МӘРҖАНИ МӘЧЕТЕ


Казан шәһәренең милли архитектура истәлекләреннән аеруча аһвмиятле урынны, шөбһәсез. чын мәгьнясендәге сәнгать әсәрләренә әверелгән гаҗәеп тарихи корылмалар — мәчетләр алып тора Шуларныц берсе К Насыйрн урамында урнашкан Мәрҗани мә чете, әлбәттә.
Мәгълүм булганча. 1552 елда Явыз Иван яулап алганнан сон Казандагы барлык мәчетләр диярлек хәрабәгә әйләндерелә. Аннары ике гасырдан артык татарларның тарихи мәркәзендә ислам дннен тотучылар эчен бернинди до гыйбадәт корылмасы салырга рохсәт ителми. Әмма XVIII йөзнең яртысында мәмләкәттә сәяси хәлләр шак тый үзгәрә. Сыйнфый хәрәкәтнең куәтле ташкынына кочле милли азатлык дулкыны да килеп кушыла. Кирпш манзарасына дини төсмер дә өстәлә. Хакимият дилбегәсенең кул дан ычкынуыннан шүрләгән патша хокүмоте мөселман халыкларына берникадәр таш ламалар ясарга мәҗбүр була.
1767 елда Казанга Екатерина Икенче килә (халкыбыз теленә Әби патша булып кергән). Форсаттан файдаланып. Казан татарлары аңардан шәһәрдә таш мәчет салырга рохсәт сорыйлар. Рохсәт бирелә. Каюм Насыйрн раслаганча. Әби патша мәчет урынын хәтта үзе билгели. Патша хәзрәтләре кире уйлый күрмәсен дип. Аксак Каратуннын вәх- шиитен үз җилкәләрендә татыган моселмаинар дәррәү эшкә керешәләр. Ул гына да тү гел. берьюлы дип әйтерлек икс мәчеткә нигез салына.
Хәзерге Мәрҗани мәчете салынып бетәр бетмәс, җирле урыс түрәләре гауга күтәрә лар: моселман мәчетенең манарасы православие чиркәве гөмбәзеннән биегрәк ләбаса! Моны болай калдырырга ярыймы соң' Әби паштага шикаять җибәрелә «гаделсезлек» кичекмәстән төзәтелергә тиеш Ләкин Екатерина да аптырап калмый, шау-шу күтәрүче лоргп «Мин мөселманнарга уры» микъдарын җирдә билгеләдем, әмма күккә никадәр чыгарсалар да. ихтыярлары, күк минем милкемдә түгел».— дип җавап бирә.
Шулай итлп. 1770 елда Ка шиның Иске Бистәсендә (1552 елдан соңгы вакытта) беренче таш мәчет — хәзерге Мәрҗани мәчете калкып чыга. Янәшәсендә шул ук чорларда Апанай мәчете дә пайда була Без биредә сүз алып бара торган гыйбадәт йорты элек • Иске таш мәчет». «Беренче мәхәллә мәчете», аннары «Юнысов мәчете» дип йөртелә, соңынныи биредә 1867 1881 елларда имамлык кылган Шиһабетдин Мәрҗаниг.* нисбәтән
«Мәрҗани мәчете» исемен ала
111 Моржәни үзенең • Мостафа дел әхбар фи ахиали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») дигән мәшһүр хезмәтендә бу мәчетне бер генә кеше салдырмаганлыгы», аның очен 62 кешедән җыелган 5 мең сум акча тотылганын күрсәтеп үтә.
Мәрҗани мәчете, вакытлар үткән саен искерү тузу сәбәпне, аерым мөлкәт ияләре, шәхесләр тарафыннан күп тапкырлар (1795. 1797. 1833. 1863. 1885. 1887 һ. б. еллар да) тозәттерсчз. теаелешенә үзгәрешләр кертелә, бизәлә, рәшәткәләр белән әйләндерелеп алына Мәсәлән. 1863 елда мәчетнең михрабын берникадәр йончыгышка юнәлдерә төшеп, биегәйтеп һәм киңәйтеп, бер тәрәзә куеп эшләткәннәр. Верни-..i ел үткәч, бинвиың алдыннан канат чыгарып, озынлыкка бер тәрәзә арттырганнар һәм баскыч бүлмәсен таш тан кордырганнар. 1885 елда Зәйнулла бнне Госман тарафыннан манарасы ныгытылып, мәчет яңадан бина кылына. 1887 елда азан әйтә торган мәйданчык тимер рәшәткә белән уратыла. Хәзер мәчет, нигездә, үзенең 1887 елдан соңгы күренешен саклый.
Мәчет кыйблага — Мәккә тарафына юиәлтелган михрабка ия турыпочмаклы мәһабәт бинадан гыйбарәт Традицион яшел төскә буялган дүрт кыеклы түбәгә сигез кырлы манара утыртылган Аның җир өстеннән биеклеге — 30 метр Манараның өске өлешендә мөселманнарны биш аакыт намазга өндәүче мөәзин өчен зур булмаган мәйданчык •шләнгәи Мәйданчык өстендә дә беркадәр дәвам иткәннән соң. манара кәүсәсе күккә » ашу символы булган берничә кырлы шпиль белән очлана. Шпильне алтынга манчылган шар һәм аңа конус сыман нигезе белән таянган ярымай бизн
Белгечләрнең раславынча, бинаның бизәлешендә милли нәкыш элементлары өстенлек итә Мәчетне салган татар осталары эчке зиннәтләү эшләрендә болгар татар сәнгатенә хас йөзем тәлгәшләре, лалә чәчәге һәм башка үсемлекләр сурәте кулланганнар
Бинаның әһәмияте бүгенге көйдә аның архитектура һәйкәле булуы белән генә чикләнми Мәчет - бер үк вакытта татар халкының матди һәм рухи байлыгының гәүдә ләнеше, аиын фажигале вә гыйбрәтле тарихының чал шаһиты да.
Равил Әмирхан, тарих фәннәре кандидаты.

Реклама