Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ХАТЫ


Октябрьгә кадәрге татарча газета-журналларны, басма һәм кулъязма китапларны актарганда Г Исхакый (1878—1954) исеме белән еш очрашасың, аның татар мәдәни деньясында тап фигураларның берсе булуына тиз ышанасың 1906 елда ук Йосыф Акчура1 - Казан мөхбире* газетасында. Г. Исхакый иҗатын күздән кичереп -Яңа бөек истидат (талант--X М) туды* — дип яза Бер елдан соң С Рәмиев Г Исхакыйны сирәк очрый торган бер әдип, аның булуы татар өчен бик кирәк, дип бәяли Г Ибраһимов бу язучыны үзенең дәреслек- хрестоматияләрендә, мәкаләләрендә еш телгә ала. аны • бөек вә момтаз (үзенчәлекле, аерылып торган — X М ) бер язучы — дип атый Г Тукай вафаты алдыннан язган шигырьләренең берсен (ул Мөхәрриргә ■ дип атала) 1 Г Исхакыйга багышлый Шагыйрь. үзенең каләмдәшен остазын сагынып, болай дип яза:
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле'
Күз карашыңнан керер җир таллшсынчы кер, рия 1
Әмма илдә Сталин хакимияте урнашкач, татар халкы Г Исхакый әсәрләрен укудан мәхрүм ителде, әдип исеме бары кара буяулар белән генә телгә алына башлады
Озак еллар буе без әдәбият тарихын аның күп кенә төп ядкәрләреннән. үзәк фигураларыннан башка гына өйрәнеп һәм өйрәтеп килдек Инде менә, ниһаять, үзгәртеп кору демократия шартларында укучылар элек тыелган исемнәр, әсәрләр, шул исәптән Г Исхакыйның иҗат мирасы белән дә турыдан-туры таныша башладылар
Г Исхакыйның (ул эмиграциядә вакытта Иделле псевдонимын да йөртә) тормыш юлы гаять катлаулы, каршылыклы һәм сикәлтәле Ул татар вакытлы матбугатына. реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе Татар халкының тәрәкъ- кыяте. бердәмлеге өчен көрәш аның әсәрләрендә һәм гомумән эшчәнлегендә үзәк мотив Әмма гомер агышы, язмыш еш кына көтелмәгән борылышлар адымнар ясый Патша хакимиятенә каршы милли-азатлык көрәшенең алгы сафында торган, үзенең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен берничә мәртәбә төрмәләрдә утырган Г Исхакый инкыйлабтан соң. башка мәмләкәтләргә китәргә мәҗбүр була, үзенең 35 ел гомерен чит илләрдә уздыра һәм җисмани яктан мәңгелеккә шунда торып та кала Әдипнең кызы, профессор Сәгадәт Чагатай болай яза: ул -хәяты буенча Идел-Урал фикере илә яшәде Соңгы сулышынача шуңа хезмәт итте. Милләткә хезмәт аның өчен яшәү чыганагы булды» 1 «Үз мәмләкәтемдә булсам, тагын да әйбәтрәк әдәби әсәрләр биргән булыр идем- —ди әдип вафатына өч көн кала Үкенечле сүзләр, гыйбрәтле язмыш
Г Исхакый 1919 елның ахырларында Себер аша Россиядән чыгып китә. Париж. Варшава Берлин. Хельсинки Токио. Харбин, Мукден, Лондон. Истанбул. Анкара һ. б — менә аның яшәгән, булган калалары. Эмиграциядә ул читтәге татарларның юлбашчысы, мәшһүр әдибе буларак таныла, газета-журналлар чыгара, күпләгән әдәби әсәрләр иҗат итә. актив иҗтимагый, сәяси эш алып бара
Г Исхакый аеруча Финляндия белән тыгыз багланышларда торган Биредә аның инкыйлабка кадәр үк булганлыгы мәгълүм. Октябрьдән соң да ул бу илгә кат-кат килә, андагы татарлар белән очрашып, хәбәрләшеп тора Биредә аның әсәрләре яратып укыла, сәхнәләштерелә Аеруча әдипнең биш пәрдәлек -Җан Баевич* 3 4 5 6
'Йосыф Акчура (1876—1935) — әүвәл Россиядә, аннан Торкияда яшәгән мәшһүр даүләт эшлеклесе. публицист әдип Г Исхакый анык белән еш аралашкан
- Өземтәләр түбәндәге жыентык аша китереләләр Muhammad Ay az Ishaki Hayatl ve Faaliyeti 100 dogum yili dolayisiyla Ankara. Ayyildiz Matbaasi. 1979. 36 — 37 6
5 Г Тукай Әсәрләр Дүрт томда Казан. 1976, 2 т . 288 б
6 «Казан журналы* 1974 12 сан 23 б
О
драмасы популярлык казана Аның редакциясендә Берлинда чыккан «Яңа милли юл» журналы (1928—1939) фин татарлары арасында кин тарала. Аның төпләмнәре хазер да Финляндиядәге аерым шәхси китапханәләрдә очрый 1937 елны Берлинда Г Исхакыйның «Дулкын эчендә» дигән биш пәрдәлек драмасы басылып чыга (әсәр 20 елларда ук иҗат ителгән) Аның титул битенә «Тампере милләтчеләренең һиммәте (теләге, тырышлыгы — X. М ) белән нәшер ителәдер»,— дип язылган
Финляндиянең өлкән буын татарлары хәзер дә Г Исхакыйны яхшы хәтерлиләр. аны олылап искә алалар Пенсионер Мөнир әфәнде Җамалетдин болай ди • Мин Гаяз Исхакый белән Суомида да. Торкиядә дә кат-кат очраштым Ул бик татар җанлы иде Күп кенә татарлар тереккә авышты, ә ул татар булып калды Шуңа күрә аңа Торкиядә. бигрәк тә гомеренең соңгы елларында авыр булды Истанбулда ул сабантуйлары оештыра иде Миием дә аларда катнашканым булды Гаяз әфәнде уртача гәүдәле, ачык йозле. сүзгә тапкыр кеше иде Урысчага, аеруча алманчага бик оста иде» Монир әфәнденең туганы Әнвәр ага 20 елларда Берлинда укыган Шул вакытта ук ул Г Исхакый белән аралаша Алга таба да ал арның мөнәсәбәтләре өзелми Әнвәр аганың һәм аның мөлаем хатыны Галия ханымның әдип турында сөйләр сүзләре күп «Гаяз әфәнде сөйләргә бик оста, гел авызына каратып тота иде»,— ди Галия апа Хельсинкида яшәүче Халидә апа Таһир да (заманында ул Муса Бигиевта укыган) Г Исхакый белән күп мәртәбәләр очрашкан Анда әдипнең фотолары, истәлек дәфтәренә теркәлгән язмалары саклана
Мәгълүм булганча, Финляндия татарларының бер өлеше (якынча 150-160 кеше) Тампере каласында яши Биредә татар телендә мәҗмугалар, китаплар нәшер кы- лынган. әдәби-музыкаль кичәләр оештырылган (Мәхәллә рәисе Әсәд ага Байбулат җитәкчелегендә биредә хәзер дә мәдәни чаралар үткәрелә) Г Исхакый бигрәк тә шушы Тампере татарлары белән якын мөнәсәбәтләрдә торган, хатлар алышкан Шундый хатларның берсе имам Хәбибрахман Шакирга (1903—1975) адресланган Үләренә өч көн кала (ягъни 1954 елның 19 нчы июлендә) язылган бу хатның төп эчтәлеге инде аерым галимнәрнең хезмәтләре аша фәнгә таныш Биредә Г Исхакый үзенең авыр хәлен (берничә көннән үләчәген) искәртә, үзенең иҗтимагый эш- чәнлеген кыскача гына бәян кыла -Мин ди ул.— бөтен гомерем буена төрек- татар халкының бәхете, иркенлеге өчен көрәштем Тәңре сезләргә ватаныбыз Идел- Урал азатлыгын күрергә насыйп итсен»
Г Исхакыйның икенче бер мөһим хаты Тампере кызы Халидә Вафинага адресланган Ул 1954 елның 12—18 апрелендә Истанбулда язылган Хат шактый зур күләмле. эчтәлекле. Әдип юкка гына аны «мәгънәви васыятем кебек калсын- дип әйтмәгән Язма шәхси хат кысаларыннан чыгып, киңрәк катлау укучыларга да адресланган «Мин үлеп китсәм форсаты килгәндә бу хатымны бөтен халыкка бер мәртәбә укыгыз»,— дигән искәрмә дә әнә шул хакта сөйли
Хатның төп эчтәлеген ярты гасырдан артык әдәби, мәдәни, иҗтимагый сәяси, халыкара тормышның үзәгендә кайнаган иҗат кешесенең шәхси уйланулары, карашлары. гомер сабаклары тәшкил итә Аларның инде кайберләре безгә - белгечләргә әдипнең мәкалә-хезмәтләре һәм китаплары («Максатымыз» -Идел-Урал- һ. 6) аркылы билгеле бер дәрәҗәдә таныш Әмма биредә Г Исхакыйның татар халкының тарихи язмышы, хәзергесе хакындагы уйланулары бергә тупланып, система рәвешендә бирелгән Аларда субъектив, бәхәсле фикерләрнең булуы табигый Әмма шуңа да карамастан, бу хат фән өчен мөһим бер чыганак булып тора Ул. бер яктан, әдипнең тормыш юлын, иҗат мирасын ачыкларга ярдәм итсә икенче яктан төрки- татар халкының тарихын, шул заманда илдәге иҗтимагый, сәяси хәлне ачыкларга да булыша.
Хатның адресаты Халидә Вафина һәм аның әти-әнисе Зиннәтулла ага (1886—194 I Мөшфика апа (1886—1966) Г Исхакый белән күптәннән таныш булалар 1951 елда Халидә туташ, Истанбулга баргач та әдип белән очраша Шул вакытта Г Исхакый кызның хатирә дәфтәренә түбәндәге юлларны язып куя -Илемезнең хормәтл. гаиләләреннән Зиннәтулла Вафа. Мөшфика Вафа ханымның кызлары Халидә туташның атасы, анасы кебек тууы дөрес булуын күреп сөендем Халкымызның киләчәге уңышлы чыгачагына шундый Йитешкән кызларның. Финляндия кебек илемеэ- дән ерак йирләрендә үсүе, зураюы, зур сөенечле галәмэтдер Тәңре шундый яшь- ләремезгә. хосусан. Халидә туташка шәхси тормышында бәхетле булып милләтенә файдалы булуны вә бик күп төрек-татар яшьләренә үрнәк булырлык хәерле эшләр эшләвеме насыйп итсен 1951 ел. 28 июнь Рамазан ае Истанбул»
Халидә апа хәзер дә Тампереда яши Кызганыч ки. сәяхәтем вакытында мин аны күреп сөйләшә алмадым Әмма туганнары. Финляндиядәге милләттәшләр Халидә апаны бары уңай яктан гына телгә алалар аның телебезне, мәдәннятыбызны саклауда, үстерүдә игелекле эшләр башкаруын сөйлидер Димәк, ул әдипнең өмет- ышанычларын аклаган )1 «к у • м a 161
Хат Халидә апа Вафинаның үтенече белән машинкада күчерелеп. 1966 елда Тампереда берничә данәдә күбәйтеп төпләнгән Төпләмнең тышлыгында Г Исхакый- ның 1910 еллардагы фоторәсеме урнаштырылган Аның астында 'Мәрхүм Гаязның Халидә туташ Вафинага язган иң соңгы һәм иң мөһим мәктүбәләрендән». диелгән Ә инде беренче битендә хат алдыннан мондый сүзләр бар -Идел-Урал төрек-татар- ларының атаклы лидеры вә өнле (исемле, мәшһүр — X М ) мөхәррире вә әдибе мәрхүм Гаяз Исхакыйның иң ссоңгы вә иң мөһим бер язуы»
Төпләмнең 9 нчы битендә берничә сүз танылмый Хатның текстын без укучыларга кыскартусыз тәкъдим итәбез Орфография дә. нигездә, үзгәрешсез калдырылды Бары аерым урыннарда гына хәзерге язылыш алынды (мондан — моннан, чыккайлар — чыкканнар һ б.).
Г Исхакый «төрек» сүзен традицион мәгънәдә куллана Хәзер исә бу сүз, кагыйдә буларак. Төркия кешеләренең атамасы рәвешендә алына Ә башка төрки халыкларга карата «төрки» сүзе кулланыла Моңа кадәр безнең илдә «милләтче» сүзе, нигездә, тискәре мәгънәдә йөрде Хат авторы исә патриот, үз милләтен яратучы, аның тәрәкъкыяте өчен көрәшүче эчтәлеген сала
Бу төпләмне миңа Хельсинкидагы мәхәллә архивыннан «Ислам җәмгыятемнең рәисе Окан әфәнде Таһир һәм сәркатибе Хөсәен әфәнде Хәмидулла бирде Моның өчен аларга ихлас рәхмәтемне белдерәм