БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ «ТАШКЫННАР»


аҗи Гыйззәтнең бөтен нҗаты миңа Бөек Ватан сугышы алды чорында, яки сугыш
елларында сеңде. Ул язучы минем өчен бик зур иде - Кәрим Тин- чурин, Ф. Бурнаш юк
заман Таҗи Гыйззәт безнең буынга бала чакта сәхнә тәрбиясе биргән бердәнбер кеше
булды.
Мин эшлекле, һөнәрле авылда туып үстем, андый эшлекле авылга культура чаткы лары соңрак
керә. Авылда башлангыч мәктәп, ул әле дә булса шунда — 19 йөз ахы рында ук салынган мәчет
бинасында. Әнә шул бинаны 1936 елдан башлап кичләрен, мәктәп мөдиренең рөхсәте белән «вечер
уйнарга* алып торалар иде. Ара тирә шул ук бинада өстәл-парталарны тезеп сәхнә ясыйлар да.
концерт, сирәк кенә спектакль куялар. Безгә культура каян килә? Алты чакрым ераклыктагы,
республикада мәшһүр Се- җе урта мәктәбеннән. Укытучылар укучылар бер булып оешалар да. безгә
килеп дер селкетеп бер концерт куеп китәләр. Авыл халкы өнсез кала: концерт куючы кызлар зәңгәр
юбка, ак кофта кигәннәр (авылга «куфтеюфты» дигән исем керде), кызыл галстук такканнар, чәч
кистергәннәр (авыл халкы боларның татар кызлары икәненә ышанмый, бөтенесе «марҗа» дип
утыра), болар җырлыйлар, бииләр, трубада уйный лар. пирамида ясап лозунг әйтәләр... Авыл
«дөньяда мондый могҗиза да була икән» дип хәйран калып, атналар буе яши. Ул арада көзге
кичләрнең берсендә каравыл өенең бүрәнәсендә чыра кисәген шәмәхә карага манып обой кәгазенә
язылган афиша күренә: Сикертән мәктәбе укытучылары бүген кич «Ак баш вакыйгасы»н куялар.
Авыл дерт итә. Бу спектакльгә мине алмыйлар, миңа әле алты гына яшь. Апалар, абый җыелып
шунда китә. Мин елыйм, минем Сикертән мәктәбе укытучылары уйнаганны бигрәк тә күрәсем килә,
чөнки ул мәктәптә туганнан туган абыем — шулай ук Мөхәммәт Мәһдиев һәм сеңлесе Гандәлиф
Мәһдиева эшли, болар минем өчен дөньяда иң чибәр, иң затлы кешеләр. Спектакль тәмамлангач
алар безгә керәләр, мин йоклый алмый газапланып ятам, әти тышкы бүлмәдән коштабакка салып,
утырган бал алып керә, идәндә самавыр дөрли, әни (җиңги кеше!) кайне белән каенсеңелга ошар
өчен самавыр торбасына утлы күмер өстенә лимон кабыгы сала, өйгә затлы хуш ис тарала, кемдер
такта чәй вата, өй эче гөж килә, ә бераздан җырлап та җибәрәләр...
Акбашкаем. башмаккаем Күрмәдеңме, балакаем Ач бүрегә тәмле азык
Булганмәллә яшь малкаем...
Бу безнең өйдә Таҗи Гыйззәт яши икән. Миңа куркыныч: көзге кич, төн. томан. Без — урманлы,
бүреле халык. Абзар түбәләре салам. Әле бер кешенең, әле икенче кешенең абзар түбәсен тишеп,
явыз бүреләр сарык буалар. Мин йоклый влмыйм, мине чәй янына да чакырмыйлар, хәзер инде әти
үзенең сеңлесен — калын ике толымлы, гүзәл апабыз, көмеш тавышлы Гандәлиф апаны җырлата.
Ни гаҗәп, хатын роленә кеше тапмаганнар да. авылның мир көтүчесе Ибәт абзыйны киендереп
сәхнәгә чыгарган
Т
нар Ә ул хер күңелле, табигать баласы (ногыт борчагы тәгәрәтеп фал ача, кешеләрнең алданганына
үзе үк шаккатып сөйли иде) чыккан да. болай җырлаган
Килгән идем чиратка
Яшь баламны калдырып. Имезлеген суыра-суыра.
Котәр инде тилмереп.
Аннан безнең өйдә атналар, айлар буе Котбетдин җыры яшәде:
Кайгырмала. Сәрбиҗамал.
Баш сау булса, малның җаен
Үзебез табарбыз.
Барын тар-мар китерик тә.
Сатып-эчеп бетерик тә Читкә
таярбыз...
Мин бу җырларны бала вакытта ничек хәтерләп калсам, шулай яздым. Т. Гыйззәт әсәрләренең 1976
елда чыккан икенче томындагы текстлар белән чагыштырып караган да кайбер аермалар бар. Әмма, мин
хәтерләгәне шомарак, иплерәк. Халык, димәк, текстны үз эченә алып эреткән, эшкәрткән. Хәзер уйлап
куям: күпме еллар узган! Бу пьесада уйнаган кешеләрдән дөньяда бер Гандәлиф апа исән әлегә.
Укытучы пеней онер. Виектау районы Тимерче авылында төпләнеп калды. Безнең өйдә Т. Гыйззәт
җырларын калдырып, 1936 еллар тирәсендә ул шул авылга китеп барган иде.
Тагын бер истәлек. Утызынчы елларның ахырында «Татшвеймех пром союз» дигән, исемен шайтан
да әйтеп бетерә алмаслык бер оешма Арча якларында тегү артельләре ачып җибәрде. Бик акыллы,
тирәнтен уйланган бер адым булган ул. кызлар җәй-көз колхозда эшлиләр дә. кыш буе тегү артелендә
булалар, акчага кинәнәләр иде. Безнең Һөнәрле, эшлекле авылга бик тә мач килде бу. Артельнең үзәге
Г. Камал әнисе авылын да — Иске Масрада. Шул елларда ук белгәннәр, уйлаганнар: тегү артеленең
филиалы урнашкан безнең караңгы авылга бервакыт мандолина җибәрәләр Артель кызларына! Авыл
— өнсез! Авылга номерланган ran гади бер нота да язып җибәрәләр. Имеш. «Тамчы• көе. Тегендә. Иске
Масрада «культорг» дигән хикмәтле бер кыз бар икән, ба ры да шуның эше. Бераздан ул кызның үзен дә
күрәбез: безнең авылларда, безнең те бәктә сирәк очрый торган тавышлы (чишмә, сандугач, көмеш
телле Вараксин тавышла рын үзенә туплаган) кара күзле, матур чәчле Тәскирә Фазылҗанова икән.
Дөрес, минем үз апаларымны да авылда матур кызлар разрядына кертәләр иде, әмма бит алар минем
үз апаларым, үз апаң, ни әйтсәң дә башка авылдан килгән культорг төсле үк матур була алмый инде ул...
Тәскирә апа бер килүендә минем нәни бармакларны тимер чыбыклар остенә баса баса «авыл нотасын»
аңлатып, «Тамчы» көен өйрәтеп китте. Шуннан бирле гомерем буе өйдә мандолина тотам, хәтта кешене
җырлатырлык итеп уйныйм да. Рәхмәт әйтергә иде аңа. Тәскирә апага, әмма ни кызганыч — дөньяда ул
юк инде. Тәскирә апа көннәрдән бер көнне безнең мәчет-клуб коймасына шәмәхә кара бе лән язылган
белдерү элде: иртәгә, фәләненче февральдә. Иске Масра авылы яшьләре Гоберчәк авылында театр
куялар. Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик» әсәре. Башлана .
һи-и, ул башлануларны беләбез инде. Мал карап, керосин лампасына керосин са лып, лампа
пыялаларын чистартып, вак төяк баланың тамагын туйдырып, ятар алдын нан абзар артына алып
чыгып иләк йолдызлар, җидегән йолдызлар турында сөйли сөйли бераз көтеп торулар, шуннан соң
аларны сәкедәге тун өстенә тәгәрәтәсе, толып белән каплап, кече учакларны тикшереп, мич алдына
күмер төшмәгән икәненә ыша нып, лампаны кыса төшеп, ишекне тыштан терәтеп чыгып йөгерүләр инде
ул Әле капкадан кире абзарга колак саласың: теге мүкләк сарыкның җилене бик кызган иде бүген,
бәтиләп куймасын без театр караганда... Шулай, шыгырым тулып, морҗа артла рына, ишек тәрәзә
өсләренә кунаклап, сәхнәгә иякне терәп, сәхнә парта асларына ке реп, бер беребезне төрткәләп, мышлап
(булса — кесәдән ипи алып капкалап), һәм — котылгысыз инде — бүрек белән бер беребезне бәргәләп,
тузан, ыгы зыгы чыгарып • Наемщик»ны карыйбыз. «Наемщик» сүзенең мәгънәсен авылда им өчен бер
кеше бел ми. Ләкин ирләр чамалыйлар. Налоглар заманы ул. Ваем, самообложение, авыл хуҗа лыгы
налогы, ит, бәрәңге, сөт налогы, культеборы... («Брынза» налогы ул вакытта әле юк, анысы сугыш
вакытында керде, йомырка налогыннан соң керде). Агайлар чама лыйлар: наемщик — шәп сүз түгел, бу
әлеге недоимщик дигән сүзгә ошый. Налог түлә гон заманда «недоимщик» дигән сүз бар иде (түләвен
соңга калдырган кеше).
Инде сәхнәдәге чынлык... Камнлвтти белән Кәшифәттннең берсе кызыл эре шакмак лы, икенчесе
зәңгәр эре шакмаклы чаршавын кер бавы буенча шудырып ачтылар... Чын аркылы пычкы белән чын
ярканы (Казан пртында агач кәүсәсен озынлыгы дүрт метр дан да ким булса, бүрәнә дип түгел, ярка дип
йөртәләр) ике егет гөжелдәтеп кисмәсен
ме Киевләр — җырлыйлар. Кисүе безгә таныш, газиз Бу — безнең көнлелек, көндезге тормышыбыз.
Җырлавы — Таҗи Гыйззәттән Анысы инде «театр» дип атала, хәзер уйлыйм,— сәнгать. Шул кадәр
чынлык; балта, пычкы, чалгылар бөтен урамнан җый дылар. Текстны кыскарту юк: әсәрдә (китапны
ачмаган көе язам) күрше алпавыт Аба линский образы бар. Ул — чукрак. Аңа иң аз «нагрузка» бирелгән.
Иске Масраның бер егетен алпавыт Абалинский итеп киендереп тире кисәгеннән (Иске Масра артелендә
ти ре күп — бүрек, бияләй тегәләр) мыек тарттырып куйганнар да. бер почмакка бастыр ганнар. Әсәрдә
Шәрифә бикә дә, Бикташ та. Аскәрик та гел сөйләшәләр, гел хәрәкәттә, әмма. Таҗи Гыйззәт теге чукрак
алпавытка бер генә мөмкинлек биргән: үзе ишетмәгән фразага реакция. Чукрак кешенең иң беренче
реакциясе билгеле инде:
— А?
Теге егет, бичара, сәгать буе бер урында басып, суфлер әйткән саен кабатлап торды:
— А?
Кырык өч елдан соң тикшереп карадым (Т Гыйззәт, әсәрләр, дүрт томда, 1 том. 1975 ел)— нәкъ
шулай икән. Алты чакрымлы авылдан кышкы буранда шул «а»ны әй тер өчен генә бер егетне
борчымасалар да буласы икән инде! Әмма, сәнгать! Сәнгать! Сәнгать ул — авылда үзенчә яши.
Шәһәрдәгечә түгел!
Берзаман сәхнәгә Гөлйөзем чыга. Җыр. Арттан тальян ишетелә. Гөлйөзем — муенына чыршы
бизәкли торган ялтыравык пыяла көпшәләр таккан Тәскирә апа! Чәчләр, күзләр, тавышлар... Агай-эне
шыгырдап ала, урынын җайлаган була (янда юантык ха тын утыра, тәҗрибәле агай-эне сизә. Ватырҗан
белән Булат агай утын кискәндә, җырлаганда хатын тынычрак нде).
Менә бервакыт сәхнәдән моң агыла. Гөлйозем Тәскирә җырлый икән:
Егет күңеле җилкен».
Яхшы ат күргзч
Бар нужасы онытыла
Янда сейгзне булгач...
„.Ул кышны авыл «Наемщик» белән генә яшәде. Авылда ул спектакльдән ике җыр, бер мәзәк калды.
Җырлар: «Сау бул инде, минем туып үскән илем. .» Һәм «Егет күңеле җилкенә.. .» Мәзәк. Иманкол
мулланың ярлы крестьянга шәригатьне яшел тышлы һәм кызыл тышлы китап буенча аңлатуы.
Утызынчы кырыгынчы еллар, әдәбиятта язучы ларның рәхәтләнеп мулла сүккән еллары иде. Бу.
әйтергә кирәк, бик отышлы материал. моңа еш кына әдәбият-сәнгатьтә әзерлеге, таланты җитмәгән
каләм әһелләре тотына һәм зур гына уңышка да ирешәләр иде. «Наемщик» үзенең социаль эчтәлеге
белән болай да бай, тирән фикерле иде. «яшел тышлы китап» белән мавыгу тамашачының игътибарын
читкә алып китә язды. Отышлы материалдан талант иясе дә баш тарт-
• Яшел тышлы китап» дигәннән, егерменче, утызынчы еллар татар әдәбиятының бер үзенчәлеге
инде ул. Бездә кулына каләм алган һәр кеше мулла сүкте, мәчет сүкте. Әйтерсең. дөньядагы бөтен
явызлык шуларда гына иде. Авылда социаль сыйнфый үзгәреш бара, яңа культура ясала-туа. анда әллә
никадәр проблемалар бар иде. Ә бездә һәр әсәрдә диярлек мулланы корткыч, контрреволюционер итеп
сурәтләп бетерделәр, ә ул катлаудан тәмам сыйныф ясадылар. Оныттылар: шагыйрьләр, прогрессив
галимнәр, прозаикларның бер төркеме — Ш. Зәки. Г. Кандалый. Ш. Мәрҗани. 3. Һади. 3. Биги- ев — мулла
иделәр. Муллаларның аерым төбәкләрдә ботен-бөтеи мәгърифәт учаклары тотканы (Бубилар). Колчак
бандалары тарафыннан «кызыллыгы» өчен җәзалап үтерелгәннәре (Д. Гобәйди) дә булды. Г.
Ибраһимов. Ш. Камал кебек язучылар беркайчан да бу катлауга бер бөтен итеп, яман күз белән
карамадылар.
• Наемщик» кебек тирән социаль-эстетик фикерле, киң полотнолы, музыкаль әсәрдә • яшел
тышлы китап» вакыйгасы, әлбәттә, шул еллардагы бер шаукым иде һәм ул эпизодның әсәрне мәзәккә
әйләндерү куркынычы бар иде.
Хәер, ничек кенә булмасын, сугыш башланганчы безнең күңелләрдә Батырҗан. Гөлйозем арияләре
булды, явыз көчләр — алпавытларга, надан муллаларга, стражник ларга нәфрәт кайнады. Батырҗан
ариясе шул менүдән соң сәхнәдән инде төшмәде. Аны хәтта яңартып та җырлый башладылар. Якынча
хәтерләвем буенча менә болай:
Без үгибез, дуслар, зур тырышлык белән
Партиянең кушкан корыч карарын.
Киртәләрне җимереп зур кврзшкэ таба Якты
квнгэ таба алга барабыз Кушымта:
Алма агачлары зур булмас.
Хезмәт ияләре хур булмас!
Мена сиңа наемщик Батырҗан! Халык моны шулкадәр яратмаса, алай тиз генә советлаштырыр
идемени! Нәкъ коммунист булган да куйган бит!
Иске Масра авылы яшьләре әнә шулай итеп бер көнне безнең авылны Таҗи Гыйз зәтле. Салих
Сәйдәшевле иттеләр дә куйдылар Моның тәэсире шулкадәр зур булды ки, 1940— 41 елның кышында үз
авылыбызның яшьләре дә тәвәккәлләп Таҗи Гыйззәткә тотындылар Кичен «вечер уйнаулар» бетте,
ярты авыл репетициягә йөри иде.
1941 елның сигезенче мартында яшьләр Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар* драмасын әзерләп, авыл
сәхнәсендә «театр куйдылар». Өлкәннәрнең аяк араларына кача-кача клубка кереп, морҗа артларына,
сәхнә кырына тулган малайларның берсе мин идем — безгә ул елны нибары унберенче яшь иде. Сәхнәгә
никадәр якынрак килү, уйнаучының аяк башына никадәр ешрак иягең белән бәрелү — безнең өчен ул
чорда зур дәрәҗә, мактанырлык бер «батырлык» иде.
Ул елдан соң илдә, дөньяда зур хәлләр булып узды. Җир шары үз балаларын күп. авыр сынаулар
аша үткәрде. Сәхнә кырына ияген терәп «Ташкыннар»ны караган малайлар инде өлкән ирләр булдылар
(революциягә кадәр безнең яшьтәге кешеләрне «фәлән карт* дип кенә атап йөрткәннәр)— болар хәзер
колхозның, заводның, мәктәп ләр, учреждениеләрнең тәҗрибәле эшчеләре, җитәкчеләре,
хезмәткәрләре. Тормыш законнары шулай — без олыгаябыз.
Әмма кулга каләм алуның төп этәргече һич тә әлеге фикер түгел. Төп этәргеч — дәһшәтле сугыш
башланырга өч-дүрт ай кала авыл сәхнәсендә шул драманы уйнаган яшьләр язмышы, шулар турында
уйлануларым булды.
...Аларның бик күбесе хәзер дөньяда юк инде. Шулай туры килде— «Ташкыннар» драмасында
катнашкан егет-кызларның барсы да диярлек сугыш елларында һәлак булдылар. Хәзер ул авыл
кечерәйде, йорт саны, димәк, егетләр кызлар саны азайды, андв инде «Ташкыннар»ны к уярлык көч юк.
Ә кырык беренче елның язында безнең күңелләрне тетрәткән драма һәм анда уйнаучылар халык
хәтерендә әле дә яши. Уй научылар — балаларының, оныкларының тормышында яшиләр... Кемнең
биография сеннәң башлыйм икән?
Хәсәнев Габдрахман 1939 елда Көнбатыш Украинаны азат итүдә катнашкан артнл лерист егет иде.
Кырыгынчы елның көзендә демобилизацияләнеп кайткач, кичләрен көндезләрен безгә ул күп нәрсә
сөйләде; нәрсә ул сугыш, һөҗүм, снаряд ничек шарт лый, кеше ничек батырлык күрсәтә, ничек үлә...
«Ташкыннар»да ул Биктимер картны уйнады, авылда бер генә скрипкачы да юк иде — безнең авылда
сугышка кадәр бик абруйлы, вәкарь белән гегэ йөргән өч дүрт гармунчы егет булса да, скрипкачы юк
иде Артиллерист Хәсәнен Габдрахман утын лапасында скрипка, смычок ясады Хәсәнен иең әнә шул
сөян бүкәненнән юынып эшләгән «скрипкасы» белән спектакль башланып киткән иде. Халык шыгырым
иде. Биктимер картны тын да алмыйча тыңладылар Биктимер картны уйнаган Габдрахман 23 июнь
көнне үк тагын сугышка чыгып китте, һәм безнең авылда иң беренче үлем хәбәре аның турында килде.
Тагын кем? Биктимер картның малайлары — Нургали, Мирхәйдәр. Мирвәлине уй наган егетләр истә
калган Нургалине безнең укытучыбыз — чибәр, мәһабәт Рәшит Әхәтен дигән егет уйнаган иде. Ул
сугышка кадәр бер ай алдан армиягә китте, лейте нант дәрәҗәсендә Берлинга кадәр барып җитте һәм
кырык бишенче елның августында ашелон белән Көнчыгышка узды. Аның эшелоны туган авылыннан
нибары алты чак рым ераклыктагы разъездда туктап торган һәм ул. вагоннан чыгып, авылдашлары
күренмәсме дип, чабулап йөргән. Аннан Квантуй армиясе белән көрәштә лейтенант Әхә теа Маньчжурия
далаларында ятып клды. Ул укытучы Рәшит абый булып та. «Ташкын нар»дагы Нургали солдат булып
та безнең күңелләрдә калды...
Ә «Ташкыннар»дагы Мирхәйдәр? Аның җан тетрәткеч җырын, юеш окоптан язган җырын тыңлагач,
безнең клубта күпме генә кешенең яше түгелмәде?
Миннзн калган гүбгтзйне
Тосем итеп тогың кучкарда;
Дпньялыкта кауша
алмсак —
Кавышырбыз мзхшзрдз.
Авыл халкы ул чакта мәхшәр, кучкар сүзләрен әле бик яхшы аңлый иде һәм ат ка раучы тала егет
Шөнмуллин Хәкимулланың сәхнәгә сыя алмыйча башын бөгә-бого. суфлер утырган якка колагын сала
сала: «Нишләп берәү дә күренми?* дип сәхнәгә килеп чыгуы (үз гомерендә беренче һәм соңгы
мәртәбә!)— халыкны тетрәтте. Мирхәй дәрнең үлгән хәбәре әнә шул көнне — кырык беренче елның
сигезенче март көнне сәх иадвн яңгыраса. Хәкимулланың үлгән хәбәре соңрак булды Сталинград
сугышында авыр яраланып, чир эләктереп кайткач, ул зур газаплардан соң, туган нигезендә ян сәкегә
ятып үлде. Күрше буларак, мин яларга еш керә идем, һәм. йөзенә үлем сарысы
коелган Хәкимулла солдат авыр сулап, кырык беренче елның сигезенче март кичәсен — үзенең беренче
тапкыр сәхнәгә чыккан кичәсен искә ала, сагышлый иде. Хаки мулла солдатны кырык дүртенченең
салкын, шыксыз кышының бер конендә аргы яктагы агачлыкка илтеп урнаштырдылар. Ә безнең
күңелләрдә ул юаш. басынкы Мирхәйдәр солдат булып һаман яши бирде.
Ә Мирвәли? Монысын авыл егете Галәвиев Шәяхмәт уйнаган иде. Әйе, ул да пафат. Шәяхмәт
җырчы иде. Төннәрен ялгыз җырлап узарга ярата иде. Хәтерлим, аларның ирләр тулы
гаиләләрендә төпчек кыз Оркыя бар иде, ул кызчык чәчәкме-кызамыкмы авыруыннан үлеп китте.
Өлкән абыйсы Шәяхмәт шул елда еш кына төннәрен урамнан җырлап уза иде:
Сеңлем, сине төшп күрдем —
Караватта ятасың.
Иврэгемнең уртасында
Алсу сач»к атасың.
Биктимер карт малае большевик Мирвәлине ни өчен Галәвиев Шәяхмәт уйнаганын беләм.
Мирвәли кебек ул да ил-җир күргән, шахта, Мәскәү йөргән егет иде, һәм ул Мирвәлине нәкъ бүгенге
төсле — камалчылар төсле уйнады: аягында хром итекләр, өстендә кара спай пиджәк, ак
күлмәктән иде. Кырык икенче елның кыш башында Шәях мәт авыр яраланып кайтып төште.
Күпмедер вакытлар газап чигеп яткач, дөнья куйды.
• Ташкыннар»да Хөрмәтулла, Басари. Ясәви, Әхтәрине уйнаган егетләр барысы да Ватан
сугышы фронтларында ятып калдылар. Хәзер исәпләп карыйм: аларга ул язны 17 — 19 яшь
булган икән, ә фронттан егерме икенче, егерме өченче елгылардан бик аз кеше кайтты. Егетләр
генәме?
• Ташкыннар» пьесасында «Кислатабану» (Зәмзәмбану) ролен авылның нң чибәр, иң елдам
кызы Гандәлнп уйнаган иде. Хөрмәтулланың хатыны Мөршндәне минем апам Ракига уйнады. Яшь
җаннар... Аларга кырык беренче елның язында егерме тулган иде. Оборона эшендә катнашып,
шунда каты авыру эләктереп, апам Ракига дөньядан китте. Аңарчы Гандәлипне җирләгәннәр иде.
1941 — 45 еллар авылыбыздан бик күп корбан сорады. Корбаннар бирелде. Хәзер •
Ташкыннар» драмасында катнашкан безнең авыл яшьләреннән нибары ике кеше исән: Гөлчирәне
уйнаган Закирова Кафия — ул бик әйбәт җырлый иде, аны Казанда яши, пенсиядә дип сөйлиләр.
Басарины уйнаган Дәүләтшин Фатих, Ватан сугышы ветераны, җиде бала үстереп пенсиягә
чыкты. Казанда яши.
Еллар, аккан сулар, узган гомер...
• Ташкыннар», гомумән, бик тормышчан әсәр, ул — безнең халыкның тәрҗемәи хәле.
Сигезенче март көнне куелган ул пьесаның финалында Әхтәри староста туй мәҗлесенә килеп
кереп:
— Патша хәзрәтләренең фәрманы бар: герман сугыш башлаган!— дип бөтен залның
йөрәген тетрәтте.
Дүрт ай узгач, безнең авылга телефонлы Сикертән авылыннан чапкын килде:
— Совет хөкүмәтенең белдерүе бар: фашистик Германия безгә сугыш башлаган!
Әхтәри, Басари, Нургали. Мирвәли, Мирхәйдәр. Биктимерләрне уйнаган егетләр шул ике-өч көн
эчендә җырлап авылдан чыгып киттеләр. Юллар озын, газаплы иде. Күбесе шул китүдән
кайтмады. «Ташкыннар» — аларның тормышында соңгы спектакль булса, алда торган зур
имтиханның беренчесе иде. Бу имтиханны безнең авыл яшьләре намус белән, егетләрчә
тапшырдылар. Бу авыр сугышка, авыр имтиханга аларны Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ы
әзерләште.
Безнең күңелләрдә «Ташкыннар» драмасы ил, халык язмышының якты да. аяныч лы да.
гыйбрәтле дә тарихы буларак сакланып калды.
Теге. Иске Масралар ачкан артель филиалы безнең авылда сугыштан соң да яшәде. Егетләрсез
гомер чигәргә дучар ителгән кызлар сөйләделәр: теге елны «Наемщик»та Аскәрикне уйнаган егет
сугышта беткән икән. Бикчәнтәй картны уйнаганы аягын өздергән икән. Батырҗанны уйнаган,
егет, бичара, анасына бер генә малай булган икән, ул да сугышта беткән. Һәм башкалар...
...Г. Камал театрында «Ташкыннар» спектаклен караганда, мин һәрвакыт Ватан сугышы
кырларында һәлак булган якташларым белән очрашкан сыман булам. Бу драма яшьләр яки
өлкәннәр өчен, эшче яки колхозчы өчен, татар яки рус өчен генә язылган әсәр түгел.
«Ташкыннар»— халык язмышы, хезмәт халкының тарихы турындагы әсәр. Ул безнең буынны
тәрбияләп үстергән әсәр. Безнең күңелләрдә «Ташкыннар» драмасы әнә шулай мәңгегә калды.

Реклама