Логотип Казан Утлары
Шигърият

Икенче микрофон


(•ПОРОК АВАЗЫ- ПОЭМАСЫННАН)
Микрофош а килеп басканчы ук Фикер туплыйм, акыл җыям мин Регламентка, белмим, сыярмынмы. Үз шигыремә мәгәр сыям мин
Мин политик түгел, ә шулай да Трибунага кайчак менгәлим Трибун шагыйрьләрне» ярсып-ярсып Сөйләгәнен бармы күргәнең?
Бардыр әмма кулга каләм тотып. Шигъри яуга барып кертәндә. йорәк тибешен аның, төннәр буе. Шокер, санап тормый берәү дә • Чир* инде ул Табиб чакыртмыйсың Им-том белән булмый дәвалап Карантътда шагыйрь күбрәк күрә. Шагыйрь халкы — тенге ябалак.
Мин политик түгел, шагыйрь генә Мин корәшче түгел — җырчы мин Сәясәткә тыгылып үземне дә. Якыннарымны да борчымыйм Әйткәнемчә, фиркаләргә кермим, Сыйнфый аңым. ахры, чиклерәк Сайлауга да бармый кала идем,— Монысы инде, димсен. шиклерәк? Сәясәтнең монда катнашы юк «Прописка»—бөтен сәбәбе Мин исәптә түгел идем илдә — Шактый гомер шулай яшәдем Ярый әле «утыз җиде» түгел. Терәгеңә терәп атмыйлар
Егетен ташлап киткән кызларга да Хыянәтче исемен тактылпр Ярый, монысы инде үткән —беткән Турысы бар сүзнең, кыегы Белсәң иде, нинди «мәгълүматлар» Җыйды икән миңа кэгэбы? Дорсс булса, анысы түзәр идең Хәрам керсә әмма, үпкәлим! - •Черек күл»нсң аның исе яман. Тирәсеннән Борыным каплан, урап үткәзим
Голлар белән бик күн сөйләштем мин. Алар таный минем тавышны. Микрофоннан бүген кеше тәртә Сойләр идем әрнү-сагышны
Калды инде сото ялкыннарым Салкын чишмәләргә түгелеп
Калкып чыкты рәнҗү-каргышларым, Әйтми йоргән — моннан күп элек
Микрофонда гына мени хикмәт — Күбрәк сөйләр минем күзләрем Йөзләремә чыккан ничә еллар Әйтәлмичә дәшми түзгәнем
Мин политик түгел, сайлый-сайлый Иярмәдем төрле төркемнәргә Сайлап алдым үземә ялгызлыкны. Бәйле булмас өчен беркемгә дә
Ялгыз калу — батыр калу сыман Җиңел түгел ләкин мәйдан тоту Бер чыбыктан сөргән «бердәмнәр»не Җиңелдер дә. бәлки, бәйлә тоту
Мин политик түгел, шагыйрь генә. Күпләр өчен гади шигырьче Игенче бар илдә, тимерче бар Очрап куя хәтта сихерче
• Икс балам, бер ирем бар»,—диеп Мактана алмыйм, анысы бар инде ♦Дөрес яшәү» кысалары мина Кысанрак күптән, тар инде
Үз дөньясы була шагыйрьләрнең. Дәрвишлек дип көлә күрмәгез Тете дөнья өчен бу дөньяда Газап ләззәтләрен күргән без Табигатьтән тумыш табибларга Тамыр серен ача үләннәр Ә шагыйрьләр сүзләр тамырыннан Тарихны да укый белгәннәр
Акмуллалар, акмунчалар иле. Аклык — ми.тләтемнең үз төсе
• Хаклык» өчен «Аклык» дигән сүзгә Тик бер хәреф кала өстисе
• Аклык чире» йокса, «акылсыз» тип. Диагнозны бик тиз куялар Карталарга кадәр каркылдашып.
• Ак карта»ны читкә куалар Акыл —аклык.
Акыл — вакланмый.
Акыллылар үпкә сакламый «Акыллылар сыйныфы» беркайчан .ит Бер аяктан «алга» атламый Сыйныф дигән сүзне яратмыйм Мина никтер якын бои н и к Әллә инде «сыйныф» дия дия
Лена ШАГЫЙРЬҖАН (Шакнржаном) — мнгеыАрө. •ЛЛыЛты-*»' күңгт» «Ь/мшма морәгсдш» исемле кипши шр мипоры KUJUHAI яши
Бишьюллык шигырьләр.
Кешеләрне аерып бетердек
Мин сәясәт белән шөгыльләнмим. Сәяхәткә чыгар идем менә, Ил капкасы бикле булмаса... Сингапурны урап кайтыр идем. Их!
Яшәп ятса икән шунда берәр «Сыйнфый дошман» дигән тумачан Иркем булса, канатлы кош кеби, Илләр буйлап очар идем сайрап Тел ачкычым белән ачар идем Шигырь сарайларын үзем сайлап Ә шагыйрьгә күпме кирәк — җырын Алмасалар тартып, ул бай инде Качмый, патшалары чакырса да. Сайлап ал, дип. әйдә, бер бай илне Чын шагыйрьләр алыштырмас төсен. Яраклашып кимәс битлек-кабык Укысыннар иде политиклар Халык шагыйрьләрен эзләп табып Укысыннар иде халык күңелен Микрофонга килеп басмас борын Тыңласыннар иде тып-тын калып. Җиргә сеңгән зарын, моңын, җырын Политиклар алар шигырьне дә Үзләренчә юрый торганнардыр Эчтән генә әле кайбер сүзгә Үртәлеп тә йөри торганнардыр Мин политик түгел, шагыйрь генә Үзем хатын-кызлар затыннан мин Торки теллә җенси төрләнеш юк. Шигъри телдә ир дә. хатын да бер Шигъри тел ул — шигъри сурәт, бизәк Серле, моңлы япон танкаларын1 Мин дә беләм Безнең шигырь авыр Турыдан ярган сугыш танкыларын Хәтерләтә безнең шигырьләр Язучыга кызыкма син. ахир. Язмыш аның түгел җиңелдән — Безнең шигырь һаман шинельдән Шула-ай, тыныч кына донья көтү Шагыйрь җанга хәрам, яттыр ул
Бүген бик күп оста шигырьчеләр Нәрсә языйм, диеп аптырый Мендәремә башны куйганда да. Каләмемне ерак куймыйм мин. Уйлар миңа шигырь булып килә. Рифма белән шәбрәк уйлыйм мин
Сызып атып кына булмый аны Гомер буе җырлап йөргәнне
Шагыйрьләр шул сүзләр тамырыннан Мәгънә ишеп, мәгънә үрәләр. Шагыйрь затлар мине таныды болай. Таныймыдыр вак-вак түрәләр? Анысы аның пүчтәк, вак мәсьәлә — Теләсә кем диеп атагыз Бик тәкәббер түрәләргә үзе дә Бөгелеп тормый әле апагыз! . Аңламыйлар алар безнең телне. Алар барыбер шигырь укый белми, Алар бәгырен шигырь уты телми. Шигъри сорау кала җавапсыз Алар очен шигырь — савапсыз Иң арзанлы сүз дә. минемчә. Кыйммәтрәк шигырь телендә Укучы да сизәр, тыңлаучы да Ни ятканын телнең төбендә...
Их. аңлагыз шагыйрь йөрәген сез. Каләм күзе—галәм күзендә Йөрәк йолдызының һәр таҗыннан Тамчы-тамчы тамар газаплары. Күк йолдызы багар гаҗәпләнеп «Шигыре яна мәллә эзендә? »
Мин политик түгел. ша!Ъ1йрь генә Илләр буйлап китәр идем менә. Ә илчегә диләр, үлем юк Илле булсам, илле илгә чыгып. Илче булыр идем — илем юк Шулай җырладык без Бүген, бәлки Кемдер әйтер, бу җыр иске. дип. Сызып ташла моны шигыреңнән. Бу җыр. малай, артык кискен дип
Сызмыйм әле. белеп калсын яшьләр Безнең «күрмәгәнне күргән*нс.
Тыңлыйсызмы, ишетәсезме мине. Микрофонга куеп йөрәкне. Әйтеп калыйм инде, бер кабынгач, Әйтер сүзем шактый гыйбрәтле..
Сирәк сүзләр кирәк Хак сүзең дә Җилгә очар ишетеп туйсалар. Телне өзгән кебек була, кисәк Микрофонны озеп куйсалар
Донья чуар, донья базарында Берәү — итче, берәү — гәҗитче «Бу бит поэзия түгел, бу бит — Нотык сүзе».—диеп, тәнкыйтьче Язып куяр, бәлки, дәфтәренә Теләсә ни диеп атагыз Пәрәвездән нечкә җепләрдән дә Шигырь үргән кеше апагыз Кылдан нәзек үксез җырларымның Аңламады төбен берәү дә. «Шигырь йортын» яңартырга иде. Калдырмаска иде терәүгә «Иреклеме» анда. «иҗеклеме». Сысшамы-юкмы чыгырга,— Мин ирекле булып калыр идем Үзем язган һәрбер шигырьдә Социаль чир кыса безнең тынны. Гипноз белән булмый дәвалап Караңгыда шагыйрь күбрәк күрә. Шагыйрь халкы — төнге ябалак Кичә язган китап Ничә яздан
Чыгар икән, диеп басмада, Котә шагыйрь Чират күперенең Ин авыры шулдыр, господа!
« «К У » № 7
«Асрамага шигырь сатам»,—диеп Печән базарында торыйммы Әллә кереп китап кибетенә.
«Рухи печән» бераз сорыйммы9 Шагыйрь суверенитетын яклап Тавыш бирсә куктән тургайлар Кушылыр иде ана бертавыштан Мең сулышлы курай-сорнайлар Тугыз улын тапкан Тугзак ана Тулгак газапларын кичергән Тулгактан да яман — яңа туган, Бишек котеп туңган шигырьгә Рәхәтләнеп бала табарга да Ирек юк ди, әнә. Кытайда
• Бүтән язма, кәгазь юк»,—дип. берсе Әйтеп карасамы Тукайга?! — Укытыр иде иллә иманнарын!
Көн-төн кайрап план кайчысын. Кәгазь тәхет биләп утырганнар Татыр иде Тукай камчысын!! Белә микән шуны мохәррирләр Шагыйрь эчен бер сүз — бер гомер Хәреф иләүчеләр һәр хатаның Тоз салганын җанга белмидер Тел төбендә ятканы бар сүзнең. Торганы бар телнең очында «Регламент» дип әнә кисәтәләр. Ярый, туктыйм инде шушында Ноктасы шул беркөн политиклар Яклап гражданин Шигырьне. Бер җылы сүз әйтсә.
микрофонны Шундук Сандугачка бирермен