Логотип Казан Утлары
Повесть

СУГЫШ АЛДЫ МАЛАЙЛАРЫ


Юкә бурлары
. вылның Базар урамыннан Югары очка күтәрелгән чакта. Бәләкәй Базар, аннан таш коймалы W Хәким Бабач йортын үткәч, сулга борылып.
* W Нигъмәт Япун тыкрыгына керсәң, тәүге өй кәр- течке төшерә торган урын була. Тик анда эш- в ләгән пеләш башлы, алтын күзлекле яһүд, кәр- I течкегә төшерү мәшәкате аз булганлыктан.
■ы-- М күпчелек вакытын үзенең бакчасында үткәрә.
Татарлар гына яшәгән бу авылда аның бак, - часы аерым бер игътибарга лаек. Ул авылга
килгән көннән башлап, өч-дүрт ел буена бик ныклап эшләсә дә. уңыш җыеп ала алганы юк. Авыл малайлары аның бакчасының кайсы төшендә, нәрсә үскәнен һәм күпме үскәнен үзеннән дә әйбәтрәк белеп, шуларны вакыты җитәр-җитмәстә үк юк итә торалар.
Мөселман булмаса да. күрше бит Яһүднең җәй буена эшләп тә көз көне буш кул белән калганын күреп йөргән Габдулла бабай аңа бер көчек кертеп биргән Шул кечкенә нәрсәдән җәренгә бер яшьлек бозау зурлыгындагы эт үсеп, яһүднең яшелчә уңышын арттыруда төп көчкә әйләнгән Берничә әрсезрәк малай шул эт авызында төрле зурлыктагы, төрле төстәге чалбар, күлмәк итәкләрен калдырганнан соң. яшелчә тәмен онытып, яһүд бакчасы яныннан сызгыргалап, яисә бакчаны зур тырышлык белән саклаган эткә таш бәргәләп уза торган булалар
Кояш белән торып көне буена -эт сугарып . әллә кайларда чабып, кичкелеккә ашарлык та хәлләре калмыйча өйләренә кайтып тәгәрәгән малайлар өчен, кәртечкә төшерә торган урын һәрчак серле булып калды Серлелеге әллә кая китмәс иде лә ул тик менә акча юклыгы Акчасы да юк. аннан соң кигән күлмәкнең нинди төстә икәнен әйтерлек түгел Изүләре сәдәфсез. җиң очлары каешланып каткан. Өстәвенә, чебиле аяклар
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН (1933) — техник фәннәр докторы. -Үрләр аша китабы һәм вакытлы матбугатта чыккан повесть, хикәяләр авторы Казанда яши
Яз җитеп, кар сулары китә башлаган вакыттан яланаяк йөрүче малайларның аяклары, көн саен юсаң да, агармаслык булып чебили Ә язгы сулар белән бергә чыккан шул чебиләр-нең әрнүенә төне буена елап чыккан малайларны, әнкәләре әллә ничә тапкырлар эссе мунчада чабып, акырта-акырта. аякларын кайнар сулы таска тыгып, мунчала белән ышкып юалар Тик чебиләр барыбер, җәй уртасы җитмичә бетми. Бетсәләр дә. аяклар кара оекбаш кигән кебек кап-кара булып кала бирәләр. Ул кара төсне җиңәргә хәтта кибет сабынының да көче җитми
Кәртечкегә тешәлмәүнең тагын бер сәбәбе — кайбер малайга, өч-дүрт яшькә җитмичә, ыштан дигән нәрсәнең эләксә дә. төпсезе генә...
Авыл урамнары буйлап, парлашып чапкан малайлар атлы уйный. Бик матурлап, чуклап асып ишелгән дилбегәләр, йөгәннәр кигән җитез «атлар» чаба, ай-һайлап. юкә дилбегәне кулларыннан ычкындырмаска тырышып, чыбыркылары күчерләр- куа. ә алар артыннан нечкә генә тавыш миһаһайлап, артта калмаска тырышып, колыннар ияргән Колыннар —уенга кереп китәргә тулы хокукы булмаган, өч-дүрт яшьлек әнә шул ыштансыз малайлар инде
1936 елның июль башлары иде
Алты-җиде яшьләрдәге малайлар Пожарный урамында атлы- уйный. Сбруй яклары шәп малайларның Чөнки алар, дүрт көн элек, колхоз атларын караучы Ибраи бабайның, бүреген кырын салып. көпә-көндез бөтен урамны яңгыратып, Француз яулык көенә җырлап узганын каршы алдылар Ходайның бирмеш ул көннән малайлар, язгы сабан туен көткәндәй, атнадан артык сагалап йөрделәр Бик еракка китмәскә тырышып кына уйный иделәр. Менә хәзер җырлап килгән — Банжур Ибрай — алар өчен, иң кадерле һәм кирәк кеше Лап-лоп атлап, колхозның нәсел айгырларын һәм бишенче бригаданың эш атларын караучы ул кешене, авыл халкы Банжур Ибрай дип йөри Ул. хәмер дигән нәрсәне әз генә авызына алса да, авыл урамнарында каршы очраган хатын-кыз яныннан дәшмичә үтә алмый Яңа гына буй җиткереп килгән кызмы ул. әллә инде картаеп, таякка ияреп йөргән карчыкмы. Ибрай. туктап, чабаталы аякларының үкчәсен үкчәсенә бәреп, җәен-кышын башыннан салмыйча кигән бүреген баш өстенә күтәрә биреп сәламли
— Банжур. мадам*
1915—1918 елларда Россиянең Франциягә җибәргән хәрби экспедиция корпусында. Германиягә каршы сугышып йөргәндә, шул ике сүзне, французларга булган мәхәббәте итеп алып кайткан Ибрай Кайтуының тәүге көннәрендә, ул. урамда очратып, кендек әбисе Тайфә карчыкны куркыткан Аның хәлен белергә дип. таякка таянып. урам буенча килгән әбигә ул әнә шулай сәлам биргән
Әлеге сүзләрне ишеткәч, әби. куркуыннан кая барганын онытып. алты елдан артык капкасын ачмаган, яратмаган мөртәт киявенең өенә кабалана-кабалана кереп киткән дип сөйлиләр
Шуннан бирле Ибрай Банжур Ибрай*
Үзенә генә хас тагын бер гадәте бар Ибрайның Анысы да хәмер кергән чакларда була Шундый чакта ул үзе чыгарган -Француз яулык көенә әйттерә Үзе җырлый, үзе бер адым да читкә чыкмыйча. урам уртасыннан килә Каршы килгән атлыга да. мир үгезенә дә — беркемгә дә юл бирми Урам уртасы - Банжур Ибраиныкы Җырны ишетеп калган авыл кешеләре, көлемсерәп. Бүген Банжур Ибрае француз булган .— диләр
Француз яулыгы н малайлар арасыннан беренче булып. Папай Нигъмәте ишетеп алды
Әлләгенәм' Ибрай бабай әйттерә бит теге көйне*
Читән буендагы чирәмдә пәкеле уйнап утырган малайлар сис
кәнеп киттеләр. Чыннан да. Пожарный урамы ягыннан азрак карлыккан тавыш белән җыр ишетелә иде Җыры ишетелә, ләкин җыр- чм үзе күренми әле
Менә, ташчы Фәттах йорты яныннан бүреген кырын салган Ибрай бабайлары күренде. Тула оек-өсте кигән чабаталы аяклары юл тузанын туздырып, туры атларга тырышалар. Ике кулы, оча алмыйча җирдә генә йөри торган әллә нинди кошның канатларын хәтерләтеп талпына. Бармаклары, аягын баскан саен, шарт-шарт килә Банжур Ибрайның дөнья нужалары төгәлләнгән. Ул Француз яулык ны әйттерә:
Фра-анцуэ я-аулык са-атып алды-ым.
Юук акча-а-ларымны ба-ар итеп.
Ке-емгә ка-ар-ы-ыйм ке-емгә ярыйм Ке-е-емне аллы-ыйм ярар-рр итеп’
Ул. җыры бетәр-бетмәстә, капка аша авызын ерып карап торган Фәттах хатыны Васфикамалны шәйләп алды Туктады да. бүреген күтәрә төшеп, чабаталы аякларын бер-берсенә бәрде.
— Ба-анжур. мадам'
— Әллә француз булгансың инде. Ибраһим!
— Сәләви. француз әйтмешли Булдым шул. әллә синең эчең көяме моңарга?— Җавап-фәлән көтмичә, үз юлы белән атлап, җырын дәвам итә:
Француз яулык матурлата. Пәрүләрнең Бануын Үзем генә беләм инде йөрәгемнең януын
Бу — малайлар көтеп алган шатлыклы хәл, ел да бер тапкыр җәй уртасында була. Җыр бетүгә, туры гына атлаган аяклар, чалыш-чолыш килеп, аны Төрек күле кырыендагы өенә таба алып китә Малайларга иң кызыгы шунда әллә урам, урынында тормыйча, Банжур Ибрайдан читкә тайпыла, әллә ул үзе урамнан бара белми — аңламассың Алпан-тилпән килеп, урамның әле бер ягына, әле икенче ягына чыга Урамдагы ике яклап сузылган читәннәрнең, ташкой- маларның. җил капкаларның барысына да тотынып карамыйча үтә алмый
Малайлар исә. тыннарын да алмыйча, аның Торек күленә таба борылганын көтеп торалар Шунда борылуы була — малайлар «эшкә» керешә
Банжур Ибрай бакчасы артындагы кечкенә Каенлы елгасын, язгы сулар китеп, котыруы басыла төшеп, ярларына кайтып тынгач. тал чыбыгы, тирес, туфрак ташып буа Шул буага ике-өч курыс бастыра Ни хикмәт Француз яулык-ны әйттереп кайткан чагы һәр елны менә а!ушы курыс өлгереп, юкәгә әйләнгән чакка туры килә.
Атлы уйнарга дип. дилбегә ишүче малайлар бу хәлне бик тә яхшы белә. Менә шуңа күрә дә бүген аларга бәйрәм.
Ибрай бабалары хәзер өенә кайтып җитә дә йокларга ята. Ул француз* булган көнне аның усал Алабае да урамга чыкмый, ояла. Чөнки хуҗасының таләбе шундый: чыкма, өрмә' Ә Француз- булмаган көннәрдә Ибрай бабай үзе дә. аның усал Алабае да шул буадан ерак булмаган колхозның ат сарае янында атлар карап гомерләрен үткәрә Юкә кәсепләгән малайлар буа янына килергә өлгерми. Алабай, кая керергә белмичә, тузан бураны күтәреп, аларга өрергә, чәбәләнергә тотына Бер буа ягына чаба, бер кире килә. Аның шулай, бик зур эш бетергән кебек, йөгергәләп өрүенең сәбәбе Банжур Ибрае өчен ачык Теге яңарак кына ыштан күргән имансыз малайлар, мөгаен, юкә урларга килгәннәр Шуннан ул. бик кабаланган булып, атлар сараеннан килеп чыга Малайлар, тилгән төшкәндәге тавык чебиләре кебек, кайсы кая чәчелеп юк булалар. Аларның ялтыраган
аяк табаннарына карап, Банжур Ибрай түзәлмичә. кычкырып җибәрә
— һайт, машинник малайлар!
Ә бүген менә бәйрәм Чөнки ал арның Банжур бабалары француз булган. Бүген аның усал Алабае урамга чыкмаячак Бүген — малайларның кәсеп көне... *
Банжур бабай күздән югалгач, малайлар икегә бүленде Хәй- | бүш белән Нигъмәт буага төшәргә. Көрпә Гарифы. Писер Илсуры, ч Фазулла бабай Тәлгате. Мәчтәк Файзыры һәм алардан калмый та- < гылып йөргән ике ыштансыз колын . буадан ыргыткан юкәле ку- < рысларны эләктереп, таллыкка җилдерергә тиешләр Буа яныннан 3 үтеп барган зурлар «Нишлисез сез анда, малай актыклары"’ —дип 3 кычкыргалаганчы, курыслы булып өлгерергә кирәк Ә инде курыс * булгач, юкә була. Юкә булгач, аннан ишә инде малайлар дилбегә- | йөгәннәрне! >
Читән буенда яткан ташка ышкып, пәкене тиз генә үткерлеләр * дә. арада иң елгыр Нигъмәткә тоттырдылар Суга батырылган ку- - рыслар өстенә аркылы бәйләнгән өч колга чишеп, уннан артык « курысларны аерып алдылар. Жирдаларны кире урынына куеп бәй- 2 ләделәр һәм тизрәк таю ягын карадылар Шуннан соң авыл очын- * дагы таллыкка кереп чумдылар, юкә төшерделәр Көтү кайтыр ва- Е кыт килеп җиткәндә, Банжур бабай буасыннан урланган юкәләр ™ Нигъмәтләр абзарында асылынып тора иде инде. =
х а
Икенче конне иртән Нигъмәтләр ишек алдында җыйналган ма- " лайлар үзләре өчен дилбегә, йөгән, чыбыркы ишеп, чуклар ясап, ду киләләр иде Араларында Хәйбүш кенә юк Ул. өйлә җиткәнче, зират артындагы тауда йөргән атлар койрыгыннан кыл алу белән мәшгуль булды Чөнки чыбыркы очын кылдан ишеп куймасаң. нинди шартлау инде ул Ә Хәйбүш иң усал дигән атлардан да кылны ала белә.
Өйлә үтүгә атлы лар. авыл урамнарының берсен дә калдырмыйча. урап чыктылар Күрсеннәр бүтән урам малайлары Түбән очларның ничек итеп атлы уйнаганнарын, аларның сбруйларын'
Уйнап туеп, берничә көн үткәч, бүген урамнар буйлап чабаргамы. әллә башка берәр уеп табаргамы, дип сөйләшеп торган чакларында. хәле-тыны бетеп Мәчтәк Файзыры килеп җитте Файзыр «колын' лыктан чыккан да. чыкмаган да кебек Ул алты яшен тутырып килә, тик шәп итеп йөгерә алмый Шуңа күрә, азрак уйнагач. башкалардан аерылып кайтып китә Күп йогерсә. никтер, һава җитми аңа Менә әле дә ул тынын еш-еш алып, малайлар арасында һәрчак берәр яңа уен оештыручы Нигъмәткә эндәште
— Ними' Сине абый чакыра' Тиз генә чабып килеп җитсеннәр әле. ди. Бик зур йомыш бар, шул йомышны үтәсәләр, барысын да кәртечкәгә төшерәм. ди
Малайлар Файзырны сырып алды
Нинди кәртечкә’
- Нәрсә белән төшерә ’
— Ничек итеп төшерә?
Файзыр аларга җавап бирмәде, һаман үзенекен сөйләде
Әйдә инде. Ними' Килмәсәләр. бүтән урам малайларын чакырам. ди
Ы-ы-ы! Чакырттылар, ди
файзырны тыңлап та бетермичә, малайлар аның өе ягына йөгерделәр
Мәчтәк Габдерахман
Файзырның абыйсы Габдерахман аларны үзләренең капка төбендә көтеп тора иде Сүзне ул кыска тотты
— Менә нәрсә, малайлар! Әгәр бүген безнең бәрәңге чүбен уташсагыз. шуның өчен мин сезне кәртечкегә төшерәм һәм һәрбере- гезгә берәрне ясап бирәм
-— Ничек итеп төшерәсең аны9
— Нәрсә белән төшерәсең?
— Миңа да бирәсеңме9
Габдерахман, күпне белгән кеше кебек, эре генә аңлатты
— Миңа укытучы Каюмов абый фотоаппарат биреп торды. Кәр- течке төшерергә өйрәтте Әгәр чүп утарга риза булмасагыз. выжы- гыз моннан Мин хәзер үк Югары Оч малайларын чакырам.
Барысы өчен дә Нигъмәт карар кылды:
— Утыйбыз, малайлар!
Атлар күчерләр . колыннар бертавыштан күтәреп алдылар:
— Утыйбыз!
Габдерахман, кабаланмый гына, күз йөртеп чыкты да:
— Менә бу ике ыштансыз малай кирәкми.— дип колын булып йөргән ике бәләкәйгә күрсәтте
— Ния кирәкми?
— Алар әле бәрәңге белән алабутаны аера белмиләр һәм утауның нәрсә икәнен аңламыйлар да.
Киң күңелле Нигъмәт ике бәләкәй малайны якларга тырышты:
— Беләләр алар. Габдерахман абзый, беләләр
— Беләсезме9
Бәләкәй Габдерахман белән Зиннурҗан эндәшмичә тик кенә басып тордылар Өстәвенә, икесенең дә елыйсы килә башлаган иде инде.
Кәртечкече* үзенекен әйтте
— Аннан соң ыштаныгыз да юк икән әле сезнең. Ыштансыз малайларны кәртечкәгә төшерергә рөхсәт юк Бар. кайтыгыз да. әниләрегездән ыштан таптырып, киеп килегез. Шуннан төшерермен.
Икесе ике якка йөгерешкән малайлар артыннан, авызын ерып, аз гына карап торды да калганнарны бакча эченә чакырды:
— Әйдә, керегез!
Кызыллар белән аклар сугышы башланган 1918 елда туган бала иде Габдерахман Матур гына үсеп килгән чагында, аяк астыннан килеп чыккан бәла гомере буена гарип калдырды аны.
Унөч яше тулып үткән көннәр була. Мич башыннан төшеп килгәндә, аягына уралган песигә абынып, уң аягы белән кайнап торган казанга баса Пешкән аягының тиресе генә түгел, сөягенә кадәр ите дә кубып төшә. Шуннан соң яшәгән гомере эчендә зәгыйфь аягын чүпрәккә генә урап йөртә торган булып кала Габдерахман Йөрәгенең дә сугуы ялгышып китеп, барган җиреннән хәле бетеп туктый торган була
Ата-анасы нинди генә им-том иттермәделәр инде аны?! Атап Коръән чыгарттылар. Ибракай авылының мулласын кышкылыкка китереп, көненә дүрт тапкыр өшкерттеләр Җәй көннәрендә улакка тутырган үләнгә керттеләр Берсенең дә файдасы тимәде Бары тик 1934 елда авылга килгән иң тәүге врач Кульсицкий гына азрак аягын төзәтә алды Габдерахманның Үзе ясаган дарулар белән дәвалап, малайның таягын ташлатты Улларының, таягын ташлап, тыитак- лый-тыйтаклый йөри башлаганын күрү — ата-анага иң зур шатлыкларның берсе булды Габдерахманның әнисе Хәсби түти куаны
чыннан бер бөтен каклаган каз алып барган Кульсицкийга Тик тегесе алмаган Күңеле кителгән Хәсби түти урамда туктый-туктый зарлана икән
— Йә инде илаһым. Нит. бабушка, ни нады .— ди — Малай пуч кушает .— ди Мин бит аңа. улымны төзәткәнгә, куанычымнан илткән идем. Алмады... ♦
Кайнаган казанга батканда. Габдерахман алтынчы сыйныфта ? укый иде Сыйныфларында ул иң шәп укучы булды Укуыннан тыш. * үзенә генә хас сәләте дә бар. гаҗәп дәрәҗәдә кулы оста Энесе < Файзырга ясаган уенчыкларын урамнан үтеп барган дәрәҗәле карт- < ларга кадәр туктап, телләрен шартлатып, сокланып карыйлар иде ’ Аягы имгәнгәч, ул төрле-төрле уенчыклар ясап, авыл базарында 5 сата башлады Ай-Һай Ибрай малаеның осталыгын - дип сөили < башладылар аның турында. =
Тик ул башкача мәктәпкә йөрмәде инде Аягын бәйләгән чүп- £ рәкләрен көненә биш-алты тапкыр алыштырырга кирәк иде Аннан ° соң. мәктәптә, бөтенесенә ияреп, тузаннар туздырып, шаярып та _ йөрмәгәч, нинди уку ди инде ул? Үзеннән бер генә яшькә кече = булган күрше малае Гарифулла белән өендә азрак укыштыргалап. төрле уенчыклар ясап, тишелгән комган, тазлар ямап, гомерен үткәрде Бервакыт, кайчандыр үзе укыган мәктәпнең ватылып эштән jji чыккан патефонын алып кайтып, төзәтеп илтеп биргән Шушы эшен- ® нән соң ул. укымаса да. мәктәптә үз кеше булып киткән s
Габдерахман белән Фәйзерахманның, җәйге эссе көндә, җан тир- * ләрен чыгара-чыгара. бәрәңге утыйсылары бар иде Шул көннәрнең « берсендә, теге атлы уйнап чапкан малай-шалайны күреп Габдерахманның башына бик шәп бер уй килде
Малайлар, бәреп-сугып. тиз генә утап чыкмакчылар иде дә. алай җиңелдән түгел икән шул! Ничек утарга кирәген Габдерахман үзе күрсәтте
— Чүпнең башыннан тотып тартмагыз1 Төбеннән эләктерегез! Очыннан тотсаң, сабагы өзелеп, тамыры җирдә кала, аннан тагын чүп үсеп чыга. Хәзер дүртегез чүбен утар, икегез алар артыннан кәтмән белән җирне йомшартып барыр Кәтмәнләгәндә җирне бәрәңгенең төбенәрәк салыгыз, бәрәңгенең төбе ачык калмасын1
Шулай итеп, омә кебегрәк эш булды инде бу малайларга Өйлә турысында аларга талкан болгатып ашаттылар, күп итеп катык куйдылар. Саранрак булса да. Хәсби түти бүген ризыкны кызганмады. чөнки малайлар шәп эшли иде
Бәрәңге уталып беткәндә, кояш баерга байтак вакыт бар иде әле. Эш ахырына якынлашкан бер мәлдә, теге ике колынның парлашып елаган тавышы ишетелде Алар - әнкәләреннән ыштан таптырып та теләкләренә ирешә алмаган бәләкәй Габдерахман белән Зиннурҗан иде
— А-а-а-а-оа. Аптырам-а-ан абзый, а-а-а-а-оа!
Елап, үзләрен кызгандырып, кәртечкегә төшәселәре килә иде аларның Тик Габдерахман аларга игътибар итмәде Бераз вакыт үткәч, елаган тавыш басыла башлады Малайлар арыды күрәсең тамаклары да кипте булса кирәк Аннан соң елаганыңны тыңлаучы булмаса. кызык түгел бит ул Тагын күпмедер вакыт үткәч, малайларның берсе янә шыңшый башлады Тора-бара тавыш акырынай- ганнан-акырыная барып, инде басылды, тәмам бетте дигәндә, икенче малайның көр тавышы елауны эләктереп алды
А-а-а-оа! Аптырама-а-ан абзы-ыйй. а-л-ааа'
Габдерахман түзмәде, көлеп куйды
_ Бу ыштансыз нәмәстәкәйләр. берсе елаганда, икенчесе ял итеп, мине җиңәргә булдылар, ахрысы
Ул. титаклый биреп, капка төбенәрәк китте
— Йә. кая ыштаннарыгыз ә?!
Икесе өчен дүрт яшьлек бәләкәй Габдерахман җавап бирде:
— Ни әйтә, әни әйтә, ни ди. әни әйтә... Мәчтәк үзен белсен, үзенең ыштан кигәненә кайчан, дип әйтә, кәчтеркегә төшерсен, дип әйтә...
— Ә-ә-ә. шулаймыни әле’ Мәчтәкмени әле мин. ыштансызмыни әле. Каяле. минем менә монда, читән буенда гына үскән кычытканнарым?!
Ул. көлүдән күзләренә килгән яшьләрен күлмәк җиңе оелән сөртеп, урамның икенче очына таба йөгергән малайларны карап калды .
Эшне бетерүгә бит-куллариы юарга дип. Габдерахман йорт эчеңдәге коедан улакка салкын су тутырып куйды. Аннан, юынып, су сибешеп туйган малайларны ишегалдында үскән каз үләненә утырта башлады:
— Менә шушында дүртегез аякларыгызны бөкләп утырыгыз, икегез артка басыгыз!
Малайлар, һәркайсысы алгарак эләгергә тырышып, тарткалаша- төрткәләшә башладылар.
Габдерахман аларны бик тиз тәртипкә иңдерде:
— Йә. төртешмәгез, төшермим алайса...
Аның сүзләрен бүлеп, урам яктан зәһәр тавыш ишетелде:
— Син, Мәчтәк. нишлисең ул маңкалар белән?!
Кытыйка
Барысы да борылып, капка ягына карадылар.
Урам якта, читән казыкларына ике куллап тотынып, башын кып-кызыл чәч баскан, унбиш-уналты яшьләр чамасындагы, күрше малае Сабур басып тора иде. Җавап булмаганга аптырап калмады. кече капканы ачты да ишегалдына керде.
— Нишлисез сез монда, ә?
Бүредән курыккан сарыклар кебек, малайлар Габдерахман артына җыелдылар.
— Әйдәгез тизрәк, кирәгегезне бирмәс борын!
Габдерахман теләр-теләмәс кенә җавап бирде:
— Мин аларны кәртечкегә төшерәм.
— Кәртечке-е-е?!
— Әйе. .
Кытыйка Сабур — Түбән очта иң явыз малай. Аның яныннан беркем дә еламыйча үтә алмый. Улларын кыйнаган өчен, бәләкәй малайларның аталары берничә тапкыр Сабурны тотып та ярдылар, тик файдасы тимәде. Сабур, үзенә тигән ирләрнең баласына, урамга чыгармаслык иткәнче каныгып, аларга кон күрсәтмәс булды Аның белән генә калмыйча, үзен җәберләгән ирләргә такмак чыгарып, үзе салган көйгә җырлап, аларны авыл халкы алдында көлкегә калдырып йөри башлады. Тора-бара ул. такмак әйтүен кәсепкә әйләндереп. һәр атнаның шимбә көн кичендә. Пожарный янында чыгышлар оештырды Баштагы концертларында ул такмаклый гына иде. аннары үз кәмитеннән үзе дә тәм таба башлап, инде биеп җырлый башлады. Малайлары Сабур кулыннан кыен алып, аталары Сабур теленнән көлкегә калгач, авыл халкы аңардан курка һәм шикләнә төште.
Шул шимбә көнне ясаган чыгышлары өчен Сабур йә бишәр тиен акча түләтә, яисә икешәр конфет ала. Аның җырлап-биегәнен карап буй ягыннан авылда иң бәләкәй булган Алтын бабай, эченә кату 16
төшкәнче, хәле беткәнче көлә Һәр концертка кешедән алда килергә тырыша. Тик кайбер вакытта халык инде җыйналып өлгергән була Алтын бабай йөгерә-атлый Пожарный янына килеп тә җитә, халыкны аралап, алга үтәргә тырыша
— Җәмәгать, дим. җәмәгать! Кая. мине алга үткәрегез әле. юкса күренми бит миңа Мин бит кәмфитне ике урынына дүртне салам, _ үткәрегез! f
Алтын бабай, алга ук чыгып, бишмәтен астына салып, җиргә | аякларын бөкләп утыра да Сабурга үзенең теләген белдерә:
— Син. Сабирҗан улым, теге Гыйльметдинле җирен оныта * күрмә берүк, биегән чагында, дим а
Сабур Алтын бабайны күрми дә. ишетми дә кебек. Башындагы 5 түбәтәен ипләп төзәтеп кия дә уртага чыга.
Алтын бабай, азрак чинаганрак тавыш чыгарып, көлә дә баш- | лый. £
- Ай. чукынган да гына малай икән, чын ясау әртист бит. ф чын ясау! ’ _
Алтын бабайның бөеренә кырыендагы икенче бабай сиздермәс- = кә тырышыбрак төртеп ала шаулама. янәсе Шул вакытта Сабур, ч иренгән кыяфәт белән, уртада йөреп, түгәрәк ясый Кыяфәт-атлау- * ларын үзгәртеп, үч алырга теләгән кешесенең йөрешен килештереп = күрсәтә Халык тын алырга онытып. Сабурның йөрешен күзәтә - Кемне үртәгәнен таныр!а тырыша, белеп калсалар, ду күтәрелеп. = көлә Ә аңламый, белми чара юк — Сабур үз эшенең остасы *
Менә ул уң кулының биш бармагы белән, кызыл чәчле башын " каплап тота, сул кулының ялангач сыртын тырнап-тырнап кашый йөзендә бетмәс-төкәнмәс шатлык балкый, үзе уңга-сулга төкеренә Халык, күргән кызыгына чыдый алмыйча, үкерә
— За-һи-ит т-а-ааз1
Сабурның йөзе яктыра Ул, ике кулбашын күтәрә биреп, ике куллап борынын тотып, аны тазарткан авазлар чыгара
— Танау Шәри-и-иф'
Сабур, терсәкләреннән ике кулын азрак кәкрәйтә дә аяк очларын читкәрәк каратып, алгарак киергән корсагын адымнары уңаена селкетә-селкетә. түгәрәкне әйләнеп, тиз-тиз адымнар белән атлап китә Ә түбәтәе кырын киелгән, бер күзен каплый язып, эленеп кенә тора. Ә халык көлә, халык гөж килә
Гә-ә-әби-ии Төксә-әә. ха-ха-ха-а-а-а'"
Кешеләрнең йөрешен, кыланмышын күрсәтеп. Сабур түгәрәктә озак йөрми Шушы аз гына вакыт эчендә тамашачыларны әзерләп ала да. ишек алдындагы тавыкларын барлаган җирән әтәчкә охшатып. кызыл чәчле башын югарыга чөеп-чөеп җибәрә Шулчак аның тамагының әллә кайсы җирләреннән иң кызыклысы килеп чыга Кыттый-кыттый-кыттыйка-а-а-а'
Андый чакта Алтын бабай, сакалының ап-ак икәнен дә онытып әнисен имәргә хәзерләнгән сабый бала кебек шатлана
Әйттер шуны. Сабуржан улы-ы-ым!
Сабурҗан әйттерә, әлбәттә
Кыттый-кыттый кытыйка Кытый белән Сыбыика Имакайга — Чумакай Ммңнисага Җомнкаи
Кыттыйка-кыттыйка.
Кыттый-кыттый кытыкка
Алтын бабайның түземлеге бетә башлый
— Гыйльметдинне, улым. Гыйльметдинне'
Сабур көттерми
Калаларда батис яулык, илле тинул. илле тип
Ара ла ик котсыв кеше Гыйльметдин ул, Гыйльметдин
Кыттыйка-кыттыйка.
Кытый-кытый. кытыйка
Сабур уртада бөтерелә, ә аны шартларга җитешкән кып-кызыл битләр, көлүдән яшьләре чыккан күзләр, тынычлыгын югалткан авыл картлары, ир урталары һәм бала-чага уратып алган Сабур бии Сабур җырлый. Сабур үч ала. Сабур кәнфит җыя. Сабур акча таба. .
Алтын бабай түзә алмый, тагын килеп кысыла;
— Әйттер, улым, шул арны...
Кысыла да. үзенә тиеш өлешне дә эләктерә. Сабур, аның яныннан үткән чакта, көлүдән күзләре бөтенләй кысылып беткән Алтын бабай «уклар*ын җибәрә.
Алтын бабай, кәнфит түләп. Гыйльметдинне җырлата.
Буе бәләкәй булса да. әче балны гөжләтә.
Сабурнын кыттыйка» дигән сүзләре, халыкның көлүенә күмелеп ишетелми башлый Торып баскан Алтын бабайның Сабурга йодрык янавы әлеге көлүләрне тагын да көчәйтеп җибәрә.
Кәртечкегә төшәргә җыенган малайлар янына менә шул Сабур килеп керде. Керде дә
— Инәңнең, күлмәге. Мәчтек! Миннән башка кәртечке төшү буламени. ә7 Булмый ул! Кая миңа урын?
Габдерахман артына поскан малайларның берсе тавыш бирде:
— Монда бәрәңге утаганнар гына төшә!
— Шауламагыз! Әйдә, бәрәңгеләрегезне йолкымаганга рәхмәт әйтә-әйтә төшерегез. Юкса алырсыз кирәгегезне!
Ул. Габдерахманның әйткәнен дә көтмичә, фотоаппарат алдына атлады. Габдерахман малайларны тигезләп утыртты Сабур арткы рәтнең уртасына кереп басты.
Төшерүче өчаякны кабаланмый гына тигезләде, шуның өстенә бәләкәй генә гармунга охшаган фотоаппаратны ныгытып куйды. Аннан соң. әнисенең калын кара шәлен фотоаппаратка каплады, үзенә дә бөркәнде, шундагы караңгыда бик озак нәрсәдер эшләде. Малайлар тын калды Аларның мондыйны әле гомердә дә күргәннәре юк иде Үзләре белән бер урамда яшәгән Габдерахман абзалары кәртечкегә төшерә бит' Бу әле авылда булган хәл түгел
— Төшерәм. тын да алмагыз!
Малайлар тын алудан туктадылар.
Шәл астыннан нәрсәләрдер чалт-чолт итеп тавыш бирде Аннары шәл астыннан чыккан Габдерахман үзе күренде Ә малайлар селкенмичә дә һаман утыра бирделәр. Шуннан Сабур пышылдап сорады:
— Булдымы7
— Булды, инде кузгалсагыз да ярый.
Малайлар фотоаппаратны уратып алдылар Габдерахман кисәтү ясады:
— Карагыз гына, иллә мәгәр кул белән тиясе булмагыз!
Сабур исә аларны урамга ук куа башлады
— Барыгыз, бар. эшегез беткән, уйнавыгызны белегез!
Ишегалдындагы шау-шуны басып. Хәсби түтинең ачуланган ке- бегрәк тавышы ишетелде
— Әй. илаһем! Габдерахман, күрмисеңмени, әнә теге оятсызларны7
— Кемне тагын7
— Әнә бит. читән башында утыралар
Өйдән чыгып килгән Хәсбиҗамал түти, урам яктагы читәнгә карап, кулы белән янады
— Төшегез тизрәк. Ибраһим бабагыз күрсә, орышыр үзегезне!
Читән башына унбер-унике яшьләр чамасындагы ике малай менеп кунаклаган икән. Ишегалдына керергә кыюлыклары җитмәгәнме. якын килмичә генә, кәртечкегә төшүче малайларны шуннан гына тынсыз күзәтеп утыралар иде *
Сабур йортта үзе хуҗамыни, читән башындагы малайларны Kva f ук башлады:
— Югалыгыз күздән, выжт хәзер үк'
Ул читән ягына бик көдерәеп бара башласа да. малайлар аңар- < дан курыкмадылар Чандыр буйлы Җәүдәт аңа җавап бирүне кирәк 3 дип тә санамады, ахрысы. Аның күзе һаман теге фотоаппарат ягында § иде Малайларның икенчесе, төптән юан чыккан, курку белми тор- * ган Габдерәхим иде Читән башында утырган җиреннән, кабаланмый | гына, үзенең нәрсә сөйләгәнен белеп. Сабурга җавап кайтарды
— Килеп тә маташма. Кытыйка, алдым, салдым таш белән ' Сабур, читәнгә дүрт-биш адым кала тукталып, аларны сүгәргә = тотынды. =
— Төшегез, төш1 Син. Җомай. телеңә күп салынсаң, тешләреңне 2 учлап кайтып китәрсең.
— Китте ди. бар. китмичә. Үзең учлый күрмә тешләреңне' s Габдерәхим — Җомай Мәҗит малае
Сабур, бар урамны куркытып, барлык малайларны кыйнап, үз х кулында тотса да. Габдерәхимне үзенә буйсындыра алмады Төптән * юан чыккан, казакъка охшаганрак бу малай да Сабур кулыннан " күп җәбер күрде Күрүен күрде, тик барыбер бирешмәде Алар арасында елдан артыкк<> барган чәкәләшү быел май аенда чын дошманлыкка әйләнде. Ул болай булды Сабур аны кыйный башлагач. Габдерәхим. алдан әзерләп, кесәсәенә салып куйган таш белән. Сабурның танавына тондырды Яңа күлмәген борыныннан аккан канга буяп, Сабур озак азапланды Тик канны тиз генә туктата алмады
Икенче көнне. Габдерәхимнән үч алу уе белән аңа каршы чаба башлагач. Габдерәхим аның якынлашып килгәнен, уң кулын кесәсенә тыккан килеш, кузгалмый гына көтеп торган Бүре баласыдай карап торган Габдерәхим каршында Сабур, аны сүгә-сүгә таптанып тора, ләкин якын бара алмый икән
Шуннан соң үзе кыйнаган малайларның Габдерәхим янына җыйнала төшүен күрә Сабур Уйга кала Үсеп килгән малайларның аңа каршы коч җыя. туплана башлаганын аңлый
Бүген дә Сабур Габдерәхимгә тияргә кыймады Әрләп-әрләп сүкте аны. ә үзенең күзләре кесә тирәсендә иде Габдерәхимнең кесәсе шактый гына бүлтәеп тора Аннары янында Батрай малае Җәүдәт тә бар Анысына да тиеп булмый, чөнки ул быелгы сабан туе ярышында, ат чабыштырып, беренче килде Икесен бергә җиңеп кара син аларның!
— Төшегез, малайлар, читәнне ватасыз бит.— диде Габдерахман аларга. Тегеләр, икесе бергә диярлек, ишек алдына сикереп төштеләр дә. Сабурны ике яклап урап үтеп, фотоаппарат янына килделәр
— Безгә дә әйткән булсаң бит инде, Габдерахман абый Бу малайлар ише генә утар идекмени бәрәңгегезне,—диде Габдерәхим азрак үкенечле тавыш белән
- Каян белдегез аларның бәрәңге утаганын ’— дип сорады Габдерахман
Соң белмичә! Син бит минем энекәшне, ыштаның юк. дип әйтеп, кәртечкегә төшермичә кайтаргансың
— Габдерахман абый, син безче бәрәңгегезне күмергә чакыр Шунда кәртечкегә дә төшерерсең, ярыймы'1
— Ярар, ярар' 19
Инде ул еллар бик еракларда торып калды. Белеп кенә сөйләүче кеше дә юк хәзер Күмдеме алар бәрәңгене, әллә Габдерахман энесе Файзыр белән үзләре генә эшләдеме — билгесез. Тик башкача кәртечкегә төшү булмады. Ә теге сүрәт Габдерахман абзыйларда бүгенге көндә дә саклана. Малайларның күбесе, авызын йомарга онытып, шаккатып, ушлары китеп, туп-туры карап утыралар. Араларында артка баскан, эшләмичә генә әрсезләнеп кәртечкегә төшкән Кытыйка Сабур да бар...
Шул җәйге матур көннәрдән соң биш ел үтүгә, ил өстенә, кара афәт булып, сугыш башланды. Төрлесе-төрле яшьтәге, әле уйнап та туймаган малайларның балачагын тартып алып, аларның гамьсез көннәрен ачлык-ялангачлык, нужа-михнәт белән алыштырды. Тук- матур. шат-бәхетле тормышны таптап үтеп, малайлар язмышын сугыш үзенчә борды Дәһшәтле-авыр. ач-каһәрле юл белән алып китте.
Соры шинель, кирза итек
Рязань шәһәреннән кырык чакрымнар чамасында. Ука елгасы буена урнашкан хәрби лагерьда Габдерәхим Йосыпов белән Җәүдәт Галиевка хәрби кием кидерделәр Үз гомерендә яланаяк йөргән яисә чабатадан башка аяк киеме күрмәгән Җомай Габдерәхиме. җылы чолгау урап, кырык дүртенче размерлы кара кирза итекләрне аякларына кигәч, ансыз да зур авызын җыеп ала алмады
— Карале. Җәүдәт, минем аякларны1 Итекләре шыгыр-шыгыр итеп кенә тора. әй. Булды болай булгач. Күрсәләр, шаккатырлар иде...
Җәүдәттә дә аякның кәттәсе икән — кырык бишенче размер Ул да. кулына эләккән байлыкның табаннарына чирткәләп карады да. кара гуталин исе килеп торган итекләрне кияргә тотынды
— Кызык та инде бу армия дигән нәрсә, Гаптери дус. Тик торганнан буп-бушка бирәләр бит инде боларның барысын да...
Соры шинель, ике колакчынлы җылы бүрек, кулларында өч бармаклы бияләйләр — март суыклары алырлык түгел егетләрне!
Кулына озын, штыгы дүрт кырлы трехлинейка дигән мылтык та килеп кергәч. Габдерәхим әтәчләнергә тотынды:
— Тизрәк кул сугышына өйрәник тә, киттек фрунтка, кешеләр кебек орден-медальләр алырга. . Мылтыгы ярыйсы озын да икән, кадарга гына өйрәнәсе бар...
Лагерьга килүләренә ике ай вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Шул арада нәрсәләргә генә өйрәтмәделәр аларны. Мылтыктан. ППШ дигән автоматтан атарга да өйрәттеләр, саламнан ясалган фашист гәүдәсенә штык белән дә кададылар Окоп эчендә сапер көрәге белән кул сугышы оештыру, тревога белән чыгып йөгерү, төн үткәнче кырык-илле чакрым араны марш-бросок белән үтү. Көндез азрак эреп, төнгә ярмаланган карга күмелеп ятарга, йөгереп барган уңайга йорт тәрәзәсенә граната ыргытып тидерергә, часовойларны тавышсыз гына юк итәргә, этләрдән качып котыла белергә.
Ике ай чамасы үтүгә 1943 елның май урталарында, кояш кичкелеккә карап борыла башлаган бер вакытта, лагерьнең зур тимер капкасы аша тигез сафларга тезелеп, ике ротага якын солдат-сер- жантлар килеп керде. Алар сафта яшь солдатлар кебек бер-беренә берегеп тезелмәгәннәр Килгәндә үк тигез бер ритм чыгарып атлыйлар иде Бөтен саф зур итекле бер генә солдат баскан тавыш чыгарып атлый һәм күпне күргән, чын солдатлар килгәне әллә кайдан ук сизелеп тора иде Лагерь эчендәге яшь малайлар солдатлар сафы үткән юлның ике ягына тезелеп, тавыш-тынсыз катып калдылар. 20
Тимер юл станциясеннән ике ротаны җәяүләтеп алып килгән капитан. аларны штаб янында туктатты Яңгыравык көчле тавыш белән әмер бирелде
— Сул-га!
Тирә-яктагы яшь солдатларның да үзәгенә үтәрлек итеп, тагын ике команда яңгырады *
— Тигезләне-гез' Үрә-кат! 1
Капитан, тынын да алмыйча басып торган сафны күздән кичер- | де дә җитез адымнар белән штабка кереп китте
Лагерьда яшәгән солдатлар, килгән сафны тавыш-тынсыз ура- < тып алган хәлдә, басып тора бирделәр Сафтагы солдатларның 3 чиста итеп юылган, уңган гимнастеркаларында орден-медальләр ял- | тырый Аларның гимнастеркалары түшендә җәрәхәтләнгәннәре өчен * алган сары-кызыл төстәге тамгалары да күп иде Азрак кырын 3 салып киелгән бүрек, пилотка, сирәк-мирәк кенә күренгән фураж- х калары аларга егетлек төсе кертеп тора Күп сугышлар күргән. “ авыр юллар үткән итекләре юл тузанына буялган Аларның үз- - үзләрен тота белүләре дә сокландыргыч Бирелгән әмергә буйсынып. = ләкин үз дәрәҗәләрен белеп, тып-тын басып торалар
Солдат киеме кигән көннән алып, үзләрен фашистларны юк * итүчеләр дип санаган унҗиде-унсигез яшьлек үсмерләр — әлеге сол- к дат сафына карап, коерыкларын бот арасына кыстырган көчекләр- 2 не хәтерләтәләр иде Алар төркеме буйлап, дулкын булып, бары- х бер сүз үтте: фронтовиклар'
Бу халык, чыннан да. Сталинград. Кавказ. Украина сугышларын " үтеп. Урал тавының теге ягындагы эреле-ваклы шәһәр госпитальләрендә дәваланып чыккан кешеләр иде
Фронтовиклар килгәннән соң, лагерьда көндәлек тормыш нык үзгәрде. Алар мылтык тотып штык сугышына өйрәнүне, окоп казуны. танк астында калып окопта утыруны, сугыш кырларында үлем белән күзгә-күз очрашып инде ойрәнгән халык — солдат һенәрен яхшы беләләр Алар күбрәк лагерьдагы төрле хуҗалык эшләренә катнашалар һәм менә шуларны зур теләк белән башкаралар Ә инде, азрак буш вакытлары булса, озын җәтмә белән (каян тапканнар диген!) Ука елгасыннан балык сөзәләр, яр буенда кояшта кызыналар. сорап тормастан. дүрт чакрым җирдә урнашкан ике чиркәүле рус авылына киткәлиләр Болардан үрнәк ала башлаган яшь солдатларның берничәсе алар кебек кыланмакчылар иде. барып чыкмады Лагерьда командалык иткән старшина-сержантлар. төрле эшкә нарядлар биреп, тегеләрне тиз бастылар
— Өлгерерсез! Язмыш кушып, исән калсагыз, госпитальдән соң сез дә шулар кебек кыланырсыз Ә хәзер, менә сезгә эшкә өч наряд. шагом марш ефрейтор Наумов карамагына
Аларны төнге тревога белән уяттылар Атлый-йөгертә тимер юл станциясенә алып барып вагоннарга төяделәр һәм көньякка каратып алып та киттеләр Ике тәүлек дигәндә. Курск каласына җитеп. шуның ярым җимерек вокзалында, таң белән вагоннардан төшерделәр Төшкән көенә барлап тикшереп чыктылар да. шәһәрдән утыз чакрым читтәге урман эчендә палаткаларга урнаштырдылар
Килгәннәренә өч көн дигәндә. Габдерәхим белән Җәүдәт мәңгелеккә аерылды
Кояш белән уянган солдатлар йөгереп физзарядка ясап юынып сафларга тезелеп, иртәнге ашка китеп барганда, ат менгән аркаларына автоматлар аскан биш солдат аларга каршы очрады Армиягә килгәннән бирле юньле ат күрмәгән Җәүдәт аларга карап сафтагы атлавын ялгышты Аның артыннан килүче. Җәүдәтнең үкчәсенә басып, зарланып куйды
Атла әйдә, нәрсә син, атлар күргәнең юкмы әллә'”
Иртәнге аштан кайткач, солдатларның дүрт ротасын палаткалар янындагы зур аланга тезделәр Сафлар уртасына батальон командиры капитан Логинов белән әле генә ат менеп килгәннәрнең берсе чыкты Күкрәгендә бернинди орден-медальләр юк Шулай булса да. аның җыйнак гәүдәсенә карап, бу кешенең күпне кичергән фронтовик икәне күренеп тора Капитан, сафларны тынычланырга чакырып, уң кулын азрак күтәрә төште
— Иптәш кызылармеецлар' Старшина Завьялов безнең янга фронттан килгән Аның исәбе — сезнең арадан разведкага кешеләр сайлап алу .
Сафта торганнар гөрләп куйдылар Разведкага-а-а’ Фронтны күреп, җәрәхәтләнеп, госпиталь аша үткән солдатлар гына торышларын үзгәртмәделәр. Алар разведканың нәрсә икәнен яхшы беләләр йә баш. йә орден
Батальон командиры, кулын күтәреп, тагын тынычлык сорады Тик фронтка эләгеп, тизрәк герой булырга хыялланган малайлар, разведка дигән сүзне ишеткәч, йөрәкләренә һәм телләренә баш була алмадылар
— Үрә-кат!
Сафлар электр тогы үткән кебек, тынып калды. Капитан Логи- новның тавышы корычтай яңгырады
— Кем разведкага тели, дүрт адым алга, марш!
Малайлар юкка тавышланганнар разведчик булу бик гади һәм тиз икән ич Менә бит. теләгән кешегә дүрт адым алга атларга гына кирәк Балалыктан да чыгып бетмәгән малайлар, дәррәү күтәрелеп. разведкага язылу исәбе белән саф алдына чыгып бастылар
Аптыравын яшерә алмаган капитан Логинов, янында торган раз- ведчик-старшинага нәрсәдер әйтергә теләп борылган иде. старшина, аңа карап, тәмәкедән саргайган мыегы астыннан елмайды:
— Үземә сайларга рөхсәт итегез, иптәш капитан’ Хәзер бар да көйләнер.
Ул. төптән юан чыккан гәүдәсен песи атлагандай тавышсыз адымнар белән кузгатып, разведчик булырга ашкынган солдатлар алдына килеп басты
— Минем әмерне тыңларга! Бер сафка тезелегез! Үрә-кат!
Тынып калган сафка карап, дәвам итте:
— Разведкага эләгү өчен, бер шартны үтәргә кирәк.
Ул. артына борылып карамыйча гына, кемгәдер боерык бирде:
— Дроздов, китер монда!
Шул мизгелдә кара атка атланган иярләнмәгән ак айгыр җитәкләгән. пилоткасын салып, аның сул читеннән ут кебек җирән чәчләрен чыгарып куйган солдат палаткалар артыннан җилдереп килеп чыкты Килеп җитеп туктамас борын ук. үз атыннан сикереп төшеп, ак айгырның тезгенен старшина кулына тоттырды Старшина уң кулы белән тезгенне алды да атның ял-муеннарыннан сөеп сыйпады. аннан соң тып-тын басып торган солдатларга карап сөйли башлады:
— Разведкага эләгергә теләгән кеше менә шушы ак атка атланып. әнә лагерьга кергән җирдәге шлагбаумны урап, кире килергә тиеш Бердәнбер шарт менә шул!
Өздереп кенә әйтелгән әлеге сүзләреннән соң. старшина сафның уң як башында, күкрәген тәгәрмәч кебек түгәрәкләндереп басып торган, буеның озынлыгы ике метрга якын булган таза солдатка атның тезгенен сузды
— Тот' Син беренче булып басып торасың, гәүдәң дә бик шәп күренә, әйдә, күрсәт егетлегеңне'
Зур гәүдәле солдат бик аз гына уйланып торды да. сул кулы белән атның тезгенен алып, уң кулы белән аның сыртына үрелде. 22
Шуны гына көтеп торган кебек ак айгыр бөтен гәүдәсе белән читкә янтайды Солдат, тезгенне кулыннан ычкындырмастан уң кулы белән тагын атның сыртына үрелде Аның кулы атның аркасына тиеп өлгермәде ак айгыр, кискен хәрәкәт ясап арт аякларына басып. тезгенен солдат кулыннан ычкындыртты һәм егылган солдатны ф урап, старшина янына килеп басты Разведкага дип чыкмыйча урын- 3 нарында басып калган солдатлар исә гөрләп көлеп җибәрде Развел- < кага ашкынучы солдатларның тавыш-тыннары чыкмады Егылган с солдат, җирдән торып куллары белән өс-башын каккалады да ? уңайсызлануын яшерә алмыйча старшина-разведчикка кар аы я Старшина, ике кулын ике якка жәя биреп, авызын ерды да. янына э килеп баскан атка күрсәтеп, чираттан икенче кешене чакырды Тик анысы да әллә ни кыра алмады Ак айгыр аңа тезгенен тотарга - да ирек бирмәде Бер-бер артлы чыккан унлап кеше шундый ук з уңышсызлыкка очрап, үзләренең тәүге урынына кире басарга мәҗ- 5 бүр булды Чиратын көтеп торган кайбер солдатлар да. эшләренең ♦ болайга киткәнен күргәч, элек чыккан сафларына кире атладылар =
Саф уртасында бер-берсенә тотынып дигәндәй, басып торган п Габдерәхим белән Җәүдәткә дә чират килеп җитте Җәүдәттән алда- “ рак торган Габдерәхим. лап-лоп атлап, сафтан чыкты да атка якын- = лаша башлады Ак айгыр баскан җирендә кузгалмый көтә иде “ Шулчак старшина акрын гына тавыш белән атка боерык бирде -
— Күрсәт'
Янына килеп җитәргә биш-алты адым кала, ак айгыр ике колагын шомартып яткырды да, пошкырып Габдерәхимгә ташланды Моны көтмәгән Габдерәхим үзе дә сизмәстән кире борылып, иптәшләре янына элдертте Бу тамашаны карап торучылар айнып та өлгермәде. җан-фәрманга чапкан Габдерәхим яныннан, бил каешын урталай бөкләп, авызына капкан Җәүдәт җитез гәүдәсе белән атка каршы ыргылды Ыргылды да шул ук мизгелдә ике куллап айгырның озын ялына асылынды Ак айгыр арт аякларына басып, һавага сикерде
Старшина янында басып торган кара ат хуҗасын. Җәүдәткә ярдәмгә барырга дип кузгала башлагач тегесе аның җиңеннән тотты
— Тыныч кына, тик тор'
Аягына басканнан алып авылның бик күп атларын, атаклы айгырларын сырт менеп йөрергә өйрәткән Җәүдәт монда да югалып калмады Ул ак айгырга талпан булып ябышты Акрын-акрын гына сул кулын айгырның ялыннан ычкындырды да аның борын тишек ләреннән өстәрәк сузылып торган тын юлыннан эләктереп алды Эләктерде һәм нык итеп кысты
Әле генә борын тишекләреннән ут көлтәсе чәчеп кая басарга белмәгән айгыр. Җәүдәткә буйсынып, башын җиргә ия башлады Җәүдәт бармакларын аз гына бушатып, айгырны тын алдырды да тагын кысты Берничә тапкыр шулай эшләгәч азрак аның муенын сыйпаштырды да ат ялындагы тезгенне эләктереп алды Күз ачып өлгермәслек вакыт эчендә, сул аягы белән тезген каешына басып атның борынын ычкындырды Ачуы ташып чыккан айгыр арт аякларына басып яңадан башын һавага чөйде Җәүдәт тә аягын тезгеннән ычкындырмыйча, ат башы белән һавага очты
Тын да алмый басып торган солдатлар утларына килгәндә ул ике куллап тезгененә ябышкан хәлдә, ат өстендә утыра иде
Ак айгыр кырын-кырын атлап әле артын сикертеп әле ..рт аякларына гына басып йөреп. Җәүдәтне өстеннән м-тәлтеп төшерергә тырышты Җәүдәт-җайдак исә айгырга узынырга ирек бирми башын күтәреп һавага сикергән вакытында, сул кулына ур: и бөкләп тоткан солдат каешы белән аның маңгаена тондыра артын
сикертсә, артына суга. Аптыраган ат. башын әле сулдан, әле уңнан борып үрелеп, өстендәге егетне тешләре белән эләктерергә азаплана Җәүдәтнең тимер куллары, авызындагы корыч авызлык аша. аның ул теләген юкка чыгара бара.
Шуннан айгыр түзмәде, баскан урынында зур тизлек белән берничә тапкыр тыпырдап әйләнде дә. тынып калган -разведчиклар сафын урталай ярып, лагерь капкасы ягына ташланды
Уктай атылып, лагерь капкасыннан чыгып чапкан ат артыннан соклануын яшерә алмыйча карап калган старшина-разведчик, кесәсеннән алюмин портсигар чыгарып, шатлыгын яшерә алмыйча, янында басып торган иптәшенә сузды
— Егет тә соң бу!
Тегесе дә аңа кушылып, җавап бирде:
— Чын абрек бу егет, чын абрек!
Айгыр белән Җәүдәт ярты сәгатькә якын юк булып тордылар.
Кире әйләнеп кайтканда, ак айгырның корсак астыннан бүрек- бүрек булып кара күбек коела иде Янына ук килеп туктаган Җәүдәтне старшина ат өстеннән сабан туе ярышларында җиңеп килгән малайларны алган кебек күтәреп алды Аягына бастыргач, соклануын яшерә алмыйча карап торды да. кочаклап, өч мәртәбә битеннән үпте
— Рәхмәт, улым, рәхмәт' Чын егет икәнсең!
Җәүдәттән соң. старшина башкаларны ат мендереп сынап тормады Фронтовиклар арасыннан тагын дүрт кешене сайлап алды да эшен төгәлләде Җәүдәттән калмаска тырышкан, күзеннән яшьләрен агызып янында басып торган Габдерәхимне старшина кызгану хисе белән аркасыннан сөйде, ләкин алмады Җәүдәтнең ялынуы да файда итмәде Күпне күргән разведчикның сүзе кыска булды:
— Юк. туганкай, кирәкмисең.
Әле генә сайлап алган биш кешене үзе белән машинага утыртып. шул кичне үк каядыр алып та китте
Дусларның аерылуы һәрчак авыр була Чит-ят җирләрдә, бөтенләй диярлек таныш булмаган кешеләр янында аерылышулар икеләтә моңсу һәм йөрәк өзгеч тоела. Җәүдәт белән Габдерәхимнең аерылуы мәңгелеккә иде Төнге куе томан артында, күренер-күренмәс кенә черпек ут булып җемелдәгән өметләренә ышанып, сугыш беткәч, авылга исән-сау кайткач очрашырбыз әле. дигән уй белән бу дөньяда башкача күрешмәскә аерылдылар
Җәүдәт утырып киткән машина артыннан карап. Габдерәхим лагерь уртасында япа-ялгыз торып калды Бетмәс эшләре белән каядыр үтеп баручы өлкән яшьләрдәге рота старшинасы. Габдерәхимне иңеннән кочаклап, үзе белән алып китте:
— Әйдәле. миңа ярдәм ит. Йосыпов Кайгырма* Разведкада орденнарны күп бирәләр, әлбәттә, тик башны саклау бик авыр анда Ә монда, пехотада, тере калуың би-ик ихтимал Шанс монда күбрәк
Шанс дигән сүзнең окоп казый торган бәләкәй сапер көрәге икәнен Габдерәхим белә иде инде. Шуңа күрә рота старшинасы кырыннан атлап барганда, аңлар-аңламас уйлап куйды ул бәләкәй сапер көрәгенең монда ни катнашы бар инде.
Җиңү бәйрәме
Саз тугаенда Зирекле борын дигән җирдә, язгы чәчүнең соңгы көннәрен үткәреп йөргән бишенче бригада колхозчыларының станы урнашкан Ул урын яр астыннан чылтырап агып яткан көмеш чишмә янында Чәчүдә эшләүчеләр — күбесе ундүрт-унҗиде яшьлек яңа
буй үстереп килгән малайлар Шулар арасында заманында Мәчтәк Габдерахманына бәрәңге утап, кәртечкегә төшеп йөргән балалар да бар Алар — Папай Нигъмәте Көрпә Гарифы Дульдин Хәбире. Писер Инсуры Араларында тик Фазулла бабай ТЪлгате генә юк Анын гәүдәсен авыл очындагы таш койма белән уратылып алынган зи- ф ратка илтеп күмгәнгә инде ике ел тулып, өченчегә киткән Тәлгатьне 2 кырык өченче елның март бураннары котырган чакта, колхоз мал- < ларына ялан эскертләреннән печән ташыганда ат тибеп үтерде Ни- £ чек типкәнен күргән кеше булмады Чана төбенә җәйгән кабыкка $ ятып йокыга Iалгач, юл түбән төшкәндә, гәүдәсе шуып чана ал- z дына килгән дә. атның дагалаган арт аягы чигәсенә китереп бәргән з
Эскерт ягына керә башлагач. Тәлгатьнең кулыннан ычкынган | дилбегә чана табанына эләгеп аты туктагач кына, бергә печәнгә - килгән малайлар аны килеп уята башлаганнар
— Тор. Талгый. ач күзеңне, әнә дилбегәң кая кергән, тор1
Тик Тәлгать тона башлаган ачык күзләрен каядыр текәп, алар- « га җавап бирмәгән Сугыш алдыннан читкә киткән кызының улын х бердәнбер терәк итеп үстерергә тырышкан Фазулла бабай карчыгы * белән бәләкәй генә юкәгач өйләрендә икәүдән икәү генә торып кал- * дылар х
Бригада атларын караучы Гапкадыйр. биясен жигеп. авылга кай- = тырга әзерләнә Шихан исемле шул бия кечкенә гәүдәле бабай ар- « тыннан аксый-аксый. боздан барган кебек, зур саклык белән атлый = Бабайның үз аяклары да ныклык ягыннан әлеге биянекеннән артык в түгелләр Чөнки ул бишенче елгы Япун сугышында дошман снаря- " дыннан күп яралар алган һәм гомерлек гарип булып калган Шуңа күрә дә. читтән караганда, бу ике жан иясенең кайсы ныграк аксаганын ачык кына итеп әйтерлек тә түгел
Ат жигәргә әзерләнеп йөрсә дә. Гапкадыйр бабайның кайтасы килми Анылда аның бер почмагы жиргә сеңгән, түбә саламы череп яртылаш коелган өе. сыңар мөгезле кәҗәләренең сөтен эчеп жан асраучы карчыгы белән инде менә өченче ел күкәй салмый торган бүрекле чуар тавыгы гына бар Улы Мансур кырык өченче елның февралендә сугышка чыгып китте Аны берничә ай укытып, җәен фронтка озаттылар Уллары шунда — тәүге сугышта ук. Курск дугасында һәлак булды Төпчек кызы Маһирәне каладагы зур кызы алып китте Гапкадыйр бабай берничә тапкыр, чуар тавыкны суярга исәпләп, ташка пычак кайрап караган иде дә тик карчыгы
— Тия күрмә берүк' Мансурымның төсе итеп тотам мин аны йересен. Аны ашап, сиңа теш чыкмас, сузма нәфесеңне!—дип ирек бирмәде
Төп сәбәбе нәрсә булгандыр, әби белән бабай аны белмәделәр чуар тавык соңгы елларда күкәй салуын туктатты Әби моны азык җитмәгәннән йончыганыннан күрә ә бабай ул тавыкны үҗәт ди Күрше йортта яшәүче адашы Пуликәр Гапкадыйр картның кара әтәче. сугышка кадәр булган тук вакытын исенә төшереп бабай йортына әле дә кергәли Андагы бодай саламын, үзенең көндәше — кызыл әтәчне, аның җиңел халыклы купшы, күп санлы чибәр тавыкларын сагына.
Дөньяда булмаган хәл күрше әтәче, кыткылдый биреп читәннән бу якка төшкән уңайга ук чуар тавык аңарга каршы сугышка ташлана Сугышуы да әтәчләр сугышуы кебек түгел ә тач ирләрен тырнап сугышкан хатыннар кебек канатларын җәеп тавыш-тынсыз тегенең өстенә ыргыла Мондый хәлне күрмәгән әтәч зур көчле гәүдәсен җиргә елыштыра биреп урам якка сыпырта Ул ни өчендер. килгән юлы белән читән аша чыкмый, чуар тавыктан качып читән аша чыгып өлгерүенә икеләнә-шикләнә күрәсең
Мәрфуга .'би тавыгының әтәчкә булган нәфрәтен үзенчә аңлата
— Шулай итми Теге хәшәрәт Гитлерны дөмектерми торып, әтәч кайгысы була димени? Ул да бит җан иясе.
Бабай тавыкның күкәй салуын тели Тик. улының үле хәбәре килгәннән бирле карчыгына каршы эндәшкәне юк Ярар инде, аныңча булсын Ишегалдында үскән үләнне ашап кына нинди күкәй дә, әтәчкә нинди күңел төшү ди ул? Салмаса салмасын, тик карчыгы гына ирен бер ялгызын калдырып китеп бармасын.
Бүген аның кайтасы килми Командир итеп куелган Папай Гобәйдулла малае Нигъмәтулла монда эшләп йөргән һәр малайның өенә кереп, ашарга алып килергә кушты Кушкач, кайтуын кайтыр инде, тик үзенең өеннән алып килерлек бер нәрсәсе дә юк. Чәчү вакытында колхоз биргән бер кадак онның яртысын бабай карчыгына кайтарды Ә авылдан бабайга бернәрсә дә килми
Кырда эшләүчеләргә ашарга алып килүче бригадир Габидулла бүген нигәдер юк Иртән тугызлар-уннар тирәсендә килергә тиеш иде. инде өйлә җитеп килә, һаман күренми. Бабай тынычсызланып, авыл ягына еш-еш карап. Шиханга камыт кидерә, үзе уйлана мөгаен. килгәндә атның чөелдереге чишелгәндер. Ә Габидулланың чөелдерек кысарга көче җитми Юл кырында берәрсенең үткәнен көтеп утыра булыр, бахыр
Чыннан да. Габидулла бригадирның, авыл халкы әйтмешли, Габи Төксәнең. бүреген сул кашына китеребрәк « егетләрчә» итеп киеп йөрергә яратса да. бил бавының очларын купшы итеп, салындырып буа белсә дә, чөелдерек кысарлык көче юк. Аның ике аягы да гумыштан гарип нечкә һәм көчсезләр Гәүдәсе дә урта буй малайлар гәүдәсе кебек кенә Шулай булса да, ул үзен тота белә һәм халык та аны кешелеклелеге. ярдәмчеллеге өчен үз итә. ярата. Шуның остенә бик оста итеп пима ямый, җыйнак итеп эшли, хакын да намус белән ала
Арысландай ирләр сугышка китеп беткәч, элекке елларда иген эше ягыннан исәпкә бар. санга юк саналган Габи Төксәне, бишенче бригадага бригадир итеп куйдылар. Юньле исәнлеге булмауга карамастан. инде оч елдан артык тәмле теле, тыйгысызлыгы белән яңа үсеп килгән малай-шалай, йөгенгән картлар, күп балалы хатын- кызлардан торган бишенче бригада белән җитәкчелек итә. Язын — чәчтерә, җәен печәнне чаптырып, эреле-ваклы кибәннәргә өйдерә, кар төшкәнче игенне бәрәңгене җыйдыра. Фронт икмәк көтә, фронт бәрәңге көтә, фронт җылы кием көтә»,— дип. еллар буена бер сүзне сөйли Ничек итсә дә итә, көйләп-чөйләп бар халыкны эшләтә.
Көн дә иртәнге якта, төрле зурлыктагы катык чүлмәкләре, төенчекләр салынган тарантасына утырып, таң әтәчедәй бөтен җан иясеннән алда торып, Габидулла бригадир килеп җитә. Әче телләр аның бөтен кешедән дә алда торып, атын җигеп чыгуына төрттереп, болай диләр «Габи Төксә иртән атын җигешергә хатыны Газимәне ияртеп бара икән Камыт чөелдереген Газимәсе кысып бирә икән»
Ә менә бүген ул юк Бу гаҗәп хәлгә аптыраган малайлар бабайны авылга озаттылар.
— Йә. Гапкадыйр бабай, син тизрәк кыймылда инде. Ашарга юк бит Без чәчүне ташлап китә алмыйбыз — фронтка икмәк кирәк. Монда агуланган тарыны да ашап булмый. Исеңдәдер, шундый тарыны ашап, өченче ел Сәвәләй Фәритнең үлгәне. Менә-менә Гитлерны дөмектереп, әтиләр-абыйлар кайтыр чак җиткән, түзик инде Габи абзыйга кереп чык, әллә авырып китте микән. Кичә бик җәфаланып йөрегән иде.
Бабай аларга җавап биреп тә, ризасызлыгын белдереп тә тормады Каршы әйтергә дә кыймады Чөнки бу малайлар зурлар гына 26
башкарып чыга торган авыр кыр эшләрен инде менә берничә ел буена зарланмыйча эшлиләр иде Кара яздан алып, кар теткәнче Яланда куна ятып эшләү, кыш буена җигүле ат белән печән-салам утын ташу тирес түгү, кар тоту — барысы да алар җилкәсендә Араларындагы менә шушы Нигъмәтуллага мөнәсәбәте бигрәк тә җылы Чөнки ул малай беркайчан да сүгенми, кычкырмый эшкә уңган *
Гапкадыйр бабай Нигъмәтнең сүзен тыңлап җигәр өчен Шихан ь биясен эзләргә китте Ә аны табуы җиңел түгел Ул. бахыр ятса. § тиз генә тора алмый Шуңа күрә, яландагы бүреләрдән сакланыптыр * инде, ял итәргә ятканда арты белән берәр куакка терәлеп ята То * рырга вакыты җиткәч, ике ал аягына басып, үзен күрсәтергә ты- з рыша Озаграк яткан вакытларында, буе җиткән кадәр тирә-ягын- § дагы үләнне ашап бетергәч теше белән казып, тамырларын ашый * башлый Үзен эзләп тапкач авыз эченнән генә мекердәп кешнәп, з куанганын белдерә Гапкадыйр бабай да малайлар да моны бик > яхшы белә Койрыгыннан тотып, азрак өскә күтәрсәң, ул зур авыр- * лык белән булса да. калтыранган аякларына баса Аннан инде су = эчеп, коры печәннән дә авыз иткәч, үзе үк эзләнеп, камыт-дугалар s янына бара Бу аның, аяклары гариплектән, тора алмыйча озак ч кына ятса да. колхоз эшендә җаннарын аямыйча, көне-төне эшлә- * гән кешеләргә үзенең кирәклеген күрсәтергә тырышуы була Шуның = өстенә. янбашларына бишмәт элерлек булып ябыкса да. яз җитүгә ® ел да колынлый Ә аңардан туган колыннар, берничә ел үтүгә йө- х герек һәм көчле атларга әйләнеп. Шихан биясенең тамырлары ди- - гән исем белән, колхозда эшләгән малайлар арасында дан тота баш- ” лыйлар
Гапкадыйр бабай бияне җиккән арада авыл ягыннан килгән юлдан һаман да күзен ала алмый Инде җигеп бетереп арба төбенә азрак печән салып торганда, еракта, авыл юлында бер олау күренде
— Йә. ходай. Габидулла гына булсын иде Инде кайтмаска гына булса ярар иде
Күп тә үтмәде. Туры таи җигелгән җиңел тарантаска утырган Габи бригадир килеп җитте Атын туктатыр-туктатмас. аңарда гомер булмаган тизлек белән, җиргә сикереп төште «Ул юк-бар аяклары ни күрә инде хәзер, нәрсә булган моңа"’»—дип уйлап куйды бабай
— Исәнлек-саулыкмы, Гапкадыйр абзый'
Үзе җавап көтеп тормады, нәрсәгәдер азрак шашына төшкән күзләрен малайлар тары чәчеп йөргән якка төбәп, дәвам итте
— Чаң как. абзый, бик нык итеп чаң как' Шабаш булган эшкә, чаң давай!
Аптыраудан каушый башлаган бабайга игътибар итмичә, титаклый биреп кабалана-кабалана. җиргә казып утырткан баганага аскан сабан төрәне янына ашыкты Тирләп чыккан Туры тайны тугара башлаган бабайның күңеленә шом керде Әллә берәр зур үлем- җитем бар микән9 Чаң-чоң китереп арба кендеге белән сабан төрәненә суккан Габидуллага карап, эченнән дога укый башлаган иде. түземлелеге җитмәде. Габигә эндәште
— Йә. Габидулла җитәр инде, йөрәкне кузгата башлады бу чаңың да. тукта' Чаң кагарлык нәрсә булды тагын шул хәтле’
— Сугыш беткән. Гапкадыйр абзый, сугыш' Шул сиңа яңалык'—Ул. кулындагы кендекне җиргә ташлады да аксый биреп, тарантасы янына атлады Бабай аңа аптыраган кыяфәт белән азрак карап торды да буыла төшебрәк тагын сорады
— Суг-гыш беткән9
_ Әйе. сугыш дөмеккән Гапкадыйр абзый радиодан әйттеләр Әлеге сүзләрне ишеткәч Гапкадыйр бабай, егетләр җитезлеге
белән, чаң янына ташланды. Иелеп, җирдә яткан кендекне алды да. шашып-шашып чаң кагарга тотынды
Берникадәр вакыт үтүгә, атларын җир өстендә калдырып. Дул- дин Хәйбүшнең тешле тәгәрмәчле тракторына төялгән малайлар килеп җиттеләр Габи бригадир янында капылт туктаган трактордан коелып, чаң сугучы бабайны уратып алдылар Бабай аларга әһәмият бирмичә тирә-яктагы бер кешене дә күрмичә тимер кендек әле һаман сабан төрәнен кыйный иде Нигъмәтулла, аның кулыннан кендекне алып. Габигә борылды
— Нәрсәгә икәүләшеп шашасыз сез. нәрсә булды7
— Сугыш беткән егетләр, сугыш!’
Кырда тирән тынлык урнашты
Беренче булып Хәйбүш телгә килде
— Ничек инде ул. сугыш беткән7
— Шулай инде менә, беткән киткән и вчу шуның белән! Герман полный капитуләтсе иткән. Радиодан сөйләделәр бүген иртән
Радио дигән сүз чыккач кына, малайлар башына барып җитте
— Ура-а-а!!—дип Хәйбүш трактор өстенә басып кычкырып җибәрде — Габи абзыйны һавага чөяргә'
Малайлар өерләре белән Габигә барып ябыштылар
— Китегез, кит мәхлуклар, туктагыз, билемне кузгатасыз Кайтып егылсам Газимә җиңгәгезгә җавап бирерсез, туктагыз дим!
Нигъмәтулланың боерыгы яңгырады.
— Тыңламагыз сез аны. чөегез һавага'
Ике куллап тарантас үрәчәсенә ябышкан Габине йолкып алып, һавага очырдылар Малайларга кушылырга үзендә көч тә, гайрәт тә тапмаган Гапкадыйр бабай яңадан сабан төрәнен тукмарга тотынды
— Дөрес эшлисез, машинник малайлар, әйдә, селкетегез Габине
Малайлар, кызарып бүртенгән Габидулланы җиргә утырттылар да Нигъмәтнең пышылдап биргән боерыгына буйсынып, бабайга ташландылар Ул аларга каршы әйтеп өлгергәнче, аны ипләп кенә тотып, бик биек ыргытмыйча һавага чөйделәр Бабайны җиргә бастырганда. аның күзләре тулы яшь иде
— Әй. балалар, балалар' Мансур улы-ым
Каушый төшкән малайларга бригадир ярдәмгә килде:
— Ярар Гапкадыйр абзый, елама! Бүген безнең бәйрәм Җиңү бәйрәме Шул җиңү өчен һәлак булды малаең, абзый. Андый егетләрне яшь түгеп искә алмыйк инде без бүген
Үзе. сөйләгән арада, тарантасыннан алып малайларга зур гына чүпрәк палас сузды
— Бик шәпләп җиргә җәегез шушы паласны Берничәгез барып атларны тугарып алып килеп, ашарга бирегез. Ул хайваннарга да аз эләкмәде нужа михнәте
Кораман юрганга төрелгән зур балчык чүлмәктә туп-тулы итле аш иде Икенче чүлмәктә — әрчеп пешерелгән бәрәңге Тагын бер чиләктә өсле катык белән дүрт бөтен икмәк алып килгән иде бригадирлары Табын тирәли тезелешеп утырган малайларны Габи авыз эченнән генә санап чыкты да. тарантасыннан балчык стакан кебек савытлар чыгарып Нигъмәтуллага тоттырды
— Тарат
Үзе коры печән эченнән бер чирекле пыяла шешә алды
— Монысы, егетләр, сезгә Газимә җиңгәгездән күчтәнәч. Җиңү бәйрәме белән котлый сезне җиңгәгез Күп түгел түгелен. ну шәп инде, малай'
Малайлар дәшми генә вак печән кисәкләре ябышкан шешәгә текәлделәр Сугыш еллары буена тамаклары азыкка туймаган малайларның әче бал эчкәннәре юк иде. билгеле Гапкадыйр бабай, кабалана биреп. Габинең кулына үрелде
Аи рәхмәт төшкере бәндәсең дә инде. Габидулла энем' Менә зурладың тек зурладың син безне, асубы мине карт солдатны
Балчык стаканнарны бал белән тутыргач. Габи үзенә тигәнне күтәрде
Күбегезнең бу хәмерне тәүге эчүедер. Габидулла абзый эчәргә өйрәтте, диеш булмасын Иң авыр елларда илебезнең тамагын туй- _ дырып. фронтны ипекәй. ит. май. сөт белән тәэмин иттегез сез. 2 егетләр Арысландай ирләр эшли торган авыр эшләрне эшләдегез g Ил алдында күрсәткән батырлыгыгыз өчен, мең рәхмәт сезгә Җи- _ ңү белән котлыйм сезне туганнар! <
Ул. тавыш-тынсыз гына эчә башлаган малайларга бераз карап з торды да. аларның эчеп бетергәнен көтеп торып, бабайга эндәште: §
Сиңа да Гапкадыйр абзый җиңү белән котлап, карчыгың * бүләк җибәрде
— Нәрсә генә җибәрә алды икән инде ул? Кая карап карыйк' F Габидулла фуфайка кесәсеннән бер чүпрәк алды да аны саклык ф белән генә сүтеп эченнән бер тавык йомыркасы китереп чыгарды = Тот Гапкадыйр абзый Чуар тавыгыгыз бүген иртән күкәй “ салган! Әби әйтте җиңү бәйрәме белән котлады безне бүген та- ч выккаебыз. ди Син кайгырма әбигә мин ярты ипи калдырдым * Күршегезнең әтәче дә сезнең тавык янында Инде бер-берсеннән кал- = мый йөриләр, ди Әтәч түгел, бөркет диярсең, инде дә кодырая тавык » янында, инде дә кодырая х
Көлешкән малайларның тавышын басып, өстәп куйды
— Гитлерның дөмеккәнен әллә тавык та беләме икән9'
Сугып беткән кездә
Кала юлыннан, тузан туздырып, авыл ягына пылтаратунка• дигән йөк машинасы килә, артыннан пырхылдап чыккан кара төтене ул машинаның эчке торышларының бигүк шәп булмаганын күрсәтеп тора Йөреше дә әллә ни кызу түгел Күрәсең, юктан бар булган нәрсәдер инде Машина кузовы идәнендә, аркасын кабинага терәп, өстенә иске, погонсыз шинель, башына йолдызсыз пилотка кигән солдат кебегрәк бер бәндә утырган Янында яткан капчыгының арыклыгы, үзенең таушалган саргылт йөзе, өметен югалта я.зган тонык күзләре — бу кешенең шатлыклы көннәре аз булып нужа- михнәт белән бик яхшы таныш икәнен белдерә
Авылга җитәргә ярты чакрым тирәсе калгач, ул кеше, аякларына басып, кабина башына берничә тапкыр сукты Машина әллә нинди сызгырган-ыжгырган тавышлар чыгарып туктады Шинельле бәндә авыру кеше кебек җайлап кына машина тәгәрмәчен аяклары белән сәрмәп баса-баса җиргә төште Кабина эчендә рульдә утырган чибәр генә кызга ул унлык акча сузды Тик кыз акчаны алырга ашыкмады
— Әллә плиннән кайтып килүеңме9
— Әйе
Ярар инде, абый' Акчаңның үзеңә дә кирәк җире күп булыр синең нәрсәңне аласың инде9
Кыз аңа башка сүз әйтмәде кузгалып китте Төшкән кеше машина тәгәрмәчләреннән күтәрелгән тузанлы юлда ялгызы басып калды Аннан соң. олы юлдан уңгарак алып, тау буеннан сузылган сукмак белән авылга юнәлде
Авыл очына җиткәч таш койма белән уратып алынган борынгы зират янына туктап, башын иеп бераз уйланып торды да. таш мәетеннән үрмәләп менеп зират эченә төште Ул каберлекне яхшы белә иде ахрысы, туктамастан, зират уртасына, үзенә кирәк урынга
юнәлде Төрле зурлыктагы, төрлечә ясалып утыртылган кабер ташлары аның күңеленә авыр һәм күңелсез тойгылар китерә иде Ул. ниндидер дога укый-укый бара торгач, үзенә кирәк каберне тапты Оста итеп язылган зур ташлы, өстен кылган каплаган иске кабер янына җиткәч, туктап, капчыгын җиргә куйды Калтыранган бармаклары белән кабернең көзге кояш нурларында азрак җылынган ташын аның чокып язылган хәрефләрен сыйпады Бу — әтисенең кабере иде Ул. кабер янына тезләнеп, үзе белгән барлык догаларын да укып бетерде дә тавышсыз гына, туйганчы елады
Дөнья мәшәкатләрендә эше булмаган зират эчендә үзенә генә хас булган бер тынычлык Елаган саен йөрәгендәге ничәмә еллар җыйналган авырлык җиңеләйгән кебек була, күргән михнәтләренең эзләре дә җуела башлар кебек тоела иде
Кич булып, ут алыр вакытта, ул Банжур Ибрай өендә сәке кырыенда. үзен азрак гаепле кеше сыманрак тотып, чәй эчеп утыра иде инде Банжур. Ибрайның хатыны Миңлекамал — аның бертуган апасы Тик чәй эчүләренең яме генә юк Көз булганлыктан, ашау ягы. бик бай булмаса да. ярыйсы гына күренә Әрчеп пешерелгән ярмалы бәрәңге, азрак каймак, сөтле чәй Әмма озак еллар бер- берсен күрми торып очрашкан туганнар арасында була торган шатлык кына юк
— Кырык өчнең май башында, хатының белән кызың бер көнне үлделәр Беребез дә сизми калдык Кызың кар астында кышлаган башакны җыеп алып кайткан Шуны Мәгүзә килен кул тегермәненнән үткәреп, ярма иткән дә. боткасын пешергән Икәүләшеп шуны ашаганнар Ул агулы була икән Икенче көнне күрше малайлары йөгереп килгән «Мәгузә апа белән Оркыя әллә нәрсә эшлиләр — дип Барса-а-а-ам'
Миңлекамал, яулык очы белән күзләрен сөртеп алды да. дәвам итте:
— кызын кочаклап яткан, йөрәккәем Икесенең дә борыннарыннан. колакларыннан кан ага Мин баргач, кызың, озак тормады китте Сабый бит. ач булгач, күбрәк ашаган, күрәсең Хатының кичкә таба үлде Барган көйгә, су җылытып, икесенең дә баш-күзләрен юдым Синең туй бүләге итеп биргән әйбердән теккән үз күлмәген, аннан син туйда кигән, якаларын үзе чиккән ак күлмәгеңне сандыгыгыздан алдыртты Икесен ике урындык артына элдерткән иде
Миңлекамал, сүзләрен сөйли алмыйча, ашъяулык почмагын бөтереп. озак кына утырды Энесе солдат Латыйф эндәшмәде. Тик эчендә уты бетергә җитешкән сары җиз самавыр гына, әле үзенең эссесе барын белгертергә тырышып, нечкә итеп тавыш бирә иде
— Сандык эче буп-буш. бөтен нәрсәсен ризыкка алыштырып бетергән Калганы шул ике күлмәк тә. шулар төрелгән иске чаршау кисәге Кәфен эченә шул син бүләк иткән күлмәген кидертеп куярга кушты Кидердем инде, гөнаһысы үземә булыр. Үләренә күп калмаган иде Иелергә кушты Шуннан соңгы сүзләрен әйтте Кем белә, бәлки Латыйфым исәндер. Плиндер. мөгаен Исән-сау кайтса, соңгы сәламемне әйт. мин бәхил Бик рәхмәт, әйбәт итеп торган идек Исән булса, кайтыр Кайткач, ялгыз тормас, өйләнер Әйт. башкача безнең нәселдән алмасын Туганым белән торуын теләмим — диде Шул менә сиңа Мәгузә киленнең сүзләре . Икесен дә бер кабергә куйдылар Әтидән ерак түгел, диделәр Өеңне күргәнсеңдер инде Тәрәзәләре такта белән кадакланган көенә тора Әни Майкамалларда Иртәгә барырсың, үзе килә алмас Югары очтан байтак ара бит
— Кияүнең хәбәре бармы7
— Юк шул! Кырык икенче елның уртасында килгән иде, биз-
висте дип, шул юктан юк инде Үзең йөргән җирләрдә очрамадымы соң сиңа
— Юк
— Әй. илаһым' Менә синең кебек плин булса, исән-сау калып, кайтып та килгән булыр иде әллә? ф
— Әй. апа' Плин булганчы, үлгәнең мең артык' Анда күргәнне 2 дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен Очрашкан көнне үк шул < турыда сөйләшмик әле. йөрәк болай да бозылган Очратмадыңмы £ дигәннән, мин бит теге Җомай Габдерәхимен очраттым, уйламаган ң җирдә *
Латыйфның йөзе ачыла төште һәм ул апасына беренче тапкыр 2 күтәрелеп карады Сулыккан/картайган иде апасы
— Ничек итеп тагын9 Кайсы Габдерәхим ул9 Җомай Мәҗите - м ал аем ы 9 2
— Әйе. мин аның сугышка алынганлыгын белмәгән идем
— Соң. белергә ни' Аларны бит кырык өченче елны гына алды- ♦ лар Кыш киттеләр алар Ул бахырларны өчесен бер көнне озатты- = лар Өч Габдерәхимне Әмин бабай Хәбиренең Габдерәхиме. Сукыр п Хәйринеке, аннан шушы Җомай Мәҗитенеке. Кайда күрдең аны9 * Аның бит кыш көне үк үле хәбәре килде Тапшырырга кешесе s булмагач, силсәвиттә калды, әле дә шундадыр
— Нишләп алай9
— Соң. шулай булмый ни Әнисе кырык бернең кышы баш- * ланган вакытта үлде Әтиләрен теге трудәрмиягә алып киттеләр кы- » рык өчтә Анысын шунда нәрсәдер басып үтергән Исеңдәдер, азрак төшерсә, урам тутырып кайта торган иде. мәрхүм Кырык беренче елны. Хәфизә түти үлгәч Ибрай авылыннан зур бер шадра хатын алган иде. анысы үзе трудәрмиядә чакта, кире кайтып китте Мәҗит абзыйның ике баласы өйләрендә ялгыз торып калды Хәбибә белән Габдерахманы Шуннан силсәвит икесен дә детдомга бирде Өйләрен саттылар Бүрекче бабай алды Ел бардыр инде Куйбышев дигән калага озаттылар — зурраклар җыйналган детдомга диделәр Кайберәүләр. Хәбибәсен Ташкентка озатканнар икән, дип тә әйтә Ничектер инде, хөкүмәт кулында алар Габдерахманын жәллим дә инде шуларның. Ә-әй дөнья кырыкка әйләнә икән Карале, әллә кая кереп киткәнмен, кайда күрдең ул Габдерәхимне9
— Норвегиядә
— Бәй. анысы нәрсә тагын9
— Таш-кыядан гына торган бер ил бар төньякта Немецлар безне норвегларның Керкенес дигән каласы янында концлагерьда тоттылар Җир астыннан руда казыттылар Шул концлагерьны кырык бишенче елның январенда совет гаскәрләре азат итте Төнлә диңгездән десант төшергәннәр Бик тиз булды бу Ике сәгать тә үтмәгәндер, кичә генә әллә кем булып йөргән фашист сакчыларының берсе дә юк Әллә плин да алып тормадылар инде үзләрен Иртән безне, егермеләп кешене, шул фашистларның мәетләрен бер җиргә җыеп күмәргә куштылар Бер иптәш белән киркалар күтәреп китеп бара идек, арттан берәү татарчалап дәште бит миңа -Латыйф абзый әллә син инде9 - ди Барган җирдән егылып китә яздым Тиз генә әйләнеп карасам барак ишеге төбендә өч кызылармеец басып тора Шинель, бүрек кигәннәр, аркаларында автомат, бил каешында теге финка дигән пычак гранаталар Ну. дастуеннар инде Карап-карап карыйм, танымыйм бит Шул авызы ерыгы якынрак килде дә тагын дәште Авылыбызның исемен әйтә Бик җентекләп карагач, таныган кебек булдым бит моны Мәҗит абзыйның Габдерәхиме дип әйтсәм инде». дим моңарга. кыяр-кыймас кына Шуннан түзмәде, кочаклап алды бу мине Сөякләрне сындыра язды, көч моңарда үгез-
неке кебек Ул Җомайлар нәселен үзе-t беләсең, элек-электән таза нәсел бит «Сез кырган фашистларны күмәргә кирәк, шуңа китеп барыш».— мин әйтәм Әйдә, керик әле-.— ди бу миңа. Кердек теге барак эченә Иптәшенә карап кына алды, тегесе чыгып китеп юк та булды, әйләнеп тә керде Миң” рөхсәт алырга чыккан икән Барактан ике солдат капчыгы алдылар да. яңадан чыгып киттек. Теге фашист сакчылары яшәгән кирпеч йортның икенче катына менеп, зур бер бүлмәдә кич буена сөйләшеп утырдык Күкрәк тулы орден, медаль моңарда. капчык тулы ашамлык, спирт. Эчәргә бик көчләп караганнар иде. кая ул эчү Күз ризыкта гына.
Десантчы икән болар Бик озак утыргач, авыл хәлләрен сөйләшеп бетергәч, дигәндәй, бик тә теләмичә генә аерылыштык без Габдерәхим белән «Энем Габдерахманны үлеп сагынам, исән-сау кайтсам, инженерлыкка укытыр идем мин аны .— диде бахыр Балалар йортында икәнлеген белә иде. Үзебезнең торган баракка озатып куйды бу мине Ике кирпич ипи, өч американски тушонка бирде Өчесе дә зур банкалар Аннан бер пар җылы күлмәк-ыштан, бер свитер бирде. Ул свитере әле дә бар Кайткач, энесенә бирермен дип. кимичә йөрттем Аерылышканда әйтте «Иртәгә без Керкенес шәһәрен алырга китәбез.— диде.— Шуны башкаргач, мин сине эзләп табармын Азрак акчам бар. шуны алып кайтып, энем белән сеңелемә тапшырырсың-,— диде.
Атнадан артык вакыт үтте — юк бу. Безне тезеп, санап барладылар Карап, тикшереп торырга утыз кешегә бер солдат куйдылар Аннан соң Рәчәйгә озата башладылар. Корабльгә утыра башлаганда бер солдат җиңнән тотты бит: «Синме Рахимның землягы? — ди бу Карасам, апака-ем. ике иптәшенең берсе Танып алган бит «Сине чичәнче көн эзлим бит инде Погиб Рахим Юсупов. Керкенесне алганда.•—ди. Еладым, апа.
Миңлекамал апа. күз яшьләрен сөртә-сөртә, өстәп куйды:
— Ә-ә-әй. энем! Еламаслыкмы сон? Сугыштагысы — сугышта бәхетсез, мондагысы — монда бәхетсез. Йә инде, сугыш башланганда гына биш кеше үзләренчә гөрләшеп яшиләр иде. бичаралар Хәзер менә берсе дә юк Кит инде, ичмасам, ходай азрак искәртмәгән дә икән, бик алдан ук йөгермәскә иде шул сугышкан җирендә Йә инде, язмыш диген, илаһым Болай булгач, чит илдә, чит җирдә күмелеп калган бит инде9
— Шулай инде
— Әй. ходаем' Бу каһәр суккан Гитлерны тере көенә тота алмадылар бит Агуланып җиңел генә котылды, мур кыргыры Тимер читлеккә утыртып, иң алама үгезне җигеп, авылдан авылга күрсәтеп йөрергә иде хәшәрәтне
— Белмим шул. апа. үгез тартыр идеме икән аны9
— Шулай шул. туганым, тартмасые.
Сүнә башлаган самавыр сузып-сузып кына тавь ш бирә, мич артында чикерткә чырылдый, тышта төнге караңгылык.
- Җизнәңне «кайда* дип сорамыйсың да
— Һәй. апа. сорарга да куркам инде
Исән-сау. аллага шөкер Чиләбе каласында, танклар ясый торган забутта трудәрмис булып эшли. Үткән атнада гына Вәрис абзый кайткан Шуның артыннан бер пар рабучи батинкалар җибәргән. миңа бер яулык Һаман шул Банжур инде Атларымны да. Миңнекамалымны да бик сагындым, дигән Үктәбер бәйрәменә кайтарырлар, ахры, көтеп торсын. Банжур Ибрай җиңүсез кайта торган кеше түгел ул. дигән Озакламый кайтыр инде үзенең атлары янына..
Ир балалар кайта сггыш беткәч
Сәйти бабай капкасы төбенә килеп туктаган американский ви- лис не Таракан Барыйлары янында чебенле- уйнап йөргән малайлар сизми калдылар Тик .көтүче- булып йөгергән, ике тез башы да тишек чалбар кигән сипкелле малай алҗыган күзләре белән машинаны шәйләп алды Көтүче лектән котылу өчен сәбәп табуына куанып, кулындагы чебен^не яшел чирәмгә ыргытты да Сәйти бабайларга таба йөгерде
— Американский вилис. малайлар, ура-а!
Бар да сискәнеп китеп, шул якка борылып карады һәм теге малай артыннан йөгерешә башлады Алар машина алдына барып җиткәндә, зур таза гәүдәле, хәрби киемдәге, күкрәген тутыры t >р- ден-медальләр таккан берәү, кул биреп машина шоферы беләнЧ ty- буллаша башлады
— Хуш, туганкай! Бик нык ярдәм иттең син миңа, күп рәхмәт!
— Без бит фронтовиклар, ничек ярдәм итмисең Шулай гына булырга тиеш
Кузгалып китеп барган машинага малайлар әллә ни әһәмият итмәделәр, алларында басып торган хәрбидән күзләрен ала алмыйча. өнсез калдылар Аның күкрәгенең уң ягында ике Дан бер Кызыл Байрак ордены, ә сул ягында Ватан Сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары ялтырый иде Ул. елмайган күзләрен малайлар өстеннән йөртеп чыкты да. моңлы күкрәк тавышы белән аларга эндәште:
— Ну. безнең урамның егетләре, исәннәрмесез! Минем энекәш нигә күренми7
Малайлар эндәшмәделәр Алар аптырау һәм сокланудан телсез калганнар иде
— Нигә дәшмисез7 Әллә танымыйсызмы?
Малайлар төркеменең иң алдында басып торган Халит чаялыгы белән Чапай кушаматы алган малай, телгә килде
— Таныйбыз. Җәүдәт абый, таныйбыз!— Ул. кулындагы таягын читкә ташлап, чуендай каралган ике кулын күлмәгенә ышкышты- рып. Җәүдәткә сузды: — Исән-сау кайттыңмы. Җәүдәт абый7
Төрле зурлыктагы малайлар, ут күзләрен Җәүдәтнең күкрәген каплаган орденнардан ала алмыйча, бик җитди кыяфәт белән бербер артлы кулларын биреп, шул ук сүзләрне кабатладылар Җәүдәт. күрешеп бетәр-бетмәстә:
•— Нигә арагызда минем энекәш юк. кая ул?—диде
Җавапны Халит бирде
— Өлфәт. Җәүдәт абый. Ваһиба әби белән Юкәле Күл яланына башак җыярга китте Сәйти бабай колхоз келәтләре янында көндезге каравылда тора Йөгеримме7
— Йөгер, энем, чап! Җәүдәт абый кайтты диген, сөенче ал! Сөенче миннән булыр!
Үзе белән алып кайткан ике зур чемоданны һәм бер солдат капчыгын күтәргән малайларны ияртеп. Җәүдәт каз үләне каплаган ишегалдына үтте Аның чибәр йөзендә эчке бер җылылык балкый иде
Авыл шау-гөр килде Уйлап карасаң, шәп бит' Картәнисе һәм картәтисе янында үскән Блюхер Батыргәрәй улы Җәүдәт кырык өченче елны сугышка киткәндә, малайлыктан да чыгып бетмәгән иде Менә хәзер күкрәге тулы орденнар белән исән-сау кайтып керсен әле' Әйтергә генә ансат биш ордены, алты медале бар'
Кайтуына атна-ун кон үтүгә. Җәүдәт җиң сызганып колхоз эшен.» чыгып китте Картайган, сугыш елларында йончыган Сәет
гәрәй бабай белән Ваһибә әбине карарга, ундүртен тутырып килгән энесе Өлфәтне укытырга кирәк иде Сугыш турында ул сөйләргә яратмады Тик күпне төпченергә яратучы Түбән оч малайлары иген урганда, сабанда йөргәндә колхозның ындыр табакларында куна ятып печән чапкан вакытларда Җәүдәтне сөйләтеп, бер нәрсәне белделәр: ул фронтта зур командирларга гына буйсынган һәм махсус бурычлар үти торган фашистлар тылына җибәрелгән развед- диверсантлар төркемендә сугышып йөргән икән Сөйләгән чакларында эчке бер өзгәләнү белән, үзе дә сизмәстән эчен бушатып куя:
— Фашистлар тылында аеруча мөһим бурычны үтәп йөрү, разведкага чыгып, «тел» алып кайту гына түгел Тел «не эләктергәч, бар белгәнең үзебезнең якка таю була Ә безнең бурыч — икенче Менә син биш-алты минут эчендә немецларның берәр штабын юк итеп кара Шул арада кирәкле документларын да эләктереп өлгер Артыңнан куа чыккан эт өереннән котылып. т<-ре дә кал Көтелмәгән әллә нәрсәләре килеп чыга әле аның Безгә тиз һәм туры итеп ата белү, пычак сугышы, кул сугышы, тәүлекләр буена кузгалмастай яшеренеп качып яту — барысы мөһим иде Үләсе килми адәм баласының— түзәсең, иркәләрем, барысына да түзәсең. Күп күрдем мин анда ир-егетләрнең солтаннары-ын! Кирәк булгач, аждаһа авы зына кергән кебек, немец өеренең иң уртасына кереп китәләр Алты- җиде кеше чыгып китә торган идек, кире ике-өчебез генә әйләнеп кайта Тәүдә араларында иң яше мин идем Немец тылына чыккач, үзләренең уллары итеп карап, саклап йөрттеләр Бер Завьялов дигән старшина бар иде Атамнан күрмәгән кадерне күрсәтте. Бик ярата иде мине, мәрхүм
■— Киттемени. Җәүдәт абый9
— Китте шул Варшава каласын алганда, безнең чигенгән төркемне каплап торып калды Шунда үзен граната белән шартлаткан
— Аны ничек итеп белдегез?
— Шартлаганнан соң Польша крестьяннары җыйнаштырып күмгәннәр Шулар сөйләде
1943 елның башында сугышка чыгып киткән малайлардан Җәүдәт белән Габдерәхим генә исән-сау кайтып илен, туганнарын күрү бәхетенә ирештеләр.
Кезго ачы җилләрдә...
Октябрь урталары җитеп килгән чак иде Туктамастан көне- төне яуган көзге салкын яңгырлар авыл урамнарын үтә алмаслык пычракка әйләндерде Сугыштан кайтмаган хуҗаларын көтеп җиргә сеңгән, салам түбәләре күптән туза башлаган авыл өйләрендә өметсезлек хөкем сөрә Сугыш елларын зур михнәт, югалтулар белән үткәргән, йончыган авылда күңелсез караңгылык Хәшәрәт Гитлер белән сугышып, мәхшәри яуда башларын салган ирләрен, бәлки исәндер, менә кайтыр әле. диеп көткән күп балалы яшь хатыннар йөрәгендә өмет, шомлы шиккә әйләнеп, йөрәккә кан саудыра. Сугыш беткәнгә инде ел тулып, икенчегә китеп бара Ә киң күкрәкле, зур куллы кочакласа, сөякләрне шытырдатырдай ирләре кайтмый Колхозлар арык, бала-чага ач-ялангач, хатыннарның күзләрендә сагыну, юксыну, сагыш Үсеп буйга җиткән кызлар авыр булачагын алдан белсәләр дә. кайсылары торф чыгара торган якларга кайсылары Сталинград шәһәрен төзешергә диеп, авылдан китә торалар
Шундый салкын кичләрнең берсе Аякланмаслык булып пычракка баткан авыл урамы буйлап солдатча киенгән юешләнгән, күшегеп өшегән берәү атлый. Юлда җыелып торган яңгыр суларын 34
да. арба тәгәрмәчләре, мал аяклары изгән пычракны да карап тормый Чөнки аның инде моңардан да артык юешләнәсе, пычранасы калмаган Әмма юлчы урамның читеннән, койма-читән кырыйларыннан. ансыз да караңгы урамның караңгырак җирләреннән барырга тырыша Күрәсең, исәбе — кеше күзенә чалынмау Җәбрәй ф Хәсәннең калай белән япкан йортын үткәч, урамның икенче ягына 2 чыгып, тәрәзәләреннән беленер-беленмәс кенә ут яктысы сирпелгән < берничә өйне үтеп, тар тыкрыкка борылды Пожар урамына чыга с башлады Ул. күрәсең, авыл урамнарын яхшы белә иде
Хәбир Чатан иңенә салган тунын, төшеп китмәсен өчен сул г кулы белән тоткан хәлдә, ишегалды уртасында туктап калды Чөнки з ул әле генә тар тыкрыкка борылган кешене шәйләгән иде Аяк ч астындагы пычрак юлга чыкылдатып баса-баса. кабаланмыйча гына = атлаучы юлчы, ниндидер таныш булмаган телдә, әкрен генә җыр- з лый: *
■Ах майн либер Аугустин х
АУГУСТИН • S
■ ч
Кем булыр икән бу? >
Шушы сорау, өенә кереп, катыклы арыш умачы ашарга утыргач | та Хәбир Чатанга тынгылык бирмәде Кырые кителгән агач кашык. » балчык савыт белән зур авыз арасын берничә тапкыр урады да s туктап калды. х
— Карале. Мөкәррәмә, әле генә безнең тыкрыктан берәү Пожар » урамына таба үтеп китте Үзе бик арыган да кебек, үзе нәрсәдер җырлый да. Тик танып булмады
— И-и, ир кешеме?
— Соң ир булмыйча' Хатын-кыз төнлә белән урамда җырлап йөримени7 Баш диген!.
— Әй шушыны! Алай минем баш ярамагач, сүзләреңне эчеңдә генә тот. Әнә. умачыңны аша, суытма Чуртым йөрсенме эт чыкмаслык төндә
Хәбир кашыгын тоткан көенә азрак уйланып торды да әйтеп салды:
— Тануын танымадым, тик шигем бар Ул кешене Сабур дип уйлыйм мин
— Кайсы Сабур ул тагын?
— Кытыйка Сабур!
Мөкәррәмә, кашыгындагы умачын шоңырдата-шопырдата авызына озатып, кабаланмыйча чәйнәп йоткач кына телгә килде
— Ки-и-ит! Сабур Кытыйка кырыгынчы елны әрмиягә киткәннән бирле юк бит ул Сугыш башлангач та бер хаты да булмады Әнисе Шәрифә түти инде елавыннан да туктады шикелле
Мөкәррәмә, сөйләнгән арада, кызыксынып, иренең күзләренә карый Ул да үтеп киткән кешенең Сабур булуын тели иде кебек
— Нигә Сабурга охшаттың соң әле син аны7
— Охшатмадым охшатуын, тик, мин әйтәм шушындый әшәке.
көзге төндә Сабурдан башка кемнең җырлавы мөмкин, ә7
Ул зур тантана белән хатынына карап алды да. аның эндәшмәвен күргәч, җиңгән кыяфәт белән өстәп куйды
— Туты менә! Мөгаен. Сабур!
Хатын да ире кебек үзсүзле иде. ахрысы
— Сугыш беткәнгә ел ярым үтеп бара Каян килеп Сабур Кытыйка булсын7 Әллә кайчан сөякләре череп беткәндер инде Уйлап чыгарырга булса, сиңа куш'
Ире җавап биреп тормады, уена чумды
Юешләнеп, күшегеп өшегән кеше. Пожар урамына чыккач, арба күчәрләре читәнгә бәрелмәсен өчен куелган зур ташны, караңгыда күрмәсә дә, әллә кайчан белгән кебек, әйләнеп үтте. Аннан, тукталып. шинеленең якасын ике куллап төшерде дә. кулбашын сикертеп аркасындагы тыгызлап тутырылган солдат капчыгын җайлап куйды Кире борылып ике адым атлады да. уң аягы белән тыкрык почмагындагы ташка җиңелчә генә тибеп алды. Таш. чыннан да, урынында иде.
— һе. бетергән ди Гитлер Сабурны! Бетерерсең! Менә ул мин! Үз урамымда басып торам1 Үз йортыма кайтып җиттем!
Сабур баскан җирендә азрак дәшми торды да. сүгенгән кебек, зур нәфрәт белән пышылдап өстәп куйды
— Фаш-ш-ши-ст!.
Хәбир Чатан дөрес исәпләп чыгарган икән Кара төннәрдә, көзге ачы җилләрдә җылы эзләп йөрүче бу бәндә, чыннан да. пленнан кайтып килүче Кытыйка Сабур иде. Ул. куеныннан бер пар күн перчаткалар чыгарып, күшеккән кулларына киде. Итекләрен бер- берсенә бәреп, балчыктан арындырды Туктамыйча гына, башындагы фуражкасын салып селкеде. Зур канәгатьлек белән көлеп куйды Шуннан соң гына, кырт борылып, күршедәге өйгә керде
Икенче көнне авыл урамнары яңа хәбәр сөйләп гөж килде:
— Кытыйка Сабур кайткан. Кытыйка кайткан!
Чатан күп йөрер .— дигәндәй, таң атар-атмаста. Шәрифә карчыкның ишегалдына, бата-чума. чатан Хәбир килеп керде Керер алдыннан, читән аша үрелеп, өй тәрәзәсенә карады — анда кечкенә генә ут яктысы бар иде. Төне буена йокламыйча чыккан Хәбирнең йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә Ул. эчкә караган уңайга тәрәзәгә күз салып алды, тик анда бернәрсә дә күренмәде, өй тәрәзәсе эчтән парланган иде Хәбир, кечкенә чоланны үткәч, сәрмәнә- сәрмәнә өй ишеген тапты. Аны ачып, тавыш бирде:
— Керергә рөхсәтме?
Өй эченнән. Чатан Хәбирнең сугыш елларында нужа-михнәт. эш белән көрәшеп арган йөрәгенә сары май кебек ягымлы кагылып. Кытыйка Сабур тавышы яңгырады
— Әйдүк, әйдүк Гутен морген! Үтегез, үт, кем ул анда’
— Әссәламегаләйкү-үм!
— Әйдүк. Хәбир абзый, әйдүк! Түрдән уз. Исән-сау йөрүме?
Сәке янына түмәр куеп утырган Сабур Чатан Хәбирне якты йөз белән каршы алды Утырган җиреннән тиз генә торып, Хәбир белән ике куллап күреште дә аны сәке янына, табынга чакырды
Бу өйдә төне буена йокламаганнар Зур җиз самавыр янында утырган Сабурның әнисе. Шәрифә әби. күзләрен улыннан ала алмый. Аның өчен, алты ел читтә югалып йөреп, әллә нинди илләрдә, әллә нинди тоткынлыкларда булып та исән кайткан җирән улыннан да матур кеше юк. Сабур исә. тирләп-пешеп. кызарган битен, муеннарын киҗеле сөлге белән сөртә-сөртә. Хәбирне кыстый башлады:
— Утыр. Хәбир, абзый, утыр Әйдә, менә күчтәнәчләрдән авыз ит.
Сабурның күчтәнәч дигәннәре эре-эре итеп телгәләп ташланган юан колбаса, берничә балык консервасы. тозлы балык; ашъяулык читендә, харәм булсак та. безгә дә урын табылды бит әле дигәндәй, гәзит кәгазенә туралып салынган чучка мае. Болардан тыш Шәрифә әби янына өелгән чәй-шикәр. прәнник-печенье. берничә кирпеч ак һәм кара ипи. Аларына Шәрифә әби хуҗа. Сабур янында бушап бетә язган бер -акбаш» тора. Сәкедә, аякларын бөкләп, азрак кыз- мача. чәчләре энесенеке кебек үк кызыл булмаса да. шактый ук җирән. 36
Сабурдан җиде яшькә зур абзасы Тимергали утыра. Әнисе белән абыйсы Сабур сөйләгәннәрне төне буена тыңлаганнар, тагын әллә ни гомер тыңларга әзерләр
— Шуннан. Хәбир абзый тормышлар ничек7
— Тормыш дип. бик кәперәеп сөйләп булмый әле. Сабур энем Эшләр бик шәптән түгел Колхоз трудка иген бирми диярлек, баш- * кача килер җир юк Яшибез инде шунда, исәпкә бар. санга юк £ Безнеке ярар. энем, син үзең сөйләп җибәр Җаврупа хәлләрен Кай- | ларда йөрдең ни гомер хәбәр дә бирмичә7 Инде кайтуын да соң- < лабрак
— Тот әле менә шушыны Башка юк бетте.
Хәбир берничә тапкыр күз төшереп алган шешәдән кырлы ста- 5 канга салган аракыны беткәнче салды да аңарга сузды Сабур
— Тот' =
— Ярап торыр иде инде эчмәсәк тә Сыйлаганда су эч дигән- Е дәй. ярар алайса, синең исәнлеккә булсын ’
Хәбир, эчеп бетергәч, ихылдап тамак кыра-кыра тирән итеп = тын алды да тозлы балыкка үрелде Сабур гәҗит өстендәге чучка s маен аңа якынрак тартты ч
— Кабып җибәр, теге тырышып йөгерә торганныкын да дим *
— Юк. юк. энем, мәшәкатьләнмә' Мин ул нәрсәне авыз иткән = кеше түгел Сугыш башланганнан бирле тозлы балык күргәнем юк £ менә х
Ул. койрыгыннан эләктереп, бер балык кисәген алды да зур * ихласлык белән шуны кимерә башлады. ”
Сәкедә аякларын бөкләп утырган Тимеркәй телгә килде
— Шуннан, энем7
— һе. шуннан7 Шуннан шул Кырык өчнең сентябрендә теге -телячий вагон >нарга тутырдылар да алып киттеләр Дүрт көн бардык Бөтен вагонга көненә ике чиләк су бирәләр дә — вәссәлам Доңгыр-доңгыр алып киттеләр үзләренең Германнарына
Атна буена Шәрифә карчыкның өй ишеге ябылмады Чатан Хәбирнең аягы җиңел булды Сабурны күрергә авылның карты-яше агылды Ирләре сугыштан кайтмаган хатыннар, сүнеп бетеп бара торган өметләренә азык булып. Сабурдан берәр җылы сүз чыкмасмы икән. диеп, аны күрергә ашыктылар Килгән бер хатын ике куллап Сабур белән күрешә дә. шул ук мизгелдә үзенекен суза башлый
— И-и иркәм, Сабу-у-ур' Әнкәңә зур шатлык инде исән-сау кайтуың. Менә бит. насыйп булгач Йөргән җирләреңдә минем Зөбәйдуллам очрамадымы7 Аның да кырык икенче елның языннан бирле хәбәре юк бит
Өй эчендә тавыш-тын юк Барысы да Сабурны тыңлыйлар Килгән халыкның соравына җавап биреп, башыннан үткәннәрен атна- ун көн эчендә әллә ничә тапкырлар сөйләп чыкты ул
— Кырыгынчы елның август азагында авылдан без икәү генә чыгып киттек Мин дә. Чишмә башындагы Камун Галәү энесе Габделхәй Ул калада ук аерылып калды — авиациягә алдылар аны Ә мине Забайкальега. Магоча дигән станциягә озаттылар Шунда аерым саперно-пантонный батальон төзеделәр Батальон командиры Ломакин дигән капитан иде Март башына кадәр шунда булдык Ул суык, мин сезгә әйтим' Ул теге Монголия ягыннан кар катыш ком бураны куптарып, җил исә Ни юньле агач юк. ни юньле урман юк Ташлы сопка да сопка
— Сопка дигәне нәрсә тагы7
— Ул якта тауларны шулай атыйлар Сопка аралары — үлән үсеп утырган тип-тигез дала Шул даладагы җирле халыкны Забайкалье казаклары дип йөртәләр Элекке заманда иген дә чәчкән.
печән чапкан, патшага да хезмәт иткән алар Без анда вакытта барысы да колхозда иделәр Ә риза булмаганнары гражданнар сугышы чорында ук Кытайга качып киткәннәр
Шуннан соң. кырык бернең март башында, төнлә белән тревога ясап жибәрмәсеннәрме' Ну безнең кот ботка төште. Сугыш икән, диеп торабыз Алты сәгать эчендә бөтен коралны, пантоннарны. кухняларны эшалонга төяттеләр дә. үзебезне бер-бер вагонга кырыгар кеше кертеп, гүләтеп алып та киттеләр Смоленск дигән калага хәтле унбер тәүлек бардык Хат язарга кушмыйлар Станцияләрдә ишек ачарга рөхсәт юк Чыгып вагон янында басып торырга да форсат бирмиләр Төнлә белән генә берәр җирдә туктаталар да. ул бик кечкенә берәр тимер юл станциясе була инде, тавышсыз-тынсыз гына алып чыгып тезәләр Әйдә, безне йөгертергә1 Үзебез ясаган вагон сәндәрәсендә көне буена ятып ялыккан халык — ничә кило-метр булса да йөгерә инде, малай. Шуннан Смоленскида ун көн чамасы тордык Аннан походным порядком, анысы җәяүләп дигән сүз була инде. Брест крепостена алып киттеләр Тик эченә кереп, дүрт кенә көн тордык Брест каласыннан утыз биш чакрым җирдәге лагерьга алып киттеләр Анда ике артиллерия полкы икән Безне шуларга беркеттеләр Яңа гына кар эреп беткән чак иде Китте тренировка, китте пантон күперләр салырга өйрәнү И-и. нәрсә генә эшләмәдек малай Артиллеристларныкы кебек бик шәп кара-биннар бирделәр Ашау шәп. өс бөтен
Күрше артполкта Казан артыннан бер бик әйбәт егет бар иде Арсланов Рәхим Шимбә җитсә, саратски гармунын күтәрә дә килә бу Ул уйный, мин сиңа әйти-им' Рәхимгә кадәр андый уйнаган кешене күргәнем булмады «Сине биетергә килдем. Сабур дус. әйдә, бас».— дип, сузып җибәрер иде
— Сугыш башланасын белдегезме, Сабур, юкмы?
— Белдегезме дип. сизелә инде ул. Күршең төнлә утын киссә дә ишетелә бит Монда да шул инде Аннан, чикнең теге ягында яшәүче поляклар, белоруслар үзләренең бу яктагы туганнарына хәбәр иткәләделәр Сугыш башланырга бер ун-унбиш көн кала, күршедәге белорус авылыннан биш гаилә, атлар җигеп, сыерларын арба артына тагып, әйберләрен төяп. Смоленск ягына чыгып киткән булганнар Тик аларны арест ясап, паника кузгатып йөрисез дип. хөкем иткәннәр икән, диделәр
Сабур, сөйләүдән туктап, уйланып торды Аның күз алдыннан моннан биш ел элек булган вакыйгалар үтә иде
— Сугыш башланган иртәне артиллериядән аткан тавышка уянып киттек Тиз-тиз киенеп, казармалардан йөгерешеп чыктык Без яшәгән казарма белән артиллеристларның пушкалары торган парк арасы бер чакрым тирәсе булыр Шунда бара торган җирдә кара болыт булып немец снарядлары шартлый Чыккан шәпкә каушатты Андыйны күргән юк бит Шулчак янымнан гына берәү йөгереп үтеп китте Үзе кычкыра бу 'Әйдә, шәбрәк йөгер. Сабур, нәрсәгә иелеп, куркып торасың7 — ди Карасам, теге Казан арты Рәхим Аркасында гармуны, бер кулында карабины, икенчесендә — бер ящик патрон И-их. йөгерә бу' Мин дә моның артыннан Бик ерак та түгел иде әле, булса бер илле метр киткәндер Шул йөгергән уңайга абынып кына егылды кебек Туктап. башын күтәреп карыйм дисәм — маңгае, йөзе тоташы белән юк моның Шартлаган снарядның зур кыйпылчыгы тигән күрәсең Элекке кичне генә килгән иде Ун көнгә ял бирделәр, иртәгә кичен. Бресттан утырып. Мәскәү аша Казанга китәм .— дип сөйләнде Менә бит язмыш дигәнең.
Шуннан үзебезнең рота старшинасы йөгертеп алып китте. Казарма алдындагы мәйданны үтеп, паркка якынлаша башлаган идек, тотындылар пулеметлардан сиптерергә' «Ура- кычкырып тегеләргә
каршы ике рәт күтәрелеп карадык. Юк Алдырып булмый Ьезнең часовойларны юк итеп, пулеметларын утыртып өлгергәннәр иде. күрәсең Күтәрелә башлаган көйгә, үлән еккан кебек кыралар егетләрне Ул да түгел, безнең уң флангтан унлап мотоциклда башларына мөгезле каска кигән немецлар килеп чыкты Килеп тә чыктылар. мотоциклларыннан төшмәстән безгә ут ачтылар Пулеметларын мотоциклга көйләгәннәр Барган шәпкә генә сиптерәләр. Сарык көтүе кебек өереп кыралар инде, малай. Шул чакта, әле дә ярый, теге старшина булды Бер-бер артлы ике гранатаны алып тегеләргә җилләде дә кире якка торып йөгерде Мин моның артыннан Туктаусыз берәр сәгать йөгергәнбездер Шуннан бер сазлык җиргә барып төртелдек Барысы унике кеше җыелганбыз Карасак старшинаның уң колагы юк. пәке белән кисеп алган кебек Ничек җитте шулай күлмәк ертып, бәйләдек моны Шулай булды безгә сугыш башлануы
Сабур, әрнүле күзләрен Хәбиргә төбәп, озак кына сүзсез утырды Табын тын. самавыр борыныннан стаканга чупылдап тамган тамчы гына үтеп барган вакытны саныйдыр кебек иде Сабур дәвам итте
— Кая барырга9 Нәрсә эшләргә9 Сугышмы бу. түгелме9 •Атарга!»—дигән боерык та булмады бит әле безгә Без каян гына белик инде андый зур эшләрне9’
Шуннан үзебезнең старшина, аз гына туктап хәл алгач, барыбызны да тезде Алтыбыз пантонный батальоннан, калганнары- быз — артиллеристлар. Корал барыбызда да бар икән Кайберәү- ләребезнең гимнастеркалары юк. ә бер артиллеристның итекләре Яланаяк бу Зур. таза гәүдәле рус егете Бөтен нәрсәсе урынында Гимнастерка, чалбар, бил каешы Каешына ап-ак чолгаулар кыстырган бу Пилоткасын кигән, карабинын аскан, патронташын алган Икенче кулында — зур тимер тартма Шуннан старшина, азрак карап торды да тегенәргә. сорый
— Фамилиягез ничек9 Итегегез кайда9 Сафтан чыгыгыз'
Бик исе китми генә чыгып басты бу кеше саф алдына Старшина сораганга да кабаланмыйча, тыныч кына җавап бирде
— Кызылармеец Прошкин Александр Иванович 1921 елны туганмын Артиллерист-наводчик Старшина кичен, барлаганнан соң. итекләремне полк мастерскоена ремонтка илттерде
— Алмашка бирмәделәрмени9
— Юк шул Аяк зур минем Ротада минем кебек зур аяклы кеше юк
Сафта торганнар Прошкинның аягына карадылар Аның агач тамырларына бәрелеп, сыдырылып беткән аяклары, чыннан да. яман зур иде.
Старшина кызылармеецның зур. әмма җыйнак гәүдәсенә карап елмаюын мыегы астына яшерде:
— Ничәнче размер киясең9
— Кырык алты, иптәш старшина
— Ярар' Минем итек запасым юк Хәзер Россия язмышы хәл ителә Тапсаң табасың, тапмасаң, яланаяк сугышасың инде
— Есть'
— Тартмаңда гранаталармы1
— Әйе. гранаталар
Старшина, алдында торган сафка бик җентекләп карады да. азрак тотлыга биреп, сүз башлады
— Иптәш кызылармеецлар’ Сезнең арагызда дәрәҗә ягыннан да. яшь ягыннан да мин иң зуры Сезнең өстән командалыкны һәм бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам Кайда гына нинди хәлдә күрсәгез дә. сезнең бурыч — фашистны үтерү, бетерү, юк итү Мин немец белән үткән сугышта ук көрәшкән кеше Бик тә әшәке хә-
шәрәт алар фашистлар Хәзер без. барлык коралны барлап, дошманга каршы каты сугыш ачарга тиешбез Артиллеристлар да. пан- тончылар да. үзебезнең зур командирларга барып җитешкәнче, пехота булып сугышачакбыз Карабиннарыгызны карап, тикшереп чыгыгыз Патроннарны санагач миңа доклад бирерсез Прошкин'
— Мин' Иптәш старшина!
— Итексез булсаң да мин сезне, паникага бирелмичә бер тартма граната күтәреп йөгергәнегез өчен, үземнең ярдәмчем итеп билгелим
— Есть!
— Гранаталарны кызылармеецларга таратып бир Запалларын куйсыннар! Карабиннарны корыгыз! Унбиш минуттан солдатларны сафка тезегез1
— Есть'
Мин дә башкалар эшләгәнне эшләдем Иң элек карабинны под- сумоктан алган майлы чүпрәк белән сөртеп чыктым Подсумокта биш обойма — егерме биш патрон бар Шуның өстенә Прошкин миңа ике кул гранатасы бирде Коралларны карап, җайлап бетергәч, старшина безне тезеп барлады Прошкин, фамилияләрне, исемнәрне язып исемлек төзеде Аннан старшина безгә мөрәҗәгать итеп әйтте:
-— Улларым' Бу сугыш тиз генә бетә торган түгел Хәзерге көннәрдә ил язмышы хәл ителәчәк. Шуңа күрә һәрберебез соңгы тамчы канына кадәр ил өчен, халкыбыз өчен, иптәш Сталин өчен сугышырга хәзер булсын Канга — кан. үлемгә — үлем'
Без. үзебезнекеләрне эзләп китәр алдыннан, юлга чыгып карарга булдык — Прошкин бер кызылармеец белән разведкага барып килде Тик аның сөйләгәне башка сыймый иде
— Юл — фашистлар техникасы белән туп-тулы Танклар, авто-машиналар бронетранспортерлар — барысы да көнчыгышка бара Машина тулы солдатлар Машиналарның өсләре ачык Ашыйлар, эчәләр, го-го-го килеп көләләр
Прошкин, нәрсәдер әйтеп бетерергә кыймыйча, сораулы күзләрен старшинага текәде дә туктап калды Старшина, тирә-ягында тавыш-тынсыз тыңлаучы кызылармеецларга күз йөртеп алды да, әйтте:
— Барысын да сөйләгез!
— Чалбарларын салып, оят җирләрен урманга күрсәтәләр дә: «Русс капут, Сталин капут -дип кычкырып көләләр Үзләре, барган уңайга урман эченә пачкалап листовкалар очыралар.
— Кая. нинди листовка9
— Юк. мин алмадым
— Нигә9
— Ничектер җирәнгеч! Ул листовкаларда алар безне сугышмыйча бирелергә өндиләр.
— Ярар. Прошкин, рәхмәт
Старшина, тиз генә аның йөзенә карап алды да азрак елмаеп:
- Итекләре ничек фашистларның, итекләре. Прошкин?—диде Прошкинның күзләрендә ачу утлары күренде
— Итекләре шә-әп' Калын табанлы, киң. кыска кунычлы Итек кунычына әллә нинди озын таяклар тыкканнар.
— Таяклар түгел ул. Прошкин кул гранаталары Ярар, хәзер без. тыныч берәр урын табып, үзебезгә привал кебек нәрсә ясыйк. Аннан соң үзем барып карыйм әле мин ул кеше икмәген яратучыларны...
Сабур, байтак кына дәшми утырды да. авыр сулап куйды
— Ике көн үткәч, шул унике кешедән икәүебез тере калдык. Кояш батып бара иде Бер үрле җирдә, юл борылып машиналарның тизлеге әкренәйгән урында, засадага яттык Башта байтак машиналарны тимичә үткәрдек Чөнки солдатлары күп. ә безнең көч җи-
тәрлек түгел. Таң атып килгән вакыттарак ике мотоцикл артыннан килгән җиңел автомобильгә һөҗүм иттек Тик абайламый калганбыз: йөз-йөз илле метрлар чамасы артта, шул машинаны саклап, немец солдатлары белән тагын бер тимер машина килә икән Барысында да автомат җитмәсә, пулеметтан да аталар Без дә тик ятмыйбыз Бераздан теге җиңел машина яна башлады Эчендәгеләр берсе дә чыкмады шикелле Менә шушы җирдә безне, уратып алып S- юк итәргә тотындылар Урман эченә ыргылып карадык — немецлар g Юлда — немецлар. Юлның икенче ягына ташландык — немецлар < Курыкканга куш күренә дигәндәй урман эче тулы немец солдаты < инде менә! Чигенә-чигенә. икәү генә торып калганбыз Атыш тынып, 2 берәр сәгать тирәсе вакыт үткәч, киттем теге сугыш булган җиргә § Иптәшләрне теткәләп салганнар Старшина да бер агач төбендә ята * Прошкинны исә зур юан наратка бәйләп атканнар Агачка бәйлә- 5 гәннәр дә. такта белән шуңа Нах Москау> дип язганнар Барысын > да җирли алмадым Шулай да старшина белән Прошкинны урман ' эченә өстерәп алып кердем Кабер сыманрак чокыр казып, икесен - бергә күмдем х
Өй эче тын Шул тынлыкта самавыр борыныннан тамган тамчы е; тавышы һәм Шәрифә әбинең пышылдап -Әй аллам, мәрхәмәтләрең- * нән ташлама!»—дигән ялваруы гына ишетелеп куйгалый s
— Шул китүдән киттем берүзем Ашарга юк Ни барысы өч пат- - рон калган Нишләргә’’ Юл тулы немец танклары-машиналары = Авыллар тулы шуларның солдатлары Дүрт кон үткәч, атлар белән » ике пушка өстерәгән артиллеристларга туры килдем' Командирлары. м бер капитан, мине алмаска әйтә Куа. кит. ди Унлап кеше болар, ашарларына да бар. тик бер генә снарядлары да юк Калмыйм болар- дан. иярүем иярү Теге капитан пистолетын чыгара башлады Ат,— мин әйтәм. - ат менә монда' —дип маңгайга күрсәтәм Азрак уйлап торды да. пистолетын кире кабурына тыкты бу Шуннан минем карабинны алып карады Карабин ялт итеп тора, оч патроны да бар Шуннан иярттеләр Үзләре белән алырга теләмәүнең сәбәбе дә булган икән Ике кызылармеец кушылган боларга. чигенгән вакытта Төнлә нишләгәннәр7 Ике атының корсагына штык кадап качканнар Диверсант яисә, сатлык җан булганнар күрәсең Чигенә торгач, Днепр елгасына килеп җиттек Кичкырын. уннан артык яхшы гына карагайларны аударып, пушкаларга ике сал ясадык Танлә белән елганы кичәргә тотындык Атлар йөзеп, үзебез теге салларда тавыш-тынсыз гына киттек, малай, су агышы белән Кемдә нәрсә бар. шуның белән ишәбез суны Капитан кая барырга икәнне яхшы белә - сугыш алды елларында шушы җирләрдә маневрларда катнашкан икән Ул-бу булмады Таң алдыннан кичеп чыктык елганы Икенче пушканы ярга чыгарып, капитан янына җыйналдык Шулчак, таң караңгылыгын ярып, яр буендагы куаклыктан электр фаралары кабынды Немецча боерык ишетелде
— Ауфштецн! Һинде һох!II
Егермеләп немец солдаты, автоматларын Юеш киемле кызылармеецларга төзәгән килеш, аларны Днепр суына кысып, коралсызландырды Офицерлары, пушкаларның төзеклеген карап чыкты да. җайлап кына йөреп, безне күзәтә башлады Бер сафка тезеп куйдылар болар безне Билдән каешларны чишеп, читкә ыргыттылар Шуннан немец офицеры, безнең алга басып, русчаны ватып-җимереп сөйли башлады
— Без. Германия армиясе, боек фюрер Адольф Гитлер тарафыннан монда тәртип урнаштырырга һәм сезнең армиягезне юк итәргә җибәрелдек Менә ике КӨН инде, сезнең чигенгән солдатларыгызны
II Урыныгызда торыгыз! Кулыгызны күт-.р< и-.с
шушы елга кичүендә тотып, әсирлеккә җыябыз. Ә хәзер без сезне сортларга аерабыз Коммунистлар һәм жидлар ике адым алга!
Сафтан чыгучы булмады.
Офицер, гәүдәсенең авырлыгын итек үкчәсеннән башына күчереп берничә тапкыр хәрәкәт ясап алды да. сафның уң ягында басып торган капитан-артиллеристка таба атлады.
— Син. капитан, ни өчен сафтан чыкмыйсың’ Әллә коммунист түгелме?
Капитанның битендә бер генә мускулы да селкенмәде:
— Коммунист мин!
— Шулай булгач, нигә кыймылдамыйсың? Куркасыңмы?
— Мин беркайчан да. бер кемнән дә курыкмадым.
— Алайса, нигә сафтан чыкмыйсың?
— Чөнки мин үзебезнең командование боерыкларын гына үтәргә өйрәнгән кеше
— Ә безнең боерык синең өчен закон түгелме?
— Түгел! Мин сезнең фашизм белән соңгы тамчы каныма кадәр
Немец офицеры, кизәнми-нитми генә, кара перчатка кигән уң кулы белән артиллеристның эченә китереп сукты. Сугу кыска һәм каты иде. Капитан, сугудан урталай бөгелеп, чайкала төшеп, көчкә аяк өстендә кала алды
— Рус чучкасы! Белеп тор немец офицеры кулын.
Чайкалып торган капитан, ачуы йөзенә чыккан фашисттан күзләрен алмыйча, турая башлады. Яртылаш калкынган гәүдәсен кискен рәвештә турайтып, йодрыклаган уң кулы белән немец офицерының ияк астына тондырды:
— Менә шулай сугалар аны!
Немецнең тешләре тешкә бәрелеп шыкырдады. Үзе. җиңел туп кебек очып, мәтәлеп, яр комына барып төште. Шулчак өч немец солдаты. безнең капитанны аяктан егып, яр комында тәгәрәтеп, типкә- ли башладылар Капитанга ярдәмгә ташланган ике артиллерист автомат утыннан җиргә аудылар
Авызыннан аккан канны кулъяулыгы белән сөртә-сөртә аягына баскан офицер, бераз вакыт капитанны типкәләгәнне карап торгач, әмер бирде:
— Хальт!III
Өч солдат, теләр-теләмәс кенә, талап бетерә алмаган этләрне хә-терләтеп. комда бөгәрләнеп яткан гәүдә яныннан читкәрәк китеп, аңарга автоматларын төзәп бастылар. Капитан зур авырлык белән генә тора башлады. Яр комына манчылган, дулкынланып тора торган кара чәчләрен сул кулы белән артка сыпырды да бергә басып торган кызылармеецлар төркеменә карап атлады.
— Хальт!
Немец офицеры капитанның юлына аркылы төште.
— Синең тормышың шушында бетәчәк. Әнә теге якка атла! Офицер. сул кулын сузып, яр читенә табан күрсәтте.
Капитан, үзенә якын килә башлаган ике автоматлы солдатка карап та тормыйча, кызылармеецлары белән хушлашты.
— Җиңүебезне күрергә насыйп булсын сезгә! Хушыгыз, иптәшләр!
Яр буенда капитанны аттылар.
Шуннан безне тагын тезеп барладылар. Бәйләнде бит миңа шунда теге немец офицеры Карап торды-торды да. мине яһүд диде. Юк. мин әйтәм. татар мин. яһүд түгелмен, дим Ул әйтә, нигә чәчең кызыл. нигә аякларың кәкре түгел, нигә күзең кысык түгел, ди. Аттыра
III Тукта'
инде дип торам Тотындым моңарга татарчалап, тозлап-борычлап сөйләргә Тыңлап-тыңлап торды да. башкача миңа бәйләнмәде бу.
Шуннан безне парлап тезделәр дә якындагы авылга алып киттеләр Өйләгә кадәр шул авылның урамында утырдык. Ярты көн эчендә илледән артык кеше җыйды болар Китереп торалар гына безнең халыкны Кемнәр генә юк араларында Командирларны килгән * көенә аерып алалар да исемлек төзиләр Шуннан бер утыз чакрым- Е нар булыр, куып бәрәңге басуына китереп җиткерделәр Анда чәнеч- ч келе тимерчыбык белән уратылып алынган бер урын. Дүрт почма- < гында биек итеп агачтан ясалган каланча кебек дүрт нәрсә, башында < пулеметлар белән икешәр немец' солдаты. Атна буена җыйдылар , безнең халыкны Көненә егерме кешегә бер чиләк су. Ашарга бирү 3 юк. Теге бәрәңге басуын кул белән казып, бәрәңгесен, сабагын, бөтен * үскән үләнен, алабутасын — барысын да ашап бетердек. Чәнечкеле ч чыбык аша кулларны сузып, буй җиткән кадәр, андагы үләнне дә Е ашап бетердек. Бер егермеләп булыр, үзебезнең армиядә медперсонал “ булып хезмәт иткән хатын-кызлар да пленга эләккән Аларга безгә _ караганда да кыен. Фашист солдатлары, тартынып-нитеп тормый. = тоталар да мәсхәрә итәләр Штыклары белән тәннәренең төрле җир- 2 ләренә төртәләр, чәнчәләр. Үзләре шырык-шырык көләләр — кызык. > янәсе. И-их, малай! Кеше үтерүне чебен урынына да күрми икән фа- Ё шист... *
Сабурның йөзе җитди. Ул кабаланмый гына үткән елларның ис- - тәлекләрен сүтә “
Шул бәрәңге басуында атнадан артык вакыт үткәч, ачтан сусау- п дан үләр дәрәҗәгә җиткән Сабур, аллага тапшырып, тәвәкәллек итә Ике иптәше белән бергә яткан чокырдан чыгып, башына пычрак чүпрәкләр бәйли дә әйтә
■— Аркадий! Мин табышка чыгып карыйм әле. Ни булса, шул булыр. Кире әйләнеп килмәсәм. хушыгыз
Алда, каралы-аклы шлагбаум янында басып торган, автомат тоткан ике немец солдаты, үзләренә якынлашып килгән Сабурга — котсыз карачкыга, бернинди кызыксынусыз карыйлар. Алар бу шлагбаум янына килгән рус солдатларын берничә тапкыр күрделәр Әнә. соңгы икесенең атылган гәүдәләре кичкелеккә авышкан кояш астында. әле дә булса ята Тагын берәү килә икән, әйдә, килә бирсен
Немец күкрәгендәге автоматын аның эченәрәк каратып бора башлагач. Сабур тукталды. Туктала да уң кулын азрак һавада күтәрә биреп әйтә.
— Аен момент! Их зинген. ейне зинген. Их зинген. 1
Сабур, тырышып-тырышып. немец теле укытучы Сыртланов абыйсы өйрәткән сүзләрне исенә төшер.)
__ Их гут зинген! Я. я гут зинген! Айн момент! Их зинген! 4 5
Солдатларның шлагбаум бавын тотып торганы җирдә яткан кыр телефонының тоткасын бора
— Герр лейтенант!6.
Эсседән ялыккан икенче солдат, автоматын әзер тоткан килеш. Сабурны әйләнеп урап чыга, аның үкчәләре тапталып беткән итеген алып кызыл чәченә ураган чүпрәгенә кадәр ялкау гына күз йөртә дә иптәшенең мавыгып телефоннан сөйләшүен тыңлый башлый
— Я. я. гер лейтенант1 Яволь. герр лейтенант'7
Немец солдаты, телефон трубкасын урынына куя да. Сабурга дәшә: — Ауфштейн"’
' Беп секунд! Мин бер жыр «ырлыйм1
5 Мин яхшы «ырлыйм Әйе яхшы «ырлыйм Бер Секунд' Җырлыйм'
6 Лейтенант лф.шде'
7 Әйе леитенинт рф|>нде' Гынлыим
й Басып тор’
Шлагбаумнан ерак булмаган зур чатырдан, пистолет кобурасы тагылган каешын биленә буа-буа, немец лейтенанты һәм тагын дүрт солдат күренделәр Лейтенант, килеп җитүгә. Сабурга текәлеп карый да бер генә сүз әйтә:
— Битте' 1
Шуны гына көткән Сабур эсседә әлсерәгән әтәч канатларын хә-терләтеп. ике кулын азрак салындырып, читкә җәеп җибәрә дә бер аягында азрак аксый биреп, түгәрәк ясап атлап китә Җиде немец, цирк карарга җыйналган кыяфәт белән. Сабурны уратып алалар Алар бу совет солдатының нәрсә эшләргә теләвен әле белмиләр, тик лейтенантының аны моннан тере көенә җибәрмәячәген яхшы аңлыйлар Чөнки командирларының принцибы шундый совет кешесе немец солдатыннан (Россияне яулап алучыдан!) берәр нәрсә сораса, бу юньлегә түгел Шуңа күрә ул юк ителергә тиеш! Аның шулай икәнлеге исбат ителгән шлагбаум янына үзләре белән кешечә мөрәҗәгать итүне сорап килгәннәрнең барысы да. үзләренә тиешле кургашынны алып, җирдә череп яталар әнә.
Сабур, кабаланмый гына, ут күзләрен җирән керфекләре астына яшерергә тырышып, аксый-туксый немецлар уратып алган түгәрәкне ике тапкыр урап чыга да урталыкта туктый. Туктый да. әлсерәп йөдәгән карт әтәчне хәтерләтеп, карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрә:
— Ки-и-ке-ри-кү-үк!
Аннан соң. җирән башын уң кул башына салып, азрак басып тора Тагын әтәч моңын бирә:
— Ки-и-ке-ри-и-икү-үк!
Тукталган җиреннән, гаҗәпләнеп, тирә-ягына тиз-тиз карап ала да. арлы-бирле килеп, түгәрәк эчендә йөгергәләп. югалган тавыкларын эзләгән әтәчне сурәтләп әйләнә башлый Солдатлар арасыннан берсе кыска гына итеп көлеп куя Шуны гына көткән Сабур, солдатлар арасыннан зур. симез немецны сайлап ала да. башын әле бер якка. әле икенче якка бора-бора. аяк очларына гына басып, тамагыннан: ко-ко-ко —дигән сугышчан аваз чыгарып, аңа якынлаша. Кулына ярыйсы гына колбаса кисәге тоткан солдат Сабурны күрми дә диярлек үзенең күшәвен белә Гәүдәсенең зурлыгы, симезлеге белән башкаларыннан аерылып торгангамы, немец солдатларына көлү өчен җай чыга, ахрысы Сабур аңа якынлаша башлау белән, барысы да гө- релдәтеп көлеп җибәрә Теге симезе генә, бер нәрсәгә дә исе китмичә, чәйнәвендә икән Ә Сабур үзенекен итә. Солдатка ике-өч адым кала туктап, бер урында таптанып, дошманын сугышырга чакырган, тик үзе аңардан бераз шүрләгән җирән әтәчне хәтерләтеп, көдрәеп-көд- рәеп кабатлый.
— Ко-ко-ко! Кы-кы-гы-гы-ко!
Юан солдатка да азрак кызык була башлый, ахрысы, ул алдыннан көдрәеп бөтерелгән Сабурга азрак аптыраган хәлдә карап тора да. кискен хәрәкәт ясап, уң аягын кинәт кенә күтәреп җиргә шап итеп тибә:
— Бег! г
Көтелмәгән бу хәрәкәттән Сабур, ике кулын һавада селки-сел- ки артка сикерә дә, түгәрәк буйлап йөгереп китә. Аның бөтен гәүдәсендә тавыкларын югалтып, ятим калган әтәчнең өметсезлеге сизелеп тора:
— Ко-ко-ко-ко-о-о!
Немец солдатлары гөрләп көлешә Берничәсе хәтта кул да чаба Сабур шул мизгелдә, йөгереп килгән җиреннән азрак һавага сикерә ' Рахим итегез’ 1 Кит моннан!
дә. Кытыйка исеме алган елларын хәтерләтеп, түгәрәк уртасында туктап ике кулын да җилпеп канат кага
— Кы ттый-кыттый. кытыйка-а-а'
Немец солдатлары әтәч булып кыланган Сабурдан күзләрен алмый Ә Сабур, эчендәге әллә нинди кадерле җепләрен езгәләп. еракта калган. Урал тауларының итәгенә урнашкан туган авылының тузанлы урамнарын күз алдына китереп, җырлый-җырлый биергә то- * тына. ?
Кыттый-кыттый-кыттыйка.
Кыттый белән Сытыйка-а.. ң
z
Заманында үзен юк-бар белән җәберләгән, хәзер аның өчен ка- з дерле истәлеккә әверелгән авылы кешеләрен Сабур үзе чыгарган £ җыры белән, якты истәлек итеп, җырлап искә ала Җырдагы Миңне- * гали хәзер инде аның өчен җонлы Гали түгел, ә кадерле Миңлегали з абыйсы. Гыйльметдин дә. арада иң котсыз кеше булмыйча, дөньяда- £ гы иң сөйкемле кешегә әверелгәнен Кытыйка Сабур бик яхшы аң- ф лый. Яхшы күңелле, гадел, уңган кешеләр яшәгән икән аның туган = авылында! Ә адәм актыклары, кеше исеме күтәреп йөргән сасы кө- = зәннәр. менә алар — Сабурны уратып алганнар ң
Ә Сабурга ничек булса да бер генә кисәк икмәк, бер генә йотым * су табарга кирәк Сабурның йөрәге ярылырга җитеп ярсыган Күк к йөзен урталай ярып, әче итеп кычкырасы килә аның Ә ул көлә, җыр- ~ лый. бии. бу хәшәрәтләргә әтәч кәмите күрсәтә Чөнки Сабурга илен = сатмыйча тере калырга, җәрәхәтле иптәшләрен аякка бастырырга * кирәк!
Биеп бетергәч, тузанга буялган битеннән, муеныннан аккан тирен дә сөртмичә, немец офицеры янына килеп туктый ул
— Гут! Зеер гу-ут!1—ди немец, сузып. Алдында хәлсезләнеп, тирләп-кызарып басып торган Сабурга төссез күзләре белән карап тора да иренеп кенә өстәп куя
— Нох ейнмал! -'
Авылда, мәктәптә укып йөргәндә, Сабур — немец теле укытучысы Сыртлановның иң яраткан укучысы булды Сабурга немец теле ошый иде. ул аны теләп укый иде
Арыган аякларын кузгатып. Сабур тагын биеп-җырлый Ул туктауга. немец офицеры иренеп кенә, тагын кабатлый
— Нох ейнмал!
Сабур тавыш-тынсыз басып торуын дәвам итә Лейтенантның күзләрендә салкын ялтырау күренеп китә Ул пистолет кобурасын чишә башлый һәм кычкырмыйча гына сүзләрен теш арасыннан сыгып чыгара
— Нох ейнмал!
Көлүдән кызарып бүртенгән немец солдатлары уртасында Сабур тагын биеп җырлый Шулай итеп, немец уенны өч тапкыр кабатлатып, түгәрәк уртасында хәле-тыны бетеп, аягында көчкә басып торган Сабур янына килә Җирән сакал-мыек баскан биюченең бит- муеныннан. юл-юл эзләр калдырып, кара тир ага. күзләрендә җан газабыннан кабынган ут яна. Немец офицеры саф рус телендә сорау бирә
— Нәрсә теләп килдең’
— Су. икмәк
— Бездә тоткыннарга бирә торган азык юк. Тагын килсәң, тере килеш китмәссең! Ә хәзер — марш! 8 9
8 Яхшы' Бик яхшы*
9 Тпгык бер мортабв*
Чатан Хәбир авыр сулап, уфылдап куя. Сугыш башланганнан бирле аракы эчмәгәнлектән. кызарып-алсуланган йөзе, ялтыраган күзләре Сабурга юнәлгән
Син. Сабур энем, сугышның башыннан азагына хәтле күрдең бит инде шул плин җәфасын Ничек түзмәк кирәк шундый хурлыкка"’
Аның. Сабирга яхшы сүз әйтеп, авылдашының арыган-талчык- кан җанын юатасы килә иде
— Башыңа төшсә, түзәсең икән шул. Хәбир абзый, түзәсең’
— Германиядә булдыңмы. Сабур?
— Булдым, булдым, анда да булдым Кырык өчнең көзенә хәтле Проскуров дигән кала янында аэродром төзеттерделәр Нык эшләттеләр Ашау ягы юк иде Теге чөгендер суы да. тагын әллә нинди ботка Кыйнаулар да булды, тик бик җәфаладылар дип тә әйтеп булмый Чөнки без утыз алты гына кеше идек. Эш күп Шуңа да бик тимәделәр шикелле Аннан. 1943 елның көзендә, безнекеләр Киев каласын алгач, бер төн эчендә эвакуация ясап, бөтен аэродромны Германиягә озаттылар Ну анда күрдек инде күрмәгәнне! Араларында Матхаузен белән Кведленбург дигән концлагерьлар бик әшәке булды Германиянең үзендә тәртип бар барын Шәһәрләре чиста Урманнарына керсәң, җирдә бер ботак та күрмәссең. Агачларына нумер сукканнар Шул ике концлагерьда елга якын тордым Ашау юк диярлек Алып киенәсең инде үлгән иптәшләреңнекен, кая барасың. Миңа үземнең җирәнлек тә ярдәм иткәләде шикелле. Ни өчен дисәң, алар арасында да күп икән җирән халык Кухня тирәсенә эшкә җибәргә- ләделәр. бәрәңге тазартырга, утын ярырга, күмер ташырга кушты-лар. Лагерь охранасының кухнясы аерым Солдатлар күрмәгәндә, бер карт немка ашаткалады Әгәр солдатлар күреп калсалар, нык итеп кыйныйлар иде Хелман дигән бер ефрейтор бар иде Тикторганда. арттан килеп, уң аягы белән кешенең җилкәсенә тибә торган иде. спортсмен, янәсе Шул типсә, яртышар сәгать ушыңны җыялмый ятасың инде менә..
Табындагылар тавыш-тынсыз гына Сабурны тыңлыйлар. Алар алдында авыл кешеләренә җыр чыгарып, биеп, бишәр тиен акча, кәнфит җыеп тәм тапкан Сабур түгел, ә күп нужалар күреп, егерме биш яшеннән маңгае җыерчыкланган, кызыл чәчләрен агартып кайткан ир утыра
— Шулай, кырык дүртнең сентябрь башында бер алпавыт немец хатыны сатып алды безне концлагерьдан,— дип дәвам итә ул.— Өйлә җитәрәк, безне эштән алып кайтып киләләр иде, бер ат җиккән фаэтонда килеп төште бу Ну. атлары шәп инде' Карап торышка әллә ниләр бирерсең. Тик хайваннарны, ямьсезләп, ялларын һәм кое- рыкларын кискәннәр Аппелплац дигән җиргә тезделәр безне. Концлагерь начальнигы эс-эс майоры иде Шул тылмач аркылы әйтә, кем җир эшен белә, сафтан чыгыгыз, ди Яшәүдән, якты кояштан туеп, чигенә барып җиткән идек инде Кыш та җитәргә тора. Үзем арык, өстәвенә йөткерә башладым Шуңардан да начар булмас, дидем дә чыктым саф алдына. Бу хатын үзе чалбар-галифе кигән Кулында озын саплы чыбыркы кебек бер нәрсә Шуның сабы белән минем иякне күтәреп карады, очы белән корсакка төртте дә гу-ут дип сузды Минем белән бергә санаганда, унсигез кеше алды бу сатып Барысы да крестьян балалары булып чыктылар. Тезделәр дә. концлагерьдан алып чыгып, йөк машинасына утырттылар Ике автоматчы сагы астында алып та киттеләр. Үз машинасы икән бу моның. Бик бай хуҗа булып чыкты Ире Африкада сугышта үлеп калган, үз хуҗалыгы янындагы зиратка алып кайтып күмгәннәр Атна саен бара бу иренең каберенә. Март аена кадәр шушы хуҗалыкта эшләдек.
Баштарак ике ат җиккән бричка белән йөрдем Аннан ат белән
җир сөрдем тырмаладым, чәчтем Крестьян эше кайда да бер инде — тузан, пычрак, тирес Ат. сыер абзарлары артында бетонлаган өч зур чокыр моның Бер чокырын тирес белән тутырта да. аннан соң өч ел буе янып ята теге Өч ел үткәч, яланга түктертә Бездә генә ул кыш үтүгә, авыл очына чыгарабыз да очырабыз Аларда алай итү юк икән Әгәр станция янындагы складларга иген илтсәң, бер брезент * капчык биреп җибәу >ләр. Шуңа юл уңаенда атлары төшергән тизәкне t тутырып алып кайтасың Кайткач, тикшерәләр әле алып кайттың- 5 мы. юкмы, янәсе. А лар үзләре шундый чакта туктый Өйрәтелгән- < нәр. ‘ <
Сәкедә утырган Тимеркәй шаркылдап көлеп җибәрде
— Безнең зират каршындагы тиреслектән дә килеп төяп алсын- 5 нар. әнә күпме анда. *
Башкалар да елмайды. Һәм. тагын да бирелеп. Сабурны тыңлый 5 башладылар £
— Менә шунда эшләдем мин Шунда азрак хәл алып тазардым " Ютәлләү дә бетте Колынлы өч биясе иде хуҗаның Шуларны савып. = кымыз ясадым Үзем теләп керәм асларын тазартырга Шул атлар « тирәсендә йөргән Иохим исемле, сыңар куллы бер карт немец бар 5 иде Шул ярдәмче кеше булды Көн дә диярлек, дәшми-тынмый гы- * на. минем куенга бер бутерброд тыгып китә бу
— Анысы нәрсә тагын? ®
— Ипи белән колбаса, яисә сыр кыстырып куелган ипи Бутер- = брод — үзе майлы ипи дигән сүз Серне беркем дә белмәде эчтем. * тәүдә кымыз итеп эчтем. Ну. ике немец шул мин ясаган кымызны « таптылар. Иснәп, кабып карадылар, лач итеп төкерделәр Бия сөте икәнен белмәделәр, ахры алай да. кыйнадылар Шуннан соң сөтне сауган шәпкә эчә башладым Шул терелтте булса кирәк
Ә качуын март аенда бодай чәчкәндә качтым мин аннан Бәләкәй генә иген чәчкечләрдә эшли идем Атларны кичкәрәк калып тугардым да. берсен менеп, берсен җитәкләп, киттем туп тавышлары ишетелгән якка Төне буе чаптым. Гел юлсыз Сөргән җирдән атларны алмашлап менәм дә, әйдә куарга Берәр сәгать баргач, ак күбеккә әйләнә тегеләрең. Таң ата башлагач, су буендагы сыек кына куаклыкка кереп яттым Атларны бәйләп куйдым Иртәнге якта, бер ярты чакрымнар ераклыкта булыр, унлап танк үтеп бара мин сиңәйтим Немец танкларына охшамаган Шулай, карый-карыи. башняларында- гы кызыл йолдызны күреп алдым бит Үзем елыйм, үзем тегеләр артыннан чабам Йөгереп кенә ничек танкны куып җитәсең инде9 Кире борылып, артларыннан ат менеп җилдердем Барып җиттем дә иң ахыргы танк белән кырдаш булып чаба башладым Шуннан якынрак килдем дә аттан теге танк остенә сикердем бит Танкистларга приказ биргәннәр икән өч юл бергә кушылган чатка чыгып, шуның аша чигенгән немец гаскәрләрен үткәрмәскә Ундүрт сәгать сугыштык шул җирдә. Рәхәтләндем пулеметтан, автоматтан атып Круговой оборона диләр андый сугышны Шул юл чатын уртада калдырып. ун танкны, пушкаларны төрле якка каратып куйдылар Бик яшь бер подполковник командалык итә болар белән Танклар юлдан килгән немецлар колоннасына ата да башладылар Кырык бишенче елгы немец солдаты сугыш башындагы солдат түгел инде ул Техникаларын. машиналарын ташлыйлар да кайсысы кая йөгерәләр Өйләдән соң тагы бер зур колонна килеп чыкты Тик без окоплар казып, әзерләнеп өлгергән идек инде Механик-водительләр белән бергә мин дә катнаштым Сугыш азагында булса да. үчемне алдым, әз булса да ачуымны бастым Нык тордык шул җирдә Төнлә белән үзебезнеке- ләр килеп җитте Башта коляскалы ике мотоцикл белән тегеләрнең разведчиклары килде, аннан безнекеләр Бер зур дәрәҗәдәге генерал кочаклап ук үпте теге яшь подполковникны
Икенче көнне мине, ике автоматчик уртасына утыртып, бер капитан алып китте Бик нык сорашты Сөйләгәннәрне язып алды.
Сугыш беткәч, дивизиядән өч йөз кеше булыр, җыйдылар безне. Гел теге плен булган. Кызыл Армиягә Германиядә кушылган халык Ун көн тирәсе үтүгә, сак куйдылар да. вагоннарга төяп. Архангельск каласы янына, тайга кисәргә алып та киттеләр. Күпмегә алып киттеләр — әйтүче булмады. Шунда менә елдан артык урман кистек Акча түләү юк Ашау фәкыйрь булды Әсир кеше— гаепле кеше, диделәр. Нишләмәк кирәк Йөрәкне ярып күрсәтеп булмый...
Тайга эчендә эшләгән чакта берәмләп-берәмләп тә алып киткәләделәр Теге сатлык Власов армиясендә сугышкан халык та булган икән безнең арада. Беләләр, табалар, әй, май аенда мине дә чакырдылар Кулга документларны тоттырдылар да. бар. өеңә кайт, гаебең юк. диделәр Менә, мин сезнең каршыда, туганнар, әни!
Шәрифә әби. улы кайтканнан бирле туктата алмаган яшьләрен юеш яулык очы белән сөрткәләп. телгә килә:
— Ишек шакый бит берәү, төнлә белән. Йөрәгем сизенде дисәм, бик үк дөрес булмас. Чыктым өй алдына да сорыйм: Кем йөри бу вакытта ■.— дим Мин-.— ди бит берәү. Йөрәккәем ярыла дип торам Үзем ишек келәсен эзлим, үзем таба алмыйм Тапкач, ача алмыйм Шуннан соң. үзем елыйм, үзем сорыйм -Әллә. Сабур улым, син инде .— дим Ишек ярыгыннан чыбык тыгып, үзе ачты ишекне. И-и түккән яшьләрем шушы балам өчен
Тимеркәй әнисен юатып куйды:
— Ярар, елама инде, исән-сау кайткан — куанырга кирәк.
— Шулай, шулай Шәрифә түти' Инде йортыңа хуҗа кайтты, ин- шалла. юнәлер дөньягыз Сабур энем, сиңа да дөнья көтү турында, әнкәң турында кайгыртырга туры килер. Эш табарга кирәк
— Безнең эш. колхоз. Хәбир абзый, колхоз. Пленда булганнарга юллар ябык хәзер Сталин шулай дип әйткән, ди
— Ябык дип инде, җилкәң булса, камыт табылыр ла ул Бик йончыдык бит без дә монда ирләрсез. Гел бала-чага да карт-коры, хатын-кыз колхозда Исән-сау кайткансың икән, аллага шөкер ит тә, эшкә тотын инде. Сабур энем
— Шулай. Хәбир абзый! Шулай!
— Ярар, мин кайтыйм әле Рәхмәт яусын сыеңа Теге гарип аяк рәхәт итеп җылынып китте. Җиңгәңне аптыратам инде хәзер. Сөенче алам Мин бит синең кайтканыңны кичтән үк белдем
— Кит аннан! Ничек, каян белдең?
— Белдем инде, сер анысы Йә, сау булыгыз!
Яшь сунарчылар
Файзыр укуын бишенчедә йөргәндә. 1943 елда ук ташлаган иде Шуннан соң укырга бар диюче дә. нигә йөрмисең дип. эзләп килүче дә булмады Тик әнисе генә аның арык, ач гәүдәсенә карап авыр сулады:
— Ярар инде, балам, йөрмәсәң йөрмәссең. Анда барып, суыкта катып утырганчы, нәрсә күрсәк тә бергә күрербез, өйдә утыр, әйдә,— диде.
Шул көннәрдән башлап. Файзыр колхоз эшләренә йөри башлады. Сугыш беткән елны, өч төрәнле трактор сабанына утырттылар. Ул чакта яңа үндүрте тулып үткән генә иде. Шуннан бирле — колхозда прицепщик
Абыйсы, авылда атаклы куян атучы, аңа сугыштан кайтмаган укытучы Хәмитнең ау мылтыгын сатып алып бирде. Дусты, күрше 48
малае Зиннурны үзенә ияртеп, ауга чыккалый башлады Зиннурның вазифасы капкыннар күтәреп бару, капкын салынгач. Файзырның куян сукмагы янындагы эзләрен күмү, эләккән булса, куянны күтәреп кайту Файзырга ияреп еш кына ауга чыккаласа да. Зиннурның төп эше әнисенә ярдәм итү һәм уку булды Әнисе аның Мәрьям исем- ф ле. Әтисе аңа матур итеп. Мәрҗәм дип эндәшә Зиннур белә-бел- 2 гәннән бирле, әнисе еш кына бер сүзне кабатлый <
— Йә инде. улым, нигә генә кыз булып тумадың икән9 Менә кул 5 арама керергә кеше юк бит. Апаң укуда.
Зиннурның Хөршидә исемле апасы калада, институтта укый Ул — боларның төп өметләре. Менә бетерер дә. менә укыта башлар, з менә нужа баскан дөньяларына азрак ярдәм итәр. Зиннур әнисенең 5 зар-моңнарын тыңлый, аңа ярдәм итә. чишмә башыннан көянтәләп 1 су ташый. Шуңа күрә, аның көянтә астына бөгелеп кереп су ташыга- з нын күргән малайлар, исем тактылар килен! Чишмә тавы буеннан * кәкре тыкрыклар, урамнар, көртләр аша кайтканчы чакрым ярым « булыр Зиннур, үзен үртәгәннәргә ачуы килсә дә. әнисен чишмә = суыннан өзми Чөнки алар чәйне бары тик чишмә суыннан гына куя- ? лар. Аннары, вакытлар үтү белән, зур чиләкләр аскан бәләкәй гәү- - дәле малайга урамдагылар күнегеп тә беттеләр х
— Әи. илаһым кәрим. Бу бала — Мәрьямның теге су ташый тор- = ган малаедыр әле. рәхмәт төшкере' Эшлә. улым, эшлә Әниеңә ярдәм « ит. акыллы булып үс! «
Тик ул. барысыннан да бигрәк, укырга ярата Беренче класстан - башлап, мәктәпнең иң шәп укучыларыннан саналды ТЬртип ягыннан " шаянрак булса да. укытучылары ярата үзен Сугышта ятып калган абыйсы Гарифулланы укыткан өлкән буын укытучылар. Зиннурга карап искә алалар
— Сәләте, укуы белән абыйсы кадәр үк булмаса да. Гарифкә тарткан бит бу Зиннур Булатов. Әмма шаян. Ә Гариф кызлар кебек басынкы, тыйнак иде Күзгә карарга да ояла торган иде
Шуннан гаҗәпләнүләрен белдерәләр
— Бер ата-анадан туган балалар бит инде, югыйсә' Нилектән алай икән ул. ә7 Күрәсең, монысының энергиясе күбрәктер
Зиннур һәр эшкә өлгерергә тырыша Әле менә дусты белән ау серенә өйрәнеп йөргән көннәре
Ике кыш үткәреп өченчегә кергәндә. Файзыр да оста аучыга әйләнә башлаган иде инде Абыйсы Габдерахман Яңгол бабайдан алып кайткан ике куян капкынын бик җентекләп карады Кайбер җирләрен игәде. икесенең дә түлен алыштырды Ә икенче кышын капкыннарны ул үзе ясый башлады. Шуңа дип. җәй көне үк хәстәрен дә күрделәр Югары төпкелгә барып каен күмере яндырдылар Ул авыр эшне аталары Ибраһим белән тагын ике малае башкарды. Бер атна азапланганнан соң. алты чыпта капчык күмерне алып кайтып, мунча алдындагы улакка тутырып куйдылар Инде эш тимер-томырдан калды Анысының да җае табылды. Зират тавының икенче ягындагы машина-трактор станциясенә җәяүләп барып, аның чүплегеннән яраклы дип саналган тимер-томырны сайлап, аннан соң шуларны ат-ка төян алып кайттылар Шуннан соң тотындылар инде капкын ясарга Күбрәк вакытлары мунча эчендә тимер чүкеп үтте Тик. тимерләре калын булып, аны кыздыра алмаганда шуны кул арбасына салып. колхоз тимерчеләренә бара торган булдылар Анда ботен гомерен тимер чүкеп үткәргән Мөхетдин Чәүкә (Чәүкә кушаматы аңа чикылдатып тимер чүкегәне өчен бирелгән) ярдәм итте Чөнки бүре капкыны ясау аңа да кирәк — үткән елны аның сыер кадәр танасын ике бүре егып ашады Бүреләргә аның үче бар Моңа кадәр капкын ясаганы булмаган икән аның Ясаша да. өйрәнә дә Ике кыш үтеп
бетеп барган чакта. Файзырда капкыннар күпме тели, шул кадәр иде инде.
Тәүге кышны ул куяннан уза алмады Сугыш беткән елларда ялан тулы куян, төлке, бүре иде Сугыш вакытларында, соңгы елларда сунарчылар бик аз булганлыктан, бүреләр күп үрчеде. Кайбер елларда. февраль-март бураннарында, нәсел калдыру эше белән мәшгуль чакларында хәтта эт алуга да күчәләр Шул вакытларда, авыл читендәге йортларның күбесендә этләр бетеп, тик авыл уртасында гына торып калалар. Иртән хатын-кыз кое. чиш-ә яннарында, төнге хәбәрләр белән уртаклаша:
— Карале, әйгенәм! Бүген төнлә Агач Хуҗакайның этен ике бүре алган ди. ишеттеңме?
— Ю-ук. ишетмәгәнием әле
— Агач Хуҗакай әйтә. ди. үзем күреп тордым тәрәзәдән, ай яктысында дип. әйтә ди Читәннән бер-бер артлы сикереп төшәләр дә инде уйныйлар, инде уйныйлар Акбай белән чабышып, дип. әйтә ди Тәүдә мин аларны этләр дип торам. Шуннан ишегалдыннан бәрәңге бакчасына чыгып киттеләр Акбай да тегеләр белән инде. Шуннан иртән торсам, эт юк дип. әйтә ди. Бакчага чыгып карасам, ак кар — кап- кара кан дип, әйтә ди. Этнең, мескеннең, йоннары гына торып калган, сөякләренә кадәр чәйнәп, ашап киткәннәр дип әйтә, ди
— Нигә, бер атна тирәсе бардыр, артык булмаса Мәсәл Фәтхияләренең этен дә өч бүре тәрәзә төпләрендә акыртып ашамадымыни7 Ашадылар бит. җонын да калдырмадылар
— Әйтмә инде. Юлыңа каршы килә күрмәсеннәр
Габдерахман белән Фәйзерахман, өченче кышка кергәндә, бүрегә капкын салырга ният иттеләр Яңгол бабайдан кайтканнан соң Фай- зыр икенче көнне үк абыйсына капкын салып күрсәтте Кабаланмыйча. җентекләп, бик тырышып эшләде Аларга кергән Зиннурның да дустына ярдәм итәргә исәбе бар иде Габдерахман абый рөхсәт итмәде:
— Син. Зиннур, мишәйт итмә, үзе генә эшләсен. Карап кына тор!
Бакчадагы читән кырына, буран өеп киткән көрткә, "куян эзләре ясадылар Шул эзләргә Файзыр капкын корып куйды
— Ярыйсы кебек инде.— диде Габдерахман, капкынны кулына алып.— Бар. хәзер үк илтеп сал!
Икенче көнне капкын карарга киткән Файзыр буш кул белән кайтып керде
— Юкмыни7 — дип сорады аңардан капка төбен көрәп йөргән абыйсы
— Бар шу-ул,— диде Файзыр, азрак аптыраган тавыш белән.
— Нәрсә бар7
— Сон. нәрсә булсын, куян,— диде Файзыр. абыйсына карамаска тырышып.
— Кая соң, булгач?!
Файзыр абыйсының елмаюдан авызы ерылган йөзенә карый алмыйча гына җавап бирде:
— Эләккән инде, эләккән. Тик елый бит .
— Кем елый?
— Кем булсын, капкынга эләккән куян елый Мин бара башлагач бигрәк тә Тач бәләкәй бала.
— Соң7
— Кызганыч бит Мин аның янына бара алмадым Капкыны белән тал төбендә калды...
— Шула-аймыни. елыймени?! Ә син ауга йөрүне, дәшми-тынмый гына куян ите ашап утыру, дип белдеңмени, ә1 Йөрмә алай булгач чабата туздырып!
Моннан соң куян һәм төлкеләрне Файзыр үзе алып кайта башла-
ды Аның бу эшенә тирә-як күршеләре башта көлеп кенә карадылар Тик. куян һәм төлкеләр әллә чыннан да бик күп иде. әллә Фаизыр Яңгол бабайның шәп укучысы булып чыкты — ул атнасына ике-өч куян тота башлады Беренче кышта өч төлке дә эләктереп алды Икенче кышны тотылган куяннарның исәбен белүче булмады Төлкеләр дә ярыйсы эләкте Капкын салыр өчен әллә кайларга барып йөрисе дә түгел, үзләренең өеннән ерак түгел, авыл очында гына тал- | лык башлана, ә таллык эчендә — куян сукмаклары Файзырның кап- § кыннары да җиңелләр, бик ыспай ясалганнар Салганда, абыйсы өй- < рәтүе буенча, беләк калынлыгындагы кыска агач кисәге бәйләп, кап- < кын белән бергә күмә Агачны куян капкыннарына гына бәйли Үт- 3 кән елны төлке, таллар арасында шул түмәр белән эләгеп туктагач. § үзе аягын үзе чәйнәп өзеп качкан иде Шуңа күрә төлке капкынна- * рын агач бәйләмичә генә сала ул хәзер Йөргән саен, капкыннарны 5 күбрәк салган саен, аның тәҗрибәсе арта бара Яланнарга кышын > чыгып йөри алмаган чатан абыйсына Фаизыр бөтен күргәннәрен, юл- ~ да булган хәлләрнең һәммәсен дә берәмтекләп сөйли Аның сөйләгән- - нәрен абыйсы бик тә бирелеп тыңлый, уйлана һәм аңарга киңәшләр ’ бирә. Башлы кеше аның Габдерахман абыйсы. Әгәр ул таза-исән бул- ң са. мөгаен, шәһәргә барып укып, машиналар ясый торган берәр инже- * нер булыр иде Абыйсы турында һәрчак әнә шулай уйлый Фәйзерахман s
Файзырның хәзер уналты калибрлы бер мылтыгы, ун гильзасы. £ Яңгол бабайныкына охшатып ясалган хәнҗәре аучылыкка рөхсәт = ителгән билеты бар Ул тотып алып кайткан куян һәм төлкеләрне * Габдерахман кабаланмыйча, бик әйбәт итеп туный, аннан соң үзе " ясаган калыпларга кидереп киптерә Кипкән, әзер тиреләрне союз- кожга илтеп тапшыра Анда шул тиреләр исәбеннән дары. ядрә, кургаш, чәй-шикәр һәм акча бирәләр. Куян тиресе — унбиш сум. төлке-неке— йөз егерме. Бүре тиресенә биш йөзне түлиләр. Аннан соң кайсы колхоз кырында тотсаң, шул колхоз бушка бер баш сарык бирә икән Габдерахман белән Фәйзерахман җәй буена бүре тотарга әзерләнделәр. Габдерахман бик тырышып, тешле итеп бүре капкыннары ясады Ул капкыннарның зурлыгы уртачарак җиз тас хәтле бардыр Капкынны ясаганда, кеше күзенә күрсәтәселәре килмәгән иде Тик авылда андый нәрсәне яшереп буламы соң’’ Капкыннар яртылаш кына ясалган чакта ук. урамдагы хатын-кыз телгә килде
— Ишеттеңме9 Мөчтәкнең чатан малае бүре капкыны ясый икән. әйгенәм1
Капкынлы бүре
Татар мәктәбенең тугызынчы сыйныфында тарих дәресе бара Укытучы Сания апа. урыныннан тормыйча гына һәм класс тактасында эленеп торган картага әйләнеп тә карамыйча таягы белән картаның кирәк җиренә төртеп күрсәтә
— Менә сезгә картада Лондон дигән шәһәр Сез аның Англия башкаласы икәнен беләсез Англия үзе төрле яктан диңгез белән уратылып алынган һәм боек диңгез дәүләте булып киткән Шуңа күрә аның диңгез флоты да бик зу-ур булып, ул би-ик күп колонияләр яулап алга-а-ан Син. Булатов туган, кулларың белән нәрсә эшлисең анда парта астында ә? Бас әле. ба-ас'
Зиннур торып баса Тик пәкесе белән юынган агач кисәге пимасының кунычы эчендә инде
Мин нәрсә сөйләдем әле’’ Мин сөйләгәннең иң соңгы җөмләсен кабатла әле!
— Шуңа күрә аның диңгез флоты бик зу-ур булып, ул би-ик күп колонияләр яулап алга-а-ан
— Шулаймы9
— Шулай, апа.
— Ә нигә сузып сөйлисең9
— Сез бит кабатларга куштыгыз’
Азрак тынлык.
— Күрсәт кулларыңны’
Кулларда бер әйбер дә юк
— Ә-ә, бернәрсә дә юкмы9
— Юк
— Эзләсәм, табам мин. эзләсәм генә. Ярар, утыр, дәресне тыңла.
Сания апа бу укучысын бик ярата Бишенче класстан бирле Зиннур аңардан тарих өйрәнә, менә дүртенче ел инде ул аның дәресләреннән һәрчак биш»ле билгесе генә ала Сания апа бу укучының тарихка булган сәләтенә сокланып һәм азрак шүрләберәк тә карый Чөнки ул кайбер илләр турында укытучысыннан да күбрәк сөйли ала Кайсы вакытларда Сания апа аның соравына тулы җавап бирә алмый һәм. үзенең дә бик белеп бетермәгәнлеген сиздермәс өчен, ашыгыбрак
— Утыр. Булатов туган, утыр! Син программадан читкә чыгып сораша башладың. Мин сиңа алар турында аерым сөйләрмен.— дип җавап бирә.
Укытучы, бүленгән сүзләрен исенә төшереп. Мария Стюарт турында сөйләргә хәзерләнә башлаганда, класс ишеге ачылды Ишек ярыгында Файзырның бәләкәй генә борынлы, очлы авызлы, өшегән бите күренде.
— Зиннур, тиз чык!
Сания апа утырган урыныннан тормыйча гына, ишек ягына карарга дип җай гына борыла башлаганда. Булатов ялт итеп күренеп калды да юкка чыкты Класста утырганнар көлеп алдылар. Тик. Сания апа тагын кабаланмый гына класска таба борылганда, анда утырганнарның барысының да йөзләрендә, Англиянең башкаласы Лондон икәнне беләбез инде, ә аннан соң нәрсә, дигән сорау гына иде.
Зиннур белән Файзыр. чыгып эләктереп алмасыннар дигәндәй, рус мәктәбе почмагына кадәр йөгерделәр. Мәктәп почмагын үтеп, ишекләре күренмәс булгач. Файзыр тукталды.
— Беләсеңме нәрсә, беләсеңме?!
•— Нәрсә9
— Белмәсәң. бе-ел, капкынга бүре эләккән!
Зиннур буш кулы белән бүреген башының артына этте.
— Кит аннан Кайсы җирдә9
— Теге сугышка хәтле тавык фермасы бар ие бит.
— Ы-ы.
— Шуңа таллык аша чыга торган тар сукмак барые бит!
— Ә-ә'
— Менә шул сукмакта. Мин өченче көн анда бүре капкыны салган идем Кичә чаңгы белән үтеп киткән идем, ул-бу күренмәде Бүген иртән әни мине җибәрмәскә иткән иде. абый, барсын, диде Көн суык, үзең күрәсең Абый әйтә, бүре йөресә. шушындый суыкларда йөри инде ул. ди Ач көе ятып кара син суыкта, ди
Файзыр бүре капкыннарын кар төшкәннән бирле сала иде инде Яртышар потлы ике капкынны чаңгы табанлы чанасында әллә ничә мәртәбә алып барып, әллә ничә тапкырлар алып кайтты Салырга барганда Зиннурны ияртми Карда эзләрең, агачларда исең кала, ди Мөчтәк дисәң дә Мөчтәк инде1 Кышкы карда, туң талда нинди ис калсын икән. Менә соңгы тапкыр салыр алдыннан, мунча казанына тал каерысы тутырып, капкыннарны шунда бергә кайнаттылар
— Таң вакытында эләккән, ахрысы,— ди Файзыр. сүзен дәвам итеп — Ну сикергән, әй. капкын эләктергәч, әлләлә-ә! Икәү булганнар Монысының эзе минем уч хәтле бар Икенчесенең этнекеннән аз гына зуррак. Абый әйтә
Зиннурның башкача тыңларга түземлеге җитми
— Үзен күрдеңме соң9
•— Ю-ук шул
— Нигә9
— Азрак бардым да кире борылдым Капкынны өстерәп киткән ул Ялгыз каен төбенә таба
— И-эх си-и-ин! Нигә инде9
Файзырның күзләре төрле якка йөгергәлиләр Ул Зиннурга тиз генә карап ала да. нигәдер пышылдап кына әйтә
— Ике бүре артыннан берүзең барып кара, алай батыр булсаң'
Әлеге сүзләрне ишеткәч. Зиннурның эчен шатлык биләп ала Файзыр бит аны. болай булгач, иптәшлеккә алырга килгән'
— Абый әйтә. Зиннурны чакырырга кирәк иптәшкә, ди Ул бит чаңгыда да шәп йөри, ди Барасыңмы9
Ике бүре дигән сүзләр Зиннурның эченә салкын йөгертә Тик ул сер бирмәскә тырыша
— Сорап торасың, бармыйча тагын, әлбәттә, барам' Әйдә, мин чабата гына киеп, чаңгыларны алам да ычкындык Бик ерак җибәрергә ярамый
Алар йөгерә-атлый өйләре ягына киттеләр
— Син әнигә сиздерә күрмә тагын Ишәрсең ишәк чумарын Тукта. син безгә кереп тә торма Мин хәзер киенеп кенә чыгам'
Зиннур. Файзырдан аерылып алдан йөгерде Өйләренә кереп, пималарын тиз генә мич башына ыргытты да. тула оек өстеннән киндер чолгаулар урап, чабаталарын киенә башлады Чиләк белән сөт күтәреп кереп килгән әнисе аңа бәрелә язды
— Ишектән кергән җиргә утырмасаң бүтән урын беткәндер Нәрсәгә кайттың тагын9
— Чаңгы алырга Соңгы дәрес, чаңгы ярышы икән
— Кыш булса, көн дә шул ярыш булыр инде сезнең Теге арих- митикаңны күбрәк укыр идең ичмаса Хөршидә апаң, шул кирәгрәк, ди бит'
Әнисе сөйләнгән арада улы юк та булды Тәрәзә аша улының чаңгыларын күтәреп, кабалана-кабалана үтеп киткәне генә күренеп калды
— Әй илаһым' Исән чагымда шушы баламны укытып, кеше итсәм генә ярар иде инде Бигрәкләр дә Гарифуллама охшаган, куллары, торышлары тач абыйсы
Әни кеше, сугыштан кайтмаган зур улын, төпчегенә охшатып, һәрчак аны сагынып исенә ала иде
Файзырның әнисе. Хәсбия әби. Зиннурга кечкенә бер капчык астырды
— Син. Зиннур балам, шушыны аркаңа ас әле Чүпрәккә төргән ике куян боты белән ярты ипи икегезгә
— Кирәкми. Хәсбия әби. хәзер кайтабыз без
Кайтсагыз, кире алып кайтырсыз, ашаучы табылыр монда Ачыксагыз, берәр җаен китереп, ашарсыз Фәйзерахманның аркасында мылтыгы, кесәсендә патруннары. аңа авыр булмасын Бер-берегезне карап йөрегез, ташлап китмәгез'
Чыгып китәр алдыннан. Габдерахман абыйлары ал арга кыска гына вәгазь укыды
- Тирегездән чыгарлык булып кумагыз Капкын өстерәп Сәхәп буеннан ары китә алмас Ярты потны өстерәргә күпме кирәк aitapi .1
Атканда кабаланма. Маңгаена төзә. Бик якын бармагыз, өстегезгә ыргылуы ихтимал. Егерме-егерме биш адымнан әйбәт булыр Эх. үземнең аягым сау булеа-а... Ягез. юлыгыз уң булсын!
Тал сукмагыннан кереп, бүреләрнең эзләренә төштеләр Капкынга эләккәч, бүре бик нык сикергән, бәргәләнгән, тартылган Эләккән урынында, бик күп яшь таллар бөгелгән, егылган, сынган иде Таллыктан бүре эзе белән бәләкәй генә калкулыкка күтәрелделәр Монда инде капкын өстерәгән бүре эзенә икенче бүре эзе килеп кушылды Болары бәләкәйрәкләр иде
— Кырданрак бар Чаңгыларың белән эзләрне таптама. Азактан кирәк булуы бар
Нәрсәгә кирәк булуын Зиннур аңламады да. сорамады да. Эз эз инде Аны таптадың ни дә. таптамадың ни Хәзер куып җитәргә һәм атып алырга гына кирәк үзен Тере бүреләр бит. тере бүреләр'
Бүре эзләрен уртада калдырып, алар алга шудылар Файзырның чаңгылары да авырлар, үзе дә акрынрак кыймылдый иде Чөнки аның чаңгылары кыска һәм Зиннурныкыннан ике тапкыр киңрәк Кулында да чаңгы таяклары урынына тар гына агач көрәк. Бүрек колакчыннары ияк астына тартып бәйләнгән, абыйсы куян тиресеннән тегеп биргән битлек белән бите бөтенләй диярлек капланган. Әлеге битлектә өч кенә тишек — икесе күзләренә, берсе — борынына Шуңа күрә дә суыкта аның эшләре көйле.
Киң кыр уртасында япа-ялгыз утырган юан каенны сулда калдырып. сөзәк кенә үргә күтәрелә башладылар Зиннурның йөрәге ашкына. Ул. Файзырны калдырып, алга китәргә омтыла Файзыр аңа берничә тапкыр әйтеп карады. Зиннурның аны тыңларга түземлеге җитми Ниһаять Файзыр туктады һәм Зиннурны алга киткән җиреннән үз янына чакырып алды.
— Менә нәрсә. Зиннур' Яңгол бабай әйтә, сунар барган чакта бер генә кеше башлык була, ди Сунардагы барлык кешеләр дә аның әйткәненә буйсынырга фарыз, ди Әйдә, сүз куешыйк! Бүре минем капкынга эләккән Шулай бит’
— Шулай инде.
— Шулай' Аннан мылтык та минеке Син мине тыңларга тиешсең. Әгәр теге бүреләрнең капкынсызы кире борылып килеп өстеңә ташланса?
— Таяк белән.
— Бик куркыр инде бүре синең юкагач таягыңнан!
— Алайса мылтыгыңны бир' Мин аларны тиз генә куып җитеп
— Бирде ди. сиңа мылтык бирми ни Аучыга мылтыгын беркайчан да башка кешегә бирергә ярамый Миңа аучы билеты биргәндә, шулай дип кул куйдырып тоттырдылар.
— Тизрәк күрәсе килә бит бүреләрне
— Килсә киләдер Минем үземнең дә күрәсем килә аларны Йә мине тыңлыйсың, яисә бар. кайтып кит Ялан тутырып. Зинну-ур дип. кычкырып йөрисе генә калды ди хәзер Миңа бүре алырга кирәк Йә, әйт сүзеңне, тыңлыйсыңмы, юкмы’
— Әй. ярар инде, нәрсә син
— Ярамый Тыңлыйсыңмы, юкмы7
— И-и. Мөчтәк! Бәйләндең тек бәйләндең! Бүреләр китә бит!
— Китсеннәр!
— Тыңлыйм, тыңлыйм, әйдә, тизрәк!
— Шулай дип кенә котылсаң'
Кузгалдылар. Сөзәк, озын үрне менгәнче байтак вакыт үтте Абыйсының тирләмәгез дигәнен исендә тотып. Файзыр кабаланмады Чөнки ул үзе дә яхшы белә салкын көнне шәп йөреп тирләгәннән соң. йөрешеңне акырынайтсаң. бик тиз өши башлыйсың
Көн аяз Суык. Күк йөзенең бер читендә эленеп торган алка*лы
кояштан бер генә җылы әсәре дә килми Ярый әле җиле юк Шулай да кул белән бит өши Ә Файзырның бите өшеми Кулында да яхшы йоннан бәйләнгән өч бармаклы бияләй Аның өстеннән тагын киндер белән тышланган зур куян бияләйләр кигән Бүреге эченнән дә куян тиресеннән теккән түбәтәй Сырмасы астында да куян тиресеннән тегелгән көртилек. Тула оегы эчендә дә — әлеге шул куян тиресеннән * тегелгән оекбашлар. Аларның бер пары көне-төне йөрегән Файзырга ? бер айга гына җитәдер Ничә куян киткәндер аңа киенергә, тик ул ч өшүнең нәрсә икәнен дә белми Файзыр ауга йөри башлаганнан бир- < ле, Яңгол бабайга охшатып, куян тиресеннән киенә Тик чалбар тегеп ' кияргә генә базнат итми — кич аулакка баргач, кызларның көлүен- 2 нән курка. Бүген ул калын сырган чалбар кигән Суык аны бер як- 5 тан да ала алмый
Зиннурның куян тиресеннән теккән киемнәре юк Тик ул да әй- | бәт киенгән. Өстендә яңа куфайка. сырган чалбар, башында тышла- > гаи бүрек Йонга кәҗә мамыгы катыштырып бәйләгән бияләй һәм ~ оекбашлар Зиннур төпчек бала Әнисе аны бик ярата һәм кышла- - рын җылы итеп киендерергә тырыша Тула оегының башы ике кат. х аның өстеннән киндер чолгаулар уралган Шулай киенсәң генә тула ч оеклар һәрчак коры була. *
Аучылар, сөзәк үрне менеп җиткәч, текә тауга җитеп барган ике к җәнлекне шәйләп алдылар. Зуррагы алдан, ә бәләкәйрәге арттан ба- ® ра иде. х
— Әнә. Файзыр. карале! *
— Кая? Күрмим бит. я
— Әнә ич. әнә-ә! Сал битлегеңне' Тау башында үсә бит өч усак.
шулардай аз гына уңгарак кара Әнә-ә!
— Ә-ә, әйе. әйе, күрдем Зуррагы алдан
— Шул, шул.
Тауга түбән шактый тиз шуып төштеләр Гөмбәт суын чыгып, бүреләрнең эзләре белән, тауга күтәрелә башладылар Тау башына җитеп килгәндә, икесендә дә бер үк уй. тау башына менеп җитсәк, бүреләргә инде якынлашабыз. Тик тауны менүгә, бүреләр анда юк иде Үзләренең артларыннан куа килүне сизенгәннәр булса кирәк, бүреләр атлап барудан сикереп чабуга күчкәннәр иде Сикергән саен зур. авыр капкын кырда тирән-тирән эзләр калдырган Башта әнкә бүре алданрак чапкан, күрәсең, кайбер урыннарда капкын аның эзләрен юк итә барган Ярты чакрымнар тирәсе баргач, бүре эзләрендә кан күренде Шуннан соң ул сикерүдән туктап, капкынны сөйрәп атлауга күчкән иде
Аучылар бүреләрне Байгара үрендә куып җиттеләр Аз гына алдан атлаган Файзырның кар каплаган куе шомырт куагын аның тирәсендәге кар көртен урап чыгуы булды, үзе дә сизмәстән, кинәт артка чигенде Файзырның киң чаңгылары салган эздән дәшми-тынмый гына килгән Зиннур аңа бәрелә язды
— Нәрсә булды9
Файзыр дәшми генә алга табан ымлады Анда, вак кына каен агачлары янында, капкынны җиргә бәрә-бәрә атлап, зур соры бүре китеп бара Өстеннән, мунчадан чыккан кебек пар күтәрелә Ул артына да карамый, туктамый да Ә бүре үтеп киткән урын белән малайлар арасында, кап уртада, буйга зуррак гәүдәле икенче бүре басып тора Ул. елмайган кебек, иреннәрен җәеп, кызыл уртларын һәм очлы ап-ак тешләрен күрсәтеп, авызын яман зур итеп ачып ырылдый Ике малай, үзләре дә сизмәстән бер-берсенә елыша биреп, баскан җирләрендә өнсез катып калдылар Күпме шулай басып торганнардыр. билгесез, тик бераздан, капкынлы бүренең ерагаюын күреп. Зиннур Файзырга пышылдады
Тегесе китә бит. Файзыр'
Якындагы бүре исә китәргә уйламады да. Батарга караган көенә басып торуын дәвам итте. Ул ата бүренең җанын саклаша иде Малайлар аз гына хәрәкәт итә башласа, иреннәрен киңрәк ачып, тешләрен тагын да ныграк ыржайта. Шундый бер мәлдә Зиннурның күзенә Файзыр җилкәсендәге мылтык чалынып китте
— Ат. Файзыр. ат' Тидерәсең син аңа. якын бит. шушыннан, ат!
Файзыр тиз генә көрәген карга кадады да. кабаланып, башы аша мылтыгын сала башлады Моны күреп алган әнкә бүре, хорк дигән тавыш чыгарды да тырыша-тырыша атлаган капкынлы бүренең артыннан чапты.
Бүреләрне тагын куа киттеләр. Капкынсыз бүре, тегесенең киткәнен саклап тагын эздә утырып калды Файзырның туктый башлавы булды, ул тагын торып чапты. Шул рәвешчә. Баигара тавының яртысы диярлек үтелде Суык та. колаклы кояш та һәммәсе дә онытылды. Малайларның күз алдында шушы ике бүре генә торып калды Алар күпме генә тырышсалар да, әнкә бүре аларны капкынлы бүрегә якын җибәрмәде.
Аптырый һәм азрак курка да башлаган Зиннур Фаизырдан сорап куйды:
— Мондый чакта нәрсә эшләргә ди соң Яңгол бабай9 Исеңә төшер әле!
— Ул миңа бүреләр тоту турында берни дә сөйләмәде.
— Нәрсә эшлибез соң инде хәзер. Файзыр7
— Белмим.
— Әйдә алайса, тисә-тимәсә, якындагысына төзәп ат та куй!
— Тимәсә9!
— Алайса, бир миңа мылтыгыңны Мин урап каршыларына төшим. Ә син моннан барган булып кылан!
— Юк. аерылышырга ярамый безгә! Бүре мылтыкның кемдә икәнлеген яхшы белә ул. Әнә кара, миннән күзен дә алмый. Сиңа мылтыкны биреп, син китсәң, ә ул миңа ташланса?
— Алайса, үзең каршыларына бар!
— Сиңа ташланса?
Байтак кына сүз куертканнан соң. капкынсыз бүрегә төзәп атарга булдылар.
— Минем жакан патруннар дүртәү генә бит'
— Ни булса да булыр, берсен җибәрик' Аннан күз күрер!
Файзыр. көрәген Зиннурга тоттырды да. бияләйләрен салып, бил каешына кыстырды Мылтыгын ике куллап кысып, бүреләргә таба кузгалды Зиннур да, чаңгы таякларын ташлап, нигәдер Файзыр кебек итеп, бияләйләрен бил каешына кыстырды Аркасындагы капчыгын салып, карга ыргытты, көрәкне ике куллап кысып тотып. Файзыр артыннан калмыйча атлады Капкынсыз бүре дә хәзер нәрсәдер буласын аңлады, ахрысы, тешләрен ыржайткан хәлдә сикерергә әзерләнгән кебек, чүккәннән-чүгә барды Ике күзе, яшел ут чәчеп, ялт- йолт килә башлады Бүренең чүгә барганын эчке бер курку катыш дулкынлану белән күзеннән ычкындырмыйча мылтыгын күтәрде дә. аңарга табан каратып, бик тиз атып җибәрде Файзыр Урман-таулар- ны яңгыратып, гөрселдәп атылган мылтык тавышына кушылып, бүре чыелдады, ә капкынлы бүре барган җиреннән читкә ыргылды Ыргылып, берничә тапкыр сикерде дә. малайлар ягына карап, борылып утырды Аткан тавыш. Байгара урманнарыннан кайтаваз булып кире әйләнеп кайтканда, капкынсыз әнкә бүре, кар тузанын туздырып, тау кыры буйлап чабып китеп малайлар күзеннән юк булды Яшь аучылар зур. ата бүре белән күзгә-күз үзләре генә торып калдылар. Бүреләрнең капкынсызы куркып качкач, аучыларның эченә азрак җылы керде. Мылтыкны яңадан корып, аның копшәсен
бүрегә каратып тоткан килеш. Файзыр бүрегә якынлаша башлады. Агач көрәкне кулларында кысып тоткан Зиннур аңардан калмаска тырышты Азрак атлагач, икесе дә туктап чаңгыларын салдылар Арты белән карда утырган зур, соры бүренең алгы уң аягы — капкында Җилкә-муеннары озын, куе йон белән капланган киң маңгайлы. киң күкрәкле иде ул. *
Йөз-йөз егерме адымнар кала Файзыр туктады да калган араны - күзе белән чамалап-үлчәп карады
— Ераграк бит. әй. тидереп булмаса. ике генә жакан кала
— Әйдә, тагын якынрак барыйк <
— Өскә ыргылса? _
— И-и. капкынны өстерәп ыргылганчы, качырбыз. Кар да бик | батмый Әйдә! Үзең атмасаң. миңа бир1 Мин барам
— Юк инде, сорама да Син әллә тидерәсең, әллә юк Атуың чама- | лы. Әйдә алайса, якынрак барыйк
Куркып-шыртлап. бер-берсенә елыша-елыша. азрак араны атла- " дылар да. бүрене җентекләбрәк карый башладылар
— Карале. Файзыр. карале Күзгә күренеп агара бит. бүре. * карале!
- - Бәс ул. Төлке дә шулай була, суыкта капкынны өстерәп тукта- * гач.
Чыннан да. бүренең тирләп юешләнгән йоннары, туктагач, бәслә- " неп агара башлаганнар иде Бүре үзе бик нык арыган, гыж-гыж килеп = тын ала һәм аның яшәүдән омете өзелеп бетә язганы күренеп тора иде 5 Тик ул янып торган күзләре генә, эчендәге ачуын каршысында басып - торган әлеге ике малайга сибеп, якты дөньяга азаккы тапкыр бүречә карыйлар иде.
Файзыр.җитмеш адымнар калгач, Зиннурның кулбашына мылтык көпшәсен куеп, бик җентекләп һәм озак итеп төзәде Бүре туп-туры мылтыкның көпшәсенә карап утырган җиреннән кымшанмады Фаизы р бүренең сул аягы белән күкрәге арасына турылады Мылтык тавышына кушылып, улаган кебек аваз чыгарып, бүре капкыны белән бергә һавага сикерде дә. ак кар өстенә килеп төште Башкача селкенмәде
Үзләре эшләгән эштән курыккан малайлар, бүрегә якын барырга кыюлыклары җитешмичә, байтак кына тавыш-тынсыз басып тордылар. Алар бу вакытта 1\кай әкиятендәге кәҗә белән сарыкны хәтерләтәләр иде.
Беренче булып тынгысыз Зиннур телгә килде
— Файзыр. әйдә янына'
— Тукта, кабаланма! Юри генә үлгән булып ятса. Каны күренми бит. Бик хәйләкәр була ди ул бүре
Азрак дәшмичә уйланып торгач. Зиннур тагын үзенең ашыгулы теләген белдерәсе итте:
— Әйдә, тагын бер ат'
— Патрон бетә бит'
— И-и. бетсә инде. Аның тегесе чаба-чаба Ибракай тауларын да үтеп киткәндер инде
Кабаланмый гына атлап, бүренең маңгае күренеп торган якка чыктылар да якынрак килделәр. Якын да булгач, аннан бүренең тере түгеллегенә дә ышана башлагач. Файзыр тагын да җентекләбрәк төзәп, бүренең туп-туры маңгаена тидерде Бүренең башы дертләп селкенде. гәүдәсе кузгалмады Ул. чыннан да. үле иде
Азаккы патрон белән мылтыкны тиз генә корып, көрәкне әзер тотып. курка-курка гына бүрегә якынлаша башладылар Янына килеп җиткәч тә әле Файзыр бүренең башына төзәвен дәвам иттерде Зиннур көрәк белән бүренең аркасына төртте Бүре кымшанмады Сакланып кына урап чыгып, бүренең күзләрен карадылар һәм икесе дә
җиңел итеп сулыш алды Маңгаеның нәкъ уртасында баш бармак сыярлык пуля эзе булып, аның күзләре инде тонып бетеп бара иде Маңгаендагы тишектән саркып, кан катыш ниндидер соры нәрсә ага
— Әллә мие инде, Фаизыр.— диде Зиннур, пышылдап
Файзыр аңарга бер нәрсә дә әйтмәде. Сул кулы белән капкынны дугасыннан эләктерде дә бүрене аркасына әйләндерә башлады Ярдәмгә Зиннур да килде Бүрегә атылган беренче пуля сул аягы төбеннән к. pen. йөрәгенә тигән Шул ярадан аккан кан. бүре астындагы карны эретеп, тишеп кереп киткән, тышка күренмәгән икән
Зиннур, кулындагы көрәген карга атып бәрде дә. бүреген һавага чөя-чөя. бүре тирәсендә сикергәли башлады. Аңарга уң кулындагы мылтыгын һавага күтәреп, чайкый-чайкый Файзыр да кушылды
— Урра-а-а. урра-а-а!
‘Ура кычкырып бетергәч, бүрене авылга алып кайтырга кирәклеге исләренә төште Зиннур, туңмас борын ерткычның тиресен тунап алырга тәкъдим иткән иде. тик үзе үк ул фикереннән кире кайтты. Башмак зурлыгы бүрене авылга шул көе алып кайтып күрсәтү үзе ни тора! Файзырның киң чаңгыларыннан бау үткәреп, икесен бергә бәйләделәр дә бүрене шунда салдылар Ул авыр икән! Икесеннән дә юк-бар бауларны, чалбар каешларын җыйнап, мылтык бавын да алып, бүрене чаңгыларга ныклап беркеттеләр Зиннур да үзенең чаңгыларын бүре өстенә салып ныгытты. Аннан чаңгыларга, бау белән җигелеп, авыл ягына карап кузгалдылар.
Байгара тавын төшү әллә ни авыр булмады Әмма тау астындагы Сәхәп суын бик читенлек белән чыктылар Чөнки кар астындагы кечкенә елга туңмаган иде. Ничек җитте алай. Зиннурның чаңгыларына баса-баса. икенче ярга сикерделәр Үзләре артыннан чаңгылар өстенә салган бүрене өстерәделәр Локман Атрубына килеп җиткәндә, икесе дә хәлдән тайганнар иде Азрак ял итеп алу исәбе белән, көрт басып киткән борчак саламы эскерте янына туктадылар Эскертнең бер почмагын көрәк белән кардан ачтылар да. саламын чокып, өн кебек бер нәрсә ясап, шуңа кереп утырдылар.
— Кая теге куян ботлары белән ипи? Чыгар тизрәк!
Зиннур, капчыкны чишеп. Файзырның әнисе куйган төенчекне алды Файзыр ал арны тигез ике кисәккә бүлеп, берсен Зиннурга тоттырды.
— Әйдә, куян боты белән җибәрик әле без бу ипекәйне. Көч күп кирәк әле безгә кайтып җиткәнче Аша!
Пешкән суык куян боты белән туң арыш ипие бигрәк тәмле була икән! Тавыш-тынсыз ашап та бетерделәр. Тик җылы урыннан берсенең дә чыгасы килми иде Салам эчендә җылы да. йомшак та. Азрак утыргач. Файзыр телгә килде.
— Беләсеңме. Зиннур, нәрсә?
— Нәрсә'.’
— Әйдә, утырып куян кумыйлар, ди Яңгол бабай. Син чаңгыларыңны ки дә. сыз авылга Бригадир Закир абзыйга кереп торма, туры конюх Ибрай бабайга бар Шулай-шулай диген, бүре аттык. Фаизыр яланда калды диген Бер ат бирсен сиңа. Син шул атны тиз генә җигеп килеп җит Безнең икебезнең генә көч җитми моны алып кайтырга, ат кирәк!
— һе. ә юлда бүреләрнең тегесе очраса, мин нәрсә эшлим ди9 Файзыр эндәшмәде.
— Әйдә, икебез дә китик. Син бер үзең йә туңарсың монда. Аннан безгә һич тә аерылырга ярамый хәзер Кем белсен, бәлки теге бүре безне сагалап йөри дә башлагандыр инде
Бүрене чаңгылардан чишеп алдылар да үзләре әле генә утырган салам өстенә күмделәр. Чаңгыларын аякларына көйләгәч, тиз атларга тырышып, авыл ягына киттеләр.
Малайлар үгез җигелгән чана эченә күп итеп салам салдылар да юлга җыендылар. Тик Банжур бабайлары боларны ул көе генә җибәрмәде
— Бар. улым Зиннур, өйгә кереп, минем толыпны ал' Кергән көйгә ишекнең сул ягында чөйдә Чаңгыда атлаганда, җылыдыр да ул тик чанада җил йотып бара башласагыз, тиз өшерсез. Бар. йөгер Миң- 3 некамал әбиеңә әйт. Ибраһим бабай толып алырга кушты диген' ;
Чаңгыларын ат дворында калдырып, үгез җиккән чанага икесе бер g толыпка уранып утырып, малайлар Локман Атрубы ягына чыгып ыч- < кындылар
Сугыш башланганчы, колхоз күп атлы хуҗалык иде Сугыш баш- а ланып киткәч тә иң яхшы атларны сугышка алдылар Алай да калган § атлар җитәрлек иде әле Тик 1942 елны Казак далаларына барып кайт- * кач өч ат ниндидер таныш булмаган авыру ияртеп кайтты Ат барган | җиреннән туктый да калтырый башлый Калтыравы көчәйгәннән-кө- > чәя барып, шапылдап егыла да җан бирә Атна-ун көн эчендә колхоз- * ның шактый гына атлары кырылды Колхоз картлары аны ■ калтырча = авыру - дип атадылар Авыру бер авылда гына калмыйча, район буен- = ча, хәтта күрше районнарга да тарала башлады Калган атларның бәхе- ч тенә, авылның түбән очында. Тал Борыны дип йөртелгән җирендә ки- * биткасы шыгрым тулы хатын-кыз һәм бала-чага белән бер карт чегән = туктый Авыл картларының берсе менә шул карт чегәнгә киңәш сорап " бара. Чегән, авыру атларны килеп карагач, өч көн һәм өч төн чык- х мастан картларны ат дәваларга өйрәткән Атларның корсаклары аша * дилбегә үткәреп, аяклары җирдән аерылганчы тарттырып, абзар өр- ” легенә күтәртеп асып куярга икән Бернәрсә дә ашатмаска Көнен.» ике тапкыр азрак он бутап, җылы су эчерергә, көненә өч тапкыр кайнар су белән аркаларын, күкрәкләре, аяк-тоякларын юарга Чегән карты янына авылның унлап карты җыйналып, аның кушканын эшләп, колхозның байтак атларын менә шулай үлемнән саклап калганнар Тик атлар шактый азайган иде инде Менә шул елларда күп кенә колхозларда үгез җигүгә күчтеләр Чөнки сугыш, ир-егетләрне алып киткән кебек, атларны да санаусыз соравын дәвам итте
Ул елларда кышкы карлы юллардан дүрт-биш атлы юырта, ә алар артыннан, аркылы агач камыт белән чаналарга җигелгән, төрле төстәге үгезләрнең чабуы табигый бер күренеш буларак кабул ителә иде Колхоз үгезләрне, өч яше тулган чагында, авыл халкыннан сатып ала Алар инде, колхозга алынганчы ук. авыл малайлары кулы аша үтеп, җигелергә өйрәнелгәннәр Исемнәре дә кемнән сатылып алынуга ишарә Сапкам ал. Шүрәле. Песәй Ташкергән. Күгәрчен
Шушы үгезләр җигелгән чаналарда, колхозның барлык эшен җимереп эшли торган малайлар килә. Сугыштан кайткан ирләр аларга кычкырып-әрләп эндәшсәләр, малайлар тартынуны-нине белмичә, аты-юлы белән каршы җавап бирәләр Җавап бирәләр дә. аптыравыннан телсез калып, әзмәвердәй ирнең кыза башлавын басардай сүзләр табып, кулына янчык тоттыралар
— Мә тот. Миңнәхмәт абзый, берне төреп җибәрик, без янганчы, тәмәке янсын Төкер башына Кычкырышу белән колхоз эше бетмәс ул Ә ул эшне барыбер синең белән безгә эшләргә
Шундыйрак сүзләр белән, аптыравыннан ни әйтергә дә белмичә торган, сугыштан орден-медальләр тагып кайткан фронтовикның көрәк хәтле кулына, ертып алып, гәзит кәгазе кисәге тоттыра, шуңа тәмәкесен дә салып өлгерә Үзе дә сизмәстән тәмәке урый башлаган Миңнәхмәт абзасы әйтеп куя
— Ай-Һай. Рәхмәтулла, атаң мәрхүм дә бу хәтле сырлап сүгенә белми иде. син кайдан өйрәндең’’
Тегесе дә сүз эзләп янчыкка кереп тормый, тәмәкегә ут элдерә- элдерә үзенекен өсти
— Әти синең кебек надан булган. Миннәхмәт абзый Ә минем өч класс белем бар Ә сүгенү анысы сез сугышып йөргән елларда, сыер җигеп. сабан сөргән чакларда, җир астыннан килеп чыкты. Тамак ипигә туйгач, аяктан чабата төшкәч, бетәр әле. кайгырма син аңа..
Карлы юл буйлап, арт аякларын читкә селти-селти чапкан Сап- камалны кабаландырып, борчак саламы эскерте янына малайлар шактый тиз килеп җиттеләр Әлеге эскерт печән-салам ташыган юлдан ярты чакрым чамасы эчтәрәк, калкып-күренеп тора. Зиннур, чанадан төшеп, кар бик тирән булмаган җирләрне чамалый-чама- лый. эскерт ягына китте. Үгез аның артыннан иярде Тик салам эскерте янына йөз метр тирәсе калгач, нәрсәгәдер тынычсызланып, пошкырып куйды Аннан ун-унбиш адымнар тавыш-тынсыз гына атлады да. тагын пошкырды һәм баруыннан шып туктады Аркасы буйлап чажылдаган каеш чыбыркыга да исе китмәде. Файзыр аңарга тагын сукты, дилбегәне тарткалап, үгезне Зиннур артыннан кузгатырга теләде һәрвакыт тыңлаучан. тырыш Сапкамал. башын аска иеп. мө- гери һәм. алгы аягы белән кискен-кискен сугып, карны актара башлады Файзыр артына карамыйча да атлаган иптәшенә кычкырды
— Зиннур, кире борыл, бүрене сизде бу Әнә нәрсә кылана Үгез белән сугышып аптыраган ике малай туктап киңәш кордылар. Нәрсә эшләргә’’ Малайларның кулы дилбегәдән бушаганны сизгән Сапкамал урыныннан капылт кузгалды да. кар ерып, авыл ягына ычкынырга тырышты Аны тиз генә эләктереп алып, башын тәртәгә бәйләп куйдылар Файзыр кызуланып команда бирде
— Мин үгезне тотып торам, син өстерәп китереп, бүрене чанага сал!
Тотындылар болар чанага бүрене төяргә. Файзыр үгезнең башына асылынган, ә Зиннур туңа башлаган бүре гәүдәсен өстери. Булмагач. булмый икән! Зиннур кар ерып бүрене өстерәп чанага якынлашырга тырыша. Ә Сапкамал. башы шакарылып тәртәгә бәйләнгән булуга да карамастан, чучка кебек хорхылдап. әллә кая ыргыла. Файзыр, аның башына чыбыркыны урталай бөкләп сугып та карый, тик үгезне туктата алмый Бүре өстерәгән Зиннур белән чана арасы һич кенә дә кыскармый Малайлар урыннарын да алыштырып карадылар Юк кына бит!
Сапкамалга карап нәрсә эшләргә дә белмәгән ике малай бүре түшкәсе өстендә байтак утырдылар. Берникадәр вакыт үткәч. Зиннур сикереп торып аягына басты:
— Таптым! Әйдә!
Бүрене икәүләшеп борчак саламы эскерте өстенә мендереп салдылар да. Файзыр шунда калды Зиннур өстеннән куфайкасын салып. Сапкамалның күзләрен томалап, эскерттән югары якка алып китте Җил булмаса да. һава агымы шул яктан тарта иде. Малайларның планы буенча, эскерт яныннан үткән чакта Файзыр бүре белән бергә, чана эченә килеп төшәргә тиеш Әгәр инде Сапкамал дулый, яисә читкә чаба башласа. Зиннур аның куфайкага уралган башын салам эскертенә төртергә тиеш.
һәм шулай эшләделәр дә. Бүре белән бергә Файзыр чана эченә лапылдап килеп төшкәч башы белән эскерткә кадалган Сапкамал дер-дер калтырарга тотынды Аны юата-юата. сыпыра-сыпыра куфайкасын алмый гына кайту юлына чыктылар Зиннур ипләп кенә үгезнең башын бәйләгән дилбегәне чиште Шуннан соң. Файзырга дилбегәне нык итеп тотарга кушып, үгез башындагы куфайкасын тартып алып, чанага ыргылды
Сапкамалның үзе гомерендә дә шушындый тизлек белән чапканы булмагандыр Ул бер җирдә дә тизлеген киметмичә, авыл ягы- 60
на карап чапты да чапты Шул ук тизлек белән авыл урамына барып керделәр Тик Сапкамал тыңлаудан узган иде Чана ягыннан бертуктаусыз килгән куркыныч бүре исе — аны авылның көртле урамнары буйлап туктатмастан куды Сапкамалны туктата алмыйча, малайлар Файзырлар өе яныннан ике тапкыр узып киттеләр Инде өченче тапкыр якынлашып килгәндә, кемнеңдер кычкырганы ишетелде '
— Бүрегезне төшереп калдырыгыз, агач башлар'
Карале, чыннан да шулай бит! ч
Бүрене, саламы-ние белән чанадан төртеп төшерделәр Бүре бе- * лән бергә, юлдагы ат тизәкләре арасына Файзыр да очып төшеп кал- * ды. Урамга чыккан кешеләргә кызык та. көлке дә иде 3
Үгезне ат дворына Зиннур үзе генә илтте Ибраһим бабай. § чанадан учлап салам алып, үгезнең аркасын, күкрәген, корсак ас- * ларын сөртте. Үзе бертуктаусыз сөйләнде 1
— Ну. машинник та малайлар икәнсез. Сез авылга кар буранна- > ры туздырып килеп кергәч, урамда бер эт калса икән Кая ул өрү. ф кайсысы кая таеп беттеләр. Минем Мучка әнә әвеслек астында ята - Тавыш-тыны беткән Мылтыктан аткан кебек кенә кайтып керде дә = шунда посты ч
Ибраһим бабай, зур кулы белән Сапкамалның аркасына суга- * суга, абзар эченә алып кереп китте; =
— Тынычлан, малкай, тынычлан. Мондый егетләр җиккәнгә « куан гына син. һәр үгезгә эләкми ул бүре ташу дәрәҗәсе' х
Шул көнне кич йокларга ятканчы һәм икенче көнне көне буена * авыл халкы Файзырлар өенә бүре күрергә агылды
Бүре, чыннан да. бик зур һәм мәһабәт гәүдәле иде. Идән уртасына, бер-берсенә терәлеп диярлек ике утыргыч куелган Шул утыргычларда. аяклары идәнгә тияр-тимәс кенә итеп, бүре урнаштырылган Киң маңгайлы башы ишек ягына каратып куелган. Ишектән кергән кеше иң башта бүренең ике күзен күреп, өнсез кала Аннан ул күзләрнең пыялаланганлыгын чамалап, курыкканын сиздермәскә тырышып, көлгән була Аңа карап, инде байтактан бирле бүре күреп утырганнар да көлешәләр Шуннан соң бүрене карый башлыйлар Иң тәүдә тешләрен, аннан аякларын, сыртын Ә ишек төбендә, алга үтәргә кыймыйча, эреле-ваклы малай-шалай таптана Чабаталарыннан эреп аккан су белән юешләнгән идәндә әрле-бирле килеп, лышык-лышык борыннарын тартып, бүредән күзләрен ала алмыйлар. Малайлар өчен генә түгел, зур соры, ата бүре авыл халкының күңелендә, мәңгелек истәлек булып калды Файзырның зур булмаган ябык гәүдәсе, бер көн эчендә, әкияттәге батырлар гәүдәсе хәтле булып үсте Ул хәзер күпләр өчен башлы, көчле, бүреләр тота торган сунарчыга әверелде.
Ике көн үткәч, идарәдән алган рөхсәт язуы тотып. Файзыр белән Зиннур 8 Март колхозы фермасына бүре тотканнары өчен сарык алырга бардылар Ферма мөдире ал арны сарыклар торган сарай эченә алып керде
— Барыгыз, егетләр, кайсысын телисез, шунысын сайлап алыгыз. сезгә миннән хөррият бүген Бик җәфа чигәм мин ул бүре халкыннан Иң атаманын юк иткәнсез, болай булгач, сездән сарык кызгану юк Барыгыз, алыгыз! Йә. нигә аптырашта калдыгыз9
— Сайлый белмибез
— Сезгә нәрсәгә, суяргамы, нәселгәме’
— Нәселгә.
— Ә-ә. шулаймы' Ярар алайса, хәзер без аны карыйбыз'
Ул. карана-карана.көтү эченә кереп китте дә тәбәнәк буйлы, юантык кына, каралы-аклы бер сарыкны сырт ионыннан эләктереп алды
Менә сезгә нәсел сарыгы, тотыгыз' Ел саен икене бәрәнли, үзенең җоны озын. нечкә. Яшькә дә бише белән генә китте Үзе Мин-
һаҗ кулак сарыклары нәселеннән Ул кулак сарыкның ниндиен асы- рарга икәнен бик яхшы белә торган иде Мәгез. рәхәтен күрегез, балалар. сезнең яшәү алда бит әле
Укытучы Сания апа, тарих дәресендә. Зиннурны такта янына чыгарып үткән теманы сөйләтеп, биш-ле куйды.
— Булатов туган, сине, бүрене капкынга эләктергән кебек, бер эләктереп, ничек кенә бер ике лене куярга инде Тәртип ягы аксый синең, туган, сүзне тыңламыйсың
Такта янында кулына таяк тотып басып торган Зиннурга соклану тулган күзләре белән карап алды да өстәп куйды
— Егетсең! һәрчак шулай бул. Барыгызга да үрнәк булсын бу укучы Бөтен җиргә җитешә: эшли дә. шаяра да белә Дәресләрен дә гел биш ле билгесенә генә укый Ишетәсеңме. Җәләкәев. мин сөйләгәннең очы сиңа кагыла Утыр. Булатов. Сәбәбе бүре тоту булса да. икенче юлы дәрестән рөхсәтсез чыгып чапма!
Бәләкәч Габдерахман
Сугыш бетеп өч ел үткәч, авыл урамында таныш булмаган, ун- биш-уналты яшьләрдәге бер малай күренде Киңчә, карасу бите белән казакъка охшаган Чем-кара күзле, өстендә солдат шинеле сукносыннан тегелгән пальто, аягында ул чакларда рабочий ботинка- дип йөртелгән, калын табанлы ботинкалар, башына кечкенә козыреклы жулик кепка кигән иде ул Ике тыкрык чатында туктап, пальто кесәсеннән Норд дигән папирос чыгарып кабызды да. тирә-якка җентекләп бер карап алгач. Хаҗи карга йортын сулда калдырып, кабаланмый гына Вәписләр урамы белән Пожар каланчасына кереп китте
Тачкаларына чиләк асып суга китеп барган берничә малай, ят кешедән күзләрен ала алмыйча, зур игътибар белән күздән кичергәч, туктап тиз-тиз сөйләшеп алдылар Нәрсә инде бу? Көпә-көндез, авыл урамы буйлап, папирос көйрәтеп йөр. имеш' ТЪмәкене Папай Нигъмәтләре, Мөхми Сәлимнәре, Керпә Гарифлары да тарталар тартуын Тик алар, бит бу малайдан зуррак, ә үзләре колхозда эшлиләр Аннан соң алар тартсалар да. атта утырып үткәндә, арба өстендә чакта гына. яисә, зурларга күрсәтмәскә тырышып, җиң эченә тыгып кына тарталар Каршы очраган карчык-корчыклар, ата-бабасын телгә алып, әрли башласалар, тегеләр, атларына сугып, тизрәк күздән югалу ягын карыйлар Ә бу9 Ничек инде?
Пальтолы малай, әлеге вак-төяккә бөтенләй әһәмият итмичә. Пожар урамына күтәрелгәч, Гариф Танаулар яныннан сулга борылды Почмактагы ташчы Фәттах йортын үткәч. Заһит Тазның читәне янында үзеннән ике-өч яшькә кечерәк берничә малайны күреп, шулар янына якынлашты Караңгы төшкәч, кемнең бакчасына кыярга төшәргә, дип киңәшеп утырган авыл малайлары, үзләренә якынлашып килүчене күргәч, калача киенгән үсмергә карап тынып калдылар Малай кулындагы папирос төпчеген җиргә ташлап, аны ботинкасы белән басып сүндерде дә. күзләрен бозлатып. үзенә карап торган малайларга эндәште:
— Исәнмесез!
Моны көтмәгән малайлар, аптырап калып, аңарга җавап кайтармадылар тавышсыз гына кузгалып, урыннарыннан тора башладылар Алар барысы да төрлесе-төрле ямаулы чалбар-күлмәк кигәннәр һәм барысы да яланаяк иделәр
— Исәнмесез, дим бит. нигә эндәшмисез9
Малайлар арасындагы кыюрагы. Кабан Хәлиме, аңа җавап кайтарды
— Нигә, исән булмасак. син әллә духтырмы ул хәтле?
Ят малайның зур авызы елмаеп җәелде
— Түгел, духтыр түгел мин
— Кем ату’
— Нигә, танымыйсызмыни7
Хәлимгә кызык була башлады
— Ә син безне таныйсыңмы соң?
Таныйм, нигә танымаска ди Син Кабан Хәлиме, менә бу Кәч- * ти Равиле, монысы Капар Рәшите, монысы Китек Рәшит'
— Ә мин кем?
— Син Ташкерган Тадип
Авыл малайлары ул сөйләгән саен җанлана, елмая башладылар < Шулчак алар арасыннан Кәчти Равиле телгә килде
— Һе. мин дә сине таныдым шикелле
— Танысаң, әйт! <
— Син теге Төрек күле янында сугышка хәтле торган Җомай | Мәҗит бабайның кече улы Габдерахман бит >
Равил әйткәч. Габдерахманны калганнары да таныды Ят кеше * дигәннәре, чыннан да. әтисе Мәҗит белән абыйсы Габдерәхимне. бер- = сен трудармиягә. икенчесен сугышка алып киткәч, апасы Хәбибә бе- = лән каладагы балалар йортына озатылган Җомай Габдерахман иде ң Малайлар аны уратып алып, зурларча кул биреп, күрешергә тотын- i дылар Иә инде, менә бит, бергә шар сугып, чебенле, лапталы уй- = нап. урам тутырып чабып йөргән Җомай Габдерахманы «гарадской « булып кайтып кергән’ Таныгач, азрак шау-шу басылгач. Габдерахман х урамның түбән ягына карап, малайлардан сорады *
— Миңа Зиннур кирәк иде. белмисезме’
— Кайсы Зиннур. Писерме7
— Әйе.
— Белмибез шул. өйдәме икән7 Папай Нигъмәте белән ургычта эшли ул.
Капар Рәшитенең ун яшьләр чамасындагы энесе кабалана-каба- лана. сүзенең азаккы иҗекләрен йота-йота яңалык әйтте.
— Өйдә ул Яңа гына Алатай белән кайтты Ургычларының шатуны сынган, ашарга да алып китәргә кирәк бит Папай Нигъмәте, Хирахау Хәлите белән өчәүләп. Сәхәп яланында бодай чаба — Зурлар белмәгәнне белеп күп сөйләгәне өчен, телдәр малайның аркасына берне тамызып алдылар Ул тиз генә абыйсы артына посты Абыйсыннан да өстәү алгач, бөтенләй тынды Малайлар арасында башлык булыбрак йөргән Хәлимгә хәзер әлеге сүзне җөпләргә генә калды
— Әйе. шул! Ургычта бодай чабалар Әйдәгез, тизрәк барыйк' Габдерахманны ураткан малайлар өере урам буйлап китеп барды. Зиннурның әтисе Лотфулла бабай — сары мыеклы, зәңгәр күзле. зур гәүдәле кеше. Ул унсигезенче ел башында ярман сугышыннан карабин, кылычлар белән кайтып, дусты Төкәй Хафизы белән авылда Совет власте урнаштырып йөргән кеше. Авыл советында күп еллар буе секретарь булып эшләгән Халык аны шуңа күрә Писер Лотфулла дип йөртә Совет хөкүмәтенең беренче елларында секретарь сүзе нигәдер халык теленә ятып бетмәгән Шул ләкаб исем улларына да күчкән Писер Инсуры. Писер Зиннуры Каладан кайткан Габдерахман менә шул кешеләргә юнәлгән иде
Малайлар төркеме боларның йортына килеп җиткәндә өстенә куфайка, аякларына оек-чабата кигән Зиннур, капкаларын ачып, чибәр гәүдәле, ала төстәге, өч яшьләр чамасындагы тайны җитәкләп урамга чыгып килә иде Ул тынып калган малайларга сораулы күзләрен текәде Габдерахман, малайлардан аерылып, берничә адым алга атлады, азрак карлыкканрак тавыш белән Зиннурга эндәште
Таныйсыңмы мине. Зиннур7
Зиннур култык астына кыстырып тоткан шатуннарын җиргә ыр
гытты да. колачын җәеп, ничәмә еллар күрмәгән дустына таба атлады.
— Гаптери-и'
— Зину-у-ур!
Әгәр исемен әйтмәгән булса. Зиннур бәлки аны тиз генә танымаган да булыр иде Бары тик Габдерахман гына бер н авазын төшереп калдырып әйтә белә аның исемен Сагынышкан ике үсмер бер- берсен баштанаяк карап чыктылар Азрак тынгач. Зиннур. Хәлим кулындагы шатуннарга үрелеп. Габдерахманнан сорады:
— Нинди җилләр ташлады9 Әллә бөтенләйгәме?
— һе, бөтенләйгәме"’ Кемгә кайтам инде мин бөтенләйгә"’ Туган елым турында таныклык кирәк Сорап язганнар иде дә, тик җавап килмәгән Миңа тиздән уналты тула бит. балалар йортыннан китәргә кирәк һөнәр училищесенә җибәрәләр Куйбышев шәһәренә. Так что. рабочий класс булам Паспортный өстәленә барырга кирәк.
— Ала-ай икән синең эшләр —диде Зиннур Аннан азрак дәшми торды да:
— Әйдә, без болай итик. Мин тимерчелеккә Мөхетдин Чәүкәгә бу шатуннарны менгереп бирим Башларын ябыштырып, төзәтә торсын Син туган елыңа таныклык барып ал да кире безгә кайт!
Зиннур үзләрен уратып алган малайларга карап чыкты да Хәлимгә эндәште:
— Син. Хәлим, бер-ике-өч сәгатьтән безгә кил әле Шатуннарны яланда Нигъмәтулла абзый көтеп тора. Илтеп бирерсең. Әгәр дә ургычта йөрергә кирәк булса, утыр, яме Тик ургычның платформасында башыңны уңга сузып карама Арттан канаты белән башка китереп суга. Кушса, кичкелеккә бәрәңге әрче, атларны тышаулап җибәр!
— Ярар. Зиннур, ярар'
— Китте. Гаптери. Әй. тукта, әйдә, өйгә керик әле Мин сине әнигә күрсәтим Миннән элегрәк кайтсаң, танымый торыр.
Габдерахманны өендә калдырып чыккан Зиннурны малайлар көтеп алды
— Таныдымы әниең’
— Юк танымады. Әйткәч кенә таныды да елый башлады Әи. илаһым. ди. Әниең генә күрә алмады бу хәтлек булып үскәнеңне, ди Кош балалары кебек, кайсыгыз кая таралышып беттегез бит инде дип елый.
— Ә абыйсы турында беләме9
— Беләдер ул сорамадым мин Инде өч ел бит сугыш беткәнгә дә.
— Кайвакыт малай-шалай башына да кирәкле уйлар килеп кер- гәли. Зиннур Кәчти Равилгә йомыш кушты
— Син. Равил. Латыйф абзыйга барып әйт әле. Шулай-шулай диген. Габдерәхим абыйның энесе Габдерахман кайткан диген Вакыт табып, абыйсы турында сөйләп китсен иде
Зиннур, иелеп. Хәлим кулындагы шатуннарны алды да тимерчелеккә таба юыртып китте Малайлар аның артыннан олылап карап калдылар Чөнки ул колхоз уртасында уңган-эшчән Папай Нигъмәтенең ярдәмчесе булып эшли Ә колхозда бөтен кеше белә: туганда ук эшләп туган Папай Нигъмәтулласы — үзе янына килде-китте малайны алмый.
Икенче көнне, өйлә җитеп килгәндә. Зиннур Габдерахманны калага озатты Габдерахман кулына зур булмаган төенчек тоткан Төенчектә — абыйсыннан истәлек булып, әллә кайдагы Норвегиядән кайткан, дөя йоныннан бәйләгән калын, җылы свитер һәм Зиннурның әнисе биргән берничә таба күмәч. Кичә кич Латыйф абзый килеп китте. Абыйсын кайда һәм ничек итеп соңгы тапкыр күргәнен сөйләп бетергәч, свитерны Габдерахманга сузды:
— Тот. энем! Абыеңның төсе итеп сакларсың! Мин ике рәт кенә
кидем Теге Керкенес каласы абыең искә төшәләр дә. башым әйләнеп. тыным кысыла башлый
Габдерахман, кечкенә йөк машинасына килеп утырыр алдыннан. Зиннур белән кочаклашып хушлашты Машина кузгалып киткәч тә. яшь баскан күзләре белән. Зиннурның кечерәйгәннән-кечерәя барган гәүдәсен күздән югалганчы карарга тырышты. Аннан, авылны чыгып биек таш койма белән уратылган зират яныннан үткән чакта, моңсу күзләрен ак кылганнар каплаган иске каберлекләрдән ала алмады Шул каберләрнең берсендә бу дөньядан утыз сигез яшендә китеп барган газиз әнисе ята Тик Габдерахман аның каберенең кайда икәнен белми Чөнки әнисен күмгән көнне мәрхүм Мәжит абзый елаудан шешенгән кече малаен зиратка алып бармады
Габдерахман, авыр сулап, пальтосының каты якасын күтәреп куйды
Машина авылдан чыгып, кала юлына төшүенә шатлангандай, тизлеген арттырганнан-арттыра иде Ә кузовта, абыйсының соңгы истәлеге булган свитерны күкрәгенә кысып. Габдерахман атлы ятим малай, иске капчыклар өеменә яткан хәлдә, тавыш-тынсыз гына елый иде. Шул китүдән соң ул суга төшкәндәй юк булды һәм башкача туган якларына кайтып күренмәде
Соңгы йөк бодай
Бер мең тугыз йөз илленче елның язы коры килде Карлар эреп, елгалар боздан арынды Май ае үтеп барса да. жир өстенә бер генә бөртек тә яңгыр төшмәде Әллә ни зурлар булмаса да. ике бригададан торган колхозда бер ЧТЗ, өч тешле тәгәрмәчле тракторлар һәм байтак кына ат көчләре кулланып, язгы чәчүне тәмамлау өчен тырышалар иде Яңгыр юклыктан сусап, кара тузан очырып яткан коры җиргә алтын бодай кебек бодай бөртекләре чәчеп, шуларны әрәм итүдән йөрәкләре өзгәләнгән берничә авыл карты кичләтеп кенә колхоз идарәсенә килделәр Аларның биргән сәламен колхоз рәисе Ба- сыйр сагаю белән каршы алды Чөнки картларның нинди исәп белән йөрегәннәрен ул үзе дә сизенә иде Картлар, кергәннән соң. бераз дәшми утырдылар Тик рәиснең үзе башлап сүзгә керешмәячәген аңлагач. азрак кузгалышып, йөткергәләп алдылар да араларыннан берсе кыюлык күрсәтте:
— Инде, энем Басыйр. без сиңа аптыраганнан килдек Бер-бер хәл кылырга кирәк, ахры Ә син чәчәсең дә чәчәсең
— Нәрсә чәчим мин. Сәхиулла абзый?
— Безнең бу бодайны чәчүебез заялар гына итү түгел микән9 Яңгыр юк. жир янып ята ә син чәчәсең дә чәчәсең
— Шулай, шулай Яңгыр юк — син чәчәсең
— Соңгы бодайны да яндырабыз түгелме икән ’
Басыйрның сакал-мыек баскан, йончыган йөзенә күңелсез елмаю чыкты
— Соң абзыйлар, безнең эшебез шул бит инде Яз көне иген чәчү. Ил халкына икмәк ашату
- Анысы шулай ла ул. Ә яңгыр булмаса?
— Булмый калмас, булыр! Колхоз көзгә икмәк бирергә тиеш Хөкүмәткә икмәк кирәк
Шулай анысы, энем, дорес әйтәсең Тик без уйлаштык, уйлаштык та. әллә дибез, чәчкәне белән тукталып, калган игенне ирләре сугыштан кайтмаган хатыннарга бүлеп бирикме’’ Аннан яланга яңгыр сорарга картларны карчыкларны чыгарыйкмы әллә, дибез. Бу хәтлек корылыкка
Басыйр аңа сөйләп бетерергә форсат бирмәде, сорау белән бүлде:
— Шулай дисезме’’
— Әйе. энем, шулай әйбәт булыр, дибез Унбиш-егерме карчыкны җыйнап чыгарсак, шәп булыр, дибез Ә калган бодайны, җиргә күмеп яндырганчы, бала-чага ашасын, дибез
— Ярар, сезнеңчә дә булсын, ди инде. Бүлешеп алып, ашап та бетердек, ди Ә яңгырлар китсә, кырларны алабута, билчән, эт эчәге бассынмы?
Колхоз рәисе, алдында яткан кәгазьләрне кузгаткалап алды да. сүзне бетерергә ашыкты:
— Чәчәбез, картлар, җир орлыксыз калырга тиеш түгел Ата-ба- бадан калган йоланы бозып яшәмик, әйдә Чәчәбез, абзыйлар, чәчәбез Шуның белән сүз бетте дип исәплим Барыгыз, кайтыгыз, халыкны котыртып йөрмәгез.
Картлар, ризасызлыкларын күрсәтеп, рәис белән саубуллашмыйча да чыгып киттеләр. Идарә болдырыннан төшкәндә берсе сукранып куйды:
— Атасы мәрхүм дә, шулай тискәреләнсә, гел үзенекен сөйләп, үзенекен генә эшләп йөри торган иде Бу да атасына тарткан икән..
Таякка таянган Бәшәр карт, моның зарланганын тыңлап бетермичә үк. шелтәләп алды.
— Напрасны кузгаттың син карчыклар турында, напрасны Шундый эшкә хатын-кызны кыстыралармыни инде. йә. бигрәк тә карчыкларны. Их. син!
Алар, башкача сүз куертмыйча, тавышсыз гына төрле якка таралдылар
Колхоз рәисе, картларны тыңламыйча, үз сүзен сүз итеп, чәчүне бетерергә ашыкты. Тагын бер атнадан чәчүнең соңгы көне килеп җитте
Авылның кояш чыгышы ягында, өч чакрым чамасы җирдәге ялан кыр уртасында, ботакларын җәеп, ялгыз бер карт каен үсеп утыра. Аның халык телендәге исеме дә Ялгыз Каен. Бүген Ялгыз Каен яланында колхоз соңгы бодаен чәчә Колхоз исеме белән Марс келәтләре- дип йөртелгән урыннан Папай Нигъмәте соңгы йөк чәчү бодаен төйи Аның көчле куллары сиксәнешәр килограммлы бодай тутырылган капчыкларны уйнатып кына алып арбага ыргытканын бер кулы сугышта гарипләнеп кайткан колхоз кладовщигы Пачар Бики сокланып карап тора. Көч-гайрәте белән сугыштан кайтмаган абзасы Гый- ният мәрхүмгә охшаса да охшар икән бу егет!
Нигъмәтулла, чыннан да. таза һәм көчле егет иде Бераз камыт- рак аяклы, киң күкрәкле, ишелгән бау кебек уйнап торган мускуллы кеше иде Эшкә тотынганда ук кулының ятыш, сәләтле икәнлеге күренеп тора. Кырык беренче елдан — унбер яшеннән колхозда эшли башлады, шуннан бирле туктаганы юк Эшчәнлеге. кеше нужасын аңлый белүе, кеше күңелен күрә белүе, сүгенмәве, эчмәве өчен аны авылның барлык кешесе ярата
Җиңсез зәңгәр майкадан гына калып капчыклар төяүче Нигъмәтнең бүгенге көннәре — колхозда соңгы эш көннәре Чөнки Рәхми абза- сыннан аңа күчкән солдат гимнастеркасының түш кесәсендә военкоматтан килгән повестка ята. Анда Сез. Гапсаттаров Нигъмәтулла Гобәйдулла улы. 1950 елның 12 июнендә Совет Армиясе сафына алынасыз Үзегез белән түбәндәге әйберләрне алып килергә -—дип язылган.
Нигъмәтнең тизрәк армиягә китәсе килә. Аның да Писер Инсуры яисә Көрпә Гарифы кебек солдатча киенеп, погоннар тагып, урындык аркасына таянып төшкән сурәтен авылга җибәрәсе килә! Тәвәккәллеге җитсә, берсен бәлки Рәмиләгә дә салыр әле. Менә шуңа күрә дә ул хәрби комиссариаттан килгән повестканы кадерләп, унынчыда
укып йөргән күрше Зиннурдан алган ак кәгазь битенә төреп, түш кесәсендә, йөрәк турысында йөртә Кем белә, бәлки Инсур янына Сахалинга, яисә Гариф янына Курил утрауларына да барып эләгер Аның Курил утрауларына. Гариф янына барып чыгасы килә Чөнки Гарифы армиядә дә атлар карый икән Ә Нигъмәт атсыз бер көн дә тора алмый Аның колхозда иң яратып җиккән аты Таракан исемле * Утызынчы еллар башында колхозга кергән Таракан Барыеның аты В Чабуы бик шәптән түгел, ләкин көче чамасыз кебек Ялы. койрыгы * аксыл Төсе белән җирән тараканга охшаганга, элекке хуҗасының < кушаматы да Таракан булганга күрә, ат та — Таракан исемле Нигъ- < мәт артыннан ул эт шикелле калмастан ияреп йөри ала. Әгәр дә ху- 2 җасы. шушында гына ор. беркая да китмә, дисә, көне буена шул бер В урында басып тора Нигъмәтнең Тараканны җигә башлаганына өч ел * тулып үтте инде Һәр елны яз көне, колхозда эшләгән малайлар, бри- | гадир Сәвәләй Закирның ниндидер кенәгәсенә кул куеп, үзләренә би- > релгән атны яхшы карарга, дип йөкләмә алалар Нигъмәт Тараканны ” алганда апрель азаклары иде Элек ул җигеп йөргән Захмай исемле ж атны, бригадир аңардан алып, кайнеше Таз Камәргә беркетте Камәр х атны көндез колхоз эшенә, төнен урлашырга җигеп, ике-өч көн эчендә күтәрәмгә китереп җиткерә Шуннан анасы аша җизнәсенә әйттереп. * юньлерәк атка алыштыра. Бу юлы да шулай эшли — Захмайны Ё Нигъмәттән алып җигә башлый Ә Нигъмәткә йөгәнеп. каеш чыбыр- ” кы белән бертуктаусыз кыйнаудан сырт ионнары коелып, тиресе ку- х тырлап беткән Таракан кала Сәвәләй Закиры, тынычсыз күзләрен * Нигъмәттән яшереп, аңа Тараканны тага. "
— Шәп ат иде Карау, тәрбия җитмәгәннән генә азрак йончып китте Ал инде син бу хайванны. Нигъмәтулла! Башта җиңелрәк эшкә йөрерсең, аннан күз күрер тагын
— һе. ал имеш! Сиңа ышанып, ничәмә-ничә атны аякка бастырдым инде мин. Исеңә төшер әле: Әмәт. Дорожный. Шихан. Миңгерәү бия Хәзер Тараканмыни инде9 Ул Таз Камәргә закун юкмы әллә9 Бригаданың барлык атларын үз кулы аша үткәрә, бөтенесен эштән чыгарып, ябыктырып кире кайтара Төне буена бурлыкта йөри кайнешең! Җитәр сезгә!
Нигъмәт, аякларын көчкә атлаган Тараканны җитәкләп өенә алып кайткач, сыерларын сарык абзарына күчерде Колхозның кла- довщигы Начар Бикие — Нигъмәтнең сугыштан кайтмаган Гыйниятулла абзасының яшьлек дусты Нигъмәт шул Пачар Бикиеннән сорап. кеше күрмәгәндә генә салам астына салып, ике капчык солы алып кайтты да, Тараканга шуны аз-азлап биреп, аны аякка бастыра башлады Үзе колхоз эшенә айга якын үгез җигеп йөрде Тараканга ял бирде Ай үтүгә, абзардан чыккан ат — тәртә арасына кертеп җигәрлек хәлгә килеп, азрак тазарып, мал төсенә керә башлаган иде Менә шул көннәрдә хәл алып, тазарып киткән Таракан икенче бригаданың иң эшчән, тырыш атына әйләнә Икенче елны Таз Камәр Тараканны тагын кире алып җигәргә чамаласа да. Нигъмәт атны аңа бирми Менә шул көннәрдән соң Нигъмәт белән Таракан һәрчак икесе бергә генә йөри торган булып китәләр
Бодай йөге төялеп бетүгә. Пачар Бики Нигъмәттән сигез капчык бодай биргәненә кәгазьгә кул куйдырды да үтенгән тавыш белән эндәште
- Энем. Нигъмәтулла, үтереп тартасы килә, бер урат инде син миңа
— Мә. мә. Биктимер абзый, тот әйдә
Ул чалбар кесәсеннән янчыгы белән тәмәкесен чыгарып сузды
— Үзең дә ура инде син
Ярар, барып җиткәч урармын әле. Анда чәчәргә орлык бетә-
дер. Аз гына калды дигән иде Нурый абзый Тракторларны бүген алып китәргә тиешләр икән. Чәчеп бетерәсе иде шулар киткәнче
Ул. бодай төялгән йөк аша үрелеп, кладовщик кулыннан тәмәке янчыгын алды да күңелле итеп елмаеп куйды
— Ну. урыйсың әй. бушка булгач. Бармак юанлыгы бардыр. Нигъмәткә кушылып Биктимер дә көлде'
— Соң, урамый. Безнең рота старшинасы әйтмешли, гадәтем туган.
Капчык тутыручы бер хатын, кыйбла ягына кулы белән ишарәләп. Нигъмәткә эндәште;
— Китәсең китүен дә, туганым, ай-һай анау яктан яшәреп килә бер болыт Азрак көт булмаса. Ул-бу була күрмәсен, ходайныкын белеп булмый.
Келәтләр янындагы халык кыйбла ягына карады Чыннан да. тау артындагы Хәләкәй авылы ягыннан, күптән инде яңгыр көтеп яшәгән халыкның күңеленә шатлык белән бергә шом да уятып, күк йөзен тулаем каплардай булып, кабарып, кара-кучкыл болыт болар ягына таба килә иде Хатыннарның берсе, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп, укынырга тотынды.
— Йә ходай, мәрхәмәтләреңнән ташлама. Ләхәүлә вәлә куәтә. бисмиллаһир-рахман ир-рахим
Куркуыннан ике доганы бергә бутап укынган хатыннан Биктимер көләргә тотынды
— Шулайдыр бик. ләхәүләдер сиңа. Гайнулла белән яшь чагыңда кунып йөргәннәреңнең гөнаһын кая куярсың икән, ә?
— Тфү-тфү. кит Пачар. әллә нәрсә әйттерерсең. Тәүбә-әстәгыфи- рулла. кайсы Гайнулла ул тагын, нинди куну. ди. Юкны лыгырдарга булса, сиңа куш! Әнә Нигъмәтне җибәрмә, күрмисеңмени нинди болыт килә .
Күк йөзен каплап килә торган кара болыт, җир өстендә шомлы бер тынлыкка урады һава бөркүләнә, авырайганнан-авырая бара. Биктимер, Нигъмәткә карап, аны бик тә үз иткәнен белдереп, әйтә куйды:
— Кайчак хатын-кыздан юньле сүз чыгып куя ул. Син. энем, чыннан да. азрак көт Китереп, яшенләп салып җибәрсә, кала яланда бер ялгызың нәрсә эшләрсең9 Көт азрак, сабыр ит!
Нигъмәт, капчык төяп кызышкан тәненә гимнастеркасын кия- кия елмайды:
— Ат шәп минем! Ул болыт килеп җиткәнче, тракторчылар янына барып өлгерәм Ни булса да бүген чәчеп бетерергә кирәк Тоз түгелмен. эремәмен әле.
Нигъмәт, дилбегәсен кулына алып, атына эндәште:
— Әйдә. Таракан, җилдертик, дускай' Азрак солың да бар. Анысын барып җиткәч инде Киттек, малкай!
Келәт янында эшләүче хатын-кызлар күңелендә Нигъмәтулла мәңгегә шулай атын иркәләп сөйләшкән һәм елмайган килеш калды Бер сәгать үтәр-үтмәстә. аның яшен атып үтергән гәүдәсен атына салып өенә алып кайттылар
Келәтләр яныннан киткәч, тузанлы юл белән чаптырып. Бакый Баткан елгасы күперен җирдән генә чыккан да. аты кырыннан җәяүләп, үргә атлый башлаган Өч йөз метрлар чамасы ераклыктан моны Нигъмәткә каршы килүче өч тракторчы күреп торганнар. Трактор өстендә чатырдаган тавыш чыгарып, яшен яшьнәп алган Тракторның моторы эшләүдән туктаган. Тракторчылар, кайсысы бисмилласын әйтеп, кайсысы күзен йомып, тизрәк башларын яшергәннәр Шулай да мизгел эчендә күреп калганнар аты яныннан барган Нигъмәтулла, аякларын кабаланмый гына бөкләп, тояклар янәшәсенә бөгәрләнеп яткан Тракторчылар йөгерешеп 68
килеп җиткәндә Нигъмәтнең җаны чыккан була инде Курка-курка гына кузгатып та караганнар, тик егетнең тын-сулышы сизелми Шулвакыт яздан бирле көтелгән эре. җылы яңгыр яварга тотынган
Җансыз гәүдәне өенә кертеп сәкегә урнаштыргач. Сабур Кытый- ка Нигъмәтнең гимнастеркасын салдырган. Аның маңгаенда борчак _ зурлыгы гына кара тимгел икән Аннан яшен аның бөдрә, йомшак ь чәчләре арасыннан үтеп, җилкәсенә чыккан да. аркага күчкән Арка- g сы агач тамырлары кебек, тармакланып-тармакланып. кара көеп ян- * ган Яшен уты. арка буйлап аска төшеп, уң аягындагы дагалы итеге * аша җиргә кереп киткән а
Нигъмәтнең гәүдәсе сәкедән озын булып чыкты Шуңа күрә аяк 5 очына бер утыргыч куеп, аның өстенә үзенең колхозда эшкә киеп йөр- * гән ямаулы куфайкасын җәеп, аякларын шуның өстенә суздылар g Ул көнне кичкә кадәр, икенче көнне өйлә җиткәнче, авыл халкы > Нигъмәтулла белән хушлашырга агылды Кешеләрнең берсе керде ф берсе чыкты Ишегалдында, урамда, төркем-төркем булып җыйна- х лып. озак таралмый тордылар Үлгәненең икенче көнендә аны җир- = ләделәр. Кәфенләнгән гәүдәне зур чүпрәк паласка төрделәр дә. ишек «? алдына алып чыгып. Таракан җигелгән арбага салдылар Еллар буе * күрше дә. яхшы абзый да булып яшәгән Мәчтәк Габдерахманы Нигъ- s мәтулланы соңгы тапкыр сурәткә төшерде Аннан соң. дулкынлану- * дан кызарып чыккан шадрарак битен боргалап, халык арасыннан кем- « недер эзләде Эзләгән кешесен тапкач, фотоаппаратын өчаягы белән * энесе Файзырга тоттырды да халык арасына титаклап кереп китте "
— Әйдәле, туган, бас дустың янына. Мәрхүм Нигъмәт сине бик ярата иде. Дустың белән мәңгелек истәлек итеп төшерим әле сине
Габдерахман абзый халык арасыннан җитәкләп алып чыккан малай. былтыр җәй буена диярлек колхоз эшендә Нигъмәтулла белән бергә эшләгән, бу вакытларда унынчы сыйныф өчен язгы сынаулар биреп йөргән, туктаусыз елаудан битләре шешенеп беткән Зиннур иде.
Картлар, җомгадан чыгуга. Нигъмәтулланы зиратка алып барып җирләделәр Карт мулланың, йөрәк кылларын өзгәләп, моңлы мәкам белән догалар укыганын тыңлаган Зиннур, күзеннән өзлексез аккан яшьләрен туктата алмыйча, яңа гына казылган кызыл балчык өеме янында тезләнеп озак утырды. Аның башы кичәле-бүгенле булып үткән хәлләрне сыйдыра алмый һәм ул үзен ниндидер сөрем, төтен эчендә утырган кебек хис итә иде Кырык икенче елны Харьков каласы янындагы язгы һөҗүм вакытында, каты җәрәхәт алган. Нигъмәтнең бертуган абыйсы Рәхмәтулла да елаудан шешенгән күзләрен җирдән күтәреп карый алмый Гәүдәсенең сул ягы фашист авиабомбасы кыйпылчыкларыннан телгәләнгән аның Бүген ул бердәнбер терәге булган таза, көчле гәүдәле, арысландай энесен җир куенына бирә Дөнья михнәтләренә һәм нужаларына тулы көннәр, атналар, еллар белән көрәшергә япа-ялгыз торып кала
Нигъмәтулланы җирләп, коръән сүзләрен соңгы тапкыр укыгач, күмешергә килгән халык тавыш-тынсыз гына таралды Яңа күмелгән кабер янында Рәхмәтулла белән Зиннур икәү генә утырып калдылар Кабернең тирә-ягы үткән ел көздән калган ак кылган белән капланган Аннан ерак та түгел, заманында күпләрне сокландырып, бер- берсенә матур итеп беркетеп ясалган зур таш коймалы, сирень куаклары каплаган, еллар-җилләр. яңгыр-карлар шомартып тоныкландырган иске кабер тора Бу кабердә үткән гасырда авыл мәдрәсәсенең атаклы мөдәррисе булган Нигъмәтулла Тукаев мәңгелек йокыга талган Хәзер аңа күршегә юаш. эшчән Нигъмәтулла Габсаттаров кабере барлыкка килде Иске каберне каплап үскән сирень агачлары, зират эчен хуш искә манчып чәчәк атканнар Нәфис исләр, тирә-
якны биләп алып, яңа кабер янында тезләнеп утырган, кайгыдан башларын түбән иеп сызланган ике кешене дә уратып алганнар. Бу исләр алар күңелендәге юксынуны көчәйтә, бертуктаусыз аккан күз яшьләрен арттыралар иде. Ничәмә е.п.ф ШУЛ куе сирень агачлары эчендә оя корган, парлашып бала чыгарган сары сандугачларның берсе кыюсыз гына сайрау авазы салды. Сайрый башлап, зират-ның авыр тынлыгын бозганын сизгәч, туктап тыңлап торды. Озак та үтмәде, әлеге кабердән ерак та түгел үскән икенче куак эченнән аңарга бүтән сандугач җавап бирде Бераздан исә зиратның төрле почмагында сайраган төрле сандугачларның моңы — мәңгелек йокыга талган асыл затларны тибрәтә кебек иде.
Нигъмәтне җирләп берничә көн үтүгә. Тараканны тагын Таз Камәре җигә башлады. Шул көннән соң атна үтәр-үтмәстә. ябыккан, чыбыркы белән кайналган атның сырт йоннары коелып бетә язды.
Дусты исән вакытта ул. колхоз дворыннан Банжур Ибрай чыгарып җибәргәч, һәркөнне иртән туры Нигъмәт йортына кайта иде. Капка янына җиткәч, кече капка келәсен тартып ача торган нечкә каешны бәрхет иреннәре белән кымтап каба да тарта Келәнең ачылган тавышы ишетелгәч, каешны иреннәреннән ычкындырмыйча, капканы башы белән тартып ача һәм ишегалдына уза иде. Кайтуына, болдыр янындагы җиз таска салып. Нигъмәт аның өчен азрак солы яисә бәрәңге кабыгы әзерләп куя иде.
Хәзер Таракан кече капканы ача алмый. Чөнки Нигъмәтнең абыйсы келә каешын алып ташлаган Килүче кешеләр кече капканы куллары белән өстән үрелеп ачалар Ә ат алай эшли белми, ул капка төбендә кешнәп таптана башлый Рәхмәтулла Тараканны берничә тапкыр энесеннән калган җиз тәңкәле йөгән кидереп, колхоз дворы- на кире илтеп тә куйды Әмма Таракан икенче көнне иртән тагын кайтты, тагын кешнәде. Рәхмәтулла, сыктап елаган йөрәген баса алмыйча. Тараканны чыбыркылап куып карады. Тик яхшы хуҗасын югалткан хайван, аңламыйча, һаман кайтты, һаман үзенең сөекле дустын эзләде Капканы ача алмагач, алгы аягы белән тырнап, аның такталарын ватып бетерде
Тик Таз Камәр Тараканны Нигъмәтнең капкасы янына кайтудан туктатты Берничә көн иртән капка төбендә көтеп алып, каеш чыбыркы белән яра-яра үзенең өенә алып китте Шуннан соң иртәләрен Таракан Нигъмәт капкасы янына кайтмас булды. Ә Таз Камәрдән кача башлады Соңгы качуында берничә көн авыл очындагы куе таллыкта яшеренеп яшәде. Таз Камәр, табып алып кайтып, колхоз сарае эчендәге юан баганага башын күтәртеп бәйләп, каеш чыбыркы белән сәгатькә якын кыйнады
Тирләп-пешеп мәктәпкә килеп кергән Банжур Ибрайның улы Халит геометрия буенча барган консультациядән Зиннурны эзләп тапты.
— Тизрәк. Зиннур! Анда Таз Тараканны кыйнап үтерә. Әйдә!
Тараканның башын каерып бәйләгән җиреннән, зур кыенлык белән чишеп, урамга алып чыктылар. Җылы һавага чыгу белән ат. хәлсезләнеп, аякларын бөгеп, үләнгә ята башлады, тик Зиннур белән Халит, аңа ятарга ирек бирмичә, тугай буена алып киттеләр. Кояш кичкелеккә авыша башлаганда, атны тышауламыйча гына колхоз атлары янында калдырып, ике малай күңелсез генә өйләренә атладылар
Икенче көнне авыл гөж килде! Иртән, сыер көтүен авылдан алып чыгып барган көтүче Мукшы Вәчили белән аның ун яшьләр чамасындагы улы, таш койма белән уратып алынган авыл зиратының 70
капкасы төбендә. Тараканның үле гәүдәсенә юлыкканнар Ат. дагалы аякларын бөкләп, астына тыгыбрак яткан да муенын сузып, башын такта капкага терәп үлгән Гүя. ул шул такта капканың эченә кереп юк булган, йөрәге белән сөйгән дусты Нигъмәтне күрергә өмет итеп, күзләрен капка ярыгы аша зират эченә текәп җан биргән
Бодай урган көннәрнең берсендә, кичләтеп бригадир Сәвәләй Закир йортына Зиннур килеп керде. Закирның хатыны Гайшә апа аны кече капкадан кергән чагында ук күреп алып, иренә эндәште.
— Әй. сиңа әйтәм! Лотфулла абзыйның төпчек малае Зиннур кереп килә, бар каршы чык. Берәр йомыш белән киләдер Әтисе бахыр, үзләренең лапас абзарын сүткәндә, егылып төшеп, билен имгәткән, йөри алмый ята икән хәзер
Бригадир белән Зиннур ишегалдында, келәт янындагы бүрәнәгә утырып сөйләштеләр
— Шуннан, энем, эшләр ничек9 Ун сыйныфны бетердең инде син. шулай бит'
- Бетердем, Закир абзый Аттестат алдым
- - Нәрсә эшләргә уйлыйсың инде хәзер7 Ничек яшәргә9
Зиннур азрак дәшмичә утырды, аннан гозерен әйтте
Мин. Закир абзый, сиңа эш сорап килдем Син миңа Захмайны бир инде
Закир аптыравын яшерә алмады
— Туктале. энем, синең бит ун класс белемең бар Син бит зур укымышлы кеше безнең өчен. Ә син ат җигеп кара эшкә чыгарга исәп тотасың. Сәбәбе нәрсәдә7
— Соң, сәбәбен үзең беләсең инде — нужа белән фәкыйрьлек. Институтка китәргә хәл юк безнең. Әтинең карап торган бер кәҗәсе белән ике сарыгы гына бар. Абый армиядә Апа кияүгә китте быел Аннан соң өскә кияргә юньле кием дигәндәи Әле килеп.әти дә имгәнде
Зиннур, тамагына килеп төялгән төерне көчләп йотты да. дәвам итте:
— Түшәмгә бәйләнгән бауга тотынып кына урыныннан тора, аннан аркага күтәреп, үзем тышка алып чыгам Мин карамасам кем карый аны "
— Шулай икән Тик сине бик шәп укый диләр иде бит Укырга кирәк иде сиңа Бу кара эштә без изелгән дә җиткән
— Ярар инде. Закир абзый, сүзне бетерик Кайтырга кирәк Син миңа Захмайны бир инде шулай да
— Нигә Захмайны7 Бурлы бияне ал Ул шәбрәк бит!
— Юк, син миңа Захмайны бир Мин аны Нигъмәтулла абыйның төсе итеп җигәрмен Таракан исән булса, мин синнән аны сорар идем дә. ул юк бит инде
Бригадирның йөзе караңгыланды
Ярар алайса, Зиннур Синеңчә булсын Ибрай бабаңа әйт. сиңа Захмайны бирсен, яңа тәгәрмәчле арбаны ал Пачар Бикиеннән бүген үк капчыклар сора Иртәгә Ялгыз Каен яланында урган комбайннан бодай ташый башла Капчыкларны тутыручы кызлардан капчыкларны җиргә ташлатмыйча, комбайн мәйданчыгыннан күтәреп ал. җирдән күтәрергә калса, көч килә
Закир абзый, азрак эндәшмичә бер ноктага карап утырды да. эчке бер яну белән өстәп куйды
Игеннәр уңды быел Бигрәк тә шул Ялгыз Каен яланындагы бодайлар шәп булды Нигъмәтулла чәчкән бодайлар