Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шәһри Болгар
Әйткәндә үк бу исемне, сер һәм моң бар
- Болгарыбыз башкаласы шәһри Болгар!
Алып килде мине гүя урау юллар.
Чал тарихлы текә язмыш, ерак еллар.
Шәһри Болгар — халкымның чын тарих башы.
Мәртәбәле, шанлы, данлы, пакь — һәр ташы.
Эргәсендә Идел-ана дулкын ка>д.
Гасырлардан хәбәр биреп бу заманга.
Әллә кайдан килә монда сихри моңнар. Олы тарих үзе монда —
шәһри Болгар. Яңгыраган заманында төрле җырлар. - Җыр
сузганнар тимерчеләр, оста куллар
Гомәр САТТАРОВ филология фонняре докторы. профессор Шигырьләре журналы беренче гапкыр гәкъбим игелә
Казамда яши
Яшел яулыгын бөркәнгән нарат урман Тирән йокыга талгандай шушы җырдан,
Тылсымлы сер саклый урман ерак чордан. Болгар чибәре җырлаган дастан-
җырдан.
Таш та кирпеч — тирә-юньдә хәрабәләр, Кая киткән асылташлар,
гәрәбәләр?: Байлык һәм зар катнаш булган Агабазар Инде
тынган, чыгармый ул бернинди зар.
Болгар теле, татар теле — бергә, тоташ, Шул турыда сөйли миңа
һәр каберташ; Кайда дин һәм мәктәп биргән гәрәбиләр? Кайда
хәзер ак мәчетләр, гаҗәп өйләр?
һәрберсе арыслан — алып асыл ирләр, Ничә буын гомер иткән
изге җирләр, Чал тарихы бабамнарның — шәһри Болгар Каршы
алып, озатып калып кулын болгар.
Замана
Бер мизгелдә, көтмәгәндә, үпкәнең бар, замана, Кайчагында
искәрмәстән типкәнең бар, замана.
Күп вакытта танышны дус кылганың бар, замана, Кайвакытта
дусны дошман иткәнең бар, замана.
Татлы хөрмәң, әче тормаң, суганың бар, замана, Рәхмәт сиңа,
хыянәтсез туганым бар, замана.
Рәхмәт сиңа, туганымдай дусларым бар, замана, Дуслар кадерен
белдергән дошманым бар, замана.
Рәхмәт сиңа, бал-ширбәтең гел белеп биргән өчен, Әче аша төче
әйбернең тәмен белдергән өчен.
Рәхмәт сиңа, дусларымны ихлас көлдергән өчен, Көлү аша
һәрберсенең күңелен белдергән өчен.
Рәхмәт сиңа, дөньясына безне тудырган өчен, Нурын тигез сибә
торган кояш булдырган өчен.
Яшәгәндә сыйпый һәм дә кыйный белгәнең өчен, Туган көнгә
дуслар чакырып сыйлый белгәнең өчен.
һәрвакыт шат, һич картаймас күңел биргәнең өчен, Барсына да
җиткән өчен, замана, бүген көчең!