Мәдәният тормышы көндәлеге


ЯЗУЧЫЛАР
БЕРЛЕГЕ
ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
16 апрель
көнне Татарстан Язучылар берлеге башлангыч
партия оешмасының ачык җыелышы булып
узды. Җыелышның көн тәртибенә өч мәсьәлә
куелган иде. КПССның яңа уставы проекты
турында фи кер алышуларда әдипләрдән М
Хәбибул- лин. Р. Мостафин. М. Насынбуллин.
М. Ху җии һ. б. катнашты.
Татарстанның 42 нче өлкә партия конфе-
ренциясенә делегатлыкка кандидат итеп Та-
тарстан Язучылар берлеге рәисе Р. Мөхәм-
мәдиев. ә КПССның 28 нче съездына делегат-
лыкка кандидат итеп тәнкыйтьче Р. Мостафин
күрсәтелде.
Җыелышны Язучылар берлегенең партия
оешмасы секретаре Р. Низамиев алып барды.
ЯЗУЧЫЛАР — ХАЛЫК ДЕПУТАТЛАРЫ
Узган сайлауларда язучыларыбыз — Ринат
Мөхәммәдиев 127 нче Лениногорск милли
территориаль сайлау округы буенча РСФСР
халык депутаты булып сайланды; 123 нче Буа
сайлау округыннан Ренат Ха рис. 233 нче Саба
сайлау округы буенча Фәүзия Кадыйрова
(Байрамова). 48 нче Декаб ристлар сайлау
округыннан Роберт Миңнуллин. 169 нчы
Усали сайлау округы буенча Равил Фәйзуллнн,
28 нче Измайлов сайлау округыннан Разил
Вәлиен ТАССР халык депутатлары итеп
сайландылар.
Татарстан АССРның уникенче чакыры-
лыш Югары Советының беренче сессиясендә
шагыйрь Роберт Миңнуллин ТАССР Югары
Советы Президиумы әгъзасы итеп сайланды.
Халык депутатларының егерме беренче
чакырылыш Казан шәһәр Советы сессиясендә
шагыйрь Разил Вәлиев шәһәр Советы
Президиумы члены итеп сайланды.
ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
25 майда ТАССР Язучылар берлеге
рәисе Ринат Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге
бер төркем язучылар, шагыйрьләр Г. Тукай ту
ган Арча якларында, Тукай Кырлай авылында
булып, чыгышлар ясадылар, хезмәт ияләре,
укучылар белән очраштылар.
26 майда шигырь бәйрәме Казанда үзе-
нең йомгаклау ноктасына җитте. Г. Тукайның
музей-йортында башланган шигъри сүз
ташкын булып М. Җәлил исемендәге татар
дәүләт опера һәм балет академия театры
янындагы шагыйрь һәйкәле алдында дәвам
итте. Аны кереш сүз белән шигырь бәйрәмен
уздыру комиссиясе рәисе шагыйрь 3. Ман-
суров ачты. Ул сүзне 1990 ел өчен Татарстан
АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт
премияләренә лаек булган язучылар И.
Салахов һәм М. Мәһдиевкә бирде. Алар үз
чыгышларында моңа кадәр йокымсырап яткан
халкыбызның уяна башлавына сөенүләрен
белдерделәр.
Алардан соң сүз шагыйрьләргә бирелде.
Тантанага җыелган тамашачылар алдында
шагыйрьләребез Н. Арсланов, Р. Гатауллин, Р
Зәйдуллин, М. Хөсәен, Л. Шакирҗанова, Л.
Леронов. К. Булатова. Г Рәхим, Г Мора- тов. Р
Миңнуллин, Р. Гәрәй, Ә. Рэшитов, К.
Латыйпов, Зөлфәт, Р. Юнысов, Р Валиев һәм
башкалар чыгыш ясады.
РӘССАМ ХӨРМӘТЕНӘ
СССРның халык рәссамы, СССР Художе-
ство академиясе член корреспонденты, СССР,
РСФСР. ТАССР Дәүләт премияләре лауреаты
Харис Габдрахмаи улы Якупов- ның тууына 70
ел һәм иҗат эш чәйлегенә 50 ел тулуны 19
мартта җәмәгатьчелек тантаналы шартларда
билгеләп үтте.
Татарстан Художниклар берлегенең күр-
гәзмәләр залында ул иҗат иткән әсәрләрне
туплаган зур күргәзмә ачылды. Кичен тантана
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт ака демия
театрында дәвам итте. Аны кереш сүз белән
ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче
урынбасары М. X. Хәсәнов ачты.
Сынлы сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре
өчен X. Якупов КПСС өлкә комитеты һәм
ТАССР Министрлар Советының Мактау гра
мотасына лаек булган иде. КПСС өлкә ко-
митетының беренче секретаре М. Ш. Шаймиев
тантаналы шартларда әлеге бүләкне
тапшырды.
Юбилярның тормыш һәм иҗат юлы
турында ТАССР мәдәният министры М. М.
Таишев сөйләде.
КОНКУРСКА ЙОМГАК
Илебездә барган киң сулышлы үзгәрешләр
чорында төрле җитешсезлекләрне фаш итеп,
тормышка якынайган әдәбиятыбызда сатира
юмор жанрын үстерүне күздә тотып, узган ел.
Татарстан Язучылар берлеге, Та тарстан
мәдәният фонды. Татарстан Язучылар берлеге
каршындагы «Туган як» җәм гыяте һәм «Чаян»
журналы танылган татар язучысы — юмор
сатира остасы Фаил Шафигуллин истәлегенә
шаян һәм көлкеле хикәяләргә ачык конкурс
игълан иткән иде.
Жюрн членнарының уртак фикеренчә,
беренче махсус премия, иҗатына хөрмәт
йөзеннән, мәрхүм әдип Фаил Шафигуллинга
бирелде.
Икенче ике премияне Марсель Галиев
һәм Роберт Батулла бүлеште. Өченче ач
премия хуҗалары итеп Камил Каримов. Заһид
Мәхмүти. Фәнзаман Баттал исемнәре аталды.
Балалар тормышын чагылдырган көлкеле
хикәяләр өчен бер махсус премиягә Рафис
Гыйззәтуллин лаек булды.
СӨЕКЛЕ ҖЫРЧЫБЫЗ КАЗАНДА
16—24 мартта Казан шәһәрендә РСФСР
ның һәм БАССРның халык артисткасы Фәридә
Кудашева концертлары булып узды.
Халкыбыз язмышын бүлешеп яшәгән атак лы
җырчының иҗат кнчәләре Казан тама
шачылары ечен олы бәйрәмгә әйләнде. Хал
кыбыз ул көннәрдә тагын бер шатлык ки черде:
совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
очен, Татарстан Югары Советы ның 1990 ел,
13 март Указы белән, Фәридә Кудашевага
«Татарстан АССРның халык артисты» дигән
мактаулы исем бирелде
ЛИТВАДАН ХӘБӘРЛӘР
Литва җирендә татарлар бик борынгы
заманнардан бирле яшиләр.
Хәзерге вакытта, җитди үзгәрешләр нә-
тиҗәсендә, Литва ССРда яшәүче татарлар га үз
телен, культурасын, гореф гадәтләрен торгызу
очен бетен мөмкинлекләр тудыры ла.
Баштарак Вильнюста әрмәннәр, еврей һәм
украиннар очен мәктәпләр ачылган иде Менә
инде татарларга да нәүбәт җитте тиздән тагын
бер милли мәктәп ачылачак. Ташкент
педагогия институтыннан килгән белгечләр
моңа әзерлек эшләре алып ба ралар.
Литвада поляк телендә чыга торган
«Червоны штандар» («Кызыл байрак») га
аетасының 12 январь санында Мечислав
Яцкевичның Польшадан җибәргән мәкаләсе дә
бар. Анда. Лукишкин дигән авылга нигез
салучылар бирегә 1397 елда килеп утырган
татарлар булганнар икән, диелә. Автор, бо
рынгы тарихи материалларга таянып, болай
дип тә яза: «Татарлар үзләренең намуслы
булулары белән дан тотканнар, аларга кара та
бер генә дә җинаять эше кузгатылганы
булмады».
Вакытлар узу белән Лукишкин үсә, мон да
шул тибок халкы да урнаша бара. XIX гасырда
биредә татар ойләре күп калмый. Берничә
дистә ел элек Лукишкин Вильнюс шәһәре
составына кергән.
ГЕРМАНИЯГӘ СӘЯХӘТ
• Ватан» җәмгыяте идарәсе әгьзаеы язу чы
Тәүфикъ Әйди март апрель айларында.
милләттәшләребез чакыруы буенча, ГФР ның
Ной-Ульм, Мюнхен шәһәрләрендә булып
кайтты Ул анда татарларның Германиягә
килеп тепләнүен һәм милли мәдәния тебезне
саклау, үстерү хәрәкәтен өйрәнде. ГФР
Язучылзрының Бавария оешмасы җитәкчесе
Аета Шайб белән күрешеп, немец татар
әдәбиятлары багланышын юлга салу хакында
әңгәмә ясады
АКШ конгрессы карамагында эшләүче •
Азатлык» радиостанциясе Мюнхен шәһә-
реннән СССР халыклары телләрендә тап
шырулар алып бара. Т. Әйди шушы радио-
үзәкнең төрки редакцияләре хезмәткәрләре
белән очрашты һәм аларга халкыбызның рухи
тормышы сәхифәләре, әдәби мөнәсә-
бәтләребез, Татарстанның чит илләрдәге
милләттәшләребез белән бәйләнешен ныгы ту
өчен яңа корылган • Ватан» җәмгыяте турында
сөйләде. Бу чыгыш һәм сорауларга бирелгән
җаваплар соңыннан татар, казах, рус
телләрендә радио тыңлаучыларга тәкъ дим
ителде.
• Азатлык» радиосы хезмәткәрләре бе ләп
очрашуда «Идел» журналы баш мөхәр рире
Римзил Вәлиев тә катнашты
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Театр сәнгате өлкәсендәге зур уңышлары
очен М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт one ра
һәм балет академия театрының балет солисты
Рифат Әбелхановка, Татарстан АССР Югары
Советы Президиумының 1990 ел. 9 январь
Указы белән. «Татарстан АССРның халык
артисты» дигән мактаулы исем би релде.
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хез-
мәтләре очен Г. Тукай исемендәге Татар
дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге со-
лист вокалисты Искәндәр Биктаһировка,
эстрада бүлеге солист вокалисткасы Рабига
Сибгатуллинага. Татарстан АССР Югары
Советы Президиумының 1990 ел. 12 январь
Указы белән. «Татарстан АССРның атка
занган артисты» дигән мактаулы исем би
релде.
Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтле ре
очен Болгар дәүләт тарих архитектура
тыюлыгы директоры Мөхәммәтшнн Җәмнз
Габдерәхимовичка, Татарстан АССР Югары
Советы Президиумының. 1990 ел. 29 январь
Указы белән, «Татарстан АССРның атказан
ган культура хезмәткәре» дигән нсем бирел де.

Реклама