КЕМ ҖАВАПЛЫ?

Без көтелмәгән бер чорга килеп кердек Сиксән бишенче елнын язына чаклы дәвам итеп килгән «мактаулы заман* беркайчан да үзгәрмәс тесле иде Хәлбуки, үзгәрүен, үзгәрергә тиешлеген эчебездән генә кетсәк тә, өмет-ышаныч бик аз иде Чөнки мактаулы заманыбызның тәртип-низам- нары тимербетоннан коелгандай һич тә какшамас кебек иде Аларның шулай нык. мәң-гелек булуына безне 70 ел буена өзлексез ышандырып килделәр Инде менә какшамас- тай итеп төзелгән социализм атлы якты бинабыз көтмәгәндә селкенеп куйды төрле җирендә тирән ярыклар күренде, хәтта ишелә дә башлады, һәм ниһаять, аның эчтән тәмам черегән, тик тыштан гына сылал-буяп куелган бер корылма булуы ачыкланды Баштарак моңа бик үк ышанасы да килмәгән иде алай ук куркыныч-хәтәр түгелдер әле дигән шик т» бар иде Әмма аяусыз чынбарлык һәртөрле шикләрне себереп ташлады әйе. б< i моңарчы яшәп килгән дөньябызның таудай гөрселдәп ишелүен, аның җимерек хәрабәләре астыннан яңа дөньяның көч-хәл белән чыгып килүен күреп торабыз. Искесе нигезенә чаклы ишелеп бетәрме янасы ахыр чиктә чынлап күтәрелә алырмы — менә нәрсә хәзер безнең акылыбызны биләп җаныбызны өзлексез борчып тора Нинди булачак безнең киләчәк заманыбыз, азатлык белән иркенлекне күрербезме, ниһаять7' Уйлану күп. сүз-бәхәс күп. мәгәр көткән ачыклык юк та. тулы ышаныч аз хәзергә!
Шушы вакыйгалар уңае белән мин яшьләрнең без — картларга төбәлгән шикле һәм үпкәле карашларын күреп торам Гүя алар бездән • Ничек итеп сез илнең шушы хәлгә бер килеп төшәчәген алдан күрмәдегез, әйләнәгездәге гаделсезлекне. изү-талауны. алдау-көчләүне вакытында фаш итмәдегез, нәрсә карадыгыз сез язучылар?* — дип туп-туры бәреп сорыйлар кебек Әмма моңа дөрес җавап бирүе бер дә җиңел түгел
Иң элек бер ачыклык кертәсе килә бөтен гомеребез совет чорына туры килсә дә. күп хәлләрне үзебез күреп кичерсәк тә без бик күп нәрсәләрдән шулай да хәбәрсез яшәдек Партия һәм совет органнары үз эшләренең бик күбесен халыктан яшереп килгән Бары хәбәрдарлык дигән яңа бер сәхифә ачылгач кына, әллә никадәр һич көтелмәгән чын хәлләрне без дә беренче мәртәбә шаккатып белдек
Аннары инде, картларның үзләренә килгәндә, алар бит барысы да бер калыптан төшкән кешеләр түгел иде Бик төрле иде бит алар — үзләре дә язмышлары да, иман нары да һәм заманга да аларның мөнәсәбәтләре бик төрле булды Җаны-тәне белән ышанучылар бар иде (болар күпчелек), ышанып бетмәүчеләр дә аз түгел иде хәтта заманны кабул итә алмаучылар да юк түгел иде Мин үзем мәсәлән яңа заманның ясалма-ялган булуын ничектер тирем белән бик иртә тоя башладым әмма аңа ышанырга. аңа иярергә тырышып яшәдем Дөресен генә әйткәндә бу өч төрле «картлар* арасында замана мәсьәләсендә бернинди бәхәс фикер көрәше юк иде һәм булуы мөмкин дә түгел иде. чөнки безнең өстән хакимлек итүче идеология, аны бик уяу саклаучы тоталитар власть һичбер төрле бәхәскә, фикер хөрлегенә юл куймый иде Шул сәбәпле, эчеңнән ни генә уйласаң да. син хаким идеологиягә буйсынырга һәм иҗатың белән тормышыңны да шуңа көйләргә мәҗбүр идең Кыскасы, Сталин, Хрущев, Бреж нев чорларын кичергән бүгенге картларның ул чактагы гамәлен ике төрле нәрсә бил теләде алдану һәм курку. Алдану - ышану өчен, курку — башыңны саклау өчен ки
Б
рәк иде Моңардан түбәндәге нәтиҗәне дә ясарга мөмкин әгәр дә бүгенге яшьләргә без кичергән заманнарда яшәргә туры килсә, шик юк ки. аларның язмышлары нәкъ безнеке төсле булыр иде
Әнә шул алдану белән куркуның бик ачык мисаллары итеп, мин безнең әдәбият дөньясыннан үзем кичергән берничә вакыйганы язып калдыруны, ниһаять, кирәк таптым Боларны «Соңгы китап»ка кертергә дә исәбем бар иде. ләкин вакыты җитмәгән әле. дип кичектергән булдым Хәзер исә җитү генә түгел, шактый соңга да калдым шикелле Хәер, гыйбрәтле фактлар беркайчан да әһәмиятен югалтмаска тиештер дип
Сүз биредә сугыштан соңгы елларда безнең язучылар союзының өч рәисе белән минем арада булып узган һәм күңелемдә гомерлеккә уелып калган бик үкенечле дә аянычлы өч вакыйга турында барачак Шуның беренчесе Афзал абзый Шамов вакытында булды
1956 елның әллә җәй ахыры, әллә көз башы иде, минем шәһәр читендәге кечкенә генә агач өем алдына Язучылар Союзы машинасы килеп туктады Ул чакта Союзның бердәнбер иске җиңел машинасын Майшәкәр исемле ифрат уңган җитез хатын йөртә иде Өйгә килеп керү белән ул кабалана биреп «Әмирхан абый, Сезне алырга килдем»,— диде Мин аптырабрак «Ни өчен?»—дип сорагач, Майшәкәр «Белмим. Афзал абзый тизрәк алып килергә кушты»,— диде
Шактый ук сәер булып тоелды бу миңа Союз машинасының беренче мәртәбә мине алырга килүе — нигә ул хәтле кирәк булдым икән мин персидәтель абзыйга?
Кузгалып киткәч тә Майшәкәр әйтте «Инде хәзер Нәкый абзыйны кереп алабыз»
• Ул да кирәкмени?» «Әйе, аны да китереп җиткерергә кушты Афзал абзый!» Ала-ай, кызык бит әле бу Союз Нәкый абзыйны сирәк кузгата торган иде, нинди гадәттән тыш вакыйга килеп чыкты икән анда’ «Тагын кемнәрне алып килергә кушты, Афзал абзыең’»—дип сорадым мин сак кына «Барыгызны да чакыртты Сезнең телефон юк бит. менә миңа барырга туры килде».— диде Майшәкәр
Нәкый абзыйлар ул чакта Кольцодан чак кына арырак. Тукай һәйкәле артындагы яңа йортта торалар иде Майшәкәр, җитез генә төшеп, аларга кереп китте Мин машинада калдым Шактый гына көтәргә туры килде — Нәкый абзый, кем генә чакырса да, кабалана торганнардан түгел Ниһаять, чыктылар, исәнләштек, һәм кузгалып киттек Бер-ике минуттан Матбугат йортына барып та җиттек Баскычтан менешли Нәкый аб-зый миннән әкрен генә сорап куйды «Бу ни тамаша, нигә кирәк булдык икән без Әб- зәлетдин иптәшкә’» «Менә, хозурына кергәч, белербез инде».— дидем мин аңа.
Әле көннең беренче яртысы гына булганга күрә. Союз тирәсендә «каләм әһелләре» күренмиләр иде Афзал абзый бүлмәсендә ялгызы гына иде, ул безне аягүрә каршы алды, утырырга кушты, үзе һаман баскан килеш калды Кыска гына хәл-әхвәлне сорашканнан соң, бернинди кереш сүзсез туп-туры бездән сорады
— Пастернак турында ишеткәнсездер инде’
Безнең өчен бу шактый көтелмәгән сорау булды (Без бит үзебездә берәр хәл булмады микән, дип уйлабрак килгән идек Баксаң эш әнә нәрсәдә икән) Дөрес, соңгы вакытларда Борис Пастернак исеме тирәсендә зур шау-шу купканын без күпмедер дәрәҗәдә ишетеп тә, укып та белә идек Тора-бара бу шау-шу бер кампания төсен дә алып өлгерде Аңа «Доктор Живаго» дигән әсәре өчен Нобель премиясе бирелгәч, шагыйрьне каты гаепләү һәм яман тиргәү аеруча көчәйде Әйе. болары безгә мәгълүм диярлек Мәгәр безне менә бүген машинада җилтерәтеп бирегә китерү нигә кирәк булды соң’ Нинди гадәттән тыш вакыйга бар тагын?
Афзал абзый моны да безгә бик ачык әйтеп бирде
— Пастернакны язучылар союзыннан чыгарганнар’
Шунда ук «ни өчен» дигән сорау туса да, без аны биреп тормадык — туктаусыз кыйналып килгән шагыйрьнең ахыр чиктә союздан чыгарылуы бер дә искитәрлек вакыйга түгел иде Безнең заманда андый хәлләр һаман булгалап тора.. Күптәнме әле Анна Ахматова белән Зощенконы да. дөнья шаулатып, әдәбияттан кудылар Шулай да Афзал абзый, без бирмәгән сорауны үзе сизгәндәй, эшнең ничек булганын бераз аңлатып та бирде
— Мәскәүдә язучыларның зур җыелышы булып узган Шунда Пастернакның совет язучысына һич тә килешмәгән гамәлен бик каты тәнкыйть иткәннәр Алай гына да
түгел, аны союздан чыгарырга дип бертавыштан карар да кабул иткәннәр Берәү дә яклап чыкмаган, беләсегез килсә'
Нәкый абзый, гадәтенчә, сүзне уенга борырга теләде
— һа, эшне тиз тотканнар икән, безнең ризалыкны көтеп тормаганнар Бик әйбәт Алайса. Әбзәлетдин, безгә бүрекләрне кияргә дә ярый торгандыр инде — һәм ул китәргә җыенгандай кузгалып куйды
— Карале, Нәкый, бу бит — бер дә уен эш түгел,— диде Афзал абзый гаҗәпләнү һәм әзрәк ачу белән дә — Сүз, беләсегез килсә, гаять җитди политик мәсьәлә турында бара Совет язучысы исемен йөрткән Пастернак асылда безнең революциянең изге максатларын бозып, яманлап әсәр яза, шуны чит илдә бастыра, шуның өчен, җитмәсә. Нобель премиясен дә ала
— Алмаган шикелле әле,— дидем мин, икеләнебрәк
— Алыр, баш тартмас.— диде Афзал абзый, сүзен кызу гына дәвам иттереп — Буржуазия белә бүләкне кемгә бирергә Кыскасы, Пастернакның бу антипатриотик эшенә без. татар совет язучылары да. үзебезнең мөнәсәбәтебезне билгеләргә тиешбез
— Ничек итеп’ — диде Нәкый абзый
— Ягъни без, татар язучылары. Пастернакның ул гамәлен хөкем итәргә һәм аңа карата күрелгән чараны дөрес дип санарга тиешбез
Алай икән Без сүзсез генә утыра бирдек Бу бик киеренке бер мизгел иде Афзал абзый шуны тоеп булса кирәк, бераз акланырга теләгәндәй
— Бездә генә түгел, барлык союз оешмаларында да бу шулай эшләнә,— диде — Тиешле урыннар белән сөйләшеп, киңәшеп Бер минем инициатива гына дип уйламагыз!
— Соң сез дә, кирәксә, союз исеменнән шулай эшләгез Минем моңа ни катнашым бар’1 — диде Нәкый абзый, иңбашын җыера биреп
— Юк, Нәкый, синең дә катнашың бар.— диде Афзал абзый, кистереп — һәрбер намуслы язучының
Ләкин Нәкый абзый, ни әйтәсен алдан ук белгән шикелле, аның сүзен бүлде
— Гаҗәп, гаҗәп1 Мәскәүдә әнә бездән сорап тормыйча Пастернакның эшен бетереп куйганнар бит инде Тагын ни кирәк’
— Синең сүзең кирәк, Нәкый Әнә шул Мәскәү язучылар җәмәгатьчелегенең Пастернакка карата чыгарган карары белән килешәсеңме-юкмы ’ Мин мәсәлән. Татарстан язучылары килешергә тиеш дип беләм Чөнки сүз бер язучының союз уставын тупас бозуы, ягъни уставта әйтелгән совет позициясеннән читкә i айпылуы турында бара - Без менә,—диде ул. сүзен дәвам итеп,—язучылар исеменнән Мәскәүгэ җибәрергә хат яздык, ул әнә алдыгызда ята Күп кенә иптәшләр аңа кул куйдылар инде Сез дә укып карагыз Килешсәгез — кулыгызны куясыз, килешмәсәгез — юк мәгәр полициягез ачык булырга тиеш
Нәкый абзый кинәт кычкырып көлеп җибәрде
— Кара син аны' Позицияне ачыклар өчен генә син безнең арттан машина җибәргәнсең икән ләбаса1
Афзал абзый кара янып китте, ләкин тынычлыгын саклап калды
— Сезнең ише мөхтәрәм язучыларны жәяү йөртеп булмый бит инде.— дигән булды ул
Ә Нәкый абзый шунда ук бик җитдиләнеп, аны бөтенләй тыңламагандай үз уйларына бирелгән иде
Инде минем үз хәлемә күчәсем килә Афзал абзыйны тыңлап утырганда ук миндә ирексездән ике төрле уй үзара тартыша башлады Күптән инде үзем дә кагы- лып-сугылып килгәнгә күрә, кешегә политик гаеп ташларга бер дә яратмый идем Менә хәзерге шикелле бөтен вөҗүдем андый эшкә каршы, һәм моңарчы минем һич кемне дә политик яктан гаепләп чыкканым булмады
Аннары Борис Пастернакның зур шагыйрь икәнлеген ишетеп белсәм дә. хәзергә кадәр миңа, оятыма каршы, аның бер әсәрен дә табып укырга туры килмәде Ә каядыр читтә басылганын әйтеп торасы да юк Димәк, мин аңа ташланган гаепнең чынмы-ял- ганмы икәнен белмим, шулай булгач, кешелек ноктасыннан караганда, минем аны гаепләргә хакым бармы’ Юк һәм булмаска да тиеш'
Әйе. минем үз акылым миңа шулай ди. бу гаепләү кампаниясенә кушылмаска, намусымны көчләмәскә куша Әмма шул ук вакытта фани исәпләрдән туган икенче бер уй да миңа үзенекен тукый, җанга тынычлык бирми иде Дөресен генә әйткәндә, минем бу уем да әнә шул күптән кагылып-сугылып килүләрдән туган иде Без кичергән чорларда идеология һәм политика аркасында кыйналулар да, бөтенләй харап ителүләр дә бик күп булды Әнә хәзер дә Афзал абзый «Позициягез ачык булсын'. — ди «Позиция. дигән бу сүз хәзер бик модада — аны гел искә төшереп кенә торалар Позициясе туры килмәгән кеше алла ничә төрле күзәтү астында яшәргә мәҗбүр Аны төрлечә
кыса башлыйлар (мәсәлән, язган әйбереңне басмыйча йедәтәләр яки нәшрияттагы китабыңны планнан сызалар) Ә кая барасың, ни эшли аласың, ничек яшисең бу ирегең һәм җаның богаулы бер заманда71 Әнә шундый бер-берсе белән килешергә теләмәгән «ике фикер» керәше арасында идем мин
Ә Афзал абзый бөтен мәһабәт гәүдәсе белән үрә басып, безнең кузгалганны көтеп тора Барлык язучыларныкына караганда да Нәкый Исәнбәт белән минем нишләргә уйлавыбыз аның өчен әһәмиятлерәк иде кебек . Үзенә күрә безне тагын бер сынап карау1
Мин билгеле. Нәкый абзыйдан узып ни дә булса эшләргә тиеш түгел идем Ул яше белән дә дәрәҗәсе белән дә миннән күп өстен, һәм миңа караганда күбрәк кыйналган да кеше Әле кайчан гына җәдитчелектә гаепләп каты гына кыйнадылар — Хрущевның үзенә барып җитәргә мәҗбүр булды агаебыз* Аннары гади әдәп дигән нәрсә дә бар бит әле — сүзне башлап олы кеше әйтергә тиеш
Тынып тору озаккарак китте булса кирәк, Афзал абзый коры гына
— Йәгез, иптәшләр, мин көтәм!—дип куйды
Шуннан соң Нәкый абзый, бер сүз әйтмәстән. кинәт кенә сикереп торды да. хатка күз дә салмыйча, астына тиз-тиз генә кулын куеп, каләмен ташлады Аның бу хәрәкәтләре миңа ничектер «чәнчелеп китегез’» дигән шикеллерәк тоелды һәрхәлдә, аның кул куюы теләп, килешеп эшләнгән эш түгел иде Соңыннан ул моны үзе дә миңа әйтте
Инде минем чират Торып, өстәлдә яткан хатны өстән-өстән генә карап чыккан булдым Билгеле хатның эчтәлеге белән танышу өчен дә, аңа карата нидер әйтер өчен дә түгел Бары вакытны сузар өчен генә Ахырына җиткәч, сүзсез генә кулымны куйдым — монда имзалар җитәрлек иде инде
Шул рәвешчә. Нобель премиясенә лаек булган шагыйрьне хөкем итүгә без дә катнаштык Бу — кичерүе читен түбәнлеккә бару иде. әмма намусыбыз кушканга түгел, ә ирексездән ниндидер өстен бер рәхимсез көчкә буйсынып Нинди көч соң ул безне шулай еш кына сындыра7 Бу сорауга җавапны мин иң ахырдан гына бирәчәкмен Хәзер исә менә мондый сорауга үзеннән-үзе җавап сорала шикелле ирексездән кылган гамәлебезне вөҗдан хөкеме алдында аклап буламы7 Юк. булмый, мөмкин түгел* Иллә мәгәр түбәнлеккә баруыбызны беркадәр җиңеләйткән сәбәп шулай да бар иде Эш шунда ки. шагыйрь Пастернакны соңгы вакытларда бөтен матбугат тирги, каһәрли, русның безнең өчен авторитет булган зур-зур язучылары аны гаепләп чыга, беркем тарафыннан яклау сүзе ишеткәнебез юк Шуннан соң безгә, гел шик астында яшәүче ике татар язучысына, нәрсә эшләргә кала7 Әгәр Пастернакны гаепләү нахак булып чыкса (ә нахаклыгын алдан ук күрергә мөмкин иде), бу бөтен совет әдәбиятына җуелмас оят китерәчәк һәм бөтен җавабы да безнең һәммәбез өстенә төшәчәк Кампания колына әйләнү коточкыч нәрсә ул!
Миңа калса. Афзал абзый үзе дә — кампания колы Татар язучылары исеменнән Пастернакка каршы хат язарга аңа. мөгаен, обком кушкандыр әле Моның кебек җитди эшне ул үз белдеге белән генә эшләргә, ихтимал жөръәт итмәс иде Безнең председательләр көн саен диярлек обкомга йөреп торалар. Бер генә эш тә шул бинада утыручы эреле-ваклы җитәкчеләренең кушуыннан яки рөхсәтеннән башка үтәлми бездә
Билгеле, Афзал абзый үзе кол булуын инкарь иткән булыр иде Партия кушкан һәр эш аның өчен, күңеленә хуш килсә дә. килмәсә дә. һичшиксез, дөрес һәм хаклы* Ул бит. үзе әйтмешли — партиянең «тугрылыклы солдаты» иде. мәрхүм*
Үкенечле вакыйганың икенчесе союзда Ибраһим Газый рәислек иткән чагында булды Бусы да «кул кую» белән бәйләнгән, әмма мине иң аптыратканы һәм авыр газапка дучар иткәне*
1968 ел августның соңгы яртысы, ә мин җәй буе диярлек яңа квартирга ордер алал- мыйча җәфаланып йөрим Шәһәр читендәге кечкенә агач өебезне сүтәргә тиешләр Күрше өйләрне сүтеп бетерделәр инде, безнең дә калка-коймаларны ваттылар, бакчабыздагы алмагачларны да кистеләр япа-ялгыз утырып калган өйдән безнең чыгып киткәнне генә көтәләр Монда зур яңа йорт сала башлаячаклар, материалларын да инде ташырга тотындылар
Менә шундый бик кыен хәлдә калып алтырагач-йөдәгәч, мин союзга, Ибраһим Газый янына бардым Бердәнбер ярдәм сорарлык җиребез шул союз гына — бигрәк тә
минем өчен Ибраһим эшенә, килсә, иртә килә торган иде Мин килгәндә, ул инде бүлмәсендә ялгызы гына нидер язып утыра иде Кыяфәте бик җитди мине дә «Ник вакытсыз йөрисең?»—дигән төслерәк каршы алды Яза торган кәгазен дә каплабрак куйды Җитди эшеннән аерылуын күргәч, мин дә сүземне кыска тоттым
— Гафу ит. Ибраһим' — дидем— Аптырагач, сиңа килдем Әллә кайчан билгеләгән квартирага һаман да ордер алалмыйча йөрим Ә үземне көн дә өйдән куалар
Кем бирергә тиеш’
— Горсовет инде
Шунда ук телефон трубкасын алды, номерын җыйды, кем беләндер коры гына исәнләште һәм туп-туры аңа бодай диде
— Күктә бит фәрештәләр генә торалар, ә без — җирдә йөрүчеләр — барыбыз да гөнаһлы бәндәләр, хөрмәтле Фәлән Фәләноөич' Ни өчен язучы Еникеевны аңа билгеләнгән квартирага ордер бирмичә интектерәләр’ Кайчан бетәр бу волокита'”
«Ай-Һай1* дип эчемнән пошынып куйдым, аның бу кадәр туры бәрүен ишеткәч Фәрештәләр белән гөнаһлы бәндәләрне искә төшерүе дә. мөгаен минем хакта нидер аңлатыр! а теләве булгандыр Гомумән. Ибраһим Газыйның, ачуы килгәндә, берәүдән дә курыкмыйча ярып әйтә торган гадәте бар иде Хәтта әнә үзеннән югары утыручыларга да*
Шулай сөйләшкәннән соң, Ибраһим шап иттереп телефон трубкасын куйды
Миңа яңадан шалтыратырга тиешләр.— диде ул күзлеген киеп — Син Янкәй. пока чыгып тор. минем менә бик ашыгыч эшем бар. хәбәр алгач үзем чыгып әйтермен
Булырмы соң ул хәбәр7
Булырга тиеш Ишеткәнсе1ци*р мин горкомның беренче секретаре белән сөйләштем Ә ул хәзер үк горсовет белән сөйләшергә булды Пока шул Көт яме'
Мин ничектер кыенсынып кына чыктым да коридорда арлы-бирле йөрергә тотындым Язучының язучыга чыгып торырга кушуын ишетүе бик үк күңеллелән түгел Хә- |'Р Ибраһим Миңгазыев иптәш безнең председатель дә бит әле үпкәләп тору бу очракта урынсыз да булыр Ашыгыч эшем бар ди бит Ашыгыч эшләр, гадәттә, обкомнан килә шикелле, яки Мәскәүнең үзеннән Эшнең бик җитдие булса кирәк Ахунга да тапшырмаган. иртүк үзе килеп утырган Хәтта яза торган нәрсәсен миннән дә яшерергә тырышты Гаҗәп әле бу1
Шулай уйланып, коридорны буйлап йөргәндә. Ибраһим да бүлмәсеннән чыкты, үзе яныма килде
Сөйләштем. ордерны бирерләр, алырсың,— диде ул миңа һәм кулларын артка куеп зур тсггаш тәрәзәдән урамга карап тора башлады Аңарда бераз йончыганлык сизелә иде Мин. рәхмәтемне әйтеп, китмәкче булдым
Тукта, китмә диде ул. һаман тәрәзәдән урамга карап торган килеш Аннары шактый көттереп, әкрен генә сорады —Чехословакиядәге хәлләрне ишеткәнсеңдер7
Мин икеләнебрәк калдым нинди хәлне сорый икән7 Чехскловакиядә яздан бирле инде төрле җитәкчеләр арасында ниндидер көрәш-тартыш барганлыгын газеталардан укып белә идек Дубчек дигән берәүнең җитәкчелекне кулына алуын да ишеткән идек, ләкин безнең газеталар аны мактал түгел, яманлап язганнар иде Ибраһим шуны сорыймы мәгәр бу бит инде иске хәбәр Тагын нәрсә бар икән7
Юк ишеткәнем, юк,- дидем мин ахырда
Радиодан тыңламадыңмыни7
Бүген иртәгесен тыңламыйча калдым
Жал. бик мөһим белдерүне ычкындыргансың Безнең танклар Прагага кергәннәр
— Я| |.ни 7
Ягъни, безнең хөкүмәт Чехословакиягә гаскәр кертүне кирәк тапкан
Ибраһим соңгы сүзләрен бер дә күпертмичә гади генә итеп әйтте Минем дә артык исем китмәде гүя көтелгән бер нәрсә турында сүз бара иде
Әнә шулайрак эшләр,—диде Ибраһим көрсенгәндәй Г.еэ хөкүмәтнең бу чарасын хупларга тиешбездер инде, шулай түгелме7
Мин дәшмәдем нинди -хуплау* турында сүз булырга мөмкин71
Ибраһим ниһаять, миңа таба борылды
— Кыскасы болан Еники диде хл.— язучылар исеменнән мин отклик яза идем, бетергәч, син дә кул куярсың шуңа7
— һай. Ибраһим' дидем мин. бик борчылып.— хәзер миндә ул кайгымыни7 Үземнеке үземә җиткән, беләсең бит инде'
— Сүз бит ЧехосЛОваКИКНе саклап калу турында бара'
— Аңлыйм Ибраһим Ләкин минем бит бу хакта радиодан да ишеткәнем гәзиттән д» әле укыганым юк Белер-белмәс көе тот та нәрсәгәдер кул куй. имеш* Ярыймыни алай7
— Нигә миңа ышанмыйсыңмыни? — диде Ибраһим ияген учлап
Билгеле, сүз ышану-ышанмау турында бармый иде Совет армиясенең чехларга бәреп керүенә берсүзсез ышанырга була — безнең сәясәт өчен бик нормаль күренеш ул Юк. минем әнә шул сәясәтне хуплаган кәгазьгә чынлыкта кул куясым килми иде Тик менә шуны Ибраһимга туп-туры әйтергә кыюлыгым җитми Гомумән. Ибраһим белән сөйләшкәндә артык чишелеп китүдән дә тыелырга мәҗбүр идем мин
Ибраһим Газый ортодоксаль коммунист иде Совет властена тел-теш тидергәнне бер дә яратмый иде. чөнки үзенең яшәвен, кеше булуын бары тик шул власть аркасында гына дип белә иде Әмма ул аягүрә катып калган догматик та түгел, тормышның кимчелекләрен дә күрә белә, җитәкче органнарның начар эшләрен тәнкыйть итүдән дә куркып тормый, бюрократлашып беткәй кайбер аңгыра-мокыт түрәләрне ул еш кына «чуен башлар* дип атый торган иде
Инде безнең мөнәсәбәтләргә килгәндә, нәрсә дияргә мөмкин9 Безнең танышлык бары сугыштан соң гына башланды Бер эш кешеләре буларак, без союзда үткәрелгән җыелышларда, төрле утырышларда очрашабыз, бергә кайткан, бергә сөйләшеп утырган чакларыбыз да була иде Бервакытны, җәйнең матур бер көнендә. Ибраһим белән Афзал абзый һич көтмәгәндә минем шәһәр читендәге өемә дә килеп чыкканнар иде. Бу «визит» мине гаҗәпләндерде дә һәм куандырды да... Бакчада күпмедер сөйләшеп утырганнан соң өчәүләшеп йөрергә чыгып киттек Казан суы буйларында озак кына йөреп, шактый арып-талып Ял паркына да күтәрелдек Ә анда цистернадан сыра сатып яталар Ничек инде салкын сыраны эчмичә үтеп китәргә момкин ди91 Мин юлдашларымны кыстап карадым, ләкин алар цистернага якын да килмәделәр Минем сыра күбеген өрә-өрә тәмләп эчкәнне бер читтә сабыр гына көтеп тордылар. Эчү мәсьәләсендә бик тәүфыйклы иде алар, мәрхүмнәр1
Кыскасы Ибраһимның миңа мөнәсәбәте начар түгел иде. дип әйтә алам Дөрес, ул минем карашларның рәсми идеологиягә туры килеп бетмәгәнен белә иде. мәгәр аңа карап мине чит-ят итмәде Язучы дип таныды әсәрләремә карата каты сүз әйткәне булмады Ул әле мине бер хикәямнең исеме белән «Ялгыз каз'» дип тә атый иде (Очрашканда еш кына «Нихәл, син, ялгыз каз!»—дип уза торган иде)
Безнең ара-гирә кайбер актуаль мәсьәләләр буенча ачык кына сөйләшкән чакларыбыз да булды Аңа каршы сөйләсәм дә. ул чыраен сытмый, усалланмый иде Гадәтенчә, шаблон сүзләр кулланмыйча гына, беркадәр юмор да кыстырып, үзенекен аңлатырга тырыша һәм ахырдан гына «Сиңа, парии Марксны күбрәк укырга кирәк» —дип өстәп куя иде Үзе ул язучылар арасында марксизм-ленинизмны бөтенесеннән дә яхшырак белүче булып санала иде
Гәрчә без бер-беребездән шактый ерак торсак та. мин аңардан шикләнми идем, гадел кеше булуына ышана идем Ләкин аның ортодоксаль карашларын белгәнгә күрә. мин. әйткәнемчә, сакланыбрак сөйләшергә дә мәҗбүр идем Ачуын китерсәң. Ибраһим Газый иптәшнең хәтер >клап тормыйча бик туры бәреп әйтә торган гадәтен дә белә идем
Инде менә 4i х ■ товакиягә безнең армияне кертү уңае белән аның ниндидер «хуплау* язып маташуы миңа бер дә ошамады — ошамау гына түгел, күңелдә «нигә кирәк булды әле ул9» дигән авыр сорау да тудырды Шәт Ибраһимның үзенә дә ачыктыр инде — күрше дус илгә гаскәр кертү бу бит аның эчке эшләренә дорфа рәвештә тыгылу, көч белән аны үз ихтыярыңа буйсындыру дигән сүз Саклап калу, имеш! Кемнән, нәрсәдән9 Агрессиянең икейөзле бер формасы ич бу! Күп күрдек без моның ише хәл-ләрне! Сугыш вакытында безнең гаскәр азат иткән илләрнең һәркайсында властьны коммунистлар кулына алып бирдек Җитәкчеләрен дә без куйдык, ярамаганнарын атып ташладык, хәтта суд ясатып, кайберләрен аттырдык та — кыскасы, барысы да безнең боерык буенча эшләнде Инде без таккан системага халык түзә алмыйча баш күтәрә башласа, гаскәр керттек, танклар белән бастык.
Инде менә Чехословакия Шул ук ялган сылтау, шул ук танклар өере, шулай ук, карта алыштырган шикелле, җитәкчеләрне алыштыру Һәм мин шушы вөҗданым кабул итмәгән эшне «хупларга* тиешмен имеш! Дөресен генә әйткәндә, мин Ибраһимның да үз теләге белән -хуплавына ышанып бетми идем Мөгаен, аңа бу эшне -югарыдан* кушканнардыр Шуңа күрә ул, иреннәрен кысып булса да. ашыгыч мөһим боерыкны үтәргә мәҗбүрдер Мәгәр мин болай фараз кылуымны аның үзенә билгеле, әйтеп тормадым Бу очракта бит ул Союз председателе буларак хәрәкәт итә. һәм аның карашы рәсми позиция белән, һичшиксез, туры килергә тиештер инде. Ләкин минем үземә нишләргә соң9 Ул әнә минем җавапны көтә: хуплау кәгазенә кул куярга мин ризамы, түгелме? Әлбәттә, риза түгел, әлбәттә, теләмим' Тик ничек итеп моны аңа әйтергә9 Әмма сизәм, менә хәзер үк туп-туры әйтеп бирергә кыюлыгым җитмәячәк Бердән, әлеге каһәр суккан сагаю тота, икенчедән. Ибраһимның кәефен дә бозасым килми Шуңар күрә, үземә калса, дусларча гына әйтеп котыласым килде
— Ибраһим, кичер, мин хәзер көтеп тора алмыйм Син. давай, ул нәрсәңне язып бетер. чакырырсың, килербез, сөйләшербез Анда тагын күз күрер
— Синец тизрәк ычкынасын килә инде — диде Ибраһим, мәгънәле генә көлемсерәп — Бар алайса, бар1
— Мин синнән качмыйм. Ибраһим* —дидем мин аңа. ихлас күңелдән
Шуның белән сүз бетте. Ибраһим үзенә кереп китте, мин дә үз юлым белән китеп бардым Бу урында бик мөһим бер моментны әйтеп үтәсем килә безнең иң соңгы сүз алышуыбызның һәркайсыбыз өчен яшерен мәгънәсе булган икән Мин мәсәлән. Ибраһимның «ычкынасың килә инде* дигән сүзен «кул куюдан качарга телисең* дип аңладым Ә минем җавапны аның ничек кабул иткәнен миңа соңрак аңларга туры килде Тагын өстәп шуны да әйтим мин. билгеле, яңадан союз тирәсенә барып йөрмәдем һәм ■■акырсалар да. бармаска дип күңелемне беркетеп куйдым
Бер-ике көн үтте микән. -Татарстан- газетасында Ибраһим Газый тарафыннан язылган һәм бер төркем язучылар кул куйган әлеге «хуплау • басылып та чыкты Тексты зур түгел иде. анысын өстән-өстән генә укып, мин тизрәк кул куючыларга күз төшердем башта Ибраһим Газый үзе, аннары Афзал Шамов, Гомәр Бәшир. тагын берничә мөхтәрәм язучының исеме һәм шулар арасында минем исем дә' (Кызганычка каршы, ул газета миндә сакланмады, шуңа күрә исемнәрнең хәтердә калганнарын искә төшерү белән генә чикләнәм )
Үз исемемне күргәч, минем кечкенә күзләрем атылып чыга язды Бу ни хәл'” Кайдан нигә, ни өчен монда минем исем? Күрмәгән, укымаган, кул куймаган белдерүдә'” Аңлый алмыйм күзләремә ышанасым килми, әллә нәрсә бу"
Ярый, «хуплауның үзен ул югарыдан кушу буенча язсын ди әмма аның астына кемнәрнең исемнәрен куеп чыгаруны да кушып тормаганнардыр инде һичшиксез, бу — Ибраһимның үз эше* Димәк ул коммунист иптәш. Чехословакияне танклар белән таптатуны үзе ген» хуплау түгел, минем исемнән дә хуплата* Мин аның өчен үз акылым, үз вөҗданым белән яшәүче шәхес түгел, минем белән теләсәң ни эшләсәң дә һәм миннән теләсәң ни эшләтсәң дә ярый икән ләбаса* Жанны иң нык сыкратканы һәм тетрәткәне әнә шул хакыйкатьне ачу булды Гаҗәеп бер ачыклык белән мин үземнең, партия диктатурасы шартларында, гади бер чүпрәк уенчыкка әйләнүемне аңлагандай булдым
Әйе әнә шул рәвешчә, мин үз ихтыярымнан тыш мөртәтлеккә дучар ителдем үз теләгемнән башка тарих битендә канлы бер җинаятьне хуплаучы булып калдым Әйтәсе дә түгел моның газабы минем өчен бик авыр иде һәм озакка сузылды
Бераз айный төшкәч минем кемгә дә булса зарымны сөйлисем килә башлады ТЪвәккәл чГомәр абзыйга шалтыраттым Ленин бакчасында очрашырга булдык
Укучыда сорау туарга мөмкин ни өчен Гом-ip Башир) ә. ни өчен Ибраһим Газыйның үзенә түгел’ Әйе. беренче минутларда ук миндә андый тыелгысыз теләк туган иде Ләкин эш узгач, ярсып барып, талашып кайтудан ни мәгънә” Ә минем бу акылга сыймас күңелсез вакыйганың чын сәбәпләрен ныграк аңлыйсым килә Гомәр абзый — Ибраһимга кадәр, үзе дә безнең оешманы җитәкләгән кеше әдәбиятыбызның танылган авторитеты югарыдагы җитәкчеләр белән дә даими бәйләнештә Аннары иң мөһиме мин аңа ышанам, курыкмыйча барын да сөйли алам Ә хәзер миңа бары тик шундый кеше кирәк
Икенче көнне очрашкач һәм бакчаның аулаграк бер җиренә барып утыргач, мин аңа булып узган вакыйганы бик ачынып сөйләп бирдем Әмма Гомәр абзыйның моңа һич тә исе китмәде
Мин дә укымадым мин дә кул куймадым диде ул мине шаккатырып
— Ә башкалар’
— Белмим Юктыр, булмагандыр Ибраһим үзе генә кирәк кешеләрнең исемен куеп чыккандыр Ашыгыч эш. гадәттә, шулай эшләнә инде ул Әнә. некролог язганда да имза җыеп йөрмиләр ич*
Соңгы мисалы бик кызыклы әмма урынлымы ул. ничек итеп мин мондый аңлату белән килешә алыйм ди”
— Гомәр абзый, бу бит үтә җитди вакыйга* дидем мин. кызып китмәскә тырышып - Бер дәүләт икенче дәүләтнең җиренә гаскәр кертә, аны көч белән үзенә буйсындыра, һәм шушы ямьсез эшне, ризалык сорамыйча гына, безнеңисемнан хуплыйлар* йә. әйтегез, килешеп буламы мондый башбаштаклык белән’
Аныгы шулай инде, диде Гомәр абзый киң. шәрә маңгаен ышхыштырып — Вакыйгасы да бик күңелсез -хуплау* дабик үкдорес эшләнмәгән Ибраһим телефон белән генә сорал чыкса да яхшы буласы икән дә бит. күрәсең, югарыдан бик ашык тырганнардыр инде Ләкин син. Әмирхан артык борчылма Кем андый «хуплауларны* укып тора’ Бездә шулай бит инде ул. зуррак вакыйга булса, югарыдан тоталар да тизрәк йә «хуплау, йә «яманлау- оештырырга кушалар Вакыйгасына карш! Мәгәр үтә дә китә ул. кеше аңа игътибар да итеп тормый Оныт син аны*
Әнә шулай юатты Гомәр абзый мине Ул инде т.икрибәле кеше ихтимал аның
үзенә дә оештырырга туры килгәндер андый белдерүләрне Гадәти эш. диде ич!_ Мәгәр бу хакыйкатьне белүдән җанга тынычлык киләмени, юк, киресенчә, ачуны һәм газапны кечәйтә генә ул! Ни ечен соң мин Ибраһимның үзенә шул чакта ук бернинди кәгазьгә кул куймаячакмын, дип туп-туры әйтмәдем’
Бу хәлләрне мин шул чакта ук бер блокнотыма язып та куйган идем Ихтимал, киләчәктә бер кирәк булыр дип Шуның белән бергә Ибраһим Газыйның үзенә дә ниләр кичергәнемне әйтәсем килә иде Белсен, белмичә калмасын, дия идем мин һаман да үземә Ләкин бик озак җай таба алмыйча йөрдем Председатель союзга сирәк килә, килсә дә һәрвакыт янында кешеләр була Ахырда көннәрдән бер көнне Ибраһимның үзен генә бүлмәсендә туры китердем Исәнләшеп, әзрәк хәл-әхвәл сорашкач, мин аңа ипләп кенә әйттем
— Быелгы җәй минем өчен шактый авыр, мәшәкатьле булып чыкты Ләкин алары үтәр, онытылыр Тик күңелдәге авыр бер төер генә онытылмас, ахрысы Шуны сиңа әйтмичә кала алмыйм хәтерлисеңме. Чехословакиягә армия кертү уңае белән син үзең язган хуплау кәгазенә, минем ризалыгымнан башка, исемемне куеп чыгардың?
Әйтеп бетерергә өлгермәдем. Ибраһимның йөзе кинәт үзгәрде, бик җитдиләнде, күзләре дә күзлеге аша зурая төшкәндәй булды. Менә хәзер миңа ташлана инде дип көткән идем, ләкин ни гаҗәп, ул кабынып китмәде, ничектер үзен тыеп калды Ияген учлап, шактый гына дәшми торганнан соң, миңа туры карап әйтте
— Нигә алайса берәр гәзитәгә. минем ул кәгазьгә кул куйганым юк дип. язып чыкмадың’ Кирәк иде. төер саклап йөрткәнче
Инде мин аптырап калдым аның бу җавабына: чынлап әйтәме, әллә үртәпме’ Әлбәттә, үртәп, чөнки андый белдерүне бер гәзитәнең дә басмаячагын белеп тора ич ул! Шулай да ул. акыллы баш. бик нечкә җирдән тотты Җавапсыз калмас өчен генә мин
— Чынлап та, син әйткәнчә эшләргә кирәк булган икән.— дигән булдым — Кызганыч. вакытында уйлый белмәгәнмен
Ибраһим әче генә елмайды:
— Белсәң дә. язарга йөрәгең җитмәс иде.
— Ни өчен’
— Шулай Синең дә башың ике түгел бит
«Синең дә"— ничек аңларга моны’ «Минеке дә ике түгел». - дип әйтмәкче буламы әллә’ Әгәр тел төбендә шул икән, димәк, ул да каяндыр, кемдер кушканны теләсә-теләмәсә дә үтәргә мәҗбүр булган
Ходаем, кемнәр соң без’ һәртөрле явызлыкны аклап тору безнең бурычыбызмыни?! Кайдан бу мөртәтлек, икейөзлелек, ниһаять, куркаклык’
Моның җавабын мин шушы язманың ахырында әйтергә тырышырмын
Инде рухи коллык заманы өчен «типик» булган аянычлы вакыйганың өченчесенә күчик 1967 елны минем «Салават күпере» дигән хикәяләр җыентыгым язучылар союзы тарафыннан Тукай премиясенә тәкъдим ителде Башта, кагыйдә буларак, мәсьәлә идарә утырышында каралган Билгеле, мине тәкъдим итү шома гына узмаган Идарә әгъзаларыннан Хәсән абзый Туфан. Фатих Хөсни. Рафаэль Мостафин яклап чыксалар да. союзыбызның җитәкчесе Мирсәй Әмир шактый нык каршы торган (Аңа кушылучылар да, әлбәттә, булгандыр дип уйлыйм) Ләкин тавышка куелгач, күпчелек белән шулай да мин үткәнмен Әйтергә кирәк, җитәкче фикеренә каршы бару, һәр җирдәге шикелле, безнең союзда да бик сирәк була торган хәл иде.
Мин үзем бу вакытта каядыр читтә идем, бары кайткач кына идарә утырышында ниләр булганын ишетеп белдем.
Күпмедер вакыттан соң газеталарда Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләрнең исемнәре басылып чыкты Алар өч кандидат иде: рәссам Бакый ага Урманче. язучылардан мин һәм Татар академия театрында куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә катнашучылардан бер төркем Аларның тәкъдим ителгәнен күргәч тә премиянең миңа тимәячәген аңладым Хәтта мине үткәрмәс өчен аларны. югарыдан кушу буенча, тәкъдим иткәннәрдер әле. дигән гөнаһлы уй да күңелемә килгән иде
Инде спектакльнең үзе һәм анда катнашучылар турында берничә суз -Гүзәлем Әсәл»— Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» исемле повеете буенча эшләнгән инсценировка ТЪрҗемәсен миннән эшләткәннәр иде Әсәрне сәхнәгә Ташкенттан махсус чакырылган үзбәк режиссеры Хаджиев куйды Декорацияләрен Качалов исемендәге театрның баш рәссамы Гельмстан ясаттылар, баш рольләрне Наилә Гәрәева бе-
лән Ринат Таҗетдинов башкара _ Күрәсез тәкъдим ителүчеләр барысы да бик лаек кешеләр
Шуңа күрә дә мин. конкурентның бик көчле булуы белән бергә. Мирсәй Әмирнең дә каршы икәнлеген белеп, башта ук премиянең миңа булмаячагына күңелемне беркетеп куйган идем Аннары обкомда утыручыларның да миңа карашлары шәп түгеллеген күптән инде ничектер тирем белән сизәм Ә Тукай премиясен кемгә бирүне асылда шунда хәл итәләр — бу кадәресе дә берәүгә дә сер түгел Шул сәбәпле нидер өмет итеп, борчылып йөрүнең һич тә кирәге юк иде.
Гомумән, мин беркайчан да даи-шөһрәт артыннан кумадым Һәртөрле исем-бүләк- ләргә нәфсемне дә сузмадым «Үз эшеңне бел дә тыныч кына йөр! •— шулай юата торган идем мин үземне
Әмма бу юлы минем тынычлыгым уйламаганда бозылып куйды Апрель аеның епшек бер кичендә, без, күп кенә язучылар. Газый Кашшафка 60 яшь тулу уңае белән «Татар ашлары йортында* үткәрелгән мәҗлестә булдык Гадәттәгечә, мул ашау-эчү ялкынлы котлау-мактаулар. дәртле җыр-биюләр үз чираты белән бара торды Беләсез инде. Газый тыйнак кеше, мәҗлесе дә аның, үзенә охшап, ыгы-зыгысыз, күңелле-җылы гына узды Бик соңга калмыйча гына барыбыз да бер үк вакытта диярлек кузгалдык та Профсоюз урамы буйлап, төркем-төркем кайтып барган чакта, без Мирсәй Әмир белән ничектер бергә туры килдек Берәүләр алга китте, берәүләр арткарак калды, ә мин Мирсәйдән аерылып китәргә яхшысынмадым Бераздан ул үзе сүз башлады
— Әмирхан,— диде ашыкмыйча салмак кына.— тиздән Тукай комитетының утырышы булачак (Пауза) Мин. уйлана торгач, синең кандидатураны якларга булдым Ник дисәң, Тукай премиясе ул иң элек үзебезнең оригиналь әсәрләргә бирелергә тиеш Ә академия театрының спектакле нәрсә ул? — тәрҗемә әсәр, куючысы читтән чакырылган художнигы да читтән — аларга Тукай премиясен биреп, без нәрсә отабыз9 (Пауза Мин аның сүзен ничек тә бүлмәскә тырышам ) Дөрес, башта мин сине тәкъдим итүгә каршы идем, ләкин ахырда, нык кына уйлагач, башкалар фикере белән килештем хикәяләрең минемчә дә зур бүләкне күтәрерлек Үтәр дип ышанам
Мин аны бик игътибар белән тыңладым, сүзен бүлмәдем, сорау да бирмәдем Мирсәй сүзен җилгә ташлый торган кеше түгел.— шуңадыр бик җиңел ышандым мин аңа Бары чын күңелдән.
— Рәхмәт. Мирсәй, рәхмәт' —дидем — Бүләкне бирерләрме-юкмы анысы мине ул кадәр борчымый, әмма синең карашың үзгәрүе минем өчен кыйммәтрәк'
Бүтән нәрсә дим9 Минем бит бу хакта аның белән сүз башларга һич уйлаганым да юк иде — ул үзе башлады, үзе әйтте Билгеле, миңа карата уен үзгәртүе аңа бер дә җиңел булмагандыр — үз позициясендә нык торучы икәнен барыбыз да яхшы беләбез Ә шулай да әнә үзгәрткән Димәк, аны уйланырга мәҗбүр иткән җитди сәбәпләр булгандыр Берсен ул үзе үк әйтте: Тукай премиясен оригиналь әсәргә бирергә кирәк, диде Идарә утырышында күпчелекнең минем файдага таныш бирүе дә аны нык кына уйландыргандыр, мөгаен Аннары Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр турында матбугатта чыгып барган фикерләрнең дә аңа. һичшиксез, йогынтысы булмыйча калмагандыр Мәсәлән «Татарстан «да басылган Газый Кашшаф мәкаләсен күрсәтергә була Газый үзенең шул зур мәкаләсендә премиягә тәкъдим ителгән ике әсәр — минем хикәяләр җыентыгы белән • Гүзәлем Әсал*—турында фикер йөртеп.ахырында «Мин Тукай бүләген Әмирхан Еникигә бирү ягында*,— дип ачыктан-ачык язган иде Башкалар тарафыннан да минем хикәяләргә карата уңай фикерләр әйтелгән иде
һәрхәлдә. Мирсәй Әмир әнә туларның барсын да исәпкә алгандыр дип ышанырга була. Төпле кешенең, тискәрелеккә бирелмичә, фикерен үзгәртә алуы үзе генә дә — чын егетлек ул!
Апрельнең епшек кичендә, мәҗлестән кайтышлый көтелмәгән бу кыска сөйләшүнең, әйтәсе дә түгел, минем үземә тәэсире көчле булды, күптән инде сүнгән өмитне ул яңадан терелтеп җибәрде Ходаем, булмас нәрсәмени ул9' Танылган олы язучы, союз җитәкчесе, премия мәсьәләсе каралганда мине яклап сүз әйтә икән, моның бит, һичшиксез, хәл иткеч әһәмияте булырга тиештер инде” Анда әле башка яклаучылар да булачак мин моны белә идем Дөрес, тавыш бирүнең нәтиҗәсе бүтәнчәрәк тә килеп чыгарга мөмкин әмма, ничек кенә булмасын, минем «мнт-ышанычым бик нык үскән иде Комитет утырышына кадәр калган вакытны мин аз гына борчылу-дулкынлану кичергән халдә. әйбәт күтәренке кәеф белән үткәрдем
Белмим инде язмышның бер шуклыгы булдымы 1\кай комитетының карарын мин көне-сәгате белән үк белдем Ленин урамы буйлап союзга таба китеп барам ә Кремль ягыннан Рафаэль Мостафин кайтып килә Матбугат йортына тешә торган урам чатында очраштык Күрештек «Каян киләсең9-— дип сорыйм Рафаэль читкә карабрак «Совминнан», — ди
— Әллә комитет утырышыннан9
— Әйе. шуннан Яңарак кына бетте
Сүз ничектер өзелеп калды Мин утырыш нәтиҗәсен сорарга кыймыйча торам Ул да әйтергә ашыкмый Бу инде шунда ук күңелдә авыр шик уятты, ләкин шулай да мин үзем башлап сорадым йә. нәтиҗә ничегрәк соң’’
Рафаэль нигәдер шактый ашыгып җавап бирде
— Комитет Тукай премиясен Бакый Урманче белән «Гүзәлем Әсәл»гә бирергә булды
Ала-ай' Кай җиремәдер, нәрсәдәр чәнчеп куйды Мәгәр тыштан мин тыныч идем Рафаэль минем нәрсә кеткәнемне белеп, шулай ук ашыгыбрак, сүзен дәвам итте:
— Сезнең хакта да шактый бәхәс булып алды Якладык Хәсән абый да. мин дә, Җәүдәт Фәйзи дә Яклап язылган хатлар да бар иде — аларның да кайберләрең укыдылар
Шул мизгелдә үк тел очыма килде һәм түзмәдем, сорадым
— Ә Мирсәй’ Мирсәй ни диде’
— Әгәр Мирсәй абый да якласа, нәтиҗә, конечно, башка булачак иде,— диде Рафаэль.
Якласа’1 Аңлап җитә алмыйм, валлаһи!
— Нәрсә әйтте соң ул’
Рафаэль икеләнгән шикелле көттеребрәк җавап бирде:
— Кеше сүзен җиткерүе әллә ничек килешми дә, ну сезгә әйтмичә дә булмый, чөнки аның сүзе барыбызны да бик гаҗәпләндерде Мирсәй абый болай диде Әмирхан Еники совет әдәбиятының олы юлыннан читтә торган язучы, хикәяләре әдәби эшләнгән булса да. идея-эчтәлекләре белән безнең заман рухына туры килеп бетми, диде Җәүдәт Фәйзи шунда ук ничек инде ул алай. Еникине язучылар союзы тәкъдим итә. союз җитәкчесе каршы чыга, һич аңлый алмыйм мин моны дип. гаҗәпләнүен белдерде Ә Мирсәй аңа кыска гына, мин башта ук каршы идем, диде Менә шул!
Рафаэль әйткәннәр, чәнчеп кенә калмыйча, башыма чукмар белән китереп органдай булды Минем инде шуннан артыгын сорыйсым да. тыңлыйсым да килмәде Союзга төшеп тормадым. Рафаэльгә ияреп бераз бардым да Ленин бакчасына борылдым Барышлый аңардан тагын шуны да ишеттем комитет утырышында миңа да 5-6 кеше тавыш биргән икән
Әлбәттә миңа аулак урын кирәк иде Ленин бакчасының кардан арынып, яңа кипкән, яшәрә башлаган чагы, эскәмияләре дә былтыргы сары яфаклардан чистарынып бетмәгән — мин туларның берсенә барып утырдым Әлбәттә, минем башымда премия кайгысы түгел иде — ул шунда ук онытылды, юкка чыкты Миңа Мирсәяф Әмир иптәшне аңлау кирәк иде Аның вәгъдәсен бозуы мине бөтенләй хәйран итте, ток суккандай тетрәтте. хәтта зиһенемне дә бер мәлгә чуалтты Ничек кенә аңларга соң чал чәчле мөхтәрәм язучының бу гамәлен’1 Миндә әле аңа карата ачу да. рәнҗү дә юк иде Мин тик аны аңлаудан гаҗиз идем Әмма күпмедер вакыт ни уйларга белмичә, шулай сыкранып утырганнан соң. мин кинәт үзем өчен бер хакыйкатьне ачкандай булдым әлбәттә, бу — Мирсәйнең үз эше түгел Вәгъдәсен бозарга аны мәҗбүр иткәннәр Бу. һичшиксез, шулай' Күптән билгеле бит инде Тукай премиясен кемгә бирү мәсьәләсен башта обкомда хәл итәләр Мөгаен бу юлы да шулай эшләгәннәрдер, утырыш алдыннан Мирсәйне, союз җитәкчесен, чакырып алганнардыр да әйткәннәрдер «Ә Еники премиягә лаек түгел, син шуны исбат итәргә тиешсең!»— дигәннәрдер Ә аның сүзе комитетта хәлиткеч роль уйнаячагын боерык бирүчеләр әлбәттә, белеп торганнар (Комитет әгъзаларының. председателеннән башка, күпчелеге исә әдәбият һәм сәнгатьтән бик ерак торган кешеләр )
Башкача мин Мирсәй Әмирнең гамәлен аңлый алмыйм Яклыйм дигән вәгъдәсен мин аңардан тартып алмадым, үз теләге белән башлап әйтте, шулай булгач, миңа хәзер нәрсә генә уйларга кала”
Ныграк уйлаган саен. Мирсәйнең үзенә карата рәнҗүем дә арта баргандай булды Ничек инде, ничек инде ул, арабызда иң төпле иң акыллы кешебез, үз карашында һәрвакытта нык торучы Мирсәй Әмир, чал башы белән вәгъдә бозу кебек түбәнлеккә барды икән” Аңа бит .Вәгъдә — иман'* дип кистереп бер әйтү дә җиткән булыр иде Моның өчен беркем дә олы яшьтәге мөхтәрәм язучыга кагылырга җөрьәт итә алмас иде
Әйе. әйтәсе дә юк каләмдәшем Мирсәй Әмирнең ул гамәле мине тәмам вәйран итте, миңгерәүләтте, тирән яра салды бәгырьгә1 Һәм мин шактый вакыт рухи авыруга сабышып йөрдем Союз тирәсенә барып йөрүдән туктадым — бигрәк тә Мирсәй белән күзгә-күз очрашудан кача идем Һәм сизә идем кебек Мирсәйнең дә очрашырга бер дә теләмәвен Ул шулайрак булды да — шактый озакка сузылды бу ике яклап очрашудан качу Вәләкин барыбер очрашырга туры килде — бер үк юллардан йөрибез ич!. Көннәрнең берендә мин матбугат йортының баскычыннан кызу гына төшеп барам, ә түбәннән Мирсәй авыр гына менеп килә Секундның бер мизгелендә -Туктаргамы’» дип уйлап алдым ләкин Мирсәй үзе. мине күргәч, туктады һәм якынаюыма үзе үк сүз дә башлады
— Әмирхан.— диде әкрен генә— Синең миңа үпкәң зурдыр инде’
Җавап көткәндәй, аз гына тукталды, ә мин җилкәмне генә җыергандай иттем.
— Аңлыйм,— диде ул, башын кагып — Ләкин син дә белергә тиешсең эшнең миннән генә тормаганын
— Белам* — дидем мин дә әкрен генә һәм шунда ук түбән төшеп тә киттем Бәлки бал ай ук ашыгырга кирәкмәс тә иде. әмма ләкин бу очрашуның, бу кыска гына сүз алышуның Мирсәй өчен дә, минем өчен дә никадәр авыр икәнлеген тоймыйча мөмкин түгел иде Мәгәр шушы ике авып сүз дә безнең арага күпмедер ачыклык керткәндәй булды
Вакыт — иң көчле дәва, дип юкка гына әйтмәгәннәр Менә җәйләр үтеп, көзләр дә җитте Союзда эшләр дә җанлана төште, төрле җыелышлар да ешрак була башлады Билгеле, ул җыелышларда без икебез дә булабыз Мирсәй күбрәк президиум > мин залда Инде кара-каршы туры килсәк, тыйнак кына исәнләшеп узабыз
Баскычта очрашып сүз алышудан башка безнең арада бүтән аңлашу да бу и <>ны юк Нигә кирәк ул — мәсьәлә болай да үтә ачык Иң яхшысы — барысын да тизрәк оныту
Әмма ләкин Мирсәй мәрхүмнең җаны шулай да тыныч булмаган икән, нидер аның күңелен һаман да борчып торган Моның ике дәлиле бар
Берсе Союзда җитәкчелек алмашынып, идарәгә Гариф Ахунны председатель итеп куйгач. Мирсәй Әмир мине яңадан Тукай премиясенә тәкъдим итүне кузгатып карамакчы булган Мәсәлән •Гөләндәм туташ хатирәсе» чыккач, ул Гарифка әйткән •Әмирханның бу әсәрен Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк иде'•— дигән Гариф аңа болай дип җавап биргән «Мирсәй абый, ни өчен әле син үзең эшләгән хатаны миннән төзәттер- мәкче буласың?»— дигән Мәгънәсе аңлашылса кирәк Күрәсез. Мирсәй чынлап та «ха-тасын* төзәтмәкче булып караган (Гариф моны миңа үзе сөйләде Исән-сау кеше, әйт- кәннәреннэн. шәт, баш тартмас дип ышанам)
Икенче дәлил Мирсәй Әмирнең миңа җитмеш яшем тулган көннәрдә язган хаты Хатның эчтәлеген шәрехләп торудан тыеласым килә Укучы үзе укып, үзе нәтиҗә ясарга тиеш.
«Хөрмәтле Әмирхан туган!
Без синең белән Казанга бер чорда килгән. татар мәдәнияте йорты бусагасын берга бер елларда таптый башлаган, син дә. мин дә хөрмәт иткән Такташларны. К ут уй. Туфаннарны. Галимҗаннарны тыңлап үскән кешеләр.
Бөтен серләребезне уртаклашырлык якын дуслар була алмадык Язган әсәрләребезгә карата бер-беребезне хуплаган кебек, «тукмаган* чакларыбыз да булды
Бүген, сиңа җитмеш тулган көндә, кулыммы күкрәгемә куеп, чы • күңелдән әйтәсем килә «Дус кеше«ңнэн башлап, шушы көнгә кадәр мин синең талантлы художник икәнлегеңне һаман күреп, танып, икърар итеп, тылсымлы каләм көчеңә сокланып к иләм
Аерым әсәрләреңә карата канәгатьсезлек күрсәтүләрем булса да. үземчә хөсни ният тән чыгып (хәзер инде ялгышкан чагым булмагандыр дип тә әйтә алмыйм), сиңа һәм әдәбиятыбызга карата яхшылык теләүдән генә булды
** Д
■ оД r'.'f i''
•li,*» J"'
и
.у / £» * I'*'*
I ■ **
hap асареңне мин да, Фаузия дә. кызыксынып яратып укыйбыз Зур юбилеең белая, лр1цу байрамеңә сокланырлык матур уңышлар алып килүең белән чын ку»)елдән катлыйбыз!
Исәнлек-саулык, сүнмәс ил^ат дәрте, гаилә бәхете теләп, Әмирханча язылган яңа әсәрләремне көтеп калабыз
Мирсаяф, Фаузия Әмирлар
1.03.79 ел Казан»
ТИК бер фикеремне әйтүдән тыеласым килми -Саф күңел» әсәрен язган әдипнең үз күңеле, үз намусы турында борчылып яшәве, аның күп кенә еллардан соң миңа юллаган шул хатында ачык чагыла дияр идем
Яңадан әлеге -Без кемнәр илек соң’- дигән сорауга кайтырга вакыт Хәер баштан кичкәннәрне сөйләгәннән соң, сорауны икенче төрлерәк тә куярга була: безнең гамәлебезне һәр очракта кем. нәрсә билгеләде?
Кыскасы, безнең гомеребез, бала чагыбыздан алып, вакыйгалар еш алышынып торган мавыктыргыч кызыклы, әмма киеренкс-куркыныч заман шартларында узды Мин әле шул гаять катлаулы заманның рухи дөньябызга ничек тәэсир итүе турында язу белән генә чикләнмәкче булам
Мәгълүм ки, заманны кулында авызлыклап тотучы, аны үзенә кирәкле якка теләсә ничек боручы бердәнбер көч — большевиклар партиясе иде Бу партиянең алдау белән көчләүгә нигезләнгән һәр адымын аклаучы бердәнбер тәгълиматы — марксизм- ленинизм иде (Сталин аңлатуында) Менә шул идеология безне һава шикелле чорнап алган иде Сыйнфый нәфрәт белән сугарылган бу идеология күпләрнең аңына гына түгел, канына үтеп керде Шәхес иреге һәм фикер хөрлеге дигән төшенчәләрне юкка чыгарды Алай гына да түгел, какшамас догмага әйләнгән ул идеология һәр нормаль кешедә бу-лырга тиешле вөҗдан, намус, инсаф-пыфкать кебек әхлак кагыйдәләрен басып китте, тәмам бетерә язды Әгәр дә кеше, аеруча коммунист кеше, берәр җитди мәсьәлә алдына килеп басса, ул үзендәге кешелек сыйфатларын буып булса да, партия идеологиясе таләбенә буйсынырга мәҗбүр иде Әнә шулай кешене үз ихтыярыннан тыш мескен кол итү яки алдап-көчләп ерткычка әйләндерү коточкыч репрессия елларында бөтен караңгы тирәнлеге белән ачылды Шундый вакытлар булды ки, халык әллә сарык көтүе, әллә бүреләр өере — аерып та булмый башлады.
Без әнә шуларның барысын да күреп уздырдык Ә бик күпләргә партия тудырган тоталитар системаның бөтен кансыз ерткычлыгын үз җилкәсендә дә татырга туры килде Шулай булгач, Мирсәй Әмирне обкомга чакырып, аның кулына су салырга да ярамаган кемдер берәү вәгъдәсен бозарга мәҗбүр иткән икән, моңа гаҗәпләнеп буламы соң?! Дөрес. мин моның белән Мирсәй тиз бирелүчән йомшак кеше иде дип әйтергә һич тә җыенмыйм Киресенчә, нык кеше, моны ул 1937 елны төрмәдә утырган чагында да күрсәтә алган Әмма бөтен хикмәт шунда ки. Мирсәй Әмир әлеге марксизм-ленинизм идеясенең хаклыгына тулысынча ышанган, шул идеяне байрак итеп күтәргән партиягә беткәнче бирелгән кеше иде Шуңар күрә дә бит ул, мәрхүм, 37 елны Сталин палачлары аның башына тимер кыршау кидерсәләр дә. гомеренең ахырына кадәр шул партиягә барыбер тугрылыклы булып калды
Бездәге бөтен аерма да әнә шунда иде Мин — фиркасыз, партия диктаты миңа туры- дан-туры кагылмый Мин күпмедер дәрәҗәдә хөр кеше, үземчә фикер йөртә алам Бер генә мииал әйтик, Мирсәй өчен (шулай ук Афзал абзый белән Ибраһим өчен дә) бездәге «социализм»—теләп, көрәшеп алынган чын, табигый тормыш иде Мин исә адәм сөякләре өстендә төзелгән социализмның чын, табигый булуына үземне ышандыра алмый идем, ничектер аның ялган-ясалма бер җәмгыять булуын гүя күңелем белән тоеп яши идем Бу зур җитми аерма Әмма шундый аермага карамастан, без барыбыз да шул ясалма җәмгыять шартларында, шул җәмгыятьне тудырган бердәнбер партиянең чикләнмәгән хакимлеге астында яшәдек Безнең бөтен уй-фикеребезне, бөтен эш-гамә- лебезне шул партия билгеләде, юнәлдерде, гел үзенә буйсындырып килде Шуңар күрә дә мин инсаният таләпләренә хилаф бөтен гөнаһларыбызны Ленин-Сталин партиясенә кайтарам, аның өстенә салам Тарих алдында җавабын да ул тотсын'
Сүзем бетте кебек Югарыда сөйләнгән үкенечле эшләребез өчен замандашларымның берсенә дә минем дәгъвам яки үпкәм юк Мәрхүмнәрнең авыр туфраклары җиңел булсын' Без барыбыз да — ярлыкауга мохтаҗ бәндәләр
1990 ел, октябрь.

Реклама