Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


КОНСТИТУЦИЯНЕ—
ХАЛЫК ТИКШЕРҮЕНӘ
26 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты
М. Шаймиев ТССР Конституция Комиссиясенең
эшче группасы белән киңәшмә уздырды Анда Яңа
Конституция проектының аерым положениеләренә
төгәллек кертелде Проект өстендә эшләүне
тәмамлап, аны тиз арада бөтенхалык тикшерүенә
тәкъдим итү өчен матбугатта бастырып чыгарырга
карар кы- лынды.
ОЧРАШУЛАР ДӘВАМ ИТӘ
24—25 октябрьдә Мәскәүдә Татарстан
Республикасы вице-президенты В Лихачевның
РСФСРның дәүләт секретаре Г Бурбулис белән
очрашулары булды Аларда Татарстан һәм Россия
арасындагы мөнәсәбәтләр, үзара килешү тозүгә
әзерлек проблемалары тикшерелде Бу ки лешүнең
конкрет мәсьәләләрен эшләү очен хокүмәтара
төркемнәр оештыру турында килешенде Алда
очрашулар дәвам итәчәк.
ХАЛЫК МӘГАРИФЕНӘ ЙӨЗ БЕЛӘН
Октябрь аенда Татарстан президенты М Шаймиев
һәм премьер-министр М Сабиров халык мәгарифе
вәкилләре белән очраштылар Анда базар
мөнәсәбәтләренә күчү шартларында халык
мәгарифе өлкәсендә эшләүчеләрне социаль яклау
мәсьәләләре тикшерелде.
Татарстан хөкүмәтенә бер ай эчендә халык
мәгарифе хезмәткәрләренең эш хаклары һәм
ставкаларын күтәрү, укытучыларның эш-көнкүреш
шартларын яхшырту буенча чаралар комплексын
булдыру бурычы йокләтелде
ЖУРНАЛИСТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
11 ноябрьдә Татарстан Югары Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашты Ул
матбугат вәкилләрен республика парламенты
эшчәнлеге. анда якын арада каралачак мәсьәләләр
һәм Татарстан белән РСФСР делегацияләре ара-
сында бара торган сөйләшүләрнең кайбер
нәтиҗәләре белән таныштырды
Украин Милли Ассамблеясеннән шундый
телеграмма алынды:
«Украин Милли Ассамблеясе татар халкының
үзбилгеләнүе өчен гадел көрәшен яклый
РСФСР халыкларының үзбилгеләнүе, үз
дәүләтләрен булдыру димәк, аларның РСФСР
составыннан чыгуы —Россия империясен
туздыруның бердәнбер юлы.
Империя юкка чыксын! Халыкларга ирек! һәр
кешегә—азатлык».
Телеграмма Украин Милли Ассамблеясе рәисе
Юрий Цукевич. башкарма комитеты рәисе Виктор
Мельник кул куйган.
ТАТАРСТАН МИНИСТРЛАР
КАБИНЕТЫ—
«КАЗАН УТЛАРЬЬНЫҢ ОЕШТЫРУЧЫСЫ
ТССР Министрлар Кабинеты 5 ноябрьдә.
«Казан утлары» һәм «Татарстан» журналлары
редакцияләре хезмәт коллективлары үтенече
буенча һәм Матбугат буенча СССР законы
нигезендә. Министрлар Кабинетының «Казан
утлары» һәм «Татарстан» журналларын оештыручы
(соучредитель) булуы турында карар кабул итте.
Журналыбыз «Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый- сәяси
журнал» грифы астында чыгачак һәм
оештыручыларны күрсәткәндә түбәндәге тәртиптә
биреләчәк Татарстан ССР Хөкүмәте. Татарстан
Язучылар берлеге һәм хезмәт коллективы.
МИТИНГ РЕЗОЛЮЦИЯ КАБУЛ ИТТЕ
Татарстанның «Суверенитет» комитеты 10
ноябрь көнне Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасы каршындагы мәйданда,
митинг уздырды Андагы төп мәсьәлә «Мөстәкыйль
Татарстан: алда безне ни көтә» дип билгеләнде
Митингта танылган язучылар, галимнәр,
экономистлар, юристлар чыгыш ясады Күп
меңләгән халык катнашкан митинг исеменнән
Татарстанның бәйсезлеген якларга чакырып,
резолюция —Берләшкән милләтләр оешмасының
Генераль секретарена һәм АКШ президенты Д. Буш
әфәндегә мөрәҗәгать кабул ителде
ТАТАРСТАННЫҢ МИЛЛИ
КИТАПХАНӘСЕ
ГССР Министрлар кабинеты җөмһүрия-
тебезнең В И Ленин исемендәге китапханәсенә
Милли Китапханә статусын бирү турында карар
кабул итте Карарла әйтелгәнчә китапханәнең
хокукларын, вазифаларын тагын да киңәйтү,
эшчәнлеген камилләштерү, аны милли мәдәниятне
милләтара аралашуны үстерү үзәгенә әверелдерү
күздә тотыла Анда шулай ук Татарстан ССР
Мәдәният министрлыгына 1991—95 елларда
Милли Китапханәне үстерү иршраммасын эшләү
һәм тормышка ашыру бурычы йокләнә
БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРУ
Татарстан ССРның быелгы Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премияләренә —татар китабы тарихын
яктырткан мәгълүм хезмәтләре өчен язучы һәм
галим Әбрар Кәримуллин »Илле җыр» исемле
китабы өчен шагыйрә Гөлшат Зәйнашева. симфо-
ния-поэмалары өчен композитор Алмаз
Монасыйпов лаек булганнар иде. 4 ок тябрьдә
ТССР Министрлар Кабинетында аларга Почетлы
диплом һәм билгеләр тапшыру тантанасы булды
Аларны ТССР Прем|«р-мини<трыныц беренче
урынбасары. Г Гукай исемендәге Дәүләт преми-
яләре комитеты рәисе М Хәсәнов тапшырды
МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИНЕҢ ОЛУГ ЮБИЛЕЕ
28 октябрь конне Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театрында классик драматургыбыз
Мирхәйдәр Фәйзинең туу ына 100 ел тулуга
багышланган зур кичә уздырылды
Аны кереш сүз белән ТССР Премьер-
министрының беренче урынбасары М Хәсәнов
ачты Әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында
докдад белән ТССР Язучы лар берлеге идарәсе
рәисе Р Мөхәммәди - ев чыкты Театрның баш
режиссеры М Сәлимҗанов М Фәизи иҗатының
татар театры тарихында тоткан урыны турында
сөйләде Кичәнең икенче өлешендә театр
артистлары тарафыннан әдипнең атаклы
«Галиябану» драмасы буенча куелган спектакль
күрсәтелде
Кичәдә ТССР вице-президенты В Лиха чев һәм
ТССР Премьер-министры М Саби ров катнашты '
ЯҢА МИЛЛИ ОРКЕСТР
ТССР Телевидение һәм радиотапшыру лар
дәүләт комитеты каршында ор яңа милли оркестр
оешу уңаеннан Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасында зур концерт-
презентация булып узды
Җөмһүриятебездә мондый оркестр оешу —
халкыбыз тормышында күптән көтелгән. «Шәрык»
клубы эшләгән чордан бирле музыкантлар
хыялында йоргән зур вакыйга ул Оркестрны
оештыру эшендә талантлы дирижер Ростом Үтәй
әфәнденең хезмәте зур: сәләтле музыкантларны
сайлап алуга да зур коч куйган Концертта Ростом
әфәнде үзе, танылган диктор Лия Заһидуллина.
ТССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт
комитеты рәисе ,11 X •нру ллин һәм
радиокомитетның өлкән мөхәррире Р Ильясов
оркестрның туу тарихын халыкка җиткерсәләр
сәнгатебез йолдызлары 3. Сонгату длина В
Гыйззәтудлина, 3- Сәхәбиева. X Бегичев һ. б.
җырчылар С- Сәйдәшев. Н. Җнһаиов. Р Яхин һәм
башка композиторларыбыз әсәрләрен зур осталык
белән башкардылар Әлбәттә, җырларның
тамашачы йорәгенә юлы бу кичәдә әлеге милли ор-
кестр ярдәме белән иде Нәтиҗәдә, гаҗәеп гүзәл бер
кичә халкыбыз тарихына кереп калачак Хәерле
юлга, яшь һәм яңа оркестр!
ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ
Татар театр сәнгатен тагын да үстерү, яшьләр
арасында иң яхшы драма әсәрләрен пропагандалау
максатыннан һәм Татарстан ССР Югары Советы
карарын үтәү йөзеннән. Татарстан ССР Мини
стрлар Кабинеты ТССР Халык мәгарифе
министрлыгы каршындагы татар театр студиясе
базасында Казан яшь тамашачы та тар дәүләт
театрын ачу турындагы тәкъдимне кабул итте
БӨЕК ШАГЫЙРЬ ЮБИЛЕЕ
ЮНЕСКО 1991 елны боек торек шагыйре Юныс
Әмрә елы дип игълан иткән иде Шагыйрь иҗаты
яктырткан сәхифә «Казан утлары» битләрендә дә
урын алды Октябрь аенда, әлеге олуг шәхеснең
тууына 700 ел тулуга багышлап. Казанда да кичә
үткәрелде. Ленин мемориалы дип йөртелгән бинада
узган бу дуслык һәм шигърият кичәсендә.
күренекле әдипләр белән бергә, башка
җөмһүриятләрдән килгән кунаклар да чыгыш ясады
ЖУРНАЛ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ЯНЫНДА
Самарада татар телендә чыга торган «Бердәмлек»
газетасы үзенең бәй рәмен уздырды «Металлург»
комбинаты ның Мәдәният сараенда булган
тантаналы кичәгә Татарстаннан да кунаклар —
әдипләр, журналистлар чакырылган иде •Казан
утлары»ннан бу бәйрәмлә язучы Мәгъсүм Хуҗин
катнашты журналыбыз ның киләчәккә планнары,
җөмһүриятебез хәлләре белән таныштырды Әдип
шулай ук Самара телевидениясс аша татар телендә
турыдан туры элемтә тапшыруын да да катнашты
һәм Казан матбу1аты Татарстан турындагы
сорауларга җавап бирде
Шундый ук кичәләр Ульяновск (Сембер| шәһәрендә
дә узды Телевидение аша җанлы әңгәмәдә һәм
журнал укучылар белән әдәби очрашуларда
журналыбыздан шагыйрь Шамил Маннап та
катнашып, киләсе елда басылачак кызыклы әсәрләр
һәм үз иҗаты белән таныштырды

Реклама