Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘРЫК МИЗГЕЛЛӘРЕ


Мисыр
Килгән дә дошман кат иткән. Җимергән, ваткан, кел иткән, Җир —вәйран, кысыр калган. Бүгенгә —ерак тарихтан Шул хәрабә хәлендә дә — Күр: Бөек Мисыр калган..
Сфинкс янында
Эссе иде көндез, Тынга капты...
Салкыная төште — иңде кич Җыеп утыртты да каршысына Тарих сөйли безгә Сфинкс.
Биш мең еллык тарих...
Әл-Гизәдә —
Каршысында пирамиданың — Фиргавеннар хакында сөйләвен Тын да алмый тыңлыйм мин аның.
Кояш йоклый офык артларында, Нил туктаган —тели тыңларга Пирамидаларга кат-кат карыйм — Сыймас төсле хәтта уйларга.
Уйга сыймый...
Ә Имхатип* аны
Менә шушы ташка сыйдырган. Үлемсезлек булып күчкән ташлар Күпме колның муенын сындырган.
Болытларны тишкән түбәләрдә Без белмәгән серләр бардыр ла.. Әнә шуннан карап тормый микән Кояш алла — мәшһүр Амон-Ра?
Шушы Сфинксның катында да Кемнәр генә туктап калмаган. Гай Антоний,
Нур ӘХМӘДИЕВ <1946) — шагыйрь. прозаик. •Лһаң», *Бал яңгыры* һ. й китаплар авторы. Әлмоттә яши
‘Имхитип — пирамидаларны тезүгә революцион үзгореш керткән Мисыр архитекторы
Юлии Цезарь булган...
Наполеон да, аргач, хәл алган.
Клеопатра патша кебекләр дә Сфинксны «тыңлап» үскәннәр. Җиңү, саулык көтеп сугышларда, Дога сорап киткән ИскәндәрI.
«һәр карыш җир — катлы-катлы Тарих, Ничә катлам?—Кемнәр санасын.
Колы иткән язмыш, фиргавен дә Аямаган адәм баласын.
Кылычларга нигезләнгән Тарих, Пирамидаларның һәр ташы — Иртәгесе көнгә өмет өзгән, Бүгенгегә түзгән кол башы.
Кызган комда кеше Тарих язган,— Ливиянең Бөек чүлендә.
Шушы чүлдә гөлләр үстерүе Батырлыкка тиңдер бүген дә.
Күз алдына баса ишеткәннәр. Тыныч йоклап булмас бүген кич... Телен белсәң, күпме гыйбрәтләрне Сөйләр иде безгә Сфинкс!
Помпей колоннасы
Чүлдә уйлану
Мисырның 96 процент җире чу.кһи тора.
' Белешмаләрдаи.
Бар җире чүл, Ә чүл «кысыр». Чүлдә гөрләп Яши Мисыр.
Бездә җирләр Кара туфрак Гомер үтә Икмәк сорап
1 Хуфу — Хеопсның борышы мисырча әйтелеше Аның пирамида эчендәге гәүдәсенең кан ки
Тираннарның бармы изгеләре, Кансызлыкта әллә тиңнәрме7 Бөек Помпеи ни уйлады икән Канга батырганда илләрне?
Баш кистергән чакта ни уйлаган? Хөкемдарның уен кем белә?..
Кызыксынганнарның башкайлары Үзләре дә менгән сөңгегә.
Үз башы да җиргә тәгәрәсен Белмәгәндер Помпей, белмәгән. Патшалардан бер ул гынамыни — Үз үлеме белән үлмәгән?
Күмгәннәр дә башын, Нәкъ шул төшкә Төзегәннәр мәрмәр колонна: Комсыз нәфес өчен, әйт, хөкемдар, Нәрсә булсын биек — шуннан да?
Аргентина, Канададан... Без ялкаумы. Әллә надан?
Ялкау дисәң,— Көн-тән эштә. Надан да дип Булмый һич тә... Басу тулы Тракторлар. Авыр заман, Гаҗәп чорлар... Чүлме?—Без ул. Без — кысырлар!
Хеопс белән әңгәмә
Без киләссн белмәгәндер. Уйламаган фиргавен Онытмам кысан юлларда Богелә-сыгыла йоргансм
Миллионлаган таш тезелгән, Тонна-тонна һәммәсе.
Җиде могҗизаның берсе — Болытларда шәүләсе.
Эчкә керсәң, титак-титак Үтелә һәрбер карыш. «Күтәрә күрмә башыңны — Бәреп куярсың ялгыш!»
Кисәттеләр — онытканмын, Мин дә бит бары бәндә. Күзләремнән ут күренде «Күккә омтылган» мәлдә.
Ыңгырашып куйды Тарих, Зеңгелдәде таш дивар.. Саксыз булсаң, язмыш агай Мисырга килеп кыйнар.
Колагымда ят бер тавыш. Кайдан килә мондый өн? Вәкарь белән тамак кырып, Сүз башлады фиргавен:
— Кеше түгел, бөҗәкләр сез, Нәҗес сез, кизәкләр сез! Шушы йортка сырышасыз. Белмим, ник тырышасыз?
Хуфу кирәк булса сезгә. Гәүдәм күптән урланган Ташлар сезгә ни сөйләсен Безнең данлы чорлардан.
Мин үлгәнче туган булсаң. Бер колым булыр идең. Бимазалап йөрмәс идең. Калтырап торыр илең'
Калдырыгыз тынычлыкта.
Үтенәм, калдырыгыз Бүген булмаса. иртәгә Үләсе һәрберегез!
Ничәнче кат ризасызлык Белдергәндер, ни чара. . Үлгәч кол да. фиргавен дә — Барысы да бичара.
Ходай каршында тигехзәр, Барыбыз кардәш, туган Ләкин колдан туфрак калган. Пирамида — Хуфудан
Бездән исә нәрсә калыр?
Хуфу дәшми бу юлы Каян белсен, Без бөтенләй
Башка тираннар колы
Хуфудан безнең көннәргә Илле гасырлап ара..
Уйланырсың. Гыйбрәт өчен Пирамида ташларына Башыңны бәреп кара!
туен хәзергә кадар белүче юк