КАРУРМАННАН ЧЫККАН ЮЛЧЫЛАР


Күрәзәчеләр, фалчылар, багучылар, йолдызларга карап язмыш сукмакларын ачып бирүчеләр белән дөнья тулды хәзер. Кемдер—тылсым көче белән, кайсысы— йөрәк сере белән, кайберәүләр — мәрткә китеп уянганнан соң, бу кодрәтләргә ия булганнар имеш Баштарак дәррәү кубарылып кызыксынсалар да. хәзер инде кешеләрдә әлеге шаккатулар узын бара күңелләрдә битарафлык хөкем сөрә Болары бүгенге көндә. Чөнки заманасы, шундыйга әйләнде. Элекке ышанулар белән хәзерге ышанулар арасында аерма—әйтеп бетергесез. Ә элегрәк, мин бала чакта—илленче елларда — нинди беркатлы, сабыйларча ышанучан иде минем авылдашлар Өмет белән ышаныч иде халыкның ике канаты Хәер, безнең халыкның өметсез яшәгән чагы булды микән?
Әнә шул еллардан бирле бүгенге көнгә кадәр үзем өчен серле бер истәлек булып калган вакыйгаларны бик еш искә төшерәм мин Аның серенә һаман да төшенеп бетә алганым юк
Ул вакытта әле авылда радио да, электр да юк Шуңа күрә авылга читтән берәр кеше кайтса, өй тулып халык җыелып, дөнья хәлләрен сораштырып белә торган заман Шунысын да әйтергә кирәк, ул вакытта әле авыл советының да бик абруйлы чагы Зурларын әйтмим дә инде, бала-чагалар да берберсең «Авыл совет Хәбригә әйтәм1» —дип куркыта торган иде Ә бит Хәбри- нең ягымлы һәм тәмле телле чаклары да булган Донбасстан яшь хатын ияртеп. сул кулына кара пирчәткә киеп кайтканнан бирле, йөзен күтәреп, кешегә бер генә яхшы сүз дә әйтмәгән бу кеше турында «Җен алыштыргандыр моны»,—ди торганнар иде. Инде кайтып, пи арада авыл советы рәисе дә булып алгач. «Кара кул» дигән кушамат таксалар да, «Урындагы кеше — урындагы кеше инде, хокүмәт шулай кушадыр», —дип, котлары алынып яшиләр иде Хәбридән
Илленче еллар Туклыклы, әйбәт, ипиле тормышка халыкның өмете түгәрәкләнеп килгән чаклар Андый вакытта фал ачтыру үзе бер күңелле хәл, чөнки алдагы тормыш матур, киләчәк якты икәнен фалчылардан башка да беләбез Тик менә шул матур киләчәктә шәхсән үзем ничек яшәрмен икән, дигән хыял ачтыра ул фалны Әлбәттә, ул «якты киләчәк әле һаман да җир белән күк тоташкан урында, һаман ука барып җитә алганыбыз юк. Без югарыга күтәрелгән саен офыклар киңәигән кебек тә. тик «якты киләчәк» кенә һаман алга йөгерә, куып җитеп булмый Ә ул вакыты Якында бик якында иде ул якты киләчәк Бәхет дигән кадерле нәрсә, йә берәрсенең ире икенчеләренең улы булып, сугыш кырларында ятып калса да өмет әле сүнмәгән, өмет әле күңелләрдә, яшәргә көч тә. бәгырьләргә ныклык та. сагышларга яктылык га өсти торган өмет иде ул
Безнең бакча артыннан ук башланган, кул сузсаң —орынырга юрган, ка- ракучкыл күгелҗем урман Адаштыра торган урман Бигрәк тә кыш
Назифә КӘРИМОВА - матбугатта чыккан хикәяләр һәм балалар очен -Җәнлекләр каи пи» дигән китап авторы. Проза әсәре белән журналда беренче тапкыр катнаша
көннәрендә. Хәер сорашып кайтканда, безнең авылның Гөлҗамал исемле кызы адашып, туңып үлгән ул кара урманда Әнә шул Гөлҗамал өрәге адаштыра кешеләрне Авылга кайтырга юл эзли торгандыр инде Юл табуы авыр шул карурманда Төннәр буе Гөлҗамал өрәге Ипи сорый Кыш көннәрендә, бигрәк тә кояш баеган вакытта серле, куркыныч, тереклек качкан донья чите булып күренә миңа безнең урман Тик ниндидер сихри көч белән үзенә тарта ул мине Әни дә миңа, кояш баеган вакытның ниндидер тылсымлы мизгел икәнлегенә басым ясап «Кояш баеганда кычкырып көлмә, җырлама, ипләп йөре — зәхмәтле урынга басарсың, ходайдан бәхетеңне тәүфыйгыңны сора!»— ди Бу сүзләрне әни кояш чыккан мәлләрдә дә әйтә әйтүен, тик ул вакытта бик үк куркыныч түгел Ә менә кояш баеганда Караңгылык та күктән төшми кебек кыш көннәрендә, әнә шул кара урманнан күтәрелгән күгелҗем кара җәймә әкрен генә авыл өстен каплый сыман Мин. бакча ягына чыгып, шул серле, куркыныч урманга карыйм да. ходайдан бәхетемне, тәүфыйгымны сорыйм Урманда адашып, ач көе туңып үлгән Гөлҗамалны кызганам Йөрәкне әллә нинди, миңа аңлашылмый торган сагыш биләп ала, елыйсы килә башлый
Юк, бик озак моңсуланып торырга мөмкинлек бирмиләр миңа Чөнки бу вакытта өйдә эшнең иң күп чагы Мал карыйсы бар. су китерәсе, дәресләргә утырасы Җитмәсә, бала карау да минем өстә.
Ә инде эшләр беткәч, кич утырачаклар Әни оек бәйләр. Әти киез итекләргә олтан салырга утырыр Әгәр кич утырырга күршеләр дә керсә, бик күңелле була кичләр
Әти инде, ике унлы лампага да керосин салып, өйгә кертеп элде Әни, тәрәзәдән төшкән сүрән яктылыкка карап лампа куыкларын чистартты да, берсенә ут алып, сыер саварга чыгып китте
Әти малларны карап бетергән, күрәсең, мал өеннән аның кычкырып- кычкырып сарык бәрәннәрен сөйгәне ишетелә
— Ну. тәтә соң безнең каракай!—шап-шоп, шап-шоп...
Безнең беребезне дә болай каты яратканы юк әтинең Бозауны ярата, сарык бәрәннәрен сөя. Ә нигә безне дә шулай каты итеп яратмый икән? Бөтен яратуын бәрәннәргә бирә дә бетерә. Бишектәге сеңелемне сөйгәне бар барын:
— Ну, тәтә соң безнең кыз'—дигәне бар
Ә мине яратырга вакыты җитми, күрәсең. Бәләкәй чакта яраткандыр әле, дип уйлыйм Мин хәзер олы кыз инде Тик шулай да бер дә бала карыйсым килми Бишек янына бәйләп куймыйча булмый инде сине, ди әни Әле менә бүген дә —бер генә өйдә утырасым килми шул —балага имезлек чәйнәп салдым да, бишек бавын энемә тоттырып, ишегалдына чыктым.
Бакча ягына чыга торган җил капка бар безнең Бернинди атынгыч та кирәкми бакча капкасы булганда Аратасына басып, баганасыннан җиңелче генә этеп лулбәрәсең дә, рәхәтләнеп атынасың Капка ачылган чакта ишегалдына карыйсың, капка ябылганда — урманга Әти күрсә, кирәкне бирер иде инде, тик ул —мал өендә, мине күрми Күгәнен каерып чыгарырмын дип курка. шуңа күрә атындырмый капкада Ә капка әкрен генә ачыла да ябыла, ачыла да ябыла Ишегалды — урман, урман —ишегалды, урман. Кинәт, урман караңгылыгыннан ниндидер карамчык аерылып чыкты. Гөлҗамал өрәге1 Энекәем' Мин, күзләремне чытырдатып йомдым да, аска таба сикердем Әллә күземә күренде инде Бик каты курыксам да, башымны күтәреп, урман ягына карадым Бу карамчык торган саен үсте, әкрен генә безнең бакчага якынлашты Уф! Кешеләр икән Икәү Эчемә җылы йөгерде Кемнәр икән болар, шулай соңлатып? Шушы кышкы кичтә, өрәкле урманда нишләп йөрделәр икән? Мин яңадан җил капкага үрмәләдем Тегеләр, тыкырык буйлап төштеләр дә. безнең урамга керделәр Тукта әле, каршыларына чыгыйм әле, кемнәргә керерләр икән? Шулвакыт, мине дерт итеп сискәндереп, әнинең тавышы яңгырады
— һаман киртә башында! Кереп кит өйгә! Бала елый торгандыр!
Эчемнән генә әнигә үпкәләп, теге кешеләрне уйлый-уйлый, утынлыкка таба киттем «Бәхетле кешеләргә кунак кайта, ә миңа карап калырга да ярамый...»
Әкрен генә, утыннарның вагракларын сайлый-сайлый. кочагыма тоядем дә. өйгә кертеп мич каршысына бушаттым Бала да еламый ут та төшмәгән Тик бала карап арыган энем генә. «Мин дә урамга чыгам!» —дип шыңшырга тотынды.
— Үскәнем, еламасаң. мин сиңа кипкән җиләк бирәм
— Җиләк? Бир...
— Хәзер яме Тәрәзәдән карап тор, мин хәзер керәм Әнә теге лапас торыгы астындагы урман печәне арасында җиләкләр бар Җиләкле аланнан чапкан печән анда Көтеп тор. яме..
Бу малайдан котылуыма сөенеп, урамга йөгердем Ләкин теге кешеләр юк иде инде урамда Тәрәзәгә карап алдым Тәрәзәнең катмый калган өске өлешеннән энемнең ялтырап торган маңгаен күреп алдым Җиләк көтә инде бу малай Ишегалдында эңгер-меңгер Табарсың бу караңгыда җиләк! Эзләргә кирәк инде, көтеп тора бит Кабат бала янында калдырып булмас аннары Мин әле көндез үк торык астындагы печән кибәнендә җиләк яфраклары күргән идем Кибәннән учмалап-учмалап печән йолкырга керештем Шулай да. күп йолкый торгач, бер тәлгәш таптым бит1 Кибеп. ' корышып бетсәләр дә. җиләк-җиләк инде ул. Урман исләре килеп тора' Бер- £ сен генә авызыма каптым да. калганнарын, энемә дип. бияләем эченә 5 тыктым
Шулвакыт урам капкасыннан ишегалдына бер көтү кеше килеп керде < Капка тавышына, чиләк күтәреп, әни дә килеп чыкты Бер көтү дигән идем. өч кенә кеше булып чыкты болар Берсе Сәмигулла абый Безнең урамның £ хәтәр озын кушамат тагып йөрүче «Кыл өстендә калды Сәми» Ә теге икесе? х Болар бит теге мин күргән, урманнан чыккан кешеләр' Шулар, шулар! Таны- $ дым мин аларны Кулларындагы таяклары да. аркаларындагы биштәрләре = дә... Шулар.. г
— Исәннәрмесез!—диде Сәмигулла абый, ни өчендер як-ягына каранып >
— Әйбәт кенә өле Әллә кунаклар белән инде син. Сәмигулла?—диде « әни.
Кунаклар инде, кунаклар Безнең авыллар түгел бит Киемнәре әллә нинди, сәер Ир дигәненең өстендә — солдат шинеленнән теккән пәлтә Арка- = сында кычыткан капчыктан ясалган зур гына биштәр Кулын хатынының = иңбашына салган Әстәгъфирулла1 Сукыр бит бу кеше Сукыр шул Безгә дә ’ йөзе белән карап тормый, янбашы белән баскан, күзләре гел икенче якка ка- ь раган Ә йөзендә, борчыдык инде, гафу итегез, дигән сыман оялчан гына ел- ® маю Ә хатыны Бигрәк ябык, бигрәк бәләкәй, шундый мескен кыяфәттә “ Өстендә — сырып теккән кыска бишмәт Бишмәтенең астыннан чуар чәчәкле § күлмәге күренеп тора Ә башындагы шәлендә берничә ямавы да бар Иңенә = букча сымак кечкенә янчык аскан Аягында —олтанлы киез итек Ә бите ап- ” ак Шушы кышкы салкында да алсуланмаган, ичмасам Әллә урманда туңып х үлгән Гөлҗамал инде? Ул Гөлҗамалны гомеремдә күргәнем булмаса да. бу ак йөзле апа бик охшаган кебек иде мин жәлли торган Гөлҗамалга
— Кунаклар дип инде, Мәүҗидә апа Мосафирлар ди Бер кич булса да кунып чыгарга кирәк икән аларга Кая алып барырга да белмәдем Авыл советына барырга соң инде Хәбри абыйларның өенә барырга курыктым Айсы- лутгиләргә кергән идек, юк, юк, кертә алмыйм, өебез бәләкәй, дип кире борып чыгарды
— Безнең өйдән дә бәләкәй түгел инде аларның өе,—диде әни
Сукыр абый, йөзеннән елмаюын бер дә сүндермичә
— Сезнең күңел киңрәк —дип куйды
— Мәүҗидә апа, без китап ачучылар, диләр алар Ничек була микән ул? Синең ишеткәнең бармы?
— һәр кешедә тары бөртегедәй әүлиялек бар дип әйтәләр, ә бу абыйда әүлиялек бар да бар,—диде әни—Шулай булмаса, каян белсен ул минем күңелнең киң икәнен Әйдәгез, өйгә керегез Туңып беткәнсез бит Ерактан киләсезме?
Тегеләр бер авыз суз дә чыгармадылар Берсе сукыр, әллә икенчесе саңгырау инде?
— Мәүҗидә апа,—диде Сәмигулла абый пышылдап кына,—Харис абый нәрсә дип әйтер икән?
— Анысы өчен кайгырма. Сәмигулла Ул авыл сәвите түгел, кергән кешене куып чыгармас
Өйгә килеп керүгә, бала бишегенә тотындым, тик теге кунаклардан күземне алмадым Әни аларга җылы итекләр бирде, киемнәрен элеште, самавыр куеп җибәрде Сәмигулла абый да чыгып китәргә ашыкмады Ишек төбендәге сандык өстенә утырып, ярдәм итәргә әзер торулы кыяфәт белән, китап ачучыларны күзәтге
Әни ишегалдында биргән соравын тагын бер мәртәбә кабатлады
— Ерактан киләсезме? Кайсы яклар сез?
— Ерактан. .
— Нишләп кичкә каршы юлга чыктыгыз соң?
— Без чыкканда көн иде Юлда кич булды Урманыгыз адаштыра икән Юл таба алмый йөрдек
Әйткән идем аны!
Кунак апа һаман да җылыга тиенми, ике кулын мичтән алмады Ә i укыр абый, биштәрен кулыннан төшермичә, сәке йөзлегенә урнашып кымшанмый да утыра бирде
— Шулай инде, шулай —дип җөпләп алды әни. Кышкы юлның җәяүле- се — хәзер кич була...
— Әле бүген ерактан килмибез. Кичә күршегездәге авылда идек Сезнең авылны мактап, юл күрсәтеп озатып җибәрделәр иртән Гел караңгы төшкәнче монда килеп җитүебезгә бик сөендек әле Урманы —урман, басуларда да юл юк...
— Быел кар тирән басуларда Юкка гына «көртлекләр» димиләр инде безне Иңкүлектә утырабыз бит Юлны белмичә йөрсәң, адаштыра аның басуы да, урманы да Нинди эшләр чыгарды соң сезне кышкы юлга? Кәсеп итеп йөрисезме?
— Кәсеп итеп дип инде...— дип сузды сукыр абый.— Рәхмәт төшсен, безне алып килүче егеткә әйткән идек инде Китап ачучылар без. Фалчылар Ишеткәнегез бардыр инде.
— Нәрсә сөйли соң сезнең китап?
— Үткәнне, киләчәкне, язмышны сөйли ...
— Язмышы кеше кулында түгел инде, анысы.—диде әни —Багучыга барма, башыңа бәла алма диләр. Куркам мин багучылардан,—диде ул көлеп—Йә үләсең,—дип әйтерләр.
— Үлмисең...—диде фалчы сузып кына—Әнә теге чакта, Иделдән чыкканда көймәгез капланган булса, үлә идең. Ә хәзер юк. яшисең әле!
— Энекәйләрем! Әллә син дә бар идеңме ул көймәдә, абыкаем1—диде әни шаккатып.— Безнең авылда да бар берәү, ногыт борчагы белән фал ача Тик мондый күрәзәне ишеткәнем юк иде әле.
Әни тиз-тиз табын әзерләргә тотынды. Сандык өстендә дөньясын онытып утырган, авызы бер карыш ачылган Сәмигулла абыйга борылып
— Ишеттеңме, Сәмигулла? Менә күрдеңме инде нинди кешеләр килгән безнең авылга.— диде.— Бар. бу хәбәрне авылга тарат Язмыш турында сөйли торган фалчылар килгән диген, яме? Аның хакы күпме соң? Хакын нәрсә белән аласыз?
— Акча белән. Өч тәңкә,—диде сукыр абый
Ишек тоткасына тотынган Сәмигулла абый, ишетелер-ишетелмәс итеп кенә «өч тәңкә» дип кабатлады да. ачык ишектән кергән суык пар эчендә йомылып калгандай юкка чыкты
Кеше керсә ни күп сөйләшә торган әни, арып килгән юлчыларны күп сүз белән интектермәде. Безнең белән дә сабыр булырга тырышып, ашатты- эчертте дә, барыбызга да урын түши башлады Чынлап та, күңелең киң булса, урын табыла икән Без — бала-чагалар — сәкегә тәгәрәдек Фалчыларга урынны идәнгә җәйде әни Ә инде безнең күп сөйләшми торган әти, бу хәбәрне урамнан ук ишетеп кайткан иде, күрәсең, әнинең ризалык көткән сораулы карашына «Ярар, гомерлеккә килмәгәннәрдер әле»,— диде дә. сәндерәгә менеп ятты.
Икенче көнне бу хәбәрне ишеткәч, авыл беркавымга гөжләп торды. Хәбәрне таратуга Сәмигулла абый көчен жәлләмәгән, күрәсең. Каравыл өенә җылынырга кергән фермада эшләүчеләрнең дә. пожарныйда кич утырырга җыелган ирләрнең дә, су буендагы хатын-кызларның телендә дә «фалчылар» дигән сүз булган. Ишетмәгәне ишеткән булып, ишеткәне күргән кебек итеп сөйләгән.
Кичке якта чишмә буена җыелган хатыннар тагын шул сүзне башладылар.
— Бүре Бәдәренең кодачасы килгән ди Ушмыдан, бу кешеләр алар авылында булган икән. Шул кодача сөйләп торган ди, аларның күршесенә: «Үләсең, быелдан калмыйсың!»—дип әйтеп әйткән ди..
— Энекәем! Юк, юк, гомердә дә ачтырасым юк ул фалны! Турыдан-ту- ры «Үләсең!» — дигән кешегә өч тәңкә акча чыгарып тоттырырга монда! Әндри казнасы юк!
— Ышанмагыз шул Бүре Бәдәренең сүзенә, кызлар. Ногыт борчагына фал ачтыручылар бетәр дип курка ул. Бер генә тамчы да дөрес күрсәтми борчагы Ачтырып караганым бар инде. Килгән саен: «Быелдан калмыйсың, чыгасың кияүгә!»—дип җибәргән була. Йә, әйтегез әле, кая соң ул кияү?
— Мич алдында күмер ашый сиңа дигән кияү
— Ашасын иде әле Миңа насыйп була дисәләр, үскәнен көтәргә дә риза Ә Бәдәр сибә генә борчагын...
— Әй, сөйләп тормагыз әле шуның сүзен Уйлап чыгарырга булса аңар куш инде Җиләк пешә башладымы — урманда качкыннар да гел аңар гына очрый Чикләвек җитлегә башласа — котырган бүре белән кабан дуңгызы да гел аңар гына ташлана Килен булып сезнең авылга килгәннән бирле шаккатып йөрим мин Бигрәк беркатлылар сезнең авыллар Шуның сүзенә ышанып җиләксез дә чикләвексез дә каласыз Җәй җиттеме —урманга кермәслек итеп халыкны куркыта да куя Безнең авыллар булса, күптән инде акылга
утыртырлар иде- Ә инде кыш буе —кипкән җиләкме, чикләвекме — ул гына сата.
— Кызлар, ишеттегезме, Өстерелек Абдул белән йөри, дип әйтәләр аны
— Йөрер шул. йөрмичә, урманда икәве генә калгач'
— Икәү генә дигәннән, бу китап ачучылар да икәү. ди. Ирле-хатынлы
— Китапны ире генә ача икән, ә хатыны иптәшкә йөри ди
— И-и кызлар! Икәү вакыт — бәхетле вакыт инде ул Сукыр булса да. ир—ир инде ул. Аның бөтен җире дә сукыр булмый Көлмәгез, кызлар, көлмәгез. Их, Ризагым исән булса' Белмим, кызлар, кемгә—нәрсә, мин үзем үткән гомерем турында сорар идем Алдагысы кирәк түгел, язмышы да алла кулында Ризагым исән чакта матур яшәгәнбез икән, кадерләрен генә белмәгәнмен Шундый өметле күренгән иде тормыш Ул бала-чагаларны ничек аякка бастырырмын
— И-и, Фәгыйлә! Өметең сүндемени шулай ук? Ирнең үгие булмый аның Хатын-кызның унике чырасы була, берсе сүнсә —икенчесе яна диләр Шушы яшеңнән киләчәгем кирәк түгел, дип торасың Утыз улың булганчы
— Әй, сөйләп торма әле. Фаягөл! Миңа түгел, әнә япь-яшь Нәсимәгә дә юк ул кияү Кырды бит сугыш өрлектәй ирләрне Яралары булмаса, әллә минем Ризагым исән булМас иде дисеңме?
— Алай димә син. язган булса
— Булмас, булмас Ымсынмыйм да Аннан соң, тәкәрлек күкәе шикелле кендеккә кадәр сипкелле бу тәнемне курсәтәмме соң башка иргә'
— Кара әле. үткәнеңне тагын бер ишетер өчен акчаңны жәлләмәс идеңме?
— Тамчы да жәлләмәс идем, акчасы юк әле аның'
— Мәүҗидә апаларда ди ул фалчылар Менәбезме бүген кич белән?
— Менмичә, менәбез! Үзебезнекен белмәсәк тә. кешенекен ишетербез
Хатыннар, берсе артыннан берсе тезелешеп, су буеннан ярга менә башладылар.
— Кызлар, карагыз әле теге якка,—диде Фаягөл — Күрдегезме?
Югары очтан, елганың теге ягыннан, чиләк-көянтә аскан Хәбри хатыны су буена төшеп бара иде
— Нигә шулай кеше сөймәс микән бу хатын? —диде Фаягөл
— Иреннән курка торгандыр,—диде Фәгыйлә — Хәбри җанын ала бит аның. Ничә ел бит инде авылда, күршеләренә дә керми, диләр аны
— Мескен,—диде Нәсимә — Ни —туганы, ни—тумачасы
— Аның каравы —ире Хәбри, —диде Фаягөл
— Ире-е... «Хәбри хатыны» булмаган хатын сирәктер безнең авылда,—диде Нәсимә
— Әллә синең дә капканы кактымы?
— Хәзер, сезгә барысын да әйт. барысын сөйлә, —дип сүзне уенга борды Нәсимә Тик шунда ук җитди тавыш белән — Кагып карасын' диде —Хаты нын жәллим мин аның Нишләп тора диген? Баласы-чагасы юк Дүрт ягы кыйбла
— Яратып тора Ач-ялангач түгел,—диде Фаягөл
— Яраткан кеше алай яшәми ул,—диде Фәгыйлә — Донбасс тикле җирдән нишләп ияреп кайткан диген син аны? Хәзер бик китәсе килсә дә. милиция белән кайтартам мин сине, дип әйтеп әйтә ди Хәбри Китеп кая барсын Бөтен җирдә дә бер кояш
Хатыннарның чиләкләрендәге суларының өсләре чыерап боз булып капланып бара иде инде Әле чатка барып җиткәч тә аерылып китәр кебек түгелләр иде Тик шулвакыт. Кәнсә урамыннан бураннар уйнагын килгән, ак айгыр җигелгән кошевканы күргәч, төрле якка сибелделәр Кошевка сыздыртып үтеп китте, ә анда толыпка төренеп кырын яткан кеше —авыл Советы рәисе, Кара кул Хәбри иде
2
Фалчылар турында һәр өйдә сөйләштеләр Бөтенесе дә кичне көтте Югыйсә, читтән килеп, кәсеп итеп йөрүчеләр авыл өчен бер дә ят нәр. ә түгел инде Безнең авылда самавыр төзәтүчеләр дә кием тегүчеләр дә юк Бу эшләрнең барысын да әнә шулай, фалчы лар кебек читтән ки.мән кешел-Ц' эшләп китә Яз җиттеме, ике көннең берендә, тәрәзә артыннан көйләп әйтелгән моңлы тавыш ишетелә
— Самавыр төзәтергә юкмы? Самавыр'
Авыл халкы бу тавышка күнеккән инде Бары тик бала-чагалар гына мондый кешеләрдән кызык табып, аларга ияреп, әче тавыш белән самавыр төзәтүчеләргә «ярдәмгә» чыгалар
— Самавыр төзәтергә юкмы? Комган!
Әнә шулай кычкырып, арбаларын тартышып, авыл башына чаклы озаталар ул кешеләрне. Кычкыруга оста без, башкасын булдыра алмасак та Ә гомумән алганда, безнең авыл кешеләре яхшы күңелле, эчкерсез, беркатлылар, Үзләренең беркатлылыкларына сөенеп, тәм табып яшиләр Хәйләсезләр Шуңа күрә, кәсепләре дә юк аларның Кәсепле кешегә кирәк ул хәйлә Ә бо- ларның, кәсебе булмагач, нәфесе дә юк Безнең авылның иң зур керем чыганагы— бәрәңге Шул бәрәңгесен озатып налогын да түли, киемен дә ала, тормышын да алып бара Безнең авылларның беркатлылыгын күрсәткән бер хәлне сөйләп китсәм, безнең кем икәнлегебезгә тәмам ышанырсыз.
Әнә шул бәрәңге сатып көн күргән вакытларда, күршебез Касыйм абыйның мактанып сөйләшкәнен ишеткәнем бар.
— Кенәген базарда Иске Комазаннарны күрдем әле. Билләһи, үзләре танып, килеп күрештеләр
— Безнең кодалар түгелдер бит?—диде, капка төбенә җыелышкан ирләрнең берсе
— Юк ла... Белгән кешеләрем түгел Менәтерәк, «Абый, син Арташтан- мы әллә?»—дигәч, шаккаттым Нәрсә, мин әйтәм, маңгайга язылганмы әллә, фәлән-фәсмәтән!
— «Һәй. сезне танымаска. Көртлекләрне!» ди бит теге, билләһи! Башта, мине таныдылар дип сөенгән идем. «Көртлекләр» дигәч, ачу чыкты, малай! Үземнең субсунный кушаматны да әйтсә, билләһи дип әйтәм, базар уртасы дип тору юк иде. тозлап-борычлап яңак тамырына ямау салам дип, менә шушы йодырыкны чытырдатып йомарлаган идем, эш алайга ук барып җитмәде, авызы ерык тегенең Көлеп торган кешегә ничек сосмак кирәк Ярый, мин әйтәм, күргәнең-күрмәгәнең шул булсын, таныгансың икән, таны, әйдә «Һәй. сезне танымаска!—ди бу һаман.— Мин бит синең үзеңнән түгел, атың белән арбаңнан таныйм! Дилбегәңдә ничә төен? Атыңның аркасына ыңгырчак суккан'. Сездә генә бит ул төенле дилбегә Атыңның дагасы да юктыр әле. Әйтәм бит. арба тәгәрмәчләреңдә дә агач чәкүшкә! Май чүлмәгенең тышыннан билгеле диләрме әле, әллә кайдан күренеп тора Ар- таштан икәнең'»—ди
— Каян килгән эз танучы малай, мин әйтәм Әйе шул, безнең авыллар югала торган түгел! Сезгә барып арбага чәкүшкә сораган юк әле. Ә дилбегәдәге төеннәрне Гөлсирә апаң бәйләп җибәрде мин әйтәм; аласы әйберләр төене ул. онытмаска. «Ярар,—ди бу,—шаяртып кына әйтәм Шул төен чаклы әйбер бөтен кибетләрендә дә юк бит ул Серкәң бер дә су күтәрми икән. Арташларны бик ачык күңелле кешеләр дип ишеткән идем».—ди Шуннан дуслашып киттек.
— Дуслашып? Ул сине мыскыл итеп торсын, ә син, дуслаштык дип сөенеп торасың, сабый1
— Минме? Нишләп мыскыл итсен ул мине?! Дилбегә — синеке! Әле Гөлсирә апаңа сылтаганга рәхмәт әйт. Бу — бер! Ат — колхозныкы Бу —ике Арба —Шәйдинеке! Бу —өч! Арбадагы бәрәңге үземнеке иде, анысын күз ачып йомган арада, талашып алып бетерделәр!
— Очсыз җибәрдеңме әллә?
— Очсыз дип инде Бәрәңге бәһасе Шәһәр хатыннары белән сатулашып торырга —Касыйм абый көлеп җибәрде —Кызык халык бит шәһәр хатыннары. каһәр! Кайсы мыегымны мактый, кайсы чиләгемне яратты, аның бәрәңгесен әйтмим дә инде Ә менә берсе...—Касыйм абый пышылдауга күчте —Гөлсирә апаң чаклы ике булыр, ипидер менә, ул иреннәр, мин сиңа әйтим, кып-кызыл. ул йөрешләр! Бар бит шәһәр җирендә хатыннар' Анысының өенә үк илтеп бирдем Карап торуга, лашман бияседәй, ә үзе боргаланган була бик авыр булды бит әле, бәлки ярдәм итәрсез тол хатынга, дигән була
— Потлы чиләкләр белән җибәрдеңме әллә?
— Потлы инде, потлы Бәрәңге бит ул, җиләк түгел. Ашасыннар рәхәтләнеп. Тегене әйтәм әле. башка вакыт килгәндә атыңны үземә куеп торырсың дип, каш сикертеп, бил уйнатып калды озатканда Кара әле, монысын сиңа гына сөйлим, дилбегә биреп торганың өчен, кешегә тишә күрмә, яме Базарга бара-нитә калсаң, әдрисен сиңа да бирермен
Әнә шундый безнең авыллар Барысы булмаса да, күбесе шундый Фал ачучылар бик белеп килгән безнең авылга
Кич белән, өй тулып халык җыелса да, берсе дә- «Менә, мә өч тәңкәмне, кара әле китабыңны нәрсә дип әйтә микән?»— дияргә базмады Бик тыйнак кына, шаулашмый гына, авыл хәлләрен сөйләшеп утыра башладылар.
Кешеләр җыелгач, фалчы абый янында гына яткан капчыгын капшарга тотынды. Ә фалчының ап-ак йөзле хатыны да үзенә эш тапты бертуктаусыз бала бишеген тирбәтте. Әллә кайчан йоклаган баланы тирбәтә дә тирбәтә.
Безнең өйгә килеп кергәннән бирле «рәхмәт сезгә»дән башка бер генә сүзе дә ишетелмәде әле аның _Әле әнинең сөйләшеп утырырга вакыты гына юк безнең әни телсезне дә сөйләштерә ул Аулакта гына калсыннар әле Исемен дә белгәнем юк әле Үзе әйтми ә мин сорарга да оялам Эчемнән генә Гөлҗамал дип исем бирдем инде мин аңар
Фалчы абый капчыгын чиште дә. берсе артыннан берсен чыгарып, өстәл өстенә өч китап тезеп салды Башын югары күтәребрәк, ярым йомык күзен ° түшәмгә терәп, бар серләре дә эчендә микән дигән шикелле, китап битләрен < бик җентекләп капшарга тотынды Мин. арттан гына килеп, үрелеп теге ки- з тапка карадым Энекәем! Бер генә хәреф тә юк аның эчендә' Төртке дә ? төртке! Менә нинди була икән ул фал китабы 2
Сукыр фалчы кинәт елмаеп җибәрде, тамагын кырып куйды да. басынкы - тавыш белән: *
— Әһ-һем. мин сезнең авылга бер генә көнгә кердем, иртәгә з китәм...— диде. х
Җыелышкан хатыннар, аның ни әйтергә теләгәнен тиз аңлап берсен- < берсе кыстарга тотындылар. =
— Энекәем, бармагы белән укый —дип пышылдады Фаягөл, шәл J бәйләвеннән туктап
Барысыннан да алдан килеп сандык өстеннән урын алган Сәмигулла, бу 5 хикмәтне табуда үзенең дә өлеше барлыкны нык сиздереп, мич казнасына * арка терәп утырган хатыннарга тантаналы караш ташлады
— Ягез инде, бер батыр да юкмыни, яшьләр! Әйдәгез инде, безнең туй * узган, тун тузган, —диде җеп катып утыручы Миңлеҗамал апа
— Әнә, Сәми чүг тыелып утыра, өстерәгез әле шуны уртага' —диде, ак х җепле кәтүктән челтәр бәйләп утыручы Нәсимә — Кайчан әйләнәсен әйтер ? үзенә. Йөри шунда йөрәк яндырып'
— Әйдә. әйдә. Сәмигулла! Гомер буе «Кыл өстендә калды Сәми» булыр- * га димәгән, ал әле беренчелекне!
Сәмигулланың бу озын кушаматы — үзе туганчы ук нәселе табып куй- ® ган кушамат түгел, үзе дөньяга килгәч, аның үзенә генә атап тагылган кушамат Бу хәл болай була Сәмигулла яңа туып, берничә айлык булгач әбисе ’ белән бабасы күрше авылга кунакка китәләр Үзләре генә калган әтисе белән әнисе, аулак өй ясап, өй тутырып яшьтәшләрен җыялар Китә уен. китә җыр Кысып биләүгә бәйләнгән баланы мендәргә салалар да. сәке түренә куялар Уен-көлкеләрдән соң. яшь-җилкенчәкләрнең күбесе аулак өйдә кунарга кала
1 Кайсыдыр, баланы күрмичә мендәрен тартып алганмы, ничек булгандыр инде— бала тәгәрәп китә дә. сәке йөзлегенә килеп җитеп, идәнгә төште дигәндә генә, әтисе эләктереп ала моны
— Ну. егетләр, кыл өстендә калды СЗми'—дип кычкыра ул. сабыен түшенә кысып
Әнә шулай әтисенең сүзләре кушамат булып ябыша да кала Сәмигуллага Шул вакытта «кыл өстендә калган» Сәмигулла — һаман да кыл өстендә Шуңа күрә бар нәрсәдән дә куркып өйрәнгән ул Гомер буе нахак сүз. нахак бәла белән көрәшә Сәмигулла Каравыл өендә мич юшкәсе югалгач та taen лене бик төпченеп эзләп тормадылар. Сәмигуллага сылтадылар да куйдылар Авыл советы җыелышында бу хәлне тикшергәннән соң. Кара кул Хәбри аның ун хезмәт көнен кисәргә дигән карар чыгаргач, авыл халкы
— Кыл өстендә калды Сәми' — диде — Яр^й әле, заманасы икенчерәк авыл советының зәһәре кимегән заман! Теге елларда булса, болай гына калмас иде Кыл өстендә калса да. бәхете бар икән'
— Тентү белән керсәләр табалар иде инде —диде җыелыштан чыгып килүчеләрнең берсе
— Юк миндә ул нәрсә, юк!—диде Сәмигулла ачынып
— Нишләп булмасын! Ә мичегездә нәрсә, төнлекмени?
— Анысы әллә кайчангы бит аның, үзебезнеке!
— Кәҗүнни нәрсәгә катнашкач, кубарып та чыгарлар, шаяртма!
Нәрсә дисен Сәмигулла, бәхете шундый булгач «Их'» диде дә йотты Ун хезмәт көне нәрсә ул бер уйлаганда? Ике йөз граммнан өләшсәләр дә — ике кило арыш Шул да булдымы югалту? Тик андамыни эш' Гарьлек бит оят кызлар каршында, их!
3
Фәгыйлә апа чабуыннан тарта торгач. Сәмигулла урыныннан торды салкын суга башы белән чумарга әзерләнгән кешедәй «Ух'» дип куйды
— Әй. булмаса булган икән!—диде ул. кулындагы бүреген сандык өстенә бәреп — Абзый менә сиңа өчлек, ышанмасаң әнә. җнңәчәйдән сора — Бала
тирбәтеп утырган фалчының хатынын сискәндереп, өчлекне аңар да күрсәтте—Кулым җиңел минем Калганын син әйт!
— Утыр!—диде фалчы
Сәмигулла, тезелешеп утырган «тамашачыларга» каш сикертеп алды да. фалчы янындагы бүкәнгә чүмекте
— Исемеңнең баш хәрефе?—дип сорады фалчы.
Аннары, өч тәңкәне учына кысты да, бармаклары белән китабының битләрен капшарга кереште Акчалы кулы белән укыды китабын Күрәсезме, сезнең акча йөртә минем бармакларны, дип әйтүе микән бу аның, әллә акчасыз ачылмый микән аның фалы? _
— Бер дә сүзең үтми икән,—диде фалчы.— Ышандыра алмыйсың кешеләрне. Шуңа күрә, үзеңне дә нахактан саклый алмыйсың Күптән түгел сине тимер әйберсе урлауда гаепләгәннәр Тик синең эшең түгел бу. биредә башка кул уйнаган
Бу сүзләрдән исе киткән Сәмигулла, тирләп чыккан битен сыпырып куйды да, фалчының авызына керердәй булып, алга иелде Сукыр абый әкрен генә китабының тагын бер битен ачты Тик Сәмигулланың алга таба әйткәннәрне көтәргә тамчы да түземлеге калмаган иде. күрәсең, ул урыныннан сикереп торды
— Менә шулай, авылдашлар! Ишеттегезме инде?! Еландай телләремне чыгарып ялындым бит «Мин түгел!»—дидем. Ышанмадылар. Ун хезмәт көнемне кистеләр шул гайбәт өчен! Менә, минем сүзгә ышанмасагыз, гөнаһсыз сукыр әйтте дә бирде!
Фалчыга «сукыр» дигән сүзне күп ишетергә туры килгәндер, күрәсең, йөзен дә бозмады, каршы да әйтмәде, бары тик сукыр күзләре генә тартышып куйды.
— Булды, абзый!—диде Сәмигулла.—Шунысы иде глауный. Калганы— пүчтәк Хөснүрия апага әйтерсең күбрәк итеп Калган акчасы хәердән булыр Тоталар да: «Сәми каравыл өеннән юшкә урлаган».—диләр Ишеттегезме иңде ур-ла-ма-ган! Сүз үтми минем, анысы да дөрес
— Урыныңны бушат,—диде фалчы.
— Утыр, Хөснүрия апа. рингитка синең чират!—диде Сәмигулла «Минем яхшылыгымны белеп бетермисез әле сез», дигәндәй, өй тулы халыкны тагын бер мәртәбә күздән кичерде Сандык өстендәге бүреген табып башына киде дә. ат тоткандай сөенеп, өйдән чыгып китте Ишегалдында да фалчыга килүчеләр җыелган иде Сәмигулла чират көтеп торучы яшьтиләре янына килде
— Кая. көйрәтик әле.—диде ул. кулын сузып.—Кайсыгызда бар? Ишет-тегезме инде?
— Ишеттек, ишеттек.—дип көлештеләр тегеләр—Синең шул хәтле кыч-кыруың Хәбригә дә ишетелгәндер ул.
— Ишетелсен'—диде Сәмигулла—Җитәр инде, кот алынып күпме яшәргә була Егетләр, әйтеп калыгыз яхшы чакта, өч тәңкәмне жәлләмим, валлаһи, яңадан кереп сорыйм — барыбер табам кемдә икәнен!
Әле бу минутка чаклы бу юшкәне эзләү, табу аның башына да килмәгән иде Ә хәзер табасы килеп китте Кемдер алган бит инде аны
Ул. нидер исенә төшкәндәй, кызу атлап, каравыл өенә таба китте. Юл уңаенда пожарныйга да кереп чыкты Андагы кич утыручылар авылның соңгы хәбәрләрен сөйлиләр иде Ә менә Сәмигулланың соңгы хәбәре егып салды кич утыручыларны Ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Шулай да кайберәүләр, төпчекләренә төкереп, урыннарыннан кузгалды.
Ә Сәмигулла, фалчы әйткән сүзләрне тагын бер мәртәбә күңеленнән үткәреп, авылның буш урамы буйлап фермалар ягына китеп барды Нәрсәләр диде соң әле аңар фалчы? «Юшкәне син урламагансың»,—диде Тагын нәрсә диде соң? Башка бер сүз дә әйтмәгән бит бу! Ә язмыш? Ә алдагы көн? Их!
Сәмигулла шушы уйлар белән каравыл өенә килеп җитте Анда ут яна димәк, эчендә кем булса да бар Тик Сәмигулланың шатлыгы алай ук түгел иде инде Хәзер аның бу хәбәргә ачуы да килеп китте Шул ачу белән каравыл өенең ишек тоткасына тотынды да. ишекне төбенә кадәр каерып ачып, эчкә атлады. Сәмигулла бер мәлгә аптырап калды Әле яңа гына фалчыга керергә дип. үз чиратын көтеп калган Тимершаны монда күрермен дип уйламаган да иде Шул арада ничек өлгергән дә. кыш көнендә кызыл балчыгын каян алган диген! Тимерша, теге «Сәми урлаган» юшкәне бик шәпләп кенә иске урынына урнаштырып маташа иде
— Иплисеңме?—диде Сәмигулла, беркавым өнсез торганнан соң,
Тимерша, кеше килеп керер дип көтмәгән иде, күрәсең, каушавын сиз-дертмәскә тырышып, баскан урындыгыннан сикереп төште дә мыскыллы оятсыз карашын Сәмигуллага текәп, балчыклы кулын мич йөзлегенә ышкый башлады
— Күпне күрмә, яме! — диде ул янап
— Ишшу куркытып торган була, хәчтерүш'—диде Сәмигулла —Мышнавыңны бел! Мин алмаганны әйткәч, кем алганын да әйтеп бирер дип курыктыңмы? «Каракның бүреге яна-а!»—дип утырган була бит әле җыелышта Синең башны пешергән ул бүрек'
— Әллә мин алдым дип әйткәнне көткән идеңме?
— Синнән кем яхшылык көтсен! Ярый инде җиде ят килеп йөземне ак- лады. Әле дус, яшьти дип йөргән була. Шушы юшкә аркасында алдагы тор- | мышымны да сорарга оныттым Менә хәзер баш ват инде Саҗидәгә з өйләнергәме, әллә Вагизәгәме? Шушы кәҗүнни юшкә аркасында яшь тормы- ? шым чәлпәрәмә килсә килер икән 2
— Тиле! Әллә шул сукырның сүзенә карап өйләнер идеңме? =
— Нишләп өйләнмәскә?! Аннан да дөрес сүз әйтүчене очратканым юк * әле минем Бар. ышанмасаң үзең сора Сатып алгандай булдым мин бу z юшкәне Өч тәңкә бир дә. юшкә сүзе чыгуга, җан фәрманга чыгып чап. 1 имеш! Бар. бар, бар. бәлки, сиңа да акыл өйрәтер
— Үз акылым үземә бик җиткән минем Әле сиңа ачкан фал да миңа ки- = тереп сукты. Синең кебек шыр тиле түгел лә мин. халык арасына чыгып г «Тагы ниләр урлаганымны ачып салыгыз әле!»—дияргә Барыбыз да колхоз- > да яшибез 5
— Анда барып сорамасаң да беләләр синең кем икәнлегеңне. Синең ише * ике катлылар түгел, минем ише беркатлылар кешесе ул фал ачучы
— Беркатлы —диде Тимерша, мыскыллы көлеп.—Җитәкләп, өйдән- * өйгә фатир эзләшеп йөргәч — юшкә нәрсә, бәлки, өйләндереп тә китәр иде о
— Нәрсә?! — Сәмигулла Тимершаның якасына килеп ябышты s
— Шаяртып кына әйттем бит.—диде Тимерша. *
— Бәйләнеп торасы килми,—диде Сәмигулла—Утлы табага бастырырга ® була иде инде сине. . “
Ул, шулай диде дә. каравыл өеннән чыгып китте
Сәмигулла чыгып киткәннән соң. фалчыга килүчеләр бераз көлеп, шаулашып алдылар. Кайберәүләр тел шартлатып, башын чайкап кунды, «ишеттеңме?» дигәндәй, бер-берсенә мәгънәле караш ташлады Күпләрдә фал ачтыру нияте ныгыса да. бияләй эчендәге өчлекләрен тирләгән учларына ныграк кысып, тагын бер-ике кешегә әйткәнче түзәргә булдылар Кайберәүләр кесә төпләренә төшеп җитә алмый азапланды, кесә төбенә гөшеп җитсә, ничек тә бер өчлекне тартып чыгарыр кебек иде кыяфәтләре Ә инде сәкегә ар-каларын терәп, идәнгә аякларын сузып утырган ике карчык — Шәрифелгги белән Хәбибҗамалтги, оек кунычларын капшап куйдылар
Фаягөл йомгагына карап алды «Җепне азрак алганмын, өйдәгесен дә калдырмаган булсам, бу шәлнең уртасы бүген бәйләнеп бетәсе булган икән».—дип уйлады ул Аның янында утырган Миңлеҗамал, башын артка ташлап, авызын ачып, йоклап китеп бара иде инде Бу шау-шуга кинәт уянып кипе дә, миннән көләләр, ахрысы, дип. каударланып, җилкәсенә шуып төшкән яулыгын рәтләргә кереште Алдында яткан бәйләме — идәндә, ә йомгагы. әллә кайларга тәгәрәп, күптән инде песи баласына уенчык булган иде Миңлеҗамал тиз генә бәйләмен күтәреп алды да йокы аралаш ялгышып бишинәнең күзәнәкләрен тартып чыгарып, шуны җыярга тотынды Ул монда бүген кул эше белән генә килмәгән, ире Миңлебайны да иярткән иде Өйал- дыннан анысының бертуктаусыз турыга кычкырып көлгәне ишетелеп торг иде Миңле кушымчасы тагылган кешеләр күп безнең авылда Миңлегөлләр Миңлебикәләр генә дә әллә ничә Хәтта бер Миңлерафаел да бар Ә менә Миңлебайлар икәү Берсе Гатин Миңлебай, ә икенчесе Миңлеҗамалның ире Миңлебай Күп чакта аларны «миңсез» генә —берсе Гатин Бай дип. икенчесен Шыр Бае дип йөртәләр
Шыр Баена рәхәт! Шыр —теләсә кайсы яктан шыр Шыр ялангач шыр ялганчы, шыр ялкау, шыр шаян' Бәлки, «шыр шаян» дип сөйләми дә торганнардыр. тик. «шыр» сүзен ишетүгә, безнең авыллар көлә башлыйлар Койма- сыз-капкасыз булса да—ое бар. ой зче тулы бала-чагасы бар Кыш көннәрендә дә. җәй көннәрендә дә бала-чагалары шыр ялангач Тик ник берсенең чирләп караганы булсын' Йоп-йомыры. төптән юан чыккан бер- сеннән-берсе таза, томырылып торган балалар' Балалары гына әтиләре кебек шыр ачык түгел, йомыкыйлар Ә инде Миңлебайның хатыны Миңлеҗамал—анысы кон буе биләмдә Кул эшен тоткан була ла бөтен <>чны әйләнеп чыкмыйча, өенә кайтып керми Ә нәрсә? Кан ашыгырга? Саварга сыеры юк. пешерергә — ризыгы, дигәндәй
Миңлебай хатыны Миңлеҗамалны күрше авылдан алып кайткан Миңлеҗамалның кияүгә чыкканын ишеткән авылдашлары «Әстәгъфирулла! Шуңа да кияү чыгар икән!» — дип шаккатканнар Ә инде Миңлебай өйләнгәнне белеп, безнең авыллар «Бу Миңлеҗамал Миңлебайга нәрсәләр генә уйлап чыкты икән»?—дип. исләре киткән. Тик. тора-бара, Миңлеҗамалның авылдашлары да. безнекеләр дә аңлаганнар мәхәббәтнең нәрсә икәнен. Чөнки болардан да пар килгән ир белән хатын авылда юк Ул дуслык, ул татулык «Ник моны эшләмисең?» юк. «Кайда йөрисең?» юк Менә бәхетле ир дә, бәхетле хатын. Бәхетнең шундые да була икән аның Унлап бала үстерделәр Балалары да менә дигән Халык алаГрның гайбәтен сөйләми Нәрсәсе гайбәт булсын аларның? Кешегә зыяннары, үзләренә файдалары юк Гыйбрәт инде, бер дә гайбәт түгел Үзеннән-үзе көлә Миңлебай «Мин —туып килүче пролетариат Шуңа күрә, бернәрсәм дә юк минем Бер нәрсә дә кирәк түгел миңа' Киттем бардым шәһәргә —бер күрешеп сөйләшергә зар-интизар булып торырсыз әле!» — ди
Әле бүген Миңлеҗамал да. Миңлебай да ни күрәчәкләрен белмиләр. Үз бәхетләренә нык ышанган алар, шуңа күрә кеше фалын тыңлыйлар
Хөснүрия. Сәмигулла утырырга кушып чыгып киткәннән соң. утырган урыныннан торды да, «Тәвәкәлләсәм ничек булыр икән», дигән шикелле, авылдашларыннан күз карашы белән теләктәшлек көтте
— Җә инде, ялындырма. Утыр дигәндә инде...— диештеләр хатыннар— Безнең өчен шул тикле җирдән килгән кешене тилмертмә Монда син генә түгел, әйдә, әйдә .
Шундый уңайсыз булып китте Хөснүриягә Эш анда гына торса, ул риза Шул тикле халыкны көттерәме соң? Юк, бер минут та көттермәячәк
Хөснүриянең өстендә — кара якалы, билен кысып торган, күз явын алырлык ачык зәңгәр төстәге кышкы пәлтә Үз гомерендә беренче тапкыр киде ул аны бүген Ташкенттагы апасы җибәргән иде Тол да калгач, бердәнбер баласы да үлгәч, Ташкенттагы апасы игътибарлырак була башлады аңар Сырып юрганнар да җибәргәләде Бик мамыклы як икән ул Ташкент ягы. Мондый пәлтәне бәрәңге сатып кына ала алмас иде Хөснүрия Аннан соң, пәлтә киеп кая барсын? Әле монысы да күпме ятты инде сандык эчендә Матур пәлтә. әйтә торган да түгел Мондый кием укытучыларда да юк әле Башында— кәҗә мамыгыннан бәйләнгән, күпереп торган шәл Мамыклы кәҗәсе бар Хөснүриянең. шәлне үзе бәйли Дулкынланудан битләр кызарып чыккан
Хөснүриянең болай, күз камаштырырлык итеп киенүенә фалчылар гына сәбәпче түгел бит! Юк! Мондагы сәбәпләрне әйтә китсәң' Кырыкка да җитмәгән, бөтен күзәнәгеннән бу тикле кочне, бу тикле назны кемнең иңнәренә, йөрәк ялкынын кемнең йөрәгенә түгеп арыныйм икән дип. иңгерәп йөргән чаклары Хөснүриянең Болай булганы юк иде әле Нигәдер сощи айларда йөрәге башына юл куймый башлады Ирләр назына мохтаҗ күңеленең нуры күзләренә бәреп чыкты Башының иләс-миләс килгән чагы иде шул бу көннәр Күңел бит ул. каһәр! Өмет белән күпме яшәтергә була аны Кыш уртасы дип тә тормый икән, йөрәктә кан кайнаса, ашкына күңел' Шуның өчен дә җанына урын таба алмый йөдәде Хөснүрия Нәкъ менә шушы көннәрдә Югары оч Миннисаның кече кызы кайтып төште авылга Ул үзе генә кайтмаган, сабан туйларына чаклы озак дип, яңа киявен күрсәтергә алып кайткан икән Яңа кияүнең уңганлыгы, осталыгы, нәрсә кирәк шуны төзәтә белүе, сәгатьләрне өр-яңа итеп бирә икән, дигән сүзләр авылга бик тиз таралды Нинди генә осталар килсә дә. сәгать төзәтүчеләрнең килгәне юк иде әле авылга Хөснүриянең, үзе әйтмешли, «хан заманыннан» калган, җиз герле, җиз телле, бик матур итеп суга торган сәгате, ничә ел инде, моңаеп эленеп тора иде стенада Шуны гына карап китмәс микән дип, чакырган иде яңа кияүне Хөснүрия Әнә шул сәгатьтән башланды инде барысы да Кем уйлаган ул кияүнең шундый матур, шундый ыспай, шундый тәвәккәл буласын Көтебрәк торса да. өенә ир кеше килеп кергәч, Хөснүрия югалды да калды Кая барып бәрелергә белмәде, әле кунакка урын күрсәгге, әле самавырына барып тотынды. Шул кызулык белән сәгатьне дә алып бирмәкче иде Хөснүрия, тик тукта әле, кая ашыгам, ишектән кермәс борын кешегә эш тоттыралармыни, дип, өенең уртасында басты да калды Калтыранган куллары белән яулыгын рәтләде, алъяпкычын сыпырып куйды Ә тегесе ник бер сүз әйтсен, әллә исәнләшмәде дә инде. Хөснүриянең каушавыннан кызык табып, көлемсерәп, пәлтә сәдәфләрен чишеп җибәрде Күтәрелеп карарга бик оялса да, күзләре очраштылар шул Карамыйча түзә алмады Хөснүрия Әнә шул өтеп алган караштан әллә нишләде дә китте башы! Йөрәге Дерз итеп урыныннан купты бөтен тәне буйлап җылы бер дулкын йөгереп үтте Шулай да, аны-моны сиздермәскә тырышып, ул җәһәт кенә урындык куйды, стенадагы сәгатькә үрелде Әллә ашыгудан әллә башка сәбәптән, кинәт кенә күз алла-ры караңгыланып башы әйләнеп китте Хөснүриянең Янына басың, сәгатьне
алырга дип. ике кулын сузып торган «кияү»нең кочагына ничек килеп төшкәнен сизми дә калды
Башкасын рәтләп хәтерләмәде дә Хөснүрия. Әллә өндә булды, әллә төштә. Бигрәк назлы өермә булып чыкты бу сәгать төзәтүче' Алар сәгатьне дә. вакытны да оныттылар
Нәрсә булды соң әле бу? Нишләтте мине бу кеше? Йомшаклыкның чи- о генә чыкканмын икән Җебегән! Беренче килеп кагылган ир каршысында х шулай мәлҗереп төш инде Уф, үләм! Тагы нәрсәләр төзәттерәсем бар 2 микән?!—дип уйлады Хөснүрия. 2
Стенадагы сәгать, кслт-келт йөреп, өйгә җан кертте Тавышлары җыр = кебек Кай арада төзәтте соң ул аны? Тик «кияү» чыгып киткән иде инде «Әй - ходаем, тагы кемнәрнең сәгатьләрен төзәтеп йөри микән?»— дигән. < көнләшүгә охшаш бер нәрсә чеметеп үтте Хөснүриянең йөрәген. Ул идәнгә i ишелеп төшкән «Ташкент юрганнарын» мендәрләрне сәкегә күтәреп өйде дә. J инде ничә айлар кулы кагылмаган сандыгын ачты Буйлап салынган көе иң X- өстә яткан, әле бер генә тапкыр да киеп салмаган кара якалы зәңгәр 2 пәлтәсен кулына алды Пәлтәсен кочаклаган көе. сәкедәге мендәрләргә, сте- = надагы сәгатькә карап алды да. йөзе белән капланып елап җибәрде «Нәрсә 7. бу? Бәхетме, бәхетсезлекме? Барам әле фалчыга1»
Әнә шул сәгать төзәттергән көн иде ул Нафталин исләрен аңкытып. < Хөснүрия фалчы каршысындагы бүкән өстенә килеп утырды
— Исемең?—диде фалчы
— Шәфыйкова Хөснүрия =
— Исемеңне генә әйт инде, фамилиясе нәрсәгә?—диделәр төрле яклап = — Хөснүрия инде, Хөснүрия! 3
Фалчы озын бармаклары белән калын китабының битләрен актарырга ? кереште Бер бит. ике бит. өч бит Дәшми фалчы Бары елмая гына - Хөснүрия әле фалчының йөзенә, әле китап битләренә карады Их. язуын та- * ныса! Менә бит. монда гына, якында гына язмыш хәбәре
— Китабың минем турыда бернәрсә дә сөйләмимени, ник әйтми- = сең?—диде түземлеге беткән Хөснүрия
— Башында фикерләреңнең чуалган чагы. ахры.—диде фалчы, тагын бер = битне ачып — Тормышың турында уйла
— Энекәем! Минем тормышым турында мин уйламый кем уйласын?' Бер башыма мең исәп! Әйт инде бер генә сүз!
— Ялгыз яшисең икән
— Яшим шул ялгыз шул... аны белер өчен генә фал ачтыру кирәк булды микән
— Бар әле, өеңә кайт,—диде фалчы, аптырап—Озак итеп уйла да. яңадан килерсең Акчаңны кире ал Бәлки, яңадан киләсең дә килмәс Бар бар. туры өеңә кайт
Хөснүрия коелып төште. Фалчының акча сузган кулына борылып га карамады Беркемгә дә күтәрелеп карамый тиз генә урыныннан горды да. башын аска игән кое. өйдән чыгып китте Ишегалдында торучы яшьләр, алар- дан да бигрәк юк-бардан кызык табып, ихахайлап көлгән Миңлебай яныннан йөгереп диярлек үтеп китте Урамга чыккач кына, «уф алла'» дин. авыр сулап куйды, әкрен генә өенә атлады Капка төбенә килеп җиткәч, башын күтәреп караса., ни күзләре белән күрсен —каршысында сәгать төзәтүче «кияү» басып тора иде! «Үләм' Бу кешенең безнең капка төбендә торганын кайлардан белде микән бу фалчы?» — дип, Хөснүриянең исләре китте
Нишләп белмәсен, фалчы бит ул шуңа күрә дә Әле ул аңар күп нәрсәләр турында әйткән булыр иде Әйтә генә алмады Чөнки Хөснүриянең башындагы фикерләре чуалып, зиһене таралган чагы иде шул Фалчы түгел, Хөснүрия үзе дә очына чыга алмады ул фикерләрнең Турысын ярып салырга авылдашлары алдында әллә кызгандымы инде Хөснүрияне? Әгәр дә кызганмаган булса, ул аңар «Озак тормас синең ул сәгать тө з,.гүчең китәр, ләкин сине бәхетле итеп китәр»,—дип, әйтер иде Чөнки Хөснүрия ул вакыйгалардан < <>ң менә дигән бер малай алып кайтты Әллә бәхете булды әллә бәхетсезлек? Бәхеттер, мөгаен Авыл халкы «Бер оямы да бетте бүгенге көндә Хөснүриянең таянычы бар күп хатыннарга тәтемәде әле ул бәхет»,—диде
5
Хөснүрия апа чыгып киткәч җыелышкан халык шып булды Фал ачтырырга дип бик ниятләнеп килгәннәрнең дә күңеленнән шик сыман бер нәрсә үтеп китте «Булдыра алмый ахры Хоснүриягә дә әйтеп бирә алм-нач инде Аңар фал ачу өчен дә зур күрәзәлек кирәк микәнни? « Шулай дин уйса
салар да, фалчыны тыңларга дип, бик ныклап җыенып килгәнгә күрә, кымшанучы булмады
Шулвакыт, өй эчендәге тынлыкны бозып, киерелеп ишек ачылды, авызы колагына җиткән Миңлебай килеп керде:
— Әллә барысына да борыч кыстырып чыгаралар инде,—дип авызын ерды ул—Хөснүриягә бәхетнең ат башы чаклысын тоттырдыгызмы әллә? Чак бәреп екмады' Әй, монда мин генә юк икән! Тыңлыйм әле азрак, миңа да акыл кермәсме?
— Син генә җитмәгән идең шул,—диде Миңлеҗамал назлы тавыш белән.— Мин эш белән утырам, өйгә кайтыр идең...
— Бергә кайтырбыз, карчык, култыклашып,—диде Миңлебай—Кая. кем чираты, бер тыңлатыгыз инде Әйдә әле. Шәрифелтти, кунычыңны капшап утырма Син олы кеше, көттермә кешеләрне, яшьләргә төн җитәрлек
— Юк, юк. мин бернәрсә дә белмим,—диде Шәрифелтти.
— Синнән сорамыйлар, ул үзе әйтә, утыр әнә шул бүкәнгә
— Юк, юк әнә Хәбибҗамалдан сорасын Ул зиһенле, ул ир белән торган кеше
— Фалчы бит бу Кая килгәнеңне оныттыңмы әллә? Авыл сәвите түгел монда Бар инде, ялындырма,—диде Миңлебай, хатыннарга күз кысып — Нәрсә ишетергә кергән идең соң?
— Нәрсә ишетергәме —дип. мүкәләп урыныннан торды Шәрифелтти— Ат булып җигелдем, сыер булып савылдым, көпчәк булып тәгәрәдем, дөнья кудым Дөнья мине тотты, мин дөньяны тота алмадым Оҗмахлы буласың дисә, башка бернәрсә дә кирәк түгел...
— Оҗмах төбе саклаучы фәрештә дип белдеңме әллә син аны? Бәлки, хур егетләре турында сорарга килгәнсеңдер, ә?
— Әстәгьфирулла диген!
— Өчлегең бармы соң?
— Нәрсә дисең?
— Өчлексез туган анасына да ачмыйм дип әйтә ди..
— Әстәгьфирулла! Хәзер, хәзер, кая соң үзе...
Шәрифелтти, ашыга-ашыга, оек кунычын капшарга кереште.
— Еракка яшерсәң, якыннан алырсың. Кунычтагы — кулда, куендагы—юлда... Өчлекме бу?
— Шул инде, шул! Кулына тоттыр.
— Ничек дисең?
Акчага кагылышлы сүз булганда Шәрифелттине дөм саңгырауга әйләнә дигәннәр иде, дөрес икән
Ниһаять, кунычта ятып, тасланып беткән өчлекне калтыранган куллары белән фалчыга сузды.
— Билмиллапирахманиррахим...
— Исемең ничек?
— Исемемне әйтегез әле, оялам,—диде Шәрифелтти, шәл очы белән авызын каплап
— Бар икән мулла кызы,—диде Миңлебай шаркылдап—Шәрифел аның исеме. Шәрифел
Белмим, нәрсәләр сөйләгәндер фалчы Шәрифелттигә, анысын мин ишетмәдем, йоклаган идем инде. Ләкин Шәрифелтти турында мин фалчыга караганда да күбрәк беләм Чөнки безнең күршедә генә яши ул Мин белә башлаганнан бирле, безнең өебезгә генә орынып, юан кәүсәле шомырт агачы үсә Шәрифелттиләр шомырты Безнең киртәнең теге ягындагы бәрәңге бакчасы да — аларныкы Ә заманында шул шомырт агачы кырыенда калай түбәле, әйбәт каралты-куралы бай гына йорт та булган «Шәех алашасы» дип йөртелә торган, авылга бер дан атлары да булган аларның Бу гаилә турында гыйбрәтле бер вакыйганы онытмый авыл халкы...
Күптән булган бу хәл. Матур, җылы язгы көннәрнең берсендә, ул вакытта әле япь-яшь. сыгылмалы шомырт ап-ак чәчәктә утырган вакытта, бер хәерче керә Шәрифелттиләргә Яшь килен Шәрифелтти мичтән ипи чыгарып йөри икән Идәнгә, ярты өйне алып, орлык бәрәңгесе өелгән, кояшта күзәнәкләрен тутырып ята Шәрифелтти ишек тавышына башын күтәреп караса. бусагада оер ир кеше басып тора икән Ян ягына капчык аскан Тез башына чаклы төшеп торган күлмәге киндерә билбау белән бәйләнгән, аягында чабата Бер дә мөселман кешесенә охшамаган булган бу хәерче Шәрифелтги. сәке өстенә тезгән ипиләренең өстенә тастымал ташлаган да, барлы-юклы урысчасы белән кулын селтәп
— Нету, нету, бар, бар, юлыңны кара,—дип, гомердә халыкта булмаганны, хәерчене буш кул белән куып чыгарган
Артыннан карап карыйм әле дип, ишегалдына чыга торган ян тәрәзәгә килсә ни күрсен! Теге хәерче, утын яра торган бүкән өстенә утырган да,
кул аркасы белән бәддога укып утыра имеш «Әй ходаем' Хараплар гына булдым. Хозыр Ильяс булган бит'» — дип. Шәрифелтти ипи кисә башлый Башка берәү булса, бөтен ипи күтәреп йөгерер иде Ә ул ипи кискән арада исә Хозыр Ильяс юкка да чыга.
Бәддога озак көттерми Шул ук төнне боларның бөтен авылга дан булган атларын, аякларына чабата кидертеп урлап чыгалар Хәерчеләр. Хозыр Ильяслар. ат караклары бик күп булган замана бу Ул заман аерым хуҗалык ва- . кыты була, һәркемнең аты үз кулында Атлары урланып ике-өч көн «ах-вах» < килгәнче, бик яман ут чыгып, бернәрсәләрен дә коткара алмыйча, үзләре эч- з ке күлмәк-ыштан белән калып, яналар болар Үзләренә дә. аркаларына кап- ~ чык асып, кешегә өйдәш булып керергә туры килә Нигезләрендә шашынып 2 үскән шомырт агачы гына кала Аннан авыр еллар башлана Өй салырлык = рәтне берничек тә юнәтә алмыйлар Кызы кияүгә чыгып, малай табып, әйбәт * кенә яши башладык дигәндә, сугыш башланып китә Шәрифелттинең кияве з сугышта ятып кала Карты да гүр иясе була Болар, өч кисәк—аналы-кызлы һәм кызының улы белән — тормышның ачысын да, төчесен дә татыйлар 5 Башка урамдагы берәүләрнең мунчасын өй итеп, оныгы үсеп кеше булганчы. = шунда гомер үткәрәләр Ләкин шомыртлы бакчаларын ташламыйлар Әле 5 болары мин туганчы булган хәлләр Ә менә мин белә белгәннән бирле шул £ бакчаларына бәрәңге утырттылар, ә Шәрифелтти шомырт агачын саклады J һәр яз саен, шомырт чәчәк атуга, күрше урамда яшәгән Шәрифелтти. таякка * таянып, чайкала-чайкала килә торган иде дә, шомырт төбенә утыра торган иде Шомырт агачына бала-чаганы якын да җибәрмәде Чәчәген генә түгел « яфрагын да өздертми иде Ә инде шомырт җитлегә башлагач, әйткән дә юк' “ Яшь чагының, матур тормышының бердәнбер истәлеге булган бит аңар шо- х мырт Бәлки, ул аның төбендә утырган чакта фани дөньяны гына түгел. = ахирәтне дә уйлагандыр Бала-чагалардан шул шомыртны саклауны саваплы „ эшкә чутлагандыр Торган өенең шушы шомырттан ерак буманы өчен уз- * үзен ачуланып, үз кайгысына үзе күмелеп утыргандыр Кем белә бит? Шо- * мырт аның бердәнбер куанычы, иң соңгы байлыгы булгандыр Курка идек ♦ без Шәрифелтгидән Ул югында шомыртка үрмәләсәк тә. анЫ күрүгә кычыт- “ каннарга чагыла-чагыла. бәрәңге бакчасы буйлап, бәладән ераккарак йөгерә » идек
Белмим, фалчы нәрсәләр әйткәндер Шәрифелтгигә «Оҗмахлы була дисә, башка бернәрсә дә кирәкми», —дигән иде Урыны оҗмахта булсын Шәрифелтти дөньяда юк инде
6
Лампада керосин бетеп, ялкыны сикерә башлагач кына таралганнар кичә фалчыга килүчеләр
Ә иртән буранлый башлады Әти белән әни җибәрмәделәр фалчыларны
Бүген мәктәптә мин дә фалчы булдым Тәнәфес вакытында, класс журналын алып, барысына да фал ачтым Шуның аркасында эләкте дә соң үзем.. Башта фал ачу бик шома барган иде Берсенә, укытучы булачаксың дидем икенчесенә, читкә китәсең, дидем Сөендердем барысын да Тик менә Рәфкатьнең журнал тулы икеләрен күреп, күземне классның сөремләнеп беткән түшәменә терәп, фалчы тавышына охшатып
— Быел күчми каласың икән Икелеләрең җибәрми сине бишенче класска Эчке тәртип кагыйдәләрен белмисең икән —дип кенә башлаган идем, ул
— Менә сиңа эчке тәртип, менә сиңа тышкы тәртип—дип салды да җибәрде Авыртса да. тамчы да еламадым Мин дә тик тормадым журнал белән бәрдем башына Икеле капчыгы' Әйтерсең, аның начар укыганына мин гаепле .
Мәктәптән кайтканда фалчы хатыны белән әни өстәл янында сөйләшен утыралар иде Эченә җылы керү генә түгел, күңеле дә йомшаган иде ахры бу апаның Кичә авызын ачып бер генә сүз дә әйтмәгән иде Сөйләшә белә икән үзе Мин дәресләремә утырган булдым, ә колагым — аларда
— Үзең әйтмисең, китеп барсагыз, исемегезне дә белми калырбыз инде.—диде әни
— Исемемме Ноябрина исемле мин
— Ничек дидең?
— Ноябрина Кызык бит, әйеме?
— Кызык дип инде, —диде әни — Исем булгач яраткан да ябышкан инде Исем дигәннән, минем үземә исемем бер дә ошамый иде Hint, чакта Мәүҗидә' Шул да булдымы исем ди торган идем Бервакыг шулай бер хатын белән танынггым базар юлында Исемемне сорагач -Гүзәл- дигән булдым
Исемегез бигрәк матур икән, ди теге хатын, ә минем исемем Мәүҗидә, ди Аптырап калдым «И-и, адашлар икән бит без»,—дидем дә, әйтеп бирдем инде Мәүҗидә икәнлегемне Әнә шул хатын акыл өйрәтте үземә Исемем ямьсез булганга гына Гүзәл дип әйткән идем дигәч «И 'Мәүҗидә җаным, безнең исем Коръәнгә язылган бит ул, нишләп ямьсез булсын!» — диде
— Ә минем исемне әни кушкан Җиденче ноябрь көшге i уганмын мин Әни партия эшендә эшләгән ул вакытта Әби үлгәнче әйтте «Исемеңне генә күтәрә алмадың, шуңа күрә чирләшкә булдың»,—диде Минем чирләү исемнән түгел инде анысы, тумыштан Күзеңдә миң бар дип, әби, Миңленоябринә дип йөртсә дә, файдасы тимәде. Чәчемне күрсәтим әле мин сиңа.
Ул. безгә кергәннән бирле салмаган яулыгын чишеп җибәрде дә, курчак чәче кебек ап-ак ике толымын түшенә салындырды
— Нәрсәдән агарды бу чәчләрең,—диде әни, шаккатып.— Шундый ак чәч буламыни яшь кешедә? Юләр кеше әйтмешли, әллә үз толымың түгелме?
— Үземнеке, Мәүҗидә апа. Тумыштан шундый. Альбинос чире диләр аны Минем тәндә кара төсне күрсәтә торган матдә юк икән. Күзләрем дә начар күрә минем шуның өчен.— Ул, менә карагыз дигән шикелле, күзләрен зур ачып, кечкенә сәдәф кебек төссез күзләрен тутырып әнигә карады—Ак каргалар турында ишеткәнең бармы? Бәлки, күргәнең дә бардыр?
— Әллә инде...
— Әнә шул ак карга инде мин. Исемем белән дә, җисемем белән дә. дигәндәй
— Ә бу фалчыны каян таптың соң?
— Сукырлар клубында танышкан идек Кызлар белән симәнке чиртеп тора идек клуб каршында, килде дә. кызлар, сыйлагыз әле. дигән булды Симәнке соравы бер сәбәп кенә булгандыр инде Ноябрина, ди миңа, шушы адрес белән илтеп куй әле мине
Озата киттем инде Гел елмаеп сөйләшә, йомшак тавышлы Начар кеше түгелдер, дип уйлыйм Миннән күпкә олы булса да, өйләнешик дигәч, риза булдым да куйдым.
— Әти-әниең бармы соң синең? Алар турында берни дә әйтмисең Алар нәрсә диделәр?
Ноябрина апа. беркавым дәшми торды да:
— Утыз җиденче елда икесе дә бер-бер артлы үлеп киткәннәр. Сыеныр кешем —картаеп беткән бер әбием иде Авыр туфраклары җиңел булсын Язмышны сынау иде инде бу Язмышны сынамыйлар икән аны Күпме сайласаң да. язмыштан узмыш юк Кайчагында үкенәм. ә кайчагында сөенәм моңар ияргәнгә Әйбәт кеше ул. Аның да беркеме юк Яраткан кешесе булган аның Ә сукырайгач, беркемгә дә кирәге калмаган Әби дә аны «сукыр» дип кенә карады «Сукырга таяк булганчы, күзлегә маяк бул!»—ди торган иде Күңел күзе бар аның Сабыр кеше ул Исеме дә Сабирҗан бит аның Миннән башка ияртер кеше тапмас идемени? Менә күпме йөрим инде мин аның белән, ничә ел бергә яшибез бер генә тапкыр да миңа фал ачканы юк аның Әллә ташлап китәр дип курка инде Нишләп ташлап китим инде мин аны Беркем дә көчләп бирмәде бит, үзем теләп бардым.
— Аның сукырлыгы нәрсәдән соң? Синең кебек тумыштанмы, әллә чәчәктән калганмы?
— Юк. тумыштан да түгел, чәчәктән дә түгел. Әле яшь чагында Донбасс якларында шахталарда эшләп йөргән ул. Шунда ниндидер бер фаҗига булып, ташкүмер астында калган. Өч көннән соң гына казып чыгарганнар Шунда су-кырайган да Әнә шул вакытта барлыкка килгән инде аның күрәзәлек сәләте Яраткан кешесен дә шул вакытларда югалткан булырга тиеш. Сабирҗан бу турыда сөйләргә бер дә яратмый
— Торырга өегез бармы соң? Әллә гел шулай йөрисезме?
— Почмагыбыз бар инде Азрак акча эшләп булмасмы дип чыккан идек Кая ул! Аның холкы белән Күбесен бушка әйтеп йөри Пенсиясе юк дисәң дә ярый Тик бу юлы бер дә күңеле тартмый чыкты бу якларга Юл шулай төште инде Очрашмаска ант_иткән кешем бар иде. аралар якыная, дип сөйләгән иде урманда юл тапмый йөргәндә Нишлисең бит, яшәргә кирәк Эшли торган җирдә дә бик аз түлиләр
— Нинди эштә эшләде соң ул, күрмәгәч дим инде?—диде әни.
— Эш бетәмени Сукырлар өчен дә бетми эш Чыпта үрә идек, менә чыгып киттек әле Ул юкә тузаны бөтен үпкәләрне тутырды Аның үпкәсе болай да таза түгел Ничә ел шахта тузаны йоткан бйт әле ул...
Ишегалдында капка келәсе тавышына тәрәзәдән карасам, күршебез Айсылутги кереп килә икән.
— Әйдә, әйдә, Айсылутги,—диде әни, өй ишеген ачып—Әле нишләп керми микән, дип тора идем.
— Исәнлектә ятасызмы?—диде Айсылутти—Әле, Мәүҗидә. кунакларың китмәгән икән Үземә ала алмадым шуңа эчеп пошып кердем әле Безгә чәй эчәргә булса да кереп чыксыннар, дигән идем Шикәрем дә бар. әче камырдан көлчә дә пешергән идем
— Белмим инде, Айсылутти Фалчы үзе ишегалдында Минем дә ашым өлгерергә тора. Кара әле. нигә әле син фал ачтырмыйсың? Үзеңне булмаса. Санияне каратыр идең? Ул торфларда, юл эшләрендә күпме интегәсе бар микән аның?
— Әй. Мәүҗидәкәем.. хаты килде әле Саниянең* Кичәдән бирле кулдан төшергәнем юк. Тагы бер укып бир әле
— Карточкасы юкмы?
— Бу юлы җибәрмәгән. Укы әле, укы
Сәламне укый башлауга ук, Айсылутти еларга тотынды «Сезки минем өчен кадерле булган әти белән әнигә, безки сезнең өчен дә кадерле булган кызыгыз Саниядән, бик сагынып, бик күп сәлам »
«Сәлам соңында,—дип дәвам итте әни укуын,—минем хәлләргә килсәк, сезнең хәер-догада, аллага шөкер Үземә ялтыравыклы эрҗинкә итек алдым Сезгә посылка салдым Эшем авыр түгел, кайгырып ятмагыз »
— Эшем җиңел дигән булган җиңел буламы соң Авызыннан озеп, посылкалар салган була, балакаем. Әле ул җибәргән шикәрем дә бар Мине жәлли инде,—диде Айсылутти. күз яшьләрен сөртеп
— Әле җыр да язган икән.—диде әни алга таба укып.
— Хат саен җыр язмый калмый,—диде Айсылутти — Йә, укы инде, миңа карама Мин кичәдән бирле елыйм
Әнә килә автомобиль.
Төягәннәр торбалар.
Үзең монда, анаң кайда.
Дип кычкыра торналар
Айсылутти. ике куллап, чытырдатып хатка ябышты
— И Мәүҗидә! Ник бәгырьләрне телгәли микән бу бала’ —диде ул өзелеп—Миңа, бит ул торналар «Үзең монда, балаң кайда-а » дип кычкыра Урман кисүгә йөреп интекте яшь башларыннан Тагын, юл эшенә дип алып киттеләр-- Кара кул инде. Хәбри Үземне төрмәләрдә череткән иде. хәзер бала интегә Ул язып бирмәсә. монда да эш бетмәс иде әле
— Бетермә үзеңне. Айсылутти, —диде әни, аны юатып—Ул бит яшь кеше. Рәхәтен дә күрер әле. бәхетен дә табар. Фал ачтырып кара әле Үзеңә булмаса. Сания өчен ачтырып кара Ачтырмасаң. тыңларга кер. ичмасам Күңелләрең ачылып китәр
— Әй. сөйләмә син Кеше фалын тыңларга, дип. миннән башка да өең тулып килгәннәр, дип ишеттем Исем сорап фал ачучыларны күргәнем бар минем Йөрәгемә ярамый . Әле һаман да колак төбемдә яңгырап тора «Исемең, фамилияң? Йә, сөйләп җибәр әле. колхозның социалистик мөлкәтенә кул сузарга ничек батырчылык иттең сии?1» Ул вакытларны искә төшерсәң Сания — үсмер бала Мин төрмәдә чакта үлгән Шафигуллам— бишектә Баланы басуга арбага сАлып алып барам, тартып алып кайтам Шуның мендәре астына бер генә учма башак уып салган идем Ачлыктан бит Кемдер шуны Хәбригә җиткергән Эштән кайтуга, тентү белән керделәр Эзләделәр эзләделәр, тапмадылар. Инде, аллага шөкер, ходай саклады дип тора идем аяк башына карап сөйләшә торган Хәбри. идәндә бер бөртек арыш күреп алган Бер бөртек бит ул. бер бөртек! Найлардан ияреп кермәс* «Берсе булгач, моның иптәшләре дә булырга тиеш*»—дип яңадан эзли башладылар Бала мендәре астыннан яулыкка төрелгән теге бөртекләрне тартып чыгаргач, сы- гылыплар төштем Үземнең тагы авырлы чак Ул бала төрмәдә туды да үлде Хәтерлисеңдер инде Ике ел утырып кайттым бит Төрмәдә дә ачлык «Ерак китә алмассың, бар. тамагыңны туйдырып кайт!».—дип хәер сорашырга чыгарып җибәрәләр Ерак барып буламы соң Аяклар шеш Соңгы айларымны йөрим Шулай хәер сорашып йөргәндә бер өйнең капкасын кактым Керсәм хуҗа хатын ишегалдында, ат тизәге кушып тавыкларга бәрәңге төеп утыра Минем хәлне күрде дә. рәхмәт төшсен аңар, хәзер, ипи алып чыгам дип өенә кереп китте Нинди ипиле йорт булгандыр инде ул заманда, белмим Ул өенә кереп киткәч, ялгаш кырыена чүмәләдем дә. тегенең тавыкларга дигән бәрәңгесен, тизәкләреннән аерып, ашарга тотындым Онытылырлык мени ул? Ә син фал ачтыр дисең Мин күргәннәрне эт тә күрмәс Фалчылар дигәч, әнә шул хәлләрне тагы бер кат уемнан кичердем дә ник кертмәдем микән боларны. дин төне буе йодламадым Керсеннәр әле безгә Көлчә белән чәй эчертермен
Айсылутги бик каты чакырып, чыгып киткәч, әни күршеләрне мактарга тотынды .
— Күрше ходайдан инде ул.—диде.— Бернәрсә дә эшләп булмый. Бәхетең булса, әйбәт күршеләр бирә ходай, бәхетең булмаса — бер дә үпкәләрле- ге юк Кемгә үпкәлисең? Үпкәләп кенә эш бетми, дөнья көтәргә кирәк бит Минем үземә калса, аллага шөкер, уңдым күршеләрдән. Ничә еллар инде, ике як күршеләребез белән дә камь-мәмер. тату яшибез Тик шунысын да әйтергә кирәк, дөнья булгач, төрле хәлләр дә булгалый, кара мәчеләр дә юлны аркылы чыккалый Тик. олы сүз итеп, авыз тутырып, безнең күршеләр «ай-һай» дип әйтерлек түгел. Бер күршемә карап фикер йөртсәм, икенчесенә карап шөкер итәм Бер күршемә кереп үзем акыл өйрәнәм. икенче күршемә кереп, түкми-чәчми, акылны үзем өйрәтәм Кешенең бәхете эш белән генә түгел бит ул. Аркылы аяклы бул. җебегән бул. тик бәхет кошың башыңда булсын. Күршем Гөлсирә турында әйтәм. Бәхет кошы башында булмый ни. күршесендә мин бит аның Үзе дә әйтә, ярый әле күршемдә —син. син булма- саң, гомердә дә шушы Суык урамда гомер кичермәгән булыр идем, әтиләр нигезендә әйбәт иде безнең тормыш, ди Әтиләр тормышында минеке дә әйбәт иде ул Ә безнең урамга нәрсә булган? Суык урам дигән булалар да. шул урамның файдасын ник берсе ачып салсын! Бакча артында гына урман, урман белән бакча арасында менә дигән басу. Нинди генә иген чәчмәсеннәр —бакча башында булгач, ничек тә йокмый булмый инде Бәрәңге чәчсәләр—утау чүбе җыясың, арыш басуы итсәләр — камылын чабасың. Шул басуга бер-ике адым гына керерлек итеп, бакча башына бозавыңны арканлыйсың Кайчагында, әнә шул бозау аркасында, тавышланган төсле итеп алган булабыз Гөлсирә белән Тавышлану түгел инде. Гөлсирә ирен жәлли. Чөнки Гөлсирәнең ире Касыйм пәләвәй булып эшли Менә, ишеттеңме инде, күршебездә шундый, урындагы кешеләр безнең. Урындагы кеше — урамдагы кеше, дигәндәй, монысы — урында булса да — урыны ат өстендә, мендәре арты астында «Касыймның бүсере сезнең уҗымга чыккан мал-туарны куып кына чыкты»,—ди Гөлсирә Бозауның муенына муенчак салсаң да. казлар муенына муенчак кидертеп булмый шул Казларның чайка- ла-чайкала басуга менеп барганнарын Касыйм күреп кенә ала да
— Кө-ө-өш! Мур кыргырлары! — дип, бер-ике чакрымнан күкле-яшелле тавышы белән кычкырып җибәрүе була, тәрәзә пыялалары зеңләп кала Астындагы аты өркеп. Мунчала күперенә чаклы дуамаллап алып китә үзен Астындагы мендәре, җан-фәрман чапкан чакта төшеп кала да. урамнарда мамык бураны күтәреп, бөтен дөньяны каплый Каһәр төшкән казлар, таныйлар бит шуның тавышын! Шул минутта, барган юлларыннан кире борылып, мәтәлә-кадала кирегә йөгерәләр, шыбырдап елгага коелалар. Нинди бүсер чыдасын аңар!
Энекәем' Айсылутги тагы кереп килә. Ноябрина. бар инде. Сабирҗан абыйны ал да. кереп чыгыгыз, күңеле булыр күршемнең Ә мин хәзер. Гөлсирә әйтмешли, токмач басып, токмач кисеп токмач салып аш пешерермен
Әни. Ноябринага авыз ачарга да бирмичә, кулына бишмәтен тоттырып. Айсылуттиләргә озатты.
Күрәзәчеләр килгән, дигән сүз таралгач — бөтен авылга бер хәбәр бит ул—һәр кеше үзенең тормышын, башыннан кичкәнен тагын бер мәртәбә күңеленнән үткәрде Өмет дигән нәрсәнең гаҗәеп бер изге, ят кул кагылдырмый торган кадерле нәрсә икәнлегенә тагын бер мәртәбә, күңеленең кайсы төше беләндер сизенде авыл халкы
Сәетгәрәй абый да өмет белән яши. Юк өмет белән, тамыры корыган өмет белән яши. тик ниндидер бер чаткысы сүнмәгәнгә генә калдырмый аны өмет Әнә. ул бүген дә баскычына чыгып утырган Әйтерсең, ялгызлыкны буш өенә бикләп калдырган да. үзе өмет чаткысын алып, көн дә уйлый торган уе аша узган гомеренә кире кайткан «Әгәр дә теге дөньяда, кыямәт көнендә очрашсак. Маһирәдән иң беренче «Син кайсы көнне вафат булдың соң? Мин бит синең хәлеңне белергә килгән идем, әйттеләрме?»—дип сорар идем, дип уйлый ул Бу дөньяда сорый алмаячак. Маһирә апа юк инде бу дөньяда Ә бәлки исәндер, өмет шулай уйландыра Чөнки Сәетгәрәй абый хатынының чирләп ятканын да. җан биргәнен дә күрмәде. Каберенең дә кайда икәнен белми Үз гомерендә өч чакрым ераклыктагы күрше авылны да барып күрмәгән Маһирәнең сөякләре кайсы җир астында ята торгандыр Белми аны Сәетгәрәй абый Ходай насыйп итмәде шул Бер кеше язмышына төшсә дә төшә икән шундый сынау!
Сугышның дүртенче елы. Сәетгәрәй абыйның хатыны Маһирә быел илле биш яшен тутырып, колхоз эше өчен «гудтан» чыгарга тиеш иде Көннәрдән беркөнне аны авыл советына чакырып «Минимумына алты хезмәт көнең тулмаганны беләсеңме?»—дип сорадылар
— Нишләп тулмасын1—диде Маһирә—Бер генә көн дә эштән калганым юк бит, Хәбри балакаем! Закирәне сугышка озатканда да ярты гына көн чыкмый калган идем
— Военный вримедә,—диде Хәбри.—лодырларга юл куйган юк, пнимае- ? тели! Син монда Закирәне китереп кыстырма! з
Хәбринең кычкырмаган кешесе юк инде, бөтен сөйләшү шушы булган- " дыр дип. тынычланып кайтып киткән иде Маһирә өенә Моның белән генә * бетмәгән, әле монысы башы гына булып чыкты Икенче көнне пүнәтәйләр 5 белән килеп, җилтерәтеп, районга алып чыгып киттеләр Сәетгәрәй абый 1 капканы үзе ачып,~ артларыннан кул болгап калды Мәхлук' Ир бул да авыз = ачып бер сүз дә әйтә алма инде' Бәгыреннән күтәрелгән җан ачысы бугазы- ~ на төер булып капланды Алты хезмәт көне өчен дидеме? Пүнәтәйләр белән i кереп' Үзләре ялгышкандыр, башкача булмас Тикшерсеннәр әле Аннан = соң Сәетгәрәй абый үз-үзен тынычландырырга тотынды Анда да кешеләр г утыра бит. дип уйлады ул. Азрак ачуланырлар да. җибәрерләр Шулай ты- * нычланып җиткәч кенә китте Сәетгәрәй абый авыл советына Шуның естенә. < каршысына очраган почта кызы Закирәдән хат та биреп киткәч күңеле гел л күтәрелде аның Әнә шулай, кулына хат тоткан көе килеп керле ул Кара кул Хәбри янына Ләкин хат тотып килеп кергән Сәетгәрәй абыйга Хәбри авы- . зык да ачтырмады о
— Аның эше судта!—диде—Райун хәл итәчәк Совет блачы лодырларга а юл куймый'
— Закирәдән хат бар иде. —диде Сәетгәрәй абый башка яклаучысы t булмаганга, яклаучысына ышыкланган кебек, хатны күрсәтеп
— Кызым сугышта дип. иркәләнеп йөрисе түгел — диде Хәбри. кара ’ пирчәткәле кулын селтәп — Алар сугышта кан түгә пнимаетели. ә болар кан- s са канис, җилкә симертә' Барыгызны бер шалунга төяп озатасы нәрсәләр' ”
Нәрсә әйтсен Сәетгәрәй абый? Бер сүз дә әйтмәде Мөлдерәгән күзләре 2 белән кулындагы хатка карап алды да
— Хатны ничек күрсәтергә соң Маһирәгә? —дип сорады
— Күрсәтәсең килсә, табарсың, райунда дидем бит — диде Хәбри
Шушы сөйләшүдән соң, районга барырга карар кыла Сәетгәрәй абый Ике кон уйлана-уйлана да. юлга әзерләнә ул Биштәренә бер кием оек-чабата сала. Берничә бәрәңге, алабута күмәче пешереп ала Җомга көнне, иртәнге намаздан соң, ходайга тапшырып юлга чыга Районда көнозын буталып йөргәннән соң гына. Маһирәсен Казанга озатканнарын белә Сәетгәрәй абый Казанга! Шул тиклем җиргә! Алты хезмәт көне өчен'
Сәетгәрәй абыйның Казанда булмаганына инде күпме еллар' Бер кеше гомере үткән Герман сугышыннан кайтканда кагылган иде Казанга Барыйммы. бармыйммы икән, дип озак уйлап тормый ул Өен күршеләре ташламас әле Закирәнең фронттан килгән хаты көч өсти аңар Бу хат белән теләсә кайда кереп булачак, дип уйлый Сәетгәрәй абый Шулай булмый мөмкин түгел Фронтга бит аның кызы' Ил өчен сугышып, кан коеп йөри
Бер атна дигәндә барып җитә Сәетгәрәй абый Казанга Йончып ачыгып, каралып, хәлсезләнеп килеп керә Казанда бик тиз таба төрмәне Төрмә ишеге төбендә аның ишеләр байтак була Ул да шул кешеләр янына баса Чираты җиткәч, мунча төннеге кадәр тәрәзәгә башын тыгып Маһирәсен сораша «Солтангәрәена Маһирә!»—дйп кайтарып сорый тәрәзә каршында утыручы Аннары, кәгазьләр актаргалый да «Больницада ята ул. сезнең янга чыга алмый» — дип куя «Иртәгә терелер микән? Җәмәгате мин аның? Закирәдән хат бар иде Авылдан килдем мин әйтегез әле үзенә »—дип инәлә Сәетгәрәй абый «Үлмәсә терелер, иртәгә кил!»—ди теге кеше «Следующий'»--дип кычкыра ул. сүз беткәнлекне аңлатып
Сәетгәрәй абый кая барсын? Соңгы кисәк алабута күмәчен ашый да. шул төрмә капкасы төбендә төн чыга Икенче көнне тагын шул тәрәзәгә күзен тери «Маһирә Солтангәрәенаны күрергә момкинме?» «Кычкырып әйт кем дисең?» «Солтангәрәена Маһирә —ди Сәетгәрәй абый хәлсез таныш белән — Минем җәмәгатем ул « Тәрәзә артындагы кеше ниндидер язуларны караштыра да. башын да күтәрмичә «Юк ул бездә юк'» -дип кычкыра «Бүлнистә дигән идең бит кичә бүген хәле ничек микән?» —ди Солтангәрәй абый «Үлде, бабай, карчыгың, үлде терелә алмады» — ди тәрәзә артындагы хәрби киемле кеше Солтангәрәй абыйның күз аллары караңгыланып башы әйләнеп китә «Ялгыш карыйсыдыр шул арада кеше үләмени Әйбәтләп кара әле Фронтта безнең кызыбыз Хаты бар хаты »—ди ул тәрәзәдән хатны күрсәтеп. «Фронтга» дигән сүздән соң. хәрбинең йөзенә җылы
иңгәндәй күренсә дә, кырыслыгы кимеми «Үлде, бабай, карчыгың, үлде —ди ул ышандырырлык итеп —Менә, бирегә шулай дип язылган...»
Сәетгәрәй абый, тәрәзә яныннан китә дә. төрмә стенасына ябышып бераз атлаганнан соң, аркасын терәп, җиргә чүмәли «Ничек инде? Ясинсыз- нисез... Хәле авыр булган икән Тукта әле, кайчан күмәләр микән соң? Ходай шулай язган икән, нишләмәк кирәк Тукта әле. нигә сорамады соң?» Сәетгәрәй абый, көч-хәл белән урыныннан күтәрелеп, тагын чиратка баса Теге кеше бу юлы шунда ук таный картны «Бабай, әйттек бит инде, үлде карчыгың'» — ди ул, нигә юк белән борчыйсың, дигән кыяфәттә. «Үлүе дөрес инде алайса —ди Сәетгәрәй абый, үзалдына сөйләнгән кебек.— Күмешергә мине дә алыгыз әле » «Рөхсәт ителми, аңлыйсыңмы, рөхсәт ителми. » «Ә Закирәгә нәрсә дип әйтермен,—ди ул, хатны күрсәтеп — Истәлеккә берәр нәрсәсе калмадымы? Күлмәген, яулыгын бирегез, ичмасам» «Үзе белән алып китте күлмәген дә, яулыгын да Тиле карт, кит әле тәрәзәдән! Анда чират җыелган Синең хатын гына дип белдеңме әллә монда?»—дип кычкыра төрмә кешесе.
Үкереп елар иде — кеше күп Аунап, җир тырматып кычкырыр иде —халык карый Ә кызына нәрсә дип җавап бирер ул? «Әниеңне саклый алмадым, диярме? Их, замана »
Хәер сораша-сораша. ун көн дигәндә кайтып җитә Сәетгәрәй абый Казаннан Фронт тикле фронттан Закирәсе дә исән-имин кайта Тик әнисе генә булмый ул кайтуга
Әнә шул уйлары белән угырды Сәетгәрәй абый баскычында Бармады күрәзәчегә Хатынының каберен генә сорамакчы иде. бармады Очрашырга күп калмады инде, дип уйлады ул Түзәрмен. Күпмегә түзгәнне, монысына гына түзәрмен Бармады күрәзәчегә
8
Сирәк эләгә торган чана шууга рәхәтләндем бүген. Ноябрина апа бишек янында бәйләп куйгандай утыра Кич булып килгәндә генә, киез итекләр бозланып катып, суык тырнакларга киткәч кенә кайттым өйгә Никадәр өшегәнемне өйгә кергәч кенә белдем Туңып әрнегән кулларымны кая куеп җылытырга белмәдем Туңдым дип. урамнан елап кайтканны әнинең җене сөйми «Мин куштыммы!»— дияр Җитмәсә, өйдә кешеләр бар. Үзеннән-үзе коелган күз яшьләремне тыеп, шакыраеп каткан итекләремне күтәреп, мыш- кылдый-мышкылдый мич башына менеп киттем Газапларымны күрмәсеннәр, ичмасам Минем болай туңып кайту беренче мәртәбә генә түгел инде Андый чакларда әни туңган кулларымны карлы итекләрем өстенә куйдыртып тора иде Шуңа күрә, карлары эрегәнче дип. үзем белән алдым ул итекләрне мич башына Туңу җелегемә төшкән, ахры, карлы итекләрнең бер генә дә файдасы тимәде Мин аларны аралыкка атып бәрдем дә үкереп еларга тотындым. Күшеккән кулларым орынмаслык булып авырта башлады
— Иркәм, нәрсә булды?—дигән тавышка борылып карасам, янымда гына. кулларын миңа таба сузып. Ноябрина апа басып тора иде Мин дәшмәдем Елавымны дәвам иттем.
— Иркәм, берәр җирең авыртамы әллә?—диде Ноябрина апа ягымлы тавыш белән Аның миңа «иркәм» дип эндәшүенә шунда гына чынлап игътибар иттем. Безнең авылда алай дип сөйләшмиләр
— Туңдым-м,—дидем мин яшь аралаш
— Хәзер җылынасың,—диде Ноябрина апа—Мин аның серен беләм Сал әле яулыгыңны
Ул. яулыгымны салдырды да. минем кызышып янган кулларымны үзенең салкынча куллары белән тотып, чәчем арасына күмде
— Кыймылда, кыймылда,—диде ул —Кашы башыңны Беләсеңме, чәчтә җылылык күпме? Кыймылдат бармакларыңны, кыймылдат Җылынамы? Әйттем бит Тырнагыңа киткән суык
Ул минем кулларымны ике учына алды да битләренә куйды Аның биге салкынча. ә минем кулларым ут кебек яна.
— Җылынганнар бит, иркәм,—диде Ноябрина апа
Кулларым җылы булса да, әрнүе басылмады Күпме утырырга була инде мич башында? Мин. әкрен генә төштем дә, букчамны эзләп алып, тәрәзә төбенә дәрес әзерләргә утырдым Өстәл өстендә фалчы абыйның китаплары тезелеп куелган булганга, өстәл янына барырга кыймадым Фалчы абый әти белән ишегалдына чыккан, ахры, ул өйдә юк иде
Мин дәрес әзерлим Тик кулларым үземне дә, тоткан ручкамны да тыңламый Шулвакыт, кулларның да сызлавын оныттырырлык игеп, башым авыртырга тотынды Әни әйтмешли, бер рәхәтнең бер михнәте шушы була
торгандыр инде. Китаптагы хәрефләр сикергән кебек була башлады, күз алларым әлҗе-мелҗе килде. Тик дәресләрне эшләми ярамый Икеле алсам, фалчыларга сылтарлар тагын Минем чана шууга алар гаепле түгел бит
Беркавымнан соң, ишегалдыннан фалчы абый кереп, үз урынына утырды. Өйгә кешеләр дә җыела башлады. Язмышларын белергә теләп тә кичә өлгерми калганнар күп икән әле.
..Барысыннан да алдан килгән Фаягөл белән Миңлеҗамал, кичәге урыннарына урнаштылар да. кул эшләрен чыгарып, берсе —шәл. икенчесе оекбаш бәйләргә тотынды
— И Фаягөл, ничекләр җитешәсең син барысына да?—диде Миңлеҗамал. Фаягөлнең бәйләгән саен күпереп барган мамык шәлен сыйпап — Кара инде минекен, кичә башлаган оекбаш — кунычын бәйләгән көе. бүген бер күзәнәк тә алганым юк әле. Әллә нәрсә эшләдем бу арада, кичтән кичлегем юк. иртәгесен тора алмыйм
— Әй. җитешмәгән җире җитешмәгән көе тора инде аның. Миңлеҗамал.— диде Фаягөл.— Әле. бу шәл бәйләүләр белән, бер эш тә карый алмыйм Иртән торып, балаларны мәктәпкә озатканнан соң, эшнең кайсы башыннан тотынырга белми аптырап бетәм. Җитмәсә, тәрәзә артында бригадиры кычкыра башлый. Җәй көне эшләп җан чыга, кыш көнендә ял булырмы дисең—кая ул! Әле өйдә генә күпме! Мал карыйсы, ипи изәсе, суга барасы Сөйли китсәң, тавык та чүпләп бетерә алмас «Уф» дип. бер кычкырып куям да, ятам да йоклыйм. Кич буе шәл бәйләгәч, йокы кала бит. көне буе кеше түгел аннары
— Минем дә шулай. Фаягөл.—диде Миңлеҗамал.—Гел генә йокым килеп йөрим. Тамагым ачса — хәлем бетә, тамагым туйса —йокым килә
Болар кырыена Фәгыйлә. Нәсимә, тагын берничә хатын килеп утырды Болары — кичәгеләр Болар — фал ачтыручылар түгел Болар — тыңлаучылар Инде бу хатыннарга, язга чаклы сөйләп, кышның озын төннәрен уздырырга ризык булды Мин өебезгә җыелып килгән бу апаларның сүзләрен тыңласам да тыңладым, тыңламасам да тыңладым. Яратам мин өй тулып кеше килгәнне Дәресләрне әзерләп бетерсәм дә. тәрәзә төбеннән һаман китмәдем әле Тәрәзә пыяласына салкын бизәкләп ясаган «урмай»да минем күзләр Болай игьтибар белән караганым юк иде. бигрәк матур икән бу рәсем1 Киң яфраклы агачлар берсе өстенә икенчесе авып төшкән, алар бәскә төренгән әкият урманын хәтерләтә. Мин хыялым белән әкият урманына кереп киттем Агачлар арасына тырнагым белән сызып юл салдым
Шулвакыт, кояштай балкып, уз өенә кергән кебек, бер генә дә тартынып тормыйча, керә керешкә пәлтә сәдәфләрен җибәреп. Мәликә апа килеп керде...
9
Хатыннар килмәс дигәннәр иде аны Алар инде кемнең киләсен. кемнең килмәсен күптән юрап куйганнар иде Килде Мәликә Нишләп килмәсен ул? Кешеләргә кирәк бәхет аңа да кирәк түгелмени? Аңа башкаларга караганда да кирәгрәк әле ул. Сугышка ирен озатып, кулына кара хәбәр алган бер ул гына булмаса да. Мәликәнең мәхәббәткә тансык йөрәге башкаларныкына караганда ярсурак булып чыкты
Мәликә килеп кергәч, хатыннар утырган почмакта чыж-пыш китте Аларга бер генә дә исе китмәде Мәликәнең Кеше сүзенә «аһ» итә торган булса. Мәликә дә булмас иде ул. Хатыннар ягына кызык өчен генә булса да борылып карамады Мәликә Гәүдәсе зифа, карашы горур, ә елмаюы Әйтерсең. тумыштан ук елмаеп туган Бер генә мизгелгә дә туктамый елмаюдан Аның ачык чыраен күреп, тәмле сүзен ишетеп, ирләр генә түгел, хатын-кызлар да эреп китәләр Аңа ачу саклаган берәр кеше бар микән авылда? Юктыр «Без бит әле. иске булсак та. постау кисәге'» —дип йөргән Мәликәнең әйтсә дә хакы бар Курчактай киенгән ул бүген Башында —чуклы ефәк шәл. Элекке заманнардан калган шәл Күпләрнең сандыгын ачтырган ахры бу фалчы Мәликәдәге шәл авылда башка беркемдә дә юк Анда гына Үзе җиңнәренә чаклы кама куеп тегелгән киң якалы пәлтә кшән Үзе әйтмешли постау пәлтә Иске дип тә әйтерлек түгел Әллә ничә елга бер мәртәбә ген . чыгадыр сандыктан Әллә йөзенә иннек-кершән дә тигән инде Юкгыр. Мәликә аларсыз да матур Кайберәүләр кебек кача-поса ике бит очын чем. теп йөргәне юк Бит урталары болай да алсуланып тора Мәликә турында миләүшә чәчәге белән ләйсән яңгыр тамчылары кушып ислемаи ясый дигәннәре дөрес. ахры Ул керүгә, язгы урманда гына була торган миләүшә исе таралды өйгә
Мәликә, барысы белән дә исәнләште дә. фалчы янындагы утыргычка килеп утырды
— Җүнкәчләрем1 Утырасызмы?—диде ул, ниһаять, кул эшләре белән утырган хатыннар ягына җиңелчә генә күз сирпеп—Миңа да бер җыелып төшегез әле шулай!
— Син кешесез тормыйсың бит. Мәликә апа...— диде Фаягөл төче тавыш белән — г)ле монтер егетләр синдә, әле зелпе җыючылар.
— Миндә монтерларга да урын җитәрлек, сезгә дә Күңелең киң булсын
— Синең күңелеңә. Мәликә апа, бөтен авыл сыя инде, анысын беләбез.—диде Фаягөл, төче тавышына азрак зәһәр дә өстәп.
— Ярар инде, кызлар... Алай каты төрттермәгез,—диде хатыннарның кайсыдыр
Фаягөл Миңлеҗамалның колагына нидер пышылдады да. тегесе пырхылдап көлеп җибәрде
— Фаягөл! Ничә кешенең язмышы керде шәлеңә?—дип сорады Мәликә, хатыннарның көнләшүле-мыскыллы карашларын күрмәмешкә салышып
— Керде инде монда...—диде Фаягөл, бәйли торган шәлен лампа каршы- сына күтәреп Шәл артыннан аның:—Синең язмыштан читен бәйләрмен, Мәликә апа,—дигән тавышы ишетелде Хатыннар тагын бер көлешеп алдылар, бер-берсенә төртеп куйдылар.
— Уф. җүнкәчем, телең!—диде Мәликә апа.
— Синнән өйрәнәбез бит, Мәликә апа!
— Миннән өйрәнмә, җүнкәчем! Минем көнгә ходай калдырмасын.
Хатыннар шып итте Берсенең дә аның көненә каласы килми. Тик нәрсә булган аның көненә? Типтереп яши ләбаса! Бәхет сорап күршеләргә кергәне юк. Үзенеке үзенә җиткән Җитмәсә, китереп бирәләр Артып та китә кай- чакта Артып киткәне сүз булып авылда йөри «Сөйләсеннәр! Арыгач туктарлар әле,—ди Мәликә —Тел сөйләр өчен бирелгән ул Әгәр дә мин булмасам. бик күңелсез булыр иде авылда»
Фалчы әлегә-дәшми. Мәликә апаның әйтеп бетергәнен көтә. Кем килеп кергәнен ул шунда ук сизенде Күзе күрмәгәнгә гомере буе үкенеп йөри торгандыр бу фалчы Ә менә Мәликә апаны бер күреп алып, яңадан сукырайса да, гомерендә дә үкенмәс иде Әгәр дә күзе күрсә, шушындый матур хатынның ни өчен болай ходай күрсәтмәслек тормышта яшәгәнен аңлап та бетмәс иде Тик фалчы бит ул Ул аңлый Күзе күрмәсә дә, фалчылыгы күрсәтә аңа
— Абый, тыңлама алар сүзен,— диде Мәликә.— Китабыңны ачып кына әйт әле әйбәт кешеме мин, начар кешеме?
— Исемең?
— Мәликә...
— Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме?
— Әй. абый җаным! Кая инде безгә! Исме-әгъзамнарны ишеткәнем булса да, укыганым юк шул!
— Фәрештә дигән сүз ул...
Болай да колакларын торгызып утырган хатыннар, фалның шулай башлануын ишетеп, кул эшләрен ташлап, күзләрен боларга текәделәр.
«Нинди сихер микән бу Мәликәдә? Шушы сукырны да үзенеке итте бит!»
— Фәрештәдәй булып туган идек, тормыш әйләндерде шайтанга! —диде Мәликә.
Фалчы китабын ачты. Мәликәгә кирәк җирен бик тиз тапты ул.
— Син бөтен кешеләргә дә яхшылык белән ярарга тырышасың икән Тик кешеләр синең бу яхшылыгыңны аңламыйлар
— Аңламыйлар, җүнкәч, аңламыйлар, абый җаным! Кайлардан килеп чыктың син безнең якларга! Бик дөрес әйтә дигәч, ышанмаган идем, ышаныч бирдең бит әле бу сүзләрең белән
— Синең миңа ышанмаганлыгыңны мин инде син монда килгәнче үк белгән идем.—диде фалчы—Күңеле белән ышанмаган кешеләргә фал ачмыйм мин Тик сиңа ачам Чөнки синең күңелеңдә усаллык, мәкер, көнчелек юк Якты синең күңелең Үзе фал китабы кебек
— Күңелем фал китабы кебек булса да. иртәгәге көнемнең дә ничек башланып ничек бетәсен белмим мин Бер башлагач, әйтеп бир инде, абый җаным, теге монтерлар озак торырлар микән безнең авылда?
— Аларның юлы бу китапта түгел Биредә синең язмыш кына Тик синең язмыш бер дә алар белән бәйле күренми
— Үземә генә сөйлә әле шул китабыңның сүзләрен, җүнкәч.—диде Мәликә, фалчының янына ук күчеп утырып Минем күңелдәгене әйтеп бирә башласаң күземне дә ачырмаслар аннары Үзем шундый булсам да күңелем тулы сагыш-хәсрәт минем Ахирәтем бул әле. абый җаным
Ачы-ачы сүзләр әйткәләсәләр дә, Мәликәне яраталар авылда Ни өчен дисезме? Мин дә шулай дигән идем элек. Ә хәзер белдем ни өчен яратканнарын Авылның ирләре генә түгел, хәтта хатын-кызлары да. үзләрендә булмаган сихри дәрт бөркелеп торганга, көнләшү катыш хөрмәт итәләр аны Аннан соң Мәликәнең ихласлыгы яраттыра Үзендә бер кич уздырып чыккан ирләрнең бала-чагаларын, хатынын, әти-әнисен чын-чынлап ярата башлый о Мәликә Үзе әйтмешли, өе турыннан узган барлык ирләргә дә гашыйк ул ь Сөйләгән кешеләренә әйткәне бар икән аның «Ул ирләр бит миңа бәйрәмгә < килгән кебек киләләр. Әгәр өйләрендә дә миндәге кебек бәйрәм булса, s килмәсләр иде Ә гомер буе башкаларга бәйрәм ясаган кешегә бик авыр 5 яшәве, шуны белмиләр. Шушы ярату булмаса, ничек итеп яшәргә кирәк бу 2 дөньяда Шул яраттыру яшәтә дә мине» ;
Әллә инде сөйләгән, әллә сөйләмәгән бу сүзләрне... Кем белсен. Бәлки. £ уйлап чыгарганнардыр?
— Әллә үземә генә төшәсеңме, абый җүнкәч!—диде Мәликә апа. < өзгәләнеп —Төне буе укыр идек китабыңны. Бәхет дигән сүз һаман чыкмады = бит әле... Өметеңне өзмә, дисең. Өмете өзелми аның, бәхетсезлектән үзәк г өзелә Әнә. алар минем бәхеткә көнләшеп утыралар Көнләшәсез бит. кыз- > лар. көнләшәсез? Оясы туздырылган тол хатыннан көнләшмәгез, кызлар < Тормышымны башлап җибәргәндә, әллә мин бүгенге бәхетемне күз алдымда * тоттыммы? Бүгенге бәхетемне юрадыммы? Әгәр дә бу тормыш мин уйлаганча ' барып чыкса, барыгыздан да бәхетле булачагымны мин ул вакытта ук белә * идем Көнләшмәгез, кызлар, бәхетегезне сакларга өйрәнегез Мин әле кеше о өлешеннән төшкән валчыкларны да бәхет бөртекләре дип йөрим бит Ал- > дыйм үземне Башны ташка бәреп булмый, икән җан изге
Мәликәнең күзеннән аккан яшьләре бите буйлап агып төште дә. алсу ® иреннәре өстендә тукталып калды *
— Абый җаным, әллә алып китимме үземә генә ..—диде Мәликә яшь * аралаш елмаеп.— Ә-ә, монда көтеп утыручылар да бар икән Рәхмәт, абый - сиңа, гомердә дә онытмам.—диде дә. кояштай елмаеп кергән Мәликә кое- » лып-елап чыгып китте
10
Минем әле һаман тәрәзә төбеннән киткәнем юк Өйдәгеләргә аркамны куеп, суык бизәп ясаган урман эчендә йөрим кебек. Бармакларым белән эретеп. тәрәзәдәге киң «Яфраклы» агачларга «алмалар» эләргә тотындым Хәзер инде кулымның туңуы беткән, тәрәзә салкынлыгыннан аларга рәхәт кенә Бер «алма», ике «алма»
Мәликә апа чыгып киткәч, аның урынына, кулына бер төргәк хатлар тотып. Гайниҗамал җәңәчәй килеп утырды
— Улымның хатлары.—диде Гайниҗамал җиңәчәй. кабатлап Ә менә бо- ларын командиры язган Бик әйбәт хезмәт итә. шундый ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә, дигән Тик менә, күптәннән инде, улымның хаты килгәне юк Кайчан кайтыр микән, әйтеп кенә бирсәң иде —Гайниҗамал җиңәчәй. каба- лана-кабалана, хатларны төргәге белән фалчының кулына тоттырды Фалчы нигәдер җиңәчәйнең исемен дә. улының исемен дә сорап тормады бу юлы Китабын да ачмады Хатларны кире җиңәчәйгә бирде дә
— Улыңның юлы бик якында, апа юлга чыккан,—диде — Иртәгә булмаса да. күп тормас, кайтып җитәр
Фалчы шушы сүзләрне әйткәндә, тәрәзәдәге урманым «алмалар» белән тулган иде инде Кинәт куе зәңгәр генә түгел инде (урамга ген караңгылыгы төшкән иде) кап-кара «алмам»ның берсендә нидер ялтырап китте Абау' Нәрсә булды бу!? Мин ул «алма»га тыным белән өрдем дә шул арада бозлана башлаган тәрәзә пыяласын эреттем «Алма»ның уртасыннан, чекерәеп зәп-зәңгер күз карап тора иде миңа «Әни'» —дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым Тик башкасын хәтерләмим Әллә куркудан, әллә чирләп китүдән аңымны югалтып, тәрәзә төбеннән идәнгә егылып төшкәнмен Күтәреп урынга салгач та. күпмедер һушыма килә алмын ятканмын Күземне ачканда, янымда куркынган йөзле әни. фалчы абый, аның хатыны Ноябрина апа утыра иде Ноябрина апа калтыранган куллары белән маңгаемны сыйпады.
— Ут яна —диде ул пышылдап
Өйдә башка кеше калмаган дисәм Өйнең уртасында, аякларын киң җәеп басып, зәп-зәңгәр күзләре белән барыбызны да йотарга әзерләнгәндәй Кара кул Хәбри тора иде Менә кем күзләре булган икән тәрәзәдә'
— Районнан килгән полномоченныйларны кертергә берсе дә риза түгел, пнимаетели! Ә монда җыен килмешәккә урын табалар[
— Хәбри балакаем, Хәбри балакаем —җиңәчәй дә чыгып китмәгән икән, бу аның тавышы — Алла бәндәләре алар, мосафирлар
— Беләбез нинди алла бәндәләре икәнен! Налог түләми-нитми генә халык сыртын кимереп йөрүче килмешәкләр алар!
— Түгел, Хәбри балакаем, түгел, гөнаһлы булма,—диде Гайниҗамал җиңәчәй — Әнә бит. улың кайта, диде миңа!
— Кайтмый кая барсын'—дип акырды Кара кул.—Әллә сугышка озаткан идеңме, ә?
Гайниҗамал җиңәчәй рәнҗеп авызын йомды да. улының хатларын кочагына алды.
— Син хөкүмәт кешесе инде, без надан халык ни әйтсәң дә, синеке дөрес —диде ул. чыгып китәр алдыннан
Каты итеп ишек ябылуга, мин тагы караңгылыкка чумдым. Әллә төштә, әллә өндә булды Баздан ишетелгәндәй, гөрелдәп чыккан тавышлар белән төне буе саташып чыктым
— Кунаклар!—диде Хәбринең мыскыллы тавышы. Беләбез аларның нинди кунаклар икәнен Бу ниткән законсызлык бу. пнимаетели' Налог, заем дисәң, акчалары юк, ә боларга табалар! Мосафирлар, имеш! Районда алар артыннан күптән күзәтү билгеләнгән инде! Шпионнар алар! Немец шпионнары Фал ачарга түгел, мәгълүмат җыярга чыккан алар!
— Кычкырма, Хәбри —диде фалчы абый тавышы—Документлар чиста минем Таныдың бит син мине, нигә һаман кычкырасың Куркытма кешеләрне Балалар йоклый. .
— Син?!—диде Хәбринең гыжлаган тавышы
— Үлде дип сөенгән идеңме?! Үлмәдем мин ул чакта Син бит ул вакытта миңа ярдәм итә ала идең Куркак җан син Таптылар мине забойдан, өч көн үткәч казып чыгардылар Шуны гына әйт әле. Сәгыидәне нигә дип алып киттең син шул чакта?
— Анысы минем эш! Әллә миннән сорау алмакчы буласыңмы?—диде Хәбри тавышы
— Калсын тик бәхетле генә булсын.. кешегә бәхет бирүче кеше син түгел шул Авылдашларыңның фалында да син күрсәткән җәберлекләр.. Берсенә дә синең зәхмәтең тими калмаган
— Мин сезне егерме дүрт сәгатьтә урнаштырыр урын табармын!— дип кычкырды Хәбри
— Табасыңны беләм бер сәгатьтә дә табарсың, синең кул озын Тик көчәнмә, син рәхәт яшәгән сугыш заманалары узды инде Телисеңме, фал ачам үзеңә? Теләмисең, әлбәттә . Тик, барыбер тыңла, бәлки үлем белән тартышканда исеңә төшәр.
— Син миннән алданрак үләрсең әле сукыр тычкан!—диде Хәбри тавышы
— Әлбәттә, үләрмен, тик бит син дә дөньяга гомерлеккә килмәгән Халык өстендә селтәнгән кара йодрыкка төйнәп булмый ул гомерне Курык- мыйм бит мин синнән. Ә син миннән куркасың Миннән курыкма син, уттан курык Әҗәлең уттан синең уттан Картаеп, гөнаһларыңа тәүбә кигереп торырга булмаячак синең Үлгәндә дә, үлгәч тә утта син Тәмуг уты фани дөньяда чакта ук башланачак синең өчен Утта
— Ут яна бит бу бала —монысы әни тавышы — Нишләргә соң? Һаман саташа...
— Каргышың карга башына! Иртәгә үк сыпырт авылдан, атлы милиция чакыртканчы!—диде Хәбри тавышы
Кемдер елый Ә нигә соң минем күзләремдә дә яшь. Бер генә сүз әйтергә дә авызым ачылмый Кем елый соң анда?
— Елама. Ноябрина. елама,—бу бит фалчы абый тавышы —Шушы очрашуны сизеп чыкканмын мин юлга. Ә хәзер кайтып китсәк тә була Кем белә, атлы милиция җибәрсә, немец шпионнары, дип ябып та куярлар Ә без синең белән немецчә бер суз дә белмибез Елама...
Мин әле тагын өч көн башымны да күтәрә алмый, саташып ятканмын. Мин чирдән терелеп торып утырганда, фалчылар бездә юк иде инде Алар икенче көнне үк киткәннәр безнең авылдан Үзләре генә китмәгәннәр —бу хәбәрне ишеткәч, авыл халкы «аһ'» иткән —аларга ияреп Хәбринең хатыны Сәгыйдә дә киткән авылдан
Аларны озатып калмасам да. алар һаман минем күз алдымда Ишегалдына чыгып бакча артындагы урманга карагач, мин һәрвакыт алар турында
уйлыйм. Күз камаштырып җемелдәгән кар өстеннән, бәскә төрелгән ап-ак урманга таба өч кеше баралар сыман Икесе алда, бер-берсенә ябышып атлыйлар. Ә өченчесе артта.. Куып җитәрме ул аларньи Белмим Фалчы абыйның кеме иде ул Кара Кул Хәбри хатыны Сәгыйдә? Бу әле миңа сер. һаман да ачылмаган сер...
Күпме еллар үтте инде бу вакыйгаларга Күптән оныттылар иңле > •> фалчылар турында Авылда да, авылдашларда да үзгәрешләр күп соңгы елларда. Берничә еллар, «мин туып килүче пролетариат" дип иөри торгач, Миңлебай абый бу сүзләргә үзе дә ышанды бугай, бөтен оясын алып, тәки ташлап китте авылны Еракка китмәде—район үзәгендә генә, тик барыбер авылда түгел Фәгыйлә апа да кабат кияүгә чыкмады Малайларын үстереп кеше итте Тормышы ничек кенә авыр булса да һаман җорлыгын ташламый ул. «Шәһәргә» барып урнашкан Миңлебай белән очрашуын сөйләде беркөнне:
— Танымассың син аны хәзер. Өстендә — парочка, аягында — елтырап торган күн итек Сакал-мыек чиста итеп кырылган Аны күрсәң, бер дә «шыр» димәссең Мине күргәч, шундый сөенде аркама аскан ун буханка ипи кулымдагы ике төенчегем белән, «эһ» тә итми күтәреп алды да. зыр-зыр әйләндерә, мескенкәем! «Кит. кит. ташла'» — дим. башлар әйләнеп китте каһәр! «Авыл кешеләре сагындырган бу шәһәрдә яшәп'» —дигән була Жайт, мин әйтәм. кунакка булса да кайт!» «Кайтабыз кайтабыз сабан туйлары гына җитсен әле'» — ди!ән булды. «Әйдә әле үзең безгә кунакка'» — дип кыстый башлады «Әй. авылдаш, ди, хәзер буйнийдә —мал суя торган җирдә эшлим!—ди,—Чиләк тутырып бушлай эчәгесен бирәләр, пешерәбез казан тутырып аш,—ди — Ипине күкрәккә терәп кисәбез рәхәтлеккә чыктык Бездән дә бәхетле кеше дөньяда берәү дә юк,—ди—Миңлеҗамал ашханәгә эшкә керде Үз гомерендә күрмәгән савыт-сабаларны юа хәзер Балалар да үсте Бер кызым кибеттә эшли, икенчесе — кулинариядә Берсенең кулы —майда, икен- чесенеке — маргаринда.— ди—Бик бай яшибез әйдә әле, авылдаш, кунак булып чыгарсың», —ди Әйберләрем авыр, башка вакыт керермен, дип чүт котылдым
Айсылуттиләр дә бөтен гаиләләре белән Себер якларына чыгып киттеләр. Кызлары Сания алып китте аларны Авылда калмыйсыз, интеккән тормышыгыз турында хатлардан укып, йөрәкләребезне бозасыбыз юк. дигән ул Тормышлар да җайлана башлаган иде югыйсә Кара Кул Хәбриләр заманы узган иде Урамыбызның ятимлеге, авылыбызның кителә баруы алардан башланды Шул китүдән бер генә тапкыр да кайтмады Айсылутти Урманнар ны да. басуларны да кабат күрә алмады Сагынуларга ничек чыдады икән, дим хәзер Сагына башласа, төрмәләрдә узган авыр тормышын күз алдына китерде микән? Балалары да кайтмый Әти-әниләренең кабере яннарында булгач, нишләп кайтсыннар
Ә Хәбри Мин авырып ятканда, әллә төштә, әллә өндә ишетелгән фалчының сүзләре дөрескә чыкты
Фалчылар килеп киткән елны ук Хәбрине авыл советы рәислегеннән алдылар Безнең авыл белән күрше авылга бер авыл советы ясадылар да, Хәбрине үзебезнең авылда бригадир итеп калдырдылар Тик бригадирлыкны алып бара алмады Кара Кул Үзе хакимлек иткән заманнарда бигрәк i • сугыш вакытында һәр кон саен тентү белән кереп эштән кайтучы хатыннарның чабата олтыраклары астына хәтле тикшереп, үзеннән тәмам гайрәтен чиктергән Хәбрине халык хөрмәт итмәде Хәбринең элекке -авторитетын, искә алып, халык белән эшләргә тагын бер мөмкин зек бирде җитәкчеләр Хәбрине ферма мөдире итеп куйдылар Тик биредә дә рәте чыкмады эшенең Бозаулары үлде, сыерлары сөт бирмәде сарыкларына бүре ияләште Бу хәлгә үзе дә аптырады Хәбри Тик төпкә җигелеп тарту- аның өчен түгел иде Әнә шул эшендә йөргәндә маллардан тимерәү чире дә йоктырды ул
Врачларга каралып күп йөргәннән соң, аның чирен >лектр тогы белән дәваларга дигәннәр Сукыр фалчының сүзләре дөрескә чыкты Шулай дәвалаган вакытта ток бәреп үтергән Хәбрине Әллә карап җиткермәгәннәр, әллә язмыш Фалчы әйткән ут шул булды, күрәсең
Фалчыларның безнең якларга яңадан килеп чыкканы булмады Хәбри хатыны Сәгыйдә апа да авылга әйләнеп кайтмады
Менә шулар Балачагымның серле һәм гыйбрәтле бу вакыйгасы фалчылардан калган истәлек булып, һаман да күңелемдә тора минем
Ә без үзебез дә ТОРМЫШ дигән серле карурманда үз сукмакларын үз язмышларын эзләүче гомерлек юлчылар түгелмени?

Реклама