ИБРАҺИМ ГАРӘП ЧӘЙХАНӘСЕ


агдадны икегә бүлеп, шәһәрнең нәкъ уртасыннан Дуҗлә елгасы ага Аның сул як ярындагы яртысы — Расафа, уң як ярындагысы Кәрх дип атала
Моннан 1000, 1200, хатта 1300 ел элен салынган атаклы мәчет лар, Хәлифе сарайлары, Гыйрак халкының горурлыгы булган тарихи Һәйкәлләр— күбесенчә, Расафа ягында: монда атаклы Һарун әл-Рәшид, Сәгъдүн һәм Җемһүрия урамнары, Мустансирия мәдрәсәсе. Мәрҗән Һәм Хәлифе мәчетләре. Газеп манарасы һәм онытылмаслык Сук ол-Шәрҗи базары.
Борынгы Багдад биек һем калын койма белән әйләндереп алынган, һәм аңа дүрт калка аша гына үтеп керә торган булганнар. Хәзер ул капкалар юк. лакин аларның исемнәре сакланган: Баб әп-Шәрҗи һам Баб әл-Моаддам («Шәрҗи капкасы» һәм «Мо- аддам капкасы»)—Багдадта яшәүче һәр кешегә таныш җирләр
Баб ел-Моаддам тирәсендә бихисап чәйханәләр урнашкан. Аларны кайбер гарәп ■гаһвоханә» дип атый. Монысы да дерес, ченки һәрбер чәйханәдә чәй до. кофе дә («гәһво»), баллы ширбәтләр дә, әйрән дә зчәргә момкин.
Безнең илдо чәйханәгә гадәттә аз-маз капкалар ечен генә керсәләр, гарәп илләрендә чәйханәгә дус-ишләр белән очрашып зчпәреи бушатыр эчен, яңалыклар ишетер ечен, рәхәтләнеп ял итәр ечен. буш вакытларын ләззәтләнеп уздыру эчен йериләр
Мәсәлән, дәүләт идарәсендә эшләгән гарәп кендез сәгать икедә яисә очто. эшен бетереп оенә кайта, ашый-зчо. бер-ике сәгать йоклап апа. аннан соң ашыкмыйча гына үзенең яраткан гәһвәханәсенә китә. Анда җыепгаи кешеләрнең барысы да диярлек аңарга таныш, ченки алар — инде монда бергәләп бик күп кичләрне үткәргән кешеләр Әгәр берничә кич танышларның кайбере күренмәсә. аның сәбәбен башка дус-ишләр аңлатып бирә
— Хесәеи әйләнергә җыена икән, Басра кызына. Шул эш артыннан туганнары янына, Басрага киткән
— Вәлид чирләп ята, ди.
— Абдурразакны алты айга Лондонга укырга җибәргәннәр
Башка дус-иш. туган-тумача, таиыш-белеш барысы да — монда. Алар ашыкмый, кич — аларныкы Бетен яңалыклар,—донья, ил. шәһәр, мәхәллә һәм гаилә масштабында,— монда бәян кылына, нәтиҗә ясала, бәя бирелә
Ашаган кеше бик сирәк Эчемлеккә килгәндә, кем нәрсәгә әвәс — шуны эчә Иң яраткан эчемлек —кофе Гадәттә аны «дәллә» дип аталган җиз кувшин сыман савытта кайнаталар. Гәһвәчи теләгән кешенең кечкенә фарфор чынаягына дәлләдән аз гына кофе салып чыга. Госман терекләре заманыннан калган гадәт буенча монда кофе ясаучыга торекчә «гәһвәчи», о чәй ясаучыга «чәнчи» дип эндәшәләр Гомумән, Багдадта терекләрдән калган сүзләр әз түгел. Мәсәлән, гаилә башы үсмер малаен гарәпчә сүгә- сүгә дә, ахырда, гел безнеңчә итеп: «Әдәпсез!»—дип йомгаклап куя
Чын гарәп кофены шикәрсез эчә Кофе бик куе. әчкелтем, ченки аңа кардамон һәм далада үсә торган ниндидер кыргый үлән орлыгы әстәлгән Кофены бер-ике йотым гына эчеп куялар.
Унбиш-егерме минут саен гәһвәчи теләгән кешегә яңадан кайнаткан кофе ести Дәллә бер кичтә чәйханәне җиде-сигез мәртәбә урал чыга
Чәйханәдә хатын-кыз юк. монда ир-ат кына җыела, һәркем үзенең яраткан уены яки шогыле белән мәшгуль домино, нард уены уйный, кальки (монда—«наргиле») тарта, ә күбесе .сирәк кенә әңгәмәгә кушылып, әкрен генә дисбе (монда — «себхо») tapta- тарта башкаларны тыңлый
Б
Чәйханә хуҗасы, гадәттә, үзенең кунакларын яхшы белә, кунаклар да хуҗаны яхшы беләләр, алар арасындагы мөнәсәбәт тә дуслар арасындагы яисә гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтне хәтерләтә. Әгәр түләргә акча юк икән, киләсе килгәндә түләргә мөмкин, бу — гадәти хәл. Алдашу юк, аны башка дә китерергә мөмкин түгел.
Кайбер кеше — естәл янында, урындыкларда, теләгәне аяк киемнәрен салып, келәм җәйгән сәке сыман урынга менеп, борынгыча, аякларын бөкләп утыра.
Һәркемнең үзе яраткан гәһвәханәсе, чәйханәсе бар. Кайсында — картайган офицерлар, башкасында — яшь шагыйрьләр, кайберендә гел студентлар гына җыйнала.
Алтмышынчы, җитмешенче һәм сиксәненче елларда Багдадның Баб әл-Моаддам мәхәлләсендәге Ибраһим Гарәп тоткан чәйханәнең дан-шөһрәте студент яшьләр арасында киң таралган иде. Кырык ел чамасы бер үк чәйханә-гәһвәханә хуҗасы булып калган кеше турында риваятьләр, имеш-мимешләр әле һаман да күл йөри, аның кайсы дөрес, кайсы уйдырма булуын беркем дә тәгаен әйтә алмый.
Сөйләүләре буенча, Ибраһим гарәп түгел, чыгышы буенча, төрек булган.
— Ибраһим, син чыннан да төрекме?—дип кызыксынып сораган кешеләргә тәэсирләнеп, хәтта ярсулы кыяфәт белән ул һәрвакыт:
— Юк, гарәп мин. гарәп, гарәп!—дип җавап кайтара икән. Шуннан соң аңар «Ибраһим Гарәп» дигән кушамат тагылган. Җиде дистәне тутырыл сигезенче дистәне башлагач, ул кинәт кенә дөнья куйган. Ибраһим Гарәпне күмгән кенне Багдад университетында һәм колледжларында дәресләр булмаган, имеш, чөнки бөтен студентлар яраткан гәһвәханә хуҗасы белей саубуллашырга киткәннәр...
Багдад кешеләренең сөйләве буенча, Ибраһим Гарәп үз гәһвәханәсен, асылда, акча табу өчен түгел, җаны-тәие белән ул эшне яратканы өчен тоткан. Бу хакта минем дустым Хөсәен ышандырырлык мисаллар китереп сөйли. Аңар ышанырга мөмкин,— ул үзе Багдадта укыганда, күл кичләрен шул гәһвәханәдә уздырган, шунда шигырьләр яза башлаган, хәзер дә Анна Ахматова, Цветаева һәм Пастернак шигырьләре, аның тарафыннан инглиз теленнән гарәп теленә тәрҗемә ителеп. Гыйрак журналларында басылып чыга.
Инде дустымның сөйләгәннәренә күчик.
Бер кичне гәһвәханәгә 30-35 яшьләр тирәсендәге бик затлы киенгән кеше килеп керә, Ибраһим Гарәпкә сәлам бирә һәм аның залдан үз бүлмәсенә керүен үтенә. Хуҗа аны бүлмәсенә чакыра, кофе китертә, хәл-әхвәлләрен, кем икәнен сораша.
— Мине танымыйсызмыни?—дип елмая кунак. — Мәхмүт бит мин! Хәтерегездәме, моннан ун ел чамасы элек монда бик еш килеп йөргән мыексыз ябык егет мин?
Кунак кесәсеннән студент чагындагы фоторәсемен чыгарып күрсәтә.
— Йа хода! Әй, гомерләр, гомерләр. Ә бит мин сине, Мәхмүт, танымадым, чит илдән килгән министр дип торам. Ай-һай бигрәк тә кәттә киенгәнсең, Мәхмүт, йоз-сын- нарың да патшаларныкы кебек, күз тимәсен, сөбханалла-машалла! Йә, сөйлә, кайларда йөрдең, нәрсәләр күрдең, кем булып эшписең?
— Лондоннан медицина буенча докторлык дәрәҗәсе алып кайттым мин, Ибраһим
— Йәссәлам! Алла юмартлыгының чиге юк!
— Менә Багдадка кайтып, үземнең хосусый шифаханәмне ачып җибәрдем Анда миннән башка унсигез табиб һем хезмәткәр эшпи. Менә дүртенче еп инде, эшләрем бик әйбәт бара
— Мәбрүк, Мәхмүт улым! Алла гомереңне озайтсын! Безне онытмый килеп чыгуыңа рәхмәт!
— Килеп чыгуның сәбәбе бар бит. Ибраһим ага. Мин бит сезгә күптәнге бурычымны түләргә килдем. — Мәхмүт дипломатын ачып, өстәлгә бер төргәк акча куя.
— Менә монда мең динар, Ибраһим ага. бу — минем сезгә булган бурычым. Мин бит ул чагында дүрт ай чамасы сезгә акча түләмичә йөрдем, һәр кич саен килеп кофе эчтем, ширбәт эчтем, акыллы кешеләрнең сүзләрен тыңлап, дөнья гыйлеме җыйдым, түләргә акчам булмады.
— Әй, Мәхмүт энем, акча өчен тотаммыни мин бу чәйханәне!?
— Тик мин үз-үземә ирләрчә ант иттем: бу бурыч —изге бурыч, мин аны, кесәмдә акчам җыелу белән, ун өлеше белән кайтарып түләргә тиеш, дидем Озак түләмәгәнгә гафу итегез, бу — сезнеке!
— Юк, энем, мин андый оятсыз кеше түгел! Бу бит зур акча, аңа бер-икс ел элек өр-яңа автомашина сатып алырга була иде, нинди намус белән алыйм инде мин аны?
— Бу—минем бурычым Аңа озак еллар түләми торган өчен процентлар да, минем яшьлек хатирәләрем өчен рәхмәтләр дә өстәлгән.
— Юк. энем, апа алмыйм! Искә алып килүең дә миңа зур мәртәбә!
Мин антымны үтәдем, бу — сезнең акча. Аны ничек тоту — сезнең эш. Телисез икән —чәйханәгә ремонт ясагыз, яңа җиһазлар алыгыз, ярлы студентларны бушлай сый-
пагыз) Йа, хушыгыз, фемалля, исән-сау күрешергә насыйп итсен! Әгер дә чирпәп-нитеп китсәгез, миңа килегез!
Ибраһимның Багдад яшьләре арасындагы популярлыгын белеп, аңа Багдадның иң отышлы мәхәпләпәрендә бергәләп яңа рестораннар ачарга да тәкъдим ясап карыйлар Бер бай аңар атап тулысынча үз акчасына, ер-яңа гәһвәханә сала, бетен җиһаз һәм кирәк-яракны сатып ала, тик гәһеәхаиә-чәйханәнең исеме «ИБРАҺИМ ГАРӘП» булсын, Ибраһим үзе анда баш администраторлык итсен Керем урталай бүленәчәк
— Юк, энем,— ди Ибраһим. — Мин монда инде утыз елдан артык эшләдем Минем җаным да, тамырларым да — монда. Тамырларымны йолкыйммыни!
Ләкин чәйханә данының икенче сәбәбе дә бар һәм бу сәбәп беренчесенә караганда кәчлерәк тә, тирәнрәк тә
Ибраһим ага сейпәргә ярата. Сейли башласа, ул деиъясын оныта, хыялга чума, фантазиясе аны әллә кайларга алып китә. Чәйханәгә җыелган бетен кеше-аның авызына карап тынып капа. Бара-тора ул мавыгып китә, бер геиә калыпка да сыймаслык, тузга язмаган, һич кеше ышанмаслык нәрсәләр сейли башлый, тик ул шуидый матур итеп, нәфис итеп, артистларча сейли ки,— тыңлаган кешчеләрнең күз алдына ул сәйләгән вакыйгалар аллы-гелле чынбарлык булып килеп баса. Шуны да онытмаска кирәк Багдад халкы балачактан ук күп әкиятләр тыңлап үсә. аның күзалдыиа китерү сәләте, фантазиясе бик кәчпе, шуңа күрәдер ул хыялларны һәм уйдырмаларны бик ярата.
Менә бер яшь егет сейли: Кербала шәһәрендә яшәгән әтисе үзенең бакчасында хермә агачы янына ятып йоклаган; йоклаганда аның куенына елан кереп яткан; әтисе торып киерелә башлагач, куеныннан башын чыгарып торган еланны күреп тартып чыгарган, ләкин елан аның кулын чагып елгергән, шифаханәдә кочкә коткарып калганнар, уң яулы әле һаман да эшкә ярамый икән.
— Аның чагуы гына куркыныч түгеп,— дип әңгәмәне күтәреп апа Ибраһим ага —Иң куркынычы — еланның авызга кереп китүе.
Нард һәм домино уйнаучылар уеннарын туктата, кызып бәхәсләшү, әңгәмә сүнә, чәйханәдә сәҗдәгә киткәндәге кебек тынлык урнаша Ибраһим Гарәп сейли
— Елан минем үз авызыма кергәне бар,— дип дәвам итә гәһвәханә хуҗасы. Хәзер инде уенчылар һәм әңгәмәчеләр генә түгел, хәтта хезмәтчеләр дә чәй һәм гәһвә кайнатуларын туктатып, хуҗаның авызына карап каталар.
— Шулай бер кичне бик арып кайткач, бакчада чыпта җәйдем дә. ятып йокладым. Күпме йоклаганмындыр, белмим, тик авызыма нәрсәдер кереп барганын сиэеп уянып киттем. Ни күзем белән күрим — авызга елан кереп бара, койрык очы гына күренә
Чәйханедәгеләр: «Аһ!»—итә.
— Мин андый-мондый карарга килгәнче, елан койрыгы инде минем авызга кереп тә бетте. Нишләргә! Елан белән бергәләп яшәргәме! «Юк, минәйтәм, булмый болай. Ибраһим абзаңны алай гына тел башына утырта алмассың!»
— Йә, йә, нишләттең соң аны!—Терпе яктан сораупар ява.
— Нишләргә! «Еланымны куып чыгарыгыз!» дип солдатлар чакыртып булмый бит инде. «Нигә соң авызыңны ачыл яттың!»—дип мыскыллый башласалар! Миндә шундый гадәт бар инде, гел авызны ачып йоклыйм. Гаеп үземдә, әлбәттә. «Аятеп керсине» укымаганмын, аны укып ятсаң, җен-ләри дә, елан да якын кипми.
— Эчеңә кергәч чакмадымы соң!
— Нишләп чаксын ди! Синең эчендә булсын да. сине чаксын' Бетеиләй шыр дивана түгел инде ул, елан дигәч тә!
— Тагын ни булды, сойпә инде, сейпә!
— Гаеп үземдә, дим, һәм үзем мин аның белән апыш-бирешне бетерергә тиеш Нишләргә! «Ярар, минәйтәм, хәйлә белән алдырабыз сине!» Чыктым да. кибеттән дүрт шешә херме аракысы, бер дистә күгәрчен йомыркасы алып кайттым Мин үзем хәмер эчә торган кеше түгеп, гомердә дә эчкәнем юк. Әмма пекин епаи белой керешкәндә нинди корал куллансаң да. алла ярпыкаячак, «Алпаһыма әшфи, би шифан!» дидем дә. бер шешә аракыны эчеп куйдым. Эчне дә җылылык керде, башка да китте, ашкаэаны- ның иң тирән җирендә нәрсәдер сепнеигепеп тә куйды Башлаган эшне урта юпда калдырып булмый.— тоттым да икенче шешәне капладым. Баш шаулый, эчтә нәрсәдер геҗпи башлады, күрәсең, епан чайкала. Өченче шешәне ачып бераз эчтем дә. җырларга, биергә тотындым. Сиэәм: минем такмакка эчте епаи дә бии. аның башына да ярыйсы гына китте ахры Башлаган шешәдән салып эчеп бетердем дә. епаи белән сейләшергә вакыт икәнен чамаладым. «Ну. алан дус, хәлләр ничек!»—«Ярыйсы, яшергә
Мәхмүт, акча тәргәге янына алтын хәрефләр белән басылган визиткасын куел, ике кулын биреп саубуллашып чыгып китә
була»,—ди каһәр суккан.— «Ашыйсың килмиме?»—«Эчертер алдыннан сорамадың бит. эчерттең, рәхмәт. Ашатуын да ашат инде, сорап торма!»—ди оятсыз.—«Ә синең ни ашыйсың килә?»—«Ә синең нәрсәң бар?»—«Нәрсә дә табарга була».— дим. «Җаны теләгән — елан ите ашаган»,— дияргә теләгән идем, вакытында тыелып калдым, ни әйтсәң дә. урынлы түгел, үзе елан бит, үпкәләве бар «Менә, мәсәлән, естәлдә бер дистә күгәрчен йомыркасы бар».— дим. Күгәрчен йомыркасы еланның иң яраткан ашамлыгы, аның ечен, ул — оҗмах тәгамы.—«Әйдә, китер!»—ди җир бит. Бепәм инде, аны ашау эчен ул җанын бирергә әзер Мин дүртенче шешәне ачып бераз салып эчтем дә. тегеннән сорыйм: «Син миңа дусмы?»—«Дус, билгеле, дус бупмасак, эчертмәс идең»—«Дус булсаң, чык, минем белән естәл янына утырып эч, күгәрчен йомыркасы аша!»—дим.— «Алдашмыйсыңмы?» — «Ышанмасаң, әиә үзең естәлгә кара, анда савыт тулы күгәрчен йомыркасы!» Үзем авызымны ачык калдырам. Сизәм: тиз-тиэ генә күтәрелә, ялт-йолт итеп бүлмәне карап ала. әстәлдәге йомыркаларны күрә дә. авыздан сикереп төшеп, берсе артыннан берсен йота башлый.— «Чын егет икәнсең, Ибраһим, мең яшә! Тагын юкмы?»—«Кетеп тор. хәзер алып кайтам!»—дим.
— Ай-Һай. хәйләкәр дә кеше инде син, Ибраһим!
— Башыңа тешсә. башмакчы булырсың? Кибеткә барып, тагын бер савыт күгәрчен йомыркасы алып кайттым. Кергәндә кышкы калын чапанымны да эләктердем. Карасам, еланым естәлдә,гырлап йоклап ята. Анысы гаҗәп түгел, мин үзем дә аягымда чак кына басып торам, әле дә ничек түзгәнмендер,— икебезнең дә гомеребездә беренче мәртәбә хәмер эчүебез бит! Нишләргә? «Әллә соң сугыл үтерергәме?»—дигән сорау да туды башымда. Юк. ярамый. Мин бит — меселман еммәтеннән. Ничек инде үз өеңдә бергә ашап-эчкән затны сугып үтерәсең?! Мин еланны әйбәтләп чапаныма тердем дә. бер купыма чапан, икенче купыма йомырка тутырган савыт тотып, бакчага чыктым. Тулган ай яктысында чапанга тергән еланны һәм савытны агач кәүсәсе янына куйдым да, догалар укып ейго кереп яттым.
Хатыным тештәң соң мине уята алмый бик озак җәфаланган.
— Ә еланны карарга чыктыңмы соң, Ибраһим ага?
— Чыктым. Чапан эчендә елан юк, билгеле, савыт та буш, йомыркаларны ашал бетергән Ә савытта кечкенә генә хат кисәге ята.
— Елан язганмы?!
— Шул инде, тагын кем булсын!! Ибраһим, рәхмәт, дигән Ашаттың, эчерттең, кунак иттең, дигән. Мин дә мәгънәсез түгеп, яхшылыкның кадерен бепәм. Бәйрәм ашы, кара-каршы мин сиңа үземнең мөгеземне бүләк итеп калдырам. Мөгез синдә булганда, эшләрең әйбәт барыр, кайгырма, дигән. Тик башка кешегә бирмә дә, күрсәтмә дә. диген.
— Менә син, ә. яхшылыкны елан да яхшылык белән кайтара!
— И-и. Ибраһим, синнән дә күп күргән кеше юк бу дөньяда!
— Тагын кипеп күренгәне булмадымы соң ул еланның?
— Менә кемдә икән ул елан мөгезе!
— Тагын берәр күргәнеңне сейпә әле, Ибраһим ага, ә?
Юк, Ибраһим Гарәп көненә бер генә хикәя сөйли. Берне сөйли, берәгәйлене
— Заманында мин дә бит сәүдә иткән кеше Хәзерге сәүдә — сәүдәмени ул, менә мин яшь чакта, бер йөк машина товарны Согуд Гарәбстанына барып сатсаң, кесәңдә миллион динар була торган иде
— Синең анда да барганың булдымы?
— Ник булмаска?!
— Сөйлә әле. Ибраһим ага, сөйлә!
— Мин типсәм тимер өзәрлек егет чакта, безгә чәй эчәргә күршебез Рамазан сәүдәгәр килеп керде. Аның сөйләве буенча, Согуд Гарәбстанында биниһая биек таш пулатлар сала башлаганнар. Ләкин аларда йорт төзү ечен арматура корычы юк икән. Әгәр бер тонна шундый тимер илтсәң, чирек тонна алтын бирәләр икән
— Сөбханалла, машалла! ,
— Минем яшь чак, дуамал чак, тәвәккәлләдем Берәүдән йорт салудан калган дүрт тонна арматурасын арзан гына сатып алдым Бер танышымның йөк машинасы белән бер генә юлга барып кайтырга сөйләштем. Арматураны төядем дә, юлга чыктым.
— Ә шофер кем?
— Үзем инде, кем булсын! Мин бит малай чакта ук машина йөрттем. Корольның да машинасы юк иде әле —безнең ишек алдында мине ялтырап машина көтел тора иде!
Көн матур, сәхрәдә кошпар сайрый, минем машина да канатлы кош кебек оча. тыеп та булмый.
Бер ярты көн баргач, машинам кинәт ютәлли, тәчкерә башлады. Течкерде-төчкер- де дә. шып туктады, тынды Тегенде басып, монысын борып карыйм,—юк, исе дә китми, бер сүз әйтми, кыймылдамый, дерелдәми дә Бакны ачып карасам, анда коп-коры.
бер тамчы бензин юн! Минем запас бензин юк, а бензостанциягә чаклы ун чакрыммы мең чакрыммы — шайтан да белми. Нишләргә' Әгәр башым кашысам, нинди ачракта да берәр чара уйлап табам мин. Башны кашуым булды — кылт итеп искә теште. мин узем белән ашарга-эчәргә җитәрлек алдым, шул исәптән биш шешә юрмә аракысы да бар капчыкта, кирәк-яракка дил алдым
Аракы салам машинага! Ул бит машинаны гына түгел, кешене дә чаптыра! Бакка биш шешә аракы салдым — мотор үкереп эшли башпады Киттем. Минем куганны да кетми, элдертә генә машина. Ярсып чаба. Әпе уңга, әлә сулга кереп китәргә карый, тик мин дилбегәне нык тоттым, җибәрмим Бара-тора гел тилерде машинам, сикерә башлады, җырлагандай ите. Ну, мииөйтәм, булуы җитте моның, исерде инде бу Туктатырга кирәк, бәрелеп челпәрәмә килүе, мине дә имгәтүе бар Аннан соң бит машинага бер миллион динарлык товар теяпгән! Уен түгеп бу!
Машинам ярсыган, туктарга исәбе дә юк. «Тукта, дим, туктамасаң. су эчермим, ашарга бирмим!* Коч-хәп белән туктаттым. Форат елгасына килеп җиткәч, оч чиләк су алып машинаны эчерттем, башын юдым, аннан соң икебез дә ачык һавада, борынгы изге Форат елгасы ярында күктә янган йолдызлар, тулган ай астында тәмләп йокладык
Иртән машинаны уятам — торасы кипми. «Баш авырта»,— ди. Су алып килеп эчердем, бик озак үгетләдем. Ярар, кузгалдык. Алда елга, күпер юк, ә су сай түгел Нишләргә? Машина белән артка чигендек, чигендек тә. бетен кечкә чаптырып, каршы як ярга сикердек. Ләкин теге як ярга чаклы җитә алмадык, елга уртасын аз гына үтеп су остеиә килеп тоштек. Мин шәл йоэәм, машина гына йәзә белми, бата башпады. Машина җеп дә түгел, теяпгән тимерләр кызганыч — миллион динар торалар бит! Алар су естенә калкып чыгып, ага башладылар. Мин йезә-йезә бетен булган дүрт тонна арматура тимерен теге як ярга чыгарып ейдем. Бер генә тимер дә югалмады!
Ә елга ярында дея кәрваны юлга җыенып маташа. Кәрван башы белән сейпәшеп. бау алдым, елгага кереп машинага бәйләдем дә, дәяләр белән машинаны елгадан тартып чыгардык. Тавыш.-тыны юк, су астында яткан бит, су астында кем исән капсын''
Машинаны агач астына күләгәгә кертеп куйдык
Кәрван Согуд Гарәбстанына бара икән, аның белән килешеп, минем тимерләрне деяләргә теядек
— Ибраһим җаен таба инде ул!—диештеләр чәй эчүчеләр.— Барып җитеп, сата алдыңмы соң?
— Бардым. Саттым. Җиңел генә итеп миллион динарны кесәгә салып куйдым. Бер җиңел машина яллап, кайтырга чыктым. «Әйдә, минем белән Багдадта кап, минем миллион динар акча бар, синең белән бергәләп зур ширкә ачып җибәрербез, Согуд Гарәбстанына һеркои кәрван-кәрван арматура тимере җибәрербез!» — дим —«Уйлап карарбыз»,— ди. Үзенең күзләре яна. Сизем, риза булачак. Тенлә далада күчмә бәдәви кабиләсе чатырында кунарга туктадык. Шоферым миңа кофены үзе кайнатып китәрде «Менә мондый кофены башка беркем дә ясый алмый, эчеп карагыз»,—ди Чатыр хуҗасына да салып бирде. Әчкелтем, куе, бик каты кофе. Башларыма бәрде Ничек йоклап киткәнемне дә сизми капдым
Иртән бик авырлык белән уяндым. Баш чатнап авырта Кояш югары күтәрелгән Чатыр хуҗасы һаман гырлап йоклап ята. Шофер юк Коч-хәп белән тышка чыктым. «Шофер белән машинаны күрмәдегезме?»—дип сорыйм — «Ул бит кичә кич үк бензин салырга дип машинасына утырып китте, башка күренмәде». — диделәр күрше чатырдагы- пар Чатырга кердем, үземнең кечкенә юп сандыгын ачтым: бар нәрсә үз урынында, тик зур тергәк акча урынында кечкенә генә тергәк ята. Санадым — мең динар Миллион урынына —моң! Димәк, шофер 999 елешен үзенә алган, бер элешен миңа калдырган Анысына да рәхмәт!
Хуҗаны уяттым. Ул бернәрсә хәтерләми «Гомеремдә дә мондый озак, мондый каты йоклаганым юк иде»,—ди Хәлләрне сойпәп бирдем. «Йоклата торган дару эчерткән ул безгә,—ди.—Кайгырма, Ибраһим, мең ел үтсә дә табабыз без аны. мин аның сынын- йәзен бик яхшы хәтерләп калдым»,—ди.
— Талканмы соң, Ибраһим ага?
— Кая тапсын, әле бит барысы 35-40 оп үтсә үткәндер Ул бит «моң ел үтсә дә...!»— диде
— Тагын ни булды соң?
— Мең динар белән Багдадка, әемә кайттым Биш йезен йок машинасы хуҗасына бирдем, ул үзенә әр-яңа машина сатып алды Ә калгаи биш йәзонә мин менә шушы гәһвәханәне ачып җибәрдем
Бер кичне чәйханәдә утырган кеше сорый
— Ибраһим ага, найда манго җимеше табарга мемкин икән?
— Нигә кирәк ул сиңа манго?
__ Хатын бала котә, манго ашыйсым килә ди
— Гыйракта үсми уп манго агачы, син аны монда таба алмыйсың, һиидстанда үс», шуннан алып кайт!
— Нәрсә син, келәсеңме әллә миннвн? Ничек инде җимеш очен һиндстанга барыйм!?
— Барырга кирок, бармый ярамый. Син беләсеңме: егәр йекле хатын теләгон нәрсәсен ашый алмаса, шул нәрсәнең рәсеме туачак баланың тәнендә мәңгегә басылып кала икән. Син аны нинди сабын белән дә юып бетерә алмыйсың.
— Кит аннан, булмас!
— Әнә Габдел Сәлам малаеның бетен тәнен шалкан рәсеме каплаган. Шалкан сезоны булмаган, базардан тапмаганнар. Минем үз гаиләмдә дә шундый хәл булганы бар. Хатыным Фәүзия беренче балам Габбаска узгач, беркенне «балык ашыйсым килә* ди. Кәрхтә эзләдем, Расафада эзләдем, Сәгьдүндз, Зәвиядә. Кәррәда, Шәркыядә эзләдем, бетен базарларда йерел чыктым, бәхетсезлеккә каршы, балык юк.
Кайттым, Фәүзиягә әйтем «йәпки сиңа кибеттән балык коисереасы алып кайтыргадыр?»— дим. «Юк, ди, әле генә тоткан балыкны ашыйсым килә».— ди.
— Ничек таптың соң?
— Атпантик Океанга барып алып кайттым...
Тыңлаучылар Ибраһимга әллә нинди юк-бар сораулар биреп тормыйлар, ченки мондый сәфәрләр аның өчен гадәти хәл...
— Ибраһим ага, синең үзеңнең Һиндстанга барганың бармы соң?
— Бар. Анда миңа бик хикмәтле бер нәрсә бүләк иттеләр.
— Нинди әйбер?
— Багдадка кайтып китәр алдыннан индус иптәшем бүләк итеп карбыз теше бирде. Мин аны кесәгә салып куйдым. Өйгә кайттым, кич белән ятар алдыннан теге карбыз тешен кесәдән алып, ачык тәрәзәдән бакчага ыргыттым.
Иртән уянсам, бакчаны ямь-яшеп тау каплаган. Ныклап карасам, тау чаклы зур карбыз үсеп чыккан. Стенадагы келәмнән әтинең кылычын алдым да, бакчага чыктым. Карбыз бетен дөньяны. бетен күкне каплаган. Бетен кечемне җыеп кизәндем дә, кылыч белән карбызга чаптым.
Чапкан җирдән кып-кызыл баллы ширбәт саркып чыга башлады, мин аны туйганчы эчтем Карасам, кылычым күренми. Ә әтинең кылычы бик борынгы, бик кыйммәтле,— аны минем бабайларның бабасының бабасына Һарун ол-Рәшид үзе бүләк итеп биргән, дип сейлиләр Чапкан җирне кулларым белән киңәйттем дә, эчкә кереп киттем. Барам, барам, карыйм, эзлим — кылыч юк та юк Бер ярты кон эзләдем, арыдым да, бер агач тобено ятып йокладым. Аннан соң ниндидер таныш тавышларга уянып киттем. Агач янында минем ике дус басып торалар.
— Йәссолам, Ибраһим Гарәп бит бу!—ди берсе.
— Нишләп ятасың монда, Ибраһим?—дип сорый икенчесе.
Мин хәлне бәйнә-бәйнә сойпәп бирдем.
— Кене буе эзлим, кылычны һаман таба алмыйм!—дим
Егетләр мыскыл иткән сыман миннән кычкырып көлә башладылар. Берсе әйтә:
— Әй, тиле, кара син аны: бер кон буе эзли икән! Ә без менә монда югалган дөябезне инде бер ай эзлибез, әле таба алганыбыз юк.— ди. .
Менә нинди хикмәтле карбызлар үсә һиидстанда!
— Ибраһим ага, һиидстанда фәкыйрьләр бик күп дип сөйлиләр. Имеш, анда халык бик ярлы яши икән. Дөресме?
— Дөрес, егетләр. Менә мии сезгә шул турыда үзем белән булган хәлне сейлим әле ..
Бервакыт бик каты авырып киттем. Хәлем шулкадәр авырайды ки, хатыным, балаларым, туган-тумачаларым төннәр буе мине саклый башладылар Дәвалауның файдасы юк, көннон-кен начарлана барам. Шундый авыр көннәремдә шифаханәгә мәхәлләбезнең ахун хәзрәте килеп керде. Күрә инде бер аягым җирдә, бер аягым гүрдә. «Син кем. Ибраһим туган, ди. менә болай эшлә. Әгәр терелсәм, мең фәкыйрьне җыеп, туйганчы ашатыр идем, дип вәгъдә бир: «Мең кеше түгел, миллионны ашатыр идем, аңа минем байлыгым җитәрлек!.—«Әстәгъфирулла. диген, Ибраһим, ничек миллион кешене ашатып була?. — «Терелүен генә терелим, уйлап тормыйм, җыям да ашатам!»
Менә шул көннән соң хәлләрем бөтенләй җиңеләеп китте бит. ходаның хикмәте. Бер атнадан инде аякка бастым, ун көннән тап-таза булып өйгә кайтып кердем.
Әйткән сүз —аткан ук, фәкыйрьләрне җыеп ашатырга кирәк. Бетен күрше- күләннәргә. таныш-бепешләргә. кардош-ыругпарга әйттек, менә фәлән конне фәлән җиргә фәкыйрь-фокырпар җыелсын, хәер-сәдәка ашы булачак дидек. Тик, күрәсең, 142
берәүнең до фәкыйрь буласы кипми, барысы утыз-кырык кеше җыелды. Әллә имде Багдадта чыинан да фәкыйрь калмаганмы? Юк, болай булмый. Миллион кешене ашатыр •чей мең ай буена һәркен кеше чакырыл булмый бит инде. Нишләргә7
Шул чакта һиндстанда фәкыйрьләрнең чамасыз булуы искә теште.
— Чакырттыңмы7
— Чакырттым. Фәлән кенне, Иран белән Гыйрак чигенең фәлән җирендә, һинд- стаиның ашыйсы килгән миллион фәкыйренә тәмле шулпа, ит белән доге әзерләнеп куелыр, дидем
— Миллион кешегә савыт ничек җиткерергә кирәк7
— Анысы да уйланган. Кашыкларын үзләре белән алып килергә кушылды. Шулпа салыр ечеи йоз чакрым озынлыгы канал казыттым, аның эчен бетон белән каплаттым да, шул каналга ит шулпасы кайнатып тутырдым. Ираннан Гыйракка килеп кергән чик буендагы бер зур тап-такыр кырга ит белән деге пешереп оеп куйдым. Кыскасы, ит белән деге тавы. Каф тавы кебек биек
— Килделәрме соң?
— Нишләп кипмәсеннәр! Кәтеп кенә торганнар диярсең?!
Нәкъ бер миппион! Хәтта бер-ике кешегә артык та булгандыр. Аларын да кире борып кайтармадык «Мәрхәбә, хуш киләсез!» —дип каршы апдык.
— Ашарга җиттеме соң?
— Кене буе ашадылар, иртәгесенә дә калды Йез чакрымлы каналның ике яры тулы кеше булды Ашал-туеп, симереп, Басра портында кеймәпәргә. баржаларга, корабларга тояпел кайтып киттеләр. Хатлар да яздылар соңрак: «Ибраһим әфәнде, син безгә күчеп кил, без сине президент итеп сайлап куярбыз»,— дип язганнар. Ничек инде мин шушындый матур чәйханәне ташлап китим?!
— Бетенәсе дә кайтып җиткәннәрме соң һиндстанга?
— Әй, сейпоргә онытканмын икән, уп кеине бер кетмеган, уйламаган хәп дә булды бит. һиндстан кешеләре ит белен догедән ясалган тау каршына килеп чыккач, кашыклары белән «тауңы» ашый башладылар. Бер теркеме бик мавыгып киткән, күрәсең, ашый- ашый зур тау тишеге ясап, эчкә кереп киткән.
Берәү сансызланып дегедон сарык боты тартып чыгарган икән,— естәге бетен тау шуп тау тишегендәге кешеләр естенә ишепеп тошкән. Шупай итеп җитмеш җиде кеше шәһит китте.
— Аның ечеи сине җавапка тарттырмадылармы соң*
— Нишләп тарттырсыннар? Ачтан үлү яхшымы, ашап-туеп пылау эченә кереп үпүме?
— Бу кадәр күл кешене ашату бик кыйммәткә тешкәйдер бит7 Бетен булган акчаларыңны тотып бетергәнсеңдер?
— Һәй, егетләр, баш юк сездә! һич уйлый белмисез икән, валлаһи! Мии бит сезгә сойләдем: йәз чакрым канал казыттым, аның эчен бетон белен каплаттым дидем Фәкыйрьләрне ашвткан-эчергкәннән соң, икенче кенне үк минем янга хекүмәтнең вәзире килеп керде: син, Ибраһим, ди, сат уп каналыңны безгә, ди. Хәкүмәт күптән инде анда канал казырга кыҗрап йәрде, ди Баш кына җитмәде безнең, ди. Анда җир әйбәт, су гына җитми, ди Әгәр синең каналга Дүҗпә елгасының суын кертсәң, уп җирпәрне оҗмах бакчасына әйләндерергә бупа, ди. Сат, күлме сорасаң, шулчаклы түләрбез, казнада акча җитәрлек, ди.
— Саттыңмы соң?
— Шундук сатмадым one Бераз ялындырмыйча булмый. Ул вәзир бор уи тапкыр килеп ялынды Аннан соң зур бүләкләр күтәреп, премьер-министр үзе кипде
— Ну хәйпәкәр дә кеше инде син. Ибраһим ага! Аңа да сатмадыңмы?
— Аны мин бик тә хермәт бепән каршы апдым, бик һойботпәл кунак иттем. «Килгәнең очен бик рәхмәт, галиҗәнап,—дим баш вәзиргә —Сатарга һич кенә дә исәбем юк иде, минем планнар башкарак идо. Тик мин сине бик ихтирам итем, бик яратам, тик сатсам, синең хакка гына сатармын инде»,—дим. Куанычыннан түшәмгә сикерә язды кунагым
— Күпмегә саттың соң?
— Әллә ни күпкә түгеп. Шулай да бетен тотылган акчаларны бер ун тапкыр артыгы белән кайтардым инде.
ТыңЛучылар бик тә мәмнүн булып, иркен сулап куялар, чонки әпариың изге теләге — Ибраһим ага ягында
— Кичә тонне соң гына оенә кайтып кипгәндо сәүдәгәр Габделҗәббар Мәҗидне талаганнар..
__ Авызыңны ачыл йерсәң. тапарпар шуп Минем үземне дә бор тонне тапый яздылар
Гәһеәханәдә кызып барган әңгомо шып туктады, чәй һәм гәһво эчүчеләр тынып калдылар, тик түшәмдә әйләнә торган җиппәткоч кенә, ябалак канат каккандай, сизо- лер-сизепмәс тавыш чыгарып, пырылдавын дәвам итте ,
— Бер кичне чәйханәне соң гына ябып, бераз чирләп киткән абыем Шәншәлнең хәлен белергә киттем Шәншәл шәһәрнең ерак мәхәлләсе Зәвиядә тора, анда, үзегез беләсез, урамнар тар, караңгы кешеләр дә кояш баюга ук йокларга яталар. Мин сейләшергә яратам, мавыгып киткәнмен, сәгатькә карасам, инде тән уртасы җиткән. Саубуллашып ейгә кайтып киттем. Такси-фәлән дә күренми, кеше-мазар да юк. Бара торгач, бер тыкрык чатында биш-апты кеше янына килеп чыктым. «Туктап кит. кордаш, ашыкма!»—ди берсе. «Юк. минейтәм, хатын кете, вакытым юк». Теге кеше тар тыкрыкта минем каршыга чыкты да: «Зарар юк, кәгәр, безнең эш меһимрәк!» — ди. Уң кулы— билендәге хәнҗәр сабында. Мин аның сул ягыннан урап китәргә карыйм, ул да сулга чыга, .мин уңга — ул да шунда. Башкалары да әкрен генә миңа якынлаша башладылар. Нишләргә? Монда инде җебеп тешсәң. беттең дигән сүз. Мин замагәинда тешел калганнардан түгел идем. Йодрыгыма бетен илаһи кечемне җыйдым да, чигә төбенә тондырдым каршымда торган башкисәрнең. Эһ тә итмичә, тавышсыз гына ауды бу тык-рык уртасына. Ике-еч кенә кеше булса, курыкмыйча кечне сынап карарга булыр иде булуын, ә монда бит — биш-апты юлбасар; өстәвенә, суп яктагы тыкрыктан тагын бер зур төркемнең якынлашуы күренде. Кайсының кулында пычак, кайсының — наган, барысы да кораллы. Юлбасарларның саны егермегә якын. «Юк, Ибраһим, дим үземә үзем, монда әтәчләнүнең файдасы юк. батырлык күрсәтәм дип Фәүзияне тол. балаларны ятим калдырып булмый». Заманында ярышларда мин йөгерешү буенча беренче урыннарны алган егет Аяклар исән булса, коткарырлар. Мин йөгерешү буенча халыкара ярышта катнашкан чемпион кебек бетен кечемне җыйдым да, алга ыргылдым.
Тегеләр, билгеле, пычак-хәнҗәрләрен һавада чайкый-чайкый минем арттан чабалар. Наганнан атарга куркалар, күрәсең, тавыш чыгарасылары кипми. «Тукта, адәм актыгы, туктасаң, үзебез дә тимибез, башкалардан да тидертмибез!»—дип кычкыралар.
Сезнең вәгъдәгә ышанып туктадым ди, туктамый ни, тот капчыгыңны! Мин бетен яшьлек көчләремне җыеп, тагын да тизрәк чаба башладым. Болан да болан, мин дә болан! Газель кебек, ярсыган гарәп аргамагы кебек чабам! Юлбасарлар да һаман туктап капмыйлар. Мин инде кая чапканымны да белмим, бу мәхәллә миңа гел таныш түгел, тик туктарга ярамый.
Алдымда — бик биек һәм калын дивар, анда зур калын капка пәйда булды. Йөгереп килеп капкага бәрелдем, капка ачылып китте, мин, Кадисия сугышында ярсыган ат дошман каласы эченә ыргылып кереп киткән кебек, «капа эченә» ташландым. Алдымда тау чаклы зур бак утыра, ә ул бакка биек тимер баскыч куелган. Мин йөгереп килеп, баскычтан үрмәләп менеп киттем! Аска карыйм: теге мур кыргыры юлбасарлар да, капкадан бәреп керделәр дә, баскычка таба чабалар. Мин тиэ-тиз баскычның иң югары очына мендем. Зур бакның тимер капкачы бар. Капкачны ачып карасам — тул-тупы чиста су. Аңладым: бу бетен Багдад шәһәрен су бепән тәэмин итеп тора торган бак икән. Башкисәрләр баскычтай менеп җиткәндә генә, башка чарам юк,— тоттым да суга чумдым. Бак төбендә егерме кеше сыярлык зур торба, шуп торбага бакның суы әкренләп агып тора Торба эченә кереп китәр алдыннан өскә карыйм, теге юлбасарлар — тончыгып үлгерлоре!—берәм-берәм, чалт-чолт минем арттан сикерәләр...
— Юлбасарларның да бик тәвәккәлләренә юлыккансың икән, Ибраһим ага!— диде бер егет түзә алмыйча.
— Гел череп беткән усаллар инде! Алар бетен дөньяны талап килгән юлбасарлар булып чыкты, апарны күптән инде халыкара полиция — Интерпол эзли икән.
Мин торба эченә кереп чумдым. Бераз баргач торба икегә аерылды: берсе «Ра- сафа» дип язылган, икенчесе «Кәрх». Мин шәһәрнең «Расафа» дигән яртысында торам, шунда кереп киттем. Тагын бераз баргач, торба алты тармакка аерылды: «Адамия», «Вәзирия», «Сәгъдүн». «Мәсбаһ», «Көррада Шәркыя». «Зәвия». Мин «Вәзирия» дигән җирдә торам, шунда юнәлдем. Бераздан торба урам тармакларына бүпенде, һәм мин үземнең урам торбасын эзләп табып, шунда кереп чумдым.
— Сөбханалла!—диештеләр тыңлаучылар.
— Үзем артыма караштыргалал куям, һаман туктап калмыйлар бит теге каһәр суккан адәм^актыклары, һаман куалар! Мин соңгы көчләремне җыеп үземнең йорт торбасын эзләп таптым да, кереп чумдым Һәм берничә секундтан —йа. ходаның бәрәкәте!—яп-якты дөньяга килеп чыктым Бетен үпкәләремне тутырырлык тирән сулыш алып җибәрдем, һәм күзләремне уып карасам — йа, алланың кодрәт^—хатыным Фәүзиянең кер юа торган тагарагында утырам икән...
Тыңлаучылар сүзсез генә бер-берсенә карашып, шаккатып, тирән сулыш алып куйдылар.
— Тик инде Фәүзияне күрү шатлыгыннан җебеп төшмәдем мин, билгеле. Бик тиз генә үрелдем дә, гөжләп су агып торган кранны бик каҮы итеп борып куйдым. Шуп ук мизгелдә тимер кранга бер нәрсә килеп бәрелде до. тыпырчына башлады. Колагымны куеп тыңласам, теге башкисәрләр, аяклары белән тибеп, кранны ачарга тырышалар, пы- чак-хәнҗәрләре белән кранга сугалар, сүгенәләр, мине каргыйлар, яныйлар.
«Ач, Ибраһим, диләр, ачмасаң, чыгып бетен гаиләңне суеп бетерәбез!» ____________ диләр Ә
минем алар бепән алыш-бирешем юк; калын гына тимерчыбык алып кипдем дә, кранны беркем дә ача алмаслык итеп бикләп куйдым. «Тотыгыз менә койрыгымны!» — дим тегеләргә кранга иелеп. Төн буе сүгенеп, җенләнеп чыктылар, тынычлап йокларга да — Шул елларда бер кемне тавык кыздырырга куйдым да газета укырга утырдым. Шул ук минутта телефон шалтырады. Тыңп^ам, исем китте: премьер-министр Нури Сәид шалтырата. «Ибраһим, синең ярдәмең кирәк,— ди.— Стадионда Гыйрак футбол командасы белән Марадона командасы арасында уен бара. Безнең эшләр шәптән тугсп, Марадона инде безнең капкага тугыз гол бәрде, ә без берне дә сылый алмадык, ди. Коткарсаң, син коткарасың, бетен смет синдә!—ди.—Давай, футболкаңны киеп урамга чык, мин инде үземнең машинамны сиңа җибердем, оч минутта өең каршында булыр»,— ди.
Тыңлаучыпар берсенә-берсе карашып куйдылар. Гыйрак тарихын өйрәнгән һәм дөньядагы атаклы футболчыларның биографиясен белгән кеше аптыравы да мемкин: Нури Сәид 1958 нче елның 14 июлендәге революция кенендә үтерелгән, ө футболчы Марадона аннан еч елдан соң гына туган бит, ходаның хикмәте...
— Футбол киемнәрен киенеп тышка чыксам, анда бөтен урамга ялтырап баш вәзирнең ер-яңа «Роллс-Ройс» машинасы кетеп тора, машина тирәсендә бер көтү кеше: тәртип саны 0000001 булган бу машинаны Багдад кешеләре генә түгел, шәһәрнең бөтен көчекләре дә белә. Полиция кешеләре бетен хәрәкәтне туктатып, мин утырган «Роппс- Ройсжны тоткарлыксыз үткәреп тора. Мин җил кебек очып, берничә минуттан стадионга килеп җиттем. Машинадан сикереп төштем дә, туктамыйча, тул-туры футбол кырына йөгереп кердем...
Тыңлаучылар кофелары суынганын онытып, уйлары белән Ибраһим артыннан стадионга киттеләр.
— Ә шул минутта Марадона тул-туры безнең капкага унынчы голны бәрергә чамалап йөгерә. Мин, аның юлын кисеп, тупны җәһәт кенә чәлдереп алдым да, тул-туры тегеләрнең капкаларына алып киттем. Трибуналарда утырган меңләгән халык аягурә басып миңа куп чаба, уңыш теләп кычкыра. Марадона һәм аның илтәшпәре аңга килгәнче, мин инде беренче голны аларның капкаларына илтеп тә сыладым. Тамашачылар, миңа булган рәхмәтләрен белдереп, бөтенләй акылдан шаша.
Тыңлаучылар Ибраһим авызыннан очып чыккан һәр сүзне йота баралар.
— Марадона командасы аны-моны абайлап өлгергәнче, мин инде алар капкасына кырык голны чәпәп куйдым...
— Кырык гол! — дип ыңгыраштылар тыңлаучылар.
— Кырыгынчы голны кертел җибәргәндә кылт итеп исемә төште: әй, черек баш, мин бит, өйдән чыгып киткәндә, плитәгә кыздырырга тавык куйган идем!
Минем яннан очып барган тупны сул аяк белән эләктереп алдым да, уң аяк белән, бетен көчне салып, үземнең баш түбәсенә, һавага җибәрдем Меңләгән тамашачы туп артыннын җиденче кат күккә карап катты.
Мин шундук стадионнан сикереп чыгып «Ролпс-Ройс»ка менеп утырдым. «Давай, өйгә оч!» — дим шоферга. Өйгә кайтып керсәм, тавыгым тәмле исләрен чыгарып утыра, нәкъ өлгергән чагы! Газны сүндереп, тавыкны аш бүлмәсенә алып кереп ашадым, чәй эчтем, кулларымны юдым да, мине кетеп торган 0000001 нче санлы машинага кереп утырдым. Тагын Багдад урамнарында хәрәкәт тукталды, тагын бетен шәһәр полициясе турыга катып, миңа честь биреп калды. Стадионга керсәм, күрәм: тамашачылар һаман күккә карал каткан. Мин җибәргән туп, кечкенә нокта булып, түбән төшеп килә. Математик юл белән хисаплап, туп төшәсе ноктаны билгеләдем дә, шунда бастым. Тул әле җиргә төшеп җитмәде,—ә мин башым белән җәһәт кенә аны Марадона командасының капкасына кертеп тә җибәрдем. «Гол, гол, кырык беренче гол!» — дип шашып кычкыра диктор Ә трибуналардагы тамашачылар бөтенләй котыра: «Ибраһим! Ибраһим!! Мең яшә Ибраһим!!!—дигән тавышлар җиденче күкләрне дер селкетә Шулай итеп, Марадона командасын 41:9 исәбе белән җиңдем мин. Уен беткәч, Марадона үзе килеп мине кочаклады да: «Футболчы буларак, мин синең олтаныңа да ярамыйм, Ибраһим...» — ди.
Икенче көнне Багдад газеталары «Ибраһимга һәйкәл куелырга тиеш!» дигән мәкаләләр басып чыгардылар. Әллә кайсы чит илләрдән миңа чакырулар җибәргәннәр: «һәр футбол уены өчен бер миллион доллар түлибез сиңа, Ибраһим!»—дип язганнар... Ләкин ничек инде бу чәйханәне ташлап китәсең? Кемгә калдырасың аны? Футбол уйнау күңелле, билгеле, тик футбол уйнарга үзең белән чәйханәне алып барып булмый бит...
Багдад сәүдәгәрләре гадәттә үз гомерләрендә күп кенә кибетләр алмаштыралар, бер ширкә ябып, бөтенләй башка эш белән апыш-биреш итә торган яңа ширкә ачып җибәрәләр. Ләкин нигә соң Ибраһим гомер буена бер чәйханә — кәһвәханә тоткан?
Күрәсең, Ибраһим ага чәйханәсен түгел, ә чәй эчәргә җыелган кешеләрнең аны тыңлауларын яраткандыр Шуңа күрәдер, ул чәйханәсен югалтасы килмәгән, чөнки аның иң бәхетле, иң рәхәт минутлары кешеләргә үзенең канатлы хыяллары турында сөйләү булгандыр. Бу инде нәкъ шигырь язмыйча яши алмаган шагыйрь яки скрипка уйнамыйча яшәүне күз алдына да китерә алмаган музыкант язмышы кебек...
Багдад-Насыйрия, май 1990 ел.

Реклама