Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Урман
Илаһи көз. Учак кебек урман. Әйтерсең, ут, ялкын бәйрәме. Үрелдисәм куздай тәлгәшләрдән Җанга үтә очкын бәйләме.
Мин урманның җәйге чагын беләм. Шаулап торган чәчкә аланын.
Җәй булса да бар хисләре тыныч, Сабыр-салмак, горур чакларын.
Урап йөрдем күпме ул урманны, Мин хуҗадай һәрбер җиренә, Кунак булдым яшерен сукмакларда, Төшенмичә аның серенә.
Шул ук урман. Шул ук түгел — башка, Көз моңнары сарган бу күңел. Хисләрендә моңсу дуамаллык, Юк, бу инде гади җәй түгел.
Илаһи көз. Ялкын чәчә урман, Тыелгысыз горур бер балкыш. Гаҗизмен мин: керсәм чыга алмам, Ялкын ялмар җанны, дим,— ялгыш...
Әйтерсең лә безгә санамыйча, Үлчәмичә гомер бирелгән.
Кадерен белми көннәр-сәйләннәрне Коябыз без гомер җебеннән.
Мәшәкатьләр, ыгы-зыгы белән Бу дөньяны кемнәр үзгәртә!? Кемнәр килеп, кемнәр киткәннәрен Битараф ай гына күзәтә.
Халисә МӨДЭРРИСОВА — Башкортсгпанда яшәуче татар шагыйрәсе. Журналыбызда куптәннән басылып килә Башкорт телендә чыккан китабы да бар
Җандай дуслар белән бер сөйләшсәк. Кайгыларың булыр көл-күмер. Өлгермибез — эшем ияләре... Әйтерсең лә ике бу гомер.
Зәңгәр кичкә, бәсле иртәләргә Сокланып та туймас вакытта, Кадерен белеп сөяр иркәләрне Күмәбез без арзан ваклыкка.
Чәчеләбез, түгеләбез һаман. Күз төбенә сызыла җыерчык. Сәйлән-көннәр гомер-җептән ага. Мәңге тик ай — көләч кыерчык.
Кыйбла
Ак тынлык
Күңелем тулы ак тынлык, Әйтерсең син булмаган. Җәйдән калган агачта тик Миләш-муснчак.. таган
Күңелдә кыш Ни кылсам да Җәйне туктаталмадым.
Көрт баса күңел түренең Иң садә сукмакларын.
Көрт баса. Шомырт иңендә Җәй хатирәсе калган
Ятимсерәп җилдә бии Дивана кебек таган.
Бии, елый, өзгәләнә: «Онытма берәү барда . • Ә эзләр күмелеп бара Кар баскан верандада.
Күңелем тулы ак тынлык. «Уйла» дип, кайчак кына Җилдә җилферди ялварып Миләш-муснчак кына
Еллар аша
Син минем гомерлек бәйрәм. Мәңгелек җырым минем
Элмә күләгәләр күңелемә, Үткәннәрдә кояш янганга. Мәхәббәтем кайнар ком чүлендә Яшел утрау булып калганга.
Киртә корма, көчең җитә алмас, Сахраларда самум җиленә. Яз булса да синең дарьяларда, Дулкын какмый күңелем күленә.
Син кагылма минем күңелемә, Саҗдә кылсам, кыйблам чүлдәдер.
Ялгышларым бары үземнеке. Хөкем итү язык кемгәдер.
Син кагылма минем үткәннәргә, Үткәнемдә —кояш, җидегән.
Тын үзәннән күпме бәндә үткән, Тик бик азлар күккә үрелгән.
Оҗмахларың миңа кирәк түгел. Үз гөнаһым үземә җитәрлек. Үз кыйбламда һаман сөю яна. Пәйгамбәрләр тәкбир әйтерлек.
Еллар аша. юллар аша Сиңа эндәштем бүген.
Танымадың тавышымны.
Өздем телефон өнен.
Син мине мең гамь эченнән Танырга тиеш идең.
Сагынырга, онытмаска
Бары син хаклы идең,
Син минем гомерлек газап. Мәңгелек моңым минем.
Акыл белә: җеп очы буш. Йөрәк тыңламый мине, Буш телефон өне кебек Һаман чакыра сине.
КЫЗЫЛ
Юлларыңны, җырларыңны. Елларыңны бер оныт: •Учымда мөлдерәп ята Егерме кызыл шомырт.
Арадагы упкын аша Минем якка бау ыргыт... Куз кебек җанны көйдерә Егерме кызыл шомырт.
шомырт
Мөлдерәп күзләргә бага: «Соң булса да ал йолып Югалган елларыбыздан...» ...Егорме кызыл шомырт.
Мең сорауга, мең назыңа Җавапсыз калам тынып.
Учымнан җиргә коела Егерме кызыл шомырт.
Тәрәзәгә маңгай терәп Килер диеп юрадым. «Килмәгәнгә елый».—димә. Төн елый, мин еламыйм.
Ничә еллар өнсез, сүзсез Күңелемә урадым,Ишелә болыт урамга, Төн елый, Мин еламыйм.
Яңгыр ява шәһәреңә, Ташка чәчри хыялым. «Мине сагынып елый»,—димә, Күк елый, мин еламыйм.