Логотип Казан Утлары
Повесть

СИХЕРЧЕ


әзер дигән бу елга кая таба ага*. Тәминдар? Ишетә-сеңме. сиңа эндәшәм. Тәминдар! Аның кайчан булса да бер туктап ял иткән чагын хәтерлисеңме?
Агымсулар туктамый шул. Тәминдар. Яшьле күзләрен болытларга төбәп ага да ага... Бүген хатының зәңгәр шакмаклы күлмәгеңне юып кер бавына элгән иде. ә мин тоттым да урладым аны! Карак түгел мин, ачуланма. Тәминдар. Ачуланма, зинһар. Сырхауның кигән киемен суларга салып агызсаң, тәненнән чир китә, ди «Безнеке бетмәс бер чир белән җәфалана»,— диде бит Мәликә апа. Нинди чир ул9 Синдәме. Тәминдар?
Ярар. ярар, әйтмә, яшер. Тик Нәзердән яшермә Ул сер саклар; михнәт чигүләреңне юып алып, ерак-еракларга илтеп ташлар...»
Бер күмелеп, бер калкып йөзгән күлмәкне күздән җуймас өчен, кыз яр буйлап йөгерде. Балтырын корыган тигәнәк сыдырды, аяк табанын кычыткан өтте, ул авырту тоймады, хәлдән таеп, елый-елый йөгерде дә йөгерде. Су агымы көчле иде. аның белән ярышу мөмкин түгел, җитмәсә, алда — елганың текә борылыш ясаган җире.
Кыз кире борылды Күз яшьләрен сөртте. Йөгереп барган шәпкә искәрмәгән икән камышлык янында, малайлардан качып, кыз-кыркын су коена иде. Яшьтәшләрен күргәч, аңа тагын да ямансу булып китте. Ул аларның туктаусыз чыркылдашуын, ул да түгел, шүрәле кытыклаган сыман, дәррәү шаркылдап көлүен ничектер аңламады, дөресрәге, аңларга теләмәде Көтү-көтү булып, оешып йөрүнең ни кызыгы бар икән? Бер төсле көлеп, бер төсле шаярып бер төсле уйнап ничек яшәмәк кирәк! Алай дисәң, туганда ук кешеләрнең барысы да бер төсле елый. көлә... Ләкин бу уртак уй-гамь белән генә яшәргә дигән сүз түгел бит әле. Мөгаен, кешеләр ялгыз калып тереклек итәргә иренәдер. Әйе- әйе. кешеләр уй уйлап яшәүдән курка, шуңа төркемгә елыша. Аның өчен бүтәннәр уйласын янәсе. Ә көчле шәхес һәрвакыт аерым яши Мәгарәдәге акыл иясе кебек. Сәвилә төркем тормышын яратмый, ят
Нәбир» ГЫЙМАТДИНОВА (1956)—язучы. "Су хикәят.--. "Бердәнберем» һәм башка китаплар авторы. Казанда яши.
ул аңа. чит. Мәктәптә дә күп изелде инде. Әле тагын ике ел изеләчәкләр. Кырык баланы шыплап бер бүлмәгә тутыралар, бер үк сүзләрне ятлаталар, бер үк мәсьәлә чиштерәләр. Туйды Сәвилә уртак нәрсәләрдән. гарык булды. Ичмасам, каникулда үзеңчә кыланасы иде
Кинәт кемдер әче тавыш белән кычкырды:
—. Убыр килә, качыгыз! ♦
Кызлар, судан чыгып, киемнәренә ябырылды Яр өсте ә> дигәнче г бушап калды, су коенучылар камышлыкка кереп посты Кара, нинди £ тынлык! Дулкыннар гына уйнаклап чупырдый Кайда икән бу Убыр’ = Кызык, кыяфәтен күрәсе иде шуның Убыр. Убыр —дип күпме сөй- ♦ лиләр авылда, ә Сәвиләнең аны бер дә очратканы юк әле Кыз. әсәре- < неп. уңга-сулга карады һәм чак кына егылып китмәде, тотынырга те- 5 ләгәндәй, кулы белән бушлыкны капшап алды: аның каршысында яр- = тылаш җиргә иелгән бөкре карчык басып тора иде' Абау' Бигрәк кот- 2 сыз бәндә! Төнлә төшеңә керсә, акылдан язарсың, билләһи! Нигә күзен “ очландырып карый ул Сәвиләгә’’ Үзе явыз убырга да охшамаган икән, s арттырып сөйләгәннәр, күпертеп. Әлбәттә ак яулыклы авыл әбиләренә ; дә охшамаган ул әллә нинди җан иясе шунда, төгәл генә аеруы u да кыен, яшен сугып корыткан агач төсле, кара һәм куркыныч зат -* Әнә калтырана башлады Ныграк җил иссә, гәүдәсе кисәкләргә тарка- х лыр сыман Йә. ни кирәк сиңа. Убыр, үтеп кит
Кыз. юл биреп, читкә тайпылды. Табаны белән җиргә кадакланган- = мы әллә, нишләп кузгалмый бу карчык? Нишләп, яшел күзләре белән һаман Сәвиләне бораулый9
— Син Убыр димә. олан. Син алар сыңары тегелдер.— «алар дигәч. карчык авыл ягына ишарәләп күрсәтте
— Мин алай әйтмәдем ич! — диде Сәвилә, карчыкның сөйләшүенә сәерсенеп. -Теле черегән, авызы куыш, дигәннәр иде ләбаса!»
— Телең ауыз эчендә. кыймылдамыйдыр да. күңелең сүл идер Җә. күреш, олан.
— Синең беләнме. уб. әбекәй9!
— Төкеренмә,— диде карчык — Адәмнең барчасы лач-лоч төкерсә, җир битендә нә чисталык калыр Җә, күрешик
Карчыкның салкын бармагына кулын тидергәч, тәненә чиркангыч дулкын таралса да. Сәвилә сискәнмәде, киресенчә, камышлыкка качкан кызларга горур караш ташлап
— Мин синнән тамчы да курыкмыйм. әбекәй.— диде
— Намә сиңа куркырга.— диде карчык һәм сөякчел бармагын кызның як беләгенә батырды.— Гаиптән хәбәр иңде. олан. Бу — мин. ходайның рәхмәте, тач мин. минем шәүләмдер.- Без. җаныбызны икегә бүлен җорибендер Беребезгә җомылырга уакыт. мәңгелеккә күчеп җо- мылырга. беребезгә арык, карт гәүдәлесенә
Сәвилә өнсез иде Нинди гаип, нинди хәбәр9 Беләген күр инде кара янып чыкты Шул төшкә карчык янә орынган иде. эз бетте.
— Алла кодрәте илә җанымның икенче яртысы пәйда булмыш.— диде карчык пышылдап Тәмуг казаннарында кайнаган бар тылсы- мым бу ак тәнгә күчәр Гыйлемем дә. боерса, күчәр Ут аша тапшырырмын. иншалла.
Нинди тәмуг казаны9 Нинди ут? Саташа бугай бөкре карчык'
Кызның башы җиңелчә генә әйләнде, яр буе чайкалып китте Карчык аның беләгеннән сыпыра-сыпыра пышылдаган саен. тән ойый, ми күзәнәкләренә сәер дулкын агыла иде Ул инде аягүрә басып йоклый. моны үзе дә тоя. тик әлеге сәер көчкә каршы тора алмый \зенең ни эшләгәнен читтән күр.» кебек менә тез буыннары йомшарып җиргә чүк+е. маңгае белән комга төртелде, борын тишегенә ком бөртекләре тулды Татлы, рәхәт изрәү иде бу. Ләкин тән сорап алган табигый, тансык йокы түгел
— Син мин. мин — син.— диде карчык
Чуен кебек авырайган башын күтәргәндә янында карчык юк иде
инде Сәер һәм серле әби! Нишләтте ул Сәвиләне’ Нигә йоклатып калдырды’ Әллә сихерләде микән’ Йә алла, әфсенләп боздырса” Булмаганны! Ул бит чүп-чар өемендә актарынып пычрак ашап йөрүче карчык кына, исеме дә Убыр ич! Әнә. Сәвиләнең апасы юынтык суны ишегалдына түктерми, убыр ияләшер, ди.
Сәвиләләр үткән елда гына килеп төпләнгән бу авылда соңгы убыр калдыгы яши. имеш Әйдә яшәсен. Аның кемгә зыяны тигән! Кешеләр әкият уйлап табалар да. аннан шул уйдырманы чын дип, хыялланып, шикләнеп йөриләр.
Ләкин баягы хәл әкияттән ерак иде Карчыкның пышылдап йоклатуы хак иде. Гел «ут» диде ул Әйтерсең йөрәкне ут элде шулчак, аяк-куллар кайнарлана башлады Әле дә Сәвиләнең тәне чамасыз кайнар иде. Нәзердә коенгач кына суына төште.
Өйгә кайткач, апасыннан төпченде.
— Апа. Убыр яши икән бу авылда, син аны күрдеңме?
— Шөкер, юк.— диде апасы.— Бик карт диләр аны, дөнья белән алыш-биреше беткән, диләр. Көндез урамга да чыкмый, диләр. Очраса, зәхмәте суга икән. Син гел урамда буталасың, күрсәң-нитсәң. берүк әйләнеп уз, якын килмә.
— Нигә, апа?
— Зәхмәте суга дим. чукрак!
— Көлдермә, апа.
— Сез. яшьләр, пычагым да белмисез,— дип ачуланды апасы, бә-хәсләшкәнне яратмады Ул Сәвиләне бервакытта да хаклы санамый иде
Кыз артыгын сорашмады. Аның үз уе уй иде. Ул яр буендагы очрашуны кат-кат хәтер иләгендә иләде, карчыкның сүзләрен берәм-берәм барлап чыкты, алардан бер-бер киная эзләде. Төне саташып, бәргәләнеп узды.
Таң атмаган иде әле. кызның күңелендә сәер теләк уянды: Нәзернең сул як ярында ташландык чишмә бар иде. менә шул чишмә аны үзенә чакыра' Нәкъ җанлы кебек, колак төбендә челтер-челтер тавыш чыгарып чакыра. Аның суы хәрәм саналганын. Убыр чишмәсе икәнен белеп тә барасы, иелеп салкын суын эчәсе килә!
Ул юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты, ишетелмәсен дип, колагын томалады, әмма чишмә чылтыравы тынмады.. Сәвилә түзмәде, юрганын атып бәреп, урамга ыргылды
Таш белән бастырылган чишмә янында юлаучы бер әби утыра иде. Якынрак килгәч, кыз адымын әкренәйтте Бәрәч! Кичәге карчык! Ләкин ул инде өсте-башы тузган, шөкәтсез Убыр түгел, гап-гади авыл әбие иде' Ак яулыгын башына чөеп бәйләгән, ап-ак күлмәк кигән, ә үзе яланаяк.
Карчык оеп утыра иде, Сәвилә килгәч тә селкенмәде.
— Гумер капкасын шакылдатып ардым, үзкисәгем,— диде ул, кызга карамыйча гына.— Таш та тоталмый буынсыз бармаклар, картлык галәмәтедер Сине уяттым, үзкисәгем . Чистарт Изгеләр чишмәсен. олан, савабы зурдыр чишмә карауның. Ыргыт монау ташларны читкә Тар зиндан эчендә нә газап чигәдер, бахыркай. Илаһым аяк-кул- лары корысын бәдбәхетләрнең!
— Кемне каргыйсың, әби?
— Адәм баласын, үзкисәгем Өстенә таш бәрә анау. Нә гөнаһысын тапкан! Элгәре аның аты Изгеләр чишмәсе иде.
— Убыр чишмәсе түгелмени, әби’!
— Җир-сулар — ходайныкы, үзкисәгем Ходай, җәннәтеннән бүлеп. җир өстенә изге суын агызган Адәм шуны кулы белән быкырдатадыр. Минем бу чишмәне тәрбия кылуым күңеленә җарамый адәмнең, ул Убыр чишмәсе», дип тәхкыйрьли Җә, олан, селкен. Агач та селкенеп үсәдер.
— Хәзер, әби. хәзер!
Хәзер» дип бик тиз генә эш башлаган кызның, авыр-авыр таш
ларны яр астына тәгәрәтә-тәгәрәтә. беләкләре талды Чак кына тын аласы иде, билне турайтып баскан килеш кенә
Ә карчык, дөньясын онытып, чишмә белән сөйләшә иде.
— Әби. ул сине аңлыймыни9
— Аңышмаса җавап бирмәс иде, үзкисәгем Дикъкать берлә тың- ласаңчы *
Сәвилә колак салды Каядыр төптә, җиде кат җир астында, якында г гына да кебек, су тавышы ишетелә Тавыш йә челтерәү, йә ярсу шарла- £ вык белән чиратлашкач, тынып кала
— Урман-сулар. күк-жирләр. киек кошлар, киек җанварлар те- • ленең җитмеш җиде серен ходай сиңа да ирештерер, боерса, үзкисә- < гем.— дип дәвам итте карчык — Якты дөнҗада дистә дә дүрт кенә җыл “ гумер чигүеңдер, пырдымсызланмасаң вә күңел саутың сабырлык “ илә тулмыш булса, йәнә дә ходай җаныңа могҗиза капкасының туксан ч бер ачкычын бирер Нә яман сизәрсең, ачмаска диптер карышыр- < сың — ачтырырлар Нә сөенеч бар диптер, куанып ачкычыңны борыр- s сың. куаныч илә куандырырсың адәмне, иллә аның мәнсезе тиз оны- ® тыр изгелегеңне Синең кылмышың кайберәүсенең күңеленә хуш җат- >- мае. андые тәшәккер итү урынына сүз берлә маңгаеңа орыр. Сүзе таш а күек каты тияр Бәндә яман, бәндә бозык, бәндә азгын, үзкисәгем' = Аның кулына яуыз көчләр кара таяк тоттырган Дөнҗаны шул таяк т илә болгатмыштыр бәндә..
Карчыкның тавышы шомлы иде Сәвилә, аңа карагач, имәнеп китте карчыкның күзләре ямьсез, күз агы зураеп, карашын ак томан саргай иде Ул куркуын җиңеп сорады
— Кешеләр нишләп бозылды, әби9 — диде.
— Иман кыйбласын җуйды адәм, үзкисәгем Хак юлдан читкә тайпылды, хәрәм ризык ашады Шәйхеләхмәт өммәтләре җазуына төкерде Шәйхеләхмәт мофти васыятендә болай дир Кыямәт алды Җәбраил фирештәмез җир йөзенә ун кат иңәрмен дигән Тәү иңгәндә — бәрәкәтне алырмын, ике кат иңгәндә шәфкатьне, өч кат иңгәндә — хәятне, дүрт кат иңгәндә — байларның байлыгын, биш кат иңгәндә — галимнәрнең галимлеген, алты кат иңгәндә — кыз-хатыннарның гыйффәтлеген, җиде кат иңгәндә — авыз ләззәтен, сигез кат иңгәндә тәүбәне, тугыз кат иңгәндә — тәйбә капугын, ун кат иңгәндә Коръәнне алырмын .— дир. Җәбраил сигез кат иңде ике иңәсе калды Васыятьне күчереп таратырга өндәгән Шәйхеләхмәт. тәйбә капугы бикләнгәнче тәүбә кылырга кушкан Кыямәт кубасы ласа, ахырзаман җитәсе Бак. адәм атлыкмыйдыр, һаман начар уйдадыр Гөнаһсыз чишмәне кем рәнҗетте димсең? Ул, ул. ул1 Чат саен тимер кое казытты да. суга туенды Тимер коеның тимере бәгыренә юшкын булыплар утырды Нәгъләт орсын!
Карчыкның һәммә сүзен дә аңлап бетермәде Сәвилә, кешеләрне каргарга тотынгач кына инәлеп ялварды
— Каргама, әби. җитәр' Синең шаукымың да тия. диләр Әнә Фатыйма апа яныннан узып кына киткәнсең, ул ишек төбендә егылып үлгән
— Патыйма атлы катын көнчелектән җан тәслим кылды, олан, — дип төзәтте бөкре — Гумер күршесенең мал-мөлкәтеннән көнләде Көнчелек, олан, бауырны ашый Бауыры челтәрләнгән ие Патыйма- ның..
Монысы Сәвиләгә көлке тоелды
— Эчен ярып карадыңмыни, әби9
Карчык аны ишетмәде
— Алар — нәселләре берлә алла каргаган гуҗ нәсел, диде Анасы Маһинур комсыз бичә ие Кабер ишеп бәрәңге чүпләгән катыннан нә көтәсең9 Ходай шаһит, җалганнасам — чәчрәп китим, ходай шаһит хикәятемә, ачлык җылны бер урыс карты ауллар буйлап хәер
соратып җөрде Бә-әк сәләмә киемнән ие. аркасына аскан җәнчеге дә кырык ямаулы. жәлләгәне бәрәңге бирде шуңар, бае бушкул борып чыгарды Биш бәрәңге җыйгандыр урыс, артыгы тәтемәгәндер Анысын да насыйп тегел пешерергә, мескен, аулны чыккач, читән коймага сүәлеп бафат булмыштыр Тоттылар да киеме-ние. теләнгән ризыгы илә җул кырыена җирләделәр И-и. язын чыкты кабере естеиә бәрәңге тишелеп! Аллы-гөлле чәчәк атты, ходай! Нә кызыккан бала-чага тимәде чәчкәсенә. чирканды. Патыйма анасы көзге кара төндә казыпларалг, ды бәрәңгене Чүплеккә түк. хәләл ризык тегел, бирән чире йөгарчця. дидем үзенә Тыңламады, гуҗ чиреннән үлде Маһинур Балаларына әйН теп үлде Анау убыр калдыгы мине боздырып гүргә тыкты, илләреңдә рәхәт йәшәтмәгез». дип. Ул нәсел—үчле-тешле нәсел, гелән минем белән булашты. ил-көнгә яманатым таратты, гаепсез башкаема гаеп такты — түздем, йортыма ут салды — түздем, инде дә кара йөрәкле нәселнең бер тамыры — Галимҗан түрә, чишмә суларын күмдереп, урман-болынны издереп, тимер атлар илә җирнең тамыр-куәтен өзде-реп башбаштак кылырга керешкәч, сабырлыгым ташыды, бу нәселгә каргыш җулладым Тәүмәлдән иясен табар, боерса.
Иясен табар диме? Сәвиләнең йөрәген берьюлы йөз энә чәнечте. Тәминдар да Галимҗаннар нәселе белән туганлашкан лабаса! Ул — Галимҗан кияве! Әгәр бу карчыкның каргышы ялгыш аның башына да төшсә7'
— Әби дим. ал каргышыңны, кире ал.
Еларга җитешкән кызның ялваруына карчыкның исе китмәде Күк йөзенә кәкре бармагы белән төртеп
— Ул ерак, җидегән җылдыз чатында,— диде — Ул таш күек укмашкандыр
— Сиң үзең дә явыз бит! —дип кычкырды Сәвилә.
— һә! — дип. көлүгә охшаш аваз чыгарды карчык.— Былчыран- ган җир-суларым хакына Аллаһ тәгаләдән җәза сорауның нә гаебе? Кылган гөнаһсына карап, һәр адәм заты җәзага тарса. дөнҗаның төсе уңмас ие. Төс саклар ие дөнҗа Үләне — җәшел. суы — көмеш, җылды- зы нурлы булмыштыр ие.
— Ул каһәр ташның бер гаепсез кеше башын тишүе дә мөмкин бит. әби?!
Алайса Тәминдар исән кала! Тәминда-а-ар! Син — яшисең. Йөз ел. мең ел яшисең!
— Чү, олан, әкрен, чишмәне өркетәсең.
— Мин кычкырмыйм лабаса. әби!
— Күңелең шәрран җара
— Син. әби. минем уйларыма хәтле сизеп-күреп торасың. Син Убыр түгел, син — могҗиза'
— Минем кушамат синдә кабатланмас, үзкисәгем. Җан кабатланыр. кушамат җуелыр Сине икенчеләй атап йөртерләр
Тагын син — мин»' Нишләп әле бу карчык язмышын Сәвилә кабатларга тиеш9! Һәркемнең үз язмышы түгелмени?! Әйбәтләп аңлат, дип үтенсәң, йоклатып китәргә дә күп сорамас ул. Әнә. бар күзәнәкләрне йомшартып, тәннән ниндидер исерткеч дулкын йөгерә. Кыз урыныннан кузгалып китә алмый... гәүдәсенең ярты өлеше карчыкка берегеп үскән төсле. Шунысы гаҗәп карчык янында рәхәт тә, куркыныч та. Бөкре карчык, томан сарган караш, бәддога, каргыш, күкне айкап очкан һәм көннәрдән бер көнне Галимҗан нәселенә төшәчәк таш. Чәчләрең үрә торыр! Мондый куркыныч халәтне Сәвиләнең моңарчы кичергәне юк иде.
— Әби, йоклатма мине...
— Сыныймдыр, үзкисәгем. сыныймдыр
— Нигә, әби9
— Сыналсаң — сынып калырсың. Имгәктән нә файда9
Сәвилә гарьләнде Сыный имеш* Үзкисәгем» дип сөйләнә тагын’ Кисәгең, муртым* Менә сыналмый гына торсын әле*
Ул ачу-гайрәт белән ташларны читкә томырды Ару онытылды, көч артты Чишмә дәртләнеп өскә ургылгач, иманга оеган карчык та кымшанды, яратып, үз итеп. Сәвиләгә эндәште
— Үзкисәгем. эчең-тышың каты микән дип. өч сынамыш уздыр- * мак ием. ике сынау биреп туктыймдыр, калганын дөнҗа сынар. Инде г дә бире кил. тезлән Изгеләр чишмәсе алдына.— Ул. бисмилласын ; укып, чишмә суында кулын чайкады да Сәвиләнең битен сыпырды — 5 Йөзең тулган ай күек нурлы булсын, олан Иманлы йөз берлә кояшка * бак. күккә бак. җиргә бак. аккан суларга бак Син баккан дәвердә олуг < хәяттә — җәм, җир-туфракта — бәрәкәт, күл-елгаларда тәм артсын ® Амин'
Карчыкның кипшенгән имән кайрысына охшаш йөзе яктырып. ч күзләрендәге ак томан эрегән иде. ул итәкләрен җыеп торып басты, бу £ тамашадан айнып өлгермәгән кызның башыннан сыйпады, аннан s
— Адәм аяклары тынгач, төннә кил,— диде дә җил-җил атлап ки- ® теп барды Ул шул хәтле тиз атлады ки. хәтта ерактан бөкресе тураеп _ күренде
Сәвилә, иелеп, чишмә суы белән янә битен чылатты Шулчак. 3 авырттырып, аның кабыргасына төрттеләр Аны кызлар уратып алган т иде. =
— Без, җиләккә барышлый, таллыкка посып карап тордык, син Убыр чишмәсен ачтың. диде Сәвиләнең классташы Кәрим.»
— Әйе. ачтың,— дип җөпләде кызлар.
— Сине Убыр үз кубызында биетә, тилебәрән* — Кәримә аяк астында аунаган ташны чишмәгә тибеп төшерде Тыңлама аны* Без чишмәне кире томалыйбыз*
— Нишлисез, кызлар* Изгеләр чишмәсен күмәсезме7'
Аны берәү дә тыңламады, ишетмәде, кемдер көлә-көлә этеп екты. Сәвилә җайсыз егылды, маңгае белән ташка бәрелде
Күзен ачканда чигәсеннән саркыган кан колак төбенә укмашып каткан иде. Ул авырту тоймады Авыртудан битәр, җанын әрнү телде Чишмәне тәки күмгәннәр, явызлар! Изгеләр чишмәсен* Ә үзләре качканнар Кәримә котырткан Кәримә — Галимҗан оныгы Теге алагаем рәнҗеш ташы аның башына төшмәгәе әле. Куркаклар, мескеннәр Карчыкның үчен чишмәдән аласыз. Сәвилә барыбер коткарачак изге суны, үрмәләп булса да. ташларны каерып атачак
Сәвилә кайтып кергәндә уртак ишегалдында мәхшәр купкан иде Сул якта — Тәминдарлар, уң якта Сәвиләләр йорты Уртада — ун ат биетерлек кыр хәтле ишегалды Ничектер уртага койма ясап икегә бүленергә Тәминдарның вакыты да. теләге дә юк.
Тәминдар янып-пешеп утын яра, ә Сәвиләнең апасы белән Мәликә кара сыерны абзар ишегенә таба кысрыклап маташалар Икесенең дә кулында таяк, хайван башын читкә борды исә. сыртына китереп сугалар, бигрәк тә Мәликә нык тырыша, шап та шоп сыерның аркасын каезлый
Кыз, йөгереп барып, Мәликәнең таягына ябышты
— Муенын сындырасың ич. Мәликә апа* Кеше сыеры дигәч тә'
Хатыннар тәмам ярсыган иде
— Ә-ә, биләмче, эт куучы* — дип апасы аңа ябырылды - Кайда йөрдең таңнан бирле7* Сыерны абзардан чыгарма, бакчадай чүп үләне йолкып алдына сал дидемме, юкмы'1
Аңа тәмам бүртенгән Мәликә дә кушылды
— Трай тибә ул күсәк башы белән, Сәрвәр апа* — дип. Сәвиләгә таба атлады.—■ Әнә. сыерыгыз Тәминдарның юып элгән күлмәген ашаган Өр-яңа иде. бүген туйга кияр дигән идем Гуйга чакырулы без
— Бозаулагач, иткә тапшырам. Чүпрәк чәйни торган гадәте бар иде. һаман шул гадәтен куа. мәхлук хәйван.— диде апасы.
— Әнә теге булдыксызның миен борауларга кирәк.— дип. Тәминдарга төртеп күрсәтте Мәликә.— Койма ясамады инде, тилмертте Кал- хуз двуры кебек яшибез, адәм көлкесе. Тавык-чебеш бергә, гел тамга да салып бетерә алмыйсың. Син үпкәләмә, Сәрвәр апа, Тәминдарга ачуым килеп әйтәм, һәркемнең үз тормышы сана! Бүленәсе дә куясы инде'
Шулчак кемдер урамнан кычкырды:
— Кибеткә сабын китерделәр!
Ике хатын, сыер һәм койманы онытып, кибеткә йөгерде..
Сәвилә, борылып. Тәминдарга эндәште.
— Исәнме. Тәминдар?!
Укытучы, балтасын түмгәккә чабып, утын өеменә утырды:
— Исәнме, исәнме! Нинди Тәминдар ул?! Тәминдар абый дип әйт. Мин синнән олырак түгелме соң9
— Белмим, яшеңне санамадым. Мин дә борынгы бит. Тәминдар. Күптән яшим мин җирдә, дөнья яралганнан бирле...
Тәминдар рәхәтләнеп көлде:
— Һәй, хыялый! Мин институтта укып авылга кайтканда сиңа ун яшь тә тулмаган иде.
— Син туганчы, мин җиһанда бар идем. Тәминдар. .
— Сә^р кыз син Уйнап сөйлисеңме, уйлапмы — укытучы башым белән аералмыйм Иртәгә мәктәп бакчасында җәйге практикаң башлана. Зинһар өчен, әллә ниткән сәбәпләр табып, бармыйча калма.
— Тәминдар.
- Әү!
— Мәликә апага әйт. безнең сыерны бүтән кыйнамасын. Синең күлмәкне мин суга салып агыздым. .
— Ә9 Нәрсә?!
— Балтаңны куй. ТЪминдар. Ялгыш аягыңа чабарсың,— диде кыз. ирнең агарган чыраен күреп.
— Ә9 Күлмәкне нишләттем дисең әле? — Укытучы, балтасын ташлап, Сәвиләгә текәлде.
— Нәзергә агыздым. Тәминдар.
— Тфү. Тәминдар да Тәминдар! Абый дисәң телең чериме әллә?
— Ачуланма, сиңа усал булу килешми.
— Йәле, йә. җаваптан качма! Нигә алай эшләдең? Бүген күлмәкне, иртәгә чалбарны, берсекөнгә тунны илтеп агызырсың. Шыр-ялангач калдырырсың син мине, сәер кыз’
— Берәр киемеңне агымсуга салсаң, чирең китә. ди..
— Кемнең чире?
— Синеке. Тәминдар
— Каян уйлап таптың мондый ахмак нәрсәләрне? Кем өйрәтте юк-бар ырымнарга9 Мин сау-сәламәт! Күрәсеңме, эшләп ятам! — Тәминдар кызып китте.— Әүвәлгесе-актыккысы булсын урлатуларыңның!
— Мин урламадым, мин..
Юк. ул әйтә алмады. Мәликә апаның зарлануын үз колакларым белән ишеттем, дип әйтә алмады, күңеле йомшарып, тамагына утлы төер бөялде Зарланды бит. чәчрәп китсен менә. Чире узмас инде, шулай картаербыз. Сәрвәр апа -.— диде, елап та күрсәтте Ә Тәминдар аңламый. Тәминдар Сәвиләне тирги.
— Ярар, узган эшкә салават.— диде ачуы басыла төшкән укытучы.— Мәликә апаңа ләм-мим. Сыерыңа тимәс, борчылма Килештекме?
Килешкән кебек булдылар. Кыз каш астыннан гына Тәминдарның утын яруын карап торды Моңарчы ничек искәрмәде икән. Тәминдар аюга охшаган лабаса! Килеш-килбәте, атлап йөрүләре нәкъ аюныкы!
Твннәрен ул карурманны сагынадыр, төш күреп саташып уянадыр Китәргә дип талпынса. Мәликә җибәрмидер Ә анда, аланда, дөнья рәхәте: берәү дә сине орышмый, берәү дә ишегалды бүләргә кушмый. Баш очында төпсез күк дәрьясы, дүрт ягында — дүрт офык, аяк астында куе яшел үлән. Җиргә ятып ауна, көл, ела
— Тәминдар *
— Нәрсә бар? г
— Синең тамырыңда аю каны ага.
— Әле һаман үчекләшеп торасыңмы? Сыерыңа үлән йолкып аша- □ тыр идең. *
— Кара сыерның сөте нигә ак. Тәминдар’
— Ала сыерның да сөте ак, кызыл сыерның да. Юкка башыңны с ватма =
— Аның хикмәте бар ак төс — дөнья яратылганда беренчел төс ч булган. Тикмәгә генә ак юл димиләр ич' Югыйсә, юл бит кара, тузанлы! < Бәхет теләгәндә дә ак бәхет телим диләр. Хайван булып хайван да сөте s белән баласына аклык күчерә. Бәлки нәсел дәвамы ак төстәдер’ 5 Тәминдар эшеннән туктады Сәвиләгә үзенең укытучы икәнлеген й тагын бер мәртәбә исенә төшермәкче булдымы — дәрестәге кебек ту- « раеп басты: s
— Яшь дустым, соңгы вакытта мин сине гел күз уңында тотам z Бер кайгысыз көннәрең, әйеме? Бар. яшьтәшләрең белән су коен, жи- = ләк җый. Йөрмә болай башыңны мәгънәсез сораулар белән тутырып. Син бөтен мәктәптә ялгыз, ни дустың, ни сердәшең юк. Үз дөньяңа бикләнмә. кызлар белән аралаш Бүтәннәрдән аерылып читтә йөрү — ул бит үзеңне классташларыңа каршы кую дигән сүз! Йә. мин дөрес әйтәмме?
— Син ялгыш сөйлисең, Тәминдар. Бу — синең сүзләр түгел, бу — укытучы сүзләре Мин үземне төркемгә каршы куймыйм, мин үземчә яшәргә телим. Ул кызлар янында эчем поша, күңелсез...
2
Төн якынлашты Тәрәзәнең зур өлгесендә кара төс куерды Күк йөзендә йолдызның әсәре дә юк Күк — хиссез, уйсыз, күңел төсле буш 1 Ичмасам, бер йолдыз булса да чәчрәп кабынсын иде! Юлдаш булыр иде ул. карчыкның авыл читендәге өенә хәтле озата барыр иде
Әллә Сәвиләнең җанын курку билиме’ Бу караңгы төн һәм Убырның нәкъ шушы айсыз-йолдызсыз төндә чакыруы аның йөрәген калтыратамы?
Бераздан курку кимеде Кызыксыну куркудан көчлерәк иде Нигә төнлә чакырды аны Убыр? Беләсе иде бит Инде кире чигенеп булмый Бүген бармыйча калсаң, иртәгә соң булуы мөмкин
Кыз абына-сөртенә урамнан атлады Баягы курку әз-мәз генә йөрәкне дерелдәтеп алгалый иде. Этләре дә өрми бит. койрыкларын кысып йоклый Ара-тирә өргәләп куйсалар. Сәвиләне ураган шом таралыр иде. Төн уртасында җен-пәри туй ясый. имеш. Беренче әтәчләр кычкырганчы бииләр, ди Биесәләр ни1 Ни пычагыма ал арның туе' Әкият бу, чеп-чи әкият' Чын булса’’ Йә. чын булса’’ Ул туйга адашып кешеләр дә килеп эләгә, ди Үзләре шуны сизми, ди. чөнки җен-пәри бәйрәмендә икәнлекләрен белмиләр, ди. Әнә. бер тол хатын янына узгынчы ир кунарга кергән Төне буе назлап, иркәләп чыккан хатынны, мендәр астына уч тутырып көмеш йөзек, көмеш алкалар салган Иртән, ир киткәч, хатын мендәрне күтәреп караса акылдан язып, чәченә ябышкан ди. Теге көмешләр юк. ди. күгәргән калай кисәкләре генә ята ди
Әллә бөкре карчык аны җен-пәри бәйрәменә чакырды микән’ Әкиятләр дә чынбарлыктан туа лабаса. Кайчандыр шулай булган
Әйе, булган Дөнья әкият белән башланган. Аны җәннәт дип йөрткәннәр Тора-бара бу җәннәткә кешеләр кереп тулган Үзгәртәбез дип. алар җәннәт илен пыран-заран китерә башлаган, сандугач ояларын туздырган, чәчәген ботарлаган, чишмәсен корыткан Җир-күкне тимер белән күмгән Ул илнең хуҗалары кайсы кая качып беткәннәр, ахырда, ил- йортсыз калдырган адәм затларына үч итеп, җен-пәригә, убыр-шайтан- га әверелгәннәр, ди һәм кешеләрне юлдан яздырып, алдап-йолдап, төнлә чабышалар, имеш.
Тыкрыкка борылгач, кыз эчендәге утлы өермәне басар өчен туктап торды Булды инде, җитте! Каян килеп керә уйга җыен уйдырма нәрсәләр9 Әбиләр сөйләгән әкият кенә ич болар'
Кинәт аягына бер җылы әйбер килеп сарылды. Абау! Җен бит. бәләкәй җен! Сәвилә коты очып читкә сикерде Шул мәлдә генә, койма өстендә тырмашкан. чинашкан авазлар чыгарып, кара йомгаклар тәгәрәште. . Алар берәм-берәм җиргә коела иде . Мәчеләр түгелме соң? Мәчеләр икән, мәчеләр' Мәче туена эләксәң дә эш харап.
Сәвилә бар көченә алга таба йөгерде Алабута баскан җимерек өйнең баскыч төбенә килеп егылганда ул ярты җан иде Капшанып ишек тоткасын эзләде Тапмады Әллә ишексез өйме бу9 Кая ишек? Йөрәге шартлап ярыла ич хәзер.
— Уңга борыл! —дигән боерулы тавыш ишеткәч, ул чак артына утырмады Убыр! Аңа эндәште Уңда нәрсә бар соң? Бәрәч, янәшәдә генә мунча бугай Парланган себерке исе килә Корым исе.
Карчык сукыр лампа яктысында тәрәшле тарак белән чәчен тарап утыра иде.
— Уз, чишен.— диде — Күзең төнгә ияләшмәгән, көн өчен җара- тылган Куркып киләсең, күңелеңдә — вәсвәсә, шом Мәчедән дә өркә- сең. Инде тынычлан. Анау, комганда ару су, коен..
— Без кичә мунча яккан иек. әби!
— Җә. җаксаң9 Син гөнаһлылар җергән юлдан атлап килдең Аякларыңа гөнаһ тузаны кунган. Җаның берлә тәнең пакь булсын
Диварның сыек ут сирпелгән ягында төрле шәүләләр биеште Карчык хәрәкәтләнгән саен, аның әгъзалары таралып китеп бии сыман иде Юк. бу чын кеше хәрәкәте, җен-пәри туе түгел»,— дип үз-үзен юатты кыз Мунчага тәмам ияләшкәч, ул әкрен генә үз хәленә кайтты Бөтенесе дә табигый иде: карчык та. сукыр лампа да. ләүкәдәге себерке 4 дә. ләгәндәге су да Әмма шушы чынбарлык эчендә күзгә күренмичә генә могҗиза яши иде Җен-пәринең барлыгына ышанмаса да. җирдә могҗиза яшәвенә җаны-тәне белән ышана иде кыз.
— Коендыңмы, олан9 Ашык, ашык!
— Нигә ашыктырасың, әби9
— Эссе мунчага аяк баскач та. түбәңә су тидерү фарыздыр Эссе мине кайнатадыр.
— Оркыя апа да шулай әйтәдер иде Үлде бит ул Оркыя апа. бәбиләгәч үлде Нишләп үлде соң ул. әби9 Япь-яшь килеш, авырмыйча, ә9 Могҗиза белән коткарып булмый идеме соң?
— Җаныңда уй җертәсең. олан, хуп Могҗиза дигәнең җиде тау артында, җиде дәрья буенда, җиде кат җир астындадыр Оркыяга андук барасы юк ие Үз кулында ие могҗизасы Ата-бабалариың гореф- гадәтләрен санга сукмый яшьләр. Буыннар чылбыры өзелде, олан Чир-зәхмәт шуңа азды.
Карчык чүмеч белән ташка су томырды Чыжлап пар күтәрелде
— Ләүкәгә мен.— диде ул Сәвиләгә — Бәбиләгән хатынның буыны буыннан аерыла Кайберәүсенең. алла кушып, үзеннән үзе утыра, кайберәүсенең шулай кала Аны кайнар ләүкәгә җаткырып чәнчә бармагына тиклем уарга кирәк. Хәзер сине үрәтәм. сузылып җат Кендек турыннан башла, бозык кан агып чыксын, аннан билгә күч, аннан килеп күкрәкне у. сөт тамырларындагы шеш таралсын Соңынтын гына
кулбашына, аякларга орын. Пар өстәргә онытма, пар тәнне җомшарта. файда бирә Тырнак турыларына тиклем иренмичә у! Кулың тигән һәр төштә сөякләр сөяккә йәбешсен. буыннар буын савытына берексен. Кан җөгертү бәк шифалыдыр, оланкай. Кан кайтса, җан кайта Оркыяның анасына әйттем: Мунча җак. кызыңны сауыктырам дидем Кит. убыр .— диде.— Синнән баламны үтерткәнче, духтырлар карасын ,— ♦ диде Табагач белән куды мине. Терелтмәде кана духтырлары Буын- г нары ычкынган ие Оркыяның, буыннары
Сәвилә тәнендә йөгергән бармаклар хәрәкәтен хәтеренә сала = барды. ф
— Җә, олан, киен дә ызбаңа кайт.
— Рәхмәт, әби. Тагын килимме?
— Күктә ай калкыр, көт. Ай тугач, урман аузындагы имән төбенә = кил.
— Нигә, әби. без гел төнлә генә очрашабыз9
— Ябалак та төн берлә яшидер Караңгыдан курыккан — шәүлә- сеннәи өреккән.
Ай-Һай. япа-ялгызың урман хәтле урманга барыр өчен батыр - йөрәк кирәк! Ул сиңа авыл урамы түгел. Әнә кабан дуңгызы балалаган. - ди. Төнлә азыкка 4jbira, ди. Очрасаң, ботарлап ташлый, ди. Көндез, - ярый ла. күз күрә, агачка менеп тә качарсың Тәминдарны чакырырга т микән әллә? Аңа ни. көләр, җүләргә санар. Карчык та килештермәс. - серне дөньяга чәчәсең, дияр. Тәминдарның иң-иң якын кешесе икәнен беләмени ул!
Иртәгесен апасы Сәвиләне ачуланып, төрткәләп уятты
— Төн ката кайда йөрдең, җүнсез кыз?
— Урамда.
— Нәрсә эзләдең, җан көеге9 Интернатка озатырмын, бел1
— Озат, озат. апа.
— Телеңә салынма! Хет күзле-башлы итсәм, атаң йортында калыр идең.
— Ә син кая барырсың, апа'’
— Үз авылыма, үз нигеземә кайтам Анаң гозере генә тота, бүген баш алып качар идем. Кияүгә бирмичә ташлама, диде анаң Бер сүземне тыңламыйча үсәсең, алла колы! Убыр чишмәсен тазарттыңмыни’ Кибеттә күземне ачырмады хатыннар И хурландым да соң! Кычытмаганны кашып йөрисең9 Ул чишмә ниемә кирәк, йә? Көчеңне кая куярга белмисеңдер, көчең ташыйдыр. Тәминдар практикагыз башлана, диде Аша да мәктәбеңә сыпырт!
Аһ, шул мәктәп бакчасы! Кыш буе интегеп укулар гына җитмәгән, җәй көне дә тинтерәтәләр. Фәлән сәгатькә барып җит. фәлән әйбер эшлә. фәләнне тыңла Китә-китә тезелеп! Ә еракта — күңелне ымсындырган урман-болыннар! Җанда — кысаларга сыймаган ирек! Һәм. ниһаять, карчыкның серле сабагы . Көне-төне ятласаң да. ул сабаклар укытучы дәресе кебек ялыктырмый
. .Яшелчә бакчасында Тәминдар арлы-бирле йөри иде. Ул Сәвиләне шелтәләп каршы алды
— Кызлар күптән бакчада. Ярты сәгатькә соңардың
— Җәя үленең хәле чамалы, Тәминдар Ә алар велосипедта җилдерә
— Ә синеке кая? Төзәтеп бирдем ич!
Сәвилә елмайды:
— Мин велосипедта йөри белмим
— Ах. шайтан кыз! Алайса нигә төзәттердең9
— Әйбернең төзек торуы әйбәт
Укытучы сүз көрәштерүнең мәгънәсен тапмады
— Кәбестәләргә күлдән су ташып сибәрсең
— Бәлки чүп утаргадыр, ә? — диде кыз.
— Юк1 — дип. кырт кисте Тәминдар.
Юк икән. юк. ТӘминдар кушты дип кенә күлдән су сибәсе юк Тиздән күктәй сытылып җылы яңгыр явар Әнә. болытлар яшь киленнәр мендәре күк кабара Урман авызында туктап күзәтте инде Сәвилә яшенләп яңгыр явачак Кабарган болытлар оешып тыгызлансын гына, дөнья мунча керәчәк! Яңгырдан соң салават күпере чыгар Яшеле сиңа. Тәминдар! Сиңа яшәргә дә яшәргә, ак сакаллы карт булганчы, оныкларыңның оныкларын күргәнче яшәргә. Тәминдар. Яшәү матур, тоясыңмы. Тәминдар7 Тик кеше гомере кыска, бик кыска, нигә алай икән? Без җир йөзенә үләр өчен туабыз, кон саен үлемгә таба барабыз. Нәрсә генә үлемсез соң. Тәминдар? Җавап бир. зинһар
— Сәвилә!
— Абау! Куркыттың Уйланып тора идем
— Кызлар эшләрен бетереп өйләренә таралды. Ә син кыл да кый-мылдатмадың Кәбестәләрнең тобе шартлап ярылган, оял азрак!
— Хәзер яңгыр ява.
Шуны гына көткән кебек, күк күкрәде Әһә. Таукыя ягыннан ишетелә! Аннан килгән яңгыр дәһшәтле була Укытучы да. шикләнеп. Таукыя ягына күз ташлады Ышан көнгә' Әле генә чалт аяз иде. болытның исе дә юк иде. баксаң, дөнья яшертен генә яңгырга көйләнеп ята икән
— Радиодан яңгыр көтелми, диделәр
— Радиода әүлияләр утырмый ич, Тәминдар.
— Ә син әүлияме?
— Мин табигать баласы
— Без барыбыз да табигать балалары.— диде укытучы
— Юк. барыбыз да түгел Күкне ертып, һаваны агулап, җирне актарып, үлән-чәчәкләрне таптап бетергән адәм — ничек табигать баласы булсын ди!’
— Их. яшь дустым, күп нәрсәне аңламыйсың шул әле.
— Алайса, аңлат, аңлат!
— Гади генә итеп аңлатканда болай ул. Әйтик, үзебезнең авыл мисалында Совхоз дәүләткә фәлән хәтле сөт, ит. икмәк тактырырга тиеш Югарыдан бирелгән план буенча Галимҗан, минем бабай, район җитәкчеләренә өстәл сугып: 'Планыгызны үтәмим!» —дия алмый шүрли Хәер, аның өстәл сугуыннан файда да юк. чөнки районның үзендә дә өстән килгән кәгазь ята. Нишләсен Галимҗан бабай, күрсәтмә үтим дип. басу-кырларны киңәйтер өчен Батма болынын сөрдереп ташлый; ит өчен симертелгән терлек-туарга яфрак әзерлим дип. урманны чишендерә, әрәмәлеккә көтүлек кертә.
— Ә иртәгәсе көн турында кем уйлый’ Йилкынган-талаигаи; изелгән-тапталган табигать көннәрдән бер көнне бездән үч алыр бит!
Көрәшергә кирәк. Сәвилә Менә хәзер шул гүзәллекне терелтү өчен көрәшергә кирәк
— Мәетне ничек терелтәсең'' Аннан соң. кешеләргә кирәкме ул матурлык’ Алар бит сукырайды. Байлык артыннан куа-куа күзләрен кара элпә каплады Сокланмый кеше табигатькә, һаман күбрәк эләктерү ягын гына карый — Сәвиләнең тавышы калтырады.— Быел энә карагын күрдеңме. Тәминдар’’
Тәминдар:
— Күрдем. Сәвилә.— дияргә ашыкты.
— Алдыйсың.— диде кыз. күңелсезләнеп.— Басу-кырларга сипкән агудан көйде алар, алдыйсың.. Син юри алдыйсың. Энә карагы — энә урлый дип. безне бәлакәй чакта, әбиләр алдый иде. Ә мин шуңа ышана идем, шул канатлы бөҗәкне күрсәм, өйдәге энәләрне яшерә идем.
— Шулай, яшь дустым, дөньяның ямыйсы тишек-тошыгы күп Бер рәткә салыныр инде ул. җайланыр.— Тәминдар шалдор-шолдыр 96
чиләкләрне җыеп каплады.— Яңгырга эләккәнче кайтыйкмы әллә, яшь дустым7
Өлгерә алмадылар, давыллы яңгыр аларны урман аланында куып тотты Тәминдар Сәвиләне кулыннан эләктереп, печәнчеләр куышына йөгерде Юка ситса күлмәге кызның ябык тәненә сыланган иде. ул тизрәк почмакка елышты Абау, моңарчы чүпрәк кенә каплап ха- ш pan иткән, аның да тәне бар икән' Ул бит үзен җаннан гына тора дип I уйлый иде Алайса бу гәүдәсен күтәреп ничек оча икән ул?’ Аякла- х рын җирдән аерып, әкрен генә очканы бар ич' Юктыр аның тәне, ь юктыр! Тәминдар да күрер иде. Бәлки күрмәс тә иде ♦
— Тәминдар. Син мине күрәсеңме7
— Нәрсә, әллә абага чәчәге каптыңмы7 °
— Күрәсеңме, дим7 Күрәсеңме7 *
— Йә. шуннан?
— Әгәр күрмәсәң. кочаклап кара Бу минем тән микән, тоясым < килә Борыл да кочакла
Укытучы җилкә аша гына йодрык күрсәтте з
— Телең нәрсә сөйләгәнне колагың ишетәме, кызый!
— Ачуланасың, әйеме. Тәминдар?
— Ачуланып кына калмам тал чыбыгы белән суктырырмын. ?
— Миңа барыбер. Суктыр. Ул хәтле нәрсә эшләдем әле7 Тәнем 2 бармы-юкмы. шуны беләсем килгән иде
— Чеметеп кара.
— Көлмә. Мин чынлап сөйләшәм
— Укытучы белән алай сөйләшмиләр. Кияүгә чыккач, ирең белән икәү барысын да ачыкларсыз.
«Кырыс кеше син. Тәминдар Ә күңелең искиткеч матур' Сиңа үпкәләп тә булмый Тик син мине юкка тиргисең Минем теләктә нинди яманлык, нинди мәкер бар71 Урлашыйк димәдем ич!«
— Сәвилә!
— Әү. Тәминдар
— Син ничек яңгыр яудырдың соң әле7
— Яңгыр алдыннан эт эчәгесе чәчәге йомыла
— Молодец, синнән шәп биолог чыгар Тырышып укысаң, институтка керер идең. Тик менә мәктәпкә мөнәсәбәтең начар синең Бөтен укытучыларны үзеңә каршы куеп бетердең.
«Ялгышасың. Тәминдар Берсен калдырдым Сине беренче мәртәбә күргән көнемне хәтерлим әле Әни үлгәч, өч яшьлек Сәвиләне күрше авылда яшәүче апасы үзенә алып китә Кызга ун яшь тулгач, янә әйләнеп кайталар Ә уң якта - яңа күршеләр, уртак ишегалды һәм., син Болдырга чыгып баскан бөркет карашлы ир Синең «У-у, Сәвилә шулай зур үстеме!» — дигән тавышыңа ятсынып каравым '■Tire абый кем7, —дип сорагач, апаның исе китмичә генә Тәминдар ул син укыйсы мәктәптә укыта - дип әйтүе
— Ишетәсеңме. Сәвилә, нигә тындың7
— Ишетәм. Тәминдар, күк күкри
— Минем сүземә дә бераз колак сал әле Быел тугызга барасың Күңел биреп укырга тырыш Син сәләтле кыз Килделе-киттеле сорауларың белән бәйләнмә укытучыларга. Инде, эчең пошса, миннән сора. Синең сәер гадәтләреңә ияләшеп киләм бугай.
— Чынлапмы? Телисеңме, күбәләк кебек канатланып биим7 Аланда, яңгырга коенып, ә? Яшен сукмый миңа, курыкма'
Укытучының җилкәсенә ышкылып шуып кына чыкты Сәвилә Тәминдар каушап, югалып калды Тукта» дияргә соң иде инде, күбәләктәй бөтерелеп очкан кыз табигать белән бер бөтенгә әверелгән, аларны аерып алырлык түгел иде
Ир. кызарып, башын түбән иде Кызга карап соклануын үзеннән дә яшереп маташмавыннан ояла иде ул Яшерә алмады, әсәрләнеп
яшь. сылу тәнгә карады Көлә-көлә яуган яңгырдан көнләште Табигать үз баласын җылы тамчылары белән назлый, иркәли сыман иде Әллә күз алышынды, әллә могҗиза булды, берзаман кызның гәүдәсе югалды, алан уртасында бары тик гүзәл сын гына торып калды Инде оят та качты, укытучы исемле хокемдар да онытылды, күңелдә аңлаешсыз. сәер теләк уянды аның да. тамчы кебек яратып, шул сынга кагыласы, кагыласы, бик-бик кагыласы килә иде' Бу кыргый, әмма табигый теләктән кинәт җаны сафланып, дөньясы нурланып китте Җанда нидер бар икән әле. үлмәгән . Нидер бар. яши. өметләнә көтә Үлмәгән икән, үлмәгән Тик болай ярамый Чикне узып бара. Ул олы кеше, ул укытучы
Тәминдар, борылмыйча гына, кулы белән капшанып Сәвиләнең киемнәрен эзләде Киптерергә теләгән сыман юеш ситса күлмәкне учына йомарлап кысты
— Киен' — диде ул һәм үз тавышын үзе танымады Тамагы карлыккан иде.— Киен! Кеше күрер
3
Урман шомлы иде Шом аяк табаныннан йөрәккә таба үрмәли дә кире төшә Мәктәпкә гел урман аша йөрелә. Төнге урман белән көндезге урманның ни аермасы бар9 Икесе дә бер инде.
Бу төндә әби кәефсез иде Шуңа күрәдер. Сәвиләне битәрләп каршылады:
— Кеше салган сукмактан җөгермә. яңа сукмак тап.— диде
— Мин алны-артны карамыйча чаптым, әби
— Курку чаптырамы9 Үрән. төн берлә яшәргә үрән. Ул гына чаптырмый сине. олан. Пырдымсыз җөрәгең куалый. Тизрәк сер җыймакчы син һәйт, кабаланма' Йөз җыл җыйдым дөнҗа серен иллә җыеп бетерә алмадым, гумерем җитмәде Ашыгып эшне бозма сабырсыздан сер кача' Адәм күңеле карурман күек чытырманлы, тоба күек төпсез, төн күек караңгы, абага чәчәге күек күренми торган нәстәкәй ул Төшсәң, күзләр аша гына төшәрсең адәм күңеленә Нә җаман асрый адәм, нә җакшы саклый — күздән укырсың.
— Кайчан, әби. кайчан9
— Тс-с, пырдымсыз! Аллаһы тәгаләнең сәгате сугар, көт Бүлдермә карт сөякне1 — Имән төбенә җәелеп утырган карчык таягы белән селтәнеп алды — Нә күрерсең ул бәндә күңелендә — кычкырма, ауызың җом!
— Ник. әби. ник9'
— Хатамны кабатлама
— Нинди хатаны?
— Кешеләрне үзеңнән биздерсәң, гумерең җалгыз узар. Җалгыз- лыкның нә бәягә торганны үлчәү тәлинкәләренә салып кына үлчәп булмый, олан Минем дә Маһруй дигән атым бар ие Адәм күзенә багып, күңел серен белер ием Белсәм, ул ил-йортка чәчелә, иясенә барып ирешә ие Күрше Минап кызы Сәрия зина кылып көмәнле булды Урак урганда, җарып салдым шул. катыннар шаһит ие. Сәрия, дидем, малай табарсың, таш калага аппарып. туар җанны тураклатма дидем Анасы көмәне беленгәнче калага озатмакчы ие Миңлегайшә астай, ике малаен өстереп, абзарында кыйнатты үземне Синең күек сөяксез җәшь нәстәкәй ием. тәнем-битемне күмерләндереп чыгардылар, чак үлемгә тармадым. Инде дә моннан зур сабак кирәкмәс ие. Юк бит. Ибраһим атлы бәндәгә барып: - Синнән көн яктысы бизәр — дидем, бизде, сукырайды Тавык Сарасына Ирең марҗа хәстәрләгән тилерткеч эчеп кайтыр да, асылыныр--.— дидем, теге көмешкә дигәнне коядыр иде бер марҗа, сакламады Бикмулла- 98
сын Сара, бауга башын тыкты Бикмулла И-и. бу дилбегә телне! Берзаман халык миннән читләшә башлады Урамга чыксам кеше кача. юлда очраса, йөзен каплап, читкә карап үтә. күз җәшерә Күз Күз — Алла көзгесе Аллаһы тәгалә кулыма тоттырган көзгедә нә күрсәм, шуны әйттем, тынмадым шул Артымда нә генә әйтеп хурла- ф мадылар Калмады сихерче дигән сүз. калмады пәри, калмады убыр _ Убыр атым берлә җан бирергә язгандыр, ходай Убырны телдән I куймады халык, чат җәбеште Күршеләр, нигез туздырып, арырак х күчте, сихер җогар. имеш, бәлагә тарырлар Сул як күршем мәрхүм - Гыйбадулла, күченеп өч көн җәшәмәде. җорты җанып көл булды * Аны да миннән күрделәр, зыян салган, диделәр Аллаһы тәгаләнең х кодрәте киң. и шаулап җаңгыр койды, и койды, гөрләп акты урамнан £ ташкын, тавык-чебеш, каз-үрдәген. әммәсен агызып акты Монысын х да миннән диде кара халык. Төннә өч бәндә, башыма киндер капчык 5 кидереп, үләт базына ташладылар Әрнепләр җыладым. капчык тот- < кан кулы корысын, дидем, җыл үтмәде. Сабиржанның кулы корыды s Каргышым төшкәндер димим, бә-әк мәрхәмәтсез ие Сабирҗан. ана- з сын чоланда бикләп ач тотар ие Ана каргышы — дәү каргыш, жир күтәрмәс, дидер изге китап Таш атканга — аш ат. диләр Ашымны п. аш итмәде, таш итте адәм Якты көнгә чырай күрсәтмичә, төн белән "j төндәш булдым, сүздәш булдым Син бак. үзкисәгем. бак могҗиза- ■’ лы җиһанга. Айның кояштан кай төше ким9 Рәсүлебез йөзе күек нурлы айдыр ул. миһербанлыдыр, шөкер, төннең уңайлыклары чиксез. өстеңә былчырак атмыйлар, яманатың сатмыйлар, куркучы да җук синнән, өркүче дә Ходай кичерсен, көн күзендә чишмәмә килдем Аягым тартты, үзкисәгемне күрергә насыйп булгандыр
Шунда карчык кинәт сорады
— Гыйбрәт өчен тел тибрәттем, аңыштыңмы. алан9
— Юк. әби
— Нә аңышмадың. олан?
— Күздән укып белгән дөреслекне яшерергә кушасың бит син' Ялганларга кушасың'
— Бәндә - зәһәр, бәндә — усал, саклан, дим. хараплар булма, дим.— Карчык уфтанып куйды Аннан соң әйтте — Иртәгә килерсең, кайт, олан, кайт Ардымдыр, башым түнгәндер. . Гайрәтем сүнгәндер
Кыз чакрым ераклыктагы каенлыкка таба борылды Чү аның алдында уйламаган-көтмәгән киртә корылган түгелме соң9' Нәкъ ул үтәсе урында машина' Әрҗәсендә мыгыр-мыгыр икәү сөйләшә Әһә Кибәк Данияры тавышы! Мөгаен, хатыны белән печән урларга килгәндер
Сәвилә кушкаен артына посты Килүен килгәндер дә. нишләп урламыйлар9 Тукта. Кибәк Даниярының хатыны телсез бит' Ә бу хатын шүрәле кытыклаган сыман кыһ-кыһ көлә Кем көлүе бу9 Кем көлүе9 Таныш та кебек Бәрәч Мәликә апа шулай кылтая бит' Тач аңарга охшатып көлә әрҗәдәге хатын' Булмас, булмас' Аның менә дигән асыл ире бар
Йә, нигә кытыклана икән болар9 Нинди уен уйный9 Кыз мәче адымнары белән машина янына килде, көпчәккә басып әрҗә эченә үрелеп карады Ай нәкъ баш очында иде Кирәгеннән артык яктырта иде Ул башта андагы хәлне аңламады Андый яшерен нәрсәләрнең шулайрак буласын чамалый иде. ләкин Җиргә ничек сикереп төшүен сизмәде ул
— Кеше йөри! — диде хатын чәбәләнеп
Сәвилә кушкаенга чак посып өлгерде, колак яныннан гына выжылдап тимер кисәге очты
— Кабыз машинаңны, беттек тотылдык.—дип. өтәләнде хатын
— Күзеңә күренгәндер, кара пәри! — диде Кибәк Данияры.— Тотсам, урталай өзәм, үтерәм!
— Тоттыра, ди Кабыз тизрәк1
Шүрләде бугай Данияр, фарасын сүндергән килеш кенә, машинасын урманга таба куалады Сәвилә дә каенлык эченә ыргылды. Ул үзенең ахмаклыгына шаккатты Нигә дип әрҗәгә үрмәләде соң ул? Нигә кирәкмәс урынга борын тыкты? Шайтаныма олаксыннар! Шул Мәликә дип Таныйм дип Тәминдарга хыянәт итсә, җир йотар иман- сызны Тәминдарны берәрсе белән алыштырырга ярыймы соң?! Ул бит — бердәнбер! Авылда гына түгел, җир шарында бердәнбер! Аңа тиңләшерлек ир-егет йә тумаган, йә тугач та үлеп беткән. Кара. Мәликә апа. әгәр әрҗәдәге хатын син булсаң Убыр кушканны үтәп авызына су капмас Сәвилә, күргәннәрен тотар да иреңә сөйләр
Төнге күренеш, җанын айкап, таңга хәтле тынгылык бирмәде. Иртән тәрәзәне ачты да. башын тыгып, ишегалдында кайнашкан Мәликәне күзәтте. Мәликә бер сарыгын җиргә егып салган да. өстенә атланып черт тә черт йон кырка. Сарык ычкынмакчы булып тыпырчына. тоягы белән җиргә тибә, ул тибенгән саен Мәликә урам ярып кычкыра:
— Тик ят. аңгыра! Суймыйлар сине! Ни йоның, ни итең! Быел бәрәнләмәдең дә. кысыр бет! Муеныңнан пычак шудырырмын, ачуымны кабартсаң Түшкәңне этләргә ташлармын1 — Хатын Сәвиләгә дә ук җибәрде— Нәстә карыйсың? Булыш әзрәк!
Кыз. чыгып, сарыкның аягын тотты
— Йонны май аенда кыркалар. Мәликә апа.
— Бу зимагур хайван җәй буе качып йөрде, җимешем. Кичә Тәминдар табып кайтты.
— Син өйдә түгел идең бит. Мәликә апа.
— Кунакта идем шул җимешем Апалар авылына бардым
— Кунакта шәптер, әйеме. Мәликә апа?
— Шәп. шәп. җимешем7 Нәстә төпченәсең әЛе? —Хатын каушады. йөзе тимгел-тимгел булды— Күзеңне алартма. яме. Күзләрең әллә нинди синең, чәнчи торган, сихерче күзләре Кунакта шәп. күбенгәнче ашаталар, йомшак түшәккә салып йоклаталар Сиңа ни, төпченәсең. Башың яшь. күп белергә. Карама дим төбәп!
Каны кызган Мәликәнең кулыннан кайчысы ычкынды, хуҗасының тавышыннан куркып, яртылаш кыркылган сарык та үрә сикереп торды, ачык капкадан урамга атылды.
Мәликәне инде тыярлык түгел иде. ул кычкыра-кычкыра Сәвилә өстенә килә башлады:
— Карама үтәли тишеп! Гаебемне тапкан төсле! Атаңны суйган мәллә?! Карама!
Апасы йөгереп чыкмаса, ишегалдында хәлләр буласы иде.
— Нишлисез, алла бәндәләре9 Сугышмыйсыздыр бит?
— Сеңелеңне тый? — диде күркә сыман кабарынган Мәликә.— Бәгыремә төшә. Сәрвәр апа. үл-ләм!
Хатын башын чайкый-чайкый тилереп еларга кереште.
— Әйдә, әле, кер.— Апасы Сәвиләне җилтерәтеп өйгә алып керде— Нишләдең тагын, ә9 Монда да күрше-күлән белән талашып бетикме инде, адәм ыстырамы9 Теге авылда яшәрлегемне калдырмадың, тиктормас телең белән чәчтең, урдың. Аптырагач, әниең авылына күчендек ләса. Йә. нишләттең аны, бер-бер яман сүз ычкындырдыңмы?
Кызның зиһене чуалды. Әле генә нәрсә булды соң? Нигә аны апасы бастырып орыша9 Ул беркемне дә үтермәде, беркемгә дә начар сүз әйтмәде, ул бары тик Мәликәнең серен генә үтәли күрергә теләде!.
— Мин аңа сынап карадым, апа. шул гына.
— И алла, тегесе дә юк өчен авыл җыя икән — Апасы ишектән башын тыгып баскыч төбендә шыңшып утырган Мәликәгә ялварды — Күршекәем, җир җимертеп елама сана, тукта. Күзеңә генә карадым ди ич. аннан кителмәссең бит. уалып төшмәссең
Мәликә, алъяпкыч итәген күтәреп, күз яшьләрен ашык-пошык ф сөртте
— Сәвилә, җимешем.— диде ул. тәмле телләнеп.— Сүзем бар. Г чык әле. х
Хатынның минут зчендә икегә төрләнүе кызны аптырашта кал- - дырды Елавы да чынлап түгелдер аның, ясалмадыр Уйныйдыр ул шу- * лай. хәйләкәр төлке.
— Бакчага керикче. җимешем, аулакка.
Керделәр, алмагач төбенә чүгәләделәр
— Син идеңмени теге каенлыкта9 — диде хатын пышылдап £ — Әйе.
— Әйтәм аны чекерәясең' Андук сизендем, мыскыл итеп кара- s выңнан ук. Артымнан иснәнеп йөрергә Тәминдар абыең куштымы1 2
Тәминдар’! Авызыңнан җил алсын. Мәликә хатын! Ул мондый £ түбәнлеккә төшәме соң7! Ул — Тәминдар атлы ир. горур, мәһабәт £ җан, синең төнге уеннарыңнан мең баш югары тора'
— Йә, йә, болай гына соравым, төсең китмәсен Тәминдар кушма- ’ са, бик һәйбәт, икебезнең сер булып калыр, яме. җимешем’ — Сөенеп. балкып киткән Мәликә аның битеннән үпте.— Мең яшә. мең яшә. җимешем
— Мин яшәрмен. Мәликә апа. Ә син нишләрсең7 Кибәк Данияры белән тагын әрҗәдә аунарсыңмы7
— Әкрен! Ишетмәсеннәр! — Хатын як-ягына каранды — Әкрен, бала, шаулама Ни бит ул
Мәликә тиктормас кулларын бер тезләренә куйды, бер чәчен рәтләде. күрәсең, аның ахыргача акланасы килә иде
— Ни бит ул. җимешем, тормыш катлаулы нәстәкәй сиңа караңгы бер ягы бар аның, ир белән хатын арасында дим. йоклаганда дим Тәминдар абыең йоклый алмый шул минем белән — Хатын, кирәкле сүз эзләп, күзләрен тәгәрәтеп йөртте— Ирлеге мәрткә киткән аның, уянмый, вәт дөресе шул. җимешем'
Сәвиләнең уңайсызланып кызаруын күргәч, хатын янә теленә салынды
— Бульнистә терелтәләр ди аны. кала бульнисендә Бармый, нәләт Миңа ни! Әллә чукыныйммы ир дип' Баи>ым авырта минем ир күрмәсәм. чигәм кыса
Аһ. Тәминдар. Тәминдар' Бәхетсез Тәминдар' Йортыңда карак яшәп ятканда, йөрәкләрең ничек түзәр!7 Ул синең җылыңны, синең хисләреңне урлап, чит-ят кочакларга илтеп сала. Ул синең бәяңне белми. Тәминдар
Бытбылдык хатын тәмам гайрәтен чигергән иде. миңгерәү төсле чайкалып бакчадан чыкты Сәвилә, шунда күзе бауда җилфердәгән Тәминдар күлмәгенә төште, ул уянып киткәндәй булды, җәһәт кенә барып баудан күлмәкне йолкып алды һәм Нәзергә йөгерде Бәхетенә кырау суккан иргә теләк тели-тели Сәвилә тагын күлмәк агызды Елга рухы да ярдәм итмәсә. кем терелтер Тәминдарны7' Агымсу' Чарасын күр. агымсу-у!
Ярның сөзәк төшендә машина юып маташкан Кибәк Даниярын күргәч, адымын акрынайтты
— Әй. әрәмә сандугачы, бире кил' — диде Кибәк кул изәп
Сәвилә, батыраеп, аңа якынлашты Әллә Мәликә әләкләп тә өлгергәнме? Юктыр, алмагач төбендә җәелеп калды ич ул
— Кил. кил. булыш абзана Әнәгенәк тәрәзә пыяласын сөрт
Сәвилә, юеш чүпрәк тотып, кабина борынына үрмәләде Кибәк
Данияры шат иде. уйнап-көлеп кызга эндәште;
— Ялтырыймы минем айгыр, ялтырый бит, ә, әрәмә сандугачы?
— Машинаңны тузанлы юлдан кугансың, Данияр абый.
— Болыт өстеннән кумам кәнишне.
— Бүген төнле Мәликә апа кунакка бармыйм, диде. Әрҗәгә салам җәймә.
Сәвилә нәрсә әйткәнен сизмичә дә калды.
— А ну. расмы9 — Кибәк Даниярның күзләре маңгаена сикереп менде Ул, очлы борыны белән кызның кабыргасына төртердәй булып, якын ук килеп, кабатлап сорады — Расмы7
— Рас, рас. Данияр абый.
— Мәликә апаң җибәрдеме сине?
— Ие. ул җибәрде Данияр гына аздырды, мин хур кызлары кебек гөнаһсыз хатын идем, ди. үкенеп елый
— Ха-ха! Данияр аздырды диме9 Ана эт! Ул эт миңа Казан шо-ферларыннан күчте, безнең авылга килгән шоферлардан Кулдан кулга йөрттеләр аны, кара пәрине. Хәзер Данияр гаепле! Машина белән арт ягыннан эттерәсе иде очратып! — Данияр әче сүгенде, сүгенгән саен черт тә черт комга төкерде.— Алар нәселләре белән азгын халык. Атасы, прид Галимҗан, беләсеңме, сугыштан качып нишләп яткан? Ипи сорап кергән яшь хатыннарны, икмәк өстендә. Тьфү, имансыз! Хәзер изге булып йөри! Бар, әйт пәригә, Данияр сиңа төкерә диң!
Данияр хәйләгә тиз капты Инде икенче якны — Мәликә ягын көйлисе бар иде. Сүз башларга җай чыгып торуын күр син' Кичкы- рын, сер саклаучыны бәхилләтәм дип, Мәликә өрфия яулык тотып керде.
— Үсә төш әле, җимешем, үсә төш, биек үкчәле туфлиләремне дә бирәм — Хатын ике арадагы мөнәсәбәтләрне бик каты ныгытып куймакчы иде Дөнья хәлләрен белмәссең, кызны тизрәк үзеңә авыштырып куярга кирәк.
— Мәликә апа, көндез Данияр абыйны күрдем, елгада машина юа иде. Кил әле. ди. чакырып алды Син Мәликәләр күршесе, ди, шуңа әйт әле, кунакка бармасын, ди.
— Гупчим диме?!
— Кеше калдыгы ул, Мәликә, ничу аның белән машина көпчәге туздырырга, ди
— һәй. чабата сыңары Көмешкә капкандыр, бирән!
Зәһәр ачуын йөрәгенә төен итеп төйнәгән Мәликә ишегалдында пыр тузынды Чиләкне тибеп очырды, бала-чага кебек тавык-чебеш куды, берочтан капкадан килеп керүче Тәминдарга да җикеренде;
— Мәктәптә генә яшәргә инде сиңа! Китәсең дә олагасың, җәфа! Ул утынны мин ярыр дисеңме әллә9 Кеше ирләре йорт җанлы була, юлда яткан кадакны да кесәсенә алып тыга, ә син мәктәп хәтле мәктәптән ике кулыңны селкеп буш кайтасың!
— Җитештә яшибез, Мәликә, комсызланма
— Бабаң олау белән китереп аударгач, яшибез, ник яшәмәскә!
Кибәк Даниярының үчен гаепсез иреннән ала, аҗгыр хатын Кичер, Тәминдар, мин бутадым дөньягызны Хакым юк. беләм, алай да тыкшынам, кичер » — дип. сызланды Сәвилә.— Сине галим булырлык акыл иясе, диләр, калада зур укуларга кыстап караганнар, ди, имеш. Шунда калсаң, кайтмасаң, Мәликәнең әрләүләрен ишетмәс идең...»
Мәликә дулады-дулады да, көянтә-чиләген асып, суга китте. Дөньяның кыл уртасындагы ишегалдында Сәвилә белән Тәминдар гына калды.
— Ардыңмы, Тәминдар?
— Ә-ә, синмени әле9 — Тәминдар моңарчы кызны искәрмәгән бу-
гай, аңа карап елмая — Армадым Эш чыныктыра ул Нигә бакчага килмәдең9
— Вакыт чамалы бит
— Тагын Нәзердә күлмәк агыздыңмы, сәер кыз9 Шыр-ялангач калдырасың инде.
— Яфрактан тегәрмен, борчылма. ♦
Ир көлемсерәде. Күзләре сагышлы иде аның. Ул сагыш артында ? ниләр бар — билгесез иде
X
4
Карчык аны ят дөньяга алып керде Үләннәр иле дип атала иде = ул дөнья. «Сиңа белү тиеш,—диде белекче.— Тән шифасы үләндә- ч дер. үләндә, балакай Нәмәгә басканыңны белеп бас: аяк астыңда бер < сырхауга биш сихәт бирердәй кодрәт үсә» s
Кодрәт, кодрәт! Менә кайда икән могҗизалар ачкычының бер ки- * сәге. Ул ачкычны кулыңа әзер килеш тоттырмыйлар икән Җир- күкне танып-белү аша килә икән ул
Үләннәр иленә аяк басты да гаҗәпкә калды кыз бу садәлек, бу = матурлык, бу камиллек чәчәк белән яфракка гына хас микән әллә9' i Ул моңарчы ваемсыз гына басып йөргән яшел тереклек иясенең бөек - исеме—Галиҗәнаб үсемлек икән ләбаса Җирдә чүп үләне үсми икән, чүп үләне дип йолкып ташлау — наданлык, аның асылын белмәү. ди карчык. Табигать үз дөньясын бик оста көйләгән, иллә дә артык нәрсәсе юк аның, ди Убыр ялган сөйләмәс, убыр ялгышмас1 Рәхмәт аңа. ул Сәвиләгә күпме сер ачты, күпме тылсым өйрәтте Кыз. һәр үләннең серенә төшенгән саен, күңел офыкларының киңәеп китүен тойды. Әйе. бу хәзинә иде Берәмтекләп җыйган хәзинә иде «Ят кул тисә, үлән карыша диде карчык. — аның хикмәтен аңламаган бәндәгә әрем йолкырга да ярамый Узган-барганда тиктомалдан ашык-пошык умырырга да ярамый .- диде Үлән җыю сәгате сукканны төгәл белергә кирәк икән Кеше сыман аларның да туу. кар-таю. үлү чоры була. Үләнгә дә гомер бирелгән Әгәр белеп өзсәң, белеп эчсәң, үз гомере белән ул синең гомереңне дә озайтачак икән
Үлән җыю чоры төрле, диде карчык Ул айларга, көннәргә, сәгатьләргә һәм минутларга бүленә икән Бер генә минутка соңар, яки бер генә минутка ашык, ул сиңа шифа түгел, чуртым да бирми икән Хәтта көн белән төннең дә тәэсире зур. ди Бер иш нәзберек үсемлек көндез кагылганны яратмый, ди. шифалы матдәсен тамырларына яшереп кала, ди
Кешеләр сыман, үләннәр дә нәсел дәвамы турында кайгырта Тик Галиҗәнаб үсемлек, нәселен күпме генә сакларга теләсә дә. кешеләр нәкъ менә акыллы, тапкыр кешеләр басып алып, аның илен үлемгә дучар итә Кан коелмыйча гына җан кыела Җансыз тугайлар, җансыз болыннар, әрәмә-су буйлары арта Таптады, изде кеше, рәхимсез изде Карчык исемен атап та. төртеп күрсәтеп күрсәт.* алмаган үлән- чәчәкләр күп иде. алар җир өстеннән эзсез югалган иде Тагын да югалыр*,— диде карчык шомлы тавыш белән.— тагын да югалыр Адәм туфрагы-ние белән йотадыр, адәм аждаһадыр
Соңгы көннәрдә карчык аягын көч-хәл белән генә шудырып атлый иде Ул бик бетерешкән иде алай да. таралырга торган гәүдәсен сөйрәп, урман-кырларны айкады Иң ахырдан гына ул Сәвиләне урман артындагы сазлыкка алып килде
— Бак,- диде ул сазлык кырыенда берән-сәрән күренгән ниндидер үләнгә ымлап Бак1 Тугыз көч бирүче бу үзкисәгем Андыз Яфрагы илә чәчәге — бөергә шифа, тамыры — ашказанына Тамырын коз аенда гына казып ал. имгәтмичә генә Салкын суда чайкап кип- 103
тер. кайнарга тыкма, канын бөрештерерсең. Онытма, андыз дым сулап үсә аның төпләнгән җире шушыдыр Сазлык кипсә, андыз да корыр...
— Әрекмәнгә охшаган, әйеме. әби9
— Әрекмән үзгә. олан, җакшы бак! Андыз иңгә тар. буйга озын, чәчәге сары. Өз! Көн күзендә җәнә багарсың.
— Әрекмән нәрсәдән әби. әрекмән9 Койма буйларын, бакчаларны сарган ич ул! Бигрәк әрсез'
— Әрсез дип битәрләмә, олан Аның суын ясап яман шештән эчү фарыз Ач карынга, әз-әз капкалап Сабира атлы катынны булнис дигәненнән кайтардылар, гумере беткән дип Кызы җылап килде, сихер белән терелт дип Көн дә әрекмән төнәтеп, шешәгә тутырып җибәрә идем Сихер суы дип эчте Сабира, ай җәшәселәрен санаусыз ел җәшәде. картаеп гүргә иңде Алланың кодрәте киң, әлһәмделлил- лаһ шөкер.— Карчык кулын күтәреп дога кылды.— Савыкты Сабира, аннан җаманатым сатты һә. бәндә оныта, бәндәнең хәтере тишек! — Кинәт аның тавышы үзгәрде, калтырап китте, ул әллә мәнсез Саби- раны тирги, әллә, күрсәткән изгелегеңә адәм заты әнә ни рәвешле җавап бирә, исеңдә тот. дип Сәвиләне кисәтә иде.
Хәл җыйган арада карчык сөйләнде дә сөйләнде Сәвилә күңеленә ул сүзләр сеңә барды Нәрсә диде белекче әби9 Нәкъ ул уйлаган нәрсәләрне әйтте түгелме соң91 Җирдә начарлык белән изгелек тартыша Соңра изгелек җиңәр Җир-сулар. урман-болыннар әүвәлге җәннәт чагына кайтса, иман да кайтыр. Табигатьтән аерылганга күрә адәмнең иманы юк. күңелендә шуңа кара уй. кара фикер Җирне тимер басты Кая карама тимер атлар үкерә, тимер гәүдәләр йөгерешә, күктә дә болыт кисеп тимер кош оча Тимер дигән нәрсә кешене сыта. изә. таптый
Гавам җиде чир уздырыр Җиде чирдән кырылган халыкның исәбе булмас' Адәмнең бик сирәге түшәгендә ятып үләр Ул үз куллары белән тудырган афәттән һәм гарасаттан кырылыр Җир өстендә үле күбәер, тере азаер.
Азактан, бик-бик азактан, җиһан савыгып калыр. Ул бала күңеле сыман пакь булыр, чиста булыр Адәмнәр дә чистарыр Җәннәттә яшим. дияр, дога кылыр, рәхмәт укыр. Андый заман җитәр. Карчык күрер аны. чөнки аның ярты җаны Сәвиләдә калачак, ә Сәвилә үзеннән соң килгән белекчегә күчерер аны Әлегә тумаган, яралмаган бе- лекчегә Анысы ир бала булыр Сәйяр Дөм-сукыр малай дөм-сукыр егет, дөм-сукыр карт Даны ерак таралыр Аның катына им-том эзләп чит мәмләкәтләрдән дә халык агылыр
— Нигә сукыр итеп күзаллыйсың Сәйярне, әби9'
Карчык сөйләнүеннән туктады, сәер генә иреннәрен ялап куйды Тәмләп сөйләп утырганда, нигә бүләсең диюеме икән9 Бүтәннәре белән килешә Сәвилә Убыр уе— аның уе. ә менә Сәйярне һич тә сукыр итеп күрәсе килми!
— Сәйяр — күзледән кайтыш күрмәс Тәкъдирдә шулай җазыл- ган. олан Тоемы бармак очында булыр Бармак илә тәнеңә орынса, җиде зәхмәтеңне табар
Карчык бераз тынып торды Аннан соң әйтте:
— Ардым, алан.— диде — Бар. кайт. Сиңа җитмеш җиде сырхаудан дәва үрәттем җитмеш сигезенчесе— Алтай дигән далада. Байкал дигән зур су читендә Шуның тамырын казып алырга кирәк. Иртә хәсрәтләнәсең, кыз бала Чит ир хәсрәте күдерә җаныңны
Тәминдар өчен шелтәли карчык' Тәминдарны терелтәм дип үлән эзләрен сизгән!
Кыз оялды Үлән тулы капчыгын бер алды бер җиргә куйды Карчык киная белән генә әйтте
— Ир-уланның тәне җоклыйдыр. шаять, уяныр.— диде.— Дәрте
вә гыйшкы берлә аңа кыз-катын якынаер, ул төнне алмагач, өч рәт чәчәк коеп, өч рәт чәчәк аткач, җир-күк үзе бирмештер,— диде
Дару үләннәрен Сәвилә өйалды идәненә таратып салды Иртән көтү куарга чыккан апасы, сукрана-сукрана. барысын да ишегалдына себереп түкте
— Кеше балалары басудан башак чүпли бу тилене кара инде. * җыен чүп үләне ташып куйган бит — Апасы ишегалдында кайнаш- F кан Тәминдарга зарын түгә башлады — Син укыган, акыллы кеше, * энем Бер-бер киңәш бирче. Әллә дим. бүлнискә аппарып брачка күр- 5 сәтимме шул баланы9 Акылга зәгыйфь түгел микән алай-болай, ә. ♦ энем Тәминдар9
— Борчылма. Сәрвәр апа. Сәвилә ул дару үләннәре җыйган, фай- о далы үләннәр.
— Кычыткан белән әрекмән дә дару үләне булдымы, кит. энем. көлдермә'
— Сәвилә — зиһенле кыз. безне чолгап алган мохит белән кы- ’ зыксына. моны хупларга гына кирәк. Сәрвәр апа' 2
— Ул мохитың нидер, энем миңа караңгы, аппарам. аппарам “ брачка, башында аның чире, башында' Камил бала бер эшсез елга £ буйларында киләп сарып йөрми ул Хәзер төннәрен дә китеп югала, * җәһәннәмгә олагамыни! Зыян-зәүрәт тә китерә икән әле, ат караучы j Сибай зарланды үзеннән Бабаң Галимҗанның кара айгырын бик “ астыннан чыгарган, ди И котырды ди. Галимҗан прсидәтел. җир тишегеннән табыгыз айгырны, дип әйтеп әйтә, ди Иманыңны укытыр ул Галимҗан, башыңны бетерер'
— Сәвилә белән үзем сөйләшермен. Сәрвәр апа Врачка ашыкма син.
Бөл арны келәттә ишетеп яткан Сәвилә бәхетле елмайды Шатлыгыңнан үрле-кырлы сикерерсең' Аны Тәминдар аңлый икән ләбаса' Шул җитмәгәнмени9! Тәминдар бит ул йөз кешегә тора!
Кыз. бичара апасы белән сүз озайтмас өчен ул көтү куган арада келәттән чыгып, тиз-тиз генә капкалады да кырга тайды Исәбе — мәктәп бакчасына баручы Тәминдарны олы юл читендә көтеп тору иде. Йә. нәрсә турында сөйләшмәкче була икән укытучы9 Юкка гына Сәвиләнең апасына вәгъдә бирмәгәндер ич. Тик нишләп озаклады әле ул? Әнә кояш һаман югары күтәрелә, кояш артыннан тургай да күтәрелә Чәчәк таҗларында күз яшедәй елтырап күренгән чык бөртекләрен кояш нуры үрелеп-үрелеп эчә башлый һава җылынган саен керфекләр йомыла, тән изрәп, йокыга тарта
Юл читендә песи баласыдай йомарланып йоклаган кызны Тәминдар тавышы уятты
— Сәвилә!
— Тәминдар! — Сәвилә, сикереп торып, тузанга буялган өс-башын какты.
— Ярый әле су өстенә ятып йокламагансың, дулкын белән агып китәр идең.
Укытучы бик сирәк шаярта, ләкин ул шаяртулар ихлас була иде
— Әйдә, мәктәпкә җиткәнче гел җитди итеп сөйләшеп барыйк әле.—дип тәкъдим ясады Тәминдар
— Нәрсә турында сөйләшәбез соң7
— Яшәү, тормыш турында Менә әйт әле. син нәрсә өчен яшисең9
— Дөньяга туган һәрбер җан иясе үләр өчен яши
— Үлгәнче яшисе дә бар бит әле Туу белән үлем арасы ерак
— Ул арага кем нинди күпер сала бит Берәүләр өйләнә, бала үстерә һәм шушы минем күпер яшәү, ди Икенче берәүләр яшәүне байлык җыюда күрә, өченче берәүләр—кеше рәнҗетүдә, талауда типтереп калуда
— Ә син?
— Минме? Туу белән үлем арасында ни эш кырырга телимме’ Дөньямны санламаучы корткычлар белән көрәшәм' Минем дөньям — табигать.
— Ул корткычлар кем инде’
— Кешеләр.
— һай. Сәвилә Сәвилә! Халыкка күсәк күтәрмә, халыкның башын ярырсың, диләр
— Чишмә күмгән халык — халыкмыни ул?! Бәлки, син Галимҗанны да корткыч түгел диярсең’!
— Шуңа күрә син аның айгырын качырдыңмы’
— Ул миннән ялварып сорады.
— Галимҗанмы?
— Юк, кара айгыр Хайваннарның да теле бар. Сыер мөгрәп, ат кешнәп, кош сайрап сөйләшә.
— Шуннан шуннан?
— Галимҗан аны аранга ябып тота, ач килеш. Ни печән бирдер- ми. ни су. һәр кичне чыбыркы белән кыйный Айгыр бабаңнан җиктерми икән шуңар үч ала икән, кансыз. Сибайның әбәткә китүен сагалап тордым да айгырны иреккә очырдым Чын мәгәр, ялларын тузгытып урманга таба очты ул Менә болай итеп, канатланып очты!
Укытучы адымын тизләтте, йөгереп киткән Сәвиләгә иярмәкче булды Әкәмәт! Кызның дәртле шаукымы аңа да кагылды бугай, укытучы икәнен онытып, очасы, очасы килә' Чү1 Яңгыр яуган аландагы халәт тагын җанга үрмәли Ярамый Вакытында басылырга, чама белергә кирәк
— Тукта. Сәвилә1 Уенга бордык, әңгәмәне, дим Апаңны хөрмәт итәсеңме син’ Ул синең өчен гел борчыла Аны рәнҗетмә, яме’ Киңәш-табыш и күңеле булсын Әнә бер кочак дару үләннәре җыйгансың. ә апаңа итмәгәнсең Кем өйрәтте үлән җыярга’
— Белекче әби
— Кем. кем?!
— Белекче өйрәтте, дим Нигә гаҗәпләнәсең?
Кашын-күзен җыерды1 Әһә. ошамый Тәминдарга!
— Карчык-корчык белән аралашу яшьтәшләреңнән биздермәсме соң’ Иртә картайгансың түгелме?
— Көлмә, зинһар.
— Көлмим, сез ике буын —картлык белән яшьлек, бер-берегезне аңламаска тиеш
— Юк. бу — фаҗига Яшьләр белән картларның бер-берсен аңламавы аркасында буыннар чылбыры өзелде. Мин аны ялгарга азапланам Белекче белән кабергә үләннәр сере, җиһан сере китмәсен дим. гореф-гадәтләр онытылмасын дим' Мин шуңа карчыкка тартылам
— Каты өйрәтә сине белекче әбиең, каты өйрәтә
— Убыр — минем яшьтәшем дә. остазым да. Тәминдар!
5
Карчык күренмәде. Күк гөмбәзе йолдыз белән чуарланган иде. Туачак баланың язмышы йолдызлыкка бәйле, диде белекче Сәвилә Игезәкләр йолдызлыгы астында туган Ул кешеләр белән килешеп яши алмаячак, аңа шундый чуар холык насыйп иткән Игезәкләр.
Йолдызлар да. төнге урманны сискәндереп кычкырган байгыш тавышы да кызның борчылуын арттырды гына Нигә килми әбиҗан’ Соңга кала торган гадәте юк иде Бик төгәл иде ул. бик пөхтә иде Әллә бер-бер хәл булды микән’ Бу араларда ардым- сүзен еш кабатлый башлаган иде Мөгаен, чирләп киткәндер Их. мәктәп бакча- 106
сыннан кайтышлый өенә кереп хәлен белергә булган' Ул бит япа- ялгыз' Аның беркеме дә юк!
Кызның юраганы юш килде, карчык хәл эчендә ята иде Ишектән керүче Сәвиләне ул, күзе белән генә ымлап, янына чакырды
— Утыр,—диде, сәке кырыендагы тәбәнәк урындыкка күрсәтте.— ф Мин сине көттем, үзкисәгем
Сәвилә бер очы идәнгә шуып төшкән юрганны рәтләп япты. Сүз I таба алмады. х
— Табалама җаныңны.— дип пышылдады карчык.— Син җи- 5 тештең Әҗәлемне чигерә-чигерә көттем үзеңне, син җитештең. Уң * җилкәңә бак. уңына... 2
Сәвилә карчык әйткән якка борылды. Такта киштәләр саргаеп £ беткән китаплар белән тулган иде Шул ук мәлдә кыз тиз-тиз генә = өй эченә күз йөртеп чыкты, һәм таң калды: әле генә яшь килен юып- р җыештырган диярсең, һәр җирдә тәртип, пөхтәлек иде. Тәрәзә каша- < галары, өстәл җәймәсе ап-ак. идән сары балавыз төсле.
— Бактым, әби.— диде кыз. з
— Борынгы китаплар, үзкисәгем Төсем итеп сакла. Җазуын u үрән. Инде дә түргә бак Анысы — аятелкөрси Әни чулпыларын сатып бер карттан алды. Ызба саен кереп сәвит кешеләре җандырып 5 та бакты Апчыкты да урамда ут төртте сәвит. апчыкты да ут төртте £ Әни яшерде, бирмәде. Бир, бирмәсәң башыңны өтермәнгә тыгабыз».— дия-дия эзләделәр, идән такталарын куптардылар, асты-өскә килде ызбаның. Иман җазуын да сакла үзкисәгем
— Үлмә, әби. үлмә! — диде кыз. өзгәләнеп Яңагын кайнар күз яшьләре чылатты.
— Ары таба дөнҗа үрәтер,— диде карчык— Утны гына кичәсең бар, утны
— Нинди ут соң ул. әби?! Син аны миңа гел әйтәсең бит'
Беленче дәшмәде, керфексез күзен йомды. Бераздан ул күзен ачты:
— Инде дә мине фани дөнҗадан озатырга әзерлән.— диде — Мич башында өсте тастымал белән җапкан дүрт чиләк ару су булыр Кәфенлек сандыкта Чаклап үзем кистем, үзем тектем ходай кичерсен. Бәбиләгән хатын белән үлгән бәндәдән курыкма Берсендә җан иңәдер тәнгә, икенчесендә җан очып чыгадыр тәннән Күземне йомдыр да, җуып кәфенлә. Аласым-бирәсем юк. тынычлап китәм дөнҗадан Укыйсын укыдым, телисе теләкләремне теләдем, бер аллага тап-шырам. амин
Таң алдыннан карчык җан бирде Елый-елый шешенгән кыз урыныннан торды Башта, мәет янында әз генә утырса да. йөрәге шартлап ярылыр, карчык кушканнарның берсен дә булдыра алмас кебек иде.
«Әллә ярдәмгә кешеләр чакырыйм микән' —дип тә уйлады ул. ләкин шунда ук акылы моны кире какты Сәвилә үзе генә башкарып чыгачак, карчыкның соңгы үтенече шул иде Күмүен ирләр күмәр Хатын-кызны зиратка кертмиләр
Калтыравык узды, күз яшьләре кипте Дөньяның өйрәтә башлавы шушы микәнни9' һай. авырдан башлады! Карчык үзе нинди җиңел .. Юып кәфенләгәч, биләүсәгә төреп салган бәби хәтле генә булып күренә Күтәреп кенә илтәсе зиратка
Ахырдан ул Тәминдарны барып чакырды Укытучы йоклый иде. тәрәзәгә чиертеп уятты
— Кабер казырга кирәк. Тәминдар
— Нинди кабер9'
— Убыр-белекче үлде. Тәминдар
— Чү. сеңелкәем, төсең качкан синең, бар әле. кереп ят өеңә Мин хәзер' Тиз генә киенәм дә. барам Мәет күмү — зурлар эше. бар
бар, ияреп йөрмә'
Чыраен җимереп, күзен йодрыгы белән уа-уа, баскычка Мәликә дә чыгып басты:
— Әче таңнан ни сайрыйсыз9
Тәминдар хатынына җавап бирмәде, көрәген күтәреп, капкага юнәлде.
— Кая бара иртүк, җәфа кисәге9
— Син йокла, Мәликә апа,— диде кыз. «эшең булмасын» дигәндәй.
— Мин йокладым, җимешем, менә син төн катакайда өстерәлеп йөрдең9 Сәрвәр апаның агармаган чәчләрен агартып, ә9 Теге чакта безне сагаладың инде, хәзер кемне гөнаһтан саклыйсың, фәрештәкәй?
— Кайткач, Тәминдар абыйны талкыма, Мәликә апа. Ул кабер казышырга китте!
— Абау, авылда үлем-китем бармыни?!
— Йөз яшьлек әби вафат
— Убырмы9 Фу. берәр җүнле кешеме дисәм, котны алдың. Дөмексен1 Үлгәнче безнең нәселне каргады, козгын!
Хатын бөгелә-сыгыла киерелде
— Әти ишетте микән9 Сөенче алыйм әле.— Мәликә, халат чабуларына абына язып Галимҗаннарга йөгерде. Сәвилә дә урамга чыкты Ул томан эчендә йөзә иде, кая басканын, кая таба атлаганын сизмәде, йорт саен кереп, капка-ишекләрне шакып йөри башлады
— Белекче үлде,— дип ыңгырашты үзе
— Кем. кем9 — дип сорадылар аңардан, ул һаман шул бер сүзне кабатлады
— Белекче. .
Ниһаять, аңыштылар Капка төбенә халык җыелды, сүз китте, сүз таралды:
— Ишеттеңме Сәрвәр апаның кызы ни ди9 Теге Убыр үлгән, ди
— Ул кызның башында бар. ди Дөрес микән?
— Галимҗан сөенәдер Аның кыңгыр эшләрен Убыр гел әйтә булган, ди. шуңа персидәтел ачулы бит аңа.
Аннан дәррәү Убыр өенә юнәлделәр Иң кызыгы бала-чага өчен иде Алар
— Убырны күмәләр! — дип, «ура» кычкырып, җеназа артыннан чапты
Барысының да тавышын күмеп, кемдер кычкырды:
— Зиратка күмдермәскә иде убыр карчыгын1
Зәһәр тавыш иясенең үзенә дә «өлеш» чыкты:
— Майт сине! Бу патша заманы түгел Тәминдар олан үзе кабер казытты.
Тагын шаулаштылар:
— Ызбасын сүтсеннәр иде. Бала-чаганы өркетеп тормасын иде
— Сүтәрлеге калса! Җиргә сеңгән ич Үзе белән бер яшьтәдер, билләһи
— Галимҗан килә!
— Ну чаптыра атын!
— Таптатмасын, кыргый айгырын җиккән'
Халык икегә аерылып юл бирде. Галимҗан айгырдан да битәр ярсыган иде
— Аю биетәләрме9 Нигә җыелдыгыз?! — диде ул, төркемгә җикеренеп — Ферма буш. ындыр табагы буш. кибетләр ябык Сезһән сорыйм, аю биетәләрме91 Марш эшкә! Кая Сәләх9
Сәләх — янгын сүндерүче ир, әйтерсең, халыкны ул җыйган, гаепле сыман башын иеп. колхоз рәисе каршысына килеп басты.
— Без монда. Галимҗан абзый
— Кирәкле нәстәң үзең беләнме9
— Ул нәстә йоклаганда да үзем белән. Галимҗан абзый.
— Багорыңны әйтәм ата каз! Бу карчыкның йорты авылның ямен җибәреп тормасын, яндырырга кирәк Кисәве пыскып-нитеп калмасын'
— Була ул. Галимҗан абзый! *
Халык гөж килде Берәүләр Галимҗан фикерен куәтләде; ул £ сәләмә йортка хуҗа табылмас, табылса да. анда яшәмәс, карчыкның х өрәге куркытыр Әйдә, янсын' Икенче берәүләр аның ниятен килеш- и термәде; артыгын кылана, сүттерсә бер хәл. утынга ярар иде ♦
Сәләх икеләнде. Багорын сөйрәгән килеш, бер өйгә табан атлады. * бер кире чигенде Бәхәс куерган саен, халык кызды гына
— Җәмәгать! — диде, чабулап йөргән Галимҗан.— Мин бу урын- | га яңа мәктәп салдырам' ч
— Үзең пинсәгә тайгачмы9 Моңарчы ни карадың9 <
— Әйдә, салдырсын! Балалар күрше авылга йөреп интекмәс ’ — Салдыра, карга әкияте'
— Мәктәп өчен бүтән урын тап! u
Төркем күрмичә дә калды Галимҗан, җебеп төшкән Сәләхне ачу ? белән читкә этәрде дә. шырпы сызып түбәгә ыргытты. Коры саламга = ут тиз эленде, болытларны ялмарга теләгән сыман, һавага ялкын я көлтәсе ургылды.
Сәвилә, күмеп кайтучы ирләрне көтеп, тыкрык башында тора иде, кулында картларга бирәсе хәер акчалары иде, янгынны күргәч, кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде
— Кешеләр! Анда бит изге китаплар!
Халык тораташ булып каткан иде. кызның йөгереп килгән шәпкә йорт өченә сикерүен беркем дә искәрмәде
Сәвилә күкрәгенә нәрсәдер кадалуын тойды Тик моны ачыкларга өлгермәде, төтенгә буылды. Тәнен ут көйдерде Эссе иде. чамасыз эссе иде. бу — карчык сөйләгән тәмугка охшаган иде . Нәрсә яна9 Чытыр-чытыр агач янамы, әллә улмы9 Күлмәкне саласы иде Ут ут. Тукта Сүн. ут Яндырма, яндырма' Кайда соң теге яңгырлы алан9 Тәминдар! Алып кит шул аланга, зинһар, дим
Кыз үзенең ыңгырашуын ишетте Үзе ыңгыраша, үзе шуны ишетә, ни хәл бу9 Янып бетмәдемени әле ул? Чытыр-чытыр итте ич. агач түгел, сөяге янды Җелегенең эреп агуын тойды бит ул . Тәмугта кайна да. үлмә, имеш'
— Күзеңне ач. нарасыем. - диде, остенә иелгән апасы — Айдан артык саташып ятасың инде Аңыңа килсәң, ярар иде, ходаем
— Апа мин теремени9 Мин исәнме9 Нигә тәнем бу тиклем әрни соң9
— Тыныч ят. бала — Апасы юеш мамык белән аның иренен чылатты
— Торгыз әле мине. апа.
— Селкенмә! Бәйләвең чишелмәсен' Син бүлнистә. бала Синең өчен хәсрәтләнеп елый-елый сукыраям инде Үлеп терелдең, раббем'
— Елама, апа
— Бу хәлләрдән соң да акылга утырмасаң. белмим, нишләрмен.
Ах итте халык, телендә гелән син булдың
— Мине ут эченнән кем алып чыкты9
— Тәминдар апчыккан, бала' Үзем күрмәдем
— Нишләп ул хәлемне белергә килми, чакыр, апа
— Тәминдармы ’ — Апасы көрсенде — Тиз генә килмәс шул укытучы абыең Ни бит өтермәнгә яптылар аны. балам' Алай бәргәләнмә әле син тыңла Маликәгә дә әрнү «стенә әрнү әнәтерәк Тәминдар күтәреп чыккач, җан әсәре сизелмәгән бит. «үлде» дип уйлаган-
нар сине Хәбәр китергәч, мин дә һуштан язып егылдым «Син үтердең. бабай*.— дип Тәминдар кызулык белән Галимҗанның ияк астына кундырган. Тегесенең дуга рәтләп торган чагы икән, ат астына мәтәлгән. Айгыры да үзе сыман дәҗҗал иде. бичара хайван уттан да өреккәндер гөпелдәп төшкән персидәтелнең күкрәгенә кушаяклап типкән Сулышсыз калды, ди Галимҗан, ә» дияргә җитешмәде, ди Тикшерделәр дә. Тәминдарны бинават ясадылар шул.
— Димәк, ул ташның җиле Тәминдарга да бәрелгән.
— Нинди таш ул. балам9
— Сорама, апа
Сәвилә күзен йомды Күкрәгенә кадалган әйбер авырттырып чәнчеп алды Ул саташмый иде. ул чынбарлыкта иде Карчык әйткән ут аша үтте ләбаса, хәзер кызның җаны белән янәшә белекченең җаны урнашып маташа Теге кадалган әйбер — карчык җаны икән1 Ике җанга берләшү өчен нинди тәмуг газабы кичерергә кирәк булган! Ут кына куша алган, ут кына!
Кинәт ул үзен Убыр итеп күрде Ул нәкъ Убыр төсле уйлый, сөйләшә. ыңгыраша иде.
— Апа Сигезенче ятактагы кыз миңа карый.— Сәвилә иелгән апасының колагына пышылдады — Күзендә үлем аның Бөерләре кипкән.
— Әстәгыфирулла! Тәүбә диң! Төнә генә салдылар аны. брач • рәтләнер» диде әнкәсенә.
Бөерләре кипкән кыз төнлә үлде.
6
Әстерхан агае белән апасы рәшәткә ясый. Ишегалдын бүләләр Базарда чикләвек сатучы агай белән танышуына нибарысы өч кенә көн. нинди елгыр хатын, кулына балта-чүкеч тә тоттырды
Агай кысык күзләрен җемелдәтеп елмая, үзе сораштыра, төпченә:
— Ул бичә ирдәме, чәчәгем9
— Мәликәме9 — Хәзер апасының Мәликәне җене сөйми, ишегалдын да аны күрмәс өчен генә бүлдерә ул.— Ирдә, ирдә! Тик капкасы гына шыр ачык, керәләр дә чыгалар Тәминдар күрше һәйбәт кеше иде. кайтыр, боерса, срогы тула.
— Вай шаян бичә, вай шаян!
— Тәминдарга әрәм ул. Батыр әкә
Чират Сәвиләгә җитә Базар агае бер ноктага карап утырган кызга төртеп күрсәтә
— Теле авызындамы аның? Ник сүләшми?
— Ял итә.— ди апасы, сүз тапмыйча.
— Вай. гел ял итеп, баемас ул! Барсын базарга, сатсын чикләүек, хезмәтенә карап акча бирәем
— Күндерә алсаң, үзең күндер. Батыр әкә Өч ел инде ачылып сөйләшкәне юк Пешкән иде бүлнистә ятты, аннан мәктәптә укыды, яхшы укыды, гел биш»кә бетерде Жәллим дә. тиргим дә үзен Тән җәрәхәтенә түзәргә кирәк бит. Батыр әкә Ичмасам, бер зарланмады1 Юрганын башыннан ук бөркәнер ие дә. тик исәпләп ятыр ие Әле дә уй уйлый ул. безне ишетми Бүлнистән кайткач, әллә ниткән үлән сулары сөртә ие тәненә Ышансаң ышан, ышанмасаң юк. җәрәхәте күзгә күренеп төзәлде Холкы гына керделе-чыктылы шул Әле күрше авылда эшли, брач пунктында Брач язган даруларны сырхауларга өләшүче, укол кайнатучы кебегрәк эш, зур эш, баш эше.
— Чикләүек сатсын, гәпләш кыз балаң белән, чәчәгем. Җиде тәңкәнең бер тәңкәсе, шалт, үзенә.
«Тәлинкәнең икенче ягын әйләндер, агай. Апаны туйдырдың Аның да холкы яман, зәһәре килеп, мыегыңны йолкымасын! °
— Син эшлә. Батыр әкә Мин казан асыйм Карт сыер ите озак пешә.— Апасы, сылтау табып, чикләвек маҗарасыннан котылгач. Сәвилә агайга эндәште *
— Чикләвек кан басымыннан файдалы, агай Хатыныңа ашат. ± сатма, ул авыру бит
— Вай. теле ачылды кыз баланың' Карт бичә ул. аерып, яшьне * алаем. Апаң, вай күңелемә ярап тора
— Минем апаның бәясе — чикләвек бәясе генә түгел шул. агай * Калым түләргә акчаң җитмәс. я
— Вай! Бушлай килер с
— Юк. агай, мин аны сатам! s
Сәвиләгә бу шаярту ошый башлады Акча дигәч, агайның кулын- £ нан эш китте, ул тотлыга-тотл ы га
— Вай. ни хакка7 — диде
— Ун мең тәңкә! Ә синең, агай, биш кенә мең.
— Вай. санадыңмы9
— Син аны чүпрәккә тегеп билеңә бәйләгәнсең.
Рәшәткәгә сөялгән карт, аяк буыннары йомшарып, лып итеп ар- 2 тына утырды
— Вай. кыз бала, чишенгәндә күрдеңме9 Хакын апаң үзе куйдымы9
— Үзе. нәкъ үзе'
Мәзәкнең ахыры кызык тәмамланды Апасы чыккач. Әстерхан агае бер алдына, бер артына төшеп, хатынның буй-сынын тикшерә башлады
— Билең юан. бер меңне чигерәем, борының тукмак, ике меңне Тешең сынык, өчне Күтәр, чәчәгем, итәгеңне, аякларың турымы, кәкреме, кәкре тек. бәяң төшә, кала ничә мең9
— Нишли бу чукынган9 Тилергәнме әллә9 — Апасының күзләре акайды
— Тилерерсең, чәчәгем, биш меңлек товарны ун меңгә күтәргәч'
— Нинди товар турында сөйлисең. Батыр әкә9
— Ун меңгә сатасың үзеңне, күп сорыйсың, төшер бәяңне
— Нишләп сатылыйм ди мин, карт җүләр9'
— Кыз балаң әйтә, чәчәгем
Бу кәмитне оештырган очен апасы Сәвиләне ачуланмады
— Шаярсын инде, әзрәк күңеле күтәрелер Бигрәкләр дә үз эченә бикләнгән ие.— диде Сиңа, чикләвек корты, шул сүз җитә калдымы9 Әнә. рәшәткәңне тигез тотсаң бүтән исәп-хисап ясарбыз
Их. ала, апа Ялгыз хатын Сәвилә булмаса. рәшәткә башы кебек тип-тигез гаилә корыр идең син Китәр иде эреле-ваклы бала-чага' Син тыныч яшәргә яратасың. Гаугаларсыз, тавыш-тынсыз гына Ә Сәвилә, киресенчә, давылсыз яши алмый Ул инде авыл фельдшеры Сәкинә апасы белән чәкәләшеп тә олгерде Шул дару аркасында Фельдшер хатын рецепт сырларга ярата Район аптекасында нинди үтмәс дару кала, аңа китерәләр, ул сүз әйтми, чөнки кая шудырырга икәнен белә, чирдән зарланып килгән һәр кешегә, яраса да. ярамаса да. дару билгели Авыл кешесе «брач кушкач» шулай тиеш дип уйлый.
Эшкә урнашуының өченчеме, дүртенчеме көнендә ат арбасына салып бер хатынны китерделәр Иелеп сулы ләгән күтәргәндә, уң аягыма күсәк белән орган кебек булды, ди басалмый авырта ди
Сәкинә апасы авыруның аягын капшап та карамады
_ Үтәр. үтәр. — диде — Хәзер аналгин язам, төнгә икесен кап. табаныңа горчица сыла
Ул рецепт әтмәлләгән арада, Сәвилә хатынны сәкегә яткырырга
кушты Ун аякның баш бармагы озынрак иде. Дөрес, моны гади күз белән искәреп булмый
— Буының чыккан, апа Кисәк әйбер күтәрмә, икенчеләй сак бул — һәм кыз шешенгән аякны үзенә таба тартты.
— Үләм! —диде хатын, авыртудан куырылып.
— Бас апа. үләргә иртә әле,— дигәч елый-елый рәхмәтләр яудырды
Фельдшер гына ачулы иде Ул моңа сөенмәде
— Минем эшемә кысыласың, сеңлем,— диде.— Синең бурыч — рецепт буенча дару бирү, шприц кайнату, идән юу!
Шуннан бирле мөнәсәбәтләр кискенләште өченче көн Сәкинә апасы аңа дарулар сатарга кушкан иде. кыз аларны өстәл тартмасына салды да куйды Ә фельдшер акчасын сорагач
— Даруларның берәүгә дә кирәге булмады,— диде.— Эч кибүдән, тамак шешүдән зарланып килмәделәр Сез югында мин Фәридә Әхтә- мова исемле сыер савучыны районга җибәрдем Бүсер аңарда Фельдшерга бәйләнер өчен бу җитә калды.
— Кем диагноз куйды?1
— Мин, Сәкинә апа.
— Син9' Син дипломлы белгечмени9! Нигә минем вазифама борын тыгасың9
— Сез ул хатынга ике ел буена дару ашаткансыз, ә аңа операция ясарга кирәк.
— Алайса үзең ясарга иде' Ипи пычагы белән тотарга да эчен ярырга иде1 Син әле шулай эшләрсең дә. ә җавабын Сәкинә бирер! Кызганыч, эшкә алганда синең турында белешмә тупламадым Әле сон түгел, авылыгызга барып энәсеннән-җебенә хәтле сорашам, беләм әле кемлегеңне!
Хатын сүзен җилгә очырмады, Сәвиләләр авылыннан бер кочак гайбәт җыеп кайтты
— Мин синең шәхесеңне тәки ачыкладым бит,— дип, кояштай балкып каршы алды ул беркөнне кызны — Син бер авылга сыймыйча. икенчесенә күчеп килгәнсең, апаң белән.
— Дөрес, күчтем.— дип раслады Сәвилә.
— Синең кушаматың «Җүләр» икән ләбаса!
— Әйе. монысы да дөрес,—диде кыз, һич тә исе китмичә һәм хатынның үзенә дә сорау бирде — Ә нигә мин җүләр, беләсезме’
•— Әйт. ну. әйт!
— Сезнең кебек «акыллылар» арасында яшәгәнгә күрә җүләр мин!
— Абау! Тамаша икән! Җүләр инде син. җүләр гүзәлкәем
— Йә. мин — җүләр, сез — акыллы, ди Шуннан нин".~ нәтиҗә ясадыгыз9
— Җүләр белән җүләр булмаска кирәк, дидем Эштән кумыйм, эшлә. Тора-бара мөгез чыгармасаң, күз күрер тагын Урта ишекне ябам, шакымыйча аягыңны да атлама!
Бигайбә . диде Сәвилә эчтән генә Җир шары бүленгәндә, ике бүлмәле медпунктны бүлү нәрсә ул Моңа акыл кирәкми Әнә бит, үз өлешен ничек каерып ала адәм баласы' Тиздән Тәминдарлар белән уртак ишегалды да икегә аерылыр
— Вай. кыз бала дим. кыз бала! Ник яланаяк син9 Башмак алырга акчаң юкмы9
— Табан тузмый, башмак туза, агай.
— Җиткән кызга яланаяк йөрү — гөнаһ
— Тиен ризыгын — урман чикләвеген җыеп базарда сату савапмы. агай?
— Вай теле! Әрем тел.
— Сүз катма шуңа.— диде апасы. Әстерхан агайны беләгеннән 112
чеметеп— Туганнан бирле яланаяк ул Аяк табаны җир белән орынырга тиеш. ди. җирдән аңа дулкын бәрелә, ди. Яшьләр бит. уйлап табалар. Син дә. Сәвилә, утырмасана баскычка береккән төсле Ял көнне каядыр барам дип сөйләнгән идең түгелме соң9
• Беректем шул. апа Мин чыгып китсәм. Тәминдар кайтып керер ф
сыман Тар ишегалдына сыяр микән аның җаны9 Ник кенә ике арага ы киртә корасыңдыр, апа! Кайткач нәрсә дияр ул? « Синең өчен ничә ел 1 төрмәдә интектем — дип тетрәндерерме күңелне9! Әллә үзенең * дөньясын минем дөньямнан аерып, уртага биек койма корырмы9 Ачу - да юк. шелтә дә юк. битарафлык бары тик үтергеч битарафлык * Яшисеңме син җир йөзендә Сәвилә атлы кыз бала, яшәмисеңме — ± аңа барыбер! Менә нәрсә куркыта мине, апа Өч ел тоташ җаным шу- £ ңа илереп елый Хат язмакчы идем бит Тәминдарга сагынуымны a яшермичә, хат язмакчы идем, иренең адресын сорагач. Мәликәнең 5 шашуын күрсәң' <
— Бирермен, тот’ Синең аркада йортка бәхетсезлек килде Күзең s тондырып утка кермәсәң, ирем төрмәдә утырмас, газиз атам кабердә з ятмас иде1 Тәминдар дип авыз ачма, бәреп үтерәм' —диде
Ә Тәминдар башлап үзе язмады Язмады
Әйе. Сәвилә күлгә бармакчы иде. рәхмәт, апасы искә төшерде Ул. торып, сумкасына пыяла савытлар тутырды
Авылны чыккач, кызны бер атлы куып тотты Ул. сизенеп, ялт итеп артына борылды. Кара айгыр' Аны Галимҗанның олы малае бәреп үтергән, имеш, диделәр авылда әнә ич. әкрен генә юыртып чаба. арбасында яңа председатель, шулай ук Галимҗан малае монысы төпчеге...
Сәвиләнең нишләптер тыны кысылды, сумка күтәргән кулының хәле китте Ул. читкә тайпылып, яшь председательгә юл бирмәкче булды
— Тр-р. Көмеш Тояк, чибәр кызны узасың.—диде егет айгырны янәшә туктатып
•Аны авылда мактыйлар ипле кеше диләр Ләкин аның тамырларында Галимҗан каны ага,— лип уйлады кыз — Ул мине танымый таныса, таптап үтәр иде
— Мин — Сәвилә.— диде ул үзе башлады.— Әтиеңнең үлемендә мине дг гаепләделәр.
— Беләм,— диде егет һәм. сикереп төшеп, арба төбенә салынган печәнне кабартты.— Утыр чибәр кыз
• Мин бит Сәвилә! Әллә күзең сукырмы9'.— дип сискәндереп кычкырасы килде кызның.— Мин сезнең нәселне күралмыйм»
— Көмеш Тояк, әйт инде чибәр кызга, ялындырмасын диде егет, шаяртып Айгыр, чынлап та башын чайкап кешнәп җибәрде
-Көмеш Тояк Чибәр кыз Нинди төчеләнү бу' Тапкан исем’ Гаҗәп, ул минем нәфрәтемне сизми Югыйсә, мин нәфрәттән бишкә ярылырга әзер Гаҗәп аның күзләрендә мәкер дә юк' Күзләре якты нур белән мөлдерәмә тулган Минем дә хаталануым мөмкин ич
Сәвилә сумкасын егеткә сузды
— Җайлап урнаштыр, зинһар, әйберләр ватылмасын
— Әллә гөмбәне урманда ук тозлыйсыңмы Сәвилә9
Мин күлгә барам
— Бик шәп! Безгә юл уңае, илтеп куярбыз, әйеме. Көмеш Тояк9 •Атаңны тибеп үтергән хайванга ничек шулай яратып эндәшергә мөмкин” Әллә аның Сәвилә алдында кылануымы’*
— Мин синең турында ишетеп беләм Сәвил.» — Яшь председатель җиңелмә генә дилбегәне какты — Әйд.» таныш булыйк Исемем — Рияз Үткән ел авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым Өйләнмәгән буйдак
— Әтиең кулындагы чыбыркыны, алайса, синең кулга тоттырл . k i V ’ ИЗ
лар’’ — дип көлемсерәде кыз.
— Мин. әтинең малае булсам да, аның эшен дәвам итүче түгел Әти яшәгән, әти эшләгән заман аңлаешсыз. буталчык заман Яңа тормыш корабыз»,— дип, «лар кешелек мең еллар буе төзегән зиннәтле сарайны җимерделәр Яңалык дигәнең гел ватудан гыйбарәт булган.
— Кемнәр җимерде соң ул сарайны9 Синең әтиең кебек кансызлар бит'
— Кансызлар идарә итүенә халык үзе риза иде Сарык көтүен хәтерләтә иде бермәлне халык.
— Сарык көтүенә кушылмаучылар да бар иде Тик алар берән- сәрән генә иде. әтиеңә аларны буйсындыру бернигә дә тормады. Ул фәкать Убырдан гына шүрли иде
— М-да. бөкре карчыктан барыбыз да шүрли идек. Аның яшәү рәвеше табигый түгел, ясалма иде Шул нәрсә безне куркыткандыр. бәлки.
Сәвилә сагайды:
— Нинди ясалмалык турында әйтәсең, аңламадым9—диде
— Аштан ашка йөреп, карчык-корчык белән чүкердәшеп яшисе әби йә бәддога укый-укый чишмә чистарта, йә аркасына капчык асып, урманда саташып йөри. Бервакыт малай чак иде. бүрәнә өеме артына посып карап торам. Убыр сукыр карга тотып өенә кереп бара Үзе мыгыр-мыгыр сөйләнә, алла ризалыгы белән күзеңне ачармын, ди. сәхрага очарсың, ди. иркенгә, ди Нәрсә белән ачмакчы ул карга күзен, башым җитми’ Ышандырмый әбинең кыланышы хет үтер' Ясалма, бер сүз белән әйткәндә!
Сәвиләнең җавапсыз каласы килмәде:
Борын заманнарда канлы үлән белән дәвалап, сукырайган кош- кортның күзен ачканнар,— диде ул
— Әкият' Өч яшьлек баланы ышандырсаң гына— Егет башын артка чөеп, рәхәтләнеп көлде Мөгаен, ул аны пешереп ашагандыр, ә* Тик менә теше үтте микән9 Ике йөз t ч яшәгән карганың ите каты буладыр, шулаймы9
Арбада селкенеп бару Сәвиләне болай да туйдырган иде Җитмәсә, яшь председатель туктаусыз авыз ера Йә җәяү атларга, йә аның мәйсез шаяртуына кушылырга кирәк.
— Бәлки яшел бавырын кыздырып ашагандыр
Карганың бавыры яшел буламыни9 — диде егет, көлүеннән туктап.
— Әйдә, ярып карыйбыз’ Әнә багана башында бер карга утыра Тот шуны!
— Син миннән көләсең. Сәвилә. — Егет кисәктән атын туктатты — Көләсең.— диде ул. җитдиләнә барып, аннан балчык кисәге алып каргага томырды Кош. яман каркылдап һавага күтәрелде, тик очып китмәде, чыбыкка ипле генә килеп кунды.
— Бигрәк матур кош' — диде Сәвилә сокланып.— Чем-кара, әйе бит’ Томшыгы нинди очлы Киек-җанварларда өч нәрсә: көч. матурлык. җитезлек кешене һәрвакыт кызыктырган Элек аучылар, болан мөгезен кайнатып, суын эчкәннәр Мөгездәге көчне үзләренә күчер- мәкче булганнар
— һаман көләсең. Сәвилә. Йә. булды, сүземне кире алам Убыр карганы ашамаган, дәвалап кире очырган! Әнә ул. чыбыкта тирбәлә Син бик сәер кыз икән.— диде яшь председатель.
— Моңарчы ишетмәгән идеңмени9 Чыбыксыз телефон шалтырагандыр ич!
— Хатын-кыз гайбәте нишләптер колакка чалынмый Тыңларга вакыт та юк Күмәк хуҗалыкның зарарын үз җилкәбездә татыдык Уңган белән ялкауны берләштереп, көчләп оештырылган союзлар 114
таркала Берәү йоклап, берәү тир түгеп яшәгәндә авылны саклап калам димә! Булдыклысы, уңганы кача бит аның җирдән, умырып эшләп тә. чеметеп алганга кача Тегесе китми, эт ялкавы, көн үтсен- гә селкенеп йөри шунда
— Болыннарны, елга-чишмәләрне дә бүлеп таратасыңмы Рияз7 8 9
— Анысы икенче хәсрәт Табигать уртак, аның хуҗасы — халык * «Син ялкау, печән чапма*.— дип. Хөрмәт абзыйны болыннан куарга. Z «Син йокы хөрәсәне».— дип. Сабирга елгада коенмаска кушарга без- £ нең хакыбыз юк. S
— Алайса, хуҗасыз табигатьне рәхимсез таларга мөмкин9! — Сә- ♦ виләнең йөрәгеннән әрнүле аваз бәреп чыкты Егет аның канап 5 торган ярасына кушучлап тоз сипте Галиҗәнаб үләннәр иле. бөҗәк- s ләр иле — Адәм баласы нәрсә өзгәненә, нәрсә сындырганына хисап я биреп бармаса. ялангач җир шарын кочаклап упкынга тәгәрәячәк £ Дөньяга гарип-гораба туа. әшәке чир аза. им табылмый торганы < Мин, синең урында булсам, җир язмышын да, табигать язмышын * да бертигез кайгыртыр идем Әйдә, җәренгә болынны терелтәбез' з Кыргый чәчәк орлыклары табабыз да. өмә ясап чәчәбез' Карчык әйтә “ иде. күбәләк чәчәктән ярала, чәчәк корыган саен, ул да үлә ди £ иде Күпме күбәләк очар чәчәкле болында'Әйдә. Изгеләр чишмәсе»н = дә терелтик Чистартып бура ясыйк Улактан челтер-челтер су агар. « кызык бит!
Яшь председатель бүлдермичә тыңлады Йөзендә үзгәреш сизелмәде Сәвилә аңа очрашканнан бирле текәлеп карамаска тырыша иде Нур тулган ике күздән башка, егетнең йөзендә җәлеп итәрдәй нәрсә юк иде Җәенке борын, дугаланып тоташкан каш, кабартма ирен, маңгаена алкаланып төшкән кара чәч
Шушы йөз, пөхтә, матур йөз. Сәвиләнең ачыргалануына әүвәлгечә битараф иде Ул тизрәк бәхәстән качарга ашыкты
— Болында көтү йөртмәсәң — сөт юк Урманда агач кисмәсәң-- утын. Йә — табигать, йә — кеше, икесенең берсен сайлыйсың, Сәвилә Күсәк тоттырып, табигать сакларга каравылчы куеп булмый бит инде! Болынны кызгануың әйбәт Әгәр, синең сыман, халыккка сөйләп бирсәм, безнең председатель акылдан язган, диярләр. Ә йодрык белән өркетәсе килми, беләсеңме
— Абруй саклыйсың, әйеме9
— Әтине «кансыз», дип сүктеләр Мине «җүләр» дисәләр’ Мин бит инде бер урталык табарга тиеш'
Кыз арбадан сумкасын җилтерәтеп тартып алды Галимҗан төпчеге! Бушкуык! Сиңа тел әрәм иткән мин җүләр'’-
— Сәвилә! Күлгә хәтле ике чакрым, кая барасың9' Хәзер илтәм
— Рәхмәт, юлыңа ашык
— Әле кичкә хәтле вакыт күп, утыр китмә' Мин стансага җизнине каршыларга барам
— Кемне, кемне?! — Кыз атлап киткән җиреннән сөрлегә язды Ялгыш ишетәме әллә, кемне диде ул9
— Тәминдар жизни кайта, синең күршең
Бу хәбәрдән Сәвилә чак егылмады Тәминдар кайта' Яраббем сабырлык бир. Тәминдар кайта'
7 Урта ишек ябылгач, халык фельдшерга чират көтеп Сәвилә ягында утыра башлады Иртән бигрәк тә хатын-кыз күп җыела иде Сөйләшәләр, чирдән зарланалар Чаршау артында кайнашкан Сәвилә ара-тирә аларның сүзенә колак сала, аеруча сары чәчле хатынның тавышын бүтәннәрдән аерып алмакчы була Атна буена инде ул Сә-
115
кинә янына йөри, үзе авыру да түгел, сәламәт кешегә дә охшамаган Шул хатын:
— Сәкинә апа биргән төймә белән генә йоклыйм Иллә тәмле йоклата, көтүгә чак уянам — дип серен ачкач. Сәвилә чаршауны этәреп хатынга карады Яшь икән үзе. утызлар чамасы булыр.
— Апа. синең ике айлык көмәнең бар.— диде кыз.— Бүтән дару ашама’ Юкса балаң гарип туар.
Хатыннарның колаклары тырпайды бәрәч, Галия иреннән бер ел элек үк аерылды түгелме соң’
— Ашасам, синең ни эшең бар91—диде Сары чәч, бүртенеп — Башымның авыртуына түзеп булмагач кабам мин аны, йоклатмый аптыраткач.
— Мендәреңне алмаштыр, апа Син чирле каз йоныннан ясалган мендәрдә йоклыйсың
— Кит, каян беләсең9 Казым чирләгәч суйдым да. йонын йолкып алдым шул.
— Син үлгән казны йолкыгансың апа. Комсызлык аздырган. Сары чәч сикереп торды. Тынып калган хатыннарга карап — Нәстә бәбәкләрегезне акайттыгыз! Табам шул. табам бала, җилдән табам! — дип кычкырды Зәһәрнең иң куесы Сәвиләгә тамды — Әй син, тутый кош. кем әйтте үлгән каз йолкыганны Сиртмә койрык Әлфияме9 Ул гына күргән иде. чепи күз' Җиде бабасын хәтерләтәм әле чукынчыкның!
Сәвилә оеп басып торды Их. шушы тиктормас теле! Югыйсә, Убыр күпме тукыды аңа. дәшмә, диде, кычкырма диде, башыңа каргыш яудырырлар, диде
Медпунктка йөрүчеләр сирәгәйде. Капыл кимеде авырулар, Сәвилә моңа үзе дә бик аптырады Дөрес, карчык-корчык сөлек салдырырга килә иде. Мактап та китә иде Әмма бүтәннәр күренмәде. Хәзер Сәкинәнең абруй куагын җил селкетә башлаган иде инде, дару сатып көн үткәрүен беләләр иде Фельдшерга ышанмыйлар, сәер кыздан шикләнәләр “Чиреңне күзеңә карап белә икән, берочтан кылган гөнаһларыңны да әйтә, ди Йә. кеше алдында йөзеңне кызартыр, алла сакласын».— дип. күбесе Сәвиләнең күзенә чалынмауны хуп күрә иде
Тәминдар, Тәминдар' Ул нәрсә дияр иде икән9 Каенэнесе Риязда сыенып яткан ирнең Сәвиләне юатырдай җылы сүзе бар микән? Кайтканына өч көн. өч төн. «саумы» юк. «ни хәл» юк Бик барыр иде Сәвилә аның янына, очып барыр иде. аягы тартмый Югыйсә ул «Тәминдар, нишләп кешеләр миннән шикләнә?» — дип сорар иде.
«Кеше үзе аңламаган нәрсәләрдән курка, Сәвилә. »
■ Чү. Тәминдар' Без синең белән чакрым аралардан торып сөйләшәбез түгелме соң?!»
«Үзең мине эзләп таптың, үзең сорау бирдең ич!»
«Кайттыңмы. Тәминдар9 »
«Кайттым төсле, Сәвилә .»
«Нигә син моңсу. Тәминдар9»
■ Сындым бугай мин. Сәвилә Әллә нишләп, яшәүнең ямен тапмыйм Рухым төшенке, аңлыйсыңмы9»
«Аңлыйм. Тәминдар »
«Рәхмәт, ярый син бар . »
«Юк. юк' Мин бу авылга күчеп килмәсәм. син бәлагә тармас идең, син шат күңелле Тәминдар булып яшәр идең дә яшәр идең»
Тәминдар белән җан сөйләшсә дә. бу өндә төсле иде Әнә Тәминдар ишек яңагына сөялгән Коңгырт күзләрендә, чынлап та, сагыш төсмерләнә Киң җилкәләре салынган Ул боек, ул күңелсез.
\ны шулай бик якында, каршында гына тотар өчен, күзеңне 116
йомарга кирәк икән Менә кыз чытырдатып күзен йома Күз кабаклары авыртып кысыла. Инде ачарга ярамый, ачса. Тәминдар китәр, югалыр төсле Кинәт, керфекләреннән сытылып чыккан яшь бөртеге аны сискәндереп җибәрә Ул җанының елый-елый Тәминдар белән сөйләшүенә башта ышанмый, кул аркасы белән яшен сөртеп ала ф
— Нигә елыйсың? — Ят. кырыс тавыш, хыялыннан аерып, ике ы арага кысылгач. Сәвилә башын күтәрде Алдында Сәкинә апасы ба- Е сып тора иде.— Нигә елыйсың7 — диде ул. кабатлап.— Сиңамы соң х бәбәгеңне юешләтергә7! Ни кайгың бар'
Фельдшер хатын дөбер-шатыр китереп шкаф тартмаларын ачып ♦ карады Йөзе тагын да каралды Ул бәйләнергә сәбәп эзли иде 2
— Нәрсә болар? Ниткән печән чүмәләсе7
— Үләннәр. Сәкинә апа.— Сәвилә, иске шкафны чистартып, үзе- = нең кирәк-ярагын тутырган иде
— Бу банкада нәрсә7 Әлләү. хәшәрәтләр кыймылдый!
— Сөлек ул. тимәгез! ’
— Сөлек17 — Фельдшер мыскыллап авызын чалшайтты.— Чы- 2 гарып ташла! Чүп-чар җыйма монда'
Хатын, җенләнеп, шкафтагы әйберләрне берәм-берәм идәнгә сы- а, пырып төшермәкче иде, Сәвиләнең бәхете, ишектән яртылаш бө- 7 гелеп. бер ир килеп керде
■ — Янам, эчем яна
Фельдшер белән икәүләп аны сәкегә яткырдылар.
— Эчкәнсең икән. Дамир абый, ничу минем янга килергә иде,— диде Сәкинә.— Бар. хәл ал да. реңә сыптыр.
— Янам, янам,— дип ыңгырашты абзый — Теге кызың карасын. Сәкинә, сиңа килмәдем, кызың дим карасын, янам
Абзый агуланган иде Йөрәге дә зәгыйфь иде. Әнә иреннәре күгәреп чыккан Сәвилә тиз генә ләгән алып килде, абзыйның башын идереп косарга кушты Эчтә агу. бәләкәй генә зәһәр агу кыймылдый Әгәр бер генә минутка соңарсаң да. ул ашказанын теткәләп бетерәчәк Сәкинә булышырга уйламый да. ике кулын кесәсенә тыгып, тәрәзәдән урамга карап тора. Ул моны уен дип белә
Абзыйның укшырлык хәле дә юк иде. Сәвилә бармагын аның авызына тыкты Борынны әчеттереп ис таралды Чебен даруы эчкән! Их. ахмак ир. ахмак ир' Инде йөрәк тибеше дә әкренәйде
— Ләгәнеңне түк. сасытма медпунктны' — дип бер яктан фельдшер кычкыра, бер яктан — үләм» дип абзый ыңгыраша Ашказанын юдыргач, кыз. йөрәккә массаж ясарга кереште
— Күкрәген изгәнче, валидол каптыр, тинтәк' — дип мыгырданды Сәкинә Кыз аны ишетмәде Ул хәзер бары тик үзенә генә таянырга тиеш Йөрәккә якынаерга ике кабырга комачаулый иде. уе белән ул аларны урталай сындырды, уе белән йөрәккә орынды Әйтерсең, учында салкыннан бөрешеп туңган кош баласы ята иде. менә ул селкенде, менә канатын җәйде менә тыпырчына башлады Кызның бармаклары җылы хәрәкәт тойды
Иртәгесен Сәвиләне авыл советына чакырдылар Эчке тоем юлда ук куркыныч янавын сиздергән иде, өстәл артында филтәле лампа кебек кукраеп утырган фельдшерны күргәч, кыз барысын да аңлады Чаккан' Аның янында колга буйлы хатын Теге агайның хатыны
— Уз. сеңлем' —диде рәис, табак битле ир Ьәм мич кырыендагы урындыкка ымлады
Хатын кулын селки-селки Сәкинәгә нәрсәдер сөйли иде сүзен кисәк бүлеп. Сәвиләгә ябырылды
— Нишләттең иремне, әпчи тәре' Кирәгеңне бирәм бит хәзер' Нишләттең7'
— Утыр. Фәгыйлә — Рәис хатынны тынычландырырга ашыкты - Башта тәртибе белән сөйләп бир
— Шамил Хатыйпович. алдан мине тыңлагыз.— Сәкинә сүз сорады Ул. бәла йомгагының Сәвиләгә таба тәгәрәвен күреп, эчтән генә сөенә иде Сөенечен яшереп тә маташмады. — Мин шаһит ул хәлләргә Дамир, эчем яна. дип керде Йөрәк иде аның, приступ иде Андый чакта эчкә бәрә ул Валидол бир. дидем Сәвиләгә, ә ул тотты да болганчык су эчерде. Дамирын әйтер идем, ир башы белән әфсен- төфсенгә ышанып гомер хәтле гомер белән уйнарга ирек куя!
— Мин аны әфсенләмәдем, Сәкинә аһа. ялганлыйсыз.
— Ә ниткән су эчердең соң, апаем?!
—■ Суның да зыяны юк.
— Алайса, нишләп Дамир агуланган9
— Анысын үзеннән сорагыз Мин аны терелтеп чыгардым
— Сорарсың, күзен мәңгегә йоммаса! — Хатын үзен кызгандырып еларга тотынды — Төнлә төнлә эчен тотып тәгәри идәндә атабыз Нәстә ашадың дим ашамадым ди аптиктагы кыз яшел су эчергәнне ди Күрше Рафис машинасы белән райунга илтте, үлә иде. малайгынам' Биш бала атасы бит ул. үлсә, кем сабыйларымны туйдырыр
Сәкинә дә кара буяуны өсти торды
— Шәт. үлгәндер дә инде, бичара
— Судка бирәм. судка' — дип чәрелдәде колга хатын
— Әкрен, әкрен, ызгышмагыз.—дип, остәл сукты рәис.—Инде килеп Сәвиләне тыңлыйк.
— Сүзем юк
— Гафу үтен.— диде Сәкинә Аның ничек тә баш идерәсе. буй-сындырасы килә иде Ул соңгы айларда абруеның ник төшкәнен чамалый иде Шушы кыз тез астына сукты Җүләр кыз. сәер кыз!
Сәвиләгә җәза көткән Сәкинәнең өмете акланмады: ашказанын юдыртып, өч тәүлектән соң Дамир өенә кайтты һәм. гаебен танып, медпунктка керде
— Минем аҗдаһа пыр тузынган икән, кһым Ачуланма, олан Син йөрәкне майлап-җайлап җибәргәч. Салиха бетчәгә сугылган идем, көмешкә тамызган ие шунда, әз-мәз тот. дип. Утынымны кисәрсең. дип эчертүе, бушлай дисеңме әллә аның. Сине тыңламадым шул. чуртым да булмас дидем дә. җиффәрдем ярты банкы Духтыр сразы әйтте аны райунда. бозык көмешкә эчкәнсең, анализ күрсәтә, дип Минем аҗдаһа кара син зәһәрне, бөтен авылны шаулаткан! Үзенә дә эләкте, ярдым тотып, бер телеңне тый. дидем.
— Ярар, абзый, ачуланмыйм Эчкәч, миннән бүтән ярдәм сорама син.
— Үлем бугаздан каптырса дамы9
— Тәгәрәп үл. килмә!
— Вәт сиңа брач! — Абзый башын чайкады — Вәт сиңа брач! Үләргә куша ул. ди. Синең ачуыңны теге аҗдаһа күперткән инде Җен катынын. әллә дим. тагын тукмарга микән9
— Тимә, агай, аннан ни файда9
— Тавышлы йорттан бәрәкәт кача, ди шул китап Нәрсә күргән соң ул Фәгыйлә апаң бу дөньяда9 Хет мин үзем армиядә чакта ят илләр ят җирләр күрдем Аның бит. олан, әйләнчек сарыкныкы төсле тормышы өй дә ферма, ферма да өй. Утыз ел сыер койрыгы астында чүмәшеп утырган катынның эче пошадыр, шуңар тел чарлыйдыр Авыл катыннары бары да усал, олан Мал-туар кыйнап явызлана алар, мал-туар кыйнап Ачу саклама Фәгыйлә апаңа.
Абзый әллә хатынны, әллә аны яклый иде. аңламады Сәвилә
Печәнлеккә менеп йоклаган кызны апасы төрткәләп уятты
— Тәминдар абыең кайтты. Сәвилә
— Нәрсә, апа7!
— Тәминдар абыең үз йортына кайтты дим! Шыр сөяк. Күтә- * рәмгә калдырганнар ябулы йорт эчендә бичараны Мәликә кая баска- г нын да белми, бик сөенә Ирсез гомер — нурсыз гомер, аерым яшә- £ гәндә. шәт, аңлагандыр. Кайтасы да килмәгән ди Мәликә янына. 5 каенэнесе үгетләгән, ди Теге яшь персидәтел. Галимҗан төпчеге ♦ инде Ачык малай, узган-барганда Исәнме, апа7'» дип. исәнләшеп < уза — Апасы аягын бөкләп, җайлап ук утырды — Мин дә хәл белергә с кердем Тәминдарларга. Ишегалдын бүлдергәнсең икән, ди Әллә ни- ~ чек рәнҗебрәк әйтте. Сүзен йотып кына сөйләшә Үзгәртә икән кайгы ч адәм баласын1 Нишләп сүзгә катышмыйсың. Сәвилә7
— Уйлап ятам. апа. Карчыкның өендә бөтен нәрсә янып беткән. 5 ә аятелкөрси исән. Бераз читләре генә көйгән
— Исеңә төшермә, куй әле шул хәерсез көнне' Тәминдар турында - әйтәләр бит сиңа'
— Әй. апа. апа. бөтенесе дә шул хәерсез көннән башланды лабаса' = Мин янып терелдем инде, ә Тәминдар юк. юк' Ул һаман яна, ут аның о җанына күчкән! Ә болай өчебез дә бәхетле кебек ул да мин дә. = аятелкөрси дә. .
— Мәликә — чая хатын, сүндерер ялкынын Менә урман кисәргә җибәрер. Диләнке алдым, ди Син дә печәнлектә аунап ятма. кер. нихәл Тәминдар абый диң, күреш. Артыңнан утка ташланды бит Әзрәк күңеле булыр кешенең.
— Үзе керсен, апа Күршедә генә ич. ерак ара түгел
— Абау, олы башын кече итепме7 Ничек оялмыйсың'”
— Мин — кыз кеше, апа
— Бу тәкәбберлегең белән кияүсез дә калырсың әле. кызый
— Мин алламны үзем сайлыйм, апа
— Нинди алланы7'
— Мин яраткан кеше — ул минем аллам була.
— Тьфү1 — Апасы читкә төкерде — Аяз көнне яшен сугар, алла исемен кушып сөйләмә, юньсез!
— Син. апа, бернәрсә дә аңламыйсың
— Аңламыйм шул. балакаем Чуртым да аңламыйм Холкың холыкмы соң! Ике дистәне тутырасың, ике мыскал акылың юк Бүтәнен әйтеп тә тормыйм инде, менә шул әрекмән-кычытканнарыңны гына әйтәм. Ниемә хаҗәт алар7 Җыясың да киптерәсең, киптерәсең дә әптигеңә ташыйсың Рәхмәт ишеткәнең бармы берәрсеннән7 Акча түлиләрме сиңа71
— Мин бүтән кешеләр кебек яши белмим, апа
— Йөрәгемне әрнетәсең бит. бала Мин мәрхүмә әнкәңә сүз бирдем. кеше ясармын, дидем Сүземдә тордыммы соң инде, күр' Ирек куйдым, артык ирек куйдым, шул нәрсә генә харап итте үзеңне һәр адымыңны күзәтеп-барлап йөрисе булган икән. һәй. башсыз хатын! Кечкенәдән үк сәер якларың белән теңкәне корыта идең бит.— Апасы еламсырап урыныннан торды. Оегына ябышкан үлән бөртекләрен сыпырып төшерде — Аунама печәнлектә, төш. диде Әнәтерәк капкада кеше бар Мәликә кергәндер Сәвиләгә йомышым бар дигән иде
Нәрсә кирәк ул хатынга7 Сәвиләне күрсә йөзе карала иде Ә бүген үзе эзләп кергән. Нәрсә кирәк7 Елан кебек чагарга җай эзлиме һаман7
— Көпә-көндез йокы симертәсең икән, күршекәем'
Кысңа җиңле күлмәк киеп, яулыгын артка чөеп бәйләгән Мәли
кәнең теленнән бал тама, тик күзләре генә әүвәлгечә салкын, ятымсыз иде. Җүнлегә йөрми бу! Аңа нәрсәдер кирәк Менә ул Сәвиләне култыклап ук алды. Иң якын ахирәтемени”
— Ишегалды сүзе түгел, өеңә керик, җимешем. Йомышым бә-әк зур
Кыз читкә тартылды.
— Капкаларны бутамадыңмы. Мәликә апа9 Өченче көн генә койма аша төкергән идең, әле төкерегең дә кибеп бетмәгәндер!
— Ярар инде, төрле чак булгандыр, күршекәем, ачуланма,— дип юмалады хатын.
— Йә. ни йомыш алайса. Мәликә апа?
— Соң йомыш дип Үтенеч инде ул, зур үтенеч, җимешем Син бит безнең Тәминдар белән ничекләр итеп яшәүне күрә идең. Бергә ятсак, гел стенага таба елышты ир тәресе! Җылысы юк иде аның миңа, алланың хикмәте Мин дә бик аптырап ятканнардан түгел идем, теге ни бит ул. . хуҗасы сыерын ач тотса, бичара хайван көтүдән туры абзарга кайтмый, гел читкә каера. Башлар каерылды безнең, җимешем Җүнлегә илтмәде ул качып-посып йөрүләр. Ходай каргышы төште миңа, ничә ел иремнән аерып тотты Картаям бит инде, җимешем. Элеккеләрне кабатлар чак уза Кемгә кирәк миндәй карт сөяк! Хет иремне саклап, кадерләп торасы иде Инде башкасы кирәкми, аркасын куеп кына йокласын да. хатын күреп, санлап яшәсен генә иде. шул җитә, җимешем Кайтканнан бирле уртак түшәк җәйдерми әнәтерәк. чоланда йоклый. Бер атна чамасы энемдә яшәп интектерде. .
Мәликә хәсрәтен бер тында сөйләп чыкты. Йә. Сәвилә аларны татуландырырга тиешме инде? Булмаганны!
— Син. җимешем, сихер-михер белән кайнашасың, кешеләр сөйли әнәтерәк. ясап бир, зинһар, берәр сөйдергеч сыман нәрсәкәй!
— Ярат син иреңне. Мәликә апа. Бөтен җылыңны биреп ярат. Иң әйбәт сөйдергеч шул бит инде
— һәй, җимешем1 Сөйләдең сүз! Мин яратып кына көпчәк майланса иде! Ясап бир. зинһар теге әйбереңне Буш итмәм, әҗерен түләрмен Күземә генә карап тора торган ит Тәминдарны!
Нәрсә тели бу хатын9! Нигә өзгәләнеп-өзгәләнеп ялвара? Яшәгән ич моңарчы. Күбәләк сыман чәчәктән-чәчәккә кунып яшәгән. Кодрәтеннән килгән очракта да. Сәвилә Тәминдарның күңел дөньясына тыкшынмас иде. Аның хакы юк! Мәхәббәт болай да сихердән көчле ул Аны көчләп такмыйлар, ялварып сорамыйлар Ул — бердәнбер ирекле, бәйсез хис Ул. кош төсле, кунып сайрар куагын үзе сайлый.
— Син. Мәликә апа. булмастай нәрсәләр сорыйсың.
— Ничек инде булмастай? Җиде ятлар синең дәваны күрә ич! Күрше хакы өчен, бушкул борма, җимешем, кызган бичара хатынны1 Мәликәнең кыяфәте кызганыч иде. Берәр хәйлә тапмасаң. теләнеп. соранып үзәгеңә үтәчәк ул.
— Ярар.— диде кыз.— Төнәтмә бирәм Шуны һәр көнне өчәр тамчы эчсәң. Тәминдар күзенә мәхәббәтле булып күренә башларсың
— Валлаһи диң, җимешем! — Хатын җиңел сулап куйды.
— Тик бер шартны үтәргә кирәк, Мәликә апа Үтәмәсәң — төнәтмәнең көче бетә.
— Үтим. үтим, җимешем баш өсте! Әйт. нинди шарт ул?
— Иреңә ягымлы бул. көл. елмай Тупас сүз әйтмә, тәмле-тәмле ризыклар пешереп сыйла, иркәлә, юат, акча сорама.
— Чү. чү. җимешем! — Мәликә ашыгып бүлдерде: — Җитәр! Тау хәтле эш кушасың лабаса! Елмай да. иркәлә дә. акча да сорама!
— Тыңлап бетер. Мәликә апа. Иң мөһиме — иреген кысма. Ул синең ирең генә түгел, ул — кеше.
— Уф. алла пычаксыз суясың, җимешем. Тәминдар да кеше
булдымы9
«Елан. диде Сәвилә — Елан! Тәминдар беркайчан да синең алдыңа тезләнмәячәк. Син әле генә мескен идең, шешә кулыңа килеп кергәч, гайрәт чәчә башладыңмы9 Яратмыйсың син аны Бәясен белмисең. Кадерен белмисең
Шешәне култык астына кыстырып, баскычтан төшеп барган Мә- * ликә. янә борылып, өйгә керде.
Әллә дим, күршекәем-җимешем, сихер шартын бераз җиңе- * ләйтәсеңме9 Ничек инде ул көн саен, минут саен иргә теш агартып 2 елмаймак кирәк! Патша малае мәллә ул9 ♦
— Җә. Мәликә апа. кирәкми бугай сиңа төнәтмә, китер! 5
— Тьфү. тьфү! Елмаермын, ыржаермын алайса. Бетте, бетте! £ Күзенә ак-кара күренмичә, капкага йөгергән Мәликә артыннан х апасы шикләнеп карап калды
— Нәрсә бирдең аңа. Сәвилә?
— Сөйдергеч сорагач, сиңа ясап куйган әрем төнәтмәсен бирдем, i апа. з
— Ник алдыйсың кешене, алла бәндәсе9 Әппитит уятыр өчен бит ул! X
— Шаулама, апа.
— Әрем телне әрем юа димени, кит!
— Юмаса да. басылыр ичмасам Тәминдарга каныкмас
— Син тагы, булышам дип. арба тартып тау менгән ир белән хатынның көпчәгенә таяк кыстырма, үзләре белер нишләсен'
Сәвилә кинәт күңелсезләнеп калды Җанын кая куярга белмәде Бер сәбәпсезгә эчпошу хәерлегә түгел иде. кыз. юаныч эзләп, сахрага китте. Сахраның җиле йомшак иде. Ул хәзер табигатьтә генә җан тынычлыгы таба, күңеле дә. гөл бөресе сыман, табигатьтә генә ачыла иде. Шуңа күрә ул аның таза һәм сәламәт булуын теләде Ләкин теләк бер нәрсә, ә менә ялангач, шыксыз урман-болын- нарны терелтү — икенче нәрсә Элек болын мондый хурлыкка төшмәгән: Сәвилә аны күз алдына китерә. Бил тиңентен печән үскән ан- Да. үлән арасында җиләк кызарып пешкән Чәчәкләрнең исәбе-хисабы булмаган, аларның санын йолдызлар белән генә исәпләгәннәр Авыл халкына печәнгә хәтле болынга керү, болынны таптау — гөнаһ саналган Күңел ирексездән шул елларга тартыла Ә үткәнгә юл бикле. үткәннәр үткәндә кала . Ә бит Сәвилә болынны элеккеге хәленә кайтару өчен күпме тырышты' Идарәгә барды, кат-кат барды. Рияз белән сөйләште. Яшь председатель аны иртәгә кил» дип җибәрә, ул тагын бара, тагын — «иртәгә ■ Ахырдан Сәвилә аңлап алды Рияз аны юри шулай чакыра иде. Сәер кызга битараф түгел иде егет, килгән саен ул аны озаграк тотмакчы була, сөйләндерә, үзе кызыксынып тыңлый, әгәр урыныннан кузгала башласа -Йә инде, әз генә утыр-.—дип ялына Ничек кенә ялынса да. яшь председательгә кү-ңеле ятмый Сәвиләнең.
Идарәгә соңгы килүендә Рияз икенче покос өлгергәнче болынга терлек-туар кертмәскә вәгъдә биргәч. Сәвилә очынып йөргән иде •Ниһаять, миңа теләктәш кеше табылды .— дип уйлаган иде. Ә бүген, тояк эзләреннән чуарланып беткән болынны күргәч, ул чак кына егылып китмәде Көтү таптап узган! Шушымы егетнең вәгъдәсе'
Кыз утырып елады Кешеләрнең әшәкелеген җиңәрлек хәле юк иде аның. Шундый бер тылсымлы көч кирәк иде хәзер
Кызның аяк битенә чикерткә үрмәләп азаплана иде. ул елавыннан туктады, берара сәерсенеп карап торды Чикерткә хәлсез иде. алай да үрмәләргә тырыша Сәвилә аны учына алып салды Тәне ак тимгелле иде бичараның Мөгаен, ул авырыйдыр Димәк, басу- кырларга сиптергән агу җил белән болынга да тарала Мин сине ур
ман аланына күчерәм.— диде кыз,— сусыл үлән ашап, чык тамчысы эчеп терелерсең. Ә менә йөзәрләп-йөзәрләп кырылган күбәләкләрне мин инде терелтә алмам».
Чикерткә, ишеткән төсле, озын сыйрагын корсак астына таба бөгеп, хәрәкәтсез калды
Сәвилә чикерткәне әрекмән яфрагына төреп кесәсенә салды. Аланга хәтле башбаштак көтүчеләрне күрәсе бар иде. Нәкъ әбәт вакытында алар сыерларны Табор* дип аталган яр буена куып китерә. Өлкән көтүче комда күшәп ятучы кара сыерга аркасын терәп, черем итә иде. Башына күлмәген япкан Арырак, тал төбендә, ике егет кызып-кызып кәрт суга.
— Уян әле. абзый.— диде кыз. черем иткән көтүченең иңбашына төрткәләп.— Ни җаның белән йокы симертәсең! Болынны үтергәнсез бит!
Көтүче иренеп кенә күзен ачты Кояш җылысыннан ул тәмам изрәгән иде Сәвиләне күргәч, мыегы да селкенмәде. Була бит шундый кешеләр каршысына аю атылып чыкса да, артка чигенми, тик карап тора
— Кемне?!
— Болынны, дим. болынны!
— Фу. боланны үтергәнсез дип ишеттем. Бездә ниткән болан, мәйтәм, шыр урманда. Мин бер нәмәгә дә кысылмыйм
— Син — көтүче лабаса!
— Әнә теге такыр башлар көтүче.— Абзый егетләр ягына ымлады — Мин пинсәгә тикле ияреп кенә йөрүче. Әй. килегез әле сез, балыклар!
Егетләрнең берсе авылның калай әтәче иде Ул Сәвиләне танып авыз ерды:
— Ни йомыш, матур түти, җүләр чыпчык.— диде ул.— Ник дәшмисең9 — Егет ачы итеп сүгенде.
Яшьрәге, малай кисәге, калай әтәчкә ярарга тырышып шаркылдый иде
— Җегетләр. тәмсезләнмәгез алай,— дип сүзгә катышкан абзыйга егет йодрык иснәтте:
— Тик ят. кызма. Фәһим абзый! Авызын ямап килгән бу җүләр чыпчык, сүзен әйтми
Сәвилә, чынлап та. коелып төшкән иде Калай әтәч»нең ертлачлыгы аны соң дәрәҗәдә тетрәндереп җибәрде Кызлар белән шулай сөйләшергә ничек җөрьәт итә ул?! Үкенәчәк бит. затсыз...
Җил исеп куйды, кояш әллә кайдан гына кабарып чыккан болыт артына чумды.
— Рөхсәтсез-нисез болынга син терлек керттеңме? — диде кыз. нәфрәтен тыеп.
— Ну мин. матур түти, җүләр чыпчык, ну? — Егет мыскыллап ботын аерып басты.
— Рияз сезгә күл ягын биргән ич.
— Ну. ышту9 Төкерәм синең Риязыңа, юеш танауга. Пред, имеш! Миңа болын ошый, ясно9 Демократия хәзер Пред та. көтүче дә тигез. Тигезлек безнең илдә! Мин шәһәрдә урам себерә идем, прафисыр- ның арт чүмеченә дыңкылдатып типкән бар Патамушты барыбыз да гражданин, ясно, матур түти?
— Аның кай төше матур соң. Җәмил абый? — дип хихылдады икенчесе. Оятсыз күз Сәвиләнең тәнен капшады.
— Син. маңка, хатын-кызны белмисең әле — Егет малайның борынына чиертте.
Сәвиләгә борылып китәргә кирәк иде. Кесәсендә чикерткә кымырҗый. Аңа кысан, аңа һава җитми, ул үлән арасында сикермәкче Ләкин кызның аяклары җиргә кадакланган төсле, куптарып булмый 122
Нахакка рәнҗетелү аның җанында өермә кузгаткан, өермә көчәйгән саен жил дә катырак исә ком бөртекләрен себереп алып һавага очыра иде Сәвилә хәзер үз-үзен тыя алмый Ул үз-үзенә хуҗа түгел Анын җаны - -табигать җаны аның күзләре — болын күзе
Кыз егеткә бер генә карап алды Җил кинәт басылды Яр буйлап * йөгергән Сәвилә артыннан малай актыгы тизәк ыргытып калды х
Атна-ун көннән көтүче егетнең авызы чалшаер. Халык моны £ төрлечә сөйләр
— Тел әшәке иде Сафа малаеның.
— Анасын аты-юлы белән сүгә иде. ана каргышы төшкән.
, — Байтак кызны елатты алдый да ташлый, алдый да ташлый = иде, шул кирәк имансызга 2
Бүльнистән бүльнискә йөреп чалыш авызын турайта алмаган 5
• Калай әтәч» шешәдәш дустына күз яше агызып болай дияр
— Теге җүләр Сәвилә бозды малай. Бер генә карады, шундук авыз турысы өшеде, сиңайтим Иманын тарар идем, өстәп кулны да = кәкрәйтер дим Матым сүккәнне яратмады, каһәр'
Урман аланында кыз чикерткәне үлән арасына җибәрде, иелеп ~ күзәтергә тотынды. Бөҗәккә бераз җан керде, мыегын алмаш-тил- 2 мәш селкетеп «төзәтенде » х
Сәвилә үлән кыштырдаган тавышка башын күтәрде. Алан уртасыннан чалгы тотып Тәминдар килә иде
9
Ул аны танымады Җанында әрнүле хис кузгалды Тәминдар әүвәлге Тәминдар түгел. Тәминдар бүтән иде Ят һәм салкын иде ул Бәгыре каткан кешегә охшаган иде Төрмә шулай үзгәрткәнме укытучыны7
Кыз аның янында үзен җайсыз сизде Әллә ничек. Тәминдар килеп туктагач та. үзен үлемнән йолып калган иргә ни рәхмәт әйтә алмады. ни «исәнме» дип кул бирмәде Каушады Сәвилә. Ничек каушамасын. ди! Аның каршында шәүлә иде ләбаса' Шәүлә' Йа ходай. Тәминдарның күңелендә бушлык, карашында бушлык төпсез бушлык Аның чалгы күтәреп аланга төшүе дә — аптыраганнан, барыр урын тапмаганнан гына! Яки аны Мәликә куып җибәргән
Нәрсә сөйләштеләр -- бер генә сүз дә хәтерендә калмаган, борчак сыман җиргә коелган Иртәгәсен кыз хыялы белән кат-кат шул аланга очып килде Үлән кыштырдаган тавыш ишетте. Тәминдарны күрде, әмма шуннан башкасын һич тә хәтерли алмады Хыял куркыныч бушлыкка барып бәрелә иде Үзе дә тәкәббер инде! Якын итеп эндәшмәде Тәминдарга Эндәшергә иде юкса Аның салкын йөрәгенә килеп сыенырга да бозын эретергә иде Ул бит Тәминдарга кирәк' Бик тә кирәк' Сәвиләдән дә артыграк кем аңлар аның җанын7
Сәкинә ялда иде. Сәвилә идәннәрне юып чыгарды, гөлләргә су сипте, кая гына тотынса да. нәрсә генә эшләсә дә, кулы калтырый иде. Ул калтырау, кинәт кенә табан астыннан үрмәләп менде дә йөрәккә тиеп үтте Хәерлегә түгел бу Медпунктны бикләп авылга кайтырга кирәк Тәминдар ишегалдында ниндидер уй корып йөри Нәрсә майтармакчы ул7 Күзләре пыялаланган Төсе качкан Чай-калып атлый Бау алды Нишлисең Тәминдар7' Ярабби акылыңа кил' Кайда син. Мәликә7' Мәликә' Коткар иреңне. Мәликә'
Кыз медпункт баскычына сөяп куйган велосипедына ничек утырганын да. җиде чакрым араны ничек узганын да белмәде Сорасалар — вакыт исәбен дә. чакрым озынлыгын да хәтерләмәс иде
Апасы капка гәбендә иде Аның шомлы сүзләре йөрәк әрнүен
көчәйтте генә
— И балам, укытучы абыең асылынган ие бит! Мәликәсе күреп баудан төшергән Бер исәбенә керсә, харап итәр инде үзен! Атасы да шулай үлде аның...
Хәле киткән кыз чирәмгә ауды. Бәла узган алайса.. Их. Тәминдар. Тәминдар! Челтерәп аккан чишмәләре, сайрар кошлары белән сокландырган якты дөньяга кул селтәү — ахмаклык! Моның өчен батырлык кирәкми, нибарысы куркаклык җитә Нәрсә этәрде сине бу адымга. Тәминдар7! Нәрсә7
— Апа. мә. велосипедны кертеп куй.
Сәвилә Тәминдар йортына таба атлады Капка шар ачык. Тавыш-гауга тынган Мәликә ире асылынырга дип элгән бауны балта белән тураклап ташлаган, ишегалдына сибелгән сүс җеп җил белән шаярып уйный Ә Тәминдар. бәхетсез Тәминдар, арыш капчыгы төсле, баскычка ишелеп төшкән. Аяк тавышларын ишетсә дә. ул күтәрелеп карамый Аңа барыбер.
«Юк. ашыкма. Тәминдар Минем җанымнан агылган дулкын тиздән синең җан белән очрашыр.. Башыңны күтәр... Миңа кара. Менә әйбәт.. Минем күзләр сине чакыра, тоясыңмы? Әлбәттә тоясың, кадерле кешем Чигәң кысмыймы инде?.. Авыр уйлардан арындыңмы7 . Сиңа рәхәт, әйеме?.. Бас. бас Гәүдәң мамык төсле, шулаймы7 Син кош бит. Тәминдар Кош син!.. Әнә сиңа канатлар үскән Җилпе канатыңны Хәзер капкадан чыгабыз да кыр ягына очабыз Очабыз, очабыз. Тәминда-а-ар! •
Ир ничек торып басканын сизмәде Аяклары таушалган гәүдәсен капкага таба сөйри иде. Ул чынлап та кош икән! Әнә алар, басу уртасыннан салынган тар сукмакка җиткәч, җирдән аерылып, оча башладылар Алда — Сәвилә, зәңгәр күлмәкле кыз бала Канат җилпегән саен, күкрәк читлеге йомшарып, сулыш алуы җиңеләя бара Нинди рәхәт очу! Аңа бу халәт таныш та кебек. Әйе. әйе. балачакта, бер кайгысыз, бәхетле малай чакта, ул шулай оча иде. Аяклары җиргә тими иде аның Ул аруның нәрсә икәнен белми иде... Менә тагын беркатлы малай чагына әйләнеп кайтты! Югыйсә, чама белергә вакыт Аның бу кыланышын күрсәләр, бот чабып көләчәкләр Икенче көнне авылга -Тәминдар акылдан язган-.— дигән хәбәр таралачак Тик нишләптер туктый алмый ул. Сәвилә белән куышып оча да оча. оча да оча! Мәңге-мәңге кош булып биеклектә каласы иде Мәңге-мәңге Нинди рәхәт! Чү. теге аланга борылды кыз. Ул түбәнәя, кыйгачлап шунда төшмәкче бугай.
Аяк табанын йомшак үлән кытыклады Тәминдар исенә килде. Сихерләп ни ара йөгерткән кызны ачуланмакчы иде. Сәвиләнең риясыз, җылы карашын тоеп, дәшмәде, чабылган үлән кебек җиргә ауды Җанын биләгән караңгы бушлык кимеде төсле.. Инде тәгә- ри-тәгәри елыйсы килә. Ләкин ир кешегә балавыз сыгу килешми. Бәгырь каткан, ташка әверелгән, ул таш һаман күкрәкне изә.. Нишләргә. нишләргә?!
— Ела, Тәминдар7
— Нәрсә?!
— Ела, дим
— Син әллә минем уйларымны да укыйсыңмы? Убыр түгелсеңдер бит. теге безнең авылның?
Сәвилә аның баш очына утырды Бармакларын Тәминдарның бөдрә чәчләренә тидерде.
— Синнән сорыйм! — диде Тәминдар, боерып.
— Сора, сора! — диде кыз.— Мин барыбер сиңа җавап бирмәм. Тәминдар! Мин үземнең кем икәнемне белмим, үтер, белмим.Тәминдар
— Кулың йомшак.— диде Тәминдар — Песи баласын гына шулай иркәлиләр.
— Тәминдар Ни булды сиңа, сөйлә
— Яшәрлек көчем калмады, акыллым
— Җаның авыру икән синең. Тәминдар.— диде кыз — Чирең куркыныч икән
— һәрхәлдә, рак түгелдер ич! — Укытучының сүзләрендә кинаяле көлү сизелде
— Рак күзәнәкләрдә була. Тәминдар җанда бүтәне аның Бир эле кулыңны
Кыз Тәминдарның учына текәлде
— Әйтеп бар, нәрсә таптың анда,— дип көлемсерәде ир
— Менә яшәү сызыгы, Тәминдар Озак яшәрсең, өч тапкыр асылынсаң да үлмәссең, бау әрәм итмә — Монысы шаярту иде — Картаеп үләрсең, үз түшәгеңдә Акыл сызыгың да озын, тирән Тәминдар, аны бер генә тамга да чуарламый, фән кешесе булырсың киләчәктә Имән бармагыңның нигезендәге калку җир артык күпереп тора, гафу ит, бөдрә чәчләрең коелып, түбәңә ялтырап кояш чыгар Аның каравы, алда бәхетле юл көтә сине Ул моңа кадәр ирешмәгән теләкләреңә таба сузылган Тик син ул юлга бик газапланып кузгалырсың
Сәвилә тиз генә аның бармакларын бөгеп, кулын этәрде Чү, Тәминдарны җентекләп өйрәнә башлады түгелме соң?' Ярамый болай, ярамый. Бу ир мәңге ачылмаган сер булып калырга тиеш Белгән хәтлесе җитәр, әйе. җитәр' Уч төбендәге язмышны алдан белүнең ни кызыгы бар.
— Йә, дәвам ит, нигә туктадың әле9
— Булды, җитәр.
— Каян өйрәндең кулдан багарга9 Кем өйрәтте9
— Белмим Мин бернәрсә дә белмим Сорама, зинһар'
— Шайтан алгыры! — Укытучы янә кулын баш астына кыстырды — Кызык бит, ә! Синең юл юравың кызык дим' Кая таба диң әле! Ирешмәгән теләкләргә таба' Шәп! Ул теләкләр күптән җилгә очты инде, Сәвиләкәй! Институтны тәмамлагач, аспирантурада укыйсы егет идем мин Студентларга лекция укырга хыяллана идем Тиле буш хыяллар! Профессор агай үзе күндергән иде аспирантурага. «Син фән кешесе булырсың, синдә талант һәм омтылыш зур»,— дигән иде. Аспирантурага сайлап алганда минем кандидатура үтмәде бер бушкуыкны калдырдылар Ул әрсезләнеп, мескенләнеп яулады бу урынны Имеш, фән өчен, халык өчен янып йөрүче бердәнбер студент икән Хаклык өчен көрәшкәндә аны гел кыйнаганнар, имеш Хәтта профессор да аңа аяк чалырга маташа, аны аспирантурага үткәрми, үз кешесен әзерли, имеш Ә бит андый мескеннәрне нишләптер жәллиләр Чынлап та. талантлы иптәшкә юл бирмисез икән, дип уйлыйлар
— Син аның бушкуык икәнен белеп тә дәшмәдеңме?
— «Ул хаксызга рәнҗетелгән кеше түгел, ул битлек кигән бәндә!» дип исбатлап кара, бар' Аның ягына баскан төркем сытып үтәчәк сине, ул гынамы —дипломыңнан мәхрүм итәчәк
— Әле сиңа соң түгел. Тәминдар
— Нәрсә соң түгел9
— Өр-яңадан башларга кирәк, аңлыйсыңмы ’
— Гайсә яшен узып барам бит инде, акыллым
— Ирләр илле яшьтә генә өлгерә Җитмештә картая
— Ә мин утыз дүрттә картайдым Үзең әйтеп торасың, ич. пеләшләнәсең дип1
— Җаның сау булсын Яшьтәмени хикмәт Җансыз калган гәүдәнең ташка әверелүен, шәт. таң алдыннан сизәсеңдер Йоклаганда җан гәүдәдән очып чыга бит Кеше таш кебек катып кала Ә җан
каядыр очып китә, ниндидер юллар урап кайта, нәрсәдер күрә. Ул күргәнне төш дибез инде Җаның кире гәүдәңә кайтып иңгәч, аяк- кулларыңның дерт итеп селкенеп куюын тоясыңмы’ Тән һәркөнне шулай үлеп терелә. Тәминдар
— Саташасың син. акыллым Матур гына гәпләшеп утырганда килделе-киттеле сүзләр сөйләп ташлыйсың Ләкин, шайтан алгыры. рәхәт миңа сине тыңлавы' Билләһи, рәхәт! Үземнең дә синең кебек саташып йөрисем килә!
Укытучы, малайлар кебек мәтәлчек атарга кереште, аннан туктап аланны яңгыратып көлде
— Иртәгә дә чакыр мине, яме?
«Мин чакырмасам да. аякларың үзеннән-үзе тартып китерер. Тәминдар»,— дип уйлады кыз.
10
Кайчагында әкияткә дә ышаналар икән Нәкъ әкияттәге кебек бәхетле азак көтә адәм баласы Аның янына дәва эзләп килүчеләр шундый төргә керә иде. Башта алар берән-сәрән генә күренә башлады. Сәвиләнең «белекче> дигән исеменә >күз буяучы» дигән дан да өстәлгән иде. Соңгысын, тырыша-тырыша. Сәкинә таратты
Бүген дә аның килешенә медпункт ишегалдын кеше чуарлаган Сәвиләне көтәләр Ә Сәкинә һаман шул гадәтен куа икән: баскычка чыгып баскан да. кулын селки-селки авыруларны битәрли.
— Кем янына килдегез, аңгыра сарыклар?! Шырлатан бит ул, күзгә төтен җибәрүче1 Андыйларны элекке елларда җыеп атканнар!
Сәвиләне күргәч, гөберле бака кебек кабарынган хатын, шапылдатып ишекне япты Ишегалды тынып калды Кыз эшкә тотынды Төркем өстеннән күз йөртеп чыгу белән, ун кешене сайлап алып, чирәмгә тезеп утыртты. Калган бише — сау-сәламәт, «могҗиза» күрергә теләүчеләр генә иде Ул аларга китәргә кушты.
Баядан бирле кыбырсып йөргән бер чая хатын, сорап та тормыйча. унберенче булып чирәмгә төртелде
— Кума әле. наный Безнең могҗиза күргән юк ла! Күрик бер! — диде ул. күзләрен елтыратып һәм терсәге белән күршесенә кадап алды: — Хәзер сиңа миең черегән дисә, нишлисең, Дамира? Шәлеңне сатасыңмы миңа, җүнгә генә’ Башыңның авыртуы хәерлегә түгелдер, үләргәдер ул
— Яшәү — үзе могҗиза.— диде Сәвилә сабыр гына.— Нигә аны эзләп йөрергә’ Синең өеңдә дә биш балаң — биш могҗизаң бар Тик алар ач утыра. Кайтып аш пешер, апа.— диде.
Чая хатын җиргә сеңде Ник әйткәненә үкенгән сыман, учы белән авызын каплады Ләкин аның каушап калуы озакка сузылмады. ул:
— Сөйләгән ие аны духтыр Сәкинә, бер мәгънәсез дип. хак икән.— дип. чәчрәп аякка басты. Чирәмгә тезелешеп утырган авыруларга төртеп көлде: — Карагыз, кара бу томаналарны! Сезне төп башына утыртканнар, торыгыз, тор' Ул сездән акча суыра, ялганлап, алдалап, мисезләр!
Хатынның әче тавышы урамның икенче башында да яңгырап торды
Сәвиләнең зиһене болай да чуалган иде. Кемгә генә караса да. кем белән генә сөйләшсә дә. уйлары Тәминдарга таба йөгерә Йа алла' Нишләде соң алар кичә’ Әйе кичә, төнгә каршы, урман аланында’ Юк' Моны күз алдына китерү түгел, уйлавы да оят Нигә оят. нигә оят” Шул тиклем зур гөнаһка баттымыни алар? Бүтәннәр өлешенә үрелдеме’ Юк. юк Дөньяда үлемсез өч нәрсә бар табигать, җан. мәхәббәт Ахырзаман җитеп, дөньяның асты-өскә килсә дә, 126
туфракта яңадан орлык шытар, үлән үсәр Ә яшеллектә, һичшиксез. тере җан иясе яралыр Ә җан яралгач, анда мәңгелек хис туар Ул хис — мәхәббәт дип аталыр
Әнә Тәминдар да аны уйлый Уйлый Тәминдар Котә. юксына Ә көн — чамасыз озын, төн — чамасыз ерак. Ир газаплана: кичәге ф төн тагын кабатланырмы, юкмы9 Кабатланмаса9 Учагың сүнсә9 Йол- _. дызлар да кыска гомерле ич. атылып сүнә Мәңге янмый, мәңге бал- кымый
Әлбәттә, ул төн кабатланмас. Тәминдар! Бернәрсә дә кабатланмый дөньяда1 Икенче очрашу сине йә бәхетле, йә бәхетсез итәр. * Хисләр йә сүрән, йә көчле булыр. Шуңа һәр күрешүнең кадерен белергә кирәк. Тәминдар1
Сәвилә көчкә Тәминдарга бәйле уйларыннан арынды Аны кү- - целеннән куды
Авырулар өмет белән аңа карый иде Җилдә тирбәлгән чәчәк < сыман әкрен генә селкенеп утыручы карчыкка ул дәва тапмады ~ Соң иде. чире азган иде Яман шешне Убыр өйрәтүе буенча гына 2 җиңәрлек түгел иде
Кыз, әбине озата килүче ир белән хатынны бер читкә чакырып, пышылдады:
— Кадер-хөрмәт күрсәтеп, әниегезнең күңелен күреп калыгыз. ' аның актыккы көннәре җитә.— диде
Ир дә, хатын да рәхмәт әйтмәделәр Йөзләрен болыт сарды Яман хәбәргә, гәрчә ул дөреслекне ачса да. рәхмәт әйтмиләр Сәвилә моны белә, шуңа күрә рәнҗеми Әбине ике ягыннан култыклап торгыздылар Сәвиләнең күзләре яшьләнде
Унөч яшьләр чамасындагы кызны Сәвилә чиратның иң ахырына куйды Кызның ике кулы да терсәктәп югары күтәрелгән һәм шул хәлендә катып калган иде. Әнисе әледән-әле аның кулына япкан җәймәне рәтләп куя. ә җил аны җилфердәтеп оскә күтәрә
— Ирең белән тату яшәмәгәнсең, апа.— диде Сәвилә, алар өчәү генә калгач — Ул пычак белән сиңа ташланганда, ике арага кызың керә.
— Шулай, шулай, балам.— диде хатын, гаҗәпләнеп, башын селкеп раслады Каян белдең син моны, и ходай91 Күрше авылдан бит без. ерак торабыз. Җеннәрең хәбәр сала мәллә91 Ике тапкыр өсте- мә пычак белән килде аҗдаһа ир. дөрес балам1 Ни суймады, ни рәхәт яшәтмәде, эчә ул. ыстырам эчә Кызым гына жәлке. Кыз бала, гомере кимсенеп үтәр Берүк мәрхәмәтеңнән ташлама Актык сыерымны сатып түләрмен
— Акча диясе булма, апа'
Сәвилә кешеләргә күтәрелеп карарга да читенсенгән кызга кагылмады, гел читтән генә күзәтте Кул куркудан күтәрелгән Курку кызчыкны мизгел эчендә тораташ иткән. Ни генә юк бу дөньяда Тагын кемнәр белән очраштырыр язмыш Сәвиләне, кемнәрне каршысына китереп бастырыр9
Ул. ана белән кызны ишегалдында калдырып, янбакчага чыкты. Аннан, ымлап кына хатынны үз янына чакырды
— Апа. хәзер тиз генә авылыңа кайт та. кызыңның классташ малайларын җыеп кил Мәктәп директоры булышсын, аның әрҗәле машинасы бар.
Кайгыдан мие томаланган ана «Нигә?»—дип төпченмәде, шунда ук авылына ашыкты Төштән соң мәктәп директоры мәйдан чыкта футбол типкән ун бөртек малайны медпункт ишеге төбенә китереп бушатты. Сәвилә аларны. тиз генә кызчык күзеннән яшереп, медпункт артына качырды
— Мин классташыгызның күлмәк итәген күтәргәч, дәррәү каршына йөгерегез,— дип. кат-кат аңлатты Ул икеләнмәде Барсы
да Сәвилә уйлаганча барып чыгачак. Кул төшәр Хурлыгы да бетәр Кызчыкның иң гарьләнә торган чагы, аңа унөч яшь Аны массаж белән дә дәваларга мөмкин иде Сәвилә ничек тә әмәлен табар иде Җаны кире какмый бит бу баланы. җеннәре» булышырга әзер. Димәк өмет бар Ләкин кызчыкны икенче мәртәбә ышандыруы кыен булачак Аның күңелендә, һичшиксез, малайлар алдында мыс-кыл иттергән апага карата нәфрәт туачак
Ул кызны Йөреп кайтабыз -дип урамга әйдәде. Әкрен генә медпункт почмагына таба юнәлделәр. Анда ун малай, ун пар күзен тасрайтып көтеп утыра Аларга кызык. Алар аңламый, олыларның чираттагы бер шаяртуы дип кабул итә.
Сәвилә тамак кырды Шартлы сигнал: әзер булыгыз! Һәм кисәк кенә кызның күлмәк итәген күтәрде Каршыга көлә-көлә малайлар атылды...
— Ай!—диде кыз бала һәм. чырыйлап, ялангач ботларын капларга үрелде. Куллары белән үрелде! Аңа кушылып Сәвилә дә ыңгырашты Тагын башлана! Күз алдын томалап тагын кара пәрдә шуып төшә! Ярабби, ничек түзәргә соң бу авыртуга?! Кемдер чигәсен телеп-телеп алган кебек Бу — түләү, түләү! һәр авыруның чирен дәвалаган саен язмыш, үчеккән төсле, аны нечкә кылдан уздыра, тиктомалдан гына газаплы баш өянәге кузгала иде. Ул кояш баеганга кадәр бетми, укшыта, костыра
— Китегез, кит,— диде кыз. тирәсендә бөтерелгән шәүләләрне кугалап — Калдырыгыз мине. Китегез, зинһар!
Сәвилә чытырдатып рәшәткәгә ябышты Түзәргә кирәк, түзәргә! Түзәрлек әмәлең калмаса. әнә. җиргә ятып ауна чирәм йолкый- йолкый ела. язмышыңны каһәрлә. Нигә мин бүтәннәр сыман гап- гади тормыш корып яши алмыйм икән’ — дип өзгәлән Тик үкенергә ашыкма, ашыкма1 Әгәр син Җан дигән серле дөньяның могҗизалы ачкычын карчыктан алып калмасаң, Тәминдарны күптән югалтыр идең. Ә бит аны терелтүче син! Син — белекче кыз! Аһ. башның сызлавы! Бәгырьгә үтә. Тукта, аны коткарса, уй гына коткарыр Ә Тәминдарны уйлап юанудан да татлырак нәрсә бар?! Әйе, ул аны терелтте.. Газиз анасы бу кешегә кайчандыр бер яшәү сулышы өрсә, Сәвилә икенче сулыш өрде Шуннан бирле Тәминдар йөрәккә бигрәк тә якын! Ул Сәвиләнеке, бары тик Сәвиләнеке генә Җанының бер өлешен дә күчерде ич кыз аңа! Хәзер ул беркемгә дә бирәчәк түгел кара сагыштан йолып калган кешесен! Әйдә, килешми дисеннәр, оятсыз, дип сүксеннәр. . Ул бит яратуны үзе сорап алмады Аларны язмыш очраштырды! Кирәк икән кушсын, кирәк икән аерсын — барсы да язмыш иркендә. Мәхәббәт, таң кебек, барыбер туар иде. Бәлки ул теге чакта ук уянгандыр әле Теге чакта... Кыз яңгырга коенып биегәндә Тәминдар аңа ничек карады?! Әйе. теге чакта Серле иде Тәминдарның карашы Ара да якын иде. Тәминдар белән Сәвиләне нибарысы яңгыр тамчылары гына бүлеп тора иде Ниндидер затлы көч саклаганмы әллә аларны? Бәлки, бәлки.
Бу юлы да ике арада киртә бар иде. Еллар ята иде сузылып. Тик ир аны сизмәде Аланда биюче кыз сурәте хәтерен яндырып үтте. Татлы, бәхетле мизгелләр кире әйләнеп кайтты...
Төннең кара буявы урманга җәелгән иде Алар, сабый балалар кебек кулга-кул тотынышып. Нәзергә табан атладылар "Кулың нинди кайнар —диде Тәминдар кызның бармакларын учына кысып. Сәвилә җавап бирмәде Ул бәхетле иде Тик бу хакта кызның Тәминдар хәтле Тәминдарга да белгертәсе килми иде. Ә күңел нәрсәдер тели! Күңел мөлдерәмә тулы' Чайпалдырып сагышын түкмәк- чеме ул?! Әллә шушы ирнең күкрәгенә сыенмакчымы?
Су тавышы аны айнытып җибәрде. Ул үзенең әрсезлегеннән бик оялды Ике бите ут сыман кызышты Ничек Тәминдардан 128
кулын тартып алуын ничек ярдан елгага сикерүен белмәде, салып ташлаган күлмәге тигәнәккә эләгеп калды Артыннан укытучының
— Сәвилә* — дип кычкырганы ишетелде
Су чәчрәтеп йөзеп киткәч кенә тынычланды ул. Бака яфракларын изә-таптый. Тәминдар да яр астына төште Әһә. йөрәге ярылды* Сәвилә бата, дип курыкты *
— Сәвилә, су салкын, чык! — диде ир
Ай нуры ком бөртеген табарлык итеп бөтен яр буйларын яктыр- х та. Чык. имеш* Ул бит инде аланда биюче сылу кыз түгел Утта 5 пешкәннән соң җәрәхәтләре ямау-ямау булып төзәлде Хәзер тәне ко- ♦ рама юрган төсле <
— Чык дим*
— Башта күлмәгемне алып кил... |
— Синеке яр башында, чык.икәү эзләрбез. Мә. үземнекен £
бирәм... <
— Ыргыт* ’
— Юк инде, әүвәл ярга чыгып бас. Йә монысын да агызырсың з
— Алайса күзеңне йом
Зур күлмәк эченә чумган кызны кинәт Тәминдар кочаклап алды. £
— Тәнең дә кайнар икән.— диде ул. сулышы белән колак яф- * рагын кытыклап Сәвилә кире тартылмады Аның киң күкрәгенә я йөзен яшерде. Аңа рәхәт тә. ямансу да иде. Менә шулай гомер “ буе сыенып басып торсаң иде* Ай язмыш* Нигә ул һаман яңа сынаулар әзерли икән7' Алда Сәвилә юл күрә ич Озын-озын юл. Тәминдар китеп барасы юл бит инде ул* Якын кешесенә бакмаска дип үз-үзенә сүз биргән иде. хәзер, юк-юк та. шөбһәләнеп аның күзләренә карый Ул күзләрдә ярату да. хәерсез юл да бар Икесе бергә* Ләкин алар тигез түгел юл мәхәббәттән көчлерәк Икесенең берсен сайлаганда юл җиңәр, ул Сәвиләне Тәминдардан аерыр
— Кайнар, кайнар син. Сәвилә* Минем моңарчы хатын-кызны болай яратып кочаклаганым юк иде
— Дәшмә, мин беләм.— диде Сәвилә, ирне сагайтып
— Нәрсә беләсең7
— Юкка суларга салып агыздыммыни күлмәкләреңне* Син авыру. син хатының белән йокларга сәләтсез идең
— Акылсыз кызый! — Тәминдар аны кочагыннан ычкындырды Аннан, уфылдап, ком өстенә сузылып ятты Үпкәләде Ирлек горурлыгына тиде
— Ачуланма. Тәминдар
— Ярар, ачуланмам Билләһи, сәер син
• Нигә сәер, нигә7 Яратуның тәмен тоймыйча дөньядан китәргә хакың юк синең* Шуны искәргән өчен мин сәер, мин акылсыз, әйеме. Тәминдар7»—дип өзгәләнде Сәвилә, ләкин күңелендәге ярсуын тышка чыгармады. Иелеп Тәминдарның маңгаеннан сыйпады Шуны гына көткән сыман, ир аны үзенә тартты һәм. шашынып. ачык муеныннан үбәргә тотынды
— Әгәр тәнемне уятучы син булсаң, ә7 Бердәнберем булсаң’ Нишләрбез соң. акыллым. ничек түзәрбез7 — диде ул. киңәш сораган төсле
— Карчык баккан иде аны Синең насыйбың миндер. Тәминдар.
— Әле соң түгел, нәкъ вакыты, куып җибәр мине
— Юк. юк* Карчык әйтте бит. дәрте вә гыйшкы белән сиңа хатын-кыз якынаер, диде Мин. ул мин*
Нәрсә аңласын Тәминдар! Карчыкның ни дип юраганын беләмени ул7' Әнә үзе куарга куша, үзе кайнар сулышы белән исертеп үбә. иркәли Көчең җитсә, арала җаныңны мәхәббәт давылын
нан кодрәтле ир' Ирек куйма хисләреңә. Сүндер учагыңны, сүндер дә колен тузгытып ташла
Тәминдар аның күлмәк изүен ачты Әмма кагылмады Таза, сау-сәламәт тәне башка тән белән табигый бербетенлеккә омтылганда. тыелып калу авыр иде Йокымсыраган күзәнәкләрне уятып тыпырчынган теләген ул ничек тә басарга тырышты, кызны күтәреп алып яр өстенә менгезеп бастырды, күлмәген табып кидерде
— Кем син? Фәрештәме, изгеме? — диде Тәминдар, кайтыр юлга чыккач.
— Син моны сорадың инде. Тәминдар.— диде Сәвилә — Белмим дидем бит. белмим..
Әкрен генә кара пәрдә артка шуышты. Кыз. керфекләрен күтәреп, офыкка карады Кояш баеп бара иде Рәхмәт. Тәминдар— диде Сәвилә, уй белән юаткан иргә.— рәхмәт. »
Сәкинә апасы китмәгән иде
— Нәрсә, үзчирең тотамы? — диде ул. мыскыллап.— Теге ни, өянәгең Яшермә, яшермә! Тәрәзәдән күрдем, баядан бирле башың тотып, калтыранып утырдың Медпункт яныннан күпме кеше узып йөри, хурланмыйсың да әзрәк Өянәк чире синдә, кадерлем
— Юкка борчыласыз. Сәкинә апа. сез куйган диагноз дөрес түгел.
— Синеке генә дөрес инде, ә! — Фельдшер хатын һөҗүмгә күчте Аның бүген иркенлеп талашырга иде исәбе.— Җитәр, кадерлем1 Медпункт янында халык җыеп кәмит уйнавыңнан тукта! Жалоба белән районга барачакмын Мин—дипломлы белгеч' Барыбер кудыртам сине эштән!
Эштән куылу, әлбәттә күңелсез хәл иде Апасы кызганыч. Тагын «Дөньяга сыймыйсың .— дип елар. Тик бу хатынга горур башыңны иеп -Кумагыз»,— дип ялвару да артык.
- Ихтыярыгыз.— диде кыз. бәхәсне озайтып маташмады, чыгып китте Аланда аны Тәминдар көтә иде, ул шунда ашыкты Ләкин, урман авызында Рияз очрап, юлы бүленде.
Очраклы гына күрешкән кебек кыланса да. урман хәтле урманда Рияз аны бер-бер максат белән көтә иде. әлбәттә.
— Нихәл. Сәвилә9!
— Минем хәлне урманга килеп сорашмасаң да ярый.— диде кыз. салкын гына.— Сөйгән кызыңны көнләштерерсең.
— Юк бит әле ул.
— Булыр, булыр.
— Кайчан9
— Җаның кайчан тели инде
— Әгәр ул сине теләсә? •
— Мин бүтәннеке.— диде Сәвилә, егетне шаккатырып. Аның кистереп «бүтәннеке» диюен ишеткәч, Риязның йөзеннән кан качты.
— Йә. шаяртма! — диде ул билгесез тарафка бармак янап,— Безнең өлешкә кем тия анда, башын кисәм! Син минем көчле канат астына сыенырга тиеш. Сәвилә.
Егет уйнап сөйләшми иде Ул үзенә бик нык ышана иде.
— Рәхмәт, мин көчле канатлар ярдәменә мохтаҗ түгел. Рияз
— Мохтаҗ булырсың, ашыкма Сиңа кырын карыйлар, җүләр диләр, күрмисеңмени?!
— Минем тирәдә буталган егетне дә җүләр димәсләр микән соң?
— Сине дә, үземне дә якларлык көч табармын, авызлары тиз капланыр.— ди яшь председатель эре генә.
Урман юлыннан атлап киттеләр Аз гына баргач, сул якта — тар сукмак Аланга таба илтә Ә сукмакның теге очында Тәминдар кө- 130
тә. Менә шулай юлында очраклы кешеләр очрый да. син томырылып үтәсе күпме сукмаклар ятим булып читтә кала
Рияз аяк астындагы ботак-санакны типкәли-типкәли барды. Ул ачулы иде Сәвиләнең караңгы чырай күрсәтүе аны бик гарьләндергән, күрәсең.
— Сиңа атап махсус дәвалау йорты салдырырмын.— диде ул.— ы Рәхәтләнеп сеанслар уздыр Акча эшлә, кесәңне калынайт. Көзгә Ка- I занга алып барырмын. Зур белгечләрдән баш миеңне тикшертер- * без. u
Кыз сабырлыгын саклап әйтте: ♦
— Ул сүзләреңне кире ал. мин акчага дәваламыйм,— диде— а Әнә. серен ачам дип. кеше табигатьне нишләтте9 Күкрәген ярып. ° йөрәген алды. Бүген аның сулышы кысыла, кан тамырлары кибә =
— Кара әле, җанкисәк,— егет, атлаган җиреннән туктап, кызның ? алдына чыгып басты да. мыскыллап —Куй шул табигатеңне,— ди- < де.— Кирәкми ул миңа! Шушы минутта нәрсә теләгәнемне сизми- 2 сеңмени?! Билгеле, түләп, бушлай димим. 2
Ярабби, тагын ниләр күрәсе бар икән1 Нинди хурлык, нинди u түбәнлек! Ул шушы бәндәгә тәнен сатсын, имеш
— Тимә миңа! — диде кыз йөрәкләнеп.— Юкса юкса Кара * айгыр синең дә башыңа җитәр!
— Менә монысы булмастай эш.— Яшь хуҗа шаркылдап көлде: — Кара айгыр аранны җимереп качты Ни эзләтеп тапмадым Хәере белән инде. Ул айгыр югалганнан гына колхоз бөлмәс әле Ирек ярата иде бичара хайван.
«Бичара хайван?..>■ Ә нишләп «Көмеш Тояк» түгел9 Алдаша! Кара айгырның җан дулап иректә чапкан көннәре узган иде инде, ул үз хәленә ияләшеп, күнегеп бара иде
— Сине дә ярата иде кара шайтан Кил. күрсәтәм ничек яратканын— Сәвилә чигенергә дә өлгермәде. Рияз аны биленнән эләктереп куак ешлыгына таба сөйри башлады — Карышма, барыбер урталай сындырам.— дип колак төбендә мышнаган егетнең тимер кебек салкын бармаклары тәненә орынуга, гәүдәсенең куырылып килүен сизде кыз, тик кочактан суырылып чыгарга көч тапмады, ботакка эләгеп күлмәк итәге ертылгач кына исен җыйды: кулын Риязның күкрәгенә терәде Бу каршылык егетне ярсытып кына җибәрде Ул корбанын җиргә күтәреп салырга дип кулларын бушаткан арада, Сәвилә бер читкә сикерде Тагын күлмәге ботакка эләкте, аны ычкындырам дигәндә генә үзе дә абынып егылды Тагын сикереп торды, аннан каядыр йөгерде, йөгерде. Ферма янында аран сүтеп маташкан картның күзләрендә үзенең сурәтен күргәч кенә имәнеп китте: күлмәге ертылган, чәчләре тузган, тез башлары канаган
— Кара айгыр качмаган.— диде кыз. шаккатып үзенә карап торган ат караучы белән сөйләшкән төсле — Аны иткә озаттыр- ган Галимҗан малае. Мин бит беләм —ул сөйләнә-сөйләнә җиргә чүгәләде — Мин бит беләм Җаным әрни, җаным елый шуңа Әбекәй. кайда син9 Ишетәсеңме9 Кулларымны күккә сузып ялварам, ишет мине Мин бүген беренче тапкыр кеше каргыйм, мин Галимҗан төпчеген каргыйм, түзә алмыйм, әбекәй, гафу ит. түзә алмыйм1
Кинәт күк йөзендә, болытларга кушылып, карчык шәүләсе шуып үтте сыман Ул да түгел, ялларын тузгытып Кара айгыр чапты
Кыз башын күтәргәндә ат караучы карт, куркуыннан балтасын ташлап, фермага таба йөгерә иде
Капка төбендә Мәликә җенләнә.
— Кая гына олакты шул пошмас' Тәминдар абыеңны күрмәдеңме. Сәвилә9 Аңа бит прафиссыры хат язган, чакыра бит. тиз. ди Иртүк юлга җыенсын иде. пошмас
«Ул аланда».— димәкче иде кыз. телен тешләде. Алан — Тә-
миндар белән икесенең ящерен почмагы. Анда өченче берәүнең аяк эзләре төшмәскә тиеш
Ярты төн уртасында ул сискәнеп, төш күреп уянды. « Илаһи көч! Син бармы’’ Карлыгыңны расла».— дип күккә ялвара, имеш, һәм аны кемдер югары күтәрә, күтәрә, күтәрә Кыз түбәсе белән йоп-йом- шак болытларга орынганын тоя, Ә аста аның Тәминдары. Кулларын сузган да, төшкән уңайга кочаклап алмакчы. «Кил инде кил»,— дип ялвара үзе
Сәвилә төш белән саташып, йокылы-уяулы хәлдә караңгы ишегалдына чыкты. Иңрәеп күккә карады Чынлап та, баш очында гына гөмбәздән аерылып, ап-ак болыт кисәге эленгән иде. Кыз җиргә чүкте, пышылдап әйтте: «Син бар, бар,— диде.— Син минем яраткан кешем, син— Тәминдар».— диде Аннан, куркып, сынын турайтты. Илаһи көч тегендә, югарыда, болыт артында.. Ә Тәминдар җирдә, койма белән бүленгән йортта. Аларны буташтырырга ярыймы соң?! Саташу лабаса бу1 Саташу гынамы, тилерүнең азагы! Барыбер, барыбер Тәминдар — илаһи көч Үзенә табындырган. баш идергән икән, әлбәттә шулай! Әнә ул, болытка әверелеп. аның караңгы төнен яктырта.
Сәвилә капканы ачты Йотылып тыңлады. Авыл йоклый иде. Күңеле аланга тартылды Мөгаен, Тәминдар көтәдер, йөрәк болай авыртып чәнчемәс иде Ир дә, аның сыман, ябалак тормышына күчте.
— Мин сине кич белән бик озак көттем Төн буе да көтәр идем, хушлашмыйча ничек юлга чыгасың,— дип, каршылады аны Тәминдар һәм ипләп кенә имән төбенә түшәлгән чәчәк мендәренә утырт- ТЫ' — Дөнья без уйлаганча гына бармый икән. Тәминдар...
— Нишләп акыллым9
— Болай гына әйтүем — Кыз ромашкаларны капшады.— Син әллә болындагы бөтен чәчәкне җыйдыңмы? Ой, йомшак икән! — Ул күзләрен йомып чалкан ятты.— Әнә теге ак болытны өстемә юрган итеп яп хәзер...
— Исәр болыт ул, төн белән көнне бутап йөри.
— Син ул, Тәминдар...
Ир аны ишетмәде, шул мәлдә генә җил имән яфракларын шыбырдатып алды.
— Яңгырга көйли,— диде Тәминдар иснәнеп — һава дымланды. Сәвилә, мин синең белән әлегә саубуллашам, озакка китәм бит. өч атнага.
—- Саубуллашыйк алайса...
Тәминдар аның янына елышып ятты.
— Нигә тавышың бик мбңсу, Сәвилә?
— Китәрсең дә югалырсың кебек...
— Җүләркәем. нишләп югалыйм ди Шәһәрдә адашыр дисеңме әллә?
— Юк, җанымнан югалырсың дим Иң куркынычы шул бит аның.
— Ә син сакла мине, акыллым Югалта күрмә, оныта күрмә,— Тәминдар тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, туктап калды. Күрәсең, артык нечкәреп китүдән курка иде. Ә хатын-кыз йөрәгенә башкача ничек үтмәк кирәк, Тәминдар! Чама хисен белеп кенә сөйлә син, сөйлә. Синең ихлас сүзләреңне тыңлавы рәхәт!
Ак болыт соры болыт белән аралашкан иде Алар бер-берсенең тән җылысын тоеп яттылар. Нигә бу кадәр якын соң шушы ир9 Нигә, нигә?! Гомер аның белән узган төсле. Әле башланмаган гомер.
— Сәвилә...
— Дәшмә. Тәминдар, төнне уятасың Әнә офыкта ак сызык сузылды. тиздән таң атар
— Шуңа күрә мин дә ашыгам Хәлләр үзгәрергә тора бит әле ионда Хат килде, мине чакыралар Юл дигән, идең, рас икән Барып-күреп кайтсам сине дә алып китәм. калдырмыйм
— Ә Мәликә апа9 Хатының9
— Булмады инде, яшәп карадык бит
Әйе, әйе, яшәп карадылар, әйе! Барып чыкмады, уңмады. Тәминдар
— Белмим шул.
— Нәрсә белмисең9 Мине ничек акылдан яздыруыңны белмисеңме9 Син дип шашам бит инде — Ир аны үбә-үбә тәмам куенына сеңдерде.— Синсез яшәп кара хәзер
Ромашка таҗларының тәненә сылануын тойды кыз. ул үзе дә шул чәчәкләр арасында эреп таралды бугай
11
■ Хуш. сау бул. Тәминдар, исән-сау йөреп кайт Мин сине авыл башына хәтле генә озатмакчы идем, бер хатын юлымны кисте Баласы авыру икән. Менә ул сабый белән яр буена төштек (җилкәмә утыртып төштем), икәү комда кызынабыз Ә мин. ничарадан бичара, кояшта янам ■
Сәвилә кызчыкның баш түбәсенә япкан әрекмән яфрагын рәтләп куйды. Август кояшы рәхимсез кыздыра иде Эссе коры һава тынга каба, йөрәкне әлсерәтә. Их. баш-аяк белән суга чумасы иде Ул күптән Нәзергә сикерер иде, кызчыктан уңайсыз, бала түзгәнне. Сәвилә дә түзәргә тиеш
— Мин бая Тәминдар белән сөйләштем ишеттеңме9 — диде кыз. олылар белән сер бүлешкән кебек.— Тәминдар беләсеңме кем9 Минем яраткан кешем Мин — аны. син әниеңне сагынырсың Тик син алай ук ямансулама, аппагым1 Терел генә, тәпи-тәпи басып өеңә кайтырсың Кешеләр калыр өчен килми белекче йортына, китәр өчен килә Әниең юкка пырылдады синең, әйе бит9 Хәтерлисеңме ул көнне9 Капкадан керүче хатын капчык итеп аркасына бала аскан иде
— Уф, үләм, синдер инде белекче.—диде ул. сәлам дә бирмичә.— Яшь нәстә дигәннәрне, иртән генә тотарсың, аннан җенгә әверелеп урманга кача, җен-убырлардан сабак өйрәнергә дигәннәрне, качмый тор берүк, көмешем
Тәминдарга кул болгарга да өлгермәде ичмасам’ Нинди үкенеч
— Ярар. апа. әкият сөйләмә.— диде ул. бераз ачуы чыгып — Сез үзегез дә җен-убыр сыңары Юлда килгәндә каккалап-суккалап баргансың оланыңны, кулың каты икән Кызыңны ипләп баскычка утырт Әнә чүпрәк өстенә
— Имчәк баласы түгел лә. җиргә бастырам, алты яшь аңа көмешем.
- Мине тикшермә инде. яме. апа' Кызың йөрми бит
— Әстәгым! — Хатын кабаланып кызчыкны баскычка аударды — Бер карау белән чиреңне әйтә дигәннәрие. әстәгым' Унөч чакрым җәяү тыкырдауларым бушка түгел, алага шөкер Бәргәләп алдым шул чак-чак кына, көмешем, ардым ди. әнкәсе армаганмы' Туганнан бирле йөрми ул. идәндә күте белән генә шуыша Аппар- маган бүлнис калмады, аптыраш инде, җөдәш
Сәвилә баланың йөзенә иелде Җитен чәчле кызчыкны сырхау тәмам боектырган иде Ул. үзен кимсеткән дөньясына үпкәләгән төсле, күпертмә иреннәрен бүлтәйтеп, каш астыннан гына карый, ни көлми, ни еламый Күрәсең, үз хәленә күнеккән олылар нәрсә генә эшләсә дә риза. Сәвилә аның күлмәген салдырып, йөзтүбән әйлән-
дереп яткырганда да карышмады Бигрәк ябык үзе. кабыргалары беленә Сәвилә кызның аркасы буйлап бармагын йөгертте. Умыртка сөяге тере иде Ул капшанган саен бала, кытыкланып, иңбашларын җыера, монысы да күңелле хәл. димәк, бу тирәдә яшәү уты сүнмәгән әле Ә аяклар өметсез иде Сәвилә бака тәне кебек салкын балтырны чеметте — кайтаваз сизелмәде, табан астын кытыклады — сабый селкенмәде, хәрәкәтсез ятты . Җиде кат тиреңне агызырга кирәк иде бу авыруны аякка бастыру өчен, атналар, айлар кирәк иде Ул Сәвиләнең күпме кадерле вакытын алачак Бәлки, миннән булмый, дип кире борыргадыр? Әнә, Сәкинә апасы ничек җиңел котыла иде «Миннән булмый, районга барыгыз!» Әйтүе генә ансат шул..
— Калдыр, апа балаңны Август азакларында килерсең.
Сәвилә тирәсендә чебеш саклаган тилгән кебек бөтерелгән хатын тигез җирдә сөрлегеп туктады:
— Нәс-тә9! Калдыр дисеңме? Юк! Өшкер, төкер, өр-сыйпа, ну хәзер үк терелт баламны Мин кодрәт иясенә килдем, ничу!
— Бусагамда сатулашып торма, апа. бар. кит Мин шушы минутта ук әмәленә керешәм.
— И җен мәсхәрәсе' Күрәләтә нигә җәзалыйсың мине! Йөрәгемнән өзелгән бит ул. бала бит ул. ничек ят бусага төбендә калдырып китим ди! Аллам сакласын, әйдә, кызым
Кулын сузып сабыйга үрелгән хатынны Сәвилә җилтерәтеп урамга куып чыгарды:
— Яхшылык белән әйткәнне аңламыйсың икән. апа. Бер айсыз күземә күренмә!
Ул. кызчыкны юатып, күкрәгенә кысты.
— Елама, сабыем, кояш ызба кыегына күтәрелгәч, елга буена төшәрбез Синең аякларыңны кайнар комга күмеп тотарга кирәк Бәхетеңә бу ай эссе булыр. Елама, сөрт яшьләреңне!
Әнисен куган апаның изге ниятенә күбәләк җан ышанды бугай, бүтән борынын мышкылдатмады. Күренеп тора сабый акыллы иде Җүләрне дәвалауның файдасы юк. аның зәгыйфь акылы һәр нәрсәне кирә кага. Тагын бер ачыш ясады Сәвилә: гарип-горабаның акыл үсеше шактый югары була икән Ул дөньяны күреп-йөреп түгел, уй аша таный Аның бар энергиясе уйга җигелә. Ә уй уйлый белгән кеше — дәрәҗә, ул — шәхес.
Сәвилә бирелеп, кызчыкны дәвалый башлады Дәвасы бик катлаулы иде көндез комда тоту, кичен эссе мунча ләүкәсенә яткырып умыртка сөяген уу. баштан алып табанга хәтле массаж ясау, аннан үлән төнәтмәләре, бармак белән тәннең яшерен нокталарына тәэсир итү. кыскасы санасаң сан җитмәс кебек иде. Хәзер, бернигә карамыйча. канны кайнарлатырга кирәк! Эчке тоем шулай әмер бирә Бөтен хикмәт канда Ул суына икән — тамырлары кибә, адәм баласы әкрен генә үлемгә таба юнәлә. Әгәр кан даими кайнарлыктан төшмә- сә кеше сиксән-туксан ел гына яшәр идемени, аның гомере өч тапкыр озаер иде
Вакыт узды Вакыт узуын ул Тәминдар киткән көннәр белән генә исәпли иде.
Унберенче көнне эштән куылып кайтты Теләгенә иреште фельдшер хатын, куды Сәвилә әзерләгән үлән-тамырлар, сөлек салган пыяла савытлар кадерсез булып медпункт ишегалдында ауный иде Кыз Сәкинә апасы белән әрләшмәде, моның көчсезлек билгесе икәнен аңлый иде Дөньяда кимсенеп яшәүче хатын бит ул фельдшер! Ә андый кешеләр явыз була. Шул явызлыгы аркасында алар үзләренә күпме зыян китерә явызлык, көнчелек, зәһәр тел организмда яшәү өчен кирәкле мөһим күзәнәкләрне үтерә, дөресрәге «ашый» бара. Әйе. табигать синең әшәкелегеңә күз йоммый шул. үч ала 134
Уникенче көнне апасы, кыенсынып кына
— Сеңлем, күчим микәнни? — дип яулык очын бөтерә башлаган иде. кыз «Күч, апа»,— диде, ризалашты Аның Әстерхан агае белән кушылып, ата-баба нигезендә яшисе килүен күптән чамалый иде
Унөченче көнне, ниһаять. Тәминдар әйләнеп кайтты Бу шат- ф лыктан кыз тилерә язды Әмма биек койма артындагы йортта х аның нинди исәпләр корып йөрүен белергә ашыкмады Якын ке- 1 шеңнең күңелендә шымчы кебек казынуның мәгънәсе юк иде Ба- 9 рысы да. тартышмыйча, үз җае белән хәл ителсен Тәминдарның - китәбез» диюләре дә. хатыны белән арасын өзүләр дә Мәхәб- * бәттә кеше кол булмаска тиеш. Тик язмыш кына усал шаяртмасын. = аны Тәминдардан аерып бәхетсез итмәсен
Сагынган кешесе кул сузарлык арада гына яшәсә дә. төннәрен = кыз аланга барды. Очрашу, күрешү урыны — алан иде Ә Тәминдар 2 күренмәде. Тәминдар һаман кичекте
Бер кичне апасы, йөрәкне шомландырып
— Алар җыена.— диде з
Кемнәр «алар»9 Тәминдарлармы9 Нигә алар-9 Ул бит берәү I генә! Берәү, берәү, берәү' Кулына сыңар чемоданын тотып килеп ’s- керәчәк ул Сәвиләләргә, килеп керәчәк тә Әйдә, киттек» — дип ® әйтәчәк' Зурдан кубып әйбер җыюның, әйбер тутыруның һич ки- 2 рәге юк Нигә шундый билгесезлек белән газаплый соң ул Сәвиләне9! “ Нигә аланга килми9! Әгәр инде күңел дөньясын тәртипкә салыйм дисә, өч көн вакыт җитмимени9! Кайтканына өч көн, оч төн ләбаса' Сәвилә бит аны минутларны саный-саный көтте Әллә авылдан китмәскә уйлаганмы9 Булмас, булмас! Юл бар. юл еракка сузыла Бәлки, чакырып сөйләшергәдер үзен9 Анлык кына көч бар Теге чакта буйсынды ич Баскычтан куптарып алгач, урманга хәтле икәү очтылар Теге чакта, теге чакта Теге чакта ир кайгы боҗрасы белән уратылган иде Хәсрәтеннән тәмам боеккан иде, аңа Сәвилә бик кирәк иде Ә хәзер аңа кыз кирәкми, кыз артык һәрхәлдә, җан шулай сизә Җанның туктаусыз сулкылдап торуы да тикмәгә түгел Аның җаны ялгышмас
Үзеңнең артык икәнеңне белгәч, нинди сөйләшү-аңлашу ди1 Әнә, үзе белән бергә гуган горурлыгы койма ярыгыннан да карарга кушмый. Көчләп яраттырмыйлар. Мәхәббәт исемле бөек хис каршында да түбәнлеккә төшәсе юк Сәвиләнең.
Әйе. теге чакта рухы имгәнгән ирне ул терелтте Моңа дәрте җитәрлек иде Гомер буена җитәрлек иде бу тылсымлы дәрт' Үлгәнче яратып үлгәнче табынып яшәрлек иде Алай-болай горурлыгын җиңгән очракта да ул хәзер Тәминдарга якынаюдан курка иде Тәминдар бүтән, мәңге үзгәрмәячәк бүтән' Бер төнне Җаны, күпме җибәрмәскә теләсә дә. гәүдәдән аерылып каядыр очты Таң алдыннан гына кайтып керде ул Сәвиләнең бөтен тәне авыраеп китте. Димәк, агач-куакларга ышкылып-бәрелеп,урман-кырлардан Тәминдарны эзләгән Тапмагач, өзгәләнгәндер Юкка бу тиклем сызланмас иде бит Акыл гына акылсыз әнә. ирнең ят кешегә әверелүенә ышанмый Акыл нинди беркатлы' Ул Тәминдарны хыянәт итмәс, дип уйлый Әгәр хыянәт итә калса, төкер син аңа. ди. Сиңамы соң. табигать баласына, мескен иргә табынырга, ди' Акыл яратуның нәрсә икәнен беләмени9' Җан белән тән генә белә яратуны
— Ызбаларын саткан Мәликәләр. Күрше авыл кешесенә, җүн генә хакка. Сүтеп апкитәр. ди Тәминдар тереклек иткән дөньяның хәбәрләрен өйгә апасы ташый - Калада фатир сыман куыш бирәләр икән, кечтек кенә бүлмә шунда Анысына рәхмәт, ди Мәликә, куана Тора-бара Тәминдар дәүрәген сорар әле ди Тиз кил дип чакырган ди прафисыр дусты. Аның бит килеш-килбәте дә мужикныкына охшамаган. Тәминдарны әйтәм Партфил генә тотып йөрердәй Тирен?
түгеп, сыер асрап яшәмәс шул. прафисыры чакыргач.
— Ул бәхетлеме, апа’
Апасы, гаҗәпләнеп, сөйләвеннән туктап калды. Бу сорау аның башына сыймый иде.
— Кем?'
— Синең күршең.. Тәминдар.
Аһ. исемен әйткәндә дә үзәк өзелә'
— Ә-ә, ниткән бәхет ул тагы? Шуны уйлап утыра ди! Ду китереп җыеналар дим бит.
Атна-ун көн үтте, нишләптер Тәминдарлар кузгалмады «Прафи- сыр» хатыны булып, кала урамнарында түш киереп йөрергә хыялланган Мәликәнең ачуы йортка гына сыярлык түгел иде. ул Сәвиләләргә кереп елады
— Иртәгә дә иртәгә, ди. һаман суза. Энем Рияз әйберләрне төятеп стансага озатырга дип көн дә машина җибәрә. Чистый җәфалады ир тәресе! Үзе авызына су капкан диярсең, дәшми Көннәр буе идәнгә сузылып йөзтүбән капланып ята-а! Ир диген инде шул хайванны!
— Тукта әле. Мәликә, эчәк-бавырларын хәсрәт таламый микән?
— Әй, Сәрвәр апа. сөйләмә юкны! Каладан балкып кайткан кешенең ниткән хәсрәте булсын! Ике көн туктаусыз көлде, шаярды ич ул Аннан капыл йомылды. Әллә дим. Сәвиләне кертәсеңме? Тыңлатыр мужыт. Әнәтерәк. сихер суы белән мине дә кеше ясады бит Яныма ятмаса да. хатын» дип әйтештерә бит хәзер Тәминдар..
Юк. юк1 Дан баскычыннан үрмәләгәндә, комачауламасын дип. бер аягы белән мәхәббәтенә типкән иргә Сәвилә сүз табалмас Андый чакта эндәшмиләр бугай. Әрнүдән йөрегеңә кан укмашса да. түзәләр.
Тик менә бердәнбер күреп яраткан кешеңнең «китәм» дигәндә китмичә бәгырьне телеп, үзен искә төшереп торуы коточкыч зур газап иде Кыз әрнеде Кайнар комга капланып үкси-үкси елаганда бер генә сүз пышылдарга кирәк иде юкса: Кит' Кит! Кит!!!» Әмма моны әйтүгә караганда йөрәгеңне ярып алуы җиңелрәк иде Үз ирегең, үз теләгең белән ничек Тәминдарны җаныңнан куарга?! Ничек, йә ничек7 Ул синең мәхәббәтеңне дан-шөһрәткә алмаштырган тәкъдирдә дә! Ярабби, сихергә бирелмәгән бердәнбер нәрсә — ярату икән Куа алмый Сәвилә, булдыра алмый .
Ул уйлар пәрәвезендә чәбәләнгән көннәрдә кызчык та көйсезләнә иде Сәвилә сагышы дулкын аша аңа да йога, бала ирексездән әнисен юксына башлый Нәзернең яр буйларына, әйтерсең, ком түгел, сары сагыш сибелгән. Кызчыкка аягына басар өчен тагын берәр атна комда аунарга кирәксә дә. Сәвилә вакытны кыскартмакчы булды.
— Тал селкенә, күрәсеңме, сабыем.— диде ул. җиде-сигез адымдагы таллыкка ымлап — Әниең көтә сине анда. бар. йөгер!
Кызчык, күзләрен мөлдерәтеп, таллыкка карады. Елаган аваз чыгарып шыңшып куйды. Бер яктан курку, икенче яктан әни тарта иде.
— Әйем, апа. егылам.
— Алайса, торма, утыр.
Бераздан Сәвилә кулларын чәбәкләп кычкырды:
— Әниең китә! Каласың'
Кызчык мүкәләп торып басты, аның сыйраклары яңа туган бозауныкы кебек дерелди иде Хәзер йә атлап китә ул. йә баскан килеш катып кала. Аннан барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк..
— Әни-и' — диде сабый һәм. куркуын җиңеп, алпан-тилпән таллыкка табан теркелдәде — Әни-и, ал мине!
Көннәр тоташ яңгырга күмелде... Урман-кырлар белән беррәт- тән сагыштан боеккан күңелгә дә көз төсе иңеп бара иде. Апасы күчте. Сәвиләнең риза-бәхиллеген алып, үз нигезенә күчте. Китә- 136
селәр — китә, каласылар кала торган исәп-хисап ае иде бу. Моңсу ай иде. Ниһаять. Тәминдар да кымшанды Аю сыман өненнән чыгып, яңгырлы иртәдә машина әрҗәсенә җиһазларын төяде Инде кузгалдык дигәндә генә, җәяүле кеше дә атлап үтәрлек чокырга кереп баттылар Төхпкә хәтле өч таза ир машина этте, чокыр тигезләде Көпчәк алыштыра-алыштыра әбәтне уздырдылар Олы юлга җитәрәк машина моторы сүнде Ә көзге яңгыр чиләкләп койды да койды
Тәминдар үз гомерендә беренче мәртәбә ачы итеп сүгенде Төсе качкан чыраен болыт сарды Аның эше’ — дип мыгырданды ул.— Аның сихере! Күз алдына килеп йөдәткәне генә җитмәгән инде юлга аркылы төшә, җибәрми! Күпме түзәргә була' Болай да үтерде бит. төшкә кереп саташтырды' »
«Кая барасың7»—дип, кулына ябышкан хатынны ир бер читкә селтәп атты да, кызу-кызу атлап авылга таба китте «Аның эше' Җанны суырды, җелеккә үтте' Аның эше-е!»
Эчтә дөбер-дөбер ачу кайный иде Ул капканы да. ишекне дә тибеп кенә ачты
Лачма су булган Тәминдарны күргәч. Сәвиләнең сулышы кысылды Шушы ирне, күкрәгеннән ут алып терелткән ирне, танырлык түгел иде корбанына сикерергә әзерләнгән ерткыч җанварга охшаган иде ул, күзләре нәфрәт белән ялтырый иде
— Нишләп җанымны тотып торасың, җибәр' Тотма, җибәр' — диде ул, кыргый тавыш белән —Әйе. мин сине алып китәм дидем, артыгын лыгырдап ташладым Ә анда һәр адымыңны тикшерәләр икән, буялмаган паспорт кирәк, буялмаган мөнәсәбәтләр! Синең дөнья түгел анда, авыл да. урман да. алан да түгел! Шәһәр, цивилизация. аңл Лсыңмы?! Хатын аерып, авторитет югалтсам төкерәчәкләр миңа!
Сәвилә дәшмәде Йа алла! Тәненең һәр күзәнәген назлап уяткан Тәминдармы соң бу7 Кайда соң аландагы Тәминдар, кайда7'
— Их сине! — диде өзгәләп ташларга житешкән ир — Их сине' «Кем син7»—дип сорый идем элек хәтереңдәдер Сихерче икән син, сихерче!
Ят сүз кызны сискәндереп җибәрде. Кем диде ул кем диде7 Сихерче дидеме?!
Тәминдар үзе артыннан ишекне япмыйча калдырган иде. яңгыр тамчылары белән аралашып, тыштан салкын җил ажгырып керде Сәвилә дерт итеп куйды Яшиселәр бар бит әле. алда яшиселәр бар Ул яшәр Ул җирдә бер тапкыр яшәп китте бит инде Убыр кыяфәтендә йөз ел яшәде Тик аны аңламадылар Әлбәттә, аны хәзер Убыр дип уйламыйлар, чөнки башыңны ташка бәрә-бәрә исбатласаң да. җанның бер тәннән икенче тәнгә күчүенә ышанмаячак кешеләр
Көннәрдән бер көнне аның Сәвилә дигән исеме онытылыр, кушамат кына чабуына ябышып калыр «Сихерче килә' —диярләр — Сихерче'- Әмма берәү дә җанны Тәминдар кебек үк телеп кычкырмас Чит-ятлардан бу сүзне ишетүе мең өлеш җиңелрәк булыр
Сихерче-е-е'
I «82—198»