Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫЕННАР ТАРИХЫННАН


. атар халкының милли бәйрәмнәре чагыштырмача күп булмаган Шуларның Г||' иң көтеп
алынган, иң борынгыларыннан берсе язгы чәчү алдыннан үтә тор-
II ган Сабантуй булса, икенчесе — Җыен бәйрәме
XIX гасырда Җыен турында язучылар (К. Фукс. П Шино. А Рит- тих һ б | аны җыр-
биюгә бай булган, туганнар очраша торган бәйрәм дип билгеләгәннәр Совет чоры галимнәре исә
Җыенның структурасын, үткәрү үзенчәлекләрен, килеп чыгу тарихын тикшерделәр
Бәйрәмнең тамырлары бик еракта — ыруглык мөнәсәбәтләренә барып тоташа Җыеннар бердәм
территориясе хуҗалыгы, туганлык мөнәсәбәтләре булган төрки ка биләләрдә үк булган Тора-бара
кабиләләр таркала. Ләкин туганлык җепләре өзелми Сыйнфый җәмгыятьтә Җыен үзенең беренчел
мәгънәсен югалтып, авыл төбәкләренә күчкән Гадәттә. 10—15 авыл җыен округын тәшкил иткән
Җыеннарның тулы бер циклына шундый 4-8 округ кергән Алар ел саен билгеле бер вакытта,
чиратлашып, бер- берсен кунак иткәннәр Бәйрәм һәр округта җомга көн башланып. 3—5 көн дәвам иткән
Җыенның үткәрелү вакыты май ахыры — июнь башыннан алып июль ахырына кадәр булган
Галимнәр фикереңчә, Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан соң. җыенның классик
формасы Казан арты авылларында сакланып калган Казан тирәсеннән генә 40 чакрымга якын радиуста
татар халкы үз җирләреннән куылган XIX гасыр башында монда 80 гә якын җыен округы булганлыгы
билгелеXVIII ■
Тау ягында яшәгән татарлар, урыс колонизациясе нәтиҗәсендә. Идел буеннан көнбатышка таба
куылганнар Бу тирәдә яшәгән җирле халык белән аралашып урнашканнар Элекке Җыен структурасы
таркалган Тау ягының көньяк өлешендә күбрәк татар мишәрләр яшәгән Аларда Җыен бәйрәм ителмәгән
Тау ягында Җыеннарның төгәл әйләнеше бозылып, алар күбрәк ярминкәләргә әйләнеп калганнар Кама
аръягында да җыеннар исеме астында ярминкәләр үткән Аларда башка милләт вәкилләре дг катнашкан
*
Җыеннар ул вакыттагы Сабантуйлардан кай ягы белән аерылган соң?
Беренчедән, җыеннарда җыр-бию, төрле уеннар, күңел ачуларга күп вакыт бирел гән Төп музыка
кораллары гармун белән скрипка булган'. Икенчедән, җыеннар кунаклар һәм читтән кайткан туган-
тумачалар күп булу белән аерылып торган Өченчедән Сабантуйда үткәрелә торган спорт ярышлары,
көч сынашу җыеннарда булмаган Ат чабышы урынына яшьләр, атлар җигеп, бер авылдан икенчесенә
күңел ачып йөргәннәр Дүртенчедән. Сабантуен татар хатын-кызлары ерактан гына күзәтергә хокуклы
булса. Җыенда исә кызлар бәйрәмнең үзәгендә — егетләр белән бергәләп күңел ачканнар, кичке
уеннарда катнашканнар Кыз күзләү, яр сайлаулар нәкъ менә бәйрәм вакы* тында хәл ителгән Җыенны
бөтен халык, бигрәк тә яшьләр көтеп ала торган булган Халык хәтерендә сакланып калган мондый
сүзләр дә шуны раслый:
Елга килә ике гает, һич тә искә алмыйлар. Җитсә җыен көннәре, Хәзерләнми
калмыйлар.
Җыеннар вакытында ислам диненең кырыс кануннары бозылган Шуңа күрә дә 1861 елда Оренбург
Диния Нәзарәте бәйрәмне тыю турында махсус указ чыгара һәм властьларга мөрәҗәгать итә Бу
мөрәҗәгать нигезендә. 1861 елның 5 сентябрендә Казан губерна идарәсе Җыенны тыю турында карар
кабул итә Шәһәр һәм өяз полицияләренә, Диния Нәзарәтенә бәйрәмне юкка чыгару өчен тиешле
чаралар күрергә кушыла,
Архивта Җыенны бетерергә вәгъдә рәвешендә язылган Казан өязе Яңгул волостеның 11 мулласы
кул куйган документ сакланып калган Олы Карахуҗа, Байлар Сабасы. Олы Әтнә. Күпербаш
авылларында җыеннар вакытлыча тукталып тора Күпербаш авыл халкы Җыеннан кешеләрне куып
йөргән полиция вәкилен кыйный4 Андый җәбергә кайбер муллалар да дучар булган
XVIII Бурганова Н Б О системе народного праздника Джиен у казанских татар — «Исследование по
истории диалектологии татарского языка* — Казань. 1982. 20—49 66
■’ Кашафутдинов Р Г Народные (общественные и семейные) праздники Казанских татар.
Диссертация канд ист наук — Казань, 1969, 116 стр
Шино П А Волжские татары — Современник* I860. 81 т. 261 стр
‘ Татары Среднего Поволжья и Приуралья — Казань. 1967, 226 б
Бәйрәмне тыю өчен төрле чаралар кулланылган, 1881 елны хәтта халыкны Җыен бәйрәмен
үткәрмәскә өндәгән, дидактик характердагы -Җыен кыйссасы‡‡‡‡‡ §§§§§ да басылып чыга Ләкин дин
әһелләре милли бәйрәмне халык тормышыннан җиңел генә сызып ташлап булмаслыгын таныйлар
Кай вакыттан бирле чыккан бу җыенның булуы, һич та файда бирмидер муллаларың тыюы’
XIX гасырның 70 елларында Казан губернасында да аграр кризис башлана Татар крестьяннарының
экономик хәле башка халыклар белән чагыштырганда авыррак була Аларның патша хөкүмәтенә бурычлары
артканнан-арта бара Шундый бер вакытта Казан губернаторы Черкасов кулына Казан өязе, Кавал волосте
Мөндеш авылы крестьяны Хәсән Галиев хаты килеп керә Галиев халыкның ярлылыгын Җыеннан күрә Аның
фи- керенчә. имеш, күпләр бәйрәмне* үткәрү өчен бурычка баталар Бурыч түләү крестьяннарның җирләрен
арендага бирү, мал-туарларын сату белән тәмамлана Бәйрәмнең дини бәйрәм түгеллеген дә искә төшереп
X Галиев Җыенны тыюны сорый
Хат белән танышкач. Черкасов тыюны законлаштыру өчен мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилевкә Диния
нәзарәте исеменнән Җыенны бетерүне сорап үтенеч язуы таләп ите
Черкасов башлаган эшне аның урынына калган Андреевский дәвам итә 1885 елның 14 мартында,
мөфтидән алынган -үтенеч» нигезендә, барлык өяз исправникларына • мөселман дине тарафыннан
кертелмәгән, әхлакый яктан зыянлы, крестьяннарны белдерә торган Җыен бәйрәмен үткәрмәү турында»
боерык бирелә Буйсынмаучылар җавапка тартылырга тиеш була Бер үк вакытта Диния Нәзарәте муллалар
аша эш җәелдереп җибәрә
Ләкин шуңа да карамастан. 1885 елда Җыен Казан өязенең Кавал һәм Олы Мәң- гәр волостьларында
һәм Кукмара волостеның бер авылында бәйрәм ителә 1886 елда бу исемлеккә Олы Әтнә. Салкын Чишмә.
Алат волостьлары авыллары кушыла Мәм- сә волостенда дин әһелләре, ураза дип. бәйрәмне вакытлыча
тыюга ирешәләр Күргәнебезчә. полиция һәм җирле башлыкларның Җыенны юкка чыгару өчен тырышуы
әллә ни уңышка китерми
Җыен бәйрәмен бетерү турында мәсьәлә өченче тапкыр губерна күләмендә 1887 елда. Казан
сәүдәгәрләре А Сәйдәшен һәм М Галиев хаты аркасында күтәрелә Аларның дин эшенә һәрьяклап ярдәм
итүләре мәгълүм Сәүдәгәрләр бәйрәмнең Олы Әтнә. Мәмсә. Олы Мәңгәр, Алат. Салкын Чишмә һәм
Кукмара волостьларында үткәрелүен әйтәләр Алар үзләренең гозерләрен бәйрәмнең халык акчасыз
вакытка туры килүе Җыенның авыл хуҗалыгы эшләренә зыян китерүе бәйрәм вакытында шәригать тара
фыннан тыелган эчү. җырлау, сугышу һ б булу белән дәлиллиләр
Алар татар крестьяннарының тормыш хәле түбән булуын Җыен бәйрәменә генә бәйләп аңлаталар
Бу хатта. X Галиев хатындагы кебек үк. бер дөреслек ярылып ята татар крестьяннарының тормыш дәрәҗәсе
шулкадәр түбән ки. акча чыгымы белән бәйле һәрбер нәрсә (бу очракта Җыен! ярлы крестьяннарны
хәерчелеккә төшергән
Казан өязе исправнигы сәүдәгәрләрнең Җыенга шундый берьяклы карашларын кире кага Аның
фикеренчә, Җыеннар крестьяннарның экономик хәленә артык зур йогынты ясамыйлар, бәйрәм вакытында
һәртөрле сугыш, тавыш, эчү. бәхетсезлек очраклары булмый7
Җыеннарны тыю сәясәте дәвам итә Тик җирле властьлар кулга алынган халык ны нинди җавапка
тартырга белмиләр Россия законнарында үз милли бәйрәмен үткәргән халыкка карата җәза каралмаган
була
Губернатор Андреевский мәсьәләне тиз чишә Җыенны бәйрәм иткән өчен җавапка тарту,
җинаятьләрне кисәтү һәм туктату Уставының 157 һәм 170 статьялары нигезендә мөмкин, дип игълан ителә
Шулай итеп, властьлар законның фәкать христиан дине тотучыларга караган •дини һәм мәдәни
музыканы бергә кушарга ярамый - (157 ст һәм -артист, музыкант яки җырчы булмаган кешеләр халык
алдында концертлар белән чыгыш ясый алмыйлар- (170 ст ) дигән өлешләрен татарларга карата
кулланалар" Буйсынмаганнар шул ук карар нигезендә 50 сумга кадәр штраф түләргә, ә кеше күп җыелган
очракта 7 көнгә кадәр төрмәгә ябылалар
• Җыен кыйссасы Казан 1881. 4 б
• ТССР ҮДА I ф. J тасв 6030 эш
т ТССР ҮДА I ф . 3 тасв 7233 эш
• Устав ■> предупреждении и присечснни преступлений СПб 1876 32 34 б
§§§§§ Дудкин А Джин у татар Казанского уезда — «Северный весник- 1840, ."Л 8. 30 б
Властьлар татар крестьяннарының экономик хәлен яхшыртуны мәгълүм мәзәктәге «сазлыкка
баткан кеше үзен-үзе тартып чыгарсын- принцибына куялар Ул заманның алдынгы вакытлы матбугаты
мондый «кайгыртучылар - турында «Крестьян алар очен бернинди ял һәм күңел ачарга хокукы булмаган
эш кече» . — дип яза
Мондый юл белән тормыш дәрәҗәсен «яхшырту*, татар халкының милли хисләре һәм горурлыгы
белән хисаплашмыйча, гасырлар буе яшәп килгән бәйрәмгә шул рәвешле балта чабу — патша
самодержавиесенең татар халкын милли изү сәясәтенең бер чагылышы иде Андый «изге эшләрдә»
властьларның үзләре чыгарган законнарны бозуы табигый күренеш була.
Җыен бәйрәмен тыю. Р Кашафетдинов фнкеренчә. 1905—07 елларга кадәр дәвам иткән Беренче
рус революциясе белән бәйле иҗтимагый тормышның демократияләшүе бәйрәмне эзәрлекләүләрдән
коткара Илле елга якын дәвам иткән көрәштә татар халкы үз милли бәйрәмен саклап кала. Ул Казан
ханлыгы бетерелгән вакытта башланган милли изү һәм урыслаштыруга каршы татар халкының милли-
азатлык көрәшенең бер өлеше булып тора Җыенны саклап калу өчен дин әһелләре белән барган көрәш
халыкның көнкүреше күңеле дин кануннарына гына сыймавын, аның ирек сөючәнлеген тагын бер кат
раслый.
Җыен бәйрәме безнең гасырның 30 елларында юкка чыкты Колхозлар оештыру, милли
политикадагы юнәлешләр Җыенны «йотты» Аның вакытын күчердек тә. бүгенге Сабантуй бәйрәмендә
Җыен элементлары бар. дибез Шулай үзебезне аклыйбыз, тынычландырабыз