Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИХЛАСЛЫК


Г.ӘПСӘЛӘМОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ ТУЛУГА КАРАТА
Заманыбыз базарга кереп бара.
Базар базар инде ул, аның — үз законнары. Әйбергә бәяне кем ничек Уели, шулай куя. Берәү алдый, икенчесе алдана, еченчесе елмаеп карап тора. Менәсәбәтләр, тәртипләр шундый — кемдер байый, кемдер белә.
Тормышта шулай. Ә безнең әһелләр арасында, әдәби хәрәкәттә — әдәп кануннары җитәкчелек итәргә тиешле җирдә ничегрәк?
Турысын әйтик, хәтта шушы елкәгә дә базар тәртипләре, дөресрәге— тәртипсезлекләре урнашмак-
Терле җыелышларда, утырышларда, редакцияләрдә, кулуарларда, мәҗлесләрдә әсәрләргә, авторларга яңа бәяләр билгеләнә. Мәнфәгать ачык — агай- энегә, дус-ишкө, бигрәк тә үзеңә бәянең югарырагын эләктереп калырга тырыш! Тыйнакланып әдәпне естен куярга азапланганны яманла, шул кирәк аңа. Ә ышану- чан укучы исә базардан затсыз товар алып, шуны мактасын. Анысы да шуңа лаек.
Әле күптән түгел генә: «Мин партиясез большевик» дип мактанган кешеләрне кайберәүләр фиркасыз булганнары ечен зурламакчылар, ә элек партиядә торганнарны «тел кечләр обоймасы»ннан тешереп калдырмакчылар.
Мәгълүм ки, мондый омтылышлар әхлаксызлык шартлары хакында борчылырга мәҗбүр итсәләр дә, әларның соңгы бәя түгеллеген хәтерләп, тынычлана тешәргә җай бар Бу бит әле соңгы сүз түгел. Ә бит әле соңгы сүз бар — вакыт сүзе. Әгәр вакыт үз хәкемен чыгарса, моннан соң инде бернинди шикаятьләр кабул ителми ..
Утызынчы елларда, әйтик, нинди генә күренекле язучылар юк иде Беренче әсәрләреннән үк аларны мәктәпләрдә ейрәнә башладылар. Ул язучылар үзләренең классик икәнлекләренә ахыргы кенгәчә ышанып яшәделәр, әһәмиятле, кирәкле әһел булулары белән рухланып иҗат иттеләр. Ә нәтиҗә? Чынлыкта ул елларда язылган әсәрләрнең күбесе сәнгать түгел, сәясәт булган икән. Хәзер, тикшереп карагач, аһ итәсең: күренекле исемнәр бар, иҗатлар юк. Теге заманнарда мәчетләрне көчләп аударсалар, хәзер исә әдәби манаралар үзлекләреннән авалар. Бетен бер пирамидалар юкка чыга. Шуңа күрә, җитмеш еллык совет әдәбиятына бәя биргәндә, базар шуклыкларын инкарь иткән хәлдә, кыйммәтләрнең барыбер үзгәрергә дучар икәнлеген танырга кирәк була.
Юбилейлар килә тора. Иҗат кешеләрен ихтирам белән искә алырга тиешбез. Ләкин исенме бу язучы, бармы ул? Йөрәк куркып тора.
Инде менә үз исәнендә күренекле җәмәгать эшпеклесе, ялкынлы публицист, фикер иясе буларак танылган язучыларның берсе —Габдрахман Әлсәләмовны искә алабыз, әсәрләрен барлыйбыз, һәм аңа да яңачарак карарга тиеш булабыз.
Язучының әдәбияттагы урынын билгеләр ечен аның иҗатын һәм шул ук вакытта әдәбият тарихының үзен дә бетен хәлендә күз алдына китерергә кирәк. Тарихилык принцибы җирлегендә, әдәби фактлар тотрыклырак сакланалар.
Үткәннәргә карасак, йеэебез кызарырлык түгел — һәр гасыр, һәр дәвер диярлек үзенең рухи чагылышын таба килгән. Атап әйтсәк, беренче бөтендөнья сугышы һәм аннан соңгы дәверләр тарихи елъязмаларда гына түгел, әдәбиятта да шактый киң эшкәртелгән, үзләштерелгән. Бу чорны күз алдына китерү ечен Г Ибраһимов, Г Исха- кый, Ш. Камап, К. Нәҗми, Г Бәширов, И. Гази әсәрләрен искә алу җитә дип уйлыйм. Илне индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү еллары тарихка кайбер әсәрләрдә үзләренең каршылыклар белән бергә беркетелгән. Бу чор әдәбиятында вакыт сынавын уза алмаган әсәрләр күплеген белгән хәлдә, егәр барлык әсәрләрне бер себерке белән куарга тиеш түгеллегебезне онытмасак, хәерлерәк булыр иде. Бу чор белән шулай. Ә аннары?
Аннары — Беек Ватан сугышы...
Хәтергә иң беренче булып шигъри әсәрләр килә Ф Көрим, М. Җәлил... Аларга бүтән аерым мисаллар өстәргә мөмкин. Ә менә прозага кайтып, мин бу чорны Г Әпсәпәмовтан башка итеп күз алдына китерергә тырыштым. Болай фаразлаганда, тагын аерым мисаллар белән чикләнергә туры килә икән Ә авыз тутырып әйтә алыр- лыклары сугышның тылдагы тормышына карый. Кызыклы, җитди әсәрләр Әмма фронтның үзе түгел Алар белән чикләнгән очракта, безнең әдәбият тарихында чор тормышы-
иың «рты гына ягы яктыртылган булыр иде. Сугышта халкың батырлыкның беек үрнәкләрен күрсәтсен дә, шул ук вакытта ул әдәбиятта енсез-тарихсыз калсын Кичерел бетерә алмаслык гаделсезлек булыр иде бу Әмма, бәхеткә хәлебез алан ук мешкел түгел. Ватан сугышы вакыйгалары баштан азаккача әдәби елъязмабызда тасвирланып, тиешле бәясен алган. Чор елешчә, И. Гази. Ә. Еники тарафыннан, ә бигрәк тә I Г Әпсәләмов иҗаты белән ныгытылып, шактый тулы һәм дерес сурәтләрдә мәңгеләшкән.
Г. Әпсәләмоаиы тарихи киңлеккә чыгарган әсәрләрнең беренчесе «Ак геннар» повесте булды. Монда әдипнең киләчәктә дәвам итәчәк барлык үзенчәлекләре, тематик юнәлешләре тесмерпәнә. Фаҗигале вакыйгалар, документаль дәрәҗәдәге фактлар, шул ук вакытта романтик күтәренкелек, сюжет киеренкелеге — болар Әпсәләмов иҗатына гомумән хас сыйфатлар.'Әсәрнең стиленә катнашкан маҗара алымы да югалып калмаячак, башка үлчәмнәрдә, башка дәрәҗәдә дәвам итәчәк Ә характерлар ачылышы ягыннан исә бу повесть зур полотнолы романнарга да бирешмәячәк.
Әсәрдән — әсәргә, елдан-елга күчә-күчә, тулылана, кечәя барачак тел сыйфатлар — кешеләрнең ватандарлыгы, батырлыгы, терпе милләт вәкилләренең туганнарча эчкерсезлеге сугышның үз эчендә, аның да иң хәтәр тешендә — разведкада, кеше бары тик үз асылында гына була ала торган шартларда күренә, раслана һәм ышандыра
Повестьиең яшьләргә адреслап язылганын искә апсак. аның бүгенге кекдә дә файдалы эш башкаруын тою кыен түгел Димәк, әсәр, тарихи факт буларак кына түгел, сәнгать ягыннан да вакыт сынавын уза алды дияргә мемкин
«Ак тәннәр» повестенда ирешелгәи максатлар «Алтын йолдыз» романында, жанр уалелләренә туры ■ килгәнчә, тагын да күпьяклырак, тәрлерәк рәвешләрдә, вакыт һәм пространство җәһәтеннән зуррак киңлекләргә чыгып, катлаулырак була бара
Вакыт ягыннан бу әсәр икенче бетенденья сугышын артыгы белән үз эченә ала. Җир тарихында моннан да хәтәр, моннан да катлаулы, моннан да фаҗигале заманны табу мемкин түгелдер. Кешеләр һәм ипләр, иҗтимагый кечләр, капма-каршы басып, бер- берсен юк итәр ечен күтәрелгән. Бетен кешелек язмышы сандалга куелган. Чорның һем сәяси, һәм милли, һәм әхлакый эчтәлеге шуннан гыйбарәт иде Г Әлсәламоа «Алтын йолдыз» романында аны шул кискенлеге белән куйды да
Әсәрне публицистик, хәтта сәяси роман дияргә була. Хәзерге заман күзләре белән караганда, табигыйлек җитмәгән урыннары юк түгелдер. Авторның үзенә хас булмаганча, геройлар тыйнаклыктан интекмиләр — алар батырлыкны эшләгәнче үк аны югары ноталарда игълан итәләр Әмма бүтән очракларда гафу ителми торган бу манераны, сүзнең тәрбияви сәләтен искә алып, кешеләрнең лозунглар белән бер-берсенең рухын күтәрергә тырышуын, шул рәвешле үзләренең иманнарын ныгыта торуын, максатны ант белән беркетүгә охшаш халәт кичерүләрен уйласак. «Алтын йолдыз» дагы риториканы аңларга һем кайбер искәрмәләр белән кабул итәргә тиеш булабыз
Вакыт үзенчәлекләре мәгънәсендәге шундый картинаны күз алдына китерик Геройларның берсенең ееидә стеналар идәннән түшәмгәчә майлы буяу белән буялган, һәм бу тес квартираның матурлыгын, ә анда яшәүчеләрнең агылҗымлыгын (зыялылыгын) шәрехләү максатында күрсәтелә Стенадагы күзәнәкләрне томалап, һаваны киметә, сулышны кыса торган тәти буяулар белән әдәбиятта да мавыккан чаклар бит бу. Әлбәттә, дәвер корган араннардан Әпсәләмов та сикереп кенә чыга алмады. Тормыш үзгәрә, кенкүреш культурасы үсә, эстетик тойгы камилләше баргаи яңа чорда инде искергән күренешләр тарих атрибутлары булып кына кала. Мондый сурәтләрне хәзер шулай кабул итәргә кирәктер дә.
Бер үк вакытта һәр заманның үз естенлекләре булуын истән чыгару дәрес бупмас иде. Сүз барган дәвернең рухи галәмәте дигәндә, мин кешеләрдәге иман ныклыгын басым ясал әйтер идем. Экономик һем социаль казанышлар белән раслана килгән югары пафос, массовый күтәренкелек, якты киләчәк матурлыгына чиксез ышаныч, беек киләчәк хакына керешкә, ә кирәк икән үлемгә езер тору. Гасыр уртасында ачылачак фаҗигаләргә карамастан, авторитар система шундый бәтен бер буынны тәрбияли алган бит. Җир шарын чолгаган туры мәгънәсендәге янгыннан совет илен шул алданган буын вәкилләре саклап калды. Алар үзләренең алдануларын, чынлыкта империя ечен кан койганнарын белмичә киттеләр Иң изге идеаллар билеген ндо аларның саф җанын Апарның япгышуы ихпас ялгышу, гаепсез ялгышу иде
Илдәге башка күп язучылар белән беррәттән, татар язучысы Г Әпсәләмов та сугыш вакытында һәм аннан соң шул буынның тарихи миссиясен, характер сыйфатларын, деньяга карашларын мәңгеләштерү бурычын үз естенә алды
«Алтын йолдыз» романында ватандарлык, интернационализм, батырлык сыйфатлары иҗтимагый чыганаклары белән бергә эзлекле рәвештә тасвир ителде Ул сыйфатлар ИЫ барлыкка китергән сәясәтнең икейезлепеге, идеологиянең тормышка ашмый торган булып чыгачагы ул чакларда расланмаган гына түгел, хәтта шик астына да куелмаган бит әле
Хезмәткә, белемгә, культурага, милли местәкыйльпекке булган хокуклар, деклара. ция булып капмыйча, чынлык дәрәҗәсенә ирешкән шартларда геройлар, тормышның чын хуҗалары бупып. җиңүләрне туктаусыз дәвам итү. үстерү ечен җаннарын аямыйча керәшәләр Казан мәктәпләрендә үз гәпләрендә, татар телендә белем апалар Аңлы
дигән патриотизм шул җирлектә формалаша. Романның мәктәп тормышын чагылдырган бүлекләрендә атмосфера ышандырырлык детальләр аша гәүдәләндерелгән. Ул мәктәпләрнең беек җиңүдән соң тиз араларда ябылачагын кешеләр (шул исәптән автор үзе дә) күз алдына китерә алмаган бит әле
■ Алтын йолдыз* — киң колачлы әсәр. Публицистика авторга чорны бөтен тулылыгы белән иңләргә мөмкинлек бирә. Төньяк диңгездән Кара диңгезгәчә булган фронт сызы- ■ гын үз эченә сыйдыра Геройларның кайсы төбәккә китүләренә карап, барлык фронтлар диярлек сурәтләү офыгына эләгәләр Чагыштырмача тәгаенрәк вакыйгаларда Калинин фронты, Сталинград сугышы тасвир ителә. Әмма романны әсәр буларак оештырып, беркетеп торган коллизияләр Карелия фронты вакыйгаларына нигезләнә. Бу вакыйгалар, башкалары белән чагыштырганда, тормышчанлык белән аерылып торалар.
Фикерне раслау өчен Свирь елгасын кичү күренешен искә төшерик. Көймәләр су астындагы чәнечкеле тимерчыбыкларга килеп бәрелгәч, Галим Урмановның солдатлар тукталып капмасын ечен шәхси үрнәк күрсәтү нияте белән суга сикерүе, су астында чәнечкеләргә эләгеп, кеч-хәп белән генә ычкына алуы .. Мондый тәгаен очракларны уйлап чыгару мөмкин түгелдер. Аларның чынлыгына сүзсез ышанасың. Тетрәндергеч хәлпәрдә кешенең тәвәккәллелеген дә, тапкырлыгын, көтелмәгән авырлыкларга карамастан җиңүгә атлыгучы характер көчен дә үз күзең белән күргәндәй буласың. Сурәт һәм сюжет ныклыгын шулар хәл итә. Ирекле фикерләүләргә, уйлануларга җан кертә. Публицистика сәнгать дәрәҗәсенә ирешә.
Батырлык романтикасын тоя. күрә һәм күрсәтә алу. образны һәйкәл биеклегенә күтәрү, шул ук вакытта аны документаль дәрәҗәдәге фактлар белән ныгытырга тырышу «Газинур» романы һәм соңрак язылган «Мәңгелек кеше» романы ечен дә төп үзенчәлек булып кала, һәр ике әсәрдә койкрет шәхесләр алына. А. Матросов батырлыгын кабатлаган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин һәм сугышта каты яраланып әсирлеккә эләккән, ә аннары фашизмга каршы подполье көрәшенә җитәкчелек иткән под-полковник Бакый Нәзиров язмышы һәм биографиясе әсәрләрнең төп эчтәлеген тәшкил итә. Шул ук вакытта «Мәңгелек кеше» дә язучының стиле һәм сурәтләү ысулында кайбер яңа төсмерләрне, вакытка бәйле үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Кырыгынчы-иплен- че елларда язылган әсәрләрдән аермалы буларак, монда артың пафоска, матур буяуларга, риторикага бирелү инде сизелми диярлек. Боларны кырыс сурәтләр, динамик эпизодлар алмаштыра. Бу яңалык исә укучыга тәэсир итү көчен тагын да арттыра төшә Сәяси яңгыраш сакланган хәлдә, фәлсәфи тирәнлек барлыкка килә. Әсәрдә, фашист-ларның ерткычлыклары ачылу белән бергә, расизм идеологиясенең реакцион асылы гәүдәләнә
Сугыш кырларын аркылыга-буйга кичә-кичә тупланган тәҗрибә авторга башта дистәләрчә мәкалә, очерк, хикәя, ә соңыннан «Ак тәннәр» кебек нык мускуллы повесть, аннары «Алтын йолдыз», «Газинур». «Мәңгелек кеше» кебек киң панорамалы әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирде Республикабызның, бөтен илнең гаять катлаулы һәм хәтәр бер чоры гәүдәләнгән бу әсәрләр, халкыбыз тарихында башка берни белән дә алмаштырып булмый торган зарур сәхифә буларак, үзләренең лаеклы урыннарын саклап калалар Сугыш чоры вакыйгалары мәңгеләшкән рухи кыйтга Әпсәпәмов иҗатының һәм шул ук вакытта татар әдәбиятының әһәмиятле бер өлеше булып тора.
Бу урында тагын шунысын басым ясап әйтергә кирәк әле искә алынган әсәрләр Әпсәпәмов иҗатының яртысын гына тәшкил итә Аның иҗаты, янәшә ике юнәлештә башланып, азаккача шулай дәвам итте. Бу иҗатның тематикасын, гомумиләштереп әйткәндә, сугыш һәм тыныч хезмәт дип билгеләргә мөмкин
Сугыш һәм тыныч хезмәт
Язучы, шушы һәр ике юнәлештә тигез тырышлык куеп, әдәби кыйммәтләре ягыңнан тигез дәрәҗәдәге әсәрләр калдырды
Хәзерге чорда дәрәҗәсе кими төшкән тема — эшчеләр тормышы — әдипнең беренче әсәрләрендә үк үзәккә куелып, аларда сугышка чаклы булга чордагы эшчеләр тырышлыгы. бигрәк тә яшьләрнең якты уйлары һәм тойгылары тасвир ителә килде. Бу тема сугыш материалында язылган әсәрләрдә дә зур гына урын ала «Алтын йолдыз» да, мәсәлән, сугышка кирәкле әйберләр җитештерү өчен «Урак-чүкеч» заводында көнне- төнне белми эшлиләр «Ил төкерсә — күп булыр»,— дип, Сталинград заказын үтиләр. Ленинградны саклаучылар чакыруына эш белән җавап бирәләр
Язучы аннан соң да җитештерүчән хезмәт кешеләре турында күпсанлы очерклар, хикәяләр яза торды Шуңа күрә. «Сүнмәс утлар» романы авторның үзе өчен дә, укучылар ечен дә көтелмәгән хәл булмады.
Производство романнары дип йөртелгән әсәрләргә мөнәсәбәт үзгәрүен аңларга мөмкин, әлбәттә Чөнки аларның күпчелеге чынлап та, саф техника вакыйгаларына кайтып кала һем кешеләрнең рухи тормышын чагылдыра алмый иде Ләкин бу мәсьәләдә икенче чиккә ташлану белән, эш кешесе тормышыннан мәгьнә, матурлык табып булмый, дип уйлаучылар белән мин беркайчан да килешә алмадым
Билгеле, катлаулы өлкә буларак, материал . каршылыгын җиңә алмау сәбәпле, бу жанрда, башка темалар белән чагыштырганда, уңышсызпыкка очрау мисаллары, бәлки чынлап та. күбрәктер. Ләкин моңа карап, барлык әсәрләрнең кеше турында булырга тиешлеген фетишка әйләндереп, эшче темасы, авыл темасы яки башка темалар эчтәпек-
«» терминнар гына, дип белдерүләр, ныклап уйласаң, теоретик актай да. практика җәһәтеннән дә имтихан тота алмыйлар. Ченкн нинди гене профессия кешесе турында атсаң да, ул, барыбер, кеше турымда ату диген суз бит. Тормышта готуми кеше, абстракт шәхес була алмый. Кеше теге аки бу тегаен сферада, теге аки бу хезмәт шартларында яши. Чын дип кабул ителерлек характер бары тик конкрет җирлектә гена матери- вльләшә апа. Аның ашау шартлары, дәньяда тотып торган теп шегыле күрсәтелми икән, ул теге аки бу ехлак тарафдары булып, абстракт персонаж булып кына кала Кызганычка каршы, шул дәрәҗәдәге тормышсыз асарлар безде әледән-але курена тора Хәлбуки субъектив мотивлардан азып урнашкан скепсисны инкарь итәрлек асарлар дә— әгәр игелекле ният белен карасак —бездә шулай ук аз тугел. Анарның бер мисалы—«Сүнмәс утлар* романы.
Әсәрдәге иң үзенчәлекле образлардан Урәзмәтовлар династиясенең алкан вәкиле, карт эшче Селәймаи турында, мәсәлән, ике йерәкле, ике башлы кеше, кыю, ә кайчакта дуамал кеше дибез икән, без моны барыннан бигрәк заводтагы гамәлләрен куздә тотыл әйтәбез. Кайчандыр ул завод хуҗасы булган Яриковны ут хәлендә аҗгырыл торган металл кою миченә ыргыта взган. Хәзерге заводтагы тәртипсеэлекәр ечеи завод директоры Хәсән Мортазинны ул бала-чага мисалында тиргәп ташлый. Аның бу сыйфатын бары тик зш урынында гына күрсәтергә мемкин Гаилә рамкаларында мондый дуамаллык холыкның яманлыгы хакында сейпәр иде. Иҗтимагый, принципиаль зчтелегеи җуйган Селәймаи кечкенә кеше булып чыгар иде
Әлсәлемов бу романда чын мәгънәсендә реалистик, тәгаеи образлар галереясе тудыруга иреште Селәймаи балалары —Иштуган, Илморза, Гелчирә. Нурия. Илшат —уз буыннарының терпе сыйфат билгеләрен туллаган характерлар. Нурия белән Гелчирә арада үзләренең күңел сафлыгы, ачык холыклы булулары белән аерылып торалар Алар белән беррәттән, мишәр акцентлы вахтер Айнулпа, тыныч-салмак табигатьле Матвей Яковлевич, флот жаргоны сибә торган Алеша Сидорин, мещан хатын Зонтик Шәмсия һәм башка кызыклы образлар белән танышкач, эшчеләр тормышының гаять күңелле, гаҗәеп мәгънәле булуына һәм сәнгатькә шул байлык шәм матурлыкларын санлаган хәлдә күчә алуына ышанасың. Димәк ки. әдәбият ечеи яраксыз тормыш материалы юк. а бары тик аны сурәтли белергә генә кирәк. Кызганыч, шушындый әлифба дәрәҗәсендәге тешеичоләр хакында да безгә чынлап торып бәхәспәшергә туры кипә
Тәнкыйть тарафыннан әсәрнең бәхәссез табышы дип бәяләнгән Хәсән Мортазни исә, административ-командапык ысуллары белән эшләгән җитәкче буларак безнең коннергә аваздаш һәм ул язучының тормышны алдан күрә алу сәләте хакында сейпи
Икеләнүсез әйтергә мемкин: «Сүнмәс утлар* романы язучының үз иҗатында да. гомумән татар прозасында да җитди һәм кирәкле әсәрләрнең берсе булып капа.
Завод кешеләре тормышына кагыпмаса да, «Ак чәчәкләр* романын шушы ук юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр рәтенә кертсәк, шулай ук ялгышмабыз дип уйлыйм Чәнки материал сайлау һәм аңа менәсәбәт нигездә бер үк тесле, әсәрде медицина хезмәткерләре гаилә эчендә гене түгел, ә башлыча эш урыннарында, үз һенәрпәренә бәйле ревештә тасвирлана.
Шуның белән бергә, әдипнең иҗади алымнары, сурәтләү манерасы да «Сүнмәс ут- лар»дагыча кала Ә үзгәреш дигәндә, вакыйгалар барышында психологик детальләргә, кичерешләргә күбрәк игътибар ителүен күрсәтергә була Яңалык дип кабул ителгән хәлдә дә бу үзенчәлек элгәрге әдипнең элгәрге сәйпәү һәм тасвирлау принципларына каршы кипми Бары тик аның кеше күңеленә тирәнрәк керә баруын, ягъни авторның табигый үсеш хасиятен генә дәлилли
Г Әлсәләмов әсәрләрен күздән кичергәч, кайбер нәтиҗәләр сорала. Язучы сугыш чоры вакыйгаларын гәүдәләндергән әсәрләре белән дә. җнтештерүчән хезмәт кешеләренә багышланган әсәрләре белән дә әдәбият тарихында калырлык зарури эш башкарган икән
Сугыш һәм тыныч хезмәт, бер караганда, капма-каршы полюслар шикелле тоелса да. сугыш вакытында тыл һәм фронт бердәмлеге зарури булган кебек, бу юнәлешләр. Әлсәләмов иҗатының башыннан азагына кадәр тигез хокуклар белән файдаланып, бетеклек хасил иттеләр. Кешеләрнең ватандарлыгына һәм батырлыгына дан җырлау максаты язучының барлык әсәрләрен берләштерә Һәм әйтергә кирәк, бу бергәлек, бу үзенчәлек язучының үз тормышы белән аерылгысыз бәйләнгән
Халыкның терпе катламнарында, шул исәптән язучыпарның үз араларында әхлаксызлык. карьерачылык, әдәби бизнес кебек ямьсез күренешләр кеннән-кен ныграк тарала барган бу чорда язучының шәхси сыйфатларын искә алу бик кирәк һәм урынлы булыр дип уйлыйм.
1911 елның азагында Мордва АССРның Иске Аллагол авылында туган крестьян баласының үз авылында еч класс бетергәч үк урта мәктәптә укырга Мәскәүгә китүендә һәм әдәби түгәрәккә йери башлавында ук инде белемгә омтылучы, максатчан характер яралгыларын чамаларга мемкин Малайның Муса Җәлил түгәрәгенә туры килүен, һеиәр мәктәбендә укуын, заводларда слесарь һәм токарь булып эшләәен. аннары М Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлавын. 1941 елда сугышка китүен язмыш кушуы дип тә, ихтыяр чагылышы дип тә исәпләргә була Аның биографиясендәге бу хәлләр бетен иҗат юнәлешен билгеләгәнен әйтергә кирәк Некъ әсәрләреидәгечә сугышта ул
башта Карелия фронтының диңгез бригадасы составында миномет расчеты командиры, а 1943 елдан 1945 елның маена кадәр — фронт газетасы хезмәткәре. Шәхес һәм язучы завод цехларында һәм сугыш кырларында формалаша, сынала, ныгый бара
Әпсәләмов— тормышның шундый кырыс мәктәбен узган кеше Экстремаль шартларда тәрбияләнгән холык сыйфатларының иҗатка күчүен фаразлау бер дә кыен түуел. Аның сугыш вакытында һәм аннан соң язылган хикәяләре, повесть-романнары эчтәлекләре белән дә. вакыйгалар кискенлеге белән дә. характерлар кече ягыннан дә. шулай ук хәрәкәт тизлеге һәм күләм җәһәтеннән авторның үз батырлыгының дә ачык чагылышы иде.
Без белгән, әдәбиятта күп кенә еллар бергә эшләгән Әпсәләмов, кеше буларак, беркайчан да үзенең дәрәҗәсен төшермәде — зур һәм затпы шәхес булып капды. Бу сүзне мин һич тә аның СССР Югары Советы депутаты. РСФСР һәм ТАССР язучылар идарәсе члены булганлыгын, фронтта һәм әдәбияттагы хезмәтпәре өчен Ленин ордены, Октябрь революциясе. Хезмәт Кызып байрагы. Кызып йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән булуын искә алып әйтүем түгеп. Ә бигрәк тә аның үз карашларыннан. үз иманыннан, яшәү һәм язу принципларыннан беркайчан да чигенми яши алуын күздә тотып әйтем
Тыйнаклыгы аркасында башкаларны ойрәтү белән бик мавыкмаса да, язу мәсьәләсендә ул безгә кайбер киңәшләрен бирә иде. Шул исәптән мин аның кайбер киңәшләрен истә калдырдым Бервакыт минем әсәрләр хакында чираттагы гауга башлангач. ул шундый киңәш бирде «Сине терпе якка тарткалыйлар, бирешмә, үзең булып кап, үзеңчо яз»,— диде, һәм «үзеңчә яз» дигәнне ике мәртәбә кабатлады. Тәнкыйтькә бирешергә ниятем бупмаса да, аның киңәше күңел ныклыгы ечен. әлбәттә вакытлы һәм файдалы булгандыр дип белем Әдипнең үз тәҗрибәсеннән чыгыл әйткән ихлас сүзләр күп кенә иҗатчылар ечен хәзер до әһәмиятен җуймагандыр әле. Мөгаен шулайдыр.
Әпсәләмов шәхес буларак беркайчан да вакланмады — төркемнәргә кушылып, әдәби хәрәкәттә җайлы позицияләр алу ечен көрәшмәде, терсәкләр ярдәмендә алга чыгарга тырышмады. Үзен күтәрү ечен башкаларга комачау итмәде. Үз шөһрәте ечен калтырап яшәгән кайберәүләрдон аермалы буларак: «Мин генә чын прозаик, мин генә әдәбиятның төп кече, мин генә шәп шагыйрь, ә син — прозаик» дигәндәйрәк ыбыр-чыбыр бәхәсләрдән ул өстен булды. Дан һәм бүләкләр булешү, берсеннән-берсе юха мәкаләләр оештыру кебек маҗаралар аның ечен ят иде. Аңа булган ихтирам, тәкъдир итүләр бары тик башкарган хезмәтләре бәрабәренә килгән намуслы дәрәҗә билгеләре иде' .
Һоркайсыбызга мәгълүм булганча, алтмышынчы еллар башында Габдрахман Әпсәләмов каты чирләп китте Йөрәк авыруы, инфаркт. Мондый хәлдә язу түгел, әсәр хакында уйлану да зарарлы Ә ул исе. шул авыр хәлдә һәм больница шартларында да эшен туктатмады —яңа роман ечен материал туплады. Тиз арада «Ак чәчәкләр» кебек зур күләмле әсәр басылып чыкты. Тагын да авыррак хәлдә «Яшел яр». «Күк күкрәр», «Агыла болыт» романнары барлыкка килде
Бу кадәр эшләрне бары тик чын мәгънәсендә батыр холыклы кеше генә эшли ала. һәм Г. Әпсәләмовның сугыш кырларында да, хезмәт мәйданнарында да халкыбызның һәм аерым кешеләрнең тарихи батырлыклар күрсәтүен барлык әсәрләрендә, тулаем иҗатында беренче планга куеп сурәтләргә омтылуы шушы контекстта бик яхшы аңлашыла дип уйлыйм.
Әсәрләрдә тасвирланган батырлык үрнәкләре язучының үз тормышы һәм яшәү принциплары белән ныгытыла
Заманның иң әһәмиятле күренешләрен сурәтләгән, үз өстенә иң катлаулы, авыр бурычларны ала килгән язучы олы иҗаты белән, югары әхлакый үрнәкләре белән бүгенге проблемаларның хәл ителешенә катнаша, алдагы максат һәм бурычларыбызны хәтергә төшереп тора.