Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Каенлыкта үлән тамырлана, Үлән үсә күзгә күренеп, Чәчәкләре былбыл сайравыннан Тамып калганнардыр өзелеп. Каен кызы судан кайткан чакта Чиләгеме киткән чайкалып. Каен суы эчкән шунда гөлләр — Хуш исләре җанны айкарлык. Чәчәкләрне каен аклыгымы Колагыннан тартып үстерә. Ә үләннәр, яшел чикерткәдәй. Урман ешлыгына сикерә. Урман куенына атлый гөлләр. Сукмаклардан керәм ашыгып. Бер җылы сүз әйтәм — юкәләрнең Бөреләре китә ачылып. Дәваларлар мине ак каеннар, Йөрәгемнең бардыр ярасы. Каеннарның аклыкларын җыям, Гомер буе чәчеп барасы...
Мәскәү
Мин шәһәрне карап йөрдем бүген: Метролары мәрмәр киемнән, Әйе, бу залларның бизәгендә Ялтырыйлар безнең тиеннәр. Йортларында купшы мәһабәтлек Ташып тора һәрбер ташыннан. Монда мәшһүр ирләр яшәгәннәр — Сурәтләре ташка басылган. Табалмадым кырда бөкерәеп Урак урган әни сурәтен, Диварлары иркен, тик шәһәрнең Күңеле тар булган, күрәсең. Асфальт юллар буйлап’атлап уздым. Бездә җәеләсе юллардыр. Кемгә генә һәйкәл куймаганнар. Безгә куеласы сыннардыр. Урамнарың, шәһәр, киң булса да. Аныл өчен күңелең тар икән. Мин ишеттем: курант чыңнарында Безнең ыңгырашу бар икән Иван Калңтадай. акчаларны Авыллардан алдың сыпырып. Авыл калды ялган вәгъдәләрнең Төпсез чуманына утырып
Рафаэль ГАЗИЗОВ - Мамадыш районы Кече Карман авы.чында яши Укытучы Ике шигырь китабы авторы Пром осорлэре <Х» wu
Бездә юллар —тездән, колхозчылар Бармак белән генә санарлык, Аларын да инде, минеке дип, Көтеп тора изге намазлык. Кибетендә колбасалар очсыз, Аңа карап беркем күп алмый, Мин ышандым моңа үзем күргәч, Ләкин авылдашлар ышанмый. Шәһре Мәскәү, изгелек һәм гөнаһ Яши синдә һәрбер адымда, Чүмеч белән син бал чөмерәсең, Сабы бәрелә безнең авызга.
Йола
Уң аяктан атлап чыгып китәм Көн дә бусагасын өемнең, Бу йоланың, ахры, хикмәте бар: Гел түрендә яши күңелнең! Кемнәр әйтер, аның чишмә башы Кайсы гасырларның төбендә?
Җәллад көчсез булган, милли кыллар Исән килеп җиткән бүгенгә.
Болгар бабайлардан калган кыллар Зыңлап куя кайчак җаннарда, Сорый алар: мәчетләрдән җыйган Көмеш айлар ята кайларда? Манаралар ауган, коръәннәргә Мөһер суккан... дуңгыз тәрәте, Гыйлем йорты, мунчалары белән Дөрләп янган Казан дәүләте. Иманны да капшап йөргән баскак, Ул тирәндә булган, тапмаган. Ләкин җанда исән бер чәчкә юк, Бер тамыр юк балта чапмаган. Дәваларга вакыт тамырларны, Терелтергә вакыт тарихны, Кая болай кузгаласың, халкым: Дөреслекне даулап барышмы?! Шулай булса, уң аяктан атла Изге бусагасын ил-йортның, Чөнки Европада иң беренче Чуен эреткәнең оныттың. Рәсәй яланаяк йөргән чакта, (Баеганда — кисә чабата) Тырыш болгар халкы, минем халкым, Читек киеп йөргән ләбаса. Читек кирәк, татар таҗы булсын Бәрхет түбәтәйләр башларда, Әнә, ничә гасыр тарих үкси Бабайлардан калган ташларда. Изге халкым, уң аяктан атлап Каршы ал син туар таңыңны, Төзәлмәсме авыр җәрәхәтләр?— Уң аяктан атлыйк адымны.
Кызыл мәйдан. Казан соборы
Изге чиркәү күрдем, нигезенә Бабайларның башы салынган Казан ханлыгының хак кояшы Сүнгән, гөмбәзләргә ябылган. Кирпечләрен күрдем — бабайларның Каны сеңгәнгәдер —кызыллар. Гөмбәзләре канлы йодрык булып Еллар аша күккә сузылган Кызыл кирпечләре — чи ярадыр. Бу яралар сызлый күптәннән. Чиркәүләре белән мәчетләрне. Туган телне таптап үткәннәр. Чиркәүләрнең табан асларында Болгар зиратлары сытылган. Бабайларның изге кабер ташы Чиркәү нигезенә тотылган Чиркәү нигезендә бертуктаусыз Шыкырдата ташлар тешләрен Дүрт Сасырлык гөнаһ кыла алар Нишләсен соң, ташлар нишләсен ’! Алып куя алмый таркау халык Ташны түгел, хәтта саламны, Ә чын ирләр мәңге ятып калган Саклаганда шәһри Казанны. Болгар бабайларның рәнҗешләре Шыкырдаучы кабер таш мәллә7.. Улакларга сипкән онны ялап Йоклый, җавап бирми мәхәллә.
Тәрәзәләр
Тәрәзәңне ачып кош очырдың. Ул кошчыгың, әни, мин идем. Бәхет эзләп киттем туган җирдән,— Бәхет агачыннан өзелдем...
Тормыш мәшәкате күмеп китте Әниемнең чакыру сүзләрен. Туган өем көткән биш күз белән Бишесе дә —әни күзләре.
Малай чакта ат дагасы «актым Җеннәр кермәсен дип өемә. Изге өйгә алар керәме соң?! Дага какканмын мин үземә. Кайтып киләм, чишмә сукмагында Кая әниемнең эзләре7 Такта кадакланган тәрәзәләр, Тәрәзәләр — әни күзлә