерә әйләндерә, көйләп җибәрде Иске пате фон гыжылдавык тавыш белән фокстрот көйли башлады Бөтен өй эчен җанны үрти торган чит-ят музыка һәм шалтыр-шолтыр тавыш тутырды
— Давай танцевать'—диде Маймул кече яктан килеп чыккан Былбыл каршысына килеп
— Хәзер.—диде Былбыл һәм тиз-тиз генә өстәл өстен сөртеп алды да. яңадан теге якка чыгып китте
Рамус аны көтеп торды Балкып Былбыл яңадан олы якка чыгып килгәндә кыю гына аның биленнән, кулыннан тотып алды Шалтыр шолтыр музыкага алар идән уртасыннан әйләнгәләп киттеләр
Эшен ташлап Фәрхәнә апа килеп җитте һәм көлемсерәп биючеләргә ка pan тора башлады Дездемона, бөтен ой эчендә үзен хуҗа санап, чыр-чу ки леп. туктаусыз аяк астында буталды
Фокстроттан соң алар валы биеделәр Вальс пластинкасын озаграк әйләндерделәр Былбыл Йосыф белән дә биеде Йосыфтан соң чират Габ делхәйгә җитте. Колеп елмаеп Былбыл Габделхәй каршысына килеп туктады да. сул кулын күкрәк турысына куеп, уң кул очы белән күлмәк итәген тот кан килеш, киноларда күрсәтелә торган барышнялар сыман, чак чак кына баш иде
— Әйдәгез, мин сезне танцыга чакырам — диде тылсымлы итеп
— Мин тансавайт итә белмим,—диде Габделхәй караңгы чырай белән
— Иһи'—диде Былбыл, күзләрен зур ачып, матур кашларын сикер теп —Белмисез? Әйдәгез өйрәтәм — җиңел генә ул!
— Өйрәнәсем килми,—диде Габделхәй
Үзенең шулай катгый рәвештә җавап бирә алуына, кемне сайласам да булдыра алам дип, чибәрлеге белән масайган кыз алдында җебеп төшмәвенә Габделхәйнең күңеле күтәрелеп куйды.
— Оставьте его в покое, он стишки сочиняет,—диде Маймул сүзгә кысылып
— Сез бер дә шагыйрьләрне яратмыйсыз икән,—диде Былбыл. Рамуска ачуланган булып.
— Терпеть не могу шәирләрне*—диде Маймул оятсызланып. Габ делхәйнең күзләренә карап.
Шагыйрь җегетнең йөзенә кинәт кан бәрде, күз аллары томаланып кал ды Ул исенә акылына килеп, нәрсә булганын аңларга өлгергәнче, Рамус Уфа кызының биленнән тотып алды Борын төбендә генә җилләнеп алар ки теп тә бардылар Габделхәй, авыр, хәлсез аякларын өстерәп, ишеккә таба юнәлде
Тышта әле бик ук караңгы түгел иде. Шулай да инде көн сүрелгән һәм кичке һавада тынлык, тынычлык урнашкан иде Баскычта үзе генә Дәүләтгәрәй абзый утырып тора иде Габделхәй әйтми-нитми кайтып китәргә һәм моннан соң беркайчан бу өйгә аяк басмаска дип чыккан иде Ләкин баскычта Дәүләтгәрәй абзыйны күреп, ул тагын икеләнеп калды Аның яныннан үпкәләгән сыман кайтып китү килешмәс шикелле тоелды.
— Корыга китте бит әле, Габделхәй.—диде Дәүләтгәрәй абзый күккә карап —Яңгыр кирәк, яңгыр
— Яңгыр?—диде Габделхәй, бик үк аңламыйча
— Бәрәңгеләргә яңгыр кирәк Печәнгә дә соң түгел.—диде Дәүләтгәрәй абзый—Печәнгә төшкәннәр инде. Берәр чүмәлә әзерләп булырмы быел...
— Шулай шул,—диде Габделхәй
Алар шулай печән турында гәпләштеләр дә тынып калдылар Өйдән һаман гыжылдавык музыка тавышы ишетелде, урамнан тузан туздырып, тирә-якка әчкелтем төтен исе таратып, ниндидер машина узып китте. Шул чакны җилләнә-җилләнә Былбыл килеп чыкты
— Их. монда нинди рәхәт*—диде ул һәм борылып өйдәгеләргә — Сез дә чыгыгыз!—диде.
Аның тавышын ишетеп, баскыч төбенә Йосыф белән Маймул да чыкты
— Әйдәгез, патефоннны монда чыгарабыз?—диде Былбыл
Маймул белән Йосыф ашыгып, хәтта бер-берсен узышып, яңадан өйгә кереп киттеләр һәм патефонны күтәреп чыктылар да баскыч өстенә. кин тактага җайлап куйдылар Уфа кызы белән Маймул баскыч алдында, җир өстендә тансавайт итмәкче булып карадылар, ләкин чирәм арасыннан таш. кирпеч кисәкләре күренеп торган тигезле-тигезсез урында парлашып бию уңайсыз булып чыкты Тансы үзеннән-үзе тукталып калды. Патефонны кире өйгә кертеп куярга туры килде
Ләкин беркемнең дә яңадан өйгә керәсе килмәде Шул ук вакытта тара-лышырга да ашыкмадылар Капка янында Йосыфның үзе ясаган турнигы бар иде Спорт Йосыфның иң яраткан шөгыле иде. Кызлар белән дә. яшьтәшләре белән дә ул бары спорт турында гына җанланып, дәртләнеп сөйләшә ала иде. Кунакларны ул үзенең турнигы янына алып килде һәм турникта беренче булып уйнап күрсәтте Ашаганнан соң тәне шактый авы раюга да карамастан, күнегүләрне ул җиңел һәм оста башкарды Йосыф дөпелдәп җиргә төшкәч, бердәнбер хөкемче Былбыл, мактау белдереп, кул чапты.
— Менә ул — спортсмен*—диде.
— Булмый ... авыр —дигән булды Йосыф тыйнак кына
— Кем тагын, кем?—диде Былбыл болай да котырырга гына торган ма лай-җегетләрне котыртып
Аның сүзләренә беренче булып Рамус кузгалды Атасының иске кителеннән бозып тегелгән ак пинжәген салып киртәгә элде, учына төкерде дә.
җиңел генә ыргылып, шома тимерне эләктереп тә алды Көн саен диярлек шулай турник белән булашканга. күнегүләрне ул да ярыйсы ук оста башкарды Былбыл аңа да мактау сүзләре әйтте Рамус турниктан төшергә ашыкмады дәртләнеп, кызарынып тагын беркадәр атынды, чәчләрен полтыратып. туп-туры Былбыл каршысына сикереп төште
I—Оһо!—диде Былбыл ♦
Беркадәр тынлыктан соң ул янә Габделхәйгә борылып карады ?
Хәзер—Габделхәй!—диде Былбыл, ярым боерулы тавыш белән * Йосыфның да. Рамусның да бары Уфа кызы алдында шәп күренү өчен генә ♦ шулай кара тиргә батып азаплануларын Габделхәй бик яхшы белде һәм * аларның һәр кыланышын яратмыйча күзәтеп торды Кыланчык кыз үзенә *- эндәшкәч ул. бар ачуын бергә җыеп: о
— Мин маймул түгел.—диде в
Кызның көләч, бәхетле йөзе шундук сүрелеп калды Үпкәләп, хәтере ка- < лып. ул матур иреннәрен күптерде һәм әдәпсез малайга арты белән борыл * ды Габделхәй күңеленнән тантана итте «Шул кирәк сиңа1 Икенче масаймас- * сың»,—дип уйлады ул Аның тагын да усалрак, тагын да тупасрак итеп * әйтәсе, юри кызның ачуын китерәсе һәм шул рәвешчә барысы өчен аннан ~ да. башкалардан да үч аласы килде «Шул кирәк сезгә' Шыт'»—дип кабатлады ул күңеленнән
XIX
Габделхәйнең сүзләре Былбылның гына түгел, башкаларның да кытыгына тиде. Тынычрак, салмаграк Йосыф. Габделхәйнең холкын белгәнгә, ачуын тышка чыгармаска тырышты Рамусның исә һич тә моны йотып җибәрергә исәбе юк иде. ахрысы Ул үзен бар яктан да Габделхәйдән шәбрәк, көчлерәк һәм бәхетлерәк дип исәпли иде Үзенең шәплегенә, көченә таяна торган бәхетле кешеләргә генә хас бер кыюлык, тәвәккәллек белән ул ашыкмыйча гына Габделхәй янына килде
— Әйдә, күрсәт батырлыгыңны нәрсә катып торасың багана кебек!—диде Шулай диде дә, бар коченә Габделхәйнең күкрәгенә төртеп җибәрде. Габделхәйнең әле беркайчан да Рамус белән күрәләтә бәрелешкәне дә. көч сынашканы да юк иде Ул аны бары читтән генә, ерактан гына дошман күреп йори иде Турыдан туры бәрелешергә Рамусның дирек тор малае булуы да. артык оятсыз, былагай булуы да комачаулый иде бугай Шуңа күрә ул Габделхәйгә, чыннан да. бар яктан да көчлерәк һәм өстенрәк булып тоела иде
Хәзер менә аның искәртмәстән китереп төртүе булды, тәненә агач кул ның килеп кагылуы булды. Габделхәйдә кинәт тиле ярсу көч куәт барлыкка килде Бу минутта ул үз дошманының директор малае булуын да. үзеннән көчлерәк, кыюрак, шәбрәк булуын да онытты һәм йодрыгын йомарлап бар көченә оятсыз кыяфәткә тондырды Оятсыз кыяфәт мыйк' итеп калды, арт ка чөйлекте Шулай да тиз арада исенә килде һәм Габделхәйнең үзенә дә берне китереп сылады
— Ташлагыз! Нәрсә сез...—диде Йосыф сугышучыларны аермакчы бу лып
Ләкин ул арада ике әтәч чын-чынлап эләгешеп киттеләр Рамус Габделхәйне ике куллап тотып алды, күтәреп алды да. баш аркылы ыргытмакчы булды Тарткалаша горгач. ул аны шулай да аркасы белән җиргә екты һәм кулларын як якка каерып, тезе белән күкрәгенә басмакчы булды Габделхәй тимер кулны ярсып тешләп алды Авыртуга түзә алмыйча тегесе чинап җибәрде Габделхәй исә пружинадай сикереп йөзтүбән әйләнде дә аягына басты Ике яшь әтәч, уттай янган күзләре белән бер берсенә карашып тор гаңдай иттеләр дә. яңадан бер-берсенә ташландылар Бу юлы инде беркем нең дә егыласы килмәде, кулын тешләттерәсе дә килмәде Сабан туе көрәшчеләре кебек, алар бераз вакыт бер урынла таптандылар һәм икесе дә
берьюлы диярлек бер-берсенеи кулларын тотып алдылар Бу юлы да Рамус өлгерлек күрсәтте — ике куллап Габделхәйнең биленнән эләктереп алды һәм тагын да баш аркылы чөймәкче булып азаплана башлады Бу аның иң яраткан алымы иде. ахрысы Ләкин тагын күтәреп ташлый алмады. Алар тагын әүмәкләшеп җиргә егылдылар.
Монысында Рамус алданрак сикереп торды Торды да, аяклана алмаган Габделхәйне бар көченә капка ягына төртеп җибәрде. Габделхәй арты белән капкага барып бәрелде. Ул бернинди авырту тоймады. Ләкин үзенең директор малаеннан хәлсезрәк, көчсезрәк икәнлеген аңлады Бу минутта ул үзендә чиксез нәфрәт һәм дошманлык тойды. Аңа берничек тә җиңелергә ярамый иде. Аңа ничек тә җиңәргә, дошманын ничек тә сытарга, изәргә һәм барысы өчен бик каты итеп үч алырга кирәк иде Капкага бәрелгәч, ул туп кебек кире ыргылды һәм читкә тайпылган Рамусның ике куллап башыннан тотып алды Бар көченә ул аны үзенә кыса башлады Алар тагын җиргә егылдылар Монысында Габделхәй өстә калды һәм исенә-акылына килергә өлгермәгән дошманын изәргә, сытарга тотынды Колак төбендә куркып, шомланып кычкырган тавышлар, кирәксез киңәшләр ишетелде. Кемдер Габделхәйнең күлмәген тотып алды Габделхәй тоткан кулны ачу белән сугып җибәрде.
— Җибәр күлмәкне, җибәр!—дип кычкырды ярсып.
Аны тотып алучы Йосыф булып чыкты. Габделхәй күлмәк тартучыга борылган арада Рамус аягына басты Аның өсте-башы, бите-күзе тузанга, яшел чирәмгә буялган, киемнәре әвәләнеп беткән, авыз читеннән исә шыбырдап кан ага иде. Учы белән ул авыз читен тотып карады да яңадан Габделхәйгә тукталып куйды. Габделхәйне артына яшереп. Йосыф аның юлына аркылы төште.
— Сугыштыгыз, кыйнаштыгыз—җитте!—диде нык итеп.
— Кил әйдә, кил. Тагын бирермен!—диде Габделхәй гайрәтләнеп.
Сугышчылар, бер-берсеннән ике-өч адым читтә басып торган килеш, ос башларын каккаладылар, канаган, күпкән, авырткан җирләрен тотып-тотып карадылар Габделхәйнең канаган җире юк иде, бары тик авызына тузан кергән дә кул аркасы чиылган һәм... уң аягындагы ботинканың башы купкан иде. Ботинка башы, очлы кадакларын күрсәтеп, шүкә авызы сыман ыржаеп тора иде. Кадерләп кенә кигән ботинкасының шулай харап булуын күргәч, Габделхәйгә нәрсәдер бик-бик кызганыч булып тоелды Күз ачып йомган арада ул уңаягындагы шул туфлиен салып кулына тотты даь элеккедән дә ярсыбрак, үзенең дошманына ташланды. Ләкин аны тагын Йосыф эләктереп алды
— Җитте! Булды!—диде Йосыф ачуланып.
— Нәрсә шуны яклыйсың?!—диде Габделхәй көдрәеп.— Сөяген он итәм мин аның! Масаймасын... директор малае булгач та!...
Якында гына Дәүләтгәрәй абзыйның тавышы ишетелеп киле.
— Ни булды, балалар, нишлисез?—диде ул борчылып.
Габделхәй тирә-ягына күзен ачыбрак карады һәм өй эчендәгеләрнең ба-рысының да аптырап үзләренә карап торуларын күреп алды
— Үзе башлады Әллә аннан кыйнатып торыргамы?!—диде ул хуҗалар алдында акланган сыман.
— Ие. ие. Рамус үзе башлады!—диде Былбыл да.
Дәүләтгәрәй абзый белән Фәрхәнә апа башларын чайкадылар, шелтә сыман, үкенү сыман бер-ике сүз әйттеләр дә, яшьләр эшенә кысылуны кирәксез санап, авыр гына, күңелсез генә кире борылдылар Алар артыннан Былбыл да иярде Тиз арада ул өйдән комган белән җылы су алып чыкты Иң элек Рамус янына килде һәм юыну өчен кулына җылы су салмакчы булды Рамус ачу белән комганны сугып җибәрде. Сулы комган шапылдап җиргә барып төште. Рамус, беркемгә карамыйча, капкага юнәлде. Урам якта, капка артында аның Габделхәйгә карата әйтелгән янау сүзләре ишетелде:
— Я еще покажу тебе!
Өченче бүлек
1 ♦
Чыгарылыш кичәсендәге кебек үк. һәр төрле җыелышларда, очрашулар- * да. дәрес вакытында мәктәп директоры да. укучылар да. гомумән, барлык ♦ акыллы кешеләр, ботенесе беравыздан диярлек сезнең киләчәгегез—алда * сезнең өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, сезнең өчен барлык юллар £ ачык, дип әйтергә яратсалар да. мәктәптән тәмам киселеп, берничә көн а мәктәпсез чын тормышта яшәп карагач та Габделхәй акыллы, белемле укы- ® тучыларның, өлкән кешеләрнең бик үк дөрес әйтмәгәнлекләренә төшенде < Мәктәпкә чакта вәгьдә ителгән томанлы мөмкинлекләр белән тормыш ха * кыйкате арасындагы аерманың ни дәрәҗәдә зур һәм тирән булуын көннән □. кон төшенә барган саен, каушау һәм аптырау тойгысы да көчәя барды £
Алдагы киң. якты дөньяга, бәхетле тормышка омтылган яшь күңелнең юлына аркылы төшүче иң беренче албасты —мохтаҗлык һәм хәерчелек бул ды. Үзеңнең киләчәктә кем булырга тиешлегеңне, кая китәргә ниятләвеңне ачыклау белән генә инәңнең бирелмәгән рөхсәтен алып кына ярлылык-хәер челек мәсьәләсен хәл итеп була торган түгел Хәерчелек мәсьәләсен хәл изү өчен исә барыннан да элек акча дигән бик тә күңелсез бер нәрсәне хәл итәргә кирәк иде
Акча ул кайберәүләрдә капчыклап йөрде, тик менә аларда гына — Габделхәйләрдә генә — капчыклап та. янчыклап та булмады Айның билгеле бер вакытында күреигәләп алды да. тиз арада каядыр таралып юкка чыкты Су гыш беткәнче алар әтиләре өчен беркадәр пособие алып тордылар Ләкин сугыш бетеп ярты ел чамасы үтмәде, нишләптер, анысы да туктап калды Шәмсебанат апа дореслек эзләп башта райсобеска барды Райсобеста райво енкоматка барыр)а куштылар Военкоматтан Шәмсебанат апа кайгырып, ка расына коелып кайтты Бер атна чамасы рәтләп сөйләшмәде Габделхәй төпченмәде
Сугыш елларында үскән барлык малайлар кебек, ул шактый иртә үз иркенлә яши башлады Дус малайлары белән бергәләп алар еракка —Бүә буе на су керергә дә йөрделәр, карагат, җиләк җимешкә дә йөрделәр Алып кайткан җимешләрен карагатларын базарда яки тимер юл буенда сатып, әзме-күпме акча эшләделәр. Исәя башлаган малай шалай бер заман олылардан күрмәкче, «эспикүлән» эшенә әвәсләнен кипе Буш вакытлары булды мы. тимер юл буена баралар да. поезддан төшкән пассажирлардан каядыр ерак җирләргә китүче солдатлардан вак тояк нәрсәләр — папирос зажигал ка. карандаш, дәфтәр ише нәрсәләр сатып алалар, аннары, бәясен бераз арт тырып. шулармы базарда сатып йөриләр Акчасы күбрәк кеше кием салым, сәгать кебек эрерәк, затлырак әйберләр алып сата Мондый товарның фай дасы да күбрәк кала
Габделхәй дә бераз вакы) шундый сату алу белән йөрде кайчагында Илгизне дә иярле Шулай игеп, алар беркайчан инәләреннән акча сорама дылар Киресенчә, еш кына үзләре алып кайттылар Кайчагында, инәләре әйткәнне дә котмәстән. үзләре тапкан акча) а берәр бидерә бәрәңге, бер-ике кило он да алып кайттылар
Әйе инәсенә ул һәрвакыт үзе ярдәм ипе һәм беркайчан аннан бер тиен акча алмады Хәзер дә алмас. Хәер, инәсенең бирер акчасы да юк — ул аны белә Кыскасы, акчаны тагын үзеңә табарга туры киләчәк Бары үзеңә генә' Ләкин ничек итеп?
Дөрес, аның күптән, бик күптән беркемгә әйтмичә тиенләп җыйган яшерен акчасы бар Илле ике сум да кырык тиен чамасы Искечә Яңача ул алай ук түгел. Биш сум да җегерме дүрт тиен генә Бу бик аз Илле ике сум ны хәтта акча дип тә булмый Яңавылдан Казанга кадәр билет бәясенә генә
җитәчәк Поездда беркем билет алып йөрми анысы. Каяндыр Урал, Себер якларыннан килгән байлар — зур корсаклы директорлар, начальниклар- фәләннәр генә ул йомшак вагоннарда билет белән йөриләр. Авыл халкы Яңавыл халкы вагон араларында, вагон түбәләрендә йөри, товарный вагон нарга эләгеп китә Казанга барып төшсәң, анда инде акча кайгысы бетәчәк Шәһәр халкы көрәп акчасын ала. авыз тутырып ипи ашый. Барып төшкәч тә стипендия сорарга була Бирмиләр икән, элекке көнлекчеләр кебек берәрсенә ишегалды себереп торучы булып эшкә ялланасың йә булмаса хәлсез корткаларның сумкаларын, чемоданнарын күтәрешәсең. Киноларда күрсәтәләр ич Ничек тә тамак ялгарлык акча эшләргә булыр әле. Инде алан да булмый икән. Идел буена эш эзләп китәсең, баржа бушатасың! Горький кебек. Горький университетка акчасы булмаган өчен түгел, аттестаты булма ган өчен керә алмаган Теге... Маймул шуны да белми. Горький, имеш, Ка зан университетында укыган! Укыган, укымыйни!
«Туктале. нишләп мин Горький кебек баржадан утын, тоз бушатып йөрергә тиеш?>—диде ул бераздан, үз-үзенә каршы килеп. Аның бит бер кайда бастырылмаган шигырьләре бар! Казанда ул югалмаячак. Барып кына җитсен, анда инде ничек тә акча табачак!
Ләкин, төптән уйлап караганда, шундый ерак юлга илле ике сум белән түгел, йөз дә илле ике сум. хәтта мең, дә илле ике сум белән чыгу хәерлерәк булыр иде. әлбәттә Хезмәтче булып ялланулар, баржа бушатулар, ши гырь бастырулар — алар барысы да һавадагы торна
Акча кирәк, акча1 Акча монда да кирәк. Казанда да кирәк булачак Билет алу өчен генә түгел, тамак өчен генә түгел, яхшырак чалбар, пинжәк. яңарак түфли алу өчен дә кирәк булачак.
Авызы ачылган ботинкасын исенә төшергәч тә Габделхәйнең эче жу итеп китте Теге көнне ул Йосыфлардан яланаяк кайтты. Икенче көнне ботинкасының купкан башын кире урынына беркетергә тырышып карады, ләкин берни барып чыкмады Бөтенләй яланаяк калмас өчен ул түфлинең купкан өлешен киез итек ямаган кебек, тышкы яктан берничә кат кәтүк җебе белән тегеп, эләктереп куйды Болай үзе кияргә ярый сыман, шулай да ямалган җире ямьсез булып күренеп тора Дөрес, аның ямалган ботинкасын әле беркем дә күрмәде Күрсәләр, нәрсә дип әйтергә дә. ничек итеп шуның белән урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә. Аның бит әле Сәкинә белән очрашасы да бар!
Габделхәй шулай ямалган ботинкасы хакында, гомумән, акчасызлык, мохтаҗлык хакында уйланып бетеренеп йөргәндә, көтмәгәндә аяк астыннан диярлек икенче төрле кайгы һәм борчу калкып чыкты. V
V
Улы Габделхәй белән булган сөйләшүдән соң Шәмсебәнат апа бик озак тынычлана алмады Илгизнең эшкә керәм дип канатланып йөрүе дә. Фидаилнең үзе ише малайлар белән Бүә буена җиләккә йөрүе дә. Габ делхәйнең исә элеккегә караганда ягымлырак булуы да— берсе дә күңелен юата алмады Ул һаман борчулы. боек йөрде Агач корты кебек аның күңелен бертуктаусыз нидер талый, нидер кимерә иде кебек.
Балалар бакчасында татар группасын ябалар икән дигән сүз дә әлегә тынып торды Бакчадагы кайберәүләрне бу сүз әле һаман агулап торса да Шәмсебанат апа өчен хәтта монысы да арткарак чигенде. Аңа хәзер бу ялгандыр, берәр төрле уйдырмадыр сыман тоела башлады.
Бу көннәрдә Шәмсебанат апа үзеннән бигрәк балалары, бигрәк тә Габделхәй өчен борчылды Ул аның чын мәгънәсендә үсеп җиткәнлеген күрде үз кулы астыннан чыга барганын күрде Ул әле күңеле белән һаман аны үзе янында торгызмакчы булды, шул ук вакытта тотып торырга инде көченнән килмәгәнлеген дә аңламый булдыра алмады Әгәр дә мәгәр аның Габделхәе кая да булса китеп барса, моннан соң инде беркайчан кире Яңавылга. инәсе.
энеләре янына әйләнеп кайтмас, кайта алмас — югалыр, юкка чыгар һәм шундый нык күнегелгән тормышның асты өскә килер сыман ТОРЛДЫ
Күңелсез сөйләшүдән соң бер ике көн үткәч. Шәмсебәнат апа улы белән яңадан сүз башлады Авыр язмышка дучар ителгән кеше кебек, бик кыенлык белән:
— Улым...—диде — син анда. Казанга китәм дисең дә... синең бит паспортың юк. Нишләрсең икән?
Көндәлек тормышта адым саен диярлек һәр төрле язу. документ, белешмә кебек нәрсәләр таләп ителсә дә. бу мәсьәләдә Габделхәй әле бик тәҗрибәсез иде Институтларга керү турындагы белдерүләрнең һәркайсында керүчедән нинди документлар соралуы ап-ачык итеп язылган иде Ләкин. Габделхәй фикеренчә. югары уку йортына керү өчен аттестаттан башка, берничә шигырь дәфтәреннән һәм шагыйрь булырга көчле теләктән башка берни дә кирәкмидер шикеллерәк тоела иде Аннан соң, берничә фәннән керү имтиханы тапшыру да аның өчен нишләптер мәҗбүри түгел сыман иде Бит аның аттестатында барысы да »бишле’« Аңа алтын медаль бирергә тиешләр иде! Алтын медальлеләрне исә теләсә кайда имтихансыз алалар Мәсьәләгә кайсы яктан килеп карасаң да. югары уку йортларына керү турындагы бел дерүләрдә әйтелгән таләпләр аның өчен түгел, бәлки бөтенләй башка кешеләр өчен язылган сымаграк аңлашыла иде Шуңа да ул әлеге кирәкле до кументлар эзләү турында уйлап та карамады
Инәсе паспорт хакында сүз чыгаргач ул каушап калды Аның өчен бик тә, бик тә четерекле мәсьәлә иде Илгизнең. Фидаилнең, барлык классташла рының туу турында таныклыклары бар, аныкы менә юк Ул дөньяда бар да. юк та Чынлыкта ул туган, кеше булган, ләкин Закон каршында ул — кеше түгел
Мәктәпкә укырга кергәндә дә. күрәсең, аның таныклыгын сорап тормаганнар Ул чакта, бәлки, тәртибе шундый булгандыр Укыган чакта да беркем аннан таныклык сорамады аның кирәклеге турында да искә төшермәделәр Укыймы? Укый Әйдә, укысын, кеше булсын Ул әнә укыды, унны бетерде, теләсә нинди кеше түгел —шагыйрь кеше булмакчы Шагыйрь булу өчен туу турындагы таныклык таләп ителми, шигырь яза белү таләп ителә Шулай булырга тиеш түгелмени? Үз-үзен юатып, еш кына ул шулай- рак фикер йөртте
Былтыр яз көне Илгиз кебек үк укуын ташлап тимер юлга, вагоннар депосына эшкә керергәме әллә, дип җенләнеп йөргәндә беренче сүз игеп аннан туу турында таныклык һәм мәктәптән белешмә сорадылар Аның ку лында бер төрле язуы да юк иде Кирәкле кәгазьләрнең юклыгы беленгәч аның белән хәтта сөйләшеп тә тормадылар Шуннан соң ул укуын ташлап эшкә керү турында! ы уеннан бик гиз баш тартырга мәҗбүр булды Бу хакта ул беркемгә дә сөйләп тормады Шулай да бу беренче сабак аның күңелендә шактый тирән уелып калды
Узган бер ел эчендә бу да онытылып өлгерде Габделхәй үзенең туу турында таныклыгы булмаган кимчелекле кеше икәнлеген ничектер исеннән чыгарып ташлады Менә хәзер аның исенә төшерделәр Шундук анын күңелендә былтыргы каршылыклы уй фикерләр калкып чыкты
Инәсе әйткәнчә. Габделхәйнең әтәсе Котдус белән алар Казанда педагогия техникумында танышканнар, дөресрәге, алар анда бергә укыганнар Габделхәйнең әтәсе Котдус кайдадыр Оренбург ягында туган, бик яшьли ятим калган, балалар йортында тәрбияләнгән Шуңа күрә ул үзенең нәсел нәсәбен, атасын анасын рәтләп белмәгән дә Соңгы курста укыганда алар өйләнешеп бергә тора башлаганнар Укуларын тәмамлагач аларны Татар станның иң ерактагы төбәкләренең берсенә—Агыйдел буендагы Бурсык дигән авылга укытучы итеп җибәргәннәр Габделхәй менә шунда Бурсыкта туган
Бу еллар дөньяның бик тә буталчык чагы булган Көтмәгәндә авылдагы кемнәр беләндер яшь укытучылар арасында каршылык килеп чыккан Тор мыш шартлары да шәптән булмаган Бер ике ел эшләгәннәр дә болар.
Яңавылга— инәсенең туган якларына кайтып киткәннәр Иң элек Янтыкка кайтып төшкәннәр Укытучы кеше, культуралы кеше буларак, яшь ата белән ана кечкенә Габделхәйне «әти», «әни» дип сөйләшергә өйрәткәннәр. Ләкин авыл балалары көлгәнлектән. Габделхәй тиз арада «әткәй-инәкәй»гә күчкән Боларын Габделхәй үзе дә хәтерли Ләкин аның биографиясендә ул үзе белми: хәтерләми торган нәрсәләр дә җитәрлек.
Инәсе әйткәнчә, Габделхәйнең туу турындагы таныклыгын алар — әти белән әни кеше — «Йосыф-Зөләйха* китабы эчендә саклап тотканнар. Әтисе дә. әнисе дә искечә яхшы белгәннәр һәм кайчагында элекке китапларны ка- рап-укып утыра торган булганнар «Йосыф-Зөләйха-. «Бүз йекет». «Кисекбаш» исә Котдус әтинең иң кадерләп саклый торган китаплары булган. Ан- да-монда күченеп йөргәндә «Йосыф-Зөләйха» да, аның эченә кыстырылган таныклык та. күз тиюдән саклый торган догалыклар да. шулай ук Габделхәйнең кургаш кәгазьгә төрелгән беренче чәче дә юкка чыккан. «Йосыф- Зөләйха» катыргысы эчендә «Бүз йекет» белән «Кисекбаш» та булган.
Әлеге китапларны Шәмсебәнат апа берзаман Таифә исемле бер укытучы кызга биреп торган икән Таифә, надан булса да. җылан кебек астыртын һәм кара эчле булып чыккан Китапларны ул бер айдан китерермен дип алып киткән, ләкин китермәгән Бер айдан китап хуҗасы Котдус Мөхетдиновны авыл советына чакыртып сорау ала башлаганнар. Совет балаларына син шулай «Йосыф» китабы укытасыңмыни, яшь буынны дин сөреме белән агулыйсыңмыни? Фәлән-төгән...—берсе дә калмаган.
Котдус МөхетдиновнЫң моңа бик нык кәефе кырылган, борчылган, йокыдан, тамактан калган Уйлашканнар-киңәшкәннәр дә болар, көннәрдән бер көнне кайтканнар да киткәннәр Ярый әле тоткарлаучы булмаган Илгиз Янтыкта туган Янтыкта бер кыш торгач. Яңавылга күченгәннәр.
Котдус Мөхетдиновны Яңавылда кулга алалар Таң алдыннан татлы йокы вакытында киләләр дә каядыр алып китәләр. Чит кешеләрнең тупас тавышлары, инәсенең йөрәк өзгеч итеп, куркыныч итеп кычкырып җибәрүе, шапылдап ишек-капка ябылуы — барысы да Габделхәйнең исендә, йөрәк түрендә Ләкин барысы да... төштәге кебек кенә.
Котдус Мөхетдинов халык дошманы булган икән, дип. сәвиткә каршы яшерен армия туплауда катнашкан икән, солтангалиевчеләр белән бер шайкада торган икән. дип. тагын әллә нәрсәләр, дип ул вакытларда бөтен Яңавыл шаулап торды Шулай да озак шауламадылар — Котдус Мөхетдинов- тан соң тагын бер халык дошманын, аннан соң икенче, өченче халык дошманнарын фаш иттеләр Шулай итеп, әкренләп аны бөтенләй диярлек онытып бетерделәр
Ул елларда Шәмсебәнат апа гел кайгылы йөз белән йөрде. Габделхәйгә ул: «Әтиеңне Кызыл Армиягә алдылар»,—дип ышандырырга тырышты. Габделхәй ышанса да ышанмады, ышанмаса да ышанды. Ул бары әтисенең каядыр китеп баруын гына, үзенең әтисез икәнлеген генә белде. Шушы хәлдән соң алар Яңавылда озак тора алмадылар, барлы-юклы төенчекләрен төйнәделәр дә. яңадан әнисенең тугай якларына — Янтыкка кайттылар да киттеләр.
Сугышның икенче елында бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда. солдат ки-емнәре киеп, яраланып Янтыкка Котдус Мөхетдинов кайтып төште Ул вакыттагы бәхет-шатлыкны. ул вакыттагы куанычны Габделхәй мәңге хәтерендә калдырды. Дөрес, монысы да төштәге кебек кенә булды. Шулай да монысы өнгә якынрак иде Теге вакытта аның әтисен, чыннан да. кулга алганнар. атарга хөкем иткәннәр, ләкин үлем җәзасын унбиш ел төрмә һәм гомерлек сөрген белән алыштырганнар. Сазлы, урманлы җирләрдә күпмедер эшләгәч боларны Чиләбе ягына китереп аударганнар. Шунда Чиләбе трактор заводын төзегәндә сакчылардан бер татар кешесе белән танышып, дуслашып киткән Сугыш башлангач. Котдус Мөхетдинов сугышка җибәрүләрен үтенеп. Мәскәүгә. иптәш Сталинның үзенә хат язган. Илгә, партиягә турылыклы булуымны үлемем белән исбат итәсем килә дигән Котдус Мохетди- новның хаты тиешле җиргә барып җиткән — моны армиягә алганнар, сугыш- 74
ка җибәргәннәр Сугышта бу бик зур батырлык күрсәткән, яраланган Аның белән бер ротада сугышкан, бергә ут эченә кергән һәм шундый ук батырлыклар күрсәткән бик күпләргә орден медальләр биргәннәр командирлары на «герой» бирелгән. Котдус Мөхетдиновны исә... бер айга ялга җибәргәннәр
Бер айдан ул китте, хатлар язып торды Бер елдан соң хаты килми баш- * лады Күп тә үтмәде, көтмәгәндә Котдус Мөхетдиновны ң батырларча һәлак | булуы турында язу килде *
Габделхәйнең туу турындагы таныклыгын сорап Шәмсебәнат апа башта ♦ Бурсыкка, аннары Казанга язып карады Бурсыктан да. Казаннан да рәтле * җавап килмәде Бу турыда Габделхәй соңыннан, үсә төшкәч белде Әгәр ь шул таныклык мәсьәләсе юлына аркылы төшсә, нишләргә3 Бит аңа болай э да паспорт алу вакыты җиткән Паспорты булмаса. *кая барыр, кайда укыр ө яисә нинди эшкә керә алыр икән соң ул? Инәсе әйткәнчә, әллә тагын Ян < тыкка күченеп китәргәме? Бөтенләйгә шунда төпләнеп калыргамы5 Бит * авылда бернинди таныклык та кирәкми, паспорт та кирәкми Көрәгең генә ь нык булсын—... табылыр! *
III
— Дәүләтгәрәй абыең белән сөйләшеп карарга кирәк, улым.—диде Шәмсебанат апа. улының уйларын сизенеп.— Булышса, ул гына булыша алыр сиңа
Инәсенең сүзләре Габделхәйгә бик дөрес булып тоелды Әйе, мондый чакта аңа ярдәм кулы сузардай ике генә кеше бар — Дәүләтгәрәй абзый белән Фәрханә ана гына Ләкин аларны искә төшерү белән аларда булган ямьсез күренешләр күз алдына килде Шундук аның йөзе үзгәрде, йодрыкла ры йомарланды Үзенең эчке кичерешләрен инәсенә күрсәтмәс өчен ул тиз арада тышка чыгып китте
Озак кына уйланып, икеләнеп йөргәннән соң ул шулай да Фәрхәнә апа ларга барырга кирәк дигән фикергә килде Сугышса әллә, ул бит Йосыф белән сугышмаган Аннан соң Маймул үзе башлады Барысы да күреп тор дылһр ич.
Габделхәй Йосыфлар! а килеп кергәндә Дәүләтгәрәй абзый инде эштән кайткан иде Фәрхәнә апа белән Былбыл икәүләшеп бакчада кыярларга су сибеп йөриләр иде Йосыф өйдә юк иде. ахрысы
Габделхәйне барысы да дусларча елмаеп, ачык йөз белән каршы алды лар Аларның бу ягымлылыгында Габделхәй үзен инде күптән гафу итүлә рен, хәтта, ихтимал Рамус белән булган ызгышуны онытуларын аңлап алды
— Килдеңме. югалган мал?—диде Дәүләтгәрәй абзый. күңелле Генә көлемсерәп
— Мактап кына йөрисен икән әле,—диде Фәрхәнә апа —Әйдә. юын. ашарга утырырсың
Бу сөйләшү барысы да өйгә кергәч булды
— Мин әле генә ашап килдем.—диде Габделхәй ялганлап
Йогергәләп аның янына Дездемона килеп җитте
— Югалган мал!—диде ул. абыйсының кулларына асылынып
— Карале, чибәрттәй. бу Диздекәйне'—диде Былбыл көлеп ниндидер бик кызык нәрсә әйтмәкче булып
— Йосыф кая?—дигән булды Габделхәй болан гына, ни дә булса әйтергә кирәк булган өчен генә
— Йосыфны очратмадыңмыни?’—диде Дәүләтгәрәй абзый—Әле генә мин аны Сәлимнәргә җибәрдем, җылымнарын белешергә Шунда сезгә дә кереп чыгар! а куштым
— Иртәгә ял көне Балыкка барабыз, балыкка1—диде Былбыл
— Син дә барасыңмыни балыкка?—диде Диздекәй. Былбыл апасы на — Жылан гарту авыр бит ул
— Нәрсә, нәрсә?—диде оылоыл аңламыйча.—Нинди җылан?
— Җылан шул. ник җылан булмасын!—диде Дездемона
— Җылан түгел, җылым,—диде Дәүләтгәрәй абзый—Аптыратма кешене, кызым.
— Ул кеше түгел, ул безнең улыбыз.—диде Дездемона, Габделхәй абыйсына сырпаланып.
Аннан көләргә тотындылар.
— Кит. аптыратма абыеңны,—диде Фәрхәнә апа да иркә кызын куган булып.
— Абый түгел, ул безнең улыбыз!—диде Дездемона
— Уф, үләрсең синең белән!—диде Былбыл көлә-көлә
— Үлмә әле. үләргә иртәрәк.—диде телмәт кызый остарып.
— Без инде сезгә дә әйтербез дигәниек,—диде Дәүләтгәрәй абзый Габ-делхәйгә— Райфодан үзебезнең атны алабыз. Көне буена Рәхәтләнеп бер ял итәрбез дидек Инәңә дә. Илгиз белән Фидәилгә дә әйтербез дидек Андый-мондый эше юктыр ич инәңнең?
— Юк.—диде Габделхәй
— Барабыз алайса?—диде Былбыл Габделхәйгә.—Җизнәй әйтә, ул якта карагат, җиләк күп була икән Габделхәй белә аны. ди. Карагат җыярга бидерә алып барабыз
Габделхәй үзенең Бүә буендагы карагат-җиләкне яхшы белү-белмәвен оныткан иде. ләкин бу турыда Былбыл әйткәч, аңа ул чыннан да шундый белеме булган кеше сыман тоелды Былбыл аңа бүген беренче мәртәбә күргәндәгегә караганда да матуррак һәм ягымлырак булып күренде Былбыл исә, гадәтенчә, олы як белән кече як арасында ары-бире йөреп, әле өстәлгә тәлинкәләр китереп куйды, әле кашык-фәлән алып чыкты, яисә узышлый гына тәрәзә челтәрен төзәткәләп алды Габделхәй яныннан узганда аның ягыннан җиңел, татлы ис таралып калды Үзен яңадан бәхетле итеп тоя башлаган яшь җегет дөньясын онытып, аның һәр хәрәкәтен күзәтеп утырды.
IV
— Ничек соң. имтиханнарга әзерләнә башладыңмы әле, Габделхәй,—диде Дәүләтгәрәй абзый аны татлы хыялларыннан бүлдереп.
— Минем әле...—диде Габделхәй, ни әйтергә дә белмичә.
— Бер ниятләгәч, тотынырга кирәк.—диде Дәүләтгәрәй абзый.
— Безнең Йосыф физика белән алгебраны өр-яңадан кабатлап чыкты.—диде Фәрхәнә апа
Аның шулай Йосыф белән мактануы Габделхәйгә ошап җитмәде Үзенең Йосыфтан һәм аның җан дустыннан башлырак, белемлерәк икәнлеген күрсәтү өчен ул. бик гадәти нәрсә турында сөйләнгән сыман, җиңел генә әйтеп куйды:
— Нәрсәсен кабатлыйсың инде аның?—диде — Әле генә имтихан тапшырдык. барысы да истә Имтиханнардан курыкмыйм мин
— Җәй көне укыйсы да килми инде ул,—диде Былбыл да аның сүзләрен куәтләп —Мин дә университетка керер алдыннан кабатлап тормадым.
— Имтиханга әзерләнү генә им түгел.—диде Дәүләтгәрәй абзый —Хәзердән үк аяк киенә башлау зыян итмәс. Габделхәй Фотога төшәргә, справкалар алырга .. юлга чыкканда аларның барысы да кирәк була. Иң кирәге — акча.
Акча сүзе чыккач та Габделхәйгә уңайсыз булып китте Әйтерсең, «акча» кычкырып әйтергә, бигрәк тә кызлар алдында әйтергә ярамый торган ниндидер оятлы нәрсә иде
— Минем туу турында таныклык юк бит әле, Дәүләтгәрәй абзый,—диде ул. үзенең акчадан да күңелсезрәк нәрсәсен исенә төшереп Таныклык 76
турында ишеткәч. Дәүләтгәрәй абзый да. Фәрхәнә апа да шикле рәвештә тынып калдылар һәм бер-берсенә карашып алдылар
— Загска барып карадыңмы соң?—диде Дәүләтгәрәй абзый озак кына эндәшми торганнан соң
— Юк шул әле.—диде Габделхәй.— Мин әле шул турыда киңәшергә дип килгәнием Инәкәй дә шулай диде. Булмаган таныклыкны каян алыйм * инде мин аны? g
— Шулай...—диде Дәүләтгәрәй абзый
— Нишләрсең икән соң?—диде Фәрхәнә апа. Габделхәйгә түгел. * Дәүләтгәрәй абзыйга эндәшеп — Үзең барып карамый булмас шул, иемеэ <
— Шулай.—диде Дәүләтгәрәй абзый тагын да ничектер аңлаешсыз £ итеп —Ярар, ул турыда артык борчылма син. Габделхәй.—диде ул аннары я> билгеле бер карарга килеп—Үзем барып карармын тиешле җиргә Әдәм ® булгач әрәм булмассың, алла боерса Сиңа бит иң кирәге — паспорт
— Шулай инде.—диде Габделхәй. *
— Ярар, берәр атнадан әйләндереп чыгарырбыз без аны.—диде «• Дәүләтгәрәй абзый ышанычлы итеп £
— Безнең җизнәй тотынса, булдырмый калмый инде ул.—диде Былбыл Габделхәй җиңел сулап куйды — аның кинәт естеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Дәүләтгәрәй абзыйның әйткән сүзен үтәячәгенә ул да әз генә дә шикләнмәде Аның төп йомышы, нигездә, башкарылды дип исәпләргә була иде. аңа инде саубуллашып кайтып .киткәндә дә начар бул мае иде. Бит бүген ул Сәкинә белән очрашырга тиеш! Шулай да ул нишләптер ашыкмады. Аның һич тә моннан, бу якын, ягымлы кешеләр яныннан кузгалып чыгып китәсе килмәде Сузендә тормау бик үк яхшы түгел иде. әлбәттә, хәтта начар, бик начар иде Һич югы шуның өчен генә булса да ул моннан чыгып китәргә тиеш иде Ләкин ул менә утырды да утырды
— Безнең Илгиз монтер булам дип котырып йөри бит әле.—диде ул бер дә юктан энесен исенә төшереп
— Алай икән,—диде Дәүләтгәрәй абзый
Бераздан Габделхәйнең балалар бакчасындагы татар группасын ябарга итүләре турында сүз башлыйсы килеп китте, ләкин башламады, тыелып кал ды Аның өчен бу берни белән чагыштырып булмый торган зур. җаваплы һәм куркыныч нәрсә иде Акча турында кычкырып сөйләшергә ярамаган кебек. бу турыда да кычкырып, башкаларга ишеттереп сөйләргә ярамый сыман иде Аның үзе өчен генә түгел, бүтәннәр өчен дә шулай сыман иде Чөнки, аның аңлавынча, бу милләтчелек булачак иде
— Җылдан-җыл инәкәй дә олыгая,—диде ул инәсе турындагы фикерен икенче якка юнәлтеп.—Фидәил дә борчый Кичәгенәк суга батканда чак калган Яңгыр телибез дип малайлар белән су сибешкәннәр, бер берсен җыл гага төртеп төшергәннәр Кемдер арттан килгән дә. моны да капландырган суга. Батып үлгәндә чак калган Кайтып кергән берзаман җылын җылый Өстеннән шыбырдап су ага. үзе пычранып беткән Сүзен дә рәтләп сөйли алмый —очкылык тота. Инәкәй тиргәргә тотынды Ул кайгырмый кем кай гырсын безнең өчен?
Алар олы якта, өстәл янында сөйләштеләр Ашагач эчкәч табак савыт юу тәмам булгач. Фәрхәнә апа белән Былбыл аш өстәленең бер башына тегү машинасы җайлап куйдылар да нидер тегәргә тотындылар Былбыл үзенең чемоданыннан мода журналы алып килде, журналны каршына ачып куй ды да. тиз тиз кыланып һәм әледән әле көлештереп, иңбашларын сикертмәләп. машинаның шүресен, энәсен тикшереп карады Фәрхәнә апага ниндидер киңәшләр бирде ничек кисү, ничек тегү турында үз белгәннәрен сөйләде Габделхәй, болай гына караштырып утырган китабыннан аерылып тегүчеләр ягына карап карап алды, аларның сүзләренә, хәрәкәтләренә ип. тибар игге Ул караганда нишләптер Былбыл да аның ягына карады Бик кыска вакыт эчендә аларның күз карашлары очрашып алды Габделхәй шун дук күзен читкә борды китабына иелде, укыгандай итеп утырды да. монда
бары Йосыфны гына көтеп торган сыман, Йосыфка әйтәсе бик кирәкле сүзе бар сыман, үз алдына сөйләнгәләп; *Йосыф та озаклады»—дигән булды.
Шулай корыны бушка әйләндереп утыра торгач, кирәгеннән артык кы-юланып:
— Тегү эше бик кызыктыр ул?—дип куйды
Ул моны Былбылга әйтте Шәһәрдә тегү-чигү түгәрәгенә йөргән һәм хәзер менә бөтен осталыгын бергә җигеп, җан тирләре белән тырышып, ниндидер шәп күлмәк тегәргә азапланып утырган кызның күңеленә мондый сорау сары май булып ятты Ул шундук башын калкытты һәм эчкерсез бер елмаю белән елмаеп, җылы нур балкыткан тылсымлы күз карашын Габделхәйгә төбәп
— Сезнең тегәргә өйрәнәсегез киләме?—диде
— Безнең Йосыф бер дә аптырап тормый үзенең җыртыгын-тишеген үзе ямый да куя.—диде Фәрхәнә апа.
— Мин дә үзем,—диде Габделхәй беркадәр мактану белән Ләкин шул чакны ул үзенең ямаулы ботинкасын күз алдына китерде, кызарынды һәм акланган сыман.—Минем машина белән теккәнем юк.— диде.
— Теләсәгез өйрәтәм!—диде Былбыл.
Сүзнең бу якка китүе мөмкинлеген уйламаган Габделхәй аптырабрак калды.
— Шулай да... тегү хатын-кыз эше инде ул,—диде
Күрәсең. Былбыл да мондый җавап көтмәгән иде
— Нишләп хатын-кыз эше генә булсын?!—диде ул, үз һөнәрен якларга әзер булып.
— Күбрәк хатын-кыз тегә.—диде Габделхәй.
— Юк. ирләр дә тегә!—диде Былбыл.
— Элегрәк тегүчеләр авылдан авылга йөреп тегәләрие,—диде Фәрхәнә апа—Барысы да Казан ягыннан, барысы да ирләрие
— Менә күрдегезме?1—диде Былбыл җиңүче төс белән.
— Мин дә хәтерлим андый тегүчеләрне.—диде Габделхәй.
— Менә, күрдегезме?!—диде тагын да Былбыл—Җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
— Элек кенә шулай булган ул,—диде Габделхәй остарып —Элекке кешенең бөтен һөнәре шул җитмештән артмагандыр инде Хәзерге заманга туры килми ул мәкаль
Былбыл мондый фикер белән килешмәде Фәрхәнә апа да килешмәде Былбыл әйтте, сез халык иҗатын ялгыш аңлыйсыз икән, диде, мәкальдә һич тә төп-төгәл җитмеш төрле һөнәр турында сүз бармый, ул бары рифма өчен генә әйтелгән, диде Халык иҗатына хас нәрсә бу, диде Фәрхәнә апа андый ук тирән фәлсәфәгә кереп тормады—дәрестә сөйли торган сүзләрне ул өйдә сөйләргә яратмый иде Ул бары Габделхәйнең элекке кешеләрне аз һөнәрле итеп күз алдына китерүенә генә к<фшы килде Элекке кешенең дә һөнәре күп булган, диде Шуны исбатлау өчен шундук мисал да китерде. Безнең әтәйне авылда иң оста Шәйми дип йөртәләрие. диде Шәйми картның кулыннан килмәгән эше югые, диде Мич тә чыгара, тактадан кисмәк тә ясый, өстәл-урындык та ясый, итек тә баса, өй бурауны инде әйтеп тә торган юк Мал-туар карау, сугым сую. йорт-җир. бакча эшләрен —барысын да элекке кеше үзе башкарган, диде.
— Мәрхүм әтәй бер генә эшкә өйрәнә алмады,—диде Фәрхәнә апа. сүзен тәмамлап.— Ул да булса—тегү эшенә...
— Менә күрдегезме?!—диде Габделхәй Былбылның үзе кебек.
— Тегү машинасы алырга хәленнән килмәде,—диде Фәрхәнә апа,—Үскәндә без сигез бала үстек. Бераз акчасы булдымы, безгә... балаларга кием-салым алырые, чәен-шикәрен алырые Җыл да тегүче кертә тор- ганыек Тегүче бит бушка текми Әтәй әйтә торганые ичмасам шушы тегү эшенә дә өйрәнә алмадым —тегүчегә бирәсе акчага ике кызыма билле тун тегәргә булырые,—ди торганые
— Аның өчен тегү—җитмеш беренче һөнәр булгандыр алайса.—диде Былбыл көлеп
— Аның өчен җитмеш беренче һөнәр — акча табу булган—диде Дәүләтгәрәй абзый, үзенчә нәтиҗә ясап
— Финансист кеше шулай бөтен нәрсәне акчага кайтара да калдыра ин де ул.—диде Фәрхәнә апа
— Безнең җизнәй — иң акыллы финансист'—диде Былбыл, җизнәсен мактап
— Акыллысын акыллы да соң —диде Фәрхәнә апа нидер әйтмәкче булып
— Бөтен нәрсәнең тоткасы —акча,—диде акыллы финансист, нәтиҗә ясап
V
Дәүләтгәрәй абзыйның бөтен нәрсәне акчага кайтарып калдыруы Габделхәйгә бик үк ошамады Акчаның кирәклеге болай билгеле иде ләкин дөньяда акча белән тигезләп булмый торган акчага сатылмый торган нәрсә ләр дә бар Бу хакта Габделхәй инде күп укыды, күп ишетте Дәүләтгәрәй абзый райфо кешесе, бухгалтер кеше карт кеше Бәлки чынлап та ул бар нәрсәгә акча күзлегеннән карыйдыр Ләкин менә Былбылның — аңы һәртөр ле искелек калдыклары белән бозылмаган алдынгы карашлы кызның җизнә се ягына авышуы, аны яклавы Габделхәйгә шактый гаҗәеп тоелды
Дәүләтгәрәй абзый исә. үзенең иң кирәкле сүзен әйтте дә ашыкмыйча гына тышка чыгып китте Габделхәй тын гына утыруында булды Ул арада Фәрхәнә апа яңадан үзенең бала вакытлары турында сөйли башлады Ул. әтисе Шәйми карт үлгәч, сигез бала өелешеп калулары турында, үзенең ат җигәргә өйрәнүе ирләр белән бергә атлы эшләргә йөри башлавы. Сәет абыйсының шәһәргә укырга китүе турында сөйләде
Габделхәй инде кайчандыр бу турыда ишеткән иде Беренче мәртәбә ишеткәндә Фәрхәнә апаның үзе турындагы һәрбер сүзе аңа яңалык булып тоелган иде Хәзер исә Фәрхәнә апаның бу сүзләре аңа бөтенләй диярлек тәэсир итмәде Картларның, өлкән кешеләрнең элекке заман турындагы сүзләренә карата аның карашы әле шактый буталчык һәм каршылыклы иде Ул яшәгән кыска гына гомер эчендә туктаусыз аның аңына сезнең ата ба баларыгыз авыр һәм карашы заманда яшәгәннәр, укый яза белмәгәннәр коне тоне байларга бил бөккәннәр, дигән фикер сеңдерелде Мәктәптә шу лай диделәр, китапларда, гәзит журналларда— һәркайда шундый караш үт кәрелде Ләкин шул үткән заманның җанлы шаһиты булган өлкәннәр, карт лар моның киресен сөйләделәр Еш кына ул картлар өлкәннәр сүзенә ышанды, ләкин алардан аерылып яңадан дәреслекләр гәзит журналлар белән очраштымы, үткән заман аңа тоташ караңгылык патшасы булып, шул патшалыкта яшәгән барлык кешеләр сукырлар, наданнар аңгыралар — го мумән. коллар һәм хәерчеләр булып гоелды
Бервакытны, алтынчыда укыганда, ахрысы, тарих дәресендә ислам дине нең барлыкка килүе дигән теманы үткәч ул инәсе белән дин турында алла турында бәхәс куертып җибәрде Кайчандыр Казанда укыган һәм әле дә яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләвең дәвам иттергән инәсе, буш ва кыты булдымы, искечә китаплар укый, үз алдына бисмилла итә амин тота һәм кайчагында белгән догаларын кабатлый иде Пионер Габделхәй инәсенәң мондый икейөзлелегенә күптән инде эче пошып оялып -хурланып йөри иде Диннең ничек башланып китүе турында сүз куерткач инәсенә ул барысын ла әйтте дә бирде Ин яманы шул .Әткәйнең кулга алынуына син гаепле булгансыңдыр әле’*—диде ул аңа Инәсе шаккатты Шуннан сон җыларга тотынды .Куенымда җылан үстергәнмен икән'—диде ачы нып—Нишләп мине гаеплисең улым?»—диде .Синең иске китапларын өчен алып киткәннәр ич аны*.—диде Габделхәй Ул инде бу турыда Янтык
каргыйсыннан. картәтәсеннән сорашып белешкән иде «Йосыф-3өләйха»ны әйтәсеңме?»—диде инәсе. «Шуны».—диде Габделхәй «Ул бит дин китабы түгел. Борынгылар турындагы китап».—диде инәсе
Ул чакта алар арасында шундыйрак сөйләшү булды Соңыннан Габделхәй үзе дә тупаслыгы, аңсызлыгы өчен бик нык үкенде, кайгырды Фәрхәнә апа элеккеләрне сөйли башлагач, аның күңелендә яңадан менә шул чактагы нәрсәләр исенә төште. Габделхәйнең элеккеләр белән артык кызыксынмавын күреп, Фәрхәнә апа да сүзеннән туктап калды
Бераздан Габделхәй тагын Йосыфны искә төшерде, кайтмыймы дигән сыман, тәрәзәгә барып урам якны карап килде. Аңа монда, әлбәттә, күңелле иде. ләкин аны монда күнеллелектә башка әле икенче бер нәрсә дә тоткарлап тора иде Монда озаклап утыруының төп сәбәбе чынлыкта... Рамус иде бугай Теге көннән соң ул монда килгәнме-юкмы, иртәгә балыкка барачак- мы-юкмы — Габделхәйне хәзер барыннан да бигрәк менә шул нәрсә кызыксындыра иде бугай. Әгәр иртәгә ул да килсә һәм Йосыф белән бергәләп балыкка барырга тиеш булса, Габделхәйгә монда сөйләнгәләп утыруның кирәге юк.
Күңеленнән ул шулайрак дип уйлады, ләкин бу хакта сүз башларга ничектер кыюлыгы җитмәде Тегү машинасы туктап торган арада өй эчендә шылт иткән тавыш ишетелмәде Бары тик тәрәзә челтәре белән пыяла арасына кереп калган зур чебеннең бәргәләнеп безелдәве ишетелде дә. тышта, бакча ягында Дәүләтгәрәй абзыйның шыгырт-шыгырт китереп коедан су алганы ишетелде
— Ярый, сау булыгыз.—диде Габделхәй, ниһаять, китәргә җыенып.
— Нишләп? Китәсеңдәмени әле?—диде Фәрхәнә апа—Йосыф кайтып җитәр инде
— Иртәгә кайчан кузгалырга исәп, Фәрхәнә апа?—диде Габделхәй.
— Сез чынлап та киләсезме соң?—диде Былбыл, эшеннән аерылып
— Киләм!—диде Габделхәй ашыгып һәм үзе дә сизмәстән, кычкырып:
— Рамус киләме?—диде—Ул булса, килмим
— Юк. юк. ул килми.—диде Былбыл никтер көлеп
— Бу арада Рамусның күренгәне юк әле,—диде Фәрхәнә апа. яшьләрнең сөйләшүендә бернинди катнашы юк кеше сыман
Габделхәй күңеле күтәрелеп ишеккә юнәлде Капкадан чыгып бераз киткәч тә ул Йосыф белән очрашты
— Ә. исәнме. Йосыф' Сау бул. Йосыф,—диде ул шаяртып
— Киттеңмени? Әйдәле, керәбез.—диде Йосыф, аның беләгеннән тотып алып.
Габделхәй берсүзсез аның артыннан иярде.
— Мин кинога билет алдым.—диде Йосыф, өйгә кергәч.
— Ничә билет?—диде Былбыл
— Өч билет Ярты сәгать вакыт калды Әйдәгез тизрәк'
— И и ник дүртне алмадың, чибәрттәң дә барган булырые.—диде Былбыл.
— Үзегез генә барыгыз.—диде Фәрхәнә апа.
— Әле дә соң түгел—тагын берне табарга була.—диде Йосыф.—Әйдә, барсаң, киен, әни
— Бармам мин.—диде Фәрхәнә апа.—Сәлимне күрдеңме? Шәмсебәнат апаң нәрсә ди? Барамы?
— Сәлим ойдә юк Хатыны гына,—диде Йосыф—Җылымны алырсыз ди. Шәмсебанат апа риза барырбыз ди
— Сталин клубындадыр ич?—диде Габделхәй дә сүзгә катышып — Бүген нинди кино соң әле анда -’
— Сталин клубында «Иван Грозный».—диде Йосыф
— Иске кино икән.—диде Фәрхәнә апа
Кече яктагы Былбыл бу яктагы сөйләшүне ишегмичәрәк калды Һәм ишек янына килеп:
— Нинди картина. Йосыф?—диде.
— «Иван Грозный»,—диде Габделхәй
— Ж,ә. әни. барасыңмы? Әйдә киен—диде Йосыф, ашыктырып
— Күрдем мин аны,—диде Фәрхәнә апа —Татарны мыскыл итә торган кинои Бармыйм
Йосыфның кайтуын күреп, тыштан Дәүләтгәрәй абзый да килеп керде Ул да сүзнең нәрсә турында барганын ишетеп калган иде Фәрхәнә апа ♦ белән бәхәсләшкән кебек: >
— Анда бит Казан татарларын мыскыл итәләр. Яңавыл татарларына сүз J әйтүче юк,—диде ф
Йосыф көлеп куйды. Фәрхәнә апа да күңелсез генә елмайгандай итте. * Ул арада өр-яңа күлмәген киеп, түшенә ясалма зур роза чәчәге кадап, кече * яктан Былбыл килеп чыкты һәм. карап тормыйлармы дигән сыман, җегетләр Z ягына күз төшереп алды да. тиз-тиз генә көзге ягына борылды, көдрәләткән ё күперенке чәчләрен, изүләрен төзәткәләде. ислемай шешәсен ачып, бармак 1 битенә хушбый тамызды, муенына, колак артларына сөртте Өй эченә ят, « җиңел ис таралды. *
— Әйдәгез, мин әзер!—диде ул Йосыфка борылып һәм. җегетләрне * көтеп тормастан. очынып-сикергәлән тышка ук чыгып китте
Урамнан өчәүләшеп барганда. Былбыл
— Ник көлдегез?—диде Габделхәйгә
— Юк. көлмәдек.—диде Габделхәй
— Көлмәдегез? Мин ишетеп тордым.—диде Былбыл
— Юк. көлмәдек.—диде Йосыф та. Габделхәйне яклап
— Әллә миннән көләләр микән дип уйлаган идем.—диде Былбыл
Кинога алар нәкъ башланыр алдыннан гына барып җиттеләр Халык күп иде. клуб эче шыгрым тулы иде Алар өчәүләшеп, ашыгып, барысының ла күз алдында алга таба уздылар Утырып торган кешеләр чиктән тыш кызык сынып аларга. дөресрәге, ят шәһәр кызына карап калдылар Куанычыннан нишләргә белмәгән Габделхәй үзенә төбәлгән һәм кызыксынучан йөзләр арасында бер-ике җирдә классташ кызларын күреп калгандай булды Кемдер хәтта. «Габделхәй!»—дип кычкырган сыман да тоелды Ләкин хәзер ул кем не дә булса күрер, таныр дәрәҗәдә түгел иде Алар җиденче рәтнең унын чы. унберенче, уникенче урыннарына утырдылар Йосыф Былбылның сул ягына. Габделхәй уң ягына туры килде VI
VI
Сеанс башлангач, иң элек журнал күрсәттеләр Журналда махсус күзлек кигән, каска кигән, зур бияләйле корыч коючылар дөрләп янган мартен мичләрен ачып карадылар, әкәмәт зур чүмечләрдән чәчрәп торган кайнар, сыек металл агыздылар: рельслар сыман булып озынча корычлар тезелде Үкереп, бөтен экранны тутырып, ниндидер машиналар танклар үтеп китте Тантаналы итеп диктор нәрсәдер аңлатып барды Шуннан соң Кубань буе далаларындагы иксез-чиксез бодай басуларыннан бер бер артлы тезелеп бар ган комбайннар күренде Күкрәкләре ачык батыр комбайнчы шәһәрдән килгән журналистка кычкырып нәрсәдер сөйли, аңлата башлады Ашлык басуларындагы комбайннар артыннан ук диярлек диңгез дулкыннарын ярып, бөтен экранны тутырып, крейсерлар узып китте Күктә самолетлар очты, колакларны тондырып шат музыка яңгырап торды Аннан соң Мәскәүдә Ленинградта. тагын ниндидер шәһәрләрдә, кызыл байраклар, портретлар, транспарантлар күтәреп, ташкын булып демонстрантлар узды Штыклы автоматларын әзер тотып, тыгыз сафлар белән корыч солдатлар үтте
Если метра войн», если метр» в поход —
дип җырладылар яшь. кор тавыш белән меңләгән, ун меңләгән ирләр, бөтен дөнья импералистларына янап Ленин мавзолеенда, аталарча кулын күтәреп, иптәш Сталин фатиха биреп торды
6 «к У • N? 7
81
Бер ун минут чамасы дәвам иткән журналдан сон гөлт итеп ут кабынды Залда беразга ыгы-зыгы булып алды—кино башлануга, соңга калучылар үз урыннарына килеп утырдылар Шуннан соң ут яңадан сүнде һәм залның арткы стенасына ясалган төннекләрнең берсеннән ак экранга калтырап-де- релдәп куе яктылык бөркелде
Габделхәй кинода нәрсә турында сүз барганын озак кына аңлый алмый утырды Кайчандыр аның бу картинаны күргәне бар иде андагы күренешләрнең күбесе әле дә хәтерендә иде Шуңа күрәдер, ахрысы, экрандагы кешеләр аны бөтенләй диярлек кызыксындырмадылар Ул күбрәк үз янындагы Былбылны уйлады. Ул аннан килгән җиңелчә хуш исне тойды, аның кулы кызның утыргыч култыксасындагы кайнар, нәфис кулына тиеп китте Бер мәртәбә ул үзенең ямаулы ботинкасы белән кызның танкеткасына, икенче мәртәбә терсәге белән тәненә орынып алды һәм, утка пешкән кебек, тиз арада читкә тайпылды Ләкин, икенче якка авышу белән тупас каты тәнле ниндидер ир кешегә төртелде
Кинода күрсәтелгән ниндидер күренешкә карата үз фикерен әйтеп, бер мәртәбә Былбыл аның колагына иелгәндәй итте һәм нидер аңлатырга тотынды Габделхәй аңламады Ул бары үз колагы янында җылы, нәфис дулкын тирбәлүен генә тойды Менә бер заман бөтен зал шаулатып көлергә тотынды Габделхәй йокыдан уянып киткәндәй булды Залдагыларның нәрсәдән көлгәнен ул аңламыйчарак калды Үзе дә сизмәстән Былбыл ягына борылды, аның кулына кагылып
— Ни булды? Ник көләләр?—диде
Пышылдап кына Былбыл нәрсәдер аңлатырга тотынды Габделхәй аңламады Бу минутта ул кинодан бигрәк үзенең кыюлыгы, әрсезлеге турында уйлады, әдәпсез кулын тартып алды да. оятыннан нишләргә белмичә, яңадан экранга текәлде Ярый әле Былбыл аның уттай янган битен күрмәде Беркадәр игътибарын туплагач, ул залның нәрсәдән көлүен төшенеп алгандай булды
Мәскәү патшасы янына килгән татар илчесе, урыс сүзләрен бозып: «Казан балшой-балшой. Маскыва малинки-малинки».—диде Зал. күрәсең, шуннан көлде Урысча сөйләшә белмәгән татар илчесен мыскыллап көлде. Шул сүзләрне әйткән борынгы татардан бигрәк, бүгенге татардан — барлык татарлардан көлде
Габделхәйгә кыен һәм күңелсез булып китте Хәзер ул экранда күрсәтелгән күренешләргә, кешеләргә игътибарсыз гына карый алмады, хәзер ул һәр сүзгә колак салырга, һәр хәрәкәтне күңеле аша үткәрергә мәҗбүр булды Соң дәрәҗәдә уяу һәм сак булып, ул экранда үзен тагын мыскыл итүләрен, үзенә, халкына пычрак атуларын көтте.
Менә Казанга сугыш белән килгән Иван Грозный гаскәрләрен күрсәттеләр Казан җирендә муеннарыннан җиргә күмеп куелган урыс әсирләрен һәм аларны төрлечә мәсхәрә итүче вәхши татарларны күрсәттеләр Кинодан аңлашылганча. Казан татарлары һәрвакыт канэчкеч һәм кыргый булганнар. Мәскәүгә. урысларга һәрвакыт явызлык эшләгәннәр, аларны кысканнар, талаганнар һәм аларга берничек тә дөньяда яшәргә ирек бирмәгәннәр Гадел лекне. дөреслекне яклаучы, үз туган илен дошманнан сакларга, соңгы тамчы канына кадәр «поганый татарин» белән сугышырга әзер торучы батыр урыслар. мәскәүлеләр тимер киемнәргә төренеп, тәреләр күтәреп, вәхшиләр оясын туздырырга киләләр Иван Грозный да. аның якыннары да. гаскәр дә барысы да изгеләр, гайрәтлеләр Алар — чын халык вәкилләре. Алар урыс даны өчен, Мәскәүнең иминлеге өчен сугышалар Нәкъ хәзерге замандагы кебек... фашист илбасарларына каршы көрәшкәндәге кебек, гадел сугыш алып баралар
Кинодан Габделхәй бик авыр тойгы белән чыкты -Ник күрсәтәләр моны? Ник?!»—дип уйлады ул чиктән тыш аптырап Халыклар дуслыгы диләр. урыс белән татар дус. туган, диләр Дус. туган булгач бер береңне мыскыл итү нигә кирәк, кемгә кирәк? Татарның үз киносы юк Казан өчен сугышның чынында ничек булганын татар үзенчә күрсәтә алмый Киносы бул- 82 ‘
са да. бүгенге татар урысны шул кадәр мыскыл итеп күрсәтмәс иде. Бит татарча китапларда урысны мыскыл иткән бер сүз дә юк1 Урыс китабында. Урыс киносында андый сүзләр тулып ята Ник болай бу? Кая монда дөрес лек. кая тигезлек?
Кинодан чыгучы халыкның күбесе шулай ук күңелсез һәм караңгы чырайлы иде Бары тик кайбер урыс кешеләре генә, уенын-чынын бергә ку шып. кинода әйтелгән сүзләрне кабатлыйлар, үзләренең таныш татарлары белән мыскыллашалар Усалрак малай-шалайлар исә. бөтен урамга ишеге лерлек итеп: «Казан балшой-балшой. Масква малинки-малинки!»—дип. «Бей татар!» дип кычкыралар, шаркылдап көлешәләр иде
VII
Габделхәй. Йосыф һәм Былбыл, халык төркеменнән аерылып, үзләре ягына киттеләр Алар сөйләшмәдәләр Кино турында сөйләшеп, фикер алы шып булырлык түгел иде Әгәр андагы сүзләрне, андагы күренешләрне яңадан искә төшерә башласаң, иң якын кешеңнең нечкә җиренә кагылыр сың да. аның күңелен җәрәхәтләндерерсең шикелле иде
Йосыфлар өенә килеп җитәрәк. Габделхәй туктап саубуллаша башлады
— Әйдә Габделхәйне озатып куябыз?—диде Былбыл Йосыфка
— Әйдә.—диде Йосыф.
— Мин үзем дә курыкмыйм,—диде Габделхәй Шулай да карышып тор мады
— Әйдәгез әле берәр күңелле нәрсә турында сөйләшәбез!—диде Был был малайларның икесен дә култыклап алып
— Нәрсә турында сөйләшәбез соң?—диде Йосыф
— И-и Йосыф, җегет кеше шундый сорау биреп торамыни?!—диде Былбыл.—Кызлар белән булганда нәрсә турында сөйләшәләр соң? Ай турында, йолдызлар турында!
— Казан турында. Уфа турында ярамыймы?—диде Габделхәй, кызның җаена ятарга тырышып
— Миңа бөтен нәрсә кызык,—диде Былбыл чак чак кына ясалма бер күтәренкелек белән —Әнә. карагыз әле. карагыз —ай йөгерә' Кызык бит. ы ымы?
— Ай йөгерми, болытлар агыла.—диде Йосыф
— Юк. йөгерә!—диде Былбыл.
— Әллә сез астрономия укымадыгыз?—диде Йосыф, күрәсең Былбыл ны чын күңелдән сөйли дип уйлап
— Нәрсә соң ул астрономия? Беренче мәртәбә ишетәм андый сүзне,— диде. Былбыл
— Нәрсә?!—диде Йосыф шаккатып—Ну... күк турында...
— Күк турында түгел, айлар, йолдызлар турында,—диде Былбыл үзенең берни белмәвен онытып.
— Айлар дип сөйләшмиләр. Күктә ай бер генә.—диде Габделхәй
— И-и. карагыз әле. карагыз!—диде Былбыл, ишетмәмешкә салы нып — Әнә. әнә. күрәсезме?
— Нәрсә соң. нәрсә?—диде Йосыф, күккә каранып
— Берни күрмим.—диде Габделхәй дә
— И-и, шуны да күрмәгәч!—диде Былбыл—Күзегез шунда калсын*— диде ул кинәт һәм үзенең хәйләсеннән канәгать булып көләргә тотынды
— Ах. харап булдым'—диде Габделхәй ыңгырашып, күзенә тотынып
— Ни булды?—диде Былбыл, көлүеннән туктап
— Уф. беттем, харап булдым!—диде Габделхәй аның саен шомлы итеп
Аптырап Йосыф та. Былбыл да туктап калдылар
— Берни күрмим — күзем күктә калды!—диде Габделхәй
Былбыл яңадан көләргә тотынды Соңлап булса да. Йосыф та аңлап ал ды һәм шулай ук көлеп куйган булды Өчәүләшеп, бөтен урамны шаулатып
алар шулай көлешә-көлешә бардылар һәм көтмәгәндә ачыган сөт, әйрән исе аңкып торган җиргә килеп җиттеләр, Габделхәй шундук Сәкинәләр ягына карап алды Анда ут янмый иде. ул якта тып-тын һәм караңгы иде Таныш амбар почмагы да. куе караңгылыкка күмелеп утырган таныш йорт та — берсе дә хәзер Габделхәйнең күңелендә үкенү һәм вөҗдан газабы уята алмады.
— Минем бик озаклап айга карап торганым бар,—диде Былбыл яңадан ай темасына күчеп.—Айда көянтәсе-чиләге белән Зөһрә кыз басып тора, диләр. Бер дә көянтәле-чиләкле кызга охшамаган андагы таплар.
— Минем дә караганым бар —охшамаган,—диде Габделхәй дә.
— Минем ныклап караганым юк,—диде Йосыф.—Минемчә айга бары шагыйрьләр генә озаклап карый
«Шагыйрь» сүзен Йосыф, әлбәттә, Габделхәйгә карата әйтте. Былбыл янында үзен шулай «шагыйрь» дип атавы Габделхәйне үсендереп җибәргәндәй булды
— Чынлап карасаң, шагыйрь булмаган кешегә дә күренә ул,—диде «шагыйрь» сүзенә аеруча басым ясап.
— Юк. күренми.—диде Йосыф
— Алайса, син анда берни дә күрмисеңмени?—диде Былбыл.
— Айны мин астроном булып күзәтәм,—диде Иосыф, әллә чынлап әллә шаяртып.
— Ура! Бездә шагыйрьләр дә. астрономнар да бар.—диде Былбыл
— Бер астроном, бер шагыйрь.—диде төгәллек яратучы Йосыф.— Өченчесе кем?
— Өченчесеме? Өченчесе шагыйрь дә. астроном да түгел,—диде Былбыл — Өченчесе — филолог... то-есть шагыйрь дип әйтсәң дә була.
— Бөтен дөньяны шагыйрьләр баскан икән,—дигән булды Йосыф.
— Беләсезме, мәктәптә укыганда мин дә татарча шигырьләр яздым.—диде Былбыл.
— Чынлапмы?—диде Габделхәй исе китеп — Кызларның шигырь язганын беренче мәртәбә ишетәм.
— Сез барлык эшләрне ирләрнеке, кызларныкы дип бүләргә яратасыз икән.—диде Былбыл җиңелчә шелтә белән
— Юк. мин алай бүлмим —диде Габделхәй.
— Юк. юк. бүләсең. Габделхәй!—диде Былбыл, кайнарланып. Аның шул «бүләсең. Габделхәй» дигән сүзендә яшь жегеткә карата аеруча якынлык сизелеп киткән сыман булды
— Чынлап, минем ишеткәнем югые кызларның шигырь язганын,—диде Габделхәй
— Малайлар гел шулай инде алар — беркайчан безнең сүзгә ышанмыйлар.—диде Былбыл үпкәләгән сыман, ләкин үпкәләү аңа бөтенләй ятышмый иде
— Хәзер язасыңмы соң5—диде Габделхәй, аның үзе кебек «син»гә күчеп
Былбыл тиз генә җавап кайтармады. Станция ягында сузып-сузып паровоз кычкырды, кемнеңдер капкасы артында эт өргәне ишетелде.
— Искә төшерәсе килми.—диде бераздан Былбыл күңелсез генә —Куркыныч төштәге кебек... Менә бу «Иван Грозный» кебек... Ташладым мин шигырь язуны Бишенчедә, алтынчыда яздым. Үзем язган шигырьләрне сәхнәгә чыгып сөйләдем Бер мәртәбә радиодан да сөйләттеләр. «Кышкы көндә» дип атала Җиденчедә безнең мәктәпне яптылар Без укыган мәктәп бик иске иде Ике катлы агач йорты. Урыс мәктәбе таштан салынган. Тәрәзәләре зур. спорт заллары, актовый заллары бар. Ишегаллары иркен Татар мәктәбендә балаларга бернинди шартлар юк. дигән сылтау белән, безне үз мәктәбебездән куалап чыгардылар да. бөтенебезне урыс мәктәбенә тутырдылар Шундый кыен булды шундый кайгырдым «Бармыйм! Бар-мыйм!»—дип җылаганым әле дә хәтердә Уку урысча Күп нәрсә аңламыйбыз Парталарга урыс балалары белән аралаштырып утырттылар Татарча берәр сүз әйтсәң, укытучылар тир1и, урыс балалары мыскыл итә, чәчтән
тарталар, төртеп китәләр Арткы партада Саша дигән бер җүнсез малай ба- рые. Тәнәфестә булсын, кайтырга чыкканда булсын — күзне ачырмый... «Татарка. поганка! Татарка, поганка!» дип кычкыра «Поганка» нәрсә булгандыр— аңламыйм «Татарка»ны аңлыйм. Нигә минем «татарка «лыгым мыскыл сүзедер — шулай ук аңлашылмый. Бер көнне кайттым да. «татарка» буласым килми, мин әйтәм. җылыйм «Берни эшләп булмый, кызым, мин — татар. * син—татарка».—ди әти. «Татарка» булган өчен хурланмаска, горурланырга ? кирәк ди. татар ул бөек халык, ди Шулаен шулай да. ничек итеп горурлана- 2 сын «татарка» булган өчен? Тарих дәресендә Иван Грозный да Петр Первый ♦ Татарны җиңүче бөек патшалар. Урыс патшалары нинди генә илне басып ал- * масыннар. кайда гына җырткычлык эшләмәсеннәр —һәркайда «азатлык *• өчен көрәшәләр», «урыс данын арттыралар» «Татар*, «татар-монгол» бары ® сүгенү сүзе буларак кына кулланыла Әдәбият дәресендә Пушкин да Лер- е монтов. Толстой... Шулай ук бөекләр *
— Алар, чыннан да. бөек.—диде Габделхәй.
— Анысы шулай,—диде Былбыл —Ләкин безнең дә үзебез өчен кадер- Z ле. бөек кешеләребез бардыр бит? *
— Бар!—диде Габделхәй ашыгып
— Мин Казанга баргач кына белдем: Мулланур Вахитов Ленин белән бергә эшләгән. Аннан соң—Солтангалиев!—диде Былбыл, тавышын әкренәйтә төшеп—Алар — революционерлар бөек революционерлар!
— Мин дә беләм,—диде Йосыф чак-чак кына мактанып.—Тукай. Такташ ...
♦Шуннан башка беркемне дә белмисең шул!»—дип уйлап куйды Габ делхәй Йосыф турында Былбыл алдында бу турыда кычкырып әйтергә кирәксенмәде
— Мин кайтып җиттем,—диде ул. үзләре өе ягына караштырып.—Сез мине озата килдегез, хәзер мин сезне озатып куйыйм
— Син безне озатма инде, яме, Габделхәй Без — икәү курыкмабыз.—диде Былбыл гади генә итеп—Иртәгә очрашырбыз Ярый, сау бул
— Сау булы... гыз.—лиле Габделхәй теләр-теләмәс кенә. Йосыф белән Былбыл китеп бардылар. Алар киткән якка, караңгыга Габделхәй озак кына карап торды. Йосыфтан ул әз генә дә көнләшмәде Шулай да бу минутта Былбыл янында аның Йосыф түгел үзен күрәсе килде
VIII
Икенче көнне ул иртән иртүк Йосыфларга китте Ул килеп кергәндә иркен ишегалдында, лапас янында җиңел кәрендәскә җигелгән ат тора иде Дәүләтгәрәй абзый белән Йосыф җиргә җәеп салынган җылымны төреп яталар иде Габделхәй туры алар янына килде, исәнләште һәм әйткәнне дә котмәстән. Йосыфка җылым төрергә булыша башлады
— Инәң киләме? Хәле ничек?—диде Дәүләтгәрәй абзый, беренче сүзе итеп
— Килә. Миннән торып калдылар,—диде Габделхәй
— Әйбәт булган,—диде Дәүләтгәрәй абзый
Хәзер ул гадәттәгегә караганда кызурак, ашыгыбрак кыймылдый, ашы гыбрак сөйләшә иде Балык тоту аның иң яраткан шөгыльләреннән берсе иде. шуңа күрә, һәрбер балыкчы кебек, ул да бу эшкә тыныч кына карый алмый иде. ахрысы
Җылым төрелеп беткәч. Дәүләтгәрәй абзый абзар баганасындагы дүңгәләктән атның каеш тезгенен чишеп алды, тезген очын дуга башындагы боҗра аша үткәрде дә камыт бавына бәйләп куйды Шуннан соң ул туктау сыз авызлык тимерләрен чылтыратып, башын чайкап, койрыгын селтәп, че бен-кнгәвен куып торган кара бияне ипләп кенә капка ягына борды
— Кая. чыгалармы әле тегеләр?—диде ул Йосыфка һәм шул ук вакыт та оч эчендәгеләргэ эндәшеп.
Аның шул сүзләрен генә көтеп торган кебек, чолан ишегендә Фәрхәнә апа белән Былбыл күренде
— Ж,әгез, булдыгызмы?—диде Дәүләтгәрәй абзый, хатын-кызны ашык-тырып.
— Булдык, булдык, җизнәй!—диде, Былбыл.
Башына ул чәчен бергә туплап кыска гына яулык бәйләп куйган өстенә эре чичкә төшерелгән кыска итәкле ситса күлмәк һәм иркен балаклы озын чалбар — спортсменнар чалбары киеп куйган иде. Фәрхәнә апа белән алар икесе дә кулларына авыр-авыр төргәкләр, сумкалар тотканнар иде
— И-и чибәргтәй. Габделхәй килеп тә җиткән!—диде Былбыл Габделхәйне күреп —Исәнме. Габделхәй Кара, син бик иртә торасың икән
— Балыкка барганда йоклап ятып булмый инде.—дигән булды Габделхәй.
Ашыгып ул Былбыл янына килде һәм авыр сумкаларның берсен үз кулына алды
— Рәхмәт,—диде Былбыл
— Әллә бәрәңге салмаганнар инде?—диде Фәрхәңә апа, керәндәс төбендәге яшел печәнне актаргалап
— Эх. салмаганбыз шул!—диде Йосыф.
Ул тиз генә чоланга кереп китте һәм аннан тулар-тулмас итеп салынган бер бидерә иске бәрәңге алып килде, бидерәне җылым янына, керәндәс артына куймакчы булды Дәүләтгәрәй абзый бу эшне күрде, сүзсез генә бидерәне Йосыфның кулыннан алды да печән арасына җайлап утыртып куйды
— Коелып бетәр ул анда артта,—диде ул бераздан, аңлатырга кирәк табып.—Диздекәй каяэ Бармыймыни?
Соңгы сүзен ул_Фәрхәнә апага карата карап әйтте Фәрхәнә апа җавап биреп өлгергәнче. Йосыф яңадан өйгә кереп китте һәм йокысы ачылып җитмәгән сеңлесен күтәреп килеп тә чыкты Диздекәйнең йөзе чытык иде Бер туфлиен аягына кигән, икенчесен кияргә өлгермичә кулына гына тоткан иде Иосыф сеңлесен керәндәс эченә печән өстенә утыртып куйды да:
— Киен тизрәк!—диде
Дәүләтгәрәй абзый ым кагу белән. Габделхәй олы капканы ачып куйды һәм ат-арба урам якка чыкканчы капканы тотып торды Шуннан соң алар Йосыф белән икәүләп капканы кире ябып куйдылар. Эчке яктан аркылы агач салып бикләделәр
Кәрендәснең уң ягына Дәүләтгәрәй абзый, сул ягына Былбыл утырды Сытылырга гына торган чытык йөзле Дездемонаны Былбыл үз алдына утыртты Габделхәй ат башына. Йосыф артка, җылым янына урнашты. Фәрхәнә апаны утыртмадылар Ул әкрен генә арттан иярде Шәмсебәнат апалар килеп җиткәч, алар бергәләп юл буйлап килергә. Йосыф аларны кайтып алырга тиеш иде
— Син безнең лакей.—диде Былбыл арттагы Йосыфка
— Әниләрне алырга кайтканда мин барин булырмын.—диде Йосыф
— Мин — кучер.—диде Габделхәй. Дәүләтгәрәй абзый кулындагы дилбегәне үз кулына алмакчы булып
Ат бик көр иде. яшь һәм җитез иде Дәүләтгәрәй абзыйның дилбегәне үз кулыннан ычкындырасы килмәде.
— Кучерлыкка укырга кирәк.—диде ул көлемсерәп.
IX
Кояш чыгып, әкрен генә җир өстеннән күтәрелә барса да. көн әле сал- кынча иде Юл буендагы үләннәрдә чык тамчылары елтырый, арба артыннан әлегә тузан да тузып калмый, тирә-якта кошлар, чикерткәләр тавышы да бик үк ишетелми иде
Яңавылдан Бүә буена бару өчен тимер юлны чыгарга, тимер юлны чыгу өчен исә беркадәр җир тимер юл яныннан барырга кирәк иде Юл аша чыга 86
торган турыга җитәрәк, Дәүләтгәрәй абзый атын тыя төште, поезд-фәлән килмиме дин як-ягына карангандай итте дә кычкырып
— Аллага тапшырдык'—диде һәм дилбегәне бушатып җибәрде
Керәндәс юл аша чыкканда рельслар арасындагы шпаллар дөбердәп калды. Ат такыр юлдан иркенләп, җиңеләеп юрттыра башлады
— Мә. күчер, син тот хәзер.—диде Дәүләтгәрәй абзый, дилбегәне Габ- * делхәйгә биреп
Габделхәй дилбегәне алды һәм куанычыннан елмаеп җиңелчә генә сыз- * гырып җибәрде. *
— На малкай!—диде. <
Габделхәйнең кайнарланган битенә салкынча җил бәрде Ат тоягыннан. £ тәгәрмәчләрдән як-якка җиңелчә балчык кисәкләре чәчрәп калды ®
Күп тә үтмәде, арба юлы тузанланып беткән вак куаклар арасына килеп _ керде Юл читендә моңаеп, йокымсырап, тузан кунган үләннәр ак. зәңгәр < тәтәйләр, чыпчык сабыннары утырып калды Куаклардан куркытылган вак * кошлар очып чыкты Куаклыкны узгач, арба юлы түбән таба йогерә башла- «- ды Атның үзенә буйсынмаска чамалавын сизеп. Габделхәй дилбегәне тар- = тыбрак тотты Юл һаман түбәнәя барды һәм бөтенләй искәрмәстән диярлек текә булып аска шуышты Тигез басулар, тузанлы куаклар арпа калды Аяк ларын терәп баскан килеш, артына каерылып. Габделхәй бар көченә атны тыярга тырышты. Ләкин аны алай гына тыеп калырлык түгел иде инде
— Җибәр, үз көенә җибәр1—диде Дәүләтгәрәй абзый
Тауның яртысын узгач. Габделхәй дилбегәне бушатып җибәрде Үзен иректә сизгән кара бия куш аяклап чабарга тотынды
Аста, түбәндә чытыр-чатыр урманнар, сазлыклар һәм уйдык уйдык ак- ланнар белән тулы иңкүлек башланды Язгы ташу вакытларында су баса торган бу иңкүлекнең каршыдагы ягы Сакат тауларына барып терәлә Әле тауларга якын килеп әле ерагаеп, урманнар, болыннар арасыннан Бүә суы агып ята иде
Тау төшкәндә Дездемона чыркылдап кычкыра башлады. Былбыл да курыкты. ахрысы — ул шундук Габделхәй янында! ы гимер тоткага ябышты Габделхәй аның кулын тойды, чак-чак кына артына борылгандай ипе дә
— Курыкма! Мин монда!—диде
Бер заман күчерның колак төбендә генә Дәүләтгәрәй абзыйның мактап әйткән сүзләре ишетелеп кипе
— Булдырдың. Габделхәй'
— Кучерлыкка имтихан бирдең «Бишле»'—диде Былбыл да. җизнәсе- нен сүзен җөпләп
Шатлыгыннан авызы колагына җиткән Габделхәй каерылып артына бо рылып карады Аның күз карашы Былбылның күз карашы белән очрашты Оста кучерга күңеллерәк булып кипе Шул ук вакыпа ул Йосыфның юклы гын да күреп алды
— Йосыф кая?—диде, коты алынып.
Габделхәй атны тыя төште Барысы ла артларына борылып карады лар —керәндәс артында, чыннан да. Йосыф юк иде Габделхәй атны тукта тырга кирәк тапты Артка, тау ягына карап, бераз вакыт көтеп тордылар Еракта агачлар арасында Йосыфның тавышы ишетелеп кипе Озакламый ул үзе дә күренде
— Исән, исән!—диде Былбыл
Дәүләтгәрәй абзый берни әйтмәде —бары керәндәс артындагы җылым га гына күз ташлап алды
— Мин үзем төшеп калдым.—диде Йосыф килеп җиткәч
Былбыл белән Габделхәй аннан көләргә тотындылар Йосыф яңадан үз урынына — җылым янына менеп утыргач, ат анадан кузгалып кипе
Куе урман эчендәге юл тар һәм чокыр-чакырлы иде Ике якта да ботак очлары тоташып, аралашып үскән тал шомырт карама зелпеләр тыгызланып утыра Тәгәрмәч казыган чокыр-чакырлы җирләрдә керән дәс әле бер якка, әле икенче якка авышты Биткә. күзгә ботак очы
тимәсен өчен, арбадагыларга әледән-әле башларын ияргә, читкә янтаерга туры килде.
Дымсу һәм ярым караңгы урман эченнән озак кына баргач, кинәт көн яктырып китте. Түбә өстендә яп-якты, чип-чиста булып зәңгәр күк йөзе күренде Шул ук вакытта якында гына шаулап аккан су тавышы ишетелде.
Ташкичү дип атала торган бу төштә Бүә бик нык саегып калган иде. Язгы ташудан соң елга уртасында озын гына ком утравы барлыкка килгән иде. Елга ярлары ике якта да текә һәм биек иде. Балыкчылар килгән якта. Яңавыл ягында ул бөтенләй диярлек шәрә иде Каршы якта исә күз күреме җиткән кадәр ераклыкта яр буйлары комлыклар һәм җырып чыккысыз тал куаклары белән капланган иде.
Бүә ярына якынлашкач. Дәүләтгәрәй абзый дилбегәне яңадан үз кулына алды һәм атны туктатты да яшьләрнең барысына да арбадан төшәргә кушты. Су янында ул үзе дә җиргә төште. Атның күкрәген, янбашларын сыйпалады, корсак астына кунган кигәвеннәрне куалап җибәрде. Авызлыкны ычкындырып аркалыкны бушайткач, кара бияне суга якынрак китерде. Кара бия. озын муенын сузып, пошкыра-пошкыра. аяк астында туктаусыз агып яткан суны тәмләп эчәргә тотынды. Ат су эчкәндә Дәүләтгәрәй абзый яратып, иркәләп аның корсагыннан, янбашларыннан сөеп торды. Эчеп туйгач. ат башын калкытты, рәхмәт әйткән сыман, җиңелчә генә пошкырып куйды.
Дәүләтгәрәй абзый аркалыкны күтәртеп бәйләде дә арбага менеп утырды һәм атны саерак, тигезрәк җирдән алып бара башлады. Шул ук вакытта кычкырып: «Аллага тапшырдык!»—диде. Тимер кыршаулы тәгәрмәчләр астында. су төбендә вак ташлар кыштырдады, тәгәрмәч тәпиләре тирәсендә су чупылдады.
Яшьләр суга, яктылыкка, су өстеннән очкан акчарлаклар тавышына — тирә-якка сокланып, хозурланып яр кырыенда карап тордылар, су уртасына керә барган арбалы атны. Дәүләтгәрәй абзыйны күзәттеләр. Яр читендә сай булса да. елганың уртасы шактый тирән булып чыкты. Су башта алгы тәгәрмәчнең тугымына җитте, аннан соң тугымны да күмеп китте. Бераздан су арткы тәгәрмәч тугымын да күмә язды. Суның иң тирән төшендә, уртада арткы тәгәрмәч тугымы да күмелде. Чыланмас өчен Дәүләтгәрәй абзый ат башына күчеп утырды Ул арада керәндәскә су керде һәм аска салынган печән калкып, агып китте. Артка бәйләп куелган җылым су астында күмелеп калды.
Икенче як яр читенә килеп чыккач ат туктады һәм бөтен гәүдәсе белән кагынып, өстендәге су тамчыларын койды Керәндәс төбеннән шыбырдап су акты. Дәүләтгәрәй абзый дилбегәне селтәп җибәрде. «На. малкай!»—диде һәм ат таллар арасыннан җиңел генә кузгалып китте.
Ул арада малайлар. Былбылдан читкәрәк китеп, өс киемнәрен, чалбарларын салдылар.
— Барыгыз, бар. сез алдан китегез!—диде Былбыл малайларны үз яныннан куалап.
— Кем белән чыгасың — минем беләнме. Былбыл апаң беләнме?—диде Йосыф Дездемонага.
— Синең белән. Син көчлерәк.—диде Дездемона.
Йосыф иелеп аны кулына күтәрде. Дездемона ике куллап абыйсының муеныннан, аяклары белән биленнән кочып алды. Бер кулы белән сеңлесен, икенче кулы белән төрелгән чалбарын, аяк киемнәрен тотып. Йосыф алдан атлады Габделхәй дә чалбары белән ямалган ботинкасын тотып аның артыннан атлады Ялан аякка су башта салкын тоелды Ләкин тирәнгәрәк керә барган саен аның салкынлыгы бөтенләй сизелмәс булды Аякларга, бөтен тәнгә туктаусыз нидер сөйләнеп, каядыр ашыккан суда, елгадан гаҗәеп бер рәхәтлек һәм көч-куәт бәрелде.
Кичүнең тирән төшенә җиткәч. Габделхәй онытылып артына борылып карады.
— Карама!—дип кычкырды Былбыл, кабаланып.
Ул да малайлар кебек чалбарын, аяк киемнәрен салып кулына тоткан, күлмәк итәген күтәреп учына алган һәм вак ташларга ипләп кенә баса-баса. суга таба килеп ята иде. Габделхәй оялып шундук йөзен читкә борды Былбылның нидер кычкыруын ишетеп. Йосыф та артына борылып карады Аңа да ярым боерып, ярым үтенеп әйтелгән «Карама!» яңгырады
Малайлар, тирән җирне үтеп, икенче якка, комлыкка барып чыктылар * һәм үзара мәгьнәле генә карашып, елмаешып, ат юлыннан югары менеп | киттеләр Яр өстеидә аларны Дәүләтгәрәй абзый көтеп тора иде Малайлар * чалбарларын киделәр, ләкин аяк киемнәрен киеп тормадылар Барып ♦ җитәргә инде күп калмаган иде. Хәзер инде тәпи-тәпи барсаң да була иде <
Ул арада Былбыл да менеп җитте һәм керәндәстә үзе утырган урында £ печән юклыгын, җитмәсә керәндәс төбенең чыланган булуын күреп кычкы- ® рып җибәрде. е
— Монда утырып булмый!—диде. <
— Габделхәй янына ат башына утыр. Анда коры,—диде Йосыф *
— Үзем генәме?! Мин куркам!—диде Былбыл «.
— Икегез утырыгыз.—диде Дәүләтгәрәй абзый *
— Сыярбыз микән соң?—дигән булды Габделхәй һәм бер дә юктан кызарына башлады
— Сыярбыз, сыярбыз!—диде Былбыл
Дәүләтгәрәй абзый керәндәс төбенә үзенең иске гимнастеркасын җәеп куйды, шуның остенә утырды да Диздекәйне үз алдына утыртты
— Әйдәгез, кузгалдык, балалар.—диде беркемгә дә атап әйтмичә, шулай да Габделхәйне күз алдында тотып, чөнки дилбегә аның кулында иде
Ат кузгалып китте. Алар ярты чакрым чамасы җирне ачык болын уртасыннан бардылар да ярым караңгы әрәмә арасына килеп керделәр Юл монда тигез иде. шулай да керәндәс әледән-әле як-якка чайкалды Арба чайкалганда Былбыл куркып җиңелчә генә кычкырып җибәрде, көлде һәм үзенең сөенечен белдереп, каядыр читкә күрсәтеп, әледән-әле «Карале, кара!»—диде. «Нинди матур!»—диде Бер мәртәбә арба бик нык янтайгач, ул Габделхәйнең биленнән тотып алды Бәхеттән исергән җегетнең куанычы эченә сыймады Бөтен тәне уттай янды, колак очлары кызарып чыкты Үзенең шатлыгын, кызаруын, оялуын башкаларга сиздермәс өчен ул кирәксә дә. кирәкмәс ә дә дилбегә какты, Дәүләтгәрәй абзый сыман «Әйдә, малкай!»—диештереп. кычкырып-кычкырып алды
Бөтенләй көтмәгәндә диярлек юлчылар киң. иркен болынга килеп чыктылар
— Каяле. мин дә тотып карыйм дилбегәне1—диде Былбыл Габделхәйнең колагына пышылдап.
Кучер, икеләнгәндәй итеп. Дәүләтгәрәй абзый ягына карап алды
— Бай абзый нәрсә әйтә бит әле!—диде ул көлеп
— « Бай абзый», дилбегәне тотыйм әле?—диде Былбыл
— Күп калмады инде, балалар,—Дәүләтгәрәй абзый икеле-микеле итеп.
— Әнә. алырга кушты.—диде Былбыл һәм Габделхәйнең кулындагы дилбегәне алды да көлә көлә селтәнергә тотынды—На. малкай' На'
Кара бия дилбегәнең икенче кулга күчүен сизеп, колакларын шомартып, әле уңга, әле сулга карап-карап алды, ләкин җайланган адымын әз генә дә үзгәртмәде.
— Бик каты чаптырма әле! Арбадан төшеп калам инде.—диде Йосыф Былбылга, үзенчә шаярткан булып
— Менә хәзер тауга җитәбез, шунда төшеп калырсың.—диде Былбыл
— Ачуымны китерсәгез, тауга җиткәнче дә төшеп калырмын!—диде Йосыф
Болын аша үткәч, иске такыр юл яңадан саз һәм урман исе килгән куе чытырманлыкка килеп керде Чытырманлыктан соң арба юлы беркадәр үргә күтәрелде һәм шул чакны иркен генә болын күренде
— Менә, килеп тә җиттек, балалар,—диде Дәүләтгәрәй абзый, эчке бер тантана белән
Ат туктау белән, барысы да шыбырдашып җиргә коелдылар һәм арбадагы әйберләрне алып куйдылар Дәүләтгәрәй абзый атны борды һәм дилбегәне Йосыфка тоттырды
— Мә. улым, тиз йөре,—диде.
Йосыф, дилбегә үз кулына кергәч тә. масаеп, горурланып Былбыл белән Габделхәй ягына карап алды, керәндәскә. әтисенең дымлы гимнастеркасына утырды да:
— Барин китте1—диде һәм бер дә кирәкмәгәнгә сызгырып җибәрде
— Тиз йөре!—диде Дездемона, кул болгап
— Брезент алырга онытма.—диде Дәүләтгәрәй абзый. Йосыф артыннан кычкырып
Алар нәкъ Бүә яры буена туктап калганнар иде. Ярның бу ягы сөзәк иде. су буе комлы һәм иркен—җылым тартырга җайлы иде. Каршы якта исә. кызыл балчыгы коелып торган текә яр өстендә, тыгызланып, бер-бер- сенә сыенып, карамалар, юкәләр, усаклар тынып калган, алардан арырак, барысыннан да биегрәк булып, бик зур ялгыз чыршы калкып утыра иде Бераз гына үрдәрәк. тирән су өстенә тамырлары-ниләре белән, тамыр арасындагы туфрак кантарлары белән зур-зур агачлар егылып төшкән иде. Аларның кай берләре су уртасында утырып калган, кайберләре корыган башлары белән суга капланган, кайберләре исә башкалар өстенә сузылып ятканнар иде Ул тирәдәге су тагын да тирәнрәк булып, серле һәм куркыныч булып тоела иде
Иртәнге кояш нурында коенган болын, куаклар, каршыдагы урман ягында бөтен нәрсә туктаусыз гүләп, чеңләп, шаулап тора сыман иде. Шул ук вакытта юкәләрдән, чык тамчылары җемелдәшкән болын өстеннән хуш исләр бөркелә Суның тирән җирендә чулт-чулт итеп чабаклар сикерә, яр буенда канатларын сызгыртып, түбәннән генә керәшәләр очып йөри иде Кайдадыр еракта. Очлы тау ягында тоныграк тавышлы ниндидер олы кош кемгәдер кычкырып кычкырып куя иде
Суга иң элек Дәүләтгәрәй абзый якын килде, сүзсез генә карап торды да. үзенең артындагы Габделхәйгә эндәшкән сыман:
— Тегеләрне көтәргә туры килер.—диде
— Әйдә җизнәй. көтеп тормыйбыз!—диде якындагы Былбыл, аның нәрсә турында әйткәнен чамалап — Өч кеше бер җылымны тарта алмыйбыз мы әллә?
— Без әле дүртәү,—дигән булды Габделхәй.
— Юк. Былбыл, көтәргә туры килер.—диде Дәүләтгәрәй абзый.—Барыгыз сез хәзергә җиләк, карагат карый торыгыз, мин җылымны җайлап куярмын Өчәүләп без тартуын тартырбыз бәлки, ләкин аның иң кызыгы бергәләп тарту. Былбыл!
— Шулай шул.—диде Габделхәй дә килешеп.
Дәүләтгәрәй абзыйның җиләк-карагат җыярга кушуы аның күңеленә хуш килде
— Кайчан су керәбез?—диде Дездемона
— Шаулама'—диде Габделхәй Дездемонага бармак янап —Су буенда кычкырып сөйләшергә ярамый, балык курка
— Әйе. әйе. курка,—диде Былбыл да
Дәүләтгәрәй абзый җылымны җиргә салды һәм игътибар белән аның һәр күзәнәген карарга тотынды
Барыгыз, бар. ераграк китегез моннан.—диде ул яшьләргә кул селтәп —Кирәк булгач, үзем чакырырмын
Габделхәй белән Былбыл. Дездемонаны ияртеп болын ягына китеп бардылар. Бу яктагы болыннар әрәмәләр Габделхәйгә таныш иде Ул мондагы һәрбер куакны, һәрбер чокыр-чакырны биш бармагыдай белә иде Былбылның ул сул ягыннан, яныннан гына атлап барды Ул аңа мондагы әрәмәләр җиләклекләр турында сөйләде Узган кышны икесенә бер мылтык алып 90
Йосыф белән шушында ауга килүләре күпме патрон шартлатып та. бер чыпчык та атып ала алмаулары турында сөйләде
— Нинди мылтык? Автоматмы әллә?—диде Былбыл куркып
— Ау мылтыгы!—диде Габделхәй—Дәүләтгәрәй абзыйныкы Ул бит аучы да.
— Беләм.—диде Былбыл ♦
Шуннан соң Габделхәй өченче ел көз көне инәләре белән, күрше хатын- ? нар белән шушы ук болынга балан җыярга килүләре, адашулары һәм елгада 5 балык шартлатып йөрүче ниндидер шикле бәндәләрне очратулары турында ♦ сөйләде. *
Алар шулай мавыгып үзара сөйләшеп барганда Дездемона туктап калды, н шыншырга тотынды һәм киреләнеп җиргә үк утырды
— Ни булды?—диде Былбыл чүгәләп в
Дездемона ни булганын әйтеп тормады, сул аягын ике куллап тотып ал- * ды да. иелеп, табанына казалган үлән шырпысын эзләргә тотынды Аяк кие х мен ул әтисе янында калдырган булган икән Дездемона янына Габделхәй дә ? иелде. Былбыл белән бер-берсенә якын килеп, алар икесе дә әбәләк кызый * ның уч төбедәй бәләкәй генә тәпиен карарга тотындылар Габделхәйнен битенә Былбылның яулык астыннан чыгып калган берничә чәч бөртеге тиеп китте, борынына аның кайнар тыны килеп бәрелгәндәй булды Артык якы наюдан куркып, уңайсызланып ул тиз генә башын читкәрәк алды Былбыл исә. берни сизмә! ^ндәй. бирелеп Дездемонаның табаныннан шырпы эзләде
— Кая соң, берни күрмим.—диде ул табанга өрә-өрә
— Мин анда бармыйм!—диде Дездемона шыңшып
— Ә. менә икән!—диде Былбыл, ниһаять
I Нәфис тырнак очлары белән ул нидер эләктереп алды, көлеп җибәрде Аннан күрмәкче. авыртудан котылуына сөенепме. Дездемона да көлеп җибәрде
— Булды!—диде ул җиңел сулап
— Кем элек?—диде Былбыл
— Минелек!—диде Дездемона
Алар шундук урыннарыннан сикереп тордылар, аякларына бастылар Дездемона «элек» булды. Былбыл апа арткарак калды. Габделхәй тагын да арткарак калган булып чыкты
— Бар. тиз генә аягыңа киенеп кил.—диде Былбыл Дездемонага
Әле генә «бармыйм» дип карышкан кызый хәзер инде «аягыма кимим» дип карыша башлады
— Барсын шулай гына.—диде Габделхәй
XI
Чабылган болын аша үткәч, алар күләгәле әрәмә эченә килеп керделәр Габделхәй алдан барды Ул аркылы сузылып яткан, ауган агачларны атлап чыкты, кайберләрең әйләнеп үтте, үзеннән артта килүчеләрнең битенә тимәсен өчен, ботакларны як-якка аерып тотып торгандай итте
Әрәмә артык куе түгел иде. шулай да Дездемона тагын шыңшырга то тыйды Хәзер ул «анда бармыйм, дип киреләнде
— Бар сип ки г,—диде Былбыл аңа —Әтиең әнә анда гына —күренеп кенә тора
— Бар. бар,—диде Габделхәй дә — Моннан без сине карап торырбыз
— Сукмакка чыгарып куй!—диде Дездемона таләп итеп
Кызның сүзен тыңлап, әрәмәдән кире чыгарга туры килде Яр буеңдагы Дәүләтгәрәй абзый күренеп кенә тора иде Дездемона, артына борылып ка рый-карый, әтисе ягына йөгерде Ул ерагайгач. Габделхәй Былбылга карап алды да яңадан кузгалып китте Якында гына ул яхшы белгән «Карагат күле» бар иде Аның хәзер Былбылны шунда алып барасы килде
Сирәк куаклар аша үткәч, болынга черегән яфрак исе. саз исе килеп бәрелде Озакламый саз исен ылыс исе алыштырды Алар төбендә берән
сәрән абага сыман үләннәр үсеп утырган ниндидер чыршылыкка килеп керделәр Бер-берсеннән тигез ара калдырып утырган чыршы гәпләрендәге җир өсте тоташ кызгылт ылыс белән түшәлгән иде. Тын алуы монда иркенәеп китте Куе чыршы араларыннан тасмадай сузылып, кыйгачлап кояш нурлары төшкән Кояш нурларында бер ботактан икенче ботакка сузылган үрмәкүч аулары җемелдәшә иде Тирә-якта тын, тып-тын иде Бер-берсенә сыенып, бер-берсеннән уздырып биеккә, яктыга үрелгән төз, купшы чыршылар, илаһи тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, тынып-йокымсырап утыралар иде Аяк атлаган саен бары тик йомшак, коры ылыслар кыштырдаганы нСнетелә дә чырт-чырт итеп коры ботаклар гына калгалый иде.
— Нинди күңелле!—диде Былбыл исе китеп.—Менә нинди күңелле икән монда!
Шулай аяк астындагы ылыс юрганын таптап, аркылы сузылган үрмәкүч ауларын өзгәләп бара торгач, көтмәгәндә тукран тавышы ишетелеп китте Кайдадыр якында гына, корыган чыршы башында, тукран корыч томшыгы белән бер-бер артлы тукылдатып алды Былбыл да. Габделхәй дә икесе дә берьюлы сискәнеп киттеләр, туктап калдылар һәм шундый каты тукылдатучының үзен күрмәкче булып, муеннарын сузып, як якка карана башладылар
— Кая соң ул? Күрәсеңме син?—диде Былбыл пышылдап, Габделхәйгә таба елышып
— Күренми,—диде Габделхәй
Тын алырга да куркып алар өзак кына күзәтеп тордылар, ләкин тукылдаган тавыш яңадан кабатланмады Габделхәй кузгалып китмәкче булып , аягын гына кузгаткан иде. тукран тагын тырылдата башлады
— Әнә'—диде Габделхәй, якындагы агач башына күрсәтеп.
Бик нык игътибар белән Былбыл каядыр югарыга карарга тотынды.
— Юк. берни күрмим,—диде ул
— Күзең шунда калсын!—диде Габделхәй.
— Ай, күзем күрми!—дигән булды Былбыл шаянланып.
Икесе дә кичәге сөйләшүне искә төшереп, көлешеп алдылар һәм кузгалып киттеләр. Тоташ яфраклы агач урманы уртасында утрау сыман булып утырган чыршылык зур түгел иде Озакламый чыршылар артта калды һәм яңадан саз исе — куе, сусыл үлән һәм җыелып, череп яткан су исләре килә башлады Монда кайчандыр шаулап Бүә аккан Елга үзенә яңа юл салгач, иске юл күлгә, күл сазлыкка әйләнгән Хәзер ул камыш сыман биек үләннәр белән, вак-вак түмгәкләр белән, ялгыз куаклар белән капланган озынча бер батынкы җир иде Котырып үскән куаклар арасында, оя-оя булып утырган камышлы түмгәкләр арасында — әле анда, әле монда төнбоеклар, бака ефәкләре белән чуарланган кесәлдәй куе яшькелт сулар ялгырап ята иде Уйдык-уйдык суларның кайберләре зур гына, кайберләре кибеп бетеп бара һәм шул сулы чокыр төпләрендә корыган саз үләннәре моңаеп утыра иде
— Мин куркам Анда бармыйк. Габделхәй.—диде Былбыл
Ул моны баягыча ярым пышылдап әйтте, якындагы ниндидер куркыныч җан ияләре ишетмәсен, дигән сыман итеп әйтте Кызның йөзендә Габделхәй куркудан бигрәк шомлану, тынычсызлану күрде.
— Нәрсәдән куркасың?—диде ул кызның үзе кебек үк пышылдап.
— Үзем дә белмим.—диде Былбыл—Әнә анда куаклар арасында кемнәрдер карап торалардыр кебек.
— Кем булыр икән соң ул анда?—диде Габделхәй, сүзне уенга бормак чы булып.—Әйдәле. барып карыйк — чыннан да. берәрсе яшеренеп ятмый микән анда?
Бу сазлыкка әле быел кеше аягы басмаган иде бугай Карагат әле ныклап пешмәгән, үрдәк атарга инде соң. Габделхәй төбәп барган куакның ко яшка каршы ягына килде дә иелә төшеп бер ботакны күтәргәндәй итте Авыр ботакның төбеннән алып очына кадәр эре җимешле тәлгәшләр асылынып тора иде Яңа пешә башлаган карагат шундый эре. зәлгәшләр шундый күп иде — ботакта хәтта яфракларга да урын калмаган
— Менә ул!—диде Габделхәй бер-ике тәлгәшне өзеп алып.
— Бу миңа күчтәнәчме. Габделхәй’—диде Былбыл.
— Күчтәнәч, ләкин аны әле ашарга ярамый—диде Габделхәй.
— Мин аны ашамыйм — гәрәбә кебек итеп тагып кына куям.—диде Былбыл балаларча куанып һәм чыннан да каралҗым карагат тәлгәшен изүендәге сәдәпкә тагып куйды—Матурмы?—диде ул аннары.
— Матур.—диде Габделхәй, аның түшенә кырын күзен төшереп
— Монда җиләк юкмыни?—диде бераздан Былбыл.
— Җиләк бар барын, тик моннан ерак.—диде Габделхәй—Монда әле кызыл карагат та бар Анысын инде җыйсаң да була
— Минем әти ярата кызыл карагатны,—диде Былбыл.—Балыктан сон кереп җыярбыз, име? Мин әтигә кызыл карагат алып кайтырмын
— Мин аны сиңа үзем җыеп бирермен Күпме кирәк —шул кадәр!—диде Габделхәй
— Ярар, шулай итәрбез.—диде Былбыл, килешеп
Ул шулай дип әйтергә дә өлгермәде, ниндидер кара шома нәрсәнең аяк астыннан гына диярлек шуышып баруын күреп алды һәм коты алынып
— Җылан!—дип кычкырып җибәрде
Куркудан Габделхәй дерт итеп китте, борылып Былбыл ягына карады һәм шул ук мизгелдә кояшлы ачык җирдә ашыга-ашыга боргаланып, куркы ныч елкылдап китеп барган зур гына җыланны күреп алды Җыланга карата анда табигый дошманлык тойгысы саклана иде Бу аның канына сеңгән иде Җыланны күрсәң, теләсә кайда үтерергә, үтерә алмасаң. ничек тә аннан ераграк булырга кирәк иде. Бары тик й<фт җыланына. мөгезле җыланга һәм тузбашка гына кагылырга ярамый иде Йорт җыланы йортны саклый, бәхет китерә, мөгезле җыланның мөгезен күргән кеше гомергә бәхетле була, дип исәпләнелә иде Аларны куркыткан кара җыланны үтерергә кирәк иде Ләкин ул әнә качты Качсын әйдә.
— Уф!—диде Былбыл, йорәк турысына кулын куеп.—Шундый курыктым! Йорәк дөп-дөп тибә. Тотып карале менә!
Аны-моны уйламыйча ул Габделхәйнең үзеннән-үзе салынып төшкән кулын тотып алды, аны-моны уйламыйча бик каты дөпелдәп типкән йөрәге турысына китерде Кызның йомшак кулы үз кулына килеп тигәч тә. йомрыланып калкып торган тыгыз күкрәгенә кагылып киткәч та яшь җегетнең куркудан юкка чыккан кайнар каны яңадан уянды, кулына җан керде һәм көчле дулкын булып бөтен тәненә таралды Җылан. курку, җирәнү — бары сы онытылды, якында, янәшәдә бары тере булып, сокландыргыч булып илаһи зат кына торып калды Корт чаккандай, кулын ул шундук тартып ал ды, колак очларының кызарына барганын тойган хәлдә, күз карашын читкә борды. Былбыл да. үзенең саксызлыгын аңлап тынып калды
— .Нинди куркыныч!—диде ул. телгә килеп
— Әйдә, китик моннан.—диде Габделхәй—Кемнәрдер карап та тора дисең...
— Әйдә.—диде Былбыл күндәм генә
XII
Бер ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, атларын кызу атлатып. Йосыфлар да килеп җитте Атны ярдан читкәрәк. зур шомырт куагы төбендә туарды лар да. кешәнләп якындагы болынга утларга җибәрделәр Фәрхәнә апа белән Шәмсебәнат апа. балыкчылар балык тотканчы дип. якын тирәне әйләнеп чыкмакчы булдылар Бу яктагы болыннарны, куаклыкларны — кайда җиләк, канда карагат булуын алар да яхшы беләләр иде Шуңа күрә яр буенда артык тоткарланмыйча, үзара нидер сөйләнеп, әкрен генә читкә китеп бардылар Ләкин алар әле генә Габделхәй белән Былбыл булган якка түгел, бөтенләй икенче якка киттеләр
Әкрен генә ялкау гына агын яткан Бүә шундый саф шундый тонык су лы иде. ныклабрак карасаң, су төбендәге иң вак ташларны да аермачык
күрергә була иде. Мондый тонык суда балык тотып булмаячак иде. әлбәттә. Җылым сала башлаганчы Дәүләтгәрәй абзый Йосыф белән Илгизне үргә, ләм-ком актарып, суны болгата башларга җибәрде. Габделхәйгә үзе янында калырга кушты.
— Мин нишләргә тиеш, җизнәй—диде Былбыл, үзенең эшсез калуын күреп.
— Син балык җыеп торырсың,—диде Дәүләтгәрәй абзый.
— Балыкны без җыябыз Фидәил белән!—диде Дездемона.
— Алайса мин су комларга барам'—диде Былбыл һәм. рөхсәт булганны да көтмәстән, якындагы керәндәс ягына йөгерде.
Анда ул аяк киемен салып куйды, як-ягына каранып һәм чак-чак кына оялып-уңайсызланып, өс киемнәрен салып ташлады, чәчен-башын. күкрәк чәсен төзәткәләде һәм Йосыф белән Илгиз артыннан йөгерде Габделхәй аның биегәндәге сыман матур аяклары белән килешле йөгергәләп баруын арттан карап калды Ул аның кояшта янган сылу беләкләрен, аркасын күрде, бүтән чакта чит күзләргә күрсәтелми торган барлык зифа буен күрде һәм сокландыргыч матурлыкка исе китеп, зиһене чуалып, шундук күзен читкә борды Нишләптер Дәүләтгәрәй абзый аңа карап торадыр сыман тоелды Ул тиз генә Дәүләтгәрәй абзый ягына күз салды, аның үзенә игътибар итмәвен күреп, яңадан Былбыл ягына борылды Ләкин бу вакытта сихри күренеш инде юкка чыккан иде Ул бары аның куаклар артыннан:
— Йосыф! Илгиз!—дип кычкырган шат тавышын гына ишетте.
Былбыл китеп барганнан соң Дәүләтгәрәй абзый беркадәр вакыт көтеп торды, тонык су уртасыннан болыт сыман булып әкрен генә болганчык агым якынаеп килгәне күренгәч, «аллага тапшырдык*ны әйтеп, суга керде дә Габделхәйгә ым кагып
— Әйдә. Габделхәй, башладык!—диде.
Габделхәй җылымның икенче башындагы шома агачны җайлап кулына тотты Әкрен генә тартылган челтәрле җылым су эчендә күмелә барды Дәүләтгәрәй абзый кулындагы җылым таягын ничек тә елга төбеннән шудырырга тырышып, һаман эчкәрәк, тирәнгәрәк керде. Су башта аның балты рына. тезенә җитте һәм туктаусыз күтәрелә барды Дәүләтгәрәй абзыйның ак ыштанына кыстырып куелган күлмәк эченә һава тулды. Болай да олы гәүдәле ир кешенең аркасы мендәр сыман күпереп торды
Яр читендәге вак ташларны, бакыргач кабыкларын шыштырдатып, себе- реп-өстерәтеп җылым койрыгы тәмам суга күмелгәч. Габделхәй дә суга керде һәм авыр җылымны агымга каршы тарта барып, әкрен генә атлап китте Ул арада Дәүләтгәрәй абзый елганың уртасына җитте Су өстеннән анын зур башы, киң кулбашлары, ара-тирә кулындагы җылым таягы гына күренде Җылым тарту минут саен авырая барды. Дәүләтгәрәй абзый исә һаман тартуында булды һәм ничек тә икенче як ярга барып чыгарга, ничек тә елганы җылым белән иңләп, бүлеп алырга тырышты
Габделхәй, аякларын комлы су төбенә терәп, әкрен генә алга таба хәрәкәтләнде Чынлыкта бу алга табу бару да түгел, бары җылымны агымга каршы тигез итеп тотарга тырышу гына иде
Нык тартылган җылым җәтмәсенә әледән-әле нәрсәләрдер килеп бәре лде. Габделхәйгә шулай зур-зур балыклар килеп бәреләдер сыман тоелды Бу анда яңа көч һәм омтылыш тудырды Ул туктаусыз җылымны. Дәүләтгәрәй абзыйны күзәтте, шул вакытта тал куаклары артындагы чыр- чуга да колак салды Анда, куаклар артында, су өстендә Былбылның шат һәм дәртле тавышы ишетелеп-ишетелеп китте
Дәүләтгәрәй абзый, елганың икенче як ярына барып чыккач, «булды бу« дигән сыман канәгать бер төс белән Габделхәй ягына карап алды Габделхәй аның ни әйтергә теләгәнен чамалап алды һәм үзе тирәсендә бөтерелгән Фидәилгә пышылдап
— Бар. йөгер тегеләр янына'—диде
Шуны гына көтеп торган Фидәил. су чәчрәтә-чәчрәтә үргә таба йөгерде. Кычкырып, кулларын бутап аның артыннан Дездемона чапты Күп тә 94
үтмәде, тал куаклары артыннан су комлатучылар килеп чыкты Чцтр-чу ки леп. коточкыч шау-шу ясап, алар җылым тартучыларга таба якыная башла дылар
XIII •
Җылым тартучылар янына беренче булып Илгиз килеп җитте һәм 5 җылым алдыннан ук диярлек Дәүләтгәрәй абзый яныны йөзеп чыкмакчы ♦ булды Ау барышын уяу күзәтеп торган Дәүләтгәрәй абзый, судан зур йод- * рыгын чыгарып, Илгизгә ачуланып алды Бу аның җылым алдына керергә * ярамый дигәнен аңлатты Илгиз кирегә йөзеп, комлы ярга барып чыкты да £ өстендәге суларын коеп, дөп-дөп басып җылым артына төште Илгиз артын ә нан ук диярлек яр буйлап ашыгып Былбыл килеп җитте
— Мин нишләргә тиеш? Мин нишлим, җизкәй?—диде ул Дәүләтгәрәй х абзыйга *
Ул шат иде. ул эшчән иде. Бу минутта ул шундый чибәр иде!
— Монда кил, монда'—диде Габделхәй
Былбыл тиз арда Габделхәй янына килеп җитте һәм. аның кеб^К үк. җылым таягына тотынды
— Баудан тарт!—диде аңа Габделхәй
Җылым таягына койрык сыман итеп озын гына бау ялганган иде Суда бүртеп тыгызланган бауны Былбыл икс куллап тотып алды да бар көченә тартырга тотынды Теге якта Илгиз Дәүләтгәрәй абзый янына барып чыкты һәм шулай ук җылымм таягына тагылган баудан тарта башлады Бераздан Йосыф килеп җитте Йосыф бауга тотыну белән, җылым тарту җиңеләеп китте Шауламаска. Тавыш мазар чыгармаска тырышып, дәртләнеп һәм бердәм булып алар үргә таба хәрәкәтләнделәр
Дәүләтгәрәй абзый, кул селтәп аларга туктарта кушты Бу яртагылар туктагандай иткәч, үзе алгарак чыкты һәм әкрен генә елга уртасына; таба борыла башлады
Дәүләтгәрәй абзый таза иде. кочле иде, тик шулай да бөтен бер җылымны агымга каршы тартып бару аның үзенә генә авыррак иде Йосыф әтисе белән Илгизне күзәтеп кенә барды һәм әтисенә авыр була башлагач та. агым уңаена йөзеп. Илгиз янына барып га җитте Илгиз кулындагы бау ны алар икәүләп тарта башладылар
— Ашыкма' Күгәрмә! Төптәнрәк алып бар'—диде Дәүләпәрәй абзый үзенең кочле һәм җитез улын тыеп
Шул ук вакытта Габделхәй дә ара тирә боерыклар бирде
— Ярга тартыгыз, ярга'
Бу вакытта инде алар елга уртасыннан узганнар һәм Габделхәйләр ягын дагы комлы ярга якынлашып киләләр иде
Шапыр-шопыр су чәчрәтеп, ярга иң элек Йосыф килеп чыкты
— Ашыкма, ашыкма'—диде Дәүләтгәрәй абзый
Менә ул үзе дә комлы ярга аяк басты. Болганчык су өстендә дут аланын тартылган зур челтәр — җылым челтәре авызының моңарчы су астында бул ган аскы өлеше күренде Җылым авызы җыела кысыла барды һәм шул чак ны «капчык» тобендә чәбәләнгән, тыпырчынган ялт йолг килгән эреле-вак лы кушбашлар, чабаклар, алабуталар күренеп калды Күптән көтелгән шул тере балыклары белән, су төбеннән эләгеп кергән яшел-йошел үләннәре муртайган агач тамырлары һәм йодрык зурлыгыдай ташлары белән аныраи ган җылым тыгыз судан, агымнан котылып, арып алҗып кызу ком өстенә килеп җыгылды
Җылым тартучылар, бауларын таякларын бер читкә ташлан, барысы берьюлы диярлек балыкка ябырылдылар Дәүләпәрәй абзый җылымга бер күз карашы ташлап кына аллы — күпме нәрсә кертәнен болан тына чамала лы да канәгать гог белән читкә китеп барды Ватык җыюны тулысынча яшьләргә тапшырды Бу эштә тәҗрибәлерәк кеше буларак. Йосыф акылым
ның авыр таш бәйләнгән төбеннән ике куллап тотып, балыкларны, чүп-чарны җир өстенә селекте Комлыкка эре-эре кушбашлар, алабуга, чабаклар белән бергә вак кәсләр, ташбашлар коелды Фидәил белән Дездемона, кызык итеп, иң элек вак балыкларны җыя башладылар.
— Адарын суга җибәрегез, суга’—диде Дәүләтгәрәй абзый.
Балыклар, койрыклары белән җиргә бәреп, югары сикерделәр һәм ничек тә суга төшеп котылмакчы булдылар. Балык күрү белән кыргый дәрт һәм аучылык омтылышы уянган адәм балалары елтыр тәнле юеш балыкларны тимер бидерәгә тутыра тордылар
Бераз хәл җыйгач. Дәүләтгәрәй абзый икенче мәртәбә сөзеп карамакчы булды һәм җылымның бер башыннан өстерәп яңадан суга кереп китте. Җылымның икенче башыннан Йосыф белән Габделхәй килеп тотты. Алар- ның шулай мыштым гына дигәндәй яңадан суга кереп барулырын күреп, янә Былбыл килеп җитте.
— Мин нишлим, җизнәй? Миңа ни эш кушасың?—диде.
— Син. Былбыл, бидерәдәге балыкны саклап тор.—диде Дәүләтгәрәй абзый.
Искәндәр белән Фидәил балык куркытырга дип үргә йөгерделәр.
• Балыкчылар бу юлы озак булашмадылар. тиз арада җылымнарын тартып чыгардылар Монысында балык бөтенләй диярлек эләкмәде Җәтмә төбеннән бер бәләкәй шүкә белән бер алабуга гына чыкты. Дәүләтгәрәй абзый ерактан балык оясы булып тоелган тирәнрәк, аулаграк төшне дә сөзеп карамакчы булды Сөзүен сөзделәр, ләкин балык инде киткән иде Өченче мәртәбә җылымга берни эләкмәде Моның шулай булырга тиешлеген Дәүләтгәрәй абзый үзе дә белә иде. әлбәттә. Тик әле булса күңеле тынычланып җитмәгән иде бугай Хәзер инде аның, балык тотудан бигрәк, балык эләкмәвен күреп тынычланасы килә иде бугай
— Җитеп торыр, балалар. Комсызлыкның да чиге була.—диде ул нәтиҗә ясап.
Шуннан соң алар җылымны өстерәп читкә, тигезрәк җиргә алып чыктылар Койрыгыннан күтәреп, төбендәге чүп чарны койдылар да печәне чабылган җир өстенә кибәргә җәеп куйдылар Дәүләтгәрәй абзый малайларны утынга җибәрде, үзе керәндәс төбендәге балтасын алып учакка таган әзерләргә тотынды Тагәнны җайлагач, балык чистартучы Былбыл янына килде.
— Буламы. Былбыл?—диде
— Була, җизнәй!—диде Былбыл.
Ләкин тәҗрибәле җизнәй ничегрәк «булганын» шундук чамалап алды һәм. су буена чүгәләп, балык чистартышырга тотынды Малайлар күн итеп утын алып килделәр, утыннарын булачак учак янына оеп ташладылар да. үзләре су керергә йөгерделәр. Былбыл аларның җыйнаулашып килүен күреп ишетеп торды Малайлар су керә башлагач, күзенә төшкән чәчләрен төзәткәләп. алар ягына карап-карап алды
— Ярар, калганын үзем карармын. Былбыл,—диде Дәүләтгәрәй абзый аның тынычсызлануын күреп
Балыкны чистартып бетермичә китеп бару Былбылга уңайсызрак тоелды. ахрысы.
— Мин нишлим соң. җизнәй?—диде ул гадәтенчә.
— Су керә тор.—диде Дәүләтгәрәй абзый
Былбыл су керергә китәргәме-юкмы дигәндәй икеләнебрәк торганда, алар янына йөгереп малайлар килде
— Дәүләтгәрәй абый, атны коендырыйк әле?—диде Илгиз.
— Коендырыгыз. Шушы тирәдә генә—диде Дәүләтгәрәй абзый рөхсәт итеп
Илгиздән чак кына калышып, алар янына Габделхәй дә килеп җитте. Дәүләтгәрәй абзыйның сүзләрен ишетү белән ул:
— Мин — беренче*—дип кычкырып җибәрде.
— Мин —икенче!—диде Фидәил. бәләкәй абыйсыннан уздырып.
— Мин—өченче!—диде Былбыл
Илгиз дә. аннан арттанрак килгән Йосыф та берни әйтә алмый калдылар Бүтәннәр исләренә өлгергәнче. Габделхәй болынга ат янына йөгерде, аның артыннан малайлар иярде. Былбыл иярде Алар килеп җиткәнче, бәхетле Габделхәй ат янына якынлашты кыюланып, шулай да ипләп кенә сакла нып кына аның муеныннан, күкрәгеннән сыйпалады, тәнендәге кигәвеннәр- * не куалады Атның юашлыгын күреп, ул аның башыннан сыйпап алды һәм ? шуның белән тиешенчә дуслашты да тезгенне чиште Элегрәк җәй коннә- * рендә аның колхозда атлы эшкә дә йөргәне бар иде атка атланып малайлар ♦ белән узышканы да бар иде Биек ат сыртына ул элегрәк арбага фәләнгә ба * сып атлана иде Ләкин якында гына көнчел малайлар карап торганда Был- »• был каран торганда хәзер ул калку урын эзләп тора алмый иде инде — ике э куллап ат сыртына тотынды да бар көченә югары ыргылды һәм атланып та 9 алды. *
Атка артык якын килмичә, малайлар Габделхәйне читтән генә күзәтеп " тордылар Алар аны су ягына китәр дип көттеләр һәм ул атлангач та юл би Z pen. шундук читкә тайпылдылар Ләкин Габделхәй болын ягына борылды * һәм очынып, сөенеп, ерактагы әрәмәләр ягына элдерде Малайлар аның ар тыннан кычкырып, шаулашып калдылар Тавышлар ерагая башлау белән ул кире борылды һәм шатлыктан «Әһә-әй1»—дип кычкыра кычкыра Бүәгә якынайды
Малайлар аны яр буенда көтеп торалар иде
— Атта бик шәп чабасың икән син. Габделхәй’—диде Былбыл мактап
Бу минутта Габделхәйгә бүтән берни дә кирәкми иде Ул җиңүче ул бәхетле иде Су янында ул җиңел генә сикереп төште һәм эре ген.»
— Кем икенче?—диде
— Мин икенче'—диде Илгиз
— Юк. мин1—диде Фидәил.
— Фидәил — икенче!—диде Былбыл да Фндәилне яклап—Син Габделхәй, тәртипне бозма, без бит кычкырдык инде
— Дөрес, кычкырдык.—диде Габделхәй—Хәзер Фидәил аннан — Былбыл
— Хәзер—мин. хәзер — мин!—диде Фидәил һәм сул аягы белән тез генгә басып, үрмәләп диярлек ат сыртына менеп китте
Габделхәй аңа арттан булышып торды Фидаилнең дә олы абыйсы кебек болын ягыннан һай-һайлап чабып киләсе килде Ләкин шул чакны Дәүләтгәрәй абзыйның тавышы ишетелде
— Атны интектермәгез, балалар—диде ул — Суда (ына җортегез.
— Ярар. ярар. Дәүләтгәрәй абый,—диде Габделхәй, атны су ягына борып
— Җибәр! Мин үзем!—диде Фидәил атка атланып алгач га
Абый кеше аның кычкыруын колагына да элмәле Йосыфның читтә булуыннан файдаланып, ул үзен атның тулы хуҗасы игеп тойды Җигәкләгән килеш атны ул бераз су эчендә йортте дә Фидаилгә төшәргә кушты Фидәил карышты, аяк кулларын селтәде Габделхәй сүз тыңламас энесен аттан тартып тошермәкче булган иде малай чәрелдәп кычкырырга тотынды
— Ярар, утыр шунда кичкә кадәр,—диде абый кеше
Ачуланып, ул энесенә су сибәргә тотынды Шуны гына көтеп торган кебек. колә көлә Дездемона да Фидәил г ә су сибәргә кереште
— Атка да сибегез. атка да1—дип кычкырды Габделхәй
Барысы да төрле яктан су сибәргә тотындылар
Башкаларга караганда үзен остарак, тәҗрибәлерәк санап Габделхәй ат ның әле бер ягына чыкты, әле икенче ягына чыкты аның әле янбашын әле күкрәген юды Башкалар да аннан күрмәкче атны юындырырга сыларга сыйпарга тотындылар Агымга каршы күкрәген куеп, елга уртасындарак ба сып торган кара бия үзе тирәсендә чырчу килүчеләргә карангалаи колакла рын шомартып, чиксез рәхәтлеккә бирелеп тик торды
97
Ат белән мавыккан арада Фидаилгә беркем игътибар итмәде. Ат өстендә тик утыру аның үзенә дә күңелсез була башлады, ахрысы. Артык шауламыйча, шыпырт кына шуып төште дә башкалар кебек су сибәргә кереште Шуны гына көтеп торган Габделхәй Былбылга ым какты.
— Әйдә, атлан!—диде
— Ничек атланырга соң моңа?—диде Былбыл, атның кай җиренә тотынырга да белмичә
— Менә шулай ике куллап җилкәсенә тотын.—диде Габделхәй өйрәтеп—Аягың белән минем кулга бас
Өйрәткәнчә. Былбыл атның калку җилкәсенә тотынды сул аяш белән Габделхәйнең уң кулына басты да бар көченә талпынып җибәрде Габделхәй аны табаныннан тотып югары күтәргәндәй итте. Былбыл атка шактый җн ңел атланды Ләкин аның атлануы үзенчә булды. Ике аягын да атның сул ягында калдырып, ул атның биленә җайлап утырды да сөенечтән көлеп җибәрде
— Нык тотын Ике куллап тотын.—диде Габделхәй
Атның алдына чыгып, ул әкрен генә кузгалып китте Куркыпмы, шатла-ныпмы. Былбыл җиңелчә генә кычкырып җибәрде Шундук бер яктан Йосыф, икенче яктан Илгиз килеп җитте Су эченнән бара торгач, утырган урынында Былбыл җайлаша төште, тезгенне үз кулына алды да. кыюланып.
— Җибәрегез, җибәр' Үзем!—дип кычкыра башлады
«Үзем икән, үзем*,—дип уйлады Габделхәй һәм йөгәнне ычкындырып читкәрәк чыкты Шул чакны ул Фидаилнең ат койрыгына тагылып, арпан йөзеп килүен күреп алды
— Борыл' Ярга таба борыл'—дип кычкырды ул Былбылга
Былбыл көлә-колә һаман эчкәрәк. тирәнгәрәк керә барды Фидәил яхшы йөзә белми иде Абый кеше Фидаилне ат койрыгыннан куалап җибәрмәкче булды Фидаилнең чәрелдек тавышын ишетеп барысы да артларына борылып карадылар
Малайлар Фидаил тирәсендә ыгы -зыгы килгәндә Былбыл ат өстеннән шуып төште дә суга чумып юк та булды Күпмедер вакыттан соң ул су астыннан килеп чыкты, башын калкытты, битендәге суны сыпырып төшерде һәм Габделхәйне күреп елмайды да. «әйдә, ку!» дигән сыман кул болгады
XIV
Былбыл үргә, ауган ai ачлар ягына йөзде Аида ииктер бик куркыныч сыман иде Тирәндә, су төбендә ауган, егылган агачлар арасында ниндидер ят һәм куркыныч нәрсәләр бардыр кебек иде Былбылның берни уйламыйча нәкъ шул якка таба йөзеп баруы Габделхәйне шомландырып куйды Аннан соң ул аны ерак йөзә алмас, хәлсезләнер дин тә уйлады Былбылда исә бер нинди хәлсезлек галәмәте сизелмәде — ул бик тиз һәм тигез йөзде. Габделхәй. никадәр кызу йөзмәсен, һич тә аңа якыная алмады
Тиздән Былбыл ауган агачлар турысына җитте, ауган агачларны узып китте. Габделхәй исә һаман арттан өстерәлде Алда икенче төрле ярлар, икенче төрле күренешләр ачылды Уң якта куе таллык башланды, сул якта язгы ташудан соң утырып калган озынча комлыклар күренде
Комлы ярга кадәр ничек тә куып җитмәкче булып. Габделхәй бар көченә йөзәргә тотынды. Бер мәлне ул кызга шактый якынаеп калды Был был артына борылып, күреп алды һәм үчекләшкән сыман
— Ник каласың3 Калма!—дип кычкырды.
Габделхәйгә агым бу турыда көчлерәк сыман тоелды Шулай да ул. бөтен көчен эшкә җигеп, алга ыргылды Ара бераз кыскара төште
— Җнтәм. барыбер җитәм!—диде ул җилкенеп
Былбыл көлде, чалкан әйләнде дә. матур беләкләрен алмаш-тилмәш хәрәкәтләндереп, бернинди көчәнүсез диярлек кызулый башлады Габделхәйнең эче жу итеп китте — ул үзенең алай ук кызу иозә алмаганлыгы!! танырга мәҗбүр булды
— Туктале! Мин сине!—диде ул ерагая барган кызга янаган булып
Ләкин аның тавышы бик көчсез булып чыкты хәтта үзенә дә ныклап ишетелмәде Ара ерагайганнан-ерагайды Габделхәй хурлыклы рәвештә артка кала барды ' Юкка бәйләндем*.—дип уйлады ул пошынып Аның хәзер кыз ны куып җитәргә дә. барысына кул селтәп кире китәргә дә киченнән килмәде Кояшлы кон кинәт караңгыланып калды яр буендагы таллыклар комлыклар күренмәс булды
Шул чакны ул Былбылның сулга—елганың уң як ярына борылуын күреп алды Менә ул сай җиргә җитте, су төбенә басты да елмаеп Габделхәй ягына карады Аның шундый эчкерсез елмаюын күрү белән судан килеп чыккан тере балык сыман, әкияттәге су кызы сыман елкылдап нур чәчеп торган сылу тәнен күрү белән, искиткеч бер могҗиза булып яшь җегетне яңадан коч-куәт һәм омтылыш биләп алды Үзенең котылуына сөенеп, ул шулай ук ярга таба борылды.
Комлыктан читтәрәк арырак тал куаклары күпереп утыра иде Яр буе тын һәм аулак иде Түбәндә, ауган агачлардан арырак ат коендыручылар НЫҢ чыр-чуы ишетелә дә. баш өстендә очып йөргән ялгыз акчарлакның «чи чи* дигән борчулы тавышы ишетелә иде Монда аның оясы ояда бала чыга рырга утырган дусты бар иде бугай Югарыдарак. тоташ яшел урман белән капланган калкулык өстендә, төшлеккә якынлашып килүче кояш кыздыра иде
Былбыл сай җирдә беравык басып горды, Габделхәйнең дә ярга борылу ЫН күреп, коры җиргә чыкты һәм беркем аягы басмаган чиста ком өстенә ауды
— Уф. арыдым!—диде ул якында, үзе янында Габделхәйне күреп Аннан соң. үзенең аннан яхшырак йөзүе өчен гафу үтенгән сыман һәм шул ук вакытта бераз гына мактанасы килен, әйтеп куйды
— Мин бит Агыйделдә үскән.—диде
Габделхәй аның сүзләренә бөтенләй диярлек игътибар итмәде Арып хәлсезләнеп ул да комга ауды Былбылның сул ягына, бик якынга ауды һәм үзенең ни сөйләгәнен үзе дә рәтләп аңламастан
— Әһә. тоттыммы?!—диде
Былбыл комда йөзтүбән капланып яга иде Авырайган юеш беләген Габделхәй тупас кына кыланып, кызның батынкы биленә салды Кыз тынып калды Аның шулай тынып калуын ансыз бала үзенчә юрап әле генә сихри сыман тоелган батынкы, тыгыз билне үзенә таба якынайт,макчы булды Мои дый көтелмәгән әдәпсезлектән кыз аптырап калды, башын калкытты. торып утырды һәм тырма кебек авыр, җансыз кулга сугып җибәрде
— Кагылма миңа1—диде ул усалланып
Аңсыз баланың оятлы йөзенә кинәт кан бәрде Ул үзен хурланган итеп тә. хаталанган игеп тә тойды. Беркадәр вакыт йөзтүбән капланып яны да. үкенү сыман бер нәрсә Тоеп, халатын уеша әиләндермәкчг булып былагаи ланып кызның юеш тәненә кайнар ком сипи Ләкин эш узган иде ип де —кырылган күңелне ком сибеп кенә төзәтеп, хатаны уеша әйләндереп булырлык түгел иде
Былбыл агылып аягына басты һәм берни әйтмичә, горур төстә дошман парча үпкәләгән сыман читкә китеп барды Габделхәй оятлы йөзен кая ку ярга белмичә, кайнар комга капланды. Шулай да кырын күге белән генә ул чибәр кызның яртылаш комга буялган маг ур аякларын комлы үкчәләрен сары җирлеккә кызыл чияләр төшерелгән тыгыз тукымадан тегелгән һәм сылу гәпне йомырылап кысып юрган тар. кыска киемен күкрәкчәсен күреп калды Ул аның яр буендагы комнарны шыппырдатыи атлавын, аннары суга керүен, йөзеп китүен ишетеп ятты
Ая» күктә кояш көлде, елга өс гендә «чи чи кипи акчарлак колде ком лы ярны, таллыкларны юып. колә-колә серле Бүә акты Мәсхәрәгә ка нап малай җегет берни тоймады берни сизмәде Анык өчен бөтен нәрсә юкка чыкты Әйтерсең, ул бар дөньядай аерылгандай бумы Дөресрәк якты дөнья, тере донья искәрмәстән аннан баш тартты Бер поре энең кышны
мәгънәсе калмады Күкрәген дә авырттырып, ачыттырып бары оят һәм хурлык кына торып калды
Шулай онытылып ята торгач, мәңге үлмәс мин-минлек кинәт башын калкытты «Китсен*» Бик кирәге бар иде*»—дип уйлады ул. пычракка салып тапталган дәрәҗәсен акламакчы булып.
Китсен* Китә бирсен* Кем соң ул шулкадәр? Бер дә әллә кем түгел әле Бер кыланчык шунда Ул киткәннән дөнья җимерелмәс Кайтып китсен үзенең Уфасына Бүген үк китсен — ул киткәч, ичмасам тынычлап яшәргә булыр. _
Йөзтүбән капланып, ул озак ятты Кымшанмыйча, кузгалмыйча ятты Берзаман аның күңеленә «Югалтырлар, борчылырлар, шикләнерләр»—дигән уй килде. Аннан соң үтереп ашыйсы да килә башлады Күрәсең, төш җиткәндер
Тукмап ташлагандай хәлсез тәнен көчкә күтәреп, ул аягына басты, суга керде, тәнендәге комнарын сыпырып төшерде дә чумып алды Баштан аяк бөтен тәнендә шифалы суның иркәләвең тойгач, аңа бераз җиңел булып китте Аның килгән юл белән кайтасы килмәде Нишләптер ул анда — бая гына китеп барган яр буенда малайларны йә булмаса Уфа кызын очратыр сыман тоелды Аның хәзер беркем белән очрашасы килмәде Ут туп-туры Бүәнең икенче ягына чыкты, таллык җырып яр өстенә менде~Ъәм шәрә тәнен ботак-сатакка, каты үлән сабакларына сыдырттырып. әрәмәлек ара сыннан китеп барды
Ул ашыкмады, шулай д$ туктап та тора алмады. Аны хәзер кемдер әйдәп, җитәкләп алып бара сыман тоелды Яр буенда, ат коендырган төштә һаман тавышлар ишетелде Шул тавышлар арасыннан Габделхәй үзе өчен хәзер чит булган, дошман булган теге кызның тавышын тотып алмакчы булды Анда аның тавышы ишетелмәде Аның борынына кинәт төтен исе килеп бәрелде Барган юлыннан чак кына уңга каерылып, ул туры учакка таба атлады.
Учакка җитәр-җитмәс. якында гына, куе шомырт куаклары артында кемнәрнеңдер әкрен генә сөйләшеп утыруларын ишетеп, ул туктап калды Куак артында сөйләшеп утыручылар баштарак кына аңа «кемнәрдер» булып тоелды Аларның кемнәр булуын ул бик тиз аңлап алды Ләкин әлеге «кемнәр», бик аңлаешлы сүзләр сөйләсәләр дә. шулай да аларның кем, нәрсә турында сөйләшкәннәрен тиз генә төшенеп җитә алмады Сүз арасында ул үзе өчен барлык сүзләрдән якынрак «Габделхәй» дигәнне ишетеп калды Аның шундук колагы үрә торды
«Габделхәй»не инәсе әйтте Ул аны бик нык кайгырып-борчылып әйтте Дәүләтгәрәй абзый белән Фәрханә апа ни өчендер аны юатырга, ниндидер ышанмастай нәрсәгә ышандырырга тырышалар сыман тоелды
Инәсе тормышның авырлыгыннан зарланды «Котдус исән булса»...—диде дә төртелеп туктап калды Аның тавышында күз яше сизелгәндәй булды.
— Исән булырга да мөмкин, Шәмсебәнат.—диде Дәүләтгәрәй аб зый.—Сугыш бит ул*
Габделхәй шуннан башкасын ишетмәде Олыларга күренәсе килмичә, ул артына чигенде читкәрәк китте Инәсенең тормыш авырлыгы турында, аттай өч малайны, өч тамакны туйдырырга, аларның өстен-башын карарга кирәклек турында Фәрхәнә апалар Дәүләтгәрәй абзыйлар белән сөйләшеп утыруында бернинди яңалык юк иде. Әтисе Котдусны искә төшерүендә дә бернинди яңалык юк иде Бик нык кайгырган, борчылган чакларында ул һәрвакыт диярлек шундыйрак сүзләр сөйли Әледән-әле үзенең Котдусын искә төшерә, бергә булган чакларын, кайчандыр бик күптән әйткән сүзләрен кабатлый Элегрәк мондый искә төшерүләр, күз яше агызып алулар еш кабатлана иде Пособие мәсьәләсендә военкоматка барып кайткан нан соң инәсенең кайбер сүзләреннән Габделхәй шуны аңлады Котдус Мөхетдинов үлмәгән Ул. ахрысы, теге якка качып киткән Әлегә бу бик үк билгеле түгел, шулай да тикшерелә, дигәннәр бугай ваенкоматта Үлгәнме.
качканмы икәнлеге ачыкланганчы пособие тукталып тора дигәннәр ахры сы. аңа
Әнә алар шул турыда сойләшеп утыралар Ничектер сагаеп, шомланып һәм серле итеп сойләшеп утыралар «Исән булырга да мөмкин . • Ничә ел инде алар аның шулай исән булырга да момкин булуына ышанып яшиләр' Шул ук сүлләрне аларга теләсә кем әйтә Теләсә кем генә түгел Дәүләтгәрәй абзый да әйтә Әллә соң ул анык каидалыгын белә микән3 Исән булса, кайда булыр анын... аларның әтиләре3 Гаҗәп Исән булса көтмәгәндә кайтып төшсә, нинди шәп булыр иде1 Бу турыда уйлавы да кур кыныч. Бу шундый зур һәм серле нәрсә Исән булса Исән булган кеше үзенең балалары янына, хатыны янына, үзенең иленә, өенә кайтырга тиеш тер ич инде... Сугышка чаклы, сугыш вакытында канда гына, кем генә булу ына да карамастан, үз җиренә кайтырга тиештер ич3'
XV
Чигенә барып, ул яңадан Бүә ярына барып чыкты KOMIа утырды суга керергә дә. кермәскә дә белмичә, күрмәс күзләре белән уйга калды
Бер заман ул якында гына үзен эзләүчеләрне ишетеп аллы
— Абый!—дип кычкырды куак артыннан Илгиз
Шулай кычкырып ул ары китеп барды Габделхәйнең һаман үтереп ашыйсы килде
— Абый!— дип кычкырды тагын икенче яктанрак Илгиз
— Ни булды, ник кычкырасың?—диде абын кеше тавыш биреп
— Кая булдың, нишләп йөрисең?—диде Илгиз абыйсы янына килеп
— Йоклап киткәнмен.—диде Габделхәй ялганлап
Икәүләп алар учак янына килделәр Табынны ялгыз карама төбенә күләгәле җиргә әзерләгәннәр иде Барысы да чабылган болын осгснә җәелгән киң ашаулык тирәсенә түгәрәкләнеп утырганнар да кемнедер көтәләр иде сыман Йосыф белән Фидаил янында Габделхәйгә урын калды рылган иде Ул туры шунда барып утырды Уфа кызы Йосыфның икенче Я1ында утыра иде Габделхәй аның ягына карамаска тырышты һәм килеп утыру белән, аны-моны сораштырмыйча кашыкка тотынды
Ашаганда беркем игътибар итмәде Аякларын читкәрәк сузып җибәреп табынга ничектер яны бсләнрәк утырган Фәрхәнә апа гына беркадәр вакыт тан соң
— Нишләптер безнең Габделхәй тынып калган әле.—диде
Барысы да Габделхәй ягына борылып карадылар
— Балык ашаганда сөйләшергә ярамый — балык кача.—диде Габделхәй
— Aural анда качмый инде ул'—диде Дездемона
— Төшереп җибәрсәң кача,—диде Фидәил
— Габделхәй дөрес әйтә балалар, ашаганда сөйләшергә ярамый —диде Дәүләтгәрәй абзый —Ашаганда сөйләшсәң. ач калае ың
Балык шулпасы тәмле булды Изелеп пешкән балык үзе шулпадан да тәмлерәк булды Ашап г уйгач корымлаш an бндерәне су буена алып төшеп, ком белән ышкын юдылар да учакка чәй кайнатырга кундылар Кара карагат яфрагы, мәтрүшкә салып каинагылган чәй дә бик тәмле булды Чәй эчәр ал дыннан Фәрхәнә апа һәркемгә үзләре җыеп алып килгән җиләктән карагаттан өлеш чыгарды Дәүләтгәрәй абзый исә кипдер чүпрәккә төрелгән бер бөтен ипине кулына алды да үткер чалгы пычагы белән кисәргә әзерләнде
— Кибән башы — үземә'—диде Дездемона
— Юк. мина'—диде Фидәил
— Мин элек әйттем — үземә'—диде Дездемона
— Син кон дә ашыйсыңдыр әле кибән башын — диде Фидәил. үпкәләп
Табын янында уңайсыз тынлык урнашты Шәмсебәнат апаның ноте кыз ганыч булып үзгәреп кипе
— И улым!...—диде ул кече улын шелтәлисе килеп, ләкин аның шелтәсе шелтә булып түгел, әрнү булып ишетелде.
Габделхәй энесенең кабыргасына төртеп алды. Хәтере калып, Фидәил җыларга ук кереште.
— Солдат кеше җылап тормый инде ул, Фидәил.—диде Дәүләтгәрәй абзый —Солдат кеше җылап торса, нимсс аны ата да үтерә
Фидәил шып булды Өлкәннәр бер-берсенә карашып алдылар Дәүләтгәрәй абзый кулындагы ипине тәгәрмәч кебек итеп әйләндергәләде дә, Фидәил белән Дездемонага карап
— Мин кычкыртмадым. Сез кычкырткан дөрес түгел Кемгә элек?—диде. Соңгы сүзен ул кисәк кенә әйтте һәм аның «кемгә элек» дигәне «кемгәлек- булып ишетелде
— Миәлек!—диде солдат буласы Фидәил
— Миәлек!—диде Дездемона да. арткарак калып
Үзен алдаганнарын ул күреп торды, аның да хәтере калды, ләкин әтисенең сүзенә каршы килергә, үпкәләргә, җыларга шулай да кыюлыгы җитмәде.
— Беренче кибән башын — Фидаилгә!—диде Дәүләтгәрәй абзый, түгәрәк ипинең бер кырыен кисеп алып —Икенче кибән башы—Дездекәйгә!
Дәүләтгәрәй абзый түгәрәк ипинең икенче кырыен да кисеп алды да кибән башны кызына бирде Дездекәй яшь аралаш елмаеп җибәрде. Бала ларның куанычын күреп, олылар җиңел сулап куйдылар
Чәй эчеп бераз ял игеп алгач, хатын-кызлар табак-савытларны җыештыра башладылар һәм барысын да тагын су буена алып төшеп, шалтыр-шолтыр китереп, юарга, ышкырга тотындылар Эшләре беткәч. Шәмсебәнат апа белән Фәрханә апа. буш бидерәләрен күтәреп, яңадан әрәмәләр ягына ки теп бардылар.
Ул арада кояш, төшлекне узып, баю ягына авышты Көн сүрелә, күләгәләр озыная һәм икенче якка күченә башлады Кичке якта Дәүләтгәрәй абзый тагын бер мәртәбә җылым салып карамакчы булды Бу юлы су комлатучылар да. җылым тартучылар да. тук булганга, күрәсең, ар тык тырышмыйча гына, эленке-салынкы гына кыландылар Шулай да балык кермәде түгел, керде Дәүләтгәрәй абзыйның тәмам күңеле булды Гадәтенчә, ул вак балыкларны алып тормады — биш-алты эре кушбаш белән алабуганы, бер ике шүкәне алды да. калган барысын суга койды.
— Икенче килүгә үсеп торыгыз!—диде коелган балыклар артыннан
Күләгәләр озынайганнан озынайды Тнрә-якта су исе. яшел үлән, тал исе килә башлады Күләгәле җирләрдә генә түгел, ачык, кояшлы җирдә дә чебен-черки күбәйде Су өстеннән куышып, узышып энә караклары очты, елганың әле бер төшеннән, әле икенче төшеннән чулт-чулт итеп көмеш балыклар сикерде
Дәүләтгәрәй абзый өйгә алып кайтасы балыкларны, юеш печәнгә төреп, капчыкка салды да, яхшылап керәндәс төбенә урнаштырды Шуннан соң кибәргә җәеп куйган җылымны селеккәләп. яңадан чүп чардан чистартты һәм җайлап кына җыя башлады
— Бар әле, тегеләрне чакырып кил.—диде ул үзе янында булашкан Ио< ыфка
Йосыф кузгалып китәргә өлгергәнче. »тегеләр»нең үзара сөйләнеп, су буена таба кайтып килүләре күренде Ләкин алар туры кәрендәс янына килмәделәр, кыеклатып елга буена төштеләр дә, башларындагы яулыкларын салып битләрен-кулларын юдылар
— Бүә буйга килеп су да кереп булмады инде,—Фәрханә апа үкенгәндәй итеп.
— Керегез Тиз булыгыз.—диде Дәүләтгәрәй абзый, аларның сөйләшүен ишетеп
— Әйдәле Шәмсебанат.—диде Фәрханә апа тәвәккәлләп.—Су да кер ми китсәң, гөнаһлы булырсың
— Әйдә алайса.—диде Шәмсебанат апа
Алар комлы яр буйлап түбәнгәрәк Китеп бардылар
— Мин дә сезнең белән барам!—диде Дездемона
— Мин дә!—диде Былбыл
Хатын-кызлар су керергә китеп баргач, ир затында! ылар юлга әзерләнә башладылар. Бер ярты сәгатьтән ботепесе әзер булды— ат җигелде су керүчеләр кире килделәр Фәрхәнә апа белән Шәмсебана! апа парлашы!! * кәрспдәскә утырдылар, алар арасына Дездемона кысылды Йосыф дилбегә | 'ТпТып. ат башына утырды Калганнар җәяүләп арттан кайтырга тиешләр * иде Ат кузгалып китәр алдыннан гына Былбыл кәрендәс артына, җылым * янына килеп утырды
— Мин монда кайтам.—диде ул.
— Син кайтасыңмыни?—диде Фәрхәнә апа. артына борылып. - гаҗәпләнеп
— Кайтам.—диде Былбыл <
— Мин дә утырам.—диде Фидәил дә. Дездемона сыман инәсе янына * елышмакчы булып
— Алайса, болай игик,—диде Дәүләтгәрәй абзый —Син. Фәрхәнә. ai = тотарсың Йосыф үз урынына артка утырыр, аның урынына Былбылны утыртырбыз да Фидәил дә утырыр
— Алай итмик, әти.—диде Йосыф.— Кичүне чыгарып куныйк та. әниләр үзләре кайтып китсеннәр Ип кыены кичү Без җәяүлән кайтырбыз
— Дорес, улым.—диде Дәүләтгәрәй абзый —Урык-сурык ат интектереп йөрисе юк
— Әйдә, алайса, ат башына утыр.—диде Фәрхәнә апа Былбылга эндәшеп.
— Ярар инде, кичүгә кадәр шушында гына барырмын.—диде Былбыл теләр-тсләмәс кенә.
Фәрхәнә апа кысташып тормады, алдына борылды да. дилбегәне селтәп җибәрде Коне буе ашап ял итеп коч җыйган кара бия җиңел генә кузгалып китте.
— Кичүдә безне котеп торыгыз!—дип кычкырды Йосыф
— Котәрбсз, котәрбез!—диде бәхетле Фидәил кул болгап
— Котәрбсз, кот әрбез!—диде Дездемона да
Дүртенче бүлек
I
Онытыла язган күңелсез нәрсә, ойгә кайткач, яңадан искә тоште — каны саркып торган чи яра булып, ачыттырып сызлый башлады Бүтән вакыпа чигтән кайтып кергәч һәр почмагы, һәр чүпрәге шундый кадерле булып тоела торган җылы ой эче Габделхәйгә бүген котсыз булып күренде Бу кы <ан тәбәнәк һәм ярлы ойдә аның бер минут горасы килмәде «Авылга китәргә кирәк Картыйларга. картәтәйләргә’*—дип уйлады ул тормышка ашмастаи нәрсә турында хыялланган кебек Аңа хәзер киплек. иркенлек һәм җирдәге оҗмах бары анда гына сыман тоелды
Ләкин хәзер вакыт соң инде, хәзер генә берничек гә авылы KHICII ба рып булырлык түгел иде Үз үзенә урын таба алмыйча, ул урамга чыкгы һәм Станция тына китеп барды Анда яктырак күңеллерәк Анда авы тагы кебек киңлек-иркенлек юк, ләкин анда һәрвакыт хәрәкәт сизелә Әле оер яктан әле икенче яктан добердәп поездлар килә Вагоннарга әчкелтем ят нсләрга HI кыяфәтле ксшеЛәргә ияреп ниндидер башка илләрнең-җирләрнец бу як I.UI.I караңгылыкка гарлыкка охшамаган дәртле рухы омтылышы килә Үтеннән үзе аларга ияреп, вагоннарга тагылып-тотынып китәсе алар курган киңлекләрне, иркенлекне һәм бәхет илен күрәс е килә
Ләкин бүген хәтта монда да Габделхәйгә әллә ни күңелле булып тоелмады Пассажир поезды килергә әле иртә иде. станциядә — читтәге юлларда арыган-алҗыган кыяфәттә буш күмер вагоннары гына тезелеп торалар иде. Аннан соң тонык кына ут балкыган вокзалдагы кешеләр дә бүген нишләптер күңелсез һәм йончылган булып күренделәр. Балалары, капчыклары төенчекләре белән озынча утыргычларда йокымсырап утырган кешеләрне күргәч. Габделхәй нишләптер Сәкинәне исенә төшерде. Сәкинә аңа хәзер бик-бик кызганыч булып тоелды. Бит алар очрашырга сүз куешканнар иде1 Менә хәзер кинәт кенә, искәрмәстән генә очрашып куйсалар, нинди шәп булыр иде! Уфа кызына үч итеп, ачу итеп. Аларның Сәкинә белән икәүләшеп колешә-көлешә узып киткәнен читтән күреп калса Уфа кызы, тагын да шәбрәк булыр иде Икенче көлмәс, кыланчыкланмас. Борыны бик тиз салыныр иде! Шыт! Шул кирәк аңа. Монда килеп әллә кем булып йөрергә кем булган шул кадәр?!
Шулай үз алдына уйланып-хыялланып. ул караңгы урамнардан Сталин клубы ягына атлады. Анда инде кино башланган. Урам якта кинога керә алмый калган малай-шалай гына җыелып тора, һаман шул «Иван Грозный»ны күрсәтәләр икән.
Габделхәйнең урысча кычкырып сөйләшкән татар малайлары янында туктап торасы килмәде. Ул туры үзләренең мәктәбе ягына китеп барды. Мәктәп тирәсен әйләнеп үтте дә кире үзләре ягына борылды.
«Сау бул инде, сау бул, мәктәп.—дип уйлады ул. Кабат монда килеп булмас Килсәң дә. кызыгы булмастыр Нинди кызганыч — күпме гомер шунда үтте, күпме шатлык-кайгы шушында туды. Сау бул. мәктәп. Тагын килеп булмаса. сау бул инде, кадерле мәктәп!
Икенче көнне, таң атып әтәчләр кычкыра башлау белән, ул уянып китте. Менә тагын яңа бер кон башланды. Инәсе эшкә иртүк китә иде. Янтыкка кайтып килү турында аның белән элегрәк тә сүз булган иде инде. Укуын бетергәч тә ул кайтып, андагыларның хәлен белеп килергә тиеш иде. Авыл турында әйткәч, инәсе сөенде генә. Тиз-тиз генә күчтәнәчен төйнәп бирде, анда кайткач кемгә нәрсә әйтергә кирәген исенә төшерде. Аннан соң әйтеп куйды «Әллә Фидаилне дә аласыңмы үзең белән?*—диде. Габделхәйнең үзе генә барасы килде Инәсе кыстап тормады, күп итеп сәлам әйтергә кушты да. эшенә китәргә ашыга башлады.
Янтыкка ике юл бара иде. Аның берсе әйләнгечтән — күпер аша, икенчесе турыдан—Сакат аша. карурман аша бара. Тау менә, тау төшә. Турыдан юл куркынычрак исәпләнелә. Элек-электән монда качаклар яткан, юлчыга юлбасарлар чыккан. Хәзер исә узган-барганны Яңавыл ышпанасы талый, дип сөйлиләр.
Габделхәй турыдан китте. Озак кына ул кичәге дымлы, караңгы юлдан барды һәм күпмедер вакыттан соң кояш яктысы төшкән кичү турысына барып җитте. Яр буенда комлыкта тояк эзләре, кәрендәс эзләре ярылып ята иде. Шунда ук аяк эзләре дә күренде. «Кем эзе булыр бу?»—диде ул җиңелчә хыялга бирелеп Теге Уфа кызыныкы түгел микән? Юк. түгелдер. Табаны бик зур бу кешенең. Йосыфныкыдыр.
Кичәге күренешләрне яңадай искә төшереп тору Габделхәйгә йомшаклык. җебегәнлек булып тоелды, ләкин ул күренешләр — якты көн. елга, комлык һәм сихри гүзәллек аның күз алдыннан китмәде. Үзе дә сизмәстән, ул көрсенеп куйды Өстендәге барлы-юклы киемнәрен салып, бергә җыеп төрде дә. инәсенең күчтәнәче белән бергә ике кулына да җайлап тотты да. анадан тума суга керде. Салкынча һава белән чагыштырганда су җылырак тоелды. Киемнәрен икенче як ярга чыгарып куйгач, кире килеп тирән җирендә чу- мып-чумып алды Иртәнге суда коенгач, җиңел һәм рәхәт булып китте Кичәдән бирле җанын игәп, күңелен тырнап торган уйлар кул белән алгандай юкка чыкты.
Кичүдән соң юл икегә бүленде — берсе аның кичәгенәк балык тотып ял итеп яткан болын ягына китте, икенчесе Сакат ягына борылды Юл чатында Габделхәй киенде һәм судан. Бүәдән. кәрендәс эзләре батып калган яр буй- 104
ларыннан аерыласы килмәгәндәй, беравык артына борылып карап торды да Сакат юлы белән китеп барды
Юл буенда берән-сәрән юкәләр, балан, шомырт куаклары очрады Аннары сөреп нарат утыртылган ачык җир башланды Шуннан соң тоташ юкә урманы китте. Урман юлында, күләгә белән аралашып, кояш нурлары бал- кып-балкып алды Агач башларында туктаусыз бал кортлары гүләп торды * һавада исерткеч бал исе. кояш нуры һәм яшел яфрак исе аңкып торды Ур | ман юлы. уңга-сулга борылмыйча, әкрен генә югары үрмәләде *
Габделхәй ашыкмады Әледән-әле агач башларына каранды кошлар та- • вышына колак салды, бара торгач кинәт артына борылды да. кемнедер < күрергә теләгән сыман, ботаклар арасыннан карап тора башлады Анда £ артта калган кичүгә якын җирдә кичәгенәк балык тотып яткан яр буенда. ® чыннан да. кемдер торып калган сыман булып, «кемдер, һаман аны күзәтә • сыман булып тоелды Иң гаҗәбе шул: Габделхәй кебек ул да моңсу, ул да * сагышлы сыман иде *
Тау өстенә менеп җиткәч, аяк атлавы җиңеләя төште Урман сирәгәйде »■ юкә агачларын сарып алган баллы гүелдек тоныкланган сыман тоелды Менә £ озакламый юкә урманы да бетте, юкә урманыннан соң берән-сәрән чикләвек куаклары очрап куйды Чикләвек куаклары да артта калгач исә яздан бирле ат тоягы, арба тәгәрмәче күрмәгән тар юлның ике ягында да бо дай басулары җәелеп китте Бодай инде баш кыскан Тигез, куе Сизелер си зелмәс кенә искән талгын җилдә туктаусыз тирбәлеп, чайкалып утыра Нин ди хозур, нинди күңелле!
Бодай җире ерак-еракларга сузылды Баш өстендә iypiайлар сайрады, юлда чыпчыклар чыр-чу килде Кеше якынлашуын күреп чырылдап, пырыл дап. алар шундук көтүләре белән күтәрелеп киттеләр Кайдадыр якында iw на. бодай арасында, чалгы чарлаган сыман тавыш чыгарып тартар кычкыр ды Ялан табаннарың белән кайнар җирне тою. күз алдында төпсез зәңгәр күкне күреп бару, шыштырдаган кыштырдаган безелдәгән һәр төрле тавыш ларны ишетеп бару күңелле, искиткеч күңелле һәм рәхәт ид<
Ләкин күңелле, рәхәт юл да озакламый арыта ачыкгыра башлады Кул очындагы җиңел төенчек авырайганнан авырайды Барыннан да бигрәк, ашыйсы килде Хәер, ашыйсы килүнең туганнан бирле бетеп торганы да булмады, ахрысы Иртән ул үзләрендә берни капмады диярлек Авылм ба рып җитсәм, туйганчы салкын катык белән каннар бәрәңге ашармын дип уйлады Шул гадәти кечкенә уй тора бара беркайчан тормышка ашмастай хыялга әйләнә башлады.
Күп тә үтмәде, еракта — Янтык ягында — зәңгәрсу рәшә диңгезе артын да әкияттәге сыман бәләкәй генә, матур гына өйләр бәрән)е бакчалары һәм күккә ашкан биек тупылдар күренде Елның кайсы гына вакьнында бу i масын. һәрвакыт кайнар бәрәңге белән салкын катык ашый торган һәм шун лыктан дөньяда иң бәхетле исәпләнер! ә хакы булган кешеләр менә шунда яшәп яталар иде инде
II
Ерактан шундый матур һәм төзек булып, муллык байлык һәм гүзәллек дөньясы булып тоелган Янтык якыная 6apian (аен төссезләнә барды Юлдан уң якла, авыл читендә «Алга» колхозының ат фермасы таралып Hia Ai фер масы басылып, тишелеп беткән салам түбәле бер -ике озын ыбәнәк корыл мадан. киртәләнеп алынган утарлардан һәм иоз еллык тирес сатам өемнәреннән гыйбарәт иде Киртә буенда |ышкы якта колынлы бия ашапып йөри дә. юл буенча Сака1 ягыннан килүче ялгыз кешшә исе китеп ала бозау карап тора иде
Габделхәй җимерелеп, баганалары кыйшаеп беткән һәм атлы арба узын китәрлек кенә киңлектә яртылаш ачын куелган капкадан авыл урамына ки леп керде Чын мәгънәсендә әле бу урам ла түгел бу бары бер тыкрык кына
иде. Кайчандыр биш-алты йорт балкып утырган тыкрыкта хәзер нибарысы бер йорт утырып калган иде Тыкрыкның ике ягыннан да киртә сузыла; киртәнең урта бер җирендә, уң якта, ике баганалы иске капка караеп утыра, капка артында исә уртасы чокырланып торган иске өй урыны ыржаеп ята иде. Ишегалды, дөресрәге, кайчандыр ишегалды булган ташландык җирдә, черек салам түбәле кәҗә абзарыннан, иске тирес, салам, чүп-чар өемнәреннән башка берни юк; бәрәңге бакчасын әрем, алабута күмеп киткән, өй артында шау чәчәктә утырган шомырт куагын талап, сындырып бетергәннәр
Тыкрыктагы бердәнбер исән йорт та иске һәм тәбәнәк Йортның кыйшайган түбәсе, маңгайга төшереп киелгән солдат пилоткасы шикелле, урам якка таба чөйлегебрәк тора. Әллә шунлыктан, әллә аскы ниргәләр җиргә батканлыктан, өй түбәсе өйнең үзеннән зуррак һәм биегрәк булып күренә. Ишегалдындагы каралты-кура төзек кенә, таза гына Бакча ягында, аллы- гөлле мәк чичкәләре арасында, бер-ике умарта янында, бер башына авыр таш. тимер тәгәрмәч бәйләнгән сиртмәсен, һавада асылынып калган буш бидрәсен тотып, озын торыклы кое баганасы калкып утыра.
Төзек өйнең каршысында. тыкрыкның икенче ягында, шулай ук кое сиртмәсе утырып калган Сиртмәнең бавын кисеп алганнар, сиртмә агачында як якка каранып олы козгын утыра. Нәкъ әкият китапларындагы кебек. Юк. фашист гаскәрләре ватып-җимереп киткән украин, белорус авылларындагы кебек Кинода, киножурналларда, газета-журналлардагы фотоларда аларны еш күрсәтәләр. Күрсәттеләр. Габделхәй аларны күп күрде. Кое сиртмәсе янындагы яртылаш җимерелгән мич калдыгы да. очы сынган ялгыз чыршы да — барысы да. барысы да сугыш елы киноларындагы, фотоларындагы кебек Тик менә күккә күтәрелгән төтен баганалары күренми дә. җир өстендә аунап яткан мәетләр генә юк. Аннан соң автоматлы солдатлар да кайдадыр шул тирәдә генә качып яталардыр сыман.
Габделхәй, як-ягына каран галап, күңелсез тыкрыкны узып китте дә. тар елга аша салынган тишек-тошык күперне чыгып, олы урамга килеп керде Уңда аны тагын бер ташландык йорт каршылады Кайчандыр бай. купшы булган, хәзер инде тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган, чолан такталары каерылып алынган бу нык. таза, ләкин үле йорт яныннан узганда Габделхәйнең күңелендә чиксыз кызыксыну да. курку шомлану да уяна торган иде. Бу турыдан ул тиз-тиз генә узын китмәкче булды һәм җан- сыз-онсез. әмма каберлек сыман серле истәлекләр белән тулы тәрәзәләргә, кәрнизләргә озаклап карамаска тырышты Шул ук вакытта карамыйча да булдыра алмады Ташландык хәлендә дә бу йорт үзенә карата хөрмәт һәм соклану уята иде.
Элек бу Гали бай йорты булган, диләр Гали бай заманында иген белән сату иткән, бөтен авыл халкын киендереп-туендырып торган Анысы инде аның бушка туйдырмагандыр —монысын картый белән картәтәй генә әйтә Алар гел элеккене мактап сөйләргә яраталар. Гали бай коз коне халыктан очсызга ашлык сатып алган да. кыш көне шул ук ашлыкны Сарапулга. Ил- диәнгә илтеп саткан. Бер ачлык елны бөтен авылга бушлай он тараткан, имеш. Авылдагы мәчетне дә ул салдырган, мәдрәсә тоткан, ярлы шәкертләрне үз исәбенә укыткан Әллә чын. әллә ялган—хәзер инде каян беләсең' Бай бай инде ул Революциядән соң моны кулга алганнар, хатынын, балаларын —барысын җыйнап сөргенгә озатканнар Өйләре менә утырып калган Гали баи йортын нишләптер җенле, ияле, дип тә сөйлиләр Гали байга баеп китәргә, имеш, ой ияләре, гаиб ирәннәр. җен-пәриләр булышкан Җен-пәриле булганга да әле булса исән килеш утырадыр бу йорт — юкса күптән инде аны сүтеп алып йә утынга яккан булырлар иде яисә аны фермага күчереп, мал абзары итеп тотарлар иде
Бу йорт хакында Янтыкта тагын шунысын да сөйлиләр иде Гали бай. имеш, исән икән, сугыш алдыннан качып-посып авылга кайтып киткән икән дә. кайткач авыл картларына әйткән икән, имеш минем йортны сүтмәгез, озакламый, алла бирсә, дөньялар үзгәрер, мәчет манараларын кисүчеләрнең
үзләренең башлары аяк астына тәгәрәп төшәр, дип әйтеп әйткән икән, имеш
Гали байныкыннан сон бер-ике йортны узып киткәч Габделхәй тагын бер йортка игътибар итте Бу теге тыкрыкта горып калган йорттан да мес кенрәк. искерәк һәм таушалганрак иде Моның да аскы ниргәләре череп җиргә баткан түбә кыегы кемнедер сөзәргә җыенган сыман шулай ук алга * сөрлеккән һәм шундый нык сөрлеккән—хуҗалар күрәсең чыннан да | берәрсен сөзеп ташламасын дигәндәй түбәне урам яктан нечкәрәк озын * бүрәнә белән терәтеп куйганнар Урам яктагы оч тәрәзәнең берсе дә төзек * түгел берсенең аскы өлгесенә такта кадакланган икенчесенең бер өлгесе < бөтенләй пыяласыз, өченчесе эчке яктан томалап куелган — тышкы якта ва £ тык-китек пыяла кисәкләре генә елтырап күренә Морҗәдән сыек кына бу « лып төтен чыга, урамга балтырганлы тәмсез аш исе таралган Әйтүләренә • караганда, бу теге Хасан күлендә япон самурайлары белән сугышта батыр < лык күрсәткән, орден алган бөтен районга атаклы Мансур Хабибрахманов * йорты 1941 елны Гитлер басып кергәч Мансур Хабибрахманов, атаклы ба ». тыр буларак, үзе теләп, беренчеләрдән булып, сугышка киткән һәм шунда i үлеп тә калган
Габделхәйнең тәрәзәләргә каранып баруын өй эчендәгеләр күреп кал дылар. ахрысы Шул чакны ниндидер бер хатын кыз эчке яктан тәрәзәгә ки леп капланды һәм. «кем икән бу?» дигән сыман кузгалмыйча озак кына ка pan торды Мансур Хәбибрахмановның тол хатыны, ахрысы Күрәсең, үткән сүткәнне карап калып, әле һаман үзенең Мансурын көтәдер Меске нкәем Нинди кызганыч!
III
Габделхәй картәгәйләренең ое зур гына, биек кенә иде Каралты кура киртә койма нык кына, төзек кенә Өй артларында урам буенда зур сына урып биләп, әкәмәт зур булып, биек булып карт юан тупыл үсеп утыра Аның күләгәсе ботсн урамны, бөтен ишегалдын каплап ала Шуңа күрә мон да кояш нуры төшкән җиргә караганда караңгырак та. салкынрак ia тоела сыман Урам яклары төзек булса ла. ишеч аллары шулай да ташландык хәлдә Кая карама, тәртипсезлек күзтә ташлана — киртә буенда калай комган аунап яга. лапас астында киселгән туралган каен утыны таралып ята—беркемнең аны яхшылап оеп куярга кулы җитмәгән Әллә вакыты юк. әллә хәле юкмы соң? Шунда ук чапкычка аркылы төшеп, үткер балта тынып калган Ише к төбендә үк диярлек, аяк астында кабыгы тошерелгән ап ак юкагачлар аунап ята
Габделхәй, ишет аллы ягындагы сынар тәрәзәгә карана карана чолан ишегенә таба атлады Тәрәзәдә беркем күренмәде -Өйдә юклар 6v тай» —дип уйлады ул Ләкин чолан ишеге ачык иде Тавыш тыисыз тына ат лап. Габделхәй ачык ишектән керде оч-дүрт басмалы тар баскычтан менде һәм каршыдагы ябык ишек алдында туктап тормыйча, уңга, икенче як ишеккә таба борылды
Фәрханә апаларныкы кебек картәтәйләрнең дә йорты алты почмаклы икс ЯКЛЫ иде Тик аларның бүлмәләренә чолан яктан аерым аерым ишек аша керен чьн ып йөриләр иде Бүлмәләрнең берсе җәйге як. яисә җәйте ой дип. икенчесе кышкы як яисә кышкы ой дип атала иде Җәй көне алар гадәттә зуррак, иркенрәк якта торалар кыш коне утын әзрәк сорый төртан кече якка күченәләр иде Салышап чакта аларның да йорты шулай байларча иркендә, рәхәттә яшәү өчен җайланган булган
Кышкы якның ишеге ачык иде Габделхәй, биек бусагадан ары узмыйча ачык шнек алдында туктап калды Картәтасе бөтен идәнне юкә кабыгы белән күмеп артсыз урынлыкта чабата ясап утыра иде Ишектә ке мдер бар лыгып чамалап ул нпсннән туктап калды күзенә тошкан киез ипләнәсең күтәргәндәй итте дә Габделхәйгә текәлде* гакылы һәм
— һы, Гаптелхәй түгелме соң?—диде.
Ишектә елмаеп үсмер җегетнең чыннан да Габделхәйме, түгелме икәнлеген тикшереп карамакчы булган сыман, картәтәй урыныннан кузгалып куйды, тезендәге бар нәрсәсен идәнгә сыпырып төшерде дә аягына басты
— Исәнме, картәтәй’—диде Габделхәй, бусага аша атлап.
— Килдеңме?—диде карт, каешланып беткән, буын-буын булып каткан сөякчел кулын күрешү өчен сузып.
Габделхәйнең картәтәсе җитмешнең теге ягында иде инде. Бер керфеге калмаган күзләре кысылып йомылып беткән, иске чүпрәк сыман тире каплап торган яңак сөякләре йодрыктай булып калкып чыккан иде Кайчандыр ат кылыдай каты, куе сакал-мыегы сирәкләнеп беткән һәм хәзер аның борын астында ияк очында элекке гайрәтле чакларыннан калган ике-өч бөртек аксыл төкләр генә тырпаеп тора Картәтәйнең колак артында да шундый ук төкләр күреигәли. маңгайдан ки арырак түбә өсте исә яшен ташыдай шоп- шома һәм такыр иде Өстендәге күлмәге терсәк турысыннан, җилкә турысыннан ямалып куелган ачык изүенннән картларча ябык һәм сөякчел тәне күренеп тора Ак киндер ыштаны күлмәгенә караганда арурак күренә, ләкин гел чабата ясау белән шөгыльләнгәнлектән, тез башлары сидерәп беткән иде Аягына ул кунычы кисеп ташланган ямаулы иске киез итек киеп куйган иде.
Габделхәй өйгә керде, күреште Шуннан соң. тоткарланып тормыйча, түргә узды, үрелеп тәрәзәдән урам якка карап алды Ишек ачык булса да. ой эчендәге һава боркү тоелды Картәтәсе янында озак тормыйча, ул икенче якка чыгып китте Монда ишек-тәрәзәләр ябып куелган, аннан соң бу якта аш-су пешә, шунлыктан аш өстәлен, казан тирәсен чебен сарып алган иде
Теге яктагы кебек, бу яктагы ой эче дә бик ярлы иде Өйдә элеп алырлык берни юк Казан янындагы киштәдә борынгыдан калган чаршау калдыгы эленеп тора да караулы агачта керләнеп беткән тастымал асылынып тора Аннары ишек төбендәге агач чөйләрдә иске-москы кием салым күренгәли Түрдәге сике өстендә, керләнеп беткән мендәргә башын ташлап, чәче мамыкка буялып беткән бер кыз бала йоклап яга Ябылмаган тәнен, кулларын, аякларын чебен сарган
Габделхәй селтәнеп чебенне куып җибәрде дә. бала өстенә яулык сыман чүпрәк ябып куйды Инәсе җибәргән күчтәнәчне почмактагы шүрлекнең иң югары тактасына куйгач, кире картәтәсе янына чыкты
— Картый кая?—диде ул
— Кем белә аларны —диде картәтәй дәртсез генә
Ул яңадан чабатасына тотынган иде Аның өчен хәзер дөньяда тез өстенә сузып салынган чабатасыннан башка беркем, берни юк иде сыман.
— Җиләккә киткән бугай. балаларны ияртеп.—диде ул бераздан — Сезнекеләр сон тазалармы? Нишләп яталар?
— Тазалар Сәлам әйггеләр.—диде Габделхәй
— Каян килдең —турыданмы, күпердәнме?—дип куйды тагын бераздан картәтәй
— Турыдан —диде Габделхәй
— Син гел турыдан каңсамулларча1—диде картәтәй көлемсерәп.
Акыры бар