Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРШЕ ТАВЫГЫ... КӨЛӘ!


Көлү — көлкеле эш булса да. уен эш түгел
Шагыйрьнең табигый сәләте белән бәйле
булса да. шәх- си-хосусый эш кенә түгел Ул
халыкның ру хи дөньясы, җәмгыятьнең
үсеше белән бәйле күренеш*— дип язган Нил Юзиев
үзенең -Шигърият дөньясы* исемле хезмәтендә
(1981 ел) Әйе. сатираның җәмгыятьтәге үзгәрешләр
белән турыдан-туры бәйле булуы беркемгә дә сер
түгел Көлке жанрлары узган «баганалы» һәм «тар»
сукмаклы юлларга күз төшерсәк тә. без аның Төрле
тарихи шартлар, илдәге төрле иҗ- тимагый-сәяси хәл
җирлегендә төрлечә тормышка ашырылганын
күрербез
Сугыштан соңгы әдәбиятта көлке әсәрләр туа торса
да ирекле фикер дошманы бюрократлык патшалык
иткән шартларда мондый әсәрләргә донья күрү,
матбугатка чыгу очен бик күп киртәләр куелды Ягъни
алар шул чор таләбенә «җавап бирергә» мәҗбүр
булды Бәлки шуңа да көлке әсәрләр җыентыгы чыгу
— сирәк күренештер Бу бигрәк тә шигъри сатирага
кагыла
Сиксәненче елларның икенче яртысы — милли
поэтик сатира үсешендә яңа битне ич ы п җибәрде
1988 елда Г Афзал һәм Г Рәхимнең колке әсәрләре
дөнья күрде Узган ел шигъри сатирага тагын бер
күркәм китап өстәлде Ул — Ләбиб Леронның «Күрше
тавыгы» исемле «эпиграммалар. пародияләр һәм
башкалар» җыентыгы
Л Леронның көлке шигырьләре белән укучы көндәлек
матбугат аша таныш иде Китапка кергән
пародияләрнең байтагы сиксәненче еллар
дәвамында «Чаян* журналында дөнья күрде 1990
елгы «Идел- журналында да шагыйрьнең бер төркем
көлке әсәрләре чыкты һәм. ниһаять. -Күрше тавыгы»
боларның барысын да бергә -теркәгән Алгарак китеп,
шуны әйтәсе килә җыентык шактый бай һәм төрле,
хәтта каршылыклы да Монда эпиграммалар, па-
родияләр генә түгел, сатирик шигырьләрнең төрле
формалары (җыр. бәет, мини-ши- гырь, акрошигырь.
диалог, -рифмалар*), проза белән шигъри форманың
синтезын тәшкил иткән пародрама. чәчмә белән
языл ган хикәя, инсценировка, шулай ук нинди дә
булса жанр кысаларына куып кертүе кыен башка
төрләр дә бар
Җыентыкның иң мөһим өлешен эпиграмма алып тора
Милли сатираның аксакаллары Г Тукай, 111 Бабич М
Гафурилар нигез салган бу жанрга Л Лерон заман
рухы өрә Каләмдәшләренә бер мөлаем елмаеп. бер
усал караш ташлап, әрләшеп, гапләшеп шатланып,
шагыйрь бүгенге әдәбиятның иң авыр мәсьәләләрен
кузгата Каләмдәшләренең кимчелекле якларына
төрттергәндә дә. аларның сүз белән ясалган
карикатураларын иҗат иткәндә дә Л Лерон саклык
белән эш итә тупаслык, дорфалыктан качып, каршы
кую. үткен чагыштыруларны эшкә уңышлы җигә
Тапкыр язу ысулы белән коралланган сатирик еш
кына фикерне әйтеп бетермәү, уй йому, ишарәләү,
читләтеп әйтү белән чикләнә, укучыга хыялланырга,
хыялын эшкә җигәргә урын калдыра
Төрле композицион формаларны куллануның
эпиграммада зур роль уйнавына галимнәр һәрвакыт
игътибар итеп торалар Л Лерон эпиграммаларында
бу әмәл әсәрнең халыкчанлыгын камил яңгырашын
тәэмин иткән Халык такмагы формасына нигезләнгән
-М Хуҗинга мәкальдән этәреш алган, дөресрәк-
халык акылы җимешен «эшкә җиккән- -М
Маликопага- • Г Зәйнашевага-. Муса Җәлил ши-
гыренә тәкълид итү үрнәге булган «Ф Миңнуллинга»
эпиграммалары уңай бәягә лаек
Аның бу төр әсәрләренә тагын бер үзенчәлек
хас Кечкенә әсәрдә ул адресатның исемен атауны да
тормышка ашыра аны төрлечә үзгәртеп. кыскартып
шигъри тукымага үрә
Кыяфәтең — Белинский.
Майсурский — язганың
«Бездә шигырь юк».— дип түгел. «Тәнкыйть юк-
.— дип яз тагын.
К
— ДИ ул. тәнкыйтьче Мансур Вәлиевкә шелтә
белдереп
«Лаконизм, кыскалык һәм ачыклык, аз сүзлелек
һәм төгәллекне» эпиграмма өчен зарур сыйфатлардан
саный Ү Гыйма- диев (-Сатира теориясе мәсьәләләре*
Уфа 1984) Л Леронның уңышлы эпиграммада рында
да шушы сыйфатлар ачык чагыла Тагын шунысы
мөһим, шагыйрь язучыга заман күзлегеннән карый,
аның җәмгыятькә, табигатькә мөнәсәбәтен
чагылдыра, глобаль проблемаларга кагыла
Нефть, факелларны .мактап
Язуыңны ташладың, длзл шуңа үч итепли* Җир
тетри башлады"**
дүртьюллыгында Шулай итеп, тар гына
мәйданда шагыйрь каләмдәшләренең иҗади
портретын да әсәрләрендәге аерым
кимчелекләрне дә. дөньяга карашын да
сыйдыра ала
Эпиграмма тышкы көлүгә, елмаеп аркадан
сыйпауга корылган әсәр генә була алмый Ул борын-
борыннан ук көчле тәнкыйть, көрәш коралы булып
килгән Л Лерон бу традицияне сакларга тырыша
Шулай да аның берише эпиграммалары көлке дә
уята, уйландыра да алмый Рифмалары да тәртәгә
тибеп тора Үрнәк дисезме9 Менә Илдар Юзеевка
багышланган эпиграммасы
Поэма арты поэма
яза Илдар Юзеев
Кайчан ачарлар икән сОЦ
"И Юзеев исемендәге
Поэмлар музеечн?
Китапның икенче олешен пародияләр алып
тора Пародия — шагыйрьнең көлү талантын тәгаен
чагылдырган һәм аның бик тә яратып эшләгән жанры
Каләмдәшләренә. шигърияткә булган зирәклек,
теләсә кемнең язу манерасына стиль- ләшү сәләте,
аларның җитешсезлеген. фикри каршылыгын
эләктереп алып, күпертү. арттыру. кабйрту осталыгы
хас Л Леронга Шагыйрьнең фикер сөрешендәге
кимчелекләрне, мәгънәви төссезлекне. ябышыр-
ябышмас фикерне пародияче кирәгенчә ассызыклап
укучыга тәкъдим итә Теге яки бу шигырьнең үзен-үзе
гади булмаган, «сирәк экземпляр* итеп күрсәтү
ниятен шигърияткә «мин» культын алып керергә
маташуын пародист «Тукай белән очрашу». Сәер
җан дигән әсәрләрендә калкытып куя
Минем кебек. Тукай, син дә боек.
Шиның өчен рәхмәт, җаным! —дидем Ә ул
шулчак:
— Мин бит Тукай тугел,
Мин бит Илдус Әхмәтҗанов
— Диде
Л Лерон пародияләре шигырьләрдә артык еш
кабатланган тәкьбирләргә, тапталган фикерләргә
каршы да («Вакыт җитте».
• Канат яңгыры»), поэзиядә яңа сүз әйтү дәрте
белән ят терминнарга мөрәҗәгать итүдән көлеп тә
(«Биошигырь») иҗат ител-
Бу юлларны алдан кем язган соң.
Бу юлларны уйлап кем тапкан?
Кем тапса да вакыт бугай инде Бер-бсрсенә
охшаш шигырьләрне Теркәп кую берәр
китапка!
— ди шагыйрь • Вакыт җитте» әсәрендә Р
Низамиев һәм Г Латыйп шигырьләренә ишарәләп
Л Лерон каләмдәшләреннән талант һәм илһам
таләп итә Аның пародияләре, әдәби максаттан тыш.
бүгенге көнне борчуга салган башка проблемаларга
да кагыла Мәсәлән Ш Галиев шигырьләренә язган
• һай конфет Шикәр әсәрләрендә ул илдәге
игътисадыи кризиска ишарәли
Мәгълүм булуынча безнең күпчелек
шагыйрьләр хәтта Ә Фәйзи. 3 Мансур. 3 Нури. Г
Рәхим кебек бу жанрның осталары да. күбрәк
вакытларын тәнкыйтьчеләр белән бил алышуга,
шәхси үпкәләрен әйтеп калуга багышлыйлар Л Лерон
язмаларында бу нәрсә сизелми диярлек Шулай да
китапның иң ахырында Т Галиул- линның берәүне дә
рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырышып, санап чыгу
юлына басуына төрттереп ала ул. Озын исемлек укы-
ганда «ә юморы кая бу өзекнең’» — дип уйлап утыру
гына пародияченең бик үк уңышы турында сөйләми
Җыентыкның «һәм башкалар» дигән бүлегендә
«Суда йөзаласыңмы’». «Абайлап түгел —■ айлап .
«Кул болгадым поездларга » исемле хәзерге
поэзиянең җитди мәсьәләләрен ’эченә алган, жанр
ягыннан милли әдәбият өчен яңарак әсәрләр урнаш-
кан Шигъри әсәрләрдәге бер үк фикер тирәсендә
әйләнү. уй торгынлыгыннан ычкынып китә алмау
күренешен автор дистәләрчә мисалларда раслый
Охшаш шигъри юлларны ул ЭВМ дәрәҗәсендә төгәл
тезеп китә Монда аның замандашлары тарафыннан
иҗат ителгән меңнәрчә шигырь юлларын «эшкәртеп»
чыгу сәләте шатландыра
Л Леронның шушы китаптагы «Телефон».
«Телсез шаһит Хәерле кич» кебек әсәрләре дә
чорыбызның сатирик прозасына мәгълүм өлеш кертә
Тәгәри китте җөмләгем», «Дип әйтте ди берәү » бәй-
ләмендәге үткен фикергә корылган җөмләләр
афоризм дәрәҗәсендә көчле яңгырый Шулай ук
Тукайлар традициясенең матур үрнәге булган
«Игълан тактасында ни булмас « дигән баш
астындагы кечкенә әсәрләрнең дә нигезендә тирән
комизм ярылып ята
Китап азагындагы шигъри әсәрләргә килсәк,
төрле күренекле шәхесләрне үзәккә алган юмористик
шигырьләр, язучылар тормышын рифмалаган»
юллар белән очрашабыз. Хәер, соңгыларын барлык
укучылар да кабул итеп бетермәскә дә мөмкин
Мәсәлән
Канатлы вә тышаулы ат
вәт дулаган — Илле яшь тулганын белгәч
Батуллага!
Очып тешкәч йожшак креслодан. Яшеренгән,
имеш, крысадай.
— кебек юлларда ни әйтергә теләгәнен шагыйрь үзе
генә аңлый булыр «Яшерен фикер хисси тәэсирне
көчәйтә»,— диләр беренче тапкыр язу ысулын
өйрәнүчеләр. Ләкин фикерне укучы тапмаслык
еракка яшерү дә уңышка алып килми бит «Бюро-
крат». Көлке- кебек дүртьюллыкларга да көлке әсәре
өнәмәгән фикер буталчыклыгы хас
Ләкин китапта бик тә үзенчәлекле Вакытсыз
вафат булган шешә бәете». -Сиңа әйтәм. карале
кебек шигырьләр дә күп Шуңа күрә укучы
җыентыктан, һичшиксез, канәгать калачак