БЕР КАНАТЫ ҖЫР ИДЕ


Бакый Урманче үзенең күпкырлы таланты белән сәнгатьнең барлык торләрендә диярлек, шул
исәптән музыка өлкәсендә дә лаеклы урын алып тора иде. Аның шәхесе гасыр башының
революцион чорында, ягъни татар сәнгатенең «яңарыш дәвере» кичергән чагында
формалашты. Бу нисбәттән иҗатчы табигатенең эчке сафлыгын, бөтенлеген, халык сәнгате
белән тирән, табигый багланышларында да онытырга ярамый Аның нәкъ шул сыйфатлары
милли мәдәният байлыгын ишәйтүдә бөтен тулылыгы белән ачылды
Без бүген Бакый аганың музыкаль сәләте турында сөйлибез. Музыка өлкәсендә ат уйнатырга
бөтен мөмкинлекләре булса да, ул җырчы да. музыкант та булып китмәгән. Табигать аңа яхшы музыкаль
сәләт, көчле матур тавыш биргән. Аның тышкы кыяфәте дә сәхнә җырчысы өчен килешле иде Ул
яшьтән үк музыканы бик ярата, тамашачылар алдында җырлап уңыш казана Сынлы сәнгатьне үзенең
төп эше итеп сайлагач та ул музыкадан аерылмый, аны гомерлек юлдашы итеп йөртә
Бакый аганың музыкаль сәләте кечкенәдән үк беленә. Ул әбисеннән җырлар өйрәнә, осталардан
өйрәнеп, урман орәнгесеннән үзенә скрипка ясый һәм күңеленә хуш килгән коиләрне уйный 1914 — 29
елларда Урал, Донбасс якларында Глазов, Мәскәү һәм Казанда булганда скрипканы һаман үзе белән
йөртә Хәтта аның үзебезнең Тәтештә «оркестр» оештырып йөргәнен дә хәтерләүчеләр бар Аның оста-
ханәсендә танылган оста Иттаки Халитов ясап бүләк иткән скрипка бүген дә саклана.
Бакый ага туксан яшьне тутыргач та җырлады Өйдә һәм кунак мәҗлесләрендә генә түгел, зур
залларда җырлаганда да аның тавышы иркен яңгырый, көчле, зур диапазонын югалтмый иде
Җир осталыгына аны махсус өйрәтүче булмаган. Бу гүзәл байлык аңа табигатьнең үзе тарафыннан
мул итеп биртлгән. Шул ук вакытта, башка өлкәләрдәге эшчәнлегснә дә хас булганча, ул осталыкта
камиллеккә омтыла Мәскәүдә яшәү чорында аның музыкаль осталыгын үстерүдә композитор
Прозоровскийның, музыка профессоры Клыков, итальян дирижеры Молла һ б ның ярдәме зур була
Урманче белән концертларда катнашып, алар аның тавышы гаҗәеп аһәңле булуын итальянча куелуга
якын икәнен билгелиләр
Татар музыка әһелләре лә рәссамнең бу сәләтен югары бәялиләр С. Сәйдәшен. Н Җиһанов. Ф
Туишев. И Даутов. С Садыковалар белән ул Мәскәүдә чагында якыннан таныш була. Казанга кайткач.
А Ключарев. Җ Фәйзи. Р. Яхин Һ б композиторлар белән якыннан аралаша, иҗатлары белән кызыксына,
аларга борынгы җырларны җырлый
Б
Җырчы булып китмәсә лә. сәнгатьмен бу өлкәсенә ул сизелерлек өлеш кертте дияргә була Әле татар
профессиональ сәнгате туып кына килгәндә шундый җырчының булуы милли мәдәнинтга сизелми калмый
Татар халкының бай орнаментлы көйлә|х.-н ачык, аһәңле тавыш белән башкаруы —аларны әкрен генә,
ягыш Г. Тукай билгеләгәнчә, «мыек астыннан» гына җырларга мөмкин дигән фикерне юкка чыгара
Егерменче елларда Мәскәүнең Көнчыгыш телләре институтында һәм Әсәдулласе йортында узган
кичәләрдә. Казан сәхнәләрендә җырлавы буенча, шул чор кешеләре Бакый аганы яхшы җырчы дип
беләләр.
Музыкаль фольклорны тирәннән белүе — аны халык җырларының югары этик һәм эстетик сафлыгын
саклаучы уникаль башкаручы итеп таныта Беркайчан тыңлаучылар зәвыгына яраклашырга тырышмый Гел
үзенчә, үзе яратканча, бөтен күңелен салып, җырда ул яшәүнең асыл ягын бәян итә Гүя ул җырламый, җыр
үзенең моңы, тарихы, эчтәлеге белән аның күңеленнән агып чыга Б Урманче башкарган һәр җырда югары
идеаллар сурәтләнә Борынгы озын көйләрне башкаруында гаҗәеп төзеклек. койнең архитектоник
тәмамланышы, ритмик ысуллар, бизәкләрне сайлауда җитдилек һәм җиренә җиткерү сизелеп тора. Аның
импровизация осталыгына да кабатланмас милли үзенчәлек, характерлылык һәм көйнең орнаменталь
байлыгын ассы эымлау хас
Бакый ага Урманчеда, хәзерге җырчыларда булмаган тагын бер сыйфат—җыр сүзләренә зур
игътибар бар иде. Бу —дикциянең кристаллдай сафлыгы гына түгел, ә һәр музыкаль фразаның сүзләрдә
бирелгән бөтен мәгънә нечкәлеген тыңлаучы күңеленә җиткерү, ягыш җырны төгәл интерпретацияләү
осталыгы
Күренекле рәссамның музыкаль сәләте аның сынлы сәнгатендә дә чагыла Шуңа күрә аның һәр ясаган
сынына, портретына кабатланмас яңгырагп. халык теле белән әйтсәк, моң салынган «Сөембикә». «Сагыш».
«Нәфисә». «Студентка» «Язгы моңнар». «Флейтачы» кебек әсәрләре махсу с шул моң. музыка авазларын
ташта, агачта киндердә сынландыруга багышланган диярлек Яисә Сәйдәш Жңһанов Яруллин порт-
ретларына бер күз салуга ук музыка яңгырап киткәндәй була Алар портретларында тышкы охшашлык
камиллегеннән башка, көчле рухлы музыка әһелләренең гому- миләшгерелгән образын күрәсең
Г. Гаҗибәковның мәшһүр «Аршин мал алан»ы 1950 елда Алма-Ата опера театрында Б. Урманченың
уңышлы декорацияләре белән куелуы совет сәхнәсендә сизелерлек вакыйга булган иде Үзебезнең сәхнәдә
ни өчендер Бакый аганың бу төр осталыгыннан тиешенчә файдалана алмалык Шулай ук аның
остаханәсендә калын папкалар эчендә Татар филармониясе өчен 193В елдан бирле ясала килгән һәм
тарнхн кыйммәте әйтеп бетергесез булган йөзләрчә костюм эскизлары хәзинә булып ята
Бакый аганың үзе язган шигырьләрендә дә иң әүвәл музыкаль аһәң ишетелә. Татар музыкасында бик
сирәк булган гимник оданың композитор Р Еникеев тарафын нан Б Урманче сүзләренә язылуы да очраклы
хәл түгелдер
Ку цел багладым эшем уңасына.
Тәвәккәл иттем кодрәт иясенә
Өметем камил, ышанычым нык Пу
фәкыйрьгә бәхет иңәсенә
Ренат Еннкеевның Бакый ага Урманчыга багышлап язган скрипка һәм фортены но очен романсында
да шул ук рух сизелә
Урманченың «Шүрәле» темасына дистәләрчә график рәсемнәр, агачтан композицияләр ясаганы
билгеле Аның шушы тема буенча сәхнә очен дә эш алып баруы ип. табирга лаек Эш шунда ки. ул Ф Яруллин
музыкасын яраткан югары бәяләгән хәлдә, әсәрнең либреттосы. сәхнәгә куелышы белән баштан ук
килешмәгән иде «Пәри башка, җен башка», дигәндәй, шүрәленең бу балетта, башка халыклар иҗатына ха<
булганча, явыз көчләрне гәүдәләндергән трактовкасын ул өнәп бетерми I Ту кай үзе дә шүрәлегә кн|>с
карамый, аны «урман сарыгы» дип кенә атын, үзенең күп кенә әсәрләрен «Шүрәле» псевдонимы белән
бастыра. 1>акын ага иҗатында да әлеге зат гөлләр, күбәләкләр белән кәефләнүче, кеше белән дә шаярын
кына кети-кети уйнап алырга уйлаган ахмаграк бер урман иркәсе Шүролегә багышланган акка
рельлнрендәге йомшак тоглор балкышы композиторларны яңадан-яңа әсәрләргә рухландыра Бакый
аганың иксез-чиксез иҗат хәзинәсе төбендә шүрәленең халык му«ы касы һнм риваятьләре рухында
эшләнгән сәхнә варианты да ятуы тагы бер әһәмиятле факт
Рәссам Бакый Урманче иҗатының музыкаль якларын махсус тикшеренүләр — килочокто музыка
фәнен генә түгел тулаем сәнгатебезне дә баетыр иде

Реклама