АДӘМ ӘҮЛИЯСЕ


ЮМОРИСТИК ПОВЕСТЬ

Чаба торгач, Альфред тәмам хәлдән тайды Ай инде ындыр артындагы коймаларны сытып, бәрәңге сабакларын изә-и.зә өйләргә таба тәгәрәде Аның, астрономия китабында язылганча, таулары да, кратерлары да. тузанлы туфрагы да юк, ул еске өлеше болытларга ук кереп киткән коточкыч зур чуен шар иде Аның кайчан төшкәнен дә белүче юк, ай акрын гына авыл өстенә тәгәри, үзеннән алда коточкыч шәүләсе шуыша иде Күзе тонган халык акырыша-акырыша чабулый, мал-туар үрле-кырлы сикерә, кош-корт пырхылдап оча, бәргәләнә Ир-ат айның астына бүрәнәләр, ташкүлмәкләрен салып аяк астына бәрә дә майкадан гына килеш зур корсагы белән кызарып-бүртенеп айны этә башлый Альфред та җан көченә тырыша, тик ай туктамый, һаман алар өстенә тәгәри Шул чак ул Убырлы Мөштәфширәнең айны терәткән баскычларны, күсәкләрне кул пычкысы белән кисеп йөрүен күрә.
•<Терәүләрне ник кисәсең’» — дип аны тиргәмәкче була Альфред, әмма өлгерә алмый. Шүрәленеке төсле озын бармаклары белән Аль- фредның чалбар кесәсендәге акчалы конвертны эләктерә дә читкә йөгерә Убырлы
— Тукта, ул бит кешегә бирәсе акча* — дип кычкыра Альфред һәм аның артыннан ташлана. Ләкин шулчак Илгизә бишекле кызыл
Фоат САДРИЕВ (1Ш1) — artun. дролштур.*. «Их, сез. егетлар». «Ач гәрәзач*. «Кондырлы кодачасы һлл» бутан пьесалар. «Шаһ ломаное лше« повесте, хикояллр авторы М<>слил«д.1 яши
лар. бастырык һәм күсәкләр тыга, кемнәрдер кувалда белән чөй кага, кемнәрдер көрәк белән балчык өя.
Альфредны шунда колхоз председателе Фазылов уңга алып китә Ул кесәләренә блокнотлар, ручкалар тулган авыр костюмын.
мотоциклын аның юлына аркылы куя
— Әйдә комсомол җыелышына, сине көтеп торалар
Убырлы акчаны алып качты, башта шуны куып тотыйк. - ди Альфред
Илгизә газ бирә, ул мотоциклның бишегенә сикерә дә Убырлы
артыннан элдерәләр. Бер читтә әтисе белән Ибрайның эчеп утырганы күренеп кала Мотоцикл һич тә Убырлыны куып җитә алмый. Альфред аягүрә басып тибә-тибә:
— Кызурак, кызурак! —дип кычкырганда бишекнең төбе җимерелеп төшә, ул аның ике читенә ябышып, аяклары белән җирдән йөгерә башлый Менә алар Мөштәфширә карчыкның ямаулы яшел итәге астына керәләр, итәк югары күтәрелеп җилфер-җилфер килеп бара, кортканың ак төскә эре зәңгәр борчак төшкән ыштаны да күренә. тик нишләптер куып җитә, тота гына алмыйлар.
— Бир акчаны! —ди Альфред ярсып.
— Менә сиңа акча! — Убырлы конвертны авызына кабып чәйни башлый. Куыша торгач, алар Чалмыя елгасының иң текә, иң биек кызыл ярына килеп җиттеләр һәм Убырлы аска очты. Альфред та бар көченә йөгереп килде, ярдан аяклары белән этенеп кортка артыннан сикерде һәм . башы белән дыңк итеп өстәл читенә бәрелде. Аның маңгае тумыштан каты, ә агач аннан да катырак булганлыктан. бәрелү көче йокысын шундук ачты, өстәлдәге бер кефир шешәсе тәгәрәп борынына төшкәч. Альфредның күзеннән утлар күренде. Дөньясының асты өскә килгере! Шушы гына җитмәгән иде!
— Уф! — диде ул башын эчтән лом белән чокуларын тоеп. Суккан саен өттереп чатный. Ул авыз, ул тел! Дөньяда булырга мөмкин булган иң тәмсез әйберләрнең бөтенесен җыеп авыз эчендә изгәннәр дә телне шуның белән аңкауга ябыштырганнар диярсең. Аның ак колгадай гәүдәсе, тире астында гел шуышып торучы бугаз төене, озын беләкләре, эре чәчкә төшерелгән трусигыннан ике көрәк сабы шикелле тырпаеп чыккан аяклары манма су. алар җиңелчә генә калтырыйлар иде Әле генә күргән төштән ул берничек тә айный алмады Каян килеп керә диген шундый тузга язмаган чүп-чар! Убырлы Мөштәфширә төшкә керсә юньлегә түгел — моны бөтен авыл шулай ди Тукта, тукта, ул бит акчаны алды. Әгәр чыннан да. . Альфред кабаланып мендәр астына кулын тыкты һәм эсселе-суыклы булып китте Әнисе авылдан биреп җибәргән конверт юк иде. Аның эче жу-у- итте Алганнар' Ул тезләнеп мендәрнең икенче ягын әйләндерде. киез асларын актарды Зур сары портфеле янына килде, аның эчендәге һәр әйберне селкеп чыкты — конверт юк иде. Урын-җирлә- рен туздырып атты — акча табылмады. Менә ни өчен төшкә кергән икән ул Убырлы тәре! Болай булгач, мәшәкатьләнеп Казанга килүнең мәгънәсе дә калмады. Шулчак аның күзе шифоньер өстендәге физика китабына төште Болай гына, аптыраганнан гына ачып караса — конверт исән килеш шунда иде! Болай булгач өмет кала дигән сүз Сәгать ничә соң әле’ Йә аллам' Имтихан башланырга ярты сәгать вакыт калган! Ул бит иртүк теге кешенең өенә барып, шушы конвертны тапшырырга тиеш иде Әнисе: ул кеше үзе институтта эшләми, диде, кемнәрнедер күреп, кемнәр ашадыр хәрәкәт итә, ул сине күреп, белеп калырга тиеш, диде Бәлкем, ул бәндә әле өеннән чыгып китмәгәндер? Очарга, тизрәк барып җитәргә! Юкса, бөтенесе бетә, җимерелә. Аһ. соңармаган булса1 Бүлмәдәге егетләр аны нишләп уятмаганнар, игелексезләр” Кичтән Мин эчемдәге биологик сәгать белән төгәл идарә итә беләм. кайчан телим, шул вакытта минутын минутка торам».—дип мактанмаган булса, уятырлар иде. әлбәттә Ни пычагыма аракы алып кайтты ул’ Егетләр барыбер юньләп капмадылар, берүзе лаякыл исерде Сезне белмим, мин үзем утта янмаячакмын, суда батмаячакмын, барыбер керәчәкмен, дип тә шапырды бугай Менә баттың да Физика бит ул! Төп фән! Аны әзерлексез түгел, башыңны өстәлгә бәрә-бәрә укысаң да таманга туры килә әле. Бөтен өмет — конвертта. Очарга, очарга, җир тишегеннән булса да табарга теге кешене!
Ул кабаланып юынгычка барды, кранны боруга, аның тишеге
пырых' итеп пошкырып җибәрде. Альфредның болай да бер нечкә тамырда асылынып торган йөрәге өзелеп төшеп киткәндәй булды Күп пошкыра торгач, краннан сәйлүн чәе төсле су чыкты, бер чыкты, ике чыкты, аннары ашханәләрдәге чәйгә охшап ага башлады Альфред бармак очлары белән күзенә шул суны тигереп-тигереп алды да өстенә киенде. Конвертны джинсы чалбарының арткы кесәсенә салды Шулчак сискәндереп ишек шакыдылар
— Әйе. әйе. — диде Альфред телен көч-хәл белән әйләндереп
Ишектә төз гәүдәле, горур карашлы бер хатын күренде Ул җирәнгән кыяфәт белән бүлмәне күздән кичерде дә дәһшәтле тавыш белән
— Биш минуттан җыештырылган булсын!—диде.—Ә кичен аңлатма язарсыз!
Хатынның керт-керт баскан аяк тавышлары гына ишетелеп калды -Әллә кичтән дә кереп чыккан иде инде бу7 — дип уйлады Альфред — Комендант булды бугай"
Ләкин хәзер аның кайгысы юк иде. Ул физика китабын кулына тотты да урамга йөгереп чыкты Такси-мазар күренмәде, трамвайга утырып Куйбышев мәйданына кадәр төште, аннары кырыгынчы автобуска күчте Барасы юл ерак, теге кеше Дербышки поселогында ук яши иде Альфред физика китабын ачты да укый башлады "Интерференция нәтиҗәсе яктылыкның элпәгә төшү почмагына, элпәнең калынлыгына һәм дулкын озынлыгына бәйле Әгәр сынган 2 —дулкыны кайтарылган 1 — дулкыннан бөтен сандагы дулкын озынлыгына соңга калса, яктылыкның көчәюе күзәтелә » Ни соң бу7 Моннан да күңелсез фән бар микән7 Әгәр шушы физика дигән нәрсә уйлап чыгарылмаса. җир йөзендә тормыш нинди күңелле булыр иде.
Ул. тирән сулап, китабын ябып куйды Бүген инде күпме генә укысаң да. үз көчең белән ерып чыга торган түгел Бөтен өмет теге кешедә Бүген йә бетәсең, йә каласың Йә Каз^н, йә A-а, ул хакта уйларга да куркыныч! Автобуста кеше күзгә күренеп арта барды Альфред урынын бер әбигә бирде Кайсыдыр тукталышта бик күп кеше керде, басып торуы да кыенлашты. Шулчак Альфред түгәрәк йөзле, түгәрәк беләкле озын чәчле бер егетнең үзенә елышуын тойды Егетнең кулы иң элек арка тирәсенә тиеп-тиеп үтте, аннары туп- туры теге кесә турына төшеп капшанды, ботка күчте, тагын теге конверт салынган кесәгә менде Альфредның бөтен тәне куркудан җиңел чә калтырый башлады Әнисе джинсысының арткы кесәсенә каптырма куйгач. Альфред, кеше көлдермә, дип аны орышкан иде Менә хәзер әнисенең мең мәртәбә хаклы булганлыгын аңлады ул Теге егет үзенең кайнар гәүдәсе белән тәмам сыланды
— Әйдә, төшәбезме7 — диде карак ике кулын аның ике боты тирәсендә йөртеп.
Ул борылырга да куркып аңа күзенең чите белән карап алды Егет, елмаеп, ике мәртәбә каш сикертте «Беттем'»—дип уйлады Альфред. Аларның ялгыз иөрмәгәнлеген ул яхшы белә Нишләргә7 Кычкырыргамы7 Пычак белән чәнчерләр дә төшеп калырлар Алда троллейбуска утырып маташучы кешеләр күренде Автобус та нәкъ шунда туктады Альфред кешеләрне бәреп кинәт ишеккә ыргылды, сикереп тә төште, инде ишекләре ябыла башлаган троллейбуска кереп кысылды Теге егет автобустан төшә дә алмыйча калды Альфред җиңел сулап куйды тез буыннарының дер-дер калтыравын сизде Кесәсен капшап карады шпана акчаны ала алмаган иде Бераз баргач, төшеп такси тотты Җаны тынычланып тиешле йортка барып җитте Менә теге кешенең квартирасы Аһ өйдә булсачы' Ул кара төймәгә ике мәртәбә басты, эчтә теллин. теллин'» дигән матур тавыш ишетелде Ишек артында эт өргән тавыш яңгырады Аның эченә җылы керде Яңа уяналар бугай, шәһәр кешесе озак йоклый
бит ул. Ләкин кабат эт тә өрмәде, ишек тә ачылмады. Икенче мәртәбәсендә Альфред бик озак теллин-теллин иттереп торды, аңа кушылып эт өрде дә өрде. Ниһаять, аның күңелендә өметле шатлык уянып, йозак, шалт-шылт итте һәм янәшәдәге ишек ачылып китте. Тартылган чылбыр артында бик нык җыерылган эчке күлмәкле бер карт хатын басып тора иде.
— Ну чиго двонишь, чиго ыдвонишь?! — хатынның киптерергә элеп куелган мүкне хәтерләтүче озын чәчләре арасыннан күренеп торучы сыңар күзе сварка утыдай ялтырап-ялтырап алды. — Апту- ринт чту-ли?! Рәҗе ни бидишь, его дума ниту?! Ә?! Вәйт беҗобразие, и выхотнуй пакуя ни дают.
Хатынның тутырылган турсыктай күкрәкләре турындагы чылбыр бушады да ишек шартлап ябылды.
Альфред бу йорттан чыкса да чыкты, чыкмаса да чыкты, автобуска утырса да утырды, утырмаса да утырды. Инде нишләргә? Имтиханны ничек булса да тапшырырга кирәк. Бәлкем, теге кеше хәстәрен күреп куйгандыр? Ул бит Альфредның исем-фамилиясен белә. Тот капчыгыңны, конверттан башка куйды ди. Ни булса да үзеңә кала хәзер. Үлеп-җитеп, күз яшьләре коеп, ялынып-ялварып булса да тапшырырга. Иң соңгы кеше булып, укытучылар тәмам арып-алҗып беткәч керергә Башка юл юк. Бәлкем, берәрсе шпаргалка бирер. .
Ул иң элек институтның бер җиренә барып, учлап-учлап су эчте. Су җылы, тәмсез, күңелне болгата иде Аннары имтихан ала торган аудиториягә күтәрелде. Йә хода! Хәлләр бер дә әйбәт түгел икән монда . Бөтенесенең чыраена, күзләренә курку сөреме сарган. Бер өлеше фил сөяге төсле зур ишек каршына өелгән, икенчеләре коридор буйлап чәчелгән. Кайберләре, көзге чебешләрне хәтерләтеп, стена буйларына, тәрәзә төпләренә сыенып бөрешкәннәр. Менә саргылт ишек ачылып китте дә аннан кызарып-пешкән бер кыз чәчрәп чыкты һәм елый-елый читкә йөгерде. Кемдер өметсез тавыш белән:
— Бу да бирә алмагач! — дип сыгылып төште.
Ишектә йөзе кәфен төсле ап-ак берәү күренде. Бу Альфред белән бер бүлмәдә урнашкан егет иде. Аны корт күчедәй сырып алдылар, мең төрле сорау яуды:
— Ничек, бирә алдыңмы’
— Нинди сорау туры килде’
— Әйт инде тизрәк!
— Ничәле куйды, ничәле?!
Егет муенына кулы белән аркылы сызып җибәрде дә:
— Рәттән суялар! — диде
Бөтенесе »ах» итте, шау-шу купты
Коридор чыштыр-чыштыр китап-дәфтәр актарган тавыш белән тулды, тагын бергә укмаштылар, ах-ух килделәр. Кемнәрдер имтихан алучыларның әшәкелеге, вакчыллыгы, юри төртеп батырырга теләүләре, җавап бирүченең тәмам җанын суырулары турында кычкырып та. пышылдап та сөйләделәр. Әлеге фил сөяге төсле ишекнең артында, әйтерсең лә, җиде башлы коточкыч дию пычак кайрап утыра, кергән бер кешенең муенына шуның белән сызып җибәрә дә канын суырырга керешә, эчеп бетергәч бу якка ыргыта Бу мәхшәр Альфредны да үзенә суырып алды, куркудан аның авызы кипте, эче чурлый башлады. Теге ишек артындагы коточкыч җәзадан берәрсе коткарса. Альфред аның табанын яларга әзер иде. Ул түзә алмыйча урамга чыкты. Институттан өч кенә тукталыш ераклыкта урнашкан ашханәдә каты чәй эчү нияте белән трамвайга утырды. Халык мичкәдәге балыклар кебек бер-берсенә сыланган, энә сыярлык урын да юк Альфред теге тукталышка җиткәнче үк төшү хәстәренә керешергә уйлап, алга омтылды һәм ток тоткандай туктап калды
Джинсысының конверт белән акча салган теге кесәсеннән кемдер каты итеп эләктергән иде Аның кычкырып елап җибәрәсе килде Ни соң инде бу7! Нишләп бөтен бәла гел аңа гына килә7! Әллә теге караклар аны күзәтеп йөреп, чыкканын көтеп торганнармы7! Ул артына борылып карарга да курыкты Эчендәге чурлау тагын да көчәйде Тизрәк алга атларга, ычкынырга, кесәгә керергә ирек бир- ♦ мәскә кирәк иде Тик ул күпме генә тартылса да. теге кабахәт җан t джинсыны җибәрмәде. «Бая качтың, бусында котыла алмассың' — = диюеме әллә7! Альфред нык кына итеп кинәт тартылган иде. бил > турына кемдер китереп төртте һәм астан:
— Осторожно, парень' — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде -
Ул ялт итеп борылып карады Ап-ак чәчле, түгәрәк кенә чырай- * лы бер кыз утыргычта утыра, ә Альфред арты белән аны китереп = кыскан иде Ул тураймакчы булып алга омтылды, әмма галанка миче F кебек эссе гәүдәләр һәм кесәдән эләктергән күренмәс кул аңа беркая <• кымшанырга да ирек бирмәделәр Өченче тукталыш та. дүртенчесе дә ’ калды Альфред, читкә тартылуның файдасы тимәгәч кулын аска 1 төшереп сак кына кесә авызына шудырды, әгәр кулын эләктерсәләр “ яисә башкача зарар салсалар, кычкырырга әзерләнде Шушы кадәр халык арасында ярдәмгә килүче табылыр дип уйлады ул Менә аның бармаклары кесә авызына килеп җиттеләр Ни бу7' Ул җилкәсе аша каерылып карады һәм кесә каптырмасына теге кызның ятьмәсе эләккәнен абайлады Альфред, аның җебен ычкындырмакчы булып ятьмәне теге кызга таба этә башлады Шулчак бармагы ниндидер лайлалы, юеш нәрсәгә батып кереп китте Ул кулын югары күтәрде һәм аңа йомырка сарысы буялганлыгын күрде, нишләргә дә белмәде ■Йомыркагызны читкә алыгыз», дияргә теләде, ләкин кыенсынды, чөнки кыз йокымсырап бара иде Бераздан Альфред джинсы аша боты юешләнүен тойды, кулын төшереп капшагач, мәсьәлә тәмам ачыкланды йомырка балак буйлап аска юл алган иде Шул мизгелдә үз гомерендә беренче мәртәбә аның башына тормышның мәгьнәсез- леге, күңелсезлеге турында уй килде
Ниһаять, кыз урыныннан торып чыгарга кузгалды һәм Альфред- ны ятьмәгә эләктергән хәлдә ишеккә сөйри башлады Ул, кармакка капкан балык шикелле, аның ихтыярына буйсынып, чигенә-чигенә ишектән чыкты Трамвай китеп барды, алар басып калдылар Аль- фредның курку һәм аптыраш тулы күзләре кызның зәп-зәңгәр күзләре белән очрашты,
— Тизрәк ычкындырыгыз инде' — диде Альфред бармаклары белән йомыркалы җепләрне кармалап
Ятьмәнең ике-өч урыныннан сап-сары йомырка эче сузылган, кыймшанган саен алар чайкалып очлары белән я Альфредның чалбарына сыландылар, яисә аяк астына өзелеп төштеләр
— Кеше өстенә утырмаска идең. диде кыз ачулы тавыш белән һәм. ятьмәне ычкындырмакчы булып, кесә тирәсендә мәшәләнә башлады Әллә кай арада аларны халык сырып алды ат кәмите карагандай көлештеләр Икесе дә. җир ярылса, кереп китәрләр иде тик монда җир ярыгы түгел, йомран тишеге дә юк иде шул Кыз башын игән килеш халык арасыннан читкә атлады. Альфред сүзсез генә буйсынып аңа иярде
— Кисмичә булмый -диде кыз үз-үзенә сөйләнгәндәй
Алар озак бармадылар, биек кенә бер йортның икенче катына күтәрелделәр Кыз редикюленнән ачкыч алып ишекне ачты иркен генә квартирага үттеләр Кыз кухня өстәленнән пычак алып сетканың җебен кисте
Менә булды. диде ул.
Шулвакыт калган йомыркалар ятьмәнең киселгән урыныннан идәнгә чәп-чәп коелып беттеләр.
— Тагын чыгым, — диде Альфред һәм алар шаркылдап көлеп җибәрделәр.
Әле бер-берсенә. әле идәндәге йомыркаларга карап, тыела алмыйча көлделәр Кызның түгәрәк иңбашлары, тәмам тулышкан күкрәкләре. таза балтырлары баштук Альфредның игътибарын җәлеп иткән булса, хәзер көлгән чакта, шуларга аның иреннәренең дә мәк чәчәгедәй алсулыгы, кечкенә матур колак яфракларында елык-елык килеп торучы затлы алкалар, муенындагы алтын чылбыр, бармакларындагы әллә нинди ташлы йөзекләр дә өстәлгәч. Альфред: «Бу гади кыз түгелдер, берәр министр-мазар баласыдыр’>. — дип уйларга һәм үзенең шундый зур кеше малае булмаганлыгына үкенергә өлгерде. Бүлмәдәге затлы келәмнәр, төсле телевизор, бәллүр савытлар тезелгән сервант һәм башка бик күп. бик күп нәрсәләр аның әлеге уйларын тагын да ныгытты, ә имтиханга керү ниятен әллә кая — томан эченә үк алып китте.
— Сез бу килеш урамга чыга алмыйсыз ич?—диде кыз аның чалбарына карап.
Чалбарны пычак белән кырып яисә чүпрәк белән сөртеп кенә игә китерерлек түгел иде.
— Салыгыз, хәзер чистартып бирәм. — диде кыз аңа туп-туры карап.
Аның озын керфекләреннән мәрҗәннәр тамды. Ул Альфредны терсәгеннән тотып зал ягына алып керде һәм ефәктән тегелгән озын пижама сузды. Үзе ишекне ябып чыгып китте дә ваннага шыбырдатып су агыза башлады Озак уйлап торырга вакыт юк иде. Альфред пижаманы киде, алан-йолан карана-карана чалбарны салды, ни булмаска арт кесәсендәге конвертны алып калды. Чалбарны чистартырга биргәч. Альфред үзенең хәлен җентекләбрәк күздән кичерергә тотынды һәм. гаҗәп хәл. чалбарлы чактагы фикерләре белән менә хәзер. чалбарсыз утыргандагы фикерләре бөтенләй капма-каршы килеп бәрелештеләр. Моңарчы сизелмичә, бәләкәй генә булып, кыймылдамыйча гына торган фикер үсә. зурая барды да. «имтиханга кереп маташмаска* дигән рәвеш алып, элеккесен бәреп үк екты Берәр ресторанга керергә дә шәпләп кенә ашап-эчеп чыгарга — иң яхшысы шул Инде имтихан бирү-бирмәү хәл ителгәч, кыз мәсьәләсе беренче планга басты Юк. аның болай гына чыгып китәсе килмәде бу квартирадан. Кемнәре бар икән? Ул аяк очларында гына атлап эчке бүлмәгә күз салды. Биредә ике кешелек караваттан, җыелмаган урын- җирдән башка нәрсә юк иде. Әллә ирдә микән7 Алай дисәң, бармагында балдагы күренмәде Бөтенесен дә ачыкларга, танышырга кирәк, ә нәрсәдән башлыйсын һич белеп булмый. Бер караганда, алар инде күптәнге танышлар кебек, үзара бәйләнгән хәлдә күпме матавыкландылар. икенче караганда, бер-берсенең исемнәрен дә белмиләр һәм, иң кыены шунда, хәзер, күпме вакыт узгач, «Сезнең исемегез ничек?»— дип сорау мәгънәсезлек булыр шикелле Ничегрәк сүз башларга соң7 Кинога йә танцыга чакырып булмый, мин сезне кайдадыр күргәнем бар бугай, дияргә дә соңарылды. озатып куярга рөхсәт сорарга да җай юк Кая китте соң Альфредның тел ачкычы, кызлар янында ул бер дә аптырап калмый иде ләбаса! Әһә. ватык йомыркалар бар ич! Нәкъ үзе!
Кыз аңа чистартылган, үтүк белән бастырып киптерелгән джинсыны сузды.
— Рәхмәт. — диде Альфред, чалбарын киеп кыз янына чыккач. — Мин сезнең каршыда бик зур бурычлы булып калдым
— Нинди бурыч?
—- Ну. йомыркаларыгызны ваттым
— Пүчтәк! — диде кыз көлеп.
Альфред шул йомыркалар тирәсендә сүз уйнату нияте белән авызын ачарга өлгермәде, залда телефон шылтырады Ул колагын торгызды Кызның кем икәнен чамаларга кирәк иде Ләкин ул берни дә аңлый алмады Кыз: «Юк. әйе кичә сөйләшкәнчә — диде дә трубканы куйды Альфред кулларын кесәсенә тыкты, кызга баш * иде
— Сезгә бик зур рәхмәт, мин китәм инде.
Кыз. мин сезне бүтән тоткарламыйм, дигән мәгънәдә кулларын * як-якка җәйде. 5
— Гафу итегез, исемегезне дә белмәдем.
— Ә нигә ул сезгә7 — диде кыз елмаеп. ♦
Шул мизгелдә Альфредның теле ачылып китте
— Әгәр исемегезне белсәм, мин сезнең исәнлеккә һәркөн биш ? мәртәбә дога кылыр идем
— Күбрәк булмасмы?
— Сезнең кебек кыз өчен күбрәк булмастыр дип уйлыйм
— Рәхмәт, догагызны исемсез килеш кенә кылырсыз инде Альфред бер адым аңа таба атлады, йөзе җитдиләнде
— Минем сезгә бер тәкъдимем бар. —диде ул Кыз аңа кызык- сынучан караш ташлады — Әйдәгез ресторанга кереп ашап чыгыйк
— Әгәр мин -ярар- дисәм7
— Ул чакта җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше булмас иде
— Бу кадәр комплимент әйткән егеткә ничек карышмак кирәк7 — диде кыз һәм алар урамга чыктылар
Юлда барганда бер-берсенең исемнәрен белделәр Кыз Руфинә исемле булып чыкты Ресторанда кеше күп түгел иде
— Заказ бирү сездән. — диде Альфред
Руфинә менюны елмая-елмая карап чыкканнан соң аңа сузды.
— Эчәргә ни алабыз7 — диде Альфред.
— Сез бит инде миңа ышанып тапшырдыгыз Әллә кесә ягы ниерәкме7
— Юк. юк. акча бездә бер букча'
— Оһо!
Алар төрле ашлар һәм бер шешә шампан шәрабе алдылар Бокаллар күбекләнеп тулды
— Сезнең исәнлеккә! — диде Альфред
— Танышу хөрмәтенә
Альфред, бүген авызына беренче мәртәбә ризык кабуы булса да. кыенсынып кына ашады, барлык кыюлыгын җыеп үзен иң кызыксындырган сорауларның беренчесен бирде
— Руфинә, гафу итегез, сез кайда эшлисез ’
— Казанда, — Кыз көлеп җибәрде Аңа Альфред та кушылды.
— Ә сезнең кемнәрегез бар?
Күп белсәгез, тиз картаерсыз.
— Минем яшьлегемне саклавыгыз өчен рәхмәт инде
Альфред Руфинәнең үзе белән кызыксынуын үзе турында сораштыруын теләде Әмма кыз өчен ул. әйтерсең лә. беркем дә түгел, менә шушы җансыз өстәл белән бер иде Ул аңа үзен фән үрләрен штурмларга атлыгучы заман герое итеп күрсәтмәкче әтисен райком секретаре булып эшли, димәкче иде Министр баласына Минем- әти колхозда ветфельдшер, төп вазифасы өстен.» сыерларны ясалма орлыкландыру эшен дә алып бара дип әйтеп кара син' Шуннан соң ресторанда утырырмы ул синең белән Ә шулай да җай чыкты. Альфред уйлап утырган н.»рс ■ i »рен нәкъ шулай ярды да салды Райком секретаре дигән сүзне ишеткәч. Руфинәнең зәңгәр күзләре әллә нинди җылылык белән тулдылар ул Альфредка булган игътибарын бермә-бер арттырды Берәр йөз грамм коньяк та алып эчкәч Аль-
фред акча түләгәч, алар кайтып киттеләр. Таныш йортның подъездына җитү белән Руфинә бер генә секундка туктады да
— Сыегыз өчен рәхмәт, хушыгыз, — диде һәм кереп китәргә борылды
— Руфинә' — Альфред аларның аерылышуы шулай тиз булыр дип уйламаган иде —Бәлкем кич ресторанга йә кинога барырбыз?
— Минем вакытым юк шул...
— Ә иртәгә9
— Иртәгә, иртәгә —диде Руфинә уйланып. — Шалтыратып карарсыз
Ул телефон номерын әйтте дә кереп китте.
2
Тулай торакта безнең егетне бик тә күңелсез хәлләр көтә иде. Кичә эчелгән аракы һәм сыра шешәләре дә. юылмаган кефир шешәләре дә бер почмакта тезелеп тора. Бүлмәдә кичәге егетләрнең берсе генә, калган икесе — яңалар. Тегеләр, күрәсең, имтиханнарын тапшыра алмыйча кайтып киткәннәр. Яңа егетләрнең берсе аның бик пөхтә итеп җыештырылган караватында укып утыра. Комендантның Альфредны үзенә чакырганын әйттеләр. Ул ләм-мим бер сүз дәшмәде, портфеленә физика китабын салып, ак костюмын киеп алды да чыгып китте. Альфред, арттан килеп тотмасыннар дигәндәй, шактый вакыт бик ашыгып атлады, аннары адымнарын акрынайтты. Нишләргә соң әле? Ул бер сквердагы эскәмиягә барып утырды. Паспортын, акчасын барлады Каптырманы ычкындырып, теге конвертны алды, бер башын сакланып кына теше белән кисеп чыкты. Конверт эчендәге унбиш йөзлекне санагач. Альфред як-ягына каранып куйды. Үзе белән бу кадәр акча йөртәм дип башына да китермәгән иде ул Мең ярым' Моны кесәгә тыксаң да. портфельгә салсаң да куркыныч. Ул. күп баш ватканнан соң. акчаны кабат теге бәхетсез кесәгә тыкты Хәзер беренче эш итеп кунакханәгә урнашырга, аннары берәр кино карарга, кинодан чыккач, ресторанга кереп ашарга кирәк булыр, дип уйлады ул Иртәгә институтка барып документларны алырга да — әллүр! Юк. бу вариант бармый иде Имтиханнар беткәнче. конкурс нәтиҗәләре билгеле булганчы Казанда торырга Аннары күз күрер Авылга кайтып муеннан эшкә батарга беркайчан да соң түгел. Әллә кайда йөрмәскә, моннан ерак булмаган «Болгар» кунакханәсенә урнашырга карар кылды -Болгар» үзенең заманча эшләнеше белән тыштан ук аның күңеленә хуш килде. «Дөрес сайлаганмын- — диде ул үз-үзенә һәм кунакханәнең эченә атлады. Биредә ниндидер спортчылар командасы китәргә җыена иде, ахрысы. Идәннәр сумка, чемодан белән тулган Алар өстенә дә. утыргычларга да спорт киемнәрендәге егетләр чүмәшкән, бөтенесенең борыны салынган Бер дә бүтән түгел, җиңелеп китүләре Юкка борчылмагыз, андый хәлләр була инде ул. дип юатасы, дәртләндерәсе килде аның бу егетләрне.
— Миңа берәр урын. — диде ул администратор тәрәзәсендәге тишеккә паспортын тыгып — Ләкин бер кешелекне бирегез.
— Сез каян? — диде кызыл иренле хатын тагын да кызылрак иренле хатын белән сөйләшүеннән туктап.
— Дулкынбаштан.
Хатынның чырае бозылды. Паспортны ул чатлатып кире ыргытты.
— һушны алды! Күрмисеңме әллә9! — диде ул Альфредның борын төбеннән уңдарак торучы язуга күрсәтеп Анда чабата кадәр хәрефләр белән, урыннар юк», диелгән иде Альфредның бу хатынга 18
котырып ачуы килде. Җикерүен кара әле. Әйтерсең, дөньяның кендеге аның кулында гына Беләбез без ул язуны Ярар, кертергә телә- мәсәң. ялынган юк. Казанда кунакханә синдә генә түгел. Ул эре-эре адымнар белән «Таң» кунакханәсенә юл тотты. Биредә чемодан- төенчекләр дә. халык та Болгар»дагыдан күбрәк булып чыкты Инде тәҗрибә туплаган кеше буларак. Альфред иң элек администра- м тор пыяласына күз атты, биредә дә. «урыннар юк», дигән язу тора = иде Язу тора бирә, ә кемнәрдер һаман паспортларын сузалар, рөхсәт = кәгазе алып тутыралар, акча түлиләр һәм киерелеп кереп китәләр £ Әнә берәүнең паспорт эчендәге акчасын өстәл тартмасына шудырып 5 кына төшерде администратор Башың эшләмәсә. менә бу мескеннәр < хәлендә тора бирәчәксең икән Альфред паспорты эченә бер унлык ♦ салды да администраторга сузды.
— Одно место1,—диде ул хатынның елмаеп җибәрүен көтеп. £ Ләкин хатын сикереп торды, паспортны акчасы-ние белән пыяла < өстеннән ишек катына ук очырып җибәрде
— Ах. юньсез! — аның ярсулы тавышы бөтен Казанга яңгыра- с ды — Әле ришвәт төртеп маташасыңмыни7! Милиция'
Альфред артына да борылып карамыйча ярты сәгать чапты, чигәсе сулкылдады, йөрәге какты, тыны бетте, өстеннән шыбырдап тир акты Кәефе тәмам кырылды аның •-Татарстан» кунакханәсе администраторы аның соравына җавап та бирмәде, кемнәрнедер елмаеп. хәтта басып кабул итә торды. Мисыр күгәрченедәй сөйләшә торды, көлеп озата торды
Инде кичке сигез дә тулып китте. «Совет» кунакханәсенә гомумән үтеп кергесез. «урыннар юк» дигән язу каршында өелеп торган халыкның санына да чыкмалы түгел иде Альфред чынлап торып пошаманга төште. Кемдер аңа. «Яшьләр үзәге-нә барып карагыз», дип тәкъдим итте. Дүртенче троллейбустан төшкәч. Альфред бер татар әбиеннән «Яшьләр үзәге-нең кайда икәнен сорады
• Яшьләр үзәге-ндә дә Альфредны ипи-тоз белән каршы алмадылар Администратор урынында утыручы яшь кенә чибәр хатын
— Урыннар юк. семинарга килүчеләрне урнаштырабыз, берәрсе китсә генә инде, — диде
Юк. әле һаман өметен өзеп бетермәде Альфред Ничек инде Казан тикле Казанда урын булмасын ди7' Ул «Волга». «Дуслык». «Казан- кунакханәләрен гизде, кабат -Татарстан-га кереп чыкты да «Яшьләр үзәге»нә юл тотты -Берәрсе чыкса». диде бит Ләкин беркем дә чыкмаган икән шул Ул үзенең коточкыч аруын һәм ачыгуын сизде Аякларның ут булып януына чыдарлык түгел Хәзер нинди дә булса кунакханәгә кереп, рәхәтләнеп аякларны сузып утырырга, ныклап ашарга, эчәргә кирәк иде Яшьләр үзәге- ресторанына шунда торучылар гына кертелә икән Альфред Волга»га китте Бая анда чеңгел-чеңгел музыка тавышы яңгырап калган, ишек төбендә кеше- кара да күренмәгән иде бугай Хәзер ишеге дә бикләнгән керергә өтәләнеп йөрүче халык төркеме дә барлыкка килгән шул Ах. бая кереп чыккан булса соң7 Пыяла ишекнең бигендә торучы хатын үзе генә белгән билгеләре буенча кемнәрнедер кертә, кемнәрнедер чыгара, эчтә кемнәрдер кызарып-бүртеп ашап-эчеп утыралар, рәхәтләнеп музыка, җыр тыңлыйлар, бииләр, ә баскыч төбәндәге ач халык өере туларны тилмереп карап тора, ишек ачылган саен һәркем кереп китмәкче булып этенә, сарык көтүе сыман акыра, бакыра, сүгенә, бәддога укый Биредә тәмам өметен өзгәч. Альфред елардай булып «Казан- ресторанына чапты, тик анда аны тагын да зуррак халык төркеме каршылады Башка рестораннарда да хәл шундый ук булып чыкты Ахырда ул үзләре көндез матур итеп ашап чыккан -Татар-
стан» ресторанына барды. Йә аллам, шул ук мәхшәр! Ичмасам пыяла аша күренеп тормасын иде! Әнә бит тәмле-тәмле ризыклар, өстәлләрдә әфлисун тутырылган савытлар, аракы, шәрап, сыра салынган бокалларны теләр-теләмәс кенә иреннәренә тигереп утыручы тук бәндәләр Барысы да җитеш, бөтенесе бар — тик Альфредка гына түгел Әйтерсең лә. пыяланың теге ягында җәннәт, ә бу ягында җәһәннәм Җитмәсә ишек ачылган саен тәмле исләр бөркелеп борынга тула. Альфредның күз аллары әлҗе-мөлҗе килде, аның беркайчан да бу дәрәҗәдә ачыкканы юк иде әле Әгәр берәрсе бер телем ипи белән сыңар котлет ыргытса, ул эһ» тә итмичә теге унбиш йөзлекнең берсен чыгарып бирер чиккә җитте. Ул, этешә-төртешә торгач, ишеккә шактый якынайды Менә эчтәге әзмәвер берәүне чыгарып җибәрергә ишекне ачты Шул чак Альфред янындагы тузган чәчле берәү тегенең колагына «Мин., янына».— дип бер хатын-кыз исеме әйтте дә кереп юк булды. Ишек кабат ачылгач. Альфред та әзмәвергә нәкъ шул сүзләрне кабатлады. «Уз». — диде теге Альфред бәйдән ычкындырылган эт кебек эчкә ыргылды. Бу көннәрне дә күрергә насыйп икән! Теге тузган чәч берүзе бер буш өстәлгә барып та утырды, шөпшәдәй бер нечкә бил бии-бии атлап моның каршына килеп тә җитте Альфред та аның каршына барып утырмакчы булган иде. нечкә бил аны читкә куды Ул ресторанны аркылыга-буйга ике мәртәбә йөреп чыкты, ләкин беркайда да утырырга рөхсәт итмәделәр. Гүя. кемдер: «Бу егет керсә-нитсә. якын җибәрә күрмәгез», — дип барысын да кисәтеп куйган. Ишек янында ул утырып карамаган бер урын калган икән. Дүрт урындыкның кара-каршы икесендә кемнәр-дер утыра булса кирәк, алар әлегә юк, әмма алларындагы ризыклары. мөлдерәмә тулы рюмка-бокаллары. шампанский, коньяк, шәрап, сыра шешәләре тора Альфред ике буш урынның берсенә утырды да ут булып янучы аякларын сузып җибәрде, иреннәрен ялап, төкереген йотты Сәгать унбер тула икән ич! Официантлар поднос, шешә, счет тотып туктаусыз йөгерәләр, тик аның янына гына туктамыйлар. Менә музыка тынып калды, биючеләр урыннарына ябырылдылар. Альфред утырган өстәл янына унҗиде яшьләрдәге кызны култыклап карт кына бер адәм килде. Аның киез итек кадәр борыны да, җыер-чыклы чырае да. шактый зур мәйдан биләүче шома пеләше дә, йонлы беләкләре дә кояшта кап-кара булып янган, ә кыз базда үргән бәрәңге сабагы төсле ак һәм нечкә иде. Аннары килеп, бу адәмнең күз-күз тишекле зәңгәр свитер кигәнлеген, ул тишекләрдән мохер җепселләре төсле ап-ак йоннар чыгып торуын, борын астында уртача буяу пумаласы кадәр мыегы барлыгын да өстәргә кирәк. Дөрес-леккә хилафлык китермәү йөзеннән, тагын шуны әйтмичә ярамый: аның уң як битенә кайчандыр бер миң чыккан, ул миң төсе һәм зурлыгы белән эре виктория җиләген хәтерләтсә, япа-ялгыз тырпаеп торуы белән көзге бакчада берүзе калган кәбестәгә охшаш иде. Алар кара-каршы утыруга, теге адәм Альфредның урындыгына күрсәтеп:
— Гафу ит, кадерлем, бу урын — безнеке, — диде.
Ач кешенең ачуы яман. Альфред күзләрен очкынландырып:
— Сез утырган ич инде, монысында — мин, — диде.
Шунда кызның үпкә катыш ялварулы иркә тавышы ишетелде.
— Ярар инде. Зорик. утырсын бу егет тә Кызганасыңмыни? — Кыз үрелеп аның йонлы беләген сыпыргаларга. иркәләргә кереште, ә сөрмәле күзләре белән йотылып Альфредка карады.
Зорик пианино клавишлары төсле ак һәм кара тешләрен күрсәтеп хәйләкәр елмайды
— Ю-ук. кадерлем. монда син дә мин генә утырачакбыз.
Ул кискен генә кулын күтәрде дә бармагын шартлатты. Шул минутта ишек янындагы теге әзмәвер Альфредны култыгыннан эләктереп урыныннан торгызды һәм чыгарып та җибәрде Аннан котыл
ганга гомуми шатлыкны белдергәндәй, оркестр дәртле музыка уйнап калды Альфредның бөтен дөньяга ишетелерлек итеп улап җибәрәсе килде Хәзер инде ачыгу бетте, ачу гына калды. Ул җир йөзендә үзе белгән һәм белмәгән барлык җан ияләрен дә каргады, чөнки Альфредның бер үзен шушындый хурлыкларга, түбәнсетүләргә, газап утларына ташлап, алар барысы да менә хәзер рәхәттә йөзәләр, бер- • нинди гамьсез, тук килеш, йомшак ястык-мендәрләр өстендә изрәп йоклап яталар.
Урамда да ямь калмаган иде Җимерелгән, зарарланган кәрәз- > ләрне хәтерләтеп, йортларда тигезле-тигезсез саргылт утлар яна j Сискәндереп, шалтыр-шолтыр трамвай үтеп китә Борынга мичтә S кыздырылган кирпечне хәтерләтүче ис бәрә Ачудан ул теләсә кемне * өзгәләп атарга әзер иде. Ах. шушында Ирдәүкә Илгизә килеп чыкса' * Күрмәгәнен күрсәтер иде аңа Альфред Төптән уйлап карасаң, аның = шушылай тилмереп йөрүләренә Илгизә сәбәпче түгелмени9 Класс ч белән колхозда калыйк». — дип иң элек шул чәтнәби безәнләп йөрде - Аннары башкалар тотынды. Комсомол дип. тегеләй дип. болай дип < ризалаттылар Ярый әле кайсыдыр акыллы башы табылды, инсти- § тутта укырга теләге булганнарга китәргә ярый, диделәр Әгәр шул колхоз өскә басарга тормаса, Альфред монда укырга керергә килеп тә йөрми иде Алдагы язга барыбер армиягә китәсе
Инде кая барып бәрелергә7 Юк. кемнәрне генә каргаса да. иң юләре үзе икән ул. Әнисе Казандагы туганнарының адресын бирде бит Алмаган булды, имеш, ник кирәк алар, тулай торакта йә кунакханәдә урын бетмәгән, янәсе Кырдың менә! Кинәт аның башына бер уй килде Әгәр Руфинәләргә барып карасаң7 Ашатып чыгарсалар вокзалда да йоклар иде әле Иң элек шалтыратып белешергә кирәк Ул автоматтан номер җыйды Руфинә телефон төбендә көтеп утырган диярсең, шундук трубкада дулкынланган тавыш ишетелде
- Жора, синме бу?! — ул еш-еш сулыш алды Ни булды7
Альфред тын алырга куркып торды да трубканы элде Димәк, ул өйдә. Кем соң ул Жора7 Егетеме7 Ник шайтаным булмый, хәзер Руфинәләр квартирасының бусагасына барып егылудан башка юл юк
Ярты сәгать узуга, ул менә сүнәм. менә сүнәм дип лепелдәп торган өмет утын күкрәгенә кысып тоткан хәлдә, таныш ишек каршына килеп басты Хәзер ул утка, шушы ишекне ачып, йә су. йә бензин сибәчәкләр Ул чәчләрен, якаларын төзәтеп, тирән сулыш алды да звонок төймәсенә басты Эчтә сандугач сайравына охшаш тавыш ишетелде һәм, — әллә тагын Руфинә шунда басып көтеп торган. — ишекне шартлатып ачып җибәрде Аның өстендә затлы кофта итәге билдән әз генә төшкән юбка иде Руфинәнең зәңгәр күзләре түп-түгә- рәк булды
— Альфред7! — диде ул тере юлбарыс белән очрашкандай гаҗәпләнеп Бу вакытта нишләп йөрисең7
— Тулай торакта урынны бүтән кешегә биргәннәр. Кунакханәләргә баш тыккысыз
- - Әйдә, кер
Руфинә ишекне япты да телефонга китте
Әтигә шалтыратам, хәзер урнаштырыр
Ул номер җыя башлады да трубкасын кире куйды
— Ах. да. соң икән шул.
Руфинәнең йөзендә канәгатьсезлек билгеләре чагылды, шул ук вакытта ул Альфредны куып чыгарырга да батырчылык итмәде
Альфредның башыннан «Әллә ул ялгызы гына яшиме икән7-— дигән уй чагылып узды. Руфинә аны зал ягына алып чыкты һәм Альфред тынсыз-өнсез калды Өстәл сый-нигъмәттән. төрле-төрле эчемлекләрдән сыгылып тора иде Аның күңеленнән «Оҗмах шушы икән»,—дигән уй йөгереп үтте
— Әниләр киләсе иде. килмәделәр.— диде Руфинә утырырга ишарәләп.
Өстәлнең ике кеше өчен генә әзерләнгәнен күрсә дә, Альфред андый вак-төяккә игътибар бирмәде Руфинә икесенең дә рюмкасына коньяк салды, сүзсез генә чәкештерделәр дә эчеп җибәрделәр Әмма Альфред чак кына чәчәмәде теленә дә. җененә дә ут капты, сулышы куырылып ни эчкә кермәс, ни тышка чыкмас булды Руфинә сузган шифалы суны эчкәч кенә ул шаулатып тын алды Бу коньяк та түгел, спирт та түгел, теге усал әйбер иде Альфред кимендә бер атна ризык күрмәгән кеше шикелле ике-өч калҗа итне, кызыл балык телемен чәйнәмичә диярлек йотып җибәрде, кых-кых килде, аңа карап Руфинә елмаеп куйды.
— Вообще-то синең килүең әйбәт булды әле,— диде Руфинә һәм аңа якын ук килеп рюмкасын чәкештерде. Бусын эчкәч, Альфред күзләрен өстәл өстендәге ризыкларга юнәлдерергә күпме генә тырышса да, алар, авыш тактадан тәгәрәгән йомыркалар төсле, юбканың кыска итәгенә юнәлделәр Ул үзенең исергәнлеген сизде. Аңа шундый рәхәт, дөнья түгәрәк, берни дә кирәкми иде. Ул теге ятьмәне ясаган фабрика коллективына, йомыркаларны салган тавыкларга. ул йомыркаларны саткан сатучыларга рәхмәт укыды.
Руфинә музыка җибәрде, аның гүзәл моңы колакны гына түгел. бөтен тәнне, җанны иркәләде Утырып тору мөмкин түгел иде. Альфред аны биергә чакырды, Руфинә карышмады. Альфред кулларын кызның биленә, ә Руфинә ике җилкәсенә салды һәм астан өскә таба биек агач башындагы җимешкә караган шикелле карады Альфредка Руфинә фәрештә булып күренде. Түп-түгәрәк алсу йөз. шундагы төпсез ике зәңгәр күз, и йөрәгем, түз! Ул серле күзләрдә әллә нинди шәүләләр уйный, бер караганда алар: «Миңа кил»,— дип ялваралар, икенче караганда: «Син кем9»—дип төпченәләр шикелле. Ул битләрнең шомалыгы, дымлы, мәк чәчәге төсле ул иреннәрнең серле елмаюы Ул мең төрле хуш исләр килеп торучы күперенке ак чәчләрнең иңбашларына төшеп торулары, ул көмеш алкаларның булат кылыч очы кебек ялык-йолык килүләре!. Менә теге сихри иреннәр хәрәкәткә килеп, аларның эченнән сандугач тавышы ишетелде:
— Әйдә мин сине Альфа дип атыйм. Ә син мине Руфчик диярсең
— Соң ярар.— диде Альфред, яңа таныклык алгандай куанып
— Ә нишләп син русча акцент белән сөйләшәсең9
— Авыл мәктәбендә укыгач, шулайрак инде.— диде Альфред үзен акларга теләп.
— Но син әтиеңне райком секретаре дидең. Авылда райком бармыни9
— Ә ни ул...
Альфред үзенең килеп капканын аңлады Әгәр алдашканыңны сизсә9 Фәрештәләр андый нәрсәне кичермиләр, урамга чыгып очуың да бар.
— Ни бит... минем әти машина белән йөреп эшли
— Кара син аны!
Руфинәнең йөзенә шикләнү билгесе чыкты Аны бетерергә кирәк иде
— Безнең әти көне-төне эшли, шәһәрдә яшәүчеләрне азык- төлек белән тәэмин итү өчен яна,— дип алып китте ул
Әтисенең тырышлыгы аркасында аларда арышлар ярсып үсә, чөгендерләр котырып уңа, сыерлар дәртләнеп чиләк-чиләк сөт бирә^ сарыклар йон таулары өя, болын-әрәмәләрдә йөреп булмый ________ җи-
ләк-җимеш өстенә китереп басасың, елга-күлләрдә беләк буе кызыл һәм кара балыклар чопырдап кайнап тора, өйләрдә чежелдәп газ
яна, урманар линейка белән сызгандай төз. юллар асфальтланган
Аның сөйләгәннәрен тыңлап бетерергә Руфинәнең, әлбәттә, түземлеге җитмәде, ул кулын җайлап кына күтәрде дә Альфред- ның борынына бик каты итеп чиертте һәм көлеп җибәрде. Борыны авыртса да. Альфред аңа кушылып көлде Чиертүнең беренчесе артыннан икенчесе дә көттермәде. *
— Ә нишләп синең борының очлы9—диде кыз.
— Чибәр кызларның исен ерактан ук сизү өчен,— диде егет. = Җавап Руфинәгә ошады
— Кара син шаянны'—диде ул көлә-көлә.— Әгәр томау төшсә9 <
— Ул чакта кызлар яратудан мәхрүм кала
— Ә син кызларга ярату бирә алам дисеңме? ♦
— Моңа син үзең дә ышаначаксың. Руфчик'
Ул кинәт аны үзенә кысты, битләрен, иреннәрен үбә башлады. ? Руфинә карышмады, бертуктаусыз. «Ах, шаян, ах озорник'»—дип. 5 кытыгы килгән кеше кебек көлде дә көлде Альфредның битләрен аның аккош мамыгыдай чәчләре кытыклады, ул үз йөрәгенең дөп- S дөп тибүен ишетте Әйтерсең лә. иртән башны эчтән күсәк белән ® дөпегән затлар хәзер күкрәк читлеге эчендә субай кагалар иде Менә Альфред кызны бер кулы белән тез асларыннан ук эләктереп, икенчесе белән биленнән тотып күкрәгенә алды, ул исә сабый бала кебек аның муеннарына сарылды Шушы рәвешле музыка көенә бии башлагач, Альфред Руфинәнең коточкыч авыр икәнен сизде, аны идәнгә бастырмакчы булды, әмма кыз аның муенын ятьмә каптырманы эләктергән ише генә эләктермәгән, ә бәлки арматура тимере кебек чытырдатып кыскан иде Идәнгә бастырырлык җай булмагач. Альфред аны йокы бүлмәсенә алып чыгып китте һәм алар йомшак урынга аудылар Альфред ниләр эшләгәнен дә. ниләр әйткәнен дә сизмәде Руфинә, йокылы-уяулы мәче баласы мыр-мыр килеп ими эзләгәндәй, борынын аның күкрәгенә төртеп
— Ну. Альфа, кирәкми, ну. Альфа, кирәкми —дип пышылдады. Альфредның кабаланучы кулларын читкә алырга теләгәндәй хәрәкәтләр ясады, әмма ул хәрәкәтләр «Торып китә күрмәсен тагы» дигәндәй, бик йомшак, юл куючан хәрәкәтләр иде
Алар җир йөзендә икәүдән-икәү генә калдылар Очсыз-кырый- сыз дәрьялар да. кыйтгалар да юк. авыл да юк. шәһәр дә юк. колхоз да юк. имтихан да юк. әти белән әни дә юк.— һәммәсе каядыр еракка киткән, юк булган, алар икесе генә калган иде
И язмыш! Нинди усал да. игелекле дә икәнсең син! Әле кайчан гына эт тибенгәсендә тилмереп йөргән, үзе арыган, үзе ач, үзе беркемгә дә кирәкмәгән адәм баласы хәзер йомшак түшәк өстендә, кайнар кочакта ята. ул корсагында бет үтерерлек дәрәҗәдә тук. шулкадәр кирәкле, үз-үзеннән канәгать һәм бәхетле Бәндәләр белән ник син шулай уйныйсың икән, язмыш9 Ник син адәм балаларына шул кадәр миһербансыз да. шул кадәр игелекле дә9 Бернинди кануннарга да буйсынмыйча бөтенесен үзеңчә бутарга, болгатырга сәләтле нинди бөек зат син9 Әллә соң син күрсәткән җәбер-җәфалар да кеше файдасынамы9 Әгәр бичара хәленә төш- мәсә. Альфред менә бу ләззәтләрне бәяли алыр идеме икән9 Юктыр Ул язмышка рәхмәтле уйлар белән эреп китте
3
Альфред уянганда төш туры җитеп килә иде инде Руфинә әле һаман изрәп йоклый Аның тузган чәчләрен, кызылы җуелган шешенке иреннәрен күргәч, мес-мес итен тын алуын ишеткәч. Альфред i а җирәнүгә охшаган ниндидер бер сәер тойгы кузгалып куйды.
тизрәк киенеп чыгып качасы килде. Ул аны күрмәс өчен сырты белән борылды Чыгып качарга ярамый иде шул. Киресенчә. Руфинә нәкъ менә ана кулай кеше, ничек булса да. аның җылы канаты астына керергә, шушында төпләнергә кирәк Альфред аның ялгыз яшәвен. шушы квартирасы, гаражы, «Жигули- машинасы барлыгын, бер институтның икенче курсында укуын, әтисенең зур гына түрә икәнлеген, әнисенең фән өлкәсендә эшләвен. тәрбия проблемалары буенча диссертация якларга җыенуын белеп өлгергән иде инде Аны колхоздан тартып алса. Руфинә генә алачак Үлеп яратам, синнән башка яши алмыйм, ашавым ашау, эчүем эчү. йокым йокы түгел дияргә, ничек тә шушы ояны яуларга кирәк. Бер төпләнгәч, җае чыгар Язга армиягә китәсе Әле аннан кайтканчы кем бар да кем юк Ләкин Руфинә дә юләр түгел, сөлек кебек шәһәр егетләре барында русча да юньләп сөйләшә белмәгән авыл каргасын нишләп якын китерсен ди Дөрес. Альфредның чибәрлеге бар. кызларның үзенә тыныч карый алмауларын ул яхшы белә Тик Руфинәнең боларга гына исе китәрме соң? Шәһәр кызларына иң элек акча кирәк, аннары гына калганы. Акчаң җитешле булса, чибәрлегең дә. яшьлегең дә бер читтә торсын. Альфред моның шулай икәнен кичә ресторанда үз күзләре белән күрде Әйе. әйе. эшне акча тирәсендә әйләндерергә кирәк Кичә Руфинәнең һәр керфеге. һәр чәч бөртеге өчен җанын бирергә әзер булган Альфредның бүген аңа сыртын куеп ятканда башына әнә шундый уйлар килде
Аның карыны өзелеп ачкан, башы да чатнап тора, зал ягындагы ризыкларның тәмле исләре дә бу якка ук керә иде Альфред акрын гына торды, аяк очларына гына басып залга чыкты, арадагы ишекне ябып куйды Ашык-пошык юынып алды да өстәл янына утырды. Күзеңнән ут чыгара торган теге әйберне эчеп җибәргәч. ашыкмыйча тәмләп кенә ашады. Аннары өстәлне җыештырып алды, савыт-сабаларны юып куйгач, кухня өстәленең астын ачса, бурсыган, күгәргән искә тончыга язды. Анда юылмаган савыт- саба эскертләп өелгән иде Альфред су кайнарлап аларның барысын да юды. урыннарына тезеп куйды Ул кухня өстәлен сөртеп маташканда Руфинә дә торып чыкты
— Хәерле иртә!—диде ул үптерү өчен иренен сузып Альфред аның иреннәренә иреннәрен тигереп алды да. — Хәзер хәерле көн инде!— диде.
— Ах. озорник!— Руфинә тагын аның борынына чиертеп алды. Аннары җыештырылган, юылган әйберләрне күздән кичергәч, канәгатьләнү хисен белдерде: — Синең белән яшәргә була.
Альфред ике кулын күкрәгенә куеп баш иде
— Синең белән дә яшәргә була
Руфинә ваннада юынган-төзәтенгән арада ул чәй өлгертте, үзе булдыра алганча өстәл әзерләде Кухняда мәшәләнү колхоз эше түгел түзәргә, ничек тә сынатмаска кирәк иде Нәфсесе бик кымырҗып торса да. теге әйберне, хәтта Руфинә кыстаса да капмаска булды Әнисе әйтмешли, аракы кешенең дәрәҗәсеннән алып һәммә нәрсәсен түбән төшерә, бер авызыңа хуҗа булмасаң, синең турыдагы фикернең үзгәрүе дә бар
Алар тәмләп чәй эчеп утырганда, ишекнең сандугачы өч мәртәбә сайрап җибәрде. Альфред Руфинәгә сораулы караш ташлады
— Борчылма, әни булырга тиеш.
Руфинә шулай дип ишекне ачты Анда чал чәчле, күзлекле, кулына георгин чәчәкләре тоткан хатын күренде
— Исәнме, кызым'
Ул бусаганы атлау белән Руфинәне кочып алды аркасыннан сөйде, чәчәкләрне бирде һәм кулъяулык белән күз яшьләрен сөртте Шуннан соң гына Альфред белән исәнләште
Руфинә Альфредны, Казанга авылдан килеп заводта эшли, читтән торып укырга керергә җыена, дип таныштырды, инде дуслашуыбызга айдан артты диде Бергәләп чәй эчү вакытында Ләлә ханым аңа сорау арты сорау яудырды. Аның сораулары, кыргый җәнлекне бер-бер артлы яралаган аучы пулялары кебек. Альфредны тәмам хәлдән тайдырдылар, үзенең генә көче җитмәгәндә, ярдәмгә * Руфинә килде Шунысы әйбәт булды, Ләлә ханым Альфредның | үзен дә. аның эшче сыйныф арасында чыныксын, дип малаен Ка- = занга җибәргән райком секретаре әтисен дә яратып өлгерде. Бу — Альфред белән Руфинә ирешкән хәлиткеч казаныш иде
Ләлә ханым киткәч. Альфред өстәлгә күкрәк кесәсеннән алып, 5 башта бер йөзлек, аннары икенчесен, өченчесен куйды «
— Син нишлисең?!—диде Руфинә аптырап.
— Сыена күрә түләве
Руфинә бармак янады, әмма акчаларга кагылмады Кичкә таба, 5 кинога барып кайткач кына, йөзлекләр сервант өстенә күчтеләр ' Икенче көнне өйлә турында йокыдан торгач кына Руфинә аларны f үзе генә белгән ышанычлы урынга алып куйды. Егетнең финанс * ресурсларының күпме булуы белән ул кызыксынмады, тик шунысы ошады өч көн «Жигули»да җилдергәндә, ресторанда күңел ачканда Альфредта әле теге йөзлекләрнең күплеге сизелде Альфредның исә эчен акрын гына бер корт кимерде «Акча беткәч, ни булыр7 Руфинә аны урамга куып чыгармасмы7» Савыт-сабаны күпме генә тырышып юсаң да. аннан акча төшмәячәк Димәк, уңга-сулга сибүне акрынлап киметергә туры киләчәк
Дүртенче көнне алар тагын парлашып «Жигули »га утырып чыгып киттеләр. Бүген, күпкә булмаса да, тәүге мәртәбә бер-бер- сеннән аерылалар иде Физиканы «биш»легә бирдем, дип авылга шалтыраткан булса да. Альфред кабул итү комиссиясеннән документларын алырга карар кылды. Руфинә машинасын институтның баскыч төбенә үк китереп туктатты. Альфредка ит белән колбаса өчен бер уч талон биргәч, ирененнән үптерде һәм чоҗлап китеп барды
Күп тә үтмәде, аның машинасы тавыш-тынсыз гына бер мәһабәт бина янына килеп туктады Руфинә таш баскычлардан керт- керт күтәрелеп сулга борылды һәм «Кабул итү бүлмәсе» дигән язулы ишекне ачты Андагы күн урындыкларда йөзләренә олы җитдилек һәм борчу иңгән кешеләр көтеп утыралар. Секретарь ханым. Руфинәне күргәч пружина аткандай сикереп торды Ул
— Анда кеше бар — дип сүзен очларга өлгерә алмады. Руфинә ишекне дөпелдәтеп ачып кереп тә китте
Әтисе, гадәттәгечә, биш-алты телефонлы, селекторлы, кәгазьләр белән тулы өстәл артында утыра иде Руфинәгә аның сирәк чәчләре тагын да күбрәк коелган, түгәрәк гәүдәсе дә сизелерлек юанаеп киткән кебек тоелды Әтисенең каршында бер ир үрә катып тора, аның бит очлары алланган, маңгаена тир бәреп чыккан
— Мин бу хакта безнең арада кабат сүз булмас дип ышанам'
Әтисе учы белән өстәлгә шапылдатып сукты Теге кеше башын иеп аска карады һәм авыз эченнән хәлсез генә
— Ышаныгыз. Заһит Рәхмәтуллович.— диде
— Сезгә китәргә мөмкин
— Рәхмәт, Заһит Рәхмәтуллович
Теге кеше юк булды
— Нихәл, кызым,—диде әтисе аягүрә басып
Руфинә аның каршына ук килеп утырды
— Шапырынырлык әйбер юк,—диде Руфинә
Аларның үзара русча сөйләшкәнлеген укучы, әлбәттә, беләдер дип уйлыйм
— Дусларың да арткан икән
— Нинди дуслар?
Руфинә гаҗәпсенеп аңа карады.
— Әниең әйтте Альфред исемле егет турында...
— Ә. аны әйтәсең икән! Әйе. симпатичный гына малай.
— Бик яхшы, якын кешесез яшәү кыен,— диде Заһит Рәхмә- туллович. каядыр бер ноктага төбәлеп.— Тик тәртип булсын.
— Әти. син кафедра мөдире белән килешермен дигән идең. Бер-ике имтиханны булса да тапшырырга. Ә ул минем белән сөйләшергә дә теләмәде.
Ул күз яшен сөртеп алды да бүлмә буйлап арлы-бирле атларга кереште Әтисе, тынычландырырга теләп, аның артыннан ияреп йөрде.
— Үз-үзеңне бетермә инде, барысын да җайларбыз, барысы да җайланыр.
Заһит Рәхмәтуллович кызын тынычландыру өчен сүз запасы гына җитмәвен аңлап, ике егерме бишлек рәвешендә акча запасы да өстәгәч. Руфинә чыгып китте, акча белән бергә ул әтисенең тынычлыгын да алып китте. Заһит Рәхмәтуллович өч төрле йөрәк даруын берьюлы эчте дә арткы бүлмәгә кереп ятты. Бу дөньяның гаделсезлегенә хәйран калырлык иде. Әгәр бала студент итеп алынган икән, әгәр ул нормаль икән, ни өчен ул имтиханын тапшыра алмый7 Әгәр бу шулай икән, укыту-тәрбия процессы дөрес оештырылмый. институт доцентлары, профессорлары тиешле белем бирә белмиләр, акча алу өчен генә йөриләр дигән сүз. Ә ал арның шулай йөрүе яшьләрнең язмышларын җимерә, җәмгыятьнең кризисына. регресска китерә Бүгенге якты көндә ник елый аның кызы7 Ата кеше тоныкланып баручы күзләрен сөртте. Әгәр яшь буын турында Заһит Рәхмәтуллович кебек акыл белән алдан күреп кайгыртучы җитәкчеләр булмаса, ул күз яшьләре ил өстенә диңгез кебек җәелер иде Кафедра мөдире кабакбаш Чәчәншиннар фаҗига тудырып яталар Аның Руфинә белән юри. үч итеп сөйләшмәгәнен белә Заһит Рәхмәтуллович Былтыр бер җирдә бер хатын өчен маңгайга-маңгай бәрелештеләр алар Әлбәттә, салган баштан Анда да теге хатын гаепле булды: Заһит Рәхмәтулловичны йә Чәчән- шинны үзе сайлыйсы урында, аларның чукышканын читтән елмаеп күзәтте Ярар, анысы булган, ник соң ул Заһит Рәхмәтулловичның үчен кызыннан ала7 Руфинә болай да кыл өстендә тора Кыз кешегә хәзерге заманда сарылырга гына торалар һәм бер дә яхшы ният белән түгел.
Заһит Рәхмәтуллович шулкадәр аның малай булуын теләгән иде. Юк. шул! Бик күп нәрсәләргә көче җитсә дә. кызны малайга әверелдерү куәсеннән мәхрүм иде Заһит Рәхмәтуллович Өстәвенә кызлары да үтә көйсез булды Йокласын, үссен, чирләмәсен, дип аяк очларына гына басып йөрделәр, күзен ачуга икесе ике ягына барып бастылар. Кыз көн буе йоклады, арып-талчыгып эштән кайткан әтисе белән әнисен төне буе әпипәгә дә, былбылымга да. баламишкинга да биетте. Кыз, берәр нәрсә ошамаса,— ә аңа ошаган нәрсә сирәк иде,— дык итеп артына утырды да тәгәри-тә- гәри акырып еларга кереште. Заһит Рәхмәтуллович ул күрсәткән-нәрнең ачуын Ләлә ханымнан алды, алып бетермәгән өлеше үзенең кул астында эшләүчеләргә төште. Сүз дә юк. дык итеп утырып елау юлы белән түгел Ул вакчылланды, сабырсызланды, һәр эштән кимчелек тапты, бәйләнде, эзәрлекләде, сүкте, янады
Руфинәгә яследә дә. бакчада да аерым карау булды Тәрбиячеләр аның тирәсендә йөгереп кенә йөрделәр Ул теләсә — йоклады, теләсә — торды, теләсә — башкаларга әйбер атты Апалары дәшмәгәч, моңа балалар түзде, шулай тиеш, дип карадылар
Җәй көне аны ике-өч айга әбисе янына авылга кайтара торган булдылар Әбисе оныгын бик яратты, көне буе йоклатты, кыз уянгач та бик озак урын өстендә иркәләнде, яткан килеш уйнады телевизор карады, ашады һәм эчте Руфинә тазарып, матурланып китте, юкка-барга чәүчәләкләнүләре, көйсезләнүләре кими барды басынкы кызга әверелде *
Ләкин бу аның көенә торганда гына шулай, әгәр әз генә аңа 5 ошамаган нәрсә булса, кыз дөрләп кабына, әйберләрен атып бәрә = иде. Врачлар «невроз» диделәр, табигатьтә йөртергә, физкультура- спорт белән чыныктырырга кирәк диделәр Әмма Руфинә боларны ? теләмәде Бердәнбер дәва булып аның көенә тору калды Көенә “ торганда Руфинәдән дә яхшы кеше юк иде Рәхмәт укытучыларга ♦ Заһит Рәхмәтулловичны аңладылар, нәкъ шулай эшләделәр
Урта мәктәпне бетергәч. Руфинә институтка керде Әмма бе- ? ренче елны тарта алмады, холыксызлана башлады Аңа академик ял бирделәр Икенче елны ул бик авырлык белән булса да беренче курсны бетерде Җәйге каникул чорында ул бер якут егетен ияртеп кайтты да «Без өйләнешәбез»,— диде Бу сүзне ишеткәч “ Заһит Рәхмәтуллович бер якка. Ләлә ханым икенче якка гөрселдәп аудылар. Ләкин авып котылмак юк иде, кыз чигенергә теләмәде, якут университетның соңгы курсыһа керә икән Руфинәне алар үзләре генә яратырга теләсәләр дә. бу эгоистик хисне җиңеп, аны башкалардан да яраттыру мөмкинлеге тудырдылар Тик бер нәрсә генә аңлаешсыз иде: үзенең җилкәсеннән дә тәбәнәк булган кысык күзле якут аңа ни бирә ала киләчәктә ничек, кайда яшәрләр — бу мәсьәләләр һәммәсе дә ачык калды Ул хакта сүз кузгатсаң. Руфинә аяк тибеп кенә кычкырды Бала бит. нишлисең’ Ашыгыч чаралар күреп, квартира мәсьәләсен хәл итә алды Заһит Рәхмәтуллович Кыз кешене сораучы барында биреп калу хәерле булса да. туйны бәла-каза кебегрәк кабул иттеләр Бер дә якутлар белән туганлашасылары килмәгән иде аларның Шуңа күрә кода белән кодагыйга. Якутиядән үк килсәләр дә. бик коелып төшмәделәр, кунакханәгә генә урнаштырдылар Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым эчләрендә дөрләгән канәгатьсезлек утын туйда ничек кенә яшерергә тырышсалар да, булдыра алмадылар, аларның йөзләре яктырмады Менә бүләкләр бирер чак җитте Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшьләрне котлап яңа квартира ачкычы тапшырдылар Шуннан соң кияүнең әтисе торып «Без яшьләргә «Жигули» машинасы бүләк итәбез»,— дигәч, бөтенесе өнсез калды Ышанырга да ышанмаска да белмәделәр, бу шаярту гынадыр дип кул чабарга курыктылар Туйны алып баручы машина бүләк итү турындагы документны укыгач кына алкышлар яңгырады Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым кодасы белән кодагые янына ничек йөгереп барганнарын. аларның битләрен, авызларын гына түгел, кысык күзләрен дә ничек үбә башлаганнарын сизми дә калдылар һай әйбәт тә кешеләр булып чыкты соң кода белән кодагый'
Менә шулай матур гына яшәп киткәннәр иде балалар Кияү бик тынгысыз булып чыкты, ашарга да пешерде, чәтертән кебек керен дә уды. идәнен дә юды Руфинә укуын дәвам итте Балаларның матур тормыш коруына куанудан Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым үзләре дә түгәрәкләнеп, матурланып киттеләр Әмма аларга борчылусыз озак яшәргә насыйп булмаган икән Яңа ел алдыннан квартирасын да. Руфинәне дә, «Жигули»ен дә калдырып. якут кияү чыкты да качты Руфинә берни дә сөйләмәде, ул идиот хакында сөйләшәсем дә килми, диде Кодалар белән телефон аша элемтәгә кергәч, шул мәгълүм булды боларның кызы тегеләрнең малаен ат итеп җиккән, сыер урынына сауган эт итеп сүккән, ишәк урынына да күрмәгән икән Санга сукмаса да. малай
ларының күзенә аш чүмече белән суккан. Хәзер ул Казанга килү түгел, каз сүзен ишетсә дә. калтырый башлый, укырга да башка университетка күчә икән Кычкырышмадылар, судлашмадылар. «Жигули>ның биш меңен аларга салдылар да шуның белән вәссәлам Руфинә шул квартирада яшәп калды. Әнисе белән барып, мәшкәләнеп. күгәреп беткән кефир шешәләрен, савыт-сабасын, лакашып каткан, кыргаяклаган кием-салымын күз яшьләрен куша- куша юып кайткаладылар. Бала бит, нишлисең9 Әгәр барлык кешеләр дә балаларын шулай кайгыртса, тормыш бөтенләй башкача булыр иде. Руфинәсенә ул аталык хисләрен кызганмады, кем баласы дигәндә ким-хур булырлык итмәде Җәмгыять бакчасына яшь үсенте утырткансың икән, син инде иренмә, аңа барлык шартын тудыр Әгәр аны үз ихтыярына ташлыйсың икән, син ата түгел Аллага шөкер, бу мәсьәләдә Заһит Рәхмәтулловичның халык алдында йөзе ак. Ниндидер кыенлыклар, кытыршылыклар, уңыш- сызлыклар бар икән, аларын һич тә баланың холкына яисә Заһит Рәхмәтулловичның игътибарсызлыгына аударып кына котылып булмый Сәбәпне аерым кешедән түгел, тирәннән, җәмгыятьнең гаделсезлегеннән эзләргә кирәк Ә Заһит Рәхмәтуллович кызы өчен җаваплылыкны бер генә минутка да үз өстеннән төшерә алмый Ләлә ханым Альфред турында кайтып әйткәч тә. алар үзара сөйләшүләрен киң җәелдереп җибәрделәр һәм дипломатларча осталык белән төп буынны тотып алдылар Бу буын — авыл иде Руфинә авылны сагынам авылга кайтасым килә, дип аларның бәгырь итен аз ашамады. Ләкин әбисе инде бу дөньядан киткән, тегеннән хаты-хәбәре дә юк. каз-үрдәкләр дә. җиләк һәм балан каклары да салмый, шулай булгач, авылга юл киселгән. Аулак сөйләшүләрендә кызның әнә шул авылга омтылуы төп җирлек рәвешендә алынды.беренче дәвердә үзара аңлашу шартларында егет белән танышлыкны дәвам итәргә, авылга кыз белән егетнең рәсми дуслык сәфәрен оештырырга, ә инде икенче нәүбәттә өйләнешү мәсьәләсен кузгатырга, дигән нәтиҗәгә киленде Сүз дә юк. ниятләр җентекләп уйланган, үлчәнгән һәм алды-арты исәпләнгән булса да. кызыксынучы якларның өметләре шактый гына аерылуын әйтмичә ярамый
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, төп буын чыннан да дөрес тотып алынган Руфинәнең әбисе янында уздырган бәхетле көннәрне, шул көннәр белән бергә авылны сагынуы хак иде. Ул Казанны, аның шау-шулы урамнарын, чакрымга сузылган чиратларын күрә алмый, трамвай-троллейбустагы этеш-төртешләрен. хлорлы җылы суларын сөйми, аны гел сагалап-тикшереп торучы, акыл сатучы әтисе белән әнисен яратмый иде. Альфред йөзендә ул гөнаһсыз, тәҗрибәсез авылны таныды, әнә шул җене котырган нәрсәләрдән вакытлыча булса да күз күрмәслек еракка алып китүче затны күрде. Шуның өстенә Альфред, кайсы якка теләсәң, шул якка бөгәрлек яшь. чибәр, теле бар. Руфинә кечкенәдән үк хыялында йөрткәнчә озын ботлы, бер сүз белән әйткәндә, нинди генә компаниягә алып барсаң да. ким-хур булырлык түгел
Альфред исә башкачарак исәп белән янды Институт дигән әйбер аның өчен түтүт Башыңда җил уйнаган килеш кая тыгыласың9 Имтиханнар беткәч, авылга кайтырга, укырга кердем дияргә һәм август азагында Казанга ычкынырга һәм биредә аның бердәнбер таянычы — Руфинә Байлыгы җитешле, ә иң мөһиме — квартирасы бар Кешенең бит хәле мөшкел Кошлар гына ул, кая барса, шунда оя кора Адәм баласына кеше кулына карап торудан бүтән чара юк. бигрәк тә шәһәр җирендә Руфинәгә өйләнү турында сүз дә булырга мөмкин түгел Альфред үзеннән кимендә ун яшькә кечерәк, иң чибәр, иң акыллы, аның өчен үлеп торучы кызны табача- 28
гына әз генә дә шикләнми. Фил гәүдәле Руфинәгә боларның берсен дә сиздерергә ярамый, сиздермәү өчен аңа бертуктаусыз «Синең өчен үләм. сине яратам, нечкә билем, акыллым»,— дип кенә торырга, янында һәр теләген үтәп бөтерелергә кирәк иде Башыңа төшкәч, анысына гына түзәсең, күбрәгенә дә түзәргә туры килә Мәсьәләнең бит икенче ягы да бар Альфред уйлавынча. Руфинә * аңа егылып гашыйк, бу якты дөньяда Альфредтан башка яшәүне = күз алдына да китерә алмый иде Аның бу тойгысын сүндермичә = дөрләтеп торсаң, күп нәрсәләргә ирешеп булачак -
Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшерен сөйләшүләре- ? нең төп нәтиҗәсен Руфинәгә башта бик сакланып кына, читләтеп. ; ишарәләр белән генә җиткерделәр, ниятләренең нигездә кызла- ♦ рыныкы белән туры килүен белгәч, аңа ачыктан-ачык сәяси басым = ясарга керештеләр Бу вакытта Альфредның Казанда яшәвенә инде ? өч атна тулып килә, ягъни имтихан һәм конкурс нәтиҗәләре әйтелер “ чак. димәк, аның авылга кайтып китәр көннәре якынлаша иде ' Шушы шартларда Руфинә дә уртак ниятне тормышка ашыру өчен ' актив хәрәкәткә килде Бер бик матур кичне йокы бүлмәсендә ’ шаярышып ятканда ул Альфредның борынына шалт итеп чиертте дә (сүз уңаеннан әйтим, бу аның иң яратып башкара торган даими шөгыленә әйләнде) мондый сорау бирде
— Альфа, ә син миңа авылыңны кайчан күрсәтәсең7
Егет өчен бу иң дәһшәтле сорау иде Ул Руфинәне алып кайтырга. беркемгә дә күрсәтергә теләмәде, бу хакта уйларга да курыкты Шуңа күрә шаярту белән котылмакчы булды
— Аның нәрсәсен күрәсең инде, авыл белән шәһәр арасындагы төп аермалар күптән бетте бит
— Ах. син озорник1— диде Руфинә чиртүен кабатлап — Ә минем авыл урамнарындагы асфальттан йөрисем килә
— И җаным, нинди асфальт ди ул. минем салгач әзрәк шыттыра торган гадәтемне беләсең бит
— Ах. озорник1
Альфред аңа җайлап кына урамнарда яз-кө.з резина итекләр белән дә йөрерлек түгеллеген, әрәмәләрне сыер-сарыклар ашап бетереп килүен, елганың кибеп баруын, чөгендерләрне чүп. бәрәңгеләрне Колорадо коңгызы басуын сөйләп күрсәтте Ләкин Руфинә боларны ишеткәч дәртләнеп кенә китте
— Бик шәп!—диде ул кулларын чәбәкләп — Әле мин элекке авылны күрә алмыйм икән дип кайгырган идем
Шулай итеп, чигенер юл калмады Ул, әтием дә мал печүче генә булып эшли, димәкче иде дә тыелып калды, бу факт аның абруен кисәчәк Анысына соңрак та өлгереп була
Альфред өчен хурлыклы солых төзүдән башка юл калмады Руфинәнең машинасы белән кайтырга, икебез дә бер институтка укырга кердек, дияргә, кояшта кызынып, коенып ял итәргә дә бергәләп китеп барырга, дигән караргв килделәр Билгеле, өйләнгән кеше төсле чит-ят хатын-кыз ияртеп кайтып төшкәнгә әтисе котырыр. әнисе шатланыр, авыл халкы тегеләй дә, болай да сөйләр, классташлары төпченер әмма ничек кенә булмасын, аның укырга кергәнлегенә барысы да ышанырлар, димәк, тавыш-гаугасыз гына Казанга китү хәл ителер Руфинәнең көенә генә торганда аңардан башкача берничек тә ала алмаган нәрсәләрне алып булачагын Альфред яхшы аңлаган иде инде
Менә күчтәнәчкә базардан лимон, анар. өрек, йөзем җимешләре кебек әйберләр алынды машинаның багажнигы колбаса, һинд- стан чәе. затлы эчемлекләр, тәм-том белән тулды Ләлә ханымның һәм Заһит Рәхмәтулловичның катгый таләбе буенча Альфредның әтисе белән әнисен» бүләкләр дә алынды Руфинә
— Мин бит килен булып төшмим, кунакка гына барам,— дип караса да, аның авызын шундук томаладылар
Руфинә дә артык карышмады, ник дисәң, акча жәлләп торасы юк, һәммәсе дә Альфред хисабына алынды Ул исә саранланып тормады. Казан урамында акча тоткан килеш кунып чыгарга урын, ашарга ризык таба алмыйча газап чигеп йөрү аңа акыл керткән, Руфинәнең алтыннан да кыйммәтрәк зат икәнлегенә инандырган иде
Менә барысы да әзер Иртәгесен сәгать унда ук кузгалырга булдылар. Моның өчен тугызда ук торырга кирәк иде Ләкин ун минут бәхәсләшкәннән соң, Руфинә, сәгатьнең шылтыравын унынчы яртыга куябыз, иркенләп өлгерәбез, диде. Ул әйткәнчә куйдылар да йокларга яттылар.
4
Сәгать бик озак шалтырады Икесе дә, уянсалар да, күзләрен ачмадылар, кыймшанмадылар «Иртә торырга кирәк, иртә торырга кирәк».— дип кыткылдаган өчен Руфинә Альфредны эчтән генә сүкте Ник кирәк иде инде бу кабалану7 Аларның поездга йә самолетка ашыгасы бармы әллә7 Әтисе белән әнисе Руфинәгә тәкрарлап әйттеләр берүк авылга кайткач йоклап ята күрмә, анда кешене күпме вакыт йоклавы белән бәялиләр, диделәр. Авылда иртә торасы булгач, монда чакта йокыны туйдырырга кирәк ләбаса!
Руфинә бераз йоклап алды. Карале, гел кирәксезгә ник кирәк булган бу кабалану7 Иртән ни. кичтән ни. иртәгә ни барыбер түгелмени7 Әйтерсең, арттан куалар, әйтерсең, аларның кайтуын әзерләнеп көтеп торалар Юк, рәхәтләнеп йокларга кирәк һәм ул изрәп тә китте.
Альфред Руфинәнең башлап торуын көтте Чөнки кем алдан тора, шул кеше чәй куярга, ашарга әзерләргә тиеш, ә тормаучы ул вакытта рәхәтләнеп йоклый ала һәм ул бәхетле кеше, һичшиксез, Альфред булырга тиеш иде Болай да аңа эш муеннан, димәк, ял кирәк Ул күпме генә ятса да йоклый алмады, ә Руфинә мес-мес сулап йокыны иште генә Бу гаделсезлек Альфредның ачуын китерде Әгәр үзе дә йоклый алса, ул. әлбәттә, башын да күтәрмәячәк иде, ә болай Руфинә рәхәтләнеп, ул уяу хәлдә интегеп яткач, түзмәде, торып аңа да эндәште. Руфинә күзен ачмады, авызын ачмады, кымшанмады, каяндыр борын астыннан
— Нигә иртә уятасың? Сәгать ничә7— дип мыгырданды.
— Унбер тула инде
— Сәгать шылтырамадымыни7
— Шылтырамаган шул,— диде Альфред.
— Шылтырый да алмагач, ник чыгаралардыр шуны,— Руфинә икенче ягына борылып ятты — Чәй куйдыңмы7
— Юк әле...
— Әзер булгач эндәшерсең.
Чәй кайнап, өстәлгә тегесен-бусын тезгәч, Альфред Руфинәгә эндәште.
— Торам,— диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
Чирек сәгатьтән соң Альфред тагын уятты
— Торам,— диде Руфинә шактый нык тавыш белән.
Өченче мәртәбәсендә Руфинә одеалын Альфредка таба селтәп үк җибәрде һәм
— Күрмисеңмени, торам бит инде!— дип кычкырды
Альфред каршы әйтмәде, каршы әйтүнең бөтенләй көтелмәгән
нәтиҗәләргә китерү ихтималы барлыгын ул бик яхшы сизде. Руфинәнең үз көенә торып, үз көенә юынып, үз көенә киенүен сабыр гына көтте
Ашарга утыргач Руфинә нишләптер кәефем юк дип. бер шампан шәрабе ачтырды, аны эчеп бетерделәр Альфред. Руфинәнең рульдә барасын уйлап бераз шөлләсә дә. берни әйтмәде. Чөнки, беренчедән * кичтән күбрәккә киткән, үзенең дә башы шаулап тора, икенчедән, бо- х лай акрын кыймылдаучан Руфинә машинада бик кызу йөри, ә салма- = са. әллә ачудан, әллә үз-үзенә артык ышанудан, коточкыч куа иде Аның машинасына утырганда Альфред һәрвакыт кәфенен муенына ? урый бөтен гәүдәсе пружина кебек киерелә, тешләрен чытырдатып < кыса, аякларын машина төбен тишеп чыгардай итеп тери Руфинәнең ♦ «Жигули«е башкаларныкы кебек туры гына бармый еландай хәрә- f кәтләнә, берсенең алдына, икенчесенең артына төшә, тау кадәр маши- г наларның көпчәгенә бер-ике сантиметр терәлә язып үтә
— Әллә син куркасыңмы?— дип сорады ул бервакыт
Егет башың белән ничек инде «куркам» дип торасың Альфред ;
— Юк,— диде. 9
— Курыкма, минем реакция отличная
Ул әйтүен әйтә дә. барыбер шикләндерә шул
Ниһаять, кузгалдылар Урамнардан ярыйсы гына узган Руфинә, Казанны чыгу белән спидометрны йөз егермегә җиткерде һәм шул килеш газны киметмәде диярлек Каршы килүче, яисә алар узып киткән машиналар чышт-чашт итеп юк булдылар Бер сәгатьтән ар- ■"ык кайткач. Альфред әзрәк йокымсырап алырга ниятләде Күпме шулай баргандыр, машина уңга-сулга боргалануга уянып китте Руфинә күзләрен угалый иде Альфред аңа аптыраулы караш ташлады
— Ни булды?
— Йокымсырап кителгән.— диде Руфинә иснәп — Алай озак түгел. барсак бер-ике километр барганбыздыр
Альфредның коты очты, шуның белән бергә йокысы да очты Йә аллам, димәк, алар үлемнән калганнар1 Шуннан соң ул Руфинәне юл буе сөйләштереп кайтты Әтисенең райком секретаре түгеллеге дә әйтелде. Әмма ул барыбер йокымсырап-йокымсырап китте Ахырда туктап, бер елгада коенып алдылар, термостан каты чәй эчтеләр Шуннан соң гына Руфинәнең күзе ачылды
Кояш офыкка якынлашканда, алар Дулкынбаш җирләренә килеп җиттеләр И авыл, син һаман тырышып-тырмашып яшәп ятасың Синдә рәхәтләнеп карарлык, гаҗәпләнерлек әйберләр элек тә җитәрлек иде. хәзер дә күп Әнә синең арыш-бодаеңа. борчагыңа караганда солычасы бермә-бер күбрәк булган иген басуларың' Менә синең әллә күктән, әллә җирдән агу сиптерү сәбәпле, яртылаш саргаеп кипкән каенлыгың1 Әнә буеннан-буена куәтле насослар белән көне-төне суын суырта торгач саегып беткән, бер генә төнбоегы да калмаган, өстеннән кара нефть өреләре һәм җәйләүләрдән төшкән сыер тизәкләре агучы үлмәс Чалмыя елгасы! Менә элек озын-озын печән эскертләре тезелеп торган болында һәр үләнне тамырына кадәр кыркып хәрби дивизия кебек тигез рәт булып йөрүче сарык көтүләрең' Әнә сөт планын үтәтү өчен әрәмә арасына, аның соңгы карлыган, шомырт, балан куакларының ботак-яфракларын ашаучы һәм сындыручы сыерларың' Менә куәтле машина-тракторлар ермачлап бетергән эскәк белән өзеп алырга сыңар үләне булмаган кәкре-бөкре урамнарың' Әнә тигәнәк, алабута баскан хуҗасыз өй урыннары кызыл миләш тәлгәшләредәй Колорадо коңгызы каплаган бәрәңге бакчаларың' Кояш. шушыларның барысыннан да качып баргандай, кып-кызыл булып офыкка якынлашты
Урамда машинаның төбе тиюдән куркып. Альфред аны ындыр ягынданы тар тыкрыктан гына алып керергә булды Тигез бәпкә
үләнле ындыр юлыннан чажлап килеп тыкрыкка борылуга, олы фаҗига була язды Тыкрыкның нәкъ уртасында алдын кыйблага, артын машинага каратып Убырлы Мөштәфширә чүгәләгән иде Руфинә кисәк тормозга басты, машина әллә нинди тавышлар чыгарып, аңа әз генә терәлмичә туктап калды. Убырлы яртылаш борылып әрекмән яфрагы өзеп маташкан җиреннән сикереп торды да җыеп тоткан итәген һаман төшермичә кисәү агачы төсле кәкре аяклары белән тык-рыкның аргы башына йөгерде. Руфинә белән Альфред артка борылып көләргә тотындылар.
— Кем ул?— диде Руфинә көлүеннән тыела алмыйча.
— Аның исеме Убырлы булыр.
Бу карчыкның ничә яшьтә икәнлеген дә белүче юк, ул ялгыз гомер итә, имештер, киптереп сукыр тычкан, пешереп кара елан ашый, дип сөйлиләр. Мөштәфширә карчыкның кинәт кыстала, кысталса, бер минут та түзә алмый торган гадәте бар һәм шуның аркасында аның үзе күргәннәрен дә сөйләп кенә бетерерлек түгел иде Бер елны дөм караңгы кичтә Куян Рәхмәйләре турыннан узып барганда кинәт шулар ишек алдына кереп чүгәләгән бу. Әмма Рәхмәйнең бозау кадәр бурзаеның оясы каршына туры килгән Бурзай, ни микән бу диптер инде, иң элек боз кебек салкын борыны белән моның шәрә тәненә тиеп алган, аннары кот очарлык итеп бер генә мәртәбә «һау!» дигән. Убырлы, итәген җыеп тоткан килеш, туптан аткан ядрә кебек, болар- ның өенә барып кергән, үзе һаман бәвел кыла, ди. Куяннар тугыз җан тезелешеп өстәл янында ашап утыралар икән. Куркудан бөтенесе кайсы кая качалар. Рәхмәй үзе, каушавыннан нишләргә белмичә, кашыгындагы токмачын мыегы белән борын арасына төртә, ди. Ике яшьлек кызы да кача алмаган, ул кыз шуннан соң тотлыга торган булып калды.
Узган кыш Мөштәфширә карчык, өем салкын, дип, Васбиҗамал карчыкка кунарга барган Төнлә кысталып уянган да аралыктагы иске чиләкнең капкачын ачып шуңа утырган Гөнаһ шомлыгына каршы ул көнне Васбиҗамал. Убырлының сөякләре җылынсын әле, дип миченә бик каты яккан, шаулап торган имән күмерен теге чиләккә салып куйган булган. Убырлы утыруга кайнар пар тегене ракета урынына күтәреп җибәрә язган Күтәрүе әллә ни булмас иде.эссе пар тегенең барлы-юклы итен ботыннан аркасына кадәр көйдергән дә төшергән. Мөштәфширә карчык көрткә чыгып аунаса да, соң булган — аны ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага алып китеп, ул шунда кыш чыкты. Атрай Ибрае аны больницада күрдем, бер малай тапкан, тач Ахшам Талибы (сиксән алты яшьлек ялгыз карт), суеп каплаган төсле, сакалы гына юк, дип сөйләп йөрде.
Көлешкән арада болар һәммәсе дә Альфредның күңеленнән узды. Мөштәфширә карчык та юкка чыккан иде. Ашыкмыйча гына тыкрыктан төшеп урамга борылдылар, капканы ачып ишек алдына кергәч кенә өйдән әнисе йөгереп чыкты Капылт сөендерәбез, дип, алар кайтачакларын хәбәр итмәгәннәр иде. Әнисе бердәнберенең машина белән кайтып керүенә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ул Руфинә белән баш иеп кенә түгел, кул кысышып күреште. Альфредның укырга керүе. Руфинә белән бер төркемдә укыячагы турында ишеткәч, Кәүкәбелҗәннәт аларны берәм-берәм кочып чыкты, ә кызны йомшак, итләч аркасыннан шапылдатып сөйде. Үзе бертуктаусыз гел ягымлы сүзләр сөйләде, имтиханнар бик авыр булмадымы, диде, нигә алдан хәбәр итмәдегез, диде, әзерләнеп көткән булыр идек, диде, әле өйгә кереп китте, әле йөгереп тышка чыкты, хәзер аш салам, диде Альфред белән Руфинә аны ул ниятеннән көчкә туктаттылар, берни дә кирәкми, һәммәсе дә бар дип, күчтәнәчләр белән өстәлне тутырып ташладылар Бу кадәр сый-нигъмәтне күргәч, Кәүкәбелҗәннәт
«ах» итте, аларны тагын бер мәртәбә сөеп, иркәләп чыкты, дәртләнеп өстәл әзерләргә тотынды
Ире Газдалдан башлап (аның бүген кәеф-сафа коруы аркасында өйгә кайтып җитмәвен укучылар гафу итсеннәр) авылдагы һәрбер кеше аны Җәннәт дип кенә атаса да. без. таныклыгына язылганча, тулы исем белән атау гадел булыр, дип уйладык Ни өчен ата-ана * куйган исемне өтеккә әйләндерергә7 Икенчедән Кәүкәбелҗәннәт i ханым үзе гәүдәгә зур да. таза да түгел Болай да кечкенә нәрсәне Е киметү ничектер гаделсезлеккә охшый кебек Шуның өстенә, бәләкәй чакта аны чем-кара чәчле, карлыгандай күзле тәненең чутырдай ? булуы сәбәпле, күмер чүлмәге, дегет лагуны, дип кенә йөрткәнлеклә- 7 рен дә әйтсәк, укучы безнең хаклы икәнлегебезгә үзе дә ышаныр « Дөньяның ир-ат токымына кермәгән икенче яртысы вәкилләренә ту- = лаем диярлек хас булганча. Кәүкәбелҗәннәт ханымның бөтен көче ? телендә иде Ул тел кирәк чакта ягымлы һәм йомшак, кирәк чакта < шаян, кирәк чакта ачулы һәм өттереп тә ала белә! Ә кц^чан ни рә- 1 вешле сөйләү мәсьәләсе аның яшәү принципларына бәйле иде Әйтик ; инде егерме елга якын балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Кәү- * кәбелҗәннәт ханым кешене башкалар алдында тәнкыйтьләп түгел, ә бәлки югары күтәреп тәрбияләүне алга сөрде Еракка бармыйча, ире Газдалны гына алыйк Газдалның салырга яратканын, турысын әйткәндә. эчмичә тора алмаганлыгын авыл халкы белүгә карамастан. Кәүкәбелҗәннәт ханымның беркемгә дә аны. шыр исереп кайткан, дип яманлаганы булмады, киресенчә, бүген дуңгызларга укол када-ганнар, бик нык талчыккан, койма койган иде. биленә төшкән, шуңа күрә коч-хәл белән генә атлый дип сөйләде Газдал эштән кайтышлый Чалмыя ярына таеп егылып, өс-башы кызыл балчыкка буялса да- «Балыкка барган иде, беләк буе корбаннар алып кайткан»,— дип абруен күтәрә. Газдалның пычранып кайтканын күрүчеләр дә икеләнергә яисә фикерләрен үзгәртергә мәҗбүрләр иде Кайда да булса берәр нәрсә, әйтик, мич чыгару хакында сүз чыкса. Кәүкәбелҗәннәт ханым «Безнең Газдал аны менә дигән итеп чыгара да куя».— дип ирен мактый Газдалның ел саен мунчасына мич чыгаруы ул мичнең ел саен ишелеп төшүе мәгълүм булса да. исереклеге, булдыксызлыгы өчен Кәүкәбелҗәннәт өйдә аның җиде кат тиресен салдырса да. халык алдында беркайчан да яманламады Өйдә аяк астына салып тапта, муенын рашпил игәве белән ышкы кәҗә маен чыгар, ә инде кеше алдында күккә чөй, табын, зурла — шул чакта аны да кеше итәрсең, үзеңдә яхшы хатын булырсың Шушыннан да изгерәк, акыллырак тәрбия принцибы була аламы7 Юк. әлбәттә
Кәүкәбелҗәннәт ханымның малаен яманлар чаклары кычкырып елардай көннәре бик күп булса да. аның турында да теш арасыннан ялгышып ник бер яман сүз чыгарсынI Альфреды хакында әледэн-әле
— И акыллы, и булган, и башлы, белмәгән нәрсәсе юк. эшләмәгән эше юк,— дип, авыл хатыннарын таң калдырды — Инде дә тәртипле, инде дә тынгысыз, кем бәхетләренә үсәдер.— дип мактады
Альфред, әлбәттә, әнисе сүзләре белән үзе арасында җир белән күк аермасы булуын белсә дә. ул сөйләгәннәргә мөмкин кадәр охшарга тырышты Малае бәрәңге утыртышамы, утын ярамы, кар көриме — боларның һәрберсе ун булып бәбәйләде. бөтен авылга таралды Альфред соңгы елын укыганда Кәүкәбелҗәннәт ханым үзенең педагогик бурычларын түбәндәге сүзләр ярдәмендә тормышка ашырды
— Булса да булыр икән адәм әүлиясе,—диде ул — Кушкан юк. әйткән юк. мәҗбүр иткән юк. китабына ябышкан, укый да укый, белемне су урынына эчә. алтын йә көмеш медальгә тартмагае Әнисенең юраулары укытучылар һәм классташлары колагына да килеп иреште, алар әлеге сүзләр белән төрттерә, чеметкәли башлагач. Альфред тырышмас җиреннән тырышырга мәҗбүр булды ме-
I > • *3
дальлек чамасы юклыгы мәгълүм иде, шулай да ике генә «өч» ле билгесе төшкән аттестат ала алды.
Ихтимал килен белән кайнана күрешкән арада бирелгән кыскача мәгълүмат укучыны хәзергә канәгатьләндерер дип уйлыйм. Иң куа- нычлысы шунда, тәүге очрашуда ук алар бер-берсен бик тә ошатыштылар. Кәүкәбелҗәннәт ханымның күрешкәндә
— Исәнмессез!—диюе үк Руфинәнең йөрәгенә сары май булып ятты Чөнки «с» авазын аның кебек матур әйтүче бөтен Рәчәйдә юк- , тыр, булса да сирәктер. Ул «с», бераз сакаурак яңгырауга карамастан. сандугач авызыннан чыккандай, әллә нинди йөрәктән ала торган бер моң белән сызгырып ишетелә иде. Хикмәт «с» авазында гына булса! Кәүкәбелҗәннәт ханым Руфинәне әле үпте, әле аркасыннан сөйде. Әлфрит улым, Руфинәгә сөлге алып бир. Әлфрит улым, Руфинәгә алма өзеп алып кер, Әлфрит улым, Руфинәгә таянып торырга мендәр салып бир»,— дип, йөгерә-атлый аның тирәсендә бөтерелде, җәймә булып җәелде, ефәк булып чорналды Ошатмаган кешесенә кем шулай кылансын? Дөресен генә әйткәндә, кызның чиртсәң каны чыгарга торган алсу битләре, таза бәдәннәрен күрү белән Кәүкәбелҗәннәт ханымның күңелендә шатлык тойгылары кабынды Алай-болай ерак киләчәктә киленгә әйләнеп куйса (тфү, тфү! әйтмәгәнем булсын!), моның килеш-килбәте дә (тфү. гфү! күз тимәсен!) аллага шөкер, эшкә дисәң дә, курка торган түгел Кыскасы, ул гомер буе хыялланганны язмыш, үзе эзләп табып, машина руле артында ишек алдына китереп кертте Кәүкәбелҗәннәткә, күпме генә ашаса да. балачактан ук ит кунмады Ул ризыклар кая китәдер — бер ходай үзе генә белә Бот- гәүдәләрен уйнатып урамнан, кибет тирәләреннән бер генә мәртәбә . урап кайту өчен ул ярты гомерен бирергә әзер иде Әмма кыз чагыннан алып бүгенге көнгәчә ходай аңардан бу бәхетне кызганды Врачлар: «Калкан сыман бизең дөрес эшләми».— диделәр. Бик күпләрне бик күп сырхаулардан арындырган Убырлы Мөштәфширә аңа: «Эчеңдә унлы пилтә юанлыгы бик озын ак суалчан бардыр, шул дошман барлык ашаганыңны, бөтен каныңны имеп ятадыр»,—диде. Ике көн берәр стакан эчәргә кушып ниндидер яшькелт үлән суы бирде. Шуны эчкәч костырыр, теге суалчаның исереп авызыңнан чыгар, диде. Кәү-кәбелҗәннәт үзен гомер буе газаплаган теге хәсистән шул кадәр дә нык котыласы килде ки. ире Газдалга ошаса, суалчанның бер стакан белән генә канәгатьләнмәячәген уйлап, ул төнәтмәнең берьюлы ике стаканын да эчеп җибәрде Бераздан башы әйләнеп күңеле болганырга тотынды. Ул шатланып абзарга чыкты, суалчанны сугып үтерергә көрәкне җайлап тотты, укшый торгач, эче актарылып берни дә калмады, тик суалчан чыкмады ул зәңгәрләнеп тирес өстенә ауды. Врачлар аны көч-хәл белән генә коткарып калдылар, «Ни эчкән идең7» дип җанын ашадылар Кая ди әйтү! Терелеп кайткач, Мөштәфширә карчык аны тешсез авызын чәпе-чәпе китереп сүкте, дивана. диде, аның бер стаканы дару, ике стаканы бергә агу, диде, эчеңдә суалчан булмаган икән, майлырак ризыклар аша, диде Кәүкәбелҗәннәт май ашап май эчте, барыбер котаймады. Шуннан соң ул тазару мәсьәләсендә врачлардан да, Мөштәфширә карчыктан да бөтенләйгә кул селтәде...
Руфинә көзге каршында төзәтенә башлауга, Кәүкәбелҗәннәт:
— Әйдә, улым, кыяр-помидор, ашка салырга суган-укроп алып керик,— дип. Альфредны җиңеннән эләктереп бакчага сөйрәде.
Анда чыгу белән пышылдап
— Китер теге конвертны,— диде һәм кулын сузды.
— Мин бит аны тоттым, әни.
— Ничек тоттың?!— Кәүкәбелҗәннәт ханымның күз аллары караңгыланып китте һәм ул пешеп яткан помидор сабагы өстенә ларт утырды.— Син бит акчаны теге кешегә бирмәгәнсең!
Альфред бу сорауга җавапны Казанда ук әзерләп куйган иде
— Руфинәнең әнисе кабул итү комиссиясендәге бер укытучы белән таныштырды Акчаны шуңа бирдем, шул барлык имтиханнарны да җайлады.— диде ул
Бердәнберенең күзен дә йоммыйча әйткән бу сүзләренә ана кеше ничек ышанмасын ди? Әлбәттә, ышанды һәм аягына да торып басты. *
— Ярар, мең ярым каян килеп кая китмәгән, укырга керүен кер- | гәч, анысы хәер генә,— диде ул. яшел суган кыяклары, укроплар өзә- § өзә. >
Шул арада туктаусыз Руфинә хакында сорашты, аның япа-ялгы- ? зы ике бүлмәле квартирада яшәвен белгәч, әллә шатлануыннан, әллә 2 гаҗәпләнүдән, йөрәгенә урын таба алмыйча, бакчаның дүрт почма- « гын бер итеп урап чыкты. Квартирасында төсле телевизордан, затлы = келәмнәрдән башлап һәрнәрсә барлыгын, машинаның да гел үзенеке ? булуын, әти-әниләренең дә бик зур кешеләр икәнен ишеткәч. Кәүкә- < белҗәннәтнең зиһене бөтенләй чуалды, кыяр өзәсе урынга кишер 1 суырып чыгарды, помидор дип әле йодрык кадәр генә үскән өч баш 5 кәбестәне төбе-тамыры белән йолкыды Моның өчен аны һич тә гаеп- е ләргә ярамый, ник дисәң, ана кешенең башын Альфредның якты киләчәге белән бәйле матур хыяллар томалап алган иде. Ул, ашына бәрәңге салгач, суган-укропларын турап куйгач, әле һаман көзге каршында утыручы Руфинәне ничәнчедер мәртәбәсенә аркасыннан сөйгәч, йөгерә-атлый күршесе Гайшәгә кереп китте
— И, Гайшәкәем, Әлфритем Казаннан бер кыз белән кайткан, ул чибәрлеге, ул буе-сыны, бөтереп борыныңа тыкмалы инде.— дип Руфинә хакында үзенең бай фантазиясе белән бизәкләнгән мәдхиясен башлады. Гайшәнең тәмам өнен алгач, көянтә-чиләк белән чишмә суы алып кайтып килүче Фәһимә каршына йөгерде
— И, малакаем, Әлфритем борыныңа бөтереп тыкмалы кыз алып кайткан, адәм әүлиясе инде.
Автор башкасын тыңламады, хатын-кыз сүзенә катышуы өчен хакка да. нахакка да гомер буе сүз ишеткәнлектән, бу очракта читкә китүне һәм казанында быкыр-быкыр итле шулпа кайнап торган йортка кайтуны хәерлерәк күрде
5
Бу вакытта Руфинә машинаның ишеген ачып эчкә бөгелгән һәм чуар ата каз, борынын сузып, аңа таба якынлаша иде. Менә ата каз килеп җитте, бер генә секундка, нишләргә микән дигәндәй, тукталды да кызның симез балтырын тешләп алды Руфинә чак кына машинаны башына киеп чыгып йөгермәде, әче итеп кычкырды Альфред шул тирәдә иде. ата казны типкәләп читкә куды; күз яшьләре чәчрәп чыккан Руфинәне өйгә алып керде, каз томшыгы кызарткан урынны бальзам буяп марля белән чорнадылар Руфинә бик озак тынычлана алмады, алар шуннан соң ата каз белән бер-берсенә дошманнарча караша торган булып калдылар Моңа кадәр беркемгә тимәгән, урамда иң юаш ата казның болай кылануы һич тә аңларлык түгел иде әллә уһ Руфинәгә үзенең җенси хисләрен белдерергә омтылды, әллә аны яратмавын сиздерергә теләде Ата казның эчендәгесен шайтан белсен аны.
Бераздан көтү кайта башлады Ишек алдының яртысына кереп җиткән сарыклар. Руфинәне күргәч, берсен-берсе таптый-таптый дәррәү түбән очка кадәр артларына да карамыйча чаптылар Мыш-мыш сулап тыныч кына кайтып кергән сыер. Руфинә турына җиткәч, кинәт колакларын шомрайтты, күзләрен акайтты, борын тишекләрен киңәйтте дә мөгезен сөзәргә җайлап аның өстенә килә башлады
Альфред сыерның һөҗүмен кире кайтарды Ләкин гомер-бакыена беркемне сөзеп карамаган бу мәхлукның болай кылануын ничек аңлатырга? Әллә француз хушбуеның исен яратмыймы мал-туар? Ни дә булса бар. әле бит төнлә Руфинәнең сыйрагын мәче тырныйсы, икенче көнне иртән беләген корт чагасы, төшлектә ботын әтәч чукыйсы. урамга чыккан саен һау-һаулап этләр сырып аласы бар иде.
Әнә урам коймасы өстеннән Газдалның вак-вак тишекле ак капрон эшләпәсе күренде. Ул капкага таба якынлашкан җиреннән туктап калды Газдал үзенең ахири дусты Әпсәләм белән голдыр-голдыр килде. Бер ярты ак, бер шешә кызыл, әллә ничә төрле әче бал эчү сәбәпле телләре көрмәлгәнлектән, аларның сүзләрен юньле-башлы аңларлык түгел иде. Әпсәләмнең күк күзләре тавык күкәе кадәр булганнар. Аның күз кабаклары эчкән саен киерелә баралар һәм, ниндидер бер чиге җиткәч, чүп төшсә дә, йомылмый торганга әйләнәләр иде. Ә Газдалның күзләрен беркайчан да юньләп күрә алмыйсың: алар вак бәлешнең әз генә купкан бөрелмәсеннән майлы шулпасы елтырагандай чалынып кына китәләр.
— Син мине ачуланмыйсыңмы?— диде Әпсәләм, күзен гел йоммыйча астан өскә таба Газдалга текәп.
— Юк ла инде, нишләп ачуланыйм.— диде тегесе, кырыкмаса кырык тапкыр бер үк сүзләрне кабатлап.
— Ә син ачуланасың төсле,— Әпсәләм аның саубуллашырга дип тоткан кулларын тагын да ныграк кысты һәм дустына күзләре белән генә түгел, шактый зур булып ачылган караңгы авызы белән дә төбәлде. Ничек кенә төбәлсә дә, ул «ачуланмыйм»нан башка җавап ала алмады, тагын чирек сәгать буе шул рәвешле тирән эчтәлекле, җитди сөйләшүдән соң гына дуслар көч-хәл белән бер-берсеннән аерылыштылар.
Газдал, ишек алдындагы ак машинаны күргәч, аптырап калды. Аларның мондый машина белән килердәй туганнары да, бүтән якын кешеләре дә юк. Ә шулай да кемдер килгән, димәк, аңа тагын «мәм- мәм» (аракыны ул шулай дип атый) эләгәчәк. Ул тәмләп төкереген йотып куйды, шулчак авызының уң ягындагы очлы азау теше тышка чыгып калды Газдалның азау теше туганда ук булгандыр. Аның аскы ирендә шомарып, бирчәеп беткән үз эзе бар. Тешнең очы кырык градуслы салкында да, җәйге челләдә дә, йоклаганда да, мунчада юынганда да тышка чыгып йөри Шул сәбәпле ул мал печкәнне дә, Мәскәү метросын да, поезд-пароходларны да, хәтта айныткычларны да — һәрбарчасын күрде. Күпне күрү ягыннан андый бәхетле теш, белмим, кемдә генә бар икән. Газдал яшь чакта бик ярпач булганлыктан, иптәшләре белән гел сугышып торды, сугышкан саен азау тешкә йодрык эләкте. Барлык биологик, физиологик кануннар буенча ул әллә кайчан төшәргә тиеш иде. Ходай тәгалә аны үзенең сейфында гына саклана торган иң ныклы материал белән беркеткәнлектән, азау барлык фәнни кануннарны кире кагып, үз кануны буенча яши бирде. Дөрес, еллар узу белән ул сөт сыман, балавыз сыман өлгерештәге кукуруз төсенә керде, өйләнешеп торуларының ничәнчедер елында Кәүкәбелҗәннәтнең бәрәңге тукмагы төшкәч, селкенә башлады Шуннан соң әлеге теш, хуҗасы бик нык гырылдап йоклаганлыктан, кайнаган аш өстендәге турта шикелле төннәр буе дерелдәп гомер кичерде. Әгәр ул кыңгыраулы булса, авыл өстендә тәүлек буе челтер- челтер итеп матур тавыш яңгырап торыр иде. Авыл халкының бәхет- сезлегенә күрәдер, теш кыңгыраусыз иде Аннары кешенең һәрбер әгъзасыннан файда көтү дөрес тә булмастыр Атрай Ибрае Газдалның азау теше ат бәйләргә уңайлы дип йөри йөрүен, тик аның сүзен авылда беркем дә җитдигә санамый Туктагыз әле, без кечкенә әйбер белән артык мавыкмыйк, әнә бит Газдал өйалды ишегеннән чыгып килүче Руфинәне күреп алды. Атлылар атыннан төшеп, җәяүлеләр
ятып карарлык нинди зат бу7! Аның болай да гектарлы авызы бер почмагыннан икенче почмагына кер бавы сузарлык булып җәелеп китте Әүлиядер бу' Ходай моңа һәммәсен дә җиткелекле итеп биргән иде Аның Мәскәү колбасасы кебек тыгыз тәненең зәңгәр күлмәген ерта язып торуы Газдалга тагын бер рюмка салып биргәндәй тәэсир итте Чөнки ул. өйләнешкәч. Кәүкәбелҗәннәт түгәрәкләнеп китәр * дип өметләнсә дә. өмете акланмады Аннары хатыны беренче баладан х соң тазарыр дигән яшерен ышаныч белән яшәде әмма ул да тормыш- = ка ашмады Шуңа күрә Руфинә аңарда әллә нинди кайнар кичереш- - ләр уятты Аның энҗедәй тезелеп торган тешләрен күргәч. Газдал- ' ның азау теше хәтәр селкенергә тотынды Кызның әле генә мичтән < алып ак мендәр өстенә салган пар күмәчтәй күкрәкләренең яртылаш ♦ ачык булуы, борынына француз хушбуеның исе ярып керү Газдал- = ның болай да әллә ни калмаган һушын бөтенләй алды, күптән йом- = шаган буыннары мультфильм сурәтендәге төсле кыеш-мыеш килде < Ул егылып та киткән булыр иде. әмма аны бер серле көч тотты Юк. " укучым, бер күрүдә гашыйк булу дип уйлый күрмә Хикмәт шунда : Газдал үзен искиткеч мәдәниятле итеп күрсәтергә ярата Моның өчен ~ бер шарт — аның янында мәдәниятле кешеләрнең булуы гына кирәк Кешедә омтылыш булырга тиеш. Шул серле көч әйдәмәсә. Руфинә каршына әнә шулай басып килә алыр идеме ул9
— Хә... хә-хәерле ки-кич! .
Газдал күрешергә дип кулларын сузды Ләкин кыз аның кулларын күрмәде, чөнки кызыл чыраеннан күзен ала алмады һәм
— Исәнмесез.— диде дә. каршысына авызын киереп баскан крокодилдан качкандай, машинасына таба атлады Газдал карашын анардан аера алмады Шулчак күршеләреннән кайтып кергән Кәүкәбелҗәннәт аның кабыргасына дык итеп төртте:
— Тагын лыкынгансың, исерек хөнҗә'— Ул аның азау тешенең дерелдәвеннән эчендә ниләр кайнавын бик яхшы аңлады — Күзеңне майландырып торганчы юын. өс-башыңны алыштыр!
Кәүкәбелҗәннәт аның кабыргасына тагын берне төртте дә ашы- га-ашыга өйгә кереп китте Әмма Газдал хәзер, кабырга арасына динамит куеп шартлатсаң да, берни сизәрлек түгел иде Машинадан иелеп нидер алучы бу гали зат белән чагыштырганда хатынының әйткән сүзләре дә, тирә-юньдәге барлык нәрсәләр дә төссез, әһәмиятсез, үткенче әйберләр, менә бу күз алдындагысы гына чын. мәгънәле, мәңгелек һәм аның өчен җаныңны бирсәң дә жәл түгел иде Каяндыр Альфред килеп чыкты, исәнләште. Руфинә исемле бу кыз турында. аның машинасы белән кайтулары хакында сөйләде тагын ниләрдер әйтте, аннары кызга дәште
— Руфинә, таныш бул. бу — минем әтием
Кыз тураеп Газдалга борылды, ә ул эшләпәсен салды да башын иде Аның коймакны шома ягы белән өскә каратып каплаган төсле түгәрәк пеләшен кичке шәфәкъ кып-кызыл итеп күрсәтте Әллә шуңа. әллә Газдалның күкрәгендә кайнаган хисләрне тоеп. Руфинә тыйнак кына елмайды Шулчак Кәүкәбелҗәннәт килеп чыкты
— Әйдәгез, балалар, ашарга керегез,— диде ул ягымлы тавыш белән һәм ирен беләгеннән умырып өйгә сөйрәде
Руфинә каршында аның күзләрен ал артып башлар иеп торуы Кәүкәбелҗәннәтне чыгырыннан чыгарды Өйдә чит кеше булмаса тәрбия йөзеннән ул аның ләшперәйгән чалбар төбенә берне тибеп алырга да күп сорамас иде. әлбәттә Хәзер исә пышылдап кына игәүләргә калды
_ Оятсыз, олтырак чырай, исерек дуңгыз' Карале күзләрен” Малаеңнан оялыр идең' Хәзер үк алыштыр өс-башыңны'
Бу сүзләр Газдалның колагыннан чәчрәп читкә генә очтылар шулай да ул киемнәрен алыштырырга йокы бүлмәсенә кереп китте
Мәдәниятле теге әүлия янында ферма исе сеңгән күлмәк-ыштаннан утыру дөрес булмас иде.
Ул арада Кәүкәбелҗәннәт мысыр күгәрчене гөрләгәндәй ягымлы тавыш белән яшьләрне өстәл янына дәште Руфинәнең бер ягына Альфред, икенче ягына Кәүкәбелҗәннәт утырды Кырынып, өр-яңа күлмәк-чалбарларын киеп чыккач, Газдал да танымаслык булып үзгәргән иде. Ул рюмкаларга аракы бүлде.
— Әйдәгез, балалар, сезне уңышлы укуыгыз, бәхетле булуыгыз өчен,— диде Кәүкәбелҗәннәт
Бәллүр рюмкалар чең-чең итте.
— Бәхетле булгач, укуы да шуның эченә керә инде аның,— диде Газдал, хатынының сүзен төзәтеп.
Мондый хәл елга бер-ике мәртәбә яисә бер-ике елга берәр тапкыр гына була һәм ул Газдал өчен һич тә яхшылык белән бетми, яхшылык белән бетмәсә дә. Газдалның ниндидер җене уянып, тыелгысыз рәвештә шуңа этәрә, төнге күбәләк янган утка кергәндәй, ул дәртләнгәннән дәртләнәп, Кәүкәбелҗәннәтне үчекли иде.
— Укыган кешеләр дә бәхетсез була.— Кәүкәбелҗәннәт иренә юнәлтелгән кисәтүле карашына, Руфинә сизмәсен өчен, елмаю суты кушты. Аның сүзен яшьләр дә хупладылар.
— Кайтуың белән. Руфинә кызым...— диде дә Кәүкәбелҗәннәт, көлеп җибәрде — Ялгыш кызым дидем, кабат хаталансам, ачуланмассыз бит9
Руфинә оялган кыяфәттә аска карады.
— Ачуланмам...
Берничә генә секундка уңайсыз тынлык урнашты.
— Помидорларын да авыз итегез әле, Руфинә,— диде Кәүкәбелҗәннәт әлеге тынлыкны бозу өчен.— Альфред белән әтисе үстергән помидорлар бу
Ата белән улның карашлары мизгел эчендә очрашты да бер-бер- сеннән читкә тайпылды. Түтәлләрне казышканда Альфред азмы-күпме ярдәм итсә дә. помидорларын да, башкасын да Кәүкәбелҗәннәт берүзе утырткан, тәрбияләгән, үстергән иде Моңа ул бары тик эш сәгатьләрен дөрес файдалануы һәм аек фикерләве аркасында гына ирешә алды Аның карамагындагы ясле-бакчада адәм балалары чәчәктәй үсеп килгәндә үз бакчасын кысыр, чәчәксез калдырырга хакы юк иде Кәүкәбелҗәннәтнең Ләкин ул. тыйнаклык саклап һәм тәрбия максатларын күздә тотып, бу хакта әйтмәде, бакчадагы барлык җиләк- җимешләрнең яшелчәләрнең уңуын, тәмлелеген ире белән малаена аударды Помидорын кабамы, кыярын авыз итәме, Руфинә кызыл иреннәрен матур итеп бөреп соклануын белдерде:
— Шундый тәмле!
— Ә ник икәнен әйтимме?— диде Газдал азау тешен кулындагы чәнечкесе белән бер тактта селкетеп
— Химия кермәгәнгә.— диде Кәүкәбелҗәннәт, иренең авызын яптырып, азау тешен яшертү нияте белән.
— Юк!—диде Газдал тантаналы төстә Руфинәгә туп-туры карап.— Минем кул тәмле, шуңа ул.
— Анысы хак, кулы үтә дә тәмле картның.
Бу сүзләрне ул хәзер генә түгел, җай килгән саен кабатларга ярата иде.
— Ә сез беләсезме, яхшы күңелле кешенең генә кулы тәмле була.— Газдал күзен Руфинәгә төбәгән хәлдә аңа гына мөрәҗәгать итте, әйтерсең, хатыны белән малае юк иде Мәдәниятле кеше хөрмәтенә гадәттәгечә әз генә шыттырып та куйды:— Бу фән тарафыннан расланган. Тучны әйтәм мин сезгә.
— Хатыны яхшы ирнең генә кулы тәмле була.— Кәүкәбелҗәннәт тә елмаеп кызга карады.
Руфинә, гүя, залда утыручы могтәбәр тамашачы ә алар икесе сәхнәдә аның өчен тырышучы артистлар иде
— Хатын ир кулының тәмен белгәннән соң гына яхшыра ул Газдалның чик-чаманы онытып баруына эченнән кайнап утырган Кәүкәбелҗәннәт бик матур елмаеп
— Әйдәле, карткаем. аш кертик.— дип аны алгы якка алып чы- * гып китте дә, ишекне ябып, касыгына дыкылдатып төртте һәм пы- = шылдап
— Минем кул тәмлеме?!— диде
Ире сынсыз катып торган арада ягымлы елмая-елмая ашларны - ташырга кереште Ә кулның тәмле булу-булмау мәсьәләсе шактый < четерекле, аларның өйләнешүенең өченче төненнән үк килә иде Шул ♦ төнне чалкан изрәп йоклап яткан Газдал күкрәк өстенә куелган уң = кулын әллә бастырылып кинәт җәеп җибәрде Кул. акчарлак кана- 5 тыдай җәелеп. Кәүкәбелҗәннәтнең нәкъ күзенә килеп төште Ул < авыртудан чәчрәп торып утырды, ире сукканны аңлагач,, ачуына буылып, идәннән иренең кырык бишенче размерлы туфлясын эләк- ■ терде һәм үкчәле ягы белән тегенең гырылдык авызы читендә дерел- ' дәп торган азау тешенә тондырды Теш дерелдәүдән, авыз гырылдаудан шундук туктады. Газдал корт чаккандай аягына басты, хатынын бугазыннан эләктерде
— Ник миңа суктың’!
— Юк, син миңа суктың!
— Мин йоклап ята идем
— Юк, мин йоклап ята идем Син башлап суктың!
— Мин сукмадым, син суктың.
— Юк. башлап сугучы — син
— Син ул башлап сугучы!
Кәүкәбелҗәннәт ягыннан чыбык очы-тал башы Убырлы Мөш- тәфширә шушы хәлне ишеткәч, әйткән
— Кушылуларының беренче атнасында ук болай булгач, гомерләре ызгыш-талаш белән үтәчәк,— дигән
Убырлының юравы әллә рас килде, әллә рас килмәде, моны кистереп кенә әйтүе кыен иде Әлеге каһәрле төндә кемнең башлап сугуы хакындагы бәхәс, әледән-әле атучы вулкан шикелле, алар арасында гомер буе туктамады Кулының тәмлелегенә килгәндә, чыннан да. Газдалны авылда сугымга чакыручылар шактый Үзе айнык та булмый, ә шулай да ул чалган малның ите тәмле диләр
Газдалның кулы мал суярга җиңел булса да. төшкән чакта шактый каты иде Теге төннән соң Кәүкәбелҗәннәтнең күзе атна буе күгәреп йөрде Карынындагы Альфредына дүртенче ай киткәч, алар тагын бик каты тузыныштылар Моңа Газдалның дусты Әпсәләм белән исереп кайтуы сәбәп булды Кәүкәбелҗәннәт башта аларның икесен дә сүкте, чагарга йөргән төклетура шикелле, күзләренә керде Әпсәләм кесәсеннән бер ярты чыгарып өстәлгә куйгач, яртыны идәнгә алып бәрде. Әпсәләмне өйдән куып чыгарды Шунда ул ир кулының тәмен ныклап торып татыды һәм. аерылам, дип әниләренә кайтып китте Әмма әти-әнисе аны кочак җәеп каршы алмадылар, киресенчә «син үзең әшәке», дип сүктеләр Көннәр үтте. Газдал аны килеп алырга уйламады да. чөнки ул. бәйдән ычкынып уҗымга кергән мал кебек, рәхәтләнеп эчте Кәүкәбелҗәннәт ничек чыгып китсә, шулай кайтып керде Тик ул акыллыланган иде инде Тормышта һәммә нәрсә кабатлана тора. Газдал аны тагын канга батырып кыйнады Бусында ул туп-туры милициягә барды Җинаять эше кузгаттылар Ике ай буе Газдал милиция, прокурор юлын таптады Кимендә өч ел каты режимда төрмә, диделәр Аның иң курыккан нәрсәсе төрмә иде Ул көн саен кайнар күз яшьләрен агызып хатынына ялынды, гафу итү-ен. эшне яптыруын үтенде
— Яңадан кыйнау түгел, чиертсәң дә, төрмәдә черисеңне онытма!— диде Кәүкәбелҗәннәт
һәм моның шулай булачагы бәхәссез, чөнки Кәүкәбелҗәннәтнең туганнан туган энесе прокурор иде Шуннан соң Газдал майлаган каешка әверелде Аңа бер генә юл — хатынына тулысынча капитуляция ясау гына калды Эчүен ул мәңге ташлый алмасын белә, армиядә көне-төне командиры белән бергә спирт эчеп, тәмам бозылып кайткан иде Әгәр хатынына сукса, ул аны утыртачак Бервакыт. Альфред тугач, ул эчеп кайтып өйдәге савыт-сабаны кырды Унбиш тәүлек утырып кайтты, әмма Кәүкәбелжәннәт аны өйгә кертмәде. Өй Газ- далныкы булса да. хәзер аңа Кәүкәбелҗәннәт хуҗа иде. Исерек ирнең кемгә хаҗәте бар7 Күпмедер вакыт урам эте кебек йөргәч, Газдал өтәләнеп, тәмам селәнжеп, тагын Кәүкәбелҗәннәтнең аягына кайтып егылды Шуннан соң акылга тәмам утырды. Дөрес, кайчакта элекке ирлек каны уйнап ала. Әйтик, ныграк салып велосипедына атлана алмаса яисә аның белән барганда егылса, Газдал велосипедын җиргә күтәреп бәрә, өстенә менеп таптый, бөтен ачуын чыгара. Тик моннан кемгә зыян7 Үзенә генә Икенче көнне велосипедны беркем дә төзәтеп бирми, үзенә кала. Атналар буе эчеп, алышыныр чиккә җиткәндә, ул өйдәге ястыкны алып чыгып, чыбыркы белән яра Чыбыркысын эш урынында яшереп саклый Ни хикмәттер. Кәүкәбелҗәннәт аны моның өчен сүкми, ул ястыкка тотыну белән чыгып китә Ике-өч елга иренең шулай үзен күрсәтеп алуын гафу итә, күрәсең. Гаиләдә бит аның сүзе алдан йөри, Газдал үтәүче генә. Шуңа күрә, ата кеше буларак, ул Альфредка да бернинди дә йогынты ясый алмады Малай бәләкәйдән ук. нишләптер, аның сүзенә колак салмады, кушканын эшләмәде, әтисе бер сүз әйтсә, ул ун сүз белән каршы җавап бирде. Альфредка әнисе сүзе генә күпмедер тәэсир итте. Шуңа күрә Газдал аңа сул кулын селтәде, бөтен уен, бөтен дәртен эчүгә салды. Аның өчен куаныч та, юаныч та, өмет-ышаныч та шул, бу бик рәхәт, бернинди борчусыз, бары тик бер генә кайгы, бер генә мәшәкать белән сугарылган бер күзәнәкле башмакчык кебек гади тормыш иде. Моның кичәгесе дә, бүгенгесе дә, иртәгәсе дә аңлаешлы һәм билгеле иде. Бүген Руфинәне күргәч кенә Газдал ничектер уянып китте, күңелендә әллә нинди аңлаешсыз тойгылар кымшанды. Ул бу күркәм затка ничек кенә булса да ошарга тырышты. Вакыт-вакыт кеше күп җирдә — йә җыелышта, йә мәҗлестә аның шушыңа охшаш халәт кичергәне бар һәм ул чакта Газдал Кәүкәбелҗәннәткә төртмә сүз әйтә, гел кирегә сукалый, аның сүзен юкка чыгарырга тырыша. Сыерның Руфинәне сөзәргә килүен телгә алгач, Кәүкәбелҗәннәт
— Ул сине, кызым, Альфредтан көнләгән, Альфред бит аңа печән әзерли, өйдә дә карап-тәрбияләп кенә тора,— диде.
Газдал исә аның авызын томалады да куйды:
— Пүчтәк! Нинди матур чәчәк микән, дип ашарга килгән ул!
Бу сүз Руфинәнең дә, Альфредның да күңеленә хуш килде, алар рәхәтләнеп көлделәр. Газдал тагын да дәртләнебрәк китте. Табын ярлары уртасындагы сүз елгасы самолетларның егылуы, поездларның бәрелүе, газларның шартлавы, җирләрнең тетрәве кебек утрауларга кагылып узды, японнарның алга китүен, Американың байлыгын, бездә әйберләрнең кыйммәтләнүен һәм сыйфатсыз булуын, аптекаларда кирәкле даруларның юклыгын урап чыкты, җәйләрнең килешенә, игеннәрнең уңуына, авылда халыкның азаюына, Казанда яшьләрнең тәртипсезләнүенә килеп бүәлде.
— Альфред кебек, мәктәптә дә тырышып укысалар, өйдә дә баш күтәрмичә эшләсәләр ул яшьләрнең сугышып йөрергә вакытлары калмас иде.— диде Кәүкәбелҗәннәт бу мәсьәләгә үзенең катгый мөнәсәбәтен белдереп
— Ата сүзен тыңламаучылардан һәммәсен дә көтәргә була,— ди-
де Раздал һәм Альфредка туп-туры карады.
Кәүкәбелҗәннәт аңа каршы дөньяларның тынычлыгы Альфред кебек кыю. батыр егетләр кулында булуын әйткәч, инде ире бернинди каршы дәлил таба алмас дип уйлаган иде. әмма өмете акланмады
— Юк. дөньяның тынычлыгы минем кулда!—диде ул. күкрәгенә бик итагатьле төстә кулын куеп ♦
Кәүкәбелҗәннәт бу юлы ачуын яшерә алмады
— Ничек синең кулда9!
Аның тавышы нечкәреп чыкты, чыраен усал жыерчыклар кап- > лады. Раздал уйчан кыяфәткә керде, күз карашы бер ноктага тө- 2 бәлде. 3.
— Өченче көн мин төш күрдем.— дип сөйләп китте ул.— Сыер- * лардан кан алабыз икән дим Шул Атрай Ибраеның сөзгәк сыеры ка- х сыкка мөгезен китереп тыкты $
— Ай!— дип куйды Руфинә куркудан.
— 'Ашыгыч ярдәм- белән больницага алып киттеләр, биш сәгать “ буе операция ясап бавырны тектеләр Палатага чыгарып салдылар. ~ төнлә бөтен авырулар үлеп йоклый, ә мин сызланып ятам Ут яна “ операция урыны. Шулчак акрын гына палата ишеге ачылды да. чалма ураган, чапан кигән бер кеше килеп керде Башы түшәмгә тия язып тора Мин Мөхәммәт пәйгамбәр булам. Газдалетдин.
ди.— Син үзеңне сакла, сиң барлык гавәм халкы өчен кирәкле кеше-.— ди Нишләп9 дим. көч-хәл белән телемне әйләндереп. ■Аллаһе тәгаләнең әмере шундый.— ди — Әгәр син үлсәң, икенче көнне үк сары халык Рәчәйгә сугыш башлаячак һәм донья бетәчәк . - ди Ул бераз тынып торды Менә шулай, мин исән чакта сугыш- фәлән булмаячак Ну мин үлсәм —- бетте, дөньяның асты өскә киләчәк
Әллә ничек ышандырырлык итеп сөйләде Газдал. шуңа күрә Кәүкәбелҗәннәт юк нәрсә дигән мәгънәдә кул селтәсә дә. яшьләр елмаешып кына куйдылар
— Алайса дөньяның иминлеге күбрәк миңа бәйле булып чыга икән! диде Кәүкәбелжәннәт — Синең күпме яшәвең минем ничек тәрбияләвемә бәйле ләбаса'
Дөрес, дөрес!—диештеләр бу сүзгә
Шунда Руфинә рюмкаларны үзе тутырды да
— Әйдәгез Газдал абый исәнлеге өчен тамчысын да калдырмыйча эчик әле!—диде, рюмкасын Газдал белән чеңләтеп чәкештереп
Кәүкәбелҗәннәт белән Альфредны да көтмичә икәүләп эчеп җибәрделәр Кәүкәбел җәннәттә шул чакта Казан кызына карата әллә нинди бер бик үк яхшы булмаган тойгы уянып куйды, ләкин ул аны шундук үткәреп җибәрде һәм онытты Ул коштабак тутырып ит китерде Ит эре итеп туралган, бер-бер калҗасы ясле-бакча балаларының ашындагыдан ун-унбиш мәртәбә зуррак иде Моны шулай Кәүкәбелҗәннәт кенә чагыштырып карый алды, әлбәттә Газдал иткә кулы белән үрелмәкче булган иде, хатыны аның аягына басып өлгерде Ул чәнечкегә үзенең йодрыгыннан әз генә кайтыш калҗа эләктерде дә умырып тешләде, әмма ярылы урыны туры килгәнлектән ит өзелергә уйлап та карамады Газдал максатына чәнечкесен авызыннан читкә этү юлы белән ирешмәкче булды, алай эшләгәч, итнең тешләр белән чәнечке арасындагы өлеше корыч аркан кебек тартылды, азау теше, кәҗә тоягы күрсәткәндәй янтаеп, кырыйга чыкты Руфинә каршында хәзер итнең тешләгән өлешен кире чыгарып. пычак белән турасаң да мәзәк, ә һаман читкә этсәң, итнең чәнечкедән ычкынып, борынга бәрү ихтималы да бар Боларның һәр икесе ДӘ мәдәни кеше гамәленә сыя торган нәрсәләр түгел иде Үткәндәге бай тәҗрибәсен » таянып, Газдал итне шул бөтен килеш кенә чәнечкесе белән авызына этеп кертте дә чәйнәмәкче булды
Ләкин моның өчен өске тешләрнең аскы тешләргә тиюе шарт, ә ит аңкау белән тел арасында авызны яптырып бетермичә тыгылып калды Газдал аны әле бер. әле икенче ягына күчереп чәйнәгәндәй итте Гөнаһ шомлыгына, плитәдә кайнар шулпада торган ит. кыздырылган тимер кисәге кебек, кайсы гына якка шудырсаң да. авызны пешерә иде Бераз яньчеп йомшаткач, аны өзгәли алмасын аңлагач. Газдал итне йотып җибәрмәкче булды Тик калҗа зур иде. ул тамактан шома гына үтәргә теләмәде Газдалның авыз-борыны алга сузылды, кашлары күтәрелеп маңгаен җыерды, күзләре түшәмгә төбәлде, бугаз төене калҗаның тамактан үтүен белдереп акрын гына селкенеп куйды, әмма Каһәр суккыры калҗа ашказанына төшмәде, тынны буып тыгылып калды. Хикмәт шунда — итнең ярысы соңгы урт тешнең астан ашалган бер киртенә ычкынмаслык булып эләккән һәм йоткылыкта туктап калган иде. Газдал йоту хәрәкәтләре ясады, бармагын авызына тыгып итне чыгармакчы булды, тик эләктерә алмады, иреннәре күкшелләнде һәм ул әкрен генә хатынына ава башлады
Руфинә куркудан кычкырып җибәрде һәм сикереп торды.
— Тизрәк бул!—дип кычкырды Кәүкәбелҗәннәт Альфредка.
Газдалның бер мәртәбә мондый хәлгә тарыганы булганлыктан, алар эшнең нидә икәнен бик тиз аңладылар Альфред кашык тыгып әтисенең авызын ачтырды, әнисе бармаклары белән капшап табып, теге ярыны өзде. Газдал ух итеп тын алды, еш-еш сулый башлады, ә бераздан күзен ачты. Шундый әкияти кичнең бозылуы, мәдәниятле Казан кызы каршында аның хурлыкка калуы бик тә аяныч иде Шуңа күрә ул юри күзләрен йомды, Альфред белән Кәүкәбелҗәннәт аны йокы бүлмәсенә кертеп салдылар.
Газдал йокламаса да. тормады. Кәүкәбелҗәннәт урын җәяргә кергәч кенә кузгалды.
— Хәлең ничек9—дип сорады Кәүкәбелҗәннәт.
— Әйбәт.— дип мыгырдады ул.
Яшьләр машина янында, ә Кәүкәбелҗәннәт очына-очына урын җәеп йөри
— Аларга урынны олы якка салам.— диде ул пышылдап.
— Ничек олы якка?
— Соң Альфредка диванга. Руфинәгә караватка.
— Малай аның янына барып ятсын дисеңмени?— Газдалның күзләре ачулы елтырады
— Нишләп ятсын?—диде Кәүкәбелҗәннәт берни булмагандай.
— Тузга язмаганны. Верандада чебен дә юк. тыныч та Кунак кызын шунда яткырырга кирәк
Иренең бу сүзләре Кәүкәбелҗәннәтнең яшьләрне тизрәк кушу нияте белән ярсыган йөрәген бераз суындырып җибәрде. Чыннан да. дөрес әйт= ире. Гел берни булмаса да. авылда аларның бер бүлмәдә йоклавын әллә ничә мәртәбә күпертеп сөйләячәкләре билгеле бит Ул ире әйткәнчә эшләде.
Төнлә Газдал туктаусыз әйләнде дә әйләнде, һава җитми дип печәнлеккә чыгып китте Шул чак Кәүкәбелҗәннәтнең эченә шик төште Гомере буе мәет кебек йоклаган ире нишләп болай кылана соң әле9 Табын янында да гел беркайчан булмаганча җорланып сөйләште. Кәүкәбелҗәннәтне гел чәнчеп-чәнчеп алды Кабык авызына ни туры килде шуны стаканлап түнтәргән Газдал аракыны да бик чамалап кына эчте. Гомергә тонган чабак балыгыныкы төсле күзләре дә яктырып киттеләр, гел Руфинәгә карап сөйләде, аңа карап көлде. Юк. бу хакта уйлау оят иде' Акылы булган хатын малаеның кызыннан ирен көнли димени91 Бу — түбәнлек иде. Кәүкәбелҗәннәт ул
аңладым»,— дип кенә торды
Шулай итеп, Чаллыга ул тыныч күңел белән китте Семинарга үзенең тәүге мәхәббәте Фәритнең дә киләсен белү аның күңелен аерата җилкендерде Фәрит ерак түгел бер районда халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшли, ә семинарга чакырылучыларга җибәрелгән программада аның да чыгыш ясаячагы күрсәтелгән иде Икесенең дә яшьлек хатирәләре кабат дөрләп китсен өчен. Фәрит бүләк иткән яшел күлмәген дә алды Шуны кигән беренче кичне ул Фәрит янында кунарга калды һәм гөнаһсыз кыз чагы белән мәңгегә аерылышты Малаена Әлфәрит дип исем куюы да юкка түгел аның
Кәүкәбелҗәннәт ике сәгать алдан барып урнашты, яшел күлмәкне яхшылап үтүкләде, парикмахерскаяда чәчләрен төзәттерде, иң затлы хушбуйларын сипте, алтын муенсасын киде Аның йөрәге егерме яшьлек чагындагы кебек сикерде, ул авыз эченнән туктаусыз үзләре җырлаган яшьлек җырларын көйләде Фәрит белән очрашулар әллә нигә бер генә тәти, шуңа күрә алар бик кадерле ләззәтле һәм онытылмас булып хәтергә уелалар иде
Семинар башланды, әмма Фәрит күренмәде Эше күп булгандыр. соңаргандыр дип тынычландырырга тырышты ул үзен Ләкин чыгыш ясарга чират аңа җиткәч, семинарны алып баручы Фәритнең килмәгәнен әйтте Шуннан соң Кәүкәбелҗәннәтнең колагына мөнбәрдән сөйләгән сыңар сүз дә кермәде Аның күңеле рәнҗеш ачу һәм каргыш белән тулды Кичкә ул кунакханәгә хәлсезләнеп кайтып егылды, хәтта яшел күлмәген дә салмады Төнне йокысы i уздырды, нишләтер уйлары авылга, үзләренең өенә йөгерде Иң элек аны автобуска утыртып җибәргәндә Газдалның әллә нинди серле итеп карап калуы күз алдына килде ‘Әллә Фәрит белән очрашасыны сизенәме соң бу?»—дип уйлаган иде Кәүкәбелҗәннәт шул мизгелдә Хәзер ялгышканын аңлады Газдал аңа син тизрәк кит. монда
хакта уйламаска тырышты. Мал тизәге арасында Әпсәләм белән эчеп йөргән кешедән нинди әхлак көтәсең9 Алдан ук билгеле максат белән верандага яткырган ул Руфинәне Шуңа күрә печәнлеккә чыгып китте дә Хәзер сиздермичә генә кермәде дә микән ” Ул. аяк очларына гына басып чыгып, ишек ярыгыннан тын алмыйча веранда эчен карады Руфинә үзе генә йоклап ята иде Инде тынычландым дип кереп яткач, аның елыйсы килде, шушы кадәр түбәнлеккә төшкәне өчен ул үз-үзеннән оялды, әлеге уйларын каһәрләп читкә куды Инде йоклап кына китәм дигәндә, ишек ачылган тавышка уянды Альфред тышка чыгып кергән икән Руфинәнең дә чыгу ихтималы бар лабаса! Шундый уйлар уйлап, ул төне буе сыңар керфек тә какмады. Инде тәмам башы тубалга әйләнгәч, ахмаклыгы, тинтәклеге, әшәке фикерле булганлыгы өчен үзен туйганчы сүкте, сүкте дә таң атканда йоклап китте Йокысы каты булды, көн саен таң тишегеннән күзен ертып тора торган Газдал да бүген кымшанып карамаган, Кәүкәбелҗәннәтне күршесе Гайшә кереп уятканда көтү авылны чыгып киткән иде инде: юньсез уйның азагы һәрчак юньсез була шул*
Кәүкәбелҗәннәт ахмаклыгы өчен эченнән генә көне буе үзен тиргәп йөрде. Руфинәнең күзенә карарга оялды Югыйсә, аның кайтуына куанырга кирәк аңа Ник дисәң, ул иртәгә Чаллыга дүрт көнлек семинарга китә, өйдә йорт эшләренә хатын-кыз кала, булачак килен (тфү. тфү. әйткәнем түгел, кеше ишетмәсен) беренче сынауны ничек узуын да күрсәтәчәк Моннан да уңайлырак очракны, юри уйласаң да, таба алмассың Кичтән ул Руфинәне сыер саварга алып чыкты Алланың рәхмәте, сыер аны хәзер ят итмәде, тыныч күшәп торды, ә Руфинә, озаграк булса да. сөтне савып бетерде Башка мал-туар Газдал өстендә иде Кәүкәбелҗәннәт он. йомырка май. ит ише нәрсәләрнең кайда икәнен күрсәтте, өйрәтте. Руфинә Ие. ярар.
калгач күз күрер әле, дип калган икән ләбаса! Аның карашы нәкъ шуны аңлата иде Кайсы кайда ятты икән9 Әгәр кичәге кебек Раздал печәнлектә, Руфинә верандада, Әлфәрит өйдә ятса9 Юк, алай һич тә ярамый' Әлфәритнең өстеннән трактор белән йөрсәң дә уянмаганын Кәүкәбелҗәннәт үзе дә. Газдал да белә. Аның маңгаена көчле кичерешләр тәэсирендә тир бәреп чыкты. Газдал кече якта, Руфинә түрдә, Альфред йокы бүлмәсендә ятса... Юк. болай да булмый. Кәүкәбелҗәннәт. елга аша кәбестә, кәҗә һәм бүрене ничек исән килеш чыгарырга белмичә баш ваткан теге кеше кебек, күңелендә әллә нинди вариантлар уйлап карады, тик бай хыялы ярдәмендә ничекләр кыландырса да. Газдал Руфинәгә тимәслек юлны таба алмады Төне буена ул әллә ничә электрон-хисаплау машинасы башкарырлык гигант эшне ялгыз башы белән актарып атты.
Менә хәзер Руфинә верандада ятадыр. Таң атуга Газдал аны сыер саварга уятырга керәчәк. Ишек шакымас, янына керер, ә тегесе таралып йоклап ятар. Газдалның азау теше селкенә башлар, дәшмәс, кулы белән Руфинәнең тулы иңбашларына кагылыр, күкрәген сыпырыр Аның кулы камсарга гына тора Кәүкәбелҗәннәт уфылдап сикереп торды, ачуыннан йодрыгы белән мендәрен төйде, тагын ятты. Казан кызының да җаны бар. җаны барның тыны бар. дигәндәй, безгә, хатын-кызга, күп кирәкмени. Сыерны да Газдал белән бергә саварга кушты шул дивана булгач. Сыер савып кына калсалар ярый ла. Ул күз яшенә буылып мендәр читен чәйнәде. Әгәр алар янында булса, бу уйлары өчен ул үзен эт итеп сүгәр иде. Ләкин бит Кәүкәбелҗәннәт еракта' Күз күрмәс, кул җитмәс арада! Ул ераграк булган саен аларның якынаю ихтималы арта бара һәм өйдә моңа комачау ясардай беркем дә юк иде. Өч көн буе ни юньләп ашамыйча-эчмичә, ни йокламыйча бәргәләнгәннән соң, ул. бөерем авырта, дигән сылтау белән кайтып китте.
Урам капкасын атлап керүгә Кәүкәбелҗәннәтнең сумкасы төшеп итте, ул тораташ катты да калды, өр-яңа костюм-чалбар кигән Газдал ишек алды уртасында Руфинә белән үбешеп тора иде! Ире, капкага арты белән булганлыктан, аның керүен күрмәде. Кәүкәбелҗәннәт коймага сөяп куйган күсәкне алды да алар өстенә китте, бөтен авылга ишетелерлек итеп кычкырырга теләде, әмма тамак төбеннән хырылдаудан башка нәрсә ишетелмәде. Кабахәтләр, җир җирәнгечләре! Инде күсәкне күтәреп башларына орыйм дигәндә, авызын ачып туктап калды Газдал кулъяулык почмагы белән Руфинәнең күзеннән чүп кенә алып маташа икән!
— Исәнмесез,— диде ул елмаерга тырышып, тик елмая алмады, тешен генә күрсәтте.
— Бәрәкәт, нишләп иртә кайттың9 —«Хәлең ничек, исән-сау йөрдеңме, карчык9 —диясе урынга Газдалның сүзе шул булды.
— Әллә чүп кердеме?— диде ул. иренең соравына җавап бирмичә
— Мин таба алмадым, син телең белән карап кара әле,— диде Газдал читкә китеп.
Кәүкәбелҗәннәт җайлап кына күсәкне җиргә ташлаган иде инде, Руфинәнең күзенә үрелде Кызарып, яшьләнеп торучы бу күзгә ул тел очы тыгу түгел, лач итеп төкерер иде дә бит. ярамый! Менә бу вак тир бөртекләре бәреп чыккан курнос борынын да шырт итеп тешләп алыр иде Күз кабагын әйләндереп, кулъяулык чите белән чүпне алгач, мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып, ул югында ничек торуларын сорашты, сыер интектермәдеме, диде. Сыерны Газдал үзе сауган булып чыкты Бу башка сыярлык түгел иде. Күпме бергә яшәп, сыер имчәге тотып карамаган ире өч көн сыер сауган' Әллә соң Кәүкәбелҗәннәт саташамы9! Чүп алганда да. сөйләшкәндә дә ул Руфинәдән француз хушбуе исенә кушылып, тагын ниндидер бик та-
ныш ис килүен дә сизде. Нинди ис соң бу9 Ул кызга якынрак килде һәм ап-ачык тойды бу Газдал исе. аның үзенә генә хас әчкелтем-төчкелтем бер ис иде! Кәүкәбелҗәннәтнең күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте. Аны-моны сиздермәс өчен өйгә ашыкты, «Әйдә әле»,— дип Газдалны да ияртте Йокы бүлмәсендә өс-башын алышканда *
— Әлфәрит кайда9 — дип сорады
— Аны иртүк район үзәгенә ипигә җибәргән идем
— Ә үзең9
— Әлфәрит: • Классташымны да күрәсем бар»,— диде
— Нишләп машина белән бармадылар9
— Руфинәне уятмыйк,— дидек. ♦
— Ә син нишләп эштә түгел9 g
— Бүген бармадым әле — диде Газдал.— Син булмагач, эш тә S күп. <
Эчмәгән дә бу Тахта башындагы егерме литрлы ачы бал да ки- е мемәгән Ул берничә мәртәбә иренә юри терәлә язып үтеп китте һәм | аның аркасына салкын тир бәреп чыкты Газдалның авызыннан француз хушбуе исе килә, ә ул хушбуй Руфинәдә генә бар иде'
Ул ашыгып верандага чыкты, изелеп беткән, җыелмаган урынны борынын тигереп-тигереп иснәде һәм йөрәге шартлый язды — урыннан Руфинә белән Газдал исе кара-катыш борынын ярып керде! Мәсьәлә ачык, икеле-микеле уйларлык урын юк иде, чөнки Кәүкәбелҗәннәтнең борыны ис сизү ягыннан авылда бер генә борын иде. аның берничек тә ялгышуы мөмкин түгел иде' Ул. гөнаһлы булмыйм дип. әле Газдал. әле Руфинә яныннан кабат-кабат үтте. Газдалдан Руфинә исе. Руфинәдән Газдал исе бөркелепләр дә килә иде Шуның өстенә Альфред исереп, чәчләрен туздырып кайтып керде Кәүкәбелҗәннәт аны Руфинә каршында: Килгән кунакны ташлап йөрисен,.—дип сүкте, ә асылда мәмкә булганлыгы, ачык авызлыгы, берни дә сизмәве өчен әрләде.
Ул аш салып ишек алдына чыкса, тегеләр өчесе тагын җыелышып торалар Әнә Руфинә Газдалның костюмыннан нәрсәдер алды да читкә өреп җибәрде, рәхәтләнеп көлешергә тотындылар Йә бер аллам, син бу дөньяны Кәүкәбелҗәннәтне газаплар өчен генә яраттыңмыни соң?! Азау тешле ямьсез ирнең исереклеге өстенә инде аның күз алдында зина кылуын да күрсәтеп җәберлисеңмени9' Карале син аларның богелеп-сыгылып торуларын, теге карт пиусның кыланмышын! Кәүкәбелҗәннәтне бар дип тә белмиләр, күрмиләр' Әйтерсең лә, ул бу гаилә кешесе түгел, бер артык кашык, әйтерсең лә. ул кайтып кереп, аларның ашына таракан булып төште'
— Әйдәгез бакчага, коңгыз чүплибез' — дип кычкырды ул ачуына буылып
— Нинди куңгыз? — дип сорады Руфинә, кып-кызыл иреннәрен ялап Күрәсең, ул аны ашый торган берәр җимеш дип уйлады
— Бик әйбәт әйбер ул, кызым, бакчага чыккач күрерсең — диде Кәүкәбелҗәннәт. аны күзе белән ашардай булып
Әмма аларны Колорадо коңгызы чүпләргә бакчага алып керү ул көткәннең киресен бирде Руфинә бәрәңге сабагы өстенә үтә нык бөгелә торган булып чыкты, ул башын аска игәч, болай да тар һәм кыска күлмәге билдән түбән өлештә гел калмады Җитмәсә әллә черки тешләгәнгә, әллә бәрәңге сабагы тиеп киткәнгә Руфинә, менә монда карагыз . дигән төсле юан ботларына чалт итеп китерде дә сукты, китерде дә сукты Газдал аңардан күзләрен ала алмады, сукыр кеше кебек бәрәңге сабагы арасында кармаланып корт чүпләгән булып маташты, беркем берни сизми, дип уйлады Кәүкәбелҗәннәт гел аларның арасында йөрде, кызны күрсәтмәскә тырышты, ләкин бу чыпчыкның бройлер тавыгын үз шәүләсе белән капларга маташуы
кебек мәгънәсез бер шөгыль иде Ахырда ул Газдалны: «Өр-яңа кос- тюм-чалбарыңны бетерәсең, бар, алыштырып чык»,— дип өйгә куалады Ире бакча капкасы янына да җитәргә өлгермәде, Руфинә: «Уф, чыдый алмыйм’» —дип турайды да бәрәңге сабаклары арасыннан арт саннарын уйната-уйната кереп китте Ә Альфред берни сизми, коңгыз җыя Аңгыра зирәк! Тый теге картлач белән кызыңны, берни дә күрмисеңмени’!» — дип кычкырасы килде Кәүкәбелҗәннәт- нең. Ләкин бөтенесе ап-ачык, күзгә күренеп торуга карамастан, тотып ■ менә бит» дип күрсәтер нәрсә булмагач, алай дип кычкырыр җиреңнән кычкыра алмыйсың шул.
— Әйдә, син дә кер! — диде ул ачу белән һәм бәрәңге сабакларын таптый-сындыра өйгә таба атлады.
Өйдә анда бәрелеп, монда сугылып җанын куяр урын тапмагач, күршесе Гайшәгә кереп китте. Әмма ник кергәненә үкенде. Әйтерсең, Гайшә аның ни уйлаганын белгән һәм керүен көтеп кенә торган иде.
— Теге Казан кызын әйтәм. күршекәем, киленең булып куймагае,— диде ул биргән исәнлекне дә ала тормыйча.
— Нигә алай дисең? — Кәүкәбелҗәннәт аңа туп-туры карады
— Газдал белән бик килештеләр бит,— дип алып китте Гайшә.— Ничә карасаң да бергә, авызлары авызда, киңәшмичә берни дә эшләмиләр. Газдал әйбер какса, теге кыз кадак биреп тора, берсе битен юса, икенчесе сөлге суза. Су сибеп тә аерышлы түгел! Ә минем Кәш- би киленне сөймәгән булды, шәһәргә чыгып киттеләр...
Гайшә күз яшьләрен сөртеп туктап калды, әмма шуннан бүтән бер сүз дә кирәк түгел иде инде. Кәүкәбелҗәннәтнең йөрәгенә ут капты Әле моңа кадәр аның күңел түрендә. >мин ялгышамдыр, миңа шулай тоела гына торгандыр», дигән уй яшеренеп ята иде. Гайшәнең сөйләгәннәре аның һич тә ялгышмаганлыгын кире какмаслык итеп раслады. Күршесенең сүзләрен ул тыштан ' Әйе. әйе. шулай була күрсен инде-,— дип җөпләп торса да, эчендә корбанына ташланырга әзерләнүче арыслан уяна башлады Шушы минуттан ул Руфинәне күрә алмас булды.
Үзләренә чыккач, йокы бүлмәсендә башын тотып уйга чумды Бу кыз бер зур түрәнең сөяркәседер, дип фикер йөртте Алар үзләренең йөрешләренә квартирасын да бирәләр, машинасын да алышалар, башкасын да эшлиләр, ди бит Яшь кенә килеш шулкадәр дәүләт гадел юл белән ничек килсен аңа? Юньле кеше бу кадәр тазармый да Әнә бит аракыны эчә. селкенеп тә карамый. Димәк, өйрәнгән, һәммәсенә дә өйрәнгән. Соң нишләргә’ Теге арысланны тышка чыгарып, аны Казанына куып кайтарыргамыни? Юк, моны эшләргә һич тә ярамый, бу кыз Әлфәрит очен кирәк, вакытлыча булса да кирәк иде. Соң нишләргә’ Аларның Газдал белән мачамайланып йөрүенә күз йомаргамы’ Юк. нәрсә-нәрсә. бусы булмас инде! Кәүкәбелҗәннәт үзеннән көлдермәс! һәм ул бердәнбер дөрес юлны тапты: Газдалны үзенеке итәргә, иркәләп сөяргә, елмаерга-көләргә, көйләргә-чөйләргә, әвәләргә-шәвәләргә. Казан өстерәлчегенә борылып карарлыгын калдырмаска Аңарда гәүдә булса — Кәүкәбелҗәннәттә хәйлә бар, аңарда төс булса — Кәүкәбелҗәннәттә көч бар, сөяркәдә кочак булса — ир хатынында пычак бар.
Ул яшел күлмәген, затлы алсу свитерын киде, төзәтенде, бизәнде. сөртенде, сибенде. Аккош кебек кенә атлап чыгып:
— Карт, өстәлгә помидор алып кер әле! — диде дә аккош кебек кенә атлап кереп китте.
Газдал хатынындагы бу үзгәрешне ничек бәяләргә дә белмәде, ни булмаска иң кызыл, иң пешкән помидорларны гына өзеп алып керде Кәүкәбелҗәннәт. иренең орлыкка калдырган иң эре, җитлеккән помидорларны алып кергәнлеген күрсә дә, тавышланмады Менә өстәл янына утырыштылар Кәүкәбелҗәннәт үзенең көндәшенә ул
күрмәгәндә сугардай итеп карады Ничек моңа кадәр аның кыланмышларына игътибар итмәде икән ул? Карале, ашыйм дип утыруын' Ирененә сыланган бер горәнкә помаданы саклау өчен ул авызын яртылаш ачып бик нык алга суза, кашыкны зур саклык белән шуңа турылап китерә Аның очы иреннәргә, тешләргә тимичә, эчкә — тамакка таба кереп китә, әйтерсең лә, анда аш түгел, ә утлы күмер Мина ♦ зарарсызландырганда сапер гына шулай сак эш итәдер. Кәүкәбел- t җәннәт юри теге якка чыгып киткән булды әз генә торды. Нәкъ Ру- = финәнең урындыгы турында бер селкенә торган сайгак бар иде. кабат > кергәндә шуның башына шарт итеп басты. Урындык селкенеп куй- г ды. Руфинәнең авызына инде килеп җитә язган кашыгындагы кай- ч нар шулпа ит >генә i . ■ д< i чәбәләнёп сикереп торды Кәүкәбел- ф җәннәт эченнән чиксез куанса, тантана итсә дә. тыштан борчылган s булды теге якта шактый керле, майлы чүпрәк бар иде. шуны алып = кереп, чүпрәк корыганчы көндәшенең итәген ышкыды Зәңгәр күл- ч мәкнең ул туры корымлы кастрюль утырткан төскә керде Аның бер- - ниен дә калдырмыйча алып бетерә, дигән булып, өстенә бер уч тоз < сипте Үзе эченнән рәхәтләнеп көлде, кикригең шиңдеме, диде Анна- § ры ул ит чыгарды Раздал иттән курка иде. ул ит ашыйсы килми» дип, фарфор чәйнек кадәр тәмам мәмрәгән бер помидорны алды Моны пычак белән киссәң, бөтен эче агып бетәчәк иде Шуңа күрә авызын бегемотныкыдай ачып аны яртылаш капты һәм куәтле казналары белән китереп кысты Помидорга иң элек теге каһәр төшкән азау теш килеп кадалды, эчтәге масса куәтле кысуга түзә алмыйча, ватык клапанны ачкан шикелле, азауны читкә этәрде дә кызыл томат юан чәптерек ясап Кәүкәбел җәннәтнең нәкъ күкрәк турына сиптерде Газ- далның күзе Руфинәдә иде. ул берни сизмәде, абайламады, помидорны согы чыгып беткәнче кысты Яшел күлмәк белән бергә азау теш үзе дә помидор сүленә гарык булган һәм кишер очын хәтерләтеп салмак кына селкенеп тора иде
— Ой. не могу'
Руфинә буылып көләргә тотынды тыела алмагач, ишек алдына чыгып колде Кәүкәбелҗәннәт бер үзенең түшенә, бер Газдалның азау тешенә карап чарасыз калды Әгәр теге күсәк кул астында булса, ике дә уйламыйча шуның белән азауга томырыр иде ул
— Юри эшләдең син моны, юри эшләдең! — диде Кәүкәбелҗән- нәт ажгырып һәм елыи-елый свитеры белән күлмәген салып бәрде
Кич Әлфәрит белән Руфинә беренче мәртәбә мәдәният йортына чыктылар һәм. бәхетләре бар икән, дискотека оештырылган көнгә туры килделәр Күптән дискотекада булмаган Руфинә очына-очына биеде, мәдәният йортының инде әллә кайчан алыштырыласы сайгаклары ул сикергәндә сына язып сыгылдылар
Ирдәүкә Илгизә танцы вакытында Әлфәритнең колагына пышылдап. аны үртәп алырга да өлгерде
- - Син тапкан бу кызга камы т-вәл үкләр табып, ат сабаны белән бәрәңге бакчасы гына сөрдерергә
Авыл егетләре исә
Ай-яй. карале. Казанда әллә нинди казылма байлыклар бар икән. дип тел шартлаттылар, ә Әлфәритнең үзенә
Ну. малай, эләктергәнсең кошны' диделәр
Каникулга кайткан студентлар да. килгән кунаклар да күп иде Дискотека тон уртасына кадәр барды Руфинәнең бик т.» күңеле булды. алар таң иолдызтары калыкканчы Чалмыя буйларын урадылар, гашыйклар гына таба торган ау чак урыннарга кереп кочаклаштылар үбештеләр, инде ничә көннәр буе сусаган ләззәтләрне татыдылар' Йолдызлар аларга күз кысты, өй түбәсеннән ай каш сикертте, агачлар куе ябалдаш шәлләре белән каплады, йомшак үләннәр шу-шында. безнең янда тукталыгыз дип аякларыннан сыпырды Мак-
танчы к авыл әтәчләре күрше тавыклары каршында җилле күренү өчен тамакларын ертып Кайтырга вакыт' Кайтырга вакы-ыт!* — дип кычкырмаса. алар бәлкем таң атканны да сизми калган булырлар иде Руфинәнең помидор сиптергән чакта ук күтәрелгән күңеле тәмам түбәсенә җитте.
— Ах, нинди матур, нинди һава, ничек рәхәт! —диде ул күзләрен очкынландырып.
Ә эченнән: «Ничек тә Альфред әнисенең мәхәббәтен яуларга кирәк' — дип уйлады Иң элек кичтәнге көлүне юарга кирәк, шуннан соң гына мәхәббәт яулау хакында уйларга мөмкин иде Авылга кайтып. әле бер мәртәбә дә иртән торып күрсәтмәде ич ул. Югыйсә әти- әнисе кат-кат әйтте авылда кешене йокыдан кайчан торуы белән сыныйлар синең бу яктан мактанырлыгың юк. иртәрәк ятып иртәрәк торырга тырыш, шул барысын да хәл итәчәк, диделәр Бүген ул сыер саварга торачак, ул булачак бианасының мәхәббәтен, һичшиксез, яулаячак!
Аларның гаҗәпләнүенә каршы, Кәүкәбелҗәннәт әле һаман йокламаган иде Ул барлык эшләрен бетерде, яшел күлмәге белән ал свитерын юып элде, утны сүндереп ятып карады, йөрәге чәнчеште, күзенә йокы кермәде Кичтән урманчы Шәрип кереп, бер печәнле алан калган иде. шуны чабып алыгыз, диде. Шуңа күрә ул яшьләр кайтып керү белән:
— Улым, иртәгә иртүк әтиең белән урманга печән чабарга китәсез,— диде
— Мин дә барам, мин дә барам.— дип кулларын чәбәкләде Руфинә
Кәүкәбелҗәннәт аңа яратмыйча карап куйды, аның Газдалга тагылырга теләвенә ачуы килде.
—Сиңа өйдә дә эш күп булыр,— диде ул кырыс кына.
Руфинә аның иңбашына кагылды:
-— Апа диде ул хискә бирелеп,— мин сезгә булышырмын, мин
иртүк торырмын, сыерны да савармын'
— Бик рәхмәт,— диде Кәүкәбелҗәннәт күңеле йомшап.
Утларны сүндереп, ишекләрне бикләп йокларга яттылар.
Ә авыл барыбер тик ятмый. Иртән сәгать бишенчедә сыер савучылар җәйләүгә барырга автобусларга утыргач, Ирдәүкә Илгизә җырлап җибәрде Аның күпмедер йокысын корбан итү бәрабәренә чыгарган такмаклары болай башлана иде:
Машинадан куркып кача
Авыл күгәрченнәре
Бройлер тавыгы тесле
Казан Хорасәннәре
Ирдәүкәнең теленә эләккән кеше исән калмый, алар авылның хәтеренә алтын хәрефләр белән язылачак, моның башы бар, бакасы, һичшиксез, булачак иде.
7
Иртән Кәүкәбелҗәннәт верандага кереп Руфинәгә берничә мәртәбә эндәште
— Сыер саварга вакыт!
Соңгы керүендә хәтта селкеткәләп тә карады — Казан кызы уянмады Уятырсың пычагым, шәһәр ялкавына дүрттән торып сыер саву каян килсен ул. Сез башкага гына бик оста — дип каргана-кар- гана сыер сауды, малларны көтүгә куды
Әлфәритне торгызуы да җиңел булмады, билгеле Раздал белән
ал арны ашатып-эчертеп урманга озаткач, ул черем итеп кенә алыйм дип яткан иде. сәгатьтән артык йоклаган булып чыкты Кәүкәбел- җәннәт ашыга, кабалана башлады, йорт мәшәкатьләре муеннан, ә аңа эшкә дә китәргә кирәк иде. Верандага юри дөп-доп басып кереп- чыгып йөрсә дә. Руфинә борынын месләтеп йоклавында булды Ул казларны юри бик каты кычкыртып -Көшегез, мур кыргырла- ♦ ры'- —дип куып чыгарды, бер гаепсез тавыкларны тиргәде, шалты- t ратып савытларны төшереп җибәрде Шулкадәр тавышлануга да уян- = магач. веранда ишегенә килеп, төбендә әллә кайчан сөт көеп касмак- > ланган кастрюльне кытыр-кытыр кырды, аның тавышы үзенең теш- j ләренә тиде Бакчадан веранданың нәкъ ул йоклый торган башына Я килеп известь каткан калай бакны чүкеч белән хәле беткәнче төйде. * оркестрдагы кебек әледән-әле аның калай капкачына да суккалап _ алды Болар да тәэсир итмәгәч, үлмәгәндер бит дип кереп карады — = кыз исән, куәтле күкрәкләре акрын гына селкенә, моның өстенә атом ч бомбасы ташласаң да. уяначак түгел иде Шуннан соң ул соңгы чара- « га кереште ишекне ачып верандага чебен тутырды, аларны болдыр- < дан сөлге белән куа-куа кертте Август чебене усал, кием аша да өт- ё тереп ала. хәзер көтәргә генә калды Авыл чебеннәре шәһәр колбасасына ябырылгандай. Руфинәне сырып алдылар Бераздан аның астындагы тахта кызганыч тавыш белән сигнал бирде Кәүкәбелҗән- нәт моны ишетеп елмаеп куйды Чебеннәрнең һөҗүменә түзә алмыйча, Руфинә әле бер якка, әле икенче якка әйләнде, башыннан ук томаланмакчы булды, әмма алар әллә нинди тишекләрдән үтеп кереп тешлиләр иде Ул кымшанган саен тахта коточкыч шыгырдады, «ник мине бу кадәр газаплыйсыз, сезгә нинди начарлык эшләдем-, дигәндәй, кызганыч итеп ыңгырашты Ярый әле Руфинә тонлә кайсы ягы белән ятса, шул ягыннан борылмыйча йоклый, әгәр ул төнлә селкен- гәләсе булса, тахта тавышына өйдәгеләрнең генә түгел, бөтен авылның йокысы качасы икән.
— Руфинә-әү. кызым, тор индү-ү! — дип юри сузып эндәште Кәүкәбел җә ннәт
Руфинә җавап бирмәде, аның әле телен әйләндерерлек хәле юк иде Торырга, ничек булса да торырга! Мин бит сыер саварга сүз бирдем Торырга, торырга1 •• Аның башында шушы уй бәргәләнде. «Авылда кешене кайчан торуы белән сыныйлар1 Менә хәзер сыналыр чагың җитте Тагын бер генә минут ятам да сикереп торам» диде каяндыр эчтән икенче бер ягымлы уй. Тагын ярты гына минут, ярты гына минут Түшәктә ятуның ләззәтле һәр минуты өчен ул әнә шул рәвешле титаник көрәш алып барды -Хәзер, унбиш кенә секунд Ах. ничек тиз уза вакыт' Аны келәшчә кебек берәр нәрсә белән эләктереп алып, үзең теләгән кадәр җибәрмичә тотып торырга иде Торасың килмәгән чакта мәҗбүри торудан да әшәкерәк җәбер юктыр адәм баласы очен Ник бу авыл кешесе шулап иртә тора м Гомумән. кешенең үзе теләгән чакта ятып, теләгән чакта торырга гына да хокукы булмагач, нигә кирәк бу тормыш?! Кайсы диванасы уйлап тапкан бу газапны9! Әнә бит инде ничәнче мәртәбәсенә тамак кыра кыра ДӨП .................................... '-асын \ I Ге Инг юрыр1а кирәк' У.1 ике KV.IMH.I
таянып авырлык белән генә күтәрелде, инде торып утырдым дигәндә, кабат ауды Юк. үтерсәң дә булмый, башы эшләсә дә, аның әле бөтен гәүдәсе изри, һәр күзәнәге, әнисе күкрәгеннән җылы сөт имгән шикелле, кинәнә һәм бу ләззәтне бүлү иң зур җинаять, имине авызыннан вакытсыз алып баланы татлы ризыгыннан мәхрүм иткән, акыртып елаткан төсле үк әшәкелек иде Ниһаять, күңеленнән шу-лай рәнҗеп һәм елап ул торып утырды, ләкин күзләре ачылмады, ул йоклаган килеш әле бер, әле икенче якка авып китә язып утырды
Менә ул нәрсәләргәдер ябыша-ябыша веранда ишегенә таба аллады 1 ик кенә басып торган урындыкны өч литрлы варенье банкасы
өстенә аударды. Кәүкәбелҗәннәт онытып калдырган тавык җименә басты, өстәлдәге китапларны шул җим өстенә сыпырып төшерде, каплап куелган табакка абынып мәтәлде дигәндә, кер бавына эләгеп кенә калды, тик бау шартлап өзелгән иде инде. Руфинәнең бөтен гәүдәсе йоклавын дәвам итте, борыны мес-мес сулады, күзләре ачылмады. Аның шулай барлык нәрсәне изеп-җимереп үзенә таба якынла-шуын дошман танкын күзәткән сугышчы кебек читтән коты очып күзәткән Кәүкәбелҗәннәтне Руфинә капшап-кармалап узса да. кулларының тере әйбергә тигәнен сизмәде. Ул кармалана-кармалана баскычтан төшеп, исән-имин генә юынгычка барып җиткәч. Кәүкәбелҗәннәт җиңел сулап куйды һәм веранданы рәткә китерергә тотынды Аннары Чәй чишмәсеннән бер көянтә су алып кайтты — Руфинә әле һаман юына иде Тавыкларга җим болгатып чыгарганда да юынуы төгәлләнмәде Кәүкәбелҗәннәт. бакчаның түренә үк барып, әллә ничә төптән яшь бәрәңге алды, юып әрчеде, турады — булачак килен кермәде Камыр басып токмач кисә башлаганда, аның верандага кереп китүе ишетелде -Әллә тагын йокларга ниятлиме, ходаем».— дип Кәүкәбелҗәннәт ишек читеннән генә эчкә күз салды һәм авызын ачып хәйран калды Руфинә чемоданындагы исәпсез-хисапсыз кием- салымнарын берәм-берәм киеп карый, ошатмыйча кабат сала, аннары икенчесенә, өченчесенә үрелә иде Кәүкәбелҗәннәтнең үз гомеренә бу кадәр чуар чәчәк һәм борчак төшкән буйлы һәм шакмаклы итәкләр, җиңсәләр, күкрәкчәләр, бәбитәкләр. төрле-төрле бөрмәләр, складлар, киң һәм тар. аеллы һәм аелсыз путалар, ызмалар һәм аркалыклар күргәне юк иде Ул киемнәрне кигәндә-салганда кармак һәм сәдәф төсле каптырмалар черт-черт итте, керешле тарттырмалар чирттергән тавыш чыгарды, кара-каршы китереп терәгән вак пычкы теше төсле елтыравыклы нәрсәләр тезелдәп эләкте һәм олы ерык ясап аерылды. Руфинәнең төзәтенеп-ясанып бетергәнен көтсәң, төшкә кадәр эшкә бармаска туры киләчәген аңлап, ул киенде, ике сәгатьтән ашка бәрәңге салырга кушып. Газдал белән Әлфәритнең төшлеккә кайтачакларын әйтеп, бакчага китте •
Руфинә исә ярты сәгать кием сһйлаганнан соң, бизәнергә керешкәнгә кадәр, тышка чыгып керергә булды Ул сыер саварга тора алмаганын аңлаган иде инде. Шулай да Альфред әнисенең аш пешерергә кушуына бик сөенде. Һәрвакыт аңа ташланырга гына торучы чуар әтәчнең күренмәве дә кәефен күтәреп куйды. Ул борын эченнән Арлекино ны көйли-көйли1 абзарга кереп чыкканда, усал кыткылдап, канатлары белән бәреп, аның өстенә әтәч сикерде Руфинә чинап өйгә таба йөгерде, әтәч бер тотам да калмыйча тузаннар туздырып, аның артыннан томырылды өйалды ишеге төбендә генә аерылып калды Руфинәнең йөрәге әтәч куып тоткан тавыкныкыннан да болайрак сикерде, ул шактый вакыт тынычлана алмады Тынычлангач, иркенләп чәй эчте. Альфредлар кайтмыйча ишек алдына чыкмаска булды. Ах, чыккан булса, һич югы күз генә салган булса соң' Җәй буе абзарда бикләнеп яткан коба бозау капканың ачык калуына куанып бетә алмады Ал аякларын сузып, гамьсез генә күшәп яткан җиреннән ул сикереп торды, ашыга-ашыга ишек алдына атлады, туктап, нәрсәнедер ошатмагандай, борынын җыерды да язгы яшел үләнне хәтерләтүче күлмәккә барып ябышты Әйбер чәйнәү — бу мәхлукның иң яраткан эше иде Күлмәкнең сул як җиңен ипләп-ипләп чәйни торгач, ул култык төбенә үк килеп җитте. Әгәр уңын да чәйнәсә, әле аны кыска җиңле итеп төзәтеп булачак иде Ләкин бозау үзенең караңгылыгы. томаналыгы аркасында бу хакта уйлый алмады, итәккә күчте Күлмәкнең сул як күкрәк турында сәйләнләп каймалган бик матур зур чәчәк бар иде Ул чәчәк ничә еллар Кәүкәбелҗәннәтнең кайнар күкрәге өстендә тирбәлде. Фәритнең дәртле күз карашларын сеңдерде Аңгыра булса да. бозауга ходай, күрәсең, нидер сиздерә 50
иде: ул, чәйни башлаган итәген ташлап, селәгәйләрен агыза-агыза әлеге чәчәккә күчте, рәхәтлектән койрыкларын болгады. Әлбәттә, аңлашылса кирәк, Кәүкәбелҗәннәтне халык мәгарифенең алдынгы вәкиле белән бәйләүче иң кадерле яшьлек ядкарен чәйним дип чәйнәмәде бозау Әгәр ул аны аңласа, мондый әхлаксыз гамәлне кылмас иде. Чират свитерга да җитте Аның ал буявының үзенчәлекле бер тәмен бозау бик нык ошатты Әйбер чәйнәүдән туйгач, койма буена өелгән утынга барып ышкына башлады, аны ишеп төшерде, көл салынган иске чиләккә тыгылып пуф-пуф» килде, борынын кинәт өскә күтәрүгә, чиләкнең тоткасы башына эләкте аны чайкап йөри торгач, үзен дә. ишек алдын да көлгә батырды Машинаны читтән-чит- тән иснәштерде. аңа якын килергә курыкты Аннары ябылып бетмичә калган капкадан чыгып, урам буйлап атлады
Балалар бакчасына барып җитүгә үк. Кәүкәбелҗәннәтнең кәефен боздылар. Бала китергән берничә хатын көлешә-көлешә нидер сөйләшкәндә шым туктадылар, аның белән исәнләшкән булдылар, ул узып киткәч, кеткелдәргә, хихылдарга керештеләр Димәк, аның гайбәтен саталар иде Руфинә кайтканнан бирле тәрбиячеләрнең дә бик серле карап йөрүләрен сизә ул Мәхәббәтле Газдал белән Руфинә арасында яшерен элемтә барлыгын беләләр, Кәүкәбелҗәннәт юкта аларны туйганчы чәйниләр иде Башын мондый уйлар чуалткач, аңа тәрбиячеләр — гыйфрит, балалар җен булып күренде Ул кухняга сугылды, бүлмәләрне әйләнеп чыкты, кибеттән, медпункт белән мәктәптән урап кайтты, әмма күңеле урынына утырмады, ниндидер билгесез корт эчтән кимерде дә кимерде И дөнья, исерек Газдал хурлыкка төшерер дип кемнәр уйлаган! Менә хәзер дә Газдал матае белән өйгә кайткандыр кебек тоелды аңа Унбер дә тулып килә икән, ул тиз генә өеннән урарга ниятләде. Урамга чыгып җитә алмады, тәрбияче Сания тәрәзәне ачып
— Кәүкәбелҗәннәт апа. сине телефонга чакыралар' — диде
Ул кире борылды
— Әйе. тыңлыйм,— диде ул трубканы алып
— Кәүкәбелҗәннәт апа. бозавың
Трубка колак ярысын ертырлык дәрәҗәдә «шалт- итте дә шытыр-шытыр килеп тора башлады Кәүкәбелҗәннәт
— Әлү. әлү. син кем7! — дип кычкыра-кычкыра трубкага өрде
Ләкин орү генә түгел, аның башындагы вак тишекләрен биш энә белән чөшкенләсәң дә. берни аңларлык түгел иде Ул да булмады трубкада әллә радиодан, әллә телевизордан тапшырылучы соңгы хәбәрләр яңгырый башлады Кәүкәбелҗәннәт аны ачу белән урынына куйды Шуны гына көткәндәй телефон тагын шылтырады Бу юлы кемдер су төбеннән, бик тирәннән эндәшә иде кебек Ахырда Кәүкәбелҗәннәт аны таныды ул мәдәният йорты мөдире Роза иде
— Монда синең бозавың ята. кеше-кара күргәнче килеп ал
Кәүкәбелҗәннәт аны тыңлап бетермәде, трубкасын атып ук бәрде Каһәр генә төшсен икән' Аның борчылуы юкка буламы соң7 Атрай Ибрае мәдәният йортының урындыкларын төзәтә иде. Газдал урманнан кайткан да шуның белән эчеп егылган, дип уйлады ул Кәүкәбелҗәннәтнең ничә көннәр буе җыелган ачуы, рәнҗеше, хурлануы бөтен гәүдәсен ток тоткан шикелле калтырата башлады
— Хайван, оятсыз, олтырак чырай' дип кычкырды, бүлмәсендә ялгызы булуга карамастан — Ну күрсәтәм мин сиңа'
■ Гомер буе газап чиктем, җитте'» — диде, күз яшьләрен йота-йота мәдәният йортына атлаганда. Кинәт кырт борылып авыл советына
таба юнәлде Ул аның белән бер көн дә торачак түгел! Әлфәритне урманда калдырып, теге кызыл ирене артыннан кайткандыр әле, оятсыз! Теге чакта куып чыгаргач, гафу итәсе булмаган ул исерек- башны. Эчкән кеше гомер буе эчә, йөргән кеше гомер буе йөри. Бу да төзәлә торган түгел. Аны кеше итү өчен ул ниләр генә кыланып карамады! Өйләнешкән елларында теләсә кайда аунап ятмасын, кеше күрмәсен дип, кич ферма буйларын, урамнарны әйләнде. Тәмам ап- тырагач-йөдәгәч, аңа биш-алты яшеннән Әлфәритне ияртә торган булды. Билгеле, сабый аны әшәкелектән тыя алмый, шулай да кайткач әнисенә һәммәсен түкми-чәчми сөйли иде. Ә ул, игелексез җан, дөресен сөйләгәнгә Әлфәритне күрә алмады. Ул хәтта баласын гарип калдырудан да тайчанмады Җиде яшьтә улы ялгыш уң беләген сындырды. Кулының сынып ялганган булуына карамастан, Газдал аңа эш кушты да эш кушты. Әгәр Кәүкәбелҗәннәт улын сакламаса, ул кушканның һәрберсен эшләтсә, ни булыр иде? Бала эшләр, кулына авырлык килүен дә, гарип калуын да белмәс. Ул чакта Әлфәрит рәсем ясау белән мавыга иде. «Минем малай теләсә нәрсәне ясый ала, коеп кына куя»,— дип, күкрәк кагып йөргән Газдал, үзенә беренче кырынлык килүгә, малаен дошман күрә башлады. Ул болай булды. Әлфәрит дүртенче класста укыганда, альбомына өй рәсеме ясаган. Шулкадәр дөрес ясаган, мич башындагы егерме литрлы әче бал мичкәсен дә бөкесе-ние белән төшереп куйган. Башта мәктәп, аннары бөтен авыл шаулады. Штраф та салдылар, мичкәне дә алдылар Ә Газдал тоткан да улын кыйнаган. Болай да эштән ярсып кайткан Кәүкәбелҗәннәт баланың елап утыруын, Газдалның исереп ятуын күргәч, тотынды тегенең үзен дөмбәсләргә.
— Син дә сук, улым, сук бу исерек дуңгызга! — диде ул, ачуыннан нишләргә белмичә.
Әлфәрит сукмады, карап кына торды.
— Аңламаслык бала түгел ул, юри ясаган ул аны,— дип, улын гаепләде Газдал.
Их, шул чакта ук куып чыгарган булса! Аның кыйнавына каршы бер хәрәкәт тә ясамагач, күңеле йомшады шул. Ә ул, астыртын, тыштан баш игән булып йөрсә дә, һаман Әлфәриткә эш өйде дә эш өйде.
— Син аны рәсем ясавыннан биздерү өчен эш кушасың! — ди Кәүкәбелҗәннәт тәмам түземе беткән чакларда.
— Рәсемен дә ясасын, башкасын да эшләсен. Эшләп берәү дә үлми, акыл гына җыя.
— Син үзең күбрәк эшлә, акыл тупларсың. Юкса, булганы да чыгып китеп бара.
— Үземнеке үземә җитә, синнән акыл сораганым юк әле.
Мондый сөйләшүләр алар арасында еш кабатланып тора, әмма сүз булудан узмый, Газдал ул әйткәннәрне колагына да элми. Җитәр. Кәүкәбелҗәннәт аның белән күп черетте гомерен. Әнә ялгыз яшәп карасын!
Авыл советы секретаре Нәбирә аның борчулы йөзен күрү белән ниндидер гадәттән тыш хәл булганлыгын аңлады
Кәүкәбелҗәннәт хәлсезләнеп урындыкка утырды.
— Безнең әйберләрне описька алыгыз!
— Ни булды, Кәүкәбелҗәннәт?! — Нәбирә аны иңбашыннан кочып алды.
— Бер кабар җирем дә калмады, аерылам! —диде Кәүкәбелҗәннәт күз яшьләрен сөртеп.
— Ни сөйлисең, картаеп беткәч!
— Ялгышып бер айнык көне юк бит аның,— диде Кәүкәбелҗәннәт кулларын селкеп.— Печән чабарга җибәргән идем, кайтып теге шадра тәре белән эчкән!
Нәбирә күпме генә үгетләсә дә. Кәүкәбелҗәннәт аны тыңларга да
теләмәде, дулап чыгып китте Газдалның бертуган энесенең йөк машинасы капка төбендә тора. Җәүдәт үзе койма буендагы имәннәрен каезлый иде
— Абыеңны алып кайтып ташла,— диде Кәүкәбелҗәннәт аның белән исәнләшеп тә тормастан
Җәүдәт тураеп басты, маңгаеннан тирен сыпырып алды *
— Тагын чәкәләштегезмени7 u
— Әнә клуб янында исереп ята. миңа кирәге юк. үзегезгә бул- 1 сын! >
Җәүдәт ачу белән балтасын агачка чапты, черт итеп төкерде ?
— Ни сөйлисең, җиңгәчәй, әле генә печән чабып ята иде бит. < — Ята ди шул. клуб янында ята ди. ♦
Җәүдәт сүгенеп куйды. «
— Әйдә, утыр әле.— диде ул.
Машина үкереп килде дә мәдәният йортының баскычына менә < язып туктады
— Кайда ул? — Җәүдәт кабина ишеген ачкан килеш муенын су- ? зып тирә-юньне күзәтте Машина тавышына Роза йөгереп чыкты е
— Кайда теге алкаш7 — диде Кәүкәбелҗәннәт ачуына буылып Ул бу минутта Газдалның башын сугып ярырга әзер иде
— Нинди алкаш7 — Розаның зур зәңгәр күзләре гаҗәпләнүдән челт-челт йомылдылар.
— Нинди алкаш булсын — Раздал!
— Минем аны күргәнем юк.
Кәүкәбелҗәннәт аңа очып кунар чиккә җитте
— Нәрсә7 Аны да Ибрай белән эшләтергә уйладыңмыни7' Әйтмәскә. яшереп калдырырга күндерделәрмени71
Розаның зәңгәр күзләре челт-челт йомылудан туктап, коточкыч зурайдылар, иреннәре нидер әйтмәкче булып түгәрәкләнде, әмма ярга чыгарып атылган балыкның авызы селкенсә дә тавышы чыкмаган кебек, аның иреннәреннән дә бер кәлимә сүз дә ишетелмәде
Кәүкәбелҗәннәт аны җилтерәтә үк башлады
— Ә-ә. дөресен әйткәч, каушап төштеңме7 Шулай гына үтәр дип уйлаган идеңме7! дип бармак янады.— Кайда яшердең ул исерек чучканы?!
Ниһаять, гомер буе сәхнәдән шигырь сөйләп йөргән Розага сүз куәсе кабат кайтты
— Ни сөйлисең син. апа җаным?! — диде ул ялварып.— Газдал абый нишләп монда булсын7'
— Әле генә шалтыраттың лабаса. монда ята дип! Карале, алдашып торуын!
— Мин бит сезнең бозауны әйттем. Теге якта күләгәдә ята әнә
Бу сүзләрне ишеткәч. Кәүкәбелҗәннәт бер Розага, бер Җәүдәтнең кара янган чыраена карады, хәзер аның сүз куәсе югала башлады
— Соң. ни мин бит бозау дигәч, ята дигәч
Ул, тыны кысылган кеше сыман, туктап калды
Читтәрәк басып торган Җәүдәт аңа якын ук килде Ул — авылның иң холыксыз ирләренең берсе, ни туры килсә шуның белән алып бәрә иде Кәүкәбелҗәннәт күзләрен чытырдатып йомды, бетүем шушы икән, хәерлегә булсын, иремнең энесенең кулыннан үтәм икән. дип. фани дөнья белән хушлашты Роза, шаһит булып йөрүдән куркып, мәдәният йортына йөгереп кереп китте дә пәрдә читеннән күз генә сыярлык тишек ясап, бушлай тамаша карарга әзерләнде. Җәүдәт тезләрен биетеп, иреннәрен кыеш-мыеш китереп (сугар алдыннан ул шулай итә) аңа карап торды да
— Сине бәреп үтерсәң дә аз. җиңгәчән диде һәм катлы-катлы сүгенеп машинасына атлады.
Сукмагач-нитмәгәч. Кәүкәбелҗәннәтнең башыннан: - Әллә таптатып үтермәкчеме?»—дигән уй узды һәм ул культура йортының аргы ягына йөгерде
Танавыннан алып колагына кадәр көлгә баткан бозау рәхәтләнеп күләгәдә ята. авыз читеннән ал җеп тә асылынып тора иде Бозау, аны күргәч, кикереп куйды һәм күңелле генә итеп күшәргә кереште.
— Тор. мур кыргыры!
Кәүкәбелҗәннәт китереп типкәч, малкай ашыкмыйча гына торып киерелде, гәүдәсен дерелдәтеп җилпеп алды.
— Түчә, түчә өйгә!
Кәүкәбелҗәннәт бозауны урам буйлап алып кайтып китте. Ничек абзардан чыккан соң бу? Аның башыннан әллә нинди уйлар узды Газдал кайтып, Руфинә белән печәнлеккә кергәндә капканы ябарга оныткандыр да чыккандыр. Бер дә бүтән булмас Авызыннан асылынып торучы әнә теге алсу җеп хакында уйларга да куркыныч иде Әгәр бозау элгән керләрне күреп Юк. момың булуы мөмкин түгел, ни генә булса да булсын, ул уйлаган нәрсә генә булмасын' Менә алар кайтып җиттеләр. Күңелгә килгән алга килмиме соң?! Йә мәүләм, аны яшьлек хатирәсеннән мәхрүм итеп, син ниләр оттың7! Ул тынсыз-өнсез басып торганда, бозау тагын яшел күлмәккә барып тотын-ды. Юк. ул күлмәккә түгел, аның йөрәгенә ябышты! Инфаркт булачак аңа Алла аны быел яздан бирле бертуктамый интектерә Язгы пычракта Кәүкәбелҗәннәтнең поликлиника ишеге төбендә салып калдырган йөз сиксән сумлык өр-яңа итеген урладылар Хикмәт бәядәмени' Аны кыш очрашкач. Фәрит бүләк иткән иде. Түзә алмыйча, район газетасына ун битлек мәкалә язды. Ул болай башлана иде: И кабахәт җан' Муеның аска килсен! Хәләл кешенең күкрәк көче белән казганып тапкан итеген оятсыз рәвештә урлап, тишек кәлүш калдырган өчен аяк-кулларың корышып, көне-төне акырып ят. аяк-кулла- рың берәм-берәм череп аксыннар, гангренага әйләнеп, сине кабергә алып китсеннәр. Гүрендә ләхетең өстеңә лапырдап ишелеп төшсен, итекләрнең рәхәтен күрмә, нәселең төбе-тамыры белән корысын һәм башкалар, һәм башкалар».— дип язды Редактор мәкаләне басмады, күзлек пыяласы ватылып күзенә кергере!
Кара инде, бу чырайсыз хәшәрәте аның иң соңгы һәм бердәнбер кадерле истәлеген харап иткән Моңа нинди йөрәк чыдасын ди7' Ул кичәге күсәкне эзләде, күсәк юк иде. Кәүкәбелҗәннәтнең кулына балта эләкте.
- Мин бит сине, оятсыз, авызыңа бармак тыга-тыга сот эчереп үстердем.— дип елады Кәүкәбелҗәннәт.— Шуны гына булса да аңларга тиеш идең бит син, тонган күз. уйнаштан туган җанвар гыйбрәте.
Ул балтаны җан көче белән селтәп, адәм гыйбрәтенең нәкъ маңгаена җибәрде. Балта тимәде генә, тисә бозауның башын яра иде. ул югарырак очып, бакчага — карлыган төбенә төште Бозау исә моңа игътибар да итмәде, гүя. аның баш очыннан балта түгел, ә гадәти чебен очып китте Көн дә авызына тәмле бармакларын тыгып сөт эчерә торган апасы тимер көрәк белән сыртына ике мәртәбә кундыргач кына ул. ниндидер начарлык кылганын сизеп, абзарга сызды.
Кәүкәбелҗәннәт. яшел күлмәген күкрәгенә кысып, борчак-борчак яшь койды. Сеңлесе Себердән кайтасы иде, ул кайтса, болай да булмый иде, кайта алмады шул Алар кадәр бәхетсез! Сеңлесе бер чатанга кияүгә чыккан иде. шул чатан тәренең чатан аягы тагын сынган да кайта алмадылар. Безнең нәселгә генә калгандыр инде исерек йә гарип ир белән, чәйни торган бозау белән интегергә, дип елады Кәүкәбелҗәннәт Белмим, әгәр мотоцикл белән Газдаллар кайтып кермәсә, ул күпме елаган булыр иде Хатынының зар-моңнарын тыңлап бетергәч. Газдал:
— Бозауны кем чыгарган соң7 — диде
— Кем булсын, шул хөрәсән инде!
Әлфәрит түземсезләнеп баскан урынында таптанып куйды.
— Күрдеңмени7
Кәүкәбелҗәннәт иренең ни әйтергә теләгәнен бик яхшы аңлады
Күрәсе юк. өйдә ул гына калды Әйдә, яклый башла, бозау * койма башыннан сикереп чыккан диген' Хәзер иманын укытам мин ~ аның!
Кәүкәбелҗәннәт барысын да гафу итә алыр иде. әмма күлмәкне - кичерә алмады. Ул ажгырып өйгә ыргылды, аңа Газдал белән Әлфә- ? рит иярде Ишекне ачып җибәрүгә өйдән янган ит. көйгән бәрәңге ис- 5 ләре ияртеп төтен бөркелде ф
Нәкъ шул чакта урамнан алан-йолан каранып. Убырлы Мөштәф- = ширә үтеп бара иде. Газдалларның өй ишегеннән төтен бөркелгәне F күргәч, ул янгын чыккан дип уйлады һәм нишләргә белмичә борчыл- < ды Берничә секундтан бу борчылу гөнаһсыз шатлык хисе белән ара- £ лашты Ул — беренче булып кешеләргә яңа хәбәр салу, аларны шак- ~ каттыру. әрле-бирле чаптыру шатлыгы иде
— Пужар! Пужар! Пужар1
Шулай кычкыра-кычкыра Убырлы югары очка таба йөгерде Ә өйдәгеләрнең миен бер уй яндырып үтте Руфинә төтенгә тончыгып үлгән!» Плитә өстендәге аш кайнап-көеп беткән иде Өчесе дә кабаланып түр якның ишеген ачтылар. Анда әле төтен аз гына кергән. Руфинә кулларын баш астына салып, юан ботларын бака шикелле җәеп, лаҗраеп диванда йоклап ята иде Кәүкәбелҗәннәт кергән кызулык белән аның янбашына китереп сукты һәм
— Тор. хөрәсән!—дип кычкырды
Руфинә, өстенә кайнар аш койгандай, сикереп торды, ыскырт ачы төтенгә, төтен арасындагы таныш кешеләргә төш күргәндәй гаҗәпләнеп карап торды
— Безнең өйдә эзең булмасын, җир җирәнгече! — диде Кәүкәбелҗәннәт. аның комод өстендәге бик күп санлы бизәнү-ясану әсбапларын өстенә ыргытып
Әлеге әйберләр Руфинәнең яшьлек истәлеге генә түгел, көн саен мәхәббәт яңарту өчен кирәк кораллары булганлыктан, аның йөрәге тукталгандай булды, күңеленә зәһәр ачу тулды Җитмәсә, аңа үз гомеренә беркемнең дә сукканы юк иде Кызның чәчләре үрә торды, әле йокыдан ачылып бетмәгән күзләре шакмакланды, ул кулларын як-якка аерып әз генә чүгәләде дә авызын югары күтәреп кычкырып җибәрде
— А-а-а-а!!!
Болай дәһшәтле итеп Африка чүлләрендә ач юлбарыс кына үкерә аладыр Кәүкәбелҗәннәт. Газдал һәм Әлфәрит төтен генә булдылар, ишек алдында ничек чәчелешкәннәрен дә сизмәделәр Биш минут үттеме-юкмы. ойдән Руфинә дә чыкты, кулына редикюлен. бүтән вак-төякләрен тоткан килеш, башын югары чөеп машинасына таба китте Әлфәрит әле һаман аның кычкыруыннан айный алмый, кызның янына барырга шикләнә, ул йә бугазын чәйнәп өзәр, йә җиргә салып изәр кебек иде
Ул арада -Янгын! Янгын'- дигән тавышлар көчәйде, капкадан сулы чиләкләр, багорлар, пумалалар белән коралланган халык төркеме күренде Төркем уртасында барысыннан да бер башка озын булып Убырлы Мөштәфширә күренә иде Багор тоткан Әпсәләм башкалардан аерылып алга таба берничә адым атлады да
— Бәй. ни сезне янасыз дигәннәр иде бит, диде
Газдал шушы кадәр халыкны кузгатып китергәч, аларның һәм дусты Әпсәләмнең өметләрен акламаган өчен үзендә ниндидер кыенсыну тойгысы уянуын сизде.
— Барыгыз, бар. килүегез өчен рәхмәт, берни дә янмый.— диде ул гаепле кыяфәт белән.
Халык төркеме Убырлы сүзенә карап ничек тиз җыелган булса, аны каргый-каргый шулай ук юкка да чыкты
Ул арада Кәүкәбелҗәннәт Руфинәнең верандадагы чемоданын, аннары аның кием-салымнарын алып чыгып баскычка бәрде
— Әни. син нишлисең’ Тынычлан зинһар'— дип Әлфәрит ул ыргыткан әйберләрне җыйнарга тотынды.
— Белдем мин аның кем икәнен! Юри чыгарган ул бозауны' — Кәүкәбелҗәннәт баскычтан йөгереп төшеп Руфинәгә таба йодрыгын селкеде.— Карап торма миңа күзеңне мытырайтып. хәзер үк Казаныңа ычкын!
Әлфәрит машина янына килеп бөтерелде, үзе һаман
— Руфчик. Руфинә, карале. Руфчик.—диде.
Менә әйберләр җыйналып бетте. Руфинә рульгә кереп утырды.
— Әйдә, тизрәк киттек синең бу дию пәриең яныннан! —диде Әлфәрит әнисе янына йөгерде
— Әни, китә бит. китә, гафу үтен, җибәрмик аны!
— Гафу үтенермен мин. көтеп тор! — диде Кәүкәбелҗәннәт тагын да ныграк ярсып.— Олтырагыма да тормаслык шәһәр ялкавыннан гафу гына үтенәсем калган!
Әлфәрит тагын машинага йөгерде
— Әйдә, утыр кереп!
— Руфчик, ни бит .— ул сүз таба алмады.— Әни кызып китте, без бит бүген кич синең белән Чалмыяның аръягына чыгарга сүз куешкан идек.
Әйе. турысын гына әйткәндә. Руфинәнең үзенең дә китү исәбе башына да кереп карамады Бүген көймәдә йөрергә кием сайлап ма- ташмаса, бәлкем ашны карарга да онытмаган булыр иде. Авылда ул тыныч, шау-шусыз көннәр кичерде Чалмыяның аръягында уздырасы бүгенге кичтән мәхрүм калу бигрәк тә кызганыч иде
Баядан бирле читтән мыек астыннан гына көлеп торган Газдал капканы ачты да машина янына килеп ярып салды:
— Дүрт ягың кыйбла!
— Син нәрсә, әти’! — диде Әлфәрит аны читкә этмәкче булып.
Ләкин Газдал аның үзен читкә тибәрде, бик тә кыланып эшләпәсен баш өстенә күтәрде, уң кулын капкага таба сузып һәм азау тешен дерелдәтеп:
— Үтенәм. мадам! —диде.
Руфинәнең йөзе ямьсез булып җыерылды, ул ике генә сүз ташлады:
— Общество идиотов!1
Машина коточкыч тизлек белән чигенеп урамга чыкты, артыннан йөгереп килүче Әлфәритне тузанга күмеп китеп барды
Иренең шулай кылануына Кәүкәбелҗәннәт шаккатты Ул бит аны шушы минуткача Руфинәне җибәрмәс өчен теше-тырнагы белән тырыша дип уйлаган иде
— Булдырдың, карт, шәп иттең.— диде Кәүкәбелҗәннәт
— Ә ник сиңа каршы әйтә ул? — диде Газдал кулларын йодрыклап— Андый кешегә түзеп тораммы соң мин
Хатынын эчтән дә. тыштан да нык өйрәнгәнлектән, Газдал шушы сүзләрнең аның булган гөнаһларын да. булачакларын да берничә тапкыр ярлыкарга җитәчәген яхшы аңлый иде
Альфред ни әтисенә, ни әнисенә бер сүз дәшмәде, күбенеп печәнлеккә кереп ятты Кәүкәбелҗәннәт ашарга әзерләгән арада Газдал чалгы чүкергә кереште Аның кәефе күтәренке, бөтен кыяфәтенә ка-
Диваналар җәмгыяте (урысча)
НӘгатьлек билгесе чыккан иде Бүген кич мал өе түбәсендәге теге өч литрлы әче балны алып. Әпсәләм янына барырга кирәк. Ул чалгысына төкерде дә. Атрай Ибра< ның сүзен искә төшереп, көлеп куйды. Атрай әйтә, чалгыңны әйбәтләп чүким дисәң. Әпсәләмнең төкереген тамызу шарт ди Иң элгәре, ди. Әпсәләмне бер атна көне-төне эчерергә кирәк, ди. Бүтән кеше ярамый, чөнки бүтән кеше эчкәч ашый, ә * Әпсәләм тәгам ризык җыймый, ди Бер атна эчкәннән соң Әпсәләм- = нсң авызындагы төкереге яшькелт төскә керә, нишләтсәң дә өзелми. | аскы ирен белән өске ирен арасында сузылып тора. Шуны чүкеч очы- £ на төкертеп чүкесәң, чалгың кыяк була, нәкъ бер атна теләсә нинди ? куралы печәнне янавыч та тигермичә чабасын, ди. Әпсәләмне ун көн 5 эчерсәң, чалгыңның үтүе ун көнгә, унбиш көн әчерсең, унбиш көнгә • җитә, ди Атрай Ибрае Атрай сөйләр, аның әтисе мәрхүмне дә тук- = таусыз сөйләгәне өчен. Сталин тегермәне, дип йөртәләр иде шул. ?
Кәүкәбелҗәннәт хәлсез тавыш белән ашарга дәште. Альфред < әнисен дә, әтисе чакырганны да тыңламады, берни сөйләшмәде. - ашарга утырмады. Әтисе урманга, әнисе эшкә киткәч тә тормады, уй- £ ланып ята бирде. Кайсы яктан гына килеп караса да. әнисе гаепле иде Әгәр ул джинсы чалбарның кесәсенә каптырма такмаган булса. Руфинәнең ятьмәсе ул каптырмага эләкми иде, ятьмәсе эләкмәгәч, ул имтиханга кереп өлгерә иде, әгәр керсә, имтиханын тапшыра алмаган сурәттә дә Руфинә белән танышмый иде. Руфинә белән танышмагач, аны авылга алып кайтмый иде. аны авылга алып кайтмагач, капканы ачык калдыручы булмый, капканы ачык калдырмагач, бозау чыга алмый, бозау чыкмагач, яшел күлмәк белән свитерны чәйнәүче булмый, аш та янып бетми иде Руфинә китте, аңа кайда да оҗмах. Ә менә Альфред ни эшләр? Әйдә утыр, дигән чакта ник утырып кына китмәде икән ул? Хәзер барып кереп кара син аның квартирасына1 Кертү түгел, сәламеңне дә алмаячак Казанда борын төртер бүтән җире юк аның Димәк, укырга дип чыгып китү бетте Казан урынына колхоз кала. Әгәр алар башын бутамасалар. ул үзе конкурс-мазар булмаган берәр техникум ише җиргә тавыш-тынсыз гына барып керәсе иде. Әнисе институтка, әтисе колхозга кыстады. Альфред әнисен тыңлады, чөнки барыбер аныңча буласын ул яхшы белә Аларның гомер буе ике якка каеруларыннан Альфред моңа кадәр отты гына Әтисе - Берүк әниеңә әйтмә - дип акча бирсә, әнисе: * Кайларда йөрде, кемнәргә керде, күпме эчте?»—дип тагын аңа ялынды Ул мондый хәлдән отыш алырга, дөреслекне яшерергә, һәр сүзен теш арасында кысып тотарга өйрәнде, әлеге сүзне нинди дә булса яхшылык бәрабәренә генә йә әнисенә, йә әтисенә сатты. Аларның кушканын үтәү дә нәкъ шундый алыш-биреш аша башкарылды
Андый чаклар инде әллә кайчан үткән, аласылар алынып беткән, алар хәзер аның ачуын гына китерәләр, үзе теләгәнчә яшәргә комачаулыйлар иде
Кеше үз тормышын үзе корганда гына бәхетле. Ә кайда монда ирекле тормыш' Мәңге булмаячак ул. Ничек кенә уйласаң да. аңа бер генә юл бар укырга кердем, дигән булып, башны ераккарак алып качу Шунсыз колхоздан да. әтисе белән әнисеннән дә котылмак юк
Раздал печәнне чабып бетереп соң гына кайтты Әштер-өштер капкалагач. Әпсәләмнән ферма хәлләрен белешеп кайтам әле. диде дә, теге банканы эләктереп, дусты янына очты Әпсәләм Чалмыяга кабык батырырга киткән иде Шактый кабарынкы сумка тоткан Газ- далның ярдан төшеп килүен күргәч, ул шатлыгыннан чак кына Чалмыяга чуммады. Яр астындагы вак ташлык төбенә утырдылар Икешәр кружка бал эчкәч. Әпсәләм
— Бүген нинди янгын чыга язды соң сездә1 — дип сорады Раздал гыжылдап көлеп җибәрде һәм кунак кызының күрсәткәннәрен озак итеп, тәмләп сөйләп бирде
— Кәүкәбел тегеңә бер-ике сүз әйткән иде. кызыбыз гудок сыман акырып җибәрмәсенме8 9 Убырлыныкы кебек, боелыгыбыз ычкына язды. Ха-ха-ха!
— Соң шуннан ни булды9
— Мин «Үтенәм, мадам'■>—дип юл күрсәткәч, машинасына утырды да ычкынды
— Гел шулай дидеңме?
— Ничек кенә әйттем әле!
Газдал эшләпәсен салып, башын җиргә кадәр иде, кулын Чал- мыяга таба сузды. Әпсәләм эчә торган әче балын пошкырып көләргә тотынды:
— Ха-ха-ха! «Мадам, дидеңме?!
— «Прошу, мадам! • дидем.
Аларның көлүеннән елганың бу тирәсендәге балыклар еракка ук качтылар
— Сиңа бер серем бар.— диде Газдал пышылдап һәм кызыл битен дустының кимендә өч көн кырылмаган куе төкле чыраена тери язды — Хатын теге кызны кайтып кергән көнне үк миннән көнләде бит
— Сәйләмә юкны! — диде Әпсәләм аны читкә этеп җибәреп.
•— Валлаһи! Ул кыз үзе болай шәп нәрсә. Шикәр инде. Ул буферлары, малай .— Газдал азау тешен < ыфф» дип эчкә суырып куйды — Мин юри җай килгән саен тегеңә елышкан булам, гел аңа гына карап торам, аның белән генә сөйләшәм. Үзем астан гына күзәтәм — котыра хатын, күзеннән ут чәчә. Ха-ха-ха!
— Ут чәчәме?
— Чәчә. Икебезне дә чәйнәп атар иде.
— Хи-хи-хи!
Көлүеннән туктап, Әпсәләм тагын сорау бирде:
— Хатын-кыз болай да әле ул. Ник үртәдең соң аны?
— Берни дә аңламыйсың син! —Газдал: «Беткән кеше икәнсең», дигән мәгънәдә кулын селтәп куйды.— Теге кызның нинди кош икәнен күрү белән чамаладым мин Әлфәрит белән бер ояга сыя торган кцш булмагач, ник кирәк ул безгә?!
— Хәйләкәр дә инде үзең, чукынчык! — дип Әпсәләм аның иңбашына шапылдатып сугып алды.— Кәүкәбелҗәннәт күзеннән ут чәчә дисең инде.
— Чәчә!
— Алайса «Пужар! Пужар1 дип Убырлы дөрес кычкырган бит! Шуның чәчкән утын күргәндер ул. Ха-ха-ха!
Аңа, гыжылдап һәм хихылдап, Газдал кушылды.
— Көнләшкән чакта Кәүкәбелнең күзләрен күрсәң, менә бу кружка кадәр була, малай!
— Ай, бер генә карап торырга!.
Дуслар тагын көлешәләр, тагын салалар.
— Гел «мадам» дидеңме9
— «Үтенәм, мадам!» дидем
— Ай, тыңлаплар торырга!
Аларны төн уртасына кадәр тәгәрәтә-тәгәрәтә көлдергән өч литрлы банка, эчендә берни калмагач, үзе дә яр буенда япа-ялгызы тәгәрәп калды.
8
Икенче көнне иртүк Альфред «Дустым янына барам — дип, район үзәгенә китте Төшлектә Кәүкәбелҗәннәт белән Газдал чәй эчеп утырганда Ирдәүкә Илгизә килеп керде. Керү белән:
Исәнмесез, саумысез. әйбәт кенә яшәп ятасызмы7 — дип хәл- әхвәл Сораштыра башлады ферма хәлләрен сөйләде
И ходаем дип уйлады Кәүкәбелҗәннәт аңа карап Бигрәк черки инде. Җитмәсә джинсы чалбар кигән, чәчен кистергән булган Ярый инде, гел елмаеп, гел сөйләшеп торучы олы авызы бар Бу беләкләр белән ничек сыер сава торгандыр Әлфәритнең өйдә юклыгын белгәч. * Илгизә
— Бүген кич чыксын әле. яме’ — диде
Карале син аны. борыч белән бер үзе. күзеңә чәчрәп кереп тора Казан кызының китүен генә көтеп, Әлфәритне кармагына эләктерер- > гә ниятләп килмәдеме икән бу’ Юк инде, авыл кызларына якын да " җибәрмәячәк аны Кәүкәбелҗәннәт Шәһәргә төпләнсен Белмәссең. * картайган көнендә алар янына юл тотуың да бар.
— Илгизә, апаем, укуыгызны бетергәннән бирле күренмәгән = идең, әллә бер-бер хәл бармы’
— Юк, юк.— дип көлде Илгизә.— Сыерларга чөгендер ташышыр- .'. га чакырабыз без аны Баш тартмас бит’
— Баш тартмас дип Кәүкәбелҗәннәт аңа бәреп кенә Мин “ аны колхоз эшенә чыгармаячакмын'» дип әйтә алмады — Баш тартуын тартмас иде дә. аның укырга китәр чагы да җитә бит инде
Илгизә шаркылдап көлеп җибәрде
— Нинди укуга ул. Кәүкәбелҗәннәт апа’
— Нинди дип институтка
— Институтта уку өчен башта аңа керергә кирәк бит Кәүкәбелҗәннәтнең йорәге. ниндидер ямьсез хәбәр ишетәсен сизенеп, ачытып куйды
— Әллә ул кермәгәнме’ Бик беләсең килсә, кереп кайтты ул. үскәнем
— Кермәгән шул, Кәүкәбелҗәннәт апа.— диде Илгизә җитдиләнеп — Кичә генә Ләйсән Казаннан кайтты Кагылган ул анда Керүчеләр исемлегендә Әлфәрит юк. ди
— Ялгыш машинистка төшереп калдыргандыр.— диде Кәүкәбелҗәннәт. батып барганда саламга ябышып
— Ә сез кайгырмагыз.— диде Илгизә.— Бергәләп колхозны текә күтәрербез
Кәүкәбелҗәннәт Илгизәнең ничек чыгып киткәнен дә сизми калды, Әлеге хәбәр аның башына күсәк белән органдай итте
— Хәере белән булсын, кул астына да керергә кеше кирәк, диде Газдал. хатынын тынычландырырга теләгәндәй
Кәүкәбелҗәннәт ике кулы белән ике кәҗә тоягы ясап иренең борын төбендә селкеде:
— Мен» сиңа кул астына керүче! Колхозда эшләтер өчен ун ел укытмадым мин аны'
Газдал каршы дәшмәде Аның белән уртак тормыш көтү дәверендә Газдал ия булган иң көчле корал — дәшмәү, башны юләргә салу иде Әйе. әйе. ул бу коралны шулкадәр яхшы үзләштерде ки аның өстен- лекләреннән шулкадәр күп файдаланды ки, хәзер башкача яшәргә кушсалар, моны ул үзе өчен олы фаҗига дип кабул итәр иде Синнән хатын да. колхоз җитәкчеләре дә. авыл халкы да беркайчан да ниндидер зур. югары нәрсәләр көтми һәм таләп итми Рәхәтләнеп үзең теләгәнчә йөри бир эч. аша. эшеңдә күренгәләсәң. аунап ятмасаң ват- масаң-җимермәсәң син иң әйбәт кеше Дөрес, кайчакта үзеңә көлебрәк карауларын сизәсең, әмма син тормышны алардан ким аңламыйсың, Киресенчә күпләрнең шул тормышны үзгәртәм дип җан-фәрман чабуларын \ « үзләрен бетерүләрен вакытсыз гүргә керүләрен мыек астыннан елмаеп күзәтәсең, димәк, алардан өстен торасың, җаен чыгарып үл юләрләрне кәкре каенга терәтәсең
Газдал ән» шуңа күрә дәшмәде Ул өйдән чыкты да туп-туры
колхоз идарәсенә юл тотты Анда баруының сере бар иде Әлеге серне Раздал хәтта кичә Чалмыя буенда дусты Әпсәләмгә дә әйтмәде. Аңлы рәвештә әйтмәде. Бүген берсен әйтсә, башка вакытта икенчесен, өченчесен ычкындырса. Әпсәләм аның яшәү хәйләсен белеп алачак иде. Ә инде бер серне ике кеше белү — ул бөтен авыл белү дигән сүз.
Газдалның идарәгә баруы малае белән бәйле иде Әгәр Альфред институтка кергән булса, ул идарәгә ике аягының берсен дә атлаячак түгел иде Илгизә әйткән хәбәрне ул борчылып түгел, киресенчә. эченнән куанып кабул итте һәм бер минут та тормыйча председатель янына ашыкты Инде теге сергә килгәндә, аның теләге Аль- фредны авылда калдыру иде. Кәүкәбелҗәннәтне көнләштерүе дә Казан кызын хатыны кулы белән кудыртып җибәрү, аны малаеннан аеру өчен эшләде Дөрес, башлап Кәүкәбел җәннәт көнләшмәсә. моны эшләү аның ике ятып бер төшенә дә кермәс иде
Альфредны бала чакта ул үлеп яратты Шуннан файдаланып. Кәү- кәбелҗәннәт Газдалга бала чүпрәкләренә кадәр юдырды. Аның өчен дип яңа өй салдырды Ләкин үсә башлагач, Альфред әтисен бар дип тә белмәде, әнисен генә тыңлады. Шулкадәр тырышуга лаек булганмы соң бу малай9 Әнисе әйткәнчә, адәм әүлиясеме ул? Газдал аның өчен һаман бил бөгәргә тиеш, хәзер аны укытып чыгарырга, өйләндерергә, шәһәрдә төпләндерергә. аңа итен-балын ташып торырга тиеш Ә Альфред кайчан кайтарыр соң бу бурычны9 Кайтару өчен моны аңларга кирәк, ә малайның башына андый исәпнең кереп тә караганы юк һәм мәңге кермәячәк тә Бусын Газдал күреп тора Хәзер ул әнисе ярдәмендә авылдан чыгып качачак, аннары теге бурычка кул аркасы белән дога кылырга гына кала Менә хәзер эләктереп алып, кара тире чыкканчы эшләтергә кирәк аны.
Әлбәттә. Газдал председательгә ул нәрсәләрне әйтмәде, колхозда эшче куллар җитмәвеннән, үзенең һәм хатынының сәламәтлегеннән зарланды, малай укырга керә алмаганын яшереп, аны авылдан чыгып киткәнче эшкә кушарга кирәк, диде. Мондый үтенеч белән керүемне беркемгә дә әйтмәсәгез иде, юкса мине әнисе үтерәчәк, аның холкын беләсез, диде Председатель Газдалны күзләре яшьләнер дәрәҗәдә кызганып калды
Район үзәгеннән Альфред кич сыер көтүе белән бергә кайтып керде Аерма шунда гына иде: сыерлар үлән ашап туйганнар һәм сөт алып кайтканнар, ә ул аракы эчеп туйган һәм уң күзенә -фонарь» асып кайткан.
Аның чайкала-чайкала капкадан килеп керүен күргәч, әнисе каз куарга алган чыбыгы белән сыртына сыдырды.
— Карале җир битне, ә?! Рәсем ясап әзер акчаны алырга ирендең, эчеп исереп йөрергә оят түгелме сиңа?!
— Ә кем өйрәтте мине? Йә әйт әле?
Альфред кызарган күзләре белән әнисенә туп-туры карады
— Тфү. оятсыз! — дип төкерде дә Кәүкәбелҗәннәт, читкә борылды
Ах. ул тылсымлы сүзләрнең көче! Үзенә очып кунучы әнисен инде ничәмә-ничә мәртәбә чигенергә мәҗбүр итте ул сүзләр.
Әлфәрит алтынчы класста укыган чакта алар әнисе белән Казанга бардылар, кунакханәдә аерым бүлмәгә урнаштылар Кич бер абый килде. Өстәл тулы сый-нигъмәт иде. Телевизордан гел күзен алмыйча утырган Әлфәритне чакырып, әнисе ярты стакан чамасы бик баллы һәм куе бер әйбер эчерде. Әз генә утыруга Әлфәрит күзе йомыла башлавын сизде Аңа шундый рәхәт иде. тез буыннары гәүдәсен тота алмаслык булып йомшардылар Әнисе аны култыклап алып барып урынга салды. Шуннан соң малай теге тәмле әйберне гел эзли торган булды, олылар күрмәгәндә шешә төбендәге калган
эчемлек тамчыларын авызына тамызды, әкренләп-әкренләп исерү тойгысын татырга өйрәнде Шулай итеп, эчү мәсьәләсендә әнисе аңа сүз әйтә алмый, әтисенең, үзе исерек булганлыктан, хакы юк иде Әнисенең авызы шуның белән туктады дип. Альфред тынычланырга да өлгермәде, бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм башланды
Син бит укырга кермәгәнсең Ник безне алдадың9! — дип җилтерәтте аны әнисе
Әтисе читтән генә карап торды Әлфәрит айнып киткәндәй булды. Бу — уен түгел, әгәр ул укырга кермәгән икән, теге мең ярымны кайтарып бирергә тиеш иде. Ә ул акчаның инде соңгы йөзлекләре генә калып бара Очкылык тоткан арада ул көч-хәл белән
— Кем сөйли ул гайбәтне9 диде
— Ләйсән исемлекне күреп кайткан.
Әлфәриткә фонарьлы күзе яктырып киткәндәй булды Ах шул Ләйсәнне! Каян барып кергән ул анда әрсез алабай9! Инде нишләргә? Ни дияргә9 Аракы зиһенне чуалткан, башка бер генә юньле фикер дә килми
— Исемлек ни бит ул Анда мин бүтән фамилия белән язылган
— Андый нәрсә була алмый' - диде Кәүкәбелҗәннәт чәрелдәп,— Ничек бүтән фамилия язылсын91
— Теге ярдәм иткән кеше шулай кирәк, диде
— Ничек ярдәм иткән кеше шулай кирәк, диде
— Ничек кирәк9!
— Кирәк булгач, кирәк булгандыр.
— Син миңа 'Дыр» сөйләмә!
— Дыр булгач, дыр инде' диде Альфред йөзенә үпкәләгән кыяфәт чыгарып — Ә керүем хак
Кәүкәбелҗәннәт белән Газдал бер-берсенә карашып куйдыларр
— Ну, малай актыгы, чамала! — диде Кәүкәбелҗәннәт аның маңгаен йодрыгы белән төя-төя Әгәр алдашсаң, башыңдагы чәчеңне берәмләп йолкып бетерермен'
Чәч акча түгел, аны берәмләп йолкып бетерергә бик күп эш кирәген белгәнгә күрә. Әлфәрит кипшенгән иреннәрен кыеш-мыеш китереп елмайды да печәнлеккә кереп ауды
Иртән аны колхоз председателенә чакырдылар Бүлмәдә классташ кызлары Илгизә, Ләйсән, Рушания да бар иде Институтыңа укырга киткәнче генә (бусы — дипломатик алым) сыерларга басудан чөгендер ташырга булыш, дип ялынгач. Әлфәрит ризалашты. Бергә булгач. Ләйсәннең теге исемлек турында сүз куертуын да туктатырмын, дип уйлады ул.
Ләкин авылда Альфредның укырга керә алмаганлыгы турында хәбәр, язгы су җәелгән кебек, таралып бара иде инде Аңа каршы әнисе аяусыз көрәш ачты
— Әлфәрит кермиме соң. кергән' — дип тәкрарлады ул Кермәс, алып кадәр башлы' Бишлегә генә биреп керде, аллага шөкер' Профессорлар шаккаттылар, ди. кайда укыдың, атаң-анаң кем. дип сорыйлар, ди Ие. валлаһи менә Керде, кермиме соң! Галимҗан кызының әллә нинди исемлек карап кайтуына Әлфәрит гаепле түгел инде Әллә ни бит аның башы! Кермәскә теге
. Альфред өчен көтелмәгән яңа тормыш башланды Беренче көнне алар автомашинага гөяп ике юл чөгендер кайтардылар Көн шундый матур иде Кояш көне буе көлеп торды, ак болытлар зәңгәр күктән кыр казлары шикелле аларны сәламләп әкрен генә каядыр еракка. Казан ягына ук актылар, юлда очраган электр баганалары аларга. пионерлар
кебек, салют биреп калдылар Азык чөгендеренең самавыр кадәрлеләре бар иде Ике кулыңа берничә чөгендер йолкып аласың да, кара-каршы бәреп балчыгын коясың, шуннан соң машина тартмасына ыргытасың Кызлар туктаусыз шаярышалар. Альфредны «фонарьлы Казан кияве»,— дип үртиләр Ул ал арны чөгендер арасыннан куып китә, эләктерсә, билләреннән кыса, кулларын каерган була, кочаклап күтәрә, кызларның кайнар тәннәренә кагылудан, чырык-чырык көлүләреннән йөрәге сикерә.
Көтүлеккә кайткач, сыерлар сырып ала, машина акрын гына бара, ә алар дүртәүләп өем өстенә баскан хәлдә чөгендерне җиргә ыргыталар
Кич танцыдан соң Илгизә чытлыкланып Альфред янына килде дә:
— Әйдә, озатып куям,— диде.
— Юк, мин сине озатам.
Алар урамга чыктылар Күк дигән иксез-чиксез диңгездә ай дигән түп-түгәрәк көмеш таба йөзә, аның тирәсендә йолдыз дигән исәпсез-хисапсыз күп энҗёләр җем-җем итә. Илгизә аны култыклап алды Альфред алар урамына таба борылмакчы иде дә, Илгизә аны шып туктатты.
— Сине мин озатып куям.
— Әллә хәзер мода шундый?
— Мин мода куучы түгел.
Вак-төяк сөйләшеп алар бик тиз кайтып җиттеләр. Альфред аны тагын озатырга теләде, әмма Илгизә «юк» кына диде Шунда Альфред аны кочып алмакчы булды, Илгизә кисәтүле төстә бармак янап:
— Ашыкма, ашка пешәрсең! — диде. Һәм йөгереп китеп барды
Альфред бик озак йоклый алмады. Илгизә аны ярата бугай. Ул аның яратуын телиме соң? Әллә инде Нигә авылда калудан курка соң әле ул? Квартира да. тулай торак та эзлисе юк. Эшнең нәрсәсе бар’ Балчыклырак инде Авырлыгы бар барын, куллар сызлап тора. Кызлар эшләгәнне, Альфред эшләмәсме7 Алар бит әле шуның өстенә иртәнге дүрттән торып сыер да савалар Альфред тырышып эшләячәк, үзенең кем икәнен күрсәтәчәк. Сөт артыр, ферма алга китәр, аларны мактап газеталарга язарлар. Көз көне төзү бригадасына күчерербез, диде председатель. Ике катлы матур-матур коттеджлар салырлар, берсен үзенә бирерләр. Өйләнеп җибәрер Кемгә өйләнер икән? Юк, һәрхәлдә Ирдәүкәгә түгел. Артык иләс-миләс. Ләйсән әрсез, Рушания «өч»легә генә укыды. Юк, ул кызның иң асылын район үзәгеннән яисә шәһәрдән алып кайтачак Аларның гаиләсенә сокланмаган кеше калмас. Бу вакытта Альфред читтән торып институт тәмамлар, аны колхозга йә баш инженер, йә баш агроном итеп куярлар. Үзенең махсус җиңел машинасы Теләгән җиреңә оч кына. Әгәр арендаторлыкны сынап карасаң7 Хәзер бит җир алып, аена икешәр мең сум эшләүчеләр бар. Ә даны? Телевизордан чыгышлар ясыйсы була инде. Тукта, ә нигә җирне хәзер үк алмаска? Классташ егетләр күп бит. Кайсы комбайнчы ярдәмчесе, кайсы тракторда, кайсы фермада эшли. Шуларны тупларга да. Алар белән иртәгә сөйләшергә кирәк, дигән ныклы карарга килгәннән соң гына йоклап китә алды Альфред.
Икенче көнне ул йомшак кына куллар битенә кагылудан күзләрен ачты. Кем дисә — Илгизә!
— Тор. йокы чүлмәге, без инде сыер савып кайттык!
— Сәгать ничә? — диде Альфред карлыккан тавыш белән.
— Тугыз тула. Без сине трактор белән көтеп торабыз,— диде дә Илгизә йөгереп чыгып китте
Эшкә киткәндә әнисе уяткан иде шул. Кабат йоклап кителгән икән. Альфред сикереп торды Фу, шайтан алгыры, ни соң бу? Гәүдәне җыеп алышлы түгел. Куллар бөтенләй тагып куелган
төсле Салкын бәргән, күрәсең Ә нишләп караңгы9 Күкне болыт каплаган икән. Ул юынгычтан ике уч су алып битенә сипте, авызын чайкап төкерде, бер-ике кабым ипи белән өстәлдәге сөтне эчте дә. аягына туфлясын, иңбашына курткасын эләктереп, урамга йөгерде Трактор дигәне Һашим абзыйның әллә кайчан гамәлдән чыгарылган тәрәзәләре инде коелган, кабинасы кыйшайган «Беларусь» икән * Аның колхозга кайчан кайтканын да. төсен дә хәтерләүче юк. чөнки 7 ул хәзер бер төстә дә түгел, андый төс. гомумән, юк инде Кызлар = өелешеп трактор арбасына басканнар Альфред алар янына менде с Арбаның арты бөтенләй юк. ә ян-яклары бүре ашаганнан калган к җәнлек кабыргалары төсле чәйнәлеп, өзгәләнеп, сынып беткәннәр. ч уртадан тарттырылган юан тимерчыбык ике якка ачылып китәргә ф ирек бирми Арбаның төбе пычрак булганлыктан, утырырлык түгел - иде. алар аягүрә бер-берсенә тотынган хәлдә бардылар
Басуга килеп җитүгә, пыскаклап яңгыр яварга тотынды, тора- 7 бара ул шыбырдатып ук коя башлады Чөгендерләрне китереп бәрү- ; гә, сулы балчык чәчелеп битләргә кадәр сылана Ун-унбиш минут эшләүгә, алар муеннан балчыкка баттылар. Туфлялар. балчык ябы ’ шып. фил аягы кадәр булды Аларны сөйрәп йөрү үзе бер газап иде.
— Бу яңгыр астында күпме эшләмәкчг буласыз сез9 — диде Альфред шат күренергә тырышып
Кызлар чытлыкланып көлеп җибәрделәр
— Бүген икене генә түгел, өч юл алып кайтырга кирәк әле,— диде Ил гизә.
— Яңгыр бит
— Яңгырда сөт кими дә инде ул. Ә кимемәсен өчен чөгендер кирәк.
Альфред яңадан аларга күтәрелеп тә карамады, тешен кысып түзде, эшләде. Ә кызлар әллә юри аны үртәп җырлыйлар да җырлыйлар. шырык-шырык көләләр. Авызларына чөгендер тошкере' Аларга төшми шул Ә менә үзе аткан чөгендере өч мәртәбә кире тәгәрәп аның башын тишә язды. Соңгысы самавыр кадәр бар иде. күзеннән утлар күренде, ә түбә чәркәсе күбеп чыкты Тагын бер-ике чөгендер башына туры килсә, ун ел укып алган белемнәреннән берни дә калмаячагын аңлады ул
Төяп бетергәч, шул яңгырда йөк остенә утырып кайттылар Бушатуы төяүгә караганда мең мәртәбә кыенрак булып чыкты Юеш, сазланган чөгендерләрне эләктереп булмый, эләксә, кулдан шуа Йок өстендә кайтканда дер-дер килә башлаган Альфред чөгендер бушатканда тиргә батты Хәерчегә җил каршы дигәндәй, дыңгылдыкта аягы таеп, ул трактор артыннан чирү кебек ябырылып килүче сыерлар арасына да егылып төште Маллар аңа тиюен тимәде, әмма кызлар тәгәри-тәгәри көлделәр Кичен аның табаны купкан туфлясын. җиргә салып тәгәрәткән кебек пычранган киемнәрен, кабарып, суелып беткән уч төпләрен күргәч. Кәүкәбелҗәннәт кычкырып еларга тотынды Ә Газдал өчен бәйрәм иде Ул гыжлап көлеп җибәрүдән башта тыелып- тыелып торды да. түзә алмагач, сарайга чыгып туйганчы көлде Колхоз тормышының әнә шулай әче булуын, тәмле ризык ашаганчы. затлы киемнәр кигәнче бик күп тырышырга, интегергә кирәк икәнлеген белергә тиеш иде ул малай актыгы'
Башка чакта сәгать буе өстәл янында утыра торган Альфред каптыр-коптыр ашады да верандага чыгып ауды Әнисе салкын тимәсен очен аның ӨСТеНӘ ике кат идеал. оч кат юрган япты. .» үзе эченнән Мәңге эшләтәсем юк шушы арада районга абыйның малае янына барам прокурор башы белән бер юньле эш табып бирмәсә. йөзенә төкерермен», дип уйлады
Альфред шул ятудан иртәнгә кадәр йоклады Аны тагын Илгизә
кереп уятты Бүген әнисе кирза итек, җылы күлмәк-ыштаннар, кожан әзерләп куйган иде Салкын яңгыр кичә үзәгенә үткәнлектән, аларны ул сөенә-сөенә киде Ләкин томанланып торган көн кинәт кенә ачылып китте, ялтырап кояш чыкты, дөньяны бөркүлек биләп алды. Альфред кожанын салып трактор кабинасына куйса да. теге җылы киемнәргә түзәр чама юк иде. Аның маңгаеннан аккан борчак-борчак тир күзен әчеттерде, бөтен җире шыбыр су булды, муеннары, кул-тык аслары, ярып тоз сипкәндәй, әчетте, пышлыкты. чиләнеп чыкты. Кирза итекләрнең эченә чөгендер яфракларыннан чәчрәгән су. балчык тулды Шушындый киемнәр куйганы өчен ул. үз гомеренә ахмаклыгы, диваналыгы бетмәде, дип. әнисен сүкте Аның үлеп тамагы кипте, су эчәсе килү шулкадәр көчле иде ки. Альфредның хәтта вакыт-вакыт күз аллары караңгыланып алды Әллә нинди тәмсез, ачкылт һәм тозлы лайладан башка авызында берни калмады, теле кибеп аңкавына ябышты. Ә трактор арбасы, аның шушындый хәлдә икәнен сизмәгән кебек, туларга һич тә ашыкмады
Ул бу көнне дә кич культура йортына чыга алмады, ничек кайтып ауган булса, шул килеш йоклап китте Илгизә: • Концерт килгән, кызлар шуңа чакырдылар -.— дип кергән иде. Кәүкәбелҗәннәт аңа юри. «Ул район үзәгенә китте .— диде.
Аны тагын Илгизә кереп уятты Көн бүген бик матур иде Кичәге аяныч хәлгә төшмәс өчен. Альфред кыска җиңле күлмәк, чүпрәк сандалилар гына киде. Беренче йөкне әйбәт кенә төяп кайтардылар Ләкин икенчесенә баруга, бүрек кадәр болыт килеп чыкты да. шатыр-дөбер давыллап, бозлы яңгыр яуды. Кызлар һәркайсы ябынырга полиэтилен алган булганнар, ул исә йөгереп трактор арбасы астына йөгерде Кергәндә бәреп маңгаен җимерде. Яңгыр барыбер арба астына да үтте, ул шәбәргән тавыкка әйләнде. Өченче йөкне алып кайтып бушатканда. Альфред классташ кызларыннан да. чөгендердән дә. яңгырдан һәм балчыктан да туйган иде. Ул бер сандалиен югалтып кайтып керде. Дөресрәге, икенчесен дә болгап калдырды, чөнки ул чөгендер тыгып куярлык булып авызын ачкан иде.
Юк. болай яшәп булмый. Шушындый шартларда арендага җир сорау мөмкинме соң?! Ни өчен чөгендер алуны, төяүне механикалаштыру турында беркем дә кайгыртмый?! Моның бит бер арбасын төягән өчен дә орден бирерлек. Председатель, сыра мичкәсеннән юан корсагы белән иелеп, самавырдай чөгендерне үзе йолкып, үзе арбага ыргытып карасын иде әнә Йә булмаса. Казаннанмы, Мәскәүдән- ме килгән берәр зуррак түрә Күпме түзәрләр иде икән? Институтка имтихан бирергә барсаң, син төягән чөгендерне ашаган сыерның сөтен эчкән профессор сиңа ук икеле куеп утырачак Шушы да булдымы гаделлек7' Юк. моны болай калдырырга ярамый. Альфред, өс-башын алыштыргач, ашагач, председательгә китте. Аның күкрәгендә ургылып ачы нәфрәт уты кайнады. Ник син абзый гәүдә селкетеп йөрисең, диячәк ул аңа Ник безне шушылай газаплыйсың, дия- чәк Фән-техника революциясе заманында кешеләрне коллар кебек эшләтү — җинаять ул. диячәк Әгәр эшләргә теләмәсәң, урыныңны бушат, башкалар эшләр, диячәк Ишетмәгәнен ишеттерәчәк әле ул аңа. кешеләр алдында әйтәчәк
Менә ул идарәгә килеп җитте, икенче катка күтәрелде, председатель ишегенең тоткасына үрелгәндә туктап калды Йә ярар, әйттең, ди Шуннан ни булачак? Председатель гафу үтенеп, аңа рәхмәт укыячакмы. чөгендер басуына чыгып йөгерәчәкме, комбайн алып барачакмы ’ Тагын да авыррак эшкә куяр—шул булыр Ул акрын гына идарәдән чыкты да кайтып китте Болай итеп берни дә кыра алмыйсың Колхозда берни дә үзгәрмәячәк. Димәк, беркөн корган уй-планнар да һавада асылынып калачак Чөнки аларны тормышка ашыру өчен шартлар юк. Бу шартларны булдыру өчен Казанга китеп белем алырга. 64
аннары кайтып хуҗалыкны күтәрергә кирәк Исән-имин чакта бу эшне сузарга ярамый иде Альфред иртәгә үк Казанга китәргә булды Әнисенә
Теге исемлектәге фамилияне үземнекенә күчертер вакыт җитте, мин институтка киттем.— диде.
Беренче самолетка эләгү өчен, ул кичтән үк район үзәгенә ыч- * кынды
Иртән алар турына арбасына кызлар баскан теге «Беларусь» = килеп туктады Ишектә йозак күреп, кызлар аптыраштылар. Илгизә с балалар бакчасына кереп, Кәүкәбелҗәннәттән
— Альфред кайда9 — дип сорады
Институтыннан чакыру килде, шунда китеп барды.— диде ф Кәүкәбелҗәннәт
Илгизә җилкәсен сикертеп куйды Бу хәбәрне ишеткәч, Ләйсән = белән Рушания берьюлы көлеп җибәрделәр
— Әйттекме без сиңа. Альфредны колхозда эшләтә алмыйсың, £ дип Оттырдың, оттырдың, апай, синнән икешәр шоколод тиеш' — дип ' аны үчекләделәр §
Альфредның китү хәбәре дә тиз таралды - Укырга да кермәгән килеш пропискага алырлармы икән соң?» — диючеләргә Кәүкәбелҗәннәт бик оста җавап бирде:
— Кермиме соң, кергән, үзебезнең җибәрәсе килмирәк тора әле - диде - Газиз балаңнан аерылу кемгә рәхәт9 Әтисе дә, сагынырбыз, ди Әллә берәр елын, авыр булса да. читтән торып кына укытасы микән. дип тә уйлыйбыз. Үзенең дә китәсе килми бугай Шуңа күрә ректор белән киңәш-табыш итеп карарга китте Э-э Читтән торып укырга рөхсәт бирсәләр, кайтыр, бирмәсәләр, нишләрсең, торып укыр инде
Яңа такмаклар чыгарудан тыш. Илгизә башка берни дә кыра алмады
9
Руфинәнең квартирасы каршындагы тукталышта төшкәч тә. Альфред бераз басып торды. Аның янына керүдән нидер тыя иде аны Ни? Курку булса кирәк Руфинә куып чыгарса9 Кая барыр ул9 Шулчак аның күзе ак күлмәк, ак чалбар кигән бер кызга төште Кызның сары чәчләре матур булып җилкәләренә җиткән Йөзе нинди икән9 Йөзе күренми, чөнки ул Альфред басыл торган җирдән инде узып киткән, беркая борылмыйча ашыга-ашыга каядыр атлый иде Ләкин мондый фигураны мондый билләрне, тар чалбар аша сизелеп торган мондый матур аякларны аның беркайчан да күргәне юк иде Бу инде тау кадәр Руфинә дә түгел, черки кебек Илгизә дә түгел, бу нәкъ аның хыялында йөргән кыз иде Альфред үз-үзен тыя алмыйча аның артыннан ашыкты Танышырга, ничек кенә булса да танышырга Әгәр шушыны эшләмәсә, ул үзен мәңге гафу итмәячәк Таш яуса да, ул аңардан калмаячак' Альфредка ниндидер бер эчке тавыш аның яхшы кыз икәнлеге, аны кире какмаячагы хакында аваз салды Ул адымнарын кызулатты, кыз да аны көтеп тормады Ярты сәгатьләп баргач, кыз трамвай тукталышына килеп басты Альфредның йөрәге күкрәген җимерердәй булып дөп-дөп типте Ул бөтенләй икенче якка караган булып кызның янәшәсенә басты да, йөзен күрергә теләп, акрын гына башын аңа таба борды Йә аллам' Ник син шушы кадәр дә мәрхәмәтсез соң9' Аның кыз дип әллә никадәр җирләр узып килгәне сап-сары мыеклы бер егет иде' Тфү' Альфред борылып китеп барды, әмма кайсы төштә икәнен абайлый алмады ул адашкан иде Нәфесеңне буйлатып йөргән өчен шул кирәк сиңа, дип үз-үзен тиргәде Руфинәнең квартирасына барып җиткәндә тәмам хәлдән тайган иде Менә ул таныш баскычлардан күтәрелде кулъяу- а. <к. у.» мз 65
лыгы белән тирләрен сөртте, уф» дип бер тирән сулады да таныш төймәгә басты Бернинди тавыш-тын ишетелмәде. Өйдә юктыр», дигән уй Альфредның болай да төшкән кәефен тагын да кырды. Әгәр уяна алмыйча гына ятса? Ул төймәгә берничә мәртәбә басты Ике- өч минут вакыт узгач. Руфинәнең:
— Кем анда9 — дигән тавышы ишетелде.
Альфредның эченә җылы йөгерде.
— Мин бу, Альфред.— диде ул шатланып.
Ишек ачылып китте. Руфинә эләктерелеп тә бетмәгән кыска халаттан басып тора иде.
— Исәнме. Руфчик!
Альфред аны үпмәкче булды, әмма Руфинә зал ишегенә таба чигенде. Аның йөзендә әз генә дә шатлык билгеләре күренмәде.
— Йә, нәрсә?
— Безгә аңлашырга кирәк иде..
Руфинә мыскыллы елмайды, тик бер сүз дә дәшмәде Аның бөтен кыяфәте, күз карашы Альфредның тизрәк чыгып китүен тели иде. Мондый мөнәсәбәтнең булачагын алдан ук исәпкә алган Альфред:
— Мин синнән башка яши алмыйм! — диде.
— Ә мин яши алам!
Кыз. шушының белән сүз бетте, дигәнне аңлатып кухняга атлады.
— Руфинә! — диде Альфред ялварулы тавыш белән.— Әйдә өйлә-нешик!
Кыз кинәт аңа таба борылды да елмаеп җибәрде:
— Шулаймыни9
Альфред тагын нидер әйтергә авызын гына ачкан иде, зал ишегеннән кар кешесенекедәй бөдрә йон баскан ярым шәрә адәм килеп чыкты.
— Кадерлем, нинди кошчык ул анда9 — диде ул, иңбашындагы йоннарын шатыр-шотыр кашып.
Альфред аның киез итек кадәр борынын да. уң як бит уртасындагы ялгыз тырпаеп торучы миңен дә таныды Бу — теге чакта аны рестораннан куып чыгарган Зорик иде Альфредның тыны кысылды, Руфинәнең яңагына чабып җибәрәсе килде, ләкин кулын күтәрерлек хәле калмаган иде.
— Хыянәтче!—дип кычкырды ул күз яшьләре белән.— Акчага сатылган кәнтәй!
Ул ишекне дә япмыйча коридорга ташланды, баскычның ике-өч басмасын берьюлы гына атлап, аска атылды. Хәзер бу дөньяда аңардан да бәхетсез, аңардан да ныграк мәсхәрәләнгән беркем дә юк иде Бетте, барысы да бетте! Кабахәт дөнья! Кабахәт тормыш! Хыянәтче хатын-кызлар! Бу тормышта ни бар соң аның өчен?! Казанда аны аяк астына салып таптадылар. Авылда муеннан саз, яңгыр астында кол шикелле бил бөгү. Биредә хыянәт! Бөтенесе аңа каршы, бөтенесе аны алдый. Юк, мондый яшәү кирәкми аңа. Үләргә, үләргә! Үкерә-үкерә еласыннар. Илгизәләр еласын. Юк, аларга кадәр Руфинә еласын, үкенсен, чәчен йолкый-йолкый үкерсен. Аны зурлап күмәрләр, бөтен авыл җыелыр. Ул кызыл табут эчендә чәчәкләргә күмелеп матур булып ятар. Укытучылар, классташлары килер, чәчкә салырлар. Комсомол оешмасы секретаре буларак. Илгизә чыгыш ясар. Без аның белән сыерларга чөгендер ташыган идек, ул шундый тырыш, хезмәтен яратып башкара иде, дияр, аның аркасында сыерларның сөтләре күзгә күренеп арткан иде. дияр, без аның белән айга карап серләшеп тә йөргән идек, дияр Мәктәп директоры да, колхоз председателе дә сөйләр, бөтен халык лышык-лышык елар, аның ак, чибәр йөзенә, күперенке иреннәренә карап, кызлар «Их, бер генә үбәргә иде»,—дип күз яше түгәрләр, уфтанырлар. Үләргә, бер минут та тормаска! Әнә
торба төягән бер машина ажгырып килә Шуның астына ташланырга! Фу бу бигрәк әшәке, кара сөрем бөркеп килә, әнә юньлерәге Ул аны уздырып җибәрде дә юл читенә үк килеп басты Машиналар тыз- быз үтәләр дә үтәләр иде. Альфред уңайлысын һич тапмады Әнә бер матур гына, җыйнак кына машина килә. Алай бик кызу да килми Шу- ♦ ның алдына ятарга кирәк Ул чемоданын кайда куярга белмәде “ Тротуарда гына калдырмаганына үкенде Ярар, үзе белән бергә машина х астына керсен. Шулчак арттан килеп, аны кемдер култыклап алды Бо- > рылып караса—өлкән яшьтәге таза гына милиционер
_ — Егет, бу турыдан юлны аркылы чыгарга ярамый.— диде ул.— 5 Беренче юлга штраф салмыйм, матри, яңадан эләкмә' *
Альфред китеп барды. Бу кадәр халык кайнап торган урында - сиңа үләргә ирек бирәләрме соң! Юк. әлбәттә Ул үзенең дөрес юл х сайламаганын аңлады Машина имгәтеп кенә калса9 Аннары сыз- 5 ланып. операция ясатып больницада ятарсың
Шулчак аның башына даһи бер уй килде Университет биредән < ерак түгел бит Аның физика-математика факультеты егерме дүрт 4 катлы бугай Шуның иң өске катыннан ташланырга Үлеме аны укырга алмаган профессорларга протест булып яңгырасын Шундый язу да калдырыр ул Альфред университетка йөгерде. Физика-математика факультеты бинасына башын чалкан җибәреп карап торды Моннан сикерсәң дә, үкенечле түгел Җиңел генә котыласың. Ул әлеге бинага керде, як-ягына каранып лифтны эзләде Шулчак бер юан гына хатын килеп
— Сез кемне эзлисез? — диде
— Мин., эзләмим
— Сез студентмы соң9
— Юк,— диде Альфред.
— Монда чит кешеләр кертелми, чыгып китегез
Чыгып китте Альфред. Университетыңны эчеңә бәйлә, түтекәем. әллә бүтән җир тапмас дип беләсеңме, дип уйлады ул Гомумән, моннан сикерү дөрес булмаган икән Аяк астына җәелгән шушы бетон плитә- ләргә егерме фәләненче каттан төшкәч, синнән ни кала инде9 Менә хәзер нишләргә икәнен белде ул Ленин районына чыга торган күпердән суга сикерергә. Бауман урамына төште. «Татар ашлары* яныннан узып, дүртенче троллейбус тукталышына барды һәм өзелеп ашыйсы килүен тойды Тукта, ник ул ач килеш үләргә тиеш9 Рәхәтләнеп соңгы мәртәбә ашап-эчәргә хакы бар лабаса аның! Альфред икенче ягын да уйлады буш корсак белән сикерсәң, суның сине батырмый торуы да ихтимал, каз куыгы кебек өстә йөзәрсең Ә корсагың тулы булса, кургаш кебек төпкә генә китәсең, бернинди ыкыр-шыкырсыз Ул, ресторанга кереп, бик күп төрле аш-суга заказ бирде Аракы сорарга әле иртә иде Руфинә өйрәткәнчә, бер егерме бишлекне күрсәтеп.
— Коньяк булмасмы9 — дип пышылдады
Официант хатын ’ярар дип баш какты Акча кызганып торыр чак түгел, үлгәч барыбер кала Официант коньякны чынаякка гына салып китерде Янәшә өстәлдәгеләргә сиздермәс өчен Альфред аны голтлатып эчеп куйды Дөнья әз генә яктырып китте Әллә кайчан шушында кергән булса соң! Юк. ул күп утырмый, аның вакыты санаулы. карары кабул ителгән, хәзер язмыштан узмыш юк Кинәт ул үзенең тагын ялгыш юл сайлаганын аңлап алды Ә ни өчен күпердән сикерергә' Сине кайчан эзләп табарлар9 Күбенеп, ямьсезләнеп беткән булырсың Хыянәтче Руфинә, теге йонлы кукысы белән вәрәкәмәч килеп, аның үлгәнен белми дә калыр Юк. бөтенләй ялгыш юл иде бу Иң яхшысы эчеп үлү Аның ишеге төбенә ятып үләргә Үзенең нинди олы фаҗига эшләгәнен аңласын, гомере буе Альфредның үлеме вөҗданын газаплап торсын аның Чиләнеп бетсен шуның белән, күп
уйланып, кан-яшь түгүдән йөзенә сары коелсын, чиргә сабышсын.
Альфред ике шешә коньяк алып. Руфинәнең квартирасына юл тотты Бер ташландык урынга кереп беразын эчкәннән соң. юлын дәвам итте Таныш баскычтан авырлык белән күтәрелде дә аның ишегенә сөялеп утырды Тукта, ә ни өчен ул шушында ишек төбендә үләргә тиеш’’ Аның, шулкадәр чөгендерләр төяп йөреп, кеше кебек урын өстендә ятып үләргә дә хакы юкмыни7 Ул ике кулына таянып, аякларын аерып шактый торганнан соң гәүдәсен турайтты һәм йодрыгы белән теге төймәгә берничә мәртәбә басты. Әгәр Зорик булса? Булса. чыгып китәр Ни өчен Зорик аны куып чыгара ала, ә Альфред моны эшли алмый? Ничек кенә куып чыгара ала! Ул аның чыгып китүен таләп итәр, үтенер. Үләсе кешенең соңгы үтенече канәгатьләндерелергә тиеш. Менә ишек ачылып китте Халатын иңбашына гына салган Руфинә басып тора иде
— Әйдә, керәсеңме? — диде ул елмаеп.
— Керәм.— диде Альфред һәм эчкә узды — Ул мондамы7
— Китте, хатыны белән иде бит ул. Ә син сорашып та тормадың. .
Алдама! - — дип уйлады Альфред. Ярар, аның кайгысымыни хәзер Ул чайкала-чайкала барып чемоданын ачты һәм коньякларны алып килеп өстәлгә утыртты. Өстәл тулы туралган колбаса, ит иде. Ләкин алар берсе дә Альфредны кызыксындырмадылар. Ул үрелеп ике бокал алды, икесен дә тутырып коньяк салды.
— Утыр1 — диде Руфинәгә.
Руфинә елмаеп аның каршына килеп утырды.
— Мин бүген сиңа үч итеп үләм' — диде Альфред үз-үзен жәлләп һәм бокалын эчеп җибәрде.
— Нинди үлү. нинди үлү? — диде Руфинә йомшак җылы куллары белән аның битеннән сөеп.
Аннары ул аның янына килеп кочаклап аягына бастырды.
— Әйдә, ятып ял ит. арыгансың.
— Мин ял итмим, мин үләм! —диде Альфред кычкырып
— Ярар. ярар, үләрсең.
Альфред мәсхәрәле елмаеп куйды. Руфинә аның сүзләренең ихлас күңелдән әйтелүенә һәм үләчәгенә һаман ышанмый иде
-— Син ник миңа ышанмыйсың?! — диде ул ачу белән — Мин бит чынлап үләм. Аңлыйсыңмы: үләм!
— Ь1шанам бит. ышанам..
Руфинә аны култыклап йокы бүлмәсенә алып кереп чалкан салды. ■— Ә син елаячаксың, гомер буе О-о-о! Ничек озак елаячаксың. Альфред башының туктаусыз аска төшүен, аягының өскә күтәрелүен тойды Ул инде әллә кайчан әйләнеп, мәтәлчек атып китәргә тиеш иде. әмма нишләптер бертуктаусыз авышты да авышты Менә ул Руфинәнең ястыктай йомшак киң күкрәгенең тиюен сизде, аның елмаючы иреннәре өстән аңа якынайдылар Үбәргә тели —дип уйлады Альфред һәм башын як-якка чайкады, үзе бертуктаусыз;
— Әле бит мин үлмәдем, үлгәч үбәрсең, үлгәч! — дип кычкырды
Ләкин Руфинәнең кайнар иреннәре аның иреннәрен эләктереп алдылар Ах. ничек рәхәт' Нинди тәмле аның иреннәре! Эчеп үлү рәхәт дип әйтәләр иде. чыннан да, шулай икән, дип уйлады Альфред Әнә ул каядыр еракка очты, димәк, үлде Берние дә юк икән үлемнең Ул үз башының нечкәреп, иреннәре белән бергә суырылып. Руфинәнең авызына керә баруын тойды Баш артыннан ике җилкәсе дә тараеп һәм сузылып авыз эченә керде, ул Руфинәнең тигез, вак тешләре аркылы бүлмәдәге яктылыкны күрде. Ниһаять, акрын гына шуып бөтен гәүдәсе, билләре, аяклары да кереп бетте, теге яктылык ерагайды да бөтенләй сүнде Альфред шундый йомшак, җылы, ләззәтле, юеш караңгылыктан эчкәре кереп югалды.

Реклама