АНГЛИЯ ЖУРНАЛЫ ТАТАРЛАР ТУРЫНДА


. нглиянсц Оксфорд шәһәрендә «Үзәк Азияне өйрәнү жамгыяте» эшли. Хәзер бу Лд жәмгыять
белән татарлар арасындагы милли хәрәкәтне һәм ижтимагый фикерне /f—Х өйрәнүгә
багышланган күп санлы хезмәтләр авторы, күренекле галим Л Бснниг-
JL Л. сеннең (1913—1983) кызы Мари Броуксоп җитәкчелек итә. 1981 елдан бирле жәмгыять
инглиз телендә «Үзәк Азияне күзәтү» исеме астында журнал чыгарып килә. Аны исеме телгә алынган
Мари Броуксоп һәм Каролина Грай редакцияли. Журнал битләрендә Ур та Азиядә, ана чиктәш төбәкләрдә
яшәүче халыкларның, беренче чиратта торки халыкларның тарихына, мәдәниятенә, бүгенге
көнкүрешенә, алар арасындагы ижтимагый хәрәкәтләргә кагылышлы мәкаләләр басылып килә
Журналның 1990 елны чыккан икенче саны тулысыңча татарларга багышланган иде Анда
урнаштырылган мәкаләләрнең бер өлешендә халкыбызның тарихында һәм мәдәниятендә исламның роле
яктыртыла Журнал битләрендә шулай ук татар халкының үткәне һәм татар лар арасындагы милли
хәрәкәтләр үзенең чагылышын тапкан. Шулай ук халкыбыз тарихында күренекле роль уйнаган
шәхесләрнең тормыш юлын һәм эшчәплегеп яктыртучы мәкаләләр дә журналда күренекле урын алып
торалар Журналның ахыр битләре исә хроникага һәм китап күзәтүгә бирелгән
Идел болгарларының исламны кабул итүләренә багышланган тантаналар үткән көннәрдә
журнал редакторларыннан берсе Мари Броуксоп Казанда булын киткән иде Журналның беренче битләре
шул тантаналарның аерым сәхифәләрен сурәтләүче фоторәсемнәр белән ачыла Журналда
урнаштырылган беренче мәкалә — философия фәннәре докторы, профессор Я I Абдуллинның «Идел-
Кама болгарлары һәм татарлар тарихында ислам» дигән язмасы да — шул вакыйгага багышланган 922
елда Багдад илчелеген кабул итү көннәрендә ислам Идел-Кама Болгарстаныныц рәсми дине дип игълан
ителә. Ә болгарлар арасына ул инде IX гасыр башларында ук үтеп керә башлый Бу фикерне автор 111
Мәржанинең «Мостәфадсл- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән китабында китерелгән
мәгълүматларга, археология истәлекләренә таянып дәлилли һәм болгарларның исламны бернинди
көчләүсез, үз ирекләре белән кабул итүләрен күрсәтеп үтә.
Мәкалә, башлыча, исламның болгар-татар тарихында һәм мәдәниятендә тоткан урынын ачын
салуга багышланган Автор исламның тарихыбызда хәлиткеч ролен беренче чиратта Идел
Болгарстаныныц дәүләт булып формалашуында һәм бердәм болгар халкы оешуында күрә «Ислам,— дип
яза ул,—оешып килүче Болгар дәүләтенең идеологик һәм хокукый нигезен тәшкил итте. Идсл-Кама
болгарларының һәм аларга кардәш башка торки кабиләләрнең бердәм болгар халкы булып укмашуында
идеологик алшарт булды»
Мәкаләдә исламның болгар-татар мәдәнияте формалашуында һәм атнаң үсешендәге ролен
характерлауга да зур урын бирелгән. Исламны кабул итү болгарларга ул вакытта дөньякүләм алдынгы
урынны алып торган гарәп мәдәниятенә якынаерга юл ачты Шушы жирлсктә Идел Болгарстанында язма
мәдәният барлыкка килде, мәктәпләр ачылды, мәгърифәт чәчәк атты фән үсте, фәлсәфи һәм әдәби
әсәрләр язылды, галимнәр, әдипләр һәм шагыйрьләр ижат иттеләр Ислам мәдәнияте аерылгысыз рәвештә
шәһәрләр тормышы белән бәйләнгән Бу Идел Болгарсганы тарихында да үзен сиздерде Моның шулай
икәнен археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылсын 150 дан артык болгар шәһәре калдыклары ачык
күрсәтеп тора Бу шәһәрләрдә һөнәрчелек һәм сәүдә үсте, мәһабәт биналар калкын чыкты Нигезе Болгар
чорында салынган әлеге мәдәният Казан ханлыгы чорында да үзенең үсешен дәвам иттерде. Бу бигрәк тә
ислам традицияләре белән бәйләнгән мәктәп-мәдрәсәләр эшендә, китап таралуда, әдәбиятта,
һөнәрчелектә һәм төзелеш сәнгатендә, кабер ташларында ачык чагылды Казан ханлыгы җимерелгәннән
соң да татар халкы мәдәният өлкәсендә урнашкан шушы традицияләргә тугрылыклы булып калды
Идсл-Кама болгарлары һәм аларның варислары татарлар катлаулы тарихи юл үттеләр Алар
жиренә яулар ябырылды, аларның шәһәр һәм авылларын таптан илбасарлар узды Шуңа карамастан,
башта болгарлар һәм соңыннан аларның токымы татарлар халык буларак
үзләрен саклан кала алдылар һәм монда исламның роле хәлиткеч булды, дип басым ясан күрсәтә авҮор
Монгол яулары болгар жиренә зур һәлакәтләр китерде Шулай да болгар халкы үзенең исламга
нигезләнгән мәдәнияте үзенчәлекләрен саклап кала алды, илбасарлар тарафыннан момкинлекләре
чикләнгән булса да, үзенсн дәүләтен торгызды, яна жмрләр үзләштерде, шәһәрләр салды, һөнәрчелек,
игенчелек һәм сәүдәне үстерде Алтын Урда мәдәнияте формалашуда да, анда шәһәрләр барлыкка килүдә
дә. һенәрчелек таралуында да. ахыр чиктә анын халкының мөселманлашуында да болгарларның роле
гаять зур булды
Иван IV яулары болгарларның дәвамы булган татарларны яна авыр сынаулар алдына куйды. Урта
Идел буйларына үтеп кергән баскыннар Казан ханлыгын жимерделәр. андагы шәһәрләрне жир белән
тигезләделәр, халкын канга батырдылар Бу яулар үткән жирләрдә мәдәният учаклары сүиде. исән
калганнар үз илендә качак тормышына дучар ителделәр һәрторлс чаралар ярдәмендә аларны кочләп
чукындыру эше жәелдерелде «Шушы социаль экономик һәм милли кысырыклауларга. сәяси-хокукый
эзәрлекләүләргә, ачыктан-ачык үткәрелгән урыслаштыру сәясәтенә карамастан,—дип күрсәтелә
мәкаләдә. — татар халкы үзен саклап кала алды, үзенең милли үзенчәлекләреннән, мәдәниятеннән һәм
традицияләреннән аерылмады Бу очракта да инде милли аңның аерылгысыз олешенә. милли
үзенчәлекләрне саклауда идеология таянычка әйләнгән ислам хәлиткеч роль уйнады»
Автор шулай ук исламның болгар-татарлар тарихында әхлакый кануннар формалашуында һәм
үсешендә мәһим роль уйнавына да туктала Бу тема философия фәннәре кандидаты Р М Әмирхановның
«Ислам һәм татар социаль-этик фикеренең үсеше» дип исемләнгән мәкаләсендә алга таба үстерелә һәм
һәр яктан тәфсилләп анализлана. Исламны кабул итү. дип яза Р М Әмирханов, халкыбызның язмышында
яңа юллар сызды, доньяны аклауда аны янача фикерләүгә кигерде, аның рухи тормышын яна идеология
агымнар белән бәйләде, го- мумяешелея гуманистия принципларыннан булган гадәләт, мосәват,
мәрхәмәт, шәфкать иде яләрен аның ижтимагый аңының аерылгысыз олешенә әйләндерде
Мәкаләдә татарлар арасында ислам га нигезләнгән соңиаль-этик фикер үсешенең хосусиятләре
мәсьәләсе топ урынны алып тора Бу үсештә башлыча ике юнәлеш игътибарга лаеклы, дип күрсәтә автор
Аларның беренчесендә доньяви проблемалар остенлек итә һәм ул рационалистик фикерләүгә
нигезләнгән, ә икенчесе суфичылык һәм заһидлык белән бәйләнгән һәм ана мистик тенденцияләр хас Бу
юнәлешләрнең икесе дә исламның этик тагьлиматына ни тезләнгән булсалар да. фик^ләүдә аларның
беренчесе Әл-Фараби һәм Ибн Сина кебек хәкимнәрнең рационалистик философиясенә, ә икенчесе
суфичылыкның элгәрләреннән б\ т ran Бистами, Жүнәйдә һәм Хәллажлар тәгълиматына барып тоташа
Ижтимагый фикеребез тарихында беренче юнәлешкә хас төсмерләрне без Кол Гали. Котби. Сәйф Саран.
Мохәммәдъяр ижатында, ә икенче юнәлешкә хас тосмерләрне Мәхмүт Болгари. Хисам Кәтиб. Мәүла
Колый ижатында күрәбез Бу проблеманы һәрьяклап тикшергәннән соң, автор «Соци аль-этик фикердә
доньяви юнәлеш жәмгыять, дәүләт иминлектә яшәгән чорлар;ш һәм үсеш процессы кичергәндә яки
аларга тышкы куркыныч янаганда, дәһшәтле вакыйгаЛар барганда ачыграк чңгырый. Чонкн мондый
вакыйгалар ижтимагый фикерне гомумхалык. дәүләт мәнфәгатьләре даирәсенә туплый, ижтимагый
кичләрнең һәм шәхеснең ижади потенциалын активлаштыра. Жәмгыять кризис кичергәндә, аның
тормышында таркалу күренешләре туганда. ил-халык үзенең бәйсезлеген югалткан вакытларда исә
суфичылыкка хас әхлакый фикер осгенлек ала Чонкн социаль тормышта туган кыенлыклар кешенең
табигатендә яткан рухи һәм әхлакый сыйфатларга, изтелек. мәхәббәт һәм теләктәшлек хисләренә таянып
яшәешне саклап калу ихгыяжы тудыра». — дип яза
Шушы уңайдай автор суфичылык, заһидчылык идеяләренең татарлар арасында Казан ханлыгы
урыслар тарафыннан яулап алынып, милли мөстәкыйльлек ж уелгач. патша хокүмәтснең мосслманнарга
каршы кочләп христианлаштыру үткәрүе шартларында тирәнрәк тамыр жибәрүен күрсәтеп үтә Ә XVIII
гасырның азакларында, ижтимагый тормышның жан лануы һәм милли яңарышка ышаныч арту
шартларында исә этик фикердә доньяви мотивла) остенлек итә башлый, бетен кискенлеге белән социаль
үсеш мәсьәләләре алгы штанга куела Бу Т Ялчыгол, Г Утыз Имәни (ал-Болгари), Г Курсави ижатында
үзенең ачык чагылышын тапты, ә III Мәржани, X Фәсзханон. К Насыйри һәм III Күлтәси әсәрләрендә
исә ботсн кискенлеге белән куелды.
XX гасыр башларында, жәмгыять революцион тетрәнүләр кичергән чорда, этик фикерлә
революцион демократик тенденцияләр һәм социализм идеяләре үзләренең тәэсирен сиздерә башлый
Шул ук вакыт, дин күрсәтә автор, социализм турында сүз алын барганда алдынгы фикер ияләре аның
тормышка ашырылуын ислам нигезендә яткан гаделлек, тигезлек, теләктәшлек, шәфкатьлек идеяләре
белән бәйлиләр Бу исә сүз барган чордагы татар этик фи керендә милли традицияләрнең конбатышта
туган революцион теорияләр белән үрелеп үсә башлавын, ижтимагый фикергә эшк социализм
идеяләренең үтеп керүен күрсәтә
Журналда урнаштырылган мәкаләләрнең икенче бер торксменм тагар халкының үткәне
яктырты.та Болар арасыннан Америка Кушма Штатларындагы Висконсин-мэдисон уииверси тетм
профессоры ассистенты Юлай Шамил углының «Татарларда тарихи аңның үсеше Шиһабетдин Мәржани
һәм Алтын Урданың йозс» дигән күләмле мәкаләсен күрсәтеп үгәрго кирәк Мәкаләнең башында ук автор
тагарлар арасында тарихи аңның формалашу һәм үсүендә, шулай ук татар халкының фәнни тарихын
тудыруда Шиһабетдин Мәржани уйнаган ,рольне күрсәтеп үтә Мәкаләдә болгар, моселмон. татар, казан
татары этноннмиврына тәнкый ди анализ ясала Автор шулай ук. үтенең шәхси позицияләреннән чыгып,
халкыбызның
үткәне турында сүз алып бара һәм шул уңайдан -Ислам урта гасырда яшәгән болгарлар белән хәзерге
Казан татарларын тоташтыручы фактор булды- дигән фикер әйтеп үтә
Майами университетыннан (Америка Кушма Штатлары) профессор ассистенты Жанег Мартын
үзенең -Новгородта чукындырылган гаиләләр 16 гасырда ассимиляция- дигән мәкаләсендә патша
хөкүмәтенең торле сәбәпләр аркасында Мәскәү жиренә килеп чыккан татарларга карата үткәрелгән
сәясәтен яктырта Мәскәү дәүләтендә, дип яза автор, беренче мөселманнар XV гасырда күренә башлый,
ә XVI гасырда аларга кабиләдәшләренең икенче дулкыны кушыла Мәкаләдән рус хөкемдарлары ның
болар белән вакыт-вакыт камчы кулланып, ә вакыты белән прәннек ярдәмендә эш игүе күренә. Прәннек
беренче чиратта христианлыкка күчүчеләргә карата кулланыла, аларга төшемле хезмәт урыннары,
утарлар бирелә 1533 елны, мәсәлән. Касыйм ханы Шаһгали Василий Ш-нең ачуын чыгара һәм үзенең
150 яраны белән кулга алына Боларның күбесе ач үлемгә дучар ителә, ә кайберләре чукынып урыс
хезмәтенә күчә Шушы вакыйгадан соң бер ел үткәч, архиепископ Макарий кочләү юлы белән 170 татар
хатынын һәм аларның балаларын чукындыра Казанны алганнан соңгы елларда Новгород жирләрендә
яңа алпавытлар төркеме барлыкка килә һәм алар барысы да -Казанский» дип теркәлгән булалар 1577
елны рус армиясе составында йомышлы татарлар литвалыларга һәм кырымлыларга каршы сугышка
әзерләнгән зур бер төркем хасил июләр Ә бер елдан соң немецларга каршы сугышта 6500
чукындырылган татар катнаша Ахырда автор христианлыкка күчкән бер гаилә мисалында Новгород
жирләрендә чукындырылган татарларның ассимиляцияләнү процессының ничек баруын күз алдыннан
кичерә Бу төркем озак еллар буена урыслар арасында яшәп тә. үзләренә хас традицияләрне саклап
килделәр, ассимиляция процессы кыенлык белән барды, дип күрсәтеп үтә
Венгрия галимнәре Георгий Ледерер һәм Иболья Такашларның -Польшада мөселманнар- дигән
мәкаләсендә Польша һәм Литва жирләренә татарларның килеп утыруы һәм мөселман жәмгыятьләре
формалашуы процессы яктыртыла Авторлар күрсәтеп үтүенчә, бу тобәкләрдә беренче татарлар XIV
йөзнең башында килеп утыралар һәм боек Литва герцоглары аларны хәрби хезмәткә тарталар Тора-бара
аларга жир бүлеп бирелә XVI гасыр урталарында Казан һәм Әстерхан ханлыклары урыслар
тарафынннан яулап алынгач, Польша һәм Литва жиренә качаклар агымы көчәя Польша һәм Литва
территориясендә татар катламы сугыш кырында әсирлеккә төшкән кырымлылар хисабына да арта бара
Төрле елларда горле төбәкләрдән килеп урнашкан һәм эгник чыгышлары төрлечә булган шушы кешеләр
тора-бара Польша татарлары дип аталучы бердәм төркем булып формалашалар Алар хәзер 2200 кеше
исәпләнә һәм берничә мөселман жәмгыятенә берләшәләр. Бу жәмгыятьләр регуляр рәвештә мөселман
бәйрәмнәре үткәрәләр, үзләренең -ӘлИслам- исемле газеталарын чыгаралар, оч-дүрт елга бер мәртәбә -
Ориснт Сокольский- дигән милли фестиваль үткәрәләр
Тарихка кагылышлы мәкаләләрнең бсрничәссндә милләт һәм милли хәрәкәт мәсьәләләре
яктыртыла Болар арасыннан беренче чиратта доктор Даниел Шиферның (Мичиган университеты) -
НЭПның башлангыч чорларында милли тигезлек мәсьәләсе 1920—24 елларда Татарстан жөмһүриятендә
фракцияләр- дигән мәкаләсе игътибарга лаек Беренче чиратта автор большевиклар вәгъдә иткән милли
азатлык лозунгаларының урыс булмаган халыкларны революция ягына таргуда һәм гражданнар
сугышында жиңүдә хәлиткеч роль уйнаганын күрсәтеп үтә Шул ук вакытта партия өчен топ максат
дөньякүләм революция ясау һәм пролетариат диктатурасы урңашттЯру булып калды Милли
проблеманы хәл игү исә шушы топ максатка буйсындырылды Мондый каршылыклы сәясәтне үткәрү
төрле агымнар тууына кигерде. Мәкаләдә шушы апамнар арасындагы мөнәсәбәтләргә анализ бирелә
-Сул- агым тарафдарлары. — дип яза автор,—милли аерымлыкларга әһәмият бирмәделәр һәм
пролетариат диктатурасы өчен көрәшне беренче планга куйдылар Пролетариатның топ массасы
руслардан торганлыктан, алар үзеннән-үзе революциядә русларның житәкчелек ролен яклау юлына
бастылар. -Уңнар- исә татар пролетариатының азчылыкны тәшкил итүен һәм түбән квалификацияле
булуын истә тотып фикер йөрттеләр Шуннан чыгып, алар милли азатлык хәрәкәте татар буржуазиясе
һәм игенчесе белән союзга керергә тиеш, дип хисапладылар Шуңа күрә аларга буржуаз милләтчеләр
тамгасы тагылды. Оченче бер апам да бар иде Монысының тарафдарлары, «суллар -дан аермалы буларак,
милли мәсьәләләрне инкарь итмәделәр һәм руслар белән рус булмаган халыкларның сәясәт, икътисад
һәм мәдәният өлкәсендә тигез хокуклыгын алга сөрделәр һәм моны милли автономияләр кертү юлы
белән тормышка ашырырга тырыштылар. Мәкаләнең ахырында автор шушы агымнарның бәрелешүе
шартларында Татарстанда барган сәяси көрәшкә туктала.
Күренекле жәмәгать эшлеклссс Зәки Вәлиди Туганның журналга урнаштырылган икс мәкаләсендә
дә милли азатлык мәсьәләләре яктыртыла Мәкаләләрдән алла Зәки Вәлиди турында биографик белешмә
бирелә һәм аның тагар-башкорглар арасындагы милли хәрәкәттә тоткан урыны тасвирлана Журнал
редакторлары Зәки Вәлидине рус большевиклары белән хезмәттәшлек итүенең мөмкин булмаганлыгын
аңлаган беренче мөселман лидерларыннан икәнлеген күрсәтәләр һәм шул ук вакытта аның 1919 елда
советлар ягына күчүенең Колчак* ны тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйналганлыгына да игътибар итәләр
Ә аның. Советлар белән араны озеп, басмачылар белән элемтәгә керүе башка мөселман лидерларына,
беренче чиратта. Солтангалисвкә карата Сталинда дошманлык уты кабынуына сәбәп булды, диелә.
Зәки Вәлидинең беренче мәкаләсе -Россия мөселманнарының бүгенге хәле- дип атала һәм анда
большевикларның моселман халыкларына карата үткәргән сәясәтенә бәя бирелә, аның шовинистик
характерда булуы һәм бу халыкларны ассимиляциягә юнәлдерелгәнлеге
ачып салына «Торкестандагы проблемалар» дигән мәкаләдә исә бу регионның тарихи үткәне яктыртыла
һәм XX гасыр башындагы экономик үзгәрешләр аның киләчәгенә киң юл ача иде. дип күрсәтелә Әмма рус
хокүмәте ул жирләргә русларны күчертеп утыртуны кулайрак таба һәм шуның белән милли капиталның
үсеш ю,тын кисә, нәтижәдә җирле ххтык феодал хора фатлар коллыгында калуга дучар ителә
Большевиклар исә, сүздә колонизаторлык сәясәтенә каршы корәш лозунглары күтәрсәләр дә. эштә царизм
сәясәтен дәвам иттеләр Төркестанның экономик, мәдәни һәм социаль коллыктан котылу юлы бары бер,—
ди ангор. —ул да булса, сәяси бәйссзлсккә ирешү.
Телгә алынган мәкаләләргә үзенең эчтәлеге белән Г Ибраһимов исемендәге институтның фәнни
хезмәткәре Рафаил Мохәметдиновның «Социализммы яки феодализммы'’» дигән язма сы да аваздаш Бу
язмада XIX гасырда патша Россиясендәге социаль структуралар белән XX гасырда СССРдагы иҗтимагый
монәсэбәтләр үсешенә чагыштырмача анализ ясала һәм автор, соңгылары да феодаль характердалар, дигән
нәтижәгә килә Ахырда ул бу анализны милли монәсэбәтләр яссылыгына күчереп, аларның да феодаль
характерда булганлыгын, бу система яшәгәндә милли тигезлекнең мөмкин түгеллеген күрсәтеп үтә
Кызганыч ки. дип яза автор, милли мәсьәләләрдә шушы система кысаларында фикер йортү идарә
даирәләренә генә түгел, күп кенә урыс интеллектуалларына да хас Алар да илдәге кимсетелгән
халыкларның хокуклары урыслар белән бер тигез булырга тиешлеген күз алдына да китерә алмыйлар
Журналда урнаштырылган мәкаләләрнең бер төркеме татар халкының тарихында күренекле роль
уйнаган шәхесләргә багышланган Болар арасыннан беренче чиратта тарих фәннәре кандидатлары ill
Мохәммәдьяров һәм Б Солтанбековларның «Мирсәет Солтангали- св тормышы һәм язмышы» дигән
мәкаләсен күрсәтеп үтәргә кирәк Билгеле булганча. М Со- лтангалиеннең эшчәнлегенә моңа кадәр
илебездә чыккан матбугатта гел тискәре бәя бирелеп киленде Чит илләрдә чыккан хезмәтләрдә исә М.
Солтангалиев эшчәнлегенә объектив бәя бирүгә, бу эшчәнлекне һәр яктан анализлауга омтылыш яшәде III
Мохәммәдьяров белән Б Солтанбеков мәкаләсе — сонет авторлары тарафыннан М Солтангалиев турында
объектив планда язылган һәм чит илдә донья күргән беренче хезмәт Мәкалә авторлары бу күренекле
жомәгатъ эшлеклссен катлаулы тормыш юлы үткән каршылыклы шәхес буларак характерлый лар һәм 20—
30 елларда аның турында «Партия тарихының кыскача курсы» рухында язылган хәзмәтлардо аңа бирелгән
бәяләмәләрнең урынсыз икәнлеген ачып салалар. Бу уңайдан мәкаләдә билгеле тарихчы һәм публицист А
Антонов-Овсеенконың «Солтангалиев Сталин провокацияләренең корбаны булды»,— дигән сүзләре
китерелә
Мәкаләдә М Солтангалиевнсц тормыш юлы һәм эшчәнлеге яхшы ук тулы яктыртылган һәм ул
Татарстандагы революцион вакыйгаларда һәм милли хәрәкәттә актив катнашкан сәяси эшлекле буларак
характерлана Аның Татар-Башкорт жомһүрияте тозүгә һәм гражданнар сулашы елларында акларга каршы
хорошие оештыруга керткән хезмәте аеруча басым ясап күрсәтелә Мәкаләдән Солтангалиев милли
хәрәкәтләрнең хәзерлекле җитәкчеләреннән берсе буларак күз алдына килеп баса.
С. Солтан (Уфалы) үзенең журналда басылган күләмле мәкаләсен «Гаяз Исхакый-Идел лс (1878—
1954) кыскача тәржемәи хәле» дип атаган Мәкаләдә тон урынны күренекле жомәгатъ эшлсклссс һәм
язучының олы тормыш юлына, ижадн эшчәнлегенә ясалган анализ алып тора Мәкаләдә китерелгән
мәгълүматлардан Г Исхакый күз алдына халкыбызның тарихын, тормышын, ислам мәдәниятен тирәитен
белгән яхшы әзерлекле әдип, журналист һәм милли-азатлык хәрәкәте вәкиле буларак баса Автор Г
Исхакыйның эшчанлеген өч дәвергә бүлеп карый I) Милләтне агарту, халык арасында мәгърифәт тарату
өлкәсендәге эшчәнлек, 2) Россиядә яшәүче төрки халыкларның тигезлеге очен корәш, 3) Идел буе
төркиләренең милли бәйсезлегс өчен корәш
Мәкаләнең авторы Г Исхакыйның сәяси эшчәнлегенә тукталып, аның беренче адымнарын соңыннан
«Азатлык» исеме алган яшерен шәкертләр оешмасына нигез салуда һәм шушы оешманың легаль булмаган
«Тәрәкъкый» исемле газетасын чыгара башлауда күрә Бу эшчәнлек ахырда аны эсерлар партиясенә китерә
һәм 1905—07 елгы революция вакытында ул шушы партиянең актив эшлсклесенә әйләнә Ул чыгарган
«Таң йолдызы» газетасы үзейең сугышчанлыгы белән аерылып тора Г Исхакый күп торлс эзәрлекләүләргә
дучар ителә, шу лай да үзенең ижтимагый-сәяси эшчанлеген туктатмый, яңа газеталар чыгаруны оештыра,
милләт азатлыгы очен армый-талмый корәш алып бара Февраль революциясеннән соң аның бу хорошо яңа
төсмерләр ала. колачын киңәйтә Ул мөселман съездларының эшендә актив катнаша, «Идел-Урал штаты»
төзүнең инициаторларыннан була Идел Урал буенда барган корәш большевикларның жиңүе белән
тәмамлангач, Г Исхакый чит илгә китә Һәм анда та тарларны берләштерү, аларның милли оешмаларын
тергезү буенча актив эш алып бара. Берлинда «Милли юл». Манчжурнядә «Милли байрак» газеталарын
оештыра Шул ук вакытта ут әдәби-ижадн эшчәилегеи дә туктатмый. Безнең матбугатта I Исхакыйны немец
фашистлары белән элемтәдә булуда, Гитлсрга хезмәт итүдә гаепләүләр булды Мәкаләдән бу гаепләүләрнең
урынсыз икәнлеге күренә «1939 елгы Мәскәү-нсмсц килешүе һәм Польшаны бүлгәләү Гаяз Исхакыйның
актив сәяси эшчәнлеге туктауга китерде Ул җитәкләгән «Прометей» җәмгыяте огъзалары Польшаны
ташлап киттеләр 1939 елның сентябрендә немец юлбашчыларының әмере белән «Милли юл* газетасы
ябыла Ә Гаяз Исхакый Торкияго килеп урнашырга млжбүр була» Монда ул икенче бөтендөнья
сугышыннан соң. милләттәшләрен берләштереп. «Милли моркоз»го нигез сала «Үзенең эшчәнлеге
белән,—дип тәмамлый автор мәкаләсен,—Гаяз Исхакый «Идел-Урал буйлары өчен азатлыкка, бәйсезлсккә
бару юлларын яктыртты»
Журналда сүз барган олы шәхесләрнең тагын берсе —Галимҗан Баруди (1857—1921), Аның
турындагы мәкаләне Истанбулдагы Мәрмәре университетының тарих фәннәре буенча доценты Надыйр
Дәүләт язган Галимҗан Баруди да безнең матбугат битләрендә яхшы ук тапталган шәхес. Аңа
реакционер, карагруһлар иярчене, азатлыкка омтылучы кочләрне эзәрлекләүче, дигән бәяләмәләр
бирелеп килде Мәкаләдә китерелгән мәгълүматлар аның эшчәнлегенә ачык күз белән карарга һәм
объектив бәя бирергә мөмкинлек тудыра Мәкаләнең башында ук автор Г Барулиның татарлар
арасыннан чыккан югары дәрәҗәле мөдәррис (остаз, укытучы) һәм яңа рухта язылган күпсанлы
китаплар авторы булуын күрсәтеп үтә Мәкаләдә шулай ук Г Барулиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге
тәфсилләп яктыртыла Ул Казандагы жәдид мәдрәсәләренең беренчеләреннән булган «Мөхәммәдия»го
нигез сала һәм бу мәдрәсә тиздән татарлар арасында мәшһүр мәгърифәт учагына әйләнә Анда
шәкертләр, дини тәгълиматтан тыш, дөньяви фәннәр — мантыйк, тарих, тел, әдәбият, жәгърәфия,
математика, физика, химия, биология һ б. өйрәнәләр 1905—07 елгы революция елларында шушы
мәдрәсә азатлыкны максат итеп куйган «Ислах» хәрәкәтенең үзәгенә әйләнә 1906—1917 елларда Г.
Баруди җәдитчелек характерында булган «Эд-дин вә әл-әдәб» дигән журнал чыгара. Ул Россия
мөселманнарының барлык съездларының эшендә актив катнаша. Үзенең шушы эшчәнлеге өчен патша
властьлары тарафыннан эзәрлекләнә 1917 елда Г Баруди беренче мәртәбә альтернатив тәртиптә сайлау
юлы белән Россия һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана Аның белән бергә,
диния нәзарәтенең әгъзасы һәм казый итеп хатын-кызлардан беренче мәртәбә Мохлисә Буби сайлана.
Вафатына күп калмаган көннәрдә (1921 ел), Г Баруди ачыгучыларга ярдәм оештыру буена актив эш
алып бара Автор үзенең мәкаләсен «Баруди Россия мөселманнарының, бигрәк тә татарларның һәм
башкортларның дини һәм мәдәни тормышларына үзенең зур өлешен кертте»,—дип тәмамлый.
Журналның хроника бүлегендә Татар ижтимагый үзәгенең беренче корылтаена кагы лышлы
материаллар урнаштырылган Башта корылтайның узуы турында хәбәрләр бирелгән, ә аннары
корылтайда кабул ителгән карарлар китерелгән. Әйтергә кирәк, бу гыйбрәтле хәл Татар ижтимагый
үзәге беренче корйлтае карарларының мондый тулы тупланмасы алегә кадәр татар матбугатында да,
рус матбугатында да басылганы юк Мондый мактаулы эш әлегә чит ил матбугат органы тарафыннан
гына башкарылды
Журналның ахырында Надыйр Дәүләтнең 1985 елда Анкарада «Россия төркиләренең милли
азатлык өчен көрәше тарихы (1905—1917)» исеме белән төрек телендә чыккан китабына Тадеуш
Святочковскийның рецензиясе урнаштырылган. Рецензиядән күренгәнчә, китапта 1905—07 елгы
рсвоЛюциядән соң татарлар арасында җәелгән милли хәрәкәткә дә һәрьяклап анализ ясала, милли
яңарыш өчен көрәш тарихы яктыртыла, милли мәдәниятне үстерү, уку-укыту эшләрен заманча итеп
кору өчен булган омтылышлар турында тулы мәгълүмат бирелә, иҗтимагый тормышта җәдитчелек
уйнаган роль һәрьяклап тикшерелә
Күргәнебезчә, журнал битләрендә тарихыбызның һәм мәдәниятебезнең моһим сәхифәләре
яктыртылган. Журнал редакторлары көнбатыштагы укучыларга киң һәм күпкыр лы мәгълүматлар
җиткереп, халкыбыз өчен игелекле эш башкарганнар Моның өчен рәхмәтләребез зурдыр.
Яхья АБДУЛЛИН.
Роза МӨХӘММӘТДИНЕВА.

Реклама