Логотип Казан Утлары
Хикәя

САБА ҖИЛЕ


Шап итеп, бәләкәй капка ачылды. Байназар, бур кешедәй тәшвишләнеп, тәрәзәгә күз салды, җәһәт кенә барып телевизорны сүндерде. Экран, болыт эченә кергән кояш кебек, бераз тоныкланып торды, аннан соң бар яктысын бер ноктага җыеп, кайнар һәм караңгы кочагына яшерде.
Байназар — телевизорга мөкиббән киткән бер бәндә,— буш вакыты чыктымы, шул әрҗәгә каплана. Гайбәтеннән генә шикләнә, шуңа күрә капкасына да олы сиртмә куйдырды, кыңгырау кебек, кеше кергәнне хәзер хәбәр итә. Ә кеше күп килә, танышы да, таныш түгеле дә. Әлеге җирән чәчле егетне дә танымый торды.
— Иншалла, улым, әткәң картның урыны оҗмахта булыр, мондый итагатьле бала тәрбияләгән ата дөньялыкта кешеләргә рәнҗү салмагандыр, шәт.
— Әткәебез бик гадел кеше иде...
— Бик шулайдыр, балам, бик ышанам, кем атлы иде соң әткәң, кайсы авылныкы?
— Үзебезнең авылныкы инде, Аюбашныкы. Кәбир Зиннәтуллин.
— Кем-кем?
- Кәбир Зиннәтуллин, элекке мәктәп директоры.
Байназарның йөзенә сары төс йөгерде. Үзе нидер әйтергә тели, ләкин калтыранган иреннәре арасыннан пыш-пыш итеп һава гына чыга иде. Ниһаять, иреннәре дерелдәүдән туктады:
— Каргыш шулай ул, искәрмәстән суга,— дип, ниндидер үзенекенә охшамаган тавыш белән кеткелдәп көлде ул.— Инде мин кирәк булдым мени?
Байназар кан тамырлары бүртеп торган какча йодрыгын егетнең борын төбенә китереп терәде.
— Соңгы юлга озатканда кешеләр бәхилләшә түгелме, Байназар абзый,— дип, егет тыныч кына аның йодрыгын читкә этәрде,— ялгыш- масам, дин үзе дә шуңа өнди.
— Дин, дин,— дип мыгырданды Байназар.— Мин аны бәхилли алмыйм, аңлыйсыңмы, бәхилли алмыйм!
Кәбирнең улы чыгып киткәч тә ул әле гәүдәсен туп шикелле ишекле- түрле очыртып йөртте, тик барыбер тынычлана алмады; ахырда, телевизорын тоташтырып, экранга бик озак текәлеп утырды. Ләкин телевизорда барган хәлләр бу минутта аның өчен ачыган аш кебек кенә иде.
Марат ӘМИРХАНОВ (1933)— »Таш һзйкзл». ‘Чулманның ак йолдызы» һәм башка китаплар авторы. ТССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.
— Түрдән уз, улым, дога кылып алыйк, соң сөалеңне ирештерерсең, китап кабалануны хуп күрми.
— Алай озаклап торырга вакытым таррак шул, бүген төнлә әткәй вафат булды бит әле...
йомышчының тавышы утка тигән балавыз шикелле йомшап китте. Байназар да, авыз эченнән нидер укып, учлары белән битен сыйпап куйды Егетнең миһербанлыгы, кече күңеллелеге ошый иде аңа. Хәзерге яшьләрнең бәгъзеләре ата-аналарын хөрмәтләү түгел, җирләргә дә кайтмыйлар.
...Байназарны, Минзәлә педучилищесын тәмамлагач. Аюбаш мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр. Ул вакытта югары мәгълүматлы укытучылар җитешми иде. Ихтимал, Алабуга укытучылар институтының табигать фәннәре факультетына читтән торып укырга керүен дә исәпкә алганнардыр. Теләүчеләрне чыгарылыш имтиханнары билгеләре буенча институтка теркәү гадәте бар иде.
Кабир мәктәптә икенче елын эшли иде инде. Шуңа күрәме, яшь укытучы алдында үзен бик һавалы тотты. Танышуга ук, нигәдер, Байназарны бәдрәфкә алып керде дә колагына кайнар тынын өрде:
— Син кем төркеменә керәсең, директорныкынамы, завучныкынамы? — диде.
Байназар аптыравыннан җилкәләрен сикертте: ул монда эшләргә килде, төркемнәргә бүленеп ызгышырга түгел.
— Их, син пешмәгән бәрәңге,— дип мыскыллап көлде Кәбир.
— Син үзең кем яклы соң?
— Башың яшь, энекәш,— диде Кәбир, серен ачмады. Ләкин сүзе бетмәгән икән әле, күзләренең аклары белән Байназарга бер карап алды да теш арасыннан төтен чыгаргандай битараф кыяфәт белән кисәтте:
— Монда Зөбәрҗәт исемле бер туташ бар, череп таркалган мещанка, алай-болай тырнагына эләгә күрмә. Вообще, борыныңны сузма, мин бойкот игълан иттем аңа.
Шушы бер-ике минут эчендә Байназар мәктәп, авыл турында шактый күп белешмә алды. Хак идеме алар, юкмы, — монысын киләчәк күрсәтер. Тик шунысы ачык: аның әле кызлар артыннан йөрергә дә, коллективның ызгыш талашында катнашырга да исәбе юк. Әйбәт кенә эшләп өс-башын юнәтү, әнисен сыерлы итү, институтны бетерү — бу инде күптән билгеләнгән максат иде.
Зөбәрҗәтнең үзен күргәч, бу уйлары тагын да ныгый төште. Ник дисәң, мондый чибәр, мондый кәттә кызны карату бу хәлендә, бик нык теләгән очракта да, кулыннан килә торган эш булмас иде. Һәм ул шуны да аңлады: байкотны, Кәбирдән битәр, кыз игълан иткәнгә охшый. Чөнки, үзен эрегә санап йөрсә дә, Нәбирнең килеш-килбәте мактанырлык түгел иде, тәбәнәк гәүдәле егетләрне кызлар өнәп бетерми бит ул.
Байназар баштанаяк эшкә чумды. Яшь кеше, ир кеше, дип, аңа мәктәп яны бакчасын да сылап куйдылар. Карышмады, азмы күпме акчасы да киләчәк бит әле аның. Кәбир, педсоветтан соң, мыскыллап, аның кулын кысты: әйттем бит, башыңа менеп атланачаклар, дип; күрерсең, монысы баласы гына...
— Кемдер эшләргә тиештер ич инде анда.
— И-и мескен! Ат, әнә, гомере буена эшли, рәхәтен генә күрми.
Чыннан да, бакча бик мәшәкатьле булып чыкты, дәрес бирүгә кара ганда күпкә авыр иде анда эш оештыруы. Балалар бил бөгәргә әллә ни ашкынып тормыйлар, класс җитәкчеләре ярдәм итми. Еллар буена бакчада бернинди тәҗрибә эшләре үткәрелмәгән, укытучылар җиләк җимешен үзләренә җыеп алганнар да, шуның белән шул. Байназар бу гадәткә чик куярга теләгән иде дә, каршы төштеләр, бигрәк тә директор хатыны чы гырыннан чыкты. Директор үзе дә:
— Хәмидә апаңның ачуын чыгарма, андый чакларда бик яман ул,— дип кисәтте. Ләкин аның үзен, киңәшмә саен, бакча өчен тәнкыйтьлиләр иде. Шуңа күрә яшь укытучыга ярдәм итәргә кирәк тапты. Ә Байназарда үҗәтлек җитәрлек иде, бакчада эш тәки акрынлап җайга салына башлады.
Бер уңайга китсә, китә бит ул. һич көтмәгәндә Зөбәрҗәт белән ара лары ялганып куймасынмы! Дөрес, чибәр кызлар белән бәйләнешкә ке рүнең куркыныч икәнен белә иде ул. Дусты Исламны, әнә, берсе коры күмергә калдырып яндырды да. бер түрә малаена ияреп. Казанга элдертте. Байназар дустын суга ташланганда чак тотып калды. Тик йөрәк үзенекен итә, каһәр, җигелмәгән тай кебек бит ул. тыймалы гына түгел.
Зөбәрҗәткә игътибар итмәскә тырышты Байназар, вәгъдәсендә торыр өчен бөтен көчен куеп карады. Ләкин сылу кызлар өчен нәкъ менә би тарафлыкның ин зур җәза икәнлеген белми иде әле ул
Көннәрдән беркөнне кичкырын Зөбәрҗәт үзе биология бүлмәсенең ишеген ачып керде. Байназар күп вакытын шунда уздыра, дәресләренә
дә кабинетта әзерләнә, фатирына йокларга гына кайта. Арыган арада мандолинасын кулына алып күңелен юата. Кыз кергәндә дә, мандолинага кушылып, яраткан җырын көйли иде:
Исле гөл исле була,
Яран гөл төсле була.
Сагынганда айга карыйм, Гел синең төсле була...
Зөбәрҗәт кулларын чәбәкләде:
— Менә нинди талант яшеренеп ята икән безнең биология кабине тында!— диде ул, тигез ак тешләрен күрсәтеп.— Тавышыгыз шундый йомшак, моңлы...
Байназар, гаепле кеше кебек, кызарып чыкты, ни әйтергә белми аптырап торды. Тавышы бик көчле булмаса да, килешле иде, моны ул үзе дә белә, мандолинаны да шактый оста чиертә. Ләкин җырны да, уенны да ялгызы калгач кына, үзе өчен генә башкара.
— Гафу итегез, мин сезне күрмәдем,— диде ул, аклангандай. Әйтерсең лә, ниндидер ярамас эш кылган иде.
— Сез үзегез кичерегез, зинһар, ишек яныннан тыныч кына үтеп китә алмадым. Тагын җырлагыз, ә?!
Зөбәрҗәт, күзләрен сабый бала кебек мөлдерәтеп, егеткә карады. Байназар бу караштан эреде дә төште, күңеленә беркетеп куйган эшләре дә, күз уңында, уенда тоткан максат-планнары да җил очырткан төтен кебек «ә» дигәнче юкка чыкты.
Әйе, Зөбәрҗәт аны ихтыярсыз бер затка әйләндерде дә куйды. Әнисенә сыер алып бирү дә чынга ашмас, ерак бер хыял гына булып калды. Киресенчә, туй мәшәкатьләренә дип, әни-сеңелләре үзләре болай да юка янчыкларын чишәргә мәҗбүр булдылар.
Кәбир дә өйләнде. Үзе кебек үк түгәрәк йөзле фельдшер кызны эләктереп алды. Барышып-килешеп яшәделәр, бүлешәсе нәрсә калмаган иде инде. Һәркайсы, үзенә тигән хак өлешеннән риза-бәхил булып, тормыш сукмагына аяк басты. Һәрхәлдә, Байназар шундый фикердә иде.
Бервакыт Байназарны райкомга чакыртып алдылар. Калын иренле, сирәк тешле секретарь аның белән бик дустанә сөйләште.
— Мәктәптә хәлләрегез ничек дип сораштырып башыңны катырып тормыйм, туганкай.— диде ул.— Безгә хәл күптәннән ачык. Әлегә җүнле кешесе генә чыкмый торды. Икеләнеп-микеләнеп торма, ал кулыңа дилбегәне.
Байназар маңгаен учы белән сыпыргалап алды. Мондый тәкъдимне көтмәгән иде ул.
— Җә. туганкай, ничек?
— Ни әйтергә дә белмим бит әле, иптәш Хөснуллин.
— Курыкма, барыбыз да шулай башладык, минем үземне менә егерме яшемдә директор итеп куйдылар. Иң мөһиме — катгый тәртип, «директор» дигән сүздән бөтенесенең коты алынып торсын.
Секретарь, майланмаган арба кебек шыгыр шыгыр килеп торган фор точканы ябып, элмәккә каптырып куйды да урынына утырды:
— Онытып та җибәргәнмен, кандидатлык стажың ничек бара, бетәме әле?— дип сорады.
— Җыелыш булды инде, кабул иттеләр, райком бюросы нинди фикер гә килер бит...
— Анысына борчылма, үзеңне партия члены итеп саный аласың.
Бу көнне кичен кечкенә мәҗлес сыманрак нәрсә җыеп алдылар. Уллары Булатка бер яшь тулган көн иде. Байназар районнан кайтканда, мәсьәлә тәмам хәл ителми торып, әлеге тәкъдим турында беркемгә дә әйтмим дип үз-үзенә сүз куйса да, бераз төшереп алгач, капчыгын төбеннән үк селекте дә ташлады. Ләкин Кәбир бу хәбәрне бик тыныч кабул итте, күптән кирәк иде, дип кенә куйды. Байназар исә сүзен һаман шул якка каера, мактанасы, үзен күрсәтәсе килә. Шулай булмыйча, мәктәп ди
ректоры булу уен эш түгел, бик зур дәрәҗә, бик зур ышаныч бит. Дусты шуны да аңларга теләми, Булат булса, шул җиткән аңа: шаярышырга тотындылармы, бер-берсеннән аерырмын димә. Әле ат, әле фил, әле паровоз булып кыланды Кәбир бу кичтә.
Безнең әтиебезнең улы белән болай уйнашырга вакыты юк, бакчасыннан аерыла алмый,— дип, иренә төрттереп алды Зөбәрҗәт. ♦
— Моннан соң гүпчем дә өйгә кайтып кермәс әле,— дип көлде Кәбир. “ Шушы көннән башлап Байназар хыял дәрьясында йөзде. Көне көн. = төне төн түгел, гел шул хакта уйлана. Нинди генә планнар кормады ул. ~ алар тормышка ашса, мәктәп республикада беренче урынга чыгарга тиеш - иде. Ләкин атна ун көннән бу күтәренке халәт күңел төшенкелеге белән алышынды. Чөнки районнан бер хәбәр дә юк иде. Әллә кире чигенделәр ♦ инде, дип борчылды Байназар. Алайса, ымсындырмаска иде. Ихтимал, чыннан да, бу вазифага лаек түгелдер ул. «Ай-Һай нәфесең.— дип үз-үзен- = нән көлде Байназар,— беткән иде ди синең ишеләр!» Кәбиргә ни әйтергә < менә, портфельсез министр, дип ирештерер инде. Их, бу телне, кирәкмәгән * чакта чишелеп, ярага тоз салды бит, каһәр!
Дөрес, мәктәптә политик мәгариф кабинеты мөдире булып китте. Тик * ул үз вазифасына караган эшләр белән генә шөгыльләнде, укытучыларның сәяси белемнәрен күтәрү, укучыларга коммунистик тәрбия бирү мәсьә- - ләләре белән генә кызыксынды. Байназар белән дә очрашты. Озак кына 7 сөйләшеп утырдылар. Әңгәмә төгәлләнгәч, сәгатенә карап, уены чыны ? белән әйтеп куйды вәкил:
— Өйлә вакыты үтеп киткән, ә авызга бер кабым ризык кергәне юк, язвәләрең азар монда.
— Әйдәгез соң, безгә кайтыйк,— дип урыныннан торды Байназар.
— Зур комачау ясамаммы, иптәшегез ачуланмасмы соң?
— Юкны сөйләмәгез, зинһар, үзегез генә гаеп итмәгез.
Райком вәкиле җиңел аралашучан ханым иде, Зөбәрҗәт белән дә бик тиз уртак тел тапты. Булат чат ябышты үзенә, тәмам дуслаштылар.
Шуннан соң озак та үтми райком бюросына дәштеләр. Беренче секретарь аңа алтын кысалы күзлеге аша бик озак сынап карап торды. Байназарның тез аслары калтырап китте, әйтерсең лә зур җинаять кылган да суд алдында хөкем карарын көтеп тора.
— Сәфәров, сез нинди җәмәгать эше алып барасыз?— Тәүге сорау шушы иде. Аны прокурор бирде.
Байназарның авыз эче кипте, телен әйләндереп ник бер сүз әйтә алсын. Ул, ниндидер яклау өмет итеп, идеология секретарена күз төшерде. Ләкин тегесе аның карашын кабул итмәде, башын иеп, алдындагы кәгазьгә нидер язып куйды. «Бюро шулай шомлы үтә, ахры»,— дип уйлады Бай назар.
— Сорау аңлашыламы?— дип сорады Беренче.— Сузмагыз, безнең эш болай да муеннан.
— «Белем» җәмгыятен җитәклим...
— Үзегез нинди тематика алып барасыз?
—Атеистик темага, йолалар һәм традицияләр турында лекцияләр укыйм.
Беренченең йөзе буйлап ниндидер сызыклар йөгерешеп узды, ләкин елмаямы, ризасызлыгын күрсәтәме — тәгаен гына аңларлык түгел иде
— Партиядә икейөзле кешеләр тора аламы, ничек уйлыйсыз, Сәфәров?
— Бу мөмкин түгел!
— Без дә шундый фикердә.
Секретарь мәктәпкә килеп киткән вәкил ханымга ым какты
— Улларын сөннәткә утыртканнар. Мәгъсүм Шакирович,— диде тегесе.— Үзем күреп кайттым.
— Шушымы сезнең материалистик караш?— дип тавышын күтәрде Беренче.
— һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре була,— дип аңлатырга тотынды Байназар, ул үзен дәрестәге кебек иркен хис итә иде инде. Әйтик, исем кушу, нәүрүз бәйрәмнәре... Сөннәткә утыртуны да шулерның берсе, дип саныйм. Боларның дингә дә, материализмга да катнашы юк.
— Комган, кәләпүш белән кешелекнең якты киләчәге — коммунизмга бармакчы инде, алайса?— Беренче үзенең белдеклелеген бюро әгъзаларына да юллый иде. — Коммунистик җәмгыять төзү процессында,— дип дәвам
итте ул.— Милләтләр дә, телләр дә берләшәчәк, гадел җәмгыятьтә чуарлык булмаска тиеш, без искелек калдыкларыннан тулысынча азат булган яңа кеше тәрбияләргә бурычлы. Ә сез. иптәш Сәфәров, татарның иске реакцион гадәтләрен, ярым йорты телен коммунизмга сөйрәп алып кермәкче буласыз. Халык үзе дә болардан ваз кичә ләбаса. Татар теленең Минзәлә күперен узгач кирәге калмый, дип сөйлиләр районда, шуны да ишеткәнегез юкмыни соң сезнең?
Секретарь, нотыгын төгәлләгәч, ертылган чүпрәк кебек кыйшайган йөзен идеология секретаре ягына борды:
— Каян табасыз шундый надан укытучыларны, һич аңламыйм.
— Мәгъсүм Шакирович,— диде тегесе ниндидер ялагай кыяфәт белән,— замечаниегез бик дөрес, гаебебез зур, әмма аны төзәтергә көч тә, тырышлык та җитәрлек бездә. Сәфәровка килгәндә исә. мин бюро членнарын аның ише кеше белән бөек Ленин партиясен пычратмаска өндәр идем. Иң куркынычы. Мәгъсүм Шакирович, шунда, бу адәм чын чынлап мәктәп директоры постын яулый башлады. Партияне ул үзенең шәхси карьерасы өчен файдаланмакчы иде. Юк, бу барып чыкмас!..
Байназарның тормыш арбасы зур тизлек белән түбәнгә таба тәгәри башлады. Ул үзендә бу һәлакәтне туктатырлык көч таба алмады. Директор итеп Кәбирне куйдылар. Дәрәҗәгә ирешүгә, дусты аралашудан туктады, хәер, партиядән читкә тибелгән, политик яктан тотнаксыз дип табылган кеше белән якын элемтәдә тору директорга гына түгел, гади укытучыларга да куркыныч булып яный иде. Шуңа күрә барысы да аннан читләште. Ә киләсе уку елыннан яңа биолог чакырдылар, Байназарга мәктәп яны участогы мөдире вазифасы белән генә канәгатьләнергә туры килде. Дөрес, ничәдер сәгать җыр, рәсем дәресләре дә укытып карады. Ләкин рухы сынган иде инде. Үзе дә сизмәстән, шешә белән дуслашты Байназар. Иртәнге якта хатынының аякларын үбеп гафу үтенә, ә кичен ләх булып исереп кайта иде. Мондый мөгамәләгә күнекмәгән иркә кыз Зөбәрҗәт бу хәлне үзенчә кичерде, ахыргы чиктә араны өзәргә, дигән карарга килде; чибәрлегем бар, үземә тиң кеше табылыр әле, дип уйлады. Ниятен озын-озакка сузмады, көннәрдән бер көнне Байназарны салкын шыксыз өй каршы алды, өстәлдә ике генә җөмләлек язу калган иде: «Син мине алдадың, ышанычымны акламадың, хәлеңнән килмәгәч, йөзем җимешенә үрелмәскә иде. Безне эзләп тә, эзәрлекләп тә йөрмә, файдасы тимәячәк. Зөбәрҗәт».
Байназар, хатынының Түбән Камадагы апасы янына күчеп киткәнен белсә дә, аны бүтән бимазаларга батырчылык итмәде. Колхозның алма бакчасында каравылчы булып берәр ел чамасы эшләгәннән соң, Төмән якларына чыгып китте. Йөрмәгән җире, шөгыльләнмәгән һөнәре калмады. Уч тутырып акча алган чаклары да булмады түгел, булды, хәтта өйләнеп тә карады. Ләкин җан тотрыклыгы килмәде. Чакырсалар — килә, кусалар — китә, нигә дөньясының асты-өскә килми шунда, аңа барыбер иде. Шулай төрмәгә дә барып эләкте. Анда кануннар катгый иде. Көч хөкем сөрә төрмәдә, кансызлык хөкем итә, яшеңне дә, мөмкинлегеңне дә сорап тормыйлар: буйсынмыйсың икән, юлдан алып кына ташлыйлар, кеше гомере чебен җанына да тормый. Сакчылар да, төрмә хуҗалары да белә моны, ләкин һичнинди йогынты ясый алмыйлар, ихтимал, теләмиләрдер дә.
Байназар утырган төрмә-колониядә «Зевс» кушаматлы бер бәндә пат шалык итә иде. Дуамаллыгы белән дан тота иде ул. Мин минлеге аеру ча ярсыган чакларында хәтта чын патшалар да җәяү генә йөри торган урынга кадәр күтәреп алып чыгалар иде үзен. Посылка, бүләкләр дә иң элек аның кулына керә, күп вакыт хуҗасына өлеш тә тими кала. «Җа рияләр»гә, гомумән, кытлык юк, колониягә эләккән яшь-җилкенчәкне беренче булып шулай ук «Зевс» татый.
Байназарга бу куркыныч янамый, чөнки яше дә, тышкы кыяфәте дә кызыксыну уятырлык түгел. Ул — кара йомышчы, аны патша катына якын да җибәрмиләр. Шулай да бер мәртәбә «Зевс»ның каршысына ба сарга туры килде аңа.
Утыз яшьләрдәге егет иде ул. Ат теледәй зур җәлпәк борынлы, шундый ук итләч йөзле, күзләре кысык, тегәрҗеп калынлыгында гына. Ә менә чәче чем кара, аз гына алга төртелебрәк торган шома иягенең нәкъ уртасында мәхәббәт уемы да бар...
«Нинди бик таныш йөз соң әле бу, кайда күрдем мин аны?»—дип уйлаган иде Байназар аның турында. Әмма аңа хәтер капчыгында казы- ♦ нырга ирек бирмәделәр. “
Бугор алдында торасың, тезлән, обрезок,— дип, тез астына ки- = тереп типтеләр.
«Зевс» үзе Байназарга күзен дә сирпемәде: фәкать, чәйнәвеннән туктап, янындагы берәүгә мөрәҗәгать итте:
— Әйт, иртәгә өч «курчак» әзерләсен. ♦
Байназар, боларны ишетеп торса да, ярдәмче аңа түкми чәчми баш- ® лыкның сүзләрен җиткерде, үзеннән дә өстәде: вакытында китермәсәң, = яулык бәйләтербез, обрезок, бавырыңны суырып чыгарырлар анда, ха ха ха’ *
Хикмәт шунда, өлкәнрәк яшьтәге тоткыннар, бигрәк тә мөселман халкы, * юкны бар итеп булса да, мая туплаучан. Байназарның исә кесәсе такыр = иде. Чөнки моңарчы киләчәк турында баш ватып азапланмады- Ашаталар- ? эчертәләр, җан саклау өчен шул җитмәгәнмени, дип уйлады.
Ул тагын бер мәртәбә «Зевс»ка күтәрелеп карады. Бер генә мизгелгә < күзләре очрашты. Яшен тизлегендә башына уй бәрде Байназарның: < миңа охшаган лабаса бу! Яшь чагында килеш килбәте, буй сыны нәкъ шушы я егетнеке кебек иде!
Уйлары ярты юлда өзелде Байназарның, чыбыркы белән сыдырып алгандай, күңеленә кайнар бер ук кереп кадалды. Иа, аллам, юк, бу мөмкин түгел, юк, юк! Ул, үзен үзе белешмәстән, изүен аерып ташлады, тик җиңеллек килмәде.
— Булат... улым...— дип ыңгырашты ул һәм, киселеп ташланган агач кебек, йөзтүбән ауды.
Байназарны төрмә шифаханәсенә салдылар. Атна-ун көнен бик авыр ятты. Шулай да тырышты-тырмашты, тернәкләнде тәки. «Зевс»ның улы Булат түгеллеген дә ачыклады. Охшашлык кына булган икән. Сәламәтләнүенә, дарулардан битәр, шушы хәбәр күбрәк ярдәм иткәндер, мөгаен. Акыллы да, гадел дә, тәртипле дә аның Булаты! Улы белән элемтә тот- маса да, Байназарның нигәдер иманы камил иде моңа.
Тетрәнү чир хаста гына түгел, ниндидер сафлану, хушлану да алып килде Байназарга. Ул үзе өчен һәр көнне ниндидер яңалык ача иде. Күптән, бик күптән көннең шушындый илаһи яктылыгын, кояш нурлары ның ана кулыдай йомшак мәрхәмәтлелеген җаны, тәне белән тойганы юк иде. Күр, дөнья нинди ямьле икән, гүзәл икән! Ә ул аны ничәмә ничә еллар сасы аракы сөременә, төрмә пычрагына буташтырып, танымаслык хәлгә китергән...
Кайчандыр үз дөньясы да бөтен иде ич. абруе бар иде, хөрмәт итәләр иде. Ни өчен шулай килеп чыкты әле бу, нигә соң ул ерып чыга алмастай сазлыкка тәгәрәде, нинди каһәр суккан кара мәче аның юлын кисте?
Уйлана уйлана башы тубал була иде Байназарның. Ул инде тәүге көннәрендәге кебек ачыш табышларына да куанмый башлады, кешеләрдән читләште, йомылды.
— Картлач, шөрепләрең бушап бара түгелме синең?— дип, бармагын чигә тирәсендә әйләндерде берсе ашханәдә.
Байназар аңа күтәрелеп карамады, ашавын дәвам иттерде
— Әй, син...
— Юк нәрсәгә нервыңны бозма,— дип бүлдерде күршесен икенче тоткын,— беләсең килсә, «Зевс» колак пәрдәсен тишкән аның, ха ха ха...
Бот чабып көлештеләр. Һәм шушы көннән башлап тоткыннар аны үз исәпләреннән төшереп калдырдылар, башка бимазалаучы булмады.
Байназар үзен тынычлыкта калдыруларына шатланды гына Бәхетенә, савыккач, шифаханәдә йомышчы итеп калдырдылар үзен Элекке кебек йөзләгән кеше белән сафка тезелешеп эшкә йөрисе юк. көнозын диярлек
берүзе. Хәер, берүзе дип тә әйтеп булмый, һаман уйлары, хыяллары белән. Үз фаҗигасенең асылына төшенү теләге әнә шулай аңа һич кенә дә тынгы бирми иде.
Беркөнне шифаханә башлыгы Байназарга аш пешерү бүлмәсен тәртипкә китерергә боерык бирде. Еллар буе тупланган вак-төяк чүп-чар, череп, кыйшаеп беткән киштә-миштәләр күп иде анда. Болары аның үзләре аварга тора. Ә менә бармак калынлыгы юан тимердән эшләнгән зур су багын икенче ярустан төшерү өчен шактый баш ватарга туры килде Байназарга. Ахыры барыбер әмәлен тапты. Иң элек ике сүс арканны корыч боҗра ярдәмендә матчага беркетте, аннан соң бакның кырындагы уемнарына кертеп, арканнарны түшәмдәге тимер әрәтә (төрмә бинасында тимер буа буарлык!) аша үткәрде, очларын ныклап тәрәзә янындагы баганага бәйләп куйды. Җайланма әзер!
Арканнарны ипләп кенә бушата-бушата Байназар бакны идәнгә төшерде.
Аның ничек эшләвен башлык та күзәтеп торган икән.
— Вәйт, хитрый татарин,— дип көлде ул,—Архимедтан ким җирең юк, ә беләсеңме ул нәрсә дигән? Нәрсә дигән әле, миңа таяну ноктасы гына бирегез, җир шарының астын өскә әйләндерә алам, дигәнме?
Бәндәгә дә шундый ук таяну ноктасы, терәк зарур икән ләбаса! Терәге нык, үз таяну ноктасын тапкан кеше тормыштагы зил-зиләләргә бирешми, аларны үткәреп җибәрә белә. Бар идеме соң Байназарның андый терәге?
Әлбәттә. Институтта укыды, белгечлек алды, мәктәптә эшли башлады. Болар терәк түгелмени? Терәк. Аннан китереп, гаилә! Нинди чибәр кәләш сайлаган иде бит ул. Улы! Кыйбласы исә, иң ышанычлы таяну ноктасы, бәхәссез, коммунистик аң иде. Бу аң кешене һәрвакыт хак юлдан гына йөртә, тайпылу-боргалануларга ирек куймый. Чөнки аннан да гадел, аннан да халыкчан аң башка юк! Байназарның канына ул шулай сеңгән иде. Партиягә дә гаризасын чын күңеленнән, әлеге аңга икеләнүсез инанган кеше буларак язган иде...
Нигә соң бу терәкләрнең нигезе черек булып чыкты, нигә алар аны тотып кала алмадылар? Терәкләр түгел, ихтимал, ул үзе черектер? Бәгъзе адәмнәр моннан да авыррак сынауларны җиңеп чыгалар ич. Димәк ки, язмыш! Ә язмыштан узмыш юк, диләр. Хикмәт, күрәсең, шунда. Алайса, язмыш дип, һәр нәрсәгә разый-бәхил булып, кул кушырып утырыргамы?
Байназар бу сорауларның очына чыга алмый азаплана. Берара ул, беткән баш беткән, үткәнне барыбер кире кайтарып булмый, дип кулларын да селтәп карый. Тик күңел түренә кереп оялаган ниндидер корт инде аңа тынычланырга ирек бирми. Ул искечә яши алмый иде инде. Шуның белән бергә, ничек итеп яңача яшәү рәвешен дә күз алдына китерми.
Байназар үзеннән-үзе уй-фикерләрен, төрмә китапханәсендә укыганнарын кәгазьгә төшерергә күнегеп китте, моның өчен яшел тышлы дәфтәр дә ачып җибәрде. Әлеге фәлсәфи дәфтәр тора-бара якын киңәшчесенә әверелде Байназарның. Иң көтелмәгәне шул иде: аның уй-фикерләре ни сәбәпледер дини тәгълимат тирәсендәрәк чуала икән ич! Әллә соң ышанычы шул якка авышамы, чын терәге шундамы?
«Ышануның, табынуның илаһи көче — өметтәдер,— дип башлана күңел дәфтәрендәге беренче язма.— Өмет бу тарафта фәлсәфи агымны тасвирлый, үсеш, хәрәкәт мәгънәсенә ия. Хак, материалистлар да хәрәкәтне үсешнең төп алшарты итеп карыйлар. Ләкин яшәеш тәкъбирендә бу хәрәкәтне аерым буын белән чиклиләр. Бер җан туа, икенчесе мәңгелеккә эзсез югала. Әгәр шулай була калса, бу биК зур гаделсезлеккә китерер иде, өметсезлеккә, битарафлыкка юл ачар иде. Чынлыкта кеше бер дөньядан икенчесенә генә күчә, тән-гәүдәсе кала, җаны галәм киңлекләренә оча. Өметтән дә олырак көч юктыр».
Ә менә монысы — язмыш турында. Аның эзләнүләре язмыш «тозагы»н- нан башланды да бит инде, гыйлемсезлек чын мәгънәсендә караңгы төн шул, язмыш җәһәтендә дингә күпме нахак бәла ягалар, саный китсән. чутына чыгарлык түгел. Ә Коръәндә нәрсә диелгән? Анда әйтелгән: «Аллаһы тәгалә бер адәмнең дә хәлен үзгәртми, әгәр ул үзе моңа җиң сызганып тотынмаса». Димәк ки, язмышка салынып һични кылмый утыру үзе үк зур кимчелек.
Шәхсән үзенә кагылган җөмләләрнең астына сызып ук куйган Байназар. Шуларның берсе: «Җәмгыять тә, партия дә кешене иләктән или. Бәндә абындымы, хәзер читкә тибәләр, ярдәмгә, шәфкатькә мохтаҗ вакытта тибәләр. Дин исә адәмне аермый. Ул аны ничек бар, шулай кабул итә...»
Байназар, менә шулай, әкренләп, күккә, бердәнбер ышаныч булырлык ♦ изге затка, үзе генә күзаллаган газиз рухка табына башлады. Төрмәдән = котылгач та, туры Бохарага юл тотты, анда «Мир-Араб» мәдрәсәсендә ка- = равылчы булып ялланды. Буш вакытларында сабакка йөрде, үзлегеннән * өйрәнде. Быел менә үзе кайчандыр укытучы булып эшләгән Аюбаш авы- « лына кайтты.

Кәбир белән алар һич көтмәгәндә очраштылар. Улы Булат Түбән ~ Камадан бүләк итеп төсле телевизор китергән иде. Аны озатканда күзгә- = күз бәрелештеләр. Булат утырачак автобустан нәкъ Байназарның каршы- * сына чыгып басты Кәбир. Тазарган. Аркылысы-буе бер, муены җилкәсе - белән тоташкан, итләч йөзендә соргылт күзләре генә сирпелеп тора.
— Исән-имин генә яшисеңме, Кәбирҗан, аллаһы тәгаләнең кодрәте - киң, гаиләңә тынычлык, үзеңә тән тазалыгы бирсен,— дип, иске дустына ь сәлам бирде Байназар. Ләкин тегесе кул сузмады, гадәтенчә, сөзеп кенә * бер карап алды да ярып салды:
— Теге вакытта чын йөзеңне ачып бик дөрес эшләгәнмен, күптән s әйтергә җай эзләп йөри идем, очраттым менә, әйбәт булды.
Байназар, башына күсәк белән тондыргандай, өнсез калды. Ул, җүләр, күпме гомер теге ханымга — политмәгариф бүлеге мөдиренә үп кәләп йөрде. Әле аны да очраклы хәл дип санады, янәсе, чәй эчәргә кергәч, көтмәгәндә тап булган. Тугры коммунист, райком хезмәткәре бу хәлне, әлбәттә, тиешле кешеләренә җиткерергә тиеш иде. Баксаң, ул бер кашыктан ашап йөргән якын дустының шикаяте буенча махсус килгән икән, укытучылар белән әңгәмә, чәй — болар барысы да театр уйнау гына булган икән.
И, Кәбирҗан, Кәбирҗан... Куеныңда кара елан йөрткәнсең бит! Хуш. миңа ачуың да булсын ди, тик нигә дип шушы кара эшкә башкаларны кушарга кирәк иде, үч алуның башка юллары да күп ич.
Байназар, Кәбир белән очрашканнан соң, атна буена үз-үзенә урын таба алмый йөрде. Якын кешеңнең хыянәтен белү, һай, авыр икән?! Хәтта Кәбирнең үлем хәбәрен ишетү дә аны бу авыр халәттән суырып ала алмады, рәнҗүе кара болыт шикелле баш очында тик асылынып тора.
Якын иде, бик якын иде бит Кәбир. Дөрес, баштарак үзен эре тоткан булды. Тик, Байназарлар өйләнешкәннән соң, үз язмышы белән килешкән, тынычланган иде.
Кинәт нидер чайкалып китте, морҗа зурайткыч пыяла аша караган шикелле озын баганадай сузылды сузылды да. урталай бүленде, өй эче акшарланган морҗа кебек ап ак балкыш белән тулды. Шул ук мизгелдә Байназарның колак төбендә вәгазь-нәсихәт яңгырады: үзеңнең дә сыналыр сәгатең сукты, и адәм баласы! Иң якын затыма иң авыр имтиханымны җибәрермен, дигән ходай тәгалә, Коръән кәримнән син моны үзең укы дың. Ә бүген кан кардәшеңнең җеназасына барудан баш тарттың, фани дөньяның минутлык вәсвәсәсенә бирелеп, үз шәхесеңне, үз мәнфәгатьләреңне барысыннан да өстен куйдың. Кардәшеңнең гөнаһысын ярлыкау - тәңребездән килгән бөек вазифа. Сиңа әлеге хакыйкатьне мәрхүмнең улы да җиткерергә тырышып карады, ләкин дә син аны кабул итмәдең. Акы лыңа кил, үзеңнең үткән тормышыңны хәтереңә төшер...
Булдымы әлеге хәл, юкмы,— ихтимал, ул Байназарга шулай тоел гандыр гына. Әмма очкындай чәчрәгән бу кайнар дулкын, очлы без шн келле, йөрәгенә кадалып торган үпкә каргышларын үзе белән юып алып китте. Җиңеләеп калды Байназар, гүя, битеннән йомшак саба җиле сыйпап үтте. «Әлхәмдү иллаһи, күңелемә аң. тәнемә сихәт өрдең, и нлаһым, моннан ары да рәхмәтеңнән ташлама». дип пышылдады аның иреннәре.
...Кәбирне җирләп кайтканда да телевизоры эшләп тора иде әле.