ӨЛКӘН ДУС —ЯХШЫ КЕШЕ ТУРЫНДА


Шагыйрь Зәки Нурига 70 яшь
ӨЛКӘН каләмдәш, сиңа чын киңәшче ага кеше булган шагыйрь,
күпне күргән, кичергән, бу кырыс, дуамал гасырның җитмеш елын
исән-аман кичкән бәхетле ир-егет, олпат ил агасы турында безнең
көннәрдә нәрсәдер язу җиңелме? Әйе, нәкъ менә бүген, дөньяда.
илдә — элек күз алдына да китереп, уйлап та булмас үзгәрешләр,
еллар, айларда түгел, ә коннәр эчендә үк пәйда булып, сискәндереп,
үзләрен кабул итәргә мәжбүр итеп, өйрәнергә кушып, сине дә
бетереп алганда?! Күп кыйммәтләр, бәяләр алмашынып, үзгәрешсез
дип уйланган чынлыклар, идеаллар, шәхесләр күз алдында юкка
чыгып, гүя мәңге булмагандай аннан ераклашканда'’! Өлкән
буыннар мирасыннан, алар инанган, табынган чынлыктан. ниһаять,
алар варисы — бездән ни калыр1
Ә бит безнең күз алдыбызда гына күпме язмышлар,
шәхесләр узды, дөньядан ук кичте инде — бүгенге аяусыз, кырыс
чынбарлык фильтры аша узганда тарихка алардап ни кала? Ә чын
шагыйрьләр, шәхесләр заманга карап үзгәрәме'’ Кемнәр чорыбыз
җинаятьләре өчен үзен бөтенләй үк •гаепсез» саный? Кайда алиби’’
— Кемнең бөртек тә гөнаһы юк, шул ип беренче булып таш
атсын сез гөнаһлы дип санаган бу хатынга1 —дтш әйткән Гайсә
пәйгамбәр һәм усал кешеләр, үз-үзләреннән
оялып, кулларыннан ташны җиргә ташлаганнар Бу Инҗил риваяте.
Ә бүген1 Үзен абсолют гөнаһсыз дип санаучылар юктыр дисезме1
Ай-һай! Мондый ышаныч үзе үк бездәге иң зур икейөзлелек күренеше булыр иде
Ә минем сүзем —Кеше турында, шагыйрь турында Яхшы кеше дин барчабыз тарафыннан
танылган, колоритлы, һичкем белән бутап булмый торган бай шәхес — Зәки ага Нури турында
Казаннан читкә китеп, кем белән генә очрашсаң да. синең каян икәнеңне белгәч, әңгәмәдәшен
— Уфаданмы ул, белорусмы, якутмы, калмыкмы — әлбәттә,1 Зәки ага турында сораша, сәлам әйтә
башлый:
— Зәки партизан ни хәлдә анда1
— Зәки дустыбыз исән-иминме1 Ниләр яза?
— һаман шулай жор сүзле, шук-шаянмы Зәки Нури1
Сәлам әйтүчеләр, күбесенчә, аның чордашлары, кордашлары, үз буыны кешеләре —утны, суны
кичкән, күпне күргән, белгән ... белдем дигәч тә. ахыр бик күпне белмәвен дә аңлый барган буын
Каршылыклы хисләр эчендә калган буын Яугирләр. фронтташлар, партизаннар, элекке укытучылар,
озын гомерле шагыйрьләр Алар һәр халыктан үз фикердәшләрен күрә белә. эзли, табыша, аралаша
Бергәләп бу каһәрле язмыш сорауларына җавап эзли, нык булырга тырыша Әнә шуңа күрә дә калку,
матур сыйфатлар тарта да аларны: шаянлык, җорлык. сер бирмәүче горурлык, олпатлылык —
кыскасы, егетлек, ирлек сыйфатлары һәм безнең буын шагыйрьләре 3 Нурины белеп, ышанып әйтә
ала торган андагы асыл сыйфатларның берсе — кешелеклелек Менә шуңа күрә шагыйрьгә
багышланган мәкалә исемнәре дә үзенчәлекле яңгырый «Зәки елмаюы*. «Партизан пилоткасындагы
шигърият». «Имәнлектән (димәк, ныклыктан1 !’ I > башланган юл« Болар барысы да шагыйрьнең
кешечә матур сыйфатларына ишарәли1
һәм без, илле яшьлекләр, инде моның шаһиты буларак та сойди алабыз .
Мин җитмеш яшьлек егет Кеше турында уйлыйм Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкес е
авылында туган ул. Җидееллык мәктәпне, аннан Дубин урман техникумын тәмамлагач, Ерак
Көнчыгышта төзелештә, Чувашстанда урман хуҗалыгында эшләгән. Әйе. ул —урманчы. . Шуңа да
язмышы аны сугыш елларында ла урман белән бәйли чолганышка эләгеп, дошман тылы нда калгач,
ул — Белоруссиядә. К Заслонов җитәкчелегендәге партизан отрядында Разведка отряды командиры.
Орша шәһәре советында башкарма комитет председателе булып эшли Соңыннан ул — шул шәһәрнең
почетлы гражданы Ватан сугышы ордены, медальләр кавалеры .. Сугыштан соң — янә урманчы, ул
чактагы «Яшь сталинчы» газетасы редакторы урынбасары. Татарстан китап нәшриятының, редакция
мөдире, озак еллар (1957—1967) Татарстан Язучылар союзы идарәсе секретаре, аннан —
председателе (1971 —1974 еллар), озак вакыт (1968—1971, 1974—1982 еллар) — «Казан утлары»
журналының баш редакторы Менә шундый кыскада тормыш юлы битләре Кыскача Тулысы, бәлки,
ижаттадыр.. Сугышка кадәр үк яза башлаган Зәки Нури 1945 елда беренче китабын чыгара Аннары
— лирика, публицистика, балалар өчен шигырьләр, юмор-сатира китаплары
Тагар телендә кырыктан артык, русча — егермегә якын, башка телләрдә— алты, жәмгы- «-
алтмыштан артык китап ангоры ул Бу—бер зур тау кебек Шуның иң калку булып торганы — «Күңел
яктысы* исемле күләмле китап. «Шигырь китапханәсе* сериясендә донья күргән «Үлгәннәр лә үч
алды* кебек проза китабы да бар. очерк-публицистика китаплары да Ә күпме тәрҗемәләр'
Твардовскийдан. Щипачевтан. Я Коластап Тугандаш халыклар шигъриятеннән махсус серия
рәвешендә үзе төзеп. тәржемә иткән китапчыклар
Донья һәм илебез халыкларының фольклор әсәрләрен (мәзәкләр, мәкзль-әйтемнәр! эченә алган
«Күңелле китап* (1969. 1979). «Алтын хәзинә* (1973) кебекләр дә 3 Нури ижатының матур битләре Аның
үзе үстергән урманы
Оч тапкыр шәһәр советы (1961. 1968. 1979). икс тапкыр <1967. 1971) Татарстан Югары советы дену
га Iы булганын. 1971 елда «Почет билгесе*. 1981 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгәнен
дә искә алыйк Бу фактлар да нәкъ менә 3. Нури буынының похтәлск- уцганлыгы. дансоярлегс.
фидакарьлеге, хәтта ки эш аты дәрәжәсендәге күндәмлеген раслый бит. Бүләкләр дә —шундый гомер,
ижаг, хезмәт очен бәя атрибутлары Әйе, дәүләт, хокүчәг бүләкләре . Әлбәттә, чын бәяне вакыт, халык үзе
бирер Әмма егет кешенең яралары да. башка бизәкләре дә була Карт гомер агачында да киртләр күп бит
Ә гомер юлына ышаныч сүрелмәгән бу буында. Шагыйрь үзе дә болай дип белдерә
Йорок икән— яратмыйча типмәс.
Корәш икон — жрңми калмабыз. Гомер
икон — бушка янып утмәс, Ә ил кушса —
куркып янмабыз
Әйе, ил кушса фәрман котү, үтәргә, яу-корәшкә әзер булу сыйфаты хас бу буын очен' Бирелгәнлек,
антка тугрылык, солдат-яугир характеры тәрбияләгән аны
Бу буын вәкилләре үзләренә әллә нинди дәпшалар белән дә аерылмый шикелле Яхшы хәлме бу’
Белмим, әмма тыйнаклык, үз урыныңны, дәрәжәңне белү дә әйбәт бит Бу да егетлекнең бер ягы. Әнә
шуңа күрә дә «түрә*лскнсң югары басмаларында да Зәки ага кечелекле лск, кешелеклелек сыйфатларын
югалтмады шикелле Дуслары күп булды.—әле дә бар Ил агасы була белү —үзе үк бәхетле язмыш Моңа
сирәк кешеләр генә ирешә Зәки ага монда да үзе булып калды үз манерасында, стилендә язмаган яки
таланты зуррак булган каләмдәшләреннән дә көнләшү, үч-мәкер пәрәвезе кору, яки үз-үзен «ашау*,
хосстлск— бер сс дә аңарда юк Шуңа да каләмдәшләре аның кешелеклелек сыйфатлары очен аеруча
ихтирам иттеләр, яраттылар шикелле
Яхшылык жирдә ятмас, дигәннәр Кешеләргә ярдәмле, мәрхәмәтле булу, олы мәхәббәт белән яшәү
— үзе үк зур батырлык, сирәк талант Шушы, нәкъ «урманчы* галанты очен дә Зәки ага онытылмаска
хаклыдыр Хәер, кем белә бит бәлки, әнә шушы талант — кешеләргә, халкыңа мәхәббәт —иң кирәклесе,
аңлаешлысы һәм мәңгегә калачагыдыр’ Бәлки, әнә шул кешелеклелек бигрәк тә кадерледер безгә Зәки
агада’ һәм без. бүгенге илле яшьлекләр буы ны, үз урманыбыз шушы кешелеклелек, үрнәк олпатлык,
егетлек китергән шифа бәрәкәт белән сугарылып, олкән дустан коч, ярдәм алмаганбыз дип әйтә
алабызмы’ һич юк
Рәхмәт хисе дә бар бит ул шагыйрьләрдә!

Реклама