Логотип Казан Утлары
Роман

ГОМЕР ЮЛЫ


Сугыш ветераннарына орденнар тапшыруны аңа бит колхоз җитәкчесе булганы өчен йөкләмәделәр, үзенең дә фронтовик булганы, унтугыз яшеннән яраланып һәм контузия алып кайтканы, ул гына да түгел, бүгенгесе көндә Югары Совет депутаты булганы өчен йөкләделәр
Айтуганов ничектер җыйнакланыбрак китте, сүзен үлчәп кенә, кирәклесен генә әйтә башлады — Ил картлары, әбекәйләр* Бу җыелышта ветераннарга илнең хөрмәте турында сүз барды Беренче хөрмәт менә шушы инде Югары Совет фронтовикларны Ватан сугышы ордены белән бүләкли Олылый безне. Рәхмәтен белдерә Менә шулай Без әле. иптәшләр, льготалар тәртибен белеп бетермибез икән Авыл белән шәһәр арасындагы аерма турында да уйламыйбыз, ахрысы Шәһәр җирендә яшәгән ветераннарның сыеры да. сарыгы да юк бит Сезнеке бар Шулай булгач, шәһәрдә көн иткән ветераннарга бирелә торган бәләкәй генә итне дә жәлләп утырмыйк инде Сез, бәлки, әйтерсез, сыер-сарыкны бит аны без үзебез асрыйбыз, үз кулыбыз белән туйдырабыз, диярсез Бусы дөрес, тик мин бер нәрсәне онытмавыгызны үтенер идем мал-туарыгызга печәнне бит колхоз бирә Колхозда бүгенгесе көнне эшләп торучыларга күпме печән бирелә, ветераннарга да шулкадәр үк. Утынны да башкалар белән тигез кайтартабыз Бу соң, төптәнрәк уйлап баксаң, сез әйткән льгота түгелме’ Менә хәзер сезнең үз Советыгыз булды, гозерегез белән шунда мөрәҗәгать итә аласыз Ул Советка мине дә сайладыгыз, рәхмәт Бергә-бергә хәл итәсе мәсьәләләр күп. ветераннарның пенсиясе аз. моның белән канәгатьләнеп тору ярамый, Совет исеменнән югары органнарга язарбыз Ил төкерсә, күл була, ди, башка урыннардан да язсалар. Министрлар Советында ул мәсьәләне карамый калмаслар Кем ничек уйлыйдыр, белмим, әмма дә ләкин мин үзем шулай уйлыйм Демократия заманында, үзгәртеп кору дип адым саен трибуналардан
Ахыры Башы 1 санда
кычкырган заманда, ветераннар читтә калырга тиеш түгел. Түгел! Инде килеп, идарә ветераннар өчен нәрсә эшли ала. диярсез. Газдан файдаланган өчен — льгота Моңарчы без газны авылга баллоннарда кайтарттык. Хәзер менә Уренгойдан килә торган газ магистраленә торба тоташтырдык. Ул безгә бер миллион сумнан артыкка төште. Төшсен — колхозчының маңгай тире ул бәһадән кыйммәтрәк. Бер нәрсәне дә кызганмаска Идарәнең карары шундый. Әнә белгечләр йорт саен ун метр озынлыгындагы газ торбасы куеп йөриләр, тиздән кирпеч кайтартабыз, газ миченә, фундаментка урыннарыгыз көйләнгән булсын Өйләрегезне тиздән утын яки күмер белән җылытып чиләнмәссез, газ белән җылытырсыз. Монда кайбер иптәшләр сүз кузгатты, колхоз идарәсе ни өчен хисап бирми, диделәр. Без хисап бирергә теләмәгәннән түгел бу, хисап әзер, хисап докладын без идарәдә укып, тикшереп тә чыккан идек инде, әмма хисап бирү көнен партком берәр айга чигереп торырга карар кылды. Моның сәбәбе берәү өчен дә сер түгел, мин инде лаеклы ялга китәрмен, дигән идем Юк, ди партком, авылларга газ кертеп бетерми торып китмисең, ди. Ә мин коммунист кеше, партком карарына буйсынмый хәлем юк.
— Дөрес!
— Партком акыллы эшләгән!
— Җибәрмибез!— дип залның төрле ягыннан кычкырган тавышлар ишетелде, аннары, һәммәсе бер сүздә икәнне белдереп, дәррәү кул чабып алдылар.
Айтуганов залның тынганын сабыр гына көтеп торды.
— Инде минем сезгә, кордашлар, ил агалары, и шулай ук өлкән апалар, гозерем дә бар. Сез барыгыз да ишетеп тордыгыз, Ветераннар советының уставында, файдалы эш белән шөгыльләнергә, дип язылган. Сүз җир казу, эскерт өю яки урман кисү турында бармый. Яшьләргә акыл бирү, балаларыбызга уңай йогынты ясау турында бара сүз. Моны шулай ук, улымның улын, кызымның кызын балалар бакчасына илтергә, юлда аңа акыллы сүзләр сөйләргә кирәк, дип кенә дә аңларга ярамый. Гаилә тормышының мәгънәсен иң тирән аңлаган кеше — өлкәннәр Гаиләнең төп максаты — тәрбияле, итагатьле балалар үстерү. Ә бала үстерүнең иң зур мәктәбе — ир белән хатынның, икенче төрле әйткәндә — ата белән ананың бер-берсенә булган дөрес мөнәсәбәте. Халык аны гади генә итеп татулык дип атый. Без, өлкәннәр, яшь гаиләләрне күздән ычкындырмасак иде, гаиләләрне саклау ягында торсак иде
Менә мин карап утырам сезгә сәхнәдән, барыгыз да матурлар, җыйнаклар, ыспайлар Өлкәннәрчә җыйнак, өлкәннәрчә ыспай Арагызда инде бик олыгайганнар да бар, әмма арагызда әле кулыннан эш килерлекләре дә аз түгел. Әнә бер почмакта посып кына Гөлсаимә утыра. Аңа әле 56 яшь кенә. Сау-сәламәт. Колхозның пекарьнясын салып бетереп киләбез. Мин әле аның пекарьняны штукатурлавына өмет баглап торам. Пекарьня никадәр тизрәк өлгерсә, шулкадәр тизрәк ипиле булабыз. Бик олыгаймаганнар бүтән эшләргә дә кушыла алыр иде. Моннан тыш — дәүләткә артык итеңне, сөтеңне тапшыру да бик мөһим Әнә узган елны Әсмабикә түти ике мең литр сөт сатты дәүләткә, ә без аңа дәүләт бәясе белән унбер центнер бодай бирдек. Бу хәтле икмәкне сугыштан соңгы елларда бер гаиләнең түгел ун гаиләнең дә алганы юк иде
Сезгә мәгълүм: бездә картлар йорты бар Карар кешесе булма- ганнарны бушлай асрыйбыз. Анда торганнарның яннарына бару хәлләренә кереп, сөйләшеп утыру — үзе бер гомер Күмү йолалары онытылып бара, килен төшерү, өйләнү, туй үткәрүнең халыктан килә торган борынгы йолалары юкка чыга — аларны бары тик өлкәннәр кулы белән генә яшьләргә кабат кайтарырга, тагын да мәгънәлерәк итеп үткәрә башларга мөмкин.
Айтугановның тавышы салмак, чын-чынлап ихтирамлы иде. зал- дагылар аны тып-тын тыңлады Әйтергә теләгән уйларының тыңлаучыларга барып җитүе Фәһим абзыйга рәхәт, иртәнге якта күңелендә туган шик-шөбһәләре таралган иде Ул бер генә мизгелгә туктап, хәл җыйды, кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, маңгаена баскалап. салкын тирне сөртте, аннары — кулъяулыгын янә дә кесәсенә салып, сүзен дәвам иттерде:
— Иптәшләр, сүземнең ахырында минем сезгә бер соравым бар г больница безгә кирәкме-юкмы3 4 5 6 7 8 9
Залдан күмәк рәвештә: «Кирәк'»—дип кычкырдылар
— Әһә. кирәк дисез, алайса. Ә бездән аны алмакчылар иде Таулы Төбәктә больница бар. Балдамардагы участок больницасы артык бит. - диделәр Казанда Ә без бирмәдек, саклап калдык аны Врачлыкка = үзебезнең авыл егетләрен-кызларын укытып кайтардык Ә менә авы- * лыбыздан әлеге больница хакында ямьсез сүзләр язып җибәргәннәр -
— Кем язган9— диде Зөлкарнай карт
— Купай Кәлимулласы язган Ундүрт хат — уйлап кына карагыз 2
— Сөбханалла'
— Әбәү җаным, денсез икән9
— Нигә чарасын күрмисез9
— Без әле аңа ярдәм дә бирмәкче идек, профсоюз каршы килде, эшләрлек әле ул. дөньяны бозып ятмасын, диде
— Бирмәгез ярдәмне ул тәрегә'
— Ачтан катсын!
— Бүлнискә дә салмагыз, алай әшәкеләнгәч
Айтуганов залдагыларның ярсуын тыңлап бетерде
— Больница мәсьәләсендә безнең фикерләр бер үк икән Әле генә әйтелгән ваклыклар, хөсетлелекләр ошамый миңа Картларга врач кирәк Дөресме9 Дөрес, дисез. Жалучылар кирәкмидер дип беләм Картлар йорты — сезнең кулда Кайчагында анда ике кеше була, шул ике кеше дөнья бетереп талаша Ә миңа казый булып, аларны килештереп йөрергә туры килә Нәрсә җитми безгә9 Нигә бер-беребезнең тормышын ямьсезлибез9 Сүзем шул: хокукларыбызны да. бу-рычларыбызны да өйрәнеп бетерик Ветераннар Советы аркылы үзебезгә дә. колхозыбызга да файдалы эш эшлик
Шәлле бүрек кигән Пәтихәттәй кул чабуларны да уздырып, җилкенеп кычкыра:
— Энем җаным, Фәһимулла. китә күрмә бездән Ходай сиңа берүк сәламәтлек бирсен Теләктә торырбыз Әнә шул газын керткәнче генә булса да китмә, җәме
3 — У-УУ. Данияр Дәминев' Нинди җилләр ташлады безнең якка корреспондент халкын9 Сезне бит әле Мәскәүдә. үзегезнең гәзиттә бер-ике ай утырып эшли дигәннәр иде Ничек килеп чыгасы итте гез?— дип тәнәфес вакытында ихлас бер киң күңеллелек белән сәлам
ләде корреспондентны Айтуганов
— Әнә шул Мәскәүдән туп-туры сезгә килдем инде, өйгә дә кереп тормадым Гәзитләр кара буяудан туйды Сталин да. Брежнев та — барысы да туйдырды Үзбәкләр касәфәтеннән дә ардык. Чернобыль вакыйгаларыннан да Гарык без Яңарак материал эзлибез Фәһим абзый Миңа шундый задание бирделәр дегеткә буялган материал алып кайтма, хуш исле материал алып кайт диделәр Шунда мин председатель Айтугановны искә төшердем Барыйм әле мин әйтәм карыйм әле — ниләр җимертеп ята икән минем күптәнге танышым Килсәм күрәм. Айтуганов идарәдә юк. ветераннарга акыл өйрәтеп ята
имеш — Данияр, калын сары чәчләрен артка чөеп, көлеп җибәрде.
— И Дәминев, сөйләп тә карыйсыз инде, телегезгә шайтан төкергән!— дип, Айтуганов та көлде.
— Шайтан минекенә түгел, сезнекенә төкергән. Фәһим Сабир- җанович Чатлы-ботлы агач кебек, кирле-мырлы сөйләгән картларны нишләттегез, сары май итеп эреттегез бит. ә? Культура сараеның түшәме җимерелә дип торам — ничек кул чаптылар! Төгәл сөйлисез, киңәшеп сөйлисез, сезнең төсле итеп Үзәк Комитетта да сөйли алмыйлардыр...
— И әйтеп тә карый инде тәмле телле татар!— диде Айтуганов. күңеле булып — Йә, ярый, кайчан килдегез? Күпмегә килдегез? Урнаштыгызмы әле. юкмы?
— Килүен бүген килдем. Беркая да урнашмадым әле. Борчылмагыз. дүрт-биш көнсез китәргә исәп юк, корреспондент кисәгенә берәр аулак бүлмә табарсыз бит?
— Табарбыз Хәзер берәр чынаяк чәй эчеп алыйк та колхоз яшьләренең концертын карыйк.
Айтуганов чәй янында парторг Сираҗиевны, авыл Советы председателе Мәгъсүмовны корреспондент белән таныштырды.
— Менә, егетләр, үзешчәннәрне яхшы әзерләмәгән булсагыз, беттек, Дәминевның күзе очлы, каләме үткен, «Советская Россия»дә карикатурагызны күрергә әзер торыгыз.— диде.
Концертны бергәләп карадылар.
Көчле ут белән яктыртылган сәхнәгә бала итәкле җете сары күлмәк. зәңгәрсу камзул, чигүле читек кигән, ике толым кап-кара чәчен күкрәге өстенә кайтарып салган сылу кыз чыгып басты.
— Оһо' Әнә нинди гүзәлләр дә бар икән әле авылда!— дип әйтеп салганын сизми дә калды Дәминев.
— Әкрен. Айтугановның килене ул, Сания,— диде Сираҗиев.
Санияне сәхнәдә күреп дулкынланган тагын бер кеше бар иде залда — кайнанасы Сөембикә. Кием килешә соң килененә! Матур төсләр, ут яктысында балкып, аның нәфис буй-сынын, алсуланып янган бит алмаларын, томыраеп карый торган зур кара күзләрен ачып җибәргән иде.
— һай аллам, бигрәкләр дә матур инде күлмәге! Андый кием киертсәләр, мин үзем дә, билләһи дип әйтәм, җитмеш алты яшем дип тормасыем. сәхнәгә чыгып, бер күренеп төшәрием,— дип пышылдады аның күршесендә утырган Бибиҗамал карчык.— Шулаймы, Сөембикә’
— Белмим шул.— диде кайнана.
Аның күңелендә борчылу бар: килене, кичен балалар бакчасыннан кайткач, берничә көн рәттән төнге уникеләргә хәтле Муса Җәлилнең ■ Вәхшәт» шигырен ятлады. Сөембикә ханым, режиссер булып, тавышны кайчан көчәйтергә, кайчан әкренәйтергә, кайчан шом салырга икәнен өйрәтеп торды. Өйдә чакта Сания бик яхшы сөйли иде Ләкин өйдә бит ул Анда сиңа кырыкмаса-кырык күз текәлеп карамый. Ә монда җиде авылдан җыелган халык Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, корреспондент та килгән икән әнә. Сөембикә ханымнардан ике генә эскәмия алда, Фәһимнәр, Мөхәммәтләр, Мәгъсүмовлар белән утыра. Алга иелә төшеп, сәхнәгә төбәлгән, килене Сания аны күреп каушап калмаса ярар иде.
Сөембикә ханым борчылып утырган арада Сания сәхнәнең ал- дынарак килде, микрофонга сөйли башлады
Күктән кояш карый Елгада дулкыннар шаулый Ана кочагында бала үрсәләнә. Җибәр, әнием, мине, җибәр, минем үләсем килми Түз. балам хәзер бетә, түз, балам Исерек күзле майор балага писто
леттан ата. Баланың муеныннан кан агып төшә. Ана белән сабый авалар Кояш син шаһит бу вәхшәткә И дөнья мондый вәхшилекнең азагы булырмы9’
Сания, сөйләп бетергәч, зал беркавым онытылып торды: гаеп- сездән ауган, нахакка һәлак булган ана белән сабые аларның йөрәк 2 бәгырьләренә барып кадалган иде Исләренә килгәч, дәррәү кул чап- с тылар Озаклап, дулкынланып алкышладылар сөйләүчене
Бер кыз молдаваннар биюен биеде Саллы нык адымнары, таза с гәүдәсе белән сәхнәне тутырып йөрүе корреспондентка ошагандырмы- “ юкмы, Фәһим Айтугановка ул бик ошый, менә шундый тап-таза гәү- _ дәле, сәламәт рухлы кызлар колхоз йөген тартып баралар, калага ки- : теп, үз дәрәҗәләреннән түбән эшкә ялланмыйлар
— Бу кыз кайда эшли’—дип сорады Дәминев
— Ындырда. Ашлык кабул итә
— Сәхнәгә дөрес чыгаргансыз
— Ник алай дисез? ~
— Кычыткан чыпчыгы кебек эшсез сикергәләп йөрүче нечкә - сыйраклар ошамый миңа. Эшен дә эшли, кирәк икән күңел дә ача белә торган яшьләр кирәк Фамилиясе ничек әле Ясәвиевамы9
— Әйе.
— Ә сезнең килен кайда эшли9
— Балалар бакчасында Тәрбияче
— Улыгыз аның клубта вакыт уздыруына каршы килмиме?
— Бездә принцип бер генә: башкаларны кузгатыйм дисәң, үзең башлап йөр Минем кызым авыл мәктәбендә укыта, олы улым ’Яңа көч» колхозында председатель
— Ничек председатель? Аны бит инде төшергәннәр
— Ә сез каян беләсез?
— Мин шуның өчен килдем дә инде сезгә,— дип әйтеп салды Дәминев.
Айтуганов югалып калды: менә нәрсәдә икән хикмәт' Шул минуттан башлап, Фәһим абзыйның концерт каравы карау булмады Ул Дәминевкә әллә ничә сорау бирде Аларга янәшәдә утыручылар карангалый башлады Айтуганов сөйләшүдән туктарга мәҗбүр булды «Улымны төшерә алмадылар Әмма секретарь аңа ел буе каныгачак .— дип әйтәсе бик килгән иде. тыелды Аңлатып торырга кирәк булачак, ә сәхнәгә инде яңа бер башкаручы чыккан иде
Мөлаемлыгы ташып торган яшь кенә кыз Өстендә ап-ак күлмәк, төз матур аякларын балкытып торган ак туфли башы яланбаш, чәчләре аксыл-сары. иң өстенә сибелгән Ул сәхнә алдына килеп басуга, халык җанланды, гөр килде
— Нигә халык бик җанланды?— диде Дәминев. сөйләшергә ярамаганын онытып.
— Тыңлагыз, актыктан әйтермен, — диде Айтуганов
Кыз җыр башлады Аның көмеш тавышы Дәминевны шундук үз дулкынына бөтереп алды
Ялгыз көймә бөтерелә
һәм чайкала Иделдә
Зур дулкыннар күтәрелә
Күңелемдә минем дә
Сәбәбе залда утыручыларга ачык Лираның ире узган елны асылынып үлде Хатын авырлы булып калды Баласын ире үлгәч тапты Чишмә суларыдай чылтырап табигый булып ага торган тавышын авылдашларыннан кызганмыйча, инде ничәмә еллар җырлап килгән
бу моңсу бала, ире фаҗигале үлем белән дөньядан китеп баргач, ел буе клуб тирәсенә чыкмады, авыр кайгысын йотып, сабыр гына яшәде — авыл больницасында шәфкать туташы вазифасын башкарды. Бүген шул фаҗигасыннан соң беренче мәртәбә халык алдына чыгуы Кешеләр ул җырлаган җырны байтактан ишетеп киләләр, радиодан да, сәхнәдән дә тыңлыйлар, ләкин әле бу тикле дә дулкынланганнары юк иде. Бүген Лира аларга отып алган җырны түгел, гүяки үз фаҗигасын сөйли иде Моңлы күкрәк тавышын кешеләр өзлексез тыңларга, бер дә аерылмыйча тыңларга әзер иделәр
Зал тынган, зал да җырга йотылган иде.
— Ник шулай?—диде Данияр Айтугановка.— Ни өчен халык моны шулай кабул итә?
— Ире үлде аның. Фаҗигале үлем белән Бик яратышып торалар иде.
— Ах. шулаймыни?! Күреп сөйләшергә буламы аның белән?
— Әкренрәк. Сабыр итик.
Лира инде икенче җырын башлаган Залда үзәкләрен өзеп, «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» дигән җыр, сөйгән ярын мәңгелеккә югалткан кешенең сагыш җыры агыла иде...
.Данияр Дәминев юкка-барга җебеп төшә торган егет түгел. Тормышны ул көрәш дип карый. Ә көрәштә җитез акыллы, максатчан кешеләр җиңә Данияр шундый кешеләрне эзли
Ихтирамга лаек журналист булып өлгергәнче аңа байтак кына җәфа чигәргә туры килде
Данияр үги әни кулында үсте. Әкиятләрдә сөйләнә торган убырлы карчык түгел иде аның үги әнисе Фронтовик Хисамга ул аның беренче хатыны баладан үлгәннән соң чыкты, ә үзе аңардан кыз бала тапкач. сугыш яраларыннан хәлсезләнгән саңгырауланып калган Хисамын җирләде. Хисамның ике улы — Урал белән Данияр, Хисамнан тапкан Рәмзия — өч бала берьюлы Хәтимәттәй өстенә өелеп калды
Уралга да. Даниярга да уку әллә ни тәтемәде — җиде класс белән калдылар Әниләренә ярдәм итәргә кирәк иде.
Урал үсте, арка-җилкәсе калынайды. Кызларын кияүгә бирми калудан курыккан солдаткалар. «Йа ходаем, кемнәр бәхетенә шулай баһадир булып үсә икән бу бала?»— дип, аңа сокланып карыйлар иде.
Унтугыз яше тулган көнне Уралны флотка алдылар, ә ул, анда өч ел хезмәт итеп, безкозырка тасмаларын җилфердәтеп авылга кайтып төште.
Шул ук елны флотка Данияр китеп барды
— Кара инде, ә’ Монысының бит буе да әллә кем түгел, барыбер флотка алалар Хисам балаларының үзәге таза булып чыкты, ______________ дип
баш селкеп тордылар Алмалы кешеләре
Үги әнисен, абыйсы белән сеңлесен сагынып, атна саен хат язып торды Данияр Абыйсы аның бер генә хатын да җавапсыз калдырмый. тик ул бик кыска яза яхшы хезмәт ит әниебезгә кызыллык китермә, янәсе. Ә бишенче класста укыган сеңлесе Рәмзия, абыйсы Уралдан аермалы буларак, хатны бик иркенләп яза, ерактагы бәләкәй абыйсына авыл хәлләрен түкми-чәчми җиткерә, ә бу исә Даниярның туып-үскән авылы Алмалыны барлык матурлыгы белән чишмәләре һәм су буе таллары белән күз алдына китерергә җитә кала сеңлесеннән хат алган көн Данияр өчен бәйрәм була иде
«Бәләкәй абый, сине бик сагындык, бик тә күрәсебез килә. Хатыңны мәктәпкә алып барып укыган идем укытучылар кулдан- кулга йөрттеләр Әдәбият укытучысы һидият абый әйтте И дә килештереп язган, уку гына эләкмәде балакайга, уку да эләккән булса, язучы чыккан булыр иде Даниярдан»,— ди. Абый, тагын да яз шун-
дыи матур хатларыңны Синнән хат алган көнне әни бик сөенә, хәтта аягы сызлаганны да онытып тора Яз. яме. Бәләкәй абый*—дип ялвара Рәмзия Хатның ахырына олы абыйсы Урал авылда җырлап йөргән җырларны язып җибәрә
Карурманнар якты була, шомырт чәчәк атканда.
Төнлә төшләремдә күрәм. югалтам тан атканда 2
Ай булмагач, төн караңгы кырларда кунам инде а.
Сине уйлап, ямансулап, дивана булам инде s
Данияр аңлап ала, абыйсы гашыйк булган Тиктомалдан кеше - җырлап йөри димени’ Шомырт чәчкәләре урманнар таңнар белән “ саташа димени’Берәр нечкәбиле аның күңеленә кереп утырган Җыр- х лар шуны әйтеп тора, җырны алдый алмыйсың Данияр сеңлесенә * хат язган чакта әйтә, сеңлем-матурым. үскәнем, тагын яз әле җыр. ди < Авылда чакта исе дә китмәгән, аларны бар дип тә белмәгән кеше. * хатларда килгән җырлардан дулкынлана Ихтимал, авылын сагы- _ нуыдыр Бәлки, алай гына да түгелдер
Сабый чакта ук аның җанын урталай телделәр Биш яшендә аны үги әнисе калага илтеп балалар йортына бирде Ул анда русча сөйләште, русча укыды Аннары үги әнисе Даниярны Алмалыга алып кайтты, авылда ул укуын татар телендә дәвам иттерде Алмалыдан әллә кайларда. диңгез дулкыннарын ярып барган корабта аның исенә сеңлесе язган хатлар, алардагы җырлар килеп төшә икән, аның күңелендә рус теле түгел, әткә-әнкәсенең теле уянган дигән сүз.
Аларның хәрби бурыч үтәргә чыккан кораблары, бер атнадан тагын яр буена кайтып матросларны коры җиргә чыгаргач. Данияр белән могҗиза булды Шәһәрнең кечерәк кенә бер бакчасында ул күке кычкырганны ишетте. Икенче җәй инде аның күке тавышын ишеткәне юк иде Диңгез дулкыннары арасына каян килсен инде күке — анда бит акчарлаклар гына чыелдап балык аулыйлар Анысы аның кон саен була торган гадәти күренеш Ә күке’ Күкене ул авылда, анда да урманда гына кычкыра дип белә иде Баксаң-күрсәң. шәһәр бакчасында да кычкыра икән күке, һәм ул. җитмәсә әле, сеңлесе Рәмзиянең анисе җырлаган җырларын, хат белән килгән җырларны күңелдә яңарта иде
Кычкырмачы күке әй каршымда.
Кычкырсана агач башында
Кычкырмасаң да. күке, әй каршымда.
Хәсрәтем күп башымда
Данияр флотта туган-үскән авылының җырларын ишетергә, кочагы белән түгел, җаны белән ишетергә өйрәнде
Бүген Лира җырлаган сагышлы җырлар аның әнә шул флоттагы чмансу вакытларын кабат исенә төшерде Җырның кодрәтенә әллә <инди дөньяларны тергезә алуына ул исе китеп, онытылып утырды
Айтуганов корреспондент Дәминевне колхозның кунак йортына ре илтеп куйды Зур гына өч бүлмәдән торган агач йортта хәзергә 5еркем дә юк Әмма аның мичләре ягылган, кунак йортын карап то- эучы Нәсимә җиңги, председатель боерыгын үтәп кичкә итле аш. )әрәңге боламыгы, тозлаган кәбестә ише нәрсәләрнең барысын да керләп киткән иде
— Өйдә әле минем мәшәкатьле чак, газ кертү өчен махсус мич чыгарып йөриләр. Шушында без тамак ялгарбыз Аннары биредә аулак, сөйләшәсе сүзне дә икәүдән-икәү генә сөйләшеп булыр, диде Айтуганов.
Икесе дә тормышта тәпсерләп торуны өнәми торган гади кешеләр, бергәләп, әллә ңи арада табын әзерләделәр. Эчкәреге бүлмәдән Фәһим абзый бер шешә, ике рюмка табып алып чыкты
Бер-ике рюмканы тотып, яңа иттән пешерелгән җимле ашны сугып куйгач. Айтуганов сүз башлады:
— Концерт барган чакта вәземләп сорашу уңайсыз иде. Данияр. Корреспондент халкының вак-төяк өчен генә кузгалмаганын беләм мин Әйтегез әле: килүегезнең төп сәбәбе нәрсә7
— Башка кешегә булса, чишелмәс идем, Фәһим Сабирҗанович Сезнең сер саклый торган кеше икәнлегезне белгәнгә күрә әйтәм мин улыгыз Галинур мәсьәләсе буенча килдем.
— Әллә обком җибәрдеме?
— Киресенчә Чукмарлы кешеләре, бер йөздән артык имза куеп, безнең газетага хат язганнар. Обкомны гаепләгәннәр.
— Райкомны түгелме?
— Юк шул. Нәкъ менә обкомны «Өлкә комитеты юл куя. шул сәбәпле Таулы Төбәк райкомы колхоз җитәкчесен кимсетә, мөстәкыйль эшләргә ирек бирми, дигәннәр. Мине бирегә «Советская Россия»' җибәрде Хәлләрне өйрәнеп, мәкалә язып кайтырга
Айтугановның йөзеннән, күзгә күренеп, яктылык узды.
— Ә шулай да гаделлекне табарга теләүчеләр бар дисез, ә?
— Гаделлекне табарга теләүчеләр бар гына түгел, күп алар. Фәһим Сабирҗанович Тик хәзергә көч һаман да аппаратчылар кулында әле.
Айтугановның Дәминев белән иркенләп, җан ачып сөйләшү теләге туды.
— Данияр, тагын бер сорау бирсәм, гаеп итмәссезме?— диде ул, корреспондентка дустанә карап
— Гафу-мазарларны бер читкә куеп торыйк. Фәһим Сабирҗанович Мин эш эшләргә килдем Шулай булгач, күпме телисез, нәрсә телисез — барысын да сорагыз. Минем дә сездән сорыйсы сорауларым күп бүген Рәхмәт, вакыт соң дип тормадыгыз, олы башыгызны кече итеп кердегез Тыңлыйм сезне, әйтегез соравыгызны7
Сезне. Данияр, әйтик, газета Галинур эше белән җибәргән. Ягъни хат юлга чакырды » дигән рубрикага мәкалә язарга. Нигә сез туп-туры Галинурга бармадыгыз, миңа килдегез7
— Секрет фирмы1—дип көлеп җибәрде Данияр, аннары кинәт җитдиләнде — һәркемнең үз алымы Минем урында башка берәү булса, ихтимал, эшне Галинурдан башлар иде. кем белә, бәлки, туп- туры Таулы Төбәк райкомына килеп, Тимергалиевне допрослар иде. Ә мин бөтен нәрсәнең нигезле, төпле булуын яратам Минем өчен улы Галинур турында әтисенең ни уйлавы мөһим Райком үз мәнфәгатен кайгырта яшь җитәкче Галинур Айтугановның да. һичшиксез, үзен яклыйсы, кимчелекләрен таныйсы килмәве мөмкин Ә менә сез кырык еллык партстажы. шундый ук эш тәҗрибәсе булган кеше, улыгыз хакында йөрәгегезгә таянып, ни әйтә аласыз7 Объектив, бары тик объектив бәя генә! Бу минем өчен бик кирәк Мин язасы мәкаләнең юнәлешен бүген шушы сорауга ничек җавап бирүегез билгеләячәк.
Эшләрнең шундый борылыш алуы Айтугановны тирләтеп җибәрде
— Бер сүз белән, бәлкем, мин бу сорауга җавап та бирә алмам. Данияр Үз тормышымнан бер кыйсса сөйләп карыйм Кем белә' бәлкем, шул сезнең сорауга җавап булып чыгар..
1944 елның җәендә мин, контузия алып һәм кулым яраланып, фронттан кайтып киләм Ике палубалы ак пароход, ике йөздән артык яралыны төяп, Ока елгасыннан Горький каласына кайта. Пристаньнар безне кабул итми, Горький шәһәренә бишме-алтымы чакрымнар кала, безнең пароход елга уртасына якорь салды Яралылар да. пароход командасы да төнлә йоклады, таң атып, кояш чыга башлаганда пароходта купкан ыгы-зыгыга уянсак, ни күрәбез безнең өскә баржа килә, печән төягән, печәне дөрләп яна.
Ара ерак түгел, команда якорьны күтәреп өлгерә алмаячак Баржа туп-туры килә
— Ә баржада кеше юк микәнни’
— Юк. Суга сикергәннәр булса кирәк Команда хәвеф хакында беркемгә бер сүз әйтмәсә дә, паника бик тиз таралды Шау-шу купты Бетәбез! Менә шунда бер могҗиза булды: яр буенда ялгызак кара катер тора икән, каяндыр бер елгачы килеп чыкты, катерга сикерде дә алып китте тегене. Якынлашты буксирга, борыныннан әкренләп этә-этә барып, аргы як ярга алып китте бу моны Алып китте, илтеп җиткерде, катерга ут капкач, үзе суга сикерде
Ишеткән һәм укыганнарыннан бик тиз нәтиҗә чыгара белүче Дәминев:
— Бер кеше, димәк, бөтен бер пароходны һәм ике йөз яралыны коткарып калды?—диде Бераз торгач, өстәде:—Сез. бер председатель бөтен бер колхозны коткара ала. әгәр райком секретаре бөтен бер колхозны коткарырдай председательнең кем икәнен танымый икән, бөтен районны җимерә ала, димәкче буласыз түгелме’
— Бик дөрес. Менә шуннан минем председатель улым Галинурның һәм райком секретаре Тимергалиевнең кем икәнлеген үзегез чамалап карагыз инде, мин сезгә бүтән бер сүз дә әйтә алмыйм
5
...Кунак йортының биек тәрәзәсеннән идарә бинасы күренә Бинаны ак кирпечтән салганнар Дүрт колоннасы бар Алар гүяки бөтен йортны тотып торалар Колхозны тотып тору өчен дә колонналар кирәк.
Шул фикер Даниярның күңеленә кереп утырды да. тәнгә кадалган шырпы кебек, чыкмый гына бит кем икән колхозларның терәге, колонна баганалары’
Данияр, куен дәфтәрен алып, шул сорауны язып куйды
Кунак йорты өч бүлмәле Идәнендә келәм, караватлар шәһәрчә - полировкалы Тумбочка өстендә — төсле телевизор Ни өчен шулай затлы бу кунак йорты’ Килгән-киткәннәрнең яшәве җайлы булсын өченме, әллә, менә без нинди мул яшибез, дип башкаларга күрсәтер өченме?
Кунак йортының стеналары нараттан, бүрәнәләре тигез итеп юнылган, шомартылган, матур итеп мүкләнгән Стенага да. түшәмнәргә дә буяу-мазар тимәгән Агачның тынга иркен, ягъни сулыш ала икәнен белеп эшләгәннәрме, әллә буяу кызганганнармы’ Монысы икенче сорау Юк-бар сорау түгел Чөнки кунак йортлары булмаган колхозлар хәзер сирәк, тик алар таза бүрәнәдән салынган булсалар да, түшәмнәрен акка, бүрәнәләрен, идәннән башлап, дүрт-биш ниргәгә хәтле сарыга буяган Җәйге эссе көннәрдә андый йортларда сулыш кысыла, ярты сәгать эчендә шабыр тиргә батасың
Шуларны уйлый-уйлый. Данияр электр бритвасы белән озаклап кырынды, битенә одеколон сипте, җылы свитерын киеп, тунын алырга гына үрелгән иде, ишектән өстенә сырма кигән, башына күпереп
торган мамык шәл бөркәнгән илле яшьләр 1ири'-сп|Цо.^ £ кына
бер җиңги килеп керде.
— Сөбханалла, кунак килгән икән! Менә мин тушы йортның караучысы-багучысы булам инде Исемем — Нәсимә Синеке ничек Данияр’ Матур исем биргәннәр әтиләрең Яшьләрнең исеме хәзер Рабирт та Альбирт. Марыс та Ганыс. Үзебезнең татар исемнәре дә бик матур кана, татарның шул инде, тиле таш җыя дигәндәй, яңгыравыклы. колак ишетмәгәнне куйдырырга азаплана. Гайфетдин белән Сәйфетдин дип куйса, баласының укасы коелыр дип курка Син, Данияр энем, үпкәләмә тагын, күп сөйләшә торган апаны биргәннәр икән. дип. Ирем Исхак аз сүзле минем Бер матурга бер ямьсез, бер баллыга бер тәмсез, дигәндәй, дөнья бизмәне үзе тигезли ул. Иртән ничәдә. көндез ничәдә. кичен ничәдә тамагыңны туйдырырга икәнен әйт. төп-төгәл үтәрмен, ач йөретмәм. әмма мин белеп торырга тиешле, ни өчен дибәйтеп әйткәндә, мин кунак йортын гына түгел, идарә йортын да карыйм әле
Бик кызу сөйләгәннән соң ул аз гына тын алды да тагын тезеп китте
— Казаннар килгән дигәченнән йөгереп төшүем ие әле Барлык эшеңне әнә шунда бер бит кәгазьгә язып, поезд расписаниесе кебек, ишеккә кадаклап куй кайчан мичкә ягасы, кайчан йоклысы, кайчан торасы, кайчан урамда йөрисе Ә мин йөгердем, наныем. Казаннан килгән осталар өебезгә газ миче чыгара. Исхагым фермада, терлекләре янында, ә миңа суын-мазарын җылытып, кирпечен биреп торырга кирәк. Мин киттем, язып калдырырга онытма, яме
Данияр, авыл кешесенең ихласлыгыннан, беренче мәртәбә күргән кешесенә бөтен тормышын сөйләп чыга алуыннан үз алдына елмаеп. Нәсимә апа әйткәннәрне бер бит кәгазьгә вәземләп язды да. ишекнең коридор ягына ябыштырып, урамга чыкты.
Трактор табаннары белән тигезләнеп, җәяүлеләр киләп сарып йөрүдән шомарып беткән кышкы юлдан атлады ул. Юлның ике ягыннан биек рәшәткә-койма сузыла, рәшәткәнең эчке ягына күккә-биеккә ашкан тупыллар тезелеп киткән — яшь әле алар, гигант җилпәзә сыман тоелалар Алма бакчасы җитмеш тугызынчы елның зәмһәрир суыкларыннан корыган һәм төбе-тамырлары белән йолкып ташланган зур япанда кул-аяк тимәгән кершән төсле ак кар ята, шул карны ярып, телогрейкалы унлап ир-ат бүрәнә юанлыгы торба сөйриләр Бу инде шул Нәсимә җиңги әйткән газ торбалары. Уренгойдан килә торган газны Айтуганов кырык чакрымнан, төп магистральдән Бал- дамарга китертә Шуңа бер миллион акча тоткан Бу сүз инде Казан түрәләренең теленнән төшми, шуны, әбиләр тәсбих тарткан төсле, җыелыш саен әйтеп торалар
Телогрейкалы егетләр сузган торба белән кунак йортындагы пөхтәлек ничектер Дәминевның күңеленә янәшә урнаштылар. Болар барысы кешеләргә уңайлы булсын өчен эшләнә. Шулай булмаса. Фәһим абзый — инде алты дистәсен тутырган кеше — нигә шул торбалар белән чиләнсен икән? Эшләсен эшләгән, тартасы йөген тарткан — санаторийларга барып, тиешле-тиешенчә ял итеп кенә ята алмас идемени? Аның колхозына бит болай да газны баллоннар белән Казаннан ташып торалар, шуның өчен идарә махсус машина бирә. Өйләрнең күбесен күмер ягып җылыталар, батарей куйганнар, тагын ни кирәк7 Юк. ул һаман риза түгел, аңа һаман нәрсәдер җитми Әнә бит ветераннар җыелышында да газ кертүне, больницаны, картлар йортын кузгатты Киңәш-табыш корды Күрәсең. Айтуганов бернәрсәне дә күз буяу өчен, әйбәт булып күренер өчен эшләми, ихластан эшли
Дәминев, рәшәткә буена сөялеп, торба сөйрәүче егетләрне озак кына күзәтеп торды, аннары аның уйлары кече Айтугановка ___________ кол
хозыннан китәргә тиешле Галинур Айтугановка барып тоташты Анысы да булсынга йөриме7 Әллә анысының үз исәбе үзендәме7 Халык әйтә, оясында ни күрсә, очканда шуны куа. ди Унсигез яшенә тикле Галинур әтисе йортында яшәгән. Казанның Авыл хужалыгы институтында укыган чакта да гел кайтып йөргән әтиләренә Әтисе аңар нинди киңәшләр бирде икән7 Монысын Галинурның үзеннән сорыйсы _ булыр Данияр, блокнотын алып, аны да язып куйды Галинурны ~ Чукмарлы кешеләре урыныннан алдырмыйча саклап калганнар Чук- * марлының усал дигән даны күптән билгеле Ат караклары белән z күмер яндыручылар, зимагурлар белән лашман тартучылар Чукмар- £ лыдан чыккан Таулы Төбәкнең өч мәчетен салдырган алпавыт — Чукмарлыныкы Патша заманында Чукмарлы мәдрәсәсен мыскыл- f лаган. анда погром оештырган өчен барлык төбәктән иганә җыеп = Санкт-Петербургка хәтле барып җиткән Бикмурза да — шушы авыл- * ныкы Чукмарлы ямчылары Таулы Төбәк белән Казан арасында ат - куганнар.
Чукмарлы халкы Галинурны җибәрмәс өчен җан талаша икән Z бернинди үгетләүләргә, куркыту-янауларга да бирешми икән, моның ; сәбәбе ачык: димәк. Галинур Чукмарлы халкына кирәк Шуны да аңламаслык җитәкче микәнни Тимергалиев7
Үзләрен һәрвакыт хаклы дип санарга күнеккән кешеләр коточкыч. ди Толстой, алар гаепсезләрне, изгеләрне хөкем итәргә, хәтта ки Аллаһы тәгаләнең үзен дә гаепле дип санарга батырчылык итәләр, тик алар дигәнчә генә булсын да өстенлек алар ягында калсын Мондый өстенлек кемгә кирәк7 Бигрәк тә хәзерге төсле ачыктан-ачык сөйләшә торган бәйсезлек заманында
Данияр, Дәүрән елгасы аркылы салынган күперне чыгып, тау башына күтәрелә башлады Үр өстеннән карыйсы килә иде аның авылны. Колагына кошлар чыр-чуы ишетелде Туктап тыңлап торды Каян килә бу чыр-чу? Әле яз җитмәгән, февральнең уртасы гына Башын боргалап, кошлар тавышын эзләде Тапты Тау битендәге искерәк бер йорт каршында кәкре-бөкре булып үскән карт өянкегә чыпчыклар җыелган, кояш җылысын сизеп, шулар дөнья куптара икән Кыегыннан күккә сузылган антенна колгасының аратасына ике карга кунган, башларын әле аска иеп. әле күтәреп, әлмәндерек атыналар, ул да түгел, тамак төбе белән каркылдашып алалар
Өйдән башына яулык өстеннән мескен бүрек кигән бер карчык чыкты, кулына тоткан пумаласын болгап, кычкыра башлады
— Көш, нәгаләтләр. көшш! Нәрсә сез, башыгыз беткерләре. үлем чакырып утырасыз7
Каргалар, карчыкны мыскыл иткәндәй, колга өстендә атынуларын дәвам иттерделәр
Тау ягыннан киң табанлы галәмәт дәү чанага өеп кызыл кирпеч төягән чылбырлы трактор үкереп төшә башлады Аның артыннан дәү кырмыскаларны хәтерләткән «Беларусь* тракторлары бер-бер артлы тырылдашып килеп чыкты
Каргалар канат җилпеп очып киттеләр
«Каргаларына хәтле карыша, замананың үзгәрүен менә шуннан аңла инде»,— дип уйлады Данияр, үргә күтәрелгәндә
Үр өстеннән авыл уч төбендәге төсле күренә түбәсен кар баскан йортлар, авылны аркылыга ярып узган агачлар аллеясе элекке алпавыт утары хәтле ак ташпулат — колхоз акчасына салган урта мәктәп бинасы, культура сарае, янгын каланчасы идарә йорты
Айтуганов моннан кырык ел элек кабул итеп алган авыл нинди иде икән7
6
Җәй иде ул чакта 1944 елның җәе иде. Дөнья яшеллеккә күмелгән Кояш елмаеп карый, агачларда кошлар сайраша Балдамар авылының кайчандыр мулла йорты булган мәктәп ишегалдына халык агыла Ямаулы чалбар, терсәге тишелгән иске күлмәк кигән үсмерләр, таякка таянган картлар, бөкрәя төшкән карчыклар, сап-сары чабатаны ак йон оекбаш өстеннән киеп куйган киленнәр мулладан калган кое бурасына, келәт төпләренә килеп кунаклыйлар. Элегрәк килгәннәр сүз куерта:
— Бу Гитлер дигән мәлгуньнең бер дөмегер көне булырмы икән?
— И, әйтмә инде, күрше, кайчан муены астына килер шул нәгаләтнең?
— Адәм каны җирдә ятмас, Галимәбикә, килер бер көн, аллаһы боерса, килми калмас Ходай бар ул, тол катыннарның күз яше, аналарның каргышы бер тотмаса. бер тотар.
Ишегалды тыгызланып тулды инде — кешеләр әле һаман килә Хатын-кызлар урамы-урамы белән, ирләр аерым-аерым килә Инде утырыр-торыр урын да бетте, иске келәтле, өч торык лапаслы йорт сыйдыра алмагач, кешеләрнең күбесе урам якта торып калдылар.
— Килә! — дип, бала-чага кычкырып узарга да өлгермәде, озын торыклы җирән кашка җигелгән кара тарантас капка төбенә җитеп туктады, тарантастан өстенә брезент кожан кигән аксак аяклы бер кеше төште Әлеге җирән кашканы авылның ат караучысы Хабул карт койма буена китереп бәйләде, йөгән тезгенен дугадан чишеп алып, атның аркалыгын бушатып, җирән кашка алдына бер кочак яшел печән китереп салды.
Җәй Күктән кояш карап тора, койма буенда җирән кашка печән күши, кошлар сайраганы ишетелә.
— Җәмәгать, «Сабанчы» колхозы кешеләре, бабайлар, әбиләр, апалар һәм җиңгиләр, и шулай ук үсмерләр! Дәхи дә килеп сугыш кырыннан яраланып кайткан фронтовиклар! Бүгенгесе көнне илдә явыз фашистларга каршы канлы сугышлар барган чорда, сез илне, бигрәк тә фронтны азык белән туендырып торучылар, үзегезнең уп- шы собраниегезгә җыелдыгыз. Көн тәртибе мәгълүмдер дип беләм: персидәтел сайлау Моңынчы колхозны тартып килгән Шәңгәрәев Шайморат чирли — фронт яралары кузгалган Сталбыт, безгә яңа кеше сайларга кирәк Мин картлар белән дә, райкумдагы җаваплы иптәшләр белән дә сөйләштем Сабирҗан абзыйның фронттан канту- зин булып кайткан Фәһиме кулай булыр, диделәр. Сез ничек карарсыз моңа’ Мин үзем, тушы авылның төп үз кешесе, Айтугановныкы- ларны энәсеннән җебенә тикле беләм Бабалары Айтуган — револютсә корбаны, әтисе Сабирҗан, сталбыт, гражданнар сугышында катнашты, Балдамарда силсәвит рәисе булып эшләде, Фәһим үзе менә, күреп торасыз, бу сугыштан яраланып, сталбыт. ранный булып кайтты Әй, кайда син, Айтуганов Фәһим7 Сабирҗан абзый улы, торып бас әле. күрсен әле сине авылдашлар
Өстенә яшькелт гимнастерка, шундый ук төстәге галифе чалбар, аягына чолгау урап, калын табанлы солдат ботинкасы кигән, сул кулын марля белән бәйләп муенына аскан ап-ак чырайлы, чандыр бер егет ишегалды чирәменнән торып баскач, халык аһ итеп куйды:
— Җаныкаем, бигрәкләр дә яшь бит
— Унтугыз яше дә тулмаган түгелме соң әле?
— Малайны күрәләтә ут эченә салмагыз! — дигән тавышлар ишетелде.
Бәхәсләшә торган заманмы7 Сугыш вакыты Сайладылар Кәнсә- ләргә алып кереп, кулына пичәт тоттырдылар Җитәклә!
Район вәкиле тарантасына менеп утырды да китеп барды
Фәһим Айтуганов. унтугыз яшьлек егет, әле кулындагы ярасы да төзәләп җитмәгән фронтовик, ач-ялыгач Балдамары белән, салам түбәләре астыннан каш җимереп карый торган йортлары, күтәрәмгә калган 37 аты, зур йортта ягарга утыны булмыйча, мунчага күчкән гаиләсе белән торып калды
1944 нең җәе Күктән кояш карап тора. Дөнья яшеллеккә күмелгән Тирәкләрдә кошлар сайрый. Өйләренә, дөресрәге — мунчага кайтып керсә, әнисе Гөлйөзем елап утыра. Тугыз яшьлек энесе Фатыйх белән биш яшьлек энесе Раушан әниләренә сыенганнар.
Фәһим ишекне ачык керүгә, әнисе башын күтәрде, күз яшьләрен сөртә-сөртә, гаҗиз тавыш белән
— Нәрсәләр күреп риза булдың, балам9 Башларыңны өтермәндә черетәсең киләмени? Дөньяда без барлыкны уйламадыңмыни9 — диде.
Дәминев үр өстеннән Балдамарга озак карап торды. Моннан да төзегрәк, моннан да матуррак авылны аның ил буйлап йөреп тә күргәне юк әле. Киночыларны алып килергә кирәк, тарихын белергә кирәк, документаль фильм төшерергә мөмкин булыр Җәен, күкрәп үскән агачлары, ак ташпулатлары — мәктәбе, культура сарае, идарә йорты, каланчалары кызылга буяган калай түбәләре, агарып күренгән шифер түбәләре. Терлекчеләр каласы, машина-трактор парклары, мастерскойлары, больницасы. Дәүрән елгасы, ун чакрымга сузылган иолыннары. таллыклары белән теләсә кемнең күңелен үзенә тартыр-дай авыл бу һәм шушыларның барысын бер кеше, фронттан яраланып кайткан кеше юктан бар иткән
Моннан биш-ун еллар элек шулай дип әйтеп кара Авылдагы шушы муллыкны бер кеше юктан бар иткән дип газетага язып кара — каты шелтә эләктерәсеңне көт тә тор Нишләп аны бер кеше эшләсен9 Боларның барысын партия эшләде, партия барлыкка китерде, партиянең зирәк җитәкчелеге аркасында совет крестьяннары якты мул тормышка иреште, дип язарга кушарлар, язмасаң, совет чынбарлыгын дегеткә буяучы булып калырсың Газета саен синең исемеңне төрләндерерләр. шулхәтле дә төрләндерерләр ки. сине урыныңнан алып ташламый торып тынычланмаслар иде
Җитәкчегә җитәкчелек итү мөмкинлеге тудырган төп шарт — аның иреге, бәйсезлеге Кеше үзенең гомере ни бәя. эшләгән эшенең ни бәя торганын, яшәү шартларының күпмегә төшкәнен ачык белергә гиеш Кеше экономик мәсьәләләрдә дөм-сукыр булса, судагы балык кебек йөзә алмый, аның үзе эшләгән өлкәдә тир түгүе мәгънәсезгә әйләнә. Менә шушыларны председательләр эшенең нигезе итеп алмыйлар. колхозны күтәрү, экономиканы ныгыту хакында баш ватканда алар логика чылбырыннан кешене төшереп калдыралар Фәһим Айтуганов өзлексез, көне-төне үзе җитәкләгән авыллардагы кешеләрнең матур һәм мул яшәүләрен генә түгел, дөрес яшәүләрен цә уйлап эш итә. күрәсең Бервакытны Сыктывкар шәһәренә мәкалә язарга баргач, бер урманчы карт Даниярга гомергә онытылмаслык гүзләр әйткән иде 'Әгәр кеше дөрес яши икән, ул үз-үзенә бүләк- Цанияр тирән мәгънәле бу сүзләрне күңелендә озак вакытлар кабатлап йөрде Нәрсә дигән сүз ул - «дөрес яшәү.9 Эчми дә. тартмый да. ипләгән яхшылыгы шуннан артмый да дигән сүзме9 Югарыдан нәрсә сушалар. нинди сукмактан барырга әмер итәләр — шуны үтәп тору хигән сүзме9 Юк. юк. тагын бер тапкыр юк' Дөрес яшәү — наму- ;ың кушканча яшәү Менә нәрсәне күз алдында тота урманчы Әгәр син намусың кушканча яшисең икән илгә дә, коллективыңа да, реңә дә хилафлык китерә алмыйсың Данияр кичә, ветераннар җые
лышында. Фәһим Айтуганов сөйләгән сүзләрдән нәкъ менә шуны аңлады.
Даниярның уйлары отыры тармаклана барды
Кешенең кимчелеге була, кеше гел нурдан-яктыдан гына тормый Ләкин кимчелек белән кимчелек арасында аерма бар. Нинди кимчелекне гафу итеп була, ниндиен гафу итеп булмый?
Комсызлык начар, аны гафу итеп булмый Ярамый да гафу итәргә Комсызлар авылны эчтән таркаталар, кешеләрне бер-берсе белән дошманлаштыралар, чөнки «ике бөркет сугышса, ябалакка жим була» Кешеләрнең үзара талашып, бозылышып йөргән чакларында, комсыз кеше үз оясына мал ташый Мал бит әллә каян, күктән төшми, колхоз милкеннән алына.
Үз кыйблаң булмау — шулай ук гафу итеп булмаслык кимчелек Бу сыйфат үзе артыннан бик күп төрле башка кимчелекләрне ияртеп килә ялагайлык, ләббәйкәлек, килешеп-ярашып гомер итү һәм башкалар, һәм башкалар.
Үзбаш эшләмәү, мөстәкыйль фикер йөртә белмәү, институтта укыганны, райкомда ишеткәнеңне кабатлап йөрү дә — бик зур кимчелек, андый җитәкчеләр, гадәттә, кыюлар һәм мөстәкыйль эшләргә теләгәннәрнең юлына аркылы төшәләр, инициативаны буалар, шәхесне танымыйлар
Уйлары шул урынга килеп җиткәч. Дәминев учы белән маңгаена сугып куйды Райком секретаре Тимергалиев белән колхоз председателе Галинур Айтуганов арасында килеп чыккан бәрелешләрне менә шул җирлектән эзләргә кирәк түгелме икән9
Бу инде язылачак мәкаләнең нигезе була ала.
Шушыларны үзе өчен ачыклап бетерсә, Дәминев инде Морат Баянович белән аяк терәп сөйләшә алачак
7
Даниярның күптән сынаганы бар: шәһәрнең сулышы нинди икәнен беләсең килсә — базарына бар, авылның нинди икәнен беләсең килсә — кибетенә кер.
Ишек өстенә «Промтоварлар» дип мөһер сугылган таш кибеткә керде Данияр Күзе киштәләрдәге бала-чага киеменә, ситсы товарларына, эшкә кия торган кыска туннарга, кирза итекләргә төште. Аларның берсенә дә тукталмады Ярты кибетне алып торган, агач рамнар эчендәге зур мотоциклның артына чыгып, аның кайбер детальләрен «барларга» кереште. Ныгытып кереште — идәнгә утырып. Биредән аңа прилавка артында басып торучы кибетчеләр дә, әйбер алырга килгән җиңгиләр дә аермачык күренә, сөйләшкәннәре аермачык ишетелә иде.
— Тәгъзимә, җаныем, карасана, менә бу ал бумази читсың күлмәккә ярамас микән9 Кичәгенәк тә кергәнием, син югында карап та чыгып киткәнием, гел дә менә күңелемә ятып тора шул читсың.
Түгәрәк йомры гәүдәле кибетче — яшь кенә хатын, ак халатының чабуларын җилфердәтеп, «читсы» сораучы янына килеп җитә:
— Бумы9 Бу, Гыйшкыҗамал түти, суйган да каплаган бу. Ничә метр үлчим?
— Ничә җитәр дип уйлыйсың9 Белсәң аны син беләсең инде. Югары Камышлылар әйтә, Тәгъзимәнең күзе шундаен да очлы, бер күз сирпеп алу белән катыллар аягына ничәнче размирлы калуш, ирләр башына ничәнче размирлы кәләпүш кирәген әйтә дә бирә^ диләр Югары Камышлының Бәтел белән Түбән Камышлының Чүкеч Пәрдеш бәхәсләшкәннәр
— Нәрсә дип бәхәсләшкәннәр?
И нәрсә дип сорап торган булма инде! Нәрсә дип булсын — Бал- дамар сатучысы Тәгъзимә әйбәтрәкме, Акчуртан сатучысы Әлмирә әйбәтрәкме дип?
Соң шуннан, шуннан7 Әйбәтлекне нәрсә белән үлчәгәннәр7 Кайсысы ирләр киеменең размирын белә дип инде Чүкеч Пәрдеш оттырган Икесе дә бергә ике кибеттә булганнар синнән = дә. Әлмирәдән дә аякларының да башларының размирын белешкән- 2 нәр Син әйткәне түтелке-түтелке булып чыккан
— Нәрсәдән бәхәсләшкәннәр7
— И нәрсәдән дип сорап торган булма инде' Хәзер нәрсәдән бәхәсләшеп була7 Җартыдан, әлбәттә' Бәтел карт Чүкеч Пәрдештән = оттырган җартысын таптыра башлаган Давай булгач давай — бир- 2 мәскә нисмиеш права' Ник бәхәсләшкәненә нират булган Чүкеч Пәр- * деш Каян аласың аны җартыны хәзер — күзгә кырып салырга да < җук бит ул Ничә кибет арасында киләп сарганнар болар, аракы сата $ дип даны чыккан Сәрвәриягә дә кереп бакканнар, җук булгач җук — = вәссәлам' Пириструйке дигән закун бетерде бит ул җарты-мортыны <
— Суң шуннан, нәрсә белән беткән суң бәхәсләре7
— Нәрсә белән бетсен! Бәтел картның үзенә ялына башлаган Чүкеч Пәрдеш. «Менә сиңа җегерме тәңкә акча, теләсәң каян тап үзең'» — дигән Ә тегесе Бәдыйгелҗамал корткасының утын-мазар апкайттырасы булса дип яшереп саклаган җартысын җегерме сумга сатып алган, ди
Икесе бергә кибетне яңгыратып көлделәр
— Ул котырган сыер сөтен бетереп бик яхшы иттеләр, хатыннарның җаны канат какты Урамда, кибет төпләрендә болагайланып йөргән ирләребезне эзләп теңкә корымый, ичмаса. — диде йомры гәүдәле сатучы.
— Җук. алай ук дибәйтеп бетермә әле син. Тәгъзимә Бетермә-әә. Җарты дигән чалмалы баш минем утынымны да апкайттыра капка баганамны да утырттыра, печәнемне дә кайтарып аудара торганые Сезгә ярый ул, гүәрдин күк ирләрегез булгалларга, ә мин сугыш беткәннән бирле тол катын, нишлим хәзер7 Җук. безнең ишеләрне ике кулсыз итте пириструйке Өченче көн Казаллар кайткаллар ие Җир тишекләренә керердәй булдым, тәки таба алмадым Ә үзләре сумкасын тутырып алмасын, әфлисунын, әчтерхан чикләвегенә тикле алып кайткаллар. Бер ыстакан әче бал да капмыйча, авыз-борын төяп китеп бардылар, бәгырь итләрем Акчурталларга тентү кергән ике кешенең бал мичкәсен алып чыккаллар Алып чыгып кына калсалар бер хәл ие әле. малакаем. балта белән бәреп ваткаллар ■ әче бал исе бөтен авылга таралган Ул гынамы' Өстәвенә—икешәр җөз тәңкә ыштыраф салгаллар Ыштыраф салучылар кем диген7 Үзебез-нең колхоз мөртәте — Чокыр башы Моталлипның кызлар чырае күрмәгән чулак Шәңгәрәе бит Таулы Төбәккә барып, милитсе чикмәне кигән булалар да. кулларына пугач тотып, адәм куркытып җөриләр әдәм тәганәләре' Менә нинди көннәргә калдык. Тәгъзимә. пиристрой- ке дигән закунсыз закуннар аркасында
«Бер генә җулга калдыр инде, энем Шәңгәрәй, син бит чит кеше түгел, үзебезнең Балдамарныкы'•—дип ялыналар икән тегеңгәргә Кая ул' «Малчайт!» — дип кенә кычкыра ди Урысча белә, янәсе, бук писере! Татарчасын рәтләп сөйләшә белмәгән башы белән урысчага үрелгән була икән әле, гарьлегеңнән үләрсең, валлаһи* Үзебез гаепле, урысча белмәсә. кеше булмас, эт типкәсендә җөрер дигән булып, балаларыбызны урыс-унтагай мәктәпләренә тыгып бетерәбез дә, аннан ары аларның «Малчайт'* дип кычкырганнарына гарьләнеп йөрибез
— Карале, Гыйшкыҗамалттәй, без бит әле төп эшебезне оныттык Күлмәккә дигән алсу бумазины ничә метр үлчә дигән идең әле
— Нинди бумази, нинди күлмәк ул тагын?! — диде тәмам ярсынып җиткән Гыйшкыҗамал түти. — Берсе бер күземә күренми, берсенең бер кирәге җук. Әнә Казаллар апкайткан күлмәкләрем дә сандык тулып җата Хуш, сау бул, җәме! — дип. ишекне дөбердәтеп ябып чыгып китте..
Данияр мәкаләләрен очеркларын гел русча язса да, соңгы елларда бик бирелеп татар китапларын укый, гаиләдә һәм иптәшләре арасында гел татарча сөйләшергә тырыша, «әткәм-әнкәмнең телен» ярыйсы ук яхшы үзләштердем дип, күңеленнән тын гына куанып йөри иде. кибеттәге сөйләшүне ишеткәч, таң калды Менә сөйләшеп карый икән авыл халкы! Менә күрсәтә икән татар теленең ачылыгын, чәч пәкесе кебек үткенлеген.
Шул уйлары белән, үзе дә сизмәстән, әкрен генә баш чайкый- чайкый. идәндә, мотоцикл яшьнеге артында утырып тора иде, кибеткә тагын бер хатын килеп керде Монысы Гыйшкыҗамал түти яшендә түгел, монысы әле, күп булса, кырык яшьләрендәдер, киемнәр моның чекерәеп күзгә кереп тора, билне бик хәтәр кысып, ак каеш белән буган, аягында биек үкчәле ак туфли, кулында ридикюль.
— Тәгъзимушка, чибәркәй, нинди яңалыкларың бар. матур- чик9 — дип шыкы-шыкы басып прилавка алдында йөренеп алды ул
Данияр чак кына көлеп җибәрмәде Монысының сөйләшүе күңелне болгатыр дәрәҗәдә төче иде. Шәһәрчә иде.
— Мин сораган теге хушбуй кайтмадымы әле, Тәгъзимушка?
— Юк шул әле, Фаина ханым Сез сораган «Париж-Москва» духие кайтмады әле. Базада гел вәгъдә итәләр, гел сүзләрендә тормыйлар, — диде сатучы Тәгъзимә — Башка нәрсә кирәк түгелме соң, Фаина Фәттәховна?
— Юк. Тәгъзимушка, башкасы кирәкми Кстати, ишеттеңме, Галинурны эшеннән алганнар икән бит?
— Кайсы Галинурны9 — диде сатучы хатын, йөзенә аптырау галәмәте чыкты
— Соң кайсы дип, Фәһим Сабирҗановичның олы улын инде Кеше сөйли, имеш, эчә икән, хатынын кыйнаган икән, эшен райкомда тикшерәселәр икән, ди Карале, нинди акыллы, нинди пөхтә малай иде Балдамарда чакта Әлкәш булган диген, ә9!
— Болар барысы да гайбәт, Фаина Фәттәховна. Моннан бүтән кешегә сөйләмәгез берүк
— Бетте, җаным, бетте, Тәгъзимушка. яратмыйм гайбәт сөйләгәнне Гайбәтче корткаларны җен урынына күрәм Карале, чибәр кызый, Айтугановны пенсиягә җибәрәселәр, имеш, ди. Малаен тәрбияли белмәгән, үзе җитәкләгән колхозда, ягъни безнең «Сабанчы»да кода- кодагыйлык оештырып ята икән, дип гәзиткә язганнар диме, обкомга хат җибәргәннәр диме9 Шул сүз дөрес микән9
— Барысы да гайбәт, Фаина Фәттәховна. Заманында синең турыда да. үзен врач дип йөри икән, врач булыр өчен, институт бетерергә кирәк. Ә ул сестра-нәнке генә, дип СҮЗ чыгардылар
— Чыгарырлар, җаным, чыгарырлар, институт бетергәнеңне белә торып, юрамалый, киметеп сөйлиләр, күпсенәләр Әнә бит Фәһим Сабирҗановичның кияве Максудны да институт бетермәгән, фельдшер. имеш, күршем Нурлыгаянушка әйтмешли, өшегән кишер дигән булалар И гайбәтче дә халык! Юк. дускаем яратмыйм гайбәтчеләрне. җен урынына күрәм Әле менә беркөнне генә сөйләп тордылар, теге бик нечкә тавыш белән җырлый торган, егетләрнең ушын ала торган Лираны әйтәм, әнә шуның ире хатынының клубларга чабып, теләсә кем белән авыз ерып сөйләшкәнгә, дөрес булса, хыянәт тә
ггкәненә түзә алмыйча асылынып үлгән, диләр...
Монысы чамадан тыш иде инде Кичә җанында иң изге тойгылар уяткан җырчы турында ямьсез сүзләрне тагын да тыңлыйсы «илмичә, Данияр мотоцикл артыннан күтәрелде:
— Тәгъзимә, әйтегез әле. бу мотоцикл күптән кайттымы сезгә, запчастьләре бармы аның7 — диде
Сатучы Тәгъзимә дә, «гайбәтчеләрне җен урынына күргән» § Фаина Фәттаховна да кинәт югалып калдылар
— И җаным Тәгъзимә, әйтмисең дә. әллә ниткән чит кеше бар | икән бит.—дип. Фаина Фәттаховна сатучыны шелтәләп алды һәм £ битен-башын сыпыргалап ашык-пошык кына чыгып китте
«Советская Россия» газетасының үз хәбәрчесе булып билгеләнгән- ? нән соң Даниярга Россиянең аркылысын-буен йөреп чыгарга туры '■ килде Урта полосада халык әле һаман да авыр яши. йортлар җимерек, каралты-кура кечкенә, эшләп тапканны берәмтекләп кенә тоталар, бер дә узыныр чамалары күренми Данияр үзе өчен үрнәк итеп халык тормышын саный, каян күтәрелгәннәрен онытып, айга сикерергә азапланган түрәләрне ихтирам итми
Идел буйларында да ярлы авылларны байтак күрде Данияр, аларның нигә ярлы икәнлекләрен ойрәнде. шулар аркылы «Сабан- чы»га килеп чыкты Килеп чыгуы да очраклы түгел. Айтугановны ул обком пленумнарында күзәтеп йөри, ул сөйләгән сүзләргә колак сала, гомумән, ул хәзер аның игътибар үзәгендә Шәһәр зыялысы төсле затлы киемнән, кайчан карама, ак күлмәктән, костюмына туры китереп таккан пөхтә галстуктан, республика җитәкчеләре белән дә, колхоз хуҗалары белән дә ипле генә сөйләшә, коңгырт күзләренең почмагында вак җилпәзәләр булып посып торган хәйләкәрлек, сынап-тикшереп карау аның тәҗрибәле кеше икәнен әйтеп торалар. Ләкин ул. Данияр уенча, күңелендәгесен тышка чыгарып аударырга ашыкмый Обкомның бер пленумында Таулы Төбәк районы «Сабанчы» колхозы председателе Фәһим Сабирҗанович Айтугановка сүз бирелгәч, биш йөз кеше сыешлы конференцияләр залы тынып калды, игътибар трибунага чыгып баскан председательгә, аның биек маңгаена, алсуланыбрак киткән озынча йөзенә төбәлде Данияр күрде, журналистлык тәҗрибәсе, очлы күзе белән күрде президиумда күршесе белән тоташ сөйләшеп утырган обком секретаре да. сөйләшүдән туктап, бөдрә чәчле башын трибунага таба борды
’ Менә шунда Данияр председатель Айтугановның ни уйлаганын, күңелендә ни йөрткәнен үтемле итеп сөйли белүен, залны тыңларга мәҗбүр итә белүен күрде Юк. Айтуганов. үзен алга чыгарырга теләп, оратор булып кычкырмый, ул зал белән киңәшә, бергәләп уйлый, бергәләп нәтиҗә чыгара, нәтиҗәләрен үзе җитәкләгән «Сабанчы» колхозы мисаллары белән беркетә бара иде
Данияр «Сабанчы»ның ничек миллионер булып китүе белән күптән кызыксына, тик әле аның моңа ничек ирешкәнен белми, белә дә алмый, ул хакта бит юл уңаенда, хәл-әхвәл сорашып, әңгәмә корып торудан гына әллә ни белә алмыйсың, моның өчен «Сабанчы»ның үзенә барырга, һәммәсен үз күзең белән күрергә, кешеләре белән якыннан танышыгт-аралашып яшәргә кирәк Әнә шул аралашып яшәүгә вакыт җитми аптырата Әзерләнеп кенә бетәсең — Мәскәү сине йә Чабаксарга. йә Йошкар-Олага һич югы рейд бригадасы белән Иделне өйрәнергә җибәрә Ә «Сабанчы», якында гына булса да. гел кала килә
Ниһаять, менә җай чыкты. Кулына хат тоттырып, аны райком секретаре белән председатель арасында килеп чыккан конфликтны ачыклап, мәкалә язып кайтырга җибәрделәр.
Данияр хәбәрче булып эшләү дәверендә секретарьларның төрлесен күрде. Бар аларның зирәкләре — районга гомерлеккә килмәвен аңлап, кешеләр белән кешечә мөгамәлә кылганнары Болары белә, секретарь булып пычагым да кыра алмыйсың. Утызынчы елларны урта хәллене нигезеннән кубарып. Себергә кудылар Шуннан бирле авылда тәртип юк. җан теләп эшләү юк. сеңерең өзелгәнче тартсаң да, кендегеңнән югары сикерә алмыйсың. Чөнки Мәскәү обком өстеннән. обком райком өстеннән, райком председательләр өстеннән командалык итеп килә һәм киләчәк.
Райком секретарьларының икенче берләре, үзләрен дөньяның кендеге санап, кабыкларыннан чыкканчы тырышалар Алар өчен крестьянны кайгырту түгел, югары оешмалардан мактау сүзе ишетү кадерлерәк. Мондыйларны ахыр чиктә үкенү, дөньядан күңел кайту, җан газаплары көтә.
Тимергалиев шуларның кайсысына керә — Дәминев моны ачыкларга тиеш. Ачыклау Тимергалиев белән сөйләшкәнче булса әйбәтрәк, чөнки секретарь үзен беркайчан да екмаячак...
Дәминев уенча, Тимергалиев Таулы Төбәккә көтмәгәндәрәк килгән Райкомның элекке секретаре Баязит Ханзафаров — авыл хуҗалыгы белгече, агроном, ә беренче секретарь постына килгәнче колхозда парторг, совхозда директор, райкомда идеология секретаре булып эшләгән Ул гынамы’ Ханзафаров шушы якларда туып үскән, иген игүнең инде серләренә төшенеп җиткән булган Командалык алымының хәвефле нәтиҗәләрен үз җилкәсендә татыган җитәкче буларак. ул сак эш итәргә, ватмаска-сытмаска өйрәнгән, аның эзләнү- чән тынгысыз табигате Таулы Төбәкнең уңдырышсыз көлсу туфрагында да уңыш үстереп була икәнне исбатлап биргән иде.
Партия өлкә комитетында аңа өмет багладылар: дәүләт мәнфәгатен дә. халык мәнфәгатен дә екмый торган секретарь үсеп чыкты, дип докладларда исемен зурладылар Аның эш тәҗрибәсен башкаларга да күчерергә әзер иделәр Тик көтмәгәндә эшләр кире якка сүтелде дә китте Ханзафаров, үзен партия эшеннән җибәрүләрен сорап, обкомга, туп-туры Беренченең үзенә гариза язып бирде. Аптырадылар. җибәрмәскә теләделәр, сәбәбен белгәч, җибәрми булдыра алмадылар Ханзафаров шикәр авыруы белән интегә икән. Димәк, ул өзлексез үзен кайгыртырга, режим тотарга тиеш булып чыга. Ә райкомга кем генә килми — өлкәдән дә, үзәктән дә, барысы белән бергә булырга, мәҗлесләр үткәрергә, табын өстәлләре янында армый- талмый «эшләргә» кирәк бит инде Әгәр шуны булдыра алмыйсың икән — син нинди секретарь’ Шикәр авыруы белән көне-төне киңәшмәләрдә дә утыра алмыйсың Тәүлекләр буе иген басуларында да йөрүе кыен Иң авыры — син диета сакларга, үзең белән сумкада ризык һәм чәйле термос йөртергә мәҗбүрсең. Вакчыл кеше кебек, урык-сурык, үзең белән йөрткән сумкадан ашарга тотынгач, синең нинди абруең кала’
Китте Ханзафаров. Кешеләрнең сәламәтлеген кайгырта торган урынга, өлкә профсоюзларына күчте
Таулы Төбәкне алдынгылар сафына алып чыга язуын истә тотып, иң зур корылык килгән елны өлкәне коткарышканы өчен Казанда аңа кирәкле кешеләр өчен дип саклана торган фондтан квартир бирделәр, әйбәт фатир, яхшы планировкалы, совмин аппараты өчен эшләнгән йорттан. Хатыны сөенде, балалары сөенде, Ханзафаров үзе генә сөенмәде, чөнки әле генә күкрәп торган секретарь, беренче кул партработник, әкренләп онытыла, бер дә булмаган кебек, юкка чыга
бара иде Секретарь чагында көннәр буе чылтырап торган телефон зеңгелдәүләре туктады, урындагы кешеләр генә түтел. аның янында секретарь чакта туктаусыз бөтерелгән туганнарына тикле онытты аны. Ялагай булганнар икән, үзләренә кирәккә тасма телләнгәннәр.
Аны онытмаган бердәнбер кеше корреспондент Дәминев булып о чыкты.
О-оо, Баязит Харисович! Сезме бу? Хәлләрегез ничек’ Нигә = шалтыратам дисезме? Сагындым Акыллы кешеләр сагындыра бит Z ул, хе-хе-хе. Серьезно. Сезгә барып чыгарга мөмкин түгелме’ Дачага 5 укмыни? Ярый, алайса, мәшәкать булмаса, дачада очрашыйк Хәзер - мин машина гына чакыртам да Ярый, ярый, гаиләгезне дә алырга була. Тик, чурр! Безгә икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк
Ханзафаровның дача дигәне профсоюз дачасы булып чыкты. = Аны быел шунда беркеткәннәр икән. Идел буенда. Боровое Матюши- х но ягында Элек хөкүмәт дачалары Аккош күле буенда иде. Игнатов * дигән обком секретаре ул якларга оргсинтез заводы салдыргач, җил- “ ле көннәрдә завод төтене һәм төрле агулы исләр Аккош күле буенда- гы урманнарга, дачаларга чаклы килеп җиткәч, республика җитәкче- 2 ләре, ул урыннарда язучыларның иҗат йорты белән пионер лагерьларын гына калдырып, менә шушы яңа урынга күчеп килделәр. Ике бүлмәле фин йорты булып чыкты дача дигәннәре, бик тә тыныч һәм аулак урында икән
Машинадан төшүгә, Ханзафаровның хатыны махсус кибеткә азык-төлек алырга китте. Ханзафаров белән Данияр икәү генә аулакта торып калдылар. Даниярның күңеленә китереп суккан беренче тойгы Ханзафаровның ничектер кечерәеп калуы, ябыгуы, битенә күп булып җыерчыклар кунуы иде Секретарь чагында ул алсу янып торган шома битле, ирен читләреннән елмаю китми торган ягымлы чырайлы, корсак шәрифләре дә түгәрәк булып, үз кадерен белеп, дәрәҗәсен саклап сөйләшә торган олпат кеше иде Секретарь чагында ул бер мәлне унбиш көнләп больницада яткан иде, хәлен белешергә баргач, Данияр аны шаяртып: «Корсак шәрифләре кимемиме соң?» — дип сораган иде, Ханзафаров көлемсерәп болай диде «Хатыным әйтте, зинһар, корсагыңны киметә күрмә, район халкы алдында бер авторитетың да калмас, дип әйтте» Боеккан Баязит Харисович, күзләренең җетелеге сүнгән Кешене, күрәсең, ике нәрсә тотып тора сәламәтлек һәм дәрәҗә Ханзафаров өчен инде хәзер боларның берсе дә юк иде.
Өмет иткән сөйләшү була алмады
Ханзафаров хәбәрче дусты Дәминев биргән сорауларга кыска гына итеп: әйе. юк. була, булмый, дип бер генә сүз белән җавап биреп утырды Ул хәзер дә елмая, ләкин инде бу көр күңел белән, рәхәтләнеп, җәелеп елмаю түгел, моңсу елмаю иде.
«Нүжәли барлык секретарьларны да шул язмыш көтә’» —дип борчылып уйлады Данияр ул чакта
— Карагыз әле. Баязит Харисович. Таулы Төбәккә, сезнең урынга килгән секретарь ниндирәк кеше? Холкы-фигыле дигәндәй Шундый зур районны җилкәсендә күтәреп бара алырлыкмы ул’
— Мин бит аны белмим Аны бит каяндыр читтән китерделәр Эшләп карасын, күрербез -диде Ханзафаров
Данияр көткән җавап түгел иде бу Ул-бу булмагае дип. сакланып кына әйтелгән җавап иде Аның яңа секретарьны белмәве мөмкин түгел, чөнки бу эшкә аны ул үзе тәкъдим иткән, диделәр
Бу хәл Дәминевне аптырашта калдырды «Димәк, партработник- лар. урындык биләп утырган чакта гына гайрәтле, урыннарыннан очтылармы, алар үз фикерләрен дә әйтә алмый торган мескен булып калалар икән » — дип нәтиҗә ясады ул
Дәминев кунак йортына әйләнеп кайтканда. Нәсимә җиңги, мичләрне ягып томалаган, табын әзерләргә керешкән иде.
Йомшак мич җылысына җаннары рәхәтләнеп (батарей җылысы бөтенләй башка бит ул!), бала чактагы авыл өйләрен искә төшереп алды Данияр
— Менә җәннәт кайда икән ул! — диде.
Нәсимә җиңгинең чырае иртәнге яктагы кебек үк ягымлы, сөйләшүе теле-телгә йокмас дәрәҗәдә тиз һәм үткен иде
— Кече атны макта, олы атны җик, дигәннәр Авылны мактасагыз да. авылда тормыйсыз бит әле, әз генә аң керә башладымы, шәһәр ягына койрык тайдырасыз. — дип рәхәтләнеп, чын көлү белән, үз итеп көлде Нәсимә җиңги
Ул өстенә ак халат кигән, бу кием аңа бик тә килешә, ихтимал, ак халатның килешкәнен ул үзе дә беләдер, инде илле ике яшендә булса да җәт-җәт кенә атлап йөри, иреннәре ачылганда, ике көмеш теше күренеп китә иде.
— Менә, энем Данияр, алдан-ала кисәтеп куям, мин аш-су остасы түгел, гаеп итештән булмасын. Менә тушыларны әзерләдем мин сиңа, яратсаң ашарсың, яратмасаң ашамассың. Улым Әдһәм белән ирем Ис- хакка нәрсә пешерсәң дә ярый, эш кешеләре сугып кына куялар, ә сиңа болар, бәлкем, гүпчи дә ярамас Тәмсез булса, әйт. яшермә, персидәтелебез Фәһим абзый сиңа, мужыт, яңа бер пувыр табар. — дип тәлинкә белән ашны, ярмаланып пешкән ап-ак бәрәңгене, симез сарык итен өстәлгә китереп куйды.
Дегет төсле куе итеп чәй ясап китерде Нәсимә җиңги.
Даниярның сынаганы бар — аш тәмле булса да, аның шулай икәнен белеп торсалар да. аш осталары иң әүвәл үзләренең кимчелекләрен әйткән булып, пешергән ризыкларын башкаларның тел тидерүеннән саклап калалар. Бу. күрәсең, халык йолаларының бер төре, үз-үзеңне тәнкыйтьләүнең, гади һәм тыйнак булуның бер рәвешедер.
— Бик тәмле ризыкларың, Нәсимә җиңги, телеңне йотарлык, перәметеки патшалар ашы' — диде Данияр һәм шул сүзе белән ул кунак йортын караучының сүз сөйләшү аппетитын кузгатып җибәрде
— Әйдә, шулай дигән бул инде Безнең Балдамарда Сәләхи Сәлимҗаны барые, әнә шул Сәләхи Сәлимҗаны әйтә торганые: мактыйлар сине, күзгә карап мактыйлар, син моның җүкә чөй икәнен дә беләсең, әммәдәхи шуңа биреләсең, ник дип әйткәндә, кага торгач, керә бит җүкә чөй. Мин дә шулай, картым Исхак белән улым Әдһәм җүкә чөй каксалар, ашны тагын да тәмлерәк итеп пешерергә тырышам итен күбрәк салам, суганын-борычын да жәлләмим, озаклап кайнатам, ә теге хитрыйлар минем йомшак якны беләләр, җүкә чөйне кагыпмы кагалар' Ә бит мин кунак йортына эшкә килгәнче авылның күз өстендәге кашы ием, тракторчылар бригадасының хисапчысы булып тордым заманында, яшелчәчеләр бригадасында башлык булып эшләдем. Идарә йортында идән юармын да, кунак йортында аш пешереп торырмын, дип башка да китергән югые минем Персидәтелебез бик тәмле телле. Менә ул инде җүкә чөйне кага белә Мактый башласа, сусыз юа. җилсез киптерә Шулай бер көнне яшелчә бакчасыннан арып-талып. аякларымны көч-хәл белән сөйрәп кайтып киләм Карасам — каршыма ук Фәһим абый килә Без аңардан никтер шүрлибез Әллә оялабызмы’ Ул килгәнне күрсәк капка ар- тынамы-каямы качып калырга тырышабыз Кием ямьсездер күк тоела, куллар да юылмаган кебек Бу юлы килгәнен күрми калдым, күрәсемә күрәдер инде Туктатты, хәлләрне сорашты аннан ары килеп әйтә бу син. ди. Нәсимә сеңлем, ди. бик авыр эшләрдә йөрдең моңынчы. ди. әллә җиңелрәк эшкә күчеп карыйсыңмы ди Нинди 38
сүз ул, Фәһим абый, мин әйтәм. җиңел эш? Әллә, мин әйтәм. сез минем эштән канәгать түгелме, дим Юк. ди бу. канәгать мин синең эшеңнән, әниең мәрхүм дә бик уңган, бик йөрәкле, бик намуслы кеше ие. син дә аның төсле, ди Бу миңа идарә йортын тәкъдим итә. Йа ходаем, персидәтел ярдәмчесе итеп чакырмый торгандыр бит9 Чакыр- са бетте баш. Җыен ир-ат арасында ничек утырырсың’ Өйгә кайтулар. өйдәгеләрне вакытында ашатулар бетә бит инде аннары. ~ Нинди эштер бит әле. Фәһим абый, дигән булам Әллә мужыт бөтен- * ләй дә мин эшли алмый торган эштер ул. Юк. ди бу. син эшли ала i торган эш ул. Нәсимә сеңлем, ди. заманында әниең Галимәбикә ул 2 эшне гөлләр кебек итеп башкара торганые
Пәрәмәч-күмәч, Фәһим абый, минем әни идән себереп, идарә f йортын җыештырып торды бит ул. Әллә, ходаем, бер аллам мине дә = шул эшкә чакырасыңмы? — дим
— Нәкъ шул эшкә. — ди бу. малакаем. күзен дә йоммый әйтеп < тора. A
Гарьләндем, үпкәләдем, шулай да бик артык сиздермәдем
— Дәрәҗәлерәк эш юкмы соң. Фәһим абый? — дидем
— Идарә йортын күз явыңны алырлык чиста итеп тоту — безнең колхоздагы иң дәрәҗәле эш. Нәсимә. — ди бу миңа — Мин бит ул эшкә булыр-булмас җиңгиләрне чакырмыйм, үз йортларын да чиста итеп тота белмәгәннәрне Сине чакырам. Галимәбикә кызын Әниеңә алмаш итеп. Галимәбикә мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын минем дәрәҗәне бик тә күтәрде. Аның кулы тигән төш көлеп тора торганые Ул — авылда гаделлекнең, намуслылыкның үрнәге булды Аңа карап мине дә намуслы, диделәр Намуслы булмаса. үз янына шундаен да намуслы кешене алмасые. диделәр Әниең Галимәбикә янына әтиең һашимулланы чакырып алдым Унҗиде ел буена идарәнең атын карады, утынын кисте, әниең белән бергәләп, колхозның намусын саклашты. Әтиең дә гүр иясе, әниең дә, мин аларны сагынам, башкаларга дан итеп сөйлим, мин алар белән горурланам Казан каласыннан килсәләр дә. Мәскәүнең үзеннән килсәләр дә. идарә йортына аяк басу белән түрәләр үзгәреп китә торганнарые. башкача ихтирам беләнрәк сөйләшә башлый торганнарые Мужикны тәмәке тарттырмады ул идарә йортында, пычрак алып керттермәде Берәрсе, читтән килгәне, төпчеген ташлап карасын. Галимәбикә күрше андый мәнсез адәмне утлы табага бастыра торганые
Алардан соң әллә ничә кеше алмаштырдым, юк. якын да килерлек түгел, әниең белән янәшә куярлык түгел Йә эш рәтен белмиләр, йә телләре авызларына сыймый Нишлисең, киләсеңме Өзеп кенә әйт. юкса, бүген үк шул урынга икенче кеше эзли башлыйм.— ди.
Нәсимә җиңги тагын бер мәртәбә келтерәп кенә көлеп куйды
— Тәки ышандырды, тәки тушы урынга беркетеп куйды, инде менә ияләштем, башка эшкә кул да бармый, теләк тә юк Персидәте- лебезнең әйткән сүзләре хәзер инде дөрес тә кебек тоела үземне гел аның уң кулы, ярдәмчесе итеп тоям Казаннарга китеп, кайтмый чарак торса, борчылам, ул-бу булмадымы икән, дим Алтмыш яше тулган көннәрдә халык арасында сүз чыкты, пенсиягә китә икән циделәр Куркуга калдым Яңа килгән кеше Фәһимулла абый кебек гадел булырмы? Ул китсә, авылларга газны кем кертеп бетерер’ Пекарьни бинасын кем өлгертер’ Кешенеке кештәктә, үземнеке үзәк- гә, диләр бит Бөтен авыл белән кайгыга калдык Аллага шөкер, китмәде, аллага шөкер, эшли Китми калуы Галинур аркасында Әгәр дә мәгәр райком аның улына каныкмаса китәдерме персидә- гелебез. ике дә уйламый китәдерме, улы белән берьюлы гына китәсе килмәде, шуңа күрә генә «Сабанчы»да торып калды Китсә, беткә-
ниек. аның кебек тә колхоз җанлы, аның кебек тә кешеләрне кайгырта торган бүтән персидәтел әйләнә-тирәсендә дә юк, булмас та...
Данияр Дәминев язу өстәле янында, кунак йортының биек тәрәзәле иркен бүлмәсендә япа-ялгызы гына калгач. Нәсимә җиңгинең гадәти бер нәрсә генә итеп, юл уңаенда гына сөйләп ташлаган сүзләрен күңеленнән үткәреп, аларның мәгънәсен уйлады.
Дөньялар үзгәрә Ул белгәннән бирле генә дә җир йөзендә күпме яңалык булды Аттан тракторга күчтеләр. Авылга йөк машиналары кайтып тулды. Басудагы чүп үләннәрне Данияр белән аның абыйсы кулдан утыйлар иде. Хәзер кулдан утамыйлар Кырларны очкычлар эшкәртә. Болынны чалгы белән чапмыйлар, печән машиналары чаба. Тегермәннәрне авыл инешләреннән җыелган буа суы әйләндерми. электр әйләндерә. Ике канатлы аэропланнарны реактив очкычлар алыштырды. Кеше галәмгә очты, Айга менде, Венерага, Марска юл алды.
Ә күлмәкне һаман энә белән тегәләр. Идәнне чүпрәк белән юалар Бәрәңгене һаман гап-гади пычак белән әрчиләр.
Дөньяда, җир йөзендә үзгәрми торган нәрсәләр бар. Кешегә мөнәсәбәт, кешене кеше итеп карау үзгәрмәскә тиеш Әллә ниткән машиналар да моны алыштыра алмый. Менә шушыны аңламаган председатель, шушыны аңламаган райком секретаре, шушыны аңламаган совмин председателе, ниһаять, шушыны аңламаган Үзәк Комитет секретаре эшне җайга сала алмый. Эшләмичә, тир түкмичә, берни дә бармый Берәү дә сиңа әзерне китереп куймый. Эш эшләргә кирәк — тир түгәргә Муллык шуннан башлана — югарыдан китергән, ел саен өстәлеп тора торган карарлардан түгел Әмма эшләр кеше кайгысын кайгырткан чакта гына алга барачак.
Күлмәкне энә белән тегү, идәнне себерке белән себерү — могҗиза! Бернинди заман җилләренә дә бирешми торган хакыйкать. Моны Айтуганов күптән аңлаган, моңа Айтуганов күптән үз башы белән барып җиткән Фәһим Айтугановка Нәсимәләр кирәк. Әти-әниләре башкарган кара эшне, дәрәҗәсез дип саналган эшне тартынмыйча, оялмыйча. ышанып башкара, намус белән башкара торган кешеләр кирәк Гаделлек кирәк, җәптәшлек кирәк, эшкә җанны биреп, яратып карау кирәк.
Ихтимал, Фәһим Айтугановның ничәмә-ничә еллар «Сабанчы»ны дөрес итеп яшәтүе, җиде авылны үзенә берләштергән зур бер колхозның дәүләттән инде утыз ел буена бер тиен дә акча-ссуда алмыйча, үзен-үзе туйдырып, киендереп, йорт-җирле, каралты-куралы була алуы, культура сарае, шифаханә, аптека, терлекчелек комплексы кебек, ягъни сугышка кадәр крестьянның төшенә дә кермәгән корылмалар булдыруы — хуҗалыкның барлык тармакларына ышанычлы кешеләр куеп чыга алуыннан киләдер
Тәрәзәдән кояш карый. Данияр килер алдыннан берничә көн элек кенә ишеп-ишеп яуган кар, дулап узган бураннар кунак йортының ишегалдына көртләр өеп киткән иде Утын сараена бара торган юлларны да кар күмгән иде Нәсимә җиңги киез итек белән кар ярып узган тар гына сукмактан башка нәрсә юк иде Күрәсең, кинәт бик күп булып яуган карны көрәп, юл салырга көче җитмәгәндер, бәлки, вакыты булмагандыр
Данияр чоланнан зур агач көрәк табып алып ишегалдына чыкты — кар көрәргә тотынды Күптән көрәгәне юк иде карны, күптән сулаганы юк иде шул хәтле дә саф-таза һаваны Бераздан ул мавыгып китеп, өстендәге тунын да салып ыргытты, перчаткаларын да салып ташлады, битләре алсуланып кызыша башлаганчы, күңеле булганчы көрәде карны.
Юлларны арчып, утын лапасы янына җиткәч, туктады, көрәгенә
гаянып. эшләгән эшеннән бик тә канәгать булып карап тора башла- цы Шул чагында капкадан колакчын бүрекле, сырма фуфайкалы, киез итекле берәү килеп керде
— У-һу! Безгә монда эш тә калмаган икән ич инде. — диде.
Кызу килгән булса кирәк, тирләп киткән иде. башыннан бүреген салып, тирләгән маңгаен сөртеп алды Егет егерме яшьләр тирәсендә. - чәче бакыр, бите аксыл иде
— Исәнмесез, абый.— дип баш селкеп кенә исәнләште ул. анна- Z ры лапасның йозагын ачып, эченә керде, сырмасын, перчаткасын са- s лып, сарык йоныннан бәйләгән күперенке калын фуфайка киде. - брезент бияләй киде — алар шунда лапаста ук иде — кулына калун балта алып, утын ярырга кереште
Данияр аның үз эшен белеп, тоеп эшләвенә сокланып карап = торды Стена буена тигез итеп өйгән әрдәнәдән бер түмәркәне ала х да шуңа калун белән китереп суга, каен пүләне урталай ярыла да * китә. Шап та шоп оча пүләннәр
Данияр, беркавым сүзсез генә күзәтеп торганнан сон
— Әллә сез Нәсимә апаның улы Әдһәм буласызмы? — дип сорады £
— Әйе, — диде егет, эшен дәвам итеп
— Әниегезгә ярдәм итәргә килдегезме’
— Әйе
— Кайда эшлисез?
— Заправкада.
Әдһәмне сөйләштерүнең әмәлен эзләп соңгы омтылышны ясады
— Өегезне утын белән ягасызмы’ Ташкүмер беләнме’
— Икесе белән дә.
— Утын күпме китә бер кышка?
саң — бер йөз дә илле тәңкә
— Шулай укмыни’ Ә сез гел кулдан аласызмы’
— Элек перестройка чыкканчы складта да була торган иде хәзер гел кулдан Перестройка бит барлык нәрсәне спекулянтлар кулына тапшырды Утынны алар сата, йоге ■ бер йөз илле сум. ташкүмерен - алар Аракы булып аракы алар кулына күчте авылда шуны каладан алып кайтып, сатып ятучылар бар. - дип кинэт ачылып
— Бездә түгел ул. күршеләрдә
— Шуннан аласызмы’
— Алмый кая барасын’ Кунак кил» баби туып сиендер, чәчү бета, урак тәмамлаган көн була шунда бераз күнел ачкан булабыз
Бу күңелсез тема иде Данияр көтмәгән тема
— Димәк, сез үзгәртеп корудан канәгать түгел? — диде Данияр
— Ә мин алай дин әйтмәдем
Данияр көлеп җибәрде да сүзне икенчегә борды
— Димәк. Әдһәм, сез бер елга ягуга гына да өч йөз сум акча тотасыз’
Мондый бер генә сүзле җаваплар Даниярны канәгатьләндермәде аның күбрәк беләсе килә иде
— Мин Казанныкы Корреспондент Сезнең авылга килдем әле менә. — диде сүзне җайлап җибәрер өчен
— Беләм. —диде егет, утын яруыннан туктамыйча
— Алай икән һм . — дип сүзсез калды Данияр Дәминев һәм
— Бер машина
— Ә ташкүмер?
— Ул да бер машина.
— Кыйбат торамы бер йөк ташкүмер’
_ Ничек туры килә дәүләт хакы белән егерме сум. кулдан ал
китте Әдһәм
_ Сезнең кебек тәртипле авылда да спекулянтлар бармыни’
— Шулай килеп чыга.
— Ә электр өчен аерыммы?
— Аерым
— Күпме инде анысы?
— Айга өч сумнар тирәсе Анысы күп түгел.
Данияр уйга калды Ул әнә Казанда өч бүлмәле квартирада тора. Утка, суга, үзәктән ягып җылытуга, газга җиде-сигез сум акча түләп бара бер айга Ә монда аена шундый ук нәрсәләр өчен егерме биш сум! Уты белән егерме сигез сум1 Күбрәк шул, күбрәк Аена кырык сум пенсия алып торганнар, караучысы булмаганнар ул егерме сигез сумны түләсә, үзенә торырга күпме кала — унике суммы’ Пенсионерларның сыер-сарык асрарга кулыннан киләме’ Айтугановның бер миллион акча тотып колхозчылар йортына газ кертергә биш ел буена армый-талмый чабуын менә ни өчен хуплый икән колхозчылар. Менә ни өчен алар аны пенсиягә чыгармаска тырышалар икән Картлар белән карчыкларның үз председательләренә ходайдан сәламәтлек те-ләүләре менә хәзер аңа аңлашылды.
Көненең бушка үтмәвенә, бер көн эчендә генә дә авыл белән ныклап танышуына күңеленнән риза булып, Дәминев «Вакыт» программасын карап утыра иде, ишектән Фәһим абзый килеп керде
— Ни хәлләрең бар, Данияр’ Мине югалткансыңдыр инде Гафу ит көне буена ялгыз калдырганым өчен. Бик тә тәҗел бер йомыш килеп чыкты. Улым Галинур янына барырга туры килде, — дип сүз башлады ул Данияр аның йөзе борчулы булуын, күзләренең дә башка вакыттагы кебек балкып тормавын, ирен кырыйларына поскан елмаюының юкка чыкканын күрде.
— Галинурның хәле ничек’ Таза-саумы’ — дип сорарга ашыкты Дәминев
— Таза-сау Сәламәтлеге зарланырлык түгел. Тик менә колхозында күңелсезлек килеп чыккан..
— Нинди күңелсезлек’
— Бухгалтеры агу эчеп үлгән.
— Ир-атмы, хатын-кызмы?
— Кияүгә чыкмаган кыз.
— Галинурның гаебе юктыр бит?
— Минемчә, юк. Тик ул борчыла Районнан халык тикшерүчесе килеп төшкән Төштән соң райком секретаре Тимергалиев тә килде
— Сез сөйләштегезме соң алар белән’
— Сөйләшмәдем Минем сөйләшү анда урынсыз булыр иде. Мин улымны гына тынычландырдым Андый чакта яннан бер юатучы кирәк Чөнки, үзең беләсең, болай да райком бәйләнеп торган чакта, шундый вакыйга Галинур кебек яшь кешенең йөрәгенә китереп сугуы мөмкин
— Тимергалиев әнә шул үлемне козырь итеп алып, Галинурның эшен күпертмәсме’ Сез ничек уйлыйсыз, Фәһим Сабирҗанович’
— Ул инде. Данияр. Тимергалиевнең кем булуына бәйләнгән. Усал ният белән тотынса, күпертә ала, билгеле Галинурның бу эштә бер гаебе булмаса да, тәрбия эшләре дөрес куелмаган, баш бухгалтерга басым ясалган дип, тагын әллә нәрсәләр дип. эшне катлауландырырга да. дөп-дөресен, гаделен эзләп табарга да була Әйтәм бит — Тимергалиевнең кем булуына бәйле бу эш
— Алай булгач, миңа «Сабанчы»да бүтән вакыт уздыру кирәкмәс. иртәгә иртүк—«Яңа көч»кә, Галинур янына китәргә кирәк — диде Дәминев
Дүртенче бүлек
Тукта, бәла каян башланды соң әле’
Райком эшләрен тапшырган чакта Ханзафаров әйтте аңа:
Мин, Морат Баянович, Таулы Төбәктә унҗиде ел тир түктем, районның утыз биш хуҗалыгын тауга алып менәм дип сеңер өзелгәнче тарттым Булмады, барып чыкмады! Чыгачак та түгел! Чөнки крестьян бик озак хокуксыз яшәде, эшләгәненә тиешле түләү ала алмады. Хәзер ала, вәләкин хәзер аның җаны бозык — ул урлашырга, үз көнен үзе күрергә өйрәнеп җитте Аның ул психологиясен сугып чыгарганчы — ай-һай!— белмим, күп еллар узачак әле
— Нишләргә соң миңа’— диде Тимергалиев.— Синнән мирас булып калган бозык крестьянны дөрес юлга чыгарыр өчен нинди чаралар күреп карарга’ Син нәрсәне эшләп бетерә алмадым дип үкенәсең. Баязит Харисович’
— Эшләп бетерә алмадым, дип бер нәрсәгә дә үкенмим Мин райком эшенә килеп, сәламәтлегемне бетергәнемә генә үкенәм Әгәр илдә нинди дә булса, кискен бер үзгәреш тумаса. син дә минем хәлдә калачаксың. Илле ел буена хокуксыз яшәтеп, өстән гел кычкырып торып, җиреннән биздерелгән крестьянны син дә. маңгаеңда җиде мөгезе булган Мөхәммәт-әмин дә аякка бастыра алмаячак. Рас син инде бу эшкә риза булып кергәнсең икән, нервыңны ватмас өчен, гаиләңә кайгы-хәсрәт китерер дәрәҗәдә сәламәтлегеңне югалтмас өчен, мин сиңа менә нәрсә эшләргә киңәш итәм Иң әүвәл үзеңә йорт сал бәла-казалардан качып ял алырлык резиденцияң булсын Мин казна йортында яшәп ялгыштым Монысы булды — бер Икенче килеп, алдынгыларга исәп тотып ялгыштым Ник диген’ Алдынгылар районда бармак белән генә санарлык. Нибары өч колхоз, ике совхоз — Таулы Төбәктә, дәүләттән бурыч сорамыйча, үз көнен үзе күрә Калганнары муеннан бурычта. Дәүләт ул бурычны кайчан да булса ярлыкар, алар өстеннән алып ташлар дигән өмет белән яшиләр Шулай булга- чыннйн. үзеннән-үзе аңлашыла, урта кулларга таян. Планны алар үти, йөкләмәләрне алар башкарып чыга Алдынгылар алар гел үзләренчә. гел башкача. Алдынгылар алар түрә-кара килгәндә алма итеп күрсәтергә генә ярый Хуҗалыкларында аларның күзгә ташлана торган нәрсәләр эшләү кирәк, берәрсенә күрсәтергә кирәк булганда дип әйтүем
Ягъни ниндирәк нәрсәләр’
— Әйтик, культура сарайлары, комплекслар, мәктәпләр Акчалары бар. кулларыннан килә, салсыннар шәһәрдәге төсле биналар, авылның тышкы кыяфәтен үзгәртсеннәр
Таулы Төбәктә аталы-уллы Айтугановлар бар Әнә алар минем теңкәмә тиде Алар оппозициядә, алар үзләре коммунист булсалар да партия солдатлары димәс идем мин аларны Барлык урында ил кушканны. партия кушканны үтәп тору нык җәелгән бер заманда, болар, үзләренчә кыланган булып, райком эшенә аяк чалалар Урта хәл- леләрне дә киреләнергә мәҗбүр итәләр
— Ә нишләргә соң алар белән’
— Әйтеп торам бит үрнәк өчен, килгән-киткән түрәләргә күрсәтер өчен файдалан син аларны. вәләкин азындырма Азындырсаң. алар синең авторитетыңны җимерәчәкләр.
— Төгәлрәк әйтә алмассыңмы. Баязит Харисович, азындырмас өчен мин нинди чара куллана алам?
— Айтугановларның икесенең берсеннән котылырга кирәк сиңа. Тота-каба түгел, әлбәттә, җаен табып, нигезләп. Соңгы елларда мин ул фикергә килгән идем инде, тик сәламәтлегем какшау аркасында гына ниятемне гамәлгә ашыра алмый калдым Бер нәрсәне исеңдә тот: табигать Айтугановлардан булдыклылыкны кызганмаган, акылны да капчыгы белән биргән. Болар берсе дә синең файдага түгел. Әгәр алар башка председательләрне үз юлларыннан алып китсәләр, синең эш сүтеләчәк. Син районны җитәкләргә тиеш. Кабат әйтәм. урталарга таян. Алар райком сүзеннән чыкмый, урталар күп. планны алар үти. районны алар алып чыга...
Кеше сүзе кеше үтерә, диләр. Ханзафаровның әйткәннәре Морат Баяновичның миенә шулкадәр дә кадак булып кереп кадалган икән, һич кенә дә хәтереннән чыкмый. Беренче пленумда. Тимергалиевне Таулы Төбәк райкомына беренче секретарь итеп сайлаганнан соң уздырылган беренче пленумда, башка председательләр белән бергә. Айтуганов та чыгып сөйләде. Өлкән Айтуганов. Башкалар сөйләгәндә зал гөжләп утырды. Айтуганов сөйләгәндә, чебен очканы да ишетелә иде.
Тагын берничә мәртәбә сынады Тимергалиев. Элекке секретарь әйткәннәр гел дә менә дөрескә чыга. Айтугановлар район белән җитәкчелек итәргә ирек бирмиләр. Уйламыйчарак бер сүз ычкындырдыңмы — Айтугановлар эләктереп кенә ала. аларга бүтәннәр иярә. Галинур Айтугановны киңәшмәдә урыныннан торгызып бер кимчелеген әйтәсең, ә ул сиңа шундый итеп китереп чәпи, башкалар шаркылдап көлеп җибәрә.
Яшь Айтугановтан котылырга кирәк, бу башкаларга сабак булыр, әтисе дә дан өянәгеннән айный төшәр.
Бәйләним дисәң, сәбәбен табарга була. Кимчелек кемдә юк? Райком өчен утка-суга керергә, чәче белән җир себерергә торган инструкторларга фәрман гына бир — ун кимчелегеңне табып кайтачаклар.
Тимергалиев эшли башлаган беренче елны Галинур барлык йөк-ләмәләрен дә үтәп җиткерә алмады, ашлыкны әйбәт тапшырды, бәрәңгесе уңмады. Бәйләнергә буламы? Әлбәттә! Ике мәртәбә инструктор җибәрде Тимергалиев — материал җыеп кайттылар. Район газетасы аркылы яшь председательнең кимчелеген исенә төшерделәр. Нервысы талкындымы? һичшиксез! Икенче елны ул сөтен йөкләмәдәгечә тигез алып бара алмады, дәүләткә сату нормасын тутырды тутыруын, сыер башына сөт арттыру йөкләмәсе үтәлмәде. Монысын да исенә төшерделәр Галинур Айтугановның. Ул хакта район газетасында проблемалы мәкалә чыкты. Дөрес, ул Галинур җитәкләгән колхоз турында гына түгел иде. алган йөкләмәләргә намус белән карау турында иде. Сөт йөкләмәсен үтәмәүчеләр байтак иде, тик аларны бу әллә ни борчымады, председательләрнең алары каешланган иде инде, ә менә Галинурның бик нык хәтере калганын әйттеләр. Аның белән бергә байтак вакыт парторг булып эшләп, райкомга авыл хуҗалыгы эшләрен җитәкләүче булып күчкән Гайниев әйтте моны Без аңа артыграк бәйләнәбез түгелме9 Галинур бит башкалардан бер баш югары бара .— диде Тимергалиевнең уйга калган чагы да булды. Тукта, гел аның нервысында уйнау каныгу булып чыга түгелме9 Бу хәл башка председательләр арасында райкомга кире караш тудырмасмы? Төрле ягын уйлап карый Тимергалиев. күңеле Галинур ягына авышкан чаклары була, әмма өченче ел коры туфракка үҗәтләнеп арыш чәчүе, бюрога алып килгәч, Тимергалпевтән ачыктан-ачык көлүе исенә төшсә, каны кайный башлый иде
Галинур — әзерлекле председатель, инициативалы, белемле, экономист; өстәвенә хатыны — укытучы, гаиләсе тату — өч баласы мәктәптә укый, тәртиплеләр. «Яңа көч»тә бөтенләй төпләнергә дип бура да буратып йөри икән әнә — моңарчы колхоз салган йортта яши иде Әнә шул бура буратып йөри дигәннәре Тимергалиевне кабат ярсындыра Ныгытып торып төпләнсә, тамыр җибәрсә, председательлектән алсаң да. ул Чукмарлыдан китмәс, председатель булмаган хәлдә дә = кире йогынтысын ясап ятыр. 2
Тагын бер мәртәбә уйлап карый Морат Баянович Галинур Айту- х ганов райкомга бу ике елда шатлык китердеме’ Китермәде Чәчүен : ул райком белән бәхәсләшеп чәчә, уракка да бәхәсләшмичә чыкмый, ашлыгын тапшырып бетерә, тик районны алгы сафта алып барырга а тырышмый, ашлык тапшыруны гел соңарта, азаккылардан булып Е үти Шул хакта киңәшмәдә, келәмгә бастырып, җавап ала башласаң. * җавабы әзер.
— Сез бит. Морат Баянович. белеп торасыз: безнең эш бер икмәк е тапшыру гына түгел бит Киләсе ел уңышы өчен коры вакытта х симәнә салып куярга кирәк Фуражны да кайгыртмый булмый Зада- < ние икмәген без аны тапшырып бетерербез, райкомга кызыллык “ китермәбез.
Әтисе Фәһим Айтугановта булган тыныч-сабырлык. дәрәҗәсен белеп сөйләшергә тырышу үрти Морат Баяновичны Үрти, каһәр! Чөнки ул башкалар алдында райкомның авторитеты белән санашмау булып чыга. Фәһим Сабирҗанович санашмаса, ул әле бер хәл иде. яшь Айтугановның санашмавы начар Начарлыгы тагын шунда, әгәр ул колхозны күрәләтә җимерсә, булдыксыз булса, алыр идең дә ташлар идең. Ил алдындагы бурычын соңарып булса да үти. колхозчылары аңардан зарланмыйлар Әмма ул гына аз. 800 йортлы бер авылга, бары тик бер авылга урнашкан «Яңа көч- колхозының, Тимергалиев уенча, әллә нәрсәләр эшләргә кулыннан килә Булсын иде ул менә үрнәк, нык үрнәк, һәр яктан камил колхоз Менә, дияр иде Морат Баянович. нинди яшь, нинди тырыш, уңган, дияр иде Аның үрнәгендә башка яшь председательләрне тәрбияләү эшенә керешер иде райком Узган елны, яңгырлар үзәк бәгьренә үткән елны, ашлыкны төп-төгәл киптереп тапшырам, киптергән өчен, ичмаса, колхозчылар акча алыр дип. икмәк сату заданиесен әтисе белән икәүләп артка сөйрәделәр.
Бу хәлләр исенә төшкәч, Тимергалиев авыр сулый. Бәлки, алар хаклы да булганнардыр, чөнки әнә элеваторга тапшырылган район икмәгенең барысын да киптереп, җилләтеп өлгерә алмадылар, бер мең тоннадан артыгы җирдә оелеп калды. Ул исән чыгамы әле язга чыкмыймы9 Чыкмаса. әйтәчәкләр, ник киптерми тапшырдыгыз, әнә Айтугановлар киптереп тапшырды бит. диячәкләр Әгәр барлык колхозлар да киптермәгән килеш тапшырган булсалар. Айтугановлар аларга ияреп, тагын өч колхоз бүселеп чыкмасалар, бармак төртеп күрсәтер кеше булмас, барсы да тигез җавап бирерләр иде өлкә- дәгеләр дә. райондагылар да. колхозлар да Юк бит болар аерыла болар райком әйткәннең киресен эшли Боларга гына үзгә кирәк Кайсыдыр бер колхозны иң югары күрсәткечләргә ирештерергә тышкы ягыннан да иң матур, иң төзек авыл итеп күрсәтергә хыял-лана Тимергалиев Районның даны булган -Сабанчы кирәкми аңа. нәкъ менә «Яңа көч» кирәк. Дөрес, теләсәң кайсы колхозны күтәрергә бөтен көчне аңарга тупларга булыр иде тик Яңа көч-тән башка бер генә колхоз да Морат Баяновичиың күңеленә ятмый Яә ул ун-унбиш чакрымга сибелгән бишәр-алтышар авыллы колхоз була йә аның урыны чокырда, юллары күперләре рәтле түгел Ә «Яңа көч сигез йөз йортлы бер авылдан гыйбарәт Менә нәрсәдә хикмәт' Хуҗалыкның бары тик бер генә авылда булуы, кибетлә
ренең дә, мәктәбенең дә. клубының да бер авылга тупланып, шуңа гына хезмәт күрсәтүе Морат Баяновичны ифрат дәрәҗәдә мавыктыра. Ул анда бөтен республикада дан тотарлык культура сарае, иң көчле урта мәктәп, иң зур терлекчелек комплексы булдырырга хыяллана. Стадион, ипподром, чабыш атлары, механизаторлар мәктәбе, тагын әллә нәрсәләр булдыруны күз алдында тота Тиз арада. Үзе җитәкчелек иткән чорда.
Чәчүлек җире генә дә ун мең гектардан артык булган гигант колхозда, бер авылга урнашкан колхозда, бары тик анда гына җәеп җибәрә ала Тимергалиев колачын. Анда ул үзен күрсәтми икән, форсатны кулдан ычкындыра икән, аның өлкәгә күчү, өлкә күләмендәге җитәкче булу өмете җимерелә. Гомер уза, чәчләргә кырау төшә, күрми дә каласың — картлык капка шакый Аннары син кемгә кирәк9 Чакырырлар обкомга, әйтерләр лаеклы ялга әзерлән, хөрмәтле Морат Баянович, диярләр
Гомер кешегә бер генә бирелә, акыл адәм баласына соң килә. Өлгергән акылыңны үз вакытында файдалана белмисең икән, азактан терсәкне тешләргә туры килмәгәе..
2
Районнардагы иң авыр тармак — терлекчелек. Өлкә җитәкчеләре синнән сөт таләп итәләр, тугайларың бармы дип сорамыйлар. Тимер- галиевнең райком ишегалдында терлек фермасы юк. ул үз нәүбәтендә таләпне колхоз рәисләренә куя. Менә шундый таләп куюларның берсендә Галинур Айтугановны сынап карарга булды секретарь. Ләкин беренче кеше итеп аңа ташланмады Башта тәҗрибәлерәк бер председательнең кылын тартып карады < Менә син бу кварталда сөтне сыер башына биш йөз граммга киметкәнсең. Ничек уйлыйсың, син аны үз инициативаң белән арттырасыңмы, әллә райком булышканны көтәсеңме9 Үз инициативасы белән арттырырга вәгъдә итә «келәмгә баскан» председатель. Чөнки ул белә: райкомның булышуы — урыныңны бушату дигән сүз.
Шул ук сорауны Галинур Айтугановка бирә Тимергалиев.
Торып баса яшь Айтуганов Коеп куйган атлет: арка-җилкә куна чаклы Табигать чибәрлектән дә мәхрүм итмәгән — кара бөдрә чәч, иркенәеп үскән калын кара кашлар астыннан томыраеп карый торган зур кара күзләр, матур итеп назлап үстергән кара мыек Күзен дә йоммый, мыегын да селкетми әйтә бу: Юк, Морат Баянович. бигайбә, буш вәгъдәләр чәчә алмыйм Колхоздагы мең ярым баш сыерның сөтен тулаем яртышар килограммга арттыру өчен бик күп нәрсә кирәк бит. Иң әүвәл савымчы җиңгиләрнең, киленнәрнең, кызларның. янә дә килеп, нәселле бозау үстерүчеләрнең эшләү һәм яшәү шартларын тамырыннан үзгәртергә кирәк. Токым яхшыртуны фәнни нигезгә салырга кирәк Кыскасы, дүрт-биш елсыз да ирешеп була торган нәрсә түгел бу>. Демагог Чатнап чыккан демагог! Токым яхшырту кирәклеген, әйтерсең, райком белми, ул гына белә Башкалар аны хөрмәт итеп сөйләшә. Ә бу — табылган акыл иясе! Әнә бит яшьрәкләр аңа таба борыла, үзара пышылдаша күрдең, янәсе, нинди кыю сөйләшә. Секретарьның күзенә карап турысын ярды да салды! Безгә дә, янәсе, үз акылыбыз белән яшәргә вакыт Райком кубызына биеп йөрү җитәр!
Председательләрнең шыбырдавын өнәми Тимергалиев. Әгәр алга таба да шулай барса, районда минбеләмлек чире таралачак. Юк, моңа юл куярга ярамый. Котылырга кирәк яшь Айтугановтан Бу эш никадәрле тизрәк эшләнсә, шулкадәрле яхшырак
Ул чагында Тимергалиев эшлисе эшенең, уйлаган ниятенең ба
рып чыгачагына шикләнми чөнки бу эшнең инде бер өлгесе бар. Таулы Төбәккә килеп эшли башлаган беренче елында ук ул Көрәш колхозы председателе Җиһангировны бернинди мәшәкатьсез алып ташлады, аның урынына авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, байтак еллар шушы ук колхозда агроном булып эшләгән кешене куйдыртты Эшен дә белә агроном, райком белән дә низагка керми
Тимергалиев бер нәрсәне онытып җибәргән: Көрәш колхозында килеп туган хәл белән Яңа көч» колхозындагы хәл бер үк түгел иде шул
Колхозчылар Җиһангировтан туйганнар Авылны культуралы итәм дип буш хыяллар белән йөргән Җиһангиров үзешчәннәр белән мәш килүдән башканы белми: клубта җырлыйлар, кыр станнарында бииләр, умарталыкта гармун кычкырталар, ә ферма каралтылары иске, терлекләр ябык, язын чәчәр өчен сортлы орлык әзерләнмәгән, тармак җитәкчеләрен бик кирәк чакта да табып булмый Эленке- салынкылык, тәртипсезлек, төпле бер хуҗа булмау колхозны эчтән җимереп, таркатып килә.
Җиһангировны председательлектән алу турында сүз кузгалу булды — бөтен колхоз, яше-карты, дәррәү кузгалып, секретарьны яклады. Ә колхозның агрономы чагында әллә ни эш күрсәтә алмаган Курамшин. председательлеккә күчкәч, нык куллы хуҗа булып чыкты Фермага коммунистлардан дежур тору оештырды Мал-туарны кешечә карый, кешечә тәрбияли башладылар Ә заманында узынган, берничек тә ипкә килми торганнарны ул идарәдә тикшереп тормады, яңа оешкан үзешчән коллективның яшь шагыйренә бурыч йөкләде:
— Ялкауларга, хөрәсәннәргә шундый итеп такмак чыгар, энем, мин аны тиешле җиренә үзем урнаштырырмын
■ Сатирик Мәтәлли» кушаматы алган өйрәнчек шагыйрь такмакларны бик тиз өлгертте, алар башта стена газетасында, аннары район газетасында басылып чыктылар:
Су буенда бакалар
Баталар да калкалар.
Чуеншәех егетләре
Бот күтәреп яталар.
— Менә безнең үзешчәннәр шундый булачак.— диде Курамшин райком секретарена Олы юлның тузаны белән Галиябану лар заманы узды Утлы ракеталарны күккә чөйгән заман бу' Иманын чукыйм әле мин ул Чуеншәех хөрәсәннәренең1
Район газетасы битләрендә басылып чыккан такмакларның астына Мондый мактау сүзе бер Субаев Сөнгатькә Ьикмиев Шәйхенурга гына карамый, мондый кыңгыраулы егетләрне «Көрәш колхозыннан тагын да табарга була әле. калганнарын газетаның киләсе санында бастырып чыгарырбыз".— дип язылган иде
Тимергалиев. такмакларны укыгач, рәхәтләнеп бер көлде Курам- шинга махсус шалтыратты
— Караче Хафиз. Чүеншәехтә бу такмакларны көйгә салучы юкмы’—диде Исәбе Курамшинның үтемле чарасын районның яңа председательнең исеме районга таралды
Лакин такмаклар никадарле ачы булмасын ярты елдан аларнын тәэсире бгттС Чвнки теласа нарсага күнегерга була Әйтик унын ат. чыгымчы ат. Сыртын каеш чыбыркы белан ярсаң да адымын
Кызлары да кызлары Алсу алма йөзләре. Ялкауларга яр булгач. Акаядыр күзләре
барлык колхозларына тарату иде
Көйгә салдылар такмакларны Чуеншәехлардән башланган ни бик тиз башка авылларга ла барып җитте Тимергалиев сайлаттырган
арттырмый, артыграк тырыша башласаң, чыгымчылап бөтенләй туктап кала.
Чуеншәехләр дә такмакка күнектеләр. Такмак өчен эштән алмыйлар. штраф та салмыйлар, бүтән эшләре юк икән җырчы чикерткәләрнең. тамак ерта бирсеннәр Алар мунча сыерчыгы төсле чыр-чыр килеп йөргән арада, әллә нәрсәләр кыдырып ташларга була. Чуен- шәехләрнең өстенә аварга торган урман бар. кулда куәтле КамАЗ»лар бар — тик ятармы эчендә җаны булган адәм9' Тотынды Чуеншәехне- келәр урман урларга!
Халыкны сискәндерерлек бер гамәл кирәк иде.
Киңәшкә Тимергалиев янына барды Хафиз Курамшин.
— Әйтегез. Морат Баянович, нишлик, халыкны тәмам аздырып, караклыкка өйрәтеп киткән икән Җиһангиров.— диде ул.
Заманында район прокурорының ярдәмчесе булган Тимергалиев аңа әйтте:
— Чуеншәех халкында сүз йөри, минемчә, ул буш булмаска тиеш Җиһангировның йорт астында бетонга катырган бик зур подвал бар икән Ул анда Казан аркылы. Таулы Төбәк райпотребсоюзы аркылы дефицит товар ташып куйган, имеш Минем белүемчә, ул Казанга йортын күчереп салырга йөри. Мин әйткәннәрне беркемгә дә чишмә, үзең генә бел. ярыймы9 Җиһангиров Чуеншәехкә кайт- калап йөри дип беләм, әнә шул дефицит товарларын Казанга ташып бетергәнче, аны шаһитлар алдында яктыга чыгарырга кирәк. Бу араларда өйдә тор. беркая да китмә. Прокурордан санкция алып, мин милиция җибәрермен Тентү үткәрерләр. Тик кара аны. тентү вакытында авыл советы председателе, партком секретаре, син үзең, күршеләреннән өч пүнәтәй анда булыгыз. Төшендеңме?
— Төшендем, Морат Баянович. Ә чыкмаса?
— Чыкмаса. гафу үтенерләр.
Подвалдан бер йөздән артык машина шины. «Волга»ның зап- частьлары чыгуын хәбәр иттеләр. Җиһангиров судка бирелде Дөрес, аны утыртмадылар, ул судан коры чыкты: -Болар колхозныкы, мин югында урлап бетермәсеннәр, яңа председательгә үз кулым белән тапшырырмын дип өемдә сакладым».— диде
Секретарьның максаты Җиһангиров Әбүзәрне төрмәдә черетү түгел. Чуеншәехләргә аяусыз көрәш башлаганны төшендерү иде
Галинур белән дә эшләр шулай җайлы барып чыгар дип уйлаган иде Тимергалиев. Кая ул! Чукмарлы халкы Айтугановны аяк терәп яклады
— Персидәтелләрне аз күрмәдек без, әммә дәген берсеннән бер җылы сүз ишетмәдек Галинур безгә кеше итеп карады, кеше итеп дәште, хәлебезгә керде.— абзарларыбызны печәнле, йортларыбызны утынлы итте. Рәхмәт аңа. мең рәхмәт Бирмибез Айтугановны. бирмибез Галинурыбызны!— дип кычкырдылар.
Бик тә ышанып җибәргән агропром башлыгы Сәүбанов колхоздан беренче көнне буш кул белән әйләнеп кайтты.
Диңгезгә бер кергәнсең икән, йөзәргә кирәк.
Йөзмәсәң — батып үләсең.
Икенче көнне Тимергалиев Чукмарлыга Сәүбановны түгел, райкомның икенче секретаре Гайниевне җибәрде — Чукмарлы халкын белгән кешене, заманында Галинур белән бергә колхозда парторг булып эшләгән кешене Гайниев. әлбәттә, тешен кысып кына риза булды һәм. билгеле инде, эшне бозып кайтты
Өченче мәртәбәсендә, ниһаять. Тимергалиев үзе барды. Ике мәртәбә җимерелгәннән соң ул саграк эш йөртергә кирәген аңлады. Әгәр үз дигәнен итмәсә. җиңелеп кайтса, район алдында аның бәясе төшәчәк иде
Ике мәртәбә тырышып та үзең теләгәнне башкарып чыга алма-
ганнан соң. шундый авыр хәлдә, председательне сайлау-сайламау хакында Яңа көч» колхозчыларыннан кул күтәртү үзеңне упкынга ташлау белән бер булыр иде. Шуңа күрә ул гомуми җыелышны шундук җыйдыртмады. җыелыш алдыннан Яңа көченең идарә членнарын һәм партия активын чакыртып. Галинур Айтугановның үзен анда кертмичә, киңәшеп алуны кирәк тапты. Менә монда ул үзенә ыша- 2 на, чөнки монда коммунистлар. Таулы Төбәк райкомында учетта тор- 5 ган кешеләр иде Алар мине екмаслар, алар мине аңларлар дип. килеп ~ туган хәлне ипләп кенә аңлатты Морат Баянович Идарәне яңарту, я председательгә яңа иптәшне сайлау халык файдасына булачагын £ кат-кат аңлатты. Искергән алымнар белән эшләп булмаячагын, үзгәртеп кору чоры башланганлыгын төшендерергә тырышты, үзеннән ® соң колхозның парторгы чыгар, парторгтан соң шушы авылда, шушы - ук колхозда биш ел буе парторг булып эшләгән Гайниев авылны х үз ягына аудара алыр дип көтте
Алар икесе дә дәшмәделәр.
Бер күзен фронтта калдырып кайткан Вәдүт Ибраһимов. мәктәп £ директоры, сүз алды
— Морат Баянович, менә мин сезне игътибар белән тыңладым Аңларга бик тырыштым, ләкин гафу итегез, аңлап җиткерә алмадым Председательне алмаштырудан безгә нинди файда киләчәк9 Яки сорауны башкачарак итеп куйыйк; алмаштырмаудан нинди зыян күрәбез9 Сезгә докладывать иткәннәрдер инде, ике көн буена, унар сәгать утырдык культура сараенда. Галинур Фәһимович Айтугановны җибәрергә теләми бит халык. Теләми, нишләтәсең аларны. камчы белән суктырасыңмыни?! Димәк ки. Галинур Айтуганов буш чикләвек түгел. Рухи зурлыкмы, зирәклекме, әллә халыкка карата ягымлылык-мы — ниндидер сөйкемле сөяге бар аның. Ә без моның белән санашмый булдыра алабызмы9 Мин беләм. сез. Морат Баянович Чукмар- лыга начар ният белән килмәгәнсез ■■Көрәш» колхозының бик тиз күтәрелүе кирәк сезгә, республикада дан алуы Туктагыз, уйлашып карыйк, илле оченче елның сентябрь Пленумыннан башлап текә күтәрелеш турында сөйлибез. Үзәк Комитет ике пленумның берсен авыл хуҗалыгын күтәрүгә багышлый — күтәреләбезме9 Күтәрелми авыл, кемне генә куйсагыз да күтәрелмәячәк Ә Галинурда әтисенең каны, әтисенең акылы бар. колхозны ул ашыкмый гына, ипләп кенә күтәрелешкә алып барырга телң Нәкъ шулай Әтисе бит иң авыр елларда, остән акырып-бакырып торган чакта да зиһенен җуймады үзенчә эшләүдән туктамады, бәлки, безнең Галинурыбыз да безне тыныч-сабырлыгы белән, алдын-артын уйлап эшләве белән олы юлга алып чыгар Мин аны бездә эшли башлаганнан бирле, сигез ел буе күзәтеп киләм Тимик без аңа Калдырыйк бер юлга эшләсен Алга таба күз күрер, тарта алмый икән, алыштырырбыз. Үзебез үк яклашырбыз сезне. Морат Баянович
Киңәшмәдәгеләргә ошады директорның сүзе Моны сизде Тимерга лиев.— тик ул аларның перспектива белән яшәмәүләрен бер көнлек кенә рәхәткә бирелүләрен, үз мәнфәгатьләре өчен генә тырышуларын әйтте.
— Ә райком? Сезнеңчә, райкомның авторитеты бер тиенгә дә тормыймыни?—диде ул. кискен итеп
— Мәсьәләне болай кую дөрес булмас, иптәш Тимергалиен дип Вәдүт Ибраһимов кискенрәк тонга күчте Партия исеменнән сөйләүчеләрне күргән бар безнең Үзенең шәхси мөнәсәбәтен яки бәясен партия бәясе дип җиткерергә теләгәннәрне дә шөкер, күрмә дек түгел, күрдек Андый чор узды Гафу итегез мине, карт коммунистны. фронтовикны. Морат Баянович әгәр дә мәсьәләне с« I ш>лаи административ төстә куясыз икән бел гомумән дә җыелышны үткәрүдән баш тартабыз. Җыелышны үткәрсен ул чагында обком вәкиле.
Лнын соңгы сүзләре Тимергалиевкә бик авыр кагылдылар.
- Мин моны көтмәгән идем сездән, көтмәгән идем, фронтовик иптәш Сез бит алгы сызыкта, ут эчендә булган кеше Сезнең өчен бер кешенең интересы райком хәтле райком интересыннан өстенрәк булып чыгар дип уйламаган илем Болай булгач, мин мәсьәләне райком бюросына куярга мәҗбүриен.
— Бу нинди куркытудиде кемдер — Райком белән куркыту заманы узмадымыни әле9 Без үзгәртеп кору заманында яшәми-
Вәдүт Ибраһимов ярсынучыны җиңелчә кул хәрәкәте белән туктатты Идарә бүлмәсендә гадәттән тыш тынлык урнһшты. Тимерга- лиев чигә турысында кайсыдыр бер тамырның сулкылдавын тоеп, кешеләргә күз салды. Барысы да тын утыралар. Авызларына су капканнар Ник дәшмиләр9
Идарә йортындагы тынлык җанын баса башлагач, секретарь түзмәде. Ибраһимовка үзе мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды: _
-— Нишләп тынып калдыгыз, фронтовик иптәш Әллә райком бюросы алдына басудан курыктыгызмы?—диде
Ибраһимовның теле бу юлы усаллык белән ачылды:
■— Без. Морат Баянович. большевикларча сөйләшмибез, минемчә. Сталин һәм аның ялчылары аркага мылтык терәп сөйләшкәнчә сөйләшәбез Аңлату, ышандыру юлын сайлагыз, дип әйтә түгелме соң бүген безгә яңа заман9 Әгәр инде сез. шул хакыйкатьне инкарь итеп, колхоз коммунистларының и шулай ук колхоз җыелышының, бер мәртәбә генә түгел, ике кон рәттән уздырылган җыелышның ихтыярын санга сукмыйча, безгә үз ихтыярыгызны көчләп тагарга телисез икән, әйтегез туп-туры. ул чагында безнең юллар аерым
Мондый атмосферада колхоз җыелышын җыю мәгънәсезлек икәнен аңлады Тимергалиев. җанында җиңелү хурлыгы алып, райүзәккә кайтты Нүжәли Чукмарлы халкын җиңәрлек көч юк миндә9 — дип сыкранып уйланды.
Бер атнадан Сәүбанов аның төзәлеп килә торган ярасына тоз сипте.
- -Сабанчы белән Яңа көч- тирәләрен әйләнеп кайттым. Морат Баянович Халык гел сезнең хакта сөйли
— Нәрсә дип сөйли?
Тимергалиев хаклы түгел иде. шуңа җиңелде, диләр
Йотты бу хәбәрне Тимергалиев Нервысына кисәк китереп сукса да йотты. Халыкның авызын бүрек белән томалап куеп булмый — хәбәрдарлык заманы Әллә Галинурның үзен чакырып сөйләшергәме9 Аңа җайлы урынны Таулы Төбәктән дә табып була бит Чукмар- лыга ябышып, катып калса, ул бит акыллы булмый Таулы Төбәктән бит ул Казанга тизрәк үрмәли ала
Болай турыдан-туры әмер белән чакыру килешмәс, сүз тагын да куера төшәр Сөт тапшыру буенча Тимергалиев председательләрне кабат җыйдыртты Киңәшмәне үзе түгел. Сәүбанов алып барырга тиеш дип тапты Менә кайтып әйттеңме ямьсез сүзне, әйттең, үзең алып барып кара әле. Ныклыгыңны күрсәт әле бер!
Башка чакта Морат Баянович «тор-утыр алымыннан канәгать булып кала, эшләрнең алга китәчәген келәмгә басучылар ның күзләреннән күрә иде Бу юлы ул күңелендә нәрсәнеңдер чатнаганын, җанында икеләнү тойгысы уянганын сизде Моның сәбәбен тонык кына булса да сизенә иде ул Келәмдәге геройга шелтә биргәнне шыгаеп тыңламады председательләр, чөнки Галинурны алып ташларга теләп тә булдыра алмавы секретарьның абруена бик нык суккан, 50
Галинур Айтуганов аның бавырына кара таш булып утырган иде. Ә председательләр нигә сансызланалар'’ Киңәшмәдә көн батыры утыра — Галинур Айтуганов. Шунда ук аның әтисе, өлкән Айтуганов та бар Алар үзләрен бик иркен тоталар, алардан бәйсезлек рухы бәрелеп тора. Әнә шул бәйсезлек рухы башка председательләргә дә йокмый дисеңме7 Аларның күңелендә бер уй: Әнә бит Галинурны урыныннан алырга Тимергалиев үзе барган, пычагымны да кыра ал- | маган. Безгә дә берни дә булмаячак. Узды ул председательне райком * кубызына биеткән чаклар! »
Маңгаен угалап, маңгай өстенә сибелгән тыңлаусыз чәчләрен g әледән-әле кулы белән артка сыпыргалап. өстәл янында утырды Тимергалиев. Зур бәдәнле гәүдәсе белән ара-тирә торып та баскалады. = өстәл тирәли йөренеп тә алды Тавышын күтәреп, сөйләп тә алды. = тик күңеленнән һаман бер уй китми азаплады: аны тыңламыйлар. * аңа игътибар итмиләр, аны санга сукмыйлар
Айтугановларны алып калып, аерым-аерым сөйләшергә кирәк е булыр. Фәһим Сабирҗанович ни уйлый7 Галинур Яңа көч тә үткәр- ? гән җыелышлардан соң яңа бер фикергә килмәгәнме7 Башта кайсысы < белән сөйләшергә: әтисе беләнме. улы беләнме7 Мөгаен, әтисе белән кирәктер
Өлкән Айтуганов белән сөйләшүе аңа гел уңайсыз була Фәһим Сабирҗановичта аксөяк нәселләрдән килә торган бер затлылык бар Үзе югында ул аның хакында шактый ук ямьсез уйласа да. кара- каршы утыргач, ихтыярсыздан. үзе дә аңламастан, ул аңа карата ихтираммы, олылап караумы кебек бер халәт сизә
— Гафу итегез, Фәһим Сабирҗанович. сезне райкомда эшләргә чакырганнары булмадымы?—дип сорап куйды Тимергалиев
— Чакырдылар гына түгел, мин анда алты-җиде ай эшләп тә алдым.— диде Айтуганов. елмая биреп
— Киттегезме аннары7
— Киттем. Ул минем урын түгел
— Алай икән Хәлләрегез ничек. Фәһим Сабирҗанович’ Бураннар бик комачауламадымы?
— Бураннар дип. аларның нинди комачавы булыр икән7 Киресенчә, файдалары булды. Морат Баянович Кырда кар тоттык Казан газовиклары, халык өйдә утырудан файдаланып, Балдамар йортларына газ миче чыгардылар
— Әллә бетердегез дәме ул эшне7
— Юк әле, Өч авылда гына бетердек Тагын дүрт авыл бар. алары кечерәк авыллар Ихтимал, быел, исән-сау булсак, җәйгә тәмамлап та куярбыз.
— Мал-туарны кышлату яклары ничек7 Сөт артамы7 Бүген сезне кузгатып тормадым инде. Фәһим Сабирҗанович, Сезнең дә бит нормага тулмый сөтегез
— Тулыр дип өметләнәбез Менә сенажның бер траншеен ачтык.
Сутлы азык, бәлки, арттырып та куяр сыерларның сөтен
— Тутыра күрегез Яшьләр бит сездән үрнәк ала Айтуганов булып Айтуганов тутырмагач, безгә нәрсә кала, диләр.
Фәһим абзый әкрен генә колеп куйды
— Ул сөт ди-ди менә бу чәчнең соңгы бөртекләре дә коелып бетте инде. Морат Баянович Бер йөз грамм сөтне арттырту өчен райком перәме тиресеннән чыга, ниләр генә кыланмый егетләрегез. Шул саннар астында кеше югала бит. кеше онытыла
— Беләм,—- диде Тимергалиев. аңа туп-туры карап — Бездән обком. сездән райком таләп итә
_ Булыр ул. Морат Баянович. булыр Вакыты җиткәч, дип әйтүем Бүген белән генә торып булмый бит Бүгенгене перспектива аша карарга кирәктер безгә.
Аны мөмкин кадәр тыныч чырай белән, кулын иягенә таянып тыңлады секретарь Галинур мәсьәләсенә күчәр вакыт җитте, дип уйлады Юкса бу тәҗрибәле кешенең түземе чамасыз. Ул үз улы хакында бер мәртәбә, юл уңаенда гына сүз кузгатты Ьүтәнчә авыз ачып сүз әйтмәячәк. Колхоз хәлләрен сөйләр, кешеләрен күккә күтәрер. комбикорма сорар, төзү материаллары, улына кагылмас.
— Әйтегез әле Фәһим Сабирҗанович, Яңа көч колхозында булып узган хәлләрне сез ничек бәялисез?
— Аны бит мин түгел, райком бәяләргә тиеш.
— Шулай да. тәҗрибәле кешенең, ветеранның сүзен ишетәсе килә.
— Мин ул хәлне очраклы килеп чыккан нәрсә дип карамыйм, Морат Баянович. Илдә кискен борылыш бара Көн дә сөйлибез шул хакта, төн дә сөйлибез. Зәңгәр экраннан да сөйлибез, эфирдан да Тамырдан үзгәртү, дибез. Әгәр сез бер ел эчендә биш председатель алмаштыруны тамырдан үзгәртү дип карыйсыз икән, ул — сезнең эш. Миңа калса, тамырдан үзгәртү — кешенең иреген бумау.
— Ул чаклысы аңлашыла. Теоретик яктан караганда, сез әйткәннәр дөрес Ә конкрет очракта менә әйтик, сезнең улыгыз, коммунист кеше, райком ихтыярына буйсынырга тиеш идеме?
— Сезнең таләпләрне дөрес дип тапкан сурәттә, әлбәттә, буйсынырга тиеш иде Мин улымны. Морат Баянович. халыкка таян, халык сүзен аяк астына салма, дип өйрәттем Белүемчә, аны халык җибәрергә теләмәгән. Ул халык ихтыярына буйсынган. Ә безнең партия Уставында нәрсә диелгән? Коммунистлар партиясе халык мәнфәгатен кайгырта, шуның өчен яши. диелгән бит.
— Сез. димәк, улыгызга хәзер кит дип тә. китмә дип тә әйтергә теләмисез?
— Юк. теләмим Аның үз акылы бар. Унбиш ел инде ул партия сафында, сигез ел хуҗалык эшендә Әгәр мин аңа нидер әйтеп, аны гел өйрәтеп торсам, райком эшенә тыгылган булыр идем.
«Бүре бу Азау тешен ярган бүре! — дип нәтиҗә ясады Тимер- галиев Әмма уйлаганын телдән әйтмәде:
— Яхшы Сезнең бу мәсьәләгә карашыгыз хәзер ачык миңа. Рәхмәт җитди уйлавыгыз, уегызны әйтеп биргәнегез өчен. Рәхмәт Улыгыз Галинур белән тагын бер мәртәбә, бу юлы икәүдән-икәү генә сөйләшеп карасам, сез каршы килмәссезме?
— Ю-ук. булмаганны1 Нишләп каршы килим ди Ул бит сездә учетта тора Аның белән сөйләшү өчен әтисенең рөхсәтен сорау кирәкмидер — Айтуганов ягымлы итеп елмайды, аннары йөзенә борчылу галәмәте чыкты, маңгаена тирән-тирән ике сызык ятты.— Дәүләт эшен сөйләштек, Морат Баянович. дөнья хәлләрен дә белик инде. Улыгызның хәбәре бармы9
— Кайсы улымның9
— Әфганстандагы
Тимергалиевнең караңгы тонык чыраен әллә ниткән бер нур сызып алды Аның гел дә җитди-кырыс булуына күнеккән Айтугановка хәтта бер генә мәлгә сәер дә булып китте
— Рәхмәт игътибарыгызга. Фәһим абзый Артурыбыз исән, кичә хаты килде Тауларда йөрибез, күңел тыныч түгел. Әфган Мөҗаһитләре бик мәкерле, дигән Менә шунысы күңелне тырнап тора. Әнә бит тимер табутлар безнең районга да кайткалады.
- Бала һәркемгә дә газиз Морат Баянович,— диде Айтуганов. аннары кирәгеннән артыграк утырганын абайлап - Ярар мин китим, иптәш секретарь. Галинурны чакырыйммы9 Кирәкме ул сезгә9- диде J
«=отГ„ЧаКЫРЫГЬ'3'_ ДИЛе Тиме'РгаЛ1«,> әүвәлге җитди чыраена кайтып. •
Тимергалиев яшь председатель белән әллә ни тәкәллефләнеп тормады колхоз хәлләрен дә сорашмады, аңа хәтта утырырга урын да күрсәтмәде
— Йә. Галинур Фәһимович. ничек9 Биш көн вакыт узды, синең күңелгә яңарак берәр уй килмәдеме9
— Юк,— диде Галинур тыныч, әмма нык тавыш белән.— Халык минем китмәвемне сорады. Мин аның ышанычын аяк астына салып таптый алмыйм
— Ярый, алай булгач, бүтән йомышым юк.— диде Тимергалиев дәрәҗәсен саклап Ә үзе күңеленнән Китсә ни булган9 Барыбер сындырам бит Келәмгә сырты белән салам Вакыт кына кирәк».— дип уйлады
4
Данияр Дәминев Яңа көч« колхозына эшләрнең бик кайнар вакытында килеп төште. Баш бухгалтер ярдәмчесе Асия Харисова агу эчкән һәм аны Таулы Төбәк больницасына озатканнар
Шул уңайдан колхозга халык тикшерүчесе килгән. Райком секретаре Тимергалиев белән агропром башлыгы Сәүбанов та биредә икән
Галинур Айтуганов. бәлки, шуңадыр. Даниярны иркенләп каршылый алмады, җәелеп сөйләшергә вакыты булмады, ул аны колхозның кунак йортына илтеп урнаштырды да, гафу үтенеп, китеп барды
Даниярга, әлбәттә, иң әүвәл председатель белән сөйләшү кулай булыр иде Ни хәл итмәк кирәк, председатель бик авыр хәлдә торып калган, аның өчен хәзер корреспондент белән әңгәмәләшү түгел, килеп туган хәлне, авылдагы көтелмәгән киеренкелекне бетерү мөһимрәктер Өлкән Айтуганов бит Даниярга әйтте. Галинур эшләгән колхозда тоташ киеренкелек тудырып торуны райком үзенә максат итеп куйган.
Данияр, беренче эше итеп, киеренкелек зонасыннан райком секретарен аерып алу. шуның белән аз гына булса да. Галинурны кичке сөйләшүгә әзерләүне үзенә бурыч итеп куйды
Тимергалиевне ул идарә йортыннан эзләп тапты Райком секретаре. Сәүбанов белән бергә, идарә урнашкан кабинетта Галинур Айтуганов белән бик кызу бәхәс алып бара иде
Шакымый-нитми керде Дәминев кабинетка, ә анда утыручылар рөхсәтсез бирегә кем бәреп кергәнен аңлап җиткергәнче, райком секретаре янына килеп басты да
— Мин сезне райүзәктән эзлим, иптәш Тимергалиев Ә сез менә кайда качып ятасыз икән .— дип сүз башлады
— Кем сез?— диде секретарь, ачуы килеп
— Мин Дәминев булам Корреспондент Советская Россия -дән Секретарь йомшый төште
— Ни йомыш9
— Сезнең өстән жалоба бар. иптәш секретарь
— Нинди жалоба9— дип. Тимергалиев председатель ягына күз сирпеп алды таптың, янәсе, жалоба хакында сүз куертыр урын
— Мин гостиницага урнаштым Әгәр бүген кич вакыт тапсагыз, без мәсьәләне* уртага салып сөйләшер идек
— Безнең вакыт юк. Бүген кич без Таулы Төбәккә кайтабыз. — дип, арага килеп кысылды Сәүбанов Сез әллә ул хакта онытып җибәрдегезме. Морат Баянович?
— Онытмадым, диде Тимергалиев- Без бүген, әлбәттә, райүзәктә булырга тиешбез Әйдәгез, иптәш Дәминев Таулы Төбәктә очрашыйк
— Кайчан’
1 — Иртәгә
— Булмый Мин иртәгә көне буе Чукмарлыда булам Сөйләшәсе кешеләрем бар.
— Ә берсекөнгә?
- Берсекөнгә иртүк Казанга китам, аннан Мәскәүга Редакция миннән җавап көтә.
_ Ярар кичкә чаклы вакыт бар,— диде инде хәл җыеп өлгергән Тимергалиев — Кем белә, бәлки, кичен очрашып та куярбыз.
- Ихтыярыгыз. Очрашу минем өчен булудан бигрәк сезнең өчен кирәк.— дип дәрәҗәсен саклап әйтте Дәминев һәм, кабинеттагылар зиһеннәрен җыеп өлгергәнче, чыгып та китте.
Ул көннең көн буе кунак йортында утырды колхоз председателе сигез ел эшләү дәверендә ел саен ясаган отчетларны укыды, кирәкле документларны, канцеляриягә шалтыратып, соратып алды Редакциягә хат язган кешеләрне берәм-берәм үз янына чакырып сөйләшкәнче, колхозның нинди сулыш белән яшәгәнен тою, кил^л туган хәлне акылы аша үткәрү мөһим иде аңа.
Кунак йортының ялгыз бүлмәсендә үз уйларын уйлап, тәмәке төтененә күмелеп утыра иде. ишектән кубанкалы, киез итекле утыз яшьләрендәге берәү килеп керде.
— Гафу итегез, корреспондент Дәминев биредә дигәннәр иде. Сез аның кайсы бүлмәдә яшәгәнен әйтә алмассызмы?
— Әйтә алам. Ләкин сез кем буласыз? Башта без шуны белик
— Мин Рамай Мансуров булам Минем максат. Тактагыз әле. мин кем белән сөйләшәм соң?
— Азапланмагыз. Корреспондент мин. Узыгыз, утырыгыз. Ник килдегез?
Керүче бермәлгә каушабрак калды.
— Мин шушы колхозның парторгы. .— диде ул. ишек төбендә таптанып.
— Алайса, өстегезне салыгыз. Мин әле сезнең янга үзем керергә тора идем, килеп яхшы иткәнсез
Керүче киез итектән идәнне ерып уза алмый, ә итекне ул чолгау чорнап кигән, аягыннан салса, яланаяк калачак иде.
Дәминев аңа өйдә кия торган йомшак киез башмаклар китереп биргәч, ул шулай да аягыннан салды, чолгауларын итек эченә тыгып куйды, өй башмакларын аягына эләктереп, өстәл янына килеп утырды. күп булып чәчелеп яткан кәгазьләргә күз ташлады.
Дәминев кухня ягыннан ике стакан кайнар чәй алып чыкты.
— Әйдәгез, чәй эчә-эчә сөйләшик, минем бүтән нәрсә юк,— дип көлеп куйды ул.
Такыр башлы, киңчә битле парторг, суыктан кызарган көрәк чаклы куллары белән кайнар стаканны учлап утырды.
Үтә чыккан беркатлы адәмгә охшап тора бит әле бу, чүчинкәсен дә оекбашсыз гына киеп килгән, куллары да бияләйсез-нисез кызарып чыккан, моның белән минем борчак пешәр микән?»— дип уйлады Данияр Әмма күңелендә оешып җиткән уйларын ул Рамай Мансуров- ка әйтергә ашыкмады, сүз башлап җибәрер өчен:
Сезнең тулы исемегез Рамаймы. Рамазанмы?—дип сорады.
Кенәгәгә язганы Рамазан инде аның, үскән чакта малайлар Рамай дип йөрттеләр дә Рамай булып калдым инде мин,— дип эре таза тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды Мансуров,— Ә нигә?
— Юк, болай гына Язасы-нитәсе булса дип соравым. Исемемне бозганнар дип үпкәләп йөрергә калмасын.
Данияр шул сүзе белән килгән кунакның күңелен күтәреп, тар- тынып-нитеп тормаслык хәлгә китерде
Чәй эчә-эчә сөйләшеп киттеләр
Данияр беренче эше итеп парторгка аларныц колхозыннан газе- тага җибәрелгән хатны күрсәтте
— Сезнең эшме9 Таныйсызмы?—диде.— Менә бу сезнең имзамы9
— Безнең эш. Минем имза. Җавап ник юк икән дип борчыла ук башлаган идек инде Югыйсә райком быел артыгын кылана, перәме кыса безне Барлык колхозларга да комбикорма өләшеп чыктылар, безгә — юк. Төзү материаллары да быел безгә тәтеми Семинарларга барганда райкомның беренче секретаре миңа гел кырын карый. Бер үк эшне эшләп, бер үк йөкне бергәләп тартып та. сине үги бала сыман гел кагып торсалар, авыр була икән ул. Эшкә кул бармый. Кәеф кырыла Гаделлекнең кайчан да булса өскә чыгарына ышанмый башлыйсың. Әгәр дә тоташ шулай бара торган булса, без, 'Яңа көч ■ колхозы коммунистлары. Таулы Төбәк райкомына ышанмавыбыз хакында партия Үзәк Комитетына коллектив хат язарга мәҗбүр булачакбыз.
Корреспондент Дәминев — каршысында утырган зур куллы, киңчә битле Мансуровка, үтә дә беркатлы булып күренгән авыл кешесенә. төбәлебрәк карарга мәҗбүр булды Ул аның чыраенда, коңгырт күзләренең кысыла төшүендә, чәйле стаканны бушатканнан соң өстәлгә терсәге белән таянган уң кулының йомарлануында тәвәккәллек күрде. Юк. бу беренче карашка гына примитив булып күренгән икән Хезмәт кешеләренә хас ныклык, үз дигәнен эшләми калмый торган үҗәтлек, яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек Данияр күңелендә аңа карата теләктәшлек уятты. Моның белән барлык мәсьәләне уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшергә була түгелме9
— Иптәш Мансуров, сез миңа әйтегез әле Галинур Айтуганов сездә ничә ел эшли9
— Мин моны күзне йомып та әйтеп бирә алам Топ-төгәл сигез ел да дүрт ай Ни өчен шулкадәр кистереп әйтәм? Чөнки нәкъ сигез ел да дүрт ай элек минем улым, төпчек балам, туган иде Галинур, председатель булып сайланган көнне үк мине, хатынымны котлап, безнең өйгә килде. Үзе белән идарә членнарын да алып килгән иде Мин ул чакта парторг түгел идем әле. бездә парторг булып ул елны Гайниев эшли иде. райкомның хәзерге икенче секретаре Хәтерлим. Гайниев тә килгән иде безгә Бик хөрти генә өйдә яши идек әле. тузган иде әти сугыш алдыннан салып кергән йорт Сүзне барысы исеменнән Гайниев әйтте, ул безне икенче улыбыз туу белән котлады һәм «Яңа коч» колхозының механизаторына председательнең дә әйтер сүзе бар. диде
— Син минем кордаш буласың икән, Рамай Мансуров.— диде яшь председатель. Барлык кешедән дип әйтсәм, арттыру булыр, һәрхәлдә, идарә членнарының барысыннан да сорашып чыктым, сине намуслы кеше, диделәр Шуңа күрә без идарәдә хәл кылдык, быел сиңа колхоз хисабына йорт салып бирергә!Ә хәзергә әти кеше белән әни кешене икенче улыгыз туу белән котлыйбыз, таза булып игелекле булып үссен балаларыгыз!- диде
Валлаһи дип әйтәм. мин Галинурга кадәр безнең авылда председатель белән парторгның кешеләрне бала туу белән котлаганнарын хәтерләмим Чукмарлы халкы — каты бәгырьле халык, берәүгә дә. шөкер, баш биреп яшәмәде, әмма Галинур килгәч, үзгәрде кешеләр, ничектер ягымлырак булып киттеләр дип әйтимме’
— Әгәр мин дөрес аңлаган булсам Галинур Айтуганов халыкны кешелекле булуы белән үзенә тарткан9
— Нәкъ өстенә бастың, корреспондент иптәш, кем әле. Дәминев
- Яхшы Шулай дип язып куябыз: Яңа коч колхозының председателе җир кешеләрен, игенчеләрне ихтирам итә Монысы — әйбәт Ә сүзендә тора беләме9 Әллә ул дәрәҗәсен күтәрер өчен генә йорт салам дип вәгъдә бирдеме9
_ Вәгъдәсендә торды: бер ел эчендә без йортка кереп утырдык
— Молодец! Тагын бер сорау: аның әтисе белән нинди уртак сыйфатлары бар?
_ Уртак сыйфатларын әйтә алмыйм Алар, миңа калса, икесе ике кеше Фәһим Айтугановта — крестьян үҗәтлеге, хәйләкәрлек бар ул җиде кат үлчәми торып бер кат та кисми. Ул теләсә кемнең теләсә нинди сүзенә мөкиббән китми Галинур ышанучан. Өстәвенә — фантазер Аның күңелендә бер тәүлек эчендә әллә ниткән хыяллар туа. ул хыялларын теләсә кем белән уртаклаша Ул нәкъ менә кирәкле урынында Тукайны. Такташны. Туфанны яттан әйтеп бирә ала Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү ’ кем шигыре’ Тукайныкы Сора син шуны берәр райком секретареннан — әйтә алмаячак. Минемчә, партия эшендә эшләгән кеше яз килгәнне беренче башлап тоярга, авылда ата каз каңгылдаганны беренче булып ишетергә тиеш. Авылда яңа туган бала тавышы аңа музыка булып тоелырга тиеш Әгәр партия работнигы сандугач сайраганга сөенә алмый икән, кырларны тутырып шаулаган игеннәрне җаны белән тоймый икән, аны партия эшендә эшләтмәскә кирәк. Ә чынында партия эшендә кемнәр эшли — карьеристлар, үз тормышларын башкаларныкына караганда матур итеп күрергә теләүчеләр.
- Ә Тимергалиев9
— Нәрсә Тимергалиев9
— Ул да карьеристмы?
— Мин хәзер үк аңа тулы характеристика бирә алмыйм. Әмма безнең колхозга булган мөнәсәбәтендә ул үзен гадел җитәкче итеп таныта алмады.
— Стоп! Моны рәнҗегән як сөйли. Ә. бәлкем. Айтугановны ул көчлерәк кеше белән алыштырырга теләгәндер? Бәлкем, аның шундый кандидатурасы бардыр9
— Юк аның андый кандидатурасы И була да алмый. Председательләр күктән төшми Аларны еллар буена тәрбияләргә кирәк. Мин сезнең • Сабанчы дан килгәнегезне беләм Андагы отчетларны карамый калмагансыздыр. Без ел саен Галинур белән икәүләшеп аның әтисе Фәһим абзый ирешкәннәрне үзебезнең уңышлар белән чагыштырып карыйбыз. Галинур Айтуганов әтисе кырык ел эчендә ирешкәннәрне сигез елда яулап алды.
— Ә нишләп, алай булгач, аның исеме шауламый, әтисенең исеме шаулый?
— Чөнки әле аның миллион сумнарга төшереп салдырган терлекчелек комплексы юк. автомат җайланмаларга корылган ындыр табагы юк, картлар йорты, аптекасы, больницасы юк.
— Ә ни өчен юк?
- Чөнки Галинур беренче дүрт ел эчендә үзенә кадәр ашлаган председательнын бурычын — ике миллион сумны дәүләткә түләде Тагын дүрт елдан ике миллион саф табыш җыйды. Без аңа ышанабыз. Барлык колхозчылар ышана Райкомда Галинурга сыер башына ярты литр сөтне арттырмаганы өчен кырын карыйлар Юк күз буяуга бармаячак Айтуганов Галинур, бармаячак, муенына бау салсалар да Чөнки ул Фәһим малае, фронтовик малае, чоики ул ялганны белми Былтыр безне райкомнан кыстылар, ашлыкны тулы кондициягә китереп тапшыру мәҗбүри түгел, ул эшне заготзерно үзе башкарыр, диделәр Өлкән Айтуганов та. кече Айтуганов та ул зшка бармады Райкомның, әлбәттә, ачуы килде, чөнки ике Айтуганов алардан күрмәкче тагын башка колхозлар икмәкне киптереп тапшыру аркасында районның дәүләткә икмәк сату заданиесен өзделәр. Таулы Төбәк шул сәбәпле алга сикереп чыга алмады Тимергалиев безгә куеныннан йодрык төйнәп калды Ул. әлбәттә, өлкән Айтуганов- ка түгел, яшь Аитугановка ташлана, чөнки өлкән Айтуганов — каты чикләвек, ул депутат, аны республика гына түгел, ил белә Ә яшь Айту- 56
ганов әле коч җыйнап кына килә, ул әле зур бер сикерешне ясарга жыена гына Инде менә аны урыныннан алып ташларга ашкына Тимергалиев. без Галинурны бирмәгәнгә тешләрен шыгырдата. Мин шул Чукмарлы халкын җиңмәсәмме. ди Җиңмәячәк! Утны кәгазьгә төреп асрап булмаган кебек, гаделлекне дә яшереп асрап булмый
— Яхшы, Рамай, әйт әле миңа: ашлыкны киптереп бирү белән сез нәрсә оттыгыз былтыр? Рас аны заготзерно үзе киптерергә алынган икән, эшли бит инде ул аны. ә сез райкомга юри каршы килүчеләр булып чыгасыз түгелме соң?
— Юк. корреспондент иптәш, дөрес сүз сөйләмисең. Моңарчы сүздә бер нәрсә әйтелде, гамәлдә икенче нәрсә эшләнде Без аның шулай икәнен ун мәртәбә, йөз мәртәбә, мең мәртәбә күргән Киптермәячәкләр, дидек без, игенне Алдан күреп әйттек Тәки шулай булып чыкты да..
— Ничек, киптерелмәгән килеш калдымыни икмәк?
— Калды гына түгел, тонна-тонна икмәк элеваторда юеш килеш калып янды, пычкы чүбенә әйләнде.
— Сез моны каян белеп әйтәсез8 9 10 11 12 Кем җиткерде сезгә бу хәбәрне9
— И аллам, райком секретаре белән Сәүбанов ашыгыч рәвештә Таулы Төбәккә китеп бардылар. Үзәк комитеттан халык контроле килеп төшкән, черегән, кара янган бодайны нишләтергә икәнен хәл итәләр бит анда бүген
— Ә Галинур?
— Аны да алып киттеләр.
Бу хәбәр Дәминевкә яшен суккандай тәэсир итте Менә ни өчен райком секретаре аның белән сөйләшергә теләмәгән икән
— Ә нигә Галинурны алып киттеләр анда9 Сез бит икмәкне киптереп тапшырган кешеләр ..— диде Данияр
— Бөтен хикмәт тә шунда шул: әгәр барысы беравыздан, райком әйткәнгә кушылып, ләббәйкә дип торсалар, дәгъвасы да чыкмас иде аның. Нәкъ менә Айтугановлар чи килеш тапшыруга каршы чыкты. Халык контроле, күрәсең, ул хакта хәбәр иткәннәр. Айтугановларны халык контроле шаһит итеп чакырган
— Алай булгач. Тимергалиев сезнең колхозны әгәр ул үзе бу бәладән исән-сау котылса, иң явыз дошманы, аны егарга тырышучы дип таныячак.
— һичшиксез! Менә шуннан соң хикмәтләр башлана инде.— диде парторг Мансуров.— Шуннан соң яшәү көрәше түгел, үлем уены башланачак
8
Дәминев икенче көн җиткәнне көтте Галинур Таулы Төбәктән кайтыр, хәлләрне аңлатып бирер дип көтте Аңа Галинурны күрү бик кирәк, икәүдән-икәү генә әңгәмә кору аның өчен бик мөһим иде
Юк кайтмады Галинур Икенче көнне иртән дә. хәтта кичен дә кайтмады Димәк, аны җибәрмәгәннәр
Данияр көнне тоташ кәгазь актарып кына үткәрә алмый, хатка кул куйган тагын берничә кешене күреп сөйләшү кирәк иде аңа Бригадир белән, сыер савучы кызлар белән сөйләшү парторг Мансуров сөйләгәннәрне тулысынча раслады — алар председатель Айтуганов- ның халык кайгысын кайгыртуын бик тә үз итеп, яратып сөйләделәр, әгәр райком, элекке еллардагы сыман. Галинурга каныгып, аны урыныннан алсалар Чукмарлыга мәгънәсез һәм мәнсез бер бушбугаз килсә, эшләр тагын кыенга китәр, эш кешесенә тагын көн бетәр инде, дип борчылдылар.
Дәминев Чукмарлы халкының Айтугановны тулаем яклавына
күңеленнән тәмам ышанып җиткән иде инде. әмма, көне буе өйдә утырудан арып, урамда һава алырга чыккач, аны кибет яныннан узган чагында каеры тунлы бер абзый туктатты
— Син. иптәш. Мәскәүдән килгән гәҗитче түгелме9
— Нәкъ үзе. Йомыш бар мәллә?
— Йомыш бар гына түгел, йомыш зур. гәҗитче иптәш.
— Тыңлыйм мин сезне, абзый. Сез кем буласыз?
— Мин шушы авылның пенсионер бер карты. Мин ишеттем, безнекеләр Айтуганов Галинурны яклап хат язганнар дип...
— Әйе. Әллә сез риза түгелме?
— Мин берничек тә риза түгел, мин хәттәки каршы.
— Ягъни мәсәлән, сез ни өчен каршы9
— Хисмәтуллага, исереп аягын яндырган тракторчыга, законсыз пенсия биргәнгә каршы мин.
— Законсыз дигәне нәрсә инде аның9 Аңлатыбрак сөйләгез әле. абзый.
— Сөйлим гәҗитче иптәш, сөйлим Миңа менә теге чакта, моннан алты ел элек, исереп күземне чыгарганга, үзе гаепле дип. кырык сум пинсә бирделәр Эчеп аяксыз калган Хисмәтуллага бер йөз тәңкәдән артык пинсә чыгарганнар Нинди киртәгә сыя торган эш бу. пани- майыш. Берәүгә бер төрле, икенче берәүгә бөтенләй башка төрле Мин моңа кәтигәрически каршы Пинсиәнир белән пинсиәнирне аралау гүбчи дә килешә торган эш түгел, панимайыш.
— Сезне кем дип белик, абзый9
— Пинсиәнир карт Җаппар дип белерсең. Теләсә кая чакырсалар да мин бер үк сүзне күзгә карап әйтеп торачак. .
Бу хәл Даниярның күңеленә вәсвәсә салды. Әнә, тикшерә башлагач. андый яклары да бар икән тормышның. Пенсия билгеләү мәсьәләсен Галинурның үзе белән сөйләшәсе булыр Әгәр законсыз пенсия куйдырткан икән, бу аны бизи торган нәрсә түгел.
Галинур Таулы Төбәктән өченче көнне төштән соң гына кайтты. Кайту белән идарәне җыйды. Утырышка Дәминевның да керүен үтенде
— Иптәшләр, кем дә кем таныш түгел, танышыгыз, бу —«Советская Россия ■ газетасының корреспонденты Данияр Дәминев була Ул безнең колхозга сез язып җибәргән хат буенча килде. Безнең хуҗалыкның экономикасын, халыкның тормышын өйрәнде Инде менә мин аны сезнең янга алып чыктым.
Идарә бүлмәсендә, гөр килеп, уйларын уртаклаштылар.
Галинур тавышлар тынганны көтеп алды.
— Ни өчен әле. тора торгач торҗагун дигәндәй, кич җиткәндә, артык әллә ни эш тә юк чагында чакырып, алҗытып йөри бу безне, дип үпкәләмәгез Мин сезне бирегә авыр бер хәбәр әйтергә чакырдым. Бүген безнең кайгылы көнебез Таулы Төбәк заготзерносына тапшырылган былтыргы бодайның бер мең тоннасын элеватордан ун чакрым ары Бүре чокырына илтеп күмдек.
Бүлмәдә хәвефле сүз ишетелде:
— Без тапшырган бодай түгелдер бит?
Аңар кемдер шундук җавап бирде
— Акылыңа кил — нишләп безнеке булсын?! Без бит бодайны да. арышны да җиренә җиткереп, коры итеп тапшырдык.
— Черегән бодай безнеке түгел,— диде Галинур — Ул үзе. кара исәп белән исәпләгәндә, әллә ни күп тә түгел Таулы Тобәк былтыр дәүләткә саткан йөз мең тонна ашлыкның нибары бер проценты гына. Ә шулай да жәл — мең тонна, алтмыш мең пот бит ул Колхозчыларның күпме маңгай тире, күпме өмете янып көл булды дигән сүз.
— Тимергалиевкә нәрсә диделәр9
— Үзәк Комитеттан килгән халык контроле үз нәтиҗәсен үзе
чыгарыр, йә каты шелтә бирерләр, йә кисәтү ясарлар. Бер Тимер- галиев кенә гаепле түгел монда. Ил белән шул хәл бит Без шалкан күк бәрәңге үстереп бирәбез, подвалларда аның яртысын черетеп әрәм итәләр Грузиннар әнә гәрәбә төсле йөзем китерә Мәскәүгә. вагоннардан бушатканчы аның яртысы юкка чыга Азмы илдә җилгә очканнар, череп җир каны булганнар. Революциягә кадәр Россия бодайны үзе саткан чит илгә, ә хәзер ел саен валютага, алтын бәрабәре- = нә Канададан бодай алабыз. Ник7 Әнә шул без үстергән икмәкне 2 кемнәрнеңдер әрәм итүе аркасында. Әнә бу мең тонна бодайны кол- * хозлар киптереп тапшырсалар, черемәгән булыр иде ул. Канададан ~ аласы бодайның мең тоннасы кимрәк булыр иде Юкса нәрсә килеп чыга? Мәскәү — обкомны, обком райкомны ашыктыра, райком безне, a менә башлана бозык эшләр
«Айтугановлар җитәкләгән колхозларда болай да начар яшәми- > ләр: тамаклары тук. өсләре бөтен Картлык көнебездә урамда кала- * быз дип тә курка торган түгел. Димәк, аларның җанына тигән нәр- a сә бер генә — илдә тәртип булмавы...»—дип уйлады Дәминев =
Шуны уйлап бетерүе генә булды, стена буена тезелеп утыру- < чылардан берәү, түгәрәк чал сакаллы, җитмеш яшьләрендәге кеше. “ урыныннан торды.
— Син, энем Галинур, безгә Мәскәү гәҗитеннән кеше килгән, дидең. Без бит авылыбыз белән дигәндәй, һәммәкиебез кул куеп, райкумның безгә тынгылык бирмәве хакында хат язып җибәргәниек Мәскәүдән килгән иптәш, үз иреге беләнме. синең сүзне тыңлапмы, безнең идарәгә кергән икән, әйтсен инде үзенең сабраҗиниясен. без хаклымы, әллә райкум — Тимергалиев хаклымы7 Югыйсә нәрсә килеп чыга7 Үзебез уйлаган срукта чәчү чәчү — гаеп, кырдан җыеп алган ашлыкны иливатырга киптереп бирү — гаеп, бар нәрсә гаеп. Кем яхшырак белә басуда ниләр эшләргә кирәген — коннәр буе кәгазь буяп утырган райкуммы, әллә гомер буе чәчү чәчеп, урак урып, ындыр сугып тешләре коелып беткән Габделгәрәй абзагызмы7
— Кем бу?— дип сорады Данияр, председательгә таба иелеп
— Сыйфат комиссиясе председателе.— диде Галинур
— Йә, ничек, миңа фикеремне әйтергә ярыймы7—дип ипләп кенә сорады Данияр.— Әллә тыңлап кына утырыйммы7
— Әйтмәсәгез. халык риза булмас бит
— Ярый, алайса, белдерегез халыкка, әйтәм
— Иптәшләр, сөйләшүне туктатыйк. Безнең колхозның сыйфат комиссиясе башлыгы Габделгәрәй абзыйның бик озын итеп әйткән соравына җавапны корреспондент Данияр Дәминев бирә
Данияр торды Шундук идарәдәге кешеләрнең барысы берьюлы үзенә төбәлүен сизде Кызыксыну гаять зур, менә шушы минутта идарә кешеләре үз колхозларының язмышы хәл ителә дип беләләр иде
— Иптәшләр, мин -Яңа көч- колхозының эш кәгазьләрен дә. ел саен колхоз рәисе ясаган хисап докладларын да укып чыктым К< рем-чы 1'ымнарның ничегрәк эшләнүен дә бухгалтер кызлар аңлатып бирде миңа. Кайбер иптәшләр белән әңгәмә дә үткәрдем
— Соң. шуннан, шуннан7 — дип түземсезләнде берсе
— Шуннан шул. минем фикер ачык: хат язган иптәшләр хаклы Мин бу хакта үзебезнең газетада махсус язып чыгарга исәплим
— Ай рәхмәт1
— Гаделлек бетмәгән икән әле
— Фаш итегез ала канатларны!— дигән сүзләр ишетелде Председатель халыкны кул күтәреп тынычландырды
— Иптошлор, шауламыйк, корреспондент Дәминевка сайлап Ле- терергә ирек бирик
— Сез минем төп фикеремне аңладыгыз,— дип дәвам итте Данияр .— Инде мин сезнең кайбер нәрсәләргә ачыклык кертүегезне үтенәм Колхозның бухгалтер ярдәмчесе Асия Харисова, гомерен өзәргә уйлап, агу эчкән Ник эчкән ул агуны? Райком сезгә халык тикшерүчесе китергән Халык тикшерүчесе әйтә, председатель Айтуганов Харисовага басым ясап, керем-чыгымнардагы кайбер махинацияләрен яшереп калдырырга уйламадымы икән? —ди. Сез моңа ничек карыйсыз?
Стена буендагы эскәмиядән ашыгып кына яшь бер хатын күтәрелде. урынында гына калырга теләмичә, өстәл янына ук килде, алдан ала бик югары, күтәренке тавыш белән башлап җибәрде сүзен;
_ Бу —яла! Кычкырып торган яла бу Айтугановка Ревизия комиссиясе бездә ел саен, председатель отчет ясар алдыннан ревизия үткәрә Без үз колагыбыз белән ишетәбез. Безнең председательнең кулы чиста, намусы саф. Менә бөтен идарәдән сорагыз, колхозның барлык кешесен җыелышка җыеп сорагыз, алар бертавыштан әйтер без Галинур Фәһимович Айтугановка үзебезгә ышанганнан да күбрәк ышанабыз. Дөресме, иптәшләр?
— Дөрес!— дип кычкырдылар.
— Яхшы' Бу хәтлесе аңлашылды. Алайса, нигә Харисова агу эчкән’— диде корреспондент.
Бик кычкырып, ярсынып сөйләгән яшь хатын кинәт уңайсызланып, тынып калды Аннары халыкка карап түгел, Дәминев белән Айтугановка карап сөйли башлады.
— Асия — минем дустым иде Аның үз-үзенә кул салуында пред-седатель Айтугановның бернинди дә катнашы юк. Клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Хәмзәне өзелеп яратты ул. Хәмзә Асияны Казан каласына китәргә чакырды. Асия авылдан китәргә риза булмады. ә Хәмзәсе аны ташлап китте дә калада инде өйләнгән...
— Сез моны халык тикшерүчесенә әйттегезме?—диде Данияр.
— Әйттем Ул һаман черәшеп каткан: бухгалтерия документларына ревизия ясатам,— ди.
Габделгәрәй абзый урыныннан тормыйча гына:
— Менә күрдегезме инде гаделсезлекне? Болар барысы райкум эше! Тимергалиев безне теге килүендә җиңә алмагач, бу килүендә җиңәргә азаплана Галинур басым ясамый, райкум басым ясый,— диде.— Аңлашылдымы, хәбәрче иптәш.
— Бу хәтлесе аңлашылды. Минем үзем өчен ачыклап җиткерәсе тагын бер нәрсә бар Кайбер иптәшләр белән сөйләшкән чакта, әйттеләр. Галинур Айтуганов идарә членнарын законсыз эшләр эшләүгә этәрә икән
— Мәсәлән’— диделәр идарәдәгеләр.
- Мәсәлән, сезнең колхозның механизаторы Шәрәфиев Хисмәтуллага пенсия түләүне идарә законсыз юл белән хәл иткән, ә идарәне ул юлга иптәш Айтуганов этәргән Ничек булды ул хәл? Шуны төгәлрәк әйтеп бирә алмассызмы?
Юк, җәмәгать, болай ярамый. Законсыз дип кем әйтте, исемен әйтеп сөйлә, кем, хәбәрче иптәш’ Без белик аны1 Путный сүз сөйли торган кешеме ул. әллә корыны бушка әйләндереп йөрүче бер йолкышмы?— диде сыйфат комиссиясе рәисе
Сүз иясе белән йөрми Мин хәзергә әйтми торам аны,— диде Дәминев.
— Ярар Рамай. син сөйлисеңме’— диде Галинур парторгка.
— Була, сөйлим — дип. Даниярга таныш парторг урыныннан торды—Эш болай, иптәш корреспондент — Безнең авылда утыз ел буена гаять дәрәҗәдә намуслы эшләп килгән механизатор Хисмәтулла абый бар Унҗиде яшеннән ул тракторга утырды, язларын сука
сукалады, чәчү чәчте, җәйләрен комбайнга күчеп, урак урды, елның елында район күләмендә беренчелекне бирмәде. Менә быел, көтмәгәндә. бәхетсезлеккә очрады Хисмәтулла Шәрәфиев. Язгы чәчүне тәмамлап янә дә беренчелекне алган көнне алар өч тракторчы берәр шешә аракы эчкәннәр Каяндыр тагын тапканнар Хисмәтулла абзый аенә исереп кайткан Гомердә дә булган хәл түгел. Хатыны Фәүзият- гәй бик борчылып, балалар күрә күрмәсен дип. ирен келәткә җибәргән Йокласын, айнысын дигәндер инде Хисмәтулла абзый келәткә керәсе урынга, мунчага барып кергән. Мунчага яккан булган икән Фәүзияттәй — ирен кырдан кайткач юындырырга дип. менә шул Хисмәтулла абый мунча идәненә ятып йоклаган Йоклаган килеш, белештермичә, аягын янып торган мичкә тыккан Больницада моның аягын кистеләр
Идарәдә пенсия билгеләргә кирәк булгач, без бик кыен хәлгә калдык: нишләргә? Көнкүрештәге травма дисәк, бик аз тия акча эш өстендә дисәк, дөрес түгел. Ярты көн бәхәсләшкәч, эштәге травма итеп билгеләдек пенсияне
— Димәк, сөйләүче хаклы.— диде Дәминев.— Пенсия законы бозылган. Күрәләтә Әйеме13 14
— Формаль яктан караганда, әлбәттә: бозылган Әмма Хисмәтулла Шәрәфиевнең утыз ел буена ике-өч кеше урнына эшләп, колхозга никадәр файда китерүен исәпләп карасак, ягъни әхлак нормаларыннан килсәк, бозылмаган Мин үзем мәсәлән, идарә дөрес хәл итте, дип исәплим
— Ә логика7
— Логикасы гади. Хисмәтулла абый, протез аягы белән тагын тракторга утырды: тагын колхозның алдынгысы булып эшләп килә Ә без формаль килсәк, законның хәрефенә ябышсак, нәрсә булыр иде’ Җанында ни калыр иде механизатор Шәрәфиевнең7 Авыл кешесенә ихтирам булмау китерде түгелме соң инде кибетләрдәге буш киштәләргә?
13
— Иптәшләр, әгәр сез рохсәт итсәгез, мин менә шушында рәисегез Айтуганов белән икәүдән-икәү генә кайбер мәсьәләне ачыкларга теләр идем,— диде Дәминев
Идарәгә җыелганнар шаулап таралгач, ул әйтте
— Галинур, мин иң әүвәл күңелемдә йөрткән бер сорауны ачыкларга телим сез колхозда үз теләгегез белән калдыгызмы, әллә әтиегез Фәһим абзый сезнең председатель булуыгызны теләдеме7
Галинур мыек астыннан гына елмаеп куйды
— Кем белгән инде аны
— Шулай да7
— Барлык үсмер малайлар кебек, минем дә укуга бер дә исем китмәде Әти исә минем, әлбәттә, бик яхшы укуымны тели, ләкин ул мине тикшереп бара алмый, үзебезнең Балдамардан ун чакрымдагы авылда бетердем мин урта мәктәпне Интернатта яшәп Тугызынчыда укыганда, кырга китеп, эскерт төбенә җыелабыз да өч-дүрт малай тәмәке тартабыз Укудан кайтып килгән кызлардан бүген нәрсәләр булганны, өйгә нинди эш бирелгәнне сорашабыз да әти- эниләргә. Балдамарга кайткан чакта, шуны сөйлибез Ял көннәрендә
Бер көнне әти. әллә шиге төшеп, әллә юлы төшеп дигәндәй, мин укыган Шомыртлы мәктәбенә барып сораша1 Журналда «булмады- «булмады- дип куелган Әти без яшәгән торакка килде нинди дәресләр кергәнне, нәрсәләр узганны сорады Мин ялганлап сөйләргә ке-
ГАРИФ АХУНОВ ф ГОМХГ юлы
решкән идем, чәчтән умырып тотып, башны стенага бәрде Икенче тапкыр да бәрмәкче иде. мин башны тартып алып өлгердем, ә ул стенага кулын китереп бәрде
— Ярар нәгаләт. үзеңчә яшә. Теләсәң нишлә. Кара аны. миңа җылап киләсе булма'—диде, кулын стенага бәргәнгә бик нык ачуы килде
Мин укырга тотындым Ләкин — соң' Артта калынган.
Менә шул башны давайга салып, шагыйрьләнеп йөрүләр кыйбатка төште миңа Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына керергә талпынып карадым Юк — кая ул! Белем коелып беткән Шап минем зачеткага — «ике»лене! Өйгә кайтасы, әтинең күзенә күренәсе килми «Үзеңчә яшә!»—дигәнен искә төшерә башласа, дип уйлыйм, хурлыгыңнан кая керер тишек тапмассың Киттем Оргсинтез заводына — бер ел черәштем. кирәкле дәресләрне тотындым штудировать итәргә — акыл керде малайга! Ярый әле. баш бар үземдә,— дип мыек астыннан гына көлеп куйды Галинур — Авыл хуҗалыгыннан хәзер минем гайрәт чикте. Химия-технология институтына керергә булдым Әзерлек курсларына язылдым, бик тәртипле рәвештә йөрим, әгәр, дип фикер йөртәм, әзерлек курсларын яхшы узсам, институтка кердем дип исәпләргә мөмкин Уздым бит тәки, үҗәтлегем дә җитәрлек булгандыр инде, әтинең башны стенага бәрүе дә истән чыкмагандыр, тырышып-тырмашып, үчлекләнеп имтихан би- рәм. тик Химия-технология институтына түгел, әлеге дә баягы — һаман да авыл хуҗалыгына сөйри аяк Бу юлы механикага түгел, экономикага Уздым Шуннан соң шалт — әтигә телеграмма! Так-то. так-то. чабата да лапта, хөрмәтле Фәһим Сабирҗанович. синең юлдан язар улың студент булды Әти хат-мазар да язып тормады, телеграмм да сукмады, ялт итеп Казан каласына килеп төште Яңа костюм алып бирде, пальто Бераз акча Үпкәләр хәлем юк. әти безне азындырды дип.— акчаның бармак арасыннан тамганын гына бирә иде. Ул чакта кәеф китә торган иде. кызлар янына да барасы килә, имтиханнарны тапшыргач, аз-маз күңел дә, ачасы Хәзер сөенәм. кем белә, бәлкем, тагын, үсмер чактагы кебек, тәмәкечеләр компаниясенә ияреп китәр идем.
— Институтны ничек тәмамладыгыз7— диде Данияр.
— Алып мактарлык, салып таптарлык түгел. Бер генә фәннән өч >лем бар иде
— Нәрсәдән?
— Капиталистик экономикадан.
— Ничек ул алай?— дип елмайды Данияр
Менә шулай Безгә бит гомер буе социализм капитализмнан прогрессиврак дип өйрәттеләр Уйладым-уйладым да. капиталистик экономиканы оч легә бирергә булдым, социалистик экономикадан югарырак булмасын дидем тегесен <дүрт>легә тапшырган идем
Кайттым Каңгырашка Ул әле «Сабанчы >га кушылмаган иде Авылда әтиләр белән торам. Каңгырашка барып эшләп йөрим
Безнең авылда башлангыч мәктәптә укытучы булып ашлап йө- руче Назиф» бар иде. педучилище тәмамлаган Таныштык Күңел төште шуңар. а мине, үч иткән кебек, армиягә алалар. Кыз белән бик әйбәтләп сүз куештык, өйләнеп китмакче булдым мин моңа Әтигә хәбәр иттем, әнигә Әни болай риза да кебек, тик атидан шикләнә Әти әйтте Кайткач өйләнерсең Синең катыныңның намусын саклап ятасы бар икән тагын' - д„ Армиядән кайткач өйләндем Көткән мине Нәзифәм, хат алышып торган идек
Тагын нәрсә әйтим Утызга җитарәк Яңа көч. колхозына председатель итеп сайладылар Беренче елларны гел әти белән киңәшен тордым. Сигез ел булды инде эшли башлаганга
— Эшләгән нинди әйбәт эшләрең бар9 Чын дөресе9—диде Дәми- нев, аның кара бөдрә чәченә, кара мыегына җемелдәп торган нурлы күзләренә төбәлеп карады
— Колхозның ике миллион сум ссудасын түләдем. Терлек абзарлары салдым Дөрес мин хыялда йөрткән каралты түгел, шулай да файдасы тия Хыялда әти салдырткан төсле гигант комплекс булдыру. нәселле сыерлар белән тутыру иде аны — тик менә Морат Баяно- вич адым саен каныга да тора
— Ә бит сезне колхозчылар яклаганнар. Менә гаделлек таләп итеп хат та язганнар Китми торгансыздыр бит9 Тимергалиев бит сезне, күпме генә тырышса да. урыныгыздан кузгата алмаган.
— Анысы дөрес.— дип моңсу гына елмаеп куйды Галинур.— Колхозчылар белән борчак пешә минем Райком мине урынымнан алырга дип үткәргән җыелыштан соң авыл халкы тагын да тырышыбрак эшли башлады
— Соң. шулай булгач?
— Район җитәкчелеге белән үзеңне һәрдаим конфликт хәлендә сизеп яшәве бик авыр Кулны тота, хыялларны сүндерә, эштән гайрәт чигә. Нигә мин шулай булгач, үземне аңлы рәвештә авыруга сабыштырыйм9 Минем бит өч балам бар. аларны карап-багып үстерү минем өстә бит
— Китсәгез, кая таба юл тотасыз инде9
— Башка районга Чөнки Таулы Төбәктә калсам. Морат Баянович миңа барыбер көн күрсәтмәячәк
— Бәлки, калырга кирәктер9 Халык бит сезгә ышанган
— Калудан мәгънә юк. Данияр. Ярамый калырга, һич! Озакка сузган саен Тимергалиев миңа ныграк каныгачак, райком каныгу — бик начар фал ул Көчемдә чакта, мин үземә лаеклы урын эзләргә тиеш.
— Болар барысы дөрес Көн кебек ачык. Тик сезнең китү Таулы Төбәк файдасына түгел ич
— Ник алай дисез. Данияр?
— Сезнең китү башкаларны да кузгатачак Председательләр корпусы тулаем кузгалачак Ә бу райком секретареның абруена китереп сугачак
— Ә мин. мәсәлән, шул көнне көтәм. төшләремдә күрәм инде Тимергалиевнең урыны колхозда түгел, прокуратурада Анда да әле ул элекке алымнар белән эшли алыр микән9
Данияр урыныннан торды, арлы-бирле йөренеп алды, блокнотын чыгарып, ашыгып-ашыгып нидер язды, аннары Галинурның каршы- сына ук килеп, аның җилкәсенә дусларча кулын салды
— Гафу ит. никтер -сез» дип түгел, син» дип дәшәсе килә башлады Кайчан китәргә инде синең ният9
— Язгы чәчүләрне тәмамлагач, печән өстендә булыр мөгаен
— Нигә нәкъ менә печән өстендә9
— Әти язгы чәчүне төгәлләп китәргә куша Ә печән өстендә яңа председатель китерсәләр дә. әле уракка әзерләнергә вакыт кала Аннары бит мин. Тимергалиевкә үч итәм дип. колхозның эшләренә кул селтәмим Урак өстенә техниканы тулы әзерлек белән калдырып китәрмен. Сабантуйларын уздырып, халыкка печән өләшеп, тыныч күңел белән китәргә исәп
— Фәһим абзыйга да. Галинур, сиңа да рәхмәт Мин эшемне гөгәлләдем шикелле Рохсәт итсәң, мин кузгалыйм инде, диде Дә- иинев
— Юк. китмисең. Кунып китәсең үземдә'—дип каршы төште Галинур
— Мин бит инде Чукмарлыда өч кич кундым
— Анысы мин барында түгел.
— Кыстама Галинур. Мин кунак йортына кайтыйм башымда минем мең төрле уй — кәгазьгә бүген үк төшермәсәм, алар коелып бетәчәк Баш тишек капчык ул. берсен җыя. икенчесен коя.
— Алайса, без рәсми телдә сөйләшик, иптәш корреспондент Сезне минем әти көтә. Фәһим Айтуганов. Ул бит бала-чага түгел, күрешми киткәнгә үпкәләр
— Нигә, без Балдамарга барабызмыни?
— Балдамарга бару-бармау сезнең эш. Әти бездә. Таулы Төбәктән ул миңа кайтты Сезне көтеп утыра.
— Шулаймыни” Ник башта ук әйтмисең аны9 Без бит монда вакыт үткәрмәгән булыр идек, сезгә кайтып сөйләшер идек, диде Данияр
— Монда сөйләшә торганы монда сөйләшенде, өйдә сөйләшә торганы. кем белә, бәлки, башкачарак булыр.— диде Галинур, өстәл яныннан күтәрелеп — Киттек. Данияр абый. Дөрес әйтәмме. сез миңа абый тиешледер бит9
— Абый, әлбәттә. Сиңа ничә яшь әле?
— Утыз җиде.
— Миңа бит инде кырык биш
— Сәмәй егет чагыгыз икән! Киттек. Данияр абый. Әти көтеп зарыккандыр инде безне.
7
Урамнан җәяү кайттылар. Сөйләшмәделәр. Буран кузгалган, юеш ябалак карны биткә китереп сылый, яка эчләренә тула иде Икесе дә тун якаларын күтәреп, буранга каршы атладылар.
Галинур идарә йортыннан ерак тора икән. Данияр битен кулы белән каплап бара-бара арып бетте Урам буенда ике-өч урынга өеп куйган бураны күргәч кенә җылы керде. Шәт. шушыдыр, яшь председатель үзенә яңа йорт салдыра, дигәннәр иде.
Электр уты белән яктыртылган ишегалдына кергәч, Даниярны сәер бер тойгы биләп алды Канәгатьсезлек дип әйтергә микән аны. өметләр акланмау дипме ни булса да булды, аның күңелендә шундый бер тойгы уянып өлгерде Ишегалды зур булса да. анда каралты- кура күренми, урыс капка буендагы мунча гына күзгә ташлана иде.
Балдамарда чакта ул ике көн эчендә дә авылның урамнарын аркылыга-буйга йөреп чыкты Андагы, алты почмаклы биек йортлар, рәшәткәле итеп коелган биек коймалар, ихата эчендәге каралты- кура. тимер капкалы гараж, ярты күккә тикле менеп җиткән антенна колгалары белән чагыштырганда Галинур Айтуганов яши торган йорт гадәттән тыш гади түгелме9
Өйнең ишегалдына караган өч тәрәзәсендә ут күренә, шул ут яктысында кар күбәләкләре бөтерелә, биредә аулак булганлыктан, буран барлыгы сизелми, җил улавы гына ишетелә иде.
Такта чолан аша уздылар Бүрәнә өйгә кергәч, биткә өй җылысы бәрелде ТЪмле аш исе борынны кытыклап алды Өс-башны салып, чөйгә элгән арада эчкәрге бүлмәдән Фәһим абзый килеп чыкты
— Кайтып җиттегез тәки Бик хәтәр буран кузгалды бит әле,— дип. ягымлы итеп каршылады ул Галинур белән Даниярны
— Буран бар буран әйбәт,—дип көлеп куйды Данияр,—Кайтуын кайттык та менә, гостиницага ничек кире кайтырмын дип кайгыра башладым әле
— Алдагысын алла кайгыртсын. Күз күрер.— дип. Фәһим абзый Даниярны алгы бүлмәгә алып керде
Монда кергәч. Даниярның күңелендәге канәгатьсезлек бетеп киткәндәй булды Бүлмә бик иркен Идән тутырып бик зур келәм җәелгән. стена буенда стенд тора, анда савыт-саба, китаплар тезеп куелган, бу бүлмәдә стендтан башка мебель юк. тәрәзә буендагы өстәлнең өсте газеталар белән каплап куелган иде.
Тыштан караганда бәләкәй булып күренгән өйнең эче шундый иркен булуына Данияр гаҗәпләнергә дә өлгермәде, кухнядан поднос § белән ризык күтәреп, сылу бер яшь хатын килеп чыкты матур = чигү үрнәкләре төшерелгән зәңгәрсу халат, сары косынка астыннан и сузылган ике толым кара чәч. балкып торган алсу йөз!
— Менә бу безнең олы киленебез Нәзифә була инде Өч бала анасы Укытучы. Кулинар.— диде Фәһим Айтуганов.— Ә менә бу х егет — корреспондент Данияр Дәминев.
— Балалар кайда соң?— диде Данияр, баш иеп исәнләшкәч * — Балалар йоклый инде.— дип оялчан елмаеп әйтте Нәзифә * Табын инде әзерләп куелган икән, газета кәгазьләрен алгач, өстәл- д дә винегрет, салат, балык, тавык ите куелганы күренде. Аның янына = бер табак кайнар бәрәңге куйды Нәзифә.
Аннары ул, игътибарны үзенә тартып, кухня ягыннан шаулап " кайнап чыккан ак самавыр күтәреп керде
Фәһим абзый сүзне кыска тотты
— Утырыштык, балалар
Данияр бер нәрсәгә игътибар итте Фәһим абзыйның улы Галинур әтисеннән узып, берни дә эшләмәде. Әтисе әйткәч кенә, стендның ябык бер бүлемтегеннән алып, табынга өч рюмка һәм бер шешә аракы китереп куйды
Шешәне ашыкмый-нитми. җаен китереп, Фәһим абзый ачты, рюмкаларга салып чыкты.
— Минем нәселдә хәзер, Данияр, игътибар итсәң, дүрт буын яши Әни — сиксән алтыда, беренче буын хатыным Сөембикә белән мин - алтмыштагылар. икенче буын, Галинур белән Нәзифә утыз биштә- геләр, өченче буын, оныклар — дүртенче буын Моны мин шулай булырга тиешле нормаль хәл дип саныйм, шулай булмаган сурәттә авылда, крестьян йортында буыннар алмашу, бер-берсеннән күреп үсү булмаячак. Авыл хуҗалыгын үстерергә дип өсләренә бурыч алган галимнәр моны белергә тиеш. Чөнки традицияләр бетәме — авыл бетә, игенчеләр династиясе тарала
— Бик кызыклы хакыйкать, минем бу хакта уйлаган юк иде. Фәһим Сабирҗанович.— диде Данияр
— Бу кызыклы гына түгел, гыйбрәтле хакыйкать.— диде өлкән Айтуганов,— Дүрт буынның бер чылбыры да өзелми икән, ул гаиләдә өмет бар. Буыннар буыннарны кайгырта, ялгышсалар - буыннар буыннарны гафу итә. кичерә, ярлыкый Синең. Данияр, ишеткәнең бардыр. Рузвельт үзенең бер сенаторы хакында «Бу. әлбәттә, дуңгыз, әмма үзебезнең дуңгыз.»—дигән
Данияр башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде Фәһим абзый әйткән бу мәзәктә мәгънә тапты Данияр Бер авыл кешеләре, ничәмә- ничә буын бергә үсәләр икән, димәк, алар бер-берсен кыерсытырга ирек куймаячаклар. Әнә нәрсәгә ымлый өлкән Айтуганов
Фәһим абзый, гүя аның ниләр уйлаганын белгәндәй
— Мин бу тостны авылда династияләр бетмәсен өчен тәкъдим итәм, диде
Өчесе берьюлы йотып куйдылар
Нәзифә килен чыгарган итле кайнар ашны ашадылар
— Фәһим Сабирҗанович. минем күңелгә көтмәгәндә сәер бер сорау килде әйтегез әле. зинһар, сез менә райком секретаре Тимер- галиев белән колхоз председателе Айтуганов арасында берәр аерма күрәсезме"’ диде Дәминев
1.О.М, в5
— Күрәм,— диде Айтуганов.
— Нинди, мәсәлән?
— Тирес өеме алдында мин эшләпәмне салам Ә менә Гимерга- лиев салырмы эшләпәсен?
— Салмастыр _
— Ник дип сора. Чөнки аның менә бу минеке! дигән оасу- кыры юк. Тирес өемен ул әйләнеп узар, туфлиен буяудан куркыр Райком секретаре белән минем арадагы аерма менә шунда. Данияр. Kspen торам, син гел уйланасың, шулай булгач. Тимергалиевнең Галинурга ник каныгуын аңлагансыңдыр. Аны — мин барлык райком секретарьларын истә тотып әйтәм — еллар буе. дистә еллар буе командага буйсынырга өйрәттеләр. Менә шул гадәтне ташлый алмый райком Алмаячак та! Бу — аның фаҗигасы.
— Ә син. Галинур, ничек уйлыйсың?
— Берничек тә уйламыйм Минем өчен партия уйлый бит
-- Бу җитди җавап түгел.— Дәминев өстәл яныннан торып басты — Мин менә үзәк газетаның заданиесе белән килдем Вазифамны бик ансат кына да башкарып чыга алган булыр идем. Килдем ди. әйтик. Яңа көч» колхозына, сорашып чыктым ди. хатка кул куйган кешеләрдән, ревкомиссия белән сөйләштем ди. Морат Баяновичка. әдәп өчен, янына кереп, бер-ике сорау ташладым ди. ул миңа, әлбәттә, партиянең, бу очракта райкомның абруен саклау хакында күптән билгеле дежур сүзләрне әйтеп бирде ди. мин шул арны хатка теркәп, Советская Россия гә җибәрдем ди Нәрсә, мин бурычымны үтәгән буламмы9 Намуслы журналист буламмы мин ул чакта9
— Намус төшенчәсен каи яктан килеп бәялисең бит. — диде Галинур
Фәһим абзый да аяк өсте баскан иде инде, ул дәшмәде. Галинурның тәҗрибәле, дөньяга аек күз белән карый торган журналист алдында ничек имтихан тотуын гына күзәтеп торды
Безнең халыкта, татарларда егетлек дигән төшенчә бар,— дип ике кулын берьюлы йодрыклап сүз башлады Дәминев — Егетлек, минемчә, җитәкчене җитәкче итә торган иң беренче сыйфат Егет була белгән кеше мактаганнан да азынмый, хурлаганнан да изелеп төшми. Бик авыр ситуацияләрдә дә ул егет булып кала Менә. Галинур, син бик кыен ситуациядә калдың. Колхозчылар гаделлекне синең якта дип саныйлар сине урыныңнан алдыртмас очен җан талашалар. Тимергалиев үзен хаклы саный һәм сине урыныңнан алып ташлау өчен барлык властен кулланырга тырыша Син шушы ситуациягә ничек карыйсың9
— Бер генә җөмлә белән җавап биримме9
Юк Мине бер генә җөмлә канәгатьләндермәстер Ник диген? Хатны мин кат-кат укыдым Колхозчыларның дәлилен беләм Сезнең колхозның парторгы Рамаи Мансуров белән бик озак сөйләштем мин. син ясаган отчет докладларын бик җентекләп, энәсеннән җебенә хәтле укып чыктым, язучылар теле белән әйткәндә, синең отчетларыңнан нинди холык карап торганын аңладым
— Нинди холык соң?— диде Фәһим абзый кызыксынып.
■— Әйтимме?
— Әйтеп кара.
— Шагыйрь карап тора Галинурның отчетларыннан.
Бу юлы Галинур кычкырып көлде
- Шәррән яра мактау булса да мин бу билгеләмә белән килешәм.—диде Галинур —Чын язучы беркайчан да узган этап була алмый. Ул гел заманча Чөнки аның иҗаты киләчәккә юнәлгән Бу — минем фикер, үз башым белән килеп җиткән нәтиҗә Колхоз председателе дә узган этап була алмый, әгәр ул . киләчәккә карап яшәсә.. 66
— Шагыйрьлеге нәкъ менә шунда Галинур Айтугановның, миңа калса, мин аның бер генә докладында да аяк астына карап сөйләгәнен күрмәдем. Киләчәккә күз төби яшь Айтуганов. Килер көн белән яши Шуннан соң инде минем беләсем килә, бу сыйфат Галинурда ничек туган7 Фәһим абзый, син әти кеше, рөхсәт ит. бер нәрсәне дә яшерми сөйләп бирсен Галинур
— Соң сөйләсен. Син кирәк дип табасың икән инде, сөйли бир- •? сен. Мин бит чыгып та тора алам £
— Ю-у-ук, үзеннән генә, япа-ялгызыннан гына сөйләтәсем килсә, ж мин аның үзенә генә биргән булыр идем ул сорауны Миңа аның әтисе о барында сөйләве мөһимрәк Ул чагында мин ике буынны чагыштырып карый алам, үзем өчен ачык булмаганнарны ачыклап бетерә алам х
— Ярый, алайса, әйтәм. һәр гаиләнең аеруча атаклы бер бәй- ° рәме була торгандыр. Безнең өйдә иң зур бәйрәм — минем әти үткәр» > торган бөек Җиңү бәйрәме Ул көнне әти барлык туганнарны чакыра * Энесе Фатыйхны, мине. Фаягөлне — барыбыз да җәмәгатебез, бала- е чагаларыбыз белән киләбез. Өйдә бит әле безнең Таһир белән Сания. = аларның ике кызы Алсу белән Айгөл бар Дәү әниебез Гөлйөзем әби < бар, Өй тула кеше белән Бик күп ризык әзерләнә, без дә үзебез белән “ күчтәнәч алып киләбез. Бу бәйрәм хикмәтле — әти безгә нәселебезнең исән икәнен аңлата, үз тормышыннан гыйбрәтләр сөйли. Әнә шул гыйбрәтләрнең берсе минем хәтеремә бигрәк тә сеңеп калган
— Кайсысы икән ул, улым7—диде Фәһим абзый
— Сугыштан ничек исән калу турындагысы
— Кызык, сөйлә әле шуны. Галинур
— Юк, әти үзе сөйләсен, мин аның кебек килештереп сөйли белмим.
— Сөйлисезме. Фәһим Сабирҗаноич?
— Ярар, алайса сөйлим Мин. Данияр, унсигез яшемнән ут эченә кердем. Көз көне иде. юеш иде. утыз биш чакрымлык поход узганнан соң безгә окоп казырга куштылар Коточкыч арыган идек Безнең, яшь солдатларның, һәркайсы янына карт солдат Бондаренко килеп йөрде -Казыгыз, балакайларым, арыган булсагыз да казыгыз».— диде Олылар сүзен тыңлау — безнең татарларда закон Казыдым мин. Азапланып, хәлдән таеп казыдым Бондаренко карт ничек өйрәтте, шулай казыдым, басып торырлык итеп Озакламый фашистлар безгә һөҗүм итте Минем яшьтәгеләрнең күбесе окопларын тиешенчә казымаганнар икән, һәлак булдылар Мин казып кергән булгач исән калдым Карт солдат Бондаренкога гомерем буе рәхмәт- лемен. чөнки мин аңа дөньяда яшәвем белән бурычлы!
Тын гына утырдылар
Аннары Галинур әйтте
— Алгы көнгә карап яшәргә кирәк икәнен мин Данияр абый, әнә шулай беренче мәртәбә әти сөйләгәннән күңелемә беркетеп куйдым
8
Хәбәрне Сәүбанов алып керде
— Яңалык. Морат Баянович безгә делегация килә!
— Нинди делегация?
— Советлар Союзы делегациясе
— Кемнәр7— дип бик җитди итеп сорады Тимергалиев
— Райком секретарьлары, агропромчылар. колхоз председательләре. төзүчеләр
— Сәбәбе7
— Тәҗрибә уртаклашу
— Уртаклашырлык нинди тәҗрибәбез бар безнең.
— Айтугановның терлекчелек комплексын карарга киләләр.
Тимергалиев чак кына сүгенеп ташламады:
— Нинди бетмәгән Айтуганов бу9! Кая карама Айтуганов. Ай- тугановлар. Айтугановлар... Кем җиткерде бу хәбәрне?
— Обком секретаре Дулатов шалтыратты. «Сабанчының үзәк усадьбасын. Тимергалиев белән икәүләп карап чыгыгыз. Балдамарны делегациягә күрсәтерлек итеп әзерләгез, диде.
— Нәрсәсен әзерлисең аның? Балдамар болай да төзек авыл: йортлары яңа. урамнары туры.
— Хикмәт урамнарда гына түгел. Морат Баянович Рәтлисе нәрсәләр бар «Сабанчы да Батырлар һәйкәле примитив, пожар каланчасы да иске. Идарә йорты каршысындагы күрсәткеч такталары да ташкулчим! Кибетләрнең вывескалары уңып беткән. Шуларның барысын миллионер колхозга лаек итеп эшләтергә кирәк. Зәвыксыз нәрсәләр делегациянең күзенә шундук ташланачак. Комплекска килеп җиткәнче авылның культурасы турында кире фикер туып өлгерәчәк Делегация председательне түгел, безне гаепләячәк, райкомны. Зәвык тәрбияли белмиләр, дип әйтәчәк Ихтимал, делегацияне обкомның беренче секретаре үзе озата килер. Мин әйткәннәрне делегация Беренченең үзе алдында ук әйтеп бирсә, нишләрбез? Хурлыкка калмабызмы?
— Син хаклы. « Сабанчы»ны әзерләү кирәк. Кайчан килә делегация?
— Бер айдан,— диде Сәүбанов.
— Аңарчы син әйткәннәрне эшләп өлгертербезме?
— Председатель булышса, өлгертәбез.— диде Сәүбанов.— Беләсезме. Морат Баянович, Казаннан архитектор чакыртырга кирәк, минемчә Без бит сәнгать мәсьәләсендә профаннар.
— Сөйләшеп куй. алайса Кемне чакыру әйбәт булыр дип уйлыйсың. Даут Кодрәтович9
— Иң яхшысы — Хәйдәров. Аны республикада да. илдә дә беләләр. Тик ул өйдәме икән?
— Алайса, сөйләш, белеш, кайчанга килә ала архитектор, өчәү барырбыз «Сабанчы«га.
Бәхетләре — Хәйдәров өйдә булып чыкты, колхозга, бигрәк тә миллионер колхозга барырга ул бик теләп риза булды Авылларның тышкы кыяфәтен культуралы итү. кайчандыр, сугыштан соң юк- бар материалдан гына әмәлләп куелган һәйкәлләрне алыштыру аның күптәнге хыялы икән, моны ул Сәүбановка яшермичә әйтте.
һәм алар өчәүләп Сабанчы- колхозына китеп бардылар.
• Бәхетнең аяк астында ятуы мөмкин бит әле. Бәлки, бу бару Галинур мәсьәләсен хәл итәргә дә булышыр. Игътибарны кем яратмый. • Сабанчы кның тышкы кыяфәтен үзгәртеп, күз явыңны алырдай итеп матурлап куйсак. Фәһим Айтуганов та безнең тегермәнгә су коя башламас микән9 —дип фикер йөртте Тимергалиев. февраль кояшы астында балкып яткан карлы басуларга карап барган чакта. Күгәргән бодайны бүре чокырына күмү. Галинурны яклап, үзәк газетага колхозчылар язган хат аларның нервысын шактый ук талкыган иде.
Сабанчы рәисе кунакларны, бик артык балкымыйча, рәсми рәвештә генә каршылады
Иң әүвәл ул аларның кунак йортында тамакларын туйдырды, шуннан соң гына нинди йомыш белән йөрүләрен белеште
Уй-планнарны Тимергалиев әйтеп бирде.
Ярый, хуп Архитектор авылны карасын, һәммә нәрсәне үз күзе белән күрсен, шуннан соң мәсьәләне уртага салып сөйләшербез,—
диде Аитуганов Архитекторның кулына кыйммәтле аппарат тотып чыгуы да. сөйләшкән чакта әңгәмәдәшен аңларга теләп ихлас тыңлавы да Фәһим абзыйга ошады, шуңа күрә ул аның белән үзен дустанә тотты, урамнан урамга йөргән чакта колхоз хәлләрен бик теләп сөйләде Тимергалиев белән Сәүбанов. сүзгә кушылмыйча, ишеткән- о нәрен мыекка чорнап кына бардылар 2
Бик иркен һәм төзек бер урамга килеп чыккач: |
Менә. бу. Хәйдәров иптәш. Яшьләр урамы дип атала Тарихы j зур түгел, моннан ун ел элек кенә төзелә башлады әле Эшендә яхшы ? эшләгән, матур итеп гаилә корган егет-кызларга урынны шушыннан ~ бирәбез. Йортларны колхоз сала —- хуҗалары, шәһәрдәге кебек, йорт _ хакын фатир хакы итеп түләп баралар Биш ел эшләү дәверендә : бер генә кисәтү-шелтә дә алмасалар. йортның бәясен яртылаш = киметәбез х
— Казанда да булсын иде андый хәлләр.— дип куйды Хәйдәров. * председательнең сүзен хуплап
Нарат бүрәнәдән биек итеп салынган, кайберләре такта белән дә ~ тышланган йортларның һәркайсы янында туктап, озаклап карады - Хәйдәров. челтәрле биек коймаларны, яшелгә, зәңгәргә, акка буялган тәрәзә йөзлекләрен рәсемгә төшереп алды
Аның бар нәрсәне җентекләп каравы, председательдән өзлексез сорашуы райком секретаре Тимергалиев белән агропром башлыгы Сәүбановның күңеленә хуш килде. Архитектор хәтле архитекторны канәгатьләндерә ала икән бу йортлар, димәк, киләчәк делегациянең дә күңеленә ятышлы булуы ихтимал Һәрбер йорт алдындагы биек урыс капка, капкалардагы кояш орнаменты, кәрнизләргә агачтан юнып эшләнгән челтәрләр күңелгә ятышлы иде Коймаларга тоташтырып ак мунча, гараж салынган, эчкәрге якта иркен лапаслар, бурабзарлар тезелеп китә җыеп кына әйткәндә, муллык, көрлек күзгә бәрелә, утызынчы елларда булса, мондый йортта яшәгән авыл агаен, ихтимал, кулакка санап, сөргенгә олактырган булырлар иде
Бара-бара Хәйдәрев сүзсез калды Сорашмый хәзер Йортлар янына килә, капкалар янына, тәрәзәләр каршысындагы челтәр рәшәткәләрне озаклап карый, рәсемгә төшерә һәм авыр гына көрсенә
Урамның аргы башына килеп чыккач, ул түзмәде, күңеленә аеруча ошаган бер йортны сайлап. Фәһим Айтугановны. район җитәкчеләре белән бергә, шул йорт фонында киң телескоплы япон аппараты белән рәсемгә төшереп алды һәм. ниһаять, тагын телгә килеп
— Колхоз авылын менә шундый итеп күрергә мин күптән хыяллана идем. — диде
Сәүбановның түбәсе күккә тигән иде. Морат Баяновичка күз кысып алды архитекторны алып килүебез юкка түгел, янәсе
Тимергалиев архитекторга болай диде
— Йәгез, Сәфәр Хәйдәрович, сезнең фантизияне эшкә җигеп карыйк тагын нәрсә өстәргә була бу урамга? Сезнеңчә, монда нәрсә җитми?
— Мондамы? Монда, иптәш секретарь, абсолютно берни дә кирәкми Моны сакларга, моны ВДНХга. Мәскәү күргәзмәсенә җибәрергә кирәк Төсле фотолары белән, әлбәттә! Кышкы күренешне һәм җәйгесен Күрсеннәр, өйрәнсеннәр халык архитектурасын
Райком секретареның йөзе башта балкыды, аннары тоныкланды Нәрсә, аның Казан хәтле Казаннан архитектор китертүе юкка булып чыгамыни7 Берни дә эшләмәячәкмени ул <Сабанчы>га7
— Бәлки, бүгенгә җитеп торыр. Сәфәр Хәйдәрович, — диде ул архитекторны арыган дип уйлап. — Бәлки, калганнарын ял итеп алгач карарбыз Вакыт бар бит әле
Эшне сузарга яратмый торган Айтуганов каршы төште.
— Юк җәмәгать, бер тотынгач, карап бетерик инде, калган эшкә кар ява. Мине иртәгә Мәскаүга. депутатлык эше белән бюджет комиссиясенә чакыралар
Кунаклар бәхәсләшеп тормадылар. Терлекчелек комплексын карарга киттеләр.
Тау башында, коры һәм җиләс урында, тимер-бетоннан салып куелган гигант корылмалар Комплекс һәр ягыннан яшел буяулы рәшәткә белән әйләндереп алынган Рәшәткәнең тышкы ягында наратлар. каеннар, өрәңгеләр үсә — ап-ак кар җирлегендә наратларның яшеллеге, зөбәрҗәт төсле аерылып, күзгә ташланып тора, комплексны тирес оясы итеп түгел, ниндидер курорт-санаторий каласы итеп күрсәтә иде
— Агачлар ник койманың эчке ягында түгел? —дип сорады архитектор Хәйдәров
Проект буенча алар эчтә булырга тиеш иде. Без, колхоз җитәкчеләре, киңәштек тә агач аллеясен койманың тышына чыгарырга булдык Беләсезме, комплекс озак төзелде, проект белән исәпләшсәң, агачларны корылма үзе төзелеп беткәч кенә утыртырга туры килә, алдан утыртсаң, алар тапталып, сынып, изелеп бетәчәк иде Шуңа күрә без аларны койма артына утырттык, комплекс төзелә башлаганчы ук. Инде менә күзгә күренерлек урман булдылар.
■Бүре бу Эшли дә белә, эшен күрсәтә дә белә. Төлке бу, хәйләкәр төлке!» — дип уйлады райком секретаре.
— Яхшы, — диде архитектор. — Мөстәкыйль эшләү яхшы Ләкин. ялгышмасам, төзелеш банкылары типовой проекттан тайпылырга. аңа төзәтмә кертергә рөхсәт итмиләр шикелле Сез ул ягын ничек көйли алдыгыз соң’ Анда бит акчаны тиенләп санаучылар утыра
— Ә без алны-артны карамадык. Үзебезгә ничек җайлы, шулай эшләдек Комплекста бетон юллар каралмаган иде, дамба тәбәнәк иде Ә без дамбаны ярты метрга күтәрдек, ун километр озынлыгындагы бетон юллар белән урадык комплексны Проектта терлекчеләрнең ял йорты юк иде, кибетләр дә каралмаган иде Анда бәләкәй генә будка каралган, терлекчеләр анда черем итеп алырга тиешләр, шуның янәшәсендә, газета-журналлар укыр өчен, бер бүлмә булырга тиеш иде Без ветврачларга, комплекс мөдиренә аерым кабинетлар эшләдек, йокы бүлмәсен, душларны, аптеканы өстәдек, махсус мунча салдык, савымчы җиңгиләрнең сәламәтлеген махсус тикшереп тору өчен врач кабинеты булдырдык, азык хәзерләү цехларын, сөт үткәргечтән килгән сөтне җыеп бару пунктын, савымчыларга, бозау үстерүчеләргә нинди уңайлыклар кирәк — барысын да исәпкә алдык, терлекчеләрне бер мәртәбә бушлай ашата торган ашханә дә булдырдык.
— Проектны күпмегә боздыгыз булып чыга инде? — диде Хәйдәров, ирен чите белән елмаеп
— Биш йөз меңнән артыграк өстәмә чыгым тотарга туры килде.
— һәм банкта сезнең башыгыздан сыйпадылармы?
— Сыйпарлар, сыйпамаган кая! Штраф артыннан штраф тондырдылар. Миңа да, шәхсән, колхозга да. Мин үземә төшкәнен барып түләргә дә риза идем, идарә членнары риза булмады Гомуми җыелышка чыгардык. Җыелыш карарын банкка илттем
Управляющий кычкыра миңа «Дәүләт кулланышка керткән типовой проектны бозарга сезнең ни хакыгыз бар?!» — ди
Мин дә кычкыра башласам, дәгъва, әлбәтта, зурга китәчәк иде Мин председатель булып кына түгел, депутат та булып аңлатырга тотындым моңа Мин әйтәм, проектны шәһәрдә яшәгән, колхоз авылын, терлекчеләрнең тормышын сыңар күзе белән дә күрмәгән ар- 70
хитекторлар ясаган Ни өчен әле без мәгънәсез бер чиновникның күрсәтмәләрен үтәр өчен генә проектның кимчелекләренә күз йомарга тиеш’ Колхозчылар әйтте, үлсәк үләбез, әмма терлекчеләргә уңайлы булган комплекс салып куярбыз, диделәр
— Кем сезгә ярты миллионнан артык дәүләт акчасын, ссуда акчасын җилгә очырырга рөхсәт итте? — ди бу миңа
Управляющий бик усал — дөмеккән, кискән-кыркыган нәмәстә- ~ кәй Иренне кысып куйган, каш астыннан карап тора миңа, күзенең * карасы эчкә кереп беткән, агы гына торып калган
— Ни өчен сез. председательләр, дәүләт кесәсенә керүдән тук- £ тамыйсыз? Көннән-көн, елдан-ел нахаллаша барасыз7 Кем рөхсәте белән сез ярты миллион акчаны артык тоттыгыз7 Кем сезгә типовой т проектны бозарга, башбаштакланырга рөхсәт итте7 Әйтегез, ссуданың = күпмесен алырга өлгердегез әле7
— Безнең ссуда алган юк.
Управляющийның тагын да ныграк каны кызды
— Кемгә сөйләп утырасыз сез моны? Кемне ышандырмакчы бу- I ласыз? Комплексыгыз бит өч миллион ярымга төшкән Хәзергесе * моментта ул хәтле акчаның кайсы колхозда булганы бар? Нигә сез депутат башыгыз белән алдашып утырасыз7
— Әйе. — дидем. — комплекс безнең, чыннан да. өч миллион ярымга төште, безнең дәүләттән бер тиен дә бурычка алганыбыз юк
Управляющий бу юлы русчалатып кычкырып җибәрде
— Не может быть!
Моңарчы миңа татарчалатып акырып утырган кешенең кинәт русчага күчүен аңладым мин. башкалар да ишетсен, башкалар да аңласын. башкалар да үзен якласын өчен русчалатып кычкырды
Шундук бөтен банкны аякка бастырды
— Документы1 Живо!
Сәгате-минуты белән безнең счетны, алган акчаларны табып китерделәр.
Чыннан да. безнең ссуда алмаганны, төзү эшләренең һәммәсен инде менә утыз ел буена үз акчабызга гына башкарганны белгәч, аңа хәтта күңелсез булып китте Минем белән дуамал сөйләшә башлавын аклар өчен
— Да-аа Чыннан да — үз акчагызга. Бу факт хәлне үзгәртә дип үз алдына сөйләнде Аннары миңа тагын бер мәртәбә усал гына карап алгач әйтте — Барыбер проектны бозарга хакыгыз юк Ул бит институтлар тарафыннан төзелеп, совмин аша гамәлгә кертелгән Штрафны без колхозга түгел, банк рөхсәтеннән башка финанс смете масын бозганыгыз өчен, үзегезгә салабыз Рәхим итеп биш йөз сумны банкка түләгез, аннары счетыгыздагы арестны алырбыз диде
Аның үз дигәнен итәр өчен генә күрәләтә явызлык эшләве минем кәефемне алды һәм мин дә аңа каршы закон капчыгын ачып җибәрдем:
— Гафу итегез, управляющий иптәш, колхозчының үзе тапкан, берәмтекләп, тиенләп җыйган акчасын үзе белгәнчә, үзенә җайлы булганча тотарга хакы юк дип кем әйтте сезгә7 Мин. Югары Совет депутаты буларак, ул законнарны кабул иткән чакта, үзем кул күтәрдем. сезнең «Сабанчы-га да. миңа да штраф салуыгыз — законсыз күренеш, әгәр шуның белән килешергә теләмисез икән, безнең счеттан арестны алмыйча, колхозчыларны акчасыз калдырасыз икән мин хәзер үк Югары Советка телеграмма сугам дидем Кычкырмыйча. тавышны күгәрмичә, үземнең хаклы икәнемне күрсәтер өчен тыенкы итеп әйттем
Управляющийның яңак сеңерләре бүртеп чыкты
— Алыгыз счетыннан арестны'— диде янында торучыларга, ә
миңа бер сүз дә әйтмичә, хәтта ки саубуллашмыйча да кабинетына кереп бикләнде
— Әйтмәс шул Берәүнең дә җиңеләсе килми, — диде Гимерга- лиев һәм архитекторга күз кысып алды: менә кем янына алып килдем мин сине, янәсе
Әмма Хәйдәревнең аңа һич кенә дә игътибар итмәстән, Айтуга- новка карап, аны бик тә бирелеп тыңлавын күргәч:
— Фәһим Сабирҗанович. без тагын рәссам халкы алдында күп сөйләп, мактанчыклар исемен күтәреп калмыйк, күрсәтегез терлекчеләргә җайлы булсын дип ясаткан өстәмәләрегезне Уңайлы кабинетлар, җылы ашханәләр бар икәнен хөрмәтле кунагыбыз үз күзе белән күрсен, — диде
— Әйе. әйе. кытайлар әнә, йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күргәнең яхшырак, диләр — Бу сүзләрне, райком секретарен яклау өчен. Сәүбанов әйтте
— Ашыкмыйк, җәмәгать. Без башта сөт үткәргечкә, аннары диспетчер пунктына, аннары сөтнең куелыгын колхозда ук билгели торган лабораториягә сугылырбыз. Алары да артык чыгым булып саналды банкта. Әмма без сөт үткәргеч кую белән савымчыларны көненә бишәр центнер сөтне кул белән күтәреп ташудан коткардык, ә лаборатория безне алдаучылардан аралап алды
Бүлмәләрне, кабинетларны, цехларны, сыер араннарын, автомат җайланмаларны караган саен, андагы яңалыкларны күргән саен Казан кунагы уйчанлана барды Айтугановның күңеленә ошады аның үз-үзен тотышы Димәк, ул буш кеше түгел, димәк, колхоз авылы проблемалары аны битараф калдырмый. Әйе, калдырмый торгандыр, юкса ул кино-мазар күрсәтер өчен, телевидение тапшыруларын карар өчен дип махсус ясалган залны да, кибетләрне дә озаклап карамас, терлекчеләргә дип пешерелгән аштан авыз итәргә теләмәс иде.
Төшке аштан соң алар төп эшкә керештеләр Райком секретаре белән агропромчы Сәүбанов күптәннән кыҗрап торган эшкә. Авылның тышкы кыяфәтен тагын ничегрәк затлы итәргә була?
Хәйдәрев хикмәтле кеше булып чыкты Идарә алдына, урамга тезеп куелган икешәр метр биеклегендәге унбер стендны ул озаклап, җентекләп карады.
— Моны сез худфондта эшләттегезме, Фәһим агай? — диде
— Юк Моны безнең ветеринария врачы Каюмов Максуд эшләде
— Нәрсә, сез аны художество училищесында укыттыгызмыни?
— Укытмадык Үзлегеннән өйрәнгән Ул үскән чакта безнең Бал- дамар мәктәбендә художественныйны тәмамлаган бер рәссам бар иде Рәсем җене Максудка әнә шул укытучыдан йогып калды Каюмов чеканканы да белә, агач тамырларыннан җанварлар ясый, кайберлә- рен музейга да куйдык.
— Музеегыз да бармыни?
— Бар Акчуртанда Моннан унике чакырым Иске мәчетне ремонтлап, туган якны өйрәнү музее ачтык. Ул үзе бер тарих Вакыт булса, үзегезгә генә аерым сөйләрмен әле Музейны фәнни нигезләүче егетебез Казанда яши Гарәп-фарсыны су кебек эчә, үзе рәссам да Төп мәсьәләгә кайтыйк: менә сез, архитектор кеше, бу стендларны ничек дип табасыз9 Ярыймы болар, әллә яңаларны эшләтергә кирәкме9 Сез әйтмешли, худфонд аркылы
— Бу стендларның бәйләнерлеге юк, Фәһим агай Хәрефләре дөрес. ерактан ук күренеп тора, плакат таләпләренә җавап бирер дәрәҗәдә язылган болар Рәсемнәре дә канәгатьләндерә мине Тик болар- ның. урыны монда түгел. Алар бит сезнең идарә йортыгызны каплыйлар Идарә бинасы матур — ак кирпечтән, өстәвенә колонна-
лы, килгән бер кеше күрә алсын иде аны, соклана алсын Кыскасы стендларны моннан алырга кирәк
Морат Баяновичка, ниһаять, җан керде.
— Кайдарак куйсак дөрес булыр икән. Сәфәр Хәйдәрович’
— Минемчә, аларны менә шушы керү юлының уң ягына, коймага тезеп чыгарга була. Килгән-киткән кеше идарәгә шушы юлдан керә бит. Шулай итсәгез, идарә йорты да капланмас, стендлар да ; юри тезеп чыккан төсле булмас. Карыйсы килгән кешенең • стендка күзе болай да төшәчәк
— Рәхмәт, Сәфәр Хәйдәрович! — дип ашыгып хуплады аны рай- i ком секретаре, тик архитектор көтмәгәндә аның күңеленә тиеп алды;
— Ашыкмыйк, иптәш секретарь, хуҗаның сүзен ишетмәдек бит ; әле. Килешәсезме минем белән, Фәһим агай?
— Килешәм Акыллы фикер. — диде Айтуганов.
Аннары алар идарә йорты каршысындагы бәләкәй бакчага куелган Батырлар һәйкәле янына килделәр.
Архитектор Хәйдәров һәйкәлне — биек пирамиданы барлык ; ягыннан карап чыкты.
Бөтенләй якын ук килеп, күгәрми торган калайны каккан кадакларның тутыккан күгәрекләре юл-юл булып калай өстенә агып төшкән урыннарын күзлек киеп карады. Артка чигенә-чигенә. кулын каш өстенә куеп та карады. Урам якка чыгып, ике-өч йортны узып китеп тә карап торды Пирамиданың бер кырыена ярым түгәрәк ясап, цементтан коеп эшләнгән тәбәнәк стенага язылган исемнәрне укыды Анда 580 кешенең исеме теркәп куелган иде Сугыш кырыннан кайта алмый калганнар
Ул, парланып киткән күзлеген салып, аны ап-ак кулъяулыгы белән озаклап сөртте Айтуганов аның һәйкәлдән канәгать түгеллеген аңлады
— Пожалуй, менә монысын алыштырырга кирәктер. - диде Хәйдәрев
Тимергалиевкә шул җитә калды.
— Алыштырырбыз Колхоз көчле! Фикерегезне төгәлрәк итеп әйтсәгез иде. Сәфәр Хәйдәрович Ниндирәк итеп күрергә телисез сез миллионер колхоздагы Батырлар һәйкәлен’
Бер читтәрәк хәзергә дәшми-нитми басып торган председатель Айтугановка һәм агропромчы Сәүбановка карап алгач, архитектор Хәйдәров әйтте
— Гомумән, һәйкәлләрнең монументаль булганы яхшы. Минем уемча, һәйкәлдә кеше сыны — сугышчымы, баласын күтәргән анамы булырга тиеш. Аны заводта койдырып алу кирәк Әйтик, бронзадан Аннары менә бу цемент стена ошамый миңа Аны мәрмәрдән куярга, исем-фамилияләрне чокып язарга кирәк булыр Ә халык йөри торган урыннарга, кимендә бер гектар чамасы бетон плиталар җәеп чыкканда әйбәт булыр иде Ә шул мәйданны, диңгез портларындагы шикелле. калын кара чылбыр белән әйләндереп алу мәслихәт, минемчә Мондый һәйкәл миллионер колхозның ныклыгын, куәтен күрсәтеп тора алыр иде Менә бу җитди, бик җитди эш булыр иде
— Күпмегәрәк төшә инде андый һәйкәл’ — диде Тимергалиев
— Нинди материалдан коясың бит’ Фигурасы нинди биеклектә була — шуңа карап Чама белән — алтмыш меңнән бер йөз меңгә чаклы.
Эшләрнең кая барганын Айтуганов архитекторның беренче сүзләреннән үк аңлап алган иде инде Кинәт аның зиһене томаланды Әлегә пирамиданы үз урынында түгел дип уйлау белән йөрәге каты- каты кага башлады Күз алдына кырык еллар элек булган күренеш килеп басты
1946 елның җәе Балдамарның. Югары һәм Түбән Камышлының фронттан исән кайткан утызлап кешесе, кулларына көрәк тотып, җир казый Чүкеч белән калай суга. Юан нарат бүрәнәне пирамида итеп юна Берсе китә, икенчеләре көрәккә, балтага, чүкечкә тотына Маңгайларыннан тир ага, солдат гимнастеркалары аркаларына ябышкан.
Кулына көрәк тота алмаганнары, сыңар аяклы яки сыңар кул- лылары бар Алары чирәм өстенә утырып, тәмәке тарталар. Үзләре белгәнчә киңәш бирәләр. Исәннәре эшли. Балдамарга. Камышлылар- га кайта аямаганнарга, чит-ят җирләрдә үлеп калганнарга һәйкәл әзерли...
Эштән соң вакытларда, иртәләрен һәм кичләрен тырыша торгач, һәйкәл әзер була. Казыган чокырга пирамиданың төбен турылап, төрле сүс арканнар белән тарттырып, чокырга төшерәләр — иң авыр, иң җаваплы эшне башкарып чыгалар.
Чокырны кыр ташы белән тутыралар — ни дисәң дә унбер метры җир өстендә утырып калды бит. җил-давыллардан авып китмәгәе Кыр ташы өстенә сыек цемент агызалар, цемент шакыраеп ката — пирамида бернинди давылларга да бирешмәслек хәлгә килә. Аннары һәйкәл тирәли тупыл кисентеләре утыртып чыктылар Алар язын шаулап яфрак ярды һәм елдан-ел биегрәк үрләде. Фронттан исән кайткан укытучы Кәрами сугышта үлеп калганнарның исем-фами- лияләрен йорт саен йөреп җыйды, азактан үзе ясап өлгерткән цемент стенага майлы буяу белән ун көн буена язды.
Еллар узды, җилләр исте, елгалар саекты, әмма бу урын шул еллардан бирле «Сабанчы» авылларының иң изге, иң газиз урыны булып санала. Идарәгә килгән бер кеше шушы һәйкәл яныннан уза Күккә ашкан өянкеләр, яфракларын талгын җилдә шаулатып, исәннәргә сәлам бирәләр, яу кырыннан кайталмый калганнарның истәлеген сөйлиләр. Инде шул өянкеләрне кисеп ташларгамы? Инде шул пирамиданы аударып, ниндидер яңасын, күрер күзгә мәһабәтрәк булганын куяргамы’ Ветераннар ни дияр моңа, үпкәләмәсләрме соң?
— Син нишләп бер сүз дә дәшмисең. Фәһим Сабирҗанович?— диде райком секретаре — Архитектор иптәш безгә бик тә яхшы проект тәкъдим итә ич.
— Ишетеп торам...
— Соң. шулай булгач?
— Беләсезме. Хәйдәрев иптәш. — дип Айтуганов Казан кунагына таба борылды — Мин сезнең тәкъдим белән килешәм. Әмма дә ләкин без. сугыш ветераннары, яу кырыннан исән кайтканнар, бу һәйкәлне 1946 елны үз кулыбыз белән куйган идек. Хәтер дигән нәрсә бар бит әле..
— Аңладым —диде архитектор, гафу үтенгән сыман, кулын күкрәгенә куйды.
— Нәрсә, һәйкәлнең яңасын куймаска булдыкмыни? — диде Ти- мергалиев, кәефе китеп Ай бу Айтугановларны, киресен эшләмәсә- ләр. күңелләре булмый...
Гафу итегез. Морат Баянович. булмый Кул күтәрелми бу һәйкәлне ватарга...
— Зерә — диде Сәүбанов. — Зерә каршы киләсез. Фәһим Са-бирҗанович. — Без сезгә ярдәм итәргә теләгән идек
Китик без. диде Тимергалиев — Калганын райкомда сөйләшербез Ә сезгә, иптәш Айтуганов. бер айдан делегация килә, барлык илдән Ике йөздән артык кеше. Шул уңайдан килгән идек без. Алар авылларыгызны, кешеләрнең яшәү рәвешен караячак Обком зада- ниесе бу —ике йөз кешене бер көн буе туйдырырлык урын әзерлә-
Ә ник. безгә атап киләләрмени алар’
, Әйе. комплексны карарга Мәскәү киночылары төшергән рильм кешеләрдә кызыксыну уяткан Әзерлек барышын хәбәр итеп торырсыз дип беләм Монысы үтенеч түгел, монысы — райкомның әмере
Кулдан килгән кадәрле тырышырбыз
Тимергалиев белән Сәүбанов. кичке ашны да көтеп тормастан. үзләре алып килгән архитекторны машиналарына утыртып кайтып киттеләр.
Айтуганов аларны терлекчеләр каласы урнашкан үргә хәтле озатып куйды.
«Менә хикмәт, тагын бер мәшәкать артты Эшсез килсә, эш калдыра». дип уйлады Фәһим абзый, отыры ераклашкан райком машинасыннан күзен алмый карап торды
9
Ул көнне бик сәер төш күрде Фәһим абзый
Кич. имеш. Фәһим — япь-яшь егет, салам түбәле бер йортның капка төбендә утыра, имеш. Өй каршысындагы карт шомырт ап-ак чәчәктә. Әнә шул шомырт эчендә, Фәһимгә күренмичә, сандугач сайрый: «Фәһ-һим, Фәһ-һим. фуйть-фуйть».—ди Менә сиңа тамаша Фәһимнең исемен каян белде сандугач’
Ул да түгел, шомырт чәчәкләре арасына башын тыккан бер сыер карап тора -Фәһ-һим-мүүү. Фәһ-һим-мүүү». — дип мөгри сыер Нәрсә әйтмәкче була икән ул’ Ә-ә, аңлады Фәһим, әлеге сыер аңардан «Әллә син. Фәһ-һим-мүүү, Сөембикәне эзләп килдеңмү’» — дип со- рамакчы була Аптырый Фәһим, карале, әкәмәт, сандугач та белә аның исемен, сыер да белә. Сыер хәтта аның сөйгән кызының да исемен белә!
Фәһим сыердан ояла, аны куып җибәрмәкче була Ләкин сыер китми, аның янына башка сыерлар килә Сыерлар ишәя. Көтүләре белән Фәһим өстенә киләләр «Син безнең Сөембикәне урлап кит- мәкче буласыңмы?» Сыерларның мөгезе ыргак төсле, күзләре зур. акайган, алар аны сөзмәкче булып, башларын бөгеп киләләр Ярсып киләләр алар, җирне дөпелдәтеп, җыйнаулашып киләләр
Фәһим йөгермәкче була, йөгерә алмый, сыерлар Дәүрән болыннары ягына китеп баралар Фәһим таллар арасына кереп егыла да уянып китә Караса — Фазылбану корткаларның шомырт төбендә йоклап ята икән ич Ул бит. туктале. ник килде соң әле монда’ Исенә төште. Дәүрән болыннарындагы печәннең өлгергәнме-юкмы икәнлеген белешергә дип килгән иде бит, карап йөреп арыганнан соң Ка- мышлыдан Балдамарга килеп чыккан иде Сөембикәсен күрәсе килеп, аларның капка төбенә килеп утырган иде Сөембикәсе менә-менә мәктәптән, балаларны укытудан кайтып җитәр, ул аны сагынды күрәсе килә, сөйләшәсе килә Көтеп-көтеп тә Сөембикәсе кайтмагач, ул Фазылбану корткаларның шомырт агачы төбенә ятып тормакчы ял итеп алмакчы булган иде Бакчы, йоклап та киткәнмени’ Чү. каяндыр быргы тавышы ишетелә Көтүче Җаппар ич бу Нәрсә көтү дә куалармыни инде’ Шулай озак йоклады микәнни ул’ Фәһим тормакчы була, гәүдәсе авырайган — тора алмый, аякларына гер такканнармыни. атлап китүе кыен Юк. ул әле йокылы-уяулы гына ята Күзләре йомыла, йомыла Ул тагын төш күрә башлый Каяндыр ат көтүе килә Ялларын тузгытып, койрык чәнчеп чаба атлар Юк. чапмый алар һавадан очып бара Фәһимнең малай чагы Әтисе Са- бирҗан ишеп биргән каеш чыбыркыны тотып, атлар артыннан китә
Атлар очып барган җирләреннән Дәүрән болынына төшәләр, су эчәргә дип инеш буена җыелалар. Фәһим аларның инештән су эчкәннәрен карап тора, әтисе кебек, сызгырып эчермәкче була атларны, тик сызгырган тавышы чыкмый. Ул да түгел, атлар, төтен кебек эреп, юкка чыгалар. Инештә алардан соң болганчык су гына агып кала. Су уртасында бер таш ята. әллә түмгәкме? Алай дисәң, нигә соң ул селкенә9 Карале, таш түгел икән бит ул. түмгәк тә түгел, су уртасында ятып калган ат икән. Ул тора алмый. Бытбылдык Сәмигулла җигеп йөргән сары кашка бит бу И мескенем, атлар белән бергә чыккан. Ул бит күтәрәмгә калган ат. нигә аны кәнүшнидән чыгардылар икән? Баягы ат көтүе төтен эченнән килеп чыга, атларны Сөләйман абзый җитәкләп килә Атлар кешегә әвереләләр. Кулларында — бау-аркан. Ә алар бит Бытбылдык Сәмигулланың сары кашкасын су эченнән чыгарырга килгәннәр Сары кашканы бау белән уратып алып, судан чыгармакчы булып тарталар. И авыр да соң ул күтәрәмгә калган атны торгызулары! Башкалар белән бергә Фәһим дә тарта бауны, ты- рышып-тырышып тарта, тарта торгач егылып китә һәм күзләрен ача. Күзенә кояш бәрә. Дәүрән болыннары ягыннан көтүче Җаппар- ның быргы кычкыртканы ишетелә. Куркып, торып утыра Фәһим. Караса — каршысында ук басып тора көтүче Җаппар, сап-сары тешләрен ыржайтып көлә Персидәтел энекәш. Фәһимулла. син нишләп йөрисең монда9 Кәҗәң югалдымы әллә? Шул йолкыш кәҗәңне эзләп килдең мәллә9 — Фәһим хурлана, ояла. Көтүче Җаппар аның бирегә ник килгәнен белә, әлбәттә — «Өй артына җегет килгән, кертик микән. әнкәем9 Җегете бигрәк уңган икән, шомырт төбенә җатып җок- лаган , —ди Җаппар. сап-сары тешләрен ыржайтып көлә...
Фәһим тагын төш күрә башлый.
Дәүрән болыныннан бер кыз атлый. Аягында сап-сары чабата, аппак йон оекбаш Бала итәкле ал күлмәген, чигүле ак яулык астыннан ике толым кара чәче атынгалап бара, толым очындагы чулпылары чылтыр-чылтыр килә Ул да түгел, алар Фәһим белән бергә, янәшә атлый башлыйлар Фәһим кызның кулыннан кысып тоткан. Тузанлы юлда алар артыннан ике янәшә эз сузылып кала. Карале, ул кызый Сөембикә икән ич. Фәһимнең сөйгәне икән бит ул. Бара-бара да туктый Сөембикә, сап-сары булып, кояштай балкып торган чабаталарына карап әйтә Менә аягыма чабата киеп алдым әле. Җиңел булсын дидем Синең белән барасы юл озын, бик-бик ерак әле икәү бергә барасы —ди Фәһим аны үзенә таба тартып китерә, кочакламакчы. үпмәкче була Инде үбәм дигәндә генә, Сөембикәсе аны этеп җибәрә «Кит. мәхәббәтсез, әллә көпә-көндез, оялмыйча, үбешеп торырыеңмы?» — ди Фәһимнең аңа гел дә менә ягымлы сүзләр әйтәсе килә, тик авызыннан сүзе чыкмый. Төштә гел шулай инде ул. сүз чыкмый авыздан. Сөембикәне кулына күтәрә Фәһим, алар болын өстеннән очып баралар. Карале, адәм баласы күккә күтәрелә алмый, аның өчен кошлардагы төсле пар канатлар булырга тиеш, диләр, дөрес түгел икән бит ул сүзләр, адәм баласы күккә күтәрелә, кошлар кебек очып та бара ала. тик аның өчен яныңда өзелеп-өзелеп сөйгәнең генә булу кирәк икән .
Алар инде очмыйлар, арыш басуы уртасыннан баралар. Сөембикә җилкәсенә аллы-артлы сумкалар аскан. Туй буласы, имеш, Сөембикә туйга дип Таулы Төбәктән ризыклар алып кайта, имеш. И-ии галәмәт, төшкә дә шундый чын нәрсәләр керер икән? Чыннан да, Сөембикә илле чакрымны җәяү атлап, аларның туена ризыклар алып кайткан иде бит. Бик арыган булса да. бик шат иде ул чакта аның сөйгәне. Бүген моңсу, күзләрендә күләгә. Әллә үпмәгәнгә үпкәли микән ’ Күктән кояш карап торганда, юлның ике ягында сап-сары арыш басулары чайкалганда, ничек инде оялмыйча үбәсең9 И җү- ләркәем. кил инде, алайса, күңелең булсын, үбим инде бер...
Сөембикә юкка чыга, арыш басулары да югала. Фәһим япа- ялгызы. берүзе генә Таулы Төбәк урамнары буйлап атлый. Шыксыз Таулы Төбәкнең урамнары, агачсыз Ташлы дамбадан дагалы ат бара. Арбага яшьләр утырган, бер-берсенең иңнәренә кулларын салганнар Сугышка китүчеләр микәнни7 Алай дисәң — ник гармуннары юк7 Ат арбасы яныннан биек фуражка кигән, кулына мылтык тоткан ми- _ лиционер бара Бакчы, арбада яшьләр түгел. Арбада амбарчы Гөлән- = дәм, бухгалтер Мәдхия Өс-башлары тузган, битләре канга баткан f Милиция аларга мылтык түтәсе белән суга. Фәһим милиционер янына килә Ник сугасың аларга7» — дип кычкырмакчы була, кычкыра = алмый, тавышы юк. ыңгыраша гына.
— Фәһим. Фәһим, дим. әтисе, тор әле, — дип иңбашыннан каты = гына селеккәнгә ул күзләрен ачты Каршысында — Сөембикә. =
— Әтисе, саташтың ахрысы, төш күрдең бугай, бик каты ыңгы- * раштың..
— Әкәмәт сәер төш күрдем Әллә кайчан булган хәлләрне күреп е бетердем Синең белән һаваларда очып йөрдем, өегезнең шомырт = төбендә йокладым. Таулы Төбәктән сумкалар күтәреп кайтканыңа < хәтле керде, сары чабаталарыңа хәтле И гомерләр, шул чаклар мидә " сакланып калган диген, ә?
— Ник ыңгыраштың соң7 Болар бит куркыныч төш’ түгел
— Әле сине күрү белән генә бетмәде Бер милиционер безнең авыл кешеләрен арбага төяп, төрмәгә алып китеп бара икән, дим Амбарчы Гөләндәмнәрне Вәйт хикмәт, кырык ел элек баштан узганнар төшкә керә.
— Ярар, тынычлан, әтисе Көннәрең бигрәк борчулы булды шул Галинурыбыз өчен җаның гасабиланды. — диде Сөембикә ханым җанны тынычландыра торган ягымлы тавышы белән — Әйдә, тор инде, юын, киен Син яраткан бәрәңге күзикмәге пешердем
Көне буе исеннән чыкмады күргән төше Керсә дә керер икән чын төш Сөембикәне әйт — нинди дә үзе булып, яшьлеге булып керде төшкә. Йоклап киткән иде шул бер көнне аларның шомырт бакчасында.
Ә милиция белән булган хәлнең гомердә дә онытыласы юк
Фәһим председатель булып эшли башлаган гына иде әле Заманаларның бик авыр, законның бик каты чагы иде Бөтенесе фронт өчен дип эшләнелә Ачмы син. тукмы — беркемнең бер эше юк Җыеп алынган ашлыкның унөч проценты орлыкка калдырыла, унбиш проценты фуражга һәм колхозчыларга Бер гектардан җиде центнер уңыш алына Барлык җыйнап алганы — дүрт-биш центнер Идарә атларының һәм ерак урманга баручы атларның аз булса да азыклары булсын дип. йөз пот солыны аерып куйганнар иде Балдамарга район милиция начальнигының урынбасары килеп төште Кашавай чанага киерелеп утырган, чырай тук, караш — бөркетнеке' Шулай булмыйча соң — фронтны кайгырта бит Тылдагы фронт солдаты' Колхозларда бер төрле дә башбаштаклык булмаска, бер генә тиен акча да бер генә грамм ашлык та читкә китмәскә тиеш Сталин шулай кушкан Сталин әйткән — закон, ә милиция — закон сакчысы Балдамарга ул килеп төшкән мәлдә гөнаһ шомлыгы — урман кисүчеләргә башлык булып барасы Шаһгали карт аркасына бер пот солы күтәреп кайтып бара икән Мөбәрәкшин аны күрә, туктата капчыгыңда нәрсә? Солы Солы ник синең капчыкта7 Каян килгән солы7 Менә шулай, шулай, ерак урманга барабыз, утын кисәргә Амбардан солы алдым, атыма. ,
Кашавайлы чана амбар ягына борыла, амбарчы Гөләндәмгә усал карап әйтә , , е
— Кемнәргә солы бирдең7 Алар хәзер кайда7 Немедленно, бер-
сен-бер калдырмый, табып алыгыз, солыларын кире китерсеннәр. Бу ниткән башбаштаклык9 Фронтка кирәкле солыны разбазаривать итеп ятасың, понимаешь9
Мөбәрәкшин амбарга пломба салдырта. Гөләндәм елап Фәһим Айтуганов янына йөгерә
Авыл советы председателе Нәҗми абзый, колхоз председателе Айтуганов — законга каршы бара алмыйлар бит инде — ерак урманга китәсе печән йөген сүттерделәр, чана астына ук салып куйган ике капчык солыны идарә йортына алып кайттылар.
Ә Шаһгали карт белән үсмерләр, сүгенә-сүгенә, олауны яңадан төйи калдылар.
Мөбәрәкшин амбарчы Гөләндәм ападан, әвен бригадиры Шәй-хелисламнан, бухгалтер Җамалиева Мәдхиядән сорау алып, куркытып һәм янап, барысын бер олау белән Таулы Төбәккә озаттырды. Аларның һәркайсының өйләренә кереп, берәм-берәм тентү ясап чыктылар Ул заманда ындыр сугу кыш урталарына хәтле сузыла торган иде. Әвен бригадиры Шәйхелислам, — күрәчәгенә күрәдер инде,— кесәсенә салып бодай алып кайткан, шуны калай чүмеч белән пешерергә куйганнар. Биш баласы бар иде Шәйхелислам абзыйның Озак тормый, Шәйхелислам абзыйның бер җамаяк бодай боткасы да идарә өстәленә килеп утырды
Милиция начальнигының урынбасары, җамаякка таба озын ак бармагы белән төртеп күрсәтеп, председательгә ябырылды:
-— Бу ниткән безобразие, Айтуганов?! Дәүләттән яшереп, солы урлап калуың гына җитмәгән, фронтка озатыласы бодайны уңга- сулга таратасың' Безнең солдатлар анда кан коя, ил ирекле булсын дип башларын сала, понимаешь, ә монда фронт бодаен ашап, симереп яталар Шуннан соң син кем буласың инде, ә, Айтуганов9 Гитлер тегермәненә су коючы син, безнең җиңелүебезне, фашистларга кол булып калуыбызны теләүче корткыч! Менә кем син!!!
Ул төнне Фәһимнең күзенә йокы кермәде Иртәгесен мине дә алырлар, райүзәккә конвой белән алып китәрләр, дип көтте. Аны алып китмәделәр китүен, әмма иртүк авылга килеп төшкән район ревко- миссиясе, тикшерү материалларын җыеп алып, Таулы Төбәккә китеп барды Өскә килгән бәланең ни белән бетәсен көтеп, кул кушырып утыру мөмкин түгел иде, өстәвенә әнисе Гөлйөзем ах-вах килә, аның елап шешенгән күзләрен күреп тору чамасыз авыр иде
Ни булса ул дип. Фәһим Айтуганов Таулы Төбәккә үзе китте.
Милиция идарәсенә барды — ишегалдына да кертмиләр Анда керә алса, ичмасам, кулга алынганнарның берсен генә күреп булса да, тәрәзә аша сөйләшер иде Озак йөргәннән соң, биек болдыр аша идарә йортының эченә керде Авыр имән ишекләрне бер ачып, бер ябып йөри торгач, кирәкле кешесен, ниһаять, тапты Кулга алынганнарның хәлен белергә рөхсәт иттеләр. Ишегалды уртасындагы агач йортка — КПЗ дигән урынга япканнар икән «сабанчы»ларны Милиция атларын караучы Хәмзә карт кайсы тәрәзә янына барырга икәнен өйрәтеп җибәрде. Беренче булып аны тәрәзәдән Гөләндәм апасы күреп алды «Фәһим энем, без монда»,— дип елап җибәрде. Ат караучы карт моны күрде, рәшәткәле тәрәзә артындагы хатынның елаганын ишетте, гозерләнеп сорагач, Фәһимне тоткын белән сөйләштерде, үзе капка буена барып, милиция кешеләреннән берәрсе кермиме дип саклап торды КПЗ дигәннәре — камера предварительного заключения дигән сүз икән, ягъни суд хөкеменә кадәрле ябып тоту урыны. Әнә шул камераның түбәнге катына әвен бригадиры бөкре Шәйхелислам абзый, бер бүлмәсенә колхоз бухгалтеры Мәдхия ябылган булып чыкты Шәйхелислам картны Фәһим ишегалдына чыккан килеш очратты, ул, милиция озатуында, параша түгәргә чыккан иде Карт
еламый, әмма ул бик суырылган, ябыккан, сакал-мыегы үскән Ул үзе өчен кайгырмый, мин Себердән кайта алмасам. балаларым ятим кала инде, дип кайгыра иде Балдамар кешеләре ул чагында төрмәгә эләккән бер кешене Себер җибәрәләр, шахталарда күмер чаптыралар, урман аударталар дип беләләр иде Аларның Себер хәтле Себердән әйләнеп кайтачакларына берничек тә ышанмыйлар, төрмәгә эләккән һәркем алар уенча, туган җирләреннән еракта, газиз кешеләрен күрергә тилмереп үлеп калачаклар инде
Шәйхелислам картнын кайта алмам дигәне Фәһим өчен бик табигый иде. чөнки ул сәламәт түгел, авылда ул үләннәр белән, яңа сауган сыер сөте белән генә дәваланып тернәкләнгән иде Бөкре булганнан бигрәк, аның бавырымы, бөереме сызлый иде Себердә аңа кем әзерләсен ди үләннәр белән сөтне' Аның белән Фәһим бер-ике авыз сүз алышты, дөньядагы бик күп бәхетсезләрне. «өтермән*гә ябылганнарны саклаган карт милиционер, үзе читкәрәк китеп, аларга хәл- әхвәл белешергә рөхсәт итте
Бәлагә тарыганнарның хәлен белгәннән соң Фәһим милиция на-чальнигының урынбасары Мөбәрәкшин янына керде Өнәмичә каршы алды аны Мөбәрәкшин. иренен кысып, аска карап сөйләште Юк. моны сөйләшү дип әйтергә дә момкин түгелдер
— Юкка йөрисең, председатель, үзеңне утыртып куймаганга сөенәсе урында, башкаларны кайгыртып маташасың Эшләрен тикшереп. допрос алып бетергәч тә мин синең корткычларыңны суд хөкеменә тапшырам.— диде
Район башкарма комитетына кереп чыкты Фәһим — ревизия ко-миссиясенең тикшерү нәтиҗәләрен белеште Колхоз буенча аларның ялгыш эшләре юк. барысы да тәртиптә икәнен белде Анысы Ай- тугановның җанына җылы өрде Инде алай булгач мәсьәләне ахыргача хәл итәр өчен, райкомга барырга кирәк Менә анысы куркыта Иң азаккы, иң кыен сүз яки җанга җиңеллек китерә ала торган җылы сүз анда әйтеләчәк Беренче секретарьның кабул итү бүлмәсе янына ике тапкыр килеп, ике тапкыр кире китте Өченче мәртәбәсендә техник секретарьдан, суык бүлмәдә башына ак йон шәл ябынып утырган яшь кенә кыздан, Заһир абзый янына керергә мөмкин булмас микән, дип сорады Йомышын әйтеп күрсәтте Секретарь кыз Фәһимгә, колакчын бүреген култык астына кыстырган ак чырайлы чандыр егеткә,- мөлдерәп карап торды да ярар, сорап карыйм, кабул итсә, керерсең, диде
Күңелендә нинди миһербанлыклар булгандыр, кабул итте секретарь Фәһимне Заһир абый дигәннәре - - кыска итеп алдырган коңгырт чәчле, сакал-мыексыз. утыз биш яшьләр тирәсендәге бер кеше иде Күз төпләренә капчыклар асылынган, күзләре кызарыбрак тора иде Язу язган җиреннән бер генә мәртәбә күтәрелеп карап каршы сындагы егетне күздән үткәргәч, ул ни актан, ни күктән дигәндәй, бер сүз дә әйтмәде, килүченең гозерен тыңлап кына утырды Чырае өметле түгел, чырае кырыс, үтә дә кырыс иде Бер мәртәбә дә ачылмады, яктырмады. Тыңлап бетергәч. Фәһимгә чыгып торырга коридорда көтәргә кушты Фәһим үтә дә борчылып, коридорда әрле- бирле йөренгән чагында. Мөбәрәкшин һәм аның белән бергә милиция киемендәге тагын ике кеше, кулларына папкалар тотып, райком секретаре кабинетына кереп киттеләр Мөбәрәкшин Фәһимне күрде каш астыннан аңа шундый усал итеп карады. Айтугановның күңеленә тагын шом төште. болай булгач, каныгыр инде, юкны бар итеп, барны тагын да күпертебрәк сөйләр, бер черәшсп катса, кире чигенмәс, үз туксанын туксан иткәнче тырышыр
Фәһимш- күңелсез уйлар басты
Бик озак булды Мөбәрәкшиннар кабинетта Коридордагы стена
сәгате дыңгырдатып берне сукты, икене сукты — тегеләр һаман кабинетта.
Ниһаять, чыктылар Фәһимгә күтәрелеп тә карамыйча китеп бардылар Секретарь кыз, ишектән ак шәлле башын тыгып:
— Айтуганов! Заһир Шакирович янына керегез,— диде.
Секретарьның йөзе бу юлы да ачылмаган, гадәттәгечә, кырыс иде Айтугановны ул өстәл янына, үзенең каршысына утыртып, «Сабанчы-дагы хәлләрне озаклап сорашты. Тик соңыннан гына, күзен күтәреп, Фәһимгә карады Күзләре һаман кызыл, тик күз карашы кырыс түгел, ягымлы иде.
— Сезнең кешеләрнең гаебе юк, энем Милиция аларны чыгарыр Ат белән килдеңме’ Бик яхшы Алмага бар үзләрен, утыртып алып кайтырсың...— диде.
Бик күп еллар узган иде инде бу хәлләргә Бик күп җилләр искән, бик күп сулар аккан, амбарчы Гөләндәм апа да, әвен бригадиры Шәйхелислам карт та күптән гүр ияләре. Бухгалтер Җамалиева Мәдхия генә кайдадыр. Алабугадамы. Чаллыдамы, кызларында яши, инде бик олыгайган, дип сөйлиләр. Кырык ел буена ул көннәрнең хатирәсе күңелдән китми саклана, хәтта төшләргә керә. Фәһим дигән яшь егетнең күңелендә менә шул чагында райкомга карата ниндидер олы бер ихтирам уянып калган иде. Заһир Шакирович дигән кеше аның өчен әтисе Сабирҗан белән янәшә куярлык кеше иде, гаделлекнең үрнәге иде. Әгәр ул Фәһимне тыңламаса, явыз Мөбәрәкшин- ны гына тыңлаган булса, Фәһимнең авылдашлары әллә кайларда, ерак Себер тайгаларында үлеп калган булырлар иде Шуннан соң ул үзе дә колхозны тартып алып бара алырлык җитәкче булып үсеп җитәр идеме икән әле? Белмим, икеле Аның иманы какшаган булыр иде, күңеле төшәр, канаты сынар иде Сынык канат белән очып булмый Тау белән тау гына очрашмый, адәм балалары очраша.
Айтугановны СССР Югары Советы депутаты итеп сайлагач, персональ пенсионер, көмеш чәчле Заһир Шакирович, «Сабанчы»га килеп чыкты Инде бик олыгайган, сиксәнгә килеп җитә язган бу кешенең чырае әле дә бик якты түгел, холкы-фигыле шундыйдыр инде, әмма күңеле бик якты иде Балдамарга ул Фәһим Айтугановны үзе эзләп килгән, кайчандыр фронттан кайткан яралы егетне инде менә хәзер күкрәп торган миллионер колхозның җитәкчесе, дәүләт эшлек- лесе булуы белән бик горурлана икән
Үткәннәрне искә төшереп, Айтугановларның умарта йортында икәүдән-икәү генә төн үткәрделәр Сүз иярә сүз чыгып, милиция башлыгының урынбасары Мөбәрәкшинны да искә алдылар.
— Исәнме икән әле ул, юкмы? Әгәр исән булса, бер күреп сөйләшәсе иде, элекке кансызлыклары өчен аз гына булса да үкенә микән ул?—диде Айтуганов.
— Таулы Төбәктән ул Казанга күчкән иде Артык тырышканы хакына аны зур урынга күчергәннәр иде. Казанда янды ул. Илле тугызынчымы, алтмышынчымы елны аны ришвәт алганы өчен ун елга төрмәгә яптылар. Төрмәдән кайта алмаган ул, төрмә больницасында беткән,— диде Заһир абзый
— Язмыш агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри ул,— дип. Фәһим Айтуганов үзенчә нәтиҗә ясады.
Тавышы йомшак, тавышында һәлакәткә очраган кешене кызгану сизелә иде.
Бишенче бүлек
1
Яз бик иртә килде.
Көттермичә килде.
Казаннан партия-хуҗалык активы җыелышыннан кайткан чакта, Морат Баянович, үз күзенә үзе ышанмыйча. Волга» машинасының тәрәзәсен төшерде, райүзәкнең тау битенә күз ташлады, анда кар беткән, малайлар тау битендәге былтыргы үләннәрне яндырып чыкканнар, тау бите үзенең каралыгы һәм шәрәлеге белән күңелгә : ниндидер шом сала иде. s
Әле бит апрельнең уннары гына Ә инде кар юк. инде елгалар * ташып бетеп, ярларына кайтып төшкән Дым башка елларны басу- - кырларга акрынлап кына, ипләп кенә сеңә, чөнки яз үз җае белән - килү сәбәпле, кар акрын эри, җирнең туңы белән бергә эри. эрегән Z кар сулары елгаларга таба йөгерми, җиргә сеңә бара иде Быелгы яз ' бер атна эчендә карны да ялмап алды, суларны да ерак дәрьяларга агызып җибәрде,
Әгәр яңгыр яумаса’
Кояш шушы рәвештә кыздыруын дәвам итсә’
Морат Баяновичны күңелсез уйлар биләп алды Обком менә ни өчен актив җыелышын үткәргән, менә ни өчен киңәшмәгә райком секретаре белән райбашкарма председательләрен һәм агропром башлыкларын гына түгел, республиканың сигез йөзгә якын хуҗалыгыннан барлык колхоз рәисләрен һәм совхоз директорларын да чакырган икән.
Үз гомерендә күп төрле киңәшмәләрдә булып, ул киңәшмәләрнең әллә ни файдасын күрмәгән Морат Баянович, Таулы Төбәктән Казанга барырга чыкканда, бу юлы да партия-хуҗалык активы җыелышына зур өмет багламады. Авыл хуҗалыгы буенча секретарь Дулатов ясарга тиешле докладның исеме үк күңелдә ризасызлык тудыра иде
— Саүбанов. докладның исемен укыдыңмы’— диде ул агропром башлыгына, машинада бергә барган чагында
— Укыдым,— диде Сәүбанов
— Ошадымы’
— Мин ул хакта уйламадым
— Зерә,— диде Тимергалиев. кесәсеннән киңәшмәнең көн тәртибен язган кәгазьне чыгарды — Менә без тыңлыйсы докладның исеме «КПСС Үзәк Комитетының »Авыл хуҗалыгында оештыруның һәм хуҗалык исәбенең рациональ формаларын кертү нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча кичектергесез чаралар турында »гы карарын үтәүдә республика, партия, совет һәм хуҗалык органнарының бурычлары»
Сәүбанов бик уңайсыз хәлдә калды Әгәр ул докладның исеме буталчык һәм чамасыз озын дисә, обкомны яманлаган була, әгәр докладның исеме бик яхшы дисә, райком секретаре Тимергалиевкә каршы төшкән була Менә алтын урталыкны табып кара син шунда'
Ул дәшмәде
— Йә. ничек?— диде Тимергалиев
— Озынрак бу. Морат Баянович
— Моны ничек итеп кыскарак әйтергә була’
— Белмим
— Беләсең. Даут Кодрәтович, беләсең Обкомга каршы килү булыр дип кенә әйтмисең «Авыл хуҗалыгын үстерүнең кичектергесез
чаралары турында»' дип аталырга тиеш доклад.
— Бәлкем, бәлкем...— диде Сәүбанов.
Алар башка сөйләшмәделәр. Әмма шушы кыска гына гәптән дә Морат Баянович үзе белән янәшә эшләгән агропром башлыгының бигүк таянып булмый торган кеше икәнен чамалады.
Киңәшмәгә бер көн алдан чакырганнар иде. Казанның культура учакларын, кайбер районнарның алдынгы колхозларын күрсәттеләр. Бу чараларның язгы чәчү алдыннан председательләрнең күңелен күтәрү. язгы чәчүгә дәртләндерү өчен эшләнгәнлеген төшенде Тимер- галиев. Чамасы чамага килде аның — обкомның беренче секретаре, бөдрә чәчле башын иеп. зур зал белән исәнләшкәч әйтте:
— Кәефегез шәп икәне күренә Яхшы районнарда, әйбәт колхозларда булдыгыз. Башыгыз да авыртадыр, йөрәк тә?
Залдан реплика:
— Баш авыртмый.
Беренче көлеп куйды:
— Сүз андый авырту турында бармый Ул авырт” күптән юк инде Февраль уртасында Балтачта унбер килограмм сөт савалар. Кук- мара да шуңа якынлаша. Ә башка районнар биш-алты килограмм белән утыралар Менә шул хакта уйларга кирәк. Баш әнә шуны уйлаудан авыртырга тиеш
Зал тынып калды.
Әңгәмәне бик озын кереш сүз белән түгел, төп-төгәл саннар һәм фактлар белән башлап, зал белән киңәшүгә коргач, Тимергалиев- нең күңелендә докладчыга карата ихтирам хисе уянды.
Колхоз һәм совхозларның саф кереме узган елны бер йөз миллион сумга арткан Шулай барса, колхозлар дәүләткә булган бурычларын дүрт-биш елда түләп чыгачаклар икән. Узган елны ун район сыер башына өч мең килограммнан артык сөт сауган. Тагын 25 район шуңа ирешсә, тиз арада сикереш көтәргә була.
Планны үтәмәгән районнарның, бурычка баткан колхозларның исеме әйтелә башлагач, Тимергалиев чигәсендә бер тамырның сул- кылдап-сулкылдап тибә башлавын сизде. Кара-каршы сөйләшкән чакта тәнкыйтьләнү — бер хәл. мең ярым кеше җыелган театр залыннан тәнкыйтьләнү — икенче Уф! Давыл узды, докладчы бу юлы Таулы Төбәккә кагылмады
Ләкин иртәрәк тынычланган икән Морат Баянович. Республика агропромының кәгазь чүмәләләре өеменә, районнарга бер ел эчендә 1200 мәртәбә күрсәтмә җибәрелүгә тукталган чакта Таулы Төбәк тә өскә калыкты Таулы Төбәкнең РАПОсы үз карамагындагы колхозларга — һәркайсысына!— бер ел эчендә генә дә утыздан артык телефонограмма җибәргән, райком секретаре иптәш Тимергалиев шу- шыларның һәммәсенә күз йомган
Дулатов әлеге саннарны үтергеч бер җөмлә белән тәмамлады: «РАПОлар элекке авыл хуҗалыгы идарәләре кебек начар эшлиләр».
Залда кул чаптылар
Беренче секретарь, кул чабулар тынгач, реплика ташлады:
— Ишеттегезме, Морат Баянович. әнә кул чабалар? Иптәш Тимергалиев. сез биредәме’
Морат Баянович торып басарга, меңләгән күз карашына түзеп, биредә, дип әйтергә мәҗбүр булды Шул минуттан башлап ул доклад сүзләрен ишетми башлады Миендә рәнҗү кайнады. Кемгә? Дулатов- ка. обкомның беренче секретарена, әмма барыннан да бигрәк — Сәү- бановка. Шушындый зур җыелышта басып торырга, аталы-уллы Ай- тугановларның авыр күз карашын күтәрергә мәҗбүр булды ул Сәүбанов аркасында. Аның кәгазь волокитасы оештыруы аркасында. Әнә Айтугановлар канат кагадыр, йөз грамм сөтне киметкән өчен безне
келәмгә бастыра идең, «тор-утыр» командасы белән физкультура уйната идең, рәхәтме басып торулары7— дип сөенәләрдер.
. .Морат Баянович, киңәшмәдә утыруын онытып, күңеле белән Таулы Төбәккә кайтып киткән иде инде, басуларда, терлек каралтылары арасында йөри алда торган язгы чәчүне уйлый иде Кул чабулар аны тагын театр залына кайтарды.
Дулатов индивидуаль сектор турында сөйли икән Аның кирәклеген, шәхси хуҗалыкларның сыерсыз калуларын ачынып телгә ала икән. Аның әйтүенә караганда, шәхси хуҗалыклардагы мал-туар республиканың бер миллионнан артык кешесен туйдыра ала. ләкин моңа җитди карамаган районнар да бар икән Буада. Чупрәледә. Балык Бистәсендә, Таулы Төбәктә бер ел эчендә генә дә шәхси хуҗалыкларда өчәр-дүртәр йөз баш сыер кимегән. Бу ни хәл бу? Шәһәрдә берәүнең йолкыш бер эте югалса, шундук республика про-курорына мөрәҗәгать итәләр Ә биредә сыер кадәр сыер югала, берәмләп түгел, йөзәрләп!
Беренче секретарь докладчыны бүлдереп әйтте
— Таулы Төбәктә дә шәхси хуҗалыкларда сыер саны кимегән диелде Мин кызыксындым, «Сабанчы» колхозының председателе иптәш Айтуганов бер ел эчендә генә түгел, ун ел эчендә шәхси сектордагы сыер малының бер генә башын да киметмәгән, киресенчә, арттыруга ирешкән Яшь механизаторлар да анда хәзер сыер-сарык асрый Фәһим Сабирҗанович, сез биредәме7
Айтуганов торып басты
— Биредә, иптәш секретарь.
— Сез шәхси хуҗалыклардагы сыерларны ничек саклап кала алдыгыз7
— Колхозчыларга без печәнен дә, саламын да җитәрлек дәрәҗәдә бирәбез. Әгәр берәр гаилә үз теләге белән дәүләткә ит яки сөт тапшырса, без аңа ашлык та сатып бирәбез Икешәр мең литр сөт тапшырып, унар центнер бодай алган колхозчылар бар бездә
Шаулатып кул чаптылар Тимергалиев күрде, беренче секретарь да елмая-елмая кул чабып утыра
Фикер алышулар башлангач, өченче итеп сүзне «Сабанчы» пред-седателенә бирделәр Морат Баянович моңа сөенергә тиеш иде. хупларга тиеш иде ул моны югыйсә, ул җитәкләгән район кешесе бит. киңәшмәне алып баручы аның СССР Югары Советы депутаты икәнлеген. дүрт дистә ел буена колхозны үрнәк төстә җитәкләвең барлык кешенең аңына сеңдерерлек итеп, басым ясап әйтте, ветеран, диде, ә Морат Баянович сөенмәде, аның уенча. Айтуганов бүген үзенең чыгыш ясарга тиешлеген аңа әйтергә, сөйлисе сүзен аның белән килешергә тиеш иде Ә ул киңәшми, ул башбаштаклана Мөстәкыйль була, янәсе Тыңлап карыйк, ул әле. бәлки, чүп өстенә чүмәлә, дип. райкомга тагын да нәрсәләрдер ягарга, обком каршысында дан казанырга тырышыр
Үз уйларын ул Айтуганов уйларына ялгап җибәрде
— Киңәшмәгә җыелган чакларда колхоз-совхоз җитәкчеләренә бик матур сүзләр ишетергә туры килә «председательләр корпусы», • директорлар отряды», «безнең алтын фонд» һәм башкалар, һәм башкалар. Ә менә көндәлек тормышта безне эт итеп сүгәләр, өркетәләр, дөньяда торырлыгыңны калдырмыйлар Докладтан без стабильлек хакында ишеттек Председательләргә караш бар җирдә дә бер төсле ягъни стабиль булсын иде Бу - минем беренче таләбем Икенче таләбем шул колхоз Уставын бозмыйк Уставта бит акка кара белән колхозчыларга түләүне рентабельлелеккә карап башкарырга дип язылган Соңгы вакытта колхозларда адәм баласының эшләгәне өчен түгел, авылда яшәгәне өчен түләү модага керде Эшләгәне өчен түлик
җәмәгать, эшләмәгәне өчен түләмик. 100 сумлык табышы бармы. 40 сумын түлә колхозчыга. Ә бит артта барган колхозларда 40 сумын түгел. 60 сумын түлиләр Шулай итеп, мул иген үстергән, мул сөтле терлекләр асраган колхозчы хезмәт хакын артта сөйрәлгән колхозның хөрәсән ялкауларына караганда кимрәк ала, начаррак яши булып чыга Кайчан бетәр бу гаделсезлек9 Кеше җилкәсендә симереп ятулар кайчан бетәр?
Аннары. Бездә еш кына шулай килеп чыга: төзелеш материалы булмау сәбәпле, председательләргә көне-төне Казанга, Мәскәүгә, обкомга. совминга, агропромга, самына, замына, ломына чабарга, кулны сузып теләнергә туры килә. Күпме нефть газын без фәрештәләр патшалыгына озаттык алтмышынчы елларны Хәзер Уренгой-Помары магистраленнән алабыз Миңа «Сабанчы »га газ китерү өчен кырык чакрым озынлыгындагы торба кирәк иде Ун ел буе шуның артыннан йөрергә, утыз хуҗага теләнергә, утыз мең чакрым юл узарга, Кама аша чыгар өчен паром төпләрендә унар сәгать яңгыр астында күшегергә, бәләкәй генә бер күпергә материал алыр өчен икешәр мең чакрым казылмалы юллардан чабарга туры килде. Чыдыйм икән — авылым кешеләренең колхоз тормышыннан гайрәтләре чикмәсен, дип чыдыйм Алдымда кечкенә генә бер яктылык күреп, шуны күздән югалтмыйча, барам да барам Перестройка дигән үзгәртеп кору үзәктә бар, бездә юк. Булыр дип ышанмыйм да. Безне һаман басалар, безне һаман изәләр, мыскыл итәләр, эт көненә калдыралар Миллионер колхозның ихтирамлы хуҗасы буларак, мин боларны сөйләмәс идем, сөйләми хәлем юк, ник дигәндә, минем белән янәшәдә дә, миннән еракта да авыллар юкка чыга, талана, кешеләр, бәхет эзләп, кала юлларында йөриләр.
Юллар Күпме нефть чыгардык без республикада. Ике миллиард ярым тонна нефтьне Европа дәүләтләренә шалкан бәясенә сатып җибәрдек. Без шул акчага Татарстанда юллар сала алмый идекмени? Без шул акчага Культура сарайлары, больницалар сала алмый идекмени? Сала ала идек Куркаклыгыбыз, үзәккә ярашырга маташуыбыз, коллык психологиябез безне хәерче хәленә, теләнче хәленә калдырды
Без республика күләмендә нинди генә киңәшмәләр үткәрмик, нинди генә күз яшьләре коймыйк, күпме генә зарланмыйк, берберебезне күпме генә тиргәмик, берни дә барып чыкмаячак. Юк1 Мин моңа ышанган. Төптән-тамырдан актарып ала торган үзгәрешләр кирәк Үзәктәге пленумнарда әйтәләр, кара туфраклы булмаган өлкәләргә миллиардларны салдык, тик авыл һаман үсми, һаман тауга күтәрелми, һаман авыллар бушый бара, йортларның тәрәзәләренә аркылы такталар кагыла, диләр. Салган миллиардларны җир йота, диләр Булдымы соң ул миллиардлар? Булмады, юк1 Аларны министрлыклар, агропромнар йотты Аз гына вакыт эчендә авыл хуҗалыгы машиналарына, техникага бәяне өч мәртәбәдән артыкка күтәрделәр. Киңәшмә саен әйтә торган миллиардларны әнә шул техника йотты Минем бүген дәүләт банкысында ике миллионнан артык саф табышым бар икән, техниканы саклап тоту аркасында гына була алган табыш ул Утыз ел буена хезмәт итә торган йөк машиналары бар безнең, егермешәр ел сакланган тракторларыбыз бар Бик тә камил, бик тә куәтле булганга сакламыйбыз без аларны, башка барыр җиребез булмаганга саклыйбыз.
Нинди дә булса бер мода килеп керәме — без алны-артны карамыйча, аның файдалымы-юкмы икәнен исәпләп тормастан, шуңа ташланабыз Аренда модасы чыкты Гаилә подряды дигәнен китереп өстәделәр Таулы Төбәк райкомы, райбашкармасы, агропромы мине көн дә әгъвәли, төн дә әгъвәли, аренданы үзләштерергә, шуны башка-
ларга үрнәк булырлык итеп үзләштерергә куша. Ә мин аны теләмим Колхоз системасы мине канәгатьләндерә Берәү үзенең тракторын ел буе ватылмаслык итеп ремонтлый, йокысын-ялын онытып, җайланмалар куя. кыш буена мастерскойдан кайтып керми, ә икенчесенеке бер атнага да җитми. Алар ничек бер подрядта, бер арендада эшли алсыннар15 16 17 18 19 20 Ярсып торган чабыш аты белән ишәкне бер арбага җигеп _ куйган төсле була түгелме соң бу7 Колхозларны тарату турында. ! индивидуаль эшләү турында сүз чыгара акыллы баш галимнәр, тик ? алар бер нәрсәне уйлап җиткерә алмыйлар телиме авыл агае күмәк = хуҗалыктан китәргә7 Әле дә хәтеремдә, сугышка кадәрле ашлык i сугу машинасын, тегермән куласасын әйләндерә торган атлар бар иде Җәй буе әйләнеп тора иде алар Эшләреннән бушатып, болынга ~ җибәргәннән соң да ул атлар гел әйләнеп йөри торганнар иде = Моннан бер генә нәтиҗә чыгарып була бер ише кеше коллективта ' эшли алмый, бер ише кеше ялгыз эшли алмый Булсын хезмәтнең ' төрлесе — арендасы, подряды, әмма колхозларны таратырга ашык- * мыйк Минем белән бу хакта бәхәсләшүче, мине аңларга теләмәүче Z дөнья тулы, сүзләрен дөрескә чыгару өчен алар Америка, Канада фермерларын мисал итеп китерәләр И аллакай гынаем. ул нинди дәлил була ала инде, ә7 Америкада фермерлык бер йөз дә илле ел яши алар үз эшләренең остасына әйләнгәннәр, ун тапкыр үлеп, ун тапкыр терелгәннәр Гыйбрәтләр аласы бар алардан, гыйбрәтләр
..Морат Баянович үз районы председателенең сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлады Ул аның бер генә мәртәбә дә район күләменә төшеп зарланмавын, райкомга бәла якмавын, улы белән килеп чыккан конфликтка кагылмавын хуплады, ул аның үзе белән киңәшмичә чыгыш ясарга җөрьәт итүен дә онытты, баштарак. Айтуганов сөйли башлаган чакта күңеленә килгән үпкәсен онытты «Сабанчы» колхозының ни өчен өч дистә ел буена дәүләттән ссуда алмыйча яшә- вен ул менә хәзер, бары тик хәзер генә төшенде бугай Фәһим Са- бирҗанович бит ул уйлаганнан ике баш югарырак булып чыкты Моның шулай икәнен ул обкомның беренче секретареның аңа булган мөнәсәбәтеннән дә күрде Айтуганов сөйләп бетерүгә, беренче секретарь аяк өсте торып басты
— Иптәш Айтуганов. обкомга сезнең нинди үтенечегез бар7
— Техниканы озак саклау турындагы ишарәмнән аңлагансыздыр. Машиналар бик искерде Безгә бүген бер «КамАЗ» бирсәгез иде Беренче секретарь:
— Бу чыгышыгыз өчен генә дә бер «КамАЗ» бирергә була Бирикме. иптәшләр7
Халык кул чапты
«Хәйләкәр төлке бу Төлке генә түгел, акыллы бүре бу!»—дип инде ничәнче тапкыр дулкынланып уйлады Тимергалиев
15 Казаннан кайткан чакта Таулы Төбәкнең тау битендәге шәрәлек, узган елгы үләннәре малайлар тарафыннан яндырылганнан соң
калган каралык, обкомдагы киңәшмә тәэсирләре белән бергә кушылып. шом салды Тимергалиев күңеленә Айтугановның үзе инанганны эшләвен. принципиаль бер ныклык белән гамәлгә ашыруын ул инде күргән иде, әмма сөйләгән чакта болай үк әзерлекле болай ук логикалы һәм үткен телледер дип ба- шина китерми иде Чннки ул район кипашмаларекда күбесенча авызына су кабып утыра ачыктан-ачык бахәслэрга дәгъваларга бирелеп
китми, ярар, карарбыз дип йена куя да азактан гел үзенч» эшлап
8S
йөри Инде менә ул ачылды: моның белән көрәшү авыр, хәтта ки мәгънәсезлек икән...
Бу хакта Морат Баянович агропром җитәкчесе белән фикер алышырга да ниятләгән иде. ләкин Сәүбанов киңәшмә бетү белән каядыр юкка чыкты Моны Тимергалиев начарга юрады Теге чакта ул Айтуганов- ларга каршы җү-җү килде, райком бюросына алар өстеннән ни дә булса тамызып торды, Морат Баянович килгән елны нинди бирелгәнлек белән аңар йорт салдыртты, инде койрык тайдыруы микәнни’
Казаннан кайтып төшкән көннең иртәгесен ул үз кабинетына Сәү- бановны чакыртты. Бик артык җәелеп китмичә, кырысрак чырай һәм рәсмилек белән:
— Иптәш Сәүбанов, район буенча барлык колхозларның язгы чәчүгә хәзерлеген тикшереп чыгыгыз. Кичен, сәгать бишләр тирәсендә, төп-төгәл миңа хәбәр итәрсез,— диде.
Сәүбанов аның тавышындагы корылыкны да, рәсмилекне дә сизми калмады Тик ул, Тимергалиев уйлаганча ук үзен буш кул белән тоттыра торган кеше түгел иде
Күз өстенә төшеп торган калын аксыл кашларын күтәреп, гаҗәпләнеп, ике арада бернинди салкынлык та булмаган сыман, гадәти итеп әйтте Сәүбанов:
— Мин. Морат Баянович, Казанда чакта ук белешкән идем инде аларны Колхозларның әле берсе дә дип әйтерлек чәчүгә чыкмаган Райкомның командасын көтәләр.
— Команда бирү чоры узганын белмиләрмени?— диде Тимергалиев.
■— Беләләр дә...
— Соң. белгәч?
— Председательләр барысы да киңәшмәдә иде бит. Алардан башка бригадирлары хәл итмәгән.
— Ә Айтугановлар?
— Алар инде чәчүнең яртысын бетергәннәр. Дым да каплатканнар, арыш уҗымнары да күкрәп утыра...
— Аңлашылды,— диде Тимергалиев, тузгыган чәчләрен ике куллап артка сыпыра-сыпыра — Аңлашылды. Сез миңа өзлексез әйтеп тордыгыз: Айтугановлар фәлән, Айтугановлар төгән. Ә мин сезгә, шушы районда Айтугановлар белән бергә, янәшә эшләгән кешегә ышандым Ә нәрсә килеп чыкты?
— Нәрсә?—диде Сәүбанов, кашын җыерып.
— Безнең начар дигән, райком тәгәрмәченә таяк тыга дигән Ай- тугановыбызга обком секретаре машина бирә Без бирмибез! Без аны кайгыртмыйбыз. Без корыны бушка әйләндереп йөрүчеләр булып калабыз түгелме?
— Беләсезме. Морат Баянович, безгә, район җитәкчеләренә, җа-ныбызны талап, урт чәйнәп утыру килешми. Безгә әнә шул Айтуга- новларның өлкәненнән үрнәк алырга, аны үз арбабызга җигеп куярга. ә яшен, демагогын, тизрәк куарга да. «Яңа көч» колхозында үзебез теләгән үрнәк хуҗалыкны оештыра башларга кирәк
Сәүбанов, сүзен әйтеп бетергәч. Тимергалиевкә сынаулы караш ташлады ничек кабул итте, янәсе, ул аның сүзен.
— Чәчүе ничек бара Галинурның?—диде Тимергалиев, өстәл өстенә караган килеш.
— Чәчүе аның, гадәттәгечә, яхшы бара. Көйле. «Сабанчы»дан калышмый аның колхозы.
Тимергалиев, иренен тешләп, ачу белән Сәүбановка карады:
— Галинур да бит киңәшмәдә булды Ничек соң аның егетләре аңардан башка чәчүгә чыгарга җөрьәт иткәннәр?
— Беренчедән, аларның парторглары Рамазан Мансуров — үзбаш
уйлый ала торган җитди кеше, агроном, икенчедән. «Яңа көч»тә гармак җитәкчеләре әйтик, бригадирлар.— тәҗрибә туплаган егетләр, йченчедән. Галинур, күрәсең, киңәшмәгә китәр алдыннан аларның барысын җыеп, сөйләшеп алган.
Шулай булгач, синең әле генә әйткән сүзләреңдә нинди логика кала7
— Кайсы сүзләремдә?
— I алинурны тизрәк урыныннан алырга дигән коткы сүзләреңдә.
— Морат Баянович. безгә Галинур Айтуганов мәнфәгате кадерлеме райком мәнфәгатеме?
Тимергалиев озак кына башын учлап тын утырды
— Нишлибез?— диде Сәүбанов, аның җавабын көтеп бетерә алмыйча.
— Кем белә нишләргә икәнен9 Башлар катып бетте инде Элек рәхәт иде ул. ичмасам. Обком нинди директива җибәрә.— шуны үтисең дә җаның тыныч Райком кушканны председательләр үтәми карасын — партбилетларыннан колак кагарга да озак түгел иде Хәзер эте дә өйрәтә сине, бете дә... Үләрсең, валлаһи, муеныңа бау салырсың .
Сәүбановка секретарьның чыгырдан чыгуы ошый, ул аның үз алдына куйган максатына туры килә иде Эшен әтисе үрнәгендә ашыкмый гына алып бара тррган Галинурга каныкса, аны урыныннан алдыруга ирешсә. Тимергалиевнең абруе халык алдында да. коммунистлар алдында да төшәчәк, ул чагында инде аны киләчәк сайлауларда тотмаячаклар Ул биредән. Таулы Төбәктән китеп. Казанда берәр тынычрак урынга урнашачак, ә Сәүбанов барлык тырышлыгын салып, көчен кызганмыйча эшләткән җитмеш мең сумлык йорт. Таулы Төбәктәге иң зиннәтле һәм иң зур йорт аңа торып калачак
Секретарьның ачуын тагын да ныграк кабартыр өчен. Сәүбанов янә дә бер мәртәбә кабатлауны кирәк тапты
— Йә, нишлибез. Морат Баянович9
— Иртәгә иртә баштан ук Шәрифулла Гайниев белән икәүләп басуларны әйләнеп кайтыгыз Момкин чаклы тизрәк ерып чыгарга кирәк язгы чәчүне! Казанда мин синоптиклардан белештем май коры килер, диләр. Язгы чәчүне бик тиз. туфракта дым беткәнче ерып чыксак кына отабыз Шуны истән чыгармагыз, председательләрнең дә башларына тоеп кертегез,— диде секретарь.— Кичен миңа хәбәр итәрсез. Аңлашылдымы9
Кыр эшләрен ничаклы гына тиз башкарып чыгарга юнәлеш тотмасын Морат Баянович. тәки сузылды. Унике көнгә барып җитте җәмгысы. Ул чагында инде басулардан дым очып беткән, чәчкечләр артыннан өермәсе белән тузан күтәрелә иде
Тагын бер атнадан басуларның хәлен белергә, бер уңайдан башка йомышларын да йомышларга дип Таулы Төбәккә өлкә комитеты секретаре Дулатов шалтыратты Бер дә теләмәгән иде әле Тимергалиев аның килүен Ул. менә-менә яңгырлар явып китәр менә-менә сабан ашлык ямь-яшел булып тишелеп чыгар дип көтә иде Киләм дигән икән инде, килмәгез дип ничек әйтәсең
Биш көннән килергә вәгъдә иткән иде Дулатов Биш көн дә узды, атна да узды — юк секретаребыз «Ник килмисез9»—дип шалтыратырга уңайсызлана Тимергалиев, ә үзе кон саен көтә кон саен гасаби- лана «Киләм дип кунагың килмәсә, авырып хатының үлмәсә. аңардан да кыен хәл юк дөньяда», ди торган иде Моратның әтисе Шул хәлгә калып бара бит әле Баян абзыйның улы
Юк шул хәлгә генә түгел, коточкыч хәлгә калып бара Морат Баянович Дулатовны көткән арада «Советская Россия- газетасында журналист Данияр Дәминевнең «Династияләр җимерелгәндә» исемле
мәкаләсе басылып чыкты. Таулы Төбәк шуңа ташланды Газетаның бер битен тутырып басылган ул мәкаләне укыган чакта Тимергалиев- не йөрәге тота язды Анда Айтугановларның колхоз белән җитәкчелек итүләре иң югары дәрәҗәгә күтәреп макталган, ә Таулы Төбәк райкомының эш стиле бер тиенгә торгысыз итеп юкка чыгарылган иде. Анысына гына да түзәр иде әле Морат Баянович (үзгәртеп кору чорында кемне генә тәнкыйть утында көйдермиләр!), мәкалә авторы Айтугановларны кысрыклауны, бигрәк тә яшь Айтугановка көн күрсәтмәүне кайчандыр, Брежневлар идарә иткән заманда алдынгы ме-тодлар кулланган Иван Никифорович Худенко белән, аның төрмәдәге һәлакәтле язмышы белән янәшә куйган иде.
Үзен бюро членнары кызганып юатып йөрмәсен өчен, Морат Баянович шундук өенә кайтып китте. Бүген ул беркем белән дә очрашмаска, беркемнең дә сүзен тыңламаска, берүзе, япа-ялгызы өендә генә ятарга тиеш. .
3
Температурасы күтәрелде аның, тамагына кабасы килмәде. Хатыны, врач Әминә ханым, ике көн буена аның яныннан китмичә, гел саклап утырды. Беренче көнне Морат Баянович хатыныннан бик тә риза, ул аның кулын тотып, кысып-кысып та куйгалый, ара- тирә ыңгырашып та ала, ул хатын дигән затның иң кыен чакларда кирәк булуын аңлаган иде.
Икенче көнне аңа хатыны да ят булып, кирәкмәгән кеше булып тоела башлады Чөнки ул иренә:
— Карале. Морат, ни булыр икән инде сиңа?—дип әйтеп куя.
— Тыныч кына утыр, бер нәрсә дә булмас,— ди Мораты, бүтән дәшми, очсыз-кырыйсыз уйларына күмелә. Болытлар килә күз алдына, өермәләр килә, тора торгач, болытлар тарала, күкрәге киңәеп, сулышы иркенләп киткәндәй була, күз алдында күкнең зәңгәр кыйпылчык- лары калка, нәкъ әнә шул чагында хатыны:
— Карале, Морат, сине секретарьлыктан төшерсәләр, без нишләрбез? Бу йортны бездән алырлар бит,— дип җанына тия.
- Бар әле, ичмасам, чыгып тор әле, ник каныгасың әле син миңа?—ди Морат Баянович, хатыны чыгып киткәч, тагын үз уйларына күмелә
Инде тынычланып җитәм дигәндә генә хатыны аңа транзистор кертеп бирә Ил хәбәрләрен тыңла, янәсе
Казанны тотыштырган иде Тимергалиев, ник тоташтырганына үкенеп бетә алмады Гәзитләргә күзәтү тапшыралар. Дәминевның мәкаләсен «Советская Татария-' һәм «Социалистик Татарстан»га күчереп басканнар, диктор шул мәкаләдән өзекне укый.
Морат Баянович транзисторны җан ачуы белән идәнгә тондырды. Дөбердәгән тавышка хатыны килеп керде:
— Тагын ни булды инде9 Нигә транзистордан аласың соң үчеңне?
— Күп сөйләнеп торма, Сәүбановны чакыр, транзисторны син миңа юри керткәнсең, дөмексен бу дип...
— И аллам, бар икән күрәселәрем!
Морат Баянович райком хәлләрен белергә, халыкның мәкаләгә ничегрәк караганын ишетергә дип чакырган иде Сәүбановны. Аз гына булса да кызганырлар, корреспондент акны кара дип язган, күперткән дип әйтерләр дип көткән иде ул
Сәүбанов керә-керешли үк аның канына тоз сала торган хәбәр китерде.
— Мәкаләне обкомда укыганнар Райкомның эшен обком бю-
росы тикшерәчәк икән.— диде Сәүбанов Ул моны күзен дә йоммыйча. шундый бер миһербансызлык белән әйтте ки Морат Баянович хәтта торып утырды
— Кем әйтте моны сиңа7 Каян белдең9—диде ул ашыгып
— Дулатов килде Ул әйтте
— Кайчан9
— Кичә. Авылларга чыкты — Шәрифулла Гайниев белән
— Соң9 Сөйлә инде, нәрсә авызыңа су каптың9
— Авыллардан Дулатов күңелсезләнеп кайтты Сабан ашлык күп урында тишелмәгән, тишелгәннәре дә бик кәй. диде
Тимергалиев хәлсезләнеп урынына ауды Беркавым сүзсез ятканнан соң сорады
— Айтугановны күргәннәрме9
— Кайсысын9
— Мине өлкән Айтуганов кызыксындырмый Галинурны күргәннәрме? Ул ничек караган мәкаләгә9 Канат какканмы9
— Әйтә алмыйм
— Нишләп?
— Галинур бит юк. Галинур колхоздан китте
Морат Баянович янә дә урыннан торып утырды
— Ничек китте9 Нишләп китте9 Кайчан китте9
— Зерә дә әкәмәт сәер кеше сез Морат Баянович. сез бит инде аның китүен генә түгел, урыныннан дөбердәтеп алынуын тели идегез Нигә гаҗәпләнәсез аның киткәненә9
— Син. Сәүбанов, боргаланма.— дип. ниһаять, бугазга басып сорау бирде Тимергалиев.— Син миңа әйт, кайчан китте, ни рәвешле китте Галинур Айтуганов9
— Белмим Безгә кермәде Китүе турында гаризасын обкомга илтеп биргән
— Ә нишләп обкомга? Ул мәсьәләне бит обком хәл итми, без хәл итәбез
— «Яңа көч»тә эшләү мөмкин түгел Райком белән көне-төне конфликтта торуыңны уйлап утыру бик авыр Күңел үсми кулдан эш төшә. Китәргә, башка районда эшләргә рөхсәт итегез миңа, дигән Райкомның мине тоташ мыскыл итеп торганын белгәнгә күрә гаризаны райкомга түгел, обкомга яздым ■ — дигән
Морат Баянович бүтән сорашмады Сорашырга теләге дә юк хәле дә киткән иде
Ике ел буена диярлек ул Айтугановлар белән көрәште Алар эшләгән эшне күрмәмешкә салышты, ал арны башкаларга үрнәк итеп куймаска тырышты Ул Галинур Айтугановны урыныннан алдырыр өчен Сәүбановны Чукмарлыга җибәрде, Шәрифулла Гайниевне җибәрде, үзе барды Булмады, барып чыкмады, куенына салып куйды моны Морат Баянович. салып куйды — чөнки баш бирми торган, райкомга буйсынмый торган кеше аңа кирәк түгел иде
Быел ул аның белән соңгы тапкыр көрәшкә чыкмак булды Ул аны җиңәренә ышанды, ул бу эшкә янә дә Сәүбановны тартты Гук та, ул тарттымы Сәүбановны бу эшкә, әллә Сәүбанов үзе аны тарттымы?
Мие кайнарланган, уйлары өермә булып ташыган чакта абайлап алды Морат Баянович башлап бит Айтугановларга ул ташланмады Сәүбанов ташланды. Сәүбанов анык. Морат Баяиовичнын да. күне- ленә гел коткы салып торды
Инде менә Галинур киткән Таулы Тебектон үк ныгып киткән Кая китте икән’ Кайсы районга’ Анда аны пичек кабул итәрләр Хатыны Нозифә. укытучы, үзенә эш табармы ' Өч баласы бар иде бит Галинурның, алар ана урынга ничек ияләнерләр Бура буратып
куйган иде, бик зур итеп, бик хәтәр олыдан кубып хуҗалык бул- дырмакчы иде Сәүбанов әйтте: әгәр ул ныклы бер нигез корып җибәрсә, аны бу колхоздан бульдозер белән дә куптарып алып булмас, бурасын бураганчы, яңа йортын җиткезгәнче без аның үзен куптарыйк, диде
Галинур киткән Арыш басуларын, бодай басуларын калдырып киткән. Әгәр быел аның басуларында иген тишелмәсә, кырларында тузан тузып утырса, халыкның ул киткәнгә исе дә китмәс, эшли алмады, булдыксыз иде, китүе хәерле, дияр иде. Күкрәп утырган басуларын ташлап киткән егетне кызганачаклар, райком исеменә каргыш яудырачаклар Бу хәерлегә түгел...
Морат Баянович кинәт үзен шушы эшләр өчен гаепле итеп сизде. Җанында ниндидер үкенү хисе, кылган гамәлләреннән риза булмау хисе тойды.
Бер-ике мәртәбә аның бүлмәсенә хатыны Әминә ханым кереп чыкты, дару эчмисеңме, дип сүз катып карады, Морат Баянович стенага таба борылып ятты да аның бер генә соравына да, үтенеченә дә җавап кайтармады, аның берәү белән дә сөйләшәсе килми, ул хәтта үзен-үзе күрәлмас дәрәҗәгә җиткән иде.
Күз алдына кара бөдрә чәчле, киң җилкәле, кара мыеклы Галинурның сабыр гына елмаеп торуын китергәч, ул хәтта үкенүдән ыңгырашып куйды Нинди кешене районнан биздерде бит ул, нинди кешене!
Иртәгесен ул авырлык белән генә торды, башы сызлый, чигәләре сулкылдый, йөрәк турысында нәрсәдер чәнчештереп тора иде Ләкин аның бүтән ятарга исәбе юк иде инде Ваннага кайнар су агызып юынды, киенде, сакал-мыегын кырды — райкомга керергә кирәк иде
Аның тормышында яңалык, үзгәлек башланган, ахрысы Моңарчы гадәти булып, табигый булып күренгән кешеләр аңа ничектер төбәлебрәк, сөзебрәк карыйлар, сүз белән әйтмәсәләр дә, ул аларның күз карашларында, үз-үзләрен тотышларында сәерлек, башка төрлелек сизә, мөнәсәбәтләренең үзгәрүен тоя. Әнә шул хәл аның моңарчы эшләп килгән эшен гадәттәгечә алып баруын авырайта иде
Күңеле белән ул бик тиз килеп җитәчәк үзгәрешләрне көтеп яши башлады
4
Озакламый Таулы Төбәк райкомының пленумы җыелачагы, анда оештыру мәсьәләләре каралачагы мәгълүм булды
Бу хәбәр Морат Баяновичны никтер кайгыга салмады Аны ул партия Үзәк Комитетының халык контроле килгән, бер мең тонна черегән бодайны Бүре чокырына илтеп күмгән көннән үк көтә, аны тик бер генә нәрсә юатып асрый, черегән һәм чокырга күмелгән бодайда бер аның гына гаебе түгел, обкомның да. аннан югарырак оешмаларның да гаебе бар, андый ямьсез гамәлләрнең тамыры бюрократик команда алымнарында иде
Бәлки шуңадыр, бодайны чокырга салып, өстенә кызыл ярдан бульдозер белән балчык ишеп төшерә башлагач, аталы-уллы Ай- тугановлар «аһ» итеп куйгач, Мәскәүдән килгән халык контроле вәкиле, тыныч-җитди чырайлы Серафимов Моннан авыррак хәлләрне дә күрдек, иптәшләр. Чернобыль фаҗигасе түгел әле бу»,— дип, шунда басып торучыларны «юаткан/, иде
Оештыру мәсьәләсен караганда аңа доклад-мазар ясап торырга туры килмәде Өлкә комитеты секретаре Дулатов көн тәртибен әйтеп, фикер алышырга чакыргач, аны чамадан тыш гаҗәпләндергән ике
кеше булды Берсе — Сәүбанов. икенчесе — Айтуганов. Сәүбанов яр- сый-ярсый. калай самавыр кебек кайный-кайный Тимергалиевнең кимчелекләрен фаш итте Моңа Тимергалиев үзе генә түгел хәтта пленум членнары да гаҗәпләнделәр. Ә бит элек Морат Баяновичның сүзен Сәүбановтан да ныграк яклаган, башка фикер белән чыккан кешеләргә карчыга сыман ташланган кеше юк иде Айтуганов. киресенчә, ифрат дәрәҗәдә сабыр, моңарчы булганнан да сабыррак чырай = белән, хәтта ки, моңсу-сагышлы чырай белән залдагыларга үкенечле f сүзләрен әйтеп торды Утырып яуган, сагынылган яңгыр кебек, әллә z ничек шифалы, ягымлы булып ишетелделәр Морат Баяновичка аның £ сүзләре. Ул райком секретарен гаепләми, аның өстенә тәнкыйть утын сипми, ветеран буларак, зур гомер юлы узган кеше буларак, килеп ту- f ган хәлнең авырлыгын, җитдилеген, гыйбрәтлелеген ача, райком җи- = текчесенең мондый аяныч хәлдә калуына аның үзеннән бигрәк югары- * рак җитәкчеләрне, системаны гаепли иде. Әнә шул моңсу-үкенечле < кыяфәте белән торып калды ул Морат Баяновичның яралы күңе- * лендә.
Пленум узганнан соң дөньяга ничектер битараф карый торган * булып китте Морат Баянович Яңа сайланган райком секретаре Гай- ниев аңа берничә мәртәбә шалтыратып, хәлен сорады
— Рәхмәт, Шәрифулла, әкрен генә, бер көе генә яшибез әле Син. бәлки, квартирны бушат, дип әйтмәкче буласыңдыр Улыбыз Артур- дан бер хәбәр дә юк, шуңа борчылып торабыз Берәр атнага сабыр ит инде,— диде.
— Юк. Морат Баянович. мин сезне башка мәсьәлә буенча борчыйм әле Тиздән бит Таулы Төбәкнең район сабан туйларын үткәрәсе бар. Сабан туе комиссиясенә керергә риза булмассыз микән9— диде кешеләргә карата ягымлы Шәрифулла. Ул эшеннән бушатылган секретарьның моңа риза булмаячагын белә, тик ул аны алдан, аз гына булса да кайгылы хәбәргә әзерләмәкче була, Тимергалиевнең Әфган- станда хезмәт иткән улы Артур һәлак булган, аны шушы көннәрдә тимер табут белән Таулы Төбәккә кайтарырга тиешләр иде
Кайгылы хәбәрне мәрхүмнең әти-әнисенә җиткерү Таулы Төбәкнең хәрби комиссары майор Баһрамовка йөкләнде Майор хәбәрне ничек җиткерү хакында яңа секретарь Гайниев белән киңәште
— Башта Әминә ханымга — Артурның әнисенә әйтергә кирәк, ул врач кеше, ул иренә караганда ныграк, ышанычлырак булыр, әтисе, әле генә эш урыныннан алынган кеше, бу хәбәрне, кинәт әйтелсә, күтәрә алырмы икән?—диде Гайниев.— Әминә ханым Морат Баяновичны әкренләп әзерләр
Райком бүлмәсенә Шәрифулла Гайниев үзе. райбашкарма рәисе Мөнир Әсфәндияров. майор Гали Баһрамов. район больницасының врач-терапевты Зөләйха ханым җыелдылар
Көтә башладылар
Төсе качкан, күзләре бик борчылган Әминә ханым килеп кергәч, кабинетта тынлык урнашты
Майор Баһрамов, аяк өсте басып, хәрбиләрчә ныклык белән хәбәрне әйтеп бирде, Тимергалиевләрнең кайгысын уртаклашты
Әминә ханым чайкалып китте, ачыргаланып кычкырып җибарде
— Балам! Балакаем. Артурым минем' Нишләттеләр сине9 Канларга илтеп газиз башкайларыңны ашадылар9'
Аңа тынычландыру даруы бирергә теләделәр юатырга сабыр булырга кирәклеген әйтергә теләделәр Әминә ханым аларның берсен дә ишетми, тыңламый, ачыргаланып, улына дәшә, улын чакыра гасабилана иде. , . ,
Врач-терапевт Зөләйха ханым аны. хәрби комиссар белән бергәләп. өйләренә кадәр озатып куйды
Икенче көнне табутны алып кайттылар. Моңарчы Таулы Төбәккә кайткан башка табутлар кебек, ул кечкенә, кеше буе түгел, табутның капкачы белән аскы ягы эретепме, ничектер ябыштырылган, аны ачып каравы да мөмкин түгел иде.
Шушы хәлне белгәч, Әминә ханым һушыннан язды, аны «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, уколлар кадап аңына китерделәр
Табут бер төнне Тимергалиевләр өендә кунды. Әминә ханым кич буе, төне буе күз яше койды, әти кеше кычкырып еламады, тешен кысып чыдады, еласа, хатыны Әминә ханымга тагын да авыррак булыр дип курыкты.
Кайгы, таш булып, аның бәгыренә урнашты.
Ул күңеленнән әрнеп, уфтанып, ыңгырашып куйды. Кем булып чыга инде ул? Улының үлемен әзерләүче булып чыга ич. Гомумән дә Әфганстанга яшьләрне илтеп тыгарга кирәк идеме икән’ Галимнәр телендә «генофонд» дип йөртелгән яшьләрне, илнең каймагын ут эченә илтеп салырга кирәк идеме? Ә бәлкем, югарыдагы түрәләр. Брежневлар, Сусловлар уйлый белгән кешеләрне, аларның бушлыгын* фаш итә алырдай белемле, нык буынны кырдырып бетерергә теләгәннәрдер? Әгәр шулай була калса, Сталин тиранлыгыннан аларның кай төшләре артык та. ни өчен андый кешеләр башкаланың Кремль стеналары буенда, иң хөрмәтле урында ятарга тиешләр?
Морат Баянович төне буе йокламый чыкты. Берсеннән-берсе авыр, катлаулы, ерып чыга алмаслык сораулар аның миен бораулап тордылар. Ул гомер юлын күз алдыннан үткәрде. Авылда үскәнен, яшел чирәмнәрне, аннары укыганын — мәктәбен, университетның юридик факультетын, прокурор булган елларын, Таулы Төбәктә үткәргән ике елын Алар аңа барысы да мәгънәсез булып, кирәксез булып тоелдылар. Ул үзенең кем икәненә аяусыз рәвештә бәя бирде: ул партия йомышларын үтәп йөргән пичәтләнгән стандарт икән ич Стандарт1 Менә ни өчен гомерләрен зур эшкә, мәгънәле эшкә багышлаган Айтугановлар белән конфликты килеп чыккан икән аның Менә ни өчен Чукмарлы кешеләре аның үзен дә, ул җибәргән кешеләрне дә тыңларга теләмәгән, аңар каршы бөтен авылы белән күтәрелгән икән...
Артурны икенче көнне төш вакытында Таулы Төбәкнең яңа зиратына күмделәр. Табутны кабергә сөлге белән әтисе һәм тагын бер фронтовик төшерергә тиеш иде Морат Баянович сөлгене кулына чорнап тотканнан соң фронтовикны белергә теләп, күтәрелеп карады, таныгач, тетрәнеп китте — аның каршысында Фәһим Айтуганов иде.
Морат Баяновичның күзләрен яшь пәрдәсе каплады, зиратка килгән йөзләгән кеше, Таулы Төбәк кешеләре, яшь пәрдәсе аша аңа тоташ бер түмгәкләр, урман түмгәкләре булып күренделәр.
Матәм маршы уйнап җибәрделәр.— быргылар, тәлинкәгә тәлинкә бәргән тавышлар үлемнең чынлыгын раслады; кабергә балчык коеЛа башлаганны ул су эченнән килгән шикелле генә ишетте.
Кемнәрдер аны тотып тора, кемнәрдер:
— Балчык сал, Морат, балчык сал,— дип дәшәләр иде.
Зираттан чыкканын, машинага утырып киткәнен ул төштә күргән кебек кенә хәтерләп калды Үзләре йортының капка төбенә җиткәч кенә аңына килде. Анда да аны гармун тавышы аңына китерде Кайчандыр шушы урында тәбәнәк бер йортта, җимерек үз йортында яшәгән сукыр карт капка төбенә килеп утырган да гармун уйный, үзе гармунга кушылып җырлый иде:
Агыйделләр каты акса да.
Комнары кала икән
Кайгы-хәсрәтләр китсә дә.
Моңнары кала икән
1985—1989