БАЛТА КЕМ КУЛЫНДА?


Кояш офыктан аерылып шактый күтәрелде, көн әз генә җылынгандай булды, мунчаны кабызып җибәрергә бик вакыт иде «Суны каян ташыйсыз соң7 Көмешкүлгә үк йөрмисездер бит7* — дип сорады Нәҗип аптырашка калып Бу юлы Нәҗип әнисеннән күңелле, шат җавап көткән иде Югары Авыл халкы өчен изге саналган Көмешкүл Мәрьямбикәгә дә туган ягының иң матур, иң хатирәле төбәге иде Көмешкүл ярларыннан башланган Аклан чирәмендә Сабан туйлары уза. көзге муллык җыеннарында да тирә-як халкы шунда җыела ..
^Күл юк. ул ым. ул да әллә кайчан кипте». — диде Мәрьямбикә исе китмәгән кыяфәт белән Күл юклыгына ул әллә кайчан күнегеп беткән иде инде Нәҗип тоткан пар чиләк шылтырады Ахырзаман диләр. шул килеп җиттеме әллә7 Кипте шул. — диде карчык, күлне әзрәк жәлләгән сыман —Анау елны дөнья корыды, яңгыр яумады, күлгә әллә ничә басудан торбалар тыгып, җәй буе суын суырттылар Көзгә тиклем күл төбендә ындыр табагы хәтле генә су калды дип сөйләделәр Үзем бармадым, барганым да юк Аяк тартмый Җитмәсә, күл ягына нефтьчеләр өч тишек тишкәннәр Әллә шунда качты су. әллә кысыр җәйдә үлде Хәзер, әнә. язгы сулар әз-мәз җыелып ала да. кояш ялый башлагач, бетә дә китә икән Адәм буе сырганак, чатлы-ботлы әрекмән үсә ди ярларында. Суны, онытмаган булсаң. Галләм абыеңнар коесыннан алабыз Аларның коесының суы каты, кая барасың, күпчелек коелардан су качты. Түбән оч чишмәсе корыды Кое суының ни чәе чыкмый, ни керне агартып булмый, эчәргә дә тозлы Әткәң яңгыр сулары җыештырып йөри Яңгыр суы да хәзер селтеләнә бара»
Алар сөйләшә-сөйләшә тыкрыктан кайттылар, кеше-кара күренмәде. көтү куган чак. мәгәр бу очта мал тавышлары юк иде
Ул чиләкләрен шылтыратмаска тырышты Урамга чыкты
Югары Авыл урамы Аның гомер юлының башы Балачакта бу урам хәтфә чирәм белән, янбакча киртәсе буйлары песи борчагы карга борыны кебек үләннәр белән каплана иде Боларның берсе дә калмаган. урам Эзи юлы шикелле үк изелеп, җебеп, чокырланып беткән Күз ял итәрлек янбакчалар да. миләш, шомырт, сәрви куаклары ара-
Ахыры Башы 7 иче санда
сында балкып утырган умарталар да юк Тракторлар — урамның, замана — янбакчаларның. агу таратучы сәмәлүтләр — бал кортларының. төклетураларның, зәңгәрсу быжаннарның башына җиткән. .
Ул ике чиләген бер кулына алып, авам-авам дип утырган читән- киртәләргә ябыша-ябыша. Галләмнәр коесына барып җитте. Чыгырлы иске кое янына баскач, жилкапка һәм тәбәнәк утыртма читән аркылы хуҗаларның ишегалдына карады Заманында карчыгы Хәдичә белән сигез бала үстергән Галләмнәр йортында хәрәкәт сизелмәде, ак колаклы арык эт. суга килүченең ят икәнен абайлапмы, болай. олы дөреслек өчен генәме. иренеп бер-ике тапкыр авызын ачып алды.
Тавышымны ишеттегезме’» — дигәндәй, кешесез ишеккә бер карады да өй нигезе җылысына сузылып ятты, күзен йомды Шәп-шәрә ботакларын тибрәндереп утырган, шәрә сөякле корыган карама агачында ике арык чыпчык, нидер бүлешә алмыйча тарткалаштылар да, икесе ике якка очып югалдылар. Кое чыгырының имән багана төпләре муртайган, чергән иде Ул чыгыр бавына бәйләп, багананы кулы белән тотып, чиләкне кара кое авызына төшерде Урам сәерлеге, бушлыгы, тынлыгы белән аны тәмам йоткан иде. якынаеп килгән аяк тавышын ул әллә нинди бер могжизадай кабул итте, ялт итеп борылып карады. Сыңар чиләген беләгенә элеп, болай таба Гөлгенә килә икән Ул җиңел, юка күлмәк кигән, тезе ачык, изүенең пыртлые ычкынган. авызында кәгазьгә урап төргән беләк буе тәмәке Яланаякларына үкчәләре кыршылып, ямьшәеп беткән резин итекләр элдергән. Килеп тә җитте, тәмәкесен төкереп тә очырды. Төпчек кое яны дымына төшеп, байтак выкыт чыжлап, зәһәр ис таратып ятты. «Исәнме. Нәҗип. — диде Гөлгенә, чиләген сул беләгеннән уңына күчереп. — Кайтып җиттек, диген»
Нәҗип аның яшерен ымнар тулган, төртмә сәламен алмады, җавапсыз калдырырга да яхшысынмады, тонык кына: «Күрәсең бит. кайттык». — диде
Гөлгенә, соң дәрәҗәдә кызыксынып, аулакта күршесенең эч серләрен алып калырга дип, сорауларга тулып-ташып килгән иде, Нәҗипнең тонык җавабына аның исе китмәде, өйдән әзерләп чыккан беренче соравын бирде «Хатыныңны да алып кайттыңмы?» «Балаларны да».—диде Нәҗип. Гөлгенә кинәт уйчанланды, бу халәтен Нәҗипкә сиздерәсе килмәде, юри наян, ясалма тавыш белән: «Мунчаң эссе булсын, утыныңны жәлләмә! Иптәш хатын белән мин дә юынып чыгармын —диде Нәҗип аңа күтәрелеп карады: «Ник үзегез якмыйсыз’» «Баш авырта. Кичә иптәш кызымның туган көне иде. Кичен юынасы идек, салынган, махмырга иртән юыныйк дип төшсәк, кемдер суны бетереп куйган Кунакка буш кул белән кайтмагансың- дыр. яртың булса, безгә дә өлеш чыгар. Сызгыр гына, кереп җитәр-без» «Мин эчмим бит», — диде Нәҗип коры гына Гөлгенәгә бу сүз җитә калды, куе кашлары очып китәргә җыенгандай хәрәкәтләнде: «Ә син хәсрәтеңне ничек юасың алайса’ Әллә син хәсрәтсез яшәүчеләр арасына мендеңме’ Кеше хакы ашап яшәп ятасыңмы?»
Нәҗип бер мәлгә Гөлгенәнең чая кыз чакларын хәтерләде...
Ул бер чиләк су меңгезде. икенчесен. «Бусы миңа!» — диде Гөлгенә төчеләнеп. Нәҗип чиләге судан бушап, өченчесенә шалтыр-шолтыр килеп кое авызына кереп югалды «Хәзер кайгы-хәсрәтсез кеше бармыни ул’ Нигә эчәләр дип уйлыйсың син’ Хәсрәткә даруны академиклар да таба алмый Эчмим дип йә син алдашасың, йә син просто дурак » Каты әйтәсең», —диде Нәҗип ачыктан-ачык җәберсенеп Председатель утыртты мине. Мир үгезе! Авылда аның кулы аша үт-мәгән хатын-кыз калмады. Дөрес, печән урлап кайттым. Урламасам, соңгы кәҗәне — Сталин сыерын сатарга туры килә иде. Рәис тотты, сагалап йөргән икән шпион Колхоз байлыгын кайгыртып йөрүедер, дисеңме, тот пычагым, мине каптырырга теләгән ул. сасы көзән. Ау- 12
лак әрәмәдә каршыма ук килеп чыкты. Әгәр шушы хуш исле печәндә кочагыңа алсаң, берни булмас .— ди Кочагыма да алыр идем жәл түгел, чибәр ул сатана, тәне шома, тәмәкенең дә хуш ислесен тарта, куллары мамык кебек йомшак мәгәр бирелмәдем, күпме хатын-кызның күз яшен түктергәнен уйладым да күкрәгенә төрттем' Кыяфәт күркәнеке булса да. көче әтәчнеке икән' Чалкан барып төш- * те Бүртенде, ә мин шарык-шарык көләм ■ Печән урлап кайтканда 5 тоткан колхоз рәисен кыйнаган өчен» җиде ел ямадылар
Өченче чиләк менде, су күтәреп, кайтыр юлга чыктылар Юл £ янәшә иде. сүз өзелмәде Хәсрәтем юк дисең, алайса’’ Нәҗип эн- * дәшмәде. «Алайса шул әллә кем булгансың икән, начальник' Әйтәм 2 җирле әнкәң очраган саен мактана иде Һай минем Нәҗибем, вай < минем Нәҗибем' Мәскәүдә. Брежнев патша янында укый Чакырып ч алганнар Мавзолей янындагы йортта яши. ди. бер үзенә болын хәтле S бүлмә биргәннәр Уртада трактор дәүмәлеге өстәл Өстәлендә өч төй- ♦ мә Берсенә баса — чәй китерәләр Шикәрлене' Икенчесенә баса пу- * мушнигы атылып керә: Ни боерасыз да ни кушасыз’” Өченчесенә * баса, машинасы килеп җитә...» £
Гөлгенәне тыңлау кызык иде. ул бер халәттән икенчесенә җиңел к сикерә, әле карчык булып сокланып сөйли дә. үз фикерен ялгап. Нә- ? җиптән мыскыллап көлә дә иде сыман Заводка директор булып - кайта икән Ә заводында халык' Кара болыт белән бер икән' Ән- * кәң шулай сөйләгән иде. дөрес сөйләгәнме9»
Нәҗип сүз әйтмәде, әче көлемсерәп Гөлгенәгә карады
«Әйдә, яшәп кал. без беткән кешеләр. Дөнья йөзендә орлыкка һәйбәтләр калсын. Син әйбәт кеше Әнә минем иптәш хатын Заводта эшләгән, цех парторгыннан биш корсак төшергән Урлады'»—дип өтермәнгә тыгып котылган теге кара йөз Менә безне -эчәләр дип райун гәҗитенә яздылар Гәҗитәдән пирчәткә бармакчасы хәтле генә апа килгән иде Әй чәтерди бу. әй шыбырдый. — коелмый гына Ну. мәйтәм, лагерьда очраган булсаң, сидереп сидегеңә утырта идем мин сине' Күрер иде гадел яшәүнең нәрсә икәнен' Эчмәсәк. без нишләргә тиеш’ Мине утырткан рәискә кол булыргамы9 Колхозчы кол лабаса ул! Бер сүз әйтә алмый ул. бичара Ә мин кол түгел, тотсын кәҗәнең койрык астын. Тотсын да бөти итеп таксын Мин кайтыр дип көтмәгән икән, ә мин, ныграк булыр өчен, иптәш кызны да ияртеп кайттым Яртыны кыстырып кергән теге, йөрмә, дидем, икене алып кер' Икене тыгып килгән. -Кичер».— ди
Гөлгенә мәзәк кенә көлеп куйды, чиләге чайкалып суы түгелде. Нәҗип капка төбеннән китәргә ашыкмаган Гөлгенәгә карап Сау бул!» — дигән сүзне әйтте дә кабаланып мунчага төшеп китте Гөлгенәнең әрсезлегеннән котылдым дисә дә. тагын ике-өч тапкыр очраштылар алар Нәҗип юл дәвамында бер-ике сүз әйтеп туктаса. Гөлгенә, сагынган кешесен көтеп алган гашыйк шикелле, туктаусыз сайрады
«Тутаң лагерьда ялгыз булган дип беләсеңме9 Төрмәдә дә хокукы юк чибәр хатынның' Аны теләсә кем тотып ала! Конвой ялгыз калдырамы чибәр хатынны9 Мин күргәнне эт тә күрмәс' Югарыдан берәр начальство килдеме— мине дәшеп кертәләр Генерал белән кунган бар' Шампан белән аягымны юдырттым Хак алдасам күзем чәчрәп чыксын' Җәһәннәм кисәвенә әйләнгән инде без Бер мин генә- ме9 Крестьянның яшәр чуты калмаган, әллә кая китеп олага идем, шул председательнең күзенә кадалган кылчык булыйм дип кенә монда ятам Мине күргән саен ыштаны юешләнә тегенең! Ух. күзен чукып чыгарыр идем'
Нигә боларны миңа сөйлисең. Гөлгенә'• Сиңа сөйләмичә кемгә сөйлим9 Син бәхетле җан. директор, яныңда хатының, балаларың Әй. Нәҗип, ал син безне эшкә' Әгәр эш әз генә бәхет китерә икән, мин җир җимерергә әзер' Иптәш кызым минем сүздән чыкмый
Нәҗип суын түгә-түгә мунчага ашыкты. Йә, ни әйтсен дә нинди киңәш бирсен инде бу бичара җанга?! Әнисе дә инде Наилә язган хатны түкми-чәчми, нык кына купайтып авыл арасында сөйләп йөргән икән!..
Кырык ямаулы җиз тас. баусыз чиләкләр, агач чапчаклар су белән тулгач. Нәҗип мунча мичен кабызып җибәрде.
19
Юка көрән чалбар, зәңгәр җирлеккә ак буй-буй төшкән сатин күлмәк киеп, шома таягын арык тез араларына кыстырып, әтисе өстәл янында утыра. Наилә балаларның күлмәк-чалбарларын юып көнгә элгән, малайларны уяткан, юындырган. Искәндәр белән Рөстәм, әбиләренең йон кабасын ат итеп, идән уртасында чабыш оештырганнар "Булышырга чыга идем, миннән башка да ярдәмчеләр табылган икән сиңа! — дип Наилә хәтәр генә кадап алды. Ул Гөлгенәнең ары- бире иренә тагылып су ташыганын күзәткәләгән икән. «Су ташыр хәлем юк иде шул. бөтен буыннарым сызлый, юл изгән». — диде Наилә, кайнанасына карап Мәрьямбикәгә шул гына кирәк тә. аның үз гомерендә бер булса да килененә зарланып, бушанасы килә: «И килен, шуны әйтәсеңме авызыңны кыеш-мыеш китереп, көн буе мыштырдап инә буе җир китәм. ә кичкә гәүдәм ындыр табагында чабагач астында калган көлтәгә әйләнә, сызламаган буын, шыгырдамаган сөяк юк. Ах-ух килеп урынга аугач, исәпләп карыйсың: эшләгән эшең бармак башы шае булган!»
Наилә, тәртибен белеп, һәр нәрсәне зур итеп күрсәтеп, күчтәнәчләрен чыгарды Искерә төшсә дә. балкып торган ак калач янына ал- ка-алка итеп колбаса турады. Мәк сибелгән вак клиндерләрне ашъяулыкка аудардылар Мәк хәлвәсе белән аллы-кызыллы манпаси ясмыкларын күргәч, карчыкның дымлы күзләре яшьләнде: ничә бала үстереп, аның шушы кадәр күчтәнәчне күргәне юк иде. Ул дулкынланып. уфылдап кече якка керде дә чүпләм башлы тастымал белән төрелгән агач табактагы бәрәңгене алып чыкты. «Бәрәңгебез вак. кәҗә белән сарыкларга дип. өй базында тотканы гына калды. Эресен көзен тышкы базга күмгән идек, язын ачып җибәрсәк, җылашып үлә яздык. базы белән тоташтан кисәүләнгән. Тазартырга көчебез җитмәс, дип базы-ние белән күмдек. Көзгә сай гына итеп булса да баз казымыйча ярамас. Кайтасыгызны белмәдек шул. сыек май алган булыр идек Сыек май сибеп тә җибәрсәң, вак булса да. бәрәңгебез тәмле, ярмаланып тора. Йә. кунаклар, җитешегез. Хәзинәдә бары белән».
Табакка иң әүвәл малайларның кулы кереп китте, алар ак күмәчне тиз-тиз чәйнәп, арага бәрәңге кыстыра башладылар. Йосыф карт та җанлангандай булды, ул пычак очына бер алка колбасаны эләктереп алды да томанлы күзе алдына китереп озак кына әйләндерде, шуннан соң гына капты, чәйнәп йоткач Колбаса да бар икән әле дөньяда, и агай! • — дип иренен чәпелдәтте.
Борынгыдан килгән гадәт буенча, бу йортта аш-су янында сөйләшү юк иде. кечеләр үз бурычларын сабый чактан ук үзләштергәннәр, олылар дәшмәсәләр дә. бу кагыйдәләрнең үтәлешен бөркет булып күзәтәләр. түргә әллә нинди кадерле кунак утырса да. кыстамыйча сыйлыйлар. кысташмыйча тамак туйдыралар иде. Бүген иртәнге чәй тиз тәмамланды, самавыр суынырга да өлгермәде. Нәҗип яшерен өмет белән кече якка карашын ташласа да. чаршау-пәрдә селкенмәде, чәй янына май-шикәр чыкмады, күпереп торган авыл ипие дә. корт та, төче катлама да. бүтән төрле сагынылган сыйлар да юк иде Тузаны очып торган такта чәйне әнисе саран гына, бал калагы очына эләктереп кенә салды Чәйне бик зурлап, берәр манпаси кабып, мактый- 14
мактый эчтеләр Мактау да бу йортның гадәте түгел иде
«Мунчаны карап кайтыйм әле». — дигән сылтау белән Нәҗип мунчага китте. Мәрьямбикә оныкларына чыпчык оясы күрсәтергә булды. Наилә өйдә бер ялгызы калды Йосыф карт кече як сәкесенә җәелгән урынына кереп ятты
Никадәрле арган булса да. Наиләнең йокысы сак иде Ул иренең * торып чыгып киткәнен дә. кайнанасының озак күрешми торган улы 5 белән кыска-кыска сөйләшкәнен дә аермачык ишетеп ятты. Торып § чыгасы, иренә күренәсе килмәде Монда бөтен нәрсә, тирә-як. мөнәсәбәтләр үзенчә иде. Ул моны сизде. Юл газаплары исенә төшкән саен “ аның җаны икегә бүленеп өзгәләнде Гомерлек юлдашына, ике улы- * ның әтисенә, туган төягенә кайтып барганда, чарасыз, ярдәмсез ка- < лып интеккәндә ул ничаклы авыр сүз яудырды Гафу ителерлек хәл- £ ме бу? Йә, тормышны бүгенгәчә көйли алмаганнар икән, монда бер « Нәҗип кенә гаеплеме'' Әгәр Мәскәүгә укырга китмәгән булса Анда * барып артыгын көчәнмәсә Күтәрә алмастайны югары чөяргә ты- “ рышмаса. Гади генә, кешечә генә яшәп китәчәкләр иде бит Эшкә £ ашмас хыяллар үтәр иде Әле менә күз алдында адәм уллары чамасыз кыен шартларда яшәп яталар Кичә мунчада кайнанасы Йосыф = карт турында аңа бик күп нәрсәләр сөйләде Асылда сүз әнә шул u карт. Нәҗипнең әтисе хакында гына барды да бугай
«Басымчак иттеләр Йосыфымны, яз-җәй генә түгел, көзен-кы- < шын да ял күрмәде Калхузның иң кара, иң пычрак эшенә җиктеләр. Сарык карады, дуңгыз көтте, ат сарайларыннан тирес түкте, урман кисеп кабык төшерде, кабыкны күлдә җебетеп, мунчала каезлады Киндер басасын күлгә чумдырды, аны чыгарды Баса көлтәсен күлдән чыгарудан да авыры юк. үзе авыр, үзе кара көзгә кала, үзе сасы Мунчада өч чабынгач кына тәннән исе китә Барды Йосыфым, ың-шың чыгармады, эшләгәнгә бер тиен түләмәсәләр дә. бастырып сүз әйтә алмады Калхузның колы булды инде, колы Гашлы-комлы авыш басуларны ул сөрде, күмер яндырды, таш яндырып таш катыгы ясады, кәнсәләр бәдрәфен дә аннан тазарттырдылар Гаилә ишле иде. кая барсын? Фермаларны таш катыгына тончыга-тончыга ул агартты Мине дә җиктеләр, ире басымчак катыннарга да калхуз- да пачут юк. камыт кигертәләр дә куалар Бозауларның эче китә башласа. -Мәрьямбикә, бар! . атлар күтәрәмгә калса. ‘Мәрьямбикә, йөгер'- «Кәбестәгә ак корт төшкән яшелчәдә куна-төнә ят!» Балалар үсте, мәктәпкә йөрделәр, без малайларны да. кызларны да күр-мәдек Иртән ач карынга чыгып чаптык кичен, ашарлык хәл дә калмаганда. кайтып егылдык Мәгәр сүзебез бер иде Балалар, без күргәнне күрмәгез, коты калмаган бу яклардан чыгып качыгыз - — дип тәрбияләдек Калада анда бүтәнчәдер. фатирыгыз юк икән — булыр Ходайдан күркәм сабырлык һәм татулык сорагыз- Бу сүзләр Наиләнең күңеленә кереп оялады
Элек тә сантый түгел иде Наилә, бер төн эчендә ул илдәге хак- сызлыкны. гаделсезлекне, халыкларның аслы-өсле сыйныфларга нык аерылганын күрде Бер якта балга манчылып мунча керүче Гөлнара- лар Әле хатыннары шулай азына, ирләре ниләр кыланмый икән аларның?! Аерым кунакханәләрдә, ял йортларында ярты гомерләрен үткәрүче лауреатлар, депутатлар, пленум әгъзалары ниләр күрми дә. ниләр күрсәтми икән ” Ә монда гомере буе буразнадан чыкмаган, тормышның иң авыр эшләрен үтәгән карт хәзер беркемгә дә кирәк түгел «Кибеткә сирәк кенә тәм-том. сыек май кайта, безне бар дип тә белмиләр. төрткәләп чыгаралар Ил белән азынды халык ил белән!
Кайчандыр тормыш терәге булган илне ашаткан киендергән кеше хәзер әнә кече як сәкесендә ара-тирә ыңгырашып, тавыш биреп ята. Төшендә һаман котырган төлке белән сугышамы9 Әллә төшендә гайрәтләнеп, үзен изгән председательләргә әр сүзе әйтә аламы '
Кайчандыр алар да кешеләр булганнар ич. хәзер кисеп ташланган тырнакка да тормыйлар Ник без үзебездән түбәннәрдән гыйбрәт алмыйбыз икән дә гел-гел югарыга үрләгәннәргә карыйбыз икән71 Югарыга карарга аны Нәҗибе өйрәтте Ә аны югарыга карарга тормыш мәҗбүр итмәгәнмени? Ни өчен аның авылга, ата-анасы катына кайтмавының сәбәбе шушымы әллә7 Нужадагы әтисенә ярдәм итә алмавы аның горурлыгын басып торганмы9 Алай булуы да ихтимал. «Без барыбыз да заманча бозылган буын Без үзебездән алда килгән, сугышны кичергән, бер чакта да тамагы туймаган, өсте юньле кием күрмәгән буынны кадерләмәдек Киресенчә, алар яши белми, дип алардан көлдек, мыскылладык Ул Йосыф картның боек кыяфәтен, тонык-яшьле күзләрен һәм аның, таш кубарып, котырган төлкегә каршы чыккан мизгелләрен күз алдына китерде.. Күңеле тулды Наиләнең, күңеле нечкәрде, ул үзен, ирен балаларын, кайнатасы белән кайнанасын, төрмәдә кешелеген җуйган Гөлгенәне, аның адашкан юлдашы якут кызын, тагын бик күпләрне жәлләп, әрнеп, кайнар яшьләренә чыланды
Нәҗип мунча мичен томалап, салкын-кайнар суларны әвеш-тәвеш китереп көйләп чыккач, күңеле борлыгып, инеш буйларын тагын бер урады Эш юктан эш тапкан булып, тыкрык башында йөрде. Наилә янына кайтып керәсе килми иде аның.
Шактый торып, эч пошуларын баса алмыйча ишегалдына кайтып керсә, әнисе өч литрлы бидон тотып каударланып йөренә. «И. улым! — диде ул.— Әле ярый кайттың. Кибеткә сыек май кайткан, әле сата башламаганнар Фәрәхетдин хатыны: Картларга бирмиләр!» — дип әйтеп үтте Улым. бар. иренмә, төшеп кара Кунакны, олы кешене кире бормас Зәйнәп Күпме бирсә дә ал' Шулай әйтеп. Мәрьямбикә улының учына кулдан-кулга йөреп, мең хәсрәткә шаһит булып, изелеп, таушалып беткән өчлек белән берлекне китереп салды. Нәҗип, күзен түбән төшереп «Барам, әни. барам!» — дип күнде Искәндәр әтисенә тагылырга теләсә дә; "Өс-башың ару түгел, тегеләре кипмәгән, урам бик пычрак! - — дип. аны ияртмәделәр Әбисе малайларга чормадагы күгәрчен оясын күрсәтергә булды, болдыр баскычына чыгып өлгергән Наилә иренең җилкәсен генә күреп калды Эндәшми китүенә ачуы килмәде, ул Нәҗипнең җанында ниләр кайнаганлыгын аңлады.
Югары очтан Түбән очка лай изеп. Нәҗип барып кергәндә кибет эче кеше белән туп-тулы иде. - Картларга бирмим дигән, монда яшь кеше бармыни7 Аның беренче уе шул булды. Гел хатын-кыздан гына торган чуар төркемгә ул уртак сәлам бирде Алдарак. кибетчегә якынрак тартылган иң тыгыз төркем аның сәламен ишетмәде. Ишек катындагы тарау хатыннар Бу нинди артык тамак тагын7" —дип. Нәҗип кулындагы өч литрлы бидонга карадылар Мөнир хатыны Халисә дә шунда икән. ул. Нәҗипне таныса да. бүтәннәр аның сәламенә игътибар итмәгәч, сәламне алмады. Җыелганнар арасында чыш-чыш китте, хатыннар колактан-колакка Нәҗипнең кем булуын ирештерделәр Картаеп чуттан чыккан Йосыф белән Мәрьямбикә баласына «Коммунизм юлы' колхозының кысан кибетендә чиратта ярсыган хатын-кызларының исе китмәде. Кемдер һе, алай икән!»—дип куйды, кемдер: «Каладан кайтып, май теләнергә төшкән! —дип җи-бәрде. бөтен күзләр сагышлы өмет белән кибетчегә төбәлгән иде Ялыну-ялвару. инәлү, табыну, ярарга тырышу, тәлинкә тоту, ясалма төчелек һәм түбәнлек бар иде бу арган күз карашларында һәр күз: -Зәйнәп миңа мәрхәмәтлерәк караса ярар иде' —дип ялвара, ягымлырак. гөнаһсызрак күренергә тырыша иде Сата башла инде. Зәйнәп' — диде хатыннарның чаярагы Ходайдан фәрман көтмисеңдер ласа7 -Тинтерәтмә инде .—диеште бүтәннәр Каләмен колак артына кыстырган, мул майланган коймак төсле елтыр, бүлтәеп торган битенә сыткы сибелгән Зәйнәп, җеп иреннәрен кысып чут салган җи- 16
реннән күтәрелеп карады да «Сыер савучылар кайтмыйча сатмыйм' — дип кычкырды Батыраеп алгарак чыккан хатыннар бу тавышка шунда ук сеңделәр, тавышлар арттагы рәтләрдән, куелыктан гына чыккалады. Күпме басып торабыз инде9 Без эшләмибезме' Аяклар авырта, чыдайт нельзя!* —дип басынкы гына бер гөрләп алдылар да, Зәйнәп челәеп, кибеттәгеләрне берәм-берәм аралый баш- * лауга. шым булдылар. Ул арада, кибетнең арт ишегеннән кемнеңдер § чуар шәлле баш түбәсе күренде, күз алдында түш киереп торган Зәй- g нэп «ә» дигәнче юк булды Ул югында хатыннар кыюланды -Булса £ да булыр икән мөртәт' • — диде зарланып берәү Шушы кыланчык- * ны башыбызга бәла итеп китерделәр бит!» — дип кушылды аңа. бү- “ тәннәр. Зәйнәп ак камыр кебек кыска буынлы, юантык кулларын < шактый каралган чүпрәккә сөртә-сөртә килеп чыккач, күз карашла- j ры җылынды, тавышлар тынды Үтенү, үгетләү сүзләре шактый кот- - кәч кенә яңгырады ■ Сата башла инде, апаем - диде олкән яшьтәге. ♦ өстендәге ирләр пиджәген бау белән кысып буган озынча, арык ха- тын.—балам чирле!» *
Нәҗип кибеткә кайтып җиткән сыек майның сатылмау сәбәбен п аңламады, үзенең юк эш артыннан йорүен чамалап, ул ишек катына- * рак тартылды Каранды, кибет киштәләренең яртысын төрле-төрле <_ эчемлек шешәләре биләгән иде Аракының ниндие генә юк монда. « коньяклар бар' Бик кыйбатлылары бар! Кайтаралар икән кемдер са- < тып ала. эчә дигән сүз. Кинәт көн ачылып киттеме рәшәткәле тар тәрәзәгә яктылык бөркелде, киштәләрнең шешәләр тезелгән яр-тысы нурланып балкып, икенче яртысы фәкыйрьлеге, өметсез ярлылыгы белән күзне кисте Кәгазьләре күгәреп беткән тоз каплары. шырпы, ике-өч балта сабы, ята-ята ала-кола тапланган радиоалгычлар Алар артында тышлыклары дымнан кабарган китаплар күренде Иң өстә Микрохирургия дәреслеге ята Ул арада шым гына арт ишек ачылды. Зәйнәп йомылып юк булды, тынчу кибетне ризасызлык авазлары күмде Наразыйлыкны Зәйнәп тавышы каплады «Сез! Әллә бригадир хатынын да чиратта тотар идегезме оятсызлар' ■
Тавышлар басылды, киресенчә, мактау, хуплау сүзләре ишетелгә- ләде Ә. ул икән' Алсын, алсын! Аңа ярый' Тос' -диештеләр хатыннар Кеше һаман остәлә торды, төркем тыгызланды, инде Нәҗип уртада кысылып калды Яктылык арткач, ул бер нәрсәгә - хатыннарның тешләре юклыкка игътибар итте Күпчелекнең теше сынып, коелып беткән, теш кАзналары суланып, иреннәре бөрешеп бөтенләй югалган, яңаклар суырылып эчкә кергән, сөйләшкәндә авазлар йотылып. имгәнеп чыга «Ни булды сезгә, авылдашлар9 — дип чак сорамады ул һава кызды, хатыннарның да температурасы арта бара иде. кызган халыкка ялгыш бер очкын төшсә дә. әллә ни булуы ихтимал, дәшмәвең алтын
Беркем аны аралап эндәшмәде, сорашмады, гомумән, монда гадәттәге сәлам алышулар, кочаклашып күрешүләр, сөенешеп хәл-әхвәл белешүләр, ара-тирә көлеп куюлар беткән икән Сытык чырай җимерелгән кашлар, таушалган кием-салымнар, өметсезлек чокырына тирәнгә баткан күзләр Кергән бер кеше артка баса да. кәҗә имчәге хәтле түшен бүтәннәрнең очлаеп торган калак сөякләренә герәп. Зәйнәпкә карап тора башлый «Читлеккә ябылган җәнлекләр кебек».— дип уйланды Нәҗип үз алдына. Арт ишек сирәк-мирәк ачыла, кайчагында баш күренә, ара-тирә аннан кул гына изиләр Зәйнәп терсәкләрен җитез йөртеп югалып тора. Җыелганнар -Инженер хатыны килгән». -Бухгалтер алып китте». «Завхоз кызы күршеләренә дә алган . дигән соңгы хәбәрләрне тыңлап, ләкин берсенә дә ачык мөнәсәбәт белдермичә, аякны аякка алмаштырып басып торалар Ниһаять. Нәҗипнең түбеме бетте, һавасызлыктан йөрәп башы авырта
башлады Ул югарыдан, хатыннар башы өстеннән ирләрчә нык итеп Сата башлыйсызмы сез. юкмы9' —дип кычкырды Зәйнәп дәшмәде.
Нәҗип соравын кабатлады, тавышы тагын да көрәеп, усалланып чыкты Бүтәннәр кысылышып юл сапты. Нәҗип Зәйнәпне ачыграк күрерлек итеп алгарак үтте. Зәйнәп аны танымый, ул чит авылдан китертелгән сатучы иде Син! — диде ул бәбәген Нәҗипкә терәп бетереп. — кычкырма! Май авыл хезмәт ияләренә сатыла. Идарәнең карары бар Мин аны уза алмыйм» Мөнир хатыны Халисә телгә килде
Ул Йосыф абзый малае ич!»— 'Жәллисеңме?»—диде Зәйнәп Жәллим».— диде Халисә, аны-моны уйламыйча. Жәлләсәң кочаклап ят. минем эшкә тылкышма' Әле генә Зәйнәпне сүгеп, каһәрләп торган хатыннар аның ягына күчеп, хихылдарга. Халисәне үртәргә тотындылар, бичара хатын чиратын ташлап чыгып ук китте Нәҗип телен тешләде. Арт ишек тагын ике тапкыр ачылып-ябылды. ниһаять. төрле зурлыктагы бидоннар, шешәләр, пыяла банкалар тотып, биш-алты хатын килеп керде. Җыелганнар атынып, дулкынланып алды, соңгы кергәннәр иртәнге савымны тәмамлап кайтучылар иде Юл ярып аларны алга үткәрделәр. Нәҗип тагын артта калды. Кергән хатыннардан борынны ярып силос, авырсы сенаж исе килә, сырма өстеннән кигән кап-кара халатларына коймак-коймак сыер тизәге, са-лам-солам һәм бүтән чүп кисәкләре ябышкан иде.
Сыек майлы авыр бидонны Зәйнәп сыңар кулы белән генә очыртып чыгарды да озын саплы чүмеченә тотынды Күзләр шул чүмечкә төбәлделәр Ул сыер савучыларга май тутырды, үзе. күзен шакмак- ландырып һаман Нәҗипне күзәтте. Күрсәтәм әле мин сиңа! Май түгел, бүтән нәрсәңне тотарсың!
Сыер савучыларның соңгысы, иң иске, таланган, җиң очлары чачакланган халат кигәне, озак мыштырдады Ул озаклап Зәйнәпнең колагына нидер пышылдады, сатучының авызы ерылды Ул. хатынның култык астыннан иске букча алып, аңа бер-бер артлы өч шешә аракы шудырды Нәҗип яныннан үткәндә бу хатынның авызыннан көйгән самогон исе бөркелде. Җыелганнар аны да якладылар: Алар- га ярый! Төс! Эчмәсәң. фермада ярты елда кәкрәеп катарсың!-
Озын саплы алдыр чүмеч» флягага чумып югала да чупырдап килеп чыга, өлгер Зәйнәп бер тамчысын әрәм итми, читкә тамызмый, чүмеч күз ачып йомганчы бушый. Сәгать ярым басып торгач. Нәҗипнең дә чираты җитте Шактый җылынган (чакыручы юкта да ике тапкыр арт ишектән чыгып керде') Зәйнәп чыгынкы маңгаен сарган матур чәчләрен кул аркасы белән артка сыпырды да Нәҗипнең бидонын кире этәреп Документың бармы9 ” —дип сорады Нинди доку-мент9 Шушы авыл гражданины булуың турында Мин Казанда яшим -Яшәгән җиреңдә аша да инде син. абзыкаем Авыллар өлешенә кермә Хезмәт ияләренә, совет гражданнарына болай да май җитми Син анда балда-майда йөзәсең диләр Имеш, бер үзең бер кантурда баш булып утырасың икән Начальник анда син Ә монда мин начальник. Белмәсәң. белеп кит. яме«
Сүз башында Нәҗипкә якын теләктәшлек белдереп торган хатыннар бер авыздан Зәйнәпне якларга, алай гына түгел Хак әйтәсең! ■ Ай. безнең Зәйнәп туры сүзле дә' —дип мактарга тотындылар Эш кая барып җитәр иде. ишек төбеннән ачулы бер тавыш яңгырады <А ну. сука! • Хатыннар шым гына тавышка борылды-лар. Зәйнәпнең кырган кашлары дерелдәде. Ишек катына тәмәке суырып Гөлгенә белән аның ахирәте кереп басканнар иде. «Син. уйнашчы! — Гөлгенә, терсәге белән чиратны нык ерып. Зәйнәп каршысына килеп басты, ике кулы белән прилавкага таянды • Син тишек иләк1 Зәйнәп авызын бәлшәйтеп көлде, аңа ияреп бүтәннәр дә хихылдады Кил, кил. Гөлгенә аппагым, сиңа чиратсыз да бирәм . — диде Зәйнәп юхаланып «Син миңа бирмә, аңа бир' Предсе- 18
дательгә бирәсең, парторгка бирәсең, аңа да бир' Хатыннар Гөлгенәнең кай якка суктырганын чамалап, почмакларга сеңделәр ай-һай. тел! Парторгка гаеп ташлый. Председательгә кизәнә' Яшәтмәсләр бу тиле башны' Тфү. тфү. бәласе йокмасын! Кайберәүләр май аласыла- рын да онытып, кибеттән чыгып ук шылды -Анда идеңме, нигә Гөлгенәнең авызын томаламадың9» — дип идарәгә чакырып арт сабагыңны укытырлар Күрмәвең — көмеш, ишетмәвең — алтын'
Зәйнәп бушлык уртасында бидонын кочаклаган Нәҗипкә әче | елмайды «Йөрисең баш бутап, абый кеше Мин Гөлгенә кешесе ди- 5 сәң. әллә кайчан бирә идем Тынлыкта май аккан тавыш кына кал- * ды Хатыннар инде Гөлгенәне кыстарга керештеләр: -Син дә ал. чи- “ тенсенмә. күпме теләсәң дә ал!» Аракыдан бушаган ярты литрлы ше- < шәгә күздән тутыргач. Гөлгенә акча чыгарып тормады Нәҗипкә кыю күз кысып, артларыннан чыгарга ымлады да юк булды Алар артын- - нан ишек ябылуга. Зәйнәп «Май бетте. Таралыгыз, тарал. Әле рәис- * кә кертеп чыгарасы бар. парторг, ревкомиссия рәисе алмаган Ни кө- ы тәсез тагын9 Күтәрегез үкчәләрегезне'•—дип. кашын-күзен җиме- pen чинады Тешсез авызлардан сүз чыкмады, хатыннар иртәгә та- п гын Зәйнәп катына баш орып киләселәрен чамалап, тындылар, шым ® гына таралдылар. Югары Авыл урамында саз чапылдаганы шактый u вакыт ишетелеп торды. Нәҗип үзе күргән тамашадан тәмам югалып " калган иде. хатыннар артыннан чыгарга атлаганда, аны кибет эче- < нә ыргылган икенче дулкын — ирләр ташкыны өерләп кире алып кереп китте. Ирләр бер-берсенә төртеп, киштәләрдәге шешәләрне күрсәтешеп. Зәйнәп каршысына ябырылдылар Кибет эче күтәренке, күңелле тавышлар белән тулды. Зәйнәп сандугач булып сайрады, тургай булып канат какты, карлыгач булып очты
Нәҗип, мөлдерәмә тулы бидонын чайпалтмаска тырышып аяк астын күзе белән капшый-капшый. шактый озак кайтты, хәзинәсен исән-аман әнисе кулына тапшыргач, бичара карчык түзмәде, бөгелеп төште Менә бит.— дип такмаклады ул — Ир-ат төшкәч тутырып биргән. Мае өресез, чеп-чиста. исе лә исе' Без ни. исәпкә бар. санга юк дигәндәй, төшсәк, үртәлеп кайтып китәбез Бирсә әйрән тутыра, аның да яртысын үзенә апкала. Әтиең теләсә ни дисен, берәр балаң яныңда булса, ни әйтер идең кана9!»
Авыл кешесенең шул инде шатлыгын уртаклаша башласа да. авызы кара кан белән тула һич уйламаганда, теләгән фикерен әйтеп, күңелен бушатты Мәрьямбикә. «Нигә кумыйсыз андый кибетчене9» — дип сорады Наилә. Ире артыннан ук төшеп киткән Гөлгенәләрне ул бик җентекләп карап калган иде
Карчык, куркып-каушап, бидонын чак аударып җибәрмәде «Әс- тәгыфирулла. килен, тәүбә диген Ничек телең әйләнә9 Зәйнәпне рәис ияртеп килде, килүенә партиягә алдылар үзен, авыл арасында ялгыш сүз ычкындыра күрмә, берүк Рәискә кардәш тиешлеме шунда, бүтән якынлыгы бармы. Зәйнәпне бик якын итә. диләр Авылда бүген кибетче баш! Рәис үчегешеп, ваксынып йөрми. Зәйнәпкә карап ярты сүз генә әйтә Парторгы да Зәйнәпне өстерә
Яхшыга авыз ачып, соңра, искәрмәстән рәис, парторгларга тел тидерүен абайлаган карчык тәүбәгә килде, белгән догаларын ашык- пошык укый башлады
Аның ихлас хөрмәтен, олылавын гаҗәпле шатлыгын күргәч, кунаклар сыек майның бу йортка байтактан кермәгәнен төшенделәр
20
Кунакларны көн аралаш мунча ягып, вак бәрәңге һәм каты-коты ипи белән генә үткәреп җибәрергә ярамаганын Мәрьямбикә дә. дөнья-
да ваемы калмаган Йосыф карт та бик яхшы аңлый Ил-күз алдында хурлык кайтканнарына кайчан, йорттан таба исе чыкканы юк, коймак. бәлеш пешми Гөлгенә белән аның ахирәте генә түгел. Фәрәхетдиннең паралич суккан чалыш карчыгы да. чапырыштагы Минәч карт белән аның шикәр авырулы Бәдриҗамалы да Йосыф ихатасыннан. олы кунак төшкән йорттан, тәмле исләр таралганны көтәләр. Чөнки бәлеш-мазар пешергәндә Мәрьямбикә карчыкның ятим-ялпы- ны, күрше-каршыны өлешсез калдырганы юк иде Ит пешмәсә — бит пешә. Нәҗип белән Наилә, балаларны ияртеп, кипкән Көмешкүлне тамаша итәргә чыгып киткән арада. Йосыф карт, дуңгызлар яныннан кайтып килүче, шактый кәефләнгән Сөнгать арбасына утырып, идарәгә кадәр төште Язгы чәчү барган көннәрдә колхоз, кысыр сыер йә булмаса кышлау үгез суеп, ир-ат механизаторларны җыеп, шәп кенә мәҗлес үткәреп ала торган иде Быел да шул тантана якынлашуы Йосыфның мүкләнгән колагына керде. Ул рәис Ихлас янына барырга тәвәкәллә- де Кая барасын карчыгына әйтеп тормады. Гәрчә картының күңелендә ниндиерәк иләс-миләс уйлар кайнаганын ул болай да сизә иде.
Ихлас идарәдә булып чыкты, көттереп кенә ул картны үз янына дәште, сорау белән аңа күтәрелеп карады Ихлас туган, синең хозурыңа ифрат зур гозер белән төштем әле Йә. шуннан’ —диде коры гына Ихлас "Тамак ягы начарайды Былтыр, беләсең, хәл юк дип тормадык, икебез дә эшкә чыккаладык Бәрәңгебезне тышкы базга салырга соңардык, ул лапас астында көшелдә, суыкта ятты. Шуңа язга кисәүләнде дә - Йә. йә»,— дип ашыктырды аны Ихлас. Йосыф сүз эзләп, фикер җыеп торды. Кыска һәм үтемле итеп әйтәсе килде аның' Ишетсен әле Ихлас та Йосыфның тавышын! Тик... гозерне, ялынычны көчле, саллы сүзләр белән ничек оештырып әйтә аласың? Хәерчедән бер чакта да тук тавыш чыкмый шул Әз-мәз он язып бирмәссеңме дигән идем Аннары ит. Хет ике-өч кило! Тана чалгансыз икән дип ишеттем Ихлас, җавап биргән чакта, тоткарланып, уйлап тормый иде. Ит — механизаторларга. Бүленеп куелган. Бүтәннәргә граммын да бирмибез Сиңа бирсәк — ярты авыл төшәчәк Он. кибеткә ипи кайтып тора, макарон да күренгәли. Син пенсионер, сине колхоз түгел, хөкүмәт кайгыртырга тиеш- Бирмисең, алайса’-
Үземнән булса, рәхәтләнеп бирер идем, үзем мал асрамыйм. Йосыф агай Түзәргә туры килә. Менә тормыш яхшырып, колхоз тагын да ныгып китсә, карарбыз Йосыф кыза төште: Күпме көтәргә була’ — диде ул әрнеп. — Миңа бүген кирәк Бүген' Ихлас аңа гаҗәпләнеп карады акылыннан шашканмы әллә бу тишек галуш? Даулап төшкәнме9 Юк' — диде Ихлас өзеп һәм җитәкләп картны ишеккә кадәр китерде...
Нәҗипләр Көмешкүл ягасыннан сүзгә саранланып кайттылар. Малайлар гына: Әби. без кыр үрдәге күрдек! — дип шыбырдаштылар. Картының Түбән очтан, идарә ягыннан үлек төсенә кереп кайтуын Мәрьямбикә аруга юрамады. Йосыф Казан кунакларына ачылмады. кайтты да урынына ауды, улы хөрмәтенә генә сорашып төшкәнен ул Ихласка әйтүне кирәк санамады.
Мәрьямбикә Йосыф бик нык чирли башласа дип. күз карасыдай саклап тоткан, бала йодырыгы хәтле сары мае бар иде. шуны чыгарды Бер көн бәрәңге дурычмагы пешерде — майлап ашадылар. Икенче көнне кыстыбый бөкте — аны ашарга да җитте сары май. Карты белән чышын-пышын киңәшкәннән соң. алар бердәнбер бәрәннәре Бүркәне суярга карар бирделәр. Дөрес, әле ел иртә. май ба-шы гына, бәрән арык, ите ике учка сыеп бетәчәк, көтүдә йөртеп, йортта ашлы сулар белән сыйлаштырсаң. көзгә аннан илле кадак ит чыгачак' Ләкин йорт тулы кунак! Үзләре ничек тә җан асрарлар, ничә елга бер күрешкән балаларына яңа суйган ит тә ашатмагач, дөньясы корысын!
Көтелмәгән яктан тагын җайсызлык килеп чыкты
Көмешкүл кипкән. Олы суда балык заты калмаган, инеш ярларына. болыннарга чыгарлык түгел. Велосипедны, аяк арасында уралмасын дип. чоланга ук чыгарып ташладылар Нәҗип-Наилә балалары белән күбрәк ой арасында, сарык-кәҗә тирәсендә уралдылар. Ни- ф чарадан бичара, сугыш коралларын шәбәйтергә тиешле Нәҗип, мал- туар белгече булып китте «Менә кәҗә. —диде ул. ике сырлы мөгез- s не тотып Сөт бирә, мамык. Сөте шифалы, файдалы» Кәҗә белән з дуслашмады малайлар: әтисе ычкындырып җибәрүгә, УЛ Искәндәрне > сөзәргә килә башлады ' *
Сарыклар да кырагай булып чыкты, малайларга баш иеп дусла- S шырга теләмәделәр, тояклары белән пычрак чәчрәтеп, капкадан лапас < астына кадәр чаптылар да чаптылар «Тавык аңгыра кош.— диде әти- | ләре.— күкәе тәмле булса да. үзе аңгыра, кеше белән сирәк дуслаша ~
Малайлар замат арасында сарык бәрәне Бүркә белән аралашып, аны * яратып өлгерделәр Бәрән ифрат акыллы иде. мәхәббәткә мәхәббәт бе- и лән җавап бирде Малайлар чакырса килде, колак артын кашытты, ипи * кыерчыгы бирсәләр, кыстатып тормады, бармакларны рәхәт кытык- лый-кытыклый ризыкны кулдан алды
Бүркәнең көтүдән калганын олы малай тиз аңлады, пес итәргә чыккан - җиреннән йөгереп керде дә: ‘Әни. Бүркәне бикләгәннәр' — дип кыч- ; кырып җибәрде. Бәрән дә үзенең тоткынга эләккәнен сизенеп, сузып- < сузып мәэлди иде Наилә ни дияргә аптырап торганда, авыл карчыгы телгә килде Бүркәне суябыз, улым, аш салырбыз, пилмән бөгәрбез, бәлеш ясарбыз, сыйланырбыз!» Олы малайның күзе шар булды, керфекләре леп-леп бәргәләнде: Ничек суясыз9 Муенына пычак салабыз да кых итәбез. Әтиең белән бабаң суяр, сез карап торырсыз, өйрәнерсез. егет кеше сугым суярга өйрәнергә тиеш Әбисе сүзен бетергәндә Искәндәр идәндә тәгәри-тәгәри елый иде -Суймагыз Бүркәне. суймагыз! Кисмәгез аның муенын1» Әллә нинди дәлилләр кушып малайны үгетләсәләр дә. ярсыган малайны җайга китерә алмадылар, ул такмаклап, һаман елады, елый-елый шешенеп бетте Абыйсының ник елаганын аңлап бетермәгән Рөстәм, балалык теләктәшлеге белән аңа ияреп акырырга тотынды Нәҗипнең йөрәге урыныннан купты. Наилә ярсыды, ниһаять, пычакка ял. бәрәнгә гомер бирделәр
Малайлар җиңде, гауга бетте, ә табында пилмән юк. итле шулпа бу атып пешми. Бит пешә, бит' Бит пешкәннән тамак туймый, киресенчә, эч чурлый, ашказаны кычкырып тәмле ризык сорый
Нәҗип белән Наилә арасындагы кискенлек, йорттагы киеренке шартларда кечерәеп калды, алар сүзсез генә бер-берсен аңлап, артык сүзләр сөйләшмичә генә гафу итештеләр. Карт белән карчыкның авыр тормышы, хәерчелеге аларның зар-моңнарын оныттырды ике арадагы каршылыклар чүп-чар. су өстендәге күбек булып калдылар • Илдә яхшы кеше калмады инде'— диде бер чакны Йосыф — Ил белән бозылдык-
Нәҗип белән Наилә балаларга сыек май болгаткан вак бәрәңгене ашаталар да йокларга яткыралар, үзләре чолан идәнендә, толып астына кереп, колактан-колакка сөйләшәләр: Нишлибез9 Нишләргә9 Кая барып бәрелергә9 Яшелчә, һич югында суган кыягы өлгерер дип көтәр идең, әле җиргә җылы керми Җир җылына алмыйча интегә хәзер'.— диде бер мәлне Мәрьямбикә Яши-яши бу фикернең олылыгын да аңладылар Юл буйларында, кашлак урыннарда үлән баш төртте, тау битләре хәйран яшелләнде, әле кузгалак-кукы ише нәрсәләр күренмәде
Җомга көнне Яңа урам очында яшәүче Камалиларның сыеры күпер чыкканда такта арасына кыстырып аягын сындырган да суйганнар, ит арттырырга чамалары бар икән, дигән хәбәрне бу араларда өеннән чыгыбрак йөрергә ярата башлаган Мәрьямбикә ишетеп кайтты Нәҗип
соңгы акчасын йомарлап шунда торып чапты Килосы җиде сумнан! Камали көч-хәл белән йөри икән, сугыштан кырык яра. кырык ямау алып кайткан кеше, карчыгы кемне күрсә дә. үкереп елый. «Кайчан сыер малына тиенәбез дә. гарип картыма ни ашатырмын? Сөт. катык ашап кына исәнлеген ипләп бара иде бит! Тәңрем, ник каргадың безне? Сыерыбыз сыер гына түгел иде. хәзинә иде!* Сатулашмады Нәҗип, җидешәр сум түләп, өч кило ит алды. Кичкә ит шулпасы пешерделәр.
Нәҗип, әдәп саклап, әнисенең киңәшләрен тотып, исән калган, сирәгәйгән күрше-каршыларга. чыбык очы агайнеләргә тиз-тиз кереп, сәлам алышып чыккалаган иде Күңеле күтәрелмәгәч, авыл советы, колхоз идарәсе кебек урыннарга кереп, күрешеп чыгу турында уена да китермәде Бүген, ясканып, ипине дә эре-эре кабып токмач ашарга утырганнар иде. нык итеп ишек кактылар. Ит алып кайткач чәк кенә ачылып киткән Нәҗип тиз-тиз барып ишекне этеп җибәрде, теге якта басып торучының иңенә бәрде. 'Кунакны шәп каршылыйлар икән монда! — диде кеше, юриме. чынмы иңбашларын уып Нәҗип кызарынды: Гафу итегез! ” Мәрьямбикә очып кына ишек катына килде:
Әйдүк, әйдүк, мактап йөрисез икән, табынга рәхим итегез, хуш килдегез! ■ Йосыф кузгалмаса да. әнисенең очынуына карап керүченең эре балык икәнен искәрде Мәрьямбикә, ай билем, һай гәүдәм!-—дип өзмәс зарланган карчык, керүченең бер алдына, биш артына төшеп, бөгелә- сыгыла сәламләде, шуннан соң гына кунак белән таныштырырга булды Рәисебез бу. көтелмәгән кадерле кунак, юрасаң да болай мач килмәс, Ихлас улым, уз түрдән! Гаҗәп, рәис Мәрьямбикәне күрмәде дә бугай. Йосыфка да карамады, күмәк кыстаган хуҗаларга рәхмәт әйтмәде, өстәл белән урындык арасына баскан Нәҗипкә текәлде. Минем Нәҗип иптәш янына кагылуым иде».— диде ул. Нәҗип, аңа ияреп, болдыр баскычына чыкты, алар шунда янәшә бастылар. Ихлас Нәҗипнең буй-сынын, кием-салымын, тәҗрибәле җөйче күзе белән үлчәп-сынап чыкканда. Нәҗип аны тагын бер тапкыр табынга чакырды: -Картлар рәнҗер».— диде Рәнҗемәсләр! Алар өйрәтелгән. Председательгә рәнҗемәскә кирәген беләләр булыр. Председательне яратырга гына ярый»- Алай да. картлар күңеле уалырга гына тора .—диде Нәҗип, тавышы йомшарып, юашланып чыкты Менә нәрсә. Нәҗип иптәш.— диде Ихлас кинәт кырысланып.—Юк-бар адәмнәргә кул биреп чыккансың, идарәдә күренмәдең. Ярый. Бар. син кер. тамагыңны туйдыр. Аннан туры идарәгә төш. Мин анда ■ Төшәрмен .— диде Нәҗип, алдын-артын уйламыйча. Кул кысыштылар.
Нәҗипнең ашавы ашау булмады, рәискә ашыгыч ризалык бирүенә борчылды. Ихласның көтмәгәндә ишек кагуы, йомышын әйтмичә кырт борылып чыгып китүе дә. орчык булып бөтерелгән әнисенә күз салмавы да. әтисенә ләм-мим эндәшмәве дә аңа авыр тәэсир итте. Һич югында Наиләсенә сәлам бирергә кирәк иде. Кунак ич! Йомышы бар икән, әйтсен иде монда гына!
Картлар рәиснең килүенә дә. чыгып китүенә дә сөенделәр. «Табын ярлы, табын'—дип уфтанды Мәрьямбикә.— Теге шайтан суы булса, чыгармый идем аны. Иң кирәге юк! Олы кешегә бөгелмәгәннәр дә шешә каршында сыгылып төшә! Картлар рәиснең улларын үз катына өндә- вен белгәч, чиксез шатландылар, чакыруны яхшыга юрадылар. -Авыл арасында дәрәҗәң артыр! Теләсә кемне чакырмый ул безнең рәис! Аңа. улым, ярты чакрымнан бөгелеп сәлам бирәләр, анда да күп сөйләшеп тормый! Персидәтел авылда алла, районда мулла. Казанда да мәзин әле ул' Кулы әллә кайларга үрелә! Утыр дисә, утка утырасың, суга ташла-насың. Теләсә, челләдә бәке чаптыра безнең Ихлас!»
Председатель кабинетының ишеге ачык иде. ул туп-туры шунда барып керде Ихлас ялгыз, түрдә берүзе. Баш очында калынкаш бабайның дәү рәсеме, ярты стенаны тутырып тора. Күкрәк бүлтәеп чыккан, алтын-көмешкә манылган орденнар, чәңгелдәргә әзерләнеп, саф-саф 22
эленгәннәр. Бая кул кысышканнар иде. бу юлы күз очлары аша сәламләштеләр. Ихлас Нәҗипең баш өстендәге рәсем белән кызыксынуын төкәндерде: «Районда беркемдә юк мондый затлы портрет'—диде.— Художнигын Ленинградтан китерттек Ипи калагы хәтле генә жәбрәй рәвешен китереп койды да куйды Шуны әйтмәкчемен. Сабит абыең кызыгып йөргән иде. бер заманны бездән биш арттырып җибәрде' * • Сез Сабит абыйны беләсезмени9 - Белмичә' Дуслар! Ул минем туган 5 авылда председатель бит. Әйтмәделәрмени9» Әйткәннәр дә кебек — = диде Нәҗип томанлы гына
Бүлмәдә бүтән мактанырлык нәрсә табылмады Ләкин Ихлас, җи- * тәкче буларак, замана нечкәлекләренең җелегенә төшкән зат. бүген х мактанырлык нәрсә табылмаганда. Нәҗипне кулыннан тотып киләчәк- < кә алып кереп китте. Менә киләчәктә! Менә анда күрерсез! Анда инде ч болай гына булмас! Алга, киләчәккә кыю карарга кирәк! Анда безне « җиңүләрдән ары җиңүләр көтә! Американы куып узабызмы9 Тефү! Ул * безгә бер тиен тормый. Дөрес, ул бу сүзләрне әйтмәде, ләкин сүз сере- 2 шеннән Ихласның якты киләчәккә юл тотканын аңлады һәм хуплады 9? да. дип ышанды Ихлас. Хупламаска, атаклы Сабитның энесе лә ул. ал- Zj ма агачыннан ерак тәгәрәмәс'
Бу авылдан китәм, китәм диебрәк йөрдем Шаккатырырлык идарә u йортын әллә кайчан балкытып куя идем Сызымнарын Казанда эшләт- - тем Егерме биш меңгә төште Ихлас почмакта посып утырган саргылт < шкафны ачып, аннан кәгазь төргәк суырып чыгарды һәм сызымнарны өстәлгә җәеп таратты Сез аңлыйсыз' Карагыз индивидуаль проект' - Алар янәшә басып кәгазь өстенә иелделәр, бераздан калкындылар Әй.— диде Ихлас, гадәттән тыш күтәренке тавыш белән — Син Сабит абый белән нәкъ бер буйда икәнсең' «Буйлар сезнең белән дә бер икән' — диде Нәҗип, аны куәтләп Минем белән дә'— диде Ихлас, ни өчендер мактанып.— Безнең беренчене беләсең дә беләсең инде9' Ишеткәнем бар1' Районда председательләрнең, парторгларның гел бер буйда булуына иреште бит' Бездә хәзер җитәкче кадрлар. Кремльне саклаучы солдатлар төсле, бөтенесе бер буйда Кстати, беренчебез Харис Вәгыйзович шул командада хезмәт иткән' • Бер буйда булуның ни хаҗәте бар?»— дип сорады Нәҗип гаҗәпләнеп Бар аның хикмәте, бар. Утыр син. утырып тыңла Берзаман Казаннан, югары йорттан беренче килеп төшә Иярткән үзе белән бер көтү кеше Самолеттан агылып чыгалар болар Кайсы юан. кайсы нәзек, арада бүтәкәләр бар. кәтә- нәләр. колгалар! Ә без торабыз монда крепость стенасы кебек, гвардин- нар' Бөтенебез бер буйда — метр да сиксән җиде' Обком секретарьларының күзе яна' Ихлас күңелле мизгелне кабат исенә төшереп, рәхәтләнеп көлеп алды. Шуннан9 —дип кызыксынды Нәҗип Уйлап эшләсәң һәр нәрсәдән мәгънә чыга! Безнең первый шундый Ел авыр иде. сөт кими, ит планы тулмаган, кай яктан карасаң да. эш сөрлеккән Первый Казаннан безнең хуҗаны сугансыз-борычсыз ашарга дип усалланып чыккан Харап! Безнең ныклы сафны күргәч, йомшады егет, дусларча гына орышкандай да итте Йөри-йөри дә Яле. гвардиннарны тез әле! — ди Безгә нәрсә! Команда гына булсын! Тезеләбез! Шундый бердәм рәткә тезелеп озаттык тегене' Көзен хуҗага орден' Без дә коры калмадык' Вәт»
Сызымнарга күз ташлап, идарә проекты турында өстән-өстән сөйләшкәч. Ихлас Нәҗипкә йөзен якынайтты ■ Кал районда' Сине бик хәтәр заводта эшли диләр. Атом бомбалары ясыйсың икән' • Нәҗип көлгән булды «Андый завод Казанда бармыни ’ — дип сорады Буең шәп' диде сокланып Ихлас — Хуҗага күрсәтсәң, сине җибәрми дә җибәрми инде ул Күркәм буй'*— ‘Гел-гел буйга аркаланып яшәргәме исәп9 Ихлас Сабитның бертуган энесеннән ирония көтмәде, сорауны чь!нга алды «О-о. безнең Харис Вәгыйзовичның башы түгәрәк маңгае текә' Яңадан яңаны уйлап таба торган хуҗа Утыр син. утыр Утырып
тыңла Шулай берзаман Казаннан бик хәтәр вәкилләр ияртеп тагын кунак килеп төште Мәскәүдән. министрлыктан кешеләр бар Район өчен дәрәҗә, почет! Бер үк вакытта чиксез җаваплылык та! Әзерләндек, дөнья купты. Мәскәүлеләрне буй белән генә алдыра алмыйсың. Ризык та күргән алар, хөрмәтен дә. Тоттык та бөтен район мәктәпләреннән пионерларны җыйдык. Аэропорттан Сабит абый колхозына кадәр юлның ике ягына нәни әләмнәр тоткан пионерларны бастырдык! Кыз белән малай алмаш-тилмәш. Көтәбез, борчылабыз, пионерлар көтә. Кыйм- шанмыйлар да. керфек тә какмыйлар Аларга шулай кушылган! Боевое задание! Самолет төшәм дигәндә генә төрекмән бүреге хәтле генә болыт килде дә Эзи өстенә эленмәсенме?! Коеп яварга тотынмасынмы'’ Ишә генә! Балалар тора, аларга шулай кушылган! Өч мең ярым баланы җыям дисәң дә... Салкын тимәсме дигән шик-шөбһә әйтүчеләр булды булуын, совет баласына пычак булсынмы, нык ич аның нигезе1 Корыч! Соңыннан яңгырга куанышып бетә алмадык. Пионерларның шәбәреп, әләмнәрен болгап коеп яуган карлы-бозлы яңгыр астында каршылаулары казанлыларга гына түгел, мәскәүлеләргә дә ошады. Мондый бөек патриотизмны очратканыбыз юк иде! — диештеләр тегеләр.— Менә шушы булыр ул чын интернационализм1'» —дип мактыйлар. Ул елны уҗымнар начар кышлаган иде. басулар ала-кола, ит планы үтәлмәгән сөт тапшыру — утырып җыларлык. дуңгыз балалары кырылган. үрдәк бибиләре үлеп беткән. Пионерлар сафы артыннан җитешсез- лекләрнең берсе дә күренмәде, кунаклар безне мактап киттеләр, ә көзен — хуҗага орден! Аңа эләккәндә без буш калабызмы9 Яши белергә генә кирәк. Бер нәрсә кызганыч, буйлы егетләр авылда калмый! Офицер погоннары тарта яшьләрне! Парадны карыйлар да хәрби мәктәп-ләргә ычкыналар! Балалар чирләшмәдеме соң?—дип сорады Нәҗип. Искәндәре белән Рөстәмен уйлап, «һәй.— дип кул селкеде Ихлас — Авыл баласына пычак булсынмы аңа ’! ■
Казан хәлләрен сораштырганда Нәҗипнең югары сыйныф вәкилләрен. затлы җитәкчеләрне белмәвенә гаҗәпләнеп, хәбәрдарсызлыгына исе китеп утырган Ихлас, сүз җебен үз кулына алып. Америкадагы кабахәт, канга туймас сенаторларны, конгрессменнарны, халыкны таларга яраткан Пентагонны сүгеп, чирек сәгатьлек кайнар нотык сөйләп ташлады. Кинәт башлаган сүзен капылт туктатып. Нәҗипнең иңенә кулын салды Әңгәмә кызгач, алар диванга күчеп, янәшә утырганнар иде Кайтасыңмы районга9 Кайт, җүләр1 Мондый буй белән Яшим дисәң — дворец салдырасың. Теләсәң, хуҗалык — алпавыт утары торгыз Нигә үз авылыгызга кайтмаска9 Ата-анаңа терәк булыр идең. Иң мөһиме — абыең. Сабит Йосыпович монда Үзара гына әйткәндә, аны быелгы конференциядә беренче итмәкче булалар. Харис Вәгыйзович- ны Казанга алалар «Сез сөйләгән хезмәтләре өченме9" Әле Ихлас бу юлы да Сабит энесеннән. Нәҗиптән. Казанда бомбалар ясый торган завод инженерыннан ирония, этлек көтмәгән иде. кунакның шырпысы барып ук җитмәде Ихлас үз сүзен сөрде Җүләр булма, уйла! Риза икәнсең, хәзер хуҗага шалтыратам да, янына алып барам Ә сез Сабит абый урынына бармакчымы?»—диде Нәҗип Ихлас маңгаен җыерды: «Андый перспектива да юк түгел!-—диде.
Нәҗип өзеп сүз әйтмәде күңелендә икеләнү, корты кыймылдады. Икеләнү минуты белән арта торды Төрле уйлар килеп-китте егет башына!
Чыннан да. шәһәрдәге мәхшәр, ыгы-зыгылар, сары йорт хәсрәте, буш кесә, кимсенүләр — һәммәсе өелеп тегендә, җәһәннәмдә калыр иде Чиренең төп сәбәбе — эшкә ашмаган теләкләренең күплеге, өмет юлының кинәт киселүе, дип уйлый ич Фаина Марковна. Фәридун Фаз- лыев та шуны куәтли Картлар авылда ж а й л а ш а алмый икән, алар- ның заманы чоры узган Алпавыт утары кебек мәһабәт сарайда яшәп, тавык бавыры белән каз боты ашый башласаң. Наиләнең дә теле тые
лыр иде Аңа да рәхәт күрергә бик вакыт' Ә малайлар... малайлар* Чем- кара «Волга» машинасында черт-черт көнбагыш чиртеп Эзи мәктәбенә укырга йөрерләр. Укытучылар аларның кем баласы икәнен белеп игътибарларын арттырырлар. Колхоз бүгенгә артта икән. Сабит абыйсының ярдәме белән Нәҗип Йосыпович хуҗалыкны күтәрә алмасмы1’ Ихлас та читкә какмас' Болар районның баганалары икән ич'
Чирләп ауганнан бирле һәр нәрсәгә шик белән карарга, берәүгә дә ышанмаска күнегеп баручы Нәҗипнең шикчеллеге өскә чыкгы Гук- та, постой, татарин.— диде ул үз-үзенә.— Шушы әтәм-сәтәм хуҗалыкны сиңа сылап. Ихлас Сабит абый авылына китеп барачакмы9' Шәһәр кунакларын. Мәскәү вәкилләрен ташыйлар икән. Сабит абыйсы эшне тәгәрәтеп алып бара торгандыр' Нигә миңа Сабит абый хуҗалыгын алып калмаска!’ Нигә аны Ихласка бирергә9!»
Нигә ва-банк бармаска9! Ул шиген Ихластан яшермәде •'Тәҗрибәсез килеш бу авылга кайтырга кыймыйм Сабит абый урынына дигәндә уйлап карарга ярый!» Яшелле-күкле булды Ихлас, тамагына коры ризык торган үрдәк сыман, су эзләп, як-ягына каранды -Син. син' — диде ул тотлыгып — Үзеңне Сабит абыйны алыштырырлык зат дип саныйсыңмы9 Син аның кем икәнен беләсеңме9 Алла ич ул. пигәмбәр' «Ә сез. Ихлас иптәш,— диде юри сүзләрен сузып әитә-әйтә Нәҗип алланы алыштыра алыр идегезме9 Андый көчегез бар икән, нигә безнең авыл шулай тезләнгән?!
Мәсәлән?*— дип сорады Ихлас, дерт итеп китеп «Нигә шул бакыр бугазлы кибетчене тотасыз9» Баярак. Нәҗипнең уенын-чынын бергә бутап ычкындырган чәнечкеле сүзләрен дөрес аңлаган икән Ихлас, бу кеше. Сабитның кан кардәше. Казан заводларының берсендә хезмәт итүче инженер, Ихлас күнеккән әңгәмәдәшләрнең берсенә дә охшамаган иде Юк-бар кешеләргә кергәләп. идарәгә төшмәвеннән үк күңеле бизгән иде аның Нәҗиптән 'Аның авызы тулы гайбәт' Бер дә юньле сүзе юк!»— дип Зәйнәп килеп шикаять кылгач, ышанып та бетмәгән иде Ихлас Ләкин Нәҗипне күрми булдыра алмады Беренчедән. Гөлгенә явыз кайтып төшкән чак. Ул аларның парлап урамнан су ташыганнарын да. кибет сукмагында очрашуларын да ишетеп өлгергән иде инде Ниләр сөйләштеләр икән9 Теге алап авыз авыл тормышыннан нинди гаепләр табып Нәҗипкә өйде икән9 Сагаерга, серен алырга, моның өчен Нәҗипкә якынаерга кирәк иде Күр менә, яхшылыгыңның әҗерен ал. син аңа мактаулы эш тәкъдим итеп, аның дәрәҗәсен күтәреп утырасың. ә ул кулы белән тизәк изә Ихлас алай тиз бирешә торганнардан түгел, әлегә ул монда хуҗа' -Әле синең шулай быткычланып. күзәтеп һәм донос ясап йөри торган гадәтең дә бармыни9»— дигәнен Ихлас сизми дә калды
Нәҗип дәшмәде, ике тезенә ике кулы белән шап итеп сукты да аягына басты, идарә проекты сызымнарына күз ташлап, әче көлемсерәде, ишеккә атлады Ихлас аны озатмады, киресенчә, китәргә дип ишеккә юнәлгән кунакны онытып, кукыраеп өстәле артына кереп урнашты, чыраена гадәттәге кырыслык, корылык чыкты Ни беләндер Нәҗипне таптыйсы, түбәнәйтәсе килде Башына яңа уй килде' Бусага аша атлаган Нәҗипне аның суык, битараф тавышы туктатты ' Мин анда завхозга әйткән идем, бер кило акмай, биш кило ит төшеп алыгыз Күпме түләргә9^— диде Нәҗип һәм ваксынуын аңлап, телен тешләде «Нинди түләү9! Сабит абый хөрмәтенә күчтәнәч*
Беркен Сабитның әтисе. Йосыф карт ит сорап ялварып төшкәч, тупас кына борып чыгаруына Ихласның кәефе кырылып йөри иде Тупасрак кыланды шул. Карт кайтып ойдәгеләргә сөйләгән булса9 Казаннан кайткан кошлар Ихлас турындагы кара сүзне башкалага ияртеп кайтып китсәләр9 Йомшарырга. Сабит алдында да яхшы атлы булып, боларның күңелен дә җебетергә кирәк иде Ул чакта кызмыйча да булмады шул’ Карттан алдарак кына Гөлгенә төшеп, түргә үк кереп уты
рып. шук күзләрен уйнатып, ит сораган иде Соравы сорау гына булса икән, хакы бар кеше сыман, даулап төшкән төрмә кошы’ <■ Синнән алачакларым минем бик күп әле! Өч-дүрт кило ит биреп кенә котылырмын дип уйлама!» дип Ихласныңкүзен ачырмыйча тә-тә килеп утыра сасык!..
Нәҗип чыгып китте. Ихлас идарә дежурныен завхоз янына йөгертте Йосыфка ит май бирсен!»—дип боерды.
Исемен атап кычкыргач, ул туктап борылды. Гөлгенә дәшә икән, ку-лындагы зәңгәр кыйгачын болгый-болгый арттан килә. «Син кулыңны картлар кебек артка куеп йөрисең икән! «Бардыр инде. Гөлгенә». «Теге иблис ник чакырткан9» «Кайсы иблис?» «Беләсең ич. кыланма. Авылда әллә ничә иблис булмый» «Ник дип. гәпләшеп утырдык» «Син аның бер сүзенә дә ышанма. Сыңар сүзенә дә! Хәйлә капчыгы ул. алдар таз. көнче күбәләк, аның юньле кеше юлына тәбе куюдан башка шөгыле юк > «Колхоз ничек бара ул чакта ’- «Аннан башка да бара ул. Бер кузгатып җибәргәч таудан таш та тәгәри, ава-түнә. туктар-тукта- мас бара» «Туктап та кала!» «Туктады дигәндә кемдер көч куеп кузгата аны!»
Гөлгенә белән иңгә-иң терәп Түбән очтан менгәнне Наиләсе күрсә, ни уйламас9 Бу арада мөнәсәбәтләр чак кына җылынып, һәйбәтләнеп килгәндә тагын ызгыш-талаш килеп чыкмасмы? Ул. адымнарын акрынайтып. Гөлгенәгә сорау белән карады Гөлгенә сизгер, шып туктады, кыйгачын ачык муенына урады < Ярый, бар, кайт. Иблис корган тозакка төшкәч. Гөлгенә тутаңны искә алырсың, яныңда мин булмам. Ә синең бикәчең булышчы түгел ул сиңа! Сиңа кыен килгәндә кулын сузмас Юртак ул! Табан астында ут яна аның! Күпләрне күрдем мин. җаным, бик күпләрнең языгын үземә алдым. Гаепләмә!»
Гөлгенәнең таушала башлаган чибәр йөзенә акыл чаткылары, тирәнлек, олылык һәм горурлык йөгерде. Нәҗипнең нигәдер аннан аерылып китәсе килмәде Ләкин калырлык сәбәп юк иде. Утырып торыр урын да юк ичмасам! Өйдә дә көтәләр булыр.
Ит-май бирүләрен белгәч, Мәрьямбикә күккә сикерде- «Безне дә кешегә санап, якты чырай күрсәтер икән, ходаем!»— дип такмакларга кереште Нәҗип, картларны узындырып « Колхозның батыр ветераннарына күчтәнәч итеп бирә».— дигән иде. өйдә хис өермәсе купты! И. адәм баласына күпме кирәк, бер кило май. биш кило ит өстенә әйтелгән бер җылы сүз кәүсәр чишмәсеннән су эчү белән тәңгәл булды Мәрьямбикә өзмәде-куймады, киленен ияртеп, иткә-майга төшеп тә китте.
Авыл, авыл! Синең чыбыксыз телефоннарың! Юрган астыннан йөргән борчаның да эзен беләсең син! «Йосыфның Казанда министрлар белән аралашып йөри торган Нәҗибе кайткан. Моннан болай Йосыф белән Мәрьямбикәгә ит тә, май да чыгачак икән »,— дигән хәбәр Югары очка Мәрьямбикәнең үзеннән алда менеп җитте
Көннәр җылына төште, тук карынлы кичләр күңеллерәк үтте, майлы бәрәңге ашыйлар, төшлеккә итле шулпа пешә, бер көнне, тәвәккәлләп пилмән дә бөгеп ташладылар Мәрьямбикә карчык баш өянәген онытты, көндезләрен мендәргә баш куеп хәл җыеп тормый, тыр-тыр чаба Ике көннән Гөлгенә Нәҗипкә нәни генә язу кисәге алып кайтып тоттырды «Теге иблис тагын сине чакырган!»— диде ул, Наиләне күзе белән ашап-ботарлап.
Бу юлы Ихлас ялгыз түгел иде, тирәсендәге кешеләргә кырлы-мырлы бер-ике сүз әйтеп озаткач, ул Нәҗипкә ят итеп беравык карап торды да Иртәгә пленумга барам. Сезне Сабит абый чакырткан Утыртып барырмын Иртән алтыда төшеп җитегез».—диде.
Нәҗип «Җәй буенча торырга кайттык!» — дип әтисенә ялгыш кына ычкындырса да. алар Наилә белән икәүләп тизрәк моннан китү ягын карарга кирәклеген толып асты аулагында сөйләшә башлаганнар иде инде. Сабит абыйларының чакыруын «котылу!» дип кабул иттеләр. 26
“Ник чакыртты икән9 — дигән шик күңелләргә килеп карамады. -Са- битыбыз Нәҗипләрне кунакка чакырган'- — дип. өй борынча мактанып йөрде иртән майлы ипи. көндез итле шулпа ашаган, күңеле бөтәйгән Мәрьямбикә карчык Кунакка тек кунакка1 Сабит турында сүз куергач, әнисе белән икәү генә калган аулакта. Нәҗип әнисеннән ф «Сабит абый сезгә бер дә ярдәм күрсәтмимени соң9 Әз-мәз ит. он. май . ише нәрсәләр кайтарып ташларга кулыннан киләдер ич9 — дип сора- 5 ды Мәрьямбикәнең иреннәре җебеде, күзеннән яшь коелды «И з улым.— диде ул.— Сабитыбыз алай ук кансыз түгел, бик кайтарыр 5 иде. атаң риза түгел. Элгәре елларны түшкәсе белән ит. капчыгы ж белән ак он кайтаргалады Дөге, тары ярмасы ише вак-төякне әйткән £ дә юк иде. әтиең борчылды Авылда карт-коры ачыккан чакта ничек < итеп урлап китергән ризыкларны ашап ятыйм, диде Урлаганны $ кайтармагандыр ич9 Сатып алгандыр91’—диде Нәҗип шактый ап- а тырап «Ничек булса да әтиең риза түгел Кеше белән тигез яшисем * килә, ди Сабитка да шуны җиткерде- -Сабит абый ни диде9» Ни к дисен., авызын кыйгайтып көлде дә күзгә күренмәс булды Шул *
Наилә — килен, соңгы тапкыр өй җыештырып, идән-сайгак юып. < балаларның кием-салымын ямаштырып өйдә калды. Искәндәрне әбисе янбакчага суган утыртырга алып чыкты. -Җир исен иснәрсең, эшкә өйрәнерсең, әйдә, балам1 • Йосыф карт бер якта. Рөстәм бәләкәч икенче якта, аштан соңгы рәхәт йокыга талдылар Татар тук корсак белән йокларга ярата. Нәҗип: <Өй арасында уралып, комачаулап йөрмим ■>.— дип ындыр артларын әйләнеп кайтырга булган иде. бара-бара юлы Көмешкүлгә үк алып килде
Юл белән бармады ул, ындыр артыннан башланып күлне каймалаган чирәмлеккә килеп җиткән сыза буйлап менде Сыза кипшергән, чит-читләренә котырып үлән калыккан, уентык-уентык булып кузгалак тишелеп чыккан, таш чәчелгән җылы яр ярыкларыннан шыштыр- дап кәлтә еланнар йөгереп чыга
Иртәгә кузгалырга туры килә, сәгать сукты, алда ни көткәнен әйтеп булмаса да. монда ни калачагы сукыр күзгә дә күренеп тора әле кайчан Югары Авыл сыеры күпергә чабып кереп аягын сындыра да председатель Ихлас, кәефе килеп, бәлтерәгән карт-корыга ит-май язуы тоттыра Болары әкият итеп сөйләргә генә калыр, ә ата-ана ничек яшәр9 Бәрәңгеләре яңага чаклы да җитәрлек түгел Яңа урамда бәрәңге саталар ди сатуын. Ә акча9! Яхшы бала булса, акчаны хәзер Нәҗип калдырырга, нужарган ата-анасын ул коткарырга тиеш. Эх. чыгарып саласы иде мең тәңкәне' ■ Мең тәңкә, мең тәңкә!»— дип радиодан җырлау ансат ул Мең. мең. Фәтхулла абзасына мең сум бирәсе бар аның Наилә алганнарны исәпләсәң мең ярымга җитә Артып та китәдер әле Мудрый- Мәхмүткә шуннан ким түгел. Тагын кемнәргә бурычлы соң әле ул?! Саный башласаң, баксаң, тирәнтен уйласаң, аның зур. ашыгыч түләнәсе бурычы ата-анасына икән1 Читтән караганда акланырлык сәбәпләр җыела, ә кайгы-хәсрәтнең уртасына килеп кергәч, кот очарлык хәлләргә тап буласың! Әйе. Нәҗип Йосыф улы Нургалиевкә кайгы-хәсрәт капкасы һәрвакыт ачык Киң Кер. кер!»—дип кара канатлы фәрештәләр күмәк чакырып торалар
«Ни эшләргә9 Ни кылырга9»— дигән сораулар белән баш ватмады Нәҗип, өметсезлеккә бирелгән егет бу баткактан чыгу юлы юклыгын шәйли башлаган иде инде Хәзер башны җүләргә салып, койрыкны бот арасына кыстырып, телне аркылы тешләп. Сабит абыйларына барып керүдән бүтән чара калмады Әллә Ихласның сүзен тотып, муенга камыт киеп, районда калыргамы9 Камыт артык зур булып муенны
чиләндерсә ” Нигә рәис, авылда бүтән эш беткәнмени9 Механик булыр, инженер Ә хыяллар9 Максатлар9! Көнчелек9 Көнчелек ояладымы әллә синең йөрәгеңдә’*—диде бит Фәридун Фазлыев. Җөмләдән, кайда икән ул хәзер9 Күреп сөйләшәсе иде Фәридун Фазлыев исенә төшкәч. Нәҗип бу дөньяда сөйләшер, аңлашыр кешеләре калмавын, дуслары юклыгын ап-ачык аңлады.
Элек күл булган шактый киң чокыр шәйләнә башлагач, ул шул тарафта ниндидер томанлы шәүлә абайлаган иде. бара-бара шәүлә кеше кыяфәтенә керде Җир буе ара калгач, шәүләнең киселгән тирәк төбендә утырган Гөлгенә икәнен таныды Кире борылып китмәде Нәҗип, юк киресенчә, адымнарын ешайтты. Гөлгенәнең нәкъ шушы сихерле аулакта, кипкән бәхетсез күл ярында, әрсез әрәмтамаклар кисеп, төяп алып киткән тирәк төбендә очратуына сөенде Гөлгенә аның яшьлегенең шаһиты ич' Илдә яхшы кеше калмады!»—дип еш тәкърарлый әти белән әнисе. Бәлки. Гөлгенә дә яхшы кешеләргә зарыккандыр9!
Гөлгенә ул килгән якка карап, шатлыгыннан балкып, тагын да чибәрләнеп утыра икән, очып урыныннан купты да Нәҗипнең каршы- сына килеп басты Мин чакырып китердем сине. Нәҗип ,— диде Н)«гә9’—диде Нәҗип, гаҗәпләнгән булып. «Нигәме9 Белерсең. Яныма утыр әле Сыярбызмы соң9» Мин синең кочагыңа керермен- Күлнең ашъяулык кадәр генә калган көзгесенә чулт итеп пар кыр үрдәге килеп кунды. Гөлгенә кулын чәбәкләде: Кайттылар' Миннән куркып очып киткәннәр иде. хәзер әнә кайттылар! -
Алар кысылышып янәшә утырдылар Бик теләгәндә мин әллә нинди хикмәтләр эшли алам. Тылсымын беләм. сүзләрен Төз атлап барган кешене керфегем тирбәтеп аяктан ега алам» Нәҗип көрсенде: Егучылар күп ■ Екмадым әле сине, дәшеп китердем, яныма утырттым» Гөлгенә уң кулы белән аны кысып кочып алды да бүтән ычкындырмады Син бер нәрсәгә игътибар иттеңме, авылда яшьтәшләр, безнең чордашлар калмаган Син кайтып кергәч, кара бүкәй булып йөрсәң дә. эчем җылынды. Иртәгә китәбез без моннан! Булды, кайттык. Ихлас дигән бәндәнең канына тоз салдык. Мине очраткан саен кара коелды, мөртәт Авыл, тирә-як аннан кан калтырап торганда, мин аның чыраен ертып кем икәнен йөзенә бәреп әйттем' Авыл ишетте, белеп калалар. Мин үлгәч, сагынып сөйләрләр' Бар иде бер Гөлгенә, берәүдән курыкмас иде’ Алла булып кыланган Ихласка да башын бирмәде' — диячәк- ләр Минем хакта ни әйтәчәкләр9- Синең хактамы?» Гөлгенә аны үзенә якынрак тартты, күзенә карады Синең хакта, аппагым, сөйли алмаслар' Чөнки син оборонный заводның почта тартмасына кереп оялаган корт! Нәҗип куырылды Нигә андый аяусыз хөкем чыгарасың9 Болай гына.— диде Гөлгенә Нәҗипнең тәнен көйдереп.— күрәсеңме үрдәкләрне' Оя ясарбыз дип килгәннәр, бичаралар, ясамасыннар' Мин хәзер аларны куып жибәрәм' Гөлгенә сикереп тә торды, җирдән таш алып күлгә тондырды. Үрдәкләр таш төшеп җиткәнче үк фыр итеп очтылар «Хәзер Галинаның туган ягына. Ижауга кайтабыз. Аны хур итеп, сөяркә итеп тоткан, соңыннан өтермәнгә тыгып котылган цех начальнигының күршесеннән фатир алып, ай буе аның канына тоз салып яшәргә исәп' Безне күргәч, тез буыннары калтырар тегенең' Гөлгенә, цех начальнигының кыяфәтен күргән кебек, рәхәтләнеп көлде.
Нәҗип муенына сарылган кулларны кагып җибәрде. «Җирәнәсеңме. җирәнәсеңме9» — дип пышылдады Гөлгенә җәберсенеп. Ул шашып-шашып Нәҗипне суырып үпте. Нәҗип аның ихтыярына бирелде - Монда түгел, монда түгел' — дип Гөлгенә күзләре белән тирә- яктан нидер эзләде — Адресыңны бир. Казанга барырмын, мин сине әллә кайдан да эзләп табармын» «Яңа квартирага күчәргә җыенабыз, адресым үзгәрә. Мин сиңа Ижауга. главпочтамтка хәбәр салырмын. ' Килерсең! Көтәрмен!» 28
Гөлгенәнең тойгылары аңа күчте, алар икесе бер җан. бер тән булып шактый озак аерыла алмыйча басып тордылар Куркып очкан үрдәкләр яңадан кайтты «Җәй уртасында күлнең кибәсен белмиләрме әллә бу сантыйлар9'» — диде Гөлгенә күз яшенә буылып «Кайтабызмы?»— дип сорады Нәҗип. Үрдәкләр аны сихри төшләр дөньясыннан чынлыкка кайтарганнар иде «Син атлый тор. мин әз генә * утырам әле!» — диде Гөлгенә читкә карап «Кыр үрдәге булып очып § китмәссеңме?» —диде Нәҗип, аерылышу мизгеленә җылылык өстәр- | гә теләп. «Нәҗип, күрәм, аңлыйм, син бәхетле түгел Монда кайтып £ килүеңнән бәхетең ишәер дип уйлама Хатының яратмый сине. Бе- “ рәүне дә яратмый ул Күрүгә мине дошман итте. Нигә9 Кемгә явыз- * лык кылганым бар минем9 Беркемгә дә. Сиңа да кылмам Син — < яшьлегемнең хатирәсе Бердәнбер тере кеше Мин белгәннәрдән Та- ч ралды яшьтәшләр' Күченде чордашлар Хәбәр ит. сагынсаң чакыр •= Мин почтага көн саен ике тапкыр барып йөрермен, ярыймы9» Ул ♦ кайнар куллары белән Нәҗипнең муенына сарылды, кайнар хисләре- “ нә буылып-тулышып. шашып-шашып ирененнән, муеныннан үпте. £ аннан җиңел генә иң башына кагылды «Бар, кит Тактама, зинһар. £ борылып карама ТЗки капка төбегезгә хәтле ияреп барырмын да « хатының алдында суырып үбәрмен!»
«Булыр бу башсыздан'» — диде Нәҗип, адымнарын ешайтып -«Заманалар нык үзгәрде. — дип уйлады ул бара-бара — Гөлгенә < ни ди «Председательдән дә курыкмый иде дип искә алачаклар'» диме? Әйе, авыл кешесен әүвәлдә уңганлыгы, булганлыгы өчен мактап телдән төшермиләр иде Чигүчеләр, җөйчеләр, биючеләр, Сабан туе пәһлеваннары телләрдән-телләргә күчеп ныгый иде. хәзер әнә. кайнар хисле зимагур Гөлгенә «председатель иблистән курык- мавы белән» телгә кереп калачак
Сабитның Казан кунакларын чакыруын ата белән ана яхшыга юрадылар, сөенечләрен яшермәделәр, яңадан монда кайту, җәй буе яшәү хакында сүз бөтенләй кузгалмады, әбиләре балаларның велосипедын тотып «Чормага меңгереп куярмын, яренгә кайткач рәхәтләнеп уйнарлар. Ел да болай тормас әле». — дигәч, үзеннән-үзе аңлашылды Нәҗипләр борылып кайтмаячак
Өй арасындагы эшләр тәмамлана төшкәч. Наилә тирәсендә ике- өч тапкыр сәер генә уралып-чуралып йөргән карчык, авызын учы белән каплап аңа дәште «Килен, монда кереп чыкчы!» Алар кече якка керделәр «Бик бай йортка барасыз, килен, буш кул белән йөрү килешмәс. Сабит абыеңнарны күргәнең юк. алар без түгел! Ул җыйналышта чакта Эзидә вакытыгыз булыр, кибетләренә кагыл, син — кала кызы, затлы берәр бүләк табарсың. — Карчык, як-ягына карана- карана. иртәдән бирле учында йөртеп, тирдән җебетеп бетергән бер төргәк акчаны килененә сонды. — Берүк, әтиең сизмәсен Нәҗибеңә дә әйтмә» «Алсам оят ич. әни'» Наилә янды-көйде. «Ал. ал Ирең төпченсә: «Хатын-кызның ахыр чиктә генә чыгара торган маясы була аның!»—диярсең дә көлеп җибәрерсең. Минем улым — йомшак күңелле бала, читне уйламас Йомшак күңеле аркасында замана тор-мышына көйләнә алмыйдыр дип беләм» Наилә сүзсез генә әнисен кочаклады «Безгә ни кирәк9 — дип дәвам итте Мәрьямбикә. — Әтиең чирдән арынмый, чынкый тереләсе юк Безнең гомер узган Кайты- рыгызны белмәдек, кайтырыгызны. чүтеки аяк киенеп торыр идек Икенче кайтыр булсагыз( штубыты хәбәрләшеп торыйк Ике сүздән хат язып салу читен түгелдер бит9»
Наилә шунда гына Нәҗипнең укырга киткән җирдән чирләп кай
туын, эшендә ямьсез чатак чыгуын, булды дигәндә квартираларын тартып алуларын бәйнә-бәйнә сөйләп ташлады Икәүләшеп туйганчы елаштылар
Моңа кадәр басынкы йөргән малайлар, китәселәрен белгәч, кинәт дуладылар <Нигә Кызыл тауга менмәдек? Әти төлке күрсәтәм дигән иде!» «Кызыл тау кипмәгән, ә төлке тилергән»,—диде Наилә, ахыр чиктә кызып китеп Искәндәрнең ике күзе дүрт булды: «Минем тиле төлкене күрәсем килә!» — дип киреләнде. Тэлке күрә алмаслыгын белгәч «Балык тотасым килә, әти кармак салырбыз диде!» — дип еламсырады Әбисе аны юатты: «И балам, балык имгә дә калмады шул, юк».—диде Кичкә кадәр турсаеп йөргән балаларны төрткәләп йокларга яткырдылар Йокларга яткыргач та Искәндәр тынычланмады. йөгереп кенә абзарга чыгып, Бүркәнең муеныннан кочып сау-буллашып керде.
Нәҗипнең әтисе белән мөнәсәбәте берчакта да төче булмады, ул «әти!» дип өзелмәде, ата да аны кырыс яратты, улын кочакламады, үпкәне булмады, аркасыннан да бик сирәк кенә кага торган иде Бу юлы Нәҗип түзмәде, башын читкә борып, күзен яшереп, әткәсенең шыр сөяк җилкәсенә кулын салды. «Сау яшә, әти. Инде болай озак аерым тормабыз, кайтырбыз!» — диде.
Идарә каршысында яшел түбәле «Уазик» һәм Нәҗипләргә таныш трактор парлап гөрләшәләр иде. Тракторы таныш, рульдә утырган кешесе бүтән иде. «Мөнир ял итәме?» дип сорады Нәҗип, сәлам алышкач Моңарчы Мөнирләргә кагылмавына үкенде, әгәр ул шәфкатьле җан очрамаса, суыкта катып юлда кунасылар икән! Ят тракторчы очлаеп торган ияген селкетеп, тәмәкесен иренендә шудыртып йөртте дә, Нәҗипкә бик өстән генә карап: «Андыйларга ял эләкми. андыйларның үз урыны бар!» — дип чәрелдәде. Нәҗип белән Наилә сагайдылар «Чирләгәнме әллә?» «Беркөн Эзигә барганда арбасын аударган, көнлек савымны түккән! Тракторын алдылар да үзен чучка койрыгы юарга җибәрделәр. Бездә закон каты». «Аның ни гаебе бар9 — диде Нәҗип борчылып. — Юллар өчен ул җаваплымы әллә?» «Сөт түккән өчен кумадылар, аны списать иттеләр. Рәис абый белән әрепләшкән өчен алды ул җәзасын... Соң чүп башы белән Ихлас абыйдан: «Ник ул юлларны әзрәк рәтләмисез?»—дип дупрус алып ята икән! Көрәктән сәнәк булган!» Әллә кайчан тракторга кызыгып йөргән бур Мәҗит малае Марс, Мөнирнең дуңгыз койрыгы борырга эләгүенә ифрат шат иде. шатлыгын Казан кунакларыннан да яшереп тормады Дөньяда Ихлас абыйсын хөрмәт итүче Марс барлыгын казандылар белеп китсен!
«Уазик» шоферын ияртеп, идарәдән Ихлас чыкты, бер оя булып бөялеп торган казанлыларга каш сикертеп сәлам юллады да: «Сыешыгыз!»— дип боерды. «Син бездән калма! — диде ул тракторчыга.— Бата калсак, җәлт килеп җит» «Мин Мөнир түгел лә!» — диде Марс авызын ерып.
Урта урамдагы идарәне үтеп, Түбән очка кергәндә нәни генә, тар күпер бар Машиналар кара-каршы очрашканда, алданрак килүчене үткәреп, күпер башында туктап көтәләр иде. Бүген «Уазик» күпергә кердем дигәндә, теге яктан каршыга, пычрак чәчә-чәчә, авыр КРАЗ килеп туктады һәм юл таләп итеп кычкыртты. Ихласка бу бер дә ошамады, каршысында кем машинасы икәнен аңышмыймы әллә бу йолкыш?! Ихлас шоферы ишекне ачып кычкырган иде, КРАЗ шоферы аңа йодрык күрсәтте. Ихлас белән шофер икесе ике яктан машинадан төштеләр Монда юл начар, Ихласның чалбар балагына сыек ләпек чәчрәде. «Каршыңа кем килгәнне күрмисеңме?» — дип җикеренде шоферы, Ихласка ярарга тырышып. Ихлас та: «Кая ашыгасың9 Җәһәннәмдә көтеп торырлар, кабаланма!» — дип аны куәтләде КРАЗ шоферы, аю кебек дәү. тупас гәүдәле ир. машинасы- 30
ның әрҗәсенә ишарәләде. «Мин ашыкмас идем, ул ашыктыра» Анда ап-ак такталы табутның ике ягына җиде-сигез кеше тезелешеп утырган икән, тавышка алар да калкынып, нидер мыдыр-мыдыр сүзләшеп алдылар «Кем ул?» — дип сорады Ихласның шоферы, бердән юашланып. «Авылдашыгыз Хәнифә булыр бу. бәбәйдән вафат Туганнары монда алып кайтып күмәргә булганнар Үзе дә шуны үтенгән» «А . ну, кире борылыгыз!» — дип кычкырды Ихлас шашынып Әрҗәдән § мәетне озата кайтучы туганнар коелды Алар Ихласны танымасалар з да, тавышы көрлегеннән бу якның хуҗасы икәнен чамаладылар > «Ник борылыйк без?» — диештеләр алар аптырап «Эштән качалар * да үлгәч туган авыллары искә төшә! Эшләгән, яшәгән җирендә җир- “ ләсеннәр. Борылыгыз, борыл!» «Апаем —диде арадан иң өлкән < кеше,—син әкәмәт кеше икәнсең! Хәнифәбез «Туган төягемә алып ч кайтып җирләгез»,—дигән икән, без мәрхүмәнең сүзен боза да, а үзгәртә дә алмыйбыз «Тоталар да күмәргә монда кайтаралар. Чал- * лыдан да мәет килә, Иҗаудан да Свердловскидан да алып кайтты- ы лар. Юк бит, шунда гына җирләсәләр, мәшәкате, чыгымы аз j була!» — диде Ихлас һаман киреләнеп. «Хәнифәбезнең актыккы ч үтенече бит, туган, соңгысы. Җирдән дә. күктән дә бүтән нәрсә сора- ® ры юк». «Ярар, берлеккә рөхсәт Моннан ары махсус приказ белән беркетермен: качканнарны монда кайтару юк'« «Качканнарны» ди- " гәнне ишеткәч, озата кайтучылар нидер шаулаша башлаган иде. < өлкән ир кырыс күз карасы белән алармы тиз тыйды КРАЗ артка, бер кырыйгарак чигенеп. «Уазик >ка юл сапты, Эзигә сәфәр чыгучылар мәет салган мәтәм мап1инасын үтеп киттеләр
Хәнифә Нәҗипнең классташы иде. Гөлгенәнең балачак дусты Иртәнге мәшәкатьләр белән ул Гөлгенәне онытып торган иде. хәзер борыла-борыла артына карады алар да китәбез дигәннәр иде ич Әллә Ихлас болай иртәләп, ашыктырып алардан качып чыгып барамы? Нәҗипләр барында очрашудан курыктымы’
Шулай иде, бүген мәетне зиратка үткәрергә Ихлас рөхсәт бирәчәк түгел иде, даулашып-сүгешеп булса да ул КРАЗны кире борачак иде, әмма кичә янап чыгып киткән Гөлгенә исеннән чыкмаганга, ул ризалыгын бирде. «Киткәнче күзеңә кылчык булып кадалам әле мин!»—дигән иде Гөлгенә Милиция чакыртып, сансыз-сөмсез хатынны этап белән озаттырырга да җыенды, Казан кунакларыннан бераз шигәйде «Кунак— Сабит энесе! Аның кем икәнен кем белгән?!»
Авыл артта калды, әлегә хәвеф-хәтәрсез бардылар, юл да беркөн- гегә караганда шактый кипшегән, машина да егәрле иде. трактор күз күремендә артта калды. Үз алдына уйланып барган Нәҗип тиктомалдан: «Үлгәч кайтып монда ятарга телиләр икән, алар моннан үз ихтыярлары белән китмәгән булып чыга'» —дип сүз әйтеп алды Ихлас ни әйтер дип көтсә дә, рәис дәшмәде, аның ап-ак якасы кисеп кергән таза, тук муены гына ныграк кызарды
Юл кашлакта гына бераз җилләгән икән, иңкүлеккә, үзәнгә төшүгә, тәгәрмәчләр саз ярып, юлны капшап бардылар Әгәр тәгәрмәчләр зыр-зыр әйләнеп лай тугылап тормасалар. Нәҗип Наилә белән парма-пәр килеп талашкан эскерт төбе янына килеп җитүләрен сизмәс тә иде, «Уазик» та бу төшне үтә алмады Шофер чыгып, әллә кайда ташбака кебек сөйрәлгән тракторга кул болгады Үзе, тәмәкесен кабызып, тышта калды Берәү дә сөйләшмәде, иртә уянган малайлар йокымсырап әти-әниләренең алларына аудылар Шофер тросын эзләп алды, трактор килеп җитеп, алга узуга, җәһәт-җәһәт машинаны такты Трактор бер талпынуда гына машинаны кара лайдан сөйрәп чыгара алмады, фыр-фыр көчәнде, торбасыннан куе төтен бөркелде, бер уңгарак. бер сулга каерылды, ниһаять, машинаны
тагып бер-ике жир буе баргач, туктады Күз күреме кадәр җир шактый коры тигез һәм хәвефсез күренде Тфакторны көтеп, урта юл күперендә машинаны әз-мәз юып. Ихласның чалбар балагын рәткә китереп шактый юандылар бер кузгалгач. Ихлас шоферга сәгатен күрсәтте Шофер рульгә ябышты һәм барып җиткәнче башын күтәреп тә карамады Алар ике катлы, кызыл калай белән ябылган бина янына килеп туктадылар, райком элек тә шунда иде, хәзер дә монда икән Ихлас машинадан төшкәч, күзе белән як-ягын капшады да Сабит абый сезне үзе эзләп табар, ерак китеп йөрмәгез». — диде «Аның машинасы әнә теге, номеры 33—38». — дип. шофер да сүз кыстырды һәм елкылдап торган, бер тамчы лай чәчрәмәгән Волга-- ны күрсәтте
Машиналар килә торды, алардан нәкъ бер буйдагы, бер төслерәк киенгән, сәламәт, тап-таза. тук кыяфәтле ирләр төшә торды, алар бер-берсе белән бик дус. якын иде. ахрысы, күрүгә кочаклашалар, аннары эре-эре адымнар белән райкомның биек һәм авыр ишегенә кереп югалалар иде Сабит иртәрәк килгән булып чыкты «Ул — бюро члены' —диде Ихласның шоферы хөрмәт белән авызын чапылдатып
Шоферның да. форсаттан файдаланып. Эзидәге баҗасына кереп чыгасы бар икән ул китәргә җыенгач. «Әйбер караларны алып калыйк бер-беребезгә бәйле булмыйк». — диде Наилә Әйберләрне күтәреп, райком алды мәйданыннан читкәрәк китеп, аулак ындыр киртәсе янына бөялделәр Бөтене белән ипи тотып, алап авызы белән почмагыннан умырып тешли-тешли. бер ир үтеп китте, ипинең исе таралып калды Искәндәр белән Рөстәм әниләренең Югары Авылда кимәгән, күз карасыдай саклап тоткан күлмәгенең итәгеннән тарткаладылар «Әни. карыным ачты1» Иртән тамагына ризык үтмәгән Нәҗипнең дә бурасы буш иде. ул да Наиләгә карап -Әллә тамак ялгап алабызмы?» — диде. Ашханәне тиз таптылар, анда иске селедка кисәкләре, пешкән күкәй һәм авылча калын-калын киселгән ипи телемнәрен алдылар
Балалары авызына ризык кергәндә сөенмәгән ана буламы?! Искәндәр белән Рөстәмнең йоп-йомшак ухый телемнәрен төенә-төенә ашаганын күреп Наиләнең күзенә яшь килде, бер-ике телемне юлга төреп тә алдылар Чәй үтә күренмәле сыек булса да, кап-кайнар иде
Наилә чиста кулъяулыгы белән иренең ирен читләрен сөрткәлә- де һәм төче, яшь тавыш белән аңа эндәште «Син хаклы булып чыктың. Нәҗип Авылга кайтып йөрисе дә калмаган» «Нигә9 — дип сорады көтмәгәндә кикереп Нәҗип — Бер күреп килүдән ни зыян?» Күреп кенә булсачы' Күрсәтеп тә китәбез бит Менә хәзер дә бай йортка барабыз » «Бай булсалар ни. туган абыем лабаса ул'» «Туган абыйларга коры кул белән, күчтәнәчсез баралармы9»—диде Наилә тиз-тиз.
Нәҗип бик аптырап хатынына карады, тел шартлатып башын чайкады
«Нәҗип' —диде Наилә кыз чагындагы көмеш, иркә тавышы белән — Болыт юк. җил юк. билетлык акчабыз бар, әллә Казанга кайтып кына китәбезме9 Нигә Сабит абыйларга күренеп адәм көлкесенә калырга9 Минем бер дә аягым тартмый'» «Качыйк дисеңме9" Берәр заман кайтырбыз әле. гафу үтенербез, балалар чирләде диярбез'* ■Юк инде —дип карулашты Нәҗип —Бүген качабыз икән, яңадан күзләренә күренә алмабыз» Йә инде, Нәҗип — дип сузды Наилә — Тормышыбыз үзгәрер, сихәтләнеп эшли башларсың, баербыз, балалар исәер. шундый чакта кайтсаң да күңелле ичмасам Иеме9* Әтинең хәле авыр Әти турында киңәшергә кирәк»
Нәҗипнең ныклыгын тикшергәч. Наиләгә кыюлык керде, ул уң кулы белән кадак суккан сыман, һаваны кисә-кисә' «Болай итәбез 32
ул чагында Сез шушы тирәдә ураласыз, ә мин кибетләрен әйләнгә- ләп чыгыйм Абый йортына буш кул белән бару килешмәс». — диде Нәҗипнең тамак туйгач йомылыр-йомылмас күзе шардай ачылды «Ә акча7 Юкка күз кыздырып, җаныңны үртәп йөрмә. Наилә». «Хатын-кызның — диде Наилә бөгелә-сыгыла. — Күзгә кырып са- ф лырлык актыккы маясы — запасы була аның!» Наилә ясалма чыр- < кылдап, сикергәлән кибет эзләп чапты, малайлар шау-гөр килеп аңа § иярделәр. Нәҗип киртә баганасына терәлеп иссез-өнсез карап калды з
Нәрсә алырга7 Ни алып барсаң, хуҗалар күңеленә хуш килер7 > Наилә җаны-тәне белән Нәҗипнең Сабит абыйсы белән якынаюын х тели иде. «Кермичә генә китик'■ —дип ул ирен кызганып, юри үгет- х ләп маташкан иде. Аның моңарчы Сабит абыйсын да. килендәше- 2 җиңгәсе Сөмбеләне дә күргәне юк Иренең туганнары белән арасы 5 кырку икәнне белә Наилә, тартышның сәбәбен сорап, төпченгәне ге- ~ нә булмады Гомумән. Нургалиевләр затында сүз йөртү юк та бугай. а әнә Югары Авылда тордылар. Мәрьямбикә карчык ул-киленнәре. “ кыз-кияүләре хакында авыз ачып берни сөйләмәде Сабитлар гаилә- п се, Казанда чактагы кебек, бүген дә табышмак иде Сабит белән Нәҗип татулашсалар, алда ни эшләргә кирәклеген Наилә белер иде! 3
Универмаг яңа ачылып маташа икән Наилә кибетчеләргә ияреп u диярлек эчкә керде Кибетне бай дип тә, ярлы дип тә әйтеп булмас * иде. эчемлек тезгән киштәләр сыгылган, шешәләр күз явын алып < «гаскәри Чыңгыз кеби • тезелешеп торалар Наилә бу почмактан ят- рәк китәргә тырышты Оекбашлар, кызыллы-зәңгәрле яулык-кыйгач- лар. бармакчалары ләпшердек пирчәткәләр тузанлы киштәләрдә озак аунап төс җуйган чүпрәк-чапрак рәтендә дә озак юанмады Са-выт-сабалар тезелгән киштәләрдә дә күз төшерерлек нәрсә-кара күренмәде Кием-салым бүлегендә карачкы иңеннән төшкән кыеш- мыеш чабулы иләмсез плащлардан, якаларына көя төшкән пальтолардан гайре әйбер юк та иде шикелле. Танышкан саен аның өмете киселә барды, ул, үзе дә сизмәстән, беренче кергән эчемлекләр почмагына борылып кайтты Берәр шешә кыйбатлы коньяк алыргамы әллә7 Ярамас. Сабит абыйсы капмый торган тәкъвә ир булса, оятын кая куярсың7 Балалар ияртеп, шешә тотып барып керү килешмәс тә.
Бая шушы почмакка савылып керүче ирләр арасында аңа бер таныш йоз чалынган иде. шулай булып чыкты Өс-башлары таланган. калтыравык куллы җитү сакаллы дистә ярым ир. күбекләрен өрә-өрә. баш төзәтәләр иде Сырмасын җилбәгәй җибәргән, яңакларын бөдрә ток баскан Монир янындагы ике сукбайны һәм шөкәтсез бер марҗаны кыстый-кыстый сыра белән сыйлый икән Янына бара-сы итте Наилә, тракторчының чалбар кесәсеннән бер шешә аракы тартып чыгаруын күргәч, яхшысынмады, тыелып калды Мөнирнең исерек тавышы колакны ярып керде Шактый нык салгач, ахрысы, егет «Китәм! — диде ул сыра кружкасын һавада йөртеп — Түзәрем калмады Сөйгәнемне мәсхәрә итте, түздем Әтинең мунчасы янды — бүрәнә бирмәде Урманнан урладым әләкләделәр Шуның белән ничә ел бугазыма пычак терәп торды' Чак кына авызың ачылса да «Утыртам мин сине, рәшәткә артына тыгам'» — дип янады Утыртыр да' Закон үзенеке! Нинди кыз иде Югары өч Гөлгенә' Төрмәдә биләнке ясап кайтардылар Кем гаепле икәнен эзләп кара' Бугазыңны ботарлар' Китәм' Яшьтәшләрдән беркем калмады Соңгысы — мин Әлерәк кенә Хәнифә апаны алып кайтып киттеләр Үлгән бичара' Тездән суык саз ерып, көн-төн тирес ташып ферма җилендә салкын тидерде бит ул Врачлар бала тапмаска киңәш иткәннәр Хәни- фәгә Утызны узганчы түзгән бичара Үзе вафат баласы калган
-- алкаш Тагын бер ятим артты дигән сүз' Ул иблис минем Халисәмнең кызлыгын алды, жәлләп кенә аңа өйләндем' Китәм’
Наилә күз яшьләренә тончыгып, универмагтан чыгыл китте. Малайлар тыр-тыр аңа иярделәр
Күрмәгән-белмәгән кешегә бүләк алудан да кыены юк, бүләк- санак өлкәсендә тәҗрибәсез, үзе берчакта да бүләк алмаган Наилә кара тиргә төште Ишек катында һава сулап торгач киредән универмагка керде, икенче катка күтәрелеп, товар залларын ике-өч кат урады
Ул Сабит Нургалиевләрнең тормышын күз алдына китереп карады Җыйнак кына алты почмаклы өйдә торалардыр Чиста-пөхтә җыештырылган Йорт тирәли чәчәкләр Бик күп чәчәкләр! Өйдә китап киштәләре, пластинкалар. Илһам Шакировны яраталардыр, Әлфия Афзалованы, Рәшит Ваһаповны. Әлфиянең тәлинкәсе бар икән — икенче катта тәвәкәлләп шуны алды. Җырлары нинди бит әле тагын: «Кәккүк», «Болын»! Кайсы татарның бу моңнарны тыңлаганда йөрәге кайнарланмас91 ТЪлинкә биреп кенә хуҗа олылыгын бәяләп булмас шул, туганнарның очрашканнары юк. дүртәүләшеп кайтып керәләр
Универмагның өлкәнрәк бер сатучысы баядан бирле аларга игътибар иткән иде инде, түм-түгәрәк, буйга тигез дип әйтерлек ике малайны күргән саен, аның йөз җыерчыклары куанычтан балкып китә иде, гаҗизлектән исергән Наиләне ул дәшеп туктатты. «Җаным, сез бу якныкы түгел шикелле, кайтышмы, китешме?» — дип сорады. «И апа, — диде Наилә, җылы сүздән балавыздай эреп. — Шәһәрдән кайткан идек, хәзер бер авылга кунакка китеп барышыбыз. Буш кул йөзне ертыр, берәр бүләк эзлим дә ни алырга белмим Башым катты. Колхоз рәисләренә барабыз. Нинди бүләк килешер дә, нәрсә кулай булыр9»—диде Наилә һәм барасы авылның исемен атады. Апаны алыштырып куйдылармыни'9 Элек тә ягымлы караган иде, хәзер тулган айдай балкып Наилә янына чыкты, иелеп малайларның битләрен чупылдатты. «Шулаймыни, акыллым? Сабитларга барасызмыни? Ай, бик затлы кешеләр чакыра икән Аларга лаек бүләк монда булмас. әйдәгез әле. үзем сайлашыйм» Наилә бераз шигәебрәк хатын артыннан иярде, идәннән түшәмгәчә картон тартмалар, төргәкләр, төеннәр шыплап тутырылган киштәләр арасыннан үтеп, кечкенә бер бүлмәгә барып керде. Тәрәзәсе юк бүлмәнең ишеге өстендә якты лампочка яна иде «Бик һәйбәт бүрекләр бар, биш йөзлеге бар, алты йөзлеге. Сабит абыегыз аннан арзанлыны кими» Наилә коелып иңде, кулына йомарлаган ике егерме бишлеге тирдән дымланды. Аның икеләнгәнен күреп, сатучы хатын — кеше холкының иң югары дәрәҗәсендәге белгече — планканы шундук түбәнгерәк төшерде: «Исемә төште! Бүрекләре бар аның, бар Беркөн япон зонтигы сораткан иде, ул чакта бездә юк иде, хәзер бик затлылары кайтты. Бәясе дә җүн — илле тәңкә Әлфия Мортазина табарга булышты», — дип әйтсәгез, миңа бик җиткән Юк, юк, акча кирәкми. Әлфия Мортазина дип әйтергә генә онытмагыз. Сез бүләкне аңа тапшырырсыз, зонтик миннән сезгә бүләк! Улларыгызны бик-бик ошаттым Ялгыз мин, бала-чагам юк Сайлашты диегез дә, гаиләсенә бик күп, бик күп сәлам тапшырыгыз Сөмбелә керсен, сез дә кайткан-киткән чакларда читләтеп үтмәгез, керегез!»
Наилә ялынса да, Әлфия Мортазина акча алмады, киресенчә, кергәннәре өчен рәхмәт әйтеп, телефон номерын язып бирде. Малайларга берәр кап печенье, ике шоколад һәм ике шешә баллы су эләкте. Аларга да акчаны алмады.
Егерме бишлекләрен эчкәрәк яшереп, аптыраган-йөдәгән Наилә ирен эзләп китте.
«Хатыныңның кем икәнен беләсең килсә, сәфәргә алып чык», — дигән борынгылар. Наилә ирен әллә ничә мәртәбә шаккатырды бүген. Көткән арада әйбер-караларын сөйрәп китап кибетенә кергән иде 34
Нәҗип Бакса, артыннан хатыны да бастырып кереп җиткән Нәҗип кулына алган китапларын куям дигәндә, аларны Наилә тартып алды «Ядерная физика, — диде Нәҗип,—Америкада язылып басылган, Мәскәүдә тәрҗемә ителгән, җәһәннәмдәге Эзигә килеп череп ятачак Башкалада бу китапны ике шәм яндырып эзләсәң дә табачак түгел- ф сең1 Монда ике томы утыз сум! Анда берсе-берсенә йөзне сорыйлар!» «Әйдә, алабыз!» — диде Наилә кинәт «Нәрсәгә ул’» «Миннән сиңа | бүләк!» Наилә сатучы алдына баягы җебеп беткән егерме бишлекләр- 2 не чыгарып салды. «Сабит абыеңнар китапны күрсен Кайчагында > кулдагы китап кешенең абруен нык күтәрә!» — диде хатын, сөене- z ченнән кабынып. Алар мәсьәләне ачыклаган арада сатучы китаплар- “ ны һәйбәтләп төреп, бәйләп, каршыларына китереп куйды
Кибеттән чыктылар. Китап алу белән мавыккан Нәҗип, әгәр < Наиләсе зонтик сабы белән кабыргасына төртмәсә, берни күрәчәк тү- “ гел икән «Ни бу9 Тагын миңа бүләкме?» «Бусы Сабит абыйга!» «Ә а бусы9» «Бусы Әлфия Афзалова, үземә бүләк'» Юк. чыннан да, мон- “ да Нәҗип аңлап бетермәгән сер бар иде малайлар әниләренең сум- ? касына тыгылып печенье кимерәләр, шешә ачып баллы су эчәләр Каян9 Ничек? «Зәйдә ханым-әфәндегә кредит ачканнармы9»—диде £ ул, хатынын беренче тапкыр ханым-әфәнде дип атап Өйләнгән чак- - тагы «Мин сине ханым-әфәнде дип кенә йөртермен». — дигән вәгъдәсе ~ әллә кайчан онытылган иде Ире чирләгәннән бирле Наиләнең чы- < раеннан сөенү качкан иде, аның чибәрлеген өзмәс нужа, туя ашамау, курку, икеләнүләр, шик-шөбһәләр йоткан иде Бүген һич уйламаганда ул сабырланып, тынычланып калды, гәүдәсенә кыз чагы җиңеллеге, күңеленә тигезлек кайтты Иренең култыгы астында — «Ядерная физика» китабы, күреп егылсыннар Япон зонтигын ачып-ябып кара-дылар, тавыш-тынсыз, шоп-шома эшли! «Кредит ачарлар да! — диде ул җиңелчә яңгыравык тавыш белән. — Нургалиевләр фамилиясе шактый югары дәрәҗәдә йөри икән монда' •
Хатынының күңеле күтәрелгәнен сизми калган ир буламы9 Бер мәлгә Нәҗип тә үзгәрде, холкын-фигылен алмаштырдылармыни «Әллә чыннан да шушы төбәктә, туган җирдә. Нургалиевләрнең акцияләре югары чакта калыргамы9 Чукынып китсен фән, чәнчелеп китсен завод, челпәрәмә килсен эшкә ашмас хыяллар' Калырга председатель булып и вәссәлам!»
Мөгаен, Сабит белән алар бу турыда гәпләшерләр Ихлас аңа идарәдә сөйләшкәннәрне җиткерми калмагандыр Районның ике ягында ике Нургалиев эшләп ятыр' Нәҗип абыйсыннан өйрәнер, аннан өлге алыр, бер заман икесе дә халыкара данлы рәисләр булып китәрләр Уртак әкияти мизгелнең шифасы балаларга да тиде, алар чыркылдашып, бер-берсен куып уйнадылар Бакчага, яфраклары күңелле ачылып килгән агачлар астына кереп утырсалар да. көн җы-лытты, эссе була башлады, алар төенчекләре белән куерак күләгә эзләп күченделәр
Кәнфит суырып, прәннек кештердәтеп, куе баллы су чөмергән малайларның тамагы кипте, «Су эчәм!» — диде кече малай -Минем дә тамагым кипте!» —диде Искәндәр Наилә малайларны баягы ашханәгә алып барып кайтты Аннары алар алмаш-тилмәш кысталдылар Бәдрәфкә әтиләре алып барды «Кунакка ач бармыйк'» дип. ашханәгә әүвәл Наилә кереп чыкты. Нәҗипнең дә эче чурлады, ашык-пошык ул да тамагын ялгады Инде әйберләрен төйнәштереп. бәйләштереп райком ягына ашыкканнар иде Рөстәмнең сандалие төшеп калган Нәҗип аны эзләп кире чапты Сандали йон йомгагы хәтле генә эт авызында булып чыкты, этне куып тотканчы, авызыннан сандалины алганчы, Нәҗип шыбыр тиргә батты
Ахылдап-ухылдап райком янына барып җитсәләр, пленум беткән. машиналар таралган, кап-кара «Волга» янында кара көеп Сабит
абыйлары басып тора Җиңелчә кул кысышып, уртача җылылыкта күрештеләр Нәҗип Наилә һәм уллары белән бертуган абыйсын таныштырды.
Бүтән чакта Сабит Нургалиевнең көяз машинасы райком алды мәйданыннан иң беренче булып кузгала иде, председательләр шау- гөр килеп аны озаталар, кулын кысып калырга чират торалар, ыгы- зыгы арасында хаҗәт-йомышларын әйтергә дә өлгерәләр иде. Еш кына аны озатырга секретарьлар чыга, райбашкарма рәисе, урынбасарлар вак-төяк, ыбыр-чыбыр мөдирләр тантаналы озатудан читтә калмыйлар Бүген тәртип бозылды, инде иң арттагы колхозларны тагын да арткарак сөйрәгән булыр-булмас рәисләр дә таралды, бүлек мөдирл ’ое О.-ч бөгеп, баш ия-ия аның яныннан әллә ничә үттеләр, ул шоферыпа • Кузгалдык» дип авыз ачканда энесен күреп алды. Оядагы бүтәннәргә ул сыңар к,-зен дә төшермәде: Сабит үзенә кирәкмәгән кешеләрне күрмәскә күптән гадәтләнгән иде. Энесенең хатынына кул сузганда ул аның кайнар, хисле бармакларына чак кына кагылды. алай да эчке бер тетрәнү белән сискәнеп китте, ачуы кабарган чак иде. ачуы кабарганда ул аяусыз, хис-тойгыларына бәя биреп өлгерә алмый, язгы ташкын кебек вата, җимерә, кыра... Сөйләшмәде. «Утырыгыз!» — дип приказ бирде дә шоферы Әхмәтзыя янына кереп чумды Наилә белән Нәҗип очрашуның корылыгыннан каушадылар, бүктәрләрен кая урнаштырырга белмичә, малайларны урыннан-урынга күчерделәр. Ашыгу кешене кечерәйтә, түбәнсетә. Сабит аларның вакланып, бик бәләкәй калып каударланып маташуларын күз керфеге белән күзәтеп торды.
Ниһаять, урнаштылар, ишекләр ябылды. Эзине чыгып уңга борылдылар. алар борылып кергән юл тигез, гаҗәеп матур һәм күптән түгел генә асфальтланган иде. Монда язгы пычракның эзе дә юк, юлның ике ягына рәт-рәт итеп пөхтәләп, ныклы күз астында утыртылган яшьтәш каеннар бөреләрен ачып, дөньяга мең-миллионлаган күз белән карап, тирә-яннарына сокланып чайкалалар иде. Хуҗа сүзсез баргач, кунаклар да авыз ачарга кыймадылар Иртә торган малайлар, тирбәлеп барсалар да, бүген йокыга баш бирмәделәр, алар да як- яктагы тәртипкә, камиллеккә сабыйларча сокланып, онытылып утыралар иде. Бара-бара Рөстәмнең түземе төкәнде, кыйгаеп әнисенең алдына ятты, башы итәкне күтәреп, күлмәкне сөзеп керде. Төп-төз утырып барган Сабитның күзе ялгыш кына каршыдагы көзгегә төште: Наиләнең йоп-йомры тез башлары, матур коелган тулы балтыр-лары күзен кисеп алды. Энекәшнең хатынына алай карау язык иде, ул моны искәреп читкә борылды, аңын томалаган вәсвәсәгә баш бирергә теләмәде Түзмәде, көзгегә тагын бер карап алды, күрер өчен аскарак шуышып, җайлабрак утырды. Аның ач күзе кая төбәлгәнен Наилә тиз абайлады, аякларын күчерергә, читкә тартылырга әмәлен генә табалмады Сул кулы белән тез башын томалап карады, итәкне тартып төшерергә тырышты, барыбер тезләр ачылып калды. «Күр син аны. энекәшне йолкыш кына дип йөрсәм, хатынның асылын эләктергән икән ләбаса!» Шушы уй күңеленә килгәч, Сабит көлемсерәде Бу нәтиҗәсе ул моңарчы әзерләп куйган планны баш-аягы белән әйләндереп ташлады...
Гөлгенә төрмәдән кайтып бавырына таш булып утыргач, Ихласның берәр тыныч көне булдымы икән7 Нәҗип кереп, булыр-булмас сүзләре белән канын кайнаткач, ул көне-сәгате белән ишеткәннәрен Сабитка җиткерде. Энесенең кем икәнен, теленә ни килсә шуны теләсә кайда лыгырдап йөргәнен ишетсен Сабит, белсен! Кибетче Зәйнәп, берне биш. койрыгы белән куш итеп кибеттә очрашуларын үтә ямьсез итеп Ихласка әләкләгән иде инде. «Халыкны котыртты! Май да сатмагач. нигә эшкә чыгасыз сез, ди!» Мөнирне чәнчелдереп төшерергә әллә кайчаннан кыҗрап йөргән бур Мәҗит малае Марс та нәтиҗәне 36
үз файдасына борган иде. «һәй. Ихлас абый' Мөнирне Казан кунаклары котырткан Гел шулай ул. теләсә кем сүзенә ышана' Ул бит. теге. Югары очның зыяндаш Йосыф малаен утыртып кайткан Мөнир буынсызга шулар сүзе җитә калган'» «Дыр». «бугай»лар Ихлас авызында көчәйтелгәннән соң, Сабитка үтә ямьсез булып барып җиттеләр Ул энекәшен элек тә сөйми иде. хәзер җене котырды гомер эченә бер авылга кайтып монда үз тәртипләрен урнаштырырга мата- 5 шамы, бушбугаз! Без урнаштырган тәртип ошамыймы аңа9!» Шул з минутта ук Сабит уенда камил план туып өлгерде Ә аның планна- 5 рын тормышка ашырмаган чагы юк' «Пленумнан соң. энекәшне. * ыбыр-чыбырлары белән төяп алып кайтырга да. кара-каршы утырып “ йонын туздырырга кирәк юньсезнең!» Бу булды бер. икенчедән, бер- < туган энең районга кайтып сиңа керми китә икән, күңелле хәл түгел ч «Кунакка энесен дәшеп алган'» —дигән хәбәр аның абруен гына кү- J тәрәчәк Энесе авызын тыя алмыйча дөньяны тәмам сасытканчы * алып кайтырга аны' Пеше чыбык белән сыртын каезларга! Телен ы тешләтергә һәм артына тибеп Казанына озатырга' Авыл хуҗалыгын * белмәгән башы белән Ихласка нинди провокацион сораулар биреп «: маташкан бит! Имеш, колхоз-совхозлар үз-үзләрен дә туйдыра алма- ® ганда ни дип аларны асрап ятасыз да нишләп таратмыйсыз9' (Нә- - җипнең күңеленә дә. теленә дә андый сорауның килгәне юк1) Утыз өч * ел яшәп тел тыярлык та акыл җыя алмаган икән ишәк! Ә еллары < нинди, еллары! Яшәгән кешегә яшәрлек кенә, бәхетле еллар, рәхәт еллар! Бөке генә түгел, таш та өскә калка торган еллар!
Әллә әтиләргә кайтып, шунда чәкәләшеп алыргамы дип уйлады Сабит, әти-әнисеннән яхшысынмады Җәзага тартыр өчен кунакка алып кайтырга туры килде һәм. кайтыр юлның яртысына җиткәч, кинәт кенә планнар үзгәрде Алда ни көткәнен дә. ни кичерәсен дә тәгаен генә белмәс ә дә, ул кунакларны алай тиз озатмаска карар кылды. Зурайды аның планы, тармакланды, энекәшкә акыл бирергә кирәк анысы, шиксез, әмма мондый сылу киленне кунак итмичә дә ярамый бит! Нәҗипне эт итеп, хатынын ничек юмаларга күңелен күрергә — анысын уйлап бетерергә тәҗрибәле Сабитның акылы җитмәде Чөнки Наилә энесенең хатыны иде.
Юллар, кырлар монда бүтәнчә иде. сөрелгән, чәчелгән җирләр күз явын алып пар бөркеп яталар Ерганак-чокыр тирәләрен хәстәрләп караганнар, ярларда вак-вак чаукалыклар калкынган Урман авызлары, юл читләре чүп-чардан арындырылган Язгы гөрләвекләр тирәнәйткән су эзләре дә күздән читтә калмаган, тал чыбыктан тәбәнәк киртә-тоткарлагыччылар үреп, суның юлын бикләгәннәр Асфальтка аркылы чыккан юлларга бөтен җирдә дә «Тракторларга керергә ярамый!» —дигән кисәтүләр эленгән Бөтен юл дәвамында коммунизмга ашыктырып өндәмәләр кычкырып утыралар Ниһаять. Нәҗип түзмәде «Сез башка мәмләкәттә яшисез икән!»—дип ычкындырды Сабитның куе. тыгыз һәм коры керфекләре дерелдәп китте. Наиләсе алдында мактаганы өчен энесенә эченнән рәхмәт укыды «Юлны әйтәсеңме9» — дип сорады ул, Нәҗиптән тагын да ныграк соклану көтеп «Аны да'» — диде Нәҗип, башын уңга-сулга боргалап «Юл шәп! — диде Сабит. — Татарстанда бер' Нефтьчеләр салып бирде. Округтан генеральный директорны депутат итеп мин сайлаттым Карыйм Мәскәүдән булыр-булмас берәүне сыларга маташалар Стоп мәйтәм! Директор депутат булды, мин — юллы. Яхшы юлың бар икән, бәхет үзеннән-үзе авызга тәгәрәп кереп тора Аңларга гына кирәк Ул депутат, ә мин ни кушсам, шуны эшли Элек сессиягә икра ашап, ял итәргә йөргәннәр, ә минем депутат министрдан министрга чаба! Имә белсәң, җир астын таларга гына өйрәнгән нефтьчеләрдән ун имчәк таба аласың!»
Берчакта. беркем алдында серен чишкәне юк иде Сабитның
Бигрәк тә Ихлас «Гафу итегез, Сабит абый, энегезнең иләге тишек икән’» — дип кисәткәч, телдә сагаерга кирәклеген күңеленә беркетеп куйган иде Машинада Нәҗип белән икәүдән-икәү барсалар, ул, әлбәттә. авыз ачып сүз әйтмәс иде. Асылда хәзер дә ул энесе өчен сөйләми. Нәҗип — нүл. адәм тәганәсе, хәзер аның һәр сүзе, тырышып матурлаган һәр җөмләсе Наиләгә, аның шашарлык дәрәҗәдәге матур аякларына юнәлтелгән Оят. үз-үзен каһәрли Сабит, күзен аска төшерә. кул аркасын, беләкләрен чеметеп карый, нишләсен, күзе тагын көзгегә борылып кайта.. Ул тыңласын, ул ишетсен, ул таң калсын! Сылу хатыннарны кулга ияләштерергә дигәндә Сабитның мең ысулы бар барын, тик элгәрге. сыналган ысуллар ярамый бүген, ярамый, беренчедән. Наилә — энесенең хатыны, икенчедән очрашулар озынга тартыла алмый, ара кыска Чибәр хатыннарны йә байлыгың, йә чибәрлегең. йә ирлегең белән бөгә аласың Өчесе дә бар Сабитта, өчесен дә биргән ходай, йа раббым. нигә бу хатынны энесенең бичәсе итеп яраттың” Тирә-яктагы юллар, тиешле рәвешен китереп эшкәртелгән кырлар, юл читләрендә ләпердәп утырган яз киленнәре — яшь каеннар — һәммәсе бүген Сабит Йосыф улы Нургалиев файдасына хезмәт итәләр! Хәзер Нәҗип сүзне өзмәсен, сораштырсын, кат-кат кызыксынып төпченсен, аның һәр соравына җавап бары тик Сабитның дәрәҗәсен күтәрәчәк, абруен ныгытачак.
Нәҗип абыйсының мактанырга атлыгып торуын аңлады, максатын гына башына китерә алмады. Сабит көче-егәре, башкарган зур эшләре белән аны аста калдырырга тели, дип уйлады
«Кайтып җитәбез!»—диде Сабит күңелсезләнеп, юл, көзгедәге манзара аңа нык охшаган иде.. Юлдашлар, иелә төшеп, алга, сузылып яткан буш, туры юлга карадылар Күз күреме җирдә авыл шәй- ләнде, шифер түбәләр, түбәләрне каймалаган уйдык-уйдык биек агачлар күренде Түбәләрдән һәм агачлардан биек-биек булып авыл өстендә сәер бер канат оча иде «Нәрсә бу?»—дип сорады Нәҗип көлемсерәп «Ашыкма'»—диде Сабит, күкрәген алгарак чыгарып. Теле ачылган Сабитның бу юлы өзеп җавап бирмәве, «күк әкәмәте-нең» болытларга тия язып тирбәлүе кунакларның һушын алды. «Әллә күктә җилкән йөзә инде?» — дип сорады Наилә Юл буе шым утырган, барлыгы да беленмәгән Әхмәтзыя бу юлы чыдамады «Әлә- лә!»—дип куанып ычкындырды Аның хикмәтле җилкәнгә башаягы белән табынуы шушы бер ымыннан мәгълүм булды.
Моңарчы үзләрен гашыйк иткән каеннар онытылды, уңга, ябык, киң ындыр табагына, йөзләрчә машиналар саф-саф тезелгән асфальтлы мәйданчыкка кунаклар әйләнеп тә карамадылар, күзләр, бер булып, каядыр омтылган сихри җилкәнгә текәлгәннәр иде Җилкән очып та, йөзеп тә китмәде, юлаучыларны мәрхәмәтле канаты астына алырга җыенгандай, һаман якынлашты. «Рәсем ич бу, гап-гади сурәт!»— диде үткен күзле Наилә «Рәсемен рәсем, әмма гади түгел! — диде тирән ышаныч белән Сабит. — Күрерсез! Карагыз!»
Нәҗип тә аермачык күрде, тирә-юньнең иң биек байрагы булып аларга каршы Леонид Брежневның портреты йөзә иде. «Нинди зур!» — диде сокланып Наилә. «Биеклеге төгәл утыз биш метр!» — диде куанып Сабит «Ничек җил бәреп төшерми аны!» — дип сорады шаккаткан Нәҗип «Йөз дә кырык ике мең сумга төшкән очкыч- портрет җилгә баш бирәме9 Белгечләр исәпләп чыгарды, иң каты давылларда. штормнарда да исән-аман калачак. Ә штормнар безнең якта булмый да булмый Тыныч якта яшибез, шөкер' Әле иң гаҗәбе анда түгел, алда — чак кына сабыр итеп торыгыз!
Хикмәтле рәсемгә якынлашкан саен машина акрынайды һәм, ни гәҗәптер якынайгач та. яныннан узып барганда да Брежнев калын кашларын күтәреп, аларга туп-туры карап тора иде Инде үтеп тә киттеләр, чаттан борылыр вакыт җитте Сабит серле кыяфәт белән 38
«Борылып карагыз тизрәк!» дип ашыктырды Борылсалар. Брежнев һаман аларга йөз белән тора иде -< Ни бу7 Нурларны кисештердегезме?»— дип кызыксынды Нәҗип «Сихер!»—дип куанды Наилә «Юк ла!—дип тантана итте Сабит —Хикмәт шунда: рәсем үз күчәрендә йөз сиксән градуска борыла торган итеп эшләнгән' Менә се- ф ре кайда! Аны мин уйлап таптым Ярата безнең хуҗа монда килергә' Аны рәсем яныннан дүрт-биш тапкыр үткәрәбез Кая барса да артын- § нан ил хуҗасы, партия юлбашчысы күз атып, дәртләндереп кала з Шәп уйланганмы7 Рәссамны дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә җыена- > быз. Казаннан худфондтан белгечләр чакырып китердек, бер атна ял s итеп, фикер алышып яттылар Премиясез калмабыз дип ышанам £ Игеннәрнең торышы, күрдегез, һәйбәт көзгә, боерган булса. Леойид < Ильичның үзенә чакыру җибәрәбез Күрсен татар халкының мәхәб- < бәтен!»
Наилә эчкерсез аһ итте, ул беренче ишарәләреннән үк Сабитны = нык куллы хуҗа, киң колачлы лидер, сүзен кайда да сүз итә алыр- - лык гайрәтле олпат ир дип таныды Соклануын һич яшереп торма- 2 ды. Сабитның әйткән һәр фикеренә йә кашын уйнатып, йә көлеп, кул ч чабып, һич югында күз нурларын мул түгеп, соклануын, хуплавын 3 һәм бәхетле булуын белдерде Сабитка әнә шул гына кирәк тә' Ул ■ тигез, кирәк чагында мамыктай йомшак тавышы белән һаман Наилә- " не сихерли, яшь хатынның туймас күзе кай ноктага төшсә дә, үзен < югары күтәрерлек дәлилләр таба, хатынны үзенә таба тарта иде Абыйсын күптәннән күргәне булмаса да. Сабитның яшь чактан ук һавалы. комсыз һәм әрсез икәнен онытмаган Нәҗипнең күргәннәренә әллә ни исе китмәсә дә, алдагы вакыйгалар аны да иләс-миләс ясады
Машина сигнал бирә-бирә урам буйлап рәхәтләнеп тәгәри, тыкрык башы тутырып утырган ишле бәбкәле казлар каңгылдашып аңа юл бирделәр, тамак төбе белән эндәшеп, бәбкәләрен читкә чакырдылар. Чаттан борылгач, уң якта балкып күренгән, зур кызыл кирпеч бина универмаг икән, аның ишек катында тәмәке пыскытып торган милиционер, төпчеген ыргытып, үрә катып машинага честь бирде Машина күренгәч, кибет эчендәгеләр дә этешеп-төртешеп урамга чыгып сибелделәр, бөгелә-сыгыла машинаны озатып калдылар Мондый олы хөрмәт Наиләнең күңелен нечкәртте, күңелле каршылаудан аның күзендә яшь күренде Ә машина Кызыл мәйданда парад кабул итәргә чыкканмыни, урамның нәкъ урта сызыгыннан тавышсыз гына тәгәрәде Ишегалларында. капка төпләрендә нидер эшләп йөргән кешеләр. йөз белән борылып. Сабитка бил бөктеләр, кулларын күкрәктә кушырып рәисләрен сәламләделәр
Сабитның шушы хәрәкәткә исе китмәве кырын күзен дә салмыйча төп-төз утырып баруы Наиләнең күңелен аерата нечкәртте Ул. ихтыярсыз хәлдә, каршылаучыларга кул болгап, рәхмәт укып барды Аның үзенең бер чакта да игътибар үзәгендә булганы, шундый татлы бәхетне татыганы юк иде
Урамның ике ягыннан җитешлек белән салынган зур-зур өйләр төзек каралтылар, төрле шәкелдәге янкормалар, өйаллары верандалар озата барды Кыйшайган капка да. купкан койма тактасы да юк һәр тарафта ныклы хуҗа кулы, хуҗа барлыгы сизелә иде Капка түбәләренә ал байраклар кадалган, стеналарга, коймаларга аллы- чуарлы өндәмәләр ябыштырылган иде «Сездә бер-бер бәйрәмме әллә7» —диде Нәҗип аптырап Бездә һәр көн бәйрәм — диде горурланып Сабит — Сез. хөрмәтле кунаклар, коммунистик татар авылына килдегез'»
Тирә-яктагы бөтенлекне, төзеклекне тамаша кылып килә-килә Нәҗип як-ягын үз авылларындагы ташландык урам-тыкрыклар. керсәң чыга алмаслык юллар бетәшкән өйләр, адәм тәганәсенә әйләнгән чирле әти-әнисе белән янәшә куеп карады
Ул арада машина җиз кадак түбәләре белән мул бизәлгән биек һәм киң капка каршысына килеп җитте, тукталмады, капка үзеннән- үзе ачылды, алар Олы көн сагасы тәгәрәтеп уйнарлык тип-тигез. йоп- йомшак чирәм калкынган киң ишегалдына килеп керделәр. Эчтә, капканың ике ягына ике кеше баскан иде. Берсе, агач аяклысы. капка ябарга тотынды, икенчесе, озын итәкле халат кигәне, какчарак, зифа буйлы хатын, машинага таба бер-ике адым атлады Дүрт ишектән дә җиргә төштеләр Хатын Наиләгә якын ук килеп, күгелҗем вак җыерчыклар белән мул каймаланган күзләрен зур ачып, дога укыгандай җитдиләнеп карап торды да озынча, ябык бармакларын җил-пәзәдәй таратып кулын сузды «Сез, мөгаен, минем килендәшем буласыздыр инде9"—диде Наиләнең юл буе исертеп килгән тойгылары сүрелмәгән мәхәббәт балкышы кимемәгән иде. ул. килендәшенең кулын эләктереп алып, аны күкрәгенә кысты. «Менә дөнья, килендәшләр үзебез, ә күрешә алганыбыз юк», — диде ул кайнарланып. «Сөмбелә минем исемем!»—диде хуҗа хатын. Миңа Наилә дигән исем кушканнар, исемемне яратам».— дип көтмәгәндә чытлыкланды Нәҗип хатыны
«Рәхим итегез, кадерле кунаклар.— диде Сөмбелә.— Юынып алырсыз, аннан тамак ялгарбыз, ачыккансыздыр. Чәем әзер»
Алар өр-яңа диярлек чуар палас җәелгән болдырга менеп, кырып ясалган баганалы култыксаларга ябыша-ябыша текә баскычтан икенче катка күтәрелделәр. Йорт эчендәге калын-калын затлы келәмнәрдән, хуш истән Наиләнең җиңелчә башы әйләнде, киленен күзеннән ычкындырмаган Сабит шундук аның беләгеннән эләктерде, кулы Наиләнең янар таудай ут атып торган күкрәгенә тиеп китте Аларның йөзләре якынлашты. Сабит белән Нәҗипнең йөз сызыкларында охшашлык шактый булса да. туганнарның күз карашы бөтенләй үзгә, бүтәнчә икән Сабитның күзләре утлы күмер булып яналар, аларның тирәнлегеннән әллә нинди куркыныч, шомлы нурлар агыла иде Көтмәгәндә. Сабитның калынча, нык уелган иреннәре: «Мин сине ашарга телим!» —дип пышылдады.
Әллә өнендә ишетте моны Наилә, әллә бер мәлгә саташуы булдымы. сизми калды .
22
Нәҗип белән Наиләне гаҗәпләнергә мәҗбүр иткән ике нәни генә вакыйга булып алды Иртәнге чәйдән соң хуҗалар. Сабит белән Сөмбелә, «Сезне әзгә генә ялгыз калдырырга туры килә, авыл кешесенең шул. бетмәс эш инде >• — дип. икесе ике якка бер-бер артлы чыгып киткәч, ике малай. Искәндәр белән Рөстәм, әниләренә килеп асылындылар «Кайчан китәбез инде?»—диде Рөстәм шыңшып «Кайтыйк бабайларга!»—дип кат-кат инәлде Искәндәр Ата белән ана ни уйларга белмичә югалып калдылар. Хуҗалар шундый бай. юмарт, киң һәм ачык күңелле, алып килгән күчтәнәчләрне әз булса да зур итеп кабул кылдылар, кат-кат рәхмәт укыдылар Йоклаган урыннары ханнарныкы кебек, ашаган ризыкларын сөйләп, мактап бетерермен димә, ә алар, маңка сарыклар «Кайчан моннан китәбез9!» имеш.
Дөрес, кичә дә бер вакыйга аларны сискәндергән иде Кичке мул чәйдән соң. күп санлы утлар яктырткан ишегалдында аш сеңдереп йөргәндә, капкадан йомры бер хатын-кыз килеп керде дә: «Сабит Йосыпович. иртәгәге көндезге рейска алдым Икесе зурларныкы, икесе балаларга1 —дип. председатель кулына самолет билетлары китереп тоттырды Моңарчы бер дә читенсенмәгән. кыенсынмаган, кай тарафка сүзе керсә дә. кыюлык, белем фикер күрсәтә алган мәгърур хуҗа бер мизгелгә югалып калгандай булды. Сабитны аңларга бик
теләгән Наилә генә түгел. Нәҗип тә моны сизде. Сабит хатынга күзен алартып карады да. билетларны вак-вак кисәкләргә ерткалап. почмактагы чиләккә илтеп сипте Хатын баскан җиреннән юк булды, аны күрми дә калдылар
Бу хәлне йомшак караватта юка мамык юрган астында йокларга ф әзерләнгән Нәҗип хатыны белән уртаклашмакчы иде. әллә ничек < онытты, кичке аш алдыннан эчелгән кыйммәтле француз коньяк- 5 ларының тәэсире булдымы, кәеф шәп иде. күңелсезлекләрне искә 2 аласы килмәде
Хәзер, хуҗаларсыз аулакта, ике малай ике яктан бабайларга з кайтуны дауларга тотынгач, алар йомры хатынны, ертык билетлар- £ ны, билетларның бүгенгә икенче рейска алынган булуын да хәтергә £ төшерделәр
Наиләнең тагын бер җитди шиге бар иде. ул аны, кәефен бозмас ш өчен, иренә әйтмәскә уйлаган иде. хәзер, шик төшкәч, анысын да * ачып салды. «Иртән, хуҗалар йоклаган бүлмә кырыннан үтеп барам. “ ишек ярым ачык, эчтә сөйләшәләр «Тагын урман азгынлыгын оеш- « тырасыңмы?— диде Сөмбелә.— Тагын котырасыңмы9» Ә Сабит абый ч бер генә җикерде: «Молчи, дура'■
Кунакларны шиккә салган вакыйгалар өзек-өзек һәм бик нәни u иде. алай да, иш янына куш өстәлгәч, алар бер булып җепкә тезел- * деләр һәм бай хуҗаларга килгән ярлы кунакларның кәефен кыр- < дылар.
Малайлар, әти-әниләрен хафага салуларын уйламыйча, һаман «Бабайларга кайтыйк!»—дип кабатлыйлар иде Тавышлары өйгә сыймый башлагач, текә баскычтан җитәкләп төшеп, аларны иркенлеккә— ишегалдына алып чыктылар Наилә йортның арт ягыннан эчкәргедән чыгып килүче хатынны абайлады Ул. кунаклар белән ашыгыч кына исәнләште дә. бигенә ачык йозак эленгән таш амбарга кереп китте Нидер ниятләп Наилә аңа иярде, артыннан керде Хатын каушаган кыяфәт белән сүзсез басып торып аны каршылады «Сез бу йортның кеме буласыз9» — дип сорады Наилә турыдан-туры Хатын тиз җавап бирмәде, уйланып торды «Ашчы булам мин».— диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә «Ашчы* — диде гаҗәпләнеп Наилә.— Ике балалары тиң Зәйдә укый, монда ике җанга махсус ашчы тоталармы9» Ашчы хатын кунакның исемен белә икән. «Ай. Наилә җаным. Сөмбелә апаның түре буш торамы9 Көн аралаш кунак ич алар- да!» Наилә җайлап кына кунакларның каян килүен, кемнәр булуын сораштырса да. ашчы башын чайкады Минем эшем учак янында Бүтәнен белмим»,— диде Әңгәмәне өзеп, ишек тоткасына ябышты, алъяпкыч астына кыстырган нәрсәсен (шешә булды, ахрысы) яшереп. шәүлә кебек, өи артына кереп югалды Каяндыр, лапас астыннан кичәге агач аяк күренде, иске малахаен салып сәлам бирде Уң як чигәсендәге тирән җәрәхәт эзен томалар өчен бүрек кигәндер, ахрысы Сәлам биргәннән соң. сөйләшмәде, кунакларны күздән дә югалтмады, ары-бире йөреп, әле аннан, әле моннан килеп чыга торды «Әллә күзәтә инде9 — диде Наилә шигәеп «Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер - диде Нәҗип аны котыртып
Хуҗалар кайтмады Нәҗип Наиләгә. Наилә Нәҗипкә аптырап караштылар, балалар юк-бар уен табып, әз-мәз мавыгып киттеләр бабайларга өндәү онытылып торды Ул арада болдыр башына чыгып ашчы хатын аларны чәйгә чакырды Чәйне геләр-теләмәсрәк эчтеләр, эчләре нык ук поша иде Чәйдән соң диваннарга таралып кырын- ярын ятып алдылар, йокы килмәде Йокы һәм тынычлык качкан иде Ярый, язгы чәчү бетмәгән. Сабитның вакыты да булмасын, ди. Сөмбелә нигә юк9 Нигә күзгә-башка күренми ’ Иртән дә юньле-башлы сөйләшмәде, тырт та пырт. койрыгын чәнчеп чыгып югалды. Аның «Тагы урман азгынлыгы оештырасыңмы9'— дигән сүзе ни аңлата9
Ашчы да. агач аяк та бүтән күренмәделәр. Нәҗип икенче кат ишекләренең бикле булуына игътибар итте, тартып-тартып карады, ишекләр нык һәм тыгыз бикләнгән иде «Әйдә, урамга чыгабыз!» — диде ул кинәт «Дөрес!—дип сикереп торды Наилә.— Инеш буена төшәбез, зиратларын әйләнеп чыксак та ярар» «Нигә зират?» — диде җәберсенеп Нәҗип «Зират урманы дөньяда иң моңсу урман, ә хәзер минем күңелем моңсу».
Менә, аңла син хатыннарны! Ишегалдына чыгып капкага таба баралар иде. лапастан баягы төксе карт — агач аяк килеп чыкты. Ул кулын артка куеп сүзсез генә аларга текәлде. Капка бикле иде. алар сорау белән аңа карадылар Өйдә генә торыгыз. — диде карт, шактый нык тавыш белән.— Көтегез!»
Берни эшләр хәл юк. кунаклар тагын икенче катка менделәр, газета караштырган булып беркавым утырдылар Астан яңгыравык аяк тавышлары ишетелде, хуҗа кайтып килә, ахрысы, бүтәннәр текә баскычтан алай шак-шок менә алмас... Чыннан да. ишектән шат чырайлы. өр-яңа костюм кигән, ап-ак күлмәген килешле галстук белән бизәгән хуҗа килеп керде. Киң тәрәзәдән төшкән кояш нурында ул башка бер дөньядан килгән сихерле зат сыман күренде «Җыеныгыз!» — диде ул кыска гына.
Чакыру идеме бу. катгый боерык булдымы, кунаклар аңышма- дылар. Нәҗип кыяр-кыймасрак: «Кая барабыз?» — дип сорады, Наилә бөтенләй коелып иңде. Сабитның каралҗым сөрмә белән кай- маланган ач күзләре аны үтәли тишеп-тишеп тикшерәләр иде. «Урманга1 - — диде ул. кунакларны ашыктырып Нәҗип кабыл-тибел балаларны киендерергә кереште, моны күргән Сабитның чырае сытылды «Балалар кала.— диде ул һәм тамак төбе белән: — Бәдәр!» — дип кычкырды. Баягы хатын юк җирдән бар булды, кушканны көтмәде, балаларны җитәкләде, колак авырттыра торган ямьсез тавыш белән боргаланырга, юхаланырга тотынды «Әйдәгезче. былбылларым Мин сезне бер җиргә алып барыймчы. алтын алмаларыма керпе күрсәтимче Бакчада аларның оясы! Керпе белән тәмле кәнфитләр ашарсыз! ■
Еларга ачылган авызлар җыелды, төчеләп-юмалап Бәдәр малайларны ияртеп чыгып китте Нәҗип белән Наилә сүз катарга да өлгермәделәр. «Безгә уникедә анда булырга кирәк!—диде Сабит, кунакларның ыкы-мыкы торуларын өзеп. — Ашыгыйк!»
< Волга» бүген ишегалдына кермәгән, ул капка баганасына бәйләнгән ялкау ат сыман, тын гына аларны көтә иде. Биргән сәламнәренә Әхмәтзыя җавап кайтармады, ул алга карап, еракка текәлгәндәй нидер уйлый иде Җаваплы кешеләрнең шоферы ни уйлаганны кем белгән? Утырыштылар, ишекләр ябылды. «Ә Сөмбелә?» — диде Наилә, тез астына итәген җыештырып. Сабит: «Узышлый кереп алырбыз.— дияргә уйлаган җиреннән — Ул бүген бара алмый».— дип ычкындырды.
Наилә ике ут эчендә калды. Сабитның: Мин сине ашарга телим!» дигән сүзе шаяру булмыйча, шушы көтелмәгән сәяхәткә барып тоташса ни кылырсың9 Ул машинадан атылып чыкканын сизми дә калды, иренең таләпчән, чәнечкеле күз карашы гына кире борылырга мәҗбүр итте. Абый белән эненең татулашуын Наилә үзе тели түгелме9 Хәзер киреләнеп, ике араны бозып ташласа9 «Сөмбелә дә барса икән!»—диде ул көч-хәл белән машинага утырып.
Безне көтәләр!’-—диде Сабит Наиләнең кирегә суктырып маташуы аңа бер дә ошамады -ТЪртә арасына кергәне юкмы әллә бу кырыкмыш тайның?» — диде ул күңеленнән, җене котырып.
Әле кичен генә Сабит Йосыф улы Нургалиев бөтенләй бүтән кеше иде. Сөмбеләнең Нәҗип белән Наиләне эчкерсез, чын күңеленнән каршылавы аның да йөрәген җылытып җибәрде Өй арасы эшлә
реннән күптәннән аерылган хатынының гади, әмма акыллы әңгәмәсе, туганнары алдында Сабитны олылавы, этле-мәчеле яшәүләрен бер ым белән дә сиздермәве онытылып беткән хисләрне яңарткандай булды «Күр син аны! — дип уйлады Сабит —Без юньләп аралашмый торган арада бу хатын нык ук үзгәргән ләбаса' Сүзләрен тыңла — ф акыллы сукалый' Игътибарлы, тыңлый белә, алга чәчрәп чыкмый — тыйнак. Бер үк вакытта үз дәрәҗәсен төшерми, вакланмый, тормыш- ч ның чүп-чарын теленә кертми, күбрәк дөнья иминлеге, балалар, алар- з ның киләчәге турында сүз алып бара'
Эзи белән авыл юлында күңеленә хуҗа булып өлгерә язган вәс- я вәсәләреннән Сабит оялып ятты, салган баштан, йокылы-уяулы хәл- 5 дә Сөмбеләсенә җылы сүзләр ычкындырды бугай
Килгән олы. затлы кунакларны өй сые белән генә сыйлый тор- 5 ган кеше түгел Сабит, ул еш кына аларны аулак урман аланына й алып менә, мәҗлеснең шәбе, кәттәсе әнә шунда кеше күзеннән чит- я тә уза. Моңарчы Сөмбеләнең урман аланын күргәне дә. учак кү- « мерендә пешкән куырдыклардан, кош итләреннән, билдәмәләрдән * авыз иткәне юк Нәҗипне урман аланына өндәр, дип Сөмбеләнең башына да килмәде, Сабитыннан күргән саран җылылыктан эреп ® онытылып йоклап китте Төн уртасында ул йокы бүлмәсенә янәшә - кабинеттан килгән тавышка уянды. Сабиты телефоннан кем- ' гәдер эш куша иде Ишекләр кысып ябылган булса да. иренең та- < вышыннан, ярым-йорты ишетелгән сүзләрдән Сөмбелә аңлап алды Сабит Нәҗип белән Наиләне югары дәрәҗәдә кабул итәргә җыена икән!.. Инде бу юлы да Сөмбеләне нәүмиз итеп калдырса Ул аяк очларына гына басып килгән иреннән «Мин дә бараммы анда’» — дип сорады Сабитның сүзсез килеп ятуыннан Сөмбелә барысын да аңлады Тик бер нәрсә караңгы иде якын туганнарыннан да хатынын яшерә икән, ни уйлый бу Сабит9 Сөмбеләне калдырып ниләр майтармакчы була9 Гайбәт йөри. Сабит хатын-кызларны шунда чеметкәли икән, дигән хәбәрләр килеп ирешә Ярый, шулай да булсын ди. азынсын да ди.. Нәҗип-Наилә янына нигә сыйдырмый ул Сөмбеләне9. Таңга кадәр тырпылдап ятты хатын, таң алдыннан соравын тагын кабатлады, ире «Молчи, дура! —дип мыгырдагач, өмете өзелеп, сөмсере коелып икенче бүлмәгә, аулакка чыгып китте
Сабит туктаусыз икеләнә иде әле. ияртәсе дә килә Сөмбеләне, күңеленең төпкелен ниндидер корт та кимерә Эзи юлында уйлаган вәсвәсәле уйлары кайта-кайта хәтергә иңәләр дә аның туймас җанын котырталар, моңарчы татымаган рәхәтлекләр вәгъдә итә иде Иртәнгә кадәр ул төпле генә карарга килә алмады, идарәгә баргач кына, төнлә йокылы-уяулы биргән боерыгының үтәлә башлавын хәбәр иттеләр Сугымчылар пычакларын үткенләп, бүгенге тантанага ба-гышланган малларны машинага салып урманга киткәннәр булып чыкты «Иртәләгәннәр!—дип сукранды ул үз-үзенә -Андый эштә иртәләмичә дә ярамый бит». — дип өстәде
Асфальт күндәм чыжтырдады. мәһабәт җилкән яныннан үткәндә йөреш тагын тыйлыкты. болытларга үрелгән Брежнев сәяхәтчеләрнең оешып бетмәгән төркемен калын кашлары белән хуплап, түшендәге алтын йолдызлары белән яктыртып озатты
Эзи юлына чыкмадылар, машина кинәт кенә сулга каерылды, челтәрле тимер култыксалар белән бизәлгән таш күперне кичтеләр «Колхозның утыз биш еллыгына салдык Рим легионнарын Гудериан танкларын чыдата торган күпер Илдә бер. ачылышына Казаннан. Чабаксардан вәкилләр килде-
Моннан соң очраган һәр корылма, һәр бина нинди дә булса юбилей шәрәфенә җиткерелгән булып чыкты Машина авылны. Брежневка «Җиңү» ордены тапшырылу уңаеннан төзелгән таза ферма
каралтыларын акташ икмәк амбарларын артта калдырып, тауга үрләде Сабит галстугын чишеп, күлмәк сәдәфен ычкындырып җилләде. Наиләгә борылып карады — аның күз карашы таркау һәм шактый мәгънәсез иде Күңеленә шик-шөбһәләр килә-китә башлаганда Сабит машинаның кош булып очуын ярата иде. бүген дә Әхмәтзыяга ым какты, машина әкияттәге тулпар булып алга ыргылды, эһ дигәнче куе, нәфис яшеллеккә төренгән урманга барып керделәр Урман авызында, дәү төп өстенә утырган милиционер сикереп торып честь биреп калды.
Машина язгы дым таралып өлгермәгән юлга төште, монда асфальт җәелмәгән, уңда, авыл өе сыярлык чокырда эрер-эремәс ала сыер тиресе булып кар ята. борыннарга әчкелтем яфрак исе, язгы яңарыш, тереклек исе килеп бөркелде. «Кошлар кайтты.— диде Сабит җанланып,— кошлар көньяк белән төньякны ялгадылар. Кош кунгач, корыган агачка да җан керә1» Шулай диде дә тагын Наиләгә сөзеп карады.
Моңарчы Нәҗипнең көнләшкәне дә. Наиләнең көнләшерлек сәбәп чыгарганы да юк иде. бүген, абыйсының Наилә белән гадәттән тыш мавыгуын абайлап, йөрәге сызланып алды.
Озак бармадылар, машина түгәрәк дип әйтерлек аланга барып кереп туктады. Алан тирәли яшь каеннарга аралаштырып чыршы утыртканнар. Каеннарның бәбкә йоны кебек йомшак, хуш исле, балавызлы яфраклары чыршыларның серле куелыгы белән аралашып, һәр күңелгә барып җитә торган илаһи матурлык хасил иткән иде. Машинадан төшкән кунаклар бу юлы хуҗаның өндәвем көтмәделәр, «Бар шул дөньяның гаҗәп почмаклары!»—дип. беравыздан аһ иттеләр Нәҗип белән Наилә урманда кунаклар күп булыр дип көткәннәр иде. алай булмады, аланның бу башында кеше-мазар күренмәде Бераз күз ияләшкәч, алар аргы башта иелеп нидер эшләгән ике кешене, алар янәшәсендә кабыныр-кабынмас төтәгән учакны абайладылар Ике ирнең берсе, эшен ташлап, җитез генә юртып Сабит янына килеп җитте һәм гаепле кыяфәт белән «һәммәсе дә әзер бу-лыр. Сабит Юсупович, килерегезне тәгаен белмәдек шул!»—дип, хуҗага күтәрелеп багарга кыймыйча әмер көтеп калды «Киләсебезне үзем дә тәгаен генә белмәдем шул! — дип уйлады Сабит, ниятен бер сүз белән беркетте «Ашыгыгыз!» Килүче әрмән егете елдам китеп барды, аның җиленнәнме — учак дөрләп яна башлады, яз исенә кушылып, алан читләренә каен тузы исе таралды.
Сабит егетләрчә җитез кыланып пиджагын салды, аны ботакка элде, галстугын чишеп кесәсенә тыкты, җиңнәрен сызганды Аның күңелендә өлгереп җиткән бер уе да юк иде, сүз юктан сүз булсын өченгә. аланны мактарга тотынды. «Да-а, аланыбыз дөньясында бер! — диде ул —Килер заман, алан уртасына мәрмәр багана бастырып, монда булып киткән бик күп мәшһүр затларның исемнәрен язарлар!» «Кызганыч.—диде Наилә чытлыкланып.— Алар арасында без булмабыз шул!» «Сез, Наилә килен, исемлекнең башында торырсыз!» «Минем хатынның дәрәҗәсе арта!» — диде Нәҗип көлемсерәп. «Чөнки, — дип аңлатты Сабит.— бу аланда синең кебек чибәр хатынның булганы юк иде» Наилә кызарып пешеп чыкты, артык төче бәядән Нәҗип тә уңайсызланды Сабит үзе дә бер ара сүзсез калды: «Нишлим мин? — дип эченнән сүгенеп алды.— Нигә кыч-кырып мактарга иде? Энекәшнең хатыны лабаса ул! Хатыны!»
Шулай уйласа да, күзе чалмабаш чәчәге өзәргә иелгән Наиләнең түшенә, күлмәк ерыгына төште. Ашыгып читкә борылды Сабит, нидер исенә төшкәндәй маңгаена учы белән сукты, башын кагып кунакларга үз артыннан барырга боерды Алар дөрләп, эссе бәреп торган учакны, түбәләмә ит тутырган табаклар, эреле-ваклы казаннар янында тыз-быз килгән ике әрмән егетен үтеп, арырак киттеләр һәм көмеш су тулган түгәрәк күл янында телсез калдылар. «Коръәндә 44
адәм улларының иң зур хыялы — су! — дип кычкырды Сабит.— «Түбәндә, елгалар шаулап аккан үзәндә», диелә анда. Ә без фәкыйрьләргә алан читендәге шушы түгәрәк күл дә җитеп ашкан'» Иелде дә кулы белән күл суын уятып, дулкыннар чупылдатты
Аланда төрле шөгыль, төрле һөнәр ияләре булып китеп, алар- ның һәрберсе Сабитның яшәешенә, теленә, кыланышларына нидер өсти иде. рәиснең хәтере шәп. сеңдереп, отып алырга гына тора Беренче күргәннәр, әз-мәз аның репертуары белән танышкач. Сабитның белеменә, теле җорлыгына, фикер кыюлыгына хәйран кал- галыйлар иде Бүген ул гадәттәгедән дә хәтәррәк сөйләшә, сүзе белән кунакларын күмеп ташлап, әкрен-әкрен үз ихтыярына буйсындыра бара иде Сылу килене генә түгел, бала чактан абыйсына баш бирмәскә гадәтләнгән энесе дә аның кемлеген, агачында өлгергән җимешләрне күрсен!
Ул әрмән егетләренә тагын бер күз салып алды, ул яктан ым- шым булмагач, тагын сүз йомгагын сүтәргә тотынды
«Кабатласам, кичерерсез1 Районның гына түгел. Татарстанның оҗмахы монда! Оҗмахның мөдире каршыгызда Оҗмахта кыска арада булган бәхетлеләр яшәүнең рәхәтлек мәгънәсен монда аңлап китәләр Мондагы минутлар аерата хатын-кызлар өчен истәлекле була. Ни әйтсәң дә, тормышның бихисап мәшәкатьләре, очсыз-кы- рыйсыз ыгы-зыгысы аларның асыл иңнәренә төшә Батыр ирләрнең куллары гына ятырга тиешле кайнар иңбашларында нужа арбасының эзләре ята Тормыш хатын-кызларыбыз өчен әлегә бик авыр Шуңа күрә форсаттан файдаланыгыз: оҗмах монда, монда! Бүтәненә өметләнмәгез! Тагын бер мәртәбә кисәтәм мин сезгә оҗмах ишеген ачам'»
Сабит басып торып, ике кулын чайкый-чайкый сөйләде. Нәҗип белән Наилә йомшак кабарган үләнгә утырып аны тыңладылар Ике сүз генә әйтергә җыенган Сабит, өйрәнелгән гадәте буенча тыела алмыйча шактый кайнар нотык сөйләп ташлады
«Ничек бу дәрәҗәгә ирештең9 Илнең хәле мөшкел чакта оҗмах төзер өчен бик зур көч-куәткә ия булырга кирәк ич' Колхозларның язмышы мәгълүм —таралырга тора алар' Ә син оҗмах дисең'»
Нәҗиптән шул сорауны көткән Сабит, сорауга сорау белән җавап бирде « Кайсы мәгънәдә сорыйсың9 Матди якны күз алдында тотасыңмы, әллә мораль як кызыксындырамы9» «Ике як та'» — диде өзеп
Нәҗип
Сабитның күләгәсе су өстендә тирбәлде «Матди якка килсәк Берегез минем кан кардәшем, икенчегез сылу киленем, кадерле кунагым Монда сөйләшкәннәр монда калыр, дип ышанам Эзләгән егет кулына мал төшмиме. Нәҗип туганым9' Нефтьчеләр белән арадашлыкны көйләп җибәрдек дигән идемме9 Шул! Күр инде Татарстан илгә миллионарча тонна нефть бирә Нефть ведомстволар министрлыклар. кыскасы — Мәскәү абзаң кулында Ә алар безнең җирне көпә-көндез кычкыртып талый! Татнефтьтә курчаклар утыра, рәттән' Татарстанга ни кала9 Безгә9 Шушы җирдә яшәүчеләргә9 Беләсең, башың чайкама! Беләбез' Нефть безнең басу түрендә табылгач, мәсьәләне кабыргасы белән куйдым мин Генеральный директор белән шушы аланда икәүдән-икәү сөйләштек һәм безнең җирдәге скважинаны. минем үтенечне тыңлап, консервацияләделәр Тыңламый карасын кем депутат итте генеральныйны9' Кем9 Мин' Хәзер хәзинә безнең кулда Татарстан файдасына хезмәт итүче җир тишеге миндә' Кирәк чакта ачабыз без аны. җир маен алабыз Кирәк кадәр генә чыгарабыз Бездән тыш тирә-күрше хуҗалыклар район үзәге больница, мәктәпләр фермалар — һәммәбез бушлай нефть ягабыз Бөтен котельнялар шуңа күчте Нужара идек ягулык эзләп тирә- якның урманын кисеп бетерә яздык хәзер рәхәтләнәбез Ачкыч бездә. сәрмая да безгә ага «Ә тотылсагыз9» — диде беркатлы Нәҗип
«Энекәш, энекәш’ —дип аланны яңгыратты Сабит — Син дөньяның ничек һәм кая тәгәрәгәнен һаман белмисең икән' Бабаңнар аны биш былтырдан, хан заманыннан ук аңлаган. «Кул кулны, ике кул битне юа!»—дип васыять әйтеп калдырган Тукта, мин сиңа тагын бер хикмәт күрсәтим Күр, тыңла, өйрән, колагыңа киртлә оҗмахка үтү юлларын абзаңнан отып кал!»
Ул үкчәсе белән кара җир чыгарып кырт борылды, алан аша үтеп, кунакларын урман авызына алып китте. Кергән җирдән түгел, бөтенләй башка юлдан, тар сукмак аша урман кырына чыктылар «Күрәсезме моны9» — дип сорады Сабит, сөрелмәгән киң генә басу өстенә кулын изәп Нәҗип белән Наилә, ялгыш сүз ычкындырудан куркып иңнәрен уйнаттылар. Нәҗип иелеп, яфраксыз шәрә сабакларны учына җыйды, иснәп карады «Урылмаган карабодай басуы дисәм сиңа төрттерү буламы?» Сабит көлеп җибәрде «Өстенә бастың. сыер икәнсең! Инде ник урылмыйча калганын да әйтә алсаң, миннән сиңа бер бүләк!» «Бүләге нәрсә, бүләге?» — дип сикергәләде Наилә, тагын могҗиза көтеп «Уң колагы үзенә!—диде Сабит, кыяфәтендәге серлелекне арттырып —Әйтә аласыңмы?» «Юк»,— диде башын кашып Нәҗип «Белә алмыйсың да! Чөнки без гади кешеләргә хас законнар тоткынлыгында яшәмибез. Сез. кадерле кунаклар, безне коммунизмга чыгарган иң ышанычлы юл чатында басып торасыз...» «Карабодай игүчеләрнең даны таралган бугай Азнакай тирәсендә игәләрме әле аны9» Сабит тыела алмыйча, бөгелә-сыгыла, күзеннән яшь атылып чыкканчы көлде Көлеп бетергәч «Калдау җирнең ур-манга һәм безнең оҗмах аланына янәшә булуы да сиңа берни сөйләмиме9 Юкмы9 Алайса әйт. чын ир-атлар бу дөньяда барыннан да бигрәк ни ярата9» Табышмаклардан башы каткан Нәҗип, абыйсының сүз сөрешен, фикеренең очын югалтканга, тәмам исәнгерәде. «Белмим ". — диде «Синең иң яраткан нәрсәң бармы бу тормышта?» «Хатын, балалар, гаилә» Сары йортның әсире Нәҗип тагын тотлыкты «Шөгылең бармы синең9 Яраткан эшең9 Хоббиең? Онытылып. кинәнеп яшәгән мизгелләрең кай чагыңда була?» «Доктор Фаина Марковна биргән сораулар ич!»—дип уйлады таң калган Нәҗип Каян абыйсының башына килгән болар?
«Балык тотармын дип кайткан идем — күл кипкән Инеш саеккан, быкырдык сазлыкка әйләнгән» Сабит бу гаепләү сүзләрен бөтенләй ишетмәде, ул урылмаган кыр өстендә тирбәлгән серле рәшәне, җылы дулкыннарда тибрәлгән тургайларны күзәткән булып читкәрәк китте. Нәҗипнең түгел, Наиләнең кызыксынуы шартлар дәрәҗәгә җиткәнен күреп, аңлатып бирде «Бу карабодай басуын урдырмыйча юри калдырам мин, махсус Көзлектә беренче яшь кар артыннан ук бу кырларга урман тавыклары, көртлекләр кереп тула Ә без аяз таңнарда агач ышыгына посабыз да менә чүплибез тегеләрне! Көзен кыр тавыклары, көртлекләр аерата тәмле, ләззәтле була Миңа ауга Казаннан гына түгел. Мәскәү, Ленинградтан кайталар Бездәге кебек сусыл итле, хуш исле көртлекләр беркайда юк икән! Хәтта Европада да!
Берзаман нефтьчеләрнең генеральный директоры Кувейт принцын ауга алып килде Ну. кеше' Кыяфәт — во! Байлык — во! Шулай да кырны күргәч шаккатты! Аудан соң миңа саф алтыннан сәгать, Сөмбеләгә энҗе муенса биреп китте. Миндә, Сөмбелә янында, бер врач эшли, Әсфәндияров аның фамилиясе. Бәлки, колагыңа чалынгандыр. былтыр мин аңа Ленин ордены тактым, Татарстанга депутат иттем Язып та чыктылар! Әнә шул врач куыра инде көрт-лекләрне! Телеңне йотасың, валлаһи! Былтыр бездә корылык иде, миндә түгел, районда! Мин сусыз каламмы? Җәһәннәм тишегеннән «фрегатилар кайтарып, болын-кырларны суга күмдем Кругка утыз центнер алдык Бәла килгән хуҗалыкларны карарга Сафуан Саби-
рович килеп төшмәсенме9 Уен-муен кеше түгел — чуен муен! Татар- башкорттан хөкүмәт составына кергән беренче кеше' Районның бик күп кырларын списать иттек Әсфәндияров куырган чучка балаларын. ул ыслаган балыкларны хәзер дә сагынып искә ала икән Сафуан Сабирович’ Дөрес, ул чакта көртлек кыр тавыгы юк иде. әгәр алар ф да булса, дөньясын умыра идек’ Басуларны списать итеп, районны - налогтан тәмам коткара идек!» -Ә нәрсә ашарбыз9 — дигән шик £ булмадымы9» Наиләсенең көтмәгәндә кыстырган сүзеннән Нәҗип з уңайсызланды. Сабитның бәхәсне төпченүне һәм каршы килгәнне > яратмавын ул төшенгән иде инде. Сабитның гына исе китмәде, ул: s «Фи-и. ә Америка нигә яши9 Канада9 Алар тук чакта без дә ачтан £ үлмибез!»—дия-дия, кипшергән үлән сабакларын кыштырдатып < кыр өстенә кереп китте, балагына ябышкан сырганакларны күргәч, * тиз-тиз кире чыкты Наилә, үзе дә көтмәгәндә иелеп кайнагасына л чалбарын чистартырга булышты Сабит тагын да ныграк очынды * «Дөньяда иң авыр фән — яши белү фәне Төрле-төрле кешеләрнең - күңелен күреп, күпмесенә сыенып, күпмеләрен сыендырып яшәү. * уяулык, осталык зирәклек сорый Океаннарда адашу бер нәрсә, ке- й шел ек диңгезендә адашмыйча йөзеп кара1 Үзең яшәгән җәмгыятьтә “ дилбегәне кулыңа алырга теләсәң, тәвәккәллек кирәк Сездән серем u юк, сорасам — гаҗәпләнмәгез! Менә син. туганым, калынкаш ба- 19 байны яратасыңмы9» Нәҗип мыек астыннан көлемсерәде «Ул хакта < уйлаганым юк’» — диде ул бераздан «Ник уйламыйсың, уйла' Аның чабата кашын яратканга рәсемен күккә элделәр дип беләсеңме әллә9 Түгел! Үз урыным, дәрәҗәм, байлыгым, киләчәгем өчен тырышам' Бары шул гына Брежнев миңа тими. теләгәйчә яшәргә, хыялларымны эшкә ашырырга җай бирә! Ходай аның гомерен озын итсен, Рәчәйдә бер чакта да мондый иркенлек, рәхәт тормыш булганы юк иде. диләр белгән кешеләр Заманча яшим дисең икән, туганым, аягыңда сапоги-скороходы. башыңда шапка-нивидимка булырга тиеш Алары бар икән, табыныңда скатерть-самобранка булыр! Әкиятне чынга әйләндергән заманда яшибез һәм аның шулай икәнен хәзер үз күзегез белән күрәсез!»
Алар чыккан сукмакта бая күзгә чалынып калган милиционер күренеп китте Күренде дә юк булды «Ягез, туганнар.— диде Сабит.— тиз йөрешле итекләрне киик' Гурген белән Самвел зарыкканнардыр!»
Сабит иркәләп кенә Наиләне култыклады, Нәҗип арттан иярде, оҗмах-аланга юлдашларны ашыктырып, борынга куырдык исе килеп җитте
Кысан, җитешсез тормыштан кинәт иреккә чыккан хатын-кызның күңеле әйле-шәйле яңа фикерләр белән тула җаны очар кошка әверелә, ул нужа басып торган кара язмышыннан ычкынып күккә күтәрелә, үзен моңарчы изеп, кимсетеп килгән мәшәкатьләргә күктән торып, җирәнеп карый Наиләнең шундый иләс-миләс чагы иде Ул бер минутка гына үз ярын — Нәҗибен шушы уңдырышлы һәм тарихи карабодай басуында, ауда дип күз алдына китереп карады Тарихи китапларда патшаларның, түрәләрнең ау маҗаралары хакында укыганы бар иде аның Иренә тугры яшь хатынның ялгызы гына күккә ашасы килми иде Ул монда да иптәшлеккә әле ирен сайлады
Иртә. Таң сызылган Кырпак төшкән Дөнья көмештән коелган' Нәҗипнең өстендә кыска кайры тун. аягында җылы җиңел ботинкалар Кулында кушкөпшале мылтык, билен гармун күрегедәй пат- ронтаж бизәгән Иртәнге ярауда тезелешеп, ак кар өстенә имза салып сунарчылар бара Зирәк хатын-кыз аяк киеменнән төшкән эзгә карап та кайсы ирнең кем икәнен белә ала Бөтенесе бер буйда' Гвар-
диннар' Симез, саллы тәнле көртлекләр йокыдан айнымасалар да. рәхәтләнеп карабодай чүпли' Кыр иркен, урын аулак, хәвеф-хәтәр юк — ак кар өстендә ят эзләр шәйләнми Аучылар, тыннарын эчкә тартып, кошларга якынлашалар Ваемсыз көртлекләр ризык җыя. үлем якынлашканын уйламыйлар да' Аучыларның күзләрендәге ут таң сызыгы белән кушылып мавыккан кошларга күренми диярлек
Шушы урында Наиләнең кайнар сулышы бүленде, ул ирен, байтак еллардан холкын, гадәтләрен белгәнгәме, кош аулаучы итеп күз алдына китерә алмады Юк. юк, мылтык тотса да. кош ата алмас аның Нәҗибе' Ә Наиләнең күктән тиз генә төшәсе килми, фәрештәләр янында ул анда, аллалар тирәсендә' Аның хыялы күкләргә сыя алмыйча тырпылдый, һәм аның күз алдындагы Нәҗип шәүләсен көтмәгәндә Сабит абыйсы алыштыра Аны асыл тунлы итеп тә. мылтык аскан итеп тә. бөртеккә алданган кошкайларны берәм-берәм чүкеп торучы итеп тә күз алдына китереп була иде Бөркет күзләре кысылган, нык бармаклар мылтык чакмасына сытардай сеңгәннәр; гамьсез кошлар, вак кургаш ядрәләрдән түгел, аның күз карашыннан берәм-берәм ак карга тәгәриләр, карабодай сабакларын акка төргән кырпак өсләрендә алсу кан тамчылары чәчрәп кала Нәҗиптән аермалы буларак. Сабит абыйсының ияге чыгынкырак икән, икегә ярылып тора. Борын да зур һәм саллырак Иң гаҗәбе: каннан, вак-төяк җәрәхәтләрдән курка торган Наилә бүген чәчрәп-чәчрәп сибелгән кош канын сокланып, сөенеп күзәтә ала. чөнки аларны шушы илнең хуҗасы, азамат ир. көчле, боркет карашлы, бай күңелле. мул табынлы Сабит Йосыф улы Нургалиев аткан! «Нәҗип Йосыф улы » — дип бик әйтәсе килә Наиләнең, ләкин иренең исеме бая әйткән мактау сүзләренә ябышмый, хатынның тавышы юк. теле әйләнми чуалчык, мактаган уйлары тагын Сабит шәүләсенә барып урала Дөньядагы бөтен мактау соклану сүзләре килешә Сабит абыйсына!
Аланга кайтканчы Сабитның яхшы корычтан коелган тыгыз иңбашлары әллә ничә тапкыр аңа кагылып алды, ләкин Наилә бу мизгелдә чирканмады, мәсхәрәләнеп читкә тайпылмады, чөнки бу иңнәр аныкы — Татарстанның атаклы депутаты, олпат бер ир Сабит абыйсыныкы Нигә аның Нәҗибе бәхеттән мәхрүм икән? Ходай туганнарны да тигез яратмаган' Әгәр Нәҗип урынында Сабит булса, кесәсендә диплом йөртеп шәһәрдә торса, ни-нәрсәләргә ирешер иде икән9 Ә Наилә Сөмбелә белән урынын алышып авылда яшәсә. Сөмбелә кайда икән хәзер7 Ни хәлдә7
Көфер уйлар һәрчак татлы була. Ул уйлар яшь хатынның канатланган гөнаһлы күңелен кайсы упкыннарга илтеп ташлар иде икән — әйтүе кыен, чөнки йөгәнен салган хатын-кызның хыялы чиксез. аның чиген һәм төрлелеген бүгенге көнгә кадәр бер фән дә ачыклап. бер тәгълимат та нигезләп бетерә алмаган
Алар тәмле исләргә күмелгән сихри аланга кайтып керделәр, Наилә, нурлы күзләрен зур итеп ачып, «аһ1' дип ыңгырашып алды, бу аның гүзәллеккә гыйшкы да. бәхетеннән шашынуы да иде. Сабит туганнарча кайгыртып -Армадыгызмы?»—дип сорады, Наилә, тигез. энҗе тешләрен кояшта җемелдәтеп аңа карады.
Кичәге гөнаһлы кызыгулар, төнге вәсвәсәләр күңелдән кичкәч Сабит җиңеләеп, чистарып калган иде Ул Нәҗипкә дә, Наиләсенә дә ачык күз. яхшы теләкләр белән карап, үзеннән дә. оештырган сәяхәтеннән дә бик канәгать иде. Табын әзер, авызга су китереп ахак күмерләр өстендә шашлык кәчәннәре аллана, остәлгә ниндиен генә оҗмах нигъмәтләре таратылмаган! Кыр тавыклары юк-югын. мәгәр йорт тавыклары ботларын күккә чөеп, авызга керәм. керәм дигәндәй кызыктырып чалкан яталар «Нигә шушы кадәр ризык? Тагын кем-
нәр киләсе икән? Мондаен рәхәтлекне бозмасалар ярый ла...» — дип хафаланды, сүзсезлекнең рәхәтен тоя барган Наилә Үтә күренмәле юка телемнәргә туралган каклаган каз Яшел суган кыякларында чык елтырый Укроп, петрушка яфраклары арасында алтын беләзекләр булып казылык телемнәре яткан. Эре-эре сөякле дәү-дәү ит кал- ф җаларында пар бии. Сарык кабыргалары алтынсу сихри төсләргә . манылган Наилә түзмәде: «Нигә кунаклар килеп җитми соң?»— □ дип шыбырдады. Сабит, шонкар кош булып табын өстеннән күз 5 йөртеп чыкты «Кунаклар монда, кунаклар без инде. Наилә ки- 5 лен!»—дип көлеп җибәрде Оҗмах аланга менгән чакларда болай ~ да кәефе җиңел күтәрелә торган Сабит бүген аерата рәхәт хисләргә уралып калган иде Аерып берәүнең дә хәтерен саклыйсы юк. эш. < мәшәкатьләр турында уйлап, кемнедер югары чөеп интегәсе юк. бу- 5 рычлар. йөкләмәләр, гамь-ваемнар бүгенгә оҗмах-аланнан читтә кал- “ ган Үз кәефеңне күреп, үз кадереңне белеп, туганнарыңны сыйлап * утыр әйдә бер! ы
Көяз, кыска мыеклы әрмән егетләренең берсе Наилә алдына мае * чыжлап торган шашлык-куырдыкны китереп куйды Наилә чак төч- кереп җибәрмәде, кулъяулыгы белән нәфис борынын кысып артына ® борылды һәм төчкерәсе килүен онытты көздән калган пәҗегән u яфракларны тишеп көнгә үрелгән яшел үлән кылычлары арасында 2 испан ханымнарының җилпәзәсе булып шешәләр тезелеп яткан иде < Коньяклар, аракылар, көмеш башлы шампаннар, шәрапләр Наиләнең күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән дүрткел, озынча, юан бүксәле тәбәнәк шешәләр дә бар иде арада. «Өч кешегә7 Күбрәк түгелме7» — дип уйлады ул сөенеченә шик катыштырып
Сабит шашлык китергән егеткә каш сикертте, егет күл буена таба кайтты да. алар «ә» дигәнче гаип булдылар «Әллә сихерле кө- меш күлгә чумдымы алар?* — дип сорады Наилә, әгәр шул мизгелдә Сабит абыйсы, Татарстанның тылсымчысы «Чумдылар шул. төпкә киттеләр!» —дисә, ул аңа да ышаныр иде. Бер тынга аптырашта калган кунакларга Сабит озак уйларга ирек бирмәде, ялт кына шешә ачып, коньякны киңчә төпле, зур бокалларга мул итеп койды да чәкешергә үрелде. «Ягез, туганнар!» Алар киң, озынча өстәлнең ике ягына бүленеп утырганнар иде. Сабит бер яктан, кунаклары аның каршысында Кыстата-кыстата Наилә чәркәне яртылады. ә Нәҗипкә тамчысын калдырырга да рөхсәт бирмәде Сабит чәнечке җәпләренә казылык эләктереп икесенә дә кабымлык сонды Чәркәләр мөлдерәмә тулды. «Беренчесе күрешү шәрәфенә иде. бусы туганлык өчен!» Бу юлы Сабит Наиләне дә өзми-куймый кыстады, чәркәнең төбе ачылганчы, «Бетереп, бетереп1 Туганлык җебен ныгытканда тамчысын да калдырырга ярамый1» —дип күңелле такмаклап торды Беренче йотымнардан ук тәненә ут йөгергән Нәҗип икенчесен эчеп куйганын абайламады да
Бер тын сөйләшмичә ашадылар, тамак кырган, ирен чәпс-лдә- гән тавышлар оҗмах-аланда хуҗа булып торды Казылыктан ерак далалар, кылган исләре килә иде Тавыклар мәмрәп пешкән аның вак-төяк сөякләрен теш арасына кыстырып бер-ике әйләндергәч тә йотып җибәрделәр Сабит җәдәч сөяген кулъяулыгына төреп чалбар кесәсенә шудырды Нәҗибенең өченчесен дә түңкәйтеп куйганын күргәч. Наилә ымы белән аңа тыелырга боерып карады Мәҗлес кызды, чәркәләр бер орбита белән күтәрелеп-төшеп йөрделәр моңарчы боегыбрак утырган Нәҗип майлы иреннәрен йонлач кул аркасы белән кат-кат сөртеп ямьсез хихылдады, чайкалып урыныннан купты һәм ялагай, мескен тавыш белән «Матурлык өчен' Муллык өчен' Иминлек өчен! Дан өчен! Шуларның барысына да хуҗа булып өлгергән Сабит абый өчен!» — дип кычкырды
Йә. үзең тост тәкъдим иткәч, ничек эчеп бетермисең ди7
Наиләнең күзеннән яшь атылып чыкты.
Китте, чәркәнең төбе ачылды. Нәҗипнең башы әйләнде, ашказаны сулыгып ризык сорады. Ул суына төшкән шашлык калҗаларын чәйнәми-нитми генә тамагына шудырды Мәҗлескә ут капты, түгәрәк алан өчен, көмеш тулган күл өчен, аланны каймалаган чыр- шы-каеннар өчен, рәхәт дөньяга чыгарган тиңдәшсез юмарт Совет власте өчен. Наиләнең матурлыгы. Сабит белән Нәҗипнең батырлыгы өчен дә йотып куйдылар Брежнев исеме әйтелгәч. Сабит урыныннан сикереп торды, үрә катты һәм «Юлбашчыбыз. Ленин бабабызның иң ышанычлы шәкерте Леонид Ильичны хөрмәт итмәгән кешеләр чәркәләрендә бер тамчы булса да калдыралар!»—дип кисәткәч. Нәҗип. бер булса да юлбашчыга хөрмәтен белдерергә форсат чыгуыннан файдаланып, чәркәне бер тында йотып бетерде
Наиләнең күзе маңгаена менде, бер йотты да чәчәде
Ә Сабит’ Аны һич танырлык түгел иде. олысымаклык, тәкәбберләнү. һавалану әллә кая китте, ул яшел үлән кыякларын сыта- сыта биеде, учларын, шап-шап чәбәкләп, чүгәли-чүгәли аланны йөз әйләнде Наиләне биленнән кысып зыр-зыр әйләндерде, маңгаен тотып. аһылдап егыла язган хатынны сак җитәкләп кенә күләгәгә, урындыкка илтеп утыртты. Әз-мәз хәлләнгәч Наилә күл тирәсенә атлады, кызуы сүрелә төшкән учакка карап торды, тая язып ярдан суга иелде, ботакка ябышып, кулъяулыгын суга манчып, маңгаен чылатты, биек муенын юды. рәхәт булып китте
Ул табын янына борылып кайтканда. Сабит белән Нәҗип, кочаклашып. бер-берсенә мәхәббәт сүзләре юллыйлар иде. Нәҗип, кулындагы мөлдерәмә тулы чәркәне болгап тост әйтергә маташты, сүзенең энә-тотанагы булмады, уйлары төрле якка чәчелгән, теле көрмәкләнгән. күзе, тиле кешенеке сыман, тонган иде Наиләнең бор- чулы күз карашы белән очрашкач, аның түнгән миендә нәни генә аң чаткысы кабынды, ул яртылаш түгелгән чәркәсен өстәлгә куеп: «Мин әз генә ял итеп алыйм», — диде.
Табыннан ерак та түгел, куе чыршы ботаклары астында одеал җәелгән киң сәке бар икән, Сабит, Нәҗипнең уң кулын иңенә салып, ярым сөйрәп аны шунда илтеп яткырды Әйләнеп килгәндә аларның күзләре кисештеләр. Наилә Сабитның ап-аек. нык һәм кискен карашыннан берьюлы куырылып китте
Йокласын бераз. — диде Сабит.— ял итсен».
Моңарчы алар өчәү иде. өч арасында бер төрле булган Сабит, икәүдән-икәү калып, өстәл янында кара-каршы утыргач әкрен генә кыяфәтен, тотышын, күз карашын һәм уйларын үзгәртә башлады Нигә без бу исерекбашның гырлаганын сагалап утырабыз? — дип ашыктырды ул уен— Нигә иркенләп урманда йөреп килмибез?!»
Аның тәкъдименә Наилә карышмады, ул, шуны гына көткәндәй, кабаланып урыныннан купты, ике куллап кайнагасының беләгенә сарылды һәм алар шул хәлдә, бер-берсенә ябышып, күл тирәли атладылар.
Каршыда утырган хатын-кыз бер төрле тәэсир итсә, култыклаган хатын-кыз Сабитның иманын әйләндереп сала иде Ул. тәүлек чамасы үзен авызлыклап тотты-тотуын. әмма хәзер, берни уйламаган тугры Наилә үзенең хәвефле, куркынычлы сукмакка төшүен чамаламый иде әле.
Тирә-юньдә кошлар чыр-чуы. яңарып яткан җир исен талгын ташыган җил онытылды, күк гөмбәзе астында дөнья буп-буш калды, шушы бушлыкны бер мәлдә алар икәү тутырып торалар иде бугай Бая. карабодай басуыннан, көртлекләр һәм әкиятләр патшалыгыннан кайтканда уена килгән сәер фикерләрен хәтерләп. Наилә көлемсерәде. Аннан бер секундка да күзен алмаган, һәр адымына, хәрәкәтенә үзенчә бәя биреп барган Сабит • Ник көлдең, килен’» — дип төпченде. «Болай гына'» — диде кызарынып Наилә һәм шул кызыллыгы белән җавабы- 50
нын дөрес түгеллеген раслады Аның тик тора алмас хәлгә килгән күңелендә гаҗәбрәк бер теләк уянды «Сабит абыйның тыгыз, таләпчән иреннәрен бер үбеп алсаң Гөлнарага сөйләр сүзләр булыр иде булуын!» Гөлнараның чуар тормышы, балга манчылып ятулары, сауналары искә төшкәч. Сабитның иреннәрен сынап карау теләге бермә ф бер артты Иреннәре Нәҗипнеке төслеме икән7 Бер кан ич аларда!»
Бу сәер теләк сагаю, курку белән тиз-тиз алышынса да. күңелгә ч оялап өлгергән вәсвәсә, шайтан аны котыртып, икеләндереп барды з
Күңелгә иңгән вәсвәсә хатын-кызның күз карашын, тән температу- > расын гына үзгәртеп калмый, аның адымнары алмашынып, әүлиядәй , хатын-кызлар да иблис токымы вәкиленә әвереләләр Наиләдәге үзгә- ~ решне Сабит сизмәде түгел, сизде, аның нык ук уянган күңеле: «Туга- < нымның хатыны ич энекәшнең хәләле!» — дип сыкрады
Күлнең аргы ягында, өч-дүрт җир буе ара киткәч, биредән күренми и торган ышыкта, нәни генә, пөхтә генә йорт та бар иде. такта түбәле, бер * генә тәрәзәле Бу йортның барлыгын, аның ни-нәрсәгә хезмәт иткәнен ы күбесенчә хатын-кызлар белә иде Бүген ул йортка якынаю хакында ¥ Сабит уйлап та карамаган иде. аяклар ничектер шушы тирәгә китереп җиткерделәр Ул ишекне тезе белән төртеп ачты алар эчкә, күңелне били торган рәхәт караңгылыкка барып керделәр Айный төшеп, акыл- «га килгән Наилә бер дә аны-моны уйламады Сабит та сабырлыгын £ җыеп өлгерде.
Идән уртасындагы камыш өстәлдә ике тустаган, шешәләр, капкач та йотарлык итеп вак-вак туралган ит кисәкләре, тавык бавыры, аерым тәлинкәдә симез сарык коерыгы күренде Сабит тавышсыз гына Самвел белән Гургенны каргарга кереште: «Юньсезләр Әйтмәгән килеш монда да табын хәстәрләгәннәр Кеше катыртып Күңелне аздырып' Кунак ханымның килен икәнен беләләр ич. ахмаклар1»
Сабит Наиләнең ике иңеннән йомшак кына басып аны камыш көрсигә утыртты, үзе басып калды
Нәҗип йокыга китә алмаган иде әле. ул сәкене каплап җәелгән йомшак одеалын җыерып уң ягына борылып яттыхһәм йокы белән уяулык арасында туа торган сәер халәте аны төрледән-төрле уй дәрьясына алып кереп китте Ул сүнәр-сүнмәс яктырган офык уртасында үзен күрде, үз-үзенә ерактан, бөтенләй чит кеше булып карады
Хыялларында ул үзе дә шундый иркенлекне, татлы тормышны күздә тотып яшәмәдемени9 Кызганыч ки. сукмагын дөрес сайламады хыял-омтылышларының берсе дә тормышка ашмады. Бәс. шулай икән, нигә ул Сабит абыйсын дошман күрде9 Нигә ул сайлаган юлдан җирәнде? Югыйсә, ни аермалары бар аларның9 Хак. берәвесе кул җитмәс биеклеккә үрелгән, ат казанган, икенчесе танавын канатып канауда аунап ята. Рухи игезәкләр ич алар асылда, бердәйләр! Ата-ананы икесе ди санга сукмадылар Кардәш-ырул ардан йөз чөерделәр Аерма тик шунда гына—Сабитның кемлеге хәзер ачык мәгълүм. Нәҗип омты- лыш-тартышларын әлегәчә хатыныннан да яшереп килде. Хыяллары тормышка ашмаганга рухи имгәнеп егылганын ул өлешчә Фәридун Фазлыен белән Фаина Марковнага гына ачып салды
Ике туганның кайсысы гөнаһлырак Сабитмы. Нәҗипме9 Утыз өч ел яшәп гөнаһсыз берәр бәндәне очраттымы ул9' Юк ич' 1\кта. бар икән, бар! Әти-әнисе. яхшылыктан бүтәнне кылмаган изге җаннар' Сабит китергән ит-майлардан баш тарткан әтисе авылдашларына язган уртак язмыштан тайпылырга теләмәгән. Ул кеше булып калырга омтылган. шуңа ирешкән дә' Бер гаепсезгә читлеккә ябылган Фәридун Фазлыен Башы нужадан чыкмаган Ираида Никифоровна Җылы җанлы Фаина Марковна Илнең гөнаһсыз бәндәләләре җирдә-илдә Сабит ишеләр яшәгәнен тулаем белмиләр дә булыр, утыз өч ел яшәп Нәҗип үзенең кая. нинди тормышка омтылганын, чын итеп шушы
оҗмах-аланда гына күрде ләбаса! Илдә тигезсезлекнең елдан-ел көчәя баруын Нәҗип элегрәк тә сизенә иде Хәзер уйлады: бәлки, шул тигезсезлек аркасында адашкан адәм уллары башларын аракыга ыргыталардыр да’! Аракы бер мәлгә кешеләрне тигезли, туганлыкның тишек-тошыгын ямаштыра Абыйсы белән Нәҗипне дә бүген аракы тигезләде. Абыйсы аркылы тулы бер сыйныф—бер буйдагы рәисләр, парторглар, профсоюз куштаннары, активистлар, тагын күптин-күп әрәмтамаклар белән бер рәткә бастырды. Сары йорт әсире. Ионыч колы, симез көртлек атарга, чучка куырдыгы белән хушланырга яраткан партия вәкилләре белән дә тигезләнде ул. Нәҗип тә алар кебек, бер генә көнгә булса да, Маркс хыялланган коммунизмга чыкты. Сөен, Энгельс! Бар икән, дөнья читендә коммунизм аланнары да бар икән! Ни теләсә шуны ашый Нәҗип, машинада түш киереп йөри, шофер аңа «ләббәйкә!» дип баш ора, теленә ни килсә дә, аны дурдомга япмаслар, чөнки ул—тирә-якның ханы-солтаны Сабит Нургалиевнең кунагы! Хуш. хуш! Шулай да булсын, ди Ә нәтиҗә9 Нәтиҗә шул: үзе моңарчы сүгеп, нәфрәтләнеп, җирәнеп йөргән партия, хуҗалык бюрократларыннан Нәҗип бер ягы белән дә аерылмый икән! Җай булса, ул шушы ялган коммунизмда гомерлеккә калыр иде! Бәс, алай икән, нигә ул әтиләре авылында гаделлек хаклап йөргән булды? Кибеттә нәни генә булса да бунт күтәрде9 Очраган кешеләрне: « Нигә бу хәлләргә түзеп яшисез9!» — дип котыртты
Ул калкынырга теләде, гәүдәсе буйсынмады Хәзерге мизгелдә җанына ия түгел иде Нәҗип Җаны, күбәләк булып, оҗмах-алан өстендәге зәңгәр төтен алкаларына утырып тирбәлә иде. Кинәт җил учакны тергезде, җаны —сары күбәләк —канатлары көеп, агач ешлыгына мәтәлеп төште, тузанга әйләнде Капылт айныды, « Кем акчасына һәм ни өчен шулкадәр юмарт сыйлыйсың мине?» — дип абыйсыннан сорыйсы килде Сорарга кирәк! Кемдер сорау белән генә булса да аларны сискәндерергә тиеш ләбаса! Нәҗип Йосыф улы Нургалиев абыйлары өчен корылган коммунизмда яшәргә теләми. Юк—и все!
Атаклы профессорның кияүдән кайткан кобра-кызына өйләнсә, ул бүтәнчә яшәр иде. Декан булып озак яшәмәде Захарчук, күксәү чиренә юлыгып, ай ярым дигәндә дүрт бүлмәле фатирын (Ульяновлар урамында!). дача, саклык кенәгәсендәге өч йөз меңгә якын акчасын калдырып, Арча кырына мәңгелеккә сәфәр кылды
«һәркем үзенчә бәхетле була!»—дип шукланып яшәгән нык куллы Фәтхулла абзасын алыштырып, промбазага кереп ояласа, Нәҗип остарып җитмәс идеме?
Бирнәле толга кол булып ялланмады Нәҗип, базага да күсе булып ояламады, нәтиҗәдә, трактор арбасына утырып, кылдый-былдый юлларда шакшы сөт бидоннары белән бергә тәгәрәп туган йортына кайтты Кысыр сыер җилене тикле күчтәнәч кыстырып, җәй буе атасы хисабына тамак үткәрергә кайтып төште. Хәзер китәргә дә акчасы юк. Булган, Нәҗипнең дә мөмкинлекләре булмаган түгел, ләкин аларның берсе дә аның табигатенә ярашмаган, ул сагайган, саф килеш диярлек, чиста хәлдә кала алган.
Коньяк һәм аракы парлары, ниһаять, үзенекен итте, ул хәтерен җуеп, авыр гәүдәсенә кара канат куеп, төпсез упкынга очты...
Әле баярак Наиләне сокландырган көчле куллар ике имиен умырып тоткач, ул айныды, уң кулы белән кайнатасының күкрәгенә китереп төртте « Нишлисез сез9!» Күзен кан баскан, акылын җуйган Сабит җавап кайтармады, хатынның дерелдәгән сылу гәүдәсен почмакка кысрыклады Шапылдап урындык ауды, аңа игътибар итмәделәр «Наилә, сылуым, курыкмагыз! Наять булыр, аулакта ич без!» —дип, Сабит хатынны үгетләде, үзен дәртләндерде Ләкин Наилә акылын җыеп өлгерде, котырган үгез сыман янында торган Сабитның култык 52
астыннан шамбы балыгы сыман шуып чыкты, ул «тоттым!» дигәндә, яңагына берне чалтыратты. Сабитка бу бөтенләй ошамады, бер минутта нәфесен тыеп, омтылышын уенга алып, гафу үтенергә торганда яңактан чәчрәп чыккан ут аны тәмам тилертте Ул « Ник тыпырчынасың? Ул кадәр кем булдың9» —дип кычкырды Наилә—үзенең кем- ф л е г е н әзгә генә исеннән чыгарып ялгышкан чит биләмәләргә кереп - адаша язган кеше—күз ачып йомганчы чын халәтенә, сары йорт кеше- S сенә. чирле, эшсез ирнең хатынына, каргалган язмыш иясенә әйләнде | Хәзер Сабит шашынган мир үгезе булса. Наилә—кулына үткен хәнҗәр * тоткан, иңенә ук-җәя аскан горур болгар хатыны иде. Ире—Нәҗибе а исенә төште, аның шушы кискен тартыш барганда сәкедә җәйрәп, гыр- 5 лап ятуын уйлап әрнегән хатын Сабитның икенче яңагына берне тон- * дырды Сабит тактикасын үзгәртте, кул хәрәкәтеннән элгәре сүзләр. < кыланулар, ялган вәгъдәләр зарурлыгын аңлады, эш телгә күчте “ «Ирең татлы йокыда, алтыным Алан аулак Без икәүдән-икәү Алан х сакта. Кошлар күрсә дә. аларның сайравын кем аңлар9! Татар хатыны j булып кыланма Син миңа бик ошадың. Караган саен сиңа мәхәббәтем л арта бара Читкә какма, киреләнмә, бул минеке' Мин сине бәхет диңге- £ зендә йөздерермен!» «Кагылмагыз*—диде Наилә.—китегез, зинһар'» з
Шактый хатыннарны моннан кимрәк әзерлек белән дә кулыннан - үткәргән Сабитның мондый кыргый каршылыкны очратканы юк иде х Әйе, хатыннар карышкалап та маташалар, ялындыралар да иде, идән- * гә, үләнгә тезләнеп, ятып аунаган чаклары да бар иде аның, күкрәген йодрыгы белән төеп, ялган антлар эчкәне күпме, ә бу Наилә кыланмый да, шаяртып та маташмый—төрткән урыны күкрәктә сызлап тора! Үз гомерендә беренче тапкыр мондый хәлгә очрады Ялындырганда, кыланганда. юри-марый буй бирми маташканда, хатын-кызны бөгәргә, сындырырга Сабит арсеналында йөзләгән ысул бар иде. ул хатын-кыз-ларның күңелендә һәм тәнендә ходай тарафыннан бүләк ителгән меңнәрчә хиссиятле нокталарны таба иде Баш бирми торган юргаларны, аргамакларны бер үзе станга керсен, тавышыз-гаугасыз дагалый торган тимерче тирә-якта бер булса. Сабит Йосыф улы шундыйларның берсе, атаклысы иде Хәзер исә сынатты, ялынуы ялган, үгетләре буш. вәгъдәләре күз буяу булып чыкты Дагалыйм дигәндә, чүкече ут уйнатканда гына аргамагың стан араталарын ватып-җимереп чыгып китсен әле
Бер ярсыды Сабит, бер уенга кайтарып калдырырга теләде Хак карышкан саен Наилә Сабитка ныграк ошады, туймас каны котырды, нәфесе җиде башлы дию булып аның назлы тәнен теләде Ут булып янган яңагы сак булырга кирәклеген искәртте Бу хатын көч белән алына торган затлардан түгел иде' Ашыкты Сабит, иртә котырды Хәзер менә сүз белән җайга салып, ипкә китереп булырмы юкмы91
Тыелгысыз сүзләр яңа суырткан бал булып акты
«Наиләкәй, карышуның мәгънәсез икәнен аңлыйсың Гашыйк булуым хак Син минем йокымсырарга мәҗбүр ителгән хисләремне уяттың Сөмбеләне күрдең, чирли ул. иргә күптәннән хезмәткә ярамый Синең гүзәллегең шаштырды, кызып китеп, ипсез кыланганмын икән, кичер Ләкин карышуың юкка' Монда мин хуҗа, кулымда көч власть Бел—мин монда теләсә ни эшли алам"»
Тартышны ничектер көйле генә тәмамларга кирәк иде. Наиләнең күңеленә шаярту уе иңде, ул « Ни теләсәм дә. үти аласызмы9» — дип сорады «Күктән йолдыз чүпли алмам.— диде күкрәген төя-төя Сабит — Лувр музееннан Джоконда рәсемен чәлдереп үк булмас Бүтән- чә _ ни сорасаң, шуны үтим' Урман шаһит куш. боер Күл суы белән ант итәм үтим'» Ул тагын күкрәгенә сукты күкрәгенең корыч калкандай киң. маймыл сырты сыман йонлач икәнен хатын-кызга белдерергә үлеп ярата ул Оттырмый, җилбәзәк хатыннар шунда ук йомшак бармаклары белән аның түшен сыйпарга тотыналар «Безгә Казанда өч 53
бүлмәле квартира алып бирегез!» Сабит, мамонт ауларга җыенган кыр* гый булып, кулын бутап күккә сикерде •Шәһәрнең кайсы төбәгеннән кирәк’’ Ничәнче кат7 Кояшлы якмы9 Наилә җанкисәгем, квартир ачкычы кулыңда дип бел!»
Биеп туктагач ул сынын турайтты, сак. песи адымнары белән Наиләгә тартылды Наилә, ул онытылып биегән арада, түрдән ишек катына күчеп өлгергән иде «Бер генә үбәм бер генә! Вәгъдәгә бер үптер инде1 Үпкән-кочкан җилгә очкан! Суырып кына бер үбимче. җаным1»
Аркасы ишек тактасына тигәч. Наиләнең көче артты. Ул «Нәҗип уянмадымы9» — дип тыңланып торды, ләкин тирә-як тын. якында гына бер кош сайрый иде. Аның күңеленә сәер уй килде: «Кошлар сайраша, без аларны куанычка гына сайрый дип беләбез Аның бүтәнчә чарасы юк лабаса. елавы да. көлүе дә бер төсле үк! Баласын җуйган сандугач бер чакта да карга булып каркылдый алмый инде! Бәлки, ул Наиләнең җәтмәгә эләгә язып тырпылдавын күзәтеп торып сайрый- елыйдыр9 Аңламассың кош-кортны!»
Сабит «эш җайланды!» дип Наиләгә үрелгән иде. Наилә ике йодрыгын кушлап кайнатасының күкрәгенә китереп орды Аны-моны көтмәгән Сабит чайкалды, ныклыгын югалтты һәм бар авырлыгы белән гөрселдәп идәнгә ауды Наилә читлектән ычкынган кош булып тышка атылды. Туп-туры Нәҗип янына чабып барды, дөньядан ваз кичеп, тәмам җебеп-мәлҗереп яткан иренең манма су булган чәчен тартты. Нәҗип иреннәрен кыймылдатып нидер мырылдады, мышнап борылып ятты Хатын аннан рәт чыкмаслыгына ышангач, җилкәсенә берне кундырды да. кояшка карап алып, кайтыр юлга төште. Бая карабодай басуыннан үткәндә килгән юлны бераз чамалаган иде. күңеле сизенгән икән!
Башта ул исереп ауган иренә рәнҗеде Исереп, мәлҗерәп аунаган ирләр шундый мизгелләрдә хатыннарының каргышын, зарын бер булса да ишетсәләр икән! «Йолкыш1—диде Наилә.— мәлҗерәгән! Сасы йомырка сарысы, төртенмеш. аңкак! Аракы күрмәгән бирән! Күзе тонганчы чөмерде' Йомыкый! Бәрәңге кәлҗемәсе! Сыек сыер тәбикмәге' Ачкүз' Маймыл!» Иренә багышланган сәламнәре» шунда тәмам булып, ул каргышларын Сабитка яудырырга тотынды. • Муены астына килгере' Бозык' Чукынгыры! Күрексез гармун! Тамагына таш торгыры!»
Коммунист, депутат, бюро члены, пленум әгъзасы Сабит Йосыф улы Нургалиев тагын бик күп мактаулы, шәрәфле исемнәргә лаек булыр иде. Наилә урман авызына чыгып җитте Телендә каргау сүзләренең барын белми иде әле ул моңарчы, кайбер бәндәләр белән күчәр башлары орынганда алар, ходай кодрәте беләнме, үзләреннән-үзләре телгә киләләр икән...
Әхмәтзыя янына бу рәвештә, күз акайтып чәчне-башны туздырып. күбенгән сыер кебек мышнап барырга ярамый иде. Наилә шып туктады күлмәк итәген төкерекләп сыпырды, тезе канаган икән, аны төкерекләп сыйпаштырды, тамагын кырды шөкер, тавыш бар икән, тавышы булгач. Әхмәтзыяны көйләрлек сүзләрен табар
Руль артында йокымсыраган Әхмәтзыя башта берни дә аңламады, аңлый алмады «Мине авылга төшереп куегыз!—диде Наилә кат-кат — Баш өянәгем кузгалды, миңа врач. Сөмбелә апа кирәк».— дип өстәде Әхмәтзыя, көнгә чыккан ябалак сыман, күзен мелт-мелт йомып — «Ә Сабит Йосыпович9'»—дип карышты. Әллә ялварып, әллә боерып, Наилә: Кайтырга Сабит абый кушты да'» — диде, тавышы ямьсезләнде
Якында аяк тавышы ишетелде Наилә коты чыгып шул якка карады фуражкасын тезенә суга-суга. милиционер монда таба килә икән, ул Наиләне күреп шып туктады, дымлы маңгаен картуз түбәсе белән сөртергә тотынды. Наилә «Үләм!» — дип ынгырашты да машинага
кереп чумды Әхмәтзыя педальгә басты, башын чайкады. Ул бик нык икеләнә, курка иде Әгәр бер-бер ялгыш җибәрсәң. Сабит Йосыпович аны тереләй тотып ашаячак. Үзеннән алда эшләгән шоферның бер кыек сүз ычкындырганы өчен дүрт ел ярымга төрмәгә тыгуларын ул бик еш исенә төшерә! Сабак! Юаш. җиде балалы Әхмәтзыя үзенең авылга түгел, җәһәннәмгә таба ашкынуын тиз аңлады. Сабит абыйсы хатын-кызны алай ансат ычкындыра торган ир түгел! Беткән баш беткән!
Сабит гөрселдәп идәнгә барып төшкәч, беравык исен җуеп, шаккатып: «Минме бу’ Шушы ямьсез хәлгә мин төштемме’» — дип җәберсенеп ятты Ни булганын аңласа да. моннан ары ни булырга тиешлеген, ниләр күрәчәген күз алдына да китерә алмады Ярый, торыр, аягына басар, ишектән көнгә чыгар Берәрсе аның күтәрәм сыер сыман егылып ятканын күреп калмадымы’ Хуш. аны күрмәделәр, ди. Ә Наиләнең аткан уктай атылып чыгуын, ире янына барып капланып, дөнья сасытып акыруын күрмәскә сукырмы әллә алар'' Наиләнең ире янына чабуында аның шиге юк иде Форсат чыкканда һәр хатын-кыз тугрылыгын җанлы мисаллар белән ныгытырга ярата! Ул. Наилә каядыр еракка чабар, машинага утырып авылга элдерер, дип уйлый алмады
Әрмән егетләре дәшмәс Милиционер Вәлиәхмәт тә үз кеше Ә Нәҗип? Дөньяда Наиләнең ире дә бар лабаса! Наилә шул боламыкка ниләр дип лыгырдар икән’ Ничек итеп? Туганнарны пычакка-пычак китерергә теләмәсә. берни сөйләмәс, алай да монда озак ятырга ярамый.
Сабит торды, төзәтенде Иң мөһиме хәзер шул Наиләне күзәтергә! Артыгын тугарылып китмәсен!
Хәзер үк барып җитәргәме? Әллә Наиләнең әз генә суынганын көтәргәме’ һәр очракта Нәҗип ни уйлар?
Ул сабыр итәргә булды, җан азыгы санап бер-бер артлы ике чәркә коньяк эчте, шешәне почмакка ыргытты, аунаган урындыкны аякландырды Фикерен бер ноктага юнәлтергә тырышып, тәрәзә каршы- сында басып торды Күңеле болгана, мие кайный иде.
Әзерләнеп, гадәти битлеге белән йөзен каплап, күкрәкне бүлтәйтеп табын тирәсенә барып җитсә, беркем юк. сәкедә бөгәрләнгән энесенең өне ишетелми, көл сыман иреннәреннән сүз түгел, куе селәгәй ага. Ул күзе белән әрмән егетләрен эзләп, алардан сорашырга теләде, ләкин «күзгә чалынып йөрмәскә!» дигән боерык алган тыңлаучан егетләр каядыр сеңгәннәр, күренмәделәр
Сискәндереп күңеленә бер шик килде, ул да. Наилә сымаграк карганып, машина янына чапты «Ах. явыз’ Ах. ыштансыз марҗа1 Ирдәүкә1 Әләкче! Саескан1» Сабитның егәрле, нык аяклары велосипед кигиләре кебек ялтырадылар
Ул урман авызына чыгып җиткәндә машина калдырган ис таралган. тәгәрмәч астында сытылган үлән сабаклары әкрен-әкрен калкыналар иде Якында гына күке кычкырды Сабит аны ишетмәде, ачудан аның колагы тонган ияге белән иреннәре калтырыйлар иде Чыршы белән каен арасында милиционерның картузы күренде Сабит. ыжгырып, ике сикерүдә шунда барып җитте «Кайда ул’» — дип үкерде Рәиснең төрле рәвешләрен күреп күнеккән Вәлиәхмәт шыр җибәреп. «Кем’-—дип сорады «Минем акылдан шашкан килен'» «Киттеләр». — диде тилемсә елмаеп, аны-моны чамаламыйча Вәлиәхмәт «Кая киттеләр?» «Киленегезнең утырганын гына күрдем кая баруларын сорамадым'»
Сабит шулай кинәт орды. Вәлиәхмәт авыр көлтәдәй ауды, дөнья зыр-зыр әйләнде, күзеннән ут чәчрәде
23
Колхоз председателе. КПСС члены Сабит Йосыф улы Нургалиев- нең характеристикасы Советлар иленең байтак почмакларында саклана Орден тапшырганда да язалар аны. депутат итеп сайлаганда алла ничә җиргә җибәрәләр, әзмени лаеклы кешеләргә характеристика саклана торган оешмалар киң советлар илендә?! «Алдынгы фикерле чын коммунист», «партиягә тайпылмас хезмәт итүче», «тугры», «принципиаль», «эшлекле», «тыйнак большевик», «тотнаклы ленинчы». «үрнәк эшләр иясе» һ. б. һ. б
Якыннан белгән, аралашкан, ризык бүлешкән, балыкка барган, сунарга йөргән юлдаш-иптәшләре, сердәш-көрәштәшләре. мөгаен, аның бу мактаулы сыйфатларына тагын ни дә булса өсти алырлар.
Сабит җитәкләгән мактаулы «Коммунизм юлы» кешеләре исә, рәисләре турында байтак нәрсәләр белсәләр дә. дәшмәсләр иде. чөнки ерак тарих дәвамында татар крестьянының авызы шулкадәр еш һәм нык пешкән ки. ул дәшмәскә өйрәнгән, зарланса, мич арасына кергән, йодрыгын йомарласа, җиң эченә яшергән
Нәҗип, кайтырга җыенып, авыл турында хатынына мәгълүматлар биргәндә, абыйсы турында болайрак дигән иде «Чибәр Яшь чагында кызлар камалышында үсте. Иркәләнде Эшем иясе'булып күренергә ярата Ата ялкау булса да. кеше җилкәсенә ансат менеп кунаклый Әкиятләрдә бер зат бар ич. укыгансыңдыр: буе бер карыш, сакалы биш карыш затны онытмасаң, әнә шул бәндәгә алдар тазны да ялгасаң Сабит Нургалиев килә дә чыга!»
Тәүлек эчендә Наилә дә Сабитны үзенчә бәяләргә өлгерде. Сабитның бозык, фәхеш зат икәнен дә белде Аның мондый затсыз кешене күрү түгел, ишеткәне дә юк иде Бәйләнчек Изил Латыйпов моның янәшәсендә гөнаһсыз бер фәрештә икән! Бер карында яралып, бер әнкәне имеп үскән туганының хатынына кул сузып маташсын инде, ахмак' Оятына ничек көч килми дә. шундый бәдбәхетне ничек җир йотмый9!
Әгәр, ходай язганнар тормышка ашып. Газраил. Нәнкир белән Мөнкир. өчәүләшеп, каршыларына үрә бастырып Сабитның үзеннән: «Кем син9 Яшермә бөртеген дә, и адәм угылы, ачыл?!» —дип боерсалар. Сабит үзе дә аптырап калыр, тинтерәп, җавап таба алмас иде.
Мисалга шуны әйтеп китик Сабитның гомерендә дә төш күргәне юк. ята. мендәргә башы тиюгә йоклап китә, кай ягына ятса, шул хәлдә уяна, селкенми дә. кыймшанмый да! Арган чагы була, борчулы чаклары, мәгәр аның йокысыз интегеп, түшәм санап, көндәлек уңышларына яки хаталарына анализ ясап ятканы юк. Байтак квартирда, казна йортларында яшәделәр, яшьтән үк матурлыкны, гөл-чәчәкләр- не үлеп яраткан Сөмбелә, яңа урынга күчкән саен, гөлләр утыртып ка-рады Сабит яшәгән йортта гөлләр үсәргә теләмиләр иде
Болынга, чәчәк-ганҗәләр арасына барып керсә, ул таптап үткән үләннәр бер чакта да калкынмыйлар, терелмиләр, аның аягы тигән печәнне мал ашамый, ул моны белә һәм шуның өчен, намын, исемен саклап, әзер сукмаклардан йөрергә тырыша. Явыз ата казлар аңа ысылдап килми, усал этләр өреп бер чакта да аңа аркылы чыкмый, машина урамнан үткәндә үк койрыкларын бот арасына кыстырып, кая туры килсә шунда, аулакка посалар. Бәбиләрне кулына алса, алар күз-кашларын җимереп үкерәләр, төн ката бимазаланалар Юкә балы чорында чүниккә кунаклар алып барып кызыксынып иелсә, бал кортлары очудан туктый, умарта авызына кизүгә куелган кортлар дәррәү эчкә кереп яшеренәләр Корт чакканы юк аны. кара еланнар очраса, тәгәрмәчкә әйләнеп әллә кая ыргылалар, ул чишмә авызыннан эчәргә теләп иелсә, аның сулышы тиюгә су тибеше әкренли. юынырга керешсә, тына, туктала.
Кыскасы, үз асылын, ниләр кылырга маһир икәнлеген Сабит үзе дә белеп бетерми иде
Сабит, шулай итеп, чарасыз калып сорауларның берсенә җавап таба алмыйча, муртайган имән төбенә барып утырды, кояшта җылынып йөгерешкән кызыл тараканнар, кырмыскалар төрле якка тарал- * дылар, тычкан тишеге тирәсендә быҗлаган төклетура, әллә кая, Карама куыш тирәсенә очып китте. Сабит кайнап бәргәләшкән уйлары □ белән япа-ялгызы калды
Нәҗип Казанда чакта Наиләсенә: • Бригадирга булышып йөргән- > дә боздылар малайны, бакча сукаларга ат кирәк икән—аңа килделәр. 3 Печән-салам алып кайтырга дигәндә йомышлары аңа төште. Тол дү- ± дәк, ятим-ялпы хатыннар, ирләре бәхет эзләп читкә тайпылган ки- < ленчәкләр гел аңа ялынды. Яшъли аракыга ирене тиде малайның* < Авыл бозды Сабит абыйны' •— дип аңлаткан иде
Җиңел һәм беркатлы аңлату! Кемнең кайчан һәм ничек бозылга- * нын белеп булса икән!
Ярдәмчедән бригадир иттеләр Сабитны. тора-бара күрше колхоз- * га рәис итеп җибәрделәр Районда гына түгел, республикада иң яшь председатель иде ул! Дан алган егетне Саратовка, өлкәара партия ? мәктәбенә укырга озаттылар. Курсларда да иң яшь ул иде Буй озын. - кыяфәт килгән, хәтере шәп. сүз өчен бурычка кереп тормый, русчаны * тиз элдерде, теттерә генә — җыеп әйткәндә. Сабит курсларның күз өс- < тендәге кашы булды. Комиссия, тикшерү, кунаклар килгәндә аны иң алга чыгардылар, ипи-тозны аңа тоттырдылар
Ике елдан укып кайтты. Сабитны район үзәгеннән ерак түгел Ир- нә үзәненә таралып урнашкан мал-туар симертү совхозына директор итеп җибәрделәр Элеккеге директор чакрым баганасыдай биек буйлы. мишәр Хәлиуллин эшен тапшыргач, вәкилләр сыйланып киткәч, егетне үз янына, кабинетының аулак чоланына дәшеп кертте ’Мин сине белмим, мәгәр, энем, бер күрүдә ошаттым Шылай кәбәм, олы эшкә алынасың. Бел һәм онытма, борының райком ягына борылган булсын! Шуннан нинди җил исә, белеп ала торган бул Мин сиңа, кәбәм. учетка кермәгән унҗиде баш сыер, илле данә тана һәм дә йөз илле каты борынны калдырам Баш саннарын өлкән зоотехник белән бухгалтер Нәҗибә генә белә. Дәрәҗәләрен, хаҗәтләрен һәм үзләренә ни бата икәнен белә торган зирәк балалар. Аларга ышан, тик күзеңнән ычкындырма' Куелыкта чакта нәзек агачны да җил сындыра алмый Сине нык куллы, каты кеше дип танысыннар. Эшкә өйрәнгәч тә узынма. Чамасын онытмасаң. Совет власте юмарт ул. кәбәм' Кешене кешедән аера бел. мине онытма! Мине Башкортстандагы дуслар чакыра. райисполком итмәкчеләр!»
Мишәр Хәлиуллинга Сабит гомере буе рәхмәт укыды Нинди юмарт куллы, затлы кеше! һич нәрсәне яшермәде, бер күрүдә аңа ышанды, күпме байлык, акыл калдырып китте. Әле Хәлиуллин заманында прокурордан шикләнәләр, райком секретарьларыннан, милициядән куркалар иде. Сабит заманында һәр тарафка яңа буын кешеләре килде, алар яшәеш законнарын да. властька элегрәк килеп, үзлә- ренчәрәк яшәп ятканнарны да тиз-тиз үзгәрттеләр, үзгәрмәстәйләрдән ансат котылдылар. Районда Сабит курка торган зат калмады симез сарык түшкәләре, таналарның ал һәм арт ботлары, бавырлары, тез башлары прокурорга да. райком әһелләренә дә Казан кунакларына да аның кулы аша үтә торды Рәхмәт тиңсез акыллы мишәр Халиул- линга! Ул биргән акылны Сабит ныгытты, маясын ишәйтте. Аның тагарагыннан ашаучылар ел саен арта бара иде
Мал-туар хуҗалыгында күрсәткән хезмәтләре өчен ике ел рәттән орден алды. Мәскәүгә. авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә чакырып. • Москвич» машинасы биреп кайтардылар «Бигеш» аэропорты эшли башлауга шактый яшьләре шунда киткәч, уртачалардан саналган
«Коммунизм юлы" кохозына рәис итеп аны җибәрделәр. Сабит бер мәлгә шүрләбрәк калды Райком секретаре • Колхозыңны үрнәк ит Алга чыгар Дан яула Өмет синдә!»—диде. Куркуы юкка булды, мал-туар симертү совхозында шәбәйгән танышлык, арадашлыкның файдасы тия башлады Кодрәтле куллар аңа төрле яктан ярдәм яудырды Бәйрәм алларыннан телевидениедән, радиодан, газета-жур- наллардан иң җитез, елгыр егетләр килеп, атна буе сыйланып кунак булдылар.
Сабитның кулы юмарт, хуҗалыгы нык. кадрлары ышанычлы иде Колхозның даны күзгә күренеп артты: орденнар, бүләкләр, мактаулар чоры башланды Баштарак бер нәрсә бимазалады: әти-әнисе. туганнары белән ара ераклашты. Яшәү дәрәҗәсе, аралашкан кешеләренең абруе туганнарны, теләсәң-теләмәсәң дә. читкә кагарга мәҗбүр итә иде. Тора-бара Сабит анысына күнекте.
Түрен туганнардан яшерде. « Вакыт юк. эш күп!», — дип, чакырган җирләргә бармады, агай-энеләр дә аны аңлаган кебек булдылар.
Үсте Сабит, делегация составында Америка. Голландиягә барып фермерлар белән очрашты Самолетта шыр җибәрә торган кеше, оч- сыз-кырыйсыз океан өстеннән очканда: «Исән-аман кайтып элгәшсәм. әти-әнине күреп чыгармын!» —дип нәзер әйтте. Кайткач, әүвәлгечә вакыт җиткезмәде, партактивтан пленумга, пленумнан активка чапты Америка коммунистларын, эшсезләрне.бер хокуксыз негрларны «жәлләп » нотыклар тотты, ашкынып коралланучы. Совет илен хәрби базалар белән чолгаган дошманга нәгърә орды..
Кунакта симез итне хәтсез күп ашап, эче борып-борып авыртып уянгач, Сөмбелә биргән дарулар да ярдәм итмәгәч, шигәеп, «нәзерем тотты-' дип. бик ашыгыч кына авылына кагылды. Америка,Голландиядә халыкларның, шул җөмләдән крестьяннарның да ничек яшәгәнен күреп шаккаткан Сабит әтисенең турыдан суктырган соравына нинди җавап биреп котылырга белмәде. Әтисе болай диде: «Улым, син йөргән якларда ярлы һаман ярлымы, әллә аларда ярлылык бүтәнчәрәкме?»
Сабит боргаланды, әтисенең юаш, басынкы гына, бөкресен күтәрә алмыйча иелеп, күзгә карап торганын күргәч, алдарга базмады, күнегелгән ялганны сиптерергә көче җитмәде. Әтисе Сабитны зарыгып көткән иде. имтихан алучы кырыс профессордай, өстәмә соравын да биреп өлгерде Мәзәк бит тормыш, улым Ярый, сугыш, дидек. Сугыштан алда кулаклар илгә зыян салган, диделәр. Алардан соң корткычлар, троцкийчылар илнең тамырын кимергән, дип аңлаттылар. Кулакларны сөрдек, корткычларны кырдык: сугыш беткәнгә биш былтыр... Крестьянның тамагын туйдырырлык хәләл закон чыгамы бер. юкмы9 Яши башлаганнан бирле крестьянның ипекәйгә туенганы юк лабаса. Син йөргән җирләрдә хөкүмәтләр буржуйский. . Алар инде крестьянга бер бөртек калдырмыйча алып бетерәләрдер. Безнең, ичмасам, юанычыбыз бар. эш башында үзебезнекеләр утыра. Эшче дә крестьян.. Андадыр инде ул хәлләр' Негрлар ачлыктан бер-берсен ашыйлар, дип яза гәҗитләр. Шуларны күрә алдыңмы, юкмы? Сабмт мондый туры со-рауларны беренче тапкыр ишетте Бүтәннәр сораса, ул андый пырдым-сызларны тамак тавышы белән ялт тыяр иде. Әтисенә каршы төшәргә йөрәге җитмәде, иле белән әллә кайчан коммунизм шартларында яшәп ятучы Голландия крестьяннары хакында дөреслекне дә ачмады Авыл агайлары бер-берсенә хәбәрләрне җиткерергә яраталар, әтисе кемгәдер ул күргәннәрне сөйләсә, бәладән башаяк! Әнә күп сөйләгән Шаранс- кийны Чистай төрмәсенә тыгып куйганнар...
Туган йортыннан әтисе әзерләп куйган сорауларга җавап бирмәс өчен дә читләште ул. Тик бусы юкка иде. буыны ару-талуны белмәс Йосыф карт инде бетәште, биле бөкерәйгән саен күз күреме тарайды, иелгән башы җирне һәм шул җирдә тырманган кешенең хәлсез аякла- 58
рын гына күрде. Күнеле гамен, улына юнәлткән сорауларын ул әллә кайчан онытты, җиңеләйде. Элек сөзәк тау битенә чәчелгән кабер ташларын белми дә идек кебек, хәзер, көн туса, баш шул хәсрәтле якка каерыла Кара канатлы Газраил очып килмиме’!
Бәхете юк икән—юк инде ул, аны булыр димә, крестьянга бер заман камыт кигергәннәр икән, кайсы патша яки юлбашчы салдырсын * аны7 Ат белән крестьян камытын ташласа, илне кем туендырыр7 Риза- < бәхил, ходаем. Йосыф белән Мәрьямбикәнең тамагы туймаса да. бала- = лары балда-майда ңөзә. ипине күкрәккә терәп кисәләр. Үз вакытында | авылдан чыгып ычкындылар. Әнә хәзер китеп кара, паспорт сорап йөз - ертып барсаң, кәҗә билеты тоттыралар, абзар артына барсаң барыр- i сың. аннан ары юл киселгән
Авылда хәзер урындагылар яшәсә яши. әнә Сабит кебек уңганнар дөньяны уч төбендә биетә. Вәт аны яши диләр' Дөрес. Йосыф картның * улын барып күргәне юк. кеше сөйләгәннән чыгып кына чамалый Та- ♦ тарның шул инде язмышы: Ай-Һай. ак калач тәмле икән' ■ Ашап * карадыңмы7 Юк ла. әти Эзи базарында бер марҗаның ашаганын ~ күргән'
Котырган төлке белән алышканнан соң әтисен больницага нинди - хәлдә салуларын баш врач аңа көне-сәгате белән җиткерде Яше олы ? кеше чирләмичә тормас, була торган хәл. әмма әтисенең котыру чире йоктыру ихтималы аны нык борчыды. Әтисе котырып үлде- дигән . хәбәр калкып чыкса, бер дә Сабит файдасына түгел иде Тәҗел эшләрен кичектереп, киләсе кунакларына отказ биреп, больницага ашыкты Картның һушсыз яткан чагы иде. аның катына Сабитны да кертмәделәр. Өч көннән соң тагын барды. Бу юлы баш врач аны Йосыф карт янына ияртеп керде. Килеп кергәч тә Сабит әтисен күрмәде күргәч танымады Юкарып, арыкланып калган Йосыф караватка сеңгән, аяк- куллары хәрәкәтсез таралган иде Юрган калынлыгы җансыз гәүдәнең әтисе икәнен белгәч. Сабитның күңеле тулып, күз төпләре дымлангандай булды. ■Әти,—диде ул. җебеп, балалыкка кайткан тавыш белән,— хәлең ничек ’ Карт үз хәлен әйтеп бирә алмады, баш врач әйтеп аңлатырга курыкты
Эзи белән авылы арасын Сабит капма-каршы уйларга уралып үтте «Исән-аман котылып чыкса, берәр яры дәваланырга җибәрәсе булыр Әнә Казан янында гына Васильево бар. терәлеп тора, ашау-эчү дә ар\ гына диләр, ятсын шунда ай буе! Йорт-җирләрен әз-мәз караштырасы иде Ит-ашлары да әлләкем түгелдер. Әхмәтзыя берәр симез түшкә илтеп ташласа да чит булмас
Эзи артта калып, ятагына тормастай сеңгән хәлсез карт ераклашкан саен. Сабит бүтәнчәрәк уй йөртте «Үлсә ни әйтерсең7 Мондый яман чирдән әллә кеше булып чыга ул. әллә гомергә имгәк күз көеге хаста булып кала Кем карар аны7 Үлүе—котылу, исән калганнарны коткару'
Әйтергә кирәк, авылга кергәндә ул әткәсенең җайлы гына үлүен теләде. аның әҗәлен ансат котылу- дип атады
Казан табиблары җирле врачлар Сабитның бу уйларын белми калдылар Алар, киресенчә, республикадагы иң гайрәтле кешенең әткәсен коткарыр өчен көне-төне тырыштылар, йокламадылар Котыру чиреннән билгеләнгән дару-дәрманның ни өчен файдага китмәвен кат-кат анализлардан соң белделәр Аның кан косып әлерәк кенә больницага керен чыгуы күп нәрсәне ачыклады Еллар буе ашлык агулауда катнашып, яшелчә бакчасында эшләгәндә түтәлләргә дустны учы АЧЫ белән сипкән, язын самолетларга гербицидлар, төрле көчтәге пестицид лар төяшкән ни кылганын ни сулаганын уйламаган Йосыфның орга низмы агудан тәмам йончыган, үпкәләре эштән чыккан, бронхларына куркыныч матдәләр кереп тулган булып чыкты
Соңгы диагноз Сабитны аерата хафага салды Бүтән берәү мондый
чир эләктерсә, аның исе китмәс иде. авыру йә үләр, йә терелеп чыгар иде һәммәсе хода кулында. Ә монда «председатель Нургалиевнең атасы төрледән-төрле агулы матдәләр арасында уралып, минераль ашламалар чыгарып чир йоктырган, үпкәсе череп-теткәләнеп беткән!» — дигән яман хәбәр халык арасында таралса?..
Сабит Нургалиев хагы-нахагы белән бергә районда минераль ашламаны кырга иң юмарт кертүче иде. Район өлешен генә түгел, уртак тимер юл станциясеннән күршеләргә дигәнне дә ул үзенә ташытып куйгалый иде Машиналары күп. шоферлары—ул тәрбияләгән, җитез, урлашырга күнеккән, яңа ел киче дип тормыйлар. Октябрь бәйрәме дә аларга песи төчкерүе белән бер. чыгалар да китәләр, бүтәннәр аяк киенгәнче ташып, тутырып та куялар Агу юмарт сибелгән кырларда чүп үләне үсми, аның серләрен Сабит әллә кайчан белеп оныткан! Аның, колхозында төзек бер әгъзасы да калмаган кешеләр бар. ләкин әле алар яшь. тазалар, аларга акыл бирүче: Нишлисез сез? Нигә, һич югы. агу арасында уралганда халат, пирчәткәләр. респираторлар кимисез?» — диюче юк. киресенчә, сөенәләр, уч тутырып акчасын, машина әрҗәләрен түбәләмә тутырып ашлык алалар, аларның агудан челтәрләнә башлаган үпкәләрен әлегә яшергән күкрәкләренә көзләрен орденны депутат Сабит Нургалиев кадый
Сөмбелә генә шиккә төшә башлады, авыл арасында моңарчы күрелмәгән хәлләр ешайды Яңа өйләнешкәннәрдән берәү гарип бала алып кайтты, сабыйның аяк-кул бармаклары укмашып каткан иде. Мәк чәчәгедай ике киленнең бәбиләре үле туды. Ашлама складлары мөдире Фәезханның колагы ишетмәс, күзе күрмәс булды. Кырык яше яңа тулган иде Фәезханның! Сөмбелә шикләрен Сабитка әйтеп карады. Сабит аңа бер генә кычкырды Тавышың чыкмасын! -
Ул әтисенең чирен, кан косуының сәбәпләрен беркемгә чыгармаска кушты. Казан белгечләре китте дә югалды, җирле табиблар тел тешләделәр.
Шулай итеп. Йосыфның чир тамырлары сер булып калды, фаш ителмәде, тавыш-гауга чыкмады, бар да улы Сабит таләп иткәнчә көйләнде Бераз вакыттан соң картның хәле тигезләште, ул әнә шундый буынсыз, чирләшкә, хәтерсез хода бәндәсенә әйләнеп калды.
Ә Сабит, изге ниятләрен, нәзерләрен тиз онытты, яңандан-яңа мә-шәкатьләр туа торды, кемдер килде, кемдер кагылып чыкты, утырышлар. пленумнар, киңәшмәләр, симпозиумнар, тәҗрибә уртаклашулар, ә^ле Казан, әле Мәскәү юллары Унөч кешелек делегациягә җитәкче итеп аны ун көнгә Япониягә җибәрделәр Болар янында әткәсенең чире бик бәләкәй, вак-төяк булып кына калды.
24
Кунаклар Иртән Сөмбелә кабыл-тибел чыгып югалды, юньләп эндәшмәде — дип үпкәләделәр, асылда ул беркая китмәде, өйдә калды. барлыгын кунаклар белеп өлгермәгән иң эчкәрге. аулак бүлмәгә кереп бикләнде. Сөмбеләнең кайдалыгын Сабит бик яхшы белә иде. ызгыш-талашлардан соң хатыны ара-тирә шул бүлмәгә кереп кача, ишекне эчтән элеп, мендәр почмагын тешли-тешли кайгысын таратка- лый иде. Дөрес, соңгы дәвердә ул иренең хикмәтләренә күнекте, исе китми башлады, чит хатыннар белән юргалавына бармак аша карады, «бөкрене кабер генә төзәтер-, дигән иманга килде.
Өйләнешкәннәренә ел дигәндә, юк өчен үзара низаг чыгып, кара мунча өйалдына кереп бикләнгән хатынын Сабит чабаклап алып кайткан иде. Һай. гомерләр—теләгәндә качар урыны да булмаган Сөмбеләнең ул чакларда! Хәзер табып кара, аулак бүлмәнең ишеге имән тактадан. эчтән тимерләнгән, ачкычы үзендә генә, өй тирәсендә уралучы Бә- 60
дәр дә керми анда, бу бүлмә Сөмбеләнең хөҗрәсе аның зонасы, бүлмәдәге һәр почмак аның бик күп күз яшьләренә шаһит Сабит та канәгать — Сөмбеләнең алмаз яшьләре шунда эзсез сеңеп бара
Сүз белән алдыра торган ирләр була, кайберәүләр буй-сын белән хатын-кызны һушсыз итәләр, өченчеләр кылган гамәлләре белән кыз- кыркынны үзенә тарта, биргән татлы вәгъдәләре белән исәр итә. Болар * өстенә Сабитның күз белән алдыра торган сихри көче дә бар иде 5
Сөмбелә өтек кенә бу колхозда өченче елын врач булып эшли иде з инде. Көзге пычракларда председатель итеп япь-яшь егетне китерде- > ләр. Райкомның авыл хуҗалыгы мөдире җыелышта аны күкләргә * чөйде «Колхозның киләчәге — газиз илебезнең киләчәге ул. ә илнең « киләчәге Сабит Нургалиев кебек уңганнар кулында-,— дип мактады < Ходайның әмере шул булгандыр, җыелыштан соң кичке чәйгә яңа ч рәисне, аны озата килгән вәкилне, авыл куштаннарыннан берничә 2 кешене Сөмбелә яшәгән квартирга алып кайттылар. Сөмбеләнең кыз- * ларча пөхтә җыештырылган дивары әти-әнисенең. туганнарының фо- 2 торәсемнәре белән чуарланган, киштәсендә китап-журналлар тезелеп * яткан җыйнак кына почмагы бар иде Чаршау-пәрдә белән бүленгән ё? олы якта хуҗалар — әби-бабай гомер кичәләр Сөмбеләнең уңганлы- в гыннан хәйран калганнар үзе чиста, эше пөхтә, өйне гөлдәй итеп u тота, аш-суга осталыгына исең китәрлек; теле ягымлы, үзе чибәр, » буе зифа - Бабай очынып мактаганда әби тешсез авызын мыймыл- < датып, күзенең агы белән генә карап куйгалый. имеш.
Юкарак озынча гәүдәле, күлмәге аша төртеп торган беленер-беленмәс күкрәкләре кебек кыюсыз иде Сөмбелә Әз сүзле, ягымлы ихлас врачны әби-бабай гына түгел, бөтен авыл үз итте, яратып өлгерде Уймак авызының тулышкан иреннәре сафьян кебек йоп-йомшак. чәчләре колак тирәсендә бөдрәләнеп киткән, кашлары җемелдәп торган кап-кара иде кызның
Сабитның өйләнмәгән егет икәнен клубта чакта ук кызларның чаяраклары колактан-колакка сөйләгәннәр иде инде. Сөмбелә—институт тәмамлаган дипломлы врач, унбиш кешелек кенә больницасы бар. инде өченче елын эшли, кияүгә чыгу өмете сүнеп-сүрелеп куйган мизгелләре булгалый, бердән — кызның буе озын, икенчедән — врач, өченчедән — чибәр дә. ул төпләнгән авылда, күрше-тирәдә аңа тиң булырлык, тиң санап сүз катарлык егет-җилән юк иде Сабитка күз атып чышын- пышын сөйләшкән кызлар арасында ул тып-тын утырды Җыелышны ташлап чыгып, тиз-тиз өс-баш алыштырып килүчеләргә дә игътибар бирмәде. Сабитның үз-үзен тотышындагы тыйнаклык, теленең матурлыгы, тавышының горур көрлеге аны беразга җәлеп итсә дә. Сөмбелә бүтәнне уйларга өлгермәде Аны җәлт кенә партоешма секретаре чакырып алды һәм өенә ашыгырга кушты Сынатма, сеңел!» — диде
Андый «кичке чәйләр үткәргәне булмаса да. Сөмбелә каушап төшмәде, бик ашыгыч кына пилмән бөкте, мич ягып вак бәлеш утыртты, тозлы кыяр турады, башлы суганга көнбагыш мае сибеп салат ясады. ризыкларының һәммәсен өлешләргә бүлеп, бар булганын матурлап өстәлгә тезде. Кәрәзле балны әллә ничек тылсымлап кисеп торганда лапыр-лопыр атлап, күн итекләренә балчык төяп, ир-атлар кайтып керде Алар күңелле гөрләшеп мич арасында бит-кулларын юып. чәчләрен ыспайлап тарап, туп-туры табын тирәсенә сырыштылар Аш өлгергәнне көтеп тозлы кыяр, салкын ит калҗалары капкалап, тустаганнарын еш-еш күтәрә башладылар Пилмән чыкканда йөзләре килгән иде ал арның. Яңа рәиснең тустаганга бик чамалы кагылуын, өлкәннәр сөйләгәндә алга чыкмавын, берәүне дә бүлдермичә ихлас тыңлавын өй белән чолан, чолан белән келәт арасында тыз-быз йөргән Сөмбелә күрми калмады, әлбәттә Гаҗәпләнде, аның гел чоланга, келәткә чыгасы гына килеп торды Келәт, чолланнарга кагылганнан соң табын тирәсенә ни булса да китерергә җай чыга иде Яңа рәис тә әле тоз соран
алды — тозга кагылмады, «агач кашык бирегезме! *—диде—үзе калай кашык белән ашады Ирләр ачыкканар икән, пилмәнне өстәтә-өстәтә состылар, ак серкә китерткән Сабит аңа да үрелмәде. Инде бүтән ризыкка урын да юктыр дип чыгарган вак бәлешнең йогы калмады комагайланып, табында ни бар. бөтенесен ашап бетерделәр.
Тамагына берни капмаган, арган, маңгаена бөрчек-бөрчек тир сибелгән Сөмбеләне иң актыкта, китәргә дип җыенганда кунаклар үз яннарына чакырдылар Үзенең арзанлы ситса күлмәге, йомшак-ягым- лы карашы, татар кызларына хас мөлаем-сабыр тыйнаклыгы белән ул Сабитның күнелен җилкетеп алды Җанының бодай да язгы сулардай ташыган чагы иде. председатель булып киләсең икән, өйләнмичә ярамый. тәрҗемәи хәлләрне кәгазьгә тутырганда «өйләнгән, өйләнмәгән» дип теркиләр икән, бу инде бер дә юкка түгел, өйләнмәгән кадр — басудагы җил ул. әле генә монда, кул арасында иде. күз ачып йомганчы Карама куышка барып җиткән
Сабитның күнел ачардай таныш-белеш кызлары шактый булса да. Әйләнәм!» — дип күз тоткан кешесе юк иде Сөмбеләнең дүрт яшькә олырак булуы аны бер мәлгә икеләндерде дә онытылды Күз төшеп, күңелгә дәрт ояласа, яшькә карап торалармы?
Сабит төпсез күзе һәм утлы карашы белән алдыра иде Сихерле, тирән иде аның карашы, кеше җанын үтәли тишә ала торган сөрмәле күз бүләк иткән иде юмарт табигать бу егеткә.
Кичлекләре калмаган хуҗалар, әтәч белән тити. әллә кайчан йоклаган булганга, кунакларны барлап озату да Сөмбеләгә йөкләнгән иде Соңгы кеше булып ишеккә яңа председатель килде чыгарга ашыкмады. сүз дә әйтмәде, кызның калтыранган кулларын кысып, һич көтмәгәндә аның татлы иреннәреннән үбеп алды. Иреннәрнең кызыктыргыч матурлыгына керүгә сокланган иде. аларның сусыл йомшаклыгы, кызның татлы сулышы, тыны егетнең башын әйләндерде. Ул тагын бер үбим дип үрелгән иде. сагайган кыз. юк. ачуланмады, кәҗәләнмәде, айдай балкып башын читкә какты, бөдрәләре колак тирәсендә уйнадылар. Авызга үрелгән Сабитның иреннәре кызның юка иңбашына кагылды, йомшак икән аның тәне, канны кайната, дәртне уята торган тән икән!
Председатель булып килгәч, ул эшне тиз тотты, ике ай дигәндә алты почмаклы якты йорт җиткезделәр, морҗадан беренче төтен ургылып чыкканда, яңа йортка авылның яңа хуҗасы килен төшерде. Яңа нигездә яңа тормыш башланды, уллары туды Малай көткән Сабит Сөмбеләсенә тагын да ныграк якынайды Сабит Саратовка укырга киткәнче алар хәйран матур яшәделәр Өйләнешкән елдагы гаугалар, юк-бар арасында килеп чыккан низаглар кими төште
Ике ел эчендә Саратовтан Сабитны алмаштырып кайтардылар Кыяфәте төсе-бите генә түгел исе кыланышлары, кешеләргә мөгамәләсе. сөйләү рәвеше, килеш-килбәте үзгәргән иде аның. Төнлә кайтып керде, бәләкәй караватта авызын чәпелдәтеп яткан йомры улына сыңар күзен төшергәч, сөенеченнән балкыган хатынына бер сүз генә әйтте: «Чишен! Тәне куырылып, җаны өшеп киткән хатын нишләргә белмичә арлы-бирле талпынган арада тагын бер хөкемен игълан итеп өлгерде Моннан ары. мин көннең-төннең кай вакытында кайтып керсәм дә. иңеңдә юка халат кына булыр Бүтән берни юк! СөмбеЛә кызмача ирнең мондый шартын көлкегә алды - Син кайтканны хәбәр итеп торырга капка төбенә сакчы куй алайса' — диде Куярмын да' — диде Сабит һәм һаман аңына килә алмаган хатынының өстеннән чүпрәк- чапракларны умырып, йолыккалап теләсә кая ыргыта башлады Анын корыч бармаклары Сөмбеләнең йомшак тәненә умырып, ертып керде. Сабит тыелгысыз, ач хис белән ими башларын тешләп, чәйнәп бетерде
Шуннан террор башланды Төн ката ризасызлык, зар сүзләре, чиксез оятсыз таләпләр. Ә көндезләр—төннең дәвамы: Нигә тәлинкәңне 62
тутырасың, бирән түгел ич мин! Ике көн рәттән токмач та кашык чумары' Миңа тау бүксә тагарга телисеңме’• -Вак бәлеш — «тавык җимеше* булды, өчпочмак—«искелек калдыгы Сөмбелә яратып пешергән кәбестә ашы юынтык су»га әйләнде. Гауга кухнядан караватка, караваттан аш-су тирәсенә ялгана торды, өзелмәде Сабит хатыныннан ф чыкылдап торган бозыклык таләп итте Тәнем тартыша. Сабит, кыймыйм-. — дип аңлашырга омтылган тыйнак хатынын Сабит карават- 5 тан төртеп төшерде. Нык кына салып кайткан иде
«Яраббым!—дип ялварды, бала чагында догалы йортта әби-баба > тәрбиясе күргән, күкрәгендә ходасына, тәңрегә ышанычы бетмәгән хатын.— Ике еллык уку кешене танымаслык үзгәртә алыр икән' Шул £ партшкола бозды Сабитымны! Нигә адәм балалары бер дә уңай якка < үзгәрми дип йөрсәм, укуларының кире якка бора торган хасияте көчле- 5 рәк икән'
Иренең аяусыз коллыгына төшкән мизгелләрдә курка-курка гына * әнә шулай карганды Сөмбелә. Икенче бәбәйләре кыз булды Син ник « бу деньга кыз китердең’Дөнья алардан ни файда күргән ’ Анабыз һава * ахмаклыгы аркасында без оҗмахтан куылган' ■
Аның мондый өйрәтүләренә исе китми башлаган Сөмбелә иренең ® кайбер фикерләренә һаман шакката иде «Әүвәлдә кара халык кара u сарык дигәннәр Халыкның карасын сарыкка әйләндерү читенме'’ Те- ; фү! И все! Хәзер менә мин. Сабит Нургалиев, ак халык—кара са- < рык! —дип игълан итәм Халык — тоташтан сарык көтүе ул. аның агартылган. белем алганы да кара сарык Бусы да Маркстан отып алган фикерме’’ — диде аптыраган Сөмбелә Ире. гадәтенчә, аны мыскыллап, өстән аска карады Маркс тарихның бүгенге көннәрен күз алдына да китерә алмаган Идеалист булган ул. наив. беркатлы Мәсәлән, кем уйлаган Маркс-Ленин тәгълиматы белән туган дәүләтләр, кызыл әләм болгап, бер-берсенә каршы сугышка чыгар дип’ Бармы андый шик Маркста’ Маркс түгел. Ленин да андый каршылыкларны күз алдына куя алмаган Ал социалистик илләрне' Югославлар Ленинны үзенчә укый, ә албаннар үзләренчә тукый! Кытай белән Вьетнам кан коеп сугыша: ике гаскәрнең дә кулында кызыл әләм! Чехлар бер якка карый, мадъярлар бөтенләй икенче якка Чыгарып кара немецлардан безнең армияне, кая карап чукынырлар икән' Дөньяда буталыш, тәгълиматлар очып-очып төшәләр Иртәгә кем тәгълиматы өстен чыгасын, ни буласын чамалап кына әйтә алучы да юк. Шундый чакта бер төркемгә тупланган асыл ирләр сарыкларның агы. карасы өстеннән идарә итеп оҗмахка чыккан икән, минем урыным кайда булырга тиеш’ Яшәп калыйк әле' Яшәп! Әйе. халыкны агартырга кирәк Ак халык та Ленинга табынсын Маркс-сакалбайны пәйгамбәр дип санасын Һәр тәгълимат иртәнге куе томан, томанда нәрсәләрнең шәкеле үзгәрә тоз агач та кәкрегә әверелә Әнә шул томан таралмасын дип телә' Бичара син. надан'
-Бичара . «надан-, «аңгыра-, -томана —Сөмбеләнең иреннән ишеткән сүзләре гел шул булды Бала бага белмисең чөнки син надан, томана' - дип ул балаларны Эзигә илтеп ташлады Татарча белү абзар артына барырга гына ярый, урысча өйрәнсеннәр' Аш-суыңның рәте-тәме нж' дип ул йорт карауны толымын көнгә биш сүтеп биш үрә торган, кияүгә чыкмаган юха Бәдәргә тапшырды
Ир хатынының мәшәкате кырыкка төрләнгән Гаиләдә беренче булып таңнан ул сикереп тора, көн туса утыэ-кырык чакрым җир үтеп, кулы аша тонна-тонна авырлык үткәрә кичне каршылый һәм. өй эшләрен йомгаклап, иң соңгы кеше булып караватка ава Ләкин хатын-кыз үзенә язган мәшәкатьләр гадел булганда, җиңел үткәрә, арса да зарланмый. ирен бага, бала-чагаларын сөенә-сөенә карын Әле төп эшенә барырга да өлгерә һәм көннәрдән бер көнне шушы рәхәт мәшәкатьләр Сөмбелә кулыннан китте «Үтүкләнгән кереңнән селте исе килә - ди-
де Сабит Пешергән коймагын: «Төерле!» — дип юынтык су чиләгенә илтеп аударды ' Син мине агуларга тел исең’»—дип җикеренеп, аш-су тирәсенә яңадан җибәрмәде. Больницасыннан чыгарырга да омтылды, ләкин бу юлы Сөмбеләне җиңә алмады
Эш табалмаган хатын биләмгә чыга, өй серләрен читкә чәчә, ирен көн саен таптый-таптый күмә Сөмбелә андыйлардан түгел иде: түзде. чыдады, дәрәҗәсе һаман диярлек үсә барган коммунист ирен жәлләде, балаларының әтисен кызганды. «Әзрәк сабырланмасмы, җайга төшмәсме’’’ — дип кич-иртәләрен тәңрегә ялварды Сабиты Казанга киткәнне көтеп алып, авылда мулла вазифасын башкаручы аксак Гыйльметдин абзыйны чакырып, Коръән укытты ■ Ни теләкләрең бар, килен9 — диде Гыйльметдин ахырда. «Сабитымның гомере озын булсын, аны әдәп-тәүфикъ ташламасын!» — диде күзен качырып Сөмбелә Изге Коръән аятьләре дә ипкә китерә алмады Сабитны. Инде балаларыннан да коры калгач. Сөмбелә биреште, ике бите ике карындык булып саргайды, кигән күлмәкләре чөйгә элгәндәй асылынды, күзенең нуры түгелде, кыз чагында буш вакытында мандолина чиртә иде, ул сердәшен дә чормага менгереп ыргытты, бердәнбер юанычы китаплар һәм әнә шул почмактан-почмакка өч адымлы аулак бүлмәсе калды ' Килгән-киткән кешегә булыр».— дип эшләткән иде аны Сабит, Сөмбелә бәхетсезлегенә булган икән Хәл эчендәге авырулар барында больницада, врач бүлмәсендә кунарга калгалады, Сабит монысын катгый тыйды, өзмәс шалтыратып, хатынына тынгы бирмәде.
Хатын-кыз ничарадан-бичара иренең азгынлыгына күнегә, ияләшә, йөрәк маен сыза-сыза. күз яшенә манчылып, кара кайгыга сабышса да түзә Аны өмет яшәтә Күшеккән җанын өмет җылыта. Кайгысын өмет җиңәләйтә. «Менә балалар исәйсен. ныгысын, акылга утырсын Алар мегаен. Саратовка партшколага тап булмаслар. Маркс-Энгельсларны укып һаваланмаслар, гади — татарча әдәп-тәр- типкә өйрәнерләр Дөнья танырлык күзләре ачылгач. Сөмбелә гомер юлында татыганнарын аларга сөйләр, күңелен бушатыр, газаплардан котылыр Яши-яши. бәлки, Сабит та тәүбәгә килер!»
Авыл арасында «брач апаның» ничек яшәгәнен, ниләр кичергәнен беләләр идеме, юкмы — аны Сөмбеләгә килеп әйткән кеше табылмады. ул үзе аксак Гыйльметдин белән очрашканда кызарынып, күзен аска яшерә торган булып китте, биргән сәламенә җавап көтеп тормады Зирәк карт, Сөмбелә үтеп киткәч, борылып карый да тирән итеп көрсенә иде.
Балалары хакына түзде Сөмбелә, «Әгәр алар әтиләре белән генә калсалар, канечкеч ерткыч-җанварларга әйләнерләр!»,— дип курыкты Халыкның агы да. карасы да кара сарык көтүенә әверелә барганны Сөмбелә куркынып, коты очып күзәтә иде
«Казаннан хатыны белән энекәш кайтып төшкән, ярты көнгә генә аларны чакырып алмый булмас»,— дигәч. Сөмбелә югалып калды Ул хәзер нишләргә тиеш9 Кунаклар алдында ире аңа нинди урын бирә9 Түрнеме ишек катынмы9 Әгәр Сабит Сөмбелә бөгелеп-сыгылып кунак каршылар, дип көтә икән, анысы булмас! Өйдә нинди тәртип яшәсә, энекәше түгел, чурт килсә дә. шул тәртип калыр Аш-суны Бәдәр әзерләсен, кунаклар җаеннан да ул торсын, бер самавыр чәй куеп та эчертәчәк түгел Сөмбелә чакырылмаган кунакларга!
Бүлмәсенә кереп утыргач, уена бүтәнчәрәк фикерләр килде «Әгәр дә мәгәр,— диде ул,— бертуган энесенең кайтуыннан файдаланып өебез эчендәге шомлы хәлләрне. Сабитның явызлыгын, кансызлыгын, азгынлыгын хатынын тереләй ләхеткә тыгуын түкми-чәчми ачып салсам’’ Ялган-яла катыштырмыйча бары тик дөресен генә сөйләп бир- сәм!!9 Кемдер белергә, мин исән чакта белеп калырга тиештер ич аны? Ичмасам, бертуган энесе белән аның хатыны дөнья йөзендәге биш миллиард кеше арасыннан Сабит Йосыф улы Нургалиевнең тамырын. 64
үзәген белеп торсынныр1 Аның сәяси карашлары белән танышсыннар, иманын ачыкласынныр Сабит Нургалиев фәрештә булып яшәмәс моннан бал ай' Хак тәгалә күрәдер, сул иңендәге фәрештәләр, алмаш-тилмәш өч сменалап эшләсәләр дә. ул кылган гөнаһларны теркәргә пергамент җиткезә алмыйча интегәләрдер, языклары өчен адәм угыллары дөньялыкта да җавап бирергә тиеш дигән акыл бар микән ♦ Маркс томнарында” Саратовта әзрәк шул сүзләрен дә укытмадылар < микәнни9 Дөньяны бутап бетергән ил башына һәрчак канэчкеч тиран = менеп утырырлык сукмак, мөмкинлекләр калдырган, илләрне илләргә ч өстерүгә корылган бу тәгълиматта кешелек сыйфатлары, шәфкать. * мәрхәмәт дигән заруриятләр бер дә юктыр шул' Миллионлаган ахмак- J лар. шуңа таянып, егерменче гасыр дәвамында миллионлаган адәмнәр- * нең башын кыймаслар иде югыйсә'»
Шулай уйлады Сөмбелә. Уй-фикерләренең дөреслегенә ышанып ук 2 бетмәсә дә. шулай фикер йөртте Ул кунакларны капка төбенә ♦ чыгып каршылады. Каен энесе белән килендәшенең кемнәр булуын үз ® күзе белән күрәсе килде Юк, Сабит кисәткәнчә хәтәр кешеләр түгел £ иде кунаклар, икесе дә басынкы, тыйнак, барыннан да бигрәк үзара £ тату, дус күренделәр Моңарчы алар бусагасын таптаган һавалы, тәкәб- = бер кешеләрдән нык аерыла иде болар Игътибарлы кешеләр табын 2 янына бер вакытта утырдылар, бергә калкындылар, балалары да тәр- « типле икән, аш тирәсендә әрсезләнмәделәр, әниләренең күзенә багып * кына ашадылар
Өс-башлары да уртача, алып килгән бүләкләре арзанлы әмма зәвыклы иде. Зонтик әйбәт бүләк, аннан бигрәк Әлфия Афзалова җырлары Сөмбеләгә көтелмәгән бүләк иде Ул җырлар тәлинкәсен күкрәгенә куеп торды да. тиз үк уйната да башлады.
Бу кунаклар белән мөнәсәбәт үзгә иде. ал арның ят-ябага шомарткан бусагасы аша туганнары, к ан к ар д әш л ә р е кергән иде бүген. Сөмбелә гадәтләрне үзгәртте, аш-суны да Бәдәр түгел, бүген Сөмбелә үзе чыгарды. Кичке аш күңелле үтте, табынга эчемлек кунмады, татарча, бер-берсенең күңелен табып, җай гына әңгәмә куертып чәйләделәр Иртәнге чәй алай була алмады Сабит кырыс иде, кара бүкәй. ашыкты, кабаланды, чәен ашъяулыкка түкте Сөмбелә дә тиз-тиз юкка чыкты, кунакларның олысы гына түгел, кечеләр дә борлыгып калдылар. «Бабайларга кайтыйк!»—дип дауладылар
Сабитның көн уртасында кайтканын, кунакларны дөбердәтеп, ашыктырып кая алып киткәнен Сөмбелә ишетеп утырды Мисыр күгәрчене кебек гөрләп. Бәдәр балаларны янбакчага алып чыкты, һаман бер сүзне тугылады -Монда керпе оялый торган иде. кая китте икән ул? Әллә быел ояламаганмы мәхлук9 Әйдәгез, балалар, эзлик» Ары бара—шул ук сүз. бире килә — телендә һаман керпе' Фу. бу нинди бетмәгән керпе инде9 „ , . , , . __ ,
Нигә бу малай актыклары Бабаиларга кайтыйк'- дип үкерәләр9 Ул бүлмәсеннән чыкты, төрледән-төрле назлы сүзләр әйтеп, малайларны дәртсендереп аш өенә алып керде, өстәл янына кара-каршы утыртты һәм бик юка телемнәргә турап бәрәңге куырырга куйды җәһәт кенә төче коймак изде Малайларга коймак та. майлы бәрәңге телемнәре дә. Сөмбелә апаларының җылы карашы.татлы теле дә ифрат ошады, алар, әвен сугып кайткан егетләрдәй, ризыкларны сыпырып куйдылар Сөмбелә кат-кат сорады .Тәмлеме9 Төерле түгелме9 Агу тәме килмиме9 Әче түгелме9 Йомшакмы9»
Авыз тулы коймак чәйнәгән саен тәмләнә малайлар Сөмбелә апаларына күз уйнатып кына җавап бирделәр, аның мазасын аңлап бетермәделәр Кереп, ишек катында нидер мыгырдап басып торган Бәдәр. чәч толымнарын җилфердәтеп йомылып кына чыгып тайды
Каймакка ялгап чәй эчәргә тотынганнар иде. капка төбенә машина килеп туктады Сөмбелә куркынып тәрәзәгә ябырылды Капка ачыл
ды. озак та үтмәде, аш өенә тыны-өне бетеп Наилә килеп керде. Сөмбеләнең бу хәлгә акылы җитмәде. -Ничек алай бик тиз кайтасы иткән ’! — дип эченнән кабатлый-кабатлый. үз килендәшенә текәп карады Теле ' Ник бәйрәмне ташлап кайттың?»—дип сорады. «Сезне алырга, сине, балаларны' — диде Наилә, авызын учы белән каплаттырып. Коньяк исен килендәшенә бер дә белдертәсе килми иде аның. ■Мине алыргамы’ Балаларны’- -Әйе. сине алырга. Күңелле икән анда! Рәхәтләнеп ирек ачып, йөреп кайтыйк Сөмбеләнең икеләнеп, ышанмыйчарак торуын күргәч. Наилә ашыктырды Көттермик' Сабит абын Җәһәт килеп җитегез!1— дип кычкырып калды'-
Ни булган Сабитка’ Тагын алыштырганнармы’ Бу юлы сабакны кем бирде икән? Энесеме’ Оҗмах аланына ничә ел рәттән кунак ташып, бер тапкыр да хатынын чакырганы юк иде Туганы белән күрешкәч. әз генә күңел бозы эреп киттеме әллә?!
Ярабби, тәңрем' Шулай булсын кана! Языклы бәндәләреңнең күңеленә дә шәфкать чаткысы, миһербанлык иңдер!-—дип кабатлады Сөмбеләнең шиңгән чәчкә төсле иреннәре.
Малайлар әниләренең кочагына атылдылар.
25
Тимер юллар министры уттан котылса да. алар утырган затлы вагон сасы көлгә кәкрәеп беткән тимер-томырга әйләнгән иде. Янгынның сәбәбен, нәтиҗәсен тикшерер өчен Мәскәүдән өч кешелек комиссия килеп төште Казаннан да берәү өстәлгәч, бу гадәттән тыш төркем дүрт почмаклы булды һәм хөрмәтле Иван Иванович белән хөрмәтле Басыйр Бариевичны хафага салды Мондый төр комиссия белән эш йөрткәннәре юк иде әле аларның! Тикшерүчеләр саны арткан саен эш зурга китә, аларның күңелен табу кыйммәткәрәк төшә бара иде Җирле кешенең комиссия составына керүе дә хәвефле, мәскәүлеләр печән хакын- белә, алар түтәленә күпме сипсәң дә. се-ңәчәк вә онытылачак.
Дөньяның бүтән тармакларыннан да салкын җилләр искәләде, ти- мерьюлчылар. ваемсызланып, рәттән өч квартал планын үтәмәделәр, пассажирлардан шикаятьләр арта торды, үзәк газеталарның берсендә Басыйр Бариевичның хуҗалыгын аркылыга-буйга теткән мәкалә басылып чыкты. Газета корреспондентын кабул итеп, эш белән таныштырып йөргән Исламнурга хуҗасыннан шактый авыр шелтә эләкте. Исламнур акланырга теләп болай диде «Заман борылыш ясый Басыйр Бариевич, кайбер кешеләрне аңлап булмый! Килде корреспондент, Зимин урамындагы иң затлы кунакханәгә, футбол кыры хәтле люкска урнаштырдык Аш ташырга, кәефен күзәтергә иң гүзәл официанткабыз Оляны куйдык. Озатканда сумкасына ысланган чехонь. симез-симез сазаннарны үзем тутырдым Рәхмәт әйтәсе урында. күрдегез, ниләр казып чыгарган Заман үзгәрә дип беләм»
Акылга һич сыймый торган шөбһәле уйлар Басыйр Бариевичның үзенә дә килгәли иде. Тикшерергә килүчеләр бу юлы бер дә бил бирмәстәй маташалар! Биргән бүләкләрне чырай сытып кына алалар! Соң, паровоз бүләк итә алмый ич инде ул аларга! Ярамаганмы затлы бүрек, тун ише нәрсәләр’! Ә берсе, ә берсе Эшне Иван Ивановичка визит ясаудан башлыйбыздыр’ —дигәч -Соңыннан, соңыннан!»— дип карышып катты. Хатынына бушлай путевка тоттыргач та йомшамады Аңла син замана кешеләрен!
Җыелышларда, пленумнарда, хәтта бюроларда да гел макталып килгән Басыйр Бариевичның эче китә башлады Хурлык, әдәм көлкесе, билләһи! Иван Иванович белән очрашып -хәлне бераз төзәтер идең ул үзе сырхау, кан басымы уйный, әле аска төшә, әле
сикерә. Берәр атна ятып торырга, җаваплы эшләрдән читтәрәк булырга иде дә. кая ул. шәһәр советының сессиясе якынлаша. Мәскәү вәкилләренең соравы буенча анда тимер юлдагы җитешсезлекләр дә каралачак Ах. бик тә вакытсыз килеп төште бу Мәскәү әрләннәре* Каян шундый кылчык бәндәләр табыла диген* Ходаем, кил кара, тикшер тап* Чокчып чыгар баскычның түбәнге аратасына кунган бер * мәхлукның ялгыш-хаталарын* Ьәйбәтләп шелтә белдерербез, бүтән- < нәргә сабак булсын өчен бүтән эшкә күчерербез акчасын әз алганы = өчен хатыны сыртын каезласын тегенең* Юк бит. туймыйлар ачар- £ баклар, югарыга үреләләр* Кемгә дигән әле* Басыйр Бариевичка* * Хөрмәтле Иван Ивановичның ахирәт дустына* Җиде орденлы җәмә- i гать эшлеклесенә! Ходавәндә. чокчынырга керешсәң, хан кызында да * кечтеки генә гаеп табыла диләр түгелме7
Ашыгыч чараларын күрергә, судан коры чыгарга, утка салсалар а да. янмаска кирәк. Судан коры чыгаручы, яман уттан йолып алучы ♦ бер нәрсә бар — акча* Иван Иванович алдына барып тезләнүгә дә өч 1 бүлмәле берәр квартира алырга Ионыч кулына андый мал төшсә. % нишләтергә белер* Кертсен Урта Азия. Кавказ ягы базарчыларын* ™ Алар акчаны суга! «Волга машинасына күз йоммыйчы кырык = меңне чыгарып салалар икән. Әллә тимер юлчылар фондына кайткан 2 ике-өч машинаны шуларга бөдәргәме7 Ник үзгәрде бу мәскәүлеләр7* « Бөтенләй кәефне бозалар, кара йөзләр Мондый стратегик мөһим < мәсьәләләр, әлбәттә, кабинетларда хәл ителми, мондый җитди мәсьәләне аулакта, кеше күзеннән читтә үткәрергә мөмкин Иван Ивановичның да Басыйр Бариевичта тәҗел йомышы бар иде: соңгы вакытта ил буенча яңа бер дулкын кузгалды — кешеләр дәүләттән җир алалар да дача җиткереп керәләр Дөрес әлегә Иван Ивановичның да. Басыйр Бариевичның да ул җәһәттән зар-моңнары юк. теләгән чакларында югары катлау вәкилләренә аталган затлы дачаларга. Боровое Матюшино тирәсенә баралар да төшәләр Тимер капкалар ачыла. караучылар үрә катып честь бирәләр «Ләббәйкә. Иван Иванович!» «Рәхим итегез* Басыйр Бариевич!* Аяк табаның кычытса, әйдә Кырымга кит. Кавказ тауларына мен. нарзан ванналарында кайна Өлгер секретарьлар, урынбасарлар әмереңне көтеп кенә тора, путевканы күз ачып йомганчы китереп җиткерәләр Шулаен шулай да. ярый ла эшең китсә гел уңайга* Әнә бит күз алдында дөнья кайный* Үзәк газетаның өтек бер хәбәрчесе шәһре Казанның гына түгел. Татарстан җөмһүриятенең алтын баганаларына кизәнә Иртәгә кизәнеп кенә калмас, муеныңны кыеп төшерергә дә чирканмас* Балта бүгенгә алар кулында, иртәгә йә берсекөнгә аның кулдан ычкынуы ихтимал Кем кулына барып керә ул. балтаны кайсы якка карап селтәрләр аны берәү дә белми Калынкаш бабайның да сәламәтлеге начар диләр Имеш дару урынына әрмән коньягын эчеп кенә тора икән
Ике акыл — олы акыл. Иван Иванович өстенрәк торып. Басыйр Бариевич аның авызына карап, икесе ныклы уйга килделәр дача шаукымы дөньяга таралганчы, эте-бете уянганчы Иделнең гүзәл почмагында. Әнисә абыстайлардан ерак түгел бушлыкта җир алырга, җәй башыннан калдырмыйча эшкә тотынырга һәм бер ел эчендә дача йортларын салырга кирәк*
Май урталары* Иң гүзәл ай* Юкка гына алма, чия агачлары шушы айда чәчәк атмый! Тургайлар шашына, күке егетләре тыела алмыйча кычкырып күке кызларын эзлиләр, меңнәрчә сайрар кошлар. барлыкларын белдереп, төрле тавышларга чыркылдашалар оя тибәләр, бер-берсен эзләп табалар, бала чыгарырга утыралар Мондый вакытта кавышкан Иван Иванович белән Басыйр Бариевичның тантанасының таҗы инде мунча түгел Дөрес, мунча керәләр алар чәркәләр дә бушап тормый әмма бүген максат бүтән* Тимер юл белән Әнисә абыстайның каз көтүлекләрен аерып торган ямь-яшел
урман кырындагы коры, тар сукмактан арлы-бирле йөрергә яраталар алар Алдан, ике җилпуч кулын Везувий вулканы хәтле корсагы өстендә ял иттереп, вәкарь белән тамак кыргалап. Иван Иванович атлый. Аның артыннан арба күчәреннән төшеп калган чәкүшкә Басыйр Бариевич теркелди. Теркелди Басыйр Бариевич, үзеннән алда теле бара Тел төбендә Иван Ивановичны мактау! Урысны мактап кына балта сабына ия булырга мөмкин икәнен татарларга моннан күп гасырлар элек Иван патша сеңдергән Татарның бер гореф-гадәтен дә белмәгән Басыйр Бариевичлар каян шулкадәр нык үзләштергәннәр аны9 Бара Басыйр Бариевич, елан угы төсле теленнән бал тама «Бездә, татарда дим. хөрмәтле Иван Иванович — Шулай башлый да Басыйр Бариевич сагаеп — Хәер, минем татарлыгым да инде! Ә мин малайларны рус дип яздырдым, әйе, рус дип!» «Син нидер бүтән сүз башлаган идең'.— дип гөрселди Иван Иванович. «Ә, исемдә, исемдә Имән кебек ирләр диләр Әллә сезнең кыяфәтне, сезнең мәгърур гәүдәне күреп шулай әйткәннәрме дип уйлыйм Хак! Имән дә имән, сез дә имән1 Иван Иванович чак кына адымнарын акрынайта, әкренрәк баса, аның Басыйр Бариевичның һәр сүзен ишетеп каласы килә. Янына ук кысылыр иде Басыйр Бариевич, нәләт суккан сукмак тар. тавышын көрәйтер иде— чыкмый, кычкырса, саескан сыман чәтерди башлый Ул бик озаклап тимер юл буйларына утырткан агачлар хакында белешмәләр бирә, кемнәрнеңдер чүп агач— америка өрәңгесе утыртып, хәзер шул агачның, азынып, урманнарга үтеп керә башлавын каһәрли (Мәскәүдән килгән корреспондент шәхси әңгәмәдә әйткән сүзләр') Ә без. күрәсезме, юл тирәләрен тутырып имән утырттык Имән! Үзебезгә үзебез һәйкәл салдык, хөрмәтле Иван Иванович! Алдагы буыннар безне гел мактап искә алсыннар Шулай түгелмени9»
Бу әңгәмә архирәтләрнең исендә калып, алар еш-еш юл буе имәннәрен үзләренә тиң агачларны хәтергә төшерәләр иде. Инде шушы тирәдә җир алып куйсалар, имәннәргә карап, горурланып яшәячәкләр бит! Хак! Иван Иванович имән хакында сүз чыкканда Басыйр Бариевичның күңелен бераз кырды, инде онытылып беткән татарлык хисләренә кагылды «Руста да бар андыйрак атама,— дип җөпләде Иван Иванович.— элеккеге заманда, рус гаскәрләре та-тарларны кырган чакта, гаскәриләрне «дубы — могучие великаны» дип йөрткәннәр»
Бүгенге май кичендә мунча искиткеч шәп буласы иде, Мәскәүдән килгән корреспондент белән чатак чыккач, үз-үзен битәрләп йөргән Исламнур бүген үзен күрсәтеп, яхшы атын кире кайтарырга тиеш иде. Акча, җир мәсьәләләре хәл кылынып. алдагы көнгә матур планнар сызылачак иде Үткәнендә Басыйр Бариевич Иван Ивановичны «имән» дип мактаганда үз адресына дан сүзе чыкмагач, чак кына рәнҗеп тә йөри иде Яшермик. Иван Иванович та Басыйр Бариевичны берәр затлы агач белән тиңләргә теләп, аңа борылып- б орылып карады Фантазиясе бай түгел шул. чагыштыру таба алмады Басыйр Бариевич үзе дә. Иван Ивановичка якынаям дип, сукмактан читкә, әрекмән арасына кергән Юк. Басыйр Бариевичны бик яратса да, мактарлык сүз тапмады ул чакны Иван Иванович. Ә бүгенге очрашуда аны тамырлары тирән киткән агач белән тиңләргә әзерләнде...
Бүгенге очрашу мәҗлесе гаҗәеп шәп, нәтиҗәле һәм бәрәкәтле булырга тиеш иде.
Эңгер-меңгер тәмам куерып, әтәч белән тавыклар куначаларга менгән мәлдә тимер юл белән параллель барган таш юлдан Әнисәләр ихатасына таба бер-ике артлы ике машина борылды Кыр буш. кыр өстендәге һава хуш исләр белән генә тыгызлап тутырылган иде. Ләкин хөрмәтле Иван Иванович белән хөрмәтле Басыйр Барие-
вич берни күрмәделәр ис тә сизмәделәр, алар, берсе ишелеп берсе очып машиналарыннан төштеләр Нәрсә бу?» — диде Иван Иванович. Американың явыз полицияләре йөртә торган күсәк юанлыгы бармагы белән кыр өстенә күрсәтеп Белмим —диде куркудан ыңгырчак биеклеге генә калган Басыйр Бариевич Әнисә абыстайның көтүлекләре шакмакларга бүленгән һәм шакмак читләрендә лилипут * гаскәрләре булып ап-ак. өр-яңа чөйләр җемелди иде. Бала-чага уй- 5 наган дисәң» Басыйр Бариевичның авызы ачылды да ябылды. = «Нинди бала-чага?1— дип күк күкрәтте Иван Иванович — Ызаннар £ тигез, чөйләр күп. имәнлектән авылга кадәр иңләгәннәр! Дачалар' а дачалар! Җирне бүлгәннәр' Кайсы явызы безнең өлешкә кергән” | «Булмас.— диде акланырга бик теләп Басыйр Бариевич.— Сез шәһәр < башлыгы, сездән башка ерып керергә кем җөрьәт иткән9 -
Сүзен эш белән беркетергә яраткан Басыйр Бариевич, туфля- * ларына туфрак тулуына карамастан, кыр өстенә кереп китте һәм мис- * ле Чыңгыз гаскәре» кебек тезелгән агач чөйләрне батырларча йолкып L ыргытырга тотынды ’Бу бәладән чөй чыгарып кына котылып бул- * мае.— диде шунда ук эшлекле кыяфәткә кергән Иван Иванович— г Бу зур мәсьәлә' Кемдер безнең юлга агач аударган дигән сүз. Кем9' - ® «Кем генә булмасын, чарасын күрергә' Танавын канга батырырга ки- Z рәк аның! • — дип чырылдады саескан Басыйр Бариевич «Канатырбыз ; да. кирәк икән — төрмәгә тыгарбыз' Илдән кудырырбыз'» — дип < җитди йомгак ясады Иван Иванович.
Ике дус ай нурына чумган кыр өстендә кылыч уйнаттылар, йодрыклар йомарланды, үкчәләр җирне төйде, тигез рәтләр булып шым утырган агач чөйләр дер-дер калтыранды. Мондый хәлдә мунчаның тәме буламы? Ризыкның ләззәте каламы9 Хөрмәтле Иван Иванович белән хөрмәтле Басыйр Бариевич ашык-пошык чабындылар коньякны кырлы стакан белән голт-голт эчтеләр Коньякны, унбиш ел буена таш мәгарәдә өлгереп яткан затлы эчемлекне кырлы стакан белән9' Бусы Исламнурның акылына сыймады, ул өнсез калды, аны очкылык тотты, ямьсез очкылык тавышына куначаның иң биегенә менеп йокымсыраган әтәч җиргә егылып төште Айлы төндә кара болыттай каралган кунакларны машиналар шым гына алып киттеләр Иван Иванович кайтып керүгә телефонга ябышты, көтеп зарыккан хәләлен шик-шөбһәгә төшерде мунчадан соң һәрчак ул хатынын куенына ала торган иде. Әллә чит итәк яныннан кайтканмы бүген ире9' Хатын төн ката йокламады
26
Брежневның югары сыйныфларга үтә мәхәббәтле күренгән, түбән катлау вәкилләре арасында меңнәрчә мәзәккә сәбәп булган калын кашлары яныннан үткәндә машина, өйрәтелгән гадәте буенча, йөрешен әкренәйтте Ул ара да булмады, рәсем-җилкән каршындагы капка ачылды, аннан «ур-ра1 • кычкырып эреле-ваклы җиде малай атылып чыкты. Әхмәтзыя, уңайсызланып һәм бераз горурланып. Наиләгә баш какты -Минем ташбашлар' «Әйдәгез аларны да аппарабыз!» диде Наилә кинәт Сөмбелә эндәшмәде. Әхмәтзыя аяк терәп каршы килде Наилә сүзен сүз итте, малайлар машинага кереп тулдылар Тугыз малай бергә килгәндә тынычлык каламы9 Китте үчекләшү, танышу. урын өчен кычкырышу, чыр-чу Бу машина әтинеке' - дип мактанды малайларның берсе Искәндәр уйлап-уйлап торды да «Ә минем әти атом бомбасы ясый' - диде Авыл малайлары тактиканы шундук үзгәрттеләр. Искәндәргә ярарга тырыштылар Безгә бер бә- ләкәйрәкне ясап бирсен инде, ә9- - дип ялындылар Машина урманга якынлашты
Нәҗипнең күптәннән болай үлеп йоклаганы юк иде. ниһаять, уянды, чак кына айнып, исенә килсә Ул шыр ялангач килеш күл ярындагы юан чыршыга ябышып тора, чалбар балакларын, җиңнәрен сызганган әрмән егетләре сыңарышар чиләк тотканнар да. күлдән су чумырып алып, алмаш-тилмәш аның өстенә коялар иде Шак- тыйдан маташалар ахрысы. Нәҗипнең аяк астында күлдәвек ясалган. ярга якын су болганган, җир җебегән Ә тәне күгәрчен тәпиедәй күгәргән иде.
Ул иң әүвәл әрмәннәрнең нәфрәт тулы күзләрен күрде Исерек- баш иргә алар шундый җирәнү кимсетү белән карыйлар иде ки, бу суык караш сап-салкын судан ныграк тәэсир итте, ул дер-дер калтырап. күзен уып: «Җитәр, егетләр . — диде. Әрмәннәр, чиләкләрен атып бәреп икесе ике якка киттеләр берсе учакны тергезергә тотынды. икенчесе табынны калдык-постыклардан чистарта башлады
Чиләкләрнең берсе Нәҗип аяк очыннан тәгәрәп күлгә барып төште, ул иелеп чиләкне алам дигәндә, сынын тота алмады, чулт итеп күлгә капланды Егетләрнең берсе йөгереп килеп быкырдап яткан Нәҗипкә кулын бирде Җебегән тавык, күшеккән күркә, диләр Нәҗип нәкъ шул хәлдә иде хәзер Кабаклары салынган, чит-читләре шешенгән күз ярыклары әз-мәз ачылгач, ул урман юлыннын тиз-тиз монда таба атлап килүче Сабитны күрде Ул кулындагы ботаклы таяк белән юлындагы куакларны аяусыз кыйный иде Нәҗип як-якка карангалап ыштанын эзләде, бәхете, тиз тапты. Сабит кулындагы таякның кайсы төшне яратканын ул балачактан ук бик яхшы белә иде. Яра иде аны Сабит малай чагында. ике ле алса да, кайтып тукмый иде, кызларның берәрсе кырын караса да. Нәҗипне җәзалый иде Суык мунча миченә энекәшен башы белән тыгып торганы да бар иде явызның...
Сабит бу төбәктә власть иде Тирә-якны дерелдәтеп тоткан Исмәгыйль соңгы кичтә Хәлил белән ничегрәк очрашкан булса, Сабит Исмәгыйльдән мең тапкыр артыграк котырынган иде. Мин-минлеге. Сабитлыгы изелгән иде аның Хәзер юлында кем очраса, ул аны таптап, сытып китәчәк иде. Таудан тәгәрәп төшүче биниһая авыр таш иде ул. Власть кешесенең ачуы берчакта да үзеннән-үзе сүрелми, аны җәза. кан. җәберләү тәме аша гына төкәндереп була Әгәр әүвәл башлап аңа әрмән егетләре очраса, ул аларны изеп ташлаячак иде.
Вәлиәхмәт вак җанвар иде. кап билендә наганы атынса да. шөһрәтле колхоз рәисе, депутат, бюро, пленум әгъзасы булган атаклы ир алдында ул — көя күбәләге, вак черки иде. Хәзер Сабит-су- нарчыга эре җәнлек кирәк, кыр тавыгы, көртлек каны гына аның ачуын юып ала торган түгел, әгәр юлында бүре очраса, ике дә уйлап тормастан аңа ташланачак Сабит, юлбарыс читлегенә коры кулдан барып керәчәк.
Юеш тәненә трусигын кия алмыйча азапланган энекәшен күз карашы аша үткәргәч, ул. йодрыкларын йомарлап, нигәдер янтая төшеп, аңа якынлашты Сугарга күтәрелгән кул һавада калды. Нәҗип күрелмәгән җитезлек белән читкә тайпыды. Туганнарның күз карашлары кисештеләр, корыч чыңлаган тавыш чыкты, һавада яшеннән соң була торган ис таралды Син. йолкыш! — диде Сабит авыр тавыш белән.— Урам себерүче! Түш киереп, оборонныйда эшлим дип йөрисең, бозау' Син бит гап-гади җүләр баш»
Нәҗип тә Йосыф Нургалиев малае, анда да власть уянды, теләгенә ирешә алмаса да. анда да шул властька отмылыш бар иде ич. Әнә шул Нәҗип. Наилә яраткан, омтылышлы кырыс Нәҗип уянды Сабит бәхете өчен казыткан көмеш күл янында. -Йолкыш булсам
да. мин ирекле җан. Ә син Брежнев һәм аның яраннарының копы Алар синең ише ялагайларга таянып тора. Синең ишеләр крестьянны бөлгенлеккә төшерде, аны җирдән качарга мәҗбүр итте. Сез — бер буйдагы читән казыклары. Дөрес, син — өстә, мин — аста Дөньяның асты өскә килүе бар Онытма шуны, депутат!»
Сабитның сүзе бетте. Уйлау сәләте баш миеннән йодрыгына күч- ♦ те. Ул, үзен-үзе белештермичә, алагаемга киерелеп энекәшенең < ипи шүрлегенә менәм дигәндә. күзеннән утлар күренде, ул = чәчрәп җиргә барып төште, бер түгел, биш әйләнде. Күзен кан басты, кан тамырларына ут ачысы кушылды, ул читкә чәчрәгән х таягын алып бер селтәнгәндә, юлда бала-чага чыркылдашкан тавыш- i лар ишетелде Грузчик булып йөргәндә буш араларда шадра Вафа * бокс серләрен өйрәткәләгән иде Нәҗипкә, шул ярап куйды, ул. £ үкчәсен җиргә терәп, астан аперкот белән җан көченә бәргән иде. Балалар тавышы аның колагына да керде, аягына баскан Сабитка ♦ тагын берне өстәргә йомылган йодрыгы язылды күзе ныграк * ачылды
Юлда әүвәл башлап милиционер Вәлиәхмәт күренде. Ул нигәдер - абына-сөртенә арты белән килә, бала-чага урап алган Наилә белән = Сөмбеләгә нидер аңлатырга тырыша иде. «Сөмбеләгә монда ни кал- ган? — дип уйлады Сабит, таягын читкә атып бәреп.— Ни кирәк аңа’ Аны кем чакырган7 Кайтып бөтенесен чишеп ташлаганмы әллә < теге пырдымсыз зат?! Сөмбеләнең елмаюын очраткач кына, ул Наиләнең тапкырлыгына, үткенлегенә хәйран калды, аңлады Юк утыз өч яшькәчә тормышын көйли алмаган Нәҗипкә әрәм мондый затлы мал! Чибәрлеге өстенә тапкырлыгы, зирәклеге дә җитәрлек икән. Карасына коелган Сөмбелә бала-чага төяп, тыелган аланга менгән икән, бу инде Наиләнең көче, аның хикмәте дигән сүз. Бүтәнчә түгел
Вәлиәхмәт, хуҗасы адаштырып калдырган эттәй. Сабитка карады- «Сабит Йосыпович!—дип елмасырады ул.— Бу тирәгә бала-чага китерергә ярамый, дип мең кабатладым Наилә үтә мөлаем игелекле тавыш белән аны бүлдерде: «Нигә ярамасын ди7 Алан киң, ризык мул. вакыт иркен Рәхәтләнеп ял итик!» — диде
Сабит, күз карашына җылылык өстәп, аның ягына карады -Котылдым! Коткарды бу чәчби мине!» Наилә таң йолдызы кебек балкып иренә карады «Син йоклаган арада мин балаларны төшеп алдым!»— диде ул мактанган тавыш белән «Ничек оста итеп ирен коткарды!» —дип уйлап өлгерде Сабит, сокланып
Сөмбелә кыюланды, үзенә моңарчы сер булып килгән аланны тиз-тиз караштырып, табындагы артыкларны — буш һәм тулы шешәләрне җыеп алды, кай арада ут тергезеп, шашлык куырып өлгергән егетләр өстәлгә итле сыйны китереп өйделәр Малайлар, аларга ияреп олылар да корсаклары кап булганчы сыйландылар
Кон шулай, һич көтмәгәнчә, берсе дә күз алдына китерә алмаганча татулык белән үтте Урманнан кайтышлый Сабит «Эш тә бар ич әле дөньяда!» - диештереп төшеп калды Алар Наилә белән Нәҗип. Сөмбелә җитәкчелегендә кичке чәй янына җыелдылар йөзләр яктырды, телләр ачылды Кунаклар якты күңелле Сөмбеләгә бар булган хәсрәтләрен һич яшермичә, арттырмыйча киметмичә сөйләп бирделәр Сөмбелә һәр хәсрәтне үзенеке итеп тыңлады балаларның сары йортта нинди шартларда яшәвен белгәч, кызганып ихлас яшьләрен түкте. «Малайларны җәйгә бездә калдырыгыз, июнь башында ялга чыгам, минем беркая барганым юк Эзидән Марат белен Гөлбостан кайта, туганнар ич алар, очрашсыннар белешсеннәр. һич иренмәм карармын».— дип кат-кат үтенде Наилә белән Нәҗип ризалаша язганнар иде инде. Сабитның корылыгын кискен холкын уйлап, бала-чаганың җайсыз якларын исәпләп, уйларыннан кире кайттылар
Балаларны йоклаттылар, табак-савытларны җыештыргач, өч- дүрт кат рәттән Әлфия Афзал ованы җырлаттылар. Нәҗип читкә борылып еш-еш иснәштерде Ятарга вакыт булса да. Сөмбеләнең ал арны тиз генә кулдан ычкындырырга исәбе юк иде шикелле. Сабит соң кайтты, ашамады бер тустаган катык сорап алды, эчәргә ашыкмады уртлап куйгач, кунаклардан бигрәк Сөмбеләсенә карады. <Сабит.— диде Сөмбелә шактый көр тавыш белән.— заманы шулдыр, туганнар белән аралашу кимеде. Сине дә. үземне дә гаепләргә җыенмыйм Ходаның рәхмәте төшеп, энекәшең кайтты, хатынын күрдек, балаларын. Мәскәүдә укыганда Нәҗип чирләп егылган икән' Чирле кешене эштә яраталармы9 Мин моны врач буларак әйтәм. беләм яратмыйлар1- Сабит тустаганын ирененә тидереп алды, катыгын йотмады Аңа шөгыль, әңгәмәдән читкә каерылырлык бер-бер эш кирәк иде Фатирга чиратлары җиткән, бирмәгәннәр Ахыр чиктә, эшеннән үк чыгарганнар* Баштарак ул хатынын юньләп тыңламады, сөйләгән сүзләре аңына авырлык белән барып җитте. Әле ул Нәҗипне урам себерүче дип кенә ишеткән икән, баксаң, менә кая таба киткән эшләр' Көндезге вакыйганы көлкегә калу дип исәпләгән Сабитның эче яктырды -Димәк ки. Наиләнең эшләре кәкәй?! Ир аста, нужада икән, аның хатыны да шунда барып төшкән була түгелме9» Нәҗипнең нужаруына ул. яшермик, сөенде.
Ирләре бәла-казага юлыккан, нужарган хатыннарны аерата ярата Сабит, аларга мөнәсәбәттә аның сыналган ысуллары, ышанычлы әмәлләре бар Ирен саздан тартып торгызасың икән, хатыны синең кочагыңа керде дигән сүз. Ул. урман маҗарасын хәтерләп, тагын бер ачынып алды Ах. бу хәлләрне анда барганчы ишеткән булса! Энесенең шундый нәзакәтле, гүзәл хатынны ипи-чәйдә, такы- токыда тотуын белсә, эшне бөтенләй кире яктан башлап җибәрер иде Әле дә соң түгел, ул йокымсырапмы, йокыга салышыпмы утырган Нәҗипне кабинетына чакырып кертте: Нигә син боларны элегрәк хәбәр итмәдең9- — дип ырлап ябышты. -Шуннан ни үзгәрер иде9- — диде сүрән генә Нәҗип Ул Наиләсенең ачылып китүен дә. Сөмбеләнең сүзне шул якка алып керүен дә өнәмәгән иде Нәҗип саклыгын онытты, чире исенә төшеп тә карамады. Сабит болай да аны исерек чучка хәлендә күрде. Әле моннан соң да тормыш итәсе бар. Наиләнең Югары Авыл юлында тел тозагыннан ычкынган сүзләре кайчан исә бер калкып чыгачак. Нәҗипнең моңарчы шундый шәп. затлы, дәрәҗәле Сабит белән аралашмавы, инде аралашам ди-гәндә мәлҗерәп аунап ятуы да телгә керәчәк Нигә һаман-һаман Сабит өскә чыга соң әле?!
Нәҗип гарьлегеннән әрнеп ишек тоткасына ябышты. «Туктап тор.— диде Сабит.— Тотканы каерып чыгарма! — аннары, өч телефонның берсенә— зәңгәренә төртеп күрсәтте.— Казанны мин туры- дан-туры җыям Көт бераз!-
Нәҗип тирләгән ишек тоткасын ычкындырып тыелып калды, сөйләшмәде Сабит сул кулы белән маңгаен кашый-кашый номер җыйды, менә аның кырыслыгын елмаю алыштырды, ул ниндидер Иван Иванович белән якын туганнарча хәбәр бүлешергә тотынды Мондый тавышы да бар икән Сабит Нургалиевнең. болай да сөйләшә ала икән ул' Ятрәк чыгып югаласы килә Нәҗипнең, ишек нәни генә шыгырдауга. Сабит күзен-кашын сытып аңа туктарга куша. Тагын тавышы үзгәрә, кенәри булып сайрый, тук песи булып мырлый, ара-тирә күркә сыман кабарынып та ала. Бүлмәне тутырып көлеп тә җибәрә1 Теге якта язып алырга ниятләделәр бугай, ул иҗекләп әйтеп тора башлады Нәҗипнең исем-фам ил иясен атады, холкын мактады, эшлекле, ышанычлы!» дип күкләргә чөйде Трубкасын куйгач, әле генә мактап бетергән Нәҗипкә сыңар күз дә салмыйча.
аны бетереп, үз өстенлеген раслап тәрәзә аша төнгә карап утырды «Ну. кыланчык'»—дип уйлады Нәжип абыйсын үтереп ташларга теләп.
Хатыннар янына чыксалар алар белән нидер сөйләшеп урындыкны ишек катынарык тартып китереп, җирән кыска чәчле, киң калын җилкәле, ныкча кыска муенлы бер кеше утыра иде Сабит * Сөмбеләгә карады, кашлары җыерылды Бу бәндә минем рөхсәттән * башка түремә кереп утырган' Ни хәл бу’ Йомышы ни’» Тегенең 5 йомыш юллап йөрүе кыяфәтенә чыккан иңбашлары салынган, күл- J мәгенең сул якасы бөкләнеп муенына кергән, галстугы бозау чәйнәгән- “ дәй таушалган иде. Карый торгач Сабитның исенә төште- «Ба-а. бу | бит. бу . Хәлиуллин' Баганадай мишәр нигә болай таушалган икән’ < Исеме Әхсән бит әле. әйе. Әхсән Сәхәпович бугай Әйе. әйе, мал-туар £ симертү совхозын Сабит аның кулыннан алып калган иде Рәхмәт « төшкере, әллә аның да әвене янганмы’!» Күрештеләр Сабит хәзер * күтәренке, наян авазлар белән сөйләшергә кереште - Йә-йә Әхсән * Сәхәпович. ни хәлләр” Чәй белән сыйлыйкмы, әллә мәе дә батамы’» * «Юк, юк' — диде ике кулы белән битен каплап, артка тайчынып Хәли- - уллин.— Ир башына шул шайтан җитә! Тамчысын да капмыйм ® Чәйләп торырга да соң Минем. Сабит Йосыпович. сиңа тәҗел йом ы- u шым бар Рәхмәт, кәбәм Әйдә, бер сүләшикче Төн ката йөрүемә « рәнҗемә Син кунак-төшемсез яшәмисең, беләм Кичерерсең»
Сабит төсен үзгәртте, теләр-теләмәс кабинетына керде, ишекне ачык тотып Хәлиуллинны үткәрде, ачык ишектән Нәҗип тә аларга иярде. Хәлиуллин күзе белән урындык эзләп табып авыр гына килеп утырды. Сабитны якыны санап йомышын сөйләргә дә тотынды.
• Совхозда синең жылы кулыңны кысып аерылганнан соң. кәбәм. Башкортстанга барып чыктым мин Райбашкарма рәисе итеп якташлар чакырып алган иде Эшләдем Бер-бер чатак чыкты димим чыкмады Чыгып өлгермәде' Әмма-ләкин чыгу ихтималы бар иде Әүвәлдә башкорт кем иде’ Иркен дала улы иде' Баймакта яши иде ул. Урал буйларында Хәзер башкортның яңа буыны калага тартылды Туйды даладан башкорт баласы, аңа шәһәр кирәк, шәһәрдә жылы урын кирәк Урын таләп итәргә хакы да бардыр Кыскасы, аркама суык бәргәч тә уйландым мин «Туган төягең. Татарстаның юкмы синең’ Ашык. Хәлиуллин'- Гариза тапшырдым сессиядә кычкырып укыдылар, мактап озаттылар
«Ала-ай.— дип сузды Сабит.— котлыйм' -Тукта, кәбәм кабаланма— Хәлиуллин маңгай дымын корытканчы сөртте—Кайттым Эзигә. кердем хуҗа янына Тамырым монда, рөхсәт булса үгә кайтырга исәп, димен Харис Вәгыйзович карап-карап торды да үлчәү колгасына терәп бастырды мине1» Сабит чак пырхылдамады. Нәҗип тә елмайды. «Мәчегә көлке! — дип кычкырып җибәрде Хәлиуллин — Нәкъ алты сантиметрга буй кыскарган Җир тартканмы, ходайның каргышы төшкәнме'» -Нилектән алай булды соң’» — дип сорады Сабит бу юлы көлүен яшермичә - Бүксә калынаймасын дип тегендә гер чөя идем, торам та штанга күтәрәм Янәсе, сакланам Харис Вәгыйзович мине элеватор директоры урынбасары итмә кели Мине овсюгны. урынбасар’ Сыйфат тамгасы сугылган татарны урынбасар итәргәме’ Юк. мәтәм Харис Вәгыйзович' Барсам рәис булып кына барам, кәбәм Белгән булсам әгәр, тотыныр идемме гергә? Врач киңәшен тотып штанга күтәрәм җитмәсә! Унар егермешәр мәртәбә' Алты сантиметрга җиргә иңгәнмен! Сүл эш әле. Сабит Йосыпович хуҗа белән Синең сүзең үтәр Бүксә үссә үссен икән, буй бәләкәйләнмәсен буй'- Мин киңәшеп карармын,—диде Сабит эре генә — Тик. ай-һай' Харис Вәгыйзович председательләрнең. парторгларның буен квартал саен үлчәтә' Квартал саен'
Нигә башка бер районга кагылып карамыйсың. Әхсән Сәхәпович"1 Теләсәң кайсы районга шалтыратам* «Кәбәм,— диде еламсырап Хәлиуллин.— Бата башлаган кешене күргәч, аркан ишәргә тотыналармы9 Эзигә мин ярты гомеремне салган Син кем җилкәсенә басып күтәрелдең9 — Ул йонлач, дәү йодрыгы белән әче тузан очырып җилкәсен төйде.— Мин сиңа учетка кермәгән күпме сыер малы, таналар, симез-симез чучкалар калдырдым. Төз сының, хатын- кызларны шаштыра торган күзең өчен калдырдыммы мин ал арны? Юк. кәбәм, дөньяның һәркемгә бер үзгәрәсен белгәнгә, егыласы җиремә салам җәеп куйдым. Хәзер син шул саламга ут җибәрмәк келисең. Әйтимме тагын бер сүз9 -Әйт! Икене әйт!» «Көзгә районда хуҗа булып син каласың Шул чагында килсәм, колхозыңны миңа бирәсеңме?»
Юк.— диде Сабит өзеп.— Юк. Әхсән Сәхәпович. бирә алмам Харис Вәгыйзович өлкә комитетына күтәрелә Ул китүгә мин аның тәртипләрен боза башласам, кем булам! Ул председательләрнең буен кварталга бер үлчәтә! Ә мин ай саен үлчәргә кушачакмын1 Ай саен' Хәлиуллин тузан чәчеп ике тезенә ике йодрыгы белән китереп орды да ялт кына торды Бер күрүдә мин сиңа ышандым Нигә дисеңме9 Әйтәм. кәбәм Син миннән бер көтү мал алып калып, чыраеңны да сытмадың. А-һа. бу бала ерак китәр, дидем. Синең яшьтә андый ук чаялык юк иде миндә Күтәрелдең, ләкин бер нәрсәне истә тотмыйсың икән. Бүген мин сиңа мал калдыра алмыйм, малым юк. бүген мин сиңа шик калдырам — суын эчкәч, коега төкермә Бата башлаган кешенең бәхете булса, су төбендә аяк басарлык түмгәк табыла аңа. Бүтән районга барырга жүләрме мин9 Анда да үз размерың, үз үлчәвең кирәк-
Сабит энесенә сүз катмады, чыгарып та җибәрмәде, димәк, ул бу спектакльне Нәҗип өчен дә уйнап күрсәтте. Ни кисәтергә теләгәндер. нинди акыл бирергә җыенгандыр, ә Нәҗип исә Хәлиул- линны бик нык кызганды, шап-шоп тезен төеп, гасабиланып утырганнан соң. саубуллашмыйча да чыгып барганда аны туктатасы килде Холкы волейбол тубы сыман бер яктан икенче якка күчеп торган Сабит телендә ярдәм . квартира- дигән сүзләр тирбәлгәч. Нәҗип, абыйсы әллә әз-мәз ипләндеме, дип җылынган иде. хәзер алданган, ымсынган үксез бала сыман нәүмизләнеп калды. «Каты күңелле син!»—диде ул абыйсына, җылы сүзләрнең әллә кайдагы Иван Иванович белән әңгәмәдә генә кулланылышын уйлап. «Катымы, түгелме икәнен иртәгә унда белерсең ,— диде Сабит ■Унда ходайдан фәрман иңәме?»— дип чеметеп алды Нәҗип «Синең хәстәреңне кайгыртып нәкъ . унда Иван Иванович шалтыратачак Ишеттең бит, мин аннан сиңа эш эзләшүен үтендем!»
Иртән алар торып чыкканда Сабит эшенә китеп барган. Сөмбелә дә. утка баскандай кабаланып, кузгалырга җыенган иде. «Больницага пычкыга киселгән баланы китергәннәр, үз җаегыз белән чәйләгез инде».— диде ул гафу үтенеп. Нәҗип белән Наилә иртәгә китәселәрен белдергәннәр иде, иртәгә Сабит та Казанга барасы булгач, шәт. безне үзеннән калдырмас дип. хуҗалар белән юл. билетлар хакында сүз кузгатмадылар. Балалар уянды, чәйләделәр журналлар актардылар, күзләре гел сәгатьтә булды Тугыз тулды, ун. әбәд якынлашты. Сабит та. Сөмбелә дә кайтмадылар Бәдәр аш җиткерде, ашны, итле бәрәңгене аннан-моннан капкаладылар Нәҗип Наиләне юатырга тырышты Абыйның коры куык, бушбугаз икәнен сиңа аңлатырга теләгән идем, хәзер аңлатып торуның кирәге дә калмады!»—диде. Урамнан уйнап. Әхмәтзыя малайлары белән сугышып кергән малайлар 'Әйдәгез урманга, төтенле ит ашарга! Тегеләрне ияртмибез!»—дип тыкырдаттылар Ачу килгәндә аяк астында уралган бала кәефне боза, малайларны пыркытып чыгар
дылар «Икесенең берсе булмасмы дип тә уйлыйм!» — дип юрады Нәҗип «Булмас. — дип кырт кисте Наилә — Безнең заводта гына ике мең кеше фатир чиратында торганда каян талсыннар ди безгә9» «Эт оясы хәтле генә куыш булса да, яшәп торыр идек торуын Үзебезнеке булсын иде'•—дип һаман өметләнде Нәҗип Инде чыдарлыгы калмаганда, өметләре өзелгәндә Сабит кайтып кер- * де. урта бармагын изәп Нәҗипне кабинетка чакырды. Наилә кое- . лып төште. Сабит ашыкмады, зур эш кыргандай стакан арты стакан «Шифалы су» эчте, кереш сүзсез-нисез энесенең тетмәсен тетәргә ч ябышты «Син.— диде ул нәфрәтенә җирәнү дә өстәп.— гомер х эчендә бер кайтып авылда юк-бар лыгырдап йөргәнсең Ихлас 2 әйткәннәргә ышанмаган идем Баксан, диссидент икәнсең син тиле- * миле Сахаровлар сыңары! Хыянәтче’ Сатлык Синявский. Даниэль- - ләр белән бер җырны җырлыйсың икән Җәбрәйләргә сатылдыңмы9 « Бик теләсәң, мин сине Щаранский янына Чистай төрмәсенә илтеп ♦ тыгам! Эш тә табылыр квартирлы да булырсың' Менә нигә алмый- ~ лар икән сине эшкә' Телең авызыңа сыймаганга куганнар ич сине £ заводтан! Татарда диссидент юк. без басынкы халык дип йөрсәм 2 бар икән ул юньсезләр, бар' Кем диген әле9 Юньләп тормыш кора = белмә, властьны сүгәргә тотын' Вәт тинтәк!'
«Ялган!»— дип кычкырасы килде Нәҗипнең, теле көрмәлде Каян и бер төн эчендә Иван Иванович дигәннәре Нәҗипнең кара тамгасын бе- < леп өлгергән диген' Хәер. Изил Латыйповка гына шалтыратсын, бии- бии сатып җибәрер . Чит илләрдә бөтен гражданнарга әзер досьелар бар. дип шашына газеталар, үз башыңа таяк төшкәч беләсең икән. Нәҗипкә дә хөкем әллә кайчаннан әзерләп куелган инде! Ул май ае яшене кебек көтмәгәндә чәчрәп яшьнәде Әллә мин ялган сөйләдемме9 Яла яктыммы? Безнең илдә хаксызлык, гаделсезлек бер дә юкмы ” Кода- кодагыйлык, коррупция, ришвәтчелек чәчәк атмыймы9 Ил башында түшен калай белән тутырган ахмак утырмыймы9! Ике сүзне кушып әйтә алмаган бәндә дөнья белән идарә итәргә ашкынмыймы9 Теге чакта гаризамны кире алуыма үкенәм Өлкә комитетына язасы иде аны' Мәс- кәүгә, 'хөкүмәткә' Хәер. Брежневка язып ни файда9' Синең ишеләр бар чакта аңа җил-яңгыр тимәс' Берләшкән милләтләр оешмасына язсаң гына инде. Барыбер файдасы булмас' Кырым татарлары әнә омтылып карыйлар, шул сәгатьтә авызлыклыйлар тегеләрне' Тышаулыйлар! Щаранскийлар сыман үткәреп бер сүз әйтәсе иде әле. тел җитми' Көч юк!»
Сабит төкерекләрен чәчеп. Наилә дә. балалар да ишетерлек итеп акырынды ■ Җитәр сиңа, селәгәй' Телеңне кисеп, дурдомга. Арча кырына ябуларын телисеңме9 Минем өемдә тының чыкмасын' Мин коммунист' Тагын бер сүз ычкындырсаң, этап белән озаттырырмын' Телефонны күрәсеңме зәңгәрен, мин аннан хөрмәтле Иван Ивановичка гына түгел, генерал Бичуринга да шалтырата алам Ул да мине бик яхшы белә. Сине дә беләләр икән, рәхмәт, танытып өлгергәнсең' ■
Сөмбеләдә кайткан икән, тавыштан куркышын, балаларны җитәкләп кабинетка алар килеп керүгә. Сабит тынычланырга тырышты, өстәл башына утырды, аякларын йомшак кына биетә башлады Сөмбелә тез арасына Искәндәрне кыстырын, иркәләп иренә дәште Йә. хәлләр ничегрәк анда. Сабит ' Сабит Наилә ягына борылды Наилә ханым ичмасам сез акыллырак булыгыз Мин биргән вәгъдәмдә торам Кайтуыгызга шәһәр советына барыгыз, шушы номер белән астан шалтыратыгыз. Нишләргә кирәклеген әйтерләр анда Сезгә яңа салынган йорттан ике бүлмәле квартир бирәләр Өченче кат. кояшлы як Әгәр бу тиле тәүкәл егет Шомбай сыман бүреген кыңгыр салып йормәсә. эш тә табарлар. Зинһарлап сорыйм, катышмасын сәясәткә' Төрмәләрнең ишеге ябылганы юк Кирәк икән, дурдомга илтеп тыгарлар Шундый мөмкинлекләр ачылганда' Яшә дә яшә генә’
Наилә кычкырып елап җибәрде һәм хәле бетеп кайнагасының муенына ташланды Аннан Сөмбеләне кочып-үбеп кат-кат рәхмәт укыды.
Хуҗа иртәнге рейска билетлар да алып кайткан икән, тагын бер тынгысыз төнне үткәреп. Сөмбелә белән аерыла алмыйча сөйләшеп, чөкердәшеп иртәне җиткерделәр. Бераз таушалган «Уазик»та Әхмәтзыя аларны аэродромга илтеп тә куйды.
Сәфәрчеләрнең сөйләшеп сүзләре бетмәде Күчешегезгә бездән бүләк! > — дип Сөмбеләнең мең сум акча, балаларга ару кием-салымнар, күчтәнәчләр җибәрүе аларны аерата дулкынландырган иде
Туганнар белән аралашу кайчагында бер дә начар түгел икән!»— дип йомгак ясады Нәҗип самолетка кереп утыргач. Кайткач та әтиләренә берәр посылка салырга Нәилә белән сүз берләшеп куйдылар
Эзи районыннан сессиягә депутатлардан тыш колхоз рәисләре, совхоз директорлары, авыл хуҗалыгы белгечләре бара дигәч, самолетта тыгыз булыр дип пошынганнар иде. нибарысы алты җан очып киттеләр Күтәрелеп, мотор тавышы тигезләнгәч, тәрәзәгә ябырылдылар. Май кояшы күмгән якты кырлар, күпереп килгән яшькелт болыннар өстеннән очканда олы юлдагы гаҗәеп хәрәкәт-манзараны күреп хәйран калдылар: Эзидән Казанга таба сансыз-исәпсез машиналар чылбыры чыгып килә иде Шактый баш тинтерәткәч. Нәҗип бу җанланышның да серенә төшенде Әйе.һәр җәһәттә ныклы тәртип яраткан Харис Вәгыйзович эзилеләрне әнә шулай, тантаналы демонстрация ясап, сессиягә алып бара иде Энесен, киленен, бала-чагаларын төяп Казанга кайтара алыр иде Сабит, мәгәр райком секретаре урнаштырган тәртип буенча машиналарга чит кеше утыртырга ярамый иде һәр депутат, һәр рәис, һәр директор үз машинасында ялгызы Эзигә килә дә, алар башкаларга тоташ кортеж булып, күмәк көч булып кузгалалар Алдагы сөт төсле ап-ак машинада Харис Вәгыйзович бара Капотында нәни генә кызыл әләм кадалган Үзе бара! Үзе' Хуҗа' Аның артыннан, дәрәҗәсен белеп кенә, бүтәннәр тезелә Сабитның машинасы әлегә бишенче! Көзге конференциядән соң. Харис Вәгыйзович өлкә комитетына авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләргә киткәч, оайраклы беренче машинада Сабит Йосыф улы Нургалиев барачак. Ихлас әле унөченче генә! «Коммунизм юлы - дип аталган, исеме җисеменә тап килә торган күргәзмә колхозның рәисе булырга бик теләсә дә. Әхсән Сәхәпович Хәли- уллин килә алмаячак Буе бәләкәй Уставка җавап бирә алмый торган буй Ә бу — җанлы чылбыр булып шатлыклы тәгәрәгән машиналарда нәкъ бер буйдагы — йөз дә сиксән җиде сантиметрлы егетләр, ил тоткалары. пешеп өлгергән социализмның һәм Брежневның төп таянычлары бара Буйлары шуңа җитә алмаган байтак егетләр витаминлы ризыклар ашап, биеклеккә, югарыга сикереп, турникта озак асылынып торып. болында мәтәлчек атып, гәүдәләрен шул хыялый сызыкка җиткерергә тырышалар Дөрес, бу иркен дөньяда үз буеның озынлыгын бәяләмәгән ахмаклар да бар Сирәк булса да очрыйлар андыйлар! Әнә. берсе — Нәҗип Йосыф улы Нургалиев хикмәтле һәм хөрмәтле Иван Иванович кулыннан яшәргә хокук-урын һәм эш дауларга кайта . Кермәсә. утыз өчтә дә акыл керми икән'
Аклы-каралы кортеж Чаллыга барып җитеп, аннан чыккан тагын да шәбрәк, тагын да озынрак колоннага кушылды. Нәҗипләр самолеты тирбәлә-тирбәлә авыл хуҗалыгы батырларын, данлыклы эшче сыйныф вәкилләрен сәламләп узды Мамадыш. Балык Бистәсе. Питрәч, Биектау кәрваннарын да күреп үтте безнең сәфәрчеләр. Машиналар чылбыры, сигезаяк кармавычлары сыман кыймылдап, шәһәргә кереп сеңә бара иде.
27
Сары йортка алар беренче тапкыр таксида утырып кайттылар, кесәгә мең тәңкә кергәндә, яңа квартир хуҗалары буласыз дигәндә, өч тиенлек трамвайда кысылырга теләмәделәр Машинага кереп утыргач. Искәндәр: «Эх. төтенле ит ашарга бара алмадык' —дип әти-әнисен ♦ көлдерде Выжт иттереп, сары йортның ишек катын сарган карчык- < корчыкның күзенә тузан сиптереп кайтып керергә ниятләгәннәр иде. = машинаны читтәрәк туктатырга туры килде, ишеккә якын барырлык £ түгел, анда кара болыт булып халык сарылган иде Ни хикмәт бу9 Әллә “ йортны сүтәләрме9 Бу галәмәтне күреп кызыксынган такси шоферы да * аларга ияреп чыкты һәм аяк очларына басып, халык арасына кысы- < лырга маташкан хатыннан Ни булды монда, бабуся9 — дип сорады - Карчыкның җавабын ишетергә теләп. Нәҗипләр дә туктадылар Ой. 2 касатик! — дип сузып җибәрде карчык — Лизабыз бар иде Байтактан ♦ монда яши иде Бәбәй тапкач Бала миннән түгел' ■— дип ире кугач. I күченеп килгән иде бичара Баласы сәламәтлеккә туймады, астма иде ~ кызында Интекте сабый, буыла-буыла тилмерде Шундый тер>е кыз иде үзе тагын, шундый чая. үткен Тик бер дә төс кунмады, бите тимгел “ тимгел алланып торды Туктаусыз елады Лизабыз. күзенең коры чагы Z булмагандыр Өч көн элек биш яшьлек сабыен буып үтергән дә үзе бер 2 шешә куе серкә эчкән Ике көн янып-көеп интеккәч, вафат булды мес- < кенкәй. Гәүдәләрен безгә бирмәскә маташалар, әллә каян ире табылган. «Үзем күмәм!»—ди Кая ул' Бөтенебез бер булып күтәрелдек, прокурорга барып җиттек. Бүген менә Лизаның теләген үтәп, икесен бер кабергә куябыз, хода кулына тапшырабыз Карчык белешмәләрне биреп бетереп, озын күлмәгенең киң итәгенә абына-абына читкәрәк чыкты. Тыгыз төркем урталай ярылды, корсагы өстендә ике куллап тәре тоткан юантык хатын алга чыкты Ирләр иңендә буялмаган ике табут тирбәлде. Берсе олы, берсе кеп-кечкенә генә Халык арасында наразый- лык авазлары яңгырады "Безгә каһәрләнгән язмыш, ә алар балда- майда йөзәләр! Без күселәр белән чүплектә, ә алар пулатларда'
Оятлары калмады инде, туймас тамаклар һаман талыйлар ■
-Мондый сүзләрне соң чиккә барып җиткән сары йорт кешеләре генә әйтә аладыр .— дип уйлады Нәҗип Нәфрәтнең кая төбәлгәнен ул бик яхшы аңлады Аңа кагылып диярлек Ионыч үтте, ул аларны күрмәде. кызарган күзләрен уа-уа ташкынга йотылды
Өйгә керсәләр — харап! Ишек бикле, тәрәзә тыгызлап ябылган булса да. идәндә, тәрәзә төпләрендә, киштәдәге китапларга бармак калынлыгы соры тузан яткан Ишек яңагына элгән халатын танымады Наилә, ятсынып кулына алган иде. аннан болыт бөркелеп, борын тишегенә твдып төчкертә, йөткертә башлады Астмалы бала түгел, монда сәламәте дә чихут алыр' — дип сукранды Наилә һәм зарлана-зарлана идән сайгакларын юарга әзерләнде Нәҗип җәһәт кенә бер чиләк су алып керде. Икесенә дә нидер эшләргә, ничек булса да мавыгып онытылырга. туган якка ясалган сәфәрнең авыр хатирәләрен онытып торырга кирәк иде Нәҗип. Наиләгә комачауламас өчен, малайларны кибеткә алып чыгып китте, сөт. катык ише нәрсәләр алып кайтты Наилә идәнне юып чыгаргач пычрактан, шакшыдан, тузаннан озак кына зарланып утырды Бүген хатыны җаеннан гына торырга тырышкан Нәҗип "Күпкә түзгәнгә әзгә түзәрбез — дип ычкындырды Хатынын тынычландырырга теләгән иде. киресе килеп чыкты: ' Ышанмыйм мин аның вәгъдәсенә!—диде Наилә.— Үрдәк биреп каз алырга яраткан Сабит абый ниемә дип безнең өчен тырышсын' Бездән ни көтә ул9 Нәрсә алырмын дип өметләнә! Нәҗип хатынын куәтләде Бүген Казанга киләсе булгач. Иван Ивановичка шалтыратып маташуы да мәзәк инде Спектакль уйный, кылана' Бер табышмак ачыкланды якын араларда миңа эш буласы юк икән'
Тузан басылса да. өйдә зәһәр, әче ис калды Җил кирпеч заводы ягыннан исә иде Сөмбелә күчтәнәчләре белән ашыкмыйча чәйләделәр, иртә уянган малайлар башны-башка куеп караватка тәгәрәделәр. «Әллә бармыйммы шул Иван Иванович катына?»— дип. шиген уртаклашты Нәҗип Наилә авыр сулады, дәшмәде, кулы белән балаларга төртеп күрсәтте Ә алар? ■ •• Мин бүгеннән эш эзли башлыйм».— диде Нәҗип «И, Нәҗип. Нәҗип Тинтәк инде син, беркатлы Эше барга бирәләрме квартир’’ Чәнчелеп китсен дөньясы, син генә ак калырга димәгән Дөньясы шул ич аның. Гөлнара исемле танышымны әйткәнем бар бугай Мин белгәндә генә бишенче квартирларын алыштыралар инде, бишенчесен!»
Татарда сөенеч тә. кайгы-хәсрәт белән авыр шик-шөбһәләр дә өйгә сыймыйлар, борынгы болгар бабайлар кара кайгы иңгәндә яки салават күпередәй балкып куаныч килгәндә, дөньяга яңа җан иясе бәбәй туганда. тирмәдән чыкканнар да иярсез атка сикереп менеп җайдак җилдергәннәр. киң Идел ярына басып җырлаганнар, җир селкетеп тыпыр-тыпыр биегәннәр, һич югында, кайгыдан бал эчкәннәр.
Нәҗип бахырның менәр аргамагы юк. бабаларыбыздан калган җирне сасы төтенле заводлар биләгән, җырлап җибәрергә моңы юк: чыкты да китте бер башы' Әйе. ул әлегә анык кына берни белми: кем ул Иван Иванович9 Шиге бар Сабит абыйсының сүзен үтәргә атлыгып тора икән, алар ике чабата бер киемдер1 Чукынып китсен Иван Иванович. Сабит эшне нигә шулай тизләтте соң9 Бусы бик шикле иде. Нәҗип, гади булса да. абыйсының комсыз күзләрен күрде. Наиләгә челәеп карап утыруларын сизде. Әгәр хатынга бер-бер оятсыз ишарә ясаса. Наилә дәшми калыр идемени9! Изил Латыйповның күз елтыратуларын, икеле-микеле оятсыз тәкъдимнәрен һич яшермичә кайтып сөйли алган хатын ич ул!
Наиләнең тычкан исе белән тынчыган салам эскерте төбендә укыган зәһәр хөкеме кылт итеп исенә төште. Аяусыз хөкем чыгарды хатын. ләгънәт укыды, каргады Бер уйласаң, ул хаклы түгелмени? Авылга кайтып ул үзенең көчсезлеген раслап килде бит! Ярый әле чирләмәде. хисләргә тулышып, мие томаланып җирдә тәгәрәмәде Кайчагында көчсезлек чирне җиңә дә ала икән..
Нәҗип бүгеннән булмаса да. иртәгәдән, берсекөннән яңача яши башларга тиеш, бүтәнчә. замана законнарына буйсынып, заман кешеләренә яраклашып Әгәр Иван Иванович дигәннәрендә әз генә шәфкать, мәрхәмәт сыйфатлары бар икән, ачы язмышын нигә аңа ачып салмаска9 Бәлки, ул Нәҗип язмышының кылдый-былдый юлларын яхшы якка үзгәртергә туган фәрештәдер?
Тукта, кая килеп җиткән ул? Шәһәрнең бу ягына нигә килгән. Әй- ләнеп-әйләнеп карагач кына ул үзенең Фәридун Фазлыев яшәгән йорт каршысына килеп җиткәнен, шуның тәрәзәсе турында туктап торуын абайлады Троллейбуска утырган, трамвайга күчкән, шәһәрне бер яктан икенче читенә үткән, үзе шуны сизми дә калган. Әллә тагын чире яңардымы, инде бүтәнчә яши башлыйм дип ант беркеткәндә, искәрмәс яктан бәреп кереп аяк чаламы9! Уйлар упкынына батып шушы кадәр җир килгән Нәҗип уянып, Фәридун Фазлыев яшәгән йортны күзәтте Язын, әле дөньяның ертык-пыртыклары кар астыннан чыгып бетмәгәндә. Фәридун яшәгән йорт ярыйсы ук нык тоелган иде. хәзер сылавы купкан нигезе, рамнары череп чалшайган кыйшык тәрәзәләре, тоташ күгелҗем мүк сарган шифер түбәсе, дүрткелдән трапециягә әйләнгән ишек авызы хуҗасызлыкка корылган һәйкәл булып, аның каршы- сында сураеп баскан иде Иван Иванович турында уйлап нигә ул Фәридун Фазлыев катына килгән әле9 Аны кем китергән9 Кем мәҗбүр иткән9 Хәзер керергә дә шик-шөбһәләрне сөйләп бирергәме? Бәлки, шәфкать-мәрхәмәт Иван Иванович ягыннан түгел. Фәридун Фазлыев ягыннан көтеләдер9 Соңгы көннәрдә, авыл сәяхәте вакытында. Нәҗип
нең үтә нык сизгерләнгән күңеле кайсы якка борылып баш орырга кирәклеген ачыграк беләдер9 Кайчагында сукыр күңелгә дә ышанырга кирәк. Әйе. керергә дә сөйләп бирергә! Ул күңелен бүген ачса ача ала. иртәгә ул я ң а ч а яши башлый, яңа кеше булып. Нинди кеше булыр ахыр чиктә анысы кирәк түгел Сөенеченме, көенеченме уртаклашырга дип күңеле бүген Фәридүн Фазлыевны сайлаган икән ул бүген ге- ♦ нә аның белән күзгә-күз очраша ала. иртәгә Нәҗип аның янына килә < алмас инде. Фәридун Фазлыев белән ике арадагы тигезлек билгесе мон- = нан соң бетәчәк. Моңарчы Нәҗип күз алдында тамыр җәйгән гаделсез- ч лекне сүгеп, каргап авыз тутырып сүз кыстыра ала иде Хаксызлык “ бер төркем югары сыйныфның—партия-хуҗалык аппараты бюро- £ кратларының илне имеп халыкны изеп яшәве, тоташ караңгылыкта * тотуы аны рәнҗетә иде. Бәхете идеме бу. бәхетсезлегеме9 Ул бу авыр - сорауга җавапны иртәгәдән соң гына таба алачак Чөнки ул я ң а ч а 2 яши башлый, Иван Ивановичка кул бирә, астан өскә аңа ялагайланып ♦ карый, ул ни кушса, шуны үтәргә әзер тора Ул Сабит абыйсының хак- = сыз өстенлеген таный, аның колына әверелә. Әгәр ачкүз Сабит ■ Миңа X беразга Наиләңне биреп торчы' -— дисә. Нәҗип Наиләсен кочып маши- 2 нага утырта, ике бүлмәле кояшлы як квартирының балконыннан кул = болгап кала. Моңарчы тарыгып яшәгән малайлар, гамьсез җаннар. “ пыр тузып идәндә, йомшак келәмдә мәтәлчек атып уйныйлар Туп - тибәләр!
Абыйсы аны диссидент дип атады, ямьсез кешеләр Сахаровлар белән тиңләде. Юк шул. юк! Булсын иде Нәҗип шундый көр тавышлы кеше, дөньяның аклыгын яклап сүз әйтә алсын иде' Бер сүз' Гадел сүзләрне белә ич ул. әйтми, дәшми, дәшә алмый Менә күрегез барачак ул Иван Иванович катына, тезләнеп ялварачак, эш тә сораячак Кичерегез. теге чакта ялгышканмын' — дип инәләчәк. Чөнки аның иртәгәсе киртәгә терәлгән, аның иртәгесеннән хатыны, ике улы карап яхшылык көтеп тора. Әгәр ул бүгеннән Наиләсе белән арасын көйләмәсә. яшәү газапка әйләнәчәк Кеме бар аның хатыныннан башка9 Хакыйкать шул ул балалары. Наиләсе хакына җанын сатарга да. заман белән вәгъдәләшергә дә әзер. Чукынып китсен!
Ул үзе дә аңлап бетермәде, бу — аның үткән гомер белән, үткән гомерендәге хак сүз белән, чынлык аша аны баеткан Фәридун Фазлыен белән мәңгегә хушлашуы иде Дәҗҗал мәлгуньгә җанын сатуы иде бу аның Инде иртәгәдән соң бу төбәккә аяклары адашса да килмәс чөнки ул моннан ары бөтенләй яңа кеше, замана кешесе булачак Әй мактар инде аны Фәтхулла абыйсы! И сөенер инде үз авылында рәис булып ятучы Ихлас исемле мөртәт'
Нәҗип алай ук тинтәк түгел. Гаделлекне яклап, авыл агайлары белән махра көйрәтеп, каравыл өе алдындагы бүрәнәдә гәп куерту әле егетлек түгел, гаделлек өчен нидер эшләргә, үзеннән дә өлеш кертергә кирәк Бу өлеш үз авызыңнан өзеп бирелгән булырга тиеш'
Урнашкач, бәләкәй генә тернәкләнгәч, әти-әниләренә посылка салыр' Беренче нәүбәттә шул! Алдагы җәйдә кайтып өйләрен сипләргә утын китерергә, сарык-кәҗәгә печән чабарга туры килер Әтиләр хуҗалыгына кулы кергәч, ул Сабит белән дә икенче төрле сөйләшәчәк! Сабит балаларын. Сөмбеләне кунакка чакырырга Туганнар белән хат алышырга' Ниһаять, аның да тотрыклы адресы була кешегә күрсәтерлек квартиры' Кояшлы як. өченче кат Иван Иванович белән якынайсалар. телефон да кертерләр Утырсын Наилә ахирәтләре белән әнәчәне сөйләшеп
Фәридуннарга барган чакта ул бер иде. сары йортка кайтып кергәндә Нәҗип бүтән иде инде. Буе тәбәнәкләнде, авызы олайды. Бик каты чир кичергәннән соң адәм баласының авылы зураеп кала Жан чы гарга җиңел булсын өчен иреннәр йомшаралар Кайтып керсә дагалы итекләре белән идәнне төеп Ионыч утырган, яланбаш, чалбар тоймә-
ләре каптырылмаган, кипкән иреннәре белән төпчеген чәйни. Йокымсырый иде. айныды, карлыккан ямьсез тавыш белән, косык исе чәчеп Нәҗипкә ябырылды Нигә поминкада булмадың син? Ник зиратка бармадың7! Урыс үлде дипме7 Зиратта аерма булса да. табутта аерма юк. анда һәркем тигез. Без бит ике фәрештәне, гөнаһсыз җаннарны куйдык Нигә син йортның кайгысын уртаклашмадың7* Нәҗип кыенсынып кына: «Без бүген генә кайтып төштек, Ионыч»,— дип акланырга сүз ачкан иде, Ионыч икенче яктан элдереп алды: Ник кайттың син, дурак7 Нигә7 Ник яшисең син бу дөньяда7 Нишләп пыскып ятасың бу сары йортта?! Сабыйларыңны ни йөзең белән апкайттың? Болай да сау түгел алар, ютәлләп колакны тондыралар иде. Хәзер аларга астма йогачак. Чехотка! Аллергия дигән нәмәрсәне беләсеңме син, инженер7 Яшим, күрәм. бер кыш чыккан балалар да саргаеп күксәүгә әверелә Олы авыру — фурункул чыга, каннары бозыла Колаклары ага. ТЭЦ-та гына гаеп түгел, тимер юл гына да зыян салмый, силикат кирпеч заводы черетә адәм балаларын! Заманында бу район шәһәр чите булган, хәзер завод уртада калган Иван Иванович янына барып сөйләшеп карадым Кем мин аңа7 Тотыныр тоткасы булмаган дүнгәләк. Тамырсыз, көчсез нәрсәкәй. Тигәнәкнең дә ябышыр чаты бар. ә дүңгәләкнең юк. Бер быел ничә мәет озаттык без моннан7 Дүрт кеше үзенә кул салды Ә син үгез җигәрлек башың белән монда тынчыйсың. Дур-рак! Авылдан балаларны кайтаралармы7! Без яшибез инде, без беткән кеше. Язмыш баш очына козгын утырткан. Син дә беткән кешемени7 Ионын кайгысын йомарлап кергәндә утырып эчәргә яртың да булмый бит синең! » Нәҗип сүз кыстырырга тырышмады, сүзе дә юк иде бугай. Ионын шак-шок басып ишек катына килде, борылып карады: «Июнь аеннан фатир хакы йөз тәңкә! Мин киленгә әйттем». < Нигә алай күп?»—дип сорады Нәҗип «Сәвит акчасы бер тиенгә дә тормый. Кыйммәте юк. шуңа күрә күп!» ■ Безнең бик авыр чак иде бит, Ионыч ».— диде Нәҗип җәберсенеп Ионыч суган исе бөркеп Нәҗипкә йөзен якынайтты: «Үзеңә генә әйтәм! —диде ул — Лиза үзенә һәм баласына кул салып, безнең йортны телгә кертте. Хәзер кайберәүләрнең авызын томаламасак, квартирлардан колак кагуыбыз да бик ихтимал! Санаша торган чак түгел' Синең барыр җирең бармы7 Әлегә юк!»— диде Нәҗип «Минем дә юк! — дип күтәреп алды Ионыч.— Акча гони! ■>
Нәҗип иртүк шәһәр советына чапты, калтыранган, көчсез тавыш белән Иван Ивановичны сорады Ул сессиядә .— диделәр. Көн тагын сары йортта үтте Хәзер ул иртә таңнан шәһәр советына чаба торган «даими клиент» булып китте, секретарь ханым аны тавышыннан таный башлады «Сез миңа йомышыгызны белдерегез, мин Иван Ивановичка җиткерермен. Ул сезгә көн. вакыт билгеләр >.— диде ханым. Нәҗип югалып калды йомышын бүтәннәргә әйтергә ярыймы аның, юкмы7 Байтак интектергәч, ханым аны ачыктан-ачык пешекләргә кереште. Ул кыяр-кыймас Сабит Иосыпович Нургалиев рекомендациясе белән шалтырата идем мин*.— диде Ханым тагын да ныграк орышты: «Нигә башта ук шулай димисез7 Иртәгә тугызынчы яртыга килеп җи-тегез! »
Аны иртәгәсен дә серле Иван Иванович янына кертмәделәр, гәрчә ул аның шәһәр советында иң дәрәҗәле кеше икәнен белеп алган иде инде Ярдәмче ханым кырыс елмаеп каршылады да: Фәлән урамда йорт җимерелде Сез шул йортта яшәүче аварийщиклар исемлегендә. Квартиралар бүлүче отделга төшегез. Анда Фомин дигән иптәш булыр. Фор- мальностьлар эшләнгән. Әзер. Ордер алыгыз да тизрәк күченегез»,— диде «Шулай тизме?»— диде ни әйтергә белмичә Нәҗип. Ханым дәшмәде. ни уйлагандыр, күз карашы усал, аяусыз иде.
Нәҗипнең үз гомерендә мондый кыйммәтле документ алганы юк иде: туу турында таныклыгы бар — чүп! Паспорт алырга гына ярый ул кәгазь. Паспорт — чепуха! Диплом — адәм көлкесе! Аның белән гадел 80
яшәсәң, тамак та туйдыра алмыйсың. Ордер! Бу инде орденнардан да кыйммәтрәк, дипломнан да кирәгрәк Ордер — сине кеше рәтенә кертә, яшәргә хокук бирә Ордер — квартир Квартир — крепость Моннан ары Нәҗипнең тормышына Тимерхан, Җәмиләләр. Ионычлар. Ираидалар. Фәтхуллалар катнаша алмый, аның хатыны белән ничек йоклаганын, ни эчкәнен, ни ашаганын берәү дә тикшерә һәм күзәтә алмый. Яңа * квартирга барып кергәч, ул. әлбәттә, ялан тәпи бер биеп җибәрәчәк. $ Рәхмәт мәрхәмәтле ягымлы, игътибарлы.кулыннан эш килә торган чи- | новник-бюрократка! Алар арасында да чын кешеләр бар икән'
Беркатлы, тинтәк Нәҗип, әлбәттә. Сабит белән Казан шәһәре баш- “ лыгын ни берләштерә алуын уена китерә алмый, тимер юллар ми- “ нистрын каршылауга тотылган байтак чыгымнарны Сабит күтәргәнен. < бүтән чакларда да аларның аралашканын. Сабит-хан биләмәләрендә 5 кыр тавыгы, кертлек. Мостафин урманы күлләрендә үрдәк ауларга - йөрүчеләрнең иң активы шушы кеше икәнен белми иде *
Ул шәһәр советыннан чыкканда Кремль сәгате нәкъ икене сукты. 2 ул шул якка борылып карады, зәп-зәңгәр күктә манараның алтын * йолдызы йөзә кебек тоелды. Аның ике иңенә дә канатлар үсте, чир-чор- " лар. өметсезлекләр онытылды, моңарчы аякка тагылган богаулар чи- ® шелде. күзе ачыграк һәм ераграк күрә башлады, алдагы тормышы _ Идел аръягында тирбәлгән Ослан таулары сыман гүзәл, серле һәм мә- « һабәт булып тоелды
Уңда Җәлил калды, сулда музей. Ул Казан елгасының аръягына. Ленин районына, сары йортка тизрәк кайтып җитәр өчен үрдән аска ташланды, машиналарны узып, троллейбус тукталышына очты, һәм авыр сулап, кулларын артка куеп, кара кайгыга батып менеп килүче ир затын чак кына таптап үтмәде Тыелып туктады, килүче таныш булып күренде Аның кырында, очкан озын гәүдәгә юл сабып, юаш елмаеп. Фәридун Фазлыев басып тора иде
«И язмыш! Без белмәгән нинди кодрәтләрең бар синең7'«—дип мең кат уфылдады ул соңыннан. Фәридун Фазлыев елмаюын йомып җитдиләнде, ике кулын бирде -Мин сезне авылда дип торам Ни эш кыдырып йөрисең7- Нәҗип Фәридунның иңнәрен кочып алды ■ Фәридун абый! — дип кычкырды.— Менә квартир алып йөрим! Котлыйм! — диде Фәридун табиб, елмаюына көч биреп — Котлыйм! «Ә сез. Фәридун абый?»— дип сораса да. Фәридун сүзләренең эчтәлеге әле Нәҗипнең сөенечтән томаланган акылына барып ирешмәде Шул булды — ул Фәридунга ияреп өскә менә башлады Халык үтеп-сүтеп йөри, тар баскычта тору уңайсыз иде Фәридун баскычтан бик акрын һәм шактый ук озак менде Җәлил һәйкәле кырына, таш эскәмиягә барып утырдылар. Фәридун дымлы маңгаен, битен сөртеп, тынын туплагач, төшендерде • Ниһаять, миңа да квартир бирергә тиешләр иде Ике ай төеннәр өстендә утырдык. Йортны тапшырдылар, күченәселәре күченеп бетте, диделәр. Инде ордер алам дигәндә, истә-оста югында. Иван Иванович чакыртты -Көт көзгә кадәр' — ди — Мәскәүдән белгеч чакыртып алдык, сиңа багышланган квартирны аңа бирергә туры килде-,— ди Тагын бер-бер бүтән сүзе юкмы дип аптырап янына менеп барам Апаң шушы хәбәрдән чирләп егылды. Реанимациядә ята
Нәҗипнең колак төбендә генә нидер чыртлады. күз алдында ут бөркелде Менә ни өчен сөенечен уртак итәргә теләп Фәридун абыйсы катына җитәкләп алып барган икән язмышы аны' Мөгаен, шул сәгатьләрдә белгеч килүен хәбәр иткәннәрдер аңа? Шул коточкыч шәфкатьсез мизгелдә хатыны чирләп аугандыр?! Тукта! Нигә алай уйлады ул? Бәлки, язмыш аңа карата алай ук аяусыз түгелдер’ Ул Фәридун абыйсына йотардай булып карады -Гвардейский урамындамы ’ Өчен-че кат. Балконлы, кояшлы як?!» Ул сораган саен Фәридун баш кагып тора, соңыннан икесе берьюлы әйтеп салдылар У тыз беренче йорттан ундүртенче квартир’-
Нәҗип ордерын чыгарып күрсәтте Фәридун телсез калды. Нәҗипкә күтәрелеп карады Бу караш' Нигә, тәкъдир, уттан алып суга салдың мине9 Тәүлек буе куанырга да форсат бирмәдең9 Хатын, балаларны сөендерергә дә өлгермәдем'—дип кыйналды ул соңыннан.
Фәридун сорашмады, аңлады, бер карады Нәҗипкә батырып карады Шушы карашы белән ул аны үтерде, бәреп екты, суйды, упкыннан түбәнгә ыргытты, язгы ташкынга төртеп төшерде, яшен булып сукты, тәмугның иң зәһәр, тавышланып, быгырдап кайнаган сумала казанына кул-аякларын бәйләп салды Нәфрәт белдерергә гел-гел сүз кирәкми, нәфрәт өчен бер караш җитә. Әгәр сиңа намуслы, сатмаган һәм сатылмаган. шәфкатьле, мәрхәмәтле җан иясе нәфрәт утын төби икән — аңа чыдармын димә Сабит арбасына утырып җырлый башлаган Нәҗип шул мизгелдә үзен үтәли күрде
Күрде, сикереп торды Фәридун Фазлыевны шәһәр советының мең хәсрәтле аяклар шомарткан тимер баскычында куып җитте Иван Иванович кабинетына тарткалаша-тарткалаша алар бергә керделәр.
Шулай теләде Нәҗип. Фәридун ризалашмаса да. кат-кат ялынды Әгәр исән калуымны теләсәгез. Фәридун абый, сүземне тыңлагыз. Ордерны алыгыз Сезне утка ташлап, хәләлегезнең җан кыючысы буласым килми .— диде
Фәридун Фазлыев яшәгән йортны җимерәләр икән. ■ Соңгы булып күченәбез, әгәр квартир бирмәсәләр. эш харап иде-.— диде ул.
Нәҗип Йосыф улы Нургалиевнең кыюлыгы җитәр, ярдәмче марҗаның ай-ваена карамастан, ул Фәридун Фазлыевны җитәкләп Иван Иванович янына барып керер, үзенә язылган ордердан аның файдасына баш тартып, мэрның көзгә уйлап карарбыз дигән сүзенә ышанып, ярык тагарак янында утырып калыр, дип кем уйлаган9' Икенче көнне өченче каттагы, кояшлы яктагы яңа квартирга Фазлыевны күчерешер, әйберләрен сөенә-сөенә ташыр, булышыр дип кем уйлаган?!
Йөртә безне язмышлар •— дип туган ягын сагынганда җырлап җибәргән безнең шахтер бабайлар Җырлар, мәкальләр, риваятьләр — язмышы конституцияләрдә бер чакта да тиешенчә берегә алмаган татарның яшләү кануннары безнең уртак терәкле уйлар. Татарның язмышы җиңел булмаган, әйдә без дә язмыш җиленә баш биреп, җилкәнсез. ишкәксез көймәләргә утырышып төрле якларга таралган татарларга да. таралачакларына да рәнҗемик. Авыр булса да түзик, «бүленгәнне бүре ашар, аерылганны аю ашар . дип зарлана-зарлана таралышкан кардәшләребез ничәмә ничә гасыр аю-бүреләрне тукландырып торалар икән, нихәл итмәк кирәк9 Нужа баткагыннан чыга алмаса да. туган төяген ташлап качмаган Нәҗип ишеләре дә бар ич әле аның үз арабызда'
Наилә Нәҗипне аңламады, аңларга да теләмәде, иренең дәлилләре вак-төяк, чүп-чар булып күренде. Ничек инде, заман кешеләре бер-бер- сенең күкрәген изеп үзләренә юл салганда, кулыңа килеп кунган бәхет кошыннан баш тарт9' Бу бит — диваналык, шыр тилелек. . Бу. бу Наиләнең зәһәр тавышы Нәҗипнең колагында чиркәү чаңы гүләгән сыман, -бу. бу. бу! ишетелеп торды Черек саламлы эскерт төбендә Наилә әүлия, ак канатлы фәрештә булган икән әле!
Атаның яратканын белгән хатын-кыз ызгыш-талаш арасында балаларны арага кертә, калкан итеп куя Син. тинтәк хайван, сары йорт хакында, монда җан тәслим кылган сабыйлар турында Ионыч әйткән сүзләрне ишетмәдеңмени9 Колагыңа мамык тыккан идеңмени. дивана9 Үз балаларын яратмаган, аларны санламаган ата да булдымы кеше9 •
Йөзен ертып, каршысына кереп баскач, кыюланып. Нәҗип Иван Ивановичка эш сорап та мөрәҗәгать иткән иде Гомер юлында мондый адәми затны беренче тапкыр очраткан Иван Иванович егетне акыл ягыннан зәгыйфь санаса да. кызыксынып китеп, эш белешкәләп торыр- 82
га кушкан иде Моны ишеткәч Наилә күтәрелеп бәрелде төтене дөрес иде бүген хатынның! «Шыр дуракка. күрексез гармунга нинди эш бирсеннәр9! Әнә шул. бакчага карачкы итеп куйсалар инде' Дөнья мәсьәләләрен ач каргалар белән хәл итеп яшә шунда, дөмеккән!»
Кирәк бит. алар шулай тарткалашып, бер як ут кебек дөрләп, икенче як тоташ уттан ничек чыгарга белмичә утырганда сак кына ишек * ачылды һәм аннан кем керде дип беләсез9
Кайда яшәүләрен беркемгә сөйләгәннәре юк. сары йортны адрес = бюросында Америка шпионнары да таба торган түгел, ә ишектән, ша- ч кымыйча-нитмичә. көяз атлап, утта янмас, суда батмас Мәхмүт-Муд- * рый басып керде • Юк-юк! — диде ул Наиләнең бер якка талпынганын 5 күреп.— Чәй кирәкми, тамагым тук. әнкәй яныннан әлерәк кенә гөбә- * дия ашап чыктым Гөбәдиясе' Кештердәп тора' Бүген Минһаҗевне £ җирләдек бит. малай Инфаркт кыра яшьләрне Егерме тугызы тулган * иде егетнең -Заря- ресторанында дүрт ел директор булды, ә бавыры- ♦ ның кылкасы да калмаган Бавыр белән китмәде тагын, йөрәккә бир- ® гән Ә зиратта яшьләр ята тезелешеп! — дип такылдады ул. хуҗалар- * ның сырт йоны кабарганын сизенмәскә салышып
Ачудан талагы кабарган Нәҗипнең бүген зират-, «үлем», «ин- = фаркт• дигән сүзләргә һич исе китмәде, колагы балавызланган идеме. ’ иик чукынып китми дөньясы. Минһаҗевларның ник кырык чөйләре » кырылмый, үз кайгысы бүгенгә түгел, иртәгәгә дә җитәрлек әле Нәҗип ® нең. Наилә аксак чыпчык кебек бер урында сикергәләде. Мудрый- ны кая утыртырга белмәде -Мәхмүт җаным, әҗәт артыннан керүеңдер Акчабыз бар барын, тик син әзрәккә түзмәссеңме9 - Мудрый җылы сүзләрдән эреп, үзенең әзгә түгел, күпкә кәгәргә дә чамасы барлыгын белдереп кулларын җәйде «Керүем аңа түгел. Наилә ханым! Яшәрлек чамам бар. Йомышым юк түгел түгелен*
Гаҗәп, бүгенге хәлгә төшкән хуҗаларда кемнең, нинди йомышы булуы ихтимал9 Мудрый таралып яткан балаларның өсләрен рәтләде, каушаган хуҗаларны тагын бераз көттереп -Сезнең Латыйпов белән аралар ничек9 Чама-чамага туры киләме, әллә — - Изил Бәдретдино- вичны әйтәсеңме9 — дип сорады Нәҗип, сытык чыраена караңгылык чыгарып.— Ничек дип... ■ Наилә, ярдәм көткәндәй, иренә карап алды.
■ Ни булган Латыйповка9 Әллә ул да кәкрәйгәнме9! • Нәҗип сүз өчен генә бирде бу соравын. Мудрыйның кычытмаган җирне кашып йөрүе тулышкан ачуын арттырды
• Алпавыт булып китте абзагыз' Җир хуҗасы' Кыланмышын күрсәгез Директор биргән • Волга»да кәпәренеп кенә юрттыра. Кояштыр Күрсәгез танымыйсыз сез аны!»
Ярата Мудрый куе төтен җибәреп кешеләрнең башын әйләндерергә! Хуҗалар бик белергә теләп сорашсалар да. ул аларны өч нарат янында байтак адаштырып йөртте. Завод кешеләренә дип Идел буеннан ике гектар ярым җир бирүләрен, шул җирдә дачниклар ширкәтен оештыруны Изил Латыйповка тапшыруларын Нәҗип белән Наилә аңларлык сөйләгәнче, үзе дә манма тиргә батты Ниһаять, аңлашылды, керүе яхшылык артыннан йөрүе икән егетнең! Идел буенда шәп итеп йорт салып җибәрәсез Рөхсәт! Яшә шунда, гөлчәчәкләр утырт бәрәңге, кишер' Станция терәлеп тора, машинаң юк икән, башың ватылмасын, теке-теке поездда теркелдә! Мич чыгарсаң, кышын да анда яшәргә була! Утын хәсрәте юк. урманы өстеңә ишелгән' Латыйповка чабасыз да бүленеп беткәнче җир аласыз! •— дип сөйләп бетерүенә. Наилә пыскып елап җибәрде • Кем бирсен аннан безгә җир9 Мудрыйның кашлары өскә сикерде «Әгәр Латыйпов белән вася-вася яшисез икән, ник бирмәсен9' Начальство үз кирәген алып бетергән, партбюро әгъзаларына да шобагага кадәр үк үлчәп биргәннәр, минемчә, читтән-чоттан. ерганак тирәләреннән аның бирер чуты бар
Наилә ашыгып-кабаланып күз алдыннан сихри күренешләрне үт
кәрде Идел. Урман Саф һава Түтәлләрдә җәй буе кишер, шалкан үсә Малайлар түтәлләр арасында тәгәрәп ял итәләр Нәни генә йорт салып мич чыгарып куйсаң Сары йорттан котылырлар иде. ичмасам'
Хатынның Мудрый алдында мышкылдап торуын өнәмәгән Нәҗип кырку гына сорады Ни булды сиңа9 Балавызыңны ник сыгасың"1 • Соң. бәгырь кисәгем, сине заводтан типкәләп чыгардылар. Кем бирсен сиңа жир9» «Ә син9 Нигә сиңа бирмәсләр дисең9 Мудрый шулай дип әйтеп өлгерде. Наилә тагын елап җибәрде. Мин арбаның бишенче тәгәрмәче Кирәгем шул хәтле генә Мине куарга да күп сорамаслар Нәҗип кайтканнан бирле юньләп эшкә чыга алмыйм Моннан ике транспортка утырып балаларны бакчага илтергә кирәк Ярты көн үтә. Үз хисабыма ял алып авылга кайттым Соңгысы! — дип бирде мөдиребез — Йә иреңне савыктырасың, йә бездән китәсең' Кая дип ул бакча Мудрый алай тиз бирешә торган егет түгел, ул тә-тә-тә хуҗаларны һаман үгетләде Ятып калганчы атып калыгыз Син. Наилә. Латыйпов белән сөйләш!» Ни сөйләшсен ул андый ала күз белән!
Мудрый, үзара талашның җанлануын чамалап, үз вакытында чыгып тайды Нәҗип белән Наилә парма-пар ызгыштылар, тавышка балалар уянды, ачу китереп, җир селкетеп поездлар үтә торды, аскы катта чыр-чу килеп исерек хатыннар җыр суздылар
Көндезге гауга төнлә тынып торса да. иртән ир хатынга, хатын иргә борылып карамады Наилә балаларны дөбердәтеп врачка алып китте, аларны бакчага кайтарыр өчен больницадан белешмәләр кирәк иде Нәҗип шәһәр советына чапты. -Сабит Йосыпович Нургалиев рекомендациясе белән тагын Иван Ивановичка шалтыратты, шактый әрсезләнеп. кыюланып үзен кабул итүен үтенде. Өч-дүрт көн йөргәч, ниһаять. алар әзгә генә очраштылар. Дуамал, башсыз кеше белән кызыксына башлаган мэр ахирәт дустының энесенә шәһәрнең иң зур яшелчә базасында директор урынбасары булып урнашырга тәкъдим итте ‘Гаҗәпләнмә.— диде ул.— директор урынбасары төшемле, җаваплы урын Җөмләдән, директор булып анда кәттә бер егет эшли Элгәре сәнгать белгече булган диләр, аспирантура тәмамлаган, шагыйрь! Аның кулы астында инженерлар, кибернетиклар, югары мәктәп укытучылары. хәтта бер доцент та барын белеп кит Оттырмассың^
Әгәр Наилә белән аралары шулай киеренке булмаса. ул. мөгаен, ри-залашыр да иде Бүтәнчә кая бара аласың9 Ичмасам, гаиләсенең тамагы тук булыр, эшкә һәм дөнья таләп иткән хәйләгә өйрәнер иде Тик бүген. Наилә аны секунд саен аска салып изгәндә, яшелчә базасына.ур- наштым-. дип ничек кайтып әйтәсең?!
Алай да. арты белән күлгә чумган үрдәк кебек, яшелчә базасына кагылып чыгарга булды База директоры — буйга үзе кебек озын, киңчә ак чырайлы, яхшы аргамак кебек башын югары чөйгән, укымышлы кыяфәтле урта яшьләрдәге кеше Нәҗипнең киләсен белә икән Ул Сабит Иосыповичны якыннан белүе белән дә мактанып куйды, эш хакында күп сөйләп тормады. Төрлечә яшәп карадым мин Якты дигән юллар ачык иде Монда килгәч гап-гади хакыйкатьне аңладым: моңарчы мин гел ялварып, бөтен кешегә ялынып яшәгәнмен икән. Ә хәзер бөтен кеше миңа ялынып килә. Шул аерманы аңласаң, кил .— дип сүзен йомгаклады. Нәҗип Рәхмәт, уйлап карармын .— дип чыгып китте. Киңәшкә Фәридун Фазлыевка барды. Ул сүзне коры тотты: Пычранма Кер укытырга. Мәктәптә ир укытучыны ике куллап каршы алачаклар!- «Укытучыларга берәр заман квартир бирелгәнен ишеткәнегез бармы. Фәридун абый9 Фәридун аптырап калды. Нәҗип аңа да Уйлап карармын!»—дип әйтеп, өенә кайтып китте
Өйдә — өермә, буран! Идән белән түшәм арасында Наилә яшен уйната Башын иеп чыгып китә Нәҗип, башын иеп кайтып керә, кичергәннәрен тәртип белән хатынына аңлата, ике ара барыбер җылынмый Наилә. Мудрый сүзләрен куәтләп. Нәҗипне Изил Латыйпов янына куа 84
башлады ’Әгәр бакча артыннан йөрмисең икән, үзем йөрим! Латыйпов белән үзем сөйләшәм! диде ул бер кичне. Ни әйтсен Нәҗип, телен аркылы тешләп, моңсулык гомерлеккә йөгергән күзләре белән аны эшкә озатып, малайларны бакчага алып китте. /Әни нигә көн дә жы- лый?»—диде Искәндәр, әтисенең кулын ике учы белән кысып. Нәҗип җавап кайтармады. *
Наилә ирен кат-кат өркетергә маташса да. әлегә Изил Латыйповны £ эзләп чапмады, гарьләнде. Түбәнсенәсе килмәде. Бер-бер бүтән җае з килеп чыкмасмы7»—дип нидер өметләнеп көтте Беркөнне, эшкә ба- > рырга җыенып урам як ишек катына чыккач. Ионычны очратты Алар. * берничә ир, борчылган кыяфәттә чыш-пыш нидер сөйләшәләр иде Ko- i лагы торды Наиләнең, якынрак килде, тыңлады, Ионыч күз кыры бе- j лән генә аңа карап алды, әңгәмә дәвам итте, һәм Наилә, коты чыгып. 5 шушы арада бульдозерлар килеп сары йортны җимерәчәкләрен белде -
Эше эш булмады, биш-ун минут саен профкомга чапты, ике көн * рәттән сагалады Наилә Латыйповны. шәүләсен күреп калгалады. әмма 3 профсоюз лидеры җир бүлү. су. электр үткәрүләр белән шул кадәр ~ мәшгүль иде. койрыгын тиз генә берәүгә дә тоттырмады Ә сары йортта г мәхшәр башланды1 Ионыч квартир саен йөреп чыгып хуҗаларны ки- “ сәтте «Тиз-тиз моннан таясыз! Кайда яшәгәнегезне чәчеп йөрмисез ■- Алай-болай судка-фәләнгә чакырсалар, җавабын таба белегез1 Суд- * дигәнне ишеткәч, карчык-корчык төенчеген төйнәп, үксеп елашып, кая < барырга аптырап, урын эзләргә кереште Җир-мазар алсак, палатка куеп булса да җәйне үткәрер идек, көзгә кадәр вакыт бар. ни булса да куыш әтмәләрбез! •— дип сөйләштеләр Нәҗип белән Наилә Эш җиргә терәлеп калды. Җир — бердәнбер һәм актыккы өмет иде'
Җомга кичендә, хезмәткәрләр кайсы-кая таралышып, тузан исе аңкыган коридорда ул Изил Бәдретдиновичны куып тотты, әрсезләнеп кабинетына ук барып керде Изил орышмады, кабынмады, йөз сүрәнлеген куеп бер елмайды, кергәч ишекне бикләп, ачкычны өстәл тартмасына ук салып куйды Гаҗәпләнмә. Наилә, бу гади саклык чарасы гына. Җир бүлә башлаганнан бирле ничә төн йоклаган юк. тәрәзә астыма килеп күмәкләп кычкыралар Ришвәт китерәләр, коньяк кыстырып керәләр. Обкомнан шалтыраттыралар Туй үткәч дөмбергә! Юк бит инде җир. бетте, гөл чүлмәгенә салырлыгы да калмады Күз ял итәрлек берәр кешегә зарыккан идем, сине күрергә булган икән' Бездә бит шул хәл. халык — сарык көтүе! Кәҗә тәкәсе кая бара, савылып шул якка ябырылалар Бәлки кәҗә тәкәсе дурактыр7 Аны уйлаган юк. Дача дигән сүз таралуга, завод шашты. Адәм балаларын шул тиклем комсыз, күремсез һәм көнче дип белми идем Китте берсе өстеннән икенчесенең әләкләре, дәгъвалары! Донослар! Ярый, утыр син. термоста сөтле чәем бар. Рәхәт, сиңа җир кирәк түгел, болай хәл белергә кергәнсеңдер7 ■>
Изил шкафтан термос чыгарып, куе зәңгәр чынаякларга чәй агызды. Наилә, түзем генә күзәтеп утырды да. йомышын әйтеп салды Түгел әле. Изил Бәдретдинович Мин дә җир сорарга дип көтә идем сезне Безгә дә өлеш чыгарырсыз дип ышанам» Ышанычын дәлилләргә көче юк иде хатынның, көчсезлектән ике бите яна башлады, тавышы калтырады. Латыйпов күтәрелеп бәрелмәде, бераз уен үлчәп торды, чынаякларны Наилә алдына куеп, үгет бирергә тотынды Дача — байлык Йорт-җире. җиһазы бар. һич югында, машиналы кеше дача артыннан чаба Дача — кешенең тормышы көйләнгәнлеккә бер дәлил Белүемчә, сезнең торыр җирегез юк. Нәҗибең дә эшләми шикелле, аны урнашты-рырга да ашыкмыйлар7 Шулаймы7 Нәрсәгә сезгә дача7' Артык акчагыз кесә тырныймы7 Наилә Изил Бәдретдиновичка озак казынырга ирек бирмәде, юкса дилбегә аның кулына күчәчәк иде' Дачаны сез тормыш йомгагы дисез Ә без кешечә кыланмаска булдык' Без азактан, муллык дәлиле дачадан башларга телибез' ■ «Синеке кеше тосле генә булмас инде' — дип авыз ерды Латыйпов, эчә башлаган чәен читкәрәк
эшереп -Синеке’ дигәндә аерым тыныш ясады. Дөнья басты. Изил Бәдретдинович. теләгәнчә яшәү мөмкин түгел икән!»
Изил, өстәл артыннан кубып. Наилә янына күн диванга килеп утырды "Син. Наилә ханым, ирен сатып йөрүче ачык авыз түгел Сүземә кушылмассың да... Ә ирең — шыр тиле! Ничек сине кулына төшергәндер. акылыма сыймый Яши белми Нәҗип' Асылда сине яратмый ул Яратса, шул тиклем җәфалар идеме?»
Латыйпов. Нәҗипнең гаеп-кыекларын. ялгышларын саный-саный Наиләгә якынлашты, чиркандырып, өшетеп тән-тәнгә тиде, ләкин Наилә тартылмады, ул ике куллап диванга ябышкан, купмаска тотынган иде
Җир кирәк аңа бүген! Җир!
Комсомолда тәрбияләнгән, профсоюзда азау теше ярган, меңнәрнең күңеленә рөхсәтсез кереп гадәтләнгән Латыйпов ни өчен йөргәнен ишек бавына тотынгач та белгән иде. Биленә кул салуга сыгылып төште хатын, күз яшенә буылып, Латыйповның тезенә капланды Ярый.— диде Изил кипкән иреннәрен ялап.— Өч-дүрт сутый җир табармын Монда бер четерекле нәрсә бар Җирне без Зеленодольск райбашкармасы белән килешенеп алдык, рәсмиләштердек. Көтмәгәндә шул участок белән шәһәр советы кызыксынырга тотынды. Хәзер ике арада тартыш бара. Дөрес, безнең завод җирле советларга буйсынмый, төкермибез дә без аларга' Шулай да аларның бер-бер этлек кылырга җайлары бар Бер мичкә балны бер кашык дегет боза! Шәһәр советы белән чыккан низаг-гауга халыкка мәгълүм Шуңа күрә җир алып өлгергән кешеләр эшкә тотынырга базмыйчарак торалар. Көтәләр. Эшкә керешеп, агач утыртырсың, йорт сала башларсың, ә җирне горсовет тартып алыр' Индебиш-алты хуҗа, тәвәккәлләп, йорт җиткерә башласа. тиз-тиз тезеп агач утыртса, җирне бездән тартып алу читенләшә! Кыскасы, шарт мондый: мин сезгә җир бүлеп бирәм икән, сез икенче көнне үк йорт салырга тотынасыз. Һәм эшне бик коры тотасыз! Шул очракта гына мин җәмәгатьчелеккә, халык контроленә нилектән сезнең гаиләгә участок бирелүен аңлата алам. Югыйсә гариза биргән дүрт йөз кеше җирдән күзен алмый' Җир синең исемдә булыр, җаныкаем»
Изил Брежнев. Суслов. Романов. Рашидов. Черненко томнары тыгызлап тутырылган ялтыр-елтыр шкаф янына килде дә. әллә каян, арттан, йомшак поролон сырма тартып чыгарды, аны пөхтәләп, таслап идәнгә җәйде һәм күзләрен зур ачып, куркынган өрәктәй калтырап торган Наиләгә: «Син ни көтәсең тагын? •>—дип. чалбар төймәләрен ычкындырды.
Латыйпов Наиләнең тән ләззәтенә шаккатып. Наилә җирәнеп, хурланып икесе ике якка тәгәрәделәр Наилә как идәнгә үк төште, аның җан ачысы белән кычкырасы. Изилнең ямьсез елтыраган бәбәкләренә төкерәсе килде Ә теле бөтенләй бүтәнне, зарын сөйләде Кирәктер дә. кая инде безгә алай ашыгыч йорт җиткереп керүләр9 Син андый авыр шарт куйма безгә, зинһар. Жәллә безне Профсоюзның карашы, тавышы үзгәләнде Анысы инде. Наилә кояшым, ирең мазасы булсын. Ир исемен йөртә икән, шундаен дан хатынга өйләнергә җөрьәт иткән икән. Нәҗибең кайгыртсын! Кем сораса да. җавабың бер булсын байтак еллардан син завод китапханәсендә эшлисең, җир сиңа мин әйткән шартларда бирелде. Бетте-китте
Наилә өенә туры кайтмады Тормышының бүгеннән нык үзгәрәсең ул бөтен тулылыгы белән аңлый иде. Тормыш, мәхәббәт, балаларга мөнәсәбәт кайсы якка борылып керер, ул бу хакта уйларга әлегә курка иде Моңарчы табынган әдәп-әхлак кануннарын ул бүген таптап үтте. Ул җинаятьне авыру ире һәм чир алдында торган балалары хакына эш- 86
ладе. бүтәнчә булдыра алмады Үзгә юлны тапмады. Хәзер аның саф күңеленә хуҗа булып мәңге онытылмаслык, тәүбәгә килсәң дә. юылмаслык авыр гөнаһ калды Ул шул хәлендә, яшәгән җире сары йорт кына булса да. кайтып күренергә гарьләнде, юл уңаенда мунчага керде Бик озаклап тәне күгәргәнче, сызлаганчы салкын су астында торды, аннан шау кайнар су җибәрде. Салкынны да эссене дә сизмәде, тәне дә * җаны кебек үк үзгәргән иде Ул үз-үзеннән гафу үтенеп, ләүкәнең бие- 5 ген"» менеп, дулкын-дулкын чәчләрен күгелҗем юшкын ямьсезләгән 3 түшәмгә тидереп торды ч
Аның 'Изил Латыйповны эзәрлекләп вакыт үткәрдем, гариза * язып ялынып кергән идем, безгә җир бирделәр Кайтышлый кызлар “ белән мунча кереп чыктык Җирен бик мактыйлар .— дигән көтелмә- < гән хәбәрләрен тыңлагач, Нәҗип хатыны сөйләгәннәрнең төбен дөп-дө- ч рес аңлады Йомышы төшкән хатын-кызларны кулы аша үткәрергә яраткан бәндәнең хикмәтләре хакында күптәннән чыш-пышлар йөри * иде Баш инженерның кайнише булган ач күзгә кулы җитә алган кеше “ генә юк иде әлегә ’ •£
Төпченмәде, вакланмады. Наиләсен тукмап ташламады, куыры- ” лып. бәләкәйләнеп, җаны бер учка сыярлык булып калды Йә. белде ® ди. сорашты ди. Наиләсе бәйнә-бәйнә сөйләп бирде ди Ни үзгәрә9 ’ Бу заманда Нәҗип белән Наилә ни үзгәртә алалар7
Яши-яши һәр кеше власть белән очрашмыйча калмый, очраша, властьның көчен, аның кодрәтле хокукларга ия икәнен аңлау дәрәҗәсенә ирешә. Военкоматка чакыртып алып дурдомга ябарга әзерләгәндә Нәҗип бу тыелгысыз куркыныч көчтән бер тапкыр качып котылган иде инде Котылса да. власть көченнән курку калды анда Власть тудырган гаделсезлекне, хаксызлыкны ачыграк күрде, әмма көчкә каршы бара алмады, ярым качып-посып. ярым битараф калып яши бирде Власть көче гайрәтле кешеләрне дә чәнчелдереп төшерә, җан-нарны вагайта. холыкларны бер калыпка салып, куркакка әйләндерә Чөнки власть башына һәрчак куркыныч, кансыз, дәһшәтле кешеләр омтыла Алар, көчлеләр. балтаны Изил Латыйпов кебек кан сөюче кигәвеннәргә, чебен-черкиләргә бирәләр Власть башлыкларының мөгезенә кунган чебен дә кайчакта арысланга әйләнә, шулай яши Моңарчы бу көч аннан ничектер еракта кебек тоела иде хәзер. — ундүртенче гыйнвардан соң язмыш аның арт сабагын укыта ул бары гик Наиләсенең сафлыгын биреп кенә үзе өчен иртәгәге көнне яулап ала Бүтәнчә аңа юл юк Балта Изил Латыйпов кулында булса. Изил үзе — Нәҗип белмәгән әллә кемнәр кулында
Нишләмәк кирәк, шулай зур корбан биреп алынган бер кишәрлек җирне буш калдырырга ярамас Чит-чите йөз атлам да булмаган җир өчен Наилә кешелеген ерткыч Изил алдына ташлады Ә Идел-Чул- ман елгалары ярларының меңнәрчә гектар бәрәкәтле җирләре бер файдасызга сасып, корт үрчетеп ята Бөек ахмаклыклар эшләнгән дәвердә кешенең туган җирен һәм үзен яклап бер сүз әйтергә дә хакы юк1
•Йорт' диде Наилә — Йорт салмасак. җирне бездән тартып алачаклар' Квартирлары, машиналары, шкаф тулы бәллүрләре ка- лын-калын кесәләре булган күпләрне, буш чыгымнардан коткарып калып, завод белән шәһәр советы тартышында алга чыгарга тиешле кеше булып Нәҗип калды Йорт өчен Нәҗип үз-үзен сатарга тиеш Артың белән киртә җимерә алмыйсың 1ик кемгә барып егылырга7 Кемгә җанны кыйбатрак сатып булыр7 Ул йокы белән уяулык арасына чумып, үзе белгән бөтен кешеләрне уе аша үткәрә башлады Ул
белгәннәрдән иң көчлесе Иван Иванович иде Әгәр абыйсы исемен* нән йөрсә, мэр ярдәм итеп тә куяр. Ярдәменең әҗерен Сабит Йосы- повичтан таләп итә башлагач. Сабит ни дияр7 Иван Иванович — властьның иң куркынычлы вәкилләреннән берсе, кәефенә ярамасаң. аңышмастан чәкәләштерсәң. Сабит белән аны юлдан тибеп кенә очырыр Ярамый. Аңа якынаю куркыныч. Абыйсына да башны бирү ярап бетмәс Аңламас. Гомерлек колы итәр. Фәридун Фазлыевта булса икән көч! Юк шул. ул да Нәҗип шикелле үк көчсез, гаделләргә власть бирелмәгән, власть бүтәннәр кулында. Фәтхулла абзасына барып караргамы? Бу юлы. элек тыңламаганнары өчен, йомшак сөйләп катыга утыртыр. Ул да баш беткеч шарт куяр..
Кемгә сатылырга? Нинди бәягә7 Уе шадра Вафага барып җиткәч, тукталды Вафа әрсез, карак, бур! Бүген аңа нәкъ шундый кеше кирәк
Тартылган җәя бавы кебек гел киеренкелектә торгангамы. Нәҗип бәйләнчек чир хакында онытыбрак торды, күптән йөрәк!*- дип. дерт итеп уянганы юк иде. бүген төн уртасында, сары йортны җимерергә теләгәндәй арлы-бирле поездлар үткәндә, ул хатынын төрткәләп уятты Үләм' Наиләне караваттан давыл кубардымыни, очып идәнгә төште, ут кабызды. Нәҗип янына килеп баскач, дулкын-дул- кын озын чәчен өскә чөйде һәм коры, җансыз тавыш белән сүзгә кереште Юк инде, аппагым, үлмисең. Үләргә рөхсәт юк Җир алып эшкә керешергә дигәндә башыңны җүләргә салып, ат тизәге тибеп йөрергәме7! Үлмисең, үтермим, рөхсәт тә бирмим. Мә. эч дару-ларыңны! ■
Бүлмәгә валокардин исе таралды. Наилә шадра сөлге белән Нәҗипнең тирләгән муенын сөртте, беләзегеннән тотып тамыр тибешен санады, ничә икәнен әйтмәде Нәҗип кинәт күзен ачып җибәрде һәм хатынының сыгылмалы нәзек билен, тулы, йомыры балтырларын һәм нәфрәт тулган сихерле күзләрен күрмәс өчен борылып ятты..
28
Аны Вафа янына тиз генә үткәрмәделәр, биш бармагына биш алтын балдак кигән, мыймылдап торган мут татар апасы, чатнатып, күзен дә йоммыйча: -Вафа Сафич в обкоме!-—дип кабатлады Хәлбуки. Вафа Сафич беркая да чыгып китмәгән, ул кабинетына кушып салынган аулак бүлмәдә башын юеш сөлге белән урап, үткән кичне онытырга тырышып, ахылдап утыра иде.
Гадәттә мондый хәлдә Вафа эшендә күренми торган иде. Бәхет- сезгә вакытсыз дигәндәй, кичәге кунаклар арасында мөһим бер трестның бухгалтеры, күрер күзгә ипле, тотышы белән дә бик тыйнак бер ханым бар иде Ханымның тол икәнлеге ачыклануга, Вафа ул якка карамаска, күз төшермәскә тырышты. Ханымны кыстамады, бокалын чәкештермәде, барыбер хәләле Шәмсия тол хатыннан көнләште Шәмсия ханым Вафа гап-гади шадра тәре, конлекче- чакта көнләшүнең ни икәнен белми торган бәхетле хатын иде. директор хатыны дигән дәрәҗәгә күтәрелгәч, күзе шарайды, шәһәрнең бөтен хатын-кызлары аның директор ире кочагына керергә чират торалар кебек тоела башлады. Кәттә хатыннарның шәп мебель артыннан юргалаганнарын ул белергә дә теләмәде. Иртән. Шәмсиясе йокыдан торып. сыртын игәүли, чыра пычагы белән җилкәсен кыра башлаганчы дип Вафа чыгып ычкынды, иртәләрен ярата башлаган кофесын да эчеп тормады. Макмырдан газапланган ирне сүгеп игә китерергә азапланган хатын, андый иртәләрдә ир күзенә аҗдаһа. җиде башлы дию булып күренгәнен беләме икән7 Шәмсиясен аждаһа итеп күрәсе килми иде шадра Вафаның.
Күз-каш җимерелгән, танау — чөгендер, муен — тимгел-тимгел.
авыздан җен тәме килә, укшыта Нибуч, аулак бүлмәгә качып обкомга барырсың'
Кичә килсә. Нәҗип мыймылдык хатынның сүзенә ышанып, кара сарык сыман башын иеп гафу үтенеп чыгып китәр иде обкомда тек обкомда' Бүген инде >юк! . көтмәсеннәр ул төшеп калган чәкүшкә түгел, ул — җир хуҗасы Нәҗип, шул уч төбе хәтле кечтеки җирдән * торып булса да үз хакын дауларга, дөньяда барлыгын расларга дип 5 ният кылып чыккан кеше' Хәзер ул Наилә мыскыллаган, черек эс- | керт төбенә салып таптаган арыш чумарасы түгел, ул — киек каулап 5 чапкан арыслан, ташбаш балыкларын буа төбендә йотучы чуртан. х юлында очраган киртәләрне тибеп-тибеп аударачак баһадир' Шул £ җир бәрабәренә газиз хатыны Наилә сыткылы танау, камыт аяк < Изил Латыйпов белән йоклап кайткан икән, җир шарын үкчәләре ? белән тибә-тибә “Мебель» кибетенә килеп кергән Нәҗипне бүгеннән - тозакка төшерә алмассыз! Ул үткән төннән — замана кешесе, эшкә * ашмас хыяллар тоткынлыгыннан ычкынган, әкияти мәгарәдән көнгә " чыккан эшкуар! Вафалар төркеменә кушылырга ният кылган икән. * бетте, аны юк-бар сүз белән шомарта алмыйсың бүген Юлда кил- £ гәндә бер плитка шоколадны куен кесәсенә тыккан иде. шалт шуны “ бөрмә авыз, мыймылдык түш кулына! Елмайды, алтынланган u йодрык язылды, вак-вак энҗе тешләр арасыннан тел очы күренеп калды 'Вафа Сафич мине үзе чакырды, ул минем яшьлек дус- < тым!»—диде чатнатып Нәҗип. Моңарчы яшьлек дуслары юк иде аның, бүгеннән алары да булачак, беренчесе, әйдә. Вафа Сафич булсын! Кирәкле кеше, директор!
«Алай икән7 —дисә дә, алтын тешле камыр беләк Нәҗипкә сынап. шикләнеп карады. Егетнең үз-үзен тотышында каушау сизелә, әле алган сабаклары җитәрлек түгел, авыллык чыгып бетмәгән иде Шушы гадилектә меңнәрне күреп, кешене бер карауда танырга гадәтләнгән ханым алданды. Нәҗипкә үзе артыннан барырга кушып ■ Рәхим итегез!» — дип елмайды
Башы ярылырдай булып чатнаган Вафа, затлы чалбарына ак тастымал салып, өстәлдәге кара икрага һәм мәрсин балыгы телемнәренә карар-карамас утыра иде Бер-ике чәркә коньяк җибәргәндә үтә шәп буласы иде дә. гомергә әртилдә уралып күнеккән Вафаның ялгыз тамагына иң татлы ризык та бармый иде О. Нәҗип' Профессор'» Махмырдан тилмергән хуҗа өчен көтмәгәндә килеп кергән, сер сыярлык кунак — хәзинә' Хәзер ямьсез баш төзәтү гадәти кунак сыйлауга әверелә, санламыйча һич ярамый, бердән, Вафа кунакчыл хуҗа, икенчедән, заманында хуҗаны төрмәдән аралап калган кеше килгән! Коньяк — тартмасы белән, ризык мул — сандугач теле генә юк. урын аулак, мыймылдык хатын ышанычлы. Газраил белән Җәбраил парлашып килсә дә. -обкомда, обкомда'» — дип пичәт сугып утырачак Обкомда кабинетлар йөз. Ариадна йомгагы кулыңда булса, эзләп тап Вафа Сафичны лабиринттан'
Егерменче гасырның җитмеш фәләненче елында замананың йолкышы. бәхетсезе. МВД тәкъдиме белән психик яктан тотрыксызлар исемлегендә теркәлгән Нәҗип Йосыф улы Нургалиев һәм кыюлыгы, тәвәккәллеге елгырлыгы белән Казан хуҗалары арасында бердәй дан казанган Вафа Сафич очраштылар Затлы коньяк сыйнфый тигезлекне оныттырды, баш ачылып, чигәләрдәге вак-вак чүкечләр тукылдавы бетүгә. Вафа Нәҗипне кочаклап ук алды •Брат!» Кичә булса Нәҗип үшән ат кебек башын иеп, тәҗел йомыш белән район начальствосы катына килгән бичара крестьян кебек, ялган чокырын кашып, учына йөткеренеп, картузын учлап-йомарлап кыймыйчарак торыр иде. бүген, шалиш. ул Вафаның бүлтәйгән бүксәсен дә шадралары тигезләнгән шома битен дә. кысылып эчкә чумган ясмак күзләрен дә күрмәде, салса эчте, мәрсин балыгының калын телемнәрен
майлы иреннәре арасына шудыра торды. Бүген алар тигез. Нәҗип Вафа белән бер сафка басарга ниятләп юлга чыккан егет!.. Ниһаять, карыннар тулды, сулыш алу читенләште, изүләр чишелде, табынга сүз килде.
Нинди нужа йөртә сине? — дип сорады хуҗа. — Ничек яшисең' Кайда эшлисең’ Ни хәлләрең бар? • Эшләмим. Яшәр җирем юк Идел буеннан дүрт сутый җир бирәләр. Шунда эт оясы хәтле генә булса да куыш әтмәлләргә иде исәп- Йорт салырга ниятләгән акыллы баш әүвәл савым сыер сайлап ала . -Сыер белән нишлим мин’
Вафа шаркылдап көлеп җибәрде: Сабый бала икәнсең әле һаман? Сыер — мал табарлык эш дигән сүз. имәрлек төшемле эш таба сың да савасың гына! Кем үз акчасына ярда йорт сала? Хәзерге заманда эшсез йөргәнең өчен ыштаныңны салдырып сыек чыбык белән кыйнарга кирәк! Җүләр! Хәзер бит акча агып килә торган чак1» Суктыр, кыйна, чабакла, өй корырлык такта-токтаңны гына бир! •
Вафа ясмык күзләрен йомып беравык уйлап торды да кинәт Миңа эшкә киләсеңме!»—дип сорады. -Кем итеп аласың’ Грузчик итеп алам Гарьләнмә, холкыңны хәтерлим, эш сорап миңа һәр- көн биш-алты кеше килә. Грузчик булып урнашыр өчен хәзерендә җиде-сигез меңне чыгарып салалар!- Ә директор булып урнашыр өчен күпме сәмән чыгарып салырга кирәк? ■ Минем урынга үрләмә Аңа синең баш җитми. Ә болай... егерме меңнән дә ким түләнми андый урын Шикләнмә, мине бушлай, югарыдагылар чакыртып алды Андый хәлләр дә була. Менә мин сине бушка яллыйм лабаса!» Кайчан да булса бер костырырсың! — диде кунак айнып. Костырмам.— Шадра кеткелдәп көлеп җибәрде. — Вакыты җиткәч, эш сорармын. Болай гына куеныма алырга, син минем үгәй малаем түгел! Ике уйлама, кил. урнаш. Яшә. бүтәннәргә дә ирек бир- Нәҗип Вафаның тирләгән беләгенә ике куллап ябышты: - Ни кушсаң да. үтим' Соңгы чиккә килеп җиттем, бетәм. Ярдәмеңне кызганма, якты көндә адәм арасына чыгарга оялам. Хатын янына ир булып ятарга хурланам »
Кадрларны сайлый белә Вафа Сафич: хәзер аның кибетендә йөкче булып ике доцент, рестораннан куылган югары категорияле бер пешекче һәм баш механик янына физик Нәҗип Нургалиев тә килеп кысылды, -һәй. кайда сез анда доцентлар, повар белән механик кая олаккан? Менә бу чибәр физикка җиһаз сүткәндә калган такталардан бер машина сыртлап төягез дә., әй, бакчаң кайда дидең әле’ Әллә йоклаган инде?.. Эчкәч йокласа да ярый, бүтән чакта аек һәм хезмәткә әзер булсын!
Механик белән пешекче сары йортны белмиләр икән, доцентларның булып чыкканнары бар. ахрысы. Нәҗипнең кайда яшәгәнен белгәч. бер-берсенә карашып көлеп куйдылар.
Нәҗип кичкә кадәр караватта аунады, коса-коса җаны чыкты. Вафа Сафич кебек, баш төзәтеп рәхәтләнә алмый. Наилә кайтасы, балаларны бакчадан аласы бар. Грузчик булып ялланганын әйтергәме хатынга, юкмы’
Наилә көндәгедәй соңрак кайтты, балаларга берәр саплы калач тоттырды, көмеш тәңкәләр бизәгән өр-яңа сумкасыннан йөз кырык ике сум акча чыгарып, бераз кыланып өстәлгә ташлады. Профсоюздан. ярдәм фондыннан бирделәр Нәҗипнең башы урталайга ярыла иде, моңарчы бер дә тәтемәгән -фондтан нигә бүген баллы яңгыр яуганын тикшеренеп тормады. Яхшы булган .— дип мыгырдады. ■ Балаларны Аккош күленә пионер лагерена озаталар, безнең малайларны да җәйгә шунда урнаштырырга урын бирәләр Син ризамы’!»
Наилә, чит бусаганы атлап кергән сәер кунак сыман чишенмичә.
өс-башын алыштырмыйча, тузйн баскан идәнгә карап утыра иде. Кинәт урыныннан купты да тәрәзә каршысына килеп тавышсыз гына еларга кереште
Иртән беренче сүзе шул булды Наиләнең: «Латыйповның сине күрәсе бар. соңарма, кагыл! —диде —Бакча хакында киңәшәсе бар бугай» *
Балаларны Наилә алып китте. Нәҗип аптырашта калды Вафа 5 белән очрашуның азагы бөтенләй онытылган иде Ничек дип килешү- з ләрен һич хәтеренә төшерә алмады
Ахыр чиктә, әүвәл Латыйпов янына кагылырга булды, троллей- * буска утырды Уң кулының урта бармагына эт тырнагы чыккан икән. “ шул җанга тиеп, тынычсызлап бара иде. тырыша торгач эт тырнагын < канатып, тамыры белән йолкып чыгарды Башы әз-мәз рәтләнгән ке- 5 бек булса да. җанын һаман нидер тынычсызлады, караса, сул кулы- и ның урта бармагына да эт тырнагы чыккан! Тешләп тарта торгач * анысы да тамыры белән йолкынып чыкты. Ага гына кан' Тырнак 1 төпләрен баш бармаклары белән кысып тора, җанга һаман тынычлык * килми' Аяк киемнәре кыса, аркасы кычыта, тамагы яна Иелеп ка- - раса, ике аягына да сул туфлялар кигән икән' Борылып кайтып. ® туфляларны алмаштырып кияргә кирәк иде. кайтмады Нәҗип Йә. . эшем уңмас1»—дип шигәйде Әле болай да. Латыйповның аны бик п күрәсе килеп тормыйдыр
Ул, уйларын учына җыеп, үзенең кая һәм кем янына баруын исенә төшерде Изил Бәдретдинович Латыйпов янына бара Нәҗип Ике ир күзгә-күз очрашачаклар Көндәшләр. Икесе дә Наиләнең упкынга баштүбән ташлануын беләләр Әгәр хәзер Нәҗип, дуылдап барып кереп, профсоюз эшлеклесен кара яндырып тукмап ташласа’’! Бәлки әле соң түгелдер? Наиләне упкын читеннән тартып алып булыр? Нигә аларга шулкадәр югары бәһагә сатып алынган җир’’ Дачасыз яши алмаслар идеме’ Вафа аны дача хуҗасы булган өчен ялламады лабаса?!
Карый Нәҗип: эт тырнагы атсыз бармакларына да чыккан Ул аяусыз кыланып үткер тешләре белән эт тырнакларын чупләргә тотынды. . Троллейбустан чыкканда Латыйпов исенә төшеп, йодрыгын йомарламакчы була, юк инде, йодрык йомарланмый Вафа белән килешенүе, яллануы исенә төшкәч. Нәҗипнең гайрәте шиңде. Ла- тыйповны тукмап ташлау уеннан кире кайтты. Әгәр кичә иртән. Вафа катына барып егылганчы очраса икән Латыйпов' Әле ул чагын-да, тукмап ташларга йөрәге җитмәсә дә. үзенең моңарчы сыенып яшәгән тыныч тормышыннан торып Латыйповның чыраен бозарлык тозлы-тозлы сүзләр әйтә алган булыр иде Бүген хәленнән килми, чөнки бүген ул элеккеге Нәҗип Йосыф улы Нургалиев түгел, ул ике доцент, бер пешекче һәм баш механик белән ике тәртә арасына кереп баскан кол Вафа Сафич дигән шадраның колы Мыймылдык түшле секретарь колы Нәҗип аша эш йөртүче югары сыйныф вәкилләре булган бик күпләрнең колы Бүгеннән ул Наиләсенең дә колы
Казна йортларына мәңге бетмәскә сеңгән исле коридорга барып кергәч, ул үзенең шушы йорттан ничек-ничек куылуын мыскыл ителүен уйлап, күңеле суык тешләгән камыр кебек җебеде Профком ишеген ачуга, өстәл янында иелеп кәгазь караштырып маташкан Латыйпов, кулына беренче килеп кергән көмеш акча сыман ялтырап килеп җитте, иңеннән кочып, аны шомарган кәнәфигә илтеп тә утыртты Утыруга Нәҗип кычкырып җибәрде, кәнәфинең кадагы чыгып тора икән, йомшак җиренә кадалды
Изил Латыйпов Нәҗипне камап, эләктереп алды, сүз әйтергә ара калдырмады «Килдеңме9 Шәп' Тиз сал йортыңны җәһәт кылан' Сезгә илле тугызынчы кишәрлек Юл якын дип зарланма' Тимер юл белән ике арада имәнлек' Имәнлек түгел — ожмах бакчасы' Йөз мең
ел торачак ул имәннәр! Стена' Крепость! Балаларың, оныкларың аннан рәхәт күрәчәк!. Идел буенда юк хәзер андый имәнлекләр!.. Поезд тавышы үтеп керү түгел, американнар атом бомбасы шартлатса да. имәннәр сезне саклап калачак. Участок түгел — хәзинә!»
Нәҗип ни дияргә аптырады, канлы, көчсез бармакларын яшерергә тырышып: ' Кая барсам да тимер юл сагалады мине! Җык күрдем мин аның тавышыннан!- —дип зарлангандай итте.
Сүзгә йөгерек Изил әңгәмәдә сүзне чуалтырга гаҗәеп оста иде. бу юлы да ул. капылт борылыш ясап. Нәҗипне бөтенләй бүтән тыкрыкка алып керде: «Әгәр дача йортыңны күз ачып йомганчы өлгертеп, төтенеңне чыгарсаң, валлаһи дип әйтәм. директорга керәм. лабораториягә кайтаруларын сорыйм» «Булмас.— диде Нәҗип баш чайкап.— Психушкада учетта торучыны почтовый ящикка алалармы соң? Арттыр. Изил, тик чаманы онытма!»
Латыйпов бу фикерне ишетмәде. Нәҗипнең бер алдына, бер артына төшеп, сикергәләде. «Сүз бар!—диде ул чыраен сытып.— Шуңа чакырттым!» «Әйт». — диде Нәҗип юаш кына. «Без монда уйлаштык. Сине саксызрак кыланып чыгардык, ахрысы...» Нәҗипнең җайсыз тырпылдаган йөрәге кысылып алды. «Җирдә беренче булып йорт сала башлавыгызны баш инженерга җиткердем. Ул, үз чиратында, директорга әйткән. Сезне алда байтак чыгымнар көткәнен искә алып, без Наиләне китапханәдән баш инженерның секретаре итеп күчерергә ниятлибез. Мин. барыннан да элек, синең белән киңәшергә уйладым. Без — дуслар, син — Наиләнең ире. каршы килмәсәң, Наилә иртәгәдән Израил Моисеевичта эшли башлый .
Ниһаять. Изил бертуган апасының ирен — Израил Моисеевичны исеме белән атады. <Хезмәт хакы китапханәгә караганда ике мәртәбә артык. Квартал саен айлык зарплата күләмендә премия. Без монда профсоюз хисабыннан да әзрәк булышырбыз. Йә. сүзең ни?»
Изилнең соравы үтенеч булып түгел, боерык булып яңгырады.
Наилә ризамы соң?» — диде Нәҗип, иреннәренең калтыравын җиңәргә тырышып Риза. Гомере буе китап тузаны йотып утырмас ич?! Эш җиңел булмас, утырышлар, киңәшмәләр булганда соңга калып та кайтыр. Үпкәләштән түгел, мыегыңа чорнап тор». Нәҗип йомшак кәнәфигә тагын да ныграк чумды, баягы кадак әллә бөгелде, әллә читтә калды, күмелде Нәҗип, башы гына күренеп калды. Изил шукланып аның чыгынкы арт чүмеченә чиртте. «Тәмам! Минем ашыгыч эшләрем бар». Нәҗип каударланып сикереп торды, үз теле белән явыз дошманына, көндәшенә рәхмәт укыды «Ул... профсоюз хисабыннан дигән ярдәмне... озаклатма инде, Изил дус». «Йә, йә, белмимме әллә?—диде Изил, үзенә сузылган юаш кулны ике бармак очы белән кысып. — Вакланмыйк! Без — кешеләр!»
Ишеккә кадәр озатып, ул дымлы учын Нәҗипнең түбәнгә салынган иңбашларына куйды да әллә шат. әллә явыз тавыш белән соңгы хәбәрен җиткерде: Ә! Ни. . Әйтергә онытып торам икән! Казна эше артыннан чабып ми тубал булган! Ни иде... Наиләңне квартир чиратына беркеттек Шактый сүзләшергә, тирләргә туры килде. Әмма ләкин мин сезне ел ярымда, һич югында ике елда фатирлы итәм!»
Нәҗип телсез калды...
29
Үзгәрешләр икесенә берьюлы килде: Нәҗип алак-шалакланды. Элек аяк киеме чисталыгына аерым игътибар биргән кеше хәзер үкчәләре ашалып ямьшәйгән, баулары өзелеп-төенләнеп беткән, кара лайга манчылып каткан туфляларын кия дә рәхәтләнеп йөри. Таң туса, бите алланганчы кырына торган ир. хәзер йоны иләнгән щетка 92
сыман ияген кашый-кашый ашый, җитү сакалына ябышкан бәрәңге кисәкләрен сөртергә онытып, фуражкасын алдын артка киеп чыгып китә Кием-салым, өс-баш иясенең кәефенә тиз яраша, иясенең кемлеген әллә каян кычкырып килә Биек буй. өстә әллә кайчаннан искеләр арасында аунаган аксыл плащ, тезе сидерәгән лавсан чалбар, урамда очраган сукбайлар, алкашлар. йолкышлар, болай гына исе- * рекләр. ямьсез ис аңкыткан хатын-кызлар, бүтәннәрдән аерып, аңа $ күз кысалар, сүз каталар, үз итеп санауларын белдерәләр иде ■ Син = юньлерәк киенеп йөри аласыңмы-юкмы' —диде беркөн Вафа йөзен чытып. Миңа ярый! » — дип куйды Нәҗип исе китмичә генә.
Наиләгә тәмле тел кайтты. Малайларын җырлый-җырлый сөя. “ бии-бии ашата, иренә -Нәҗибем» дип кенә дәшә, үзенә «Наиләм!» < дип мөрәҗәгать итүне сорый Көне буе саллы-саллы тартмалар күтә- ч pen астан өскә, дүртенче, бишенче катларга чабып йөреп кайткач. тез буыннары йомшый, иң өсләре чиләнә, култык аслары тирдән әчи. * Мондый чакта -Наиләм дип юхаланасы килми Нәҗипнең, дөнья ® аклыгы күзгә күренми, усалланып малайларны да читкә тибәрә. £ Ә Наилә! Кайткан саен сумкасында малайларга күчтәнәч була. Искән- - дәр белән Рөстәм хәзер шоколадны бүселгәнче ашыйлар, кәнфиттән = тамак төпләре сызлый прәннекләрне идәндә алка итеп тибеп ь. йөртәләр.
Бер юанычы бар Нәҗипнең. Наилә эшендә озак юана. әле уты- < рыш була, әле җыелыш, әле җыелыш беркетмәләрен яңадан күз йөртеп төзәтеп чыкканнар Кырыкмаса кырык эшем көтеп тора, миннән башка нишләрләр икән алар, бичаралар. Израил Моисеевич мине гел мактый, «син минем уң кулым1-—дип атый» — хатынының бу сүзләренә ул ияләнеп тә килә Хәтта эштән кайткан мәлләрдә Наиләнең өйдә булмавын, эшендә озаккарак тоткарлануын тели, кайта, ашый -якаң ник керләнгән?», нигә кырынмадың тагын?», ■ник мунчага бармыйсың'- дип быткычланучы юк Иң авыры авыр сүзләрне дә Наилә тәмле теле белән, көлеп-елмаеп. ире тирәсендә күбәләк булып очып тәкрарлый, шул сәбәпле сүзләрнең тәэсире тагын да авырлаша. Нәҗипне рәнҗетә иде
Алар байтактан бер караватта йокламыйлар Нәҗип кайта да. аннан-моннан чишенеп ташлап, идәнгә тәгәри. Наилә озаклап көзге каршысында бөтерелә, тәненең төрле җирләренә ислемайлар, кремнар. лосьоннар сөртә. Беркөн, балалар тирән йокыга талгач, поезд тавышлары тынгач «Нәҗип, иснәп карачы, миннән җофар исе килә!-—дип дәшкән иде. Нәҗибе ухылдап борылып кына ятты
Җофар исен белми иде Нәҗип, белергә дә теләми иде Наилә Гөлнаралар белән бергә көнен саунада үткәреп, аның тәне дә массаж, бал кебек нәрсәләрне татыган иде
«Ир — баш. хатын — муен — дигәннәр Тату чакта бу гадел хөкем эшкә ярап тора, гаиләнең асылына шайтан хуҗа булып алганда ир — баш- кәбестә күчәненә әйләнә. Дошман ирдән дошман хатын утын түмрәне ясый Үзгәрешен, аның сәбәпләрен яшереп тормады Наилә, яшерүне кирәк дип тә санамады, өйләнеп хатынына лаек тормыш кора алмагансың икән — үзеңә үпкәлә, аппагым1
Соңыннан, байтак вакыт үтеп, коннәр-айларның гына түгел, гомернең дә кадере калмаганда. Нәҗип идән мунчаласына. Наиләнең «арышусыз колына әйләнгәч, уллары әти'» дип түгел, «әй!» дип ке- «ә кычкыра башлаганда. -Әллә бу зинданнан ләхеткә күчергәме9' 1ИП әйле-шәйле йөргән бер мәлдә ул адашып кына Фәридун Фазлы- •в янына барып чыкты Хуҗа өйдә бер ялгызы иде Көн шактый жы- 1ы булса да. җилкәсенә иске буй-буй халатын салып ачык тәрәзә саршысына басып нидер уйлана иде Ишек бикләнмәгән иде Нәҗип ■ә звонок шылтыратып тормады, барды да керде. Аягын салганда 'уфляларының җимерек борынын абайлап, күз күрмәс төшкәрәк
эчкә яшерде Сүзсез генә кул бирештеләр. Сүзсез генә диванга барып утырдылар Озак кына берни сөйләшмәделәр. Фәридун Фазлыев ■ Апаңны больницага салып кайттым менә Йөрәге менә сүнәм. дип көчкә-көчкә тырпылдый Йөрәкнең чын сызлануы әнә шулай була ул. Нәҗип туган1 Мине төрмәгә илтеп тыкканда апаң уникенче больницада хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли иде Яраталар иде аны' Мин төрмәдә, җитмәсә шул көннәрдә баш врач итеп бер исерекбашны китереп утыртканнар. Операцияләре ташкүл- чим. туный бу тере җаннарны Берсендә, операциядән соң. авыруның эчендә нәни генә кайчы калдырып тегә. Эчеп килгән икән юньсез! . Гаепне апаңа сылтыйлар, берчакта да шифаханәләргә кермәслек закон белән эшеннән куалар Апаң тасма туку фабрикасына барып яллана Үткән-сүткәндә игътибар иткәнең бармы. Кремль астында гына ул фабрика! Тавыш, тузан, хәрәкәт. Кышын суык, җәен эссе Мин кайтканчы шунда эшләгән Фәридәм Шуннан йөрәк авырулы хаста булып чыкты, гомере буе мантымады».
Фәридун Фазлыев иң тирән кайгыларын уртаклашып, әз-мәз теләктәшлек, юаныч эзләп сөйләп торса да. аның сөйләгәннәрен Нәҗип колагына да элмәде, ишеттеме, ишетмәдеме — билгесез, аның ми тартмасы авыр уйлар белән болай да шыплап тутырылган иде «Әле янымда Наиләнең җылы кулы бар дип яшәгәндә бирешми идем Тәне янымда калса да. җаны еракка очып китте хатынымның Шул екты мине. Шул харап итте. Яшәү тәмен югалттым. Каты авырганда. авыздан тәм китте диләр бит. шуның кебек менә. Җаным зарыгып уңга-сулга каранам — юк Наиләм! Бергә торабыз анысы, балаларны карый, ярата да кебек Ләкин аның тормышында мин әллә кайчаннан юк, күрми мине Шуны сизеп яшим Чит күләгә белән гомер кичерәм Нишләргә’ Ни кылырга?»
Фәридун Фазлыев. үз кайгысына баткан булса да. Нәҗипнең һәр сүзен ишетте, сүзләрен уйга әйләндереп күңеленә тезә барды. Түзем тыңлады, иң актыктан, егетнең шик-шөбһәләрен ачыклагач, йомгак ясап куйды «Син. егет, күрәм, дөньяга баш бирдең. Авырлыкларны җиңәргә омтылмадың, алардан качарга тырыштың. -Мин алай, мин болай!» —дип адәм баласы күпме гайрәтләнмәсен, бу дөньяда ул ком бөртеге генә! Сахра җилләре ком бөртеген ары-бире куып йөрткән кебек, хәзерге заман кешесен власть ихтыяры, законнар чүп урынына очырта, тоталитар илләрдә, ягъни бездә, беркем дә үз язмышына тулаем хуҗа була алмый1 Ил башына берәү менеп утыра да, без шуның кәефен саклап яши башлыйбыз! Россия берчакта да демократияне татыган ил түгел. Коллар иле ул! Рус философларыннан берәү—Николай Бердяев исемле акыл иясе болай дигән «Ирекле булу авыр, җиңел булганы өчен адәмнәр кол булырга телиләр дә!» Язмышында коллыкны сайлагансың икән, үпкәләмә хәзер’ Чакырдым мин сине, мәктәпкә урнаш, укыт, дидем Эш табарга булыша идем. Ә син . >
Фәридун Фазлыев аңа акыл бирмәде, «аны эшлә, болай ит' - дип өйрәтмәде, мәгәр аның яныннан Нәҗип тынычланып, сабырланып кайтты Ул теше-тырнагы белән эшкә ябышты Ал-ялны онытты егет, көн сәгатьләре җитми башлады, төннәрен урлап-юллап бакча җиренә такта, бүрәнә, кадак ташыды. Вафа Сафичның боерыгын үтәп, аңа буйсынып, төрле шикле йомышлар үтәде. Үзенең ни эшләгәнен белеп бетермәде, иң гаҗәбе — белергә теләмәде, ачыкларга омтылмады, йокларга ятып, арган керфекләре керфеккә ялганганда, элеккедәй татлы күк капусы ачылмады, кайгы хәбәрләрен тыңлаганда йөрәге какмады, тәне ныгыды, тупасланды, элек дөньяга сөенеп тартылган күзләрен сыек томан каплады
Әгәр күзен ачыбрак, зиһенен туплап караса, ул үзе яшәгән бәләкәй дөньяда да әллә ниләр туып алмашынуын, үзе катнашкан вак- 94
вак эшләрнең дә баш китәрлек олы вакыйгаларга барып тоташуын аңлар иде Сахра киң. офыклар ерак. ерак, ә Нәҗип Йосыф улы Нургалиев һаман ком бөртеге иде.
Ул тырышып-тыр.машып. җан тирләрен чыгарып дача салып яткан тын уйсулык асылда шәһәрдәге бик күп көчләрнең, бик күп югары дәрәҗәле кешеләрнең тартыш ноктасы иде! Тимер юл белән Идел * арасында җәйрәп яткан, моңарчы кеше күзеннән читтәрәк булган * уйсулыкка, уйсулыктан ерак түгел аулак йортка, кешесез болыннар- з да көрәйгән ала казларга мәхәббәте төшкән Иван Иванович хакында 5 без бәйнә-бәйнә сөйләп үткән идек инде, шәт иншалла. онытмаган- сыздыр9 Әлегә бу җиргә профсоюз күркәсе Изил Латыйповның, баш 5 инженер зирәк Израил Моисеевичның, бигрәк тә генераль директор < Валериан Козецкийның бернинди мөнәсәбәте юк тыныч заманнар $ иде Буш җирләрнең ял итәр өчен бик кулай булу ихтималы, ул ти- “ рәдәге коры, нарат исле һаваның сәламәтлек өчен уңайлыгы Израил Т Моисеевичның үтә сак колагына килеп ирешкәннән соң. ул бу җирне - кулдан ычкындырмаска, ашыгыч эш йөртеп, уйсулыкны берләшмәгә ? беркетергә ниятләде Бу эшне ул кайнише Изил Латыйповка тап- ч шырды. Козецкий белән киңәшмичә, аннан хәер-фатыйха алмыйча “ эшкә керешергә ярамый иде. әлбәттә Баш инженеры белән һәйбәт яшәгән, киңәшле эш йөрткән Валериан Леопольдович тәкъдимне бик £ теләп кабул итте, ул да яңалыкларга үтә сизгер җитәкче иде, • Кирәк < булу ихтималы бар. халык, оешмалар дача җире алырга ябырылды, миңа атап ике участок тәгаенләп куегыз, алда күз күрер дип. тиешле үтенеч кәгазьләренә имзасын салды Шәһәр советының, тимер юлчылар һәм Зеленодольск райбашкармасы аша шушы җирне алырга йөрүләрен генераль директор ул чакта белми иде әле. Елгыр Израил Моисеевич, алда тартыш чыгасын искәреп, эшне тиз йөртергә боерды, һәм моңарчы җизнәсенең һәр сүзен тормышка ашырып гадәтләнгән тугры бурзай Изил Латыйпов, күргәнегезчә, эшне башлап та җибәрде Нинди зур оешмалар, нинди кәттә кешеләр арасындагы көрәшкә тарыганын гамьсез, ваемсыз Нәҗип белми дә калды Ул ярма ташлары арасына адашып килеп кергән бодай бөртеге иде
Иван Ивановичның берләшмә директоры Валериан Леопольдо- вичка моңарчы да сырт йоны тырпайганы бар иде. һич көтмәгәндә, уйламаганда арттан килеп пычак кадады Козецкий! Шәһәр активы Казан хуҗалыгының торышын тикшергәндә Валериан Леопольдович сүз алып, шәһәр транспортын, шуңа ялгап шәһәр башлыкларын тетеп ташлады РСФСР коммуналь хуҗалык министрлыгыннан вәкилләр бар иде. Алар Казан шәһәренең үрнәк чисталыгы өчен > Күчмә кызыл байрак тапшырырга килгәннәр иде Байрак алган хуҗалар исеменә яңгыраган тәнкыйть сүзләрен күз алдына китереп карагыз! ЧП. гадәттән тыш хәл иде бу!!
Бу «сыйнфый каршылык», бу талаш искиткеч нәни бер вакыйгадан башланды Аңлашылсын өчен безгә бераз үткән көннәргә кайтырга туры килер
Дүрт-биш ел элек, әллә алты ук үтте микән, алар бер язда Матюшино ягындагы хөкүмәт дачаларына күршеләр булып урнаштылар. Иван Иванович балаларын иртә тараткан, аулак һәм тынлык ярата торган җан. атна эчендә күршеләрен дошман күрә башлады Чөнки Валериан Козецкий. поляклар токымыннан булып, бала-чаганы үлеп ярата торган кешеләрнең берсе иде Җәйнең иң матур көннәрендә улы-килене. ике балаларын ияртеп дачага чыгалар да. җәй буе өлкәннәр белән мәж киләләр. Алты җан. арадан икесе шук малай. иртәдән-кичкә кадәр бакча гөжләп тора, турникта атыналар, шаулап балыкка баралар, гөрләп кайтып керәләр Кая ул тынлык' Сандугач тавышын ишетә алганы юк Иван Ивановичның' Хатыны ның көн-төн «убырлардан» сукранганын тыңлап яшәргә генә кала!
Җитмәсә, ул җәйдә Козецкийларга Ригадан өч балаларын ияртеп кунаклар кайтып төште Ярамаганмы Балтыйк култыгында бу өч хулиганны асрарга, юк. алып кайтканнар җәфаларны, бакыр бугазлары белән таңнан тотыналар шауларга, җәһәннәмнең җиденче катына төшеп олагырсың...
Чуер таш атып Иван Иванович дачасының тәрәзәсен ваттылар —- түзде; койма тактасын куптардылар — чыдады капкага элгән йозакны алып китеп югалттылар — гауга чыгармады Ә беркөнне түземе калмады, шартлады Иван Иванович'
Аның иң яратканы — әнис алмасы. Ал әнис. Исен, төсен, ярата әниснең Иван Иванович, тәме дигәндә бөтенләй үлеп китә Бакчада аңа иң затлы, иң кадерле, иң татлы сый — алланып, балланып пешкән әнис алмалары. Ул язда кыш суык килде, инде яз җылынды дигәндә, алмагачлар ал чәчәкләргә күмелгәндә, кичтән суытып, төнла кар яуды да алма чәчәкләрен суык алды Иван Ивановичның кадер- лесе булган әнис алмагачында нибарысы егерме җиде яшел төймә яралды. Бер ботагы сау калган алмагачның. Әлеге ботагы Иван Ивановичның коймасы аша сузылып, күрше Козецкийлар ихатасында асылынып тора.
Ризыкка язмаган икән быелгы алмалар, күңелне җирсетеп, авызга су китереп аллана башлаганда гына Козецкий йортындагы бала- чагалар җыйнаулашып килгәннәр дә әнисләрнең сыңарын да калдырмыйча ашап бетергәннәр. Ботак очын сындырганнар әле җитмәсә!. Җиде яфрак чыгарган япь-яшь ботакны аямаганнар! Әй тузынды Иван Иванович! Әй җилкенде! Әйтмәгән сүз калмады! «Наданнар сез!—дип атады ул Козецкийларны. — ач бүреләр! —дип тамга салды Кунаклары алдында читенсенгән Валериан Леопольдович дәшмәде, түзде, күршесенең җикеренүләрен күңеленең кара сандыгына салып куйды. Мәңге онытмаска . һәм моннан ары. җае чыкса- чыкмаса да. Иван Ивановичны тешләп уза торган булды. Казан урамнары пычрак икән, кадалып китсен, бер гаме юк Козецкийның шәһре Казанда Әмма урам пычракларын ул җаваплы сессиядә мэрның чыраена атты!. Алар дус-ишләре арасында, кулуарларда берсе хакында икенчесе әче мәзәкләр, тозсыз гайбәтләр тараттылар Инде менә маңгайга-маңгай бәрелешәләр, дача җирләре даулап, икесе ике яктан комарланып мәшһүр уйсулыкка килеп кергәч, берсенең дә баш бирәсе, юл сабасы килмәде Канга кан! Ике арада астыртын, әмма кискен тартыш башланды.
Дөнья тәгәрмәче Козецкийлар. Иван Ивановичлар хакын хаклап туктаусыз әйләнә, көн вә төн туктамый, кара язмыш шушы туктамас иләмсез тәгәрмәчкә ике яктан Нәҗип белән Наиләне дә беркетеп куйды Иван Иванович. 'Халык, шәһәр мәнфәгате өчен!» — дигән утлы өндәмәләр чәчеп, җирне берләшмәдән тартып алырга омтылды. Валериан Леопольдович: Эшче сыйныф безнең илдә иң өстен сыйныф!»— дип. авызыннан социалистик очкыннар таратып, даны көн- нән-көн артучы җирне үзендә калдырырга теләде. Кыскасы, шәһәребезнең абруйлы башлыклары бер кишәрлек җир өчен бер-берсен бугазлап ыргытырга әзер иделәр Үтерергә ярамаганны белгәнгә, көрәштә заман һәм закон рөхсәт иткән алымнарны гына кулландылар, һәр ике як төп корал итеп «эшчеләр сыйныфын, халык мәнфәгатен» сайлады.
Сүз арасында. Иван Иванович белән Басыйр Бариевичны аерата ярсыткан аерым фактларга күз ташларга да вакыт җиткәндер, мөгаен!
Тын уйсулыкка шәһәрдән дачниклар явы төшкәннең икенче җәендә Әнисә абыстайның уңган казлары ике ояга ундүрт бәбкә чыгардылар Бүрекле бер ата. ике әнкә каз. ундүрт бәбкә. Саны ягыннан күп түгел түгелен Мәгәр шуларны йөртергә дә урын калмады бу якта! Урам чирәменә куар идең. Әнисә абыстайлардан ерак түгел ике 96
малай буй җиткереп, ундүртләре тулган көндә әткәләре тегеләрнең икесенә ике мотоцикл бүләк итте Май башыннан июнь аена кадәр ике ташбаш, ике матай өч кәҗә бәрәнен таптадылар, ике песине үтерделәр, алар изгән бәбкә, чебешләрнең санына чыгарлык булмады
Бәбкәләр саны сигезгә калды, арадан берсе — иң исәйгәне. акса- ♦ ды. Алпан-тилпән йөрде дә югалды Әнисә абыстай баш хастасы < белән өч көн тилмерде, казларын барларга күзе җитмәде, алар тимер = юл аша үтеп, урман авызына җим эзләп барып кергәннәр. Бер төн F кайтмады абыстайның казлары, иртәгәсен өч бәбкәнең өем-өем ма- * мыкларын яшен суккан имән астыннан табып алдылар Әллә эт бу- 3 ган. әллә төлке ботарлаган, әллә усалларның усалы — ике аяклы * ерткыч — кеше кул салган Бәбкәләрнең азаккысын көзгә кергәч, бак- £ чачылар урлап суйды. Күрүен күрмәде Әнисә абыстай, авылдашлары 5 беравыздан дачнчкларны каргап, бөтен бәла-казаларны шуларга ♦ сыларга күнектеләр Ул да Шулар гына харап итте казларымны. ® шулар гына!»—дип сөйләнеп йөрде, җае килгәндә хәбәрне улы— jf хөрмәтле Басыйр Бариевичка да җиткерде Җир өчен талаш кызып £ килә иде. казларның һәлакәте Иван Ивановичка да барып иреште! ® «Җирдән куарга' — дип боерды ул Басыйр Бариевичка шелтә белән ’ карап «Ни кылыйк соң9"—дип аның күзенә бакты Басыйр Барие- п вич, ялгыш утка төшкән яфрак кебек куырылып
Дачниклар вак шакмакларга бүлгәләнгән җирне түтәлләр, сукмаклар. парниклар белән каплап, ашык-пошык алмагач, чия. кара миләшләр утыртып, карлыган, кура җиләге тамырлары төртеп, җирне үз исемнәренә ныгытканда. Иван Иванович белән Басыйр Бариевич. иң алдынгы илдә яшәүче совет халкының ихтыяҗларын күздә тотып, гаделлек байрагы астында көрәшкә ташландылар
Иван Ивановичта куәт бар, сүзе үтә — уйсулык кергән җирләрне, тирә-яктагы урман-кырлар белән берләштереп. Зеленодольск районы- нан аерып, шәһәрнең Киров районына куштылар да куйдылар. Указ чыкты, гел уңайга кул күтәрергә өйрәтелгән ташкурчак депутатлар карарга закон көче иңдерделәр, хәзер Әнисә абыстай яшәгән авыл, абыстайның җир биләмәләре, мәгърур имәнлек, аулак култыклар белән бергә, хөрмәтле һәм гайрәтле Иван Иванович карамагына күчтеләр. Форсат бар. законнар гадел, җай чыкты, күрсеннәр казан- лылар рәиснең шәһәр хезмәт ияләре өчен янып-көйгәнен! Халыкка кирәк икән — Иван Ивановичның җаны фида1 Шәһәр советы сессиясе. чираттагы эшлекле утырышларының берсендә. Әнисә абыстай налог түләмичә генә биләгән җирләрдә ял базасы, юллар кемпинглар, көймә причаллары кору турында тантаналы карар кабул итте һәм бу чаралар шәһәпнең генераль үсеш планына да кертелде Бетте Валериан Леопольдович Козецкий! Совет власте хөрмәтле Иван Ивановичлар кулынде чакта борыныңны бик чөя алмассың! Инде салына башлаган дача йортларын сүтәргә (арада иң беренче нәүбәттә төзелеп бетеп килгән Нәҗип Нургалиевнең йорты тар-мар килергә тиеш), агачларны йолкып ыргытырга, түтәлләрне эз калмаслык итеп сөрергә дигән боерык язылды, бульдозерчы нәрәтен куен кесәсенә тыгып, машинасын кабыза ук башлады Нәкъ шул иртәдә Мәскәүдән кунакка оборона министры килеп төште Берләшмәнең хәрби аэродромында аны иярченнәре белән бергә Козецкий каршылады. О-о. Казан татарлары Мәскәү әһелләре дигәндә җитезләнәләр1 Министрны Лаеш ягындагы аулак урманга кабан дуңгызы атарга алып бардылар Ау гаять уңышлы булды, министр җәнаплары өч кабан дуңгызын, шул җөмләдән, азау теше кер бәләге булып як-якка сузылган ата чучканы мәтәлдерде Китте тантана, китте бәйрәм, дуңгыз каны белән кулларын юып. ияк асты майларын дерелдәтә-дерелдәтә. учак тирәсендә •Әпипә»гә биеделәр Учак тирәсендә бердәмлек, интернационализм
рухы өстенлек итте Хуш ис аңкыткан калҗалар шау күмердә куырылганда телләр тик торамы? Сүз арасында Козецкий үзенең кай- гыртучан хуҗа булуын, завод эшчеләре өчен көне-төне тир түгеп яшәвен искәртте дә сүз дача җирләре, ял итүгә барып тоташты Министр җәнапларына хуҗаларны мактарга җай чыкты, ул бу башлангычны кайнар котлады, һәм хуплау сүзләрен шул төндә үк Иван Ивановичка җиткерделәр. Шәһәр башлыгы мәҗлеснең уртасында булырга тиеш иде. Козецкий үчегеп аны чакырмады. Ачудан Иван Ивановичның теше сызлап ята иде. Мәскәү кунагының бакча җире белән кызыксынуын белгәч, аның тәмам һушы китте Ул юк, теш врачына түгел, сердәше, көрәштәше, ышанычлы көрәштәше хөрмәтле Басыйр Бариевичка шалтыратты. «Тиз үк минем янга килеп җит!»
Нишләсен Басыйр Бариевич, хәләле җылыткан ятактан торып. Иван Ивановичны эчтән сүгә-сүгә киенеп, кабаланып, төче елмаеп, мэр янына барып җитте «Вәт син әй! —диде ул, Иван Ивановичның шеш кунып ямьсезләнгән төксе чыраена карамаска тырышып — Шәһәр башлыгы үз кул астындагы җиргә хуҗа була алмасын инде' Нинди заманага килеп җиттек. Өтек кенә директор кисәге бөтен дөньяны учында тотсын инде» Иван Иванович аны туктатты «Зар кирәкми миңа, анысы үземдә дә җитәрлек! Акыл бир миңа, фикер әйт! Юл күрсәт!»
Ахирәтләр, кара таңгача киңәшсәләр дә, җайлы карарга килә алмадылар «Арага министр кадәр министр килеп кысылгач, монда ис чыгарып, төтен таратып кына хәл итә алмассың!»
Басыйр Бариевичның карлыгач оясы хәтле ачылган авызыннан министр дигән сүз чыгуга. Иван Ивановичның уйлардан авырайган зиһене яктырып китте «Министр? Ә Шидловский Илья Ефимович?! Синең министрың юкмы? Хәзер ике министрны чәкештерергә кала! Ничек элегрәк уйламаган без моны! Сине үзәк матбугатта нәрсә дип теттеләр? «Вагоннар станцада озак тоткарлана Юллар җитешми Чаралар күрелми Тимер юлчылар акрын кыймылдый». — дип пешерделәрме9» Әле берни дә аңламаган Басыйр Бариевич Иван Ивановичка акаеп карап катты «Шидловскийны сыйладыкмы? Сыйладык. Дуслаштыкмы? Дуслаштык! Мине өч тапкыр, сине ике мәртәбә үптеме саубуллашканда9 Үпте!» «Мине дә өч мәртәбә үпте! Мине дә"»—диде Басыйр Бариевич еламсырап Министрның килүе исенә төшкән саен, аның күңеле тула, йомшара иде. Министр янына барасың. Акча табасың. Бишьеллык планнарны үтәү максатыннан чыгып, тимер юлларны киңәйтәсең һәм синең яңа юлларың нәкъ уйсулык аша үтә. Безгә булмаган икән, аларга да эләкмәсен! Бүген үк Мәскәү- гә' Хәзер үк!. Госпланны кузгатасың, проектны ашыктырасың. Үзең белән берәр дистә норка бүрек ал. Бикле капкаларны ач!»
Теш сызлаганда Иван Иванович чак кына җылы биреп затлы коньяк йоткалый иде. хәзер сызлауны да, кулындагы коньякны да онытты, өстәл янына сикергәләп барып җитеп, каләм-кәгазь алып, төзү, җимерү планнарын сызгалый башлады Шәһәр башлыгының фикерен башта куанып элеп алган Басыйр Бариевич акылына да бер уй төште «Ә имәнлек9!»—дип кычкырып җибәрде ул әрнеп —«Юлларны ишәйтәм дисәң, имәнлекне кисәргә туры килә?!»—дип күк күкрәтте Иван Иванович.—Шушы бәрелештә җиңелеп калсам. Козецкий нинди гайбәтләр таратмас! Имәнлек түгел, ярты күкне кыеп төшерергә кирәк дисәләр, мин анысына да кул куям1 Чәнчелсен имәнлек1 Әнә америка өрәңгесе утыртырбыз Биш елда дөньяңны баса!»
Иван Ивановичка кушылып, аның дәртен купайтып «Шулай итәбез' Җиңәбез дошманны' Козецкийны кәҗәгә атландырабыз!» — дип Басыйр Бариевич нәгърә орса да. иртәгәсен, Шидловскийның хо- лыксызлыгын. арты белән киртә җимерергә яратуын белгәнгә. Мәс-
кәүгә барырга аягы тартмады Ул заявкалар, үтенечләр, планнар белән беренче урынбасарын җибәрергә ниятләп, үзе «әллә нигә сырхаулап торам», дип. Иван Ивановичны шомартырга маташканда, шәһәр башлыгы мәсьәләне кабыргасы белән куйды: «Үзең барасың! Үзең җаен табасың! Җиңгән кешенең чире тиз үтә!» — диде.
«Ел уртасында миллионнарны каян тапсыннар!» —дип дөньяны. * дөньяның гаугасына сәбәп булган нәни генә кисәкчәсен, шул уйсу- < лыкка мөгезсез сыер кебек барып кергән берләшмә әрсезләрен каргый- 5 каргый эссе көннәрдә Мәскәү кабинетларын таптап ялынып йөрергә | туры киләсен күз алдына китереп, Басыйр Бариевич министрлыкка * сәфәр чыкты. Йокы вагонында бер купеда Валериан Леопольдович ы белән янәшә туры килделәр. Юл буе сөйләшмәделәр, төшкәч, бер- < берсенә күтәрелеп карамыйча, эшләпә читләрен калкытып алдылар... ң һәрберсе алты йөз тәңкәлек норка бүрекләр маяк булдымы, юлда ш ашаган-эчкәнен Мәскәүгә кайту белән оныта торган Шидловскийның ♦ кәефе әйбәт чак туры килдеме. Мәскәү Басыйр Бариевичны елмаеп 2 диярлек каршылады. Әллә министрны озата барганда янып көлгә £ әйләнгән салон-вагон файдага чыктымы’ Илья Ефимович татарлар- “ ның юмарт кунакчыллыгын, чатакларны гаепкә алмауларын, хаты- = нын бик сөендергән норка тунны да онытмаган иде, песи булып ки- с_ леп кергән кунакны кочаклап алды. Басыйр Бариевич кыюланып, « кергән шәпкә планнарын сөйләп бирде, тотлыкмады, бүленмәде, кә- < газьләрен өстәлгә чыгарып салды. Тын гына тыңлаган министр, кәгазьләрне күргәч, чыраен сытты Кирәкми Принципта мин каршы түгел.. Бүлекләрдә йөреп чык. минем фикерне җиткер Казан тимер юлчыларына, әлбәттә, ярдәм кирәк1 Акча табарбыз!» — дип сүзне кыскартты
Бер кешенең фикер ризалыгы меңнәрнең тормышына төзәтмә кертә, норка бүрекләрен кыңгыр салган мәскәүлеләр исәпләп-хисап- лап, кысыр бюджетны ипләп-сипләп акча юнәткәндә казанлылар бил буып тантана итәргә әзерләнделәр. Казанның иң зур, иң абруйлы Козецкий берләшмәсе яулаган җирләрне тартып алу хәзер чүп кебек кенә булып күренде1.
30
Вафа Сафич Нәҗипне яратты Шундый күндәм ишәкләрне яратыр дәрәҗәгә ирешкән иде ул. Карышусыз иде Нәҗип Йосыф улы Нургалиев, ни кушсаң — шуны эшли, кая җибәрсәң — шунда бара, сорашмый, төпченми, кызыксынмый. Телен озайтмый, яман сүз таралса, аңа катышмый, акчага хирысланмый, чыгарган өлешкә һәрвакыт канәгать, аз бирсәң дә. күп тамызсаң да. рәхмәт әйтеп ала
Әгәр берәр кеше Югары Авылда соңгы көннәрен үткәреп ятучы Йосыф карт белән аның Казанда гомер итүче улын якыннан белсә, алар арасында бик күп охшашлыклар, уртаклыклар табар иде Аерма шунда иде. Йосыф карт шушы хәлгә килеп җитсен өчен Сталин тәртипләре, колхоз шартлары кырык-кырык биш ел тырышсалар. Нәҗипне бөгеп салырга шактый кыска вакыт та җитте
Мыймылдык ханым директор Вафа Сафич юк чакларда күзен уйнатып Нәҗип тирәсендә уралгалады. ара-тирә «Син бит дипломлы егет, укыган, буең-сының бар. кыяфәтең килгән, тырышып кара, аудар шул шадра пәрине! Үзең директор булып кал!» —дип пышылдады Кызыкмады Нәҗип, мыймылдык ханым белән кыҗыр-быҗыр- га кермәде, моңсу күзле авылдашы Гөлгенәне дә, «хат язармын!» дигән вәгъдәсен дә онытты, басынкы гына яшәде Уй-фикерләре кыска, хыяллары бер көнлек иде аның Наилә аны эш. мәшәкать белән күмеп ташлады Дача йортын өлгертеп кергәннәр иде Наилә. «Мун-
ча!» —диде Чолан кирәк булды аңа. кухняның да йорттан читтәрәк булуын теләде «Ит кызган истән башыма ут каба, май исе затлы киемгә сеңә». —диде ул.
һәммәсен табарга, юнәтергә, җайларга, майларга, бөтенләй күз күрмәгән бәндәләр белән кул сугышырга, арка кага-кага аракы чөмерергә. вәгъдәләр бирешергә, алдашырга, күз буярга, ялган гуаһлык итәргә туры килә иде. Акча кирәк, акча!
Бер вакыйга Вафа Сафич белән алар арасын тагын да якынайтты.
Көннәрнең берсендә ерак Африкадан — Мисырдан Казанның үзәк сәүдә базасына өч комплект җиһаз кайтып төште Җиһаз тутырылган тартмаларны директорның да ачып карарга йөрәге җитмәде, һәр комплекты ундүртәр мең сум тора иде! Икесе кая китеп, кемнәрнең лаеклы түрен бизәгәндер — анысын шәһре Казанда беркем дә белмәде, мәгәр комплектның берсе Вафа Сафичка эләкте Ул үз чиратында -Сораганыгыз кайтты!» — дип хөрмәтле Иван Ивановичны сөендерде Кибет директоры итеп эшкә урнашканнан бирле, ул. үзен бурычлы санап. Иван Иванович каршысында кыенсынып йөри иде.
Эшнең четерекле бер ягын хәл итәсе калды. Эш шунда иде ки, җиһаз гарнитуры төп-төгәл ундүрт мең сум тора иде. Үзен хөрмәт иткән шәһәр хуҗасы шул бәһагә җиһаз аламы? Үзен кешегә санаган кибет директоры шәһәр хуҗасына шул кадәр акчага гарнитур тәкъдим итәме7 Яхшылыкка яхшылык эшләү чираты, ниһаять, Нәҗипкә килеп җитте. Өй җиткердеңме? Җиткердең. Чолан салдыңмы? Салдың! Мунчаң бар. кухняң балкып тора — яле кайтар әҗерен, гражданин Нәҗип Нургалиев!
Директор тугры колын елмаеп, тәмле сүзләр коендырып үз катына чакырып кертте. «Менә,— диде ул, егеткә кәгазь-каләм сузып.— Дуслыкны ныгыта торган сәгать сукты. Шушы актка кул куеп, дөреслеген имзаң белән беркетәсең дә, актта телгә алынган гарнитурны базадан алып, мин кушкан адреска илтеп тапшырасың».
Бер укыды актны Нәҗип, ике укыды, берни аңламады Актта ике аягы сынган, пыяласы ватылган, бер ягын очлы кадак тирән ермачлаган ниндидер шкаф турында сүз бара иде. «Юлда килгәндә ясалган шул казаларны истә тотып, фәлән-фәлән иптәшләр катнашындагы комиссия гарнитурның бәясен өч мең дә җиде йөз илле сумга калдырырга дигән карар чыгарды»,— диелгән иде азакта. «Йә, сал имзаңны'» — диде Вафа Сафич ашыктырып «Минем ул гарнитурны күргәнем юк лабаса».— диде авыллыгы һаман очып бетмәгән Нәҗип «Әллә минем күргәнем бармы? Имзам ярылып ята Ахмак! Синең кесәңә төп-төгәл өч йөз сум керә. Кул куйган саен өч йөз сумны тамызсалар, мин имзамны беләсеңме кайларга куяр идем!» — диде Вафа ямьсез генә хихылдап.
Башың кергән җиргә гәүдә сыя, китте Нәҗипнең җүләр башы язган ташкыннарда агып! Нәҗип, ике иптәшен ияртеп, базага юнәлде. Анда көтәләр иде инде.
Алтынга сатып алынган, шәһре Казанга уравыч юллар үтеп, диңгезләр кичеп, тау-чокырлар гизеп, төргән кәгазьләренә тап та төшмәгән, кадерле шкаф-өстәл-урындыкларны йөкчеләр кул очында гына йөрттеләр «Әгәр черки кунган эз калдырсагыз да бәясен үзегездән түләтәм’»—дип кисәтеп калды Вафа Сафич Дәү-дәү саллы тартмаларны, тулы чиләкләрне йөрткән кебек сак йөртеп, тоташ бакча эчендә күмелеп утырган кызыл кирпеч йортның өченче катына, Иван Иванович квартирына кертеп урнаштырдылар Йөкчеләрнең миссиясе шуның белән тәмамланды. Тартмаларны бүтәннәр ачачак, тагын да ышанычлырак коллар җыячак Аларны күрү Нәҗип ише күгәргән калайга түгел. Вафа Сафич кебек ышанычлы затка да насыйп булмаячак.
Наилә белән Сөмбелә сирәк-мирәк хат алышалар иде Райкомның беренчесе итеп сайлангач. Сабит энекәшен эзләп тапты Нәҗипнең әзер квартирадан баш тартуын белгәннән соң. шартлар дәрәҗәгә’ җитеп очрашуны көткән Сабит, ярты сәгать тоташтан русча, татарча, чувашча, марича сүгенде. Төрле телләрдә сүгенергә ул Саратовтан өйрәнеп кайткан иде Нәҗип карулашмады уңына да. сулына да ияк ка- ♦ гып. баш игәләп. тик басып торды. Сабит Наиләне көтеп җиткермәде. < • Ханнарга тиң булырлык хатын шушы чи тәбикмәк кулында череп = ята бит'» — дип каргый-каргый кунакханәгә кайтып китте
Ялгышты бу юлы хатыннар белгече Сабит Йосыпович аһ. каты - ялгышты! Нәҗибеннән күңеле кайтканнан бирле Наиләнең итәген җил 2 кайтарды, чибәр, сылу ханым баш инженер Израил Моисеевичтан * шома гына директоры кулына күчте Валериан Леопольдович аны - үзенең референты итеп алды Айлык хезмәт хакы, абруе артты Наилә- * нең, хәзер инде Гөлнаралар аңа баш орып керәләр ялагайланалар ♦ вак-төяк бүләк ташыйлар Квартира чираты да күзгә күренеп алга “ сикерде, болай барса, алдагы елда каһәрләнгән сары йорттан коты- £ лачаклар. Саубуллашканда Сабит абыйсы үткәндәге вәгъдәсен бераз яңарткан иде > Шәһәр советында кирәк кешеләрне күреп сөйләш- ® тем. Достоевский урамында бик престижный йорт өлгереп килә Шун- ? нан син диванага ике бүлмә тәгаенләнгән. Белешеп тор. җүләр булма һәм безнең карабодай басуында көртлек ишле булсын дип телә'» «Ни- < гә?»—дип сорамады Нәҗип, ул хәзер шактый нык дагаланып килә торган ир иде
Нәҗип яз саен каны алышынып, күзәнәкләре яңара торган хисле зат иде. Быел да шул хәл кабатланды, әмма яз аны гадәттәгедән ныграк яңартты Каны ургылып-ургылып акты, элгәрге күзәнәкләре җир тетрәгәндәге тау кыялары кебек дөбер-шатыр килеп җимерелделәр, алар урынына яңа. яшь таулар калка торды Уйлана торгач соңгы ел ярымда, башыннан кичергәннәрне бер дисбегә тезгәч. Нәҗип Йосыф улы Нургалиев анык бер йомгак ясады Хыяллары җимерелеп, аста, иске салам эскерте төбендә җебеп калган көннән бирле ул Наиләсе белән туктаусыз көрәшеп килә икән Кая карап атласа да. эреле-вак- лы нинди эш майтарса да. аның эш-гамәлләре Наиләгә каршы юнәлтел- гән була иде Ах, дача йорты кирәкме сиңа9' Мә. ал' Күр' Яшә1 Алмагачлар быел яңармадымы9 Чукынсын, аларын йолкып ыргытабыз да яренгә яңаларын утыртабыз! Әһә' Күрәсеңме9! Бөтенесе яңарды' Бакчада әлегә андый тук. нык яшь агачлар юк' Мунча сорыйсыңмы? Дөрес' Мөселман хатыны пакь булырга тиеш! Була! Әзер' Ал' Ләүкәсе сап-сары тактадан. Мунча алды сандык кебек Чапчаклар юкәдән. Ап-ак. Көмеш сулы төпләре ялтырап утыра Кер. чабын, тәнеңне дә. җаныңны да арула Дачага җиһаз дисеңме9 Боер гына' Камыш урындыклар. тирбәнчек көрси Ишек өстендә Наиләнең зурайтылган фотосы Нәҗип акча кызганмады. Ленин урамындагы антиквариат кибетеннән тумпак борынлы, йомшак иренле негрларның кара агачтан кырып ясалган сыннарын алып кайтып дача киштәсенә тезде Зәвыксызлык диләрме? Төкер' Наиләсенә ошый' Аңа ошый икән, башкасы чукынып китсен!
Нәҗипнең рухын төшергән, ирлеген изгән бер нәрсә калды квартир Сабит абыйсы вәгъдә иткән йортның да җиденче катын өлгертеп киләләр Ерак командировкадан әйләнеп кайтуга. Наиләнең чираты да бер-ике санга алга күчә Сабит абыйсыннан котылып, квартирны Наилә алсын, дип теләп, шушы хәлне ризалашып көткән Нәҗип бер көнне тәвәккәлләп Вафа янына керде «Вафа Сафич. син миңа бер
заман «фәлән кадәр акчаң булса, квартирлы итәм!» — дигән идең. Акча табам, квартир алып бирерлек чамаң бармы?» — дип сорады Шадралары шомаланып югалган, күзләре шешенке кабаклары арасыннан күренмәс булган Вафа генералны күргән ефрейтор сыман турайды «Акчаң гына булсын! Акча — терекөмеш ул, бетоннан койган буаларны да ера...»
Нәҗип акча җыя башлады һәм шул гадәте белән Наиләне шиккә төшерде. «Әллә берәр хатын янына ияләштеме бу йонкытыйк?!» Нәҗип исә соңгы һөҗүмгә күчәргә әзерләнә, истә-оста югында ордер тотып кайтып, Наиләнең чыраена атып бәрергә җыена иде. «Мә, ал!» Бу хәлне ул мең тапкыр күз алдыннан үткәрде, йокысыз аунаган мәлләрдә — булачак шушы тантана белән юанып җанын тынычландырды Акчаны тизрәк җыярга, мая тупларга кирәк иде, ул Вафаның иң пычрак, иң әшәке йомышларын үтәде. Көн димәде, төн димәде, шимбә- якшәмбедә складта уралды, базага булышырга барды, бәйрәм-сәйрәм- нәрдә бүтәннәр өчен кизүлек итте. Күбрәк түләсеннәр генә! Саранланды, балаларына кәнфит, прәннек кебек әйберләр алып кайтмый башлады. Шимбә-якшәмбеләрдә таңнан чыгып югала, кара төн уртасында кайтып егыла...
«Инде була, бәхет кошы безнең кулга куна!» — дип йөргәндә, Вафа Сафичка учы-учы белән акча тапшыргач, көтмәгәндә, һич уйламаганда җиһазлар кибетенең өлгер директорын кулга алдылар. Казан шау-гөр килде! Югары даирәләрдәге әшнәләренә, үзе күп яхшылык кылган түрәләргә аркаланып, аларның йолып алачакларына йөз тотып үз эшен алып баручы тикшерүче майор белән дорфа кылана Вафа Сафич. сүгенә, яный, каргана. Майорның теңкәсенә тиеп бетә Ә ул Вафа Сафичны яклаучылар табылу ихтималын чамалап, эшне мөмкин кадәр кыска тота, өч ай дигәндә әйләндереп чыгара, директорны җиде елга ябып та куялар.
Нәҗипне дә шаһит сыйфатында дәшеп алдылар. Аңа кадәр мый- мылдык хатын аңа таушалып, пычранып беткән кәгазь кисәге сузган иде. «Май кап Акчаң югалмас. Күпмегә япсалар да, мин озак тормам Телеңне урынында тот|» — дип язылган иде анда Нәҗип беркемне сатмады, белгәннәрен ачмады, ни сорасалар да: «Белмим, күргәнем юк, ишеткәнем булмады, катнашмадым»,— дип башын тилегә салып утырды. Аны судка чакырмадылар...
Ниһаять, сары йортның соңгы көне килеп җитте. Ионыч кичтән бөтен бүлмәләрне әйләнеп чыкты, шешәләр кузгалды, тустаганнар чыңлады, елаштылар, көлештеләр, сукрандылар, вәгъдәләр бирештеләр, «мәңге онытмам!» — дип кочаклаштылар. Нәҗип белән Наиләнең артык якын кешеләре юк иде, алар бүтәннәргә ияреп коридорга чыгып былагайланып йөрмәделәр, Ионычка ике шешә сыра эчертеп озаттылар да. эчтән бикләп, кара кайгыда калдылар. Ир белән хатын арасындагы кискенлек бераз йомшарды. Наилә дә ире. балалары белән кешечә сөйләшә башлады, кыланмады. Нәҗип, эчтән үртәлсә дә, тышка аны-моны чыгармады Уйлаша, эзли торгач, Фәридун Фазлыев исеменә барып җиттеләр Наилә. «Фатхулла абыйларга кагылыйк»,— диде. Нәҗип Фазлыевларга барып кайтуны яклады Кат-кат йөргәнче дип. ике чемоданга сыйган әйбер-караларын тимер юл вокзалына саклык камерасына илттеләр, мендәр-юрганнарны Наилә китапханәдә бергә эшләгән иптәше Нина Морозоваларга илтеп куйды. Дүртәүләшеп Фәридун Фазлыевларга киттеләр «Ул квартираның яртысы безнеке әле уйласаң!’- —диде Наилә юлда барганда. «Әгәр алай сөйләшә тор-ган булсаң, аларга эз дә басмыйбыз!»—диде Нәҗип кырт кисеп.
Алар Фәридун Фазлыевны йорттан ерак та түгел нәни генә бакчада аккаен төбендәге эскәмия янында очраттылар. Утырмаган иде Фәридун Фазлыев. җете кызыл өч бөртек канәфер чәчәге тотып, хәсрәтенә буылып аяк өсте басып тора иде. Ул үзен урап алган кешеләр-
не шактый озак торгач кына абайлады Күрешеп, бер-ике сүз алышкач ул кулындагы чәчәкләрне эскәмия башына таратты "Шушында үлде Фәридә апагыз, шунда утырып җан бирде*. диде ул коп-коры күзләре белән Нәҗипкә карап «Кайчан7!» — диделәр Нәҗип белән Наилә беравыздан «Ай ярым була инде»,— диде Фәридун Фазлыев «Нигә безгә хәбәр итмәдегез7»—диде Нәҗип чын күңеленнән хафаланып ♦ «Кирәк чакта сине табып буламыни7 — диде Фазлыев — Яшәгән < урыныңны белмәдем Эшеңә кергән идем, «судта» диделәр Хәерлегә = булсын!»
Алар эскәмиягә утырышып кыска гына сөйләшеп алдылар Нә- х җипләрнең йортсыз-нисез урамда калуларын ишеткәч, ул ашыктыра 2 ук башлады. «Күченәсез дә киләсез Бербашыма ямансу иде. ичмасам * күңеллерәк булыр».— диде Нәҗип белән Наилә, рәхмәт әйтеп, әйбер- ± ләрен ташып та куйдылар
Фәридун Фазлыевның һәр иртәдә сөеклесе Фәридә жан биргән • эскәмия янына барып, йә кыр чәчәкләре, йә кан кызыл канәферләр “ таратуына Наилә күнегә алмады Ярым бөкрәеп, юаш кына басып тор- < ган ап-ак чәчле ирне күргәч, ул сүз әйтмичә, сүзен әйтә дә алмый- 2 ча үрсәләнеп елый иде Былтыр лагерьдан малайларны «Сезнең ~ әтиегез псих' Сезнең әтиегез дурак!» — дип үртәп кайтарганнан бирле алар балаларны яннарыннан читкә җибәрмәскә булдылар Хатыны - вафатыннан соң эшкә чыга алмаган, саулыкка туймаган Фәридун Фаз- * лыев балаларга тиз ияләште, аларны ияртеп зоопаркка барды, кинога алып керде Алар зиратка да бергә барып кайттылар Наиләне — тәҗрибәле, хәтерле һәм булдыклы референтны — генераль директор Урал ягы шәһәрләренең берсенә алып китәргә җыенгач. Наилә кырыс һәм йомылган иренең иңенә кулын салды «Командировкага соңгы кабат чыгам, моннан болай балаларны ташлап китеп йөрмим» —диде Нәҗип дәшмәде, чынлап уйлаганда ул Наилә сәфәрләренә тәмам битараф иде инде .
Ниһаять, Нәҗипнең бүген беркая барасы юк Хатыны «соңгы командировкасына» китте Нәҗип Искәндәр белән Рөстәмен төрткәләп уятты да алар иртәнге поезд белән дачаларына Идел буена барырга җыендылар Нәҗип Фәридун Фазлыевны да чакырган иде. ул бармаска булды, «Апаң көтәдер, көн бик матур, зиратка кагылып чыгармын»,— диде ул кыр чәчәкләре бәйләмен эскәмия янына илтергә әзерләнеп
Бакчада озак юанмады Нәҗипләр, калкына башлаган түтәлдән бер-ике кыяк суган өзеп каптылар да яланаяк, чап-чап басып, куышып, дачалар янәшәсендәге аулак култыкка су керергә төшеп киттеләр Менә кайда икән ул дөнья рәхәте' Һава саф. тар булса да тирән сулы култык ярларында мең төрле чәчкә-үләннәр кабарып, талгын җилдә сизелер-сизелмәс кенә тирбәләләр Күбәләкләр — җәйнең фәрештәләре— ал, зәңгәр, чуар канатларын селкеп һава дулкынында иркәләнәләр Култыкның теге ягында, бу якка элегрәк килеп урнашкан дача хуҗалары утырткан нәзек, яшь каеннарда сандугачлар тавыш биреп куя Кыш. яз буе ярым караңгы складларда сөремле-корымлы урамнардан, түшәменнән су тамып торган базалардан баш чыкмаган Нәҗип тиз исерде Җәй һавасы, тансык хуш исләр күбәләк куып ары-бире йөгергән балаларының гамьсез чыр-чуы аны тәмам мәс итте Күптәннән наз. иркәләү күрмәгән тәнен таратып чирәмгә сузылды, нык ук күтәрелеп килгән кояш аның куе керфек араларына сыеп бетте Ул йокымсырады һәм «күк капусы ачылды» Ул дөньяны иңләп басып торган Наиләсен аермачык күрде
Кинәт сискәнеп китте колагына балта чапкан, дәү агач ауган тавышлар ишетелгәндәй булды Тукта әле. нигә болай ачык ишетелә бүген поезд тавышлары7 Монда, култык янындагы үзәндә тимер юл ыжгырганы ишетелми иде ләбаса'
Калкынды, әтиләренең йокылы-уяулы сөйләшкәнен балалар абайлаган, ахрысы, икесе дә аның янына килеп басканнар, әсәренеп, тыңланып көтеп торалар «Әти! — диде Искәндәр, учын ачып.— Мин бер нәрсә таптым'>> « Нәрсә, улым?!» Нәҗип күзен ачыбрак караса, улының нәни учында ялтырап, нурланып алтын балдак ята «Каян алдың моны’» «Мин аны әниемә бирәм.— диде үз уйларына чумган малай.— Ул балдакны ярата!» «Каян беләсең’ — дип сорады кинәт шигәеп Нәҗип— Аның балдаклары юк ич!» «Булмас! Бар! Ике кулында ике балдак Икесе дә алтын. Сөенгән әни1» Нәҗип торып басты, балдакны тартып алып, күзенә якын китерде Алтын! Билгесе бар Наиләнең ике балдагы бар диген' Ник күрсәтмәгән ул аны Нәҗипкә’ Нәҗип ничек күрмәгән’ Юк, улым,— диде ул пошынган тавыш белән.— Югалган балдакны әниеңә бирмә, без аны иясенә кире кайтарырбыз». «Ә иясен каян табабыз?» «Балдагы табылгач, иясе табылмый калмас»
Көннең чите кителде, Нәҗип интегеп, җәфаланып Наиләнең алтын балдаклары хакында уйлады Ничек күрми калган ул аларны, ничек абайламаган’ Малайлар балдакны тиз оныттылар, якыннан очып үткән дәү, чуар канатлы күбәләк артыннан йомылдылар Нәҗип тезен чәнчеп, учындагы балдакны вакыт-вакыт караштырып, ямьсез, өметсез уйлар чонгылына чумды, янына ук килеп үлән чемченә башлаган кәҗәне дә күрмәде Ак яулыгын татарча җилкәсенә җәеп салган, нык ук таушалган, бөкресе чыккан карчыкны кәҗә үлән кештердәткән тавышны ишетеп борылгач кына күрде Карчык, кәҗә муенына салган сүс бауны арык бармакларыннан ычкындырмыйча гына, аның янына килеп чүгәләде, балалар ягына башы белән ишарәләп: «Улларыңмы’» — дип сорады Нәҗип баш какты, эндәшмәде
«Исәйгәнче балалар зур байлык, юаныч... Картлык һәркемгә килә Әмма баладан уңмаган картлык — иң күңелсез картлык Әйе, картлыктан алама нәрсә юк ..» Карчык юл буе үзен урап килгән сөмсез, караңгы уйларыннан арына алмый иде булса кирәк, ул Нәҗип белән түгел, үз-үзе белән сөйләшә, бәхәсләшә, көрәшә иде, ахрысы
«Әле ярый, ходаның кодрәте киң,— ул адәм баласын картлыкка иртә әзерләргә тотына Озак әзерли ул аны картлыкка, кинәт килеп җитә торган Газраил белән күрешергә әзерли Адәм баласы картлыгын абайлап, сискәнеп, йөрәге ярылмасын өчен, аллаһе тәгалә әүвәл башлап аның нурлы йөзенә сызыклар сыза Аннан ипләп кенә күзнең нуры коела Ниемә кирәк карт кешегә якты күз? Артка караса — үкенечләр, алда — кара пәрдә Яшьлек тавышларын ишеттермәс өчен, ипләп кенә колакны балавызлый Юынган саен үзеңнең әҗәл көткәнеңне искәрер өчен аяк тырнакларына сары тут төшә. Кул тырнаклары сына, ярыла башлый «Ай-Һай. дөнья!» — дип әйтеп баш чайкаган саен чәч коела Ашыгудан, җитезлектән коры каласың — буыннарның егәре бетә Мин элгәре бүрекле ата казымның тавышын чакырым ярымнан аера идем! Март башларында болдыр янына килеп бер кычкырсамы’ Җилгә каршы килеп җитә иде тавышы! Хәер, каз асрау да бик читенләшкән иде Мәшәкате күп аның, кош-кортның. Колагы катыланган, күзе күрмәс булган адәмгә кош-корт артыннан йөрү читен Син шушы урыннан җир алган кешеме’ Таныйм, таныйм. Сине танырлык егәре калган икән күземнең. Беренче булып йорт җиткездең. Чая егет дип йөрдем мин сине Авыл халкы сине каргый, йортларга ут салабыз, дип яныйлар Идел буе халкы бурлыкка күнеккән Бурлык өчен аулак булган яхшырак. Ә миңа ни, карт пәригә, булса ни дә, булмаса ни Моннан ун көн элек кәҗәмне йөрткәндә балдагым шуып төшеп калдьг югалды Бармакларның егәре калмаган Арыкланган алар, төс җуйган Нигә булыр икән, дип юрап йокы күргәнем юк Баксаң, тимер юл буе агачларын кисәргә булган икән. Улым Басыйр бәлки, ишеткәнсездер дә, Басыйр Бариевич дигән кәттә нәчәлник ми-
нем улым була! Шул әйтә: «Тимер юлларны киңәйтәбез, ишәйтәбез Бакчаларны бетерәбез».— ди. Күчергәндә сезгә бүтән урыннан җир кисеп бирәчәкләр икән Нәрсә сөйли идем соң әле9 Ә-ә. имәннәрне искә алган идем. Шул. балдакны миңа бүләк иткән кеше утыз җиденче елны язда утырткан иде аларны И куанып та йөргән иде Көзен үзен өтермәнгә илтеп тыгып, эзен югалттылар. Хәзер менә, кырык ♦ ел үткәч, урманын кисәләр .»
Нәҗип әсәренеп, калтырап диярлек тыңлады карчыкны Аның = баягы халәте, төш белән өн арасындагы сизгерлек мизгеле китеп, ч таралып бетмәгән иде. карчыкның һәр сүзенә ияргән моңын, сагы- « шын тирәнтен кичереп тыңлады. «Аллаһе тәгалә адәм баласын карт- р лыкка әзерләп, тәүбәгә килергә вакыт калдыра Берәүнең дә җанын < кинәт кенә алмый!»
Нәҗип учын ачып карчыкка күрсәтте. Әнисә абыстай (бу ул иде. а әлбәттә) башта балдакны күрмәде, күргәч искәрмәде Ул. җанын авы- ♦ райткан уйларын көч-хәл белән күтәреп, бу тирәдән еракта йөри иде 2 булса кирәк «Утыз җидедә агачларны утырткан кеше бүләк иткән £ иде балдагымны, һи-и. җылы җанлы кеше дә иде мәрхүм' Каз £ багып кына йөри идеммени мин. юк. имәннәр белән серләшә идем ® Ни әйтсәм дә, аңлый иде алар мине». «Алыгыз балдагыгызны!»— * диде Нәҗип, учын аңа таба якынайтып Карчык баш чайкады «Мине- ке түгел, түгел. Бу минеке түгел Имәннәрне кырып, төпләрен < ком белән каплаталар икән, балдак нигә инде9» Мин аны әниемә бүләк итәм. Мин таптым аны».—дип сүз арасына кысылды быт- кычланып Искәндәр Нәҗип улының Наиләне телгә алуын, аңа тагын бер балдак бирергә ашкынуын өнәмәде. Искәндәрнең җилкә чокырына төртеп, аны читкәрәк какты «Алыгыз, ал. апа» «Юк.— диде Әнисә абыстай, учта нурланып яткан түгәрәк алтынга күз төшермичә.— Минеке түгел!» Ул. кәҗәсен ияртеп, култыкның Иделгә тоташкан башына китте Нәҗип ике улын ике кулы белән җитәкләп, җилтерәтеп, култыктан бакчаларга үтә торган тар тыкрыкка сөйрәде Тимер юл якынлашкан саен балта-пычкы тавышлары, ишле кеше авазлары ачыграк һәм усалрак яңгырады. Нәҗип адымнарын шәбәйтте, малайлар аның адымнарына өлгермәделәр, ул кулларын ычкындырып тавыш килгән шөбһәле якка бер үзе ашыкты
Ничек моңарчы күрмәгән ул? Ничек бу хакта беркем аңа хәбәр ирештермәгән? Баскыннар Обсерватория ягыннан урманны кисеп, агачлардан тазартып ук киләләр икән Тиз тотканнар, бер дә социализм эшчеләренә охшамаганнар болар Әллә монда да акчага хирыс, ял итүне оныткан адәмнәрне яллаганнармы9 Берләшмә бакчалары читенә җитәрәк. сулышы кабып. Нәҗип туктап калды. Йөрәге иске насос кебек калтырана, күкрәгенә сыеша алмыйча бәргәләнә иде Унбиш-егерме метр киңлектәге агачлык хәвефле, ят тавышларга күмелгән: электр пычкылары күндәм генә агач кәүсәләрен тешләре белән умырып керәләр, көн яктысында ботак-сатап тураучы үткер балталар елык- ялык килә, күлмәкләрен салып ыргыткан ир-егетләрнең юеш җилкәләреннән куе пар күтәрелә «Сагай, сагай'» —дип кычкырган тавышлар тынып өлгерми, яшьтәш имәннәр әле анда, әле монда чайкалып торалар да фырылдап. колачларын җәеп, үләннәрне изеп, вак куакларны сытып, җиргә барып яталар. Бөтен җиргә пычкы чүбе, йомычка, суелган кабык, аракы катнаш тир исе таралган Анда-санда чи бо-такларны чыжылдатып учаклар яна Арырак, имән аударучылар үткән урыннарда, озын арба таккан тракторлар, машиналар тукталган, шундый ук таза, шәрәтән ирләр бер буйга туралган имән кискәләрен ашыгып-кабаланып төйиләр. һау-һаулап бер-берсен ашыктыралар. дәртләндерәләр Русча, татарча сүгенү сүзләре язгы рәхәткә күнегә башлаган сак колакларны рәхимсез кисә
Нәҗип әүвәл бер-бер артлы, аркылы-торкылы ауган агачларны
әрнеп күзәтте. Аннан соң гына, күз аллары бераз ачылгач, кешеләрне аерым-аерым итеп, берәмтекләп күрә башлады Үз күзләренә ышанмады. ышанырлык та түгел иде..
Беренче итеп Нәҗип сары йортның «элекке коменданты» Ионыч- ны күрде Аның янында туктаусыз балта уйнаткан өч ир-ат таныш иде аңа Алары да Нәҗип белән бергә сары йортта сөрсеп ятып, шуннан сөрелгән ирләр. Кушсаң, имәннәрне генә түгел, имән-имән ирләрне дә турап чыгачак байгышлар Гаделлеге өчен Митя Шорохов- ны да шулар үтереп ташлаган, дип сөйләделәр Алар өчәү укмашып, авыр карашлары белән үткән-сүткәнне капшап торсалар, яннарына якынаерга курка иде Нәҗип Ионыч мәзәк кенә каш сикертте, «Баш бирмибез, балта безнең кулда!» —дигән сыман күзен челт-челт йомга- лады.
Күз Ионычтан читкәрәк күчте, бер төркемнән икенчесенә барып ялганды. Имәнлек, имәнлек!.. Әле узган килгәндә генә Нәҗип улларын имәнлек кырына бастырып: «Сез шушы имәннәр белән янәшә үсәрсез, балалар. Алар сезне, сез аларны саклап яшәрсез»,— дигән иде түгелме? Гаҗәп! Каян килеп эләккән монда Сабит абыйсына шашлык кыздырып яткан Самвел белән Гурген9 Әллә алар түгелме? Күзе алмаштымы Нәҗипнең? Башы авырта, колагы чыңлый, аякларында көч калмаган Юк. шулар! Нәҗипне танып алар да балталарын күтәреп сәламләделәр Вафа Сафичка хезмәт итүчеләр дә монда! Доцентлар! Пешекче! Баш механик! Алар Нәҗипкә карамаска, күренмәскә тырышалар.
Юк. юк. Нәҗипнең күзенә нидер булган! Ялгыш күрә! Тимер юл-чыларның профсоюз лидеры Исламнур да монда! Җир өчен тарткалашып йөргәндә Исламнур белән Нәҗипне Изил Латыйпов таныштырган иде. Тукта, тукта! Мөнир ич бу! Авылын каргап чыгып киткән егет' Трактор янына баскан да ашыгып-ашыгып төпчек суыра. Ә арырак Гөлгенә белән аның ахирәте кара хатын ботак-сатак яндыралар шикелле! Алармы, түгелме? Хатыннарның битләре корымланган, тез турындагы оеклары тишелгән. Бөтен дөнья бәхетсезен җыйганмы әллә шушы урман?
һа. бусы инде акылга сыймый! Мөмкин түгел! Нәҗип чирләгәндер, күзе Идел буенда калгандыр Әллә төш күрәме9 Саташамы?! Нәҗипнең әлҗе-мөлҗе күзе урман тунаучыларның иң кайнашкан ноктасына җитте дә туктады Уртада УЛ басып тора иде. Аның кулында пычкы да. балта да юк. киемнәре дә таза. Ул, күп санлы музыкантларны берләштергән көчле оркестрның дирижеры сымак, үкчәләренә басып бер урында зыр-зыр әйләнгәли, кулларын бутап кемгәдер кычкыра, өр-яңа зәңгәрсу чалбарының җиз-патрон төймәләре елтырый. Юк, юк, бу кеше Изил Латыйпов түгел! Булмас! Була алмый! Чире борылып кайткандыр Нәҗипнең, шуның кәсафәтедер! Чир шаукымы гына ла бу! Изил Латыйпов — тимер юлчыларга каршы көрәштә катнашкан, җир өчен канга-кан сугышкан кеше, хәзер шуларның мәнфәгатен яклап урманны кистереп ятсынмы9 Аның монда җитәкче, иң кәттә кеше икәнлеге күзгә бәрелеп тора! Ул түгел. Бүген үк, хәзер үк шәһәргә кайтырга да врачка күренергә кирәк. Фәридун Фазлыев « Торымнан торымга каралырга кирәк сиңа. Нәҗип туган, психик чарпалышлар эзсез үтми алар»,— дигән иде түгелме?
Ул исәнгерәп басып торганда бакыр бугазлар, корыч күкрәкләр: Әй сагай, сагай!»—дип тоташ акырдылар, иң биек булып күкрәп утырган имән авыр уфылдап, УЛ дирижерлык кылган тирәгә авып төште УЛ бер якка сикерде, һәм сабан туе чабышкысы кебек, артын сикертеп Нәҗип янына килеп басты. Ялкын, төтен, ут исе килә иде аннан. «Син дә безнең беләнме9 Молодец! —диде ул күзләрен нурландырып.— Ишеттек, ишеттек... Шактый акчаң янган икән! Ә монда'.. Тиз арада акча көрәргә була!»
Изил Латыйпов! Үзе' Шул!
Күзенә дә, колакларына да ышанмады Нәҗип, шаккатты Аның Вафага акча биреп куюы турында, шадраның төрмәгә эләгүен беркемгә. хатынына да сөйләгәне юк лабаса' Димәк. Наилә аның тормышын, һәр адымын капшап, тикшереп йөри дигән сүз' Тикшерү өстенә шушы азгын каргага сөйләп тә бара икән' Күзләренә ышангач, колак- * ларына да ышанырга туры килде «Бу ни хәл’ — дип сорады ул. $ тыныч булырга тырышып — Агачларны кисәләр, җирне тартып ала- д лар, син үзең утырган ботакны кисәсең түгелме’ Хыянәт ич бу'» 5 «Ерунда! — дип авызын ерды Изил — Рощаның хуҗасы юк. утырткан * кешеләр беткән, агачлык беркем балансында да тормый Кисәргә алын- “ ган кешеләр шушы кадәр байлыкка үзләре хуҗа' Хуҗа' Аңлыйсыңмы. < тинтәк’ Мин җиһаз фабрикалары белән элемтәгә кердем Мала-а-ай' 5 Агач бөтенесенә кирәк! Яртыдан артыгын Украинага, далалы тө- - бәкләргә алтын бәһасенә аткарабыз' Калганын Каспий ягына, урман- * сыз өлкәләргә саттык! Бер бүрәнә, бер ботак әрәм булмас' Монда акча « эшләп алырга була! Сал өстеңне, тот кулыңа балта! Мондый фарт го- * мердә бер килә!» «Ә җир?» — дип ыңгырашты Нәҗип -Җир’ Татарстанда җир беткәнме” Тотын балтага, тотын дим мин сиңа'» «Соң үз җиреңдә татарга яшәр урын калмый лабаса' Күпме уңдырышлы җир- ■- ләрне су астында калдырып, сулыкларда зарарлы корт үрчетәбез' ” Нефтьчеләр күпме җиребезне талады! Кара туфраклы басуларга гел < кирәкмәгән заводлар китереп утырттык! Инде, шушы күз карасы кебек кадерле имәннәрне дә тунап бетерсәк!» «Әй, син! —диде Изил каралып.— Тый телеңне! Телеңнең авызыңа сыймаганлыгын анда бик яхшы беләләр! Чамалап' Йә балтага тотынасың, йә моннан таясың! Җир кирәк булган икән аңа, әтрәк әләмгә' Табырмын мин сиңа җир Тай моннан, мәхлук!»
Нәҗипнең баш очында яшен чартлады, уйлары ми тартмасына сыя алмыйча кисештеләр, ул каршысында авыз ерып торган Изил Бәдретдинович Латыйповның яңагына китереп бәрде Профсоюз куштанының күзеннән утлар чәчелде.
Нәҗип көч-хәл белән дачасына кайтып җитте, бикле ишек тирәсендә уйнап йөргән улларын күкрәгенә кысты һәм елап җибәрде Кулъяулыгына дип кесәсенә тыгылса, кулы ят бер әйбергә кагылды Ул алтын балдакны тартып чыгарды, аңа бер карап алды, булдыра алган кадәр еракка, киселүне көтеп, җилдә калтырап утырган имәннәр арасына ыргытты Поездлар шавы тынган арада аның колагына пычкы, балта, имәннәрне егып килгән ирләрнең мактанчык-исерек тавышлары килеп җитә торды
31
Буйдан-буйга сузылган урман да, уйсулык читендәге бакча участоклары да әллә кайчан калын ком астында калып югалдылар Идел төбеннән кудырылган ком катлавы өстендәге шпаллар әлегәчә күгәреп, эшсез ята Отчет бирелгән, орденнар алынган Әнисә абыстайның вафатына да байтак вакыт үтте Бу якларда хәзер казлар күренми!
Ниһаять, Наиләнең чираты җитеп. Нәҗипләр яңа квартирга күченделәр «Соңгысы, соңгысы!» — дия-дия Наилә командировкаларына әле дә булса йөри «Йортка кердем'» — диде әрнеп Нәҗип Ионычны бер очратканда Квартир Наилә исемендә иде Валериан Леопольдович Наиләне яңадан Израил Моисеевич катына кайтарды Үзе референт итеп Мәскәүдән Казанга кайтарткан чибәр гөрҗи хатынын алды Наилә күчешне авыр кичерде Әгәр Нәҗибе бер-бер кыек сүз ычкындырса «Квартир минеке' Синең ише чабата олтырагын куам да чы-
гарам мин'» — дип акырырга ярата. Күчеп әз генә яшәп калдылар, Искәндәрне милиционер җитәкләп китерде: «Гараж йозагына ачкыч яратып, велосипед урлап чыкканнар!»
Фәридун Фазлыев киңәше белән Нәҗип кибеттән бөтенләйгә китте. шәһәр читендәге яңа мәктәпләрнең берсендә физика укыта башлады. Искәндәрне үзе укыткан мәктәпкә күчереп, ияртеп йөртергә гадәтләнде Коллектив әйбәт иде болай. ир педагогны хуплап, хәтта бераз үзсендереп тә каршыладылар. Көзен, ноябрь бәйрәмендә, бәйрәм тантанасында тәртип сакларга, унынчы класс дружинниклары белән Нәҗипне дә җибәрделәр Бәйрәмнәрдә Ирек мәйданын үтеп кенә киткәне бар иде аның! Хәйран кеше җыйнала икән анда! Нәҗип алып килгән егетләрне Ленин һәйкәленә якын гына урынга бастырдылар «Җаваплы пост!» — дип кисәттеләр
Вак рашкы кар сибәләгән көн иде Мәйданга суворовчылар, гаскәриләр килеп кергәч. Нәҗип бик хафаланып уйлап торды: «Боларның берсе дә иген икми инде, чуен коймый, һәммәсенә май кирәк, ит!.. Нигә шулкадәр күп алар7 Ә Мәскәү парадларында! Ел саен күпме офицер әзерлиләр' Илгә сугыш куркынычы янамаганда нигә шулкадәр акча, ресурслар түгеп, чамасыз гаскәр тотарга? Германиядә, чехларда, венгрларда Нинди акылсызлык бу! Трибунадан яңгыраган лозунгларга бер дә туры килми ич болар! «Тынычлык, тынычлык!» — дибез, үзебез дөньяны атом бомбаларына күмдек Океаннарда безнең су асты көймәләре, һаваларда хәтәр самолетлар!..»
Аның башы әйләнеп китте, ул тотыныр нәрсә булмагач, як- ягына каранды да күзен йомды. Күзен ачканда мәйданга байракчылар кереп килә иде. Тукта! Байракчылар таныш түгелме соң аңа? Әйе, әйе! Аның маңгае дымланды, аркасына салкын тир бәреп чыкты. Күз аллары караңгыланып, арт чүмеченә яшен китереп бәрде Егылмаска, егылмаска, дип ныгытты ул үз-үзен. Партия, хөкүмәт җитәкчеләренең дәү-дәү рәсемнәрен күтәреп беренче сафта Ионыч, аның өч ахирәте, Гурген белән Самвел. Исламнур белән янәшә Изил Латыйпов. Гөлгенә белән кара чутыр якут кызы киләләр иде. Самвел — Мжаванадзе. Гурген исә Алиев портретларын тотканнар. Ә Ионычның нык кулларында Брежнев үзе! Аның көрәштәшләре Черненко. Романов. Андропов, Громыко, Суслов. Рәшидовлар аннан әз генә түбәндә- рәк тирбәләләр Нәҗипнең кинәт көләсе, мәйданны яңгыратып: -Балта тоткан куллар кызыл әләмнәрне тотарга да мәҗбүр шул!» — дип кычкырасы килде Башы әйләнде, тамагы янды, бугазын нидер кытыклады. Көләргә ярамаганын белсә дә. һич чыдар әмәле юк егетнең. Ярыла- ярыла. бүксәсе шартлаганчы көләр иде мөмкин булса.. Бер түзде. ике. аскы иренен чәйнәп бетерде, ниһаять, чыдамады, колонналар өстендә чайкалган зур-зур портретларны янәшә баскан укучыларына күрсәтеп, шаркылдап көләргә тотынды. Трибунада гайрәтле кулы белән казанлыларны котлап торган иң зур җитәкченең чырае сытылды. ул Иван Ивановичка ым какты. Иван Иванович үз чиратында офицерларның берсенә Нәҗипне төртеп күрсәтте Нәҗип, ике ягыннан ике таза егет килеп култыклаганда да тыела алмыйча, мәйданда яңгыраган сыек кына -ур-ра!» тавышларын басып, һаман, көлә, хихылдый иде.
Арча кырындагы сары йортка илтеп япканда да аның ирен читләреннән канәгать, бәхетле елмаю китмәгән иде әле. Бер үкенече калды, янәшәсенә баскан укучылары аның нилектән көлгәнен аңышып өлгермәделәр!
Иртәгесен аны чакырып алдылар Врач белән күрешеп, мәсьәләне ачыклыйбыз дип барса, ярым караңгы кабинетта аны хәрби кыяфәтле, гражданнар киеме кигән, кырыс танышы каршылады. Изил бүлмәсендә очрашканнары бар иде аларның. « Ни өчен бәйрәм вакытында тәртип бозып, ил тантанасын көлкегә алдыгыз?» — диде теге явызланып.
"Кызык ич!—диде Нәҗип елмая-елмая—Кемнәрнең рәсемнәрен кемнәр күтәреп бара бит!» Һәм ул кысан бүлмәне киңәйтеп тагын шаркылдады «Түшен калай белән тутырганның портретын кем күтәреп бара диген'»
Таныш артыгын җентекләп тормады. Нәҗипне әллә ничә тимер ишек аша үткәреп, бер ялгызын карцерга илтеп яптылар Бәйрәм арасында аны чакырган кеше булмады, ашарына кертмәделәр, эчәренә бирмәделәр Ул, үз хакын таләп итеп, ике йодырыгы белән тимер ишекне озак кына төйде Бераздан ишек тавышсыз гына ачылды, сүзсез- өнсез кергән тап-таза ирләр Нәҗипне идәнгә егып салдылар да сул беләгенә бер-бер артлы ике укол кададылар Ике атна үтеп. Нәҗип телгә килгәч, аны өч кеше янына илтеп яптылар Камерадашларының сүзсезлеген күреп ул - Нигә безне монда тоталар*” Ни гаебебез бар безнең?!» — дип ишекне төя башлаган иде. тап-таза ирләр кереп, аны эләктереп алдылар Яңа уколлардан соң ул дүрт ай телгә килә алмады
Дүрт айдан соң, Нәҗип Йосыф улы Нургалиев, чак-чак исен җыеп, үзе белән ниләр булганын сөйләр чамага кайтканда аны этап белән Томск ягына озаттылар Һәм шунда аның эзе югалды Бу юлы балтаның кем кулында булуын беркем дә белми калды
1988-1989 еллар

Реклама