Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИБРАЙ АБЗЫЙ ХИКӘЯТЛӘРЕ


Туган як. балачак хатирәләре һәр адәм баласының күңелендә аның үз гомеренә җитәрлек тәэсирләр калдыра торган дыр. Мондый хатирәләр язучы кеше өчен аеруча кыйммәтле хәзинә.
Минем иҗатым да «кендеге* белән туган җирем — Әлки якларына тоташкан. Хезмәт соючән. җор күңелле авылдашларым турында соңгы елларда кыска кыска хикәяләр яздым Авылымда күргән, ишеткән, үзем кичергәннәрне кайчандыр ут Күршебез булган урман караучы абзый образы аша бирергә тырыштым.
Татар Мулла авылына бер кайтуымда Ибрай абзыйның хәләл җефете Миңзифа апа үз итеп әйтте:
— Ибрай абзаңның данын еракларга җибәрергә телисен ахры син. күрше?
— Хикәяләрдә ү.з исемен алганга картың үпкәләмиме соң? - дип сорадым мин үз чиратымда
— Юк. нани, үпкәләми. — диде Миңзифа апа колеп.— үп кәләргә ни, ул бит юньләп укый да белми. Без аңа үзе турында мактап ялганнарыңны гына укып бирәбез...
Ибрай абзый үзе исә минем белән күрешкәндә аны моны әйтми, бары тик мыек астыннан елмаеп кына куя торган иде.
Ибрай абзый турындагы хикәятләрнең кайберләре кондә лек матбугатта басылгалады Тик. ни үкенеч, инде аларны тын лар очен Боек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, минем җор күңелле күршем үзе генә доиьяда юк
АВТОР
Ачык йөрәк һәм ябык ишекләр
яклары җиргә казып утыртылган өстәлдә домино суга быз. Көннәр язга авышканлыктан, кул туңарлык түгел Ибрай абзый, гадәтенчә, транзисторының «ко лагын борып* куйды. Казаннан кичке концерт башлан ды. Таныш җыр яңгырады:
Килегез сез миңа, кешеләр.
Иорәгем һәркемгә шар ачык...
Шулвакыт, һич көтмәгәндә, тәмәкедән саргайган эре тешләрен ыржайтып, Ибрай абзый хихылдарга то тынды. Без моңа аптырап карадык.
— Ни булды. Ибрай абзый, әллә шайтан кытыклый инде үзеңне?
Ул. шаркылдап көлүдән атылып чыккан күз яшьләрен шарф очы белән селтәп ташлады да:
— Бу җырның сүзләрен язган Рамай Рәхмәтидә кунакта булуым искә төште,— диде.
... - к...аыыи жыпга көйгә, шигырьгә бик мөкиббән кеше икәнен дә.
Ибрай абзыйи“* алу очен күптән түгел Казанга барып, кәҗәсен мспэ ШУШЫ грвнвисторяы ««У ■ "" 1 IV
IV ,м„ , м \HII A11 1‘HSl UUI ыирь һ.-м nt><>.«IUK ..'Hu урман» I
•Җир.-j сытам- һ.*м башка китаплар авторы КамнОа яши
сатып кайтуын да беләбез. Әмма шагыйрь хәтле шагыйрьдә кунакта булуын әлегәчә ишеткәнебез юк иде.
— Ну борчакның эресен сибәсең дә инде, абзыкаем!
Ул колакчын бүреген арткарак шудырып куйды:
— Билләһи газим, алдамыйм, нанилар. Менә сезнең белән сөйләшкән кебек янәшә утырдык.
— Соң аның нинди көлкесе бар?
— Вәт анысы башка мәсьәлә. Тәки төбенә кадәр төшәсез бит. Шушы җыр капчыгы (ул транзисторга чиертеп алды) өчен калага барганымны беләсез ин де. Паром соңарганлыктан. Казанга кичкырын гына барып төштем. Итне базар складына урнаштырдым да, инде үземә кая барып сыенырга, дип уйладым. Кышкы кич. шактый суык. Кунакханә дигәннәренә бардым — урын юк, диделәр. Шәһәрнең бер-бер йортына безнең авыл халкы кереп сыярлык та бит, белмәгән килешкә кайсы ишекне кагасың. Шулай баш ватып торганда шалт — искә төшмәсенме: бәй, Рамай Рәхмәти яшәргә тиешле бит монда. Радиодан көн саен диярлек «Килегез дә килегез!» дигән җырын җырлыйлар. Исеме генә түгел, үзе дә рәхмәтле адәмдер ул, мәйтәм, югыйсә шулай өзелеп-өзелеп чакырмас иде. Киттем радиокәмитетне эзләп. Анда Рамайның әдрисен бик тиз табып бирделәр, рәхмәт төшкерләре.
Колхоз базарыннан әллә ни ерак та тормый икән. Ишекне көрәк сакаллы ир-ат ачты. Буйга зур түгел үзе. Кылыч борыны өстендә күзлек эзе кызарып тора. Китапларыннан Рамайның сурәтен күргән бар, ул сакалсыз булырга тиеш иде.
— Миңа Рамай Рәхмәти кирәк иде.
— Бик хуп, агайне, ул сезнең алда,— ди бу.
— һм м. Рәсемдәге Рамай сакалсыз иде шикелле.
Ул пеләшләнә башлаган башына ишарәләде:
— Чәч урынына, төк санын киметәсе килми.
— Ансы шулай,— мәттем,— сакал үстерү — иген игү түгел, үсә бирсен. Тик сез күзлекле идегез бит.
— Ә мин сезне күзлексез дә күрәм агайне. Ни йомыш?
— Йомыш дип, әйтерлек йомыш юк та. Тик менә...
— Ярый, әйдә керегез әле. аяк өсте сөйләшү әйбәт түгел.
Фатиры ару гына икән. Диванда, җәмәгатедер инде, бер хатын сузылып яткан килеш телевизор карый. Ул әллә сәламемне ишетмәде, әллә ишетеп тә илтифат итмәде — күзен экраннан алмады.
Рамай мине икенче яктагы кечерәк бүлмәгә алып керде. Монда китап та китап, минсиңайтим — идәннән түшәмгә кадәр. Вәт, мәйтәм, яфрак калынлыгы китап язу өчен күпме укырга кирәк икән. Ә бер почмакта кармак таяклары кебек нәрсәләр.
— Балыкка да баргалыйсыз, ахры,— мәттем.
Рамай, уңайсызлангандай, сакалын сыпыргалап алды.
— Сирәк мирәк. Еш ычкынып булмый, агайне,— диде. һәм. нәрсәләрдән ычкынып булмавына ишарә ясагандай, башта карашын күзлеге аунап яткан язу өстәленә, аннары хатыны яткан теге бүлмәгә юнәлтеп алды.
— Без танышмадык та бит әле,— дидем мин.— Ибраһим булабыз. Авылда Ибрай гына диләр.
Рамай көлеп куйды:
— Язучылар теле белән әйткәндә, псевдонимыгыз була инде ул алайса. Язмыйсыздыр бит?
— Ю-у-ук. Шту сез. Кеше язганны укуны гына мәслихәт күрәм. Мин ба зарга ит апкнлдем. Транзистор аласы бар ие. Ә кунакханәдә урын юк икән, ка- далгыры.
— Шулаймыни? — диде Рәхмәти, хәлемне аңлагандай.— Гостиница ягыннан шәһәрдә читенрәк шул. Берәр туган-тумачагыз юкмыни соң?
— Хикмәт тә шунда шул.
— Ә нигә нәкъ менә миңа керәсе иттегез? Гостиницага минем ни катышым? — диде Рәхмәти, күземә туры карамаска тырышып.
— Соң, аптыраган үрдәк арты белән суга чума дигәндәй, сезнең теге, • Ки легез миңа» дигән җырыгыз искә төште дә...
Рәхмәти өстәлдә яткан күзлеген алып, кылыч борынына атландырды, ни сөйли бу адәм, дигән сыман, миңа текәлде. Аннары, нык көләсе килсә дә, тавышын тыеп кына хихылдады. Хәтта сакал төпләре алсуланудан кара сакалы җирән төскә кергәндәй булды.
— Хи хи-хих. Ват кәмит. Соң ул бит — җыр, агайне. Җырның ертыгы юк. Мин дә бирешергә теләмәдем-.
— Чын ихластан түгел икән, ничу чакырырга!
Алгы бүлмәдән теге хатын тавышы ишетелде:
Нәрсә кешнисез анда? Башны авырттырып. Бетмәде бу җилкуарлары да. Авылдан килделәрме — күзләрен акайтып монда чабалар. Постоялый дворга әйләндерделәр чистый!
Рамай, бер карыш кечерәеп калгандай булып, урындыгына сеңде.
— Кхым. Ярый, агайне, мин сиңа (ул »сез»дән «син»гә күчте) булышыр- ♦ га тырышырмын. Киттек. g
Урамга чыккач өстәде:
— Брак та түгел, минем бер дус яши. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр — i Зыя Ихласины?
— Теге, *Иолдызларың белән кил син миңа»,— дип язучымы?
Рәхмәтинең күзлек пыялалары елтырап китте:
— Оһо, агайне, син безнең братны гомумән дә шәп беләсең икән бит! = Болай булгач, чәйли-чәйли сөйләшеп утырырга була синең белән.
Тик Зыя Ихласи дигәне кайсыдыр районга командировкага киткән булып = чыкты.
— Кайгырма,— диде Рәхмәти,— безнең Гадел Идеалов та шушы тирәдә = генә... Ул үзе, болай корырак булса да, деловой егет. ♦
— Гәзиттәме, журналдамы — кайдадыр укыганым бар шикелле ул ша = гыйрьне.
— Шагыйрь түгел, драматург. Элегрәк шигырь яза иде. Соңыннан драма < га күчте. Драма язганнарга сәмәнне күбрәк түлиләр.
— Безнеңчә әйткәндә, театр куючы икән.
Идеалов дигәннәре безне кочак җәеп каршы алды. Яшь. Җегәрле күренә. <
— Оһо-һо! Әйдүк. Түрдән узыгыз, егетләр,— диде ул.— Какраз хатын да = өйдә юк чак. Утырыйк әле бер иркенләп.
Хәл-әхвәл белешкәннән соң тагын да ачыла төште:
— һо-һо, миллионлы шәһәрдә кунып чыгарга урын юк диң, ә? Шәп конфликт бит бу!
Идеалов учын-учка шапылдатып алды:
— Ну, нинди чәй пешерим, һинд чәенме, сәйлүнпеме?
— Безгә сәйлүне дә ярый,— диде Рәхмәти, ачылып елмайды.
— Мәтрүшкә дә салыйммы?
— Иллә дә тәмләтә инде ул чәйне!
— Бөтнек тә өстәргәме, егетләр?
Гадел шулай сөйләнә-сойләиә кухняда әвәрә килде. Нәрсәне дер шалтыратып төшереп җибәрде, нәрсәнедер дөбердәтеп аударды. Аннары янә безнең яныбызга чыкты.
— Газ юк икән, егетләр. Бигайбә инде,— диде. Аннары: — Ну, хәзер нишлибез, егетләр? — дип сорады.
— Инде китсәк тә буладыр, шәт,— дидем мин кузгалып.
Гадел каршы килмәде.
- Ярый алайса, бигайбә, егетләр. Хатын өйдә булмады. Пилмән дә аша ган булыр идек. Минем хатын бик шәп әмәлли пилмәнне.
Төнге урамга чыккач, беркавым сүзсез тордык.
— Хәзер нишлибез инде, егетләр? — дип куйды Рәхмәти. әллә шаярып, әллә чынлап...
Ибрай абзый, сүзеннән туктап, кесәсеннән «Астра» кабы чыгарды. Тар тучыларга өләшкәннән соң. үзе дә сигарет алып капты Кабызып, авызын нан төтен алкалары чыгара башлады.
— Шуннан нишләдегез соң? — дип сорады арадан берәү
— Шуннан утырган да шуган, чалбары тишек булган, тишегеннән кар тулган.
Ибрай абзый шулай, бәясен арттыргандай әз генә көттереп алганнан соң, сүзен дәвам итте:
— Ул төнне кунакханәләргә дә кабат сугылып карадык, әмма ләкин 6»рс»кл« Дп «якны «узып ял птү насыйп булмады. Шуннан Рамай Рахматя гаҗиз булып әйтте: „ ,
- Ярый Ибраһим абый, диде,— үземә генә кайтырбыз инде булмаса. Хәзер, ялгыз'кайтсам да. барыбер миңа хатыннан мәрхәмәт булмаячак.
Диде.
Безгә ишекне озак ачмый тордылар. Аннары хатынының тавышы ишетелде:
— Кем бар анда?
— Без әле бу. Муза,— диде Рәхмәти.— Ач әле.
— Ач булсаң, ашап кайталар аны!
Шуннаҗ нанилар, ишек сызык кына ачылды, аннан кызыл тырнаклы йомры гына кул сузылды да Рәхмәтинең якасыннан эләктереп алды. И Рәхмә- тине син күр дә. мин күр. Күз ачып йомган арада әлеге кул артыннан суырылып, өйгә керде дә китте. Ишек шапылдап ябылды. Мин подъездда япа- ялгыз калдым.
Нишлим, бераз таптангалап тордым да вокзалга юнәлдем. Анда, үзегез беләсез, һәрвакыт кеше була. Шунда, скәмьядә чүмәшеп, тонне уздырдым. Икенче көнне, эшне бетереп, шушы транзисторны элдем дә авылга сыпырттым.
— «Килегез, кешеләр, сезгә йөрәгем шар ачык»,—диде арадан берәү.
Ибрай абзый сигаретын чытырдатып тагын бер суырды да төпчеген җешпек карга ташлады!
— Нишлисең бит. нанилар, ачык йөрәктә төн кунып булмый шул. ишекләр бикле булга-а-ач,— дип сузды ул.
Кәкре каенлы Полковник абзый
зган сугышта безнең авылдан шактый кеше катнашса да, алар арасыннан зур командирлар чыкмаган, әй. Әле соңгы елларда гына кайбер егетләр, хәрби училищеларга китеп, офицер дәрәҗәсе ала башлады. Элек патша да белмәгән йөз йортлы кечкенә генә авылдан Бөек Ватан сугышы өчен хәрби җитәкчеләр табылмавы әллә ни гаҗәп тә түгелдер.
Шулай да бер «Полковник» абзый бар безнең авыл да. Урман караучы Ибрай абзыйны олысы да, кечесе дә әнә шулай атый.
— Полковник абзый зелпе тамыры тапшырганнар га печән чабарга рөхсәт итә икән. — Яшь үсентеләр утыртырга барасы. Полковник
безне үзе идарәдән сораган.
Хәтта үзен очратканда да аңа шулай дәшәләр:
— Полковник абзый, исәнлек-саулыкмы?
Ул, аркасындагы ике көпшәле мылтыкны рәтләштергәләп куя да, сынын туры тотарга тырышып:
— Так-тучны, тимер кебек! — дип җавап бирә.
Печтик кенә «тамак чылатып» алган — кәефле вакытларында үзенең ничек итеп полковник булуы турында сөйләргә дә ярата ул.
Сөйләвенә караганда, Ибрай абзый сугыш башында самолетта кочегар булган, имеш. Һөҗүм вакытында бомбалары беткәч, фрицларга зур-зур антрацит кисәкләре тондырырга да күп алмаган. Әй, качалар икән тегеләр, әй, йөгерәләр! Утлы табага басканнар, диярсең.
— Самолетка күмер ягалармыни? — дип, берәрсе шик-шөбһә белдерсә, җавапны тәмәке янчыгы белән бергә тартып чыгара ул:
— Бензинын бетсә, күмер түгел, салам да ягарсың, нанилар.
Ибрай абзый, сөйләгәндә, терсәктән киселгән сул кулы белән каз канатыдай итеп кагынып-кагынып куя. Бу аның сөйләвенә янә дә җорлык өсти сыман. Олыраклар: «Әй, килештереп тә алдый бу»,— дигәндәй, мыек астыннан гына елмаеп утыралар, ә без — малайлар — күзләребезне дүрт итеп, колакларыбызны биш итеп тыңлыйбыз.
— Шуннан, нанилар,— дип дәвам итә урман караучы,— сәләтемне белеп алган башлыклар мине жәяүле гаскәргә күчерде, — Тик, мимечне куып барган
да, гөнаһ шомлыгына каршы, безнең полк командиры сырхаулады. Эченә кату төште. Кату да төшәрлек, фрицны һич куып җитеп булмый, яман да каты сыпырта, каһәр. Шуннан эчен тоткан полковник әйтә миңа: «Иптәш Ибрай - ди, — минем портупея, планшетны тотып тор бераз*,— ди. Үзегез беләсез, командир фәрманы — солдат өчен закон.
Ул арада фрицлар да туктап, күзлекләрен ялтырата ялтырата безнен якка карап тора башладылар. Борылып һөҗүм итәргә ахры исәпләре мәлгуньнәрнең.
Шуннан мин полковникның портупеясын киеп алдым да. полкны ияртеп, алга ыргылдым. «Ур-ра!» — кычкырабыз, гранаталар томырабыз. Лимонка лар, минсиңайтим, Австрия казлары шикелле оча.
Дошман, хәлдән таеп, каршыдагы урманга кереп качты. Ә урманда минем ф судагы балык кебек икәнне үзегез беләсез. «Эһ» дигәнче куып чыгардык дош _ манны. Башта, ялтын-йолтын каранып, күзлекле янарал килеп чыкты.
— һенде һох! — дип кычкырдым моңа. Безнеңчә: «Кулларыңны күтәр. - собакы!» — дигән сүз була бу.
Колга буе кулларын һавада бутап, ялына башлады теге:
— Киндер-миндер, арбайт марбайт! — ди. Ягъни мәсәлән, егетләр, һәлак * итмәгез. Мин дә «уфалла» арбасы тартып үскән малай, мин дә эшче крәстиән 2 яклы, дигәне.
— Әһә,— минәйтәм,— хәзер син дә безнең яклымыни?! Алайса ни пыча- * гыма эшче-крәстиән дәүләтенә каршы корал күтәрдең?
— Гитләр капут! — ди бу. Гитлер кушты, янәсе
Шәһәр, авылларны җимерергә, бер гөнаһсыз бала чагаларны, хатын- ф кызларны, карт-корыны үтерергә, урманнарны яндырырга да шул тилергән - эт куштымы? — дип, әй, сал лып җибәрмәкче идем тегеңә, бәхете - безне < куып җиткән командир җиңемнән тотып калды.
— Коралсыз дошманны кыйнау егетлек түгел, иптәш Ибрай. — ди < Башта шулай ачуланса да, соңыннан стройны тезеп, фашистларны үзен 1 нән башка йөз чакрым куганым өчен миңа рәхмәт әйтте тагы «Әле. бәлкем, ор 2 денга да тәкъдим итәрмен үзеңне»,— дип өстәде.
Шунда арадан беребез сорап куя
— Бирделәрме соң орденны. Полковник абзый?
— Сугыш беткәч, берәр атна көт. орденың килеп җитсен,— дигәннәр иде дә. җан түзмәде. «Урмандагы кәкре каенымны. Шүрәлемне сагындым»,— дип кайтырга чыктым. Кайчан да булса килеп җитәр әле ул бүләк. Шүрәлемне < a гындым шул. панилар, Шүрәлемне...
Ул арада без Ибрай абзыйны яңадан йолыккалый башлыйбыз
— Ә Шүрәлеңне безгә кайчан күрсәтәсең?
Ул зәңгәр очкынлы күзләрен кыса төшеп елмая
— Хет бүген үк. әйдәгез соң. Тик үзегез белән китмән, көрәкләр алыр га онытмагыз. Шүрәле ул эшсез кул кушырып торганны бер дә өнәми
Без, шаулаша сөйләшә кыркапкадан чыгып, авылга ук авып торган ур манга юнәләбез. Ибрай абзый безне туп туры яшь имәнлеккә алып бара
— Узган юлы Шүрәлене шунда күрдем. Былтыр кыскан бармагын чүп рәк белән бәйләп утыра иде, ди ул. Хәзергә менә шушы яшь имән тон ләрен йомшарта торыгыз. «Урман сарыгы, күренгәч тә, мин сезгә әйтермен
Урман караучының төрле мәзәкләрен тыңлап, эшли-эшли кояш баеганын да сизми калабыз...
Кайтыр юлга чыгар алдыннан Шүрәле янә исебезгә төшә.
— Әй. Полковник абзый, кайда соң синең Шүрәлең*»
Ибрай абзый, чын чынлап гаҗәпләнгәндәй, тирә ягына карана.
— Күрмәдегезменн соң, нанилар? Сез эшләгәндә ул ә-әнә теге кәкре каен артыннан ялтын йолтын каранып китте бит Минем сезне эштән ген» бүлдерәсем килмәде. Ярый инде, башка вакытта
БУ вакыйгадан соң:
Безне дә кәкре каенга терәткәч, фрицларны терәткән дә терәткән инде Полковник абзый! — дип көлештек
Мунча пәриләре
мый:
- «Саумы?» — дисәң. «Әллә син духтырмы?» — дисең, сиңа, Ибрай абзый, сүз табып та бетерә алмассың. Әйдә булмаса, үзең күргән-белгәннәрне сөй ләп җибәр әле. Сөйләргә артык күп хәл дә кирәкми.
— Һе. алай икән. Күргән белгәннәр сезнең елтырык борын төбеннән бик ерак китми шул инде хәзер. Аякта рматиз бит...
— Иә инде, Ибрай абзый, ялындырма,— дип без дә ябырылабыз.
Ул кожан кесәсеннән чигүле янчыгын ала, ашыкмый гына «кәҗә аягы» төрергә тотына.
- Нәмәстә сүлим икән соң сезгә, нанилар? Хәзер бит сез туганда ук ни- вирситет бетереп туган ахырзаман кувшиннары.
- Э-э, әнә теге Болан сазлыгындагы Шүрәлеләр туе турында сөйлә! — ди Миңнәхәт.
Авызын һәрвакыт карга баласы кебек ачып йөри торган һөҗүмчән холыклы Сәпәр аңа каршы төшә:
— Таптың сүз! Шүрәлеләр түгел, урман талаучы исерек браконьерлар турында бит ул. Шуны да аңламадыңмыни?
Миңнәхәт, Сәпәрнең сүзен колагына элмәгән булып кыланса да. фикерен үзгәртә:
— Алайса Латыйф абзый мунчасында күргән мунча пәрие турында. Ибрай абзый, безнең бәхәсләшкәнне кәефе килеп,тәмәке төтененнән саргайган мыек чылгыйлары астыннан елмаеп тыңлап тора да, тәмәкесен кабы зып җибәрә.
— И и. нанилар, Латыйф кордаш мунчасындагы пәри пүчтәк икән ул. Мунча хуҗасының үз карчыгына охшаган ул мәхлүкнең миңа зәррә-бөртек тә зарары тимәде. Ә менә кала мунчасындагыларын күрсәгез икән сез! Әле дә, исемә төшкән саен, салкын тиргә батам.
Ибрай абзый, аз гына көттереп-тынып торганнан соң, дәвам итә:
Шул, калага баргачтын булды бу хәл. Аякларымны берсәк парлап кайтыйм дип, мунчага ниятләдем. Теге, Сазгурттагы иске мунчага. Кызым кар шы да төшеп караган иде. Ваннада гына рәхәтләнеп чупырдап ят, ди. Тыңламадым шул. Без, авыл кешесе, каен миннеге белән парланып керергә күнеккән бит. Ну, кызны тыңламаганга соңынтын үзем дә үкендем-үкенүен. тик терсәк кенә ерак инде.
Баштук чират сиратына барып төртелдем. Аида ике рәкягать намаз укыр лык вакыт узды. Аннары мунчага кердем,— ут сүнеп китте. Мунчачы карчык ның сукрануына караганда, электрик-слесарь исереп кайтып киткән. Капланып эчә торган вакыты башланган икән, мөртәтнең.
Капшана-капшана бер урын табып, килеп утырдым. Мәгәр уңмадым. Ике тарафымнан да юынтык сулар сибәргә тотындылар, абзыкаем.
— Нишлисез! — мәтәм. Мин үзем дә юына алам лабаса!
Тик кычкыру ялваруларым һичнинди файда-нәтиҗә бирмәде. Тондыралар гына, рәхмәт төшкерләре. Ул да булмады, баш өстеннән выж да выж миннекләр оча башлады.
Мин шик-хафага төштем. Бабай мәрхүмнең сүләгәннәре кылт итеп искә төште. Элек, мәдрәсәләрдә төнлә бәйдәй ычкынган шайтаннарның мендәр, киез ката, себерке яше нәрсәләр атышып уйнаулары турында сүли иде ул. Мәтәм, 74
ку ялыктырып, уен туйдыргач, без малайларның билге ле инде — берәр яңа кызык эзли башлыйбыз. Ә кызыкны аны әллә кайдан аласы түгел. Әнә ул. әбиләр чуагының җылымса көнендә башына зур колакчын бүрек, аягына киез итек киеп, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган.
— Нихәл, Ибрай абзый?
Ул, уң кулын каш өстенә куеп, безгә күтәрелеп ка рый. Шаярып җавап бирә:
— Сезне күргәч бетте хәл, нанилар. сезне күргәч бетте хәл.
Башлап сәлам бирүче, гомумән, өлкәннәр белән гәпләшергә яратучан белдекле Миңнәхәт аптырап кал
мөгаен шул мәлгуньнәр! Адәми зат булсалар, яхшылап эткәнне аңламаслар идеме?
Белгән догаларымны укый-укый бу шаукымлы урыннан тынычрак почмакка күчәсе иттем. Әмма дә ләкин, почмакка житәрәк, торбадан чыккандай гөрелдек тавыш туктатты мине:
— Стой! Хту идет?
— Бывши гвардии, стрелок первого класса Ибрай Хамраев! — дип чатна тып җавап бирдем.
— Ә-ә, минем кебек картлач икәнсең, утыр әйдә,— ди теге тавыш.
Бу очракта минем бәхет басты, әлеге абзагыз шайтан төгел. адәми зат булып чыкты. Зарымны тыңлагач, көлеп кенә куйды. Шул, бер-беребезнең арка сын юыштык. Дөрес, мин сабынлауга кайнар су килми башлады. Ярый әле, теге запаслы кеше икән. Җыеп калган бер таз суы бар иде, шуны икебезгә җиткездек.
Тик шайтаннарның миңа хассынуы моның белән генә бетмәгән икән әле. Чыга башлагач, ни күрим: киемнәремнән җилләр искән. Ертык подштанни гым гына калган. Анысы да калмаган булыр иде, бер йонлач күкрәкле шайтан үз астына салып утырган да тәмәке пыскыта. Мин әйберләремне эзләп чабулый башлагач, акаеп бер карады да, салкын парнойга кереп китте.
— Кая минем әйберләрем? — дип сорыйм мунчачыдан.
— Мин каян белим. Бу караңгыда үземне урлап китсәләр дә берниш ләп тә булмый,— ди бу.
— Син җен карчыгы кемгә хаҗәт,— минәйтәм.
Ә теге, минем белән юынган карт, көлә генә:
— Ярый әле, кордаш, карчыгыңны алып килмәгәнсең, юкса аңардан да колак кагасы икәнсең,— ди.
Үзе миңа артык-портык киемнәрен бирде, рәхмәт төшкере. Шуларга төренеп, кызым фатирына чак кайтып егылдым..
— Их, шәһәр мунчасы, көн дә шулай булсачы! дип җырламадыңмы соң. Ибрай абзый?
— һә, җырларсың, бар. Шайтаннар шаукымыннан әле дә айнып җитеп булмый, абзыкаем. Рматизым да куәтләнде. Әбиләр чуагы җиткәч тә киез итек өстерәп йөр инде менә хәзер...— дип түгәрәкләде сүзен Ибрай абзый.
1078—1981