МӘГЪРИФӘТЧЕ ШӘМСЕТДИН КҮЛТӘСИ ХАКЫНДА ЯҢА МӘГЪЛҮМАТЛАР


Тарихыбызда Күлтәсиләрнең берсе — философ, астроном Шәмсетдин Күл- тәси генә мәгълүм. Хәлбуки, бу галимнең башка ир туганнары да булып, алар турында да сеиләрлек сүзләр бар Шәмсетдин Күлтәсинең тулы исеме Шәмсетдин-Мө- хәммәд, бине Нурмехәммәд бине Таһир, 1932 елда Татарстанның хәзерге Арча районына караган Күлтәс авылында 75 яшендә вафат булган.
1978 елның 24 июнендә Арча эшчеләр поселогында безгә Шәмсетдин Күлтәсинең улы, озак еллар совет оешма-ларында эшләгән Ибраһим ага Таһиров белән очрашып соиләшергә туры килде. Ул чакны Ибраһим ага әтисе, туганнары турында кызыклы истәлекләр сөйләде, үз-ләренең нәсел шәҗәрәләрен тасвирлады Ул шәҗәрә түбәндәгечә килеп чыкты:
-£*Ь«В
| /Хаэерге Ыаыадма районына карган Максим авылында ятаган/.
Ә хәзер истәлекләргә күчик.
Ибраһим Таһирое истәлеге.
«1911 —1912 елларда ишан доносы белән полиция безнең өйгә тентү ясарга нил- гәләде
Бер килгәндә әтине башта старостага чакырдылар. Әти чалма-чапаннарын киеп старостага барды Анда аны исправник чакырткан була. Исправник әтигә: «Менә безгә шундыи-шундый китаплар кирәк, алар синдә бар, аны синдә күргән шаһитлар бар», — ди. Мин хәзер ул китапларның исемнәрен хәтерләмим инде Исправник: «Безгә шул китапларны бирегез, алар безгә кирәк, алып китәрбез», — ди Әти «Бездә андый китаплар
СаЖВТДКИЛ ■кмйва. /165711902/
/Гурмв, Троицк
Г«И, балалары улгкң/
Махамыадхафиз /Тарвхманстаңда һам Уэбккстакда шагай. Мера шаһаренда т»р«ем»че булып эалаган./
/Казанда «агам. Чар /Ца- ревочКоидаЯск/ вязендаге пыяла эайоды управляющие булып хезыат иткан./ /1&>4а.1912/
Сапдвлислам
/1866-1942/
/1888- ’ /
/1895-1943/
Ибраһим
Таһиров
Талгат» схияров
/ -1959/
Арча районы Яна Иябашта яваде.
Райхвна /190741977/
Арча районы, Бахтияр авылында укытучы булып эәлхган.
юк»,— ди. Шуннан соң исправник безнең өйне тентергә ике стражник белән килә Алар килгәннең әүвәлге төнендә әти безгә кунакка кайткан энесе Фатих һәм туганнары Нух. Закир белән берлектә ниндидер китапларны бакчадагы ябык беседканың идән астына казып күмгәннәр иде Фатих абыйлар шул беседкада яшәделәр
Тентү кергәч, бездәге барлык китапларны карал чыктылар Алариың һәрберсенә цензура рөхсәте бар дип басылган иде Тентү вакытында әтине төрле сораулар белән аптыратып бетерделәр Әти русчага оста иде, һәрберсенә җавап бирел торды
Безгә Нәҗип Түитәри еш килә иде. ул әтинең дусларыннан булды Галимҗан Ибраһи- мовның да безнең өйдә әти белән очрашканы бар 1925 елда әти янына тарихчы Газиз Го- бәйдуллин килеп китте Ул чакларны Арчада кантон укытучылары әзерләү курслары эшләде Газиз Гобәйдуллин шул курсларда укытты Әти кушуы буенча мин аны Арчадан Күлтәскә ат белән барып алдым Ул бездә ике көн торды Моннан тыш әти янына укытучы (һәм шагыйрь) Кыям Юлдашев килеп йөрде Татарстан хөкүмәте наркомы булып эшләгән Каюм Мәһдиев тә әти белән аралашты Каюм Мәһдиев ул чакта мәгариф шөгъбәсендә укытучы булып эшли иде, соңыннан репрессиягә дучар булды Әти янына килеп йөрүче-ләрдән тагын Арча педучилищесы укытучысы Ибраһим Якуповны хәтерлим.
Әтинең бик зур китапханәсе бар иде. таралып бетте
Әтинең энесе Закир Таһиров РСДРП членнары белән бәйләнештә иде Аның йортында большевикларның листовкалары, револьверлары сакланган Аны Сәгъделислам абый сөйләде Сәгъделислам Мулланур Вахитов белән аралашкан, аларда фатирда торган Бервакытны Сәгъделислам Закир абыйсында кунган кичне аларга полиция тентүгә килә Закирның хатынының әнисе аһ-ваһ итеп озаклап ишек ачканда коралларны һәм листовкаларны бәдрәфкә ташлыйлар. Шунда бер төргәк листовка онытылып калган була. Әби аны итәк астына тиз генә алып кыстыра да, эчем авырта, дип сыкранып йөри Полиция әбине тентеми, йорттан берни дә табалмыйча китә
Закир абый Казанда авырып вафат булды»
Ибраһим ага Таһиров миңа әтисенең фоторәсеме дә бар дигән иде Ләкин ул чакны таба алмады, каядыр куйган иде Шуннан соң аның белән янәдән дә 1989 елның июнь урталарында гына очрашырга туры килде Мин, Шәмсетдин Күлтәсииең фоторәсеме табылмадымы икән, дип гел истә тотып йөргәнгә, Ибраһим ага Таһировка кердем Ул инде тагы да олыгайган, ялгыз калган Шулай да ул мине онытмаган булып чыкты, еенә алып керде, әтисенең фоторәсемен табып күрсәтте Сурәт 1926 ел чамасында төшерелгән Анда алгы рәттә, уңда — Шәмсетдин Күлтөси. сулда — дусты Нәҗип Түнтәрн, артта баскан Ш Күлтә- синең энесе Хафиз төшкәннәр Ибраһим аганың рөхсәте белән Арча район газетасы редакциясе хезмәткәрләре ярдәмендә сурәттән фотокүчермә алдык. Ул укучылар игътибарына тәкъдим ителә
Тәлгать Әхмәрое истәлекләре.
(Шәмсетдин Күлтәсинең сеңлесенең улы Тәлгать Әхмәров(1917—1989) белән 1983 елның 11 июлендә Арча районы Яңа Иябаш авылында очрашкан идек Истәлек, шул вакытта язып алынды.)
«Күлтәс авылы янында гына Казан бае Габдерахман Ишморатоөның җирләре бар иде Аның җирләре хәзер «Үрнәк» совхозы карамагында.
Җирбиләүче Габдерахман Ишморатов Шәмсетдин Күлтәси естеннән гел жалоба йерткән. Аның шикаяте буенча Шәмсетдин Күлтәси йортында полиция бер җәйдә 28 мәртәбә тентү уздыра. Аны революционерларга ярдәм иткәне өчен эзәрлеклиләр.
Шәмсетдин Күлтәсинең улы Сәгьделислам — революционер була. Ул Мулланур Ва- хитовның дусты һәм аларда фатирда торган. Бу вакытларда ул В М. Молотов белән дә таныш була. М. Вахитов аның белән бергә Күлтәскә кунакка кайтып йергән. Минем Сәгъ- делислам, Мулланур Вахитов, Нәҗип Түнтәри бергә төшкән фоторәсемне күргәнем бар, Ибраһим Таһировта. Казанда Шәмсетдин Күлтәсинең улы Нухның кызы Дания апада әлеге һәм башка фоторәсемнәр саклана.
Сәгьделислам Таһиров (Күлтәси) 1931 елны Казандагы 40 нчы завод директоры булып торды. 1931 елны аны гаепләп партиядән, эштән чыгардылар Сәгьделислам шуннан соң Мәскәүгә Үзәк Комитетка, В М. Молотовка хат яза. Хатның тәэсире булып, аны партия членлыгына кайтаралар, һәм ул Казандагы Мамык (Ватный) фабрикасы директоры булып эшли башлый. Аның гомеренең соңгы көннәре авыр булды. Ул 1941 елны Казанда психбольницада үлде. Сәгьделислам Таһировның орден-медальләре дә бар иде. Шул ук елда аның хатыны Гафифә дә үлде. Гафифә телче галим Мөхәммәтхан Фазлулинның сең- лесе иде
1941 елда Шәмсетдин Күлтәсинең кызы Зәйнәп, улы Нух Күлтәси вафат булдылар.
Шәмсетдин Күлтәсинең сеңлесе Гарифә Түбән Оры авылында (хәзерге Арча районы) Сәмигулла хәзрәт хатыны иде.
Шәмсетдиннең энесе Хафиз Күлтәси бер китап язган кеше. Үзбәкстанның Мера шәһәрендә яшәде һәм шунда үлгән булса кирәк.
Энесе Фатих Күлтәсинең улы Салих 1913 елда туган, кызы Мәрзия 1915 елда туган. Салих рухи авырлыкларга чыдый алмый, 1932 елда сәламәтлеге тәмам какшый.
Шәмсетдин Күлтәсинең кабере Күлтәстә, кабер ташы да бар. Ул минем беренче укытучым иде».

Реклама