Логотип Казан Утлары
Роман

ТАҢ ҖИЛЕ

9

Кая барып бәрелергә белмәгән Нуриасма төштән сон идарәгә юл тотты. Анда автомеханик очрады. Мизхәтнен машинасын гараж янында күргән илем, белмим, басудан ашлык ташый-’ дБгр, диде. Нуриәсманың күңеле бераз тынычлангандай булды, ләкин бу бит әле малае өйгә кайтачак, алар уртак тел табачак дигән сүз түгел иде Әгәр теге чактагы авылдан китү турындагы уйлары кабат кузгалса? Нуриасма нишләргә тиеш’ Нишли ала сон’’ Ул борчулы уйларына батып кайтканда, кибет гәп бер букча алма күгәреп Бәрия килеп чыкты. Исәнме, җиңгәчәй, ул елмасп-көлеп аның каршына килде дә кыпкызыл оч зур алма сузды. Мә әле. чәй эчәрсең. Нуриасма алмаларга үрелмәде. Аның карашы ачулы иде Мине алма, Мизхәтне аракы* белән алдыйм дисеңме'.’ Инг инде, җиңгәчәй! Әллә без туган түгелме'’ Эшгән соң чәй эчеп чыккан икән, шуннан дөнья җимерелмәг әндер! Болай да монахка әйләндереп бетердең, дуадак каз сыман ялгыз йөри, мескен. Аның өчен син кайгырма, мин кайгырган да бик җиткән, диде дә Нуриасма үтеп китмәкче булды, әмма Бәрия анык беләгеннән тотты. Кит әле юлымнан! диде Нуриасма беләген тартып алып Үзеннән кәҗә тәкәсе исләре килә. Тфү! Син ашыкма әле. җиңгәчәй, өр-яңа хәбәр алып чыктым кибеттән Әнә теге матайны күрәсеңме? Күрәм, сукыр түгел лә. диде Нуриасма юл читендәге бишекле зәңгәр мотоциклга карап куеп Кемнеке икәнен беләсеңме9 Миңа нәрсәгә ул?- Нуриасма кигмәкче булды. Бәрия тагын аркылы төште. Бу матай сыер фермасы мөдиренеке, диде Бәрия Булса соң! Каршымда сазанын торма әле. өйдә эшем муеннан. Ферма мөдиренең кем икәнен әйтимме сон? Бәрия ана башын кыегайтып карады. Мәдинә ул. Мәдинә?! Ахыры Башы 10 нчы санда Хорм.нн- укучылар! Сезне «Бетнсн тормьии Бе шен •> ыбиат» гиган сой юшүю чакырабыз К — Әйе, өч көн инде. Гаделлек бар ул, җиңгәчәй. Син берүзең калдың. Мәдинә гариза биргән. Гарифҗан айнык иде. җинаять эше кузгатмавыгызны сорыйбыз, дип. Урманга барган теге ике кеше дә кирегә уйлаган. - Гомергә чама белмичә алдаштың, Бәрия! диде Нуриасма, ана усал текәлеп. — Ышанмасаң. Мәдинәнең үзеннән сора. Әнә кибеттән чыга .. Бәрия Kepi-керт басып китеп тә барды. Нуриасма Бәрия әйткәннәргә ни ышанырга, ни ышанмаска белмичә мотоциклга таба атлады. Мәдинә бер төргәк резина көпшә күгәреп чыгып килә иде. Аны мотоцикл бишегенә салып, хәл-әхвәл сорашкач. Нуриасма аны чәйгә чакырды. — И Нуриасма апа, җәйләүдә көтеп калдылар, менә шушыңа i ы на кайткан идем, диде ул кабаланып. Әкрәм рәтләнәме соң. беркөнге кебекме хәле? — Әлегә бер килеш шул, һаман урында. — Алай икән.—дип сузып куйды Нуриасдта Кызым, сине гариза язгансың дип ишеттем. Хакмы0 Шуның ниндидер билгеләрен эзләгәндәй, Нуриасма аны баштанаяк күздән үткәрде Аягында резина итек, өстендә төсе шактый уңган кара халат, башында кечкенә өчпочмаклы яулык. И Нуриасма апа! диде Мәдинә әрнүле тавыш белән. Язмый нишлим?! Башым тәмам катты. Аларны бәхетсез итеп, без бәхетле булырбызмы! Мәдинә дымланган күзләрен күрсәтмәс өчен башын читкә борды. Син бит, кызым. Рәмзинең җеназасы өстендә бөтен халык алдында вәгъдә бирдең. Әле ун көн дә үтмәде аңа. Оныткан булсаң, хәзер кабатлап күрсәтәм. - Ничек онытыйм, ничек онытыйм?! Гел минем янда бит ул. — Соң шулай булгач? Бу бит хыянәт! Мәдинә яшь белән мөлдерәп тулган күзләрен кинәт Нуриасмага борды, борын яфраклары, иреннәре кал тырады. — Ничек син миңа шундый сүз әйтә аласың. Нуриасма апа?! Хыянәт би! шундый әшәке нәрсә... Мин ул хакта уйлый да алмыйм! Ә син. . минем болай да телгәләнгән йөрәгемне телгәләп. Нуриасма инде бу сүзне башлаганына үкенде дә. тик рәнҗеше үкенүне җиңде. — Ярый, ярый, анысы калсын Ә мин? диде ул тавышын күтәреп.— Мине уйладыңмы син?! — Сине? Мәдинә берни аңламаган битараф карашын аңа төбәде Мине. Үземне генә калдырганыңны уйладыңмы’ Башта минемчә сөйләп, хәзер миңа каршы... ялганга күчкәнсең... — Соң Гарифҗаннар кызганыч бит. Аннары. —Мәдинә әз генә уйланып алды. Барыбер бит инде... — Нәрсә барыбер0 — Барыбер айнык дип справка бирелгән... Синең белән без икәү күпме тырышсак та Мәдинә кинәт кулларын Нуриәсманың иңбашына салды, аңа ялварулы төбәлде:—Нуриасма апа. әйдә син дә күрсәтмәңне үзгәрт.. Нуриасма аның кулларын кискен генә иңбашларыннан алып куйды Әллә Рәмзи каршында да. халык төртеп күрсәткәндә дә үзең генә булудан куркасың? Янында үзең кебекләр күбрәк кирәкмени0 — Мина беркем дә кирәкми хәзер Кешелеклелек дигән нәрсә бар бит әле. — Кешелеклелек битлеге астында эш игүчеләр күп ул. кызым' Кемнәр белән икәнеңне уйла Без төзегәнне сез җимерәсез дигән сүз бу! Мәдинә ярсып КИ1 IC. — Әйтмә миңа андый сүзләр. Нуриасма апа!—диде ул әрнүле тавыш белән. Кышын-җәен өстән каткан халат, аяктан резина итек 4 төшми. Сигезенче классны бетергәннән бирле тизәк ерып, шунын әче нарын иснәп өч йөз алтмыш биш көн фермада мин Шушы куллар ни җимерсен?! Ул яргаланган, тырнаклары купшаклан, ки телгәләп беткән кулларын аңа ia6a сузды Нуриасма әллә нишләп китте. Бу куллар нәкъ Нуриас- малар, Маһинурлар. Мосаллиялар куллары төсле, алар язмышы да анын язмышы иде. Бу кулларга карарга кызганыч иде. Их. кызым, кызым, диде ул аның бирчәеп беткән кулларын сыпырып. Күзгә күренмәс әйберләр җимерелә шул... Син бүген бернинди начарлык эшләмәдем, дип уйлыйсың. Булса да әз генә, энә очы кадәр генә гаебем бардыр, дип уйлыйсын Ялгышасын, кызым Өрфия калынлыгы гына түбән төплекме, беттем, дип уйла. Ә өрфия калышлыгы күтәрелү өчен кайчак га бер кеше гомере дә җитми Кем белә, моның өчен берничә буын гормышы кирәктер. Яманлык җиңеп килә .. Кем сине бәхетсез ил ге? Үзен ныклабрак уйлап кара тагын. Нуриасма аның аркасыннан катын сөйде дә китеп барды Артына борылып карамады, әмма мотоцикл тавышы ишетелмәде. Бәлки Нуриасма игътибарга алмагандыр, чөнки ул Мәдинәнең Рәмзи җеназасы өстендә өзгәләнеп әйткән сүзләрен, аның шул чак тат ы һәр хәрәкәтен хәтереннән уздыра-уздыра. уйга батып кайтты. Ничә генә көн үтте, Рәмзи рухы өстендә ялган белән хыянәт калыкты. Моңа сәбәпче газиз хатыны белән якын туганы иде Житәкче халыкка каршы, хатын иргә каршы, бала ага-аиата каршы, туган туташа каршы Хөснул.тин Бә- рия... Хәдичә . Мәдинә.. Мизхәт Тикшерүче. Врачлар.. Урман кисүчеләр . Бөтенесе ялган эчендә быкырдый Нуриасма капканы авыр тык белән генә ачын керде дә болдыр баскычына утырды Күзе белән Маратны эзләде, әтәр ул ишек алдында булса, су алып чыктырыр идем, дип уйлады, тик опыты күренмәде Аның күкрәге түзә алмаслык булып яна иде. күз алды томаланып-тома танып китте, колагы шаулады, ике чигәсенә пидер бәрде. Ләкин болар бар да әһәмиятсез иде «Ә кем алдашмый соң'1 » дип уйлады ул алъяпкыч итәге белән маңгай тирен сөртеп. Бу сорауга җавап эзләп утыра тортач. шундый уйга килде: ул санаганнар ялганның бәләкәе генә бит! Әле тот арыдан ук килтән олы япан бөтен халыкны һәр минут тис тә с т тар буе агулап килтән олы ялган бар бит' Авылны күтәрәбез, чәчәк аттырабыз, диделәр Күтәрелмәде дә. чәчәк тә атмады авыл Ин те ки теп хәзер әйттеләр җитмеш елдан артык авылны талаганбыз, җитте, аякка бастырабыз, диделәр Шулай диделәр дә тагын тишек кәлүшкә утырттылар Бастырулары шул булды Бервакыт егерме елдан комму шым була дигәч, и куанган иде Нуриасма' Фермата килен бер инструктор шул турыда сөйләгәндә. Хәдичә «Вакыт үткәреп, әкият сөйләмәгез әле», дип Чыкты да китте Ә Нуриасма чын-чып.тап ышанып, хуплап шунда чытыш ясаган иде Соңыннан идарәгә чакырып «Син партия һәм совет хөкүмәте политикасына каршымыни?» дип кыса башлагач. Хәдичә елый-елый ялварып кына котылган, диделәр Ә хәзер ни үзгәрде? Әйбер ләрнең хакын күтәрмибез, дин сөйләделәр, сөй тә теләр дә кү т күрмәгән, колак ишетмәгән бәяләр ясадылар да куйды тар Ип югары мөнбәр тәр- дән торып. «Азатлык алыт ыз. һәр милләтне чәчәк ат тырыйк», дип. һәр гумыш көн авызларыннан гокерек чәчәләр, ә үзләре кораллы таскәр. танклар белән шул сөйләгәннәренә каршы юра тар Я паплатан саен кызарып та карамыйча татын ни йөзең бе юн халык, и т каршына чытарга мөмкин?! Моның өчен нинди вөҗдан нинди намус кирәк? Ник бо тан’ Кайчанга кадәр? Халык ничек түзә’ Нуриасма.тар моны күпмедер аңлап га яшәде.тәр тәбаса' Әмма тлскке ялганнарны аклап, ялганнар ун тан чыгарыла торды Ә югарыдан төшкән һәр сү т иие дип кара тлы атта ышанмыйча ярамый иде. Әз генә түзик, тиздән барысы да ү-згәрәчәк. әйбәтләнәчәк дигәнгә кемнең җаны зремәсен сон" Менә хәзер кат пака тлы ялган пәрдәләрен астан да. өстән дә умыра башлат ач. бу коточкыч хәлгә гаҗәпләнергә генә калды. Ә ялган үзе, аңа төртеп күрсәтеп торуга карамастан, кимемәде, көчәйде генә. Ялганлаучылар тагын да хәйләкәррәк була бара. Мизхәте дә шундый булыр микәнни? Ана би! үзенә ышангандай ышанган иде Нуриасма. Мәдинәгә дә шулай ук Бәлкем, бу дөньяда ялганламыйча яшәп булмыйдыр? Бәлкем, моңа тормышның бик мөһим, бер төп нәрсәсе сәбәпчедер? Әгәр ялган ата-ана белән баланы, ир белән хатынны кара-каршы куеп, гаиләне җимерә икән, дусны дус, туганны туган белән чәкәләштереп, нәсел-кавем җепләрен өзә икән, ник әле ул милләтләрне суештырмасын да. ил тикле илне таркатмасын? Ул исе-акылы китеп, хәвефле уйларына батып утырган саен, үзен бер куркыныч, сәер тойгы били баруына игътибар итте. Әйтерсең лә аның өстенә ко ючкыч дивар акрын гына ава иде Аны аудармый калу мөмкин түгел, ул берүзе, янында ярдәмгә беркем дә юк иде. Дөрес, бу күренмәс диварның теге ягына чыгып, үзеңне сытылудан коткарып була. Бәлкем, шулай итәргәдер? Юк, диде ул үз-үзенә. Диварны аудармыйча тотып торучылар кирәк. Нуриасма ак нур булып аларны чакырачак. Ул үзе хәзер кирәкми, бөтен өмет аларда, аны күрүчеләрдә, аңа иярүчеләрдә. Диварның тыныч, имин ягына чыгу бөтен яшәгән тормышыңны, аның төп мәгънәсен юкка чыгару, шуны үзең аяк астына салып таптау булыр иде Шуңа күрә ул андый котылу мөмкинлегеннән баш тартты. Бу карар катгый иде... 10 Автобус нәкъ кибет каршында туктады Алар, чемодан-сумкаларын тоткан килеш кырын-кырын атлап үтеп, Күкеле туфрагына төштеләр. Автобус кузгалуга, Фәрит чемодан белән зур сумканы алды. Нәсимә ридикюле белән чүпрәк букчаны күтәрде. Үзләренең өенә якынлашканда урамның каршы ягыннан күршеләре Хәдичә түтинең килүе күренде. Ләкин ул юл уртасыннан кайтучы Фәрит белән Нәсимәгә игътибар да итмәде. - Хәдичәтти! дип кычкырды Фәрит елмаеп. Хәдичә туктап артына борылды, Фәрит белән Нәсимә кирегә — аңа таба кит геләр. Танымыйсыңмыни, без бит бу. диде Фәрит, күрешергә кулын сузып. Хәдичә ничектер каушаган кебек булды, бер урында таптанды. Ашыга идем абайламаганмын. Исән генә кайтып җиттегезме? Ул ашык-пошык кына күреште дә борылып юлын дәвам итте. Нәсимә сумкасына иелде: — Хәдичәтти. мә әле. күчтәнәчләр белән чәй эчәрсез. — Юк. юк. берниегез дә кирәкми, алганнан да болайрак, рәхмәт.____ диде Хәдичә, йөгсрә-атлый китеп тә барды. Фәрит белән Нәсимә аптырашып басып калдылар Йә. ярый, өйләренә кертеп чыгарсың,— диде Фәрит кул селтәп. ___ Хәдичәттинең кәефсез чагынарак туры килсәң, орышып гашларга да күп сорамый ул. Киттек. Алар, күтәренеп, юлларын дәвам иттеләр. Әнә ул газиз нигез Күңел мөлдерәмә тулган. Менә уртасына зур чәчәк төшерелгән таныш зәңгәр капка, менә өй түрендәге юкә агачы. әнә карт гупыл, аннан да ерак түгел шомырт агачы Фәрит кечкенә капканы ачты, алар канат белән себергәндәй чиста ишек алдына керделәр. Ят кешеләрне күрүгә, юлбарыс төсле сырлы-сырлы соры песи баласы койрыгын тырпайтып, веранда астына чумды. Ул арада өйалды ишеге ачылып китте һәм әниләре күренде Ул былтыр Фәрит белән Нәсимә бүләккә алып кайткан вак зәңгәр чәчәкле ефәк күлмәктән иде Әниләре аларның кайтып килүен тәрәзәдән күреп, күлмәген алыштырган, ахрысы 6 хәзер изүендәге сәдәфне эләктереп азаплана, дулкынланудан бармаклары тыңламыйлар Башына ак яулык чөйгән, чулпылары чынлап куйды. Фәриткә әнисе тагын да ябыга төшкән, йөзе дә агарыбрак киткән төсле тоелды. Баскыч сан-сары итеп юылган булганга, ул аяк киеме белән керергә кыймады, сандалиларын ычкындырырга ниятләде, әмма иелергә көче җитмәде, әнисенен йөзеннән күзләрен ала алмады. Анын һәр җыерчыгы җылылык бөрки, һәр сызыгы дөньяның әллә нинди гүзәллекләреннән дә газиз һәм кадерле иде. бу йөздән башка тормышны, яшәүне күз алдына кигереп булмый иде. Фәриг шактый вакыт күзләрен аңардан ала алмыйча басып торды. Ул арада Нуриасма елмая-елмая кулларын сузып баскычтан төште. Фәрит әнисенен гомер буе урак-чалгы. көрәк-сәнәк. китмән, балта-пычкы төшмәгән кулларын учларына алды. Исәнме, әнкәй! Исән-сау тордыгызмы7 Исән, улым, исән! Аллага шөкер. Гомер буе. көн саен туфрак, су. үлән. тоз. камыр белән эш итүче бу куллар, жир төсле яргаланган булсалар да. бишектәй йомшак, күкрәк сөте кебек җылы иделәр Аларнын кытыршылыгы пешкән икмәк өстенең кытыршылыгы кебек иде. Фәритнең бу кулларга битен куясы килде, ләкин моны лиләп булмый, чөнки шундый илаһи затка бит белән орыну аларны түбәнсетү кебек тоелыр сыман иде Нәсимә бианасын кочаклап алды, җилкәләреннән сөйде Фәрит аңа өнәмичә карап горды. Хатынының әнисен кочаклау, сөю гадәтен ошатмый ул. Үзенә әйтә дә алмый, ләкин күңеле анын бу гадәтен кабул итми иде Әнкәй ул изге зат. Аны чат-чаг үбеп булмый, анын алдында кайберәүләр кебек майкатрусик тан да йөреп булмый Анын яныңда икәнен тою гына да берни белән алыштыргысыз бәхет Ул үзе дә әнисенең аны үсеп җиткәч кочаклан, үбеп утырганын хәтерләми. Еллары да кырысрак булгандыр. Әнисе йомшак кына игеп башыннан сыйпар, аркасыннан кат ып сөяр иле, шуннан да рәхәт нәрсә булмас иде. Ул бу рәхәтлекне хәзер дә тоя. иң авыр чакларында әнисенең шушы саран гына иркәләвен исенә төшерә Шуңа күрә Нәсимәнең мөгамәләсен Фәрит ничектер әнисен кечерәйтү, аның изгелеген киметү дип кабул игә иде Алар исәнлек-саулык сораша-сораша өйгә үттеләр Нигә хәбәр итмәдегез, балалар'* Борчылып кетен торырсыз дидек, әнкәй Өйдә беркем дә юк иде Әнкәй, Марат кайда соң? диде Нәсимә, борчылуын яшерә алмыйча Уенда ул, уенда, диде Нуриасма. тәрәзәгә ишарәләп. Чыннан да кар базы янындагы биек кычыткан артында нидер күренеп аллы Барыгыз, сөендерегез инде. Мин чәй куеп җибәрермен Нәсимә белән Фәрит атылып ишек алдына чыктылар Кычыткан арасыннан ниндидер баш түбәсе сизелер-сизелмәс кенә күренде Ничек кергән ул анда? Нәсимә ки.тә-килешкә Марат! дип кычкырып җибәрде Шулчак баш түбәсе пылт игеп өскә калыкты, аларнын каршында бер ят нәрсә ттәйда булды Кем бу? Җен баласымы? Малайның бите нәрсәләр! әдер буялып беткән иде Зәңгәр майкасының ун җилкәсе төшкән, бүксә турыннан ертылган, аңа ниндидер таплар тигән Чуен кебек каралган тәнендә кояш нурлары уйный Киндергә охшаган чалбарының ике тез башына ямау салыш ан. ул солдат гимнастеркасыннан алып тагылган йолдызлы ике сәдәфтә >.тәтеп юра Малай яланаяк, аяк тары кап-кара иде Ул тимер тәгәрмәч тоткан ун кулын аска төшерде дә сулын каш өстенә куйды һәм ят ана белән ят абыйта авызын ачып карап гора башлады Нәсимә тагын дәште Марат улым, танымыйсынмыни. бу бит без әтиең белән әниең! Малайның кечкенә гәүдәсе тез астына суккандай чайкалып куйды, күзләре елмаюдан кысылды, кулындагы тәгәрмәче төшеп ки т те һәм ул әтисе белән әнисенә таба йөгерде. Алар икесе дә чүгәләп аңа кулларын суздылар. Бала иң элек әнисенә килде. Нәсимә аны кочаклап алды, елый- елый билләреннән, чәчләреннән, җилкәләреннән үпте. Бер ел тулган сагынуны, нишләсәң дә, басарлык түгел иде. Менә Марат әнисеннән аерылып Фәриткә килде. Ул малаеның йомшак битен үзенең битенә терәде, юка гәүдәсен кысып кочаклаган килеш күзләрен йомып хәрәкәтсез калды. Фәрит аның нәни йөрәгенең күкрәк читлегеннән чыгардай булып дөп-дөп тибүен ишетте, колагына кайнар сулышы бәрелде, борынына үлән, туфрак, май исе керде. Ир кешегә оял иде, оят булса да, ул борынны, күзләрне, тамакны ачыттырып килгән күз яшьләрен тыя алмады... Маратның нечкә беләкләрен муенында тоюдан аның бөтен тәне рәхәт изрәде. Тукта, бәлкем, Фәрит ялгышадыр? Бәлкем, әнисе дә аның иркәләвен телидер? Ул үзе дә сизмәстән йөзен өйгә таба борды. Әнисе тәрәзәдән аларга карап елмая, үзе яулык очы белән күз яшьләрен сөртә иде. Фәрит көч-хәл белән күз яшен йотып җибәрде, әмма дәшә алмады — тамак төбеннән тавышы чыкмады. Безне... улым... әтиең белән әниеңне онытмадыңмы?., диде ул тамак төбеннән кысылып чыккан ят, хәлсез тавыш белән. - Мин чеҗне чагындым,— диде Марат аларның икесенә дә бик җитди карап. Аның бу сүзләрен ишетүгә Нәсимә белән Фәрит шатлыктан егылып китә яздылар. Хакмы соң бу! Төш кенә түгелме?! Аларның «әъ-у». «әъ-у!»дан башка берни белмәгәң уллары сөйләшә! Нәсимә аны тагын кочаклап алды, күтәрде, үпте, берөзлексез елады, иркәләү сүзләрен кабатлады. Ләкин Марат бу кадәр иркәләүгә түзеп тора алмады. — Төчәм, төчәм. төчәчем килә,—диде дә әнисенең кочагыннан тырмашып төшеп җиргә дә басты. - Улым, мин кем соң?—диде Нәсимә. Марат бераз вакыт әле әнисенә, әле әтисенә карап торды ла: Чин Нәчимә әни,—диде. Алар күз яше аша рәхәтләнеп көлделәр. - Ә мин? Ә чин Чәбит әти. - Кем, кем? — Чәбит. — Кем әйтте, улым? Чуичама әби әйтте. Куанычтан башлары күккә тигән ата белән ана улларын икесе ике кулыннан җитәкләп ойгә юнәлделәр. Сумкалар, чемоданнар ачылды. Нәсимә бианасына кызыл бәрхет камзул кигерде, кулына бик матур күлмәклек тоттырды. Нуриасма аларга рәхмәт укыды, кайткан саен шушы кадәр расхудланмаска иде. диде. Боларны кайчан киеп-туздырып бетерерсең, диде. Маратка якорь төшкән ленталы түгәрәк кепка белән зәңгәр матроска чыкты. Нәсимә аның битен-кулын юдырды, көчхәл белән юмалап әлеге майкасын, ыштанын салдырды. Яңа матроска кигәч, Марат үсеп киткән кебек булды, элекке чибәрлеге кайтты. Менә чемоданнан уенчык машина чыкты. Марат бежелди-бежелди идәндә шул машинаны йөртте, аның тавышы бөтен өй эчен тутырды. Нәсимә ризык-иигъмәт белән өстәл өстен тутырып ташлады Борынгы җиз самавыр да өстәл башына менеп утырды. Нәсимә анар, банан чистартып куйды, лимон кискәләде, өрек, хөрмә җимешләре юып китерде. Самавырның күңелле итеп чыжлавы астында әнисенең дә. Маратның да күчтәнәчләрнең әле берсеннән, әле икенчесеннән авыз итүенә карап утыру Фәрит өчен әйтеп бетергесез бәхет иде. Түрдә әтисе дә утырадыр кебек тоелды аңа. Шушы самавыр тирәсендә шушылай акрын гына сөйләшеп күпмеләр утырмады алар! Шушы самавыр эченә салып күпме йомыркалар пешермәделәр! Бәләкәй чакларда бу самавырны, катыкка ком кушыл, ничә мәртәбәләр чистартмады Фәрит! Чистарткан саен самавыр көзге кебек ялтырар иде. Самавыр бүген дә элеккечә үк кояштай балкый, әйтерсең, бүген сатып алынган Нигә без әйберләрне шулай саклый белмибез икән’ Әнкәй, диде Фәрит чынаяктагы чәенә өрә-өрә. безнең чәйдән әллә кү1әрчен ипие гәмс, әллә таудагы исле үлән тәме килә. Нуриасма көлеп куйды: Киләдер, улым, суы да. үләне дә шул бер җирдән бит Шулчак ишекгән дөбердәшеп биш-алты малай килеп керде һәм борыннарын гартын туктап калдылар. Машина белән аюны күргәч, аларның күзләре дүрт булды. Нәсимә белән Фәриг аларнын кулларына күчтәнәчләр 1 оттырган арада Марат уенчыклары белән мактана торды. Малайлар гашинаны да. аюны да тотын-тотып каралылар, бер сипкел* лесс Маратын якорь төшкән лент асыннан күзен алмады, сипкслленең күңелендә нинди көчле теләк туып килгәнен әлегә беркем дә башына кигерми, ләкин ул аны ишек алдына чыккач, һичшиксез, тормышка ашырачак иде. Кыскасы, әле күрәселәр алда иде. Малайлар чыгарга әзерләнә башладылар. Әни, Маратның аяк киемнәре кайда соң? диде Нәсимә улын киендермәкче булып. Нуриасма кул селтәде Кирәкми, килен Күрмисенмени.' бөтенесе яланаяк Алар көн саен гуфракта аунал өйрәнгәннәр инде, берни дә булмас, диде Нуриасма көлен. Әйдәгез чәй эчик әле. балалар Алар бер сәгатькә якын әкрен генә сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Әниләре авыл хәлләрен, яшен-каргын һәммәсен вәземләп сөйләде Рәмзинең үлемен ишеткәч, шаклар каттылар. Хәдичәтгинеңаларны күрмичә үтеп баруы юкка булмаган икән шул. Фәриг әнисенең зиһенлелегенә, хәтеренең әйбәтлегенә, олымы ул. бәләкәйме авылдагы бер генә хәлне дә иг i> г ибарсы т калдырмавына сокланып ут ырды Шу. г у к вакыт т а Фәрит әнисендә ниндидер үзгәреш сизде. Баш га ул аны күрмәскә, танымаска тырышты, анын таныш җыерчыкларын, күз сирпүләрен. елмаюын күзәтте. яг ымлы сүигәренең һәрберсен йөрәгенә салып барды Шу г ук вакыг га ул һәр секундта ниндидер җинаять өстендә тотылгандай яшерен тойгы кичерде Әйе шул. үзгәреш бар иле Әнисенең иреннәре күгәребрәк кигкон. аның күз читләрендәге, авыг почмакларындагы җыерчыклар элеккечә шаян булып җәелеп кигмиләр, иреннәре елмайганда ничектер җитди, салкын калалар Сәбәп нәрсәдә' Авырый дияр илен, әнисенең хәрәкәт лоре элеккечә җитез, ашавы әйбәт Авырса, ихата гулы мал- туарны. кош-кортны карый алмас, бәрәңгесен, яшелчәсен үстерергә көче җитмәс иде Мизхәттән ярдәм аз. ул шофер кеше, көне-төне колхоз пиендә 1Ок. әнисе авырмый, аны Марат борчыгандыр Ярый, хәзер ул шулай җен гашыдаи уйнап йөри Ә алар авылда калдырып киткәч, узган бер елда әнисе ниләр кичермәгәндер? Шушыларны уйлагач. Фәриг үзен әнисе каршында тагын да гаеплерәк итеп сизде Әни. диде ул. Ничек игегг Маратны савыктыра алдын син.’ Без биг пиле өметне өзеп бетерә язган идек Бс гмим, диде Нуриасма көлен Кайткач бераз авырын йөрде дә үзе тернәкләнеп кипе, ходайның рәхмәте Нәсимә дә сүзгә кушылды Бик интектермәдеме соң? Нәрсәсе интектерсен инде аның’ Рәхәтләнеп яшәдем, бер елым бер кон кебек кенә үтте Үзегезгә охшатып сөйдем, икегез лә янымда кебек тоелдыгыз. Ничек шулай ныгып китте икән соң ул? — Бала туфракта аунап, шуны ашап үссен ул. Туфракта хикмәт. Үзебез дә шул туфрактан яратылган лабаса! II Әнкәй, нишләп Мизхәт һаман юк. сәгать ун тула бит инде, диде Фәрит. Әнисе урын жәеп маташкан җиреннән туктады да караватына утырды Аннары ничектер тонык, уйчан тавыш белән — Мизхәт кайтырмы-юкмы. мин әйтә алмыйм, балалар, диде Фәритнең йөрәген нидер телеп алгандай булды. Көндез дә. Мизхәт турында сорагач, әнисенең ике генә сүз белән җавап бирүенә аптыраган иде ул. — Ничек инде? — Ул кичә дә кайтмады.. Башка сыймаслык хәл: Мизхәт өйгә кайтмый! Шайтан суы белән шаярмаганын белә Фәрит. Әллә соң. — Шулай кайтмый калгалыймыни? — Беренче мәртәбә... Нәсимә белән Фәрит бер-берсенә карашып куйдылар — Берәр хатын-кызга ияләнмәгәндер бит? Нуриасма җавап бирмәде Бүгенгә йоклыйк әле, балалар. Арыдым мин Әниләре чыннан да арыган иде. ахрысы Фәрит болай да анын гомер буе көн саен иртәнге өчтән-дүрттән торып төнгәчә чабуына аптырый, шулкадәр эшләүгә, йокысызлыкка түзүенә хәйран кала иде. Фәритләр йокларга верандага чыктылыр Марат әбисенең түшәгенә менеп ятты. Нәсимә диван-кроватьтан ястык-мендәрләрне алганда Маратның теге ямаулы ыштаны белән майкасы килеп чыкты. — Кара инде бу әнине! диде Нәсимә тавышын күтәреп - Теге искемоскыларны шушында куйган! Ул әлеге майка белән ыштанны веранданың почмагына ук илтеп ташлады. Фәритнең кәефе кырылды. — Сиңа кайда торса да. барыбер түгелмени? Әле туларны кигереп, малаеңны таш кебек иткән бит. — Синең дә малаең ул! Фәрит дәшмәде. Ишек алдына чыгып китте. Җан тынычлыгы югалган иде. Ни булды соң әле бу? Ут йотып кайттылар, балаларының сау- сәламәт икәнлеген күреп куану сынлы куанмадылар, һәм менә кинәт кенә әллә ни булды. Авылда хәбәр озак йөрми. Мизхәт бит аларның кайтканын ишеткәндер. Энесе белән ул һәрвакьп горурланды. Әтиләре декабрьдә дөнья куйганда Мизхәт әле юк иле. Ул январь аенда туды. Фәрит гаиләдә иң зурысы иде. аннан кечерәк Шәрифҗан. Илсөяр, шулар өстенә паралич суккан Дөррикамал әбиләре бар иде. Унсигез яше гулар-тугмас. Фәриз шахтада эшли башлады, әнисенә акча белән ярдәм игеп торды. Балалар аякка баскач, Фәриз үзе дә гаилә корып җибәргәч, әнисе акчадан бөтенләй баш тартты! Алай гынамы сиңа! Үзе әле тозлы казын, әле кагын, оекбашын-бияләен. әле башкасын җибәреп торды. Фәрит кунакка кайткан саен Мизхәткә баштанаяк кием-салым алып кайтты, аның гәр- типле-итататьле булып үсүенә сөенеп туймады. Барысы ла читкә киттеләр. ә менә төпчек малай ата-баба нигезендә калды Бер дигән өй җиткерделәр. Инде барысы да ал да гөл. тормышның бер ягы гына китек килен кирәк иде. Фәрит, капкадан чыгып, гупыл ябалдашы аегында басып горды. Авылның бер өлеше инде тынлыкка күмелсә дә. урак өстенең кайнар сулышы һәр тарафтан аермачык сизелә. Тау башындагы ындыр табагында лампочкалар һәм зур прожектор гөлт итеп балкып юра. механизмнар эшли, каядыр еракта әллә комбайн, әллә машина утлары җемелди Инде кереп китәргә әзерләнгәндә. Фәрит аяк тавышлары ишетте, озын шәүлә күренде. Берат якынайгач. Фәрит аның Мизхәт икәнен таныды Ахрысы ул да абыйсын күреп килде, алымнарын кызулатты һәм беренче булып Фәритне кочаклап алды Абый! Фәрит аның чандыр, тыгыз гәүдәсен кысты, шул мизгелдә барлык күңелсез уйлар юкка чыкты Нишләп бик сон? диде Фәрит Бүген чык төшмәде, комбайннар туктамыйча эшләделәр Алар сөйләшә-сөйләшә өйалдына үттеләр. Нәсимә каршы чыгып Мизхәт белән күреште, ашарга әзерлимме, диде. Минем кичке рацион билгеле: ярты литр җылы сөт Әнисе сөтне сөзеп өйалды өстәленә куйган булган икән Мизхәт аны күгәреп кенә эчте дә: Ә сез ашагансыздыр бит7 дип сорады Без гук Өйгә кермик инде, әни йоклаган, диде Нәсимә Верандада хәл-әхвәл сорашып, күңелле генә сөйләшеп удырдылар. Фәрит энесенә эчке бер горурлык белән карап-карап аллы Чибәр иде Мизхәг. Күпереп торган көрән чәчләре колагын яртылаш каплап гора. Коңгырт күзләре һәрнәрсәгә игътибарлы. бер генә хәрәкәтеңне дә ычкындырмаслар. Син сөйләгәндә Мизхәт башын әз генә борып, карашын еракка гоби һәм ул бик зур игътибар белән нидер күзәтә кебек. Шулчак га аның калын иреннәре, алга чыккан ияге аеруча сөйкемле күренә Хәтта Мидхәтнең иреннәре бора г кыймылдый да син әйткәннәрне эчтән генә кабатлап бара кебек Асылда ул берни дә күзәг ми. һәр сүзеңнең мәгънәсенә төшенергә теләп тыңлый Бу бәләкәйдәй үк килә Фәрит энесен үзе беттән чагыштырып карын да ике арада уй-фикертәүдән алып тышкы кыяфәткә кадәр бик зур аерма таба Мизхәт күн сөйләшмәс, хисләрен артык күрсәтмәс. Никадәр түземсезлек белән көтеп алынган булмасын, һәрбер очрашуның кайнарлыгы акрынлап сүрелә бара Фәритнең күңелендә дә әнисе әйткән аңласшсыз нәрсәләр кабат күтәрелеп чыктылар Ничек сорарга соң бу хакта Мидхәттән? Аның уйларын сизенгәндәй энесе - Сез дә голдан арыгансыздыр, ял итегез, диде һәм ишек алдына чыгып китте. Фәрит аңа иярде Болдырдагы лампочкадан төшкән яктылыкта алар беравык сүзсез генә басып тордылар. Август төне инде суынып килә иде Фәрит Мизхәг үзе башлап берәр сүз әйтмәсме дип көпе, әмма ул дәшмәде Энекәш, диде Фәрит анын күзләренә туп-туры карарга тырышып Сезнең арада ни булды? Фәриткә ул әз генә сискәнеп киткән шикелле тоелды, ләкин энесе карашын читкә алмады Кем белән? дип сорады ул тыныч кына. Әнкәй белән Мизхәт башын аска иде һәм уфтанып әйтеп куйды Әнкәй белән минем арада гына түгел шул. Татын кем бар? Шактый кешеләр бар Энесенең анардан нидер яшерүе Фәритне үпкәләтеп җибәрде. Без бнт. энекәш, спектакль уйнамыйбыз Мин синнән күбрәк яшәгән, киңәш булса та бирә алыр идем Ачуланма, абын әлеге берни дә сөйли алмыйм Алай.. Ярый, мил сабыр кеше, көтәрмен. Тик турысын әйтим, синең өйгә кунарга кайтмыйча әнине борчуыңа һич тә кул куя алмыйм. Дүрт аяклы ат та абына, диләр. — Рәхмәт яхшы сүзен өчен. Кайтып керү белән шатландырдың... Шулай диде дә Фәрит кызу-кызу атлап кереп китте. Абый! Нәсимә веранданың утын сүндергән иде инде. Фәрит күлмәк-чал- барын йолыккалап салып атты да диван-кроватька ятты. Нәсимә аңа борылды: Йә. ни булган соң? Берни дә булмаган, йоклыйк әле, — диде ул һәм аңа сырты белән борылды. Нәсимәне хәзер лышык-лышык елый башлар дип көткән иде. ни гаҗәптер еламады. Бераздан Мизхәтнең дә ишекне бикләп өйгә кереп киткәне ишетелде. Фәритнең күзенә йокы кермәде. Ниндидер аңлашылмый торган нәрсәнең күңелне кимерүенә түзәрлек түгел иде. Алар ирле-хатынлы бер кайгы бала кайгысы белән ут йотып кайттылар Ләкин аларның өзгәләнүләре, бәргәләнүләре юкка булып чыкты. Инде әнисенә, язмышка, тормышка рәхмәт укырга һәм шатланырга кирәк. Тик шатлык качты. Әгәр аларның икесен дә моңа кадәр бер олы сорау борчыган булса, хәзер мең төрле сәер сорау туды, аларның барысы да аңлаешсыз. берсе лә анык түгел иде. Фәрит автобустан төшкәннән алып шушы минутка кадәр кичергәннәрен күңеленнән әллә пичә мәртәбә уздырды Хкрынлап ул Хәдичә түтинең күчтәнәчтән баш тартуында ниндидер яшерен мәгънә барлыгын аңлады Ничек кенә кайгылы булса да. алырга • iciu иде ул аны Чәй янында Фәрит Хәдичәт- тиләр Iурында төпченеп сорый башлагач, әниләре сүзне икенчегә борды. Ә ник алай итте ул? Әйе. нидер бар. тик аны берсенең дә кычкырып әйтәсе килми . Нәсимә инде йоклап китте, ә аның күзенә йокы кермәде. Йомшак түшәк, балачактан ук таныш тыныч төн. ә йокы алмый. Шулай уйланып ята торгач, анын күз кабаклары авыраеп, йокы баса башлады. Кинәт тышкы ишеккә кемдер сак кына кагылды. Фәрит аптырап калды Кем булыр0 Нишләп капкадан кергәне ишетелмәде? дигән уй үтте аның башыннан. Ишек ярыгыннан ниндидер әйбер тыгып, билгесез кеше келәне чел терәтеп ачты. Фәрит күзләрен кысып кына ишектән кереп килүчегә карады. Ай яктысында аны юньләп танырлык түгел һәм ул, гомумән, күз күргән кешегә охшамый иде. Бәлки Мизхәтнең берәр дус егетедер0 Күрше авылга барып, кызлар озатып, дус егетләрендә кунып йөргән чаклары аның да булды бит. Фәрит, ныклабрак карагач, бу кешенең илле-алтмыш яшьләр тирәсендә икәнлеген абайлады. Эре гәүдәле, куллары көрәк кадәр, тузган чәчле бу кешенең күзләре ай нурында ялтырап күренде. Менә ул як-ягыпа каранды, кулы белән веранда идәнен сыпыр- галады һәм. нидер эләктереп. Фәритләр яткан урынга әкрен генә килә башлады. Фәритнең бөтен барлыгын курку биләде. Теге кешенең кулында Маратның Нәсимә алып бәргән иске чалбары иде. Моны Фәрит аермачык таныды: ай яктысында чалбарның теге икс тимер сәдәфс ялтырап китте, бер балагы асылынып төшкән иде. Шулчак ай. күрәсең, болытлар арасына керде — веранда шактый караңгыланды Теге кеше чалбар тоткан кулын бераз алга сузган хәлдә һаман якынлашты Коточкыч сизенүдән Фәритнең бөтен тәне дерелдәп куйды, ул кычкырмакчы булып авызын ачты, ләкин сон иде инде: әлеге кеше чалбарлы кулы белән аның авыз-борынын китереп кысты. Фәритнең өстенә үзенең коточкыч авыр гәүдәсе белән ятты һәм тимердәй бармаклары белән бугазыннан эләктерде. Фәрит талпынырга теләде, әмма кымшана да алмады җан ачысы белән гәүдәсен уңга-сулга боргаларга тырышты һәм уянып китте. Йөрәге дөп-дөп тибә, маңгаена салкын тир бәреп чыккан Иң беренче тойгы—бу коточкыч хәлнең булмавына, гөш кенә икәнлегенә шатлану иде. Уянуга карамастан, ул әле авыз-борынын эләктергән кулның һәр бармагына кадәр, хәтта чалбарның исенә кадәр тойды Тамак тебе дә авырта башлаган күрәсең, автобуста жил бәргәндер Ул башын күгәреп почмакка күз ташлады чалбар урынында иде Фәрит тәмам |ынычланды. борылып ятты. Ләкин ничә генә минут үткәндер, уз өстенә татын теге кешенең иелүен тоюдан аның бөтен тәне калтырый башлады. Бу юлы ул Фәритнең йөзенә әлеге чалбар белән сыдырды да чытып йогерде. Фәрит хәзер аның чит кеше түгел, үзенең әтисе икәнен аермачык күреп калды . _ Фәрит торып киенде Бер куркыныч юш белән икешәр мәртәбә бастырылу аның өчен таныш нәрсә. Андый чакта йә урын алыштырырга, яки торып бераз йөреп керергә кирәк. Ул ишек алдына чыгып хәрәкәтсез басып торды, кереп ятуга тирән йокыга талды. 12 Ә Нуриасма әле һаман йокламаган иде. Ул Мизхәтнең кайтканын ишет те. аның өйгә керүен көтте. Улы акрын гына чишенде. Нуриасма аның һәр хәрәкәтен ишетеп торды, әмма үзенең уяу икәнен сиздерергә батырчылык итмәде Мизхәтнең кайтуы әйбәт. Ләкин нинди уй белән кайткан соң ул? Әгәр бер үзгәреш гә булмаса? Аны әнә шул куркытты. Ләкин бит Мизхәт һаман да аңа каршы як га калса, өйгә кайгың керергә батырчылык итәргә тиеш тут ел иде Ә итсә? Ул чакта нәрсә эшли а та Нуриасма? Мизхәт. өнисе эндәшә күрмәсен дип. гиз-тиз генә чишенде һәм одеа.т астына чумды. Әйтерсең, одеа.т аны барлык күңелсезлек төрдән, бәлаказалардан саклаячак иде Ул да шактый вакыт уйланып ятты Фәрит абыйларының кайтканын ана шул сага ген дә-ми нутында ук җиткерделәр Ашлыгын ындыр табагына бушаткач, абыйлары белән күрешеп кенә чыгарлык вакытны Мизхәг. әлбәттә, таба ала иде Аны әнисенең күзләренә карау куркытты Ул әтисеннән үк. бәлкем әби-бабаларыннан ук канун булып калган, әнисе шуны гомере буе күз карасыдай саклаган изге, илаһи нәрсәгә кара тап төшерүен аңлады Иң хәтәре шунда, ул нәрсәне бозмау хакында Мизхәг әнисенә күптән ант биргән иде Моны беркем дә белмәсә дә. бөтен авыл халкы тоя иде Мизхәтнең әлеге адымы халык алдында әтисенең дә. әнисенең дә йөзләренә төкерүе иде... Ут көне буе гикшерүчене күрергә, аңа язып биргән күрсәтмәсен үзгәртергә теләде, әмма һич тә җай чыкмады Аннары ул моның җай чыкмаудан түгел, ә бу эшкә батырчыльпы җитмәүдән икәнлеген аңлады. Митхәт нәрсәнедер атлап чыта алмады Уйлый торгач төшенде: ул «нәрсәдер» түгел, тәпи йөри башлаган чактан ук тәгәрәшеп, бер кашыктан ашап үскән I ариф- жап иде. Дуст га. күзләрен кысып, теш арасыннан төкерер дә «Төрмәгә кертешкәнен өчен рәхмәт, парин». дип әйтер төсле гоелды аңа һәм ул кабат Мизхәгкә гомере буе дөшмәсә дә. үзенчә хаклы булачак. чөнки Мизхәт белән әнисенең дөньясын у т беркайчан да аңлый алмаячак Шул рәвешле ул үзенә карата үпкәләүләр, рәнҗешләр, бәддогалар киләсен бик ачык чамалады Бик якын дуслар да читкә борылыр, кемнәрдер дошманга әверелер Ахырда ул шушы язмышка ризалашты, чөнки олы хакыйкать әги-әнисе ятында, чөнки аның ул тык бурычы, биргән анты болар- пың һәммәсеннән өстен иде Хөсну т шинын машина бе тән кытыкчырын, аны үз ку тына алырга теләве Мизхәтнең ачуын чьи арды һәм әлеге нәтиҗәгә килүен тизләтте Гикшерүчене күрү, татын әллә штили комачау тар килеп чыкмаса. нртәтәсе кәшә калды Нуриасма сыер-сарыкларын көтүгә кугач, самавыр куйды, суыткычтан атып, пешерергә ит салды Ул чәй эчеп туйганда. Мизхәт тә торды Сүзсез генә урынын җыйды, сүзсез генә чыгып юынып керле, сү тсез тсттә өстә г янына у парлы Нуриасма ни уйларга, ни кылырга да белмәде. Чигенергә дә ярамый, тәртәне кисәк каеру да хәтәр иде. Мизхәт бер ризыкка да кагылмыйча башын игән хәлдә өстәл янында шактый утырды — Әнкәй.— диде ул ниндидер ят. тонык тавыш белән. — Син миңа аңлаттың... Яңадан беркайчан да онытмам Мизхәткә оят иде. Нуриасма моны яхшы аңлады. — Рәхмәт, улым, аңлагач.. Ул аның аркасыннан сөйде дә иркенләп ашасын өчен бәрәңге бакчасына чыгып китте. Ярты чиләк чамасы яшь бәрәңге алып ихатага кайтканда, Мизхәт белән Фәрит мотоциклны сарайдан ишек алды уртасына чыгарганнар, акрын гына нидер сөйләшәләр иде. Мизхәт эшкә китте. Фәриз мотоцикл утыргычына биле белән сөялгән килеш уйланып торды. Хәзер. Мизхәт сөйләгәннән соң. барысы да ачыкланып бетмәсә дә. аңа күп нәрсә билгеле булды, җаны тынычланып калды диярлек. Марат та торып чыкты. Ул тагын кичәге иске майка белән Фәритнең төштә котын алган иске чалбарны киеп куйган. - Марат, миңа су салып тор әле.— диде Фәрит. Аны чакыруы, кирәктән бигрәк, үзе янында тотасы килүдән иде. билгеле. Ул койма буенда ат сыман пошкырына-пошкырына рәхәтләнеп юынды. Марат бактан алып литрлы чүмеч ‘белән аңа су салып торды. Тәннәрен, битләрен сөрткәндә, кояшның инде шактый кыздыра башлаганлыгын сизде. «Әни хәзер дә кояшка табына микән?» — дип уйлап куйды ул көлемсерәп. Кереп өстәл янына утырганда шуны сорады. Әнисе көлеп куйды. Табынам, улым, табынмаган кая,— диде ул яшермичә. Кеше нәрсәгә дә булса табынырга тиеш. Юкса күңелеңнең вакланып, үлеп бетүе бар Нуриасмага олы малае белән киленен, алар уртасына кереп утырган оныгын кыстый-кыстый ашатуы чиксез рәхәт иде Әнкәй.— диде Фәриг, Ык буйларын. Әби әрәмәләрен бик күрәсе килде. Бергәләп мотоцикл белән урап кайтыйк. һи-и, балакайларым, мин ни эшләп йөрим инде сезнең белән, диде әниләре. -Барыгыз, иркенләп йөрегез. Мин кайтуыгызга аш пешереп торырмын. Алар сумкага термос белән чәй. ризык-фәлән салып, мотоциклга утырырга гына торганда, капкадан Бәрия килеп керде. - Исәнмесез, туганнар, әйбәт кенә кайтып җиттегезме? — дип Фәрит белән дә. Нәсимә белән дә озаклап күреште. Аны чәй эчәргә кыстадылар, ул баш тартты, яңа гына кузгалдым, диде. Нәсимә йөгереп кереп, аңа күлмәклек ситсы, полиэтилен кап белән лимон, әфлисун кебек нәрсәләр алып чыкты. Бәрия кат-кат рәхмәт укыды, әле Нәсимәне, әле Фәритне үпте, елап та алды Әле дә сез бар мине туган итүче, сез генә бар! - диде мышык- мышык килеп. Ул ал арга кичкә ашка әйтергә кергән булып чыкты — Үзегезне генә чакырам, башка кеше юк. Җиңгәчәй, син дә керерсең.— диде Бәрия аның янына килеп - Керерләр, керерләр, —диде Нуриасма салкын гына — Син дә калмыйсын, калмыйсың, диде Бәрия тәкрарлап Нуриасма дәшмәде, эре-эре атлап өйгә кереп китте. Бәрияне озаткач. Фәриг белән Нәсимә үзара аптырашып баш ваттылар. Ни булган соң бу Бәрия апага? Алар кайткан саен барлык туганнарга, шул исәптән аңа да бүләк алып кайталар, күбесендә ашта булалар, әмма Бәрия апаларының һич тә мондый эшкә вакыты җитми, очраган саен: «Кереп утырыгыз әле. чакырганны көтмәгез», ди иде. Ә хәзер? Кешенең картайган саен күңеле йомшый диләр, әллә шуның хикмәтеме? Моның чыннан да шулай булуын бик гели Фәрит. Чөнки әтисенең сеңлесе белән әнисе арасындагы гомер буе килгән салкынлыкны бөтен авыл белә, мондый нәрсәне тою кунакка кайткан арада да үтә кыен идс. Нуриасма ишек алдына чыккач. Фәрит: Әнкәй, бик кырыс сөйләштең, һаман да Бәрия апа белән борчагыгыз пешмимени9 дип сорады. Мизхәг сөйләгәндер биг өченче көн кунарга кайтмаганын. Әйе. сөйләде. Шул кичне Мизхәтне дә эчереп чыгарды ул. Анын сандугач кебек сайравына ышансаң... Башка ул хакта сүзне дәвам итмәделәр. Мотоциклга төялеп Фәритләр урамнан үтеп киткәндә. Бәрия аларны елмаеп сәламләде. Марат кул болгый-болгый: «Бәрия апа!» дип кычкырып узды. Аларның артыннан тузан да басылырга өлгермәде. Бәри- янең әле генә елмаюдан җәелгән иреннәре җитдиләнеп калды, күзләреннән сыгылып яшь чыкты Әллә Нуриасманың төртмә кылануына гарьләнүдән. әллә Фәритләрнең бәхетенә кызыгудан чыкты яшь бөртекләре анысын ул белми Тик соңгы елларда Бәрия бер нәрсәне аңлады ана юньләп дәшми башладылар, килүчекитүче кимеде, әйтерсең лә ул юк иде Шушыны сизгән саен. Бәрия кешеләргә тартылды, аларга ныграк якынаерга теләде. Әмма ул никадәр ныграк елышса, алар нигәдер аңардан шулкадәр нытрак читкә тайпылдылар, качтылар Фәритләрне ашка дәшүе дә шуңа иде. Заманында авылның беренче кызы бул да, бүген сине бар дип тә белмәсеннәр әле! Уйлап карасаң, башка сыярлык түгел иде бу. Бәрия. акрын I ы на кереп, сарай каршындагы ялгыз бүкәнгә утырды да. авыр итеп, уфылдап куйды Шыңгырдап торган зур нарат йорт, веранда, абзар-сарайлар. мунча һәммәсе такта белән тышланган, ялт итеп буялган. түбәләр тутыкмый торган калай белән ябылган Зур тимер капкалар, биек коймалар Теләсә, боларнын бөтенесен тагын яңадан корырга мөмкинлеге бар Бәриянен Ләкин ник9 Кем өчен9 Яшерми, боларына да күкрәк көче түкмәде ул. Шуңадырмы, корды, корды күңеленнән куанмады, башкаларныкыннан артыграк булсын дип кенә маташты Аның күзе ишек алды почмагындагы тупыл агачына төште Кем утырткан идс икән аны: бабасымы, әтисеме Бәрия хәтерләми Соңгы елларда ул корыды, яшь ботаклары аста тына калды Былтыр ул аны җирлән өч метр чамасы калдырып кистергән иде Менә хәзер яшь үсентеләр күкрәп үсеп киләләр, ют арыт а үрлиләр Ат ач яшәрә, тик бу« нигезнең генә тамырлары инде күптән корыган, ул беркайчан да яшәрмәячәк Аларның гаиләсе зур. өй тулы кеше иле Бәрия күз өстендә каш булды Аның җиде айдан теле ачылды, аны җыелышып җырлаттылар, биеттеләр, шигырь сөйләттеләр, табышмак әйттерделәр Әкият сөйләсәләр аңа сөйләделәр, кәй көйләсәләр ана көйләделәр, җөй җөйләсәләр аңа җөйләделәр Иркәләсәләр иң элек аны иркәләделәр, киендерсәләр аны киендерләр, мактасалар аны мактадылар Кечкенәдән үк ул көзге каршында бөтерелде, үзен көннән-көн матуррак итеп күрергә теләде, әле чәчен бөдрәләтте, әле кашкерфеген төзәтте, әле бетчәсен сы т гы, әле алка такт ы, әле беләзек киде, сәйлән-төймә асты, күлмәк арты күлмәк, яулык аргы яулык алыштырды Мәктәптә укыганда ук иннек- кершән белән эш итәргә өйрәнде, концерт-мазар куйганда таш курчак төсле бизәнде, аттың матурлыгын күрен кешеләрнең «аһ» итүенә күнекге. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганда, инде аның борынына ис кергән, авылда ин чибәр кыз икәнлеген, шушы чибәрлеге белән генә дә үзенә беркем дә тиңләшә алмагайлыгын ул күргән һәм аклаган идс Бәрия кешеләрне үзе тирәсендә бөтерелүче, анын теләкләрен берсүзсез үтәүче, аңа буйсынучылар тына дип күрде Башкаларның шаглыгы-кайгысы да. муллыгы яисә фәкыйрьлеге дә ана таныш түгел, ул нәрсәләрне Бәрия күрмәде, белмәде, сизмәде, тоймады, аңламады Дөньяда анын өчен бер тетте бөек зат бар ул үзе иде Өздереп җырлавы, табан астыннан ут чыгарып биюе, чәчрәп күзгә керүе белән лә авылда ана тиңләшерлек кеше юк иде. Бәрия тормышын сәхнәдән башка күз алдына да китерә алмады, үзен Казанның. Мәскәүнең генә түгел, чит илләрнең дә зур-зур сәхнәләрендә, меңнәрчә тамашачыларның басып алкышлавы эчендә, данга һәм алтынга күмелгән итеп күрде. Бәрия үзе тошкән фильмнарны караганда, авыл халкының «аһ» итеп, гел шартлатып, аңа сокланып утыруларын, жәй көннәрендә киенеп-ясанып, ак эшләпәләрдән, затлы машиналарда әниләренә кунакка кайтып төшүләрен күз алдына китереп ләззәтләнде. Бу яшерен ләззәтхыялларны ул йөрәгенең иң кадерле урынында саклап йөртте Аңа укытучылар да, авылның башка бик күп кешеләре дә, син сәхнә өчен яратылгансың, артистлыкка укырга кит. диделәр. Әти-әнисе дә каршы килмәде. Тик авылдан чыгып китәргә белешмә кирәк, ә колхоз рәисе булып бер аягын сугышта калдырып кайткан Закирҗан эшли иде. Белешмә сорап бар!ач. ул Бәрия белән шукланып сөйләште, ай-һай ансат кына алмакчы икәнсең, аның өчен әле озаклап очрашып сөйләшергә кирәк, диде. Караңгы төшкәч, ындыр табагында эшем бар, шунда менәрсең, кара аны. беркемгә дә әйтмә, диде. Бәрия күңеле белән нәрсәдер сизенсә дә. курыкмады, караңгы төшкәнне түземсезләнеп көтте, йөгерә-атлый тауга менде. Ындыр табагында әле беркем дә юк. уракка ерак, риганың тишек-тошык түбәсен ябарга кайтарып аударылган былтыргы арыш саламыннан башка берни дә юк иде. Закирҗан Бәрияне һаман шаяртты, кытыклап алды, үзе акрын гына саламга таба атлады. «Әйдә, утырып торыйк», диде. Бәрия нидер сизенде, ләкин ул качарга, карышырга уйламады, киресенчә, бу нәрсәне ул күптән көтеп йөри, кай тарафтан киләсен генә белми иде. Закирҗан аңа шунда: «Ярар, Бәрия үскәнем, белешмә бирермен, тик бер үптерсәң», диде. Бәрия дәшмәде, Закирҗан аны кайнар иреннәре белән үбә башлады. Кызның беренче мәртәбә үбешүе, беренче мәртәбә ир-атның кытыршы битләренә кагылуы иде. Ул каядыр очты, бөтен тәнен кайнар калтырау биләде. Ул Закирҗан абыйсын кысып кочаклавын сизмәде, тоймады, ул тау башында да түгел, һавада да түгел, әллә кайда, ниндидер бер кайнар ут эчендә дөрли-дөрли агып китте Бәрия үзенең кыз чагы белән әнә шулай хушлашты. Икенче көнне ул үкенмәде, чәчен йолыкмады, еламады. Тагын идарәгә барды, Закирҗан тагын тау башына менәргә кушты. Бер айлап шулай йөргәч, Закирҗан, белешмә бирә алмыйм, районнан рөхсәт итмиләр, диде. Идарәгә баргач, сөйләшергә дә теләмәде, куып чыгарды. Моңа кадәр аңа ышанып йөргән Бәрия өчен бу алданудан да зуррак хурлык юк иде. Аны, шушы көнгә кадәр бөтен авылның күз өстендәге кашын, чатан Закирҗан алдасын әле?! Белешмә бирәм дип, ничә көннәр буе! Бәрия аны дөньядан үткәрергә ниятләде. Идарәгә барып, үзе генә калганын саклады да юри елмаеп-көлеп керде. «Закирҗан абый, белешмәң дә кирәкми, тик ындыр табагына гына меник, шулкадәр сагындым, гел сине уйлыйм».—диде. Закирҗан ат геше кебек эре тешләрен күрсәтеп елмайды. «Ярар, бүген көт»,- диде. Бәрия беләк буе сугым пычагының кайсы төштә тотылганын белә иде Киндер чүпрәккә уралган пычакны эләктерде дә караңгы төшүгә тауга йөгерде. Рига капкасы төбендә чүпрәген сүтеп пычагын артына яшерде дә Закирҗанны көтә башлады. Менә аның озын гәүдәсе күренде. Ул кирза итекләре белән дөпдөп басып аңа якынлашты Бәрия бөтен тәне белән калтырарга кереште, пычакны чытырдатып кысты, килеп җитәр-җитмәстән бугазына кигереп кадарга әзерләнде. Закирҗан кыска гына сызгырып куйды бу шартлы билге иде. Бәрия гамак кырды. Закирҗан инде өч адым ераклыкта гына Бәриянең бө1сн гәүдәсе корыч пружина булып киерелде. — Сагындыңмы, кызый'’ Ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Бәрия пычагын күгәреп аңа ыргылды. Ләкин фронт юлларын үгкән Закирҗан сак иде. Ул Бәриянең беләген тимер келәшчәгә кыскандай эләктереп алды, пычак каядыр чәчрәп очты. - Кабахәт, мин сине барыбер үтерәм. үтерәм! дип буылып кычкырды Бәрия. сул кулы белән анын чыраен умырмакчы булды, тик Закирҗан аны якын да китермәде. Бәриянен ике беләген бер кулы белән кысып тоткан килеш, икенчесе белән янагына чалт-чолт суккалады ла Яңадан очрасаң, тычкан баласы урынына сытармын! диде һәм этеп җибәрде. Бәрия тәгәрәп барып төште. Закирҗанның дөп-дөп атлаган аяк тавышы ерагаеп юк булды. Шунда үз гомерендә беренче мәртәбә Бәрия тәне авыртудан түгел, гарьләнүдән-хурланудан үкереп-үкереп, тузанда ауный-ауный елады. Елап туктаганда ул икенче кеше иде инде.. Балага узганын белгәч, ул өченче кешегә әверелде. Аның күзләрендәге элекке беркатлы шаян очкыннар вакыт үткән саен ниндидер мәкерле, чәнчүле энәләр белән алышынды Көз коне Бәрия. «Белешмә булды, укырга барам», дип. шактый акча алып. Урта Азиядә яшәүче туганнарына китеп барды Юлга чыгып, үз гомерендә беренче мәртәбә чиг-ят кешеләр белән аралаша башлагач, ул аларның үзен бар дип тә белмәүләрен, санга сукмауларын күреп, тиресеннән чытардай булды. Аны'эттеләр, төрттеләр, сүгенеп кычкыруларны, башкача кимсетүләрне татыды Моңа кадәр беркем җигә алмаслык биеклектә торган, бәген кешенең үзенә соклануына, аның һәр теләген үтәүләренә күнеккән Бәрия өчен бу коточкыч хәл иде Аны бер карчык көмәненнән коткарды, тик ул мәңге балага узмый торган бер мескен булып калды. Баш ияргә теләмәүче мондый гаделсез дөньяның астын өскә әйләндерәсе. үзенә буйсындырасы килде Бәриянен Ләкин аңарда андый көч юк иде. Чибәрлеге ирләрнең игътибарын җәлеп итсә дә. ул аның башкаларны буйсындыру чарасыннан битрәк хатын-кызның үзен буйсындыру чарасы икәнлеген бик тиз аңлады, һәм шушы аптырашлы чатында Бәрия ниндидер эчке бер тоемы белән иң көчле үч алу чарасын ташы Аңарда кечкенәдән үк булган ул әйбер -алдау иде Аның йөгерек зиһене өчен бер уен гына булган бу нәрсә аны кабат элекке хәленә кайтарды, ул башкалардан өстен калды Бәрия бер т енә дөрес сүз дә сөйләмәде, кемнең кем булуына карамастан, күзенә туптуры каран юри алдашты, интексеннәр, газаплансыннар, ялгыш юлга керсеннәр дип алдады. Кешеләрне шундый хәлгә төшерүе белән ул үзен алардан өстен итеп тонды, шуннан тәм тапты. Закирҗаннан алдануы өчен дә. укырга керә алмаганы өчен дә. үзе каршында баш иеп. ләббәйкә дип тормаганнары өчен дә барлык кешеләрдән үч а-лды. Бәрия русчага бик тиз өйрәнде, әтисенең чәч ала торган чалгы пәкесе кебек чарланды, үткенәйде, шул пәке шикелле сиздермичә кисте, анын йөзенә чыдар тык нәрсә юк иде Ул елларда авыл халкы нн башына, ни өстенә, ни аятына кияргә тилмерде. Бәрия аларта. ни кирәген белеп, төрле кием-салым, товар ташый торды, дүрг-биш мәртәбә кыйммәтрәккә сата бирде Анын акчасы күбәйде, акчасы күбәйт он саен элемтәләре дә артты У т берничә ait авылда яшәсә, тагын юк булды Бәрия өчен Казан, Уфа. Мәскәү. Пермь. Самарканд. Бохара якларына барып кайту мич башына менеп төшү кебек кенә иде. Ир-ат халкын аздыру да ана берни тормады Бәрия өчен ин рәхәте ул азгын затларның әүвәл баш-күзләрСн тондыру, үзе артыннан ач бүре шикелле ялындырып йөртү, ә ахырдан хатыннарының күз яшьләрен күрү иде Сәхнә насыйп булмаса да, ул көн саен, сәгать саен рәхәтләнеп уйнады, уенының нәтиҗәсеннән тәм тапты Ул үзен кайчандыр алдаган Закирҗаннан да үчен аллы Бер карчыктан бозым эшләтеп, исерек чакта Закирҗанның кызыл аракысына са щырды Шуннан соң ут гүзә алмаслык бу тын башы авырта горгаша. гәүдәсенең сул яты түбә чәркәсеннән аяк табанына кадәр шыбыр су булып тир ти торт аша әйләнде. корышты сызланды, тилмереп үлде 17 13 Фәритләр киткәч. Нуриасма казларын Ыкка куып гөшерде Алар каңгылдаша-каңгылдаша ярдан аска йөгерделәр, бернинди дулкын әсәре чыгармыйча, шуып кына баргандай, су өстеннән йөзеп килеләр. Ул, каш өстенә кулын куеп, казларның каршы яр буендагы яшел шәүләле iypra җитүләрен күзәтте. Элегрәк ул тирәләрнең төбенә буй салып җитәрлек түгел иде. Аръякта печән эшләренең уттай кызган вакытында хатын- кызлар әнә теге комлы борынга, ә ир-атлар нәкъ шушы турга су коенырга төшәрләр иде. Тирләгән, арыган тәннәргә Ык суы көч өстәр иде Йөрәктә үткәннең татлы хатирәләре кыймшанып куйды. И гомерләр! Ык сулары шикелле менә шушылай сиздермичә генә аккан да киткән шул гомер дигәнең. Нуриасма казларны төшергән чакта яр башыннан ук борылып кайтып китәм, дигән уен онытты, кер чайкый торган басмага керде, култ ыксага тотынган хәлдә судан күзен ала алмады. Җилнең әсәре дә юк, су өсте көзге кебек тигез иде. Әгәр анда-санда күбекләр акмаса, басмадан ерак гүгел чыгып торган яшел түмгәкнең бөгелеп төшкән күрәнен агым туктаусыз селкетмәсә. Ыкның мәңгелек хәрәкәте бөтенләй сизелмәс тә иде. Зәңгәр күк үзенең анда-санда йөзүче болытлары белән су өстенә төшкән. Шулар уртасында Нуриәсманың да шәүләсе чагыла. Әнә баш артында ак болыт тора, зәңгәр чәчәкле күлмәге дә. кызыл камзулы да. чәмчәле читеге дә аермачык күренә Бу яшеллекләр, бу сулар, бу зәңгәр күкләр һәммәсе дә кешенең тормышын ямьләү өчен генә яратылганнардыр. Бөтенесенә бәйле, берсе икенчесендә чагыла, һәммәсе кеше йөрәгенә тоташкан... И Ыккаем. таныдыңмы9—диде ул. иреннәрен бөтенләй диярлек ачмыйча. Әйе. мин бу, синең суларыңда чупырдан үскән чем-кара чәчле кораңгыш кыз - Аның йөзенә елмаю җәелде, күзләрендә шаян очкыннар биеште. Минем бу ак чәчле әби сурәтемне тизрәк агызып алып кит! Теге бот буе кыз кыяфәгендәгесе еракмы? Син бит аның тән җылыларын да үзеңә сеңдереп алып киттең... Алып кил. зинһар, шунысын! . Нуриасма үзенең артында кинәт тамак кырган тавыштан сискәнеп китте. Басмага Хәдичә кереп килә иде. Ул буй-буй яшел күлмәк өстеннән кимәле сары алъяпкыч бәйләгән, муенына эре гәрәбә төймәсен таккан, башын, нәрсәнедер бик җентекләп күзәткәндәй, уң җилкәсенә кыйшайткан иде. Нуриасма. үзе дә сизмәстән, нишләптер, ана таба бер-ике адым атлады. Хәдичә, күрәсең, басмадан чыгып китмәкче була, дип уйлады, кулларын ике яклап култыксага саллы да. башын турайтып артка ташлады. - Ашыкма. Нуриасма... — Ә мин ашыкмыйм, -диде Нуриасма. култыксага биле белән сөялеп. Хәдичә кулларын кара-каршы китереп алъяпкычының күкрәкчәсенә тыкты. Нуриасманың битенә кан йөгерде. Хәдичәнең шушындый кыяфәт белән каршына килеп басуы һәм гаепле кешегә карагандай өстән аска карап торуы Нуриасманың ачуын чыгарды «Мин аның каршында бер гаепле күренсәм, ул ун мәртәбә гаепле, чын-чынлап гаепле», дип уйлады ул эченнән. Аның Нуриасмага домшанына караган кебек көйдереп каравы, җай чыккан саен очып кунуы тәмам туйдырды Аларны гомер буе бәйләп торган җепләр инде өзелә башлаган иде. Нуриасма ул җепләрнең өзелеп бетүен геләмәсә дә. бу минутта йөрәгендә Хәдичәгә карата үпкә-рәнҗештән башка тойгы уянмаганлыгын сизде - Җаның тындымы инде? Бу сүзләрне Хәдичә тавышын күтәрмичә, үткәндәге бер хатирәне искә алгандай гына әйтте Әгәр уттай янучы күзләре булмаса һәм алъяпкыч күкрәкчәсен ерта язып этүче йодрыклары сизелмәсә. аны гып- тыныч дип уйларга мөмкин булыр иде. Ул сүзен дәвам итте: — Тынсын әйдә. Тынып озак тормас ул... Хәдичәнең карашы нидер эзләгәндәй су өстен айкап алды. Нуриасманың шәүләсе турында бераз тукталып алгач, кабат анын йөзенә күтәрелде Синең дә малаен бар. Күрәчәген алда... Әле башлана гына — Әле дә ярый безнең язмыш синең кулда түгел. Нишләр илен шулай булса?! диде Нуриасма барлык әрнүен чыгарып Анын урынына безнеке синең кулда. Шуңа күрә шатлыгын йөзеңә бәреп чыккан Минем сезгә начарлык теләгәнем юк — Шулаймыни91 Хәдичә бил бөгеп исәнләшкәндәй хәрәкәт ясады, муенындагы гәрәбәләре шылтырап куйды, яулык астыннан чыгып бер учма чәче битенә төште Изге нияттә икәнеңне белмәгән идем әле. Алайса Гарифҗанның хөкемгә эләкмәвен, исән-имин КОТЫЛУЫН да телисендер? Котылса, харап итмәссеңме сон син аны?- диде Нуриасма, Хәдичәнең күзләренә туп-туры карап. Әлеге сорау белән Нуриасманын тез астына суктым дип уйлаган Хәдичәнең бу сүзләрне ишетүгә чырае кара янды Ул битенә төшкән чәчләрен кулы белән селтәп җибәрде дә ачу белән Гарифҗан минем бәгырь итем' диде Бәгырь итем, дия-дия сайсызга әйләндердең дә инде син аны' Әнисе рөхсәтеннән башка кызлар култыкларга куркып яшәгән егетләр дә кызганыч, диде Хәдичә аңа төрттереп Ә синнеке яшьтән үк тәмәкегә дә, аракыга да өйрәнде Сүз әйттермәдең, кеше арасына керсен, дидең. Хәзер инде керү генә гүгсл. кеше арасыннан чыт ып үк китте. Эчеңдә нинди уйлар йөртәсең икән! Минем эчемдәгем тышымда, диде Нуриасма Аның үзенә лә. сиңа да ул хакта аз әйтмәдем. Гарифҗан ярдәмчел дә, эшчән дә Ә менә дуамаллыгына, уйсызлытына син гаепле! Син генә* Анын соңгы сүзләре Ык өстеннән еракка ук яңгырады. Хәдичә дәшмәде, ике кулы белән култыксага ябышкан килеш карашын суга төшерде, асылынып iоручы чәченә дә игътибар итмәде. Нуриасма анын керфекләреннән яшь сыгылып чыт уын күреп алды. Әйе. дөньясы авыр булды, ялгызым тормыш арбасын сөйрәп, ана кулым җитмәде, диде ул. кычкырып елап җибәрүдән көч-хәл белен тыелып Алдама. Хәдичә! Син аны сукыр ярату белән яраттың Яраттым шул! Бердәнбер малаем бит ул Ә хәзер күралмыйм! шул сүзләрне әйтте дә Хәдичә үксеп елап җибәрде Нуриасма әллә нинди каршылыклы уй-тойгылар уртасында калды. Хәзер инде үпкә-рәңжүләр беткән, әмма аны юату теләге дә юк иде. Кинәт Хәдичә анын ике иңбашыннан гоггы да ялварулы гавыш белән: Мин гаебемне юарга телим! диде Хәзер мин аны кулга алачакмын. Янымда тына булсын Утырта гына күрмәсеннәр! Нуриасма бу сүзләрнең ихлас күңелдән әйтелүенә шикләнмәде, тик алар чынбарлыктан ерак торучы, тормышка ашмас изге ният кенә иделәр Шуңа күрә ул ни уйлат анын яшермәде Күңелеңә авыр алма. Хәдичә, хәзер Гарифҗанны тәрбияләргә синең генә көчен җитми инде. Моны ишетүгә Хәдичә дертләп кабынды Ә тегендә тәрбияләнерме’' Аннан төзәлеп кайткан кеше бармы?! Юк' Авылда калса тына, кеше булачак ул. Хәдичә бераз тынын торды да кинәт җанланып сөйли башлады Тәрбия тик бергәләп! Әй- дәтез. ярдәм итегез! Мин синнән бер генә нәрсә ү теттем* Нәрсә? диде Нуриасма сүзнсн бөтенләй көтелмәгән тзгә кереп баруына таҗәпсенеп Гарифҗанны порукага алырга кирәк! Хеснуллнн .та әйтә Нуриасма сүзсез калды - Ник дәшмисең? Яхшылык телим дисең бит. Мизхәт белән син башласаң... Калганнар күтәреп алыр. Нуриасма «юк» дигән мәгънәдә баш чайкады. - Син теләмисеңмени? диде Хәдичә. — Минем намусым берәү генә... — Синнән намус сораган кеше юк. — Кыстама юкка... — Харап икән!- - диде Хәдичә тавышына мыскыллау билгеләре чыгарып. Син теләмәсәң, Мизхәт ярдәмен кызганмас. Дуслык өчен ул янган утка керергә әзер. — Минем малай өчен син җавап бирмә әле яме. Хәдичә!—диде Нуриасма кискен итеп.— Янган утка керүенә сүзем юк Әмма ялган утына кертмәм! - Менә, менә, качасың, аны да. үзеңне дә читтә калдырмакчы буласың! Башкаларның ник шунда муены сынмый. Электән үк шулай булдың син. — Алайса һәммәсенә мин сәбәпче, мин гаепле икәнмен! - Гаепле шул! диде Хәдичә Ык буен яңгыратып. Ник син шул көнне читтән карап тордың, ә? Ник Гарифҗанны туктатмадың?! Ул бит сине тыңлый иде. Ә Хөснуллинны? Ярый, минем малай исерек — авыз ачар рәт юк иде. Ә син бит Хөснуллинны да уеннан кайтара ала идең. Әллә шулай түгелме? — Әйе. гаепле... диде Нуриасма авыр сулап. Хәдичә аның нәкъ авырткан җиренә китереп басты. Шул көнге йомшаклыгы өчен ул үзен күпме битәрләмәде, әле тагын күпме битәрләмәс. тик үткәнне, башыңны ташка орсаң да. кире кайтара торган түгел шул! Ул чакта Нуриасманың бөтен уе Мизхәттә булды, аның өчен курыкты, ул да эчәнитә күрмәсен дип тәшвишләнде, улы үз эшенә китеп баргач та. гел аны уйлады, бүтән барлык нәрсәләр төссезләнеп читтә калдылар. - Син бәла-каза килүен теләдең, андый нәрсәләрне синең йөрәгең алдан сизә, шуңа күрә читтән карап калдың! диде Хәдичә калтыравыклы куркыныч тавыш белән.— Безгә аяк чалырга җай чыкканны көтеп кенә торасың. Син гомер буе бер нәрсәне кичермәдең. Нәрсәне?! диде Нуриасма берни аңламыйча. Син аны яхшы беләсең. Табышмак белән сөйләмә. Ачыктан-ачык әйт.- диде Нуриасма, йөрәгендә ниндидер авыр сизенү уяна башлавын тоеп. Ул сиңа бик якын кеше белән бәйле... Кем белән? —дип сорады Нуриасма аның җавап бирүен теләмичә. Хәзер инде ул аның Сәгыйдулланы күздә тотуын аңлаган һәм иренең исемен аның авызыннан ишетәсе килми иде. Үзең беләсең, диде Хәдичә һаман әйтеп бетермичә.— Шуңа күрә Гарифҗанны батырырга телисең дә! Үткәннәрне телгә алуданмы, Нуриасманың һаман тыныч калуына түзә алмауданмы. Хәдичә тагын елап җибәрде һәм: - Каргышым төшсен, йорт-җирең. мал-мөлкәтең утка очсын! - дип кычкырды. Аның зәһәр карашы Нуриәсманы хәнҗәр кебек айкап-айкап үтте Хәдичә ашыга-ашыга басмадан чыккач, тагын ар гына борылды. Сиңа бездән дә зуррак каза килсен! диде ул һәм аяк астыннан таш алып суга томырды. Таш басмадан ерак түгел. Нуриасманың шәүләсе өстенә килеп төште. Шәүлә әллә ничәгә өзгәләнде, аның тамчылары Нуриасманың аякларына чәчрәде. Кинәг чатнап башы авыртып китте һәм ул маңгаен тотты. Дерелдәгән керфекләре арасыннан алъяпкычының уң як атламасы иңбашыннан салынып беләгенә төшкән Хәдичәне күрде. Ул сыңар канаты сынган кошны хәтерләтеп ярдан менеп бара иде. Нуриасма аяк-кулларының хәлсезләнүен сизде. «Нәрсә булды инде бу? дип уйлап куйды ул күңелсез генә -Кайтырга, бераз ял итеп алырга кирәк». Ул басмадан чыкты ла акрын тына ярдан кү-тәрелергә кереште. Менеп җитә язгач, тыны бетеп, хәл алырга туктады Шунда кулына бер бал корты килеп кунды. Нуриасма анын чагуын көтте, ләкин корт чакмады Син мине ят итмисен бугай- ’ диде Нуриасма бармагы белән анын катта тына кагылып, һәм башкалар кебек чакмыйсың да. Хәер, син чаксаң да тәнгә сихәт кенә. Ә менә бәндә чакса, түз генә Корт Нуриасманын кулыннан җиңенә күчте, зәңгәр чәчәкләр өстеннән бераз барды да очып китте. Кинәт Нуриасма үзен бик гә. бик тә ялгыз хис итте Әйтерсең лә ул берүзе Хәдичәләр яши торган тормышның аргы ягында йөри һәм аларча яшәмәгәнгә гаепле иде Анын лп-тамәлләре алар өчен анлаешсыз. әшәке булып күренәләр, ул берүзе, алар бөтенесе бергә иде. Хәдичәләр ана гомергә бәддога укыдылар, аны гаепләделәр, ә ул гаепләүләрне күпме генә гырышса да юкка чыгара алмады. Гаепсездән гаепле булып болай яшәү коточкыч Iазаплы, йөрәкне туктаусыз телгәли иде. Башкалар кебек тыныч кына рәхәтләнеп яшәмәве өчен ул гомере буе үзен-үзе ашады, ләкин үзгәрә алмады. Мизхәтне артык чикләве, әз генә ялгышы өчен дә каты бәрелүләре өчен Нуриасма үзен каргады, бетереп ташлады, кайнар күз яшьләре түген, яшерен генә елады, иртәгәдән бөтенләй башкача яшәргә ант итте, әмма чабыш агы сабантуй мәйданына томырылып атылган шикелле, тагын элеккечә йончыткыч тормыш эзенә ярсып килеп керде... Шунын белән бер үк вакытта, күпме генә газапланса да. ул. елаганда көлен җибәргән бала кебек, шатлыкка охшаш ниндидер бер тойгы да кичерә иде Ул тойгы Нуриасманын үзен газаплауларының. Мизхәгкә һәм башкаларга кигергән кыенлыкларынын юкка түгеллеген, изге вә боек нәрсә хакына икәнлеген белүдән туа идс Аны кемнәр генә нинди генә хурлыклы сүзләр белей тамгаласалар ла. кемнәр генә нинди гетто ачулы күз караш тары белән чәнчесәләр дә. Нуриасма үзенен алар өчен буй җитмәс биеклектә торуын аңлады Бу анын күптәннән төзет әп сафлык дөньясы, ана ул үзе генә патша, күпме генә, ничек кенә һөҗүм итмәсеннәр, бу патшалыкка беркемнең дә теле дә. кулы ла зарар сала алмаячак идс. Газаплы гомер юлында Нуриасманын кыл өстендә калгандай хәтәр һәм хәвефле хәлгә төшкән чаклары бик күн булды, әмма әлеге дөньяның күренмәс җепләре аны як-якка авудан, әшәкелек упкынына егылудан саклан калдылар. Менә ул кайтып җитте, өенә керде, караватка ятарга барганда борылып көзгегә карады һәм чак кына егылып китмәле: көзгедә анын йөзе урынында апак таш иде! «Әллә мин үлгәнменме?» дип уйлап куйды ул. Йөзенең болай таш төсенә кергәнен баркайчан да күргәне булмады Нуриасманын Тәненә тир бәреп чыкты, тәкин йөзе коры һәм салкын иле Ул бер йомры су алып >чте дә. мендәр салын, караватка ятты 14 . Нуриасма Ык буеннан кайтып яту белән йокыга киткән иле Күпме йок татайдыр анысын хәтерләми, ул күкрәге коточкыч авыртуга уянды Терсәгенә таянып юрмакчы бу тды. әмма гәүдәсен кыймылдата алмады Отт »чен күге белән йөгереп чыкты, гыңлады әле Фәритләр әрәмә дан кайтматапнар. сәгать унбер гу тын килә, кайтуларына аш пешерергә бик вакыт и те \ т татын бер талпынып каралы, тик күкрәге шундый чәнчеште, әл тә ни кадәр тын та ала атмый ятты Ул шунда гына юра а тма- ячатын аңлады Авызы тәмсезләнеп кипкән, те те аңкавына ябышкан чәкин су ерак иде Тәрәзә каршындагы юкәнең шау гавы аны гажәптән- дерде. «Кай арада жил чыккан соң әле? — дип уйлап куйды ул. Әллә өйгә үк керә инде?» Нуриасма өстендәге одеалын җайлабрак япты. Ул туктаусыз хәрәкәтләнүче юкә ботакларын, яфракларын әле тәрәзә аша күзәтте. әле аларның идәнгә төшкән шәүләләренә озаклап карап горды. Идәндә гүя шайтан туе бара иде; челтәр-челтөр кара шәүләләр бер җыерылып килә, бер тарала, бер уңга авыша, бер сулга тайпыла, бер тынып, бөтенләй хәрәкәтсез диярлек кала.. Нуриасма күкрәгендәге авыртуның да шул шәүләләр белән бергә әле ут кебек бер урынга кысылуын, әле кулларга, аякларга ук таралып сулкылдавын тойды. Йөрәк авыртамы, әллә бөтен гәүдәме - инде аерырлык түгел иде. Ул кулын күлмәк изүеннән эчкә тыгарга теләде кулы ике сәдәф арасыннан сыймады, берсен көч-хәл белән ычкындырды, шуңа кулының хәле бетеп, салынып төште. «Алай,—дип уйлады Нуриема.— шулай бик тиз бөгәр микәнни?» Йөрәге бик нык авыртса да. дару эчә-эчә ике көн әйбәт кенә йөргән иде бит. Әллә балалары кайткач иркәләнүе генә микән? Бераз ял иттергәч, кулын изүеннән кертеп күкрәге өстенә салды һәм сискәнеп киз те. Әйтерсең лә үлем аны салкын бармаклары белән капшап, ошеткеч сулышын өреп узды: чөнки кулы боз кебек иде! Ул бу халәтенә карышып тагын бер мәртәбә кузгалмакчы булды —күкрәгендә нәрсәдер чатнап сынды, күз алды караңгыланды һәм ул каядыр еракка төпсез караңгылыкка очты... Аңына килгәндә, килене аның маңгаена, яңакларына сулы чүпрәк тигерә иде. Су. дарулар эчергәч, бераз хәл керде. Менә хәзер уколлар кадагач, авыртуы да кимегәндәй булды. Инде больница машинасының кузгалып киткәне ишетелгәнгә шактый вакыт үтте, ә Фәрит белән Нәсимә һаман өйгә кермиләр. Бернинди хәрәкәт юк. Нишләп? Бары тик юкә генә җилдә шаулый, аның кара шәүләләре генә сап-сары идәндә әле бер якка, әле икенче якка җыерылып киләләр. Алар Нуриасмага нишләптер бик шомлы күренделәр һәм ул күзләрен йомды. Ләкин челтәр-челтәр булып уйнаучы ул шәүләләр күз алдыннан барыбер китмәделәр. Фәритләрнең аяк тавышын ишетүгә ул шатланып керфекләрен ачты һәм улының борчулы йөзен, килененең елаудан кызарган күзләрен күрде. Шунда әллә ни булды: ул барысын да аңлады, икеләнерлек нәрсә калмады. Югыйсә, үзенең кабат тора алмаячагын врач килгәнче үк сизенгән иде инде ул. Шулай да күңеленең әллә кайдагы тирән һәм яшерен почмагында кечкенә генә өмет чаткысы сүнәр-сүнмәс пыскып торды. Менә хәзер шул чаткы леп итте дә сүнде... Аның әче төтене сулыш юлларына кереп тынны буды, күзләрне дымландырды. Фәрит әнисенең одеалыннан чыгып торучы аягын әйбәтләп ябып куйды. Рәхмәт, улым, җылы булып китте, диде Нуриасма берни той- маса да. Аннары янә:—Улым...—диде һәм туктап калды. Аның балалары йөрәгенә яра саласы килмәде, тик моны әйтмичә ярамый, алай гына да түгел, мөмкин кадәр тизрәк әйтергә кирәк иде. Әллә берәр нәрсә кирәкме, әнкәй? диде Фәрит. Улым... Шәрифҗан белән Илсөяргә телеграмма сук...— Мин исән чакта кайтып җитсеннәр... — Юкны сөйләмә әле, әнкәй,—диде Фәрит —Больницага да алып китмәделәр бит... Фәрит бу сүзләрне ниндидер ышанычсыз тавыш белән әйтүен үзе үк сизде. Әнисен алдап булмаячагын ул яхшы аңлый иде. Үз хәлемне үзем беләм. диде Нуриасма. Аның йөзе дә. күзләре дә тыныч иде. Миннән генә кала торган түгел... — Әнкәй!.. Үзеңне нык тот. улым. Иң өлкәне—син. Нәсимә тавышсыз гына еларга кереште. Килен, син дә,—диде Нуриасма акрын гына Кифая бик куркак Аңа шалтырат кына.. Җайлабрак әйтерсең үзең... Шулчак Марал килеп керде, йөгерен килеп әбисен кочаклап алды. Нуриасма анын әле кибеп тә бетмәгән чәчләрен сыпырды, иңбашларыннан сөйде Оныгыннан тәмле булып Ык суы. балык, ләм исе килә иде. Чү. әбиеңне борчыма, дип Нәсимә аны читкә тарны Мин Нуичама әбине налам! диде Марат әнисенә карышып Әби, әйдә тавыклата җим чалыйк! Марат әбисен кулыннан тотып торгызмакчы бухш И бәбскәччәем. әз генә авырып кигтсм бит әле Нуриасма аның башын сыйпады Син үзең генә җим болгатып бир инде. Марат олыларча җил-җил атлап чыгып китте. Нәсимә улы өчен сөенеп куйды, чөнки ул кайдан нәрсә салырга, ничек, күпме болгатырга берсен дә белми иде. Килен. Маратка кар базыннан катык алып чыгып бир. хәзәр катык ашый ул. диде Нуриасма. Әни. аны җылытыргадыр бит? Кирәкми, кирәкми! Шул килеш. Суган, укроп турый да ашый Үзе белә ул. Ипи кисеп куярсың. Нәсимә чыгып киткәч. Фәрит бер урындыкны әнисе караваты янынарак алып килеп угырды. аның одсалларын төзәткәләп куйды Авыру кеше ни әйтмәс, бөтенесен белергә врач га алла түгел, әнисе сәламәтләнеп кигәр дә. тормыш злекке эзенә төшәр кебек тоелды ана. С Улым. бар. телеграмма сук... Әнисе бу сүзләрне әйткәндә башын ана таба бормалы, карашын түшәмгә төбәгән килеш керфеген дә селкетмәде. Әни. үт кече чир гетто бу. Фәритнең аркасына тир бәреп чыкты, дөреслекне әнисеннән дә. үзеннән дә яшерергә азаплану шулкадәр кыен иде. AHI ыңа басасың әле син Рәхмәт, улым, изге нияттә торуына. Әнкәй бик каты чирли дип сук Нуриасма карашып Фәриткә күчерде Аттың күзләренә мөлдерәмә булып ялвару, үтенү тулган иде Бик күрәсем килә. Бар. гинһар Үкенечле булмасын Фәрит дәшмәде, авыр игеп бер сулады да акрын гына чыгып китте «Үкенечле булмасын! . Үкенечле булмасын' » Йомшак кына әйтелгән бу сүзләрнең коточкыч мәгънәсе аның йөрәген сулкылдатты. бантын кыршау белән кыскандай авырттырды Нишләсәң дә. әнисе хаклы, бүтән чара юк иде Ул. почтага барып. Шөрнфҗаннарта. II гсөяр тәртә «Әнитә инфаркт булды, хәле авыр» дип телеграмма бирде Ча тлыга шылтыратып. әнисенең сеңлесе Кифая апасы белән сөйләште > Фәрит почтада чакта Мизхәт кайтып туктады Әнисенең авырып кигүсн ул әле белми, район үзәгендә тикшерүче янында булуы турында әйтим дип кенә кергән иде Чиләк белән су түгәргә чыккан җиңгәчәсе җиткерт он борчулы хәбәрне тынлап та бетермәстән. йөгереп өйгә керде Әнкәй, хәлен ничек? Әйбәт, улым, диде Нуриасма һәм сизелср-снзелмәс бант селкеп куйды. Мизхәт «Әллә берәр нәрсәгә борчыл тан идеңме’» дип сорарга уйлады да телен тешләп дәшмичә калды. Борчуларның җитәрлек булуын һәм аларга үзенең дә сәбәпче икәнлеген ул белә иде ләбаса Төшлегеңне ашадыңмы’’ диде әнисе Басуда ашадык Нишләп кайтасы ит тен соң? Мин тикшерүчегә кердем Мизхәт карашын әнисеннән яшерде Барысын да. ничек булган, шулай яздым Нуриасманың йөзештән якты нур йөгереп үтте Әйбәт булган, улым Бар инде, эшенә соңарма Чытарга кузгалгач. Мизхәт әнисенең эөгыйфь кенә эндәшүен ишетте Улым бүген иртәрәк кайтырга тырыш ә те Мизхәтнең әнисенә ниндидер яхшылык эшлисе килүдән, аның хәлен җиңеләйтә алмаудан гаҗиз күңеле сыкран куйды. Ул ашыгып кабат аның янына килде. Әллә берәр эш бармы, әнкәй?— диде ул җанланып. Сөйләшәсе әйбер бар, улым. Ә хәзер? Хәзер генә булмый.—диде әнисе, ничектер сүзләренә тирән мәгънә салып —Зур әйбер ул. Бар. улым, кичтән абыеңнар белән бергәләп сөйләшербез .. Ярый алайса. диде Мизхәт. ә үзенең күңелендә шундук мең төрле сорау туды. Әнисе шулай ди икән.- бу инде юкка түгел. Ул өйдән бөтен гәүдәсендә таш баскандай авырлык тойган хәлдә чыкты Әйтерсең лә әнисенең авыруы аңа күчте. Мизхәт бер утка, бер суга төшеп машинасына утырды һәм басуга юл алды. . У т кайтканчы Нуриасманың вакыты бик күп иде әле. Шулай да врач нәрсә диде икән? дип уйлады ул. Ничә көн? Моны белү үтә дә мөһим иде аңа. Бәлкем, көн дә узмас? Юк, алай булса, больницага алып китәбез димәсләр иде Аңа әле берәр атна гомере бардыр кебек тоела. Йөрәк шулай сиздерә. Нуриасма кичкә кадәр уй диңгезендә йөзде дә йөзде. Аны хәзер беркем дә бүлдерми, аның берни гурында да кайгыртасы, бернинди мәшәкате юк иде. Нинди генә уйлар уйласа да, бер сәер хәлне сизеп гаҗәпләнде: ул әле генә яшәп яткан тормышны һәм үзен ничектер читтән, бик ерактан күзәтә, үзенең һәм башкаларның гамәлләренә әллә кайдан ук торып бәя куя иде. Нуриасма үзүзеинән аерылган икенче кеше кебек үзенең үзеннән һаман ераклашып баруына хәйран калды. Бу әлегә берничек тә аңлатып булмый торган сәер халәт иде. . И гомеркәйләр! дип уйлады ул. Бәндәләрнең яшәүләре таң җиле генә шул. Бик кыска гына арада, табигатьнең уяныр-уянмас серле, моңлы чагында исә дә үтә. Чәчәкләрне, үләннәрне, агачларны, су өсләрен әз генә тибрәндерә, тере җан ияләренә кагылып, сафлык өрә, татлы йокыларыннан уятырга гели, яшәргә чакыра... Кеше гомере дә шул җил кебек тормыш күгеннән сизелмичә исә дә үтә. Бу шулкадәр дә татлы, шулкадәр дә кыска һәм аны берничек тә яңадан кабатлау, аңа кире кайтмак юк иде. Эчәр суың эчелгән, җыяр ризыгың җыелган, суласы һаваң суланып беткән Син башка җан ияләре, башка кешеләр кебек гүгел. син алар арасыннан, бу якты дөньядан инде кысрыклап чыгарылгансың, менә шушы гар караватта вакытлыча гына урын билисең. Ә әйләнә-тирәңдә тормыш элеккечә үк кайнап тора. Әнә юкә җилдә җилфердәп утыра, кошлар чыр-чу килә. Бөтенесе хәрәкәттә, һәр тереклек иясе кояштан яктьктык һәм җылылык, җирдән туклык ала, зәңгәр күк астында үз урынын даулый. Кеше каядыр кабалана, каударлана, борчыла, талаша- сугыша нидер эшли һәм шушыларның бәхет икәнен юньләп тоймый да кала. Йөрәкнең һәр тибеше, һәр сулыш, һәр күз карашы, һәр сүз, һәр хәрәкәт, ишетелгән һәр тавыш үзе бәхет. Әгәр кешеләр шушыны аңласалар. гомер буе елмаеп-көлеп. куанышып кына яшәрләр иде Җир йөзендә бер генә кеше дә мәңгегә кала алмаган һәм калмаячак, тугансың икән, үлү дә когылгысы з. Әмма шушы хакыйкатьне йөрәк барыбер кабул игәргә теләми. Дөньядан кигәсеңне кисәтсә дә, үзе үк шуңа карыша Хәер, аны гаепләп булмыйдыр. Туфракка ныклап тамыр җибәргән үсемлек тә ансат кына йолкынмый. Йөрәкнең дә меңнәрчә гамыры дөньяга тоташкан бит. Йөрәкнең үзәгеннән үк килүче иң зур ике гамырының очы күзләр, аннары ике колак, авыз-борын, аяк-куллар. Тәндәге һәр күзәнәк йөрәкнең вак тамырларының очы. Әнә шул тамырларның очлапы кояш, йолдызлы күк. җир-су, һава кебек җисемнәр белән. гәннәр-чәчәк- ләр, агачлар-яфраклар белән, бөҗәкләр, кош-корглар, җәнлекләр, барлык кешеләр белән тоташкан. Әнә шул тамырлар тәм-томнарны Ис- косларны. тавышмоңнарны үзләренә алганнар, ерак үткәннәргә, бүгенгә 24 һәм иртәгегә китеп береккәннәр.. Ул тамырлар буйлап день янып җем- җем итеп торучы барлык ямьнәре җылы нур булып йөрәккә киләләр һәм йөрәк юн яшәү дәрте. сөю-сөелү ләззәте рәвешендә чыгып, кабат дөньяга кайтып керәләр... Гомер буе дөньядан йөрәккә, йөрәктән дөньяга хәят җылысы йөрIкон бу тамырларны өзү. ай-һай. кыен шул Туган җиреңдә нинди Iснә мәрхүмлекләр, җәберләр кичерсә дә. бәндәнең аны һаман сагынуы, җирсүе дә юкка түгел. Дөньяның бөтен сурәте, һәммәсе канла, йөрәктә... Исәнме. Нуриасмакаем! Ул йомшак кына итеп эндәшкән тавышка күзләрен ачты Каршысы- нда Гыйздениса бысып торуын күргәч, елмаеп җибәрде Әллә йокымсырап китеп, әллә уйларына бирелеп, аның керүен сизми дә калган иде. Әйдә. уз. Гыйзденисатти... Әле урамнан үтеп барышлый киленең әйтте дә. хәлеңне белеп чыгыйм дидем. Адәм баласын аллаһе тәгалә чирли торган игеп яраткан шул. Чир килә дә, китә дә.. Гыйздениса койли-койли сөйләде. Нуриасманын хәлләрен сораштырды. авылдагы яңалыкларны җиткерде. Хәле җиңеләеп киткән шикелле тоелды Нуриасмага. Гыйзденисапидә кешене тынычландыра торган ниндидер коч бар иде. ахрысы. Алар, чордашлары, кыен вакытларда бергәләп тә. аерым-аерым да Гыйзденисата баралар, күңелләрен бушатып. шуның яныннан җаннарына тынычлык табып кайталар иде Ул кыйшаеп беткән өйдә инде ничәмә-ничә еллар ялгызы яши Карты ла. малае Рәхмәтулла ла сугыш кырында ятып калган. Гыйздениса өчен әй герсең лә алар үлмәгән, ул алар белән аралаша, сөйләшә, а тар бе лән яши Анын вак җыерчыклар белән капланган ябык чыраенда беркайчан да борчылу-кайт ыру галәмәтләре күрә алмыйсың, еласа да еланы пичектер кояшлы яңгыр кебек үтә. гиз-гиз күз яшен сөртә дә йә җырлап җибәрә, йә мөнәҗәт әйтергә керешә. Ул акны ак. караны кара ди. юк нәрсә белән сине юатып маташмый Анын кулыннан гомер буе >ш төшмәде, йә ул кешеләргә бәйләм бәйли, йә әйбер тегә, йә йон эр ти. йә башка шөгыль габа. Үзе сөйләп тора, кулы эшләп тора, чулпылары чылтырап ала. әйтерсең лә ул түгел, аның орчыгын тормыбт атым үте әйләндерә, әйтерсең лә ул сизгер куллары белән йон җеп тәре түтет, ә бәлки тормышның тамырларын бияләй, оекбаш рәвешен ю кеше, тор йөрәгенә тоташтыра иде Ул эшләре өчен гомеренә беркемнән дә бер тиен акча алмалы, үзенә исә әз генә ярдәм иткән кешегә лә бурычлы булып калмау әмәлен тапты Авылда ике абыстай булса да халык күбесенчә аңа дәште. Гыйздениса өйләнешүчеләрне никахлады, туганнарына исем кушты, үлгәннәрен җирләште, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәреште. Нуркаема аның шикәрдәй ак күлмәгенә, ап-ак яулыгына, бернинди яшерен очкынсыз, һәрвакыт ышаныч белән караучы күтләрен.» яратып төбәлде, күңеленә талгынлык җәелде. Ул аның Нәсимәгә өстәл әзерләшүен. яшь төрчә җәһәт-җәһәт атлап алгы яктан бу якка чәй ташуын, ниһаять, өстәл янына утыруын түземсезлек белән көпе. Анда та Гыйздениса үзенең чәенә үрелмәде. Нәсимә кулыннан алып, иң иск Нуриасмага чәй эчерде. шуннан соң тына урынлыт ына утырды. Донсңкида ничек яшәүләрен сораштырды «Юып куйган ак йон җебем бар, бүзен үк Фәрит белән Нәсимәгә оекбаш бәйли башлыйм». тиде Килене өстә шс җыештырып алганны тына көпедә Нуриасма Минем басуны да урыр чак җитте бут ай. Гыйздениса пи тиде. Мәрхәмәтеңнән ташламассың инде. Тәнем башка кеше катынанга чирканыр Ә син әнкәй кебек Әйбәтләп юып озатырсың Гел яныңда булырмын. Нуриасмакаем. гомергә бергә яшәп. Ул салкынча кулын Нуриасманын маңгаена куйды Төшемә кермә кн әле яшисең Ә’ ка нанына көяләнмә Берәүләр тамаклары кипкән н барыбер СвЗ И> ШУНЫ уйлыйсыз.. Мизхәт улым. Зөбәрҗәтнең теге чакта армиядән кайтуыңны көтмичә китүенә ачуланма син Ул баланың гаебе юк Гаеп миндә булды Сине шәһәртә сойрәр дип куркып, мин куштым аңа китәргә Мин гаепте. улым, икегез каршында да Булдыра алсагыз, кичерегез Әниләре Iуктан калды Нинди таеп ди ул. әнкәй, диде Мизхәт ни әйтергә белмим.» ( ип биI начар нияI бе 1.41 түгел Начар булды шут Бик үкендем дә бит соңыннан I аебемнс йоларга ирек бирсчез мина Үзем исән чакта бергә бу туыгызны күрсәм, тыныч күңел белән китәр идем Бу минем соңгы васыятем Ышаныгыз миңа вакытым бегге Сезнең рәнҗешне күтәргән килеш китә алмыйм мин Өчесе дә тып-тын калын, ни әйтергә белмичә башларын иеп мыр- дылар Нуриасма берничә сүз әйт ie дә туктап я i ит те. тагын баш галы, тат ын туктады, тагын башлады а, «к У* т* п — Аннары бит адәм баласының кендеге, әнисе карыныннан өзелү белән, җиргә тоташырга тиеш... Нуриасма аларга барысын да аңлата алмады, күкрәген көйдереп торучы утлы кисәү сөйләргә дә. тын алырга да ирек бирмәде. Сөйләрлек хәлдә булса да. кирәкле сүзләрне таба алмас иде. Бөтенесенә шәһәр гаепле, балаларымны шәһәр урлады, дип яшәгән Нуриасма соңгы вакытларда моның сәбәбе ниндидер бүтән нәрсәләрдә икәнен аңлый башлады. Балаларын читкә үзе дә куалашкан икән ләбаса ул. Авылда ач-алангач килеш көрәк-сәнәк тотып, бил бөгәргә хокук бар. ә яшәргә мөмкинлек юк иде. Җиденче классны бетергәч Фәрит техникумга укырга кермәкче булды, авылга агроном булып кайтам, дип хыялланды. Шуңа колхоздан китәргә рөхсәт сорап, Нуриасма райком секретарена кадәр барып җитте, әмма ләкин булмады «Теләсәң нишлә, улым».— диде Нуриасма кул селтәп. Бернинди документсыз авылдан чыгып качты мескен бала. Әнә кая барып чыкты, күмер вата Ярый, ватсын, ил өчен анысы да кирәк. Ә таТарча белмәүче ике кызы? Шәрифҗанның өч баласы'.’ Шәрифҗанын бигрәк тә нык жәлли Нуриасма. Өч ел авыл хуҗалыгы институтына имтихан бирергә барды, өчесендә дә рус теленнән үтмәде. Күп тырыша торгач, хәрби училищега җибәрделәр, марҗага өйләнде, анысы рус теленнән имтихан алып тормаган үзе тагы. Өйләнешкәч, парлашып бер генә мәртәбә кайттылар, анда да Нуриәсманың йөрәгенә кан савылып калды. Татарча сөйләшә башласалар. «ка-ка»гызны туктатыгыз», дип үпкәләде, көлсәләр, «миннән көләсез», дип үкерә-үкерә елады, аш пешерсәләр. «юри ат ите пешерәсез, мин ашамасын дисездер», дип бәгырьләренә төште. Шәрифҗан ялгызы гына кайтып килә дә «Ара ерак бит».— дип аклана. Ара ерак түгел, күңел ерак монысын Нуриасма яхшы аңлый һәм улын кызганып кайнар яшь түгә. Ичмасам үзебезнең туфракка кайтып үлә дә алмый бит инде ул Илсөяре врач булам, диде, рус мәктәбендә укып, теләгенә иреште. Тик. институт бетергәч, үзебезгә түгел, әллә кая Урал ягына җибәрделәр Шунда бер үзбәккә тормышка чыкты, шунда төпләнделәр. Кияү дә әйбәт, фатирлары да әйбәт, тик балалары гына ни татарча, ни үзбәкчә юньләп белмиләр. Соң шулай булгач, Нуриасманың төпчек баласын авылда калдырырга хакы юкмыни'.’! Хәдичәнең Суфиясен әрмән алып киткән кебек, аның Мизхәтсн дә берәрсе алып китсенмени? Ата-бабаларыбызның телен, гореф-гадәтләрен белүче, моңын-җырын аңлаучы оныклары шушы нигездә дөнья көтәчәгенә ышанып үләргә хакы юкмыни аның? Бусына тагын кемнән рөхсәт сорарга? Чыгын бетмәгән җаныбызны әз генә булса калдырыгыз, үзебез- чә яшәргә, ана телебездә сөйләшергә, үзебезчә җырларга-биергә рөхсәт итегезче, дип салган уртак сөрән бөтен ил буенча яңгырамыймыни?! Анда бит татар балалары гына тавышы түгел. Юк. җитте, нәселенең соңгы тамырын корытырга ирек бирмәячәк ул! . Нуриасма уйларына бирелеп ята, балалары тилмерешеп утыралар икән бит! Барыгыз, йоклагыз, балалар, диде ул. Борчыдым инде сезне. Мизхәт улым Зөбәрҗәттән берсен дә яшермә Ул аңламый торган бала түгел. — Ярар, әнкәй... Нәсимә өйдә калды. Фәрит белән Мизхәт йокларга верандага чыктылар. Киңәш-табыш иткәч, иртәгә кичне көтмәскә, тешлектә үк Зөбәрҗәт янына икәүләп барып кайтырга кирәк дигән карарга килделәр. 16 Иртәнге тугызларда Нәсимә белән Фәрит чәйләп утыралар иде. Ишек алдыннан уйнаган җиреннән атылып-бәрелеп Марат килеп керде — Нуичама әби. Нуичама әби! — Нәрсә, бәбекәччәем? Тигымәли җиҗни белән Фикая апа кайтты! Ай рәхмәт яугыры изте хәбәрен өчен' Алар каршыларга дип кузгала башлауга. Кифая апалары белән Тимсргали җизниләре кү1әренеп килеп тә керделәр Фәритләргә кул биреп уздылар да әниләре белән озаклап күрештеләр И түти җаным, чирләдекмени, ниләр булды сон. әле таш кебек иори идең бит, дип такмаклый-такмаклый Кифая Нуриасманын битләрен үпте, чәчләрен сыпырды, юрганнарын рәтләде, нишләргә дә белмәде, үзе туктаусыз елады, лышык-лышык борынын тартты. Фәрит алгы өйгә алып чыгып җизнәсен чәй эчәргә утыртты Ә Кифая һаматт өзгәләнде, туктаусыз елады Аның өз генә шадрарак кечкенә йөзе дә. күзләре дә Фәрит белән сөйләшкәннән бирле слый-елый кызарып беткән иде Кечкенәдән үк бик нечкә күңелле. елак булды Кифая Шуңа күрә аны Нуриаема «куяным» «йомшагым» дип кенә йөртте Ире Тимергали анын турында ''Минем Кифая өч йөз алтмыш биш көннең өч йөзен елап уздыра, әгәр хөкүмәт, күз яшен берәр кирәк- яракка җыя торган булса, бездән дә бай кеше булмас иле». - дип шаярта Нуриаема елмаеп сенлесснсң битендәге күз яшьләрен сөртте — Елама, куяным, картлык чире генә ул куркырлык берни дә юк Чынлапмы, түтәкәем?! диде ул җанланып Нуриаема яратып аның күзләренә карады. Әле генә кайгы-сагыш. курку тулы бу күзләрдә өмет чаткысы кабынды Тиз ышана иле Кифая, балачактан ук гиз ышана, аны аллау берни дә тормый иде Гомер буе гөнаһсыз, беркатлы булуы өчен яратты да аны Нуриаема Аннары Кифая үзенең барлык гадәтләре, кыяфәгс белән, хәгга битендәге вак шадраларына кадәр әтиләренә охшат ан иде Чын. чын. диде Нуриаема аны гәмам тынычландырып бетерү өчен. Әз генә авырыйм да аннары тел авырмам Икәү бөрлегәнгә барырбыз, куянкаем Инде тынычланып кына килгәндә, Кифая тагын елап җибәрде Телефон аша Фәриттән ул барысын да ишеткән, апасының юк-бар чир белән түшәктә ятмасын белә, шуна күрә бөрлегәнтә барырбыз дигән сү» аның бөтен өметен сүндерде И түти, бөрлегән дип терелсәң әле Кифая башка сүз әйтә алмалы авызын яулык чите белән каплап, алгы өйгә чытып китте, битен юды Аннары икс зур сумка күтәреп кереп, өстәл өстен әфлисун, лимон, өрек, кара җимеш тагын әллә нәрсәтәр белән тутырып ташлады Аның гомергә гадәте шундый, машиналарының багажнигы тулганчы азык-төлек, чүпрәк-чапрак төяп кайта Нуриас- ма аны кайткан саен, бу кадәр ризыкны кем ашап бетерә, бу кадәр киемне кем киеп бетерә, ник акча әрәм итәсең, дип пыр ту тдыра Ә ул яшь аралаш елмая да - И түгекәем. ач-ялангач вакытларда синнән бигрәк күп изгелекләр күрдем шул. пичекләр итсәм дә түләп бетерә алмам күк. дип аны кочаклап ала.. Бу юлы аңа бер сүз дә әйтмәде Нуриаема Кифая, урталай кисеп, чистартып, ана бер әфлисун бирде Аша әлс. түти, тәннәренә сихәте тимәсме Син алып кайткач, тимиме сон инде, куяным Нәсимә чәйне олы якка әзерләде. Алар әкрен тснә озак итен сөйләштеләр. хәл-әхвәл сораштылар, әти-әниләрсн, туган-тумачаларын хәтердән үткәрделәр. Рәмзине җирләгәндә. Кифая тар Үзбәкстандагы кыз ларында кунакта калганнар иде Нуриәсмадан бөтенесен җентекләп сөйләткәч. ул тат ын өнсез калды, үксеп үксеп елады Бә тәкәй Күкелеге бүген күчтәнәчләр илтә баргач, кырыгын имчәсендә үткәрәсе тәрен белешәбез, һичшиксез, кайтабыз, диде Сөйләшкән сүзләренең күбесе кайгы-сатыш- лы булса да. бәирәмтә дин кайт масалар ла. Нуриасманын да. Кифаяның да, Нәсимәнең дә ничектер күңелләре бушана, җиңеләя барды Фәрит җизнәсе белән шнек алдына чыкты. Алар белән әфлисун, өрек атап утырган Маратны танырлык түгел иде: матроскасын, сандалиларын баскычка салып аткан да тагын теге калай сәдәфле. ямаулы чалбарын киеп куйган. Тимсргали аны күреп киң күкрәгенә кысты. Марат җизнәсенең зур, сирәк чәчле башына, тирләгән маңгаена, калын кашларына, көрән күлмәге өстеннән ике яклап тартылган зәңгәр подтяжкаларына карап торды да. түгәрәк корсагыннан шуып гөшмәкче булып, аяк-куллары белән гырмаша башлады. Тимергали аны җиргә бастырды, кулына берничә кисәк чәйнәгеч сагыз тоттырды. Әхмәт. Тигымәли җиҗни! диде Марат һәм сагызны чәйни-чәй- ни йөгереп тә китте. Ул ишек алды почмагындагы кычыткан арасыннан шактый зур бер нәрсә этеп чыгарды. Бу -фанерадан КамАЗ машинасына охшатып ясалган дүрт тәгәрмәчле уенчык иде. Марат аны арттан ике кулы белән этеп ишек алды буйлап йөгерә башлады. Ниндидер шестерняга калай кисәге тиюдән уенчыкның эченнән шытыр-шытыр иткән тавыш килде. Ул әтисе белән җизнәсе яныннан: Тү-үт, тү-ү-үт! Китсгеҗ. Бадамач таптамачын! - дип выжылдап уза. «мине күрәсезме» дигәндәй авызын ерып аларга карый. - Улым, ни соң ул Бадамач? диде Фәрит, аның уенчыгына чиертеп куеп. Бәй, Бадамач Бадамач инде! Йөк ташый, диде Марат, шуны да белмисез дигән төсле. — КамАЗмыни? —Әйе, Бадамач! диде Марат шатланып Беҗ аны Миҗхәт абый белән икәү янадык.— Марат инде шактый нык кыздыручы кояшка күзен кысып карап торды да әтисенең чалбарыннан эләктерде. — Әти, әйдә бачуга! Ник? — диде Фәрит малаеның көтелмәгән бу теләгенә аптырап. Чәхән абый Каенлы бачуына чакыды. — Хәсән абыең? Ник чакырды? — Мин Бадамач белән ачлык тачыйм ындыр табагына. Чине дә чакыды. Бодай уам. диде. Фәритнең авыл башыннан ук җәелеп киткән ул басуга бик барасы килсә дә. җизнәсе белән Кифая апасын уйлагач, ул ниятеннән кайтты. - Без бит җизнең белән Бадамачка сыймыйбыз.— диде ул Маратның аркасыннан сөеп. Тукта, син уйный гор әле... Алар җизнәсе белән өйгә керделәр. Марат та ияреп керде, туктаусыз басуга кыстады. Нәсимә, аның өстендәге киемнәрен күреп, алыштырырга ниятләгәч, әбисе янына барып сыенды, елый ук башлады. - Әнкәй, без өчәү Мөнәвәрә апаларга барып кайтыйк. Нәсимә синең янда торыр.— диде Фәрит. Бачуга баыйк. бачуга баыйк! -дип туктаусыз такмаклады Марат. Кияү, сез Кифая белән генә әйләнегез инде булмаса,— диде Нуриәсма. — Әтисе белән басудан урап кайтсыннар. Соң. әнкәй, бала-чага теләге белән генә йөреп булмый бит инде. диде Фәрит канәгатьсезлек белдереп. Минем теләк белән йөр, улым. Без Марат белән арыш басуында да. борчак басуында да булдык. Ура башлагач, бодай басуына алып барырга сүз биргән идем. Чүҗ бигәч. үтә!ә кияк. әйеме. Нуичама әби?—диде Марат. Моны ишетүгә, иң элек Тимергали гыжылдап көләргә тотынды, аңа өйдәгеләр һәммәсе дә кушылды. Тимергали кызарып ютәлли-ютәлли: Булдырдың, Марат, сүз әйтер урын калдырмадың, диде дә ишек алдына чыгып кит ге. Улым, диде Нуриасма,— бер уч бодай башагы алып кайт әле миңа.. Сабагы белән озын итеп сындыр... Ярый, әни, диде Фәрит Шулай итеп, жизнәләре Бәләкәй Күкелеге. Фәритләр. Бадамачны алгы бавыннан сөйрәп, басуга юнәлделәр Авыл башына чыккач. Фәрит гыны кысылып туктап калды. Бу таныш басуларны күрмәгәнгә шактый булган икән Әнә басу уртасында таныш каеннар шаулап утыра Анда сугышка кадәр кыр станы корганнар, каеннар да бишәү генә булмаган. Бу басулардан комбайннан капчыклап аз ипи ташымады Фәрит Әле ул яшь иде. капчык күтәргәндә билләре шытырдый иде. Әрем, билчән, гарма орлыгы белән буталган дымлы икмәк исен аның беркайчан да онытасы юк. Хәсәннең комбайны, тузан болыты күтәреп, якынлашып килә иде Бу якка карагач, җир йөзе сары гөегән генә тора дип уйларсың. Алла да. унда да, сулда да сап-сары Кояш зәңгәр күктән көлгә-көлгә нурлары белән басуларны тагын да жегеләндереп җибәрә. Барысы да якты, барысы да нурлы, барысы да көләч, барысы да җылы. Басу өстеннән офык буйлап рәшә йөгерә, камыллар арасыннар боҗыр балалары күренеп ала да юкка чыга, аяк аегында гына чикерткә тор сайрый, камыл исе. гуфрак исе сеңгән йомшак жил битләргә, муеннарга гына түгел, йөрәккә тә кагылып үгә. Фәритнең күкрәк турын нидер чәнчеп алды Кара җир астында, күмер тузаны зчендә үткән гомере бик гә кызганыч булып тоелды ана. Сгажы тулган, ул икс дә уйламыйча авы па яшәргә кайтыр иде. Нәсимәсен дә күндерер Ә менә җиткән ике кызы кайгырмы сон’ Юк. билгеле Алар инде шәһәр ба галары. Бу басу-кырлар, гын авы г a rap өчен әллә бар, әллә юк А тарный үз мәк гәп лоре. үз дуслары Менә шулай, тамырлар шартлап өзелгән Марат кызганыч Аны ла шул ук язмыш көтәрме? Әле Донецкига баргач, кабат авырый башламаса Ни эшләп була сон? Гаиләне икегә аерып, Фәрит улы Марат белән монда. Нәсимә кызлар белән Донснкида яши алмыйлар ләбаса! Сагынулар, саргаюларны юкка гына җырламый шул гагар кешесе Биек тау башларындагы кайбер ташлар да җирне сагынып елын, диләр Гангның кү» яшьләре ага торгач, гәрәбә госле кага Аны мумие дип атыйлар Мумие гаять көчкә ия. анык белән әллә нинди чирләрне дәвалый лар Сагыну җырлары да туган җиреннән, милләтеннән, нәсел гыеәбеннән аерылган бәндәләрнең күңелләреннән озак дәверләр буе сыгылып чыккан кү» яшьләре ул. алар да савыктыргыч көчкә ия Комбайн килен җит ге. Хәсән сикереп төшеп Фәриз белән күреште. Маратка үзенең гуфрак һәм май сеңеп каралган, ярга танган ку гын сузды. Шәпме? Чан, диде Марат үзенең кечкенә ку гын Хәсән абыисынын учы на салын Бадамачны алын килдеңмени ’ Марат ана җавап биреп тормады, тизрәк гозерен әйтн Чәхән абый. Ба гамачка бодай чал Чагам, чалам, диде Хәсән елмаеп һәм Фәриткә күт кысып аллы. , _ _ Ул Бадамачнын тартмасына чи юк белән i.icn гәрәбәдәй оо г.ш салды. Булдымы? Тагын чал. диде Марат Әбиеңә охшамасан. кыек китәрсен ди ге Хәсән һәм шаркытлап көләкөлә тагын бодай кигереп салды ӘЙдә. әйдә, диде Марат Хәзер, улым Бар. әбиеңә алып кайтырга оашак җыя гор Фәрит белән Хәсән яшьлек епарын хәтер гәренә төшереп а иы.ыр Бервакыт нәкъ шушы төштә синең туры бияң ду гагам иле Дилбегәгә уралыгг сөйрәлеп барганыңны оны i г ынмы ? Хәсән тузаннан сөрмә тартылган керфекләрен кысып ана карады — Нишләп онытыйм ди! Фәрит яшьтәшенең җилкәсенә кулын салды - Шунда син туктатмасаң, бегкән идем мин. Ә шулай да, әллә олыгаю галәмәте, торган саен ныграк сагындыра, яшьти.. Фәритнең күзләре дымланып китте. — Син бәхетледер. Хәсән — Әллә инде... Шушы басуларга хуҗа булу бәхет инде ул. Хәсән ап-ак тешләрен күрсәтеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Нигә көләсең? Болай гына,— диде Хәсән кинәт уйчанланып Бу җирләргә хуҗа булсам, ни эшләргә икәнен белер идем мин. Фәрит аптырап китте. Боларның хуҗасы кем соң? - Белмим, тик без түгел. — Арендага алмадыгызмыни? - Алмаган кая! Кәгазьдә без хуҗа Хәсән «ярар инде» дигән мәгънәдә кул селтәп куйды. Ярар, яшьти, көн әйбәттә суктырыйм әле мин. Ул җәһәт кенә комбайнына менде, Фәрит белән Маратка сигнал бирде, елмаеп кул болгады да кузгалып китте Фәрит берничә минут кузгала алмыйча бер урында басып торды. Алар башак җыйдылар да тауга, ындыр табагына юл тоттылар Анда укытучылар, пенсионерлар эшли иде. О-о, Бадамач килгән! Исәнме, Бадамач! — Бодай китердеңмени? Кая әле бушатыйк! Хатын-кызлар Маратны сырып алдылар, күтәреп та, җиргә төшереп тә сөйделәр, сөйләштеләр. Бодаен бушаткач, Марагка бер бәләкәй көрәк бирделәр, ул ашлык җилгәргечкә көшелдән бодай көрәргә кереште. Фәрит бик кыен хәлдә калды. Күзләре белән эзләсә дә, бер генә көрәк тә күренмәде. Исәнмесез, Фәрит. Ул, артына борылып карауга, мәктәп .директоры Мәгъфурә Зарипованы күрде. - Исәнмесез... Бик әйбәт малай үстерәсез, сокланып туймыйбыз,- диде ул.— Әбисе белән гел безгә ярдәм итеп йөрделәр. Директорның сүзләрен Фәрит кып-кызыл булып, ни әйтергә дә белмичә тыңлады, әмма «безнең тәрбиябез түгел, әнинеке» дип әйтә алмады. Көрәгегезне бирегез әле. мин дә бераз кыймылдап алыйм,- - дип аның көрәгенә үрелде фәри г. Юк, юк. сезнең гаиләдән берәү булгач, бик җиткән — Зарипова елмаеп көрәген читкә алды.— Әгәр вакытыгыз булса, минем сездән бер нәрсә сорасым бар иде. Алар читкәрәк киттеләр. Зарипованың йөзе җитдиләнде - Мин моны Мизхәтнең үзеннән сорарга тиеш идем дә.. Бәлкем, сез белерсез, белмәсәгез, аның үзеннән сорарсыз Фәрит ниндидер күңелсез хәбәр ишетәсен сизенеп, сагаеп калды. Зарипова аның күзләренә туп-туры карады да: Сез беләсезме, Мизхәт белән Зөбәрҗәт арасында ни булды икән? Берни дә юк иде кебек. — Бүген иртәнге алтыда Зөбәрҗәт безнең өйгә керде. Эштән азаг итүне сорап гариза бирде. — Гариза?! — Әйе. Бүген үк Алабугага китәм, диде. Күп елаудан шешенеп беткән. Фәрит катты да калды. - Димәк, сез берни дә белмисез? — диде Зарипова. — Бер атна көт, лагерь ябылгач китәрсең дип карадым. Ә ул тыңларга да теләмәде, слый- 38 елый чыгып йөгерде. Ачуланышканнар, күрәсең. Зөбәрҗәт— минем бик яхшы укытучым, ул кабаг кайткач, без шулкадәр шатланган идек Мизхәг үзе монда комбайннан ашлык ташый Өч мәртәбә янына бардым сорарга батырчы гыгым җигмәде Әниегезнең холен белештем дә киттем. Без, бөтен авыл, аларга сокланып карадык, тиздән өйләнешерләр. дип өметләнә идек. Әйтүегез өчен бик зур рәхмәт,—диде Фәрит чын күңеленнән. Мин хәзер үк Мизхәт белән сөйләшермен Зинһар, мин әйтле дия күрмәгез, лиде Зарипова Фәрит, башына сугып аңгырайтылган кеше кебек, урынында басып калды. Зарипова әйткән хәбәр аның барлык уйларын чуалтты. Ындыр табагыннан чигкәрәк киткәч, ул юлдан ерак түгел үләнгә утырды Ашлык ташучы машиналар шушы юллан йөри, хәзер Мизхәтнс күрергә кирәк иде «Кичә ул алдады микәнни.’ дип уйлады Фәриг Зөбәрҗәт каршы түгел, дип әнине борчымас өчен генә әйтте микән әллә?» Әнә Мижхәт абый мачиначы! Марат басудан борылып чыгып килүче зәңгәр машинага бармагы белән төртеп күрсәтте. Ул якынлашуга, каршына йөгерде. Мижхәт абый, мин дә Бадамач белән Чәхән абый комбайныннан ачлык кайтадым! диде ул куанычтан авызын ерып. Мизхәт аны руль артына утырт гы да абыйсы янына килде Нишләп йөрисез, абый? Мизхәг сәгатенә карап куйды Лагерьга барырга әле иртәрәк Марат белән йөрибез шунда . Фәрит энесенә сынап карады, әмма аның йөзендә бернинди борчылу билгеләре күрмәде Энекәш. Зөбәрҗәтнең киткәнен беләсеңме син? Мизхәтнсң күзләре кысылды, ике каш арасындагы җыерчыгы гирәнәйде. Киткәнен? Кая? Алабугага. Ни сөйлисең син. абый?' диде Мизхәт көлгән кебек итеп Мин бит аның яныннан кичә төнлә генә кайттым Ничек Алабугага китсен ди ул! Киткән шул. диде Фәриг Мизхәг аптырап кулларын җәйде. Берәр нәрсә булып, төнлә телеграмма килсә инде Башкача белмим Алай булса да. миңа әйтеп китәр иде ул Зөбәрҗәт эштән җибәрүләрен сорап мәкгәп директорына бүген иртән гариза калдырган. Ышанмыйм Мизхәт ничектер бөкрәеп калды Мәгъфүрә апа бит мине күрде, берни дә әйтмәде Ә ничек әйтсен ул аны сиңа? Ник? Әйе шул. әйе.. Мизхәг кинәт башын күгәреп абыйсына туп- туры каралы. Абый, ни була соң инде бу" Моны мин синнән сорарга тиеш, энекәш Әллә әзрәк әйткәләшкән идегезме'’ Юк. абый, юк! диде Мизхәт ярсуын гыя алмыйча Ы1ШШ- масаң. ипи тогын ант игәм Берни дә юк иде. оарысы га әиоәг и де Мизхәг. җиргә утырып, йөзен куллары белән кап галы Әгәр ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач га китеп барган икән, аиын башка кешесе бар дигән сүз Хәер, бервакыт ул үзе дә әйггс биг Алабуга педагогия институтында эшләүче бер галим белән дус идек гиде Зөбәрҗәт шу г кешенең тәкъдимен бик озак коз көндер до У г кеше Мизхәг г.ш якынрак та. кадер терәк гә. өстенрәк гә булгандыр күрәсең 1 ик у г һаман гәшми. ә менә Мизхәт гәкъдим ясый Зөбәрҗәт хәзер теге кешегә кайтып әйгә кияүлә чыгам, ги Шунда ieie «Мин сине беркемгә w бирмим» гн. йә булмаса «Бар чык. бәхег ге гим». шячәк Мигхәгнен ун гавынча 1өбә- рҗөтнең кайтып китүен бары тик шулай гына анлатып буга, бүтән бернинди сәбәп юк иде — Энекәш, кайда тора ул? — Кем? — Зөбәрҗәт. — Миңлекамал әбидә. — Әйдә, кагылып чыгыйк әле. — Ник? — Соң, ул әби ни булганын белми калмас. Мизхәт теләмичә генә ризалашты. Маратның Бадамачын машина тартмасына ыргыттылар да авылга төшеп киттеләр Кызганычка күрә, карчык берни дә әйтә алмады. Зөбәрҗәт иртүк лагерь машинасы белән кайткан, әйберләрен чемоданына тутырган, шулай гуры килде, ачуланма, дигән, әбигә акча биргән, рәхмәтләр укыган да исәнләшеп чыгып киткән... — Ярый, энекәш, син эшеңә бар Әнигә хәзергә әйтмибез, диде Фәрит.- Кичкә кадәр уйлаша торыйк. Кайтып җиткәч, Фәрит әнисе янына бераз кермичә, ишек алдында уйланып торды. Аның күзенә туры карарга ояла, эчендә әнисеннән яшерен нәрсә саклау җинаять кебек авыр иде. Шуның белән бергә авырып яткан әнисенә: шулай-шулай булган бит әле. ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Зөбәрҗәт кайтып киткән, дип сөйләргә дә ярамый Тешне кысып түзәргә кирәк иде. Ул. бодай башакларын бер учмага бәйләп, сабак очларын балта белән чабып атты да әнисе янына керде. Әнисе үзе генә иде. — Нәсимә кайда, әнкәй? — Ул бакчага бәрәңгегә генә чыкты. Башакларны күргәч, әнисенең йөзе яктырып китте, иреннәре елмаеп куйдылар. Ул аларны әйләндереп-әйләндереп карады, учы белән сыйпады: — И җаныкайларым, басуыгыздан аерылыр көннәрегез җитте шул. Яшел чакларыгыз узган, саргаер чакларыгыз җиткән... Аннары әнисе бик озак тавыш-тынсыз гына башакларга карап торды. Фәрит аңа сүз катарга да. чыгып китәргә дә кыймыйча басып торды. — Ә шулай да арышка җитми, диде әнисе әллә үз-үзенә. әллә Фәриткә. Хәдичә бүген тәвәккәлләргә булды Күпме вакыт ясый алмаган адымын менә хәзер ясарга кирәк иде. Ул геге көнне Нуриәсмалардан ашыгыч ярдәм машинасы китү белән медпунктка кагылды һәм барысын да белде. Рәнҗүе шулкадәр көчле булгандыр, аның бу хакта, урамга чыгып, сөенә-сөенә кешеләргә сөйлисе, Нуриасма янына кереп: «Дөнья куласа ул, сиңа да килер дип әйгтем менә килде дә», диясе килде. Әмма аны нидер тыеп калды. Ул урамга чыгып сөенечен дә бе лдермәде, Нуриәсмага кереп теге сүзләрне дә әйтмәде. Эчтән шатланса да. моны эшли алмаячагын сизде. Төгәлрәк әйткәндә, бу шатлану түгел, ә бәлки шатланырга маташу иде. Аны никадәр генә сузарга, чыш а әверелдерергә тырышса да, Хәдичә булдыра алмады. Аңа читтән кемдер текәлеп карап тора һәм эчендә нәрсә бар- һәммәсен дә үтәли күрә төсле тоелды. Нуриасма үлеп китсә? Әгәр ул тикшерүчегә дөресен сөйләгән икән, моның һич тә кемгә дә булса начарлык эшләү нияте белән түгел, ә Нуриасманың алдаша алмавыннан икәнен Хәдичә баштук аңлады бит. Үзең белән үзең генә калган хәлдә фәһем иткәндә. Нуриасма гаепсез иде. Шуңа күрә ул бу дөньядан аңа коточкыч рәнҗеп, аны каргап китәчәк һәм ул каргыш, һичшиксез, Хәдичәне тотачак, аны тотмаган сурәттә, балаларын. балаларының балаларын авыл халкының күз алдында үтмәс рәнҗү кебек мәңге газаплап торачак иде. Кеше гомерен өзү беркайчан да гафу ителми. Моның өчен авыл халкы гына түгел, аның оныкларының оныклары да Хәдичәгә бәддога укыячак, каберенә каш җыерып караячак... Сузмаска, Нуриасма янына керергә, кайсы алдан китсә дә у |мы. Хәди- чәмс анысын бер алла бел.» ничек кенә булмасын, аклашырга, кешечә бәхилләшер! ә кирәк иде. Хәдичә шуны теләде, ләкин үзенең эчендә мона каршы килүче кочне бүгенге көнгә кадәр җиңә алмады. Ләкин гажәп хәл Нуриәсмадан яшерергә, халыкка сиздермәскә теләгән гаебе анын жан тынычлыгын алды һәм нәкъ әнә шул үзе аны Нуриасма янына керергә әйдәкләде . һәм ул бүген тәвәккәлләде. Ачы коймак пешерде, әгузе-бисмил- ласын әйтә-әйтә аны коштабакка саллы, чачаклы сөлге белән төрде һәм. авыз )чс1ш.)н бел!.tHH,)pcn укып, анын янына кереп китте. Бусаганы ai ian исәнләшүгә. Нәсимә самавыр янар!а башлады. Хәдичә карават янындагы урындыкларның берсенә утырды, икенчесенә коштабакны куйды. Ике куллап дога кылганда, башын бераз борып. Нуриасмага күз төшереп алды. «Иә аллам, кеше булудан үткән инде бу», дигән уй йөгерде анын миеннән. Аны хәйран калдырганы Нуриасманын иреннәре булды. Алар мәетнеке кебек күкшелләнеп тора, элекке рәвешләрен югалткан һәм суырылып чкә баткан иде Авырып киткәнсең икән, диде Хәдичә анын күзләренә туры карамас өчен үзенең итәк-жшшәрсн төзәткәләгәндәй итеп Хәлләрен ничек? Аллага шокер әле. рәхмәт хәл белешүең өчен, диде Нуриасма аңардан күзен алмыйча Аның борынына Хәдичә килеп керү белән тәмле хушбуй исе килен бәрелгән иде. Хәдичә бәйрәмнәрдә генә кия торган затлы күлмәген кигән, иң матур яулыгын бәйләгән, чәчләрен әйбәйтләп тараган, гәрәбә муенсасын да таккан Димәк, ул Нуриасма янына керергә ныклан әзерләнгән. моңа олы нәрсә итеп карый Хәдичә Нуриасманын үзенә төбәлгән күз карашын сизде, ләкин аңа күтәрелеп карарга батырчылы!ы җигмәде. Кыенлыктан чыгу өчен. сөлгене сүген, коймакны ачты һәм коштабакны күтәреп Нуриасмага якын кигерде. Шунда аларнын күз карашлары кисешеп алды һәм Хәдичә әллә нишләп китте. Анын кергәннән бирле үзенә туры карарга кыймавын, эчтән куырылганын Нуриасма күреп гора иде Аны бу хәлдән KOI кару өчен ул карашын түшәмгә борды Син ярага торган ачы коймак, авыз HI әле Нуриасма кымшанып та карамалы Мәшәкатьләнүең өчен рәхмәт инде, диде ул. Аннары ачыклагандай өстәп куйды Әле генә килен белән чәй эчкән идек Хәдичәнең гәненнән эссе дулкын йөгереп үтте «Мин пешергән коймактан баш гарта, мина бәхиллек бирергә теләми», дип уйлады ул Хәдичә үзе лә сизмәстән аягына басты. ялварып Нуриасманын күзләренә карады, һәм моңа кадәр аны иаеп торган теге көчнең чигенә башлавын тойды Зинһар авыз in. күршекәем Нуриасма башын аңа борды. Хәдичәнең күзләренең дымланганын күрде. Аның тәгам ризык та кабарлык рәте юк иде Шу >ай да тырышып карар! а булды, башкача ярамый иде Алайса бер коймакның яртысын гына бир инде Каяле иң тәмлесен, иң йомшагын, нн күперен пешкәнен генә Хәдичә җанлашаннан-жанлана барды Җиз и IOKIOII ИЛӘП, ак май белән генә пешердем . Ьисмиллаһир-рахман ир-рахим. oiyre биллаһи Ул. шулай сойләнә-сойләнә, бер коймакны урталай аерып Нуриасмага Iоттырды, икенче яртысы үтендә калды Нуриасма коймакны әз генә тешләп ашыкмыйча гына чәйнәде, коймак бик тәмле иде Хәдичә аңа карап мактау сү зе көт гс һәм. әлбәт ю. Нуриасма моны сизде Бик уңган, тәмле бу.пан. диде ул ншетелер-ишетслмәс кенә Үзен дә аша... _ , .. Алар икесе дә кул тарындагы коймак кисәген ашап бетерделәр Хәдичә кл п HI барлык коймакны Нәсим ...................... чыгарып бирде, кайнар чакта ашагыз Маратка бирергә онытма шле Ул кабат урындыгына кереп утырды, ләкин сүз башлый алмады, арадагы киеренкелек һәм кыенсыну тойгысы бөтенесен бүлеп тора иде. Сөйләшкәндә җиңелрәк, ник дисәң, сине куркыта торган кыен әйбердән сүзләр артына яшеренеп була. Ә менә болай тын торганда, син ялангач кешедәй нишләргә белмисең: яшеренергә кирәк, әмма качар урын юк... Нуриасма кәфендәй ак хәлсез куллары белән болай башакларын кулына алды. — Менә... бүген генә Фәрит Каенлык басуыннан алып кайтты.- диде. Шунда йөргәндәй булсам да. уйлап ятам: янына үзем бармаганга Каенлык басуы рәнҗеп ятмаса ярый инде... Бер елны да бармый, сөйләшми калганым юк иде бит. . . - Басуның рәнҗергә хакы юк. диде Хәдичә авыр сулап- Менә мин сине рәнҗе пем. малай.. Гел кирәк булмаган югыйсә.. — Юк. Хәдичә, кирәк булгандыр, булгандыр... Нуриасма башакларны сыпырды да үзе белән янәшә ястыкка куйды. Хәдичә кергәндә үк барысын да әйтергә әзерләнгән, һәр сүзен уйлаган иде. Тик алар әллә кая юкка чыктылар, теле бәйләнде дә калды. — Алла каршына болай бара алмыйм мин... Нуриасма беркадәр көттерде дә: — Сиңа бәхиллек кирәкме1 ’ диде. Хәдичә бу сүзләрдән сискәнеп куйды, чөнки Нуриасма аның нәкъ менә шуның өчен керүен төгәл сиземләгән иде. Хәзер ничек кенә булса да. аны кузгатып монда алып кергән ул ниятне яшерергә кирәк, яшерә алмаган очракта Нуриасма каршында Хәдичә үлем саклаучы козгын хәлендә калачак иде. - Син нәрсә, ни сөйлисең. Нуриасма! — диде Хәдичә ашыга-кабалана. Мин синең белән хушлашырга кермәдем.. Аллаһе боерып, әле синең белән күрше булып яшәргә насыйп булсын .. Ни дигән сүз ди ул бәхилләшергә... Хәлеңне белергә генә кердем... Нуриасма ышанмаса да. Хәдичәгә бу сүзләре өчен эчтән генә рәхмәт укыды. Яшәргә өмете бар идеме шунда, ничектер әз генә моңсу да. рәхәт тә иде.. Аларның икесенең дә йөрәген бергә басып, авырттырып торучы авыр таш төшеп киткәндәй булды. Әмма Хәдичәнекендә ташның иң зурысы калган иде әле. Ничә еллар буе вөҗданын газаплаган, йөрәген изгән бу гөнаһ йөген ул хәзер аударса аударып кала, аудармаса. мәңгегә үзе белән теге дөньяга ук алып китәчәк иде . Нуриасманы ул барыбер алдый алмады. Нуриасма аның нинди ният белән кергәнен барыбер аңлады. Хәзер инде әйтеп бетерергә кирәк иде. Мин сиңа иң зур гөнаһымны әйтергә тиешмен - Хәдичә тамак кырып куйды, аның сулышы кысылды Бергә гомер кичердек, төрле чак булгандыр. Мин сиңа күптән сөйләргә тиеш идем Мин бит Сәгыйдулла исән чакта., аның белән... Кинәт Нуриасма кулын селтәп Хәдичәнең сүзен бүлдерде: - Сөйләмә! Аның иреннәре кысылдылар Мин барысын да бе- ләм... Беләсең?! - Хәдичәнең ике чигәсе чәнчешеп китте. «Ул барысын да белгән1 Барысын да белгән! — дип хәйран калып кабатлады ул үз- үзенә Ничә еллар буе белгән, ә сиздермәгән!» - Сәгыйдулла сөйләдеме? диде ул калтыранган бармаклары белән яулык очын бөтерә- бөтерә. Юк. үзем белдем .. Хәдичә карашын идәннән күтәрә алмады, әйтерсең лә Нуриасма аның үзенә карата әшәкелек кылуын гомер буе чи пан күзәтеп: «Тагын ниләр эшли алырсың икән?» дип карап торган Ул кычкырып җибәрде: Гомер буе. . Ник әйтмәдең?! Әйтсәм, син миңа бүтәнчә карый башлар идең. Ә без болай дус яшәдек... Хәдичәнең күзләрендә хәтәр очкыннар кабынды. — Алайса син гомер буе кылангансың, дус яшәгән булып алдагансың. Син мине күрә алмагансың! диде ул аны гаепләгәндәй. ' Ю*. Хәдичә, баштарак нидер булгандыр, әрнү димме. ачу димме... Юк. ялгышам, булмады бугай. Кояш белән ант итем булмады Мин сиңа рәнҗемәдем дә Нуриәсманың тавышы тыныч, салкын иде. чөнки ул йөрәкнең инде әллә кайчан дөрләп янып беткән почмагыннан чыга иде Ничек алай була алсын?! Алай була алмый! Менә анысын белмим Син бит барыбер миннән бәхетсезрәк идең... Алар тын калып, хәтга бср-берсенен сулыш алганын ишетеп бик озак утырдылар. Хәдичәнең башы аска иелгәннән иелә барды. Ниһаять, ул ниндидер бөтенләй үзенекенә охшамаган яг. арыган тавыш белән: Моны күгәреп син ничек яши алдын? дип сорады — Үзең әйткәнне көттем.. Мснәбиг әйттең. Мин дә әйттем Әгәр әйтмәгән булсам? Мин дә әйтми идем. Син минем бөтенесен дә белгәнемне уйлап та карамаячак идеи. . Ялгыш уй белән китә идең дөньядан... бу берни дә сизмәде дип... Хәдичә, бу сөйләшүдән телсе г-өнссз калып, саубуллашырга да онытып чыгып китте... Бәләкәй Күкеледән кайтып керүгә үк. Фәрит җизнәсено Зөбәрҗәтнең Алабугага киткәнлеген әйтте. Бер болай, бер тегеләй уйлап карагач, кич җизнәсенең машинасы белән өчәүләп Алабугага китәргә карар кылдылар. Мизхәтне басу голында очратып, бу хәбәрне әйткәч, ул аларнын икесен дә аптырашта калдырды Киткән икән, хәзер инде баруның кирәге юк. лиле ул тешен кысып Фәриг кызын китте Ничек инде файдасы юк, ничек юк?! Хатын-кыз бит ул' Шайтан белсен аның нинди ният белән кайтып киткәнен? Барабыз, үзе белән дә, әтиәнисе белән дә сөйләшәбез Аны бит без барыбер Алабугага барып сорарга тиеш идек. Ә мин каршы, диде Мизхәт. Чөнки, күп уйлана торгач, ул Зөбәрҗәтнең китүен башкачарак аңлады. Таныш кешесенә ул Мнзхөт китү белән төнлә шалтыраткан, гегесе иртәгә үк кайтып җит, дигән. Әгәр шулай бу ямаса, ул кешенен ни өйгәсен белми юрып. Зөбәрҗәт көнендә ук иптән азат игүне сорап гариза бирмәс иде... Әлбәт тә. абыйсы белән җизнәсснә ул бу г у рыла бер сүз дә әйтмәде, чөнки алар инде хәлне берничек тә үзгәрт.» алмыйлар иде Шуңа күрә аларнын бер генә дәлиле дә Мизхәт кә гәкир итмәде. ул Алабугага баруга каный рәвештә каршы килде Ачу таныша язып аеры лыштылар. Фәриг «Барабыз»» диде. Мизхәт «Бармыйбыз»» диде Фәрит соңгы сүзен болай дип ютәлләде. Мин әнкәйгә, барысы да әйбәт. кызны сорарга A пара быз. дидем Кич иртәрәк кайт. Әгәр кайтмасан. бел: әнкәй васыятенең үтәлмичә калуына син гетто гаепле булачаксың' Фәриг белән Тимергалинен башында мен сорау бөтерелде Мизхәт барырмы ’ Теләмәсә, ни миләргә? Барган сурәттә а гарны ничек каршылар rap* Зөбәрҗәт ни дияр? Әти-әнисе риза бу тирмы’ Бу сорауларның күбесенә монда утырып җавап табын бутмын, тизрәк 1ө€юрҗнтнен үзен күрергә кирәк иде Моңа күнмедер дәрәҗәдә табигать булышты өйләдән соң яшенле янгыр коеп китте, бар тык урып-җыю ипләре туктал- ды. Мизхәт өйгә кайтты. Абыйсы белән җизнәсенең капка төбеннән үк бөтереп алып кысуына ул озак түзмәде, ризалашты. Турысын әйткәндә, Зөбәрҗәтне ычкындыру анын үзе өчен дә башка сыймаслык хәл иде Ничә еллар буе йөреп, инде бергә булабыз дигәндә, шушындый мәгънәсез. аңлаешсыз аерылышу белән ничек килешмәк кирәк? Әнисе аларның Алабугага китәсен белә иде инде, ул хәерле юл теләп, булачак кода белән кодагыйга сәлам тапшырырга кушып калды. __ Алар китүгә, хәл белешергә чордашлары Маһинур белән Разия килеп керде. Чөкердәшеп чәй эчтеләр, үткән гомерләрен искә төшерделәр Нуриасма аларга сокланып ятты. Гомер буе эшли-эшли гарипләнеп беттеләр, үзләре өчен берни дауламадылар, тормыш начар булды, безне кыерсыттылар, без бернинди рәхәт тә күрмәдек, дип зарланмадылар. Зур гәүдәле, алсу йөзле Маһинурның авылда кемтә дә булса каршы сүз әйткәнен белүче юк Унбиш яшеннән пенсиягә чыкканчы колхозда сыер сауды, пенсиягә чыкканчы алсу йөзеннән тире кипмәде. Өе мунчадан әз генә олырак, шунда кызы белән яши Түбәсе салам иде. Өченче ел ниндидер семинар була дип урам коймаларын юдырдылар, буяттылар Шулчакта анын салам түбәсен колхоз шифер белән япты. Кызы гарип. Алтмышынчы елның кышында икесе ат белән эскерт төбенә саламга китәләр. Күз ачкысыз бурап чыга. Алар, адашып, бөтенләй икенче якка борылалар. Кызының, аяк-кул бармаклары өшеп, барысын да кистеләр Аларның ашаганы - ипи. бәрәңге, йомырка, сөт. чәй. Ае-ае белән ит шулпасы авыз итмичә яшәү Маһинурлар өчен табигый хәл. Чөнки сыерның бозавын сл саен сагалар, шунсыз өс-баш, кышлык утын, чәй-шикәр юнәтеп булмый. Ләкин иң аянычы Маһинурның гомер буе таңнан-тацга бит бөгеп \'шкс сум белән пенсиягә чыгуы иде. Аяклары шеш. көрәктәй кутларь.иың бармаклары бөгелми. Анын өчен йөрәгенең әрнүенә гүзә алмыйча. Нуриасма районга барды, райком секретарена керде Ничәдер айдан соң Маһинур унжиде сум пенсия ала башлады. Нуриасма аннан соң Мәскәүгә барырга хыялланды. Нәсимәнең әнисе — Гыйльменур кодагый гел чакырып гора. Аның малае Рафаэль бик зур кеше, ди Шуның ярдәме белән Кремльгә кереп. Гыйзденисаттиның, Маһинурларның хәле турында сөйләргә, пенсияләрен арттырып кайтырга хыял танды Тик аның ул уе барып чыкмады Заманында авылның иң сылу кызы булган Разия көянтә кебек җиргә бөгелде, шулай йөри. Күп эшләүдән көчлек килеп, җене тарта, диләр. Дөрестер, колхозда печән чапса да. сабан сөрсә дә. урман киссә дә, ирләрдән артык кыланды, эшкә ухылдап барып ябышгы, егылганын да. үләрен дә белмәде. Аны «Буран Разия» дип йөрттеләр, җенең суырылгач, туктарсың әле. дип сүктеләр. Шулай булды да. Хәзер инде Разиянең кап-кара чәчләре бәсәргән, янып торучы күзләре арыган, сулышын зур авырлык белән, авызын әллә ничә мәртәбә ачып-ябып кына ала.. Ике малае да Казанда, әниләрен алып кигмәкче дә булып карадылар. Разия якын да килмәде. Менә шулай зарланмыйча, тавыш-гынсыз гына яшәп яталар. Елга бер мәртәбә колхоз ике центнер бодай сатып бирсә, башлары күккә тия. колхозны да. хөкүмәтне дә мактыйлар, дөньялар тыныч, тамак тук. өс бөтен дип шөкерана итәләр... Аларның авырып үз гомерләренә бер мәртәбә дә хастаханәгә дә барырга вакытлары юк. Аларның даруы җир дә һава, кояш та үлән. Диагноз куеп рецепт та язасы, әллә нинди чыгымнар да тотасы юк .. Нуриасма алар белән сөйләшкәндә шушыларны уйлап ятты. Нуриәсмалар буыны киткәч, авылда мондый кешеләр калмый инде Авырыйсыңмы. авырмыйсыңмы, ике-өч көн саен, атна саен бер-береңнең хәлен белешергә керү, тормыш хәлләрен сөйләшеп утыру Нуриасмалар. Маһинурлар. Разиялар. Гыйзденисалар. Мосаллияләр өчен һава кебек зарур иде. Хәзер халык һәркөн каядыр кабалана, чаба, иң якын гуганы герәлеп торган күршесе белән сөйләшеп утырырга вакыт таба алмый, табигатькә чыгып, су буена төшеп узган гомере, башкарган эшләре, кылган гамәл ләре, иртәгесе көне, тормышнын мәгънәсе хакында ашыкмыйча, жентек- Л0П уйланырга вакытын кызгана Коры җансыз. вак кабаланучан. әйбергә мөкиббән киткән кешеләр ишәйгәнпән-ишәя бара. Барысының да авызында бер сүз «Ник бусы кж та ник тсгссе юк% Гел бүген белән яшиләр. Менә алар өчәүләп узган гомерләрен сөйләшеп утырдылар Бала вакытларда тәгәрәп үскән болыннарын, җиләк-җимеш җыйган әрәмәләрен. урак урган басуларын, чана шуган тауларын күңелләре белән әллә ничә урап чыктылар. Кеше йөрәге үткәннәрдән кайнарлык алмаса. суына, тупаслана, ә истәлекләр аның тамырлары аша үткән заманнар рухын, ата-бабаларыбыз тормышының шанын алып киләләр. Хәтта үткәндәге кайгы-сагышлардан да йөрәккә төшенкелек түгел, ә бәлки җылылык һәм көч килә. Нуриасма. Маһинур һәм Разия чыгып киткәндә. тәненә хәл керүдән шатланып куйды. Ул хәтта бераз йокымсырап та алды. Кифая яна сындырып алган әрем себеркесе белән идәнне себерде, Нуриасма әчкелтем әрем исен күзләрен йомып рәхәтләнеп иснәде Кифая идән юарга әзерләнә башлады Куяным, зинһар юмый тор әле. диде Нуриасма Нишләп, түти'.’ Кифая атта гаҗәпләнеп карады Идән чип-чиста. әрем исе таралган килеш кенә торсын әле Нуриасма тирән игеп сулыш алды ла Нәсимә кайла'’ .тип сорады Ул кибеткә генә китте. Бик әйбәт алайса, бик әйбәт икән. Кифая нәрсәгәдер чыкмакчы булган иде. Нуриасма аны туктатты Сиңа әйтәсе сүзем бар. куяным. Болай да сузылды Кифаяның курку тулы карашын күргәч. \ i көлемсерәп куйды Курыкма инде, берни дә юк. Веранданың түрендә бер кечкенә сандык булыр, шуны алын кер әле. Кифая көчәнә-кочәнә сандыкны алып керде, карават янындагы ике урындык өстенә утыртты. Ул ачык-яшел төскә буялтан. көмештәй елтыраучы калай белән челтәрләп бизәкләнгән иде Нуриасма Кифаята кечкенә ачкыч сузды. Мә. ачып җибәр әле Кифая йозакны ачты Ач сандыкны, диде Нуриасма Кифая калтыранган куллары белән сандыкның капкачын ачып куйды Иң өстәге марляны алын минем юрган өстенә сал алс Сеңлесе аның кушканын үтәде Әнә анда кәфенлек булыр. Җиде кисәк Ин өстәгесен бутамыйча гына ал. нәкъ шул тәртибе белән кабат салырсың. Әнә анысы фирка, билне буу өчен Кифая шикәрдәй ак ситсыдан тетелгән кәфенлекнең оер кисеген каушыйкаушый тете марля өстенә а тын салды Икенчесенә үрелде Бусы тышкы кат кәфенлек . Ә менә хәзер ала юрганың зчке катныкы Ул икесе күкрәкчә бе тән бөркәнчек Әйбәтләп кун. бутал масын. Әнә ул кулына топтаны истннжә чүпрәге Жяде кисәк булдымы? ,. , , Җидәү булды, түти, диде Кифая лышык- гышык борынын гартын. , , Почмактагы бәләкәй кагырты тартманы ачып, берәмләп бар ла әле. еАчтым Кифая куркын кына тартмачыкның эченә бармагын ,ЫК1Ы Кәфен тегергә ике энә. ак кәтүк булыр Хушбуй белән канәфер дә шунда Тап тынмы’’ к"һен аегына канәфер салдырт, хушбуй сибәргә онытмагыз Яше .................менлнрен күрленме' .................... ...... I ыимекис». .иь. вчререен. баш астына тыгып калдырыр Теге кечкенә төендә чүпрәкләр — юганда тотар өчен. Кара аны. онытма! Нуриасма бераз хәл алды. Маһинурлар белән дә күп сөйләшкән иде, әллә шул ярамады, тын алуы шактый кыенлашты. Әмма ничек кенә булса да зиһене эшләгән чакта күңелдәгесен Кифаяга җиткерергә кирәк иде Сеңлесенең бер гадәтен гомере буе яратты Нуриасма: Кифаяга кушылган эш эшләнми калмый иде. Бәләкәйдән үк шулай булды. Нуриәсманың әйтәсе сүзләрен Нәсимәгә дә, башкага да түгел, нәкъ менә сенлесенә әйтүенең сере шунда иде. Кифая кире урынына салмакчы булып кәфенлекләргә үрелде. — Сабыр ит әле, куяным, бетмәде, диде Нуриасма — Иң четрек- лесе калды, һәрберсен алып бар. мин әйткәнне күңелеңә беркет. Иң өстәге кәшимир шәл —үзеңә. Кышкы пәлтәм шифоньерда, өр-яңа. Ул да сиңа. Төсем итеп киярсең, җылымны тоеп йөрерсең... Кифая апасының юрганына йөзе белән капланып үкси башлады. Нуриасма аның иңбашыннан сыпырды, елавыннан туктату өчен катырак сүз эзләде, тик үзенә дә әллә ни булган иде, бер сүз дә дәшә алмады, сеңлесенең туктаусыз дерелдәүче иңбашларына караган килеш хәрәкәтсез ятты. Күпмедер вакыт узгач — Йә, ярар, җитте, диде. Кифая күзләрен сөртеп башын күтәрде. — Шәлне алып куеп тор. Гыйзденисатти юар. мин аңа әйтеп куйдым. Теге намазлык - Гыйзденисаттигә. Җәйге пәлтәмне дә аңа бирерсең. Әнә ул чәчәкле ситсы икенче юучыга булыр. Алып куй. Менә шулай. Су салып торучыга кулыңа тоткан алсу товарны бирерсең. Дүрт сөлге — тастар башы тотучыларга. Әзерләп су салучы белән комганны китереп торучыларга әнә шул яшел яулыкларны бирерсез Өч озын шадра сөлге—гүргә иңдерүчеләргә. Әнә ул кулың белән тоткан товарлар, яулык- сөлгеләр —кер юучылар, өй юучыларга. Сабыннарын, кулъяулыкларын да хәергә өләшерсез. Сакларга Гыйзденисатти, Маһинур. Мосаллия, Разиялар килер. Хәдичә белән Рабигатти да керми калмас. Маһинурга камзулымны бирерсең. Калганнарына—әнә ул ситсылар. Сандык бушап бетте. Бер почмакта ак чүпрәккә төрелгән төенчек кенә калды. Аны чишкәч, дүрт кулъяулыкка төйнәлгән акчалар чыкты. Берсендә гиенлек акчалар, бала-чагага бирү өчен. Әнә анысында берлекләр Йөз илле сум булырга тиеш Чәчәкле кулъяулыкта өчлекләр. Соңгысында бишлекләр. Бөтенесе биш йөз сум. Хәергә дә, башка кирәкяракка да иркенләп готыгыз. Берүк кабер казучыларны рәнҗетмәгез. Фәриткә үзем ныгытып әйтеп куярмын. Мине соңгы юлга озатканда, бәндәләр рәнҗеп кала күрмәсен. Кифаяның инде елаганын-еламаганын аерырлык түгел иде. Шешенеп беткән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып ул: — И түтекәем, син бигрәк инде Шушы кадәр әзерләнгәнсең,— диде. — Юләр син, куяным, диде Нуриасма аны әрләгәндәй — Ил йоласы дигән изге нәрсә бар лабаса. Сандыкны тутырып бикләп куйгач. Кифая тагын үкси башлады. - Җитәр инде, куяным,— диде Нуриасма елмаеп. — Үлмим әле мин, курыкма. — Соңрак әйтсәң дә булыр иде дә, түти, бигрәк авыр бит күңелгә... — Ә нәрсәсе авыр? Барыбыз да җир куенына керәбез. Үзем әйтергә өлгермәсәм, син аң бул. берүк табутка сала күрмәгез — рөхсәтем юк. Ләхет алып күмсеннәр. Гомер буе җирне яраттым, җиргә терәлеп ятасым килә. Чипчиста ап-ак кәфен белән күмегез мине. Чиста җиргә чиста килеш.. Аның әле Кифаяга әйтәселәре күп иде. Врач белән шәфкать туташы килеп керде дә. сүзе бүленде. Нуриасма көн саен йөрәген тыңлауларга, уколларга битараф карый, хәзер инде ниләр генә кылсалар да, файдасыз икәнен белә. Врачлар йөрәкнең үзенең эчке авазын ишетмиләр дә, аң ламыйлар да. аны һәр кеше үзе генә ишетә ала Йөрәкнең табигатьтән, тормыштан килүче тамырларын юллап габү. дәвалау заманы җитәргә әле, айһай, ерактыр. «Ашыгыч ярдәм» машинасы киткәч. Нуриасма черем итмәкче булды, күзләрен йомды, тик бер генә мизгелгә лә онытыла алмады Анын уйлары берөзлексез Мизхәт белән Зөбәрҗәт тирәсендә бөтерелделәр Нуриасма үзен коточкыч зур тәгәрмәчне тау башыннан тәгәрәтеп төшереп җибәргән кеше хәленлә сизде. Аны хәзер туктату мөмкин түгел, ул үз юлына туры килеп теләсә нинди корылманы жимереп-сытып китәчәк иде «Әллә сон ялгыштыммы?» дип коты очып уйлап куйды ул. Нуриасма аларны кушарга тели, мәжбүрили. Васыятем, диде, рәнҗим, диде Ә алар бәхетле булырмы'’ Ага-баба нигезенә тамыр җибәрә алырлармы* Юк. ничек кенә бизмәнләсәң дә. ирексезләү кирәкми иле Авылны да ин изге нияттән чыгып өстән бирелгән фәрманнар харап итте түгелме сон’ Нуриасмалар да карышып карадылар мәҗбүриләделәр. сезне бәхетле итәбез, муллык дөньясы ясыйбыз, диделәр Ахрысы гел юкка кузгатты ул бу олы әйберне. Аларны ирексезләп, үз өстенә дөньядан тагын бер гөнаһ алып китү ник кирәк? Элекке хатасын төзәтге Алабугадан Зөбәрҗәте кайтарды калганын үзләре хәл итсен Авыл инде күнгән тынып калды Нуриасма аны һаман саклап утырган Кифая белән Нәсимәне дә, йокым килә, дип үзе яныннан кулы, утны сүндертте. Аралыкта туктаусыз сайраган чикерткә тавышын тынлый-тынлый ул тәрәзәдән төшкән ай нуры яктысында берөзлексез үз уйларын сүтте Күпмедер вакыттан соң. салулаган чана кабаг үз эзенә төшкәндәй, анын уйлары баштагы сукмакка килеп чыкты Нуриасма үзен күпме генә гаепләсә дә. күңел түреннән, каяндыр бик тирәннән килгән икенче бер аваз аларнын Мизхәт белән Зөбәрҗәтен үзе исән чакта кушылуларын алга сөрә ите Ни өчен дисәң, Нуриасма бш. төптән уйлап караганда, атарга үз ихтыярын такмый, ә бәлки ата-бабаларының гуган нигезне сакларга ныгытырга дигән васыятен генә үти. Ә ул васыять буыннан-буынга тапшырыла килде, шуны тоту аркасында нәсел агачы яшәде, тармакланды. Димәк. Нурнасманын Мизхөтне мәҗбүр итәргә хакы бар Кеше ирекле булырга тиеш дисәк тә. у г үзенең тууы белән дә, үлеме белән лә ирекле түге i Яшәве белән лә шулай Үсемлекнең тормышы нинди туфракка эләгүеннән торган шикелле, бәндәнең дә йорәк тамырларына дөнья ү тенен кайнап торган канын куа. теге яки бу гамәлләргә этәрә Юк. хәере белән булсын. Нуриасма гаепсездер, ялгышмагандыр. шулай кирәктер Төнге уникеләрдә Нуриасма капка ачылганын, ишек алдына машина кергәнен ише не Бераздан Фәрит. Мизхәт, 1имсргали үзләре да керделәр Алгы ойдә чышын-пышын сөйләштеләр, атптары Фарш. гүр якка кереп, утны яндырмыйча гына анын янына килде Әнисенең йодламаганын белә иле ул Әйбәт кенә кайг тыгызмы, улым? дип сорады Нуриасма пышылдап. Әйбәт, әнкәй. Үзеңнең хәлең ничек Рәхмәт, улым, бер килеш әле Туйга җомга көнгә дип сөйләштек инде Әйбәг булган Әти-әписе каршы килмәдеме’ Башта бераз аптырадылар. Аннары ризалаштылар Кыскасы, анлаип ык. Рәхмәт, улым, ял итегез инде 17 Кайнар кояш аегында ашыга-ашыга гамган язгы өч тамчы кебек, оч кон CHie.lMH ы lien кипе Ишек ..кын, ......................................ано.ын к.чаер ялгыз башыма мптеш 1ә булыр иш. ул Нуриасманы үк ос.мн атып китте, бер таводка эшкә урнаштырды Әмма кызны» смхстсеьтегенә каршы Сәхипҗамал апасы йөрме яры гу тан кинәт вафат бу т гы Нуриас мапы фатирлап «парлылар V 1 .авол.а бер.» миотрк ...................................................................... .........юемае I» кызның фатирына (ул бер яһүд карчыгында тора иде) күчте. Нәкъ шул чакта Сәгыйдулладан беренче хат килеп тә төште. Нуриасма аны сәерсенеп. ниндидер бер курку белән ачты. Сәгыйдулла абыйсы үзенең хат язуына аптырамаска кушкан, адресыңны Хәдичәдән алдым дигән, автоматчылар ротасында сугышуын, немецларны үз өннәренә таба кууларын язган «Нуриасма үскәнем, акыллы бул,—дигән—Безнең җиңүне, исән калуны телә, мин сиңа күчтәнәчләр алып кайтырмын», дигән. Нуриасма хатны елмаеп укыды. Шундук кәгазь-каләм алып өстәл артына утырды, әмма нишләптер җавап яза алмады. Ни язсын инде ул аңа? Берничә көн ул хат язарга уйлап йөрсә дә, оялдымы шунда, нәрсәседер карышты, булдыра алмады, шул килеш онытты. Айдан артык үттеме-юкмы. тагын хат килеп төште. Бусын аптырап түгел, ниндидер оялу белән үзен гаепле сизеп ачты Нуриасма Ут эчендә йөргән кешегә кош теле кадәр җавап язып салмау әйбәтлек түгел иде. Сәгыйдулла абыйсы беренче хатын телгә дә алмаган, фронт хәлләрен язган, акыллы булырга, яхшы эшләргә, авылдашларны онытмаска чакырган. Хатның: «Исәнсау кайту насыйп булса, мин сезне әле тагын чана шуарга алып менермен. үскенем».— дигән соңгы юллары Нуриәсманы әллә нишләтеп җибәрде. Йә алла, Сәгыйдулла абыйсы да хәтерли икән биг ул көнне1 Нуриасманың җиденче класста укыган елы иде ул. Дәрестән кайтып ашауга. Бәрия йөгерен керде. - Хәдичә апа белән сине Сәгыйдулла абый чана шуарга чакыра,— диде ул. Бәрия беренче класста укый, абыйсы ат караучы булып эшли иде. Өчәүләп Сәгыйдуллага иярделәр Әллә нинди матур көн иде ул. Ябалак- ябалак кар ява. Тып-тын. Кар бөртекләре, ник мине күрмисез, ник мине тотмыйсыз дигәндәй, шәлләргә, якаларга, керфекләргә, иреннәргә куналар. биткә кагылып китәләр. Дөнья каен кәүсәсе төсле аклы-каралы. Өйләр, коймалар, абзар-кура, агачлар, мал-туар юньләп күренми, барысы да чуар пәрдә эчендә эри бара Ындыр артындагы зур өянке дә. тау да сөткә батыргандай, аклык диңгезенә чумганнар, шәүлә төсле урыннары гына шәйләнә. Дөньяда туктаусыз коелучы шушы ак яфраклардан башка берни дә юктыр кебек. Күкрәкләргә ана сөте булып пакьлек, сафлык иңә, күзләргә аклык, яктылык тула Сәгыйдулла абыйлары алга. Хәдичә белән Нуриасма уртасына Бәрияне утырта да. чананы таудан аска этеп җибәрә, кайчакта чананың артына тезләнә дә аларның өчесен дә кочаклап ала. Алар төшкәндә колакта җил сызгыра, һавада туктатып калгандай иренеп кенә, бер-берсеиә тия язып тирбәлүче исәпсез-хисапсыз күп мамык кар бөртекләре битләргә ышкылып кала, күзкерфекләргә. ерылган авызларга керә. Әллә ничә мәртәбә чана салулап, көлешә-көлешә, чыр-чу килеп тәгәрәделәр. Шулай берсендә Нуриасманың бите Сәгыйдулланың кайнар битенә туры килде. Аның бөтен тәненә ниндидер шатлыклы, җиңел кайнарлык килеп сарылды Бу кайнарлык беренче мәртәбә аның һәрбер тамырын кымырҗытты, үзен исертте, шул ук вакытта ул күптән көтелгән, янда гына йөргән, бераз гына таныш та кебек, аның дулкыны инде бөтен барлыгына, йөрәгенә тулган, гик хәрәкәткә генә килә алмыйча торган иде. Менә хәзер ул кымшанган, шуның куанычыннан туктаусыз көләсе килә иде. Нуриасма торырга уйламады, һавадан төшүче кар бөртекләренә караган килеш көлде дә көлде . Шунда Сәгыйдулланың йөзе астан аңа таба якынлаша башлады. Нуриасма аның ап-ак тешләрен, кара калын кашларын, карлы бүреген, сәер елтыраучы күзләрен аермачык күрде һәм ниндидер кыргый көч тәэсирендә чырыйлап читкә тәгәрәде. Бу бер мизгелдә генә булды, ләкин ул мизгел бөтен ваклыклары белән аның хәтерендә мәңгегә берегеп калды һәм бүтән кабатланмаячак иде. Ул тәүге мәртәбә уянуы белән, шул чактагы җиңел һәм шаян, саф һәм пакь кар бөртекләре белән, чана шуучы бала-чагаларның язгы тургайлар кебек чыр-чу килүе белән, шуларның бөтенесен бергә җыеп, Сәгыйдулланың кайнар бите аша «ә» дигәнчә барлык тамырларга . n in тыштагы ак салкынлык эчендә кайнар ялкын булып лепердәве белән аның гомерендә дә. җир йөзендә дә мәңге кабатланмаячак иде. Нуриасма. әлбәттә, бу хакта уйламады, аның әле моңа якынаерлык тормыш тәҗрибәсе юк иде. Ул, ник икәнен дә белмәстән таудан түбән йөгерде, үзләренең ындыр читәне аша бәрәңге бакчаларына сикерде. Аның бар дөньяны яңгыратып җырлыйсы, дер селкетеп биисе, сикерәсе, чабасы, тәгәригәгәри мәтәлчек атасы килде Шулчак ул җәйге яңгырдан сон гына була торган яшен исен тойды Әллә язгы'борс. чәчәк исе идеме бу. Юк. бөтенесенеке бергә бугай Ашыкмыйча гына бер-берсенә ышкыла-ышкыла төшүче кар бөртекләренең эчендә ләйсән яңгыры исе. яшен яктылыгы, бөре, чәчәк, башак исләре ияреп төшә иде. Нуриәсманың йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып дөп-дөп типте, тирә-юньне күмгән ак тынлыкта аның тавышы аермачык ишетелде, әйтерсең лә барлык галәм, хәрәкәтеннән туктап, тып-тын калып, шуны тыңлый иде. Нуриасма үз-үзен белештермичә кабат тауга йөгерде Әнә шул көннән бу серле, аңлаешсыз, әмма әйтеп бетергесез татлы бу кайнар дулкын канга, йөрәккә сеңде, әле бер чакта, әле икенче чакта йә ургып килеп чыкты, йә сак кына яшерен кыймылдап куйды Ак кар бөртекләре белән шаяра-шаяра әлеге чана шуу аларның тормышында гәүге һәм соңгы мәртәбә булды Сәгыйду.гла сугышка китте Нуриәсмалар яз көне мәктәптә имтихан тапшырдылар Балалык бетте, колхозда эшләү башланды. Сәгыйдулланың икенче хатындагы: «Тагын чана шуарга алып барырмын, үскәнем», дигән сүзләр аның йөрәгендә әнә шул хатирәне яңартты. Аңа шул көн гомеренең иң бәхетле мизгеле булып тоелды Кем белә, бәлкем ул чынлап та шулайдыр. «Кешенең бәхете ак кар кебек матур булып күренә дә эреп юкка чыга микәнни'’ дип уйлады Нуриасма Аны ничек озайтырга, ничек кабатларга’ Ни өчен газаплар, җәбәр-золым бәндәләрне туктаусыз газаплый соң? Әтисенең, знесснең гомерләрен өзгән бу сугыш нәрсәгә? Күпме адәм бүген кан-яшь эчендә яга. күпме адәм Нуриәсмалар, Газиялар кебек туган туфракларыннан, газиз әниләреннән читтә газапланып гомер кичерә Хат аның өчен шул газапларны оныттыручы, шатлык китерүче бер тылсымлы көчкә әверелде. Бәлкем Сәгыйдулла абыйсы өчен тә аның хатлары шулай ук кирәктер? Аңа мондагыдан мең мәртәбә кыенрак, куркынычрак түгелмени’ һәм Нуриасма беренче җавап хагын язды Тау шуганны син дә онытмагансың икән. диде, кар бигрәк ак булып, куе булып, эре бу гып яуган иде. диде. Өченче хагында Сәгыйдулла шул чакта кайсының ниләр эшләгәнен, ни дип кычкырганын, кемнең ничә мәртәбә егылганын, Хәдичәнең аягын авырттырганын. Бәриянең елап кайтып китүен көлке игеп язды Хатлар акрынлап башка төс ала бардылар Сәгыйдулла әле егетен бармы соң. анда шәһәрдә танцыларга йөрисендер, күңелледер, дип язды Беркая да чыкканым юк. икешәр смена эшлибез, ганцы кайгысы юк дигән җаваптан соң. ярар, сугыш беткәч, авылга кайткач, мин сине вечерларга, кичке уеннарга үзем азгын чыгармын, үскәнем, дип язды Аннары пилоткасын кырын салып, медальләрен, nor оннарын ба гкытып елмаеп төшкән фоторәсеме килде, аныкын да сорады Нуриасманын фотосың алгач, аның искиткеч чибәрләнүен, үскәнлеген, җиткән кыз булуын мактап язды, мондый кызның табан аегы туфрагы булсаң ла. оят булмас, дигән иде Бу юлларны укыганда. Нуриасманын йөзе уттай янды, аңа рәхәт гә. куркыныч га булды, ниндидер би иссез әйбер. у i ничә еллар буе үзенә якын кигермәгән әйбер ана кире кага алмас тык чигенмәслек рәвештә якыная, аны туктату мөмкин тә гү ci. Нуриасма HI мышына буйсынган, аны туктатырга омтылмый га иле ксосж Шу тан га ул: «Сәгыйдулла абый, миңа әллә нинди сүлләр язма -• ic. яме-, ип.«н җавапны юллады Ә аңа каршы турылыгы, ршшмсезлсге белей куанлыр- гыч һәм якынлаша баруы белән куркьпкыч җавап алынды: «И. күршекәем! И, Нуриасма үскәнкәччәем! Андый сүзләрне мин сина күшән әй гергә тиеш идем. Мин бит сине яратам! Авылда чакта мин сине үскәнем итеп яратсам, хәзер җиткән кыз буларак яратам. Шулай булмаса. синец адресыңны юллап хат язар идеммени?!» Бу сүзләр, аның йөрәк кылына кагылып, бөтен барлыгына якты моң. кайнарлык тараттылар. Аһ, ул тилмереп көткән көн! Килде ул көн ниһаять, бетте сугыш. Димәк, авылга да кайтарачаклар. Ләкин әнисе белән Кифая, кайтырга берүк ашыга күрмә, монда тормышлар әле бик авыр, дип хәбәр салдылар. Сәгыйдулла исә июнь башында килгән хатында мин исән, синең янга кайтам, өйләнешик, дип язды. Ул бу вакытта Нуриасманың инде бала күтәреп йөрүен белми иде. әлбәггә Әйе. тормыш катлаулы, Нуриасманың җаны кебек кадерле, әле бер генә атналык Фәрите бар иде. Ничек язарга моны Сәгыйдуллага? Ничек карарга аның күзенә, ничек аңлатырга, ничек акланырга9 Бу сораулар һәр көн, һәр сәгать аның җанын телгәләделәр... Газия бер өер егетнең башын әйләндерде, үртәде, алдады, теләсә кайсы белән үбеште, теләсә кайсы белән кунарга китте Нуриәсманы да чакырды, иярмәгәч, юләр, үкенерсең әле дип тиргәде. Нуриасма үзенең Газиядән өстен калуына куанып яшәде. Башкаларның түбән төшүе— аларның үз эше, ә менә ул үзе ничек кенә булса да саф калырга тиеш дип уйлады. Ләкин Газия балага узгач, йөри торган егете моны сизенү белән юкка чыкты, Нуриасманы яшен суккан кебек булды. Ул бит моның яхшылык белән бетмәсен белеп торды, күреп торды, үзе читкә китте, ә Газияне йолып кала алмады, аңа бер-ике мәртәбә әйтү белән чикләнде. Газия аңа нәфрәт белән, җикереп җавап биргәч, кара коелгач, бер сүз дә әйтмәс булды. Үзенең читкә тайпылуын, саф булып калу дип уйлавы белән ул тирән ялгышканлыгын соңыннан, эш узгач кына аңлады. Гази янең баласы үзендә калгач кына... Хагы артыннан Сәгыйдулла үзе дә кайтып төште. Йә, хода, Нуриасманың аның белән очрашканда кичергәннәре! Дошман пулясы каршында калтыранмаган Сәгыйдулла урындыкка лып итеп утырды, бик озак телен әйләндереп сүзен әйтә алмады. Нуриасма. син кияүгә чыктыңмыни?— дип сорады ул ишетелеришетелмәс тавыш белән. — Юк, болай гына,— диде Нуриасма ут булып янган йөзен кая куярга, күзләрен кая яшерергә белмичә. «Бу баланы Газия тапты, ләкин мин аны коткарып калдым, бала хәзер минеке!»— дип ничек әйтәсең?! Алар шактый сүзсез утыргач. Сәгыйдулла болай диде: - Мин сине яратам, өйләнешик. - Син мине бала белән алырга риза буласыңмыни? - Баланың ни гаебе бар, Нуриасма? — Син ичмасам сорашыр идең! — Сорашмыйм. Теләсәң, үзең сөйләрсең. Теләмәсәң, беркайчан да бер сүз дә сорамам. һәм алар өйләнешеп яши башладылар. Ел ярымнан авылга бала күтәреп кайтып төштеләр. Фәрит бик ябык, кечкенә, чирләшкә иде, аның яшь ярымлык малая икәнен беркем дә белмәде. Сәгыйдулланың әнисе Дөррикамал Фәриткә шикләнеп карады, бу баланың бер’ генә җире дә безнең нәселгә тартмаган, дип. Нуриәсмага шиген белдерде, әмма Сәгыйдулласы каршында бу хакта авыз ачып ләм-лим бер сүз әйтмәде. Фәрит аркасында булса кирәк, ул баштан ук Нуриасманы яратмады' кызы Бәрия белән аңа каты-каты бәрелде, җәберләде, тик Нуриасма дәшмәде, чөнки ул үзен бианасы каршында гаепле дип санады Бәрия әле баланың Сәгыйдуллага охшаган-охшамаганлыгын аерырлык түгел, аның мондый теләге дә юк иде. Авылга кайту белая Нуриасма фермага Хәдичә янына боза\ карарга керде. Сәгыйдулланы оригадир иттеләр. Хәдичәнең әтисе лә. ире дә сугышта үлгән, ул сукыр әнисе белән икәүдән-икәү генә яши иде Сугыштан кайткан солдатлар яучы җибәреп карасалар та. ул әнисен калдырып кияүгә чыкмады, ә йортка керүче табылмады Авылга кайтканда ук Нуриасманың дүрт айлык көмәне бар иде инде бервакыт йөрәге авыртып. Сәгыйдулла хастаханәгә алып баргач, ана бала табарга ярамый, диделәр Ул каршы килде.врачлар яшермәделәр, исән Калугин икеле, диделәр Нуриасма моны Сәгыйдуллага әйтмәде Бәбиләренә ике атна кала Кифаяг а барысын да сөйләп бирде, әнисенә әйтмәскә кушты Кифая әле кияүдә түгел иде Баланы барыбер табам, диде ул аңа. Әгәр мин алай-болай булсам. Сәгыйдуллага кияүгә чыгарга тырыш, чыга алМасан да. баланы ташлама, диде Сәгыйдулланы да. бианасын да шатландырып малай туды Нуриасма исән калды. Ана Шәрифҗан дип исем куштылар. Өй эче яктырып, җылынып киткәндәй булды. Ләкин бәла шактый соңрак, бөтенләй көтелмәгәнуйламаган җирдән килде. ... Сәгыйдулла белән юра башлаганда, ул теге чактагы кайнар һәм серле тойгының яңаруын, дәртләндереп үз гәүдәсендә уйный баш гавын сизгән иде. Аннары ничектер тормыш бертөрлегә әйләнде, куанычы- шатлыгы кимеде Ярата идеме ул Сәгыйдулланы? Белми Ана тартылган чаклары булса да. сиздермәде, яшерде Аңа Сәгыйдулланың «үскәнем» дип дәшүе ошый, үзе дә «абый» дия иде Ирен кысып кочаклыйсы, үбәсе, бөдрә чәчләреннән сыйпыйсы килгән чаклары булса да. ул аларнын һәммәсеннән дә үзен-үзс тыйды. әлеге теләкләрен эченә бикләп Мин аны яра гам бит», дип яшерен генә куаныч тапты Сәгыйдулласы хис-тойгыларын белдерә, аны иркә ги башласа да. у г. эченнән әйтеп бетергесез рәхәтлек кичерүенә карамастан, шуны яшерде, иренә юри битарафлык күрсәтте, тыйшык-мыйшык уйнау кебек нәрсәләрдән өстен торучы зат булып кыланды. аны читкә тибәрде. Мондый хәл озак дәвам итә алмалы, бәла килде Ангин ки түенә Нуриасма үзе сәбәпче иде Тик ул моны бик соң аңлады Әүвәл ул Сәгыйлул ганың үзенә суына башлавын сизде. Тора бара ире эштән бик соңарып кайтты, йә булмаса фермалардан, складлардан урыйм дип. кичләрен юкка чыкты Нуриасма боларның берсен дә иг ь- гибарга алмады Аның ферма мәшәкатьләре белән гулы үз тормышы бар иде. Бианасы «Шул бозауларың янын та дөмегәсең инде» дип әрләсә дә. Нуриасма ойгә кайткач, Фәрите белән Шәрифҗанын әз-м.п бу гса та иркәләү әмәлев тапты, ә Сәгыйдулласына җы гы сүз катарга дәрте дә вакы г ы да булмады Алар икесе икс якка чыг ып кит теләр. икесе ике яктан кайтып керделәр, икс вакытта утырып ашадылар, ике яктагы урыша ягып йокладылар. Бу Нуриасма өчен габигыи тостлы, анын күңеле шатлык кичерә, барыбер дә ул бәхетле, анын ике баласы. ире. авылда күреп сөйләшергә, барып булышырга әнисе белән сенлесч. |»»хәг юнен ипли юрган лие бар иле Бу инде кан-яшь түккән сугыш еллары түгел ирләр кайтып төшкән, ха гык арткан, балалар туа баш гаган i.«ncn иде Күңелдә тормышлар яхшырып китәр дигән омег-шатлык яши иде Нури асманың йөрәк аегын га ип ге кытынын пороге гнбә и те Менә шундый чакта ул үзен тетрәтәчәк кон якынлашадыр тип уйламады да. Ченси һәммәсе әйбәтса таба бара, һәммәсе .10 шуңа юралган иде Җәйге кич иде бу. Сәгыйдулла дежур көнем, фермаларны әйләнәм, тип чыгып кипе Нуриасма кайчмый салган бозауны ччлап гауны урагач. \.ч чччч.т ...рччечч басча арчь...... чоччые Анда чур-чур аччиеслор учырчч. .чларнычч чира-..е.ч ерып чыскыемч .. ............... арсм. алабуга. >и а хыянәт иттеләр? Ул бит бер гөнаһ та эшләмәде, ни берсе, ни берсе белен телгә килмәде, аларнын икесе өчен дә җанын ярып бирергә әзер булып яшәде, Хәдичәдән сер сакламады, ул ике айдан артык больницада HI канда, сукыр әнисен, барлык йорт ипләрен, фермада бозауларын карады Ни өчен болай булды сон? Бәлкем Сәгыйдулла белән Хәдичәнең бу очрашуы беренче мәртәбә генә, ниндидер ялгышлык кына булгандыр’ Ул иртән фермага киткәндә Сәгыйдулла караватта ятып калды. Нуриасмага ул йокламый, анын чыгып китүен көтеп ягадыр кебек тоелды Фермада Хәдичәне күргәч, йөрәге сикерә тәне ка ттырана башлады Ул бу халәтен сиздермәскә тырышты, анын белән гадәттәгечә исән төш- те. Ләкин тавышы коры, төссез, үзенеке түгел иде Хәдичә моны шундук Әллә салкын тигердеңме, малай’’ ди те ул саран тына е тмаеп Нуриасма аның бераз агарыбрак киткән йөзенә җентекләп күз ташлады, аларны фаш игүче билгеләр эзләде. Аның туры карашыннан Хәдичәнең битләренә кызыллык йөгерде, озын кара керфекләре гег- Рвнсп кнт теләр ДӘ. V I башын аска иеп. бозау тарның астын чж тартырга кереште Нуриасма коне буе. һәр минут Хәтимә белән Сагыйлклла турында гына уйлады, ул уен күнме генәоныт дә. көче җитмәде Бозаулары белән элеккечә -------------------------------------------------------------- башласа. ү»с дә сизмәсьнт. бер урынга баскан ки теш пвталы ы катлы Аннары ....................... ....... к.мнр кычкырып уп1в.а гамак, шул чак id гына ул түзә, о лгерә а гачак Йок гарга. йо» -арга, йок ырга Санаулы сәгатьләр бик гиз үтеп китте Нәкъ сөй н>кш.оп делил ми I .иый.ту i мнын порчен Ну рнасманың үз титс белән раславыннан мәхрүм калды тар Тормышның боки ten: булмау барыбер >ч........... жадны куырш Ьеркон тешлеккә кай.кач, Нуриасма көзге каротынмя у те.. барган ... ничек ■ ерборылып карыйсы име Тавык тара жим а тын чы.ы.. (мр,..о жирен нон ишеккә җиткәч. Нәркисендер оныткандай туктады ни i p кире борылып, коне каршына кн а-рто »>»о>р ... •» • калды Ана ку. телләре күтәр........... СҮР™ “Р1 ......ы яртаинтән иү......... Ч- әрнүле кысылган бер ят хатын карап тора иде. Чәчләре тузып яулык астыннан чыккан, чуар күлмәгенең күкрәк турына апара каткан. Ьүгеи бер кара бозау борыны белән төртеп алган иде шул. Ул үзенең башын алга таба сузыбрак.карчыклар төсле бөкрәебрәк торуын күрде. Күкрәкләр эчкә баткан, чөнки инде аның күптән күкрәкчә кигәне юк Оегы сыдырылып төшкән, куллары яргаланган. «Кем соң бу, минме? Кем мине шушындый хәлгә төшерде?» - дип коты очып сорады ул үз-үзеннән һәм «Тормышның авырлыгы, мәшәкатьләрнең муеннан булуы», дип җавап бирде. «Ә сугыш елларында хәзергедән җиңел идемени9 » — дип кабат үз-үзеннән сорады ул. Җавап урынына күз алдына һәрчак пөхтә, килешле киенүче Хәдичә килеп басты Аның белән бергә эшләүче, сукыр әнисен караучы Хәдичәнең нишләп һәрчак кашы каралтылган, иннек-кершән сөртелгән, ислемае сибелгән соң? Нуриасма шунда бер нәрсәне аңлады аның уйлары, эш-гамәлләре пакь калса да, тышкы кыяфәте белән ул гайрәт чигерерлек дәрәҗәдә түбән төшкән иде. Нуриасма шактый вакыт уфтанып, хәйран калып утырды. Аннары кискен сикереп горып, иске күлмәген салып атты, күкрәкчәсен, зәңгәр күлмәген киде, чигүле алъяпкычын бәйләде, өр-яңа оеклар киде. Чәчен тарап үргәч, битенә сизелер- сизелмәс кенә иннек сөртте, пудра тигерде. Бианасының аптыраулы карашы астында Нуриасма гаепле кешедәй кызарып чыкты. — Мәскәүгә җыендыңмы әллә?- диде ул гадәттәгедән дә кырысрак гавыш белән. — Кибеттән әйләнәм әле . Нуриасма ишеккә юнәлде. Урамга чыккач та кеше очраган саен, ояла— ояла гына исәнләште, һәркем аңа гаҗәпләнеп карады. Нуриасма башта оялса да, акрынлап эшендә дә. өйдә дә, урамда да пөхтә киенеп йөрергә өйрәнде. Ләкин Сәгыйдулланың аңа булган мөнәсәбәте үзт эрмәде, хурлыклы тормыш дәвам итте. Аның йөрәгенә ярый торган серле ачкычны Хәдичә каян алды соң? Нуриасма яшеренеп кенә гел аны күзәтә башлады һәм үзенең акрынлап ниндидер олы хакыйкатькә якынлаша баруын сизде Хәдичә һәрвакыт дәртле, гәүдәсе уйнаклап тора, зур кара күзләрендә әллә нинди очкыннар уйный Ир-ат заты булса, ул башын аз гына бер якка кыйгайтып, каш астыннан күз чите белән генә чытлыкланып — мутланып карый, серле итеп елмая, ап-ак тешләрен күрсәтеп әледән-әле көлә. Ирен өстенә зәңгәрсу миң төртелгән булыр. Ир-атларны ул туктаусыз үрти, кешесенә карап телен дә чыгарып күрсәтә, этеп җибәреп читкә дә йөгерә. Нуриасма өянке төбендә Хәдичәнең Сәгыйдулланы шашып үбү-кочуларын псенә төшерде. «Бүрәнәне яратып буламы соң9 »—дигән сүзләрнең дә мәгънәсе бөтен тирәнлеге белән ачылып китте аңа Ире белән шукланганы, аны иркәләгәне, кочаклаганы, үпкәне бармы соң аның? Бу сорауга уңай җавап биреп булмый иде. Ник? Теләмәдеме? Юк. теләде, бик күп булды аның Сәгыйдулланы шашып үбәсе, иркәлисе килгән чаклары. Тик ул үзен Сәгыйдулла каршында, имеш, бернинди андый теләкләре юк һәм булырга да мөмкин түгел җитди зат итеп күрсәтергә тырышты. Моңа, бәлкем, аны бәләкәйдән үк ир-аттан тәнеңне дә, күңелеңдәген дә яшерергә, аларга кагылдыртмаска өйрәтү сәбәп булгандыр. Моны бозу хаясызлык. әшәкелек, хәтта гөнаһ саналганга дыр? Ләкин Хәдичә дә, башка татар хатыннары да бу кануннарны җимергәннәр ләбаса! Кыскасы, Нуриасма аларның тормыш дарының болан булуына Сәгыйдулла түгел, нәкъ менә үзе гаепле икәнлеген агигады Нуриасма үзен-үзе мәҗбүр итә-итә яшереп, тыеп ка гдырган назны ул башкалардан алырга мәҗбүр иде. Ә бит Сәгыйдулласы аны яратуы хакында, өйләнешкәч, күпме ягымлы, җылы сүзләр сөйләмәде' Ул сүз ләр. аның кайнар сулышы хәзер дә Нуриасманың колагын яндырып торалар. Шул чакларда ни өчен ул: «Мин дә сине яра гам. миңа да синең белән бик рәхәт!» — дип бер генә тапкыр булса да әйтмәде икән9 Бер г енә сүз булса да Югыйсә Сәгыйдулла аңардан ничәмә-ничә мәртәбәләр: «Мине яратасызмы » дип сорады. Нуриасма йә дәшмәде, йә сүзне икенчегә борды Шул чакта ничек түзде икән Сәгыйдулланың йөрәге” Ул да бит Нуриасма ның үзен яратуын кычкырып әйтүеннән өметен өзсә дә. башкача булса да, сиздерүен тоясы килгәндер Нинди кагы бәгырьле мәрхәмәтсез булган Нуриасма’ Ничек нык рәнҗеткән икән ул аны' Ничек Сәгыйдулла һаман түзә икән?! Ул менә шундый һич көтелмәгән уйларга килде. Хәзер ялгышны төзәтергә кирәк иде Ничек төзәтергә? Ул көне буе шукланырга, шаярырга төрлечә планнар корып йөрде, ә кичен Сәгыйдулла кайткач, коелды .та төште. Анын күзе уйнамый, теле әйләнми, кулы күтәрелми, аягы хәрәкәтләнми иле Чөнки мондый хәлнен Сәгыйдулла белән ике арада беркайчан да бер генә мәртәбә дә булганы юк иде. Сәгыйдулла аны күп тапкырлар иркәләде. Нуриасма шуңа бөтен җаны-тәне белән треде, ә үзе битараф булып кыланды, аңа сарыласы килсә дә читкә тайпылды, чөнки бу ана тыйнаксызлык булып тоелды. Нишләптер Сәгыйдулланын күзләреннән үбәсе килә иде анын. Тик бер генә мәртәбә дә үпмәде. Хәзер исә бөтенесе янып күмерләнгән, теге теләк тә барлыюклы. йөрәгендә рәнҗүгә охшаш тойгы гына бөтерелә иде. Теге чакларда күңелендә талпынган теләкләрен яшергән булса, хәзер инде ул юкка чыккан теләкләрен бар игеп күрсәтү зарур. Бу аңа кешенең табигатенә каршы килеп аллаганы, яшергәне өчен бирелгән жәза иде Элек дөресен әйтмәгән өчен ул хәзер алдарга, кыла нырга, үзендәге бик аз. сүнәр-сүнмәс кенә пыскучы тойгытеләкләрне дә зур итеп, көчле итеп күрсәтер!ә тиеш иде Ул моны ничек ипләргә кирәген күз алдына китереп, шуңа әзерләнеп торса да. вакыты җиткәч, булдыра алмады, чөнки анын моны беркайчан ла эшләп караганы юк. ул аңа бөтенләй таныш түгел иде Иң гаделе, нң акыл тысы. әлбәттә, һәм мәссн дә ачыктан-ачык сөйләп бирү, мин сине телим, иркәләвеңне телим, элек тә теләдем, юри генә кыландым, дип әйтү иде Бо.тай турыдан-туры әйтергә аның көче җитмәде, хәзер, инде эш узгач, моны әйтү оят иле Аннары мондый нәрсәне әйтеп кенә ышандыра торган түгеллеген, анын сулаган һава шикелле тормышның һәр көнендә, һәр мипелендә сизелеп горырга гиешлеген ул хәзер яхшы аңлады. Әгәр элекке чакларда йомшак куллары беттән аны кочып алса, ялкындай тәненә кысса, утгай иреннәре белән аның күзләреннән, муеннарыннан үпсә. ( әгыйду i га анардан чиг г.» йөрер идемени? Нинди бәхетле көннәр кичергән булыр ите алар' Ул көннәрне кайтару өчен хәзер Сәгыйдулла белән икесе арасында калык кан. аларның бик нык аерган бер чикне үтеп чыгарга кирәк, бу ис.» мөмкин түгел иде. Күпме генә омтылса га. Нуриасманын ана көче җитмәде... Шулай да бер көнне ул үзен җиңде. Сентябрьнең жы гы һәм якты оер иртәсенде алар, тарантаска утырып. Кара яр тирәсенә казларын барларга киттеләр Кайтышлый камырлык, гөлҗимеш җыярга нняг годе ыр Сәгыйдулла агыньш аркалыгын төшереп үләнгә җибәрт ән ара га Нчри.к ма, читкәрәк йөгереп, бик куе эт шомырты куагы эченә яшеренде Менә Сәгыйдулланың г авышы ишетелде Нуриасма! Ул җавап бирмәде Сәгыйдулла ана дәшә-дәшә эзләнә башлады, ә Нуриасма гып-гын гына посып утыра бнрде Мено Согыйлу ™ ли «жы>, иш», .иж МР моде. Нурнасмалан нжс алым гына читка айлап басты ла жу.шрын авызына куеп Нуриасма-а-у-у! - дип кычкырды Ыжнын теге арыннан кайтаваз тыя ..... .. юирлс Шу .ч,.ж Нурнасми һайг' дип кычкырып җибәрде Сәгыйдулла сискәнеп артына борылуга. Нуриасма колә-көлә читкә ташланды. — Әле син шулай мине тинтерәтмәкче буласыңмыни?^—диде Сәгыйдулла һәм аңа таба килә башлады. Нуриасма чырыйлап качты, шактый йөгергәч. Сәгыйдулла аны куып җитте һәм кулыннын эләктереп алды. Ул ешеш сулый иде. — Каптыңмы?! Шунда Нуриасма ялт борылды да Сәгыйдулланың муеныннан кочып алды, аякларын тездән бөкләп асылынып калды. Сәгыйдулла аны биленнән кочып үзенә таба кыса башлауга, Нуриасма җитез генә аның кулларыннан шуып төште, тагын куаклар эченә йөгерде. Сәгыйдулла аю кебек лас-лос аның артыннан атлады, үзе туктаусыз: «Ну, тотсам!»—дип сөйләнде. Ахырда ул аны күлмәгеннән эләктерде, Нуриәсманың аягы бөрлегән сабагына эләкте, алар икәүләп биек үләнгә егылдылар... Ул көнне кич алар бер-берсенә моңа кадәр карамаган күзләр белән карадылар. Бу соклану да түгел, әле мәхәббәттә түгел, әллә нинди балаларча беркатлы шаянлык тулы караш иде. Бу карашны алар бер- берсенә яшерен рәвештә генә ташлап алдылар һәм аның әнә шул яшерен- леге үзе бер рәхәтлек бирде. Бу ниндидер уен кебек ләззәтле иде, моны һич тә югалтасы килми иде. Серле караш, үткәндә-сүткәндә, яшерен рәвештә генә, йомшак кына кагылып йә чеметеп узу, сугып алу гадәткә әйләнеп китте. Балаларны кулына алырга юньләп вакыт таба алмаган Сәгыйдулла алар белән әвәрә килә башлады. Абзар-кура арасында эш эшләп йөргән Нуриәсманы яшерен сагалау аның гадәтенә әверелде, ул аны эләктереп коча, үбә торган булды. Нуриасма да кыланып элеккечә читкә борылмады, аны кысып кочаклады, үпте дә өйгә кереп юк булды. Сәгыйдулланың назга сусаган күңеле басылды. Ул ихатада күбрәк булышты, авыз эченнән җырлап йөри торганга әйләнде, Хәдичәне онытты. Яңа тормыш башланды. Бу тормыш кызык та, мәгънәле дә, рәхәт тә иде. Элек ире өйдә күренүгә, йөрәген әрнетеп нидер тырный торган Нуриасма аның эштән кайтуын бизәнеп-ясаньш дүрт күз белән көтә торган булды. «Ни бу?» — дип шатланып сорады ул үз-үзеннән. Шундук җавап та бирде: «Мин бит аны ярат ам, мин аннан башка яши алмыйм!» Әйе, бу шулай иде. Моңа кадәр ник шулай яшәлмәгән? Нуриасма үзен харап итсә яки аерылса, гел дә яшәләсе булмаган. Ул кеше бәхетенең кулга тотып та, бернинди бизмәнгә салып та булмый торган, күзгә дә күренми торган әйберләргә бәйле икәнлегенә төшенде. Аларның йөрәген белән тоеп була, саксыз карасаң, югалтуы бик тиз. әмма кабат аларны алтын-көмешләр бәрабәренә дә табу мөмкин түгел икән. Нуриасманын йөзен янә елмаю нурлады... Әлеге серле елмаю аның иреннәреннән Сәгыйдулла үлгәнче китмәде... 19 Нуриасма туйга әзерлекне белеп, сизеп, күреп ятты, йөрәге шатлыктан кызу-кызу типте. Ул зиһененең эшләвенә, күзенең күрүенә, колагының ишетүенә куанып бетмәде. Тагын әз генә чыдасын иде йөрәккәе. Бала табарга ярамый дигәч тә, түзде бит әле ул. Өч балага түзде. Бүгенге куанычны гына күтәрер, иншалла... Нуриасма Кифая белән Илсөярдән барлык урын-җирен, өс-башларын алыштыртты, чәчләрен тарап үрдерде. Алар аның ин яраткан күлмәген кигерттеләр, ал чәчәкле яшел яулыгын бәйләттеләр, хушбуй сиптеләр. — Бик зур рәхмәт сезгә, мин дә туйга әзерләнгән кыз кебек булдым, -диде Нуриасма бәхетле елмаеп. Бу мәшәкатьләр аны шактый нык арытты. Ул, берничә йотым салкын су эчкәннән соң, тирән итеп сулады да күзләрен йомды һәм шундук йокымсырап кизте... Кифая белом Илсөяр тавыш-тынсыз гына алгы өйго чыттылар һәм гаҗәпләнүдән икесе берьюлы кычкырып җибәрделәр ишектән полковник погоннарын елкылда тып Шәрифхан кереп килә иле Кифая белән Илсөяр аны берьюлы кочаклап алдылар. Шәрифжан- нын кулындагы чемоданы идәнгә төште “ 1?\. абк Й ' әнинен хале әйбәт түгел, дип пышылдады Илсөяр к) Кифая бер сүз дә әйтә алмады, туктаусыз күз яшыәрсн сөртте Хатынкызлар, зшләрен бүлеп, алары карап тора лар иде Шәрифхан Нәсим.». Өммекамал, Мосаллия һәм башка лар белән күреште ь* тизрәк түр якка әнисе янына узмакчы булды Ләкин Илсөяр аны туктатты Абый, әз генә сабыр ит. әни әле яна тына йоклап киткән иде диде. Шәрифханның күңелен хәвефле ут көйдереп үтте, йөрәк авырулы кешеләрнең бөтенләйгә йоклап китүләрен дә яхшы белә у г Тик б\ хакта кычкырын әйтеп булмый иде Ул туфляларын салып куйды ла — Мин аны уягмам, аяк оч ырыма гына басып керермен. Камчатка тикле Камчаткадан «әнием» дип кайтып, ана берничә адым калгач, ишек төбендә көтәргә нинди йөрәк түзсен соң'*1 Шәрифхан ишекне акрын гына ачгы да аяк очларына басып гүр өйгә узды Аның артыннан Кифая, II гсөяр Нәсимә ат га ш Шөрифжан әюкенен карамты янына ук бармакчы иде дә. сеңлесе аны терсәгеннән тотып туктатты Ләкин сон иде инде Нуркаема аларның керүен сиздеме, әллә үзе шулай бик азга йокымсыраган идеме, акрын гына күзләрен ачты Исәпме, әнкәй! гиде Шәрифҗан һөм күрешергә ку iпрма су зып аның янына килде. Нуриасма бер генә мизгелгә анышмый торды, аннары, улынын кайтуын аңлагач, елмаюдан йөге яктырып китте Кайттыңмы, бәбекәем?! диде ул һәм бераз кырынаеп кулларын Шәрифханга сузды У гы әнисенең кечерәеп һәм саргаеп каттан ябык кулларын учларына алды, аларның җылысы бөтен тәненә йөгерде.. Ул әнисенең йөз чалымнарының тирәнәюен, җыерчыкларының аргуып күрде. Аларның ничектер моңа кадәр беркайчан булматанча суырылып һәм кагып калганлыгы әнисен зчтан коточкыч .«рнүләр сызланулар көйдерүе хакында сөйли, аны хәтта беркадәр HI итеп тә 60111,11 Кайтып җитүен өчен рәхмәт, у тым диде ул гамак төбенә бөят күрсә г ә иде. Утыр. улым, диде Нуриасма Мин тора алмаганга ачуланма инде.. И әнкәй, син бит гомерен буе аяк өстендә Шәрифхан урын дыкка утырды, нидер әйтмәкче булып авызын ачты, тик әйтә а тмады чаларган башын кинәт иеп. әнисенең кулларыңа маңгаен куйды, яңакларын терәде.. Нуриәсмага улының йөзендәге һәр сызык таныш иде. \ г аларны бармак гарг.г ку i г.грг.г б»с юн ип.» т үт с г Ул аның кысылган иреннәренең калтырануын. . ка i мыек юк : чхп..ң кагылыгын сизде, битләреннән ат ып төшүче кайнар күз яшьләрен си»те Малаеның күз яшьләрен аңа ничәмә-ничә мәртәбә сөртергә туры ки и »н дер. Ә менә хәзергеләре сөртә юрган күз яшь торс түге г и те Шәрифхан күпме генә тыярга тырышса ла. алар күңелнең »«ллә кайсы көтмәгән җиреннән сыгылып чыктылар Ул барлык жетәрен туп ип үксүен vy i кыллавын зченә йоны, әмма күз яшьләрен туктатырга көче хигмоте Шәрифхан бу йомшак тыгы өчен оялмады. әнисең юатасы урып та күз яшьләре күрсәтеп борчуы әчеп уңайсыз иде аңа Әнисе Ьлрысын та тойды, аңлады Малаеның көмештәй ат арган чәчләреннән. ука >ы погон пэрын I.и I.; сизелер-сизелмәс калтыранып алмаса да. Шәрифхан аның өчен һаман сабый, ханыннан ла кадерле тән төерне тизрәк куарга телән _ Нуриасма белә күнелендәген сүз белән әйтсәң. җиңелрәк булып Шәрифҗан башын күтәрде, кулъяулыгы белән ашыга-ашыга күз яшьләрен сөртте. Күңелем йомшап китте бит, әнкәй. —диде ул гаепле кеше шикелле. - Сагынганныкыдыр, улым. Килен, балалар исән-саулармы? Бик күп итеп сәлам әйттеләр. Аларны алып кайтырга җай килмәде. Ачуланма инде, әнкәй. И улым, җир читләреннән үзең кайтып җиткәч тә бик зур рәхмәт... Шәрифҗан. чемоданын ачып, күчтәнәчләр чыгарды. Әнисе белән Кифая апасына да, Илсөяр белән Нәсимәгә дә бүләкләр бирде. Ул Себер үләннәреннән ясалган дару да алып кайткан иде Аны шундук кашыкка салып Нуриәсмага эчерделәр Биш минут та үтмәгәндер, уч күкрәгенең йомшап, сулышының киңәеп китүен сизде, улына рәхмәтләр укыды, әллә кайларда йөрсә дә, минем турыда уйлаган бит, дип куанды Шәрифҗан өч ел элек кунак булып киткәннән соң кайта алмады һәм Нуриәсманың аны бик тә күрәсе килгән иде. Менә хәзер улының якында гына утыруы, аның белән сөйләшүе Нуриәсмага чиксез рәхәт иде, ул барльус бәпкәләрен канат астына җыйган каз кебек бәхетле иде... Алар шактый озак утырдылар Шәрифҗанның балачактагы шуклыкларын. Фәрит белән сугышуларын, Кифаяны елатуларын Илсөярнең хәйләкәрлекләрен көлешә-көлешә искә төшерделәр. Ялгызы калгач, ул черем итеп алмакчы булды. Ләкин күпме генә ятса да, керфеккә керфек тә какмады һәм үзендә ниндидер үзгәреш тойды Менә ничә көннәр инде ул үзен тормыш беркайчан да кайтмаячак теге дөнья кешесе дип санады. Яшәүнең бер йотым татлы ширбәт шикелле генә булуы, үлемнең акыл җитмәслек гадилеге, йөрәк күтәрә алмаслык дәрәҗәдә гаделсезлеге шушы көннәр эчендә генә аның зиһененә бөтен ачыклыгы, рәхимсезлеге белән барып җитте. Нуриасма инде тормышка таба борылу, нәрсәне дә булса яңадан башлау, гөзәтү мөмкин гүгел икәнлеге белән берсүзсез килешкән иде. Ләкин менә хәзер, гел көтмәгәндә йөрәге ана нидер сиздергән төсле тоелды. Аның гәүдәсе җиңеләйде, рухы яктырып китте Аңа хәзер бер нәрсә ачык иде: ул әле киленен дә каршы алачак, туйны да үткәреп җибәрәчәк. Бусы шикләнүсез. Ә ничек шикләнүсез9 Чөнки моны аңа йөрәге сиздерә, ә ул аңа ышана Йөрәкнең үтәли күрә торган ниндидер тылсымлы көче бар. Багучы дип йөртелә торган кешеләргә ул көч күп бирелгән була. Чалпы карчыгы шундый иде. Ул Нуриасмага Сәгыйдулласының үләссн сиздерде, нәкъ тугыз айдан соң олы кайгы килер, үзеңне нык тот. диде. Чалпы карчыгы бер генә атнага ялгышкан иде Күз күрмәгән не. йөрәк күрә. Әгәр ул Нуриасмага яшәү турында менә хәзер хәбәр сала икән, бәлкем ул аягына да басар? Аның бит бер тәгам ризык җыя алмыйча сырхап яткан, якты дөнья белән хушлашкан чаклары элек тә булгалады. Төрелде бит. моңа кадәр яшәде. Әллә Шәрифҗан алып кайткан дарудан, әллә башкадан, аның күз аллары яктырып китте, күкрәгендәге авыртуы да бераз басылгандай булды. Кем белә, бәлки аңа Мизхәтнең баласын күрергә дә насыйп булыр? Бу хакта уйлау рәхәт иде «Тукта, дип сискәнеп куйды ул. - Мин бит үземне үзем алдыйм! Гомергә алдамаганны менә хәзер яшеренеп кенә алдап ятам түгелме?! Алдаумы соң бу. әллә өметме?» Моңа кадәр үзара тигез гепә ялганып килгән уйларының ул чуала башлавын, бер гөенгә бәйләнгән мең җепнең очына чыга алмагандай буталуын сизде. «Алдау белән өмет шулай бер-берсеннән аера алмаслык дәрәҗәдә охшаш микәнни соң? дип хәйран калып уйлады Нуриасма дүрт баласының тормышын күз алдыннан үткәрде, аларны бәхетле иттем, диде. Әмма шундук шикләнеп каршы да килде Шиге иң кечесе һәм иң олысы белән бәйле иде. Мизхәт армиядә чакта Зөбәрҗәт белән икесе арасына кергәне өчен ул үзен кичермәде һәм кичермәячәк Инде менә хәзер шул үзенең хатасын төзәтәм дип аларның өйләнешүләрен ашыктырды, хәтта мәҗбүриләдс Авырып киткәч, инде бөтенесе белән ^ ЛеШ!!ӘНЛ ӨННӘреНЛ?’ I* үзс,,сн «кылыгына гамны да шикләнмәгән, башкача була алмый, оары тик шулай гына тиеш дип уйлаган ик Ә мено хәзер каяндыр икеләнү баш калкытырга азап тана Б ана сабырсызланмаска, катышырга кирәк 6v тматанлыр'' Инк сон шул», дип уйлады ул ачынып Фәриткә килгәндә, анысы тагын да четереклерәк һәм ул хакта Н\ри- асма гомере буе баш ватты Фәрит анын үз каны iVt гимлй да тормышның иң авыр башы аңа эләкте, апайларын да ул карап үстерде йорг эшләрен дә ул эшләде Шу на күрә Нуриасма аны ү. .... ., арыннан артык күреп яратты, шул ук вакытта йөрәгендә гомер буе Jlu карага ниндидер яшерен кызгану хисе дә утырды. Бәхетле ит.* a . тымы икән ул аны? Бәлкем ул бүтән кеше кулына эләксә, әлеге авырлык гарны ла күрмәс, бәхетлерәк тә булган булыр иде’ ... Фәритнең үз анасы Газияның кыз чагында егет юре күп и ге not арада Усман исем лесс кайсын кыйнап кан де Усман телгә беткән иде Гаэиянын аргынн.п гукгаусыг мәхәббәт СүЗЛӘрС СВЙраДЫ ӨТ» :• акты. I азия балага узып шактый юанайгач. Усман сүзсет-х.«б.»рчп югалды Ул лиеннән дә, гу гай горагыннан да киткән иде. Б ■ яшәгән дус егетенә әйтеп калдырган мина өмет тәнмә хәстәрен күрсен, дигән. Гел пгыр-шыр көлеп. КӘА-> тан и ■ i > т тр.әтлы да йөгерө-атлый Нуриасма яныннан үтен китте Шун.1.1 нәр.ис төшен киткәндәй бул ты карчык у пан ы елаган тавыш ишетелеп калды Нуриасма ни уйларга т.н- Димәк карчыкның кулында Газия баласы' Кая а илт (>jpa ут аны Нхри.км.т утына килт «итче, карчык урамта чыгып кнатты > • анын артыннан I.nil I.Ill 11.1 күздән яздырмыйча ерак iaIыт аулак караңгы урам-тыкрык тардан алар бик » ' \»ыр ы карчык ялт борылып бер ишек ал тына кереп кит v м.» \ i ,pi ан яктан түгел, урамның икенче ятыннан ат тый и к X ТЫУ................................ .... акрынай ТЫП артыннан Ксрерюме керм.ккәме ик .1 . . ■ карчык килеп т.» чыкты, шәлен ябына-янына ки|ч ■ т ......................................................... ; к • ераташач. Нуриасма ураммы аркылы чытып, пакте м— адямив нфае һәм унунбиш кенә адым җир ы м i к > шц иган 11ШКС.1К .......................................... подъезддан кете....... ,ы1айаш1.иы Нуркаема ■'••>«»»» ишек алдыннан чыгып йөгерде, күкрәге турыннан килгән бала i авышы аның йөрәген өзде. Кая барырга? Таптым, дип милициягә яисә больницага кертеп бирергәме? Юк. моның берсен дә эшлә'> анын көченнән килмәде. Квартирга кайту турында уйларга да ярамый иде. Ул барырдай бердәнбер урын булып вокзал калды. Анын аулаграк урынын табып, чүпрәкне сүтеп җибәрде. Баланың кып-кызыл йөзе ачылды, янына имез- лекле шешә белән сөт тә куелган иде. Нуриасма әлеге төнне әллә өнендә, әллә төшендә, әллә тере, әллә үле хәлдә вокзалда үткәрде. Ул баланы үзендә калдырырга ният итте. Бу уңайдан Нуриасма бер утка, бер суга төште, әле тыннары кысылырлык дәрәҗәдә куанды, әле коты очып куркып калды. Ә шулай да ниятеннән кайтмаска булды. Моның өчен иң элек эзне югалтырга, баланы үзенә яздырырга кирәк иде Икенче көнне баласын күтәреп ул шәһәр буйлап квартира эзләп йөрде. Ахырда бер рус карты белән карчыгы аны кертергә риза булдылар Шул көнне үк эштән чыгаруларын сорап гариза бирде, әни авырган, авылга кайтам, диде. Әллә аңа ышандылар, әллә болай каршы төшәсе итмәделәр, ул артык шау-шусыз гына кирәкле язуларын ала алды. Карт белән карчык икесе дә авыру иде Нуриасма өйдә җен урынына эшләде, аларның кием-салымнарын ап-ак игеп юды. үтүкләде, кибеткә чапты, аш-су әзерләде. Күкрәгемдә сөтем юк дигәнгә карт белән карчык ышандылар, аларның балалары булмаганга күрә Нуриасманы да. сабыйны да үз иттеләр. Газия баласын эзләп тилмереп йөридер дигән уй тынгылык бирмәде. Бер атна узганчы да түзмәде, ул кабат иске кварт ирасына кипе Әгәр Газия уфтанса, баласын эзләсә, китереп бирергә булды. Әмма яһүд карчыгы ялгыз гына иде, Газия авылына кайтып китте, диде. Нуриасманы кабат үзе янына торырга чакырды. Ләкин бу йортка аның өчен юл киселгән иде инде... Баланы яздыру мәшәкатьләре хәвеф-хәтәрсез генә үтте. Нуриасма бер төзелеш конторасына җыештыручы булып урнашты. Сәгыйдулла кайтып төшкәндә тормыш үз эзеннән бер көйгә бара башлаган иде инде... Бу тарихны ул Фәриткә сөйләмәде. Ник аңа мәңге төзәлмәс яра ясарга? Ул яраның Нуриасма йөрәгенә тирән изеп уелганы да бик җиткән...Ул күзләрен йомды, дөм караңгы булды. Тик озакка түгел. Караңгылыкның бер читендә башта бер ак тап күренде, аннары икенчесе, өченчесе, дүртенчесе бихисап күп ак таплар хәрәкәткә килделәр, яба- лак-ябалак кар ява башлады, һәр тараф тын һәм торган саен ныграк агара, яктыра барды. Кар бик озак яуды, тик Нуриасма чана шуарга тауга менмәде, ул хакта уйламады да. Шулай да аңа барыбер рәхәт, ниндидер таныш тойгы бөтен барлыгын биләгән иде. Ул учын алга сузды, ләкин кар бөртекләренең учына төшүләрен дә. салкынлыкларын да сизмәде Ява торгач, кулын ап-ак кар каплап ук кипе, нишләптер гел эремәде, кар бөртекләрендәге теге язгы бөре, яшен исләре дә юкка чыккан иде. әйтерсең лә кар түгел, мамык ява иде.. — Нуичама әби. Миҗхәт абый катын алып кайта! Маратның тавышына ул күзләрен ачып җибәрде. Ул арада Илсөяр белән Кифая, аларның үкчәсенә басып Нәсимә йөгереп керде. — Кайталар, кайталар! —диделәр алар, чиксез дулкынланып. Нуриасма йөрәгенең еш-еш тибә башлавын сизде. Барыгыз, бар . — ул яулык читен, чәчләрен төзәгкәләп куйды.— Әйбәтләп каршылагыз Барысы да чыгып йөгерделәр. Алгы өйдә дә. өйалдыңда да хатын- кыз чабулый башлады. Капка төбен халык сырып алган иде инде. Шәрифҗан йөгереп барып капканы ачты. Аллы-гөлле шарлар, тасмалар бизәлгән машиналар җыр-гармун тавышлары астында сузып кычкырта- кычкырта бирегә якынлашып киләләр иде. Марат җитәкче.тегендә Илсөярнең кара малайлары, тагын бер өер бала-чага машиналарга ia6a йөгерде. Ал. яшел, зәңгәр, сары шарларын уйнатып, ин элек ак «Волга», аннары Тимсргалинең яшел «Москвичмы. кунаклар төялгән тагын берничә җиңел машина һәм иң соңгысы булып автобус капка төбенә килеп туктады. «Волгаоның арткы утыргычында Мизхәт белән Зөбәрҗәт Миз- хәтнең классташы иңбашына аркылы сөлге бәйләгән Наиз тирә-юньгә учлап-учлап конфет сибеп җибәрде, бала-чага чыпчык өере җимгә iашлангандай. чыр-чу килеп конфет чүпләргә керештеләр Нәкъ шул вакыт Фәрит белән Шәрифҗан йөгереп диярлек кара-каршы килделәр дә кысып кочаклаштылар, әллә дулкынланудан, әллә беркем берни аермаслык шау-шудан, бер-берсенә әйткән сүзләрен дә юньләп ишетмәделәр. Алар өйалдына уздылар Менә машина баскыч гәбенә ук якынайды, J 1 гукгар- туктамастан ук Наил, сикереп төшеп, арткы ишекне ачып җибәрде Мизхәт төшеп Зөбәрҗәтнең кулыннан алды, ул басарга аягын сузуга Кифая аның аяк астына мендәр ташлады Зөбәрҗәт аны җитез генә үрелеп алды да җиргә төште. Баскычтан күтәрелүгә, Шәрифҗан алар белән күреште, котлады. Нуриасма һәммәсен лә ишетеп ята иде инде Ул күкрәгенә кулын салган килеш авыз эченнән берөзлексез кабатлап йөрәгенең түзүен генә теләде . Менә яңа кар гөслс ап-ак бөркәнчек ябынган ап-ак күлмәк кигән Зөбәрҗәт, кара костюм-чалбардан. кар шикелле ак күлмәктән аның Мизхәтс килеп керде Менә Зөбәрҗәт Нуриасманың янына ук ки I.TC Хәзер аның калку күкрәген, ак муенын, дулкынланудан алланып чыккан йөзен, бәхетле елмайган иреннәрен Нуриасма аермачык күрде Исәнме, әни! Зөбәрҗәт нен тавышы дулкынланудан сабый баланыкы шикелле нечкә булып яңг ыра.ты «Әни» сүзен ишетүгә Нуриасманың ике күзен яшь пәрдәсе каплады, ул үзенең алдында ак шәүләдән башка берни дә күрмәде Бу тавыш шулкадәр дә тансык, якын, мәрхәмәтле иде Зәбөржәг. аны сак кына кочаклап, битеннән кагкат үпте, аның яна яуган кар төс ie ак бөркәнчеге Нуриасманың яңакларына тиде һәм ул алардан аермачык булып язгы бөре, яшен исе килүен тойды Рәхмәт, әни. диде Зөберҗәт аның колагына ул гына ишетелер Нуриасма «рәхмәт» дип әйтергә теләде, әмма те те иреннәре ана буйсынмады, ул иягенең калтырануын, йөрәгенең сулкылдавын сизде Ниһаять. соңгы көчен җыеп Рәхмәт, кытым диде һәм Зурлагансың .тип өстәле Ул арада кола белән кодагый кул биреп күреш ге ләр Кола Онвар исемле булып, бик мвһабо. гәүлалс. чырай 1Ы Ч..Ч ырсна ... калын кашларына ла ак бас сар.ан кеше иде Магы|.н« ... ы.ый |һр».к мадан да б,>даканрак чандыр .аү.га н.амыр. 1.111 кара ч 1 гареш .............................. га диде Нуриасма гаепле кеше кебек диделәр кода белой кодагый икесе беравыздан Сабыр итә алмадым биг ашыктыр гым Белингө ю борчылма, кодаг ый цыс гәр геге горе 3..6,.pi .......с. o.,nl............. ........... .....икгп' асманың г УЙ вакытында бирергә гипәкр ■ \ .шы1ыгг v ■» не» мана кадар, ега кара, анда бик кагар ч жы . ы.ы ашыгырга мажбүр HI ге ул аны хәзер үк тапшырырга бу гды лек пышылдап. Бу минутларда Нуриәсмадан ла бәхет те кеше юк иле Зөбәрҗәт кемнеңдер кулыннан алдан әзерләп куе нан ак ефәк им гне үрелеп кенә аллы да сүтеп бианасының өстенә япты. Нуриасма ялтырап торучы шома тукымага, аның чукларына бармагын тигереп карады ефәк яты яуган кар төсле салкыпча иде Кызым нинди җылы нур бөркелә иде Миңа рәнҗемәгез инде, гииһар. Каян чыккан ди ул рәнжү! — Балакайларым!— диде Нуриасма Мизхәт белән Зөбәрҗәткә,— Минем сезгә амәнәтем бар Ул безнең ата-бабаларыбыздан килә... Нуриасма күкрәк турындагы одеалын акрын гына ачып җибәрде. Барысы да тып-тын калдылар. Аның күкрәге өстендә мең еллык имән кайрысыдай соры һәм кытыршы тышлы Коръән ята иде. Мизхәт аны шундук таныды Кулдан күчереп язылган бу китапның саргайган битләрен аның озаклап актарганы, үзләренең шәҗәрә агачы ясалган соңгы битен хәйран калып карап утырганы бар иде. Бу Коръән өйнең буй җитмәслек биек, иң ышанычлы һәм кадерле урынында сакланды. — Изге китап бу,— диде Нуриасма Аның һәр сүзенә күз нурлары сеңгән... ата-бабаларыбызның... Мәңге саклагыз... буыннан-буынга... Мизхәт китапны ике куллап алмакчы булды — Улым, шәл өстенә куй син аны... Мизхәт китапны әнисе өстенә жәеп салынган шәлнең нәкъ уртасына куйды. Коръәннең аскы тышлыгындагы кайнарлык бармаклары аша бөтен гәүдәсенә йөгерде. Нуриасма Зөбәрҗәткә дәште: — Яхшылап шәлгә төр, кызым... Зөбәрҗәт бер генә мәлгә аптырап калды. — Кызым, төр,—диде Мәгъфия кодагый акрын гына. Зөбәрҗәт иң элек шәлнең аяк ягын күтәреп каршы якка китереп каплады, аннары караваттан идәнгә таба асылынган бу як кырын теге якка бөкләп салды һәм шул рәвешле дүрг яклап бөкли торгач. Коръәнне төреп бетерде һәм алып күкрәгенә кысты — Барыгызга да рәхмәт,— диде Нуриасма. Аңа кунакларны үзе янында озак тоткарлау гаять кыен иде. Күңел ачыгыз... Хәзер Нуриасманы бер генә кайгы биләде туй беткәнче түзү, таңны күрү. Соңгы мәртәбә таң атканны бик тә, бик тә күрәсе килде аның. Ул ястык почмагын уң кулы белән чытырдатып кысты, аны сизде, шушы сиземне югалтмаска кирәк иде. Әледән-әле тәннәрен капшап, сыпырып карады — сизә иде, димәк, өмете бар иде. Ул сөйләнгән бер генә сүзне дә колагыннан ычкындырмаска тырышты, ишетелмәгәнен кабатлап сорады. Аңа әле Илсөяр, әле Кифая, әле Өммекамал, әле башкасы туйда ни сөйләнгәнне, ни эшләнгәнне җиткереп тордылар. Төнге уникеләр тулганда. Нуриасма бөтен гәүдәсенең, күз кабакларының авыраюын, йокысы килүен сизде. Ләкин ул онытылудан курыкты, үз-үзенә «инде түзәргә күп калмады» диде, барлык көчен туплап сөйләшергә, ишетергә, күрергә тырышты. Тик язмышны алдап булмый иде. ахрысы. Сәгать ничәләр булгандыр, ниндидер бер мизгелдә ул «ә» дигән арада бөтен тәненең йомшап, ишелеп төшүен тойды. Моны аның янындагылар да сизде. Бу әйбәт билге түгел иде. Аның күкрәгенә эчтән нидер тыгылды һәм ул тирән итеп түгел, шул урынга кадәр генә сулады. Болай тын алу кыен иде. ул күкрәгенең еш-еш күтәрелүен, сулышының тирәнгә төшеп җитә алмавын сизде. Ничек кенә булмасын, ул әле аңында иде. — Бетәме... туй?.. Нуриасманың бу соравы түшәмгә төбәлгән хәлдә ялварып бирелде һәм аның ник ялваруын янәшәдәгеләр бик яхшы аңладылар. — Бетте инде, бетте,— диде әле генә ишек алдына чыгып кергән Мосаллия. Ул аны алдамады, инде әйтер сүзләре әйтелгән, ашасылар ашалган, эчәседәр эчелгән, кунакларны биләгән җыр-биюләр кайнарлыгы гына һаман сүрелми, шул сәбәпле генә Хәсән туйны ябарга җай чыгара алмый тора иде. Нуриасма ястыкның почмагын тагын да ныгытыбрак кысарга теләде, тик кулы тыңламадымы, сизмәдеме, ястыкның почмагы юк иде инде... Ул аерылышу сәгатенең сукканлыгын аңлады. Авызы тагын тәмсезләнде, теле тагын кайнар көлгә батыргандай хәрәкәтләнә алмады. Гыйздениса аның хәлен аңлап шундук авызына берничә калак су салды. Нуриасмат а җиңел булып китте, теле купты, әмма тамагы ут янды, әйтерсең лә эчтән ялкын күтәрелеп авызга менә иде. Шулай булса да, нишләптер, яңадан су эчәргә теләмәде, китергән калакны баш чайкап кире какты Вакыт бик тә кадерле иде - Балалар керсен...— ул бу сүзләрне телен көч-хәл белән генә әйләндереп әйтте. Гыйздениса ым кагуга, Кифая белән Илсөяр елый-елый өйдән чыгып йөгерделәр Нуриасма үзс белән гомер кичергән Газияларга, Маһинурларга, Мосаллияларга, Гыйзденисаларга. якыннарына карады, әле барысын да булмаса да. күбесен таныды, ләкин торган саен күз алдын соры томан каплый баруын сизде. Аның янәшәсендәге кешеләр, тәрәзәләр, матча, ана асылган яктырткыч һәммәсе, һәммәсе, ниндидер кабыкка төрелгәндәй, икеләтелгән шәүлә аша күренделәр Өйдәгеләр аңардан бер-бер артлы бәхиллек сорарга керештеләр. Теге дөньяга китүче белән мәңгегә хушлашу йоласы тирән мәгънәле булса да. бик авыр иде. Нуриасма аларны бәхилләвең йә бер сүз белән, йә баш кагып, яисә керфек сирпен белдерде Ул аларның йөзләрен ачык күрмәсә дә. һәрберсен таныды һәм гәүдәсенә хәл кереп киткәндәй булды. Ул ирен читеннән икс тешен күрсәтеп серле елмайды. Әле иң мөһиме әйтелмәгән иде. Килен, диде ул ак шәүләгә карап Бу сүзне ишеткәч. Мизхәт белән Зөбәрҗәт аңа якын ук килделәр. Нуриасма аларның каралып торган авыз-борыннарын, күзләрен дә аерган кебек булды Килен... минем улым бик әйбәт... кыерсытма аны... Шулвакыт атылып-бәрелеп, Бәрия килеп керде Ул салган баштан җырлапбиеп йөреп, җиңгәсе янына керергә соңарган иде. Ә дөресен әйткәндә, аның уенча Нуриасма әле кимендә бер атна ятачак, балаларының аның белән бәхилләшеп йөрүе урынсыз иде Шулай да башкалардан калу килешмәс дип, ул керергә булды. Җиңгәчәсе янына килгәч. Бәрия аптырап китте. Әле туй башланганда, аның күзләре дә пыялаланмаган, йөзендә дә җан әсәре бар иде. Бәрия үз гомерендә беренче мәргәбә кызгануга охшаш гойгы кичерде, ләкин бу чын кызгану түгел һәм аның ничек тууын ул үзе дә аңламады. Әнисе үлгәндә дә. Сәгыйдулла абыйсын җирләгәч гә Бәриянең андый тойты кичергәне булмады, бу аның өчен бөтенләй ят кичереш иде Җиңгәчәй, мине таныйсыңмы? диде Бәрия Нуриасма дәшмичә шактый карап торды, иреннәр кыймылдады, тавышы чыкмады Гыйздениса калак белән аның авызына берничә мәртәбә су салды Шунда Нуриасма барысын да гаҗәпләндереп кинәт Таныйм, диде. Аның тавышы ачык булып һәркемгә барып җитте. Мине бәхиллисеңме, җиңгәчәй? Бәрия йөзен кемнеңдер сугуыннан сакларга әзерләнгән кеше төсле ике кулын бармакларын бераз бөкләгән килеш ияк турына күтәрде һәм Нуриасманың күзләренә туп-туры төбәлде. Бәриянең үз тәмерендә бер мәртәбә дә аның күзенә болай текәлеп карат аны ток иде Нуриасма каенсеңлесснең һәр сүзен ишетте, әмма җавап бирмәде, күзләрен йомды. Чөнки җавабы әзер гүгел иде Тормыш белән тулысын- ча алыш-биреш ясап бетердем дип уйласа да. ул барысына да өлгерә аямаганлыгын аңлады Бәрия хакында ул уйламаган түгел, кат-каг уйлаган. аның кылган гөнаһларын, үзен рәнҗетүләрен кичергән иде Әмма ул аны бәхилләсә. Сәгыйдулла истәлегенә тап төшерер, ә иң хәтәре Нуриасмат а авыл кешеләре рәнҗерләр кебек төс яды Җиңгәчәй?! дип ачыргаланып кычкырды Бәрия Башкага өметләнергә бернинди хакы бу тмаса да. ул Нуриасмадан моны көтмәгән иде Җиңгәчәсе күзләрен ачмады, әйе дә. юк та димәде. ләкин ул тере иде, сүзен әйтерлек иде, Бәриянен ни соравын аңлап ята иде — моны өйдәгеләр һәммәсе дә күрде һәм аңлады. Гыйздениса. Нуриәсманы бу газаптан коткарырга теләп, Бәриянең иңбашына йомшак кына кагылды. Бар инде, кызым, чык,- диде ул акрын гына. Бәрия, сукыр кеше кебек әллә кая төбәлгән хәлдә, аякларын сөйрәп атлыйатлый чыгып китте, аны барысы да күз карашы белән озатып калдылар... Ул беркемне күрмичә, беркемгә дәшмичә урамга чыгып җитте. Инде таң беленгән иде. Бер генә мизгел, бу кайсы төш дигәндәй, як-ягына каранып алды да башын иеп өенә йөгерде, йозакны аяк аегына бәрде, өйалды ишеген киереп ачылган килеш калдырып, өй эченә керде дә, ут-мазар яндырмыйча, матурлап күпертеп җыештырылган караватына капланды... «Бәхиллек бирмәде, миңа гына бәхиллек бирмәде»,— дигән хурлыклы уй аны чыгырыннан чыгарды. Авыл тарихында бәхиллек бирмәү хәлләре бик сирәк була торган хәл иде... Ул караватыннан шуып төште дә кабаланып карават астыннан кара сандык сөйрәп чыгарды, аны шартлатып ачты. Сандыкның эченә йөзлекләр. иллелекләр, егерме бишлекләр, унлыклар кырын бастырып, тыгыз рәтләргә тезеп куелганнар иде. Бәрия аларга беренче мәртәбә күргәндәй карап торды. «Ярабби! Шундый матур башланган тормыштан шушы кара сандык кына калдымыни соң?! -дип коты очып уйлады ул.— Нишләп? Ник?!» Ул, җавап эзләгәндәй, затлы келәм эленгән стеналарга, сервант тулы сервизларга карады, таң нурыннан алсуланган кыйммәтле челтәрләрне, пәрдәләрне күз карашы белән капшады... Бөтенесе буш, кирәксез, әһәмиятсез иде. Нинди мәгънәсез төгәлләнү. Башлануы нинди күркәм иде... Ник болай булды соң?! Ярабби! Бөтенесен алдыйм дип ул үзен генә алдаган булып чыга түгелме соң?! Бу уйдан аның күз аллары караңгыланып китте. Бу коточкыч иде! Ул нишләргә белмичә өйнең урта бер җирендә басып торды, шашынган кешедәй әле бер, әле икенче якка карады, тик өйдә бер җан иясе дә. хәтта мәче дә юк иде. Ул «лырык» итеп урындыкка утырды, терсәкләрен өстәлгә куеп башын учлады, бармаклары арасыннан инде бәсәрә башлаган чәчләре асылынып төште. Ул тавышсыз гына елый, күзеннән мөлдерәп аккан яшьләре ирен читләреннән тозлы булып авызына керәләр иде... «Ник соң мин кешеләрне күралмадым? Ник мин аларга миһербансыз булдым?»—диде ул үз-үзенә һәм шушы ачык куелган сорауга ачык җавап эзләде. «Барысы да Закирҗаннан башланды»,—диде ул. әмма шундук бу фикернең ялган икәнлеген сизде. Гомер буе ялганланган, ә менә хәзер ялганларга ярамый иде. Закирҗан чакырмаса, ул барыбер кемне дә булса табачак иде — бусын ул яхшы хәтерли. Шуңа күрә аның Закирҗанга булган ачуы да әллә ни озакка бармады, онытылды. Ул ана бозым ясатканда да нәфрәттән бигрәк, «Моны алдадым әле». - дип үзен миннән өстен куеп, көлеп йөрмәсен, дип ясатты. Соң алай булгач, сәбәп нәрсәдә? Ник күралмады ул кешеләрне? Бәрия урамы-урамы белән авылны хәтереннән үткәрде һәм үзе нәфрәтләнгән, ни өчен дә булса чыннан да күрә алмаган бер генә кешене дә тапмады. Бу ис-акыл китәрлек хәл иде. Әгәр Бәрия яшь чакта артистлыкка китсә, сәхнәгә менә алса, әлбәттә, үзе дә әшәкеләнмәс, гомере дә мондый аяныч булмас иде. Дөньясыннан әллә шуның үчен алдымы соң ул? Бәрия нидер сизенә башлады, ләкин зиһене белән аңа барып җи гә алмады. Юк, турысын әйткәндә, Бәрия аңа барып җитәргә теләмәде, курыкты Чөнки бу аек акылга сыярлык түгел иде. Әмма күпме генә карышса да, бая үзе барып җитә язган теге куркыныч, үкенечле нәрсәдән күпме генә качарга омтылса да, кача алмады, кешеләргә һәм үзенә кылган иң зур җинаятенә килеп төртелде. Бу җинаять йөрәге теләмәгән, күңеле кире каккан әшәкелекне эшләүдән гыйбарәт иде: аның авылда бер генә күралмаган кешесе дә булмагач, ул гомере буе аларны күралмаучы ролен уйнаган гына лабаса! Бу бит коточкыч хәл! Димәк, анын бөтен тормышы, чибәрлеге, зиһене, зирәклеге, уңганлыгы гомере буе шул әшәке уенга сарыф ителгән! Асылында андый булмаган килеш әшәкелек кылу ник кирәк булган соң?!! Шушының белән үзеңне алардан өстен итеп тою бәрабәренә алынган ләззәт өченме? Җинел тормыш дулкынында уйнаклыйуйнаклый йөзгәндә бу уйлар ник ялгышып та килмәделәр икән9 Аның авылда беркемгә дә нәфрәтләнмәвен, үчләшмәвен, күңеле белән әйбәт, миһербанлы икәнлеген үзе дә сизмичә болай гына уйнаганлыгын һәм ялгышын хәзер генә күргәнлеген, бәлкем, кешеләргә аңлатып булыр? Ләкин моны аңлатудан кемгә җиңеллек килер соң? Әнисенең, Сәгыйдулла абыйсының. Закирҗанның җир астында черегән сөякләренәме? Үлеп ягучы Нуриасмагамы9 Аның тарафыннан мең мәртәбә алданган авылдашларынамы? Юк, кешеләргә үзе түктергән кадәр кан-яшь түгә-түгә, чәчен йолкый-йолкый сөйләсә дә. аңа беркем дә ышанмаячак. Хәтта бөтенләй башкача яши башласа, бу акчаларын алар- га тигезләп өләшеп чыкса да. аны аңлый алмаячаклар, акылыннан шашкан дип көләчәкләр генә иде. Бер генә мәртәбә дә уңай яктан телгә алырлык нәрсәсе булмаган мондый тормыш кирәкми иде. Ул кискен торып басты, шкафның аскы тартмасыннан шактый зур шешәгә салынган нашатырь спирты алды. Ләкин куллары дер-дер калтырый башлады, ул аны ашыга-кабалана урынына куйды. Юк. аның мондый эшкә көче мәңге җитмәячәк Яшәгәндә каргасалар да. ичмасам күмгән чакта каргамасыннар, дип уйлады ул. Моның өчен нидер эшләргә кирәк иде, тик Бәрия аның ни икәнен белмәде. Шулай да иң беренчесе игеп җиңгәчәсеннән кабат бәхиллек сорарга булды. Моның өчен чәчен-башын тарарга, юынырга, үзен кеше кыяфәтенә китерергә кирәк иде. Нуриасма түземсезлек белән таңны көтте. Ул гомере буе таң белән торды, гаң белән ятты. Җир йөзендә таңнан да матуррак нәрсә юк Таң атканда бөтен нәрсә сулар-һавалар да. үләннәр, чәчәкләр, җиләк-җи- мешләр дә шифалы. Барлык тереклек ияләренең җан җылысы җир өстенә җәелгәндә таң җиле булып исә Нуриасма Мараты җиде мәртәбә Ык буена алып төшеп, таң суы белән юындырды, таң суы эчерде. Таң суы. таң чыгы, таң җиле күңел чирләрен дә дәвалый Менә таңның ал нурлары өйгә керде Килдеңме? —диде Нуриасма Рәхмәт. Мин сине көттем Тагын күрдем Нурыңны күзләремә алам. Аның Iавышы ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты, кайбер сүзләре генә аңлашыла иде. Әллә саташа инде, дип пышылдады Маһинур Тавышланмагыз, таң белән сөйләшә ул. диде Мосаллия. — Тиздән мин китәрмен... диде Нуриасма. Мине ямьсез итеп күрсәтм.» Мине юксынма, балаларны да үзең белән торырга күнектер... Ул матур итеп елмайды Инде тавышы бөтенләй ишегелмәсә дә, аның әле зиһене эшли иде «Менә, җиркәем, синең куеныңа, ата-бабалар янына барам, диде күңеленнән. Гомер буе туендырдың, яшәттек. Рәхмәт, бик күп матурлыкларыңны күрдем. Яшәп гә. күреп тә туя торган түгел син. Миннән соң да ямьле бул...» Ләкин Нуриасма уен төгәлли алмады, аңа нидер булды, күз алдыннан таң як I ысы юкка чыкты, әллә нинди шәүләләр генә йөгереште Ул тимердәй авырлык белән нәрсәнеңдер күкрәгенә таба кысыла баруын тойды ... Кинәт бернинди газап-әрнү калмады, тып-тын булды һәм ябалакябалак кар ява башлады, бөтенесе аклыкка күмелде Аннары, кар бөртекләре сары, кызыл, яшел, зәңгәр, шәмәхә төсләргә керделәр, туктаусыз бөтерелделәр. Якында гына басудагы биш каен күзгә чалынды... Ул арада, барлык төсләр буталып, кап-кара кар яварга тотынды, алар йолкынган кара йон төсле эриләр һәм бик акрын төшәләр иде Акрыная бара-бара бөтенләй хәрәкәтсез асылынып калдылар, аз гына күренгән аклыкны да. теге биш каенны да тораташ караңгылык томалады... . Фәрит агач бакчасы яклап өй кыегына сөялгән баскычның аратасына утырып хәл алмакчы. күңелендәге авыр уйларын таратмакчы булды. Ләкин аратага Маратның теге иске чалбары эленгән иде. Ул аны читкә атмакчы булып кулына алды да, аңа. беренче мәртәбә күргәндәй, озаклап карап торды, тәрәзәдән төшкән яктылыкта ялтыраучы тимер сәдәфләрен бармагы белән басып-басып карады. Шулчак ул үзенең иңбашына кемнеңдер йомшак кына кагылуына күтәрелеп карады. Анык каршында Кифая апасы басып тора иде — Әллә таныйсыңмы? - диде ул. пышылдап. — Кемне?—диде Фәрит берни аңламыйча. — Ыштанны әйтәм. Танымыйсың бугай... — Ник танымаска? Маратныкы. — Маратныкы! дип куйды Кифая үртәгән төсле итеп.— Әни көндез миннән юдырып элдерде аны. - Киярлеге калмаган инде моның —диде Фәрит —Ямау өстенә ямау. - Их. Фәрит, ул бит син киеп йөргән ыштан! — диде Кифая үпкәләү катыш әрнүен белдереп — Нәрсә?! Ни дидең син?! — Синең ыштаның.. Кифая апасы өйгә кереп китте, ә Фәрит башына суккандай катып калды. Чалбарны кулына алып, яктыгарак килде, бөтен жирен рәт т ән карарга кереште, бердәнбер кесәсен әйләндерде. Кесә ашъяулык төсле шакмаклан сугылган киндердән иде. Шунда ул барысын да хәтеренә төшерде... . Бу чалбарны әнисе әтисенең сугыштан киеп кайткан гимнастеркасыннан теккән, шуның сәдәфләрен таккан иде. Кесәсез генә иде ул башта. Бик үтенеп сорагач, әнисе иске ашъяулыктан бер кесә ясап бирде. Фәрит, чалбарның кесәсенә әйбер салын, кош тоткандай урамга чыккан иде. малайларны кызыктырган мактанган иде.. Ничә еллар буе әнисе Фәрит кигән чалбарны саклаган! Ул аны сандыгының иң түрендә кадерләп тоткандыр, сагынып, сөеп яшерен генә алып карагандыр. Ул ике куллап тоткан килеш чалбарга йөзе белән капланды һәм елап җибәрде. Кинәт аның йөрәгендә нидер чеңләп өзелгән кебек булды, ул сискәнеп китте, чалбарны тоткан килеш, елавын да яшермичә өйгә, әнисе янына атылды. Бер генә сүз. бер генә сүз! «Рәхмәт!» дип әйтергә генә өлгерергә кирәк иде... Бер генә сүз!.. Ул ишекне ачып бусагадан атлаганда ук ниндидер сәер, шомлы тынлыкка игътибар итте. — Әнкәй!!! Аның аһылдап кычкырган тавышы бөтенесен дә сискәндереп җибәрде. Бөтенесе дә ялт итеп аңа карадылар, бөтенесе дә борылды, кыймшан- ды. Әнисе генә керфеген дә селкетмәде Аның кулы идәнгә тия язып салынып төшкән иде инде. . Аның артыннан ук Бәрия килеп керде. Кемдер түр тәрәзәне ачып җибәрде. Зөбәрҗәтнең ал шәфәкъ сеңгән челтәр-пәрдәләрен селкетеп өйгә таң җиле бөркелде... Таңның тәүге саф тирбәлеше өлгергән иген исләре белән Нуриәсманың караваты янына сөрлегеп үкседе, аның ак маңгаен, әле ябылып бетмәгән күзләрен, битләрен һәм иреннәрен сыйпады. иркәләде дә алгы өйнең ачык тәрәзәләреннән чыгып очгы. Ул аның тән һәм җан җылысын сеңдереп. Нуриасма гомере буе омтылган, җанына рәхәтлек, йөрәгенә көч алган Ык буйларына, болыннарга, әрәмәләргә, иген басуларына шул җылыны таратырга очты, аның инде бүтән беркайчан да алар янына килмәячәген хәбәр итәргә ашыкты. ...Табигать йокысыннан уянырга әзерләнә генә иде әле Ык ярындагы тал, балан, шомырт, каен яфраклары җинелчә генә лепердәшеп куйдылар, аларның ботакларына кунып сайраучы кош-корт тавышлары бер сагаеп, акрынаеп алдылар да елагандай нечкәрделәр, моңлырак яңгырый башладылар Кичтәп умартасына кайтып җитә алмыйча. зәңгәр чәчәкнең уртасына кереп йоклаган бал корты озын сабакның җилдә чайкалып куюыннан чак кына егылып төшмәде. Басу читенлә үсеп утыручы бодай сабагын төптән чәйнәп, ачкылт сүленең таныш тәмен татый башлаган тычкан туктап калды, ялт-йолт каранды. . Кабык күлендә йөзүче бер оя чүрәкәй үрдәк таң җиленең исүенә куаныч тан куркылдашыгг куйды Мылтык тоткан ике кара шәүләгә шул гына кирәк иде. Иртәнге тынлыкны чагнатып ату тавышы гөрселдәде. Үрдәкләр һавата күтәрелделәр Яңадан бер-бер артлы ике тапкыр ату тавышы яңгырады, тирәюньгә сасы төтен исе таралды. Кошлар, котлары алынып. пар өянке ягына очтылар, бал корты чәчәктән егылып төште, һава дулкыны бодай сабагын кимерелгән урыныннан сындырып екты, тычкан чыелдап качты Ана үрдәк гәненә яндырып ядрә керүен сизде, һавага кан исе таралды... Ул. балалары белән хушлашып, берничә кычкырды да. мәрхәмәтсез кулларга эләкмәс өчен, әле генә үзләре күтәрелгән күлгә таба борылды Кайнар каны белән бергә гәүдәсеннән хәле китә барса да, ул канатларын соңгы көчен җыеп селкеде, күлгә килеп җитү белән таш кебек туп-туры аска томырылды. Иртәнге шәфөкътән алланган су өстенә якынайгач, инде аңа кереп киткәндә, ул үзенең шәүләсен күрергә өлгерде...